Чаллы татар матбугаты. Зөбәер Мифтахов Татарча текстлар

Зөбәер МИФТАХОВ

БИТАРАФ ТҮГЕЛМЕН

(Чаллының татар матбугаты һәм шундагы үзем турында)

Кереш

“Тормыш юлы” дип җиңел генә әйтеп куялар да... Күпчелек кешеләр, бәхетләренә күрәдер, шул фразаның сүзмә-сүз, туры мәгънәдә ни аңлатканын тоймый... Ә мин, менә, “тормыш юлым” дип уйлана гына башлаган идем бүген - күңелдә аның беркая китми генә яши, эшли, гомер кичерә торган даими урыннары аерым, һәм инде ияләшеп беткән шундый берәр урыннан кузгатып каядыр билгесезлеккә алып китә торган юллары аерым рәвештә гәүдәләнде... Бер көенчә яшәп яту кайда да берни түгел - әнә шул юллары барсыннан авыр аның, тормышның... Белмәсәгез, белмәгән көенчә тик кенә утыра күрегез берүк...

Шундый каһәрле юлга чыгарга туры килде менә тагын... Күпмедер киткәч, яңарак кына булып узганнардан инде аралангач, бер тукталып, артка таба сагышлы караш ташлап, чуалып беткән уй-фикерләрне һәм хис-тойгыларны бераз тәртипкә китереп алдым... Әлләни фаҗига юк икән лә... Гомернең артта калган бер кисәге - үзе бер аерым гомер кебек, һәм, бернигә карамастан, шактый кызыклы, мавыктыргыч узган. Әлбәттә, язмыштан күбрәкне теләрием, тик, мин үзем шуннан да ары бәхетләр өчен яратылган кеше түгелмендер, ахырсы. “Бәхет һәрчак бертөрле, бәлә-казалар гына һәркемнеке үзенчә” дип әйткән кайсыдыр бер акыл иясе... Ә мин, шәхес буларак та, язмыш буенча да, донъяда башка беркемгә дә охшамаганмын, үземә бертөрлемен. Оригиналь, кабатланмас кешемен... “Мин генә шушындый, күреп калыгыз!” - дип язган идем әле күптән түгел, ярым шаяртулы бер язмамда, тиз арада алдыма килеп басачагын уйга да китермичә... Менә, алайса, инде башкача күрмәссез... Күргән очракта да, минем тышкы рәвеш астында инде нык үзгәргән икенче кеше булыр...

Чак кына “тартып-сузыбрак” әйткәндә - бәхетем әнә шунда да инде минем: бер гомердә күптөрле язмышлар белән яшәүдә, күптөрле хәлләр аша кичүдә... Һәм, шунысы бигрәк тә мөһим - донъяны башка бик күпләрдән тирәнрәк танып-белүдә, аны башкачарак яктан чагылдыруда. Ходаймы, тәбигатьме миңа нәкъ әнә шундый максатка ярашлы, тирәнтен танып-белүгә ашкынучан баш биргән. Шулай булгач, кем әйтмешли, кайгырмыйбыз мал юкка! Әнә шул баш исән булсын да, шуның аша чагылдырырдай яңадан-яңа вакыйгалар алга килеп торсын!

...Алдагысын алла белә, әммә соңгы унбиш ел гомерем матбугатка, татар матбугатына, аның да бик драматик язмышлы өлешенә - Чаллы шәһәре матбугатына багышланып узды минем... Шул матбугатның гөлт итеп кабынып яңадан туган чорын беләм, аның яңа заманга ярашлы булып аякка басуында турыдан-туры катнаштым (шактый актив). Аннары инде... татар матбугатының, гомумән бөтен татар милләтенең әкрен генә сызып сүнә барган дәверен баштан кичерергә, шул ачынышлы процесс эчендә озак кына бәргәләнергә, кыйналырга туры килде... Дөресен әйтим - актив катнашу җәһәтеннән дә, бәргәләнү-кыйналу җәһәтеннән дә миңа тиңләшкән башка берәү дә булмады, иң саллы өлешләр нишләптер нәкъ минем “сыртка” төште... Нихәл итим, үзем шундыйрак кешедер, күрәсең... Язмыш фирештәләре шулай кушадыр бәлки?

...Тукталып бер уйландым да... Мин язмасам кем язар - күргән-белгән вакыйгалардан, уй-фикерләрдән һәм кичерешләрдән оештырып, татар матбугаты турында күләмле генә бер әсәр язарга дигән фикергә килдем... Күңелдән шуның планын төзеп, “сызымын сызып” карадым... Ләкин, нәтиҗә моңсу булды - андый “эпопея” язарга лаек түгелсез икән лә, җәмәгать, коллегалар! Әйе, гаепләштән булмасын. Чаллының татар матбугаты анлык дәрәҗәдә бербөтен картина тәшкил итә алмый икән... Шуннан, баштагы ниятне үзгәрттем дә... шул матбугат белән бәйле рәвештә узган үз тормышымны, үз башымнан кичкәннәрне язарга карар иттем... “Тәбигатьтә иң кызыклы хайван - кеше!” дигән кайсыдыр бер галим, шуның кебек: яңарыш чорындагы Чаллы татар матбугатында иң гаҗәеп шәхес - мин үзем ләбаса! (Арттырып та, мактанып та әйтү түгел, бәлки киресенчә - үзем шуннан һич канәгать түгелмен!) Бүгенге көндә шундый шартларда утырамын ки - язарга вакытым бар гына; язасы нәрсәләр күңелдә әйтерсең лә тезелешеп чират көтә; “алай ярамас”, “теге ни әйтер”, “бу ошатмаса” кебек рухи богауларның берсе калмый өзелеп беткән чак - ник язмаска! Ничек язмаска мөмкин?! Ахыр килеп, донъяда ни өчен яшибез?!

...Киң катлам укучыларга багышлап юри гадиләштермим - кызыксыз, сезгә кагылмаган я артык махсус тоелган җирләрен төшереп калдырып, “сикертеп узып” укысагыз да ярар (бүлекләргә бүләрмен). Язганнарыбыз гел укылмауга да күнегеп беткән халык без, татарча язучылар, бик үпкәләмәбез... Ә шулай да, укысагыз иде...

------------------------------

1991 елның май башында, Тимерчелек заводыннан эштән китеп, “Камгэсэнергострой” берләшмәсе чыгарта торган кечкенә генә “Таң йолдызы” гәзитенә эшкә килгән беренче көнемне бүгенгедәй хәтерлим. Гәзитнең компьютерда җыелып, офсет ысулы белән басылган иң беренче саны - 1 Май саны чыккан көн иде ул. Редакциядә эшләүчеләр, әле миңа таныш булмаган кешеләр, ак кәгазь битенә чатнап торган ап-ачык хәрефләр һәм фотолар белән басылган яңа гәзитне бер кулларына, кинәт кенә әдәм көлкесе дәрәҗәдә шөкәтсез булып калган искесен икенче кулларына алалар да, исләре китеп чагыштыралар... Бер-берсенә күрсәтәләр... “Әйбәт бит, әйеме?”, “Карале, нинди шәп булган!” - кебек сүзләр сөйлиләр... Ә шунда беренче биттә “иң шәбе” - “Хезмәт халкына ни кирәк?” дип аталган минем мәкалә иде, җитмәсә...

Әнә шулай - әйтерсең лә язмыш шаяртуы - минем гәзиткә килүем фәнни-техник прогресс тантанасы белән бер көнгә туры килде. Яңа типтагы компьютерны да “натура”да беренче тапкыр шул көнне күрдем, операторларның җитез генә итеп кара экранда яшел хәрефләр тезеп утырганын шаккатып карап тордым... Бик тиздән үземнең дә шул эш тармагы, ягъни компьютерлар буенча оста белгеч булып китәсемне башка да китермәдем әле, югыйсә...

...Яңа гына эшкә чыккан кеше булганга, редактор Хәлил Шәрипов бу көнне миңа җиңел генә, гади генә бурыч тапшырды - төзелеш экономикасына караган, терминнар белән тулы, шактый озын бер русча текстны татарчага кайтарырга бирде. Ә миңа нәрсә - русча беләм, татарча беләм, шулай булгач - русчасын укыйм да, татарчасын язам... Шул да булдымы эш... Көн азагынарак әзер булган тәрҗемә, мәгәр, Хәлилгә бик ошады. “Әйбәт булган бу. Чыннан да, талант бар икән синдә”, - дип куйды...

...Әйе, язу-сызу эшенә тумыштан килгән талантым бар минем. Монда кытыршырак язсам кичегез – мин ул талантны әлләни тырышып үстермәдем, кадерсезләп тоттым, шулай ук тумыштан килгән иренчәклек тә сәбәп булгандыр бәлки... Хәер, игелеген дә күрмәдем дияргә була... Тәрҗемә кебек гади эш өстендә дә тирләп-пешеп утырган, ә нәтиҗәсен барыбер чиле-пышлы китереп чыгара торган башка бик күпләр тормышта да, карьера буенча да мин ирешкәннән күбрәккә ирешә нишләптер...

 

------------

Талант, тумыштан килгән сәләт... Әгәр ул музыкага сәләт булса - туйларда-мәҗлесләрдә гармун уйнап йөрисең, чибәр кызларны җиңел генә үзеңә каратасың бит инде, мәсәлән. Ләкин, әгәр ул матбугат эшенә, ягъни үтемле итеп язуга, фикер әйтүгә, проблемалар күтәрүгә сәләт булса - аның базары да бүтәнчә... Көндәлек тормышта ул гомумән дә зыянлы: эшләгән коллективыңда берәр проблема күтәреп, шуның буенча язу язып карале, мисал өчен... “Хаклык сөйгәнне халык сөймәс” дигән мәкальнең мәгънәсенә тиз төшендерерләр... Ә гәзит-журнал эшендә, иң тиешле җирендә кулланыр өчен, андый сәләткә чын ихтыяҗ булган заманага туры килергә, яисә ул замананы ярты гомер көтеп алырга кирәктер әле башта... Безгә әнә шулай туры килде, совет чорында чыккан “Коммунизм байракларында” эшләргә теләү түгел, аларны кулга тотып укырга да тарсына торган идем мин үзем... “Перестройка” белән башланган бөек яңарыш чорында гына хәл кискен үзгәрде. Бигрәк тә баштарак, бөтен нәрсәнең асты-өскә килде: теләсә кем теләсә нәрсә язарга, халыкны төрлесе төрле якка тартырга кереште, ә моңарчы оеп кына утырган иссез-төссез, гәзитләргә нәкъ менә сәләтсезлек буенча сайланып тупланган совет журналистлары берара каушап калды... Җитәкчелек тә каушауда иде, җәмәгатьчелек лидерлары да һичбер нәрсәне алдан күрә белмәде... Һәм менә шунда аларга, дөрес юлны ук булмаса да, тормыштагы төрле проблемаларны аек акыл белән анализлап күрсәтә торган яңа буын журналистлар кирәк була башлады. Ә андыйлар каян табыла дигәндә... Мин үзем, мәсәлән, кайнап тора башлаган вакыйгалар белән мавыгып китеп, күптөрле ялгыш һәм тайпылышларга борчылып, заводта эшләп торган җиремнән шәһәр гәзитләренә берничә хат юллаган идем. Тиз күреп алдылар... “Нур” гәзитенә эшкә чакырганнарые башта: “Андыйга бер дә белгечлегем юк”, – дип шикләнеп баш тартып калдым... Икенче юлы “Таң йолдызы”ннан Хәлил Шәрипов чакырды һәм тиз генә күндереп тә куйды. Талант дигәннән, аның әнә шундый таланты шактый көчле иде: кешеләрне үз фикеренә күндерә, үз дигәненчә эшләтә белә иде.

Ә сәләтсезләр кая китте, диярсез бәлки... Шул утырган урыннарында утырып калды, кая китсен... Яңа кешеләр “фронт”ның иң алгы сызыгына гына тәләп ителә иде, ә аның артында бит әле нинди киң “хуҗалык частьләре” сибелеп ята... Көндәлек хәбәрләр, һава торышы, файдалы киңәшләр, гаилә тормышы, су һәм канализация тишек-тошыклары, бәйрәмнәр һәм даталар... тагын әллә нинди вак-төякләр - йөз ел элек ничек язганнар, нәкъ шулай яз да утыр... Алар бүген дә элекке үз урыннарында утыра, үзгәрешләре шул гына: бер төрлеләре картаеп ялга китте дә, урыннарына яшь мокытлар килде... Ә менә “фронт” сызыгындагы авангардның - кайсы исән дә, кайсы юк инде хәзер... Исәннәре, кем әйтмешли, “кыяр тозлау серләре” турында язуга җайлашып өлгерде...

...Музыкага сәләте булган бала үз кулына гомерендә беренче тапкыр гармун тотса, нәрсә уйнап күрсәтергә мөмкин?.. “Таң йолдызы”на эшкә килгәндә, мин дә әнә шундый хәлдән ерак түгел идем әле... Алда әйтеп узган “эшче-хәбәрче язмаларын”, әйтик, озаклап, “тәмләп”, һәр сүзенә туктала-туктала яза идем, язып бетергәч яңадан укый башлый идем дә... егермеләп җирендә хата яки кимчелек таба идем... Шулай берничә кат укыгач кына, соңгы вариантны яңадан акламага күчерә идем. Алай да яза алмас идем бәлки - әгәр дә студент чакта үзлегемнән стенография өйрәнмәгән булсам. Һәм, бераз еллар үткәч, саф кызыксыну аркылы гына, үземә-үзем шул стенографиянең татарча язу системасын төземәгән булсам... Алда әйтеп үткәнием бит әле “оригиналь кеше мин” дип - тыйнаксызлык дип уйлап куйгансыздыр инде. Әммә, күргәнегез бармы кайда да булса татарча стенография белгән берәр кешене? Үзем дә аптырыйм, ләкин юк андыйлар донъяда. Кызыксынып караучы да юк хәттә... Мин шактый көч һәм вакыт сарыф итеп төзегән татарча стенография системасы да шул сәбәпле ахырда әрәм булып юкка чыгачак... Язу эшендә эшләп тә яза алмыйча интегеп утыручыларны жәлләп: “Стенография өйрән син, эшең майлагандай китәр. Теләсәң өйрәтәм”, - дип, ничәмә кешегә әйтеп караганым булды, югыйсә... Кая ди! Аның өчен дә бит шул ук бер талант кирәк. А хәрефен язуга талант булып, Б хәрефен язуга булмый калалмый - “интеллект” дип атала торган универсаль талант ул...

Бер осталык та үзеннән-үзе генә бирелми. Гәзиттә эшләүнең баштагы чорында миңа да шактый авырга туры килде. Журналистларның киң таралган бер “чире” - яза башлап китәргә кереш сүз табалмый сәгать буе җафаланып утырулар дисеңме... Блокнотка язып алынган бик күп саннарны, исемнәрне, фактларны кыска бер мәкаләгә барсын да тутырып бетерергә маташып аптыраулар дисеңме... Проблема юк җирдә проблема табарга, фикере юктан фикер әйттерергә, эчпошыргыч теманы күңелле итеп язарга тырышулар дисеңме... Коры сәләткә таянып кына бер юньле эш тә эшләп булмый, элементар рәвештә, һәр эшнең башта техник ягын үзләштерергә кирәк шул. Бер караганда, язу осталыгы кебек конкрет булмаган, “томанлы” эштә ниндидер төгәл алымнар юк та кебек, баш белән кулны тоташтыра торган нервыны ныгытыбрак күнектерсәң, шул да җитәдер сыман. Ансында да хаклык бар, әйе, әкренләп миндә дә кайбер “хәйләле” рефлекслар барлыкка килде. Ләкин ул гына җитми иде әле... Көрәк белән күпме генә бетон тугласаң да, инженер була алмыйсың, аның өчен укырга, белем алырга кирәк - монда да шуның кебек... Калын-калын институт китаплары укырга минем вакыт та юк, инде бик соң да иде, ләкин... Көннәрдән беркөнне редакциядә өелеп яткан “Журналист” журналларын өйгә алып кайтып, кич бушаган арада укырга керешкәнием, үзеннән-үзе мавыгып, шуларның “эченә кереп” киттем... Кемгә ничектер, әммә минем карашка, үзең эшләп торган эшнең практик серләрен чын тормышка бәйләп өйрәтә торган шундый дәреслектән дә кызыклырак итеп бернинди Лев Толстой да язалмый...

“Журналист”ның кайсыдыр бер санында менә шушындый кыска гына инструкцияләр барые, мәсәлән (истә калганча):

- Матур язма! (Ягъни, язуыңны “чәчәкле” сүзләр белән бизәргә тырышма, ә нибары тиешле урынга тиешле сүзне төгәл итеп яз. Язасы материалың хәбәрлек булса - хәбәр, вакыйга булса - репортаж, көлкеле булса - юмореска үзеннән-үзе килеп чыгар.)

- План төзе! (“Кереш, төенләнеш, кульминация, чишелеш, йомгак” дип мәктәптә тиккә укытмыйлар. Әбиеңә хат язганда да, башта шуннан башла.)

- Гүзәл кеше турында “гүзәл кеше” димә! (Ягъни, бирәсе бәяңне сүз белән атама, ә мисаллар һәм күренешләр белән күрсәт.)

- Блокнотыңны укыма, диктофоныңны тыңлама! (Иң мөһим нәрсәләр блокнотка язганда (яки игътибар белән тыңлаганда) истә кала. Ә нәрсә синең исеңдә кала - укучыга да шул гына кызыклы. Блокнот - саннарны һәм исемнәрне дөресләү өчен.)

- Башыңа ни килсә, шуннан башла! (Ягъни, иң мөһим, иң алтын сүздән түгел, кызыклы һәм җиңел сүздән башла. Башка иң башта шулар килә дә.)

- Саннар - бухгалтер өчен, төгәллекләр - прокурор өчен! (Гәзит укучыдан шулар эшен эшләтмә.)

- Пластинканы ешрак әйләндер! (Яки тирән батма, киң җәелмә. Бер күренеш яки фикерне озынга сузма, икенчегә күч.)

Һәм башкалар... Шуның ишеләрне укып-өйрәнеп, әкренләп бу яңа төр эшемнең техник ягын уртача дәрәҗәдә белә башладым. Әнә шулай - баш кына җитми бу донъяда, җилкә дә кирәк... Әгәр бик башлы булсаң - үзеңнән башлыраклардан өйрән, шунда булырсың башлы. Мин монда “талант та сәләт” дип күбрәк тә язып ташладым бугай, чынлыкта исә, ахмак булмаган иң уртача кеше дә, әгәр тырышып өйрәнсә, менә дигән, бөтен җире килгән мәкаләләр яза башларга мөмкин. Алай гынамы - Әмирхан Еники бабай үлеп киткәч, Язучылар берлегендә дә... Стоп!.. Однако, зарарлы темага кереп китә яздым...

------------

Замана үзе кирәкле җиргә тиешле кешеләр туплануга китерәме, кешеләр үзләре заманага ярашамы - “Таң йолдызы”ның коллективы ул чакта милли җанлы һәм актив позицияле, заманча гәзит чыгару өчен бик тә туры килә торган коллектив иде. Анда хәзерге гәзитләрдәге күпчелек шикелле битараф кына, юк-барда чокчынып, “норма тутырып” кына утырган кеше булмады дип әйтергә дә ярый. Эчтән битараф булганы тыштан аны күрсәтмәскә тырыша иде, шулай дөресрәктер... Планеркаларны редактор Хәлил Шәрипов шәһәрдә, КамГЭСта, милли хәрәкәттә булган соңгы яңалыклар белән таныштырудан башлый, аңа без дә кушылып китәбез, һәркем үзе белгәнне өсти. Шуннан фикер алышу башлана, кайвакыт ул җиңелчә генә бәхәсләшеп алуга әверелә... Кирәк икән әгәр, һәркем һәркемгә: “Юк, сез хаклы түгел, мин сезнең белән килешә алмыйм!” - дип кистереп әйтергә дә һич кыенсынмый иде. Моның үзара шәхси мөнәсәбәткә йогынтысы булыр, кырын карарлар, өнәми башларлар, кысрыклап чыгарырлар кебек уйлар белән шикләнергә урын юк иде. Бары тик эш мәнфәгате, халык күңелен тагы да ныграк җәлеп итәрлек гәзит чыгару мәнфәгате... Ә шәхси яктан - безне ни әйтсәк тә какмаслар, кыен чакта хәлгә керерләр, чит-ятлардан җәберләтмәсләр... Чөнки без бу кечкенә коллективта барыбыз да үз кешеләр, бертугандай якыннар... - Һәрхәлдә, шундый ышаныч бар иде.

(...Соңыннан исә, башка җирләрдә, нинди генә тыныч һәм ипле утырган чакларда да, андый ышаныч инде юк - артка энә кадалгандай гына утырырга туры килә иде, үкенечкә каршы... Эшләгән эштә, язган язмаларда да шуның күләгәсе чагыла башлады. Җентекләп, “текәлеп” укучылар аны бик сизә иде... Сирәк-мирәк үзебезгә дә җиткерәләр, болай да яралы күңелне бик кыралар иде...)

Мөнәсәбәт кешечә булгач, эшне дә исәпләп-үлчәп тору юк инде, билгеле. Һәрхәлдә минем тарафтан... Бервакыт, мисал өчен, ниндидер төзелеш киңәшмәсен язарга дип Алабугага чыгып киттем... Машинабыз ватылган чак идеме, автобус белән, берүзем киттем. Барып җитсәм - информация ялган, киңәшмә булмый икән, аның урынына киңәйтелгән планерка гына үткәргәннәр, анысы да инде узган... Әммә, шул көе кайтып китми бит инде журналист булган кеше - кузгалырга торган машиналарны туктатып, кайсы җитәкче белән кыскача гына сөйләшеп алдым, кайсы белән соңыннан сөйләшергә килештем... Шуннан соң, таныш булмаган шәһәрдә, тегендә-монда төртелеп, язар өчен тема эзләргә тотындым. Төзелеш оешмасы гәзите булгач, кайда кран яисә кирпеч өеме күрәм - шунда барам да керәм инде, билгеле... Бер-ике мәкаләлек кызыклы гына тема буенча эшчеләр белән әңгәмәләр үткәреп, кайсылары белән танышып-белешеп, кич булганда гына кире Чаллыга кайтып киттем. Икенче көнне исә, мин табып кайткан башка темаларны да “яктырту” максаты белән, инде төзәтелгән машинага төялеп, Алабуга тарафына ярты редакция белән кузгалдык... Башка чакларда да шулай, “җан-фарман” эшли идек. Хәер, бу әле турыдан-туры эш вазифасына керә, аны эшләдем дип мактану да урынсызрак. Вазифадан тыш, мин әле кул астына кергән, җае туры килгән теләсә нинди башка эшне дә “җигелеп тарта” идем. Актив хәбәрчеләрдән кергән язмаларны төзәтеп рәткә китерәм, үзләре белән әңгәмәләр үткәрәм, еш кына алар исеменнән үзем язам, мәсәлән... Редакция журналистларының күп кенә язмалары да гәзиткә кергәнче башта минем кулдан үтә... Төзәтеп рәткә китерәсе җирләре шулай ук ару гына була торганые... “Белмәгәннең беләге авыртмый”ның киресе була инде бу... “Эшчән ат арканда, калганнары тарханда” дип тә әйтәләр тагын... Мәгәр, һич тә зарланмый идем, дус-ишләргә игелек итәм ләбаса, дип сөенеп кенә йөри идем...

------------

“Мин” дигәч тә, төп ният үзем турында язу булганга гына шулай “басым ясыйм”... Ә “Таң йолдызы”нда күренекле генә, кызыклы гына шәхесләр байтак эшләп алды ул чорда... Хәзер шуларның берничәсенә кыскача гына аерым тукталып үтим әле... Үткән вакыт томаны аша күрә, хәтерли алган дәрәҗәдә...

Хәниф Хөснуллин... Шагыйрь иде, нечкә күңелле һәм хисле кеше иде, мәрхүм... Берара мин аның белән бер бүлмәдә эшләп утырдым... “Я, Каниф, җитеп торыр, ял итеп ал!” - дип үз-үзенә команда бирә иде дә ул кайвакыт, шуннан миңа үз башыннан кичкәннәрне сөйләргә керешә иде... Сөйли-сөйли мавыгып китеп - электәге берәр гүзәлнеме, туган авылы урамынмы, я булмаса яз көне яфрак яра гына башлаган зифа каеннымы - искиткеч матур шигъри сүзләр белән сүрәтли башлый иде... Мин исә Хәниф абзыйны беренче тапкыр күргәндәй шаккатып, авызны ачып тыңлый идем... Шуннан соң ул капылт тукталып: “Я, Каниф, җитте! Эш эшлә! Иң мөкатдәс нәрсә - эш!” - дип, үзенә тагын команда бирә иде дә, башын түбән иеп, әледән-әле бер күзе белән түшәмгә карап алгалап, нәрсәдер язарга керешә иде... Ә кайвакыт, мин юк кына берәр нәрсәдә аның белән килешмим, каршы әйтә башлыйм да, Хәниф абзый шуңа чын күңелдән үпкәли: “Башың яшь әле синең, маңка!” - дип әрләп тә ташлый, аннары көне буе сөйләшми утыра иде...

...Нечкә күңел ул гадәттә сынык күңел була, һәм аны тагы да сындырырга кызыгып кына торалар бит... Рәхәт көн күрсәтмәделәр Хәниф абзыйга матбугат донъясында... Ни сәбәптер, озакламый ул “Таң йолдызы”ннан китеп, Тукай районының “Якты юл” гәзитенә эшкә урнашты, бераз эшләгәч аннан да китте... Йөрәгенә бер тапкыр инфаркт булган иде инде аның, шуннан эзе дә калмыйча терелгән төсле йөри иде, ләкин... Икенче кат инфаркттан кинәт кенә үлеп китте... Яхшы кеше иде, урыны оҗмахта булсын...

Рахман Шәфигуллин... Төз, матур гәүдәле, күкрәктән чыккан таза тавышлы, һәрвакыт килешле костюмнан, галстуктан йөри торган кеше. Үз-үзен тотышы һәм холкы да шул тышкы кыяфәтенә бик килешеп тора: һәркем белән итәгатьле, хөрмәт күрсәтеп сөйләшә, кешенең хәленә кереп, аны борчыган мәсәлә турында сорашырга да онытмый... Үземдә җитеп бетмәгән менә шундый сыйфатларны, уңае чыкканда, башкаларга да киңәш итәр идем: журналистның килеш-килбәте үк аның бик “солидный” җирдән икәнлеген күрсәтеп торырга тиеш. Ул бит гадәттә җитәкчеләр белән сөйләшә, ә җитәкчегә үзеңне кечкенә бер “мескен” гәзиттән килгән хезмәткәр итеп түгел, ә “югарыдан” төшкән вәкил кебегрәк итеп күрсәтергә кирәк: шул чагында ул үзендә булган бөтен мәгълүмәтне дә каршылыксыз чыгарып салачак, сөйләве дә җентекле хисап биргән шикелле булачак... Ә төймәсе төшкән иске пинжәктән килсәң, моның бер генә ягы яхшы - җитәкче азакка табарак синең алда авыр тормыштан зарланып “елый” башларга бик ихтимал. (Кстати, чыннан да, Рахманның язган материаллары бәйрәм хисабы сыманрак, безнекеләр зар-моң сыманрак була торган иде.)

“Таң йолдызы”на ялгыш кына “егылып төшкән”, монда әрәм булып йөридер шикелле тоела иде ул... Ахырда исә, үзенә лаеклы урынны үзе таптымы, әллә инде “урын” анымы - башта Рахманны Менделеев шәһәре телестудиясенә җитәкчесе итеп чакырдылар, ә бераздан яңа ачылган Чаллы теле-радиокомпаниясенең ген.директоры итеп билгеләделәр.

...Чаллы телевидениесендә татарча тапшырулар аз, булганы да хәбәрләр, алары да хәкимиятнең пресс-службасы төзеп биргән коры һәм төче информациядән тора... Ләкин монда Рахман Шәфигуллинны гаепләү дөрес булмас. Шул ук Рахман “Таң йолдызы”нда эшләгәндә милли темаларга да шактый язды, суверенлык өчен көрәштән дә читтә калмады. Телевидение җитәкчесе булып алгач та әле Татар Иҗтимагый Үзәгендә чыгыш ясаулардан тартынып тормый иде.. Хәзер нәрсәдер начар икән әгәр - аның төп сәбәбен хәкимияттән эзләргә кирәктер. Ә телевидение - хәкимият алып барган политиканың көзгесе генә ич ул.

Рәис Зарипов... “Таң йолдызы”ның эшче-хәбәрчесе иде ул башта. Хәлил, мин һәм ул бер үк тулай торакта яши идек, Рәиснең сирәк-мирәк була торган язмаларын да шунда үз кулыннан ала идек. Башлап язучыларда була торган билгеле “чатак”ларны исәпләмәгәндә, кызыклы гына темаларга шактый мавыктыргыч итеп яза иде ул. Шуның өстенә, милли хәрәкәттә дә бик актив катнаша, Чаллы “команда”сының Казанга һәм башка урыннарга демонстрация ясарга баруларыннан бер дә калмый иде... Милли җанлы һәм бер үк вакытта сәләтле кешеләргә һәрвакыт дефицит булганга күрә, без аны гәзиткә эшкә килергә үгетли башладык... Бик озак карышты Рәис, “кая инде миннән” диебрәк кул селтәп кенә куя иде. “Синең бетон көрәгең беркая да китмәс, чыннан да булдыра алмасаң, кире кайтырсың да куярсың”, - ди торгач, ахыр килеп күндердек... Әйбәт кенә эшләп китте... Соңыннан, Хәлил “Ислам нуры” гәзитенә киткәч (мин дә инде башка җирдә идем), Рәис Зарипов “Таң йолдызы”ның редакторы булып калды, байтак вакыт шул вазифада утырды. Аннары “Ватаным Татарстан” гәзитенең үз хәбәрчесе булды... Кызыклы гына, грамоталы гына материаллар яза, үткен проблемаларны да урап узмый. Ничә еллар республика гәзитендә эшләсә дә - ни гаҗәп - милли җанлылыгын да югалтып бетермәде...

...Махсус белеме дә юк үзенең... Рәисне уйлыйм да, башкалар белән чагыштырам да: “Журналистлар һәм филологлар әзерли торган гуманитар институтларга баштан ук башсыз мокытларны сайлап җыялар микән, әллә юкса укыта-укыта надан һәм гамьсез калдыралар микән?” - дип аптырыйм...

Холкы да болай ипле генә аның... Ныклап кызып киткән чаклары бик сирәк була...

Әсхәт Маматов... Ни әйтсәң дә җиңел кабул итә, үзе дә “мөнәсәбәт корып” маташмый торган, аралашу өчен бик уңайлы, дәрт җанлы, ачык күңелле кеше иде Әсхәт. Берәр нәрсәне оештыруда, хуҗалык эшләрендә дә аңа тиңнәр юк иде... Язу җәһәтендә бик осталардан булмады, ләкин анысы да, кем белән чагыштырсаң бит әле... Соңгы елларында, мәсәлән, ул үзенең төрле кызыклы кешеләр турындагы очеркларын туплап бастырып чыгарырга җыенып йөргәние - яхшы гына хикәя төсле андый очеркларны яза белүчеләр сирәк хәзер...

“Таң йолдызы”на чаклы кошчылык фабрикасында партком секретаре булып эшләп килгәние ул, һәм үзенең коммунистлыгын соңга кадәр ташламады. Тик, хәзер инде ачык әйтергә була - һәртөрле идеяләргә көлеп кенә карый, үзара сөйләшкәндә моны үзе дә яшерми иде. Коммунист булып калуының бөтен сере элекке танышлыклардан, әле һаман эре түрәләр булып утырган карт коммунистлардан практик файда чыгару максатына кайтып кала иде аның... Шуңа күрә, мин үзем демократ карашлы кеше булсам да, бу безнең Әсхәт белән дуслыкка һич тә комачауламады, үзара уртак телне бик яхшы таба идек... “Таң йолдызы”ннан икебез ике вакытта китеп, икебез ике вакытта “Шәһри Чаллы”га килдек, элекке дуслык анда да яңарып давам итте...

Әсхәтне ахырда “Шәһри Чаллы”дан да кысрыклап чыгардылар... Аның алга таба үз гаиләсен (өч кыз баласын) нинди кәсеп белән тәэмин итәргә тиешлеге турында борчылып тормадылар... Инде олыгаеп килгәндә урамда калган кеше каян үзенә шөгыль табарые... әгәр дә замана шаукымына бирелеп коммунистлар белән тыгыз бәйләнешен дә өзгән булса... Әсхәт Чаллыдагы һәм тирә-яктагы карт коммунистларның һәртөрле кәгазьләрен, мөрәҗәгать-фәләннәрен язып, җыелышларын һәм шәхси тормышларын фотога төшереп, шул фотолардан альбомнар ясап биреп, шуның ише чүп-чар исәбенә көн күрә башлады. 1999-2000 елның кышында “Гигант” совхозы рәисе Нәҗип Зыятдинов турында китап чыгару эше белән мәш килеп тә озак кына йөрде. Бу эшкә, компьютер дизайнеры һәм текстлар белгече буларак, мин дә катнашып киттем... Салкын һәм буранлы беркөнне Әсхәт белән шул совхозга, Яңа бистәгә барып, алдан килешеп куелган булуга да карамастан анда беркемне дә очратмыйча кире борылып, юл чатында катып үлә язып йөргәнне яхшы хәтерлим әле... Мин шулай бер тапкыр, ә Әсхәт кар баскан авыл юлларын күп тапкырлар таптады... Бик зарланып сөйли торганые: китап чыгару өчен акчаны күпме кирәк бирәбез, кил дә ал, дип мул вәгъдәләр биргән колхоз рәисләре, алдан шалтыратып куйсаң бөтенләй качалар, әйтми килеп “тотсаң” - акча юклыктан зарланырга керешәләр, икенче юлы килерсең дип “котылалар” икән... Ә Әсхәтнең бит машинасы юк, барган-кайткан саен “попутка” көтәргә, җәяү атлап та күп чакрымнар үтәргә туры килгән...

Бу вакытта ул инде гаиләсе белән Казан ягына күченеп киткән, китап чыгару эше өчен шуннан ала килеп йөри иде әле, җитмәсә. Турыдан-туры шул кыенлыклар сәбәпче булмагандыр да бәлки, әммә... яз көне Әсхәтнең байтак кына авырып ятканнан соң вафат булуы турында хәбәр ишетелде... Әле дә сагынам аны... Их, Әсхәт исән булса!.. - дип уфтанган чаклар да еш булгалый...

Ринат Шакиров... Безнең фотохәбәрче иде ул. Бик җор телле, һәр сүзенә берәр әйтем кыстырып сөйләшә торган иде. “Хәлләр ничек?” дип сорасаң, мәсәлән: “Шөкерле-бөкерле!” дияр иде... “Шалт, Мөхәммәтҗан!”ны еш әйтә иде, чөнки үзе шундый, һәр эшен шалт иттереп кенә җиренә җиткерә торган кеше иде... Аның белән барасың, әйтик, берәр җиргә интервью алырга - син танышып сөйләшә башларга өлгермисең - ә ул инде кирәкле кешеләрне, объектларны фотога төшереп тә өлгергән, исем-фамилияләрен дә язган, сиңа тагын кая барып кем белән сөйләшергә кирәген дә әйтеп-өйрәтеп тора... Мин үзем дә бераз фотограф, шул сәбәпле, бигрәк тә аның моментны тота белүен аңлый һәм шуңа бик соклана идем. Пленкадагы 35 кадрның берсенә генә уңышлы момент эләктерә алсаң да бит, шул бер кадр кайвакыт көне буе шылтлатып йөргән бөтен башка эшеңнән унлата кыйммәт торырга мөмкин! Ә Ринатның гәзиткә биргән һәр фотосы диярлек шундый була торганые. Гәзит өчен аеруча кызыклы темаларны үзе дә йөреп таба, фотосын да төшереп кайта, безгә шул җиргә барып язма әзерлисе генә кала иде.

Чын дөресен әйткәндә, үзе бар чакта мин аның ул яхшы сыйфатларына әлләни илтифат бирмәдем, фотограф булгач шундый булмыйча тагын нинди булсын дип кенә карый идем. Ул китеп, башка фотографлар белән эшләп алгач кына “әх!..” дип Ринатны искә төшерүләр башланды...

Аның бездән эштән китүен дә сизмичә дә калдым дип әйтергә була... Хәлил белән якын дуслык сүрелә башлаган чак иде инде, ул редакциянең бөтен эшләрен дә элеккечә уртаклашмый, үзе генә хәл итә дә куя иде... Ринат үзе дә китәр алдыннан минем белән аңлашып тормады... Менә шулай ул донъя - “без! без!” дибез дә... ә яхшы кеше безне ахырда серләр сөйләрлеккә санамады...

Рафаил Хәплехәмит... Бер кичне Хәлил әйтә, Пермь өлкәсеннән бер күренекле милли хәрәкәтче һәм публицистны эшкә чакырып китердем әле, әйдә, танышып чык, ди... Тулай торакта яшәгән чагыбыз иде, Хәлилнең бүлмәсенә кердек. Анда исә озын гына буйлы, таза гына гәүдәле, каратут йөзле бер егет утыра... Сөйләшеп киттек. Каян һәм кем икәнен белешеп өлгердекме, юкмы - егетебез тиз арада сүзне милли хәрәкәтнең теоретик проблемаларына борып та куйды. Безне аерата сокландырып, җитмәсә, вата-җимерә татарча сөйли! Үз милләтчеләребезнең вата-җимерә русча сөйләгәнен бик күп ишеткән бар, ә киресен ишетү әле беренче тапкыр иде бугай! Менә ичмаса милләтче тек милләтче!

Хәлил белән икәү кухнягамы, каядыр чыккач, шулай да, мин бу егетнең татар гәзитендә эшли алырына шик белдердем. Бу эш өчен, иң кимендә, татарчаны әдәм рәтле белергә тиештер бит инде кеше... “Аның каравы, ул милли проблемаларны тирәннән күреп аңлый белә, - диде Хәлил моңа каршы. - Беренче вакытларда русча язса да ярар, ничек тә тәрҗемә итәрбез. Татарча сөйләшә башлавына да күп түгел әле аның, ә күрәсеңме, нинди нәтиҗә! Язарга да өйрәнер.”

Төзүчеләр көне якынлашкан чак иде (милләт кайгысы гына түгел), беренчеме, икенчеме эш көнендә Рафаил каядыр барып, эшчеләр белән сөйләшеп кайтты да, тиз арада материалын да язып кертте. Татарча язган иде... Тик, бер җөмләсен дә аңлый алмагач, мин бу язманы аңа кире керттем дә, ничек тә йомшаграк әйтергә тырышып кына: “Син, Рафаил, нит әле, булмаса... Мин әйтергә телим, әллә бер юлга гына, шушы материалны гына, яңадан русча язып карыйсыңмы соң?” - дидем... Теләр-теләмәс кенә, чырай сытып кына алып калды да бу үз кәгазен, бераздан русча язып кертте... Бәйләнешсез берничә фраза... Шунда-шунда эшлиләр, дигән, Фәләнова стена буйый, Төгәнова шомарта дигән, шул ук вакытта тиздән бәйрәм, дигән... Кыскасы, миңа бары да аңлашылды... Әммә ләкин, монда кәгазьдә генә язуы җиңел ул “сәләтсезләр” дип тиргәнеп, ә конкрет очракта конкрет кешене шундук сәләтсезгә чыгару, шулай дип йөзен ерту бөтенләй дә мөмкин түгел кайвакыт... Ни йөзең белән моның үзенәме, Хәлилгәме кереп, шул турыда сүз кузгатмак кирәк... Үзләре ашасын пешергән боткаларын... Иң яхшысы - тоттым да, Рафаил язмасының исем-фамилияләрен һәм фактларын кулланып, бер сүзенә үземнән егерме сүз кушып, аның исеменнән мәкалә төсле бер нәрсә әвәләп бирдем...

Мәкалә басылып чыккач, аны-моны берни уйламыйча гына, Рафаил утырган өстәл янына килеп:

- Я, ничек, Рафаил, ярарлык булганмы? - дип сүз куштым. Ә ул, алдында яткан гәзитне читкә этеп куйгандай гына итте дә:

- Мин мондый шартларда газетага бүтән берни дә язмаячакмын! - дип белдерде... (Янәсе, үз текстын үзгәртеп бастырганга хәтере калган.)

Һәм, иң гаҗәбе шул - әйткән сүзендә торды! Мин эшләгән дәвердә, елдан артык вакыт эчендә, башкача бер генә нәрсә дә язмады! Атап әйтерлек бүтән эш белән дә шөгыльләнмәде... дисәм ялгыш булыр - бераз вакыттан соң безнең атналык гәзитнең тиражын типографиядән барып алып почта тарату бүлегенә илтеп тапшыра башлады...

Сүз биреп үзе Пермьнән ала кузгатып китергәнгә күрә намусы кушмадымы, “милли хәрәкәт лидеры”на кагылып гауга куптарудан шикләндеме - “психологик” ягын төпченгәнем юк - Хәлил аны “Таң йолдызы”нда асравын күпме кирәк давам итте. Шулай байтак вакыт тырнак шомартып утырганның соңында, Рафаил Хәплехәмит... “Иттифак” партиясе чыгара торган “Алтын Урда” гәзитенә күчте һәм шуның башкарма редакторы булып йөри башлады (ничек эшләгәнен күргән кеше буларак, “эшләде” дип язарга кыенсынам).

“Алтын Урда” гәзите яптырылгач, Хәплехәмит Казанга киткән, шунда ниндидер бер дәрәҗәле җирдә “консультант” булып урнашкан икән, дип сөйләделәр. Бик көлке булган иде шуны ишеткәч... Әле дә, менә, ирексездән авыз ерыла...

------------

Редакциядәге барлык “күренекле” һәм “күренексез” авторларның хезмәтләре ахырда гәзитнең “кухня”сына - “техник бүлек”кә килеп керә, шунда “кайнатып” чыгарыла. Анда җаваплы секретарь булып Гөлсәрия Басыйрова эшли иде: ул компьютерда җыелган текстны кайчы белән вак кисәкләргә бүлгәли дә, шуларны А3 форматлы зур кәгазь битенә - “полоса”га ябештерә. Фотография һәм сүрәтләр дә тиешле урынга шул көенчә ябештерелә. (Компьютерда җыя башлаганга кадәр башкача булган - машинкада басылган текстны һәм махсус заказ биреп Казаннан ясатып кайтартылган клише сүрәтләрне (гравюралы цинк пластинкаларны) типографиягә алып барып, текстны яңадан линотипта җыйдыртып, кургаштан текст юллары койдыртып, шулардан һәм клишелардан ясалган гәзит полосасын барабанга урый торган булганнар. Җаваплы секретарь редакция белән типография арасында гел йөреп кенә торган, типографиядә аның аерым бүлмәсе яки һич югы аерым эш өстәле булган.) Эш текст кисәкләрен ябештерүгә барып җиткәч, һәрвакыт диярлек бер проблема килеп чыга: я артык текстны кыскартырга, я чак кына өстәп язарга кирәк була иде... Гөлсәрия миңа үз текстым буенча шундый эш кушса, кыскарталмый җафаланып бетә идем: чөнки каян гына кыскартыйм дисәң дә, икенче җирләрдә бәйләнеш югала, мәгънә “кырт киселә”... “Ник кыскарттырасыз, шул көе сыйдырыгыз!” - дип әрләшергә җыенган чаклар да булды, әммә - Гөлсәрия тыныч, сабыр кеше, аның белән андый “номер” үтми торганые... Мәсәләне бик кискен куйган очракларда исә ул башта әйткән сүзенә терәлеп катмый - “ярар алайсаң” ди дә, текстны кыскартмый урнаштырырга берәр җаен таба иде.

(Соңрак үземә бераз вакыт шундый ук эш белән шөгыльләнеп алырга туры килде... Аның бер кызыклы гына үзенчәлеге бар икән: аннан-моннан язып кертелгән (“кертеп томырылган”) текстларның кайсы төшеннән күпме кисеп алсаң да барыбер була, берни дә үзгәрми диярлек: алда килгән һәм аннан соңгы җөмләләргә бер күз төшереп аласың да, шуның белән эш тә бетә. Ә яхшы язманы гадәттә бернишләтеп тә булмый, кыскартырга бик тә кирәк булган очракларда исә бу эшне авторның үзенә кушарга туры килә иде. Хәер, моның белән мин күп җафаланмадым, чөнки, бердән, мин эшләгән җирдә (“Шәһри Чаллы”да) яхшы язмалар сирәк булды, ә икенчедән - компьютерда текстларны кысу, җәю яки рәвешен үзгәртү алымнары бик нык камилләшкән иде инде.)

“Таң йолдызы”ндагы беренче көннәрдән үк мин текст җыючы операторлар - Фәридә Ганиева һәм Резидә Таһирова белән бик дуслашып киттем. Акыллы һәм уңган кешеләрне, бигрәк тә хатын-кызларны болай да тиз яратам, әммә безне уртак интерес та якынлаштырды. Язмаларым гәзит битенә тизрәк керсен өчен, мин үз текстымны операторларга әйтеп торып җыйдыра башладым, ә әйтеп тору алар өчен дә уңайлы: бер текстка, бер клавиатурага карап аласы булмый. Шуннан соң, гадәттә төшке аш вакытында, компьютер артына үзем утырып җыярга да керешеп киттем. Ике кулның ике бармагы белән генә, хәрефләрне эзли-эзли генә җыя торгач, өйрәндем тәки: тизлектә операторларның үзләреннән чак кына калыша идем инде... Озак кына шуңа бик канәгать булып йөрдем. Стенография белән язам, компьютерда үзем җыям, эш майлагандай бара... Мин бүлмәләренә керсәм, операторлар урыннарыннан торып, компьютерны берсүзсез бушата башладылар хәттә.

Әммә, бу бит әле мөмкинлекнең чиге түгел, клавиатурада текст җыюның профессиональ дәрәҗәсе дип ун бармактан җыю санала... Шуңа кызып йөри башладым, шуңа өйрәтә торган махсус компьютер программасы табып, иң беренче “әлиф”ләрен генә бераз өйрәнеп карадым... Һәм, көннәрнең берендә үземә әйттем: “Моннан соң арытаба текстларны гел ун бармактан гына җыярга! Клавиатурага карамаска! Ялгыш бармак белән басылган хәрефне кире сөртеп, дөрес бармак белән яңадан басарга! Бер үк вакытта, программада бирелгән өйрәнү курсын азакка хәтле үтеп чыгарга!”

...Беренче көн кыска гына бер текст өстендә этләнеп, күз һәм бармаклар белән “алдашу-тотылу” уены уйнап үтте... Ниндидер бер бик тә кирәкле мәкалә гәзиткә бирергә өлгертелми калды... Бу вакытта инде операторлар миңа компьютер бүлмәсе ачкычын ышанып тапшыра башлаганые - кич эштән соң калып, икеме-өчме сәгать теге программа белән шөгыльләнеп утырдым. Көн саен шулай итә башладым... “Аһ, нинди авырлыклар аша үттек!” - дип әйтәсе килә килүен менә монда, ләкин чынбарлыкта нәкъ киресе түгел микән әле! Алга шундый берәр анык максат куелганда, кешедә “спортив азарт” уяна бит. Һәрхәлдә мин үзем шундый: көннәр буе ялкауланып тик ятарга да мөмкинмен, ләкин әгәр берәр чын эшкә тотынсам - ашарга-эчәргә дә кирәкми, хәттә тәмәке дә онытыла... Һәм күпме эшләсәң дә арытмый! Тулы бер ай шулай “җенләнеп” үтте... (Төп эшкә - мәкаләләр язуга һичбер кимчелек китерү юк, мәгәр.) Икенче айга киткәндә, ниһәят, компьютер: “Сез курсны уңышлы үттегез. Сезгә безнең тарафтан ун бармаклы метод белән текст җыю остасы дигән квалификация бирелә”, - дигән язу китереп чыгарды...

Аннан соң осталыкны тагы да шомартып та байтак вакыт үтте әле. Ләкин, бу вакытта мин текстларны тирә-яктагы таныш-белешләрнең теләсә кайсыннан тизрәк җыя башлаганыем инде. Ун бармакта басу, гармун телләренә баса белү шикелле үк, бер өйрәнгәч һич тә онытылмый, камилләшә генә бара ул, һәм кешенең аерылгысыз бер сыйфатына әверелә. Уңайлыкка килгәндә, шуны әйтергә мөмкин - мин әкренләп стенография белән язуны да ташладым хәттә, бөтен язасы нәрсәмне турыдан-туры клавиатура аша җыюга күчтем. Уйлый торам, уйлаганым экранда “автомат рәвештә” языла тора. Ялгыш булса, жәл түгел - юлы-юлы белән сөртеп кенә ыргытам да, яңадан язам... Уйлар белән генә проблема... ”Даһи уйлар төртеп уята да, кәрлә уйлар арытып йоклата” - дигән кайсыдыр бер шагыйрь (Равил Фәйзуллин түгел микән)... Бик дөрес әйткән...

...Кешеләргә төрле текстлар, студентларга курсовойлар һәм диплом эшләре җыеп, шуның исәбенә көн күргән вакытлар да бик булды. (Кстати, шундый эшегез юкмы алай-болай? Какраз кирәк чагы.) Ун бармактан җыя белүнең ул яктан да игелеген күрдем. Әйе... берәүләр аннан-моннан нәрсәдер өйрәнеп ала да, игелеген кәгазь почмагына резолюцияләр сызгалап утырудан күрә. Ә без өйрәнәбез-өйрәнәбез дә, төннәрен шуларның балаларына курсовой җыябыз... Әгәр күктә язмыш фирештәләре булса - бик тә шаян һәм мыскылчан фирештәләр, могаен...

------------

Ул чакта безнең компьютерлар “286нчы” гына, текстлар җыю өчен аларга 4нче версия Word программасы куелган, ә аның бөтен язулары инглиз телендә иде. Операторлар ул Word белән эшләү инструкциясен килеп-китеп йөрүче программист Дилшат Нуриәхмәтовтан өйрәнеп алган да, гел шул бер өйрәнгән юл буенча гына эшли дә тора иде. Ягъни файл ачалар, иң башка файлның исемен язып куялар, текст җыялар, аңа стандарт бер формат бирәләр һәм бастырып чыгару өчен принтерга тапшыралар. Эре хәрефле исембашларны шул ук рәвештә аерым бастыралар, эре хәрефләр өчен “хәтер” җитмәү сәбәпле, һәр исембашны аерым кәгазьгә чыгаралар. Кәгазь кисәкләрен кисеп ябештереп ясала торган гәзиткә башка нәрсә кирәкми дә кебек, бер караганда... Ләкин, әгәр гәзит матуррак булсын дисәң, шул гади генә программадан да тагын әллә нәрсәләр “сыгып чыгарырга” була бит әле. Сүзләрнең астына бер я ике сызык сызарга, хәрефләрне калын я авыш итәргә, хәреф араларын киңәйтергә я тарайтырга, махсус бизәк хәрефләре кулланырга, гади генә рамнар һәм таблицалар ясарга була, мәсәлән... Шулар турында ныграк белер өчен, буш вакытларда (эштән соң кич яисә шимбә-якшәмбе көннәрне) мин Word программасының инглиз телендәге инструкцияләрен өйрәнергә керештем.

Инглиз теле дигәннән, мәктәптә һәм институтта мин нимес теле укыган кешемен. Күпме укып та, ул телне аңлау дәрәҗәсендә белә алмадым тәки... Бервакытны без җәй көне ГДРдан килгән студентлар белән бер бригадада эшләдек, зур бер бүлмәдә йокладык - шул чакта аларның үзара сөйләшүеннән һичьюгы аерым сүзләрне танып алырга күпме тырышсак та, “йа, йа, натурлих, арбайтен шнеллер” генә димәсәләр, калганы тоташ бер ботка шикелле тоела иде... Ә инглиз телен мин чама белән шул ук елларда, авылда өйдә яткан (сеңлекәштән калган) мәктәп дәреслекләре буенча өйрәнә башладым. Өйрәнү дигәч тә, 5нче класс дәреслеген ачасың да, башыннан азагына чаклы укып чыгасың инде, ә аннан 6нчы класс дәреслегенә тотынасың... Барысын бергә тоташтан кушсаң, әллә ике атна, әллә унбиш көн китсә киткәндер. Инглизчәне нимес теле дәрәҗәсендә белә башладым да, шуннан соң икесен дә бик озакка ташладым... Һәм менә шул, эч пошканнан гына өйрәнгән телнең уйламаган җирдән кирәге чыкты да куйды... Компьютер инструкцияләрен (ярдәмлеген), әлбәттә, сүзлек кулланып укый идем, һәм ул сүзлек укыган саен сирәгрәк кирәк була бара иде...

...Шунысы гаҗәп - гәзиттә эшләүчеләрнең күбесе журналистика яисә филология буенча институт бетергән, дипломлы тел белгечләре булып торалар, ләкин минем Чаллыдагы татар журналистлары арасында нинди дә булса чит тел белгән кешене очратканым булмады. Ә бит югыйсә, 17 яшендә мәдрәсә генә бетереп чыккан Габдулла Тукай татар, төрек, рус, гарәп, фарсы телләрендә иркен сөйләшә алган! Гәзитчеләр арасында шулай ук берничә “математик” бар - алары исә компьютерлар, программалар, алгоритмнар буенча әлепне таяк дип тә белмиләр... Безнең бүгенге гәзитчеләрнең бөтен тел байлыгыннан нибары 200-300 сүзне әвәләп йөртүләрен, өтер һ.б. тыныш билгеләрен куя белмәүләрен, сүзләр тәртибен алагаем бутауларын, татар теленең фраза һәм әйтемнәрен язмада бөтенләй диярлек кулланмауларын да кушып уйласаң - хайран калырлык! Нәрсәгә генә укыталар соң аларны? Ичмаса үзләре нишләп бер нәрсә дә өйрәнергә тырышмыйлар? Иң түбән дәрәҗәле рус гәзитләрендә дә, югыйсә, грамматик яисә стилистик хата эзләп табуы бик кыен, язмалары төрле әйтемнәр һәм “прибаутки”лар белән тулы була... Ә сәбәп шунда ки, мин инде беләмен - яхшы белгечләр татар матбугатында озак тормый алар. Я үзләре берәр әдәм рәтлерәк җиргә китә, я аларны төрле хөсетлекләр, көнчелекләр белән кысрыклап чыгаралар... Кара каргалар арасында бер ак карга йөрмәсен өчен...

...Компьютерны эшләтү алымнары - бала-чага уены гына, аның әле тагын төпсез тирән бер фәнни-практик юнәлеше - программалаштыру дигән нәрсәсе бар бит... Word эчендә дә гадирәк кенә программалар - макрокомандалар яза торган махсус мөмкинлек яшерелгән. Шуңа барып җиткәч, шуның белән бераз танышып алгач, мин инде компьютерны үзең билгеләгән план буенча автоматик эшләтү алымнарын өйрәнергә керешеп киттем. Белмәгән кешегә ул коточкыч катлаулы тоеладыр, ләкин әгәр бер рәтенә төшенсәң... Мисал өчен, анда бер тапкыр эшләгән эшеңнең тәртибен яздырып алып, шуны теләсә ничә кат яңадан кабатлату ысулы бар... Форматсыз-нисез, “ялангач” текстны аласың да, әйтик, “программа яздыру” кнопкасына басасың да, текстны ике баганага бүләсең, аңа тиешле шрифт куясың, кәгазьнең читләре ничәшәр миллиметр булырга тиешлеген билгелисең, кәгазь башына файлның исемен, аның кайсы каталогта икәнен һәм бит санын үзе куя торган команда бирәсең. Шуның соңында “язылган программаны саклау” кнопкасына басасың. Әгәр дә шул программаны икенче юлы, икенче текст өстендә эшләтсәң, ул теге юлы эшләнгән бөтен эшләрне яңадан кабатлаячак, нәтиҗәдә принтердан матур итеп форматланган, өске почмагына бит саны һәм файл исеме язылган, бөтен яктан әзер корректура бите килеп чыгачак.

Бу мисалны юкка язмадым... Мин шуны беренче тапкыр эшләп биргәнгә кадәр операторлар ул корректура битләре белән җафаланып бетәләрие. Файл ачкач аның исемен язып куярга оныталар да, принтердан чыккан кәгазь журналистларга төзәтергә бирелеп, алардан кире кергәч, шуның файлын яңадан эзләп табалмыйлар... Күп битле язманың бит саннарын бутап бетерәләр... Дөп-дөрес эшләгән очракта да, кәгазь битен форматлау өстендә кимендә биш минутлап утыралар. Ә бит андый битләрне көненә дистәләпне чыгарырга туры килә... Тик, җип-җиңел генә, “өч тиенлек” кенә программа ясап биргәнием беркөнне - бөтен бу мәшәкать һәм буталышлар гел дә булмагандай юкка чыкты да куйды: текстны җыясы да, форматлау өчен бер кнопкага басасы да, принтердан әзер корректура кәгазен аласы гына калды. Ул программа бер үзгәрешсез килеш “Таң йолдызы”ннан соң “Аргамак” журналында һәм “Шәһри Чаллы”да да эшләде, әле дә эшләп тора. Операторларны көн саен бер сәгатьләп өстәмә эштән коткара...

...Ләкин башка бик күп җирләрдә шул элементар нәрсәне дә әле һаман унбиш ел элеккечә кулдан эшләп утыралар... Әйтеп, тәкъдим итеп караулар бездән калмады, югыйсә, тора-бара инде татарча хата төзәткеч (корректор), аңлатмалы сүзлек, русча-татарча сүзлек, төрле кодировкаларны стандартка һәм кирегә үзгәрткеч һ.б. программалары, татарча уеннары да булган тулы күләмле “пакет” та тәкъдим итә башладык... Бөтенесе үзебез ясаган (һәм безнекенә тиңе башка беркемдә юк)... Аны баш редакторга тәкъдим итәсең бит инде, бу “пакет” техник бүлектә эшләүчеләрнең, операторларның һәм корректорларның эшен җиңеләйтә дип аңлатасың... Менә шуңа җиткәч, редакторның интересы югала... Ни өчен, чөнки аның техник бүлеге болай да тиешлесен эшләп тора, ни дип әле андагыларның эшен җиңеләйтергә? Эшләре кимесә, нәрсә - тик утырсыннармы аннары?! Редакцияләрдә техник бүлеккә “кара эшчеләр”, “быдло” диебрәк карау киң таралган әле, зур үкенечкә каршы... Бер гәзиткә шундый тәкъдим белән кергәч (әйтмим инде кайсына икәнне), редактор ачыктан-ачык: “Аннан башка да чәйне бик еш эчәләр!” - дип кул гына селтәгәние... Сыйфат та кирәкми аларга, чөнки, кем татар гәзитенең техник сыйфат ягын контрольдә тота да, текстта киткән хаталар һ.б. кимчелекләр өчен редактордан җавап тәләп итә... Киң замана агымыннан бүленеп калган бака күлләре кемгә кирәк ул чаклы...

------------

Ә чыннан да, кемгә кирәк татар гәзите, аның тиражы, грамоталыгы, бизәлеше, абруе, даны - тиргәнеп, “төкеренеп” кенә үтмик, шуңа тукталып бераз фикер йөртеп алыйк әле. Ахыр чиктә бөтен башка яклар шуңа - эшнең беренчел стимулына бәйләнгән, шуннан чыгып кына дөрес аңлашылырга мөмкиннәр.

Чагыштыру өчен товар эшләп чыгаручы предприятиене алсак - аның бөтен эчке-тышкы тормышы шул товарга бәйле. Акча шуннан керә, эшләүчеләр һәм аларның хезмәте шул товарның үтемлелегенә карап бәяләнә, шул товарны яхшырту өчен яңадан-яңа технологияләр кертелә... Бер караганда, гәзит тә товар кебек (көнбатыш илләрдәге гәзитләр чыннан да шундый). Аны күбрәк тираж белән чыгарасың, кыйбатрак бәягә сатасың икән - күбрәк акча керә. Күбрәк һәм кыйбатлырак гәзит чыгару өчен исә яхшырак журналистлар һәм остарак техник хезмәткәрләр кирәк... Шулай булырга тиеш... Ләкин, реаль чынбарлыкта менә шушы иң төп стимул безнең гәзитләргә карата эшләми дә инде. Чөнки аны кайсы да булса учредитель, “спонсор”, күп очракта дәүләт чыгарта, аның төп акча чыганагы шуннан “иганә” рәвешендә бирелә. Тираждан кергән акча исә реаль чыгымнарның бәләкәй бер өлешен генә каплый. Нәтиҗәдә, саф экономик яктан караганда - безнең гәзитләр тиражлары зуррак булган саен күбрәк зыян гына китерәләр... Бер бик яхшы гәзит барлыкка килде ди, мәсәлән, аңа бик тә шәп хезмәткәрләр тупланды ди, халык шул гәзиткә ябырылып языла башлады ди (хәзергечә ясалма бәядән)... - Ә бит учредитель ул гәзитне әле аз тираж белән дә бик сыкранып кына чыгара, акча күп сарыф ителә дип зарланып кына тора... Бик яхшыга әйләнеп киткән гәзитнең койрыгын тиз борачак ул...

...Барыбыз да аңлыйбыз - безнең гәзитләрнең төп максаты акча эшләү түгел, ә халыкка белешмәләр, билгеле бер типтагы белешмәләр җиткерү... Закон буенча дәүләтнең мәгълүмәт чараларында бастырылырга тиешле материаллар була мәсәлән. Сайлау исемлекләре, сайлау комиссияләре һәм округлары турында белешмәләр, әйтик, шундыйларга керә. Гәзитне чыгаручы учредительнең рәсми хәбәрләре, карарлары, игъланнары да шундый тип мәгълүмәт булып тора. - Бу яктан әйтер сүз дә юк, бар да дөрес, тик монда ул җәһәтне тәртип өчен генә атап китү... Аны гына бастырып чыгара торган басма гәзит дип тә түгел, ә бюллетень дип кенә аталырга хаклы булыр иде...

...Аннары, гәзит пропаганда өчен кирәк. Билгеле бер төркемнәр (власть тотучылар, партияләр) халык фикерен үз якларына аударыр өчен гәзиттән файдалана... Тик, үкенечкә каршы, татар гәзитләренә бу максат та бик үк ябешеп бетми... Чөнки, бездә дәүләт власте элекке совет властеның турыдан-туры варисы булып тора һәм, традицион рәвештә, үз властен мөмкин кадәр күбрәк мәгълүмәт тарату юлы белән түгел, киресенчә - халыкны төп проблемалар буенча мәгълүмәтсез утырту юлы белән ныгыта... Халыкның аңлы рәвештә яклавына нигезләнгән политиканы кыска гына ике сүз белән “ачык политика” дип атыйлар; безнең дәүләт власте исә, бигрәк тә урындагы властьлар - “ябык политика” алып бара. Аларга гәзитнең дә шуңа ярашлысы кирәк, ягъни, ул гәзит чын һәм тулы мәгълүмәт бирергә түгел, ә шуның иллюзиясен ясап утырырга тиешле... Типик бер күренеш, мисал өчен - татар гәзите: “Шундый-шундый киңәшмә булып үтте, анда шундый-шундый мәсәләләр каралды, аның эшендә фәлән һәм төгән кешеләр катнашты” дип яза... Шуның кырына киңәшмәдә яңгыраган байтак кына хисап саннарын тезеп бирергә, чыгыш ясаучылардан берничә цитата китерергә дә мөмкин... Ләкин мондыйны язучы журналист бервакытта да диярлек киңәшмә темасына караган зур проблемаларга анализ ясамый, аларга карата үз фикерен язмый, тәнкыйть сүзе әйтми! Әлбәттә инде, гәзит укучы да өйрәнеп беткән: гадәттә ул мондый язмаларга күз дә салмый. Мәкаләне язган журналист та, бөтен редакция дә анысын яхшы белеп тора, аңлы рәвештә эш итә...

...Татар телен саклап калу, халыкка мәдәният тарату кебек рухи максатлар да бар әле тагын... Монысына “югарыдан” бик кысылып бармыйлар, һәм күпчелек яхшы журналистлар гәзитнең әнә шул тармагына мөмкин кадәр ныграк елышырга тырыша да инде... Матур-матур гына язмалары басылгалый... Тел һәм мәдәниятнең политикасына бик кермәскә тырышалар, мәгәр, нибары кайвакыт, шулай ук матур сүзләр белән генә, күздән яшьләр чыгартып алырга мөмкиннәр... Халыкның абсолют күпчелеге татар гәзитенә шуларга була языла. Ә андый халык бик аз санлы, елдан-ел азая бара... Чөнки, гәзит һәм халык тел-мәдәният политикасы белән шөгыльләнмәскә күпме тырышса да, дәүләт политикасы аларның үзләре белән туктаусыз шөгыльләнеп тора...

Мондый, законда каралганга күрә генә һәм аз-маз престиж өчен генә чыгарыла торган гәзитнең тиражы да, шунлыктан, күп булырга мөмкин түгел генә түгел - ә тиеш түгел! Иң азы - 1000 дәнә (шул да булмаса оят), иң күбе - шәһәр гәзите өчен могаен 5000 дәнәдер... Шуннан да артса, әйткәнемчә, аны асрарга акча артык күп кирәк... Аннары, юк-юк та, аның халыкка сизелерлек йогынтысы була башларга мөмкин, ә бит татар гәзите гел генә җитәкчелек контроле астында тормый, алар үзләре тормыш турында мәгълүмәтне күбрәк рус гәзитләре аша ала... Бәләдән баш-аяк...

Әнә шул, 1000 белән 5000 арасындагы тиражны да татар гәзитләре өчен яхшы журналистлар һәм аларны укучы халык ясамый, зур үкенечкә каршы... Аларда совет чорында ук җайга салып куелган ярым яшерен бер система - предприятие һәм оешмалар аркылы яздырту әле бүген дә бик яхшы эшләп тора. Гәзиткә язылу чорында реклама бүлегендә эшләүчеләр, күп вакыт хәттә махсус шуның өчен утыртылган кешеләр, төрле җирләргә хатлар яза башлый, телефоннан шалтырата, барып кайта... Журналистларның да һәрберсенә теләсә нинди ысул белән 300 гәзиткә яздырту бурычы йөкләнә. (Үтәсәң - премия, үтәмәсәң - башка эш эзлә...) Предприятиедә исә, үтенечкә җавап итеп, рус фамилияле эшчеләргә рус гәзитен, татар фамилиялеләргә татар гәзитен “бушлай” яздыралар да куялар. Үтенеч тә үтәлә, предприятиенең “социаль ярдәм” турындагы хисабына да бер бик әйбәт графа өстәлә... Ә шулай яздырылган ул гәзитне “ярдәм күрсәтелгән” кеше укыймы, юкмы, татар хәрефләрен гомумән таныймы - анысы беркемне дә борчымый... Шундый эшчәнлек нәтиҗәсендә, гәзитнең почта бүлегенә барып үз теләге белән язылган “чын” укучылары гадәттә 1 меңгә дә тулмый, ә тиражы барыбер 5 меңгә җиткән була...

Чаллыда күпләр татар гәзитләренең барлыгын да юньләп белми, чөнки аларны кайда да булса күрергә мөмкин түгел. Йөзләгән гәзит-журнал киоскларында тоташтан диярлек рус телле басмалар өелеп ята... Редакциядә шул турыда мәсәлә күтәрсәң: “Алар татар гәзитләреннән файда юк дип баш тарталар” - дигән үтергеч җавап һәрвакыт әзер... Әммә ләкин, юк дигәч тә, ул киоскларда “Акчарлак”, “Киңәш”, “Юлдаш” кебек татар гәзитләре, “коммерция” максаты белән чыга торган һәм “дәүләтнеке булмаган” гәзитләр, моңаеп бер читтә булса да, яткалый бит... Тиражлары “ясалма” булган гәзитләр исә анда шул бер үк сәбәп - реаль укучыга чын ихтыяҗ булмау сәбәпле ятмый.

Мин үзем “Таң йолдызы”нда да, аннан соң “Шәһри Чаллы”да да мондый икейөзле язылу политикасына принципта каршы кеше булдым. “Ясалма тиражлы гәзиткә яхшы журналист та, аның яхшы язмалары да кирәкми. Без предприятиеләргә йөреп күбрәк язылдырган саен, үз кадеребез ныграк бетә. Безне үзебезгә каршы үзебез корткычлык итәргә көчәмәгез!” - ди торган идем... Әлбәттә, яратмадылар... Үз дигәннәрен барыбер эшли бирделәр... Әлбәттә, минем сүзләр хак иде - кыска гына бер дәверне санамаганда, журналистларның язу сыйфатына илтифат, үзләренә сан булмады... Журналист никадәр мокытрак, күндәмрәк, телсез-тешсезрәк, редакторга ялагайрак, фикергә сайрак - шулкадәр сөеклерәк булды...

...Татар гәзитләренең грамоталыгы һәм бизәлеше дип янып-көеп йөрүләр, шул максат өчен коточкыч зур хезмәтләр куеп программалар иҗат итүләр, соңгы вакытта исә күркәм генә дизайн, стиль булдыру өстендә эшләп баш ватулар - бөтенесе әнә шундый битарафлык стенасына бәрелеп челпәрәмә килә торды... Кирәксез телдәге кирәксез гәзитләргә хезмәт итү - минем генә түгел, башка бик күп хезмәттәшләрнең дә зур бер фаҗигасе әнә шундадыр...

------------

...Әгәр гәзиткә предприятие һәм оешмалар аша ясалма яздыруны кинәт кенә шып туктатсаң, әйтик, шундый берәр хөкүмәт карары чыкса... Бу яхшы булыр идеме соң? Ай-яй, туктап торыгыз әле, татар гәзитләре шул моменттан юкка чыгар иде бит!.. Юкка чыгарырга кирәкми! Ләкин, кайчан да булса, кинәтме, әкренләпме барыбер алга киләчәк шундый хәлгә - гәзитләрне һәркем бары тик саф үз теләге белән укый башлаячак чорга әзерләнә торырга кирәк. Ә ул котылгысыз... Күп кенә гәзитләр хәзер үк инде еллап язылуга түгел, ә киосклардан берәмләп сатып алуга исәп тота башлады... Кайбер зур шәһәрләрдә яңа төр гәзит сату автоматлары барлыкка килде: аңа тиешле акчасын саласың да, донъяда чыга торган берәр гәзитне сайлап кнопкага басасың - һәм автомат шул гәзитне интернет аша “чакыртып”, үз эчендәге принтерда бастыра да бирә! Аннары, безнең бу чорда дәфтәр бите зурлыгы яссы дисплейлар киң таралыш алып килә - аның белән инде бернинди гәзит тә, китап та кирәкми башлый: шуның хәтеренә интернет ашамы, дискыданмы күпме кирәк текст яздыртып аласың да, буш вакытта укыйсың... Күп дигәндә тагын ун ел - һәм кәгазь гәзитләр бөтенләй бетү чигенә терәләчәк...

Мин “Таң йолдызы”нда эшләгән чакта да ясалма тиражның бетү куркынычы алга килеп басу белән янап алды бервакыт... Хөкүмәтнең шундый карары чыгачак икән дип сөйлиләр иде, җитәкчеләр арасында да “гәзитләр ирекле булырга тиеш” дигән демократик караш киң таралып китте... Хәер, безнең үзебездә дә шундыйрак кәефләр иде! Яхшырак гәзит чыгару иң беренче приоритет булып торды. Һәм аннан тыш... без җәмәгатьчелек һәм җәмәгать оешмалары белән тыгыз бәйләнештә эшләүгә зур өметләр багладык...

...Милли яңарыш хәрәкәтенең иң активлашкан чоры иде бит... Чаллыда 1990 елда чыга башлаган “Нур”, “Таң йолдызы”, “Чулман-Идел” (соңыннан “Шәһри Чаллы”) гәзитләре бу чорда милли хәрәкәт оешмаларының көчле йогынтысы астында булдылар, халыкның милли аңын уятуда исә ул оешмаларның үзләреннән дә күпкә зуррак роль уйнадылар. Ничек-ничек икәнен җентекләп язсам үзе бер бик озын тарих булыр - монда бары тик гәзитләрнең милли яңарышка карата гәзит буларак интересларын гына аерып карыйк әле... Ул интерес, әлбәттә, гап-гади иде: гәзитләргә милли аңы югары булган, һәм димәк аңлы рәвештә татар телендә укуны өстен күргән халык кирәк, ә ул милли аңны милли хәрәкәт оешмалары күтәрми кем күтәрсен... Һәм чыннан да, иң баштагы чорда, 1990-92 елларда, Татар Иҗтимагый Үзәгенең атналык җыелышларында, һәр чыгыш ясаучы диярлек татар гәзитләренә язылырга, аларны даими укып барырга өнди торган иде. Без шул җыелышларга берсен калдырмый барып, һәр гәзиттә шул турыда белешмә биреп бара идек... Җыелышларга алданрак килеп, гәзиткә яздыру оештыра идек, бер баруда 20-25 кешене яздырып кайткан чаклар да булды (шуннан да артмады, мәгәр). Милли хәрәкәт үткәргән митингларга исә гәзитләр бөтен редакцияләре белән чыгып, шунда бер читкә өстәлләр тезеп куеп утыраларые... Нәтиҗә дә начар булмады: 1992 елда бугай, “Нур” гәзитенең тиражы 17 меңгә җитте, безнең “Таң йолдызы”ныкы 7 меңгә якынлашты. Бу да әле үсешнең башы гынадыр сыман тоела иде...

Ләкин, чынлыкта ул ирешелгән иң югары нокта булып тарихта гына калды... Төп сәбәп шундадыр - без фараз иткән олы милли яңарыш процессы белән Иҗтимагый Үзәк һ.б. “милли” оешмалар җитәкләгән “милли хәрәкәт” арасында бик зур аерма барые, үкенечкә каршы... “Милли хәрәкәт”, үзенең баштагы бик кыска гына “зыялы” чорыннан соң, ачык кына максаты булмаган стихияле “команда” хәрәкәтенә әверелә башлады, максат дигәннәре “тулы бәйсезлек!” дип коры шапылдауларга кайтып калды. Лидерлар бик еш кабатлый торган “милләт” сүзенең астында да конкрет эчтәлек бетте... Милли аңны үстерү, татар телен пропагандалау, татар телендә мәдәни чаралар оештыру, татарча гәзитләр чыгару һәм башка шундый эшләргә “мәгърифәтчелек!” дигән тамга суктылар да, тулы бәйсезлек алмый торып әнә шул “мәгърифәтчелек” белән шөгыльләнүдән файда юк, дип игълан иттеләр... Шәһәрдәге татар гәзитләренә ярдәм урынына, мәсәлән, рус телле Казан эшкуарларының “милли азатлык” дигән модадан күбрәк табыш чыгарып калу максаты белән генә чыгара башлаган “Суверенитет”, “Независимость” гәзитләрен вагоны белән кайтарып тараттылар... Эчләре “татарская нация!”, “полная независимость!” кебек сүзләр белән шыгрым тулы иде аларның, әйе... Ләкин, милли аңы уяна гына башлаган халык шуларны укып тагы да руслашу юлына кайтты... “Менә ичмаса шәп милли гәзитләр!” дип, безнең бичара татар гәзитләренә сырт белән борылды, шуларны тагын кайтартып бушлай таратуларын гына көтеп тора башлады... Ә акчаны ул елгыр Казан эшкуарларына безнең “милли байлар”, атап әйткәндә бертуган Кашаповлар шулай ук “вагонлап” озатты... Кайда бүген ул гәзитләр һәм аларны чыгаручылар? - Файдаланып калдылар да болганчык судан, яңадан үзләренең рус телле манкорт дигән чын асылларына кире кайттылар, шул булды...

1992 елдан башлап Иҗтимагый Үзәкнең практик эшләрендә милициягә каршы коткылар, аракы заводына погром, буш квартирларга ялган ордер өләшүләр (үзара), уголовникларны яклап “протест” белдерүләр һ.б. шуның ишеләр тоташтан китте... Бу инде - вакытлар узгач бигрәк тә ачык күренә - бөтенләй дә милли тормышка катнашы булган хәрәкәт түгел, ә бары тик “милли” дигән “түбә”дән файдаланучы бер хәрәкәт иде... Әле һаман инерция буенча шул “милли хәрәкәт”не яклап язып торган татар гәзитләренә дә сан бетте - аларны “сатлык” дип кенә тамгалый башладылар. Лидерлар: “Сатлык гәзитләргә язылмагыз!” - дип трибунадан кычкыра иде... (Ә “сатлык” гәзитләрдә шул ук лидерлар белән мактаулы әңгәмәләр басыла торды...) Бервакытны (мин инде “Шәһри Чаллы”да эшләгәндә) татар гәзитләренә каршы пропаганданы “Акчагызны тиздән чыгачак үз гәзитебез өчен саклагыз!” дигән лозунг күтәреп аеруча котыртып җибәрделәр... Һәм чыннан да, озакламый, “Җыен” дип аталган, рус телле (берме-икеме бик кыска гына татарча язмасы да булган) өтек кенә бер кәгазь кисәге донъя күрде... Беренче һәм соңгы саны иде ул аның... ”Иттифак” партиясенең “Алтын Урда” гәзите бар иде тагын, анысы озак кына чыкты... Һәм ахырда үзен радикаль милләтчеләр дип таныта торган партия өчен иң хурлыклы статья буенча - татарча чыга торган дип теркәлеп тә законсыз рәвештә русча чыкканы өчен суд аркылы яптырылды...

Әнә шулай итеп, татар теленең, татар гәзитләренең дусты һәм яклаучысы булырга тиешле “милли хәрәкәт” чын асылда аларга каршы корткычлык итүчегә әверелде. Ахырда үзе дә бетте, татар гәзитләрен дә яңадан ябылу чигенә җиткерде. Әле ярый, предприятие һәм оешмалар аркылы ясалма яздырту киредән тормышка кайтып өлгергән чак иде... Бая үзем язганга хәзер үзем үк каршы киләм шикелледер инде бу... Ә чөнки без алдандык, нормаль үсеш, журналистиканың сыйфатын күтәрү юлы белән популярлык казану дәверен коры куык артыннан куып уздырдык та, ахырда соңгы саламга тотынып калдык... Аны бик ташлар идек тә - һәртөрле хәрәкәтләр, алга барышлар тукталды... Бака күлендә яңа төр “салам”нар агып килеп кенә тормыйлар шул алар...

Мин үзем баштагы чорда милли хәрәкәтне бик яклап яза идем, аннары әкренләп аны, инде куштырнак эчендәге “милли хәрәкәт”не кискен тәнкыйтьләп язучыга әйләнеп киттем... Бәлки күбрәк шуның беләндер, берара Чаллыдагы иң популяр татар журналисты булып алдым, чөнки халык та бөтенесен күреп тора, дөресен язганны бик ярата иде... Ләкин - кайберәүләр белән бутамагыз - мин бервакытта да милли азатлык һәм суверенлык өчен көрәшнең үзен властьлар астыртын рәвештә хуплаганча тиргәп, пычратып язмадым, чыннан да милли яңарыш файдасына булган һәр күренешне иң уңай бәяләр белән яктыртырга гына тора идем. Нәтиҗәдә исә теге яктан да, бу яктан да - дошманнарым дисәм артык булыр, алар чын дошман була беләме соң әле - кырын караучыларым, яманлык теләүчеләрем күбәйде... Популярлыкның тискәре ягы - түбән хөсетлек тә читләтеп узмады...

------------

“Милли хәрәкәт” лидерларының берсе белән бизнес бәйләнешендә дә булып алдык әле без... Редакция бинасының бер өлешен бертуган Кашаповларның “Йолдыз” дип аталган аракы кибете өчен субарендага бирдек... Хәлилнең шул чакта бер акланып, бер рухланып сөйләвенә караганда, аракы кибете белән бер бинада булу милли гәзит өчен мактаныч түгел-түгелен, субаренда акчасы да ул хәтле роль уйнамый, әммә ләкин, Кашаповлар аркылы милли хәрәкәткә тагы да якынлашу мөмкинлеге бик тә кызыклы... Алар гәзиткә мәтди ярдәм күрсәтергә дә, аны якларга һәм таратырга да вәгъдә итә. Ә киләчәктә, кем белә - шундый юл белән “Таң йолдызы” бәлки милли хәрәкәтнең үз гәзитенә дә әверелеп китәр... Гәзитнең учредителе булган “Камгэсэнергострой” үзе дә таркалу ихтималы алдында торган, аның гәзитне финанславы да очрактан-очракка калган бу дәвердә бик тә ымсындыргыч перспектива иде бу, әйтәсе дә юк...

...Аракы кибете “гөрләп” эшли башлауга күпме генә вакыт үткәндер, беркөнне Хәлилнең кабинетына Рәфис Кашапов үзе килеп кергән дә, өстәлгә безнең “Таң йолдызы”н һәм Казанның рус телле “милләтче”ләре чыгара торган “Независимость” гәзитен янәшә китереп салган. “Менә кешеләр ничек яза, сез дә шулай языгыз”, - дип “акыл өйрәтергә” тотынган... Ә Хәлил гәзитнең эчке эшләренә кемнең дә булса кысылганын бер дә яратмый торган иде... Тыңлап торган да бераз: “Аракы кибетегезне белегез, ә бүтән җәһәттән безнең арада башка сүз булмасын”, - дип кырт кискән...

...Кашаповлар аренда хакын ипле генә түләп барды, гәзиткә зыяннары тимәде, редакциягә аракы кибете яныннан керергә кирәклекне санамаганда, уңайсызлык та күрмәдек... Һәм, нәкъ Хәлил әйткәнчә, бүтән җәһәттән башка сүз дә булмады... Шартлаттык ул кабартманы, кыскасы...

------------

Җәмәгатьчелек белән эшләү дигәннән, “Таң йолдызы”н халыкка якынайту буенча бер кызыклы гына эшебез булып алды әле безнең тагын... Әсхәт Маматов белән икебез, Хәлил белән дә килешеп, әлбәттә, редакция турысында урамга гәзит ябештерә торган стенд ясап куйдык бервакытны. Чиратлашып шуны яңартып тора башладык... Стендтагы ул гәзитне көненә икешәр-өчәр тапкыр ерткалап китәләр - ә без шуны күргән саен тагын, “үч итеп”, яңа гәзит чыгарып элә идек... “Әһә, безнең гәзит дошманнарның эченә тия бит, әй!” - дип, шуңа үзебез сөенә торганыек әле, җитмәсә...

“Таң йолдызы”ннан киткәч (Әсхәт тә киткәние инде), автобуста редакция турысыннан үткәндә, агач яфраклары арасыннан гел шул стендка күз салып алырга тырыша идем... Гәзит әле дә эленеп тора микән, янәсе... Тик, ничә карасам да, шәрә тактадан башка нәрсә күрмәдем... Озак кына шулай моңаеп торды әле ул ятим стенд, аннары юкка чыкты...

------------

“Камгэсэнергострой” алай-болай таркала калса, “Таң йолдызы” анда да бетәчәк түгелие әле - редактор Хәлил Шәрипов гәзит өчен икенче бер потенциаль оештыручы тапты... Чаллы мөхтәсибәтенең дини гәзит чыгарырга дигән нияте бар, тик әгәр мөмкин булса, аны “Таң йолдызы”ның яртылаш кушымтасы гына итәргә дә каршы түгел икән. Чөнки бу гәзитнең инде даими укучылары бар, редакция җиһазлары һәм иҗат коллективы да әзер көе... Беркөнне “Камгэсэнергострой”ның атналык киңәшмәсенә мөхтәсиб Идрис Галәветдин үзе кереп утырып, мәсәләне оешма җитәкчелеге алдында бәян итеп күрсәтте... Ләкин, генераль директор Виктор Ельцов, аны итәгать белән генә тыңлагач, шулай ук итәгать белән генә, уртак гәзит турындагы тәкъдимне кире какты. КамГЭС бетә дигән имеш-мимешләр дөреслеккә туры килми, татар һәм рус телендәге гәзитләрне тотарга гына аны үз хәле дә җитәрлек, дип белдерде...

Бераз вакытлар үткәч, мөхтәсибәт үзе ниятләгән гәзитне, “Ислам нуры”н үзаллы чыгара башлады, Хәлил “Таң йолдызы”н калдырып китеп, шул дини гәзитнең редакторы булды. “Таң йолдызы”ның редакторы булып Рәис Зарипов калды. Бу вакыйгадан алдарак, 1993 елның ноябрендә, мин дә башка гәзиткә - шәһәр хәкимияте тарафыннан чыгарыла торган “Шәһри Чаллы”га күчеп киткәнием инде.

“Таң йолдызы”ннан китүнең сәбәбенә килгәндә... үземә-үзем дә ачык кына итеп аңлата алмыйм әле бүгенгәчә... Атмосфера салкынайды ничектер... Юк, коллектив белән дә, Хәлил белән дә ачуланышулар булмады... Ул элеккечә үк мине нәрсә турыда һәм ничек итеп язарга кирәген үзе белә торган кеше дип саный иде... Ләкин, фикерләр һәм донъяга карашлар ярашып бетми башлагандыр, күрәсең - минем белән аралашудан ничектер читләшә башлады. Үзара сөйләшүләр-аңлашулар рәсми тонга күчте, редакция һәм тормыш хәлләре турында ул күбрәк Рәис я Рафаил белән гәпләшеп утыра торган булып китте... “Тапкансың сәбәп!” диярсез бәлки... Һәм дөрестән дә, сәбәп ул түгел иде... Кыскасы, нидәндер күңел кырылган беркөнне тоттым да, “Шәһри Чаллы” редакторы Йосыф Жимангуловка шалтыраттым, журналист кирәк түгелме алай-болай, дип кызыксынып... Ул исә шундук үзләренә эшкә килергә чакырды... Шуннан ни, Хәлил белән шул уңайдан кыскача гына сөйләштек тә - гариза яздым да бирдем... Ә сәбәп шул иде ки - балык тирәнне, кеше яхшыны эзли. Шундый ук эш башка җирдә булып торганда, нигә “электр кыры” куертып, кайчан очкыннар чәчри башлаганны көтеп йөрергә ди әле...

...Хәлилгә үпкәм юк алай... Тик, без берзаманны дуслар идек, ә дуслык сүрелү - просто дус булышмаган кешеләргә әйләнеп калу түгел ул...

...Киткәндә мине кечкенә генә бер мәҗлес оештырып, яхшы сүзләр-теләкләр әйтеп озаттылар, истәлеккә стена сәгате дә бүләк иттеләр... Гомернең шактый романтик бер өлеше, шулай итеп, калды сагынып язарга...

-------------------------------

“Шәһри Чаллы” гәзитенә килү белән үк, инде таныш булган эшкә тотындым... Экономика бүлеге мөдире итеп куйдылар: аның “мөдир”леге болай гына, эш хакы “гади журналист”ныкыннан бераз зуррак булсын өчен генә инде, чынлыкта үзеңә-үзең “мөдир” булып йөрисең... Предприятиеләрнең эше турында язу “реклама”га санала башлаган чак иде: минем төп юнәлеш буенча “бушлай” язу кимегәннән-кими барды, ә түләүле реклама мәкаләсе яздыртучылар бөтенләй юк диярлек иде әле... Шунлыктан, бу гәзиттә мин тагы да киңрәк “универсал” булып киттем. Мәдәниятне дә, мәгарифне дә яздым, хәкимият киңәшмәләренә дә йөрдем, “милли хәрәкәт” тә минем “яраткан” тармак булып калды, хатлар да эшкәрттем... Халыктан кергән язмаларның миңа аеруча нык буталчыкларын рәткә китерергә кертәләр иде... Венера исемле фотографыбыз декрет ялына киткәч, бер ел чамасы ярты ставкага фотограф булып та эшләп йөрдем әле, җитмәсә... Аннары тагын, үзем ишеләр арасында бик оста “программист” булып өлгергән идем инде - “Шәһри Чаллы” компьютерларында ваграк берәр бозыклык килеп чыккан саен, я кайсы кнопкага басарга белми торсалар, миңа әйтәләр - мин тиз генә шуны карап-төзәтеп һәм күрсәтеп бирә идем (зуррак аварияләр килеп чыкканда гына килеп-китеп йөрүче электроника инженерын чакырталарые). Квартал азагы җитә башласа, бухгалтердан бер кочак хисап кәгазьләре килеп керә әле тагын... Аларның җиңелләрен операторлар җыя, ә катлаулырагын, таблицалы булганнарын я компьютер аркылы сан санатырга кирәклеләрен, мәсәлән, миннән башка эшли белүче юк бит инде... Карышмый торганыем берсенә дә...

...Шул ук вакытта, ай эчендә язган хәрефләр саны буенча беренчелек һәрвакыт минеке булды, эчтәлек буенча “иң яхшы” бәясен дә күпчелектә миңа бирәләр иде. Мактанмыйча да булмый, җәмәгать!.. Алар бит барысы да хезмәт җимеше! Берсе дә алга бәхет аркылы килмәгән!

------------

“Шәһри Чаллы”ның баш редакторы Йосыф Жимангулов - үтә дә ябык гәүдәле, тыныч холыклы, конфликтсыз, һәм шунлыктандыр, йогынтыга бирелүчән, көчлеләр алдында күндәм кеше иде. Кемдә кайчан көч һәм йогынты булды - шулар Йосыф әфәнденең ул сыйфатларыннан иркенләп файдаланды. Гәзит әле “Чулман-Идел” дип аталган баштагы чорда, мәсәлән, аның бөтен битләре милли хәрәкәткә бәйле язмалар белән тулып чыга иде. Учредитель булган шәһәр хәкимияте (мэрия) эшчәнлеген яктырту да гадәттә кыска хәбәрләр бирү белән чикләнә иде. Соңрак чорда исә, хәкимияттә “җәмәгатьчелек белән элемтә” системасы тамам формалашып өлгергәч, “милләт” дигән сүзне “ташка бастыру” да сирәк вакыйгага әйләнеп калды... Редакторлар гомумән шундыйрак була, аларны нәкъ шул сыйфатларына карап билгеләп куялар да, моңа бер дә аптырыйсы юк... Мәгәр, аларның күбесеннән аермалы буларак, Йосыф Жимангулов явыз яки “тоталитар” кеше булмады. Кайберәүләргә карата гаделсезлек кылса да кылгандыр (бер-икесе истә), ләкин андый очракларны да эш буенча мәҗбүрилек яисә уйлап-исәпләп бетермәү нәтиҗәсе дип карарга кирәк, минемчә...

Аннары, тагын бер сирәк үзенчәлекле - дингә чын ихластан ышанучы кеше иде ул. Биш вакыт намазын бервакытта калдырмый торганые... Аерым гына алганда искитәрлек берние юк, әммә заманасына карата - бик тә гаҗәп күренеш бу... Бөтен кеше кинәттән генә “хак мосылман” булып китте бит бервакытны, телдән дә гел “алла, бисмилла” дип кенә сөйләшә башладылар, матбугат басмалары да догалар һәм хәдисләр белән тулды... Ләкин, шул ук вакытта, реаль тормышта эштән бүленеп намаз укыган кешеләр бөтенләй дә юк иде дияргә мөмкин... “Фатиха” сүрәсе генә булса да яттан белгән “алла бәндәләрен” дә тиз генә атап әйтүе кыен... Күп кенә “динче” журналистлар ашаганнан соң “аллаһ әкбәр” әйтергә дә кирәк дип тапмыйлар хәттә... Менә шундый гыйбрәт донъяда яшибез инде без: совет чорындагы икейөзле атеизмны нәкъ шуның көзгедәге чагылышы булган икейөзле “мосылманлык”ка әвереп кенә куйдылар да, халыкка “иман дәресләре” өйрәтергә керештеләр... Әйтерсең лә элек Алла юк иде дә, хәзер генә барлыкка килде, әстәгъфирулла...

Минемчә, нормаль дәрәҗәдә интеллекты булган һәр кешенең аңында нинди дә булса иман булмый калалмый... Я ул кайсыдыр дингә ышана, я бернигә дә ышанмый (йөз процент атеист булып тора), я аның бу җәһәттән аерым үз карашы була... Мин үзем, мәсәлән: “Дингә ышанмыйм, Аллага ышанам”, - дигән карашта торам. Чөнки, хәттә физика законнары буенча да, бу донъяны нинди дә булса читтән торып күзәтүче, аны “үлчәүче” булырга тиешле... (Әгәр әйтик, аерым гына бер тимер шарны алып карасак, читтән торып күзәтүчедән башка аның тизлеге дә, юнәлеше дә, биләп торган урыны да, массасы да принципта була алмый. Тулаем бөтен галәм дә шуның сыман.) Әгәр шулай нәрсәгә дә булса ышанасың икән инде - үзең якын күргән, яхшылык теләгән икенче бер кешене бөтенләй башкага үгетләү ничек була? Безнең күпчелек журналистлар халыкка яхшылык теләми булып чыга, нәрсә булсын... Аларга “профессиональ” икейөзлелек шул дәрәҗәдә хас булып чыга...

Дөрес, медальнең икенче ягы да бар... Милләтнең гореф-гадәтләре, теле, холык-фигыле бик күп яктан дини традицияләргә бәйләнгән... “Алла боерса, әстәгъфирулла, бисмилла” дип әйтүләр, исем кушу, никах, җиназа йолалары традицион дин белән шулкадәр тыгыз бәйләнгән икән инде, боларны берничек тә үзгәртергә, аларга каршы көрәшергә түгел, ә ничек бар шулай кабул итәргә һәм итәгать белән карарга кирәктер. (Юньле кеше, әйтик, атеист булса да хәттә, йола үтәп дога укыган муллага хәер бирми калмас.) Аннары, һәркем дингә үз мөнәсәбәтен үзе теләгәнчә һәм аңлаганча корырга хаклы... Шуңа күрә, әгәр гәзит намаз вакытларын биреп бара икән, укучыларны дин өлкәсендәге яңалыклар белән таныштыра икән - бу бик яхшы... Әммә, шул ук вакытта, журналист аңлы рәвештә үзе ышанмаган нәрсә буенча пропаганда һәм үгет алып барырга тиеш түгелдер...

Йосыф әфәнденең “Шәһри Чаллы” битләрендә Ислам дине темасын киң яктыртып баруы, мәгәр, чын ихластан иде...

------------

...Аның эш рәвешенә килгәндә, редактор буларак бөтен вазифаларын ул нормаль үтәп барды, тик монда тагын бер гыйбрәтле генә үзенчәлекне әйтеп үтәргә кирәктер. - Йосыф әфәнденең иң күп вакыты үз журналистларыннан кергән язмаларны “баш күтәрмичә” укып, төзәтеп, ягъни редакцияләп уза торганые... Чөнки, бигрәк тә соңгы дәвердә, “Шәһри Чаллы”да эшләгән байтак журналистларның шул көе генә гәзиттә бастырырлык кимәлдә грамоталы язу сәләте җитеп бетми башлаганые...

Бик зур, татар гәзитләре өчен, бигрәк тә дәүләтнекеләр өчен “глобаль” проблема бу... Эш шунда ки... Гәзиткә эшкә берәүләр килә, икенчеләр китә тора бит инде... Гәзит хәкимият күзәтчелеге астында ныграк кысыла барган саен, алдарак бер әйткәнемчә, анда яхшы журналистларга ихтыяҗ һәм көн бетә бара, ахырда алар я кысрыклап чыгарыла, я үзләренә тормышта башкача җай эзләп таба... Редакциядә “сөзелеп калучылар” исә үзләре дә беркая китми (кая китсеннәр, кемгә кирәкләр), әдәм баласын “урамга” куып чыгарып та булмый... - “Шәһри Чаллы”да бик талантлы журналист Нәсимә Садыйкова бар иде, мәсәлән, мәгариф бүлеген алып бара иде. Аның мәктәпләр тормышына һәм балаларга багышланган сәхифәләре тора-бара “олы” гәзитнең “Көмеш кыңгырау” дип аталган кушымтасына әверелеп китте, ахырда исә бөтенләй үзаллы гәзит булып аерылып чыкты. Хәзерге вакытта ул бөтен Татарстанга данлыклы балалар гәзите булып тора, популярлыкта “Сабантуй” белән уңышлы ярыш алып бара. Нәсимә урынына исә “Шәһри Чаллы”да мәгариф белән Флүзә Фәррәхова шөгыльләнә башлады... Мәктәп һәм балалар темасына коп-коры рәсми телле, җансыз, күбесенчә мәгариф идәрәсенең отчет кәгазьләренә һәм киңәшмәләренә нигезләнгән язмалар саннан-санга тезелеп китте... Әдәбият-мәдәният тармагын алып баручы Наилә Хөрмәтова бар иде, рәсми танылып “союз”га кермәгән булса да, чын язучы дияргә мөмкин - берзаманны ул да китәргә мәҗбүр булды... Икенче бер гәзиттә эшләп карады да, аннан да китте - энесе Наил Хөрмәтов белән берлектә Чаллыдагы каләм осталарының китапларын башыннан азагына кадәр әзерләп бастыру белән шөгыльләнергә кереште. Үзе дә китаплар язды... Ахырда катлаулы тормыш юллары белән Төркиягә барып урнашты, анда да төрек һәм татар телләрендә китаплар яза ди... “Шәһри Чаллы”ның әдәби-мәдәни тармагы бу очракта да “иссез-төссез” журналистларга торып калды. Аларның “әдәбиятен” гәзиткә биргәнче, башта укучы баланың сочинениесын төзәткән сыман төзәтеп чыгарга кирәк була башлады...

...Рафис Могыйнов та яхшы гына журналист, гомеренең төп өлешен армия гәзите редакторы булып үткәргән, отставкага чыккач Чаллыга татар телендә язарга, үз милләтенә хезмәт итәргә дип дәртләнеп кайткан кеше иде... Аеруча аның беренче Чечня сугышы турында, армиядәге милләтара мөнәсәбәтләр турында бернидән дә курыкмыйча, хаклык ягында торып язганы истә калган... Аннары - ул редактор урынбасары иде - Йосыф әфәнде отпускыга я башка берәр кая киткән чакта бастырырга дип махсус рәвештә “кайнар” темаларга язылган материаллар әзерләп куя торган иде... Тик аңа Чаллыда тынычлап эшләргә бирмәделәр: эштән-эшкә күчеп бөтен татар редакцияләрен “урап” чыкты шикелле. Миндә бу җәһәттән “редакторлар аның үз креслоларына утыру ихтималыннан шикләнделәр бугай” дигән фикер бар...

------------

Матбугатка эш җәһәтеннән иң кулай дәвер - һәртөрле болганышлар дәвере, ничек кенә цинизм тоелмасын, әммә чынлыкта бу шулай... Илдә “демократия”гә күчү болганышлары тына барган саен, матбугат та әкренләп торгынлыкка бата башлады. 1995 еллар тирәсендә “Шәһри Чаллы” гәзите политик вакыйгалар эчендә кайнаудан сүрелеп, “тулмыш” принцибы буенча эшли башлаганые инде: ягъни, бөтен проблема гәзитне нинди дә булса язмалар белән тутыруга кайтып калганые. Кайсы журналист нинди тема табып язса да ярый, язмасы закон һәм гадәт нормаларына туры килсен дә, минималь дәрәҗәдә грамоталы булсын - бөтен тәләпләр шуннан гына тора иде...

Шәһәр хәкимияте, демократик үзгәртеп коруларны үзе җиңелчә курку белән генә үткәреп җибәргәннән соң, әкренләп кенә, баскычлап кына, хәбәр тарату чараларын “тәртипкә китерергә” кереште. Бу җәһәттән иң зур эшләрнең берсе - шәһәр радиосын яптыру булды бугай... 90нчы еллар башында ул радио бөтенләй милли хәрәкәт йогынтысында калган, берәр митинг үткәрү турында игълан бирергә кирәксә, әйтик, “лидер”лар радиостудиягә юл уңаеннан кереп кенә сөйләп чыгаларые... Радионы яптыруга чират җиткәч исә бик каты шаулаган булдылар, гадәтләренчә: “Мөмкин булган барлык чараларны кулланачакбыз!” - дип тә куркыттылар. Ләкин, бөтен парлары сыбызгыга чыгып бетте, ахырда бер конкрет гамәлләре дә булмады... Хәкимият тә, билгеле ки, моны “мыекка чорнап” куйды... Селтәнсәң сугарга, сугалмасаң тик кенә торырга кирәк шул, юкса көлкегә генә каласың... Элек бөтенесе сагаеп караган “милли хәрәкәт” белән санлашмый да башладылар шул вакыйгалардан соң. “Сабыр итик, үзеннән-үзе беткәнен көтик” дип кенә аңа артык каты кагылмыйларые инде...

Радионың җитәкчесе Ирек Диндаровны исә хәкимияттә яңа гына оешкан “җәмәгатьчелек белән элемтәләр” бүлегенә мөдир итеп утыртып куйдылар. Берсен яптыру белән икенчесен ачтыру ничектер бер вакытка туры килде... Баштагы озак кына дәвердә ул бүлекнең ни белән шөгыльләнгәнен без, шул ук хәкимият бинасында урнашкан гәзит хезмәткәрләре, белмәдек тә. Анда мөдир итеп икенче кеше, Людмила Медведева билгеләнгәч кенә ике арада эшлекле бәйләнеш урнашты: хәкимият эшчәнлеге турында хәбәрләр һәм рәсми шәһәр яңалыклары, төрле киңәшмә һәм җыелышларга чакырулар гәзиткә шул бүлектән килә башлады. Киңәшмә яки җыелыш буласы залның ишек төбендә Медведева үзе һәр килгән журналистны блокнотына теркәп торды - баштагы мәлдә бөтен “басым ясау” нибары шул булды... Әммә, “гайка” вакыт үткән саен ныграк борыла бара иде... Бүлектә махсус кешеләр гәзит мәкаләләрен укып кыскача бәяләр яза башлады (янәсе, шәһәр хәкиме өчен “күзәтү” ясыйлар); аннары атна саен редакторларны җыеп, шул “күзәтү”ләр нигезендә “өйрәтү”ләр оештыру китте... Редактор шуннан кайтып, “шундый-шундый күрсәтмә бар” дип кенә әйтә дә куя, “күрсәтмәле” мәсәлә буенча коллектив белән сөйләшеп тә маташмый иде... Шул ук вакытта, “җәмәгатьчелек белән элемтәчеләр”нең редакцияләргә аяк атлап кергәне дә булмады - гәзитләрнең “эчке эшләре” белән анда кызыксынып та карау юк, бөтен власть фәкать редактор кулына тапшырылганые.

Ә бит, гәзиттә эшләүчеләр - шул ук эшче-хезмәткәрләр алар, эш ягыннан да, хокук ягыннан да, шәхси тормыш ягыннан да нинди генә проблемалары килеп чыкмый... Мәгәр, үзләре гел хокук та хокук дип “даулашып” яза торган бу категория халыкның шәһәрдә профсоюз оешмасы гына да юк... “Татарстан журналистлар берлеге” бар икән дип ишеткән бар, әйе, кайберәүләр кулында шуның билетын да күргән бар... Ләкин ул оешманың Чаллыда нәрсә дә булса майтарганына мин һичбер мисал да белмим... Журналистларны берәмләп тә, күмәкләп тә гел “тузгытып” кына торалар, “ачуы чыккан” редактор бөтен редакция коллективын эштән куган очрак та булып алды (Айдар Хәлим үзенә каршы "коллектив хат" язган өчен "Аргамак" редакциясен тулаем куып, яңадан җыйды) - ләкин, шулай итеп, Чаллыда андый хәлләр турында кемгә дә булса моң-зар сөйләргә генә дә мөмкин түгел... Журналист өчен редактор - патша, редакторларның исә хәкимияттә үз патшалары... Кайдадыр илдә демократия булса да булыр, әммә Чаллы шәһәр матбугатында - әлегә кадәр абсолют монархия хөкем сөрә...

(Искәрмә: бу урында мин шәхсән Йосыф әфәнде турында түгел, шул елларда ныгып урнашкан система турында язам.)

Матбугатта эшләүчеләрне яклау буенча берәр оешма төзү кирәклеге турында “тәмәке тартканда” күп сүзләр сөйли торгач, бервакытны ул идея чынга аша язып та калды, югыйсә... “Татар журналистлары берлеге” дигән лозунг күтәрелеп чыкты каяндыр... Көннәрнең берендә “Аргамак” журналы редакциясендә шуны оештыруга багышланган җыелыш җыйдылар, без анда озак кына, җитди генә сөйләшеп утырдык, мәсәләне “принципта” (ягъни әлегә коры сүздә) хәл итеп тә куйдык сыман тоелды... Тик шунысы гаҗәп булды - иң азактан гына Ирек Диндаровны депутатлыкка кандидат итеп теркәү җыелышы турындагы беркетмәгә кул куйдырттылар... Күңелгә шик төшкән иде шул чакта, тик аның белән генә эш бетмәгән икән, бетәсе алдарак булган икән... Бераздан безнең “Шәһри Чаллы”да тагы да зуррак җыелыш җыеп, ниһәят, “Татар журналистлары берлеге”н оештыру турында игълан иттеләр, шуның устав сыман бер нәрсәсен дә укып чыктылар, ә берлекнең рәисе итеп шул ук баягы Ирек Диндаровны сайлап куйдылар... Һәм менә шуның белән инде, ниһәят, эш бетте... Ул тумас борын үлгән оешма турында мин ишеткән иң соңгы сүз шул булды: безнең ул берлекне, имеш тә, кайсыдыр бер югары түрә ошатмаган икән, милли нигездә оешма төзү корректлы түгел, дигән икән... “Андый оешманы түрәләр ошатсын өчен төзиләрмени аны, ахмаклар!” - дип бер сүгендем дә шунда... Әле менә күп еллардан соң икенче кат сүгенеп утыру...

...Көннәрнең берендә Йосыф Жимангулов үз кабинеты белән компьютерчылар бүлмәсе арасында мәш килеп йөреп, “Шәһри Чаллы”ның Уставын яңадан күчереп яздырта башлады... “Тиз арада ясап кертергә куштылар, өлгермибез!” - дип, шулхәтле борчыла инде... Ә Уставка нинди үзгәрешләр кертелү буенча борчылмый да, сөйләми дә... Кызыксынып китеп күз салсам - Уставтан “гәзитне нигезләүче учредительләрнең берсе - шәһәр хәкимияте, икенчесе - редакция коллективы” дигән сүзләрне бетереп, учредитель буларак шәһәр хәкимиятен генә калдырып утыралар икән... Менә, белмәсәгез белегез, җәмәгать, гәзитчеләрнең аларның хокуклары шундый - учредитель, ягъни хуҗаларның берсе булган коллектив белән шундый мөһим мәсәлә буенча да сөйләшеп-нитеп, формаль булса да рөхсәт алып тормадылар! Югыйсә бит, учредитель булу - мөлкәткә, һәрхәлдә аның бер өлешенә юридик ия булу дигән сүз ул. Учредительләрнең берсе гәзитне чыгарудан баш тартса, икенчесе аны мөстәкыйль чыгаруны давам итәргә мөмкин. Һәм башкалар... “Шәһри Чаллы”да андый инцидент булмады булуын, ләкин озакламый шундый ук “хокук”тагы “Аргамак” журналы белән була язып калды... Журналның хәкимият тарафыннан яптырылу факты алга килеп баскач, без, шунда эшләүчеләр: “Әллә үзебез генә берәр матбугат басмасы чыгарып карыйбызмы соң?” - дип нык кына баш ватып, исәпләп караганыек... Иҗат коллективы бар, начар булса да җиһазлар бар, үзен-үзе аклый торган гәзит чыгару мисаллары тирә-якта бар... Әммә ләкин, теге устав үзгәртү кампаниясеннән соң, коллективның редакция бүлмәләрендә утырырга да хакы юк иде инде... Журналны бетереп, мөлкәтен араф-тараф китереп, барыбызны урамга кудылар да чыгардылар...

...Шул ук вакытта, бөтен илдә хосусыйлаштыру киң җәелгән чак иде... Юньлерәк җирләрдә эшләүчеләр, үз предприятиеләренә тулы ия булмаган очракта да, шуның акцияләрен кесәләренә салып куйды; колхозчыларга да хәттә җирне шәхси милеккә бүлеп алу мөмкинлеге бирелде. Юк-юк та, аның өчен компенсация генә булса да алды алар... Ә шәһәр матбугатында эшләүчеләр, шулай итеп, редакторларга уставларны күчереп язу турында бер күрсәтмә бирү юлы белән генә, аның ише мөмкинлекләрдән принципта мәхрүм ителде...

...Теләсә ни дисеннәр, ләкин мин Алланың дога укыган өчен генә савап язуына ышанмыйм. Әгәр кыямәттә берәр төрле хөкем була калса, андагы “дело”ларның да тышына барыбер “гражданлык эшләре”, “җинәят эшләре”, “гаилә эшләре” һ.б.ш. дип язылган булыр, могаен...

------------

...Минем берничә хикәя, юмореска, әкият язганым бар... Шул юнәлешкә тирән кереп китәргә микән әллә дип нык кына уйланып алган да, инде ниятләп бетергән дә булды... Ниятләгәч инде шуңа чат ябешеп, “шытырдатып” язып кына утырырга кирәк булгандыр да бәлки... Ләкин, беренчедән, графоман түгелмен, ягъни язу процессы үзе миңа ләззәт бирми. Югыйсә, донъяда ни дә булса язмый яши алмый торган кешеләр шактый бит, язучылар да күп очракта шулар арасыннан чыга. Икенчедән, иҗат өчен бөтенләй башка өлкәгә караган киң бер мөмкинлек барлыкка килде дә, мине озак кына дәвергә үз эченә суырып алды - компьютерларны татарлаштыру һәм татар телен программалаштыру белән тирән мавыгып киттем...

Гаҗәп тә күркәм эш бит ул, программа төзү! Иң башта, алга нинди дә булса мәсәлә килеп баса... Компьютерда көн саен бер үк төрле эчпошыргыч, интегеч эш эшләп утыралар, әйтик - шуны ничек җиңеләйтергә була икән дип уйланасың... Юлы табылыр сыман тоелса, “Бэйсик” (я “Паскаль”) дип аталган махсус алгоритм телендә чытырмандай катлаулы бер әсәр язарга утырасың... Бер-берсе белән бәйләнешеп, төрле шартлар белән чуалышып беткән күпсанлы зурлыкларны тармаклы юллар буйлап йөртәсең, иң кыска һәм бердәнбер дөрес юлны эзлисең... Языла башлаган программаны эшләтеп карыйсың, көтмәгән җирдән берәр хата килеп чыга да - тармак башына кире кайтып, шуны төзәтәсең... Тагын эшләтәсең, тагын төзәтәсең... Ахырда матур шигырь төслерәк соклангыч бер язма барлыкка килә - кызганыч ки, үзеңнән башка беркем дә аның шундый икәнлеген аңлый алмаячак... Шул программаны реаль эшкә кушып җибәргәч инде, бераз вакыт үзеңне елга аркылы басма салгандай, чишмә казып чыгаргандай, шундый берәр игелек кылгандай тоеп йөрисең. Тора-бара ул турыда онытасың, эшләре җиңеләеп калган кешеләр аннан да тизрәк оныта... Ә программа һаман эшли дә эшли... Күп очракта бер генә җирдә дә түгел, әллә кайларда һәм әллә кемнәрдә эшли башлый...

Яисә, әйтик: “Тексттан “нчы(нче) статья” дигән сүзне табарга, шуны һәм алдагы җөмләне абзацка аерырга, абзацны уртага тигезләргә, астына нечкә сызык сызарга, калын шрифт бирергә, өстән 2 пункт, астан 1 пункт ара калдырырга, шул эшне текст азагынача кабатларга”, - дигән командаларны тиз-тиз генә программа теленә күчерәсең дә - операторларның ике-өч сәгать буе “чокчынып” утырасы эше секунд эчендә эшләнә дә куя...

Текстларны гәзит битенә әзерли торган программалар әлләни күптөрле дә булмый алар, бер үк типта була. Эзләү, алмаштыру, күчерү, сөртү ише командалар төрле вариантларда кабатлана да тора. Мин алар белән мавыгуны “Таң йолдызы”нда башлаганыем, “Шәһри Чаллы”да да әзрәк давам иткәч, бервакытны бу җәһәттән иҗади бушлыкка барып чыктым... Язу эшендә дә еш кына шулай була бит: бер фирма турында мәкалә язасың, әйтик, ике... ун фирма турында... Һәм үзеңнең бер үк сүзләрдән калыпланган бериш җөмләләр төзеп гел бер үк әйләнә буенча йөрүеңне шәйләп аласың... Гомер буена да шулай әйләнергә буладыр, ләкин әгәр син чынлап иҗат итәргә теләсәң, гади мәкаләләр урынына алардан җанлырак була торган очерклар, зарисовкалар, публицистика язуга күчәсең, хәттә фельетон язарга кызыга башлыйсың. Үз сәләтеңне хикәяләр язуда сынап карарга да мөмкинсең... Ягъни, ирешелгәннән бер баскычка күтәрелеп, яңа сыйфат яссылыгына чыгарга тиеш иҗат кешесе... Ә безнең компьютерларда андый яссылык ап-ачык күренеп тора: алар татар теленең хәрефләрен “таный”, тик сүзләрен “аңламый” иде. Татарча текстларның грамматик хаталарын таба һәм дөрес язылышны күрсәтә торган программа юк, донъяга тумаганые әле. Гәзиткә керәсе текстларны корректорлар икешәр кат укый, шуңа да карамастан хаталар кала, басылып чыккан уртача зурлыктагы теләсә кайсы мәкаләне җентекләп кабат укысаң, өчтән алып бишкә кадәр хәреф хатасы табыла да тора, планеркаларда шул хаталар белән корректорларның “җаннарын ашыйлар” иде... Мин менә шул мәсәләне чишү юллары белән кызыксына башладым. Аңсыз, тимердән ясалган компьютер кеше телендәге сүзнең дөрес язылганмы-түгелме икәнен гомумән ничек аңлый ала, моңа нинди юллар белән ирешә? Бик кызыклы сорау бит, чыннан да.

Ул сорауның җавабы гади дә, хикмәтле дә булып чыкты: кеше ничек уйлый, компьютер да нәкъ шул юл белән эшли икән бит. Кешенең баш миендә кайдадыр сүзләр саклана, күз белән күргәнен яки колак белән ишеткәнен ул шул әзер сүзләр белән чагыштырып аңлый... Компьютерның электрон хәтеренә дә, димәк, сүзлек салып куярга кирәк... Хата тикшергеч программа исә бирелгән тексттагы бер сүзне алып, шуны электрон сүзлектән эзләп карарга тиеш: тапса ары китсен, тапмаса - арттан бер хәрефне кисеп ташлап тагын эзләсен... Ахырда тапкач, киселгән хәрефләрне кушымча дип санап, анысының дөреслеген үзенә аерым сүзлек буенча тикшерсен... Менә шул ачышка барып җиткәч, мин инде уйланган планны чынлыкта башкара торган нәзек генә, хәйләле генә бер программа төзедем дә, шуңа унбиш-егерме генә үрнәк сүздән торган текст биреп, арага юри хаталы сүзләр дә кыстырып, эшкә кушып карадым... Программа хаталы сүзләрнең нәкъ хата турысын кызыл төс белән тамгалап та чыкты! Могҗиза иде бу! Карап туймаслык бер могҗиза иде!

Ләкин, файдага яраклы чын программа төзү өчен әле коточкыч зур күләмле бер эш башкарырга - компьютер хәтеренә татар теленең барлык сүзләрен дә салып чыгарга кирәк иде... Хикмәт ул сүзләрне рәттән тезеп язуда гына түгел бит әле: аларны төрләнеш буенча бик күп (275 чамасы) төркемгә бүләргә, һәр сүзгә аның кайсы төрләнешкә караганын күрсәтә торган индекс беркетергә, күбесен ваграк фрагментларга да бүлгәләргә кирәк... Тыныш билгеләрендәге хаталарны төзәтә яки тамгалый торган, хаталы сүзнең дөрес язылышын эзләп табып күрсәтә торган кушымта программалар да ясарга кирәк... Бу кадәр үк эшне ерып чыгып булмастыр ахры дип, озак кына эшкә керешергә кыймый йөрдем әле... Аннары исә шундый бер фикергә килдем. - Донъяда остадан-оста программистлар бик күп, тик аларның берсе дә татар телен минем кадәр белми, аңламый... Татар телен миннән яхшырак белүче галимнәр дә әллә күпме (дип ялгыш уйладым), тик аларның берсе дә программа төзү эшен минем кадәр белми... Юк икесен дә белгән бүтән кеше... Димәк - татар телен программалаштыруны нәкъ менә мин эшләргә тиешлемен! Күкләрдән шулай кушылган дип кабул итәргә һәм тәвәккәлләп тотынырга! Бетте-китте!

...Өйдә компьютер юк чак иде әле... Һәр көнне эштән соң да, шимбә-якшәмбе көннәрне дә, төнге уннарга-унберләргә кадәр, редакциянең компьютер бүлмәсендә программа өчен сүзлек төзеп утыра башладым... Редакция ул чагында мэрия бинасында урнашканые, беренче вакытларда аскы ишек төбендә торган сакчылар “нишләп ял көнне кич анда ут яна икән” дип тикшереп тә йөрде, соңга таба алар да күнегеп бетте... Алда бары тик бер максат: “абага”дан башлап “һөҗүм”гә барып чыкканчы эшләргә дә эшләргә! Вакытын теркәп куймаганмын, әлбәттә, шулай дүрт ай үтте микән, биш микән... Һәрхәлдә шуның чамасы... 1995 елның җәй урталарында, ниһәят, мин бу эшнең очына чыктым... “Шәһри Чаллы” гәзите компьютерларында татар телендәге текстларның хаталарын табып күрсәтә торган программа эшли башлады! Программага исемне мин “Идегәй” дастанында телгә алынган, донъядагы бөтен нәрсәне белеп торучы күрәзә карт исеменнән алып, “Субра” дип куйдым... Чөнки электрон “Субра” да шуңа охшаш - татар телендәге бөтен сүзләрне белүче, текстлардагы бөтен хаталарны танучы иде.

...Дөрес, бу әле идеалда гына шулай иде, чынлыкта исә программаны берничә ел давамында туктаусыз рәвештә, реаль эш өстендә камилләштерергә туры килде. Операторларга: “Программа танымый калдырган хаталарны язып барып миңа бирегез”, - дигән идем, тик алар үз өсләренә андый “бушлай мәшәкать” алып маташмады, андыйлардан түгелләрие. Анысы белән дә үзем шөгыльләндем...

(...Соңыннан бервакытны, кайсыдыр бер “җаваплы кеше” Казаннан шалтырата: “Сезнең ул программагызда ничә мең сүз бар?” дип сорый... Мин әйтәм, анда сүзләр фрагментлап бирелгән, аларны санау мөмкин эш түгел, мәгәр программа барлык сүзләрне дә таный, дим... Трубканың теге башындагы кеше, аңлап бетерә алмыйча: “Барлык сүзләр ничәү була соң алар?”- дип, аннан тагын башкача итеп, кат-кат сорап карады... Күрәсең, аңа нәкъ менә ничә сүз барын тагы да югарырак хәбәр итәргә боерылган булгандыр... Казанда да бер студия охшаш программа төзеп ята, аларның сүзлегендә инде 200 меңләп сүз бар икән, ди (мөмкин булган барлык төрләнешләрне тезеп чыгарга маташканнар)... Минем исә бөтен программа 150 мең чамасы хәрефтән тора иде (сүздән түгел)... Шуны да әйтеп карадым... Барыбер аңламый калды да ул әфәнде, бүтән шалтыратмады...)

“Субра”ны эшкә кушуның нәтиҗәсе баштан ук искитмәле булды... Гәзиттә грамматик хаталар проблемасы шуның белән юкка чыкты... Аларны эзләп табу, корректура кәгазендә билгеләү һәм соңыннан экранда төзәтү эшләре шулай ук бетә язу сәбәпле, берьюлы берничә кешенең бик күп эш вакыты янга кала башлады... Корректорлар үз игътибарларын күбрәк мәгънә хаталарын төзәтүгә, сан һәм фактларны дөресләүгә юнәлтү мөмкинлеге алды, гәзитнең ул яктан сыйфаты нык кына яхшырып китте. Операторларның көне буе бил бөгеп, туктаусыз клавишлар тукырдатып утыра торган эше кыска яллар белән ешрак бүленә торган, нормаль режимлы эшкә әйләнеп калды.

“Искитмәле” дигәч тә, исләре киткән икән дип уйламагыз тагын... Редакциядә минем андый “штаттан тыш” эшләрдән күпме файдалансалар да, юри күрмәскә-белмәскә сабышу атмосферасы хөкем сөрә иде. Югыйсә, мин анда һәркем белән дусларча дип әйтерлек булдым, төп вазифаларны да яхшы башкара килдем. (Ике тапкыр “елның иң яхшы журналисты” дигән шәһәр премиясе бирдерттеләр, өченчесендә үзем баш тартып калдым - “начар кеше” белән алай итәрләрие мени.)... “Техник” эшләргә карата шулкадәр битарафлык булды микән бу, әллә юкса элементар “моңсызлык” микән, редакторның бәлки “хөкүмәт компьютерларын туздырып утырганга” да эче пошкандыр бераз - шундый карашны әлегәчә дөрес кенә итеп аңга сыйдырып бетерә алганым юк...

“Субра” программасы, әйткәнемчә - татар телен “аңлый” торган программа ул, һәм аның аркылы гәзит текстларын гына түгел, башка төр сүзләрне дә “укытырга” була... Бераз вакыт үткәч, мин шул “Субра”га нигезләнеп кызыклы гына ике уен программасы да яздым... Аның берсе “Чытырман” дип атала һәм уйнаучыга бирелгән бер сүздәге хәрефләрдән яңа сүзләр ясарга тәкъдим итә. (“Бакча” сүзеннән, мисал өчен “ак, акча, ач, ача, ачка, бак, бака, каба, кач, чаба, чак “ сүзләре ясарга мөмкин.) Икенчесе, “Шакмадрат” дигәне, экрандагы шакмаклы кырга бер хәреф язу юлы белән аркылы һәм буй юлларда мөмкин кадәр күбрәк яңа сүзләр төзүгә нигезләнгән... Уен да кирәкле нәрсә, ләкин шул ук “Субра”ны татар телен өйрәнүчеләр өчен “укытучы” программалары төзү максатында да кулланырга мөмкин бит әле... Ул программа җибәрелгән хатаны да күрсәтер, укучыга билге дә куяр, бу эшне кызыклы уен рәвешендә дә оештырыр иде... Кызганыч ки, мәгариф оешмаларына берничә кат заказ ясарга тәкъдим итеп карасам да, аларда җан әсәре кузгатып булмады...

Соңрак минем татар теле буенча программалар пакетына “Субра”ның латиница варианты, латиницадан кириллицага һәм кирегә күчергеч (транслятор), “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”, “Русча-татарча сүзлек” тә өстәлде. (Тоташтан кушып санаганда, барысына тагын өч еллап хезмәт киткәндер.) Республиканың күпчелек татар гәзитләрендә һәм журналларында бүгенге көндә шул программалар эшләп утыра...

------------

Программалар төзү - кайчак кәсеп, кайчак мавыгу, әммә барыннан бигрәк - нәфис бер сәнгать ул. Аның файдалары турында язып күпме генә “аклансам” да, мин инде аңа әнә шулай, сәнгать дип карап тартыла башлаган идем... Чираттагы һәм үзем төзегән иң катлаулы “Кроссворд” программасына мин нәкъ шул сәбәптән керешеп киттем дә шикелле.

Гомердә беренче тапкыр, гәзит өчен үзем кроссворд төзеп карадым бервакытны... Ике-өч сүзне кисештерә алмыйча буталып, аптырап беттем, башлаганны ташлап һәм яңадан башлап әллә ничә кәгазь битен әрәм иттем... Ахырда тәки төзеп бетердем мин аны, ләкин шунда бер тирән фикергә тарыдым: кроссворд төзегәндә баш нинди тәртиптә уйлый соң ул?? Бу эшнең нинди кагыйдәләре булырга мөмкин? Әгәр шул кагыйдәләрне җентекле рәвештә язып, системага салып чыксаң, алга таба кроссвордлар төзегәндә җиңелрәк булмасые микән?.. - Ә андый кагыйдәләр системасының алгоритм дип аталганын, аның исә электрон программалар өчен төп нигез булып торганын бик белә идем инде... “Баш ничек уйлый?” дигән сорау, шуңа күрә, “Компьютер ничек эшләргә тиеш?” дигән сорауга әверелеп китте...

Ул сорауның җавабы ничек килеп чыкканны монда язып булмый, үкенечкә каршы... Барыбер аңламассыз... “Ниһәят программа әзер булды” дип кенә әйтергә туры килә... Мин теге юлы көне буе баш ватып утырган ише уртача кроссвордларны ул инде ярты секундта “чәйнәп ата” иде. (Әдәм башы җитмәслек бик катлаулы, 6шар киселешле кроссвордлар өстендә генә ун-унбиш һәм күбрәк минут уйлап утырырга мөмкин иде.) Җитмәсә, үзе үк кроссвордның схемасын да сыза, әзер җавапларны да аерым бер схемага төшерә, гәзит битенә шул схемаларны утыртып куясы гына кала... Үз эченә салынган бөтен сүзләр белән берьюлы эш итә (кешедән күпкә хәтерлерәк), алдагы 10 яки 15 кроссвордның сүзләрен кабатламый... Эш барышында үзеңә охшамаган сүзне сөртеп яңа сүз эзләтергә яисә аны кулдан үзең язарга да мөмкин... Һәм башкалар... - Бу программа кроссвордларны кеше төзегәнгә караганда берничә җәһәттән яхшырак итеп төзи иде! Тимерне иҗат итәргә өйрәттем мин, шулай итеп!

Үзебезнең “Шәһри Чаллы”да шул программа белән төзегән кроссвордларны әледән-әле бастырып чыгарта башладым. Чаллыда чыга торган башка гәзитләргә дә тәкъдим итеп карадым, республика гәзитләренә дә берәрне-икешәрне хат белән җибәрдем... Кайбер җирләрдә басылып та чыккалады алар, тик, гаҗәпкә каршы - тулаем реакция бик сүлпән булып чыкты... Рус гәзитләрендә, югыйсә, сан саен берәр кроссворд бастырмый калмыйлар, һәм халык аларны “ябырылып” чишә. (Хәттә безнең редакциягә килә торган гәзитләрдәге кроссвордлар да ике көн эчендә барысы чишелеп беткән була иде.) Димәк, кроссвордлар - гәзитнең популярлыгын һәм престижын күтәрә торган нәтиҗәле бер чара булып тора. Татар гәзитләрендә аларның айга бер я тагы да сирәгрәк чыгып алуын мин моңарчы бары бер сәбәптән - яңадан-яңа кроссвордларның җитмәвеннән күрә идем... Әммә алай гына түгел икән шул... Төп сәбәп бөтенләй башкада икән!..

Ничәмә тапкырлар шулай булганы бар: берәр нәрсә турында начар гына уйлыйсың... ә берчак аның син уйлаганнан да начаррак икәнлеге ачылып китә... “Татар гәзитләре мескен генә инде алар, шул мескенлек аркасында тиражларын күтәрергә җай табалмый интегә, бичаралар” дип уйлый идем бит әле моңарчы... Кроссвордлар белән шөгыльләнеп алу миңа аларның чын асылда популярлык һәм тираж белән дә күз буяу өчен генә кызыксынган булып кылануларын ачып салды!..

Мәсәлә әле дә актуаль... Кем дә булса әле мин әйткәнчә начар түгел икән әгәр - мин аңа теләсә хет көн саен бер яхшы гына татарча кроссворд ясап бирә алам... Теләсә кәгазьдә, теләсә электрон формада, интернет аша да җибәреп торырга була...

------------

...Кызыксынучан, мавыгучан, максатчан кешеләрне яратам мин... Кеше я гармунчы-җырчы булсын, я алтын куллы һәвәскәр оста булсын, я берәр өлкәдә белем тупласын, я һич югы башыннан кичкәннәрне, төрле мәзәк хәлләрне матур итеп сөйләргә маһир булсын... Җанында шуның ише берәр чаткылы булсын... Маркалар яисә иске акчалар җыючы коллекционер гына булса да - ул инде күңелсез, кызыксыз кеше булмый. Донъяда ашау өчен генә яшәми...

Әгәр дә инде берәүсе шигырь, хикәя, вакыйга, тормыш хәлләре һәм проблемалары турында язу белән мавыгып китсә - я ул, кичегез, тиле... (Редакция хезмәткәрләренең бәгырен кортып йөри торган шундый бәндәләр һәрвакыт булып тора.) Яисә, әгәр акылы һәм рухы сәләмәт булса - ул инде ниндидер бер серле югарылыкка омтылган зат була... “Таң йолдызы”на, “Шәһри Чаллы”га, берәр яңа язмасын күтәреп, сирәк-мирәк кенә әнә шундыйлар да кереп чыккалый торганые.

...Күпмедер дәвердә, мәсәлән, Чаллы гәзитләрен бизәп, Хәмит Әскәровның берсеннән-берсе кызыклы язмалары басылып барды. Алтмыш-алтмыш биш яшьләрдәге, башыннан күпне кичергән кеше иде ул. Күңел күзе бик үткен: тормыштагы гади генә нәрсәләрдән дә берәр хикмәт күреп алып, шуны оста гына кәгазьгә төшерә белә иде. Электә булып узган хәлләрне дә, хикәя һәм әкиятләрне дә байтак язды... Аның “Чәчәк атмаган сирень”, “Караңгы заманда”, “Койрыклы бичура”, “Үлгәннән соң кайту” дигән бик яхшы, йотлыгып укырлык әсәрләре барые, мәсәлән. Картайган көнендә (үлгәнче) үзе шуларны бер китап итеп туплап бастырып чыгарырга хыялланды... Гәзитләр исә, үз чиратларында, Хәмит абзый аркылы күп игелек күрде: укучыны җәлеп итә торган кызыклы материаллар чыганагы иде ул алар өчен. Ләкин, инде картлыкта гына кабынган иҗат шәме озак янмады. Менә инде үзе дә юк, һәм, ни үкенеч - бүгенге битараф матбугатта аннан калган эзләр дә аяусыз юкка чыгып бетеп бара икән инде... “Шәһри Чаллы”га кабат эшкә килгәч, мин иске компьютерларны шкафтан алып кабызып, Хәмит абзыйдан калган язмалары юк микән дип караган идем - сөртелгәннәр икән шул... Иске еллардан берничә генә гәзит тупламасы калгане, шуларны актарып, аның нибары бер әсәрен - “Үлгәннән соң кайту” әкиятен таптым да - яңадан компьютерга күчереп язып, “Татарча текстлар” сайтына урнаштырдым... Укыган кешегә дә кызык, Хәмит абзыйның якты истәлеге дә булсын дип...

...Барый Ислам барые... Тормыш проблемаларына, политика ишегә бер дә исе китми, әммә кыска гына, хикмәтле генә хикәяләр уйлап чыгарырга ярата, шуларны бөтен кешегә үзе үк сөйләп йөри торганые... Хикәясе берәр җирдә басылып та чыкса инде, сөенеченнән “йөз грамм”ны төшереп ала да, таныш-белешләр буйлап китә, хикәяле басманы бөтенесенә күрсәтеп чыкмыйча тынмый... Язгалый торгач, җыйнак кына бер китаплык "хәзинә"се туплангач, ул беркөнне шуларны минем өстәлгә китереп салды... Аз гына, “символик” күләмле генә бер хакка электрон макет ясап бирү турында килештек тә... Барый спонсор эзләргә чыгып китте... Ләкин, аңа да үз китабын кулына тотып карарга язмаган икән: байтак кына вакытлар үткәч, үпкәсенә салкын тидерүдән үлгән дип ишеттем... Китапның макетын, хәзер инде бушлай гына, Барыйның балаларына тапшырганыем, әллә басылып чыккан, әллә чыкмаган - һәрхәлдә үземнең күргән юк....

Тагы да бер-ике мисал китерергә буладыр бәлки, бик тырышып искә төшергәндә, тик күп түгелие андыйлар, иҗат җимешләрен күтәреп гәзитләргә килүчеләр, 250 мең татар яшәгән шәһәр өчен нормаль булмаганча азые. Ул татарның күбесе руслашып беткәндер, күрәсең, төп сәбәп шундадыр... Шәһәрдә туган яшьләр тоташтан рус телле булып үсә, татарча белә дигәне дә ни әйткәнне аңлый алса бик яхшы әле... Хәер, татар авылыннан килеп урнашкан кеше дә мондагы тирәлектә ун-унбиш ел яшәгәннән соң туган телне “хәлләр ничек - ничава” кимәлендә генә белә башлый бит, калган нечкәлекләрен оныта... Болай барса, тагы да ун-унбиш елдан соң татар гәзитләренә читтән язма китерүчеләр генә түгел, ул гәзитләрдә журналист булып эшли алучылар да бөтенләй калмаска мөмкин... Анда эшләүчеләрнең биштән берен, әйтик, бүген үк инде шундыйлар рәтенә кертергә буладыр - элементар рәвештә татарча белми башладылар...

...Татар телен ничек саклап калырга соң дигәндә - зур бер чара буларак, шул ук гәзитләрнең эшен радикаль яхшыртырга кирәк, әлбәттә... - Менә шулай итеп, баш койрыкка тоташа да, сихерле боҗра барлыкка килә...

Булган кадәр актив язучылар исә татар гәзитләренең үз эчләрендәге халтура аркасында да әкренләп бу шөгыльдән бизеп бетә бара... Нинди халтура икәнен капма-каршы бер мисал белән аңлатыйм әле. - Сиксәненче елларның берсендә мин “Знание - сила” журналына бер хат язып салган идем, ул бастыру өчен дә түгел, ә бер авторның язмасына карата тәнкыйть фикерләре генә иде. Ун көнләп узгач, журналдан миңа якынча түбәндәгеләр язылган хат килеп төште: “Хөрмәтле иптәш, сезнең хатыгыз мәкалә авторына тапшырылды, аннан җавап булса, өстәмә хәбәр итәрбез. Безгә ешрак язып торыгыз. Сезгә, журналыбызның читтәге хәбәрчесе буларак, ...нче номер беркетәбез, безгә тагы да язган очракта конверт тышында шул номерны күрсәтергә онытмагыз.” - Менә ничек эшли иде совет чорындагы матбугат! Безнең хәзерге татар гәзитләрендә исә хатка каршы хат язу, авторга номер беркетү тикле мондый итәгатьне хыялга да китерә торган түгел! Хатта гәзиткә бирердәй текст булса, ул кайчан да булса бастырылырга мөмкин - бөтен эш тә шуның белән бетә... Гонорар бик актив, даими язып торучыларга гына, анда да үзе редакциягә килеп алса гына түләнә... Моны бик артык гаепләп әйтүем дә түгел - чагыштырмача хәерчелек һәм штатлар җитешмәү шартларында әлләни юмартлык һәм җентекләп утыру мөмкин дә булмый күп очракта. Халтура дигәндә мин күбрәк бөтен бу эшкә салкын битарафлык белән карауны күздә тотам.

Элегрәк, мин гәзиттә эшли генә башлаганда, актив хәбәрчеләрне өч ай (квартал) саен редакциягә, тыйнак кына чәй табынына җыя торганнарые. Шунда алар бер-берсе һәм журналистлар белән таныша, фикер алышалар, кайчагында файдалы гына киңәшләр дә бирәләрие. Аннан да бигрәк - гәзитнең үзләренә ихтирам белән каравын тоеп китәләрие... Хәбәрчеләр һәм җәмәгать эшлеклеләре белән “түгәрәк өстәл”ләр оештыру, алдагы санда шуның нәтиҗәсен бит тутырып бастырып чыгару да еш кабатлана торган бер эш алымы булып торды. Наил Мансуров, Галимҗан Зарипов, Фаикъ Тажи, Марсель Хәйретдинов, Сүрия Усманова, Әсфәндияр Хәйруллин, Ярулла Насыйфуллин, Наилә Вилданова, Тәүзих Гыйльманов һәм башка бик күпләр халыкка үзләрен җыеннарда һәм митингларда чыгыш ясау аркылы гына түгел, ә аннан да күбрәк кимәлдә, татар гәзитләрендә басыла килгән әңгәмәләре аркылы киң таныттылар... Тик, билгеле сәбәпләр аркасында, шул исәптән гәзитләрнең эчке үз тормышлары “мүкләнә” башлау аркасында да, мондый чаралар елдан-ел сирәгәя барды... Йосыф Жимангулов чорында бу сирәгәюне “онытып калдыру”ларга гына сылтап та була иде әле, тышкы бәйләнешләрнең өзелә баруы ул хәтле нык сизелеп тормый иде... Берничә генә ел үткәч, редактор булып инде Флүзә Фәррәхова утырганда исә андый “өстәмә мәшәкать”ләр белән “маташу” бөтенләй диярлек юкка чыкты... Мин “Шәһри Чаллы”га икенче тапкыр килеп, ике елга якын эшләгән дәвердә, мәсәлән (2004-2006 елларда), нибары бер “чәй табыны” һәм бер “түгәрәк өстәл” үткәрелде, алары да гәзитнең 15 еллык юбилеен “бизәкләү” максатын күздә тотып кына оештырылганые...

Озакка ташланган эшне яңартып җибәрәм дисәң дә бик кыендыр ул хәзер... “Шәһри Чаллы”ның бүгенге көндә һич тотлыксыз әйтерлек нибары бер штаттан тыш хәбәрчесе бар, ул да булса - Җәүдәт Харисов. Шәһәр тормышының проблемалы якларын, бигрәк тә хәкимиятне “чеметеп ала” торганнарын ул гына күтәрә дисәм арттыру булыр, әммә шуңа бик якын. Республика гәзитләрен дә “халык авазы” белән шул бер үк Җәүдәт тәэмин итә... Аннан тыш, елына ике-өч-дүрт кыскача хат белән Зәбир Хәлимов һәм Миркасыйм Сәләхов күзгә чалынырга мөмкин... Калган “активист”ларның абсолют күпчелеге кайдадыр ял итеп я даваланып алганнан соң “рәхмәт хаты” язучылардан тора... Халык белән бөтенләй дә элемтәсез утырган төсле тоелмасын өчен, редакция журналистлары кайвакыт үзләре уйдырма исем астында уйдырма "хатлар" язарга мәҗбүр була хәттә... Ә нишләсеннәр... Эзләп кара син шәһәр буйлап татарча әдәм рәтле яза белүчене, я “иске”ләрен барлап кара - алар язу шөгылен я битарафлыктан күңеле кайтып, я яңа цензурадан тарсынып, я бернинди стимул булмау сәбәпле күптән инде ташлаган булыр... Я бик картайган яки инде үлгән булыр... Алмашка исә яшьләр бөтенләй килми... “Шәһри Чаллы”га кайвакыт журналистика бүлекләрендә укучы студентлар килеп киткәли, мисал өчен: җәй көне практика үтәләр, кыш көне берәр “махсус бит” чыгарталар... Тик бөтен бу эшләрне алар укытучылары кушканга, уку тәртибендә генә башкара, араларында үзлегеннән дәртләнеп язган, шуңа сәләте белән балкып торган бер генә “йолдыз” да юк... Яхшы журналист кына түгел, хәттә шагыйрь һәм язучы булырга ук хыялланырга, үзен шул яктан сынап карарга тиештер югыйсә яшь кеше!..

...2005 елның көзендә Чаллы төбәге үзешчән иҗатчыларының “Ләйсән” әдәби берләшмәсенә 25 ел тулуны зур тантана белән, Сара Садыйкова залында грандиоз юбилей кичәсе оештырып билгеләп үттеләр... - Оялмыйлар да, кызармыйлар да! Ул әдәби берләшмәнең таралып юкка чыгуына 15 еллап бар инде! Шул дәвердә аның җыелышларын аеп-таеп бер-ике тапкыр җыеп карадылар, шулай да... “Ләйсән”не терелтергә иң соңгы омтылыш 1998 елда булды: “Аргамак” журналы редакциясенең залы бер-берсен сагынышып килгән үзешчән шагыйрь һәм язучылар белән туп-тулы иде... Әммә, Рәшит Бәшәр белән Рәкит Әбделмәнов дигән ике “язучы” кисәге, шул җыелышка дөм исерек килеш кереп, трибунаны басып алып, беркемгә сүз сөйләргә ирек бирмичә, ул омтылышны да өзделәр... 25 еллык уңаеннан, хәер, берәр “бутафория” оештырган булырга мөмкиннәр, анысын белмим... Миңа белдерсәләр, нәкъ менә “бутафория” дип язып чыгар дип шикләнәләр анда... Дөрес шикләнәләр.

Бездә Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге бар (үзләрен Чаллы Язучылар берлеге дип атарга яраталар): “Ләйсән”не эшләтү бер дә кайнар йөрәкле Данколар күтәреп чыккан идея түгел - ә шул бүлекнең (яисә берлекнең) вазифа бурычы булып тора. Әгәр син, әйтик, почтальон булып эшләсәң һәм килгән почтаны таратмасаң, сине нишләтерләр иде? - Язучыларны бернишләтмиләр... Ул берлекнең устав һәм инструкцияләрендә шулай ук язучыларның һәм үзешчән иҗатчыларның иң яхшы әсәрләрен билгеләү, шуларны даими рәвештә матбугат басмаларына тәкъдим итү дә каралган... Әммә ләкин, соңгы 15 ел дәвердә Язучылар берлеге белән гәзитләр арасында андый рәвешле элемтәнең булып алганын мин хәтерләмим... Рахмай Хисмәтуллин, ичмаса, үзе актив публицист иде, ә берлекнең аңа алмашка килгән рәисе Вахит Имамов аның ише белән дә “вакланмады”. Язучылар гомумән дә һавалырак халык, үз аралары да һәртөрле кытыршылыклар, өнәмәүләр, күралмаулар, белергә теләмәүләр белән чуалышып беткән. Ә редакторлар белән алар аеруча кинәле мөнәсәбәттә булды... Бик катлаулы ул “психология”дә һич тә казынасы килеп тормый, ләкин, монда гражданлык бурычы, халык алдында җаваплылык, ахыр килеп, үзеңне киңрәк танытырга теләү дә күпмедер роль уйнарга тиештер бит инде... Ике яктан да... Үзара тынышып эшләү һич тә мөмкин булмый башлаган икән әгәр - җитәкчелеккә тынышып эшли ала торган башка кешеләрне куярга кирәктер бәлки? Ләкин, кемнәр соң аның куючылары? - Балык башыннан чери, кыскасы...

------------

Язучы һәм шагыйрьләрнең нәкъ менә “язучы”, “шагыйрь” булып “эшләгәннәре” донъяда бик сирәк, алар гадәттә берәр матбугат органында нинди дә булса вазифа башкарып утыра. Мин “Таң йолдызы”нда чакта анда, алдарак әйткәнемчә, шагыйрь Хәниф Хөснуллин бераз эшләп алды; “Шәһри Чаллы”да чакларымда... “билетле” кеше берәү дә юк иде - менә сиңа кирәк булса! Миннән алдарак кына андыйларны “Аргамак” журналына “вербовать” итеп алып киткәннәрие шул... Озакламый аннан аларның бөтенесен куалап бетерделәр - мин ул “Аргамак”ка килгәндә, шулай ук “чын” язучы-шагыйрьләрне туры китермәдем... Аның урынына чыга башлаган “Мәйдан” журналын ныклап белмим, “юньсез юл белән төзелгән җирдә юнь булмас” дип кенә карыйм чөнки... Кстати, редактор булып Вахит Имамов килгәннән соң узган ярты ел эчендә аннан тагын 13 кеше эштән киткән ди инде (шоферлары белән бергә бөтен редакциясе 25 кеше бугай)... “Шәһри Чаллы”дан соңгы ел ярымда “нибары” 9 кеше эштән “азат ителде” (редакция 15 кешедән тора)... Шагыйрь күңеле күтәрә аламы соң менә шундый хәлләрне?! Үзеңә тимәсәләр дә хәттә, кырыңда йөргәннәрне шулай “тунаганда”, үз артың да чи каештан булырга тиештер... Башыңны иеп кенә, берәүнең берәүне ничек итеп сөйгәнен язып кына утырып булмыйдыр...

...Матбугат һәм аның тирәсендәге эш-вазифаларны “җылы урын” итеп карау, анда “үз кеше”ләрне җыю, “чит”ләрне кысрыклап чыгару, яисә “карыша-карышмый”, “ошый-ошамый” кебек амбицияләрдән чыгып “самодурство” кыланулар Чаллыда күптәннән килә торган күренеш, үкенечкә каршы...

Язучы һәм шагыйрьләр генә түгел, гомумән нинди дә булса яктан кызыклы, талантлы шәхесләр калмады бугай инде әйтеп үткән ул редакцияләрдә... Хәер, кешеләрнең эчендәген белмәссең, бәлки алар кайбер үз сәләтләрен “бик акыллы” рәвештә яшереп тә тотадыр... Ничек һәм нилектән икәненә менә бер мисал... Соңгы кабат “Шәһри Чаллы”да эшләгәндә, мин, аны-моны һич тә уйламыйча, гәзиттә яхшы материал чыккан саен шуны коллектив алдында аерып күрсәтергә, яхшырак яза торган журналистларны мактап телгә алырга тырыша идем... Моның ни начарлыгы булырга мөмкин, бер караганда... Минем вазифаларым да шундый бит әле, җитмәсә: җаваплы секретарь буларак, материалларны гәзиткә мин укып бирәм, гонорар өчен бәя коэффициентын күбрәк мин куям, язмаларны соңга калдырмау, күренеклерәк җиргә урнаштыру да күпчелектә миннән тора... Һәм менә шул фонда, өч журналист - Ләйсән Ханова, Резидә Гасыймова, Гөлчәчәк Титова - өчесе өч вакытта аерым-аерым килеп: “Мине кеше алдында мактамагыз әле, зинһар! Кирәкми... Үземә генә әйтсәгез әйтегез...” - дип белдерде... Бик аптырый идем шуңа, “нишләп болар мин мактаганнан гарьләнә икән” дип... Озак кына көзгегә дә карап тордым әле бервакытны, гомердә булмаганны... Әммә, тора-бара ачыкланды - болар һич тә мактаудан гарьләнми, ә... баш калкытудан курка икән! Тигез түбәләр сафыннан тырпаеп чыгудан шикләнә... Чөнки коллективта: “әллә кем булган”, “әйтерсең ул гына эшли”, тагын әллә ниләр дип чыш-пыш килә башларга, кырын карарга, психологик изоляциядә калдырырга мөмкиннәр... Яхшырак язма өчен зуррак гонорар да билгеләнә бит әле җитмәсә... “Ә нишләп аныкы яхшы булсын ди әле? Кем әйтә, ул әйтәме?!”... Билгеле ки, мондый интригалар беркемгә дә кирәкми... (Эш күләме бик кызыксындырган очракта исә, бер яхшы материал язганчы ике начарны сызгалап атуың хәерлерәк...)

Кайчандыр мин коллектив психологиясе дигән фән белән аз гына кызыксынып алганыем: аның буенча, “тигез түбәләр” - череп таркала барган коллективның иң ачык бер билгесе булып тора... Үсеш һәм стимул булган таза коллективта исә яхшы хезмәткәргә сокланып карыйлар, аның артыннан ияреп үсәргә тырышалар яисә аның белән ярышка чыгалар. Һич югында, уртак эшкә аның күбрәк файда китерүеннән канәгать булып, шым гына торалар...

...Иң соңында исә, миңа карата редактор тарафыннан репрессия башлангач, сәбәп тә тискәре якка әйләнде: минем яхшы карашым ул кеше өчен инде “кара тамга” булып әверелә иде... Андыйлар шомга бирелеп, яисә ялагайланып, үзләре миңа бер дә яхшы карамауларын күрсәтергә тырыша башладылар... Менә хәзер берәрсен шушында мактасам, ул тагын куркуга калырга мөмкиндер... Ләкин, икенче яктан, әгәр шундый сәбәп белән дә “калтырый” башласа - ул чыннан да яхшы, мактауга лаек кеше булырмы соң? Юк, булмас!..

------------

 

...Күтәрелгән темага күрә мин монда бераз алгарак китеп тә язам, ә хәзер вакыт тәртибенә кире кайтыйм әле... 2000 елга өстерәлеп барып җиттек, ниһәят... Искедән исән калган, бөтен үзгәреше “демократия” дигән яңа битлек киюдә булган җирле властьлар тамам ныгынып, власть тотуга бәйле бөтен дилбегәләрне кабаттан үз кулларына урап тотты... Бу шартларда инде татар гәзитләреннән әлләни зур бурычлар түгел, ә төп ике нәрсә - зыянсыз булу һәм күзгә чалынып бармау тәләп ителә иде... Олы политикадан алып тормыш ваклыкларына кадәр һәр җәһәттә күпсанлы, турыдан-туры да боерылган, атап әйткәнне көтмәстән дә үтәлергә тиешле “кагыйдәләр” барлыкка килде... Мисал өчен, әйтик, балконнарны пыялалау турында хуплап язарга ярамый, ә артезиан коелары турында киресенчә, “Чаллы астындагы су күкертле” дигән булып тәнкыйть язарга ярамый иде... Төзелә башлау белән үк өметсез рәвештә катып калган Икенче җылылык чыганагын “якты перспектива” дип кенә бәяләргә ярый иде... Чөнки, ни өчен дигәндә - шәһәр хәкиме кайсыдыр җыелышларда шундыйрак фикерләр әйткән... Ә без - хәкимият гәзите!.. “Бердәм Россия” партиясен хәзер “власть партиясе” дип атыйлар, һәм шуңа күрә, хәкимият гәзитендә аны ачыктан-ачык күзгә ташланмаслык итеп кенә, әммә гел уңай яктан күрсәтергә кирәк иде... - “Акыллы журналист” инде хәзер үз башыннан әллә нәрсәләр уйлап чыгармаска, формаль законнарда һәм фактларда тирән казынмаска, ләкин әнә шундый “нечкә” кагыйдәләрне теләсә ничек үзе белеп, шуларны гел истә тотып язарга тиеш була башлады...

Татар гәзитләрен халык арасында азмы-күпме популяр итеп килгән иң зур тема - милли яңарыш темасы да тар гына рамкалар эченә кысылды... Милләт тормышындагы һәртөрле исемнәр һәм оешмалар “мактап кына язарга ярый”, “тиргәп кенә язарга ярый”, “телгә алырга ярамый” торган категорияләргә бүленә башлады... Әйтик, “милли хәрәкәт”не тамам таркату өчен генә төзелгән, чынлыкта буп-буш коры куык булган “2нче ТИҮ”не хәкимиятнең хәбәр чаралары ничекләр итеп мактарга белми аптырап бетте (кирәк, кушылган, ә чеметеп тотардай берние дә юк үзенең). Шул ук вакытта, әле һаман “кикрик кабартып” утырган “1нче ТИҮ” турында хәттә Мәскәү телевидениесе ара-тирә күрсәткәли, ә безнекеләр өчен ул тыелган тема иде инде...

...Әкрен-әкрен килә торган андый процесслар, кеше аңында ачык кына фикер тудырудан алда, аның тулаем эчке торышына, организмына йогынты ясый башлый алар... Мин дә үземдә шундыйрак йогынтылар тойдым... Көн дә эшкә киләбез, темалар табабыз, материал эзләргә чыгып китәбез, кайтып шуны язабыз... Элек тә шулай иде ләсә, һәм элек тә без гел генә “революция”ләр ясап йөрми идек бит... Әммә, элек дәртләнеп-канатланып эшли торган шул эшләр хәзер ничектер эч пошыргыч бертөсле тоела, тиз ялкыта башлады... Язарга утырганда ук инде “ничек моны тизрәк очлап чыгарга” дигән теләк барлыкка килә... Журналистлыктан арыдым, кыскасы... Дөрес, мин әле котсыз гына, коры гына “халтура”лар язып ташлауны кыен эшкә санамыйм, тырнак очына эләрлек берәр темасы гына килеп чыксын... Ләкин, яхшы артист сәхнәдән яхшылык белән төшәргә тиеш, диләр бит - бәлки миңа да үземнең бу сәхнәмнән инде төшәргә вакыт җиткәндер? Кызыксынып, мавыгып эшли торган икенче һөнәрем дә бар бит инде хәзер - компьютерда текст җыюдан алып гәзит яисә китап ясауга чаклы барсын да эшли беләм, кирәксә программа да төзи алам... - Күңелгә шундыйрак уйлар килә башлады...

Шул көннәрдә берәүгә, кайсыдыр уңайдан, озак уйлап тормыйча гына: “Милли яңарыш белән килдек - аның белән китәбез!” дип әйтеп салган идем - әнә шул сүзләргә бу заманның реаль чынбарлыгы да, алдагы язмышлар да бик төгәл сыеп беткән булып чыкты...

...Россия президентын сайлау кампаниясе киң җәелгән чак иде бу. Шул уңайдан уздырылган бер җыелыш турында язып биргәнием, гәзитнең әзер макетына күз салсам, ни күрәм - Йосыф әфәнде минем язманы Путин кандидатурасын кайнар яклый торганга әйләндереп төзәтеп чыккан... Язма астында минем исем-фамилия шул көе... Ә бит күптән түгел генә мин үзем үк Путинның икенче Чечня сугышын башлавын, ул үткәреп өлгергән кайбер антидемократик чараларны тәнкыйтьләп язганыем - хәзер, шулай итеп, бөтен халыкка үземне кырт борылган “флюгер” итеп күрсәтәммени инде?! Ахыр килеп, бу илдә минем Путиннан тыш бүтән кандидатны якларга хакым бармы, юкмы?! - Йосыф Жимангуловның үзе янына кереп, әнә шулар турысында кискен генә сөйләшеп алырга туры килде. Путинны якламый торган баштагы материалны үткәртә алмадым барыбер, әммә “мактаулы” язма астыннан үз исемемне алдырттым... Шуның бәясе буларак, сүз “әгәр эшләргә теләмәсәң”гә үк барып җитте... “Ярый, - дидем анысына, - уйлап карарбыз, алайса...”

Ә шуннан алдарак кына “Аргамак” журналының компьютер дизайнеры Илшат Фәррәхов бүтән эшкә күчеп киткән, урыны әлегә буш тора иде... Журналның редакторы Газинур Вәлиев кичә генә әле телефон аша шул уңайдан минем теләкләр белән кызыксынып алганые, аңа да “уйлап карарбыз” дигән идем... Әллә нәрсәләр уйлыйсы калмагандыр, шулай булгач... Монда гариза да, тегендә гариза...

...Мин Йосыф әфәнденең кабинетына соңгы кабат кергәндә, без икебез дә хисләрдән суынган, моңаебрак калганыек инде... Миндә ни шатлык булсын, анысы билгеле, тик аңа да ничә еллар бергә яхшы гына, тату гына эшләп килгән кеше белән шулай кинәт дигәндәй хушлашу бик үк күңелле түгелие шикелле. Һәрхәлдә, шулай тоелып китте...

- Йосыф әфәнде, - дидем мин аңа, соңгы сүзләр итеп, - мин сезгә менә нәрсә әйтергә телим... Без сезнең белән кайчагында сүзгә килеп алгаласак та, үзегез беләсез - эш зурга киткәндә мин һәрвакыт сезне яклап чыгарга әзер тора идем. Мисаллары да булды... Тагы да булмый тормас дип уйламагыз... Тик, ул чагында менә болар (калган коллектив) шулай ук сезнең яклы булыр дип ышанмыйм... Ә чукырга булдырырлар... Ну, ярый, без киттек әле... Бик артык гаепләштән булмасын...

Белмим, ул чагында ук “атмосфера”да берәр төрле “куеру” тоемлана башлаганые микән, тик әнә шул сүзләрне әйтүемә әле булса гаҗәпләнәм... Рас килделәр чөнки... Шул ук елның азагында, ноябрь аенда булса кирәк, Йосыф Жимангуловны редакторлыктан төшереп, “Шәһри Чаллы”дан бөтенләй китәргә мәҗбүр иттеләр. Бу эшне, әлбәттә инде, хәкимиятнең “җәмәгатьчелек белән элемтәләр” службасы эшләде. Конкрет кына сәбәбен, ягъни Йосыф әфәнденең ачык кына гаебен әлегәчә белә алганым юк, могаен ул булмагандыр да, юкса ишетелми калмас иде... “Шәһри Чаллы” коллективы тарафыннан, әлбәттә, бернинди яклау-фәлән булмады... (Ә менә берәр “чагу” кәгазе булмый калмагандыр сыман тоела, чөнки андый эшләр ансыз гына эшләнми гадәттә.) Бу вакыйгада, мәгәр, иң ямьсезе, иң әшәкесе шул булды ки - Йосыф әфәндене эштән төшерү, юри үч итеп туры китергәндәй, аңа 50 яшь тулган тирәләрдә башкарылды!.. Шуннан соң күп тә үтмәстән, инде яз җиткәч, беркөнне ул урамда машинага тапталып, фаҗигале һәләк булды... Кешеләр үзара сөйләшеп торганда сүз шул хәлләргә кагылса, хәзер бер нәрсәне һич әйтми калмыйлар: “Һаман да кайгырып, уйларга чумып йөрүе аркасында машина астына барып кергәндер инде, мәрхүм”, - дип куялар...

Йосыф Жимангуловтан соң “Шәһри Чаллы” гәзите берара редакторсыз булып торды. Шул дәвердә ул буш креслога утырырга теләүчеләрдән хәкимият идәрәсенә барлыгы 12 гариза кергән диләр! Беркатлылар! Могаен, алар ул гаризаларда үзләрен бик тә яхшы, бик тә эшлекле, актив кешеләр итеп күрсәтергә тырышканнардыр инде... Кылган хезмәтләрен, алган бүләкләрен, язган әсәрләрен санап киткәннәрдер... Ә соңгы вакытларда хәкимиятнең андый гәзитләрдәге андый вазифаларга карата нинди политика алып бара башлаганын уйлап-исәпләп карамаганнардыр. Уйларга да, шыпырт кына тынарга кирәк булган югыйсә... Активлык, эшлеклелек кебек сыйфатлар, хезмәтләр кылып яки әсәрләр язып танылулар мондый вазифа өчен зарарлыга санала иде инде!!. Хәкимиятнең кайбер эшлеклеләр, кайбер атаклылар белән “авызы пешкән” очраклар да барые... Күндәмлек, ни кушсаң да үтәүчәнлек, дәшмәүчәнлек, “рәхмәтлелек” югары бәяләнә башлаганые...

Һәм, нәтиҗә бөтенесен шаккатырды - редактор итеп моңарчы җәмәгатьчелек игътибарына һичбер чалынмаган, бервакытта да “дежур” мәкаләләр язып утырудан ары китмәгән, иң хыялый фаразларда да “кандидат” буларак телгә алынмаган Флүзә Фәррәхованы билгеләп куйдылар.

-------------------------------

“Аргамак” журналында мин эшләп алган дәверне Чаллыда матбугат эшен оештыруның, аның белән идәрә итүнең иң хурлыклы апофеозы дип атарга мөмкин. Ләкин, мин ул турыда “Аргамак” журналын ничек туздырдылар” дигән аерым бер мәкаләдә язганыем инде. Тагы да “казынып” торудан файда юктыр... Файда дигәннән, ни язсаң да файда юк, ансы, без нәрсәдер язган белән генә берни дә үзгәрми... Ул мәкаләне күрмәмешкә сабыштылар да куйдылар, шул булды... Татар матбугатындагы яман күренешләргә борчылучылар булса да, алар һәркайсы үз почмакларында борчылып утыра...

“Аргамак” чорын шул элекке язган белән калдырып, арытаба китәм...

-------------------------------

Журналның ябылып беткәнен көтеп утырган чакларда, ишеге безгә кара-каршы гына булган “2нче Татар Иҗтимагый Үзәге”ннән миңа кереп, берәр төрле кәгазьләрен, гадәттә “мөрәҗәгать”ләрен редакцияләп, татарчага кайтарып һәм җыеп бастырып бирүне сорыйларые. (Бүлмәләрендә, нинди могҗиза беләндер, яхшы гына компьютер, принтер һәм факс барлыкка килгәние инде.) Безгә ни, эш кенә булсын, без бит инде хәзер “политикага кермибез”, чөнки нибары техник хезмәткәр... Анысы да “артка типкәнче” генә бит әле... Шулай ара-тирә эшләштерә торгач, “Аргамак” ниһәят ябылды, ә мин “2нче ТИҮ”дә эшләштерүне давам итеп калдым... “Милли хәрәкәт”тә алга таба планнар һәрвакыт бик зурдан булды, болар да ул яктан кимен куймыйларые: имеш, аларның язу эшләре муеннан булачак әле, көт тә тор, озакламый хәттә үз гәзитләрен дә чыгара башлаячаклар... “Политикагызга кермим дисәң, бигрәк тә яхшы - безгә какраз әнә шундый, әйткәнне эшләп кенә тора торган хезмәткәр кирәк тә инде”, - диләр... Беренче вакытта аена 1 меңгә эшләп торырга дип телдән генә килештек тә - шул тирәдә уралып йөрештерә башладым. (Өйгә якын, “мөрәҗәгать”ләр көнгә уртача яртышардан гына, ашыгыч кирәк булганда чакырырга телефон да бар - шуңа күрә “уралып йөрештерү” димен.) Хөррият, кыскасы! Ә алда нинди киң перспективалар, җитмәсә!

...Ике ай шулай йөргәчтен, 2 меңнәрен алып кесәгә салгачтын, беркөнне мин боларга ипләп кенә болай дидем: “Егетләр, миңа сездән ул хәтле акча каеруы бик уңайсыз, чөнки сагалап көтеп эшли торган мондый эшләр донъяда аена 500 генә тора... Миңа тиештән артыгы кирәкми...” Шулай намусны чистартып, тагын дүрт ай йөргәчтен... беркөнне боларның принтерында кара бетте... Ә кара алырга акчалары югые... Тагы да бер атнадан кереп хәлләрен белештем - хәл үзгәрмәгән булып чыкты. Шуннан ни - “бик артык гаепләштән булмасын”ны әйтештек тә... шартлаттык шуның белән ул кабартманы... Ә 4 ай өчен тиешле 500х4=2 меңне әле булса көтәм, исләренә төшергәлим, процентсыз да ярый, дип кенә торам инде...

(Югыйсә, очраклы рәвештә мин белеп калганы гына да – боларның счетына бер “спонсор” аркылы күчертелеп бер тапкырда 195 мең сум кергәние... Урлап бетерделәр счетта булган акчаларын, бүтәнчә нәрсә булсын!.. Андыйга алар "теге ТИҮ"дә үк остарып беткәние инде!)

Шул бер үк вакытта мин “2нче ТИҮ”дә “лидер” булып йөргән Рафис Сәлимҗановның “Мәгърифәт” исемле типографиясе өчен бланк макетлары да ясап бирә башлаганыем. Беренче вакытларда бланк башыннан 20 сум ала килдем, ә бер еллап үткәч, аена 2 мең сум хак белән шунда даими эшкә урнаштым. 2004 елның җәендә кабаттан “Шәһри Чаллы”га киткәнче, рәсми эш урыным шул булды. Бу эш тә хакына күрә таман - көненә бер кат килеп-китеп йөрмәле генә, яңа бланклар аз гына кирәк була. Рафис зуррак планнар да корып карады каравын - үз ризографларында күпләп вак китаплар бастырырга да, үз гәзитен чыгара башларга да ниятләде. Гамәлдән чыкканнан соң калган бер офсет станогы барые, шуны эшкә җибәреп төсле битләр чыгаруны да чактан җайга салмый калды... Тиешле “фирменный” сыекчалары гына җитми иде бугай аңа... Ләкин, алга китешне тәки көтеп алалмадым: мин беренче килгәндә нинди бланклар иде - киткәндә дә шулар торып калды...

(Сүз уңаеннан шунысын да әйтим: Рафис Сәлимҗанов - Язучылар берлеге агзасы ул. Аның, мәсәлән, 80нче елларда чыккан хикәяләр җыентыгы, 90нчы еллар башында “Аргамак” журналында басылган “Амбар кенәгәсе” повесты бар, шул ук елларда “Ахырзаман” дигән пьесасын Чаллы Татар Театры сәхнәгә куйды... “Таң йолдызы” ачылган гына чакта Рафис шунда журналист булып та эшләп алганые... Тик, тамак өчен генә булмаса, журналистлыкның ни хәҗәте бар да, язучылыкның ни кызыгы бар соң хәзер... Үзенә бәләкәй генә бер бизнес ясап алгач, менә 15 еллап инде, Рафисның аның ише нәрсәләргә әйләнеп тә караганы юк... Һәм андыйлар бер ул гына түгел.)

Аннары тагын, “Аргамак”ның инде элекке журналисты Гөлнара Гатауллина белән без студентларга диплом эшләре ясарга керешеп киттек. Ул үзенә күрә “администратор” булды, ә мин компьютерда эшләүче идем. Сыдырдык кына без ул диплом эшләрен, бөтен бер группага ясап бирдек! Җәй урталарында ул эшне бетергәч, Гөлнара күренекле бер нәсел турында китап яза башлады, ә мин, билгеле ки, шул китапны җыеп, редакцияләп, макетлап бирдем... Шулай озак кына “бизнес” белән шөгыльләндек аның белән дә...

Менә шулай итеп, тегеннән бер эш, моннан бер эш килеп чыга торды... Берәүгә текст җыеп бирергә кирәк, икенчегә язган язмасын әдәм рәтенә китереп төзәтеп чыгарга, өченчегә - “мөрәҗәгать”, дүртенчегә - диссертация... Компьютерларга татарча хәрефләр, клавиатура һәм хата төзәткеч программа куйдыртучылар да булгалый иде ара-тирә, елына берничә... Татарча әйткәндә "эт күтеннән көн күреп" булса да, яшәп киттек шулай әкренләп. Бик үк хәерче дә яшәмәдек хәттә ки... Үләргә куылган әдәм әле дә исән-аман...

------------

Гәзит ясатучылар да булгалады... Ул яктан бигрәк тә Тәлгать Әхмәдишин белән тыгыз гына эшләп алдык. Башта ул чыгарта торган “Азатлык” гәзитенең берничә санын макетладым... Бу гәзит, билгеле булганча, татар милли азатлык хәрәкәте ягында торып язучы политик гәзит булып торды, һәм аны 90нчы еллардагы “милли хәрәкәт”тән исән калган сирәк нәрсәләрнең берсе дип санарга мөмкин иде. “Милли хәрәкәтче”ләр аеруча яраткан рус телендә чыга, тик татар теленә дә күпмедер өлеш калдырыла... Ул гәзитне басмага әзерләгәндә кайчак авторлар белән “кытыршылык” килеп туа иде: әйтик, текстларын төзәтмәсәң - грамматик һәм стилистик яктан дөрес булмый, төзәтсәң - “политик үзгәреш керткән” диләр... (Ә бит арада мине күргәч урамның икенче ягына чыга торганнары да бар!) Ярый әле озакка сузылмады, шундый бер очракны сылтау итеп, икенче берәүгә “шудырттым” ул “Азатлык”ны... Кайчагында, шулай да, Тәлгать аның “милләтче”ләр теше үтми торган татарча өлешен төзәтеп ясарга барыбер миңа китерә торганые. Үзем дә ике-өч мәкалә язып бастырдым әле мин ул гәзиттә! Тиешле кешеләр белә, әле дә онытмый...

Тәлгать Әхмәдишин чыгарта торган икенче гәзит - “Якташлар авазы”н басмага әзерләү белән озак кына шөгыльләндем... Әгерҗе районында туып-үскән Чаллы кешеләренә атап чыгарыла торган бу гәзитне татар матбугаты өчен күп яктан үрнәк итеп куярга буладыр. Барыннан элек, Тәлгатьнең “Якташлар авазы”н тәэмин итәрлек спонсорлар таба алуы игътибарга лаек. Юкса бит бездә дәүләтнеке булмаган гәзит чыгару турындагы беренче ниятләрне үк спонсор юклыкка терәп туктатырга яраталар... Теләгән кеше анысын да таба, шулай итеп... Әгәр якын-тирә районнарның һәрберсе өчен шундый гәзит чыгарылса да (һәрберсеннән Тәлгать күк берәр кеше табылса да), Чаллыда тагын дистәләгән татар гәзите чыгып торырые бит... Аннары, тагын бер хикмәтле як - ул гәзитнең ярты гына ставкалы да һичбер корреспонденты юк: аңа материаллар я райондашлардан хат белән керә, я Тәлгать аларны Казандагы һәм Чаллыдагы таныш каләм осталарыннан, тарихчылардан, укытучылардан яздыртып ала... Халык бик теләп укый торган кызыклы гына гәзит килә дә чыга! Дөрес, ул аена бер генә чыга иде, соңгы вакытларда исә ике айга бергә калды, эш бөтенләй үк кыенлыкларсыз гына бармыйдыр... Ләкин бит, ике айга бер гәзит тә - гәзит инде ул!

Берәр тапкырлап очрактан-очракка гына чыккалаган, бер я ике саны чыгу белән туктаган гәзитләр дә була торганые әле тагын... Гомумән, хәзерге заманда гәзит чыгару һич тә кыен эш түгел, бик теләгән кеше аны берүзе һәм заводта эшләп тапкан акчасына гына да чыгара ала (татарда булмаса да, руслар арасында андый мисаллар да җитәрлек). Гәзиткә язарга лаеклы сүзләр, хәбәрләр, фикерләр булсын да, ул гәзитне укырга теләүчеләр генә табылсын... Без татарларның исә инде язар сүзе юктыр, татарчаны танып укырдай күзе юктыр, ахырсы...

Үзешчән гәзитләр турында сүз чыккач, 1996-97 елларда чыгып алган “Хәерле иртә” турында да аз гына әйтеп китим әле. Язучы һәм журналист Әхмәт Дусайлы чыгара иде аны. Мин ул “Хәерле иртә”дә байтак язмалар бастырдым, гәзитнең язмышы бик тотрыксыз икәнне аңлап, гонорар да сорап тормадым... (Мәгәр ул түләде! – спонсорлары акча урынына кер югычлар биргән икән – шуларның берсен миңа китереп куйды – телефон юк чак – таларга керәләр икән! дип торам – ә шул аппаратны кертеп киттеләр!!) Аеруча истә калганы исә - “Яңа татар әкиятләре” булды. Ул әкиятләрнең баштагы өчесен “Шәһри Чаллы”да бастырганыем да, язудан туктаганыем инде (берсенә “цензура” ясадылар да, күңел кайтты)... Әхмәт белән беркөнне ничектер шул турыда сөйләшеп киттек. Ул әйтә: “Тагын язаласыңмы, язсаң ничәне?” - ди. Мин әйтәм: “Бер еллап атна саен язарга була инде, әгәр бик кирәксә”, - дигән булам... Шул сүздә тотты да бу мине, телдән килешү төзеп тә куйдык... Байтак кына атналар шул килешкәнчә узды, шактый гына яңа әкиятләр язып бастырылды... (Арада “төшеп калган” атналар да булды микән, юк микән, төгәл хәтерләмим.) Тик, үкенечкә каршы, Әхмәтнең ул гәзитенә инде озак чыгарга язмаган булган икән шул... Гәзит тә ябылды, миндә яңадан-яңа әкиятләр язуга стимул да шуның белән бетте... Менә шулай ул донъя – язмалар да үзеннән-үзе генә язылмый: теләп торган гәзит булса язасың, булмаса - язмыйсың да утырасың...

------------

...Әгәр шундый вак-төяк эшләр гел булып кына торса, көн саен сигез-ун сәгать эшләп кенә торсам, шул эшнең “базар хакын” тиешенчә түләп тә торсалар - череп баеп беткән булырыем бәлки... Квалификацияле эшләр эшли идем бит, ни дисәң дә. Текст басу гына “кара эш”, тик аны да ун бармактан басам ич... Әммә, заказлы эшләр урык-сурык кына булып тора, акчасы уртача яшәргә чак җитә иде. Бер яманның бер яхшысы да булмый калмый барыбер - буш вакытым шактый күп, һәм үзем бернинди режимнар белән бәйләнмәгән хәлдә, “ирекле художник” кебек яши идем... Шундый иреклектән нинди рәхәтлекләр күргән икән дисәгез - менә ансына инде безнең квалификация юк тек юк... Бөтен иреклекне шулай ук эшкә, җитмәсә бушлай эшкә багышладым да бетердем...

“Аргамак”та тик утырганда ук башлаган, “Нәсел” дип аталган бер программаны төгәлләп куясы барые, мәсәлән. Соңгы вакытларда шәҗәрәләр, нәсел агачлары төзү белән мавыга башлады бит халык... Ә грамоталы итеп хәттә Шәймиевка да төзеп бирә белмиләр... Кәгазьгә зур бер чатак-ботаклы агач сүрәте төшерәләр дә, шуның ботакларына исемнәр язып чыккан булалар... Грамоталы төзелгән шәҗәрәдә исә кешенең ата-бабалары да, анасы һәм әбиләре дә, балалары һәм оныклары да, иң ерак туган-тумачалары да барысы күрсәтелгән булырга, һәр кешегә карата кыскача белешмәләр дә бирелергә тиеш. Кәгазьдә генә бу тәләпләрне берничек тә үтәп бетереп булмый... Электрон шәҗәрәдә исә, бер исемгә басу белән, шул кешенең үз нәсел агачы сүрәтләнә... Икенче исемгә баскач - икенче кешенеке... Компьютер хәтеренә теләсәң берничә авыл халкын кертергә, һәм аларның чуалышып беткән нәсел бәйләнешләрен эзмә-эзлекле карап утырырга мөмкин... Матур гына эшли торган шундый программаны - “Нәсел”не ясап бетердем дә, ниһәят, таныш-белешләргә, очрагы туры килгәннәргә (кирәк дип тапсалар) урнаштыра башладым. Аның өчен түләү сорап тормый идем, чөнки безнең халыкның шәҗәрә кебек рухи кыйммәтләр өчен генә акча чыгарып салмаячагын алдан ук чамалый идем инде...

...Шундый зур-зур эшләрне бушлай, конкрет заказсыз эшләүләр байтак булды, программа төзүләр белән генә дә чикләнмәде, һәм моны коры мавыгу я тик утырырга иренү белән генә аңлатып бетереп булмый, җәмәгать... Әле “Таң йолдызы”на килгәнче үк яза башлаган “эшче-хәбәрче” хатларын да, иң соңгы шундыйрак эшләрне дә мин асылда бер олы максат, идеал белән - туган халкыбызга хезмәт итәргә омтылып эшләдем. Ничек кенә пафослы тоелмасын, әммә чын дөресе шул! Патриотлык - кемдер уйлап чыгарган нәрсә түгел: ул менә безнең күекләрнең тирән күңел түрендә утыра, безнең өчен иң беренчел этәргеч булып тора... Аның да артында тагын ниндидер сәбәп чыганаклары юк... Халкыбыз тамырсыз дүңгәләк шикелле таралышып югалмасыные, бер-берсенә ныграк бәйләнешеп оешкан олы бер милләт булып яшәсение - менә шул теләк-максатка бездән дә азрак өлеш булмасмы дип төзелде ул “Нәсел” программасы... Андый эшләр аннан соң да булды, шөкер, - тагы да булып торсын...

1979 елда чыккан 4 томлы “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”н беләсездер... Әгәр шуның текстын компьютерда җыеп, кирәкле сүзне тиз генә таба торган бәләкәй генә программа да ясасаң - дип исәпләп киттем беркөнне - күпме вакыт кирәк булыр икән? Бер битен җыеп, битләр санына тапкырлап карадым - 1 ел да 2 ай килеп чыкты. Күбрәк икән... Әгәр андагы үрнәк текстларны ару гына кыскартсаң? - 7-8 айда эш итәргә була икән лә... Мин эшләмәсәм, аны кем кайчан эшләр, ә эшләсәм - нәтиҗә була торыр бит... Мин бәлки озакламый үләрмен дә, күпме генә тора әдәм башы - ә шундый да шәп электрон сүзлек калыр... Үлмәсәк, файдасы да тимәгәе... - Керешеп киттем тәвәккәлләп!.. Җыйганда бу сүзлекнең күп кенә ялгышлары да күзгә чалынды, төшеп калган сүзләр дә искә төште - дөресли бардым, һәм бу инде кәгазьдә басылган сүзлектән камилрәк икенче бер сүзлек булып әверелде. Чамалаган вакытта төгәлләгәч, мин моны башта “Субра” аркылы тикшертеп чыктым - менә бит, алдан эшләп куйган эшнең нинди файдасы да чыгып куя аның! Аннары ике кат җентекләп укып чыгарга туры килде, чөнки кеше сүз дөресли торган сүзлекнең үзендә һич хата калырга тиеш түгел иде! Шулай әзерләп бетергәч, бу “Аңлатмалы сүзлек”не мин алдарак әйтеп узган татарча программалар пакетына әйбәтләп кенә урнаштырып та куйдым... Ул пакетның дәрәҗәсе-абруе бермә-бер күтәрелеп китте!

...Русча-татарча электрон сүзлек донъяда барые инде, аны Казанда бер фирма ясаганые... Тик минем аны турыдан-туры үз пакетыма салырга юридик хакым югые. Ул сүзлекне дә яңадан җыярга булдым... Һәм шулай кирәк тә булган икән, чөнки аның китаптагы оригиналы хаталар һәм аксак-туксак язылышлар белән туп-тулы булып чыкты - һәр җөмләсен диярлек яңадан уйлап язарга туры килде. Бу да инде безнең электрон вариантта башканы кабатламый торган, оригиналь сүзлек булып әверелде. Шуны да программалар пакетына салгач, ниһәят, ул пакет тулы бер комплект рәвешен алды. Компьютерда татарча язу, тулы куәттә иҗат итү өчен инде башка мөһим нәрсә кирәкми дә иде! Ун еллап элек башлаган бу эшне, ниһәят, максатына китереп җиткердем!

Мондый эшләр әгәр дәүләт тарафыннан тиешле вакытында һәм дөрес итеп оештырылган булса, ун ел элек башлану түгел, бөтенесе әзер булып бәтерие бәлки. Аңа күпме генә акча чыгымнары китәрие... Бүгенге рус теле шикелле үк, татар телен дә компьютерны сатып алганда ук аның эченә бушлай урнаштыру мөмкинлеге ачылыр иде... Мин үзем ул эшләргә, могаен, катнашмаган да булырыем, чөнки Казанда тормыйм... Ләкин, әгәр узганны кире кайтарып “иң дөрескә” үзгәртү мөмкин булса - үземне әнә шулай “сызып ташлатырга” да бик ризалашырыем... Чөнки милләт кимәлендәге андый олы максат минем бер башымнан күпкә олырак...

------------

Бөтенесен берьюлы иңләп булмый... Болай да артык киң иңләнде шикелле, тик мин боларны бик нык эрудит булганга түгел, ә башлыча татар матбугатында килеп туган практик мәсәләләрдән чыгып эшләдем ич. Язмалар язу да, программалар төзү дә, компьютерда текст җыюдан алып гәзитнең я журналның әзер макетына хәтле бөтенесен ясарга өйрәнү дә - барысы үзебез эшләп торган эш өчен кирәк иде. Заманадан артта калмаска тырышып, “Шәһри Чаллы”да чакта ук интернетка чыгарга да тырышып караганыем әле мин... Тик менә анысын үзем генә ерып чыгарга белем һәм байлык җитми калды, ә эш урынымда бу идеягә тирән битарафлык хөкем сөрә иде...

...Уңышсыз беткән ул беренче омтылыш 1998 елда, мин “фәнни-техник прогресска ярдәм” оешмасы (НИОКР) җитәкчесе Вәис Мөхәммәдиев белән бераз аралашып алганда булды. Аңа вак-төяк компьютер эшләре белән булыша идем, һәм шунда без интернетта сайт ачу мәсәләсе белән дә кызыксынып киттек. Вәис әфәнде үзе “Нуран” дип аталган сайт ачарга уйлый, инде бер рәссәмнән шуның “фирменный” эмблемасын да ясатып алганые (безнекеләр гомергә я байрактан, я гербтан, я барабаннан башлый бит инде). Телефончыларга барып, техник якны да белешеп кайтты: “Интернетка салу сезнең өченгә беренче вакытта бушлай, сайтның үзен генә әзерләп китерегез”, - дигәннәр икән...

Ә сайтны ничек ясыйлар соң аны?? Хәер, мең кеше ясый белгәнне бер кеше белә алмас микән тәки?.. “Ике атнадан беләбез аны!” - дидем дә Вәис әфәндегә, кичләрен “Frontpage” дип аталган сайт ясау программасын өйрәнә башладым. Аны эшләтә белүдән тыш, HTML дигән аерым бер тел белән аз-маз таныш булырга да кирәк икән әле, мәгәр... Шуның беренче сүзләрен генә дигәндәй өйрәнеп алгач, иң гади сайт сыман бер нәрсәнең исемен язып, астына бераз текст урнаштырып, апкилеп күрсәттем... “Менә, мин әйтәм - башта интернетка шушыны салып бирсеннәр, аннары без аны атна саен яңартып торырбыз, яхшырта барырбыз”.

Бер үк вакытта, “Шәһри Чаллы” өчен дә бер сайт ачарга сөйләштек... “Мин анысын да үзем ясыйм, материалын да мөмкин булганча үзем салып барырмын”, - дидем. Беренче иң гади үрнәген шулай ук ясап китердем... Тик, алай җиңел генә эш эшләнәме соң... Вәис әфәнде боларны телефончыларга алып китте дә, бик күңеле төшеп кире кайтты... Анда интернет белән эшләүче кеше инде хәзер әзер сайтларны салу өчен 1 мең сум, яңартылганын атнага бер салу өчен аена 1 мең сум сорый икән... (Ул чакта уртача эш хакы чамасы зур акча иде бу.)

Вәис әфәнде үзенең “Нуран”ы өчен башка юллар эзләргә җыенып калды... Ә мин инде, укыштыра торгач, бу эшнең дә ничек эшләнгәнен “теориядә” генә булса да аңлый башлаганыем... Бөтен сере - модем дип аталган бәләкәй генә бер прибор сатып алырга да, шуның аркылы компьютерны телефон линиясенә тоташтырырга кирәк... Модем исә кибеттә 1 мең ярым чамасы тора... Шул турыда сөйләшергә дип үзебезнең Йосыф әфәндегә кердем... Сайт буенча иң беренче сүз чыкканда, ул бит: “Яхшы, бик яхшы!” - дип, сөенеп үк киткән сыманые, эш модемга гына терәлеп калгач, ничек кире каксын, дип уйлыйм үземчә... Ләкин, бу юлы Йосыф әфәнде минем аңлатманың башын гына азрак тыңлап торды да: “Ә кирәк микән соң безгә ул сайт?” - дигән үтергеч сорау белән кырт бүлеп тә куйды... Шуның белән шартлады ул кабартма...

...2002 елда, ниһәят, минем үземдә дә модем барлыкка килде! Интернетка кердек, исебез китте инде... Әммә ләкин, безгә анда да ерак Бразилияләр, Уругвайлар түгел, шушы үзебезнең Татарстан да Башкортстан кирәк икән ләсә! Нәрсәдер укырга дисәк тә, һаман да шушы татар телебез күңелгә иң якыны икән... Ә ул интернетта юк диярлек иде әле. (Нибары Мордовиянең ике телле “Татар газетасы” сайты һәм “Юлдаш” дигән таныштырулар сайты барые, (төзүчесе - Ирек Биккинин). Һәм тагын берничә сайтта "исэнмесез иптэшляр" тибындагы кереш сүзләрне табарга була иде) Билгеле инде, моны күргәч нәрсә уйлаганым: “Булмаса, без үзебез ни өчен?!” - дип уйладым шундук... Сайт ачу өчен әзер форматлар да интернетның үзендә үк бар икән инде, шул форматка ни теләсәң шуны урнаштырасы да, яңа сайтка исем бирәсе генә икән... Тоттым да, сынамак өчен үземдә булган берничә текстны шулай салып, сайт ясадым да куйдым! Анда текстлар булгач, ул текстларның татарча булуы иң олы яңалык булгач, сайтка исемне “Татарча текстлар” - www.tatarca.boom.ru дип куштым (хәзер www.tatarca-text.narod.ru)... Бөтенесе бушка! Серверны, ягъни безнең сайт салынган зур компьютерны тотучы хуҗага файда шул сайтка бәләкәй генә үз рекламасын салудан һәм телефон линиясе өчен түләүләрдән килә икән.

Дөрес, ул сайтны бераздан соң, керүчеләргә уңайлык өчен, HTML теленә күчереп чак кына яңартып аласы булды, тик анысы инде вак мәсәлә... Бөтен Чаллы, шул исәптән мин дә ул чакта текстларны үзенә аерым “Чаллы кодировкасы” белән җыя идек, бүтән җирдә ачсаң аның татар хәрефләре күренми иде - кыска гына бер махсус программа төзеп, ул текстларны стандарт татар кодировкасына күчерергә туры килде... Компьютеры татарлашмаган кеше дә укый алсын өчен, шул сайтка ук бер татар шрифтын да урнаштырып куйдым. - Алары да безнең өчен вак мәсәлә! (Мәгәр, татар телен стандартлаштыру һәм интернет аша һәр теләгән кешегә татар клавиатурасы һәм шрифтлары алу мөмкинлеге бирү әлегә кадәр чишелмәгән иң зур мәсәләләрнең берсе булып кала бирә.)

...Минем язылмаган бер фантастик әсәр сюжетым бар... Анда роботлар шундый зур үсешкә ирешә ки, бөтен эшләрдә кешене алыштырып бетерә, донъяның беренче хуҗалары булып кала... Ләкин, роботларның кеше кушканны үтәүдән башка гына үз максатлары була алмый бит, һәм шул сәбәпле, бөтен бу яңа цивилизация берзаманны алдан биреп куелган иң актык максатка ирешә дә, кинәт кенә тулаем катып, хәрәкәттән тукталып кала... - Менә шуның кебек, безнең өчен дә техник проблемаларны чишү төп максат булып тормый: анысы - югарырак торган асыл максатларга ирешүдә нибары бер чара. Сайтны аны әллә нинди шайтан фокуслары белән бизәп бетерергә дә була, интернетта шулай бизәлгән сайтлар санап беткесез, ләкин... Сайт ачасың икән инде - син аны нинди дә булса кешелекле максат белән ач. Минем максат исә - интернетта татар китапхәнәсе булдыру иде. Руслар бу җәһәттән безне әллә ничә миллион тапкыр узып киткән, донъядагы китапларның (гомумән текстларның) русча интернетка салынмаганы бик сирәктер. Уку-язу шөгыленең бөтен киләчәге, иртәме-соңмы, йөз процентка әнә шул интернет текстларына кайтып калачак бит... Бүген дә ул “җиңел тартмый”: китап сату бизнесы әкренләп бөлә башлады инде, яшьләрнең укый торганнары экраннан укуга күнегеп үсә. (Мин үзем дә кәгазь китап сатып алуны күптән ташладым.) Интернетта татарча текстлар юк икән әгәр (я син теләгәне юк икән) - иң “милләтче” кеше дә туган телдә укуны бик тиз арада онытып бетерәчәк... Әммә ләкин, бүген бу җәһәттән һәләкәт ул хәтле нык янамый торгандыр инде. Татарча текстлар интернетта хәзер байтак кына... Һәм, мин үзем аларны барлыкка китерүдә иң беренчеләрнең берсе булдым дип әйтергә мөмкин... Милләт үзе белмәс-күрмәс (чынлыкта инде юк бугай ул, электән калган калдыклары гына һаман таркалып ята бугай), ләкин Алла беләдер (әгәр булса). Аның каршында җавап бирер чак җитсә - безнең дә "запас"та әзрәк әҗер-савап юк түгел, шулай итеп...

...”Тормышка өмет тулы шар ачык күзләр белән каравыңны ташла!” - дип үземне гел тиргәп торам, әммә ләкин... Чаллы язучылары и шатланырлар инде, дип өметләндем башта... Аңлыйм аңлавын, аларда үз әсәрләренә “коммерция интересы” барлыкны, ләкин бит үзең һәм шул әсәрләр белән киңрәк таныштыру, үз сүзеңне ераккарак ишеттерү, “реклама” интересы да булырга тиеш, шунсыз “коммерция” дә алга бармый... Үрнәк өчен бер-ике әсәреңне ачык интернетка салырга да ярый торгандыр... Кайберләренә сайт ачылу, анда текстлар салу мөмкинлеге турында әйтүем, мәгәр, бушка түбәнсенү сыман булып чыкты... Әйтерсең мин үтенеп сорыйм да – алар “чиртеп очыра”!.. Бик кирәкләре бар: мин бит, барыннан элек, “миңа әйтмисең дә” дип үпкәләмәсеннәр өчен сорый идем... Чаллы язучылары нинди сыйфатта яза, әсәрләренең халыкка җитүе белән дә шул сыйфатта кызыксына, кыскасы... Шуннан соң, сайтка татар классикларының әсәрләрен сала башладым... Баштагы икесен кулдан җыйдым, аннары инде “Finereader” дигән текст тану программасын куллануга күчтем... Дөрес, зур казанышлар белән мактанып булмый, әсәрләр күп түгел, сайт бу җәһәттән башлап ташланган көе дип тә әйтергә мөмкин... Тагы да кул җитәрме, юкмы... Аның каравы, мин анда мәкальләр, җыр текстлары, мәзәкләр, кроссвордлар да урнаштырдым әле. “Шакмадрат” уенын һәм “латиница”дан татарчага кайтаргыч программаларны да шуннан үзеңә күчереп алырга була.

Бүгенге көндә татар интернеты киңәйгәннән-киңәя бара, күләм ягыннан барлык татарча текстлар анда кул яссуы калынлыгы китап хәтле бардыр инде... Ләкин, бер күңел кайтаргыч ягы бар: һәр автор үз чүп-чарын мактап утырган барахолка төслерәк ул: сайт ачалар да, шунда “иң сөекле” үзләрен алагаем тутыралар... Әзрәк укып алыйм дип интернетка керсәң, “чүп икән... чүп икән...” дип карый-карый ярты көнең үтә дә китә... Шуңа күрә, мин хәзер “Татарча текстлар” сайтының принцибын үзгәрттем: анда бары тик классиклар һәм башка иң яхшы авторлар гына урын алырга тиеш! Укучыны алдандырмаска! (Үзем өчен, бигайбә, чыгарма ясыйм инде... Донъядыр ки бу...)

Интернетны да матбугат дип саныйм, алай гына да түгел, киләчәкнең бөтен матбугаты шул дип беләм... Минем андагы ролем бер сайт белән генә чикләнмәде, ләкин, ярар инде - җентекләп сузарга ул чаклы, бу анкета бланкы түгел лә...

-------------------------------

Шулай яши торгач, 2004 елның җәенә дә җиттек... Ниндидер берәр күрсәтмә, директива булгандырмы - нәкъ шул тирәләрдә “региональ” статуслы татар гәзитләренең дә сайтлары ачыла башлады. “Шәһри Казан”, “Бөгелмә авазы” сайтлары барлыкка килде, мәсәлән... Һәм менә беркөнне, миңа әллә кайчан онытылган “Шәһри Чаллы”дан редактор Флүзә Фәррәхова шалтырата:

- Гәзитнең сайтын ачарга иде, шуны ничек итеп эшләргә була икән, белмисеңме? - ди.

- Сайт ачуның берние юк аның, - мин әйтәм - кирәксә, ачабыз да бирәбез... Икенче доменлы сайт булса, урнаштыру бушлай, беренче доменлы үз сайтың өчен елына 2 мең чамасы түләргә кирәк булачак. Ләкин аның белән генә эш бетми: гәзит сайтын сан саен яңартып торырга кирәк булыр бит аны... Шул эшне алып барырлык кешегез бармы соң? Ул кеше татарча укый-яза һәм сайтлар белән аз-маз эш итә белергә тиеш...

- Андый кеше булса, син үзең инде...

...Өстәмә бер шөгыль минем “эчне тишми” иде, билгеле... Килешү төзедек, аның буенча мин сайт ачарга, шуннан соң атнага ике тапкыр редакциягә килеп, гәзитнең электрон макетын күчереп алып китәргә, өйдә шуның иң яхшы текст һәм сүрәтләрен сайтка салырга тиеш булдым. Бу эш өчен редакция миңа аена 2 мең түләп барачак иде... Сайтның макетын (тышкы рәвешен) ясарга һәм аны серверга урнаштырырга атна-ун көн вакыт алдым да, шунысын эш иткәч, 4 июль көнне, ниһәят, интернетта "Шәһри Чаллы" сайты барлыкка килде.

(Монда бер гыйбрәтле якны да әйтеп үтәргә кирәк - “Шәһри Чаллы” гәзитенә бу эш өчен “югарыдан” финанс бүлеп бирү турында сүз дә юк, бөтен чыгымнар редакциянең рекламадан кергән акчасы исәбенә каплана иде. Сайт буенча һичьюгы ярты я чирек штат берәмлеге дә бирелмәде... “Хуҗалар” бу төр эшчәнлекне гомумән “күрмиләр-белмиләр” иде... Әле дә хәлләр шул көенчә...)

Бер килгәч инде, “Шәһри Чаллы” компьютерларында элеккедән калган хата төзәткеч һ.б. программаларны яңарттым, аларга “Аңлатмалы сүзлек”, “Русча-Татарча сүзлек” тә куеп чыктым... Гәзиткә Казаннан электрон почта белән килә торган татарча хәбәрләрне, бүтән кодировкада булу сәбәпле, өр-яңадан җыеп утыраларые - кодировка алыштыргыч программаны эшкә кушып җибәрдем... Тик, өч-дүрт көннән соң, хәлне радикаль үзгәртергә - “Шәһри Чаллы”ны тулаем рәвештә стандарт кодировкага күчерергә булдым. Бер дә кыен эш түгел: шрифтларны һәм клавиатура драйверларын стандартка алыштырырга да, кайбер иске текстларны программа ярдәмендә “яңартырга” гына кирәгие... (Операторлар озак кына мыгырданып утырды әле, моның үзләренә берәр авырлыгы килеп чыгарга тиеш дип көтеп. Бер авырлык та чыкмагач, әкренләп тындылар.) Шулай итеп, сайт ачу үзенә ияртеп тагын бер яңалык китерде - гәзит электроника өлкәсендә дә ил белән уртак бер татар телендә “сөйләшә” башлады.

“Шәһри Чаллы” бу вакытта атнага алты гына битле (12 полосалы) һәм аклы-каралы булып чыга иде әле. 500 мең кеше яшәгән Чаллының шәһәркүләм гәзите өчен мондый хәл оят дәрәҗәдә артта калганлык булып, күзгә бәрелеп тора иде инде... Икенче меңьеллыкта яшибез ич, хәзер андый гәзитне кулга тотып кеше күзенә күренергә дә уңайсыз, иске чабата кигән сыман була... Җитәкчелек тә уңайсызлана башлады, күрәсең: алга бер үк вакытта ике мәсәлә - гәзитнең күләмен тагын 4 полосага арттыру һәм тышкы битләрне булса да төсле итеп чыгара башлау мәсәләләре куелды... Эш күләме дә бераз артачак, байтак кына техник проблемаларны да чишәргә туры киләчәк иде... Шуларны башкарырдай өстәмә кеше кирәк, ә андый кеше менә ул - сайт ясарга килеп-китеп йөри бит инде... Кыскасы, көннәрнең берендә Флүзә миңа “Шәһри Чаллы” гәзитенә даими эшкә, дизайнер булып килергә дигән тәкъдим ясады...

...Ике чүмәлә арасында ачка интеккән ишәк сыманрак бер хәлдә калдым... Кайсын сайларга? “Шәһри Чаллы”га “башыңны алып” күченсәң - ике кулыңа бер эш, эшлә дә тор, бүген ходай ни бирер дип борчыласы юк, акчасы да җитәрлек... Аннары, коллективта буласың бит инде, һәркайда килеп кенә китүче “суык аяк” булып йөрүдән җик күргән... Ләкин, икенче яктан - бик тотрыксыз урын шул, бик тотрыксыз... “Авыз пешкән” бар бит инде: ул системада кешене бүкән башына да санамыйлар, теләсә кайсы моментта чыгарып ташларга да мөмкиннәр... Шундый урын, шундый редактор... Кәефләренә килсә, синең белемең, сәләтең, кылган хезмәтләрең, алдагы язмышың чүпкә дә тормаячак... Тагын урамда калырсың, ә ничә еллар бөртекләп җыелган “клиентура” белән эшлекле бәйләнешләр ул вакытта инде өзелгән булыр... Яңадан аякка басарга, яңа кәсепләр үзләштерергә исә инде яшь үтеп киткән булыр... (Уйлаганым алдыма килә дә тора минем... Ә матур гына итеп уйлый белмим...) Шуларны уйладым да, “шулай булмас микән соң” дип Флүзәнең үзенә әйттем дә, аның “нишләп инде” дип куюын ант урынына күреп... Аллага тапшырдым шул.. Үзе ярлыкасын... Хөррият бетте, “Шәһри Чаллы”ның бер компьютерына бәйләп куйгандай берегеп, экранына кадалып, гәзит ясап утыра башладым...

------------

Төсле битләр чыгарырга керештек. Аның өчен дөрес профиль, линеатура сайлап, төсле фотолар әзерләүнең нечкәлекләрен өйрәнеп байтак этләнергә туры килде, ләкин ахырда эш җайга салынды һәм бер салынган эздән тәгәрәп дигәндәй китте. (Типографиянең төсле битләр басу сыйфаты начарые мәгәр, гәзит бик үк матур булып бетми торганые. Тик анысы инде бездән тормый.) Бер үк вакытта кушымта битләр чыгарырга да керештек. Әдәби-мәдәни юнәлешле, Чаллы халкы кич ял иткәндә укырга тиешле кушымта булганга күрә, аңа исемне “Чаллы кичләре” дип куйдым. Кушымтаны макетлау белән озак вакытлар үзем генә шөгыльләндем, операторларга бирмәдем: матур булсын, төп гәзиттән аерылып торсын дип тырыша идем...

Шул ук вакытта, заманча техникага ярашлы рәвештә эш тәртибен дә яңачага үзгәртеп кора башладым... Иске, “классик” тәртип болай иде: журналистлар кулдан яза, операторлар шуны компьютерда җыя, принтерда кәгазьгә бастыра, корректор шул кәгазьдә хаталарны төзәтә, операторлар шул төзәтмәләрне компьютерга күчереп яңа бит чыгара, ул битне җаваплы секретарь тагын карап-төзәтеп чыга, операторлар табылган хаталарны тагын компьютерга күчерә һәм текстны гәзит битенә урнаштыра, гәзит битен кәгазьдә бастыра, ул кәгазьне тагын корректор һ.б.лар карап төзәтә, операторлар шуны компьютерга күчереп төзәтеп яңа бит чыгара, аны тагын карыйлар, хата табылса тагын төзәттерәләр... Мин килгәндә бу циклдан зур гына бер өлеш төшеп калган - журналистларның күбесе турыдан-туры компьютерда җыя иде инде. (Берсенә генә компьютер җитми калганые, озакламый аңа да табылды.) Корректор да яңа гына компьютер алдына утырган, беренче укылышны турыдан-туры экранда башкарырга керешкәние. Мин килгәч исә, аның начар гына компьютерын яхшыга алмаштырып, гәзит полосасын төзәтүне дә экранга күчереп куйдык. Текстларны редакцияләүнең башта зур бер өлеше, аннары бөтенесе миңа күчте, ә мин, әлбәттә, компьютерны гына “таныйм”. Шулай итеп, эш башыннан азагына кадәр тулысынча электрон формада эшләнә башлады, кәгазь битләрен инде исәпкә алу, файл исемен карау өчен генә чыгара идек... Озак кына шулай эшләгәч, тагын бер эшнең искедән калган гадәт, инерция буенча гына эшләнгәнен күреп алдым әле: корректорның “беренче укылыш” ясап утыруын да бетереп куйдык, ул бары тик экраннан гәзит полосасын гына укый торган булып китте... Шулай итеп, яңа тәртип инде мондый булды: журналистлар җыйган текстны җаваплы секретарь үз экранында ачып төзәтә һәм гәзит битенә сала, операторлар битне макетлый, корректор ул арада макеттагы текстларны төзәтә тора... Шул, бетте-китте! Азакта гәзит бите кәгазьгә чыгарыла, тик анысы нәтиҗәне “натура”да күрү өчен генә, эшкә катнашлы нәрсә түгел.

...Инерция дигәннән искә төште: 1990 еллар башында, компьютерлар әле яңа барлыкка килгәндә, “Нур” гәзитенең текстларын башта машинкада җыялар, аннары шуның кәгазен тагын бер кат компьютерда җыярга бирәләр иде... Көлкесен көлке, ләкин әлләни ахмаклык түгел, ә фикерләү инерциясе бу... Шуңа мисалдан, иң беренче автомашиналарның моторын аерым арбага урнаштырып, коляскага тәртә белән тоташтыра торган булганнар... Күнегелгән ат-арба шикелле булсын өчен...

Алда язганнан инде күренәдер - гәзиттә “дизайнер эше” дигән аерым гына шөгыль юк: мин текст җыю, текстларны редакцияләү һәм төзәтү, сүрәтләр әзерләү, гәзит бите макетлау ише эшләрнең кайсы кирәк шунысын эшли дә тора идем, шул ук вакытта гәзитне планлаштыруга да, журналистларга юнәлеш бирүгә дә актив катнаша идем. Шуңа күрәдер, бераздан элекке, “классик” мәгънәдәге җаваплы секретарь эшенең редакциядә артык булуы күзгә чалына башлады... Моңарчы бу вазифаны пенсия яшендәге Дамир Вагыйзов башкарып килә иде, декабрь аенда ул эштән китте (урынга кеше табылу белән китәм дигән булган икән үзе.). Җаваплы секретарь булып мин калдым, ә дизайнер дигән вазифа бетерелде. - Рациональ, эш тәләпләренә ярашлы адым иде бу...

Исем алышынудан гына бернәрсә дә үзгәрмәде... Мин “Аргамак”та да башта техник редактор, аннары җаваплы секретарь булып утырганыем инде, анда да эшләгән эшемнең исеме алышынуны үзем белми дә калганыем... Ни өчен дигәндә, элекке “таш басма” гәзитләрдә эшләгән җаваплы секретарь белән хәзер шул ук вазифада утыручы арасында - җир белән күк аермасы: исеме калды, ә эше бөтенләй башкача... Элек, компьютер барлыкка килгәнче, ул кешенең төп эше машинкада басылган текстларның күләмен махсус линейка белән үлчәп, математик исәпләүләр ярдәмендә гәзит битенең схемасын сызудан тора иде. Моннан тыш, ул типографиядә кургаштан коелган битләрне кабул итеп, тикшереп, раслап бирә иде. Компьютер исә башта бу эшне зур кәгазь табагына текст һәм сүрәтләрне ябештереп утыруга калдырды, берничә елдан соң анысын да юкка чыгарды: гәзитне инде оператор-макетчылар экранда балалар “конструкторы” белән уйнаган кебек итеп кенә ясый башлады... Компьютерга якын да килә белмәгән “иске режимлы” җаваплы секретарьлар, ничарадан бичара, текстларны укып төзәтүгә, ягъни корректор эшенә чат ябешергә мәҗбүр булды инде, нишләсеннәр... Яисә, бик кирәкле кишер яфрагы шикелле, редакция эшләре белән “идәрә итәргә” кереште... Ә бит ул вазифа да буш түгел, аның өчен редактор һәм урынбасар бар... Мин үзем исә болайрак эшләп алып киттем: алдагы санга планлаштырылган текстларның инде әзер булганнарын компьютерда ачам, укыйм, төзәтәм һәм гәзит битенә салам, вакыт булганда исембаш та куям, башка форматларын да ясыйм; шул ук вакытта фотолар да әзерлим - анысы да компьютерда эшләнә бит инде... Бөтен эш диярлек компьютерда! Аннан “тышта” калганы исә - текстлардагы җитешсезлекләр буенча журналистлар белән сөйләшү, әле әзер булмаган текстлар һәм сүрәтләр турында белешү, материалларны анализлау, бәяләү һәм башка шуның ише “вак-төяк” кенә булды... Аллага шөкер, белмәгән бер генә эшем дә югые, кайсы төштә “тыгынлык” килеп чыга - шул эшкә килә дә тотына торганыем... Хәзерге заманның җаваплы секретаре нәкъ әнә шундый универсал булырга тиеш, һәм бу һич тә минем үземне мактаган үз фикерем түгел - ә журналистика буенча дәреслекләрдә шулай дип язылган.

------------

Җаваплы секретарь - журналистларның хезмәтен исәпкә алып баручы да әле ул... Басылып чыккан гәзитне аласың да, шунда кайсы журналистның ничә хәреф язганын санап чыгарасың, эшнең сыйфатына карап коэффициент билгелисең һәм хәрефләр санын шуңа тапкырлыйсың... Соңыннан шул нәтиҗәгә, ягъни эш күләменә бәйле рәвештә гонорар хакы түләнә... Күп җирдә хәреф санауны да әлегәчә линейка белән эшлиләр... “Шәһри Чаллы” гәзитендә исә бөтенләй “рәхәткә чыкканнар” - гонорар фондын кеше башыннан тигезләп кенә бүләләр дә чыгаларые... Журналист әз язамы, күп язамы, яхшы я начар язамы - нәтиҗәсе барыбер була, бу мәсәләгә редакциядә тирән апатия хөкем сөрә иде...

...Ә минем дә гәзит бите өстендә бөкрәеп хәреф санап утырасым бик килеп тормый иде, мәгәр. Ничек дип әйтим... ирендерә иде... Андый очракта исә мин, алдарак бер әйткәнемчә, бер көн карап йөрим, бер көн уйлап йөрим, ә өченче көнне программа төзергә утырам бит инде... Аласың, әйтик, гәзитнең электрон макетын, сайлыйсың шуннан бер текстны, санатасың хәрефләрен, тапкырлатасың коэффициентка, нәтиҗәсен автор турысына яздыртасың... Ай азагында сумма чыгартасың... - “Гонорар” дип аталган шундый гади генә программаны бер кичтә ясадым да куйдым, нәрсәсе бар аның... Гәзитнең яңа саны чыккан саен шул программаны ун-унбиш минут эшләтеп, кәгазьдә таблица чыгартып, шуны журналистларның үзләренә кертеп тапшыра башладым.

Эш барышы нык кына үзгәреп китте шуннан соң. Беренчедән, кемнең күпме эшләгәне, “ни хак торганы” аермачык күренә башлады... Моңарчы журналистлар үзләре дә юньләп белмәгән нәрсәләр ачылып китте - арада берсе, әйтик, айга 130-140 мең хәреф яза, шул ук вакытта икенчесе 40-50 мең белән генә “канәгатьләнеп” утыра икән бит... Акчасыннан да бигрәк йөз аклыгы өчен, артта сөйрәлүчеләр алгарак тартылырга мәҗбүр булды... Икенчедән, һәркем үзенең кайчан күпме язганын белеп, азрак язса - “куаларга”, инде күп язган булса - сыйфат ягын ныграк кайгыртырга мөмкинлек алды. Өченчедән, эшләнгән эш белән аның өчен түләү арасында гадел бәйләнеш урнашты. Нәтиҗә дә үзен озак көттермәде: материал җитмәү сәбәпле гәзит битен нәрсә белән тутырырга белми аптыраулар бетте, сыйфат та шактый яхшырып китте... Моңарчы үз материалларын битараф рәвештә “кертеп томырган” журналистларда инде хәзер иҗат белән җанлы кызыксыну барлыкка килде. Кайвакыт хәттә ки йотлыгып укырлык нәрсәләр дә яза башладылар...

...Әлбәттә инде, “медальнең тискәре ягы” да булмый калмады... Эш күләме санауның яңа алымы берәүләрне өскә калкыта, икенчеләрне түбән батыра, ә бу монда ныгып урнашкан “тигез түбәләр” системасына җимергеч йогынты ясый иде... Яшерен көнчелек билгеләре ныграк сизелә башлады, миңа карата да “тегене яклый”, “моны кага” кебек сүзләр, претензияләр китте... Бер-берсенең хәрефләрен берәмләп санап та карадылар, ул яктан гыйльлә чыкмагач, коэффициент мәсәләсен куертырга керештеләр... Ә берәүнең язмасы нилектән яхшы, берәүнеке нилектән начар икәнне исбатлап кара син! Монда бит һәркем үз фикерен сөйли дә тора... Хаталарга һәм башка җитешсез якларга төртеп күрсәтә башласаң инде, язманың авторы белән “ямьсезләшергә” кирәк... Кыскасы, йомгаклап әйткәндә, бу яңалык белән мин гәзит чыгару эшен шактый яхшырттым, ә үземә мөнәсәбәтне - киресенчә... Тату гына уңай карашлар “кем кайчан ничек”кә әверелде...

“Гадел коэффициент” проблемасын чишү буенча да алга таба планнар барлыкка килә башлаганые инде, югыйсә... Рус, инглиз һ.б. алга киткән телләрдә язылган текстларның грамматик, стилистик, әдәби сыйфатларын бәяли торган махсус программалар күптән бар бит инде, һәм алар ул хәтле коточкыч катлаулы да түгелләр. Текстта нинди сүзләр, фразалар кулланылганны, җөмләләр озынлыгын, өтерләр санын, фикерләү һәм анализ барлыкны күрсәтә торган аерым билгеләрне тикшерәләр дә, ахырда шулардан чыгып нәтиҗә ясыйлар, бәя куялар... Шундыйрак программаны принципта без дә төзи алырыек, могаен... Бүтән эшләр көйләнгән бер арада керешеп китәргә микән әллә дип тә уйлап куйгалый идем инде...

Ә эшләп торган, җайга салынган кадәресенә карата чын мөнәсәбәткә күзне киңрәк ачып карый белмәгәнмен... Хәзер генә искә төшереп исем китә: Флүзәнең бит мин керткән ул гонорар санау системасына карашы боздай салкын иде: гәзит чыккан саен яңарып торган нәтиҗәләрне, мәсәлән, ул бервакытта да телгә алмады, күрмәде-белмәде, шуларга таянып берәүне дә мактамады я тиргәмәде; коэффициентлар буенча да нинди дә булса искәрмә, төзәтмә ясаганы бер тапкыр да булмады... Ә-ә, могаен, аның үз фамилиясе турысында һәрвакыт диярлек бушлык торганга, шул “шар ярып” бөтенесенә фаш була башлаганга эче бик пошкандыр!..

...”Шәһри Чаллы”да 6 журналист эшли, һәм шулар атна саен 13 гәзит полосасын тутырып барырга тиешләр иде (16 полосаның 2се телепрограммага, 1се рекламага билгеләнгән). Мондый коточкыч йөкләнеш - берүзеңә ике полоса материал әзерләү бернинди нормативларга да сыймый һәм кешенең физик мөмкинлекләре чигендә тора! (Мин үзем, мәсәлән, заманында күләм нормасын барсыннан күбрәк биреп тә, атнага уртача бер полосадан артык язмадым шикелле.) Дөрес, кайбер читтән кергән язмаларны эшкәртеп бирү, “Донъя кызыклы” һ.б.ш. темаларга материаллар әзерләү, кроссвордлар, сирәк кенә үз язмаларым белән бу йөкләнешнең бер читен мин дә кисеп алгаладым, секретарь һәм корректор да аз-маз язгалый яисә тәрҗемә ясый иде... Ләкин бит, редакциядә һәрвакыт диярлек я берәрсе чирләп китә, я отпускыга чыга, һәм журналист өчен ахыргы нәтиҗә барыбер шул ике полоса күләмендә кала... - Менә шундый хәлдә, редактор мин эшләгән ике елга якын дәвер эчендә нибары ике-өч тапкыр кыска гына “мөхәррир сүзе” язу белән чикләнде. Югыйсә ул да бит "журналист" санала, мәктәп директорлары 6 сәгать дәрес алып барырга бурычлы булган шикелле, аңа да күпмедер күләмдә язып тору бурычы йөкләнгән... Тик ул язмады, иҗади бурычын үтәмәде, үзен фәкать түрә итеп кенә тотты... Редакция эчендә аның реаль эшләгән бөтен эше электрон почта аша мэриядән һәм “Татаринформ”нан килгән хәбәрләрне принтерда бастырып журналистларга таратып бирүгә кайтып калды...

------------

“Шәһри Чаллы” редакциясе мин элек эшләгәндә дә гөрләп торды дип әйтеп булмый, әммә хәзер аны аерата бер боеклык баскан иде. Журналистлар һ.б. хезмәткәрләр һәркайсы аеры-аеры, бер-берсенә бик керешеп, аралашып бармыйлар, үзара сөйләшкәндә эшкә бәйле нәрсәләрне кузгатмаска тырышалар, күбрәк хатын-кызның күлмәген һәм базардагы бәяләрне тикшерү белән чикләнәләр... Кеп-кечкенә коллективта да ике-өч төркемчә барлыгы шәйләнә... Эшкә килгәндә, анысы бер көйгә салынган юлдан бара, югыйсә, гәзит чыга... Шәһәрдә булып торган төрле чаралар бер типтагы “киңәйтелгән хәбәрләр” белән яктыртып барыла, белешмәләр һәм игъланнар бирелә, анда-санда әңгәмәләр дә басыла килә. Эчтәлек һәм сыйфат турында бик артык борчылу юк, үз арада “ярар, укымаслар әле”, “укымасалар ярый” дип усал гына шаяртып алгалыйлар да, шул көе давам итәләр... Ул яктан тәләпләр барлыгы да сизелми... Планеркаларда үткән саннарга анализ да онытканда бер генә ясала, анда да “әйбәт булган”, “ошады” яисә “ничектер аңлашылып бетмәде” кебек сүзләр белән тиз генә “үтеп китәргә” тырышалар... “Мөнәсәбәт ясау”дан куркалар инде, билгеле... Алдагы саннарны планлаштыру чираттагы шәһәр чараларын бүлгәләп чыгуга һәм кайсы биткә кемнең нәрсә бирәчәген язып алуга кайтып кала... Мин үзем “тик тормый” идем, мәгәр, ничек тә фикер алышу кузгатырга тырыша идем, ләкин, моннан зур нәтиҗә килеп чыкты дип әйтә алмыйм... Нибарысы шул - ирексездән иң күп һәм бер яктан торып сөйләүчегә әйләнеп китә идем...

...Бик тиз арада шунысы аңлашылды: бөтен тормыш-яшәеш монда редакторга, аның һич үзгәрмәс тонык тавыш белән биргән әмер һәм боерыкларына бәйле икән... Флүзә ни генә әйтсә дә, “шулай итсәк ничек булыр” гына дисә дә, бу инде боерык дип кабул ителә, чөнки, бер-ике көннән соң әнә шул “ничек булыр”ның үтәлешен ул “стенага терәп” тикшерә башларга да мөмкин... Үтәмәгән, карышкан, булдыра алмаган очракларда исә үгетләп, сәбәпләрен ачыклап, бәхәскә кереп тору бик сирәк күренеш - боларның бөтенесен “әгәр эшләргә теләмәсәң” дигән бер универсаль янау алыштыра да куя... Хезмәткәр алдагы күп айларга майлаган каештай булып калсын өчен бүтән берни дә кирәкми... Чөнки, моннан куылган очракта, бөтен белгән шөгыле татар телендә язу булган кеше бу шәһәрдә тагын кая барырга мөмкин?! Әгәр редакторның кәефенә шундый ният килсә, “нилектән” дип тә беркайда беркемгә сорау бирә алмыйсың бит әле, җитмәсә... Куылгалап торалар кайберәүләр: кичә эшләп йөргән кеше инде бүген юк - шуның белән эш тә бетә, коллективка “шундый-шундый сәбәпләр аркасында” дигән аңлатма да бирелми хәттә... Әлбәттә инде, төпченергә ярамый, яклап маташудан исә алла сакласын!.. - Редакциядә менә шундый бер шомлык һәркемнең эчендә тирән оялап утыра, һәртөрле вак сәбәпләрнең актык сәбәбе шуңа барып тоташа иде...

Безнең илдә идәрә итүнең мондый алымы бик киң таралган, үкенечкә каршы... Алга китеш тукталу, җитештерү кыскару сәбәпле эшче-хезмәткәрләргә ихтыяҗ нык кимеде, эштән берәү китсә, аның урынына килергә атлыгып торучылар донъя тулы... Эшнең нәтиҗәсенә стимул көчле булган урыннарда әле, ни дисәң дә, кешенең белеме, осталыгы, инде өйрәтелгән булуы шактый кыйммәт торырга мөмкин... Совет чорындагы КамАЗда, мисал өчен, эштән китәргә теләгән эшче ике ай алдан гариза бирергә, шул вакыт эчендә бер кочак кәгазьләргә имзалар куйдыртырга, һәркайда китмәскә үгетләүләр аша үтәргә тиеш иде... Ләкин хәзер, бигрәк тә дәүләт оешмалары, гәзитләр шикелле “икеле-микеле” генә “продукция чыгара” торган җирләрдә андый кыйммәтлек юк: син китү сәбәпле иртәгә гәзит начаррак чыга башлаудан, әйтик, берни дә үзгәрми ич. Дөресрәге, җитәкчелеккә аның һич кыенлыгы тими. Аңа барыннан элек үзе өчен уңайлык кирәк, ә иң уңайлысы - эштән куу белән куркытып-өркетеп, әледән-әле шуны яңа мисаллар белән ныгытып тору... Бик күп очракларда, өстәвенә, җитәкченең идәрә эшендә булдыксыз, эшлексез һәм надан булуы да шул ук бер “баш кисү” алымы белән каплана, күзгә чалынмый башлый. Үз кул астындагыларны бер ым кагу белән теләсә ни эшләтә алган кешегә кем андый гаеп таксын...

...Миңа да гел “халык бәхете” генә кирәкми, урнашкан тәртипләргә ничек тә җайлашып яшәргә тырыша идем инде. Кушылганны үтәп кенә тордым дияргә була... Ләкин бит, без шактый катлаулы эш эшлибез, “солдатиклы” уйнап кына утырмыйбыз. Эш буенча исә редактор белән дә, башка кайберәүләр белән дә каршылыкларга кереп батмыйча һич мөмкин булмады... Әйтик, мәсәлән, иң баштагы чорда ук Флүзә корректор белән җаваплы секретарь арасына юкә чөй кагып куйды... Гәзитнең корректоры Лариса - бик тырыш, кайчан карама текстлар укып кына утыра, ләкин стилистик һәм мәгънә хаталарын “тотып алу”, терминнарны һәм атамаларны белү ягыннан йомшак иде. Кайвакыт исә күрсәтеп биргән хатаны төзәтмичә, “мин беләм”леккә бара торган гадәте дә барые... Шундый бер хата буенча бәләкәй генә сөйләшү вакытында ничектер Флүзә килеп керде дә беркөнне, аз гына тыңлап торды да: “Хаталар өчен бездә корректор җавап бирә, ул ни әйтсә шул дөрес!” - дигән “закон” чыгарды да куйды! Ларисага җитә калды - шуннан соң арытаба текст төзәтүләр буенча мине бөтенләй тыңламас булып китте... Ә бит, югыйсә, мин электрон сүзлекләр төзегән кеше, электә билгеле журналист, әдәби әсәрләр дә язганым бар - мине алдан-ала наданга чыгару һәм санга сукмау шул сәбәптән генә дә түбәнсетү булып тора... Аннары, корректор - җаваплы секретарь кул астында эшләүче кеше бит әле ул, ни дисәң дә... Редактор үз әмере белән шул тәртипне баштүбән әйләндергәч, икенче юлы мин ул корректорга ничек итеп нинди эш куша белим... Түздек инде, бездән калмады... “Ярый алайса, үзегез беләсез, теләсә ничек эшләгез дә торыгыз”, - дидем дә, озак кына вакытларга Ларисаның “эшенә катышу”ны бөтенләй туктаттым... Эшләми тормый ул болай - утырсын шунда үзе белгәнчә... Хаталар калса ни - текстларны мин барыбер үзем бер кат укып-төзәтеп чыгам бит... Кеше буларак исә мин аңа начар карамый идем (әллә кай якларын ошата идем хәттә), конфликт куертасым бер дә килеп тормый иде.

...Алай гына бетмәде, мәгәр... Берзаманны ул гәзиттәге бизәлеш элементларын сөртеп ату белән җанга тия башлады... Сөртеп атканын күреп кире яңартам - тагын сөртеп ата; үзенә кереп: “Сөртмә!” дип әйтеп чыгам - әйләнеп кергәнче тагын сөртеп ата... “Берәрсе куштымы әллә?” - дип тә сорап карыйм, аптырагач: эндәшми, я “үзем” ди... Юк, мин ышанмыйм анысына... Ни өчен дигәндә, соңгы айда миңа карата ныклап репрессия башлангач, аның төп состав өлешләреннән берсе нәкъ әнә шул нәрсә - эшләгән эшемне даими юкка чыгарып утыру булды... Менә анда инде редактор Ларисаның андый гамәлләрен ачыктан-ачык яклап, юри котыртып торды. Бөтенесенең күз алдында...

...Гәзит чыгасы көнне кичкә таба Флүзәнең бер “яраткан” эше - әзер полосаларны яңадан үзгәртеп ясаттыру булды... Туры хәрефне кыекка, кызыл хәрефне карага үзгәрттерә, мисал өчен, я астагы язманы өскә күтәрттерә, өскесен аска төшерттерә, уңдагысын сулга күчерттерә... Чыннан да ялгышны я начарны төзәттергәне сирәк (үз эшебезне без аннан әйбәт беләбез), күбесенчә “ошый-ошамый” принцибыннан чыгып эш итә иде... (Врач һәм укытучы эшендә, гәзит бизәлешендә нишләптер барысы да белдекле.) Сәгать биш тулган, гәзит инде әзер, ә шундый “ошый-ошамый” аркасында эш тагын кимендә ярты сәгатькә сузыла... Ләкин, кая ди ул турыда искә төшерү - бүтән чакта “чәчрәп торган” операторлар “ярый-ярый” дип пышылдап куюдан башка сүз дә әйтми...

Гәзит чыгаруга турыдан-туры идәрә вазифасында мин утырганга күрә, Флүзәнең экранга бармак төртә-төртә анда нәрсә үзгәрттерүе белән кызыксынып, катнашып китә идем, билгеле. Кайбер күрәләтә ахмак үзгәртүләргә карата фикер дә әйтми калмый идем. “Тешне кысып” әйләнеп карамаган чаклар аннан да күбрәк булды... Ләкин, әлеге дә баягы, эш эшләп утырабыз бит... Кайчагында редактор операторлар аркылы гына бер язманы алдырта, икенчене куйдырта, миңа әйтеп тормыйлар... Ә бераздан шуны мин күреп алам да, тикшерә башлыйм: нигә алай, планда каралмаган үзгәрешне нигә миңа әйтми генә кертәсез, дим... Операторлар, Сиринә белән Гөлчәчәк: “Сезнең кайсыгызны тыңларга тиеш соң без?!” - дип талаша башлый... Мин әйтәм, гәзитнең ясалышы өчен монда мин җавап биреп утырам, шуңа күрә, мәкалә алмаштыру кебек җитди үзгәртүләр һәр очракта да минем аркылы эшләнергә тиеш, дим... Редакторның үзенә дә ничә тапкыр ипләп кенә аңлатып карадым шуны, ләкин ул моңа җавап кайтарып та тормый, борылып чыгып китә дә, үзенчә эшли бирә иде... Бу җәһәттән дә, шулай итеп, аралар бозылышып бетте... Ләкин, гади кеше түгел әүлия булсаң да, монда бернишләп тә булмый торгандыр... “Пртотив лома нет приема” диләр... Юри күрми-дәшми генә утырсаң әгәр, кайчан да булса гәзиттә үзең күз салмый калдырган берәр тупас хата өчен “башың белән” җавап бирергә туры килерие барыбер. Анда инде бу юаш, күндәм дип тормасларые...

Флүзә ише “буктан көрәк булган”, ә асылда гыйбад булып калган түрәләргә власть яратучанлык һәм бигрәк тә “власть көнчелеге” аеруча нык хас була, билгеле ки... Үземнең искә дә кереп карамаган җирләрдә, көндәлек вак-төяктә ул ниндидер “властька яскану”лар күрә һәм “эченә җыя” бара, нәтиҗәсен исә һич көтмәгәндә, шаккатыргыч тупас рәвештә китереп чыгара иде... Шуның иң гыйбрәтле бер мисалы минем “Шәһри Чаллы”дагы эшчәнлекнең финалы якынлашып килгәндә булып узды... Кичке сәгать алты тулган, гәзит күптән әзер, ләкин мэриядән кыска гына бер рәсми хәбәр килеп өлгермәгән, шуны көтеп ике оператор, мин һәм редактор инде бер сәгать зарыгып утыра идек... “Биш минутлык ул эшне үзем дә эшләп куярмын, барыгыз кайтыгыз”, – дип операторларга күптән әйткәнием инде, тик алар, гадәтләренчә, минем генә сүзгә буйсынырга шүрләп утыраларые... Ныгытыбрак тагын бер кат әйткәч, ахырда тәвәккәлләп, кайтып киттеләр... Озак та үтми, мэрия хәбәрен күтәреп Флүзә килеп керде, һәм мин гәзитне тиз генә ясап бетереп, типографиягә озаттым... Флүзәнең: “Операторлар кайда?” - дигән соравына: “Кайтарып җибәрдем”, - дип кенә әйттем дә, ул турыда оныттым... Хәер, аның бүтән ләм-мим сүз дәшмичә кара коелып чыгып китүе шул кичтә үк бераз сәер тоелганые инде... Икенче көнне иртән исә ул Сиринә белән Гөлчәчәкне кабинетына чакырып алып, икесен дә кып-кызыл кызартып чыгарды... Ни сөйләшкәннәрен миңа әйтмиләр... Иң соңыннан гына белүемчә, Флүзә аларга моннан ары минем бер сүзгә дә буйсынмаска, теләсә нинди вак эшне дә фәкать аның үз рөхсәте белән генә эшләргә дигән әмер тукыган икән... Чын-дөрес мәгънәсе белән әйткәндә – миңа каршы саботаж ясап утырырга котырткан...

Тегеләр, үз чиратларында, кимен куймадылар... Биредә шунысын гына әйтим - моңарчы шактый дусларча булган операторлар шул “эшкәртү”дән соң инде еш кына тавышларын бөердән чыгарып сөйләшә башлады... Бигрәк тә редактор үзе булганда я ишетеп торганда нык тырышаларые. Ни гомерләр яшәп, андый тамашаны башка беркайда беркайчан күргәнем булмады...

Журналистларга да шул ук чамадагы котыртулы күрсәтмә бирелгәние... Тик журналистлар (бер Ләйсән Хановадан башкалары) андый пычрак эшләрдән читтә торды... Көндәлек үз йомышларын белделәр.

------------

“Хәкимият белән эшләү” бу вакытта инде рефлекс кимәленә җиткерелгәние... “Җәмәгатьчелек белән элемтә” идәрәсеннән берәр чарага, объектка журналист җибәрергә дигән фарман төшсә, мәсәлән, гәзит әле кичә генә шул турыда язып чыккан булса да баралар, тагын бер кат язалар... Шәһәр хәкиме Илдар Халиков катнашкан чаралар турында ничә материал булса, шуның барысын да иң алга биреп бетерми калмыйлар... Ни кушылса шуны биреп бардык, анысы, политика безнең эш түгел... Бер биткә ике Халиков фотосы керергә тиеш булган очракларда гына мин кайвакыт: “Халиковтан клоун ясамагыз”, - дип әйтә идем. Чөнки, минемчә, гәзит җитәкчене тыенкы рәвештә, артык төче ялагайлык күрсәтми генә яктыртырга, аннан җитди һәм эшлекле кеше образы ясарга тиеш. Белмим, андыйларның образы, имиджы белән махсус шөгыльләнүчеләр дә бар микән, юк микән... Әммә, элекке хәким Рәшит Хәмәдиевтан матбугат подъездлар буйлап тәртип һәм чисталык тикшереп йөрүче “кайгыртучан бабай” образы ясаган иде, ә хәзерге Халиковтан квартир ачкычлары өләшеп, яшьләр белән волейбол уйнап йөрүче шат күңелле җилкенчәк образы ясап куйды... Үзләре беләдер, минем анысына катнашым юк ул кадәр... Халиков белән юлым кисешкәне дә булмады... Җитәкче артыннан фотоаппарат шылтлатып йөрүне аңсыз рефлекска әйләндерүгә генә тискәре карыйм...

...Хәкимият белән турыдан-туры эшләүче редакторларга алла ярдәм бирсен икән, мәгәр... Бервакытны, редактор Флүзә белән урынбасар Фирүзә ничектер икесе дә булмаган чак туры килде дә, мин бер атна давамында редакциянең иң баш кешесе булып калдым... Нибары бер атна... Һәм шул бер атна эчендә, хәкимият белән элемтә җәһәтеннән “баш китәрлек” ике вакыйгага юлыктым... Әгәр “түрә” булып икенче атна да утырасы булсам, өченче атнага “исән” калуым бик шикле булырые, могаен...

Беренче вакыйга. - Чаллы мөхтәсибәтеннән русча язылган, “Хизб-ут-Тәхрир” дигән бер оешмага карата протест белдергән “резолюция” килеп төшкәние... Мин моны “киңәйтелгән хәбәр” рәвешенә китереп, әйбәтләп кенә гәзит битенә урнаштырып куйдым... Кичкә табарак мөхтәсибәттән бер дәрәҗәле мулла шалтырата:

- Әссәләмегаләйкем, безнең резолюция сезгә кердеме? Керсә, шуны иң якындагы санга бирегез!

- Вәгаләйкем, - мин әйтәм, - керде, эшкәртеп, киңәйтелгән хәбәр итеп ясадык, гәзиткә салдык! Булыр, алла боерса!

Мулланың тавышы кинәт бозылып китте:

- Нинди хәбәр?! Ничек булса шулай, үзгәрешсез бирергә дип әйтмәделәрме сезгә?! Бу мэрия белән сөйләшенгән эш!

- Ничек инде үзгәрешсез? Ул бит рус телендә язылган...

- Тәрҗемә итеп бирегез!

- Без тәрҗемә итсәк, ул бит үзгәртелгән була. Үзгәрешсез дигән тәләп куясыз икән инде, татарчасын җибәргәнегезне көтәбез. Һәрхәлдә, ул бүген китәсе санга керми калачак. Татар гәзитенә баштан ук татарча җибәрмәвегез бер дә матур түгел!..

- Әле сез алай дисезме! Кем сез анда ул чаклы! Хәзер мин сезнең турыда мэрия белән сөйләшәм, алайса!

...Мондый ук тупаслыкка киткәч, без дә инде мулла-фәлән дип тормыйбыз... Нык кына тиргәп алып киттем мин моны, телефон трубкасын ташлатканчы...

...Тиз арада “телефон” мэриядән әйләнеп төште... Фәнилә Илаева шалтырата... Минем “кемлек”не искәртеп яный башлады, татарча текстның бездә юклыгын кабатлап әйткәч кенә тынды... Киләсе сан алдагы атнада иде, аңа кадәр теге “резолюция”нең татарчасы китереп җиткерелде, аны гәзиткә үзгәрешсез бастырттырдылар. Үзгәрешсез булгач үзгәрешсез - текстларында ике җирдә тупас хата барые - күрәләтә кертеп җибәрдек аларын да... Гонаһысы үзләренә...

Икенче вакыйга. - “Бердәм Россия” партиясеннән шалтыраталар...

- Бездән җибәрелгән шундый-шундый материалны шушы санда бастырыгыз!

- Күрдек ул материалны, тик безнең битләр инде барсы да тулы, киләсе санда бирербез.

- Бу безнең имидж материалы, хәзер үк бирегез!

- Сезнең имидж безгә ул хәтле кагылмый. Гәзит партиянеке түгел, мин дә сезнең партия агзасы түгел...

Трубканы ташладылар... Кайдадыр ниндидер чыбыклар гөжләгәнен, мәгәр, тоеп торам инде... Озак та үтмәде - хәкимият идәрәсеннән Фәнилә шалтырата... Шул ук әмерне бирә... Мин дә шул ук җавапны бирәм... Кереште бу минем “кемлек”не аңлатырга... “Әгәр эшләргә теләмәсәң” дип, тупас итеп кереште...

- Алайсаң, - дидем ансына каршы - редактор чыкканны көтегез! Мин үземне үзем эштән бушата алмыйм...

Бу очракларның икесендә дә мин законнарны һәм гәзит уставын бозмадым, киресенчә - миннән шуларны боздыртырга маташтылар... Дәүләт гәзите дәүләттән аеры дини оешманың рәсми рупоры ролен үтәргә дә, тигез хокуклы партияләрнең берсенә аерым өстенлекләр бирергә дә тиеш түгел... Аның өчен дә бит принципта җавапка тартырга мөмкиннәр...

Хәзерге гәзиттә редактор булып утыру принциплы кешеләр эшли торган урын түгел икән, кыскасы...

...Ул чакта ничектер минем “кемлек” мәсәләсен давам итүче булмады, шул көе үтеп китте, онытылды кебек... Тик, Флүзәнең хәкимият һ.б. түрәләр белән нинди мөнәсәбәттә торуын күзәтеп, үзем шундый бер уйны аңга сеңдереп куйдым: әгәр “югары” тарафтан кем дә булса безнең турыда телефон шалтырата калса, редактор үзе безне иске себерке урынына да күрмәячәк! Теләсә нинди әмерне рефлекс буенча гына үтәячәк!.. Тотрыксыз эш, тотрыксыз урын... Я үзе аркылы, я читләр әмере белән, барыбер кайчан да булса моннан китәргә туры килер... Никадәр тизрәк, шулкадәр яхшырак түгел микән?..

------------

Гәзит үз эчендә ничек кенә давылламасын, үзен асраучы тышкы көчләр өчен ул матур бер аквариум кебек кенә: шулар җим сибәме, сипсә ничек һәм күпме сибә - бөтен нәрсә ахыр чиктә шуңарга бәйле... “Шәһри Чаллы”ны Чаллы шәһәр хәкимияте асрап килә иде... Әммә, Россиянең яңа законнары региональ властьларның матбугат тоту хокукларын нык кына чикләү сәбәпле, республиканың дәүләт структураларыннан финанслана торган барлык гәзитләрне бер үзәк идәрәгә буйсындыру мәсәләсе килеп туды. Шул максат белән Казанда “Татмедиа” дигән оешма төзеп куйдылар... 2006 ел башыннан “Шәһри Чаллы” шул оешма карамагында, шуннан финансланып һәм идәрә ителеп эшли башлады.

Россия закончылары ни максатны күздә тоткандыр, бәлки гәзитләрне региональ “кенәз”ләр калпагы астыннан чыгарырга теләгәндер... Якындагы “кенәз”дән ерактагы “губернатор” яхшырак дип уйлагандыр... Әммә, сәер генә оешма булып чыкты ул “Татмедиа”... Регионнарны кайгырту урынына, барыннан элек үзәктәге үзен үстерергә һәм киңәйтергә керешеп китте...

Президентның матбугат эшен камилләштерү уңаеннан ясаган бер чыгышында, мәсәлән, региональ матбугатның электрон формаларын үстерү, ягъни интернетта сайтлар ачу кирәклеге турында әйтелгәние. Андый “югары сүз” коры гына булмый, һәрвакыт ниндидер зур финанс чараларын күздә тота бит инде... Без, билгеле ки, шунда ук үзебезнең гәзит сайтларына финанслар бүленә башламасмы, аларны аппаручыларга “ставка” бүленмәсме дип өметләнеп куйдык... Ләкин юкка булган... Чынлыкта исә бөтен “финанслар” “Татмедиа”ның зур-зур ике сайтын ачып, тулы тәэминәткә кую белән генә чикләнде. Үз казаннарын иң башта кайгырталар икән бит, однако...

Ярар инде, бирмәсәләр бирмәсеннәр, сыртка гына өймәсеннәр, дип торганда... редактор Флүзә Фәррәхова беркөнне Казаннан шул “Татмедиа” сайтларын бездән тутырттыру буенча инструкцияләр күтәреп алып кайтты. Бер дәнәсен миңа да карап чыгарга бирде... Үз сайтларына безнең гәзиттә чыккан материалларны ничек итеп сала барырга өйрәткәннәр икән... Теге ягын, бу ягын уйлап карадым да мин моның, икенче көнне Флүзәгә кереп болай дидем:

- Безнең үз сайтыбыз бар, һәм без халыкның шуңа күбрәк керүен, ә конкурент сайтларга әзрәк керүен телибез. Ни өчен әле без үз кулыбыз белән үзебезгә каршы эшләргә, конкурент сайтын тутырып утырырга тиеш? Чаллы хәбәрләре бик кирәксә, үз сайтларына безнең сайтның ссылкасын (ачкыч кнопкасын) урнаштырсыннар. Яисә шуннан үзләре күчереп алсыннар.

Флүзә “Татмедиа” сайтында утыручылар язып биргән теге инструкцияне кулында селкеп, “безгә югарыдан шулай кушылган” ди башлаганые, мин анысын тиз кире кактым:

- Җитди эшне алай эшләмиләр, - дидем. - Эш кешеләренә андый өстәмә эш кушу өчен башта махсус карар чыгарыла, анда ул эшне кемнәр, кай вакытта, нинди түләү исәбенә эшләргә тиешлеге күрсәтелә. Ә бу - нибары компьютерчы малайлар ясаган кәгазь...

Флүзә: “Ярар алайса, үзем тутырырмын ул сайтны” дип “кара көеп” калды да, бераз вакыт шул эш өстендә утырып “азапланды”. Аннары исә, көннәрдән бер көнне, конкурент сайтын тутыру бурычын оператор Сиринәгә кертте дә тапшырды... Эше бетте... Сиринә, гәзит чыккан саен, атнага ике тапкыр өчәр сәгать вакытын шул сайт өстендә үткәрә башлады. Ә аның төп эшен кем эшләргә тиеш?.. “Ташла ул сайтны, кире кертеп бир”, - дип әйтеп карадым инде, гел дә дәшми калганчы дип кенә... Тыңламады, әлбәттә... “Татмедиа”дан чыккан шул нигезсез эш кушу дәгъвәсе аркасында, шулай итеп, тагын мин бөтенесенә “дошман” булып калдым... Безнең “авыртмас баш”ка менә шундый “тимер таяк” кына җитми иде инде...

Аннары, барлык шәһәр һәм район гәзитләренә, шул исәптән “Шәһри Чаллы”га да, “Татмедиа” аркылы “Татаринформ” ясаган ике табак кушымта гәзитне кыстырып чыгарырга кушылды... Имеш тә, алар республика яңалыкларын шундый юл белән бөтен халыкка җиткерү турында кайгырта... Мондый эштән нинди дә булса “дуңгыз” килеп чыгасын көт тә тор инде, һәм ул озак көттермәде... - Чаллыга Казаннан зур бер түрә визит белән килә, мәсәлән, безнең журналистлар шатланып шул турыда зур материал яза, моны беренче биткә бирәбез... Ә кушымта гәзиттә нәкъ шул турыда Казан журналисты язган материал урнашкан була! Конфуз бит инде! Яисә, тагын бер “дуңгыз”: безнекеләр интегеп-ялынып йөреп бер бит реклама таба, шуны бастырабыз... Ләкин, кушымта гәзит тә шул ук рекламаны “эләктергән” булган икән бит, аның да бер битендә шул! Конфуз гына түгел инде монда - алга таба реклама бирүченең кемне өстен күрәчәге дә ап-ачык... Ниһәят, өченче “дуңгыз”: кушымтаның татарчасын электрон почта аша тиешле вакытка җибәрмиләр... Ике тапкыр сәгать 7 тулып узганчы көттек, бер тапкырында көтеп алалмыйча, русча кушымтаны бирергә туры килде. Аптырагач, ахырда “Шәһри Чаллы”ның эшләнеш тәртибен үзгәртеп, ул кушымтаны чәршәмбе саныннан җомга санына күчерергә, үзебезнең “Чаллы кичләре” әдәби-мәдәни кушымтасын халыкта гәзит уку кайгысы иң аз була торган чәршәмбегә “тыгарга” мәҗбүр булдык...

“Татмедиа”ның тагын бер “сюрприз”ы исә шул булды - редакторларны атна саен диярлек Казанга, ниндидер “курсларга” чакырта башладылар... Нәрсә өйрәтәләрдер анда - мәгәр редакторның безгә кайтып анда алган белемнәре турында берни дә сөйләгәне булмады. Үз белеменең артканы да бер яклап та сизелмәде...

Ул кушымта гәзитләр, ул сайтлар, идәрә структурасы, “курслар” һ.б. өчен акча күп кирәктер инде, могаен... Ничектер, кем аларның бухгалтериясен тикшергән, әммә... язга таба бервакытны “Шәһри Чаллы”да эшләүчеләрнең эш хакын ару гына киметеп куйдылар... Бөтен җирдә ул арта гына бара, инфляция артыннан калышмаска тырыша, югыйсә... Редактор тарафыннан моңа карата: “Без түбән категориягә керәбез” дигән аңлатма бирелде...

“Түбән категория” дигәннән... Шунысы бик гаҗәп - 500 мең халкы булган, үзе бер ил хәтле Чаллының “үзәк” гәзитләре “Шәһри Чаллы” белән “Челнинские известия” әлегәчә “районка” категориясендә тотыла... Бу җәһәттән 35 ел элек КамАЗ төзелә башлаганчы булган статус үзгәрешсез саклана килә... Дәүләтнең матбугатны хәрәкәткә китерә торган бюрократик механизмы шул узган 35 елда әле бер әйләнеш ясап өлгермәде, күрәсең...

------------

Кыенлыклар һәм проблемалар турында күбрәк тә языла бугай... Мондый язмада алар шулай сөзелеп өскә калкырга тиештер инде... Ләкин көндәлек тормыш тулаем үзе һич тә кыенлыклар даръясында йөзү түгел бит ул. Уртак эш белән береккән, көненә әллә ничә тапкыр күрешеп торган кешеләргә син яхшы, алар сиңа яхшы булып китә, тора-бара син аларның холык-фигыльләренә тамам күнегеп, һәрберсе белән үзенә аерым уртак тел таба башлыйсың... Бер дәрәҗә эш тә үз көенә җай гына тәгәри бирә... Берәр көнне яңалык керсә, ике-өч көннән инде ул да көндәлеккә әйләнә... Тормыш күбесенчә әнә шулай ипле генә яшәп һәм эшләп торган вакытлардан тора ул чынлыкта...

Менә шундый чакларда барыннан канәгать булып, оеп кына утырсаң, форсатны файдаланмасаң, донъядан артта кала башлавың да бик мөмкин... Ә мин бит сыңар аяк белән булса да электроника донъясына баскан кешемен, ул донъя исә көн саен гел үзгәреп, алга китеп кенә тора... Гәзитне PageMaker дип аталган макетлау программасы белән ясый идек әле, мәсәлән, ә ул программаны эшләп чыгаручы Adobe фирмасы берничә еллар элек бөтенләй башка, Indesign (Индезайн) дигән заманча программага күчкән, искесен яңартып торуны туктаткан иде. Беркөнне шул Индезайнны табып алып, компьютерга урнаштырып, аз-маз булса да танышып алырга утырдым... Ул шаккатмалы булып чыкты - элекке иске белән чагыштырганда җир белән күк аермасы! Текстны резин шикелле тартып-сузып, кая ничек теләсәң шулай урнаштырасы да куясы! Шуңа матур төс, “томан”, күләгә бирергә, төрле читләмәләр һәм матур почмакчалар куярга, тагы да бик күп “фокус”лар эшләргә дә мөмкин. Бер өйрәнеп алсаң, уен уйнаган шикелле җиңел үзе, җитмәсә! - Билгеле ки, миндә моны тизрәк “Шәһри Чаллы” гәзитендә гамәлгә кертү теләге кабынып китте.

...Ә ничек итеп? Беренчедән, безнең конкрет шартларга бәйле ике техник проблеманы чишәргә кирәк иде... Индезайнга Россия лицензия сатып алмаган, шунлыктан анда рус телендәге текстларны иҗеккә бүлү функциясе юк иде, мәсәлән (татар телен әйтеп тә торасы түгел)... Монысын элек бервакыт үзем ясап куйган татарча иҗек бүлгеч программаны куллану юлы белән чиштем... Аннары, Индезайн без куллана торган иске типтагы хәрефләрне “хәрефкә санамый”, кәгазьдә алар урынына шакмаклар бастыра иде... Озак кына баш ватып “хәйлә” эзли торгач, аңа да чара табылды - яшерен бер җирдә текстны сүрәткә әйләндереп бастыру командасы бар икән... (Хәзер әйтүе ансат, әйе, ә бит шул ике проблема аркасында безнең “алга киткән” рус гәзитләре дә ул яңа Индезайнга бик озак күчә алмый утырдылар, күбесе әле дә иске белән эшли. Шәһәрдә бу заманча программага күчеп эшли башлаган иң беренче гәзит - “Шәһри Чаллы” булды.)

Икенчедән – менә анысы тагы да катлаулырак – Индезайнны инде реаль эшкә кертергә, гәзит ясауда куллана башларга кирәгие... Программаның командалары бөтенләй башкача, өстәвенә инглиз телендә – операторларны башта аның белән эшләргә ныклап кына өйрәтмичә мөмкин түгелдер бит... Әммә, миңа инде яхшы билгеле – аларны өстән боерык бирелмичә өйрәнергә утыртып булмый (мине генә тыңламаячаклар, фәкать редакторның авызына карап торырга, чак кына “түбән”нәрне санга санамаска күнектерелгәннәр). Мин әйтте дип кенә әле бүтән гәзитләрдә булмаган нәрсә буенча боерык бирелүе исә бик икеле... Нишләргә?..

- Без анымы? Без аны менә болай итәбез! - дидем дә беркөнне, ясаласы гәзит битләрен Индезайнга күчердем дә куйдым! - Бүгеннән шушының белән эшли башлыйбыз! - дип игълан иттем. - Уты-ялкыны берьюлы һәм бетте-китте! Өйрәнә торабыз, эшли торабыз! Өйрәткәнне язып барырга аерым дәфтәр ачыгыз. Шунсыз булмый!

(Флүзә авырып больниста яткан вакыт иде бу. Җитәкчелек белән килешенү турында борчыласы юк, бер буш мәшәкать кимегән чак иде... Килешенеп булмас иде дип әйтмим, бәлки булыр да иде... Ә бәлки булмас та иде...)

Ни өчен шундый геройларча тәвәккәллеккә бардым - чөнки, Индезайнда эшләү җиңел булу аркасында, бөтен гәзитне мин берүзем дә ясый ала идем, операторлар эшли белми дип кенә ул барыбер чыкмый калмаячак иде. Беренче вакытта нәкъ шулай булды да. Операторларны берәр яңа нәрсәгә әзрәк өйрәтеп алам да, алар шул өйрәткәнне гәзит макеты өстендә кабатлап, белгән җирләрен ясап утыралар... Ул арада мин төп эшне эшлим... Аннан тагын бераз өйрәтеп алам... Шулай итеп, алар әкренләп “үз өлешләрен кайтарып” бетергәнче... Бик тыгыз чак унбиш көнләп кенә булды бугай, аннары инде җиңелдән-җиңелгә китеп, өйрәтүләр дә очрактан-очракка гына кала башлады...

...Зарландылар да соң баштагы мәлдә!.. PageMakerны сагынып, мине каргап туялмадылар... Ә бер өйрәнеп җиткәч, Индезайнга куллары ияләнеп беткәч, үзләре үк игелеген күрделәр. Макетлау эше инде хәзер тиз һәм җиңел эшләнә иде, гәзитне вакытында өлгертә алмыйча кич соңга калып утырулар сизелеп кыскарды... Механик эшләр нык кына кимеп, иҗади эш өчен вакыт артты, мөмкинлекләр киңәйде - операторлар гәзитне мавыгып китеп бизәкли-матурлый башлады. Әлбәттә, сыйфат та бөтенләй башкача булып китте, гәзит икенчегә үзгәреп, заманча рәвешкә керде.

...Тирә-якта мәгънәсез кешеләр булмаса икән ул... Яхшылыкны дөрес бәяләү, күрә белү урынына, алар баштагы һәр ялгышка, кимчелеккә бәйләнеп, “тикшерү”ләр оештырып җанны ашадылар... Анысы бер хәл, әммә - Индезайн гына мөмкин итә торган яңа бизәлешне күпсенеп, әле күләгә яки “томан” бирүне, әле читләмәләрне, әле төсләрне ошатмаган булып кыландылар... Иске алымнар кулланып һәм иң тупас рәвештә ясала торган “Ватаным Татарстан” ише гәзитләрне “үрнәк өчен” безнең алга җәеп салып мыскыл иттеләр... Гәзит стилистикасында шыр наданлыкларыннан оялып тормадылар... Үз эшләрен әдәм рәтле эшли белмиләр югыйсә... Шундый зур хезмәтләр куеп, тәвәккәллекләргә барып Индезайн программасы кертүебез ахыр нәтиҗәдә дуңгызлар алдына энҗе сипкәндәй килеп чыкты...

Соңгы айда, инде миңа каршы репрессия башлангач, гәзитнең дизайны буенча каныгулар аеруча көчәеп, пычрак бер “чара” рәвешен алды... Шуңа барып җитте ки - беркөнне Флүзә миңа фотолардан башка бөтен нәрсәне аклы-каралы һәм бернинди бизәлешсез итеп кенә ясау турында боерык бирде. Мондый ахмаклыкка ышанып бетмичә: “Боерыкмы бу?!” - дип аерып сорадым һәм “Боерык!” - дигән җавап алдым... Бу безнең күпме хезмәтләр куеп ирешкән бөтен нәрсәне юкка чыгарып ташлау иде, ләкин, нишләмәк кирәк... Чираттагы санны тоташ бертөрле һәм аклы-каралы итеп ясый башладык... Бөтенесе бер стильдә булсын өчен, гәзитнең исемен - логотипны да төсле һәм күләгәледән аклы-каралыга үзгәрттем... Ләкин монысы инде Флүзәгә ярамады: логотипны гына шул килеш калдырырга боерды... Мин исә, үз чиратымда, төссез гәзитнең башына гына “салават күпере” ясатуны стиль буенча шыр наданлык дип атадым, ахмак боерыкны үтәүдән баш тарттым... Кешеләр бит гәзитне мин ясый дип белә: аны түгел, мине шыр наданга санаячак... “Гәзитегезне чыгартмасам чыгартмыйм!” - дип, кискен каршы төштем. Мәсәлә буенча коллективны җыеп сөйләшүне тәләп иттем... Җыелыш булып узды, редакторга ялагайланып миңа каныгуда актив катнашучы ике-өч “бөҗәк” анда да үзләрен бик актив күрсәтте, ә башкалар дәшми утырды... Ләкин мин дә каты тордым, ахырда “гәзит моңарчы ничек чыккан, шулай давам итәргә” дигән нәтиҗәне үткәрттердем... “Гәзитнең реаль эчтәлеге юк, аны бары бизәлеш кенә рәешкә китереп тота. Язмаларыгызны юньләбрәк языгыз, ә белмәгән эшегезгә кысылып утырмагыз!” - дип тә әйтергә туры килде... (Чын дөресе шул иде: тыйнаклык күрсәтеп моңарчы бик әйтмәсәк тә, бизәлеш ярдәмендә котсыз эчтәлекне “пәрдәләп” булмасмы дип тырыша идек күбрәк.)

...Без ясаган бизәлеш элементларын сөртеп-ботарлап утырулар, ахмак һәм надан күрсәтмәләр белән ваклап каныгулар, мәгәр, аңа карап кына тукталмады...

...Шул ук вакытта, бүтән җирләрдә "Шәһри Чаллы" гәзитен күзәтеп баралар, бизәлешен яхшы бәялиләр, үз гәзитләрен дә безнеңчә ясый башларга кызыгаларые инде. Шул турыда телефоннан шалтыратучылар да, безнең эшләгәнне карарга килеп китүчеләр дә булгалады... Бераздан соң Индезайн программасын әкренләп башка шәһәр гәзитләренә дә кертә башладылар. Аны татарча һәм русча эшләтүнең кайбер нечкә серләрен миннән белешеп алучылары да бар...

------------

...Мин “Шәһри Чаллы”га килгән беренче вакытларда инерция буенча “сезнең гәзитегез” дип әйтә идем дә, “безнең гәзит” дип төзәткән була идем... Ләкин, ике елга якын эшләгән дәвердә тәки шул “безнең гәзит”кә ныклап өйрәнеп бетә алмадым... Сәбәпләрен өстәрәк байтак яздым инде, ә тагы да күбрәге әйтелмичә дә калды... Игътибар белән, уйлап укыган кешегә шул әйтелмичә калган, күбесенчә психологик булган сәбәпләр дә “үтәли күренергә” мөмкин, әлбәттә...

Ә бәлки, ул “безнең гәзит”кә күнекмәвемә ниндидер югары көчләрнең дә катнашы булгандыр, “бик тирән үк алданмасын әле” дип, шулар да тыеп торгандыр... Шуңа ишәрәли торган шаккатыргыч мисал булып алды чөнки... “Шәһри Чаллы”да бастырган иң соңгы бер хикәямдә мин, әйтерсең лә юри үчекләгәндәй, күктәге фирештәләренең язмышлар белән ничек шаярулары турында сәер генә фараз китергән идем... Һәм шунда ук “эштә тамыр җәя алмау”, “хушлашу”, “чарасызлык”, “бармак арасыннан сибелеп юкка чыгу”лар турында да телгә алып үткән идем... Хикәя басылып чыгуга ике атна да үтмәде - шулар сүзмә-сүз диярлек алдыма килде дә басты... Ә язганда бит әле гел дә көтеп кенә торган нәрсәләрем түгел иде... Чак кына алдарак язылган хикәяләрне дә кабат карап чыктым - аларда да җиде-сигез җирдә иң якын киләчәккә “төртеп күрсәткән” ишәрәләр биргәнмен икән бит...

“Шым гына үләсе идем” дигән берсе гамәлгә ашып бетмәде әле, шулай да... Азактагы “м”сы гына кырылып төште...

...Нечкә шәхси мотивлар белән тулы андый әсәрләрне көн дә аралашып йөргән кешеләрнең күз карашларын тоеп, күңел белән барыннан элек шуларга “юнәлтеп” язасың бит инде... Һәрхәлдә, арадан кайберләренә... Язып беткәч, тагын аз гына вакыт үткәч исә: “Ай алла! Болар алдында авызыңда кан булса да төкерергә ярамый икән бит!” - дип, йөрәгем туктый язды...

Хәер, соңгы вакытларда, “моннан барыбер китәсе” дип ешрак сөйләнә башлаганда, “сезнең гәзитегез”не аңлы рәвештә куллана идем инде. Кабәхәт шартларга куелган бу гәзитне, шул шартларга күнеп-җайлашып беткән ул кешеләрне барыбер үз күреп бетә алмаячагым билгеле иде...

------------

Инде азакка якынлап киләбез... Миңа каршы максатчан репрессия мартның соңгы көннәрендә башланды, һәм мин аның ниндидер эчке сәбәпләрдән түгел, ә анык бер тышкы күрсәтмә аркылы килеп чыкканын яхшы чамалыйм. Ләкин, мондый язмада аны кулыңда “факт” булмаган килеш атап булмый инде, аңлыйсыздыр... Күп тапкырлар һәм күп кешеләрдә сыналган пычрак “методика” буенча кысрыклап чыгарырга керештеләр... Үзем дә бик озакка сузмыйча гына китәргә ният кора башлаганыем инде, югыйсә. Җәйгә каршы бер дә уңай түгел, бәлки көзгә кергәчрәк, алдан башка урын карабрак, дип кенә кичектереп тора идем... Кысрыклауга киткәч инде, көчнең кай якта икәнен бик белсәм дә, бу кабәхәт юлны финалга илтеп җиткермичә генә, башны иеп кенә чыгып китәргә булдыра алмадым...

...Моны язарга керешкәндә, әнә шул репрессия чорын аеруча җентекләп тасвир итәргә дигән ниятем барые, тик, тора-бара ул нәкъ киресенә әйләнеп куйды әле... Үткен сюжет яратучылар кичсен... Язманың төп максаты бит анда түгел - ә үз тормышымның озын гына бер дәверен бәян итүдә... Кем инде андыйның “донъяда нинди әшәкелекләр дә була” дигән мотив белән төгәлләнүен теләсен...

...Бу озын дәверне мин шәхси яктан яхшы яшәп үткәрдем дип әйтәлмим, әммә иҗади хезмәт ягыннан ул шактый ук тулы һәм нәтиҗәле узды. Аерым-аерым моментлары гына да бик "дәрәҗәле" кайбер “эшлекле”ләрнең тулы гомеренә җитеп артырлык... Зар-моң даръясы аша кичкәндәй тоела калса инде әгәр - мондагы бөтен зарлар һаман да шул татар матбугатының, шуңа бәйле рәвештә бөтен милләтебезнең зарлы язмышына тыгыз бәйлелектән килеп чыга торды ич. Шуларны басып-изеп торган әллә нинди кара көчләрне, явыз я тупас гамәлләрне күрсәткәләп кенә булса да үтә торгач, иң башлангыч ният буенча якты гына булырга тиешле язмам да караңгыланып, күләгәле таплар белән чуарланып бетте... Ә “урап үтәргә” булдыралмадым, чөнки алай иткәндә, бөтен калган өлешнең дә асыл мәгънәсе югалырые күк... Нәрсә генә язсам да, ахыр чиктә бит мин үз иҗатымны багышлаган шул матбугатка, шул милләткә битараф түгеллектән, шуларны савыктыруга таба бер чара булмасмы дигән максаттан чыгып яздым. Асыл мәгънә шунда иде...

...Битараф түгелмен, әммә ләкин, арыдым мин ул система эчендә чарасыз бәргәләнүләрдән... Инде битараф булырга үгетлим үземне...

2006 ел, июнь.