ТАВЫШ БОМБАСЫНЫҢ ШАЙТАНИ МУЗЫКАСЫ
Сәгать төнге өч тирәсендә уянып киттем... Зур шәһәр ишегалдының теге башындарак кемнеңдер машинасы “урлау” сигналы биреп ята икән. Өзек-ертык, донъяда башка бернигә охшамаган рәвештә чинап-чинап ала да, тынып тора. Инде дөмектеме дип, сагаеп ятам бераз... Юк, тагын башлый, тагын тынып тора, тагын чинарга керешә. Игътибар итмәскә, башыма теләсә нинди башка уй-фикер тутырырга тырышып карыйм, ләкин кая ди – сыналган, сыналып сынган алым монысы – автосигнализация тавышына, ул никадәр ерак һәм зәгыйфь булмасын, бөтен булмышың белән бирелеп колак салмый мөмкин түгел. Шуның өчен ясаганнар да бит инде аны – алай-болай машинасына кул суза калсалар, хуҗа кеше теләсә кайда, теләсә ни белән мавыккан җиреннән кинәт “дерт” итеп, бөтен эшен ташлап, кадерле байлыгын яклауга ташланырга тиеш...
Әммә ләкин, сәгать өчтә үкерергә керешкән бу аждаһаны беркем урламый, анысы туксан тугыз бөтен туксан тугыз процент... Берәр идиот юри кагылып киткән булырга мөмкин, ә бәлки тагы да яманы – хуҗа кеше, берәр “говнюк” үзе шулай машинасы янында “кәеф-сафа” кора торгандыр. Бар бит андыйлар да шәһәрдә, бар гына түгел, күп...
Бераздан, тәрәзә төбендә генә диярлек торган икенче бер машинаның сигнализациясе үкереп җибәрде... Ярый әле, монысы ике “сеанс”тан соң тынды. Ә теге, ерактагыcы туктарга җыенмый. Күрәсең, иртәнгә хәтле шулай чинап утырыр... Колакка мамык йомарлап тыгып карыйм. Тынычрак, чак кына ишетелә теге каһәр чинау. Тик барыбер ишетелә, төнлә бер уянып киткәч, аннан инде котылу мөмкин түгел, тынычмы-катымы, аның инде бар булуы, баш миенә бораулап үтеп керүе мөһим...
Мин – мин инде, кеше ничек түзә икән бу хәлгә? Авырулар, төрле-төрле психопатлар, невротиклар да яши торгандыр бит әле бу гаять зур ишегалды тирәли? Никадәр укыган, күпне күргән була торып, менә монысына мин һич төшенә алмыйм – кеше ничек түзеп ята икән? Бер тапкырга, хәттә биш-алты тапкырга түзәргә буладыр, ләкин бит бу ачы, шайтани тавышның бездә бер дә бетеп торганы юк – мәңгелеккә килеп урнашты бугай ул, моннан берничә генә ел элек...
Мондый хәлдә иң яхшысы – мендәрне бер колакка өстән каплап, икенчесен как матраска терәп, нинди дә булса тирән уйга бирелеп яту... Һәм менә, шулай ята торгач, элек белеп тә хәзер онытылган бөтен укыганнарны, белгәннәрне искә төшердем берзаманны... Бәй, дим – колак өстендәге мендәрне дә бер читкә алып аттым хәттә ки – автосигнализация дигән бу нәрсә бит чынында – үзенең килеп чыгышы белән... “Тавыш коралы” яисә “Тавыш бомбасы” дип аталган бик хәтәр бер хәрби арсеналга барып тоташа! Икенче төрле әйткәндә – “психотроп корал” дип йөртелә торган заманча сугыш чараларының шактый эффектлы бер төренә!
...Икенче донъя сугышыннан соң донъяда гуманизм алгы планга чыгып, сугышта дошманны үтермичә генә җиңәргә мөмкинлек бирә торган кораллар ясауга зур игътибар бирә башлаганнар иде. Шулардан берсе – “Тавыш бомбасы”. Фараз буенча, кешенең психикасын туктаусыз тынгысызлап тора, аны әкренләп җимерә торган аеруча зарарлы тавыш чыганагы булган махсус бомбаларны камап алынган шәһәр эченә күпләп ташлыйлар. Һәм бу шәһәрдә инде тынычлап ял итү, нормаль аралашу, аек рәвештә фикер йөртү мөмкин булмый башлый, дошманның рухи ныклыгы ватыла. Берничә көн шулай тоташ “бомбага тоту”дан соң, камалышта калучылар тамам “психка” әйләнеп, бирелергә мәҗбүр булалар: аларда инде тик бер теләк – теләсә ничек булса да бу җәһәннәм тавышыннан котылу теләге генә калган була...
Дини китапларда, ахырзаман җиткәч Исрафил дигән котсыз бер фирештә “сур” быргысын өреп донъяны бетерер дигән... Әттәгенәсе! Тормышны кыйрата торган андый быргыны кеше үзе дә уйлап чыгара ала икән ләбаса! Кеше бит ул, чынлап-торып уйларга керешсә, шайтаннан яман уйлый...
Донъяны социалистик һәм капиталистик лагерьга бүлгән шартлы сызыкның һәр ике ягында зур-зур фәнни-тикшеренү институтларын, меңнәрчә иң башлы белгечләрне җәлеп итеп, әлбәттә, бик яшертен рәвештә, бу коралны ясарга һәм камилләштерергә керешеп киттеләр. Күпсанлы экспериментлар үткәреп, иң җанкыйгыч тавышларның нинди булырга тиешлеге ачыкланды... Ул тавышлар, бердән, ритмсыз, алай гына да түгел, организмда бара торган тәбигый процессларның гадәти ритмын җимерә торган булырга тиеш икән... Икенчедән, организм беркайчан да аңа су агышына, урман шавына, поезд тавышына күнеккән кебек күнегә алмаска тиеш. Өченчедән, хәрби корал тавышы артык яңгыравык булмаган хәлдә дә үзенең җимергеч эшен һаман үтәп торырга тиешле. – Билгеле ки, галимнәр алга куелган максатка ирештеләр, тәҗрибә өчен алынган күселәрен фәкать тавыш ярдәмендә күпләп акылдан яздырдылар. Әммә, шул ук вакытта, сугыш стратегиясе дигән икенче бер фән башка юнәлеш алды – замана сугышларында инде дошманның шәһәр һәм кирмәннәрен озак вакыт камалышка алып тоту үзенең актуальлеген югалтты. Хәзер, билгеле булганча, дошман җиренә яшен тизлегендә бәреп керәләр, хәрби объектларны төгәл ракеталар белән шартлатып ыргыталар, һәм аннары инде “түгәрәк өстәл артында тыныч сөйләшүләр алып барасы” гына кала... Бәхеткә каршы, дип әйтергә микән – киләчәк сугышларда “Тавыш бомбасы” белән халыкны акылдан яздырырга туры килмәячәк инде...
Убыр китте, урыны калды... Бу очракта – сугыш өчен әзерләнгән “менә дигән”, тирән фәнни нигезле эшләнмәләр калды. Гадәттә бит һәртөрле фәнни-техник яңалыклар башта хәрби тармакта эшләнеп, аннары гына безнең көндәлек тормышка үтеп керә. Менә, автосигнализация белән дә нәкъ шул хәл кабатланды. “Ничек итеп ресторанда ашап-эчеп утырган яисә тәбигать кочагында күңел ачып йөргән кешене ярты чакрымда калдырган кадерле автомобиле янына чыгып йөгерергә мәҗбүр итәргә?” дигән сорау алга куелгач, галимнәргә яңадан күселәрне җафалый башларга туры килмәде – бар да инде әзер, күп миллион долларлар түгеп тикшерелгән һәм ясап та куелган! Аз гына тышкы күренешен үзгәртәсе дә теге “Тавыш бомбасы”ның – автомобильгә җайлап куясы! Без, шәһәрдә яшәүчеләр, бүгенге көннәрдә көндез дә, төнлә дә нәкъ әнә шул шайтан коралын даими рәвештә тыңлап яшәргә мәҗбүрбез...
Әйе... Без бәләкәй чакларда карга тавышы иң ямьсезе сыман тоела торган иде. Бактың исә, ул үзенә күрә шактый күркәм кычкыра икән бит, яши торгач төшенәсең икән шуңа. Песиләр концерты исә кайсыбер симфонияләрдән мавыктыргычрак тоелып китә кайвакыт. Урамнан туктаусыз үтеп торган машиналар шавы да, тора торгач, әкренләп күнектерә икән. Хәттә ки, элекке сугыш вакытындагы сирена, ничектер, кеше тавышы белән елаган кебек... Әммә хәзерге автосигнализация!.. “Тавыш бомбасы”, тәгаен шул, һәм без, болай барса, иртәме-соңмы, тулымы-яртымы – психка әверелеп бетәчәкбез. Һәм моны үзебез сизмәскә дә мөмкинбез әле, чөнки барыбызның да, бөтен халыкның кайсыдыр “шөрепләре” бушаган булачак... Кем соң ул чагында “читтән карап” аек бәя бирер безгә?..
Европада һәм Америкада автомобильләрне урлаудан саклауның тавышлы ысулын бик иртә, барлыкка килеп бераз вакыт яңгырау белән үк тыйдылар. Ирекле демократия илләрендә моның логикасы гади генә – “синең кадерле машинаңда минем эшем юк. Теләсәң ничек сакла аны, теләсә нинди йозак, теләсә нинди капкын куй – әммә ул нәрсә синең машинаңа тимәгән мине берничек тә борчырга тиеш түгел”. Бездә исә хәл катлаулырак... Ашавын кысып машинага тиенгән гади эшчедән алып закон чыгаручы Дума депутатына кадәр барысы да – хәерчедән баеган бәндәләр, алар өчен мөлкәт барлык башка нәрсәдән өстен... Культура ягын әйтәсе дә юк, кайсыберсе аның хәттә машинасы янына бөеренә таянып басып, сигнализациясен юри акырта, “мине күрегез!” дигән кебек... Ә чыгып маңгаена бирүче юк... Анысы да безгә генә хас “культура” билгесе микән...
Шул ук вакытта, сәгать төнге 11дән соң тавыш куптармаска дигән закон әсәре бар иде бугай бит әле элек. Нишләп шуны булса да кулланмыйлар икән хокук саклау органнары? Хәер, аларга бәлки сигнализация аркасында автомобильләр урлауның бераз кими төшүе кыйбатрактыр?..
“Тавыш бомбасы”ның түгел, гади шау-шуның да йөрәк һәм кан тамырларына, бигрәк тә нерв системасына җимергеч йогынты ясавы галимнәр тарафыннан күптән инде тикшереп исбатланган нәрсә. Шәһәрдә яшәүчеләрнең авыл халкына карата уртача алганда кыскарак гомерле булуы – шуның иң ачык бер дәлиле булып тора. Бу турыда без барыбыз да беләбез, шуңа да карамастан, “тавыш куптармыйча”, “тыныч кына”, үлгәнче яши бирәбез... Статистикага карасак – җәмгыятьнең мөмкин булган барлык юнәлешләрдә череп таркала баруын күрәбез. Шуның зур бер сәбәбе, әнә, төн уртасында урамда ажгырып утыра...
З.МИФТАХОВ