Татар теле программалары Татарча текстлар

Пакет прикладных программ по татарскому языку

Татар теле буенча кулланма программалар пакеты

«Т А Т А Р Ч А»


ТАТАРСКО-РУССКИЙ ЭЛЕКТРОННЫЙ ПЕРЕВОДЧИК "Татарча" + КОРРЕКТОР татарских текстов + Тат. СЛОГИ

Татарско-Русский Электронный Переводчик – «Татарча»

Вид на Word-2007: Меню тат. программ, перевод всего текста, выделенной фразы (слева)

Автор – Зубаер Мифтахов (miftahz@yandex.ru)

Переводит тексты с татарского языка на русский. Не словарь, а именно ПЕРЕВОДЧИК целостных текстов! Создан впервые. Выдает хорошо понятные переводы, годные не только для ознакомления, но и для художественного чтения в свое удовольствие.

Работает внутри всем знакомой программы Microsoft.WORD, поэтому не требуется никакого обучения: надо только открыть или положить татарский текст обычным способом, нажать на клавиши (Ctrl + ю) или щелкнуть на “Татарча-ПЕРЕВОД”. Переводы целых абзацев появятся под абзацами оригинала, а фрагменты меньше абзаца – на окошке.

Можно переводить и весь текст, и часть текста, и отдельные слова, и словосочетания, и фрагменты слов. Поэтому “Татарча” можно использовать и как отличный грамматический анализатор. Не только переводчик – но и лучший Учебник и лучший Учитель татарского языка! Несмотря на внешнюю простоту (“просто невидимый”) – он все знает и все подскажет!

Переводы “Татарча” в многом сохраняют в себе стиль и дух татарского языка. Это неплохо, зачастую даже лучше, но сначала может потребовать небольшого привыкания.

Имея у себя “Татарча”, вы сможете:

– оперативно знакомиться с татарской электронной прессой;

– читать татарскую литературу “почти в оригинале”, то есть прямо из оригинала;

– эффективно учить татарский язык, в ходе “просто чтения”;

– писать по-татарски, более не опасаясь, что вас мало кто поймет. – Поймут все, у кого также есть “Татарча”!

– обращаться в органы власти Татарстана и “татарских” регионов на татарском языке. (Если при этом что-то не так – потребуйте, чтоб они тоже заимели у себя “Татарча”!)

...Если вам нужен литературно правильный перевод – обращайтесь в бюро переводов "Альфа" – http://www.alfa-perevod.ru


См. Образцы переводов


Хата тикшергеч (электрон корректор) – «СУБРА»

Авторы – Зөбәер Мифтахов (miftahz@yandex.ru)

Татар телендәге текстларның хаталарын табып күрсәтә. Һәркемгә таныш булган Microsoft.WORD программасы эчендә эшли. Берни дә өйрәнергә кирәкми! Курсорны тикшерәсе текст башына куеп “кайнар кнопка”га (Ctrl+/) басу белән, курсор хаталы (яисә хаталы дип табылган) сүз өстенә, хаталы хәрефкә үк төшеп туктый. Күп очракта экранның статус юлында хаталы сүзнең дөрес вариантлары да язылып чыга – игътибарда тотыгыз. Ул сүзне төзәтергә дә (дөрес булса шул көе калдырырга да), тагын кнопкага басарга кирәк. Эш беткәч, “Булды!” дигән хәбәр чыга. “Субра” корректура эшен бик тиз һәм бик төгәл эшләргә мөмкинлек бирә.

Программа тыныш билгеләренә бәйле кайбер хаталарны да таный. Тик әлегә бик үк көчле рәвештә түгел.

Киңәш: “Субра” белән төзәткәннән соң текстны "Татарча белән русчага тәрҗемә иттерегез һәм чистага төзәтү өчен шул тәрҗемәне укыгыз. Бер генә хата да күздән ычкынмас!

Программаның җирле терминнарны һәм сирәк исем-фамилияләрне сүзлеккә кертә торган функциясе дә бар. Баш килеш берлек санда бер кат шулай кертелгән сүзне “Субра” алга таба инде теләсә нинди төрләнештә булса да таный.

"Субра" 1995 елда эшли башлады, хәзерге вакытта исә ул Татарстанның күпчелек татар телле газета-журнал редакцияләрендә һәм нәшриятләрендә кулланыла. “Мыж хата” проблемасын аларда нәкъ әнә шул программа юкка чыгарды!

Компьютерыгызда "Җәһәт" белән куелган "Субра" булса – аны кулланмагыз, чөнки ул 1997 елгы иске. (Курыкмыйча сөртегез... "Кода-Кодачалар" да кирәкми – бу пакетта "Уникодка" һәм "Уникодтан".)

Татарча текстны иҗекләргә бүлгеч – «ИҖЕК»

Microsoft.WORD программасы эчендә эшли. Курсорны иҗеккә бүләсе текст башына куярга да, менюдагы “Татарча – Иҗек” сүзенә чиртергә кирәк. Текстка гадәттә күренми, кәгазьгә чыкмый торган “йомшак бүлгечләр” куеп чыгыла. Бүтән берние юк – ә юл азакларын кулдан бүлгәләп утыру кебек бик авыр һәм ялыктыргыч эштән коткара.

Оплату за программы (200 рублей) переведите:

– на карту N 2202200550894354

– в тел. 9173945591 (МТС), 9372906397 (Мегафон)

(Это счета автора программ Зубаера Мифтахова, ваша честная оплата нужна для продолжения работ по усовершенствованию.)

СКАЧАЙТЕ Переводчик + Корректор + Слоги

(затем распакуйте zip-архив, читайте Readme.txt и точно следуйте инструкции установки)

В Набережных Челнах можем установить и придя к вам (звоните 8-917-394-55-91)

HT-Lab "Tatarcha". ® All rights reserved


Татар теленең АҢЛАТМАЛЫ сүзлеге + РУСЧА-ТАТАРЧА сүзлек ==> алыгыз

«Татар Теленең Электрон Аңлатмалы Сүзлеге»

Авторы – Зөбәер Мифтахов (miftahz@yandex.ru)

Иң тулы күләмле һәм иң уңайлы Аңлатмалы сүзлек, “кәгазь” сүзлекләрдән һәр яклап күпкә өстен тора. Компьютерга аерым программа буларак куела, ләкин Microsoft.WORD программасы эчендә “текст өстендә” эшли торган функциясе дә бар. – Бер сүзне бүлеп аласың да, я махсус диалогка сүз язасың да, кнопкага басасың – шундук сүзнең аңлатмасы чыга, аны укып ябарга яисә копиягә алырга мөмкин. Сүз төрләнешләрен программа “үзе белеп” баш килеш берлек санга әйләндерә.

Электрон аңлатмалы сүзлектә сүзләр “оялап” бирелгән. Ягъни, “камбала” сүзен искә төшерми торсагыз, әйтик – “карп” сүзен карагыз: бер үк хәрефкә башланган балыклар бер үк биттә булыр. Тамырдаш сүзләр дә шулай “бер ояда”: аларның бөтен төрләнеш байлыгын берьюлы күрерсез.

«Русча-Татарча Сүзлек»

Авторы – Зөбәер Мифтахов (miftahz@yandex.ru)

“Аңлатмалы Сүзлек” белән бер программа эчендә. Иң бай сүзлек – “Ожегов” сүзлегенең асылда барлык сүзләре тәрҗемә ителгән: моңарчы булган “кәгазь” сүзлекләрдән якынча 1/3 өлешкә баерак. Шул ук вакытта “калынрак” түгел, чөнки бирелеше компакт стильдә, укып кабул итү өчен бик тә уңайлы рәвештә.

Сүзләр “оялап” бирелгән: ягъни, эзләнә торган сүз белән бер үк биттә аның тамырдашларын һәм мәгънәдәшләрен дә күрергә мөмкин.


НӘСЕЛ АГАЧЫ төзү программасы ==> алыгыз

Авторы – Зөбәер Мифтахов (miftahz@yandex.ru)

Татар телендә. Программага туган-тумачаның, дус-иш һәм таныш-белешләрнең исемнәрен, туган(-үлгән) елларын һ.б. белешмәләрен кертеп, ата-аналарына һәм балаларына “тоташтырып”, электрон “Нәсел агачы” төзергә мөмкин. Килеп чыккан “Нәсел агачы”ндагы һәрбер исемгә тычкан белән ике кат чиртсәң – секунд эчендә шул исемнең үз “Нәсел агачы” ясала. (Уртада – шул кеше, сулда – ата-бабалары һәм әни-әбиләре, уңда – балалары һәм арырак токымнары.) Белешмәләр курсор астындагы исемнән бер читтә языла, курсор күчкәч сөртелә.

Берьюлы берничә аерым “Нәсел агачы” да булырга мөмкин, аларның тоташуы мәҗбүри түгел. Кирәк икән – бөтен авылыгызны язып чыгыгыз... Исемлектән берәр кешене күрсәтүгә, шуның “агачы” килеп чыгар, бөтен нәсел-нәсәбе белән бергә...

Башка “Нәсел” программаларыннан күп яклары белән өстенрәк! Бигрәк тә компакт, матур күренешле, “оператив” һәм максатка ярашлы булуы белән аерылып тора.


«ШАКМАДРАТ» уены ==> алыгыз

Авторы – Зөбәер Мифтахов (miftahz@yandex.ru)

Татар сүзләре белән уйнала торган уен. Шакмаклы уен кырына башта бер хәреф языла: шуның янына уңда-сулда, аста-өстә тагын хәреф өстәп, мөмкин кадәр күбрәк хәрефле яңа сүзләр ясарга кирәк. Төрләнешләр дә исәпкә алына. Кызыклы гына түгел – “үстерешле” уен! Татар донъясында бүтән аналоглары юк!

“Шакмадрат”ны бер кеше дә, ике кеше дә уйнарга мөмкин, шулай ук анда кешегә каршы компьютер да уйный ала. Компьютер татар теле буенча “бик зур галим” булганга күрә, аның “интеллекты” өч дәрәҗәгә куела: “малай”, “студент”, “профессор”. “Профессор”ны җиңеп булмый диярлек...


«ЧЫТЫРМАН» уены ==> алыгыз

Авторы – Зөбәер Мифтахов (miftahz@yandex.ru)

Башта бер сүз язарга, аннары шул сүздәге хәрефләр белән яңа сүзләр төзергә тәкъдим ителә. “Суган” дип язсаң, мәсәлән, аннан “суга, су, у, уа, уса, уган, агу, ун, сан, ас, асу, ау, на, ну” сүзләрен ясап була. Уйнаучы үз җавапларын язгач, чагыштыру өчен компьютер тапкан иң тулы җавап күрсәтелә. Бөтен сүзләрне дә табып бетерүе бик кыен, шуңа күрә исеме дә “Чытырман”.

Татар донъясында бүтән аналоглары юк! Татарча сүзләрне оператив куллана торган уеннар шушы икәү генә!


Электрон КРОССВОРДЛАР һ.б. ==> Татарча текстлар

Авторы – Зөбәер Мифтахов (miftahz@yandex.ru)

Microsoft.WORD программасында ачыла торган интерактив кроссвордларны шунда ук чишәргә дә мөмкин. Җаваплары да шунда ук, әлбәттә, анысын азактан гына карарга кирәк.

Бездә шулай ук татарча Мәкальләр һәм Әйтемнәр җыентыгы, татарча җыр сүзләре җыентыгы, байтак кына кызыклы әдәби электрон китаплар бар. Иң сыйфатлыларны гына тотабыз...


-----------------------------------------

Разработчик программ – HT-Lab "Tatarcha" (г.Наб.Челны).

Тел: 8-917-394-55-91. E-mail: miftahz@yandex.ru

-----------------------------------------

Набор, правка, перевод, редактирование, написание текстов по-татарски и по-русски...

Верстка, дизайн... Сайты... – г. Наб.Челны. Тел: 8-917-394-55-91. E-mail: miftahz@yandex.ru


ОБРАЗЦЫ ПЕРЕВОДОВ
Татарско-Русским Электронным Переводчиком "Татарча"

(без единой правки, как есть)

Бәхетеңне сыер сөзсә – көтү көткән акчаңны да ала алмассың диләр. Өйләнүнең бәлә-казасы Шәяхмәт агайның нигезеннән килә. Аларның өй бурасында әйләнмәле бер бүрәнә бар. Хәбирә карчыкның әйтүенчә, бөтен бәхетсезлекнең башы шуннан. Шәяхмәтнең беренче кат өйләнүе ундүртенче елда булды. Ләкин сугышның бу мәсәләгә зыяны тимәде диярлек. Хикмәт анда булмады. Никахтан соң, нәкъ кияү булып керәсе кичне генә кыздан хәбәр җибәрделәр: үлсәм үләм, Шәяхмәт бозауны куеныма кертмим дип әтисенә елап тавыш чыгарган. Кызның әтисе кияү төшерәсе көнне кара кайгыга батып карт хәзрәт янына килде.

RUS: Счастья_твоего корова если забодает<процедит> – стадо пасших денег_твоих да взять не сможешь говорят. Женитьбы беды-бедствие Шаяхмет старш.брата от основы приходит. Их дома в срубе возможное крутиться одно бревно есть. Хабира старухи по сказанию, всей несчастности голова оттуда. Шаяхмета первый раз женитьба в четырнадцатом годе была. Но войны этой задаче вред не прикоснулся можно_сказать. Мудреность там не была. После брака, какраз жених <зять> бывая входить_(должн') вечера лишь от девы сообщения пустили: если умру умираю, Шаяхмет теленка объятию_моему не ввожу говоря папе плакая голоса вывел. Девы папа жених<зять> опустить_(должн') дня черному <черному> горю утонув к старому <старику> хазрату пришел.

– Хәзрәт, кыз чыгымлап тора, нишлибез? – диде. Карт хәзрәт кәҗә сакалын сыпырып аптырап калды.

RUS: – Хазрат, дева брыкивается, что делаем? – сказал. Старый<старик> хазрат козы бороду гладя озадачиваясь остался.

* * *

Кеше булып кеше тормышта күбрәк тумыштан килгән инстинктлар кушканча яши, хайваннар турында исә әйтәсе дә юк. Борын заманда, кулга ияләштерелгәнче ничек яшәгән булсалар, шул гадәтләре аларның “каннарына сеңеп” калган, һәм бүгенге көндә кеше янында да алар хуҗалары теләгенә караганда үз тәбигатьләренә ныграк буйсыналар. Песиләр, мәсәлән, кыргый хәлдә үзенә аерым җир биләп ялгыз яшәгәннәр, шуңа күрә хәзер дә икенче песине очратканда сугыша башлыйлар: инстинкт аларга чакырылмаган кунактан үз биләмәсен сакларга боера. Сарыклар ирекле чакта да көтү белән йөргәннәр, әле дә бер-берсеннән аерыла алмыйлар. Ялгыз гына бер сарыкны абзарда озак асрап булмый – хәсрәтеннән үләчәк... Ә кәҗәләр элек тау сыртларында берәм-берәм, шул ук вакытта бер-берсен күз уңыннан югалтмыйча, тәмле агач кайрысы эзләп йөргәннәр. Әле дә шулай алар: үзләре көтүдә булса да, күзләре читтә була.

RUS: Человек бывая человек в жизни больше из рождения пришедших инстинктов по слаганию живет, о животных же не сказать да. В древности, руке пока_(не) приручался как поживший если будут, те обычаи их “кровям пропитываясь” оставшийся, и в сегодняшнем дне у человека да они хозяинов желанию смотря своим природам крепче подчиняются. Кошки, например, в диком состоянии самому отдельная земля занимая одиноко пожившие, потому сейчас да вторую кошку когда встречал биться начинают: инстинкт им от не призвавшегося гостя своего владения хранить приказывает. Овцы в вольной поре да со стадом ходившие, сейчас да из один-одного разделиться не могут. Весьма одинокую одну овцу в хлеве долго не получается содержать – из печали умрет... А козы раньше горы на хребтах по-одному, в том же времени один-одного из вида не теряя, вкусного дерева кору иская ходили. Сейчас да так они: сами в стаде если будут да, глаза на крае бывают.

* * *

Колхозлашуга тикле безнең авылның печәнле болыннары күп булды. Шуңа күрә урак бетү белән атлы-тунлы халык калага печән ташый. Нижегород тугаенда төркем-төркем булып куналар да, яктыруга Печән базарына күтәреләләр. Хәзерге Дуслык һәйкәле урынында сары чиркәү, ә чиркәүнең өс ягында Печән базары иде.

RUS: До колхоз'ирования нашей деревни с сеном лугов много было. Потому серп с кончанием конный<с именем>-с шубой народ городу сена таскает. Нижегород'а на пойме группа-группа бывая садятся да, освещению<зажги> Сена на базар поднимаются. Нынешней Дружбы памятника на месте желтая церковь, а церкви на верхней стороне Сена базар был.

* * *

Примечания для непосвященных:

– Электронные переводчики в принципе не дают литературно-правильного результата. Их цель - давать понятный перевод.

– Бывают в принципе непреодолимые задачи для электроники. Например, фразу "басу юлыннан бара" компьютер может воспринять: 1) "идет по полевой дороге"; 2) "поле идет по своей дороге"; 3) "идет по дороге наступания"... На татарском языке нет родов, а на русском - не различаются "алу" от "алдыру", "алды" от "алган" и т.д... Этому надо относиться с пониманием.

– Прошу учесть, что создание Русско-Татарского словаря является крупнейшим достижением в области языкознания за все последние десятилетия... Над подобной задачей долго и безуспешно бились целые академии. Получали докторские на пустой "философии" (напр. Жавдат Сулейманов). Но даже Турция бьется до сих пор, не говоря о наших татарских жуликоватых...

– Если у вас имеется другой "переводчик" – переведите на нем эти же образцы и сравните!

– Работы по усовершенствованию переводчика "Татарча" продолжаются (по мере нахождения времени и денег)...

Зубаер Мифтахов, автор программы.