Җыр текстлары (2) Татарча текстлар

ҖЫР ТЕКСТЛАРЫ (2)

<==Беренче өлешкә I Сагынам, дуслар илкәйне I Сагыну җыры I Сагынырмын Урал тау буйларын I Сандугач, күгәрчен I Сания апа I Сарман I Сары чәчәк ата көнбагыш I Сафия такмаклары I Сибелә чәчем I Сибелә чәчәк I Син – гомер агышларым I Син онытма җирдә мин барын I Син сазыңны уйнадың I Сиңа килдем, иркәм I Сиңа тагын мин бер киләм әле I Солдатлар I Соңлама, кил инде I Соң мәртәбә, соңгы кабат I Су буйлап I Суда балык йөзәдер I Су юлы I Сәхрәләрдә I Сәяхәтче җыры I Талы, талы I Тальян гармун I Тальян гармун (яңа) I Тамчылар тамар чаклар I Таныш дулкыннар I Таулар җыры I Таң алды I Туган авылым I Туган ягым I Туган тел I Туган як I Туган илем I Тәгәрмәчләр I Тәфтиләү I Төймә, төймә I Төнбоек бүләк итмә I Уел I Укытучыма I Умырзая I Урман кызы I Урманнарда йөрдем I Урсал тауда I Уфа юкәләре I Уфа юллары пыяла... I Уф, йөрәгем I Фазыл чишмәсе I Фирдәвескәй I Фәүзия җыры I Хатлар язам I Хуш, авылым I Хушлашырга ашыкма I Хәтфә I Хәмдия I Чайкалалар көймәләр I Чыгарсыңмы каршы алырга I Чәчкәләр уяныр I Шахта I Ырымбур-кала I Эзләдем, бәгърем, сине I Эрбет I Эх, карап торулары I Юкка түгел, юкка түгелдер I Юллар I Язлар җиткәч кайтырмын I Яз җыры I Ямьле дә соң Сөн буе I Ярата идек Идел буйларын I Яшь гомер I Яшь наратлар I Әйткән идең I Әкертен, җил... I Әкълимә I Әле дә син бар әле... I Әллә-лил-лә-лә I Ә нигә соң? I Әниемә I Әниемә хат I Әнисә I Әнкәй безне Сөннән... I Әпипә I Әрәмәдә карама I Әҗе көе I Өй артында шомыртым I Өметеңне өзмә генә I Өченче көн тоташ кар ява I Үз ягыма кайтсам I Үрләреңне менгәч I Җаныем-бәгърем I Җаным жәл түгел сиңа I Җидегән чишмә I Җиз кыңгырау моңнары I Җизнәкәй I Җирән кашка I Җиңгәчи I Җомга I Җырламыйм мин җырларымны I Җырланмаган әле безнең җыр I Җәйнең матур аяз таңнарында I Һаман истә I Һаман яратам I


САГЫНАМ, ДУСЛАР, ИЛКӘЙНЕ

Халык җыры

Сагынам, дуслар, сагынам, дуслар,
Сагынам туган илкәйне, шул,
Сагынам туган илкәйне.
Илкәй белән бергә сагынам
Яшьли сөйгән яркәйне.

Баш куям тезләреңә лә,
Яшь коям эзләреңә, шул,
Яшь коям эзләреңә.
Әллә ниләр бирер идем
”Аһ” дигән сүзләреңә.

Агасың Иделкәем лә,
Биек ярларың белән, шул,
Биек ярларың белән.
Каласың, туган илкәем
Сөйгән ярларым белән.


САГЫНУ ҖЫРЫ

Г.Идрисов сүзләре, Р.Хәсәнов көе

Ак чәчәкләр кебек кар ява,
Хәтерләтеп ямьле май кичен;
Шомырт чәчәк аткан тугайда
Йөргән идек икәү нур кичеп.

Тормыш юлларыбыз шул кичтә
Аерылды төрле якларга.
Ә шулай да иркәм гел истә,
Алыштырмам аны ятларга.

Араларда озын юллар бар,
Барыр идем дә бит арымый.
Очрашырга ничә еллар бар,
Ничек түзәрмен соң сагынмый?


САГЫНЫРМЫН УРАЛ ТАУ БУЙЛАРЫН

Г.Зәйнәшева сүзләре, З.Исмәгыйлов көе

Сагынырмын Урал тау буйларын,
Тын кичләрен, курай моңнарын.
Сагынырмын алсу таң атканда
Яңгыраган башкорт җырларын.

Буйларында Урал тауларының
Чәчәк атты яшьлек елларым.
Кая гына китеп яшәсәм дә,
Урал, сине мактап җырлармын.


САНДУГАЧ, КҮГӘРЧЕН

Халык җыры

Сары сандугач тотаем,
Телен ничек отаем?!

Кушымта:
Сандугач, күгәрчен,
Гөлләр үскән, күрәмсең.

Бергә үстек, бергә йөрдек,
Шуны ничек онытаем?!

Кушымта.

Сары сандугач баласын
Кулларымда сайратам.

Кушымта.

Күрер күзгә чибәр түгел,
Әллә нигә яратам.

Кушымта.

САНИЯ АПА

Халык җыры

Сания апа суга бара,
Көянтәсе алмалы.
Алмалы көянтәсенә
Кунмаган кош калмады.

Сания апа суга бара,
Алма-алма чиләге.
Чиләгенә караганда
Үзе кура җиләге.

Сания апа, чиләгеңнән
Суларың түгелмәсен.
Башкалар сүзенә карап
Күңелең сүрелмәсен.


САРМАН

Халык җыры

Сандугачлар гына кайда сайрый,
Сарман буйларында тугайда, шул,
Сарман буйларында тирәктә.
Сиңа булган яшьлек мәхәббәтем
Үрелеп чәчәк ата йөрәктә.

Сарман буйларыннан үткән чакта
Тыңларсыңмы, җырлар җырлармын, шул,
Тыңларсыңмы, җырлар җырлармын.
Күзләреңне тутырып карарсыңмы,
Таудан зәңгәр яулык болгармын.

Сарман буйкайлары, ай, киң ялан,
Печәннәре җитәр бер заман, шул,
Печәннәре җитәр бер заман.
Бергә яшәүләре, әй, күңелле,
Әммә аерылышу бик яман.


САРЫ ЧӘЧӘК АТА КӨНБАГЫШ

Халык җыры

Агыйделкәйләргә без төшәрбез,
Колачларны салып йөзәрбез, шул.
Юл өсләре яшел багана,
Юл өсләре яшел багана, –
Матур килде безгә замана.

Кычкырыр ла кәккүк, сайрар былбыл,
Шул чагында ничек түзәрбез?
Сары чәчәк ата көнбагыш,
Сары чәчәк ата көнбагыш,
Дуслар белән яшәү куаныч.

САФИЯ ТАКМАКЛАРЫ

Халык җыры

Идәнегез тигез икән,
Фанер җәйдегез мәллә?
Килдегез дә утырдыгыз,
Тамыр җәйдегез мәллә?

Кушымта:
Сафия, карале,
Алда гомер бар әле.
Сөймәгәнгә сөйкәлмибез,
Сөюче булыр әле.

Беләзегем-йөзегем,
Киярмен әле үзем.
Ятка бирер ярларым юк, –
Сөярмен әле үзем.

Кушымта.

Агыйделнең суы ага,
Су астыннан ком ага.
Матурлар чибәргә бара, –
Мине кайсыгыз ала?

Кушымта.

СИБЕЛӘ ЧӘЧЕМ

Халык җыры

Сибелә чәчем, сибелә чәчем,
Сибелә чәчем давылга;
Сибелә чәчем, түгелә яшем
Хәс(е)рәтем авырга

Сибелә чәчем, сибелә чәчем,
Сибелә чәчем, тарала;
Я утка сал, я суга сал,
Я кайгымнан арала.

Сибелә чәчем, сибелә чәчем,
Сибелсен дә үрелсен.
Тау ярылсын, таш өзелсен, –
Ташлар ярым түгелсең.

Уйсу җирнең агым суы
Ага икән таң белән;
Үтәр ахры яшь гомерем
Гел сагыш, гел моң белән.

Сандугачлар су эчәләр
Агыйделгә тезелеп;
Нигә болай сагынам икән
Үзәкләрем өзелеп.


СИБЕЛӘ ЧӘЧӘК

Халык җыры

Гөл бакчага керәмсең
Гөл бакчага керәмсең лә,
Гөл чәчәген өзәмсең?
Өзелгән гөл чәчәге күк
Аерылуны сизәмсең?

Кушымта:

Сибелә чәчәк җилләр лә искәндә,
Өзелә үзәк исләремә лә төшкәндә.

Гөл бакчага кердем мин,
Гөл бакчага кердем мин лә,
Гөл чәчәген өздем мин.
Өзелгән гөл чәчәге күк
Аерылуны сиздем мин.

Кушымта.


СИН – ГОМЕР АГЫШЛАРЫМ (КЫШКЫ РОМАНС)

Н.Нәҗми сүзләре, Р.Хәсәнов көе

Акты ярсып, акты ташып кар сулары,
Шулдыр инде язның шашып ярсулары.
Акты безнең кар өстендә калган эзләр,
Акты елап икәү бергә салган эзләр...

Кушымта:

Син – гомер агышларым,
Син – минем сагышларым,
Син – минем шатлык илем,
Югалту-табышларым,
Син – минем сагышларым.

Язлар килә, язлар китә, сулар ага...
Айлар, еллар аккан сулар кебек ага.
Суларның да, айларның да, елларның да
Агышыннан эзләр кала, эзләр кала.

Кушымта.

Менә инде кырлар гөрләп чәчәк ата,
Җәйге нурлар уйный гөлләр арасында.
Ага сулар, айлар ага, еллар ага,
Сине күрәм айлар, еллар карашында.

Кушымта.

СИН ОНЫТМА ҖИРДӘ МИН БАРЫН

Нур Даутов көе, Дилә Булгакова сүзләре

Кыр казлары җырлап,
Кыр казлары елап,
Каңгылдашып оча көз җиткәч.
Йөрәк әрнеп кала,
Йөрәк сыкрап яна,
Кыр казлары кебек син киткәч.

Әллә яңгыр ява,
Әллә яшьләр тама,
Юлларыннан киткән кошларның.
Йөрәк сине көтә,
Еллар үтә, үтә,
Син онытма җирдә мин барын.

Кыр казлары кайтыр,
Тургай чәчәк атыр,
Күл дулкынлар казлар кагынудан.
Көткән бушка китмәс,
Йөрәк әрнеп типмәс,
Син кайтырсың – үтәр сагынулар.

СИН САЗЫҢНЫ УЙНАДЫҢ

Н.Исәнбәт сүзләре, ??? көе

Моңланып ай нурларында,
Син сазыңны уйнадың.
Нинди кыллар чиртте, бәгърем,
Ул матур яшь кулларың?

Бакчаның бер почмагында
Мин утырдым, тыңладым.
Тыңладым да, мин ирексез
Яшьлегемне уйладым.

Уйладым мин яшьлегемне,
Син сазыңны уйнадың.

Кайгылы күңлем талында
Яңгырады кылларың.
Яңрады ул моңлы кыллар...
Син сазыңны уйнадың.

Чыңлаган шул кылларыңдай,
Бер-бер үтте елларым;
Үтте айлар, үтте еллар,
Түзмәдем мин, егладым.

Үтте айлар, үтте еллар...
Син сазыңны уйнадың.


СИҢА КИЛДЕМ, ИРКӘМ

Г.Идрисов сүзләре, Р.Хәсәнов көе

Сиңа килдем, иркәм,
Үткән юлларымның
Саный-саный ерак чакрымнарын,
Килдем тормышымда
Кичеп язмышымның
Шатлыкларын, сагыш ялкыннарын.

Сиңа килдем иркәм,
Килдем еллар буе,
Саный-саный үткән көннәремне,
Баса алмаенча
Ярсып януларын
Әрнеп өзгәләнгән йөрәгемнең.

Сиңа килдем иркәм,
Бик сагынып килдем,
Шаулап-гөрләп ямьле язлар җиткәч,
Ераклардан язган
Сәләм хатларыңны
Көтә-көтә түземлегем беткәч.


СИҢА ТАГЫН МИН БЕР КИЛӘМ ӘЛЕ

???, Р.Хәсәнов көе

Утлар сүнде, йолдызлар да сүнде,
Таң нурында йөзә болытлар,
Сүнсә сүнсен утлар, йолдызлар да, –
Миндә әле сүнмәс өмет бар:

Кушымта:

Сиңа тагын мин бер киләм әле,
Йолдызларда минем эшем юк.
Сине тагын мин бер күрәм әле, –
Синнән башка сөяр кешем юк,
Юк, юк...

Якты көнем якты түгел төсле,
Ябык төсле ачык капкалар,
Барсы да шат, бәхетлеләр төсле
Миннән башка, миннән башкалар.

Кушымта.

Йолдызлар да кабат кабындылар,
Кабат янды утлар өйләрдә.
Януларым-көюләрем белән,
Алмаштырып төнне көннәргә

Кушымта.


СОЛДАТЛАР

Р.Әхмәтҗанов сүзләре, Ф.Әхмәдиев көе

Озатып вокзаллар каршында,
Маңгайдан үптеләр аналар.
Тузанлы юллардан үттеләр
Донъяны күрмәгән балалар.

Балалар керделәр утларга,
Балалар сүз бирде тупларга.
Күпләре төренеп шинельгә,
Калдылар еракта йокларга.

“Балалар, торыгыз, балалар,
Ашыгыз суына табында...”
Ничә ел тормыйлар балалар
Иделдә һәм Дунай ярында...

Уятма, йокласын, син, ана,
Айларны, елларны санап бар.
Күңелдә һаман яшь, гел бала –
Кайтмаган солдатлар, солдатлар.

Ана ул йокламый, сабые
Юрганын ачса да уяна...
Аналар йөрәге шикелле
Мәйданда мәңгелек ут яна.

Аналар йөрәге шикелле
Ут яна, уйлана, талпына.
Аналар хәтере шикелле
Җил йөри курганнар артында...


СОҢЛАМА, КИЛ ИНДЕ

Р.Янбулатова сүзләре, Б.Гайсин көе

Ак чәчәк аткач балан,
Күмелгәч гөлгә ялан,
Яшь йөрәк еш тибә,
Искән җилләр миңа
“Сөйгәнең килә” дисә.

Кушымта:

Кил, кил, кил,
Кил иркәм, мин көтәм.
Соңлама, кил инде,
Елмаеп көл инде,
Сагындым, бәгърем сине.

Алып кил миңа тагын
Сандугач тавышларын.
Мәхәббәтнең сафын,
Энҗеләргә хасын
Алып кил миңа тагын.

Кушымта.

СОҢ МӘРТӘБӘ, СОҢГЫ КАБАТ

Илгиз Закиров көе, Хәкимҗан Янов сүзләре

Чәчәк тотып кулларыңа
Чыкма башка юлларыма.
Кунак булып уйларыңа,
Килдем синең туйларыңа.

Кушымта:
Соң мәртәбә, соңгы кабат,
Зәңгәр күзкәй, сиңа карап,
"Әче" дигән сүзләремә
Әче яшьләр күзләреңдә.

Соң мәртәбә соңгы кабат,
Хиянәткә әзер җавап.
Чит берәүләр яннарыңда –
Яралары – җаннарымда.

Кушымта.

Язмыш диеп ялгышларны,
Басып булмый сагышларны.
Сөюдән зур җаза бармы,
Аннан да зур дава бармы?!

Кушымта.

СУ БУЙЛАП

Халык җыры

Идел бит ул, тирән бит ул,
Тирән бит ул, киң бит ул, шул,
Тирән бит ул, киң бит ул.
Караңгы төн, болытлы көн –
Без аерылган көн бит ул.

Идел бит ул бик мул елга,
Ул бит диңгезгә китә, шул,
Ул бит диңгезгә китә.
Аккан сулар, искән җилләр
Йөрәгемне җилкетә.

Идел буйларына барсам,
Әйтер идем Иделгә, шул,
Әйтер идем Иделгә,
Минем кайгыларымны да
Илтеп сал дип, диңгезгә.


СУДА БАЛЫК ЙӨЗӘДЕР

Халык җыры

Суда балык йөзәдер лә,
Балыкчыны сизәдер, ай, сизәдер.

Кушымта:

Әкрен кирәк,
Ипләп кирәк
Ишетергә, сандугач сайрауларын.

Авылыбызда бер матур бар,
Үзәгемне өзәдер, ай, өзәдер.

Кушымта.

Кара бөдрә чәчләре лә,
Шомарадыр тараса, ай, тараса.

Кушымта.

Ушларымны китәрәдер
Бер елмаеп караса, ай, караса.

Кушымта.


СУ ЮЛЫ

Халык җыры

Су буенда акбүз атлар
Бар да каеш нукталы;
Сагынмам дип әйтмә, җаныем,
Сагынырсың, туктале.

Ай, җаныем, су юлы,
Бик сагындым бу юлы.

Суда сусар йөзә микән
Сыртын суга салмыйча?!
Син бәгыремне сагынып көтәм
Юлдан күзем алмыйча.

Ай, җаныем, суларда
Су чәчрәтеп уйнарга.

Суда сусар йөзәдер,
Сулары сай булса да;
Бәгырем, хатлар язсана,
Өч кенә юл булса да.

Ай, җаныем, суларда,
Су чәчрәтеп уйнарга.

Бакчаларга керәсең дә,
Гөлләргә үреләсең;
Бер гөлгә, бер сиңа карыйм,
Син матур күренәсең

Ай, җаныем, суларда,
Су чәчрәтеп уйнарга.

Бакчадагы гөлләремә
Сандугач ияләшми;
Рәсемнәрең кулларымда,
Телләре юк, сөйләшми.

Ай җаныем, су юлы,
Бик сагындым бу юлы.


СӘХРӘЛӘРДӘ

Халык җыры(себер)

Сәхрәләрдә кошлар, әй, ник моңлана? –
Ашый торган җимеше юк... юк... юк...

Моңсыз да егет, әй, ник моңлана?
Сөйгән яры янында юк... юк... юк...

СӘЯХӘТЧЕ ҖЫРЫ

Г.Зәйнәшева сүзләре, З.Гыйбадуллин көе

Таныш түгел юллар буйлап
Мин озак йөрдем.
Туган ягым күренерме дип
Тауларга мендем.
И гүзәл туган ягым,
И ямьле туган ягым,
Тау башында бакча булып
Төшемә кердең.

Туган яктан ерак китеп
Диңгезләр кичтем.
Сагыш дигән тирән күлнең
Суларын эчтем.
И гүзәл туган ягым,
И ямьле туган ягым,
Тальян гармун моңы булып
Җырыма күчтең

Туган яктан еракта да
Дуслар очраттым,
Ләкин яшьлек дустым калган
Илемә кайттым.
И гүзәл туган ягым,
И ямьле туган ягым,
Бәхетемне читтә түгел,
Мин синдә таптым!

ТАЛЫ, ТАЛЫ

Халык җыры (уен җыры)

Тал әйләнә, тал әйләнә
Талга ефәк бәйләнә.
Күргәнче сүзем күп була,
Күргәч телләр бәйләнә.

Кушымта:

Талы, талы,
Талы бөгелеп тора. [2 кат]
Тагын бер күрәсе килеп
Үзәк өзелеп тора.

Тал тирәкләр утыртканнар

Агыйдел читләренә.
Алсу алма суы тамган,
Бәгырем, битләреңә.

Кушымта.

Былбыл булсам, бакчаларда
Бер тирәк сайлар идем.
Шул тирәктә сине мактап
Иртә-кич сайрар идем.

Кушымта.


ТАЛЬЯН ГАРМУН

Халык җыры

Биек тауның башларына
Утырып уйлар уйладым, шул,
Утырып уйлар уйлар өчен
Үскән икән буйларым.

Яңгыраулы җиз кыңгырау
Безнең атларда гына лай;
Татлы йокылар йокладым
Сабый чакларда гына.

Тальян гармун телләрендә
Уйный биш бармак кына.
Агач яфраклары кебек
Саргаям салмак кына.

Гармун бәләкәй булса да,
Әйтә ул кирәкләрен.
Сикереп суларга төшәрсең
Янса яшь йөрәкләрең.

Безнең урам аркылы, лай,
Ага суның салкыны, шул,
Аккан суларның салкыны
Басмый йөрәк ялкынын.

Сандугачым сайра, сайра,
Талларың тамырлана,
Салкын сулар эчеп кенә
Йөрәгем сабырлана.

Ерактан кайткан атыма
Салкын су эчермәгез, ләй,
Уф дип әйтүләре авыр,
Исемә төшермәгез.

Олы юлга чыккан чакта
Күтәрелде томаннар...
Донъя хәлен белеп булмый, –
Сау булыгыз, туганнар.


ТАЛЬЯН ГАРМУН (яңа)

Г.Зәйнәшева сүзләре, халык көе

Уйна тальян гармуныңны,
Яшьлек әрәм узмасын шул;
Моңсызлар да бер моңлансын,
Йөрәкләре сызлансын.

Уйна тальян гармуныңны,
Телләре лә батмасын шул,
Уят үзәкләрен өзеп,
Кызлар йоклап ятмасын.

Уйна тальян гармуныңны
Безнең авыл көенә лә;
Тәрәз саен моңнар тулып
Керсен авыл өенә.

Уйна тальян гармуныңны,
Егетләр җырлап үтсен шул;
Туган авылыннан киткәннәр
Ишетсә яшен түксен.


ТАМЧЫЛАР ТАМАР ЧАКЛАР

Ш.Галиев сүзләре, Ф.Әхмәтов көе

Тамчылар тамар чаклар,
Ташулар агар чаклар,
Бергә булган вакытларны
Сәгатьләп санар чаклар.

Кама буйлары тал-тирәк,
Тирәксез җирләр сирәк,
Яшьлек яздай шаулар-китәр,
Сөеп калырга кирәк.

Таллар уйлана инде,
Бөре уяна инде,
Язларында ялгыз йөрсәң,
Йөрәкләр яна инде...

Тамчылар тамар чаклар,
Ташулар агар чаклар,
Кадерен белгән кешегә
Минутлап санар чаклар.


ТАНЫШ ДУЛКЫННАР

Х.Гыйлаҗев сүзләре, Т.Кәримов көе

Шәүләседәй энҗе йолдызларның
Өфе өстендә утлар кабына.
Шул кичләрне, таныш дулкыннарны,
Һәм, акыллым, сине сагынам.

Хәтерлимен ерак Идел төнен,
Ак пароход, яшел утларын.
Хәтерлимен ничек без Өфенең
Ярларына килеп туктадык.

Кушымта:

Дулкыннар, сез таныш дулкыннар,
Агыйдел дулкыннары.
Кагыгыз сез, әйдә, янсыннар
Мәхәббәт ялкыннары.

Мин саклармын изге минутларны,
Яктырырлар алар хәтердә,
Үтелергә тиеш бар юлларны
Минем юлдаш булып үтәрләр.

Кайсы ярга сыенып йоклыйлардыр
Безне кавыштырган дулкыннар?
Ишетәм төсле һаман мин аларның
Гүзәл җырын сөю хакында.

Кушымта.


ТАУЛАР ҖЫРЫ

Н.Нәҗми сүзләре, З.Исмәгыйлов көе

Таулар юлын җырсыз үткәнем юк,
Күксел таулар сөя җырларны.
Авырлыкны җырлар җиңеләйтә,
Кыска итә озын юлларны.

Туган кырлар гүзәллеге булып,
Йөрәктән җыр күпме агыла.
Күпләрне бит җырлар очраштыра,
Җыр белән дус, иптәш табыла.


ТАҢ АЛДЫ

Халык җыры

Таң әтәчләре кычкыра,
Әллә таң ата микән?
Тәрәзә ачып карап калды,
Әллә ярата микән?

Таң алдыннан тал тибрәтеп
Сайрый сары сандугач;
Җырлау түгел, еларсың да
Сөйгәнеңне сагынгач.

Әйдә, җаныем, озат мине
Уйсу җиргә җиткәнче;
Таңнар атар, Чулпан калкыр,
Без аерылып киткәнче.


ТУГАН АВЫЛЫМ (ИМӘНЛЕКУЛ)

Н.Иделбай сүзләре, Т.Шәрипов көе

Туган авылым минем,
Куеныңда синең
Гөрләп үтте үсмер елларым.
Кырларың хуш исле,
Һәрчак язлар төсле,
Шунда туды тәүге җырларым.

Яланнарың иркен,
Авылымның күрке –
Сызылып аткан алсу таңнарың.
Һаман синдә күңел,
Онытырлык түгел
Сайрар кошларыңның моңнарын.

Инеш буең ямьле,
Суларың да тәмле,
Җилләрең дә назлы, ягымлы.
Айлы кичләрең дә
Әле исләремдә...
Яратам мин туган авылымны.


ТУГАН ТЕЛ

Г.Тукай сүзләре, халык көе

И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Донъяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.

Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.

И туган тел, һәрвакытта ярдәмең берлән синең,
Кечкенәдән аңлашылган шатлыгым-кайгым минем.

И туган тел, синдә булган иң элек кылган догам,
Ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм-әнкәмне, ходам.


ТУГАН ЯГЫМ

Р.Байтимеров сүзләре, Р.Яхин көе

Күпме юллар йөрдем, донъя күрдем,
Назлы җилләр йөзем сыйпады.
Сиңа кайткач кына, туган ягым,
Күкрәгемә шатлык сыймады.

Тик бер генә көнгә аерылсам да
Ямансулап сине юксынам.
Синнән башка миңа, туган ягым,
Бу донъяда тормыш юк сыман.

Тик бер генә көнгә аерылсам да
Ятим калган кебек буламын.
Тик син генә яшәү матурлыгы,
Гүзәллеге якты донъяның


ТУГАН ЯК

М.Мазунов сүзләре, М.Мозаффаров көе

Кешене иленнән, йортыннан аерып
Йөрткән күп илләр бар, җилләр бар.
Хәтердән җуелып, йөрәктән уелып,
Онытылып калган күп җирләр бар.
Ә сине, ә сине, ә сине, туган як,
Бар микән сагынмый торган чак?!

Күрдем мин гомремдә күңелле якларны,
Яраткан җырларын ятладым.
Белмимен, никтер мин бер киткәч, шул якка
Яңадан әйләнеп кайтмадым.
Тик сине, тик сине, тик сине, туган як,
Күңлемдә һәрвакыт сакладым.

Анда да тормышны гөл итеп бизәргә,
хуш исле чәчәкләр аттылар.
Хезмәттә сусасаң, суларын эчәргә
Шифалы чишмәләр актылар.
Тик сиңа, тик сиңа, тик сиңа, туган як,
Иң кайнар хисләрем тарттылар.

Шул икән иң изге бу туган туфракка
Мәңгелек мәхәббәт ялкыны.
Шул икән көйдерә еракта торганда
Иң көчле сагыну аркылы.
Шуңадыр, шуңадыр, шуңадыр, ахрысы,
Йөрәгем һәрвакыт ярсулы!


ТУГАН ИЛЕМ

Халык җыры

Саг(ы)намын туган-үскән илемне,
Әллә кай җирләре ямьле_иде...
Сөямен, /
Шул илемне уйлап көямен. / 2 кат

Яшел болыннардан шаулап аккан
Сулары татлы, тәмле иде.
Бигрәк тә
Шул су буе тора йөрәктә.

Кайтасым ла килә туган якка,
Йөрәккәем шунда ашкына
Өзлексез... /
Чит җирләрдә ялгыз күңелсез. / 2 кат

Яланына чыгып йөргән чакта,
Таныш иде аның бар ягы.
Түзалмыйм, /
Туган-үскән илдән бизалмыйм. / 2 кат

Атам белән анам, туганнарым,
Дус-ишләрем калды барсы да,
Барсы да... /
Сагынып елыйм, йөрәк ярсый да. / 2 кат

ТӘГӘРМӘЧЛӘР

Г.Латыйп сүзләре, З.Гыйбадуллин көе

Тәгәрмәчләр тәгәриләр келтер-келтер,
Гармун тартып җырлап бара кемдер.
Хуш ис бөркеп кала кырлар тирә-якта;
Тәгәрмәчләр көйләп бара шушы хакта.

Тәгәрмәчләр бәхет ташый, шатлык илтә,
Еракларга сәләм хатлар китә.
Тәгәрмәчләр вокзалларга туктый килеп,
Әллә каян “саумысыз!” дип сәләм биреп.

Тәгәрмәчләр кузгала да тагын китә.
Җәяүлеләр җитмәс җиргә җитә.
Якынайта, ерагайта араларны,
Тоташтыра авылларны, калаларны.

Тәгәрмәчләр кавыштырсын, аермасын!
Кеше канатларын каермасын.
Тәгәрмәчләр тәгәрәсен келтер-келтер.
Бу юлларда бер йөрүе бер гомердер.


ТӘФТИЛӘҮ

Г.Тукай сүзләре, халык көе

Әй мөкатдәс моңлы сазым! Уйнадың син ник бик аз?
Син сынасың, мин сүнәмен, – аерылабыз ахрысы.

Очты донъя читлегеннән тарсынып күңелем кошы.
Шат яратса да җиһанга ят яраткан раббысы.

Күз яшең дә кипмичә еглап вафат булган әни!
Гаиләсенә җиһанның ник китердең ят кеше?!

Үпкәнеңнән бирле, әнкәй, иң ахыргы кәррә син,
Һәр ишектән сөрде углыңны мәхәббәт сакчысы.

Бар күңелләрдән җылы, йомшак синең кабрең ташы,
Шунда тамсын күз яшемнең иң ачы һәм татлысы!


ТӨЙМӘ, ТӨЙМӘ

Халык уен җыры

Алма агачын вак диләр,
Чәчкәләрен ак диләр;
Их, төймә, төймә, төймә,
Төймәләре унсигез.
Кара безнең дус-ишләргә –
Бар да матур бертигез.

Кайда барсак, кайда йөрсәк,
Сез дусларны мактыйлар.
Их, төймә, төймә, төймә,
Төймәләре бер генә.
Кара безнең дус-ишләргә –
Чәчкә аткан гөл генә.

Сайрый былбыл, сайрый былбыл,
Сайрый былбыл үзәндә;
Их, төймә, төймә, төймә,
Төймәсе өзелмәсен.
Миннән башкаларны сөеп
Үзәгең өзелмәсен.

Сайрый былбыллар үзәндә,
Үзәгем өзелгәндә.
Их, төймә, төймә, төймә,
Төймәләмичә кимә.
Син минеке, мин синеке,
Миннән башканы сөймә.

ТӨНБОЕК БҮЛӘК ИТМӘ

Я.Колмый сүзләре, Т.Шәрипов көе

Моңсу күлнең сылу төнбоегын
Кулларыңа тотып син көтмә.
Йөрәгемә сүнмәс ут кабызып,
Йөрәгемә сүнмәс ут кабызып,
Төнбоек бүләк итмә.

Кушымта:

Төнбоек, төнбоек,
Нигә шулай син боек?
Әллә нигә, әллә нигә
Күңелемдә тынгы юк.

Төнбоек та чәчкәләрен йомып,
Боекмаса иде тын кичтә.
Төнбоектай боегасым килми,
Төнбоектай боегасым килми,
Төнбоек бүләк итмә.

Кушымта.

Тибрәлдереп керсез күңелемне,
Төнбоеклар биреп җилкетмә.
Төнбоектай боек булма, дисәң,
Төнбоектай боек булма дисәң,
Төнбоек бүләк итмә.

Кушымта.


УЕЛ

Халык җыры

Курайчылар курай, ай, уйнамас,
Башкорт курайлары булмаса;
Моңсыз да гына егет, һай, моңаймас,
Баш кынае хәсрәтле булмаса.

Арыслан да киек һич урамас,
Каршысында биек тау булса;
Егет тә генә кеше һич кайгырмас,
Баш кынае аның сау булса.


УКЫТУЧЫМА

М.Мазунов сүзләре, Б.Мөлеков көе

Балачагым хәтирәсе итеп
Саклыйм әлифбалы дәфтәремне.
Шуны ачсам күз алдыма китерәм
Укытучым белән мәктәбемне.

Аерылганга бик күп еллар узды,
Адашмыйча таулы юллар үттем.
Укытучым, синең образыңны
Юлларымда якты маяк иттем.

Ераклардан килгән хатларыңда
Җанны җылытырлык сүзләрең бар.
Гомерлеккә минем йөрәгемә
Тирән сеңеп калган эзләрең бар.

Була сине бик сагынган көннәр,
Яннарыңа коштай очар идем.
Насыйп булып тагын күрешкәндә
Чал чәчеңне үбеп кочар идем.


УМЫРЗАЯ

Ә.Фәйзи сүзләре, халык көе

Боз катлавы эрегәч җир өстенә
Умырзая чыга, карагыз:

Умырзая шыта,
Умырзая калка,
Умырзая суза сабагын.

Боз катлавы кебек көнкүрештән
Чыгасым ла килә тизерәк.

Умырзая кебек,
Умырзая кебек,
Умырзая кебек тиз үрләп...

Умырзая бик тиз үсеп чыга,
Бик аз гына яши тураеп,

Умырзая бик тиз
Башын аска ия,
Умырзая сула моңаеп...

Юк, мин яшәр идем озак, озак,
Минем килми алай буласым.

Умырзая кебек,
Умырзая кебек,
Умырзая кебек суласым.

Юк, мин яшәр идем җәй ясаучы
Зур чәчәкләр белән җыелып.

Юк, мин үлмәс идем
Умырзая кебек,
Умырзая кебек боегып...


УРМАН КЫЗЫ

 

Һ.Такташ сүзләре, Җ.Фәйзи көе</i>

Нигә, нигә синең шаян күзләр
Күзләремә болай багалар?
Нинди көчләр, сөйлә, нинди көчләр
Керфек очларыңнан тамалар?

Кайчак күзләреңнән көчләр алып,
Бөеклеккә табан ашам мин,
Ә кайчакта башым түбән иям,
Әй, Әминәм, синнән качам мин.

Син кем, әйтче, синең шаян күзләр
Нигә, әйтче, болай багалар?
Нинди көчләр, сөйлә, әй аппагым,
Керфек очларыңнан тамалар?


УРМАННАРДА ЙӨРДЕМ

Г.Зәйнәшева сүзләре, халык көе

Урманнарда йөрдем иркен сулап,
Бигрәк хуш исле нарат ылысы;
Йөрәк яраларын төзәтәдер
Күз карашкайларыңның җылысы.

Урманнарда йөрдем җәйге таңда,
Басылмасмы дип сагыш күңелдә.
Төннәрне яктырткан ай шикелле
Булсаң иде язмышым күгендә.

Урманнарда йөрдем бер ялгызым
Баласын җуйган болан эзеннән;
Башларым әйләнеп китте кинәт:
“Башканы сөям”, – дигән сүзеңнән.


УРСАЛ ТАУДА

С.Сөләймәнова сүзләре, Р.Нәгыймов көе

Ярларына кайтып елга,
Яшелләнде киң ялан.
Урсал тауда күксел томан,
Әллә шуңа моңланам...

Кушымта:

Үтә айлар, көтә Зәйләр,
Суларында йөзалмыйм.
Урсал тауда карлар яуган –
Барам инде, түзалмыйм.

Яшьнәп яшеннәр көйдерсә,
Яңгырда калып чылан.
Урсал тауда кара урман,
Керсәм чыгалмам сыман.

Кушымта.

Көзләр килде, төсләр төрле,
Алтын бизәк – ай гынам.
Урсал тауны сары сарган,
Әллә шуңа кайгырам...

Кушымта.


УФА ЮКӘЛӘРЕ

Н.Нәҗми сүзләре, Р.Хәсәнов көе

Яшьлек урамнары, тулы хыяллары,
Без – шатлыкка туймас исәрләр.
Уфа юкәләре безнең хакта да әле
Яфрак яра-яра сөйләрләр.

Безнең менгән атлар –
Еллар – аргамаклар;
Көмеш тезген, алтын йөгәннәр.
Уфа юкәләре безнең хакта да әле
Чәчкә ата-ата сөйләрләр.

Гомер ике килми, утлар ике сүнми,
Без – мең янып тик бер сүнгәннәр.
Уфа юкәләре безнең хакта да әле
Яфрак коя-коя сөйләрләр.


УФА ЮЛЛАРЫ ПЫЯЛА...

Халык җыры

Уфа юллары пыяла,
Таш булса таймас иде, шул,
Минем йөрәккәем яна, –
Син булсаң янмас иде.

Кызыл-кызыл бөрлегән лә,
Күл буена тезелгән, шул,
Булмас инде минем кебек
Синең өчен өзелгән.

Әйдә, дустым, су буена,
Бөдрә чәчең юарсың, шул,
Син юарсың, мин җырлармын,
Күңелең тулса җыларсың.

УФ, ЙӨРӘГЕМ

Халык җыры

Җиделе лампа, бишле куык,
Ватылды җиргә төште;
Уф, йөрәгем, су бирегез,
Иркәм исемә төште.

Ак өемнең түрләренә
Элеп куйдым тастымал;
Уф, йөрәгем, су бирегез,
Ут кабуы ихтимал.

Урман буйларында йөргән
Чакларны сагынырсың;
Уф, йөрәгем, килмә якын,
Утына кабынырсың.


ФАЗЫЛ ЧИШМӘСЕ

С.Хәким сүзләре, халык көе

Чылтырап аккан чишмәгә
Суга дип килгән идем, шул;
Тиз генә әйләнеп өйгә
Кайтырмын дигән идем.

Өздереп нигә карадың,
Ник тоттың чиләгемнән, шул,
Суларым түгел, ялкыным
Түгелде йөрәгемнән.

Кызарып янган шәфәкътән
Күзләрем алалмадым, шул,
Тибрәнде телем, әйтергә
Сүзләрен табалмадым.

Йолдызлар чишмә суында
Ардылар инде йөзеп, шул,
Әй, йөрмә, йөрмә, Фазыл син
Бөтенләй өмет өзеп.

Чишмәгә төшкән сукмакның
Читләре үлән генә, шул,
Вәгъдәм бар сиңа, белмәсен
Тик күрше-күлән генә.


ФИРДӘВЕСКӘЙ

Халык җыры

Кашың кара, буең зифа,
Керфегең бөгеләдер;
Синең өчен, җан кисәгем,
Фирдәвескәй, кара күзкәй,
Үзәгем өзеләдер.

Каш карасы күзеңдә лә,
Буй зифасы үзеңдә;
Ай туганда тудың мәллә,
Фирдәвескәй, кара күзкәй,
Ай нуры бар йөзеңдә.

Кашың кара, күзең күк лә,
Сиңа сөйләр сүзем күп;
Сөйләр идем дә сүземне,
Фирдәвескәй, кара күзкәй,
Сирәк күрәм үзеңне.


ФӘҮЗИЯ ҖЫРЫ

И.Юзиев сүзләре, М.Яруллин көе

Нинди матур озын юлга чыктык,
Янар чәчәк иде юл башы,
Чәчәк сулган, синең йөрәгеңә
Ниләр булган, яшьлек юлдашым?

Яшьлегемне искә төшергәндәй,
Дәфтәр битен кичке җил ача,
Еракларда калган тавышыңны
Җил дә алып килми, ичмаса.

Мин югалттым янар чәчәгемне,
Көзләр җиткән, эзлим, табалмыйм,
Ут сал минем сүнгән йөрәгемә,
Синнән башка балкып яналмыйм.


ХАТЛАР ЯЗАМ

Халык җыры

Хатлар язам, ай, ярыма,
Мәскәү калаларына;
Әгәр тизрәк син кайтмасаң
Үзем барам яныңа.

Өстәлемдә кара торсын,
Кулларым яза торсын,
Сине күреп сөйләшкәнче,
Хатларым бара торсын.

Иркәм, сине төштә күрдем,
Гармун уйныйсың икән;
Белсәм иде серләреңне,
Ниләр уйлыйсың икән?

Тәрәзә төбем исле гөл,
Сал да балдагыңны эл,
Сагынмагач хат язмыйлар,
Сагынганны шуннан бел.


ХУШ, АВЫЛЫМ

Х.Фәтхуллин сүзләре, С.Сәйдәшев көе

Туган җирем, сөйгән авылым,
Бигрәк якын күңелгә.
Кай илләрдә яшәсәм дә,
Оныта алмам гомергә...

Кушымта:

Хуш, авылым, сау бул,
Сәләмнәр көт,
Таң җилләре искәндә;
Мин җырлармын сине сагынып
Өзелеп искә төшкәндә.

Матур була, ямьле була
Яз көннәрең, җәйләрең...
Исән булсам бер кайтырмын
Язлар кебек әйләнеп.

Кушымта.


ХУШЛАШЫРГА АШЫКМА

???

Хушлаштың да китеп бардың,
Аерылу авыр бит;
Күзләреңнең нурын
Йөрәгемә салыйм,
Тукта, дустым, сабыр ит!

Гомерем буе ярсу йөрәк
Сине сагынып сулкылдар.
Иделләрдә дулкын,
Чү, ашыкма, дустым, –
Күңелдә ул дулкыннар.

Сайрар кошлар синсез нишләр?
Ничек агар бу сулар?
Урман ничек шаулар...
Ишелмәсме таулар... –
Икебез дә моңсулар...


ХӘТФӘ

???

Хәтфә урман буйларыннан
Йөрми микән кем генә?
Сиңа җыйган чәчәкләрнең
Ник алдың берсен генә?

Кушымта:

Әй, күзеңнең карасы,
Йөрәгемнең пәрәсе,
Әйт, җаныем, авылыгызга
Кайсы юлдан барасы?

Хәтфә урман буйларыннан
Чишмә ага чылтырап.
Мине күргәч ник качасың
Елмаеп, җырлар җырлап?

Кушымта.


ХӘМДИЯ

Халык җыры

Кычкырма ла, кәккүк, ай каршымда,
Кычкырсана агач башында.

Кушымта:

Талдин талга, тал тибрәтеп
Сайрый сары сандугач.
Җырлау түгел, җыларсың да
Өзелеп-өзелеп сагынгач.

Кычкырмасаң да каршымда,
Бик күп уйлар минем башымда.

Кушымта.

Тәрәзәләрдән лә ай караган,
Түшләренә мәрҗән кадаган.

Кушымта.

Яр гынай ла булып яралмаган,
Җан көйдерергә лә яралган.

Хәмдиянең ак калфагы
Яңа каралган чагы.
Хәмдиягә сүз әйтмәгез, –
Зиһене таралган чагы.


ЧАЙКАЛАЛАР КӨЙМӘЛӘР

М.Марат сүзләре, Г.Әлмөхәммәтов көе

Бар тәбигать серләшә айлы төндә,
Йөгереп уйный дулкыннар Дим өстендә,
Акчарлакка охшап яр читендә
Чайкалалар көймәләр.

Көр тавышым яңратты матур җырлар,
Таңга калып тыңлады тын тугайлар.
Башка килде кайнар, дәртле уйлар,
Чайкалганда көймәләр.

Җилләр исте су өстен сырландырып,
Иркәм чәчен дулкындай тибрәндереп,
Сокландылар ахры безне күреп, –
Чайкалдылар көймәләр.


ЧЫГАРСЫҢМЫ КАРШЫ АЛЫРГА?

Д.Гарифуллин сүзләре, В.Әхмәтов көе

Тыңларсыңмы яшьлек хисләремне
Җырларыма кушып җырласам?
Каршы төшмәссеңме йөрәгеңне
Мәхәббәтем белән чорнасам?

Минем белән тормыш сукмагыннан
Риза булырсыңмы үтәргә?
Аерылганда вәгъдә бирерсеңме
Кабат кайтуымны көтәргә?

Ашкынулы йөрәк көтә көн дә
Уртак таңның сызылып атканын.
Яшьлегемне җырга салган чакта,
Кушылып җырларсыңмы, аппагым?

Кайткан чакта Сарман буйларына
Яннарыңда мәңге калырга,
Кырык эшең ташлап кырык якка
Чыгарсыңмы каршы алырга?


ЧӘЧКӘЛӘР УЯНЫР

Р.Мөслимов сүзләре, Р.Хәсәнов көе

Яз көннәренә олы ямь өстәп,
Аккошлар кайтты син киткән яктан.
Сәләмнәреңне алар әйтмиләр
Миңа ерактан, миңа ерактан.

Сиңа дип атап чәчкәләр җыйдым,
Җыйган чәчкәләр шиңделәр инде.
Кайтыр әле дип көткән өметләр
Сүнделәр инде, сүнделәр инде.

Шиңгән чәчкәләр кабат терелер,
Кайту хәбәре синнән килгәч тә.
Сүнгән өметләр кабыныр яңадан,
Сине күргәч тә, сине күргәч тә.

ШАХТА

Халык җыры

Китә казлар, китә казлар,
Китә казлар Донбасска, шул,
Мин дә уйлап торам әле
Шул казлардан калмаска.

Китәм, иркәм, китәм, иркәм,
Китәм, иркәм, Донбасска шул,
Мин китәм, иркәм, Донбасска, –
Сүз бирдек ташлашмаска.

Шахталарга мин төшәрмен,
Җырлап күмер кисәрмен, шул,
Җырлап күмер кискән чакта
Искә төшсәң нишләрмен?

Шахтер егет күмер кисә ,
Кемнәр ала исәбен, шул,
Гомерем булса, таш басмаса,
Ташламам, җанкисәгем.

Шахтер егет ятып йоклый
Одеялын ябынып, шул,
Төннәр буе йоклый алмый
Туган илен сагынып.


ЫРЫМБУР-КАЛА

Халык җыры

Аһ, Ырымбур-кала, сахра-дала,
Күккә ашып тора манара...
Сау булыгыз, дуслар, без китәбез,
Бәлки очрашмабыз тиз ара...

Аһ, Ырымбур-кала, сахра-дала,
Елкылары чыккан бәйгегә...
Сау булыгыз, дуслар, без китәбез,
Бәлки очрашмабыз мәңге дә...

ЭЗЛӘДЕМ, БӘГЪРЕМ, СИНЕ

Ә.Ерикәй сүзләре, С.Хәбибуллин көе

Кәккүк кычкыра сирәк кенә,
Сагынуын сөйләп кенә.
Килсәң иде, иркәм яныма
Көлемсерәп кенә

Кушымта:

Эзләдем, бәгърем, сине
Еллар буе тилмереп.
Туймас, ахры, мәңге туймас
Күзләрем сине күреп.

Зәңгәр елгалар чылтырап ага,
Нур сибә кояш көлеп,
Алмагачлар ак шәл ябынган
Иркәм, синең кебек.

Кушымта.

Минем юлыма якты нурлар
Алып кил күбрәк итеп.
Алсу гөлләр өзеп бирермен
Сиңа бүләк итеп.

Кушымта.


ЭРБЕТ

Халык җыры

Сайрый былбыл, сайрый былбыл,
Сайрый былбыл үзәндә.
Сайрый былбыллар үзәндә,
Үзәгем өзелгәндә.

Җәй көнендә рәхәт була
Болыннарда, кырларда.
Әйдә бергә җырлыйк әле, –
Дуслар килгән тыңларга.

Су буена төшкән идем, –
Яфрак ярган тал-тирәк.
Яна дисәң, ялкыны юк,
Ялкынсыз яна йөрәк.

Сандугачлар алма тешли,
Тешләсә дә кабалмый;
Күңелләрем сине эзли,
Эзләсә дә табалмый.

Өй түренә гөл үрелгән,
Сандугачлар тезелгән;
Җаның сөйгәч, гаҗәп түгел,
Һич тә чыкмый күңелдән.

Их дусларым, дусларым ла,
Дусларым, бәгырьләрем,
Яшь гомерләр ике килми,
Белегез кадерләрен.


ЭХ, КАРАП ТОРУЛАРЫ

Уен җыры

Кашың кара, күзең зәңгәр,
Керфегең каралтасың;
Күз карашың магнитлы,
Гел үзеңә тартасың.

Кушымта:

Эх, карап торулары,
Күз сирпеп алулары;
Синнән генә булды инде
Йөрәгем янулары.

Иркәм синең күз карашың
Сихерләп яраттыра;
Сиңа булган мәхәббәтне
Торган саен арттыра.

Кушымта.


ЮККА ТҮГЕЛ, ЮККА ТҮГЕЛДЕР

Н.Нәҗми сүзләре, Р.Хәсәнов көе

Кая барма, җирдә матурлыклар,
Без шул җирдә туып-үскәннәр.
Безгә кадәр, безгә кадәр дә бит
Җиргә күпме килеп киткәннәр.

Һәркемгә дә бирелмәгәндер ул
Яшьнәү-күкрәүләргә тиң гомер,
Бу донъяга без килгәнбез икән, –
Юкка түгел, юкка түгелдер.

Бер үк кояш һаман караса да,
Бер үк булмый заман җилләре.
Йолдыз белән йолдыз арасында
Балкып ята кеше эзләре.

Һәркемгә дә бирелмәгәндер ул
Яшьнәү-күкрәүләргә тиң гомер.
Бу донъяда без яшибез икән, –
Юкка түгел, юкка түгелдер.

Безнең өчен җирдә гөлләр үсә,
Карлар ява, җилләр исәләр.
Син ышанма, үзе өчен генә
Мине әгәр яши дисәләр.

Бер күз ачып йомган ара гына
Безнең бергә үткән бу гомер.
Бер-беребезгә без кирәкбез икән, –
Юкка түгел, юкка түгелдер.


ЮЛЛАР

Ә.Ерикәй сүзләре, Ә.Фәттах көе

Бизмәгәндәй яшәү бәхетеннән,
Юл йөрүдән мәңге бизмәм мин;
Юллар, юллар, инде ничә еллар
Аерыла алмыйм сездән мин.

Алларымда якты йолдыз төсле
Мавыктыргыч утлар яналар;
Юллар, юллар, борма-борма юллар
Шул утларга таба баралар.

Яшьлек хисен, тынгысызлык дәртен
Вакыт яңгырлары юмасын;
Юллар, юллар, авыр булса булсын,
Тик соңгысы гына булмасын.

ЯЗЛАР ҖИТКӘЧ КАЙТЫРМЫН

Язлар җиткәч кайтырмын
Кошлар кебек талпынып...
Басылмасмы йөрәгемдә
Сагыш ялкыны...

Былбыл моңын тыңлармын
Таң атканда сызылып...
Сагындым, авылым,
Сине өзелеп...

Язлар җиткәч кайтырмын
Ташкын кебек ашкынып,
Ташкыннарга тиндәш булыр
Минем шатлыгым...

Ак каеннар каршылар
Юлларыма тезелеп...
Сагындым, авылым,
Сине өзелеп...

Язлар җиткәч кайтырмын
Узып җитез җилләрне...
Күргем килә яшьлек эзем
Калган җирләрне...

Салкын чишмә суларын
Эчәрмен мин иелеп...
Сагындым, авылым,
Сине өзелеп...



ЯЗ ҖЫРЫ

Ш.Бабич сүзләре, Рафикъ Сәлмәнов көе

Яфрак яра чуклы каен
Татлы исен сибеп.
Бөреләрен ачты гөлләр
Язгы тынны сизеп.

Кушымта:

Яз, яз килә
Илгә, дуслар.
Мактап язны,
Котлап безне
Сайрарлар кошлар.

Чәчәк атты туган ягым,
Яшәрделәр кырлар.
Якты кояш чәчә нурын,
Шаулый дәртле җырлар

Кушымта.

Гөрләп илем каршы ала
Хезмәт белән көнне.
Алга, данлы яшьлек, алга,
Иҗат көтә безне!

Кушымта.


ЯМЬЛЕ ДӘ СОҢ СӨН БУЕ

Р.Ишморат сүзләре, Җ.Фәйзи көе

Әй, ямьле лә Сөн буйлары,
Матур аның таулары.
Тау өстендә шаулап үскән
Каен, нарат урманы,
Каен, нарат урманы.

Ямьле елга Сөн генә,
Уйларымда син генә

Күңелле соң җырлый-җырлый
Кырларга барулары.
Сөйгән ярдай җанга якын
Сөн буе авыллары,
Сөн буе авыллары.

Ямьле дә соң Сөн буен
Уйлыйм сине көн буе.

Егетләрең булган егет,
Батыр синең ирләрең.
Кызларын кайнар йөрәкле,
Уңганнар киленнәрең,
Уңганнар киленнәрең.

Сөн буйлары бик ямьле
Бүген кичкә кил, яме!

ЯРАТА ИДЕК ИДЕЛ БУЙЛАРЫН

З.Вәли сүзләре, Ф.Әхмәтов көе

Ярата идек Идел шаулавын
Икәү генә бергә тыңларга.

Бергә тыңларга,
Бергә карарга
Сандугачлы язгы таңнарга.

Ярата идек Идел буенда
Икәү генә бергә йөрергә.
Айлы кичләр дә,
Кайнар хисләр дә
Онытылмас, дустым, гомергә.

Ярата идек Идел тавына
Икәү генә бергә менәргә.

Яшьлек бирелми,
Хисләр сүрелми –
Кабынмаган алар сүнәргә.


ЯШЬ ГОМЕР

Г.Зәйнәшева сүзләре, З.Гыйбадуллин көе

Яшь гомер бер узгач,
Кайтмый ул яңадан,
Тик минем яшьлек кире кайтыр кебек;
Яшьлектә сөйгән яр:
“Сагындым, килеп ал,
Сине көтәм һаман”, – дип әйтер кебек.

Тик, кайтмас, яшь гомер,
Калды ул бик ерак,
Зәңгәр томан артында сагыш булып;
Яшьли сөйгән яр да
Ялгыз калды анда
Әллә ялгыш, әллә бер язмыш булып.

Ялгышны төзәтеп,
Язмышны үзгәртеп
Яшәсәң, яшьлек кире кайтыр кебек.
Я бер ерак йолдыз,
Я айдан Зөһрә кыз:
“Яшьлек ярың монда”, – дип әйтер кебек.


ЯШЬ НАРАТЛАР

З.Нури сүзләре, Ф.Әхмәдиев көе

“Яшь наратлар” көен җырлап киттең
Көмеш кыңгыраулы пар атта.
Мин сөялеп озатып калдым сине
Бөдрәләнеп үскән наратка.

Басылмады йөрәк ярсулары,
Басылса да юллар тузаны.
Синең җырың шунда калган кебек,
Яшь наратка карап узамын.

Әле дә булса минем йөрәгемдә
Көмеш кыңгыраулар чыңлыйлар,
Урман буендагы яшь наратлар
Син калдырган җырны җырлыйлар.


ӘЙТКӘН ИДЕҢ

Х.Туфан сүзләре, Ә.Бакиров музыкасы

Әйткән идең; “Әгәр сөя калсаң,
Миннән башка берәр бүтәнне,
Сөй бары тик миннән яхшыракны,
Сөймә ләкин миннән түбәнне.

Юлыктым мин быел бер чәчәккә,
Көтмәгәндә, уйламаганда,
Нәкъ синдәйгә, синең шикеллегә,
Әйтерсең лә синең давамга...

Тормышымның синнән соңгысында
Тапканым юк иде һич кемне.
Нишләргә соң? Бир бер киңәш миңа:
Ул һәр яктан синең шикелле.


ӘКЕРТЕН, ҖИЛ...

Халык җыры

Әкертен җил, монда кабер,
Монда анам күмелгән;
Монда ятим, яшь сабыйның
Кайнар яше түгелгән.

Өрмә җил, сызгырма, тукта –
Куркыр әнкәем, җаным;
Бирмисең тын моңаерга
Әнкәм турында минем.


ӘКЪЛИМӘ

Р.Хәсәнов сүзләре һәм көе

Син минем ягыма карамыйсың да,
Син минем турыда уйламыйсың да,
Карама, уйлама, эндәшмә, Әкълимә,
Син генә минем уемда.

Кушымта:

Йөрәгем җылынып китә,
Елмаеп карасаң үземә,
Карама, уйлама, эндәшмә, Әкълимә,
Барыбер син минем уемда.

Барыбер кар эрер, су булып китәр,
Яз көне йөрәкнең кылларын чиртер,
Мин көтәм сагынып, кил минем яныма,
Гүзәлем минем, Әкълимә.

Кушымта.


ӘЛЕ ДӘ СИН БАР ӘЛЕ ДӨНЬЯДА

Байрас Абдуллин көе, Шәриф Биккол сүзләре

Күптән инде әйтер хисләрем бар, –
Кем яулавын күңел түремне.
Айга бары ачам йөрәгемне,
Ай тапшырсын сиңа серемне.

Кушымта:

Күзләремә бер каравың җитә, –
Бөтен кайгыларым югала.
Әле дә син бар әле бәхетемә,
Әле дә син бар әле донъяда.

Тәрәз шакып назлы таң җилләре
Миннән сиңа сәләм китерер.
Тыңла күңел биреп, алар сиңа
Минем сүзләремне җиткерер.

Кушымта.

ӘЛЛӘ-ЛИЛ-ЛӘ-ЛӘ

Халык җыры

Өй, ди, түрләремдә сад-бакчам бар,
Сад-бакчам да сайрар кошлар бар.
Сад-бакчамда сайрар, ай, кошлар бар,
Әллә-лил-лә-лә...
Алсу җиләк – кура җиләге.
Сад-бакчамда сайрар, ай, кошлар бар,
Әллә-лил-лә-лә...
Сезнең өчен өзелә үзәгем.

Сезгә әйтмәенчә кемгә әйтим,
Сездән башка әйтер кемнәр бар?
Сездән башка әйтер, әй, кемнәр бар?
Әллә-лил-лә-лә...
Алсу җиләк – кура җиләге.
Сездән башка әйтер, әй, кемнәр бар?
Әллә-лил-лә-лә...
Сезнең өчен өзелә үзәгем.

Алма агач белән балан агач
Җәй җитмәйче чәчкә атмайдыр.
Җәй җитмәйче чәчкә, ай, атмайдыр,
Әллә-лил-лә-лә...
Алсу җиләк – кура җиләге.
Җәй җитмәйче чәчкә, ай, атмайдыр,
Әллә-лил-лә-лә...
Сезнең өчен өзелә үзәгем.

Ашыек та эчик, уйныйк-көлик –
Бу гомерләр кире кайтмайдыр.
Бу гомерләр кире, ай, кайтмайдыр,
Әллә-лил-лә-лә...
Алсу җиләк – кура җиләге.
Бу гомерләр кире, ай, кайтмайдыр,
Әллә-лил-лә-лә...
Сезнең өчен өзелә үзәгем.


Ә НИГӘ СОҢ?

И.Йомаголов сүзләре, Т.Кәимов көе

Һәр көн иртән кояш чыга
Сиңа да, миңа да.
Һәр көн иртән җилләр исә
Сиңа да, миңа да.
Ә нигә соң минем күңелем,
Ә нигә соң минем күңелем
Тик синдә, тик синдә,
Тик синдә генә.

Һәр ел саен язлар килә
Сиңа да, миңа да.
Һәр ел саен көзләр килә
Сиңа да, миңа да.
Язларын да безнең гомер,
Көзләрен дә безнең гомер
Гел бергә, гел бергә,
Гел бергә генә.

Яшьлек үтәр, картлык җитәр
Сиңа да, миңа да.
Килер буын сорау бирер
Сиңа да, миңа да.
Безнең җавап һәрчак әзер:
Буш узмады безнең гомер,
Туган ил, изге җир,
Без җырлаган җыр.


ӘНИЕМӘ

Г.Каербеков сүзләре, Ш.Калдаянов көе

Биргәнсең син миңа ал нурын таңнарның,
Җыйгансың син миңа бар гөлен даланың,
Биргәнсең канатлар талпыныр чагымда,
Балалык рәхмәтем җырымда чагыла.

Кушымта:

Кадерләп үстергән мин синең җимешең,
Куеның гөлбакча, назлы җил сулышың.
Инде буй җитсәм дә, мин сиңа сабыймын,
Күңелең назларын күзеңнән таныймын.

Боларга бәрәбәр ни генә бирәем,
Бердәнбер бүләгем – тугры йөрәгем.
Итә күр канәгать, риза бул шушыңа,
Үзеңә аталган җырымны кушып ал.

Кушымта.

Бурычлы сиңа мин, әнкәем-алтыным,
Сиңа дип эзләдем донъяның асылын.
Ай белән кояшны бирим дип уйладым, –
Үрелеп алырга җитмәде буйларым.

Кушымта.


ӘНИЕМӘ ХАТ

Ә.Даутов сүзләре һәм көе

Сәләм сиңа әнием, ерак-ерак җирдән,
Сәләм сиңа күңелем түреннән.
Бала чакларымда кысып кочагыңа
Сөйгән улларыңның береннән.

Кушымта:

Әнием, күз нурым,
Көт мине, кайтырмын.

Сирәк язасың дип үпкәләмә, әнием,
Үпкәләргә син генә хаклысың.
Минем өчен күргән хәсрәт эзләреннән
Маңгаеңда сырлар саклыйсың.

Кушымта.

Бишек җырың моңы назлый колагымны,
Күкрәк сөтең тәме телемдә.
Изге теләкләрең мине җитәкләде
Адашамын дигән көнемдә.

Кушымта.


ӘНИСӘ

Халык җыры (бию такмагы)

Тыпыр-тыпыр биергә
Тимер идәннәр кирәк,
Тимер идәннәр өстенә
Хәтфә паласлар кирәк.

Хәтфә паласлар өстенә
Имән өстәлләр кирәк,
Имән өстәлләр өстенә
Көмеш табаклар кирәк.

Көмеш табаклар эченә
Хөрмә җимешләр кирәк,
Хөрмә җимешләр ашарга
Алтын кашыклар кирәк.

Алтын кашыкны тотарга
Кара кашлы кыз кирәк,
Кара кашлы кыз каршына
Батыр егет тә кирәк.

ӘНКӘЙ БЕЗНЕ СӨННӘН АЛЫП КАЙТКАН

Р.Миңнуллин сүзләре, С.Садыйкова көе

Әнкәй безне Сөннән алып кайткан,
Сөн суында юган иң элек,
Бишек җыры көйләп төннәр буе,
Без үскәнне көткән тилмереп.

Кушымта:

Без биш бала үстек бер йодрык,
Тик үсмәдек иркә кочакта,
Без әнкәйнең биш кайгысы булдык,
Биш шатлыгы идек кайчакта.

Без үскәндә күпме борчылулар
Күргән әнкәй гомер эчендә.
Онытмабыз, әнкәй, мәңге сине,
Рәхмәт яусын барсы өчен дә.

Кушымта.

Хәзер инде җиткән балалар без,
Кунак кына әнкәй янында.
Әнкәйләрнең олы йөрәгендә
Изгелекнең сыйган барсы да.

Кушымта.

Санап кына бетерерлек түгел
Әнкәйләрдән күргән игелек.
Әнкәй безне Сөннән алып кайткан,
Сөн суында юган иң элек.

Кушымта.


ӘПИПӘ

Халык җыры (бию такмагы)

Бас, кызым, Әпипә,
Син басмасаң, мин басам.
Синең баскан эзләреңә
Мин дә китереп басам.

Бас, кызым, Әпипә,
Син басмасаң, мин басам.
Әпипәнең калачларын
Ашап калам ичмасам.

Бас, кызым, Әпипә,
Идәннәре селкенсен;
Идәннәре селкенсен дә,
Кияү күңеле җилкенсен.

Бас, кызым, Әпипә,
Сындыр идән тактасын;
Сындырсаң идән тактасын
Кияү түләр акчасын.


ӘРӘМӘДӘ КАРАМА / (ҖАНЫМ ЖӘЛ ТҮГЕЛ СИҢА)

Халык җыры

Алым жәл түгел сиңа ла,
Гөлем жәл түгел сиңа;
Алым түгел, гөлем түгел,
Җаным жәл түгел сиңа.

Әрәмәдә карама ла,
Карамада кондыз бар;
Караңгы дип килми калма,
Ай булмаса, йолдыз бар.

Алларым диям сине лә,
Гөлләрем диям сине;
Алым түгел, гөлем түгел,
Җаннарым диям сине.

И машина, машина ла,
Алып бар җанашыма.
Аллы-гөлле гөлчәчәк лә
Булсын кызлар каршында.


ӘҖЕ КӨЕ

Халык җыры

Аклы ситса күлмәгемнең
Җиң очында хаты бар шул;
Хатын ачып укып баксам,
Сөям дигән сүзе бар.

Чишмәләр суы салкын шул,
Куйдым гөлләр үрергә;
Ике кулым канат булса,
Барыр идем күрергә.

Абау алла дисәм дә лә,
Дисәм дә, димәсәм дә;
Юктыр хәлемне белүче
Хәзер үләм дисәм дә.


ӨЙ АРТЫНДА ШОМЫРТЫМ БАР

Халык җыры

Өй артында шомыртым бар,
Яннарында бөрлегән, шул,
Яннарында бөрлегән.
Бөрлегәндәй матур булып
Чәчәк ата илгенәм.

Өй артында шомыртым бар,
Чәчәкләр яннарында, шул,
Чәчәкләр яннарында.
Без туганбыз илебезнең
Иң матур таңнарында.

Өй артында шомыртым бар,
Яннарында чияләр, шул,
Яннарында чияләр.
Чияләр дә безгә карап
Сез бәхетле, дияләр.


ӨМЕТЕҢНЕ ӨЗМӘ ГЕНӘ

Ә.Даутов сүзләре һәм көе

Бер генә елмаеп карадың,
Гомергә калдырдың газабын...

Кушымта:

Гел елмай, гел кара күзләремә.
Ялкын сал, ук када йөрәгемә.
Җил генә үтмәсен үзәгемә,
Тик өметеңне өзмә генә.

Елмаеп биек тау башында,
Торасың кебек син каршымда.

Кушымта.


ӨЧЕНЧЕ КӨН ТОТАШ КАР ЯВА

М.Кәрим сүзләре, С.Садыйкова көе

Өченче көн тоташ кар ява...
Өченче көн тоташ, өченче көн
Әрни минем иске бер яра...
Өченче көн тоташ кар ява.

Тимер ярчык яра төбендә,
Тимер ярчык йөри тәнемдә...
Әйтерсең карт гонаһ иясе
Әйләнгәләп куя кабердә...

Шуңа күрә әрни ул яра, –
Өченче көн тоташ кар ява...

Икебезгә тиде берьюлы
Бер минаның ике ярчыгы.
Берсе калды сержант Фоминда,
Икенчесе – минем тәнемдә...

Язлар җитәр җылы җил иссә,
Карлар эреп китәр яз җитсә...
Бәлки үчем кимер дошманга,
Тәнемдәге ярчык эресә...

Егерме ел әрни ул яра...
Өченче көн тоташ кар ява...


ҮЗ ЯГЫМА КАЙТСАМ

И.Абдуллин сүзләре, Р.Хәсәнов көе

Үз ягыма кайтсам, җиргә ятып
Тыңлар идем үлән үскәнен,
Тыңлар идем чалгы тавышларын,
Кичке җылы җилләр искәнен.

Үз ягыма кайтсам, җиргә ятып
Эчәр идем чишмә суларын,
тыңлар идем кызлар җырлаганын,
Егетләрнең курай моңнарын.

Үз ягыма кайтсам, яланаяк
Эзләр идем тәүге юлымны.
Инеш буендагы бәпкәләрне,
Гашыйк булган тәүге кызымны.

Капка ачып чыккан юлымны,
Гашыйк булган тәүге кызымны.


ҮРЛӘРЕҢНЕ МЕНГӘЧ

С.Хәким сүзләре, Р.Еникеев көе

Үрләреңне менгәч, туган ягым,
Рәшәң белән битем юдың син,
Һәрвакытта бергә уртаклаштың,
Уртаклаштың барын-югын син.

Үрләреңне менгәч, туган ягым,
Җилфердәде яшел күлмәгем...
Ни өчендер башка төштә түгел,
Үрләреңдә яшем түгәмен...

Үрләреңне менгәч, туган ягым,
Әкрен дәшеп мине туктаттың...
Бар җылысын тоеп ятармын күк
Үлгәч тә мин синең туфракның.


ҖАНЫЕМ-БӘГЪРЕМ

Халык җыры

Иртә буран, кич тә буран,
Мамык шәлеңне уран, шул,
Мамык шәлеңне уран.
Кигән киемеңне күрсәм дә,
Җаныем-бәгърем,
Үзең күргәндәй булам.

Ишек алдында йөримен,
Яуган карны көримен, шул,
Яуган карны көримен.
Синнән башка ямь табалмыйм,
Җаныем-бәгърем,
Ямансулап йөримен.

Тимер чана карлар яра,
Бу йөрәгем ник яна, шул,
Бу йөрәгем ник яна?
Бу йөрәгем, белеп яна,
Җаныем-бәгърем,
Сөйгәнем ятка кала.


ҖИДЕГӘН ЧИШМӘ

Г.Бәширов сүзләре, С.Садыйкова көе

Җидегән чишмәләрдә җиде улак, җиде улак,
Челтер-челтер ага көмеш су.
Көмеш сулар ага, кошлар сайрый,
Шул чакларда бигрәк, шул чакларда бигрәк ямансу.

Җидегән чишмәләргә йөзек салдым, йөзек салдым,
Җидегән йолдыз күреп калсын дип,
Җанкай-җанаш алсын да куансын,
Вәгъдәләрем булып, вәгъдәләрең булып калсын дип.

Җидегән чишмәләрнең талы бөгелә, талы бөгелә,
Әкрен искән җәйге җилләргә,
Сез каласыз инде, без китәбез,
Без китәбез ерак, без китәбез ерак илләргә.


ҖИЗ КЫҢГЫРАУ МОҢНАРЫ

Ә.Атнабаев сүзләре, В.Хәбисламов көе

Бурап-бурап карлар күмә
Кышның озын юлларын,
Чың-чың итә, җил тузгыта
Җиз кыңгырау моңнарын.
Җиз кыңгырау, көмеш моңнар
Уйлата синең хакта,
Синең хактагы уйларым
Яшьлеккә алып кайта,
Уйлата синең хакта...

Җиз кыңгырау моңнарында
Үткәннең тавышлары,
Очрашулар, кавышулар,
Аерылу сагышлары,
Үткәннең тавышлары...

Чың-чың итә, җил тузгыта
Җиз кыңгырау моңнарын,
Кайда алып бара икән
Кышының озын юллары?

Җиз кыңгырау тагып кына,
Атларда чабып кына,
Килер идем яшьлегемнән
Тик сине алып кына,
Атларда чабып кына.


ҖИЗНӘКӘЙ

Халык җыры

- Тәрәзәдән ник бактың, җизнәкәй?
- Яшь йөрәккә ут яктың, балдызым, ялгызым.
- Мич башына ник мендең, җизнәкәй?
- Караватың дип белдем, балдызым, ялгызым.
- Балдызыңны ник үптең, җизнәкәй?
- Җәмәгатем дип белдем, балдызым, ялгызым.
- Бу бармагың ник кәк(е)ре җизнәкәй?
- Алтын балдак кигәнгә, балдызым, ялгызым.
- Бу йөзләрең ник саргайган, җизнәкәй?
- Сине өзелеп сөйгәнгә, балдызым, ялгызым!
- Балдыз сөю язык диләр, җизнәкәй!
- Язык – казык башына! Кил, балдызым, каршыма!


ҖИРӘН КАШКА

Халык җыры

Җәйләүләргә бардым, бияләр саудым.
Баш күнәккәй, баш күнәккәйләрне кулга алып.

Җирән кашка аткаем,
Башын чайкый малкаем,
Алларында солысы бетсә
Сызыла йөрәк майкаем.
Их, сызыла йөрәк майкаем.

Исән дә генә йөреп сау кайтыгыз,
Сез китәсез, сез китәсез инде кузгалып.

Җирән кашка аткаем,
Җилләр тарый ялкаең.
Иярләгән егетеңне
Ташлап кайтма, малкаем.
Их, ташлап кайтма, малкаем.


ҖИҢГӘЧИ

Халык җыры

Сикереп мендем тирәккә лә
Бер яфрагы кирәккә
Ай, җиңгәчи, сөйгәнемне димләчи.

Шул яфракны дару диләр
Яна торган йөрәккә
Ай, җиңгәчи, сөйгәнемне димләчи.

Сандугачлар сайраса да
Йөрәккә ял буладыр.
Ай, җиңгәчи, сөйгәнемне димләчи.

Биш минутның өч минуты
Сезне уйлап узадыр.
Ай, җиңгәчи, сөйгәнемне димләчи.


ҖОМГА КӨЕ

Халык җыры

Уйна, дустым, гармуныңны,
Син матур уйнатасың,
Уйнатасың, җырлатасың,
Күңелне юатасың.

Уфаларга барган чакта
Чишмәләр кайсы якта?
Уй уйлама, җырлар җырла
Эчләрең пошкан чакта.

Агыйделнең буйларыннан
Таптым ал кашлы йөзек,
Әгәр суларга батсагыз,
Кереп алырмын йөзеп.

Тал бөресе, тал бөресе,
Тал бөресе талларда.
Сандугачым, әйтеп сайра,
Сөйгән ярым кайларда?

Сандугачым, очасыңмы?
Кипте инде күлләрең.
Синең янга барып кайта
Һәр көнне күңелләрем.

Акрын искән җил селкетә
Агыйдел камышларын.
Кем аерылмый, шулар белми
Аерылу сагышларын.

Агыйделләр дулкынлана,
Дулкынлана, комлана.
Басып сайрар талы сынса,
Сандугач та моңлана..

Моңлы кичтә тальян гармун
Кемнәр уйнатыр инде?
Син булмагач, күңелемне
Кемнәр юатыр инде?

Гармуныңны тартып уйна
Үрләргә менгәндә дә.
Онытасым юк үлгәндә дә,
Гүрләргә кергәндә дә!


ҖЫРЛАМЫЙМ МИН ҖЫРЛАРЫМНЫ

Ш.Бабич сүзләре, ??? көе

Җырламыйм мин җырларымны
Күңелем тулган өчен;
Мин җырлыймын донъя ямьле,
Ил матур булган өчен.

Җырламыйм мин җырларымны
Күктәге нурлар өчен;
Мин җырлыймын эш сөюче
Алдынгы дуслар өчен.

Җырламыйм мин җырларымны
Юлда югалсын өчен;
Мин җырлыймын бу җырларны
Халкым җырласын өчен.


ҖЫРЛАНМАГАН ӘЛЕ БЕЗНЕҢ ҖЫР

??? сүзләре, Р.Яхин көе (романс)

Хуш исләрен гөлләр сипкәндә,
Тәрәзәмне җилләр чирткәндә,
Карамадым нигә әйләнеп
Яннарымнан үтеп киткәндә?

Кушымта:

Җылы язлар тик башланды гына,
Әле генә яшел киде кыр,
Әйтер сүзләр әле әйтелмәгән,
Җырланмаган әле безнең җыр.

Сине генә, бәхет йолдызым,
Хыялымда назлап йөртәм мин,
Аерылышу төне килмәсен,
Гүзәл кавышу таңын көтәм мин.

Кушымта.


ҖӘЙНЕҢ МАТУР АЯЗ ТАҢНАРЫНДА

Ә.Ерикәй сүзләре, Ф.Әхмәдиев көе

Җәйнең аяз матур таңнарында
Җанга рәхәт Идел ярларында.
Чык җемелди миләш яфрагында,
Елмаялар гөлләр болында.
Кошлар сайрый яшел куакларда
Яшәү матурлыгы турында.

Минем хәлләремне, минем хисне
Идел дулкыннары сөйли төсле.
Алкын Идел үзе тели төсле
Минем белән сердәш булырга.
Кошлар сайрый яшел куакларда
Яшәү матурлыгы турында.

Хәтерләтеп дулкын уйнауларын,
Уйный минем якты хыялларым.
Мәхәббәтем, дәртем, идеалларым
Күпер булыр барыр юлымда.
Кошлар сайрый яшел куакларда
Яшәү матурлыгы турында.


ҺАМАН ИСТӘ

Л.Айтуганов сүзләре, Халык көе

Йомшак кына җемелдиләр
Йолдызлар айлы кичтә.
Туган якның зәңгәр күге
Истә, һаман да истә.

Маңгай чәчен тибрәлдереп
Таңнарда җилләр исә...
Туган якның таң җилләре
Истә, һаман да истә.

Яшел шәл ябына каен,
Сандугачлы яз килсә...
Шәлен болгап озатып калган
Сердәш каеным истә.

Яктыра күңлем кырлары,
Шат кояш нурын сипсә...
Күңелемнән чыкмый һич тә,
Истә туган як истә.


ҺАМАН ЯРАТАМ

Зөлфәт сүзләре, Ф.Хатипов көе

Шик туса кинәт җаныңда әгәр,
Я килсә сиңа куркыныч хәбәр
Мин йөргән яктан, ерак-ерактан,
Ышана күрмә, һаман яратам.
Ашыга күрмә, ялгыштан саклан,
Һаман яратам, һаман яратам.

Йолдызлы аяз күгеңне әгәр
Авыр болытлар каплап китсәләр,
Каршы искән җил капланса тынга,
Нык бул, син генә, тик син җанымда,
Бирешә күрмә сагышка, моңга:
Җанымда тик син, тик син җанымда.

Сакла сөюне, таплама берүк,
Олы хисләрне ваклама берүк!
Узар гомерләр аккан су кебек,
Гомер бер генә, сөю мәңгелек.
Узар гомерләр искән җил кебек,
Сөю мәңгелек, сөю мәңгелек!

Бит башына==>