Җыр текстлары (1) Татарча текстлар

ҖЫР ТЕКСТЛАРЫ (1)

Авылым урамнары I Аерылмагыз I Агыйдел каты ага I Агымсу I Ай, былбылым I Ай, йолдызым I Ай-ли, гөлкәем I Ай җаный, вай җаный I Ай, җаный, суларда I Ай-һай, гөлкәем I Ак бүрек I Ак каен I Аккошлар I Актаныш таңнары I Ак чәчкәләр I Алмагачлары I Алматаның алмасы I Алтын туй җыры I Арча I Асылъяр I Баламишкин I Башка берни дә I Беренче мәхәббәт I Бик еракта идек без I Бик сагындым, авылым I Болын I Бәгырем I Бөрйән егеттәре I Бөрлегән I Вәгъдә I Галиябану I Гармун моңнары I Гармунчы булсын ярың I Гөлләр үсә I Гөлнарым I Гөлнәзирә I Гөлшаһидә I Гөлҗамал I Дим-дим I Дисәнә I Дусларыңны онытма I Дыранча I Дүдәк I Зиләйлүк I Зәйнәбем I Зәңгәр күлмәк I Зәңгәр төймә I Зәңгәр шәл I Зөбәрҗәт I Зөләйха I Идел буе каеннары I Иделләре-күлләре I И дүдәме, дүдәме I Ике аккош I Имәннәр шаулый I Иртә. Донъя җанлана I Иртәнге нур I Ирәндек I Исеңдәме, иркәм? I Исле гөл I Их, күңелле урманда I Ишкәкче карт җыры I Иң гүзәл кеше икәнсез I Йөрәк сере I Каз канаты I Кайда да йөрәктә I Кайтам инде I Кайтыгыз, торналар I Кайтыр идем, илем ерак I Кама буе – туган як I Кара урман I Карачлы авылы көе I Кар суы I Картаямыни йөрәк I Картуф I Каруанһарай I Карурман I Кашың кара, буең зифа I Керфекләрең синең... I Киек казлар I Киек казлар китә I Китмим әле яшьлегемнән I Китмә, сандугач I Кичер мине, әнкәй I Ком бураны I Кошлар кебек I Кояш гомере I Кыр казлары киткәндә I Кыр казы I Кыңгыраулы мәктәп еллары I Көзге ачы җилләрдә I Көймә генә килә генә I Көмеш тояк толпар атым I Күбәләгем-түгәрәгем I Күк күгәрчен I Күл буена килсәң иде I Күпме күзләр... I Менәргә иде Урал тауларына I Миндәдер күңелләре I Мине юллар чакыра I Минзәлә I Мин килермен каршыңа I I Назлы гөлкәем I Мәхмүт көе I Наласа I Нигә яна йөрәгем? I Ник чыкмыйсың бакчагызга? I Озату I Олы юлның тузаны I Оныттың бугай I Оренбур-Чиләбе I Рамай I Раушаниям бәгърем I Райхан I

ИКЕНЧЕ ӨЛЕШКӘ ==>


АВЫЛЫМ УРАМНАРЫ

Х.Хөснуллин сүзләре, И.Закиров көе

Таллары шаулый җилләрдә,
Көйли күрешү көен.
И минем туган авылым,
И минем туган өем.

Кушымта:

Оныта алмыйм, онытмыйм
Авылым урамнарын –
Хәтер буйлап еракларга
Сузыла торганнарын.

Кушымта.

 

Үз итеп яшәсәм дә мин
Илемнең башка ягын,
Авылымда көтеп тора
Күптәнге балачагым.

Кушымта.

Рәхмәтемне белдерергә
Сүзләрем җитми минем.
Кырларың, урамнарың күк
Күңелең иркен синең.

Кушымта.

АЕРЫЛМАГЫЗ

Г.Зәйнәшева сүзләре, Ч.Зиннәтуллина көе

 

Су буенда ялгыз аккош,
Каерылган канатлары;
Канатларны каера ул
Аерылу газаплары.

Кушымта:

Аерылмагыз, аерылмагыз,

Булса да сәбәпләре.
Канатларны каера ул
Аерылу сәгатьләре.

Ят кошны пар итмәс аккош,
Ялгыз канат какса да.
Без дә бергә булалмабыз,
Сулар үргә акса да.

Кушымта.

Ялгыз аккош күргән саен
Өзелә бәгырьләрем.
Нигә соң бергә чакларның
Белмәдек кадерләрен?

Кушымта.


АГЫЙДЕЛ КАТЫ АГА

Халык җыры

Агыйделдә йөзсәң иде,
Камыштан көймә үреп;
Былбыл булып, гөлгә кунып,
Сөйләшсәң иде күреп.

Агыйдел буенда
Җәяү йөрисем килә;
Сөя микән, сөйми микән,
Шуны беләсем килә.

Аклы күлмәк җиңе тар,
Җиң очында хаты бар;
Хатын укып карагачтын –
Сөям дигән сүзе бар.

Агыйдел күпере,
Чуен мәллә, чылтырый;
Каш астында ике күзе
Энҗе кебек елтырый.

Агыйделдән көймә килә
Кылдан нечкә эз белән;
Җаным, нигә хәтерең калды
Уйнап әйткән сүз белән?!

Агыйдел буенда
Җәяү йөрисем килә;
Сөя микән, сөйми микән,
Шуны беләсем килә.

АГЫМСУ

Халык җыры

Агымсуның буйларында
Матур кырлар, урманнар.
Шул кырларда тырышып эшли
Безнең дуслар, туганнар.

Акчарлаклар шаулап оча
Агымсу буйларыннан.
Иртән истә, төнлә төштә, –
Чыкмыйсыз уйларымнан.

Ага сулар, ага сулар,
Ага сулар гел шулай.
Аккан сулар кире кайтмый, –
Яшь гомерләр дә шулай.


АЙ, БЫЛБЫЛЫМ

Халык җыры

Ай былбылым, вай былбылым,
Агыйделнең камышы.
Таң алдыннан чут-чут килә
Сандугачлар тавышы.

Ай былбылым, вай былбылым,
Агыйделдә таң ата.
Таңнар ата, өзелә үзәк,
Җырлата да елата.

Ай былбылым, вай былбылым,
Кунып сайрый талларга.
Синең хакта серләремне
Сөйлим сандугачларга.

АЙ, ЙОЛДЫЗЫМ

Халык җыры

Әй дускаем, буең зифа,
Тал кебек бөгеләсең,
Таллар кебек бөгеләсең,
Кем өчен өзеләсең?

Кушымта:

Ай, йолдызым, йолдызым,
Йолдызым, рушаным,
Син йөргән гөл бакчасына
Керергә тырышамын.
Үзләренең коесы бар, –
Безгә кереп су ала,
Чиләген тутырып ала да,
Көлә-көлә югала.

Су буенда кыяк үлән –
Кыеп аласы иде.
Мәңге сагынмаслык итеп
Карап каласы иде.

Кушымта.

Гөл чәчәкләре коела
Былбыл кагынган саен.
Гөлчәчәкләргә охшатам
Сине сагынган саен.

Кушымта.

АЙ-ЛИ, ГӨЛКӘЕМ

Халык җыры

Алып бирсәм ак калфак ла,
Саклап киярсең микән?
Алып чыксам сәхрәләргә
Серең сөйләрсең микән?

Кушымта:

Ай-ли, гөлкәем,
Күбәләк кенәем;
Сине уйлап, бәгырькәем
Өзелә үзәккәем.

Ай-ли, гөлкәем,
Күбәләк кенәем;
Кара карлыгачкаем ла,
Сары сандугачкаем.

Алтын булып агаем ла,
Көмеш булып тамаем;
Синең кебек асыл ярны
Кайдан эзләп табаем?

Кушымта.

АЙ, ҖАНЫЙ, ВАЙ ҖАНЫЙ

Халык җыры

Җырла, җырла дип әйтәсез,
Сезгә нинди җыр кирәк?
Әй, сезгә нинди җыр кирәк?
Ай җаный, вай җаный,
Сезгә нинди җыр кирәк?
Сезнең өчен җыр җырларга
Сандугач теле кирәк.

Уфа – Казан юлларының
Баганалары чыршы,
Эх, баганалары чыршы,
Башыгызга моңнар төшсә,
Сез дә булырсыз җырчы.

Безнең юллар куе үлән,
Карап үтәргә кирәк,
Әй, карап үтәргә кирәк.
Җыр белмәгән, җыр сөймәгән
Безнең татарда сирәк.

Ай май үтә, май үтә,
Май үтә дә җәй җитә.
Эх, май үтә дә җәй җитә.
Май үткәнгә кайгырмагыз,
Безнең яшь гомер үтә.
Ай җаный, вай җаный,
Безнең яшь гомер үтә

АЙ, ҖАНЫЙ, СУЛАРДА

Халык җыры

Әйдә, иркәм, алып барам
Чишмәләргә суларга; (2 кат)
Чишмәләрдән су алганда
Су чәчрәтеп уйнарга.

Ай, җаный, суларда ла
Су чәчрәтеп уйнарга.

Бакчаларга керәсең,
Гөлләргә үреләсең;
Бер гөлгә, бер сиңа карыйм, –
Син матур күренәсең.

Ай, җаный, су юлы,
Бик сагындым бу юлы.

Атлар җиктем мин чанасыз,
Чыгып киттем чарасыз;
Күрер күзгә зур да түгел,
Чибәрлеккә чамасыз.

Ай, җаный, күз нурым,
Чибәрлеккә чамасыз.

Абау, бәгърем, керфегең,
Бирче миңа бөртеген;
Бик еракларга китәмен, –
Төсең итеп йөртермен.

Абау, бәгърем, керфегең,
Бирче миңа бөртеген.

АЙ-ҺАЙ, ГӨЛКӘЕМ

Халык җыры

Җирән атым, ай, ялларын
Алтын тарак белән лә
Тарыймын шул,
Ай-һай, гөлкәем.

Сез дусларым килә дигәч,
Кайда калку – шуннан ла
Карыймын шул,
Ай-һай, гөлкәем.

Алмагачның алмаларын
Былбыл кошлар кунып ла
Ашасын шул,
Ай-һай, гөлкәем.

Уйнап җибәр, тартып җибәр –
Былбыл кошлар сайравына
Охшасын шул,
Ай-һай, гөлкәем.

АК БҮРЕК

 

Халык җыры

Атларны җиксәң, җик яхшысын,
Дугалардан биек башлысын;

Кушымта:
Әй! Ак бүрек, кар кебек ләй,
Авызы шикәр-бал кебек.

Сөйсәң лә сөй ярның матурын,
Зифа буйлы, кара кашлысын.

Кушымта.

Бөгелмә базарларыннан шул
Алып ла кайттым ак бүрек.

Кушымта.

Синең лә нурлы йөзләреңне
Туя ла алмадым һич күреп.

Кушымта.

АККОШЛАР

Равил Фәйзуллин сүзләре, Фасил Әхмәтов көе

Көзләрдән соң язлар килми,
Алда - салкын ак кышлар.
Китәсез дәмени,
Китәсез дәмени,
Китәсез дәмени, аккошлар?

Әллә ничек үтте яшьлек,
Соң очрашты язмышлар.
Хушлашырга безгә
Иртәрәк бит әле,
Иртәрәк бит әле, аккошлар...

Бездә әле бу донъяга
Күңел тулы алкышлар...
Китәсез дәмени,
Китәсез дәмени,
Китәсез дәмени, аккошлар?

 

АК КАЕН

З.Ярмәки сүзләре, М.Вәлиев көе

Яфраклары яшел ак каенның
Хәтфә җәйгән кебек һәр ягы;
Әйлән-бәйлән уйный яшь балалар,
Гөрләп тора һәр көн тау яны.

Яшь балалар, бигрәк матур кызлар,
Ак каенны сөеп мактыйлар.
Һәр ел саен язгы сабан беткәч,
Ак каенда бәйрәм ясыйлар.

Ап-ак каен инде бик карт каен,
Бизәлә ул язлар килгәндә;
Яшел яфрак яра һәр ел саен,
Кояш җылы нурлар сипкәндә.

АКТАНЫШ ТАҢНАРЫ

Сара Садыйкова көе, Мостафа Ногман сүзләре

Акчарлаклар очып уйный

Актаныш күлләрендә.
Ул гына яши елмаеп
Күңелем түрләрендә.

Кушымта:
Актаныш таңнары,
Ул минем йөрәк серемне
Аңлармы?

Зәңгәр кичтә Агыйделгә
Йолдызлар коела сыман.
Аны гына сайлап алдым
Бик күпләр арасыннан.

Кушымта.

Очып кына китәр идем
Актаныш якларына.
Өзгәләнгән минутым бар
Юксынган чакларымда.

Кушымта.

АК ЧӘЧКӘЛӘР

???

Таллыкта алан,
Аланны япкан
Ап-ак чәчкәләр...
Без бергә идек,
Калфаклар үрдек
Шул ак чәчкәдән.

Алсу йөзеңә
Бигрәк килешә
Чәчкә калфагың.
Синнән дә сылу
Чәчкәләр булу
Мөмкинме тагын?

Өстәлсен хисләр
Шушы хуш исләр
Мәңге сулмасын.
Безнең күңелләр
Өзелгән гөлләр
Кебек булмасын.

АЛМАГАЧЛАРЫ

Халык җыры

Алма бөреле, алма бөреле,
Алма чәчәге төрле;
Башкаларга күз дә салмыйм
Сине күргәннән бирле.

Кушымта:

Ай, алмагачлары,
Сайрый сандугачлары;
Сайрый, сайрый, сайрый, сайрый...
Сагындыра башлады...
Башларымның төрле уйлар
Уйлый торган чаклары...

Алма бакчасына керсәм –
Бадыян түтәлләре;
Ал булса да, гөл булса да
Кирәкми бүтәннәре.

Кушымта.

Алмагачның алмаларын
Ал булмый ашамыйлар;
Яратмагач башламыйлар,
Башлагач ташламыйлар.

Кушымта.

Алмагачның агачыннан
Кашык юндым мин сиңа;
Уналтыда-унҗидедә
Гашыйк булдым мин сиңа.

Кушымта.

АЛМАТАНЫҢ АЛМАСЫ

Халык җыры

Алматаның алмасы
Тәмле хуш исләр сибә.
Сине генә сөям, сине генә көтәм,
Сине генә күрәсем килә.

Алматаның кар суы
Биек таулардан килә.
Сине генә көтәм, сине генә сагынам,
Сине генә күрәсем килә.

Алматаның кар суы...
Минем йөрәк ярсуы.
Сине генә көтәм, сине генә сөям,
Сине генә килә күрәсем.

Алматаның таулары...
Өзелә каеш баулары.
Сине генә көтәм, сине генә сагынам,
Сине генә килә күрәсем.

АЛТЫН ТУЙ ҖЫРЫ

Фәтхерахман Әхмәдиев көе, Зиннур Насыйбуллин сүзләре

Илле ел бергә гомер иттегез,
Авыр елларны бергә үттегез;
Барысы да уртак булды:
Кайгыларны бергә җиңдегез,
Бер шатлыкны ике иттегез.

Алтын туегыз бик мөбәрәк икән,
Табыннарыгыз түгәрәк икән.

Гомер юлларын кичкәндә
Сүрелмәслек хис кирәк икән,
Аны саклар көч кирәк икән.

Табынга уртак шатлыклар куелган,
Бөтен туганнар бергә җыелган.
Соңарган кунак шикелле,
Яшьлек үзе шушы табынга
Килеп керер кебек тоела.

АРЧА

Халык җыры

Арча якларына карыйм,
Дустым Арча ягында ла,
Дустым Арча ягында.
Арча ягы бигрәк ямьле,
Кош сайраган чагында.

Арчаларга барсаң, бәгырем,
Ал гөлләрне өзәрсең лә,
Ал гөлләрне өзәрсең.
Үзәгемне бик өзәсең,
Үзең ничек түзәсең?

Китәм, бәгырем, китәм, бәгырем,
Каласың Арчаларда ла,
Каласың Арчаларда.
Онытырлык ярым түгел,
Утларга салсалар да.

АСЫЛЪЯР

Халык җыры

Әйдә барыйк сәхрәләргә, сәхрәләргә,
Гөлләр араларына, Асылъяр,

Матур яр, гүзәлем,
Өзелә лә үзәгем.

Безнең хәзер тиң чагыбыз, тиң чагыбыз
Былбыл балаларына, Асылъяр,

Асылъяр, күгәрчен,
Күрми ничек түзәрсең.

Яшьлек – безнең багыбыз, багыбыз,
Гөлләр үпкән чагыбыз, Асылъяр,

Матур яр, кошкаем,
Аерылмабыз, дускаем.

Түтәлдәге гөлләр кебек, гөлләр кебек,
Гөрләп үскән чагыбыз, матур яр,

Асылъяр, кошкаем,
Аерылмаек, дускаем.

БАЛАМИШКИН

Халык көе

Эх, дусларым, дусларым ла,
Дусларым, дус-ишләрем! {2 тапкыр}
Сез дуслардан аерылгач,
Ялгыз башым нишләрем? {2 тапкыр}

Алмагачы чәчәк ата
Майның унбишләрендә {2 тапкыр}
Алмагач чәчәге кебек
Минем дус-ишләрем дә.{2 тапкыр}

Алмагачы чәчәк ата
Майның унбишләрендә {2 тапкыр}
Былбыл булып гөлгә кунып
Керәсең төшләремә {2 тапкыр}

Уйна, дустым, гармуныңны
Без җырлаган көйләргә {2 тапкыр}
Сез уйнаган, без җырлаган
Калсын сагынып сөйләргә! {2 тапкыр}

Агыйделне киң диләр лә,
Аны диңгез димиләр. {2 тапкыр}
Сөйгәнең кала димиләр, –
Сөймәгәнне димлиләр! {2 тапкыр}

Ах, дусларым, сезнең белән
Күтәренке күңелләр. {2 тапкыр}
Күтәренке күңел белән
Үтсен безнең гомерләр. {2 тапкыр}

БАШКА БЕРНИ ДӘ

С.Хәким сүзләре, М.Мозаффаров көе

Туып-үскән шушы җирнең ямен
Алыштырмый икән һич нәрсәң.

Башка берни дә кирәкми,
Үзем чапкан печәннәрне
Бер туйганчы иснәсәм.

Миңа гына шулай тоела микән
Бөтен рәхәтләре соң аның?

Башка берни дә кирәкми,
Үзем тапкан чишмәләрнең
Ятып эчсәм суларын.

Үрләре дә зәңгәр дулкын-дулкын,
Ул үрләрнең чиге кайда соң?

Башка берни дә кирәкми,
Дусларның мин гомрем буе
Тойсам җылы карашын.

БЕРЕНЧЕ МӘХӘББӘТ

Ә.Рәшитов сүзләре, С.Садыйкова көе

Хәтердә ул матур айлы кичләр,
Хәтердә бормалы су юлы;
Онтылмый беренче саф мәхәббәт,
Онтылмый Агыйдел сылуы.

Ул мине утларда яндырды да,
Кичертте аерылу газабын.
Нигә соң чәчәктәй саф сөюнең
Кавышу булмады азагы?

Юлларда киртәләр очратсагыз,
Күңелегез булса да яралы;
Сез искә алыгыз яшьли сөйгән
Беренче яраткан ярларны.

БИК ЕРАКТА ИДЕК БЕЗ

Халык җыры (себер)

Ай, әле бик еракта идек без,
Җитмеш чакрым җирне килдек без.
Ак калфакның табылган чагы*.

Ак калфакның табылган чагы,
Туганнарның сагынган чагы.

Җитмеш чакрымны якын итеп без,
Бер күрешер өчен килдек без.
Ак калфакның табылган чагы.

Ак калфакның табылган чагы,
Туганнарның сагынган чагы.

БИК САГЫНДЫМ, АВЫЛЫМ

???

Атылган йолдыздай яна йөрәгем...
Көн дә син төшемә кереп йөдәттең.
Сагындым, сагындым, бик сагындым,
Без үскән авылның айлы тын кичләрен,
Былбыллы бакчаның шомырт исләрен.

Оныталмыйм камышлы аккош күлләрен,
Битемнән иркәләп искән җилләрен.
Сагындым, сагындым, бик сагындым,
Без үскән авылның хуш исле урманын,
Кырларда сайраган сабан тургаен.

Күңелем ашкына туган якларга,
Өлгергән җиләкле яшел аланга.
Сагындым, сагындым, бик сагындым,
Йөрәгем җилкенеп көтә таң атуын, –
Кыр казы шикелле очып кайтырмын.

БОЛЫН

???

Бигрәк матур болын,
Бигрәк матур...
Ник икән мин бер кош булмадым?
Нигә икән чут-чут сайрап
Болын талларына кунмадым?

Сагынам сине, болын,
Сагынам сине...
Сагынып җырлыйм синең турыңда.
Сагынып җырлаганга йөрәгемнән
Моңлы чыга минем җырым да.


БӘГЫРЕМ

Халык җыры (уен җыры)

Тал бөреле, тал бөреле,
Тал бөреле була ул;
Җан яраткан, күңел тарткан
Яр бер генә була ул.

Кушымта:
Бәгырем, диярмен,
Сүрелмәс булсаң гына.
Өзелеп сөярмен,
Үземә булсаң гына.

Аклы күлмәгем каралса,
Каралысын киярмен;
Яшерен янып, яшерен көеп,
Бәгырем, сине сөярмен.

Кушымта.

Агыйделгә суга барсам,
Күрәм суның кондызын;
Аһ, бәгырем, син бит минем
Чын мәхәббәт йолдызым.

Кушымта.

Сирень чәчәк аткан чакта
Яратам сирень исен;
Аһ, бәгырем, син белмисең,
Саргаям синең өчен.

Кушымта.

БӨРЙӘН ЕГЕТТӘРЕ

Башкорт халык көйө, Уран Кинйәбулатов һүззәре

Гашиктарзың биле лә бит ул –
Уның бер яме тизәр шул, ник кенә?
Кыззар безгә гишык тотһа,
Минең бер йәнем, тизәр, шул, ник кенә?

Кушымта:
Зәңгәр күкте байкап оса
Урал тау бөркөттәре лә;
Кара кашлы кара күзле
Бөрйәндең егеттәре.

Бөрйән буйы кара урман,
Агас һайын һандугас шул, ник кенә?
Бер йырламай күңел булмай,
Күңел тулы йыр булгас шул, ник кенә?

Кушымта.

БӨРЛЕГӘН

Халык көе (сүзләре түгел)

Бакчаларда чәчәк ата
Син утырткан бөрлегән.
Ул да сине көтә сыман,
Ник килмисең, бер генәм?

Кушымта:
Бөрлегәнем, бөрлегән,
Сагындырдың, бер генәм.

Бүген төнлә төшләремдә
Сине күрдем, бер генәм.
Син тал имеш, ә мин, җаным,
Гүя кара бөрлегән.

Кушымта:
Бөрлегәнем, бөрлегән,
Бик сагындым, бер генәм.

Бөрлегәндәй күзләреңне
Бик сагындым, бер генәм;
Сөям дигән сүзләреңне
Кабатлыйм мин җыр белән.

Кушымта:
Бөрлегәнем, бөрлегән,
Син бит минем бер генәм.

ВӘГЪДӘ

Халык җыры

Гашыйк булган яшь егеткә донъяда
Керсез күңел, саф мәхәббәт, хис кирәк.
Яшьтән өзелеп сөйгән ярың
Үз вәгъдәсен үзе бозгач,
Газапланып әрни яшь йөрәк.

Вәгъдә биргәч кирәк иде көтәргә,
Нигә инде хиянәт итәргә?
Зәйтүнгөл чәчәге кебек,
Яшьли сөйгән үз ярыңны
Нигә инде ялгыз итәргә?

Таң атканда, салкын чишмә буенда
Очраштык без иркәм белән тагын да.
Күктә болыт тулган иде,
Сандугач та тынган иде
Без аерылып киткән чагында.

Миндә хәсрәт, миндә кайгы, моңланам,
Синең утларыңда янам мин һаман.
Яшь йөрәгем, син ярсыма,
Давылдан соң диңгез тына,
Януларым бетәр бер заман.

ГАЛИЯБАНУ

Халык җыры

Тәрәзәдән карыйсың ла,
Карап кемне таныйсың?
Карап күзең талдырганчы,
Галиябануым, сылуым, иркәм,
Ник чакырып алмыйсың?

Тәрәзәңне ачып куеп
Кемгә күлмәк кистең син?
Кара кашым, карлыгачым,
Галиябануым, сылуым, иркәм,
Кем бәхетенә үстең син?

Тәрәзә төбем каты бал,
Ашыйсың килсә ватып ал.
Сөюләрең чыннан булса,
Галиябануым, сылуым, иркәм,
Тәрәзәдән тартып ал.

Читән аша төшкән чакта
Бүрәнәгә абындым.
Минуты ай, сәгате ел,
Галиябануым, сылуым, иркәм,
Шул кадәрле сагындым.

ГАРМУН МОҢНАРЫ

С.Мәһәдиева сүзләре, Ә.Солтанов көе

Күңелләрне тибрәндерә
Гармун моңнары:
Хәтерләтә үткәннәрне,
Яшьлек елларын.
Күз алдымда сине сагынып
Көтеп алганым,
Синең белән каршылаган
Алсу таңнарым.

Тәүге сөю хисләремне
Онытырлык түгел,
Өмет белән көтте һаман
Тынгысыз күңел.
Кайталмадың, калды бары
Таныш моңнарың.
Ялгызлыкта үтте инде
Гомер елларым.

Күңелләрне тибрәндерә
Гармун моңнары:
Хәтерләтә үткәннәрне,
Яшьлек елларын.
Гармуныңны дустың уйный,
Әйдә, уйнасын.
Тик сөйгәне минем кебек
Ялгыз булмасын.

ГАРМУНЧЫ БУЛСЫН ЯРЫҢ

Халык җыры (уен җыры)

Әй, дусларым, сезгә әйтәм, –
Гармунчы булсын ярың;
Гармунчының буыннары
Саен мәхәббәт аның.

Кушымта:

Суда, суда,
Суда йөзәләсеңме?
Мин сине күрми түзәлмим,
Ә син түзәләсеңме?

Гармунчылар гармун уйный,
Кулында балдагы бар,
Гармунчы дигән даны бар,
Сөеп туймас яры бар.

Кушымта.

Утырмагыз урындыкка
Гармунчылар утырсын.
Бөгелә-сыгыла гармун уйный, –
Ул ничек онытылсын?

Кушымта.

Гармунчының гармунына
Матур көйләр көйлибез.
Син алырлык, мин барырлык
Булсак кына йөрибез.

Кушымта.

ГӨЛЛӘР ҮСӘ

Халык җыры

Сандугач сайрап су эчә
Кызыл гөл арасыннан;
Иртән торып хатлар көтәм
Син дустым тарафыннан.

Кушымта:
Аллар үсә, гөлләр үсә
Идел буе тугайда.
Сагынмас кешеләр булмас,
Сагынсаң да түз әйдә!

Алсу гөлем, алсу гөлем,
Алсу гөлләрем сиңа;
Алсу гөлем, саф күңелем
Бүләк итәм мин сиңа.

Кушымта.

ГӨЛНАРЫМ

???

Сандугачтай сайрап уйнадың да,
Кына гөлләренә кунмадың.
Гөлнарым, үкенечкә ярым булмадың.

Яулыгыңны болгап җырладың да,
Йөрәгемне телде моңнарың.
Гөлнарым, борылмалы киткән юлларың.

Сине сагынып уйлар уйладым да,
Чишмә буйларыннан урадым.
Гөлнарым, күз алдымда зифа буйларың.

ГӨЛНӘЗИРӘ

Башкорт халык җыры

Һиңә әйтер һүзем бар (за):
Беззә кунак кызы бар.
Кунак кызын күрәм тиһәң
Курай ал да безгә бар.

Осоп-осоп бейеп ала
Кунак кызы курайга.
Иртәгә үк булмаһа ла,
Кауышырбыз был айза.

Кушымта:
Һай, Гөлнәзирә,
Матур баса түгелме?
Матур басып бейегәндә
Күңелде аса түгелме?

Һыузар ага арыктан (да),
Кыззар карай ярыктан.
Һикереп төшөп бейер инем,
Ойаламын халыктан.

Кара бүрек, тар бүрек (тә),
Кейзең ни, кеймәнең ни.
Кеше менән уртак ярзы
Һөйзөң ни, һөймәнең ни.

Кушымта.


ГӨЛШАҺИДӘ ҖЫРЫ

Г.Әпсәләмов сүзләре, Җ.Фәйзи көе

Сызлама, әрнемә юксынып йөрәгем!
Сагынып, саргаеп өзелмә, үзәгем!
Мәхәббәт бер генә, килми ул гел генә,
Карлыгач шикелле кичекми һәр язда.

Ак күңел, пакь күңел, бу кадәр ярсыма,
Тилереп, шашынып донъяны тарсынма.
Син чыда барсына, сөюең хакына,
Ул килер, баш ияр бер заман каршыңда.

Хәзергә белми ул, хәзергә күрми ул
Янганың, көйгәнең гел аның утында.
Җил исә тын гына, ай йөзә моң гына,
Күңелдә ул гына, йөрәктә ул гына.

ГӨЛҖАМАЛ

Халык җыры

Шәмдәлләрдә генә утлар яна,
Гөлҗамал...
Җиткән кызлар киндер җеп эрлиләр...

Энҗе дә мәрҗән кызларның кулбавы,
Авыр җан сөйгәннәрнең булмавы...

Нинди генә егеткә барырбыз, дип,
Гөлҗамал...
Колактан-колакларга алар сөйлиләр...

Энҗе дә мәрҗән кызларның кулбавы,
Авыр җан сөйгәннәрнең булмавы...

Исән генә йөреп кайтсыннар дип,
Гөлҗамал...
Егетләргә теләкләр телиләр.

Энҗе дә мәрҗән кызларның кулбавы,
Авыр җан сөйгәннәрнең булмавы...

ДИМ-ДИМ

Халык җыры

Җилфер-җилфер, дим-дим,
Йөргән чакта, дим-дим,
Җилләр ача куенымны.
Янып-көеп, дим-дим,
Йөргән чакта, дим-дим,
Дуслар ача күңелемне.

Җилфер-җилфер, дим-дим,
Итүе лә, дим-дим,
Җилнең алып китүе.
Күңелле дус, дим-дим,
Ишләр белән, дим-дим,
Бергә гомер итүе.

Җилфер-җилфер, дим-дим,
Ука чуклар, дим-дим,
Ник җилферди, җил дә юк?
Синең кебек, дим-дим,
Матур ярлар, дим-дим,
Авылда түгел, илдә юк.

ДИСӘНӘ

Халык җыры

Батыр егет печән чаба...
Батыр егет печән чаба дисәнә...
Үтми аның чалгысы, дисәнә...
Үтәр иде чалгысы, дисәнә...
Анда кызлар кайгысы, дисәнә...

Аһ, миленки кызларның душасы...
Яучыларга кемнәрне кушасы...

Йөгерә-йөгерә җиләк җыя...
Йөгерә-йөгерә җиләк җыя, дисәнә...
Зәңгәр күлмәк кигәне, дисәнә...
Тулар инде чиләге, дисәнә...
Кемдә икән йөрәге, дисәнә...

Аһ, миленки кызларның душасы...
Яучыларга кемнәрне кушасы...

ДУСЛАРЫҢНЫ ОНЫТМА

Ә.Атнабаев сүзләре, Р.Хәсәнов көе

Кош баласы канат белән туа,
Һаваларга менеп югала.
Кешеләр дә кош баласы кебек
Үз язмышын эзләп юл ала.

Тормыш юллары катлаулы,
Бер ялгызың юл үтмә,
Йөрәк канаты булырдай
Дусларыңны онытма.

Орлыклардан гөлләр тусын өчен
Чәчәкләргә чәчәк эндәшә,
Кешеләр дә гөлчәчәкләр кебек
Кешеләргә бәхет өләшә.

Тормыш юллары катлаулы,
Бер ялгызың юл үтмә,
Йөрәк чәчәге булырдай
Дусларыңны онытма.

Төрле якка китәр юлларыбыз,
Онытмаек яшьлек елларын,
Ерак еллар аша хәтерләек
Шушы саубуллашу җырларын.

Тормыш юллары катлаулы,
Бер ялгызың юл үтмә,
Йөрәк җырлары булырдай
Дусларыңны онытма.

ДЫРАНЧА

Халык җыры

Көянтәсе үзәкле лә...

Көянтәсе үзәкле лә,
Чиләкләре бизәкле.
Үтеп киткәч борылып карый,
Шунысы өзә үзәкне.

А-а-а-а-й...
Үтеп киткәч борылып карый,
Шунысы өзә үзәкне.

Өстәлләрдә матур көзге...

Өстәлләрдә матур көзге
Күзләрне чагылдыра.
Киткән чакта “сау бул” дигән
Сүзләре сагындыра.

А-а-а-а-й...
Киткән чакта “сау бул” дигән
Сүзләре сагындыра

ДҮДӘК

Халык җыры

Йөгерә үрдәк, йөгерә каз
Боты озынга күрә.

Кушымта:
Ай, дүдәк, дүдәк, дүдәк,
Басма өстендә каз-үрдәк,
Кыйгак-кыйгак,
Бак-бак-бак-бак,
Басма өстендә каз-үрдәк.

Без кызларны яратабыз
Бите кызылга күрә.

Кушымта.

Йөгерә үрдәк, йөгерә каз,
Кала эзеннән тамга.

Кушымта.

Үтә матурларны сайлап
Урта матурдан калма.

Кушымта.

ЗИЛӘЙЛҮК

Г.Тукай сүзләре, халык көе

Сөялгәнсең чатта баганага,
Яфрак төсле сары йөзләрең,
Кызганмыйча күңлем чыдый алмый:
Бигрәк моңлы карый күзләрең.

Атылган кош, адаштырган эттәй,
Үткәннәргә мәэюсь карыйсың;
Күрәм, ике ирнең селкенәдер:
Кайсы татар баен каргыйсың?

Аз шул бездә байлар, кайсыдыр ки
Фирештәдән канат каермас;
Алсын гына шайтан иманыңны,
Җәһәннәмлек бу дип кайгырмас.

Сизмисең бит син дә синең яннан
Нечкә күңел шагыйрь узганын,
Синең болай мескенләнгән хәлең
Аның күңлен ничек өзгәнен!

ЗӘЙНӘБЕМ

Халык җыры

Бакчадагы гөлләремнең
Тамырлары бер генә шул, Зәйнәбем.

Кушымта:

Ал Зәйнәбем, гөл Зәйнәбем,
Рәхәт үтсен җәйләрең.

Кайчан да бер күрешербез,
Белмим көннәрен генә шул, Зәйнәбем.

Кушымта.

Һавадагы йолдызларны
Нигәдер санамадым шул, Зәйнәбем.

Кушымта.

Күз тияр дип йөзләреңә
Туйганчы карамадым шул, Зәйнәбем.

Кушымта.

ЗӘҢГӘР КҮЛМӘК

Ә.Рәшитов сүзләре, халык көе

Зәңгәр күлмәгеңне киясең дә,
Зәңгәр күлгә көн дә киләсең,
Йөрәгеңдә нинди утлар яна,
Уйларыңны килә беләсем.

Зәңгәр күлмәгеңне киясең дә,
Яшел болыннардан үтәсең,
Болын чәчәкләрен җыя-җыя
Кемне болай сагынып көтәсең?

Зәңгәр күлмәгеңнең зәңгәрлеге
Хәтерләтә аяз күкләрне,
Нинди иркә сүзләр ачар икән
Күңелеңнең серле бикләрен?

Зәңгәр күлмәкләрнең, ай, зәңгәрен
Җилләр ала, җилгә элмәгез.
Яшьли сөйгән ярлар барыбер ятка кала,
Яр сөйсәгез өзелеп сөймәгез.

ЗӘҢГӘР ТӨЙМӘ

?? сүзләре, халык көе

Иреннәрең кызыл чия,
Күзләрең зәңгәр төймә,
Гомерлеккә сөйдем сине,
Ташлап китәр бу димә.

Зәңгәр төймәм дип иркәләп,
Назлап кына дәшәрмен.
Мәхәббәтеңне сүндермә,
Мин көч алып яшәрмен.

Гел сиңа багышлап җырлыйм
Җырларымның моңлысын.
Көтәм синнән, зәңгәр төймәм,
Мәхәббәтнең олысын.

ЗӘҢГӘР ШӘЛ

Халык җыры

Кашкынаең кара, буең зифа,
Сазлыкларда гына үскән,
Абау бәгърем, тал кебек.

Кушымта:

Башың ялангач икән лә,
Бөркән зәңгәр шәлемне.
Чит илләрдә бик күп йөрдем
Белалмыйча хәлеңне.
Ал яулык, зәңгәр шәл,
Үткән гомер бигрәк жәл.

Беребез лә анда, беребез лә монда,
Закладларга гына салган,
Абау бәгърем, мал кебек.

Кушымта.

ЗӨБӘРҖӘТ

Халык җыры

Карчыга дай дигән ай, гаярь кош, –
Кош кундырмас, бәгърем, тирәккә.

Кушымта:

Биби лә, кем, Сәрби лә, кем, Зөбәрҗәт,
Бибигайшә һәм Гөлгайшә,
Өзелеп-өзелеп сөйләшә.

Гыйшык хәле, дустым, һай яман хәл, –
Май кундырмас, бәгърем, йөрәккә.

Кушымта.

ЗӨЛӘЙХА

Халык җыры

Ай югары, ай югары,
Айга менәсем килә;
Айга менеп түбән карап
Сине күрәсем килә.

Таңнан торып сулар сиптем
Бакчадагы түтәлгә;
Күзем төшсә күңелем төшми
Синнән башка бүтәнгә.

Озын кара чәчләреңне
Тасма кирәк үрергә;
Өзелеп сөйгән ярың килгән,
Чыкчы, зинһар күрергә.

Аклы--чуклы ал тасмаңны
Тагып җибәр тәңкәңә.
Шул егетне яратам, дип
Әйт, Зөләйха, әнкәңә.

ИДЕЛ БУЕ КАЕННАРЫ

Ә.Ерикәй сүзләре, И.Шакиров көе

Күпме карасам да, карап туймыйм
Идел буе каеннарына,
Алар җитәкләшеп, яланаяк
Чыккан төсле Идел ярына.

Мин яратам сезне, кардәшләрне
Хөрмәт иткән кебек яратам;
Шуңа күрә сезгә багышланган
Йөрәк җырларымны яңратам.

Каеннарның җилдә тирбәлүе
Рәхәт бирә минем күңелгә;
Белмим, күпме туры килер икән
Туган илем буйлап йөрергә...

Баганалы юлдан күз алмыйча,
Моңсуланып тора имәннәр,
Үсмер имәннәрне иркәләргә
Нәзек билле җилләр килгәннәр.

Мин кояшка табан, тауга табан,
Яз түренә табан юл алам,
Гөлләр арасына, үләннәргә,
Үзәннәргә кереп югалам...

Әгәр сездән аерып еракларга
Алып китә калса юлларым,
Каен шаулавында ишетермен
Туган җирнең үлмәс җырларын.

ИДЕЛЛӘРЕ-КҮЛЛӘРЕ

Халык җыры

Иделләре, иделләре... (2 кат)
Иделләре, иделләре,
Иделләре-күлләре.
Син минеке, мин синеке
Димәдең бит элгәре.

Уфаларга мин гел барам... (2 кат)
Уфаларга мин гел барам,
Гел барам, гөлләр алам.
Таң йокысы татлы йокы, –
Шунда да уйлап алам.

Уфаларга баруларым... (2 кат)
Уфаларга баруларым
Гөлсирин өчен генә.
Януларым-?өюләрем
Гел синең өчен генә.

Иделләре, иделләре... (2 кат)
Иделләре, иделләре,
Иделләре-күлләре.
Син минеке, мин синеке
Димәдең бит элгәре.

И ДҮДӘМЕ, ДҮДӘМЕ

Халык уен җыры

Гармунчының исемнәре
Гармун каешларында.
Беребез кояш чыгышында,
Беребез баешларында.

Кушымта:
И дүдәме, дүдәме,
Гармунчыгыз өйдәме?
Өйдә булса килсен әле,
Биетеп китсен әле.
Ялындыра, ялындыра,
Ялындыра, килми ул,
Килер иде, уйнар иде,
Бию көен белми ул.
Ялынмыйбыз, ялынмыйбыз,
Ялынмыйбыз килмәсә;
Гармун күтәреп йөрмәсен,
Бию көен белмәсә.

Өстәлләрдә калдырганмын
Күлмәк кисемнәремне.
Күкрәгемдә тибрәтермен
Бәгырем, исемнәреңне.

Кушымта.

ИКЕ АККОШ

Ә.Баян сүзләре, Б.Гайсин көе

Һаваларда оча ике аккош,
Каурыйлары җиргә коела.
Янып сөйгән күңел канатлана,
Мәңге талмас кебек тоела.

Һаваларда очкан ике аккош
Аерылмыйча яшәр гел бергә.
Без очарбыз бәхет киңлегендә
Синең белән икәү гомергә.

Һаваларда очкан ике аккош
Талгын гына канат кагына.
Әллә нигә, бергә чакларда да
Күңелем һаман сине сагына.

Һаваларда очкан ике аккош,
Еракларга китә моңнары.
Киләчәккә аккош юлы булып
Китсен безнең яшьлек еллары.

ИМӘННӘР ШАУЛЫЙ

Г.Рамазанов сүзләре, Т.Шәрипов көе

Тормыш кочагында,
Икәү яшь чагында,
Бер-беребезне өзелеп сөйгәндә,
Алтын көз көнендә,
Басу киңлегендә
Утырттык без япь-яшь имәннәр.

Безнең гомер белән
Ярышып үсә имән,
Ямь-яшеллек каплый җирләрне.
Без утырткан өчен
Биреп яшьлек көчен
Җиңәр алар хәтәр җилләрне.

Ярсу еллар үтәр,
Якты язлар җитәр,
Шул яланга икәү килербез.
Гомер матур үтә,
Урман шаулап үсә
Яшьлек давам итә диярбез.


ИРТӘНГЕ НУР

З.Вәли сүзләре, С.Садыйкова көе

Туган илкәем, сөйгән җиркәем
Иртәнге саф нурга күмелә,
Урман буйлары, басу юллары
Бигрәк инде матур күренә.

Уяна сабый, елмаеп карый
Иртәнге саф кояш нурына,
Аның уйлары, татлы хыялы
Кушыла шат хезмәт җырына.

Иртәнге нурлар, иң якты уйлар
Кая барсам минем күңелемдә.
Һәрвакыт шулай сайрасын тургай,
Туган илнең тыныч күгендә.

ИРТӘ. ДӨНЬЯ ҖАНЛАНА

Г.Тукай сүзләре, халык көе

Иртә. Донъя җанлана,
Мәшрикъ ягы аллана;
Кояш чыгып, нурлары
Төшеп җиргә ялгана.

Яктыра кала. Урамнар,
Кырлар, якын урманнар,
Таулар, баглар, бакчалар
Нурга гарык булганнар.

Торды халык уянды,
Шау-шу һәрбер төшләрдә;
Көтү-көтү менмәктә
Күккә җитез кошлар да.

Шушы вакыт балалар
Мәктәп таба баралар;
Букчалары артында,
Алар гыйлем дәртендә.

ИРӘНДЕК

Башкорт халык җыры

Һай... Иртәнсәккәй тороп бер караһам,
Уң кулында көмөш йөзөк,
Куш беләзек, билкәй нәзек,
Саңк-саңк итә Ирәндек бөркөтө, һай!
Саңк-саңк итә Ирәндек бөркөтө.

Һай... Иркәләрмен, тинем, кис килермен, тинем,
Уң кулында көмөш йөзөк,
Куш беләзек, билкәй нәзек,
Карттар күрер, ярамай, йәнем, ти, һай!
Карттар күрер, ярамай, йәнем, ти.

Һул битенән үзен һурып үптем,
Уң кулында көмөш йөзөк,
Куш беләзек, билкәй нәзек,
Карттар безгә карамай, йәнем, тип, һай!
Карттар безгә карамай, йәнем, тип.

ИСЕҢДӘМЕ?

Тәлгать Шәрипов көе, Фәнил Әсәнов сүзләре

Исеңдәме, иркәм,
Таныштык без икәү,
Җылы яктан кошлар кайтканда.
Көннәр аяз иде,
Күңелдә яз иде
Яшьлегебез чәчәк атканда,
Яшьлегебез чәчәк атканда.

Гөлләр үскән Димдә
Синең белән бергә
Каршыладык күпме язларны?!
Кошлар җырын тыңлап,
Тугайларны буйлап,
Чәчәкләрдән җыйдык назларны,
Чәчәкләрдән җыйдык назларны.

Язлар бик тиз үтә,
Көзен кошлар китә...
Минутларны куып Дим ага.
Кошлар белән бергә,
Еллар очып үтә,
Әллә күңел шуңа моңлана,
Әллә күңел шуңа моңлана.

ИСЛЕ ГӨЛ

Халык җыры

Исле гөлем исле була,
Яран гөл төсле була, шул,
Сагынганда айга багам,
Гел синең төсле була.

Тәрәзә төбем исле гөл,
Исерәмен исенә;
Кайларда гына булсам да,
Син бит минем исемдә

Исле гөлем матур була,
Чәчәкләр аткан чакта;
Шул чәчәкләргә карыймын
Сине сагынган чакта.

ИХ, КҮҢЕЛЛЕ УРМАНДА

Халык җыры

Кара урманнарга керсәң,
Яңгырый кошлар тавышы

Их, күңелле урманда,
Нарат шаулап торганда.

Кычкырып җырлап җибәрсәң
Басыла йөрәк сагышы.

Их, күңелле урманда,
Кошлар сайрап торганда.

Кара урманнарга керсәм,
Исерәм чәчәк исенә.

Их, күңелле урманда,
Каен шаулап торганда.

Чәчәкләр өзгән чагымда
Син төшәсең исемә.

Их, күңелле урманда,
Кошлар сайрап торганда.

ИШКӘКЧЕ КАРТ ҖЫРЫ

Халык җыры

Ай-һай да гына дими көйләр килми,
Кайгылар ук күрми ир булмый.
Нинди генә итеп сөйләсәң дә
Чит-ят илләр туган ил булмый.

Агыйделкәй буе гөлләр тулы,
Гөлләрендә сөмбелләр тулы.
Күлләрендә йөзәр кыр казлары,
Талларында былбыллар тулы.

Агым су төбендә ни ялтырый? –
Агыйделкәйләрнең ак ташы.
Кая гына бармый, ниләр күрми
Ир-егеткәй белән ат башы.

ИҢ ГҮЗӘЛ КЕШЕ ИКӘНСЕЗ

Әхмәт Хәйретдинов көе, Фәнис Яруллин сүзләре

Килгән чакта башка авырлык
Җитми калса көч я сабырлык,
Сиздермичә ярдәм иткәнсез –
Сез иң күркәм кеше икәнсез.

Балаларның теле – кыңгырау,
Гел чыңгылдый, ява мең сорау.
Барсына да җавап биргәнсез –
Сез иң галим кеше икәнсез.

Укып чыгып, донъя тануны,
Бәхетебезне эзләп табуны
Зур ышаныч белән көткәнсез –
Сез иң сабыр кеше икәнсез.

Мактагансыз тиеш урында,
Яклагансыз тиеш урында.
Күңелебезгә ак нур сипкәнсез –
Сез иң гадел кеше икәнсез.

ЙӨРӘК СЕРЕ

И.Ганиева сүзләре, С.Садыйкова көе

Давылларга очты ал яулыгым,
Бәлки табалырсың ишләрен,
Яшьли сөйгән ярым ятка калды,
Әйтегезче, дуслар, нишләрмен.

Аның йөрәге дә сызланадыр,
Газапланыр кебек гомергә.
Ара ераклаша, тик нигәдер
Кавышырбыз кебек күңелгә.

Ник очрадың минем тормышымда,
Нур сипмәгәч таңнар атканда?
Әммә сүнмәс рухым һаман көчле,
Даръя суы ташып акса да.

КАЗ КАНАТЫ

Халык җыры

Каз канатларын эзләргә
Төштем су буйларына.
Су буйларында йөргәндә
Сез генә уйларымда.

Каз канатларын санадым
Тезелеп кагынганда;
Тулган айларга карадым
Өзелеп сагынганда.

Каз канаты кат-кат була,
Ир канаты ат була;
Чит җирләрдә күп йөресәң,
Сөйгән ярың ят була.

Каз канаты ап-ак була,
Ир канаты ат була;
Чит илләрдә йөрегәндә
Бик сагынган чак була.

Каз канатын кагынганда
Мамыкларын җил ала.
Яшь вакыттагы мәхәббәт
Мәңгелек булып кала.

КАЙДА ДА ЙӨРӘКТӘ

С.Хәким сүзләре, М.Мозаффаров көе

Анда ул
Анда ул таңнарның
Нәкъ Кырлай өстендә атканы.

Кушымта:

Кайда да йөрәктә, йөрәктә,
Төшләргә кереп гел йөдәтә
Нигә соң,
Нигә соң бу Кырлай яклары.

Анда ул,
Анда ул суларның
Гомремнең эзеннән акканы.

Кушымта.

Анда ул,
Анда ул утларның
Тукайлар яшьлектә якканы.

Кушымта.

КАЙТАМ ИНДЕ

И.Юзиев сүзләре, С.Садыйкова көе

Ямансулап болыннарны буйлама,
Оныткандыр инде диеп уйлама;
Ничек итеп онытыйм мин ярымны?
Кара кашлы назлы җанымны.

Ничек итеп онытыйм туган ягымны,
Анда узган алтын балачагымны;
Сагындырды Агыйделнең камышы,
Челтерәп аккан чишмә тавышы.

Сагындырды сызылып таңнар атуы,
Әнкәемнең иркәләп уятуы;
Кайтам инде туып-үскән ягыма –
Кырларыма, тугайларыма...

КАЙТЫГЫЗ, ТОРНАЛАР

И.Ганиева сүзләре, С.Садыйкова көе

Күл карап озатты
Торналар китүен,
Сагынып көтә ул
Кабат яз җитүен.

Кушымта:

Чылбырдай тезелеп
Кайтыгыз, торналар;
Бу күлдәй камышлы,
Гүзәл күл кайда бар?

Кушымта.

Йөрмәгез боегып,
Каңгырып чит илдә,
Оялар корыгыз
Яңадан шул күлдә.

Кушымта.

Туган як күле киң,
Күңелләр күлдәй киң.
Туган җир тормышы
Шул гүзәл күлгә тиң.

Кушымта:

Чылбырдай тезелеп
Кайтыгыз, торналар;
Бу илдәй ирекле,
Гүзәл ил кайда бар?

КАЙТЫР ИДЕМ, ИЛЕМ ЕРАК

Төркия татарлары җыры (?)

Алтын-сары чәчләреңне
Син тарарсың, мин үрмәм шул,
Син тарарсың, мин үрмәм.

Менеп тауга, басып ташка,
Син карарсың, мин күрмәм. (2 кат)

Казан ерак, Казан ерак,
Казаннан Мәскәү ерак шул,
Казаннан Мәскәү ерак.

Кайтыр идем, илем ерак,
Кайтмасам яна йөрәк. (2 кат)

Ай янында якты йолдыз,
Ай тулды – син бит инде шул,
Ай тулды – син бит инде,

Чит-ят илдә күп йөредең,
Бик сагындым, кайт инде. (2 кат)

Быел килгән сахра кошның
Агы-күге бар микән шул,
Агы-күге бар микән?

Узган гомер – исәп түгел,
Алда гомер бар микән? (2 кат)

КАМА БУЕ – ТУГАН ЯК

Р.Әхмәтҗанов сүзләре, Ф.Әхмәдиев көе

Акчарлаклар оча уйнап
Агым су өсләрендә.
Син җылы бирдең, туган як,
Иң якты хисләремә.

Кама буе – туган як,
Гөлләр үсә торган як.
Гүзәллеге күңелләрдән
Җырга күчә торган як.

Шаулый зәңгәр урманнарың,
Көч алам суларыңнан.
Күпме барсам да армам күк
Бормалы юлларыңнан.

Кама буе – туган як,
Гөлләр үсә торган як.
Гүзәллеге күңелләрдән
Җырга күчә торган як.

КАРА УРМАН

Халык җыры

Кара ла гына урман, караңгы төн,
Яхшы атлар кирәк үтәргә.

Карурманны чыккан чакта
Кисеп алдым куш каен,
Ай, аерылмаек, дускаем.

Заманалар авыр, еллар ябык,
Дус-иш кирәк донъя көтәргә.

Карурманны чыккан чакта
Кисеп алдым куш усак,
Ай, аерылмаек, дус булсак.

Кара ла гына елан, ай туз башлы
Йөридер лә камыш буенча.

Кара урманга кергән чакта
Кәккүк кычкырган чакта,
Ай, бик ямансу шул чакта.

Ялгыз да гына башым, юк юлдашым,
Йөримен лә язмыш буенча.

Кара урманга кергән чакта
Кәккүк кычкырган чакта,
Ай, бик ямансу шул чакта.

КАРАЧЛЫ АВЫЛЫ КӨЕ

Халык җыры

Агыйделнең парахуты,
Бездән еракта уты, шул,
Бездән еракта уты.
Сине уйламый уза микән
Сәгатьнең бер минуты?

Агыйдел сулары булсам,
Уралып агар идем, шул,
Уралып агар идем.
Яңгыр тамчылары булсам,
Алдыңа тамар идем.

Агыйделнең парахуты
Җиталмый кызыл ярга, шул,
Җиталмый кызыл ярга.
Җиталмый, дуслар, җиталмый
Яратып сөйгән ярга.

КАР СУЫ

Халык җыры

Агып ла китте, агып ла китте...

Яулыгым кар суына, шул,
Аһ, җанашым, чыдый алмыйм
Йөрәгем ярсуына, шул,
Йөрәгем ярсуына.

Сикереп-сикереп агадыр кар суы,
Ник басылмый йөрәгем ярсуы?

КАРТАЯМЫНИ СОҢ ЙӨРӘК?

???

Әкрен генә сиздермичә
Яшьлек гомерем үтә.
Күңелем бер дә картаймый,
Һаман да нидер көтә.

Кушымта:

Картаямыни соң йөрәк,
Маңгайлар сырланса да,
”Үтте яшьлек-җүләрлек” дип
Җырларда җырланса да.

Нигә соң болай үземне
Канатлыдай хис итәм?
Әллә яшьлегем кичләре
Әйләнеп кайтты микән?

Кушымта.

Мәхәббәт яшьләрдә диләр, –
Була ул һәркемдә дә.
Мәхәббәтсез яшәп булмый
Олыгайган көннәрдә дә.

Кушымта.

КАРТУФ

Халык җыры

Ак сусарлар сәләм бирә
Судагы кондызларга.
Мин сагынсам айга карыйм, –
Син кара йолдызларга.

Алларыма җыеп алдым
Карурман миләүшәсен.
Нурлы йөзләреңә карап
Бар микән серләшәсем.

Карурманны кергән чакта
Карадым мин каерылып.
Карамас идем каерылып, –
Дустым калды аерылып.

КАРУАНҺАРАЙ

Башкорт халык йыры

Айкай за гына сайкай, керзәр йыуа,
Һай кем, керзәр йыуганда,
Талмай микән уның беләккәйзәре,
Һай кем, кер сайкаганда.

Күршелә генә тороп, күрешә йөрөп,
Һай кем, күрешә йөрөгәндә
Янмай микән уның йөрәккәйзәре,
Һай кем, кис ятканда.

КАРУРМАН

Халык җыры

Кара урманнарның уртасында
Төлке уйный торган урлар бар.

Кичтем карурман,
Кистем пар каен,
Сагынам көн саен.

Көйсен дә генә йөрәк, сүнмәсен дәрт,
Дәртлеләргә якты юллар бар.

Кичтем карурман,
Кистем пар каен,
Сагынам көн саен.

КАШЫҢ КАРА, БУЕҢ ЗИФА

Халык уен җыры

Карлыгандай кара, ай, күзләрең,
Бөрлегәндәй йөзләрең.
Шикәрләрдән тәмле, ай, балдан татлы
Сөям дигән сүзләрең.

Кушымта:
Алма бакчасының юлы
Тәрәзәләргә туры.
Әллә сиңа бирелгәнме
Бөтен донъяның нуры?!
Кашың кара, буең зифа,
Күзең дә кара синең.
Кара күзеңә карасам,
Йөрәгем яна минем.

Бишмәтеңдә синең, ай, биш төймә,
Нигә төймәләмисең?
Аралар да безнең, ай, ерак түгел,
Нигә килгәләмисең?

Кушымта.

КЕРФЕКЛӘРЕҢ СИНЕҢ НИГӘ КАРА?

Халык җыры

Керфекләрең синең нигә кара,
Күзкәйләрең кара булмагач?
Яшь йөрәккә нигә утлар салдың,
Ялкынында үзең янмагач?

Туп-туп итеп баскан туратымның
Тояклары яшел тут икән.
Төшмәсен лә күзең матур ярга
Мәңге сүнми торган ут икән.

Ай да карый миңа моңсу гына,
Белгән кебек минем уемны.
Кем теләми сөйгән яры белән
Гомерлеккә бергә булуны...

Аерылып әгәр ерак калсаң,
Очрашмабыз бәлки тиз генә.
Он(ы)та алмам сине һичбер вакыт,
Тик он(ы)тырсың мине син генә.

КИЕК КАЗЛАР

Х.Туфан сүзләре, М.Макаров көе

Яңгырларда, явымнарда,
Давылларда-җилләрдә
Киек казлар кыйгылдаша
Мин белмәгән телләрдә

Киек казлар кыйгылдаша,
Җырлашалар микәнни?
Туган илләр кала бит дип
Елашалар микәнни?

Безнең дә бит шулар сыман
Киткән еллар бар иде,
Кыйгак-кыйгак, илем ерак,
Дигән чорлар бар иде.

Киек казлар кыйгылдаша,
Сау бул якташ, диләрдер.
Әллә кайтыр, әллә кайтмас
Безнең башлар, диләрдер.

Казлар кебек очасылар –
Китәселәр юк минем,
Кыйгак-кыйгак, илем ерак,
Дияселәр юк минем.

Кыйгылдашып болытларда
Мин белмәгән телләрдә,
Киек казлар китеп бара
Мин күрмәгән илләргә.

КИЕК КАЗЛАР КИТӘ

Рөстәм Яхин көе, Мостафа Ногман сүзләре

Киек казлар китә җылы якка
Төркемнәре белән гел бергә;
Казлар китә, ә без якын дуслар –
Сагынышып килдек күрешергә.

Кушымта:

Казлар оча һаваларда,
Сызылып кала зәңгәр юллары;
Казлар кебек үтә;
Тезелеп үтә
Онытылмаслык яшьлек еллары.

Язгы күкрәү, тәүге шашкын хисләр...
Шат кичләрне искә кем алмас?
Саф хыяллар белән беркетелгән
Яшьлек дусларыбыз югалмас.

Кушымта.

Киек казлар китә каңгылдашып,
Ямансулап кала күңелләр.
Казлар кайтыр, ләкин кире кайтмас
Без кичергән матур бу көннәр.

Кушымта.

КИТМИМ ӘЛЕ ЯШЬЛЕГЕМНӘН

Луиза Батыр-Болгари көе, Фирая Зыятдинова сүзләре

Бер-бер артлы еллар уза,
Көмеш өстәп чәчләремә.
Ә шулай да мин ышанам
Яшен булып яшьнәремә.

Кушымта:
Без бит җиргә якты, җылы,
Ямь өстәргә яратылган.
Китмим әле яшьлегемнән –
Яз гөлләре арасыннан.

Уйлар әле шактый зурдан –
Язлар алып килү көздә.
Алда әле ак өметләр,
Йөрәк һаман унсигездә.

Кушымта.

Якты кояш, ал гөлләргә
Килә һаман сөенәсе;
Елый-көлә, яна-көя
Яратасы, сөеләсе!

Кушымта.

КИТМӘ, САНДУГАЧ!..

Г.Зәйнәшева сүзләре, Р.Яхин көе

Сандугач, сандугач,
Китмә, китмә, сандугач!..
Канатларың талдырып,
Туган җирне калдырып.
Бездә туып үстең син,
Чык суларын эчтең син,

Сандугач, сандугач!..
Син китәсең, мин калам,
Дусларыма җырлар өчен
Җырыңны отып алам.

Сандугач, сандугач,
Китмә, китмә, сандугач!..
Курыкма син кышлардан,
Кал син башка кошлардан,
Саклармын салкын җилдән,
Китмә син туган илдән.

Сандугач, сандугач!..
Син китәсең, мин калам,
Дусларыма җырлар өчен
Җырыңны отып алам.

КИЧЕР МИНЕ, ӘНКӘЙ

???

Кайтырмын дип хатлар язуыма
Көннәр түгел, айлар үттеләр.
Ләкин юлларым сиңа илтмичә,
Еракларга алып киттеләр.

Бер кайтмасам, әнкәй, бер кайтырмын,
Утыңны сүндермичә мине көт.
Сине көттереп тә кайталмасам, –
Кичер мине, әнкәй, гафу ит.

Көтәсеңдер син мине кайтыр дип,
Тезелешеп кошлар кайтканда.
Улым, диеп ишек ачасыңдыр
Көзге җилләр тәрәз какканда.

Бер кайтмасам, әнкәй, бер кайтырмын,
Утыңны сүндермичә мине көт.
Сине көттереп тә кайталмасам, –
Кичер мине, әнкәй, гафу ит.

Көтәсеңдер хат ташучы килсә,
Кош теледәй сәләм бардыр дип,
Хат булмаса, өмет итәсеңдер,
Бәлки әле үзе кайтыр дип.

Юлга чыгам, әнкәй, кайтыр юлга,
Утыңны сүндермичә мине көт.
Шушы юлда тагын озакласам, –
Кичер мине, әнкәй, гафу ит.

КОМ БУРАНЫ

Халык җыры

Ком бураны, ком бураны,
Ырымбурның урамы.
Илдә көрәш барган чакта
Өйдә ятып буламы?

Ком бураны туздырабыз,
Урамнардан узабыз.
Ай узабыз, ел узабыз,
Якты юллар сызабыз.

Ком бураны басыладыр
Давыл тынгач, кич булгач.
Без давылдан курыкмыйбыз,
Үзебез давылдай булгач.

Ком бураны каты була,
Каты булса җил көче.
Без бураннар туздырабыз
Көрәшкәндә ил өчен.

КОШЛАР КЕБЕК

Халык җыры

Һаваларда очкан кошлар кебек,
Ярсый-ярсый канат кагынып, шул,
Туган илем, кайттым мин талпынып,
Күз нурларым, сезне сагынып.

Һаваларда очкан аккошларның
Канатлары җилдә каерылмый, шул,
Яшәр идем, туган илем, синдә
Якын дусларымнан аерылмый.

Һаваларда очкан аккошларның
Коела җиргә мамык тузаны.
Туган илдә якын дуслар белән
Сизелми дә гомер узганы.

Һаваларда очкан аккошларның
Каурыйлары коела җилләрдә.
Туфрагына алтын чәчсәләр дә,
Җитми икән туган илләргә.

КОЯШ ГОМЕРЕ

Г.Зәйнәшева сүзләре, Ф.Әхмәдиев көе

Бер кыз бала җыр чыгарган,
Багышлап әнисенә.
Икәү бергә җырлыйк, диеп,
Өйрәткән энесенә:

“Кояш, кояш, мәңге балкый,
Мәңге нур сибә.
Кояш гомере телим мин,
Әнием, сиңа.”

Җырны чишмәләр ишеткән,
Кошлар отып алганнар.
Сандугачлар һәм тургайлар
Матур көйгә салганнар:

“Кояш, кояш, мәңге балкый,
Мәңге нур сибә.
Кояш гомере телим мин,
Әнием, сиңа.”

Кушыл син дә, җырлыйк бергә,
Яңа матур җыр тусын.
Җирдә әниләр кояштай
Озын гомерле булсын:

“Кояш, кояш, мәңге балкый,
Мәңге нур сибә.
Кояш гомере телим мин,
Әнием, сиңа.”

КЫР КАЗЛАРЫ КИТКӘНДӘ

Р.Гәрәй сүзләре, Ә.Бакиров көе

Кыр казлары оча җылы якка,
Күз күрмәгән ерак җирләргә.
Тын һавада моңсу тавышлары
Сәләм булып җилдә тибрәлә.

Саубуллашу җиңел дигән сүзне
Ишетмәдем әле беркемнән.
Бер кыр казы калган аерылып
Үзе очып барган төркемнән.

Иптәшләрен куып җитәлмәсә,
Ялгыз башы кая сыеныр?
Аңа карап тирән уйга чумдым:
Туган җирсез яшәү кыендыр.

КЫР КАЗЫ

Халык җыры

Кыр казлары очты, күрдегезме
Һаваларга менеп киткәнен?
Кыр казы
Иделләр читендә лә,
Ялгыз башым миңа читен лә.

Беләсеңме, дустым, сизәсеңме
Аерылулар килеп җиткәнен?
Кыр казы
Суларда уйный шул,
Ялгыз башым гел сине уйлый.

Балалы ла казлар су эчендә,
Баласызлар суның читендә.
Кыр казы
Иделләр читендә лә,
Ялгыз башым миңа читен лә.

Аерылабыз, дустым, сизәсеңме?
Сагынырсыңмы мине чит илдә?
Кыр казы
Суларда уйный шул,
Ялгыз башым гел сине уйлый.

КЫҢГЫРАУЛЫ МӘКТӘП ЕЛЛАРЫ

Ш.Галиев сүзләре, Р.Хәсәнов көе

Кошлар да бер шулай таралалар,
Сау бул инде, туган оябыз,
Офыкларга карап очар өчен,
Иңнәрдә без канат тоябыз.

Кушымта:

Әйтерсең лә пар атларда үтте
Кыңгыраулы мәктәп еллары,
Күңелләрдә гомерлеккә калыр
Шушы соңгы, моңлы чыңлавы,
Кыңгыраулы, кыңгыраулы,
Кыңгыраулы мәктәп еллары.

Зур юлларга безне чакырдың син,
Күңелләргә бирдең омтылыш,
Соңгы звонок булсын беренчесе,
Син каршыла безне, зур тормыш.

Кушымта.

Алда әле заман имтиханы,
Күп сынаулар әле үтәсе,
Максатларга әле ирешәсе,
Хыялларны чынлык итәсе.

Кушымта.

КӨЗГЕ АЧЫ ҖИЛЛӘРДӘ

Халык җыры

Без утырган машинаның
Тоткалары җиз генә ләй.

Кушымта:

Йөгереп китәрдәй булам ла,
Кайтып җитәрдәй булам
Көзге ачы җилләрдә ләй,
Туган-үскән илләргә.

Туган илдән бер аерылгач
Кайтып булмый тиз генә ләй.

Кушымта.

КӨЙМӘ ГЕНӘ КИЛӘ ГЕНӘ

Халык уен җыры

Су буенда кыяк үлән,
Кыеп аласы иде;
Мәңге сагынмаслык итеп
Карап каласы иде.

Кушымта:
Көймә генә килә генә,
Көймә генә килә генә,
Көймә генә килә генә,
Эзе юк.
Хаты гына килә генә,
Сүзе генә килә генә,
Сөйләшергә үзе юк.

Мәк чәчәкләре коела,
Былбыл кагынган саен.
Мәк чәчәкләренә карыйм,
Сине сагынган саен.

Кушымта.

КӨМЕШ ТОЯК ТОЛПАР АТЫМ

Халык сүзләре, М.Макаров көе

Туп-туп кына басып килә
Көмеш тояк толпар атым, һай!
Көмеш тояк толпар атым.
Канатланып үзем киләм,
Җитмәс диеп язган хатым,
Канатланып очып киләм, һай!
Җитмәс диеп язган хатым.

Атым килә туп-туп атлап,
Ташлы юлларны таптап, һай!
Ташлы юлларны таптап.
Сагынганда карар идем,
Кара урман тора каплап,
Сагынганда карар идем, һай!
Кара урман тора каплап.

Бергә чаклар искә төшә,
Уфа диеп бер җырласам, һай!
Уфа диеп бер җырласам.
Кемне сагынып көтәр идем,
Уфаларда син булмасаң,
Кемне сагынып көтәр идем, һай!
Уфаларда син булмасаң.

КҮБӘЛӘГЕМ-ТҮГӘРӘГЕМ

Халык җыры

Күбәләк гөлләргә кунса,
Гөлләр тибрәлә микән?
Ул да мине сагынганда,
Күбәләгем-түгәрәгем,
Асыл кошым, сандугачым,
Җырлап җибәрә микән?

Күбәләккәй гөлгә кунган,
Гөлдә булгач оясы.
Минем күңелем сиңа тарта,
Күбәләгем-түгәрәгем,
Асыл кошым, сандугачым,
Син бит күңелем кояшы.

Аккош күлләрдә була ла,
Борыны суларда була.
Яшь чагында кемне сөйсәң,
Күбәләгем-түгәрәгем,
Асыл кошым, сандугачым,
Күңелең шуңарда була.

Тау астында, тал астында,
Салкын чишмә түгәрәк;
Очып барып кайтыр идем,
Күбәләгем-түгәрәгем,
Асыл кошым, сандугачым,
Әгәр булсам күбәләк.

КҮК КҮГӘРЧЕН

Халык җыры

Күк күгәрчен күктә уйный,
Күләгәсе җирдә уйный.
Минем күңелем сине уйлый,
Күк күгәрчен, сандугачым,
Синең күңелең кемне уйлый?

Күк күгәрчен, кил каршыма,
Хат языйм канатыңа;
Язган хатым, аманатым,
Күк күгәрчен, сандугачым,
Тапшырчы җанашыма.

Күк күгәрченнәр гөрлидер
Гөлләр чәчәк атканда;
Син җаныемнан хәбәр көтәм,
Күк күгәрчен, сандугачым,
Таң сызылып атканда.

КҮЛ БУЕНА КИЛСӘҢ ИДЕ

Г.Зәйнәшева сүзләре, З.Гыйбадуллин көе

Ялгыз үскән бер төнбоек
Тибрәлә суда.
Төнбоек та сине сагына,
Сине юксына.

Кушымта:

Күл буена килсәң иде,
Уйларымны белсәң иде;
Зифа камышларга карап
Юксынам сине.

Бөдрә таллар яшел ефәк
Күлмәген кигән;
Таллар да никтер моңаеп
Башларын игән.

Кушымта.

Кыр үрдәкләре кычкыра
Куе камышта;
Зифа буйлы камышлар да
Төшкән сагышка.

Кушымта.

КҮПМЕ КҮЗЛӘР КҮРЕП ОНЫТЫЛГАН

Ш.Галиев сүзләре, М.Яруллин көе

Күпме күзләр күреп онытылган,
Күпме йөзләр чыккан исемнән,
Күпме сүзләр киткән хәтеремнән,
Ә син һаман исемдә.

Ничә тапкыр гүзәлләрне күреп
Мин минутлык хискә исердем.
Айныдым да, сөенеп туялмыйча
Тагын сине искә төшердем.

Йөрәгемне, ахры, тутыргансың,
Башкаларга анда урын юк.
Күңелемдә синнән бүтәннәргә
“Сөям” дигән назлы җырым юк!

МЕНӘРГӘ ИДЕ УРАЛ ТАУЛАРЫНА

Г.Зәйнәшева сүзләре, М.Мозаффаров көе

Менәргә иде Урал тауларына,
Басарга иде кыя ташына.
Шул кыядан кушылып җырларга иде
Урал бөркетләре тавышына.

Йөресәң иде Урал тауларында,
Салават Юлай йөргән сукмактан.
Белмим, никтер ярсу сагыну белән
Ашкына йөрәгем шул якка.

Күзләргә иде Урал тауларында
Бөркетләрнең канат какканын.
Каршыларга иде киң илемне
Нурга күмеп таңнар атканын.

МИНДӘДЕР КҮҢЕЛЛӘРЕ

Р.Ишмөхәммәтов сүзләре, Ә.Хәйретдинов көе

Кулындагы гармунының
Көмеш мәллә телләре.
Кичә бер җыр җырлап үтте –
Миндәдер күңелләре лә,
Йокламадым төннәрне

Өздереп уйнап үтә дә
Тәрәзәм буйларыннан,
Алсу таңнарда уята
Тәмле йокыларымнан ла,
Һич китми уйларымнан.

Сер бирмичә түзәр идем,
Аны кызлар күзлиләр.
Бүген килсә, йөгереп чыгам –
Сизсә сизәр әниләр,
Ник әллә ни димиләр.

МИНЕ ЮЛЛАР ЧАКЫРА

Н.Нәҗми сүзләре, Р.Хәсәнов көе

Мине юллар, юллар чакыра,
Чакырган юл якын дус кебек,
Мине якын дустым чакыра икән, –
Ерак аралар җирдә юк кебек,
Чакырган юл якын дус кебек.
А-а-а-а-а,
Чакырган юл якын дус кебек.

Мине юллар, юллар чакыра...
Китәсең, дип авыр сулама.
Йөрәк сагышлары, тугры дус кебек,
Еллар һәм юллар аша сынала,
Китәсең, дип авыр сулама.
А-а-а-а-а,
Китәсең дип авыр сулама.

Мине юллар, юллар чакыра...
Юлдагылар юлда булсыннар.
Тугры дуслар күк шушы минутлар
Безне сагынып көтеп торсыннар.
Юлдагылар юлда булсыннар.
А-а-а-а-а,
Юлдагылар юлда булсыннар.

МИНЗӘЛӘ

Халык җыры

Барасызмы Минзәләгә?
Мин барам Минзәләгә, шул,
Минзәләне күрер өчен
Йөрәгем өзгәләнә.

Минзәләдә булганым юк.
Юллары такыр диләр, шул,
Такыр юлдан йөреп үскән
Кызлары матур диләр.

Минем иркәм Минзәләдә
Туып үскән бер матур, шул,
Минзәләгә баралмасам,
Мине кемнәр юатыр?

МИН КИЛЕРМЕН КАРШЫҢА

Фәтхерахман Әхмәдиев көе, Шамил Рәкыйпов сүзләре

Болыннарда йөрим сине уйлап,
Болыннарда сагыш онытыла,
Сайрый тургай, моңланмаска куша,
Күңел сиңа гына омтыла.

Чәчәк җыеп, чәчәк тотып
Мин килермен каршыңа,
Хыялыңда йөрегән мин ул,
Бердәнбер тиң яр сиңа.

Сиңа гына бүләк итәр идем
Тәүге чәчәкләрнең барсын да,
Тәүге чәчәкләрдән дә назлырак
Керсез мәхәббәтем бар сиңа

Чәчәк җыеп, чәчәк тотып
Мин килермен каршыңа,
Хыялыңда йөрегән мин ул,
Бердәнбер тиң яр сиңа.

Мәхмүт көе

Өстә(йе) күлмәк(е)
Туз(ы)мый диләр(е)...
Туза(йы) икән лә(йе)
Бу(у)й-бу(у)йлап(ы)...

Яшь(е) гомерне(йе)
Уз(ы)мый диләр(е)...
Уза(йы) икән лә
У(у)й у(у)йлап(ы)...

Урманларга ла(йы)
Барсам кайталмаем(ы)
Төр(е)ле кошларның ла(йы)
Тавы(ы)шына(йы)...

Яшь(е) гомерне(йе)
Охшатамын(ы)
Язгы суларның ла(йы)
Агы(ы)шына(йы)...

Назлы гөлкәем

Я.Кәрим сүзләре, Ф.Әхмәтов көе

Сөям, бел, сине,
Сөям гел сине.
Моң-зарларымнан
Көям шул инде.
Моң-зарларымнан
Көям шул инде,
Гөлкәем, бәгърем,
Нишлим соң инде?!

Иртән мин уйлыйм,
Кич тә мин уйлыйм,
Күрсәм үзеңне,
Һич тә мин туймыйм.
Күрсәм үзеңне,
Һич тә мин туймыйм,
Иркә баладай,
Килче, бер уйныйк.

Килче, кил, бәгърем,
Килче, серләшик,
Ал чәчәкләрдән
Илһам эзләшик.
Ал чәчәкләрдән
Илһам эзләшик,
Былбыллар кебек
Гөр-гөр гөрләшик.

НАЛАСА

Халык җыры

Өздереп гармун уйныйлар
Наласа авылында;
Йөрәгемә утлар яктың,
Янам мин ялкынында.

Бала чагым гөрләп үтте
Наласа кырларында;
Сагынуларым, сагышларым –
Бу моңлы җырларымда.

Төнбоеклы тирән күлдә
Тезелеп йөзә аккошлар;
Үсеп җиткәч чит җирләрдә
Йөртә безне язмышлар.

НИГӘ ЯНА ЙӨРӘГЕМ?

Халык җыры

Сандугачлар ияләшкән
Су эчәргә миләштән.
Сагынуларым бетәр әле,
Сине күреп сөйләшсәм.

Кушымта:

Уф, тала, тала, тала,
Тала ике беләгем,
Нигә тала, нигә яна
Икән минем йөрәгем?

Агыйделгә басма салдым,
Каенын сайлап кына.
Яннарыңа барыр идем,
Кош булып сайрап кына.

Кушымта.

Агыйделкәйне кичкәндә
Җырлыйм ишкәк ишкәндә.
Өзелә үзәк, яна йөрәк
Җаныем искә төшкәндә.

Кушымта.

Агыйдел суы тирбәлә
Уртасында сал булса.
Суга салсаң, калкып чыгар,
Безгә насыйп яр булса.

Кушымта.

НИК ЧЫКМЫЙСЫҢ БАКЧАГЫЗГА?

???

Картлар яткач, ай калыккач
Турыгыздан үткәлим.
Ник тәрәзәң пәрдәләрен
Күтәрмисең? – Үпкәлим!

Кушымта:

Ник чыкмыйсың бакчагызга? –
Шомыртлар чәчәк ата,
»Бер-берсен сөяләр» дигән
Сүз йөри безнең хакта

Кеше теленә кергәнбез
Бик сирәк күрешсәк тә.
Ә ник соң тагын очрашып
Серләрне бүлешмәскә?

Кушымта.

Көн дә сөйләшәсе килә
Күңелләр юанганчы.
Чык син, чык син бакчагызга
Олылар уянганчы!

Кушымта.

ОЗАТУ

Халык көе

Сикердем читәннәрен лә,
Йөгердем, җитәлмәдем, шул,
Ни булды икән телләремә, –
Сау бул, дип әйтәлмәдем.

Урманнарда йөргән чакта
Адаштым юлларымны, шул,
Күңелем йомшак, елармын дип,
Бирмәдем кулларымны.

Өй артындагы талларны
Яратмасаң кисәрсең, шул,
Мин сагынсам тәрәзә ачам, –
Син җил булып исәрсең.

ОЛЫ ЮЛНЫҢ ТУЗАНЫ

???

Олы юлның тузанын ла
Үзем күрдем тузганын.
Белми калдым, сизми калдым
Яшь гомернең узганын.

Олы юлның тузанында
Калды минем эзләрем,
Кайда икән яшьлегем, дип
Шул юллардан эзләдем.

Олы юлның тузанында
Югалттым эзләремне.
Эх, кайтарып алыр идем
Узган гомерләремне.

Олы юлдан атлар килә
Безгә кала тузаны.
Алда гомер бардыр-барын, –
Сагындыра узганы.

ОНЫТТЫҢ БУГАЙ

Г.Рәхим сүзләре, Г.Ильясов көе

Сине уйласам, мине моң баса,
Борчылып йөрим инде ничә ай.
Күңелем сизә: назлы язларны
Оныттың бугай, оныттың бугай.

Еракта калды, дәртләнеп, ярсып
Без җырлап үткән ул яшел тугай.
Кабатлап булмый торган чакларны
Оныттың бугай, оныттың бугай.

“Сөй” дип үтенмәм, ләкин үкенмәм,
Яшьлектә сине сөйгәнгә шулай.
Син мине түгел, яшьлекнең үзен
Оныттың бугай, оныттың бугай.

ОРЕНБУР-ЧИЛӘБЕ

Халык җыры

Уфа тараклары белән
Чәчемне тарыйм әле. (2 кат)

Кушымта:

Оренбур-Чиләбе,
Чиләгендә җиләге;
Кемне уйлап тибә икән
Аның ярсу йөрәге?

Бер әйләнеп, бер тулганып
Туйганчы карыйм әле.

Кушымта.

Оренбур шәлләре йомшак,
Кызлар ябынсын әле.

Кушымта.

Өздереп бер җырлап алыйк,
Дуслар сагынсын әле.

Кушымта.

РАМАЙ

Халык җыры

Төнгә каршы берәү моңлы итеп, Рамай,
Аерылышу көен җырлады.
Тын калдылар урман буйлары ла, Рамай,
Чишмәләр дә акмый тыңлады.

Агыйделкәй алкын, суы салкын, Рамай,
Салкын диеп керми калмадым.
Сөйдем сине, бәгърем, чын күңелдән, Рамай,
Аңлашырлык сүзләр тапмадым.

Сәхрәләргә чыгып бер сызгырдың, Рамай,
Чапкан печәннәрем кипсен дип.
Безгә кемнәр теләк теләде икән, Рамай,
Гомерләре аеры үтсен дип.

РАУШАНИЯМ, БӘГЪРЕМ

Ш.Галиев сүзләре, В.Хәбисламов көе

Диңгезнең дә була төрле чагы,
Бер давыллап ала, бер тына,
Раушаниям, бәгърем,
Бер давыллап ала, бер тына,
Күңелләрем сиңа омтыла.

Хат-хәбәрең юк бу араларда,
Сәләм әйтми синнән җилләр дә,
Раушаниям, бәгърем,
Сәләм әйтми синнән җилләр дә,
Ансыз кыен ерак илләрдә,
Ансыз кыен ерак илләрдә.

Акчарлаклар очкан Агыйделдә
Тугайларны ялгыз гизәмсең.
Раушаниям, бәгърем,
Тугайларны ялгыз гизәмсең,
Чәчәкләрне кемгә өзәсең,
Чәчәкләрне кемгә өзәсең?

РӘЙХАН

Халык җыры

Аклы ситса күлмәгеңнең
Якаларын кем уйган?
Әй, Райхан, исемең кемнәр куйган?
Сине күреп кем туйган.

Аклы ситса күлмәгеңнең
Табалмадым ишләрен.
Әй, гомерем буйларына, Райхан,
Оныталмасам нишләрмен?

Аргы яктан бирге якка
Басма салдым киң итеп.
Әй, гомерлек яр булырсың дип,
Сине сөйдем тиң итеп.

Икенче өлешкә—>