Ибраһим Салахов
ФАҖИГА
(Бишенче өлеш)
4
Ирек ул иркенлек-тиңлек түгел икән әле. Минем өметләр язгы гөрләвекләр өстендәге иртәнге юка боз кебек атлаган саен чатный, челпәрәмә килеп ватыла бара.
Күкчәтауда рус телендә өлкә газетасы чыга икән. Беркөнне редакторга кердем, үземнең Казанда республика газеталары редакциясендә эшләвемне, шигырьләр язуымны, инде басылып чыккан өч китабым булуын сөйләдем. Редактор, урта яшьләрдәге күзлекле кеше, өстәленә иелеп, минем сүзләрне “алай икән” дип җөпләп, дикъкать белән тыңлады да, мин сөйләп беткәч кинәт тураеп, кашларын җыерды:
– Гафу итегез, бездә сезгә лаеклы эш табылмас, – диде һәм телефон трубкасын алып кемгәдер шалтырата башлады. Бу инде – сүз бетте, китәргә мөмкин дигән ишәрә.
Шәһәр мәгариф бүлегенә барып үземнең педтехникум тамамлавымны, пединститутның дүртенче курсыннан китүемне әйтеп, башлангыч мәктәптә урын табылмасмы дигән идем. Сап-сары бөдрә чәчле мөләем ханым сөрмәле кашларын җыерып:
– Балаларыбыз язмышын без халык дошманнары кулына тапшыра алмыйбыз, – диде.
Бала вакытта бергә ат-ат уйнап, аннан мәктәптә бергә укып үскән Нигъмәтулла исемле иптәшем бар иде. Ул хәзер Күкчәтауда заготскотның өлкә конторасында директор булып эшли икән. Бу хәбәрне ишетүгә күңелем яктырып китте, менә кем миңа бер эш табып бирер. Тизрәк барып күрешергә, сөйләшергә кирәк. Ул әле минем кайтканымны ишетмәгәндер, югыйсә әллә кайчан йөгереп килеп җиткән булыр иде бит.
Иркенләбрәк сөйләшеп утырырбыз дип, конторасына бармадым, кичне көттем. Аның атасы Фәсхетдин абый да (мин читтә йөргәндә үпкә авыруыннан вафат булган икән) балтачы иде, әти белән бергә эшли иде. Өйләрен дә бергә салганнар иде. Шуның өчен мин аларның өйләрен беләм, Кызыл урамында, чат башында ике бүлмәле, алты почмаклы өй.
Бала вакытта Нигъмәтулланы “Черки” дип атый идек, тәбәнәк, ябык, авырудан чыкмый иде. Хәзер өйләрендә каршыма килеп баскач, имәнеп киттем: миннән калку, таза, хәттә аз гына корсагы да бүлтәеп тора. Әллә ул, әллә башка...
– Ә, кайттыңмы? Яхшы булган, – диде ул салкын гына, теләр-теләмәс кенә кулын биреп.
Күрештек. Утырдык. Ул нигәдер тиз генә аш бүлмәсенә чыгып керде. Могаен хатынына самавыр куеп җибәрергә кушкандыр. Тәмәке тарттык. Инде йомышым турында сүз башлыйм гына дигән идем, аш бүлмәсеннән хатын-кыз тавышы ишетелде:
– Әй, Нигъмәт, без инде кинога соңга калабыз ич.
Нигъмәт сул кулын күтәрде, карады – алтын сәгате ялтырап китте.
– Әйе, әйе, Бибиҗан, – ул торып, шифоньердан костюмын алып кия башлады. – Ибраһим, син инде гафу ит, без билет алып куйган идек. Бик кызык картина ди бүген.
Капка алдына чыктык. Нигъмәтулла нигәдер ялт-йолт тирә-якка карады, миңа тиз генә кулын сузды, хушлашты һәм пышылдап кына эндәште:
– Син инде, Ибраһим, безгә килеп йөрмә, күршеләр бик алама. Мин, наверное, вакыт булса, үзем сезгә барып чыгармын. Сафа абзыйларда торасызмы? Ярый, хуш.
Ул ашыгып кире өенә кереп китте.
Үги әнинең йөзе көннән-көн караңгылана башлады. Үземә турыдан-туры әйтмәсә дә, күршеләргә кереп: “Кайтканына өченче ай китте. Эш турында уйламый да, һаман атасының җилкәсен кимерә”, – дип зарлануын ишетә башладым.
Нишләргә? Кая, кемгә барырга? Аптыраган. Яңа ел, 1948 ел якынлаша, ә мин һаман эшсез.
Кая гына барып гозеремне әйтмим, паспортымны карыйлар да йөзләрен чыталар.
Нигъмәтулланы көтеп өметләнгән идем, ул да күренми. Бүтән иптәшләр дә бар иде, берсе-бер килеп хәлне белсәче.
Әтинең йөзенә карарга оялам. Әни болай да күтәрелеп карамый, кабаклары төшкән. Без җизниләрнең мунчасында торабыз.
Тик Әшрәф апа гына анда-санда чәйгә чакыра, иске-москыны рәтләп мине киендерә – чалбар, пиджак рәтләп бирде, иске тунны кыскартып “Москвичка” ясады, рәхмәт төшкере.
Ә мин һаман әле иртә торам да, кайвакытта чәй дә эчмичә, әтидән оялып, урамга чыгам. Буран. Суык. Кая барырга икән бүген?
Аяклар сау булса, берәр складка йөк ташырга-бушатырга керер идем. Бүкән башы белән үз-үземне дә әле көчкә йөртәм – атлаган саен көрткә батып, чыгып китә алмыйча җафаланам бит, коргыры. Кайвакытта бер ишектән икенче ишеккә кагылып, “Сезгә лаеклы эш юк!” җавабыннан җан өшегәч, өйгә ничек тә соңрак кайтыйм дип, Күкчәтауны урап алган, бала вакытта уйнап йөргән калкулыклар артына чыгам, берәр таш куышына ышыкланам, уйланам... нигәдер Тукайның һаман бер шигырен кабатлыйм:
Шат яратса да, җиһанга ят яраткан раббысы...
Үксеп елыйм. Туйганчы елыйм. Монда, таш куышында, суык булса да аулак – берәү дә күрми.
Кай көннәрдә зиратка барып, әнием кабере янына утырам да, күңелемне бушатам.
Бар күңелләрдән җылы, йомшак синең каберең ташы, –
Шунда тамсын күз яшемнең иң ачы һәм татлысы!
Шулай Яңа ел алдыннан беркөнне әти кичке чәйдән соң: “Әйдә, тәмәке тартып керик”, – дип мине ишегалдына алып чыкты. Анда Сафа җизниләрнең үрәчәле чанасы тора иде, шунда утырдык. Әти янчыгын чыгарып тәмәке төрә башлады. Сизәм, нидер әйтергә тели. Күрәсең, яшь хатыны алдында күңел серен ачасы килми.
Әти яшь вакытында бик таза булган, көрәшләрдә дә, кабак сугышларында да бирешмәгән. Үзе мәчет салышып йөрсә дә, мәчет ишеген елына ике тапкыр, корбан гаете белән ураза гаетендә генә ачкан. Шуңа ахры, аны кыерсытып “Урыс Низами” дип атаганнар. Әммә Күкчәтауда аннан оста балтачы-столяр булмаган. Күкчәтаудагы иң матур, челтәр кәрнизле, өлге тәрәзә капкачлы өйләр – аның эше... Менә шул атаклы оста хәзер тәмәке кабыза. Тәрәзәдән төшкән җиделе лампа яктысында ул бигрәк тә мескен күренә, ябык, арка бөкресе чыккан. Заманында аның мыеклары нәкъ маршал Буденныйныкы сыман кабарып, колакларына уралып, йөзенә ниндидер бер мәһәбәтлек сирпеп торалар иде. Хәзер инде әнә ул мыеклар да сәлперәйгән, юкарып, сыланып торалар.
– Улым! – диде әти, нигәдер авыр сулап. – Мин менә гомер буена балта чаптым. Әле менә үземә дигән өй дә юк. Син минем ялгыз улым. Сине укытып балтадан котылырмын дигән идем, булмады, – ул сүнеп барган “кәҗә сыйрагын” чытырдатып суырды. Очкыннар чәчрәде. – Булмады! – Тагын көрсенү. – Ходай шулай язгандыр инде. Син дә кулыңа балта алмасаң булмас. Мин бүген Сафа белән килештем. Без аңа яңа өй салабыз, ә ул безгә өеннән артып калган бүрәнәләрне, такталарны бирә. Шулай тырышып үзебезгә бер куыш рәтләмәсәк булмас.
Әти сүнгән төпчеген кар өстенә ташлап таптады. Яшь кар шыгыр-шыгыр килде.
Якында гына эт өрде.
5
Калын карагай бүрәнәләр. Көч-хәл күтәрәбез, үзләре сөяк сыман каты, карандаш очлый торган үткер балта чапкан саен сикереп-сикереп китә, бигрәк тә туң вакытта. Менә шушы бүрәнәләрне әүвәле тап-таза итеп кырырга, чистартырга, аннан өч ягын такта кебек итеп тигезләп чабып чыгарга һәм шоп-шома итеп ышкыларга кирәк.
Шуннан соң гына бура бурый башлыйбыз. Почмакларны “француз йозагына” бикләп әти үзе чаба, кисә. Ул кадәресенә әле минем кул ятмый. Мин күбрәк иртәдән кичкә хәтле бүрәнә чабам, уем алам, тырнак куяр өчен тишекләр бораулыйм.
Бура үскән саен бүрәнәләрне югарырак күтәреп салырга туры килә, бер генә тапкыр түгел – берничә тапкыр.
– Шулай, шулай... – ди әти, күзләрен кысып бер алга, бер артка атлый, әле яңа гына куйган бүрәнәнең ятышын, уемның дөрес булуын карый. Аннан бүрәнәне тимер сызгыч белән сызып чыга. – Әйдә әле!
Әле генә көчкә-көчкә күтәреп куйган бүрәнәне тагын көч-хәл күтәреп җиргә салабыз. Әти бүрәнәнең сызылган җиреннән тагын балтасын ялатып, кәгазь калынлыгы юнып ала...
Агач аяк кирәк җирдә бөгелми, кирәкмәгән җирдә таеп китә, авыр күтәргәндә җирне тишеп керә, суырып та ала алмыйсың.
Кичен чәй эчәр-эчмәс егылам, ә иртән.. Иртән кузгала алмыйм, бөтен тәнем ватылган, аксак аягымның тезе кайшалып, чи яра булып кансырый. Торырга кирәк.
Ниһәят, яз башына өйне салып бетердек. Сафа җизниләр дүрт бүлмәле матур өйгә күчтеләр. Безгә – иске өй һәм артып калган бераз бүрәнә, такталар. Әтинең әле моңа хәтле дә җыеп килгән матчалыклары, ишек-тәрәзә яңаклары бар икән. Менә шуларның барысын караштырып, инде үзебезгә өй салырга җыенабыз.
– Өйгә тотынсак, ашарга юк, – диде беркөнне әти, такта ышкылаганда. – Мин торгта эшләүче Хафизга өй салырга килештем. Көндез анда эшләрбез, ә иртә-кичен үзебезнең өйне сипләрбез.
Менә шулай итә-итә, ниһәят, үзебезнеке дигән куыш та булды. Казах әйтмешли, үз башыбызга төтен чыгара башладык. Минем чулак аяк та, өстерәлә торгач, барыбер бүтәнчә булмас инде дип ахрысы, сөялләнеп тупасланды, элеккечә үк атлаган саен кырылып чиләнми. Куллар да балтага ятышланды. Әти инде миңа бура почмакларын “француз йозак”ка бикләүне, ишек-тәрәзә яңакларын утыртуны да тапшыра башлады. Билгеле инде, үзе һәрвакыт күзәтеп-өйрәтеп тора.
Ә менә үги ана белән ара һаман да җылына алмый. Ул җае килгән саен “үтмәс товар” дип кадап ала, “кырыкка җиткән сакаллы сабыйның ыштырларын юар хәлем юк” дип керләремне атып бәрә башлады. Ахырында, әти белән киңәшеп, өйләнергә булдым. Маһинур исемле бер тол хатынны алып кайттым.
Менә шунда исем китте. Тагын чәпчер инде дисәм, әни һич тә шау-шу күтәрмәде, хәттә коймак коеп, никах урынына бер мәҗлес ясап, күрше хатыннарын чәйгә дә чакырды.
Мин дә куандым. “Әллә кайчан өйләнәсем калган икән, әни май булды”, – дип мактанып та алдым.
Маһинур беренче көннән үк өйдәге бар эшне: кер уу, идән юу, сыер саву, сыер куу, аш-су пешерүне үз кулына алды һәм җитез-пөхтә булуын күрсәтте.
Сүзгә саран әти дә беркөнне аштан соң:
– Ярады, киленнән уңдык, – диде.
Минем дә күңел күтәрелеп китте. Ниһәят, сукмак юлга алып бара. Эш тә җитәрлек. Сугыш вакытында кыйралган донъяны халык төзәтергә ашыга. Шуның өчен бер эш бетәр-бетмәс икенчесенә димләп киләләр.
Менә шулай яхшы гына эшләп, торып ятканда, беркөнне сеңлем Разия яшь баласы белән иреннән аерылып кайтты. Башта мин аның кайтуына сөенгән дә идем. Билгеле инде, иреннән аерылуга түгел, үзебезнең гаиләгә кушылуына. Ничек кенә әйтмә, үги анадан туган булса да, бердәнбер кардәш, сөйләшсәң дә, киңәшсәң дә дигәндәй. Ул бит инде акылга утырган, унъеллыкны тамамлап, өлкә судында секретарь булып эшли.
Әммә бу юравым белән ашыкканмын икән...
Гаҗәп, Разия бусагадан атлап керүгә, әтинең миңа булган карашы үзгәрде – суынды. Ул инде элеккедәй минем белән ачылып сөйләшми, киңәшми. Кашлары салынган, йөзе һәрвакыт чытык. Ә беркөнне эштән кайтканда турыдан-туры әйтә салды, йөрәккә хәнҗәр кадады:
– Син инде үзеңә лаеклы эш тап та, үзеңә куыш эзлә. Өй тыгызланды, – диде ул ачулы тавыш белән, кырыс кына.
Коелып төштем. Мондый сүзне ишетермен дип уйламаган идем. Әти бит кечкенәдән мине ярата – аркасына асып йөри иде. Ә инде Казанга китеп кулга алынуымны ишеткәч, ул көне-төне елаган, хәттә асылына башлаган. Кайткач күкрәгенә кысып балалар төсле үкереп елады, күрә алмам дигән идем.. өнме, төшме.. дип, кочаклап йоклады ул мине беренче төндә. Ә хәзер? Ни булды аңа? Нигә кырысланды?
Әтинең бу көтелмәгән сүзләрен мин, билгеле инде, Маһинурга әйтмәдем, әммә үзем төнозын керфек какмадым, борчылып чыктым. Нишләргә? Кая барырга? Хәзер бит мин ялгыз башым гына түгел, икәү, бәлкем өчәү дә...
Әтинең бу кырыс сүзләренең серен күршеләр чишеп бирделәр. Әни инде әллә кайчан аларга әйтеп йөри икән.
– Үзенә генә түгел, кешегә дә кәсәфәте тия. Менә шул ристан аркасында кызым югарырак эшкә күчә алмый. “Агаң халык дошманы” дип юлын кисәләр мескеннең, көн дә елый. Кайчан гына күздән югалыр, җан көеге.
Ә икенче көнне Разия әти алдында әйтә салды:
– Син миңа туган түгел, син – халык дошманы! Синең аркаңда мине эштә күтәрмиләр. Кит бездән!
Шул кичне мин өйдән чыгып киттем. Кая? Үзем дә белмим...
6
Диңгез кешеләрнең кайгысын юа, диләр. Ә мин: “Урман кешенең хәсрәтен тарата” – дияр идем. Әнә бит! Берсеннән-берсе биек, төз, кара-кучкыл чуклы таҗ кигән егет-карагайлар юл буйлап басканнар да, мине тын гына озата баралар. Алар арасында яшь каеннар, гөләп, тубылгы куаклары һәм чәчәкләр... Әчкелтем карагай сагызы белән чәчәкләр исе борынны кытыклый. Сулап туя алмыйсың!
Юлның сул ягында күгелҗемләнеп күл күренеп кала. Борылышта ул бөтен хозурлыгы белән күренә. Ярында – аркылы-торкылы гранит ташлар. Кайсы кит балыгын хәтерләтә, кайсы дөя, кайсы кызыл сыер булып тездән су эченә кереп баскан.
– Чыпылт-чыпылт...
Вак дулкыннар яр читендәге гранит ташларга акрын гына сугылалар да кире чигенәләр. Аннан тагын пышылдашалар: “чыпылт-чыпылт”. Әйтерсең лә серле әкият сөйлиләр.
Түгәрәк күлне калын кара карагайлар белән капланган тау урап алган. Таулар хәзер күксел томан эчендә. Тып-тын. Күл өстендә бер җыерчык юк. Таулар, урманнар, күл төбендә шәүләләнеп әкияти бер күренештә балкыйлар. Гүя бу зөбәрҗәт кәсәдә әбелхәят суы...
Тирләгән идем, чишенеп коендым, тән рәхәтләнеп-җиңеләеп китте. Урман уртасыннан сузылган борма юлга кабат чыктым, инде сәфәрем ерак калмады. Урман эчендә урнашкан Боровой урман техникумында минем иске дус Харис директор икән. Кичә моны Сафа җизни әйтте.
– Безнең Харис кияү техникумда директор. Нинди эш кирәк, хәзер табып бирә. Хәлимә дә шунда. Үзеңне күргәч куанырлар, – диде.
Төнлә товар поездына утырып Шучы каласына килдем. Аннан инде – таныш юлдан җәяүләп техникумга.
Чү! Кинәт сискәнеп туктап калдым. Нәкъ минем аяк астыннан гына юлны бүлеп тиен сикерде, могаен, юлым уңар болай булгач...
– Син инде мине гафу ит, – диде Хәлимә иртәнге чәй янында, ничектер әрнүле тавыш белән. Үзе калтыранып китте. – Үпкәләмә... – Сүзе бүленеп, кинәт туктап калды.
Кыз вакытында Хәлимәнең йөзе түгәрәк, бит алмалары кызарып пешеп тора иде. Без аны үчекләп Алмапа дип йөртә идек. Алай үчекләгәч ул бигрәк тә кызара, матурая төшә иде. Хәзер Хәлимә нигәдер сулган гөл төсле кипкән, юкарган, яңак сөякләре калкып, бите озынаеп киткән.
– Нигә алай дисең? Нәрсәгә үпкәлим ди. Яхшы каршы алдыгыз, сыйладыгыз. Рәхмәт. Мин инде танымассыз да дип уйлаган идем. Юк, онытмагансыз. Без бит бала чактан ук дуслар.
– Менә шул эшне боза да инде...
Аптырап калдым.
– Ничек? Мин бит сагынып килдем.
– Тсс! – Хәлимә миңа бармак янады да, сикереп торды, йөгереп барып ишекне тартыбрак япты, кире урынына килеп утырды, авыр көрсенде. – Уф алла... Кара, авызыңнан андый сүз чыгарасы булма!
– Нинди сүз?
– Сагындым дип әйтә күрмә дим.
– Нигә?
– Нигә булсын, болай да Харис төне буе миемне игәп чыкты. Ул синең иске ярың, сине эзләп килгән. Арагызда бер нәрсә бар, – ди.
– Их, Хәлимә, Хәлимә, миндә хәзер хатын-кыз кайгысымы? Үземнең йөкле хатынымны кая куярга белмим. Әле ялгыз башыма да урын юк. Кичә кич Хариска барысын да сөйләдем ләбаса. Мин монда хатын эзләп түгел, эш эзләп килдем. Харис мине яхшы белә бит. Булышыр дип өметләнгән идем.
– Их!.. – Хәлимә тагын көрсенде. – Барысын да төшенәм, әммә... – Күзеннән яшь бөртекләре тәгәрәде. – Кулымнан килсә, мин синең өчен әллә нәрсәләр эшләр идем. Хәзер, үзең күрәсең, ике бала. Харис шундый көнче. Бер адым атларга бирми. Менә бүген син булгач, иртәнге чәйне дә эчмичә җенләнеп чыгып китте.
– Менә сиңа кирәк булса... Ә мин Харисны үз күреп, берәр эшкә урнаштырыр дип килгән идем.
– Тсс! – Хәлимә энә кадагандай сикереп торды. – Әнә үзе кайтып килә. Син тизрәк кузгал инде..
Станциягә кире килдем. Вокзалда гадәттәгечә ыгы-зыгы, шау-шу, ашыгу, кабалану. Берәүләр Күкчәтау ягына китә. Берәүләр Акмуллага. Ә миңа кая барырга? Кемгә таянырга? Нишләргә? Баш чатный. Җавап таба алмыйм.
Аптырагач, вокзалдан бераз читкәрәк китеп, чирәм өстенә пальтомны җәйдем дә яттым. Көн болытлы. Ярты аяк сикереп-сикереп китә. Һава бозылыр алдыннан шулай кылана ул хәерсез.
Кесәдә нибары унбиш сум акча (яңача бер сум 50 тиен). Аның белән нинди билет аласың. Бер тамак ялгарга да җитми бит ул. Нишләргә соң?
Менә сиңа ирек! Менә сиңа туган ата! Менә сиңа әни, сеңелең... Көткәннәр! Йоклап киткәнмен икән, паровоз кычкыртканга сискәнеп уяндым. Күкчәтау ягыннан ниндидер бер поезд килеп туктады – пассажир поезды. Берәүләр төшә. Берәүләр менә. Кочаклашалар. Үбешәләр. Көлешәләр... Бәхетле җаннар! Әнә, каршыдагы вагон тәрәзәсендә өстәлгә тезеп куйган шешәләр. Сөт, кефир. Авызыма сулар килеп китте...
– Ибраһим, бу синме! Нишләп торасың?
Егылып китә яздым. Алдымда – Галәү Маннапов. Бергә уйнап үскән малай. Хәзер инде агай булган. Тулы гәүдәле. Өстендә яхшы костюм. Аптырап калдым, ни әйтергә дә белмим.
– Исәнме?.. Кая барасың?
– Алма-Атага, киңәшмәгә... Төсең юк, әллә авырыйсыңмы?
– Әйе, башым чатный. Кара әле, Галәү, мин акчамны алдырдым, инде билетка да юк.
Ул арада кызыл фуражкалы дежурный вокзал ишеге алдында эленеп торган җиз кыңгырауны какты.
– Менә, кесәдә бер утыз сум бар...
Галәү костюм кесәсеннән бер уч акча чыгарып миңа тоттырды да поездга таба йөгерде.
Кесәгә акча кергәч, хәтерем дә яктырды. Тукта, Акмуллада минем бер дус бар бит. “Антибес”та бергә яттык. Ул бытовик, срогы да тулырга тиеш. “Әгәр Күкчәтауда рәтле эш табылмаса, үземә кил. Урнаштырам”, – дигән иде.
Кассага йөгердем...
7
Төнлә аз гына яңгыр явып узган иде, ә монда, Акмулла урамнарында аяк атлагысыз саз, бигрәк тә минем ише агач аякларга. Атлаган саен тездән батып китәм, агач аякны ике куллап суырам. Көч-хәл аны тартып икенче адымны ясыйммы, тагын батам. Кай җәһәннәмдә тора бу Алтай? Кайда соң аның Шанхай дигәне? Шәһәрнең көньягындагы иске бараклар, саман өйләр белән тыгызланган “нахалкалар” бистәсен Шанхай дип атыйлар икән. Әйтүенә караганда, Алтай шул Шанхайның урта бер җирендә, базарга каршы чат башындагы өйдә торырга тиеш.
Ниһәят, җан тиргә төшеп, былчыракка батып, сораша-сораша Алтай торган өйгә килеп җиттем. Эчем жу итеп китте: яртылаш җиргә сеңгән саман йорт, түбәсе кыйшайган, ишек каерылган. Түшәме җимерелеп төшкән бер бүлмәне үтеп икенчесенә кердем. Кап-караңгы, бернәрсә дә күренми. Бары тик колак тондыргыч чебен мыжлавы.
– Өйдә кеше бармы?!
Нәрсәдер кыштырдады, каршыдагы сәкедән мияулап песи сикереп төште, карлыккан тавыш гырылдады:
– И... коргыры, тагын кем жөри, жокы бирмәй?
– Чичәй, Алтай дигән әдәм шушында торамы?
Әйтерсең камчы белән сукты:
– Китче, Алтай-балтаеңды белмәймен, ни дигән каңгыраган жансың!
– Мин, чичәй, Күкчәтаудан.
– И... әнә бакзал башында Торсын кассапчы торады. Алтай-балтаеңды шуннан сора!
Тагын саз ерып кирегә, вокзал якка, итче Торсынны эзләп киттем.
Капка төбендә мине көрәк белән су ерып, кура тазалап йөргән бер карт каршылады, озын, чандыр, чөй сакал. Өстендә иске чапан, башында кыркылып беткән бүрек.
– Әссәләмегаләйкем, ага?
Әллә саңгырау, сәләмемне алмады, шикле бер караш белән озак карап торды, аннан кырыс кына эндәште.
– И... көннең кашы каралганда ни кылып жөрисең?
– Ата, сез Алтай дигән әдәмне белмисезме?
Карт сискәнеп артка чигенде:
– Ул кем, жулдасыңмы?
Мин куанып киттем: төпченеп сораша, – могаен, монда тора.
– Ие... якын юлдашым иде.
– И... жаксы әдәм икәнсең... жулдасың төрмәдә утыра. Талаган кичә төндә.
Бусында инде башыма чукмар белән суктылар, аңгы-миңге килдем.
– И, жаксы килдең, – чал ачулы тавыш белән мыгырдады: – милиция ул сукбайның жулдасларын эзләп жөри иде... Искәртү кирәк.
Бу чал сакаллы дорфа карт яныннан ничек ычкынганымны да белмим, алдыма-артыма карамый йөгерәм. Кая? Үзем дә белмим. Ниндидер бер тыкрыкка килеп кысылдым. Әллә кайдан бер кәрлә эт чыгып, абалап өрә башлады.
Артта кемнәрнеңдер ашыгып килүләре, сөйләшүләре ишетелде. Бар көчемә йөгерә-атлый тыкрыкның очына чыктым. Күмер өеме. Вагоннар. Ниндидер тупик. Мин күмер өеме янына барып егылдым. Якыннан гына уф-уф килеп паровоз үтте.
Төн буена яңгыр яуды.
Мин тупиктагы бер товар вагоны астында утырып чыктым. Арыган, алҗыган булуыма карамастан, күзләремә йокы кунмады. Бердән, вагон басарга йөргән карак дип тотып ябалармы дип хәвефләнсәм, икенчедән, эч бокыр-бокыр килеп һич тынгылык бирми. Бичара нишләсен, инде икенче тәүлек авызга бер валчык төшкәне юк. Алтайга җиткәч тамагымны бер туйдырырмын дигән идем, ярый әле үземне эләктермәделәр. Теге дорфа картның карашы яман иде, вакытында ычкындым...
Алсу нур бөркеп кояш күтәрелә башлады. Тирә-як яктырып, матураеп китте. Яңгырдан соң монда күмер өемнәре, төтен сеңгән иске, җимерек вагоннар арасында да иртәнге тәмле хуш ис!
Ә шулай да ашыйсы килә.
Вокзал артындагы базарда, озыннан-озынга сузылган өстәлләрдә сөт, эремчек, катык, ара-тирә бөтен тәбикмәкләр дә күренә. Нинди тәмле ис!
Вокзалдагы пассажирлар килеп әле бер, әле икенче өстәлгә туктыйлар, сөт белән, катык белән тәбикмәк ашыйлар. Аларга карап авызыма су килә.
Читкәрәк китеп, өстемдәге күлмәгемне салдым, төрмәдән кайткач әти үзе: “Мә, улым, үзең киеп туздыр”, – дип бүләк иткән иде бит...
Вокзалдан читтә аулак бер җирдә – ташландык шпаллар өстенә килеп утырдым да, ике тәбикмәкне бер шешә сөт белән ашадым да бетердем... Сизми дә калдым. Үз гомеремдә, хәттә Колымада да мондый тәмле ризык ашаганым юк иде.
Корсак тулгач тынычланып, шпал өстенә сузылып яттым.
Күзем эленеп киткән.
– Ту-ту-ту!
Сискәнеп уяндым.
Каршыдагы биек өелгән тимер юлдан поезд килә. Алтын билбаулы яшел вагоннар. Алда кызыл түшле мәһәбәт тепловоз. Поезд якынлаша. Вагоннарның тәрәзәләре ачык. Аннан пассажирлар карый. Менә вагон-ресторан. Өстәлләрдә шешәләр. Әнә ике пассажир кулларындагы стаканнарын чәкештерә. Ишеге ачык тамбурда хәрби киемдәге бер егет белән күк күлмәкле бер кыз басып тора. Алар бер-берсенең кулларыннан тотышып, далага карап көлешә-көлешә ни турыдадыр сөйләшәләр. Поезд шпаллар өеменә якынлашты. Аларның күзләре миңа төште. Кыз елмаеп миңа кул болгады – “хушыгыз!” Аңа ияреп теге хәрби егет тә кул болгады.
Кара, донъя нинди матур! Кара, донъяда әле нинди әйбәт кешеләр яши. Түзмәдем, сикереп торып үзем дә теге кыз белән егеткә яулыгымны болгадым.
– Хушыгыз! Хушыгыз!
– Ту-ту-ту!
Поезд китте. Ерактагы чәчәкле Алма-Атага, карлы түбәләре күкләргә үрелгән Алатау ягына китте. Бүгенге беренче һәм соңгы сөенечем дә шул поезд белән офыкка китеп югалды. Мин тагын үземнең авыр, чәнечкеле уйларым белән калдым.
Кояш инде баеп бара икән. Әле яңа гына күтәрелеп килә иде түгелме? Тагын төн якынлаша. Кайда йокларга? Нигә йокларга? Аннан кая барырга – уңгамы, сулгамы? Юл юк! Өстемдәге соңгы күлмәкне сатып ашадым.
Нигә соң болай?
Әнә берәүләр нинди пөхтә, матур итеп киенәләр, нәфселәре ни тели шуны ашыйлар, кая барасылары килсә шунда китәләр. Ә мин? Мин – бүре! Мине куалар, эзәрлеклиләр. Кешеләр минем белән сөйләшергә курка. Мин алардан куркам. Нигә?! Мин дә бит алар төсле үк кеше. Миңа бит әле утыз сигез генә яшь. Мин бөтен яктан камилләшкән, донъяда үз урынын тапкан ир булырга тиеш бит! Ә хәзергә – сәләмә киемнәргә төренгән агач аяклы гарип. Нигә мин гарип? Анадан шулай гарип булып тудыммы? Сугыш мәйданында илемне саклап гарипләндемме? Ни өчен мине тере гарип ясадылар һәм хәзер чирканып яннарыннан куалар?
Җир тетрәнеп китте. Сискәнеп аягүрә бастым. Поезд килә. Кызыл вагоннар! Әйтерсең лә берәү җилкәмнән төртеп торгызды. Кызыл вагоннарга таба атладым. Тизрәк! Тизрәк! Ашыккан саен агач аяк төртелә, сөртенә. Әнә инде вагоннар гөрелтесе. Якынлаша! Якынлаша! Тизрәк! Пальто чабуы аякка уралып, йөгерергә бирми. Аны салып ыргытып, өемгә йөгердем. Җир дер-дер итә. Менә уф-уф итеп, пар бөркеп, тирә-якка төтен таратып килүче паровоз күренде. Тизрәк! Соңгы көчемне җыеп, тырмашып өемгә үрмәлим. Төнге яңгырдан соң балчык йомшарган, шуа, бата. Нәрсәдер дерт-дерт итә. Әллә җир, әллә минем йөрәк. Җитә алсам гына ярар иде...
Әммә... Мин инде рельска ятам дигәндә генә, соңгы чуен тәгәрмәч дыңгырдап тәгәрәп узды. Мин хәлсезләнеп, ачынып шпаллар өстенә аудым.
– Булмады...
8
Нәрсә соң ул фактура? Нәрсә соң ул нетто? Брутто? Тара? Унлы үлчәүдә ничек үлчиләр? Контора счетында ничек исәплиләр? Ходай белсен, төшкә дә кермәгән нәрсәләр. Ә шулай да мин менә Кызыл Яр авылындагы кооперация ашхәнәсендә буфетчы – товар алам, товар сатам, хисап бирәм.
Мондый җаваплы эшкә ничек алдылар дисезме? Билгеле инде, кызганып түгел, чыгырыннан чыккан мохтаҗлыктан гына. Бу ашхәнәдә буфетчы гадәттә биш-алты айдан артык эшләми, судланып төрмәгә китә икән. Шуның өчен авылда инде бу буфетка керүче табылмаган. Ә ашхәнә-буфет эшләргә тиеш. Мин ходайга тапшырып, тәвәккәл кылдым. Нишлисең, аптыраган үрдәк арты белән күлгә чума диләр бит...
Вакыты җитмәсә, үләм дисәң дә үлә алмыйсың икән. Бу талпыну да барып чыкмагач, бераз суындым. Икенче көнне өстәге пальтомны саттым да, Күкчәтауга кайтып киттем. Төн уртасында ишекне шакыдым. Йоклыйлар. Бераз икеләнеп, кыймыйча торгач, тагын тәвәккәлләдем.
– Кем анда җиде төн уртасында?
– Мин, әни.
– Ә, үтмәс товар, тагын кайттыңмы!
Үги әни өйалды ишеген ачты, әммә үзе уртага басты – тәбәнәк, юан, ак күлмәк-ыштаннан. Ачулы. Кулында җиделе лампа.
– Маһинур өйдәме?
– Булыр өйдә, – әни нигәдер җилкәләрен сикертте, лампа пылт-пылт итеп китте, – уйнаштан бала тапты. Әле менә кичә Разиянең итәген урлап качып киткән.
– Кайда инде ул хәзер?
– Чуртым беләме? Милиция белән эзләп таба алмадык. Бик кирәк булса, табарсың әле. Ярар, әтиеңә иртәгә эшкә барырга кирәк.
Ишек шап итеп ябылды. Лампа сүнде.
Донъяда әле мәрхәмәтле кешеләр дә бар икән. Бер иптәшем паспортымны алыштырып бирде. Икенче иптәшем “ун ел хисапчы булып эшләде” дигән язуга кул куеп, мөһер сугарга җөрьәт итте. Нәкъ менә шул документларны юллап йөргәндә, Кызыл Яр авылындагы ашхәнәгә буфетчы кирәк дигән хәбәрне ишеттем.
Сельпо председателе, урта буйлы, аз гына шадра битле казах, документларны күргәч, көлеп җибәрде:
– Уйбай, нәкъ үзе, ун жыл хисапчы булып эшләгән, – дип, документларны бухгалтер кызга сузды.
Тәрҗемәи хәлне хезмәт кенәгәсенә ятыштырып язып бирдем. Председатель Мостафин миңа бер ташландык йортны күрсәтте:
– Шушында катын-балаңны алып кил. Алда күз күрер.
Шул көнне үк келәттән аракы, шарап, конфет, шикәр кебек товарлар алып, фактурага кул куеп, буфетны ачып җибәрдем.
Икенче көнне Күкчәтауга барып Маһинур белән улым Шамилны алып килдем. Маһинур өйнең эчен-тышын сылап агарта, юа башлады.
Кызыл Ярдагы беренче көн үзе бик кызыклы башланып китте. Ул кичне безгә Хозыр килде. Чын, һич ялган юк, ышанмасагыз, менә үзегез хөкем йөртегез.
Кич белән ашхәнә ябылгач, мин буфеттан бер бөтен икмәк, ярты кило шикәр, бер әчмуха чәй алып кайттым. Ә Маһинур, башындагы дебет шәлен сатып чиләк, чәйнек, табак-савыт, кашык һәм бер кило ит алган булган. Мин кайтканда өй ялт иткән, анда тәмле аш исе аңкый иде.
Ниһәят, беренче тапкыр Маһинур белән үз куышыбызда, күршедәге казах карчыгы бүләк иткән тәбәнәк, түгәрәк өстәлебездә үзебез пешергән ашны ашарга утырдык. Күптәннән инде итле аш ашаган юк иде, хуш исе борынны кытыклый.
– Я, карчык, – дидем мин көлеп, – өстәл байларча, музыкасы гына юк!
Сүземне очлый да алмадым, ишек ачылды.
– Әссәләмегаләйкем!
Аптырап калдым. Ишек төбендә ап-ак сакаллы бер казах карты басып тора, култык астында ак яулыкка төрелгән зур гына төен.
– Вәгаләйкемәссәләм, ата, югары чыгыгыз, – дидем, әле һаман гаҗәпләнеп.
Карт кыстатып тормады, төенчеген тәрәзә төбенә куйды да, кулын юып өстәл янына утырды.
Аштан соң чәй эчтек!
– Хәерле булсын, – дип, карт бер аять укып дога кылды да, тагын миңа карап: – Инде бер сырылай тартсам ничек булыр? – диде.
Шаккаттык! Бу ни дигән сүз! Ап-ак сакаллы карт! Дога. Инде...
Ул арада карт, урыныннан җитез генә торып, тәрәзә төбендәге төенчекне чиште һәм тальян гармун чыгарды.
Бармаклары бик җитез генә әле өскә, әле аска йөгерә, гармун телләре ашыгып аваз чыгара. Менә Себер татарларының иң яраткан көйләре “Бишкүл”. Карт яхшы ук яңгырау тавыш белән җырлап та җибәрде:
Бишкүл көе, Бишкүл көе, Бишкүл көен яратам.
Бишкүл көенә җырласам, хәсрәтемне таратам...
Бераздан гармунга Маһинур да кушылды.
9
Бу ашхәнә Кызыл Яр авылының кырыенда – Чагала елгасы борылышында “Г” хәрефе шәкелендә салынган иске бер өйдә урнашкан иде. Иске булганда да шундый иске – исең китәрлек. Ул әле тумышында ук беләк юанлыгы карагай сайгаклардан гына әштер-өштер әмәлләнгән булган, нигезсез, җиргә түшәп кенә. Тора-тора ул тузган, утырган, нәкъ тавык тәпиендәге өйгә әверелгән.
Әнә, тәрәзә төпләре астында, почмакларында баш сыярлык тишекләр. Алар иске-москы капчык, чүбек-чабык белән генә томаланган. Түбәдәге шиферларның күбесен җил куптарып алып ташлаган.
Эчке яктан ашхәнәнең стеналары кайчандыр фанер белән сыланып, ак буяу белән буялган да булган. Әммә хәзер инде ул фанерлар җыерчыкланып күпергәннәр, калкып чыкканнар. Буявы кубып, саргаеп шадраланган. “Г” хәрефенең ыргагында – аш пешерү бүлмәсе һәм кечерәк кенә буфет кисәге. Ә инде “Г”ның “ботында” – зал. Анда дүртәр кешегә исәпләнгән җиде-сигез өстәл һәм җимерек урындыклар. Уртада калай белән тышланган зур мич.
Кухняда – ике кеше. Баш повар, ул ук – ашхәнә мөдире. Аның ярдәмчесе, ул ук – официантка. Мин – буфетчы. Менә бар штат.
Баш повар – тәбәнәк, ябык, мескен генә бер ир. Ә исеме мыскыллап куйган сыман – Великанов Иван Иванович. Авызында һәрвакыт какланып беткән трубка пыскып тора. Иван Иванович сөйләшергә яратмый, әммә һәрвакыт ниндидер бер көй шыңшып йөри.
Ярдәмчесе Вера Петровна, шефның нәкъ киресе – мәһәбәт гәүдәле, балтырлар, беләкләр сылык-сылык итеп торалар. Әгәр ул ачуланып бер кизәнсә, Великановның көле күккә очачак. Гонаһларына керер хәлем юк – тавышланганнарын ишеткәнем булмады – һәр икесе үз эшендә. Вера Петровна бертуктаусыз сөйли, авылның иң соңгы яңалыкларын фаш итә, ә Иван Иванович трубкасын пыскытып, бетмәс-төкәнмәс көен шыңшый.
Алар икесе дә мине яхшы каршы алды. Иван Иванович зур гына җамаякны түбәсеннән тутырып, уртасына көнбагыш мае салып тары боткасы бирде. Вера Петровна (ул вакытлыча буфетчы хезмәтен дә башкара икән) бер түтәрәм ипи дә китереп куйды һәм ашхәнәгә кемнәр килүен, нәрсә ашауларын сөйләп китте.
– Монда күбрәк авылныкылар килә бит, кайсы банктан акча ала, кайсы ревкомга, кайсы исполкомга... кайсы комендатурага... нимесләр, поляклар, төрмәдән кайтканнар...
Эчем жу итеп китте. Әйтерсең лә минем төрмәдән кайтканны, ялган язулар белән йөргәнне белеп, сынап әйтә... Әммә Вера Петровна миңа игътибар да итми. Инде донъядагы бүтән хәлләрне тезә башлады.
– Карагыз, сез бурычка бирмәгез. Бурычка эчеп теңкәгә тияләр. Әле миңа гына да дүрт-биш кеше бурычлы. Ала алсам ярар иде...
Дөресен әйткәндә, мин такылдавык хатынның бу сүзләренә әллә ни игътибар итмәгән идем. Әммә озакламый бу сүзләрнең алтын булуына шигем калмады. Инде кар төшкән иде. Буфетта җил уйнап тора. Аракы тезелгән киштәләрдә ап-ак кар чачаклары асылынып тора. Ашхәнәдә кунаклар юк. Мин өстәл-буфет артында утырдым-утырдым да, тамам дерелди башлагач кухняга, Иван Иванович янына тәмәке тартырга кердем – плитә янында җылырак. Вера Петровна утын ярырга чыгып киткән иде. Папиросымны тартып бетерергә дә өлгермәдем:
– Начальник килә! – дип, атылып-бәрелеп Вера Петровна керде. Кочагындагы ярты олау утынын плитә янына ташлады, мич селкенеп китте. Үзе һаман такылдый: – Менә бәлә... Ә син, буфетчы, нәрсә шаккаттың? Чык тизрәк. Уф алла, алъяпкычым кайда? – ул әле бер, әле икенче почмакка йөгереп мәш килде. – Кая гына куйдым?
– Вера Петровна, – диде Великанов артык ашыкмыйча, трубкасын плитә кырыена суга-суга, – алъяпкычың билеңдә ич.
Мин чатанлап буфетыма чыктым.
– Өч кешегә заказ. – Вера Петровна залга чыгып, килүчеләрдән заказ ала. Мин талон язам. Повар шул талоннар белән үзенең аш-суын җибәрә. Кичен повар белән талоннарны барлап, санап, кухня ризыгының ничә сумлык сатылуын исәплибез. – Бер литр аракы, өч гуляш.
– Өч кешегә бер литрмы?
– Тиз дим. Ул көттергәнне яратмый.
Ике шешә аракы, стаканнар бирдем. Тагын яздым. Ул арада тагын берничә кеше килеп тәмәке, шырпы сорады, талон яздырды. Мин бу котны алган башлыкның кем булуын да сораша алмый калдым. Бары заказ кәгазенә “Начальник” дип сырлап, счетта сумманы исәпләп төшерә башладым.
– Тагын бер бөтен, ике гуляш, – дип, Вера Петровна исәбемне ялгыштырды.
Аракыны бирдем. Гуляшка талон яздым. Сумманы исәпләп заказга өстәдем.
Залда халык күбәйгәннән-күбәя бара, өстәлне өстәлгә кушалар, кухняга кереп, кыйшык аяклы эскәмияне дә алып чыктылар. Кунакларның барысы да диярлек кып-кызыллар, чиртсәң битләреннән кан сирпер. Әллә суыктан, әллә аракыдан.
Озакламый залда күкле-яшелле тавыш белән җыр да күтәрелде, русча, казахча. Заказны язып биреп, исәпләп өлгерә алмыйм. Иван Ивановичның инде өч көн сатылмый туңып яткан гуляшлары да җылытылып “худка” китте. Туп-тулы бер ящик аракы бар иде, бушады. Ахырда шампан шарабына күчтеләр.
– Минем инде аякларым йөрми, – дип, Вера Петровна еларга җитешеп зарлана башлады.
Бары тик төнге сәгать өчне сугып киткәч кенә көч-хәл белән өйләребезгә таралдык. Иртәгесен тагын буфетка. Буран, көрт. Култык таяклары көрткә бата да, мин мәтәлеп барып төшәм. Торам, тагын егылам. Ә буран котырганнан-котыра бара. Көчкә генә ашхәнәгә килеп җитеп егылдым. Буфет шкафын ачып, үлчәүне өстәлгә куеп, шешәләрне тезәргә өлгермәдем, бер хатын килеп керде. Лампочка кызарып кына тора, караңгы. Өстәлгә килеп җитәр-җитмәс, сорап түгел, боерып:
– Бер литр аракы, – диде теге хатын. – Мин фәлән начальникның әйеле (хатыны).
Куанып киттем. Менә әйбәт булды дип, тиз генә кесәмнән кичәге түләнми калган заказ кәгазен чыгардым.
– Кичә ирегез бездә утырган иде... Заказны түләмәде... Тугыз йөз җитмеш сигез сум егерме өч тиен.
– Жала жапмагыз, – дип, хатын кырт кисте. – Менә – бер литрга. – Ул ачу белән миңа илле сумлыкны ыргытты: – Минем жулдасым акча түләмәй заказ бирмәйде.
Аптырап ни әйтергә белми торганда, хатын ике шешәне сумкасына салды да ишеккә атлады һәм ачулы рәвештә:
– Жарайды, мин жулдасыма сезнең жалагызны айтаен, – дип ысылдады.
Ишек шап итеп ябылды.
Мин сылык итеп урындыгыма ишелдем. Менә сиңа кирәк булса! Нинди яла?
Төш авышкач, түрә абзый хәрби киемдәге бер кеше белән залга үтте. Бераздан Вера Петровна йөгереп килде:
– Начальник сине чакыра.
Могаен исәпләшергәдер дип, заказ кәгазен кесәмә салып, счетны култык таякка кыстырып йөгердем.
– Сәләмәтсезме?
– Рәхмәт. Яхшы.
Мөләем генә кеше икән бу начальник. Йөзе түгәрәк. Матур. Елмаеп кына сөйләшә.
– Син жаңа буфетчымы?
– Әйе.
– Жаксы, жаксы, – ул тагын елмайды. Папирос кабызды, суырды. Иптәше – озын, таза гәүдәле кеше – нигәдер торып чыгып китте. Начальник авызыннан зәңгәр боҗралар чыгарып өрде дә, миңа карады. – Бурычка товар бирергә ярыймы?
Аптырап калдым. Счетым кулымнан төшеп китә язды.
– Юк, ярамый, иптәш начальник.
– Алай булгач, нигә минем әйелемә “бурычыгыз бар” дидең?
– Мин бит... заказ буенча.
– Яле, яле... монда бир әле ул кәгазьне.
Уф алла. Ичмасам хәтерләр... Мин халат кесәсеннән заказ кәгазен алып начальникка суздым.
– Рәхим итегез. Тикшерегез.
Кашлар җыерылды. Тавыш кинәт сикереп ачулы тонга күчте:
– Бир, күп сөйләмә! – Ул минем тугыз йөз җитмеш сигез сумлык заказ кәгаземне кулымнан тартып алды да, ертып-ертып идәнгә ташлады, үзе шунда ук сикереп торып ишеккә таба атлады. – Хөкүмәт малын тагын бурычка таратасы булсаң, мин сиңа урын табармын!
Култык таякларым төшеп китте. Мин мичкә сөялеп калдым.
Ишек шап итеп ябылды.
10
Буфеттан катып-туңып соң гына кайтып, йокларга гына яткан идем, кемдер тәрәзәне шакый башлады. Җимереп керәмени, бөтен өй селкенә. Бу дөбердәүгә бишектә йоклап яткан улым куркып уянды да, елый башлады. Үзем дә сискәнеп кычкырып җибәрдем.
– Кем анда? Ни кирәк?
– Милиция! Ач!
Миңгерәүләнеп киттем – “килделәр!”
Маһинур бишектән баланы ала башлаган иде, бу тавышка ул баланы төшереп җибәрде. Мин чалбар урынына гимнастерканың җиңен кия башлаганмын. Аны атып бәрдем. Чалбар юк, таба алмыйм гына үзен.
– Әй, үлеп калдыңмы, ач, жылдам!
Тагы да катырак суга башладылар, әллә тәрәзәдән керәләр инде!
Бала акыра, Маһинур елый. Мин, нәрсә эшләргә белми, чалбарсыз, урын өстендә әйләнәм, үзем дер-дер киләм, әллә туңам, әллә куркудан.
Могаен, ялган язулар белән йөрүемне сизгәннәр. Их, нигә шул түрә белән бәйләндем?
Мин әле күптән түгел генә Казанга, Кави агага хат язып, Акколак һәм Сакколак” исемле кечкенә поэмамны җибәреп, берәр редакциягә тәкъдим итүен үтенгән идем. Җавап тиз килде, әммә вафасыз. “Поэмаң балалар теле белән матур язылган, сюжеты да мавыктыргыч. Әммә бер редакциягә дә тәкъдим итә алмыйм. Сәбәбен үзең беләсең. Әле күптән түгел генә ун ел срогын тутырып, тәнкыйтьче-журналист Гомәр Гали кайткан иде. Өч-дүрт ай эш таба алмый аптырап йөрде. Кичә тагын кулга алганнар үзен. Шулай булгач, Казанга килергә җилкенмә!” – дигән иде Кави ага хатында. Менә, чират миңа да җитте.
– Ач дим, жылдам!
– Үлеп калдыңмы, мур кыргыры...
Маһинур абына-сөртенә барып ишекне ачты, өйгә ажгырып буран керде. Аның эченнән өсләрен ап-ак кар сарган ике милиционер күренде.
– Җыен, милиция башлыгы чакырды!
Күз ачкысыз буран. Алда кар ерып ике милиционер бара. Алар артыннан култык таякларым белән көрткә бата-сөртенә мин тырмашам. Артта бала күтәргән Маһинур мине озата бара. Милиция конторасы авылның аргы башында. Үч иткәндәй, нәкъ шул яктан буран бурый.
Мин инде шабыр тиргә баттым, ә алда әллә никадәр барасы. Без әле ашхәнәгә генә якынлашабыз. Ул буран эченнән карачкы булып күренеп-күренеп кенә кала. Могаен инде аны да, авылны да соңгы күрүем.
– Әй, буфетчы! – диде алда барган милиционерларның берсе, яшь казах егете туктап: – Башлыкка Күкчәтаудан кунаклар килде, ике литр аракы сорады.
Әйтерсең лә өстемнән мең пот йөк төште, бушап, җиңеләеп киттем:
– Мә, Маһинур, ачкычларны, күпме сорасалар, шул хәтле аракы бир үзләренә.
Маһинур ачкычны алды да, куана-куана ашхәнәгә йөгерде.
Мин буран эчендә күмелеп калдым.
– Уф алла, өнемме, төшемме?
Чынлап еласаң сукыр күздән дә яшь чыга диләр бит, мин дә, этләшә торгач, үлчәргә дә, санарга да, счет тартырга да өйрәнә башладым. Әммә ничек итеп бурычка бирмәскә – акыл җитми. Кунакларым берсеннән-берсе өлкәнрәк түрә бит. Аларны кире кагып кара, бигрәк тә үзең “юеш”кә утыргач. Ә менә бер ай сәүдәдән соң алыш-бирешне исәпләп карасам: ике мең җиде йөз сиксән алты сум унҗиде тиен акча җитми! Нишләргә?
Күкчәтауга барып, туган-тумача, дус-иштән бурычка акча сорап карадым. Юк! Барысы да йөз дүндерде. Менә шунда гына миннән алда буфетта эшләгән бәндәләрнең ни өчен судланып китүләренә төшендем.
Әммә төшенүдән ни файда? Акча юк. Тагын төрмә дигән сүз.
– Булмаса, ашхәнәне ремонтларга алыныйк. Агач эшен син эшләрсең, буявын, агартуын мин, – диде Маһинур.
Мин сельпо председателе Мостафин белән сөйләшеп, өч мең сумга килешү төзедем дә, Маһинур белән ашхәнәне төзәтергә керештек. Эштән соң, кичләрен, ял-йокы исәбенә. Улыбызны аракы әрҗәсе өстенә яткызып торып. Ремонтны бетергәч, килешү буенча акчаны алып, “тишек”не ямадык. Уф алла! Ләкин озаккамы?!
11
Кызыл Яр авылы яныннан кечкенә генә бер елга ага. Казахлар аны Чагала үзәне диләр. Чагала – акчарлак дигәнне аңлата. Авылга җитәр алдыннан елга ермакланып-тармакланып китә, ерактан, үрдән караганда ул очарга әзерләнеп канатларын җәеп җибәргән акчарлакка охшый. Бәлкем аның исемен дә әнә шул күренеш тудыргандыр.
Эштән бушаган араларда, бигрәк тә кичкырын мин шушы елга буена килеп уйланып утырырга яратам. Чагала үзе тар, үзе сай, ярлары да текә түгел, сөзәк! Анда вак-төяк куаклыклар. Ә мин утыра торган төштә шомырт агачлары. Яз башында алар шау чәчәктә була. Әчкелтем хуш ис борынны кытыклый.
Әйткәнемчә, мин утыра торган җирдә дә үзән сай – үтәли күренә. Кызгылт, сары, саргылт, ак ком бөртекләре ногыт борчагы кебек чекерәеп яталар. Ара-тирә аларны күләгәләп вак чабаклар ялт-йолт үтә.
Мин утырган җирдән аз гына алда су эчендә зур гына бер чуерташ ята. Чагала агып барышлый шул ташка сугылып чупылдап ала.
– Чупылт-чупылт, чупылт-чупылт...
Яратам мин шушы тонык пышылдаган тавышны тыңларга. Агып барышлый теге таш янында бик аз гына тукталып, елга аңа үзенең ниндидер бик яшерен серен пышылдап кына әйтеп уза сыман.
– Чупылт-чупылт... чупылт-чупылт.
Нинди сер, нинди әкият сөйли икән бу көмеш канатлы акчарлак? Әнә, ишетәсезме, тагын:
– Чупылт-чупылт...
Чагала менә шулай, артык тавышланмыйча гына, сагышлы бер җыр көйләп оча-оча да, кылганлы далага чыккач кинәт юк була. Җиргә сеңеп югала. Акчарлакның көмеш канатлары салына, җыры әйтелеп бетмәгән сер булып өзелә.
Гомер! Кеше гомере дә елгалар кебек ага бит. Берәүләрнең гомере Агыйдел төсле тулып ташый. Ул иксез-чиксез даръяларга барып чыга – зөбәрҗәт дулкыннарын чайкалдыра. Ә кайбер гомерләр менә шушы Чагала үзәне төсле акрын гына, чупылт-чупылт итеп кенә ага да, иркен киңлеккә чыктым дигәндә генә эзсез югала.
Минем гомерем дә нәкъ менә шушы Чагала үзәне төсле саркып, тәшвишләнеп кенә ага. Кайчандыр мин тау елгасы сыман таштан ташка сикереп, тавышланып, чәчрәп ага идем бит. Нигә соң әле болай тып-тын, шыпырт булып калдым?
Күңелемдә әле һаман да яңа җырлар яңгырый. Мин һаман әле яңа шигырьләр, хикәяләр, романнар язу уты белән ялкынланам. “Син инде яңа әсәрләр язып азапланма. Бер редакция дә аларны кабул итмәс”, дигән Кави ага миңа җибәргән соңгы хатында.
– Чупылт-чупылт...
Сискәнеп башымны күтәрәм. Уйлар очына җитә алмыйча өзелә. Мин култык таякларымны алып, көчкә-көчкә генә аягүрә басам.
Акчарлак канатларында – шәфәкъ яна. Әйтерсең лә канатларын җәйгән кызыл кош кичке күккә күтәрелергә җыена.
– Чупылт-чупылт...
Сагышлы җыр, зарлы пышылдау...
Ерак офыкта соңгы учаклар сүнә. Ел артыннан ел уза. Башлыклар алмашына. Үзгәрәләр. Бары тик аларның гадәтләре генә үзгәрми. Элеккеләре дә, соңгылары да бер калыпка коелгандай бурычка – бушка эчәргә-ашарга ярата. Ә мин ике ревизия арасында ут йотып, әнә көям, менә янам дип, кызган табага баскандай сикергәлим. Ашау-эчүне кысам. Маһинур анда-монда кәнсәләргә йөреп идән юа, мич яга. Аның хезмәт хакын да бурычлар түләү исәбенә җыеп куям.
Менә 1953 ел. Март. Радио. Сталин вафат...
Берәүләр елады. Берәүләр ләгънәт укыды. Берәүләр өметләнде. Әммә минем тормышка бернинди дә үзгәреш килмәде. Буфет. Башлыклар. Әҗәткә сораулар һәм тетрәнеп ревизия көтү.
Ниһәят, партиянең XX съезды. Ул шәхес культы җинәятләрен каплап торган кара, шомлы пәрдәне күтәрде. Донъя чирканып тетрәнде.
Күңел иләс-миләс. “Халык дошманы” дигән тамгадан, хурлыктан, җәбердән котылу өметләрем тагын кабынды...
Әммә минем гомер Акчарлак үзәне төсле һаман бер үзгәрешсез чупылт-чупылт килә...
Көтеп-көтеп аптырагач, СССР Верховный Советы Президиумы Председателе Климент Ефремовия Ворошилов исеменә үземнең 1937 елда нахак гаепләнүем турында язып, бу кара таптан арындыруны үтендем.
Нинди генә җавап килер икән?
Ярсып, икеләнеп, өметләнеп, хәвефләнеп көтәм. Көн дә көтәм.
Айлар үтте. Мәскәүдән җавап хаты әле һаман юк. Нинди озын, авыр, газаплы бу көннәр. Нинди генә җавап килер икән?
Этләнә торгач, кырык гариза биреп, авырыйм дип, буфеттан котылдым. Котылуын котылдым, әммә ике меңгә якын акчамны, чакырылмаган “кунак”ларның бурычларын түләп.
Кызыл Яр (Петропавловск) каласында алты айлык бухгалтерлар курсы ачыла икән, шунда укырга юнәлтмә алдым.
Көз җитте. Кар аралаш суык яңгырлар башланды. Мин инде курсларны тамамлап, райпотребсоюзда бухгалтер булып эшли башлаган идем. Беркөнне шулай лычма су булып, өшеп кайтып керүем булды:
– Менә сиңа хат, – дип, Маһинур конверт тоттырды. Суыктан өйгә керүгә күзлек парланган, бернәрсә дә күрмим. Конвертны алам дигәндә, култык таякларым төшеп китте. Ярый әле сәкегә аудым.
Күзлекне алай-болай сөртеп, күшеккән-тырпайган бармаклар белән көч-хәл конвертны ачтым.
“Күкчәтау өлкә НКВД идәрәсе сезгә фәлән көнен, фәлән сәгатьтә фәлән кабинетка килергә куша.”
Утырып тәмәке тарттым. Теге кәгазьне тагын иҗекләп укып чыктым.
Йа хода, ни өчен чакыралар мине ул шомлы йортка? Хәерлегәме? Хәерсезгәме?
– Дөп-дөп! Дөп, дөп!
Нинди тавыш?
Чү, бу минем йөрәгем шулай ярсып, сызланып суга, тыпырчына түгелме? Йа раббым, нишлим соң!!!
Сагыну
Альбомымда күп вакыт узудан инде тоныклана башлаган бер фоторәсем бар. Ул минем өчен аеруча кадерле. Эчем пошканда, күңелсезләнгәндә альбомны алам, озак карыйм. Уйланам. Сагынам, өзелеп сагынам мин бу рәсемдәге җан дусларны.
Без анда өчәү. Өчәү... Хәзер мин берүзем генә. Япа-ялгыз. Икебез инде донъя куйды – “дәрелфанидан дәрелбакыйга рихләт әйләде”. Тирән хәсрәт. Ул инде минем күңелдә мәңге бөтәшмәс, кансырап торган чи җәрәхәт.
1956 ел. Көз. Казан. Кар аралаш яңгыр ява. Шыксыз көннәр. Әммә нәкъ менә шушы шыксыз, күңелсез вакыт безнең язмышта иң шатлыклы, якты көннәрнең берсе булды.
Без – өчәү. Ләкин без әле бер-беребезне күрмәгән, күрешмәгән. Алай гына да түгел, без әле бер-беребезнең ни хәлдә икәнен дә белмибез – исәнме? Әллә, озын юлның ахырына хәтле барып җитә алмыйча, берәр борылышта егылып калганмы? Белми идек әле ул вакытта, белми идек.
Без – өчәү.
Беребез – Котластан, беребез – Норильскидан, беребез – Колымадан.
Унтугыз елдан соң! Бер гомер бит үзе без аерылышканга! Кем уйлаган мондый бәхетле очрашу булыр дип.
Бауман урамы. Матбугат йорты. Якшәмбе саен өмәләр оештырып, унар-унбишәр кирпечне аркалап һаман югарыга-югарыга ташып салган бина бит бу! Култык таякларыма абына-абына, ашыгып баскычлардан күтәреләм, икенче катка. Язучылар союзы идәрәсенә кереп күрешер-күрешмәс, миңа чакыру билеты бирделәр. “Хөрмәтле иптәш, Сезне Татар опера һәм балет театры бинасы ачылу тантанасына чакырабыз.” Имәнеп киттем.
Бусы да һич уйланмаган сөенечле очрак лабаса. Мин бит әле ул бинаның нигезен әзерләү өмәсенә катнашкан идем. Унтугыз ел элек...
Яз. Пединститут паркындагы мәһәбәт юкәләр балга манылган нәни яфракларын әле яңа гына җәеп җибәргәннәр. Һавада сулап туя алмаслык хуш ис. Бал исе. Без әнә шул зифа юкә агачлары тирәсендәге ямь-яшел хәтфә түшәккә сузылып ятып, соңгы имтиханнарга әзерләнәбез. Шулай беркөн донъяны онытып китап-конспектларга мөкиббән китеп гыйлем эстәгәндә, институт комсомол комитеты секретаре Бәдигов йөгерә-атлый, мышнап килеп чыкты:
– Кай җәһәннәмгә таралдыгыз, үзегезне эзли-эзли арып беттем, – ди.
– Ни яна?
– Янмый. – Бәдигов юкә агачына терәлде, чыннан да, арыган икән. – Райкомолдан шалтыраттылар, иртәгә сезнең факультет “бакыр бабай” бакчасына өмәгә барырга тиеш.
– Иртәгә? Иртәгә якшәмбе, аннан, үзең беләсең, зачетлар.
– Барысын да беләм. Бу бик ашыгыч эш икән. “Бакыр бабай” бакчасында зур бер бина салачаклар ди. Менә шуның өчен андагы агачларны казып алып каядыр күчерергә ди.
Аптырап калдым. Ничек инде Казанның нәкъ үзәгендәге гөлбакчаны туздырырга? Алай да, икенче көнне бөтен факультет белән көрәкләр, ломнар күтәреп, җырлый-җырлый “бакыр бабай” бакчасына киттек.
Унтугыз елдан соң хайраннар калдым – әкият. Кайчандыр бакыр бабай утырган бакча урынында мәһәбәт, искиткеч гүзәл сарай. Бинаны әйләнәм – сокланып туялмыйм. Бинаның ике ягындагы куышта ике бөек шагыйрь басып тора. Аларга тәгъзим белән баш иеп сәләм бирдем.
Накышлап бизәлгән биек түшәмнәрдә бәллүр чәчәкләр булып кәндилләр балкый. Аларның һәрберсендә күптән-күп шәмнәр яна – мәрмәр баскычларга, залларга, фойеларга нур түгелә. Бәйрәмчә матур, пөхтә киенгән хатын-кызлар, ирләр көлешә-сөйләшә өске катка ашыгалар. Мин дә шул агымда. Әммә мин, үземнең бу күркәм кавемгә ят булуымны күреп-тоеп, гарьләнәм һәм каушыйм. Гарьләнәм, чөнки өстемдә таушалган иске кием-салым. Каушыйм, чөнки култык таякларым мәрмәр басмаларда шуып-шуып китә. Гүя алар: “Кара әле, хуҗа, без монда ялгыш килеп чыктык ахры, бу без йөри торган төш түгел ич!” – дип мине шелтәли һәм атлаган саен чайкалып кире чигенә.
Ниһәят, тирләп-пешеп, мең газап белән фойеның бихисап биек, ачык ишеге янына килеп терәлдем.
Зур, якты, матур зал. Сап-сары балавыз белән ялтыратылган паркет идән. Стена буйларында кызыл бәрхет белән тышланган аркасыз йомшак озынча урындыклар. Уртада шатлык белән балкыган халык чайкала – биек үкчәле нәфис туфлиләр, ялт-йолт итекләр, ботиклар паркетта тияр-тимәс кенә шуа.
Мин ишек кырыендагы йомшак урындыкларның берсенә елышып, кыяр-кыймас кына чүктем – култык таякларын аска яшердем. Үзем сокланып фойеда арлы-бирле йөргән шат, пөхтә кешеләргә карыйм. Казанлылар. Мин бит ун ел алар белән бергә кайнадым. Ә хәзер аларның берсен дә танымыйм, алар мине... Кем танысын ди. Казаннан киткәнемә инде егерменче ел. Ә шулай да, кем белә, бәлки бу күңелле төркемдә мине танучылар да бардыр. Ләкин алар мине шәйләмәгән төсле, могаен читкәрәк авышалардыр. “Халык дошманы” ярлыгы тагылган арестант белән кемнең күрешәсе килсен ди, бигрәк тә мондый тантанада, халык алдында. Гәрчә нәкъ менә кичә Казанда Союз Верховный судының минем эшне киредән карап, гаепсез дип табып, реабилитацияләнүем турында рәсми карарын алган булсам да...
Ул карарда “Салахов Ибраһим Низамовичны гаепләү буенча эш СССР Верховный суды Хәрби Коллегиясе тарафыннан 1956 елның 25 апрелендә яңадан каралды.
Хәрби коллегиянең 1938 елның 12 маенда Салаховка чыгарылган хөкем карары кире кагыла һәм, гаебе булмау сәбәпле, эш туктатыла”, – дип язылган. СССР Верховный суды Хәрби Коллегиясенең суд составында председательлек итүче юстиция полковнигы Лихачев кул куйган иде. Нәкъ менә шул кәгазь мине бу гүзәл сарайның ачылу тантанасына китерде бит. Әммә хәзер менә Штраус вальсы дулкыннарында рәхәт йөзүче шат казанлыларның миндә ни эше бар? Киресенчә, мин монда ак козгын ич. Сискәнеп киттем – кемдер артымнан килеп кочты.
– Таны, кем бу?
Каушап калдым, бик таныш тавыш шикелле. Үз гомеремдә ишеткән барлык дус-иш, таныш-белешләрнең тавыш-төсмерләре колагымнан зыңлап узды. Ләкин бу йомшак, аз гына моңсу тавышның кемнеке булуын һич тәгаенли алмыйм.
– Я инде, тизрәк әйт!
– Сөббух! – дип кычкырып җибәрдем. – Сөббух Рафиков!
Без кочаклаштык. Күзләргә кайнар яшь тыгылды.
Ниһәят, бу шатлыклы күрешүнең беренче давыллы хисләре акрынлап чигенде – без бер-беребезгә карап тын калдык.
Галимҗан Ибраһимовны тәбрикләү хатына кул куйганы өчен кулга алынып Норильскига сөрелгәндә ул әле япь-яшь, коңгырт кара чәчле, зур соргылт күзле, аксыл йөзле, һаман елмаеп тора торган дәртле егет иде. Хәзер инде – ир уртасы. Киң маңгаенда – җыерчыклар, күзләрдә – тирән моң, чәчләр сирәгәя төшкән. Әммә аның йөзендә чытыклык, ачу яки ачыну ярсулыгы сизелми. Һаман әле аның иреннәрендә самими елмаю.
– Ибраһим! – Кинәт аның иреннәре тетрәнеп китте, йөзенә күләгә төште. Күрәсең, минем артык текәлеп каравым аны борчыды, ул бу караштан котылырга ашыкты. Кулын иңемә салды һәм кычкырып, аз гына шаярткан сыман, сүзгә чакырды.
– Я, Колыма аюы, сөйлә, нинди приискаларда булдың, күпме алтын казып алып кайттың?
– Җитәрлек. – Яртылаш бөкләнеп, бил каешыма эленгән чалбар балагыма ишәрә ясадым. – Тик бер аякны...
Сүземне очлый алмадым, кемдер бүлдерде.
– Менә алар кайда посканнар, ә мин эзли-эзли арып беттем. – Күтәрелеп карадык та, сөенечтән сикерешеп тордык. Мин бер аягым юклыгын да онытып җибәргәнмен, күтәрелүгә авып киттем. Хәсән ага Туфан мине кочып алды. Ул арада Сөббух та озын куллары белән безне урады – өчебез бер кочакка сыйдык, бер-беребезнең йөрәк тибешен тыңлап сүзсез калдык.
Җиз кыңгыраулар чыңлады.
Халык тамаша залына агыла башлады. Без дә аңыбызга килдек. Туфан ага иелеп урындык астыннан култык таякларымны алып бирде, бер үземә, бер култык таякларыма карады да, нигәдер башын чайкады һәм рәнҗүле елмайды:
– Мөкяфәт...
Өрәңгеләр яфрак койганда
1
Мәскәүдән ерак түгел, электричка белән ярты сәгатьлек юлда, урман эчендә язучыларның иҗат йорты урнашкан. Һәр ел саен диярлек мин монда ял итәргә, язарга киләм. Языла. Илһамлы, шифалы почмак бу.
Язып, укып арысаң, әйдә, ял итәргә рәхим ит, каршыңда – кара урманга тиң парк. Мин аллеялар буенча йөреп, түтәлләр каршындагы урындыкларга утырып ял итәм.
Җил исеп китте, агачлар чайкалды, шаулаштылар. Каеннардагы соңгы яфраклар кинәт нәрсәдәндер куркышып кузгалган саргылт күбәләкләр кебек көтүләре белән күтәрелделәр дә, ашыгып җиргә кундылар.
Ә икенче агачтагы яфраклар тиз бирешмәде, боргаланды, ботакларыннан аерылмаска тырышты. Ә шулай да, әнә, берсе өзелде, әммә җиргә ашыкмады, очты, хәттә туган өрәңгесеннән дә биегрәк күтәрелде һәм әле бер ягын, әле икенче ягын күрсәтеп чайкалды: әйтерсең лә ярканат. Җәйге төсеннән чагыштырмаслык дәрәҗәдә матур, сокландыргыч бу яфраклар – карт өрәңгенең көзге яфраклары.
Ниһәят, шул гүзәл “ярканат” минем алдымдагы урындыкка кунды. Түзмәдем, алыйм дип кулымны суздым... Һәм туктап калдым.
Нәкъ шул урындык артындагы сукмактан кемдер ашыгып, аксаклап миңа якынлаша иде. Кечерәк чандыр гәүдәле, дала халыкларына хас кысык күзле, яңак сөякләре аз гына калку. Узып китәр дигән идем, киресенчә, миңа таба омтылды һәм урындыкны атлап чыгып, мине кочаклады:
– Йа алла, кемне күрәм, син теремени...
– Санже!! – мин дә ашыгып аны кочтым. – Чыннан да синме бу, дустым Санже? – Күзләремә кайнар яшь тыгылды.
Санже Кәләев белән мин беренче тапкыр моннан кырык еллар элек Топорок колониясендә очрашкан идем. Кырык ел узса да күңелдән китмәслек хәлләрдә...
2
Иртәнге барлауны уздыргач, вахтерларны берсе, яшьрәге, тагын атылып-бәрелеп баракка килеп керде. Бар тавышына акырды:
– Староста, барактагыларның барысын да вахтага! Тиз!
Югары сәкеләрдән барак уртасына идәнгә култык таяклары шалдыр-гөлдер коелды, гадәттәге сүгенү, кычкыру, ыгы-зыгы башланды.
Вахта алдындагы мәйданга дүртәр саф булып тезелдек. Алда койрыкларына утырган ике аяксызлар, алар артында агач аяклылар, аннан сукырлар, саңгыраулар.
Тирә-якта ап-ак кар. Зона аръягында күгелҗемләнеп урман күренә. Тайга. Шул урман артыннан хәзер кан-кызыл булып кояш күтәрелә. Офык та, урман да янгын кабынган кебек кызарганнан-кызара бара. Җил юк, коры суык. Тайга “янган” саен суык көчәя бара – “тешли”.
Вахтерлар колонна буенча арлы-бирле йөгерә, суганлап-борычлап сүгенә. Җирдә утырганнарны аяклары белән тибеп, басканнарны этеп-төртеп сафларны тигезләргә, колоннаны “тантаналы парад”ка – түрәне каршылар өчен әзерләргә тырышалар. Әммә инде күптәннән басып торганга, иске-москыларга гына уранган тоткыннар туңа, калтырыйлар. Шуның өчен булдыра алганнары тырыша, сафны бозалар. Бу хәл вахтерларны бигрәк тә үчектерә.
Ниһәят, вахта будкасының ишеге ачылып, колонна башлыгы чыкты. Ак тун, ак бәрән бүрек, соры киез итекләр кигән озын буйлы, чандыр гәүдәле, чытык чырайлы, урта яшьләрдәге кеше. Ул ашыкмыйча, гәүдәсен төз тотып, хәрби адымнар белән атлап, безгә өтеп карап, колоннаның бер башыннан икенче башына үтте. Ялт борылды һәм кире килеп, урта бер төштә колоннага карап туктады:
– Контрлар, әрәмтамаклар! – Кинәт ул берәү җилкәсенә сугып җибәргәндәй аваз салды, без сискәнеп киттек. Әллә инде акылдан шаша? Юк, акылында икән, бер-ике адым алга атлады да, сүгенде. Кемнедер эзләгәндәй алдагыларны сөзеп үтте. Куркып киттек: әллә инде берәребезне карцерга ябарга җыена? Аллага шөкер, тукталмады, тагын эре-эре атлап колоннаның аргы башына үтте, тагын борылды һәм вахта янында команда көтеп басып торган вахтерлар янына килде. Шул ук ачулы тавыш белән боерды:
– Хәзер үк барысын да утын әзерләргә куарга! Мин аларны бушка ашатып яткырмам.
– Ә... ә... аяксызларны? – диде алдарак торган бер вахтер тотлыгып, – Аларны кая, иптәш начальник?
– Кая? – Тагын гасаби тавыш, ачулы караш. – Кая, зонада утын киссеннәр. Аяклары булмаса, телләре озын, барыбер халык дошманнары, аналарын... барысын да Мария-Магдалинага олактырырга! – Түрә тагын ике катлап сүгенеп, безгә карап төкерде дә, ашыгып атлап вахтага кереп югалды.
Вахта капкасы ачылды.
Ыгы-зыгы башланды. Вахтерлар аяклыларны бер якка, аяксызларны икенчегә кудылар, тезделәр һәм утын командасын капкага таба алып киттеләр. Ул арада вахтадан автоматларын кулларына алып, этләрен җитәкләп конвой чыкты. Саңгыраулар сукырларны култыклады, алар артыннан үз-үзләрен көчкә йөртүче күтәрәмнәр кузгалды.
Алдагылар койрыкларында шуышып, без таякларга таянып вахтер артыннан иярдек, тау-тау итеп өелгән юан-юан нарат агачлары янына барып туктадык.
Һәр дүрт мәхбүскә бер пычкы, тукталмыйча алмаш-тилмәш кисәргә. Балта юк. Зона эченә балта кертү – хәтәр. Утынны зонадан чыгарып яралар, өяләр. Озакламый бөтен зонада пычкы тавышы яңгырады, чинады, чырлады. Безне эштән караңгы төшкәч, урманга утын әзерләргә киткән команда кайткач кына туктаттылар. Ике тоткын анда үлгән. Аларны чана белән тартып алып кайттылар.
Катып, туңып, арып чайкала башлаган идек – баракка кергәч рәхәтләнеп киттек. Кизүләр ике мичкә дә яккан, җылы. Озакламый кичке баланданы китерделәр. Баракта бердәнбер лампа ишек төбендәге баганага эленгән. Аның да куыгы чатнаган, корымланган, булыр-булмас кына яктырта. Чират зур, ыгы-зыгы.
Әле генә умарта оясы кебек мыжлаган барак тынычлана башлады. Бүлә торган бернәрсә дә юк, мичкәне, чүмечне әллә кайчан алып чыгып киттеләр.
Мин итекне баш очына мендәр урынына салдым да, йокларга әзерләндем. Итекне мич янына куеп киптерсәң нинди әйбәт булыр иде дә, ярамый. Хәзер урлап китәләр, аннан яланаяк каласың.
– Иптәшләр! – Тагын ни булган? Торып утырдым, староста эндәшә икән: – Иптәшләр, тыңларга әзерләнегез, тавышланмагыз. Хәзер Конан Дойльнең Шерлк Холмс маҗаралары турында хикәяләрен укуны башлыйбыз.
– Әйдә, әйдә, башла.
– Көтәбез.
– Әй, агач аяк, акрынлап йөр, шыгырдыйсың.
Мәхбүсләргә бердәнбер юаныч китергән, аларның монда, чәнечкеле тимер кыршау эчендә җафалануларын оныттырган нәрсә – старостаның кичке укулары гына иде. Артур Конан Дойль хикәяләре – алардагы исәпсез күп серле, четерекле вакыйгалар һәм аларны фаш итүче атаклы Шерлок Холмс һәм доктор Уотсон безнең хыялыбызны биләде. Староста гаҗәеп мавыктыргыч һәм искиткеч катлаулы “Сары йөз”, “Бөкре” “Буш йорт”, “Алты Наполеон” кебек хикәяләрне укыды. Күбесен мин дә кызыксынып тыңладым. Тик әле мин һаман аның бу зәгыйфь янган лампа яктысында ничек укуын төшенә алмый идем. Ниһәят, бер буранлы, без эшкә чыкмаган көнне, мин староста Полотай Николай Исидорович янына кердем. Баракның такта белән бүлеп алынган кечкенә бүлмәсендә тумбочка, озын бер эскәмия, тапчан (анда киез, одеял, мендәр – начальникларча тора!).
Мин кергәндә ул култык таякларын тапчанга терәп, могаен, чыгып китәргә ашыгып, тумбочка өстендә бер исемлек язып утыра иде. Миңа борылды:
– Сезгә ни кирәк? – Киң маңгай, зур борын, ябык йөз һәм эчкә баткан зур күзләр. Болай да кансыз ак бите чытылып китте: күрәсең, минем керү ошамады – эшен бүлдем.
– Сез һәр кичне Конан Дойль хикәяләрен укыйсыз, бүген көндез шул китапны миңа биреп тормассызмы?
Староста карандашын кәгазь өстенә ташлап, миңа гаҗәпләнеп карады.
– Аны мин каян алыйм?
Бу җавапка инде мин тагы да ныграк шаккаттым.
– Нигә, сез һәр кич аны укыйсыз бит.
– Ә-ә, менә нәрсә, – ул кычкырып көлеп җибәрде. – Мин бит аны бары тик күңелдән укыйм.
– Күңелдән?
– Әйе, күңелдән. Монда һичбер төрле китап бирмәгәннәрен белмисезмени?
– Беләм.
– Шулай булгач?
Ул борылып карандашын алды да, янә язарга тотынды. Мин култык таякларымны рәтләп, чыгарга җыендым.
– Сезнең, – диде ул, кинәт тагын миңа карап, – иректәге һөнәрегез нинди иде соң?
Мин үземнең язу-сызу белән шөгыльләнгәнемне әйттем.
– Менә шәп! – Ул инде миңа таба шуышып килеп, кулымны кысты, елмайды. – Менә очрашу! Утырыгыз. Мин дә язучы. Шагыйрь. Украинадан.
Без сөйләшеп киттек. Полотай миңа бу лагерьда бер казах, бер калмык язучысы булуын, анда-санда аларның үзе янына килеп чыгуларын әйтте һәм алар белән таныштырырга вәгъдә бирде. Мин бу көтелмәгән очрашуга-танышуга куанып чыгып киттем. Николай:
– Буш вакытта кереп утыр, сөйләшербез, хәзер миңа исемлекне начальникка алып барырга кирәк, – дип, култык таякларына үрелде.
Бу очрашудан соң озакламый мин тагын бер бәләгә очрадым: калган ялгыз аягымны да сындырдым.
Бәхеткә, аягым бөтенләй үк сынмаган – чатнаган гына булган һәм ул тиз төзәлде. Әммә мин санбарактан чыгарга ашыкмадым.
Санбарак шул ук зонада, шул ук күпсанлы баракларның берсе. Ләкин монда өске сәкеләр юк. Аска салырга төрле үлән-яфрак тутырылган “киез”, одеял, мендәр бирәләр. Бу – инде менә ничә еллар күрмәгән рәхәтлек – комфорт!
Мине дә шундый урыннарның берсенә китереп салдылар. Инде менә врач килеп карап, аягымны гипска салырлар дип көтеп ятам. Чөнки аяк чатный, сызлый, үз-үземне кая куярга белмим. Ә врач юк та юк. Мин инде кычкыра, сүгенә башладым. Ул арада бер санитар килеп минем тавышны басты:
– Акырма, врач юк, аны Мариинскига җибәрделәр. Хәзер имче килә.
Баракта иллегә якын авыру мәхбүс ята иде. Күбрәге дизентерия – эч авыруы белән. Ләкин алар арасында да ятарга була: урын йомшак, эшкә кумыйлар, җылы. Аякның сызлавы басыла төшкәч, йокы да килеп китте...
– Яле, күрсәт аягыңны, ни булган? – Кемдер одеялымны күтәрде.
Уянып киттем. Каршымда ак халат кигән берәү. Буйга яшүсмер егет кебек кенә. Ябык, йөзе ап-ак, ләкин чәче, кашлары чем-кара, күзләре кысык, бит сөякләре калкып чыккан. Дала халыкларыннан: әллә бурят, әллә якут. Имче дигәннәре шул ахры, одеялны алып ташлап, аягымны карарга җыена. Аякта кырык тапкыр ямалган, төпләнгән киез итек, аны күргәч, “врач” санитарга кычкырды:
– Иван, пычакны алып монда кил!
Санитар Иван – яшь кенә таза егет – килеп пиманы кунычыннан башлап башына хәтле ярып җибәрде, чолгауларын сүтте.
– Кая, мондамы?
Әйтеп бетермәде, мин сикереп киттем. Гүя аягыма икенче тапкыр бүрәнә төште.
– Чыда, түз... Иван, тас белән су алып кил!
Мин кычкырмас өчен иреннәремне тешләп яттым. Имче аякны тотып, селкеп, капшап карады да, яныма утырды.
– Сынып ук чыкмаган, чатнаган кебек. Кузгалмыйча ят, хәзер бинт салырбыз. Исемең, фамилияң?
Ул блокнотына исем-фамилиямне язды да, кайдан икәнемне сорады. Анысын да әйттем. Кинәт аның йөзе яктырып китте:
– Кайсы шәһәрдән?
– Күкчәтаудан.
– Шулаймы? – Ул мине кочаклап ала язды, кулымны каты итеп кысты. Без шундук казахча сөйләшеп киттек. Менә бу, хәзер янымда утырган ак халатлы имче (лекпом) теге көнне безнең баракның старостасы Николай Исидорович Полотай әйткән казах язучысы Зәен Шашкин икән. Без ул көнне бик озак сөйләшеп утырдык.
– Туган җирне дә, туган телне дә үтә сагынып калган идем, сезнең белән очрашу көтелмәгән сөенеч булды, – диде ул, аякны юып, бинт белән бәйләп мендәргә салгач.
Моннан соң буш вакыты булган саен Зәен яныма килә башлады. Сөйләшеп туялмыйбыз. Сөйләшә торгач, уртак танышлар, язучыларның хәлләрен белештек. Ул атаклы шагыйрь – казахның Есенины – Мәгъжән Жомабаевның шигырьләрен укыды. Үзе прозаик. Алма-Атада берничә китабы басылып чыккан. Язучылар союзы агзасы. Мәскәүдә тарих, философия һәм әдәбият институтын тамамлаган булган.
– Сиңа нинди гаеп тактылар соң? – дим сүз арасында.
– Нинди булсын, – ди Зәен, калын кашларын җыерып, йөзен чытып. – Милләтчелек. Мин совет чорында пионерда, комсомолда тәрбияләнгән егет. Аннан мин – ярлы казах баласы. Байларга мал багучы булу урынына, совет хөкүмәте аркасында, Мәскәүдә укыдым. Кайдан килсен миңа милләтчелек.
– Анысы алай, ул тамганы барыбызга да бастылар. Ә менә син ничек врач булып киттең? – дим, ярым җитди, ярым шаярып.
– Каян врач булыйм мин, – ди Зәен башын чайкап. – Барысы да авырудан башланды. Үпкәм чирле. Өйдә вакытта кымыз эчеп, җылкы ите ашап, далада саф һавада йөреп саклана идем. Төрмәгә эләккәч кан төкерә башладым. Хөкем чыгарылгач, мине төрмә больницасына салдылар. Анда озак ятарга туры килде. Чыгарып җибәрмәс өчен, врачлар мине санитар итеп калдырды. Югары белемле булгач, латин хәрефләрен яхшы беләм, даруларны, аларның составын, рецептларын өйрәнә башладым. Булыштылар, үзем дә тырыштым, шуның белән врачлар арасына кереп киттем.
– Имче... монда кил... дару, – ди баракның аргы башында яткан бер авыру. – Зәен, әңгәмәсен өзеп, шул авыруга таба китә...
Аяк тиз төзәлде. Әммә Зәен: “Аягы сынган, һаман берекми” дип, аның гел бинтта тотып, язга хәтле чыгармыйча үзендә саклады. Больницаны тикшерергә комиссия килә дигәч кенә санбарактан чыгарырга мәҗбүр булды.
3
Санбарактан чыккач элекке иптәшләрем янына эләкмәдем. Монда да Зәен Шашкинның ярдәме тиде. Ул мине “савыгучылар барагы”на җибәргән. Анда чынлыкта савыкмаслар, инде тамам бетерешкәннәр җыела. Алар, билгеле, бер төрле эш тә эшли алмыйлар. Әммә баландалары куерак, ятарга урын-җирләре дә бар.
Менә мин шул баракка урнаштым. Монда бер катлы сәкеләр. Алар шыгрым тулган. Күбрәге кузгалмаучылар. Мин зона врачы урынына калган Шашкинның күрсәтмәсе белән килсәм дә, “урын юк” дип, озак кына барак төбендә тоттылар. Носилка белән бер мәетне алып киткәч кенә шуның урынына – баракның иң аргы почмагына барып яттым. Яхшы урын – тәрәзә янында.
Хәзер инде кояш күбрәк карый. Көндезләрен кар эри, түбәләрдән тамчы тама. Яз килә. Ичмасам тәрәзәдән тәбигатьнең алышынуын карап хозурланырга була.
Яттым. Миңа каршы сәкедә берәү ауный. Одеялга төренгән, бите генә ачык. Менә шул йөзне күрүгә, калтырап киттем. Әллә инде бусы да аяк сузганмы? Бит җәенке, үзе карындык төсле сап-сары, күзләр кысылган. Борын почык, иреннәр күм-күк. Хәрәкәтсез. Урынга утырып, култык таякларымны стенага терәп куйыйм дигән идем, алар шалтыр-шолтыр шуып төшеп китте. Бу тавышка теге күршем күзләрен ачты, кузгалып куйды. Юк, әле тере икән, үзалдыма тынычлана төштем.
– Кайдан? – диде күршем ярыйсы ук ачык тавыш белән.
– Санбарактан.
– Шашкин ничек анда?
Кара, аны да белә, әллә казах инде? Сынап карар өчен казахчалап дәштем;
– Хәлегез калай?
– Ә? – Ул, ишетми калдым дип ахры, башын суза төште. – Ни дидегез?
– Гафу итегез, мин сезне казах дип уйлап, казахча эндәшкән идем.
– Юк, – ул торып утырды. Шыр сөяк! – Юк, күрше, мин казах түгел, калмык.
Ничек авызымнан чыкканын да белми калдым:
– Санже Кәләев.
Күршемнең карындык бите яктырып киткәндәй булды, кысык күзләре зураеп, гаҗәпләнеп карады.
– Кайдан беләсез?
– Шашкин миңа сезнең турыда сөйләгән иде. Полотайдан да ишеттем исемегезне.
– Менә сөенеч... Әллә сез дә язучымы?
Ул арада ишек ачылып, берничә вахтер килеп керде, без дә сүзләребезне бүлеп, урыннарыбызга сузылдык.
4
Ниһәят, тайгага да яз килде.
Кар акрын гына эреп, җиргә сеңеп югалды, озакламый яшел үлән күтәрелде. Зона тышында гына түгел, хәттә зонада да, бигрәк тә икенче кат чәнечкеле тимерчыбык киртәләре тирәсендә. Тыелган зонага бармасак та, читтән карап хозурланабыз. Зона артындагы урманнар да инде яшәрә-яктыра төшкәннәр.
Озак-озак шул урманнарга карап торабыз. Кайвакыт чәнечкеле тимерчыбык белән уратылган зона, манаралар да, анда корулы автомат тотып торган сакчы да югала – без тәбигать кочагында йөгерәбез, яшел чирәмдә ауныйбыз, кедр агачларына үрмәләп менеп, тәмле, майлы чикләвекләр ашыйбыз. Хыялда!
– Әй, контрлар, нәрсә авызыгызны ачып катып торасыз, таралыгыз! Хәзер атам!
Тик торудан иреккән сакчы автоматын шалтыр-шолтыр китереп безгә төби башлый. “Кызык өчен” бер очередь бирүе дә мөмкин аның. Рәнҗү һәм нәфрәт белән баракларга таба таралабыз. Мәлгуньнәр, тәбигатькә читтән карап күңелне тынычландырырга да бирмиләр.
Әммә безнең икенче бер юаныч бар иде. Әдәби кичәләр. Анда-санда без – Санже Кәләев, Зәен Шашкин, Николай Исидорович һәм мин – я Полотай, я Шашкин кабинасына җыелабыз – казах, калмык, татар, рус әдәбияте классикларын искә алабыз һәм үзебезнең шигырьләрне укыйбыз. Бу кичләр ничектер күңелгә ял бирә, кайгыларны оныттыра, яшәү көче өсти, сүнеп барган өметләрне кабыза иде. Кызганыч, бу сөенеч тә озакка бармады.
Беркөнне безнең дүртебезне дә ашыгыч рәвештә вахтага чакырдылар, аннары конвой белән станциягә алып бардылар. Монда инде поезд килеп туктаган икән, безне вагонга утыртып Тайшетка алып киттеләр. Анда карцерда йокысыз төн уздырдык. Нәрсәгә, нигә, яхшылыккамы? Яманлыккамы? Иртә белән безне берәмләп яшь кенә, әммә салкын йөзле, усал карашлы хәрби тикшерүчегә алып килделәр. Ул ниндидер бер папканы актарып, бер кәгазьне алды да, коры гына итеп:
– Сез лагерьда контрреволюцион төркем оештыруда һәм совет дәүләтенә каршы агитация алып баруда гаепләнәсез. Менә гаепләү акты, – диде.
Мин аптырап, хәлсезләнеп киттем. Култык таякларым ычкынды, дык итеп урындыкка утырдым.
* * *
Әле генә парк өстендә куерып, тулганып, менә-менә салкын тамчылар белән коендырам дип куркыткан көзге шыксыз кара болытлар кинәт таралды. Инде күптән зарыктырган кояш күренде. Шундый якты, шундый җылы, үзе дә безне күрүгә елмая кебек. Тирә-як балкып, матураеп китте.
Без Санже белән йомшак талир тәңкәләр түшәлгән сукмактан, наратлар, чыршылар арасыннан сөйләшеп барабыз. Бер-беребезнең хәлләрен сорашып туя алмыйбыз.
Кинәт ул нәрсәдер исенә төшкәндәй капылт борылып миңа карады:
– Ә Зәен Шашкин кайда хәзер?
– О, ул Казахстанның атаклы романчысына әверелде, рус, казах телләрендә күп әсәрләре чыкты.
– Ә хәзер?
– Хәзер ул вафат шул инде.
Санже сискәнеп, борчылып туктады.
– Ничек?
– Шул, лагерьдагы чире – үпкәдән...
Без озак кына сүзсез атладык, тынып калып, уртак дустыбызны сагындык.
Асфальт сукмакка чыккач, Санже тагын сорау бирде:
– Николай Исидорович Полотайның да язмышын белмисезме? Әйбәт мәсәлләр яза иде, чукынган.
– Ул инде күп еллар Ялтада тора. Сатирик шигырьләр яза. “Крокодил”ның төп терәге.
– Молодец! Мин шулай булыр дип уйлаган идем. Адресын бир әле, хат язармын.
– Санже! – Корпус бакчасында торган бер язучы аны күреп калып кычкырдың. –Тизрәк, сине Элистадан телефонга чакыралар.
Санже ашыгып атлап, инде сизелерлек аксап, телефонга китте, могаен, өеннән шалтыраталар. Ул хәзер Калмыкстанның башкаласы Элистада тора. Бик күп шигырьләр җыентыгы һәм проза китаплары бастырып чыгарган. Калмык хөкүмәте аңа “халык шагыйре” дигән мактаулы исем биргән. Күкрәгендә Монголия хөкүмәте ордены балкый. Шигъри хезмәтен югары бәяләп, Улан-Баторга чакырып биргәннәр бүләкне.
Җил исте, агачлар чайкалып китте, җиргә сары яфраклар коелды. Менә минем каршыдагы өрәңгенең каралган ялангач ботакларының берсендә япа-ялгыз бер яфрак җилферди, чайкала. Җил аны йолкып алырга тырыша, ләкин ялгызак яфрак үз оясыннан, туган анасыннан – карт өрәңгедән аерылырга теләми. Әле бер, әле икенче якка иелә...
Ләкин рәхимсез көзге җил ялгыз яфракка үчекте, карт өрәңгене арлы-бирле селкетте һәм, ниһәят, теге мескен яфракны ботактан йолкып алып ыргытты.
Алсу-кызыл төсләргә манылган йолдыз – өрәңге яфрагы өзелгәч тә җиргә сыенырга ашыкмады, агачлар арасына очты, талпынды. Ниһәят хәлсезләнеп, каршымдагы куак арасына төшеп югалды.
Кеше гомере дә нәкъ шулай, өрәңге яфраклары төсле, сызланып, саргаеп, янып-көеп, теләмичә генә өзеләдер. Могаен шулайдыр.
1957-1981 еллар.