Шул балакайларны жәлләдем. Зөбәер Мифтахов Татарча текстлар

Зөбәер МИФТАХОВ

НӘСЕР

ҖАНЫМ ЯРАЛЫ ИДЕ...

Безнең әни ишегалдының яшел чирәмле булуын ярата. Бик яшь бала чагында, үз әнисе, ягъни безнең әби әле исән вакытта ишегалды чирәмендә уйнап үскән булган икән ул, җае чыккан саен шул турыда сөйләп тә куйгалый. Без үскән чакта, югыйсә, ишегалдыбыз мал-туар һәм бала-чага изеп бетергән, ерып чыккысыз сазлы балчык була торган иде. Әни, бик үртәлгән чакларында, “шунлык та бәхетең булмагач...” дип, берочтан шул сазлык өчен дә елап ала иде... Аннан соң узган гомердә абзар-кура киңәйтелде, терлек өчен аерым утар барлыкка килде, без үсеп җитеп кайсыбыз-кая таралыштык... Һәм менә, җәй көне бер әйләнеп кайтканда, ни күрәм - бөтен ишегалдына ямь-яшел, тип-тигез, йоп-йомшак чирәм үсеп чыккан. Аркылы-торкылы йөреп бик таптамаска тырышалар икән аны: кирәк җирләргә таба күтәрмә төбеннән сукмаклар сузылган...

Авыл кешесенең бер нәрсәсе дә коры матурлык өчен генә булмый бугай ул. Тәрәзә төбендәге алоэ һәм яран гөлләре генә дә, мәсәлән, әллә ничә төрле даруга яраклы, имеш тә. Ә чирәм - аерата бер файдага - үрдәк бәпкәләре өченгә үсә икән. Июнь урталары узгач, урамда машина белән сатып йөрүчеләрдән унбишләп бәпкә алдылар... Шул яшькелт-сары йомгаклар, чыннан да, машинадан төшү белән үк дигәндәй, чирәмнең иң сусыл яфракларын гына сайлап өзгәләргә дә керештеләр. Витамин!

Үрдәк бәпкәләре әзрәк үсә төшкәч, әти көн саен аларны безнең “аяк очы”ннан ага торган су буена алып төшә башлады. Шунда ике сәгать, өч сәгать вакытын уздырып кайта... “Нигә мәшәкатьләнеп йөрергә, нигә суны киң тагарак белән алларына гына куймаска” дип, үземчә акыллы киңәш биреп караган идем - алай түгел икән ул, эш сусын басудан гына тормый икән. “Бәпкәләр агым суга бик сөенәләр бит алар”, - диде әти моңа каршы... Һәм, балаларча беркатлы шул сүзен төзәткәндәй, “файда” ягын да өстәде: сай су төбендәге ләмне чупырдатып, алар шуннан үзләре өчен иң кирәкле витаминнарны алалар икән...

Әзрәк хәйләли, мәгәр, әни белән җиңелчә генә бер хәйлә уены кора... Үрдәкләр коенган арада үзе шунда яр буенда ташбаш, чабак ише вак балык кармаклап ала ул. Махсус шуның өчен генә “карт башы белән төртенеп” йөрергә бераз уңайсыз, ә үрдәкләр белән булгач - бик ярый, бик хуп бит инде. Уч яссуы кадәр җиде-сигез балык та тотып кайтса - шуны табада йомырка белән әйбәтләп кенә кыздыралар. Анысы да витамин!

Әти җомга намазына барасы көннәрне, шулай да, үрдәкләр ишегалды чирәмендә генә калып торалар... Эшсезрәк утырган бер ара иде - җомга көнне бәпкәләрне су коенырга мин алып төшеп киттем. (Үзем дингә бирелгән кеше түгелмен: ходай, әгәр булса, безне болай да ярлыкар әле дигән фикердә торам... Атап кына ярлыкау сорарлык, дога белән юмаларлык зур гонаһларым юк чөнки. Әти үзе дә анда йолага хөрмәт йөзеннән һәм үз ишләре белән аралашыр өчен генә йөридер сыман тоела.)

...Бәпкәләргә юл күрсәтер өчен кулда озын нечкә чыбык... Ә аларга юл инде болай да таныш икән - урамда үзләре белеп тыкрыкка борылдылар, әүмән-тәүмән килеп, тупырдашып, туп-туры су буена таба төшеп тә киттеләр. Тыкрыкның уртасын узгач борыннары су исен сизеп алды - инде йөгерешә үк башладылар, абынып егылып та китәләр... Шулхәтле кызыклар! Әллә нинди бик яхшы кино, бик шәп концерт караган кебек, карап сокланып туялмыйм шуларга! Су күренгәч, бәләкәй канатларын җилпи-җилпи очарга итә башладылар хәттә... Килгән шәпкә дәррәү суга чумдылар, чумышлы уйнап алдылар... Аннары, донъяларын онытып, яр буендагы тыныч сайлык төбендәге ләмне чупырдатырга тотындылар.

Үзем дә балакларны сызганып салкынча су эченә кердем, биткә кушучлап су чайпадым... Рәхәт булып китте... Башымда һичбер уй юк... Күңелдә һичбер гамь юк...

Үрдәк бәпкәләре суда тамам хушланып, комлыкка чыгып яттылар, йоклап алдылар, тагын әзрәк коенып чыктылар... Шуннан соң гына үзләрен кайтыр юлга әйдәп алып киттем. Кимендә өч сәгать үтте бугай, ә минем кайтасым да, бернишлисем дә килми, гел шул бәпкәләр белән генә буласым килә һаман... Элек бер дә алай түгел иде бит, былтыр гына да әле мин моның ишене бик эч пошыргыч, иң ялкыткыч эшкә саный идем... Бүрәнә ташыганың лутчы сыман иде... Шушылай бәпкәләр артыннан нечкә чыбык тотып йөрүдән тәм табар яшькә җиттеммени инде?

Әммә юк... Яшем кызларга күз төшәрлек кенә әле, алар мине санга санарлыктан узган булса да... Физик яктан да тап-тазамын... Эш башкада, анысын үзем генә беләм... Җаным яралы минем быел... Кыш буе авырып яткан һәм яз җиткәч савыга башлаган кеше ничек үлән кыягына карап шифа алса, шушы су буенда, үрдәкләр янында минем дә җаным шулай әкренләп кенә тернәкләнеп килә... Бик беләмен, инде шуны гына белерлек яшьтәмен...

Ерак шәһәрдән, торган җиремнән авыр кичерешләр кичереп кайттым мин бу юлы... Кыйнамадылар, таламадылар, җазага тартмадылар, ә... Үзем бик якын һәм үз күреп йөргән, ул да мине якын күрәдер дип ышанган берәүнең миңа чынлыкта бөтенләй чит-ят икәнлеге фаш булды... Мин аңа кайбер уңайлыклар өчен генә кирәк булып торганмын икән дә, менә хәзер аның янында тагы да уңайлырак икенче берәү барлыкка килгән икән... Бәгырем таштай катты шуннан соң... Күкрәк түрендә нидер укмашып калды... Шуны таратырга-эретергә кирәк миңа хәзер ничек тә... Аракыдан эремәгән иде, ә менә үрдәк бәпкәләре... эретә бугай бит әкренләп...

 

P.S. Моны язганнан соң да инде күп еллар үтте... Искә төшеп бер тагын укып карагач, шуны өстәп куярга уйладым әле, – теге чакта әнкәй пешерә торган төсле тәмле үрдәк, каз, тавык итләрен бүтәнчә беркайда, беркайчан ашаган булмады... Ничектер төче, сусы була чит илдәгеләр, "хөкүмәтнекеләр"... Әллә витаминны биреп җиткермиләр?..

 


Зөбәер МИФТАХОВ

БУЛГАН ХӘЛ

ШЫМ ГЫНА ҮЛӘСЕ ИДЕМ...

Ярлы гына, күрексез генә гомер яшәдем кебек... Ә шулай да, баштан ниләр кичмәгән! Юри санап караган идем, мәсәлән - үлемнең иң кырый чигенә терәлеп узып китүләрем генә дә кимендә дүрт тапкыр булган икән инде... Фәнни-популяр язмаларда телгә алына торган “стенасыз һәм очсыз-кырыйсыз, зыр әйләнмәле кап-кара туннель” эченә дә кереп чыктым хәттә бер тапкыр: аның теге башындарак була һәм аяусыз рәвештә бөтен аңны-хәтерне сөртеп ташлый торган иләмсез каты тавыш та, аннан аргы үтергеч-юкка чыгаргыч көчле яктылык та миңа инде таныш... Кайчан да булса күргән нәрсәләрем арасында иң коточкычы әлегә шул туннель... Тик анысы турында бәлки бүтән чакта, ә бу юлы икенче берсен - күпкә җиңелрәген, исән-аман узып киткәннең соңында үземә үк көлке маҗара сыман гына тоелганын язып карыйм әле...

...Гафури районындагы Бажык һәм Буруновка авылларының икесенә бер булган урта мәктәптә химия укытучысы булып эшләп алдым мин бер елны. Кем дә булса хәтерли микән... Яшь идем, эшкә дә бөтен яшьлек егәремне бирә идем. Салкын бер чолан сыманрак җирдә өелеп яткан химия җиһазларын һәм реактивларны тәртипкә китереп, һич мөмкин булмаган шартларда да, программада каралган лаборатор эшләрнең һәм практик шөгыльләрнең һәрберсен җиренә җиткереп үткәрергә тырыштым. Ул мәктәпнең класслары аерым-аерым авыл өйләрендә урнашкан, минем “химия чоланы” шулай ук аерым бер амбар сыман җирдә иде, миче-фәләне юк иде... Шунда чиләк белән салкын су алып киләм, пробирка һәм колбаларны туңар-туңмас шул су белән юам, аннары 15-20 комплект җиһазлар һәм реактивлар әзерлим... Бөтенесе дәресләр соңында, ел әйләнәсенә көн аралаш диярлек, үзе акчасызга (лаборант булып бер бичәкәй исәптә тора, ә килеп күренгәне дә бик сирәк)... Дәрес алдыннан шул комплектларны балалар йөгертеп кенә үз классларына ташыйлар... Дәрес беткәч гадәттә кире китермиләр... Миңа кадәр химия әйберләренә ким дигәндә ун ел кеше кулы тимәгән булган югыйсә, мине дә турыдан-туры мәҗбүр итүче булмады. “Болышма юкка” дип акыллы киңәш тә бирде яхшы кешеләр... Ләкин бит җан түзми - балаларга чып-чын химиянең үзен күрсәтәсе бик килә иде!

Көннәрнең берендә, бөтен шартын китереп инде, билгеле, 9нчы класста “Аммиакның үзлекләре” дип аталган практик шөгыль башлап җибәрдем. Укытучы өстәлендә бер колбада селитра белән селте катнашмасы кайнап утыра, колба башындагы кәкре пыяла көпшәдән аммиак газы өрелеп чыга... Класста уникеме, унбишме бала бар иде, шуларның һәрберсе су салынган пробирка белән килә дә, мин теге көпшәнең башын пробиркага төшереп, аммиаклы су ясап бирәм, бала шуның белән үз партасына кайта да, тәҗрибә үткәрә башлый... Менә иң соңгы бала да тиешле дозасын алып китте... Әле һаман кайнап утырган колбаны штативтан бушатырга үрелдем... Шулвакыт һич уйламаган, башка да килмәгән бер хәл булды - колба авызындагы кәкре көпшә ничектер әйләнеп китте дә... очы белән нәкъ минем борын төбенә терәлеп туктады... Үзем нәкъ шул чакта, “эш бетте” диптер инде, тирән сулыш алдым... Йөз процентлы кайнар аммиак бугазны шешә бөкесеннән дә болайрак итеп, “шапылдатып” япты да куйды!

Химик буларак, моның нәрсә икәнен теориядә бик белә идем, менә инде үземә “практик шөгыль” башланды... Аммиак, углекислота кебек газлар, үзләре болай бик артык агулы булмасалар да, кинәт сулаганда бугазны томалыйлар һәм баш миенең сулыш үзәген эштән туктата торган шартсыз рефлекс китереп чыгаралар. Шул “чүп кенә” нәрсә аркасында донъядан китеп бару очраклары да еш булгалап тора. (Углекислота җыелган бәрәңге базына төшеп кенә дә күпме кеше үлә.) ...Басып торам өстәл янында, шулай итеп, бер җир дә авыртмый, аң да сау-сәләмәт, бары тик... ничек итеп тын алырга икәнен белмим... Онытылган! Гел истән чыккан! Әйтерсең лә моңарчы бер дә тын алмаганмын! (Сулыш үзәгендә паралич!)

Ә балалар тәҗрибәләре белән шулхәтле мавыгып киттеләр - миңа күтәрелеп тә карамыйлар... Бер минутлап торганмындыр шулай... Үләсе килми, ләкин аннан да бигрәк - шул балалар күз алдында үләсе килми бит әй!.. Әкрен генә ишеккә барып, шым гына тышка чыгып киттем (шым булмыйча тагын - сулыш юк бит)... Ишек артында бәләкәй генә веранда һәм аннан тышта күтәрмә иде - шунда чыгып утырдым... Тагын бер минутлап үтте... Бөтен организм интегеп-буылып, тилмереп кислород сорый башлады... Үләргә вакыт җиткәнне шунда инде ныгытып аңладым... Ә нишләптер бер дә курыкмадым... Песиләр һәм этләр берәр тыныч, яшерен җиргә барып үлә диләр - кешедә дә бар икән ул инстинкт - нишләптер минем дә мәктәп ихатасыннан чыгып, кеше күзеннән читтә үләсем килде... Күтәрмәдән кузгалып, капкага таба юнәлдем (капка артында буш ялан иде). Могаен, инде дүрт-биш минут үткәндер тын алмаганга... Капка төбенә җитәрәк, хәл бетеп килүен тойдым. Бер читкә борылып, якында гына торган бүрәнәләр өеменә чак-чак килеп утыра алдым. Күз алды караңгылана башлады... Төгәл генә хәтерләмим, әммә ничектер ак нәрсәләр кара, кара нәрсәләр ак булып, негатив сыман күренә башлаган төсле тоела...

Шушы уңайдан халыкка бер файдалы киңәш тә биреп үтим әле. - Газ сулап буылган яисә суга баткан һ.б.ш. кешегә кичекмәстән ясалма сулыш алдырырга кирәк, ә аның иң нәтиҗәле алымы мондый. - Ул кешенең борынын авызга кабарга да, үпкәнең бөтен көче белән үзеңә таба суырырга, аннары шулай ук бөтен көч белән аның үпкәсенә тын өрергә кирәк. Шулай итеп, ул үзе тын ала башлаганчы (яисә өмет сүрелгәнче инде) бертуктаусыз кабатларга кирәк. Шундый алым белән мин үзем бервакыт, кешене үк түгел, әммә ваннага батып үлгән ике айлык песи баласын терелткән идем. Җансыз гәүдәсе су төбендә яткан песи баласы тагын ун-унбиш минуттан соң яңадан элеккечә йөгереп уйнап йөри башлаган иде... Бик күңелле булган иде!

...Без үзебез никадәр акыллы булсак та, безнең организм күпкә акыллырак, чөнки аның өч миллиард еллык яшәү тәҗрибәсе бар... Минем теге чактагы хәлдә калган теләсә кайсы кеше, соң чиккә җитәрәк, аңсыз рәвештә бер коткаргыч хәрәкәт ясый башлый: авызын киң ачып, тиз-тиз рәвештә корсагын эчкә тартырга һәм кабартырга керешә... Үпкәдә сүлпән генә булса да һава агымы барлыкка килә, әгәр дә бугаз лайла белән ныклап тыгылмаган булса... Шул ярдәм итте бугай - берзаманны (чама белән алты-җиде минутлап үткәч) ничек итеп тын алырга икәнлеге кинәт кенә искә килеп төште... Беренче сулыш шундый авырттыргыч иде - әйтерсең лә бугазга кайнар пычак китереп тыктылар! Икенче сулышта шул “пычак” үпкәне төбенә кадәр айкап алды... Әммә өченче сулыш инде җиңелрәк, ә дүртенчесе бөтенләй җип-җиңел алынды. Бишенче сулышта инде мин тулысынча сау-сәләмәт, тулысынча нормаль кешегә әверелдем. Уй-фикерләр дә шундук реаль тормышка әйләнеп кайтты - бүрәнә өстеннән кузгалып, үземнең класска таба юнәлдем. Минем бит анда дәрес бара - практик шөгыль! Менә кайда иң төп мәсәлә, көннең кадагы!

Иң гаҗәбе, кеше ышанмаслыгы, мәгәр, шул булды - мин класска кабат килеп кергәндә 9нчы класс балаларым әле һаман баш та күтәрми тәҗрибә үткәрәләр, минем кайда нишләп йөреп кергәнне берсе-бер сизмәгән иде! Бүтән чакта бит, югыйсә, алар дәресне дә юньләп тыңламыйлар, күзләре гел яшь һәм тәҗрибәсез укытучыда, уйлары аңа карата тагын нинди “этлек” эшләү турында гына була торган иде... Химия шундый мавыктыргыч фән инде ул, әйе, әгәр бөтен шартын китереп укытсаң!.. Мин үзем дә берни сиздереп тормадым, дәресне иң гадәти рәвештә ялгап алып киттем...

...Соңыннан да беркемгә берни белдермәдем, сөйләмәдем... Чөнки, ни өчен дигәндә, ничек инде югары белемле химик, авылда “почти академик” шундый ахмак ялгыш җибәрә алсын ди! Әйтсәм-сөйләсәм, кешеләр нәрсә уйлар?! Ата-аналарга барып ишетелсә әгәр дә мәгәр - алар ни дип әйтер?! (Чынлыкта исә балаларга куркыныч юк иде, педагогикага хилафлык килмәде, алар бит аммиакның сыек эремәсе, “нашатырь спирты” белән генә эш иттеләр.)

Әле дә, менә, “химик” профессиясен инде күптәннән ташлаганга күрә генә язам... Яшьлеккә-җүләрлеккә сылтанырга да җиңел хәзер, аннары... Әммә ләкин, яшь укытучы түгел әллә нинди ак сакаллы профессор булсам да, ялгыш кына борынга килеп терәлгән теге пыяла көпшәне барыбер һич алдан күрә алмаган булыр идем шикелле... “Күрәчәгең булса, күркә талап үтерер” ди халык... Күрәчәккә булмагач, менә, күп еллардан соң шул турыда мәзәк бер “ужастик” язып утырабыз...


З.МИФТАХОВ

ХИКӘЯ

ХОДАЙНЫҢ СӨЕКЛЕ БӘНДӘСЕДЕР...

Авылда, безнекеннән дүрт кенә өй арырак, искереп-каралып беткән бәләкәй генә бер буш өй утыра... Ихатасын капка төбенә хәтле сөреп печән бакчасы иткәннәр, бакчаның аргырак башына исә чөгендер утырталар икән... Шәмсия әбинең өе бу... Мәрхүмәнең туганнан-туганының балалары авылда хәлле генә донъя көтеп яшиләр - шуларның печәнлеге, шуларның чөгендерлеге инде хәзер бу ятим нигез.

...Битараф кына төсле карап үтеп китәм дә мин менә шундый берәр моңсу күренеш яныннан... Төнлә йоклый алмый яткандамы, уйга сала торган берәр талгын эш эшләгәндәме, ялгызым юлга чыккандамы - күңел күзем белән шуны кабаттан күреп, тирәннән кичереп, аның моңарчы башка да килмәгән яңа якларын ача башлыйм... Шуннан әллә нинди серле, символик мәгънәләр табып, җаным телгәләнә... Шәмсия әбинең шул ятим өен, инде ерактан торып, тагын бер уйладым да әле менә: “Кайгылары-михнәтләре, сагышлары-кимлекләре һичбер китапларга сыймас озын-озак гомердән дә шундый бер гамьсез, котсыз чөгендер бакчасы гына кала микәнни соң?” дип, мәңге дә җавабы табылмый торган сорау белән аптырандым...

...Ялгыз кешеләр, бигрәк тә гомере буе ялгызлар, бигрәк тә хатын-кызлар, ничектер барысы да бериш чамада, күзгә ташланып бармыйлар, ипле генә, тыйнак кына булалар бит алар. Шәмсия әби дә, мин беренче тапкыр урамга чыкканнан алып аны соң мәртәбә күргәнгә кадәр, гел бертөрле диярлек булды: иске генә киемнәрен киеп, я суга бара, я кәҗәләрен куалый, я бәләкәй арбасына төяп үлән, печән яисә чыбык-чабык алып кайтып килә... Гел шулай булып торган, алга таба да гел шулай булыр төсле иде... Үзе исән чакта аның шул тормышын уйлап артык борчылганны, аны кызганганны, күңел аша кичергәнне дә хәтерләмим... Әле генә, менә, үземне шул урынга куеп уйлап-исәпләп карадым... Бер ярдәмсез, таянычсыз, соң чиккә җиткән ярлылыкта, өс-башыңны һәм тамагыңны тәэмин итәр өчен генә дә таңнан төнгәчә бетмәс-төкәнмәс эшләр эшләп, һәр кирәгеңне кул арбасында тартып, яшь кыз чактан алып хәлсез карчыкка әйләнгәнче берөзлексез шулай яшәп кара әле син... Юк, мин үзем түзәр идем бугай түзүен, ә менә башкалар, иркә тормышка күнеккән бәхетлерәк, “заманча”рак бәндәләр - түзәрләр иде микән, әй!

...Өс киемнәре гел диярлек искедән булса да, җәй көне башында бик матур, зәңгәр җирлеккә вак чәчкәләр сибелгән ефәк яулык була торган иде аның. Затлы булганга күрәдер, еллар үтеп әлләни уңмады да, тузмады да ул, шулай ук гел булган, гел булыр төсле иде... Шәмсия әби үзе гүр иясе булгач кына, тарихын ишетеп белдем... Сугыш башланганда ул 19-20 яшьләрендә булган, яу кырына башта әтисен озаткан, ә аннары, озак та үтми - йөргән егетен... Бик яратышканнар икән, инде кавышасы, туй үткәрәсе дә булганнар, ниятләре сугыш чыгу аркасында гына өзелгән икән дип сөйләделәр... Әтисе дә, егете дә кире әйләнеп кайтмаганнар, һәләк булып калганнар... Теге зәңгәр яулыкны исә сугыштан соңгы беренчеме-икенчеме елгы Сабан туенда Шәмсиягә шул егетнең әнисе бүләк итеп биргән. “Улымны төштә күрдем, балакай, кулында нәкъ шушының сыман яулык иде, шуны сиңа тапшырырга үтенеп сорады”, - дигән... Әйе, гади генә түгел шикелле иде шул ул яулык. Затлы булуы өстенә, үзенә әнә нинди язмыш ачыларын да сеңдергән булган икән бит... Белмәгән идем... Һәм, белмәгәнем урынлы - андыйны теләсә кем белергә тиеш түгелдер... Без ул сугышның рәсми даннарга күмелгән Мусаларын, Газинурларын уйлап күпме хисләндек, жәлләсәк тә күбрәк шуларны жәлләдек... Ә күршедә генә торган әбекәйнең зәңгәр яулыгын... бары тик ул үзе, бер ялгызы күз яшьләренә чылаткандыр... Ничек кенә гаделсез тоелмасын, бу донъяда шулай тиеш, шулай дөрес - яшәешнең иң нечкә якларына һичбер чит-ятның жәлләп тә кагылмавы яхшы. Ялгыш катырак кагылулары, саксызлык белән тап төшерүләре ихтимал. Гомер үтеп киткәч, үлгәннең соңында гына ярыйдыр...

...Яшьлеген сугыш елларында заяга үткәреп җибәрүе өстенә, шуннан соң күп тә үтми каты чирләп урын өстенә яткан әнисен озак еллар буе караган Шәмсия. Ялгызы калуына шул да бер сәбәп булган... Бик бәләкәй чагымда, койма ярыгыннан гына, тирән шомланып, үз гомеремдә беренче тапкыр җиназа йоласын карап торганымны хәтерлим - аның әнисенең җиназасы иде...

...Җәй көннәрендә Шәмсия әби янына шәһәрдән сеңлесе кайта, үзе белән бергә бездән аз гына олырак яшьтәге улы белән кызын да алып кайта иде. Үзе озак тормыйча кире китә, ә малай белән кыз берәр айлап авылда кунак булалар иде. Шулар белән урамыбыз ничектер бермә-бер ямьләнеп китә, чөнки, мәсәлән, алар шәһәрдән без белмәгән яңа уеннар алып кайталар иде. Бәләкәй бинокль, калейдоскоп, авыз гармуны, теннис тубы, волан һәм ракетка кебек нәрсәләрне дә беренче башлап шулар кулында күрдек, шулардан алып уйнап карадык... Шәмсия әбине инде әйтәсе дә юк - шул балалар кайткач ул ничектер яктырып-җанланып китә, тавышына кадәр икенче төрлегә үзгәрә иде...

...Авылдагы туганнан-туганы, ягъни атасының сеңлесенең улы да аны онытып бетерми, кайчакларда ирләр кулы сорый торган эшләрен эшләп китә иде, хәттә ат белән печәнен, утынын да алып кайтып биргәне булгалады. Ләкин, “менә, ярдәм иттем әле, ялгыз кешегә ярдәм итү зур савап бит ул” диебрәк, соңыннан сөйләнеп йөрергә бик ярата иде. Шуңа күрәдерме, Шәмсия әби үзенең кул арбасын күпме тартса да тартты, ул туганына ярдәм сорап бармаска тырышты. Тегесе үзе белеп, исенә төшеп килсә генә инде... Исенә төшүләре, мәгәр, сирәк булды...

...Шулай озын гына гомер яшәп, инде бик картайгач, әбекәйне теге сеңлесенең балалары үз яннарына шәһәргә алып киткәннәр. Онытмаганнар, ялгызын караучысыз калдырмаганнар, ниятләре изгедән булган... Ләкин, донъядыр ки бу... Гонаһысына кермим, җитди сәбәпләре булгандыр бәлки - берме-икеме елдан соң алар Шәмсия әбине, “карарга хәлебездән килми, үзебез дә көч-хәл торабыз” дип, картлар йортына илтеп тапшырганнар. Күп кешеләр үз анасын да карамый торган замана бит, ни дисәң дә... Авылдагы туганнан-туганы да - шул картлар йортына бер барып кайткан, андагы шартларны күреп исе киткән, кайткач теге сеңелкәшне һәм аның балаларын ачы каргап, тиргәп сөйләнеп йөргән... Үзенә алып кайтырга да бик теләгән ди дә, әммә инде үлем көтеп кенә яткан әбине кузгатып интектереп йөртергә кыймаган, янәсе... Әбинең соңгы аманатын гына әйбәтләп тыңлап, үтәргә вәгъдә итеп кайткан...

...Бервакытны, үзе әле авылда чагында, кич көтү кайткач урамда җыелып сөйләшеп утырганда, Шәмсия әби үзенең бер күргән төшен шаярта-көлә сөйләп алган иде... Имеш тә, авыл зиратында бөтен тирә-күршеләр өчен кабер казып куйганнар, бер аның өчен генә казымаганнар... “Барыгыздан озак яшим икән әле, болай булгач!” - дигән була әби, төшен яхшыга юрап... Шунда икенче бер әби: “Алла сакласын диген, Шәмсия, чит-ят җирләргә китеп үләргә язмасын, диген”, - дип әйтеп куйды. Кыска бер мәлгә бөтен кешегә уңайсыз булып китте, чөнки чын тормыштан юрасаң, шуңа тартым килеп чыга иде... Әбинең үләргә озак та калмый әйткән соңгы аманаты да әнә шул мәсәлә турысында булган икән... Үзен авылга алып кайтып, әнисе яткан зиратка җирләүне сораган... Туганнан-туганы исә, никадәр генә кыен булмасын, аманатны үтәгән...

...Соңгы гасырларда авыл шактый киңәю сәбәпле, иске зират өйләр, урамнар арасында кысылып калган иде - ниһәят мәетләрне анда күмүне туктатып, авылдан читтәрәк яңа зират ясаганнар. Беруңайдан иске зиратны да яңа койма белән әйләндереп алганнар. “Үз туганнары янына күмелергә теләүчеләр булса” дип, шул яңа койма белән искесе арасында тар гына буш аралык калдырганнар. Әммә, “тагы да күп еллар үткәч иске зиратны бөтенләй бетерерләр, урынын авыл итәрләр” дип шикләнә торгандыр, күрәсең, халык - шул аралыкта яңа каберләр тәки барлыкка килмәгән иде... Анда бүген бары тик Шәмсия әбинең әле өстенә үлән дә үсеп өлгермәгән кабере каралып тора... Аеры кабер... Бер үк вакытта зират эчендә дә, бер үк вакытта аннан тышта да... Бер үк вакытта әнисе белән янәшә дә, бер үк вакытта аеры да...

...Ходайның сөекле бәндәседер... Әле күптән түгел икенче бер язмамда башка уңайдан нәкъ шулай дигән идем, инде менә тагын кабатладым... Белмәгәннәр белсен, аңлатмасын да бирим әле. - Халыкта, әгәр тормышы берәр җитди яктан кимлекле булган кеше я бик җиңел үлем белән үлсә, я донъядан изге бәйрәм көнне, һич югы матур аяз көнне китсә, яисә үлеме башка берәр яктан “тамгалы” булса, шулай дип әйтәләр. Ягъни, иң актыкта Ходай ул кимлекле бәндәнең оҗмахка керәчәгенә бер ишәрә ясый... Шәмсия әбинең ничек-ничек үлгәне билгесез, әммә “мәңгелек йорты” аерата бер тамгалы икән, шулай итеп... Ходайның сөекле бәндәседер...


З.МИФТАХОВ.

НӘСЕР-ЮМОРЕСКА

КӨН САЕН ТЫЧКАН ТОТМЫЙБЫЗ...

Көзге кич иде, сәгать тугыз тулып узган иде... Шәһәрнең Энтузиастлар бульвары аркылы өйгә таба кайтып барам... Фонтан тирәләре күңел ачып йөрүче яшь-җилкенчәк белән туп-тулы дисәң дә арттыру булмас... Ерып үткесез... Фонарьдан ераграк җирләрдә юлны чак шәйләп барам үзем, җитмәсә, чөнки күзләр шәптән түгел...

...Шулвакыт фонтан читендәге үләнлектә нәрсәдер селкенеп куйгандай булды... Ни бу дисәм - бәләкәй генә бер тычкан йөгергәләп йөри икән! Турыга начар күрсәм дә, күзнең иң кырый чите ару гына үткен бит минем... Аяк юлын күрмим, ә урам тулы халык күрмәгәнне - күрәм дә куям! Кирәкмәгәнне күрәм, әйе, дөрес уйлыйсыз... Шундый бәләле бер гадәтем бүтән чакта да бик бар...

...Шуннан ни... Мин инде мин түгел: кем һәм кайда икәнлегем баштан җилдәй очып югалды, иң борынгы инстинктларым дөрт итеп кабынды да китте - тиз генә сикерә-атлап, ике кулны алга сузып, шул тычкан өстенә ташландым! Ә ул да хәйләкәр - тоттым дигәндә генә юк булды... Аннары икенче үлән куагы артында тагын сырты күренеп китте... Тагын өстенә ташландым - ә ул тагын юк булды!..

...Чигә чәчләре агарган олы кешенең яшь-җилкенчәк күз алдында, мәдәният үзәгендә шулай иелә-бөгелә сикеренеп йөрүе мөмкинме? - диярсез бәлки... Шәһәр хәкимияте системасында җаваплы вазифа башкаручы хезмәткәрнең... Әммә бик мөмкин, чөнки, ни өчен дигәндә, ул кеше - мин... Минем кебек кеше исә донъяда башкача юк... Әйе!.. Күреп калыгыз!

Өстенә өченче ташлануда, тотып алдым бит тәки теге тычканны! Тотып алдым да, ипләп кенә учка утыртып, икенче кулның бармаклары белән ипләп кенә сыртыннан басып, бер бармак бите белән башыннан ипләп кенә сыйпап, басып торам шулай... Күңел ачып йөргән яшьләр арасында, үзәк мәйдән уртасында, ялт итеп янган фонарь төбендә... Егетләр-кызлар сәер генә борылып карап үтәләр, сәер генә көлеп куялар... Ләкин, мин нишләргә тиеш соң бу очракта? Кесәгә тыгып куеп кына булмый бит хәзер ул тычканны... Тоткач-тоткач инде, аның башыннан һәм сыртыннан сыйпарга кирәкме? Сәйләндәй күзләренә тутырып карарга кирәкме? Яфрак хәтле колакларына сокланырга кирәкме? Бәй, ни өчен тоткан мин аны, шулай да итмәгәч... Без бит авыл кешесе түгел, көн саен тычкан тотмыйбыз...

“Песигә алып кайтырга моны” дигән уй башыма тиз генә керде дә, тиз генә чыгып та китте... Чөнки, эш шунда ки... тычканның бәләкәй генә, йомшак кына, җып-җылы гына гәүдәсе дер-дер калтырый... Бик нык курыккан, мескен... “Бу хәзер мине нишләтә инде” дип уйлый... Ә нишләтим - чыдый алмыйм андыйга мин, җебим дә төшәм, нибарысы шул... Тычкан булмагае әллә ни булсын... Хәзер моны каядыр куярга, каядыр бер тынычрак җиргә җибәрергә кирәк бит инде... Аптырап басып тора бер әдәм Энтузиастлар бульвары уртасында, шулай итеп, тычкан тоткан да - шуны нишләтергә белми... Кире урынына куйсаң - анда аның качар тишеге юк, шуңа күрә тотылды да... Бер як чит үләнлеккә барган идем - анда төнге песиләр җыелып тулган... Кайтыр якка таба арырак китеп, куерак үләнле һәм караңгырак җир табып, кулдан ычкындырдым бахырны... Җибәрү белән үк китми тора әле, җитмәсә, шулхәтле коты алынып беткән...

...Юк, сирәк-мирәк була торган мондый “җүләрләнеп алу”ларым өчен кешеләрдән оялмыйм мин... Үзләре шундый булып карасыннар, булдыра алсалар әгәр... Өйгә кайткач песи алдында гына бик уңайсыз булды... “Тычкан урынына” дип, суыткычта булган иң тәмле сыйлар белән туйганчы сыйладым үзен...

 


КҮСЕГӘ ХӘЙРАН БУЛДЫК...

Эволюция барышында бер-бер сәбәп белән әгәр кеше барлыкка килмәгән булса, аның урынына югары аңлы зат буларак... күсе үсеп җитешер иде дип саный галимнәр. Шул яктан караганда күсе - безнең конкурент ул. Аз гына уңышсызрак язмышлы тиңдәшебез ул... Һәм, димәк - хас дошманыбыз ул... Өстәвенә, өйдәш паразит... Аны яратмыйбыз, күралмыйбыз, кайда ничек мөмкин, шулай юк итәбез... Әммә ләкин... Аңлы җан иясе булганга күрә, үз донъясында ул да яратырга яки күралмаска, шатланырга яки кайгырырга, төрле башка хис-тойгылар белән янарга сәләтле бит... Кайчагында исә шундый да югары гамәлләр күрсәтеп куя ки - явыз дошманы булган кешене дә ирексездән сокланырга мәҗбүр итә...

...Узган көз көне без, әти белән икәү бакчада чөгендер алганда, нәкъ әнә шундый бер очракка юлыктык... Гадәттәгечә эшләп йөри идек: чөгендерне тамырыннан көрәк белән кубарабыз да, йолкып алып якындагы түгәрәк өемгә илтеп салабыз... Бер чөгендерне кубарганда, шуның төбе янында гына булган күсе оясы ачылып китте... Ояда күзләре дә ачылмаган, аксыл-алсу ялангач тәнле, безнең карашка үтә дә ямьсез сигез-тугызлап күсе баласы ята иде... Әти белән мин, билгеле инде нишләгәнебез - күреп алуга ук, күсе оясына икебез ике яктан бер-бер артлы көрәкләр белән китереп суктык!..

...Ә бу эшне кырыйдагы бер чөгендер артыннан ана күсе карап тора икән... Шулчак көтелмәгән бер хәлдән сискәнеп-чирканып киттек: таза гына гәүдәле шул ана күсе, кинәттән йөгереп килеп чыкты да, ялт итеп көрәкләр астына ташланды! Һәм әле һаман исән калган бер баласын тешләре белән эләктереп алып, янәшәдә яткан чөгендер яфрагы астына кереп качты! Качып бетә алмады - арты белән озын койрыгы ап-ачык күренеп тышта калды... Көрәк белән шул төшкә тагын берне сугасы гына иде инде безгә, югыйсә...

...Әммә сукмадык, карадык та шак каттык... Бер мизгел шулай шаклар катып торгачтын, үзара бер сүз дәшмәстән, шыпырт кына кузгалып, бакчаның икенче төшенә табарак китеп бардык... Чөгендер йолкуны дәшми-тынмый гына шунда давам иттек. Әти, белмим, нигә бер сүз дәшмәгәндер, ә миңа шул бакча корткычын жәлләгәнем, шул дошманга сокланып йомшаклык күрсәткәнем өчен уңайсыз иде... Шуңа дәшмәдем...

Кич белән, эш беткәч, ятар алдыннан бераз ишегалдында хозурланып утырганда гына, әти тиктомалдан болай дип куйды:

- Теге ана күсе әле дә исән микән? Коткарган баласын имезә микән?

- Исәндер инде... Имезә торгандыр инде... - дип куйдым мин дә.

...Әле һаман шул турыда хайран идек...


Сайт создан в системе uCoz