Ибраһим Салахов
ФАҖИГА
(Дүртенче өлеш)
Кара сакаллы кеше
– Ха-ха-ха!
– Ха-ха-ха!
Сискәнеп, куркып уяндым. Бу нинди тавыш? Чыннан да көләләрме? Әллә! Әллә инде акылдан шашалар? Колыма лагерьларында инде дүрт ел йөреп, беркайчан да болай тавышланып көлүне ишеткәнем булмады ич. Җитмәсә, бу бит әле санбаракта – җыен авырулар арасында? Гаҗәп! Күзләрем ачылыр-ачылмас шул сәер тавыш килгән якка борыла башлаган идем, сыным катты – әле генә (инде икенче тапкыр) киселгән сул аягым тагын да чатнап сынгандай булды – аңымны югалттым.
– Ха-ха-ха!
Колакта һаман шул ук сәер тавыш. Ниһәят, тагын күзләремне ачтым. Маңгайда бөрчек-бөрчек салкын тир! Инде чүпрәк белән уралган, сулкылдап-чәнчеп бәгырьне телгәләп торган сул аякны кузгатмыйча гына башымны тавыш килгән якка борып, барак эченә күз ташладым. Чыпта түшәлгән ике катлы сәке-сәндерәләр. Ярым караңгы озын барак. Каршы як стенадагы ике тәрәзәнең рамнары да күренми, бозланып каткан, хәттә тәрәзә яңакларын кар сарган. Күрәсең, тышта тагын буран-җил ыжгыра. Барак вакыт-вакыт селкенеп куя, менә-менә очып китәр сыман. Уртадагы тимер мич сүнгән, санитарлар бүген утынга бармаган. суык. Җил тәрәзәгә килеп сугылуга, рамнар дерелдәп, болай да күшеккән тәнне сискәндерде. Менә шушы инде ул Линкольн алтын приискасындагы тоткыннарның җан саклау урыны – санбарак. Суык һәм шомлы. Әммә нигә соң авырулар барысы да торып утырганнар да, миңа таба караганнар? Барысының да авызы ерылган, әйтерсең бер чүмеч өстәмә ботка чәпәгәннәр.
Тагын сискәнеп, калтыранып киттем – зур бер куык шартлагандай булды.
– Ха-ха-ха!
Нәкъ минем каршыдагы сәкедә яткан башкорт егете Фәнүн торып утырган да, бөгелә-бөгелә көлә, терсәктән киселгән чулак куллары бер күтәрелеп, бер төшеп, буш калган күлмәк җиңнәрен арлы-бирле җилфердәтә, әйтерсең лә ак әтәч киртәгә менеп канатларын кага. Уң ягымдагы ике аягы да бот төбеннән киселгән белорус Гриша – бригадир, мендәренә капланып ук яткан, җилкәсе сикереп-сикереп китә. Бу ни хәл? Нәрсә булган соң боларга?
Ул арада шау-шу, пырхылдау акрынлап басыла төште.
– Әйе... шуннан, – Фәнүн чулак куллары белән күзләрен уып, яшьләрен сөрткәләп, кемгәдер сорау бирде: – Теге егет нишли?
– Җитәр, каркылдашмагыз! – Өстән берәү җикеренеп куйды. – Кешегә сөйләргә бирегез, каргалар!
Кемгә эндәшә соң ул? Кемне сөйләргә чакыра? Башымны сул якка бордым да, имәнеп киттем – бу кем тагын? Күршем Герман кайда? Аның урынында бөтен битен кара сакал баскан, тузган кара чәчле таныш түгел ниндидер бер ят кеше ята. Өстенә одеял да ябынмаган, күлмәк-ыштаннан гына. Ачык күлмәк изүеннән кара йон белән капланган киң-калку күкрәк күренә. Гәүдәсе тулы, гадәти тоткынга охшамый, кипкән балык түгел. Үзе көнчыгыш халыкларына хас иркенлек белән аякларын бөкләп одеял өстенә утырган. Куллары исән-сау. Аяклары исән-сау! Гаҗәп! Җыен гарип арасына нишләп килеп кергән? Эчем жу итеп китте – могаен “стукач”! Юри, ни сөйләрләр икән дип безнең арага ташлаганнардыр. Телне теш артында тотарга кирәк бу хаин янында! Кара, мәлгунь, мәхбүсләрне сатып ничек симергән!
– Шуннан... – Теге Карасакал, алдында яткан мендәрне изеп-бөкләп аркасы белән әйләнеп, сүзен ялгады. Тавыш көр, яңгырау. Ниндидер чит милләт акценты ишетелеп кала. Ашыкмый, белеп, вәкарь белән, һәрбер сүзен әйтеп бетереп, мавыгып сөйли, – шуннан... Шаһзәдә камыш арасыннан үрмәләп, күренмичә генә яр читенә килә дә, күлдә коенып йөргән теге пәри кызларының күлмәкләрен урлап алып, кире камыш арасына яшеренә.
– Вот егет! – Гриша мендәреннән күтәрелеп, шуышып, сәке кырыенарак килеп утырды. – Булдырган, шулай кирәк.
– Бүлдермә әле нәкъ кызык җирендә!
– Шуннан... – Карасакал бу шау-шуга, сүз атышуга бөтенләй игътибар бирмичә, хикәясен давам итте. – Коенып, су чәчрәтеп уйнап аргач, пәри кызлары күлдән чыгып күлмәкләрен калдырган җиргә – камышлык янына йөгерәләр.
– Ә күлмәкләрдән җилләр искән, ә?
– Гриша, бүлдермә әле!
– Их, – Гриша бөтенләй сабырлыгын югалта, – их, күңел түзми, егетләр, кызлар искә төшкәч... Ярый, бетте, сөйләгез.
Тукта, мондый әкиятне кайда ишеттем соң мин? Юк, ишетмәдем, укыдым. Бу мәшһүр “Әлфе ләйлә вә ләйлә” (“Мең дә бер кичә”) китабындагы гүзәл әкиятләрнең берсе түгелме? Әйе, нәкъ үзе. Кара, бу шомны, үзе “чагучы”, булса да, кызыктырып сөйли. Тыңларга кирәк. Мин дә Карасакалга таба шуыштым. Аяк сызласа да, баягыдай чатнамый әле.
– Шуннан, кызлар чыр-чу килеп, шаулашып күлмәкләрен эзли башлыйлар. Анда йөгерәләр – юк! Монда йөгерәләр – юк! Гриша әйтмешли, күлмәкләрдән җилләр искән.
– Менә, минем сүз дә ярап куйды...
– Әй, бер кыстыбый инде син, Григорий, – Фәнүн чынлап рәнҗеде. – Сөйләргә бир әле...
– Ә мин нәрсә?
– Шуннан, – теге көр тавыш шау-шуны җиңде, – күлмәкләр табылмагач, кызларның кайберләре елый да башлый. “Җитәр, эзләмәгез дә, еламагыз да!” – ди пәри патшасы кызы Шәмсебану һәм үзе йөгереп кире күлгә керә. Башка кызлар да аңа иярәләр. Шәмсебану су эченә кереп башын гына өстә калдыра да кисәтә: “Тәнегезне күрсәтмәгез, судан чыкмагыз, монда әдәм исе килә. Сак булыгыз!” Кызлар үзе янына җыелып беткәч, Шәмсебану ярга таба борылып ачулы тавыш белән кычкыра: “Әй син, кызлар күлмәген урлаучы оятсыз әдәм, чык монда! Күрен! Я, күрик үзеңне, тагын нәрсәгә хәлең җитә икән, мескен әдәм баласы!” Оятыннан җиргә сеңеп китәрдәй булган Шаһзәдә яшеренгән җиреннән чыгып, яр читендәге таш өстенә күлмәкләрне куя һәм Шәмсебануны баш иеп сәләмли дә, сөйли башлый: “Җиһанның гөле, галәмнең тулган ае, еллар буена илдән ил гизеп эзләгән бәхетем, гүзәл Шәмсебану! Мин һич карак түгел. Мин Бишек чүлендә ялгыз калып әлсерәгән бичара гашыйк. Коткар мине бу җафалардан, ханым-солтаным!
Айның ундүртенче кичәсе кебек балкыган Шаһзәдәнең йөзен күргәч, кызлар телсез кала. Шәмсебану да горур-тәкәббер башын түбән ия һәм: “Мин җиңелдем”, – ди. Аннан кыюсыз гына: “Сез ир кеше, шәрә тәнле кызларның киенүләрен карап тормагыз, алар ояла”, – ди. Шаһзәдә кире камыш арасына кереп китә. Биш кыз үз күлмәкләрен киеп аккошка әверелә. Ә алтынчысы – Шәмсебану күлмәксез. Таш өстендә аның гына күлмәге юк. Шәмсебану: “Күлмәгемне бирегезче”, – дип елый-елый ялварса да, Шаһзәдә аның күлмәген бирми.
– Дөрес эшли егет, – ди түземе беткән Гриша.
Ишек шыгырдап, чинап ачылды, ургылып кар бураны керде. Бераздан томан эчендә сырган бушлат өстеннән ак халат кигән санитар Тимка-Кадак күренде һәм, гадәтенчә, шундук кычкыра-җикеренә башлады:
– Бу нинди башбаштаклык! Ятыгыз. Обход! – Ул өч-дүрт катлы лагерь сүгенүләре белән үзенең караклар өереннән булуын исбат итеп, түбәнге сәкедә утырган әле бер, әле икенче авыруны этеп-төртеп, кызганнан-кыза барды. – Контрлар, әле монда да корткычлык эшлисезме? М-мин, – ачуыннан тотлыга да башлады, – м-м-мин ссс-езне акылга өйрәтермен... Карцерга!
Әммә ул ахырынача җикеренеп, авыруларның котын алып өлгермәде – ишек шыгырдады. Барак тагын ак томанга тулды. Тимка кемгәдер йодрыгы белән янап: “Тизрәк!” – дип акырды да, үзе шунда ук сәке кырыена басып үрә катты.
Ишектән, өс-башларын кага-суга, тирә-якка кар-боз чәчрәтеп, ике кеше керде. Алдагысы ак якалы, билле озын туннан, үзе мичкә сыман юан. Ул колакчын бүреген салып селеккәләп, буранда кунган карны авырулар өстенә чәчте дә кире киде, кесәсеннән яулык чыгарып битен сөртә башлады. Үзе кып-кызыл, әйтерсең яңа гына мунчадан чыккан. Аның артындагы, кара бәрән тиресеннән тегелгән папаха кигән, йонлач постау пальтолы, озын, чандыр ир күзлеген салып сөртергә кереште. Калын кара кашлар астында ачуташ күзләр, зур борын, кабарып торган кара мыеклар.
– Гражданин начальник, санбаракта җитмеш сигез авыру. Барысы да ята. Бүген өч мәет чыкты! Мин...
– Юләр! – Түрә аның рапорт биреп бетерүен дә көтмәде, ачулы тавыш белән бүлде һәм артында торган күзлеклегә җилкә аша гына эндәште: – Өч тәүлек карцер. Яз! Рапорт та бирә белми.
Әле генә бөтен баракның котын алып йөргән Тимка изрәп төште.
Түрә аңа игътибар да бирмичә, башын югары күтәреп, күкрәген булдыра алганча калкытып, акайган хәрәкәтсез күзләре белән авыруларны чәнчеп, баракны әйләнеп чыкты да, теге, сыны катып басып торган санитар Тимка янына якынлашып туктады, күзлеклегә борылды.
– Бу әрәмтамаклар монда күпме хөкүмәт акчасын ашап ята инде? Забойда эш тукталып тора, доктор, ә?
– Гражданин начальник болар бит авариядән соң... Аяк-кулсызлар...
– Алай булгач, алардан ни файда?
Врач аптырап, җавапсыз калды. Начальник һаман шул ачулы кыяфәт белән арлы-бирле атлады да, кинәт минем яндагы теге кара сакаллы кешегә текәлде, кычкырып җибәрде:
– Ә, Стоянов әфәнде! Нәрсә, син дә монда аунарга килдеңме?
– Юк, гражданин начальник, – Күршем торып утырды. – Аягыма агач төшеп яраланган идем.
– Менә... ходай сине каргаган. – Начальник бөтен баракны гаҗәпләндереп кычкырып көлде. – Син саран... саран... Шуның өчен алла аягыңа суккан, шулаймы, доктор?
– Бик дөрес, – диде артта торган врач, нигәдер иелә төшеп.
– Менә... менә... Ишеттеңме, Стоянов! Инде аягыңа баскач, алай саранланма.
Күршем Стоянов калтыранып китте. Түрә кинәт башын күтәреп өске сәкегә күз йөртте дә, әле һаман катып басып торган Тимкага борылды:
– Ә бу ябалак нигә башыннан уранган? Башлыкларны яратмыймы?
Тимка-Кадак сикертмәгә баскандай сикереп өске сәкегә күтәрелде дә, теге авыруның одеялын йолкып алды.
– Тор! – Шундук ап-ак булып кире сикереп төште. – Гражданин начальник, ул инде “каткан”.
– Юләр, хәзер үк моргка алып барыгыз. Начальник килмәсә, мәетләрне күрүче дә юк. Бу юләргә тагын ике тәүлек карцер өстә. Калганнарның паегын кыскартырга кирәк. Тизрәк забойга чыгарлар.
2
Колонна башлыгының санбаракка обход ясау миссиясе икенче көнне үк үзен сиздерде: гадәттә авыруларга бирелә торган биш йөз граммлы паек дүрт йөз граммга калды. Болай да тамак туймый иде. Ә хәзер? Менә кеп-кечкенә, чиле-пешле арыш ипиен кош тоткан сыман кысып торам, кулымны җәйсәм очып китәр сыман. Чыннан да, бу кыерчыкны авызга якын гына китереп кара, хәзер юк булачак – ачлык түземне белми. Ә аннан егерме дүрт сәгать авызыңны шүрлектә тот.
Ул арада шыгырдап-чинап ишек ачылды да, Тимка һәм тагын бер санитар носилка күтәреп керде. Тимканың сөмсере коелган, күтәрелеп тә карамый, кичәгедәй җикеренеп кычкырмый да, могаен, карцерда йоклап чыккан. Хәзер менә мәетләрне алырга килгән. Тагын кемгә чират? Ишектән кергән суык белән әүвәле бернәрсә дә күренмәде. Бераздан томан таралды, югары сәндерәдән берәүне өстерәп төшереп носилкага салдылар. Ике ел бер забойда, алмаш-тилмәш бер перфораторда эшләгән дус – Морозны алып киттеләр. Ул минем кордаш иде. Кулга алынганчы Минскида республика комсомол газетасында әдәби хезмәткәр булып эшләгән. Шигырьләр язган... Икебез дә бер забойда ишелгән җир астында калдык. Икебезгә дә бер көнне ампутация ясадылар – минем сул аякны тубыктан кистеләр. Морозның уң аягын – балтырдан. Әммә икенче көнне үк икебездә дә гангрена башланды. Өченче көнне Морозга яңадан ампутация ясап, аягын бот төбеннән кискәннәр иде... Ә мине нинди язмыш көтә? Нәкъ шушы шомлы уйлар белән газапланганда, киселгән бот төбем сикереп-сикереп китә. Гүя аякка берьюлы йөзләгән инә кадыйлар.
Гадәттә, Колымада алтын ачык җирдә – приискаларда казыла, шахталар бик сирәк. Кырыгынчы елларда анда нибары ике-өч шахтада гына алтын казыйлар иде.
Гомумән, Колыма шартларында шахтада эшләү тоткын өчен ярты бәхет. Чөнки анда яз башлану белән кара болыт булып сарылып мәхбүснең җанын өтә торган, соңгы канын эчеп-агулап күбендерә торган комсыз чебен-черки юк! Кышын сөякләрне өшетә торган зәмһәрир суыклар тирән забойга хәтле барып җитә алмый. Монда – ышык! Өстәвенә, канга тоз салып, миеңне әйләндереп туктаусыз “әйдә, селкен!” дип кычкырып торучылар да юк!
Миңа менә шул бәхет көтмәгәндә насыйп булды. Бер төнне йоклап яткан җирдән торгыздылар да, безнең бригаданы тулаем машинага утыртып Линкольн приискасыннан Индигирка буйлап алып киттеләр. Кая? Белмибез. Ниһәят, иртә белән машинабыз бер тау итәгенә килеп туктады.
Бу шахта тыштан борын заманда кыргый кешеләр яшәгән мәгарәгә охшый. Монда, гомумән, материктагы кебек вертикаль түгел, ә горизонталь шахталар. Артык биек булмаган ялангач-соры сопкалар итәгеннән эчкә таба тишеп-казып кергәннәр дә, бераз баргач уңга-сулга борылганнар. Штреклар. Штрекның туктаган җирендә – лава. Димәк, нәкъ менә шушында инде алтын тамырлары.
Лава – ындыр табагы. Монда көне-төне перфораторлар гөрелдәве, кәйләләр чыңы, вагонеткалар чинавы, сүгенү, тузан-туфрак һәм ара-тирә җыр. Туган илне, еракта калган мәхәббәтне сагыну җырлары яңгырый монда. Өстә – забойда җырлап кара, хәзер карцерга юл тотарсың Ә монда кем ишетә моңаюыңны?!.
Билгеле, монда өстәге эштән җиңел түгел, киресенчә, авыр, уңайсыз. Лавалар биек түгел, алтын тамырларының катламына карап бер күтәрелә, бер төшә. Гомумән, басып түгел, бөкрәеп йөрергә, бөкрәеп эшләргә туры килә.
Һәр лавада – егерме-утыз кешелек бер бригада. Аның бер төркеме перфораторлар белән катламнарны тишә. Шурф ясый. Шартлатучылар килеп, ул шурфларга запал-аммонал сала һәм бикфорд шнурлары белән тоташтырып шартлата. Икенче төркем шушы ишелгән токымны – алтын комын вагонеткаларга тутыра, өченче төркем вагонеткаларга җигелеп комны өскә чыгара, бутаралардагы бункерларга аудара. Менә шулай унҗиде-унсигез сәгать һәр көн – ай буена, ел буена, җаза вакытың тулганчы.
Колымада агачка кытлык! Шуның өчен монда штрекларда да, лавада да терәүләр сирәк, “түшәм”нәр менә-менә ишелеп төшәм дип калтыранып кына тора. Ләкин аңа игътибар иткән кеше юк...
Мороз безнең бригадага былтыр, көзге юл белән Магаданнан килде. Озын буйлы, чандыр, аксыл чырайлы егет. Ялкауланмый, кайда эш авыр – шунда үрелә. Ял вакытында сузып, онытылып белорус җырларын җырлый. Тавышы көр, моңлы. Менә шул сыйфатлары белән ул тиз арада бригадада үз кеше булып китте. Ә миңа бигрәк тә. Чөнки ул да минем кебек шигырьләр ярата, укый, яза. Мин атаклы украин шагыйре Тарас Шевченконың шигырьләрен бары тик русча тәрҗемәләре аша гына белә идем. Ә үз телендә ул бигрәк тә көчле, әһәңле яңгырый икән. Морозның анасы украин хатыны, шунлыктан, егет ике телне дә яхшы белә. Минемчә, ул Шевченко шигырьләрен укымый, шагыйрьнең үзе булып ялкынланып яна иде. Ул да минем кебек үк өйләнергә өлгермәгән. Сөйгән кызы Люба Минскида калган – университетта укый. “Их... бер генә тапкыр аның төпсез зәңгәр күзләрен күрсәм, алсу иреннәреннән үпсәм, үлсәм дә үкенмәс идем”, – ди торган иде ул без икәү калганда уфтанып.
Менә хәзер шул дус егетне салкын алачыкка чыгарып ташладылар. Ә ерак Минскида студентка Люба һаман әле Мороз Петяны көтә булыр.
Гадәттә, күрше лаваларда шартлаулар башланыр алдыннан шахтадан берәүне дә калдырмый чыгаралар иде. Каты шартлау-селкенүдән башка лаваларның да ишелүе мөмкин. Ә менә теге фаҗигале иртәдә шахта башлыгы үзе килеп, инде шартлау алдыннан тышка чыгарылган бригадаларны кире лавага куды.
– План тулмый, алар монда бот күтәреп яталар. Хәзер үк лавага! Бүген эшне тикшерергә комиссия киләчәк.
Без үзебезнең лавага төшеп эшкә тотындык. Мороз перфоратор белән шурф тишә. Мин лавада яткан токымны вагонеткага тутырам. Башкалар кәйлә, көрәк белән казый, көри, тишәләр. Мин вагонеткамны тау токымы белән тутырып бетереп, инде этеп тышка чыгарырга гына керешкән идем, күрше лавадагы шурфлар шартлый башлады. Лава селкенде, ком коелды һәм баш өстендә асылынып торган лампочка лып итеп сүнде. Шунда ук аркама, аягыма ниндидер авыр нәрсә ишелергә тотынды, мин егылып аңымны югалттым.
Күзләремне ачуга сискәнеп киттем: яп-якты. Ниндидер сәке өстендә ятам. Кайда мин? Кем китергән? Торып карыйм әле дип кузгала гына башлаган идем, сул аягым ток суккандай дерелдәп тартылды, авыртуга чыдый алмый ыңгырашып күзләремне йомдым.
Яңагыма суккалаганга уянып киттем, каршымда ак халат кигән ике таныш түгел кеше басып тора.
– Бусы әле тере, – диде күзлеклесе, һәм шунда ук икесе дә каядыр юк булдылар.
Ыңгырашкан, кычкырган тавышлар. Ак халатлы кешеләр носилка күтәреп үттеләр. Менә шунда гына үземнең кайда ятканыма төшендем.
Минем хәл артык хәвефле түгел икән, сул аягымның бармаклары изелгән һәм уң кулым бераз яраланган.
Бригада егерме җиде кешедән иде, баракка нибары тугыз кешене китергәннәр. Башкалар ишелгән җир астында күмелеп калган. Әле казыйлар ди. Бәлкем тере калганнар да бардыр, кем белә. Була күрсен.
3
– Күрше, күрше, хәлең ничек? Нигә башыңны күтәрмисең? – Янымдагы Карасакал телемне ачарга маташа. Минем хәл белән кызыксына! Беләм мин сезнең халыкны, лагерьда беренче ел түгел. Сез шулай йомшак җәеп каты утыртасыз. Чагучылар барысы да менә шулай пышылдый, елан булып яныңа үрелә. Тукта, менә аягым гына язылсын, синең хаин җаныңны борыныңнан чыгарырмын. Мәхбүсләрне сатып ничек симергән, бакамыни, рәтләп борыла да алмый. Әнә бит, кичә түрә үзен әллә кайдан таныды. Әле фамилиясен дә белә. Стоянов ди. Могаен Болгариядән җибәрелгән шпион, инде безнең хисапка тиресен саклап калырга тырыша.
– Сезнең ашыйсыгыз килмиме?
Кара, әдәм актыгы, кай яктан суга. Күрәсең, паекны әйләндереп-әйләндереп каравымны күзәтеп торган. Ачуыма чыдый алмадым. “Юк!” дидем дә борылып яттым. Ачу ташудан аякның авыртуын онытып сузып җибәргәнмен – балта белән чаптылармыни. Сыным катты – тешләремне шыгырдатып-сызланып ыңгыраштым.
– Сезгә кайчан ампутация ясадылар?
Менә бит, һаман канга тоз сала – минем аякта аның ни эше бар?
– Нәрсә, мәетләр әрдәнәсенә өяргә ашыгасыңмы?
– Киресенчә, диде теге, тигәнәк булып кадалып, – гангрена башланмаганмы дип хафаланам.
– Булса? Синең ни эшең? Әнә Морозны алып чыгып киттеләр ич, нигә туктатмадың?
– Әйе... – ул авыр итеп көрсенде, – соңга калдым. Булыша алмадым... Ягез әле, аягыгызны күрсәтегез. Карыйм әле.
– Сез кем, врачмы?
– Хирург.
Күрше үзе миңа шуышып килеп утырып, культяны чорнаган бинтны сүтә башлаган иде, авыр ис борынга сукты. Ә аягым киселгән җирдән кара янган.
– Гангрена!
– Нишләргә соң?
– Хәзер үк ампутация ясарга! Хәзер үк! Булмаса, гангрена бик тиз күтәреләчәк.
Инде бит ике тапкыр ампутация эшләделәр.
– Наркоз беләнме?
– Хлороформ юк, диде баш врач. Наркозсыз гына кистеләр.
– Кабәхәт! – Күршем кызарып-бүртенеп китте, чынлап ачуланган сыман кылана. – Менә, ике көндә алты кешене моргка чыгардылар. Барысы да ампутациядән соң гангрена белән.
Үз аягымнан килгән искә үзем чыдый алмыйм – күңелем болгана. Җитмәсә, сулкылдап сызлый.
Менә сиңа кирәк булса. Инде нишләргә? Бер кистеләр, ике кистеләр. Инде өченче киссәләр? Аннан бит – бот төбеннән. Ә аннан соң? Тәнем чымырдап китте... Күршем Георгий (Карасакалның исеме шулай икән) үзен врач дигәч, бераз йомшара төштем. Кем белә, өметсез шайтан дигән бит борынгылар. Барак очындагы фанер белән бүленгән бүлмәдән – медпункттан бер аяк белән сикергәләп барып йод, марля алып килде, киселгән урынны йод белән майлап, чиста марля белән яңадан урады. Кара, үзенең кулы йомшак. Марля уравы да теләсә ничек түгел – беренче тапкыр бәйләмәве күренеп тора. Әллә чыннан да врач микән бу Карасакал, ә?
4
Без төн буе йокламыйча сөйләшеп чыктык. Шул әңгәмәдән мин күршем турында менә нәрсәләр белдем.
Кара сакаллы тоткын – Георгий Стоянов Болгариянең Казанлык өязендә туып-үскән икән. Софиядәге медицина институтының хирургия факультетын бетереп төрле шәһәрләрдә, больницаларда врач булып эшли һәм шул елларда Георгий Димитров оештырган яшерен оешмага – коммунистлар партиясе сафларына керә һәм яшьләр арасында монархиягә каршы көрәш алып бара, берничә тапкыр кулга алына, төрмәләрдә дә утыра һәм ахырында Болгариядән китәргә мәҗбүр була – Германиягә чыга.
Белгәнебезчә, 1934 елда Гитлер хөкүмәт башына килгәч, коммунистларга террор уздыру нияте белән рейхстаг бинасына ут төрттерә, янгын чыгуны коммунистларга сылтый. Георгий Димитровны һәм аның юлдашларын гаепли. Шушы эш буенча Стоянов та кулга алынган була. Георгий Димитровның ныклыгы, батырлыгы, эзлеклелеге, оста оратор булуы җиңү китерә. Димитровчылар азат ителә һәм Советлар Союзына чыгарып җибәрелә.
Стоянов соңгы елларда Мәскәү больницаларының берсендә хирург булып хезмәт итә. Ә менә 1937 елның башында аны кулга алалар һәм шпионлык итүдә гаепләп ун ел төрмәгә хөкем итәләр.
– Менә шулай итеп, мин Колымага килеп чыктым һәм Томанлы приискасында больницада баш врач булып эшләдем.
Ә монда, Линкольн больницасына ничек килеп эләктегез соң?
Ишеттегезме, кичә колонна башлыгы мине түрәләргә хөрмәт күрсәтмәүдә, саранлыкта гаепләде.
– Әйе-әйе. Үзем дә сездән сорыйм дигән идем әле. Ул сезне нинди саранлыкта гаепләде соң?
– Спирт аз биргән өчен.
– Спирт? Төшенмим. Нинди спирт?
– Иң таза, туксан алты градуслыны.
– Төшенмим.
– Нигә төшенмәскә, бер генә операция дә, укол да спиртсыз-дезинфекциясез башкарылмый. Шуның өчен больницада һәрвакыт таза спирт була. Томанлы түрәләре дә кичләрен миңа “авыз чылатырга” килә башлады. Башта мин, яңа кеше буларак, тешне кысып аз-маз койгаладым. Тора-бара алар һәркөн һәм күбәүләп керә башладылар. Ләкин спиртны миңа Магадан больницасыннан норма белән генә җибәрәләр. Бигрәк тә теңкәгә тигәне каравыл башлыгы Волков булды. Ул хәттә төнлә уятып, авырулар алдында спирт даулый башлады. “Гражданин начальник, спирт инде операциягә дә калмады. Бирә алмыйм”, – дим. Ә ул җикеренә: “Ах, шпион, син әле башлыклар белән шулай сөйләшәсеңме? Мин сине хәзер үк карцерга озатырмын. Бир дигәч бир. Колымада су җитәрлек. Бер чиләк кушсаң, бер айга җитәр”. Мин кызып китеп аны куып чыгардым.
– Шуннан?
– Шуннан ни булсын. Волков әйткәнчә инде. Мине икенче көнне үк врачлыктан алып кара эшкә – утын ташырга кудылар. Ике айдан соң бу приискага җибәрделәр. Өченче участокта колымашка белән җир ташыдым. Үткән көнне колымашка астында калып сул аягымның тубыгын чыгардым.
Билгеле ки, Болгария бик күп еллар Госманлы төрек империясенең колониясе була.
– Безнең хуш исләр аңкып торган мәшһүр розалар аланы Казанлыкта да төрекләр күп, – диде Стоянов. – Без төрек балалары белән бергә мәктәпкә йөрдек.
– Алайса сез төрекчә дә беләсездер?
– Мин төрек мәктәбендә өч ел укыдым. Менә шунда гарәп әдәбияте белән таныштым. “Мең дә бер кичә”, “Кырык вәзир”, “Тутыйнәмә”ләрне төннәр йокламый укып, хыялланып йөрдем. Беләсезме, авыруны дару белән давалау гына аз һәм хәттә ул әле тиешле нәтиҗәне дә бирә алмый.
– Төшенмәдем.
– Борынгы юнаннар: сәләмәт тәндә сәләмәт рух, дигән. Ә мин аны: сәләмәт күңелленең тәне дә сәләмәт, дип үзгәртеп әйтер идем.
– Ничек?
– Авыру үз эченә йомылып, сөйләшмичә, көлмичә ятса, үзен-үзе кимерә, хәлен авырайта гына. Аны чире турында уйлаудан коткарырга кирәк.. Сөйләшсен, көлсен... Әйе, әйе, көлсен. Көлү ул сәләмәтлекне күтәрүче иң тылсымлы дару. Шифалы.
– Әйтәм, кичә бөтен барак гөр килә иде.
– Монда бит барысы да диярлек “илле сигез”ләр, нахакка гаепләнгән кешеләр. Җитмәсә, шундый фаҗигагә дучарлар: кайсы аксак, кайсы чулак. Шуңа күрә мин аларның эчке газаплануларын, фаҗигале хәлләрен оныттырырга тырыштым...
Менә бит ул кеше ничек. Халык азатлыгы өчен көрәшә. Сөрелә. Аннары ниһәят иркен, азат тормыш башлыйм дигәндә, тагын нахак бәләгә дучар була. Шулай да кешелеген югалтмый.
Ә мин шикләндем, шөбһәләндем һәм Георгий Сояновны “чагучы” дип каһәрләдем.
5
Иртәнге обходтан соң күршем бер аксактан култык таяклары сорап алып баш врач хозурына китте. Уф алла, ни генә булыр икән инде? Рөхсәт итәрме? Итсә генә ярар иде! Ә аягым, үч иткән кебек, әллә инде тынычсызланганга, сулык-сулык итеп сызлый, чәнчә. Тышта исә күз ачкысыз буран. Баш очындагы тәрәзәдән суык өрә, дер-дер киләм. Көтәм. Ишек ачылмый. Ичмасам, агач аяк белән булса да туган илгә, Күкчәтау далаларына кайтырга, ялгыз атамны, дус-ишләрне күрергә насыйп булсын иде.
Ниһәят, ишек ачылды – әүвәле култык таяклары, аннан Карасакал күренде... Нинди хәбәр алып килә икән күршем? Йөрәк дөп-дөп итә. Аяк сикереп-сикереп китә, әйтерсең лә кыздырылган энә чәнчәләр. Так-ток. Так-ток! Таяклар якынлаша... Күршемнең йөзе караңгы. Күзләре миңа карамый.
Димәк, баш врач күршемә минем аякны ампутацияләргә рөхсәт итмәгән... Бу өмет тә челпәрәмә килеп ватылды.
Икенче көнне Магаданнан ике хәрби кеше – могаен Гулаг (лагерьларның баш идәрәсе) вәкилләре килеп, безнең санбаракны карап, шахтадагы авария турында сорашып йөрделәр. Алар Георгий Стоянов янында тукталып озак кына сөйләштеләр. Күрәсең, аны электән беләләр.
Менә шушы комиссия рөхсәте белән Георгий миңа ампутация ясарга әзерләнә башлады.
Георгий санитар Тимка белән дә уртак тел тапты. Ул үзенең ярдәмчесен чакырып китерде.
Иң элек алар операция бүлмәсендәге барлык әйберне – өстәл, урындык, шкаф, кушеткаларны чыгарып, бүлмәне эссе су белән юып, стеналарын пешекләп чыктылар. Ә Георгий үзе ашхәнәдән зур бер бак алдырып, барак уртасындагы плитә өстенә куйды да, су салып, операция вакытында кия торган киемнәрен, җәймә-салфеткаларын кайната башлады. Гаҗәп! Безнең баш врач андый эш белән мәшәкатьләнеп маташмый, бер урынга дүрт-биш авыруны яткырып тураклый бирә иде. Ә бу! Ул гынамы? Иң әһәмиятлесе – шкафны тазарткан вакытта аскы шүрлектән ике шешә хлороформ да таптылар. Этикеткалары гына төшкән булган. Ә бит ”хлороформ юк” дип, уяу килеш тере тәнне пычак белән тунап, пычкы белән кисте, мәлгунь. Икенче тапкыр аягымны кискәндә, авызыма капкан чүпрәкне чәйнәп, үземне кушеткага бәйләгән каешларны өзеп, һуштан язган идем... Ә хлороформ шунда шкаф эчендә генә аунап яткан булган.
Бак төне буе бокыр-бокыр кайнады. Георгий плитә белән ике арада әйләнде – эш коралларын кайнатты, урын-җиргә дезинфекция ясады.
Өченче көнне иртәнге баландадан соң Тимка белән Петро мине култыклап операция бүлмәсенә китерделәр. Шаккаттым, бүлмә яктырып, киңәеп киткән. Һавасы да бүтән, җиңел.
– Бәхетең бар икән, – дип, Георгий мине көлеп каршылады. – Менә, берүзеңә туп-тулы шешә. Ипләп кенә ят әле. Менә шулай. Аяк-кулыңны бәйләп маташмыйбыз. Бу масканы борыныңа салыйк... Иснә, иснә, башыңны боргалама! Сана: бер, ике...
Борынга йөзләгән кырмыска керәмени. Кычыттыра, тончыктыра...
– Сана, сана! Өч, дүрт...
– Өч... дүрт... алты... – башым әйләнә, каядыр китеп барам, – ун... егерме... егерме... Артык саный алмадым, онытылдым.
Ниндидер тирән диңгездә йөзәм. Яр – ерак. Мин хәлсезләнәм. Кулларым күтәрелми. Чумып-чумып китәм. Батам. Батам! Коткарыгыз!
Көч-хәл белән күзләремне ачтым, бөтен нәрсә әйләнә.
– Уян! Уян! Операция бетте инде. Озак йокларга ярамый. – Авырттырмыйча гына шап-шап итеп яңакларыма сугалар.
Ниһәят, күзләремне ачтым. Бүлмә, каршымда торган ак халатлы Георгий Стоянов әйләнеп китте, кушеткага ябештем.
– Мә, аз гына ром йот.
Кушетка кырында, идәндәге ләгәндә ярты сыйрагым ята.
– Ярар, борчылмагыз. Мин тездән унбиш сантиметр калдырдым. Озын да түгел, кыска да түгел. Һәрбер протезга ятышлы. Стандарт протез сезгә нәкъ булачак. Әле йөгереп йөрерсез.
Санитарлар мине култыклап урыныма алып барып салдылар. Изрәп йоклап киткәнмен. Ул көнне Георгий тагын өч тоткынга ампутация ясаган.
Бер атнада аягымның ярасы бөтәште. Мине гомуми баракка чыгардылар. Георгий баракның ишек төбенә хәтле аксый-аксый озата килде. Хушлашканда кулларымны каты кысып:
– Кайгырма! Хаклык бер көнне килер, – дип, соңгы тапкыр кочагына алды.
Менә инде ничә дистә ел бер сыйрагым Колыма җирендә, мәңгелек туңда ята. Ничә дистә ел протезда йөрим. Киселгән урында бер шеш, яра юк! Һәр көнне иртән торып протез кия башлагач:
– Мең рәхмәт сиңа, ерактагы дус! – дип, мин Георгий Стояновны искә алам.
Аны – кара сакаллы күршемне күрәсе, кочаклыйсы, рәхмәт, мең рәхмәт әйтәсе иде. Берничә тапкыр Болгариягә, Софиягә хат язып аны эзләргә дә җилкенгән идем. Әммә булмый. Артык четерекле, уңайсыз җирдә очраштык шул без аның белән...
Әммә Георгий Стоянов мәңге минем күңел түремнән китмәс.
Ике очрашу
Ике мичне дә тоткыннар сукыр чебен төсле өерелеп сырып алган. Кайсысы күшеккән, өшегән бармакларын тырпайтып, пешә язып мичкә үрелә. Кайсысы пимасын, чолгауларын киптерә. Кайберәүләре шыр ялангач калып күлмәк-ыштанын кыздыра – “куйларын” коя. Алар мич өстендә шытыр-шытыр килеп шартлый, көек исе тарала. Шунда ук эреле-ваклы консерв банкалары бокырдый – чәй кайный. Берсе куя, икенчесе ала. Берсе кулын пешерә – түгә. Бу оча, сүгенү, шау-шу тарала.
– Яле, контрлар, юл бирегез!
Ванька-Козгын! Колга буй. Тузган кара бөдрә чәч. Карчыга күзләр. Баракның старостасы. Чегән. Яшь. Бәлки теге Корольнең улыдыр? Ул мичкә якынлашканда юл бирергә өлгермәгәннәрне шундук тибеп очырды. Козгын, гонаһ шомлыгы, мич янында күлмәген кыздырып торган ап-ак сакаллы картка – рус әдәбияте профессоры Переверзевка бәрелеп, болай да дерелдәп кенә торган гәүдәне аударды. Көйгән ит исе аңкыды. Ярый әле профессорны шундук тартып алдылар... Мескен карт кычкыра да алмый – ыңгыраша гына. Сәкегә сузып салып, көйгән төшенә боз куйдылар.
Ванька-Козгын мич өстендәге барлык банкаларны арлы-бирле этеп төшерде дә, үзенең өч литрлы кәстрүлен куйды. Өстәмә баланда, ботка! Аңа ашхәнәдән махсус рәвештә җибәрәләр – түрә!
Чатырның аргы очындагы түбән сәкедә (тамчы тама торган өстәге сәндерәдә – политиклар) бер төркем блатной, өсләренә одеял ябынып, карта суга – паекка, баландага, тоткын “мундир”ына. Уен – изге. Отылучы вәгъдәләшкән вакытта бурычын түләргә тиеш. Юкса!
Кичә әнә шул карта уйнаучылар рәтендәге түбән сәкегә кыйшайган идем. Мин баракта “штатный” әкиятче. Блатнойлар әкият тыңларга ярата. Шуның өчен миңа аеруча хөрмәт, өстәмә бер чүмеч баланда – әкият сөйләгән кичләрдә анда-санда түбән сәкедә йокларга да рөхсәт. Казан төрмәсендәге карцер онытылды – тамак тамукка кертә. Бервакыт кемдер бик каты төртеп-этеп җибәргәнгә уянып, җиргә барып төштем. Чатырда идән юк, тоткынга такта әрәм итәләрме соң, ул әле прииска кирәк-ярагына да җитми. Аңгы-миңге ятам. Шунда нәрсәдер шак итте. Гырылдый башлады. Көч-хәл аягүрә бастым. Карауга, чәчләрем үрә торды. Сулыш алудан туктадым. Сәкедә – киселгән баш! Муеныннан ургылып кан ага. Калай күзләр миңа кадалган. Гришка-Чыпчык бит бу!
Оттырган унбиш паегын вакытында китермәгән.
Ә Ванька-Козгын, бернәрсә булмаган сыман, кан тамып торган беләк озынлыгы пычагын Гришка-Чыпчыкның бушлатына сөртте-сөртте дә, итек кунычына кыстырып, ниндидер табор көен сызгыра-сызгыра баракның икенче башына китте.
Бүген мин Гриша яткан җирдә ятам – урын киңәйде... Төшкә кермәсә ярар иде. Инде керсә дә, кермәсә дә – керфекләр йомыла, арылган, аяк-кулны җыеп алып булмый. Иртә караңгыдан кара кичкә хәтле забойда, чатнап торган суыкта-челләдә, алтын юу сезонына участоклар әзерлибез бит.
Көнозын туңган тән хәзер мич кызуында да җылына алмый. Бушлатны баштан ук уранып, калач булып бөкләндем.
Йокы аралаш ниндидер шау-шу колакка керде. Әүвәле колагымны яба төшеп икенче якка әйләндем – шау-шу тынмый. Тагын борылдым.
– Магаданнан этап килде!
Безнең Линкольн приискасы Магаданнан мең чакрым ераклыкта. Этап безнең өчен зур сөенеч – яңа тоткыннар өстәлә. Этап килгәндә нинди генә мәхбүс йоклап ята ала! Мин дә йокылы-уяулы күзләремне ачтым. Чатыр ишегеннән ишелеп суык керә. Томан. Шау-шу. Бернәрсә дә күренми. Йокы баса, тагын күзләрне йомдым, яңа гына җылына башладым бит. “Ярар, иртәгә дә күрермен әле”. Әммә тавышлары колакта. Сөйләшәләр. Кычкыралар. Әле өске, әле түбәнге сәкедән урын эзләп тыкшыналар – егылып төшәләр. сүгенүләр. Кычкырулар. Димәк, контрлар өстәлгән, уголовниклар килсә, урын сорап тормый, үзләре “хуҗалар”ны өстерәп төшерә.
Менә минем яныма да берсе килеп тыкшынды. Озын коры сөяк – шалдыр-гөлдер. Үзе суык, әйтерсең лә чатыр артындагы шыңлап каткан каен яргагын китереп салдылар. Аягым белән этеп җибәрдем, чигенде, тавышланмады, кысылыбрак ятты. Мин йоклап киттем.
Тагы күзәтченең карлыккан тавышы:
– Этапныкылар, тышка чыгыгыз!
Тагын ыгы-зыгы. Эт өргән тавышлар. Сүгенү. Тагын ишелеп кергән суык! Каһәр генә төшсен, яңа гына җылынып йоклап киткән идем, тагын бүлделәр.
Ә ишек төбендә инде конвой башлыгы барактан чыгар алдыннан этапчыларның “гамәл дәфтәрләрен” укый.
– Петров Иван Иванович – илле сигез, унынчы.
– Пятница Миколь Кузьмич – илле сигез, унҗиденче.
Димәк, аларны яңа конвой санап-тикшереп ала.
– Тизрәк кыймылдагыз, тизрәк!
– Петров!..
– Мутин Мохтар!..
Күршем ишетелер-ишетелмәс кенә җавап бирде:
– Мин!
– Тизрәк! Авызыңны фәлән итим, йокыңны ачармын, күтәрел!
Янымдагы тоткын сикереп торды, ыңгырашты. Сәкедән шуып төште.
– Тизрәк! Формуляр!
– Мутин Мохтар, илле сигезенче статья, ... пункт, ун ел төрмә...
– Чык әйдә!
“Мохтар! Мутин!” Яшен суккандай аңгы-миңге булып киттем. Аннан сикереп торып ишеккә таба йөгердем.
– Син кая кузгалдың, үләксә!?
Кемдер яңагыма сугып җибәрде – йокым ачылды. Алдымда – конвой башлыгы, кулында бер кочак формуляр. Ул ачулы карады да чыгып китте.
Ишек ябылды. Йозак шалтырады.
...Мең тугыз йөз утызынчы еллар. Казан педагогия техникумында укып йөргән студент чагым: стипендия унбиш сум. Шуңа ашыйбыз, шуңа киенәбез, шуңа күңел ачабыз, газета-журналлар яздырабыз, комсомолга, МОПРга, “Бетсен наданлык!” җәмгыятенә һәм башкаларга взнослар түлибез. Дөресен әйткәндә, тамак хәле әллә ни артык түгел иде.
Ә кәеф һәрвакыт күтәренке!
Борынны төшермибез – көн дә уен, көн дә туй. Кайсыдыр “булачак шагыйрь” үз шигырьләрен әле язарга өлгермәгәнлектән Тукайныкын җайлаштырган, без, карын ачса, күмәкләшеп шуны җырлыйбыз:
Фәгыйләтен, фәгыйләтен, фәгыйләт,
Әй, бу студент халкының күңле шат!
Лекцияләрне тыңлау җафасыннан котылу белән, без – егет-җилкенчәк – кышын печән базарына, “Көфер почмагына” барабыз да, утын кисәргә ялланабыз, җәен пристаньга төшеп баржалар бушатабыз. Кавын-карбыз килгәндә бигрәк күңелле – корсак шартларга җитешә. Менә шул “өстәмә керем” походыннан арып-талып, өстерәлеп тулай торакка кайтып егылганда гына, сөенечле хәбәр:
– Академия театрында – “Отелло”!
– Отелло ролендә – Мохтар ага Мутин!
Әфсен өрделәрме – арулар, йокылар әллә кая кача. Икмәк алырга дип саклап йөргән соңгы тиеннәрне җыябыз да (кызлар-шефлар да безнең җилкәдә, ярлы булсак та – егет) галеркага билет алабыз. Әгәр инде бөтен курска җитәрлек акча җыелмаса да кайгы юк, хәйләсен табабыз. Бер өлешебез, күбесенчә кызлар, алдан билет белән кереп, беренче пәрдәләрне карый, аннары тәнәфестә контрамаркаларны безгә – көтеп торучыларга чыгарып бирәләр. Без инде соңгы пәрдәләрне карыйбыз. Теләк – Мохтар ага Мутинның Отеллоны уйнавын күрү. Без генәме? Бөтен Казан шулай ашкына. Мохтар ага исеме афишаларда күренү белән, театр кассасында билет калмый.
Залда ут сүнә. Авыр бәрхет чаршаулар акрын гына ачыла.
Замок. Йокы бүлмәсе. Көмеш шәмдәлләрдә берничә генә шәм яна. Ярым караңгылык. Түрдә атлас чыбылдыклар белән капланган карават. Анда күпереп торган мамык түшәк-мендәрләргә күмелеп, ак ефәк юрган ябынып гүзәл Дездемона йоклый.
Кинәт шәмнәр калтыранып, кызгылт телләре сузылып-тибрәнеп китә. Бүлмә эче тагы да караңгылана төшә. Ишек ачыла. Бүлмәгә ашыгып Отелло – Мутин керә. Көч һәм гайрәт ташып торган мәһәбәт гәүдә. Сокланырлык килеш-килбәт. Ул Флоренция дәүләтенең дан һәм шөһрәткә күмелгән атаклы генералы.
Иң авыр, куркынычлы сугышларда да каушауны белмәгән менә шушы кеше хәзер үзенә-үзе урын таба алмый газаплана. Ул бөек һәм мескен хәзер үзенең мөкатдәс гыйшкы алдында. Генерал акыллы һәм кызу канлы мавр-хиянәтче Ягоның мәкерле хәйләсе белән агуланган. Ул яна! Анда – бөек саф мәхәббәт һәм дәһшәтле нәфрәт! Өермә! Давыл! Тайфун! Ә Дездемона сабыйлар гамьсезлеге белән рәхәтләнеп, һичбер хәвеф-хәтәр сизмичә онытылып йоклый.
– Син нинди пакь һәм гүзәл... (Отелло иелеп Дездемонаны үбә.) Әммә... өзелгән роза кебек суларга-шиңәргә тиешсең хәзер.
– Отелло, бу синме? – Нинди ышанулы, назлы тавыш.
Отелло сискәнеп китә, гүя аны кара елан чага.
– Әйе, кадерлем... – тавыш калтырана. Отелло иңрәп күтәрелә. Аның йөрәгендә хәзер ике ут – мәхәббәт һәм нәфрәт. Отелло үз-үзе белән көрәшә. Кем кемне?! Мәхәббәтме? Нәфрәтме?
– Минем бердәнбер гонаһым – сиңа булган керсез мәхәббәтем...
– О, юк! Юк!
Мәкер белән агуланган, күзләре тонган Отелло бу илаһи тавышка чыдый алмый, тулып-ташып Дездемонага ташлана һәм үзенең саф, изге мәхәббәтенә кул суза...
Зал сулыш алудан туктап тетрәнә.
Ә инде явыз хиянәтче Ягоның җинәяте фаш булгач, Дездемонаның илаһи мәхәббәте үзенең бар сафлыгы белән яңадан ачылгач, Отелло соңгы көчен югалтып егыла.
Ул әле исән. Әммә Дездемонаның самими мәхәббәтеннән башка яшәү аңа нигә? Нигә?!
Йөрәкләр тибүдән туктый... Һәм, бары озак вакыт үтеп акылын җыйгач кына, тамашачылар шашынып, тыела алмыйча Мохтар ага Мутинны алкышлыйлар...
Менә шушы бөек артист, гали җан, татар халкының даны һәм сөенече – бүген арестант. Колыманың җан тетрәткеч зәмһәрир суыгында этап белән куылып, бер приискадан икенчесенә сөрелә. Ни өчен?
Мин үксеп елап урыныма килеп егылдым. Вахта алдында һаман әле шау-шу – конвоирларның ачулы әмерләре, сүгенүләре һәм өстерелгән этләрнең абалап өрүе.
Ә мин һаман әле тыела алмыйм, үземне үзем тиргим, үкенеп өзгәләнәм. Ул бит минем янымда гына ятты. Нигә инде сикереп торып исәнләшмәдем, кулларын кысмадым? Кайдан килә? Кая бара? Авырмыймы? Ул, могаен, шушы араларда гына материктан килгәндер. Казанда нинди яңалык бар икән? Минем Казаннан китүемә-аерылуыма инде дүртенче ел бара бит – их, сорашасы, сөйләшәсе иде...
Урыннан-сәкедән сикереп торып йөгерәсе – Мохтар аганы куып җитеп кочаклыйсы килә. Мескен күңел, юкка гына талпынасың бит! Чатыр ишегендә ат башы хәтле йозак. Аннан ары чәнечкеле тимер чыбыклар, манаралар, мылтыклар, пулеметлар, этләр. Ә шулай да... Син кайда, Мохтар ага? Кайда син?
Бу очрашылмаган очрашудан соң ике елга якын вакыт үтте. Колыма һәм Индигирка елгалары инде ике тапкыр, аз гына вакытка булса да – июнь, июль, август айларында өсләрендәге калын боз катламнарын салып, ачылып, ниһәят, башка елгалар кебек тулып, ташып агып, улакларда алтын юдылар, “соргылт-кызыл тараканнар” – самородокларны чайкадылар. Ә тоткыннар һәр көн, һәр ай берсеннән-берсе өметлерәк хәбәрләр тыңлады. Тиздән моңа хәтле ишетелмәгән бик зур амнистия була икән, “илле сигез”ләрнең барысын да азат итәләр икән...
Әммә һәр көн таң караңгысыннан вахта каршындагы өрлеккә эленгән чаңга сугалар:
– Даң-доң! Даң-доң!
Уяну. Вахта. Конвой. Тентү. Карцер һәм... тагын этап. Өмет. Ышану. Көтү. Мәхбүс шулар белән яши дә, мескен.
Менә шулай михнәт чиккәндә, ниһәят, мин агач аякка калып, инвалидлар колоннасына килеп эләктем.
Инвалидлар колонна-лагеры Магаданнан егерме өч чакрымда. Шуның өчен “Егерме өченче колонна” дип йөртәләр икән аны.
Бу лагерьда ике зона. Берсе – эшче зона, анда аз-маз кузгала, әле ни дә булса майтара ала торган инвалидлар тупланган. Икенчесе – гарип-горабалар, сукырлар, аяк-кулсызлар.
Мине турыдан-туры беренче зонага керттеләр. Монысы да бәхет – эшләсәң үлмисең. Мин кәрзин үрүчеләр бригадасында эшли башладым.
Бу зона зур, монда ширпотреб цехлары – мебель, савыт-саба, уенчык, карават ясыйлар. Талчыбыктан кәнәфи, урындык, чемодан, тартмалар һәм кәрзиннәр үрәләр. Бу соңгысы миңа бигрәк тә ошады – төрле төстәге бизәкләр төшереп үрелгән кәрзиннәр – түгәрәк, озынча, капкачлы, капкачсыз – уенчык диярсең, шундый матурлар.
Беренче бригада – уголовниклар, аллага шөкер, аларның аяк-куллары исән-сау, конвойсыз да зонадан чыгып йөри алалар. Аларга ышаныч зур – Колыма буеннан тал-чыбык кисеп, аркалап алып кайталар.
Без бу талчыбыкның кабыгын сыдырабыз, каезлыйбыз. Аннан аны зур казаннарга салып кайнатабыз. Ул ныгый, үргәндә дә чатнамый, йомшый, сыгылмалы була. Талчыбыклар пешеп өлгергәч, алып бераз саркытабыз да, төрле төстәге буяу изелгән казаннарга төшереп манабыз. Кайсы кызыл, кайсы яшел, кайсы күк төскә керә. Буялган талчыбыклар цехта бераз киптерелә. Менә шуннан соң гына алар эшкә файдаланыла – салават күпере төсләре белән балкыган нәфис кәрзиннәргә әверелә.
Мин килеп кушылган кәрзинчеләр бригадасында илле тоткын-инвалид. Барысы да “илле сигезләр”. Бригадир Максим Максимович минем төсле үк агач аяк. Инде чәчләре агарган, түгәрәк йөзле, ягымлы кеше. Ачуланмый. Сүгенми. Сабыр. Лагерьда андый кеше бик сирәк очрый. Кулга алынганчы ул Киев хәрби округында дивизия комиссары булып хезмәт иткән, гражданнар сугышында Ковпак белән бергә сугышкан карт командир, большевик диләр үзен.
– Кәрзин үрү төбеннән башлана. Без дә шуннан башлап өйрәник, яле, әнә теге нечкәрәк талчыбыкларны бир әле, – дип, Максим Максимович мине үз янына утыртып һөнәренә өйрәтә башлады.
Ниһәят, монда эшли башлауның беренче якшәмбесендә, Колымага килгәннән бирле өч елда беренче тапкыр ял иттем, төшке баландага хәтле йокладым. Үземә-үзем ышанмыйм, көпә-көндез сәкедә аунап ятам. Кызык.
Төшке аштан соң мин дә башкалар кебек палатка артына кояшта кызынырга чыктым.
Май. Кояш ярыйсы ук югары күтәрелгән, кыш көннәрендәге кебек офык тирәсендә генә әйләнми. Дөрес, монда әле материктагы кебек агачлар яфрак ярып, сиреньнәр шау чәчәктә утырмый. Кар көртләре яңа гына челтәрләнә. Юл читләрендә, тау итәкләрендә әле беренче гөрләвекләр генә... Шулай да яз! Күңелдә – яз!
Зона ике кат чәнечкеле тимерчыбык белән уратып алынган. Һәр почмакта – манара. Анда кулына мылтык тоткан солдат ялт-йолт каранып-күзәтеп тора. Әгәр инде алай-болай берәр тоткын тимерчыбыкка якынлаша башласа, хәзер затворын арлы-бирле йөртеп кычкыра:
– Якын килмә! Атам!
Сул якта эштән чыкканнар зонасы. Арада чәнечкеле тимерчыбык койма һәм манара. Арырак – вахта. Анда бер төркем конвойчылар капка төбендәге өстәлдә домино уйный.
– Әй, карагыз әле, – дип кычкырып җибәрде кемдер, – әнә, кыр казлары килә.
Аптырап, тавыш килгән якка борылдым. Колымага нинди кыр казлары килсен ди. Зона аръягында үрдән бер-бер артлы нәкъ кыр казлары төсле тезелешеп бер төркем гарип-гораба төшеп килә: бөкрәйгәннәр, көчкә-көчкә атлыйлар, җилкәләрендә коры-сары каен ботаклары. Нишлисең, Колымада май аенда да мич ягарга кирәк!
Бу инде гарип тоткыннарның әле бераз кыймылдый ала торганнары – зонаны утын белән тәэмин итүче бригада.
“Кыр казлары”ның алды инде зонага җитте. Озын шинель кигән колга буйлы вахтер, уголовник, кулындагы наряд кенәгәсенә карандаш белән билге ясап, кычкыра, вахта капкасыннан кертә:
– Иванов, уз!
– Базарбаев, уз!
– Пятница, уз!
Алпан-тилпән килеп, үз аякларына үзләре сөртенеп, утынчылар уза. Төркемнең иң соңында ава-түнә килгән озын, ябык бер инвалид вахта капкасына да җитә алмыйча абынып егылды. Артта тартылып-уйнаклап килгән овчарка, бәе бушауга, бер генә сикереп, җирдә яткан теге утынчының өстенә ыргылды һәм талый башлады.
– Ха-ха! Ха-ха!
– Шайтан, әйдә, каезла шул контрны.
– Ха-ха, хи-хи-хи! – Арттан килгән конвойчылар туктап калып, бу тамашага карап көлә башладылар.
Бушлаттан мамык оча, әйтерсең лә кар ява.
Теге мескен бөгелеп башын яшерә. Овчарка шуны сизгәндәй, утынчының башындагы иске бүреген йолкып алды. Овчарка бүрекне йолыккалап ертканда, бер конвойчы килеп теге мескенне тибә-тибә тарткалады:
– Тор, тор, контр! Зонага кергәч иркәләнерсең.
– Әй, Мутин! – Бу яктан вахтер кычкыра-сүгенә башлады, – ...фәлән итим, тагын комедия башлыйсыңмы? Мин сиңа хәзер театрны күрсәтермен. Тиз йөгер, бригаданы көттермә!
“Мутин! Мохтар ага!” Мин чәчрәп урынымнан тордым – агач аяк төртелеп, авып киттем. Тагын тордым. Җан тавышыма кычкыра башладым:
– Мутин! Мохтар ага!
Ашыгып вахтага таба атладым (каһәр төшкере агач аяк атлаган саен сөртенә).
Мохтар ага инде үз зоналарының капкасыннан узган, утынын ташлаган иде.
– Мохтар ага!
Ул минем тавышны ишетте ахрысы, борылды, калтыраулы зәгыйфь тавыш:
– Сез кем? Кайдан? – дип инәлде.
– Мин... Мин.. Казаннан.
– Зона яныннан кит!
Мохтар ага зонага кергән иде инде, тагын теге овчарка аның өстенә ташланды. Манарада мылтык шартлады. Минем сул җилкәм көеп китте.
Ун көн карцерда утырганнан соң мине, качарга әзерләнүдә гаепләп, тикшерүгә хәтле, бөтенләй гарипләр зонасына күчерделәр. Ә теге көнне манарадан атылган пуля җилкәмне тырнап кына үткән иде, ярам ун көндә төзәлде.
Зонага керүгә, вахтердан: “Мутин Мохтар кайда?” – дип сорадым.
Ул кулын селтәде.
– Ишетмәдеңмени, ул артистка инде әллә кайчан “агач бушлат” кигезделәр ләбаса.
Сандугач
1
Берәр җирдә Алябьевның “Сандугач” көен җырлауларын ишетсәм, һәрвакыт туктап уйга чумам. Бик еракта калган, әрәм үткән гомер һәм якын бер дустым искә төшә. Бу тылсымлы көйне ишеткәндә ничек аны сагынмаска! Мин бит аны тар юл, тайгак кичүдә – лагерьда очраткан идем. Киң күңелле, юмарт, кулыннан гөл түгелеп тора торган гаҗәп кеше иде ул. Ә тавышы! Үзе көр, үзе моңлы. Ул җырлаганда Федор Иванович Шаляпин җырлый диярсең.
Соңыннан, төрмәдән котылгач, эзләп карадым. Ул ике елдан соң азат ителергә тиеш иде. Әйтүенә караганда, Новгород шәһәренә, карт анасы янына кайтырга тиеш иде. Шәһәр милиция бүлегенә яздым. “Андый кеше бездә исәптә юк” дигән җавап килде.
Аннары Мәскәү радио студиясенә: “Фәлән кеше Алябьевның “Сандугач” көен бик яратып җырлый иде. Менә шул дустыма музыкаль сәләм рәвешендә “Сандугач” көен берәр күренекле җырчы башкаруында тапшырсагыз иде! дип хат язган идем. Бүген эштән кайткач радиоалгычны куюга, исем китте. Үтенечемә җавап рәвешендә “Сандугач” җыры. Бүлмәдә аның яраткан көе-җыры яңгырый!
...1945 елның октябрь ахыры иде. Трасса төзү колонналарындагы тоткыннарны ашыгыч рәвештә каядыр күчерә, алып китә башладылар. Чират безгә – инвалидлар колоннасына да җитте. Җыен аяксыз-кулсызларны вагоннарга төяп башта Тайшет шәһәренә, станциядә өч көн тотканнан соң аннары Маршинск озату төрмәсенә китереп тутырдылар. Шуннан Марлаг бүлекләренә бүлеп-бүлеп җибәрү башланды. Мин бүтән “илле сигез”ләр белән “Антибес”ка барып эләктем.
Антибес! Кызык! Шайтаннарга, җеннәргә каршы дигән сүз буладыр инде.
Юкка гына гаҗәпләнмәгәнмен икән бу сәер исемгә. Дөресендә дә, бу исем җисеменә бик тә муафыйк икән. Моңа без Антибеска килеп кергән беренче төндә үк ышандык.
Маршинскидан иртә чыксак та, лагерьга кичкә таба гына килеп җиттек.
Беренче күбек кар – тездән батып атлыйбыз. Өстәвенә, лагерьга якынлаша башлагач, җил кузгалды. Буран. Көчкә килеп җиттек. Чәнечкеле тимерчыбык белән ике кат уратылган зур лагерь. Манаралар. Вахта, агачтан салынган кечкенә алачык. Тимер мөрҗәдән төтен күтәрелә. Димәк, анда җылы. Без вахта янына килеп туктауга, куыштан лагерь түрәләре килеп чыкты:
– Беренче саф, алга! Киемнәрегезне салыгыз!
Суык. Җил. Ә монда чишенергә кирәк. Зонага куркыныч әйбер алып кермәсеннәр, янәсе. Чишенү, киенү, формулярларны тикшерү, санау – бер генә түгел, берничә тапкыр. Чөнки тапшыручы конвой башлыгы да, алучы лагерь башлыгы да бер-берсенә ышанмыйлар. Һәрберсе үз бармагы белән тоткыннарның күкрәгенә төртә-төртә саный.
Ниһәят, зонага, баракка кердек. Монда инде җылынырбыз дигән идек, кайда ул, зәмһәрир суыгы. Баракта бер генә бөтен тәрәзә юк. Барысын ватып-җимереп бетергәннәр. Аптырагач, тәрәзәне юк-бар белән томалап, кар белән күмдек.
Бу эш безне бераз җылытты. Шул җылыны югалтмыйк дип, баракка кергәч барыбыз да түбәнге сәкеләргә бер-беребезгә тыгызланып яттык. Арылган, йоклап та киткәнбез.
Кемдер иягемә сукты, сискәнеп уяндым.
– Акчаң кайда?
– Нинди акча?
– Менә нинди акча! – Борын төбендә генә пычак ялтырады. – Тизрәк!
Аңгы-миңге килеп башымны күтәрүем булды, сугып ектылар.
– Бушлатын ал!
– Полундра!
Барак ут кабынгандай дерт итеп кузгалды.
– Уголовниклар!
Ул арада ишектән кулларына таяк, төрле тимер кисәкләре, ясалма пычаклар, кистәннәр тоткан тагын бер төркем акырып килеп керде.
– Полундра!
– Контрларны из!
Ыгы-зыгы. Шау-шу. Сүгенү. Шатыр-шотыр сәке такталары кубарыла башлады.
– Син нишләп торасың?! – Кемдер арттан килеп төртеп алды. – Әйдә, мичне җимер!
Ул шундук иелеп мичнең капкачын суырып алды да, якынлашып килгән пычаклы бер уголовникның башына сукты. Теге акырып егылды. Мин мичне сүтә башладым. Тузан, көл, корым. Кирпечләрне биреп торам, арттан килгәннәр аны алып, ишек төбенә өелгән уголовникларга ыргыталар. Беренче һөҗүм кире кагылды – барак уртасына үтә алмадылар, кире чигенделәр. Әммә безнең көч тә кими бара, мич сүтелеп, кирпечләре атылып бетте. Сәке такталары да җитәрлек түгел. Күпләр буш кул белән калды. Ә тегеләр яшьләр, тазалар. Өстәвенә, алдан ук сугышырга әзерләнеп, коралланып кергәннәр.
Икенче һөҗүм башланды. Без сәке такталарыннан баррикада ясап, бер почмакка өелдек. Уголовниклар тагы да ныграк котырды, күзләрен кан баскан.
– Контрларны сыт!
Тагын пычаклар, кистәннәр ялтырады. Без ташлаган кирпечләр кире үзебезнең башка төшә башлады. Берничә уголовник инде баррикада өстенә үрмәләп, пычакларын янарга тотынды. Без хәлдән таябыз. Күпләр яраланган... нишләргә? Әгәр алар өстенлек алса, барыбызны да суеп чыгачаклар. Нишләргә, көч-хәл белән такталарны тотабыз.
– Иптәшләр! – калын, көчле бас, барлык шау-шуны, акыруны басып, баракны дер селкетте. – Курыкмагыз, алга!
Баррикада алдына калын каен такта күтәргән берәү тезләнеп йөреп килеп чыкты да, тактасы белән печән чапкандагы кебек арлы-бирле селти-суга башлады. Никадәр гайрәт! Никадәр көч! Тактага туры килгән уголовникның берсе дә басып кала алмый, мәтәлеп, тәгәрәп китә. Ә теге, тезе белән йөргән ике аяксыз кеше бер куркусыз алга бара. Моны күреп без дә күтәрелдек. Тагын акыру-бакыру, сүгенү, пычак, кистән, такта уйный башлады. Җәһәннәм!
2
Сугыш иртәнгә хәтле барды. Әле без уголовникларны кудык, әле алар безне кысрыклады. Әгәр бу сугыш тагын беразга сузылса, без инде җиңеләчәк һәм бандитлар башбаштаклыгына дучар булачак идек. Бәхеткә, уяту чаңы тынар-тынмас, баракка бер отделение солдат белән конвой башлыгы килеп керде.
Солдатлар приклад белән сугып егып ике якны аерып, унлап тоткынның кулларына богау салып, типкәләп, өстерәп алып чыгып киттеләр.
Барак тынды.
Безнең яктан дүрт мәхбүс үлгән икән, аларны санитарлар носилкага салып моргка алып китте. Җиңел яралылар үзләре медпунктка өстерәлде. Авыр яралылар калды: кайсы җирдә, кайсы сәкедә. Алар белән маташырга вакыт та юк, мөмкинлек тә юк иде. Мин, аллага шөкер, җиңел котылдым, сул күз күгәргән, уң кулда пычак ярасы. Күлмәк җиңен ертып кысып бәйләгән идем, сызлавы басылгандай булды.
Уголовникларның югалтуы ни хәтле булгандыр, билгесез. Алар үлекләрен дә, яралыларын да чыгарып үз баракларына алып китәргә өлгергәннәр. Менә шулай итеп, без Антибес лагеры белән таныштык.
Өч-дүрт көн баракны төзәтү, сәкеләрне җәю, тәрәзәләрне кую, ишекләрне рәтләү, тазарту, юу белән үтте. Баракка бераз торак төсе керде. Әммә мичне яңадан сала алмадык, ичмасам бер бөтен кирпеч калсачы. Колосниклар, ишекләр, япкычлар берсе-бер калмаган, ватылып, кыйралып беткән.
Вахтадан ике тимер мичкә бирделәр. Аларны алып килеп, баракның ике башына урнаштырдык та, мөрҗәләр куйдык. Мичкәләрнең бер як төпләрен тиштек.
Мич әзер!
Утын да җитәрлек, теге сугышта кыйралып эштән чыккан сәке такталарын, ишек яңакларын арлы-бирле ярып, кисеп, мичкә тутырдык. Мич дөрләп янып китте. Беренче тапкыр баракка җылы төште.
– Яле, яшьти, миңа да урын калдыр, – дип калын бас гөрелдәде.
Карасам, берәү мүкәләп сәкегә менеп маташа. Бер аягы балтырдан киселгән, икенчесенә иске тун җиңе кидерелгән, өстерәлеп килә. Башы иске бер чүпрәк белән уралган, кан саркып тора. Күзләр күм-күк. Авыз ерылган...
– Әй, кызык та булды соң сабан туе, ә?
Бу кем? Абайлабрак карасам, теге баррикадада такта белән селтәнеп уголовникларны пыр туздырган батыр.
Почмаккарак кысылып урын бирдем.
– Әйдә, менә монда сузыл, кысылып ятсак җылырак булыр.
3
Яңа күршем миңа әлләни кысынкылык күрсәтми, комачауламый, киресенчә, файдасы тия.
– Мин Маслов Валентин Валентинович. Илле сигезенче статья, ... пункт, ун ел төрмә, – дип таныштырды ул үзен.
– Ул унлыкны кайдан эләктердең? – дим.
Авызы тагын ерыла... Әллә нинди җилбәзәк сыман. Әллә инде шөрепләре тулы түгел...
– Котелоктан, – ди.
Мин гаҗәпләнәм.
– Ничек котелоктан? Ул чумар түгел бит.
– Нәкъ менә өстенә бастың... Чумар эченнән килеп чыкты.
– Тукта әле, Валентин, сөйләсәң рәтләп сөйлә, башны катырма! Чумар белән ун ел арасында байтак аерма бар.
– Алайса тыңла, – ул койрыгы белән шуышып минем янга елышты. – Волхов юнәлешендә, бер һөҗүмдә мине яхшы ук теттеләр, дүрт ярчык берьюлы килеп утырды. Өчесе аякка, берсе кулга. Кулныкы зарарсыз, санбатта ук алып ташладылар. Ә менә аяктагылар яхшы ук алама булды. Сул аякны чәлтердән кисәргә туры килде. Ә уң аяктагысы әллә кая эчкә кереп киткән, табанда, бастырмый.
– Син бит госпитальдә булырга тиеш.
– Ә мине кайдан дисең – госпитальдән.
– Ә нигә монда?
– Әйттем бит. – Ул тагын авызын киң ерып елмайды.
Бу үзе эре бәдәнле әдәм, баш зур, колаклар салынып тора. Утыргач, аның янында мин – бүкән янындагы түмгәк төсле генә. Әммә, шундый баһадир гәүдәле булуына карамастан, сабый балалардай беркатлы, ачык. Ак күңелле, ачуланмый. Ә инде бер кузгалса, теге көндәге сыман, аны инде бер кеше тыя алмый.
– Озын сүзнең кыскасы, госпитальдә бик начар ашата башладылар. Иң ачу килгәне – санитарларның комсызлыгы... Дежурныйлар күрә бит... Безгә дигән ит-майны кухняда үзләре бүлеп ашыйлар. Ә безгә чумар урынына коры су, баланда. Беркөнне иртәнге обходта госпиталь башлыгына әйтеп салмыйммы: “Лев Абрамович, безне эттән яман ашаталар. Санитарларыгыз урлый”. Иптәш кара көеп китте, бер сүз әйтмәде. Икенче көнен мине трибунал хөкем итте, контрреволюцион үгет өчен ун ел төрмә. Ярар! – Ул койрыгы белән шуышып сәкедән төшә дә башлады. Озын, табагач кулларына култык таякларына таянган сыман таянып, бер күтәрелеп, бер төшеп, барактан чыгып та китте.
Һәркөн шулай, иртәнге тикшерүдән соң, кайвакытта баланданы да көтмичә, шуып төшеп китә дә, суга баткандай югала. Аннан бары кичке тикшерү вакытында гына кайта. Кая олага ул – ходай үзе белә. Әллә урлашып йөри инде?
4
– Яле, күрше, колагың шешкән идеме, мә тот, – ул, әле сәкегә менмәс борын ук, бияләй хәтле зур күн янчыгын ыргытты. – Рәхәтлән, кәгазе дә бар.
Янчыкның җебен тартып авызын ачуга, төчкереп җибәрдем.
– Әп-течи...
– Менә-менә, андый-мондый гына махорка түгел, марҗа чылатып үстергән, әче җимеш. – Мин “кәҗә сыйрагы”н төреп өлгермәдем, янчык кулдан-кулга сәке, барак буенча китте. Валентин ике табагач кулларына таянды да, сикереп сәкегә утырды.
– Ничек, тәмлеме марҗа җиләге?
– Тфү... Мин чәчәлим, күзләрдән яшь ага.
Янчык кире кайтты. Буп-буш, күзгә кырып салырлык бөртеге дә калмаган тәмәкенең...
Тәмәке белән генә түгел, ара-тирә икмәк паеклары алып та кайтып сыйлый Валентин. Ә бүген, сәкегә утыруга, куеныннан бер пар менә дигән өр-яңа хром итекләр чыгарды.
– Ничек, ошыймы?
Шаккаттым, телем бәйләнде.
Һичшиксез, карак. Лагерьда мондый итекне кайдан алмак кирәк. Тентү килеп, мине дә алып китмәсәләр ярый, “кәҗә сыйраклары”н, паекларны борыныңнан чыгарырлар.
Ул итекләрен киредән куенына салды да, бөгәрләнеп ятып, гырлап та китте. Ә мин әле бер, әле икенче якка әйләнәм, һич йокы керми күзгә. Хәтәр кеше булып чыкты бит әле бу күрше, юкка үзенә урын бирдем.
5
– Менә шулай, безнең ыру гомер-гомергә Гатчинада тора. “Алтын аяклар” дип йөртәләр безнең нәсел кешеләрен.
– Ха-ха! Менә ябештердең, Валя, уйлап та тормыйсың... Синең аякларны да алтынга манганнармы?
– Тукта, нәрсә авызыңны ерасың! Мин дөресеннән барам. Россиянең барлык патшалары безнең башмакларны киеп йөргән.
– Ха-ха! Алтын башмак аркасында Антибеска килдең, ә?
– Җитәр, бүлдермәгез! Сөйләсен, эчеңне тишәме. Валя, әйт әле, мондый курчак шикелле итекләрне тегәргә материалны, хромны кайдан аласың?
– Җүләр, лагерьда әйбер беткәнме? Иске тун, иске бүрек, ташланган куныч. Менә шуларны җыям, тазартам, кыркам, буйыйм.
– Тукта, тукта, каты киттең. Буяу кайдан? Шурум-бурум түгел, әнә нинди лак. Янып тора.
Безнең сәкегә җыелган халык Валентин теккән шыгырдап торган хром итекләрне кызыксынып, сокланып карый. Кунычларын әйләндерәләр, олтаннарына, үкчәләренә чиртеп-чиртеп карыйлар.
– Фабричный...
– Тукта әле, әйтсен, лак кайдан, ә?
– Кайдан булсын, мөрҗәдән. Анда сине лакларга да җитәрлек корым бар.
– Әйе, бу булыр-булмас башмакчының эше түгел. Патша киярлек башмак тегү дим.
– Ә-ә, Антибеска ничек эләккәнеңне яңа төшендем. Романовлар династиясе белән бәйләнештә булган өчен!
– Юләр, итекче белән патша арасында нинди бәйләнеш?
Даң-доң! Даң-доң!
– Барлау!
6
Валентин лагерьның итек тегү цехында эшли. Антибестагы барлык түрәләр, бигрәк тә аларның хатыннары, кызлары аны сырып алып, чиратлы-чиратсыз итек, боты, туфли тектерә башладылар. Хәттә Маршинск түрәләре дә Валентинны белеп алганнар.
– Заказ ун елга җитәрлек! – ди ул, кичен кайтып сәкегә күтәрелгәч. Әле һаман шаяра. Әммә элекке кебек озак-озак әңгәмәләр корып, патша итекләре турында хикәяләр сөйләми. – Мә, күрше, йөрәк ялга, – дип, миңа үз паегын, анда-санда колбаса кисәген төртә дә, бушлатын ябынып гырлый башлый. Арый, бик арый башмакчы.
Ничек кенә булмасын, ул миңа зур терәк. Югыйсә эшләрем көннән-көн хөртиләнә башлаган иде. Валентин аркасында гына бераз хәл алдым.
Бу арада лагерь түрәләре безгә дә эш тапты – ике цех ачты. Берсе эрләү, икенчесе туку-бәйләү цехы. Беренче цехта сыңар аяклылар. Алар шул аяклары белән орчык әйләндерә, мамыктан җеп эрли. Икенче цехта бөтенләй аяксызлар, койрыкларына утырып, ыргак белән мамык җептән оек, бияләй бәйлиләр.
Мин беренче цехка эләктем. Башта орчыкны әйләндерү тансык-кызык булса да, иртәдән кичкә кадәр ялгыз аяк белән берөзлексез эшләү ярыйсы ук арыта башлады. Өстәвенә, эрләвемнең юне юк, я юан, төерле була, я нечкә – өзелеп теңкәгә тия. Кичен эшне тапшырганда йомгагымны бракка чыгардылар. Нәтиҗәдә, паегым өч йөз граммга төште, төшке ашта баландадан соң бирелә торган ярты чүмеч чумардан да колак кактым.
– Иртәгә дә брак бирсәң – карцер! – диде цех башлыгы, минем йомгакны сул яктагы кәрзингә ташлап. Сүзендә торды, икенче кичне мин үз сәкемә кайта алмадым, карцерда йокладым... Валентин цех башлыгына итек тегеп биреп мине бәләдән коткармаса, белмим, карцерда ничә көн булыр идем. Алай гына түгел, фырт эшкә күчерде.
– Син цехта мич ягып утырырсың, – диде цех башлыгы, мине эрләүдән алып. Көнозын җылыда, җитмәсә, ашхәнәдән бәрәңге урлап китерәләр. Пешереп бирәм, “өресе” үземә дә кала.
7
Бервакыт төнозын кар яуды. Иртә белән җил чыкты, күз ачкысыз буран күтәрелде. Ул көнне безне эшкә чыгармадылар, ишеккә йозак салдылар. Зонага тимерчыбык сузып, берничә эт җибәрделәр.
Һич көтмәгәндә – бәйрәм. Бөтен барак дерт итеп кузгалды, төрле ярыкларга, тишекләргә, идән асларына яшерелгән карталар, шашкалар, шахматлар, ашыклар калкып чыкты. Ыгы-зыгы. Шау-шу! Уен. Сәке өстендә, сәке астында, идәндә өер-өер булып утырган, яткан, аягүрә баскан, азарт белән шашкан төркемнәр.
– Буби валет!
– Банкта унбиш паек.
– Яп туз белән!
– Тукта, чү, хәрәмләшмә!
– Менә сиңа мат!
Төтен, пар. Сүгенү. Кычкырышу, сугышу. Тагын валетлар, корольләр шапылдый. Барак артында җил, давыл. Тәрәзәләрне кар баскан. Упкын-упкын җил сукканда стеналар дерт-дерт итеп китә. Ә баракта бәйрәм. Кем ничек булдыра ала – шулай күңел ача, көлә, кычкыра, сикерә. Гаҗәп, һәрвакыт шат күңелле, кайгыра белми торган күршем Валентин гына күңелсез, бот башларын бушлат белән төргән дә, түшәмгә текәлгән. Әүвәле куркып киттем, әллә инде җан тәслим кылган. Үрелеп карыйм – авыр-авыр итеп сулый. Озын сары керфекләре йомылып-йомылып куя.
– Валентин, әллә авырыйсыңмы?
Җавап юк. Җавап бирми.
– Валентин...
– Эч поша, күрше... Эч поша, – сул як бите тартылып, сикереп-сикереп китә. – Контузиядән... Борчылсам, һәрвакыт бит алмаларым сикерә башлый.
Үземнең сөйләшәсе дә килә. Әммә, тагын сүз катарга базмыйм, нигә комачауларга, ичмасам бер көн тынычланып сагынсын...
Ә сагынырлыгы, пошынырлыгы бар аның.
1941 елның беренче маенда өйләнә ул, туе була. Ә егерме икенче июньдә сугыш башлана. Валентин фронтта. Разведчик. Кыю һәм батыр хәрәкәт итеп, “кирәкле тел”не алып килгән өчен аны Кызыл Байрак ордены белән бүләклиләр. Аннан соң һөҗүм, контузия, ике аяктан аерылу. Госпиталь. Инде өйгә кайтам дигәндә (дөресен әйткәндә, өй юк. Гатчина нимесләр кулында. Кая да булса тылга китү мөмкинлеге генә бар...) кинәт хәрби трибунал. Ун ел төрмә. Антибес.
Менә бит кеше язмышы нинди чокыр-чакырлы. Сагына ул. Сары сагыш.
– Со-ло-вей...
Кинәт барак калтырап, яңгырап китте. Мин торып утырдым. Бу ни? Бу нинди көчле, моңлы, яңгырау тавыш? Барактагы барлык шау-шу, сүгенү, кычкыру тынды.
Җыр үсте, көчәйде, сандугач булып өзгәләнде. Тышта буран, өермә, җил сызгыра, ыңгыраша. Җил саташып баракка ташлана, аны дер селкетә. Ә монда, барак эчендә моңа кадәр һич күренмәгән тынлык, изге тынлык. Карталар, паеклар, сүгенүләр, якага-яка килешүләр – барысы да онытылган. Бөтен барак сихерләнгән, тылсымлы җырны тыңлый. Монда – җәй. Монда иртәнге кояшлы, җофар исле урман. Монда өзелеп-өзелеп, очынып-очынып сандугач сайрый.
Соловей мой, соловей,
Голосистый соловей!
Ты куда, куда летишь,
Где всю ночку пропоешь?
Валентин урыныннан торып тезләнгән, башын артка ташлаган. Ярты гәүдәсе белән дә ул башкалардан биек булып, мәһәбәт булып күренә. Ул бар күкрәгенә, бар мәһәбәт тавышына ирек биреп, йөрәген бушата.
Йөрәк! Кеше йөрәге, син нинди бөек һәм илаһи! Ул менә хәзер җыр булып, өмет булып, ерактагы якты азат көн булып ташый:
Соловей мой, соловей,
Голосистый соловей!..
Валентин Маслов безнең баракның гына түгел, барлык колоннаның – Антибесның юанычы, сөенече булды. Кичләрен эшкә чыкмаган яңгырлы, буранлы көннәрдә аның җырлавын үтенәләр. Ул кыстатмый, дөресрәге, үзе теләп җырлый, моңая. “Вниз по Волге матушке-реке”, “Вдоль по Питерской”...
Нинди генә җыр җырламасын, ахырында ул нигәдер Алябьевның “Сандугач”ын кабатлый... Гаҗәп бер көй, моңлы тавыш белән сандугач булып өзгәләнә ул.
– Бу көйне Дусям ярата иде... Гел шушы җырны җырла әле дип үтенә иде, – диде Валентин миңа бервакыт, ачылып китеп.
Теге беренче төн сугышыннан соң, каршыдагы баракта торучы уголовниклар белән пычакка-пычак яши идек. Хәттә безне баланда алырга, паек алырга ашхәнәгә үткәрми талыйлар, кыйныйлар иде. Бары тик конвой белән генә йөрибез. Бигрәк тә алар Валентинга үчле, аны үтерергә җыеналар иде.
Гаҗәп, “Сандугач”ны ишеткәч, алар бөтенләй үзгәрде.
– Валюша, безнең баракка да килеп бер җырла әле, – дип үтенә, чакыра башладылар.
Ике барак арасында дуслык урнашты. Ул гынамы?
Валентин җырлый башласа, аны тыңларга вахтадагы түрәләр килә. Манарада сакта торган солдатлар автоматларын куеп, таң калып тыңлыйлар иде. Ул җырлаганда бөтен лагерь дерелди. Көчле, көр, музыкаль иде аның тавышы.
Ә куллары?
Куллары чыннан да алтын булып чыкты. Валентин теккән итекләр, туфлиләр, иң соңгы фасон, модага әверелеп, лагерь түрәләре хатыннары арасында көнчелек-ызгыш тудырды. Һәрберсе Маслов теккән туфлине генә кияргә тели. Ул хәзер, күпме тырышмасын, тегеп өлгертә алмый. Ә түрәләр көтәргә яратмый. Ахырында шушы чибәр осталык – алтын куллар аның башына җитте.
Бу вакыйга менә ничек була. Беркөнне конвой командирының хатыны Валентинга итек тегәргә заказ бирә һәм тиз тегеп бетерергә куша – кунакка барырга кирәк. Ә икенче көнне колонна башлыгы Валентинны кабинетына чакырта да:
– Берсекөнгә кызыма туфли тегеп өлгерт. Туй, – ди.
– Гражданин начальник, миндә әле конвой командирының ашыгыч заказы бар бит, – ди Валентин аптырап.
– Әмерне үтә! – дип, түрә аны куып чыгара.
Валентин бу төнне йокларга да кайтмады, эштә булды.
– Уф алла! – дип, икенче көнне көчкә кайтып егылды. – Бер убырдан котылдым. Туфли кызга ошады. Менә бүләк итеп бер пачка “Казбек” та бирде.
Без папиросны тартып та өлгермәдек, вахтер йөгереп килде, мышнаган.
– Командир чакыра.
– Капут! – диде күршем миңа карап, рәнҗүле елмаеп.
– Ярар, телеңә күп салынма, тиз!
Валентин зур бияләй кулы белән минем кулны кысты да, койрыгында шуып сәкедән төшеп китте.
Әйтерсең лә суга батты. Шул китүдән без Валентинны күрмәдек. Вахтерларның әйтүенә караганда, конвой командиры Валентин Масловны лагерь режимын бозуда гаепләп (мастерскойда кунган өчен) әүвәле карцерга япкан, аннан штраф зонасына җибәргән.
...Бүлмәмдә Алябьевның “Сандугач” җыры яңгырый. Ниндидер җырчы, фамилиясен ишетә алмый калдым, көчле бас белән җырлый, тавыш бер үсә, күтәрелә-очына, бер кинәт төшеп китә.
Йөрәк өзгәләнә.
Дустым Валентин да ишетәме икән хәзер бу җырны – бу бит минем аңа сәләмем, сагыну тавышым.
Юлның соңы
1
...Ниһәят, ирек!
Вахта ишегеннән чыгып әле яңа гына явып үткән күбек кар өстеннән агач аяк белән бата-чума бер-ике адым атладым да туктап калдым. Өнемме, төшемме? Мин хәзер чыннан да иректәме? Хәвефләнеп, шикләнеп кенә артыма әйләнеп карадым. Бу ни хәл? Күләгә булып артымнан калмый “тиз-тиз!” дип этәрмәләп, сүгеп йөргән автоматлы сакчылар да, “һау-һау” килеп өскә ыргылып торган овчарка этләр дә күренми. Сәер! Чыннан да, алар инде юкмы? Әллә теге тар ишекле, рәшәткә тәрәзәле вахтада яшеренеп, бу нишләр икән дип сагалап кына торалармы юкса? Ун ел буен канга, тәнгә, сөяккә сеңеп калган бу явыз иярченнәр-тагылмаларның кинәт юк булуына күңел дә, күз дә ышанып бетә алмый. Аптырап, сагаеп, куркып-дерелдәп тирә-якка карыйм. Ат башы хәтле йозак белән бикләнгән тимер капка. Ике кат чәнечкеле тимерчыбык белән уратылып алынган зона.
Тырпайган чәнечкеле тимерчыбыклар артындагы тәбәнәк баракларга карыйм – күзләремне ала алмыйм... “Их! Син бәхетле.. Ә без? Без ул көнне, азатлыкны күрә алырбызмы, әллә монда “такта бушлат” киярбезме... Иреккә сәләм!” – дип анда калган дусларның көрсенеп, еламсырап әйткән сүзләре, тавышлары колагымда чыңлый.
– Нәрсә, катып калдың, аксак! Әллә лагерьдан китәсең килмиме, контр!
Вышкадагы сакчының кычкыруына сискәнеп-каушап, ашыгып кузгалган идем, агач аяк таеп китте, мәтәлеп барып юл читендәге көрткә егылдым.
– Ха-ха! Ха-ха! Әй, ни таптың, аксак? Яртысын миңа да бир... Ха-ха! – Тик торудан иреккән яшь егет эче катып көлә. – Әй, контр кисәге, ирек тәмлеме? Нәрсә, аллаңа сәҗдә кыласыңмы? Ха-ха!
Көч-хәл агач аякны шудырып барып, көрткә терәп күтәрелдем, тәнем – шабыр тир. Җилкәдәге капчык әйләнеп килеп күкрәккә төшкән, муенны кысып буып тора. “Биштәр”не аркага этеп ташлап, юлга чыктым.
Нинди матур тирә-як! Җем-җем итә, гүя энҗе сипкәннәр. Хуш ис, беренче кар исе! Беренче яңгыр – ләйсән яңгыры! Шифалы яңгыр. Бала чакта “үсәбез, үсәбез!” дип шул яңгырда коена идек ич. Ә беренче карны ничек атыйлар соң? Минемчә ул да ләйсән – пакь, йомшак, җирне ничек итеп агарткан – ак җәймә җәеп чыккан. Могаен, минем бүген иреккә – азатлыкка чыгуымны хөрмәтләп, тәбигать донъяны алмаз кыйпылчыклар сибеп бизәгәндер. Яңа күтәрелеп килгән кояш нурларында алар күзләремне чагылдыра, салават күпере төсләре белән балкыйлар.
Хуш ис! Беренче кар исе нинди рәхәт, сулап туя алмыйм! Үзем ашыгам – Мариинск вокзалына җитеп, Күкчәтауга билет алырга кирәк! Әле һаман болай конвойсыз баруыма, тимер юл поездына үзбаш билет алырга ашыгуыма ышанып җитә алмыйм. Бу ашкынулар барысы да төш кенәдер дип куркам, үземне-үзем чеметеп карыйм. Үч иткәндәй, ашыккан саен агач аяк таеп-таеп китә яки юл читендәге көртләргә төртелә. Әле һаман агач аякка күнегә алмыйм. Их, бу бүкән башы урынына үз аягым булса, ничек йөгереп китәр идем мин...
Моннан ун ел элек – 1937 елның егерме бишенче октябре иртәсендә нәкъ менә бүгенге кебек ашыгып атлый идем түгелме? Юк! Юк, кызганыч ки, бүгенгедәй түгел шул.
...Казан. Көз. Томанлы иртә. Урам буендагы агачларның яфраклары әле яңа гына саргая башлаган. Алтын көз. Мин егерме алты яшьлек таза, типсәм тимер өзәрлек егет, – Казан педагогия институтының дүртенче курсы студенты. Әммә читтән караганда мин әле хәрби. Өстә – хаки төсендәге постау гимнастерка, күгелҗем галифе. Башта өр-яңа фуражка – йолдызы гына алынган. Аякларда – кунычлары ялт-йолт итеп торган хром итекләр. Һәрхәлдә, өч еллык хезмәттә полк мәктәбен бетереп, кече командир дәрәҗәсенә күтәрелгән егет идем ич мин! Институтка килгәч тә мин бу хәрби киемнәрнең кайберсен гади пиджак, чалбарга алыштырмадым. Ошый иде миңа хәрби кием, килешә дә иде. Курсташ кызлар да: “Ибраһим, хәрби кием бик килешә сиңа”, – диләр иде...
Биек, киң ишектән кереп, инде менә бу иләмсез тәбәнәк вахтаның тар капкасыннан кысылып чыкканчы бары тик ун ел гомер узган. Ун ел! Егерме алты белән утыз алты арасындагы алтын еллар!
Яшьлегемнең иң гүзәл, иң шаулы, иң мөкатдәс көннәре! Алар шушы ике ишек арасында калды... Нигә?
Юлдан атылып килгән бер “Москвич” чак кына үземне таптап китмәде, көч-хәл көрткә авып калдым.
– Ачыгавыз! Йолкыш! Юньсез аксак! Нәрсә комачаулап йөрисең! Читтән барырга ярамыймы әллә? Синең аркада яхшы кешеләр бәләгә юлыгыр! – Машина эчендәге әдәм, тәрәзәсеннән башын сузып, әнә шулай тиргәп-сүгеп китте.
Ә мин көрткә бата-чума көчкә күтәрелдем.
Тукта, нигә рәнҗедем соң әле мин – дөресен әйтте ич. Сул аяк урынына чыпта белән бәйләнгән бүкән башы. Өстә ертылып-таланып беткән тоткын бушлаты һәм шул ук сорттагы ертык балаклы чалбар. Ялгыз аякта ямалыр урыны да калмаган ЧТЗ. Башта – бер колагы йолкынган бүрек кисәге. Иреккә чыгасымны ишеткәч, барактагы иптәшләрнең берсе посылка белән алган чалбарын, икенчесе өстендәге яңа бушлатын салып биргән иде. “Безгә ярар, ә син инде – иреккә! Артык мескен күренмә”, – дип сөендергәннәр иде. Бүген вахтадан узганда сакчы: “Лагерьдан яңа кием белән чыгарга рөхсәт юк! Яле, хәзер үк сал” – дип, шундук чишендерде дә, яңаларны үзенә алып, почмакта яткан ертык-портыкны миңа ташлады. “Мә, йолкыш, мыштырдамый тизрәк эл дә, сыздыр. Юкса хәзер, лагерь милкен урлаган өчен икенче срок бирдерермен”.
Мондыйлардан булыр да. Каушавымнан киенер-киенмәс вахтадан атылып чыктым.
Ә шулай да, нигә соң мин аксак? Нигә мин йолкыш? Ун ел элек мин аксак та, йолкыш та түгел идем ич. Нигә?
– Әй, бабай, Мариинскигамы? – Бер йөк машинасы шып итеп минем янга туктады. – Әйдә, утыр. Иреккә ашыгасыңмы, батя?
Кабина ачылды. Мин агач аякны этә-төртә көчкә күтәрелдем.
2
Тык-тык. Тык-тык. Вагон бертуктаусыз тыкылдый, чайкала, буферлар сугылып зыңлап китә. Поезд Себер урманнары, Себер сопкалары аша көнбатышка ашыга.
Инде могаен төн уртасы. Вагон уртасындагы “буржуйка” каршында карта суккан бер төркем “фырт”лар да югары сәкегә менеп, калачланып уралганнар. “Буржуйка” инде сүнгән. Мариинскига минем кебек лагерьдан азат ителгән байтак тоткын җыелган икән, күбесе уголовниклар. Барыбызны бергә җыеп, җимерелеп беткән бер товар вагонына тутырдылар да, аллага тапшырдылар.
Лагерьда вакытта: “Ни булыр, азат итәрләрме, юкмы?” дип тәшвишләнеп, өч-дүрт төн йоклый алмаган идем. “Инде вагонга эләксәм, аю йокысы белән йоклармын”, – дип уйлаган идем. Менә хәзер мин вагон эчендә, күзләргә йокы гына кунмый. Күңел ашыга, ул инде әллә кайчан Күкчәтауда...
Кем каршы алыр икән? Билгеле инде, әти, үги булса да әни, сеңлем Разия. Әй, куанырлар! Ул арада тирә-күрше, дус-иш килеп җитәр. Иптәшләр күп иде дә күбен, сугыштан кемнәр генә исән-сау кайта алды икән? Бардыр, бардыр әле бергә ат-ат уйнап үскән малайлар. Их, сагындым үзләрен!
Тик менә өс-баш бик хөрти. Җитмәсә, бет сырып алган. Әле монда, вагонда, суыкта да я бер, я икенче җирне тешләп, кычыттырып теңкәгә тияләр, каһәр төшкерләр. Әй, оныта да язганмын, әти: “Хәзер без Сафаларда торабыз. Аңа өй салып бирергә сөйләштем. Кайтсаң, туп-туры шуларга төш”, – дигән иде бит бер хатында. Ә Сафа җизниләрдә борын-борыннан мунча бар. Әни, һичшиксез, мин кайтуга мунча ягып җибәрер. Күлмәк-ыштанны шартлаганчы бер кыздырырмын инде, барып җитсәм.
Их, рәхәтләнеп бер чабынырга! Юк, бер чабыну белән генә ун ел каешланган арка бирешмәс. Аны өч-дүрт тапкыр каезларга туры килер, һичшиксез.
Әти өс-башка берәр кием алып куйса ярар иде, хатымда язган идем язуын. Хәзер сугыштан соң кием-салымы да юктыр, солдат иске-москысы булмаса. Булса, анысы да ярап торыр иде. Нәләт, теге вахтадагы сакчы өр-яңа бушлат белән чалбарны тартып алып калды бит... Аны инде бер яртыга әллә кайчан шуыткандыр.
Әгәр аз-маз рәтле кием табылса, шунда ук эш эзләргә китәм, алтмышка җиткән атаның җилкәсен кимереп ятып булмас. Нинди эш булыр икән? Билгеле инде, мәктәпкә укытучы итеп алмаслар алуын. Илле сигезенче статьядан соң биш ел мәхрүмлек тә бар ич әле. Бәлкем редакциягә урынлашырмын. Хәбәрче кебек йөремсәк эш уңайсыз булыр булуын. Тик нишлисең, кайда да йөрергә кирәк. Әй, ярар, нәрсәгә монда бүрәнә аша бүре куып ятам. Кайткач күз күрер. Туган җиргә кайтам бит. Туганнар да, дус-ишләр дә җитәрлек ич анда.
– Ту-у-уу!
Паровоз бөтен тирә-якны шыңлатып кычкыртты. Могаен, берәр станциягә якынлашабыз булыр. Ашыйсы да килә... өч көнгә бирелгән коры паекны вокзалда ук ашап бетердем бит. Яхшы эшләгәнмен. Булмаса, мондагы уголовниклар хәзер талап алырлар иде. Әнә теге аскы сәкедә яткан картның сумкасын күз алдында шуыттылар. Мескен акырып-акырып елады: “Соңгы паегым иде. Тагын дүрт көн кайтырга кирәк”, – ди.
– Ту-уу...
Паровоз тагын кычкыртып, ухылдап, станциядә туктамыйча гына алга омтылды. Әйдә, әйдә, корыч атым, ашык, тизрәк йөгер! Алда минем туган Күкчәтавым...
3
Йөрәк дөп-дөп итә. Бу ни – каушаумы, әллә куанумы?
Ай болытлар арасыннан йөзеп килеп чыкты: тирә-як яктырып китте. Менә каршымда инде җиргә сеңеп барган, кыйшайган кәс түбәле өй – Сафа җизниләрнең йорты. Безнең өй әнә теге каршыдагы мәчетнең аръягында почмакта иде. Утызынчы елларда, калада тормыш авырайгач, әти ул өйне сатып, алтын приискаларына киткән булган. Хәзер тагын Күкчәтауга күчеп кайткан да, әнә, вакытлыча, үзенә яңаны салып алганчы, Сафа җизниләрдә тора икән.
Бу ике бүлмәле иске өй миңа кечкенәдән таныш. Мин бит ялгыз гына бала идем, уйнарга абыем да, энем дә булмады. Ә монда, җизниләрдә (әтинең бертуганы Әшрәф апаларда) бер көтү бала-чага. Җизни Күкчәтау-Акмулла-Кызыл Яр арасында йөк ташый, ә апа – йомшак тәбигатьле, безне орышмый. Тирә-күрше балалары белән бергә өйне ду китереп уйныйбыз. Төннәрен апаның өлкән улы Хәсән, без сыер астын, ат абзарын тазарткан, көрәгән өчен, “Алтынчәч”не сөйли. Һәр төнне шул бер үк әкият, әммә кызык!..
– Сөйлә, сөйлә инде, Хәсән абый.
– Иртәгә өлкән кураны тазартып, тиресне түгәсезме?
– Түгәбез.
Мондый кызык әкиятне тыңлар өчен тирес түгү түгел, утын ярырсың.
Ләкин бу йорт миңа кызыклы әкиятләр белән генә түгел, ә фаҗигале бер хәл белән дә истә. Бу йортның бусагасы төбендә минем кадерле әнием Маһиҗамал фаҗигале рәвештә вафат булды.
Безнең әти белән әни Татарстанның Балтач ягыннан, әүвәле бабай, аның артыннан әти Себергә эш эзләп килгәннәр дә, Күкчәтауда төпләнеп калганнар. Әти солдатка каралырга кайткан вакытында өйләнеп, әнине дә Күкчәтауга алып килә. Башта алар үзләренә оя табу нияте белән көне-төне эшлиләр, авылга кунакка кайту турында уйларга вакыт та булмый. Инде өйне салып бетереп, “уф алла” дип тынычланганда гына Герман сугышы башлана. Әти фронтка китә. Аннан революция. Аннан Колчак, атаман Анненков баскыннары, кулаклар фетнәсе һәм, ниһәят, дәһшәтле ачлык. Егерме беренче елда, ваба авыруы белән бергә, Идел буе халыкларын кырып салган коточкыч ачлык.
Менә шулай итеп, әнием килен булып төшкәннән бирле ун елга якын туган бусагасына атлап керә алмый, ата-ана, туганнарын күрә алмый.
Ниһәят, 1922 елда донъя бераз тынычлангандай була, игеннәр уңа. Безнең күршедәге Бану әби (ул Түнтәрдән икән) авылына кунакка кайтырга җыена. Моны ишетеп, әнием дә җилкенә. “Сиңа әйтәм, әти-әнине бик сагындым. Бану әбигә ияреп барып кайтыймчы. Улымны да алып барыйм”, – ди. “Сала башлаган өем бар, эшне ташлап китә алмыйм, алайса Ибрай белән үзең генә барып кил. Өйнең акчасын алданрак сорармын, юллык сәмән генә бирермен”, – дип, әти бу сәфәргә каршылык күрсәтми. Әни юлга әзерләнә башлый. Күчтәнәчләр ала, аш-су пешерергә тотына. Ә мин инде урамда дусларым Галәү, Фәйзи, Гомәрханнарга мактанам:
– Беләсезме, мин Казанга китәм бит.
– Шартлатасың, андый еракка сине кем алып барсын?
– Валлаһи, – дим.
– Борчак сибәсең, – диләр.
Бу хәбәргә безнең урамдагы барлык балалар шаккатты.
Чыннан да, ышанырлык хәбәрмени, балтачы Низаминың улы Казанга барсын, имеш.
Ә әни инде авылдашларга күчтәнәчкә дип чәкчәк, кош теле, тукач, бавырсак, тагын әллә ниләр, әллә ниләр пешерә. Үзе: “Аш-суым бик уңа, юлыбыз, иншалла, уң булыр!” – дип сөенә, очып-кунып йөри. Ару-талуны белми, көтү куганнан алып караңгы төнгә хәтле йөгерә, һаман юлга әзерләнә. Бану әби кереп:
– Ходай боерса, җомга көн Кызыл Ярга кузгалырбыз, килен, иншалла, – дип, юлга кузгалу көнен дә билгеләп чыкты.
Нәкъ шул көнне әти эштән гадәттәгегә караганда күп соңга калып кайтты. Әни аны капка төбендә үк каршылап:
– Сиңа әйтәм, нигә болай озакладың? Самавырымны өч тапкыр яңарттым, – диде.
– Яман хәбәр ишетелеп тора әле, – диде әти салкын гына, капка төбендәге бүрәнә өстенә утыра калып, балтасын бүкәнгә чапты. – ревкомга барган идем.
– И... раббым, – әнием коелып төште, – әллә тагын сугышмы?
– Казаклар тагын фетнә күтәргәннәр. Күкчәтаудан пропускысыз берәүне дә чыгармыйлар ди.
Ул төнне әни йокламады, намазлыгын җәйде дә, бик озак намаз укыды, елады, пышылдап ниндидер догалар укыды.
Ул вакытта әле Күкчәтауга тимер юл килеп җитмәгән иде. Казанга барыр өчен әүвәле йөз сиксән чакрымдагы Кызыл Яр каласына барырга, шунда поездга утырырга кирәк иде. Ә менә хәзер анда барыр өчен ВЧКдан пропуск кирәк. Аны ничек алырга? Менә бит, инде кузгалам дигәндә генә...
Бер төндә әнием танымаслык булып суырылды, ап-ак булып калды. Күзләре эчкә баткан, иреннәре күгәргән.
Мин дә аптырадым. Әгәр алай-болай Казанга баралмый калсак, малайлар күзне ачырмаслар, “буш куык” дип кенә йөртерләр.
Әти иртәнге чәйдән соң, гадәттәгечә алъяпкычын киеп, пычкы-балтасын алмады.
– Булмаса, Сафага барыйм әле. Ул түрәләр белән таныш. Может пропуск алып бирер.
– Әти, мин дә барам.
Өчебез дә Сафа җизниләргә киттек.
Әни нигәдер бик акрын, туктап-туктап кына барды. Җизниләргә килеп җиткәч тә: “Тыным кыса. Менә шушында гына утырыйм әле”, – дип, ул баскыч төбенә утырып калды. Әти белән мин эчкә, өйгә кердек. Пропуск турында әйткәч үк, җизни торып җиләнен киде: “Әйдә, түрә анда-монда киткәнче барыйк. Фетнә булгач, алар өйдә утырмаслар”, – дип, кабаланып чыгып та китте. Олы кызы Рабига: “Мин дә барам”, – дип, әтисенә иярде. Мин урамда бер малайны очратып, кичен далага ат багарга бару турында сөйләшә, килешә калдым.
Мин инде әтиләр турында оныткан да идем. Рабига йөгереп килә, бөтен урамны яңгыратып кычкыра:
– Сөенче! Сөенче!
– Нинди сөенче?
Ул арада Рабига баскыч төбендә утырган әни янына килеп тә җитте, баягыдан да катырак кычкырып, тезеп китте:
– Апа, апа, сөенче! Начальник пропуск бирәм диде!
– Ә... ә! – Әни сискәнеп күтәрелеп карады, пышылдап кына тагын: – Ә... ә, – диде дә, ике кулы белән күкрәген кысып авып китте...
Икенче көнне, җомгадан соң, безнең урамнан күл якка ике олау кузгалды. Алда әни, аның артында Бану апа. Ул – Казанга, әни – зиратка. Зират күл буенда, Кызыл Ярга бара торган олы юл каршында иде.
Әле менә хәзер дә әнием бу өйнең баскычы төбендә хәл җыеп утыра кебек...
Чымырдап өшеп киттем, вокзалдан җәяү килеп тирләгән идем, инде, кузгалмый басып торгач, тир каткан. Күкчәтауда әле кар төшмәгән икән, шулай да суык, көзге кара суык.
Болыт арасына кереп качкан ай тагын күренде. Тузган, кыйшайган иске өй кинәт яктырып: “Нихәл, исән-сау кайттыңмы? Сине күрмәгәнгә байтак булды бит...” – дип, минем белән исәнләшкәндәй булды.
Кайттым, кайттым, ага-йорт! Үзем дә сизмичә, калын, карт бүрәнәләрне капшый-сыйпый башладым, сагынып кайттым сезне, сабый чак бишегем.
Йорт кинәт юк булды. Дөм-караңгыда калдым. Әллә куркынып, әллә инде туңып дерелди башладым. Нишләп торам соң, шакырга, уятырга кирәк. Тәрәзәгә якынлаштым. Йөрәгем ярсып китте, кулымны күтәрәм дә, дерелдәп, шакый алмыйча кире төшерәм. Кемнәр тора икән хәзер бу өйдә? Танырлар микән? Ашыгып, каушап тәрәзәне шакырга үрелгән идем, агач аяк нигездән таеп китте дә, тәрәзә яңагына барып сугылдым.
– Әй, кем анда?
Әти тавышы.
– Мин... бер мосафир... кунып чыгарга рөхсәт булмасмы?
Өй эче яктырып китте, кысып куйган лампаның филтәсен күтәрделәр. Өстәл янында озын, чандыр бер кеше, ак күлмәк-ыштаннан. Әти! Сәкегә иелде, могаен өстенә кияргә эзли. Йөрәк дөп-дөп итә. Чыннан да, бу минем туган әтиемме?
– Хуҗа...
– Ибрай! – Әти кычкырып, тәрәзәдән атылып чыгардай булып, йөгерә-аксый мин торган тәрәзә ягына килде: – Ибрай... син кайттыңмы?..
Ул үксеп елап җибәрде.