Аргамак журналын ничек туздырдылар? Зөбәер Мифтахов Татарча текстлар

"АРГАМАК" ЖУРНАЛЫН НИЧЕК ТУЗДЫРДЫЛАР

Бу турыда үз вакытында, "кайнар" чагында язарга да, әйтергә дә мөмкин булмады, инде бу актуаль тема түгел, мемуар сымаграк бер истәлек дип кабул итегез...

2000 елның февралендә, "Шәһри Чаллы" гәзитендә атмосфера тамам тынчулангач, беренче очрак чыгу белән мин аннан киттем. "Аргамак" журналыннан күптән түгел генә техник редактор (компьютерда макетлаучы) Илшат Фәррәхов типографиягә эшкә күчкән иде, шуның урынына килдем. Монда атмосфераның тагы да тынчурак, журналның инде тамам эштән чыгып барганын белә идем, әлбәттә. Тик, минем бу эш төрле политикалардан ерак, ни бирсәләр шуны компьютер артында бизәп-сырлап кына утырасы, ничек эшләргә икәнен беләм, – атмосфера хәлләре өчен артык борчылып тормадым. Политикалар белән җитәрлек кайнаштым, кадерне белмәделәр, инде үзләре ничек тели, шулай яшәп карасыннар гәзитләрендә...

"Аргамак"та бер-ике көн эшләү белән үк, журналның инде әҗәл белән соңгы тартышулары икәнен тамам үз күзем белән күреп төшендем. Монда иҗат атмосферасының эзе дә калмаган, коллективта киңәшмәләр һәм планеркалар гына түгел, эш уңаеннан үзара сөйләшүләр дә бөтенләй булмый икән инде. Редактор Газинур Вәлиев үз бүлмәсендә утыра да, каядыр чыгып китә, көннәр буе бөтенләй күренмәгән чаклары да еш. Журналистлар үз темалары буенча үз бүлмәләрендә моңаеп кына нәрсәдер сызгалап утыралар. Редактор миңа бер кәгазьгә язып агымдагы сан материаллары исемлеген кертеп бирә дә, мин шуның буенча журнал ясарга тиеш. Материалларның сыйфаты турында сүз кузгатучы да юк, бөтен эш "тулмыш" принцибына куелган – битләр буш калмаслык булса, бүтән берни дә кирәкми... Февраль бетте, әле беренче санга керешеп кенә киләбез, ансының да чыгары икеле-микеле генә, димәк, ашыгырга һичбер сәбәп юк...

Чөкердәшеп кенә эшлисе югыйсә мондый иркен сроклар белән. Ләкин... ике-өч көннең берендә боерыклар тактасына кемне дә булса эштән куу, "үз теләге белән" бушату, шелтә чәпәү, яңа кеше алу һ.б. турында нинди дә булса кәгазь эленгән була. Китәр урын да юк журналист кешегә Чаллыда, тик монда барыбер чыдый алмыйлар... Рус бүлеге редакторы Михаил Петров, мәсәлән, ярты елдан чак кына артык дәвердә бер китеп, кире килеп, тагын китеп өлгерде. Татар бүлегеннән Амур Фәләх бер китеп, тагын килергә йөреп, ахырда яңа "Мәйдан" журналына урнашканчы эшсез йөрде. Операторлар, бухгалтерлар, шоферлар икешәр-өчәр тапкыр алышынды. Коллектив монда таркалуның аргы ягына чыгып, инде үзара яклашу түгел, нәрсәнең ни өчен икәнен сорашырга да куркып яши иде... Чөнки беләләр – шәһәр хәкимиятенең матбугат дәирәсендә профсоюзы гына да юк, кая да булса "өскә" мөрәҗәгать итү бунт күтәрүгә саналачак, "өстән төшеп" эшнең реаль барышы белән кызыксыну очракларының бөтенләй булганы юк. Риза түгелсең икән, бер генә юл – китәсең...

Шунысы кызык – узган юлы редактор сайлау вакытында Газинур Вәлиевка тавыш биргән кешеләрнең берсе генә дә калмаганые инде журнал редакциясендә. "Бу вакыйгаларның бер күңелле ягы бар, ул да булса..." – дип, юри мәзәк итеп сөйли торганыем шуны җае чыккан саен...

Ул үзе "өстәгеләр" белән дә мөнәсәбәтләрен тамам бозып бетергән икән инде. Моның үзенә китәргә кушалар икән. Ә ул китми, куып та чыгаралмыйлар: "Мин сезнең үзегезне чиста суга чыгарырмын!" – дип яный да, урынында кала бирә. Ә "өстәгеләр" дигәне – хәкимиятнең "халык белән эшләү" идәрәсе башлыгы Ягъсуф Шафыйков, хәким урынбасары, матбугат буенча куратор Рәис Нәҗипов, шәһәр хәкиме Рәшит Хәмәдиев һәм тагын язучылар оешмасы бүлеге башлыгы Вахит Имамов... Нинди "чиста судан" курыктылар – ансы безнең өчен тирән сер булып калды... Редактор китми генә түгел, ни теләсә шуны рәхәтләнеп эшли бирә. Маркел исемле элекке шофер аны бензинга дип үз кесәсеннән түләгән акчасын кайтармаган өчен судка биргән иде, мәсәлән, – берме-икеме айга "Аргамак" штатына юрист утыртып куйды. Суд акчаны кайтарырга сәбәпләр тапмады... Зөфәр ... исемле берәүне рәссәм итеп алды, анысы айга бер генә күренеп китә иде, аннан-моннан сызгалап нибары ике-өч рәсем китерде. Минем протестка карамастан (журналны бизәргә сүрәтләр кирәк бит), аңа җил-яңгыр тидермәде, кай ягын ошаткандыр...

Безгә, коллективка килгән-киткән беркем дә юк, әллә кайлардан ишетеп кенә арытаба шуларны беләбез: редактор үзе китмәгәч, "өстә" мәсәләне кыеклап чишәргә – журналга реорганизация ясарга, аны яңа исем астында яңадан теркәргә булганнар икән. Рәсми кәгазьләрдә яңа журнал барлыкка килгәч, штатлар да өр-яңадан җыела инде, ягъни мәсәлән. Редактор итеп, имеш тә, Факил Сафинны (Әмәкне) куячаклар икән. "Теге юлы редакторны сайлап куеп ялгыштык, бу юлы сайлап-нитеп тормыйбыз", диләр икән... Бу план да ничектер барып чыкмаган күрәсең, бераздан, ноябрь башларында булса кирәк, журналны бөтенләй ябалар икән, инде япканнар икән, дигән хәбәрләр ишетелде. Элеккечә үк, редакциягә килүче, нинди дә булса хәбәр җиткерүче кеше юк. Коллектив агзалары исә үзләре кызыксынырга курка: журнал әллә ябыла, әллә юк, ябылса да ябылмаса да, хәкимияткә барып "тыкшынып" йөргән өчен я эштән куарга, я яңа журналга алмаска мөмкиннәр... Мин генә берничә тапкыр "кузга өреп", хәкимияткә барырга, я булмаса коллектив хат язарга үгетләп карадым. Риза да, каршы да булмадылар. Шуннан соң, беркөнне коллектив исеменнән хат язып китердем. Анда асылда бер тәләп – журнал тирәсендә коллектив катнашыннан башка ыгы-зыгы оештырмау, безнең фикер белән исәпләшү тәләбе бар иде. Хезмәттәшләр хатка кул куеп, "үзебез илтәбез мэриягә" дип миннән алдылар... Барып җитте микән ул берәр җиргә, юк микән, бөтенләй "йомдылар" микән аны – әлегәчә белмим...

Бу елны без, марттан ноябрьгә кадәр, журналның дүрт санын бастырып чыгардык. Бишенчесе октябрь азагына әзерие, тик, типографиядә инде бастырыла башлаган җиреннән аны шәһәр хәкиме Хәмәдиевның күрсәтмәсе буенча ярты юлда туктаттылар. Акчасы да түләнгәние югыйсә. Акча дигәннән, "журналның бурычлары күп, түләргә акчасы юк" дигән сүзләр бөтен бәлә-казаларга төп сәбәп итеп китерелә иде ул чакта. Тик дөрес түгел бу. Үзенә-үзе учредитель дә булмаган бер хәкимият органының нинди бурычлары булырга мөмкин? Акчаны аңа хәкимият я бирә, я бирми, бурычларын я каплый, я капламый... Шуңа да карамастан, гәзитләр һәм радио аша да шуны тукып, "журналның акчасы юк икән, аны шуңа ябалар икән" дигән фикер халык арасында киң таратылды.

Һәм менә, ноябрь аенда Газинур Вәлиев ниһәят эштән китү турында гариза язып, редакциядә бөтенләй күренмәс булды. Элеккечә үк "югарыдан" беркем юк, редактор вазифаларын бухгалтер Нәсия Нурмиева үтәп тора, хәер аны да шул вазифага тәгаенләп кую юк, сүз белән генә әйткәннәр. Аңа инде бүлмәләрне дә бушатырга кушканнар: редакция бинасына шушы ук подъездда урнашкан "Милли йорт"та бүлмә биләп торучы "икенче санлы Татар Иҗтимагый Үзәге" ия булачак, ул бик ашыктыра икән. "Аргамак"та бөтен нәрсәне кузгату, төйнәү, иске-москыны гамәлдән чыгару, калдык бәясенә атказу эшләре башланды.

Соңыннан билгеле булуынча, журналны яптыру астына "җәмәгатьчелек яклавын" нәкъ менә шул "икенче санлы ТИҮ"дә ясаганнар, җыелыш сыман бер нәрсә җыеп, яптыру турында үтенеч сыман бер карар чыгарганнар икән. Факил Сафин да шунда катнашкан. Кара-каршы гына ишек артындагы "Аргамак"тан бер кеше дә чакырылмаган гына түгел, бу эшне без сизә калмасын дип, ялгыш берәрсе килеп керә күрмәсен дип, ишек бикләп утырганнар...

Җәй көне "Аргамак"ның "яңа перспективалары" турында, көз башында исә "кайбер кыенлыклары" турында язып килгән хәбәр чаралары (бигрәк тә "Азатлык Радиосы") ахырда бу теманы бер дә кузгатмас булды. Коллегаларның мондый мөнәсәбәте ничек кенә рәнҗетмәсен, безнең арадан аларга махсус мөрәҗәгать итеп түбәнсенүче булмады. Һәм, бик тә дөрес булган икән анысы: көннәрнең берендә Чаллы телевидениесе журналисты Мирһади Разов, ялгышлык белән генә, безгә үзе килеп керде. Аңа "икенче санлы" ТИҮнең "гүзәл эшләре" турында тапшыру әзерләргә кушылган булган икән. Подъездның теге ягында сөйләшеп һәм видеога төшереп эшен бетергәч, "ТИҮ" рәисе Дамир Галиев моңа безнең яктагы "яңа бинаны" да күрсәтергә алып керде: янәсе, менә ТИҮ нинди иркен, киң бүлмәләрдә эшләячәк! Килеп керделәр болар, ә бездә... Идәннән түшәмгәчә өеп-өеп куелган, авып-авып төшкән журналлар, кулъязмалар... Аркылы-торкылы китерелгән өстәлләр, сүтеп ташланган шкафлар... Мирһади бу мәхшәргә күз генә салды да, тизрәк чыга да башлады.

– Әй, Мирһади! Тукта-тукта, кая барасың! – мин әйтәм, форсаттан файдаланып. – Күрәсеңме менә боларны?! Төшер давай! Син мондыйны башкача үз гомереңдә дә күрә алмаячаксың!

– Ә... юк-юк... юк-юк! – дип, кулларын вак-вак селтәнеп, Мирһади тагы да тизрәк чыгып тая башлады.

– Нәрсә качасың, ә?! Моны да төшермәгәч, алайса, журналист түгел син! – дип, артыннан кычкырып калдым. Шул булды...

...Мондагы өемнәрнең иң зурлары – кулъязмалар иде. "Аргамак"ның ун елга якын яшәү дәверендә монда кемнәр генә, нәрсә генә язып китермәгән, кайсы бастырылган, кайсы юк, кайсына бәлки кеше күзе гел дә төшмәгән, мондагы "иҗади атмосферага" караганда... Шуларны хәзер кая куярга? Редакцияне гомумән кабул итеп алучы юк, баланста булган кыйммәтле әйберләр буенча гына бухгалтерга шактый томанлы бер күрсәтмә бирелгән, алары белән дә нишләргә икәне билгесез. Ә кулъязмаларны – чыгарып ташларга, шул гына кала... Ярый әле, беркөнне язучы Мансур Сафин килеп керде... Аның хатыны шәһәр музее директоры бит, – берме-икеме көннән, кулъязмаларның барсын җыеп шунда алып киттеләр. Аллага шөкер, гонаһ кылырга туры килмәде, шулай итеп... Бүтәннәргә атказдык...

Инде бухгалтер Нәсия аркылы безнең барыбызны да ликвидация сәбәпле эштән бушату турында кәгазь тапшырдылар. Яңа 2001 елның ике ае иң соңгы әвеш-тәвешләр, дөресрәге, тик кенә утыру белән узып китте. "Милли хәрәкәт" өчен инде урын буш, ачкыч кесәләрендә, тик алар да һаман кереп урнашырга ашыкмый. Алга китеп әйткәндә, аларның "Аргамак" бинасына керепләр эшләрлек зур эшләре беркайчан да булмады. Бүгенге көндә (12.2002) бу бинада Дамир Галиев җитәкләгән "Калкан" оешмасы" һәм яучылык конторасы урнашкан. (Алары да буш фикция.)

Менә, ниһәят, без "зарыгып көткән" "якты көн" килеп җитте: редакциягә шәһәр хәкимиятеннән, беренче һәм соңгы тапкыр, "халык белән эшләү" идәрәсе башлыгы Ягъсуф Шафыйков килеп төште. Безне бер бүлмәгә җыеп, вәкарь белән генә, "Аргамак" редакциясе коллективын эштән бушату турында боерык укырга кереште. Монда дәшми генә тыңлап утыру һич мөмкин эш түгел иде, билгеле. Һәм, түбән алымнар белән эш итүче бу кешегә карата, бер икеләнүсез, тупас рәвештә ташланырга кирәк иде.

– Туктале, син кем буласың?! – дип, беренче сүздән үк бүлдердем мин моны. (Югыйсә Ягъсуф икәнен дә, нинди Ягъсуф икәнен дә яхшы белә идем.) Ягъсуфны күзләре маңгаена менде, бер минут шулай карап торгач кына, акырып җибәрде:

– Син нәрсә?! Нигә син миңа "син" дип эндәшәсең әле, ә! Мин Ягъсуф Шафыйков булам, хәкимиятнең халык белән эшләү идәрәсе башлыгы!

– Хәкимияттән моңарчы безгә килгән яисә безне чакырган кеше булмады, без сине каян белергә тиеш? Юк, син боерык укыганчы, башта ник астыртын эш йөртүең турында аңлатма бир! Безнең белән ник санашмыйсың?! Моңарчы нишләп утырдың, нишләп бер дә коллективка килеп күренмәдең?! Алай эшләргә ни хакың барые?!

Шул рәвешле тагын бераз кычкырышып алгач, Ягъсуф ниһәят "һөҗүм"нән кайтып "зар еларга" кереште. Имеш, аннан гына торамыни? Ул бит ни теләсә шуны кылып йөриәлми, аның өстеннән дә җитәкчеләр бар. Менә, әйттеләр боерык укырга дип, ул килеп җитте. Башка чакта бер генә дә вакыты юк, йөрергә аягы да таза түгел.... Шулай жәлләтеп, "болай яхшы кеше" икәнлегенә ышандыра язып, укыйсы боерыгын укып, эштән чыгарылучыларга яңа эш табарга кулдан килгәнчә ярдәм итәргә вәгъдәләр дә биреп, ахырда "әйбәт кенә" китеп барды бу. Ләкин, соңыннан бармак та кыймылдатмады. Урамга куып чыгарылган "Аргамак" коллективыннан бер генә кешегә дә хәкимият ягыннан эш тәкъдим ителмәде. Югыйсә, нәкъ шул вакытта яңа "Мәйдан" журналына хезмәткәрләр туплый башлаганнарые инде.

Бу хәлләрдән соң инде минем тагы да матбугат органына эшкә барырга теләгем бер дә калмады. Тыйнак кына башка бер эш табып, кайчандыр Чаллыда шактый билгеле журналист булуымны онытырга карар иттем. Анда инде хәзер башка алымнар белән танылалар... Пычрак эш, дөресен әйткәндә. Мин бервакыт заводта иртән кигән чиста кием кичкә кадәр кып-кызыл тутык белән каплана торган җирдә дә эшләгәнием, әммә анда да чистарагые шикелле...

"Аргамак"ка акча юк дигәннәрие, исәпләп карасаң, – бөтен бер коллектив ел эчендә дүрт сан журнал чыгарып, сигез ай тик ятты, аннан соң ике ай ликвидация алдыннан эш хакы түләнде, киткәндә дә закон буенча ике айлык эш хакы бирелде, кайберәүләр эшсезлек буенча да дәүләттән тагын күпме пособие алды. Туздырырга дигәндә, акча күп ул. "Аргамак"ның бурычлары бер еллап үткәч чыга башлаган "Мәйдан" журналына мирас булып калды дигәннәр иде, – әлбәттә, хәкимият анысын да түләде.

...Бер еллап узгач Чаллыда чыга башлаган "Мәйдан" журналының беренче, төче котлаулар белән туп-тулы санын караганда, мин аннан күз йөгертеп бер генә сүз – "Аргамак" сүзен эзләдем... Юк, телгә алмаганнар, әйтерсең Чаллыда моңарчы бернинди журнал-мазар чыкмаган, "Мәйдан" редакторы Факил Сафин (Әмәк) үзе шунда эшләп "кеше булмаган"... Алладан да курыкмыйлар, әдәмнән дә оялмыйлар... "Югарыда" кирәк дип тапсалар, озын-озын тарихларны да сөртеп кенә ыргыталар, кабәхәтләр!!.

З.МИФТАХОВ. 12.2002.