Мәзәкләр. Зөбәер Мифтахов Татарча текстлар

М Ә З Ә К Л Ә Р

(Зөбәер Мифтаховныкылар)

 

Беркөнне кич Казанның Ирек мәйданында, Ленин һәйкәле янында өч күренекле татар шагыйре сөйләшеп тора ди: – Яфрак белән яфрак серләшкәндә күңелем Ленин белән сөйләшә! – дигән шунда берсе, кулларын селти-селти артистланып... – Киләбез дә ташка табынабыз, ә Ленин бит бездән дога көтә! – дип үз шигырен укып киткән икенчесе, – иәкә нәгъбүде үә иәкә нәстәгыйнь! Отче наш, дай нам хлеб насущный! ...Өченчесе бер сүз дә әйтми тик кенә торган... Чөнки ул иң типик татар шагыйре булган...

* * *

 

"Укымый торган җирдә укыдым, эшләми торган эштә эшләдем, инде пенсиягә чыкмый торган пенсионер булдым" – дип әйтә ди Казанның бер татар теле галиме...

* * *

Моабит төрмәсендә Муса Җәлил бер дустына әйтә икән:

– Син ышанма, дустым, әгәр сиңа "Муса илен саткан" дисәләр!..

Дусты:

– Ә мин ышанмыйм да! Тикшерүче бүген дә сорау алганда әйтә: "Муса Идел-Уралны сатканын әллә кайчан таныды бит инде!" – ди... Тамчы да ышанмадым!

* * *

Интернетта ике вирус очрашкан ди:

- Кая бардың?

- Әй, татар сайтларын агуларга барган идем лә...

- Нәрсә, барып чыкмадымыни?

- Әй, аларны Латиница дигән бер бик зәһәр вирус агулап бетергән икән инде...

* * *

Агыйдел-Эстәрле якларында яшәүче бер мишәр-татар үз йортына башкорт дусларын алып килгән дә, әнисенә әйткән ди:

Инәсәй, һамауыр гуй әле, шәй эске кели!..

* * *

Зөбәер МИФТАХОВ

АВЫЛ МӘЗӘКЛӘРЕ


Ушлы юләрләр

Берсенең йөзгә берәү тулып җитмәгән, берсенең тулып чак кына артып киткән ике кеше бар иде авылда. Ягъни, берсе кыска буйлы, юаш холыклы юләр, берсе озын буйлы, дуамалрак юләр иде. Болар җәй көннәрендә икәүләп авылның сарык көтүен көттеләр.

Юләр-юләр дә, озыны кыскасыннан өстенрәк, баш кеше булырга тели икән боларның. Җае чыккан саен иптәшен түбәнрәк дәрәҗәгә куярга тырыша ди. Әйтик, туплауга төшкәч моны суга җибәрә дә, артыннан кычкырып кала:

- Каюм, ищи вода! Ищи вода!

Теге кире килгәндә тагын кычкыра:

- Иди ко мня! Иди ко мня!

Әмма, Каюм да тыштан гына юләр, ә эчтән бик төпле фикер йөртә, һәм туплаудагы хурлыкның үчен артыгы белән кайтара ди. Көтүнең гел җайлырак ягыннан йөри, кыен якны иптәшенә калдыра. Сарыклар басуга керә башлап, тегеңә озын сыйраклары белән торып чабарга туры килгәндә, җитмәсә, артыннан кычкырып кала:

- Һайт! Тот шуны! Һайт! Тот шуны!


Тумас борын күчтәнәч

Авылның җор телле һәм мәзәкчел Зәки атлы бер кешесе район базарында "гүләйт итеп" кайткан ди. Анда күңеле булганчы, теле көрмәкләнә башлаганчы сыра эчкән, билгеле. Әмма балаларын да онытмаган - күчтәнәчкә дип кулына зу-ур бер төенчек перәннек күтәргән...

Өенә кайтып кергәч, шунда ук үзен тирәли сырып алган күпсанлы балаларның һәрберсенә берәр перәннек өләшергә керешкән:

- Мына, улым, сиа беж пежәннек!

- Мына, кызым, сиа беж пежәннек!

- Мына, улым, сиа беж пежәннек!

- Мына, кызым, сиа беж пежәннек!..

Шулай бала саен берәр перәннек өләшенгәч, төенчек төбеннән иң соңгы, артып калган бердәнбер перәннек тә килеп чыккан. Зәки абзый "моны кая куярга?" дип аз гына уйлап торган да:

- Мына, төпчек улым Фәнискә дә беж пежәннек! - дип... перәннекне шунда балалар янында басып торган хатынына тоттырган...

Ә икеме-өчме ай үткәч, гаиләдә тагын бер ир бала дөньяга килгән. Аңа Фәнис дип исем кушканнар...


"Фатырматырны бор"

Авылга электр кергәч, Салих абзыйның өй турысында гына чатлы баганага трансформатор утыртып куялар. Кырыңда торган чит әйбер дә әзрәк үзеңнеке сыман тоела бит инде, моның белән чак кына масаеп аласы да килә... Тик менә ничек җаен китереп чыгарырга?..

...Беркөнне кич бүрәнә өстендә ирләр белән гәпләшеп утырганда, Салих абзый юктан сылтау чыгарып тузынып киткән була да, болай дип әйтеп ташлый:

- Әле сез алаймы?! Алайга китсә, мин дә белермен нишләргә! Фатырматырны бордым-куйдым булыр, утырырсыз аннары караңгыда!

Ә берничә көн үткәч, кояш баеп эңгер төшкәндә генә кинәт авылда ут сүнә... Еш була торган хәл, әмма монысы әле беренче тапкыр икән. Якын-тирә күршеләр шунда ук теге чакта бүрәнә өстендә әйтелгән сүзләрне искә төшерәләр, һәм берничә кеше җыелып, Салих абзый янына керәләр. Бу вакытта ул өйдә берүзе, ә хатыны каядыр чыккан була.

- Салих кордаш, син алай шаярма инде, фатырматырны кире бор, - диләр вәкил булып кергән ирләр ипләп кенә.

- Юк, бормыйм! - ди әзрәк үртәшеп һәм шаяртып алу форсатын сизгән Салих. - Әйттем бит, караңгыда утыртам мин сезне дип! Утырыгыз әле менә!

- Соң, ул бит хөкүмәт әйберсе, җавап бирергә туры килмәгәе! Бор фатырматырны кирегә, эш начарга киткәнче!

- Хөкүмәт алдында, анысы, һәркемнең үз җавабы булырга мөмкин! Әйе! Мин дә бирермен, сез дә бирерсез! Ә фатырматырны бормыйм!

Төптән исәпли китсәң, хөкүмәт алдында һәркем гаепле бит инде... Аны ник телгә алуларына үкенеп, ирләр ялына язып үгетли башлыйлар:

- Я инде, Салих, безгә үпкәң булса, хатыннарыбызда, балаларыбызда ни ачуың бар? Ник аларны караңгыда утыртасың? Бор инде фатырматырны кирегә...

...Нәкъ шул вакыт гөлт итеп түшәмдә электр лампасы кабынып китә. Ничек сүнсә шулай, "үзеннән-үзе", билгеле. Әмма Салих абзый югалып калмый, тиз генә җавабын табып, үз сүзен барыбер өскә чыгара:

- Хатыннар өчен дисәгез, әнә, минем хатын борып куйды инде анда фатырматырны. Ничек борырга икәнен күрсәткән идем шул, сезнең бәхеткә каршы!


Укмаш кушамат

Чын дип сөйлиләр, бер авылда шундый мәзәк хәл булган имеш. - Җәйнең матур иртәсендә бер әдәм ишегалдында "кәҗә" матаен көйли, шуңа атланып олы яшьтәге атасы белән бергә урманга печән чабарга барырга җыена икән. Әзерлек эше инде бетеп килә, утырып китәсе генә калган, тик менә бәлә: әдәмнең кече яшьтәге малае матай артына үзе утырмакчы була, урманда нинди каты эш булачагын аңлап бетерми, күрәсең. "Бабай өйдә калсын, аның урынына мин барам!" - дип әйтә ди...

Ә аңа җавап итеп, яңгыравык һәм катгый тавыш белән, өйнең биек күтәрмәсенә менеп баскан әнисе кычкыра:

- Юк, син бармыйсың! Бабаң бара! Бабаң бара!

Малай һаман карыша:

- Мин барам! Мин барам!

- Бабаң бара! Бабаң бара! - ди әнисе инде ничәнче тапкыр, һәм, кызыбрак китепме, үзе дә сизмәстән, "бабаң бара"ны укмаштырып әйтә башлый:

- Бамбара! Бамбара!

- Мин барам! Мин барам! Мин барам!!

- Бамбара! Бамбара! Бамбара!

...Нәкъ шул вакыт урамнан бер карчык үтеп бара икән. Ул, билгеле, тоташ койма артыннан бары биек күтәрмәгә баскан әлеге хатынны күрә. "Берүзе... (дип уйлый инде карчык), нишләп әллә нинди тузга язмаган сүзне кабатлый да кабатлый? "Бамбара, бамбара"... Берәр төрле ырым микән әллә?"

Карчык бу көнне өйдән-өйгә кереп, күргән хикмәте турында хәбәр таратып йөри. Билгеле инде, авылда сәер һәм мәзәк сүзне шунда ук отып та алалар, укмаш телле хатынның үзенә һәм бөтен нәсел-нәсәбенә "Бамбара" дигән кушамат тагып куялар...


Куркыныч янаулар

Корыч авылында бер әби, оныклары көйсезләнә башласа, болай дип куркыта икән:

- Балалар, җыламагыз!
Әгәр тыңламасагыз -
Әнә тора Килкабыз!
Килкабызга илтәбез!

Һәм балалар тына, чөнки чыннан да илтеп куйсалар, - күрше Килкабыз авылындагы икенче әбиләре яшь балаларны карарга бик яратып тормый:

Рәхәт кенә яшәгәндә тынычта,
Китерделәр башка бәлә Корычтан!

- дип сукрана башлый...

Ләкин, берничә ел үтеп, оныклар үсә төшкәч, хәл кире якка үзгәргән. Хәзер инде алар үзләре:

- Әнә тора Килкабыз! Килкабызга китәбез!

- дип Корыч әбиләрен;

- Кайтабыз Корычка, калырсың тынычта!

- дип Килкабыз әбиләрен куркыта башлаганнар ди.


Урман җене нидән курка?

...Җәй азагы, караңгы бер август төне... Турай урманы читеннән сузылган тар гына юл буйлап укытучы Фазлый, ялгызы гына, Матыдан кайтып килә... Бөтен дөнья тып-тын, яфрак та селкенми... Тик ара-тирә генә әллә кайдагы сазлыкта песи башлы ябалакның илереп көлгәне яңгырап киткәли... Барган уңайга юл буенда әллә нинди сихри, җен-пәри төсле карачкылар калкып чыга: якын ук килгәч кенә аларның я корыган агач ботагы, я кешедән дә биек булып үскән тигәнәк куагы икәне беленә... Куе урман эчендә ниндидер утлы күзләр базлап янгандай тоелып китә... Менә берчакны аяк астыннан кинәт олы гына бер кош пырлап очып чыга - Фазлый шунда тәмам коелып төшеп, шөр җибәреп, байтак вакыт җанын учына җыялмыйча тора... Әмма кайтырга кирәк... Һәм ул тагын әкрен генә, сак кына адымнар белән алга атлый башлый...

...Урман почмагына, Түбән болын ягыннан менә торган юл чатына җиткәндә, әйбәтләп кенә караса, ни күрә - биек булып үскән карт каен төбеннән биш-алты метр читтәрәк, нәкъ ике юл кисешкән турыда... озын гына, кап-кара гына бер шәүлә калгаеп тора!.. Шып туктый да кала шунда Фазлый... Теге шәүлә исә һаман тора... Әз генә селкенеп, чайкалып та куйган төсле...

...Әгәр дә мәгәр кешегә төнлә җен-пәри очрый калса, нәкъ менә урман читендә, карт агач төбендә, юл чатында очрый икән диләр бит... Тәгаен генә җен инде бу, алайса...

...Мондый чакта белгән догаларыңны укырга кирәк диләр бугай, аннары... Нинди догалар белә иде соң әле ул...

- Лә илаһа илалла!.. - дип укына башлый Фазлый, дерелдек тавыш белән. - Якә нәгъбүде вә якә нәстәгыйн... Көш, кит моннан!.. Әлпи-тиси-җомхый... Югал күздән дим сиңа! Иннә лиләйһи рәжигун!..

Шулчакны - Йа Хода! - теге озын кара шәүлә кинәт телгә килеп, кычкырып Фазлыйга эндәшә:

- Әй, Фазлый!! Синме бу?! Урманда җен-пәри күрсәң, дога укыма син аңа бервакытта да! Урман җене догадан курыкмый ул! Ә менә каты итеп әшәке сүз белән сүгенгәннән нык курка! Сүгенергә кирәк андый чакта! Үзең укытучы, ә шуны да белмисең!!

- Ә, Нәҗип! Анаңны фәлән итим, синмени әле бу?! - дип кычкырып-торып сүгенеп җибәрә Фазлый да шунда, үзе дә сизмәстән. - Фәлән җиреңне корт чаккыры!! Мин бит сине җен дип торам, чыннан да! Нигә алдан ук тавыш бирмисең, фәлән-төгән нәрсәкәй!

Билгеле инде, Нәҗип ул сүгенә дип кенә күздән югалмый. Түбәнге юлдан менеп чатка җиткәндә Фазлыйны алданрак күреп-сизеп алып, азрак көтеп торган булган икән ул. Инде икәүләшеп, кайчан-кемнең-кайда җен-пәри күргәннәрен сөйләшә-сөйләшә, басу юлы буйлап кыю атлап авылга кайтып китәләр болар.


"Ут кертәм, газ кертәм!"

...60нчы еллар ди... Ерак бер авылда, кич караңгыда, ике бичәкәй колхоз җыелышыннан кайтып бара ди...

― Әй генәм! ― ди шунда берсе, ― Бу читтән килгән яңа персидәтел бигрәкләр дә явыз кеше булып чыкты, әйеме!..

― Әйбәт кенә сыман ласа, тыштан караганда... Нигә алай дисең? ― ди икенчесе...

― Бәй, димичә! Ике сүзенең берендә: "Авылыгызга ут кертәм! Газ кертәм!" ― дип куркыта ласа!!.


"Әйттем мин аңа, әйттем!"

...Хәлилнең күршесе Марыс, үзе болай ипле генә кеше, өеннән тып-тын гына чыга да, тып-тын гына кереп китә, зыянлы я гаугалы дип авыз күтәреп әйтерлеге юк, алай... Иллә мәгәр, быткычлыгы бар инде... Быткычлыгы бар... Атна-ун көн саен нинди дә булса бер дәгъвә китереп чыгармый калмый... Анысы ба-ар!..

...Көннәрнең берендә, әйтик мәсәлән, күтәрмәсенә менеп, ишеген ачарга торганда, ихатада йөргән Хәлилне күреп ала да бу, ипләп кенә сүз куша:

- Карале, Хәлил күрше, ачуланма, иеме, үзең болай әйбәт кенә кеше инде син, иеме... Ә нишләп соң синең тавыкларың гел безнең бакчада йөри? Ә? Мин шуны аңламыйм!.. Кишер түтәлен бөтенләй тырнап бетерделәр бит инде!.. Кабакның чыккан берен чүпли торалар!.. Ә бәрәңге төпләренә оя казып кергәннәр!.. Әйдәле, менә, барып карыйк әле!..

"Синең бакчаңны тавык кермәслек итеп мин киртәләргә тиешме?" - дип тотынсаң, олырак тавышка китә, ә Хәлил андый кеше түгел бер дә... Ул, күршесе тагын берәр уй уйлап өлгергәнче, тизрәк "акланырга" керешә:

- Әйттем мин аларга, әйттем! Ныгытып әйттем! Нигә, мин әйтәм, күршенең коймасы тишек-тошык дигәч тә, гел шунда керәсез дә китәсез?! Керәсез дә китәсез?! Нигә дип, мин әйтәм, шуның кишер түтәлен тырныйсыз? Сезгә, мин әйтәм, ихатада чүп беткәнме?! Нәрсә дип, мин әйтәм, шуның карап торган бер бәрәңгесен казыйсыз?! Сезгә ихатада ком беткәнме? Тыңламыйлар, инде менә, тыңламыйлар!.. Ярар, күрше, син бик нитмә, мин аларга тагын бер кат ныгытыбрак әйтеп карармын әле! Ие! Ныгытып әйтермен!

...Марыс, җавап кайтарырга сүз табалмыйча, өенә кереп китә...

...Тик, атна-ун көн үтүгә, тагын бер дәгъвә китереп чыгара бит, әй!..

- Карале, Хәлил күрше! - ди, күтәрмәсеннән торып. - Үзең болай әйбәт кенә кеше инде син, иеме... Ничә еллар күрше булып торып, кул күтәрешү түгел, кычкырып сүз дә әйтешкән юк бит инде безнең ике арада, иеме... Ә нишләп соң кичәгенәк синең әтәчең, койма аркылы очып кереп, безнең әтәчне канга туздырып талаган? Ә? Йоннарын тузгытып, кикриген телгәләп, аягын аксатып бетергән?!. Әйдәле, менә, үзең кереп карале...

- Әйттем мин аңа, әйттем! - дип керешә Хәлил бу юлы да. - Ныгытып әйттем! Нәрсә, мин әйтәм, тавыклардан эре күкәй салдырта торган затлы нәсел була торып, шул токымсызлар ягына керәсең? Мин, дим, сине, юньсезне, фәләнчә кадәр сумнарга төшереп, күрше тавыкларын бассын өчен сатып алдыммы? Юк инде, тыңламый! Тыңламагач тыңламый!.. Ярар, күрше, син бик нитмә, мин аңа тагын бер ныгытып әйтермен әле! Затлы нәсел дип тормам мин аны! Тибеп очырырмын, тагы да тыңламаса!!

...Ләкин, эш аңа ук барып җитми. Марыс күрше, тулаем алганда, әйбәт кеше бит ул үзе... Икенче көнне, күтәрмәсендә таптанып, ихатада йөргән Хәлилгә ипләп кенә тагын сүз куша:

- Син Хәлил күрше, кичә мин әйткәнне зурга алма инде, яме... Кергәләсен әтәчең безнең якка да, бик теләге булгач алай... Ие... Әтәч бит ул, әтәчлеген итәр инде... Бернишләп тә булмый инде... Сүз әйтмә син аңа...


Действителни факты...

Инде күптән, авыл кибетенә товарны районнан ат белән ташый торган чакта булган ди бу хәлләр... Гадәти эш инде, әллә нәрсәсе юк... Әмма дә ләкин... Аракы шикелле хәвефле товарны исән-имин кайтарып җиткергән очракларда, шуның өчен йөк ташучыга бер шешә аракыны бушлай гына бирү кагыйдәсе дә бар икән... Язылмаган кагыйдә, шулай да, законда-фәләндә каралмаган... "Законлаштыру" өчен исә товарның юлда ничек итеп "үзеннән-үзе бозылуы" турында акт төзегәннәр...

...Бер тапкырда, мәсәлән, мондый акт әвәләп атканнар:

"АКТы. Действителни факты.
Кайткан чакта бер шешәне
Ат типте дә ватты..."

...Гел генә бер сылтауны кабатларга ярамый бит инде, шуңа күрә, икенче юлы актны болай итеп әвәләгәннәр:

"АКТы. Действителни факты.
Деффективный бер шешә
Тишелде дә акты..."

...Өченче юлы да аптырап калмыйлар, әйбәт кенә сылтау тагын табыла:

"АКТы. Действителни факты.
Әрҗәдәге бер шешә,
Чайкалып кайтты-кайтты да,
Бөкесен бәреп атты..."

...Чатнама суык кышкы көннәрнең берсендә исә сылтауның тагы да шәбрәген чәпәп куялар:

"АКТы. Действителни факты.
Бер шешәнең аракысы
Суыкта туңып катты да,
Пыяланы шартлатты..."

"...Туктагыз әле, егетләр, мондый шәп сылтау бер генә шешә өченгә әрәм китә", - дип, кибет сатучысы шунда "шешә" сүзен "әрҗә"гә төзәтеп, актны киредән яздырткан ди хәттә...


Әгәр дә ки тыңламасаң!..

Унөч-ундүрт яшьлек малайлар чираттагы бер ярамаган уен китереп чыгарганнар: чалбар төпләренә шырпы кабызып тоталар да, "җил чыгаралар" - кемнеке шәбрәк яна, шул җиңүче була, имеш тә... Җиңелүчегә - маңгаена шалбан...

Ничектер моны бер малайның әнисе сизеп алган... "Берәр җирләренә ут кабарга мөмкин бит аларның!" – дип, коты очып, әти кешегә сөйләгән... Әти кеше исә бик тә җитди, бик тә усал кеше икән – кич эштән кайтып, ашап-эчеп алгач, ипләп кенә малайны үз янына чакырган да, колагыннан борып алып, сорашырга керешкән:

- Я, сөйлә, җаныңны алганчы - нәрсә эшләдегез бүген мәктәптән кайткач?

- Мин түгел, мин башламадым... Мине Илдар котыртты... Әйдә ярышабыз, маңгайга шалбаннан, диде...

- Шуннан? Кем җиңде инде?

- Илдар җиңде... Ул юри вакытын белеп килгән...

- Менә нәрсә, чучка борын: әгәр дә мәгәр тагын бер тапкыр бу турыда ишетсәм - җаныңны алырмын! Әгәр дә ки инде әйткәнне тыңламасаң, тагы да шул әшәке уенга керешсәң, дим, сбулыч... - Бер сәгать алдан кара ипи белән свежий кыяр ашап, бер стакан сөт эчеп куй! Ишетсен колагың! Җаныңны алырмын!


Әлү!.. Прием!

Шәһәрдә торган бер кеше, туган авылына кайткач, олы яшьтәге әнисенә кәрәзле телефон калдырып киткән ди. “Шалтырады исә менә шушы төшенә генә басасы да, колакка куясы, катлаулы бер нәрсәсе дә юк аның!” – дип кат-кат аңлатып, өйрәтеп тә куйган.

Шуннан, берзаманны теге телефон шалтырый ди бит, әй!.. Әни кеше, карт кына әби була инде, тиешле төшенә ныгытып кына басып, колагына терәгән моны...

– Ало! Әни, синме? Әйбәт кенә торасыңмы? – ди икән телефон...

...Әнисенең, карт дигәч тә ул чаклы, телефон гына күргәне бар икән инде, анысы. Тик мондый ук кып-кыскасын түгел... Тыңлыйсын тыңлаган да, үзенә сүз әйтергә чират җиткәч, телефонны колагыннан алып авызына терәгән һәм бар көченә кычкырып (колхоз гадәтенчә):

– Ие!! Әлү!! Ие!! Әйбәт кенә әле!! Бик әйбәт!! Үзегез ни хәлдә?! – дигән. Шуннан соң инде, “бу нәмәрсә кайсы башыннан сөйли икән соң?” ди-ди боргалый-боргалый гына, тагын колагына терәгән... Һәм теге баштагы улының: “...дыңмы соң әле?” – дигәнен генә ишетеп өлгергән... Нишләмәк кирәк, телефонны тагын колагыннан алып, тагын авызына терәгән инде:

– Әлү!! Ишетми калдым!! Нәрсә дидең?! Кабатлап әйт!! – дип кычкырган. Шуннан телефонны тагын авызыннан алып, тагын боргалап, тагын колагына терәгән...

Шулай өч-дүрт тапкыр азаплангач, теге баштагы улы аңлап алган ди бит эшнең гыйльләсен...

– Әни, ничек анда, бәрәңгене ала башламадыңмы әле? Ярдәмгә кайтыйкмы дим!.. Прием! – дигән, чираттагы тапкырда.

Ни гаҗәп, әнисе дә төшенгән...

– Әлү!! Юк әле!! Кайтыгыз!! Үземнең генә көч җитмәс!! Прием!! – дип кычкырган. Телефонны авызыннан алып, әйләндереп-тулгандырып, колагына куйса, улы вакыт чамасын белеп, көтебрәк торган икән, рәхмәт төшкере:

– Ало! Ярый алайса, әни, яңгыр яумаса, ял көннәрне кайтырбыз!.. Прием!

Шулай итеп, “Прием!..” – “Прием!..” диешеп, көтеп торышып, әнисе белән улы әле тагын байтак кына, җанлы гына сөйләшеп алганнар ди кәрәзле телефон аша...


Билет хакы...

Гариф бабай кызы янына Казан каласына кунакка баргач, кызы аны беркөнне кич Татарстан Филармония Залына, Татар Дәүләт Хоры концертына алып барган ди... Кереп утырып, концерт башланып, беренче көйләр яңгырап киткәч тә, Гариф бабай танавын еш-еш тарта башлаган, күзеннән яшьләр агарга керешкән, һәм концерт беткәнчә гел шулай... Ну, ул үзе авылда гармунчы да, җырчы да, музыкага хисе көчле кеше бит инде, шуңа күрәдер...

Концерт бетеп, трамвайда кайтырга чыккач, кызы аңа:

― И җыладың да соң әти, шундый дәрәҗәле җирдә, кыенсынмыйча! ― дип әйтеп куйган ди. Ә Гариф бабай, җавап итеп:

― Бәй, җыламагач та, ― әрәм китә ич билет хакы! ― дигән ди... Теле дә хикмәтле була торганые аның...


БАЛАЛАР СӨЙЛӘШӘ

Урамда бер биш яшьлек малай әнисенә сөйләп бара:

- И-их, әни, нигә соң син бер дә йөгермисең? Йөгерергә кирәк... Менә без бакчада йөгердек, мин беренче килдем. Мине мактадылар, бүләк бирделәр... Ә син бер дә йөгермисең... Йөгерергә кирәк, әни, сиңа да...


* * *

Биш яшьлек малай белән әнисе кибеттән чыгып баралар. Малай әнисенә:

- Эшли, әйеме?

- Әйе, улым, Әлфия апаң эшли. Сату сата.

- Әә-ә... Әзрәк эшли дә, аннан соң сату сата... Әйеме?


(1991 елдагы ике мәзәк... Искерделәр инде...)

Кем нәрсә сорады?

- Чыршыгыз бик матур икән, каян алдыгыз?

- А-а, сөйли китсәң, тарихы озын аның. Башта бардык чыршы сорап урман хуҗалыгына. Ә анда бездән алмашка шикәр сорадылар. Нишлик, киттек шикәр заводына. Анда шикәр хакына тун сорадылар. Киттек мех фабрикасына, ә анда - кирпеч сорадылар. Кирпеч заводына барсак - анысына компьютер кирәк икән.

- Шуннан-шуннан? Компьютер эзләп киттегезме?

- Юк инде. Киттек шуннан соң урман караучыга. Ул бер ярты сорады...


Үзең гаепле!

- Хуш киләсең, Кыш бабай!

- Исәнмесез, балалар, исәнмесез, куяннар! Ә нишләп әле сез барыгыз да куян булып киендегез! Нишләп арагызда аюлар, бүреләр, төлкеләр бер дә юк?

- Үзең бит, Кыш бабай, безнең әтиләр эшләгән завод профкомына куян битлекләре генә җибәргәнсең!

* * *

Сайт создан в системе uCoz