Равил ФӘХРЕТДИНОВ
ТАТАР ХАЛКЫ ҺӘМ ТАТАРСТАН ТАРИХЫ
1996 ел
I КИСӘК
БОРЫНГЫ ЗАМАН ҺӘМ УРТА ГАСЫРЛАР
------------------------------------------------
I бүлек. ТАТАРСТАН ҖИРЕНДӘ БОРЫНГЫ ҖӘМГЫЯТЬ
II булек. ЕВРАЗИЯДӘГЕ БОРЫНГЫ ТӨРКИЛӘР ҺӘМ ТӨРКИ КАБИЛӘЛӘР
III бүлек. ТАТАР ХАЛКЫНЫҢ ЭЛГӘРЕ УРТА ГАСЫРДАГЫ БЕРЕНЧЕ ДӘҮЛӘТЛӘРЕ
------------------------------------------------
КЕРЕШ
(Татар халкы һәм Татарстан турында кыскача сүз)
Татар халкы үзенең теле белән Алтай телләре гаиләсенең төрки төркеменә карый. 1989 елгы Бөтенсоюз халык санын алу белешмәләренә караганда, элекке Союзда 6 млн 920 мең 745 татар яшәгән булып күренә (шуның 271 мең 715е Кырым татарлары). Сан ягыннан татарлар СССРда алтынчы урынны биләгән.
- - - - - - - - - -
Телләр гаиләсе - генетик кардәш телләр бердәмлеге, ягъни борынгы бер телдән, бер тамырдан, баба телдән үк килгән уртак сыйфатлары булган телләр җыелмасы ул. Алтай телләре гаиләсе - иң зурлардан берсе (тагын һинд-европа, сано-тибет, афразия, урал телләре гаиләләре һ.б. бар). Бу гаилә өч төркемгә: күләме белән зур төрки, зур булмаган монгол һәм тунгус-маньчжур телләре төркемнәренә бүленә. Алтай телләре гаиләсенең төрки телләр төркеменә татар теленнән башка төрек, үзбәк, казах, кыргыз, төрекмән, азербайҗан, башкорт, чуаш, каракалпак, гагауз, карачай, балкар, комык, нугай (элек - нугай татарлары), уйгыр, алтай, хакас, якут, тува, шор, долган һәм кайбер аз санлы халыкларның телләре керә.
- - - - - - - - - -
Татарларның зур бер өлеше үзләренең туган республикасы Татарстанда яши. Биредә алар 1 765 404 кеше. Башкортстанда да татарлар күп - 1 120 702 кеше. Татарларның төп өлеше Идел-Урал буе һәм Көнбатыш Себер төбәкләрендә тупланган. Менә 1989 елгы халык санын алу белешмәләреннән берничә сан: Төмән өлкәсендә 227 443, Чиләбе өлкәсендә 224 605, Свердлов өлкәсендә 183 781, Ульяновск өлкәсендә 159 093, Оренбург өлкәсендә 158 564, Пермь өлкәсендә 150 460, Самар өлкәсендә 115 280, Удмуртия республикасында 100 343 татар яши. Хәттә Көнчыгыш Себер белән Ерак Көнчыгышта да 204 637 татар кешесе яши. Эре шәһәрләрдә һәм индустрия үзәкләрендә дә татарлар күп. Мәскәүдә, мәсәлән, алар сан ягыннан (157 376 кеше) руслар, украиннар һәм еврейләрдән кала дүртенче урында торалар. Татар халкының байтак өлеше элеккеге союздаш республикаларның барысында да, хәзергечә әйтсәк, якын чит илләрдә яши. Бигрәк тә Үзбәкстанда татарлар күп - 656 601 кеше, Казахстанда 331 151, Украинада 133 596 милләттәшебез көн күрә. Бу белешмәләргә Кырым татарлары керми. Соңгы елларда алар Урта Азия республикаларыннан, ягъни 1944 елда сөрелгән урыннарыннан, үзләренең тарихи туган илләренә - Кырымга кайта башладылар. Ә Кырым бүген Украина составына керә.
Татарлар ерак чит илләрдән Төркиядә, Румыниядә, Польшада, Кытайда, АКШта, Финляндиядә, Австралиядә, Япониядә, кайбер гарәп илләрендә, хәттә Латин Америкасында да яшиләр. Аларның төгәл саны билгеле түгел, алай да 80 меңнән алып 100 меңгә кадәр булырга мөмкин дип исәплиләр (кайбер белешмәләргә караганда, Төркиядә бик күп Кырым татары тора. Алар анда 1783 елда Кырым ханлыгы басып алынганнан соң төрле чорларда күченеп киткәннәр һәм хәзер инде шактый өлеше төрекләшеп тә беткән). Чит илләрдәге татарлар, үз телләрен һәм мәдәниятләрен саклап, аерым җәмгыятьләр булып гомер итәләр. Алар төрле илләрдәге татар җәмгыятьләре, ә соңгы елларда элеккеге СССРдагы, бигрәк тә хәзерге Татарстандагы милләттәшләре белән тыгыз элемтәдә торалар.
Шулай итеп, татарлар элекке Союз киңлекләренә генә түгел, ә җир шарының барлык континентларына да диярлек таралып утырганнар. Шул сәбәпле татар милләтен аерымланып, чәчелеп яшәүче халыклар төренә кертәләр. Мондый билгеләмә нигездә ерак чит илләрдәге һәм беркадәр дәрәҗәдә якын чит илләрдәге төркемнәргә карый. Бу илләрдәге татар халкы анда диаспора тәшкил итә (грек сүзе «диаспора» халыкның шактый зур өлешенең үзенең төп туган иленнән читтә, башка дәүләттә яшәвен аңлата).
Ләкин татарлар Россия Федерациясенең көнчыгышта Көнбатыш Себердән алып көнбатышта Кырымга кадәр, төньякта Казаннан башлап көньякта Әстерханга кадәр бер җирдә дә диаспора булып санала алмыйлар. Бу киңлек татарларның халык булып формалашкан җире, ягъни туган иле булып тора.
- - - - - - - - - -
Халык - кешеләрнең тел, территориаль, экономик һәм мәдәни уртаклыгы ул. Аны кабиләчелектән соң һәм милләт барлыкка килгәнче чордагы этник берлек дип карау гадәткә кергән. Халык колбиләүчелектән башлап яңа заманга кадәрге төрле тарихи чорларда барлыкка килгән. Татар халкы оешкан чор, Евразиянең урта киңлегендә яшәүче башка күп кенә халыклардагы кебек үк, феодализм дәверенең нык үскән, җитлеккән урта гасырларына туры килә.
- - - - - - - - - -
Бөтен татар халкының урта гасырдагы гомуми һәм бердәм дәүләте булган Алтын Урда нәкъ әнә шул чикләрдәге җиргә урнашкан була һәм Урда таркалганнан соң шул җирдә биш татар ханлыгы: Казан, Кырым, Себер, Әстерхан, Касыйм ханлыклары барлыкка килә. Бүгенге татар халкының этнографик төркемнәре, ягъни Казан, Кырым, Себер, Әстерхан, Касыйм татарлары һәм мишәр татарлары шул ханлыклар халкының турыдан-туры давамы булып торалар (мишәр татарлары Казан һәм Касыйм ханлыгы җирләрендә яшәгәннәр). Бу төркемнәрдән тыш румын һәм Польша-Литва татарлары да бар. Татар халкының санап үтелгән төркемнәре, тел һәм мәдәният ягыннан кайбер аерымлыклары булуга карамастан, гомум этник нигездә барлыкка килгәннәр. Алар уртак бер этноним - барлык татар халкын бердәм этноска җыя торган «татар» дигән исем йөртәләр.
Татарларның күпчелеге донъядагы өч иң зур диннең (христиан һәм буддизм белән беррәттән) берсе булган ислам динен тотучылар булып санала. Ул X гасыр башында ук, 922 елда, Идел Болгарында рәсми дин төсендә кабул ителә. Шул чакта, ислам дине белән бергә, гарәп язуы да килеп керә. Бу язу халыкның белемлелеген һәм гомумән рухи байлыгын үстерүдә бик зур роль уйный. Ислам дәүләт дине була һәм, үзләрендә һәртөрле дин тоту иреге саклануга карамастан, Алтын Урда һәм аннан соңгы татар ханлыклары чорында тагы да ныгый. Бу хәл татар җәмгыятенең элекке заманнардан ук шактый демократик булуы турында сөйли. Шул ук вакытта, татарларның шактый зур бер өлеше христиан динен тотучылар булып санала, аларны “керәшеннәр” дип атыйлар (русча “крещеный” сүзеннән үзгәртелгән атама).
Татар халкы тарихы азатлык, бәхет өчен һәм илнең чәчәк атуы өчен аяусыз көрәшкән һәм якты исем калдырган батыр шәхесләргә бай. Алар - урта гасырның зур дәүләт, политик һәм гаскәри эшлеклеләре, милли-азатлык хәрәкәте юлбашчылары һәм атаклы галим-мәгърифәтчеләре: Идегәй һәм Чура батыр, Ибраһим һәм Сафагәрәй ханнар, Нурсолтан һәм Сөембикә ханбикәләр, Булат һәм Нурали Шириннәр, Батырша һәм Бәхтияр Канкаев, Шиһабетдин Мәрҗәни һәм Муса Бигиев, Исмәгыйль Гаспралы һәм Каюм Насыйри, Йосыф Акчура һәм Рәшит Ибраһимов, Галимҗан Баруди һәм Риза Фәхретдин, Фатих Кәрими һәм Закир Кадыйри, бертуган Максудилар, Шәрәфләр һәм башка фидакарь затлар.
Татар халкының, аерып әйткәндә Казан татарларының, хәзерге вакыттагы милли дәүләт формасы булып Татарстан Республикасы тора. Ул 1920 елда Татарстан АССР буларак төзелә (1921 - 1945 елларда төп халкы Кырым татарларыннан торган Кырым АССР да яши). 1990 елның 30 августында дәүләт суверенитеты игълан ителде, ә 1991 елның 12 июнендә Татарстан Республикасының беренче Президенты сайланды. 1992 елның 21 мартында республикада Татарстанның мөстәкыйльлеге турында бөтенхалык референдумы үткәрелде, ә шул ук елның 6 ноябрендә ТР Югары Советы Татарстан Республикасының Конституциясен кабул итте, анда Татарстан халыкара хокуклы субъект дип игълан ителде.
Татарстан 67,8 мең кв.км җир мәйданын били. 1992 ел башында республикада 3 млн 705 мең кеше яши иде. 2000 елга халык саны 4 млн.га җитәр дип көтелә. Татарстан Идел буе республикалары һәм өлкәләре арасында халык саны буенча беренче урында тора. Республика халкының 48,5%ы - татарлар, 43,3%ы - руслар.
Безнең республикада 43 административ район, 19 шәһәр, шул исәптән республика буйсынуындагы 11 шәһәр бар. Татарстан Республикасының башкаласы - Казан шәһәре. Анда 1 млн 100 мең кеше яши. Казан - Көнчыгыш Европадагы бик зур индустрия, фән һәм мәдәният үзәге. Зурлыгы ягыннан караганда, ярты миллионнан күбрәк халкы булган һәм күп йөк сыйдырышлы «КамАЗ» автомобильләре җитештерүче индустрия гиганты белән бөтен донъяга танылган Чаллы шәһәре икенче урында тора.
Татарстанның куәтле заманча индустриясе бар. Анда машина төзелеше (аңа бөтен индустрия продукциясенең 42,6%ы туры килә), химия һәм нефт химиясе индустриясе, нефт чыгару һәм электр энергетикасы өстенлек итә. КамАЗ, Түбән Кама нефт химиясе комплексы, «Татнефт» акционерлык җәмгыяте, хәрби индустрия предприятиеләре экономик куәтнең нигезен тәшкил итәләр. Татарстанда авыл хуҗалыгы нык үскән, аның зур төзелеш базасы бар. Товарларны, нигездә индустрия товарларын, читкә чыгару һәм читтән кертү күләме үсә бара. Базар мөнәсәбәтләре киң колач ала.
Татарстан һәм аның башкаласы Казан куәтле фән үзәге булып танылды. Республикада, мәсәлән, 80гө якын фәнни-тикшеренү институты һәм конструкторлык бюросы, 14 югары уку йорты бар. Уку йортлары арасында Казан университеты алдынгы математика, химия, медицина һәм көнчыгыш телләре фәннәрен өйрәнүдә иң өлкән үзәкләрнең берсе булып танылды. Н.И.Лобачевский, Н.Н.Зинин, А.М.Бутлеров, И.М.Симонов, В.М.Бехтерев, И.Хәлфин, X.М.Френ, И.П.Березин, К.Ф.Фукс, А.А.Казембек, Н.Ф.Катанов һәм башка күп кенә атаклы галимнәрнең исемнәре аңа донъякүләм дан-шөһрәт китерде. 1991 елда республикада үзәге Казанда булган Татарстан Фәннәр академиясе төзелде.
Татар халкы тамырлары ерак гасырларга барып тоташа торган бай мәтди һәм рухи мәдәнияткә ия. Безнең халык үзенең күп гасырлы әдәбияте, сәнгате һәм мәдәниятенең башка тармаклары тарихы белән хаклы рәвештә горурлана ала. Бу тарих кешелек мәдәниятенә Кол Гали, Сәйф Сараи, Мөхәммәдьяр, Гаяз Исхакый, Габдулла Тукай, Дәрдемәнд, Фатих Әмирхан, Галиәсгар Камал, Галимҗан Ибраһимов, Габдулла Кариев, Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская, Салих Сәйдәшев, Кәрим Тинчурин, Һади Такташ, Муса Җәлил, Зәйни Солтанов, Хәлил Әбҗәлилов, Фатыйма Ильская, Гөлсем Камская, Фәрит Яруллин, Нәҗип Җиһанов, Җәүдәт Фәйзи, Хәсән Туфан, Бакый Урманче, Нәкый Исәнбәт, Гомәр Бәширов, Әмирхан Еники, Рөстәм Яхин, Рудольф Нуриев, Илһам Шакиров кебек якты талантларны бирде.
Шулай итеп, кадерле укучылар, татар халкының һәм Татарстанның борынгы һәм урта гасырлар тарихына - ифрат катлаулы, әммә бик бай һәм гаҗәеп кызыклы тарихи сәхифәләре эченә тирәнрәк керү өчен хәерле юл телибез сезгә!
- - - - - - - -
ТАТАРСТАН ҖИРЕНДӘ БОРЫНГЫ ҖӘМГЫЯТЬ
§ 1. Борынгы ыруглык чорында Татарстан җирләре
Каманың Идел кушылдыгы икәнен һәркайсыгыз белә. Ләкин ул һәрвакыт шулай булды микән? Бик борынгы заманда, бер миллион еллар чамасы элек, геологиядә дүртенчел дип йөртелгән чор башында - безнең төбәктә кеше дигән зат күренүдән күп элек - бу якларда бөтенләй башка төрле тәбигый шартлар булган. Ул чактагы Көнчыгыш Европаның иң зур елгасы булып Кама елгасы саналган (беренче юл ярган, элгәрге Кама). Аның хәзерге Идел үзәне буйлап аккан бер кушылдыгы булган һәм ул бүген Иделгә Кама коя торган урында элгәрге Камага килеп тоташкан. Бүгенге рәвешендәге Идел ул чакта булмаган әле.
Әгәр дә без бүгенге Идел һәм Кама буйларында фил һәм мөгезборын кебек көньяк җәнлекләрен күрә калсак, үз күзләребезгә үзебез ышанмас идек. Әммә борынгы заманнарда алар безнең җирләрдә дә яшәгәннәр, чөнки ул чакта климат бик җылы булган. Үсемлекләр донъясы да шул климатка туры килгән - бүгенге чыршы-нарат урманнары урынында җылы яратучан көньяк агачлары үскән.
Бу күренеш көчле суыну, ягъни, фәндә аталганча, Бөек бозлык чоры башлангач үзгәргән. Әлеге хәл моннан 800 мең еллар элек булган. Төньяктагы бозлыклар күп меңьеллыклар давамында акрынлап зурайганнар һәм Евразиянең бөтен төньяк өлешен каплап алганнар. 5 млн кв.км мәйданны биләп алган ике чакрым калынлыктагы бозлык көньякка таба шуышкан. Аның кайбер тармаклары көньякта Днепрның түбәнге агымына, ә Идел-Кама бассейнында хәзерге Пермь шәһәре тирәсенә барып җиткәннәр. Безнең җирләрдә салкын, арктик климат урнашкан. Җылы яратучы җәнлекләр үлеп беткән, алар урынына мамонтлар, йөнтәс мөгезборыннар, мәгарә аюлары, төньяк боланнары, ак төлкеләр үрчегән. Шулай ук үсемлекләр капламы да үзгәргән, киң яфраклы урманнарны ылыслы урманнар алыштырган, ә бозлык кырыйларында тундра зонасы барлыкка килгән.
Меңьеллыклар үтә торган. Климат акрынлап җылынган, бозлык эреп чигенгән, ә бу хәл елгалар челтәрендә, аларның агышында зур үзгәрешләр барлыкка китергән. Бозлык астыннан агып чыккан куәтле ташкыннар Камага килеп кушылганнар һәм аны «урталай кискәннәр». Шул рәвешле хәзерге Идел барлыкка килү процессы башланган. Бозлык һаман эри барып, төньякка таба чигенгән. Бозлык чоры моннан 25 мең еллар элек төгәлләнгән, ә бозлык үзе өлешчә Төньяк боз океанында һәм Гренландиядә генә сакланып калган.
§ 2. Идел һәм Кама буйларында иң борынгы кешеләр
Идел һәм Кама бассейнында иң беренче кешеләр бозлык чорында, урта палеолит дип аталган заманда ук күренә башлаганнар.
- - - - - - - - - -
Палеолит - иң борынгы таш гасыры дигәнне аңлата (ике грек сүзеннән: «палайос» - борынгы һәм «литос» - таш). Палеолит - кешелек тарихының иң борынгы чоры - өч миллион чамасы елга сузылган. Үз чиратында ул өч этаптан тора: түбәнге палеолит (иң борынгысы һәм иң озагы), урта һәм югары (соңгы) палеолитлар. Иң борынгы кеше, аның хайваннар донъясыннан аерылу тарихы Евразиянең көньяк киңлекләрендә һәм экваториаль Африкада барса, аның Көнчыгыш Европада, шул исәптән Идел-Камада килеп чыгуы нәкъ урта палеолит чоры белән бәйле.
- - - - - - - - - -
Бу хәл 80 - 100 мең еллар чамасы элек була. Шушы чорда яшәгән кешеләрнең иң борынгы торулыклары безнең Татарстанда, Иделнең уң ярында хәзерге Тәтеш районының «Красная Глинка» дигән җирендә табылды. Шулай ук Кама буйлап югары күтәрелгәч, аның кушылдыгы Чусовой елгасы бассейнында һәм Пермь өлкәсендә кайбер торулыклар ачылды. Урта палеолит - неандерталь кешесе яшәгән чор. Сөяк калдыклары беренче тапкыр Германиянең Неандерталь үзәнендә табылганга күрә, бу иң борынгы кешеләр фәндә шул урын исеме белән аталганнар. Кешенең үсеш чылбырында неандерталь иң борынгы маймыл-кеше белән бүгенге кеше арасындагы буынны тәшкил итә. Неандертальләр - беренче аучылар; тупас һәм бик гади хезмәт кораллары - чапкычлар, кыргычлар, таш пычаклар белән эш иткәннәр, күмәкләшеп кыргый җәнлекләр аулаганнар һәм табышларын тигезләп бүлгәннәр. Неандерталь базык гәүдәле, киң күкрәкле, зур башлы, көчле кеше; аяклары кыска, тез тирәсенә күтәрелгәч бөгелгән һәм куллары шактый озын булган.
40 мең еллар чамасы элек соңгы палеолит дәвере башланган. Бу чор тышкы кыяфәте белән хәзерге кеше - латинча Homo Sapiens (акыллы кеше) барлыкка килү белән үзенчәлекле. Фәндә аларны шулай ук кроманьоннар дип атау тәртибе кабул ителгән (скелетлары беренче булып Франциянең Кро-Маньон авылы янында табылганга күрә). Алар инде неандертальләргә караганда зуррак төркемнәргә берләшкәннәр; аларда беренче ыруглар барлыкка килгән, бөтен кешеләр дә тигез хокуклы булган, күмәк тормыш иткәннәр. Ирләр көнозын ауда йөргән, ә башка бөтен эш, шул исәптән балаларны тәрбияләү - барысы да хатын-кыз җилкәсенә төшкән. Күмәкләшеп көн күрү нәтиҗәсендә бала бары әнисен генә белгән, әнисенең ыруында үскән. Шул рәвешле борынгы ыруглык тормышы үзе хатын-кызны хуҗалык һәм җәмгыять тормышында өстенлекле булырга этәргән. Нәкъ менә шуңа нигезләнеп, борынгы ыруглык җәмгыятенең баштагы дәвере матриархат чоры дип атала (ике сүздән тора: латинча «матре» - ана һәм грекча «архе» - башлангыч, өстенлек, хәкимлек дигәнне аңлата).
Тәбигатьнең рәхимсез көчләре алдында кешенең көчсезлеге борынгы табынулар барлыкка килүгә этәргән. Борынгы кеше һич төшенә алмаган: ни өчен яшен яшьни дә күк күкри? Төнге караңгылык аны һәрчак куркуда, шомда тоткан, чөнки һәр тау куышында яки әрәмә эчендә ерткыч җәнлек очравы мөмкин. Тәбигатьнең аңлашылмаган һәр күренешен ул тәбигый булмаган көчләр эше дип караган, кешеләр төрле җәнлекләрдән һәм үсемлекләрдән килеп чыккан дип ышанган. Мондый борынгы дин тотемизм (әйбергә табыну) дип атала.
Нәкъ менә шундый дин-табынулар белән бер үк вакытта таштан хатын-кыз сыннары һәм кыяларга җәнлек сүрәтләре ясау рәвешендә борынгы сәнгать тә туа башлый. Борынгы заманнарда кыяга рәсем ясау сәнгатенең гүзәл үрнәкләре, чын җәүһәрләре беренче буларак безнең илдә - Уралда Шүлгәнташ мәгарәсендә табылды. Андагы эчке биек кыя битләренә кызыл буяу белән мамонтлар, атлар һәм мөгезборын сүрәтләре ясалган.
Күптән түгел Татарстан җирендә дә борынгы кеше ясаган уникаль рәсем табылды. 1970 еллар башында Иделнең уңъяк яры буеңда, Югары Ослан районы Кызыл Байрак авылы янында, яр астыннан мамонтның казык теше сыныгы килеп чыга. Менә шул тешкә... мамонт сүрәте ясалган. Шунда ук бу җәнлекнең урт тешләре дә казып чыгарылган. Елга яры буендагы ишелмәдән боларны 35нче урта мәктәпнең (хәзер Казан шәһәренең 1нче татар гимназиясенең) 9-10 класс укучылары Рәмил Йосыпов, бертуган Камил белән Шамил Миңлебаевлар табып алган. Кызганычка каршы, ул урында вакытында археологик тикшеренүләр ясалмаган. Бу табылдыклар турында бары тик соңгы вакытта гына билгеле булды.
Соңгы палеолит кешеләренең торулыклары Татарстанда Идел, Кама буйларында һәм республиканың көнчыгышында Ык елгасы тирәсендә табылды.
12 - 14 мең еллар элек мезолит дәвере - урта таш гасыр чоры башлана («мезос» - урта һәм «литос» - таш дигән сүз). Бозлыкның тамам чигенүе нәтиҗәсендә безнең якларда хәзергегә якын климат урнаша. Кешене инде ау гына канәгатьләндерә алмый, чөнки мамонт, йөнтәс мөгезборын һәм мәгарә аюы кебек эре җәнлекләр үлеп бетә, боланнар һәм ак төлкеләр төньякка таба күченә. Кешеләр балык тоту һәм, кайбер кыргый җәнлекләрне кулга ияләштереп, йорт хайваннары асрау белән шөгыльләнә башлыйлар. Кеше ук һәм җәя уйлап таба. Дөрес, ул вакытта әле укның очы таштан гына була.
Мезолит кешеләренең яшәү урыннары безнең республика җирендә Каманың түбән агымында сул яр буйлап, Агыйдел һәм Ык тамагында, Зөя буенда, Кама тамагы һәм Тәтеш янында Иделнең уң ярында табылды.
§ 3. Яңа таш гасыр
Кеше яңа таш гасырга - безнең эрага кадәр IV һәм III меңьеллыкларны эченә алган неолит чорына («неос» - яңа) аяк баса. Бу чорда Идел һәм Кама буйларында кешеләр инде күбрәк күренә башлый. Хәзерге Обсерватория, Займище, Боровое Матюшино тирәләрендә, ә Кама буенда елга тамагыннан башлап Агыйделгә кадәр арада анда-санда агач йортлы торулыклар урнашкан булган. Аларда гаиләләре белән аучылар, балыкчылар һәм иген үстерүчеләр яшәгән.
Неолит чорында таш корал ясау эше камилләшкән - кешеләр балта, пычак һәм башка коралларның йөзен шомарту, үткенләү ысулларын уйлап тапканнар. Коралларны шундый нык һәм үткен итеп эшләгәннәр ки, пычаклар белән хәттә кырынырлык булган. Таш балталарны һәм чүкечләрне элеккечә таякка бәйләп беркетү белән генә канәгатьләнмичә, аларны тишеп агач сапка утыртканнар.
Неолитны башкача неолит революциясе дип тә атыйлар. Барыннан да элек ул хуҗалык итүдә әзерне үзләштерү алымыннан (аучылык, балыкчылык белән шөгыльләнүдән) җитештерү алымына, икенче төрле әйткәндә, җир эшкәртүгә һәм хайван асрауга күчүне аңлата. Шул рәвешчә, кешелек тарихында беренче тапкыр буларак утрак яшәү рәвеше туа: иген үстерү һәм терлек асрау барлыкка килә, аучылык камилләшә, балык тоту җиңеләя. Кешеләр көймә ясарга өйрәнәләр. Тукучылык һәм балчык савыт ясау уйлап табыла.
Неолит революциясенең бу казанышлары борынгы кешеләрнең тормышын шактый җиңеләйтеп кенә калмаган, ә җәмгыятьнең алга таба үсеше өчен дә зур этәргеч булган. Әлеге казанышлар һәм яңалыклар борынгы кеше тормышында, әлбәттә, искиткеч зур урын алып торганнар, һәм аларның һәркайсы турында озак сөйләп булыр иде. Тик без биредә шул яңалыкларның берсенә генә кыскача тукталып китәбез.
Сүз керамика - балчык изеп савыт-саба ясарга өйрәнү турында бара. Чүлмәк ясау, әйтик, иген үстерү яки терлек асрау шөгыле белән чагыштырганда әлләни зур казаныш та түгел сыман. Ләкин ул беренче карашка гына шулай. Төптәнрәк фикер йөртеп карасаң, бөтенләй башка нәтиҗә чыга. Иң элек, әлеге балчык чүлмәк, кул белән генә әвәләнгән булуына карамастан - борынгы кабиләләр тормышында һәм көнкүрешендә утка куеп була торган беренче савыт ул. Әгәр элек кешеләр итне чи, ярым чи көе яки күмер өстендә аз-маз кыздырып кына ашаган булсалар, чүлмәк ясау юлын тапкач, аш пешерергә, өреле шулпа ашарга өйрәнеп алганнар. Сөтле азыклар саклау, шифалы үләннәр кайнату балчык савытлар барлыкка килгәч кенә мөмкин булган. Савыт-саба калдыклары мәтди культура тарихын өйрәнүдә фәнгә бик ярдәм итә. Борынгы җәмгыятьнең безнең көннәргә кадәр яхшы сакланган истәлеге буларак, алар археологик культураларны билгеләгәндә, шул чор кешеләренең тормышы һәм көнкүреше, урыннан-урынга күченеп йөрүләре мәсәләләрен, башка культуралар белән бәйләнешләрен өйрәнгәндә бик күп кыйммәтле белешмә бирәләр.
Неолит чорында җәмгыять тормышында, рухи мәдәнияттә зур үзгәрешләр туган. Ырулар кабиләләр булып берләшкәннәр, этник төркемнәр оеша башлаган (борынгы грек сүзе, “этнос” кабилә, халык дигәнне аңлата). Нәкъ шушы чорда хәзерге һинд-европа һәм фин-угор халыкларының борынгы бабалары формалашкан, аерым археологик культуралар туган.
- - - - - - - - - -
Археологик культура - бер үк вакыт, уртак мәйдан һәм уртак мәтди культура белән билгеләнүче археологик истәлекләр җыелмасы. Ул нинди дә булса кабиләләр берлегенә туры килә. Әгәр археологик культура тарихи исеме безгә билгеле булмаган берәр борынгы кабиләдән калган булса ул үзенә генә хас булган яки беренче тапкыр өйрәнелгән истәлек исеме белән, ә кайчак бу культураның үзенчәлегеннән чыгып шартлы рәвештә атала. Көнчыгыш Европаның һәм Татарстанның кайбер археологик культуралары турында түбәндә кыскача сөйләп үтәрбез.
- - - - - - - - - -
Меңьеллыклар үтә, торган. Хайваннар донъясыннан аерылып чыгып, кеше үзенең “сабыйлык” чорларын - таш гасырны узган. Бу дәвер аның өчен авыр булганмы, әллә аны “алтын гасыр” дип атап буламы икән? Юк, бу борынгы чор кешесе өчен җиңел булмаган. Җир өстендә җәнлек, кош-корт, ә суда балык күп булуга карамастан, аларны таш балта яки уклар ярдәмендә генә аулау бик кыенга туры килгән. Берничә йөз мең елларга сузылган бозлык чорында кеше салкын тау куышларында, бөтенләй җайланмаган, шыр буш, гади куыш-торакларда интеккән, үзе дә белмәгән чирләрдән җан биргән. Башлыча иттән генә торган гел бертөрле азык аның гомерен кыскарткан. Белгечләр фикеренчә, мәсәлән, неандерталь кешесе, яшь чагында ничек кенә таза, көчле булмасын, 50 яшьләрендә инде бетерешкән картка әйләнгән.
Әммә, нинди генә авырлыкларга да карамастан, тормыш барыбер үзенекен иткән, кеше торган саен тәҗрибәлерәк, акыллырак була барган, һәм һәр буын үзеннән соң киләсе буыннар өчен камилрәк нигез салып калдырган.
§ 4. Борынгы кешеләр тормышыннан
...Менә икенче атна инде Амо һәм аның иптәшләре юлбарыс эзеннән баралар. Бу якта яши торган юлбарыс түгел ул, ә су басудан качып, монда кояш чыгышы ягыннан килде. Килеп тә чыкты, Олы су үзәнендә яшәп ятучы Барс кабиләсенә күп зыян да салды - уннан артык кешесен тотып ашады. Башта ул аудан кайтканда бүтәннәрдән арттарак калган Камны эләктереп алды да, авызына әдәм ите кергәч, тамам котырды. Аннары берничә тапкыр суга баручы хатыннарны эләктереп алып китте.
Кабилә башы Фау аксакалларны җыйды. Алар шундый карарга килделәр: ялгыз йөрмәскә, суга кораллы сакчылар белән бергә җыйнау барырга; бала-чаганың яланга чыгып уйнап йөрүләрен туктатырга, гомумән, һәркемгә һәр адымында сак булырга, кирәге юкта торулыктан чыгып йөрмәскә.
Кояшлы иртә. Һәркем үз эшендә. Хатын-кызлар кайсы тире кыра, кайсы ит пешерә. Ирләр ауга җыена, төнгә калмыйча әйләнеп кайтырга кирәк. Кырый чатыр янындагы агачлар арасында уйнап йөрүче малайларның берсе кинәт кычкырып җибәрде, һәм бөтен кешенең күз алдында юлбарыс кабилә башының биш яшьлек улын эләктереп алып китте. Бала акыра, чәбәләнә. Бер мәлгә барча халык тынып калды. Фау агарынып китте. Ләкин шунда ук үзен кулга алды һәм бер төркем иргә сөңге һәм чукмарларын алырга боерды.
Төркемдә Амо да бар иде. Алар ерткыч эзе буйлап озак бардылар. Ул арада кич тә җитте. Аучылар Бүре елгасы буйларын соңгы тапкыр әйләнеп чыгарга уйлап текә яр башына күтәрелгәннәр иде, түбәндә тамагын туйдыргач ял итеп ятучы юлбарысны күреп алдылар. Кырыенда бала сөякләре аунап ята. Фау җан ачысы белән акырып җибәрде һәм бар көченә сөңгесен томырды. Юлбарыс ялт читкә тайпылды һәм камыш арасына кереп юк булды. Фау җиргә капланып башын бәрә-бәрә, бармаклары белән җирне тырнап үкси-үкси елады. Моңарчы күз яшенең нәрсә икәнен дә белмәгән имәндәй таза ир кешенең елавын карап торуы авыр иде. Амо Фауның үзен дә, аның һәләк булган улын да нык жәлләде. Кабилә башы, шулай итеп, бердәнбер улыннан язды, хәзер аның Гулана атлы җиткән кызы гына калды. Әйе, кояшта янган коңгырт тәнле, озын кара чәчле, кара күзле Гулана...
Амо юлбарысны үтерергә ант итте.
Шушы вакыйгадан соң Фау ничектер кинәт картаеп китте, сулды, чәчләре агарды. Аның, бала кайгысыннан башка, кабилә өчен борчылулары да җитәрлек иде. Кешеләр, суга бару яки ауга кузгалу түгел, чатырларыннан чыгарга да курка башладылар. Ит бетеп килә, кабиләне ачлык көтә. Нишләргә соң?
Улы өчен үч алу теләге никадәр көчле булмасын, Фау үзенең кабиләне ташлап юлбарысны куа китәргә һич тә хакы юклыгын яхшы аңлый иде. Ул, кешеләрне җыеп, соңгы сүзен әйтте:
- Кем дә кем әдәм ашаучы юлбарысны үтерә, Фау аңарга үзенең кызы Гулананы бирәчәк. Ул батыр Фау үлгәннән соң кабилә башы булып калачак!
Амо сикереп торды.
- Барс кабиләсен бәләдән Амо коткарачак, - диде ул. Һәм үзенә ике ярдәмче бирүне сорады.
Шундук ике аучы торып басты. Аларның берсе - Амо белән бергә уйнап үскән һәм бергә ауга йөргән Рану иде. Ул таза, чыдам, һәрвакыт ышанычлы юлдаш. Икенчесе - Тхи. Дөрес, Амо аны бик үк яратып бетерми, астыртын дип уйлый, хәттә бераз Гуланага да көнли иде. Әммә, аның иң оста сөңге атучы икәнлеген искә алып, Амо каршы килмәде. Ул үзе чукмар белән сугуда дан тота: авыр имән чукмары белән күпме ерткычның башын ярды икән инде!
Башта алар Олы су буйлап югары күтәрелделәр. Мамонтлар үзәнен әйләнеп үттеләр. Бүген икенче атна китте, ерткычны күздән ычкындырдык бугай дип курыкканнар иде, ләкин, комлыкка чыккач, юлбарысның тау итәгендәге таллыкка таба киткән эзләрен шәйләп алдылар. Көтмәгәндә яңгыр коя башлады. Ул көне буе туктамады. Кич булды. Төн үткәрү өчен ышык җир табарга кирәк иде. Бәхетләренә каршы, алар тау итәгендәге зур ташлар арасында бер куышлык күрделәр. Тик бүген аларга учак тергезергә мөмкин булмаячак. Һәр аучының билбавындагы тире капчыгында чакма ташы белән коры мүге бар барын, тик шундый яңгырда коры агачны каян табасың. Төнге ерткычлардан саклану өчен, алар чиратлашып сакта торырга булдылар.
Беренче булып Амо басты. Тирә-як дөм караңгы иде. Озакламый яңгыр туктады, ерткычлар төнге ауларына чыктылар. Бүреләр улый, шакаллар шыңшый башлады. Аларга сыртланнарның җирәнгеч көлүе кушылды. Кайдадыр арыслан үкереп җибәрде, бөтен үзәнлек тетрәп китте. Җирнең юеш булуы файдага иде, чөнки җәнлекләр аучыларның эзен сизә алмадылар. Җитмәсә тагы җил дә ерткычлар оясы булган урман ягыннан исте.
Амодан соң Тхи сакка басты, таң алдыннан аны Рану алыштырды. Берзаман Амо иптәшенең эндәшүенә уянып китте:
- Амо, Тхи, торыгыз, юлбарыс!
Аучылар сикереп торып коралларына ябештеләр. Юлбарыс сак кына үзәнлеккә таба төшеп килә иде. Ерткычның ташларны кай тирәдәнрәк әйләнеп үтәчәген чамалап, Амо үзенең дусларына ташлар артында күренми торырга һәм юлбарыс алар турысына килеп җиткәч тә сөңге атарга кушты; ә үзе, чукмарын күтәреп, бик зур бер таш артына посты. Менә, ниһәят, юлбарыс куыш турысына килеп җитте - аның өстенә сызгырып сөңгеләр очты, кемнеңдер сөңгесе ерткычның кабыргасына барып кадалды. Юлбарыс бер якка ыргылды. Амо нәкъ шуны гына көткән иде: атылып ерткычның юлына аркылы төште һәм үзенең искитмәле зур чукмарын бөтен көченә кизәнеп аның өстенә орды. Шыртлап сынган тавыш ишетелде; ерткычның сырты сынды һәм ул авып китте. Чукмарның икенче тапкыр оруы юлбарысның башына туры килде.
Амо һәм аның юлдашлары юлбарысның тиресен тунап кабилә торулыгына таба кайтырга кузгалганда, кояш чыгып килә иде инде...
Шушындыйрак вакыйга Көнчыгыш Европада яисә җир шарының башка берәр төшендә булгандырмы - анысының аерым әһәмияте юк. Борынгы кешеләр тормышындагы хәлләрне шулайрак күз алдына китерергә мөмкин.
§ 5. Металлургиядә беренче уңышлар
Борынгы кеше яңа таш гасырында нинди генә казанышларга ирешмәсен, барыбер бөтенләе белән тәбигатькә бәйле булып яшәгән. Мәгъдәннән, ягъни металлдан файдалану, аннан төрле эш һәм сугыш кораллары ясау башлангач, бу бәйлелек бераз кими төшкән. Борынгы җәмгыять тарихындагы ике зур казаныш - игенчелек һәм терлек асраучылык янына тагын өченчесе: металлургия дә өстәлгән. Дөрес, һәр башлангыч кебек үк, баштарак ул да камил булмаган әле. Башта зур булмаган бер аралык бакыр дәвере, фәнчә әйткәндә энеолит яшәп ала, латинча ул бакыр-таш дигәнне аңлата («энеус»* - бакыр). Бу чорда, көнкүрештә кулланыла торган таш кораллар белән бергә, аларны саф бакырдан да ясый башлаганнар. Тик бакыр пычаклар һәм сөңгеләрнең файдасы аз тигән, алар тиз бөгелгән, үтмәсләнгән. Вакытлар үтү белән аларны катырак итеп ясарга да өйрәнгәннәр - бакырга аккургаш куша башлаганнар. Шул рәвешчә 90% бакырдан һәм 10% аккургаштан торган бронза барлыкка килгән.
Баштагырак чорда бронза тиз генә киң кулланылышка кереп китмәгән әле; кешеләр һаман да таш корал ясауларын давам иткәннәр, коралның йөзен үткенләү белән генә чикләнмичә, аны бөтенләе белән шомартып, уңайлы итеп эшләү алымнарын тагы да камилләштергәннәр. Әммә металл ташны торган саен ныграк кысрыклаган, кешеләр аның өстенлегенә тиз арада ышанып алганнар. Элек таш балта ватылса, аны ташлап кына калдырганнар, хәзер исә яраксыз хәлгә килгән бронза коралны чыгарып ыргытмаганнар, ә яңадан эретеп, аннан башка корал ясаганнар. Бронзадан шулай ук төрле көнкүреш кирәк-ярагы һәм бизәнү әйберләре эшли башлаганнар.
Бронза безнең эрага кадәр III меңьеллыкта ук табылган булса да, II меңьеллыкта гына киң кулланышка кергән, бу чор бронза гасыры дип атала. Бронза гасыры - төрле континентлардагы күп кабиләләр тормышында бик зур капма-каршылыклар туган дәвер ул. Шушы чорда кешелек цивилизациясенең беренче учаклары булып көньякта - Мисырда, Грециядә һәм Якын Көнчыгышта, шулай ук Кытайда һәм Һиндстанда югары үсешкә ирешкән антик һәм көнчыгыш мәдәниятеннән булган колбиләүчелек дәүләтләре барлыкка килгән. Ә Евразиянең төньяк өлешендә, шул исәптән безнең төбәкләрдә, борынгы ыруглык җәмгыяте өстенлек иткән.
Бронза гасыры заманында бүгенге Татарстанның бөтен җирендә диярлек кешеләр яшәгән. Камадан көньяктарак борынгы Көнчыгыш Европаның иң зур археологик культурасы булган Бура культурасы кабиләләре көн иткәннәр. (Ул кабиләләр кеше үлгәч аны кабер эченә кертеп ясалган кечкенә бураларда күмә торган булганнар. Культурага исем дә шартлы рәвештә шул йолага нисбәтле бирелгән.) Бу культураның көньяк чикләре Каспий һәм Кара диңгезгә кадәр диярлек барып җиткән. Иделнең уң ягындагы көнбатыш районнарда һәм Зөя елгасы тирәсендә Абашево, ә аларга кадәр Баланово культурасы кабиләләре яшәгән; алар Чуашиянең шул исемдәге авылларына бәйле рәвештә аталганнар, чөнки шунда иң әһәмиятле археологик истәлекләр тикшереп өйрәнелгән. Ә Камадан төньякка таба Казан яны культурасы кабиләләре көн күргән. (Бу кабиләләрнең яшәгән урыннары иң башта Казан тирәсендә табылган.)
Бронза дәвере чагыштырмача озакка бармый - б.э.к. II меңьеллыкка гына туры килә. Металл әйберләр куллану төсле металлургияне үстерүгә, алардан затлырак булган алтын һәм көмештән бизәнү әйберләре ясауны җайга салып җибәрүгә юл ачкан. Тиздән, б.э.к. I меңьеллык башында, беренче тимер әйберләр барлыкка килгән һәм тиз арада бронза әйберләрне кысрыклап чыгарган. Тимердән ясалган эш коралларының бронза кораллардан өстенлеге бәхәссез, чөнки тимер бронзага караганда каты, чыдам һәм тәбигатьтә күбрәк очрый. Шуның өстенә, тимерне эретеп алуы да артык кыен түгел, мәшәкате дә азрак, чөнки сирәк табыла торган аккургашны өстәмә кушылдык чимал буларак куллануның кирәге калмый.
Тимер кораллар кешегә зур мөмкинлекләр ачкан: җирне тизрәк һәм яхшырак итеп эшкәртергә, димәк, җир мәйданын киңәйтергә мөмкинлек туган. Кешеләр элек ачык яланнарда яшәгән булсалар, хәзер үз авылларын биек җир өемнәре белән әйләндереп ала башлаганнар. Булачак шәһәрләрнең башлангычлары - беренче ныгытмалы урыннар яки, археология теле белән әйткәндә, шәһәрлекләр барлыкка килгән.
- - - - - - - - - -
Тимер дәверенең башлангыч чоры шәһәрлеге - ыруның җир өемнәре һәм казылма чокырлар белән уратыл алынган яшәү урыны, яки якын-тирә торулыклардагы кешеләрнең үзләренә һөҗүм булу куркынычы очракларында качып котылу өчен эшләнгән качулык урыны калдыгы ул. Соңгырак вакытлар - урта гасырлар өчен шәһәрлек төшенчәсенең мәгънәсе киңрәк: болар инде элекке шәһәрләр яки аларның кремльләре, феодаль кирмәннәр һәм бик мөһим хәрби-стратегик һәм сәүдә юлларындагы, чик буйларындагы хәрби ныгытмалар урыны дигәнне аңлата. Ыруның саклану урыннары булган шәһәрлекләр һәм урта гасырдагы хәрби ныгытмалар гадәттә елга яисә тирән чокырларның биек текә ярлары өстенә урнашканнар.
- - - - - - - - - -
§ 6. Ыруглык җәмгыятенең таркалуы
Кешелек цивилизациясе таңында яшәгән борынгы ыруглык төзелеше акрынлап таркалган. Иген игү һәм терлек асрау шөгыльләренең үсүе, тимердән ясалган хезмәт һәм сугыш кораллары белән эш итү ир-атны җәмгыятьтә төп рольне башкаручы кеше дәрәҗәсенә күтәргән, матриархат дәвере сүнүгә барган, аталар ыруы - патриархат (борынгы грекча «патер» сүзеннән) урнашкан.
Металл кораллар камилләшә барган саен, хезмәт җитештерүчәнлеге дә үскән. Кешеләр азык-төлекне үзләренә кирәк булганнан күбрәк туплый башлаганнар. Шул продуктларның һәм көн күрү өчен кирәкле башка әйберләрнең артык өлешен акрынлап кабилә башлыклары үзләштерергә тотынган. Бүгенгечә әйткәндә, социаль тигезсезлекнең иң беренче билгеләре калкып чыккан. «Борынгы коммунизм» бетүгә якынайган.
Хәзерге Татарстан җирендә һәм аңа күрше районнарда тимер дәверенең баштагы чорын - б.э.к. I меңьеллыкны үз эченә алган вакытны - шактый билгеле булган берничә зур археологик культура аша күзалларга мөмкин. Б.э.к. VIII - III гасырларда Урта Идел һәм Кама буеның байтак төбәкләрендә Ананьино культурасы кабиләләре яшәгән (Алабуга районының Ананьино авылы исеменнән алынган, узган гасырда ук шул авыл янында әлеге культураның бик бай истәлекләре өйрәнелгән). Ананьино культурасы чоры - Урта Идел буеның, хәттә антик донъяга кадәр барып җитеп, бик күп кабиләләр һәм халыклар белән тышкы элемтәләр урнаштыру вакыты ул.
Безнең төбәкнең шул чордагы көньяк грек-скиф донъясы белән элемтә тотканлыгына бик тә кыйммәтле, бөтен Урта Идел өчен уникаль табыш булып саналган, б.э.к. VI гасырда, ягъни моннан 2500 еллар элек ясалган бронза көзгеләр ышандыргыч дәлил булып тора. Алар соңгы елларда гына Казан суы буенда, Иске Казан янында табылды. Ике көзгенең берсе аеруча зур кыйммәткә ия. Аның сарык башы рәвешендә, фәндәгечә әйткәндә «җәнлек стилендә» эшләнгән тоткасы, сабы бар. Фараз итсәк, ул көзгеләрне ниндидер сәбәп белән Төньяк Кара диңгез буе белән Көньяк Урал арасындагы сәүдә юлыннан калган дип уйларга мөмкин. Бу юл борынгы грек галиме «тарих атасы» Геродот язмаларыннан билгеле, һәм ул Урта Идел аша үткән. Шул ук Геродот белешмәләренә караганда, ананьинолыларның тарихи атамасы тиссагетлар булырга тиеш. Бу - Урта Идел буендагы борынгы кабиләләрнең беренче тарихи исеме.
Ананино культурасын Кама буендагы Пьяный Бор, хәзерге Красньй Бор авылы янында ачылган каберлек исеме белән аталган Пьянобор культурасы алыштырган (б.э.к. II гасырдан безнең эраның III гасырына кадәр). Ананьинолыларны һәм пьяноборлыларны хәзерге кайбер фин-угор халыкларының, әйтик, удмуртларның һәм коми-пермякларның ерак бабалары дип карау гадәткә кергән. Татарстан җирендә борынгы ыруглык строеның таркалу чорында яшәгән иң соңгы зур кабиләләр берләшмәсе - фәндә Имәнкискә культурасы исемен алган берләшмә (Лаеш районының Имәнкискә авылы исеменнән; шул авыл янында бу кабиләләрнең зур шәһәрлеге табылган). Бу культураның яшәү чоры безнең эраның IV - VIII гасырларына туры килә. Ул - Көнчыгыш Европада катлаулы этник үзгәрешләр башланган чор. Шул заманнарда Татарстанның борынгы җирләрендә яшәгән халыкларга көньяк-көнчыгыштан халыкларның Бөек күченеше нәтиҗәсендә төрки телле яңа кабиләләр килеп кушылган. Бу турыда без соңрак тагын сөйләшербез. Аерым бай гаиләләрнең хуҗалык итү мөстәкыйльлеге арта бару, хосусый милек барлыкка килү, аны саклау өчен даими сугышчы төркемнәр кирәк булу, шулар ярдәмендә аерым кешеләрнең чит җирләрне басып алуы үз чиратында ыруглык мөнәсәбәтләренең йомшаруына, борынгы ыруглык строеның таркалуына һәм сыйнфый җәмгыять оешуга китергән.
Шулай итеп, безнең төбәкнең иң борынгы һәм борынгы тарихы белән кыскача гына танышу да бу тарихның меңьеллыклар тирәнлегенә барып тоташуын күрсәтә. Көнчыгыш Европаның иң зур елгалары булган Идел белән Кама кушылган, географик яктан бик уңайлы урынны биләгән Татарстанның борынгы җире элек-электән кешеләрне үзенә тартып торган. Бирегә моннан 100 мең еллар чамасы элек килеп чыккан кешеләр борынгы тормыш үсешенең барлык баскычларын диярлек, борынгы ыруглык җәмгыяте строеның таш гасыры, бронза дәвере, башлангыч тимер дәвере кебек барлык тарихи чорларын үткәннәр. Тупас таш кискечләр белән коралланып һәм кыргый җәнлекләр тиресе белән аз-маз төренеп кешелек тарихына аяк баскан борынгы кешеләр яшәү өчен даими көрәштә хезмәт һәм сугыш коралларын камилләштергәннәр; яшәү рәвешен һәм яшәү ысулларын үзгәртә-үзгәртә һаман алга таба барганнар. Таш балтаны бронза, анысын тимер балта алыштырган. Борынгы аучы җир эшкәртергә өйрәнгән, неандерталь кешесе акыллы кешегә әверелгән. Ләкин моның өчен мең еллар, күп мең еллар кирәк булган...
Ә хәзер, кадерле дуслар, Татарстанның борынгы тарихын кичеп, татар халкының элгәре урта гасырлар һәм урта гасырлар тарихына - тагы да кызыграк, бәлкем күңелне тагы да ныграк җәлеп итәрлек, ифрат зур вакыйгаларга бай һәм атаклы шәхесләре белән данлыклы тарихына мөрәҗәгать итик. Без сезнең белән иң беренче сәяхәтне төрки кабиләләрнең ерак үткәненнән башлыйк, шул тарих белән танышыйк. Чөнки татар халкының сәяси, этник һәм мәдәни тарихы төрки кабиләләрнең үткәне белән турыдан-туры бәйләнгән.
- - - - - - - -
ЕВРАЗИЯДӘГЕ БОРЫНГЫ ТӨРКИЛӘР ҺӘМ ТӨРКИ КАБИЛӘЛӘР
§ 7. Һуннар һәм халыкларның бөек күченеше
Моннан 1600 еллар элек, безнең эраның IV гасыры азагына таба, халыкларның Бөек күченеше чоры башлана. Көнбатыштан, Балтик буеннан көнчыгышка таба күпләгән борынгы герман кабиләләре үтеп керә, үз юлында алар көнчыгыштан килүче күчмә кабиләләрнең тагы да көчлерәк ташкыны белән кара-каршы очраша. Бу ике агым очрашкач үзара кушылып, куәтле яңа ташкын барлыкка китерәләр. Анда өстенлекне күчмәләр - һуннар ала. Күченү бөтен Көнчыгыш һәм Көнбатыш Европага җәелеп, кабиләләрнең аралашуы нәтиҗәсендә яңа этник берләшмәләр һәм халыклар барлыкка килә.
Халыкларның Бөек күченеше антик донъядагы колбиләүчелек строен юкка чыгара. Евразия тарихында яңа тарихи чор башлана - феодаль мөнәсәбәтләр барлыкка килә. Колбиләүчелек строеның юкка чыгуы баштарак антик цивилизациянең җимерелүенә китерсә дә, гомере беткән иске мөнәсәбәтләрне яңа иҗтимагый мөнәсәбәтләр алыштыра. Яңа, беренчел феодализм чоры башланган.
Шулай итеп, урта гасырлар чорындагы бөтен Иске Донъяның сәяси һәм этник йөзе үзгәрүгә һуннар сәбәпче булган. Ә кемнәр соң алар? Һуннар - б.э.к. IX гасырдан ук хунну исеме белән билгеле булган төрки телле күчмә кабиләләр. Алар Үзәк Монголиядә һәм Төньяк Кытайда яшәгәннәр. Вакытлар үтү белән аларда ыруглык-кабилә мөнәсәбәтләре үзгәрә башлап, б.э.к. II гасырда башында Модэ торган ярымфеодаль дәүләт оешкан. Тагын күпмедер вакыт үткәч, кискен каршылыклар барлыкка килеп, күчмә дәүләт ике өлешкә аерылган: көньяк хуннулар үз җирләрендә торып калганнар, ә төньяктагылары Җидесу ягына, хәзерге кыргыз-казах далаларына таба күченеп киткәннәр. Аларның да бер кадәресе далада калган, икенче өлеше исә, иң зур күпчелеге, арырак, көнбатышка, Көньяк Уралга таба юлын давам иткән.
Менә шушы һуннар инде (көньяктагы элгәрге хуннулардан аерып нәкъ менә аларны һуннар дип атаганнар) IV гасырда кояш баешы ягына үзләренең атаклы сәфәрләрен башлаганнар. Иделне кичеп, Азов (Азак) диңгезенә һәм аннары Кырымга кадәр барып җиткәннәр. 375 елда һуннар, борынгы герман кабиләләрен тәшкил иткән готлардан һәм сарматлардан оешкан Германарих патшалыгын тар-мар итеп, Үзәк Европага килеп кергәннәр, элекке Рим империясе җирләрен яулап алганнар. Көнбатыш Евразиянең бик зур территориясендә, Идел белән Рейн арасында, яңа империя - һун империясе барлыкка килгән.
Тагын 60 - 70 ел үткән. V гасырның 30нчы елларында империя икегә аерылган: көнбатыштагы яртысы белән Аттила, ә көнчыгыштагысы белән Блада идәрә итә башлаган. 445 елны Аттила үзенең көндәшен үтерткән һәм Евразиянең зур бер өлешенә тулы хәкимиятле хуҗа булып әверелгән. Дәһшәтле җиһангир һәм талантлы гаскәр башы Аттила 453 елда үлгән. Ул үлгәч империя таркалган, аннан аерым кабилә берлекләре аерылып чыккан, һуннар үзләре башка төрки кабиләләр, шулай ук аланнар, готлар, славяннар һәм мадьярлар белән кушылып, йотылганнар. Көнчыгыш Европада һуннарга гына карый торган археологик истәлекләр хәзергә аз табылган. Моны аларның һәрвакыт күченеп йөрүләре һәм башка кабиләләргә кушылып бетүләре белән аңлатып буладыр.
Һуннар Европа һәм Азиядәге күп халыкларның һәм, әлбәттә, беренче чиратта төрки телле халыкларның ерак тарихында зур эз калдырганнар. Сезнең игътибарга, үз замандашлары калдырган белешмәләргә таянып, бу ерак чорлардагы күчмәләрнең тормыш-көнкүреше турында кыскача гына тасвирламалар тәкъдим итәбез. Алар тагын шунысы белән дә кызыклы - һуннар тарихта билгеле беренче төрки кабиләләр булып саналалар.
Грек авторы Аммиан Марцеллинның «Тарих» дигән атаклы язмаларында элгәрге урта гасырда яшәгән бу сугышчан һәм көчле күчмәләргә тасвирлама бирелгән. Автор ул хезмәтне IV гасырның соңгы чирегендә, ягъни һуннар Европа далаларына басып кергән чорда язган.
Шул чор Европа кешесенә һуннар чиле-пешле ит белән туенучы кыргыйлар булып күренгәннәр. Аның язуына караганда, һуннарның кигәннәре киндер күлмәк тә тире кием, кыйгач башлык, аякларында - кәҗә тиресеннән йомшак итекләр. Алар гомер буе күченеп йөриләр, туган җирен беркем дә әйтә алмый. Бала ана карынында бер урында ярала, икенче бер төштә донъяга килә, тагы да еракта күкрәк сөте имеп тәпи баса.
Һуннар атларга карата аеруча кайгыртучан булганнар. Картлар, балалар һәм хатын-кызлар өсте ябулы көймәле арба тирәсендә, көндәлек тормыш, көнкүреш эшләре белән мәшгуль. Ә балачактан ук ат өстенә күнеккән ир-егетләр һәм үсмерләр җәяү йөрүне хурлыкка санаганнар. Һуннар кылыч, авыр очлы ук һәм озын аркан белән коралланганнар. Дошман белән бик сирәк очракта гына кул сугышына чыкканнар (андый чакта кылычтан оста файдаланганнар), ә гадәттә дошманга ерактан ук яудырганнар һәм чапкан шәпкә аркан ыргытып аны ияреннән тартып төшергәннәр.
Гомумән, урта гасырның язма чыганакларында күчмәләрне тасвирлаганда ике төрле караш аерылып тора. Бериш язучылар, тарихчылар һәм сәяхәтчеләр күчмәчелекне чиктән тыш тәнкыйтьләгәннәр, дала кешеләре тормышының кара якларына гына басым ясаганнар: аларның дошманга карата аяусызлыгын, җиңелгәннәргә карата рәхимсезлеген, көнкүрештә талымсызлыгын, донъяда бары көч-куәткә табынуларын күпертеп күрсәтергә тырышканнар. Алар хәттә күчмәләрнең тышкы кыяфәтләрен дә өнәмичә сүрәтләгәннәр, европалыларга һәм иранлыларга аларның монголча йөзләре бер дә ошамаган. Бу авторлар дала кешеләренең ат өчен җан атуларын да котны алырлык итеп бозып сүрәтләгәннәр. Борынгы язмаларда һәм ривәятләрдә фантастик кентаврлар - ярым кеше, ярым ат образлары барлыкка килгән.
Икенче бер төркем урта гасыр авторлары дала халкын идеаллаштырганнар. Күчмәләрнең тәбигать эчендә кайнаулары, хайваннарны, бигрәк тә атны яратулары, атта йөрү осталыклары, камилләшкән сугыш күнекмәләре, туганлашу йолалары, өлкәннәрне һәм ата-баба рухын ихтирам итүләре, кырыс дала кануннары, караклык һәм уйнашлык өчен рәхимсез җаза бирү йолалары замандашларында «дала каһарманнары» образын тудырган. Ил җыеннарында юлбашчылар сайлаганда гади күчмәләрнең дә үз фикерләрен әйтә алулары урта гасыр европалыларны гаҗәпкә калдырган.
Әммә тегеләрнең дә, боларның да язмаларында күчмә халыкларның тарихын һәм тормышын сүрәтләргә, аны дөрес итеп бирергә тырышу сизелеп тора. Көнкүрешне күзәтүләрен яу-сугышларны тасвирлау белән аралаштырып, алар күчмәләрнең сәяси, социаль-экономик тормышын мөмкин кадәр тулырак күрсәтергә тырышканнар, шуның белән Евразия донъясындагы күп кенә төрки телле халыкларның борынгы тарихын ачарга ярдәм иткәннәр.
§ 8. Көнчыгыш Европада һәм Урта Идел буенда беренче төркиләр
Урта Идел буена, Татарстанның борынгы җиренә төрки кабиләләр беренче тапкыр кайчан килеп чыкканнар соң? Озак вакытлар буена бу җирләрдә төркиләшү безнең эраның VII гасыры тирәләрендә, ягъни бирегә борынгы болгарлар күченеп килү белән генә башланган, элек бу якларда фин-угор кабиләләре генә яшәгән дип саналды.
Әлбәттә, Идел-Урал төбәгенең бик борынгыдан фин-угор халыкларының туган җире булуында бернинди шик юк. Нәкъ менә шушы җирдә ул халыкларга бәйләнешле булган борынгы археологик культуралар һәм истәлекләр әледән-әле табылып, ачылып тора. Бу кабиләләрнең кайберләре, мәсәлән, язмаларда сүрәтләнгән мерялар һәм муромнар, соңрак юкка чыкканнар, башкача әйткәндә, көнчыгыш җирләрне борынгы рус халкының колонияләве нәтиҗәсендә алар тарафыннан йотылып беткәннәр. Ә көнчыгыштарак яшәгән фин-угор кабиләләре мондый ассимиляциягә юлыкмаганнар. Алар хәзерге мордва, мари, удмурт, коми-пермяк, ә Урал аръягында хант һәм мансиларның (элеккеге остяк һәм вогулларның) борынгы бабалары саналалар.
Ләкин төрки халыкларны да бирегә соңгы дәверләрдә генә килеп чыкканнар дип нәтиҗә чыгарырга ярамый. Соңгы берничә дистә елда Идел һәм Урал буйларында үткәрелгән археологик тикшеренүләр нәтиҗәсендә бик кыйммәтле белешмәләр алынды. Алар борынгы төркиләрнең безнең якларга килеп төпләнгән вакытларын ераккарак күчерергә мөмкинлек бирәләр. Сүз безгә инде билгеле булган, IV гасырда яши башлаган Имәнкискә археологик культурасы турында бара. Бу нәкъ халыкларның Бөек күченеше башланган һәм һуннарның беренче тапкыр Европага килеп чыккан чоры: Имәнкискә культурасының төркиләргә каравы инде бәхәс уятмый, тик үзеннән соң шундый культураны калдырган кабиләнең тарихи исеме генә хәзергә билгеле түгел.
Алар, хәттә турыдан-туры һуннар булмаган очракта да, һун кабиләләре берләшмәсе белән бәйле булганнар дип фараз итәргә мөмкин, һәрхәлдә, һуннар урдасы составындагы төрки кабиләләренең кайсыдыр бер төньяк төркеме борынгы Татарстанга - аның далалы көньяк өлешенә килеп чыккан булырга мөмкин.. Шунысын да әйтергә кирәк, бу фаразлау яңа археологик белешмәләр - безнең республика өчен генә түгел, ә бөтен Урта Идел өчен дә уникаль булган табылдыклар белән раслана.
Моннан берничә ел элек Татарстанның Аксубай районында, Сөлчә елгасы буендагы Татар Сөнчәләе авылы янында кыр эшләре барган вакытта, ике бронза казан табыла. Бу табылдыкны һуннар белән җирле кабиләләр арасында булган мәдәният яки сәүдә элемтәсеннән калган дип кенә карарга ярамый. Хикмәт шунда, әлеге казаннар көндәлек савыт-саба булып саналмаган, беркайчан да азык әзерләү өчен тотылмаган: аларны утка асмаганнар, чөнки казанның төбе аяк сыйфатында киң яссы итеп, буынтыклап эшләнгән. Аны утка утыртырга мөмкин булмаган, чөнки астагы утын кисәүләре януга, ул авып китәр иде. Гомумән, бу казаннар көндәлек тормышта тоту өчен артык кыйммәтле әйбер булганнар.
Һун казаннары кабилә башының хәкимлек билгесе булып торганнар: һәр юлбашчының шундый казаны булган һәм ул аны гел үзе янында йөрткән. Гәрчә соңгырак чорга караса да, бу турыда хәттә язма чыганакларда да әйтелә. Мәсәлән, рус елъязмачысы болай дип теркәп куйган: кыпчак ханы Кончак күченгән чакта Сула елгасы аша үзенең казанын да алып чыга (Сула - Днепрның сул кушылдыгы). Шул рәвешчә, күчмә халыкларда - шул исәптән һуннарда да - казан һәрвакыт юлбашчы белән бергә йөртелгән. Бу йола әле соңгырак дәверләрдә дә сакланган. Халык ривәятләрендә әйтелгәнчә, Иске Казанга нигез салучы Алтын бәк белән Галим бәкнең бер хезмәтчесе елгага алтын казан төшереп җибәрә, шуңа күрә башта елганы Казан дип, ә аннары яр буенда төзелә торган ныгытмалы корылманы Казан шәһәре дип атыйлар... Әлбәттә, алтын казанда беркайчан ботка да, аш та пешермәгәннәр - ул хәттә Казан барлыкка килгән чорларда да әле би (бәк) хәкимияте билгесе төсендә йөртелгән.
Идел буена һуннар урдасы составында башка төрки кабиләләр дә килеп утырганнар. Безнең якларда алар имәнкискәлеләр белән бер үк вакытта, янәшә яшәгәннәр. Татарстанның көньяк, Кама аръягы районнарында, Чирмешән һәм Сөлчә елгалары буенда һәм тагы да көньяктарак аларның борынгы торулыклары табылды. Аларның керамик әйберләре - кул белән әвәләп ясалган күпләгән балчык савыт ватыклары - имәнкискә керамикасына бик тә охшаган. Шул ук вакытта, алар үзләренә хас билгеләре белән имәнкискәнекеләрдән аерылып та торалар. Дөрес, монда мәтди культураның бу торулыкларда сакланган башка әйберләре дә исәпкә алына. Кызганычка каршы, имәнкискәлеләр дә һәм аларның кабиләдәш күршеләре дә безгә үзләренең исемнәрен дә, тел мирасларын да калдырмаганнар. Әммә археология белешмәләре ачык дәлилли: Урта Идел буена болгарлар килеп утырганчы ук анда төрки телле кабиләләр яшәгәннәр һәм Идел-Урал төбәге халыкларының, шул исәптән татар халкының элгәре урта гасырлар тарихына бераз өлеш кертеп калдырганнар.
Берзаман имәнкискәлеләрне хәттә көнчыгыш чыганакларында билгеле булган бортаслар белән бердәй итеп карау фикере күтәрелгән иде - ул чакта аларны “көнчыгыш-бортас кабиләләре” дип тә атый башладылар. Тик бу фикер фәнни яктан хуплана алмады: беренчедән, бортаслар, имәнкискәлеләрдән аермалы буларак, болгарларга кадәр үк килеп утырмаганнар, ә болгарлар белән бер чорда яшәгәннәр; икенчедән, Имәнкискә культурасы Идел Болгарының төп этник территориясен биләгән, ә бортаслар болгарларга күрше булып көн иткәннәр, аларның арасы өч көнлек юл саналган.
Бортасларны мордваларның да, мариларның да, хәттә мишәр татарларының да бабалары дип санап карадылар. Мондый фаразлар, җитәрлек кадәр дәлилләнмәү сәбәпле, ә кайберләренең ныклы фәнни нигезе булмаганлыктан, фән донъясында берничек тә хуплау таба алмады. Бортасларның нинди дә булса хәзерге берәр халык белән этник бәйләнеше мәсәләсе киләчәктә чишелер дип көтәргә кала.
Ә хәзер без Евразия далаларында яшәгән, татар халкының элгәрге урта гасырлар тарихында теге яки бу дәрәҗәдә эз калдырган төрки кабиләләр тарихына бераз күзәтү ясап алыйк.
§ 9. Евразия далаларындагы күчмә төркиләр. Аварлар, болгарлар, хәзәрләр
Һуннар урдасы таркалганнан соң оешкан берләшмәләрнең берсе итеп авар (абар) кабиләләрен аерып күрсәтергә кирәк. Көнбатышка таба хәрәкәт иткәндә алар үзләренә башка күп кенә төрки кабиләләрне буйсындырганнар. Аварлар Көнчыгыш Европага килеп утырганда аларның берләшмәсендә төркиләр дә, монголлар да, Көньяк Урал угорлары да булган. Иделне кичкәч, алар аланнар белән бәйләнешкә кергәннәр һәм шуннан файдаланып Азов буе болгарларын үзләренә буйсындырганнар. Сүз уңае белән аланнарның Төньяк Кавказ һәм Азов яны далаларында яшәүче иран телле кабиләләр булуын әйтергә кирәк. Кавказ аланнары бүгенге осетиннарның бабалары санала, а дала аланнары төрки донъясы тарафыннан йотылып беткәннәр.
VI гасырның 60нчы елларында аварлар көнбатышка таба киткәннәр, Дунай буена җитеп, анда Авар каханлыгын оештырганнар; Византия гаскәренә каршы берничә тапкыр яуга чыкканнар, ләкин 626 елда Константинополь янында тар-мар ителгәннәр. Аварлар берләшмәсе яшәүдән туктаган, аның составындагы кайбер кабиләләр, бигрәк тә Азов буе кабиләләре, VII йөзнең 30нчы елларында барлыкка килгән Болгар берлегенә кергәннәр. Шуны әйтү урынлы булыр, ул аварлар бүгенге аварларның бабалары түгел. Бу - лингвистик охшашлык кына. Без бераз танышып үткән аварлар төрки телле булганнар, ә бүгенге аварлар - иберий-кавказ телләренең лезгин-авар төркеменә карый торган Кавказ халкы. Шул ук төркемгә, мәсәлән, грузиннар, абхазлар һ.б.лар керә.
Һуннар белән теге яки бу дәрәҗәдә Евразия далаларының башка күчмә халыкларының да, шул исәптән борынгы болгарларның да тарихы бәйле (аларны фәндә протоболгарлар, ягъни беренчел болгарлар дип тә атыйлар). Бу болгарлар турында иң элекке тарихи белешмәләр безнең эраның V гасырында аларның һуннар составында Дунай ягына килеп чыгу вакыйгалары белән бәйләнгән. Ул вакытта болгарлар көньяк герман кабиләләре - лангобардларга каршы ике тапкыр яуга чыкканнар һәм икесендә дә җиңгәннәр.
Болгарлар шул вакыйгалардан соң да берничә тапкыр германнар белән, монысында инде готлар, ягъни көнчыгыш герман кабиләләре белән бәрелешкәннәр, ләкин җиңелгәннәр. Бу хәлләр 481 һәм 489 елларда булган. VI гасыр башында алар, Көнчыгыш Рим империясендә хәкимлеккә омтылучы кайбер дәирәләрне яклап, Византиянең эчке ызгышларында катнашканнар. Шушы чордан башлап болгарлар Византия, Сурия һәм әрмән язма чыганакларында, мәсәлән Павел Диакон, Феофилакт Симокатта, Захарий Ритор, Моисей Каганкатваци һәм башкаларның язмаларында даими искә алыналар.
Болгарлар әледән-әле Балканга һәм Византиягә походлар ясап торсалар да, башлыча Көнчыгыш Европа далаларында - Төньяк Кавказда, Кара диңгез буе киңлекләрендә һәм Азов буйларында күченеп йөргәннәр. Ләкин болгарларның нигездә Кавказ тавы итәкләрендә яшәүче бер өлеше акрынлап ярым утрак көн итә башлаган - җәен алар җәйләүләргә чыкканнар, кышын авылларда, хәттә үзләре көньякка яу чапканда басып алган кечкенә шәһәрләрдә яшәгәннәр.
Болгарлар берләшмәсендә аларның үзләреннән кала тагын кайбер кардәш кабиләләр дә, мәсәлән, кутригурлар һәм утигурлар (онагурлар) да булган. Алар болгарлар берлегенең көнбатыш төркемен тәшкил иткәннәр. Берлекнең көнчыгыш төркеменә болгарларга тугандаш барсиллар, савирлар (сабирлар) һәм хәзәрләр кергән. Ләкин тора-бара аварлар, көнчыгыштагы Төрки каханлыгы басымына түзә алмыйча, кутригурлар, утигурлар һәм болгарларның бер өлешен үзләренә ияртеп, көнбатышка таба күченеп китәргә мәҗбүр булганнар. Болгарларның Төрки каханлыгы таркалганнан соң үз җирләрендә утырып калган төп өлеше берләшеп, VII йөзнең 30нчы елларында Бөек Болгар дигән куәтле яна берлек оештыра алган. Ә көнчыгыш кабиләләр, ягъни савирлар, барсиллар һәм хәзәрләр, үз чиратларында берләшеп, Хәзәр каханлыгы дип аталган яңа дәүләткә оешканнар.
Хәзәрләр - төрки телле кабиләләр, VI гасырдан Төньяк-Көнчыгыш Кавказда һәм Каспий буе далаларында күчмә тормыш иткәннәр, Хәзәрләр дә Көнчыгыш Европага һуннар урдасы белән бергә килеп чыкканнар. Баштарак алар Төньяк Дагстанның Каспий яр буйларында һәм Түбән Иделнең уңъяк далаларында күченеп йөргәннәр, Савирлар белән бергәләп, алар хәттә Иран белән Византия арасындагы көчле сугышларда да катнашканнар. Ә савирлар шул ук һуннар берлегендәге төрки кабиләләрдән булганнар, соңрак хәзәрләр белән килешеп яңа берләшмә төзегәннәр.
VI йөзнең 60нчы елларында хәзәрләр Төрки каханлыгы буйсынуында булганнар. Йөз еллап вакыт үткәч, аннан аерылып чыкканнар һәм үз дәүләтләрен - Хәзәр каханлыгын оештырганнар. Гомумән, хәзәрләр һәм Төрки каханлыгының төп халкы, фәндә кабул ителгәнчә, бик борынгы Ашин - «бүре» ыруыннан чыккан, ә бүре бөтен төрки донъясы башлангычының символы санала.
Урта гасырлар башындагы көнчыгыш сәяхәтчеләре һәм географларының белешмәләренә караганда, хәзәрләр үзләренең социаль үсешләре белән тора-бара һуннарны гына түгел, Төрки каханлыгы халыкларын да узып киткәннәр - аларда инде өлгереп җиткән сыйнфый җәмгыять барлыкка килгән, һөнәрчелек һәм сәүдә үзәкләре булып шәһәрләр үсеп чыккан.
Хәзәр кабиләләре берләшмәсендә, хәзәрләрнең үзләреннән тыш, болгарлар да, алда телгә алынган савирлар, барсиллар, бәләнҗәрләр һәм аланнар да булган. Хәзәрләр үзләре тагын ак һәм караларга аерып йөртелгәннәр - мондый бүлү этник яки социаль яктан булырга мөмкин. Әгәр этник яктан бүлү булса, ак йөзлеләр һәм кара йөзлеләр, европеоид һәм монголоидлар һ.б. шундый сыйфатларга карап аеруны аңлаткан. Ә социаль яктан аеру булса, ул җәмгыятьтә түбән һәм югары катлауларга, кара халыкка һәм аксөякләргә бүленүне белдергән.
Кайбер галимнәр хәзәрләрне хәзерге вакытта Кырымда, Литвада һәм Польшада яшәүче төрки халык булган караимнарның бабалары дип саныйлар. Күренекле тарихчы Л.Н.Гумилев хәзәрләрнең Әстерхан татарларының килеп чыгышында билгеле бер роль уйнаулары турында әйтә. Гомумән, безнең тарих фәнендә хәзәрләр X йөздә үз дәүләте җимерелгәнәнн соң Урта Евразия далаларындагы төрки-кыпчаклар тирәлегендә таралып, йотылып беткәннәр дип карала.
Болгарлар һәм хәзәрләр, алар белән бергә оешып яшәгән башка кабиләләр турында аңлашылмаучылык калмасын өчен, кыскача тагын шунысын өстәп әйтергә мөмкин. - Барлык бу кабиләләр: хәзәрләр дә, болгарлар да, савирлар да, бүтәннәре дә кан-кардәшләр булганнар. Әгәр дә хәзәрләр Ашин ыруыннан башланып киткәннәр икән, болгарлар аңар якын Дуло ыруыннан чыкканнар. X йөз чыганагында әйтелгәнчә, бу ике халык бер телдә сөйләшкән. Савирлар һәм югарыда телгә алынган башка кабиләләр болгарларга да, хәзәрләргә дә кардәш булып, төрле чорларда һәр ике берлеккә кергәннәр. Ниһәят, хәзәрләр дә, болгарлар да, аларның ырудашлары да үз вакытында һуннар урдасыннан чыкканнар, тик соңыннан, бигрәк тә хәзәрләр, һуннар империясе таркалганнан соң барлыкка килгән Төрки каханлыгы буйсынуында калганнар. Әммә аннары бу бәйлелектән котылып үз дәүләтләрен оештырганнар.
§ 10. Евразия далаларындагы күчмә төркиләр. Төрекләр, бәҗәнәкләр, кыпчаклар
Төрекләр (гузлар) Көнчыгыш Европага Урта Азиядән килгәннәр. Кайбер тарихчылар аларны төньяк сәлҗүк төрекләре төркеменә кертәләр, ә башкалары кыпчак кабиләләре берлегендәге алдынгы төркем итеп карыйлар. Бәҗәнөкләрне кысрыклап килеп, төрекләр Византия белән Русь арасындагы бәрелешләрдә дә катнашканнар: 1064 елда аларның Константинопольгә яу чабулары уңышсыз беткән, чигенеп кайткач, Кара диңгез буе далаларында күчмә тормыш алып барганнар. Бераздан, XII йөздә, алар «кара бүреклеләр» дип йөртелгән кабиләләр берлегенә кергәннәр, хәттә аны башлап оештыручылар булганнар. Аннары бу берләшмәдән чыгып русларга буйсынганнар һәм йөз еллар чамасы Киев кенәзләренең төрле походларында катнашканнар. Мәсәлән, 1184 елда алар, руслар ягында торып Идел болгарларына каршы яуда булганнар. Кара бүреклеләрнең язмышы турында шуны әйтергә кирәк: алар Арал буенда, бүгенге Үзбәкстанда яшәүче хәзерге каракалпакларның бабалары саналалар.
Бәҗәнәкләр Урта Азиядәге күчмә кабиләләр булганнар һәм анда “каңгыллар” дип йөртелгәннәр. Ләкин алар аннан төрекләр тарафыннан кысрыклап чыгарылганнар һәм Идел аръягы далаларына күченеп киткәннәр. Биредә җирле сарматларны һәм угор кабиләләренең бер өлешен үзләренә буйсындырып, яңа кабиләләр берләшмәсе барлыкка китергәннәр. Хәзәрләр белән бәрелештән соң бәҗәнәкләрнең бер өлеше көнбатышка таба күченеп киткән, ә калганнары угызларга буйсынырга мәҗбүр булган (угызлар Урта Азиянең көнбатышында, Арал-Каспий төбәгендә яшәгәннәр. Алар - хәзерге төрекмәннәрнең борынгы бабалары, төрек-гузлардан үзгәрәк кабиләләр). Нәкъ менә Идел аръягында калган шушы бәҗәнәкләрне 922 елда атаклы гарәп сәяхәтчесе Ибне Фадлан Идел Болгарына сәяхәте вакытында очраткан булган.
Көнбатышка киткән бәҗәнәкләр ике төркемгә бүленгәннәр. Аларның берсе, төрки бәҗәнәкләр дип аталганы, Дон һәм Донец елгалары арасында, ә көнчыгыштагысы, хәзәр бәҗәнәкләре дип йөртелгәннәре, Азов-Дон буе далаларында күченеп йөргәннәр. Бәҗәнәкләр хәзәрләрнең беркадәр җирен басып алганнар һәм шул якларда күченеп йөргән маҗарларны кысрыклап чыгарганнар, тик көнбатышка таба хәрәкәт иткәндә Киев Русе белән бәрелешкәннәр. Хәзәр бәҗәнәкләрен славяннар тар-мар иткән, ә төрки бәҗәнәкләр көчлерәк булып чыкканнар. Алар берничә тапкыр Дунай Болгарына һәм Венгриягә һөҗүм оештырганнар, Византия белән бәйләнешкә кергәннәр. X йөз азагында, гузлар явыннан качып, бәҗәнәкләр Русь җиренә килеп кергәннәр һәм 1006 елда Киевне камап алганнар. Ярослав Мудрый аларны тар-мар иткән, һәм бәҗәнәкләр берләшмәсе яшәүдән туктаган. XI йөз уртасында әле бәҗәнәк урдаларының калдыклары Кара диңгез буе далаларында күченеп йөргән, ләкин төрекләр тарафыннан җиңелүгә дучар булган. Аларның бер өлешен Византия үзенә буйсындырган һәм Дунай белән Балкан арасындагы чик буена сакчы отрядлар итеп урнаштырган. Икенче өлеше төрек кабиләләре берләшмәсенә кергән. Күпчелек тикшеренүчеләр башлыча бүгенге Молдовада һәм аңа күрше районнарда яшәүче төрки халык булган гагаузларның килеп чыгышында бәҗәнәкләрнең катнашы зур булуын әйтәләр.
XI гасыр башында Түбән Идел буена һәм Идел белән Днепр арасындагы далаларга кыпчаклар - төрки телле кабиләләрнең зур һәм куәтле берләшмәсе ия булган. Алар безгә искиткеч бай сәяси һәм этник тарих сәхифәләре калдырганнар.
Кыпчаклар Төньяк Алтайның б.э.к. II - I меңьеллыкларыннан ук билгеле күчмә кабиләләре булганнар. Ул чакларда әле алар Себер һәм Үзәк Азия тарихында нинди дә булса зур роль уйный алмаганнар. Безнең эраның VIII гасырыннан алар зур берләшмә рәвешендә Кимәк каханлыгына кергәннәр. Бу каханлык Көнбатыш Себердә Иртешнең урта агымындагы борынгы татарлар тарафыннан төзелгән. Кыпчаклар шул дәүләтнең көнбатыш тармагын тәшкил иткәннәр. IX йөз уртасыннан кыпчаклар тарихында зур социаль-экономик үзгәрешләр килеп чыккан: милек тигезсезлеге, өстен катлауларның аерымлануы үз чиратында җәмгыятьтәге югары түрәләрнең үз биләмәләрен киңәйтүенә, басып алуларга китергән.
Башка Алтай-Урал кабиләләре белән бергәләшеп, кыпчаклар зур бер агым булып көнбатышка таба хәрәкәт итә башлаганнар, бу һуннардан соң кабиләләрнең икенче зур күченеше булган. Бәҗәнәкләрне һәм төрекләрне чигендереп, кыпчаклар XI йөз башында Идел аръягын һәм озак та үтми Идел белән Дон арасын басып алганнар. 1055 елда алар Днепрга килеп җиткәннәр һәм, шулай итеп, Идел белән Днепр арасындагы бик киң җирләрнең хуҗасына әверелгәннәр, ул аларның икенче туган иленә әйләнгән. Бу җирләр соңрак фарсыча «Дәшти Кыпчак» исемен алган (тәрҗемә иткәч «Кыпчак даласы» дигәнне аңлата). Ә руслар аны «Степь половецкая» ягъни «Половецлар даласы» дип атаганнар. Половецлар - русларның елъязмаларында кыпчакларның икенче атамасы, «половый» - аксыл-сары дигән сүз. Фәндә моңа төгәл генә башка аңлатма юк. Шулай да тагын бер фикер яшәп килә: «половец» русча «поле»дан, кыр кешесе, күчмә дигән мәгънә белдерә.
XI йөзнең икенче яртысында ике бик зур кыпчак кабиләсе берлеге: Днепрдан Донга кадәрге җирләрдә көнбатыш, ә Дон белән Идел арасында һәм Түбән Идел буеңда көнчыгыш берлекләр барлыкка килгән. Кобяк хан җитәкчелегендәге көнбатыш берләшмәне 1183 елны Святослав һәм Рюрик гаскәрләре җимергән, көнчыгыштагысы исә, киресенчә, көчәйгән, һәм Кончак хан идәрәсендә кыпчак кабиләләренең куәтле феодаль берләшмәсе хасил булган. Көнбатыш кыпчакларының җиңелүенә һәм Кобяк ханның үтерелүенә җавап итеп, шул ук 1183 елны Кончак хан Руська каршы сугыш хәрәкәтләре башлаган, Переяславльне һәм Путивльне алган, Святославның улы Игорь гаскәрен тар-мар китергән, ә кенәзнең үзен әсир иткән. Бу вакыйгалар «Игорь полкы турында җыр» дигән билгеле поэмада ачык сүрәтләнгән, аннары шул поэма А.П.Бородинның «Князь Игорь» дигән атаклы операсына сюжет итеп алынган.
Руслар белән даими аралашу аркасында кыпчакларның кечерәк бер өлеше XII йөзнең уртасыннан христиан диненә күчә башлаган; мәсәлән, хәттә Кончакның улы Юрий исеме белән чукындырылган. 1190 - 1193 елларда русларның кыпчакларга каршы яу чабулары аларньң көчен тамам какшаткан, һәм кыпчаклар монголларның басып алулары чорында руслар белән бәйләнешкә кергәннәр. Кыпчакларның руслар белән бергә 1223 елны Азов диңгезеннән төньякта, Украинаның хәзерге Донецк өлкәсендәге Калка елгасы буенда монголларга каршы бергәләп сугышка чыгулары билгеле. Руслар һәм кыпчаклар анда җиңелгәннәр.
Евразия далаларындагы урта гасыр күчмәләре турында сөйләгәндә тагын ике халыкны: мадьярларны (венгрларны) һәм аларның бер үк исемдәге диярлек чордашлары маҗарларны кыскача телгә алмый булмый. Мадьяр-венгрлар IX йөзнең беренче яртысында Идел аръягыннан - Көньяк Уралдагы үзләренең төп җирләреннән килгәннәр: X йөз башында Дон белән Днепр арасында, Хәзәр иленең төньяк-көнбатыш чикләре буенда алар Лебедия дип аталган кабиләләр берлеге оештырганнар. Аның эченә шулай ук бу якларда яшәүче болгарлар, аланнар һәм славяннар кергән. Шул ук вакытта Идел аръягыннан бәҗәнәкләр дә күченеп килгәннәр һәм венгрларга каршы сугыш башлаганнар. Мадьярларның төп көчләре Дунай ягына яуга киткән булудан файдаланып, бәҗәнәкләр Лебедиянең калган халкын кырып бетергәннәр. Көнбатыштан әйләнеп кайткан мадьярлар, җирләренең бушап калганын күреп, кире Дунайга, Паннониягә күченеп киткәннәр. Алар шунда төпләнеп калганнар һәм Венгр дәүләтен оештырганнар. Әйтергә кирәк, венгрларның кабиләдәшләре, алар белән бер үк диярлек телдә сөйләшүче, бүген Урал аръягында, Төмән өлкәсендә яшәүче халыклар да бар. Алар - хантлар һәм мансилар - Ханты-Манси милли округының төп халкы. Венгр-мадьярлар да, хантлар да, мансилар да Урал телләре гаиләсенең фин-угор төркеменә карый торган угор төркемчәсенә керәләр.
Урта гасырлар Евразиясендә угор-мадьярлардан аерылып торган төрки маҗарлар да яшәгән. Кызганыч, элек тарихи әдәбияттә күбесенчә мадьярлар, нигездә венгрлар, дөресрәге, мадьяр-венгрлар турында гына язылган, ә мадьярларның икенче төркеме, ачыклап әйткәндә, төрки телле кабиләләр булган маҗарлар мәсәләсе читтә калган (башта маҗгар рәвешендә йөргән, тора-бара «г» хәрефе югалган). Хикмәт шунда, хәзерге тикшеренүчеләр генә түгел, хәттә урта гасыр географларының кайберләре дә бу ике төркемне буташтырганнар. Географларның үзләренә әлеге кабиләләр белән очрашырга туры килмәгән, алар турында башлыча бүтәннәр сөйләвенә таянып кына язганнар. Әммә гарәп-фарсы тарихи географиясенең күпчелек язмаларында нәкъ менә ике төрле кабилә турында ачык әйтелә. Белешмәләрнең бер төре төркиләр дип аталган күчмә маҗарлар турында, икенче төре угорлар төркеменә кергән, хәзерге венгр-мадьярларның бабалары булган, утрак тормышта яшәгән, җир эшкәртеп көн иткән мадьярлар турында ышандырырлык итеп раслый. Маҗар-төркиләр башкортлар һәм бигрәк тә мишәр татарларының ерак этник тарихында эз калдырганнар. XIV гасырда Төньяк Кавказ җирендә Алтын Урданың Маҗар шәһәре дә булган.
ТАРИХИ ЧЫГАНАКЛАР
X йөз башында яшәгән фарсы географы Ибне Рустенең «Асыл хәзинәләр» дигән китабыннан:
Бортаслар турында
«Бортаслар җире хәзәр белән болгар җире арасында, беренчесеннән 15 көнлек юл ераклыгында. Бортаслар Хәзәр патшасына буйсыналар һәм 10 мең атлы сугышчы бирә алалар... Аларның җирләре иркен, урманнары күп. Бик көчлеләр һәм батырлар булып, болгарларга һәм бәҗәнәкләргә яу чабалар... Үзләре зифа буйлы, чибәр һәм таза гәүдәлеләр. Әгәр дә ки берәрсе икенчесен рәнҗетсә яки мәсхәрәләсә, орыпмы, кадапмы яраласа, кыерсытылганы зарар китерүчедән үч алмыйча торып алар арасында килешү һәм туганлашу була алмый».
XI йөэ фарсы тарихчысы әл-Гардизинең «Хәбәрләрнең күрке» китабыннан:
Бәҗәнәкләр турында
«Ошбу бәҗәнәкләр көтүләр тоталар; аларның атлары һәм куйлары бик күп, алтын һәм көмеш савытлары күп, кораллары күп. Алар көмеш билбау йөртәләр, сугыш вакытында үзләре күтәреп йөртә торган байраклары һәм сөңгеләре бар; сугыш вакытында кычкырта торган быргылары үгез башына охшаган».
XI йөздәге тәбигать фәннәре галиме гарәп әл-Мәрвазинең «Җәнлекләр тәбигате»
китабыннан:
Маҗарлар турында
«Маҗарлар - төрки халык... Аларның башлыгын 20 мең җайдак озатып йөри... Алар - тирмә (чатыр) кешеләре, көтүлек һәм азык эзләп күченеп йөриләр... Аларның җирләре күп, иңе-буе йөз фәрсәхка җитә (фәрсәх - 5-6 км ара берәмлеге)... Байлыклары күп һәм алыш-биреш итү дә аларга муллык китерә».
- - - - - - - -
ТАТАР ХАЛКЫНЫҢ ЭЛГӘРЕ УРТА ГАСЫРДАГЫ БЕРЕНЧЕ ДӘҮЛӘТЛӘРЕ
§ 11. Төрки каханлыгы
...Гунхой шәһәренең барча кешеләрен яшь Сарымбәт хан кырып бетерә, бары тик гүзәл Майяне генә исән калдыра, аны үзенең туган Шибө шәһәренә алып кайта һәм аңа өйләнә. Алар бер-берсен яратышалар. Көннәрдән бер көнне Майя ханга варис бүләк итәчәген, ә үзенең үләчәген әйтә. Ул иренә үзен даладагы Кара күлнең текә яры өстенә җирләргә куша.
Майя ир бала таба һәм икенче көнне үлеп тә китә. Хан аның соңгы теләген үти - аны Кара күл буенда җирли. Сарымбәт һәркөнне аның каберенә бара, үзенең Майясе өстендә яшь түгеп кайта...
Ел артыннан ел үтә, хан картая, әммә көн саен хатыны каберенә барып йөри. Ниһәят, тәхеттән ваз кичә, анда үзенең улын утырта һәм, дәрвиш кыяфәтендә киенеп, янчык асып, таяк таянып, туган шәһәре белән бәхилләшеп китеп бара.
Сарымбәт Кара күл буена, Майя кабере янына килеп чыга һәм шунда ялгызы гына яши башлый. Еллар үтә. Элекке хан ап-ак чәчле картка әверелә. Аның янына кешеләр киләләр, кайгы-хәсрәтләрен җиңеләйтергә, аңардан акыл алырга йөриләр.
Сарымбәт үзенә Майя белән янәшә кабер казый һәм шуңа төшеп йоклый башлый. Менә бервакыт иртән уянып китсә, үз каршында Гунхойның элеккеге хөкемдары карт Олай ханны күрә. Олай Сарымбәткә әйтә: теге чакта син бик күп кан - минем кабиләмнең канын койдың, әммә тәүбәң белән гаебеңне юдың, ди. Сарымбәт, элекке дошманының шундый сүзләрен ишеткәч, елап җибәрә, Гунхойны ничек җимерүен, аның кешеләрен ничек кырып бетерүен күз алдына китерә, үзе үлгәч тә шушында, Майясе белән янәшә күмүне үтенә. Дәрвиш хан икенче көнне үлә, һәм Олай аның теләген үти.
...Бик ерак заманнардан бирле Кара күл ярында янәшә ике кабер - Сарымбәт хан белән гүзәл Майя каберләре калку булып ерактан күренеп тора. Монда ерак-ераклардан кешеләр киләләр, бер-берсен шулай яраткан кешеләрнең рухына баш иеп, олы ихтирамнарын күрсәтәләр.
Йөз елдан соң Олай ханның оныгы җитәкчелегендәге Гунхой кабиләсе Шибәне басып ала һәм шәһәрне җимертә. Майя белән Сарымбәт кабереннән башка бөтен нәрсә юк ителә, яндырыла, тар-мар китерелә.
Яшь хан изге урынны карарга килә һәм ирексездән елап җибәрә. «Сарымбәт хан ничек яратырга икәнен күрсәтеп калдырды, - ди ул. - Барысы да үтә, җимерелә, юкка чыга, әммә мәхәббәт кала...»
Күренекле рус язучысы Д.И.Мамин-Сибиряк үткән йөздә Урта Азиядә язып алган борынгы ривәяттә шундый хәлләр тасвирланган. Бу ривәятне кыргызлар да, казахлар да һәм төрки телле башка халыклар да тудырган булуы мөмкин. Ләкин, ничек кенә булмасын, бу ривәят үзенең тамырлары белән иң беренче рәсми төрки дәүләте яшәгән ерак заманнарга барып тоташа. Гәрчә төрки телле халыклар анда бик борынгы дәверләрдә үк яшәсәләр дә һәм төрле исемнәр («хунну-һуннар», «тэле» һ.б.) белән аталсалар да, аларның бер уртак дәүләтләре булмаган әле. «Төрки» исеме белән аталган, үзенең этник йөзе булган һәм төрки телле халыклар күпчелекне тәшкил иткән Төрки каханлыгы менә шундый дәүләт булган. Ул 552 елда, татар халкының милли дәүләтләренең иң соңгыларыннан берсе булган Казан ханлыгы җимерелүгә кадәр нәкъ 1000 ел элек барлыкка килгән.
Безгә билгеле Ашин ыруыннан чыккан, Көнбатыш Кытай биләмәләрендә яшәгән һун кабиләсе 460 елда әле җуҗаннарга буйсынган (җуҗаннар - Үзәк Азиянең күчмә кабиләләре). Озак та үтмәстән алар Алтайга күченеп киткәннәр һәм анда җирле кабиләләр белән бергә оешып, «төркиләр» («тү-кю», «төркетләр») дигән исем алганнар. 545 елда алар уйгырларны, ә 551 елда җуҗаннарны тар-мар иткәннәр, һәм менә бер елдан, 552 елда, Төрки каханлыгы төзелгән; аны кайчак Бөек Төрки каханлыгы дип тә атыйлар. Аның беренче хөкемдары Бумын (кайбер чыганакларда Тумын) «Ил ханы», икенче төрле әйткәндә, «кахан» (каган) дигән дәрәҗә алган. Бу исем олуг, бөек хан дигәнне аңлаткан. Ләкин Бумын шул ук 552 елда үлгән. Бумын кахан һәм бераз соңрак аның энесе Истәми кахан җиназасына күпләгән халыкларның вәкилләре җыелган. Алар арасында «Утыз татар» кабиләләр берлеге вәкилләре дә булган. Бу татар кабиләләре турында VII-VIII йөзләрдәге кабер ташлары - борынгы төркиләрнең язма истәлекләрендә телгә алына. Алар - татарлар турындагы беренче язма тарихи белешмәләр.
555 елга Үзәк Азиянең күп халыклары һәм кабиләләре Төрки каханлыгына буйсыналар. VI йөзнең 60нчы елларында төркиләр Урта Азиядәге Эфталитлар дәүләтен тар-мар итәләр. Гомумән, каханлык Алтайдагы, Үзәк Азиядәге күп кабиләләрне берләштерә. Озак та үтмәстән, төрки кабиләләр бөтен Евразия далаларын басып алалар. Каханлык көнчыгышта Кытай империясе белән чикләнгән була, ә кояш баешы ягында Кырымга кадәр диярлек барып җитә.
Төрки каханлыгында, һуннар урдасыннан аермалы буларак, баштан ук феодаль мөнәсәбәтләр туган, (һуннар империясе исә ыруглык җәмгыяте җимерелүнең соңгы чорында, аның сыйнфый җәмгыятькә әверелә башлаган дәверендә яшәгән, анда әле хәрби демократия өстенлек иткән.) Вакытлар үтү белән Төрки каханлыгының эчке эшләренә Суй династиясе хәкимлек иткән Кытай империясе тыкшына башлаган. Төрки җәмгыятенең үзендә дә эчке каршылыклар килеп чыккан. Шулар нәтиҗәсендә VII йөз башында каханлык икегә аерылган: Көнбатыш Төрки каханлыгы һәм Көнчыгыш Төрки каханлыгы барлыкка килгән.
Көнбатыштагысы нигездә Урта Азия җирләрен биләгән һәм ун төрки кабиләне берләштергән. Ул безгә таныш Истәми каханның улы Датоу кахан идәрә иткәндә көч-куәткә ирешкән. Көнчыгыш Европа далаларында Хәзәр каханлыгы үсеп чыкканнан соң Төрки каханлыгы үзенең Кырымга тикле булган көнбатыш биләмәләрен югалткан, ләкин Алтайдагы чикләрен саклап калган. VII йөзнең 60нчы еллары азагына Көнбатыш Төрки каханлыгының төп чикләрен Кытай басып алган. Гәрчә VIII йөз башына каханлык Кытайга буйсынудан котылса да, төньяктан яңа кабиләләрнең басып керүе 740 елда Көнбатыш каханлыкның җимерелүенә китергән.
Көнчыгыш Төрки каханлыгына, җирләре янәшә булганлыктан, Кытай империясеннән саклану өчен тагы да күбрәк көч куярга туры килгән. Баштарак ул үз бәйсезлеген саклый алган, ләкин бераздан яңадан шул ук империягә бәйле булып калган. VII йөз азагында төркиләр Кытайга каршы зур күтәрелеш оештырганнар, һәм каханлык үз куәтен кабат ныгыткан. VII йөз азагында һәм VIII йөз башында дәүләтнең чикләре шактый киңәйгән, Көнбатыш каханлыкның көнчыгыш төбәкләренә кадәр барып җиткән. Әммә Кытай белән, бу юлы инде Тан династиясе империясе белән аралар яңадан киеренкеләнгән. VIII йөзнең 30нчы елларында булып үткән каты бәрелешләрдә каханлык үз иреген кабат саклап калган. Бу сугышларда Билге кахан (716 - 734 елларда идәрә иткән) һәм бигрәк тә аның энесе, урта гасырларның атаклы каһарманы, гаскәр башлыгы, ханзәдә (принц) Күлтәгин зур хәрби осталык күрсәткәннәр.
Көнчыгыш Төрки каханлыгы соңгы кахан Озмыштәгин идәрә иткән чорда, 745нче елда Уйгыр каханлыгы белән каты сугышта тар-мар ителгән. Каханлыкның борынгы татар һәм угыз гаскәрләреннән торган армиясенең бу бәрелеше турында уйгыр ханы Муенчурның кабер ташына язылган. Бу истәлектәге белешмәләргә караганда, ул сугыш кырына 30 мең татар чыккан. Ул ерак заманнар өчен бик зур сан бу.
Төрки каханлыгының экономикасы һәм мәдәнияте турында берничә сүз. Анда хуҗалыкның нигезен терлекчелек тәшкил иткән. Игенчелек белән дә шөгыльләнә башлаганнар. Борынгы төркиләр шулай ук металл эшкәртүдә дә оста булганнар; археологик казулар вакытында, төрле эш һәм сугыш коралларыннан башка, металл эретү корылмаларының калдыклары да табыла тора. Йон, тире, күн эшкәртү, алардан кием-салым тегү, каеш-сбруй әйберләре җитештерү шактый зур үсеш алган булган. Җитештерү һәм сәүдә үсеше акча әйләнешенә китергән: дәүләт башлыклары исеменнән төркиләр VII йөздән үк үз акчаларын суга башлаганнар, мәсәлән Сөяб, Тараз, Утрар шәһәрләрендә сугылган акчалар билгеле. Әйе, безнең ерак бабаларыбыз шул вакытларда ук инде шәһәрләрдә дә яшәгәннәр, шуңа күрә борынгы төркиләр җәмгыятен бары тик күчмә, дала донъясы дип кенә күз алдына китерү дөрес үк булмас.
Язу барлыкка килү төрки мәдәниятенең, аеруча Көнчыгыш Төрки каханлыгы җәмгыятенең иң зур казанышы, цивилизация билгесе санала. Узган гасырда ук Төньяк Монголиянең Орхон елгасы буенда борынгы төрки - рун язулы кабер ташларының табылуы бөтендонъя тюркология фәнендә гаҗәеп зур ачыш булды. Исемнәре югарыда телгә алынган Билге кахан һәм Күлтәгин, шулай ук төрки каханнарының гаскәр башлыгы һәм киңәшчесе зирәк Төнйокук истәлегенә куелган ташлардагы язулар чын мәгънәсендә тарих һәм тел белеме фәнен шаккатырды. Бу язмалар бөек ханнарның һәм атаклы гаскәр башлыкларының тормышын, сәяси һәм хәрби эшчәнлекләрен төгәл һәм ачык итеп тасвирлыйлар, борынгы төркиләрнең телен өйрәнүдә бәяләп бетергесез зур фәнни байлык саналалар.
Борынгы төркиләрдә шулай ук таштан кеше сыннары ясау сәнгате шактый камилләшкән булган. Аларда гадәттә биленә корал аскан һәм кулына савыт тоткан сугышчы сүрәтләнә - мондый сыннар сугышларда һәләк булганнар хөрмәтенә куелган. Тау-ташларга һәм кыяларга чокып рәсем ясау сәнгате дә төркиләрдә таралыш алган. Аларда сугышчы җайдаклар, шулай ук барс, тау кәҗәсе, дөя һәм башка җәнлек сүрәтләре ясалган. Бизәкләү-гамәли сәнгатенең күп кенә төрләре өчен чәчәк орнаменты бик тә хас булган; гомумән, чәчәк бизәге төрки-дала сәнгатенең бай һәм аерылгысыз өлеше саналган һәм ул төрки халыкларның сәнгате өчен әле дә шулай.
- - - - - - - - - -
Бизәкләү-гамәли сәнгате дип гомумән халык сәнгатенең тормыш-көнкүрештә киң кулланыш алган, төрле бизәкләр белән бизәп эшләнгән төре атала. Моңа алтын-көмештән, башка төрле металлдан, пыяла, күн, тукыма, агачтан, балчыктан ясалган зәркән (ювелир) әйберләр, савыт-саба, эш һәм сугыш кораллары, өс-баш һәм аяк киемнәре, бала уенчыклары, ат сбруйлары, арба-чана, кеше тормышы өчен кирәк булган бүтән күп төрле әйберләр керә. Боларны эшләүдә сәнгатьнең накыш, кою, бөртекләү, каралту, кырлау, басма, алтын-көмеш йөгертү, асылташлар белән бизәү, каю, чигү һәм башка бай алымнары кулланыла.
- - - - - - - - - -
Тулаем алганда, Төрки каханлыгы, тарих фәне раславынча, борынгы төрки кабиләләрне бергә туплауда, берләштерүдә мөһим урын тоткан. Халкының күпчелеге борынгы татарлар булган Көнчыгыш каханлыгы, сүз дә юк, татар халкы дәүләтчелегенең башлангычы булып тора.
§ 12. Кимәк каханлыгы
XI йөздәге фарсы тарихчысы әл-Гардизинең югарыда әйтелгән «Хәбәрләрнең күрке» дигән китабында VII - VIII йөзләргә караган бер кызыклы ривәят китерелгән. Әйдәгез, без дә шуның белән танышып үтик.
...Татарларның хөкемдары үлеп, ике улы кала; өлкәне патшалык итә башлый, кече улының көнчелеге кузгала, ул Шад исемле була. Абыйсын үтермәкче итә, тик уңышсызлыкка очрый һәм үзе белән кәнизәк (кол) кызын алып, качып китә. Бер зур елга ага торган җиргә барып туктыйлар. Анда агачлар үсә, киек кош-корт бик күп. Ханзәдә шунда чатыр кора да, көн итә башлый. Үзенең кәнизәк юлдашы белән көн саен ауга йөри. Ит белән тукланалар, ә кеш, тиен, ас тиреләреннән үзләренә кием тегеп кияләр.
Көннәрдән бер көнне алар янына кардәш татарлардан җиде кеше килеп туктый. Исемнәре Ими, Имәк; Татар, Баяндар, Кыпчак, Ләникәз, Аҗлад икән. Бу кешеләр үз җирләрендә хуҗаларының атларын көткәннәр, ә берзаман көтүлекләрдә үләннәр корып беткән. Яңа көтүлек эзләп, Шад яши торган җиргә килеп чыкканнар. Аларны күргәч, кыз боларга: «Иртеш», дигән, ә ул сүз «туктагыз» дигәнне аңлаткан. Шуннан елга да Иртеш исеме алган. Кызны танып, барысы да туктап калган һәм үз чатырын корган. Сунардан күп табыш белән Шад та кайтып төшкән һәм кунакларны сыйлаган. Көтүчеләр шунда кышка чаклы торып калганнар. Менә кар яуган, алар инде кайтып китә алмаганнар. Яңа җирдә үлән куе булган. Имәк, Татар, Кыпчак һәм барысы бөтен кышны шунда үткәргәннәр. Яз җиткәч, җир яңадан матур төскә кергән.
Алар бер кешеләрен, тугандашларының хәлен белеп килү өчен, элеккеге җирләренә, татар җәйләвенә кайтарып җибәргәннәр. Ул кайтып җиткәч күрә - анда коры ялан гына калган: дошман явы килеп бөтенесен кырып-талап киткән. Татар кабиләсенең исән калганнары, көтүчене күреп, тау ышыгыннан чыкканнар. Ул аларга Шадның яңа җирләре турында сөйләгән. Шуннан соң алар җыйнаулашып Иртешкә таба юл алганнар. Барып җиткәч Шадны үзләренең башлыгы санап, баш иеп сәләмләгәннәр һәм кадер-хөрмәт күрсәтеп яшәргә керешкәннәр. Бу турыда ишеткән башка кешеләр дә монда килә башлаганнар. Җиде йөзләп кеше җыелган. Алар озак вакытлар буе Шадка хезмәт иткәннәр; аннары, бик нык ишәеп киткәч, тау араларына күченеп таралышканнар, һәм алда аталган җиде кеше исемендә җиде кабилә барлыкка килгән...
Бу хикәяттә сөйләнелгән татарлар нәкъ менә 745 елда Көнчыгыш Төрки каханлыгы җимерелгәннән соң кояш баешы ягына күченеп киткән борынгы татар халкыннан булганнар. Ул вакытта аларның бер өлеше уйгурларга буйсынып калган, бераздан киданнар белән берлеккә кергәннәр (киданнар - Төньяк Кытай җирендә яшәгән күчмә кабиләләр; күбрәк “кара кытайлар” дип йөртелгәннәр), ә беркадәресе көнбатышка киткән. Менә шулар инде Көнбатыш Себердә дәүләт - Кимәк каханлыгы барлыкка килүдә мөһим урын тотканнар. Каханлыкның төп, җирле халкы шулай ук төрки телле кабиләләр, безгә инде билгеле кыпчаклар белән кардәш кимәкләр булган. Дөресрәге, шул кабиләләр берлегенең зур бер өлеше, көнбатыш төркеме, кыпчаклар дип йөртелгән. Соңрак, Алтын Урда һәм аннан соңгы татар ханлыклары яшәгән чорда кыпчаклар татар халкының этногенезында бик зур роль уйнаганнар («этногенез» грекча ике сүздән тора: «этнос» - халык һәм «генезис» - башлангыч, һәм икесе бергә халыкның килеп чыгышы дигәнне аңлата). Димәк, бу кабиләләрнең - борынгы татарларның да, кимәкләрнең дә, кыпчакларның да - башлангыч тарихы үзара бик нык бәйләнгән, алар кардәш кабиләләр булганнар.
Кимәкләр үзләре - тагы да борынгырак исемнәре «ямәкләр» - VII йөздә Көнбатыш Төрки каханлыгына кергәннәр һәм Алтайдан төньяктарак күченеп көн иткәннәр. Кимәк кабиләләре берлегенең үсеп китүенә Көнчыгыш Төрки каханлыгының таркалуы да нык йогынты ясаган, чөнки шул таркалу нәтиҗәсендә кимәк-кыпчакларга татарлар, баяндарлар һәм башка төрки кабиләләр килеп кушылганнар. Әл-Гардизинең алдагы хикәясендә бу бик ачык тасвирланган.
Урта гасырларда яшәгән гарәп-фарсы географлары һәм сәяхәтчеләренең язмаларында кимәкләр һәм кыпчаклар турында, аларның яшәгән урыннары һәм күршеләре, хуҗалык итүләре, гореф-гадәтләре һәм дини табынулары турында гомумән бик кызыклы белешмәләр бирелгән. Мәсәлән, алар язганча, кимәкләрнең күпчелеге Иртеш тирәсендә, ә кыпчаклар Урал тауларына табарак яшәгәннәр. Кайбер хезмәтләрдә кимәкләрнең хәттә тагы да көньяктарак яшәгәне әйтелә. X йөз уртасындагы гарәп географы Ибне Хәукал, мәсәлән, үз язмасына теркәгән картасында кыпчак-кимәк кабиләләре Арал диңгезеннән төньяктарак далаларда угызлар белән бергә күчмә көн итәләр дип күрсәтә. Бөек фарсы шагыйре Фирдәүси үзенең донъякүләм мәшһүр «Шаһнәмә» поэмасында хәттә Каспий диңгезен Кимәк диңгезе дип тә атаган; шуннан чыгып күчмә кимәкләрнең Каспийга кадәр барып җитүләрен фараз итәргә мөмкин.
Кимәк каханлыгы, мәсәлән, Төрки һәм Уйгыр каханлыклары кебек үк, бигрәк тә IX - X йөзләр аралыгында, башлангыч феодаль дәүләт берләшмәсе рәвешендә булган. Аның башында варислык буенча хәкимлек итүче кахан торган. Аңардан тыш нәселдән-нәселгә килгән өлкә башлыклары - бәкләр идәрә иткән, алар барысы 12 булган, башкача әйтсәк, каханлык 12 билектән, кенәзлектән торган. Кайберләре, әйтик, кыпчак биләре, хәттә хан дип тә аталган. Ә кахан - бөтен дәүләтнең башлыгы - олуг хан, башкача әйткәндә, ханнарның ханы дигәнне аңлаткан. Иранлылардагы кебек. Алар үзләренең олуг шаһларын «Шаһиншаһ» дип йөртәләр бит. Кыскасы, Кимәк каханлыгы элгәре урта гасырның ярыйсы ук зур дәүләте булган.
Иртеш буендагы Ямәк шәһәре бу дәүләтнең башкаласы саналган. Кахан үзенең яраннары белән шунда яшәгән. Көнбатыштагы кыпчаклар төркеменнән аермалы буларак, кимәкләр инде ярым утракланып яши башлаганнар һәм җир эшкәртү белән дә шөгыльләнгәннәр. Урта гасырлардагы гарәп географлары шулай ук кимәкләрнең бодай, арпа, хәттә дөге игүләрен язып калдырганнар. Аларда кимәкләрнең башка шәһәрләре булуы турында да белешмәләр бар. Көнчыгышның атаклы галим-географы әл-Идриси язмаларына караганда, бу шәһәрләр яхшы ныгытылган булган, Кимәк иленең башкаласында базарлар һәм табыну сарайлары гөрләп торган. Әлбәттә, ул чактагы ярым күчмә халыкларның шәһәрләрендә яртылаш җиргә казып салган өйләр дә, тирмәләр дә шактый булган.
Кимәк гаскәре җайдаклардан һәм җәяүле сугышчылардан торган. Кораллары нигездә төз озын кылычтан һәм бераз бөгелгән кылычтан торган, сөңге һәм ук-җәяләр белән дә коралланганнар. Алар археологик тикшерүләр вакытында табыла торалар. Казыганда тагын төрле көнкүреш әйберләре, эш кораллары һәм күп кенә бизәнү әйберләре килеп чыга; андыйлардан, мәсәлән, металл көзгеләр, муенсалар, төрле асылмалар, сүрәтле төймә, дирбия-сбруй, аеллар очрый.
Төрки телле күп кенә башка халыклардагы кебек, кимәкләрдә дә батыр сугышчылар һәм күренекле кешеләрнең таш сынын кую йоласы яшәгән. Бу сыннар дала кыпчаклары һәм Төрки каханлыгы халыкларының тораташларыннан гадирәк итеп ясалулары белән аерылып торалар. Кимәкләр мәҗүси булганнар һәм Иртеш елгасына табынганнар, елганы кешеләрнең алласы дип санаганнар; шулай ук утка, кояшка һәм йолдызларга да изге дип караганнар. Гарәп географларының белешмәләренә караганда, кимәкләр һәм кыпчаклар хәттә астрология белән дә шөгыльләнгәннәр. Кимәк җәмгыятенең бер өлеше, беренче чиратта югарыгы катлавы, манихейлык дине һәм ислам кабул иткән.
- - - - - - - - - -
Манихейлык - безнең эраның III гасырында Мани атлы фарсы кешесе нигез салган дини тәгълимәт. Үз динен Мани фарсы җирендә, Урта Азиядә һәм Һиндстанда тараткан. Манихейлыкның нигезендә яхшылык белән яманлыкның, яктылык белән караңгылыкның көрәше турындагы дуализм өйрәтмәсе ята («дуализм» латинча «дуалис» сүзеннән ясалган, ике башлангычның тиңдәшлеге дигән мәгънәдә). Ул Кытайдан алып Испаниягә кадәр барып җиткән, Рим мәҗүсилеге, христиан һәм ислам диннәре тарафыннан эзәрлекләнгән, кысрыкланган. Манихейлык Уйгыр каханлыгында хәкимлек итүче дин булган.
Ислам - христиан һәм Будда диннәре белән бергә донъякүләм таралган өч диннең берсе. Безнең эраның VII гасырында Гарәп ярымутравында (хәзерге Согуд Гарәбстанында) Мөхәммәт тарафыннан нигез салынган. Тәгълимәтнең нигезе бердәнбер Аллага табынудан һәм Мөхәммәтне аның җирдәге вәкиле, пәйгамбәр итеп танудан тора. Исламның төп өйрәтмәләре изге китапта - Коръәндә язылган. Гарәп донъясында, Якын һәм Урта Көнчыгыш илләрендә, Ерак Көнчыгышта, Көньяк-Көнчыгыш Азиядә, Үзәк Африканың күп кенә илләрендә бик киң таралган. Көнбатыш Европада һәм Америкада күп кенә ислам җәмгыятьләре бар. Элекке СССРдагы төрки телле һәм кайбер фарсы телле халыкларның күпчелеге ислам дине тотучылар - мосылманнар.
- - - - - - - - - -
Кимәк җәмгыятендә рун язуы да кулланылган. Тарихи һәм археологик чыганаклар шуны дәлилли. Иртешнең өске агымы буенда бер хатын-кыз кабереннән табылган металл көзгегә, мәсәлән, безнең телгә күчергәндә шушындыйрак мәгънәдә язу язылган: «Күренекле хатын үзенең көнчелегеннән бушаныр. Аның бәхетле көннәре башланыр...»
Тулаем алганда, элгәре урта гасырдагы кимәкләр чоры фән донъясына шактый яхшы билгеле. Төрки каханлыгы таркалганнан соң барлыкка килгән Кимәк каханлыгы татар халкының, барыннан элек Себер татарларының этник һәм сәяси тарихында беркадәр эз калдырган. Нәкъ менә кимәкләр Себер татарларының барлыкка килүендә борынгы, Алтын Урдага кадәрге чорда катнашкан кабиләләрнең берсе санала.
§ 13. Хәзәр каханлыгы
Хәзәр каханлыгы - Көнчыгыш Европаның Идел буе, Төньяк Кавказ һәм гомумән Урта Евразия халыклары тарихында зур эз калдырган беренче феодаль дәүләт. Хәзәрләрнең Көнчыгыш Европа далаларына килеп чыгуларыннан алып аерым дәүләт төзүләренә кадәрге кыскача тарихлары белән без югарыда танышкан идек. Шунда ук, хәзәрләрдән башка, болгарларны, барсилларны, бәләнҗәрләрны, савирларны һәм аланнарны, дөресрәге, төрки телле кабиләләр арасында яшәп нык төркиләшкән төньяк аланнарын телгә алып киттек, һәм менә алар VII гасыр башларында хәзәр кабиләләре берлеге төзиләр, шул ук гасыр урталарында ул чын мәгънәсендә дәүләткә - Хәзәр каханлыгына әверелә. VII гасырның 80нче елларына каханлыкның хәкимлеге Каспий һәм Азов арасындагы Төньяк Кавказ далалары белән генә чикләнеп калмый, ә Кара диңгез буйларында Кырымга кадәр барып җитә.
VIII йөздә, аеруча аның икенче яртысында, Хәзәр иле Византия һәм Гарәп хәлифәлеге белән Кавказ аръягы һәм Кырым өчен өзлексез сугышлар алып барган. 731 елда хәзәрләр гарәп гаскәрен туздырганнар һәм бәйсезлек сәясәте алып бара башлаган Албанияне ясак түләп торырга мәҗбүр иткәннәр (монда сүз Кавказ Албаниясе дип йөртелгән, хәзерге Азербайҗанның башлангычы саналган Албания турында бара). Моңа җавап итеп, хәлифә күпсанлы гаскәр җибәргән. Гарәпләр хәзәрләрне тар-мар иткәннәр һәм аларның көньяктагы җирләрен биләп ала башлаганнар. Кахан гарәпләрне көч-хәл белән генә туктата алган. Алты елдан соң гарәпләр янә һөҗүм башлаганнар. Хәзәрләрнең Кавказдагы башкаласы Сәмәндәр һәм тулаем каханлыкның бәйсез яшәве җитди куркыныч астында калган. Гарәпләр каханлыкның ислам диненә күчүен тәләп иткәннәр, хәзәр каханы бу тәләпне үтәргә мәҗбүр булган.
Шул сугышлар нәтиҗәсендә хәзәр иленең күп кабиләләре төньякка - Иделнең түбәнге агымына һәм Дон буйларына күчеп киткәннәр. Дәүләтнең башкаласы VIII гасыр башында Каспийга якынрак, Идел тамагыннан ерак түгел урнашкан Итил шәһәренә күчерелгән. Утрак тормыш башлаган хәзәрләр игенчелек һәм балык тоту белән шөгыльләнгәннәр. Бай һәм үзенчәлекле мәдәният барлыкка килгән. Аның нигезен бүген фәндә Салты-Маяк археологик культурасы дип йөртелгән культура тәшкил иткән. Гәрчә аны Хәзәр каханлыгының дәүләт культурасы дип атасалар да, аны тудыруда һәм үстерүдә болгарлар һәм аланнар зур роль уйнаганнар. Бу культура турында без алдагы бүлектә киңрәк тукталырбыз. Ә хәзергә сәяси вакыйгаларның ничек давам итүләре белән танышыйк.
VIII гасыр азагында Хәзәр каханы мосылман диненнән баш тарткан. Кавказ аръягындагы җирләр өчен гарәпләр белән янәдән сугышлар башланып киткән. Бу сугышта каханлыкка Византия булышкан. Ул моны барыннан да бигрәк хәзәрләр арасында христианлыкны тарату максаты белән эшләгән. Ләкин кахан һәм аның якыннары дәүләтнең бәйсезлеген саклау өчен башка дин эзләгәннәр. VII йөз башларында Византиядән күченеп утырган еврейләр тоткан яһүд дине шундый дин булган. Ләкин асылда бу динне аксөяк хәзәрләр генә кабул иткәннәр, төп халык исә мосылман һәм мәҗүси булып калган; христианнар да булган. Каханлыктагы дин төрлелеге, хәзәрләрдә дин тоту иреге тулаем билгеле һәм ул IX - X гасырларның гарәп-фарсы тарихи географиясендә шактый киң яктыртылган. Шул чордан хәттә мәзәкле берничә гыйбәрә дә калган: имештер, савирлар (хәзәрләр) җомгада мәчеткә, шимбәдә синагогка, ә якшәмбедә чиркәүгә йөриләр икән. Бу, әлбәттә, бер кеше бер үк вакытта мосылман да, яһүди дә, христиан да булган дигән сүз түгел. Ул, хәзәрләр арасында тегесе дә, бусы да һәм өченчесе дә булган, җыеп әйткәндә, хәзәр җәмгыятендә теләсә кайсы динне тоту рөхсәт ителгән дигән сүз. Дәүләт эшләрендә дә демократия яшәгән: суд эшчәнлегендә җиде казый (судья) - яһүдләрдән, мосылманнардан, христианнардан икешәр һәм мәҗүсиләрдән берәү хөкем иткән. Итил нигездә мосылманнар шәһәре санала. Сәмәндәрдә, мәсәлән, христианнар күбрәк булган.
Безгә инде билгеле хәзәрләр, алардан алдагы күпчелек дәүләтләрнең халыкларыннан аермалы буларак, чын мәгънәсендә сыйнфый беренче феодаль җәмгыять төзи алганнар. Хәзәр иле бөтен Көнчыгыш Европада зур дәүләт саналган, аның белән урта гасырларның күп дәүләтләре һәм халыклары санлашырга мәҗбүр булганнар. Алай гына да түгел, күбесе аңа буйсынып яшәгән. Киев Русе, мәсәлән, баштарак чорда аңа салым түләп торган, хәттә беренче рус кенәзләре каханнар (хаканнар) дип йөртелгән. Хәзәр каханы Иосифның Киртиба (Кордова), ягъни гарәп-испан хәлифәлеге вәзире Хасдай Ибне Шафрутка язган хатында Хәзәргә буйсынган башка илләрнең һәм халыкларның кызыклы исемлеге китерелгән. Хасдай башта үзе Иосифка хат җибәргән, анда фарсы сәүдәгәрләреннән Византиядән ерак түгел, моңарчы үзе белмәгән ниндидер «яһүд патшалыгы» турында ишетүен әйткән. Бу Хасдай, исеме мосылманча булса да, чынлыкта яһүд булган һәм, тәбигый, төньяк тарафтагы үз диндәшләре белән кызыксынган. Шуңа күрә ул хәзәр каханыннан бу ил турында, аның халыклары турында җентекләп язуын сораган. Иосиф үзенең җавап хатында рәхәтләнеп һәм бик тәфсилләп, хәттә бераз мактанып китеп, Хәзәр иленең куәте, аның шәһәрләре, дәүләтнең тарихы, халкы, аңа, Иосифка, буйсынган халыклар һәм кабиләләр турында язып җибәргән. Шул хаттан бер өзек тәкъдим итәбез:
«Мин сиңа шуны хәбәр итәм: мин Г-р-ган елгасы беткән җирдә, Итил дигән елга буенда яшим. Елганың башы кояш чыгыш тарафында 4 айлык юл ераклыкта. Елга буендагы авылларда һәм калаларда күп ишле халыклар яшиләр, берәүләре - дала-яланнарда, ә кайберләре ныгытмалы шәһәрләрдә көн итәләр. Менә аларның исемнәре: Бор-т-с, Бол-г-р, С-вар, Арису, Ц-р-мис, В-н-н-тит, С-в-р, С-л-вийон. Һәр халык турында тәгаенләп әйтеп бетереп булмыйдыр һәм аларга сан да җитмәстер. Алар барысы да миңа хезмәт итәләр һәм ясак түлиләр».
Бу хаттагы елга һәм кабилә атамалары, әлбәттә, өстәмә аңлатма бирүне сорыйлар. Итил - безгә билгеле Идел. Г-р-ган - Гурган, гарәпчә - Җурҗан дигән сүз, Каспий диңгезенең көньяк-көнчыгыш ярларына кадәр барып җиткән өлкә. Диңгез үзе дә шуңа нисбәтле Гурган, Җурҗан (яки Хәзәр) диңгезе дип аталган. «Г-р-ган елгасы беткән җирдә» дигән аңлатма хатның кыскартылган редакциясендә «Г-р-ган диңгезе янындагы елга буенда» дип укыла. Сез, нигә әле Иделнең башланган җире көнчыгышка карый, ул төньяк-көнбатыштан агып килә бит, дип сорарсыз. Эш шунда, иң алдагы бер бүлектә инде язылганча, Көнчыгыш географиясендә бу елганың югарыгы агымы булып Кама тамагыннан өстәге хәзерге Идел түгел, ә шушы Кама һәм, тагын арырак барып, аның көнчыгыштан агучы сулъяк кушылдыгы - Агыйдел саналган. Чөнки ул елгалар да борынгыдан Итил дип аталган (хәзер Идел). Аларны Кара Итил һәм Ак Итил дип тә йөрткәннәр.
Инде кабиләләр турында. Бор-т-с - анысы, бәхәссез, бортаслар; Бол-г-р - болгарлар; С-вар - суварлар. Монда Урта Идел буендагы Идел Болгарының халкы булган болгарлар һәм суварлар турында сүз бара (бу турыда алда киңрәк тукталырбыз). Арису кабиләсен кайбер тикшерүчеләр эрзя-мордвалар кабиләсе дип, кайберләре арлар-удмуртлар дип нәтиҗә чыгаралар. Ц-р-мис - чирмешләр, ягъни марилар; В-н-н-тит халкы турында хәзергә кадәр ачык сүз әйтелмәгән. Кайбер тарихчылар аларны вотяклар, ягъни шул ук удмуртлар диләр. Берәүләре аларны төньяк угор кабиләләренә кертә, ә икенчеләре славян кабиләләреннән берсе булган вятичлар дип атыйлар. С-в-р дигәнен шулай ук төньяк славяннарга кайтарып калдыралар. Соңгы атама - С-л-вийон турында фәндә күп бәхәсләр булды, бу мәсәләгә һаман нокта куелганы юк. Күпләр аны славяннар дип, ягъни көнчыгыш славяннар, тулаем славян-рус кабиләләре дип саныйлар.
Иосиф, бу халыкларны үзенә буйсынучылар дип атап, чит ил кешеләре алдында, әлбәттә, бераз мактанган. Ул каханлыкның үткәндәге куәте турында язган, чөнки аның чорында бу кабиләләрнең һәм халыкларның күбесе Хәзәр иленә буйсынудан чыккан булган инде. Ни генә булмасын, әлеге белешмәләр VIII - IX гасырларда бу дәүләтнең данлы һәм куәтле чорында хәзәр федерациясенең нинди булганлыгын күз алдына китерергә мөмкинлек бирә.
Хәзәр каханлыгы күп илләр һәм халыклар белән сәүдә иткән, читкә эре һәм вак терлек, тире, мех чыгарган, балык җилеме сату белән дан казанган. Бу җилемне мәрсин балыгы куыгыннан ясаганнар һәм йөзем шарабына үтә күренмәле төс бирү өчен кулланганнар. Идел болгарларыннан һәм руслардан бал һәм балавыз, кыйммәтле мехлар, Көнчыгыштан тукылган әйберләр сатып алганнар. Хәзәрләр бодай һәм дөге иккәннәр, кавын-карбыз һәм җиләк-җимеш үстергәннәр.
Каханлыкта шәһәр культурасы да нык үскән. Итил VIII - X гасырларда Көнчыгыш Европаның иң зур шәһәрләреннән берсе, Хәзәр иленең башкаласы булган. Шәһәр ике өлештән торган. Көнбатыш ягында кахан, бәк һәм аларның якыннары яшәгән, идәрә һәм гаскәр корылмалары урнашкан. Кахан үзе таш сарайда торган. Күпчелек йортлар саман кирпечтән өеп, өстенә балчык сылап эшләнгән булган, тирмәләр дә тезелеп киткән. Көнчыгыш өлеше Хәзәрән дип аталган - анда һөнәрчеләр, сәүдәгәрләр һәм, гомумән, шәһәр халкы яшәгән, мосылманнар шәһәре дип йөртелгән. Монда җамигъ мәчет, 30 мәхәллә мәчете, башлангыч һәм урта белем мәктәбе вазифасын үтәгән мәдрәсәләр булган. Шунда ук христианнар, яһүдиләр һәм мәҗүсиләр дә көн иткән.
Кахан дәүләт башы саналса да, аның хәкимлеге чикле булган; бөтен эшләр белән аның ярдәмчесе - бәк идәрә иткән. Кайбер чыганакларда ул мәлик, ягъни гарәпчә патша дип тә атала. Шулай булуына карамастан, кахан янына ул аяк киемен салып керергә тиеш булган.
Каханның чын мәгънәсендәге хәкимлеге, власте булмаса да, культы зур булган. Ул биек урында зур тәхеттә утырган, ә бәкнең урыны каханның уң ягында, түбәндәрәк булган. Кахан ел саен өч тапкыр гына халыкка күренеп алган. Аны күрүгә барча халык йөзе белән җиргә капланган, аңа күтәрелеп карау тыелган: ул, янәсе, кояшка тиң! Кахан хәзәрләрнең дошман белән сугышкан җиренә килә калса, аның сугышчылары җиргә капланырга, ә дошман сугышны туктатырга тиеш булган. Кахан үлсә, аны бик тә тантаналы һәм шул ук вакытта серле итеп җирләгәннәр: кабере өстенә зур пулат салганнар, каберне ныклап яшергәннәр, моны эшләүдә катнашкан кешеләрне соңыннан юк иткәннәр.
Хәзәр каханлыгы X гасырның 60нчы елларында, яшәүдән туктаган: аңа 965 елда Киев кенәзе Святослав җимергеч һөҗүм ясаган. Хәзәр җирләре башка дәүләтләр һәм кабилә берләшмәләре буйсынуына күчкән. Түбән Иделдә Идел Болгарының йогынтысы көчәйгән, ә Азов, Дон буйлары һәм Төньяк Кавказ бәҗәнәкләрнең яңа оешкан берләшмәсенә буйсынган. Хәзәр каханлыгының җимерелүенә, Святославтан тыш, ил эчендәге каршылыкларның көчәюе һәм төньяктан күчмә кабиләләрнең һөҗүм итеп торулары да нык булышлык иткән.
§ 14. Бөек Болгар иле
VI гасырның 80нче елларында Азов буе болгарларын һәм аларга кардәш башка кабиләләрне Төрки каханлыгы үзенә буйсындырган. Ләкин бу көнчыгыш төркиләренә каршы көрәштә болгарлар, бергә оешып, кабиләләрнең зур һәм куәтле берлеген төзи алганнар. Бу берлек тарихта Бөек Болгар дигән исем белән билгеле. Болгарларны беренче булып берләштергән кешенең Дуло ыруыннан чыккан кенәз Органа булуы билгеле (үз вакытында һуннарның башлыгы, дәһшәтле Аттила да шушы ыруга караган). 632 елда Бөек Болгар дәүләтенең ханы булып Органаның бертуганының улы Кубрат тәхеткә утырган. Кайбер чыганакларда, мәсәлән Византия тарихчысы Иоанн Никуисский хроникасында Кубрат чукындырылган һәм Византиядә император Ираклий сараенда тәрбия алган дип бирелгән.
Ләкин кайбер тарихчылар бу хәбәргә шик белдерәләр һәм Кубрат түгел, ә аның агасы Органа Константинопольдә яшәгән һәм чукындырылган дип баралар. Кубрат исә мәҗүси булып калган, ул вакытлардагы барлык төркиләр кебек үк Тәңрегә табынган («тәңречелек» - бер аллалыкның башлангыч формасы ул), җитмәсә төрки сүзе белән «хан» дип аталган һәм исеме дә төркичә булган. Оста сәясәтче һәм талантлы гаскәр башлыгы булган Кубрат үзәкләшкән дәүләт төзи алган, һәм шул чор чыганакларында бу дәүләт хаклы рәвештә «Бөек» дип зурлап йөртелгән.
Бөек Болгар иле Азов буе, Донның түбәнге агымындагы һәм Таман ярымутравындагы җирләрне биләп торган. Башкаласы Тамандагы элекке грек шәһәр-порты Фанагурис (Фанагория) булган. Таматарха да зур шәһәрләрдән саналган, соңгырак рус чыганакларында ул Тмутаракань исеме белән билгеле.
Дәүләтнең халкы ярым күчмә тормышта яшәгән. Дон буйларында күчмәләрнең җәйләүләре тезелеп киткән булган. Кайберләре елга буйлап бер, бер ярым чакрымнаргача сузылган. Ләкин кешеләрнең күпчелеге даими авылларда һәм җир өемнәре белән әйләндереп алынган ныгытмалы шәһәрләрдә яшәгән. Аларның кайберләре таш стеналары 7 метрга кадәр калынлыкка җитә торган чын кирмән рәвешендә булган. Тирмәләрдә дә, өйләрдә дә яшәгәннәр. Тик тирмәләр күченеп йөрү өчен генә түгел, ә авылларда, хәттә шәһәрләрдә утрак көн итү өчен дә җайлаштырылганнар. Бу урта гасырлардагы бөтен күчмәләр донъясы өчен хас булган.
Әлеге авыллар һәм тораклар, мәтди культураның башка төр калдыклары белән бергә, Салты-Маяк археологик культурасын тәшкил итәләр. Бу культураның исеме ике борынгы истәлек: Украинаның Харьков өлкәсендәге Салтово (Салты) каберлеге һәм Воронеж өлкәсенең Маяк шәһәрлеге атамаларыннан ясалган. Гәрчә Салты-Маяк Хәзәр каханлыгының дәүләт культурасы саналса да, асылда аны борынгы болгарлар һәм аланнар төзегән, шуңа күрә ул бер үк дәрәҗәдә Бөек Болгар культурасы дип тә санала. Әлеге культурага, авыл һәм йорт калдыкларыннан тыш, күп санлы каберлекләр, төрле-төрле хезмәт һәм сугыш кораллары, көнкүреш әйберләре, балчык һәм пыяла савыт-саба, бала уенчыклары һ.б. керә. Алар барысы да ярыйсы ук бай, алдынгы мәдәният, нык үскән экономика, хәрби эшләрнең югары дәрәҗәдә булуы турында сөйли. Борынгы болгарлар рун язуын да үзләштергәннәр. Ул монда Хәзәр иле аша Төрки каханлыгыннан килеп җиткән. Сирәк-мирәк булса да тәңкә акчалар да табылгалый. Алар башлыча VIII - X гасыр башында сугылган гарәп дирһәмнәре һәм өлешчә Византия акчалары. Салты-Маяк культурасы VIII - IX гасырларны эченә ала.
Без кыскача таныштырган культура урта гасырлар башындагы Евразия төркиләренең иң зур археологик культураларыннан берсе санала. Соңрак ул Идел болгарлары мәдәниятенең нигез ташларыннан берсенә әверелгән. Бу турыда алдагы бүлектә иркенләбрәк сөйләшербез, ә хәзергә Бөек Болгардагы сәяси вакыйгалар белән танышуны давам итик.
Кубрат VII йөзнең 50нче еллары азагы - 60нчы еллары башында үлгән (кайберәүләр иртәрәк, төгәлрәк вакытны күрсәтәләр - 642 елда диләр). Аның үлеме чынында үзе төзегән берләшмәнең яшәүдән туктавына китергән. Гомумән, мондый тиз арада барлыкка килгән дәүләтләр, нинди генә яңгыравык исемнәр белән аталмасыннар, куәтле монарх хәкимлек иткәндә генә яши алганнар һәм ул үлүгә, кагыйдә буларак, таркалганнар, җимерелгәннәр. Бөек Болгар белән дә шулай булган.
Византия монархы Тәүбәче Феофанның 810-815 елларда теркәп калдырган елъязмасында бер борынгы болгар ривәяте китерелә. Анда сөйләнгәнчә, Кубратның биш улы була. Ул аларта һичкайчан бер-берсеннән аерылмаска, башкалар өстеннән хәкимлек итү һәм коллыкка төшмәс өчен һәрчак бердәм яшәргә вәсият әйтеп калдыра. Бу ривәят соңрак көнбатышта киң тарала. Анда шундый бер вакыйга китерелә: хан үләр алдыннан улларын үз янына чакырта, аларга бер бәйләм сыек тал чыбыгы китерергә куша, һәркайсына шул бәйләмне сындырып карарга боера. Берсе дә булдыра алмый. Шуннан соң хан бәйләмнән бер чыбык суырып ала да, җиңел генә сындырып бирә. Менә, - ди ул, - бәйләмне яшь, көчле кеше дә сындыра алмады, ә аерым бер чыбыкны үлеп ятучы хәлсез карт та сындырды. Тормышта да нәкъ шулай: бергә тупланган болгарларны беркем җиңә алмас, ә аерылган һәр урданы дошман җиңәчәк һәм үзенә буйсындырачак. Ривәяттә Кубрат улларыннан өчесенең исеме аталган; өлкәне - Батбай, икенчесе - Котраг, өченчесе - Аспарух (ике кечесенең исемнәре күрсәтелмәгән). Әммә хәзәрләр һәм протоболгарлар тарихын тикшерүче М.И.Артамонов һәм С.А.Плетнева, тарихи чыганакларга нигезләнеп, Кубратның ике генә улы: Батбай белән Аспарух кына булуын раслыйлар. Котраг исемен алар болгар кабиләләреннән берсе булган котраглар белән бәйлиләр. Гомумән, ханның биш улы турындагы ривәят Бөек Болгар илендә булган биш этник төркем, биш эре кабиләне гәүдәләндерә.
Бу чорда Бөек Болгар җирләре көнчыгыштан һөҗүм итеп торучы хәзәрләр тарафыннан нык киметелгән булган. Кубратның уллары Кавказ алды тирәсендәге көньяк төбәкләргә генә ия булып калганнар. Батбайга Кубан буе җирләре, Аспарухка шул елганың югарыгы агымы буйлары һәм хәзерге Ставрополь калкулыгы тигән.
Хәзәрләр болгарларны торган саен ныграк кысрыклаган. Аспарух онагурлар кабиләсе белән көнбатышка таба күченеп киткән: башта Дунай елгасы тамагына барып утырган, монда аңа элегрәк аерылып киткән болгар кабиләләре - кутригурлар һәм бу якларга күптән түгелрәк төпләнгән славяннар килеп кушылган. Болгарларның куәтле сугышчан оешмасы славяннарны да үз эченә алган, һәм алар тиздән куәтле берлеккә тупланып, Византиянең 50 меңле гаскәрен, ягъни шул чордагы иң зур даими армияне тар-мар иткәннәр. Бу хәл 679 елда булган, ике елдан соң, 681 елда көнбатышта яңа болгар дәүләте - башкаласы Плиска шәһәре булган Дунай Болгариясе барлыкка килгән.
Болгар ханнары династиясе илдә 300 елга якын - башта 816 елга кадәр Аспарух, аннары Омутарх нәселләре хәкимлек иткән. Ләкин акрынлап болгарларның славянлашуы көчәя барган, 865 елда славян Борис (852 - 889) патшалык иткәндә үк инде христиан дине кабул ителгән, ә 894 елда бертуган Кирилл һәм Мефодийлар уйлап тапкан славян язуы кириллица гамәлгә кертелгән. Славян теле рәсми төстә чиркәү һәм дәүләт теле булып әверелгән. Төрки телле болгарлар белән көньяк славяннар арасындагы этник аерма акрынлап юкка чыккан. Асылда болгарлар күп санлы славяннар тарафыннан йотылып беткәннәр, тик аларның атамасы гына этноним - халык исеме булып сакланып калган.
Кубрат ханның өлкән улы Батбай Төньяк Кавказда үз җирләрендә торып калган һәм хәзәрләргә буйсынган. Тора-бара аның җитәкчелегендәге болгарлар, ягъни кубан болгарлары, «кара болгарлар» дип атала башлаганнар. Бүген алар белән хәзерге карачайлар (карачалылар) һәм балкар халыкларын бәйлиләр. «Болгар» һәм «Балкар» сүзләренең якынлыгына игътибар итегез. «Кара» сүзе гомумән төрки телле күп кенә халыкларга хас үзенчәлек. Ул аларның кара тутлы булуларыннан алынган. Мәсәлән, карачайлардан тыш кара нугайлар, безгә билгеле кара хәзәрләр, кара кытайлар булган (кара кытайлар - алар кытайлар түгел, ә VI - VIII йөзләрдә төньяк-көнчыгыш Кытайда яшәгән төрки кабиләләр). Шунысын да әйтергә кирәк, фәндә билгеле булган Перещепкино хәзинәсе дә - алтын һәм көмеш савытлар, кыйммәтле кораллар, бизәнү әйберләре, алтын йөзекләр һ.б. - Батбай исеме белән бәйле. Ул Полтава өлкәсенең Кече Перещепкино авылы янында табылган.
Элегрәк елларда болгарларның Котраг җитәкчелегендәге өченче төркеме Кубрат үлгәннән соң Урта Идел буена киткән дип язалар иде. Ләкин андый ханзәдәнең булмавы, ә котраглар кабиләсе генә яшәве фәндә исбатлашты инде. Шуның өстенә, археологик тикшеренүләр күрсәткәнчә, безнең якларга болгарлар VII гасыр уртасындагы без тасвирлаган вакыйгалардан соң ук килеп чыкмаганнар әле. Азов буенда һәм шул тирә төбәкләрдә калган болгарлар хәзәр кабиләләре берлегенә кергәннәр һәм алар белән, аерата аланнар белән берлектә, югарыда әйтелгән Салты-Маяк археологик культурасын барлыкка китергәннәр һәм VIII йөз азагына тикле диярлек шунда яшәгәннәр.
Урта Идел буена, безнең Татарстан җиренә һәм аңа янәшә көньяк һәм көньяк-көнбатыш өлкәләргә болгарлар нәкъ менә VIII йөз азакларында - IX йөз башларында килеп утырганнар.
ТАРИХИ ЧЫГАНАКЛАР
Көнчыгыш Төрки каханлыгының гаскәр башлыгы Күлтәгиннең (731 елда үлгән) истәлек ташына Төрки каханлыгы башлыклары Бумын кахан һәм Истәми кахан (VI йөз уртасы) җиназаларына җыелган халыклар турында язылганнардан (тәрҗемә рәвешендә):
Утыз татарлар турында
«...алар җан бирделәр. [Алар өчен] елаучылар һәм илерүчеләр алдан быргылар кычкыртып, кояш чыгышы тарафыннан [илләрдән], Бәкли даласы халкы, табгачлар (кытайлар), тибетлеләр, аварлар һем румнар (византиялеләр), кыргызлар, очкорыкканнар (?), утыз татарлар, кытайлар (кара кытайлар), татабыйлар (?), шундый күп халык [җыелды], илерделәр һәм еладылар: бик данлы каханнар иде алар».
VI йөзнең атаклы Византия тарихчысы Прокопий Кесарийлының хәзәрләр-савирлар
турындагы “Тарих”ыннан:
Савирлар турында
«Бу кабилә бик күп санлы. Гадәттәгечә, күп санлы мөстәкыйль тамырларга бүлгәләнгән. Аларның башлыклары борынгыдан ук кайберләре Рим императоры белән, икенчеләре фарсы падишасы белән дуслыкта булдылар. Әлеге хөкемдарлардан һәркайсы үз тарафдарларына билгеле күләмдә алтын җибәреп торды, тик һәр елны түгел, ә кирәге чыккан саен».
X йөз башында яшәгән гарәп сәяхәтчесе Әхмәт Ибне Фадланның «Рисалә» («Язмалар»)
китабыннан:
Хәзәр каханы һәм Итил шәһәре турында
«Хәзәр падишасы турында әйткәндә исә, дәрәҗәсе белән хакан (кахан), ул дүрт айга бер мәртәбәдән ары күренми, анда да аны читтән генә күрергә мөмкин. Аны «Олуг хакан» дип атыйлар, ә булышчысын хакан бәк дип йөртәләр. Хәзәр падишасының Әтил елгасы буенда зур шәһәре бар. Ул ике өлештән тора - аның бер ягында мосылманнар, ә икенчесендә падиша һәм аның якыннары яши. Бу шәһәрдә мосылманнарның Җамигь мәчете бар, анда алар намаз укыйлар һәм җомгага йөриләр. Аның биек манарасы бар...»
- - - - - - - -
БОЛГАР ДӘҮЛӘТЕ
§ 15. Идел буендагы беренче болгарлар. Яңа Болгар дәүләте - Идел болгары оешу
Шулай итеп, болгарларның бер өлеше Урта Идел буена килеп чыккан. Күпме булганнар алар, юлбашчылары кем булган, барысы бергәме, әллә аерым-аерым төркемнәр булып килеп җиткәннәрме - кызганычка каршы, бу турыда тарихи чыганакларда белешмәләр юк. Шуңа күрә монда фаразлар белән эш итәргә туры килә.
Болгарларны урыннарыннан кубып Идел буйлап югары күтәрелергә һәм үзләренең элекке дала киңлекләрен урман-далаларга алыштырырга нәрсә мәҗбүр иткән? Бу турыда кызыклы фикерләр яши. Мәсәлән, С.А.Плетнева болгарларның күченүен яһүд диненә мәҗбүр итү һәм шул сәбәпле Хәзәр каханлыгында ыгы-зыгылар кубу белән бәйләп карый. Мондый сәбәп чынлап та нигезле булырга мөмкин.
Болгарлар Урта Иделгә берничә кабилә бергә җыелып килгәннәр. Икенче төрле әйткәндә, чын болгарлар белән бергә барсиллар да, бәләнҗәрләр дә, савирлар да булган. Тик X йөзнең тарихи чыганакларында бу кабиләләр яңа җирдә чак кына башкачарак аталганнар - бирсула, бәрәнҗәрләр һәм суарлар дип йөртелгәннәр. Соңгылары - суарлар турында төрле фикерләр яши: күпчелек тикшеренүчеләр аларны нәкъ шул күченеп килгән савирлар дип саныйлар, ә кайбер тарихчылар суарлар бөтенләй башка кабилә кешеләре булган дигән фикер әйтәләр. Әлбәттә, Урта Идел буена югарыда аталган кабиләләр берсе дә калмыйча күченеп утырган дип булмый. Күпчелек савирлар, барсиллар, бәләнҗәрләр туган илләрендә утырып калганнар, Хәзәр каханлыгы халкының зур өлешен тәшкил иткәннәр.
Болгарларның Урта Иделгә күченеп килгәнлеген археологик белешмәләр раслый. Татарстанда һәм аңа янәшә төбәкләрдә, мәсәлән Ульяновск өлкәсендә тикшерелгән мәтди культура калдыклары көньякта Азов-Кубан буендагы болгар җирләрендә табылган археологик истәлекләрнең материаллары белән бик охшаш. Ул бигрәк тә элгәрге болгарларның каберлек материалларында ачык күренә. Ике төбәктә дә - көньяк-көнбатыштагы протоболгар донъясында һәм Урта Иделдә яңа болгар җирләрендә - мәетне җирләү рәвешләре һәм каберлекләрдән табылган әйберләр (кием һәм корал калдыклары, йола савытлары һ.б.) бер-берсен кабатлыйлар яисә бер-берсенә нык охшаганнар.
Татарстан җирендә элгәрге болгарларның каберлекләре Тәтеш районы Олы Тархан, Спас районы Танкеевка һәм Алексеевский районы Олы Тигәнәле авылы, шулай ук Ульяновск өлкәсе Кайбелы авылы янында табылдылар. Олы Таран һәм Кайбелы каберлекләре чын Салты-Маяк культурасы истәлекләре саналалар, ә Танкеевка каберлегендә, борынгы болгарлык билгеләре белән бергә, көнчыгыш һәм төньяк-көнчыгыштан килгән икенче кабиләләрдән калган әйберләр дә табылды. Бу табылдыклар Урал арты халкының угор төркеменә хас. Гомумән, угорлар һуннар баскыны чорында төрки донъясына ныграк сыенганнар. Нәкъ менә һуннар көнбатышка таба киткәндә үзләре белән Көнбатыш Себер һәм Көньяк угор кабиләләрен ияртеп алып килгәннәр. Шуңа күрә, һуннар урдасына кушылгач та һәм шуннан соң Идел-Урал төбәгендә борынгы төркиләр арасында яшәгәндә дә, бик нык төркиләшкәннәр. Төньякта яңа Болгар дәүләте халкының оешуында аларның катнашы ярыйсы ук көчле булган. Менә шушы хәл Танкеевка һәм шулай ук Олы Тигәнәле каберлекләре материалларында ачык күренә дә инде.
Бу борынгы болгар каберлекләре турында сезгә, кадерле укучылар, бераз киңрәк сөйләргә кирәк дип таптык, чөнки сез республикабызда археология фәненең яңа казанышлары турында белеп торырга тиешсез. Нәкъ шул тикшеренүләр безнең күптәнге, әммә гаҗәеп кызыклы тарихыбызның яңа битләрен ачтылар. Каберлекләрдән тыш, соңгы берничә дистә ел давамында күп кенә башка борынгы археологик истәлекләр өйрәнелде, Алар арасында авыл калдыклары һәм кайбер шәһәрлекләр бар. Барлык бу истәлекләр археологлар кулына урта гасырларның башлангыч чорындагы Урта Иделнең мәтди культурасы турында өр-яңа белешмәләр бирде. Мәсәлән, балчыкны изеп ясаган савыт-саба арасында рәвешләре һәм төшерелгән бизәкләре ягыннан өр-яңалары табылды. Алар көньяк-көнбатыштагы протоболгар каберлекләрендә һәм авыл урыннарында очрый торган керамикадан бик нык аерылалар. Алар башка этник донъя - угызлар, бәҗәнәкләр һәм кыпчаклар донъясы өчен хас билгеләр. Шул рәвешчә, Урта Иделдә бу борынгы чорда ук, болгар кабиләләреннән тыш, башка этник төркемнәр дә яшәгән. Алар арасында Урал буеның төркиләшкән угорлары һәм Урал аръягы - Арал буеның бераз соңрак яшәгән угыз-кыпчак кабиләләре дә булган.
Алай гына да түгел. Без югарыда күреп үткәнчә, бу якларда болгарлар килгәнче үк төрки телле башка төркемнәр яшәгәннәр. Әммә барлык бу кабиләләр өчен бер уртаклык бар - алар барысы да борынгы төркиләр, бөтенесе дә диярлек чыгышлары һәм монда килеп утырулары белән теге яки бу дәрәҗәдә руннарга бәйле. Әлбәттә, борынгы Татарстанда һәм күрше районнарда, югарыда әйтелгәнчә, җирле кабиләләр - фин кабиләләре дә яшәгән. Болгарларга кадәрге һәм болгар чорындагы төрки телле халыклар, монда урнашкач, алар белән киң этник һәм мәдәни элемтәләргә кергәннәр.
Бер үк вакытта шуны да истә тотарга кирәк: бу кабиләләр һәм кавемнәр бердәм, көчле идәрәле, ныклы бер союзга тупланмаган булганнар әле. Җитмәсә, бу чорда аларның нинди дә булса бердәм дине дә булмаган. Төрки халыкларда бер аллалыкның башлангычы саналган тәңречелек яшәсә дә, алар барыбер әле мәҗүсиләр булып калганнар, һәр кабилә иске йола нигезендә үз тотемына табынуын давам иткән. Дөрес, болгар җәмгыятендә Урта Азиядән кабул иткән ислам диненең беренче яралгылары күренә башлаган. Мәсәлән, тарихта билгеле беренче болгар бие Алмас мосылман булган. Болгарларның кайсыдыр бер өлеше көньякта хәзәрләр арасында яшәгән чорда бу яңа дин белән танышкан.
Ләкин барлыкка килгән идәрәче сыйныфларның хәкимиятен ныгыту, патшаның дәрәҗәсен күтәрү, ниһәят, болгар ыруын һәм башка кабиләләрне бер гомуми сыйнфый дин, бердәм идеология җирлегендә аерым бер дәүләткә тамам берләштерү өчен ислам динен бөтен халыкның кабул итүе кирәк була. Ә моны донъядагы барлык мосылманнарның башлыгына мөрәҗәгать итеп кенә эшләргә мөмкин. Ул кеше - Багдад хәлифәсе була. Алмас аңарга илчеләр җибәреп, үз илендә ислам тәртипләрен урнаштыруда ярдәм итү һәм болгарларга мосылман динен өйрәтү өчен үзенә фәкыйһ - шәригать хокукларын яхшы белүче кеше җибәрүне үтенгән.
Болгар биенең үтенече канәгатьләндерелгән: 922 елда Багдадтан Урта Азия аша болгарларга илче Сусан әр-Расси һәм илчелекнең сәркәтибе Әхмәт Ибне Фадлан җитәкчелегендәге вәкиллек килеп җиткән. Нәкъ менә илчелекнең асылда төп вазифасын үтәүче Ибне Фадлан Багдадка әйләнеп кайтканнан соң үзенең «Рисалә»сен язган. (Рисалә - берәр мәкалә, кечерәк китап дигән сүз.) Авторның үз кулъязмасы әлегәчә табылмаган, әммә аның аерым күчермәләре безгә кадәр килеп җиткән, һәм менә мәшһүр гарәп сәяхәтчесенең китабы безгә илчелекнең болгар җиренә ничек барып җитүе вакыйгасын күзалларга, шулай ук болгарлар тормышыннан бик тә кызыклы хәлләр белән танышырга мөмкинлек бирә. Алар белән без алдагы бүлекләрдә бераз танышып үтәрбез, ә хәзергә Ибне Фадланның һәм юлдашларының Болгарга килеп җитүе турындагы вакыйгаларга күз салыйк.
Илчелек борынгы болгарлар иленә һиҗри белән 310 елның 12 мөхәррәмендә аяк баса. Бу безнеңчә ел исәбе белән 922 елның 12 маена туры килә.
- - - - - - - - - -
Һиҗри (һиҗрәт) - гарәпчә «күчеп китү» дигән мәгънәдә - 622 елда Мөхәммәт пәйгамбәрнең туган шәһәре Мәккәдән Мәдинә шәһәренә күчеп китүен аңлата. Шул ел башы бүгенге көнгә кадәр ай календаре нигезендә мосылман елы исәбен алып баруда башлангыч нокта булып тора. Мосылманнарның ай елы христианнарның кояш елына караганда 11 көнгә кыскарак, чөнки анда 31 көннән торган айлар юк. Айлар 29 (так сан) һәм 30 (җөп сан) көннән тора. Әгәр Европаның кояш календарена күчерсәң, ай елы башы - беренче мөхәррәм (ягъни яңа ел) - һәр елны 11 көнгә алдарак бара.
- - - - - - - - - -
1989 елда - һиҗри белән 1410 да - Идел Болгарында ислам кабул итүнең 1100 еллыгы (1410 - 310= 1100) тантаналы төстә билгеләп үтелде. Тантаналар Идел буеңда Болгар шәһәрлегендә дә үткәрелде. Бу зур юбилейда катнашу өчен Көнчыгышның 20дән артык мосылман иленнән һәм шулай ук Көнбатыш Европаның байтак илләрендәге ислам җәмгыятьләреннән вәкилләр килде. 1100 ел электәге кебек үк, гаҗәеп күп җыелган халык алдында азан әйтелгәннән соң, хөтбә укылды. Бу вакыйга Татарстан һәм күрше республикаларның рухи тормышында бик зур бәйрәм төсен алды.
- - - - - - - - - -
Болгар патшасы Алмас (Ибне Фадлан аны, дәүләт башлыгы буларак, «мәлик» дип атый, гарәпчә патша дигән сүз) илчелекне ифрат зур тантана белән кабул иткән. Гарәпләр аңа кыйммәтле бүләкләр һәм хәлифәнең яклавы билгесе итеп дәүләт байрагын тапшырганнар. Берничә көннән, җомга көнне, тантаналы төстә гыйбәдәт кылганнар, хөтбә, ягъни җомга намазы укыганнар. Мосылман динен тотуда ул бик олы йола санала. Ике айдан соң, бөтен болгар халкы корылтаен җыеп, шул ук Багдад илчеләре алдында Алмас исламны кабул итүне рәсми төстә бөтен халык исеменнән игълан иткән.
Шул рәвешчә, дәүләт дине итеп исламны кабул итү болгар һәм аларга кардәш кабиләләрне берләштерүне төгәлләү чоры, төньякта болгарларның үзәкләштерелгән яңа дәүләтенең Идел Болгарының тамам оешып җитү вакыты санала.
§ 16. Болгар дәүләтенең җире, халкы, күршеләре
Идел Болгары заманына күрә зур мәйдан биләгән. X - XI йөзләрдә аның төньяк чиге Каманың уңъяк яры, көнбатышта сул тармаклары белән бергә Зөя елгасы, көнчыгышта Шушма елгасы буйлап үткән, ә көньяк чикләре хәзерге Самар тугаена - Жигули таулары янында Иделнең зур борылышына кадәр барып җиткән.
XII йөздә дәүләтнең социаль-экономик һәм сәяси үсеше нәтиҗәсендә аның чикләре киңәйгән. Мәсәлән, төньяк чикләре Казан елгасына кадәр күтәрелгән - соңгы вакытта без анда нәкъ менә шул гасыр азаклары тирәсендә барлыкка килгән бераз авыл урыннары таптык. Чама белән шул ук чорда Болгарның җирләре көньяк-көнчыгышка таба да киңәйгән. Иң борынгы рус елъязмаларыннан берсе - Лаврентий елъязмасында 1229 елда Җаек (Урал) елгасы буенда болгар сакчыларының монголлар белән бәрелеше турында әйтелә. Кайбер соңгырак чыганакларда, мәсәлән XVI йөздәге «Казан тарихы» дигән русча язмада, татар тарихи чыганагы булган «Дәфтәри Чыңгызнәмә»дә Идел белән Камадан Җаекка кадәрге җирләр болгар җирләре дип аталган. Биредә, әлбәттә, болгарларга буйсынган җирләр, Болгарның дәүләт чикләре турында сүз алып барыла. Болгарлар үзләре яшәгән җирләр, икенче төрле әйткәндә этник территория аңарчы да һәм бу чорда да көнчыгышта Шушма елгасы чигеннән үтмәгән. Көньяк-көнчыгыш тарафта, дала ягында бу чик Олы Чирмешән елгасының өске агымына барып җиткән һәм көньякка таба Иделнең сулъяк ярында бер тар аралык булып Самар тугае буйлап сузылган. Кыскасы, болгарлар яшәгән җирләр X - XI йөзләрдәге чикләрдә сакланган. Аннан ары археологларга болгарлар тупланып яшәгән башка урыннар очраганы юк әле. Тик Алтын Урда чорында гына Самар һәм Кинәл елгаларының түбәнге агымында кайбер авыллар барлыкка килгән. Көньякка һәм көньяк-көнчыгышка таба сузылган далалар Болгар иленең этник территориясенә кермәгән, әммә алар күчмә халыкларның һөҗүмнәреннән саклану өчен даими күзәтү астында тотылган.
Болгарның этник составы X - XI йөзләрдә, ягъни бу дәүләтнең башлангыч чорында, шактый чуар булган. Безгә билгеле болгар, бирсула, суар, бәрәнҗәрләрдән тыш, X йөз чыганакларында тагын искилләр (эсегеллар) дә телгә алына. Шунда ук әйтелгәнчә, болгарлар да, бирсулалар да, искилләр дә тормыш итүләре ягыннан бер үк дәрәҗәдә булганнар. Кайбер зур шәһәрләрнең атамалары шушы төп кабиләләрнең исемнәре белән бәйле. Мәсәлән, болгарлар - Болгар шәһәре, суарлар - Суар шәһәре. XVII йөзнең күренекле рус тарихчысы В.Н.Татищев, безнең көннәргә кадәр килеп җитмәгән кайбер тарихи чыганаклардан файдаланып, Бүләр шәһәрен билирләр шәһәре дип атый. Ә билирләр Көнбатыш Европа чыганакларыннан да билгеле: X йөз азагында аларның бер төркеме Хәсән би җитәкчелегендә Венгрия җиренә күченеп утырган һәм анда Пешт дигән шәһәргә, ягъни бу илнең башкаласы булган Будапештның икенче өлешенә нигез салган. Шул ук Татищев тагын ниндидер чалмат кабиләләре булганлыгы турында да яза.
Болгарның этник төрлелеге нигездә дәүләтнең оешу чоры өчен хас. Соңгырак дәвер сәяхәтчеләре, мәсәлән, XII йөздә бу илгә килгән гарәп әл-Гарнатый һәм башка географлар, болгарлар арасында без әле генә санап үткән кабиләләрне телгә алмыйлар. Аларның язмаларында бүтән, яңа кабиләләр турында да белешмәләр юк. XII гасырда «болгарлар» дигән уртак исемдә бердәм халык оешкан дип карала.
Идел Болгарында, үз халкыннан тыш, аның сәяси, экономик һәм мәдәни йогынтысы астында яшәүче башка кабиләләр дә булган. Барыннан да элек болар болгарларның иң якын күршеләре - фин-угор телләре төркеменә, тагын да төгәлрәге, фин телләре төркемчәсенә керүче кабиләләр: хәзерге мари, удмурт һәм көнчыгыш мордва-мукшыларның бабалары. Кайбер төрки телле кабиләләр дә болгарларга шундый ук бәйлелектә яшәгәннәр. Беренче чиратта Болгар җиреннән көнчыгыштарак күченеп йөргән маҗарларны атап үтәргә кирәк. X йөз башының танылган гарәп географы әл-Бәлхи белешмәләренә караганда, маҗарларның ике мең кешедән торган (ике мең сугышчыдан дип фараз итү дөрес булыр) бер төркеме болгарларга буйсынып яшәгән. Шушы белешмәгә таянып, күпләр аларны борынгы башкортлар дип язалар. Ләкин бу чыганакта ап-ачык итеп маҗарлар дип әйтелгән (кайбер язмаларда, дөрес, «башҗар» төре дә очрый, ләкин моны баш хәрефләрнең контаминациясе, ягъни яңгырашка ярашып алышынуы гына дип карарга кирәк, мондый хәреф-аваз, хәттә сүзләр чиратлашу күп кенә телләргә хас күренеш). Бу кабиләләр Алтын Урда чорында инде татар һәм башкорт халкының оешуында турыда-туры катнашканнар.
Болгарларның ерактагырак күршеләре дә, якындагылары кебек үк, болгарларга ясак түләгәннәр. Мәсәлән, болгар җиреннән 20 көннән бер айга кадәр юл ераклыгында (бер көнлек юл 35 км чамасы саналган) төньякта вису кабиләләре яшәгән. Алар турында Ибне Рустә белән Ибне Фадланнан башлап күп кенә көнчыгыш сәяхәтчеләре һәм географлары язганнар. Гарәпчә «вису» дип язу рус елъязмаларының «весь» дигәненә туры килә. Соңрак бу кабиләләрнең бер өлеше руслашкан, ә бер өлеше үзенең этник йөзен саклап кала алган. Алар - фин-угор телләре төркеменең Балтыйк буе фин төркемчәсенә карый торган хәзерге вепслар, телләре белән эстоннарга, шулай ук карелларга һәм финнарга якын торалар. Хәзерге вакытта алар Карелиядә, беразы Ленинград һәм Вологда өлкәләрендә яшәүче 8 мең кешене тәшкил итәләр.
Менә шул борынгы ыруглык җәмгыяте дәрәҗәсендә яшәүче ерак төньяк кабиләләре Төньяк-Көнчыгыш Европаның беренче феодаль дәүләтенә - Идел Болгарына буйсынган булганнар. Шулай ук гарәп чыганакларында «йура» дип, ә рус елъязмаларында «югра» яки «угра» дип аталган кабиләләр дә болгарларга бәйлелектә яшәгәннәр. Алар тагын да еракта - үзләренең көньяк күршеләреннән өч айлык юл арырак тормыш иткәннәр. Йуралар хәзерге хантларның (остякларның) һәм мансиларның (вогулларның) бабалары саналалар.
Болгарлар шул төньяк кабиләләреннән ясак та җыйганнар, алар белән сәүдә дә иткәннәр. Ләкин ул сәүдә үзенчәлекле алыш-биреш булган: төньяк кабиләләрендә ул чорда акча-сәүдә мөнәсәбәтләре булмаган, шуңа күрә алар товарга товар алыштыруны гына белгәннәр. Мондый алыш-бирешне телсез сәүдә итү дип тә атаганнар, чөнки ул кабиләләр, чит ил сәүдәгәрләреннән куркып, шәхси аралашу, аңлашу мөнәсәбәтенә кермәгәннәр, кешесенә күренмичә генә, читтән торып алыш-биреш ясаганнар. Бу сәүдә менә ничек барган. Болгарлар йуралар иленә киләләр, үзләре белән алып килгән малларын билгеле бер урында калдырып, бераз ары китеп, көтеп торалар. Йура кешеләре киләләр дә, үз товарларын чыгарып тезәләр һәм, әгәр күңелләренә ошаса, болгар әйберләрен алып, үз әйберләрен шунда калдырып китеп баралар. Әгәр дә инде болгар товарлары ошамаса, алар берни алмыйча читкә китеп торалар. Сәүдәгәрләр яңадан киләләр һәм тагын нәрсәдер өстәп, читкә китеп басалар. Йуралар үзләренең яшеренеп торган җирләреннән чыгалар да, товар ошаса, аны алып, үзләренекен калдыралар...
Болгарларның көнбатыштагы, фин-угор җирләре артындагы ерак күршеләре Киев Русе халкы булган. X - XI йөзләрдә бу ике дәүләт арасындагы бәйләнешләр (берничә ызгышны - тынычлык килешүе белән тамамланган 985 елгы рус походын һәм Идел белән Үкә (Ока) елгасында үзләренең сәүдә кәрванын талаган өчен 1088 елда болгарларның Муром шәһәрен алуларын исәпкә алмаганда) нигездә үзара аңлашуга корылган булган. Идел Болгары белән Борынгы Рус дәүләте арасындагы киеренкелек бераз соңрак башланган.
§ 17. Хуҗалык итү, һөнәрчелек һәм хәрби эшләр
Болгар хуҗалыгының шактый алга киткән төре булып игенчелек саналган. Җирне авыр сабаннар һәм җиңел сукалар белән сөргәннәр. Бодай, арпа, тары, ясмык чәчкәннәр. X йөзнең башында ук әле Ибне Рустә язып калдырган: «Болгарлар - игенчелек белән көн күрүче халык, һәртөрле иген ашлыгы үстерәләр: бодай, арпа, тары һәм башкасы». Болгарларның игенчелек продуктлары һәм гомумән ничек тукланулары турында шуңа охшашлы сүзләрне аз гына соңрак Ибне Фалдан да әйткән: «Аларның азыгы - тары белән ат ите, бодай белән арпа да бик күп, һәм ни чәчсә, аны үзе өчен җыеп ала». XI йөзнең безгә инде билгеле фарсы географы һәм тарихчысы әл-Гардизи бодай белән арпага ясмыкны һәм шулай ук кайбер бакча үсемлекләрен, мәсәлән кабак һәм ногыт борчагын өстәгән. Идел Болгарында феодализмның башлангыч чорында азык-төлек төрләре менә шулай ярыйсы ук бай булган.
Ибне Фадлан сүзләреннән тагын шул билгеле: болгар кешесе бөтен уңышын үзендә калдырган. Монда шундый сорау туарга мөмкин: кеше шул дәүләттә иминлектә көн күрә икән, ул үз табышыннан дәүләткә нинди дә булса салым-мазар түләргә тиеш бит? Бу сорауга шул ук Ибне Фадлан җавап биргән: «падишаның моңа (чәчүлеккә) һичнинди хакы юк, тик шунысы гына бар, аңар һәр йортның һәр кешесе исәбеннән бер кеш тиресе түләнә».
Салым сыйфатында дәүләткә кеш тиресе белән түләү галимнәрдә бәхәс кузгатты. Чөнки кеш дигән җәнлек урман-дала төбәгендә яшәмәгән, шуңа күрә һәр болгар бу төньяк җәнлеге тиресен таба алмаган, әлбәттә. Хикмәт шунда: кайбер гарәп сүзләре төрле кулъязмаларда төрлечә языла һәм укыла, чөнки хәрефнең астына яки өстенә куела торган диактрик билгеләрнең (нокталарның) булуы яисә төшеп калуы мәгънәне бик нык үзгәртергә мөмкин. «Кеш» сүзе белән дә шулай килеп чыккан, гарәпчә кулъязмаларда язылу чорына һәм күчереп язучысына карап ул төрлечә бирелгән. Ә Ибне Фадланның үз кулъязмасы әлегәчә табылмаган. Аның китабы безгә төрле күчермәләрдә генә килеп җиткән. Шул нөсхәләрнең берсендә без моңарчы «кеш» дип укыган сүз гарәпчә «үгез» дигәнгә туры килә.
Яки менә шул мәсәлә буенча Ибне Фадланга кадәр нибары 10-15 ел элек язган кешегә - Ибне Рустәгә мөрәҗәгать итеп карыйк: «Алар (болгарлар) падишага салымны ат һәм башка терлекләр белән түлиләр». Бу Ибне Рустәнең узган йөздә үк Д.А.Хвольсон тәрҗемә иткән китабында шулай. Соңгырак чор тәрҗемәчесе, гарәпче галим Б.Н.Заходер салымның бу төрен «йөк терлеге» дип бирә. Әгәр дә Ибне Фадландагы үгезне һәм Ибне Рустәдәге атны йөк ташый торган терлек дип саныйбыз икән, монда әлләни зур аерма калмый, һәм салымның мондый төре, «кеш»тән аермалы буларак, әлбәттә, чынлыкка ныграк туры килә.
Салым - салым инде, тик болгарлар казнаны, әлбәттә, ашлыксыз калдырмаганнар: үзләреннән артканны алар дәүләткә сатканнар. Рус елъязмаларында тагын шундый бер вакыйга турында язылган: 1229 елны болгар әмире, ягъни олуг бие, Төньяк-Көнчыгыш Русьның бөек кенәзе Юрий Всеволодовичка Идел буйлап 30 зур көймәгә төялгән бодай җибәргән. Ул чакта Русьта зур ачлык булган, һәм руслар болгарларга ярдәм сорап килгәннәр. Күршеләре аларга күп итеп ашлык сатканнар.
Бер уңайдан шунысын да әйтеп үтик, Русьта ачлыклар элек еш булып торган, анда да аларга көнчыгыш күршеләре ярдәм итеп килгәннәр. Мәсәлән, байтак елъязмаларда 1024 ел алдыннан Суздаль җирләрендә зур ачлык булуы турында язылган. Бу очракта да руслар болгарларга барганнар, алардан ашлык төяп кайтканнар һәм шулай үлемнән котылып калганнар. Шуңа күрә Тверь елъязмасы белән танышу урынлы булыр. Иске славян теленнән тәрҗемәсе болай була: «Фетнә бик куәтле булды, һәммә җирдә ачлык котырынды, ир хатынны белмәс булды, әдәм ашау галәмәтләренә барып җитте. Барча кеше Идел буйлап Болгарга бардылар, бодай да, азык та (икмәк, бөртек) алып кайттылар һәм шуның белән җан саклап калдылар».
Кыскасы, Болгарда ашлык җитәрлек булган. Илдә игенчелекне үстерүгә болгарларга кадәр яшәгән җирле кабиләләрнең җир эшкәртү тәҗрибәсе дә ярдәм иткән. Җир эшкәртүдә болгарлар пар системасы кулланган дип санала. Кайбер тарихчылар исә андый ук система булмаган, җирне ташлап тору (перелог) тәртибе генә яшәгән дип язалар.
- - - - - - - - - -
Игенчелектә пар системасы - чәчү әйләнешенең бер төре ул. Бу алым белән эшләгәндә басуның зур өлешенә ашлык чәчелә, а кечерәге туфракның уңдырышын тергезү өчен парга калдырыла. Пар җире бер ел яз чәчелми, буш тотыла. Шул чор эчендә эшкәртелгән, чүптән арындырылган җирдә туфракның уңдырышы, дым саклау мөмкинлеге арта.
Игенчелекнең ташлау җире дип аталган төре дә булган. Анысы - җир эшкәртүнең иң гади, примитив ысулы. Бер басуда күп ел рәттән иген иккәч, туфрак уңдырышы яңадан кайтсын дип, аны ун еллар чамасы ташлауга калдырганнар, эшкәртми тотканнар.
- - - - - - - - - -
Игенне ураклар белән урып җыйганнар; әйтергә кирәк, археологик тикшерүләр вакытында ураклар еш табыла. Шулай ук череп бетмәгән бодай, арпа һ.б. ашлык калдыкларына юлыгасың. Аерым шәһәрләр һәм авыл урыннарын казыганда имән такталар белән эчләнгән ашлык саклау базлары да табыла. Ашлыкны балчыктан ясалган махсус зур чүлмәкләрдә дә саклаганнар.
Игенчелектән башка терлек асраучылык белән дә шөгыльләнгәннәр: ат, сыер һәм вак хайван тотканнар. Болгарлар сунарга да йөргәннәр, сусар, тиен, кондыз һәм башка төр җәнлекләр аулаганнар. Аларда тире һәм мех мул булган. Болгарлар аларны үз кирәкләренә дә калдырганнар, читкә дә чыгарганнар. Гәрчә кыйммәтле мехларның шактый өлешен үзләренең күршеләреннән, беренче чиратта төньяк кабиләләрдән алып кайтсалар да; үзләре дә яхшы аучылар булганнар. Алар шулай ук балык тоту һәм бал җыю белән, ягъни урманда агач куышларындагы корт ояларын карау белән кәсепләнгәннәр. Идел һәм Кама суларында, аларның күпсанлы кушылдыкларында һәм якын-тирә күлләрдә балык, ә урманда бал корты күп булган. Бу байлыкның да бер өлеше башка илләр белән алыш-биреш итүгә тотылган.
Болгарда төзү эше һәм һөнәрчелек нык алга киткән. IX-X йөзләр чигендә ярым күчмә тормыш сакланып, җәйләрен кешеләр тирмәләрдә яшәүгә күчсәләр дә, шәһәрләр барлыкка килү белән акрынлап архитектура үсә башлаган, төзү эше колач җәйгән. Кирпечтән һәм ак таштан сарайлар, мәчетләр, җәмәгать мунчалары, хәттә торак йортлар да салганнар. Ләкин корылмаларның күп өлеше агачтан булган. Шул ук вакытта балчык сылап эшләнгән һәм яртылаш җиргә кергән өйләрдә дә яшәгәннәр.
Металлургия, беренче чиратта тимер эшкәртү зур үсеш алган. Тимердән күпсанлы эш кораллары һәм тормыш-көнкүреш әйберләре: балта, пычкы, чүкеч, чалгы, урак, кискеч, өтерге, борау, боҗра, күгән, кадак, йозак, кармак һ.б.ш. нәрсәләр ясаганнар. Тимерчеләр арасында сугыш кораллары ясаучылар аеруча дан тоткан. Алар барлык төрдәге диярлек коралларны ясый белгәннәр һәм ясаганнарының бер өлеше, мәсәлән, тимер кием - көбә хәттә чит ил базарларына да чыгарылган.
Болгарларда бакыр һәм сөяк эшкәртү, чүлмәк ясау, тире иләү, эрләү һәм туку, ташка сүрәт төшерү һәм башка шундый һөнәрләр югары дәрәҗәдә үсеш алган. Алтын һәм көмештән бизәнү әйберләре ясаучы осталар бик-бик еракларда шөһрәт казанганнар. X йөздә ике зур атаклы шәһәрдә - Болгар белән Суарда көмеш акчалар сукканнар. Болгарлар баштарак читтән кергән акчалар - гарәп дирһәмнәре белән эш иткәннәр, соңрак аларны үз шәһәрләрендә суга башлаганнар, ә аннары олуг биләре - әмирләре исеменнән үз акчаларын коюны да җайга салганнар. Идел Болгарында X йөздә үк акча сукканнар, ләкин ул шуннан соң тукталып торган, XI - XII йөзләрне хәттә акчасыз гасырлар дип тә йөртәләр. Әммә бу хәлгә әле һаман да фәнни аңлатма бирелмәгән.
Болгар илендә хәрби ныгытмалар төзүгә аеруча игътибар бирелгән. Шәһәр һәм кирмәннәр биек җир өемнәре һәм тирән чокырлар белән әйләндереп алынган, өемнәр өстенә ике рәтле имән стена - кура һәм шактый биек машлар (башнялар) эшләнгән булган. Бу турыда Суар, Болгар, Бүләр һәм башка кайбер шәһәрләрнең урыннарын казып тикшерү вакытында табылган материаллар, шулай ук Ашлы, Бүләр шәһәрләренең хәрби ныгытмалары турында рус елъязмалары калдырган белешмәләр сөйли.
Идел белән Каманың биек ярларында, чик буйларында һәм кәрван юллары очрашкан урыннарда андый җирләрне һәм юлларны саклау максатында хәрби кирмәннәр - форпостлар төзелгән. Ә чик буе һәм эре шәһәрләр тирәсендә урыны-урыны белән хәттә унар чакрымнарга сузылган махсус ныгытмалар тезелеп киткән.
Кораллар ясау, гомумән кораллану тиешле дәрәҗәдә торган. Ибне Рустә болгарлар ат атланып йөриләр, көбә кием кияләр һәм баштанаяк коралланганнар дип язып калдырган. Болгар шәһәрләрен һәм авылларын казып тикшергәндә кылыч, сугыш балтасы, кистән, ук һәм сөңге очлары, дошманның атлы гаскәре һөҗүм итеп килгәндә аяк астына ташлау өчен өч япьле чәнечкеле тимерләр, типке (шпора), көбә, шишәк кебек барлык төр кораллар һәм хәрби киемнәр дә табыла.
§ 18. Иҗтимагый-сәяси төзелеш
Болгарларда дәүләткә салым түләү ат яки башка йөк терлеге бирү белән генә чикләнмәгән. Ибне Фадлан шундый бер күренешкә игътибар иткән: «Кем дә кем туй ясый яки мәҗлес үткәрә икән, мәҗлеснең күләменә карап, ул патшага салым түләргә бурычлы». Бу «салым»ны гарәп сәяхәтчесе шәрехләп биргән, аның бал эчемлегеннән торуын һәм шуның өстенә тагын күпмедер күләмдә бодай бирелүен әйткән. Улыңны өйләндерәсең яисә кызыңны кияүгә бирәсең килсә - үз хәлеңә карап дәүләткә дә өлеш чыгарасың. Дәүләттә яшисең, ул сине яклый, син дә аңа булышырга тиешсең, бу - гражданлык бурычы.
Идел Болгарында феодализм барлыкка килгәч, башта ул дәүләт формасында үсеп киткән. Ул шуннан тора: крестьяннар феодалга бәйлелеккә кергәнче, бәйсез халык төрле дәүләт йөкләмәләрен үтәгән. Дәүләт файдасына салымнарның алда әйтелгән төрләреннән тыш, илнең бәйсез халкы бүтән төрле мәҗбүри эшләр башкарырга тиеш булган. Мәсәлән, алар олы юллар өстендә, чик буйларында хәрби ныгытмалар коруда, гомумән шәһәрләр һәм дәүләткүләм әһәмиятле башка торак урыннар төзүдә катнашырга тиеш булганнар. Дөрес, бу эшләрдә хәрби әсирләр дә катнашкан, тик азат халык җилкәсенә дә аз төшмәгән.
Ләкин Болгарда, башка һәр феодаль илдәге кебек үк, аерым бер алпавытка буйсынып яшәү рәвеше дә булган. Бу турыда язма чыганакларда төгәл белешмәләр очрамаса да, феодаллар (тарханнар) һәм феодаль мөнәсәбәтләр яшәве Болгар дәүләтенең төп җирләрендә бик күп шәһәрлекләр - феодал кирмәннәренең калдыклары табылу белән раслана. Алар - мәйданы 3-4 гектардан артмаган, әммә куәтле ныгытмалар һәм берничә авыл белән уратып алынган зур булмаган шәһәрлекләр. Авылларда алпавытка, тарханга буйсынган халык көн күргән, ә тархан үзенең кечерәк гаскәре белән ныгытылган кирмәнендә яшәгән.
Идел Болгарында феодализмның үсүенә дәүләт оеша башлаганда ук бер аллага табыну дине - ислам кабул ителү нык ярдәм иткән. 922 елдан соңгы чор - мосылманлыкның бөтен ил буенча таралыш дәвере. Еллар һәм гасырлар эзлеклелеген саклап, тарихи чыганаклар белән танышканда моңа берсүзсез ышанырга мөмкин. Берничә мисал китереп карыйк. Ибне Фадланның замандашы, безгә билгеле әл-Бәлхи болай дип язган: «Илнең исеме Болгар, халкы ислам динен тота». X йөз азагының «Хөдүд әл-галәм» («Донъя чикләре») дигән атаклы фарсы язмасы Болгар халкын шулай ук мосылманнар дип атаган.
Исламның болгарларда рәсми дин сыйфатында таралуы турында 986 елгы тарихи вакыйгалар уңае белән рус елъязмаларыннан да кызыклы белешмәләр табарга мөмкин. Шул елны Киев кенәзе Владимирга үз диннәрен тәкъдим итеп болгар илчеләре барганнар. Кенәзнең: “Нидән тора соң ул динегез?» - дип соравына, болгарлар сөннәтләү кирәклеген, дуңгыз ите ашауның һәм аракы эчүнең тыелуын әйткәннәр... Елъязмачылар раславынча, Владимир үзенә, янәсе, сөннәтләнү һәм дуңгыз ите ашауны тыю гамәленең ошамавын әйткән, ә аракы турында өзеп: «Русь эчмичә, күңел ачмыйча яши алмый», дигән. Болгарлардан соң Киевкә нимесләр, хәзәр яһүдләре, греклар килгәннәр һәм барысы да үз диннәрен мактаганнар. Олуг кенәз икенче елны үзенә боярларны җыйган да, алардан киңәш сораган. Боярлар шул илләргә кешеләр җибәреп анда ни барын үз күзләре белән күреп кайтырга киңәш иткәннәр. Шулай эшләгәннәр дә. Киев илчеләре Болгарга килгәннәр, анда мосылманнарның үз мәчетләрендә дога кылуларын карап торганнар, тезләнеп җиргә иелүләре аларга ничектер сәер, «гел сагыш, күңел ачулар юк» булып күренгән. Кыскасы, киевлеләргә мосылманлык ошамаган, кайткач, кенәзләренә үзләре күргәннәрне җиткергәннәр, һәм ислам кире кагылган. Тагын бер ел үткәч, ягъни 988 елда Русь христианлыкны кабул иткән.
XI йөз авторлары Болгарның шулай ук мосылман иле булуын әйткәннәр. Хәрәземнең энциклопедик галиме Бируни һәм XI - XII йөзләрдә яшәгән әл-Мәрвази Болгар җирен нәкъ шулай дип, ә болгарларның үзләрен мосылманнар дип атаганнар. XII йөзнең атаклы испан-гарәп сәяхәтчесе әл-Гарнатый, 1135 һәм 1150 елларда Болгар җирендә булып кайткач, китап яза һәм шуңа бер хикәят тә кертә. Ул аны болгарлы Якуб Ибне Ногманның «Болгар тарихы» дигән китабыннан укыган булган. Бу хикәяттә сүз шул турыда бара: Бохарадан килгән, медицинаны да яхшы белгән бер фәкыйһ - мосылман диненә өндәүче - болгар патшасын һәм аның хатынын даваларга була, тик аларга ислам диненә күчү шартын куя; «алар савыгалар һәм ислам кабул итәләр, һәм ул илнең халкы да исламга күчә». Әлеге фәкыйһнең исеме, аның кайсы вакытта булуы бу китапта әйтелмәгән (Ибне Ногманның хезмәте безнең көннәргә кадәр сакланмаган). Вәгазьченең мосылман иленнән килүе һәм патшадан соң бөтен халыкның исламны кабул итүе турында сүз барганлыктан, бу фәкыйһ Ибне Фадлан булып күз алдына баса: ул да фәкыйһ була һәм Болгарга Бохара аша килә бит. Ә әл-Гарнатыйның Болгарда булу вакыты - бу дәүләттә мосылманлыкның тагы да ныграк таралган дәвере. Шуның өстенә, болгарлар үзләре һәм Суар кешеләре Түбән Иделдәге Саксын шәһәрендә мәчетле мәхәлләләр тотканнар. Җыеп әйткәндә, ислам Идел Болгарында гомумдәүләт күләмендә хәкимлек итүче идеологиягә әйләнгән. Әммә шул ук Болгарда, бигрәк тә аның башлангыч чорында, мәҗүсилек тә яшәгән. Анда мәҗүсилек белән беренче буларак Ибне Фадлан очрашкан һәм аны үзенең рисаләсендә тасвирлап калдырган. Мәсәлән, кемнедер ялгыш үтергән кешегә мондый җаза биргәннәр: аны бер әрҗәгә кертеп япканнар, аңар азык куйганнар («өч кабартма һәм бер савыт су»), әрҗәне кадаклап баганага асканнар, кеше шунда акрынлап үләргә тиеш булган. Яки менә тагын бер мәҗүсиләрчә җиназа ысулы: кеше үлгәч, аны вакытлыча тирмәсендә калдыралар. Аның ишек катына ирләр киләләр дә үксеп-үксеп елый башлыйлар. Ибне Фадлан бу кешеләрнең ислам кануннарына бәйле булмауларын әйтә. Алар елаудан туктагач, коллар килеп җитәләр һәм үзләрен камчы белән кыйнарга тотыналар. Аннары мәрхүм тирмәсенең ишеге төбенә байрак элеп куялар. Җирләгәннән соң кабер әйләнәсенә аның коралларын тезеп чыгалар һәм ике ел буена мәрхүм истәлегенә елауларын давам иттерәләр. Шулкадәр вакыт үткәч, байракны урыныннан алалар һәм туган-тумачасы «аш мәҗлесе» җыя - искә алу табыны үткәрә. Әгәр мәрхүмнең хатыны булса, шуннан соң ул икенче тапкыр кияүгә чыгу хокукы ала. Ибне Фадлан искәрмә ясый, бу йолалар мәрхүм «башлык булган» очракта гына тулысы белән үтәлә. Гади кешенең җиназасында йолаларның бер өлеше генә башкарылган.
§ 19. Болгар шәһәрләре. Болгар һәм Суар
Идел Болгарында беренче шәһәрләр X йөзнең 20нче еллары башында күренә башлый. Бу хәл элекке ярым күчмә тормыштан утраклашып көн итүгә күчү белән бәйле. Беренче болгар шәһәрләренең үсеп чыгуы ислам кабул итү чорына туры килә. Бу - очраклылык түгел, ә законлы тарихи процесс. Нәкъ менә донъяның иң куәтле диннәре, шул исәптән исламның таралуы шәһәрләр барлыкка килү, цивилизация үсеше белән бәйле. Болгарда да шулай булган. Бу дәүләттә беренче шәһәрләр үсеп чыгу белән бергә болгарларның үз акчаларын сугу да башланган.
Урта гасырларның гарәп-фарсы тарихи чыганаклары X йөзнең 20нче елларыннан ике болгар шәһәрен - Болгар белән Суарны телгә ала башлыйлар. Бу ике шәһәр, бер-берсен тулыландыргандай, еш кына янәшә куеп йөртелә. Һәм аларның тарихи язмышлары да, аеруча X - XI йөзләрдә, охшаш булган. Хәзер, вакыт эзлеклелеген саклап, шул чыганакларның иң билгелеләренә мөрәҗәгать итеп карыйк. Бу шәһәрләр турында беренче, бик кыйммәтле белешмәләрне әл-Бәлхи язмаларыннан укырга мөмкин. Алдагы бүлектә аның хәбәрләреннән бер өзек китерә башлаган идек, шуны давам иттерәбез: «Болгар - ил исеме, аның халкы ислам дине тота; ул шулай ук шәһәр исеме дә, анда Җамигъ мәчет бар. Ул шәһәрдән ерак түгел икенче бер шәһәр - Суар урнашкан, анда да Җамигъ мәчет бар. Мосылман хатибы әйтте: ике шәһәрнең дә халкы 10 меңгә җитә. Өйләре агачтан һәм аларда кышын торалар; җәен кешеләр киез тирмәләргә күчәләр. Әлеге хатип җәйге көннәрнең озын һәм кышкы көннәрнең кыска, ә төннәрнең озын булуын да сөйләде».
Шундый ук хәбәрне X йөзнең 30нчы һәм 60нчы елларындагы гарәп авторлары әл-Истахри һәм Ибне Хәүкал да язып калдырганнар. Тик алар әл-Бәлхигә бер әһәмиятле төзәтмә керткәннәр: ун мең әлеге шәһәрләрнең тулаем халкын аңлатмый, ә алардагы «ир-ат», икенче төрле әйткәндә, сугышчылар санын белдерә. Бу - дөреслеккә күбрәк туры килә, чөнки урта гасырларда берәр шәһәрнең күпме халкы барлыгын аның гаскәре санына карап билгели торган булганнар. Шундый ук хәбәрне X йөзнең азагында фарсыча язылган, авторы билгеле булмаган «Хөдүд әл-галәм» («Донъя чикләре») дигән әсәрдә дә укырга мөмкин: «Болгар - зур булмаган бер төбәкнең шәһәре, ул Идел буенда урнашкан. Аның бөтен халкы да мосылманнар; аннан 20 мең атлы чыга. Алар кяферләрнең һәр гаскәренә каршы, күпме булуына карамастан, сугышка чыгалар һәм җиңәләр. Таза, бай җир ул. Суар - Болгар янындагы шәһәр; андагы халыкның дине дә Болгардагы кебек үк».
Яңадан әл-Бәлхигә мөрәҗәгать итик. «Итилдән Болгарга тикле дала буйлап бер айлык чамасы юл; судан барсаң елгадан югары таба ике айлык, түбән таба 20 көнлек чамасы юл», - дип яза ул. Моны аңлавы кыен түгел, Болгар шәһәре Идел ярына, хәзәрләрнең үзәге белән ике арадагы су юлы буена утырган. Әл-Бәлхинең әлеге сүзләре безгә инде билгеле булган «Хөдүд әл-галәм» авторының һәм X йөз азагындагы атаклы гарәп географы әл-Мөкатдәснең белешмәләре белән дә раслана. Әл-Мөкатдәс тә Болгар шәһәрен Идел буенда итеп күрсәтә.
Болгарның X йөз башыннан, дәүләт оешканда ук, башкала сыйфатында үсеп китүе тәбигый булган. Чөнки ул бик уңайлы урынга, Идел белән Кама тоташкан җиргә - Көнчыгыш Европаның экономик һәм стратегик яктан зур әһәмиятле ике олы су юлы буена утырган. Башкаланы шундый мөһим урында төзү болгар җирләрен бер үзәк дәүләткә берләштерүдә, Идел Болгарын һәм аның башкаласын Көнбатыш белән Көнчыгыш арасында экономик һәм мәдәни элемтәләр үзәгенә әверелдерүдә бик тә зур роль уйнаган. Бу очракта дәүләтнең сәяси үзәге шул дәүләтнең үзенең һәм аның төп халкының исеме белән аталуы бик тә тәбигый булган.
XII йөздә Болгарга ике гарәп сәяхәтчесе килеп чыккан. Аның берсе - безгә аз таныш әл-Җәвәлики, икенчесе инде берничә тапкыр телгә алынган әл-Гарнатый. Әл-Җәвәлики Болгарга 1145 елда килгән, тик аның язмалары безнең көннәргә кадәр сакланмаган. Революциягә кадәрге татар тарихчысы М.Рәмзи Казан, Болгар һәм татар дәүләтләре турындагы китабында аңардан кайбер өзекләр биргән: «Аларның (болгарларның) корылмалары Рум (Византия) корылмаларына охшаган. Алар зур халык, аларның шәһәре Болгар дип атала. Ул бик зур шәһәр».
Әл-Гарнатыйның Болгар шәһәре турындагы белешмәләре бераз кыскача, әммә бик кыйммәтле, чөнки алар шәһәрнең шул чактагы тышкы йөзен сүрәтлиләр: «Болгар да гаять зур шәһәр, ул гел нарат агачыннан гына төзелгән, ә шәһәр стенасы - имәннән». Көнчыгыш географиясендә шулай ук «эчке» Болгардан тыш, ягъни Болгар шәһәренең үзеннән тыш тагын дәүләтне тышкы донъя белән бәйли торган сәүдә урыны сыйфатындагы «тышкы» Болгар турында да хәбәрләр очрый. Анысы - Идел буендагы атаклы Ага-Базар, зур ярминкә урыны. Тарихи чыганакларда шулай ук Болгарның аннан 20 көнлек юл арасында урнашкан борынгы Русь башкаласы Куябтан, ягъни Киевтән кечерәк булуы әйтелә.
Монголларга кадәрге чорны чагылдырган рус елъязмаларында шәһәр буларак Болгар исеме очрамый («Бөек Болгар» билгеләмәсе беренче тапкыр XIV йөз азагында барлыкка килә - ул турыда Алтын Урда турындагы бүлектә сөйләрбез). «Болгар» сүзе Алтын Урдага хәтле чорда гомумән болгар җире атамасы буларак кына кулланыла. Ә борынгы Болгарны 1164 елда Төньяк-Көнчыгыш Русь кенәзенең Идел Болгарына явы уңаеннан елъязмада телгә алынган Бряхимов (Ибраһим) шәһәре итеп карау гадәткә кереп киткән. Димәк, Болгар әле ул вакытта башкала булган. Ул XII йөзнең беренче яртысында да шулай булып калган; һәрхәлдә, әл-Җәвәлики һәм әл-Гарнатый аны илнең баш шәһәре итеп язганнар, алар шул шәһәрдә тукталганнар да.
Болгарның тарихка кереп калган икенче зур шәһәре Суар булган. Бу ике шәһәр турындагы төп белешмәләр безгә билгеле инде. Тагын икенче төр чыганаклар - нумизматика материаллары, ягъни борынгы акчалар сезне кызыксындырмый калмас. Билгеле булганча, Урта Азиядә Саманилар идәрә иткән чорда (IX - X йөзләрдә) Европа белән Азия арасында сәүдә багланышларында гарәп дирһәмнәре - күфи көмеш тәңкәләре зур урын тоткан. X йөзнең 20нче елларыннан башлап болгарлар, саманиларга охшатып, үз идәрәчеләре исеменнән, тик елларын һәм Урта Азия шәһәрләренең исемнәрен куеп, акчалар сугарга өйрәнгәннәр. Мәсәлән, Микаил Ибне Җәгъфәр атлы болгар әмире исеменнән сугылган, ләкин Сәмәрканд, Шаш (Ташкент), шулай ук Фарсының, ягъни Иранның Бәлх, Нисабур шәһәрләренең исемнәре куелган акчалар йөрүе билгеле. Әммә озак та үтмәстән Болгарда, үз шәһәрләрен күрсәтеп күпләп үз акчаларын сугу башланган. Мәсәлән, 931, 948 - 959 елларда Насыйр Ибне Әхмәт һәм Талип исеменнән сугылган акчалар билгеле.
Талипның соңрак идәрә иткән улы Мөэмин бер үк вакытта Суарда да, Болгарда да акча суккан. Аның 976 елда суккан тәңкәләре табылды. Тик шуннан соң, 980 елга кадәр, акча сугу Ибне Хәсән исеменнән бары Болгарда гына алып барылган. Бу хәл Суарның бу вакытка элекке сәяси куәтен югалтып, илнең башкаласы булган шәһре Болгарга тулысынча буйсынуын күрсәтеп тора. Шунысын да әйтергә кирәк, болгар акчаларының таралыш географиясе бик зур булган. Бай хәзинәләр эчендә алар бер-бер артлы Югары Идел буенда, Новгород һәм Псков җирләрендә, Балтыйк буенда, Скандинавия илләрендә һәм хәттә Даниядә табылды (Даниядә табылганы - Суар тәңкәсе).
XI йөздә Суар ике күренекле чыганакта телгә алына. Урта Азиянең атаклы төрки тел галиме һәм географ Мәхмүт Кашгарый үзенең атаклы «Донъя картасы» дигән хезмәтендә Болгар һәм Суар шәһәрләрен дә билгеләп куйган. Ләкин ул Суар шәһәрен ялгыш Каспий диңгезе буендагы Саксын шәһәре белән бутаган, чөнки аңа үзенә бу шәһәрләрне күрергә туры килмәгән. Ә менә икенче бер авторның, әл-Мәрвәзинең белешмәләре бик кыйммәтле: «Аларның (болгарларның) ике шәһәре бар. Шуларның берсе Суар дип йөртелә, ә икенчесе Болгар дип атала; ике шәһәр арасы - бик куе әрәмәләргә төренгән елга яры буйлап ике көнлек юл. Алар анда дошманнарыннан саклану өчен ныгытмалар төзеп урнашканнар». Бу хәбәр Болгар һәм Суар шәһәрлекләре калдыкларының бүгенге топографиясенә гаҗәеп туры килә.
Атаклы совет археологы, болгар тарихы белгече профессор А.П.Смирновның 1930нчы елларда Суар урынында алып барган казу эшләре нәтиҗәсендә бик кыйммәтле белешмәләр тупланды. Эшнең башында ук тикшеренүчеләр уңышка юлыга: алар шәһәрлек уртасында бер бик зур кирпеч корылма калдыгына килеп чыгалар - анда бер бай түрәнең таш сарае булганлыгы ачыклана. Сарай ике катлы булган, үзәктән ягып җылытылган. Бинаның алды бик матур итеп бизәкләп эшләнгән булган, уң якта манара калкып торган. Сарай таш стена белән әйләндереп алынган, ишегалдына таш түшәлгән. Бу сарай X - XI йөзләрдә төзелеп, монголлар явы вакытында җимерелгән, әммә озакламый яңадан торгызылган һәм XIV йөздә, шәһәр белән бергә, яшәүдән туктаган.
Шул ук казулар нәтиҗәсендә, фәндә беренче тапкыр буларак, болгар шәһәрләренең хәрби ныгытмаларын күзалларлык бай археологик белешмә тупланды. Безнең көннәргә кадәр сакланган урлар (валлар) өстенә ике рәт биек имән кура, ягъни ныгытма эшләнгән, рәтләр арасына ныклык өчен балчык төеп тутырылган. Бөтен кура буйлап, бер-берсеннән аткан ук очып җитәрлек ераклыкта аралар калдырып, хәрби машлар тезелеп киткән. Тышкы яктан тирән чокыр казылып, аңа су тутырылган һәм аның төбеннән очлы казык-бүрәнәләр тырпаеп торган. Чокыр артында тагын бер ур сузылган булган, аның өстендә шулай ук очлы имән бүрәнәләрдән койма торгызылган. Бөтен кура өстендә сөңгеләр, еракка ата торган җәя һәм уклар белән коралланган сакчылар басып торган. Менә шушы көчле ныгытма урта гасыр шәһәре булган Суарны төрле һөҗүмнәрдән саклап килгән.
§ 20. Бүләр һәм башка шәһәрләр. Авыллар
...Болгарны җимергәннән соң Аксак Тимер Бүләргә юнәлә. Менә аның гаскәрләре шәһәргә килеп җитә һәм аның куәтле ныгытмалары алдында тукталып кала. Шәһәр башлыгы аксакаллар белән киңәш кора - бу явыз илбасарның дәһшәтле явына каршы тора алырбызмы, юкмы? Аксакаллар озак бәхәсләшәләр: сугышыргамы, әллә дошманнан рәхимлек сорап бирелергәме? Тик уртак бер фикергә килә алмыйлар. Менә арадан берсе биек манарага күтәрелә һәм, диңгез ташкыныдай ябырылып килгән дошман явын күреп, юкка кан түкмәскә, ә капкаларны ачарга киңәш бирә. Дошман шәһәргә бәреп керә һәм халкының күп өлешен кырып бетерә...
Бу - ривәят. Әммә моннан тыш Бүләр турында тарихи чыганаклардан дөреслеккә якынрак торган белешмәләр табарга мөмкин. Мәсәлән, елъязмалар шундый хәбәр җиткерә: Андрей Боголюбский үзенең улы Мстислав һәм Муром кенәзе белән бергә 1164 елда Идел Болгарына яуга чыккан. Анда әйтелгәнчә, руслар болгарларны җиңгәннәр. Тик болгар бие үз гаскәре белән Олуг шәһәргә кереп яшеренгән. Ә бу шәһәрнең кайда булганлыгы анда әйтелмәгән.
Әлеге шәһәрнең урыны шул ук рус елъязмаларында ачыклана төшә: 20 елдан соң, ягъни 1184 елда, тик бу юлы башка рус кенәзе, Андрей Боголюбскийның энесе Всеволод (Всеволод III) җитәкчелегендә руслар кабат яуга чыгалар, һөҗүм алдыннан шундый бер вакыйга булып ала. Билгеле булганча, Болгар дәүләте үзенең иң якын күршесе Русь белән күптән сәүдә багланышлары алып барган. Югары Идел һәм Үкә елгасы буендагы рус шәһәрләрендә Болгарның сәүдә кешеләре яшәгән. Ләкин Рязань, Муром һәм кайбер башка шәһәрләрнең ниндидер юлбасарлары болгар сәүдәгәрләрен талыйлар, җитмәсә, Идел буеңдагы болгар шәһәрләренә һәм авылларына һөҗүм итә башлыйлар, Болгарлар мондый талауларны туктатуны сорап ике тапкыр Всеволодка мөрәҗәгать итәләр, ләкин ул юлбасарларны туктатмый. Талаулар давам итә. Түземлекләре беткән болгарлар Русьның үзенә яу чыгалар, Городец, Муром шәһәрләрен туздыралар, Рязаньга барып җитәләр. Бу вакыйга 1183 елда була. Всеволод болгарлардан үч алырга уйлый һәм аларга каршы зур яу җибәрә. Анда Русьның башкаласы Владимир шәһәренең төп көчләреннән тыш Киев, Чернигов, Переяславль, Смоленск гаскәрләре дә катнаша. Руслар Олуг шәһәргә, ягъни Бүләргә кадәр килеп җитәләр, аны ун көн буе камап торалар. Тик ала алмый кире кайтып китәләр.
Елъязмалар шушы Олуг шәһәрне («Великий город») Черемисан елгасы буенда итеп күрсәтәләр. Ул елга - Кече Чирмешән, ә аның сул ягында бүгенге көнгә кадәр сакланган Биләр шәһәрлеге - Олуг шәһәр дип йөртелгән тарихи Бүләр шәһәре була инде. Аның беренче тапкыр 1164 елда телгә алынуы һич тә очраклы түгел, нәкъ менә шул чакларда халыкара хәлләр киеренкеләнеп китә, көнбатыштан үзсүзле һәм рәхимсез кенәз Андрей Боголюбский җитәкчелегендә походлар башлана.
- - - - - - - - - -
Андрей Боголюбский - Владимир-Суздаль кенәзе, Төньяк-Көнчыгыш Русьның бөек кенәзе (1157-1174), Юрий Долгорукийның улы, Русьның үзендә дә сугышчанлыгы һәм кансызлыгы белән танылган, рус шәһәрләренә каршы да походлар оештырган кеше; 1169 елда, мәсәлән, Киевны басып алган. 1174 елда боярлар фетнәсе нәтиҗәсендә үтерелгән: фетнәгә Кучковичлар - бояр Кучканың уллары җитәкчелек иткән. Ә Кучканың үзен элек Андрейның атасы Юрий Долгорукий үтерткән булган. Боголюбскийга каршы күтәрелештә аның үз хатыны да катнашкан. Кенәзнең хатыны исә, чыгышы белән болгар кызы, Тверь елъязмасы хәбәр иткәнчә, «күп тапкырлар болгар җирен басып алганы һәм болгарларга күп явызлыклар эшләгәне» өчен иренә үч тоткан булган.
- - - - - - - - - -
Көнбатыштан һөҗүмнәр ешаю аркасында Идел һәм Кама буйлары куркыныч урыннарга әйләнгән. Болгарның бу ике елга кушылган җирдәге элекке башкаласы илнең эченәрәк - ераграк һәм тынычрак булган Чирмешән буена күчерелгән. Хәер, бу турыда бер генә чыганакта да берни дә язылмаган. Шул чордан башлап Идел Болгары тарихына башкала дәрәҗәсен гәүдәләндереп «Олуг» дип аталган шәһәр килеп өстәлгәнгә күрә фараз кылып әйтү генә бу.
Югарыда китерелгән вакыйгалардан соң рус елъязмаларында Олуг шәһәр тагын берничә тапкыр телгә алынган: 1220 елда кенәз Святославның болгар шәһәре Ашлыга яу чыгуы, монголларның 1232 елда Болгарга беренче тапкыр һөҗүм ясап караулары турында язганда һәм, ниһәят, 1236 елда монгол гаскәренең Идел Болгарына һөҗүм итүен, «атаклы Олуг Болгар каласы»ның басып алынуын сүрәтләгәндә. Шул вакытта шәһәр җимерелгән, әммә яшәүдән туктамаган. Алтын Урда чорында башка шәһәрләр шикелле торгызылып, акча сугу үзәгенә әверелсә дә, ул инде үзенең электәге куәтен югалткан. Хәзерге Биләр төбәгеңдә, ягъни Бүләр шәһәре урынында һәм шул тирәләрдә табылган тәңкәләрнең иң соңыннан сугылганы 1431 елга карый.
Күп еллардан соң, Казан ханлыгы басып алынуга йөз ел чамасы вакыт үткәч, борынгы Бүләр урынына рус укчылары (стрелецлар) килеп утырган. Борынгы шәһәр истәлегенә бераз гына үзгәртелеп Биләр (русча Биляр) дип исемләнгән рус авылы үсеп чыккан. Татарстанның хәзерге Алексеевский районындагы бу авыл борынгы кала урынының бер өлешен биләп тора,
XVIII йөз азагында һәм XIX йөз башында Биләр шәһәрлеге мәйданында археологик күзәтүләр ясау нәтиҗәсендә борынгы архитектура корылмаларының җимерекләре, алар арасында бер зур мәчет урыны барлыгы ачыкланган. Шул вакытта һәм бераз соңгарак анда бик күп әйберләр: алтын боҗра алкалар, көмеш беләзекләр, җиз көзгеләр, тимердән коелган сугыш балталары һ.б. истәлекләр табылган. Узган гасыр азагында һәм безнең гасырның беренче чирегендә Биләр шәһәрлегендә беренче археологик казынулар үткәрелгән, ә 60нчы еллар азагыннан бирле анда археолог, профессор А.X.Халиков җитәкчелегендә тикшеренүләр алып барылды. Күп кенә гыйбәдәтхәнә һәм торак корылмаларының нигезләре, борынгы шәһәрнең хәрби ныгытмалары өйрәнелде, күпсанлы көнкүреш әйберләре һәм керамик материал җыелды.
Без сезне Идел Болгарының тарихта билгеле иң зур өч шәһәре белән кыскача таныштырдык. Әлбәттә, болардан башка шәһәрләр дә, әйтик, аерым кенәзлекләрнең үзәкләре дә, һөнәрчелек һәм сәүдә учаклары сыйфатындагы шәһәрләр дә булган. Сәяси әһәмиятләре ягыннан аларны шәһре Болгар белән дә, Суар яки Олуг шәһәр белән дә чагыштырып булмый булуын, әммә алар җәмгыять үсешенең төрле чорларында билгеле бер урын тотканнар.
Иделнең уң як ярына урнашкан Ашлы шәһәренең язмышы фаҗигале. Идел Болгарының көнбатыш җирләрендәге зур гына билекнең үзәге булып саналган бу шәһәргә 1220 елда Всеволод IIIнең бертуганының улы Святослав һөҗүм иткән һәм җимергән, шуннан соң шәһәр яшәүдән туктаган. Елъязмаларда Ашлының хәрби ныгытмалары турында кызыклы хәбәрләр сакланган. Алар болгарларда хәрби-инженерлык эшенең югары дәрәҗәдә булганлыгы турында сөйлиләр.
Кашан шәһәре Каманың уң ягындагы бер билек-кенәзлекнең үзәге булган. Бу шәһәрнең монголларга кадәрге чоры турында тарихи белешмәләр сакланмаган булса да (алар Алтын Урда чорына карый), археологик материаллар аның төньяк төбәктә бик әһәмиятле мәдәният һәм сәүдә үзәге булганлыгын раслыйлар. Кама буйлап чак югары, аның сулъяк биек яры өстендә Җүкәтау шәһәре утырган. Аның турындагы тарихи белешмәләр шулай ук Алтын Урда чорына караса да, археологик яктан Җүкәтау элегрәк чорга барып тоташа. Идел Болгарының көнчыгыштагы шундый үзәкләреннән берсе итеп Шушма елгасы буена урнашкан Тубылгытау шәһәрен дә атарга кирәк. Алтын Урдага кадәрге шәһәрләр арасында Кама аръягында Болгар дәүләтенең үзәк өлешендәге Төрек, Тукчын һәм Нократ шәһәрләренең булганлыгы да билгеле.
Безнең буын кешеләре хәзерге Алабуганың көнбатышында, биек яр өстендә «Шайтан каласы» дигән сәер исем белән атала торган шәһәрлек калдыгын бәлкем беләләрдер. Бик күп ривәятләр сөйлиләр бу шәһәр турында. Менә шуларның берсе.
...Биек тау башындагы иске шәһәрдә бер ялгызы «шайтан» яшәгән (христиан рухание мосылман изгесен кимсетеп шулай дип атаган). Борынгы болгарлар шунда гыйбәдәт кылырга йөргәннәр, намаз укыганнар. Соңрак «Шайтан» янына Казан кешеләре дә килә башлаганнар, хәлләрен җиңеләйтүдә ярдәм сораганнар. «Шайтан» ярдәмен кызганмаган, кешеләрне төрле бәләләрдән коткарган. Көннәрдән бер көнне, кяферләр белән сугыш башлангач, Казан сәете, әлеге шәһәрчекнең хуҗасына килеп, изге сугышка фатиха бирүен сораган. «Шайтан» ун көн буена намаз укыган, унберенче көнне мөнбәрдән тавыш биргән: «Мин сезгә, шәфкать ияләре, ярдәм итә алмыйм инде. Пәриләр мине моннан куалар. Мин моннан барып җиткесез ерак җирләргә мәңгелеккә китәм». Шәһәр эченнән кара төтен ургылган, өермәләнеп күккә күтәрелгән, шул төтен эченнән галәмәт зур елан килеп чыккан һәм ут булып көнбатышка атылган...
Бу ривәят Казан ханлыгын җимергәннән соң бер рус рухание язып калдырган «Казан тарихы» дигән елъязмада китерелә. Аның язуына караганда, ул Казан басып алынганчы ук анда 20 ел яшәгән булган. Шунда әлеге ривәятне язып алган. «Казан тарихы» аша ривәят руслар арасына да таралган. Шуңа күрә алар шәһәрлекне үзләренчә «Шайтан каласы» дип атаганнар.
Бүгенге көнгә Урта Идел буендагы урта гасыр шәһәрлекләренең җыелма исемлеген төзү тамамланды. Бу тарихи-археологик җыелма 161 истәлектән тора. Алар өч төркемгә бүленәләр: 38 шәһәрлек - элекке шәһәр яки шәһәр кремле калдыклары, 73 феодал кирмәне, 39 хәрби ныгытма-кирмән (белешмәләр тулы булмау сәбәпле 11 истәлекнең билгеләмәсе ачыкланмаган). Дөрес, барлык бу шәһәрләр, кирмәннәр һәм ныгытмалар борынгы Болгар чорына гына карамый. Аларның байтагы Алтын Урда чорында да яшәвен давам иткән. Алтын Урда дәверендә барлыкка килгән, Казан ханлыгы чорына кагылышлы шәһәрләр дә юк түгел.
Болгар дәүләтендә шәһәрләрдән тыш бик күп авыллар да булган. Бүгенге көнгә 900дән артык авыл урыны билгеле. Аларның кайберләре шәһәр кремле ныгытмасыннан тышта, бистә сыйфатында барлыкка килгән. Әммә күбесе үзаллы авыллар булып утырган. Кайберләре бик зур булган, 80 - 100 гектарга якын җир биләгән, ә күпчелегенең мәйданы 3 - 6 гектардан артмаган. Андый авыллар уртача 20 - 40 йорттан торгандыр. Алда әйтелгән 900дән артык авылның 2/3се Болгар чорына карый, башкалары, кайбер шәһәрләр шикелле үк, соңгырак дәвердә - Алтын Урда һәм Казан ханлыгы чорында барлыкка килгәннәр.
§ 21. Мәдәният һәм мәгърифәт
Болгарда шәһәрләр төзү һәм, гомумән, шәһәр мәдәнияте шактый югары дәрәҗәдә торган. Монументаль, икенче төрле әйткәндә, зур колачлы кирпеч-таш корылмаларның калдыклары археологлар тарафыннан төрле елларда һәм төрле урыннарда җентекләп өйрәнелде. Алдарак Суардагы ике катлы кирпеч сарай калдыгы турында әйтелгән иде инде. Бу гаҗәеп корылманың түбәнге каты X - XI йөзләргә карый һәм, шулай итеп, борынгы болгарларның казып табылган таш архитектура истәлеге булып санала. Кирпечтән төзелгән йортлар һәм җәмәгать корылмаларының калдыклары Самар тугаендагы «Муром шәһәрчеге»н, Татарстанда, Иделнең уң ягындагы Хулаш, Чуашиядәге Олы Тояба шәһәрлекләрен һәм безгә инде билгеле булган Бүләрне казып өйрәнү вакытында табылды. Бүләрдә күп еллар буе барган тикшерүләр аеруча нәтиҗәле булды, анда борынгы болгарлар дәвереннән калган төзелеш сәнгатенең шактый күп истәлекләре: мәчетләр, җәмәгать мунчалары, йортларның нигезләре һәм башка төзелеш калдыклары ачылды. Шәһре Болгарның җир өстендә сакланган архитектура истәлекләре XIII - XIV йөзләргә карый, һәм без алар белән Алтын Урда тарихына һәм мәдәниятенә багышланган аерым бүлектә киңрәк танышырбыз.
Без алда телгә алган «Шайтан каласы»ндагы таш кальганың почмак манарасы - монголларга кадәрге Болгар дәүләтенең өлешчә исән калган архитектура истәлекләреннән бердәнбере. Бу ныгытманың планын узган йөздә Алабугада бөек рус рәссәме И.И.Шишкин эшләп калдырган. Кальга буе 21,3 м, иңе 19,17 м булган дүртпочмак рәвешендә. Аның һәр почмагында шундый берәр манара, ә һәр стена уртасында тагын берәр ярым манара басып торган, А.П.Смирновның раславынча, үзенең зурлыгы (400 кв.м) һәм куәте ягыннан «Шайтан каласы» урта гасырдагы Кавказның хәрби крепостьларыннан өстен торган.
Ул чорларда башлыча эре шәһәрләрнең кальга-ныгытмаларында, бәлки кайбер кенәзлек үзәкләрендә һәм бик мөһим хәрби-стратегик пунктларда гына корылмалар таш һәм кирпечтән эшләнгән булган. Шәһәрләрдәге биналарның күпчелеге - йортлар, мәчетләр, каралты-кура һәм башкалар, авыллар турында әйтеп тә тормастан, нигездә агачтан төзелгән. Археологик казулар вакытында кайбер йортларның нинди булганлыгы да ачыкланды. Мәсәлән, Суарда казылган бер агач йортның түбәсе ике кыеклы, идәне такта һәм өй асты базы да булган. Агач өйләрдән тыш, казып эшләнгән җир яки ярым җир, землянкасыман өйләр яисә балчык стеналы йортларның калдыкларына да юлыгалар археологлар. Мондый гади өйләрнең мичләре дә йомшак комташтан гына, бик сирәгендә кирпечтән чыгарылган.
Йорт җиһазлары, тормыш-көнкүреш әйберләре һәм савыт-саба турында язма чыганакларда хәбәрләр аз булса да, аларны шул ук археологик табылдыклар тулыландыра. Азык әзерләү өчен бронза һәм тимер казаннар, аш-су өчен кирәк булган башка төрле металл савытлар, гади һәм бизәкле балчык савыт-саба, әйтик, тәпәннәр, чүлмәк, кувшин, тәлинкә, табак, җамаяклар, тимер пычаклар, агач кашыклар һ.б.ш. ише әйберләр төрле еллардагы казу вакытында табылдылар.
Без югарыда болгарлардагы һөнәрчелек турында сөйләгәндә, аларның тормыш-көнкүреш әйберләренең, эш һәм сугыш коралларының күптөрле булуын әйткән идек инде. Болардан тыш археологик эшләр вакытында, бигрәк тә очраклы рәвештә табылган бай хәзинәләр составында, борынгы акчалардан тыш, алтын, көмеш, җиз, бакыр, сөяк һәм пыяладан ясалган бик бай һәм төрле-төрле бизәнү әйберләре чыга. Алар арасында беләзекләр, йөзекләр, алкалар һәм балдаклар, муенсалар, күкрәкчәләр, төймәләр һәм тәңкәләр, каптырма-прәшкәләр, көзгеләр, бил каешы бизәкләре кебек хәттә бүгенге ювелирлык сәнгате өчен дә үрнәк булырлык камил һәм гаҗәеп оста эшләнгәннәре бар. Мондый әйберләрне ясау һәм матурлау техникасы да бик төрле булган. Алар әйбергә алтын-көмеш йөгертү, бөртекләү, каралту, чүкү, үрү, асылташ һәм энҗе беркетү, металлга чокып һәм сугып бизәк төшерү кебек төрле алымнарны белгәннәр. Идел болгарларының ювелирлык сәнгате монголларга кадәрге чорда да, Алтын Урда дәверендә дә зур үсешкә ия булган.
Болгарларның ювелирлык сәнгате белгечләрдә дә, борынгы әйберләрне яратучы үзешчәннәрдә дә һәрвакыт соклану тудырган. Мәсәлән, үрдәкле боҗра алкалар турында күпләрнең ишеткәне бардыр,алар турында фәнни һәм популяр әдәбияттә шактый күп язылды. Ул истәлекләр Мәскәү, Петербург һәм Казан шәһәрләрендәге зур музейларның иң кыйммәтле хәзинәләрендә саклана. Аларның затлылыгы һәм таң калырлык оста эшләнүе күптәннән инде телгә кергән. Шундый хикәят бар. Уралның бер бик бай рус эшмәкәре Әби патшага, ягъни Екатерина IIгә кыйммәтле бүләк бирергә ниятли, борынгы болгар алкаларын тапшырмакчы була. Ләкин аңарда алка берәү генә була. Сыңар алка бүләк итмәссең бит инде. Байның үтенече буенча Пермь ювелирлары аңа нәкъ болгарларныкы шикелле итеп ике алка ясап биргәннәр. Императрица да ошаткан аларны, рәхмәт әйтеп алган. Ләкин соңыннан, алар инде музейга эләккәч, алкаларның ясалма булуы ачыкланган. Пермь осталары барыбер андагы күпсанлы алтын бөртекләрен болгарлар кебек оста итеп бер-берсенә беркетә алмаганнар.
Алканың боҗрасы эчендә утырган, томшыгына алтын бөртеге капкан үрдәкнең тирән мәгънәсе бар. Ул халыкның бер легендасын чагылдыра: бик борынгы заманнарда бөтен донъя очсыз-кырыйсыз диңгездән генә торган. Диңгез өстендә бер ялгыз үрдәк йөзеп йөргән. Менә ул чумган да, диңгез төбеннән бер бөртек балчык кабып алып чыккан, һәм шул балчыктан җир барлыкка килгән. Бу ривәят татар авылларының берсендә язып алынган. Нәкъ шуңа охшашлы легенда Дунай болгарларында да таралган булган.
Монголларга кадәрге болгарларның тарихи этнографиясе турында язма чыганаклардагы кайбер белешмәләр аерым әһәмияткә ия. Ибне Фадлан һәм әл-Гарнатый болгарларның төп азыклары дип икмәк (бодай күмәче), ит, тары һәм балны атыйлар. Атаклы Багдад илчесенең Болгар патшасы үткәргән аш мәҗлесендәге кайбер күзәтүләре кызыклы. Кыздырылган итне пычак белән кискәләп ашаганнар. Хәлбуки, ул чакта чәнечке-фәлән булмаган әле. Чәнечкене Кытайдан Европага беренче булып XIII йөзнең атаклы итальян сәяхәтчесе Марко Поло алып килгән.
Болгарлар идәнгә утырып ашаганнар, тик һәркайсының алдында сый тулы тәбәнәк өстәл торган. Җәмгыятьнең югары катлавы үткәрә торган аш мәҗлесләрендә шулай булган, ләкин мондый тәртип башкалар өчен дә хас булган дип санарга мөмкин. Икенче бер урында Ибне Фадлан болгарларның Көнчыгыштагыча аяк бөкләп түгел, ә тезләнеп, аяклары өстендә утырулары турында язган. Андый кыяфәттә утырып ашаганда каршыда тәбәнәк өстәл торырга тиеш, әлбәттә.
Болгарларда кеше үтергән, зина кылган һәм әйбер урлаган өчен үлем җазасы бирелгән. Җазалау тәртибе бик рәхимсез булган - гаепле кешенең кул-аякларын дүрт баганага тарттырып бәйләгәннәр дә, буеннан-буена урталай ярып төшергәннәр.
Ибне Фадлан борынгы болгарларның башка гореф-гадәтләре һәм йолалары турында да байтак кызыклы хәбәрләр калдырган. Тик аларның күбесе, борынгы мәҗүсилек белән бәйләнгәннәре, ислам кабул ителгәч, җәмгыять мосылманлашкан чорда югалган. Ислам белән бергә гарәп язуын кабул иткәнче, VIII - IX йөзләрдә үк, болгарларда язу булган. Ул безгә Төрки каханлыгы тарихыннан таныш рун язуы. Аны башта хәзәрләр кулланган, аннары алардан болгарларга күчкән.
Идел Болгарында ислам кабул итү белән гарәп язуы гамәлгә кергән. Балалар мәктәпләрдә (башлангыч мәктәптә) һәм мәдрәсәләрдә (урта мәктәптә) укырга-язарга өйрәнгәннәр, белем алганнар. Югары катлау кешеләренең генә түгел, гади халыкның, шул исәптән һөнәрчеләрнең дә белемлелеген төрле археологик табылдыклардагы язулар раслый. Гарәп язуын кабул итү Көнчыгыш белән тыгыз элемтә урнаштырырга, болгарларда әдәбиятне, мәгърифәтне һәм төрле фәннәрне үстерергә ярдәм иткән. X - XII йөзләрдәге гарәп-фарсы донъясының язма чыганакларында болгар тарихчылары, табиплары, философлары һәм хөкемдарлары турында төрле хәбәрләр очратырга мөмкин. Мәсәлән, әл-Гарнатый Болгар шәһәрендә казый Якуб Ибне Ногман язган «Болгар тарихы» китабын укыган. Галим Борһанетдин Ибне Йосыф дарулар ясау турында китап язган, Урта Азия философларының ахлак-этика турындагы, риторика (сөйләү сәнгате) турындагы хезмәтләренә аңлатмалар эшләгән.
Болгар дәүләтендә матур әдәбият һәм халык авыз иҗаты үсеш алган. Дөрес, монголларга кадәрге чор иҗаты турында белешмәләр күп түгел. Әммә XI йөздә болгарларда кайбер гомумтөрки әсәрләр таралу турында хәбәрләр сакланган. Мәсәлән, борынгы татар әдәбияте белгечләре 1069 елда Караханилар дәүләтенең башкаласы. Баласагун шәһәрендә Йосыф Ибне Хаҗип язган, урта гасырларның иң күренекле әсәрләреннән берсе булган «Котадгу белек» («Бәхет турында белем») әсәренең Болгар дәүләтендә дә киң таралуын әйтәләр. Көнчыгыш Төрки каханлыгы таркалганнан соң Көнбатышка күченеп киткән борынгы татарларның бер өлеше башлангыч урта гасырдагы кайбер дәүләтләрнең, шул исәптән яңа гына исеме аталган Караханилар дәүләтенең оешуында катнашкан. Шуңа күрә бу чорда, төрки телле башка халыклардагы кебек үк, борынгы татарларга да һәм борынгы болгарларга да башлангыч төрки матур әдәбияте әсәрләре яхшы таныш булган.
Мәхмүт Кашгарый дигән Урта Азия телче-галименең шул ук XI йөздә иҗат иткән «Диване лөгатет-төрек» («Төрки сүзләр җыентыгы») исемле мәшһүр сүзлеге, шиксез, Идел буенда да таралган булган. Анда кыпчак һәм болгар телләреннән дә аерым үрнәкләр китерелгән (шигырьләр, мәкаль-әйтемнәр, сүз-тезмәләр һ.б.).
XII йөз төрки шагыйрьләргә тагы да бай була. Әхмәт Йүгнәки үзенең «Һибәтел хәкаик» («Хакыйкать бүләге») исемле зур поэмасында кешелеклелек, тугры сүзлелек, тыйнаклык, юмартлык, белемлелек фикерен алга сөрә, .Аның: «Белек берлә беленер сәгадәт (бәхет) юлы», яки «Белекле ир үлде, аты (исеме) үлмәде» дигән сүзләре әле бүген дә бик тә мәгънәле һәм һәр татарга аңлаешлы яңгырый.
Йүгнәкинең замандашлары Әхмәт Ясәви һәм Сөләймән Бакырганый да атаклы шагыйрьләрдән саналганнар. Беренчесенең «Диване хикмәт», икенчесенең «Бакырган китабы» исемле шигырьләр җыентыклары үз заманында да, шактый соңрак та күпләргә билгеле булган, икесе дә илаһи мәхәббәткә дан җырлаган, кешеләрне пакьлеккә, шәфкатьлелеккә, игелеккә чакырган.
Санап үтелгән шагыйрьләр чыгышлары һәм яшәешләре белән Урта Азиянең Хәрәзем төбәгеннән. Соңыннан бу җирләр Алтын Урданың көнчыгыштагы бер өлешенә - Күк Урдага кергәннәр. Булсын борынгы татарлар төзегән Караханилар дәүләтендә, булсын шул ук татарлар белән бәйле булган Күк Урданың башлангыч җирендә - шунда туган бу истәлекләр борынгы татар әдәбиятенең иң беренче, кадерле үрнәкләре саналалар. Алар үз заманында да, ягъни XI - XII йөзләрдә, Идел буенда һәм, әлбәттә, Болгарда да, соңга таба татар донъясында да ифрат киң таралган булганнар. Алай гына да түгел, ул шагыйрьләрнең икенче тарихи чорлар, ягъни Алтын Урда һәм Казан ханлыгы шагыйрьләренә (Котб, Хисам Кятиб, Сәйф Сараи, Өмми Камал, Мөхәммәдъяр), соңра Тукайга һәм Дәрдемәндкә дә йогынтылары зур булган. XI - XII йөз шагыйрьләренең әсәрләре урта гасырда да, XX йөз башында да мәктәп-мәдрәсәләрдә, һәр татар өендә диярлек көйләп-җырлап укылган.
Атаклы шагыйрь Кол Гали 1233 елда үзенең «Кыйссаи Йосыф» дигән зур поэмасын язып бетерә. Анда ул Зөләйха белән Йосыфның эчкерсез саф мәхәббәтен тасвирлый. Поэмага нигез итеп алынган вакыйгалар ерак Мисырда барса да, аны болгарлар да, соңрак татарлар да үз иткәннәр. Бу әсәрнең соңгы йөз елда Казанда 80 тапкырга якын басылып таратылуы һич тә юкка түгел. Урта гасырлар әдәбиятенең танылган әсәрләре белән бергә, бу китапның озын кышкы кичләрдә кулдан төшми һәр татар йортында диярлек йотылып укылуы шулай ук бик гыйбрәтле. Аның авторы, Көнчыгыш шигъриятенең иң зур вәкилләреннән берсе Кол Галинең тууына 800 ел тулу уңае белән соңгы елларда гына ул татар һәм рус телләрендә тагын берничә тапкыр басылды. Бу юбилей 1983 елда ЮНЕСКО карары белән донъякүләм вакыйга төсендә олылап үткәрелде.
§ 22. Тышкы элемтәләр
Идел Болгары урта гасыр донъясының бик күп илләре һәм халыклары белән җанлы экономик һәм сәяси элемтәләр тоткан. X - XII йөзләрдә яшәгән һәм бу ил турында язган географларның һәм сәяхәтчеләрнең барысы да диярлек беренче чиратта аның киң сәүдә элемтәләре булганны күрсәтәләр. Бу халыкара мал алмашуның географиясе бик киң булган. Болгар белән көньяктан һәм көнчыгыштан - Хәзәр иле, Кавказ, Урта Азия, Фарсы (Персия), хәттә Төньяк Һиндстан, төньяктан һәм көнбатыштан - Төньяк кабиләләре, Русь, Балтыйк буе һәм Скандинавия илләре, Византия сәүдә иткәннәр.
Болгар иленнән чыгарылган яки аңа читтән кертелгән товарларның төрләрен күз алдына тулырак китерү өчен X йөздәге гарәп географиясе мәктәбенең иң атаклы вәкилләренә мөрәҗәгать итик. Аларның берсе әл-Бәлхи болай дигән: «Хәзәрдан читкә чыгарыла торган бал, балавыз аларга (хәзәрләргә) рус һәм болгар җирләреннән китерелә. Шулай ук мехлары читкә илтеп сатыла торган кондызлар бары тик Болгар, Русь һәм Куяб (Киев) илләре елгаларында гына яши, миңа билгеле булганча, аларны бүтән бер җирдә дә очрата алмыйсың». Икенчесе X йөз азагы авторы әл-Мөкатдәси. Узган йөзнең Көнчыгышны өйрәнүче нимес галиме А.Шпренгер аны «моңарчы яшәгәннәрдән иң бөек географ» дип атаган. Озак сәяхәтләре һәм бик зур әдәби-картографик эшләренең нәтиҗәсе буларак, ул 985 елда «Климатларны өйрәнүдә иң яхшы бүленеш» исемле бик әһәмиятле хезмәтен язган. Анда Урта Азиянең урта гасырдагы иң зур цивилизация үзәкләреннән берсе булган Хәрәземгә Болгардан китерелә һәм аннан Көнчыгыш донъясына озатыла торган әйберләрнең тулы исемлеге бар: «Кеш, тиен, ас, сусар һәм урман сусары, төлке, кондыз мехлары; куян һәм кәҗә тиресе, балавыз, уклар, эре балык, бүрекләр, кырпы җилеме, балык тешләре, кондыз агынтысы, гәрәбә, йомшак күн, бал, чикләвек, барслар (ау этләре), кылычлар, көбәләр, каен агачы, славян әсирләре, сарыклар, мөгезле терлек. Болар һәммәсе Болгардан».
- - - - - - - - - -
Кырпы җилеме - мәрсин (осетр) балыкларының куыгыннан ясалган, йөзем шарабына ачык төс бирү өчен тотылган.
Балык теше - Идел һәм Кама буйларында күпләп табыла торган мамонт теше булса кирәк. Ул, әл-Гарнатый язып калдырганча, шулай ук Хәрәземгә чыгарылган; яисә ул рус елъязмачылары чынлап та балык теше дип атаган морж теше булырга мөмкин. Болгарлар аны төньяк кабиләләрдән ала торган булганнар.
Кондыз агынтысы - кондызның койрык яны бизләрендә ясала торган исле сыекча. Аны дару итеп кулланганнар, ислемай һәм яхшы сабын ясауга тотканнар.
Йомшак күн - мөгезле эре терлек тиресеннән иләп югары сыйфатлы итеп эшләнгән күн. Калынлыгы, чыдамлыгы һәм дым үткәрмәве белән аерылып торган. Чыдамлы аяк киемнәре, ат дирбиясе - камыт, ияр тегү өчен кулланылган.
- - - - - - - - - -
Читкә чыгарыла торган бу әйберләрнең берише болгарларның үзләрендә эшләнгән, кайберләре күршеләреннән, әйтик, төньяк кабиләләреннән, Хәзәрләрдән, кайберләре башкорт, бортас, чирмеш, ар һ.б. кебек якын күршеләрдән һәм Русьтан кайтартылган. Болгарлар кыйммәтле мехларның байтагын төньяк кабиләләреннән һәм якындагы фин-угор күршеләрдән алганнар. Кайбер мехлар, куян һәм кәҗә тиресе, терлекнең бер өлеше, уклар, бүрекләр, күн, көбә, бал, чикләвек, каен агачы болгарларның үзләренеке булган. Башкортлардан сарык, Русьтан ике ягы да үткен туры кылыч (меч), Балтыйк буеннан гәрәбә һәм Хәзәрдән затлы балыкның кайбер төрләрен алганнар.
Әл-Мөкатдәси исемлегендәге кайбер атамалар, мәсәлән, «славян әсирләре» гаҗәпләнү тудырырга мөмкин. Әгәр дә «әсир» дигәннән «кол»ны күздә тотсак, төньякта колбиләүчелек булмаганны искә алырга кирәк. Дөрес, сугыш әсирләре булган. Әлеге сүз гарәпчәдән төгәл тәрҗемә ителмәгән. Кулъязмада ул, гарәп донъясында гомумән ак йөзле төньяк кешеләрен атаганча, «сәкалибә» дип бирелгән. Сүз дә юк, алар арасында славяннар да булгандыр, ләкин бу сүз киң мәгънә аңлаткан. Ибне Фадлан, мәсәлән, хәттә болгарларны да берничә урында «сәкалибә» (саклаблар) дип атаган.
Халыкара товар алмашуда әһәмиятле арадашчы буын буларак, Идел Болгары бу сәүдәне үз кулында тоткан. Аңа аннан файда күп кергән. Шуның өстенә болгар әмире, халыкара килешенгән кагыйдә нигезендә, һәр чит илнең су һәм коры җир кәрваныннан үз дәүләте файдасына товарларының уннан бер өлешен алып калган. Шул ук вакытта, болгар маллары үзләре дә Евразия сәүдә әйләнешендә яхшы бәя тотканнар, аннан да дәүләткә зур файда килгән, илнең экономикасы үскән. Бу сәүдәдә көмеш тәңкәләр әһәмиятле урын тоткан. Башта, алда инде әйтелгәнчә, гарәп дирһәмнәренә охшатып ясалган тәңкәләр, ә соңрак Болгарның үзендә сугылган акчалар әйләнештә йөргән. Бу акчалар Болгар җирләрендә генә түгел, аннан еракта да - Урта Азиядә, Русьта, Балтыйк буе һәм Скандинавия илләрендә табылды. Билгеле булганча, алар X йөздә генә сугылганнар. XI - XII гасырлар Идел Болгарында гына түгел, күрше дәүләтләрдә дә акчасыз чор булган. Әммә болгарлар ничектер җаен тапканнар, мәсәлән, элеккеге тәңкәләрне файдаланганнар. Әл-Гардизи дә аларның бу акчаларны кисәкләргә сындырып, һәр кисәген аерым акча итеп йөртүләрен язган. Ә Гардизи XI йөздә яшәгән.
Акчалы сәүдәдән тыш, Идел Болгары ерак төньяктагы фин-угор халыклары белән турыдан-туры товар алмашып сәүдә иткән. Болгарларның алар белән ничек алыш-биреш ясаганнары турында әйтеп киттек инде. Тагын шуны гына өстисе кала, мондый төр сәүдә шактый озак яшәгән һәм, X - XI йөзләрдәге рәвешеннән әлләни үзгәрмәгән килеш, берничә йөз ел давам иткән. Атаклы гарәп сәяхәтчеләре әл-Гарнатый белән Ибне Баттута болгарларда үзләре булып һәм аларның төньяк кабиләләре белән мөнәсәбәтләре турында күп тапкырлар ишетеп, XII һәм XIV йөзләрдә дә шул ук алмашлы сәүдә алымының яшәве турында язып калдырганнар. Әл-Гарнатыйның болгарлар үз товарларына, мәсәлән, диңгез балыклары тоту өчен эшләгән гарпуннар һәм кайбер башка тимер әйберләренә алмашка төньяк кешеләреннән «кеш тиресе алып кайтып гаять күп табыш җыялар» дигән сүзләре бу сәүдәнең файдалы булуын раслый. Болгарлар, төрле сәбәпләр табып, Көнчыгыш сәүдәгәрләрен төньякка үткәрмичә, йөз еллар буена шул табышлы сәүдәне үз кулларында юкка гына тотмаганнар, билгеле.
Борынгы Болгарның якын күршеләре - Хәзәр каханлыгы һәм Киев Русе (Борынгы Рус дәүләте) булган. Болгар үзенең оешу дәверендә Хәзәр иленә аерым бер бәйлелектә яшәгән, ләкин X йөзнең 60нчы елларыннан, каханлык таркалганнан соң, ул Идел буенда бердәнбер феодаль дәүләт булып калган.
Болгарның Киев Русе белән тышкы сәяси мөнәсәбәтләре, аз-маз каршылыкларны санамаганда, үзара татулыкка нигезләнгән булган. 985 елда Киев кенәзе Владимир үзенең гаскәр башы Добрыня белән (рус былиналарындагы баһадир Добрыня Никитич) Болгар иленә яуга барган. Славяннар болгарларны җиңгәннәр һәм бәрелеш азагында солых төзелгән. Рус елъязмачылары теркәп калдырганча, шунда болгарлар: «Ташлар йөзеп, колмак бата башласа гына безнең арада дуслык бетәр», - дигәннәр, имеш. Бу аларның үз күршеләре белән ихлас күңелдән дус яшәргә теләгәнлекләрен күрсәтә. Шуннан соң да болгарлар белән борынгы руслар арасында берничә тапкыр сөйләшүләр булган, тынычлык килешүләре төзелгән. 1006 елда, мәсәлән, сәүдә килешүе ясалган, шуның нигезендә ике якның да сәүдәгәрләре Болгар һәм Русьның шәһәр һәм авылларында бернинди тоткарлыксыз алыш-биреш итәргә рөхсәт алганнар. Болгарларның, алда инде әйтелгәнчә,1024 елда рус җиренә ачлык килгәч аларга ярдәм итүләрен дә шундый ук дуслык гамәле дип карарга кирәк.
Киев Русеның Идел Болгары белән сәяси мөнәсәбәте нигездә тынычлыкка корылган булса да, XII йөздә, үзәге Владимирга урнашкан Төньяк-Көнчыгыш Русе оешу белән, рус-болгар мөнәсәбәтләре тарихында яңа дәвер башланган. Атап әйткәндә, ул Андрей Боголюбский һәм аның варисларының Болгарга бер-бер артлы яуга чыгулары белән башланып киткән. Киев Русе шулай да Болгардан ерактарак яшәгән, аның сәяси үзәге Днепр буенда булган. Ә менә башка Русь, үзәге Югары Иделдә булган Төньяк-Көнчыгыш Русь барлыкка килгәч, көнчыгышка һәм көньякка таба юнәлештә, Иделдән Каспийга кадәр һәм шуннан бөтен Көнчыгыш донъясына юл бөтенләй диярлек ачылган. «Бөтенләй диярлек» дип әйтергә туры килә, чөнки бу юлда, Идел буйлап чак кына түбәндә, Көнчыгыш капкасын ябып, Болгар дәүләте аркылы утырган. Менә шуңа күрә дә Боголюбский башлап җибәргән яулар Болгарга ябырылган.
1172 елда Болгар җирләренә Андрейның улы Мстислав җитәкчелегендә рус гаскәрләренең яңа һөҗүме ясала, аңа Муром һәм Рязань кенәзләре дә кушыла. Болгарлар моңа 1209 һәм 1218 елларда Рязаньга һәм Устюгка яу җибәрү белән җавап кайтаралар. 1220 елда Ашлыга Святослав явы килә. 1221 елда килешү ясала, ә 1229 елда тынычлык солыхына имзалар куелып ныгытыла. Ике якның да сәүдәгәрләренә дәүләткә пошлина түләп тоткарлыксыз сәүдә итәргә ирек бирелә, сугыш әсирләре азат ителә һәм алда нинди дә булса аңлашылмаучылык чыккан очракларда мөнәсәбәтләрне уртак тырышлык белән җайга салырга дип килешенә. Шуңа өстәп 1229 елда, Русь илендә яңадан ачлык башлангач, икмәк белән тагын ярдәм итүне һәм бер елдан соң болгар осталарының Юрьев шәһәренә барып русларга искергән чиркәүләре урынына яңа чиркәү салып бирүләрен, төзелеш өчен ташны да үзләре алып баруларын әйтергә кирәк. Җыеп әйткәндә, тыныч бәйләнешләрне саклау өчен әйбәт җирлек әзерләнә. Әммә бөтен Көнчыгыш Европаны монголлар басып алу аркасында бу ике илнең һәм ике халыкның язмышы башка төрлерәк юнәлеш ала. Болгар үз бәйсезлеген югалта һәм яңа дәүләткә - Алтын Урдага кушыла, Русь иле дә Урдага буйсындырыла.
ТАРИХИ ЧЫГАНАКЛАР
X йөз башында яшәгән фарсы географы Ибне Рустенең «Асыл хәзинәләр» китабыннан:
Болгарлардагы азык-төлек, башка төрле байлык һәм аларның диннәре турында
«Болгарлар игенче халык, алар бодай, арпа, тары һәм башка төрле бөртекле ашлык үстерәләр. Аларның күпчелек өлеше ислам динен тота, авылларында мәчет һәм мәктәпләре, мәзиннәре һәм имамнары бар. Ә мәҗүси булганнары һәр очраган таныш кешесе алдында башны түбә н иеп исәнләшәләр...
Аларның кием-салымы мосылманнарныкы кебек үк; зиратлары да нәкъ мосылманнардагыча. Аларның төп байлыгы - сусар тиресе. Аларда тәңкә акча сугу юк; сусар тиресе акча урынына йөри. Һәр тире ике дирһәм ярым тора. Түгәрәк, көмеш дирһәмнәр аларга алыш-биреш иткәндә мосылман илләреннән керә.»
Әхмәт Ибне Фадланның «Рисалә»сеннән:
Болгарларның гореф-гадәтләре, яшәү урыннары турында
«Алар барчасы бүрек кия. Падиша атка атланып чыкканда берүзе була, беркемне ияртми һәм ялгызы гына йөри. Ул базар аша үткәндә һичкем утырып торырга тиеш түгел, башлыгын сала һәм аны култыгына кыстыра. Падиша үтеп киткәч бүрекләрен яңадан башларына кияләр. Падиша катына кергәндә дә шулай ук, олысы-кечесе, хәттә үзенең уллары һәм туганнары да, аңа караулары була, башлыкларын салып култыкка кыстыралар. Аннары падишага таба караган килеш иелеп алалар, аннары ул аларга утырырга кушканчы басып торуларында булалар. Һәм аның каршысында утырган һәркем, тәртип кушканча, тезләнгән килеш тора, кыстырган башлыгын күрсәтми һәм аның катыннан чыккач башына кия.»
Алар барчасы киез өйләрдә, аерма шунда гына, падишаның әрмән паласлары түшәлгән өенә бер меңләп һәм аннан да ишлерәк кеше сыя ала. Аның уртасында рум парчалары белен бизелгән тәхет тора.»
XVIII йөэ тарихчысы В.Н.Татищевның моңарчы сакланмаган рус елъязмасыннан күчереп
алган тасвирламасыннан:
Болгарлар белән руслар арасындагы сәүдә иреге турында
«6514 (1006) ел. Күп бүләкләр белән болгарлар килделәр, Идел һәм Ока буе шәһәрләрендә курыкмыйча сату итәргә Владимирдан рөхсәт сорадылар, аларга Владимир бик теләп ирек куйды, һәм бөтен шәһәрләргә барырга, һәркайда һәрнәрсә белән теләгәнчә сату итәргә аларга тамга салды, ә рус сәүдәгәрләренә үзләренең наместникларыннан тамга алып курыкмыйча Болгарга сәүдәгә йөрергә боерды».
- - - - - - - -
АЛТЫН УРДА
§ 21 Борынгы татарлар һәм Чыңгыз хан
Төрки татарлар белән таныштыру уңаеннан без VII - VIII йөзләрдә куелган кабер ташларындагы Урхун-Енисей рун язмалары буенча билгеле булган «Утыз татар» һәм «Тугыз татар» дигән борынгы татар кабиләләрен телгә алып узган идек инде. Бераз тәфсилләбрәк әйтсәк, борынгы татарларның Үзәк Азиядәге тарихы түбәндәгедән тора. Төрки каханлыгына нигез салган Бумын кахан һәм аның варисы Истәми каханны күмү уңае белән беренче мәртәбә телгә алынган утыз татарларның янә дә йөз елдан соң, VII йөзнең икенче яртысында, Илтәрис кахан җитәкләгән тю-гюләргә (түргешләргә) каршы сугышлар алып барганы билгеле. Бу хәбәр Илтәрис каханның 731 елда үлгән улы, атаклы гаскәр башлыгы Күлтәгиннең кабер ташындагы язмаларда сакланган. Күлтәгиннең 734 елда үлгән туганы Билге кахан каберенә куелган ташта язылганнарга караганда, ул 722 - 723 елларда угузларга һәм тугыз татарларга каршы сугышкан.
Уйгырлар белән сугышып җиңелгәннән соң борынгы татарларның беркадәре көнбатышкарак күчеп китә, бүтәннәре исә туган илдә торып кала. Менә шуларның, ягъни Үзәк Азиядә калганнарының язмышлары ничегрәк була соң? Йөз елдан соң алар кытай чыганакларында «та-тань», күбрәк «да-да» исемнәре белән телгә алыналар. Ли Дейуй дигән кытай кешесе, мәсәлән, уйгыр Урмузга 842 елда язган хатында шул кабиләләргә дә кагыла. Вант Иентин дигән илченең 981 елны императорга җибәргән язмасында сигез татар кабиләсе турында әйтелә.
Татарлар Байкал күле артындагы монгол далаларыннан бераз көньяктарак, монголлар белән нык аралашып яшәгәннәр. Хабул хан беренче Монгол дәүләтен төзегәндә алар белән элемтәгә керә. Ә инде аның оныгының улы Чыңгыз хан аңарчы таркау яшәгән барча монголларны, башка кабиләләрне бергә туплап олы дәүләт төзегән чагында борынгы татарларның шактый өлеше шул дәүләткә буйсындырыла.
Кытай, монгол һәм фарсы тарихи кулъязмаларында монголларга да, аларның көньяктагы күршеләре булган татарларга да зур игътибар бирелә. Тик ул чыганакларда татарларның монголлардан үзгә булуы, төрки кабилә икәнлекләре искә алына. Гәрчә төрле авторлар төрлечәрәк фикер йөртсәләр дә, төрки-татар кабиләләренең язмышы монгол, ойрот, меркит һ.б. язмышыннан аерылып тора. XIII йөзнең «Мэн-да бэй-лу» исемле Кытай кулъязмасында татарларның ша-то дигән кабиләләрдән чыгуы әйтелә - соңгыларының VII гасырда ук Тянь-Шань таулары итәгендә яшәгән төрки кабиләләр икәнлеге билгеле. VIII - IX йөзләрдә шул ша-толарның беркадәресе Төньяк Кытайга күченә, Баркүл дигән күл буенда яши. Ша-толар белән унгу (онгут) исемле кабиләләр дә кардәш булганнар - алар Кытай чыганакларында ак татарлар дип атала (монголча - чаган татар). Ак татарлардан кара һәм “кыргый” татарлар аерылып торганнар - болары инде монголлар. Аларга үзенең ыруы белән Чыңгыз хан, аның гаскәр башлыклары, хәкимнәре, башка төрле яраннары һәм түрәләре кергән. Ни өчен соң кытайлар монголларны да «татарлар» дип атаганнар? Чөнки алар башта үзләренә якын яшәгән татарлар белән аралашканнар һәм аннары шуларның исемен төньяктагы монгол кабиләләренә дә күчергәннәр.
Тарихи чыганакларда шул кабилә кешеләренең тышкы кыяфәтләре турында да әйтелә: “Ак татарлар” дип аталучы татарларның буй-сыннары зифа, үзләре әдәпле һәм ата-аналарын ихтирам итәләр”. Ә менә кыргый һәм кара «татарлар» «җәлпәк йөзле, киң яңаклылар. Күзләренең өске керфекләре юк. Сакаллары бик сирәк, тышкы кыяфәтләре шактый ямьсез». Кыскасы, соңгылары чын монголоид булалар.
- - - - - - - - - -
Монголоид дип саргылт тәнле, кара кыл чәчле, сирәк сакал-мыеклы, җәлпәк битле, почык борынлы, калку яңаклы, кысык күзле кешегә әйтелә. Хәзерге татарлар европеоид тибына керәләр. (Казан татарлары арасында монголоид кешеләр 14,5 % тәшкил итә.)
- - - - - - - - - -
Борынгы татарлар монголлар белән элек-электән тату яши алмыйлар, тора-бара тамам кан коюга барып җитәләр. Татарларның яраткан юлбашчысы Тимучин әкә монголларга әсир төшкәч, Есугей баһадур аны үтерә дә, нәкъ шул көнне донъяга килгән улына Тимучин (Тэмуджин) дип дошманының исемен куша: тегенең курку белмәс, гайрәтле сугышчы булуына сокланган күрәсең. Татарлар үч кайтаралар - тоталар да, Есугейнең үзен үтерәләр. Аның улы үсеп җитеп Чыңгыз ханга, ягъни бөек ханга әйләнә һәм күңелендә татарларга каршы гомер буе үч саклый. Тик ул вакыйга ачыкланмый кала: әйтик, Лев Гумилев фараз иткәнчә, татарларның мәҗлесенә очраклы гына килеп эләккән Есугей үз өенә исән-аман кайтып җитә, өч-дүрт көннән генә җан тәслим кыла, ә үлгән чагында, татарлар гына агулап үтерделәр үземне, дип әйтеп калдыра. Әммә, ничек кенә булмасын, аңарчы да бик үк тату булмаган монголлар белән татарлар шушы хәлләрдән соң бер-беренә тагы да ныграк үчләнеп китәләр. Чыңгыз хан исә, ата-бабаларыбызның башына җитүчеләр шулар гына, кырыгыз татарларны, дип һәрчак боерып тора. Зур була татар кабиләләре, күп була - кырып бетерә алмыйлар. Ике арадагы 1198 елгы сугыштан соң да әле чаган татар, алчы татар, дутаут татар, алухай татар дип йөртелгән гаять ишле дүрт кабилә яшәгәне билгеле. Ләкин Монгол империясенең юлбашчысы үткәргән шовинистик сәясәт аркасында татарларның шактые кырыла яки ассимиляцияләнә. Бу бәләгә беренче чиратта монголларга якынрак, алар белән аралашып яшәүче татарлар дучар булалар. Аңарчы татарларның хәтсез күп булганын XIV йөздә яшәгән мәшһүр тарихчы Рәшидетдин дә искәртә: 14 төрки кабилә арасында татарлар кабиләсенә аерым туктала - заманында аның 70 мең тирмә (йорт, гаилә) тәшкил иткәнен билгеләп үтә. Рәшидетдин үзе, Иран ханы Газанда сәркәтип хезмәтендә булуыннан файдаланып, ханның китапхәнәсендәге кыйммәтле кулъязмалар белән танышу бәхетенә ирешә һәм «Елъязмалар җыелмасы» дигән атаклы хезмәтен язып калдыра. Анда татарлар турында мондый сүзләр бар: «[Аларның] гадәттән тыш бөеклеге һәм ихтирамга лаеклы булулары аркасында башка төрки кабиләләр, төрләренең һәм исемнәренең аермалыкларына карамастан, шул исем астына берләштеләр һәм татарлар дип атала башладылар». Көнчыгышны яхшы белгән замандашыбыз академик В.В.Бартольд аның хезмәтенә: «Рәшидетдиннең әсәре искитмәле зур тарихи энциклопедия булып кала. Урта гасырларда әле Азиядәге һәм Европадагы бер генә халыкта да андый нәрсә булмый», - дигән бәя бирә.
Алда без, татарларның шактые монголлар тарафыннан йотыла, ассимиляцияләнә, дип әйткән идек инде. Ә тарихта шулай да була: бәйрәм ашы кара-каршы булган кебек килеп чыга. Һәрхәлдә, татарлар монгол теленә төрки сүзләрне бик күп алып керәләр. Чыңгыз хан үзе дә татарча яхшы белгән; аның анасы чибәр Оэлун катнаш никахтан туган, ә кызының исеме төркичә (татарча) Алаһайбикә булган. Шунысын да әйтеп китәргә кирәк, Чыңгыз хан кыяфәте белән бүтән монголлардан, ягъни кыргый һәм кара татарлардан, аерылып торган: «олы һәм базык гәүдәле, киң маңгайлы, озын сакаллы» булган. Аның ике хатыны белән тәрбиягә алган улының татарлар булганлыгы да билгеле. Империянең баш хәкиме вазифасын татар кабиләсеннән чыккан Шики-Хутуку исемле гаскәр башлыгы үтәгән. Димәк, Чыңгыз ханның шәхси донъясында да, аның дәүләт эшләрендә дә татарлар зур урын алып торган. Аның «Бөек яса» (татарның «ясак» сүзеннән алынган) исемле законнар җыелмасында төрки-татар сүзләре дә, төрле титуллар да еш очрый. Чыңгыз ханның шигырь рәвешенә китереп сөйләгән гыйбрәтле сүзләре «белек» дип аталган. Ике төрле мөһерен ул «ал тамга» һәм «күк тамга» дип йөрткән. Хәлбуки, «хан» сүзе үзе үк төркидән кергән.
Шулай булуга да карамастан, Чыңгыз хан, беренче нәүбәттә монголларның юлбашчысы буларак, татарлардан үч алырга вәгъдә итүен беркайчан да онытмый - зурдан кубып яу чабуларны башлап җибәргәч, гаскәренең алгы сафына татар төркемнәрен куя. Юлбашчы боерыгын үтәү йөзеннән монголлар татар сугышчыларын алдан йөртү белән генә дә чикләнмиләр, бәлки әле җиңелгән халыкларны да үз гаскәрләренә мәҗбүри төстә кушып, барчасына шул ук кан дошманнарының исемен тагалар. Менә ни сәбәпле «татар» дигән сүз аеруча нык яңгыраш ала, шуңа күрә монгол явын да татар явы буларак кабул итәләр. Моның шулай булганын шаһитлар раслый: венгр монахы - миссионер Юлиан нәкъ шул яулар заманында Монголиягә барып чыга; сәяхәтче фламанд Гильом Рубрук та XIII йөзнең урталарында шунда барып кайта. Дәүләт белән идәрә итүче халык буларак, монголлар үзләрен бүтәннәрдән өстен күргәннәр, ә «татар» дигән сүзне җеннәре сөймәгән. Монголия империясенең бөек ханы Мәңгү белән дә, Алтын Урда ханы Бату һәм төрле аксөякләр белән дә сөйләшкән Рубрук болай дип язып калдырган: «Чамадан тыш масаеп китүләре аркасында хәттә әле аз-маз дингә ышанучылары да үзләрен христиан димәс (монголларның бер өлеше христиан диненең несторианнар дигән мәзһәбенә (сектасына) кергән була) - алар өчен Моал дигән исемнән дә югары берни юк; татар дигәнне дә күтәрә алмыйлар, чөнки татарлар бөтенләй бүтән халык...»
§ 24. Монгол яулары һәм Алтын Урданың барлыкка килүе
Зур дәүләт эшлеклесе һәм оста полководец буларак, Чыңгыз хан элек таркау яшәгән монгол кабиләләрен бербөтен дәүләткә туплавы белән уңай эш эшли. Әммә шуннан соң ул яу чабарга, бүтән дәүләтләрне үзенә буйсындырырга, кан коярга тотына. Ул үзе һәм аның варислары бөтен Көнчыгышны яулап бетерә яза, Европаның да шактый өлешен буйсындыра. 1206 - 1220 елларда Урта Азия яулап алына; борынгы цивилизация үзәкләре, хәттә кодрәтле шаһ Мөхәммәт II идәрә иткән Хәрәзем дә монголлар кулына төшә.
Чыңгыз хан башта Хәрәземне яулап алырга уйламый. Шаһ зур гаскәр тота - Иран, Азербайҗан, Хорасан, Афганстаннарны үзенә буйсындырган. Ә Чыңгыз хан Урта Азиянең бары көнчыгыш ягын, шул тирәдәге кыргыз һәм казах далаларының бер читен генә яулап алган була.
...1216 елны Кытайга яу чапканнан соң башкаласы Каракорымга кайту белән (монгол телендә Хара Хорин дип аталган шәһәр илнең төньягында, Урхун елгасы башындарак булган), Чыңгыз хан Хәрәземнән килгән илчеләрне- кабул итә. Аларга якты чырай күрсәтеп, шаһны Мәгьриб (Көнбатыш) хөкемдары буларак тануын белдерә, үзен исә Көнчыгыш хөкемдары дип атый; ике арада татулык һәм дусларча бәйләнеш булдырырга теләвен белдерә, сәүдәгәрләр ике илдә дә иркенләп йөрсеннәр дигән фикер әйтә.
Мөхәммәт кәрван белән аңа парча, ефәк, мамык-җеп тукымалар җибәрә. Кәрван башы бу товарга 15 мәртәбә артыграк бәя сорый. Мондый мал үзебездә дә җитәрлек дип, ханның моңа ачуы чыга. Сәүдәгәрләр, бәләдән баш-аяк дип, кәрвандагы әйберләрне ханга бүләк итеп котылу ягын карыйлар. Чыңгызның кәефенә бу хуш килә, һәм ул затлы ефәкнең һәр төргәге өчен алтын белән 75 динар, ә гади тукыма өчен 75 көмеш тәңкә түләргә куша. Илчеләргә аеруча зур хөрмәт күрсәтү йөзеннән аларны ак чатырларга урнаштырырга боера.
Чыңгыз хан җавап рәвешендә Хәрәзем шаһына бүләкләрне мулдан кубып җибәрә: дөя өркәче зурлыгындагы саф алтын кисәге (аны махсус арбага салып баралар), алтын-көмеш коелмалар, нефрит, ягъни кыйммәтле таш җәүһәрләр, хуш исле мускус, кытай ефәге, ак дөя йоныннан тукылган затлы тукымалар, кондыз һәм кеш тиреләре, бүтән асыл нәрсәләр була анда. Шаһ илчеләрне Бохарада кабул итә. Алар аңа ханның изге теләкләрен тапшыралар, үзара тату яшәргә теләгәнен кабат җиткереп, ханның шаһны үз туган улы кебек якын күрүен әйтәләр. Үзен монгол малаена тиңләүгә хәтере калса да, Мөхәммәт тату яшәргә дигән тәкъдимне кабул итә, ә үзе Чыңгыз ханның сараена шымчы җибәрә: килгән илчеләрнең башлыгы Хәрәземнән чыккан кеше икән, ул шаһ сүзенә каршы тора алмый - шымчылык итәргә ризалаша.
Озакламый 500 дөядән һәм 450 мосылман кешесеннән торган бай кәрван да килеп җитә; Мөхәммәт мәмләкәтенә килеп керү белән, Утрар каласында аны талыйлар һәм шымчылар дигән сылтау белән кәрванчыларны үтереп бетерәләр. Берсе генә качып котыла һәм Каракорымга кайтып, булган хәлне Чыңгыз ханга сөйләп бирә.
Хан сабырлык күрсәтә, берьюлы кабынып китми. Кәрванны тар-мар иттергән шәһәр башлыгын тотып бирүне тәләп итеп, шаһ каршына ике татар белән үзенең илчесен җибәрә. Мөхәммәт аның үтенечен үтәргә түгел, ә илчеләрне үтерергә әмер бирә. Илчене үтерү - ул сугыш игълан итү дигән сүз!
Академик В.В.Бартольд, шул хәлләр җентекләп бәян ителгән бөтен тарихи чыганакларны ныклап өйрәнгәннән соң: «Хәрәзем шаһының кылынышы, хәттә бүгенге халыкара хокуклар күзлегеннән чыгып караганда да, Чыңгыз хан өчен сугыш башлап җибәрерлек сылтау була алган», - дигән нәтиҗә ясый.
Монгол гаскәренең бөтен көче Хәрәземгә ябырыла. Тиз арада Урта Азия тулысынча яулап алына. Шәһәрләрне җимереп, сугару җайланмаларын юкка чыгарып бетерәләр. Бик күп кешене - сугышчымы ул, түгелме - үтереп, шактый кешене әсир итеп озаталар. Хәрәзем җирендә монголлар кылган рәхимсезлек чыганакларда ачык язылган. Шуннан соң монгол гаскәре Иран дәүләтен яулап ала, Багдадка хәтле барып җитә. Аннары төньякка таба юнәлеп, бөтен Кавказны басып үтә һәм кыпчак далаларына килеп чыга. 1223 елның 5 маенда Калка елгасында булган сугыш тарихка аеруча кереп кала: анда рус гаскәрләре, кыпчаклар белән берләшеп, монголларга каршы сугышалар, ләкин җиңеләләр.
Шундый зур сугышлардан соң монголлар, ихтимал, бераз ял итеп алырга да уйлаганнардыр, гаскәрләренә көч туплау да кирәк булгандыр - кайту юлына чыгалар. Мәгәр бер өлеше төньякка - Болгар дәүләте ягына юнәлеш ала. XIII йөз гарәп тарихчысы Ибне әл-Әсирнең хәбәрләренә караганда, булып узган бәрелештә монголлар шактый кырыла. Бу җиңелүдән соң, рус елъязмаларында әйтелгәнчә, монголлар янә ике мәртәбә талпынып карыйлар: 1229 елны Җаек буенда болгарларның сакчы отрядын тар-мар итәләр; 1232 елны исә Бөек шәһәргә килеп җитә алмыйлар - ярты юлда кышлауга тукталырга мәҗбүр булалар.
Чыңгыз хан 1227 елда 72 яшендә донъя куя. Үләр алдыннан үзенең империясен дүрт улына бүлеп калдыра: Үгәдәйгә - Монголия белән Төньяк Кытай тия; Тулуйга - Иран биләмәләре; Чыгытайга - Урта Азиянең һәм Казахстанның көнчыгышы бирелә; ә иң олы улы Жучига - Хәрәзем, Дәшти Кыпчак һәм үзе яулап алырга өлгермәгән көнбатыш җирләр кала.
Жучи атасыннан да элегрәк үлеп киткәч, аның өлеше Чыңгыз ханның оныгы, Жучиның улы Батуга тия. Ләкин, Чыңгыз ханның вәсиятендә әйтелгәнчә, ул биләмә Жучи улусы дигән исемдә йөртелә бирә. Хәер, Жучи улусы дигән биләмә 1207 елдан ук гамәлдә була. Ул чагында аңа Монголиядән төньяктарак, Енисей һәм Селенга елгалары буендагы яңа яулап алынган җирләр кертелә. Аннары инде, империянең көнбатышка таба киңәюе нәтиҗәсендә, Рәшидетдиннең атаклы хезмәтендә әйтелгәнчә, “татар атларының тояклары таптап үткән» барлык җирләр” дә өстәлә.
Көнбатышка яу чабу мәсәләсе монголларның 1235 елда Каракорымда узган гомуми корылтаенда карала. Яуның башлыгы итеп Жучинең 11 улы арасыннан иң сәләтле олы улы Батуны билгелиләр. 27 яшьлек хан карамагына монгол гаскәренең аеруча куәтле һәм сугышчан отрядлары туплана. 1236 елны монгол гаскәре Европага юнәлә. Җәй юлда үтә, көзен Иделдәге Болгар дәүләтенә килеп җитеп, бергә җыелалар. Берсе арты берсе Суар, Болгар, Бүләр, Җүкәтау һ.б. шәһәрләрне яулап алалар - Болгар илен буйсындыралар.
Шул ук елны Дәшти Кыпчак өстенә ябырылалар. Кыпчак далаларына монголлар элегрәк тә берничә һөҗүм оештырган булалар, ә 1236 - 1238 елларда кыпчак донъясын бөтенләй яулап алалар. Бу сугышлар дәверендә Бачман атлы әмирнең монголларга каршы каһарманлык күрсәтүе һәм батырларча һәләк булуы тарихка кереп калган.
1237 елны монголлар көнбатышка таба һөҗүмне давам иттерәләр һәм башта мордва җирләрен, аннары Русьны басып алалар: 1240 елны Русь дәүләте тулысынча җиңелә. Нәкъ шул елда ике болгар бие, Баян белән Җик, монголларга каршы фетнә дә күтәреп карыйлар, тик уңышка ирешә алмыйлар.
Шуннан соң инде монгол гаскәрләре үзәк Европага барып җитә - Венгрияне яулап ала, хәттә бер өлеше Әдрән диңгезенә кадәр барып чыга. Әммә 1242 елда Чыңгыз ханнан соң Монгол империясенең бөек ханы булып калган Үгәдәйнең үлгән хәбәре килеп ирешә. Бату гаскәрендә сугышучы хан угланнары тизрәк Монголиягә кайтып җитәргә һәм яңа кахан сайлау корылтаенда катнашырга тиеш булалар.
Венгриядән кайтышлый Бату хан 1242 елдан 1243 елга күчкәндә, Иделнең түбәнге өлешендә, ягъни Дәшти Кыпчакның үзәгендә туктап кала. Аның янында гаскәр әлләни зур булмый. Рәшидетдиннең язуына караганда, Чыңгыз ханның Көнбатышны яулап алу өчен Жучи гаскәрендә булырга тиешле гаскәре Бату заманында да үзгәрешсез кала - 4000 кеше була. Тик алар гади сугышчылар гына булмыйча, төрлесе төрле дәрәҗәдәге түрә, башлык сыйфатында йөри. Ә гаскәр үзе нигездә яулап алынган халыклардан, шул ук бөек фарсы тарихчысы әйткәнчә, чиркәс, маҗар, кыпчак, хәттә русларның үзләреннән дә туплана.
Озакламый Бату хан хозурына, кенәзлек итү өчен ярлык сорап, русның олы кенәзе Ярослав килә. Бу хәл 1243 елның башында була. Үзәк Евразиядә яңа дәүләт - Алтын Урда оешып китә.
§ 25. Алтын Урданың башлангыч дәвере. Бату хан
Иң элек бу дәүләтнең «Алтын Урда» дигән исемне кайдан алганына тукталып китик. Бу исем рус елъязмаларында, шулай ук «Идегәй» кебек дастаннарда, тарихи язмаларда очрый. Баштарак ул ханның алтын чатырына, тора-бара алтын сарайга карата әйтелә. 1333 елны Алтын Урдада, аның башкаласында булып киткән гарәп сәяхәтчесе Ибне Баттута әсәрендә дә, «Идегәй» дастанында да хан сарае «Алтын Таш» дип атала. Гарәпләр һәм фарсыларның тарихи географиясендә бу дәүләт нигездә «Жучи улусы» дип атала. Ә кайсыбер авторларда аны дәүләт башкаласы, хан йорты сыйфатында «Урда» дип атау да очрый. Кыпчак җирләренә урнашканга күрә, элеккечә үк «Дәшти Кыпчак» дигән атамасы да гамәлдә була.
Алтын Урда гаҗәеп зур мәйдан биләгән: көнчыгышта Иртеш елгасы белән Алтай тау итәкләреннән алып көнбатышта Дунайның түбәнге өлешенә кадәр; төньякта Болгар һәм Казан киңлекләреннән башлап, көньякта Әстерханга һәм Кавказның Дәрбәнд тарлавыгына кадәр. Зур дәүләт үзе икегә бүленгән: көнбатыштагы иң зур өлеше Ак Урда дип аталса, көнчыгыштагысы - хәзерге Казахстанның һәм Урта Азиянең көнбатыш өлешләре - Күк Урда дип йөртелгән. Кайбер галимнәр болай бүленүнең нигезендә кыпчаклар белән угызларны икегә бүлеп торган этник чик ята диләр. «Алтын» белән «Ак» сүзләре еш кына бер-берсен тулыландырып, янәшә дә кулланылган. Әйтик, «Идегәй» дастанында: «Алтын Урда, Ак Урда» дигән матур билгеләмә бар. Кайсыбер ханнар биргән ярлыкларда «Ак Урда» яисә «Урда» атамалары кулланыла.
Алтын Урда дәүләтенә Чыңгыз хан варислары, монгол аксөякләре нигез салган булса, аның этник нигезен Көнчыгыш Европа, Көнбатыш Себер, Каспий-Арал төбәгендә яшәгән һәм төрки телдә сөйләшкән кабиләләр: кыпчаклар, угызлар, болгарлар, маҗарлар, хәзәрләрнең калдыклары, бүтән төркиләр, алардан башка тагын шактый күпсанлы төрки-татарлар: Үзәк Азиядән монгол яуларына кадәр үк күчеп килгән, шулай ук Чыңгыз һәм Бату гаскәрләрендә яу белән булган төрки-татарлар тәшкил итә. Шулчаклы төркиләр белән аралаша торгач, аз санлы монголлар тиз арада ассимиляцияләнеп бетәләр.
Тарихи вакыйгалар берсе арты берсе тезелеп бара. Ярославтан соң Бату хан хозурына ярлык сорап килүчеләр саны шактый ишәеп китә: үз биләмәләрендә кенәз булып калу өчен фатиха ярлыгы алырга ашыккан русларга әрмәннәр, тагы да ераграк яшәүче бүтән халык вәкилләре кушыла - барчасына ярлык кирәк булып чыга. XIII йөздә яшәгән фарсы тарихчысы Җүвәйни «Җиһангир тарихы» исемле китабында: «Рум (Византия), Сурия һәм башка илләрнең солтаннарына ул җиңеллек китерә торган ышаныч язулары һәм ярлыклар бирде, аның янына килгән һәркем үз максатына ирешмичә китмәде», - дип яза («җиһангир» - донъяны яулаучы дигән сүз).
Дөресен әйткәндә, Бату Монголия империясенең бөек ханы белән бер дәрәҗәдә йөри. Гәрчә үзе рәсми төстә бөек ханга буйсынырга тиешле хәким булса да, чынбарлыкта ул аңа үзенең ихтыярын да тага. Монголлар Батуга хөрмәт белән карамыйча булдыра алмыйлар, чөнки ул - Чыңгыз ханның олы улы Жучинең баш баласы, варисларның барсыннан да өлкәнрәге, Европага яу вакытында да бөтен гаскәрнең башында ул тормадымыни! Боларның барсын да Бату бик яхшы тойган һәм җиһанда үзе тоткан урынны яхшы аңлаган.
Яңа дәүләт төзү эшләре белән мәшгуль булу сәбәпле, 1243 елны ул корылтайга да кайтып тормый. Бату булмагач, корылтайда Үгәдәй урынына яңа кахан сайлап куя алмыйлар, империя эшләрен алып баруны вакытлыча Үгәдәйнең хатынына йөкләп торалар. Шулай да, 1246 елгы корылтайда бөек хан итеп Батуның дошманы Гуйук ханны сайлана. Ике арадагы хәл чак кына бәрелешкә кадәр барып җитми. Бату хан үзенең гаскәре белән туган якларына таба кузгала. Гуйукның үлгәнен ишеткәч кенә Каракорымга кайтып тормый - хан угланнарын җыя да, тәхеткә кемне утырту мәсәләсен хәл итүне сорый. Җыелганнар барысы да тәхеткә утырырга Батуның үзенә тәкъдим итәләр, тик ул ризалык бирми: Көнбатышта болай да әллә күпме дәүләт миңа буйсына, өстәвенә тагын Кытай, Төркестан, Иран белән идәрә итү кыенга килер дип, баш тарта. Кахан итеп ул Чыңгызның кече улы Тулуйның олы улы Мәңгүне тәкъдим итә. Барсы да килешәләр. 1251 елны корылтай җыела, анда Бату яклы Мәңгүне Монгол империясенең бөек ханы итәләр. Мәңгү, шулай итеп, Батуның үз кешесенә әверелә.
Шуннан инде Бату хан Идел буендагы яңа дәүләтенә әйләнеп кайта һәм Сарай шәһәрен кору эшенә тотына. Сарайны ул үз дәүләтенең башкаласы дип игълан итә. 1254 елны Монголиядә һәм Алтын Урдада булып кайткан Европа сәяхәтчесе һәм миссионеры Гильом Рубрук ханны күргәнен яза. Менә аның «Көнчыгыш илләренә сәяхәт» дигән китабыннан бер өзек, анда автор Бату хан үзләрен ничегрәк кабул иткәнне тасвирлый: «Үзе ул ятактай киң һәм озын, тоташы белән алтынланган тәхеттә утыра иде; аның янында бер хатын да (Батуның хатыны Боракчин. - Р.Ф.) утыра иде... Ишек төбендәге эскәмиягә кымыз, зур-зур алтын һәм көмеш кәсәләр куелган иде... Батуның йөзе тимгел-тимгел булып кызарып чыккан иде...» Бу хәл Бату ханның кан басымы бик югары булганлык турында сөйли булса кирәк. Бер елдан ул, паралич сугып, 47 яшендә донъя куя. Аны Сарайда җирлиләр. Кабере билгеле түгел.
Бату хан үзе мәҗүси була, аның тәхетенә утыручы улы Сартак исә христиан динен кабул итә. Әммә тәхеттә озак утыра алмый: Каракорымнан кайткан чакта юлда үлә. Тәхеткә үзе утырырга өметләнеп, аны Батуның энесе Бәркә үтерткән дигән хәбәр кала. Бөек хан Мәңгү, шулай да, Алтын Урда тәхетенә Сартакның улы Улакчыны утырта. Анысы да шул ук елны үлеп киткәннән соң гына, Жучи улусының аксөякләре ярдәмендә, тәхеткә Бәркә ия була.
Бәркәнең хан булып идәрә итүе дәверендә Алтын Урдада ике зур вакыйга булып уза: Монголия империясеннән аерылып, Алтын Урда үзаллы дәүләт буларак яши башлый, һәм рәсми төстә ислам дине кабул ителә. Вакыйга болай була. Бату исән чакта ук Алтын Урда акрынлап үзаллылык ягына тартыла, тик, Жучи улусы рәсми төстә империя составында яшәгәнлектән, ханнарны кахан куя һәм акча да кахан исеменнән суктырыла. Ә инде Хублай бөек хан булып алгач һәм башкаланы да Каракорымнан Ханбалыкка (Пекинга) күчергәч, ике башкаланың арасы тагы да ераклаша төшә. Бәркә моннан оста файдалана - бөек каханны санга сукмый башлый.
Дин мәсәләсенә килгәндә, Бату исән чакта ук мосылманнарга иркенлек туа; Бату хан бүтәннәргә сиздермичә генә ислам динен кабул иткән икән дигән хәбәрләр дә була. Әммә Алтын Урда ислам динен рәсми рәвештә Бәркә заманында кабул итә. Бу хәлне Мисыр тарихчысы ән-Нүвәйри XIV йөз башында иҗат иткән энциклопедик хезмәтендә болай тасвирлый: «Чыңгыз хан нәселеннән чыгучылар арасында ул [Бәркә} беренче булып ислам динен кабул итте: аңа кадәр мосылман булып китүчене безгә берәүнең дә әйткәне булмады. Ул мосылманга әйләнгәч, халкының күпчелек өлеше дә исламга күчте».
Бәркә хан тәхеттә утырган дәвердә, 50нче еллар азагында, Алтын Урдада һәм аңа буйсынган дәүләтләрдә, шул исәптән Русьта да, беренче мәртәбә халык санын алу уздырыла (кызганычка каршы, аның белешмәләре сакланмаган). Бәркә идәрә иткән чакны Иран белән ике арада сугыш башлана. Чыңгыз нәселеннән чыккан Хулагу Иран шаһы булып утырганда купкан бу сугыш Хулагуның варисларына да кала - йөз ел чамасына сузыла. Шул сугыш башлангач, Алтын Урда Мисыр белән солых төзергә мәҗбүр була, анда исә бу вакытта мәмлүклөр нәселе солтан булып тәхеттә утыра.
- - - - - - - - - -
Мәмлүкләр - Идел буеннан чыккан кыпчаклар, гарәпчә «коллар» дигәнне аңлата: монгол явы заманында бер төркем әсирне кол итеп Мисырга озаталар. Анда алар Әйүбиләр нәселенең гвардиясе булып хезмәт итәләр. 1250 елны мамлүкләрнең хәрби башлыклары Әйүбиләрне тәхеттән бәреп төшерәләр дә, үз солтаннарын утыртып куялар. Мәмлүк солтаннары Мисыр һәм Сүрия белән 1517 елга кадәр һәм тагын яңадан XVIII йөздә Мисырда идәрә итәләр. Бу нәселдән бик олы дәүләт эшлеклеләре чыга, мәсәлән, Бибарс (1260 - 1277) бөтен донъяга таныла. Мәмлүкләр Мисыры белән Алтын Урда арасында сәяси, экономик һәм мәдәни дуслык урнаша.
- - - - - - - - - -
Бәркә ханнан соң тәхеткә Батуның оныгы Мәңгүтимер утыра (1266 - 1282). Аның заманында татарлар үз акчаларын - жучи тәңкәләрен суга башлыйлар, Европа (итальяннар, нимесләр) белән ике арада сәүдә эшләре җәелеп китә. Бәркә вакытында Үгәдәй һәм Чыгытай улуслары белән ара бозылган булса, яңа хан алар белән дусларча багланыш булдыруга ирешә. Мәңгүтимер Алтын Урданың дәүләт хәкимиятен ныгыту юлында да шактый зур эшләр башкара.
Ләкин ул үлгәннән соң тәхет өчен көчле көрәш башлана. Вәсиятендә хан үз тәхетен туганының улы Түлә-Бугага багышлаган булса да, аның вәсиятен үтәмичә, тәхеткә үз энесе Туда-Мәңгү (1282 - 1287) менеп утыра. Ул йомшак холыклы, ихтыярсыз кеше була, Алтын Урданың иң дәрәҗәле төмәннәреннән берсе Нугай теләге белән хан булырга ризалык бирә.
- - - - - - - - - -
Төмән - 10 мең кешелек гаскәр куя алырдай эре феодал, күпсанлы күчмә хуҗалык тотучы тархан. Сугыш вакытында үз гаскәренең башлыгы була. Кайбер төмәннәрнең гаскәре ун мең белән генә дә чикләнмәгән. Андыйлардан зур сугыш осталары, атаклы полководецлар чыккан. Хан нәселеннән булмау сәбәпле үзләренең тәхеткә утырырга хаклары булмаса да, сәяси һәм хәрби дәрәҗәләре белән ханга тиңләшкәннәр, хан итеп үзләренә кулай кешене утыртканнар. Нугай белән Мамай әнә шундыйлардан санала. Бераз соңрак яшәгән Идегәй исә олуг шәхес буларак сугышларда да, сәясәттә дә искиткеч батырлык күрсәтеп, атаклы дәүләт эшлеклесенә әверелә - татар халкы аңа багышлап дастан да чыгара.
- - - - - - - - - -
Туда-Мәңгүнең дәүләт белән идәрә итә алмавы хан варислары - Мәңгүтимернең энеләре һәм уллары арасында ризасызлык тойгысы уята. Аны тәхеттән баш тартырга мәҗбүр итәләр. Вәсиятне үтәп, тәхеткә Түлә-Буга килә (1287 - 1291). Тик ул Нугай белән һич тыныша алмый. Низак болай хәл ителә: Нугай Мәңгүтимернең Туктай дигән улы белән дуслашып ала да, Түлә-Буганы да, Туктайның ир туганнарын да үтертеп бетерә. Шуннан соң тәхеткә утырган Туктай дәүләт белән шактый озак (1291 - 1312) еллар идәрә итә. Гәрчә хан белән Нугай баштарак дусларча тату яшәсәләр дә, тора-бара аралары бозыла. Ханның үз белдеге белән генә идәрә иткәнен күреп, төмән аңа каршы күтәрелә. Низак 1300 елда Туктайның җиңүе белән төгәлләнә. Элек Бәркә ханның бөтен гаскәренә баш булган, 1256 елгы бәрелештә Хулагуны да җиңгән, тик инде картайган Нугай Днестр аръягындагы далада һәләк була: хан гаскәрендәге рус сугышчысы аны кылыч белән чабып үтерә дә, башын Туктайга алып кайтып бирә, әммә хан, мондый вәхшилекне күреп, теге яугирнең үзен дә үтерә.
Шулай итеп зур яулап алулар нәтиҗәсендә иске дәүләтләр җимерелеп, яңа дәүләтләр һәм империяләр барлыкка килгән XIII гасыр да тамамлана. Яңа мәдәният, яңа цивилизация, яңа этник донъя гасыры - XIV гасыр башлана.
§ 26. Алтын Урданың кодрәтле чоры. Үзбәк хан
Мәңгүтимер үлгәннән соң 20 ел буена илдә барган ызгыш-талашның йогынтысы ерак төбәкләрдә дә үзен бик нык сиздерә. Көнчыгыштагы Күк Урда, Бату ханның энесе, улусның беренче башлыгы Урда-Ичен 1251 елны вафат булгач, Үгәдәй белән Чыгытайларга каршылык күрсәтә алмый - алар Урда исәбенә үз биләмәләрен киңәйтәләр. Туктайдан исә ярдәм көтәрлек түгел - Нугай белән ызгышу аның ике кулын бәйләгән. Үзәкнең дилбегәне йомшартуы аркасында көнбатыштагы төбәкләрдә дә, мәсәлән Кырымда, аннары Урдага буйсынган Русьта төрле хәлләр булып ала. Моңарчы руслардан ясакны хан кешеләре җыеп йөргән булса, Мәңгүтимердән соң бу эш олы кенәзләргә йөкләтелә; үзләре җыеп, үзләре үк Сарайга илтеп тапшыруга калгач, ул ясак кимегәннән-кими.
Соңгы елларында Туктай Алтын Урдада бераз тәртип урнаштырган була булуын, Күк Урданың эшләрен дә көйләп җибәрә. Әммә аның үлеменнән соң Сарайда хәлләр яңадан начарланып китә. Туктай хан үз тәхетен олы улы Илбасарга вәсият итеп калдырган була, ләкин аны шаманлыкка табынучы күчмә феодаллар гына яклый. Ислам динен тотучы шәһәр аксөякләре Батуның оныгының оныгы, Мәңгүтимернең оныгы, Тугрылча улы Үзбәкне яклыйлар һәм аны тәхеткә утыртуга ирешәләр.
Үзбәк, хан - иң озак идәрә иткән (1312 - 1242) һәм Алтын Урда тарихында иң тирән эз калдырган хан. Ул ил белән идәрә иткән дәвердә Алтын Урда гаҗәеп көчле-кодрәтле дәүләткә әверелә, аның мәдәнияте искиткеч нык үсеш ала. Элек вак-вак илләрне бергә кушудан оешкан гади бер дәүләт Үзбәк хан заманында бөтен Евразия күләмендәге иң зур дәүләтләрнең берсе буларак таныла. Хәттә донъяны күп күргән, кемнең кем икәнен таный белгән Ибне Баттута да 1333 елны Үзбәк ханны күреп сөйләшкәннән соң: «Ул җиһандагы иң бөек, иң кодрәтле патшаларның берсе”, - дип, югары бәя биргән. Үзбәкнең хәкимлеге гомуми таныла, башкалада генә түгел, читтәге төбәкләрдә дә ханның дәрәҗәсе бик нык үсә. Ибне Баттута аны Көнбатышта да, Көнчыгышта да бөтен дәүләт белән бердәй оста идәрә итүче хәким дип атый. XIV - XV йөзләрдәге тарихи географиядә гарәп-фарсы галимнәре Жучи улусын еш кына «Үзбәк улусы», «Үзбәк иле», «Үзбәк йорты» дип атыйлар. Дәүләт белән үзәктән торып оста идәрә итү, һәр төбәктә, шәһәрдә һәм җәйләүдә хәкимлекне таныту, гомумән, сәяси эшләрне җайга салу нәкъ шул заманга туры килә. Монголия империясеннән арынгач һәм тулы үзаллылыкка ирешкәч, Алтын Урданың көчле хәкимияте, җиңелмәс гаскәре, тотрыклы хуҗалыгы була, мәдәнияте зур үсеш ала, тышкы элемтәләре бик нык көчәя.
Бу дәүләттә иминлек хөкем сөргәнен читтән килүчеләр дә исбатлыйлар. Италия сәяхәтчесе һәм сәүдәгәре Франческо Пеголотти 1340 елда язган «Сату-алу эшләре» дигән китабында: Дон буйларыннан Кытайга бара торган юл Алтын Урда аркылы уза, анда көндез дә, төнлә дә тып-тыныч, имин, дип яза. Алтын Урдада бераз соңрак булып кайткан гарәп сәяхәтчесе һәм тарихчысы Ибне Гарәбша дәүләтнең аеруча ныгып киткән чагы турында болай ди: «Хәрәземнән кәрваннар чыгар иде дә, Кырымга барып җиткәнче, өч айга сузылган бу сәфәрдә курку-шикләнүнең нәрсә икәнен дә белмичә, тыныч кына олауларында барырлар иде».
Үзбәк ханның ни дәрәҗәдә оста дәүләт эшлеклесе, хөкемдар булганын Алтын Урда белән дус-тату яшәгән Мисыр солтанының сәркәтибе вазифаларын үтәгән олуг галим әл-Гомәри язмаларыннан да күрәбез: «Дәүләт эшләренә килгәндә, ул аларның асылына гына төшенә, барсын да тәгаенләп маташмый; күпме ясак җыйганнарын, күпмесен ничек тотканнарын аңа әйтәләр дә, ул шуңа канәгать була, вакланып тормый», - дип яза галим.
XIV - XV йөзләрдә яшәгән гарәп һәм фарсы авторлары Үзбәк ханны мактап кына телгә алалар. Кайберләренә күз салып алыйк. Көнчыгышны аркылыга-буйга йөреп чыккан мөдәррис-профессор, ханның замандашы әл-Бирзали: «Үзбәк хан утызларда булыр, матур буй-сынлы, күркәм килеш-килбәтле, искиткеч акыллы шәхес», - дип яза. Бераз соңрак яшәгән һәм үз заманын тасвирлап калдырган тарихчы әл-Мөфәддәл аңа: «... үзе япь-яшь, төскә-биткә бик матур, холкы-фигыле дә күркәм, менә дигән мосылман, кыю һәм егәрле шәхес», - дип бәя бирә. Ә менә Мисыр солтаннарында баш казый һәм полиция җитәкчесе булып эшләгән, соңрак Каһирә мәдрәсәсендә география һәм тарих профессоры булган әл-Гайни Үзбәк хан турында болай яза: «Ул үзе гайрәтле һәм тәвәккәл, диндар зат булып, хокук белгечләрен, белем ияләрен олылый белә, аларга ышана, сүзләренә колак сала, үзләренә хөрмәт күрсәтә, шәехләрнең хәлен белеп йөри, аларга рәхим-шәфкать кыла иде». XV йөздә яшәгән фарсы галиме Муинетдин Натанзи, төрки телдә язылган, ләкин безнең заманнарга килеп җитмәгән чыганактан файдаланып: «Ул гаҗәеп дәрәҗәдә воҗданлы, гадел патша булган», - дип әйтә.
Шул тасвирларны китергәндә Үзбәк ханны әүлия итеп күрсәтү максаты күздә тотылмады, һич юк! Кеше әүлия булмый. Хан булган шәхескә без үз дәүләтенең иминлеген саклау, иленең кодрәтен-байлыгын арттыру өчен кулыннан килгәннең барысын да эшләгән, сәяси көрәшнең төрле алымнарын кулланган дәүләт эшлеклесе дип карарга тиешбез. Үзе тәхеткә утырганда баш күтәреп каршы чыккан күчмә феодалларның фетнәсен Үзбәк хан көч кулланып бастырган бит. Тәхеттә утыруының беренче елларында төрле төбәкләрдә хөкүмәткә каршы чыгышларны туктату өчен бик каты алымнар кулланган. Шул ук вакытта, аның мондый катылыгы аңлашыла да кебек: илбасарны һәм аның яклыларны үз юлыннан алып ташламаган булса, бергә укмашып хайран зур көч туплаган нойоннар, ягъни күчмә монгол феодаллары, аның үзенең башына җиткән булырлар иде.
Мондый фетнә әзер була инде. Тәхеткә утыру белән, Үзбәк хан ислам динен бөтен дәүләт дине дип белдерә. Ә шаманлыкны дәгъвәләп үзенә каршы чыгучыларны көч кулланып җиңә, исламны күтәрә. Заманыбызның мәшһүр тарихчысы Лев Гумилев фикеренчә, әлеге реформаның әһәмияте әйтеп бетергесез зур: Үзбәк хан дала донъясын сәүдәгәрләр дәүләтенә әверә, Идел буе төрки донъясы мосылман этносына, хәттә суперэтноска әйләнә. Галимнең бу фикерен болай аңлау дөрес булыр: татарлар һәм кыпчаклар этносы, башка ваграк халыкларны үзенә ияртеп, шул чорда зур мосылман донъясына үтеп керә.
30 яшендә тәхеткә менгән Үзбәк хан 30 ел буена ил белән идәрә итә һәм 60 яшендә донъя куя. Ул үлгәч, аның варис булып калган олы улы Тәнибәк бик аз гына хан булып ала, һәм аны энесе Җанибәк яклылар үтерәләр. Тәхеткә Җанибәк утыра.
Җанибәк дәүләтнең көч-куәтен саклауда атасының сәясәтен давам иттерә. Көнчыгыш тарихчыларының хезмәтләрендә һәм рус елъязмаларында ул олуг дәүләт эшлеклесе буларак телгә алына; дәүләттә ислам динен ныгыту өчен ул күп эшләр эшләгән, мәчетләр салдырган, шәһәрләрне тагы да ныгыта төшкән, төрле фәннәрнең үсешенә юл ачкан, дәүләтнең биләмәләрен киңәйткән. Мәсәлән, гомеренең актык елында ул Азербайҗанны Жучи улусына кушып калдырган. (Тик ул тора-бара Урдадан кабат аерылып чыга.)
Җанибәк Кавказдан Сарайга авырып кайта да, тиз арада үлеп тә китә. Бу хәлне төрлечә юрыйлар: берәүләр аның улы Бәрдебәк яклылар ханның башына җиткәннәр дигән фикердә торса, икенчеләре исә үз үлеме белән - авырып үлгән дип язалар. 1357 елны тәхеткә мәкерле, усал холыклы Бәрдебәк менеп утыра. Сарай халкы аның миһырбансызлыгыннан күп җафа чигә. 1359 елда аны үтереп, хан тәхетен энесе (?) Көлнә кулга төшерә.
Бәрдебәк үлгәннән соң Бату хан токымы тамамлана һәм Алтын Урда көчле-кодрәтле дәүләт булудан туктый.
§ 27. Алтын Урданың сәясәте һәм дәүләт төзелеше
Алтын Урда феодаль дәүләт булган һәм ил белән хан идәрә иткән. Монгол империясе белән Чыңгыз хан нәселе - чыңгызлылар идәрә итсә, Алтын Урдага аның олы улы Жучи нәселе хәким була. XIII йөзнең 60нчы елларында империя берничә үзаллы дәүләткә бүленсә дә, юридик яктан алар барысы да Чыңгыз хан улуслары булып саналган. Шуңа күрә ил белән идәрә итү алымы ул башлап җибәргән юлдан барган һәм шул дәүләтләр яшәүдән туктаганчыга кадәр өзлексез давам иткән. Хәттә аның белән дә чикләнмәгән, ягъни Алтын Урда таркалганнан соң, яңа татар ханлыкларында да сәяси һәм социаль-экономик тормыш нәкъ искечә давам иткән. Әлбәттә, бернинди үзгәрешсез, бернинди реформасыз гына булмаган. Дәүләт хәкимиятендә һәм гаскәр эшендә кайбер яңа вазифалар барлыкка килгән, ләкин дәүләт төзелеше һәм иҗтимагый система тотрыклы булып калган.
Алтын Урда белән Жучинең дүрт улының варислары идәрә иткән. Дәүләтнең барлыкка килүе һәм көч туплавы дәверендә идәрә иткән Бату токымы белән таныштык инде. Ә Жучинең башка улларының варислары: Көнбатыш Себердә - Шәйбан; Күк Урдада - Урда-Ичен нәселе хәкимлек иткән; Бирдебәктән соң да Ак Урдага, ягъни Алтын Урданың үзенә баш булырдай шәхесләр шушы ук нәселдән чыккан. Жучиның төпчек улы Тукай-Тимер нәселе асылда Кырым ханнары була, араларыннан Ак Урда белән идәрә иткән Туктамыш һәм Олы Мөхәммәт шикелле ханнар да чыга. Ә инде Жучи нәселеннән (бөтен Монголиядә исә Чыңгыз нәселеннән) чыкмаган кешенең, нинди генә бөек шәхес саналмасын, барыбер хан тәхетенә утырырга хакы булмаган. Идегәй белән Мамай кебек атаклы төмәннәр яки морзалар, дөресен әйткәндә, ил белән идәрә иткәннәр, ханнарны алыштырып утырту да хәлләреннән килгән, ләкин үзләре хан булып тәхеткә утыра алмаганнар.
Хан хозурында аңа буйсынган, ил белән идәрә итүдә зур булышлык күрсәткән диван булган («авыл» дигәндәге «в» авазы белән әйтелә). Аңа ханның ир туганнары, уллары - ханзәдәләр, шулай ук эре җир биләүчеләр, иң зур дин әһелләре, атаклы гаскәр башлыклары кергән. Бату һәм Бәркә ханнар заманында эре җир биләүчеләр монголча нойоннар дип аталса, татар-кыпчак заманында, ягъни Үзбәк һәм аның варислары чорында, әмир һәм бәк (би) исемнәре киң таралыш ала. Бераз соңрак, XIV йөзнең азагында Шырын, Барын, Аргын, Кыпчак нәселеннән чыккан эре бәкләр, «карачи би»ләр зур дәрәҗәгә ирешә. (Бу нәселләр, Алтын Урда таралып, аның урынында барлыкка килгән татар ханлыкларында үзләренең олы дәрәҗәләрен саклап калалар.) Шул ук заманда гаскәриләр өчен «бәкләри бәк», ягъни бәкләр бәге дәрәҗәсе дә булдырыла, гадәттә ул бөтен илнең - хан гаскәренең иң зур башлыгы, бүгенгечә әйтсәк башкомандующие була.
Ә хан хөкүмәтенең башлыгы булып вәзир саналган, ул дәүләт казнасына контрольне дә үз кулында тоткан. Диванда тагын битекче, ягъни дәүләт сәркәтибе дигән дәрәҗә булган. Иң эре җир биләүче әмир-бәкләр дә, гаскәр башлыклары да аңа хөрмәт белән караганнар.
Ул аксөякләрнең, дәүләт эшенә катнашучы төрле дәрәҗәдәге түрәләрнең, шулай ук ваграк җир биләүчеләрнең булганлыгы һәм эшчәнлеге безгә Көнчыгыш, Көнбатыш тарихи чыганакларыннан, рус елъязмаларыннан, Алтын Урда ханнарының ярлыкларыннан билгеле. Ваграк җир биләүчеләрнең дәүләт эшендәгеләренә тархан ярлыклары бирелеп, ул тарханнар барча салымнардан азат ителгәннәр.
Ярлык - хан тарафыннан бирелгән рөхсәт кәгазе, ханның әмере. Алтын Урданың берәр улусына яки буйсынган дәүләтләрнең берәр өлешенә, әйтик, рус кенәзләренә үз кенәзлекләрендә хуҗа булу һәм идәрә итү өчен, дәүләтнең үз эчендә яисә чит дәүләтләрдә дипломатлык һәм бүтән төрле вазифаны башкару өчен, шулай ук җир биләү өчен ханнан ярлык алу тиеш була. Аннан тыш әле тагын Алтын Урдада, соңра Казан, Кырым һ.б. татар ханлыкларында җир биләү хокукы сөйүргал белән дә, бүләк рәвешендә бирелә. Хан кулыннан сөйүргалны алган тархан үз биләмәсендә аңарчы дәүләт казнасына кереп барган салымнарны үз файдасына җыю хокукына ия була; бу җир аның варисларына да кала. Бәйрәм ашы кара-каршы дигәндәй, сөйүргал хокукы алган җир биләүче яу-сугыш чыккан очракта ханга фәлән хәтле гаскәр, фәләнчә корал, азык-төлек һ.б. тапшырырга тиеш була.
Аннары тагын пайцза дигән тамга да бирелә. Үзенең дәрәҗәсенә, җәмгыятьтә тоткан урынына карап алтын, көмеш, бакыр яисә агач тамгага лаек булган кешене сәфәр вакытында юл күрсәтүче, ат-олау, кич кунарга урын, ашарына азык ише кирәкле нәрсәләр белән тәэмин итәргә тиеш булалар. Алтын Урдада пайцза бирү гамәле яшәгәне безгә төрле язма чыганаклар буенча да билгеле, алар дәүләтнең башкаласы булган Сарай-Бәркә шәһәрен археологик казулар вакытында да табылдылар.
Жучи улусында гаскәрне урнаштыру, тукландыру һ.б.ш. хуҗалык эшләрен бокавыл (букаул) башкарган. Аңа хәттә улус әмирләре, ягъни сугыш чыккан очракта төмән булган шәхесләр дә буйсынган. Баш бокавылдан тыш, аерым өлкәләрнең дә бокавыллары булган.
Дин әһелләре түбәндәге дәрәҗәләргә бүленгәннәр: мөфти - бөтен мосылманнарның башлыгы; остаз вазифаларын үтәүче шәех; көн дими, төн дими дога кылучы әүлия җан суфый; шәригать кануннары кушканча эш итүче судья - казый.
Шул ук вакытта гражданлык хокуклары буенча - Чыңгыз ханның «Бөек яса» исемле законнар җыентыгы нигезендә хөкем иткән судьялар да булган, аларны «яргучы» дип атаганнар. Хөкем карары махсус «яргулама» дигән дәфтәргә теркәлә барган. Улус яки шәһәр яргучыларыннан башка, әмир-яргу да булган - бусы инде вәзирнең хокук эшләре буенча ярдәмчесе дигән сүз.
Алтын Урда дәүләтенең сәяси һәм иҗтимагый тормышында баскаклар белән дарухачылар (дарухалар) зур урын тотканнар. Баскаклар хәрби хезмәттә булып, хөкүмәтнең иминлеген саклау вазифасын үтәгәннәр; дарухаларның төп вазифалары исә ясак җыюның барышын күзәтеп тору булган. Баскаклар XIV йөзнең башында ук бетерелсә, дарухачылар әле дарух-өлкәләрнең хәкимнәре сыйфатында Казан ханлыгында да яшәп һәм эшләп килгәннәр. Ясак җыюда аларга ярдәмчеләре булышкан; боларын битекче дип йөрткәннәр. Хәер, Жучи улусында битекче хайран зур дәрәҗәле кеше саналган. Битекче хан диванында да була, анысы баш битекче дип аталган; аннары улус саен битекче булып, шактый эшне әнә шулар башкарган.
Хан ярлыкларыннан безгә тагын күпсанлы башка хезмәткәрләр булганы билгеле: илче, тамгачы (ил чиген үткән әйберләргә тамга салучы, таможенник), тартанакчы (үлчәүче, салым җыючы), тоткавыл (ил чиген үтүчеләрне тотучы), каравыл, ямчы (почта атлары белән ям чабучы), кошчы (ау лачынын караучы), барсчы, көймәче (көймә, каек йөртүче), базарда торганнар (ягъни базарчылар; шунда тәртип булдыручылар). Ул кешеләр яки алар үтәгән вазифалар Туктамыш ханның 1391 елгы һәм Тимеркотлыкның 1398 елгы ярлыклары буенча билгеле. Бу хезмәткәрләрнең күбесе әле соңрак та - Казан, Кырым һ.б. татар ханлыкларында очрый. Шунысы әһәмиятле - XIV - XVI йөзләрдәге бу исемнәр безгә бүген дә бик яхшы аңлашыла.
Күчмә һәм утрак халыклардан алына торган түләүләр дә бүгенчә үк диярлек яңгырый: салыг (җан башына төшкән салым), калан (оброк), ясак, хәраҗ (гарәп сүзе: мосылманнар түләгән 10 процентлы салым), бурыч, чыгыш, ындыр хакы, амбар малы, бурла тамгасы, юл хакы, каравыллык, тартанак (үлчәү салымы), тамга.
Без кыскача гына бәян иткәннәр урта гасырларның олы дәүләте булган Алтын Урданың аман яшәве һәм үсүе өчен кирәкле бөтен нәрсәнең дә булганлыгын исбатлый: үзәк һәм җирле идәрә оешмалары, хөкем һәм салым системасы, көчле гаскәр дәүләтнең көч-куәтен тәэмин иткән. Бу исә Жучи улусының иҗтимагый дәрәҗәсе никадәр югары һәм камил булганны күрсәтә.
Бу бүлектә еш кулланылган «улус» - монгол сүзе: халык, дәүләт дигәнне аңлата. Баштарак Монгол империясен Монгол улусы дип атыйлар. Дәүләтнең чикләре бик нык киңәеп киткәч, үзе исән чакта ук Чыңгыз хан ул империяне дүрткә бүлеп, улларына өләшә; боларның һәркайсы улус дип атала. Империя таркалып, дүрт улус үзаллы дәүләт булып яшәгәндә дә, алар Чыңгыз хан заманындагыча ук идәрә ителәләр. Урта Азиядәге Чыгытай улусын (1224 ел - XIV йөз урталары) төрки халыклар, фарсылар һ.б. тәшкил итә. Илханнар патшалыгы, Хулагуилар дәүләте дип тә йөртелгән Тулуй улусында (1256 - XIV йөз урталары) фарсылар, төркиләр, гарәпләр яши. Үгәдәй улусын тора-бара Юань империясе (-1271 - 1368) дип йөртәләр; анда халыкның күпчелеген кытайлар тәшкил итә, монголлар аның төньягында гына яши. Әммә аларның барысында да, төрки халыклардан гына торган Жучи улусындагы шикелле үк, монголдан чыккан ханнар идәрә итә.
Бу улуслар монгол яуларыннан соң барлыкка килгән. Монголлар үзләре төп йортларына, Монголиягә кайтып китәләр, ә алар нигез салган дәүләт-улуслар яшәп кала. Монгол ханы янында ил белән идәрә итү өчен дә, аларны җирле халыктан саклау өчен дә, әлбәттә, азмы-күпме монгол гаскәре калган. Әммә аларның нәселләре тиз арада җирле халыкның телен һәм гореф-гадәтләрен үзләштергән, тулысынча кабул иткән, үзләре йотылып юкка чыккан. Бары тик ханның үз нәселе генә монгол исемен күтәреп яшәгән. Аларның да саф монголлыгы калмаган: Жучи нәселе, әйтик, XIV йөз башында ук тамам төркиләшеп, татар ханнары нәселенә әверелгән.
Димәк ки, Монгол империясеннән аерылып башка чыккан дәүләтләрнең улус дип искечә аталуы бер дә гаҗәп түгел. Бу сүз, шактый күп татар яки монгол сүзе кебек үк, Алтын Урдага буйсынган халыкларның теленә кереп китә: рус телендә ул, әйтик, «волость» буларак ничәмә-ничә йөз ел буена яшәп килә.
§ 28. Алтын Урданың экономик тормышы
Алтын Урдада мал-туар асрыйлар, иген игәләр. Баштарак, дәүләт оешкан бер дәвердә, көньяктагы күчмә халыклар күпчелекне тәшкил иткәнгә, терлек асрау өстенлек тота; игенчелек исә илнең төньягында һәм көнбатышында яшәгән утрак халыкларга гына хас була. Ә инде дәүләт ныгып-көчәеп киткәч, иген игү һөнәре үзәктәге улусларга да җәелә.
Баштарак Монголиядән килгән татарлар да, бу якларда гомер кичергән кыпчаклар да күчмә халык була, хайран күп мал-туар асрый. 1245-1247 елларда Монголиядә һәм Алтын Урдада булып киткән Италия сәяхәтчесе, миссионер Плано Карпини: «Мал-туарга чамасыз байлар: дөя, үгез, сарык, кәҗә, ат. Мал-туарның күплегенә исең-акылың китә, бу чаклы ук бөтен донъяда юктыр сыман тоела», - дип яза.
Хәер, дәүләт үсеп-ныгып киткән дәверләрдә дә мал-туар анда ишле була. Жучи улусына Үзбәк хан заманында килеп киткән Ибне Баттута: «Анда атлар хәтсез күп һәм бик арзан, алар (төркиләр) ат ите белән тукланалар. Безнең илдә сарыклар күп булса, аларда атлар күп, хәттә аннан да артыграктыр әле. Һәр төркидә мең баш», - дип яза. Шул ук сәяхәтче унар мең баш, аннан да артыграк ат асраучылар булганлыгын телгә ала. Атның бәясенә килгәндә, 50 - 60 дирһәм генә тора, бигрәк арзан, ди; ә менә читкә, әйтик, Һиндстанга чыгарасы атлар алтын белән 500 динар, хәттә аннан да артык тора икән.
Венециядән килеп, 1436-1452 елларны Алтын Урдада, аның таркалу чорында яшәгән сәяхәтче һәм сәүдәгәр Иосифат Барбаро татарларда мал-туарның күплегенә тамам хайран кала: «Миңа юл йөргән чагында ат өере куып баручы сәүдәгәрләрне күрергә туры килгәләде; атлары даланы тутырган була иде», - дип яза.
Алтын Урда халкы тагын аучылык белән дә мавыга. Дөрес, аучылык кәсебе төньяктагы урманлы җирләрдә, мәсәлән, Себер ягында күбрәк таралган була; анда да әле дәүләт яшәешенең беренче чорында. Һәрхәлдә, 1271 елны Көнбатыш Себер аркылы Кытайга барып кайткан сәяхәтче итальян Марко Поло тайгада татарларның аучылык белән шөгыльләнүен әйтеп үтә.
Әммә тора-бара, дәүләт көчәеп киткән дәвердә, аучы кәсебе үзенең кыйммәтен югалта, шуннан инде ауга чыгу бары тик аксөякләргә күңел ачу алымы булып кала. Хан ярлыкларында кошчылар белән барысчыларның телгә алынуы аксөякләрнең ни рәвешле күңел ачуын исбатлый.
Татарлар шулай ук балык тоту һөнәрен дә читкә какмыйлар. Иделдә һәм аның күпсанлы тармакларында, Каспий диңгезенең ярга якын сулыкларында, Җаек елгасында балык күп һәм төрле, хәттә мәрсиндәй кыйммәтле балыклар мул булганга, Хәзәр каханлыгы заманында ук балык эшкәртү эшенең җайга салынганлыгы билгеле. Жучи улусында балыкчылыкның киң таралыш алганлыгы Иртеш белән Җаектан алып Кара диңгезнең төньяк яр буйларына кадәр булган арадагы шәһәр һәм авыл урыннарын казыганда табылган балык сөякләренең һәм зур-зур кармакларның күп булуы белән дә раслана.
Алтын Урданы фәкать күчмә халыклар дәүләте буларак күзаллау ялгыш булыр иде. Алтын Урда дәүләте - иген игеп көн итүче утрак халыклар, шәһәрләр иле дә әле ул: бигрәк тә дәүләт көчәеп-ныгып киткәч, шәһәрләр һәм авыллар зур үсеш ала. Монголлар килгәнче үк мәдәният үзәкләре булган Хәрәзем, Болгар, Кырым җирләреннән башка, Жучи улусының үзәк төбәкләрендә дә игенчелек тарала башлый. Галим әл-Гомәри Дәшти Кыпчакның элегрәк суга һәм көтүлекләргә бай, мул иген уңышы алган ил булганын, әммә монгол явының ашлык үсә торган басуларга зур зыян китергәнен, еллар узу белән ул басуларда яңадан бодай, арпа, ногыт борчагы, тары чәчә башлаганнарын, бу якларда шулай ук йөзем, анар (гранат), груша, алма, айва, өрек, шәфталу (персик), чикләвек, бер дигән кавын үстергәннәрен яза. Яки менә аның тагын бер язмасы: «Аларның шәһәрләрендә төрле-төрле яшелчә үстерелә, әйтик гәрәнкә, шалкан, кәбестә һәм башкалар».
Вакыт узган саен иген игүнең дәрәҗәсе ныграк үсә, көньяктагы дала төбәкләрендә дә ашлык күренә башлый. Даланы тутырып бодай чәчәләр икән дип уйласак ялгышырбыз, әлбәттә, ул далаларда мал-туарга төп азык булып кылган үсә, әле бит җитмәсә тозлак урыннар да бар, тик инде елга-инеш тирәләрендә иген икмичә калмыйлар. Иосифат Барбаро уңдырышлы татар җирләренең бигрәк тә көньяктагы өлешенә соклануын белдерә: «Андагы җирләргә исең китәрлек, бодай уңышы бергә-илле, биеклеге дә падуан бодаена биргесез, ә инде тары бергә-йөз чыга. Кайчагында уңыш шулкадәр күп була, аны кырда калдыралар», ягъни җыеп бетерергә өлгермиләр.
- - - - - - - - - -
Падуан бодае - ул заманнарда Төньяк Италиядә үскән бодай.
Бергә-илле, бергә-йөз - игеннең чәчкәнгә караганда ничә мәртәбә күбрәк чыгуын күрсәтә.
- - - - - - - - - -
Элек-электән иген игеп көн күргән төбәкләрне инде әйткән дә юк, алар бу эштә остарып беткәннәр. Шундыйларның берсе, Алтын Урда калаларын икмәк белән тәэмин итеп торучы - Болгар булса, икенчесе, тагын да уңдырышлырагы - Төньяк Кавказдагы Кубан төбәге була. Игенчелек Алтын Урдада, гомумән, игътибар үзәгендә торган. Әйтик, тарихи чыганак буларак бик тә кызыклы һәм бай ярлыкта - Тимеркотлык ярлыгында Жучи улусындагы ике төрле игенче телгә алына; аларның берсе - сабанчы, икенчесе - уртакны (уртактан, бергәләп эшләүчене) аңлата.
1303 елда Көнбатыш Европа сәүдәгәрләренә җиңеллек китерү нияте белән төзелгән «Кодекс куманикус»та («Коман тупламасы»нда), ягъни кыпчак сүзлегендә, игенчелек һөнәренә кагылышлы сүзләр шактый очрый: арпа, борчак, сабан җире, сабан сөрмәк, сабан тимере, сабанчы, тары - болар барысы да бик ачык аңлашыла, бүгенгәчә үзгәрешсез калган.
Көнчыгыштагы башка дәүләтләрдәге шикелле үк, Алтын Урдада сәүдә эшләре зур урын алып торган. Мал-туарга шулчаклы бай булгач, бүтән илләргә, әлбәттә, иң элек әнә шул тере малны чыгарганнар. Жучи улусына аяк баскан кешеләр моңа игътибар итмичә кала алмаганнар. Ибне Баттута Һиндстанга китеп баручы кәрванда алты меңнән артык ат булганын әйтеп үтә. Хәттә әле Иосифат Барбаро заманында да фарсыларга дүртәр мең ат җибәргәннәр. Янә дә Барбаро Европа илләренә - Польша, Валахия һәм Пенсильвания, ягъни Румыния, Германия, Италиягә «менә дигән эре-эре үгезләрне чыгаралар» дип яза. Дәшти Кыпчакның ике өркәчле дөяләрен фарсылар 25 дукат (үзләренең бер генә өркәчле дөяләре 10 дукат торган) түләп ала торган булганнар.
Гомумән, Алтын Урдада дөяләр белән атлардан торган кәрван сәүдәсе нык үсеш алган. Сәүдә үзәкләре булып дәүләтнең башкаласы Сарай (Сарай-Бату, Сарай-Бәркә), Хаҗитархан (Әстерхан), Хәрәземнең үзәге Үргәнеч, Җаекның түбән агымындагы Сарайчык, Кырымдагы Солхат, Урта Иделдә Болгар калалары саналган. Тарихи чыганакларда Алтын Урданың экспорты һәм импорты шактый мул күрсәтелә: тире һәм күн, кыйммәтле балык, балавыз, бал, тоз, борыч, икмәк, шарап, ефәк һәм бүтән төрле тукымалар, паласлар, зиннәтле көмеш әйберләре, энҗе-мәрҗән, фарфор, буяулар һәм янә дә әллә ниләр. Боларның күбесе татар әйберләре дигән исем белән бүтән илләргә чыгарылган. Хәер, бу әле арада кайбер малның яки чималның Алтын Урдага читтән килеп кергән булуын кире какмый. Халыкара сәүдәнең нәкъ үзәгендә торган Алтын Урда теләгәнен сатып ала, теләгән әйберен сата алган.
Алтын Урда Каспий һәм Кара диңгез аркылы да сәүдә иткән. Кырымның көньягында Кефе (Феодосия), Солдайя (Судак), Чембало (Балаклава) кебек диңгез портлары татарлар кулына күчә; Солдайя белән Кефедә хәттә акча да сугыла. Бу портлардан малны Европага, Азиянең һәм Төньяк Африканың гарәп илләренә озатканнар.
Сату-алу эшләре, шактый соңрак, Жучи улусының үзәк җирләрендә дә гөрләп барган. Менә бер мисал. Иранның көньяк-көнбатышындагы Шираздан килгән Шәмсетдин Мөхәммәт атлы бай гына бер сәүдәгәр, Урта Азиядә алыш-биреш иткәннән соң, 1438 елның җәендә Сарай-Батуга 21 мең динарга Көнчыгышның татлы ашамлыкларын: алай, гамбәр, борыч, имбир, мөшкәт чикләвеге һ.б. алып килә дә, кызыл мал, ягъни мануфактура төяп китә. Димәк, Алтын Урданың соңгы дәверендә дә товарның әле төрлесе була, аны чит илләрдән ташый торалар.
Алтын Урданың күпсанлы шәһәрләрендә һөнәрчелек гаҗәеп зур үсеш алган була: архитектура-төзелеш, акча сугу, металл кою, ювелир сәнгате, затлы савыт-саба ясау, күн иләү, кием тегү, корал эшләү һ.б. күп төрле кәсеп. Моның шулай икәнен безгә Сарай-Бәркә урынында 1830 елларда рус археологы А.В.Терещенко тапкан күпсанлы әйберләр раслый. Соңгы 30-40 ел эчендә Сарай-Бәркә, Сарай-Бату һәм Идел буендагы бүтән шәһәрләр урынында Мәскәү һәм Казан археологлары уңышлы гына эшләр башкара. Боларга әле тагын Алтын Урданың бик тә зур мәйданында соңгы 200 ел буена табылган хәзинәләр, андагы кыйммәтле әйберләр һәм акчалар да өстәлә. Мондый кыйммәтле табылдыклар язма чыганаклардагы һәм халык авыз иҗатындагы белешмәләр белән тагы да тулыландырыла һәм төрләндерелә. Һөнәрчелекнең аерым төрләре турында тулырак итеп без әле алда махсус сөйләшербез.
§ 29. Гаскәр һәм корал төрләре
Урта гасырларда бер генә дәүләт тә күп миллионлы гаскәр тотмаган. Шулай да, халыкның санына бәйле рәвештә йөзәр мең сугышчыдан торган, үзенең авангарды-аръергарды, үзәге-фланглары белән атлы һәм җәяүле гаскәрләр булган. Сугышчының өстендә дошман угыннан саклардай кием - көбә, башында шишәк, билендә кылыч, җәя белән уклар, кулында калкан, сөңге яисә чукмар булган. Тирән чокырлар белән уратып алынган кальга-кирмән стеналары биек һәм нык булып, каланы саклаучылар дошман өстенә ук яудырып торганнар. Ә инде яу белән килүчеләр ул стеналарны авыр бүрәнә - таран белән җимерергә, биек манара-корылмалардан стена өстенә сикереп, эчкә үтәргә омтылганнар. Дәүләт белән зирәк акыл иясе, оста сәясәтче идәрә итсә, аның гаскәре башында оста хәрбиләр, атаклы полководецлар торган. Үз каласын дошман явыннан саклау ысулларын да, башка илләрне яулап алу әмәлләрен дә алар яхшы белгәннәр. Үз чорының хәрби стратегиясе һәм тактикасы, хәрби доктринасы булган. Бу Спартак, Аттила, Бөек Карл, Александр Невский, Сәләхетдин (XII йөздә тәре походына каршы күтәрелеп, мөстәкыйльлекне саклап калуга ирешүче Мисыр солтаны) заманында да, Чыңгыз, Бату ханнар һәм аларның варислары вакытында да шулай булган.
Чыңгыз ханның бер-бер артлы зур җиңүләргә ирешүе аның гаскәре күпсанлы булудан гына килми, бәлки сугышчыларны яуга оста итеп әзерләү-өйрәтүгә дә, сугышны акыл белән алып баруга да бәйле була. Сан ягыннан исә аның гаскәре әлләни зур түгел: барлыгы 230 мең яугир булып, шуның 60 меңе - Урта Азия фронтында, 170 меңе башта Кытай фронтында булып, аны җиңгәннән соң, 1215 елны көнбатышка җибәрелә. Чыңгызның гаскәрендә күпчелекне җиңел кавалерия тәшкил итә. Тимер киемнәр киеп, авыр кораллар белән коралланган дошман өстенә һич көтмәгәндә-уйламаганда монголларның атлы гаскәре өермәдәй ябырыла да шул арада тар-мар китереп тә ташлый. Хәер, кальгаларны алу өчен дә шул замандагы аеруча яңа һәм камил җайланмалар кулланыла. Шулар ярдәмендә монгол гаскәре Төньяк-Көнбатыштагы урманга бай илләрнең имән баганалардан койган утыртма койма-капкаларын гына түгел, бәлки әле Урта Азия һәм Көньяк-Көнчыгыш Азиядәге гасырлар буена утырган калын таш стеналарны да бик ансат үтеп керә. Чыңгыз ханның гаскәрендә хөкем сөргән искиткеч катгый тәртип, хәрби җитезлек һәм сугышчан рух җиңүгә китерә.
Гаскәр үзе унар, йөзәр, меңәр сугышчы төркемнәреннән тора, Алары ун меңлек төмәнгә кушыла. Бөек Яса бер төркемнән икенчесенә күчеп йөрүне катгый тыя: күчкән кешене үлем җазасына хөкем итәләр, аңа рөхсәт иткән башлыкның үзенә богау салалар. Гомумән, тәртип бозу берәүгә дә - гади сугышчыга да, төмәнгә дә рөхсәт ителми; зур башлыкка җазаны тагы да зуррак башлык яки хан үзе бирә. Яугирләрне, усалрак булсыннар өчен, Яса әмере белән ачлы-туклы тоталар. Бүгенге көн күзлегеннән караганда ул гадәтләр сәер булып күренсә дә, гаскәрдә корыч тәртип саклау, сугышка сәләтле, җиңелмәс армия тоту өчен бик тә мөһим булган. Хәер, сугышчыларны ачлы-туклырак тоту, эт симерсә күбрәк йоклый дигән кебек, ул заманнарда да, бераз соңрак та зарури хәл саналган. XIII йөздәге кытай телендәге бер язмада мондыйрак белешмә бар: монголлар сугышта кулларына кергән табышны үзара тигез итеп бүләләр дә, бер өлешне - кечкенәме ул табыш, әллә зурмы, анысы барыбер - Чыңгыз ханга калдыралар, хан өлеше исә казнага, дәүләткә китә. Тигез өлешләргә бүлүне, гаскәрдә тәртип саклау кебек үк, Яса үзе тәләп иткән. Шул ук язмада тагын мондый хәбәр дә бар: монгол сугышчысы карамагында берничә ат булып, озын юлда барганда ул аларны алмаштырып атлана, шуңа күрә аның атлары талчыкмый да, үлми дә икән.
Элегрәк әйтеп киткәнчә, дәүләт белән идәрә итү рәвеше Монгол империясеннән бүленеп башка чыккан дәүләтләрдә дә, гәрчә алар үзаллы яшәсәләр дә, нәкъ менә Чыңгыз хан вәсият итеп калдырганча баруын давам иттерә. Шул сәбәпле, әлеге тәртип ул дәүләтләрнең гаскәрләрендә дә давам иткән.
Алтын Урдада гаскәрнең бүленеше нәкъ искечә саклана: уң канат, сул канат, төмән, меңнәр, йөзләр, уннар. Жучи улусының ханы Тимеркотлык 1398 елда кул куйган атаклы ярлык: «Уң канаттагы, сул канаттагы угланнарга, Идегәй төмән кул астындагы меңнәр, йөзләр, уннарның күп санлы мәрхәмәтле башлыкларына», - дип мөрәҗәгать итү белән башланып китә. Укучыларга яхшырак аңлашылсын өчен, хәзерге армия белән чагыштырып карыйк: ун дигәне - отделение, йөзе - рота, меңе - полк, төмәне - дивизия; уң канат, сул канат дигәннәрен, үзенә күрә, шул заманның гаскәр саныннан чыгып фикер йөрткәндә, армия яки фронтлар белән чагыштырырга мөмкин булыр иде.
Тарихи чыганакларда хәбәр ителгәнчә, сугышка әләмнәр күтәреп керәләр. Чыңгыз хан империясендәгечә, Алтын Урданың әләме кара төстә була: «Идегәй» дастанында ул «кара ту» дип атала. Хәер, Багдад хәлифәсенең байрагы да кара булганлыгы билгеле. «Җиңүләр китабы» дигән язмада Туктамыш гаскәренең дә, Аксак Тимернекенең дә сугышка барабаннар кагып, литаврлар чыңлатып, быргылар кычкыртып кергәне телгә алына. Рус чыганакларында 1380 елгы Куликово кырында барган сугышны тасвирлаганда, Мамай һәм Дмитрий Донской гаскәрләре ике арадагы бәрелешне быргылар кычкыртып башлап җибәрде, диелә.
Алтын Урда гаскәренең саны төрле дәвердә төрлечә булганы билгеле: дәүләт көчле-гайрәтле икән - гаскәре дә ишлерәк; илдән бәрәкәт качкан, гауга-фетнә купкан чакларда - гаскәрнең саны кими. Бәркә тәхеттә утырган заманнарда Нугайның гаскәрендә 300 мең сугышчы була. Ибне Баттута, Үзбәк хан уздырган кабул итү мәҗлесендә 17 төмән утырганын телгә ала; шуннан чыгып, 170 мең кешелек гаскәре булган дип фикер йөртергә булыр иде. Ә бит гарәп сәяхәтчесе белән булган мәҗлестә кайбер төмәннәрнең булмавы да бик ихтимал. Димәк, гаскәрнең ишлерәк булган булуы да бар. 1391 елда Кондырча елгасы буендагы бәрелешкә Туктамыш хан 200 меңнән артык сугышчы белән керә. Шуларның яртысына якыны сугыш кырында ятып кала. Жучи улусы таркалганнан соң барлыкка килгән татар дәүләтләре дә зур-зур гаскәрләр тотканнар. Мәсәлән, 1480 елны Угра елгасы буенда Мәскәүнең олы кенәзе Иван III гаскәре белән очрашканда Олы Урда ханы Әхмәтнең атлы гаскәрендә 100 мең кеше була. Кырым ханлыгының, Нугай Урдасының да күп - өчәр йөз меңле гаскәр тотканнары билгеле.
Тарихи чыганакларда Чыңгыз хан белән Аксак Тимер гаскәрләренең ни рәвешле киенгәне һәм коралланганы да әйтелә. Инде безгә билгеле атаклы гарәп галиме әл-Гомәри Үзбәк хан дәверендә сугышка барасы татарның сафка басуын болайрак тасвирлый: «...һәр җайдак... үзе белән ике хезмәтче, утыз баш сарык, биш ат, ике бакыр казан, корал-фәлән салырга җигүле арба да ала».
Ул заманнарда, бүгенге шикелле, билгеле бер күләмдәге, дәүләт тарафыннан киендерелгән һәм коралландырылган регуляр гаскәр булмый. Кулына кылыч алырдай, җәядән ук атардай ир-ат сугышка үз атына атланып, киенеп-коралланып, ерак юлга азык-мазарының хәстәрен күреп сәфәр чыга. Әл-Гомәри әйткән ике хезмәтче исә, яугир сугыштан башка берни уйламасын өчен, аны карап-тәрбия кылып торалар: атларын да карыйлар, ашын-суын да хәстәрлиләр. Әгәр сугышчы үзе яуда үлеп калса, аның урынына берәр хезмәтчесе баскан булырга мөмкин.
Шул ук вакытта, ханның үзенең, аның угланнарының, бәкләр бәгенең, карачи бинең, әмирнең, янә дә хәрби-феодал башлыкларның сакчы гаскәре булмыйча калмаган. Резервта, әлбәттә, азык-төлек, кием-салым да булган. Өстәвенә әле гаскәрдә корал яңартучы, кием-салым тегүче, эшлия-сбруй ясаучы кешеләр дә булган. Иосифат Барбаро: «Хәрби кешеләр гаҗәеп дәрәҗәдә кыю һәм батырлар... Гаскәрләрендә тукучы да, тимерче дә, корал ясаучы да, башкасы да - гомумән, кирәкле һәр һөнәрче дә бар», - дип яза.
Язма чыганакларда, халык авыз иҗаты әсәрләрендә сугыш коралларының төрлесе телгә алына. Аеруча бай материал археологик казынулар вакытында табыла. Гомумән, Алтын Урда гаскәрендә кулланылган корал төрләрен түбәндәгечә күз алдына китерергә мөмкин: кальга алу җайланмасы, беренче утлы корал, шишәк, көбә, калкан, сөңге, ук-җәя, кылыч, хәнҗәр, айбалта, озын саплы балта, чукмар, кистән...
§ 30. Алтын Урда шәһәрләре. Сарай-Бату һәм Сарай-Бәркә
Алтын Урда дәүләтендә йөз иллеләп шәһәр була. Төрлесе төрле зурлыктагы ул шәһәрләрнең шактые күчмә халык мал-туар асраган очсыз-кырыйсыз кыпчак далаларында калкып чыга. Исемнәре генә дә ни тора - алар даланың үзе кебек үк шигърият белән тулы: Гөлстан (Гөлләр иле), Сарай, Сарайчык, Ак Сарай, Ак Кирмән (Ак кальга), Ак Мәчет, Олуг Мәчет, Аргамаклы Сарай...
Алтын Урда калаларына кагылышлы бай белешмәләр археологларның күп еллар буе алып барылган казыну-тикшеренүләре нәтиҗәсендә тупланды һәм туплана бара; шулай ук ул шәһәрләрдә сугылган борынгы акчаларны барлау да калалар тарихын өйрәнүгә ифрат зур өлеш кертә. Язма чыганаклар - гарәп һәм фарсы тарихи географиясе, рус елъязмалары, Көнбатыш Европа сәяхәтчеләренең хезмәтләре, татар тарихи чыганаклары һәм халык авыз иҗаты әсәрләре - шәһәрләр турында гаять кызыклы, мөһим белешмәләр бирә. Шулай ук урта гасырларда эшләнгән географик карталарның да кыйммәте бик зур. Аларның күбесен итальян сәяхәтчеләр төшергән. Төрле кала урыннары, андагы сарай, мәчет, башка биналарның хәрәбәләре XVIII - XIX йөзләрнең рус яки Европа сәяхәтчеләре язмаларында да телгә алына. Шулай ук Алтын Урда заманыннан Болгарда, Башкортстанда, Кырымда калган кайбер корылмалар үзләренең архитектура кыйммәтләрен саклаганнар.
Археология материаллары ул калаларның зурлыгын-кечелеген күрсәтсә, анда табылган җимерекләр, эш һәм сугыш кораллары, башка күп төрле әйберләр ул заманнардагы халыкның тормышын күз алдына китерергә мөмкинлек бирә. Борынгы акчалар, манускрипт-кулъязмалар шәһәрләрнең ничек аталганын, аның белән кайчан кемнәр идәрә иткәнен, нинди вакыйгалар булганын, нинди халыклар яшәгәнен, кайсы калалар һәм илләр белән сәяси, экономик, сәүдә, мәдәни багланышлар алып барылганын ачыкларга ярдәм итә. Географик карталар исә урта гасырдагы ул дәүләтне тулаем күзалларга, аның башкаласының, бүтән зур һәм кечерәк калаларының исемнәрен, тарихи географиясен күзалларга мөмкинлек бирә.
Алтын Урданың үзәген тәшкил иткән элеккеге Дәшти Кыпчак җирләрендә шәһәр төзү эшләре XIII йөзнең урталарында башлана. Әгәр 1245 - 1247 елларда Жучи улусын бер башыннан икенче башына кадәр кичкәндә Плано Карпини бер генә кала да очратмаган булса, аңардан 5 - 6 ел соңрак шул ук юлны узган Рубрук яңа салынып беткән Сарай шәһәрен күреп, аның матурлыгына соклана. Бату хан үзенә башкала корса, аның улы Сартак тырышлыгы белән дә яңа калалар һәм бистәләр барлыкка килә. Сарай шәһәре һәм бүтән төбәкләр аша, Идел һәм Дон аркылы җайланган кичүләрдән кәрваннар йөри башлый.
Бәркә заманында калалар аеруча нык үсеш ала, матурлана. Моңа, әлбәттә, ислам динен кабул итүнең йогынтысы бик зур була. Көнчыгыш шәһәрләренең гөрләп китүенә, чәчәк атуына ислам диненең йогынтысы булмыйча калмый: купшы архитектура, халык гөж килгән базарлар, гарәп дирһәмнәренә охшатып акча сугу, мәдәниятнең, шигъриятнең ныклап үсүе, баеп китүе күпләрнең игътибарын җәлеп итә. Гомумән, урта гасырларда калаларның калкып чыгуы, аларның халыклар тормышында гаять зур урын тотуы - Көнчыгышта христиан динен, Көнбатышта ислам динен кабул итүгә бик нык бәйләнгән.
Алтын Урданың калалары, андагы мәдәният бу дәүләт белән Үзбәк хан һәм Җанибәк хан идәрә иткән дәверләрдә аеруча көчәеп-ныгып китә. Нәкъ әнә шул заманнарда монументаль архитектура гаҗәеп зур үсеш ала.
- - - - - - - - - -
Монумент үзе латин сүзе булып, архитектура фәнендә зур, киң колачлы дигән мәгънәдә йөри, мәһәбәт корылмаларны, архитектур ансамбльләрне аңлата.
- - - - - - - - - -
Алтын Урда шәһәрләренең үткәнен, мәдәниятен өйрәнгән А.Ю.Якубовский, Г.А.Федоров-Давыдов, В.Л.Егоров кебек тарихчы-археологлар ул калаларның саны ишәеп киткәнне, һәркайсының зураеп-үсеп, Идел һәм аның янсуы Актүбә буйлап уннарча чакрымнарга сузылганын, Идел белән Дон арасына җәелгәнен әйтеп үтәләр.
Алтын Урда дәүләтендә элеккеге күчмә һәм шәһәр донъясы бергә кушылып, бер-берсен тулыландырып яшиләр. Бу дәүләтне бары тик күчмә халыклардан торган, ягъни исәпсез-сансыз мал-туар белән мәш килүче кыргыйлар гына тәшкил иткән дип уйлаучылар бик нык ялгыша. Гәрчә, җәйге айларда, бигрәк тә көньяк далаларда күченеп йөрү гадәте азмы-күпме калган булса да, бу инде - нигездә шәһәрләр иле, югары мәдәнияткә ирешкән шәһәр донъясы.
Кайбер калалар Көнбатыш Европа шәһәрләреннән шактый зур булып, аларда халык та күбрәк яшәгән. Әйтик, Римда XIII йөздә 35 мең, Парижда XIV йөздә 58 мең кеше яшәсә, шул ук XIV йөздә Алтын Урданың башкаласы Сарайның халкы 100 меңнән артып киткән.
Сарай исемендә ике шәһәр билгеле. Берсе аның Сарай-Бату (акчаларда ул Сарай әл-Мәхрус дип йөри: гарәпчәдә - Алла тарафыннан саклана дигән сүз; шулай ук Иске Сарай яки Сарай гына дип тә йөртәләр) - Алтын Урданың беренче башкаласы, XIII йөзнең урталарында төзелә. Үзбәк хан заманында башкаланы Сарай-Бәркәгә күчерәләр (анысы Бәркә тәхеттә утырганда салынган була; акчаларда ул Сарай әл-Җәдид, ягъни Яңа Сарай буларак билгеле).
XIII йөздә яшәгән фарсы галиме Җүәйни «Җиһангир тарихы» дигән атаклы китабында: «Бату Идел буенда, үзенең урдасында иде: үзе урынны сайлап кала корды һәм аңа Сарай дигән исем кушты», - дип яза. Бу Алтын Урданың иң беренче һәм иң зур шәһәре була, бик күп шәһәрләрдән озаграк яши - XIV йөз азагында Алтын Урдага искиткеч зур зыяннар кылган Аксак Тимер явыннан да исән-аман кала һәм дәүләтнең үзе белән бергә генә тарих сәхнәсеннән төшә.
Сарай-Бату гаҗәеп зур бер шәһәр булып, ул заман өчен искиткеч киң - 36 кв.км мәйдан били. Моны иңе 4, ә буе 9 чакрымлы итеп күз алдына китерергә була. Урта гасырлардагы каланы бүгенге күпкатлы биналардан торган шәһәр белән чагыштырып булмый, әлбәттә. Йортлар анда күбесенчә берәр генә катлы булып, бары тик хан һәм әмир-бәк сарайлары, мәчетләр, мавзолей-төрбәләр, кәрвансарайлар, җәмәгать мунчалары гына зураеп, калкынып торганнар. Көнчыгыш донъясына хас булганча, базарлар шактый зур мәйдан биләгән. Аксөякләрнең шәһәр читендәге утарларын да онытырга ярамый. Барысы бергә шактый зур мәйдан килеп чыга: Сарай чаклы зур кала Көнчыгыш Европада гына түгел, Көнбатышында да булмый.
Сарай-Бату Иделнең сул янсуы Актүбәнең сулъяк ярында, Әстерханнан 110-120 чакрым югарырак урнашкан була. Хәзер кала урыны шәп-шәрә: сарайлар, мәчетләр, бүтән төрле биналарны Явыз Иванның улы Федор патшаның әмере белән 1587 елны җимерәләр дә, шул кирпечләрдән Әстерханда кремль корып куялар - стеналары гаҗәеп калын, чиркәүләре һәм башнялары искиткеч биек, башка төрле биналар да шактый зур килеп чыккан.
Археологик өйрәнүләр нәтиҗәсендә Сарай-Батуның ярыйсы ук җиһазлы, яшәү өчен җайлы булганлыгын әйтергә мөмкин: анда җылыту, су үткәргеч, канализация торбалары эшләп торган. Сарайларны, башка төрле җәмәгать биналарын яндырылган кирпечтән известьле измә белән ныгытып төзегәннәр, ә гадирәк йортларны яндырмаган кирпечтән яки агачтан салганнар. Археологлар зур-зур заллары һәм торак бүлмәләре булган ике сарай калдыгын казыдылар. Берсенең урта бер җирендә бассейн булып, суы гел алмашынып торган; чак кына арырак - тәхет өчен калку җир, ә тәхет өстенә зиннәтле түбә корылган булган. Моның хан сарае булганлыгы шиксез. Шәһәр урынында шулай ук затлы савыт-саба, төзелеш өчен кирәкле җиһазлар, алтын-көмеш әйберләр җитештерүче остахәнәләрнең калдыклары да казып өйрәнелде.
Алтын Урданың икенче башкаласы Сарай-Бәркә дә шул ук Актүбәнең сулъяк ярында, Сарай-Батудан югарырак урнашкан булган. XIV йөздән калган язма чыганакларда нәкъ менә шушы Сарай телгә алына. Әл-Гомәри: «Сарай каласы Бәркә хан тарафыннан Туран (Идел) елгасы ярына салынган. Җире тозлак, ягъни тозлы туфрак (солончак), стена-мазар күренми. Патша яши торган сарай башына ике Мисыр кыйнтары авырлыгындагы яңа алтын ай менгереп куйганнар. Хан Сарае тирәсендә - төрле стеналар, манаралар, аның әмирләре яшәгән йортлар. Мондый сарайда алар (ханнар) кыш үткәрәләр. Бу елга... Нил елгасыннан 3 - 4 тапкыр зуррактыр; анда зур каеклар йөзә, алар руслар һәм славяннар иленә баралар. Елга славяннар җиреннән башлана да. Ул, ягъни Сарай - олуг шәһәр; анда базарлар, мунчалар, диният биналары бар, анда товарлар килә...»
- - - - - - - - - -
Туран елгасы - төрки халыклар җиреннән аккан елга. Борын заманда төрки донъяны фарсылар шулай атаганнар.
Мисыр кыйнтары - 44,928 кг авырлык үлчәве. Ике Мисыр кыйнтары - 89,856 кг дигән сүз; димәк, хан сараеның башына куелган алтын айның авырлыгы чынында 90 кг булып чыга.
- - - - - - - - - -
Әл-Гомәринең бу сүзләре дәүләт белән Үзбәк хан идәрә иткән дәвергә туры килә. Бераз соңрак Ибне Гарәбшаһ әйткән сүзләр исә Җанибәк патша булган дәвергә карый: «Тоткан урыны белән ул (Сарай-Бәркә) иң бөек, халык күп яшәгән шәһәрләрнең берседер... Ул Итилдән аерылып чыккан елга буенда», - ди.
Сарай-Бәркәне, Алтын Урдага соңгы һөҗүмендә, ягъни 1395 елда, Аксак Тимер җимереп бетерә. Бүгенге көндә аның, Сарай-Батуныкы кебек үк, бер генә архитектура корылмасы да калмаган. Аларның нигезләрен һәм башка мәтди ядкәрләрне үткән йөздә А.В.Терещенко казып чыгара; безнең гасырда исә 20нче елларда профессор Ф.В.Баллод бу эшкә күп хезмәт куя; аннары Көнчыгыш тарихының зур белгече, археолог, Мәскәү университеты профессоры Г.Федоров-Давыдов җитәкчелегендә киң күләмдәге тикшеренү эшләре соңгы 20 - 30 ел эчендә үткәрелә.
Шул тикшеренүләр шәһәрнең гаҗәеп дәрәҗәдә төзек булганын раслыйлар. Суүткәргечләрдән башка, анда әле шәһәр халкын су белән даими тәэмин итеп тору өчен әйләнә-тирәдәге сулыкларны җайга сала алырдай катлаулы гидротехник корылмалар да була. Актүбәдән кирәкле кадәр суны алып саклау өчен корылган, озынлыгы 280 м, киңлеге 32 м, биеклеге 16 м булган сусаклагычның калдыгы Ф.В.Баллод җитәкчелегендә казыла.
Сарай-Бату да, Сарай-Бәркә дә Көнчыгыш белән Көнбатыш, Азия белән Европа арасында алып барылган сәүдә үзәкләре вазифасын үти. Сәүдә эшләрендә иң кирәкле нәрсә - акча сугу дәүләтнең 32 каласында башкарылган, ә иң күбе шушы ике башкалага туры килә, анда да әле Сарай әл-Җәдидтә Жучи тәңкәләре күбрәк сугыла. Бу хәл Сарай-Бәркәнең Алтын Урда дәүләте иң көчле чакта сәяси үзәк булуы белән аңлатыла.
§ 31. Алтын Урданың башка шәһәрләре
Башкалалардан тыш, Алтын Урдада һөнәр, сәүдә, мәдәният үзәкләре вазифасын үтәгән башка шәһәрләр дә күп булган. Андыйлар аеруча Идел буе һәм аның тирә-юне белән бәйле.
Матур, шигъри яңгырашлы Гөлстан исемле каланың даны зур булган. Галимнәрнең күбесе ул шәһәрне Актүбә елгасы буйлап түбән төшкәндә Яңа Сарайдан ерак булмаган дигән фикердә торсалар да, урыны төгәл ачыкланмаган. Алтын Урда тәңкәләрен сугу урыны буларак (кайсыбер дирһәмнәрдән аның Сарайга бәйле икәне күренә) ул XIV йөзнең урталарында калкып чыга да... 1395 елда Аксак Тимер явыннан һәләкәткә дучар була.
Бәлҗәмин дигән шәһәр Иделнең уңъяк ярына урнашкан була (рус елъязмаларында ул Бездеж дип атала). Идел белән Донның бер-беренә якынайган урынында утырганга, Кара һәм Азов диңгезләреннән килеп Каспий диңгезенә чыгучы, аннан инде Көнчыгышка юл тотучы сәүдәгәрләрнең көймәләрен җир өстеннән сөйрәп алып барган чагында иминлекне Бәлҗәмин тәэмин итә. Иделгә төшкән көймәләрнең беришесе төньякка - Болгарга, аннан я рус кенәзлекләренә юнәлә, я Кама буйлап төньякка, Урал тирәсенә юл тота. Кырымга, Көнбатыш Европага бара торган кәрван юлы да Бәлҗәмин аша уза. Ул каланың урынын казый торгач, археологлар зур бер таш мәчетнең, мавзолейларның, су торбалары сузылган җәмәгать мунчаларының, остахәнәләрнең, һәртөрле торак йортларның нигезләренә юлыгалар. Гомумән, Бәлҗәмин урта гасырларда төзек һәм бай шәһәр булган.
Иделнең шул ук уң ярында, чак кына өстәрәк, хәзерге Саратов тирәсендә Алтын Урданың беренче шәһәрләреннән саналган Үкәк дигәне дә була. Сарай-Бату белән бер үк вакытларда, ягъни XIII йөзнең 50нче елларында төзелгән бу каланы иң элек Марко Поло үзенең атаклы китабында телгә ала. Ә XIV йөзнең 20нче елларында тарихчы һәм географ Әбел Фида аны үзенең энциклопедиясенә кертә. Ибне Баттута исә 1333 елны ул калага да барып чыга, юлъязмаларында «Укаку» ягъни Үкәкнең, артык зур булмаса да бик матур итеп төзелгәнен әйтеп үтә. Үкәк урыныннан археологлар казып табылган зур байлык С-Петербургтагы Эрмитаж һәм Саратов шәһәре музейларында саклана; арада ук белән җәя, кытай ефәгеннән тегелгән кафтан, алтын-көмеш әйберләр, кыйммәтле савыт-саба, чынаяк кирпеч белән бизәлгән зиннәтле стенаның зур бер өлеше һ.б. бар. Шәһәр читеннән табылган каен тузы игътибарга аеруча лаек: анда уйгыр алфавиты белән борынгы төрки телдә шигъри юллар язылган. Ана үзенең улын бай түрәгә хезмәт итәргә озата, шул чагында ике арада сөйләшкән сүзләре бик тә гыйбрәтле: җанга якын далаларны, ата-ана йортын, дус-ишләрен калдырып бер белмәгән җирләргә егетнең һич тә китәсе килми... Үкәк кулъязмасы - борынгы төркиләрнең, дала халкының урта гасырлар башындагы соклангыч бер гүзәл шигърият үрнәге ул.
Иделнең түбәнге өлешендә, хәзерге Әстерханнан чак кына югарырак, шуның башлангычы дип каралырга лаеклы Хаҗитархан каласы урнашкан була. Ибне Баттута болай дип язып калдыра: «Бу шәһәрнең исеме төркиләрдәге «хаҗи» сүзеннән алынган. Изге җирләрдә булып кайткан шул диндарга солтан (хан) салымсыз-нисез генә җир бүлеп биргән дә, шул урында авыл барлыкка килгән, үсә-үсә ул шәһәргә әйләнгән. Ул - зур базарлары булган, иң әйбәт шәһәрләрнең берсе». Димәк, XIII йөзнең 70нче елларында, Мәңгүтимер заманында, бер хаҗига Алтын Урда ханы исеменнән салымсыз җир биләү, ягъни тархан хокуклары бирелә дә, шул урында кала барлыкка килә.
Янә дә Актүбәнең сулъяк ярында, Сарай-Батудан бераз түбәндәрәк элгәрге исеме билгесез, әммә археологлар «Лапас шәһәрлеге» дип йөрткән бер урын игътибарга бик лаек. Шуның янында гына яндырылган ныклы кирпечтән салынган һәм төрле төстәге чынаяк кирпечләр белән бизәлгән искиткеч зур, як-яклары әллә ничәшәр йөз метрлы дүрт төрбә-мавзолей була. (Кызганычка каршы, кирпечләрен әле безнең заманда урлап бетергәннәр.) Бертуган Пициганилар 1367 елны төзегән географик картада «Сарай елгасы төбәгендә вафат булган императорлар төрбәсе» дип билгеләнә. Биредә мосылман динендәге дүрт ханның - Бәркә, Мәңгүтимер, Туда-Мәңгү, Токтайларның төрбәләре булырга тиеш. Үзбәк һәм аңардан соң тәхеттә утырган ханнар Сарай-Бәркә тирәсенә күмелгән булса кирәк. Ә инде Бату хан үзе мәҗүси буларак күмелеп, каберенә таш-фәлән куелмый.
Каспий диңгезеннән ерак түгел, Җаек елгасының түбән агымында Сарайчык дигән атаклы каланың булганлыгы билгеле. Бүтән калалар шикелле, Сарайчык та зур сәүдә үзәге булган, анда да акча сугылган. Шәһәрнең калдыклары Җаек элеккеге юлына төшкәннән соң су астында калса да, Хәрәземнән Сарайга килүче һәм аннан Кырымга баручы кәрваннарны уздырган бу сәүдә юлы өстендә 15 кәрвансарай билгеле - аларны археологлар казып чыгарды: һәркайсының үз коесы да, ихатасы да, бина эчендә сәүдәгәрләр ял итү өчен бүлмәләре дә була. Соңрак Сарайчык Нугай урдасының башкаласына әверелә. XVI йөз азагында, Әстерхан руслар кулында чакны да әле анда Сарайчыктан товар китерәләр.
Жучи улусының Идел һәм Җаек елгалары төбәгендәге үзәк өлешенә урнашкан калалар белән азмы-күпме танышып үттек. Ә бит Алтын Урда биләгән мәйдан бик тә зур, аның улусларындагы кайбер шәһәрләр дә дан казана. Әйдәгез, шуларны эзләп, Иделдән көнбатышкарак күз салып алыйк.
Иң элек, Кавказ тауларына сыенып утырган Маҗар каласына игътибар итик. Аны үз күзе белән күргән Ибне Баттута: «Зур су буендагы бу кала төрки шәһәрләренең иң күреклеләреннән; аның бакчаларында җиләк-җимеш бик күп», - дип, соклануын белдерә. Бу шәһәр Кума елгасының ике ягында да ярыйсы ук зур мәйданны алып торган. Аның зур-зур корылма-биналарын XVIII гасыр азагында да күрүчеләр була әле. Ә безнең гасыр башында археологлар анда торак йортлар һәм остахәнәләр белән бергә үз заманы өчен бик тә катлаулы суүткәргеч булганлыгын да ачыклыйлар. Маҗарда да Жучи тәңкәләрен сугалар, шәһәр сәүдә үзәге буларак та дан казана. Аның исеме төрки телдә сөйләшүче маҗарлардан килә: дәүләт буларак ныгып-көчәеп киткән бер дәвердә Алтын Урдада төп халык сыйфатында татар-кьпчак этносы оешкач, ул төрки телле маҗарларны да үз эченә алган.
Югарыда телгә алынган калаларның барысы да кыпчак далаларында XIII - XIV йөзләрдә калкып чыга һәм Алтын Урданың экономик-мәдәни үзәкләренә әверелә. Көнбатыштарак урнашкан калалар исә монголларга чаклы ук яшәп килгән борынгы мәдәният-сәүдә үзәкләре саналалар. Күбесе Кырымның үзендә һәм якын тирәдә Италия колонияләре сыйфатында сәүдә портлары буларак төзелә дә, XIII йөзнең уртасында Алтын Урдага кушылып, Көнчыгыш белән Көнбатыш арасындагы сәүдә үзәкләре буларак гөрләп китә; шул ук вакытта аларда Жучи тәңкәләрен дә суга башлыйлар. Ул калаларда халык хайран чуар була: Генуя белән Венеция шәһәрләреннән килгән итальяннар, греклар, көнчыгыш славяннар, борынгы герман кешеләре, шактый күп татарлар: сәүдәгәрләр, хәрби сакчылар, үзәктән килгән түрәләр, кала башлыклары яши. Тора-бара, Алтын Урда тагы да ныгып-көчәеп киткәч, ул шәһәрләрнең төп халкын, Ибне Баттута сүзе белән әйткәндә, төркиләр, ягъни татарлар тәшкил итә.
Каспий диңгезенең көнбатыш ярында V йөздә үк барлыкка килгән Дәрбәнд каласын да әйтеп үтәргә кирәктер. Гаҗәеп нык таш стеналар белән уратып алынган бу кала чик буеның зур бер кирмәненә әйләнә, Кавказ арты, Якын һәм Урта Көнчыгыш илләре белән сәүдә итүдә уңайлы бер арадашлык төбәгенә әверелә.
Аннан көнбатышкарак, Дон (итальяннар Тану диләр) елгасының тамагына урнашкан Азак (соңрак - Азов) каласы, аннары инде Кырымдагы калалар тезелеп китә: Кефе (Феодосия), Лайя (Ялта), Боспоро (Керчь), Солдайя (Судак), Чембало (Балаклава, Балыклы), Феодоро, Солхат (Кырым, Иске Кырым), Кырык Йер (Чефет Кала). Арада махсус телгә алырга лаеклысы - Иске Кырым, тауларга якын далада XIII йөздә 60нчы елларда төзелгән шәһәр. Халык күп яшәгән ул матур кала XV йөзнең азагынача Кырым улусының башкаласы була. Соңгы вакытларда археологларның һәм архитектура тарихын өйрәнүчеләрнең эзләнүләре андагы архитектура-төзелеш эшенең зур югарылыкта торганын раслый. Искиткеч матур каланың кайсыбер корылмалары бүгенге көнгәчә сакланган.
Кырымнан төньяктарак һәм көнбатыштарак - Днепр, Днестр, Прут елгалары буенда, аннан ары китеп Дунайның түбән агымында, хәзерге Көньяк Молдова, хәттә Көнчыгыш Румыния җирендә Алтын Урданың шактый гына калалары булып, арада акча сугу, һөнәрчелек һәм сәүдә үзәге саналган Аккирмән (хәзерге Белгород-Днестровский), Шәһәр әл-Җәдид, «Килия» дигән шәһәрне, бүген шәһәрлек хәлендәге Бөек Мәчет, Ак Мәчет, Аргамаклы Сарай, Балыклы, Кугугур, Атлы («Конское»), Табанны атап китү кирәктер. XVII - XVIII йөзләргәчә аларның күбесендә әле мәчетләр, бүтән төрле корылмалар сакланган була. Ибне Баттута «төрки шәһәрләрнең иң ерактагысы» дип атаган Бабасалтык каласы да, ихтимал, шулар рәтендә булгандыр, тик аның урыны әлегәчә билгеле түгел.
Алтын Урданың көнчыгышында да калалар күп кенә була. Гәрчә ул төбәктәге шәһәрләрнең күбесе тора-бара Себер ханлыгы карамагына күчсә дә, кайсыберләре Жучи улусы заманында ук танылып өлгерә. Әйтик, Искер (Иске Йир) - рус елъязмаларында ул «Сибирь» дип атала, аның калдыклары хәзерге Тубыл шәһәре янында урнашкан. Төмән (Чыңгы Тура) Тубыл елгасының тармагы Тура буенда утыра, Алтын Урда заманында - Себер улусының башкаласы. Бараба даласында «Тонтур» дигән шәһәрлек бар, ул да Алтын Урда дәвереннән калган. ХIХ йөз сәяхәтчеләре шулай ук ул тирәләрдә таш биналардан, мәчетләрдән калган җимерекләрне күрүләрен язалар. Жучи улусының төп биләмәсе булган Ак Урданың без кыскача гына санап үткән шәһәрләреннән тыш әле тагын Күк Урда өлешендә дә экономик-мәдәни үзәкләр булганлыгы билгеле. Урта Азиянең көнбатышында цивилизация үзәге буларак танылган Хәрәзем, монгол явыннан соң шактый җимерелсә дә, XIV йөздә Алтын Урданың иң бай һәм алга киткән төбәкләренең берсенә әверелә. Элегрәк, Чыңгыз хан яуларына кадәр, бу исемдә бөтен бер дәүләт йөрсә, тора-бара «Хәрәзем» дип аның башкаласы булган Үргәнеч шәһәрен дә атый башлыйлар. 1333 елда Ибне Баттута аны шул Хәрәзем исеме белән телгә ала һәм «төрки шәһәрләрнең иң зур, камил һәм матурларыннан, анда базарлар күп тә, бай да, урамнары киң, төзү эшләре мулдан, гүзәллек чиксез», - дип хайран кала. Бертуган Пициганилар картасында барча калалар 2-3 манара белән билгеләнеп тә, бары Сарай һәм Үргәнеч кенә дүртәр манара белән күрсәтелә. Хәрәзем-Үргәнеч тә - зур сәүдә һәм акча сугу үзәге. 1388 елны аны Аксак Тимер гаскәре тулысынча җимереп уза.
Күк Урданың Көнбатыш Казахстан җирендәге шәһәрләреннән тарихта эз калдырган Сыгнак, Сәйрам (Сәүран), Утрар, Җәнд, Яссыны да әйтеп үтәргә кирәк; алар да дәүләтнең сәяси һәм экономик үзәкләреннән саналалар, һәм ул шәһәрләр урнашкан җирләрдә дә әле XVIII йөз азагына кадәр зур-зур корылмаларның калдыклары була. Кыскасы, Алтын Урданың үзәк һәм көнбатыш җирләрендә генә түгел, ә шактый ерак көньяк-көнчыгыш төбәгендә дә тормыш кайнап торган.
Югарыда без, Алтын Урда җирләрен күрсәтеп, урта гасырларда ук ясалган географик карталарны телгә алып узган идек. Бертуган Пициганилар ясаганы аеруча кыйммәтле: анда 40лап шәһәр күрсәтелә, шуларның яртысына якыны (17) Идел буенда урнашкан. Андагы белешмәләр XIV - XV йөзләрнең башка карталары: 1375 елны төзелеп, Каталония атласына кергән карта, шулай ук Фра-Мауро картасы һ.б. белән тулыландырыла. Кызганычка каршы, барлык карталарда да шәһәр исемнәре итальян теленә яраклаштырып алынган яисә Европада гамәлдә булган әйтелешләре белән аталган. Шуңа күрә аларны Көнчыгыш кулъязмаларыннан һәм рус елъязмаларыннан, шулай ук нумизматикадан (акчаларны өйрәнү фәненнән) үзебезгә билгеле исемнәргә тиңләү читенләшә. Хәер, кайбер атамалар туры килә килүен: Самар, Котоба, Тартанлы, Тарага, Караболам - Идел буенда; Аклы дигәне - Каспий диңгезенең уңъяк ярында. Ә менә Дон буендагы Тартария, Кара диңгезнең төньягындагы Комания, Камо кебекләрен ачыклыйсы бар әле. Сүз уңаенда әйтеп китик, әлеге итальян карталарында ул заманнарда Алтын Урдага буйсынган зуррак рус шәһәрләре: Мәскәү, Новгород, Тверь, Рязань, Ростов, Переяславль-Рязанскийлар да бирелә.
Димәк, Алтын Урда шикелле зур мәйданлы дәүләтнең шәһәрләре тарихына чак кына күз салу да урта гасырларда нык үсеш алган, камиллеккә ирешкән бу дәүләтнең шәһәрләр иле булганлыгына шик калдырмый. Нәкъ менә Алтын Урда утрак шәһәр тормышы белән күчмә дала донъясының бер-берен тулыландырып яши алуының ачык мисалы булып тора. Һәм ул Алтын Урданың 200 елга сузылган көче-кодрәтен тәшкил иткән.
§ 32. Алтын Урда мәдәнияте. Мәтди донъя
Күп илләрнең сәүдәгәрләре, сәяхәтчеләре, дипломатлары һәм дәүләт эшлеклеләре моңарчы күз күрмәгән, колак ишетмәгән өр-яңа илне - Алтын Урданы, аның бай шәһәрләрен күрү һәм аның кодрәтле ханнары белән танышу, андагы халыклар турында белешмәләр туплау өчен меңнәрчә чакрым юл үтеп, шул шәһәрләргә килгәннәр. Гомерләрендә күрмәгән сарайларны, мәчет һәм төрбәләрне, башка матур йортларны күреп таң калганнар. Бу сарайлар, бу йортлар чын мәгънәсендә искитмәле булган: ак, зәңгәр, яшел, саргылт һәм фирүзә төстәге мозаика һәм майолика - чынаяк кирпечләрне чиратлаштырып, кирәк җирендә алтын йөгертеп, чәчәк һәм геометрик бизәкләр, Коръәннән сүрәләр һәм Көнчыгыш әдәбиятеннән шигъри юллар белән бизәкләп эшләнгән мәһәбәт корылмалар; эчке яктан күз явын алырлык матур итеп бизәлгән заллар, юыну һәм йокы бүлмәләре, су бөркеп торган фонтаннар һәм сайрар кошлар белән тулы гөлбакчалар! Болар һәммәсе булган, алар турында шул чорлардан калган язма һәм археологик истәлекләр сөйли. Бу матурлыкны «Мең дә бер кичә» әкиятләрендәге тылсымлы донъяга тиңләп булыр иде...
- - - - - - - - - -
Мозаика үзе француз сүзе һәм ул төсле ташлардан, керамик плитәләрдән, тонык пыяла кисәкләреннән эшләнгән сүрәтне, бизәкне аңлата: Сынлы сәнгатьнең аерым бер төре буларак, зур-зур биналарның эчке һәм тышкы стеналарын бизәкләүдә, матурлауда кулланыла. Белгечләрнең әйтүенчә, Алтын Урда мозаикасындагы бизәкләү алымнары югары сәнгать дәрәҗәсендә торган.
Майолика (итальян сүзе) - төсле балчыкны изеп эшләгән һәм өстенә калын ялтыравык йөгертелгән керамик әйберләр (төзелеш плитәләре һ.б.). Көнчыгыш архитектурасында бизәк төшерүнең үзенә генә хас мәдәни ысулы бар: анда үсемлек һәм геометрик сүрәтләр чиратлашып бара, шуңа күрә аны европалылар арабескалар дип атаганнар. Алтын Урда керамикасында күбрәк зәңгәр һәм яшел төсләрнең төрле төсмерләре кулланылган; бизәкләр белән аралаштырып һәм гарәп хәрефләре белән искиткеч матур итеп язган язуларны үтә күренмәле глазурь белән каплагач, һәркем сокланырлык чын сәнгать әсәре килеп чыккан.
Ә безнең татар телендә мозаик һәм майолик плитәләрне гади генә итеп чынаяк кирпеч дип атаганнар, ягъни матур, ялтыравыклы кирпеч дигән сүз була («кирпеч» үзе дә - төрки-татар сүзе). «Чини кирпеч» дигән билгеләмә дә кулланылган. Бу - «Чин» («Кытай») сүзеннән алынган һәм Кытайдан кергән төсле, ялтыравыклы чынаякка охшатып әйтелә торган булган. Чынаяк (дөресрәге, чинаяк, ягъни чин+аяк) шул ук «чин» сүзеннән ясалган һәм кытай савыты (керамикасы) дигәнне аңлата.
Глазурь (нимес сүзе) - керамиканы саклау һәм бизәү өчен астагы язу яки бизәк өстенә салына торган үтә күренмәле калын, пыяласыман катлам. Татар телендә «төсле ялтыравык» дип атарга мөмкин булыр иде.
- - - - - - - - - -
Археологик, казып табылган әйберләргә карап, Алтын Урда шәһәрләрендәге һөнәрчелекнең һәм сәнгатьнең - архитектура һәм төзелеш, ювелир сәнгате, ягъни алтын-көмештән асылташлар белән бизәп зиннәтле бизәнү әйберләре эшләү, кара һәм төсле металлургия, чүлмәк, шул исәптән төсле, затлы савыт-саба ясау, сөяктән һәм пыяладан күп санлы әйберләр эшләү, ташка язу - боларның барысының бик нык алга киткәнлеген күз алдына китерүе читен түгел. Укучыларга таныш А.В.Терещенко 1830-1840 елларда үткәргән, шул вакыттан соң бүгенге көнгәчә алып барылган археологик эзләнүләр нәтиҗәсендә табылган искиткеч зур байлык шуны раслый.
Сарай-Бәркәдән табылган кайбер нәрсәләрне атап үтик. Менә зиннәтле зур май лампасының, графин һәм вазаларның калын-калын пыяла кисәкләре: аларга зәңгәр, кызыл, ак, сары, яшел төсләрдә бизәкләр, үсемлек орнаменты төшерелгән, гарәпчә язулар язылган. А.Ю.Якубовский фикеренчә, мондый затлы әйберләрнең зур дәрәҗәле, зыялы бер шәхеснең махсус үтенече буенча башкарылган булуы ихтимал. Менә бакырдан бизәп-сырлап ясалган ишек тоткасы, Көнчыгышта шундый асылма боҗра тоткалар кую гадәте булган. Кышкы суык кичләрдә кул-аякны җылыту өчен утлы күмер салырга дип бронзадан мангал ясый торган булалар. Яки менә алтыннан коелган зур тирән савыт, аның астан өскә таба сузылган ике тоткасы аждаһа башлы, балык гәүдәле, әкияти сүрәтле итеп ясалган; Үзбәк ханның сабына алтын белән исеме язылган кылычы. Тагын әле җиз шәмдәлләр, инкрустацияләп эшләнгән сугыш балталары, тимергә алтын йөгерткән шишәк, инкрустацияле һәм гарәп хәрефләре белән язулы көмеш яки чуен пайцза ише нәрсәләр хәтсез күп.
- - - - - - - - - -
Инкрустация (латин сүзе) - берәр әйбергә уеп бизәк төшерелә, шуңа калкып тормаслык итеп кенә затлырак нәрсә - алтын-көмеш, перламутр, сөяк һ.б. тутырыла. Әйтик, Сарай-Бәркәдөн табылган сугыш балтасы, тимердән коелган булып, көмеш белән инкрустацияләнгән.
- - - - - - - - - -
Алтын Урда калаларыннан табып алынган бөтен нәрсәне дә татар-кыпчак (XIII йөздә бераз гына монгол да катнаша) җирле халыклары үзләре генә эшләп чыгарган дип әйтеп булмый, әлбәттә. Арада читтән, әйтик, Урта Азиядән, Болгар калаларыннан, рус кенәзлекләреннән, хәттә әле ерактан - Мисыр белән Сүриядән килгән әйберләр дә бар. Тик инде табылган хәзинәнең күпчелек өлешенең җирле һөнәрчеләр, осталар кулы белән эшләнгәне бәхәссез. Б.Д.Греков һәм А.Ю.Якубовскийның 1950 елда СССР Фәннәр академиясе нәшриятында басылып чыккан, «Золотая Орда и ее падение» («Алтын Урда һәм аның таркалуы») дигән зур күләмле монографиясендә әйтелгәнчә, Алтын Урдада сәнгатьләр чәчәк аткан дәвердә «аның үзенең осталары, рәссәмнәре һәм дә үзенең мәктәпләре була». Биредә һөнәрчеләрне, бизәүчеләрне тәрбияли торган остахәнәләр күздә тотыла. Жучи улусында аеруча монументаль архитектураның мозаика һәм майолика сәнгате иң югары үсеш ала. Әлбәттә, моңа Урта Азия, Кавказ арты (Азербайҗан), Кече Азия мосылман сәнгатенең йогынтысы зур була. Бик азы бу заманнаргача сакланган, башлыча археологлар эзләнеп-казып чыгарган XIII - XIV йөз архитектурасы үрнәкләреннән кайберләрен әйтеп китү урынлы булыр: мәһәбәт, зиннәтле хан сарайлары, биек манаралы олуг мәчетләр һәм аларга сыенган мәдрәсәләр, зур-зур төрбәләр, аксөякләрнең әллә ничәшәр бүлмәле сарайлары...
Табылган әйберләр арасында алтын-көмештән коелган һәм матур бизәкләр төшерелгән савыт-саба, муенсалар, беләзекләр-йөзекләр кебек зиннәтле әйберләрне ясаганда алтынчы-көмешчеләрнең металлга чокып рәсем төшерү, үрү-челтәрләү, кою, бөртекләү һ.б. ысулларны куллануы ювелир сәнгатенең гаҗәеп зур камиллеккә ирешкәнлеген күрсәтәләр.
Алтын-көмеш савытларның тоткалары дельфин яисә аждаһа кыяфәтендә ясалу Көнчыгыш донъясындагы сәнгати фәлсәфәнең чагылышы булып тора. Жучи улусының алтынчы-көмешчеләре кулыннан чыккан зиннәтле әйберләр урта гасырларның бөтендонъя сәнгате стандартларына бик тә туры киләләр.
Тормыш-көнкүреш өчен дә кирәкле, сәнгать әсәре буларак та мактауга лаеклы бизәнү әйберләреннән түгәрәк металл көзгеләрне әйтеп китәргә кирәк. Көзгенең икенче ягы кабарынкы итеп эшләнә дә, аңа балык һәм төрле киек-җәнлек сүрәтләре төшерелә; сүрәтләр әнә шул түгәрәк буйлап чабып барган сыман тоела. Көзге артына шулай ук үсемлек, бигрәк тә ләлә, кызалак (тюльпан) рәсемнәре ясала. Шәһәрдә генә калмый андый көзгеләр, дала халкына да барып ирешә.
Ук савыты - садак та шундый ук гамәлгә юлыга: аларны көньяктагы далага хас күчмә халык каберләрендә дә, шәһәр тирәсендә дә очратырга мөмкин. Садакның тышлыгына беркетелгән сөяк җәлпәккә шул заманның гаҗәеп матур бизәкләрен төшерә торган булалар. Гадәттә «энҗеле орнамент» дигән бизәк белән аралаштырып, болан, барыс, башка берәр хайван яисә инде әкияттә генә очрый торган аждаһа сүрәтләрен төшергәннәр. Археологик казынулар вакытында балчыктан ясалган савыт-саба һәм аларның ватыклары бик күп табыла. Арада кызыл балчыктан ясалган кувшин-чүлмәкләр генә түгел, чынаяк-кәсәләр еш очрый. Алардагы нәфис бизәкләр, чәчәк һәм геометрик орнамент, кош һәм хайван сүрәтләре пыяласыман ялтыравык катлам белән капланган була. Архитектур мозаика һәм майолика кебек үк, ул бизәкләр дә төрки-татар донъясының гаҗәеп бай рухи сәнгатен чагылдыралар. Гәрчә Урта Азия, Иран һәм Азербайҗан сәнгатенең азмы-күпме тәэсире булса да, Г.А.Федоров-Давыдов фикеренчә, Алтын Урда нәфис керамикасының үз юлы, үз йөзе бар. Андый савыт-сабаларны ясаучы осталар бизәк төшергәндә ачык төсле буяулар сайлап, савытның бөтен өстен бертоташтан бизәп чыгалар да, калын итеп төсле ялтыравык белән каплыйлар, шуның аркасында рәсем яисә бизәк бик тә ачык чыга, орнамент зураеп күренә, яктылык эчтән бөркелгәндәй нурланып тора. Андый керамиканың читтән китерелмичә, шушы җирлектә, Алтын Урданың үз осталары эшләгән нәрсә икәнен Сарай-Бату, Сарай-Бәркә һәм бүтән шәһәрләрдә табылган остахәнәләр, алардагы җиһаз-мазар тәгаен исбатлый.
Алтын Урданың һөнәрчелек һәм сәүдә үзәкләре сыйфатында барлыкка килгән шәһәрләрендә акча сугу эше дә җайга салынган була. Бу эштә дан казанган 32 шәһәр арасында элеккеге Болгар дәүләтенең 4 каласы да бар. Жучи дирһәмнәре көмештән, «пул» дип аталганнары бакырдан сугыла, Һиндстанның ул вакыттагы мосылман солтаннары суктырган алтын динарлар да гамәлдә була. Ул акчалар җиргә күмелгән хәзинәләр рәвешендә әледән-әле табылып тора. Бүгенге көндә Алтын Урда биләгән гаҗәеп зур мәйданда, аңа якын Көнчыгыш Румыния, Төньяк Иран чикләрендә, Урдага буйсынган Рәсәй җирләрендә дә очраклы рәвештә табылган хәзинәләрнең саны 350гә җитә. Аларның кайберләрендә акча гына, кайберләре исә ювелир әйберләр белән акчалардан тора. Хәзинәләр йөзләп, меңләп, берничә йөз меңләп борынгы акчаларны үз эченә ала; бу - бихисап байлык. Аннары тагын «табыш» («находка») исемендә төрле музейларга тапшырылган 300дән артык хәзинә билгеле - алар унар яки йөзәр дирһәмнән торалар. Болар, әлбәттә, электәге хәзинәләрнең сакланып калган өлешләре.
Җир астында яткан хәзинәнең килеп чыгуы бик тә очраклы хәл. Җитмәсә әле, аларның күбесе музейларга тапшырылмыйча, билгесез кешеләр кулына эләгә һәм, шулай итеп, фәнгә барып җитмичә мәңгегә югала. Әлегәчә археолог көрәге, экскаватор чүмече яки бульдозер калагы актарып чыгарганны «көтеп», җир астында ятканнары да хайран күптер. Андый очраклы табышлар әле безнең заманнарда да булгалый. Татарстанның Тәтеш районында 1954 елда табылган хәзинәдән, әйтик, 20 алтын, 20 меңнән артыграк көмеш тәңкә килеп чыга. Күрше Апас районында 1986 елны ике җирдән кыйммәтле хәзинә табылды, шуларның берсе 25 мең көмеш дирһәмнән тора. Г.А.Федоров-Давыдов билгеләгәнчә, ул хәзинә ике Сарайдан тыш Азак, Урда, Хәрәзем, Иске һәм Яңа Кырым, Хаҗитархан, Сарайчык, Маҗар калаларында XIV йөзнең 80нче елларында Туктамыш хан әмере белән сугылган акчаларны эченә алган иң зур хәзинә булып санала.
Алтын Урдада XIII - XIV йөзләрдәге мәтди донъяны кыскача гына өйрәнү дә халыкның ни рәвешле яшәгәнен һәм аның сәнгати-эстетик завыгының ни дәрәҗәдә югары булганын раслый.
§ 33. Алтын Урда мәдәнияте. Рухи донъя
Алтын Урданың рухи мәдәнияте нигезен бу дәүләт барлыкка килгәнче булган ике этно-мәдәни донъя тәшкил иткән. Аның берсе - җирле төрки, башлыча, кыпчак донъясы булып, икенчесе - Үзәк Азиядән килгән төрки-татарлар һәм беркадәр, бигрәк тә Алтын Урда тарихының башлангыч чорында, монголлар санала.
Үзәк Азиядә яшәгән төркиләрнең, шул исәптән борынгы татарларның һәм аларның көнбатыштагы кардәш күршеләре булган кыпчакларның да рухи донъясы барыннан да бигрәк таштан ясалган кеше сүрәтләрендә сакланып калган. Монголиядә, Алтайда, шул тирәдәге башка төбәкләрдә VI - VII йөзләрдә куелган таш сыннар дошман явында һәләк булган сугышчы образын гәүдәләндерәләр. Сугышчының өстендә хәрби кием, бер кулына ул кылыч, икенчесенә кәсә тоткан. Мәҗүси төркиләр шуның янына килеп, үзләренең йолаларын уздыра торган булганнар. Бер кулына кәсә тоткан таш сын гүя шунда үзе дә катнашкан...
Көнбатыштарак яшәгән тугандаш кыпчак халкында балбаллар азмы-күпме аерылып тора: аларда кешеләргә охшашлык күбрәк, таштан ара-тирә хатын-кыз сынын да ясап куялар (русларның «каменная баба» дигәне шуннан чыккан булса кирәк). Кыпчак балбаллары савытны ике куллап корсак турысында тоткан. Могаен, ул савыт “җан ияләрен теге донъяда рәхәт-мул тормыш көтә” дигәнне аңлатадыр...
Балбалларны өйрәнүче галимнәр фикеренчә, кыпчаклар шул рәвешле үзләренең борынгы бабаларын илаһи, батыр затлар итеп күргәннәр. Алай табыну сыйнфый җәмгыятькә кадәр, кабиләләр булып яшәгән заманнарда кабилә башлыкларын олылаудан килә. Монголлар яу белән киләләр дә, ул башлыкларның кайсыларын читкә тибәреп, кайсыларын үтереп, алар урынын үзләре алалар. Алтын Урда дәүләте төзелгәч, Дәшти Кыпчак далаларында балбал куюдан туктыйлар. Моңа, әлбәттә, әдәм сыны ясауны һәм шуңа табынуны тыйган ислам диненең дә йогынтысы булмый калмаган.
Икенче яктан караганда, ислам динен кабул итү шәһәрләрнең үсеп китүенә, рухи донъяның көчәюенә, гарәп әлифбасы керүгә, язма китапларның киң таралуына сәбәпче була. Жучи улусында фарсы һәм гарәп донъясының X йөз даһи шагыйрьләре Фирдәүси белән Рудаки, XI йөзнең бөек шагыйрьләре әл-Мәгарри белән Гомәр Хәйям, XII йөзнең суфый шагыйре Гаттар белән Низами, XIII йөздәге Руми белән Сәгъди һәм Көнчыгышта иҗат иткән бүтән шагыйрьләрнең атаклы әсәрләре киң таралган була. Фирдәүсинең үлмәс «Шаһнәмә» поэмасыннан алып Сәгъдинең “Гөлстан”ына чаклы ул әсәрләр барысы да фарсы телендә язылып, бары тик гарәп шигъриятенең классигы әл-Мәгарри китаплары гына гарәп телендә була.
Көнчыгышның даһи акыл ияләре һәм шагыйрьләре иҗат иткән әсәрләрне татар халкы борын заманда да, соңрак та яратып укый. Аеруча фарсы әдәбияте йогынтысында, Алтын Урданың үз шагыйрьләре, әдипләре дә күренә башлый. Урта гасырлардагы татар әдәбияте үрнәкләре дип бүген без Сәйф Сараиның «Гөлстан бит-төрки», Котбның «Хөсрәү вә Ширин», Хәрәзминең «Мәхәббәтнәмә», Хисам Кятибнең «Җөмҗөмә солтан» поэмаларын, Насретдин Рабгузыйның «Кыйссасел-әнбия» («Пәйгамбәрләр тарихы») һәм дә Мәхмүт бине Галинең «Нәһҗел-Фәрадис» («Оҗмахларның ачык юлы») дигән чәчмә әсәрләрен күрсәтеп китә алабыз.
Боларның байтагының фарсыдан тәрҗемә генә булып күренүе бик ихтимал. Бигрәк тә Котб «Хөсрәү вә Ширин»не Низами Ганҗәвидән, Сәйф Сараи «Гөлстан»ны Сәгъди Ширазидан алып язган, хәттә исемнәрен дә үзгәртмәгән дип уйларга урын бар. Әммә Алтын Урданың талантлы шагыйрьләре фарсы классикларының поэмаларын турыдан-туры безнең телгә тәрҗемә итү белән канәгатьләнмичә, аларга иҗади якын килеп, урта гасырлардагы татар-кыпчак донъясының, кала һәм дала халкының рухын-көнкүрешен чагылдыралар. Әдәбият галимнәре фикеренчә, борынгы заманнарда һәм урта гасырларда гомумән, язучылар билгеле сюжетларны оста файдаланалар. Бу күренешне үз чорының шигъри кануны, донъяны кабул итүнең һәм шигъри фәлсәфәнең эстетик калыбы дип санарга кирәк. Шул гадәтне шагыйрьләр соңга таба да бөтенләй үк онытып бетермиләр. Пушкин белән Тукай, мәсәлән, я берәр даһига ияреп, я берәрсенең әсәреннән көлеп, пародия төсендә өр-яңа әсәрләр иҗат итүләре белән дә шигърияткә үзләреннән зур өлеш керттеләр.
Котб үзенең «Хөсрәү вә Ширин» әсәрен Сарай (Сарай-Бәркә) шәһәрендә 1342 елда тамамлаган. Хөсрәү - тарихи шәхес: 590 - 627 елларда Фарсы дәүләтенең шаһы була (тарихи чыганакларда - Хосрой II, Хосрой Парвиз); атаклы шаһ Хосрой Ануширванның (Хосрой I) оныгы; аның әбисе Төрки каханлыгын төзүчеләрнең берсе, инде безгә таныш Истәми каханның кызы була. Хөсрәү белән аның хатыны Шириннең кичергәннәре Фирдәүсинең «Шаһнәмә»сендә дә, бүтән шагыйрьләр иҗатында да тасвирлана. Фарсы шигъриятендә киң таралган темага кызыгып, 1181 елда Низами да, һәм менә 1342 елны Котб та, поэма иҗат итәләр.
Котб әсәренең үзәгендә Хөсрәү белән Шириннең мәхәббәте сүрәтләнә. Әммә Ширингә япь-яшь, гаҗәеп көчле, рәссәм булуы өстенә тагын йөз һөнәр иясе Фәрхәт тә гашыйк. Аның гыйшкын автор намуслы затның илаһи саф хисе итеп тасвирлый. Каһарманнарының килеш-килбәтләрен сүрәтләгәндә дә, изге хисләренә үз бәясен биргәндә дә автор һичбер мактау сүзен кызганмый:
...Гыйшык берлә терек ошбу галәм! -
Әгәр гыйшык булмаса, булмас ирде әдәм.
Поэманың башыннан азагынача хатын-кызга ихтирам чагыла. Гомумән алганда, бөтен Көнчыгыштагы кебек үк, Алтын Урдада асыл затны олылау гадәте яши. Бу уңайдан Ибне Баттута: «Бу якларда хатын-кызга карата аларның (татарларның) олы хөрмәт күрсәтүенә шаклар каттым. Ир-ат белән чагыштыргысыз зур хөрмәт үзләренә», - дип яза.
Котбның тезмә юллары замандашларына да (әйтик, Хәрәзмигә), аннан соң әдәбияткә килгән шагыйрьләргә дә: Мөхәммәдьярга (XVI йөз), Утыз Имәнигә (ХVIII-ХIХ йөзләр), Тукай белән Бабичка (XX йөз башы) нык йогынты ясый.
Урта гасырларда татар әдәбиятенең чәчәк атканлыгын шагыйрь Сәйф Сараиның иҗади мирасы раслый. Шагыйрь 1321 елны Идел буендагы Камышлыда (хәзер Самар өлкәсенә керә) сәүдәгәр гаиләсендә туа. Шагыйрьнең үзенә кушамат итеп Алтын Урданың башкаласы исемен алуы гына да аның иҗатта зур уңышлар казанганын, олы талант иясе икәнлеген күрсәтә. Олыгайгач, ул Мәмлүкләр Мисырына барып чыга, соңгы елларын шунда яшәп, 1396 елны донъя куя. Бүген безгә билгеле поэмаларын да шунда яшәү дәверендә иҗат итеп калдыра. «Гөлстан бит-төрки» («Төркичә Гөлстан», 1391) поэмасын автор XIII йөздә яшәгән фарсы шагыйре Сәгъдидән ирекле тәрҗемә рәвешендә язарга тотынса да, укучы игътибарына төрки донъядагы җәүһәрләрне тәкъдим итүе белән әсәрен бик нык баета. Поэманың азагында автор сигез төрки-татар шагыйренең берәр әсәреннән өзек китерә дә, һәркайсына үзенең карашын сиздереп; җавап язып чыга. Шулай итеп, Сәйф Сараиның бу поэмасы шул замандагы татар шагыйрьләре иҗатыннан, төрки донъяның барышыннан белешмә биргән бик тә әһәмиятле тезмә әсәргә, Алтын Урданың шигъри энциклопедиясенә әверелә.
«Гөлстан бит-төрки» поэмасында автор үзенең укучыларын тыйнак, намуслы, гадел, рәхим-шәфкатьле, мәрхәмәтле булырга өнди. Ул үзенең каһарманнарын ошбу күркәм сыйфатларга ия итеп тасвирлый, тормышның үзәгендә кайнаучы затлар буларак чагылдыра. Гыйбрәтле хәлләрне сүрәтләгәндә автор ана теленең бөтен мөмкинлекләреннән оста файдалана һәм гаять мәгънәле шигъри юллар китереп чыгара. Менә ни сәбәпле бу әсәрнең төрки әдәбияткә ясаган йогынтысы искиткеч зур була. Сәйф Сараи ул әдәбиятне кешелеклелек идеяләре, яңа шигъри алымнар, фәлсәфи юллар исәбенә баета.
Бәдр-дәүләт, галәмә - котлы йөзең,
Кем, белек бәхре - үзең, җәүһәр - сүзең.
- - - - - - - - - -
Бәдр - яңа туган ай.
Белек бәхре - белем диңгезе.
- - - - - - - - - -
Автор үз әсәренә югары бәя бирә, аның белән чын күңелдән горурлана. Сәйф Сараиның һәм Алтын Урда заманында иҗат иткән башка шагыйрьләрнең әдәби мирасын ныклап өйрәнгән профессор Хатыйп Миңнегулов шагыйрьнең нәзыйрә, газәл, робагый, кыйтга һ.б. әдәби алымнарны ифрат оста куллануын билгеләп үтә. Шагыйрь үзенең иҗатында Көнчыгыш шигъриятенең казанышларыннан иҗади файдалану үрнәген күрсәтә.
Шагыйрь Хисам Кятиб «Җөмҗөмө солтан» (1369) исемле поэмасында, ханның-солтанның башыннан кичкәннәрне үз авызыннан сөйләтеп, укучыларга бик гыйбрәтле хәлләрне бәян итә һәм фани донъяда бүтәннәргә мәрхәмәтле, инсафлы булырга өнди:
Чөнки килдең дөнйайа - китмәк кирәк,
Бар көчең җиткәнчә хәйр итмәк кирәк.
Хәрәзми исә «Мәхәббәтнәмә» (1353) дигән поэмасын гашыйк егетнең сөйгәненә язган хатлары рәвешендә иҗат итә, шуңа күрә дә әсәр мәхәббәткә мәдхия булып яңгырый.
Насретдин Рабгузый «Кыйссасел-әнбия» («Кыйссаи Рабгузи» исеме белән дә билгеле, 1311 ел) китабын чәчмә һәм тезмә юлларны катнаштырып яза, Әдәм пәйгамбәрдән алып Мөхәммәт пәйгамбәргә чаклы булган хәлләрне бәян итә. Мәхмүт Ибне Галинең чәчмә белән язган «Нәһҗел-Фәрадис» (1358) дигән әсәрендә дә шул ук тарих ята: Мөхәммәт пәйгамбәрнең һәм аңа ияргән дүрт хәлифәнең гомер юллары тасвирлана. Автор үзенең китабында кешеләрнең күркәм холыкларын, кылган изгелекләрен күрсәтү белән бергә, әшәкелек һәм воҗдансызлык сыйфатларына да күз йомып калмый.
Бу әсәрләр Алтын Урда дәүләтендә язма әдәбиятнең, гомумән, рухи донъяның ни дәрәҗәдә югары торганын исбатлый, алар урта гасырлардагы көнчыгыш шигъриятенең һәм фәлсәфәсенең кыйммәтле ядкәрләре булып торалар. Күбесен, ничәмә-ничә йөз ел үткәннән соң да әле, татар халкы яратып укый, кулдан-кулга йөртә, күчереп яза, гомумән, алар күпчелек өйләрдә иң кадерле китаплар санала, мәдрәсә мөдәррисләре дә, шәкертләре дә, галим-голәмә дә, мәчет картлары да, шагыйрьләр дә, гүзәллеккә соклана белүче һәм ата-бабага ихтирам саклаучы башка затлар да аларны укыган чагында барлык донъяларын оныталар. Әдәби әсәрләр булудан тыш, алар Алтын Урданың тарихын, халыкның тормышын-көнкүрешен өйрәнү өчен дә кыйммәтле материал хезмәтен үтиләр. Без танышып узган хан ярлыкларындагы кайбер сүзләрне-терминнарны да без шул әдәби әсәрләрдә очратабыз. Аларда без шулай ук музыка кораллары, азык-төлек, үсемлекләр донъясы, йорт хайваннары һәм кыргый җәнлекләрнең исемнәрен очратабыз, аларның хәзергеләргә тәңгәл килүен, үзгәрмәвен күреп сөенәбез.
Сәйф Сараиның «Сөһәйл һәм Гөлдерсен» поэмасында мондый бер шигъри чагыштыру бар: шаһ кызы, сөеклесен күрү белән, Кояш тирәли йөргән Җир сыман, аның ягына борыла:
Сөһәйлне күрде-йү әйләнде, бер тик -
Көнәш гирдендә йөргән мисле Җир тик.
- - - - - - - - - -
Көнәш гирдендә - Кояш тартуында.
Мисле - төсле.
- - - - - - - - - -
Димәк ки, профессор Миңнегулов фикеренчә, Алтын Урдада гелиоцентрик караш Европада Бруно белән Коперник, Көнчыгыштагы Олугбәкләргә чаклы ук яшәп килгән. Сарай каласында галимнәрнең астрономия һәм геодезия белән кызыксынганын археологлар табып алган астролябия һәм квадрант ватыклары исбатлый. Дәүләтнең башкаласында табиплар, дин галимнәре, төзү-кору осталары, бүтән төрле фән ияләре яшәгәне билгеле. Аларның кайсыберләре читтән килсә, башкаларының җирле халыктан чыкканлыгы бәхәссез. Ибне Гарәбшаһ нәкъ әнә шундый, мәдәниятнең һәм фәннең гөрләп чәчәк аткан дәверенә карата: «Сарай гыйлемнең бергә тупланган үзәгенә һәм бәрәкәт чишмәсенә әверелде, кай арада галимнәрнең һәм атаклы шәхесләрнең, әдипләрнең һәм маһир затларның, тагын күптөрле уңган-булганнарның каймагы шунда җыелып өлгерде; мондый алтын кулларның әле Мисырдагы халык күп яшәгән шәһәрләрдә дә, аның авылларында да җыелганы булмады”, - дип, үзенең фикерен белдерә.
§ 34. Алтын Урда дәүләтендә Болгарның тоткан урыны
Алтын Урда оешкан чагында үзаллылыгын җуйган башка дәүләтләр кебек үк, Идел Болгары да яңа мәмләкәткә улус сыйфатында керә - XIII-XIV йөзләрнең тарихи чыганаклары шуны раслый. Андый чыганаклар хәтсез, без шуларның кайбер атаклыларына, урта гасырлардагы тарихи географиядә иң әһәмиятле урын алганнарына гына тукталыйк.
Бату белән Бәркә ханнарның замандашы, XIII йөздә яшәгән фарсы тарихчысы Җузҗани: Хәрәземнән алып Византиягә чаклы барча төрки җирләр, шулар эчендә Болгар җире дә Бату карамагына эләгә, дип яза да, соңрак ул җирләрнең Бәркә кулына күчкәнлеген хәбәр итә. Болгар җирләренең Жучи улусына кергәнлеген XIV йөздә яшәгән бүтән фарсы галимнәре: Ибне Фазлаллаһ, Хәмдаллаһ, Казвини, шулай ук XV йөздә алар эшен давам иттергән галимнәр дә язалар. Алтын Урданың чикләрең гарәп энциклопедисты әл-Гомәри: “...бу дәүләтнең чикләрен Җәйхун (Аму-Даръя) тарафыннан - Хәрәзем, Сыганак, Сәйрам, Яркәнд, Җәнд, Сарай, Маҗар, Азак, Акчакирмән, Кефе, Судак, Саксын, Үкәк, Болгар, өлкәләрдән Себер белән Ибир, Башгырд белән Чулыман билгели”, - дип яза. Гарәп галиме телгә алган калаларның күбесен беләсез булыр, соңгы өчесен болай аңларга кирәк: “Башгырд” дигәне, әлбәттә, башкорт җире; “Себер белән Ибир” Урал тауларының аргы ягына туры килә; “Чулыман” дигәне исә - аннан да арырак, көнчыгыштарак, Обь елгасының тармагы булган Чулым тирәләре. Шул ук XIV йөзнең бүтән галимнәре әл-Мөфаддәл белән әд-Мәһәби исә Алтын Урданың чикләрен көнчыгыштан көнбатышка - Иртеш елгасыннан Кара диңгезгәчә, төньяктан көньякка - Болгардан Дәрбәндкәчә дип күрсәтәләр.
Алтын Урда оешканда аңа кереп калган Болгар бу дәүләт көчәеп киткән заманнарда аның әһәмиятле бер өлешен тәшкил итә. Жучи улусының үз шәһәрләре калкып чыкканчы, Идел буендагы сәүдә үзәге буларак, дәүләтнең башкаласы вазифасын да үти, Жучи тәңкәләрен дә иң башта экономик ныгып өлгергән Болгар каласында суга башлыйлар. XIII йөзнең 50-60нчы елларында сугылган акчалы хәзинәләр әнә шуны раслый. Соңгы елларда Татарстанның Апас районы Борындык авылы яныннан 995 тәңкәдән торган зур гына хәзинә табылды.
XIII йөздә сәяхәт иткән итальян кешесе Марко Поло язып калдырганча, Алтын Урданың баштагы ханнары Бату белән Бәркә Сарайдан торып та, Болгардан торып та идәрә итәләр. Ә инде XIV йөздә Болгар каласы Алтын Урданың аеруча зур һәм данлы шәһәрләреннән берсенә әверелә. Фарсы телендә язылган «Фәрһәңнәмә» китабында Болгар Урда ханнарының «алтын тәхете» дип телгә алына. Әл-Гомәри аны Жучи улусының «билгеле калаларының берсе» дип атый. Алтын Урда һәм Болгар тарихын безнең заманнарда өйрәнгән галимнәр: А.Ю.Якубовский, А.П.Смирнов, Г.Н.Федоров-Давыдовлар да Болгарның Алтын Урда тарихында, бигрәк тә ислам динен таратуда, шәһәр мәдәниятен, авыл хуҗалыгын, шул исәптән иген игүне киң җәелдерүдә тоткан урынын шактый югары куялар.
Димәк ки, Болгар каласы да, элеккеге Болгар дәүләтенең биләмәләре дә тулаем Алтын Урдага керә һәм аның төньягындагы улусны тәшкил итә; урта гасырлардагы бу атаклы дәүләткә, ягъни Алтын Урдага Болгарның катнашы булмаган, дигән фикерне алга сөрү өчен бернинди фәнни нигез юк.
Дин берлеге (бигрәк тә Үзбәк хан вакытында ислам дәүләт дине буларак ныгып алгач), уртак тел, шәһәр мәдәниятендәге охшашлык Болгарны Алтын Урдага бик нык бәйли, аның аерылгысыз өлешенә әверә. Нәкъ менә шушы дәвердә Болгар җирендә зур үзгәрешләр, алга китеш була: чуен коя башлыйлар (аның серен Үзәк Азиядән татарлар алып килә); беренче тапкыр утлы корал куллана башлыйлар; бизәп-матурлап кабер ташлары кую гадәткә керә; чүлмәкчелек һөнәре алга китә, чынаяк кирпечләр җитештерү, бизәк төшереп яки язу язып аны калын ялтыравык белән каплау, затлы савыт-саба ясау, таш-кирпеч архитектурада мозаика һәм майолика куллану ышанычлы урын яулап ала.
Болгар җирендәге иҗтимагый-сәяси үзгәрешләргә дә күз салыйк, Болгар шәһәрлегендә сакланып калган биналар белән дә танышып үтик. Жучи улусында Болгар XIV йөзнең беренче яртысында бик нык алга китсә дә, аннан соң, Сарайда тәхет өчен көрәш башлангач, хәлләр үзгәрә. 1361 елда Булаттимер әмир Болгар каласы белән Урта Иделне тартып алып Жучи улусыннан аерылып чыкмакчы була. Әммә 1367 елны ул Суздаль кенәзе гаскәрләре белән сугышып җиңелә дә, Сарайга кача һәм анда Алтын Урда ханы Газиз тарафыннан үтерелә. Рус чыганаклары икенче бер ханның - Хәсәннең, Алтын Урда тәхетеннән төшерелгәч, төньякка качуын һәм үзен Болгар әмире дип игълан итүен язалар. (Елъязмаларда ул Асан, Осан исеме белән 1370 һәм 1376 елларда телгә алына,)
XIV йөзнең 70нче еллар азагында Орыс хан, ягъни Мөхәммәт, үзенең төмәне Мамай белән берлектә, Алтын Урданы яңадан берләштерүгә ирешә. Болгар аңа яңадан буйсына. 1380 елны тәхеткә Туктамыш хан утыргач, Урданың бердәмлеге аеруча ныгый. Куликово сугышында 1380 елны Мамайны җиңүгә ирешкән Дмитрий Донской да Туктамышка буйсынырга мәҗбүр була. Әммә нәкъ менә Туктамыш тәхеттә утырган чакны, 80нче елларда Алтын Урда җимерелә-таркала башлый. 1391, 1395 еллардагы сугышларда Аксак Тимернең Туктамыш ханны җиңүе бу җимерелүне тизләтә.
1395 елны Төньяк Кавказ тирәләрендәге сугышта җиңелгәч, Туктамыш төньякка - Болгарга кача. Шул чагында аны эзәрлекләп килеп, Аксак "Тимер Болгар җирен яулап алган икән" дигән фикер фәндә шактый киң таралган. Моның нигезендә бары тик халык телендәге ривәятләр, шактый соң язылган чыганаклар гына ята. Әммә тарихны өйрәнүче галимнәр, шул исәптән бу хезмәтнең авторы да, Аксак Тимернең Болгарга яу белән килүе әлегә бер генә тарихи чыганак белән дә расланмый дигән фикердә торалар. Чыннан да, гарәп сәяхәтнәмәләрендә дә, рус елъязмаларында да, хәттә әле Аксак Тимернең һәр көнен, һәр явын җентекләп; тасвирлап барган, аның биографиясен язган фарсы авторларының язмаларында да бу турыда бер сүз дә әйтелми.
Шулай да, Болгар җире, бигрәк тә аның көньягы Аксак Тимер яуларыннан бөтенләй зыян күрми дигән сүз түгел, чөнки 1391 елгы, Кондырча елгасы буендагы сугышның афаты бик зур була. Аксак Тимер гаскәреннән берәр төркемнең Болгарга яу белән килгән булуы да ихтимал.
Болгар җиренә бәлә-казаның зуррагын рус ушкуйниклары (елга юлбасарлары) китерә. Идел буйлап көймәләрдә яу белән килеп, Кострома, Углич, Нижний кебек рус калаларын талап, бөлгенлеккә төшереп йөрүче юлбасар ушкуйниклар Сарайда ыгы-зыгы барганын, үзәкнең дилбегәне бушатканын абайлап алалар да, 1360, 1366, 1374, 1391 елларда Болгарга, Иделдәге һәм Камадагы бүтән кайбер шәһәрләргә ябырылалар. Халыкны талап, йолым (выкуп, акча) алып кына калмыйча, көймәләргә әсирләрне дә төйиләр. Рус кенәзләре дә кул кушырып утырмый - Урта Иделгә 1370, 1376, 1431 елларны яу белән киләләр. Олы кенәз Василий IIнең воеводасы Федор Пестрый 1431 елны Болгарга зур яу белән килеп, шәһәрне талап-җимереп китә. Шуннан соң инде Болгар беркайчан да тернәкләнеп китә алмый...
Хәер, шәһәрнең үзендә соңрак та азмы-күпме халык яшәгәндер. XVI йөз шагыйре Мөхәммәдьяр, XVII йөз шагыйре Мәүлә Колый Болгарда булгалыйлар һәм кайбер шигырьләрен дә шунда иҗат итәләр. Шәһәрлектә археологлар хәттә Казан ханлыгы чорына караган катлам да табалар. Әммә Болгарны инде чын кала дип күз алдына китереп булмый. Анда, могаен, төрле дәрвишләр, суфыйлар, шагыйрьләр барып, җимерекләр арасында йөреп, изге урыннарда булып, төрбәләргә зиярәт кылып, үзләренең иҗатларына бертөрле рухи азык зарурлыгы белән килеп йөргәннәрдер.
1712 елны Казанның христиан дине башлыгы борынгы «Болгар мосылман шәһәрлеге» урынына монастырь салдыру нияте белән губернаторга мөрәҗәгать итә, «борынгы таш биналардан башка анда берни юк» дип яза. Губернатор рөхсәт бирә һәм ирләр монастыре корырга дип килешәләр. Губерна канцеляриясенең әмерен үтәү йөзеннән дьяк (бу очракта канцеляриядә эшләүче, писарь) Андрей Михайлов шәһәрлекне барып карый - монастырьга биреләсе җирдә ниләр барын кәгазьгә терки. Шунда яшәүче укымышлы, тарих белән кызыксынучы Кадыйрмөхәммәт Сүнчәләев ярдәмендә - тарихта беренче мәртәбә - Болгар җимерекләрен язып чыга.
Озакламый монастырьны салып та куялар. Шәһәрлекнең кыл уртасындагы Җамигъ мәчет белән Болгар әмиренең сарае урыннарын кулай күрәләр, ә инде кайбер архитектура истәлекләрен чиркәү итеп, хәттә баз буларак та файдаланалар. 1732 елны Казанның бай сәүдәгәре Михляев (бераз соңрак ул Казанда атаклы Петропавел чиркәвен салдыра) монастырьга атап борынгы Болгар урынына «во имя Успения Богоматери» дигән таш чиркәү төзетә. Шәһри Болгар хәрәбәләренең ташы чиркәү бинасына ярап куйса, язулы кабер ташларын... фундаментка, чиркәү астына салып калдыралар. Монастырьны 1770 елларда ябалар, шундагы бистә чиркәү исеме белән «село Успенское» дип йөртелә башлый, соңрак иске исеме - Болгар кайта.
Әле 1722 елны, Иранга поход белән Идел буйлап барганда юл уңаеннан, Болгарга Петр I дә сугылып уза. Ул чагында әле шәһәрлектә азмы-күпме исән 70ләп бина була. Ә инде 1766 елны Әби Патша (Екатерина II) килгәндә алар 44кә генә кала. Археологларның тырышлыгы белән бүгенге көнгә шәһәрчек урынында безгә 70ләп борынгы бина калдыгы билгеле. Шуларның нибары алтысы азмы-күпме элекке хәленә кайтарылып, борынгы архитектурабыз истәлеге буларак саклана.
Хәзер без шуларны һәм узган гасырда гына әле төзек хәлендә булып, фәндә теркәлгәннәрен санап китик. Җамигъ мәчет - аскы өлеше сакланып калган, дүрт почмагында контрфорс, ягъни тышкы яктан куела торган терәк вазифасын үтәүче дүрт манараның нигезе бар, Болгарның баш мәчете саналган ул мәчеткә терәп салган манараның биеклеге 25,5 м булып, ул 1841 елны авып төшә. Аның янында ике төрбә: көнчыгыштагысына ханнар нәселеннән чыккан хатын-кызны, төньяктагысына ир-атны җирли торган булалар. Шуннан ерак түгел генә - әмир сарае; безгә билгеле А.Михайлов язмаларында ул «царский дом» (патша йорты) дип бирелә. Успен чиркәве нәкъ шуның урынына корылган.
Халык телендә мондый ривәят бар. Аксак Тимер шәһри Болгарны ала да, барча халкын кырып бетерә. Габдулла хан үзенең гаиләсе белән Хөкем пулатына кереп бикләнә. Илбасарның әмере белән пулатка бүрәнәләр өеп ут төртәләр. Ханның гаиләсе янып һәләк була, бары гүзәл хан кызы гына ходай кушып исән кала - аны пулатның гөмбәзендә утырган хәлдә күрәләр...
Ривәяттәге Хөкем пулатын бүгенгәчә сакланган Кара пулатка юрыйлар: аның таш стеналары янып каралган, янәсе, һәрхәлдә, бу бинаның Татарстан җирендәге урта гасырлардан калган иң үзенчәлекле монументаль архитектура истәлеге буларак кыйммәте зур. Аның янында - Ак пулатның калдыклары: ул узган гасырның 60нчы елларында җимерелә. Ак пулат җәмәгать мунчаларының берсе була: уртада бассейнлы зур юыну бүлмәсе, почмакларында - номерлар. Үзәктән җылы килә, балчык һәм тимер торбалардан кайнар һәм салкын су агып тора. Тау итәгендә археологлар тагын бер мунчаның - Кызыл пулат дигәненең калдыкларын казып чыгаралар; аңа шундый исемне эчке стеналары кызылга буялганга күрә бирәләр. Анысының үзәк залында фонтан атып торган.
Болгарда иң әйбәт сакланган архитектура истәлеге - Кече манара; аның биеклеге 15 м. А.Михайлов 1712 елда аның янындагы мәчетне дә билгеләп куя; аның җимерекләре әле узган гасырның 20нче елларына чаклы саклана. Казан ханлыгы дәверендә ул мәчетнең түбәнге каты ханнар төрбәсе буларак файдаланыла. Гомумән, ул тирәләр ханнар зираты дигән исемдә йөртелә; шундагы исән калган Хан төрбәсенең заманында ак һәм зәңгәр мозаика белән бизәлгән булуы билгеле. Шәһәрлекнең ныгытмалары тышында Кече шәһәр урнашкан; аның капкасыннан калган хәрәбәләр, ак таштан корылган бинаның нигезенә карап, Болгар хәкимиятенең җәйге резиденциясе булырга тиеш дигән фикер яшәп килә. Шәһәр тышында - Грек пулаты, ягъни әрмән бистәсендә Кавказдан килгән сәүдәгәрләр, кунаклар өчен корылган чиркәү булган, әммә ул да инде күптән җимерелгән.
Басым ясап шунысын әйтергә кирәк: югарыда санап киткән истәлекләр барысы да XIV йөзгә, Алтын Урда заманына карый. Монголлар килгәнче төзелгән биналардан берни дә калмаган.
Алтын Урда чорында элеккеге Болгар дәүләтеннән калган башка шәһәрләр дә була: Суар, Бүләр, Кашан, Җүкәтау, Тубылгытау, шулай ук бүгенге көндә кайсы зур, кайсы кечерәк шәһәрлекләр хәлендәге, ә заманында Урта Идел буе халыклары тарихында теге яки бу дәрәҗәдә эз калдырган башка шәһәрләр... Яңалары да үсеп чыга. Араларында елъязмаларга кергән Кирмәнчек, Алтын Урданың төньягында сәяси һәм экономик үзәк сыйфатында барлыкка килгән, ривәятләргә кергән Иске Казан да бар.
§ 35. Иске Казан
Монда, биек тау башында, алты гасырга якын элек зур учак янган. Көл катламының калынлыгына караганда, ул учакны кабат-кабат тергезгәннәр булырга охшый. Борынгы бабаларыбыз шушы учак янына җыелышып, көзге озын кичләрен җылынып уздырганнардыр. Учакны чакма чагып кабызганнар, чакмалары да шунда көл эчендә калган. Аннары тагын XV йөзнең башларында сугылган көмеш акчалар да бар; янчыгы-ние белән утка эләккән дә, янчыкның янып бетмәгән җепселләре көмешкә ябешеп каткан, көмеше караеп-яшелләнеп калган, Учактан тагын бизәкле чүлмәк ватыклары, ат башы сөяге, сарык сөякләре, балык һәм кош-корт сөякләре килеп чыкты. Калада яшәүчеләр ул учак янында җылынып кына калмыйча, тамакларын да туйдырган булса кирәк. Учакның калкурак җирдә, кала ныгытмалары янында булуын исәпкә алсаң, аны сакчылар якканлыгы ачыклана. Шунда инде күз алдында мондыйрак бер күренеш барлыкка килә.
Тау башында кальга урнашкан; аның әйләнә-тирәсендә имәннән коелган ныклы стена, чат саен биек манара. Ул манараларда, стена уентыларында, капка тирәләрендә ук-җәяләр, сөңгеләр, пищальләр (борынгы утлы корал) белән коралланган сакчылар басып тора. Ачык капкадан атлы сак астында төяүле олаулар чыга да, сәүдә эшләре белән төньяк тарафларга юнәлә. Каршы яктан мари кенәзен озата килүче бер төркем җайдаклар күренә. Идел-Урал төбәгендәге улус һәм кенәзлекләрдән я илчеләр, я башлыклар үзләре җыелышып беткән инде. Казан әмирендә бүген зур киңәшмә: Казан улусына мөстәкыйльлек алу мәсәләсен кузгатырга җыеналар.
Ә каланың түбәнге өлешендә, елганың сулъяк ярында тормыш үз көенә баруын давам итә: чүлмәкчеләрнең, чуен коючыларның мичләреннән төтен бөркелә; тимерчеләрнең бертуктаусыз чүкегәне ишетелә; балта осталарының аяк астына йомычкалар коела... Шәһәр кешеләренең сөйләшкәне ишетелә, әнә тәгәрмәчләр шыгырдый. Нижгардан су юлы белән кызыл мал төяп килүчеләр янына сәүдәгәрләр ашыга; елганың югары агымында исә Казан суы башыннан килгән салларны сүтеп маташалар. Ерактарак ухылдап тегермән эшләп утыра, балыкчылар җәтмәләрен җыялар...
Ахшам җитә. Каравыл алышына, шәһәр капкалары ябыла. Төн караңгылыгын ертып, тау башында учаклар кабына, аларга җавап биргәндәй, болынлыкта һәм яр буйларында ат саклаучы малайлар үз учакларын ягып җибәрәләр...
Үткәннәрне өйрәнүче археолог буларак, үзебез актарып ташлаган көлнең - әллә кайчан сүнгән-күмелгән учакның янында басып торганда, борынгы кала минем күз алдымда әнә шундыйрак булып гәүдәләнде. Шәһәрлекнең аеруча биек урыны шушында, моннан бөтен тирә-юнь уч төбендәгедәй күренеп, җәйрәп ята. Һөҗүмнән саклану өчен моннан да җайлы урын юк инде анысы. Табылган әйберләрнең дә күпчелеге сугыш кирәк-яраклары: тимер ук очлары, бүтән төрле тимер кыйпылчыклары, көбәдән калган боҗралар, кылыч саплары...
Игътибар үзәгендә булырга лаеклысы - үтәли тишекле балчык ядрә: андый сугыш коралының бөтен төбәктә очраганы юк иде, бу - искиткеч зур табыш. Аның янына бәләкәйрәк өч тимер ядрәне дә куярга мөмкин. Бу әйберләрнең моңарчы сукаланмаган, аскы катламда табылуы аларның һичшиксез Иске Казанның үзендә булуын исбатлый. Димәк ки, бу табыш Урта Иделдә беренче утлы коралның булганлыгы турында сөйли. Рус елъязмалары андый коралның XIV йөздә Болгар каласында кулланылганын телгә алалар, әммә Иске Казан шушы ук төбәктәге шәһәр бит, хәттә көмеш тәңкәләрдә «Болгар әл-Җәдид» (Яңа Болгар) дигән тамгасы да очраштыргалый.
Иске Казан акча суга торган калаларның берсе була, ә инде Жучи улусы таркалган дәвердә, ягъни XV йөзнең 20-30нчы елларында, Шәһри Болгар бу җирләрнең сәяси һәм экономик үзәге булудан туктагач, дәүләтнең төньягында акча сугучы бердәнбер шәһәр булып кала. Гомумән, сәяси-экономик үзәк ул арада Иске Казанга күчеп өлгерә. Шушында табылган жучи тәңкәләренең иң күбесе XV йөзгә карый диярлек. Өстәвенә әле без соңгы елларны гына (1972, 1983, 1984 тә) акча ясау өчен әзерләнгән көмеш коелма кисәге, язулары язылып өлгермәгән тәңкәләр, шулар белән бергә үк язулы, тамам әзер тәңкәләр табып алу бәхетенә ирештек. Гомумән, Иске Казан шәһәрлегеннән һәм әйләнә-тирәдән узган гасырларда ук шактый әһәмиятле табышлар булганы, хәттә әле акчалы хәзинәләр табылганы билгеле,
Узган гасырларда Көнбатыш Европа һәм Россия сәяхәтчеләре, татар фольклорчылары халык арасында Иске Казан турында шактый ривәят җыялар. Ул тарих төрле кулъязмаларда, халкыбызның язма әдәбиятендә дә киң урын алып тора. Гәрчә ул язмалар шактый соң - XVII йөзнең азагында һәм XVIII йөзнең башында төзелгән булып, аларда тарихи шәхесләрнең исемнәре, вакыйгаларның еллары аз-маз буталса да, Казан тарихының башлангыч чоры буенча кызыклы белешмә бирәләр.
Нимес этнографы һәм тәбигать белгече, Петербург фәннәр академиясе академигы, Россия буйлап күп тапкырлар сәяхәт иткән И.Г.Георги XVIII йөзнең 70нче елларында Казан губернасы татарларыннан язып алган ривәяткә генә тукталыйк. Шәһри Болгарны (кулъязмада ул Бряхимов, ягъни Ибраһим шәһәре дип атала) алгач, Аксак Тимер Габдулла ханны үтертә. Габдулланың уллары Алтынбәк белән Галимбәк качып кала. Аксак Тимер киткәннән соң алар элеккеге башкаланы торгызып маташмыйлар. Алтынбәк Казан суы буенда яңа кала корып җибәрә - шул Иске Казан була да инде. Әммә аның урыны төрле уңайсызлыклар тудыра, барыннан да бигрәк - хатыннарга тау башына су ташуы авырга килә, әнә шул сәбәпле шәһәрне Казан суының Иделгә коя торган җиренә - ягъни хәзерге урынына күчерәләр.
«Утта янмас хан кызы турында хикәя» дә хайран кызыклы белешмә туплаган. Ханның, дөресрәге Болгар әмиренең кызы ни рәвешле исән калганны без инде шәһри Болгардагы Кара пулат уңаеннан беләбез. Шуннан инде, хан кызын Аксак Тимер янына китерәләр. Җиһангир аның гүзәллегенә һәм акылына соклана да, үз янына алырга карар кыла. Аның белән бергә ханның өченче улы Шәүнебәкне дә ияртә. (Анысының ничек итеп исән калганы әйтелми.) Аксак Тимер үлгәннән соң болар аның улына хезмәт күрсәтәләр. Бервакыт, яшь падиша табын янында сыйланып утырганда, Шәүнебәк затлы бер савытны төшереп вата. Хөкемдар моның өчен гаепленең башын кисәргә әмер бирә. Аңа егетнең Болгар әмиренең улы икәнен искәртәләр. Шуннан Аксак Тимер улы егетне кичерә, әммә хан сараенда эзе булмасын, дип боера. Габдулла ханның кызы белән улы ул әсирлектән котылалар. Туган якларына кайтсалар - анда шәһри Болгар җимерек хәлдә. Шуннан болар төньяккарак, Кашанга барып чыгалар. Анда абыйларының икесе дә исән икәнне, Казан каласын корып җибәргәнне ишетәләр дә, шунда юл тоталар. Озакламыйча хан кызы Алтынбәк белән бергәләшеп Казан каласын корган гаскәр башлыгы Мулла Хуҗитазга кияүгә чыга. «Хикәя»дә анысының Иске Казандагы каберенә, әүлия кабере иттереп, зиярәт кылырга йөрүләре әйтелә; аның хатынының, ривәят каһарманы, ягъни янмый калган кызның каладан 2 чакрымдагы Әйшә зиратына күмелгәне хәбәр ителә.
Элек «менла», тора-бара «мулла» булып киткән сүз бездә «әфәнде» кебек үк олылау билгесе булып санала. Гаскәр башлыгы булган чагында Мулла Хуҗитаз илгә-җиргә зур файда китергән булса кирәк, шуңа күрә халык аны әүлиягә чыгарган. Аның кабере бүген «Мулла Хаҗи кабере» дип йөртелә һәм бик хөрмәтләнә; анда үзенә күрә «хаҗ кылырга» дип якын тирәдәге авыллардан гына түгел, Казанның үзеннән дә, хәттә аннан арырак җирләрдән дә килеп йөриләр. Әйшә авылы янында аның хатынын да халык онытмый - «Гайшәбикә кабере» дип, хөрмәт күрсәтә. Хәер, тарихи чыганакларның берсендә авылның исеме тулырак - «Гайшәбикә авылы» дип йөртелә.
Искәртеп китәсе нәрсә шул: безнең төбәкне Аксак Тимер яулап алды, дигән фикер фәкать соңгы вакыттагы язмаларда, аннары тагын халык ривәятләрендә генә очраштыргалый. Чынында исә ул вакыйгаларда күбрәк Бату ханның кулы уйнаган булырга охшый, тарих һәм вакыт шуны күрсәтә; әммә ривәятләрдәге Бату хан исеме урта гасыр Евразиясендә бераз соңрак яманлыклар кылучы Аксак Тимер исеме астында күмелеп калган булырга да бик мөмкин.
Иске Казанның урынын археологлар ике җирдә дип билгели - берсе Иске Казан (Камай) шәһәрлеге булып, ул Казан суының уңъяк биек ярында 6 гектардан аз гына күбрәк мәйдан биләп тора; икенчесе - Рус Урматы авыллыгы булып, анысы Биектау районы Камай авылы белән шул Рус Урматы арасында, Казан суы елгасының сулъяк үзәнлегендә, аның Урмат дигән тармагы буйлап 124 га мәйданны били. Шәһәрлек дигәнебез - Иске Казанның сәяси үзәге, кремле; археологларның табышлары һәм тарихи язмалар күбрәк әнә шул өлешкә кагыла. Авыллык дигәнебез исә бернинди кальгасыз-нисез генә, Иске Казанның һөнәрчеләре, сәүдәгәрләре яшәгән бистәдән калган урын.
Бистәнең көньяктагы борынгырак өлеше XII гасырның азагына, болгар халкы Казан суы тирәләрен үзләштерә башлаган заманга туры килә. Монгол явыннан соң чагыштырмача тынычрак, урманлы төньякта, тау башында кальга барлыкка килә. Тиздән ул яңа шәһәрнең сәяси үзәге булып китә. Ә аның үскәннән-үсә барган астагы ачык өлеше һөнәрчеләр бистәсенә әйләнә. Урта гасырлардагы бүтән шәһәрләр кебек үк, Иске Казан да нәкъ әнә шул рәвешле үсеп китә. Мондый күренеш XVII йөзнең азагында тупланган «Дәфтәри Чыңгызнәмә» дигән тарихи язмада шактый төгәл сүрәтләнә: ханның уллары Алтынбәк белән Галимбәк «кальга корып, шәһәргә нигез салдылар», - диелә анда.
Шәһәр үсә, анда һөнәрчелек һәм сәүдә эшләре, төзелеш, гамәли сәнгать шактый нык җәелеш ала. Археологик эзләнүләр нәтиҗәсендә табылган керамика, алтын-көмештән коелган бизәнү әйберләре, эш һәм сугыш кораллары, тимер һәм бакырдан ясалган йорт кирәк-яраклары, әле җитмәсә - металл кою һәм чүлмәк ясау остахәнәләре, торак йортлар, эпиграфика (ташка язу һөнәре), нумизматика әнә шул турыда сөйли.
Арада гаҗәп кызыклы нәрсәләр бар. Жучи тәңкәләрен һәм кайбер сугыш коралларын әйткән идек инде. Алардан тыш, тагын бизәкле көмеш һәм алтын балдаклар, бизәкле бакыр беләзекләр, алты кырлы җиз чукмар, гәрәбә һәм пыяладан муенсалар, зиннәтле әйберләр коя торган таш калыплар, кеше башы сүрәтендә ак кургаштан коелган тәңкә һ.б. Эш һәм сугыш кораллары, йорт кирәк-яраклары дигәндә - кылыч сыныклары, сөяк саплы пычаклар, ат авызлыгы, матур бизәкләр төшерелгән сөяк хәнҗәр сабы, җиз көзге, җиз бизмән һ.б.ларны әйтеп китәргә мөмкин булыр иде. Тагын әле агач тартманы бизәп торган бик тә нәфис орнаментлы бакыр тасма, чабатачы шөшлесе дә бар. Балчыктан ясалган нәрсәләр арасында бәләкәй генә кара савыты, балчыктан коелган һәм гаҗәеп бай бизәкләр төшерелгән күптөрле савыт-саба, өстенә калын ялтыравык йөгертелгән кыйммәтле савытларның ватыклары, кытай чынаягы һ.б.
Әммә тора-бара, һөнәрчелек һәм сәүдә эшләре бик нык үсеп киткәч, каланың зур судан еракта булуы сәясәт һәм экономиканың башында торучыларны канәгатьләндерми башлый. Шуннан инде Казан каласын Казан суының Иделгә коя торган җиренә, елга тамагына күчерәләр. Казан каласының зур су юлына, Иделгә килеп төпләнүе, яңа сәяси һәм экономик үзәккә әверелүе тарихи әдәбияттә дә, халык авыз иҗатында да лаеклы урын алган.
Яңа Казан барлыкка килгәч халык, барыннан да элек һөнәрчеләр һәм сәүдәгәрләр, Иске Казаннан тизрәк китү ягын кайгырталар. Аның бүгенге көндә Камай шәһәрлеген тәшкил иткән кальгалы өлеше генә хәрби үзәк буларак яшәвен беркадәр давам иттерә. Казан ханлыгы оешып җиткәнчегә кадәр жучи тәңкәләрен шунда сугалар. Шул ук вакытта, ул төньяктагы бик әһәмиятле хәрби үзәккә һәм үзенә бертөрле кальга-төрмәгә дә әверелә. Нәкъ шул сыйфатында соңгы тапкыр Иске Казан рус елъязмаларында 1536 елда телгә алына: Җангали ханны Мәскәү яклы булып татар халкына каршы сәясәт алып барган өчен шунда китереп җазалыйлар.
§ 36. Туктамыш, Идегәй һәм Алтын Урданың куәтен торгызуда соңгы омтылышлар
XIV йөзнең 50нче еллары азагында тәхет өчен көрәш Алтын Урда тарихында зур үзгәрешләр китереп чыгара. Сәяси ызгышка искиткеч зур афат килеп өстәлә. 1346 елны илгә Кытайдан чума авыруы килеп керә. Йогышлы авыру шактый кешене егып сала, халык телендә «кара үләт» дип йөртелгән чирдән күргән казаны Алтын Урда бик тә авыр кичерә. Бәркә хан заманында ук башланган фарсы сугышын туктатып торырга мәҗбүр булып, бары тик Җанибәк идәрә итүенең соңгы елларында гына ул сугышны яңадан башлап җибәрергә мөмкинлек туа.
Жучи улусында үзара ызгышулар Җанибәкнең улы Бирдебәкне үтергәннән соң аеруча кискенләшеп китә. Әнә шул, 1359 елдан алып 1380 елга чаклы узган 20 ел эчендә 25 хан алышына - аларның кайсыбере тәхеттә берничә генә ай утырып ала. Алтын Урданың бу фаҗигале язмышы гарәп-фарсы тарихчыларының язмаларына, шулай ук рус елъязмаларына теркәлеп кала.
Хан булып зур кодрәт иясе Туктамыш тәхеткә утыргач кына Сарайдагы ызгышу туктатыла. Жучи хан нәселеннән чыккан Туктамыш руслар белән Куликово сугышы булган 1380 елда, Алтын Урда искиткеч зур авырлыклар кичергән чорда хәкимияткә килә. Икенче яктан, Туктамышның тәхеткә утыруына Күк Урданың көчәеп китүе юл ача.
Күк Урданың үзаллылык даулавы Сарайда Орыс хан (Мөхәммәт) идәрә иткәндә, XIV йөзнең 70нче елларыннан ук башлана. Әммә хан Күк Урдага аерылып чыгарга ирек бирми, Каспий буендагы Мангышлакның башлыгы Туйхуҗаны җазалап үтертә. Аның улы Туктамыш әле яшьрәк була, башыма җитмәгәйләре дип, Аксак Тимер янына кача. Тимериләр дәүләте Чыгытай улусында барлыкка килгән һәм хәзергә Үзбәкстан җирләрен биләгән дәүләт була.
Аксак Тимер әле ул чагында атаклы җиһангир булмый. Әммә, кайчандыр көчле-кодрәтле булган, хәлсезләнсә дә әле байлыгын җуймаган Алтын Урданы буйсындыру ниятен эшкә ашыру өчен, аның тәхетенә үзенә буйсынган кешене утыртып кую начар булмас иде, дип фикер йөртә. Жучи нәселеннән чыккан шул егеттән дә кулайрагы юктыр, моның хәленнән килер, дип, Туктамышка ачык чырай күрсәтә.
Аксак Тимер ханзәдәне зурлап кабул итә, әлегә яулап алынмаган калалар, шул исәптән Күк Урданың сәяси башкаласы Сыганак белән идәрә итү вазифасын йөкли. Шуннан инде ул калаларны яулап алу өчен хан улына гаскәр бүлеп бирә. Әммә Орыс ханның уллары Туктамыш гаскәрен өч мәртәбә җиңәләр. Фәкать дүртенче бәрелештә генә Туктамыш Орыс ханның кече улы Тимермәликнең гаскәрен тар-мар итә, үзен җазалап үтертә (бу вакытта инде Орыс хан үзе үлгән була).
Шуннан инде Туктамыш зур гаскәр туплап көнбатышка юнәлә - башта Хәрәземне, аннары Сарайны яулап ала һәм күптән түгел Дмитрий Донской тарафыннан җиңелгән Мамайны Сарайдан сөреп чыгара. Әммә ул моның белән генә дә канәгатьләнми, төмән артыннан куа китеп, Калка елгасы буенда аның өстенә килеп чыга һәм бөтен гаскәрен тар-мар китерә. Хурлыклы бу җиңелүдән соң Мамай Кырымга кача, анда исә генуялылар аның башына җитәләр. Шулай итеп, Туктамыш үзенә каршы тора алырдай төмәннән дә арына һәм бөтен Алтын Урда дәүләтенә хан булып тәхеткә утыра. Бу хәл 1380 елның көзге айларында була.
Ярыйсы ук хәлсезләнгән Алтын Урда белән идәрә итүне Туктамыш бу дәүләтне тулысынча үз кулына алудан, әмер-боерыкларын башкалада гына түгел, ерак улусларда да үтәтүдән башлый. Ике елдан соң инде Мәскәүгә яу чаба - анда Дмитрий Донскойны яңадан Алтын Урдага буйсындырып, элеккегечә ясак түләргә мәҗбүр итә. Ул арада Туктамышның көчен-кодрәтен шул заманның атаклы идәрәчесе - Литваның олы кенәзе Ягайло да таный. Татарның аксөякләре Туктамышны Олуг хан дип атый башлыйлар, Бату һәм Үзбәк кебек ханнар да заманында бу дәрәҗәне йөртмәгәннәр.
Алтын Урда тәхетенә утыру белән, Туктамыш үзенчә идәрә итәргә күнегеп китә һәм... кай арада Аксак Тимернең дошманына әверелә. Көч сынашырга туры киләчәген һәркайсы аңлый. Сугышның беренче билгеләре 1385 елда Азербайҗан тирәләрендә күренә башлый: Аксак Тимерне андагы байлык җәлеп итә, ләкин ул дошманында гаскәр ишлерәк икәнне абайлап ала, сугышырга базмый. Көч сынашу 1388 елны Күк Урданың көнчыгыш чигендә булып ала, тик бер генә якка да файда китерми. Хәрәзем халкының Туктамышка ярдәм иткәнен күреп, Аксак Тимер тамам котыра һәм борынгы мәдәният үзәге булган Үргәнечне таларга, җимерергә әмер бирә.
Туктамыш белән Аксак Тимер арасындагы бик зур сугыш 1391 елның 18 июнендә Алтын Урданың үзәгендә - Иделнең сул ягындагы Кондырча елгасы буенда (хәзерге Самар өлкәсендә) була. Гаскәрләр тигез диярлек - һәр яктан да 200 мең кеше катнаша. Баштарак татарлар җиңәр, дошман гаскәрен чолгап алып тар-мар китерер сыман тоела. Әммә Аксак Тимернең сугышны яңача алып баруы, талантлы полководец булуы җиңүгә китерә. Өстәвенә, Туктамышның кайсыбер гаскәр башлыклары хиянәт итә - дошман ягына чыга. Тарихи чыганаклар әйткәнчә, Туктамышның ярты гаскәре диярлек сугыш кырында ятып кала. Аксак Тимер дә күп кешесен югалта, шуңа күрә, сугыш кырында җиңүгә ирешсә дә, Сарайга барып җитми, көнбатышка яу чапмый, хәтсез трофей кулга төшереп һәм шактый күп дошман сугышчысын әсир итеп, Сәмәркандына кайтып китә.
Ләкин шундый зур югалтулардан соң да Туктамыш яңадан көчле гаскәр туплый ала. Янә дүрт елдан соң, 1395 елның 15 апрелендә, Төньяк Кавказның Төрек (Терек) елгасы буенда бу дошманнар кабат очраша. Кондырча елгасы буендагы сыман, баштарак татарлар оста гына сугышалар, әммә дошман гаскәренә азаккача каршы тора алмыйлар - җиңеләләр. Шуннан Туктамыш төньякка, Болгар ягына кача. Аны эзәрлекләп килеп, Аксак Тимер күптәнге хыялын тормышка ашыра - Алтын Урданың башкаласы Сарай-Бәркәне, тагын күп кенә әһәмиятле шәһәрләрен җимерә-җимерә Кырымга чаклы барып җитә. Сарай-Бәркә, Гөлстан, Үкәк, Бәлҗәмин, Маҗар кебек шәһәрләрне тамам кырып ташлый, җир белән тигезли.
Туктамышның соңгы җиңелүе 1398 елны Алтын Урданың яңа ханы Тимеркотлык гаскәре белән сугышканда була. Кайбер белешмәләргә караганда, Туктамышны картлык көнендә яраннары да ташлап калдыра, һәм ул 1406 елда Көнбатыш Себердә үлә. Кайчандыр кодрәтле һәм шөһрәтле хан булып, Алтын Урданы берләштерүгә, ныгытуга бөтен көчен биргән бөек шәхеснең язмышы әнә шулай тамамлана...
Аксак Тимернең яулап алуыннан, җимерүеннән соң Алтын Урдага искитмәле зур зыян килә. Бу дәүләт үзенең зур һәм заманына күрә кодрәтле булуы аркасында гына сакланып кала ала. Җимерүгә дучар ителмәгән бихисап шәһәрләр арасында дәүләтнең элекке үзәге Сарай-Бату да булып, кайчандыр данлы саналган, ривәятләргә кергән кала яңадан үзәккә әйләнә. Алтын Урданы элеккегечә үк данлы-кодрәтле итәргә тырышу күренекле сәясәт һәм дәүләт эшлеклесе, атаклы гаскәр башлыгы, гаҗәп талантлы, әммә каршылыклы шәхес Идегәй исеменә бәйле.
Аның гади генә шәхес булмаганын замандашы Ибне Гарәбшаһ тышкы кыяфәтеннән үк күрә: «Ул каратут йөзле, урта буйлы, тыгыз һәм таза тәнле, батыр һәм дәһшәтле, бик акыллы, юмарт, ягымлы, тапкыр һәм зирәк кеше иде», - дип яза. 1352 елны туган Идегәй 70нче еллар азагында Туктамыш белән бер дәвердә күзгә күренә башлый. Алар хәттә дус булалар, бер үк язмыш кичерәләр: икесе дә Орыс хан нәселеннән качып Аксак Тимергә барып сыеналар. Әммә тора-бара аралары бозыла һәм әкренләп алар кан дошманга әвереләләр. Хан һәм аның уллары белән Идегәй 16 тапкыр сугыша, 1419 елгы бәрелештә исә Идегәй үзе дә, аның дошманы - Туктамышның улы Кадыйрбирде дә һәләк булалар.
Идегәй ак мангыт токымыннан булып, ул кабилә соңрак нугай татарларының үзәген тәшкил итә. Аның атасы Балтача безгә билгеле Тимермәлик хан сараенда бәкләр бәге була. Туктамыш, җиңүгә ирешкәч һәм әлеге ханны җазалап үтергәч, Балтачаны үз ягына чыгармакчы булып карый, ә ризалыгын ала алмагач башын чаптыра. Шуннан соң Идегәй һич тә яңа хан белән татулаша алмый, аның кан дошманына әйләнә. Үзендә зирәклек һәм тапкырлык, тәвәккәллек һәм кыюлык барын тоеп, Идегәй үз киләчәген сәясәттә күрә, ил белән идәрә итәргә талпына. Әммә Жучи нәселеннән чыкмагач, аңа тәхет гомердә дә эләкмәячәк. Димәк, берәр тыңлаучанрагын хан итеп куюдан да, киребеткән Туктамышны тәхеттән бәреп төшерүдән дә яхшысы булмаячак...
Тимермәлик ханның улы Тимеркотлык белән бергә Идегәй, Күк Урда биге буларак, 1391 елгы сугышта Аксак Тимер гаскәренә юл күрсәтүче сыйфатында Дәшти Кыпчак далаларына кайта. Кондырча янындагы сугыштан соң Идел буенда торып кала. Туктамышны төшереп, ничек тә хан итеп Тимеркотлыкны утыртырга дигән теләген тормышка ашырырга омтыла.
Әммә Тимеркотлыкны Алтын Урданың ханы итеп тәхеткә менгерергә фәкать 1395 елгы сугышта Туктамыш хан җиңелгәннән соң гына, әле анда да тора-бара гына мөмкин була. Туктамыш, төньякта гаскәр туплап, шул ук елны Кырымга яу чаба: Алтын Урда каты сугышта җиңелгәч, көнбатыштагы улус аерылып чыккан була, Туктамыш ничек тә шуны кире кайтарырга тырыша. Кырым белән сугыш өч елга сузыла. Баштарак аның эшләре ипле генә бара, ләкин һич уйламаганда Тимеркотлык һөҗүм итә дә, аны тар-мар китерә. Туктамыш тагын качарга мәҗбүр була, тик инде бу юлы ераккарак - Литваның олы кенәзе Витаутаска (Витовт) барып сыена. Тимеркотлык җиңелгән ханны тотып бирүләрен тәләп итә. Витаутас аның тәләбен үтәми генә түгел, Туктамыш гаскәренә үзенекен дә кушып, Алтын Урда өстенә ябырыла. Аның сәясәте бик аңлашыла: Туктамышны яңадан тәхеткә утырта алган очракта Алтын Урда Литва йогынтысына эләгергә тиеш була.
Дошманнар Днепрның сулъяк тармагы булган Бурсыклы елгасы буенда очрашалар. Гәрчә Витаутасның гаскәре ишлерәк булса да, ул җиңелә. Дошман алдында югалып калган Тимеркотлыкка ярдәмгә Идегәй килеп җитә. Чыганакларга караганда, ул заманнарда Идегәй кулында 200 меңлек гаскәр була. Шулай итеп, Туктамыш тарих мәйданыннан төшеп кала; аннан соңгы язмышын инде беләбез.
Бурсыклы тирәсендәге сугышта Идегәй үзен искиткеч оста полководец итеп таныта, зур җиңүгә ирешә һәм яшь ханның гомерен саклап кала. Шуннан соң инде Идегәй Жучи улусы белән тәхеттән читтә торып идәрә итә. Тимеркотлыкның 1398 елны биргән ярлыгы да шуны раслый: анда Идегәйнең җәмгыятьтә тоткан урыны - ханның үзеннән соң икенче икәне бик ачык күренә. Тәхеттә хан булып Тимеркотлык (1397-1399), аның энесе Шадыбәк (1400-1408) һәм улы Пулат (Булатсолтан, 1408-1411) утырган чагында да ханнар аның сүзеннән чыкмыйлар.
15 ел буена Алтын Урда белән идәрә итү дәверендә Идегәй үзенең сәясәттә зирәклеген, сугышларда кыюлыгын күрсәтеп өлгерә. 1405 елны Аксак Тимер үлгәннән соң варислар булып калган тимериләр үз илләре эчендәге мәшәкатьләргә күмеләләр, аларга инде татар җирләре кайгысы калмый. Шуннан инде Жучи улусының үз эчендәге ызгыш аркасында һәм Урта Азия илбасары белән сугышларда көчсезләнгән Алтын Урданың дәрәҗәсен бераз күтәрү мөмкинлеге ачыла. Бу эшне күпмедер дәрәҗәдә Идегәйгә башкарырга туры килә.
1409 елны Идегәй Мәскәүгә яу чаба. Рус тарихында бу хәл, гадәттәгечә, күпертеп күрсәтелә. Чынбарлыкта исә Идегәйнең «канлы» явы менә нидән тора: ул Мәскәүне чолгап ала, әммә нәкъ шул чакны Сарайда яңадан ызгыш купканын, хан тәхетен дәгъвәләүче табылуын килеп хәбәр итәләр. Идегәй мәскәүлеләрдән 3 мең сум йолым гына ала да, Сарайга кайтып китә. Рус елъязмаларында бу хәлләр тасвирланса да, гарәп-фарсы чыганакларында ул яу турында бөтенләй бер сүз дә әйтелми. Димәк, мәсәләгә ачыклык кертәсе бар әле....
Мәскәү белән булган мөнәсәбәтләрдә Идегәйнең үз исәбе: ул руслар белән литвалыларның бергә берләшеп Алтын Урдага каршы чыгуларына ничек тә юл куймаска тырыша һәм шуңа ирешә дә. Монда аның хәйләкәр дипломат булуы да ачыклана. Елъязмаларда тикмәгә генә: «Идегәй бөтен Урдада бөек кенәз, кодрәтле, нык һәм бик тә батыр кеше!» - дип язмыйлар, өстәвенә әле аның «хәйләле һәм мәкерле» икәнен дә теркәп куялар. Хәер, үз илләренең көч-кодрәтен арттыру максатында иң атаклы дәүләт эшлеклеләре сәяси, хәрби һәм дипломатик көрәшнең барлык чараларын да кулланганнар.
Тимериләр дәүләте белән мөнәсәбәтләрне хәл иткәндә дә Идегәй үзенең олы дипломат булуын күрсәтә. 1409 елны Аксак Тимер үлгәннән соң тәхеткә аның улы Шаһрух утыра. Ул шундук Сәмәрканд белән идәрә итү эшләрен үзенең улы Олугбәккә тапшыра. (Олугбәкне без күбрәк астрономия галиме, мәгърифәтче буларак беләбез.) Урта Азиянең әнә шул алдынгы фикер ияләре белән 1409 елны Идегәйнең илчеләре матур килешү төзиләр. Килешү буенча Хәрәзем дәүләте яңадан Алтын Урдага кайтарыла, өстәвенә, Аксак Тимер җимереп ташлаган Үргәнеч азмы-күпме төзекләндерелә.
Алтын Урда тәхетенә 1411 елны Тимеркотлыкның улы Тимер менеп утырганнан соң гына Идегәйнең кояшы сүнә башлый. Тимерне дә тәхеткә Идегәй үзе утырткан булуга карамастан, яшь хан аңа карашын бик тиз үзгәртә. Ул үлгәннән соң тәхетне Туктамышның уллары яулап ала. Берсе артыннан берсе Җәләлетдин, Кәримбирде, Кәпек, Җафарбирде хан була һәм Идегәйгә каршы аяусыз көрәш алып бара. Хәрәзем белән Кырымны кулга төшереп, Идегәй бераз үз дәрәҗәсен күтәрә алса да, бу хәл вакытлыча гына булып чыга - урта гасырларның сәясәт күгендә искиткеч нурланып балкыган бу йолдыз сүлпәнләнә һәм сүнә. Әйтеп үткәнебезчә, Идегәй 1419 елны әле яңарак Алтын Урданың ханы булып алган Кадыйрбирде белән бәрелештә үтерелә. Җаек елгасы буенда, Сарайчык каласы янында коточкыч сугыш була. Кадыйрбирде үзе үлсә дә, аның иярченнәре 67 яшьлек Идегәйне кылычлар белән тураклап бетерәләр. Татар халкының урта гасырларда яшәгән күренекле һәм дә каршылыклы дәүләт эшлеклесе әнә шулай һәләк була. Туктамыш ханга ачу саклап, элек көчле-кодрәтле дәүләтнең язмышы кыл өстендә чакта үзенең мин-минлеген сәяси зирәклектән югары куеп ялгышканын Идегәй соңрак аңлый, дәүләтнең элеккеге егәрен яңадан кайтару өчен искиткеч тырышлыклар куя, әммә инде соң була. Хәер, эш монда бер генә кешедә түгелдер, могаен: Алтын Урданың таркалу фаҗигасен - тарих тәгәрмәчен бер генә даһи шәхес тә үз көче белән туктата алмас иде.
Идегәй кичкән гомер юлы да, аның үлеме дә бик гыйбрәтле. Ул көчле була, гел җиңеп чыга, сугышкан чагында читләрне дә кыра, үзенекеләрне дә жәлләп тормый; картаймыш көнендә үзе гомер буе ялгышып дошманга санаган һәм гомер буе шулар белән сугышкан үзенекеләр үк аны рәхимсез рәвештә үтереп ташлыйлар. Нәкъ менә Алтын Урда шикелле, нәкъ менә татар җире шикелле, Идегәй дә бөек һәм фаҗигале...
§ 37. Алтын Урданың таркалуы
Идегәй үлгәннән соң Алтын Урдада яңадан тәхет өчен көрәш көчәя. Хәер, Жучи улусы элеккеге хәлендә булмый инде: кайбер өлкәләр, шул исәптән Кырым да, аерылып чыга. Нәкъ әнә шунда, 1421 елны (кайсыбер белешмәләргә караганда, 1419 елны ук) Туктамышлар нәселеннән Олы Мөхәммәт калкып чыга. Аны Алтын Урда ханы итеп Кырымдагы Шырын, Барын карачы биләр кебек затлы нәселләр күтәрә. Ләкин Күк Урдадан Орыс ханның оныгы Борак та баш калкыта - Алтын Урданы тулаем, Олы Мөхәммәт кулындагы Кырым белән бергә, үзенә буйсындыруны максат итеп куя. Ике арада бәрелеш булып ала - Борак җиңелә һәм Күк Урдасына кайтып китәргә мәҗбүр була. Бу очракта Литваның олы кенәзе Витаутасның кулы уйный: татар ханын дус күреп, ул тизрәк Олы Мөхәммәткә ярдәмгә килә. Шул ук вакытта Олы Мөхәммәт Урта Азия белән - Аксак Тимернең улы Шаһрух белән дә татулашып ала.
Яңа хан Жучи улусының көнбатыш өлешендә үз хәлен акрынлап көчәйтә башлый. Акча сугуны яңадан җайга сала; әйтик, безгә Олы Мөхәммәт исеме белән 1424-1427 елларны Кырымда гына түгел, Әстерханда һәм Болгарда (дөресрәге - Иске Казанда) сугылган тәңкәләр билгеле. Бу хәл аның бөтен Идел буена хуҗа булганын раслый. Шулай да 1427 елны, ханның Литвада булуыннан файдаланып, аның туганнан туган абыйсы Таштимернең улы Дәүләтбирде тиз арада Кырымны кулга төшерә дә, хәкимиятен Әстерханга чаклы киңәйтә. Ләкин ул анда елдан артыграк кына идәрә итә - Олы Мөхәммәт Әстерханны да, Кырымны да яңадан Жучи улусына куша. Идегәйнең туган-тумачалары, Шырыннарның зур нәселе аны яклап чыга. Төрек солтаны Морат IIгә һәм Витаутаска язган хатларында хан Жучи улусын яңадан берләштерү бәхетенә ирешкәнен хәбәр итә. Ливон ордены магистрына 1429 елның 9 сентябрендә җибәргән хатында Витаутас үзе Олы Мөхәммәтне иң көчле хан дип атый, Урданы кулында нык тота, ди.
Әммә Витаутас 1430 елны донъя куя, һәм шуннан соң Олы Мөхәммәтнең эшләре кирегә китә. Хәер, Литваның үзендә дә феодаль көчләр арасында тәхет өчен ызгыш куба. Олы кенәз тәхетенә Свидригайло утыра. (Аның туган абыйсы Ягайло XIV йөз азагындагы тарихи вакыйгалар уңае белән телгә алынган иде инде.) Ике елдан Витаутасның энесе Зигмунд Свидригайлоны тәхеттән бәреп төшерә. Олы Мөхәммәт ике дә уйламыйча дустының энесен яклый. Бу уңайдан шуны да әйтергә кирәк, Ягайлодан башлап Литва хөкемдарлары, барыннан да бигрәк Руська каршы тору өчен, Алтын Урда белән дусларча мөнәсәбәттә булалар. Шул хәлләрдә Русь Литваны да уздырып җибәрә: Олы Мөхәммәтнең көчәеп китүеннән шүрләп, аның яңа көндәше Сәетәхмәтне яклап чыга.
Сәетәхмәт Кәримбирденең улы һәм Туктамышның оныгы булып, 1432 елны Алтын Урда тәхетен дәгъвәли башлый. Аны башта Свидригайло, аннары Мәскәүнең олы кенәзе Василий II яклый. Нәкъ шул чакны Идегәй заманында Алтын Урданың ханы булган Тимеркотлыкның оныгы Кече Мөхәммәт тә баш калкыта. Жучи улусының атаклы хөкемдарына ике яктан һөҗүм итеп аяктан егу нияте белән, Русь бер үк вакытта Сәетәхмәткә дә, Кече Мөхәммәткә дә ярдәм күрсәтә. Литваның үзендә ызгыш кубу сәбәпле, Зигмунд берничек тә Олы Мөхәммәткә булыша алмый.
Тәхет дәгъвәләп үзара ызгышулар да, чит дәүләтләрнең тыкшынуы да Алтын Урданы бөтенләй хәлсезләндерә. Өстәвенә, моннан йөз ел элек булган кебек, үләт авыруы ябырыла. Бу турыда XV йөзнең Мисыр тарихчысы әл-Мәкризи, шул хәлләрнең замандашы буларак: «833 елны (1429 елны) һәм аннан алдагы елларда Сарай һәм Дәшти җирләре белән Кыпчак далалары зур корылыктан интегә һәм гадәттән тыш көчле үләт чире кичерә; халык нык кырыла, алардан (татарлардан) бик азы гына мал-туары белән исән кала», - дип яза. Гәрчә ул галим Жучи улусына килеп, мондагы хәлләрне үз күзе белән күрмәсә дә, үләт чиреннән татарларның күпмесе кырылганын, күпмесе исән калганын тәгаенли алмаса да, аның шулай дип язып калдыруы зур афат булганын раслый.
Ил эчендә барган ызгыш белән афат XV йөзнең 30нчы еллар азагында шактый халыкның күрше дәүләтләргә күчеп китүенә сәбәп була. Витаутасның алда телгә алынган, Ливон ордены магистрына язган хатында: «Безгә Киев әмирләреннән күп санда татарлар килде; алар сугыштан гаҗиз булганнар... дусларча кабул итүебезгә өмет баглыйлар», - дигән хәбәр дә бар. Алтын Урда тарихын өйрәнүче М.Г.Сәфәргалиевның язуына караганда, нәкъ әнә шул елларны Литвада яшәүче татарларның саны бик нык арта. Ул билгесез бер авторның «Польша татарлары тарихы» дигән 1558 елгы хезмәтеннән мондый белешмә китерә: Витаутас хәкимлек иткән дәвернең азагына таба, ягъни 1430 елгача, Литвада 40 мең татар сугышчысы һәм аларның гаиләләре була; 1588 елны исә Литва белән Польшадагы татарларның саны 200 меңнән артып китә. XIV йөзнең 20-30нчы елларында, бераз аннан да алдарак, бик күп татар Молдова җирләре аша Румыниягә күченеп китә.
Бүгенге көндә Литва, Польша, Румыния җирләрендә яшәп ятучы татарлар тарихының әнә шул дәверләрдән башланганы инде аңлашыла булса кирәк. Татарларның шактые, бигрәк тә аксөякләре, Мәскәү тирәсенә дә елыша. Андыйлары, гәрчә руслашып китсә дә, үз кабиләләреннән килгән борынгы исемнәрен саклап кала. Әйтик, атаклы Кырым морзалары Туган-Барын токымыннан берәү Василий IIгә хезмәткә яллана да, Туган-Барановский дигән данлыклы боярлар токымын башлап җибәрә.
Алтын Урданың соңгы ханы Олы Мөхәммәткә әйләнеп кайтыйк. XV йөзнең 30нчы еллары беткәнче ул әле тәхеттә утыра. Бер маҗаралы хәлне рус елъязмалары болай тасвирлый. Мәскәүнең олы кенәзе Василий II белән Дмитрий Донскойның улы кенәз Юрий Дмитриевич 1432 елны хан хозурына киләләр. Бу - Россиянең Алтын Урдага ясак түләп торган чагы, кенәзләр елның-елында хан янына килеп ярлык алырга тиеш булалар. Бу юлы алар ханның хөкеменә мохтаҗ: һәр икесе дә үзен олы кенәз дәрәҗәсенә лаек саный һәм бөтен Руська ия булырга тиеш дип таба. Әлегә олы кенәз булып Дмитрийның энекәше (туганының улы) Василий торса, Дмитрийның үз улы Юрий бу дәрәҗәгә үзен хаклырак саный. Алар шулай байтактан бирле үзара ызгышып яши торгач, бу бәхәсне рәсми төстә үзләре әле һаман буйсынган Урда ханы гына чишсә чишә алыр дип, Олы Мөхәммәткә киләләр.
Әммә хан сараенда да төпле генә бер фикер туплый алмыйлар: кайбер әмирләр Юрийны, икенчеләре Василийны яклый. Мәсәләне хәл итмичә бер ел сабыр итәргә ниятлиләр. 1433 елда җыелгач исә бәхәсне Василий файдасына хәл итәргә дип килешәләр, Юрий карамагына тагын бер рус каласын бирергә дип карар кылалар. Тик шул чагында Кырымның карачы бие Шырын-Тәгин килеп кенә эшне боза: ул ачыктан-ачык Юрийны яклый, мәсәләне аның файдасына хәл итмәсәң, Кече Мөхәммәткә мөрәҗәгать итәм дип, Олы Мөхәммәтне уйланырга мәҗбүр итә. Хан сараендагы шушы бәхәс, шушы тарткалашу ханның инде мәсәләне үз белдеге белән хәл итә алмавын күрсәтә. Кырымның иң зур бәкләре яклаган Кече Мөхәммәт исеменнән янау ханны чыннан да борчуга сала.
Алтын Урда белән ипле генә идәрә итеп килгән, зур уңышлар казанган Олы Мөхәммәткә каршы көнчыгыштан Кече Мөхәммәтнең бик җитди янаганын Иосифат Барбародан да укып белергә мөмкин: «Татар далаларында 1438 елны Улумахмет хан дигән хан идәрә итте; аның бу исеме «бөек Магомет император»! дигәнне аңлата. Ул озак еллар идәрә итте», - ди һәм болай дип тә яза: хан үзенең халкы белән Руська якынрак далада, ягъни Алтын Урданың көнбатыш өлешендә чакта, Идегәйнең улы, гаскәр башлыгы Нәүрүз белән аралары бозыла; шуннан Нәүрүз үз гаскәре белән Идел артына китеп, Кече Мөхәммәткә барып кушыла. Анысы аның «татар императорлары кавеменнән. Бу икәү бер фикергә киләләр дә, хәрби көчләрен берләштерәләр һәм Улумахмет ханга каршы барырга карар кылалар». Олы Мөхәммәтнең хәле мөшкел икәнлеге рус чыганакларында да чагыла. Әйтик, Мәскәүнең елъязмалар җыентыгы ул чакны Мәскәү өстенә «Кичи Ахмет царь» сугыш белән бара, ди (рус чыганакларында мосылман кешесенең исемен төрлечә, әйтик, Мухамед, Махмуд, Ахмед яки Ахмет дип язу гадәте яшәп килә). Кече Мөхәммәтнең гаскәре Әстерхан яныннан уза да, чиркәс җирләрен әйләнеп үтеп, Таман даласына чыга, аннары Дон елгасы буйлап төньякка юнәлә. Кече Мөхәммәтнең яу белән килүен ишетеп, татарларның күбесе аның ягына авыша; Олы Мөхәммәткә үзенең гаскәр башлыклары да хиянәт итә. Иосифат Барбаро ханның дошманга каршылык күрсәтеп азаплануын мәгънәсезлек дип аңлавы турында яза: «Урданы ташлап, уллары һәм бүтән кешеләр белән бергә качып китә. Кезимахумет (Кече Мөхәммәт) исә үзен ул халыкның ханы дип игълан итә».
Олы Мөхәммәт Урта Иделгә, Россия чигенә якынрак күченә; без аның шуннан соңгы язмышын бераз соңрак, Казан ханлыгына багышланган бүлектә бәян итәрбез. Кече Мөхәммәт исә, Жучи улусының көнбатыштагы өлешен дә үз кулына төшергәннән соң, алда телгә алынган Сәетәхмәткә каршы ныклап-торып сугышырга тотына. Хәер, анысы инде шул заманнарда хасил булган Кырым ханлыгына, аннан да бигрәк, Алтын Урданың турыдан-туры варисы булып калган һәм көньяктагы җирләрне биләгән Олы Урдага бәйле мәсәлә. Көнчыгышта да зур үзгәрешләр булып ала: аннан да баштарак Нугай Урдасы, аннары инде Себер ханлыгы белән Әстерхан ханлыгы аерылып чыга.
Ул дәүләтләрнең һәркайсы ниләр кичергәнен без әле түбәндәрәк күрербез. Хәзер исә «Идегәй» дастанының азагына, Алтын Урданың фаҗигале язмышы тасвирланган юлларга күз салыйк:
Идел йортны дау алды,
Яу өстенә яу килде,
Идегәй әйткән көн килде.
Чыңгызның куйган хан тагы
Кан тагы булып әверелде;
Хан сарае камалды.
Кырым, Казан, Аждаркан
Башлы-башлы ил булды,
Алтын Урда таралды.
Бату, Бәркә, Мәңгүтимер, Үзбәк һәм Җанибәк ханнар заманында кодрәтле һәм бердәм булган Алтын Урданың таркалуы бик күп төрле объектив һәм субъектив, бик җитди сәбәпләр аркасында килеп чыга. Ул сәбәпләрнең барысының ачылып беткәне дә, тарихи чыганакларда тулаем тасвирланганы да юк. Әммә кайчандыр данлы һәм кодрәтле Алтын Урда дәүләтенең бөтенләйгә таралып китү сәбәпләренең кайберләрен һич шикләнмичә санап китәргә була: ике мәртәбә тәбигый афат килеп шактый халыкны кыра; Аксак Тимер яу белән килеп, миһырбансызлык кылып иң эре калаларны, мәдәният, һөнәр һәм сәүдә үзәкләрен җимерә, шуның аркасында миллионнан артык кеше я һәләк була, я әсир төшә; Россия көчәеп китә һәм әледән-әле Жучи улусына бәйләнә башлый (Куликово сугышы һәм бүтән төрле сәяси вакыйгалар); ниһәят, бернинди сәбәпсез-нисез купкан фетнә, тәхет бүлешә алмыйча үзара ызгышу, эре җир биләүчеләрнең берөзлексез тарткалашу-ызгышулары...
ТАРИХИ ЧЫГАНАКЛАР
Мәмлүк солтаны Бибарсның (1260 - 1277) сәркәтибе Ибне Абу әз-Заһир төзеген «Әл-Мәлик әз-Заһирның тормышы» дигән китаптан:
Алтын Урда ханы Бәркәнең 1263 елда Мисыр солтаны Бибарсның илчеләрен кабул итүе
«Ул (Бәркә) 100 кеше сыйдырырдай зур чатыр эчендә утыра иде; чатырның тышы ак киездән булып, эчке ягы кытай ефәге, асылташлар, энҗеләр белән бизәлгән. Ул үзе тәхеттә утыра, янында өлкән хатыны, як-ягында 50-60 әмире эскәмияләргә утырышкан иде. Болар килеп кергәч тә, ул үзенең вәзиренә хатны укырга әмер бирде. Аның янындагы баш казый, хатны тәрҗемә итеп бетергәч, язмаларны ханга тапшырды, шуннан солтанның котлавы аның янындагыларга төркичә укылды. Алар (татарлар) моңа бик сөенделәр; Бәркә илчеләргә җавабын тапшырып, алар белән бергә үзенең илчеләрен дә җибәрде. Янындагы әмирләренең һәркайсының мулласы белән мәзине бар; хатыннарының да үз имамнары белән мәзиннәре бар икән. Мәктәпләрдә балалар изге Коръән сүзләрен укыйлар икән».
XIV йөздәге гарәп сәяхәтчесе Ибне-Баттутаның «Шәһәрдәге могҗизалар вә сәяхәттәге
искиткеч хәлләрдән тамашачыларга бүләк» дигән китабыннан:
Алтын Урданың башкаласы Сарай шәһәре (Сарай-Бәркә) турында
«Сарай шәһәре - гаҗәеп матур һәм чиксез зур шәһәр, ул тигез җирдә утыра, халкы күп, урамнары киң, базарлары матур. Көннәрдән бер көнне аксакал белән шәһәр әйләнмәк, аның зурлыгын чамаламак булдык. Үзебез шәһәрнең бер башында яшәп, иртән сәфәр кылган идек, икенче башына өйләдән соң гына барып җиттек... Бушлык та, бакча-мазар да юк, рәттән өйләр тезелгән. Шәһәрдә унөч Җамигь мәчет булып, башкалары бихисап».
Татар халык дастаны «Идегәй»дән:
Идегәйнең Идел-йортка багышланган монологы
И Идел-йорт, Идел-йорт,
Идел эче имин йорт,
Атам кияү булган йорт -
Иелеп тәзем кылган йорт;
Анам килен булган йорт -
Иелеп сәләм әйткән йорт;
Кендегемне кискән йорт,
Керем-коңым юган йорт;
Бия сауган сөтле йорт,
Кымыз эчкән котлы йорт;
Идел - Җаек арасы
Елкы белән тулган йорт,
Казан - Болгар арасы
Кала белән тулган йорт;
Ашлы белән Ибраһим
Ашлык белән тулган йорт,
Ата-бабам тоткан йорт,
Котлы булсын туган йорт!
- - - - - - - - - -
Тәзем кылу - хөрмәтләү, олылау.
Ашлы белән Ибраһим - кала исемнәре
- - - - - - - - - -
XV йөзнең беренче яртысы гарәп тарихчысы, язучы һәм сәяхәтче Ибне Гарәбшаһның «Аксак Тимер язмышындагы күрәзәлек могҗизалары» дигән китабыннан:
XV йөз башында татар җирләре һәм татарлар турында
«Бу - төрле җәнлекләр һәм төрки кабиләләр белән тулган, [һәр] яктан чикләнгән (сакланган) һәм бар өлешләре дә эшкәртелә торган, бик киң, шифалы һавага һәм саф суга бай, чын мәгънәсендә татар җире. Аның кешеләре - [чын] ирләр, сугышчылары - [менә дигән] укчылар. Телләре ягыннан алар иң матур сөйләүче төркиләр, тормышта - иң гаделләр, төскә-биткә - иң чибәрләр, матурлыкта - иң камилләр».
А.В.Терещенконың 1830 елларда Сарай-Бәркә урынында үткәргән археологик казуларыннан:
Җир астында табылган мәтди культура истәлекләре
«Әйләнәсе ике йөз ун сажинлы (447,3 м), дүртпочмаклы мәйданда бик күп санда түбәндәге әйберләр табылды: төсле һәм пыяла савыт ватыклары, кәсәләр, кара савытлары, тире һәм күн итекләр белән башмаклар тегү өчен кисеп куелган тире кисәкләре, киндер һәм ефәк тукымалар, киемнәр - болар барысы да янып, яраксыз хәлгә килгәннәр; пычаклар, ятаганнар (кәкре хәнҗәр), кылычлар, балталар, тимер көрәкләр, табалар, тәһәрәт алу өчен кирәк булган ләгәннәр, кисәү агачлары, чакматаш һәм чакма мамыгы, чуен казаннар, бакыр кәсәләр, озынча савытлар, шәмдәлләр, бәйләү энәләре (бишинә), тимер кайчы сыныклары, муенсалар, янган кәгазь, төнге яктырткычлар (лампалар), каен тузы, кука (?) үләненнән үрелгән япма... кадаклар, ыргаклар, ишек элгечләре, асылмалы һәм эчке йозаклар, пешкән ипинең янган кисәкләре, арыш һәм бодай ярмалары, әстерхан һәм гадәти урман чикләвекләре, язу карасы ясый торган вак чикләвекләр, имән чикләвекләре, бәдәм (миндаль), йөзем, караҗимеш, чия, шарап җиләкләре, шәфталулар (персик), пестәләр (фисташка), канәфер, борыч, ногыт борчагы, мосылман (ягъни көньяк) бодае, кофе. Шунда ук өч таш подвал эчендә мондый әйберләр ята иде: кристалл кисәкләре, зәңгәр, сары, күк, яшел, кызыл һәм ак буяулар, камыт һәм йөгән боҗралары, ат авызлыклары, тимер чылбырлар, дагалар, тәгәрмәч чөйләре, сумала, бакыр калайлар, беләүләр, кайраклар, язу яза торган грифель такталар, буяу изә торган ташлар, кегльләр һәм шарлар (уен төре), бакыр чыбык, китмәннәр, ачуташ, селитра, тары. Бер урында табылган әйберләрнең күптөрле булуына карап, монда базар булганлыгын фараз итәргә мөмкин, чөнки Көнчыгыш базарларына хас булганча, монда товарларны саклау өчен таш склад эшләнгән булган».
Башка урыннарда А.В.Терещенко һәм аның хезмәткәрләре бай биналарның калдыкларын табалар. Аларда бронза көзгеләр, көмештән эшләнгән ювелир әйберләр, мозаика һәм майолика - чынаяк кирпечләр, төсле ялтыравык йөгертелгән затлы савыт-саба, бакыр ишек тышлыклары, кечкенә бакыр савытлар һәм җиз тәңкәләр, сөяктән ясалган күптөрле әйберләр, алтын тәңкәләр, штукатур кисәкләре, бронзадан эшләнгән яктырткыч лампалар, прәшкәләр, гарәп хәрефләре язылган мәрмәр шәмдәлләр бик күп була.
КАЗАН ХАНЛЫГЫ
§ 38. Казан ханлыгының барлыкка килүе
Казан ханлыгына кайчан һәм кем тарафыннан нигез салынган? Бу сорау галимнәр арасында озак еллар буе бәхәс тудырып килгән. Әйтик, узган гасыр тарихчылары, алар арасында А.Лызлов, П.И.Рычков, Н.М.Карамзин кебек күренекле тарихчылар раславына караганда, Казан ханлыгына 1437 елда Алтын Урдадан куылган Олы Мөхәммәт хан нигез салган. Алар бу фикерне XVI йөздә 20 ел буе Казанда әсирлектә яшәгән һәм 1552 елда Иван Грозный гаскәрләре шәһәрне басып алганнан соң азат ителгән бер рус рухание язып калдырган «Казан тарихы» дигән язмага таянып әйткәннәр. Менә шул автор Казанның баштагы тарихын язганда бары тик халык телендә йөргән, дөреслеккә бик үк туры килеп бетмәгән белешмәләрдән файдаланган. Аныңча, 1437 елда үзенең энесе Кече Мөхәммәт тарафыннан Урдадан куылган Олы Мөхәммәт Казан тарафына юл тоткан, тик анда 1392 елда рус гаскәрләре басып кергәннән соң калган хәрәбәләр генә күргән һәм шәһәрне яңа урында төзегән, шул рәвешчә, яңа Урда - Казан Урдасы барлыкка килгән.
Хәттә менә шушы кечкенә хәбәрдә дә берничә тупас хата бар: Кече Мөхәммәт берничек тә Олы Мөхәммәтнең энесе була алмый. Алар - Жучилар нәселенең бөтенләй аерым тармакларыннан чыккан кешеләр. Олы Мөхәммәт 1437 елда Казан ягына таба китмәгән, чөнки әле ул 1438 елда да Алтын Урда ханы булган. Моны без шул заманда татар җирләрен йөреп үткән сәяхәтче Иосифат Барбаро язмаларыннан укып белә алабыз. Елъязмаларда теркәлгәнчә, 1390нчы еллар вакыйгаларыннан соң Казан шәһәре яшәвеннән туктамаган (ул чакта рус гаскәрләре Болгар, Җүкәтау, Кирмәнчек һәм Казан калаларын алалар һәм бихисап байлык төяп, күпсанлы әсирләр белән кайтып китәләр). Археологик тикшерүләр раслаганча, Казан бу хәлләрдән соң да үз урынында яшәвен давам иткән. Кызганычка каршы, югарыда аталган тарихчылардан тыш башка галимнәр дә «Казан тарихы» авторының ялгышын кабатлаганнар. Хәттә әле бүгенге көндә дә шушы фикернең яшәп килүен очраткаларга туры килә.
Әммә узган гасыр уртасында ук әле Көнчыгыш тарихын өйрәнүче атаклы галим, академик В.В.Вельяминов-Зернов, XV йөзнең 30-40нчы елларындагы тарихи вакыйгалар турында сакланган барлык чыганакларны җентекләп өйрәнгәннән соң, бөтенләй башкача нәтиҗәгә килә. Ул шуны исбатлый: Олы Мөхәммәт үз гаскәре белән Алтын Урдадан төньяк тарафка чыгып киткәч, Казанда түгел, ә Нижний Новгородның иске бистәсендә тукталып яши башлаган; Казан ханлыгына 1445 елда аның өлкән улы Мәхмүтәк нигез салган.
Хәзер инде тәртибе белән барыйк. Алтын Урданың соңгы ханы Олы Мөхәммәт үзенең гаиләсе һәм барча гаскәре белән 1438 елда Үкә (Ока) елгасы буендагы кечкенә рус шәһәре Белевка килеп тукталган (бу җирләр Алтын Урда биләмәләре булган). Хан биредә кыш чыгарга ниятләгән, ләкин Мәскәүнең олы кенәзе Василий II ханны аннан куып чыгарырга уйлаган һәм аңа каршы күпсанлы гаскәр җибәргән. Тик татарлар аны тар-мар иткәннәр. Олы Мөхәммәт бер елдан соң Мәскәү ягына барып җиткән, шәһәрне 10 көнләп камап торганнан соң, яңадан чигенгән. 1445 елның кышында ул Муромга яуга чыккан, ләкин аны ала алмаган һәм кире кайтып киткән. Шул ук елның язында хан үзенең уллары Мәхмүтәк белән Якуп җитәкчелегендә олы кенәзгә каршы гаскәр җибәргән. Василий. II тагын гаскәр белән аларга каршы килгән, ләкин Суздаль янындагы бәрелештә әсирлеккә төшкән. Ханзәдәләр аны Нижний Новгородка аталары янына алып кайтканнар.
Әйтергә кирәк, Олы Мөхәммәт Белев янындагы бәрелештән соң ук Нижний Новгородка килеп урнашкан. Бу турыда рус елъязмаларында болай диелгән: «Падиша Белевтан соң Нижний Новгородка килде дә Новгородның Иске бистәсендә төпләнде»; «Иске Нижний Новгородтан Муромга юл тотты»; «Нижнийның Иске бистәсенә кайтып төште һәм шунда яшәргә калды». Бу хәбәрләрдән күренгәнчә, Олы Мөхәммәт Нижний Новгородның үзендә түгел, ә иске бистәсендә яшәгән. Ул урында, 1221 елны рус шәһәренә нигез салынганчы, болгар шәһәре булган дигән фикер дә бар. Алтын Урда ханының үзенә вакытлы тукталу урыны итеп элекке мосылман шәһәрчеген сайлап алган булуы бик ихтимал.
1445 елның август азагында Олы Мөхәммәт үзенең уллары белән Нижний Новгородтан Кормышка таба юлга чыга (хәзерге Чуашстандагы кечкенә бер шәһәрчек). Хан һәм аның олы улы Мәхмүтәк шунда Василий IIне иреккә җибәрәләр. Чыганакларда шулай язылган. Әммә бу сәяси вакыйгада башка ханзәдәләрнең дә катнашкан булуы мөмкин. Әсирлектән үзен азат иткән өчен Василий II соңыннан аларның барысына да рәхмәтен җиткергән.
Олы Мөхәммәтнең исеме шул елның октябреннән соңгы чыганакларда бүтән телгә алынмый. Аның кинәт юкка чыгуы «Казан тарихы»нда ниндидер дәрәҗәдә чагылыш тапкан - Мәхмүтәк үзенең атасын һәм энесе Якупны (дөресе, Йосыфны) үтергән, дип әйтелгән. Хан үлгәнме, әллә үтерелгәнме - билгесез булып кала, чөнки башка чыганакларда бүтән төрле белешмә очрамый. Тик шунысы ачык, тарих мәйданыннан ул бөтенләйгә төшеп калган, аның урынын олы улы алган.
Тарихи чыганаклар арасында шундыйлары күбрәк: алар Мәхмүтәкнең чыннан да Казан биен үтерүен, шәһәрне үз кулына алуын һәм Казанда беренче хан булуын ачык итеп раслыйлар (рус елъязмаларында хан «патша» - «царь» дип бирелгән). Әйдәгез, инде елъязмаларның үзләренә мөрәҗәгать итик. Менә Воскресенье елъязмасы: «Шушы көздә (1445 елда. - Р.Ф.) падиша Мамотяк, Олы Мөхәммәт углы, Казанны алды, Казанның биләмәче бие Либейны үтерде, ә үзе Казанга патшалыкка утырды». Никон елъязмасы: «Ә патша Мамутәк Кармыштан Казанга килде, ә Казан кенәзе Азыйны үтерде, ә үзе Казан тәхетенә утырды да, шуннан Казан патшалыгы башланды». Шәҗәрәләр китабы (рус чыганагы, шунда ук «Казан патшалары шәҗәрәсе» дә бирелгән): «Олы Мөхәммәтнең углы Мамотяк, Казанның беренче падишасы». 1602 - 1605 елларда Касыйм шәһәрендә татарча төзелгән Елъязмалар тупламасы да шул чыганаклардагы хәбәрләргә якынрак белешмәләр бирә. «Олы Мөхәммәтнең углы Мәхмутәк Казан җиренә килде».
Казан ханлыгының беренче хәкиме, беренче ханы Мәхмүтәк булганлыгын ышандырырлык дәлилләүче чыганаклар менә шундый. Бәхәссез, аңарчы да Казанда үз хәкиме утырган, әммә ул хан булмаган әле, ә би (бәк) генә, ягъни үзәге башта Иске Казанда, ә соңрак Яңа Казанда урнашкан Казан билегенең хөкемдары гына булган.
Мәхмүтәк, ягъни Жучи нәселеннән чыккан, Алтын Урдадан килгән яңа хан хәкимлекне үз кулына алгач, Казан билегенең статусы да үзгәргән. Ул үзидәрәле билек кенә булудан туктаган һәм башында хан торган аерым дәүләткә әверелгән. Нәкъ менә шушы чорда, XV йөзнең 30-40нчы елларында, Алтын Урда тамам таркалып беткәннән соң, тагын башка татар ханлыклары да барлыкка килгән.
Шулай да, күп кенә тарихчыларның Олы Мөхәммәтне Казанның беренче ханы дип раслауларына ничек карарга соң? Инде алда әйтелгәнчә, бу буталчыклыкны нигездә «Казан тарихы» авторының ялгышы һәм башка тарихчыларның шуны кабатлаулары дип кенә бәяләргә кирәк. Ләкин Олы Мөхәммәтне Казан ханлыгы тарихыннан бөтенләй сызып ташларга да һич ярамый: яңа татар дәүләте - Казан ханлыгының оешуын Урта Иделгә нәкъ менә аның килүе белән бәйле тарихи вакыйгалар хәл иткән. Шуның өстенә, ул Казан ханнары династиясенең атасы, нәсел башы булып тора. Бу нәселгә тотрыклылык хас, һәм ул дәүләтнең куәте бик нык үскән дәвердә идәрә иткән.
Ниһәят, тагын шуңа игътибар итәргә кирәк. Шул ук «Казан тарихы»нда Олы Мөхәммәт белән бергә 3 мең сугышчының килүе әйтелгән. Бу - бик нык киметелгән сан. Хәттә дәүләтнең таркалуына, байтак гаскәр башлыкларының һәм күп кенә сугышчыларның аннан китүенә карамастан, Алтын Урда гаскәренең шулкадәр азаюына ышанып булмый. Шуннан соңгы кайбер вакыйгалар да Олы Мөхәммәтнең куәте зуррак булганлык турында сөйлиләр. Мәсәлән, аның гаскәре Василий IIнең 40 меңле армиясен туздырып ташлаган, ә 3000 кешеле бер төркем белән генә аны эшләп буламы? Һәм андый гаскәр белән генә бер елдан соң Мәскәү тикле Мәскәүне 10 көн буена камалышта тотып, ниһәят, 1445 елда олы кенәзнең үзен әсирлеккә алып, Мәскәү гаскәрен тагын бер тапкыр тар-мар итеп буламы? Боларның барысын исәпләп карасаң, Олы Мөхәммәт гаскәренең «Казан тарихы»нда әйтелгәндәгедән күбрәк санлы булуына ышанырга туры килә. Ул 40 меңле рус гаскәрен җиңгән икән, хан гаскәре дә шуннан ким булмаган дигән сүз. Шул рәвешчә, Олы Мөхәммәт урдасында татар халкының тулай саны кимендә 200 меңнәргә җиткәндер дип уйларга мөмкин. Гадәттә нинди дә булса дәүләт яки шәһәрнең халык санын исәпләгәндә, әгәр сугышчылар саны билгеле булса, шул санны бишкә тапкырлыйлар, чөнки һәр сугышчының гаиләсе (ата-анасы, бала-чагасы, карт-корысы һ.б.) уртача биш кешедән торган дип санала. Тарих-этнография фәнендә шулай кабул ителгән.
Димәк, Урта Иделгә Олы Мөхәммәт белән бергә шактый күпсанлы татар кешеләре килгән булып чыга, һәм шул хәл Казан татарларының халык булып оешып җитүендә бик әһәмиятле урын тоткан.
§ 39. Җире һәм халкы. Ханлыкның башлангыч чоры
Казан ханлыгы элеккеге Алтын Урданың төньяк төбәгендә ярыйсы ук зур мәйдан биләгән. Көнчыгышта аның чикләре Урал тауларына барып җиткән һәм Себер ханлыгы белән тоташкан.
Көньяк-көнчыгышта һәм көньякта Нугай урдасының киң далалары җәйрәп яткан. Монда билгеләп куелган чикләр булмаган, даланы әле бер як, әле икенче як файдаланган, я ул бөтенләй буш торган. Тик Самар елгасы буенда гына ниндидер бер шартлы чик сызыгы билгеләргә мөмкиндер. Ханлыкның иң көньяктагы чикләре Иделнең киң ярлары буйлап түбәнгә таба Сарытауга (Саратов) кадәр диярлек сузылган. Ә менә көнбатыштагы чик тәгаенрәк билгеләнгән: Рус дәүләтенә караган җирләрне Сура елгасы аерып торган. Казан ханлыгының төньяк биләмәләре Нократ (Вятка) һәм Кама елгаларының урта агымы тирәсендә үтеп, тайга яны зонасына кадәр диярлек барып җиткән.
Казан ханлыгының кыскача тасвирланган мәйданы, аңың тулаем җире татарларны һәм Казанга буйсынып яшәгән башка халыкларны берләштергән бер дәүләт җире булып саналган. Тарихи чыганакларда Казан ханлыгына төрки телле башка халыклар һәм фин-угор кабиләләре керүе турында язылган. Мәсәлән, 1469 елда Мәскәү гаскәренең Казанга яуга чыгуын язганда шундый бер вакыйга теркәлгән: Казаннан качып чыккан бер рус әсире Идел буена урнашкан рус гаскәре лагерына хәбәр китергән: «Казан падишасы Обреим (Ибраһим) үзенең бөтен җиреннән, Кама буеннан, Сыплин ягыннан, Костяк, Агыйдел, Вотяк һәм Олы Урда Кырым ханлыгы башкыр якларыннан гаскәр туплаган». Тикшерүчеләр Сыплин җирләрен Татарстанның төньягындагы хәзерге Чепья (Ципья) җирләре дип саныйлар. Костяк ягы дигәнне төркиләшкән угорлар - иштәкләр биләгән төньяк-көнчыгыш җирләр булырга тиеш. Вотяклар дип элек удмуртларны атаганнар. Димәк, вотяк яклары - удмурт җирләре булып чыга. Башкорт атамасын елъязмачы, бераз бозып, «бакшыр» дип язган. Ә менә 1552 елда Казанны басып алуда катнашкан, Иван Грозныйның якын ышанычлысы, иң зур гаскәр башлыкларыннан берсе Андрей Курбский Казан ханлыгының этник донъясы турында: «Татар теленнән башка ул дәүләттә тагын биш төрле тел: мордва, чуаш, чирмеш, вотяк, ар, бишенчесе - башкорт», дип язып калдырган. Аңлашыла булыр, тел дигәне шул телдә сөйләшүче халыкны аңлаткан.
Шулай итеп, югарыда аталган халыклар Казан ханлыгында яшәгәннәр. Шул дәүләттә яшәп, алар барысы да аңа салым түләгәннәр. Ләкин, бу мәҗбүрилек ханлыкның төп халкы булып саналган Казан татарларына да караган.
Татарлар ханлыкның төп, үзәккә якын җирләрендә - башлыча Казан артында, ягъни Камадан төньякка таба Идел һәм Вятка арасындагы зур төбәктә яшәгәннәр. Татар халкының байтак өлеше Тау ягында - Иделнең уң ярында һәм Зөя елгасы буйларында, аның урта һәм түбәнге агымы тирәсендә тормыш иткән. Ул чакта Нократ суыннан көнчыгышка таба Алабуга якларында һәм Кама аръягындагы дала киңлекләрендә татар халкы азрак яшәгән, анда аларның уйдык-уйдык булып утырган авылларын нигездә Кама, Чирмешән буйларында һәм төньяк-көнбатыш төбәктәге вак елгаларның яр буйларыңда гына очратырга мөмкин булган.
Казан ханлыгының төп халкы яшәгән мәйданы XV-XVI йөзләрдәге татар авылларын картага төшереп карасаң аеруча ачык күренә. Казан тарихчысы Е.И.Чернышев ул авыллар турындагы белешмәләрне XVI йөз уртасында һәм XVII йөз башында язылган исәп кенәгәләренә нигезләнеп җыйган. Аның белешмәләреннән 700 авыл исеме билгеле, моннан дүрт гасыр элек теркәлгән бу авылларның күпчелеге шул ук тарихи атамалары белән бүгенге татар авылларына туры килә. Бу тарихи истәлекләрнең 500ләбе Казан артына, 150се Тау ягына карый, ә калганнары Нократтан көнчыгыштарак яткан районнар һәм Кама аръягының төньяк районнары белән бәйле. Исәп кенәгәләренә теркәлгән авыллар турындагы белешмәләр археологик тикшерүләр вакытында табылган истәлекләр (авыл һәм шәһәр урыннары, каберлекләр, бигрәк тә эпиграфик истәлекләр, ягъни язулы кабер ташлары) белән тулыландырыла. Казан ханлыгы җирләре Көнчыгыш Европаның ике бик зур елгасы - Идел белән Кама кушылган уңайлы урындагы искиткеч бай тәбигатьле биләмәләрдән торган. Урман-далалы Урта Идел буе тигезлеге яссы таулыклар, ә кайбер урыннарда яссы түбәле тау сыртлары белән чиратлашкан; аның уңдырышлы басулары һәм киекләргә бай урманнары, елга-инеш буйларында яшеллеккә күмелеп утырган авыллары күпләрне кызыктырган, һәм бу җирләргә килеп чыккан чит ил кешеләре мондагы муллыкка һәм матурлыкка юкка гына сокланмаганнар.
Алда искә алынган «Казан тарихы»ның авторы, борынгы Казанның үткәне турында язганда, ышанычлы чыганаклар булмау сәбәпле ялгышлар җибәрсә дә, шул заман Казаны турында шактый кыйммәтле белешмәләр калдырган. Аның үз күзләре белән күргәнне китапта сүрәтләп бирүе безнең өчен аеруча кызыклы. Казан җирен ул менә ничек тасвирлаган: «Ул әмирләр бик тә иркен һәм бай, анда терлек асрыйлар, умарта тоталар, күптөрле ашлык һәм яшелчә, үстерәләр, ул шулай ук киек җәнлеккә, балыкка һәм башка нәрсәләргә бай; андый урынны бөтен рус җирендә табып булмый, шундый да матур, нык һәм бай урын бүтән җирдә ай-һай булыр микән». Шуңа күрә дә XVI йөз рус дворяннары идеологы Иван Пересветов Иван Грозныйга язган үтенечләрендә Казан ханлыгын «Җәннәткә алыштыргысыз җирләр» дип атаган һәм аны тизрәк басып алырга өндәгән.
Казан ханлыгының төп халкы - бу дәүләтнең алда әйтелгән үзәк җирләрен биләгән татар халкы турында сөйләгәндә, тагын бер әһәмиятле мәсәләгә игътибар итәргә кирәк. Ханлыкның башлангыч чорында, ягъни XV йөзнең икенче яртысында, аның халкын исеме белән атаганда «татарлар» дигән этноним белән бергә (этноним - грек сүзе, теге яки бу халыкның исеме дигәнне белдерә) «болгарлар» һәм «бисермәннәр» дигән сүзләр дә кулланылган, һичшиксез, Идел болгарлары Казан татарларының зтно-мәдәни тарихында тирән эз калдырганнар. Ләкин XIV йөз азагында ук инде рус елъязмаларында элекке болгар җирләрен татар җирләре дип атаганнар.
«Бисермәннәр» дигәне - «мосылманнар» сүзен рус елъязмаларындагыча «бусурман» дип бозып әйтү рәвеше, чөнки татарлар, әлбәттә, мосылман булганнар. Бу чорда татарларның тагын бер атамасын очратырга мөмкин: шул ук «Казан тарихы» авторы татарларны казанлылар дип тә атаган. Моңа һич тә гаҗәпләнергә кирәкми, чөнки борынгы заманда һәм урта гасырларда кайсыбер дәүләтнең халкын шул дәүләтнең башкаласы исеменә бәйләп атау гадәте яшәп килгән (мәсәлән, римлылар, киевлылар, московитлар. XVI - XVII йөзләрдәге Көнбатыш Европа сәяхәтчеләре русларны нәкъ менә московитлар дип йөрткәннәр.)
Алда әйтелгән атамаларның чиратлашып кулланылуына карамастан, Казан ханлыгында һәм башка күрше ханлыкларда яшәүче татар халкы өчен төп этноним булып «татарлар» дигән исем калган. «Татар» сүзе бу ханлыклар халкының исеме булып русча язылган тарихи чыганакларга (елъязмаларга, хроникаларга, сан алу-теркәү һәм межа кенәгәләренә һ.б. документларга), Көнбатыш Европа сәяхәтчеләре һәм дипломатларының язмаларына, кайбер татар ханнарының сакланып калган эш кәгазьләренә һәм халык авыз иҗатының күп кенә әсәрләренә кереп береккән.
Хаклык өчен шунысын да әйтергә кирәк, безгә кадәр килеп җиткән кайбер татарча хикәятләрдә һәм борынгы төрки-татар язмаларында Казан ханлыгы һәм хәттә аннан соңгырак чор татарлары турында сөйләгәндә еш кына «мосылманнар» дигән атама кулланыла. Бу, әлбәттә, этноним түгел, ә үзенә бер төрле дини термин, башка дин тоткан кешеләргә - кяферләргә каршы кую өчен әйтелгән атама. Шуңа күрә, бигрәк тә татарларны көчләп чукындырулар чорында барлыкка килгән милли әдәбияттә «татар» исемен «мосылман» дип аерым басым ясап әйтү тулысынча аңлашыла, һәм ул, мосылманлыкны - ислам динен һәм мәдәниятен яклап, христианлаштыруга каршы урынлы протест булып яңгырый. Димәк, XV - XVIII йөзләрдә язылган татар әсәрләрендәге «мосылман» сүзе этник исем буларак түгел, ә мосылманлыкны, ислам динен, татарларның гасырлар буена яшәп килгән тормыш һәм фикерләү рәвешен ихтирам итү төсендә кулланылган.
Казан ханлыгында, бигрәк тә аның башкаласы Казанда кайбер башка халыкларның вәкилләре, әйтик, әрмәннәр һәм бүтән кавказлылар яшәгән (Әрмән бистәсе, Сукно бистәсе дигән җирләрдә). Аеруча руслар күп булган: сәүдәгәрләр, Мәскәү илчеләре, аларның төрле хезмәтчеләре һәм кораллы отрядлары. XVI йөзнең беренче яртысында, рус йогынтысы үскән елларда, аларның саны шактый ишәйгән.
Казан ханлыгы шул рәвешчә күпмилләтле дәүләт булуга карамастан, аның төп халкын татарлар тәшкил иткән.
§ 40. Экономик тормыш. Хуҗалык итү, һөнәрчелек һәм сәүдә
Казан ханлыгы халкының төп хуҗалык шөгыле игенчелек булган. Җирне парга калдырып эшләү алымы кулланылган, арыш, бодай, солы, арпа, борай, тары, карабодай, борчак, ясмык чәчкәннәр. Авыл хуҗалыгы болгар чорларыннан ук билгеле техникага бәйле булган. Кама аръягының кара туфраклы төньяк районнарында, Зөя буйларында һәм Казан артының көньяк өлешендә тирән сөрү өчен каплаткыч төрәнле, кистергеч калаклы сабаннар кулланылган. Аны парлап җигелгән ике ат тарткан. Төньяктагы көлсу туфраклы районнарда җирне ике тимер калагы булган һәм бер ат җигүле сука белән сөргәннәр. Сабан төрәннәре һәм сука калаклары Урмат авыллыгын һәм Казан суы, Мишә буендагы башка авыллыкларны, Каманың уңъяк ярындагы Чаллы шәһәрлеген казыган вакытта табылды.
Хуҗалык итүдә терлекчелек тә зур урын тоткан. Идел, Кама һәм аларның кушылдыклары үзәннәрендә, Казан яны түбәнлегендәге су баса торган киң болыннарда ишелеп печән уңган, анда күпсанлы ат, сыер, вак терлек көтүләре утлап йөргән. Ат үрчетүгә аерата игътибар бирелгән; яхшы атларның күпчелек өлеше хан гаскәрен тулыландыруга киткән.
Чапкын, юртак атлар белән бергә менге атлар да, йөк атлары да үрчетелгән. Авыр йөк атлары, гомумән җигүле атлар олау йөртү, ям (почта), хуҗалыкта кирәк булган башка күптөрле эшләрдә (утын, печән ташу, тегермәнгә йөрү һ.б), элемтә хезмәтендә күп файдаланылган. Ат ите татарларның яраткан һәм сәләмәтлек өчен файдалы азыгы булып торган. Терлек асраучылар, ат итеннән тыш, сарык, бозау һәм сыер ите белән дә сәүдә иткәннәр: базарга яңа суелганын да, туңдырылганын, ысланганын да чыгарганнар.
Кеше аягы басмаган киң урманнар төрле кәсепләр белән шөгыльләнергә мөмкинлек биргән. Бигрәк тә сунарчылык, җәнлек тиресе әзерләү киң таралган булган. Кенәз А.Курбский язганча затлы сусар һәм тиеннәрдән тыш, кондыз аулау файдалы кәсеп саналган. Язма чыганакларда кондыз яшәгән урман сулыкларында аларны аулау өчен махсус рөхсәт кәгазе бирелгәнлеге турында язылган. Аның кыйммәтле мехыннан башка, хикмәтле «агынтысын» да киң файдаланганнар. Урманнарда агач куышларындагы корт ояларыннан бал җыю өчен махсус урыннар тотылган. Аннан алынган балны шул көенчә дә, эшкәртеп тә кулланганнар һәм хәттә чит илләргә дә чыгарганнар. Балык тотуга зур игътибар бирелгән. Идел һәм Камада тотылган затлы балыклар арасында мәрсин төренә кергәннәре дә булган. С.Герберштейн «Идел буйлап Казанның ике ягында да тотыла торган затлы балыклар, шул исәптән кырпы балыгы» турында язып калдырган. Казан Кремлен, Иске Казанны һәм алда телгә алынган Чаллы шәһәрлеген казыганда еш кына эре мәрсин балыгы сөякләре һәм балык тоту өчен ясалган зур кармаклар килеп чыга.
Шактый алга киткән игенчелек һәм тәбигый байлыкларның мул булуы һөнәрчелекне үстерергә, аны чимал һәм кирәкле әйберләр белән тиешенчә тәэмин итәргә мөмкинлек биргән. Игенчелектән, мәсәлән, җеп эрләү өчен киндер, җитен, ә терлекчелек һәм аучылыктан йон, тире-мех алганнар. Ул чорда хуҗалык натураль булган, һәм бөтен авыл халкы диярлек эрләү, туку, тире эшкәртү белән шөгыльләнгән. Яхшы күн алу өчен аны эшкәртү нечкәлекләрен өйрәнгәннәр: затлы йомшак күн, төсле сафьян, тыгыз һәм каты олтан күне эшләнгән. Чи каеш та киң кулланылган. Ул ат сбруе, сугышчы кирәк-яраклары эшләү өчен иң яхшы материал булган. Сарык тиресеннән тун, толып теккәннәр, ә сунарчылык кыйммәтле мех биргән, ул мехны чит илгә дә күп сатканнар.
Куе урманнар үзе бер байлык булган. Йорт-каралты кору, шәһәрләрнең хәрби корылмалары (машлар, ягъни башнялар, капкалар, койма, стеналар), мәчет, тегермән, күпер һәм башка төзелешләр өчен кирәкле бүрәнә шул урманнардан алынган. Агач каеклар, зур-зур елга кораблары ясау өчен дә алыштыргысыз материал булып торган. Тарихи чыганакларда яссы төпле җиңел каеклар, зур авыр кораблар һәм тар, озын җитез көймәләр турында еш языла. Җиңел каекларны кешеләр йөртү өчен, йөк корабларына сай елгаларны кичәргә булышу өчен файдаланганнар. Каекларның бик тиз йөри торганнары, рус елъязмаларында «борзоходный» дип аталганнары да булган. Шулай ук «патша көймәләре» дип аталганнары турында да белешмәләр бар. Йөк кораблары нык, авыр итеп, кайчак күп йөк сыйдырышлы итеп эшләнгәннәр. Гадәттә алар Идел буйлап Казан һәм Әстерхан арасында зур кәрваннар булып йөргәннәр.
Агач эшкәртү, балта эше белән бергә таш корылмалар: хан сарайлары һәм пулатлар, таш-кирпечтән мәчетләр һәм башка төрле җәмәгать корылмалары төзү киң колач алган. Ханлыкта оста ташчылар булу, Казанда таш йортлар салыну шул заман кешеләренең язмалары белән генә түгел, ә анда бүгенгә кадәр сакланган XVI гасыр корылмалары һәм археологик тикшерүләр вакытында ачылган мәчет-мәдрәсә һәм йорт нигезләре белән дә раслана. Төзелеш эшендә таш, кирпеч, цемент, йортларны чуарлау өчен төзелеш гипсы кулланылган.
Казан ханлыгы шәһәрләрендә һәм авылларында ташка бизәк төшерү яки язу осталыгы нык үскән булган. Аны төзелеш һәм архитектурадан тыш шул чорда ясалган зур кабер ташларыннан күрергә мөмкин. Чүлмәк яндыру, гади һәм нәфис балчык савытлар ясау һәркайда оста башкарылган. Керамика үзенең рәвеше һәм бизәлеше белән элекке Идел Болгары җирләрендә һәм бигрәк тә Түбән Иделдә, Алтын Урда шәһәрләрендә киң таралган балчык савытларга нык охшаган. Әлбәттә, Казан ханлыгы чоры керамикасының кайбер үзенчәлекләре дә бар.
Тимерчелек һәм корал ясау эше бик нык аерылып торган, чөнки бөтен бер дәүләтне сугыш коралларыннан, авыл хуҗалыгы һәм һөнәрчелек коралларыннан башка, бу коралларның үзләрен ясау өчен кирәкле инструментлар җитештерүдән башка, гомумән, кара һәм төсле металл эшкәртүдән башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Без тагын археологик табылдыкларга мөрәҗәгать итәбез: төрледән-төрле эш һәм сугыш кораллары, күпсанлы көнкүреш әйберләре, тимерчелек инструментлары, алар арасында чүкеч, кискеч, тишкеч, кыскычлар һ.б. безгә күп белешмә бирәләр. Казу вакытында, “тимер күбеген” (крицаны) һәм тимер шлагын әйтеп тә тормастан, еш кына тимер һәм башка металлны эретү өчен эшләнгән утка чыдамлы кечкенә табаларны очратырга туры килә.
Затлы һәм ярым затлы металлардан төрле-төрле бизәнү әйберләре ясаганнар. Ювелир әйберләр җитештерүдә шәһәрләр генә түгел, ә Казан артындагы кайбер авыллар да һөнәрчелек үзәкләре булып танылганнар. Алар бу шөгыльләрен Казан басып алынганнан соң да әле бик озак давам иттергәннәр. Сүз дә юк, әйберне өй шартларында җитештерү белән бер үк вакытта шәһәрләрдә үз һөнәренең чын осталары һәм хәттә шул осталарның үз берләшмәләре барлыкка килгән. Алар эшләгән әйберләр, бигрәк тә ювелир эшләнмәләр, күн әйберләр, атап әйткәндә Казанның атаклы читекләре кебек товарлар тышкы сәүдәдә зур дан казанганнар.
Казан ханлыгы Көнбатыш һәм Көнчыгыш Евразиянең күп кенә илләре белән сәүдә иткән. Ханлыкның башлангыч елларында ук аның башкаласы донъя базарының иң зур берничә үзәге белән тыгыз экономик-сәүдә мөнәсәбәтләре урнаштырган. Иосифат Барбаро XV йөзнең 40-50 елларында болай дип язган: «Ул (Казан) - сәүдө шәһәре; аннан бик күп санда мех чыгарыла, ул Мәскәүгә, Польшага, Персиягә һәм Фландриягә китә».
- - - - - - - - - -
Фландрия - хәзерге Нидерланд (Голландия), Бельгия һәм Төньяк Франциянең төп җирләрен биләгән графлык; урта гасырның экономик яктан нык үскән, зур халыкара сәүдә һәм диңгезчелек белән дан казанган дәүләтләреннән берсе.
- - - - - - - - - -
Барбаро язганча, Казан ул мехларны татарларга буйсынган төньяк халыкларыннан, шулай ук «җагатай» (бортаслар булса кирәк) җирләреннән һәм мукшылардан алган. Идел буенда элек-электән Итил, Болгар һәм Сарай шәһәрләре үз заманының халыкара сәүдә үзәге булганнар. Шундый ук әһәмиятле, отышлы сәүдә традициясен Казан давам иткән. Монда мөһим сәүдә юллары очрашкан, һәр елны җәй уртасында Идел буендагы махсус урында бик зур халыкара ярминкә үткәрелә торган булган.
1523 елны Василий III татарларны мөһим сәүдә мөмкинлекләреннән яздыру нияте белән рус сәүдәгәрләрен Казан ярминкәсенә барудан тыйган һәм Нижний Новгород янында яңа, соңрак «Мәкәрҗә ярминкәсе» дигән исеме таралган, ел саен үткәрелә торган ярминкә оештырган. Ләкин ярминкәнең урынын алыштырудан, С.Герберштейн язганча, Мәскәү иле үзе үк зур зарар күргән. «Чөнки, шуның нәтиҗәсе буларак, - ди ул, - Идел буйлап Каспийдан, Әстерханнан, Иран һәм Әрмән иленнән килә торган бик күп товарларның кыйммәтләнүе һәм кытлыгы башланды».
Шул рәвешчә, Казан ханлыгының халыкара мәйданда товар алмашу географиясе ярыйсы ук киң булган, Көнбатышта Фландриядән Көнчыгышта Иранга кадәр җиткән. Шулар белән ике арада Рус иле, Төньяк халыклары, Казанның якын күршеләре, башка татар ханлыклары һәм билекләре торган. Бу алыш-бирештә товарларның төре дә бай булган: көнчыгыштан һәм көньяктан ефәк тукымалар, Дамаск корычы, китаплар, йөзем һәм өрек, аш тәмләткечләр, башка төрле ят мал; Рус иленнән һәм Көнбатыштан постау, кәгазь, кайбер кораллар, бериш көнкүреш әйберләре, алар арасында тегү энәсе һәм көзгеләр (бәлки инде пыяладан ясалган итальян көзгеләре булгандыр) һ.б. китерелгән. Төньяктагы фин-угор халыкларыннан һәм Себер ханлыгыннан кеш, кара-көрән һәм ак төлке, ас мехы һәм башка шундый затлы мехлар кергән (аларның аерым төрләрен, алда әйтелгәнчә, сусар һәм кондыз тиреләрен Казан татарлары үзләре эшкәрткәннәр). Нугай Урдасыннан һәм башкортлардан яхшы атлар һәм мөгезле вак терлек килгән. Әстерханнан тоз, затлы балык һәм уылдык, карбыз кайтарылган.
Бал, ашлык, ювелир эшләнмәләре, коралларның кайбер төрләре, савыт-саба, йомшак күн (сафьян) һәм күн эшләнмәләр, алар арасында хатын-кыз өчен затлы читекләр татарларның үзләрендә җитештерелгән товарлар саналган; шулай ук төзелеш агачы һәм башка чимал чыгарылган.
Халыкара сәүдәдән тыш, әлбәттә, эчке сәүдә дә яшәгән һәм үскән. Казанда, башка шәһәрләрдә, ханлыкның читтәге идәрә үзәкләре булган даруха-улус калаларында һәм эре авылларда бөтен ел давамында җомга көннәрне төрле-төрле товарлар белән сату иткәннәр. Тышкы сәүдәдә дә, эчке сәүдәдә дә акча хәлиткеч роль уйнаган. Казан ханлыгының үз акчалары сугылмаган (әлегә моның сәбәпләре билгеле түгел), ә әйләнештә XV йөзнең 20-30нчы елларында сугылган элекке Алтын Урда дирһәмнәре йөргән.
§ 41. Дәүләт белән идәрә итү һәм иҗтимагый төзелеш
Казан ханлыгы көнчыгыш тибындагы урта гасыр феодаль дәүләте булган. Дәүләт башында Жучилар нәселеннән килгән хан утырган. Алтын Урда заманнарындагы кебек үк, Казан ханлыгында һәм бүтән татар ханлыкларында Жучилы (джучид) булмаган кеше хан тәхетенә утыра алмаган. Билгеле булганча, ханнар да, императорлар, корольләр, патшалар, шаһлар кебек үк, мирас буенча гына тәхеткә утыра алганнар. Дөрес, нәселдә мирасны алырлык варис булмаганлыктан, династиясенең аерым бер тармагы тукталган яисә хәким үз варисы турында вәсиятен әйтә алмыйча үлеп киткән очракларда монархны билгеләп, хәттә сайлап кую хәлләре дә тарихта булган. Дәүләт чуалышлары, сарай фетнәләре, төрле төркемнәрнең хәкимлек өчен көрәше нәтиҗәсендә король, патша яки ханның тәхеттән төшерелүе яки куылуы, хәттә үтерелүе кебек очраклар да булмаган түгел. Теге яки бу дәүләтнең үзенә бәйлелектә яшәүче ил эшләренә катнашуы юлы белән хәкимнәрне тәхеттән алып ташлаулар да кабатланып торган. XV йөз азагында һәм XVI йөзнең беренче чирегендә Казан ханлыгы Мәскәүгә сәяси бәйлелеккә эләккәч, Казан ханнары белән дә шуңа охшашлы вакыйгалар булып үткән. Без ул мәсәләне алдарак, Казан ханлыгының сәяси тарихын өйрәнгәндә аерым карап үтәрбез.
Казан ханы каршында, башка һәр татар ханлыгындагы кебек үк, диван, ягъни дәүләт идәрәсе эшләгән. Бу диван составына Алтын Урда чорларыннан ук килә торган Шырын, Барын, Аргын, Кыпчак нәселләреннән чыккан атаклы карачы биләр, җир биләүче аксөяк түрәләр, танылган гаскәр башлыклары һәм югары дин әһелләре кергән. Карачылар арасында олуг карачы Булат Шырын (рус елъязмаларында ул «Булат Ширин олы Казан карачысы» дип теркәлгән) һәм аның улы Нурали Шырын аерылып торган. Феодаль аксөякләрнең вәкилләре булып улус әмирләре һәм бәкләре саналган; сугыш вакытында гаскәри берләшмәләргә алар җитәкчелек иткәннәр. Илнең эчке һәм тышкы сәясәтен үткәрү нигездә шушы кешеләргә бәйле булган. Руханиларның югары катлавында сәет - Казан һәм Казан җирләренең барлык мосылманнары башлыгы аерым урын тоткан. Казан ханлыгында исламның дәүләт дине булуын исәпкә алганда, сәетнең сәяси һәм идеологик тормышта нинди зур дәрәҗәле булганын аңлавы кыен түгел, һәм тарихи чыганакларда аның дәүләттә ханнан кала икенче кеше булып телгә алынуына бер дә аптырарга кирәкми. Мәсәлән, сәетнең якынлашып килүен күргәч хәттә хан үзе дә атыннан төшеп аңа кул сузган. Казан сәетләре Мөхәммәт пәйгамбәрнең кызы Фатыйма һәм беренче хәлифә Галинең нәселен давам иттерүчеләр саналганнар.
Хан администрациясенә күпсанлы идәрә аппараты агзалары һәм хезмәтчеләр кергән. Хан сараенда төрле дәрәҗә чиновниклар хезмәт иткән. Алар арасында акча эшләре өчен җаваплы казначы, дәүләт пичәтен, ачкычларны, хан сараен, коралларны саклаучылар аерылып торган. Ханның ауга йөрүен оештыручы, хан балаларына тәрбия бирүче югары вазифа ияләре булган. Ханлык белән идәрә итү канцеляриясендә дәүләтнең тышкы сәясәте өлкәсендә җаваплы эшләрне башкаручыларны тарихи чыганаклар аеруча билгеләп үтәләр.
Үзәк идәрәдәге җитәкчеләр һәм хезмәтчеләрдән тыш, ханлыкның теге яки бу сәяси һәм экономик өлкәсе өчен җаваплы аерым түрәләр булган. Болар - хәкимнәр һәм казыйлар, ягъни мосылман кануннары нигезендә хөкем чыгаручы судьялар; полиция, таможня, чик буе хезмәткәрләре, илчеләр, төрле вәкилләр. 1523 елда язылган Сәхипгәрәй хан ярлыгында шушы дәрәҗәләрнең исемнәре аталган. Аларның күбесе безгә инде Алтын Урданың Тимеркотлык хан һәм Туктамыш хан ярлыкларыннан таныш.
Сәхипгәрәй хан ярлыгында шулай ук 13 төрле җыемның исеме аталган. Алар арасында ясак, калан, салым Алтын Урда чорыннан ук килә. Ә мосылманнарның гомуми хәреҗ салымы түләве Идел буенда хәттә Болгар заманнарыннан ук билгеле. Кайбер ясак һәм салым төрләре юкка чыккан, ләкин алар урынына яңалары туган: әйтик, авыл һәм җир салымнары; авылга түрә килгән очракта азык һәм фуражлата өй башыннан салым.
Ханлык административ яктан дарухаларга бүленгән - рус елъязмаларында ул бераз үзгәртелеп, ләкин шуңа аваздашрак рәвештә «дорога» дип атала. Бу - кече улус - өлкә була инде (соңрак - уездлар). Мәсәлән, Алат, Арча, Гәреч (елъязмаларда «Галицкая» дип бирелә), Зүри, Нугай дарухалары билгеле, аларның үзәкләре Алат, Арча, Чаллы (Тәберде Чаллысы) кебек калалар булган.
Алда әйтелгәнчә, Казан ханлыгы типик феодаль дәүләт була. Бу беренче чиратта җир биләүдә урта гасырлардагы феодализмга хас мөнәсәбәт яшәүдә гәүдәләнгән. Җир биләү өч төргә аерылган. Беренче төр - аерым кешенең, ягъни эре феодалның биләмәләре. Андый феодалны әмир яки бәк (би) дип атаганнар. Җир биләүнең икенче төре - югары катлау руханиларның биләмәләре. Өченчесе - дәүләтнеке, ягъни дәүләтнең үз карамагындагы кагылгысыз җирләр, урман-сулар. Алардан алынган табыш турыдан-туры дәүләт казнасына кергән.
Эре феодаллар нигездә аксөяк нәселдән килгәннәр, җир биләмәләре дә аларга мирас булып күчкән. Алтын Урда чорындагы кебек, сугыш кузгалган очракта алар дарухаларның, ягъни үз улусларының гаскәр башлыгына әверелгәннәр. Алар хан фарманы нигезендә, тулы коралланган хәлдә, үз гаскәрләре белән хан карамагына килгәннәр. Дәрәҗәсе белән бераз түбәнрәк торучы, әммә күпсанлы, төп феодаллар төркемен тәшкил итүчеләрне морзалар дип йөрткәннәр - морза әмирнең яки бәкнең улы дигәнгә туры килә. Алардан кайберләренең, хан хезмәтендә аеруча танылганнарының, шулай ук җирне мирас итеп алырга хокуклары булгандыр дип уйларга мөмкин.
Казан ханлыгында шундый тәртиптә җир биләүне сөйүргал дип атаганнар. Ул - монголча «бүләк» дигән сүз, җир белән эш итүдә хәрби “лен” хокукын аңлаткан. «Лен» - нимес сүзе, һәм ул тарих фәненә хәрби һәм административ хезмәт башкарган өчен дәүләт хәкиме тарафыннан вассал-феодалга бирелә торган җир биләмәсе дигән мәгънәдә йөри.
Нәкъ менә шушы тәртип - дәүләт мәнфәгатенә хәрби хезмәт иткәне өчен тарханга (феодалга), мирас итеп калдыру хокукы белән, җир биләмәсе бүләк итеп бирү Казан ханлыгында һәм башка татар ханлыкларында җирдән файдалануның нигезен тәшкил иткән. Җиргә сөйүргаллык хокукы Сәхипгәрәй хан ярлыгында да белдерелә. Казанның башка ханы Ибраһим ярлыгында да шул турыда өч тапкыр әйтелә. Өстәвенә, бу ярлык «Без - Ибраһим ханның сөйүргал сүзе» дип башланып китә, ягъни Казан ханлыгының бөтен феодаль системасында сөйүргаллыкның нинди зур әһәмияткә ия булганлыгын күрсәтә. Сөйүргал иясе, аннан гомере буе файдалану һәм аны варисына мирас итеп калдыру белән бергә, бик зур өстенлекләрдән дә файдаланган: аннан бернинди салым алынмаган. Ул гына да түгел, сөйүргал хуҗасы суд каршында кагылгысызлыкка ия булган. Җирдән алына торган һәм элек дәүләт казнасына китә торган табышны да сөйүргал иясе хәзер үзе җыйган, үзенә калдырган.
Шуны истә тотарга кирәк, тарханга мондый өстенлекләр ул дәүләт файдасына хәрби хезмәт һәм башка мөһим эшләр башкаруны үз өстенә алганда гына бирелгән. Әгәр дә ул шул изге вазифасын онытса, үз хокукларыннан, ягъни бөтен өстенлекләре белән бергә сөйүргалдан мәхрүм ителгән.
Аңлашылмаучылык калмасын өчен, тагын бер мәсәләгә ачыклык кертик. Сөйүргаллык хокукы киң мәгънәдә тарханлык хокукын аңлаткан, башкача әйткәндә, сөйүргал үзе тарханга бирелә торган өстенлекләрдән барлыкка килгән. «Тархан» сүзе Урта Азиядә, Кавказ аръягында, Алтын Урдада, соңрак Казан һәм башка татар ханлыкларында феодалның җире һәм мал-мөлкәте дигәнне, шулай ук шул җиргә һәм мөлкәткә ия булган кешене аңлаткан. Шуңа күрә Алтын Урда, Казан һәм Кырым ханнарының ярлыклары тархан ярлыклары дип йөртелгәннәр. Алар феодалга тарханлык хокукы биргән, ягъни дәүләт аңа тулаем файдалану өчен җир һәм мөлкәт бүләк иткән. Башкача әйткәндә, «тархан» төшенчәсенең мәгънәсе «сөйүргал» төшенчәсеннән киңрәк. Сөйүргал тарханлыкның гаскәри ленлык хокукын, аерым бер хокукын гына белдергән.
Морзадан бер баскычка түбәндә углан торган. Алтын Урда дәверендә углан дип патша баласы - ханзәдәләргә әйткәннәр. Казан ханлыгы заманында аның мәгънәсе бераз тарайган - хәзер йомышлы феодал-гаскәр башлыкларын шулай дип йөрткәннәр. Ул XV - XVII йөзләрдә Рус дәүләтендәге «бояр балалары» дигәнгә туры килә. Без инде беләбез, урта гасырларда дәүләтләр хәзергечә регуляр гаскәр тотмаганнар - алар нигездә зур яу чыкканда гына бергә җыела торган булганнар. Әммә шулай да ханнарның һәм әмир-биләрнең дружиналары яки шәһәр гарнизоннары сыйфатында ниндидер даими хәрби төркемнәр булган. Сугыш чыкканда алар тирәсенә бөтен илдән гаскәр җыелган. Угланнар менә шундый дружина һәм гарнизоннарда аерым бер вакыт белән хезмәт иткәннәр. Вакытын тутыргач, углан өенә кайткан һәм үзенә тиешле җирне алган.
Ниһәят, феодаль иерархиянең түбән баскычында казаклар торган. Сугыш вакытында хан гаскәренең үзәген алар тәшкил иткәннәр, эчке һәм тышкы казакларга бүленгәннәр. Казаклар феодал-тарханнардан түбән, ә гади крестьяннардан югарырак дәрәҗәдә йөргәннәр. Ләкин алар дәүләт күләмендәге мөһим мәсәләләрне хәл иткәндә идәрәче дәирәләр таяна торган куәтле көч саналганнар. Казаклар да җирне хан, ягъни дәүләт файдасына хезмәт иткән өчен алганнар.
Казан ханлыгында гади халык гадәттәгечә «кешеләр» дип кенә аталган, кайчакта аларны «кул»лар дип тә йөрткәннәр. Тарханның фәлән кадәр эш кулы бар дип бәяләнгән. Әммә бу бәйлелекне классик мәгънәдә - Көнбатыштагы һәм Рус илендәге крепостной бәйлелек белән бер дип карарга ярамый. Казан ханлыгында яки башка татар ханлыкларында, аннан элегрәк Алтын Урдада, крепостной хокук яшәгәнлеген расларлык документлар юк. Хәттә шунысын да өстәп әйтергә мөмкин: Казан ханлыгын басып алгач, дәүләтне рус колониясенә әвергәч һәм анда үз крестьяннары белән рус алпавытлары килеп утыра башлагач та татарлар, аерым очракларны исәпкә алмаганда, барыбер крепостной крестьяннарга әйләнмәгәннәр, ә башлыча дәүләт крестьяннары саналганнар. Бу хәл крепостнойлык гамәленең татар донъясына хас булмавын сөйли. Монда буйсындыру һәм бәйлелекнең башка төрләре, сәяси мәҗбүр итү алымнары түгел, ә экономик бәйлелек күбрәк эш иткән булса кирәк. Хәрби әсирләргә генә бу төшенчәләр бөтенләй кагылмый. Аларның хокуклары бик чикле булган һәм үзләрен «чура»лар дип кенә йөрткәннәр (бу сүзнең мәгънәсенә тулы ачыклык кертелмәгән әле).
§ 42. Хәрби эшчәнлек һәм кораллар
Алтын Урданың бөтен дәүләт тәртибе һәм иҗтимагый тормышы аннан соңгы татар ханлыклары өчен нигез булып калган.
Әлбәттә, Казан ханлыгының хәрби эшләре Алтын Урданы гади кабатлау гына булмаган. Ул үзенә Идел Болгарының һәм урта гасыр башларында Урта Иделдә яшәгән кайбер бүтән берләшмәләрнең хәрби сәнгатеннән күп нәрсә алган. Бу бигрәк тә Болгар илендәге һәм Казан ханлыгындагы һөҗүмнән саклану ныгытмаларының шактый охшашлыгында чагыла. Дөрес, Казан ханлыгы шәһәрләре Болгар шәһәрләреннән үзләренең ачык булулары белән аерылып торганнар. Сәяси үзәкләр генә, ягъни шәһәрләрнең кремльләре генә (соңгы чордагы Казанны исәпләмәгәндә) ныгытмалар белән әйләндереп алынган, ә шәһәрнең төп өлеше, ягъни халык яши торган бистәсе ачык калдырылган, курасы, ягъни тышкы стенасы булмаган.
Әйтергә кирәк, Көнчыгыш Европаның төньягында - Идел Болгарында, Рус дәүләтендә һәм Казан ханлыгында шәһәрләрнең, феодаль кирмәннәр һәм хәрби кальгаларның ныгытмалары бер төрдәрәк эшләнгән. Бу охшашлык башлыча тәбигый шартларның бертөрлелегенә һәм бу төньяк җирләр өчен төп төзү материалы буларак агач куллануга да бәйле.
Әйдәгез, шул борынгы ныгытмаларны күз алдына китереп карыйк. Менә шәһәр, дөресрәге, аның кремле, ике рәт җир өеме арасындагы чокыр белән әйләндереп алынган, эчкәреге өем өстенә юан бүрәнәләрне ике рәтле койма итеп бурап күтәргән кура торгызылган, ике койма арасына вак таш, кирпеч, балчык, ком төеп тутырылган. Өемнең борылмаларында, бер-берсенә аткан ук барып җитәрлек ара калдырып, шундый ук бүрәнәләрдән машлар күтәрелгән. Ә шәһәргә керү урынында, өем тукталган җирдә, кораллы сакчылар күзәтүендәге куәтле капкалар булган. Машлар өстендә дә, стена уемнарында да тәрәзәләрдән («бойница»лардан) укчы сакчылар тирә-якны күзәтеп торган. Тышкы өем өстеннән очланган бүрәнәләрне бер-берсенә терәп, югары каратып утыртып чыкканнар. Бу корылмаларның барысы өчен дә имән, сирәк очракларда гына нарат кулланылган.
Урта Иделнең ул чордагы шәһәрләрендә, шул исәптән Казан артындагы бераз соңгырак шәһәрләрдә дә - Иске Казанда, Арчада, Чаллыда - хәрби корылмалар тулаем менә шундыйрак булган. Агач кура-капкалары хәзергә кадәр сакланмаса да, аларның җир өемнәре һәм чокырлары-урлары күп урыннарда казып тикшерелде.
Казанның ныгытмалары да шундый булуга бернинди шик юк. Шәһәрнең татарлар чорындагы куралары 1552 елгы сугыштан соң тамам җимерелеп бетсә дә, тарихи чыганаклар аларны күзалларлык дәлилләр бирәләр. «Казан каласы, - дип яза “Казан тарихы”ның авторы, - бик тә нык, куәтле, ул ике елга - Казан суы һәм Болак елгасы арасындагы биек тауга утырган, биек һәм юан имән бүрәнәләрдән өелгән җиде стена белән уратып алынган; стеналар эченә ком аралаш таш тутырылган». («Җиде стена» дигәнне җиде рәтле стена дип түгел, ә зур капкалар арасындагы стена өлешләре дип күз алдына китерергә кирәк.)
Казанның ныгытмалары шәһәргә килү юлы ачыграк булган урыннарда аеруча куәтле итеп эшләнгән. Мәсәлән, Казанга киң фронт белән килергә мөмкин булган Арча кыры ягында кураның калынлыгы 7 сажинга җиткән (14,91 м), ә башка урыннарда 4 сажин (8,52 м) булган; стена алдындагы чокыр 7 сажин тирәнлектә, 3 сажин (6,39 м) киңлектә казылган.
Гомумән, шәһәрнең авыр капкалардан һәм биек манаралардан торган куәтле имән стенасы XV - XVI йөзләрдә татарларда хәрби-инженерлык эшенең югары дәрәҗәдә булганлыгын раслый. Мондый ныгытманы гадәти һөҗүм белән генә басып алырга мөмкин булмаган, һәм Иван Грозный воеводаларына аны шартлату өчен бик күп дары ташырга туры килгән. Аннары, Казанны алгач, шул ук Грозный мондагы ныгытмаларның шулай ныклы итеп эшләнгәнлеген исе-акылы китеп карап йөргән.
Аеруча калын һәм биек ныгытманы, бигрәк тә Арча кыры ягыннан һәм Болак буйлап сузылганын, 1530 елда Сафагәрәй хан боерыгы белән эшләгәннәр. Соңыннан чыннан да шул яктан төп һөҗүмнәр ясалган һәм көчле шартлатулар оештырылган.
Башка шәһәрләрнең дә ныгытмалары куәтле булган. Менә, 1552 елның сентябрендә Казанга һөҗүм ясар алдыннан рус гаскәре басып алган Арча каласы турында кыскача тасвирлама. «Ул острог Арча дип атала, нык итеп, зур кала кебек төзелгән, башнялары да, бойницалары да бар, һәм анда кеше бик күп, каланы яхшы саклыйлар». Аннары тагын шул әйтелә: рус воеводасы, шәһәрне тиз генә алып булмаслыгын күреп (куәтле ныгытмалардан һәм күп халык тупланудан тыш, анда тагын 15 мең сугышчы була), туплардан, утаткычлардан атарга боерык биргән. Шулай тупка тотканнан соң гына Арчаны ала алганнар.
Казан артына яуга чыккач, рус полклары татарларның башка ныгытмаларына да барып төртелгәннәр. Рус елъязмачысы шул турыда әйтеп, «зур крепостьлар төзегәннәр алар», дип сокланып куя. Иван Грозный Казанны алу уңаеннан Мәскәүдә Изге соборда сөйләгән нотыгында үзенең күп кенә воеводаларын татар калаларына һәм төбәкләренә таратып утыртканлыгын әйтә. Күпме кала булган - анысы күрсәтелми, алай да «Казан тарихы», патшаның шул сүзләрен конкретлаштырып, рус гаскәрләре «ун көн эчендә зур һәм кечкенә 30 каланы алдылар», дип раслый. Бу кала һәм крепостьларның калдыклары булган шәһәрлекләрнең беразы гына безнең көннәргә кадәр сакланган. Татарларга киләчәктә көрәшергә мөмкинлек калмасын өчен, күбесе бөтенләйгә юк ителгән. Соңыннан аларның урыннары сөрелгән яки анда яңа шәһәрләр төзелгән.
Казан ханлыгы гаскәрләренең саны турында. 1552 елгы Казан сугышы турында сөйләгәндә, рус елъязмачылары Казан эчендә төп хәрби көч сыйфатында 30 мең кеше булганын әйтәләр (моннан тыш, Явыш һәм Япанчы биләр җитәкчелегендә тагын шулкадәр кеше шәһәрдән тышта хәрәкәт иткән). С.Герберштейн да хан карамагында 30 мең сугышчы булганын язган. Бу, әлбәттә, Грозный походына кадәрге саннар. Татар чыганакларында бу турыда нинди дә булса белешмәләр сакланмаган.
Менә шул саннар соңга таба тарих фәненә ныклап кереп киткән. Ләкин, шул вакытлардагы хәлләргә дөрес бәя бирә башласаң, татар сугышчыларының саны турындагы белешмәләр шик уята. Безгә билгеле булганча, Кырым ханлыгының һәм Нугай Урдасының гаскәрләре 300әр мең кешедән торган. Зур һәм куәтле дәүләт берләшмәсе булган Казан ханлыгы шул чорның башка татар дәүләтләренә караганда 10 тапкыр азрак санлы гаскәр тотканмы? Юк, билгеле. Җитмәсә, шуны да искә алырга кирәк, бу гаскәрдә Казан ханлыгына кергән башка халыкларның сугышчылары да булган, һәрхәлдә марилар һәм чуашларның оста укчылар булуы турында чыганакларда ачык язылган.
Тагы да килеп, 1506 елда Мөхәммәтәмин хан җитәкчелегендәге Казан гаскәре 100 мең сугышчыдан торган Василий III армиясен кырып салган. Шул ук олы кенәз 1524 елда Казанга 180 меңле гаскәр җибәргән, тик, казанлыларның көчле каршылыгына түзә алмыйча, хурлыкка калып кире кайтып киткән. Боларның барысын да 30 меңле гаскәр белән генә эшләп буламы?!
Без бу 30 меңне Казан гарнизонындагы сугышчылар саны дип кенә карыйбыз. Моңа ханлыкның җыелма - ополчение гаскәре саны кермәгән. Казанның яңа ханы, яңа гына тәхеткә утырган Ядкәр бу ифрат авыр чорда андый зур гаскәрне җыеп өлгерә алмаган, чөнки Зөя елгасы тамагында рус крепосте төзелү белән бергә Тау ягы ханлыктан аерылып калган, ә Казан арты Казанга һөҗүм башланыр алдыннан бөтенләе белән яулап алынган. Шулай итеп, ханлыкның башкаласы боҗра эчендә калган. Үз вакытында Ибраһим, Мөхәммәтәмин һәм Сафагәрәй ханнар, Казан җиренең барлык гаскәрләрен бергә туплап, русларның Казанга 1469, 1506, 1524, 1530, 1545 еллардагы һөҗүмнәрен кире кайтара алганнар бит.
Татар сугышчыларының батырлыгы һәм гайрәте дошманныкыннан бер дә калышмаган. Рус коралының һәм рухының бөеклеген пропагандаларга тырышучы рус елъязмалары үзләре дә Мәскәүнең олы кенәзләре белән сугышта татарларның куркусызлыгына сокланырга мәҗбүр булганнар. Бу бигрәк тә алда әйтелгән 1506, 1524 һәм 1530 елларны һәм аннан алдагы, мәсәлән, Ибраһим хан идәрә иткән чор вакыйгаларын тасвирлаганда ачык күренә. Татар хәрби башлыклары, һөҗүм сугышларында булсын, башка сугыш гамәлләрендә булсын, тапкыр һәм уйланылган хәрәкәтләр ясап, таң калырлык осталыклар күрсәткәннәр.
Шул чордагы татар сугышчысының батырлыгын яхшырак күз алдына китерү өчен, С.Герберштейн язмасына мөрәҗәгать итик:
«Кешеләр арасында, башка эшләрдәге кебек үк, сугыш алып барганда да бик зур охшашмау һәм төрлелек яши. Нәкъ менә мәскәүле, качып котылудан бүтән бер нәрсә турында уйламыйча, тизрәк качу ягын гына карап тора; дошман килеп чыкса яки эләктереп алса, ул каршы торып маташмый. Ә татар, аттан егылып төшсә дә, авыр яраланып коралыннан язса да, һаман куллары-аяклары, тешләре белән, гомумән, күпме булдыра ала - каршы тора, һаман көрәшә».
Татар гаскәренең кораллары да үз чорына җавап биргән. Аларның төп кораллары: ук һәм җәя, кылыч һәм балта, кистән һәм сөңге, калкан, шишәк һәм көбә күлмәк. Бу коралларның һәм хәрби киемнәрнең күбесе яки аларның калдыклары алда саналган шәһәрлекләрне казып тикшерүләр вакытында, кайберләре Казан тирәсендә очраклы рәвештә табылды. Ул табылдыклар арасында Казан гаскәр җитәкчесенең көбә күлмәге, башлыгы, алтын йөгертелгән калканы, кылыч бар.
Рус, Көнбатыш Европа һәм татар тарихи чыганакларында казанлыларның утлы ату кораллары - туплары һәм авыр мылтыклары да (пищаль) булганлыгы әйтелә. Рус һәм совет тарихи әдәбиятендә Казан ханлыгында андый кораллар булмаган, булса да татарлар аннан файдалана белмәгәннәр дип күрсәтеп киленде. Бу һич дөрес түгел! Көнчыгыш Европада утлы корал беренче тапкыр нәкъ менә Урта Иделдә - XIV йөзнең 70нче елларында Болгар шәһәрендә кулланылган. Шундый коралның булуын раслаучы Иске Казан табылдыгы турында без бер тапкыр телгә алган идек инде.
Ләкин ни өчен соң фаҗигале 1552 елда татар туплары гөрселдәмәгән? Беренчедән, шуннан бер ел элек кенә рус кенәзе Серебряный, Сөембикәне әсир иткәндә, Казан дарысының бөтен запасын Мәскәүгә алып киткән була. Икенчедән, шуннан соң җыелган дарыны 1552 елда Казанны ташлап чыкканда Иван Грозный боерыгы белән хиянәтче Шаһгали хан юк иткән. Ул шулай ук Казан тупларының көпшәләренә кургаш койдырган - кыскасы, Мәскәүдәге хуҗасы ихтыярына буйсынып, Казанның бөтен утлы куәтен юкка чыгарган.
Казан гаскәренең хәрби кораблары да булган. Үз җирләре аша Европаның иң зур елгалары агып үтә торган дәүләтне хәрби флотсыз күз алдына да китереп булмый. Моны тарихи белешмәләр дә раслый. Әле 1467 елда ук, Касыйм хан руслар булышлыгы белән Казанга яуга килгәндә, Зөя тамагы ягындагы ярда аны зур-зур көймәләргә төялеп килгән күпсанлы гаскәре белән Ибраһим хан каршылый. Елъязмада да нәкъ шулай теркәлгән: «Казан татарлары аларга каршы (русларга һәм Касыймга каршы) судноларда килгәннәр һәм суднолардан ярга чыкканнар», «күп суднолар белән килгән Казан татарлары» һ.б. Ә ике елдан соң татарларның хәрби флотилиясе Казан янында Вятка белән Кама буйлап килгән устюглыларны тар-мар китергән. Руслар көч-хәл белән котылганнар: рус елъязмачылары ук раслаганча, алар бер суднодан икенчесенә сикерә-сикерә ярга чыгып качканнар.
Гомумән, татар хәрби кораблары шуннан соң да рус гаскәрләренә каршы барлык сугышларда диярлек катнашканнар. Әммә саклану корылмалары шулай югары дәрәҗәдә итеп төзелгән, гаскәрләре яхшы коралланган, талантлы гаскәр башлыклары һәм шулар өстенә көчле хәрби флотилиясе дә булуга карамастан, татарлар ахыр чиктә ни сәбәпле җиңелгәннәр һәм Казан ханлыгы яшәүдән туктаган соң? Бу сорауларның кайберләренә инде өлешчә җавап бирдек. XVI йөз уртасындагы фаҗигале вакыйгаларга бәя биргәндә, бу турыда сүзне тагын давам иттерербез.
§ 43. Казан ханлыгының мәдәнияте
Казан ханлыгында, беренче чиратта аның башкаласы Казанда, төзелеш һәм архитектура, шул исәптән монументаль архитектура зур үсеш алган. Бу шул заманның шаһитлары, XVI йөз уртасында язылган исәп-теркәү кенәгәләре белешмәләре, Казан кремлендә сакланып калган кайбер күренекле архитектура истәлекләре, шулай ук археологик тикшерүләр вакытында табылган борынгы корылмаларның нигезләре белән яхшы раслана.
Кенәз А.Курбский хан сарае турында: «...ул бик ныклы, таштан салынган пулатлар һәм мәчетләр уртасында утыра», - дип язган. Татар архитектурасының күренекле тарихчысы, сәнгать фәннәре докторы Ф.X.Вәлиев аның күпсанлы колонналар өстенә эшләнгән озын балконлы, Кырым һәм Төркиянең шул заман корылмаларына охшаш ике катлы бина булганлыгын фараз итә. Курбскийның «таштан салынган» «бик биек» мәчетләр, ягъни бик биек манаралы мәчетләр турында, анда татарларның үлгән патшалары - ханнары күмелгәне турында язган сүзләре күпләргә билгеле. «Казан тарихы»ның авторы, атаклы карачы-би Нурали Шырын төзеткән «Мурали мәчете»нең (анда аталганча) эчке җиһазларын тасвирлап: «патшаларының кыйммәтле энҗе һәм асылташлар беркетелгән табутлары», - дип язган.
1563 - 1568 еллардагы исәп кенәгәләрендә кремль эчендә Казанны басып алу вакытында җимерелүдән исән калган берничә мәчет булганлыгы теркәп куелган. Алар арасында Нурали мәчете һәм Хан сарае янындагы мәчет тә бар. Сарай янындагы сигез манаралы мәчет, күрәсең, Җамигъ мәчет булгандыр. Шундый мәчет турында, үзе белгән ниндидер чыганакларга таянып, узган йөзнең атаклы татар тарихчысы Ш.Мәрҗани язган. Казанның күренекле тарихчысы М.Г.Худяков та бик әһәмиятле фикер әйтеп калдырган. Аныңча, ул мәчет Мәскәүнең Кызыл мәйданында Казанны басып алу хөрмәтенә 1555-1560 елларда төзелгән Василий Блаженный храмына үрнәк, прообраз булган. Бу храмның тугызынчы, үзәк гөмбәзе, башка сигезеннән югары күтәрелеп, тәренең айны - 1552 елда русларның татарларны җиңүен символлаштырып тора. Хәттә Казанның Җамигъ мәчетеннән сүтелгән сигез гөмбәзнең шул чакта унике олауга төяп Мәскәүгә озатылуы турында да белешмәләр бар.
Кремльдә генә түгел, ә шәһәрнең үзендә һәм аның читтәге бистәләрендә дә, мәсәлән Көрәеш бистәсендә, хәттә Казан арты авылларында да таш мәчетләр булган. Кайбер исәп кенәгәләренең белешмәләре һәм шул корылмаларның бераз соңрак төшерелгән сүрәтләре моны раслый. Хан сараеннан һәм мәчетләрдән тыш, аеруча Казан кремлендә, кирпеч һәм таштан салынган тагын башка корылмалар да булганлыгы билгеле. Чыганакларда, мәсәлән, пулатлар, ягъни сарайлар, шул исәптән Нурали Шырын пулаты бик еш телгә алына.
Казан кремле эчендә сакланып калган атаклы Сөембикә манарасы Казан ханлыгы чорындагы корылмаларның күренекле һәйкәле булып тора. Ривәятләре һәм төрле-төрле бәетләре белән телдән төшмичә килгән бу гаҗәеп матур манараның төзелү вакыты, вазифасы, башкача әйткәндә кайчан, ни өчен һәм кем тарафыннан салынуы турында тарихчылар, архитекторлар һәм иҗтимагый дәирәләр арасында бәхәсләр күп булды. Монда кыскача гына ачыклау белән чикләнергә туры килә:
Сөембикә манарасының теге яки бу заманда төзелүен раслый торган, русчамы, татарчамы язылган нинди дә булса документ яисә башка төрле материал юк. Татарча язылганнары шуның өчен юк, чөнки Казан ханлыгының архивы Мәскәүгә алып кителгән һәм аның язмышы бүгенгәчә билгеле түгел. Рус чыганакларында да бу манараның шул рус чорында, ягъни XVI-XVIII йөзләрдә төзелүе турында берни дә язылмаган, ә бит ул дәвердә Казанда төзелгән истәлекле рус корылмалары турыңда төгәл белешмәләр бар. Әйтик, Благовещение чиркәве, Спас манарасы һәм кремльнең башка объектлары (XVI йөзнең икенче яртысы), Дряблов йорты (XVII йөз), Петр-Павел соборы (XVIII йөз) турында. Әгәр Сөембикә манарасы да шул заманнарда төзелгән булса, ул да әле саналган истәлекләр кебек үк еллары яки гасырлары белән билгеле булыр иде. Шунысын да истә тотарга кирәк, Казандагы ул иң биек һәм мәһәбәт корылма руслар идәрә иткән теге яки бу чорда төзелгән булса, җәмәгатьчелек моны игътибарсыз калдырмаган булыр иде. Әммә руслар аны беркайчан да үзләренеке дип санамаганнар, аның турында җырлар, ривәятләр чыгармаганнар һәм аңа беркайчан да табынмаганнар.
Узган йөздәге рус тарихчы галимнәренең тулы бер төркеме һәм христиан дине руханилары, Көнчыгышны өйрәнүче татар галимнәрен әйтеп тә тормастан, Сөембикә манарасының башка халык түгел, ә нәкъ менә татар халкы тарафыннан һәрвакыт чиксез ихтирам ителүен, нәкъ менә татарларның аңа йөз еллар буена изге итеп карауларын ассызыклап әйткәннәр. Шуны да өстәп китәргә кирәк, ул үз иленең азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен инанып һәм җан атып көрәшкән батыр Сөембикә исеме белән юкка гына аталмаган.
Ниһәят, үзенең архитектурасы, стиль үзенчәлекләре, композицион алымнары һәм бизәкләү детальләре белән дә Сөембикә манарасы татар төзелеш сәнгатен ачык гәүдәләндерүче тарихи һәйкәл санала. Рус һәм башка милли архитектуралар белгече профессор В.В.Егерев әйткәнчә, Сөембикә манарасы үз ярусларының кырт кискәндәй баскычланып менүе белән рус дини корылмаларыннан һәм аларның төзелеш стиленнән нык аерылып тора (ул Болгарда XIV йөздә төзелгән Кара пулатның архитектура стиленә якын).
Бу манара элек нинди вазифа үтәгән соң? Кызганыч, әлеге сорауга җавап һаман табылмаган әле. Кайбер тикшеренүчеләр аны аңарга тоташкан Нурали мәчетенең манарасы дип, икенчеләре исә Сөембикә үзенең ире, Казан ханы Сафагәрәй кабере өстенә кордырган истәлек дип әйтәләр. Аның Казан өчен авыр вакытларда - 1552 елда һәм аннан соңгы елларда - күзәтү корылмасы сыйфатында файдаланылган булуы да бик мөмкин. Шунысын да өстәп әйтергә кирәк, 1991 елда Татарстан хөкүмәте карары белән Сөембикә манарасы өстендә ай торгызылды.
Казан кремле эчендә татар дини төзелеш сәнгатенең тагын бер истәлеге - Нурали мәчете бинасы сакланган (хәзерге вакытта ул ашхәнә итеп файдаланыла). Казан басып алынганнан соң бу борынгы мәчет бинасы озак вакытлар артиллерия склады булып хезмәт иткән, аннары аны чиркәү иткәннәр, шул чакта югары өлешен нык үзгәрткәннәр. Әммә аның аерым детальләре, бигрәк тә икенче кат фасадындагы милли архитектура элементлары - тәрәзә араларында башлары кыйгачлап тоташкан ярым-колонналар системасы - татар заманнарын хәтерләтеп тора.
Археологик тикшерү белешмәләре күрсәткәнчә, Казан архитектурасы уеп бизәк ясау, стеналарны чынаяк кирпеч белән тышлау, кирпеч салганда һәм тышлау плитәләрен беркеткәндә өстәмә бизәкләр төшерү белән баетылган. Казылма табылдыклар татар чоры Казанында махсус рәссәмнәр яшәгәнлеккә, төрбәләрне һәм башка корылмаларны алда әйтелгәнчә матурлап бизәүче осталарның аерым мәктәпләре булганлыкка шик калдырмый.
Ул заманнарда ташны уеп бизәк ясау сәнгать дәрәҗәсенә күтәрелгән, киң таралган һөнәр булган. Архитектурадан тыш, ул кабер ташларын сәнгатьчә эшләгәндә дә киң кулланылган. Бу истәлекләр бизәкләренең байлыгы һәм төрлелеге белән борынгырак чордан, әйтик, болгар эпитафияләреннән аерылалар. Нәфис үсемлек бизәкләре һәм кабарынкы итеп эшләнгән завыклы язмалар гади караучыда гына түгел, хәттә урта гасырның ташны чокып бизәкләү сәнгатен яхшы белүче кешедә дә соклану тудыралар.
Ювелир сәнгате, затлы металлардан асылташлар белән матурлап төрле бизәнү әйберләре ясау югары дәрәҗәгә ирешкән. Татарларның алтын-көмешче осталары ясаган әйберләр «Казан тарихы» авторын да таң калдырган. Ул Мөхәммәтәмин ханның эшчәнлеге турында язганда болай ди: «Патша үзенә бик кыйммәтле таштан, көмештән һәм алтыннан савыт-саба һәм бик тә бай кием-салым эшләтте». Аннан соңгырак вакыйгаларны тасвирлаганда да ул Казан ханнарының һәм бай түрәләрнең бик тә кыйммәтле зур хәзинәләре булуга еш игътибар иткән. Хан казнасында бик тә зиннәтле ювелир әйберләр булган. 1551 елда кенәз Василий Серебряный Сөембикәне әсир иткәндә, казнадагы байлыкны исәпкә ала: «Патшаның бөтен казнасын һәм дарысын язып алып һәм самодержавие мөһере белән беркетеп, алтын һәм көмеш белән һәм дә алтын-көмеш савытлар белән, зиннәтле урын-җир, затлы киемнәр һәм дә төрле-төрле патша һәм сугышчы кораллары белән бастырыклап тутырылган унике зур каек, алдагысына шул воевода белән ханбикә утырып, Казаннан яңа шәһәр (Зөя) тарафына чыгып китте». Аннан алар Мәскәүгә озатылалар.
Кызганычка каршы, шул вакытта Казаннан төяп алып кителгән бу хәзинәнең кайдалыгы әлегәчә билгесез. Аның бер өлеше соңрак Мәскәүнең һәм Санкт-Петербургның билгеле музейларына: Мәскәү кремленең Кораллар палатасына, Кызыл мәйдандагы Дәүләт тарих музеена, элекке Ленинградтагы СССР халыклары этнографиясе музеена (хәзер Россия этнография музее) эләккән. Аларда саклана торган әйберләрдән аеруча әһәмиятлеләре - Казан ханнары таҗы - асылташлар белән бизәп алтыннан ясалган, чите зиннәтле кеш тиресеннән тегелгән, югары ювелирлык техникасы белән эшләнгән атаклы «Казан шапкасы»; алтын билбау каптырмалары һәм кырлау алымы белән көмештән ясалган тартма. Татарстан Дәүләт музеенда алтын җеп белән чигү үрнәкләре һәм алтын төймәләр саклана. Шунда ук - җимерелгән йорт астыннан чыгарганда бераз яньчелгән бизәкле җиз кувшин.
Казан ханлыгының ювелирлык сәнгате Казан татарларының соңгырак чор сәнгатендә тагы да үскән, кайбер үрнәкләре чын-чынлап донъя күләмендә танылган. Мәсәлән, күпертмә һәм яссы накыш, төерчекле накыш, каю, бөртекләү, кырлау, басма, каралау кебек ювелирлык ысуллары белән алтын-көмештән, фирәзә кебек асылташлардан һәм төсле бәллүр пыяладан эшләнгән әйберләр - атаклы яка чылбырлары һәм хәситәләр, беләзекләр һәм алкалар, чулпылар һәм муенсалар, аеллар һәм каптырмалар, догалык һәм Коръән тартмалары халык сәнгатенең кабатланмас хәзинәләрен тәшкил итәләр һәм татар халкының сәнгати һәм шигъри фикерләү сәләтенең гаҗәеп бер чагылышы булып торалар.
Казан ханлыгында гарәп графикасына нигезләнгән язу киң кулланылган. Ул язу Болгарның башлангыч чорында ук килеп кергән һәм Алтын Урдада уку-язуның нигезен тәшкил иткән. Электәге кебек үк мәктәп-мәдрәсәләрдә укыганнар; югары сыйныфлы мәдрәсәләр дә булган дип уйларга нигез бар, мәсәлән, Кол Шәриф мәдрәсәсе. Укый-яза белү беренче чиратта идәрә һәм әһелләре өчен кирәк булган, әммә гади халык та аңа теләп өйрәнгән. Гарәп графикасында рәсми документлар, эш кәгазьләре, ярлыклар, шулай ук эпитафияләр, хатлар һәм поэмалар язылган.
Казанда һәм гомумән Казан җирендә Көнчыгыш шигърияте яратып укылган. Фарсы шагыйрьләре Рудаки һәм Фирдәүсинең, Гомәр Хәйям һәм Мәһдинең, Низами һәм Сәгъдинең танылган әсәрләрен, Баласагуни һәм Әхмәт Ясәви, Бакырганын һәм Кол Гали, Котб һәм Сәйф Сараи, Хәрәзми һәм Рабгузи кебек татар шагыйрьләренең әсәрләрен кулдан-кулга йөрткәннәр. Казан ханлыгының үз шагыйрьләре дә үсеп чыккан. Алар арасында Мөхәммәтәмин (хан, XV йөз азагы - XVI йөз башы), Мөхәммәдьяр, Өммикамал, Максуди, Кол Шәриф (Казанның атаклы сәете, татар халкының милли батыры - XVI йөзнең беренче яртысы) һәм башкалар турында әйтергә мөмкин. Казанда сарай шагыйрьләре һәм җыру осталары да күп булган.
Казан ханлыгының шигъри мирасында Мөхәммәдьяр иҗаты иң югары урында тора. Ул үзенең «Төхфәи Мәрдан» («Егетләр күрке» - 1539) һәм «Нуры Содур» («Йөрәкләр нуры» - 1542) поэмаларында гаделлеккә һәм халыкка тугры хезмәт итәргә чакырган:
Яхшылык кыйл, яхшылыкта бар мәза (тәм),
Кем яманлык кыйлса, ул тапкай җаза.
Кем егылганда кулын тот бер моңлының,
Ул тәкый тоткай кулың бер көн синең...
Мөхәммәдьяр әсәрләрендә кешелеклелек идеаллары мактала һәм ахлак мәсәләләренә зур игътибар бирелә. Шагыйрьнең теле әһәңле һәм матур:
Ярмөхәммәд, саңа бирмеш хак теле, -
Бу фәләк (язмыш) багстанының былбылы.
Язма әдәбияттән тыш, халык авыз иҗаты да зур үсешкә ирешкән. Иске һәм Яңа Казанның барлыкка килүе турындагы ривәят-легендалар нигездә шушы чорда туган. Әдәбият галимнәре эпик жанрдагы «Алпамыш», «Чура батыр», «Җик мәргән», «Ханәкә Солтан бәете» кебек әсәрләрне дә шул заман иҗаты дип саныйлар. Казан ханлыгы чорында героик «Идегәй» эпосы киң таралган булган.
Югары катлау кешеләре дә, гади халык та пентатоникага (биш тоннан торган гаммага) нигезләнгән һәм инструменталь музыканы яратканнар. Татар халык җырлары ерак заманнарга барып тоташа һәм, сүз дә юк, шул тарихи чорның да моң-авазы булып яңгырый. Казан елъязмачысы казанлыларның камалышта вакытта да моңлы озын көйләргә җырлаулары һәм уйнаулары турында язган. Әммә, ул элек татарларның «шатланып күңел ачуларын» да, «гүзәл җырлар җырлауларын» да, «гөсләләрдә һәм кубызларда уйнаганнарын» да күргән. Казан янындагы Хан болынында, Арча кырында үткәрелә торган халык бәйрәмнәрендә дә шулай биегәннәр һәм җырлаганнар. Әлбәттә, мондый бәйрәмнәр авылларда да гөрләп үткән. Бүген безгә билгеле җыеннар һәм сабан туе бәйрәмнәре булганнар алар.
§ 44. Ханлыкның башкаласы Казан шәһәре
Казан, урта гасырлардагы башка шәһәрләр кебек үк, ике өлештән - кремльдән һәм бистәләрдән торган. Хан сарае һәм аның идәрәсе, хәрби гарнизон урнашкан кремль XV йөздә хәзерге кремльнең күпчелек төньяк өлешен - Саулык саклау министрлыгы бинасына кадәр урынны биләгән. Ул XIV йөз азагында барлыкка килгән, XV йөзнең 40нчы еллары уртасына яңа дәүләтнең сәяси башкаласы булып әверелгән, акрынлап үзгәргән һәм матурайган. Кремльдән көньяк-көнчыгышка таба, хәрби ныгытмалар артында бистәләр - һөнәрчеләр, сәүдәгәрләр һәм шәһәрнең башка кешеләре яши торган урамнар башланып киткән. Асылда ике бистә булган, югарыгысы кремльдән бүгенге Университет урамына кадәр араны биләгән, ул тирән һәм киң чокырга барып терәлгән. Түбәнге бистә югарыгысыннан көнбатышкарак, кремль тавы итәгеннән Болак елгасына кадәр, хәзерге Бауман, Островский һәм Уңъяк Болак урамнары керә торган җирләрдә урнашкан.
XVI йөзнең беренче яртысында - Казан ханлыгы яшәгән соңгы чорда - Казан Көнчыгыш Европаның иң зур шәһәрләреннән берсе булган. Тирән чокырлар белән бүлгәләнгән биек калкулыкларда утырган кала ерактан ук матур булып күренеп, көчле ныгытмалары, зур-зур капкалары, балкып торган биек манаралы мәчетләре һәм сарайлары белән игътибарны үзенә җәлеп иткән. Борынгы шәһәрнең гомуми күренешендә кремль аерылып торган, аның төньяк тарафындагы иң калку җирендә зиннәтле башка пулатлар белән бергә Хан сарае урнашкан. Бу урын биек таш стена белән әйләндереп алынган булган һәм 1552 ел мәхшәрендә камалыштагыларның соңгы сыену, соңгы көрәш урынына әверелгән: анда 10 меңгә якын казанлы җыелган. Казан басып алынганнан соң 12-15 еллар үткәч кайбер пулатлар хәрби складларга һәм дары базларына әйләндерелгән, ә XVIII йөз башында комендант йорты корылмалары булып калганнар һәм тора-бара бөтенләй юкка чыгарылганнар.
Узган гасырның атаклы тарихчысы К.Ф.Фукс 1817 елда Хан сараеның калдыклары шуннан ун ел гына элек тамам җимереп бетерелгән дип язган. 1845 елда аның урынына губернатор сарае төзелгән. Хәзер анда Татарстан Президентының резиденциясе урнашкан. Хан сараеннан чак көньяктарак (Благовещение чиркәве утырган җирдәрәк булырга тиеш) алда искә алынган сигез манаралы Җамигъ мәчет булган - Ш.Мәрҗани аны Кол Шәриф мәчете дип атаган. Ләкин аның урыны әлегә кадәр төгәл билгеләнмәгән, ул җитди археологик тикшерүләр үткәрүне көтә.
Тарих галимнәре һәм һәвәскәрләр арасында Казанның атаклы шәһәр капкалары һәрвакыт зур кызыксыну тудырып килде. Казан каласында мондый капкалар - дөресрәге, аскы өлеше шәһәргә кереп-чыгып йөрү юлы булып хезмәт иткән биек машларның саны 11гә җиткән. Алар, крепость стенасы кебек үк, юан имән бүрәнәләрдән өелгән булган. Казан җимерелгәч, кремльгә яңа таш стена күтәргәндә инде русча исемнәр белән яңа таш башнялар корылган. Аларның иң зурлары элекке татар чорындагы урыннарында өелгән.
Татар чоры капкаларының атамалары я шул капкадан башланган олы юл (мәсәлән, Арча капкасыннан Арчага, Нугай капкасыннан Нугай Урдасына юл киткән), я теге яки бу танылган шәхес исеменә бәйләнгән. Әлеге шәхесләр бу капкаларны төзүдә турыдан-туры үзләре катнашкан булырга тиеш. Әйтик, русча «Муралеевы ворота» дигәне Нурали Шырын, Аталык капкасы - татарларның гаскәр башлыгы, киң сәяси эшчәнлеге белән билгеле Аталык би, ә Кебәк капкасы рус чыганакларында еш искә алынган Кебәк би исеме белән бәйле.
Кремль стеналарындагы капкаларның урнашу тәртибе түбәндәгечә: түрдәге иң төньяк-көнбатыш почмакта, Казан суы аша салынган хәзерге күпердән ерак түгел, бүгенге «Тайник» капкасы урынында Нурали капкасы торган. Шуннан төньяк-көнчыгышка табарак дүрт кырлы, исемсез почмак манара урынында Алабуга капкасы утырган (Алабуга шәһәренә бәйле итеп карала). Көнчыгыш стенада, бүгенге Батурин урамы яклап, хәзерге түгәрәкләп өелгән «Дмитрий башнясы» урынында әлегәчә татарча исеме ачыкланмаган капка булган (М.Г.Худяков фикеренчә «легко сбиваемые», ягъни алырга җайлы дигәнне аңлаткан, русча «Сбойливые ворота» дип йөртелгән). Ә кремльнең каршы як стенасында, бүгенге Бауман урамы яклап, дүрт кырлы «Преображенская башнясы» утырган төштә, Төмән капкасы булган, аннан Себер ханлыгы башкаласы Төмәнгә юл киткән. Шушы капкага һәм исемсез («Сбойливый») капкага ике яктан Казан бистәләрен, ягъни шәһәрнең үзен әйләнеп үтә торган ныгытмалар килеп тоташкан.
Ул ныгытмалар (куралар) Төмән капкасыннан башланган һәм тау итәгендә, хәзерге Муса Җәлил һәйкәле яныннан төшә торган юл тирәсендә урнашкан Аталык капкасы аша үтеп, Болак ярына килеп чыккан. Аннан Болак буйлап бүгенге «Дуслык» кунакхәнәсе һәм «Сәләмәтлек» комбинаты урынына кадәр сузылган. Шунда урнашкан Кырым капкасы яныннан кыйгачлабрак көньяк-көнчыгышка борылып, бүгенге Бауман һәм Университет урамнары кисешкән урында Нугай капкасы белән тоташкан. Аннары кура җай гына университет тавына күтәрелгән, тауның тышкы ягындагы тирән һәм киң чокыр тәбигый ныгытма булып хезмәт иткән. Шул чокыр төбеннән шактый соңрак Балык рәте (хәзерге Куйбышев) урамы сузылган.
Тауга күтәрелгәч, университетның чокырга килеп терәлгән җирендәрәк, кайбер тикшеренүчеләр фикеренчә, Югарыгы Нугай капкасы урнашкан булган. Шуннан кура әкренләп түбәнгә таба «Иске клиника» дигән бина урыны яныннан төшеп, Казанның хәзерге Куйбышев белән Галактионов урамнары кисешкән, якынча «Ленин бакчасы» тукталышы тирәсендәрәк урнашкан төп капкага - «Хан капкасына» килеп терәлгән. Аннары стена хәзерге Пушкин урамы юнәлешендә Ирек мәйданы урынына барып җиткән, ә “Хан капкасы”ның тышкы ягыннан, «Балык рәте чокырын» давам иттереп, тирән чокыр казылган. Шәһәр ныгытмасы бүгенге Пушкин һәм Карл Маркс урамнары чатында утырган Арча капкасына килеп тоташкан. Шул аралыкта Казанның ныгытмалары аеруча куәтле итеп эшләнгән булган.
Аннан соң шәһәр курасы төньяк-көнчыгышка һәм төньякка борылып, хәзерге Ирек мәйданы, Тельман, Зоя Космодемьянская һәм Нагорная урамнары аша үткән һәм яңадан кремльнең «Сбойливые ворота» дип аталган капкасына килеп терәлгән. Шул аралыкта, кайдадыр Тельман урамының уртасына туры килә торган төштәрәк, Кебәк капкасы торган.
Казан бистәләре менә шундый озын ныгытма-кура белән әйләндереп алынган булган. Кремль һәм бистәләр биләгән бу мәйдан урта гасыр өчен бик зур саналган. А.Курбский әйткәнчә, ул Вильнодан (Вильнюстан) чак кына калышкан.
Әммә борынгы Казан, аның янәшәсендәге бистә-авылларны да кертеп исәпләсәк, тагы да зуррак булып күренәчәк. Шундый бистәләр рәтендә, беренче чиратта Болакның сул ягында, бүгенге Киров, Столбов, Париж Коммунасы һәм Галиәсгар Камал урамнары төбәгендә, татар донъясында атаклы Печән базары дип танылган җирдә урнашкан Көрәеш бистәсе аерылып торган. Исәп кенәгәләре һәм рус елъязмалары, шул исәптән Казан тарихына Иван Грозный китергән фаҗигаләрне тасвирлаган кыйммәтле чыганак - «Царственная книга» анда Үтәш би исеменә бәйле Үтәш мәчете булуын да теркәгәннәр. Бу тарихи бина Казанның элегрәк Җамигъ мәчет дип саналган «Печән базары мәчете» урынында булган дигән фикер дә бар. Ул дини һәм милли традицияләрнең бик ерактан үрелеп килүе турында сөйли.
1950 елда археологик тикшерүләр үткәргәндә табылган кечкенә генә авыл урыны хәзерге тимер юл вокзалы янындарак, Көрәеш бистәсеннән ерак түгел урнашкан булган. Болар шәһәргә иң якын бистәләр булып, ихтимал, кала белән ике арага Болак аша күпер дә салынган булгандыр. Чыганакларда хәттә Болакта ике су тегермәненең эшләп утыруы турында да язылган. Кала стенасыннан тышкы якта, нәкъ кремль турысында, Болакның уң ярында тагын ниндидер корылмалар булганлыгы билгеле. Шуларның берсе, ак таштан салынганы, «Даирова баня» дип теркәлгән. Ул ниндидер бай Таһир исеменә бәйле.
Көрәеш бистәсеннән көньяктарак, Бирге Кабан күле буенда, хәзерге Һади Такташ урамындагы зоопарк мәйданы тирәсендә Колмәмәт бистәсе утырган. Бүгенге шәһәр уртасында калган Әмәт тавы (Ометьево) бистәсенең исеме дә анда Казан ханлыгы чорында булган татар авылы белән бәйле. Ривәятләргә караганда, аңа Әхмәт дигән кеше нигез салган. Урта Кабан артындагы калкулыкта, биек, матур яр өстендә, соңрак Архиерей дачалары утырган җирдә, кайчандыр Казан ханнарының җәй көне ял итә торган утарлары булган дигән хәбәрләр дә сакланган. Сөйләүләренә караганда, монда җәйге корылмалары белән искиткеч матур «Сөембикә бакчасы» булган.
Узган гасырда Казан университеты профессоры Н.Ф.Высоцкий язып алган башка ривәятләрдә әйтелгәнчә, Сукно бистәсе урынында Казан ханлыгы чорында Әрмәннәр бистәсе булган, Свердлов һәм Ульянов урамнары чатындагы бәләкәй бакча янында, Георгий чиркәве урынында әрмәннәр чиркәве утырган. «Сукно базары»ннан бераз югарырак, Калинин урамы башланган җирдә, Н.Ф.Высоцкий әрмәннәрнең 6 кабер ташын тапкан. Монда әрмән сәүдәгәрләре үзләренә аерым бистә оештырганнар һәм Казан белән, аның аша башкалар, бигрәк тә Төньяк халыклары белән сәүдә иткәннәр.
Элекке Адмиралтейство бистәсенең көньяк-көнбатыш чигендә, хәзерге Киров районының иске үзәгендә, Казан ханлыгы чорында исеме әлегәчә үзгәрмичә сакланган Бишбалта (рус елъязмаларында Бешболда) дигән татар авылы булган. Бишбалтаның көнбатыш һәм көньягындагы җирләр дә шулай ук ерак тарихка барып тоташа. Мәсәлән, Казан суының «Тирән үзән» дип йөртелгән тамагында Бакалта пристане булган. Шуннан ерак түгел, «Сәүдә утравы» дип танылган урында һәр җәйнең июнендә халыкара ярминкәләр үткәрелгән. Сәүдә итешүдән тыш, монда, юллар чатында, олы кунакларны каршылап озатканнар, ә кайвакыт әсирләр алмашу гамәле дә үтәлгән.
Казан каласының тышкы күренеше дә бик үзенчәлекле булган. Зиннәтле сарайлар һәм пулатлар, «алтын түбәле» йортлар (елъязмаларда шулай әйтелә), манаралары күккә ашкан мәчетләр, аларның барчасын әйләндереп алган стенаның биек хәрби машлары һәм капкалары көч-куәт, байлык-муллык билгесе булып ерактан балкып, үзләренә чакырып торганнар һәм Казанга кабатланмас Көнчыгыш каласы төсе биргәннәр. Һәрьяклап сулар - тезелеп киткән Кабан күлләре, бормаланып аккан Казан суы һәм куәтле киң Идел белән уратып алынган борынгы Казан бигрәк тә язгы ташулар вакытында, елгалар ярларыннан чыгып, ялтырап яткан киң елга хасил булгач, аеруча гүзәл күренгән. Шул заман кешеләре язып калдырганча, үзәнлекләрдәге тугай-болыннар, җәй башлангач су астыннан чыгып, «ямь-яшел үлән һәм төрле-төрле матур чәчәкләргә төренгәннәр», шул болыннарда күңелле бәйрәмнәр үткәрелгән.
Шәһәр утырган урын - яшел үлән белән капланган тау битләре, текә ярлы, күп тармаклы тирән чокыр буйлары үзе бер ямь булган. Шул ук вакытта түбәнге урамнар, чокыр төбеннән сузылган тар тыкрыклар яз көннәрендә һәм көзге яңгырларда тездән пычракка күмелгән. Кайбер урыннарда бер дә кипмәс баткак күлләр барлыкка килгән. Аларны «черек» күлләр дип йөрткәннәр (рус елъязмаларында «поганые»). Мәсәлән, Ленин бакчасыннан алып Дзержинский урамы буйлап сузылган иңкүлекне халык бүген дә «Черек күл» дип атый. Кайбер тарихчылар бу күлнең шулай аталуын элек иңкүлек буена урнашкан мунчалардан күлгә су агып ятуы белән бәйле дип аңлаталар.
Кремльнең таштан корылган биналарыннан аермалы буларак, Казанның бистәләре нигездә агачтан салынган. Шәһәрдә берничә олы урам булган, шуларга вак-вак тыкрыклар килеп кушылган. Төп юллар хезмәтен үтәгән озын урамнар соңрак та шәһәрнең үзәк урамнары булып калганнар. Мәсәлән, Хан кремленең үзәк урамы хәзерге Шейнкман урамыннан диярлек үткән. Бүгенге Ленин урамы юнәлешендә, элегрәк «Воскресение сырты» дип аталган (революциягә кадәрге Воскресение урамы) калкулык буйлап, борынгы Казанның югары бистәсенең үзәк урамы сузылган. Беткән җирендә ул икегә аерылып Хан һәм Нугай капкаларына барып тоташкан. Бу калкулык итәге буйлап Түбән Нугай һәм Аталык капкалары арасында хәзерге Бауман урамына туры килә торган урында түбәнге бистәнең төп урамы узган, һәр капкага бер урам килеп чыккан, алар шәһәрдән чыккач олы юлга әверелгәннәр.
Казанда җир асты юллары да булган. Гәрчә кайбер ривәятләр чынлыкка туры килеп бетмәсә дә, шәһәрнең үзәгендә, бигрәк тә аның кремле астында яки югары бистәнең төп урамы тирәсендә җир асты юллары булганлыгын шикләнмичә әйтергә мөмкин, чөнки алар елъязмалар һәм күргән кешеләрнең белешмәләре белән раслана. Чыганаклар 1552 ел көзендә камалыш вакытында казанлыларның Нурали капкасы астыннан Казан суы буендагы чишмәгә кадәр яшерен юл казыганнарын әйтәләр. Узган гасыр азагында Казан университеты профессорлары Н.П.Загоскин һәм М.М.Хомяков Воскресение урамының төньяк очында җир асты юлларының һәм корылмаларының кайбер калдыкларын ачканнар. Стеналары таштан өеп эшләнгән бу җир асты юллары һәм корылмалары рус чоры корылмаларының нигезләре белән бәйләнмәгәннәр; аларның борынгырак булулары расланган. Өлкән буын кешеләре сөйләгәнчә, элек аннан борынгы татар акчалары һәм кулъязма китаплар табыла торган булган.
Урта гасырдагы Казанның берничә зур зираты булганлыгы билгеле. Без инде А.Курбский белешмәләреннән мәчетләрдә Казан ханнарының төрбәләре булганлыгын беләбез. Хәкимнәрне болай җирләү йоласы мосылман мәдәниятенә дә хас булган: ул Урта Иделдә шәһри Болгар истәлекләреннән билгеле. Соңгы елларда археологик казыну вакытында Сөембикә манарасы янында һәм элекке Нурали мәчете янында аерым каберләр ачылды. Республика дәүләт музее урынындагы элекке сәүдә йортыннан көньякта, ягъни сәүдә рәте яклап, бер зират табылды. Анда 1530 елда шәһәрне саклаганда һәләк булган Казан бәге Мөхәммәтгали кабере ташы ачылды. Тагы да көньяграк тарафта, Ленин һәм Лобачевский урамнары чатында шактый зур зират урыны билгеле. Ә Болак артында, Татарстан һәм Гражданнар урамнары кисешкән җирдә түбән бистә зираты булганлыгы ачыкланды, анда XVI йөзнең беренче яртысында эшләнгән эпиграфик истәлекләр табылды.
§ 45. Сәяси тарих. XV йөзнең икенче яртысы
Бу дәвердә ханлыкның тышкы сәясәте Рус дәүләте белән ике арадагы мөнәсәбәтләр нигезендә алып барылган. Ул гына да түгел, бу сәясәт кайчакта Мәскәүнең идәрәче дәирәләре теләгеннән чыгып билгеләнгән һәм Рус дәүләте сәясәтенә бәйле булган.
Шунысын әйтергә кирәк, XV йөзнең 60нчы еллары азагыннан башлап Мәскәү белән Казан арасындагы мөнәсәбәтләр шактый киеренкеләнгән. Алар еш кына Мәскәү оештырган походлар ярдәмендә хәл ителгән. Казанлылар да бурычлы булып калмаган. Бу мөнәсәбәтләр катлаулы булган, вакыты белән бик фаҗигале төс алган һәм нәтиҗәдә Казан ханлыгының җимерелүенә, татар халкының дәүләтчелеге югалуга китергән.
Казан ханлыгы яшәүнең беренче чоры, Мәхмүтәк идәрә иткән 20 ел вакыт (1445-1465) тыныч һәм нәтиҗәле үткән. Чыганакларда бу чорда Мәскәү белән Казан арасында сугыш-бәрелешләр булу турында бер хәбәр дә юк. Аларның мөнәсәбәтләре тату күршеләрчә булган. Шул чордан бер документ - Мәскәү митрополиты Ионаның югары дәрәҗәле Казан кешесе Шәптәккә язган хаты сакланган. Анда русларның дин башлыгы үз «дустының» (казанлыны ул шулай дип атый) бүләк тапшыру өчен киткән ике йомышчысына хан алдында ярдәм күрсәтүен түбәнчелек белән үтенә. Бу документ 1455 елда Мәскәү җитәкчелеге алдында Казанның абруе зур булганлыкны күрсәтә.
Моңардан тыш, ул заманда әле Мәскәү Казанга салым түләп торган. Русларның Олы Урдага гына түгел, ә төньяктагы яңа дәүләткә, ягъни Казан ханлыгына да салым түләве күп кенә рус тарихчыларында гаҗәпсенү тудыра. М.Г.Худяков үзенең «Казан ханлыгы тарихыннан очерклар» дигән атаклы хезмәтендә бу салымны 1445 елның җәендә Суздаль янындагы бәрелештән соң әсирлеккә төшкән олы кенәз Василий IIнең азат ителүе өчен Мәскәү түләгән контрибуция дип атый. Ул чакта ике яклы килешү төзелгән. Дөрес, ул Мәскәү җәмәгатьчелеге игътибарына вакытында рәсми төстә җиткерелмәгән, әммә рус елъязмаларында билгеле бер чагылыш тапкан. Кызганычка каршы, бу контрибуциянең, дөресрәге йолымның күләме төгәл күрсәтелмәгән. Кайбер чыганакларда ул «күпме булдыра алганча» дип, ә кайберләрендә 30 мең сумнан алып 100 мең сумга кадәр дип әйтелә.
Шул килешү нигезендә олы кенәз әсирлектән кайтканда аның белән Мәскәүгә 500 татар килә. Алар башкалада һәм бүтән шәһәрләрдә төрле идәрә эшләренә куелалар. Татарларның кайберләре хәттә аерым шәһәрләрнең баш идәрәчесе итеп тә билгеләнә. Шул чакта һәм аннан соңрак та татар ханзәдәләре Серпухов, Звенигород, Кашира, Юрьев, Сурожик кебек рус шәһәрләрендә хәкимлек итәләр. Ә Олы Мөхәммәтнең икенче улы Касыймга 1452 елда Үкә буендагы «Мещерский городок» (Мишәр шәһәрчеге) бүләк итеп бирелә, соңыннан ул аның хөрмәтенә Касыйм шәһәре дип үзгәртелә.
Ләкин Мәскәү Казанга гына түгел, Кырымга да, Әстерханга да, хәттә исеме белән ханлык (русча - «патшалык») булып саналса да чынында Рус дәүләтенең удел кенәзлеге булган Касыймга да йолым түләп килгән. Бу гына да түгел, Касыйм ханнарына йолым түләү хәттә Казан алынгач та давам иткән. Моның сәбәбен аңлатуы кыен, әммә документлар шуны раслый. Ә алда санап үтелгән Казан һәм Касыйм кешеләре идәрә иткән рус шәһәрләрендә инде мәчетләр дә төзелә башлаган. Гомумән, Рус дәүләтенең сәяси тормышына татар йогынтысының үсүе ачык күренеп торган.
Болар барысы да ул замандагы рус җәмәгатьчелегендә зур канәгатьсезлек тудырган. 1446 елда дәрәҗәле боярлардан Дмитрий Шемяко һәм Василий Косой җитәкчелегендә хөкүмәткә каршы фетнә оештырыла. Олы кенәзне рус җиренә татарларны алып килүдә һәм аларга шәһәрләр өләшеп бирүдә гаеплиләр. Василий II тәхеттән төшерелә һәм сукырайтыла (шуннан аның «Темный» дигән кушаматы кала). Тик аны яклау өчен Касыйм һәм Якуб җитәкчелегендә татар гаскәре килеп җитә, һәм олы кенәз 1447 елда яңадан тәхеткә утыртыла.
1445 елгы килешү яңа гына оешкан Казан ханлыгына якын еллар өчен тынычлык алып килгән, аның экономик һәм хәрби куәтен ныгыту өчен зур мөмкинлекләр ачкан. Үзенең 20 ел яшәү дәверендә, Мәхмүтәк хан идәрә иткән елларда, ханлык шул чордагы Үзәк Евразиянең иң куәтле дәүләтләреннән берсенә әверелгән. Халыкара сәүдә эшчәнлегенең географиясе һәм күләме киңәйгән, сәяси хәкимият ныгыган, дәүләт төзелеше ныклап оешып җиткән, мәтди һәм рухи мәдәниятне тагы да үстерү өчен ышанычлы нигез салынган.
Мәхмүтәк ханның үзеннән соң ике улы - Хәлил белән Ибраһим калган. Өлкәне Хәлил ике ел гына идәрә иткән. Аның балалары булмаган, һәм ул кинәт үлеп киткәннән соң тәхеткә Ибраһим утырган (1467 - 1479). Ул Казанның иң көчле ханнарыннан берсе булган. Аның вакытында ханлыкның экономикасы һәм хәрби куәте бик нык үскән. Ибраһим хан илнең асылда бары тик югары таба үсешен давам иттергән дәүләт башлыкларының соңгысы булган. Кыскасы, Казан ханлыгы оешып, Мәхмүтәк һәм Ибраһим ханнар идәрә иткән 35 еллык чор татар халкы һәм аның дәүләтчелеге тарихында иң якты заманнар булып калган. Ибраһим хан чорында Рус дәүләтенең Казан ханлыгына карата турыдан-туры сугыш оештыруга корылган яңа сәясәте башланган. Әммә хан һәрвакыт аңа тиешле җавабын кайтара барган.
Василий II татарларда әсирлектә булган, шуннан котылган өчен аларга бурычлы булып калган булса, шуның өстенә, күрәсең, йомшаграк холыклы, азмы-күпме демократик карашлы кеше булса, аның улы, «бөтен Русь»ның олы кенәзе Иван III (1462-1505) аның капма-каршысы булган. Каты куллы, рәхимсез, шул ук вакытта талантлы сәясәтче һәм зур дәүләт эшлеклесенең 42 ел буена идәрә итүе бөтен Русьны бер үзәк - Мәскәү тирәсенә тупларга мөмкинлек тудырган. Яңа, инде куәтлерәк Рус дәүләтенең эчке төзелешенә шушы чорда ныклы нигез салына һәм аның тышкы сәясәте башка дәүләтләрнең эчке эшләренә турыдан-туры, тупас катнашу юлы белән алып барыла башлый. Бу беренче чиратта Русьның Казан ханлыгына мөнәсәбәтендә ачык гәүдәләнә.
Иван III Казанга 7 тапкыр яу оештырган: 1464, 1467, 1478, 1482, 1484, 1485 һәм 1487 елларда - соңгысы Казанны вакытлыча алу белән тамамланган.
Казан ханлыгының эчке эшләренә тыкшыну өчен сәбәбе дә табылган: Ибраһим ханга каршы булган Габделмөэмин би җитәкчелегендәге кечерәк бер казанлылар төркеме, астыртын эш итеп, үзләренә хан булырга Касыймны чакырган. Тегесе үз биләмәсенә караганда бик күпкә куәтле дәүләт тәхетенә утыру ихтималы ачылуга куанган һәм, Ибраһимны Касыйм татарларыннан торган кечкенә көч белән генә җиңеп булмаячагын аңлап, ярдәм алу өчен Иван IIIгә мөрәҗәгать иткән. Олы кенәзгә шул гына кирәк тә: 1467 елның сентябрендә көчле рус гаскәре ярдәмендә касыймлыларның походы оештырыла. Тик казанлылар аларга Иделне кичеп чыгарга да мөмкинлек бирмиләр, тегеләр кире борылалар, җитмәсә тагын кайтыр юлда күп җафа чигәләр. Шул ук елның кышында Ибраһим, моңа җавап итеп, Кострома янындагы Галич шәһәренә гаскәр җибәргән, ләкин казанлылар аны алалмыйча кире кайтканнар. Үз чиратында Иван III Иделгә җаза отряды оештырган һәм ул, марилар җиренә килеп, юлда очраган авылларны тар-мар китергән, күп кешене үтергән. Бу хәлләр рус елъязмаларының күбесендә теркәлеп калган.
Казан моның үчен кайтарырга була, русларның чик буе шәһәрләренә берничә тарафка гаскәр җибәрә. Алар төньякта уңышка ирешәләр, ә көньякта югалтуларга тарыйлар. Шул ук вакытта Вятка ушкуйниклары ханлыкның көнчыгыш районнарына һөҗүм итәләр, Вяткада һәм Камада татар сәүдәгәрләренең корабларын талыйлар. Аларга каршы Казаннан гаскәр җибәрелеп, ул Вятка җирләренең үзәге саналган Хлынов шәһәрен ала һәм аңа баш итеп татар хәкимен куеп кайта.
1469 елда Мәскәү Казанга касыймлыларны катнаштырмыйча гына үз явын оештыра һәм тагын уңышсызлыкка юлыга, русларның ике төркем гаскәр белән, берсе Нижний Новгородтан Идел буйлап, ә икенчесе төньяк юлдан Казанга бер үк вакытта барып җитәргә һәм аны камап алырга дигән уйлары тагын барып чыкмый. Гаскәрләр икесе бер үк вакытта килеп җитә алмый, татарлар аларны берәмләп юк итәләр. Бу хәл май һәм июнь айларында була. Бу ике төркем, кире кайтканда Нижний Новгородта очрашып һәм тагын байтак көч туплап, сентябрьдә яңадан Казан юлына чыга, тик эш бәрелешкә кадәр барып җитми, солых төзелә. Бу солых Казаннан бигрәк Мәскәүнең үзе өчен кирәк була, чөнки нәкъ шул чакта үзаллы Новгород җире белән аралар кинәт киеренкеләнә, ә көньякта Русь өчен һич тә кирәкмәгән Литва-Урда (Олы Урда) берлеге барлыкка килә.
1478 елда Иван III Новгородка берничә яу оештыра һәм аны Рус дәүләтенә куша, шуның белән Казанга каршы яңадан хәрәкәтләр башлау өчен мөмкинлек ала. Татарлар шул кышны үзенә бәйсезлеген даулый башлаган Хлыновка яу белән барып, аннан әсирләр алып кайталар. Бу вакыйга Мәскәүнең Казанга яңа һөҗүмнәр башлап җибәрүе өчен бер сылтауга әверелә. Шул ук елның язында оештырылган поход руслар өчен уңышсыз тамамлана, шулай булса да, моннан 9 ел элек төзелгән килешү яңадан озайтыла.
1479 елда Ибраһим хан үлеп, аның ике хатыныннан биш улы кала: беренче хатыны Фатыймадан Илһам, Ходайгыл һәм Мәликтаһир, ә икенче хатыны Нурсолтаннан Мөхәммәтәмин белән Габделлатыйф. Бу вакытта Казан ханлыгының тышкы сәясәтен билгеләүдә зур урын тоткан ике партия оешып җитә. Аларның Фатыйма җитәкчелегендәге берсе Көнчыгышка, Нугай урдасына, аның аша Урта Азиягә йөз тота. Икенчесе - Нурсолтан яклысы - Мәскәү белән килешү төзү ягында була. Алар руслар белән тату мөнәсәбәттә яшәп илнең бәйсезлеген сакларга телиләр.
Көнчыгыш партиясе җиңеп чыга һәм тәхеткә, хаклы варис буларак, Илһамны утырта. Нурсолтан Кырым ханы Миңлегәрәйгә кияүгә чыга һәм үзе белән кече яшьтәге улы Габделлатыйфны да алып китә. Өлкән улы 10 яшьлек Мөхәммәтәмин Мәскәүгә озатыла, һәм тиздән аңа Кашира шәһәре белән идәрә итүне тапшыралар.
Илһам әнисенең сәясәтен үткәрә башлый. Бу, әлбәттә, Иван IIIгә ошамый, һәм ул 1482 елда Казанга гаскәр җибәрә. Гаскәр беренче тапкыр буларак туплар белән коралландырыла һәм аны чыгышы белән грек булган нимес инженеры Аристотель җитәкли. Илһам хөкүмәте, гаскәрнең Нижний Новгородка килеп җитүен ишеткәч, солых сорый, бу солых Мәскәүгә файдалы шартларда кабул ителә.
Илһам әтисендәге сәяси һәм дәүләт эшлеклесе сыйфатларына ия булмаган. Нәкъ менә аның идәрә итү елларында ыгы-зыгылар башланган, Казан ханлыгы үзенең түбән таба төшү чорына килеп кергән. Дөрес, соңрак күтәрелеш, дәүләтнең куәте билгеле бер дәрәҗәдә үскән чорлар да булмаган түгел. Ләкин ул инде Мәхмүтәк һәм Ибраһим ханнар дәверенә хас элеккеге куәтен торгыза алмаган. Мәскәүнең Казан эшләренә катнашуы елдан-ел ныграк сизелә барган. Мәсәлән, 1484 һәм 1485 елларда Казанга хәрби отрядлар килгән, һәм алар чиратлап Мөхәммәтәмин белән Илһамны алыштырып утыртканнар. Ниһәят, 1487 елда Казанга чираттагы бик зур яу килгән. Каланы ике ай чамасы камап торганнан соң, 9 июльдә рус гаскәрләре аңа бөреп кергән, Мәскәү яклы партия Илһамны тәхеттән төшереп, Мәскәү воеводасына тотып биргән. Ханны әнисе, ике хатыны, туганнары белән бергә Мәскәүгә алып киткәннәр. Илһамның үзен Вологдага сөргәннәр һәм ул шунда үлгән. Башкаларын шул ук Вологда җирендәге рус шәһәре Карголомга озатканнар. Алар да анда авыр язмышка дучар ителгәннәр. Озак тормыйча ханбикә Фатыйма һәм аның улы Мәликтаһир да үлгән. Мәликтаһирның ике улы чукындырылган, һәм алар соңыннан рус дәүләтендә төрлечә хезмәт иткәннәр. Илһамның бертуган энесе Ходайгыл да Петр Ибраһимович исемендә чукындырылган. Тиздән ул сак астыннан чыгарылган һәм Иван IIIнең бертуган сеңлесенә өйләнгән. Ханзәдә 1523 елда үлгән, аның табуты Мәскәү Кремленең Архангель соборына рус патшалары һәм олы кенәзләре белән янәшә куелган.
Казан тәхетенә Мөхәммәтәмин утыртылган. Ул Мәскәү куйган варис сыйфатында 1496 елга кадәр идәрә иткән. 1487 елда Казанны басып алганнан соң башланган Мәскәү йогынтысы бик нык үскән. Мәскәү Казанга үз ихтыярын турыдан-туры көчләп тага, хәттә хан итеп кемне утыртырга икәнен дә үзе хәл итә башлаган. Көнчыгыш партиясе мондый бәйлелеккә чик куюга бераз өмет уята торган омтылыш ясап караган: Себер ханзәдәсе Мамукны хан тәхетенә утыртырга чакырган, тик шул партия үзе үк соңга таба Мамукка ярдәм итүдән туктаган. Партиянең башлыгы - Казан хөкүмәте идәрәчесе Киләхмәт үз сүзендә тормыйча мәскәүлеләр ягына күчкән. Мамукның вакытлыча Казанда булмавыннан файдаланып, шәһәр капкаларын ябып куйганнар, һәм ул үзенең яраннары белән кабат Себергә кайтып китәргә мәҗбүр булган. Ни сәбәпледер юлда үлеп калган.
Казан идәрәчеләре Олы Мөхәммәт династиясен торгызырга карар кылганнар. Тик аны Мөхәммәтәмин файдасына түгел (чөнки Киләхмәт белән Мөхәммәтәмин арасында каршылыклар булган), ә аның кече энесе, бу вакытта Мәскәү янындагы Звенигород белән идәрә иткән Габделлатыйф файдасына хәл иткәннәр. Ә яшь ханзәдә шуңарчы үз әнисе Нурсолтан янында, Кырымда тәрбия алган булган. Аның донъяга карашы формалашуда, Казан ханлыгының бәйсезлеге турында үз сәясәтен үткәрүдә Нурсолтан бик зур роль уйнаган. Габделлатыйф биш елдан артыграк кына (1497-1502) идәрә итеп калган. Ул Киләхмәт катнашында Иван III Казанга җибәргән рус илчелеге тарафыннан тәхеттән төшерелгән.
Казанның Олы Мөхәммәт нәселеннән килгән соңгы ике ханының анасы ханбикә Нурсолтанны берничә тапкыр телгә алдык. Ул Казан ханлыгы тарихында бик зур роль уйнаган, һәм ханлыкның 1480-1520 еллар арасындагы 40 еллык вакытын хәттә Нурсолтан чоры дип тә атыйлар. Казан - Кырым - Русь мөнәсәбәтләрендәге бик зур вакыйгалар аның исеме белән бәйле. Мәскәү йогынтысы көчәйгән авыр елларда рус-татар мөнәсәбәтләренең күп кенә четерекле мәсәләләрен ачыклауда һәм хәл итүдә ул зур ихтыяр көче һәм ныклык күрсәткән. Үзенең зирәклеге һәм сүзендә торучанлыгы, хәттә Иван IIIнең хатыны Софья Палеолог белән шәхси дуслык урнаштыруы аркасында, Казан ханлыгын дәүләт итеп саклауга бәяләп бетергесез өлеш керткән.
§ 46. Сәяси тарих. XVI йөзнең беренче яртысы
1502 елда Габделлатыйфны кулга алып Мәскәүгә озаталар, заманында Илһам ханны сөргән кебек, аны да төньякка сөргенгә сөрәләр. Казан тәхетенә тагын Мөхәммәтәмин утыртыла. Шуңарчы ул Кашира һәм Серпухов шәһәрләре белән идәрә иткән була. Бу вакытка инде 30 яшькә җитә, дәрәҗәсенә карап, сүздә генә булса да, Литва сугышында хәттә рус гаскәрләренең башлыгы итеп тә билгеләнә.
Икенче тапкыр Казан ханы булып утыргач (1502-1518), Мөхәммәтәмин үзенең донъяга карашын үзгәртә, сәяси хәлләрне башкача бәяли башлап, үз дәүләтен бәйсезлек юлы белән үстерү күзлегеннән чыгып эш итәргә керешә. Чыганакларда әйтелгәнчә, монда аның яңа хатыны - Илһам ханнан тол калган хатын зур йогынты ясаган. Элек шундый тәртип яшәгән: үлгән монархның хатынын аның дәүләт башлыгы булып калган энесенә кияүгә бирә торган булганнар. Мәсәлән, Касыйм хан үлгәч, аның тол хатынын Мәхмүтәк ханга, Хәлимнең хатыны Нурсолтанны Ибраһим ханга биргәннәр. Ханнан тол калган хатын бары тик ханга гына кияүгә чыга алган. Әгәр иренең кече туганы булмаса, аны башка ханлык идәрәчесенә димләп биргәннәр. Шуңа күрә татар ханнарының ике яки берничә хатыны булуга бүгенге укучы гаҗәпсенмәскә тиеш. Гомумән, мондый йола урта гасырларда киң таралган булган.
Илһамның тол хатыны Казан җиренең патриоты булган, үзенең беренче ире белән сөргендә чакта кыерсытуларны күп күргән, һәм, әлбәттә, Мөхәммәтәминнең милли хисләрен уята алган. Ханның әнисе Нурсолтан тәрбиясенең дә йогынтысы тимичә калмаган, ханбикә ул вакытта Кырымда яшәсә дә, Казанга һәм Россиягә үз балаларын күрү өчен әледән-әле килеп торган.
Мөхәммәтәмин, зирәк һәм хәйләкәр сәясәтче буларак, сугышка бик яшертен әзерләнгән. Аны Мәскәү идәрәчеләре һәм ханның Казандагы дошманы Киләхмәт тә искәрә алмый калганнар. Сүз уңаенда әйтик, Мөхәммәтәминне һәм Габделлатыйфны тәхеттән төшерүдә гаепле һәм Казан ханлыгының сәяси тормышында тискәре роль уйнаган Киләхмәт 1506 елда кулга алынган һәм җазалап үтерелгән.
Картаеп беткән Иван IIIнең көннәре инде санаулы гына калганны, кайчандыр куәтле монархның бүген һич тә хәлиткеч көч була алмавын хан бик яхшы аңлаган. Ә рус монархының улы - тәхет варисы Василий III атасыныкыдай сәләткә ия булмаган. Мөхәммәтәмин 60 меңле гаскәрен Нижний Новгородка таба җибәргән. Олы кенәз татарларның чик буендагы Сура елгасын кичеп чыгуларын ишеткән һәм аңарга каршы үз гаскәрләрен чыгарган. Әммә казанлылар бу вакытта инде Нижний Новгородны камап өлгергәннәр, тик ала алмаганнар, рус гаскәре белән очрашмыйча кире кайтып киткәннәр.
1505 елның октябрендә Иван III үлгән, ә 1506 елның апрелендә Василий III Казан ханлыгына каршы ике берләшмәдән - флотилия һәм атлы гаскәрләрдән торган зур армия җибәргән. 22 майда Мөхәммәтәмин Казаннан ерак түгел генә җирдә алдан килгән көймәле гаскәрне тар-мар иткән, ә бер айдан соң, 25 июньдә, атлы гаскәр дә килеп җиткәч, бөтен рус армиясе каты җиңелүгә дучар ителгән. Кайбер рус чыганакларына караганда, Мәскәү гаскәре 100 мең кешедән торган. Россия тарихы турындагы хезмәтендә К.Маркс та бу сугышны телгә ала: «Мәскәүлеләрне Казан янында шундый тар-мар китергәннәр ки, бары 7000 кеше генә котылып кала алган...»
Кыскасы, анда бик каты сугыш булган. Русьның Чыңгыз һәм Бату ханнардан соң беркайчан да әле мондый җиңелүгә тарыганы булмаган. Шул чор кешеләре бу бәрелешне Куликово сугышына тиңләгәннәр. Татарлар, әлбәттә, моннан 125 ел элек җиңелүләренең үчен кайтарганнар. Василий III Мөхәммәтәмин хан белән «элеккечә татулык һәм дуслык» солыхы төзергә мәҗбүр булган. Соңрак С.Герберштейн язганча, «казанлылар Мәскәү идәрәчесеннән бераз тынып тору мөмкинлеге алганнар».
Мөхәммәтәмин солыхка ризалык биргән, шуннан ары аның сәяси эшчәнлегендә нинди дә булса активлык күренми. Тарихчы М.Г.Худяков аның шушы чордагы идәрәсенә мондый бәя бирә: руслар өстеннән менә дигән җиңү яулап, Мөхәммәтәмин Мәскәүгә ярарга тырышкан элекке эшчәнлеге өчен Казан җәмәгатьчелеге каршында үзен аклаган, һәм шуннан соңгы тормышын тыныч үткәргән. Соңгы елларда ул каты авырып киткән һәм 48 яше тулганда - 1518 елда үлгән.
Татарлар алдында тагын тәхеткә кемне утырту мәсәләсе килеп баскан, чөнки Олы Мөхәммәт нәселе шунда тукталган: Илһам һәм Мәликтаһир инде вафатлар, Ходайгыл чукындырылган, төньякта сөргендәге Габделлатыйфны Мөхәммәтәминнең вафатына бер ел гына кала үтергәннәр. Дөрес, Ибраһим ханның берничә кызы булган, аларның берсе, аерата билгелесе - Гәүһәршад (рус елъязмаларында - Ковгаршад). Ләкин аның варис була алуы-алмавы турында җәмәгатьчелектә сүз кузгатылмаган, чөнки ул вакытларда хатын-кызларның тәхеткә утырырга хокуклары булмаган, әгәр шулай була калса, иң элек Гәүһәршадның анасы Нурсолтанның үзе турында сөйләргә мөмкин булыр иде. Аның ире, Кырым ханы Миңлегәрәй 1515 елда шулай ук үлеп киткән.
Шулай да, Нурсолтанның Миңлегәрәйдән ике улы, башкача әйткәндә, Мөхәммәтәмин белән Габделлатыйфның энеләре Мөхәммәтгәрәй белән Сәхипгәрәй калган. Мөхәммәтгәрәй атасы үлгәннән соң Кырым ханы була, Казан тәхетенә үзенең энесен утыртырга тәкъдим ясап Василий IIIгә мөрәҗәгать итә. Мәскәү моннан баш тарта - ул киләчәктә көчле Кырым-Казан берлеге оешуын теләми. Василий IIIнең үз исәбе, үз кандидатурасы була һәм ул аны Казан хәкимиятенә җиткерергә ашыга, Касыйм ханы Шәех Әүлиярның олы улы Шаһгалине тәкъдим итә (рус елъязмаларында Шигали). Василий IIIнең тәкъдиме юкка гына булмый: Шаһгали Мәскәүдә үскән, чып-чын рус тәрбиясе алган һәм бу аның татарларны яратмавы, аларга каршы эшчәнлеге өчен нигез була.
Шаһгали Казанга юлга чыгар алдыннан Россиягә турылыклы булырга ант итә, 1519 елда 13 яшендә Казан тәхетенә утыра. Рус елъязмачысының тасвирлавына караганда, ул «күз төшерүгә үк шөкәтсез кыяфәтле, ямьсез йөзле һәм тәбәнәк буйлы, салынкы озын колаклы, хатын-кыз битле, юан, бүлтәеп чыккан корсаклы, кыска аяклы, озын куллы, чыгынкы артлы» бер бәндә булган. 1526 елда Шаһгалине Мәскәүдә күргән С.Герберштейн да аны шул чамадарак сүрәтләгән. Ул да зәһәр төрттереп: «Шундый патшаны аларга, татарларга, мыскыл итеп биргәннәр», - дип язып куйган.
Мәскәү Шаһгалине Казан тәхетенә өч тапкыр китереп утырта, өчесендә дә аны аннан куып җибәрәләр - казанлылар өчен ул артык җирәнгеч һәм нәфрәт тудырган кеше була. Аны хәттә Мәскәү яклы татарлар да күралмаган, Мәскәү үзе китереп куйганга күрә генә түземлелек күрсәткәннәр. Аны кырымлылар да яратмаган: Гәрәйләр нәселе һәм Олы Урданың Әхмәт хан нәселе (Шаһгали шуннан чыккан) күптән инде үзара дошман булганнар. Шуның өстенә, Василий III дә аны Казан тәхетенә “ул кешене утыртмам” дип кырымлыларга биргән вәгъдәсен бозып утырткан. Кырымлыларның түземлеге соңгы чиккә җиткән, чөнки берничә ел элек кенә, Россия белән төзелгән солыхны үтәү йөзеннән, Мөхәммәтгәрәй хан Россиягә дошман булган Польша гаскәрен тар-мар иткән. Кырым үз шартларын үтәгән, ә русларның олы кенәзе вәгъдәсез булып калган.
1521 елның язында Кырымнан 300 сугышчы белән генә чыгып киткән Сәхипгәрәй Казанга килеп җитә. Бу бөтенләй көтелмәгән хәл була, Сәхипгәрәй шәһәргә бернинди каршылыксыз керә. Шунда ук рус илчесе һәм воеводасы кулга алына, барлык рус һәм Касыйм сәүдәгәрләренең мал-мөлкәте тартып алына, Шаһгалинең сакчы гаскәре бөтенләй диярлек юк ителә. Шаһгали үзе исән кала, бер кечкенә отряды белән Мәскәүгә качып өлгерә. 35 ел чамасы давам иткән (1487-1520) Мәскәү протектораты тамамлана. Казан ханлыгы тарихында яңа чор, милли аң күтәрелү, Казан шәһәре һәм Казан җире халкының баскынчыларга каршы көрәш чоры башлана.
Сәхипгәрәй исеме укучыларга таныш инде. Казан ханлыгы чорының сакланып калган бердәнбер чын документы - хан ярлыгы нәкъ менә Сәхипгәрәй исеме белән бәйле. Үзенең элгәреннән аермалы буларак, яңа хан бик матур кеше була, элекке идәрәчеләре булган «Касыйм имгәге»ннән соң казанлылар аны яратып кабул итәләр. Шул ук 1521 елны, Мөхәммәтгәрәй хан белән бергә, ул Россиягә каршы сугыш башлый. Кырым һәм Казан гаскәрләре Коломна шәһәре янында кушылалар (шуның алдыннан казанлылар Нижний Новгородны алган булалар), бергәләшеп Мәскәүгә барып җитәләр һәм аны камап алалар. Шәһәр эчендә көчле паника башлана. Бу турыда рус һәм көнбатыш елъязмаларында бик яхшы язылган. Олы кенәз үзе, Мәскәүне саклауны каенэнесе Петр Ибраһимовичка, ягъни Ходайгылга калдырып, Волоколамск шәһәренә чыгып кача. Рус хөкүмәте солых сорый, һәм олы кенәз Мәскәүгә кайткач, хурлыклы килешүгә кул куярга мәҗбүр була. Ул үзенең Кырым ханлыгына бәйлелеген таный һәм элеккечә ясак түләп торырга ризалык бирә. Казан татарлары да зур уңышка ирешеп, Мәскәүдән тулы бәйсезлек алып кайтып китәләр.
Казанга кайткач, татарлар рус сәүдәгәрләрен кыра башлыйлар, хәттә Мәскәүнең илчесен дә үтерәләр. Бу хәл татарларга каршы яңа сугыш башлау өчен Василий IIIгә сылтау була. Башта Казанга якынрак итеп, ханлык җирендә Василь крепостен (Васильсурск) төзиләр. Басып алу сәясәтенең мондый башлангычын Мәскәүнең үзендә дә яратып бетермиләр, әммә христиан руханилары Мәскәү хөкемдарларының эшен хуплыйлар. Митрополит Даниил хәттә: «Шул шәһәр белән без Казанның бөтен җирен басып алачакбыз», - дип белдерә.
Казан өчен бик үк уңай булмаган вакыйгалар башлана: Кырымда Сәхипгәрәйнең туганы һәм булышчысы Мөхәммәтгәрәй кинәт үлеп китә. Яңа Сәгадәтгәрәй хан Мәскәү белән сөйләшүләр башлый, аны Казан белән тынычлык килешүе төзергә өнди. Василий III моны катгый төстә кире кага һәм тагын татарларга каршы сугышка әзерлек башлый. Хәвеф якынлашуын сизеп, Сәхипгәрәй Кырымнан үзенең туганнан туган энесе Сафагәрәйне чакыртып ала, үзе Төркиягә китә, анда солтаннан Казанны яклауда ярдәм сорый. Кайбер чыганакларда шулай язылган. Ләкин хан Төркиягә, Казанга ярдәм итүне сораудан бигрәк, Кырым тәхетен алу өчен барган. Берничә елдан ул Сәгадәтгәрәйне тәхеттән алдыруга һәм үзе шунда хан булуга ирешә. Кырым Сәхипгәрәй хан вакытында (1532-1551) чәчәк ату чорын кичерә. Ул үз заманы өчен югары белемле кеше һәм зур дәүләт эшлеклесе, куәтле Алтын Урда ханнарының лаеклы варисы була.
Казан тәхетенә 13 яшьлек Сафагәрәй утыра. Катлаулы заман башлана: бик зур рус гаскәре якынлашып килә, кайбер чыганакларда 150 мең, ә кайберләрендә 180 мең сугышчы диелгән. Әммә бу гаскәрнең дә аерым өлешләре, нәкъ 1469 һәм 1506 еллардагы кебек, Казанга төрлесе төрле вакытта килеп җитәләр. Татарлар башта атлы гаскәрнең алдынгы отрядын, ә аннары бөтен бер флотилияне тар-мар китерәләр, 90 кораб казанлылар кулына эләгә. Гомумән, рус явы барып чыкмый һәм яңадан солых төзелә. Шуның нәтиҗәсендә Василий III Сафагәрәйне Казан ханы итеп танырга мәҗбүр була.
Ләкин тынычлык озакка бармый - 1530 елда Казанга тагын рус гаскәре килеп җитә. Ә Сафагәрәй ханга ярдәмгә 30 меңләп нугай һәм әстерханлы килә. Руслар Болак елгасы ягыннан Казан бистәсенә ут төртәләр, әммә шәһәрнең үзен ала алмыйлар. Мәскәү хөкемдарлары, татарларны болай гына җиңеп булмаячагын аңлагач, дипломатия хәйләсенә керешәләр - йогынтылы кайбер татар морзаларын үз якларына аударырга һәм Казанда ханга каршы баш күтәрү оештырырга кирәк дигән фикергә киләләр. Казан түрәләренең кайберләре чыннан да шул тозакка эләгә. Сафагәрәй тәхеттән бәреп төшерелә һәм Мәскәү ханлыкка тагын шул ук Шаһгалине тәкъдим итә. Ләкин Казан аны катгый төстә кире кага. Шуннан соң аның энесе, төрле елларда нәкъ Шаһгали кебек үк Касыймда хан булып утырган Җангалигә тукталалар (рус елъязмаларында - Еналей).
Җангали Казан тәхетенә 1531 елда 15 яшендә менеп утыра һәм аның ханлык итүе исем өчен генә була. Чынында ил белән Ибраһим хан һәм Нурсолтанның кызы Гәүһәршад җитәкчелегендәге хөкүмәт идәрә итә. Ике ел үтүгә яшь ханны Нугай бие Йосыфның 15 яшьлек кызы Сөембикәгә өйләндерәләр. Моның өчен рус хөкүмәтенең ризалыгы алына. Бу никах аерым бер исәп белән эшләнә - Мәскәү Нугай Урдасын үзенең ышанычлы союздашы итәргә ниятли. Ләкин Йосыф, ялгышын аңлап, Россия белән союзга каршы кеше булып китә.
1535 елда Василий III үлгәч, Гәүһәршад күренекле карачы би Булат Шырын белән бергә Мәскәү протекторатына каршы көрәш башлый. Урта гасырдан калган иң ышанычлы чыганакларның берсе булган Воскресенье елъязмасында бу турыда болай диелгән: «Хан кызы Гәүһәршад белән Булат би һәм барча Казан җире олы кенәз Иван Васильевичка хиянәт иттеләр». Шуннан соң ук дәүләт перевороты була. 1535 елның 25 сентябрендә Җангали үтерелә һәм аның урынына яңадан Сафагәрәй чакырыла. Шул ук вакытта Нижний Новгород, Кострома һәм Муром тарафларында татарларның Россиягә каршы уңышлы һөҗүмнәре башлана.
Озак та үтмәстән, Казан ханлыгының җитәкчеләре арасында тагын зур каршылыклар килеп чыга - бу юлы инде Сафагәрәй белән 1531 елда ханны тәхеттән төшерүне оештыручы Булат Шырын арасында. 1541 елда ханга каршы зур оппозиция оеша һәм Сафагәрәйне төшерү өчен ярдәм сорап Мәскәүгә мөрәҗәгать итә. Россия сугышка әзерләнә башлый, ләкин яңадан Кырым комачаулый, сугыш булмый кала. Сафагәрәйнең хәле ныгый, ике җитәкче төркем - хан һәм Шырын партиясе арасында килешү ясала. Тик шуннан соң да алар кайчак уртак тел табып, кайчак даулашып торалар.
1545 елда, хан белән оппозиция арасында давам иткән каршылыклардан файдаланып, Мәскәү Казанга яңа яу оештыра. Инде берничә тапкыр эшләнгәнчә, руслар Казанга ике яклап: Нижний Новгородтан Идел буйлап һәм төньяктан Вятка аша киләләр. Идел отряды белән очрашуда казанлылар уңыш яулый алмыйлар, аның каравы, соңрак Вяткадан килеп җиткән гаскәрне тар-мар итәләр. Хан русларның Казанга яу оештыруларында оппозицияне гаепли, кулга алулар һәм җазалаулар башлана. Гәүһәршад белән Булат би тарих сәхнәсеннән төшеп кала. Гәрчә алар ханлыкның бәйсезлеге өчен көрәшсәләр дә (Мәскәү варисы Җангалине тәхеттән төшергәндә бу аеруча нык сизелгән), дәүләт эчендәге көчләрне берләштерүгә барыбер ирешә алмыйлар.
Бер елдан соң Казан биләре Боерган һәм Чура Нарык җитәкчелегендә ханга каршы яңа оппозиция барлыкка килә. Сафагәрәй тагын ханлыктан төшерелә, бу юлы кырымлыларны кыру башлана. Хан Нугай Урдасына, аннан Әстерханга китә, аннан яңа гаскәр җыеп кайта, ләкин Казанны ала алмый, яңадан Нугай ягына китә. Казанга хан итеп икенче тапкыр Шаһгали чакырыла. Әммә ул бары бер ай «идәрә итеп» кала: Нугайдан зур гына гаскәр белән Сафагәрәй кайтып төшә һәм бернинди каршылыксыз шәһәргә үтеп керә. Шаһгали бу юлы да качып котыла ала. Казанда кулга алулар башлана. Чура Нарык һәм аның булышчылары җазалап үтереләләр. Руслар яклы партия нигездә таркала һәм хөкүмәт бәреп төшерелә. Мәскәү белән Казан арасында тыныч мөнәсәбәтләр торгызыла.
§ 47. Казан ханлыгын яулап алу
1549 елның мартында Сафагәрәй, үзенең варисын атап әйтергә өлгерә алмыйча, 39 яшендә үлеп китә. Аның берничә хатыны һәм дүрт улы булып, икесе Кырымда яши, шуларның берсе Бүләкгәрәй, атасы үлгәннән соң, Казанга ханлыкка чакырыла. Ләкин казанлылар үзләре үк аны кире кагалар. Ә рус хатыныннан туган улының тәхеткә утырырга хокукы булмый. Иң кече улы, бары ике яше тулган Үтәмешгәрәйгә тукталалар. Аны Казанның яңа ханы итеп, ә анасы Сөембикәне аның янына регент (хан урынына эшләп торучы) итеп билгелиләр.
Сөембикә укучылар өчен таныш исем, әммә күпләр аның тарихын ныклап белмиләр әле. Аның атасы, Нугай бие Йосыф, атаклы Идегәй нәселеннән чыккан, ул Идегәйнең кече улы Нуретдинның оныгының улы булган. Идегәй Сөембикә өчен ыру башы булып саналган. Шул яктан Сөембикә белән Нурсолтан кардәшләр дә булганнар: Нурсолтанның бабасы һәм Сөембикәнең бабасының атасы бертуганнар, Идегәйнең уллары булганнар.
Сөембикә Казанга 1533 елның августында килә һәм 1551 елның августында аны Казаннан мәңгегә алып китәләр.
Җангали үтерелгәч, Сөембикәне Сафагәрәйгә кияүгә бирәләр, алар 14 ел буе яратышып, татулыкта яшиләр. 1446 елда аларның Үтәмешгәрәй исемле уллары туа. Сөембикә Сафагәрәйнең хатыннары арасында иң яше булса да, үзенең дәрәҗәсе белән барысыннан да өстен торган, чөнки ул ханның яраткан хатыны булган. Рус елъязмаларында әйтелгәнчә, ул бик чибәр һәм акыллы булган. Татар ривәятләрендә һәм бәетләрендә аның гүзәллеге һәм кешелеклелеге чиксез мактала. Сөембикә исеме татар халкы тарихында азатлык һәм бәйсезлек өчен көрәшүче символы булып тора.
Ә хәзер Казан ханлыгының иң соңгы чорына, татар халкы тарихында онытылмас фаҗигале эз, халык күңелендә һич төзәлмәс яра булып калган вакыйгаларга тукталыйк.
Казанда Кырым угланы, гарнизон башлыгы Кучак җитәкчелегендәге хөкүмәт оеша. Гражданлык һәм хәрби хәкимиятнең бер кулга туплануы мондый авыр, катлаулы заманда уңай роль уйнарга тиеш иде. Ләкин хөкүмәт Сафагәрәй үлгәннән соң өч ай үткәч кенә төзелә. Шулай итеп, гаскәр туплау һәм аны сугышчан әзерлеккә китерү өчен кирәкле вакыт кулдан ычкындырыла. Ә Мәскәү җитәкчелеге шул арада Казанга яңа яу оештырырга әзерләнә.
1540нчы еллар азагында тарихта «Иван Грозныйның Казан походлары» дип танылган, башында Иван IV үзе торган һөҗүмнәр башлана. Олы кенәз Иван IV балигъ булу яшенә җитә һәм 1547 елда, рус дәүләте тарихында беренче буларак, үзен патша дип игълан итә (аңарчы Русьның барлык хөкемдарлары, белгәнебезчә, Олы кенәз дип йөртелгәннәр). Яшь патшаның гадәттән тыш сугышчан һәм басып алуларга омтылучан булып тәрбияләнүендә нигездә ике кеше зур урын тоткан. Аларның берсе - митрополит Макарий, ул ук патша хөкүмәтенең башлыгы, ягъни дәүләттә патшадан кала икенче кеше. Икенчесе - алда телгә алынган Иван Пересветов. Ул патшага язган хатларында һәм публицистик язмаларында гел Казан ханлыгын басып алырга чакырып торган. Атаклы рус-совет тарихчысы, сталинизм елларында тыелган галим, академик М.Н.Покровский бик дөрес әйткәнчә, И.Пересветов «сугышлар тәләп иткән» - иң элек Казанны басып алуны, аннары гомумән һөҗүм итү, басып алу сугышларын.
Иван Грозный үзенең ахлаксыз тормышы һәм кешелексезлеге белән аерылып торган, ул төзегән террор сәясәтеннән иң элек рус халкы үзе зур зыяннар күргән. Буйсындырылган халыкларга карата ул аларны юк итеп бетерү сәясәте үткәргән. Бу аның Казанга яуларыннан башланып, Казан ханлыгын басып алуга һәм аны тамам юк итүгә китергән.
Дәһшәтле вакыйгалар болай башланып киткән. 1548 ел азагында патша белән митрополит бергәләп, үзләре гаскәр башына басып, татарларга каршы яуга чыкканнар. Ләкин ул яу шулкадәр начар оештырылган - 1549 елның маена кадәр сузылган һәм «полководецлар» Мәскәүгә буш кул белән кайтып кергәннәр. 1550 елның кышында поход кабатланган, патша тагын үзе гаскәр башында торган һәм... тагын юл уңмаган - үткәндәге кебек, елъязмаларда әйтелгәнчә, «язгы җебетү», яңгыр, җылытулар һәм «юл өзелүләр» киткән. Монда, әлбәттә, җылыту һәм юл өзелүләр генә түгел, ә оештыручыларның булдыксызлыгы төп сәбәпче булган. Ләкин Казан хәкимияте дә, рус армиясе Казан янында 13 көн буена хәрәкәтсез басып торуга карамастан, дошманга һөҗүм оештыру өчен бернинди дә чара күрә алмаган.
Менә шушы уңышсыз походлардан соң Казан ханлыгын басып алу өчен Мәскәүдә киң колачлы җитди программа әзерлиләр. Аны эшләүдә заманының хәрби белгечләре, дәүләт һәм чиркәү башлыклары катнаша. Көнбатыш Европадан танылган осталар чакырыла, шулай ук Казан ханлыгының хәрби-дәүләт төзелешендәге көчле һәм йомшак якларны яхшы белүче хиянәтче татарларның фикерләре дә искә алына. Бөтен рус гаскәрен үзгәртеп кору башлана (Кырым һәм Төркиянең алгы корпусларны оештыру тәҗрибәсе дә кулланыла, андый берләшмәләрне укчылар - «стрелецлар» дип атыйлар), артиллерия көчәйтелә, нимес һәм инглиз белгечләре булышлыгында һәм турыдан-туры катнашында Казанның ныгытмаларын шартлату өчен инженерлык гаскәрләре төзелә.
Казан ханлыгын басып алуга әзерлек чорында русларның ханлык җирендә, Казаннан нибары 30 чакрымда, һөҗүм итү сугышында төп таяныч һәм куәтле ныгытма сыйфатында, Свияжск крепостен төзеп куюлары хәрби-стратегик планны тормышка ашыруда аларның иң зур казанышларыннан берсе була. Ул 1551 елның маенда бик кыска вакыт эчендә - нибары 28 көндә төзелеп бетә. Моның өчен булачак крепостьның башта Угличта әзерләнгән өлешләрен Идел буйлап китерәләр. Заманы өчен Свияжск бик куәтле хәрби пунктка, хәрәкәттәге армия өчен уңай базага гына түгел, ханлыкның көнбатыштагы ярты биләмәсен тәшкил иткән Тау ягында хәрби-сәяси үзәккә дә әверелә. Тау ягының руслар ягында аерылып калуы алдагы сугышта татарлар өчен кирәкле бик күп мәтди һәм җанлы көчләрнең, бигрәк тә сугышчыларның югалуына китерә. Шундый таяныч ноктасы корып кую русларга төп су (Идел, Кама, Зөя, Вятка) һәм коры җир юлларын басып алу һәм шуның белән татарларның болай да авыр сәяси каршылыклар белән интеккән башкаласын камау өчен зур мөмкинлекләр ача.
Казанда Кучак хәкимиятенә каршы зур оппозиция оеша, яңа фетнә әзерләнә. Кучак кечкенә бер төркем белән шәһәрдән чыгып кача. Ләкин руслар аны Вятка тамагында тотып Мәскәүгә озаталар, һәм ул шунда халык алдында җазалап үтерелә. Казанда Ходайгыл (Петр Ибраһимович түгел, башка кеше) һәм безгә билгеле Булат Шырынның улы Нурали Шырын җитәкчелегендә хөкүмәт оеша. Килешү шартлары тәкъдим итеп, Мәскәүгә илчелек җибәрелә. Рус хөкүмәте Казанга хан итеп Шаһгалине утыртырга, ә Сөембикәне улы белән Мәскәүгә озатырга дигән шарт куя, ә инде казанлылар шушы тәләпне үтәмәсәләр, солыхны өзү һәм шунда ук Казанга гаскәр кертү белән яный.
Сөембикә хәлнең бик тә катлаулы булуын аңлый: ханлык икегә бүленгән, башкалага килә торган барлык төп юллар диярлек томаланган, димәк, халыктан гаскәр җыярга инде бернинди мөмкинлек юк. Дәүләт белән идәрә итүдә тәҗрибәсе аз булганлыктан, ул, үзен әсир итеп алып китсәләр һәм Шаһгалине хан итеп куйсалар, Мәскәү хөкемдарлары Казанга гаскәр кертеп тормаслар дип уйлаган һәм, дәүләтне саклап калу өчен үзен корбан итәргә булган. Әгәр ул аңлы, мәдәниятле дошман белән эш иткәндә шундый адым ясаган булса, аның бу гамәлен искиткеч зирәклек дип бәяләп булыр иде. (Ә дошман аны тупас рәвештә алдый: үз вәгъдәсендә тормый, бер елдан Казанны басып ала.) Казанга рус патшасының вәкиле кенәз Серебряный килә һәм бик күп мал-мөлкәт туплап, Сөембикәне Үтәмешгәрәй белән бергә Мәскәүгә алып китә.
Сөембикәне үз халкыннан, туган иленнән, бердәнбер улыннан мәңгелеккә аерганнар һәм, Казан җимерелгәч, Касыймга хан итеп билгеләнгән Шаһгалигә көчләп кияүгә биргәннәр. Аның гомеренең соңгы еллары авыр кайгы-хәсрәт эчендә үткән. Атасы Йосыфның Иван Грозныйга язган хатларында, бик урынлы дәгъвә һәм үпкә белдереп, Шаһгалинең Сөембикәне ничек газаплавы турында әйтелгән. Сөембикәнең улы Үтәмешгәрәй Александр исеме белән чукындырыла, 1564 елга кадәр яшәп 18 яшендә үлә (үлүенең сәбәбе ачыкланмаган). Ул да, Ходайгыл - Петр Ибраһимович кебек, Мәскәү Кремленең Архангел соборына күмелгән.
Шулай итеп, Казан тәхетенә өченче тапкыр шул ук Шаһгали - Казан татарларының дошманы, гарип сәясәтче, әдәм актыгы, Маркс әйтмешли, «рус ялчысы» - менеп утыра.
Тау ягын бүлеп алуга татар җәмәгатьчелеге 1551 елның 14 августында - Шаһгали Казанга килгән көнне үткәрелгән корылтайда бик зур ризасызлык белдереп чыга. Казанның бу җирләрне басып алуга каршы чыгуын Мәскәү исәпкә алмый, киресенчә, сугыш башлау белән куркытып, татарларны килешүгә кул куярга мәҗбүр итә, һәм шуннан соң ханлыкның көнбатыштагы яртысы Россия карамагына күчә. Мәскәү, үзендәге татар әсирләре турында «онытып», барлык рус әсирләрен азат итәргә дигән катгый шартлар куя. Татарлар арасында ризасызлык күрсәтүләр башлана, Шаһгалигә һәм Мәскәү илчеләренә каршы заговор оеша, ләкин хиянәтче хан тагын өлгерлек күрсәтә: Мәскәү укчылары Казан уртасында суеш оештыра, 70тән артык татар, шулар арасында танылган биләр һәм гаскәр башлыклары үтерелә.
Мәскәү тагы да катырак эш итәргә, Шаһгали урынына рус хөкемдарын утыртырга һәм ханлыкның көнчыгыш биләмәләрен дә Россиягә кушарга ниятли. Бу мәсәлә Мәскәүдә тоткарланган татар илчеләре, шулар арасында Нурали Шырын катнашында патша хөкүмәтендә тикшерелә. Казан ханлыгын, аның эчке төзелешен саклаган хәлдә, Тау ягын кире кайтарып, автономия хокуклары белән генә калдырырга, ханны Мәскәү наместнигы белән алыштырырга һәм барлык рус әсирләрен азат итәргә дигән карар чыгаралар. Татар илчеләрен шул килешүгә кул куярга мәҗбүр итәләр.
1552 елның февралендә Казанга, ханны төшерү өчен, рус илчесе Алексей Адашев килә. Ул Шаһгалидән рус наместнигына шәһәргә керергә рәсми төстә ризалык бирүне һәм шәһәрне аның кулына тапшыруны тәләп итә. Тегесе Мәскәү гаскәренә шәһәр капкаларын ачудан баш тарта, ләкин үзе тәхеттән ваз кичеп һәм Иван Грозныйның Казан артиллериясе арсеналын юкка чыгарырга дигән боерыгын тормышка ашырып, Свияжскига чыгып кача. Үзе белән күпсанлы кешене - 80нән артык татар би-морзаларын заложник итеп алып китә. 9 мартта рус наместнигы Семен Микулинский Шаһгали китергән татар заложникларын үзе белән алып, көчле гаскәр белән Свияжскидан Казанга юнәлә. Ләкин казанлылар аңа капканы ачмыйлар. Шәһәрдә ирек, азатлык рухы яңадан кабына, Мәскәүнең Казан ханлыгын Россиянең бер өлкәсе итеп калдыру турындагы мәкерле нияте барып чыкмый. Микулинский заложникларны үзе белән алып кире кайтып китә (соңыннан бу әсирләрне юк итәләр). Казанда Чапкын Отыч би җитәкчелегендә азатлык тарафдарларының вакытлы хөкүмәт төзелә.
Яңа хөкүмәт милли бәйсезлек өчен көрәш оештыруны үзенең беренче максаты итеп куя. Шәһәрдә калган рус укчылары юк ителә. Шушы вакытта Нугай Урдасында булган Әстерхан ханзәдәсе Ядкәргә Казан тәхетен тәкъдим итеп чакыру җибәрәләр. Татарлар, шул көннәрдә уңышлы хәрәкәтләр ясап, Свияжскидан башка бөтен Тау ягын руслардан азат итәләр. Март башында Казанга 30 яшьлек Ядкәр килә һәм тәхеткә утыра. Татарларның күңелләре күтәрелеп китә, шәһәрдә азатлык рухы көчәя.
Мәскәү дә хәлиткеч һөҗүмгә әзерләнә. Патшаның үзе җитәкчелегендә 150 меңле рус гаскәре июньдә Казанга юл тота һәм август башында Свияжскига килеп җитә, 23 августта алар, Иделне кичеп, зур көчләр белән Казанны камап алалар. Руслар карамагында тагын 150 туп һәм инглиз инженеры Бутлер (атаклы Казан химигы А.М.Бутлеров шул нәселдән) җитәкчелегендә махсус әзерлек үткән шартлатучы минерлар төркеме дә була.
23 августта татарлар дошманның алгы рәтләренә каршы беренче һөҗүмнәрен ясап карыйлар, әммә русларның чагыштыргысыз күпсанлы булуы сәбәпле, уңай нәтиҗәгә ирешә алмыйлар. Берничә көн үткәч, рус армиясенең кенәз Горбатый-Шуйский җитәкчелегендәге берләшмәсе татарларның шәһәр янындагы Явыш һәм Япанча биләр оештырган иреклеләр гаскәрен җиңелүгә дучар итә. Икенче бер рус отряды сугыша-сугыша Арчага кадәр барып җитә һәм аннан, зур табышлар төяп, күпсанлы әсирләр алып кайта. Бу әсирләрне шәһәр ныгытмалары каршындагы казыкларга бәйләп куялар һәм казанлыларны русларга бирелергә чакырырга мәҗбүр итәләр.
Казан тирәли боҗра торган саен кысыла бара, шәһәргә төп керү юллары булган Хан һәм Арча капкалары янындагы ныгытмаларның җимерелү куркынычы туа. Шул капкалар арасында стена шартлатыла, әммә шәһәрне саклаучылар бу өзеклекне тиз генә төзәтеп куялар. 5 сентябрьдә Нурали манарасы астыннан үтеп бердәнбер исән калган чишмәгә бара торган җир асты юлы да шартлатыла. Камалыштагылар суны Черек күлдән алырга мәҗбүр булалар. Нәтиҗәдә шәһәрдә йогышлы авырулар башлана. 30 сентябрьдә руслар Арча капкасы янында стенаны тагын шартлаталар, тик казанлылар дошманны бу юлы да шәһәргә үткәрмиләр. Явыз Иван илчеләренең казанлыларга бирелергә тәкъдим итүләре кире кагыла. Татарлар үз шәһәрләрен, үз җирләрен соңгы тамчы каннарына кадәр сакларга ант итәләр.
2 октябрьдә Казанга тулаем һөҗүм башлау билгеләнә. Башта шәһәрне утка тоталар; Ул төнне берәү дә йокламый: казанлылар дошман белән соңгы, хәлиткеч сугышка әзерләнәләр, ә руслар һөҗүмгә күтәрелергә гомум сигнал бирелүен көтеп торалар. Менә таң алдыннан Аталык һәм Нугай капкалары яныңда бер үк вакытта коточкыч ике шартлау гөрселди - анда дары тутырылган 48 зур мичкә шартлатыла. Шәһәр ныгытмалары ике урыннан киң аралык ясап ишелеп төшә, һәм шулар аша рус гаскәрләре ташкыны шәһәр эченә бәреп керә. Коточкыч сугыш башлана. Ләкин сан ягыннан өстенлек дошман ягында була, һәм ул камалыштагыларны акрынлап кысрыклый, чигендерә башлый. Әммә шунда җиңү чак-чак кына татарлар ягына авышмый кала: мәскәүлеләр өйләргә, кибетләргә, амбарларга ябырылалар, чын-чынлап талау, мародерлык башлана. Шуны күреп алган татарлар, артык дәрәҗәдә ачулары килеп, тагын дошман өстенә ташланалар. «Секут, секут!» («Кисәләр, суялар!») дип ямьсез акырып, руслар кача башлыйлар. Ләкин Иван Грозный үзенең резервтагы 20 меңле гаскәрен сугышка кертә һәм, «изге» байрагын күтәреп, Хан капкасы янына баса, шуннан үз «лачыннарын» «изге сугышка» дәртләндереп тора. Рус гаскәренең яңа көче татарларны кремльгә таба кысрыклый.
Шунда соңгы бәрелеш була. Шәһәрне саклаучыларның башында Ядкәр хан һәм Кол Шәриф үзләре торалар. Кол Шәриф сәет сугышта батырларча һәләк була. Көн уртасы җиткәндә Ядкәрне әсирлеккә алалар. Хан сараеның ишегалды соңгы терәк, таяныч урынына әверелә, исән калган 10 меңгә якын сугышчы татар иңгә-иң торып көрәшә. Һич көтмәгәндә Хан сараеннан хатын-кызлар алга чыгып баса, ләкин дошман аларны да аяп тормый. Соңгы 6 мең чамасы татар кремль буеннан Казан суына таба камалышны өзеп чыга ала, тик алар кенәз Курбский берләшмәсенең яңа көчләре белән очрашалар. Казанлыларның бик аз өлеше генә елганы кичеп урман эченә юл ала.
Шәһәр эчендә чын мәгънәсендә суеш башлана. Рус чыганаклары («Патшалар кенәгәсе», Никон һ.б. елъязмалар, «Казан тарихы») теркәгәнчә, ир-атны кырып бетерәләр, ә хатын-кызларны һәм бала-чаганы рус сугышчыларына өләшәләр. Татар каны елга булып ага, мәетләр аша үтеп йөргесез була. Кремль турысында Казан суы ярлары, чокыр-чакыр, ныгытма тирәләре өем-өем мәет белән тула. Өемнәрнең биеклеге кайбер урыннарда шәһәр стенасы биеклегенә җитә. Көндез сәгать 3тә атка атланып Иван Грозный шәһәргә керә, аның өчен көч-хәл белән Нурали капкасыннан Хан сараена кадәр йөз адымлык юлны мәетләрдән арындыралар.
Казан җиңелә, Казан ханлыгы яшәүдән туктый. Казанның соңгы ханы Ядкәрне Мәскәүгә алып китәләр һәм, Симеон исеме биреп, чукындыралар. Хөкүмәт һәм гаскәр, бөтен дәүләт структуралары юк ителә. Казан белән идәрә итү өчен Мәскәү наместнигы Горбатый-Шуйский куела. Ләкин татарлар һәм Казан ханлыгының башка халыклары бәйсезлек өчен көрәшне туктатмыйлар, тик инде ул стихияле төстә бара һәм халык көрәшенә әверелә. Казан арты, Тау ягы һәм мари төбәкләре баш күтәрәләр. Аларга гомуми җитәкчелек итүне Казан бие Мәмешбирде үз кулына ала. Аның урдасы мари җирендә, Иделнең сул ягындагы биек ярда, Чалым шәһәрендә урнашкан була. Арча ягында, Мишә елгасының югары агымында да крепость барлыкка килә.
Баш күтәрүчеләр беренче чорда ярыйсы гына уңышка ирешәләр - Казаннан һәм Свияжскидан аларга каршы җибәрелгән хөкүмәт гаскәрләрен тар-мар итәләр. Нугай Урдасының Сарайчык шәһәреннән Сөембикәнең энесе Галиәкрәмне хан итеп чакыралар. Йосыф би казанлыларга ярдәм итү өчен 100 меңлек гаскәр җыя, ләкин бу эшкә Нугай билегенең башлыгы, Казан ханлыгын басып алу алдыннан Казан-Нугай бердәмлеген булдырмау максаты белән Мәскәү хөкүмәте тарафыннан сатып алынган Исмәгыйль би комачаулык итә. Ул Йосыфның үзенә каршы сугыш башлау белән яный һәм казанлыларга киләчәк зур ярдәм шуның белән өзелә.
Шул арада Мәскәү баш күтәрүчеләргә каршы канлы хәрәкәтләрен башлап җибәрә. 1553 елның бөтен җәе буена Идел, Кама, Вятка һәм Зөя ярлары буйлап 1552 елгы Казан вакыйгаларында канлы эз калдырган Мәскәү кенәзләре Адашев, Микулинский, Шереметов, Морозов, Курбский идәрәсендәге хәрби гаскәрләр йөреп торалар. Бу гаскәрләр татар, мари, чуашларны үтерәләр, әсирлеккә алалар, авылларны талыйлар һәм яндыралар; бөтен Казан җирен канга батыралар. Күренекле рус тарихчысы С.М.Соловьев әйткәнчә, 1554 елның кышында гына да карательләр «бөтен илне коточкыч дәрәҗәдә талап чыгалар, Кама буйлап 250 чакрымнар югарыга барып җитәләр, 6000 ир-атны, 15000 хатын-кыз һәм бала-чаганы әсир итеп алалар».
1554-1555 елларда халык көрәше бер күтәрелеп, бер сүрелеп давам итә. Ләкин бераздан Мстиславский отряды тагын авылларны талап чыга, меңләгән кешене әсир итеп ала һәм үтерә. 1556 елның язында Морозов гаскәре Чалым шәһәрен камап ала һәм анда нәкъ 1552 елда Казандагы кебек шартлатулар оештыра. Крепость җимерелә, морза Галиәкрәм һәләк була, ә Мәмешбирде көчле сак астында Мәскәүгә озатыла һәм шунда җазалап үтерелә. Азмы-күпме торгызыла башлаган Казан ханлыгы бөтенләйгә юк ителә. Ләкин халыкның азатлык һәм бәйсезлек өчен көрәше сүнми, тукталмый.
Хәзер инде 1552 елда татарларның җиңелүенә китергән төп сәбәпләрне кыскача санап карыйк.
1. Казан ханлыгының Рус дәүләте йөзендә дошманы булу. Россия XVI йөзнең 40нчы елларыннан көнчыгышны басып алу өчен тыелгысыз һөҗүмнәр башлауга күчә, татар-мосылманнарга карата чиктән тыш дошман мөнәсәбәттә яшәгән сугышчан рухлы чиркәү бу сәясәтне хуплап тора.
2. Свияжск крепосте төзелү һәм бер үк вакытта ханлыкның көнбатыш җирләрен аерып алу, бөтен Казан җиренең төп су һәм коры җир юлларын ябып кую аркасында, тулай мобилизация үткәрергә, Казан ханлыгында дәүләт күләмендә бөтенхалык гаскәре төзергә мөмкинлек булмау. Шушы хәл ахыр чиктә дәүләтнең башкаласы аерылып калуга китерә.
3. Шәһәрне һәм ханлыкны саклап калуның хәлиткеч вакытында патша хөкүмәте кушуы буенча хиянәтчеләр тарафыннан Казандагы утлы корал юкка чыгарыла.
4. 40нчы еллар азагында һәм 50нче еллар башында, ягъни дәүләтнең бөтенлеген саклап калу өчен иң җаваплы чорда, татарларның үзләре арасында һәм бигрәк тә ил җитәкчелегендә бердәмлек булмау. Шаһгали, Киләхмәт, Нугай бие Исмәгыйльнең һәм башка хиянәтчеләрнең Явыз Иван хөкүмәте һәм державачыл-чиркәү идеологиясе җитәкчеләре тарафыннан оештырылып һәм үстерелеп килгән, халыкка, дәүләткә каршы сәясәте Казанның һәләкәтендә зур роль уйный.
5. Көнбатыштан басып керүгә каршы уртак көрәштә Казан-Нугай, Казан-Кырым, Казан-Себер, ниһәят, татар-төрек берләшмәләре төзүгә комачаулау максаты белән Мәскәү актив төстә нәтиҗәле дипломатик һәм башка эшләр алып бара. Ә Казан дипломатиясе бу максатта үзенә яңа дуслар булдыруда - илдән читтәме ул яисә ил эчендәме - ифрат йомшаклык күрсәтә. Хәттә кайбер күренекле дәүләт эшлеклеләре дә - Булат һәм Нурали Шырыннар, Гәүһәршад, Боерган, Чура Нарыков, Кучак һ.б. - сәяси һәм иҗтимагый көчләрнең бердәмлеген булдыра алмыйлар, хан идәрәсе һәм хөкүмәт бердәм эшләми, халыкны бер максатка туплый алмый.
§ 48. Башка татар ханлыкларының кыскача тарихы
Кырым ханлыгы - урта гасырлар азагындагы бик зур татар дәүләте. Кырым ханлыгы аерым дәүләт булып үсеп чыкканчыга кадәр үк әле анда каты көрәш барган: бер яктан - Идел буена карый торган җирләрне дә кертеп Сарай шәһәре белән идәрә итүче Олы Мөхәммәт һәм икенче яктан - Кырым ярымутравы белән Кара диңгез буе җирләре өчен Дәүләтбирде арасында. Олы Мөхәммәт җиңеп чыккан, ләкин шунда ук аның икенче дошманы - Кече Мөхәммәт пәйдә булган. Ул үзенең өлкән адашын төньяк тарафка күчеп китәргә мәҗбүр иткән. Бу вакытка инде таркалган Алтын Урданы турыдан-туры давам иттерүче дәүләт төсендә үсеп чыккан Олы (Бөек) Урда белән идәрә итүдә Кече Мөхәммәт шактый уңышларга ирешкән. Кырым да шушы Урдага буйсындырылган. Дәүләтбирдедән соң хәкимиятне үз кулына алган күптәнге көндәше Сәетәхмәтне Кече Мөхәммәт Кырымнан бөтенләйгә куып чыгарган. Ләкин аның юлына яңа дошман - кайчандыр Алтын Урдада хан булып утырган Гыязетдиннең улы Хаҗигәрәй аркылы төшкән. Хаҗигәрәй 1434 елда ук Кырымны үз кулына алырга тырышып караган, тик уңышсызлыкка очраган һәм Литвага качып киткән.
Менә Хаҗигәрәй тарих мәйданына тагын килеп чыккан. Аны Кырымның һәм тулаем Алтын Урданың атаклы Шырын, Барын, Аргын һәм Кыпчак ыруыннан торган феодаль аксөякләре яклаган. Алар Таврияне (Кырым) мөстәкыйль дәүләткә әверергә тырышканнар. Урта Евразиянең күптән түгел генә куәтле экономик районы саналган һәм халыкара сәүдәдә зур урын тоткан бу төбәге Алтын Урда таркалу чорында үзенең элекке куәтен югалта башласа да, зур шәһәрләре белән һаман әле бай экономик база булып калган. Кырымның зыялы татар донъясын үз чиратында Литва кенәзе Казимир яклап чыккан, һәм 1443 елда Хаҗигәрәй Таврия тәхетенә утырган. Шул вакыттан алып үзаллы дәүләт буларак Кырым ханлыгы яши башлаган.
Хаҗигәрәй Кырым ханлыгы белән үзе үлгәнче - 1446 елга кадәр идәрә иткән. Аның ханлык итү дәвере көнбатышта урта гасырлар азагында яңа татар дәүләтенең тууы һәм аякка басуы чоры булып тарихка кереп калган. Ул шуның белән татар ханнарының бердәнбер һәм тотрыклы династиясе булып танылган Гәрәйләр династиясенә (төгәлрәк әйткәндә, Жучилар династиясенең Гәрәйләр ыруына) нигез салган. Бу нәсел Кырым 1783 елда Рус империясе составына мәҗбүри кертелгәнчегә кадәр, ягъни 340 ел буе ханлык белән идәрә иткән.
Кырым барлык татар ханлыклары арасында иң озак яшәгәне була. Хаҗигәрәйдән соң тәхеткә аның олы улы Нурдәүләт утырган. Тик ул ике ел гына ханлык иткән һәм 1468 елда үзенең энесе Миңлегәрәй тарафыннан бәреп төшерелгән. Миңлегәрәй бик озак, 1468 һәм 1475 еллар арасында берничә тапкыр китеп торганнан соң, 1475 елдан 1515 елга кадәр тоташтан, барысы 45 ел ханлык иткән. Миңлегәрәй Кырым тарихында гына түгел, ә бөтен татар донъясында иң көчле ханнарның берсе санала.
Миңлегәрәй хан хәкимлегенең 1475 елга кадәрге башлангыч чоры бик үк уңышлы үтмәгән: күпсанлы бертуганнары һәм башка якын туганнары аңа каршы көрәш башлаганнар. Шушы ызгышларның башында торган Хәйдәр аны тәхеттән баш тартырга мәҗбүр иткән, һәм Миңлегәрәй күпмедер вакыт генуялыларда яшеренеп торган. Бу ызгышлардан файдаланып, Кефедә, Мангуп һәм Кырымның көньяктагы башка шәһәрләреңдә хәкимиятне христианнар үз кулларына алганнар.
Бу эшкә Төркия катнашырга карар кыла: 1475 елда солтан Мөхәммәт II зур гаскәр белән үзенең вәзире Кедүк Әхмәтпашаны Кырымга җибәрә. Төрекләр әлеге шәһәрләргә бик тиз басып керәләр һәм хәкимияттәге христианнарны кулга алып Константинопольгә (Стамбулга) озаталар. Шушы вакытта Кефедәге итальяннарда яшеренгән Миңлегәрәй алар белән бергә әсирлеккә эләгә. Солтан шул кырымлыларны җазалап үтерергә әмер бирә, ләкин соңгы мизгелдә генә яшь ханны яклап калдыра, аңа югары дәрәҗәдә хөрмәт күрсәтә. Чөнки Миңлегәрәйнең Кырымдагы яклаучысы, олы әмир Әмәнәк бәк үзенең ханзәдәсен яклауны сорап солтанга мөрәҗәгать итә. Миңлегәрәйне зур кадер-хөрмәт белән, гаскәр сагында Кырымга кайтарып җибәрәләр. Туган илендә дә аны шулай олылап каршы алалар һәм икенче тапкыр тәхеткә утырталар... Бу тарихны язып калдырган XVI йөз авторы әл-Җаннаби Миңлегәрәйне төрки донъясының иң олы хәкимнәреннән берсе дип атаган.
Солтан булышлыгы белән хан тәхетен үзенә кире кайтаргач, Миңлегәрәй Төркиянең үзен яклавын һәм гомумән төрек йогынтысын танып яшәргә тиеш була. Әммә бу аңа Иван III белән дә килешү төзергә комачауламый. Ул Казан ханлыгы белән дә бик якын мөнәсәбәттә яши, бу эштә аңа хатыны, безгә таныш Казан ханбикәсе Нурсолтан нык ярдәм итә. Гомумән, Миңлегәрәй тәҗрибәле сәясәтче була, һәм аның Кырым белән озак, тотрыклы идәрә итүе илнең сәяси һәм экономик тормышында бик уңай эз калдыра.
Тәбигый ки, башка зур хәкимнәр кебек үк, Миңлегәрәй дә үз дәүләтен ныгыту өчен сәяси көрәш чараларының һәр төрен файдаланырга тырышкан. 1502 елда ул Олы Урданы тар-мар итә. Урда белән Кырым арасында дошманлык Кече Мөхәммәт белән Хаҗигәрәй ханлык иткән чорда ук башланган була. Миңлегәрәй Урда җирләренең зур өлешен үз дәүләтенә куша, шуннан соң Кырым ханлыгында татарлар саны нык арта, анда яшәгән генуялы, грек, әрмән, еврей, гот һәм башка халыклар саныннан бик күпкә узып китә.
Миңлегәрәй эчке һәм тышкы сәясәтне җанландырып җибәрә, илнең экономикасын үстерә, төзелешкә күп игътибар бирә, яңадан-яңа шәһәрләргә нигез сала. Аның чорында ханлыкның башкаласы Иске Кырымнан Хаҗигәрәй вакытында төзелгән Бакчасарайга күчерелә. Бакчасарайдагы Ханнар сарае безнең көннәргә кадәр тулысынча диярлек сакланып калган. Ханнар сарае үзенең Җамигъ мәчете, ханнарның Алтын залы, Кофе бүлмәсе, Җимеш чатыры, Лачын манарасы һәм А.С.Пушкинны илһамландырган «Күз яшьләре фонтаны» һәм башка шундый кызыклы урыннары, үзенең гаҗәеп архитектурасы, заллары һәм бүлмәләренең завыклы бизәлеше, күңелне дулкынландыра торган серлелеге белән бүген дә күпләрне сокландыра...
Кырымда без үткәндәге бүлекләрдә үк инде телгә алган Судаг (Судак, Солдайя, Сары Кирмән (Херсон), Мангуп (Готия), Кефе (Каффа), Балаклава (Чембало), Иске Кырым (Солхат), Чефет Кала яки Кырык Йир кебек атаклы антик донъя һәм урта гасыр шәһәрләре яшәүләрен давам иттергәннәр. Яңа шәһәрләр үсеп чыккан, алар арасында исеме шулай ук безгә таныш Бакчасарай, Кизләү (Евпатория), Ак Мәчет яисә Солтансарай (Симферополь), Ур капусы (Перекоп), Яңа кала һәм элеккедән бик нык үзгәргән Ялита (Ялта) һәм башкалар бар. Кырым борынгы антик донъя чорында ук югары шәһәр культурасы төбәге булган, Алтын Урда һәм Кырым ханлыгы чорларында да шулай булып калган. Саксониядәге Галл университеты профессоры Тунманн Кырым ханлыгы турында бик күп белешмә туплаган һәм ХVIII гасырның 70нче елларында, ягъни ханлыкның ахыргы чорында, үзе дә анда булган. Ул анда башында шәһәр торган һәм эре авыллары булган 48 өлкә, алардан тыш 99 шәһәр һәм 1399 авыл булуын теркәгән - бу Казан ханлыгындагыдан да күпкә артык.
Бу шәһәрләр, авыллар һәм күчмәләрнең тирмәләре бик зур җирләрне биләгән. Ханлыкка Кырымның үзеннән тыш тагын түбәндәге җирләр кергән: төньякта рус һәм поляк-литвалыларның биләмәләре белән чикләнгән, Кара диңгезнең төньяк яры буендагы, Днепр һәм Буг елгалары арасындагы киң далалар; көнбатышта Днестр һәм Дунай арасындагы Буҗак дип аталган җирләр (Бессарабия) - болар элекке Алтын Урданың иң көнбатыш районы. Аннан башка үзәге Тамань (элек - Таматарха) шәһәре булган Тамань ярымутравын кертеп Кубан бассейнындагы көнчыгыш җирләр һәм урта гасыр чорының тагын күп кенә шәһәрләре һәм кирмәннәре. Аларның кайберләре шулай ук антик донъядан бирле яшәп килгәннәр. Менә шушы борынгы һәм бик бай җирләргә Кырым ханлыгы ия булган. Аның биләмәләренең көньягында, Кырым ярымутравында, бигрәк тә яр буе өлешендә зур диңгез һәм кәрваннар сәүдәсе үзәкләре - эре шәһәр-портлар, һөнәрчелек һәм шәһәр цивилизациясе учаклары урнашкан, ә төньяк җирләр нигездә далалардан торган. Урта гасырның гарәп географиясендә ул элеккечә үк һаман Дәшти Кыпчак яки гади генә - Дәшт (Дала) дип тә йөртелгән. Үзләре күргән кешеләрнең әйтүенә караганда, бу җирләрнең туфрагы гаҗәеп уңдырышлы булган. Анда үлән кеше биеклегенә җитеп үскән, шифалы хуш ис бөркелеп торган. Далаларда исәпсез-сансыз мал-туар көтүләре йөргән, алар арасында хәттә кыргый ат көтүләрен дә очратырга мөмкин булган.
Кырымның үзендә бу даланы Нугай җирләре дип йөрткәннәр. Ул ике өлештән торган: Днепр буендагы Көнчыгыш Нугай һәм Буг белән Днестр арасындагы Көнбатыш Нугай. Тунманн аңлатканча, дала татарларын «кайчандыр үзләренең атаклы гаскәр башлыгы булган кеше исеме белән нугайлар дип атыйлар. Ул гаскәр башлыгы XIII йөз азагында шушы урыннарда үз дәүләтен төзегән, тик ул дәүләт озак яши алмаган». Укучыларга бу вакыйга Алтын Урданың башлангыч чоры тарихыннан таныш. Ул вакытта Нугай төмән Жучи улусыннан көнбатыш җирләрне аерып алмакчы була, ләкин Туктай хан белән бәрелештә җиңелә. Ә Көнбатыш Европаның XVI - XVII йөзләрдәге географик карталарында бу олы дала, көнчыгышка таба Җаекка кадәр барып һәм Нугай Урдасын да кертеп, Тартария дип атала. Көнбатышта ул чакта «татарлар» һәм «Татария» дигән сүзләр уртасына «р» хәрефе өстәп тә язылган.
Дала татарлары терлекчелек (ат, мөгезле эре һәм вак терлек, дөя), игенчелек (тары, арпа, карабодай чәчкәннәр), аучылык һәм сәүдә белән шөгыльләнгәннәр - көньякка ашлык, бал, балавыз, йон, мех, кыргый җәнлек һәм йорт терлеге тиреләре, башка товарлар сатканнар. Тирмәләрдә һәм өйләрдә яшәгәннәр. Алар тышкы кыяфәтләрендә монголоидлык билгеләре булу белән көньяк татарларыннан бераз аерылганнар. Ислам динен тотканнар һәм мосылман-сөнниләр булып саналганнар. Ләкин аларда мәҗүсилек йолалары да сакланып калган.
- - - - - - - - - -
Сөнниләр ислам дине тотучыларның иң зур күпчелеген тәшкил итәләр. Азрак таралган икенче юнәлеш тарафдарлары булган шигыйлардан аларның төп аермасы шунда - сөнниләр Исламга нигез салган Мөхәммәт пәйгамбәр үлгәннән соң Алла белән кешеләр арасында арадашчылар булу мөмкинлеген танымыйлар. Сөнниләр һәм шигыйлар арасында тагын кайбер дини, хокук мәсәләләрен хәл итүдә, дини бәйрәмнәрне үткәрү, намаз уку һәм ислам диненең кайбер йолаларын үтәүдә аерымлыклар бар. Сөнничелек тарафдарларының төп билгеләреннән берсе, мәсәлән, беренче дүрт хәлифәнең - Әбүбәкер, Гомәр, Госман һәм Галинең хаклыгын тану (шигыйлар хәлифә Галине генә таныйлар). Җир йөзендәге барлык мосылманнарның 80 проценты чамасы, шул исәптән татарлар, сөнниләргә керәләр (иранлылар, ираклылар һәм Азербайҗаннар шигыйчылык юнәлешен тоталар).
- - - - - - - - - -
1760нчы еллар азагында Кырымга килгән нимес сәяхәтчесе Н.Клееман белешмәләренә караганда, Көнчыгыш Нугайда 500 мең татар яшәгән (Кырым ярымутравында 400 мең чамасы татар булган). Кызганычка каршы, башка җирләрдә аларның саны турында белешмәләр очрамый, бары тик Буҗак ягы татарларының 40 мең сугышчы бирә алулары турында әйтелә (халык санына күчергәндә, ул 200 мең чамасына туры килә). Димәк, барысы бергә миллионнан күбрәк кеше булган. Әммә Көнбатыш Нугайда һәм Тамань ярымутравын кертеп халык еш утырган Кубанда яшәгән халыкларны да кушып исәпләсәң, татарлар саны ике миллион чамасына җиткән булырга мөмкин.
Дәүләт башында хан утырган. Хан каршында югары катлау вәкилләреннән торган диван (совет) эшләгән. Алар арасында, элекке Алтын Урда һәм башка татар ханлыкларындагы кебек үк, Шырын, Барын, Аргын, Кыпчак ырулары йогынтылырак саналганнар (Кырымда тора-бара Аргын һәм Кыпчак ырулары төшеп калган, ә «мангыт» нәселеннән Мансур ыруы һәм Сучувуд ыруы күтәрелеп чыккан). Шырыннар ыруы иң куәтлесе булган. Ул Иске Кырымда үзенең аерым резиденциясен тоткан; дәүләт советында иң элек Шырын бәгенең фикере белән исәпләшкәннәр, кайвакыт аның сүзе хан сүзеннән дә өстен чыккан.
Биредә, Алтын Урдадагы кебек үк, бәкләр бәге, ягъни олы бәк өлкәнлек иткән, ул элекке фарсыча бәкләрибәк дип түгел, ә саф татарча бәкләр бәге дип йөртелгән. Иң югары феодаль баскычта торучылар «Кырым бәкләре» дип аталганнар, асылда алар улус әмирләре булганнар. Алардан түбәнрәк баскычта бәк балалары - морзалар (дворяннар) торган. Гәрәйләр ыруыннан чыккан ханзәдәләр солтан дип йөртелгәннәр.
Югары дәүләт чиннары арасында тагын, бәкләр бәгеннән тыш, бөтен гаскәр белән идәрә итүче кеше - кальга солтаны; хан үзе юкта аның урынында калучы кеше - каймакан; илдәге барлык мосылманнарның башлыгы, шәригать кануннары нигезендә хөкем чыгаручы казыйлар булган. Казыйларның җитәкчесе мөфти дип аталган. Күренгәнчә, феодаль иерархиядә, дәүләт төзелешендә башка татар ханлыклары һәм элекке Алтын Урда белән охшашлык булса да, монда яңа дәрәҗәләр дә барлыкка килгән.
Кырым ханлыгының гаскәре дә кирәк чакта чакырып алу тәртибе белән халыктан җыелган. Бу алда телгә алынган Тунманн сүзләреннән дә ачык аңлашыла: «һәрбер татар - солдат. Хан җыелу урынын әйтеп әмер генә бирсен, алар барлык яктан җыелып өлгерәләр». Аннары ул: «Кырымтатар җайдакларыннан да җитез атлы гаскәр бар микән», - дип өстәп куя. Кырым гаскәренең сугышчанлыгы билгеле. Алар, мәсәлән, 1687 һәм 1689 елларда Кырымга яу белән килгән рус армиясен тар-мар иткәннәр. Соңгысында дошман ягында 150 мең сугышчы катнашкан. Русларның шундый зур җиңелүгә дучар ителүе хәттә кенәз Голицын хөкүмәтен отставкага китәргә мәҗбүр иткән. Кырымлылар 1768-1774 еллардагы рус-төрек сугышында да батырларча көрәшкәннәр.
Кырым ханлыгын 1783 елда рус дәүләтенә көчләп кушуның сәбәбе Кырымның хәрби көчсезлегенә түгел, ә Россия белән Төркия арасындагы сугыштан соң 1774 елда төзелгән Кечек Кайнарҗа солыхына бәйләнгән. Ул чакта Төркия җиңелә һәм чынында үз вассалы булып саналган Кырымны Россиягә бирергә мәҗбүр була.
Зур булмаган Касыйм ханлыгы 1452 елда Мәскәү белән Казан арасында арадаш кенәзлек буларак барлыкка килә. Мәскәүнең олы кенәзе Василий II Олы Мөхәммәтнең икенче улы Касыймга гаскәри хезмәте өчен түләү рәвешендә Үкә буендагы Мишәр шәһәрчеген бирә. Аннары шул шәһәр Касыйм хөрмәтенә аның исемен ала. Асылда бу ханлык Казан белән көрәшү өчен терәк пункт буларак төзелә. Мәскәү идәрәчеләренең соңрак Казанга хан итеп Касыйм шәһәреннән үзләренә яраклы ханзәдәләрне, мәсәлән Шаһгалине, Җангалине илтеп утыртулары юкка гына түгел. Касыймның үзендә идәрәчеләрнең нинди дә булса династиясе яши алмаган; үзара якын кан кардәшлеге булмаган ханнар «үзәк» тарафыннан билгеләнеп кенә куелган.
Бу кечкенә «Мишәр» шәһәрендә элек тә Алтын Урдадан чыккан кешеләр яшәгән. Аннары, 1445 елда Касыймның атасы Олы Мөхәммәт үлгәннән соң, аның гаскәренең бер өлеше Касыймга тигән. Шул татарлар да соңыннан Касыйм шәһәрендә төпләнеп калган. Күпчелеге йомышлы татарлар исәбендә йөргән шәһәр кешеләре Рус дәүләтенә хезмәт иткәннәр; беркадәресе сәүдә итү һәм һөнәрчелек белән шөгыльләнгән. Авыл хуҗалыгы белән көн иткән кешеләре 1681 елда ханлык бетерелгәннән соң дәүләт крестьяннары итеп теркәлгәннәр.
Касыйм халкының нәселен давам иттерүче бүгенге татарлар Рязань өлкәсенең Касыйм шәһәрендә иске татар бистәсендә һәм шәһәр тирәсендәге авылларда яшиләр. Алар татар теленең урта диалект дип йөртелгән Казан татарлары сөйләшенә якын диалектта шактый күләмдә мишәр сүзләре кушып сөйләшәләр, ислам дине тоталар, үзләренә хас аерымлыклары белән гомуми татар мәтди һәм рухи мәдәниятенең бер өлешен тәшкил итәләр. Касыйм шәһәрендә сакланган XV йөздәге Хан мәчете манарасы (мәчет үзе һәм янәшәсендәге Хан сарае калдыклары XVIII йөздә бөтенләй җимерелгән, шул вакытта иске мәчет манарасы кырыена яңа мәчет салынган); XVI йөздә салынган Шаһгали төрбәсе (аның эчендә ханның һәм аның якыннарының кабер ташлары сакланган); XVII йөздәге Авган бәк төрбәсе - болар ханлык чорыннан калган монументаль архитектура истәлекләре булып торалар.
Себер ханлыгына Алтын Урда Жучиләре династиясенең Шәйбанилар ыруыннан чыккан Хаҗимөхәммәтнең улы Мәхмүтәк заманында, 1429 елда нигез салына. Шәйбан Бату ханның энесе булган. Бату хан аңа Көнбатыш Себернең Урал белән Иртеш арасындагы улусын бүлеп биргән. Шушы җирләрдә Себер ханлыгы барлыкка килгән. Элек бу улус татарлары терлек асрау һәм төньяк тайга урманнарында сунарчылык белән шөгыльләнгән булсалар, ханлык дәверендә игенчелек һәм шәһәр культурасы да үскән. Мәсәлән, ханлыкта Искер (Иске йир, җир - иске шәһәр мәгънәсендә), башкалалар Чыңгы Тура (соңрак Төмән) һәм Кашлык, шулай ук Табул (Тобольск), Тонтур, Касыйм-Тура һәм башка шәһәрләр булганлыгы билгеле. Археологик тикшерүләр һәм үткән йөзгә кадәр сакланган урта гасыр корылмалары калдыклары шәһәрләрдә таштан кору архитектурасы, төрле һөнәр, ювелирлык сәнгате яшәгәнлеген раслыйлар. Көнбатыш (Казан ханлыгы, Русь) һәм Көнчыгыш белән (Кытайга тикле) халыкара сәүдә барган. Читкә чыгарыла торган товарларның төп өлешен затлы мехлар һәм туннар тәшкил иткән.
Казан һәм Әстерхан ханлыкларын басып алганнан соң, чират Себергә килеп җиткән. Иван Грозный Себер ханлыгын басып алуны казаклар атаманы Ермакка йөкләгән. (Гәрчә патша аны кайчандыр үзе законнан тыш дип игълан иткән булса да. Ермак Уралдан патшага талап җыйган алтыннарын җибәргән һәм шуның белән үзен аклаган.) Иван Грозный Ермакның соравы буенча аңа булышка зур гаскәр дә җибәргән, һәм Себерне басып алу башланган. Соңгы Себер ханы Күчем үз дәүләтен саклап калу өчен бик озак һәм авыр көрәш алып барган. Ермак татарлар белән сугышта һәләк булган, ләкин Себергә һөҗүм яңа көчләр белән давам иттерелгән. 1598 елда рус воеводалары белән соңгы бәрелештә Күчем җиңелгән. Себер ханлыгы басып алынган һәм, соңрак К.Маркс бик дөрес әйткәнчә, «шуның белән Азия Россиясенә нигез салынган».
Хәзер Себер татарлары үзләренең тарихи туган җирләрендә: Көнбатыш Себернең Төмән, Томск һәм Новосибирск өлкәләрендә яшиләр. Алар татар теленең Көнбатыш Себер диалектында сөйләшәләр, тоткан диннәре буенча - мосылманнар; өч этнотерриториаль төркемгә - Табул, Бараба һәм Томск татарларына бүленәләр, телләре һәм мәдәниятләре ягыннан бер-берсеннән бик аз аерылалар.
Әстерхан ханлыгына 1459 елда Кече Мөхәммәтнең олы улы Мәхмүт нигез сала һәм шуның белән Иделнең түбәнге агымында үсеп чыккан яңа татар дәүләте хәкимнәренең нәселен башлап җибәрә. Халкы әлләни күп булмый, ул халык нигездә күчмә терлекчелек, бакчачылык, сунарчылык һәм балык тоту белән шөгыльләнә. Әстерхан - ханлыкның бердәнбер һәм баш шәһәре. Ул Алтын Урда чорында Хаҗитархан шәһәре дип йөртелгән һәм анда Жучи тәңкәләре сугылган. Иделнең Каспийга койган урынында утырган Әстерхан шәһәре халыкара сәүдәдә зур бер арадашчы үзәк булып хезмәт иткән һәм «олуг татар базары» буларак шөһрәт казанган.
Ханлыкның тышкы сәясәте башта Олы Урдага, соңрак Нугай Урдасына һәм Кырым ханлыгына бәйле булган. Казанны басып алгач, рус гаскәре 1554 елда Әстерханга керә һәм, Ямгурчы ханны төшереп, тәхеткә Иван Грозныйның вассалы итеп Дәрвишгалине утырта. 1556 елда Дәрвишгали Мәскәүгә бәйлелектән чыгарга омтылып карый, ләкин рус гаскәре тагын яу белән килә һәм ханлыкны тамам басып ала.
Хәзер элекке Әстерхан ханлыгы җирләрендә, башка халыклар белән бергә, элекке ханлыкның төп халкы булган Әстерхан татарлары яши. Аларның теле Урта Идел буе татарлары теленә бик якын, тик аларда хәзерге нугай теле элементлары гына бераз сизелә. Тоткан диннәре - ислам. Әстерхан татарлары Юрт, Кундра һәм Караташ татарларына бүлеп йөртеләләр.
Нугай урдасы Идегәй чорында ук, XIV - XV йөзләр чигендә, аерым билек төсендә Алтын Урдадан аерылып чыга башлаган; тамам оешып бетүе Идегәйнең варисы, аның кече улы Нуретдин чорына, 1420-1430 елларга туры килә. Ул Казан һәм Себер ханлыкларыннан көньяктарак Иделдән Иртешкә кадәр сузылган бик зур җирләрне - күчмә далаларны биләгән. Төп халкы - мангыт һәм кунграт ыруыннан чыккан нугай татарлары һәм аларга кардәш башка ырулар. Күчмә терлекчелек, барыннан да бигрәк ат асрау, шулай ук һөнәрчелек, сәүдә итү һәм, өлешчә, иген үстерү белән шөгыльләнгәннәр. Башкаласы - Җаек елгасының түбәнге агымына урнашкан, борынгы Алтын Урданың билгеле шәһәре Сарайчык булган. Ул Урта Азия белән Кырымны һәм башка татар ханлыклары үзәкләрен тоташтырган кәрван юлында эре сәүдә үзәге булып утырган.
Казан һәм Әстерхан җимерелгәч, Нугай Урдасы берничә улуска бүлгәләнгән. Аларның халкы Төньяк Кавказ җирләренә күченеп киткән һәм тора-бара Рус дәүләтенә буйсындырылган. Хәзер алар Төньяк Кавказда яшиләр һәм үзләрен нугайлар дип атыйлар, ләкин озак вакытлар буена, элекке татар урдасы халкы исеме рәвешендә, «татарлар» (нугай татарлары) этнонимы да сакланып килгән. Нугай Урдасы белән башка татар ханлыклары арасында бик тыгыз этник, сәяси һәм мәдәни элемтәләр яшәгән, XV-XVI йөзләрдәге нугай татарлары Казан, Кырым һәм Әстерхан татарларының халык булып оешуында мөһим бер өлеш буларак катнашканнар. Нугай Урдасыннан татар халкының милли каһарманнары Идегәй һәм Сөембикә, Казанның һәм Кырымның атаклы ханбикәсе Нурсолтан чыкканнар.
Олы Урда Алтын Урданың турыдан-туры варисы төсендә 1433 елда, безгә таныш Кече Мөхәммәт һәм Сәетәхмәт ханнар чорында барлыкка килә. Бу ханнар арасындагы көрәш Кече Мөхәммәтнең җиңүе белән төгәлләнә һәм ул Олы Урдага нигез салучы булып санала. Бу - Идел белән Днепр арасындагы киң далаларны биләгән бик зур күчмәләр дәүләте. Аның ханнарының резиденциясе, бигрәк тә җәен, Азак шәһәренә урнашкан була. Шушы шәһәрдә 1452 елга кадәр яшәгән итальян Иосифат Барбаро нигездә Олы Урда татарлары турында язып калдырган. Дәүләт Кече Мөхәммәтнең улы һәм Әстерхан ханлыгына нигез салган Мәхмүтнең энесе Әхмәт идәрә иткән елларда (1459-1480) үз куәтен шактый ныгыта. 100 меңле гаскәре булган Әхмәт хан татарларның Мәскәү өстеннән элеккеге хәкимиятен яңадан торгызырга омтылып карый: 1476 елда Иван IIIгә ел саен җыела торган салымны түләүне тәләп итеп хат җибәрә, ләкин олы кенәз, шуңарчы ике ел элек үзен ханның вассалы итеп таныган һәм салым түләргә вәгъдә биргән булса да, моңардан баш тарта. 1480 елда ике якның да гаскәре Үкәнең кушылдыгы Угра елгасы буенда очраша. Татарларның атлы гаскәре, елганы кичкәндә уңышсызлыкка очрап, кире далага чигенә. Мәскәү рәсми рәвештә татар йогынтысыннан чыга.
Олы Урда 1502 елга кадәр, Миңлегәрәй хан аның көнбатыш җирләре белән бергә төп халкын Кырымга кушканчы яши. Олы Урда татарларының калган өлеше Әстерхан ханлыгы һәм Нугай Урдасы халыкларына кушыла.
ТАРИХИ ЧЫГАНАКЛАР
Нимес сәяхәтчесе һәм дипломаты Сигиэмунд Герберштейнның «Московитларның эшләре турында язмалар» дигән китабыннан, XVI йөз:
Татарлар һәм аларның төркемнәре турында
«Казан патшалыгы, шул ук исемдәге шәһәр һәм крепость Идел буена, елганың ерак ярына, Нижний Новгородтан җитмеш мильләр чамасы түбәндә урнашкан; Идел буйлап көнчыгыштан һәм көньяктан бу патшалык буш далалар белән чикләнә; ә «гизәр» көнчыгыштан (ягъни киек кошлар очып кайта торган яктан) алар белән Шәйбан (Себер) татарлары чиктәш... Казан татарларыннан соң, иң элек, Иделдән ары, Каспий диңгезенә таба, Себер якларыннан агып килгән Җаек елгасы буенда яшәүче, аталмышлары буенча нугайлар булган татарларны очратабыз. Аларның патшалары юк, кенәзләре генә бар... Бу илләр барысы да диярлек урманга бай. Тик Сарайчык яныннан җәелеп киткәнен санамыйча: анысы гел дала... Әстерхан - бай шәһәр һәм олуг татар базары, бөтен тирә-якны биләп яткан ил дә шул исем белән атала, Казаннан түбән ун көнлек юлда, Иделнең бирге ярына, елга тамагына диярлек урнашкан... Казан белән Әстерхан арасында, Идел агышы буйлап Борисфенга (Днепрга) кадәр ике арадагы киңлектә дала җәелгән. Шунда татарлар яши. Азов һәм Ахас шәһәрләрен исәпкә алмаганда, аларның бүтән даими яшәү урыннары юк. Ахас шәһәре Азовтан югары унике мильдә Танаид (Дон) буена утырган... Херсонеста (Кырым күздә тотыла) Кырым (Иске Кырым) шәһәре бар, кайчандыр ул Таврида ханнары яшәгән урын булган, шуңа күрә алар Кырым ханнары дип аталып киткәннәр...
Татарларның социаль һәм иҗтимагый донъясы турында
Татарларда кешеләрне дәрәҗәләп әйтү болайрак. Хан, алда әйтелгәнчә, патша дигән сүз, солтан - патшаның улы, би - кенәз, морза - кенәзнең улы, олбоуд (алпавыт) - аксөяк яки түрә, олбо-удулу - түрә баласы, сәет - югары дин әһеле, аерым шәхес - кеше дип йөртелә. Патшадан соң дәрәҗәсе белән икенче кеше улан дип атала, һәм дә татар патшаларының дүрт заты бар, мөһим мәсәләләр хәл иткәндә алар иң элек шул дүрт затның киңәшен тоталар. Аларның беренчесе Ширни (Шырын), икенчесе Барни (Барын), өченчесе Гаргни (Аргын), дүртенчесе Ципциан (Кыпчак)».
1552 елны Казанга яуда катнашкан рус воеводасы, публицист Андрей Курбскийның «Казанны алу» дигән китабыннан:
Казан шәһәре турында
«... ул кала (кремль) һәм бистә Иделдә түгел, ә аңа коючы Казан суы дигән елга буена урнашкан, шәһәр исеме дә шул елгадан аталган... Казанга килеп җиткәндә бик яхшы ныгытмалы кала күзгә ташланды: көнчыгыштан Казан суы ага, ә көнбатышта кечерәк Болак елгасы, ул баткаклы һәм сазлыклы, бистәдән түбән агып үтә һәм почмактагы башня янында Казан суына килеп кушыла; ә үзе Кабан исемле күлдән агып чыга, зур гына күл, бистәдән ярты чакрымда бетә; ә шул елганы (Болакны) аркылы чыккач, күл белән бистә арасында Арча кыры ягыннан бик тә матур һәм биек тау бар. Шул ук елгадан бистә янында бик тирән чокыр казылган, ул Черек күл дигән күлгә кадәр барып җитә, ә күл Казан суы янына ук җәелгән; ә Казан суы ягыннан тау шулкадәр биек, күз күреме җитми (сүз кремль тавы турында бара): аның өстендә кала урнашкан, анда таштан салынган патша пулатлары һәм бик тә биек мәчетләр бар, шунда аларның патшалары күмелгән, хәтерем ялгышмаса, алар бишәү иде...»
Казан артындагы татар җирләре турында
«... ул якларның һәр җирендә гаҗәп уңдырышлы һәм һәртөрле уңышларга бай кырлар күп. Морза һәм байгураларның йортлары гаҗәеп матур һәм сокландыргыч; авыллар анда бик еш утырганнар. Ул җирләрдә игелгән ашлыкның күплеге күктәге йолдызларга тиң: шулай ук анда терлекнең саны хисапсыз күп һәм кыргый җәнлекләрдән алына торган табышның күләме зур: сусар, тиен һәм тире яки ит өчен аулана торган башка киек. Янәдән ул җирләрдә күпләп кеш аулыйлар һәм дә бал җыялар: моннан да бай урыннар башка җирдә булыр микән...»
XVI йөзнең «Патша һәм олы кенәз Иван Васильевичның патшалык итә башлавының тасвирламасы» дигән рус елъязмасыннан:
Казанны алгандагы вәхшилекләр
«Поганый татарларны кыйнау турында. Боярлар һәм воеводалар алла ярдәме белән күпләгән поганыйларны кырдылар һәм дә шул кадәр кырдылар ки, Казан суыннан алып урманга кадәр һәммә җирдә һәм урман эче тулы мәетләр аунап ята, һәм бик азлары гына исән котыла алды, алары да бик яралы иде.
Патша дошманны җиңде, һәм үзебезнең аллабыз Исус Христос кодрәте белән безнең православный патшабыз һәм олы кенәзебез Иван Васильевич (Иван Грозный), бөтен Русьның хөкемдары, бозык җаннар белән көрәште һәм дә аларны тамам җиңеп чыкты һәм дә Казан патшасы Ядкәр Мөхәммәтне әсир итте һәм дә байракларын кулга төшерде һәм дә күп халыклы Казан ханлыгын һәм каласын үзенә алды. Патша хатыннарны һәм бала-чаганы әсир итеп алып китәргә, ә сугышчы ирләрен, каршы торганнары өчен, бөтенесен кырып бетерергә боерды һәм дә шул кадәр күп татар кешесе әсир алынды һәм дә барлык рус полкларына бүлеп бирелде. Татар әсирләре һәр урыс кешесенә җитәрлек. Күп мең җаннар булыр урыс кешеләре әсирлектән азат ителде. Ә кала эчендә үлгән татарлар бихисап, кала эче тулган, бөтен кала буйлап мәеткә басмый үтәрлек түгел. Патша (хан) сарае янында, шәһәр стеналары өстеннән сикереп качарга уйлаган җирдә һәм урамнарда мәетләр кремль стенасы биеклегендә өелеп яталар. Каланың тышкы ягындагы чокырлар мәетләр белән тулы, һәм дә Казан суы буе, һәм дә елга, һәм дә елга артындагы бөтен болын үлгән поганыйлар белән туп-тулы».
Галл (Саксония) галиме, сәяхәтче Тукманның «Кырым ханлыгы» дигән китабыннан, 1777 ел:
Кырым татарлары (Кырым ярымутравы татарлары) турында
«Аларның (Кырым татарларының) күпчелеге уртача буйлы, матур, төз гәүдәле, аларның кыяфәтләреннән ягымлылык бөркелеп тора; аларның намуслылыгы һәм киң күңеллелеге йөзләренә чыккан. Алар кешелеклелекне һәм кешеләргә миһырбанлылыкны хөрмәт итәләр. Гадиләр һәм беркатлылар, тыйнаклар, ачык йөзлеләр, шәфкатьлеләр һәм ышанучаннар. Аларга тәбигать менә дигән акыл һәм сүрелмәс рух биргән, шул аларны укуга-язуга көчле сәләтле иткән. Гомумән, алар үзләренең электәге кыргыйлыкларын күп яклап югалтканнар инде, гәрчә ул кыргый батырлыклары Европада беренче тапкыр күренүләре вакытында аларны коточкыч куркыныч кешеләр итеп таныткан булса да1. Алар күренеклерәк була барган саен бер-берсенә игътибарлырак һәм итәгатьлерәк булырга тырышалар. Үзләре бик чиста һәм пөхтә киенәләр, ә мөмкинлекләре булганнары купшырак киенүдән тартынмый. Аларның киемнәре төрекләрнекенә караганда уңайлырак, кешене үстереп җибәрә, матурлый. Калфаклары яшел төстә һәм шул төс аларны башка халыктан (төрекләрдән, фарсылардан һ.б.) аерып тора...
- - - - - - - - - -
1 - Тунманн хезмәтен нәшер иткән Н.Л.Эрнест әйткәнчә, урта гасыр европалылары аларны элек шулай күз алдына китергәннәр.
- - - - - - - - - -
Алар гаҗәеп кунакчыллар һәм, хәлләреннән килгәнчә, нинди дин тотучы булуына карамастан, һәр кешегә якты чырай күрсәтәләр. Гомумән, тыныч чакларда Кырымда рәхәтләнеп сәяхәт кылырга мөмкин, югары дәрәҗәдәге үк уңайлыклары булмаса да, Европаның иң җайлаштырылган илләрендәгегә караганда үзе ышанычлы, үзе арзанга төшә. Кырымда йортлар күпчелек госманлыларныкына (төрекләрнекенә) охшатып төзелгән, тыштан шыксызрак күренсәләр дә, эчтән уңайлы, хәттә ямь бөркеп торалар. Алар бер урында утырып яшиләр (күчмәләр түгел), йортлары һәм тулаем авыллары яшеллеккә күмелгән, рәт-рәт булып кипарислар һәм башка агачлар тезелеп киткән.
Кырым татарларының теле төрки телгә карый, тик сөйләмнәрендә гарәп һәм монгол сүзләре күп. Госманлылар аларны бик җиңел генә аңлый алмыйлар. Нугай татарларының (дала татарларының) теле аларга тагы да авыррак аңлашыла, чөнки алар бик кызу һәм, гарәпләр кебек үк, тамак төбе белән сөйләшәләр. Нугай теле кырымлылар теленә охшаган булса да, алай ук алга китә алмаган...
Татарлар Мөхәммәт дине белән яшиләр һәм бик динлеләр. Хәттә бәйсезлекләрен кабат кайтаргач та (1774 елда Төркиягә бәйлелек бетерелгәч), алар госманлыларның императорын үзләренең дин башлыгы саныйлар. Аларның мөфтие, үз муллалары, хаҗилары (мәдрәсә укытучылары), казыйлары бар. Казыйлар хөкем кылалар. Татарлар үзләренең мәхәллә һәм җамигъ мәчетләрендә көнгә биш намаз укыйлар; коелар казыганнар һәм кәрван сарайлар коралар - һәркайсы алладан савап алу өчен эшләнә. Әммә башка дин тотучыларны кыерсытмыйлар. Үзләренең мәдрәсәләре эшли, анда Коръәнне өйрәнәләр һәм башка әһәмиятсезрәк гыйлемнәр алалар (христиан Тунманн әйткәнчә). Христианнарга һәм яһүдләргә алар дин иреге бирәләр; әрмәннәр һәм греклар шәһәрләрдә һәм авылларда үз чиркәүләрен ачканнар...
Каффа һәм Гезлев шәһәрләрендә сәүдә аеруча нык үскән... тозлы балык, уылдык, тоз, бодай, арпа, тары, май һәм шарап белән сәүдә итәләр. Читкә күп күләмдә йон, кара төстә, бигрәк тә аксыл төстә йомшак бәрән тиресе, эшкәртелгән ак сарык тиресе, сыер ите, туңмай, нефт, бал, балавыз һ.б. товарлар чыгарыла. Күбесенчә товарга товар биреп сату итәләр.
Төрек тәңкәсе Кырымда барча җирдә йөрештә, Чын татар тәңкәләре башлыча ике төрле: 1) беас-бишлек, ак төстәге тәңкә, көмештән коелган, баһасы биш кара-бишлек яки егерме акча (тәңкә, сум) тора; 2) кара-бишлек, кара төстәге тәңкә, бераз көмеш кушып бакырдан коелган, баһасы биш акча (тәңкә) тора».