Зөбәер МИФТАХОВ
ТӨЛКЕНЕҢ КӨЛКЕГӘ КАЛГАНЫ
(Әкият)
Борын заманнарда төлкенең туны хәзергечә җирән түгел, ә куяннарныкы шикелле, җәй көне соры, кыш көне ак төскә керә торган булган ди. Бигүк матур булмаса да, уңайлы икән төлкегә мондый тун: күзгә ташланып тормагач, авылга барып тавык урлап кайтыйм дисә – кыш көне ак кар өстеннән, җәй көне читән буйлатып кына килә дә... беркем сизми кала моның кетәккә кереп бер кызыл кикрикне эләктереп чыкканын! Билгеле инде, исән калган тавыклар куркудан кытаклый башлый, шунда гына исләренә килеп этләр өрергә тотына, арлы-бирле чабышкан булалар, – ә карак ул арада юкка да чыккан! Туны күренмәс булу аркасында, этләрне алдалап урманга качып та өлгергән!
Эшләре көйле төлкенең, тамагы тук, шулай итеп. Тотылмаган карак түгел диләр бит әле: урманда аның авылга кетәк басарга йөрүен бер дә белмиләр, "хәйләкәрен-хәйләкәр, тик намуслы җәнлек" дип, хөрмәт итәләр ди. Шуның өстенә гәүдәсе дә сылу булгач, койрыгы да көлтәдәй кабарып торгач, яраталар да, мактап кына торалар, җае чыккан саен гел кунакка чакыралар ди төлкене. "Төлке күк булып үсегез!" дип, күп кенә җәнлекләр хәттә балаларына үрнәк итеп куялар ди аны. Ә төлке, тыштан бик тә тәүфыйклы булып кыланса да, эчтән болай дип уйлый ди:
"Әй, хәйләкәр дә соң мин, үзем урлыйм, үзем тотылмыйм! Минем кырын эшләремне җәнлекләр генә түгел, кешеләр булып кешеләр үзләре дә белмидер әле!"
Гел шулай рәхәт кенә яшәп ятар иде безнең төлке, ләкин без капчыкта озак ятмый шул, бер килеп барыбер очы тышка чыга. Бу юлы да шулай булган имеш.
Көннәрнең берендә урмандагы җәнлекләр бер яланга җыелышып, йомырка урлап эчәргә яратканы өчен саесканны тиргәргә керешкәннәр ди. Янәсе, шундый матур кош ничек оялмыйча, үз дәрәҗәсен төшереп, урлашып йөри?! – Шулай дип кыздыра торгач, әлеге саескан, тишек борын, көтмәгәндә болай дип әйтеп салмасынмы:
– Нәрсә бер миңа гына бәйләнәсез? Әнә, төлкене күрегез! Мин йомырка эчсәм ни, төлке тавык урлап та ашый бит әле! Мин аның беркөнне авылдан кайтып килгәнен күрдем: авызында кып-кызыл кикрикле симез тавык иде! Кетәк басучы ул, тавык карагы! Мине тиргәгәнче, аны тиргәгез! Шыкырр, шыкырр-р!
Аһ, хәерсез саескан, бөтен урманга хур итте бит төлкене болай булгач! Ничек күреп калган диген иң кирәкмәгән чакта гына. Ни дип җавап бирсен инде хәзер төлке моңа каршы, ничек аклансын?...
Ләкин, төлкенең башы шәп эшли бит аның, тотарсың аны тиз генә! Берни булмагандай хәйләгә керешә бу, үзен юкка кыерсытылган изге җан итеп күрсәтә башлый:
– Әйе, дөрестән дә, – ди, – мин авылда булгалыйм, саескан күргәнен сөйли. Ләкин белеп сөйләми, җәмәгать, нахакка рәнҗетә! Мин бит авылга урлашырга дип түгел, якын дусларымны күрергә дип барам. Гадел киек булганлыктан, мине этләр дә дус итә, кешеләр үзләре дә ярата, менә шул! Әйе, беркөнне мин авылдан тавык алып киттем, саескан бәлки шуны күргәндер. Ләкин бит, тавыкны миңа кеше дусларым бүләк итеп биргәннәр иде.
Җәнлекләр икеләнеп кала. "Бик шома сөйли хәйләкәр төлке, әллә чыннан да авыл белән дуслыгы бар микән? Алай дисәң, этләрнең усаллыгы, кешеләрнең саранлыгы һәркемгә билгеле. Булыр алар урман җәнлеге белән дус, тоттырыр алар сиңа бүләк итеп тавык! Юк, саескан дөрес сөйлидер, бу төлке тәки карактыр."
Шулай итеп, инде барыбер саескан сүзе өскә чыкты дигәндә, агач башыннан карга тавышы ишетелә:
– Кар-карр! Төлке сүзендә хаклык бар! Төлкене кешеләр бик зурлыйлар! Мин кичә авылда булдым, чүплек башында бер китап бите күрдем. Беләсезме, кешеләр төлке рәсемен китапка басканнар. Карр!
– Кит аннан! Булмас! – диләр җәнлекләр шаккатып. – Китап тикле китапка урман җәнлеген басмаслар! Бу бит сиңа тавык бүләк итү генә дә түгел! Бу бит бик зур дәрәҗә! Ышанмыйбыз!
Карга исә тагын бер кат "Карр!" ди дә, авыл ягына таба очып та китә. Ярты сәгать тә үтми, томшыгына кыстырып теге китап битен алып та килә. Карасалар, чынлап та – биткә нәкъ үзе төсле иттереп төлке рәсеме төшерелгән! Китап тикле китапка! Болай булгач, төлкенең кешеләр арасында дәрәҗәсе чынлап та зур икән!
Инде җәнлекләр нишләргә белмиләр ди. Китә төлкедән гафу үтенү, гомердә булмаган хөрмәтне күрсәтү! "Иң акыллыбыз, иң матурыбыз, горурлыгыбыз, даныбыз син безнең!" – дип, мактау арты мактау яудыралар ди хәйләкәргә. Аның үзен урманның иң олы яланында иң уртада торган төп башына утыртып куялар, ә рәсемле битне каршыдагы бер агачка беркетәләр. Һәм әле төлкегә, әле аның рәсеменә карап сокланып туялмыйлар ди: "Нинди охшашлык, нинди нәфислек! Безнең төлкебез әнә нинди икән бит, ничек моңарчы белми яшәгәнбез?!" Аһ та ваһ...
Рәсем чыннан да шәп ди, җитмәсә, рәсем астына сырлап-сырлап нидер язып та куйганнар ди әле. Инде җәнлекләр белергә тели: ни дип яздылар икән анда безнең төлке турында, нинди затлы сүзләр икән? Бик укыйсылары килә дә, тик алар мәктәпкә йөрми бит, шуңа күрә укый да белмиләр. Арада бер бик карт ябалак булып, ул хәреф таный ди тануын, тик аның да, төн кошы булганга күрә, яктыда күзе күрми ди.
Бернишләр хәл юк, димәк, ябалак укый алсын өчен кич булганын көтәргә туры килә.
Ә төлкене һаман мактыйлар, төрле тәм-том белән сыйлыйлар, бөтен яланны шаулатып бәйрәм итәләр ди. Төлке үзе тыштан тыйнак булырга тырышса да, эчтән бик масая, шартларга җитешә: "Аһ, мин нинди хәйләкәр, нинди хәйләкәр!" – дип уйлый. – "Үзем тавык урлыйм, үзем тотылмыйм! Җәнлекләрне ничек телим, шулай алдалыйм. Ул гына җитмәгән, кешеләр дә мине тәүфыйклы дип беләләр икән бит, томаналар!"
Ул арада кич тә җитә, кояш байый, әкрен генә караңгы төшә башлый. Инде җәнлекләр түземсезләнеп ябалакка ялыналар:
– Укы инде, ябалак түти, нәрсә язылган китап битенә?
Ә ябалакка нәрсә, караңгыда аның күзе күрә башлады ич. Иҗекләп-иҗекләп укып та бирә:
– Китапта болай дигән: "Бу җәнлек – хәйләкәр төлке, кетәк басучы, тавык карагы. Аннан сак булыгыз!
– Менә сиңа кирәк булса! – Җәнлекләр аптыраштан бермәлгә тораташтай катып калалар. Бер минутлап тып-тын торганнан соң гына, бөтен урман халкы кинәт эчен тотып көлә башлый:
– Аһ-һа-һа-һа! Йо-хо-хо-хо! Гый-гый-гый! Бак-бак-бак! Мактаулы дигән төлкебез – ялганчы һәм карак! Кетәк басучы! Мырык-мыры-ык! Чәр-чәр-чә-әр!
Әле генә төп башында кукыраеп утырган төлке бичараның оятыннан бөтен тәне төк очларына кадәр кызарып чыга. Кая керергә тишек тапмыйча, ул бер уңга, бер сулга бөтерелә, аның саен тагы да ныграк көлкегә кала. Ахырда, төп башыннан тәгәрәп төшә дә, үзеннән егылып көлгән җәнлекләрне чак ерып үтеп, тизрәк куе урман эченә кереп югала.
Күптәннән булган хәл ди инде бу. Ул чакта төлке "башкача тавыкларга тимәм" дип кат-кат тәүбә итеп, кыр тычканнары белән генә туенып яши башлаган. Тик ни дисәң дә, мут җәнлек бит – тора-бара анты йомшаган. Һәм хәзер ул сирәк-мирәк булса да авылга килеп, яңадан абзар-кетәк тирәләрендә чуалгалый башлаган ди. Тик элекке күк җиңел түгел инде аңа хәзер кыңгыр кәсептә йөрүләре. Теге вакытта оялудан ут сыман кызгылт-җирән төскә кергән туны әле дә шул килеш калган бит аның. Шуңа күрә, авыл этләре аны әллә каян ук күреп өрә башлыйлар, артыннан куа төшәләр, ә төлке урман эченә кереп чак качып котыла.
1993