Әйтемнәр. Татарские поговорки и фразы. Зөбәер Мифтахов Татарча текстлар

<== ТАТАР МӘКАЛЬЛӘРЕ

ӘЙТЕМНӘР ҺӘМ ФРАЗАЛАР

(Зөбәер МИФТАХОВ туплады)

"Абау алла!" (соклануны я шомлануны белдерә) / "Ай алла!" (нинди.б. көчле хисне белдерә)

Авыз ачу. (уразада кич ашау)

Авызга алгысыз. (тәмсез (аш) / оятсыз, кабәхәт (сүз))

Авыз да ачтырмау. (сүз дә әйттермичә үзеңчә эшләтү)

Авызда ботка пешерү. (сүзен рәтле сөйли алмау)

Авыздан сулар килү. (тәмле әйбергә кызыгып)

Авыздан өзеп. (үзең ашамыйча)

Авыз еру. (елмаю / мыскыллы көлү)

Авыз итү. (ашап карау, тәмен тату)

Авыз күтәреп калу. (өлештән калу) / Авыз күтәреп сөйләү. (вак нәрсәне телгә алу тур.)

Авызлыклап алу. (буйсындыру)

Авыз пешкән. (алданылган)

Авыз суын корыту. (гел сөйләү)

Авыз тутырып әйтү. (кыенсынмыйча, тарсынмыйча)

Авыз чайкау. (яманат сөйләү)

Авызы колагына җиткән. (бик шат)

Авызына керердәй булып. (зур игътибар белән)

Авызына су капкандай. (бер сүз әйтми)

Авызын ачса үпкәсе күренә. (бик ярлы һәм ябык)

Авызына шайтан төкергән. (җор сүзле кеше тур.) / Авызында кош сайрата. (оста телле)

Авызында ашы - күзендә яше. (рәхәттә яшәп зарланучы тур.)

Авызындагын эт җыймас (ашамас). (пычрак сүзле)

Авызында сүз тормый. (сер тотмый)

Авызы ни сөйләгәнне (әйткәнне) колагы ишетми. (ярамаганны сөйли) / "Авызың әйткәнне колагың ишетсен!" (ул турыда сөйләмә)

Авызын каплау (томалау, ябу). (оста җавап кайтару)

Авызыннан ана сөте кипмәгән. (бик яшь)

"Авызыңа бал да май!" (яхшы хәбәр әйтүчегә яки яхшыга юраучыга җавап)

Авызыңнан кереп артыңнан чыга. (бик юмакай кеше)

"Авызыңнан җил алсын". (бүтәнчә телгә алмаска)

"Авызыңны үлчәп ач"

Авыл гыйбаты (гыйбатлары). (кара, тупас, надан кеше[ләр]) (гыйбат - коллар)

Авырга алу. (сүзне авыр кабул итү)

Авырга килү. (авыр булып чыгу) / Авырга китү. (авыр була башлау)

Авырга узу. (балага узу) / Авырлы. (балага узган)

Авыр куллы. (сугучан / башлаган эше уңмаучан)

Авыр сөякле. (әкрен кыймылдаучан) / Җиңел сөякле. (җитез, хәрәкәтчән)

Авыр тәбигатьле / Авыр холыклы. (үҗәт, үзсүзле, тыңлаусыз һ.б.)

Авыртмас башка тимер таяк. (өстәмә бәлә)

"Авыр туфрагы җиңел булсын"

..., агай, ... (берәр гаҗәп сөйләгәндә кушымта сүз)

"Агай - олы, мин - зур". (ягъни мин начальник)

Агач тел. (тупас сүзле)

Агу чәчү. (яман сүзләр сөйләү)

Агылыйга тагылый. (теләсә кемгә иярә)

Аек акыл белән. (хискә бирелмичә, реаль карап)

Аек фикер [йөртү]. (хискә, йогынтыга бирелмәгән, тормышчан фикер [йөртү])

Аеры-чөере [килү]. (ир белән хатынның аерылышуы, аеры яши башлавы тур.)

Ай-ваена карамый[ча] (куймый[ча]). (мәҗбүрләп)

Айга сикерү. (чамадан тыш узыну, артык күпкә ашкыну)

"Ай күрде, кояш алды". (кыска булып кинәт беткән нәрсә тур.)

Айның ундүртенче кичәседәй [балкып]. (бик алчак, якты йөзле)

Айт дигәнгә тайт дип тору. (һәр йомышка әзер тору)

"Ай-һаенда юк". (гел дә уйламый)

Ак болытларда йөзү. (буш хыяллар)

"Акмаса да тама". (әз-әзләп керем керә)

Акны карадан аермау. (наданлык яки белексезлек) / Акны карадан аеру. (аңлау, эш-хәлне аз-маз төшенү тур.)

Ак күңелле. (намуслы, гадел, эчкерсез)

"...Ак сакаллы карт булыр идем". (...эшем уңар иде)

Актан-карадан сүз әйтмәү. (бер якны да якламау)

Актык чиктә / Ахыр чиктә. (соңгы чара итеп)

"Акча бездә бер букча"

Акча каеру. (акчалата тәләп итү / күп акча эшләү)

Акча капчыгы. (күп акчалы кеше)

Акчаны көрәп алу. (күп эш хакы алу тур.)

"Акчаның күзе юк". (төрле кирәкләргә чыга да бетә)

Акча сугу. (күп акча алу)

Акча түгү. (зур чыгымнар тур.)

Акылга бертөрлерәк. (ни акыллы, ни юләр) / Акылга җиңел. (тиле)

Акылга беткән. (акыл өйрәтүчән)

Акылдан язу (шашу). (юләргә әйләнү)

Акыл иясе. (күп белемле, тәҗрибәле, зирәк)

Акыл күзе белән күрү. (уйлап белү)

Акыл сату. (белдекле булып сөйләнү)

"Акыл (Бәхет) өләшкәндә абзар артында калган"

Акылга таман (сай, чамалы, җиңел) / [Акылга] тулы түгел

"Акылың алтын икән!" (артыкка өмет сузасың)

Ак эш. (физик көч сорамый торган эш) / Кара эш. (физик һәм белем сорамый торган эш)

Алай да вай, болай да вай. (ничек тә начар)

Алап сугып ат өркетеп. (юк нәрсәгә зурдан кубып) (алап - арба әрҗәсе)

[...ны] Алга сөрү. (нин.б. мәсәләне гел куәтләп тору)

Алгыр эт. (ау эте: бурзай / үз дигәнен итүчән усал-чая кеше)

Ал да гөл [, калганын үзең бел]

"Алды-арты хәерле булсын". (тагы да бәлә килмәсен)

"Алдыннан арты матур". [киткән (китәсе) начар кешенең]

Алла белсен... / Бер Алла белә. (беркем белми)

"Алла боерса" (Аллабирса) / "Алла теләсә"

Алла бәндәсе / Хода бәндәсе. (беркатлы, күндәм, саф күңелле)

Аллага тапшыру / "Аллага тапшырдык". (тәвәккәлләп башлау)

"Аллага шөкер". (канәгать)

"Алла диген!" (бик узынма / яман сүз сөйләмә)

"Алланың ачы каһәре!"

"[алга таба] Алла ни бирмәс"

Алланың (Ходайның) бирмеш көнендә. (һәркөнне, бер дә калдырмыйча)

Алланың кашка тәкәсе. (үзен зурга санаучы яки лаексыз зур дәрәҗә биләүче)

“Алланың рәхмәтендә булсын“. (үлгән әйбәт кеше)

"Алланың рәхмәте киң"

"Алла сакласын!" / "Алла күрсәтмәсен!" (була күрмәсен)

"Алла хакы өчен!" (бик үтенү сүзе)

"Алла ярдәм бирсен!" - "Сәләмәт бул!" (эш өстендәгегә сәләм һәм шуңа җавап)

"Аллаһ әкбәр!" (бетереп кую догасы / "бетте, нәтиҗәсе калмады")

Алма апа. (ананың сеңлесе)

Алма кебек. (матур, яшь, сәләмәт, сөйкемле (бала яки кыз))

“Алма пеш, авызга төш”. (ялкау шулай дип ята ди)

Алны-ялны (Ал-ял) белми[чә] / Ару-талуны белми[чә]. (бик тырышып / туктаусыз)

"Алты-биш" яки "Алты-биш Сапый" (Г.Тукайдан). (Алты белән биш арасында бутала торган миңгерәү кеше)

Алып-биреп китү. (дулап китү)

"Алып мактарлык, салып таптарлык түгел"

Амин тоту. (аштан соң кул күтәреп дога кылу)

Анадан тума [шәрә]

Анда бер, монда бер. (сирәк-мирәк)

"Аннан игелек күрсәң, Алладан каза күрерсең". (начар кешенең яхшылык итүенә ышанмау)

Аныкка танык. (билгелегә шаһит / көчле якны куәтләүче)

"Анысы бер хәер". (тик тагы да яманы бар)

"Анысы да монысы, ..." (анысыннан башка мәсәлә бар)

"Аның каравы". (шулай булса да, шуңа да карамастан) (мәгънә ягыннан "Аның каруы" дөрес)

"Арадан җил дә үтми". (бик дуслар)

Арбагай да тырбагай. (төрле якка тырпаюлы)

Арбалы. (бәрелеп-сугылып йөрүчән)

Арка сөяксез. (тотрыксыз, принципсыз)

Арка терәге (таянычы). (ышанычлы кеше тур.)

Аркылы ятканны буй алып салмый. (эшлексез, хуҗалыксыз)

Арт сабагын укыту. (кыйнау, җаза бирү)

Арт тамыры сизә. (ни буласын чамалый)

Артык кашык. (гаиләдә "чит" бала я "файдасыз" кеше)

[...] Артыннан йөрү. (юллау, хәстәрен күреп йөрү)

[...ның] Аръягына [барып] чыккан. ((гадәттә начарлыкта) чамаларны уздырган)

Ары-бире китерү (итү). (тиз генә төрле җиргә урнаштыру (яисә рәткә-чиратка салу))

"Арымый эшлә". - "Сары май тешлә". (эш өстендәге кешегә теләк һәм шуңа җавап)

Аска су керү. (кыенлыклар, киртәләр килеп чыгу)

Астан казыну. (гаеп эзләп чокчыну)

Астын-өскә китерү. (бутап-болгатып ташлау) / Асты-өскә килү

"Асыл кош аягыннан эләкте". (җиңел генә кулга төште (кеше тур.))

Ата улны, ана кызны белмәү. (таркау тормыш, төрле бозыклыклар кылу)

Атасы-анасы юк. (тәртипсез, рәтсез)

Атасы мескен (Инәсе мескен). (нин.б. бер сыйфаты атасыныкына (инәсенекенә) охшаган)

"Атаң башы!" (баш китәрлек эш өчен тиргәү сүзе) / "Инәң башы!" (юк-бар эш өчен тиргәү сүзе) / "Инәң күте..." (ахмак эш өчен тиргәү сүзе)

"[анда] Атаң башы да бардыр". (бөтен нәрсә бар)

"[анда] Атаң башы калганмы?" ([анда] барырга (торырга) төпле сәбәп юк)

Ат казану. (дан-шөһрәт алу)

Атлы казак кебек. (кеше өстенә ажгырып ташлану тур.)

"Аты коргыры!" (яман кешене (нәрсәне) искә алганда)

Аты-юлы белән. (әшәке сүгенеп)

Ахыр килеп. (актык сүз итеп әйткәндә / соң чиктә)

Ачка каклану / Ач каклану. (ачлыктан бик ябыгу)

Ач кернә. (туймас тамак, комсыз (һәм ябык))

"Ач күзеңне, донъя бу!" (шуны да белмисең яки аңламыйсың)

Ачлык тоту. (ачлык игълан итеп утыру)

"Ач та түгел, тук та түгел - бер күнеккәч бук та түгел"

"Ачуым да килмәгәе!" (яманлаганда кушып әйтелә)

Ачык авыз / Ачыгавыз. (игътибарсыз, ваемсыз)

Ачылышлы булу. (үзара рәнҗешү)

Ашаган табагына төкергән. (игелеккә яманлык кылучы)

"Ашаганым аш [, эчкәнем су] түгел". (нык борчылам)

Ашардай булып карау. (бик ачуланып) / Йотардай булып карау. (бик кызыгып)

"Аш артыннан - чәй шартыннан"

"Ашау - байдан, үлем - ходайдан". (ялланып эшләү тур.)

"Аш ашка - урыны башка". (икенче җирдә я икенче сый белән сыйлаганда әйтәләр)

"Аш булсын!" (сый өчен рәхмәткә каршы әйтелә)

Аш белән атканга таш белән ату

Ашка таракан булып төшү. (әйбәт эшне-хәлне бозу)

"Аштан олы булма!" / "Аштан олы түгелсең". (сыйдан баш тартма)

"Ашым аш түгел, йокым йокы түгел"

Ашын ашаган, яшен яшәгән. (тулы гомер яшәгән)

"Аю биетмиләр". (кызык тамаша юк)

Аягы астында туфрак булу. (колларча буйсынып яшәү)

Аягына басканы, күтендә шуганы. (бөтен халык, берсе калмыйча җыелу тур.)

Аягына егылу. (бик үтенү)

Аягына сыер басмаган. (донъя күрмәгән, яшь (гадәттә кыз тур.))

Аяз көнне яшен суккандай. (көтелмәгән бәлә-каза тур.)

Аяк астына салып таптау. (үтенечне кире кагу / хурлыкка төшерү)

"Аяк атлар хәл юк". (гел тыялар, катышалар / бөтен тирә тулган) / Аяк [та] атлатмау (анда барудан тыю) / Аяк бастырмау (кертмәү)

Аякка бастыру. (төзәтү, тергезү)

"Аяк-кулың сызлаусыз булсын". (эш-йомыш өчен рәхмәт сүзе)

Аяклы каза. (шук бала) / Аяклы мал. (терлекләр) / Аяклы тарих. (күпне хәтерләүче)

Аяк очы. (шәхси биләмәнең, утарның, бакчаның аргы башы)

Аяк сузу. (үлү)

Аяксыздан күтсез. (күпсанлы яшь балалар тур.).

Аяктан калу. (йөри алмас хәлгә калу (төшү))

Аяк тартмау. (барасы килмәү)

Аяк терәп. (нык ышанып / каты каршылык белән)

Аяк ялы. (йөрү хакы)

Аяк өсте (Аягөсте). (баскан көе)

"Аңладым җил тегермәне икәнен, ләкин суы кайда соң?"

Бавырыңа кереп (үтеп). (бик үз булып, сыгып алырдай итеп)

Бакча җимеше түгел - акча җимеше. (сатыл алган нәрсә тур.)

Бакый бабайга бару. (үлү тур. (хатын-кыз))

Балавыз сыгу. (мышык-мышык елау)

Бал апа (түти, абый, абзый, бабай һ.б.). (ана ягыннан туган апа (һ.б.))

"[аның белән] Бала чукындырасым юк". (үтенеч төшәчәк кеше түгел)

Балда-майда йөзү (йөздерү). (тук һәм рәхәт яшәү (яшәтү))

Балта сораганда шөшле тоттыру / Иләк сораганда чиләк тоттыру

Балтасы суга төшкән. (кыяфәте бик төшенке)

Баскан җирдән ут чыгара. (бик шәпле, дәртле)

Басып калу. (эш хакын төрле түләүләр өчен чигерү тур.)

Баш бирмәү. (буйсынмау)

Баш вату. (бик тырышып уйлану)

"...Башка тай типмәгән" (ул чаклы сантый түгел)

Башка чыгу. (аерым йортта яши башлау)

Баш-күз алу. (беркадәр рәткә керү, җайга салыну)

Баш күтәрү. (восстание, бола, фетнә кузгату) / Баш [та] күтәрмәү. (гел генә бер эшне эшләп тору)

Башлы-күзле. (хатынлы, гаиләле)

Башны бауга тыгарлык. (хәлләр яман)

"Башны ташка орып булмый". (бүтән чара юк)

Баштан (Түбәдән) ашкан. (артык күп)

Баштан кичү (кичерү). (төрле хәлләр күрү тур.)

"Баштан сыйпамаслар". (кирәкне бирерләр)

Баш ташлап эчү (я башкача азыну). (донъясын онытып)

Баш тыккысыз. (кысан, тыгын)

Баш төзәтү. (махмырдан чирләүне тагын эчеп басу)

Баш төртеп алу. (йоклап алу)

Баш төртерлек урын (кеше). (читтә барып сыенырлык)

"Башын алып качты (китте, олакты)". (китеп югалып котылды)

Башын ашау. (кемне.б. һәләк итү)

[үз] Башына ашкыну. (бәлә китерә торган эш белән болышу тур.)

Башыңдагы чәчең җитмәс. (зур зыянны түләргә)

...дан Башы чыкмый

"Башың ике булса!.." (янау)

"Башың яшь" (ул эш өчен үсеп җитмәгәнсең / донъя күрмәгәнсең)

Баш ярылып күз чыкмаган. (ис китәрлек түгел)

Баш өстендә балта төсле. (гел сагалап, янап тора)

"Безгә ни сан". (андыйга бездән яхшыраклар бар / андыйга бездән яхшыраклар да тарый)

"Безнең елгыр юкка-барга өлгер"

"Безнең кызның кияү күргәне бармыни...". (чамадан артык кимсенүгә карата)

Белгәнен укып. (шомланудан дога укынып)

Белгән юк... / Белмәм... (белмим, билгесез) / Белмәссең [тагын]... (башкача булуы да бар)

Бер алдына, бер артына төшеп. (янында бөтерелеп)

Бер атуда ике куян

Бер аягын атлаганчы, икенчесен эт ашый

Бер аягы җирдә, бер аягы гүрдә. (үлем чигендәге кеше тур.)

Бер дигән. (әйбәт, ярарлык)

Бердән бер көнне. (беркөнне)

[кырны, урамны, йортны һ.б.] Бер итеп... (бөтен җирен иңләп-буйлап)

Бер казага ике җаза

Бер кашык су белән кабып йотарлык. (бик сылу кызны)

[алар барысы да] Бер калыптан сугылган / Бер чыбыктан куалаган. (бериш начарлар)

Бер көе / Бер көйгә. (үзгәрешсез)

Берлинны алган кебек. (җиңүле кыяфәттә, масаеп)

"Бер михнәтнең бер рәхәте"

Берсен алып берсен куясы юк. (бөтенесе шундый)

Бер тын. (бераз вакыт) / Бер тында. (тиз арада)

"Бер утыру - бер гомер" (сөйләшеп тә сыйлашып)

Бете котыра. (үзеннән-үзе ярсый / дәрте тынгы бирми)

(...ны) бетереп. (...ның бөтен җирен карап / ...ны тутырып (мәс. "басу бетереп, донъя бетереп, урам бетереп, өй бетереп"))

Бетереп ташлау. (бик начар характеристика)

"Беткән баш беткән!" (тәвәккәлләргә кирәк)

Бетте-китте [, вәссәләм]! (тамам!)

Бет чәйнәгән. (бик вакчыл) / Бетен ашаган (бик саран)

"Бик кирәгең бар иде!" (кирәкмисең)

Бик кирәкле кишер яфрагы. (үзен бик кирәклегә санаучыга карата)

"Бир миңа да, мин - сиңа". (исәпкә корылган мөнәсәбәт тур.)

Битенә ыштыр каплаган. (кылган яманлыгыннан оялмый)

Биш бармагың кебек белү

Бозык юл. (җинәят, азгынлык, эчкечелек һ.б.ш.)

Болганчык суда балык тоту. (болгавырлыктан үз максатыңда файдалану)

Борчак сибү (бүрттерү). (ялган кыстырып мактану)

[аның белән минем] Борчак пешми. (татулык юк)

Борын (Танау) асты кипмәгән. (артык яшь)

Борынга борып тыгарлык. (яхшы сыйфатлы)

Борынга (Танауга) ис керү. (яшьлек дәрте уяну тур.)

Борын салындыру. (төшенкелеккә бирелү, өметсезләнү)

Борын сузу. (әрсез өмет) / Борын тыгу. (әрсез кысылу)

Борын төбендә. (бик якында)

Борын төртү. (шытып чыгу, барлыкка килү)

Борын чөерү. (масаю)

Борыны гына утырып калган / Танавы гына тырпаеп калган. (бик ябыккан)

Бот буе. (буе кыска (бала))

Бот күтәреп яту. (эшсез яту)

Бот чабып көлү

Буа буарлык. (бик күп)

Бугазга-бугаз [килеп]. (үзара ярсып талашу тур.)

Бугаз (Тамак) ертып (киереп). (тупас кычкыру тур.)

Бугын бизмәнгә сала. (вакчыл һәм саран кеше тур.)

Буй бирмәү. (буйсынмау)

Буйга узу. (балага узу)

Буй салу. (суга аяктүбән чуму)

Буй тарту. (буйга үсеп китү)

Буй җиткерү. (үсеп җитү)

Бук йотып. (вак сүз (йомыш) белән эш бүлеп)

Букка батыру. (Пычрак эшләрен ачып салу / Пычрак гаепләр тагу)

Букка [да] ярамый. (яраксыз)

Буктан көрәк булган. (түбәнлектән түрәлеккә менгән)

Бук та юк (берни юк / куркыныч түгел) / Бук та (Бугым да) булмый. (куркыныч түгел) / Бук та түгел. (вак нәрсә) һ.б.

Бук чәйнәү. (буш сүз сөйләү / сукрану) ("бук" – монголча "сагыз")

"Булса да булыр икән [кеше] [шулхәтле]". (чиктән ары)

Булып-булып [та] булмаса... (була дигән барып чыкмаса)

Бусагасына егылу. (үтенеч белән ялварып килү)

Бусагасын таптау. (йомыш белән гел килеп йөрү)

Буш бугаз. (шапырык) / Буш куык / Коры куык (эшлексез мактанчык)

"Бушның атасы үлгән". (тиешле акчаны түләмәгәндә әйтелә)

Бәгырьне киптерү (корыту). (теңкәгә тию яки җанны җафалау)

"Бәлеш!" / "Бәрәч!" / "Бәтәч!" / "Пәрәмәч!" (шаккату, аптырау сүзләре)

"Бәләкәй генә бөкере бөтен хәлне бетерде". (урак тур.)

Бәләсеннән баш-аяк

"Бәрәңге ашамаган" / "Чәй эчмәгән". (көчсезлек күрсәткәндә көлеп әйтелә)

Бөгештерү. (ялган кыстырып сөйләү)

Бөергә таянып. (һавалы кыяфәттә)

Бөтен ягы (җире) килгән. (җитешсез җире юк)

"Бәндә (Кеше) хатадан хали түгел". (хали - ирекле, буш)

Бәхете баскан. (җиңел, очраклы уңышка ирешкән)

"Бәхетең!" (начар очракка туры килмәгәнсең)

"Бәхеткә каршы, ..." (яхшы очрак тур.)

Бәхет эзләү. (чит җирләрдә йөрү тур.)

"Бәхил бул". (бөтенләйгә аерылыр (мәс. үләр) алдыннан (яки инде аерылгач) кичерү сорау)

"[мәңге] Бәхил түгелмен". (кичермим)

Бүксә киереп. (масаеп, һаваланып)

Бүрек белән киңәшү. (үзалдыңа уйлау)

Бүресе улау. (теләгенә ирешү, уңыш казану)

Бүрәнә аркылы бүре куу. (кулдан килмәгән эш белән мәш килү тур.)

Бүрәнәнең авыр башы. (нәрсәнең.б. төп кыенлыгы)

Вак иләктән иләү (үткәрү). (бик сайлап алу)

Вак мәсәлә

Вак тыпырдау. (бик артык куштанлану)

"Валлаһи газим!" (чын дөрес дигәнне ныгыткыч)

Выжт - җилләр исә. (урлап киткәннәр, яисә качып киткәннәр)

Выжылдату / Выжылдатып чыгару. (куу)

"Гаеп атта да, тәртәдә дә"

"Гаепләп калмагыз". (саубуллашканда әйтелә)

"Гаепләштән булмасын". (ягъни: явызлык белән түгел, тиеш булганга эшлим)

Гайрәт ору. (батырлану / шапырыну / җикеренү)

Гайрәт чигү. (күңел кайту, ошатмый башлау)

Гамендә дә юк. (уйлап та бирми)

Гамь чигү. (уйлап кайгыру)

Гамәлгә ашу. (чынга ашу) / Гамәлгә кертү (кую). (куллана башлау) / Гамәлдән чыгу. (үз көченнән чыгу)

Гаҗәпкә каршы. (көтелмәгәнчә)

Гомер-бакый. (гомер буе / гел, мәңге)

"Гомер ике килми"

Гонаһ шомлыгы. (яхшы хәлләр янында бер яман хәл) / "Гонаһ шомлыгына каршы"

"Гонаһысына (Йөгенә) кермим". (төгәл белмәгәнне раслап әйтмим / уңай ягы да юк түгел)

Гөрләп тора. (җанлы-куәтле) / Гөрләп үсү. (тиз үсү, алга бару) / Гөрләп үтү. (җанлы-матур булып уту)

Гүр иясе. (үлгән-күмелгән кеше)

Дан кеше / Дан эш

Дан сату. (исем пычрату / начар итеп күрсәтү)

Дан чыгару (ясау, тарату). (шаккатыргыч берәр эш эшләү)

Дан җырлау

Дау куптару. (тавыш чыгару, даулашу)

Дегет чиләге кебек. (тиккә тагылып йөрү тур.)

"Денем өчен түгел - көнем өчен". (мәҗбүри гонаһ тур.)

[...] дигәннән, ... / [...] димәктән, ... . ([...] дигән сүз уңаеннан)

[аңа] Диңгез тубыктан. (эшкә җиңел карый)

Дошманыңа күрсәтмәсен. (бик яман хәлне)

Ду килү (китерү, күтәрү). (каты тавышлану) / Ду кубу (куптару). (шашынып уйнау, шаярышу / зурдан керешү)

Дуңгыздан бер кыл. (начар нәрсәнең дә бер файдасы тур.) (тәкъвә мосылман тегүчеләр дә эштә дуңгыз кылы кулланган)

Дәрт итү. (кызыксынып китү)

Дәрткә дарман. (дәртне баса торган нәрсә)

Дәрт[е] почмаклану. (күңел булу, канәгатьләнү)

"Дәхеле булмасын (юк)". (катышмасын (катнашы юк))

Дәүләт бай. (дәүләт, хөкүмәт)

Донъя бетереп. (бөтен җирдән эзләү тур. / бик каты сүгенү, әрләшү, кычкырыну тур.)

Донъя бәясе. (бик кыйбат яки кадерле)

Донъяга килү. (туу)

"Донъядыр ки бу." (гел генә әйбәт булып булмый)

Донъя куу. (күп мәшәкатьләр кичү / михнәтләнеп яшәү)

Донъя кую. (үлү)

Донъя көтү. (тормыш алып бару)

Донъя күрү. (авырлыклар тату / читләрдә йөреп кайту / (язма) ташка басылып чыгу)

"Донъяның (тормышның) ачысын-төчесен тату"

Донъяның кендеге. (бик мөһим, алыштыргысыз)

Донъясы түгәрәк. (тормышы җайга салынган)

"Донъя хәлен белеп булмый"

Дүрт күз белән көтү. (бик көтү)

"Дүрт ягың кыйбла". (кая китсәң дә кит)

"..., егетләр... (аяныч хәл сөйләгәндә кушып әйтелә)

Егет солтаны. (бик яхшы егет яки ир кеше)

Елан аягын кискән. (бик үткен, сизгер, хәйләкәр)

Елан мөгезе генә юк. (бар да бар)

Елга буе... (озын сүзле нотык яки вәгъдәләр тур.)

Елт итеп. (бик җитез)

Ерак бабай (әби). (ана яклап бабайның (әбинең) атасы (анасы))

Ертыкка ямау булып (тишеккә тыңгыч булып) йөрү. (кыенлык килгәндә генә кирәкле булу / вак йомышка гына йөртелү)

Ерык авыз. (гел көлеп торучы)

Зурдан кубу. (зур әһәмият бирү / бөтен көч-хәлне багышлау)

Зык кубу (куптару). (шау-гөр килеп шашыну)

Зәхмәт чигү. (интегүләр, хәсрәтләр, җафалар кичерү)

"Зәңгелә кач, идел кич, иске корсак, яңа аш". (яңа төр азыктан авыз иткәндә әйтелә ("зәңгелә качыру" ырымы))

Игә килү (китерү). (ипләнү) / "Ие килсә көе килми"

Игелеген кайтару. (игелеккә каршы игелек эшләү)

"Игелеген күр". (әйбер өчен рәхмәткә җавап) / "Игелек күргере"

Измәсен изү. (каты кыйнау)

Ике авыз сүз. (кыска сөйләшү)

Ике арада бер турда. (яхшы да начар да түгел / ни алга ни артка)

Ике аякның берсен [дә] атламау. (бер дә бармау)

"Ике бозауга кибәк аера белми"

Ике дигәнче. (бик тиз)

Ике донъя - бер мөрҗә. (донъя гаменә ис китми)

Ике дә уйламыйча

Ике [җирдә] икең дүрт кебек. (ачык билгеле, аңлаешлы)

Ике йөзле (яклы) пычак. (икейөзле)

Ике кулга бер эш. (даими, катлаулыксыз эш)

Ике кулсыз калу. (эшләргә кешесез калу)

Ике күзе дүрт булу. (шаккату) / Ике күзен дүрт итеп. (бик зарыгып / бик җентекләп)

"Ике күткә бер ыштан, икесе дә бер очтан". (бик ярлы һәм бик тату ике кеше тур. / киемне алмашлап кию тур.)

Икенде күләгәсе. (биз озын буйлы)

Икесе бер очтан. (бер-берсенә иш)

Икесен бер итеп, берсен юк итеп. (төрле ватыклардан бер төзек оештыру тур.)

Ике сүзнең берендә. (еш телгә алу тур.)

[аңа] Ике тиен - бер акча. (бернигә санамый)

Ике ут арасында калу

Ике чабата бер кием. (тегеләй дә, болай да барыбер / икесе бер тиң)

Ике ятып бер төшкә дә керми. (уйлап та карау юк)

Икең ике яры. (аеры яшәү тур.)

Ил буып. (донъя бетереп елау тур.)

"Илдәгедән ике илле артык"

Иллалла белән. (көч-хәл, Аллага ялвара-ялвара)

Илле батман идел суы. (сыек аш)

Иллә мәгәр. (бигрәкләр / әммә ләкин)

Илтеп җиткерү. (әләкләү)

[андый җаныйлар] Ил өстендә илле, берсеннән-берсе җилле

"Иманым камил". (нык ышанам)

Иманын көю / Иманын укыту / Иманын өшкерү. (кыйнау, каты тиргәү)

Имгә берәү / Имгә калган (актык, бердәнбер)

"Имәндә икән чикләвек!" (гади нәрсәне беренче тапкыр күреп шаккату тур.)

"Инәң яламаган!" (шапшак, җирәнгеч, түбән)

"Ипидер, кояштыр!" (чып-чын, валлаһи)

Ипи-тозлык белү. (чит телне (я һөнәрне) аз-маз)

Ипи чертеп яту. (бушка вакыт уздыру)

Ипи шүрлегенә менеп төшү. (авызына сугу)

Ипкә-сапка китерү

Иркен тын алу. (эшләрдән, борчулардан арыну)

Ирмен дигән ир. (бөтен ягы килгән, горурлыклы ир)

Ир уртасы. (35-50 яшьләрдәге ир)

Ирүлегә - карулы. (бик борынгы әйтем, ике сүзе дә телдән төшкән, тик бүген дә әйтелгәли: "каршы сукмаганның өстенә ташлана" димәк)

Ис аву. (һуштан язу)

Исе-коны юк (калмады, булмасын) / Исе дә юк. (эзе дә юк) / Истә-конда юк. (уйлау да юк)

"(...са,) Исемем (фәлән) булмасын!" (антлап әйтү)

"Исеме җисеменә туры килә"

"Исем өчен [генә]". (бер дә юк булмасын дип)

"Исең киткән иске чикмәнгә!"

"Иске авыздан яңа сүз!" (көтелмәгән, урынсыз сүзгә каршы)

"Исәнлектә күрешергә язсын". (бик озакка аерылганда әйтелә)

"Исәнлектә-саулыкта, тазалыкта-байлыкта!"

"Исәнме[сез]" - "Бик исәнбез" / "Саумы[сыз]" / "Исән бул[ыгыз]" / "Исәнлеккә!" / "Сау бул[ыгыз]" / "Хуш[ыгыз]" / "Хуш булып тор[ыгыз]". (Исәнлек-саулык сорашу һәм саубуллашу сүзләре (һәрберсенең аеры төсмере бар, мәгәр))

Исәпкә бар, санга юк. (әһәмиятсез; кадерсез)

Исәп-хисапны өзү. (мөнәсәбәтләрне туктату)

"Ите сиңа, сөяге миңа". (баланы укытучыга шулай дип тапшырганнар)

[аннан] Ит тә юк, сөт тә юк [җөн дә юк]. (шундый мәхлук)

Итәк астыннан. (яшертен (мәс. сату итү))

Итәк астыннан ут йөгертү. (астыртын коткы)

Итәк кисеп җиң ялгау

Итәк тулы бала белән. (гадәттә тол (ялгыз) калу тур.)

Итәк-җиңне җыештыру. (кырын эшне яшерү тур.)

Ит үрү. (яралы урынга яшь ит үсү)

Ихлас күңелдән / Ихласланып / Чын ихластан. (чын күңелдән) / Ихласы юк. (кызыксынмый)

Ишектән кусаң тәрәзәдән керә. (әрсез кеше)

"Ишетсен колагың!" (әйткәнне онытма, сак бул, азып-тузма)

"Ишкәнсең икән ишәк чумарын". (яхшы дип белеп начар эш эшләүгә карата)

Ишле-сыңарлы. (парлы киемнең икесе ике төрле)

Иш янына куш

Ишәй белән Кушай. (гел бергә)

Ишелеп (Каерылып) уңу. (иген тур.)

Иҗеген иҗеккә китереп. (дөрес, шома итеп язу тур.)

Иңгә-иң / Иңгә-иң терәп. (бергәләшеп)

Йодрык төйнәү. (й. йомарлау / үч белән янау)

Йокы качу. (төнлә йокы ачылу)

Йокы симертү. (озак йоклау)

Йокы чүлмәге. (күп йоклаучан)

Йоласын китерү. (йола кушканча эшләү)

Йомшак җәеп каты утырту. (башта юмалап, соңыннан алдау)

Йомычканы йомыш итеп

Йортка керү. (кияүнең кәләш йортына яшәргә килүе)

Йорт тергезү. (өй һәм хуҗалык булдыру)

[алдында] Йөгергәләп тору. (бик куштанлану)

Йөз аклыгы өчен. (оят булмасынга)

Йөзгә берәү тулмаган. (туксан тугыз)

Йөзгә кара ягу / Йөзгә кызыллык китерү

Йөзе кайту. (пычак һ.б.ш. үтмәсләнү тур.)

"Йөзе кара!" (каргау сүзе)

Йөзе качкан. (агарынган, борчуы йөзенә чыккан)

Йөзе килгән. (ипи пешкән)

[...ның] Йөзек кашы. ([...ның] затлысы, бизәге, күрке) / [...ның] Каймагы ([...ның] иң күренеклесе, иң шәбе)

Йөзен ерту. (уңайсыз сүз белән)

Йөз суы түгү. (түбәнчелек белән үтенү)

Йөз чөерү. (араны өзү, кызыксынмау)

"Йөрерсең аннары сызгырып". (алданып калгачтын)

Йөрәк алыну / Йөрәк калмау. (кот очу)

Йөрәккә кабу. (бик авыр тәэсир итү) / Йөрәккә тию (төшү). (бик ялкыту)

Йөрәккә май булып ягылу / Йөрәккә яту. (күңелгә бик ошау)

Йөрәккә таш булып утыру. (бик нык хәтерне калдыру)

Йөрәккә ял булу. (кайгылы-борчулы чакта нин.б. тынычлагыч, күңел күтәргеч, юаткыч тур.)

Йөрәккә үткәреп. (бик тәэсирле итеп)

Йөрәкне өзү. (бик кызгандыру / бик хисләндерү)

Йөрәктән кан таму. (рухи газаплар)

Йөрәк ялгау. (әз-мәз ашау)

Йөрәк яргыч. (коточкыч, имәнеч)

"Каберең якын булмасын". (начар кеше белән)

Кабер тынлыгы

Кадалып йөри. (шикле һәм билгесез юлда, эштә) / Кадалып (Калгаеп) утыра. (озак һәм хәрәкәтсез)

"Кадерне белмәгән ишәк"

Каерып алу. (көч белән алу)

Казага калу. (вакытында үтәлмичә)

[...ның] Казанында кайнау. ([...ның] иң уртасында булу, эш итү)

[...ның] Каймагы. ([...ның] иң шәбе, затлысы)

"Кай җирең кычыта!" (бик шәпләп кыйнау тур.)

[...га] Кайтып калу. (асылы шул булу) / [...га] Кайтарып калдыру. ([...га] бәйләп калдыру)

Каккан казыгы да юк. (йорт-җирсез)

Калай әтәч. (бәйләнергә, сугышырга яратучан)

Каләм тирбәтү. (язучылык эше тур.)

Камыр батыр. (батыр түгелдән көлеп әйтелә)

Канат астына алу. (яклау, тәэмин итү)

Канатын каеру. (өметен кисү, мөмкинлеген бетерү)

Кан дошман / Хас дошман. (килешмәс дошман)

Кан кардәш (туган). (ата-ана, әби-баба уртак булган кеше)

Канлы яшь[ләр] кою / Кан-яшь кою. (бик ачынып елау)

Канны (канын) эчү. (озак вакытлар җафалау)

Кан таратып алу. (хәрәкәтләнеп алу)

Каны качкан. (ерткычлыкларга, үтерүләргә күнеккән / йөзе агарган (мәс. нык куркудан))

Капка астыннан өрү

"Карагыз аны!.." (кисәтеп әйтү сүзе)

"Кара син аны!" (соклану, шаккату сүзе)

Кара исемлек. (шиклеләр, гаеплеләр исемлеге)

Кара исәп. (күңелдән, чама белән исәпләү)

Кара йөз / Кара йөрәк. (кабәхәт, явыз)

Кара коелып. (бик ачулы (борчулы) йөз белән)

Кара көнгә саклау (калдыру)

Кара көю. (бик ачулы яисә кайгылы кыяфәткә керү)

..., кара-мазар. (шуның ише, санап тормастан мәгънәсендә)

"[сезгә] Карап-карап торам да, тагын бер карап куям." (битәрләүгә кереш сүз)

Кара эчле. (мәкерле, үч саклаучан)

Кара эш. (физик һәм белем сорамый торган эш) / Ак эш. (физик көч сорамый торган эш)

Кара ягу. (нахак гаеп тагу)

Кара яну. (тире астына кан савудан тән күгәрү)

Кара яу [кебек]. (ябырылып килгән зур халык төркеме / бик күп бөҗәкләр я кошлар)

Картайган көндә / Картаймыш көндә

Карт бүре. (карт һәм кыңгыр эшләрдә актив) / Карт сантый (тиле) / "Карт тәре". (гомумән тиргәү сүзе) / Карт төлке (карт һәм хәйләкәр)

Каты бәрелү / Каты кагылу. (кискен һәм тупас сүз әйтү)

Каты куллы. (сугучан / кырыс тота)

Каты тору. (үз дигәнеңдә нык тору)

Каты тоту. (кырыс кулда, тәләпчән, ирексез тоту)

Каф тау артында. (бик-бик еракта)

Каш сикертү. (шундый ишәрә)

Кашык каны[м] калганчы. (соң чиккәчә, үлгәнче)

Кашын җимереп / Кашын-күзен җимереп. (ямьсез итеп карау тур.)

Каш ясыйм (төзәтәм) дип күз чыгару

"Кая ди!" (бөтенләй башкача, якын да тормый) / "[...маган] Кая!" ([...мый] калынмады)

"Кая инде безгә, каткан тезгә..."

Кая керергә (качарга) тишек тапмау

"[...] Каян килеп кая китмәгән" (андый гына жәл түгел)

"Каһәр суккан (төшкән)!" / "Каһәр суккыры (төшкере)!" (каргану сүзе)

Келт итеп. (кинәт искә төшү тур. / төгәл туры килү тур.)

"Кемнеке - аныкы дигәндә, ..." (ата-анага оялырлык булмасын)

"Кем әлдерик?!" (кем алдан эләктерә?)

Кендеге береккән. (беркая китәлми)

Керделе-чыктылы. / Керәле-чыгалы. (логикасыз сүз яки кеше тур.)

Кер күтәрми. (тиз пычрана / тиз үпкәли)

Керфек тә какмау. (йокламау)

Керәшен сарыгы. (эвф. дуңгыз)

Кесәгә суга. (акча күп чыга) / Кесә калынайту. (күп акча туплау) / Кесә такыр. (акча юк)

Кети-мети. (акча тур. кыеклап әйтү)

Кече күңелле. (кайгыртучан)

Кече телгә дә йокмау. (бик аз ашау тур.)

Кечкенә дә - төш кенә

Кеше арасына (рәтенә) керү. (тормышта урын табу) / Кеше булу (итү). (абруйлы кеше булу (итү))

"Кеше дип торам, син икәнсең". (шаярту)

Кеше-кара. (кем дә булса күрүче, белүче)

Кеше кешесе. (башка кешегә бәйле кеше)

Кешелектән чыгу. (чирле, бик ярлы яки бозык кешегә әйләнү)

Кеше саен бер амин. (төрлең төрле вакыт ашау тур.)

Кеше чәйнәү. (гайбәт сөйләү)

Кибәк баш. (башына кибәк тутырылган)

Кикергәндә "ярхамбикалла!" дип тору. (бай алдында бик өлтерәү)

"Кикриге шиңде". (юашланды)

Килде-китте / Килделе-киттеле. (булыр-булмас, юк-бар, теләсә нәрсә)

"Килер җире киң булсын". (туасы бәбинең)

Киләп сарып. (арлы-бирле эшсез йөрү тур.) (киләп сару - махсус агачка, киләпкә җеп урау)

Кимен куймау. (калышмау, артыгы белән эшләү)

Кинә тоту / Кинә куу. (үпкә, үч саклау)

Кире[гә] беткән. (үҗәт, әйткәнне тыңламый) / Кир[е]ле-мырлы. (әле уңай, әле кире булучан)

Кире ягы белән торган. (бүген кәефсез)

Киртәсенә кертү. (ярарлык кына хәлгә китерү)

Киртә сикерү. (әдәп кагыйдәсен бозу)

Кирәген бирү. (җаза)

"Кисеп ташлаган тырнагына да тормый". (чагыштыргысыз түбән)

Кич утыру. (берәр кул эше белән)

"Кит аннан!" / "Кит инде!" / "Китчәле! (яңалыкка шаккату) / "Кит моннан!" (булмастайны сөйлисең)

"Кит әле!" (ялкыттың / яңалыкка шаккату / ахмак сүзгә каршы)

Кишер дә юк. (берни юк)

Киң колачлы. (масштаблы / күп тармаклы)

Киң күңелле / Күңеле киң. (юмарт, көнчелексез)

Киңәш-табыш итү

Коелып төшү. (бик нык каушау)

Коеп куйгандай. (бик таман, килешле / бик охшаш)

Койрыгын тоттырмый. (ялганын фаш иттерми)

Койрык болгау. (ялагайлану)

Койрыкны сыртка салу. (тиешле эштән читләшү, кыенлыктан качу)

"Койрыкны туры тот". (төшенкелеккә бирелмә)

Колагына да элми. (тыңламый, буйсынмый)

"Колагыңа кирт киртеп". (кат-кат искәртеп)

"Колак!" (әйткәнне ишетмәгән өчен шелтә сүзе)

Колак кагу. (кулдан ычкындыру)

Колакка каты. (начар ишетә)

Колакка ятышлы. (ипле, матур тавыш яки сүз тур.)

Колактан-колакка. (яшертен хәбәр әйтү яки тарату тур.)

Коры кул белән. (бернәрсәсез)

Коры сөяккә калу. (бик ябыгу)

Кот алыну / Кот ботка төшү / Кот очу. (нык курку)

Кот куну. (рәтләнү, матур төскә-рәвешкә керү тур.)

"Котлы булсын!"

Кош тоткандай. (бик сөенеп)

Куанычы эченә сыймый / Шатлыгы эченә сыймый

Кубызына бию. (коткысына бирелү, куштанлану)

Кул арасына керү. (ярдәм итә башлау)

Кул арты җиңел. (аннан соң эш уңа)

Кул астында булу (тоту, эшләтү). (баш булып тору тур. / якында гына булу тур.)

Кул бару. (яманлыкны эшли алу тур.)

Кулга төшерү. (эләктерү, табып алу)

Кулдан килү. (эшли белү)

Кул кушырып. (тиешне эшләмичә / чара күрмичә)

Кул кую. (имза салу / ризалык бирү)

Кул кычыту. (нәрсә.б. эшләргә ашкынып тору)

Кул күтәрү / Кул озайту. (сугу тур.)

Кул ягу. (сугу тур. / көчләү тур.)

Кул селтәү. (бөтенләй араны өзү, өметне өзү, ташлау)

Кулы кулга йокмый. (тиз эшли)

Кулы кыска. (көче-хәле җитми)

Кулыннан буклы юкә дә килми. (шундый булдыксыз)

Кулы тик тормый. (урлашучан)

"Кулыңнан куан"

Кул җылытып калу. (яман эштән файда күрү тур.)

Куш йөрәкле. (бик кыю)

Куш куллап. (бик риза)

Куян йөрәк / Куян җан. (куркак)

Куян күчтәнәче. (балаларга өмәдән, эштә күмәк ашаудан һ.б.ш. алып кайтылган сый)

Кыек атып туры тидерү

Кыеш төягән. (әзрәк эчеп алган, салмыттин)

"Кызганычка каршы, ..." / "Үкенечкә каршы, ..." (начар очрак тур.)

"Кыз да булсын, буаз да булсын"

Кызу канлы (холыклы). (тиз ярсучан)

[эшне] Кызу тоту. (тиз [эшләп] бетерү)

Кызык итү. (берәр ничек алдалау (һәм шуннан күңелләнү) / тамаша кылу тур.)

Кызыл кар яугач. (беркайчан да)

Кыланышы кырга сыймый. (бик азып-тузып киткән кешенең)

Кыл да кыймылдатмау

Кылны кырыкка ярырдай булып. (бөтенесенә җитешергә тырышып)

Кылт итеп тора / Кылт иткән. (бик шәп, тулы тәртиптә)

Кылы да (төге дә) селкенми. (гел дә борчылмый, кайгырмый, хисләнми)

Кылын тартып карау. (сорашып фикерен белү)

Кыл өстендә. (соң чиктә тора)

Кып итеп утыру. (хөрмәтле урында, дәрәҗәле кыяфәттә)

Кыр-тапа. (үзалдына уйнап йөрүче, "кыргыйлашкан" балалар)

Кырыкмаса-кырык. (күп һәм төрле-төрле яки кат-кат)

Кырык мир. (төрле холыклы төрле кешеләр)

Кырык эшең кырылып ятканда. (эш тыгыз чакта)

Кырык ямау. (бик тузган кием тур.)

Кырым чирүе кебек. (күп һәм тынгысыз кешеләр)

Кырып-себереп. (берни калдырмыйча)

Кысып калу. (тиешлене биреп бетермәү)

Кысып-кымтып. (әз-әз җыя килеп)

Кысыр көек. (юкка кайгыру тур.)

[нәрсәгә.б.] Кылкылдап (Кыткылдап) тору. (бик теләп тору)

Кыты-мыты. (вак-төяк товар тур. кыеклап әйтү)

Кычкырып торган. (ап-ачык)

Кычытмаган җирне кашу

Кәеф-сафа сөрү. (күңел ачып, ашап-эчеп рәхәт яшәү)

Кәкре каенга терәтү. (төп башына утырту)

Кәкре куллы. (үзенә үзләштерүчән)

Кәҗә билеты. (яраксызлык тур. документ)

Кәҗә маен чыгару. (кыска чәчне бармак белән авырттырып кирегә ышку / бик күп көч түгү)

Көйләп-чөйләп. (яхшылык белән дә, яманлык белән дә)

Көймә комга терәлү. (эш тукталу, мөмкинчелек бетү)

Көйсез кияү

Көлен күккә очыру. (юк итү / пыр туздыру) / Көл итү. (юк итү)

"Көн дә бәйрәм, көн дә туй"

Көн дә килгән көнче түти. (якын да күреп, көнләшеп тә йөрүче)

Көне санаулы

Көн кадагы / Көнүзәк мәсәлә. (иң актуаль мәсәлә) / Көн кадагына сугу. (актуаль мәсәлә күтәрү)

Көн кебек ачык

Көн күрү. (яшәү рәвеше тур. / рәтле тормышта яшәү тур.)

Көн күрсәтмәү. (яшәргә бирмәү)

Көнмә-көн. (көн саен гел генә)

Көн тәртибе. (җыелышның һ.б.ш. чараның барышы, темалары)

Көнче күбәләк

Көрчеккә терәлү. (соң чиккә җитү) (көрчек - чүрәкәй уены сызыгы)

Көтә-көтә көтек булу

Көче җиткәнгә - көчектәй

[...га] Көч килү. (кинәт каты эшләүдән зыянлау / авырга килү)

Күгәрчен сөте генә юк. (күптөрле сыйлар тур.)

Күз алдына китерү. (уйда сүрәтләү)

Күз ату. (кинәт карап алу)

Күз ачкысыз. (буран тур.)

Күз ачып йомганчы. (бик тиз)

Күз буу. (гипноз)

Күз буяу. (юкны бар дип алдалау)

Күз бәйләнү. (эңгер төшү)

Күзгә ак-кара күренмәү. (игътибар таралу яисә бер генә нәрсәгә юнәлү тур.)

Күзгә-башка чалынмау

Күзгә бәреп тора. (ачык билгеле) / Күзенә бәреп әйтү. (туп-турысын)

Күзгә карап. (оятсыз рәвештә)

"Күзгә карап күткә тибә". (оятсыз рәвештә)

Күзгә керердәй булып. (текәлеп, зур игътибар белән)

Күзгә кырып салырга да юк

Күзгә күз терәп (текәп). (карашып)

Күзгә ташлану. (күреп алу) / Күзгә ташланып бармый. (күренеше тыйнак)

Күзгә төртсәң күренмәслек. (дөм караңгы)

Күзгә төтен җибәрү. (алдалау)

Күзгә эләрлек. (игътибарга алырлык)

Күз дә йоммый[ча]. (тартынмыйча)

Күздән кичерү. (карап я уйлап чыгу)

Күздән утлар күренү. (каты сугудан соң)

Күздән югалу. (күренми-очрамый башлау)

Күздән ычкыну. (игътибардан читтә калу)

Күздә тоту. (исәптә-уйда тоту)

"Күземнән югал!" / "Күземә күренмә!"

Күзен ачу. (дөреслекне белгертү)

Күзен гарешкә текәп. (Аллага ялварып)

Күзен дә алмый. (туктаусыз карый)

Күзен дә ачырмау. (бер нәрсә өчен гел тиргәп тору)

Күзендә ут уйната. (бик ярсулы, ачулы) / Күзен кан баскан. (ачудан, ярсудан)

Күзен майландырып. (кызыгып)

Күзен мөлдерәтеп. (ялварып) / Күзен тутырып. (зур ачып)

Күзен тоздай итеп (тозландырып) / Күзен челәйтеп. (туп-туры карап)

"Күзең дә йөзең". (үзең барда әйтәмен)

"Күзең чыкканмыни? (чыккан мәллә?)" / "Күзең чыккан нәрсә!" (шуны да күрмисең)

Күз кабагы тарту. (имеш бәлә буласыга)

Күз йому (күрмәмешкә сабышу, юл кую)

Күз йөгертү / Күз йөгертеп чыгу (алу, үтү). (тиз генә карап чыгу)

Күз кайту. (күрү сәләте начарлану)

Күз камашу. (көчле яктыдан я чуар бизәкләрдән)

Күз карасыдай саклау

Күз-колак булу. (контрольдә тоту)

Күз кызу. (кызыгу)

Күз көеге. (кирәксез, ә күз алдында)

Күз күргән [кеше]. (электән таныш)

Күз күреме [ара]. (күрә алган кадәр)

"Күз күрер". (алда билгеле булыр)

Күз күрмәгән, колак ишетмәгән. (моңарчы булмаган, тиңсез)

Күзле бүкән. (игътибарсыз)

"Күз нурым". (кадерлем)

Күз нурын түгеп. (озак һәм җентекләп карый-карый)

Күз ташлау. (карап алу)

Күз текәп торган. (бөтен өмет шунда булган) / Күз текәү (тегү). (туры карау)

"Күз тимәсен!"

Күз тоту. (исәп тоту)

Күз тышта калу. (өйгә кергәч күз ияләшми тору тур.)

Күз төшү. (мәхәббәт кузгалу / игътибарга алыну)

Күз уйнату

Күз уңында (алдында) тоту. (шуңа исәп тоту) / Күз уңыннан төшү. (игътибардан төшү)

Күз чамасы. (карап кына үлчәү)

Күз шардай булу / Күз шакмак булу. (аптыраудан)

Күз өстендә каш [кебек]. (бик кадерле)

Күз эленү. (йокы килү)

Күз җитү. (алдан белә алу)

Күз явын алырлык. (бик якты, чагу, бизәкле)

Күз[ләр] әлҗе-мөлҗе килү. (күз томаланып тору)

Күкерттәй кабыну. (кинәт кызып китү)

Күк кабагы ачылу. (бәхете алдына килү)

Күккә (Күкләргә) чөеп мактау

Күкнең төбе тишелде. (ява да ява)

Күкрәк кагу. (мактану)

Күкрәк киереп. (көч һәм ышаныч белән)

Күкрәп үсү. (бик шәп булып үсү (мәс. иген) / гел алга бару, егәрләнү)

Күктән төшкәнне көтү

Күктән төшкәндәй (көтмәгәндә / көч куймыйча, бушка)

Күлмәк-ыштаны белән ике катлы. (беркатлы)

Күпер башында күт сугышкан. (бик ерак "чыбык очы" туган яки уртак эшең булмаган таныш тур.)

"[...га да] Күп сорамам!" (чара күрергә дә ихтимал)

[аннан соң] Күп сулар акты / Күпер астына күп сулар акты. (күп вакыт узды)

"Күргәнең-күрмәгәнең шул булсын!" (рәнҗетеп алган нәрсәң)

"Күр дә тор!" (берсүзсез булачак)

Күремлек өчен[гә]. (матурлык өчен, бай күренү өчен булган нәрсә тур.)

Күрер күзгә. (күренеше буенча)

Күрмешне күрү. (авырлыклар аша кичү) / Күрмешен күрсәтү / Күрмәгәнен күрсәтү. (рәхимсез үч алу)

Күте белән киртә җимереп. (өстеннәргә каршы даулашып)

Күте буклы. (үз гаебе булганга сүз әйтәлми)

Күтеннән тынын алып. (кылган этлеген тыштан сиздермичә)

Күтеннән сөеп [кенә]. (бик иркәләп, кадерләп)

Күтеннән этеп. ("блат" белән ярдәм итеп)

Күтен пешерү. (җиңелчә кыйнау яки тиргәү)

Күтен уып. (эш үткәч үкенеп)

Күтенә кулы җитми. (үз артыннан җыештырмаучы, эшен җиренә җиткерми ташлаучы тур.)

Күтенә күрә таман. (үз башына килгән бәләгә лаек)

Күтенә ут капкандай. (бик кабаланып)

Күтенә утырту. (көтмәгәндә "сабак" бирү)

"Күтең түгел [эшләрсең]". ([эшләми] чараң юк)

"Күт кашырга да вакыт юк"

Күткире[гә]. (барган юнәлештән кире борылып)

Күткә утыра язу / "Чак күткә утырмадым". (бик нык аптыраудан)

Күткә үтү. (бик ялкыту)

Күтле-башлы. (алдын артка).

"Күттән пар чыга". (бик авыр эш тур.)

Күттән уйлап чыгару. (уйдырманы чын дип сөйләү тур.)

Күтәрелеп бәрелү. (бик артык борчылу, дулкынлану)

Күтәреп алу. (хуплап кабул итү)

Күчәр башлары эләгешү. (үзара ызгыш чыгу)

Күңел ачу / Күңел күтәрү. (кәефләнү)

Күңел бармау. (теләмирәк тору)

Күңел басылу. (хисләр сүрелү) / Күңелен басу. (юату, тынычландыру)

Күңел беркетү. (ныклап ниятләү)

Күңел биреп. (мавыгып)

Күңел болгану. (косасы килү)

Күңел булу / Күңел хушлану. (канәгатьләнү)

Күңелгә килү. (искә төшү)

Күңелгә таракан керү. (шик кузгалу)

Күңелгә таш булу (булып төшү). (бик авыр тәэсир калдыру)

Күңелгә хуш килү / Күңелгә яту. (ошау) / Күңелгә ятышлы. (ошаулы)

Күңелдән үткәрү. (хәтерләп-исәпләп алу)

Күңеле китек / Китек күңел. (рәнҗетелгән)

Күңелен күрү. (канәгатьләндерү)

Күңелен аздыру. (бозыклыкка котырту)

Күңелен аулау. (үзеңә гашыйк итәргә тырышу)

Күңелен сындыру. (рәнҗетү, өметсезләү)

"Күңелеңне киң тот". (алда эш-хәл күп әле)

Күңел калу. (үпкәләү)

Күңел кайту / Күңел суыну. (бизү)

Күңел каралу. (тупаслану, наданлану, хиссезләнү)

Күңел китү. (кәефсезләнү)

Күңел кузгалу. (хисләр уяну, әсәренү)

Күңел кылларына чиртү. (әсәрендерү)

Күңел кымырҗу. (бераз борчылу)

Күңел кырылу. (кәеф китү, хәтер калу)

Күңел кытыклану. (хис-дәрт кузгалырга тору)

Күңел күзе. (эчке тоемлау)

Күңел күтәрми. (моральгә сыймый)

Күңел нечкәрү. (нечкә хисләр кузгалу)

Күңел тарту. (шуны теләп тору)

Күңел ташу. (нык әсәренү)

Күңел төшү. (өметсезлеккә бирелү / кәефсезләнү)

Күңел түре. (тирәндә яткан хисләр)

Күңел [үз] урынында түгел. (тирәнтен борчулы)

Күңел утыру. (тынычлану)

Күңел эрү. (гаепләрен кичерү / уңай хисләр кузгалу)

Күңел ятмый. (ошамый)

Күңел өчен. (канәгатьлек өчен)

Күңел үсү. (кәеф-дәрт арту)

Күңел җитү. ([аңа] тиешле дип санау)

Лаеш шулпасы эчү. (кыенлыклар кичү)

Лаякыл / Ду-пыян {до пьяна} / Дөм / Кый / Ләх булганчы. (нык исерү тур.)

Лускылдап утыру. (авыр сөякле, симез кеше тур.)

Лык булганчы / Лыкынганчы. (бик күп ашау тур.)

Ләчтит сату. (тел чарлау, тик сөйләнү)

"Маена чыдаша алмый". (рәхәтлектән азына)

Май ашаган песи күк. (эчтән канәгать, тыштан "гаепле")

"Май кап!" (беркемгә дә сөйләмә, серне ачма)

Майлагандай булу. (җайга салыну / ипкә керү)

"Майлап ташласаң эт җыймас (ашамас)". (шундый җирәнгеч)

Майлап-җайлап. (төче юмалап, көен күреп)

Майлы ботка түгел. (ә авыр эш)

"Мактап йөрисең икән". (ашаганда килеп кергән кешегә) / "Яманлап йөрисеңдер" (табын җыйганда килеп кергән кешегә)

"..., малай, ... (сүз тәэсирен көчәйтү өчен өстәп әйтелә)

"Малай актыгы!" (җиңелчә шелтә сүзе)

"Мать якасына!" (ташла, куй, кадалып китсен)

Маңгай тире. (авыр хезмәт, тырышлык тур.)

Маңгайга язылгандыр... (язмыштыр)

Маңка! / Маңка малай!

"Менә агай эш!" ("Мынагаеш!"). (шаккатканда әйтелә)

Менә дигән. (бик әйбәт)

"Менә сиңа кирәксә!" / "Менә сиңа мә!" / "Менә син агай!" (көтмәгән хәл чыкканда)

"Менә тагын!" (ризасызлык сүзе)

Мең артык. (күпкә әйбәтрәк) / Мең хәер. (күпкә кулайрак)

Мең рәхмәт!

Милли җанлы. (милләтне кайгыртучы)

"Мин - мин микән? Мин кем икән?" (дип йөри ди һавалы кеше)

"Миннән киткәнче, иясенә җиткәнче". (алдалап сыйфатсыз товар сатучы тур.)

"Мин сиңайтим". (сүз тәэсирен көчәйткеч кушымта)

Минуты-сәгате белән. (тиз арада)

"Мин әйтте диярсең". (әйткәннең мотлак булачагына ышандыру)

Ми чертеп. (кирәксез белем өйрәнеп, юкка баш эшләтеп)

"Мичкә керсә, күтеннән таныйм". (күптәнге якын танышны)

"Миңа димәгәе". (барыбер)

"Монысы әле баласы - алда булыр анасы"

Муенга (Сыртка) атлан[дыр]у. (артык күп файдаландыру)

Мулла песие кебек. (җаза алган кешенең ипкә килүе яисә бозык кешенең тыйнак булып кылануы тур.)

Мунча пәрие. (бик ямьсез)

Мыекка чорнап кую. (белеп алып хәтергә салу)

[бер] Мыскал да. (чак кына да)

"Мә бишне!" / "Тот бишне!" / "Бир бишне!" (килешү өчен кул кысышканда)

Мәйдан тоту. (ярышта беренчелек / киң эшчәнлек алып бару)

Мәми авыз. (җебегән, пешмәгән)

[аны] Мәнди анасы да белә. (һәркем белә)

Мәскәү көзгесе кебек. (күз алдында черәеп басып тора)

Мәш килү. (ыгы-зыгылы эшчәнлек)

Мәңгелек йорт. (зират)

Мөгез чыгару. (сәер (һәм гадәттә ахмак) яңалык эшләү)

Намус саклау. (намуссынып тыелып калу)

Ни аллага, ни муллага / Ни ултара, ни пултара. (бар яктан да рәтсез, булдыксыз)

“Ни башына ни кунган, ни белән ниткәнием, нитте дә китте”. (“ни” кушып сөйләүче тур.)

Ни дисәң ул түгел. (әйтергә сүз табуы кыен)

Ник туганыңа үкенеп. (сәбәпсезгә моңаеп)

"Ни [күзем белән] күрәм -..." (көтелмәгән хәл тур.)

"Нинди җилләр ташлады?" (көтелмәгән җиргә килеп чыкканда / озак килми торганнан соң)

"Ни пычагыма?!" (кирәк түгел)

[...ы] Ни тора! (шунысы кыйбат (матур) яки яман)

Ничарадан бичара. (аптыраганнан, чарасыздан)

Ничек кирәк алай. (көч-хәл / аннан-моннан)

Ни җитте түгел. (бер дигән)

Нур өстенә нур [булып]

Оешкан рәвештә. (күмәкләшеп / җитәкчелек астында)

Озын колактан ишетү. (халыкта йөргән сүз аркылы / берәү аркылы)

"Озын сүзнең кыскасы". (кыскача әйткәндә)

"Олы башымны кече итеп". (артык түбәнчелек күрсәтеп)

Олыга сан булып. (олылар рәтенә кереп)

Олы дөрес. (гел дөреслек сөйләп бәхәс кузгатучан)

Олы йомыш. (гарәпчәсе тәрәт) / Кече йомыш. (бәвел)

Олтырагына да тормый. (күпкә түбән)

Олы күтәреп бәләкәй бәрү. (зурдан сөйләп әз эшләү тур.)

Олы җанлы. (кеше хәлен бик аңлаучан)

Онытканда бер. (сирәк)

Он-талкан китерү. (ватып-җимереп бетерү)

Орлыгы Бохарада түгел. (табарга була)

Орып та бирми. (шаккатмый / өстен тора)

Оста җавап кайтару. (шелтәгә каршы тиргәшү)

Оча-куна йөрү. (сөенечтән / һаваланудан)

Очлы колак. (сүз ишетүгә сизгер) / Очлы күз (күреп алуга сизгер)

Очны-очка ялгап. (ашарга да чак җиткереп)

Очы-кырые күренми (юк). (бик озак (күп, ерак))

Очына чыгу. (азагына җитү) / Очлау. (бетерү)

Очып (Кадалып, Мәтәлеп, Чукынып) барып төшү. (каты егылу)

Очып-очып куну. (талашканда)

Оятка калу

"Оятка каршы". (уңайсыз хәлне әйткәндә)

Оят сату / Тән сату. (фахишәлек)

Ояттан ашу. (оялуны белмәү)

Ояты качкан

"Оятыңа көч килмәсен". (ярамаган эш тур.)

Оят җир. (җенес органы)

Парта арасыннан чыгу. (мәктәпне бетерү)

Песи бугын яшергәндәй. (артык яшерү тур.)

Песием кебек кенә / Песием булып кына. (бик юаш кыланып)

Пешмәгән. (уңмаган)

Поты бер тиен. (кирәге юк)

Пыр тузу (туздыру). (нык сибелү / тар-мар килү / бик нык ачулану, котырыну)

Пычакка-пычак. (бик дошманнар)

"Пычагым!" (көткәннән бик түбән) / "Пычагым кергере!" (сүзенә-килбәтенә карата эше (малы, хәле) түбән) / "Пычак та булмый!" (зыянламас) һ.б.лар

Пычаксыз сую. (чарасыз хәлгә калдыру)

Пычрак җан / Пычрак эш

Пычрак ату. (ялган гаеп тагу)

Пышт итте. (шәп кенә җирдән бетте-куйды)

Пәри кызы кебек. (бик чибәр кыз)

Пәри табагачы. (ябык озын буйлы кортка тур.)

Пәри туе. (өермә / шау-шулы күңел ачу)

Рас килү. (дөрескә чыгу)

"Рәхмәт төшкере!" / "Рәхмәт яусын!"

Рәхәт сөрү / Рәхәт чигү. (рәхәт яшәү)

Рәхәт күрү. (тормышта яхшылыклар күрү тур.)

"Ризык тарткандыр". (ерак җирдән илгә кайтуны (я еракка китүне) язмышка юрау)

Рәте-чираты юк. (тәртибе-җае юк)

Савыт-саба шалтырату. (гаиләдәге вак-төяк ызгыш тур.)

Сагыз булу. (артык ияләшү)

Сай йөзү. (белем җитмәү)

Сакаллы сабый

Салам сыйрак. (ябык гәүдәле үсмер кыз)

Салам-торхан. (ярлы, булдыксыз һәм мактанчык, һавалы)

Салкын кан белән. (хискә бирелмичә) / Салкын канлы. (аек карашлы, хискә бирелмәүчән)

Салпы якка салам кыстыру. (кыек сүзне җөпләү)

Салу (салгалау, салган, салмыттин, салмыш, салып алган, салып кую). (исерткеч эчү тур.)

Салып җибәрү. (селтәнеп сугу)

Санга санау / Санга сугу. (әһәмият, ихтирам)

Сары[лар]га сабышу. (сагынудан, кайгыдан)

[ул сине] Сатып җибәрер. (бик елгыр, сүзгә дә шома)

Сафка бастыру. ([объектны] эшләтә башлау)

Сафтан чыгу. (ватылу / яраксызлану)

Себерелеп [йөрү]. (даими яшәү (эшләү) урыны тапмыйча, гел күченеп йөрү тур. / йомыштан-йомышка, кешедән-кешегә сансызлыкта йөрү тур.)

"[безгә, аңа] Себер ни, Сембер ни". (язмышка битараф, янәсе)

"Сез дигәндә - без идәндә"

Сер бирмәү. (авырлыкны. кимчелекне сиздермәү)

Серләре береккән. (бик дуслашып киткәннәр) / "Серләрегез берексен!" (егет белән кызны икәүдән-икәү калдырганда)

[аңа] Сер сыя. (сүз таратмый)

Серкәсе су күтәрми. (тиз үпкәли)

Сер капчыгын чишү

"Син ашыкканда ул кабалана"

"Син дә булдыңмы кеше!" / Ул (шул) да булдымы кеше!"

"Син дә мин, Мөхәммәтәмин" (һәр кеше, безнең кебекләр)

"Син күр дә мин күр". (кинәт һәм тиз)

"Син тот та мин тот". (шундый бәхәс, тартыш)

"[Синнән курка] торган күлмәк тузган". (ягъни бер күлмәк тузар дәвердә кеше бөтен нәрсәгә җайлашып өлгерә)

Сонып су да эчмәгән. (өенә кереп табынга утырмаган)

"Соң булса да уң булсын"

Соңгы юлга озату. (зиратка)

Соң дәрәҗә[дә] [начар]

Стенага борчак сипкәндәй. (сөйләү файдасыз)

Суган суы суырып. (бушка диярлек эшләү, шул сәбәпле бик ярлы яшәү тур.)

Суга төшкән тавыктай. (бик йончу, мескен кыяфәтле)

Суйган да каплаган. (икенче берәүгә бик охшаш) ("сую" - борынгы телдә "тунау")

Сукыр бер тиен дә юк. (акча гел юк)

Сукырга таяк тоттыргандай [булу]. (гел чарасыз хәлдә ярдәм, яхшы киңәш, юл күрсәтү тур.)

[яңа] Сулыш өрү. (җанландыру)

Су урынына эчә. (телне, фәнне һ.б. бик шәп белә)

Суык аяк / Туң ката. (мәҗлескә, өмәгә һ.б. чакырмый килгән әрсез кеше)

Су юлы күрсәтү. (яңа төшкән киленнән су алып кайттыру йоласы)

Су өстендә сары майдай. (тиз, җиңел)

Сыдырып салу. (тиз һәм шәп эшләү яки тиз һәм күп ашау тур.)

Сыныкка сылтану. (аклану өчен)

Сырт йонын кабарту. (усалланып карышу, явызлашу)

Сыртны (Сыртын) тунау. (бик күп түләтү / күп эшләтеп әз түләү / кыйнау)

Сыртны (Сыртын) төю. (кыйнау, кирәген бирү)

Сәер итү. (тамаша кылу, кызыксынып карау)

Сөйкемле сөяге бар. (үзен яраттыручан)

Сөрән салу. (кычкырып игълан әйтү / каты кычкыру)

Сөттән ак, судан пакь

Сүз артыннан кесәгә керми. (тиз таба)

Сүз беркетү. (вәгъдәләшү)

Сүз берләшү. (бертөрле эш итәргә килешү)

Сүз бирү. (ант, вәгъдә)

Сүз боткасы [пешерү] / Сүздән ботка пешерү. (күп һәм буш сүз сөйләү)

Сүзгә килешү. (ызгыш)

Сүздә генә калу

Сүздән чыкмау. (вәгъдәне бозмау)

Сүзен сүз итү. (сүзен чынга ашыру / бәхәстә үз сүзен өстен калдыру)

"Сүз иярә сүз чыгып"

Сүз кату / Сүз кушу. (эндәшү)

Сүз көрәштерү. (бәхәс)

Сүз озайту. (тагы да сөйләү)

"Сүз сөйлим дип җыр җырлый". (аңламый-белми сөйли)

"Сүз юктан сүз булсын: ата казың күкәй саламы?"

Сүтеп җыю. (механизмга ремонт ясау / каты кыйнау яки тиргәү)

Таба исе чыгару. ([бәйрәмдә] коймак-тәбикмәк пешерү)

Табан ялтырату. (йөгереп качу)

Табаны җиргә тими. (тиз йөгерә / бик сөенгән)

"Таба - эт койрыгына тага". (байлыкны юкка-барга туздыручы тур.)

Тавык баш / Тавык (Тилгән) мие эчкән. (хәтерсез)

Тавык көлкесе. (көлке дәрәҗәдә ахмак эш тур.)

Тавык тәпие. (эвф. тәре)

Тавык чүпләп бетергесез. (бик күп һәм вак-вак)

Тавышы бөереннән чыга. (бик эреләнеп сөйләшә)

Талагы ташый. (түземе бетеп килә)

Талканы коры. (кырыс, каты кулда тота)

"Тамагына таш булсын!" (кеше рәнҗетеп яки талап ашаганы)

Тамак аралау. (төрле кешене төрлечә ашату)

Тамак (Корсак, Карын) ачу. (ачыгу)

Тамак кибү. (сусау)

Тамакка сау / Тамаксау. (аппетиты шәп)

Тамак туйдыру. (ашау / ашарлык чара табу)

Тамак ялгау. (ашап алу)

Тамак ялына эшләү. (ашау хакына эшләү)

Тамгы сузу. (әрсез теләк, өмет сузу)

Тамырына балта чабу. (кискен рәвештә һәләк итү) / Тамырын корыту. (бөтенләй бетерү)

Танавына төкерү (чиртү). (кемнән.б. уздырып җибәрү / кемне.б. санламау)

Тасма тел. (юмаларга оста)

Таш астыннан чыккан. (бик үткен һәм чая (хатын-кыз))

Таш бәгырь. (мәрхәмәтсез)

Ташка бастыру. (типографик алым белән бастыру)

Таш капчык. (төрмә)

"Ташка үлчим". (яман имгәнү, гариплек, шеш һ.б тур. телгә алганда әйтелә)

"Таш кергән [кергере]!" (елак балага)

"Таш яуса да". (ни генә булмасын)

Таякның юан башы. (җазаның олырагы)

Таң тишегеннән. (бик иртә, яктыра башлаганнан)

Таң калу. (бик соклану)

Таң-тамаша. (шаккатарлык эш-хәл)

[кемнең.б.] Тегермәненә су кою. (шуңа файдалы сүз сөйләү)

Тегермәне шәп тарта. (күп ашый)

Тез астына сугу. (көтмәгәндә зур зыян салу)

Тезгенне бушату. (әзрәк ирек кую)

"[ходай] Тел ачкыч[лар]ы бирсен!" (сүз сөйләргә (мәс. имтиханга) баручыга теләк)

Тел бару. (начар сүзне әйтә алу)

Тел бистәсе / Телгә беткән. (күп сөйләшүчән, лыгырдык)

Телгә алу. (әйтеп узу)

Телдән калу. (сөйләшә алмас булу)

Телдән-телгә. (сүз йөртү тур.)

Телдән төшү (төшмәү). (сөйләнелми башлау (һаман сөйләнелү))

Телдән ычкыну. (ярамаганны әйтеп ташлау)

Теле белән тегермән тарта. (сүздә булдыклы, эшкә булдыксыз) / Тел тегермәне. (күп сөйләү тур.)

Теленә салынып. (мавыгып китеп артык сүз әйтү тур.)

Теле телгә йокмый. (шома сөйли)

Телеңне йотарлык. (бик тәмле)

"Телеңне йоттың мәллә?" (дәшми торучыга)

"Телеңә тилчә чыккыры!" (үткен сүзгә каршы җиңелчә тиргәү) (тилчә - шеш)

Тел кайтару / Телләшү

Тел кычыту. (нәрсәне.б. әйтәсе килеп тору / кирәкмәгәнне сөйләү тур.)

Тел күтәрү. (кемгә.б. каршы сүз әйтү)

Телне аркылы тешләп. (түзү тур.) / Телне аркылы тешләү. (әйткәнгә үкенү)

Телне сындырырлык. (авыр әйтелешле сүз тур.)

Тел озайту. (олыларга, башлыкларга каршы сөйләү)

Тел очында тору. (чак-чак искә төшми тору / берәр сүзне әйтергә генә тору)

Тел сату. (юк-бар сөйләнү)

Тел-теш тидерерлек түгел. (кимчелеге юк)

Тел тидерү. (тәнкыйть сүзе әйтү)

Тел төбе. (сүзнең төпке мәгънәсе)

Тел чарлау. (тик торганнан сөйләнү)

Тел чишелү. (сүз белән мавыгып китү / дөресен сөйләп бирү)

Тел әйләнмәү. (әйтергә тел бармау / сөйли алмау)

Тереләй тунау. (күп акча түләттерү тур.)

Тетеп салу / Тетмәсен тетү. (каты тиргәү)

Теттереп. (бик шәп бию, музыка коралында уйнау, эшләү һ.б.ш. тур.)

Теш агарту. (сөйли башлау / авыз еру)

Теше тешкә тими. (нык калтырый)

Теш кайрау. (үч алырга чамалау)

Тешне сындырырлык. (бик салкын су тур.)

Теңкәгә тию / Теңкәне корыту. (теңкә - нерв)

"Тигез гомер итегез!" (өйләнешүчеләргә теләк)

Тигез җирдә түмгәк. (эшкә комачау)

Тиз кулдан. (әз вакытта эшләп кую тур.)

Тиз көндә. (якын көннәрдә)

Типсә тимер өзә, басса бакыр өзә. (таза һәм булдыклы ир кеше)

Типтерү [дә сиптерү]. (кәеф-сафа)

Тирес бит. (нахак сүз сөйләүче)

Тиресе калын. (бернигә дә исе китми)

Тиресенә сыймый. (юан кеше ярсыса)

"Тисә тиенгә, тимәсә ботакка"

Тишек авыз. (сер сакламый)

Тишеккә тыңгыч булып (Ертыкка ямау булып) йөрү. (кыенлык килгәндә генә кирәкле булу / вак йомышка гына йөртелү)

Тишекле бер тиен кебек. (гел ияреп йөрү тур.)

Тозлап-борычлап [сүгү]. (каты сүзләр белән)

Тоз сипкәндәй. (гел бер җиргә җыелуга карата)

Тозсыз. (тупас сүзле)

Томрап торган. (тулы битле, ялтыр күзле, сау бала яки кыз тур.)

Тора салып. [бер сәбәпсездән]

Тораташ булып кату. (хәрәкәтсез кату)

Тора-торгач төрҗәгун. (булды-булды да бетте-куйды) (үлеккә "...т раҗигун" дип бетереп дога кылудан)

Тормышка чыгу. (кияүгә бару) / Тормышлы. (кияүдә, ирле)

Тота-каба. (ашык-пошык)

Тотам тотышу. (шобага)

Тоткан җирдән сындыру. (озак икеләнеп тормау / уйлап бетермичә хәл итү)

Тот капчыгыңны!/ Тоттырганнар ди! / Тоттырырлар! (берни бирү юк)

[ботыннан] Тотып селексәң дә юк. (берни, бер тиен төшми) / Ботыннан тотып селексәң "А" хәрефе төшмәс. (шыр надан, белексез)

Туганчыл / Туган җанлы. (туганнарны якын итүче)

Тугыздан калган Тукабый. (туганнары үлеп беткән, шуңа бик кадерле)

Тугызлыкны ваклау. (чит телдә вата-җимерә сөйләшү)

Тугыз төймә. (тилемсәрәк)

Туеп сикерү. (рәхәтлектән азыну)

Тузга язмаган [сүз]

Туйдан соң - дөмбергә. (эш узгач сүз куптару) (дөмбер - барабан)

"Туйлар узган, туннар тузган"

Туксан тугыз[лы]. (йөзгә берәү тулмаган)

Тукран тәүбәсе. ("бүтән чукымам" дип әйтә ди)

Тумаган тайның билен сындыру. (әле булмаганга зур өмет баглау)

Тумас борын картайган. (сүлпән, дәртсез)

Турыдан яру (бәрү). (хәтер сакламыйча әйтү)

Тутырып карау. (күзне зур ачып һәм озак)

Туң күчән. (искитмәле нәрсәгә дә пошмас)

Тынга кабу. (алҗу, эссе һ.б.ш. тур.: тын алуны кыенлау)

Тырай тибү. (эшсез болганып, уйнап йөрү)

Тырнагына да тормый. (чагыштыргысыз түбән)

Тырнак астыннан кер эзләү. (гаеп тагарга тырышу)

Тырнак белән дә чиртмәү. (бер дә сукмау)

Тырнак очы кадәр дә... (әз генә дә)

"Тычып бетерде". (нык курыкты / нык гарьләнде)

Тышка чыгу. (тәбигый хәҗәт тур.)

Тәгәрмәчкә таяк тыгу. (комачаулау)

[алдында] Тәлинкә тоту. (ялагай күндәмлек)

Тәм табу. (нәрсәдән.б. ләззәтләнү)

Тәмле тамак. (тәм-том яратучы)

Тәнгә ит куну. (тазара төшү, калынаю)

Тәре баганасы кебек. (тик катып карап тору тур.) (элек авыл башларында "тәңре баганасы" - мәҗүси Тәңре сыны торган)

Тәртә арасына керү. (эш яшенә җитү, эшли башлау)

Тәртәгә тибү. (әйбәт кенә җирдән карышып китү)

Төзгә каткан. (иелми-бөгелми торган)

"Төкер донъясына...". (кайгы-борчуга бирелмә) / "Төкер танавына!" (алдында түбәнсенмә)

Төкерек җиргә төшмәслек. (каты суык)

Төкереп карау. (игътибарга алмау) / Төкереп тә бирмәү. (илтифат итмәү)

"Төкермибез дә". (исәпкә дә алмыйбыз / җиңел булдырабыз)

"Төкле аягың белән!" (яңа килгән кешегә яки терлеккә әйтәләр)

"Төлкенеке төнлә торган ди." (вакытсыз эш кузгатуга карата)

Төнлә туган. (караңгы чырайлы, төнтек / көмешкә) / Төнлә куган. (көмешкә)

"Төн чыкканчы җөн чыккан." (кичке сүздән иртән баш тартуга карата)

Төбенә төшү. (асылына төшенү)

Төп башына утырту / Төпсез чуманга утырту. (кәкре каенга терәтү) (чуман - арба кәрҗине)

Төп йорт. (ата-баба нигезе, туып-үскән йорт) / Төп (Бакый) йортка китү. (үлеп зиратка)

Төпкә җигелеп тарту

Төпле белем. (тирән белем һәм конкрет белгечлек)

Төп төбендә. (асылында, нигезендә)

"[аңа, сиңа ул] Төс түгел". (лаек түгел)

Төртмә тел. (мыскылчан сүзле)

Төртсәң аварга тора. (бик тузган корылма)

Төс бирмәү. (терлек тур.: йортта мантымау, бәрәкәт китермәү)

Төсе итеп саклау [тоту, йөртү]. (берәр әйберсен истәлеге итеп)

Төсе качкан. (куркынган, агарынган) / Төсе киткән. (үпкәле, кайгылы һ.б.)

Төсенә чыгу. (кәефе йөзендә чагылу)

Төс керү (куну). (сау, күрекле кыяфәт керү) / Төс ташлау. (начар кыяфәткә керү)

[күзгә] Төтен җибәрү. (дезинформация)

Төтене туры чыга. (сүзенең асылы дөрес)

Төче телле. (юмакай) / Төче телләнү. (юмалау)

Төчкереп туган. (бик теремек бала тур.)

Төшеп калганнардан түгел. (кешедән ким түгел)

"Төшкән җирендә таш булсын". (кияүгә киткән кыз)

Түбәсе (Башы) күккә тигән. (бәхете килгән)

Түбәсенә менеп төшү. (йодрык белән башына сугу)

Түгәрәк өстәл. (фикер алышу җыелышы)

Түкми-чәчми. (булганынча бөтенесен)

"Түрдән уз[ыгыз]!" (кунакны өй эченә (табынга) чакыру)

Түшәмгә төкереп яту. (эшләмичә тик яту)

"Убыр китте - урыны калды"

"Убырның өне тыгылсын!" (көчлекләп яки бәйләнчекләнеп алучыга)

Уенга алу (бору). (шаярту дип кабул итү)

"Уеннан уймак чыга". (җитдигә әйләнә)

"Уены-чыны бергә"

"Узгынчы чир булсын". (чирлегә теләк)

Уйга калу. (уйланып китү) / Уй йөртү. (фикерләү) / Уй тоту. (ниятләү) / [башка] Уй төшү. (яңа фикер)

"Уйласаң уелып китәрлек". (хәсрәтләр тирән)

Уйнаштан туган. (ирсез тапкан бала)

"Укып мулла булмассың, чукып карга булмассың"

Уклау йоткандай. (төп-төз)

Укыган кеше. (белем алган кеше)

"Укымаган өч тәгәрмәч"

"[аннан] Ул да тумас, кыз да тумас, туса да тормас"

"Уллы кеше губернатор, кызлы кеше көтеп ятыр"

Ул уллаган, кыз кызлаган. (берничә балалы ана тур.)

Урам йөрү / Урам әйләнү. (гармун тартып, җырлап)

Урамга чыгарып ташлау. (эштән яки йорттан куып чыгару) / Урамда калу. (йорт-җирсез яки эшсез)

Урам себеркесе. (кешедән-кешегә күп йөрүче / фахишә)

Урам сүзе. (тупас сүз / гайбәт, имеш-мимеш)

Урам теле. (әдәби булмаган тел, гади халык теле)

Уртага салып сөйләшү. (киңәшләшү)

Уртак тел табу. (нәрсә.б. тур. сүздә килешү)

Урта кул. (яхшы белән начар арасында)

"Уртын чәйнәп". (ачуын эчкә йотып / чыккан малын кызганып)

Урындагы кеше. (начальник)

Урын хастасы. (ятып чирләүче) / Урын өстендә [яту]. (ятып чирләү)

Урыны белән. (кайбер җирдә / кайчагында)

Урыны килгәндә. (җае чыкканда)

"Урыны җәннәттә булсын". (үлгән әйбәт кешенең)

Урын үзгәләү. (яңа урында йоклый алмау)

Урысы үлгән марҗа кебек. (донъяга үпкәләгәндәй моңаеп (марҗаларның кара траур киемендә йөрүеннән))

Урыс өеннән чыкмаслык (40 градус суык) / Урыс этен өенә кертә торган (50 градус суык).

Ут белән уйнау. (хәтәр эш)

Ут борчасы. (бик елдам)

Ут йоту. (нык борчылу)

Утка баскан песи кебек. (нишләргә белмичә)

Утка (Утларга) салу. (кайгы-борчуга салу)

Утка тоту. (туплардан ату)

Ут күз. (үткен, тере карашлы)

Ут күрше. (гел керешеп йөри торган күрше)

Утлар-сулар кичү. (сугышта булып кайту)

Утлы табага бастыру / Утка бастыру). (бик каты тиргәү)

Утта янмый, суда батмый

Уттай эш өсте. (мәс. урак өсте)

Ут уйнату. (бик тиз эшләү) / Ут өертү. (бик тиз эшләү / бик кыю эш итү)

Ут чыгу. (Янгын, пожар чыгу)

Ут чыккандай. (бик ашыгу тур.)

"Уты-ялкыны берьюлы"

Утырып еларлык

Утырып калу. (кияүгә чыкмыйча / бер класста икенче елга / тиешле өлешсез)

Утырып чыгу. (төрмәдә)

Утырып яву. (җилсез һәм туктамый яву)

Утырып яну. (сүндерелмичә янып бетү)

"Уф алла!" (арыганда, шомга калганда әйтелә)

Уфалла арбасы. (кул арбасы)

... Учлап калу. (бернәрсәсез)

Уч тутырып. (күп итеп акча)

Уч төбе кычыту. (акча керәсегә)

Уч төбендә биетү. (ни теләсәң шуны эшләтү)

Уч төбендәге кебек. (аермачык күренә)

Уч төбендә генә йөртү. (бик кадерләү)

Учында кысып тота. (кысмыр)

Уҗым бозавы. (җебегән, юаш)

Уҗымга чыгу. (чит хатыннарга йөрү тур.)

"Уң колагың үзеңә булсын". (сөенчегә бүләк булмаганда)

Уңаена тору / Җаена тору. (аңа каршы килмәү)

Уңайга китү. (эшләр яхшы бара башлау)

Уңны-сулны белми(чә). (төрле ягын исәпләмичә / бернигә игътибар итмичә)

Фани донъя. (бу донъя, ягъни узачак донъя)

Фикер иясе. (зур галим, бик укымышлы)

"Фирештәләрнең "амин" дигәненә туры килсен". (яхшы сүз)

... Фәлән [дә] фәсмәтән. (... арытаба да шул турыда)

"Хайван дисәң җөне юк, кеше дисәң җүне юк"

Хан заманындагы. (бик элекке) / Хан заманыннан калган. (гомумән иске)

Хан кызыдай / Хан кызы кебек. (артык назлану тур.)

"Харап икән!" / "Харап инде!" (искитәрлек янәсе)

"Хат башы, яз каршы". (традицион хат башламы)

Ходайдан әмер килү. ("үләргә вакыт" дип)

"Ходай күрсәтмәсен". (яман эш-хәл тур.)

Ходай эше. (кеше ихтыярына бәйле булмаган эш-хәл тур.)

Холкына килү (килмәү). (яхшы кәефтә булуы (булмавы))

Холкы үзе белән. (тотрыксыз холыклы, тузынып китүчән)

Хуп күрү. (яхшыракка санау)

"Хуп мәйлең". (синеңчә булсын)

"Хуш киләсез!" (каршы алганда)

Хәбәрендә [дә] юк. (уйламый да) / Хәбәренә [дә] алмый. (игътибар да итми)

Хәерлегә түгел

"Хәерле иртә (көн, кич)!" / "Хәерле йокы!" / "Хәерле каза булсын..." / "Хәерле сәгатьтә!" / "Хәерле юл!" (теләкләр)

Хәерсезгә каршы. (бәләгә сәбәп тур.)

Хәерче тәртәсе. (эвф.тирг. җенес органы)

Хәзинәдә барынча. (булган кадәре шушы)

Хәйлә капчыгы / Хәйләкәр таз / Хәйләкәр төлке

Хайран тамаша. (шаккатыргыч күренеш)

Хәл алу (җыю). (ял итеп алу)

Хәл белү (белешү)

Хәл итү (кылу). (мәсәләне чишү)

Хәл кадәре / Хәл кадәренчә / Хәлдән килгәнчә. (булдыралганча)

Хәленә керү. (хәлен исәпкә алу)

Хәлдән таю. (ару)

"Хәлләр!" (бик гаҗәп икән) / "Хәлләр?" (фамильяр төстә: "Исәнме") / "Хәлләр булды (бар)!" (вакыйгалар булып узды)

[...]ның ([...] дигәннең) [...] хәрефе дә юк. (шул нәрсәсе бөтенләй юк) (мәс.: "намус" дигәннең "н" хәрефе дә юк)

Хәсрәт капчыгы. (кеше борчып йөрүче)

Хәсрәт чигү. (кайгыру, көенү)

Хәтерен саклап. (үпкәләтмәскә тырышып)

Хәтер калу. (үпкәләү, кәеф китү)

Хөкем сөрү. (өстенлек итү / ныгып урнашканлык)

"Хөррият!" (ни теләсәң ирек, рәхәт, бар да әзер / тыючы юк)

Хөрәсән ялкавы

Чабата (Ботинка) туздырып. (тиккә йөрү тур.)

[...] Чабудан тота (тарта). ([...] эшкә комачаулый)

Чама чамадан ерак китмәү. (чамалаган туры килү)

Чара күрү

Чатнап тору. (кыю, үткен булу)

Чатнатып әйтү. (курыкмыйча, ачык итеп)

Чатыр чабып. (тиз йөгереп)

Чебен тисә чер итә. (юк сәбәптән дә елый, үпкәли)

Чебен урынына да күрмәү. (кызганмау)

Чебен урынына кырылу. (күпләп үлү)

Чегән арбасыннан төшеп калган. (каратут тәнле кеше тур.)

Чегән тормышы. (күченеп йөрү тур.)

Черем итү. (йоклап алу)

Череп баю. (нык баю) ("үчереп баю"дан үзгәргән: "үчерү" - бөлдерү, бетерү, юкка чыгару)

Чиен чыгару. (сафландырганчы эшкәртү / хәлдән тайганчы эшләтү)

Чиртеп очыру. (вакка санап, санлашмыйча кире кагу)

Чиртсәң каны чыгарлык. (таза, кызыл йөзле)

Читкә кагу. (арага кертмәү / үз итмәү)

Чуар йөрәк (күңел). (мәхәббәт алыштыручан)

Чуктан (Чук кебек, Чуктан-чук) киенү. (бик килешле итеп)

Чукына язып. (җан-фарман тырышып (начарлыкка, тыйган көе карышып))

“Чукын, улым, урысның күңеле булсын”. (вак-төяк гонаһ кылу тур.)

Чукынып йөрү / Төртенеп йөрү. (кирәксезгә килеп, уралып йөрү)

"Чукынып китсен!" / "Кадалып китсен!" (булмады, барып чыкмады)

"Чукынып китим!" (ант сүзе)

Чуттан чыгу. (кешелектән чыгу)

Чыбык очы. (ерак кардәш)

Чыгырдан чыгу. (күнегелгән тәртип бозылу / ярсып китү)

"Чыдап кына тор!"

Чыкмаган кояшта кызыну. (алдан-ала хушлану)

"Чыкмаган җаны [гына] калган"

"Чыктым аркылы күпер". (буталчык сүз, тәрҗемә, язма тур.)

Чын күңелдән (йөрәктән). (ихластан)

Чын ясау. (бик ыспай киенү тур.)

Чытырман еру. (бик буталчык текст уку, мәьсәлә чишү тур.)

Чәе аркылы Мәскәү күренә. (сыек чәй тур.)

Чәйнәп каптыру. (бөтенесен әзерләп бирү)

"Чәнчелгере!" / "Чәнчелеп киткере!" / "Чәчрәгән!" / "Чәчрәп киткере!" (вак нәрсәгә каргану)

"Чәп итәргә дә җитми." (камыры, коймагы һ.б.ш.бик әз)

Чәчең үрә торырлык. (бик куркыныч)

Чәчкә[дәй] чагы. (яшь кыз чагы)

Чәчләр чәчкә бәйләнү. (кавышырга язганлык тур.)

Чәчрәп тору. (бик чая, үткен булу)

Чәчрәп чыгу. (кинәт кычкырып сөйли (тиргәшә) башлау)

Чүбек чәйнәү. (һаман бер сүзне сөйләү)

Чүлмәкчедән күрмәкче. (үрмәкчедән күрмәкче)

Чүпрәк баш. (хатын-кыз)

Чүп тә түгел. (җиңел / вак)

Чүп өстенә чүмәлә. (бәлә өстенә бәлә)

"Шайтан (Җен) алгыры!" (тиргәнү сүзе)

Шайтан белсен / Эт белсен. (әллә тагы)

"Шайтан икән!" (көтелмәгән начарлык килеп чыкканда)

Шайтан коткысы (котырыгы). (сәбәпсез кылынган гаеп тур.)

"Шайтан күзе сидекле". (үчкә бирелеп яисә явыз ният максатында юри елаучы тур.)

Шайтан сабагы. (дини булмаган уку тур.)

Шайтан сидеге. (аракы)

Шайтан туе. (өермә / зык кубу)

Шайтан чакыру. (утырганда аяк тирбәтү тур.)

Шакмак кебек [таза]. (сау-сәләмәт ир-егет тур.) / Шалкан кебек [таза]. (сау-сәләмәт хатын-кыз тур.)

Шалкан бәясе. (бик очсыз)

[колагы] Шалкан чәчәрлек. (пычрак)

"Шалт, Мөхәммәтҗан!" (Шәүкәт Галиевтан) (кинәт эшләнгән эш, килеп чыккан хәл тур.)

Шарт аптыраш. (нишләргә дә, ни уйларга да белгән юк)

Шартлавык шартлату. (булмаган белән мактану)

Шартына китерү. (җиренә җиткерү)

Шар яру / Шар ярып кычкыру

Шатлыгы эченә сыймый / Куанычы эченә сыймый

Шаярырга яратмый. (бик кырыс)

Шик [тә] юк. (икеләнми әйтергә була)

Шул көе. (үзгәрешсез / ни дә булса кушмыйча)

Шомырт кара. (чем-кара)

"[менә] Шул шул!" (дөресе шул)

"Шундый-шундый эшләр, тора-бара нишләр". (сөйләп бетергәч әйтелә)

"Шуннан, утырган да шуган". (шуннан? дип сорауга каршы)

"Шуның белән вәссәләм"

Шухыр-мухыр. (астыртын эш / гыйшык-мыйшык)

Шылт та юк. (тып-тын)

Шыплап [кереп] утырган. (төп-төгәл туры килә)

Шыр тану. (күрмәгән-белмәгән атлы булу)

Шыр (Шөр) җибәрү. (бик курку)

Шыттыру. (ялган кыстырып сөйләү)

Шәпле. (һавалы, эре)

Шәһит китү. (сугышта яки дин өчен үлү тур.)

"Шөкерле-бөкерле". ("Ни хәлләр?"гә каршы җавап)

Шүрәле каргаган. (бер дә үсми, алга бармый торган авыл тур.)

Ыштансыз күткә каеш буган кебек. (җиренә җиткерелмәгән эшне бизәкләү тур.)

Ылкынына килгәнче. (бик күп ашау тур.) (ылкын - бугаз)

Ым-шым [да] юк. (беркем берни дәшми, сөйләми)

Ырудан калу. (хатын-кызның бала табу сәләте бетү (климакс) тур.)

Ыһ та итми. (әз генә дә бирешми)

Эзгә керү. (җайга салыну / тәртипләнү)

"Эзе [дә] булмасын!" (килеп йөрмәсен)

Эзен корыту. (килеп йөрмәслек итү)

Эзе суыну. (бүтән килмәү, күренмәү)

Эзләми-сорамый. (рөхсәтсез) ("изенләми-сорамый"дан үзгәргән (изен - рөхсәт))

Эз яздыру. (таба алмаслык итү)

Элеп алу. (әйтелгән сүзгә бәйләп сөйләшеп китү)

Элеп алып селкеп салу. (көрәштә шәп егу / бәхәстә җиңү)

Элеп киптергәндәй. (ябык, чандыр)

Энәдән-җептән киенгән. (яңа, ыспай киемнән) / Энәдән-җептән (генә) төшкән. (өр-яңа кием)

Энә күзеннән дөя күрү

Энә күзеннән үткәрү. (бик җентекләү)

Энәсеннән җебенә тикле. (бик җентекләп)

Энә-талагы калмаган. (ямар җире дә калмаган (кием тур.))

Энә төртерлек урын юк. (бик тыгын)

Эре бәрәңге. (эре кыяфәтле, ләкин үшән)

Эреп китү. (кәефе килеп йомшару тур.)

Эт азабы. (бик кыен эш-хәл)

Эт баш, сыер аяк. (бик болгавыр эш-хәл тур.)

Эт белсен... (билгесез)

Эт белән песи шикелле / Этле-песиле

Эт белән эзләсәң дә тапмалы түгел

Эт белән эт булу. (начар кеше белән бәйләнешкә керү)

Эт борчасы кебек. (күпләп ябырылу, бәйләнчекләнү тур.)

Эт булганчы. (кешелектән чыкканчы) / Эт булу (бик алҗу)

Эте дә бете дә. (теләсә кем)

[анда] Этем калганмы. (ни дип барыйм)

Эт итеп (яман тиргәү яки кыйнау тур.) / Эттән алып, эткә салып. (бик яман тиргәү тур.)

Эт каешы. (чыдам / сүз белән игә килми торган)

Эт кеше (хәйләле, җиңелчә мәкерле кеше). / Эт җан. (әмәл табучан яки мыскылчан кеше)

Эт койрыгыннан туры булып. (инсафлы кыланып)

Эт (Этем) кушканмы?

Эткә салсаң эт ашамас

"Эткә сан бар, безгә юк"

Эткә сөяк ыргыткандай

"Эткә таяк ыргытсаң, [фәләнгә] тия". (шул фәлән чамадан тыш күп)

"Эткә эт үлеме"

Эт көненә калу. (бик начар көнгә)

Эт күрмәгәнне күрү

"Эт күте!" (эш бозылып киткәндә)

Эт күтеннән көн күрү. (кешедән калган, интегечле, даими булмаган эш белән көн күрү тур.)

Этлеккә сабышу. (төрлечә әмәл-хәйлә)

Этле җан да юк / Эт тә юк. (беркем юк)

Эт оясыннан чыкмаслык. (бик каты суык)

Эт сигәнче. (бик тиз)

Эт сугарып / Эт куып. (эшсез болганып)

Эт типкесе. (үтә кадерсезлек)

Эт тубыгыннан. (бөтен җир тулы)

Эт тә (Этем дә) белми / Эт тә белә / Эт тә күрми / Эт тә йөрми һ.б.

Эттән күп / Эттән күбәю. (начар кешеләр тур.)

Эттән туган. (яман кеше)

Эттән әрсез, Алабайдан кадерсез

Эт урынына. (кыйнау, тиргәү тур.)

Эт урынына да күрмәү

Эт яламас. (җирәнгеч зат)

Эт өрдереп, кеше көлдереп

Эч-бавырыңа үтеп. (үтә юмакайланып / үтә ялварып)

Эчендәге тышында. (бөтен серен сөйләүчән)

Эченә килеште. (һәм тагын өмет итә)

Эченә май булып ятты. (бик ошатты)

Эченә җыя. (үпкәләрен әйтми дә, онытмый да)

Эчеңне ярып карамаслар. (ул турыда дәшмә)

Эче ялкын, тышы салкын. (эчтән януларын сиздерми)

Эчендә җаны гына юк. (шәп ясалган әйбер)

"Эчеңә тияр". (сиңа артык булыр)

Эчке донъя. (кешенең психик донъясы)

Эчкә йоту. (рәнҗүне тыштан сиздермәү)

Эчкә пошаман керү. (шом керү)

Эчкә җылы керү (йөгерү). (өмет уяну / шом таралу)

Эчне бушату. (борчуларны кемгә.б. сөйләү)

Эчне песиләр тырный. (яман буласын сиземләү тур.)

Эчне тишми. (артык түгел, өстәмә файда)

Эч пошу. (күңел тынгысызлану)

Эчтә [ач] бүреләр улый. (ашыйсы килә)

[... дип] Эчтән беркетү. (карарга килү)

Эчтән сызу (яну). (кешегә белдерми газаплану)

Эчтән тыну. (дәшми калу)

Эчтә ут[лар] яна. (төрле шикләрдән, авыр хисләрдән)

Эч эчкә беректе. (нык ачыгу тур.)

Эш аннан тормый. (ул комачау яки сәбәп түгел)

"Эш бетте, көлтә җыясы гына калды". (бетте саналган эшнең "койрыгы озын" калу тур.)

Эшем иясе. (эшләгән булып кыланучы)

"Эшемне кырган кешедәй"

"Эшең бетте, кодагый." (кирәгең калмады)

Эш йөртү. (документлар белән рәсми эш алып бару)

Эш кузгату. (судка бирү / зур рәсми эш башлау)

Эш кыйрату / Эш кыру / Эш майтару. (зур эшләр эшләү, янәсе)

Эшкә ашу. (уңышлы барып чыгу)

"Эш[ләр] пеште". (уңышлы барып чыкты)

"Эш муеннан" / "Эш тыгыз"

Эшне зурга җибәрү. (җитдиләндерү / закон хөкеменә кертү)

Эш ташлау. (забастовка)

Эштән чыгару / Эштән чыгу (яраксыз хәлгә килү)

Эш юктан эш булсын дип. (эч пошканнан)

Эш өсте. (эш тыгыз чак)

"Эш үткән - поезд киткән"

Югалып калу. (каушап калу)

Юк йомышны бар итеп. (сылтау табып)

"Юкка без дә тук". (юк дигәнгә каршы)

Юкка калган. (бөлгенлеккә төшкән)

Юкка түгел

Юкка чыгу (чыгару). (бетү)

Юкмыш бабай заманында. (бер дә булмаган)

Юкмыш биш сум. (юк акча)

Юкны бушка аударып. (файдасыз эш белән йөрү тур.)

Юк сүз. (имеш-мимеш, ялган)

Юктан кодагый. (юк урынына йөрүче тур.)

Юктан юкамыш пешерү. (юкамыш - юка тәбикмәк)

Юкә чөй кагу. (юхалау, юмалау)

Юл аягы. (юлга чыгар алдыннан бер аяк (савыт) эчемлек)

Юл басу. (юлчыларны талау)

Юлга бастыру. (җайга салу / үстереп кеше итү)

Юлга салу. (җайга салу / туры юлга күндерү)

Юлда [аунап] ятмый. (җиңел табылмый / артык нәрсә түгел)

Юлдан чыгу. (бозыклыкка бирелү)

Юл йөрү. (юлда булу)

Юл бирү. (юлдан читкә тайпылып калу)

Юл килү. (билгеле бер юл үтеп килү / юл уңай булу)

Юл сабу. (юл бирү / алдан юл табып бару)

[...га] Юл тоту. ([...га] юнәлү / [...га] таба үзгәрү)

Юл төшү. (юл яңадан йөрерлек булу / юл уңай кереп чыгу тур. / йомыш килеп чыгу)

Юл уңу. (юлның нәтиҗәсе яхшы булу)

Юл чыгу. (юлга чыгу)

[...] Юлын таптау. (шунда кат-кат йөрү)

"Юлыңа ак җәймә!" (ирон.: китсәң жәл түгел)

Юл ярагы. (юлга дигән ашамлык һәм әйберләр)

Юл өсте[ндә]. (юл буенда, юнәлешендә)

Юраган юш килү. (чынга ашу)

Ябешеп чыгу. (кияүгә ияреп китеп чыгу)

Ябешеп яту. (эштән һ.б.дан китмәскә тырышып яту)

"Язган булса" / "Язганы булыр". (язмыш тур.)

Якага-яка килү. (ярсып ызгышу)

Якты донъя. ("бу донъя")

Якты йөз, татлы сүз / Якты чырай, сөтле чәй. (күңел өчен шулар җитә)

Якты күздә. (караңгы төшкәнче)

Якын да килмәү. (һич килешмәү) / Якын да китермәү (бик чит итү / авызга да алмау)

Якын юлымау / Якын юлытмау. (бармау, китертмәү)

Яла ягу

Ялганчы йозак. (бикләнмәгән, алдавыч кына)

Ялт итеп тора. (бик чиста / бик матур)

Ялт иткән дә шалт иткән. (бер дигән, бөтен җире килгән)

Ялт иттереп. (бик тиз / бик чиста итеп)

Ялыныч төшү

"[ходай] Яман күздән сакласын!" (берәр кая китәсе (яки киткән) кыз балага теләк)

Янга калу. (тотылмыйча артып калу)

Ярага тоз сибү. (кайгыны-газапны кузгату)

Ярык барабан. (шапырык)

Ярылып ята. (аермачык күренә)

Ясин чыгу. (ясин сүрәсен уку / үлдегә-беттегә санау)

Яттан бикләү. (ятлап алу)

Ятып калу. (сугышта үлеп калу)

"Яхшыдан яман туган!"

Яхшылык белән. (ачуланышка киткәнче / яхшы мөгамәлә тур.)

Яшел тавыш / Яшелле-зәңгәрле тавыш. (колакка ятышсыз ачы)

Яшен тизлеге белән / Яшен тизлегендә

Яшерен-батырын түгел

"Әбиеңә сәләм әйт, бабаң утырмага килсен". (мәгънәсез, рәтсез сүзгә карата)

"[ул сүзне] Әбиеңә сөйлә". (ә без ышанмыйбыз, беркатлы түгел)

"Ә" дигәнче. (бик тиз)

"Ә" дигәнгә "җә" дип тору. (һәр сүзен җөпләү)

Әдәм актыгы / Әдәм аламасы. (бик әшәке кеше)

Әдәм гыйбрәте

Әдәм имгәге. (бик булдыксыз я кеше өстенә калган кеше) / Әдәм көеге. (җафа, хәсрәт китерүче)

Әдәм көлкесе (мәсхәрәсе). (хурлыклы эш-хәл) / Әдәм хуры. (түбәнлекле)

Әдәм рәтле. (ярарлык кимәлдә)

Әдәп саклау

Әзергә бәзер / Әзергә хәзер

Әйле-шәйле. (булыр-булмас)

Әйтеп бетергесез

Әйтергә [генә] ансат

"Әйтерең бармы". / "Әйтмә дә". / "Әйтәсе дә юк" / "Әйтәсе түгел". . (сүз җөпләү)

"Әйткән - беткән!" (кабат кайтасы түгел!)

"Әйтмәгәне калмады"

"Әйтмәсәм дә булмады". (начар сүздән соң)

"Әйтсәң - сүз, төртсәң - күз [дигәндәй]". (битәрләүгә кереш сүз)

"Әйттем исә кайттым". (ялгышны төзәтеп әйткәндә)

"Әйттең сүз!" (әйткәнгә риза түгеллекне белдерә)

"Әйтәм җирле...". (бер сәбәбе барлыкны белдерә)

Әкият сату. (булмастайны чынга алып сөйләү)

"Әлеге дә баягы". (алда әйтелгәнне телгә алганда)

"Әлепне таяк дип белми". (надан)

Әллә нигә бер. (сирәк)

Әллә тагы[н]. (белеп бетермим)

Әмәлгә калу. (көтелмәгән кыенлыкка калу)

Әндри казнасы юк. (бушка бирергә яки ашатырга)

"Әнекәй генәм! / Әтекәй генәм!" (нык шаккату сүзе)

"Әнә бара юлың!" (тиргәп куалау сүзе)

Әпипәгә биетү. (нык буйсындырып тоту)

Әрсез алабай. (әрсез кеше)

"Әти кәҗә суймады, итен базга куймады" - дип әйткән ди бер бала

"Әтәч булып кычкыра". (тизрәк сарыф итүне сорый, янәсе)

Әфәләм төрле. (әллә нинди, сәер)

Әче-мөче / Ачы-мочы. (исерткеч тур. кыеклап әйтү)

Әҗәл даруы. (бик сирәк әйбер тур.) / Әҗәл даруы урынына күрү. (бик саран чыгымлау)

"Әҗәле җиткәндер". (үлеменә сәбәп, янәсе)

"Өе биек - өйрәсе сыек"

Өзек вакыт. (җиткелексез вакыт)

Өзелеп. (тирән хисләр белән) / Өзелеп тору. (бик яратып, һәр йомышына әзер булып тору)

Өзелгән дә төшкән. (бик охшаган)

"Өзми дә куймый". (гел сөйли) / Өзми-куймый. (гел генә)

Өй борынча. (өй рәтеннән)

Өлешеңә тигән көмешең

Өмет чаткысы (уты)

Өне тыгылды. (алды да тынды) / "Өне тыгылсын!" (алсын да тынсын)

Өрми тешләү. (алдан искәртмичә зыян салу)

Өрмәгән җиргә утыртмау. (бик кадерләү)

Өскә ишелергә тора. (урман тур.: бик якын)

Өсте бөтен, тамагы тук. (тәрбиясе җитеш)

Өстендә тору. (карап эшләтү)

Өстеннән йөрү. (ирле хатынның (хатынлы ирнең) сөяркә белән йөрүе тур.)

Өстен чыгу. (алдынгы булу)

"[нәкъ] Өстенә бастың!" (дөп-дөресен әйттең)

Өстенә чыгу. (исәп-хисапта акча җитешмәү)

Өсте-өстенә. (тагын өстәп)

"Өстә калмасын". (бурычны түләү, аманатны җиткерү тур.)

Өстән йөзү. (эшнең асылын аңламау)

"Өстән тау төшкәндәй булды". (авыр эштән, бурычтан котылгач)

Өстән торып. (үзен өстен куеп)

Өф итеп тору. (бик кадерләү)

Өч тиенлек. (бик очсыз / вак, әһәмиятсез) / [сүзе] Өч тиен[гә] дә тормый. (сүзе, вәгъдәсе белән эше арасында бәйләнеш юк)

Үгезне мөгезеннән алу (эләктерү). (эшне иң хәлиткеч төшеннән башлау)

Үз акылында. (психик чирле түгел / аңы сау)

Үз акылы үзендә. (балигъ булган)

Үз дигәнен эшли

Үз итү / Үз күрү. (якын күрү / дус итү)

Үзе баш, үзе түш. (тулы хуҗа)

"Үзегезгә карагыз" / "Үзеңә кара". (үз җаеңа күрә эш ит)

Үзе дә ике күзе. (бүтән бернәрсәсе юк)

"Үзем тапкан мал түгел, атайныкы жәл түгел"

Үзенә күрә түгел. (үз кимәленнән уза)

Үзен-үзе белештермичә. (бик тәэсирләнүдән)

"Үзеңне бел дә артыңны кыс!"

Үзең утырган ботакны кисү. (Хуҗа Насертдин мәзәгеннән)

Үз кабыгына бикләнеп. (кеше белән аралашмыйча)

Үз казаныңда кайнау. (үз мәнфәгатең белән генә яшәү)

Үз киресе туры

Үз кубызыңа биетү

"Үз көнеңне үзең күр". (үзаллы яшә)

Үз көчендә. (гамәлдә йөри) / Үз көченә керү. (гамәлгә керү)

Үз сүзе сүз. (кеше сүзен санламый) / Үз сүзен [сүз] итә. (кеше белән килешми)

"Үз хәлем хәл" (кеше кайгысы юк)

Үз тугызын тугызлый / Үз туксаны туксан. (үз киресенә кату тур.)

Үз чире. (эпилепсия)

Үзәккә үтү. (интектерү, җанга тию)

Үзәк өзгеч. (нечкә хисләр уята торган) / Үзәк өзелү. (нечкә хисләргә бирелү)

Үз җае белән. (үзлегеннән)

"Үкенечкә калмасын"

"Үкенечкә каршы, ..." / "Кызганычка каршы, ..." (начар очрак тур.)

"Үкчәңне күтәр!" (кит)

Үлгән урыс кебек. (бик озак йоклау (урысларның мәетне өч көн күмми тотуыннан))

"Үлгәнче яшә!" (шаян теләк)

Үлем белән бер. (бик кыен)

Үлеп китмәле / "Үлеп китәм!" һ.б. (бик хисләнү тур.)

Үлеш! (сугыш-талаш, гауга / бик кызык)

Үләксә козгыны. (мулла-мәзиннәр тур. сүгеп әйтү)

"Үләт кыргыры!" (каргану, сүгү сүзе)

[аның өчен] Үлә язып тору (Үлеп тору). (бик кадерләү)

Үпкә саклау (тоту). (күңелдә үпкә хисе йөртү)

"Үпкәләштән булмасын". (кылынасы начарлык миннән тормый)

Үтереп мактау. (бик нык мактау) ("өтереп мактау"дан үзгәргән)

Үткә тию. (маемлату / бик ялкыту)

Үрмәкчедән күрмәкче. (үрмәкче - үрмәкүч)

Үч иткәндәй. (иң кыен чакта көтмәгән комачау килеп чыгу тур.)

[...] Җаен карау. ([...]ны кулайрак күреп, шуңа керешү)

Җаен табу. (ничек итәргә икәнен төшенү) / Җаен китерү. (дөрес итеп эшләү) / Җаен туры китерү. (уңай вакытын табу)

Җайга салу (салыну). (дөрес яки уңайлы итеп көйләү (көйләнү))

Җай гына. (салмак, ашыкмыйча)

Җан азыгы. (күңел өчен булган нәрсә)

Җан асрау. (авыр хәлдә яшәү)

Җан атып. (бөтен көчкә тырышып / тулы хис-дәрт белән)

Җан ачуы. (бик каты ачу)

Җан ачысы белән. (нык ярсып-хисләнеп)

Җан башына. (һәр кешегә)

Җан биздергеч

Җан бирү. (үлү) / Җан тәслим. (үлү тур.)

Җанга тию. (ялыктыру)

Җандай күрү. (бик кадерләү)

Җан дус

Җан иясе. (тереклек иясе)

Җан көеге. (эч пошыргыч)

Җан көчкә / Җан-фарман. (бөтен көчкә)

Җан-тән белән. (бөтен барлыгы белән)

Җаны бугазына килү. (нык курку)

"Җаным фида". (үләргә дә әзер) / Җанын фида кылыр. (нәрсә өчен.б. үләргә риза)

Җанын учына йомарлап. (зур куркыныч астында) / Җаны учында тора / Җаны уч төбендә. (бик куркынган)

Җанын алу. (кыйнау)

Җаны табанына төшү (нык курку)

Җаның ни тели. (бар да бар)

Җан әсәре юк

Җан өзгеч. (үзәккә үткеч)

Җан өшеткеч. (имәнеч, котсыз)

Җеген табу. (күңеленә үтеп керә белү)

Җеген җеккә китереп. (җентекләп, җиренә җиткереп)

Җелеккә үтү. (суык тур. / нык ялкыту)

Җелекне корыту. (йөдәтеп бетерү)

Җен алыштырган. (бик ямьсез)

Җен ачуы чыгу

[...] Җене кагылу. ([...] белән нык мавыгып китү)

Җене котыра. (тиктән ярсый / тиктән шаяра)

"Җенем сөйми". (күралмыйм)

Җенен чыгару / Җене чыгу / Җене кузгалу. (ачу килүдән ярсырга җитешү)

Җен корткасы. (ягымсыз, шөкәтсез кортка (карчык) / ырымчы кортка (тиргәп әйткәндә))

Җенләнү. (юктан кызып, тузгып китү)

Җеннәре килешкән. (ике начар дуслашкан)

Җен оясы. (тәртипсез, тузгыган урын)

Җен суккандай. (нервылы яки психозлы эш-хәрәкәт тур.)

Җеп очын югалту. (бәйләнешне, эзлеклелекне) / Җеп очын яшерү

Җеп өзәрлек хәл калмау

Җиде бабасына җитеп. (бик яман тиргәү тур.)

Җиде кат җир астыннан. (теләсә каян да)

Җиде төн уртасы. (төннең кап уртасы)

Җиде юл чаты. (күп юллар чаты / юл өсте, кеше күз алды)

Җиде ят. (бөтенләй туган булмаган, чит-ят кеше)

"Җиде җәннәт ишекләре ачылсын". (изге теләк)

Җик күрү. (ялкып бетү) / "[аннан] Җик күргән!"

Җил алгандай. (кинәт юкка чыгу тур.)

Җилгә каршы төкерү. (үзеңә зыян китерерлек сүз я эш)

"Җилдән туган". (никахсыз туган бала тур.)

Җилкәсе калын. (бай, хәлле / ваемсыз)

Җилкә симертеп. (тик яту)

Җилкәгә [менеп] атлану. (өстеннән идәрә итү)

Җилкәсен кимерү. (исәбенә яшәү) / Җилкәгә утырту. (исәбенә яшәтү)

Җилкәсенә тамызу. (сугу)

"Җилләр исә". (урлап киткәннәр)

"Җилләр уйный". (буш калган, беткән)

Җилтерәтеп чыгару. (куып чыгару)

Җил-яңгыр тидермәү. (кадерләү, яклау)

Җил-җил. (җитезлек белән ары-бире)

Җимертеп эшләү

"Җир астында җылан күшәгәнне сизә"

Җир белән күк арасы (аермасы)

Җир бит. (оятсыз)

Җиренә җиткерү. (яхшы итеп башкару)

Җирдә [аунап] ятмый. (җиңел табылмый / кадере бар)

Җир йөзеннән юк итү

Җир куенына керү. (үлеп җирләнү тур.)

[җир ярылса] Җир тишегенә керердәй булу. (бик нык оялу)

Җир тырмашып. (бик күп көч куеп, интегеп)

Җир ярылса да. (ни генә булса да)

Җир җимертеп йөрү. (сау-сәләмәт йөрү тур.)

Җитеп ашкан. (артыгы белән)

"[аштан, сыйдан] Җитешегез!" (сыйлау сүзе)

Җитмеш җиде төрле. (бик күп төрле)

Җитмәгән җире юк. (тирг. бөтенесенә өлгерә)

"[...га] Җитә калды. ([...га] сәбәп булды)

Җитү чәчле. (артык озын чәчле)

Җиң сызганып. (ныгытып керешү тур.)

Җиңел акыллы / Акылга җиңел. (чирле юләр)

Җиңел кулдан / Җылы кулдан. (бер кузгалган көе икенче эшне дә эшләп кую тур.)

Җиңел сулау. (авыр хәлдән соң иркенәеп китү)

Җиңел сөякле. (җитез, хәрәкәтчән) / Авыр сөякле. (әкрен кыймылдаучан)

Җиңел холыклы. (тиз ярсучан / уйлап тормый торган)

Җыештырып алган табын кебек. (йортның таралып юкка чыгуы тур.)

"Җык кергере!" (гадәттә күп ашауга карата)

"Җылы тәнеңдә тузсын". (яңа киемне котлау)

Җылы урын. (җиңел эшле, күп акчалы урын тур.)

"[эш] Җырлап бара". (шәп бара) / "Җырлап тора". (шәп, яхшы)

[...ның] Җырын җырлау. ([...ның] сүзен хуплау, эшен яклау)

Җәелдереп җибәрү. (кит. киң тарату, эшчәнлекне киңәйтү)

Җәлт итеп / Җәлт иттереп. (тиз генә)

Җөй дә белгертмәү. (берни сиздермәү)

Һавадагы торна

"Һаман шул [бетмәгән] бер балык башы"

Һич [тә] булмаса / Һич югы[нда]. (актык чиктә, башка чара булмаса)

Һуш китү. (аңны югалту / шаккату) / Һуш китмәле. (шаккатмалы)


ИСКӘРМӘ: Әйтемнәр һәм фразалар исемлеге берничек тә туп-тулы булып бетә алмый, чөнки: 1) алар телдә-халыкта гел үзгәреп, яңарып торалар; 2) әйтемнәр, фразалар белән гади сүз тезмәләре арасында кискен генә чик юк; 3) һәртөрле исемлекләрне әдәм балалары төзи, ә алар әүлия түгелләр.

<== ТАТАР МӘКАЛЬЛӘРЕ