Интернет һәм татарлар. Зөбәер Мифтахов Татарча текстлар

Латин әлифбасы турында. / «Латинчы» жуликлар. / Алфавит алыштыруга Россия катнашы. / Татар теле кайсы стадиядә? / «Татар университеты» һәм «татар китапхәнәсе». / Дәүләт диннән, дин дәүләттән аерым булырга тиеш. / Милли хәрәкәт лидерлары. / Матбугатка дотация мәсәләсе.

Зөбәер МИФТАХОВ

Интернет һәм татарлар

29.04.03. Башта мин, әллә татарча Интернет сайтлары буенча даими күзәтүләр алып барыргамы, дигән җитди уйга бирелгән идем... Бераз күзәтеп карагач исә шундый фикергә килдем: безнең бу татар телебез интернетларга ук кереп урнаша алмас бугай инде ул... Бар анда әзрәк кенә, аксак-туксак кына татарча язулар да, бөтенләй үк юк түгел. Әммә ләкин, татар Интернеты дигән тулаем күренеш сизелми. Кәгазьдә әле азмы-күпме заманча йөзен саклап килгән татар теле электрон донъясына шултикле әҗәл кыяфәт белән өстерәлеп керде ки... Минем беренче күзәтүләр менә шушында, үз ихтыярымнан тыш, тиргәнүләр булып язылды, алга таба да гел шулай давам итәргә тиеш иде... Сөртеп ташладым әле менә ул ыңгырашларны... Алар урынына яңа күзәтүләр түгел, диагноз сыман бер нәрсә язарга уйладым.

Тулаем милләттә ни чирләр булса, Интернетта да шул, тик алар монда аеруча кабарынкы: бүгенгене түгел, ә ун-егерме ел алдагыны күрсәтеп торалар. Иң куркынычлы чирләре менә болар:

1. Урыслашу. Әлбәттә... "Татарский интернет" дип ду килеп, милли тематика чәйнәп, гөмбәдәй үрчеп яткан сайтларның абсолют күпчелеге урыс телендә. Татар тарихы, этнографиясе, әдәбияте, фольклоры, музыка сайтлары, каталоглар, татар клублары, җәмгыятьләре, татар милли хәрәкәте, электрон матбугат чаралары, чурт-чураман - барсы да урысча. Шунда арада татарча да бераз "селям иптэшляр"не кыстыргалыйлар, тик анысы инде – милли орнамент ролендә генә. (Инглизчә маймылланулары гына да аннан күбрәктер.) Бер җырда "татарлар елмаеп үлделәр" дигән кебек, болар "милләт-милләт!" ди-ди тамам урыслашып бетеп баралар. "Тел киткәндә ни калыр – Тамырда типкән кан калыр" дигән кебек, милли хис соңрак китәдер: кайберсе шунда шәп-шәп кенә татарча да язарга керешкән була, ә укып карасаң – үксеп еларлык... белми генә бит милләтчебез татарчаны, аһ, белми!.. Алагаем ботарлый бит. Оялыр иде гомумән мондый наданлык белән Интернетка керергә – тик күрәсең, наданлыгын үзе дә сизми. Ә бәлки, татарча ничек тә ярый дип уйлыйдыр...

Ник алай дигәндә – чөнки Интернетка яшьләр, аның да алгарак киткән өлеше һәм күбрәк шәһәр яшьләре керә. Ә яшьләр – тоташы белән урыслашып үсә. Татарча белә дигән сирәге дә сүзмә-сүз "татарча белә", ягъни сөйләгәнне аңлый, йөзләп сүзне үзе оештырып та әйтә ала, әммә грамматиканы инде белми тек белми, югары әдәби стиль турында исә уйлыйсы да юк... Интернет әнә шуны рефлектор көзгесе шикелле зурайтып күрсәтте... Үзгәрешсез шулай барса, димәк, ун-егерме елдан туган телне яхшы белгән безнең буын үлеп бетәчәк, үлмәсә дә мич башына күчәчәк, күчмичә дә урыс телле тирәлектә үз телен онытачак. Ә бүгенге әрсез "татарский интернет"чылар анда да әле һаман милләт темасына шапырып утырырлар кебек тоела. Урыс телендә, билгеле...

Шул ук вакытта, бездән чама белән җиде тапкыр кимрәк санлы башкортларның инде йөзләп башкорт телле сайты бар. Югыйсә, урыслашу аларда да кимрәк түгел шикелле. Әллә бөтен гыйльлә Татарстан белән Башкортстан җитәкчелегенең аермасында микән? Безнең тумаган җиде йөз татар сайтына хөкүмәтебезнең "милләтара" политикасы "аборт ясады" микән әллә?

2. Латин графикасы. Аны ни "иске" татарлар, ни яңалары белми, беләчәк тә түгел (курыкмагыз яки хыялланмагыз). Шуңа да карамастан, Интернетның "татарча" өлеше латин графикалы язулар белән мыж тулган. Кириллицада язылган текстны алалар да, "конвертор" дигән бер кнопкага басалар да – ул конвертор дигәннәре текстны латиницага әвереп тә бирә. Тере кеше кулы яки җаны бернәрсәгә кагылмый. Ул язуларны беркем дә укымый билгеле, ахмакмы әллә... дисәм... әз-мәз справкалы (яки шуңа лаек) ахмаклар да бардыр, донъя киң мәгәр... Күпме милли энергиянең шулай җилгә очканын санарга да куркыныч (бая әйткәннәр артыннан ычкынуың бар). Наданлык ягы монда бөтенләй чиктән ашкан, чөнки, нишләптер хәрефкә-хәреф кенә алыштыра торган, баштан ук наданнар ясаган конвертор таралыш алды, конвертордан чыккан чималны исә корректуралап тормыйлар.

"Компьютерга уңай" дип күккә чөеп макталган латин графикасы чынлыкта бөтенләй киресе булып чыкты, наданнар гына түгел, бу графиканың иң беренче академигы да анда "аягын сындырырлык". Элегрәк бүтән җирдә әйткәннәремә өстәп менә тагын мисаллар. – "ы" (ноктасыз i) юл хәрефен анда Upercase командасы белән баш хәрефкә әйләндерсәң... "И"-"I" килеп чыга; шул "И"не Lowercase белән юл хәрефкә кайтарсаң... "i" килеп чыга! Нокталы "Ы" баш хәрефен Lowercaseка бирсәң... тагын "i" килеп чыга! Шайтан буталырлык! "Латин" шрифтларының мин белгәннәре инде өч "аерым милләттән" тора: бер төрлесе уникодта гына күренә, искечә күренми; икенче төрлесе нәкъ киресенчә; өченче төрлесе Windowsны төрек теленә көйләсәң генә "эшли". Казанның олы белгечләре ничек кирәк шулай көйләп тә куйсын ди үзләрендә – ә гади халыкка кем барысын аңлатып чыгар, һәр колакка?! Аннары, бик кирәкме аңа синең төрек аша татар латиның?! (Әйткәндә генә дә өч тел аркылы сикертәсе бит, гыйбрәтне!)

Латин графикасын шикле максатларда керткән татар элитасының тагын бер җинәяте шул булды ки – графиканы законлаштыргач, алар нинди дә булса дәүләткүләм чаралар күрмәделәр генә түгел, иң-иң гади эшне – яңа графика буенча компьютер клавиатурасын да ясап донъяга чыгармадылар. Шрифтлар һ.б. турында да уйлап та карамадылар. Шул ук эшне, югыйсә, әллә ничә җирдә әллә ничә аерым кеше эшләп куйды, аннан-моннан өйдә ясаган "латин"нарын, берән-сәрән ахмакларны аулап табып, акчага куйдыра бирәләр (баемыйлар, "латинчы" ахмаклар бик аз)...

Тагын бер трагикомик күренеш – шрифт ясаучы һәвәскәрләр иске, "атадан калган" хатаны кабатлап... татарча латин хәрефләрен әллә ничә төрле кодировкага салып таратырга керештеләр! Бүгенге көндә латин графикасыннан чын татарчага кайтара торган "кире" конвертор инде барлык текстларга ярамый. Мәсәлән, kitapxene, ufa_tatarlari сайтларын конвертор түгел ЦРУ да укый алмас, могаен...

Тагын зур гына бер төркем "татарча" сайтларны (мәс. "Шәрык клубы"н, "Керпе"не) рәхәтләндереп... чиста инглиз хәрефләре белән язып яталар, исләре дә китми! Ә "латиница өчен көрәшәбез!" дип шартлардай булып мактануларын күрсәң!!

3. Наданлык. Ләкин ул турыда алда әйтеп бетерә яздым инде. Бу күренешнең тамырын урыслашудан гына түгел, мәктәпләрдә татар телен укытуның эчтән череп таркалуыннан да эзләргә кирәктер. Интернетта татарча аз-маз әдәм рәтле яза белүчеләр – барысы да телне институтта үзләштереп чыккан кешеләр, шуннан да "түбәне" – барын-бардыр, әммә үзен бу җәһәттән уникаль кеше дип санасын.

4. Һәм башкалар.

Бүгенге "татар Интернеты"ның иң чагу образы, апофеозы кирәксә – апрель башында (2002) игълан ителгән "Звезды татнета" конкурсы сайтына кереп карагыз. Аның титул бите, бөтен башка язулары да тоташ урыс телендә... Номинацияләрдә ни генә юк, һәм арада шунда "сайты на татарской кириллице" һәм "сайты на татарской латинице" дигән ике "татар будкасы" да ясап куйганнар, нәгаләтләр... Һәм аларга да инде "селям иптешляр"ы гына татарча булган "икетелле" сайтлар кереп тулган, арада бер генә саф татарчасы да юк... Сайтның форумына берәү: "Почему в жюри московских татар нету?!" дип язган, ә җавап итеп: "А еще там русской национальности нету, и он будет" дигәннәр... (хәзерге өч кешенең икесе – урыс телле басмалардан). Шул ук вакытта, конкурсның төп максаты – "развитие татарского языка в интернете" дип игълан ителгән... Мондый "аталарча кайгырту"ның сәбәбе турында минем фараз – бу урыс теллеләр шабашына акчаны могаен һәртөрле "милли фонд"лардан алып, чыгымнарын әнә шул "развитие татарского языка" графасына чәпәп куярлар... Ә татар телле чын татарлар тагын калыр авыз турсайтып, селәгәй агызып...

Мин дә шул форумга кереп, татар теле буенча бер искәрмә язган идем, берәү: "Ты уж задолбал своим татарча!" дип җавап бирде. Моны язган ул затсыз урыска (безродный уруска) каршы азрак татарча сүккәләп, аннары русча: "Всякий собака пирует на трупе великой нации" дип яздым. Ә нәрсә, уң яңакка сукканга сулын куярга без бит Христос түгел... Ул язуларны сөрткәннәр... Яратмыйлар татардан азган затсыз яңа урыслар тел мәсәләсен чынлап, конкрет урында күтәргәнне... "Татарский язык!" дип гомумән шапылдарга бик яратсалар да...

Ә минем "Татарча текстлар" сайтына керүчеләр бик аз... Укымыйлар гына түгел, шундый исем белән кызыксынмыйлар. Уку мәсәләсе генә булса, гаепне башта үземнән эзләр идем дә, әммә – татарча текстлар белән гомумән кызыксынмыйлар. Саф татарча гына сайт ачкан теләсә кемне дә шул проблема көтә, билгеле. Укучы булыр иде – Интернетта татар телле тирәлек юк, анысын ясар идек уртак көч белән – укучы юк... "И милләттәш, татарча укы!" дип көйләп-чөйләп кайберсен "уятсаң" – ул да үле туган латин графикасына чат ябешер... Барып чыктык. Милләткә куркыныч яный диясе юк, бик озак яный торгач, яндырып чыгарды инде...

Болай барса, без үзебез дә озакламый... руски будем... и смеяться будем над вами, бетле татарами, алайса!.. Вот так! А хрен ли!

Латин әлифбасы турында

8.12.02. Бу темага "Татарча хәзер берничә", "Белергә теләгез ичмаса", "Латин дигән кәнфитне татар авызына чүкеч белән төеп кертәләр" дигән язмаларны укыгыз (www.tatarca-text.narod.ru). Тагы да язарга дип торам, чөнки мәсәлә бик җитди, татар теленең яшәү-яшәмәве шуңа бәйле.

"Латинчылар" белән дискуссия оештырырга мин иң баштан ук инде ничә тапкырлар омтылыш ясап карадым. Алар исә: "Закон кабул ителгәч, бәхәсләр урынсыз" дигән бик тә уңайлы позициягә бастылар. Ярый соң, бер юлга аларча да булсын ди. Ләкин ул чагында, алфавит алыштыруның бүгенге торышы турында төрле фикерләр булырга мөмкиндер бит? Аннары, кайда аларның шул турыдагы иң якынча булса да хисаплары? Кайда законны гамәлгә кертү турында программалары? – Менә шундый бер-ике сорау да шунда ук "латинчылар"ны стенага китереп тери, аларның нигезләп әйтергә сүзләре гел дә юк. Аларга буш риторика сөйләүдән, каршы якка каргышлар укудан башка чара да калмый. Һәм алар нәкъ шуны эшлиләр дә.

Кем латин графикасын якларга тели? Әйдә, рәхим итегез, тик карганып та тиргәнеп түгел, менә шушы пунктлар буенча аргументлар китерегез:

– латин графикасының ун елда ирешкән нәтиҗәләре турында хисап;

– алфавит алыштыруның нинди дә булса планы, программасы, анализы, моңа түгеләчәк чыгымнар, законга гамәли кушымта һ.б.ш.;

– кириллицада бастырылган гаять зур әдәби мирасны яңадан бастыру программасы;

– яңа алфавитка балаларны, яшьләрне, зурларны өйрәтү буенча нинди дә булса экспериментлар;

– инде басылып чыккан латинча китапларның, латинча электрон сайтларның укылышы буенча хисап, берәр төрле тикшерү нәтиҗәләре;

– Татарстаннан, Россиядән читтәге татарларга яңа графика иңдерү перспективалары;

– яңа графика кертелү сәбәпле татар халкында буыннар эзлеклелеге өзелү куркынычы һәм аны булдырмау юллары (әлегә мәктәп балаларын укыта башлау турында гына сүзләр йөри, зурларны искә алучы да юк);

– рус телендә укырга күнеккән кешенең татарча да җиңел укыячагына нигезле дәлилләр;

– халыкара сүзләрне һәм терминнарны русча һәм татарча төрлечә язуның куркынычсызлыгын күрсәтүче дәлилләр;

– латин графикасының күбрәк санлы хәрефләрен клавиатурага сыйдыру проблемасы, аны кириллица белән чагыштырып, өстенрәк булуын исбатлау (нәкъ менә компьютер өчен бик тә уңайлы дигәннәр иде латинны);

– һәм башкалар, хәреф алыштыруның бөтен пыран-зараннарын санап бетерү бик кыен.

Күреп торам – бер генә рәтле бәхәсче дә табылмаячак. Иң күп дигәндә, берәрсе тагын сафсатага керешеп китәргә мөмкин. Хәер, дәшми турсаеп калу һәм арт белән борылу кебек җиңел бер алымны "анда" яхшы үзләштереп җитештеләр инде. Дәшмиләр һәм эчтән генә репрессияләр турында хыялланалар, җае чыкканда хәзер дә нәкъ шуны кулланалар. 8.12.02.

Латинчы жуликлар

Ирексездән, үзем һич көтмәгәндә, мин бер яклап латин графикасын "кайнар яклаучы" да булып киттем әле... Intertat.ru, tatar donyasi һәм башка шундый сайтларның һич тә татар латины хәрефләрендә түгел, ә төрек хәрефләрендә чыгуы, җитмәсә, текстларның һәр сүзендә хата булу хәттә мине: "Нишләп законлы графикада язмыйсыз!" – дип тавыш күтәрергә мәҗбүр итте. Шул турыда хатлар язып җибәрдем, форумнарга кереп тә текстлар калдырдым. Нәтиҗәдә... минем текстларны форумнардан сөртеп аттылар. Бик тә характерлы эш методы, башкасын көтәргә мөмкин дә түгел иде алардан!

Ә бит, болай да урысча гына укырга һәм язарга күчеп баручы татар халкына, бигрәк тә яшьләргә моның корткычларча тәэсирен әйтеп бетерерлек түгел. "Татар сайтларын" укып, алар яңа грамотаны үзләштерми генә түгел, "татарча латин шушы була икән" дигән ялгыш карашка кертелә. Соңыннан "чын" латиница урнашып алса да, алар иң баштагыча шыр надан булып калачак һәм ахырда, шуңа бәйле рәвештә, бөтен татар теленә дә кул селтәячәк... Хатларда һәм текстларда мин моны җинәят дип атадым, хәер, алфавит алыштыру тулаем үзе дә бер зур җинәят булып тора.

Минем фараз буенча (раслаучы документы юкка фараз, юкса белеп язам), латин графикасын баштан ук Төркия йогынтысы астында кертә башладылар (төрек әлифбасын үзгәрешсез кертү өчен "көрәш"не искә төшерегез, ул нәкъ шуның шаукымы иде). Ахырда шулай да иске Яңалифкә охшаш татар латины кертелгәч, Төркия барыбер татарларны төрекләштерү уеннан кире кайтмады, һәм бүгенге көндә татар электрон басмаларына төрек хәрефләрен акча ярдәмендә этеп-төртеп кертә. (Бу эшнең башында рәсми Төркияме, берәр төрле төрек оешмаларымы торганын шулай ук белмим, ләкин акчалар каяндыр тама). Нәкъ шул сәбәпле, "татар сайтлары" кириллица текстын латиницага әверә торган конверторлардан да файдалана алмыйлар, чөнки ул конверторлар татар хәрефләре өчен ясалган, төрекчәне аңламый... Чын конвертор урынына алар гади генә итеп хәрефне хәрефкә алыштыра торган командалар кулланалар. Текстның аннан нинди булып чыкканын күрмичә дә күз алдына китерергә мөмкин, күргәч исә күзең шар була...

Гомумән, татарлар арасында, нәкъ шул эш өстендә утыручы бер-ике галимнән башка, латин графикасын ипи-тозлык үзләштергән кеше юк әлегә. Бөтен латин графикасы асылда конвертор өстендә утыра. Мин бу турыда "Латин дигән куыкны конвертор кабарта" дип бер язган идем инде... Әнә шулай фаш итүгә чыдый алмый сөрттеләр дә минем язмаларны Интертат.ру дан... 8.12.2002.

Алфавит алыштыруга Россия катнашы

8.12.2002. "Миндә ике мин" дигәндәй, мин дә бер халыкның тел мәсәләләренә икенче халык кысылырга тиеш түгел дип саныйм. Бүген әнә шундый солидарлык нигезендә алфавит алыштыруга элек каршы булганнар да гомум хорга кушылып беттеләр (хәлләр тагы да үзгәрсә, бөтен хор берьюлы башка җырга күчәчәк, анысы башка мәсәлә). Россиянең Дәүләт Думасын "урынына утырту" бик кызыктыргыч теләк, әлбәттә. Бәлки чыннан да, башта шулай итәргә дә, җиңеп чыккач, аннары бәхәсне үз арабызда гына яңадан башларга кирәктер, ә?

Бүгенге көндә латинчы татарлар да, Россиянең пропаганда чаралары да искиткеч бердәмлек белән, графика мәсәләсе нәкъ менә татарларга каршы махсус күтәрелде, дип раслыйлар. Чынлыкта исә моның төбендә безнең моңкытлар аңлап бетерми торган нечкә бер хәйлә ята. Татар ул кириллица белән дә, латиница белән дә әллә кая барасы түгел, нәрсә аның өчен генә донъя куптарырга? Ә менә кареллар... Кареллар Финляндия чиге буенда яшиләр, телләре фин теле белән бертөрле диярлек (татар белән башкорт телләрендә дә аерма күбрәк). Латин графикасында язсалар, алар иртәме-соңмы бер илдә яшәүче бер халык булачаклар. Россиянең национал-патриотлары илне гел генә каты йодрыкка кысып тота алмас бит, бервакытны барыбер СССР таркалган чактагы иркенлек кире кайтыр. Менә шунда инде карелларны күр дә тор... Ә кириллицада язсалар, аларны әкрен-әкрен фин йогынтысыннан аерырга, урыс ягына ныграк аударырга форсат барлыкка килә. – Чынлыкта менә нәрсә өчен шулай бик тырышып күтәрәләр Россия халыкларының алфавитлары мәсәләсен.

Карел дип, фин дип безнең бабайлар күпме кан койган, хәзер инде без дә асылда шулар файдасына дау куптарабыз булып чыга. Латин графикасы безнең үзебезгә кирәкми генә түгел, коточкыч зарарлы да, ул турыда әллә ничә җирдә әйттем инде...

Путин кул куйган...

12 декабрьдә (2002) Путин латиницаны тыю турындагы Дума законына кул куйды. Шулай итеп, инде хәзер без, латинга каршылар әйтикме "бәхәсләр тамам!" дип?..

Шәймиевның арт тамыры алдан сизә: ул инде берничә көн элек үк латин-кирилл мәсәләсенең катлаулы булуы, экспериментлар кирәклеге, Азербайҗанда да әле һаман әлифба алыштыру белән кыенлыклар барлыгы һ.б. турында ниләрдер әйтеп өлгерде. Аны тагы да "алдан күрүчән, зирәк акыллы" дип биш арттырып мактау өчен безнең ялагай матбугат чараларына өстәмә бер форсат барлыкка килде. Ә җитди караганда, аның алга таба роле ни язып бирсәләр шуңа кул куюдан гыйбәрәт булачак.

Латин алфавитын гамәлдән чыгару турында законны исә тиз генә язып бирмәсләр шикелле: тиз булса, күп кенә Фәндәсләрнең һәм Сафиуллиннарның, Рәзилләрнең һәм Вәлиевларның, Туфаннарның һәм Миңнуллиннарның йөз аклыгы китә – азрак онытып торып, эшне "үз җаена" җибәреп, бер-ике елны гына үткәрерләр әле. Латинның киләчәге бетте, тик әле аны милләт өстеннән бөтенләй алып ташлау бик озак һәм бик авыр эш булып чыгарга мөмкин. Бәхәсләр дә, шуңа күрә, тамам түгел, киресенчә, кызып кына килә шикелле. Бәлки хәзер латинга каршыларның авызын томалау кыенлашыр дигән өмет бар. Кичәге "латинчы"ларның бер өлеше "латинның артына кем катырак тибә?" ярышы да башлап җибәрер могаен. 1991 елгы путч вакытында котлау телеграммалары җибәрешеп ярышкан кешеләр соңыннан бик яшел милләтпәрвәр булып киттеләр, милләтнең "атасы", "анасы" булу өчен үзара сугышып беттеләр, аннары "бүленмәс Россия" хорына кушылдылар... алар бервакытта да батмас, көтмәгез.

Шул ук вакытта кайсыдыр төркемнәр, бигрәктә кайбер урыслашкан "татар милләтчеләре", "латинчылар сектасы" барлыкка китереп, татар әлифбасына каршы корткычлык белән шөгыльләнүләрен беркайчан да туктатмаслар. Салынасы зыян салынды, һаман салына килер...14.12.2002.

Татар теле кайсы стадиядә?

– Мәктәп яшендәге шәһәр балалары тоташы белән урыс телле булып үсеп килә, аларның татарча белә дигәннәре дә аңлау яки аз-маз "пупалау" дәрәҗәсендә генә белә. Боларны милләтнең киләчәге өчен бер чыганак дип карау әлегә бик тә икеле-микеле.

– Татарстанның бөтен халкы 3 млн. 800 мең, шуның 51%ы – 1 млн. 900 мең. Авыл халкы 26% – 500 мең 200. Авылларда татарлар күбрәк дип, бу санны 600 меңгә түгәрәкләргә дә буладыр – менә шул чаклы кеше республикада татар телендә иркен сөйләшә дип санарга нигез бар. Башка төбәкләрдә тагын күпмедер... Татар телендә укыту хәзер һәркайда да туган тел дәресләре белән генә чикләнә – авыл балалары да инде фән, фәлсәфә, сәясәт темаларына татарча иркен фикер йөртерлек булып үсмиләр. Татарча гәзит-журнал, китап уку дәрәҗәсе дә яшьләр арасында нольдән чак кына артык шикелле. Яшьләрнең авылда да үзара урысча сөйләшүе гадәткә кереп китте.

– Радио, телевидение, матбугат урыс телле, татар теллеләрен мавыгып тыңлау, карау, уку өчен аерым бер психик сыйфатка ия булу кирәктер – мондый шартларда элек татар телен яхшы белгән кешеләр дә әкренләп урыслаша баралар. Кухнядан һәм абзардан арырак темаларга иркенләп сөйләшә ала торган кешеләр үлмичә дә барыбер кимегәннән-кими тора.

– Татарстан дәүләте "милли төсмер"гә каршы көрәшә торгач, күп җәһәттән ноль дәрәҗәсенең аръягына ук чыгып китте. Республикада бүген татарларга караганда "гөрләп чәчәк атучы" башка милләт оешмаларына игътибар зуррак. Татар конгрессының соңгысы баштагы күркәм идеянең карикатурасы булып гәүдәләнде. Читтәге татар оешмаларына дәүләт ярдәме һәм игътибары юк, милли билге буенча кыерсыту очракларына дәүләтнең катышканы юк.

– "Бик тырыша торгач", ниһәят, татар музыкасын тар-мар итеп ташладылар, аңа куркыныч яный диясе юк, янаганы инде таптап узып китте. "Җидегән чишмә"дән соң халык арасында популяр булган җыр да булмады бугай, хәзер була да алмый, чөнки биш-алты һәм күбрәк кеше җыелып, барысы да яңа татар җырларын җырлый торган төркемне инде туйда да, юбилейда да бергә туплавы кыен. Кырыктан узган картлар "Күбәләгем-түгәрәгем"не искә төшерсә генә инде (аны яшьләр хәзер "куда лягу, туда лягу" дип ишетә).

– Татар теле өчен актив көрәш, пропаганда алып баручы бер генә оешма да, шул турыда тукып торучы бер генә күренекле шәхес тә юк. Элегрәк без бик өметләнеп, шул эшкә керешер дип көткән милли хәрәкәт нәкъ киресенчә, үзе урыс теллеләр кулына калды, урыс матбугатын тарату һәм бастыру белән шөгыльләнә, аның лидерлары арасында үрнәк итеп куярлык "чын татар" берәү генә дә юк. Бөтен "милли хәрәкәт" шау-шуы бүгенге көндә чын татарлыкның соңгы билгеләрен җуеп, "татарская тематика" чәйнәүгә күчте.

– Элек татарларны нинди авыр шартларда да милләт буларак саклап килгән ислам дине хәзер урыслаштыруның астыртын бер коралына әверелеп бара. "Исламда милләт юк" дигән лозунг нишләптер гарәп илләрендә, Төркиядә эшләми, анда кече халыкларны милли изү, гарәп яки төрек шовинизмы хәттә мондагыдан күпкә көчлерәк. Ә бездә мәдрәсәдән чыккан яшь муллаларның телендә шул гына, чөнки аларны анда татарча вәгазь сөйләргә өйрәтеп чыгармыйлар.

(Шундый мисалларны алга таба да бик озак давам итәргә була)

Мондый хәлдә татар телен бер 30-40 ел эчендә бөтенләй юкка чыгудан бары тик нинди дә булса кискен борылыш кына коткара ала. Әлегә исә милли җанлы кешеләр бу мәсәләне беренче урынга, принципка куеп, татар теле өчен актив көрәшкә керешсәләр бик яхшы булыр иде. "Татарская тематика" куертучыларның, нинди татлы сүзләр сөйләвенә карамастан – йөзенә төкерергә! Татарча сөйләсен! Татарча язсын! Балаларын татар мәктәбенә бирсен! Төркиягә яки Кипрга озатмасын, төрек лицеена бирмәсен, анда татар тәрбияләмиләр! Татарча аралаша торган кешеләрне бергә тупларга, шул принципта төрле оешмалар, җәмгыятьләр, клублар булдырырга. Татар эшмәкәрләрен һәм күренекле кешеләрен бары тик татар теленә ярдәм күрсәтергә күндерергә. Ниндидер формасыз "татарларга" түгел, ә конкрет рәвештә татар теленә! Юкса алар үзләре белми – "милләт" ди-ди нәрсәгә акча түксәләр дә, ахырда бөтенесен урыс теле йотып бетерә. Татарча сөйләшмәгән, укымаган-язмаган, өйрәнергә җыенмаган кешеләрне татарга санамаска. Милләткә милләт булыр өчен халык саны алардан башка да әлегә җитәрлек, ә алар белән ул, шиксез, сыекланып эреп бетәчәк. 14.12.2002.

Татар университеты һәм татар китапхәнәсе

Боларның беренчесе – байрак урынына йөртелә торган, суверенлыктан соң икенче урында торган "милли максат", икенчесе – Чаллыда туксанынчы еллар башында ук җиңел генә тормышка ашырып куелган реаль чынбарлык. Һәр икесен бер уртак билге – татар илендә татарлар өчен аерым "будка" булулары берләштерә.

Элек, татар китапхәнәләре аерылып чыкканчы, мин үзем сирәк-мирәк булса да КамАЗ китапхәнәсенә, Үзәк китапхәнәгә йөри торган идем. Анда гадәттә берәр эш өчен кирәкле китап алам, ул гадәттә урыс телендә була, ләкин шул ук вакытта, татар бүлегеннән дә берне "эләктереп" кайта идем. Шуннан, татар китапларын аралап җыеп алып, ГЭСта һәм Яңа шәһәрдә берәр буш квартир бүлеп биреп, татар китапхәнәләре ясадылар. Үзәк китапхәнәнең махсус, иркен, бай бинасы фәкать урыс китаплары өчен булып калды. Анда барсаң, ни теләсәң шул бар, тик татарчаны гына теләмә. Бик теләсәң, әнә – тегеләйрәк бер подъездга рәхим ит.

Татар китапхәнәсе үзе болай җыйнак кына, һәрвакыт буш, тыныч, чират юк... Биредә эшчәнлекнең иң зур өлеше мәктәп балаларына һәм студентларга татар тематикасы буенча укытучы кушкан рефератны язып бирү өчен "материал" табып бирүдән тора. Кайчакта татар классларын экскурсиягә алып киләләр. Әллә нидә бер генә берәр китап сөюче килеп чыккалый. Ул гадәттә шомарган биш тиен кебек таныш кеше була, аңа туганнарча игътибар – ул ягына сүз әйтерлек түгел. Моннан чыгып тагын урыс китапхәнәсенә дә йөрмәсәң, чагыштырмасаң, – шушы икән Әбүгалисина мәгарәсе дип тә уйларга мөмкин.

Әйе, менә иң төп нәтиҗә – татар китапхәнәсе аерылып чыгу белән шунда ук... урыс китапхәнәсе барлыкка килде һәм ул, үзеннән-үзе, шәһәрнең Үзәк китапхәнәсен биләп калды. Көньяк Африкада негрлар апартеидка каршы күп еллар сугышып, ахырда җиңеп чыккан бер мәлдә, безнең татар милләтчеләре, ниндидер аңлашылмас, шайтани логика буенча, үзләренә-үзләре шатлана-шатлана апартеид ясап куйдылар... Логиканы арытаба давам итсәң, могаен, чиратта тагын "татар мунчасы", "татар больницасы", "татар трамвае" тора торгандыр... Көлке түгел, "татар больницасы" дип Чаллы ТИҮендә бервакыт ниндидер резолюцияме, нәрсәдер кабул да иттеләр әле. Архивын карасаң, табарга булыр иде...

– ...Чиратта, – дип төзәтәләр гүяки хор белән, – Татар Университеты!..

...Бервакытны Казанда Профсоюзлар йортының бер хоздвор бинасын арендагамы, нәрсәгәдер алып, шунда Татар Университеты да оештырганнар, студентлар кабул итеп, ниләрдер укытып, сессия ярым сессия дә үткәргәннәр иде түгелме?.. Казан урысларын һәм дә яһүдләрен юкка тиргиләр безнең милләтчеләр «астыртын, мәкерле, татарга каршы» һәм башкалар дип: әгәр чынлап шундый булсалар, аларга шул вакытта идеяне дәррәү күтәреп аласы да, Казан дәүләт университетыннан һәм институтлардан татар студентларын шул хоздворга гына озатасы иде, Чаллыда татар китапларын озаткан сыман итеп...

Аз гына зыялырак кешеләр, әлбәттә, татар университеты дигәндә татар теле һәм әдәбияте, татар педагогикасы һ.б.ш. факультетлары булган дәрәҗәлерәк бер уку йортын күз уңында тоталардыр. Ләкин, ике чабата бер кием – ул барлыкка килсә, бөтенләй буш базада түгел, ә башка университетлардан татар факультетларын һәм кафедраларын күчереп утырту юлы белән барлыкка киләчәк бит. Асылда шул ук абзар арты булачак.

Шундый җил тегермәне өчен көрәшкәнче, гамәлдә булган уку йортларында татар телен барлык студентларга предмет итеп укыта башлау, татар группаларын арттыру, татар телендә лекцияләр укуны киңәйтү өчен көрәшсәләр, ничек яхшы булыр иде дә бит – ләкин анысы өчен сүздә түгел, чынлап көрәшергә кирәк, ә анысы өчен исә чак кына тагы да югарырак интеллект кирәк...

Аннары, татарча, урысча, инглизчә укыту дигән нәрсә югары белем бирүнең принцибына ук туры килми: һәр уку йортында белемне күп төрле чыганаклардан алалар. Татар кафедрасы студентларына да урыс телле лекторлар белем бирә, дәрәҗәлерәк институтларда кайбер фәннәрне, курсларны инглиз телендә укыту да гадәти күренеш булып тора. Тел өчен көрәшим дисәң, бүгенге уку йортларының көндәлек тормышында урыс-татар икетеллелеген кертү беренче чиратта тора әле. Республиканың телләр турындагы законы да нәкъ шуны куша.

...Проблема чыкканда французлар "шерше лә фам" дисә, бездә "чыштырдыймы әллә акча?" дияргә кирәктер... Татар китапхәнәсе аерылып чыккач, бүлек мөдирләре китапхәнә мөдире булдылар, бу исә оклад дигән сүз. Бер дә аларның ничек итсәң дә кечкенә ул окладын телгә аласым килмәгән иде, ләкин темасы шундый, кичерегез... Татар университеты ачылса да, кемнәргәдер әйтерсең күк капусы ачылачак бит инде... Гади лектор, кафедра мөдире һ.б.ш. булып йөргән җирдән кинәт кенә ректор, проректор, декан һ.б.ш. булачаклар... Кемдер "милләт!" дип кычкырган саен: "һай, милләтпәрвәр!" – дип селәгәй агызырга ашыкмагыз шуңа күрә... 14.12.2002.

Дәүләт диннән, дин дәүләттән аерым булырга тиеш

90нчы еллар башында, яңа демократия киң колач җәеп килгән чорда, муллалар һәм абыстайлар дәүләт мәктәпләренә бернинди чикләүсез кереп, төрле дин дәресләрен, дин курсларын күпләп оештыра башлаганнар иде. Татар җәмәгатьчелеге, әлбәттә, бу эшләрне берсүзсез кайнар яклап чыкты. Яклау гына түгел, дин укытуны инде мәктәп программасына кертү, дәреслекләрне ислам дине күзлегеннән чыгып язу тәләпләре дә күтәрелде. Мин генә бервакыт: «Дин дәүләттән, дәүләт диннән аерым булырга тиеш. Муллалар өстәмә эш фронтына алданмасын, юкса, безнең илдә дин укытуга иртәме-соңмы барыбер алар түгел, поплар хуҗа булачак» дигән мәгънәдә язып чыккан идем. Шуннан соң мине бер ТИҮ җыелышында «мөртәт» дип тамгаладылар, шул булды...

Шулай да дәүләт һаман донъяви дәүләт булып тора иде, һәм озакламый донъяви мәктәптә дин укытуны тыю турындагы законны искә төшерделәр. «Дин тарихы», «дин әхлагы» дигән яшертен формалар гына күпмедер вакытка исән калды. Ә тагы да бераздан теге чакта мин искәрткән нәрсәләр тормышка аша башлады... Ислам динен «ваххабизмга каршы көрәш» сылтавы астында нык кына кыстылар, Россия башлыкларының һәр эшенә «сөбханалла» дип торган тар бер тармакка гына «ирекле» яшәргә рөхсәт ителде... Мәктәптәге дин дәресләрен генә түгел, «Йолдыз» кебек кайбер мәдрәсәләрне дә ябып куйдылар. Шул ук вакытта, православие торган саен ныграк дәүләт дине сыйфатларына керә бара иде... Дәүләт башлыклары бик еш чиркәүдә күренәләр, чиркәүгә дәүләт ачыктан-ачык ярдәм итә, чиркәү әһелләре дәүләт политикасын билгеләүдә актив катнаша... телевизордан попларның ничек итеп Чечняда танк өстендә тәре йөртүләрен күрсәтәләр...

Һәм менә тагын бер, хәлиткеч адым – мәктәп программасына «православие дине нигезләре» дигән предмет кертергә җыеналар. Бу тормышка ашса, Россиядә инде православие дәүләт диненә әверелде дигән сүз булачак. Аны рәсми игълан итүнең бәлки кирәге дә булмас: хәзер бит андый этлекле эшләрне игълан итеп тормыйлар. Чечня сугышы белән, фашизм элементлары белән, мәсәлән, эшләр нәкъ шулай тора.

...Берничә көн элек кенә шушы урында: «Динчеләр һәм милли хәрәкәтчеләр нәрсәдер анда каршы әйткәли бугай, бөтенләй тик кенә калмаслар, билгеле», – дип язган идем... Никадәр «радикаль фикерле» булсам да, әле һаман ул дәирәдә бөтенләй үк иблис ялчылары оялап ятмыйдыр дип ышанырга телим икән шул. Янәсе, ислам динен инде аермачык бугаздан алгач, актык намуслары белән булса да, каршы чыкмый булдыра алмаслар. Булдырмас сиңа... 30 декабрь көнне (2002) Чаллы телевидениесеннән Фәүзия Бәйрәмованы сөйләттеләр: аныңча, мәктәпләрдә христиан дине укытуга һич тә каршы төшәргә кирәкми, бу эшне хупларга, һәм бер үк вакытта, Россия хөкүмәте алдына кайбер урыннарда ислам дине дәресләрен дә кертү мәсәләсен куярга гына кирәк икән. – Мин бу хатынның ун елда әллә ничә метаморфоза кичереп, хәзер инде путинчыл «милли прослойка» образына кереп килүе турында язган идем, әммә монысына ук фантазиям җитмәгән иде әле... Фәүзия Бәйрәмованың диндә нинди статус алып торуы шактый томанлы (мөфти түгел, ә башкасының диндә политика ясавы канунга сыймый), әммә пропагандист буларак ул мөфтиләрдән кимрәк сөйләми бит, дөресрәге – аны кимрәк сөйләтмиләр бит... Шулай итеп, димәк, динчеләрнең һәм милләтчеләрнең һәрхәлдә бик зур бер өлеше Россиянең христиан дәүләтенә әверелүен кушкуллап хуплый булып чыгамы?? Аларга да шунда бер-ике мәктәптә мулла, абыстай булып кереп йөрергә рөхсәт итсәләр, шуның әҗеренә бөтен «песпредел»га күз йомачаклар... намаз алдыннан митрополит исәнлегенә дә бит сыпырып куячаклармы?? Рәсми «протокол» бит ул чакта шуны тәләп итәчәк инде...

Намазлыктан төшмәгән күп кенә әби-бабайлар да хәттә, «Фәүзия үзе карышмаска кушкач инде», оныкларының муенына тәрене үзләре тагып бирергә дә бик мөмкиндер алга таба...

Мондый «дин»нең, әлбәттә, киләчәге юк. Ислам динен үзләренә «исем өчен» генә тагып йөрүчеләр әкренләп, шулай ук «исем өчен» генә христианлык тагып йөрүгә күчәчәк, ә исламны ихлас тотучылар нинди дә булса башка дин башлыкларын эзләп табарга мәҗбүр булачаклар. «На то и нарвешься» диләр русча мондый ситуация турында...

Процесс кузгалды да инде, Горбачев әйтмешли. Чаллыда, мәсәлән, яңарак кына шәһәр хәкимияте тарафыннан (ә бу иң югары башлыклар Хәмәдиев, Нәҗипов, Емельянов тарафыннан дигән сүз) "Туганайлар" исемле христианлык гәзите чыгарттырыла башлады. Дини, конфессиональ гәзит дәүләт акчасына, бөтен башка татарча гәзитләрдән өстен рәвештә ап-ак кәгазьдә, зур форматта, төсле итеп бастырыла! Россия һәм Татарстан законнарында акка кара белән ап-ачык язып тыелган эш югыйсә! Гәзитне асылда мосылман фамилияле татарлар оештырып, шулар ук яза, шулар макетлый һәм дәүләт типографиясендә бастыра. Өстәвенә хәттә шунысы бар – юри эшләнгән кебек – элек "Керәшен сүзе" гәзитен җәмәгать башлангычында чыгарып килгән "үз керәшеннәре" бүгенге бу гәзит белән янәшә тыныч яши алмыйча, "Туганайлар"га аяк та басмаска, бер сүз дә язмаска ант иткәннәр имеш. Әммә, аларга ялыныч та юк: чөнки "акчага һәм властька чукынган" мосылман татарлар бүгенге көндә хәкимият ыргыткан һәрбер сөяккә ырлап ябешергә генә торалар. Ә кая барсыннар – татарча матбугат Чаллыда елдан-ел үлгәннән-үлә бара бит... Һөнәре "татарча" булган кешегә я кыеклап (образлы рәвештә), я турыдан туры барыбер "чукынырга" туры килә... Әрхәрәе – "үзебезнең" Хәмәдиев... Ә аңа, бәлки, Мәскәүләрнең образлымы-чынмы "тәре тагуы" кирәктер...

Әгәр дә мәгәр, ике йөз елдан элегрәк бөек француз революциясе игълан иткән донъявилык принцибыннан чигенәбез икән (теге дингәме бу дингәме), – без шул дәвернең аргы ягына – урта гасырларга тәгәрәп төшәчәкбез. «Тәре походлары» инде яңадан башланып килә, шул хәтәр учакка утын өстәүчеләр теге яктан да, бу яктан да шактый санда. Һәм алар әйтерсең лә бер штабтан чыга торган боерыкларга буйсынып эш итәләр. Мистикага бирелә торганрак кеше булсам, мин аның иблис штабы булуын фаразлар идем... Әммә чынлыкта «донъякүләм психоз» дигән фикердә торам... 1.02.03.

Милли хәрәкәт лидерлары

Татар милли хәрәкәтенең уңышсызлыгына зур бер сәбәп – аның бервакытта да чын лидеры булмады. Лидер нинди булырга тиеш дигәндә, чагыштыру өчен искә төшерик Плехановны, Ленинны, Че Гевараны, Оджаланны, Арафатны... Ким дигәндә Махноны... Идеяләре торып торсын, кеше буларак һәм эш алымнары буенча нинди алар?

1) Теоретик. Тирән грамоталы шәхес булганнар. Үзләре җитәкләгән хәрәкәтнең теориясен атна саен диярлек мәкаләләр язып та, калын-калын китапларында да тулы чагылдырганнар. Әллә кайчан үзләре юк инде, ә Плехановны укып кеше бүген дә социалист, Ленинны укып коммунист, Махно мирасын укып анархист булып китәргә мөмкин.

2) Җәмәгать эшлеклесе. Лидерларның бик тә актив тормышы тулысы белән үзләре җитәкләгән хәрәкәткә багышланган була. Зур оештыру талантларын алар авыр һәм куркынычлы хезмәт белән бергә үреп эш итәләр. Эзлекле рәвештә еллар давамында бер максатка омтылалар. Үзләре кебек йөзләрчә һәм меңнәрчә тарафдарлар тәрбиялиләр.

3) Үрнәк шәхес. Биографияләре төрле бозыклыклардан саф, кеше буларак һәркайсын тәрбия өчен үрнәк итеп куярлык.

Лидер теориясен чынлап язсаң, мондый пунктларны бәлки тагын йөзләпне китерергә дә булыр иде. Биредә исә җитеп торсын. Татар милли хәрәкәтендә чын лидерга азрак та охшаган кеше булмады, үкенечкә каршы. Бер чорда «милли хәрәкәтнең башкаласы» дип макталган Чаллыда исеме аеруча яңгыраган «лидер»ларны искә алып, характеристика биреп карасак, мәсәлән... Я, кем бар?

Зиннур Әһлиуллин. 1991 елда Азатлык мәйданында суверенлыкны яклап ачлык игълан итүе белән танылып киткән кеше. Чын күңелдән милләт идеясенә бирелгән. Кыю. Симпатияле. Яхшы гына чыгышлар ясарга сәләтле. Оператив оештыру талантына да ия. Ләкин, әгәр баягы пунктлар буенча карасак... «Урта»дан ары белем алган кеше түгел. Язу эшенә кулы гел дә ятмый. Күпсанлы интервьюлар биргәне бар, ләкин аларда ул бервакытта да милли хәрәкәтнең актуаль тормышы турында сөйләми. Чаллы ТИҮендә берничә ел төп фигура булып торып, анда эшкә сәләтле кешеләрне туплый алмады. Киресенчә, аның үзен кем иренми шул файдаланды дияргә була. Казанга барып бәйсезлек даулау яхшы, ләкин, шул ук Зиннур Минзәлә погромына да, ЗЯБтә зиначылар белән "разбираться итәргә" дә, прокуратураны штурмларга да, квартир афераларына да халык төркемнәре җыеп, «башлык» булып йөрде; боларның барсы да аның үз идеясе түгел иде, әлбәттә. Ахырда барыбер үзен кысрыклап чыгардылар. Гаилә хәле, йомшак әйткәндә, катлаулы... Тискәре фигура түгел, уңай, монысы дөрес аңлашылсын: үз дәрәҗәсендә ул күп яхшы эшләр башкарды. Ләкин, чын лидер булудан ерак иде.

Ахыр килеп (инде ТИҮ идәрәсеннән чыгарылгач), ул «тәңречелек» дигән идеягә бирелеп китеп, асылда дини секта булган шул агымга кереп батты. Кире күтәрелә торган җир түгел...

Милли хәрәкәт тарихына атаклы митингларның төп оештыручысы буларак кереп калды... калыр, әгәр кайчан да булса ул тарихны туплаучы һәм яктыртучы табылса.

Рәфис Кашапов. «Милли хәрәкәттә криминаль элементлар» дип сөйләгәндә, нәкъ аны күздә тоталар, чөнки бай гына эшмәкәр... криминальме-түгелме икәнен тикшерү исә безнең эш түгел. ТИҮдә баштагы чорда иганәче буларак билгеле иде, соңга таба анда бөтен властьны үз кулына алды. Гаделлек эзләүчеләр бу эшләрдә күңел юанычы тапмас, билгеле... Яза торган кеше түгел, гомумән дә язма сүзне бик яратып бетерми. Мәсәлән, мәтди һ.б. мөмкинлекләре җитәрлек була торып, милли хәрәкәтнең бер басма органын булдырырга теләмәде. Активлык ягына сүз тидерерлек түгел. Кыюлыгы да шактыйдан ары.

Кашапов ТИҮдә властька килгән вакытта бу оешма тамам җимерелгән, Чаллы милли хәрәкәтен себерке белән куасы да түгел, үзе менә-менә сибелеп бетәргә тора иде. Аның кул астында гына ТИҮ тагын берничә еллар ярыйсы гына гамәлдә кала алды: атналык җыелышлар давам итә, «Игезәкләр», «Мин яратам сине, Татарстан», «Тугры сүз» кебек конкурслар уздырыла, кайнар вакыйгалар уңаеннан митинглар һ.б. акцияләр оештырыла иде. Болар өчен кирәкле акча да, «каты кул» да, милли хәрәкәттәге төрле группировкаларга лояль мөнәсәбәт тә Кашаповта гына бар иде. Ул, әлбәттә, зур, милләткүләм хәрәкәт оештырырга ук сәләтле кеше түгел, ләкин килеп туган конкрет хәлдә аның тулаем роле уңай булды дип әйтергә буладыр.

Милли хәрәкәтнең көйрәп, һәр уңайлы моментта яңадан кабынырга әзер булып яткан мондый учагы дәүләт түрәләренең бик эчен пошыра иде, һәм алар мәсәләне Чаллыда «икенче санлы ТИҮ» ясау белән хәл иттеләр. Шәһәр хәкиме Р.Хәмәдиев җитәкләгән рәсми Чаллы бары шул үзе ясаган «ТИҮ»не күрә, хәбәр чаралары (бик сүлпән генә) бары шуны, чынлыкта буп-буш урынны «яктырталар». Кашапов һәм аның ТИҮе үзе бетмәгәч, шулай итеп, аны чаршау белән генә капладылар да куйдылар...

(2005.04. – “Икенче санлы ТИҮ” үзенең шул ролен үтәп чыгып, бу датага кадәр үзе әллә кайчан юкка чыкты инде. Оялап яткан җирләре, “рәсми оешма” буларак исемнәре генә “запаста” тора бирә.)

Рәфис Кашапов өчен характерлы бер күренеш. – 1999 ел азагында Айдар Хәлим белән Фәүзия Бәйрәмова Кашаповларның «Тугры сүз» конкурсында үзләренә бирелгән меңәр сум премияне алудан баш тартып, «безгә җинәятчел акчалар хәҗәт түгел!» дип гәзитләргә язып, бөтен донъяга шаулаганнар иде. Мондый эшнең ахлак ягын, һәр сүздән түбән булганга, әйтеп тә тормыйм. Мин шуннан соң «инде Кашапов мондый хурлауны үлгәнче кичермәс», дип йөз процентка ышанып беткән идем. Әммә... бервакыт ничектер ТИҮнең ниндидер конференциясенә барып чыктым: ә анда... әйтерсең беркайчан берни булмаган – трибунада Айдар Хәлим нотык сөйләп маташа! Исем-акылым китте, һәм шуннан бирле ТИҮгә башкача аяк басмадым бугай, ялгышмасам. Лояльлек дигәч тә, аның да бер чиге булырга тиештер бит инде. Юаш малай түгел бит югыйсә Рәфис.

Милли хәрәкәткә "урам артыннан" кергән кеше буларак, идеялелек ягыннан Кашапов еллар үткәч тә шул ук дәрәҗәдә калды. Югыйсә, аның соңгы вакытта РНЕ (русское национальное единство) фашистлары белән берләшеп, митинг һәм башка чараларны бергә-бергә үткәрә башлавын ничек аңлатырга мөмкин?

Айдар Хәлим. Электән уртакул шагыйрь буларак аз-маз билгеле иде. Бу җәһәттән аермачык бер таланты бар: образлы сүзләрне җиңел генә, әйтерсең һавадан тартып ала белә. Соңрак язган «Татарлар, берләшегез!», «Без исән!» җырларын гына карагыз: төп-төгәл әйткән дә биргән бит заман сулышын икешәр сүз белән! Ләкин шул ук вакытта, шигырьләрендә мәгънә бөтенлеге, эзлеклелек нык кына аксый. Безгә билгеле бөтен тормышындагы шикелле үк...

Башкортстанның суверенлык декларациясен кабул иткән көннәрдә Уфаның Совет мәйданында татар хокуклары өчен ачлык игълан итеп яңгыраткан иде ул үз исемен. Халык аның моңарчы дистәдән артык башкортча китабы чыккан башкорт шагыйре булуын да, ачлык тотуның милли суверенлыкка аркылы төшү булып әверелүен дә искә алмады, бу гамәлне тулаем гына татар өчен үләргә чыгу дип кабул итте. Озак та үтмәде, менә кыюлыкның әҗере – ул тагын бер уңышны әйтерсең һавадан тартып алды – аны Чаллыга, бер ел инде редакторы, коллективы-ние булган килеш этен-төртен чыкмый яткан «Аргамак» журналына яңа редактор итеп чакырдылар. Монда ул бер айдан инде журналны чыгарып та куйды – эшлеклелек, өлгерлек сыйфаты анда соклангыч дәрәҗәдә! Шул ук вакытта, милли хәрәкәтнең ялкынлы бер ораторына да әверелде.

Инде ачык сүрәтләнгән саф фидакарь һәм милли идеолог образында, мәгәр, бер сыек кына тап барлыкка килде: кыска гына дәвердә ул журналның коллективын уртача тулаем ике тапкыр эштән куып, өченче түгәрәккә китте... Ндравный икән лә, однако... Кеше рәнҗеткән өчен генә бездә җитәкчегә тимиләр, әммә төрле башка сәбәпләр белән, ахыр килеп аны редакторлыктан алдылар. Ул гына да вак мәсәлә булсын ди, ләкин... Татарстан әле Россия сайлауларында катнашыргамы-юкмы икәнен дә хәл итеп бетермәгән бер мәлдә, Айдар Хәлим Россия Думасы депутатлыгына кандидат булып теркәлергә йөри башлады. Бәйсезлек байрагын иң алдан күтәреп дигәндәй милли хәрәкәтнең рухи атасы урынына йөргән кеше беренче форсат чыгу белән Рәсәй арбасы артыннан торып чапсын әле... Башкага битараф булган милли хәрәкәтчеләр монысын инде болай гына үткәреп җибәрмәде... Кандидат та булалмады абзагыз, ТИҮ җыелышында да аяк дөбердәтеп сүздән туктаттылар...

Әммә, зыялы татарларны шаккатырганы әле ул түгел... 1995 елны Айдар Хәлим Чаллы ТИҮе лидеры Рәфис Кашапов һ.б.лар белән бергә Чечняга гуманитар ярдәм колоннасын озата китте. Аннан әйләнеп кайткач, алар бергәләп зур пресс-конференция үткәрделәр, ярдәмнең ничек халыкка таратылуы турында видеофильм күрсәттеләр, телдән дә бик күркәм итеп сөйләделәр. Шуннан соң озак та үтмәде, Кашапов белән Бәйрәмова Татарстан Дәүләт Советына өстәмә сайлауларда конкурент буларак «очраштылар», ә Айдар Хәлим Бәйрәмованың теләктәше иде... Һәм менә, Чечнядан кайтуга ярты еллап үткәч, барлык гәзитләрдә... ул гуманитар ярдәмнең халыкка таратылмавы, ә Моздоктагы хәрби складларга бушатылуы турында Айдар Хәлимнең «ялкынлы» белдерүе басылып чыкты... Моның астында, контекстында фәкать Кашаповны «фаш итү» ята иде, билгеле... Мондый ук алымны әле бездә кулланганнары юк иде бугай...

Безнең ишене белмим нишләтерләр иде андый өчен, ә ул, алда әйткәнемчә, әле тагын Кашаповның бүләк белән сузылган кулына сугып, үзе үк бөтен донъяга шау куптарды, һәм шуның соңында да урыны һаман трибуналар тирәсендә калды. «Татарлар шундый алар» дип тә өстәр идем, алай түгел мәгәр: татар халкы инде күптән бөтен бу «хәрәкәт»кә арты белән борылып яши. Сүз уңаеннан искә алганда исә чышын-пышын «тегеләрнең» шәхси тормышларын тикшерә башлый... Чөнки анда да шактый эчтәлекле «поэма»...

Фәүзия Бәйрәмова. Югары иҗатка сәләте бик чамалы булса да, сүз шалтыратып күз буарга оста... Совет чорында иң гадәти бер "коммунизм шагыйрәсе" иде, – 1989 елда гына, әллә кай арада "милләт!" дип чәчрәп чыкты да, ике-өч ай үттеме-юкмы, – менә инде Югары Совет депутаты, бөтен гәзит-журналларда көн саен бастырыла, радиодан гел сөйләп тора торган атаклы язучы, публицист, җәмәгать эшлеклесе, идеолог!.. Килде-чыкты заманасы ялт итеп!..

Казанның Ирек мәйданында бәйсезлек тәләп итеп ачлык тотуда катнашу исә аны тамам "милли герой"га әйләндерде... Хәттә ки "милли фирештә" дип сөйли һәм яза башладылар!..

Һәм менә шундый фонда, көннәрнең берендә, кинәт кенә... Бәйрәмова апагыз кинәт кенә гаиләсен ташлап, Чаллыга «яңа тормыш корырга» күченеп китте... Мин кешенең шәхси тормышына кысылу яклы түгел, ләкин бу очракта моны әйтми дә булмый: чөнки бу турыдагы хәбәр татар донъясына бомба шартлагандай тәэсир итте... "Милли фирештә" чынлыкта андыйга да сәләтле икән бит, әттәгенәсе... Милли хәрәкәтнең таркала башлавын, минемчә, әнә шул, саф "милли герой" образы җимерелгән көннән санап алып китәргә кирәктер дә бәлки...

Аннары, татар халкының милли проблемаларын «Саратов өлкәсе дә безнеке!» дигән кебек абсурд дәрәҗәгә күтәрү дә таркалышка зур сәбәп булды: милли хәрәкәтнең әле совет идеологиясеннән дә арынып җитмәгән бик зур өлеше моны ук кабул итә алмады, билгеле. Югыйсә, баштагы мәлдә аның сафларында зур-зур җитәкчеләргә кадәр бар иде...

Мин үзем әле йөз булмаса да сиксән процент «Фәүзия яклы» идем, һәм менә беркөнне кулыма «яһүдиләрнең бөтендонъя заговоры» турында, иң түбән антисемитизм белән сугарылган бер брошюра килеп керде. Авторы – Фәүзия Бәйрәмова... Татарларның яһүдиләргә ни үче бар икән, дип, бик нык аптырашта калдым: теге сиксән проценттан егермесе калды микән...

Аннары бервакыт Фәүзия Бәйрәмова җитәкләгән «Иттифак» партиясе, Шәймиев политикасына ниндидер уртак каршылыкка нигезләнеп, Казанның фашистик һәм шовинистик урыс оешмалары белән берләште, һәм шуннан соң ул партиядән күпләп чыгулар башланды. Партия яңадан аякка баса алмады, ахырда вак кисәкләргә таркалды, бүген инде аны юк дисәң дә һич ялгыш түгел...

Шундый эшләрнең тулай нәтиҗәсе буларак, Бәйрәмова халыкта абруен югалткан иде инде: икенче юлы Дәүләт Советы депутатлыгына уза алмады. Бер депутат үлеп, өстәмә сайлау форсаты чыккач, ул тагын омтылыш ясарга булды. Коммунистларның яңадан көч алып килгән чагы иде – җиңел генә шулар белән дуслашып, кызыл байраклар астында чыгышлар ясый башлады (милли хәрәкәткә генә ышаныч бәләкәй, аның эчендә депутатлык өчен дә үзара көрәш бара иде). Билгеле булганча, сайлауда бөтенләй башка кеше җиңде...

Бераздан ни күрәбез – Фәүзия Бәйрәмова баштанаяк актан киенеп, тәкъвәлеккә бирелеп, дин дәгъвәтенә керешеп киткән: «Татар теле белән генә, суверенлык белән генә без бәхетле була алырбыз микән соң?!» – дип, бик тә серле яңа сүзләр сөйли. Шундый эчтәлекле әсәрләр яза, аларда ислам динендә аз гына татар милли төсмере булган бөтен нәрсәне «юкка чыгара», аз гына «дөрес диннән» тайпылган шәхесләргә яман тамгалар суга ...

Ничә төрле метаморфоза, әгәр санап карасаң? Ләкин соңгысы түгел бугай әле. Мөслим район гәзите редакциясендә күптән түгел шундый бер «кызыл почмак» күрдем: стенада – Путинга сокланып карап каткан татарлар төшерелгән плакат, плакат астында киштәдә – Фәүзия Бәйрәмова китапларыннан кечкенә генә күргәзмә... Бәйрәмова инде, шулай итеп, «бердәм һәм бүленмәс Россиянең милли прослойкасы» образында «канунлашып» бара.... 21.12.2002.

Борыны яңа ис сизгән, бөтен хикмәт тә шунда! (Ә ис, могаен, телефон аша кергән.) – Бәйрәмованың алыштырып кигән иң яңа кабыгы булып әлегә... дәүләт эгидасындагы Бөтентатар конгрессы тора. Ул конгресс тирәсе белән Фәүзия тирәсенең чак кына элегрәк нинди мөнәсәбәттә булуын мин биредә просто язарга иренәм: белмәгән кеше болай да юктыр. Ни өчен соң алайса аны "конгрессчылар" шулай җиңел генә үз сафларына керттеләр, дигәндә, сәбәбе тирән ятмый аның (без еш кына тирәннән казып, иң өстәгене күрмибез). Ни өчен, чөнки – анда Фәүзиянең чын асылда иң типик... активистка булуын күреп алдылар. Ә активистка – ул һәрвакыт активистка: бер үк активистка колхозда башак чүпләүчеләрне тотарга да, коммунизм төзү өчен заемга яздыртырга да, милли хәрәкәт куптарырга да, абыстай булып дога укып йөрергә дә, конгресс эшләрен алга сөрергә дә – барсына да иң кулай кеше. Эзлисе юк, өйрәтәсе юк, кушасы юк – әллә кайчан үзе белеп, үзе килеп, ярты эшне эшләп тә куйган була. Артык чыгымланасы да юк: элек алар бер төенчек бодайга эшлиләр иде, аннары соңрак – бер кап һинд чәенә, тагы да соңрак – яңа байларның спонсорлык акчасына, ә бик кирәк икән – бензинга һәм соляркага да эшләячәкләр...10.9.2003.

Матбугатка дотация мәсәләсе

«Азатлык» радиосыннан «Вечерние Челны»да эшләүче Равил Сабырның кыска гына чыгышын тапшырганнар иде. Төп фикере – «татар гәзитләрен дотация боза». Дөрес болай, тиз генә әйтеп киткәндә. Ләкин, берничә «ләкин»е бар... Беренчедән, дотация дигән термин дөрес кулланылмаган. Дотацияне аны бәйсез яки һич югы ярым бәйсез басмага стимул рәвешендә бирәләр, ә татар гәзитләренең берсе дә андый түгел, барысы да кемнеңдер, күбрәк дәүләтнең кесәсендә йөз процентка утыралар. Биредә «дотация» урынына «асрау» сүзен кулланырга тиешле иде. Сөякне азрак ташлаган саен, гәзитләр ныграк койрык болгый, чыннан да бозылалар.

Икенчедән, дәүләт гәзитләрен асраганда аларга тагы да азрак бирергә түгел, ә эшнең нәтиҗәлелегенә карап бирергә тиешледер. Популярлыгы зуррак булган гәзитләр өчен дәүләттә ниндидер кызыксындыру фонды булдырылса, акчаның зур гына бер өлеше шуның аша бирелсә яхшы булыр иде. Ләкин монда ул популярлыкны билгеләү ягы бик четерекле. Әгәр тиражны гына карасаң – татар гәзитләре тиражның зур өлешен предприятиеләрдән «хәер сорашып», татар фамилияле эшчеләрне автомат рәвештә сораусыз-нисез яздыру исәбенә туплыйлар. Мин үзем гәзиттә эшләгәндә, шул мәсәлә буенча редактор белән талашып бетә идем: ул предприятиеләргә барып тираж тупларга куша, ә мин әйтәм: «Андый юл белән зур тираж тупланса, ул чагында сезгә кызыклы материаллар язу, актуаль темалар күтәрү кирәкми башлый, димәк, безнең тырыш хезмәтебез кирәкми башлый! Мин тагы да тырышыбрак тираж ясап йөргән саен, миңа ук сан-дәрәҗә кими!» Чыннан да, бу сүзләр дөрескә чыкты... Популярлыкны почта аша язылу буенча яки берәр төрле рейтинг буенча билгеләргә генә ярый. Тик моны кем оештырсын инде татар гәзитләре өчен, башка донъяда гади генә эш булса да, татарларга карата мөмкин түгелдер шикелле.

Өченчедән, асрау мәсәләсендә сак булырга кирәк. Кирәкми дигәнне бездә бик тиз ишетеп, тиз генә тормышка ашыра да башларга мөмкиннәр. Кирәкми түгел, ә күбрәк кирәк, татарча яңа басмалар да чыгара башлап, матбугатта конкуренция шартлары булдырырга кирәк.

Һәм дүртенчедән... бөтенесе барыбер буш сүз... Чөнки безнең дәүләткә (бигрәктә җирле түрәләргә) матбугатның кыю, дәртле, яхшы, һәр җирдә яңа хәбәр эзләүче, проблемалар күтәрүче булуы түгел, тагы да мескенрәк булуы гына кирәк...

16.12.2002.