Мәкальләр. Зөбәер Мифтахов тупламасы Татарча текстлар

<== ӘЙТЕМНӘР ҺӘМ ФРАЗАЛАР

ТАТАР МӘКАЛЬЛӘРЕ

(Зөбәер МИФТАХОВ туплады)

Авызыңда кан булса да кеше алдында төкермә.

Авызың чалыш булса, көзгегә үпкәләмә.

Авырткан җирдән кул китми.

Авыр тормыш тилмертә, җиңел тормыш тилертә.

Агай-эне тартышы - туй бүләге ертышы.

Агач күрке - яфрак, әдәм күрке - чүпрәк.

Агач очтан, әдәм эчтән корый.

Агыйделнең аръягында бер энәгә бер сыер.

Адым-адым - юл булыр, тамчы-тамчы - күл булыр.

Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар.

Аерылырга - алты ишек, кайтып керергә - бер ишек.

Азактан көлгән дөрес көлә.

Азгын ауга чыкса, артыннан гауга чыгар.

Азгынга ияргән азар, бозгынга ияргән бозылыр.

Азыклы ат арымас.

Аккан су юлын табар.

Акчалының кулы уйный, акчасызның күзе уйный.

Акыллы атын мактар, юләр хатынын мактар, шыр тиле үзен мактар.

Акыллының уендагы акылсызның телендә.

Акыллы әйтми белер, юмарт сорамый бирер.

Ак эт бәләсе - кара эткә.

Ала каргадан алачагың булсын.

Алдагысын Алла белә.

Алдан кычкырган кәккүкнең башы авырта.

Алдан уйла, аннан сөйлә.

Алма агачыннан ерак төшми.

Алпарына күрә толпары. (алпар - рыцарь)

Алтмыш көн атан булганчы, алты көн бура бул. (атан - печкән дөя; бура - айгыр дөя)

Алтыдагы - алтмышта.

Алтын - таш, алабута - аш.

Алып та анадан туа.

Ана күңеле балада, бала күңеле - далада.

Анасыз корт иләү булмас.

Ана сөте белән кермәгән тана сөте белән керми.

Ана суккан җир тамукта янмас.

Аптыраган, йөдәгән - артын мичкә терәгән. (кыен чакта үзеңә-үзең тагын кыенлык ясауга карата)

Аптыраган үрдәк арты белән чума ди.

Аракы - шайтан сидеге.

Арба ватылса - утын, үгез үлсә - ит.

Арбавын белсәң, кара елан да карышмый. (арбау - тылсым)

Ардаксыз кайда да артык. (ардак - кадер)

Ардаксызның аркасы туза.

Арык кеше - алчак, базык кеше - басымчак.

Асылынсаң асыл агачка асылын.

Ат азгыны тайга иярә.

Аталы бала - ардаклы бала.

Аталы бала аркалы, инәле бала иркәле.

Атасы юкта улы баштак, анасы юкта кызы баштак. (баштак - башбаштак)

Ата баласы хата булмас. (ходай кешене атасына ошатмый яратмас)

Атадан күргән ук юнган [, инәдән күргән тун печкән].

Атадан ул туса иге, ата юлын куса иге.

Атай малы - Катай малы. (Катай - сугышта кулга төшергән бик зур байлыкларын кәеф-сафага туздырып бетергән борынгы ыру) / Русчалатып "Атай малы - катай!" дип тә әйтәләр.

Ата йорты саламдыр - салам булса да сарайдыр; кайната йорты кабыктыр - кабык булса да тамуктыр.

Аталмаган бала атасыннан күргән.

Ата малы - атналык.

Атасыз йорт - батасыз йорт. (бата - "бага-ата" – борынгыда "тәңре сыны", соңрак чорда "кот, бәрәкәт")

Ат аунаган җирдә төк кала.

Ата - җизнә, ана - казна.

Ат дагалаганда бака ботын кыстырган ди.

Ат кешнәшеп, әдәм сөйләшеп таныша.

Ат күрке - ял, егет күрке - мал.

Аттан ала да туа, кола да туа.

Атым юк аранда - кайгым юк буранда.

Ат яхшысы - арканда, начарлары - тарханда.

Ахмак ат менсә, атасын танымас.

Ахмакның улы булганчы, акыллының колы бул.

Ахмак төйнәгәнне акыллы да чишә алмас.

Ачта икмәк кайгысы, тукта хикмәт кайгысы.

Ач тамагым - тыныч колагым. / Ялгыз башым - тыныч колагым.

Ач хәлен тук белмәс.

Ачның ачуы яман.

Ачта икмәк кайгысы, тукта хикмәт кайгысы.

Ашаган белми, тураган белә.

Ашаганда колагың селкенсен, эшләгәндә йөрәгең җилкенсен.

Ашаган малда өмет бар.

Ашап туймаганны, ялап туймассың.

Ашау эшне калдырмый (, кашык кулны талдырмый).

Ашка каршы - аш, ташка каршы - таш.

Ашлаган җир аш бирер.

Ашыккан - ашка пешкән.

Аю “аппагым”, керпе “йомшагым” дип әйтә ди [баласына].

Аюны да биергә өйрәтәләр.

Аягың тәпелдәмәсә, авызың чәпелдәми.

Аңламый сөйләгән авырмый үләр.

Байлык сөйдерер, ярлылык көйдерер.

Байның эше фарман белән, ярлыныкы моң-зар белән.

Бака бакылдап, телчән такылдап туймас.

Бакча яме - чәчәк белән, табын яме - чәкчәк белән.

Бакырны күпме ешсаң да алтын булмас.

Бала - бавыр ите.

Бала баласы балдан татлы.

Бала итәктә чакта сөйдерә, итәктән төшкәч көйдерә.

Бала күздән, әдәм сүздән зыянлый.

Балалы казга җим тими.

Балалы өй - базар, баласыз өй - мазар. (мазар - зират)

Баланы биләүдән, хатынны тәүдән өйрәт.

Баласы елак булса, анасы чирак була. (чирак - ныклы)

Балачылга - бала, бәләчелгә - бәлә.

"Бал-бал" диеп кенә авыз балланмый.

Бал “бал” дисәң бер бетә, бармак тыксаң - гел бетә.

Балык башыннан чери.

Барлы булсаң - гөл сибәрләр йөзеңә; ярлы булсаң - көл сибәрләр күзеңә.

Бар чагында - бүредәй, юк чагында - шүредәй.

Бата башлагач бабай да "әнекәем!" дигән ди.

Батыр бер үлә, куркак көн дә үлә.

Батырга да ял кирәк.

Батыр ярасыз булмый.

Батыр яуда сынала [, телчән дауда сынала].

Батыр үлеме - марҗадан.

Баш исән булса, бүрек табылыр. (яисә: күткә ыштан табылыр)

Башка килгән телдән килә.

Башлаган эш - беткән эш [, ташлаган эш - үткән эш].

Башыңа төшсә башмакчы булырсың. (башмакчы - мәчет ишек төбендә башмак алып торучы)

Без капчыкта ятмый.

Беләге бар берне егар, белеме бар меңне егар.

Белмәгәннең беләге авыртмый. (ирония белән әйтелә)

Белмәү гаеп түгел - белергә теләмәү гаеп.

Бер бала - мең бәлә.

Берегүдә - бәрәкәт, бүленүдә - һәләкәт.

Бер елга куян тиресе дә чыдый.

Бер елны тартай, бер елны бүдәнә симерә.

Бер казанга ике тәкә башы сыймый.

Бер картлыкта - бер яшьлектә.

Бер кискән ипи кире ябешми.

Бер кичкә - кер мичкә.

Бер рәхмәт мең бәләдән коткара.

Бер тарыдан ботка пешми.

Бер тычкак сыер бөтен көтүне буклый.

Бер әйт - берәгәйле әйт.

Берәү өчен берәү - баганага терәү.

Берәү үлми берәү көн күрми.

Беренче коймак төерле була.

Беткәнне бетерү - савап.

Беткә үч итеп тунны якмыйлар.

Би йорты – бикә йорты.

Бирим дигән колына чыгарып куяр юлына.

Биткә әйткәннән читтә әйткән яман.

Бит күрке - күз, тел күрке - сүз.

Бишектәге бишкә төрләнә.

Брат братның көтү көткәненә рад.

Букка тимә, сасысы чыгар.

Букка ярамаган көрәк бук көрәргә кирәк.

Булдыклы эш күрсәтер, булдыксыз теш күрсәтер.

Булырдайның бугыннан билгеле.

Бурдан кала, уттан калмый.

Бурның бүреге яна.

Буш мичкә шаңгыравык була.

Буш тегермән җилсез дә әйләнә.

Былтыр кысканга быел кычкырмыйлар. (Г.Тукайдан)

Бәндә сагышлый – ходай багышлый.

Бәхетле чучканың борын очында бук булыр ди.

Бүре баласы бүреккә салсаң да урманга карый.

Бүре баласын үзе карасын.

Бүредән курыккан урманга бармас.

Вәгъдә - иман.

Гаеп мулла кызында да була.

Гыйлемлек нур, наданлык хур.

Димче диңгез кичерер.

Диндә - иман үрнәк, көндә - Иван үрнәк.

Дус башка, дошман аякка карар.

Дусның искесе, хатынның яңасы яхшы.

Дусын дус - исәбем дөрес.

Донъя (Бәхет) бер алдын, бер артын күрсәтә ул.

Донъя куласа - әйләнә дә бер баса.

Донъяны су басса - үрдәккә ни кайгы?

Дөрес сүзгә җавап юк. / Туры сүзгә җавап юк.

Дөя дә бүләк, төймә дә бүләк.

Дүрт аяклы ат та абына.

Егет булса мут булсын, ике күзе ут булсын.

Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз.

Егетлек кадерен карт белер.

Егет сүзе бер булыр.

Егет әйтер - кыз булсын, кызлар әйтер - үз булсын.

Еламаган балага ими каптырмыйлар.

Елан чаккан җептән курка.

Елыйсы килгән бала атасының сакалы белән уйный.

Еракка яшерсәң, якыннан алырсың.

Ерактагы кояш җылырак.

Запас эчне тишми.

Зыянчы песинең күзе елтырый.

Иелгән башны кылыч кисми.

Ике яхшы дошман булышмас. / Ике яхшы дус булса, ике арадан кыл үтмәс.

Икәү белгәнне ил белә.

Ил авызына иләк каплап булмый.

Илгәзәк бозау ике сыер имә.

Илдә чыпчык үлми.

Ил төкерсә, күл булыр.

Илчегә үлем юк.

Имгәк аяк астында.

Ипи сузган кулны эт тешләми.

Ир - баш, хатын - муен.

Ир бирмәк - җан бирмәк.

Ир-егетнең эчендә җигүле атлар ятыр.

Иренгән ике эшли. / Саран ике түли.

Ирне ир иткән дә хатын, хур иткән дә хатын.

Иртә уңмаган кич уңмас, кич уңмаган һич уңмас.

Иртәгәсе өчен ишәк кайгырган.

Ир уңган булса, хатын елдам була.

Исереккә диңгез тубыктан.

Искегә тисәң, исең китәр.

Иске яңаны саклый.

Исәндә сыйламаган үлгәндә еламый.

Исәр ипкә килмәс. Юләр юньгә килмәс.

Ит ашасаң - тешкә керә, ашамасаң - төшкә керә. (әйбәтлекнең бер начар ягын табып зарлануга карата)

Ит изгелек - көт явызлык.

Ит күрмәгәнгә үпкә тансык.

Итәктән төшкәч - җитәккә. (баланың мәшәкате үсә төшү белән бетми)

Ишле байгыш байны басар. (байгыш - мескен)

Иясенә күрә биясе.

Иясе ыжламый самавыры чыжламый.

Йомшак агачны корт баса.

Йөзгә карап йөз ояла. (бай кырында юмарт кылануга карата)

Йөзем суы эчкән - йөз суын түккән.

Йөз күрке – сакал белән, сүз күрке – мәкаль белән

Йөргән аякка җүрмә иярә. (җүрмә - кыска камчы)

Йөргән таш шомара, тик яткан таш мүкләнә.

Кайсы бармакны тешләсәң дә авырта. (ягъни: баланың ниндие дә жәл)

Калган эшкә кар ява.

Каләм изгегә тартыр.

Капкан саен калҗа булмый.

Кар астыннан карга бугы да табылмый.

Кара халык - кара сарык.

Карама беләккә - кара йөрәккә.

Карап карарбыз, дигән ди бер сукыр.

Кар башына кар җитә.

Карга каргага "йөзең кара!" дигән ди.

Карга каркылдап кына кар яумый.

Карга күзен карга чукымый.

Картлык - түгел шатлык.

Качып китсәң дә – чәчеп кит (игенне).

Кая барсаң да кара сакалың артыңнан калмый.

Кем арбасына утырсаң, шуның җырын җырларсың.

Кемдә нәрсә кайгысы - тегермәнчедә су кайгысы.

Кемнең кулында - шуның авызында.

Кемнең өендә – шуның көендә.

Кем тычкан – бөкре тычкан, эт бугыдай иттереп тычкан...

Кем эшләми - шул ашамый.

Керереңнән алда чыгарыңны уйла.

Керәшеннең акылы - керәле дә чыгалы. (христиан диненә "керәле-чыгалы" булуыннан)

Кеше булган кешенең һәр нәрсәдә эше бар.

Кешегә баз казыма - үзең төшәрсең.

Кешегә калган көнең - караңгы төнең.

Кешегә ышанма, бозга таянма.

Кеше күңеле пыяла, нык кагылсаң уала.

Кешене күзәт тә – үзеңне төзәт!

Кешене тыңла, үзеңнекен эшлә.

Кеше сүзе кеше үтерә. / Кешенең бер сүзе кеше үтерә.

Кеше тычты - күтем кызды.

Кеше хәлен кеше белми, үз башына төшмәсә.

Кеше ышанмаслык сүзне хак булса да сөйләмә.

Киенә белми киенгән - оят җире күренгән.

Килен кеше – ким кеше, алабайга тиң кеше.

Китап - белем чишмәсе.

Киткән кыздан пумала курка. (алып китәр дип)

Кичке акыл иртәнгә ярамый.

Кияүдән кайткан кыз кайта килгән яудан яман.

Киңәшле эш таркалмас.

Коега төкермә, суын үзең эчәрсең.

Корал эшли, ир мактана.

Коры кашык авыз ерта.

Кул кулны юа, ике кул битне юа.

Кунак ашы - кара-каршы.

Кунак булсаң, тыйнак бул [, килә белсәң китә бел].

Кунакта яхшы, өйдә биш битәр.

Курыкканга куш [, коерыгы белән биш] күренә.

Курыкканны эт абалый.

Курыккан эш уң була.

Кыз баланың абруе кыл өстендә, кылдан төшсә - юл өстендә.

Кыз, кымыз, кубыз - шайтанга өч кулавыз. (кулавыз - арадашчы)

Кыз мактала эш белән, түгел энҗе теш белән.

Кызның яры кырыктыр, ише чыкса юлыктыр.

Кырык мирнең көен көйләгәннән бер арбаның чөен чөйләгәнең артык.

Кырык эт арасында бер этнең койрыгы бот арасында.

Кыскалыкта - осталык.

Кыңгыр эш кырык елдан соң да беленер.

Кәҗә дә мал, баҗа да туган. (яисә: Кәҗә мал түгел, баҗа туган түгел)

Кәҗәсе түгел - мәзәге кыйбат.

Көзге катык, көмеш кашык - кызым белән киявемә; язгы катык, ярык кашык - улым белән киленемә.

Көлке көлә килә - артыннан куа килә.

Көн күрмәгән көн күрсә, көндез чыра яндыра.

Көнче көн күрмәс.

Көтмә шайтаннан иман.

Көчек булсаң да кечек булма.

Көчең барда эшлә, тешең барда тешлә.

Көчленеке закон. / Көчленеке замана.

Көчле яман түгел - үчле яман.

Күзгә яз яхшы, авызга көз яхшы.

Күздән ерак - күңелдән ерак.

Күз курка - кул йолка.

Күл болганыр - бер тонар, ил болганыр - бер тынар.

Күмәк көч яу кайтара. / Яхшы сүз яу кайтара.

Күп йөрегән ни белер? Күп укыган - шул белер.

Кызлы йортта су булмас.

Күп сүз бозау имезә, күткә таяк тигезә. / Күп сүз - юк сүз.

Күп сүз китапка яхшы.

Күп сүз ялгансыз булмас, күп мал харамсыз булмас.

Күпкә китсә бал да ачы.

Күпне белсәң, тиз картаерсың.

Күпне теләсәң, аздан коры калырсың.

Күркә симерсә, күте бөрешә.

Күрмәгәннең күрәсе килә, күргәннең качасы килә.

Күрше ашы - күңел хушы.

Күрше хакы - Алла хакы.

Күршенең тавыгы да күркә булып күренә. / Күршенең тавыгы каздай, хатыны кыздай. / Күршенең тавыклары күрекле, әтәче бүрекле.

Күршенең теле шеште - бәләсе безгә төште.

Күрәчәгең булса, күркә талап үтерер.

Күрәчәккә чара юк [, үләчәккә дава юк].

Күрәчәкне күрми гүргә кереп булмый.

Күңел күзең күрмәсә, маңгай күзе - ботак тишеге.

Май ашаган карга да кышлый, бук ашаган карга да кышлый.

Майда туның калдырма.

Майламасаң таба купмый.

Май чүлмәге тышыннан билгеле.

Мактанчыкның арты ачык.

Мактаулы кыз туйда усырган.

Мал да ашаган җиренә кайта.

Мал иясенә охшар.

Мал казанма, дус казан.

Малың булса - көтүче, җөнең булса - тетүче табылыр.

Машина җитә әдәм башына.

Матурлык туйда кирәк, акыл көн дә кирәк.

Мөрҗәң кыек булса да төтене туры чыксын.

Мулласы нинди - мәхәлләсе шундый.

Мулла янында мулла бул, юрга янында юрга бул.

Мулла әйткәнне кыл, кылганны кылма.

Надан наданны сөяр, – галим галимне сөймәс.

Назлы назланып торганчы әрсез ашап туйган ди.

Нечкә билле эшкә җилле.

Ни чәчсәң, шуны урырсың.

Ният иткән - морадына җиткән.

Нужа калач ашата. (ягъни нужа күрми калач ашамыйсың) / Нужа печән ашата. (ягъни шул хәлгә дә җиткерә)

Олы йортка ни кирәк - кечесенә шул кирәк.

Олы кеше - солы төше.

Ормас олы күтәрер.

Оста барда кулыңны тый, чәчән барда телеңне тый.

Очкыннан ялкын кабына.

Оясында ни булса, очкынында шул булыр.

Пешкәнче көтсәң, төшкәнче дә көт. (яки: Пешкәнче көткән - төшкәнче көтмәгән.)

Сабанда сайрашмасаң, ындырда ыңгырашырсың.

Сабыр иткән - морадына җиткән.

Сабыр төбе сары алтын.

Савыт-саба шалтырамый тормый.

Сакал агармый акыл керми.

Сакауның телен анасы белер.

Сакланганны саклармын, дигән ходай.

Саклының сагы ятыр, саксызның башы ятыр.

Санаулы көн тиз үтә.

Сантыйга акыл кирәкми.

Сантыйны чәчеп үстермиләр [, үзе үсә]. (ягъни, берәүнең сантыйлыгына нәселе гаепле түгел)

Саулык - иң зур байлык. / Саулыгым - байлыгым.

Саф һава - тәнгә дава.

Сереңне ачма дустыңа - дустың сөйләр дустына.

Сигез сыер асраганчы, симез сыер асра.

Син дә мулла, мин дә мулла - атка печән кем сала?

Солсыз сапка сылтар.

Сукыр күп күрер, саңгырау күп ишетер.

Сукырның теләгәне - ике күз.

Сукыр тавыкка бар да бодай.

Суфый суган сөймәс, капса кабыгын да куймас.

Сыер дуласа аттан яман.

Сыерның сөте телендә.

Сыйлаганда су эч.

Сыйламага сыең булмаса, сыйпамага телең булсын.

Сыйлы кунак - сыенда, сые беткәч - өендә.

Сыйлы көнең - сыер.

Сәбәпсез яфрак та селкенми.

Сөзгәк сыерга ходай мөгез бирми.

Сөйдергән дә тел, көйдергән дә тел.

Сөйләшә белмәгән авыздан тыча белгән күт яхшы.

Сөймәгәнгә сөйкәлмә.

Сүзе хакның йөзе ак.

Сүзең көмеш булса, эндәшмәвең алтын.

Сүз куган - казалы, эш куган - казналы.

Сүтек ертыктан көлгән ди.

Тавык төшенә тары керә, ашамаса - тагы керә.

Тазның тазы бетсә дә, табы бетми.

Таз таранганчы туй таралыр.

Тамак тамукка кертә.

Тамукка күнеккән оҗмахка чыдамас.

Тамчы тама-тама таш тишә.

Тартай теленнән табар.

Тасылын белгән таш кискән. (тасыл – эшнең сере, җае)

Татар акылы төштән соң.

Татар бар җирдә хәтәр бар. (яки: Татар барда хәтәр бар.)

Татар башын татар ашый.

Татар тотмый ышанмый.

Татарга тылмач кирәкми.

Татар түрә булса, чабатасын түргә элә. (тупас гадәтләрен калдырмый)

Тау белән тау гына очрашмый.

Ташның олысын дус ташлый.

Таяк ике башлы.

Теле озынның акылы кыска.

Тели белсәң - теләк, тели белмәсәң - имгәк.

Тел сөяксез.

Тереләрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел.

Терсәкне тешләп булмый.

Теше чыккан балага чәйнәп биргән аш булмас.

Тиле тиккә кызыгыр.

Тиле “тиле” дигән саен тигәнәк буе сикерә.

Тимерне кызуында сук.

Тимер тоткан тилмермәс.

Тинтәк белән типтергәнче, аңлы белән таш ташы.

Тишекле таш җирдә ятмас. (ир табылыр) (тишекле ташны бау белән каралты түшәменә эләләр, кот китерә дип, шуңа җирдә ятмый)

Тозсызны күзсез дә сизә.

Тормыш ул - яши белсәң кубыз кебек, белмәсәң - дуңгыз кебек.

Тотылмаган - бур түгел.

Туган җирдән туйган җир яхшы.

Туйга барсаң борын бар, борын барсаң урын бар.

Туйга барсаң туеп бар.

Туйда тукмак та бии.

Туй үпкәсез булмый.

Тупасның уены – муенга кундырыш.

Турысын әйткән - туганына ярамаган.

Туры сүзгә җавап юк.

Туры сүзленең туны ертык.

Тыйнаксызның эше дә җыйнаксыз.

Тырышкан табар, ташка кадак кагар.

Тычканга - үлем, песигә - көлке.

Тәбәнәк агач ботакка бетә.

Тәвәккәл таш ярыр.

Тәне сауның җаны сау.

Тәрбия кырык, шуның берсе – чыбык.

Төче коймак тиз туйдыра.

Уенга алданып туемнан калма. (туем - ашау, туклану)

Уеннан уймак чыга.

Уеңны уйдырып әйт.

Узган гомер кире кайтмый сулар үргә акса да.

Уйлы уйлап торганчы тәвәккәл эшен бетергән.

Уйнап әйтсәң дә уйлап әйт.

Укыган кеше - чукынган кеше.

Уку - энә белән кое казу.

Улым, сиңа әйтәм - киленем, син тыңла.

Унга бар - уңганчы бар.

Ун нәнкә дә бер әнкәне алыштырмас.

Урау булса да юл яхшы [, шадра булса да кыз яхшы].

Уртак малны эт җыймас. (җыймас - ашамас)

Урыс баеса - чиркәү сала, татар баеса - хатын ала.

Урысның “уже” дигәне - утыз көн.

Усал булсаң асарлар, юаш булсаң басарлар.

Усал яман түгел – явыз яман.

Утсыз төтен булмый.

Утыз теш арасыннан чыккан утызга төрләнә.

Утыз улың булганчы, усырак ирең булсачы.

Утырып куян кумыйлар.

Хаклык сөйгәнне халык сөймәс. (басым соңгы сүздә)

Халык әйтсә хак әйтер.

Ханнан бала олы, баладан ана олы.

Харам килгән әрәм китәр.

Хатын-кызга акыл кырыктан соң керә.

Хатын-кызның чәче озын, акылы кыска.

Хатыны юкның якыны юк.

Хезмәтенә күрә хөрмәте.

Хисаплының малы исәпле.

Ходай бүрегә бәхет бирсә, тешен сындырып бирә ди.

Хуҗасы тарсынса, кунагы тартыныр.

Хәерчегә якты чырай күрсәтсәң, ямаулык сорый.

Хәерчегә җил каршы.

Хәерчене бала баса.

Хәерченең акчасы әтәч булып кычкыра.

Хәйләсез донъя файдасыз.

Хәрәкәттә - бәрәкәт.

Шыгырдык агач аумый, чирле кеше үлми...

Чакырган җиргә бар, куган җирдән кит.

Чакырган җиргә бармасаң, чакыруга зар булырсың.

Чебен дулап тәрәзә ватмый.

Чебен тисә чер иткән – тукмак тисә тик торыр.

Чебешне көз саныйлар.

Чиләгенә күрә капкачы.

Чирен яшергән - үлгән, бурычын яшергән - бөлгән.

Чир китә - гадәт кала.

Чит илдә солтан булганчы, үз илеңдә олтан бул.

Читне макта - илеңдә тор. / Шәһәрне макта - авылда тор.

Чыбыкны пеше чакта бөгәләр.

Чыгымчы ат тәртә сындырыр.

Чыкмаган җанда өмет бар.

Чынлап еласаң, сукыр күздән дә яшь чыга.

Чыпчык та "чытырманым!" дип әйтә ди.

Чөйне чөй белән чыгаралар.

Чүбек чәйнәп май чыкмас.

Ырдыкныкы - шырдыкка. (җиңел килгән малны юк-барга туздыру тур.)

Ыспай ялтырар, эчтән калтырар.

"Эрләмәгән, сукмаган, Шыгаем, сиңа ыштанлык!" (уйлаганны булган төсле сөйләүгә карата)

Эт авызыннан сөяк алып булмый. ("Алырсың, эт авызыннан сөяк!")

Эт котырса, төнгә каршы.

Эт күңеле - бер сөяк.

Этле кунак йортка сыймас.

Эт оясында көчле.

Этсез куян тотып булмый.

Эт симерсә иясен тешли.

Эт талашмый кавышмый.

Эт талашыр-талашыр да - авыз-борын ялашыр.

Эт тапса - аеры ашар, егет тапса - бергә ашар.

Эт чаба дип бет чаба.

Эт - эткә, эт - койрыкка.

Эт этлеген итәр.

Эт эченә сары май килешми.

Эт өрер - бүре йөрер.

Эше барның ашы бар.

Эшлегә сәгать җитми, эшсезгә сәгать үтми.

Эшләгәнең кеше өчен булса - өйрәнгәнең үзең өчен.

Эшләмәсәң эш көне - ни ашарсың кыш көне? (колхоз мәкале)

Эшнең башы яман эш.

Эшчән бәхетен эшендә күрер, ялкау бәхетен төшендә күрер.

Эшчәнгә эш язган.

Эшчән әмәлен табар, ялкау сәбәбен табар.

Юаштан юан чыга.

Югарыга карап фикер ит, түбәнгә карап шөкер ит.

Юклык талаштыра, барлык яраштыра.

Юл азабы - гүр газабы.

Юлга чыксаң юлдашың үзеңнән яхшы булсын.

Юлдан алда юлчы, өйдән алда күрше белеш.

Юлчыга янчык та авыр.

Юлчының юлда булганы яхшы.

Юләр белән тапма да, өләшмә дә.

Юләр "җиңдем" диер, акыллы "юл куйдым" диер.

Юрганыңа күрә аягыңны сузасың.

Ябага тайны хурлама - язга чыкса ат булыр.

Язган ризык тешеңне сындырып керер.

Язгы көн ел туйдыра.

Язмыштан узмыш юк.

Ялагай ялап туеныр.

Ялган дус ялагай (елмагай) була.

Ялгыз башка кайда да бер - таң ата да кич була.

Ялгыз башым - тыныч колагым. / Ач тамагым - тыныч колагым.

Ялгыз кеше - ялсыз кеше.

Яманга тарыма, тарысаң арыма.

Яман дус үзеңә кул кыса, хатыныңа күз кыса.

Яман кыздан яу бизәр. (яу - яучылар, димчеләр)

Яманнан ярты кашык [аш кала ди тәлинкә төбендә].

Ямьле булса да торган җир, сагындыра туган җир.

Яныңдагыны ягадан эзләмә.

Ярлы башым - әрле башым.

Ярлы кешенең акчасын яман товар бетерә.

Ярлы кеше яманыр, яманыр да куаныр.

Ятим гарьчел була.

Ятимнең авызы ашка тисә, борыны каный.

Ятып калганчы, атып кал.

Ят ярлыкамый, үз үтерми.

Яудан соң батыр күбәя.

Яшең җитмеш - эшең бетмеш.

Яхшы башын иңкәйтер, яман артын туңкайтыр.

Яхшы булсаң сөярләр, яман булсаң төярләр.

Яхшы белән сөйләшсәң – майга шикәр каткандай, яман белән сөйләшсәң – эткә таяк аткандай.

Яхшы белән эшең бетәр, яман белән башың бетәр.

Яхшы дус үзеңне сөяр, яман дус хатыныңны сөяр.

Яхшылыкка яхшылык - һәр кешенең эшедер, яманлыкка яхшылык - ир кешенең эшедер.

Яхшылык онытыла - яманлык онытылмый.

Яхшыны әйт, яманнан кайт.

Яхшы сүз - җан азыгы, яман сүз - баш казыгы. (баш казыгы - кабер очына исем язып кагылган казык)

Яшең җитсә кырыкка, артың китә шырыкка.

Яшәү белән үлем арасы – күз белән каш арасы.

Яңагының алына карама - атасының малына кара.

Яңа себерке шәп себерә.

Яңгыр - бай йөрәген яндыр.

Яңгыр яуса - ялкауга ял.

Әйткән сүз - аткан ук.

Әләк төбе - һәләк.

Әҗәлдән дару юк.

Өеңдәгене күршеңнән сора.

Өй дәрте - дию дәрте.

Өйләнмәгән егеткә ни кылса да килешә.

Өй салуның ние бар - мүклисе дә чутлыйсы. (чутлау - стенаны юнып тигезләү)

Өй эчендә ничәүсең - бер-береңә мичәүсең.

Өлеше барның өмете бар.

Өләшчегә - өч өлеш.

Өметсез - бер шайтан ди.

Өндәүле кунак мендәрле, өндәүсез кунак өнәмсез.

Өрә белмәгән эт йортка бүре китерер.

Өсәккә кермәгән исәпкә керми.

Өч тиенлек куян - биш тиенлек зыян.

Үгез чөя-чөя – үз өстенә чүп өя.

Үги үз булмас.

Үги үпкәчел була.

Үз күлмәгем үземә якын.

Үзе егылган еламас.

Үзе юкның күзе юк.

Үзеңә тимәгән елан мең яшәсен.

Үзеңнеке - үзәктә.

Үксез бозау асрасаң - авызың-борының май итәр; үксез бала асрасаң - авызың-борының кан итәр.

Үлгән артыннан үлеп булмый.

Үлгән сыер сөтле була.

Үлгәч тә өч көнлек эш кала.

Үлмәктән калмак юк.

Үләттән калсаң да рәттән калма.

Үлә яткан арысланның бер сарыклык көче бар.

Үпкәләгән ишәк су ташырга яхшы.

Үпкән-кочкан - җилгә очкан. (яшьлек мавыгулары тур.)

Үткән эшкә - салават. / Үткән эштән төш яхшы.

Җан биргәнгә юнь биргән.

Җан җәннәт тели - гонаһа җибәрми.

Җан тартмаса, кан тарта.

Җаны теләгән - җылан ите ашаган.

Җете кызыл тиз уңа.

Җиде баҗаны бер бүре ашаган ди... (таркаулык, көнләшү тур.)

Җиде кат үлчә, бер кат кис.

Җил агач башыннан, бәлә әдәм башыннан йөри. (сайлап килми)

Җилсез кура селкенми.

Җир астыннан юл булмас. (үлгәнче күрешеп калырга)

Җирнең астыннан өсте матур.

Җиян кардәш булмас, җилен аш булмас. (җиян - хатын ягы туган)

Җот кешегә кот кунмас. (җот - ашауга комсыз)

Җылыга җылан ияләшә.

Җылы сөяк сындырмый, суык җанны тындырмый.

Җылы сүз җан эретә.

Җырның җыртыгы юк. (җырның эчтәлеге җырлаучыга кагылмый)

Һәркемнең кулы үзенә таба кәкре.

Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс.

<== ӘЙТЕМНӘР ҺӘМ ФРАЗАЛАР