Күрәчәгең булса. Зөбәер Мифтахов Татарча текстлар

Зөбәер МИФТАХОВ

КҮРӘЧӘГЕҢ БУЛСА...

Хикәя

Җәйнең гадәти бер көне, авылда кызу эш вакыты иде... Әсхәт көне буе кырда тракторы белән печән җыйдырып йөреп, кич кояш баеганда гына өенә кайтты. Шактый арыганые. Кайтышлый ук ишегалдында коймага эленгән юынгычта битен-кулын юып алды да, өйгә кереп, табынга утырды. Хатыны Нәсимә пешереп-төшереп алдына куйган итле-токмачлы ашны бүредәй аппетит белән “сыпыртырга” тотынды. Тулы ике тәлинкәне бушатып куйгач кына әзрәк, кем әйтмешли, “йөрәге ялганган” сыман тоелды. Аның белән генә “эш” бетмәде әле ― аштан соң Нәсимәсе аңа зур кәсә белән чәй ясап бирде. Беренче кәсәне Әсхәт авызына “аударып” кына куйды да, икенчене ясатты, анысын инде ашыкмыйчарак, табында булган төрле кәтермәчләрдән авыз иткәләп эчте. Аннары өченчене, дүртенчене... Арыганнар онтылды, кәефләр түгәрәкләнде...

Ашап-эчкән арада гадәтчә әзрәк тегене-моны сөйләшеп утырдылар. Малай белән кыз тагын “культура йорты”на чыгып киткәние инде, шуларны телгә алып, “бик азып йөрмәсәләр ярый”, “ичмасам син дә сүз әйтмисең” дигән булыштылар бугай... Аннары, әллә ничек кенә башлап, Әсхәтнең Чаллыда яшәгән Фәрит абыйсын искә төшерделәр...

...Әллә юкса, нәкъ кискен вакытында юри туры китереп, ходай я фәрештәләр шулай искә төшертә микән?..

― Аерылышкан дип кенә арытаба да гел ялгызы яшәмәс ич инде ул, ― диде хатыны. ― Шәһәрдә күз тоткан берәр кешесе бардырмы, юкмы, әгәр дә инде булмаса, дим, Түбән оч Гөлфирәне димләп карасак ничек булыр икән? Фәриттән ничәдер яшькә генә яшьрәк тә ул. Кырык өчтә шикелле. Төскә-биткә дә матур гына. Ире үлгәнгә әллә инде ел ярым буладыр... Улы читтә...

― Белмим шул, ― диде Әсхәт, берара тынып, уйлангандай итеп алгач. ― Өйләнү кайгысы микән әле анда... Яз көне кайтканында “эш буенча проблемалар” дип сөйләнеп алганые сыман ич. Эшләгән җирен бетерергә, үзләрен кыскартырга җыеналар дигәние. Ничек булып беткәнен телефоннан сорашып белешергә дә булырые да соң, әллә нигә уңайсыз сыман тоела... Ә инде эшләгән эшең белән тәртип булмаса...

― Донья бервакытта да түгәрәкләнеп бетми ул, ― диде Нәсимә. ― Бүген эш мәсәләсе, иртәгә тагын икенчесе килә дә чыга тора. Ә өйләнү сыман нәрсәне аңа карап тоткарламыйлар, юкны сөйләп утырма!.. Эш тапмый да тормас тап-таза кеше... Сүз катып карарга кирәк булыр...

Шулай диештеләр дә, ул турыда бетерделәр...

Тамагын ныгытып туйдырып алгач, Әсхәт ишегалдына чыкты. Караңгы төшеп килә, һава искитмәле рәхәт, салкынча, тып-тыные. Ул койма буенда күшәп торган сыер янына барып, учы белән сыерның арт санына шапылдатып алды.

― Күшә, хайванкай! ― дип куйды. ― Ашыйбыз да күшибез, синең белән безнең бүтән кайгы беткән!.. Кат-кат өйләнеп тә, аерылышып та йөрмибез... Әйе! Эшебез дә ― булганда трактор, булмаганда сәнәк тә ярап тор!.. Ә кешедән бер дә ким җиребез юк!

...Сигез классны беткәч район үзәгендә трактор курсларында гына укып кайтты да, тагын ике ел армияне санамаганда, авылдан беркая китми яши дә яши бирә Әсхәт... Бөтен йорт-җире авылча җип-җитеш... Быел әле менә торба белән өенә газ да керттерде... Кешедә булган автомобиль анда да бар, искене сатып алган булса да... Гаиләсе бөтен, балалары бер дигән үсеп җитеште, күз тимәсен... Эш барда кинәнеп эшли, бигрәк тә җәй көне... Кыш көне генә ул яктан һаман “проблемалар”, әйе, анысы бар... Аның каравы, күбрәк итеп мал-туар асрый... Туган нигезне гөрләтеп яшәтә... Сиксәнгә җитеп килгән әни дә аның карамагында, ходай гомерен озын кылсын... Әтү йөри кайберәүләр әллә ниткән бәхетләр артыннан куып та!.. Койрыгын бик тоттырмый!..

Шуларның кайсын эчтән уйлап, кайсын сыерга сөйләп, бер үк вакытта кичке тын һавага хозурланып, ишегалдында байтак басып торды Әсхәт...

...Өйгә кереп, инде йокыга талып кына барганда, кинәт телефон шалтырады... “Бу вакытта кайсы шайтаны тагын?!” ― дип бер сукранып, ул трубканы күтәрде. Теге башта кемнеңдер еш-еш тын алганы ишетелде.

― Алло! Кем анда? Нәрсә кирәк? Я, сөйлә сүзеңне!

― Ы-ы! ― дип ыңгырашты трубкада кемдер. ― А-а! Ы-һы!

― Кем син? Нәрсә булды?..

Җавап урынына нибары тагы да ешрак тын алулар ишетелде...

― Һы! ― дип куйды Әсхәт үзе дә. Йокылы-уяулы килеш “кемдер шаярта” дип кенә аңлады да, элемтәне өзде. Урынына ятты. Сыны каткандай киеренке хәлдә бер минутлап ятканның соңында, теге сәер тавышның иясе кинәт исенә килеп төште. Трубкага ыңгырашкан ул кеше ― әлбәттә, абыйсы Фәрит иде!

Әсхәт, яткан түшәгеннән сикереп торып, тиз генә абыйсының номерын җыйды. Бик озак, элемтә өзелгәнче, трубканы алмадылар. “Ул түгел ахры, шулай да, өендә юк бугай ич” дип уйлап, тагын урынына ятты. Тик күңеле алай гына йокыга китәрлек тыныч түгелие инде... Тагын торып, тагын шул ук номерны җыйды. Бу юлы, ниһаять, трубканы алдылар...

― Алло!.. Абый, бу синме?

― Ыһ-һы!

― Нәрсә булды? Чирләп киттеңме әллә?

― Ыһ-һы!

― Шулаймы?.. Ярый, аңладым, абый!.. Аңладым!.. Син анда бик борчылма, тыныч кына булып тор!.. Главные ― тыныч бул! Без иртәгә иртән үк килеп җитәрбез. Хәзер җыена башлыйбыз!..

Теге башта трубка шакы-шокы килеп алды да, элемтә өзелде...

Нәсимә дә уянганые инде. Тиз генә юлга әзерләнергә керештеләр. Нәрсә булганы әлегә бик билгеле түгел, тик инде Фәрит белән ниндидер зур бәлә-каза килеп чыкканлыгы аермачыгые...

 

* * *

...Фәритнең кичә кичтән үк инде хәле шәптән түгел, әзрәк башы әйләнеп, күңеле болганып, бик сәер генә тәне оешып торадырые. Үзе моны я көндез начар сыйфатлы сыра эчкәннән, яисә менә тагын бер көннең файдасызга, мәгънәсезгә үтеп китүеннән дип кенә юрады. Режим да бозылып беткән, аннары: кайчакта төне буе авыр уйлар уйлап, йокыга китәлми ята да, иртәгәсен төшкә чаклы уянмый... Ә кайчакта шуның киресенә әйләнеп китә ― бик иртә ятып йоклый да, таң атканчы ук күзләре шар ачыла... Нишләргә дә белми аптырый шуннан... Эш юк, шөгыль юк, бүлмәсендә бер ялгызы... Инде ничәнче ай гел шулай...

...Иртән уянгач, гәүдәсен кузгатып урыннан торырга үзендә көч туплый алмыйча, озак кына түшәмгә карап ятты. Ахырда бөтен ихтыярын җыеп кузгала гына башлаганые ― башы чатнап авыртып китте... Чир иде инде бу, сыра-фәлән шаукымы гына түгел, ниндидер бер шомлырак нәрсәнең башланып китәргә торуые... Аңлады да күк шуны үзе, киредән ятарга да уйлап куйды... Тик алай тиз генә бирешергә, йомшаклык күрсәтергә теләмәде... Аннан башка да тирән кризислы бу дәверендә аңа һич кенә дә чирләргә ярамыйдырые! “Баш чеңләгән саен назланып ята башласаң!..” ― дип үзалдына сукранып алды да, әкренләп торып басты, туктый-туктый, башы чатнап сызлаганны “тыңлый-тыңлый” гына ванна бүлмәсенә узды. Җылымса су белән аннан-моннан юынып алды. Хәлсезлеге һаман әле узарга җыенмыйдырые. “Әллә бүгенгә тешне чистартып тормаска микән?” ― дип, бик кыен проблема чишкән төсле уйланып торды... Алай да, зур тәвәккәллеккә барган төсле итеп, щетка белән авыз эчен ике-өч тапкыр булса да ышкып алды. “Бирешмәскә, алдан-ала чиргә сабышмаска!” ― дип куәтләде үзен...

Кухняга чыгып, чәйнектән бер чынаяк салкын чәй агызып эчте. Шуның артыннан ук тагын бер чынаякны эчәргә җыенганые да, күңеле болгана башлаганны тоеп тукталды. Косарга туры килеп, үз хәлен тагы да начарайтудан курыкты... Башы инде тик кенә торганда да бөтен тамырлары белән сулык-сулык килеп сызлыйдырые...

“Юк, булмый!.. Әзрәк ятып алырга кирәк...” Фәрит, утырган урындыгыннан сак кына торып, олы якка таба кузгалды. Исерек сыман чайкалып китте... Берничә генә адымны көч-хәл егылмыйча атлап узды да, күз алдында диван шәүләсе күренгәч, аяк буыннары кинәт бушап китеп, бөтен гәүдәсе белән шул диванга чалыш авып төште. Барып төшкәндә, баш эчендә кайнар һәм яп-якты ут көлтәсе кабынып киткәндәй булды...

Шуннан соң күпме аңсыз яткандыр... Бервакытны яңадан башы чатнап сызлаганны тоя башлады... Исән икән әле, димәк... Күзен ачып карады, тик аклы-каралы ниндидер шәүләләрне ачык бер күренешкә оештыра алмады. Нидер уйламакчы булганые да, ул уе чуалып китеп икенчегә күчте, анысы да чуалып, тернәкләнә генә башлаган аңы тагын вак кисәкләргә-ертыкларга таркалып китте... Шулай әллә ничә кабатланды...

Һәр нәрсәнең бер азагы булган күк, аңсызлык чигендә саташып ятулар да әкренләп узды... Хәзер инде Фәрит үзенең кинәт һәм бик каты чирләп киткәнен ачык төшенә... Әзрәк кузгалырга, селкенергә итеп тә карады... Һәм шунда бик шомлы бер хәл ― уң кулының һәм аягының үзенә буйсынмавы билгеле булды!.. Уң як гәүдәсе бөтенләе белән ничектер туңар-туңмас сыман булып, чымырдап, әрнешеп тора... Сул ягы, мәгәр, алай түгел, сул кулы белән сул аягы элеккечә сау сыман...

Башында “нишләргә?” ― дигән анык кына сорау оешты... Кемгә дә булса хәбәр итәргә кирәктер... Телефон... Хатынга... Ә, түгел, хатыны юк ич аның хәзер... Авылга... Номер?.. Ә, әйе, әзер кнопкага басарга...

Сул як кул-аягы белән, уңайсыз гына, интегеп кенә борыла төшеп, ул якындагы өстәл читендә торган телефонга үрелде, аны үз өстенә тартып төшерде. Шуны эшләгән арада хәле бетеп, башы әйләнеп, тагын аңы чуалып китте. Әле генә нишләргә җыенганын исенә төшерә алмыйча аптыранып ятты... Исенә төшергәч, күкрәк өстендә яткан телефонның билгеле бер “хәтер” кнопкасына басты...

...Трубкада энесе Әсхәтнең тавышын ишеткәч, инде шуңа җавап бирергә укталгач кына, ул үзенең тагын бер бик яман чиргә тарыганын ― теле белән сүз оештырып әйтә алмый башлаганын белде... Томанлы гына аңына “паралич” дигән уй килде... Шул “паралич” янында һич исенә төшә алмый азапланган тагын бер сүз әйләнәдерие... Анысы ― “инсульт” иде...

* * *

Төнне ул яткан шул бер урыныннан кузгалмыйча, ярым уяу, ярым саташулы хәлдә үткәрде. Иртәнгә таба исә баш авыртуы басыла, аңы тотрыклана төшкәндәй булды. Сул як кул-аягы белән төрле хәрәкәтләр ясап, бу хәлендә үзенең ниләр кылырга сәләтле икәнен чамалап алды. Кулга таянып кына торып утырып та була икән... Әйткәне буенча, озакламый энесе Әсхәт килеп җитәргә тиеш... Аңа ничек тә ишекне ачасы булыр ич инде... Ишеккә шуышып барырга буладыр... Үзе белән урындык та шудыртып бара алса, гәүдәне шуңа күтәреп, исән кул белән йозакны ачарга да мөмкиндер...

...Звонок шалтыраганда инде ул, чыннан да, ишек төбенә үзе өстерәп китергән урындыкка гәүдәсен салган хәлдә, сул кулы белән ачкычны борып азапланадырые...

Ачылып киткән ишектән энесе Әсхәт һәм район үзәгендә яшәгән Мәдинә апасы керде. Әсхәт Фәритнең хәлен белешкән, үзе нишләргә белми “өтәләнгән” арада, Мәдинә апасы телефоннан “ашыгыч ярдәм” чакыртты... Фәритнең үз башына исә шул гади генә нәрсә нишләптер килмәгәние... Моңарчы, теш яматуларны исәпкә алмаганда, медицина белән алыш-биреше азые шул аның. Исән чагында чит-ятлардан ярдәм эзләгәне дә булмады... Шуңа күрәдер...

Фәритне ипләп яткырдылар, чәй әзерләп китерделәр. Өстәлдә яткан кенәгәдән карап, аерылган хатыны Фәнирәнең номерын таптылар, шунда шалтыраттылар... Әсхәт: “Безнең Фәрит белән менә шушындый хәлләр булып китте бит әле...”, “Сез аңа барыбер бөтенләй үк чит-ят кеше түгел ич инде...”, “Кызыгызның үз атасы ич инде...” дигән төсле сүзләр сөйли-сөйли озак кына сөйләшергә кереште... Монысы инде, үзе болай бик тә аңлаешлы, табигый хәл булса да, Фәрит өчен тагын бер “башка китереп суккан” яңалык булды. ― Хәзердән башлап, димәк, ул инде үзенең иң нечкә шәхси эшләренә хәтле үзе хуҗа түгел!.. Әйе... Кичә генә әле типсә тимер өзәрдәй таза ир кеше, вакытлыча бераз кыен хәлләргә тарыган булса да әле “донҗаның кендеге” иде, ә бүген инде ― тулысы белән “кеше өстенә калган”, бернинди ихтыярсыз авыру!.. Үзе үлә ятканда да шалтыратмас төсле булган элекке хатынын, әнә шулай итеп, уйлап та тормыйча, аның хәленә катнашу турында юмалыйлар... Ни дә булса мөнәсәбәт белдерергә үзенең теле генә дә юк ичмаса!..

...Фәритнең яшәгән квартирыннан нәрсәләрне хәзер үк алырга, нәрсәләрне калдырып торырга дип тә киңәшеп алдылар. Документларының кайда ятканын сорадылар... Хәзинәдә булган акчаларын инде ул үзе, кулы белән ишәрәләп күрсәтеп бирде...

“Ашыгыч ярдәм” килеп җитте. Ишектән кергән ак халатлылар Фәритне тиз генә карап-тикшереп алдылар да, эшлекле генә кыланып, носилка белән өеннән алып чыгып киттеләр...

Чаллының "ашыгыч ярдәм" клиникасында ун көн ятты Фәрит. Башта реанимациягә салдылар, анализлар алдылар, тәненә көне-төне "система" аркылы төрле дарулар агыздылар... Өч көн шунда җаткыргач, тулай палатага күчереп, төрле дарулар йоттырдылар... Ун көн үткәч исә, үз машинасы, драндулеты белән тагын әйләнеп килгән Әсхәткә биреп җибәрделәр...

― Бөтенләй терелеп бетүенә ышаныч зур түгел, анысын ачыктан-ачык әйтәм, ― диде Әсхәткә кырыс кына кыяфәтле врач-невропатолог. ― Әммә дә ләкин, инде өметле генә реабилитация, тернәкләнү бара. Үзен-үзе карап йөртерлек, җиңелчә берәр эшкә дә ярарлык хәлгә кайтуы бик тә ихтимал... Бөтенесе сезнең үзегездән тора. Даруларын язып бирдек... Кискен хәрәкәтләр ясатмагыз, көчәндермәгез, әммә дә ләкин тик кенә дә ятмасын, үзен-үзе күнектерсен!.. Әкренләп йөри дә башлар. Култык таягы, кул таягы, махсус әйберләр алырсыз. Инвалидлыкка комиссия үтәсе булыр, анысын безнең язулар буенча үз районыгызда... Аннары бигрәк тә шунсы ― борчылдырмагыз, кыен хәлгә куймагыз, тәрбияләп кенә тотыгыз!.. Нервысы чирле кеше ул чөнки!.. Әммә дә ләкин үз туганыгыз!.. Туганнарча сөйләшегез, үзен дә ешрак сөйләштерегез. Аңлыйсызмы? Аңласагыз, тагын шуны да әйтим ― авыл җире какраз иң килешкән җир аңа хәзер. Тыныч җир. Моннан чыккач та әллә кайларда әллә ниткән имнәр-давалар эзләп өстерәп йөртсәгез, файда булмас!.. Ә зыян булырга мөмкин!.. Бигрәк тә экстрасенслар, имчеләр турында әйтәмен!.. Аңлашыламы? Акчагыз бик күп булса, әгәр дә ки, ― кыйбатлырак дарулар юллап табарга тырышыгыз лутчы!..

* * *

Туган-үскән иске өйне Әсхәт әле үзе яшь, атасы исән чакта ук сүтеп, аның урынына иркен һәм биек алты почмаклы яңа өй салганые. Бераз еллар үткәч шуңа тагын янкорма өстәп салды, янкорманы ике бүлмәгә бүлде. Яшәргә кысан түгел, шулай итеп. Урын бар... Кечерәк бер бүлмә тулаем әни карчык карамагындае ― Фәрит өчен шул бүлмәгә тагын бер карават кертеп куйдылар. Иң баштагы мәлдә кот очмалы тоелган авыр мәсәлә шуның белән чишелеп тә бетте дияргә мөмкин... Авыру тыныч кына ята, аңа күз-колак булып, кирәк-ярагын биреп торырга әни бар, бу эшләр генә аңа һич тә авыр түгел... Өйдәгеләрнең берсенә дә зурдан алып әйтерлек комачаулык килеп чыкмады...

Хәер, бөтенләй кузгалмыйча түшәк өстендә яткан авыру да түгел ич Фәрит. Шәһәрдән кайтарып шул урынына салгач, бер тәүлек чамасы тынычлап кына ятты, олы күченеш мәшәкатьләре белән бәйле стрессларыннан ял итте дә, икенче тәүлектә инде бик тырышып, үзенчә бертөрле дәрт белән, хәрәкәт күнегүләре ясарга кереште. Уң кулы һәм аягы бөтенләй үк җансыз түгел, әз генә булса да ихтыярга буйсына ич аның... Шул тереклек галәмәтен әкренләп көчәйтергә генә кирәктер, могаен... Врачларның әйтүенә караганда, баш миендәге үлгән нервыларның эшен әкренләп бүтән нервылар эшли башларга тиеш ди ич... Тыгылган кан тамырларын урап узып яңа тамырлар үсәргә тиеш ди... Моның өчен исә баш миенең әнә шул эшләми башлаган өлкәләрен гел эшләтергә тырышып, тынгысызлап торырга кирәк ди... Тырыша башлады Фәрит!.. Ничек тырышмасын ди инде!

Бер үк вакытта, сәләмәт сул ягын мөмкин булганча дөрес итеп эшләтергә өйрәнә башлады. Торып утырырга, бер аякка басарга, бер кул белән төймә төймәләргә, кашык тотарга, юынырга, тагын бик күп шундый эшләр эшләргә, бер күнегеп алсаң, әлләни кыен түгел икән... Култык таягы белән йөрергә итеп тә карады. Өйдәгеләрнең “егыла калса” дип ике яктан сагалап торуы астында бүлмә ишегенә тикле барды, тик беренче тапкырда хәле шуннан арыга җитмәде. Әммә икенче тапкырда инде ул ишек бусагасын да атлап чыга алды... Ә өченче тапкырда бөтен өй эчен бер әйләнеп узды. Тора-бара әкренләп ишегалдына да чыгып йөри башлады.

...Шулай итә торгач, бөтенләй терелеп китәргә дә мөмкиндер ич ул! Терелер! Терелергә тиеш! Менә бер көнне элеккечә тап-таза хәленә кайтыр да, Әсхәт энесенә, әнисенә, туганнарына баш иеп рәхмәтләр әйтер дә ― чыгып китәр үз тормышын өр-яңадан корырга! Һәм әле ничек кенә корыр! Һичбер кыенлык алдында тукталмас, һичбер нәрсәгә карап төшенкелеккә бирелмәс! Гел хәрәкәттә, гел эшчәнлектә булыр!.. Чөнки, ни өчен дигәндә, ― ул хәзер сау-сәләмәт кеше булуның кадерен, никадәр зур бәхет икәнен белә! Барсыннан яхшырак белә!.. Кырык алты яшендә генә әле ул ― тагын бер, өр-яңа гомер яшәп алырга да буладыр, әгәр дә мәгәр терелеп китсә!..

...Фәриттә яңа көч белән яшәү дәрте кабынды. Исән-таза чактагыдан да көчлерәгие сыман ул дәрт! Көн саен бәләкәй генә, сизелер-сизелмәс кенә өстәлә барган уңышлыклары исә аның күрексез генә, тыштан караганда мескен генә булган яшәешен әллә нинди матур бизәкләр белән бизәп, әллә нинди якты өметләр белән баетып торадырые...

* * *

”Телсез” кеше булгач, Фәрит белән кем сөйләшсен, ничек сөйләшсен, ни дип сөйләшсен, бер караганда... Әммә, көндәлек тормыш алай ук котсыз булып чыкмады. Беренчедән, врачлар аны ешрак сөйләштереп торырга куша ич, һәм бу эшнең үзенә күрә “методика”сы да бар икән. Әсхәтнең унберенче класста укучы улы Илшат шундый бер китапчык табып алды да, Фәрит абыйсы белән “дәрес”ләр үткәрә башлады. Үзе әйткән сүзләрне кабатлап әйттерә, китаптан укып әйтергә куша, я әзрәк сөйләп ала да, Фәрит шуны яңадан “сөйләргә” тиеш була. Баштарак шул бала алдында “этенеп-төртенеп” утырырга бик кыенсынадырые, тик тора-бара күнегеп китте. Прогресс та юк түгелие ич, аннары ― тирә-яктагылар аның әйткән кайбер сүзләрен инде аңлый да башлады! Ә Илшат өчен бу “уен”ның аерым бер мәгънәсе дә бар икән әле ― мәктәптән соң медицина институтына керергә тели икән ул, һәм шул сәбәпле, Фәрит абыйсын сөйләшергә өйрәтүне үзенә күрә “фәнни практика” дип саный икән. Аның шул “практика”сын ничек итсәң итеп “бишле”гә бирдерергә кирәгие инде, әлбәттә.

Теле булмаган кешенең кемгә дә булса сер чишүеннән куркасы юк ич әле тагын... Андый кеше дә бик кирәк булып куя икән ул кайчагында... “Дәрес”ләр вакытында Илшат “сөйләшү күнекмәсе” бирү белән мавыгып китә дә, үзенең мәктәбе, укытучылары, классташлары, кичке маҗаралары турында сөйли башлыйдырые. Фәрит белән шул үсмер егет бер-берсенә ныграк ияләшкән саен, мондый сөйләшүләр-серләшүләр дә ешрак булгалый башлады.

...Гашыйк булган кызы бар икән аның, мәсәлән, әммә ул кыз үзе Илшат ягына карамый да, олырак яшьтәге икенче бер егет белән “йөри” икән. Илшатның бөтен булган “гыйшкы” да әнә шул кызны уйлап янулардан, аңа хәтере калулардан, “үкенер, тик соң булыр” күк тиле яшьлек юрауларыннан һәм теге егетнең “иманын укыту” хыялларыннан торадырые шикелле... Бик начар, явыз кеше ди, имеш тә, ул егет, һәм үзе генә түгел, бөтен нәсел-нәсәбенә хәтле бар да шөкәтсез, начар кешеләр ди... Сөйли-сөйли дә шулар турында Илшат, “дәрес”е исенә төшеп, Фәрит абыйсына “күнекмә” бирә:

― Яле, Фәрит абый: “Ул начар кеше” ― дип әйт! “Начар кеше” диген!

― Яхшы кеше! ― ди Фәрит, булдыра алганча тырышып. ― Әйбәт кеше! ― Баш бармагы белән “шәп!” дигән ишара да күрсәтә... Чөнки Илшат әйткән теге кеше, “көндәш” егетнең атасы ― аның яшьлек дусты!..

― Әй, синең белән сүз сөйләшеп буламыни! ― ди дә Илшат, хәтере калып, бүлмәдән чыгып китә. Тик иртәгәсен тагын әйләнеп кергәндә инде ул турыда оныткан була...

...Икенчедән, Фәрит үзенең әнисенә бик кулай бер “әңгәмәдәш” булып китте. Әнисе “күнекмә” бирүләр белән гел дә кызыксынмый, савыгу мәсәләсенә “ходай эше” дип кенә карый, әммә Фәрит белән сөйләшүнең җаен яхшырак аңлый, үзенә дә шуннан юаныч табадырые. Авылда булып узган төрле яңалыкларны түкми-чәчми аңа да җиткерә, өй эчендәге хәлләр турында да аңа сукранып эчен бушата. Вак-төяк эш-хәрәкәтләр бетеп торган араларда исә Фәриткә үткән заманнар турында истәлекләрен сөйли... Фәрит арып-ялкып китсә, я үз чиренең тагын бер күңелсез хасыяты буенча “алмашынырга” итебрәк тора башласа, бер генә караш ташлый да, сүзеннән туктый... Кулына дисбесен алып, авыз эченнән генә: “Аллаһу әкбәр... Аллаһу хәким... Аллаһу кадыйр...” ― дип, үзалдына укынып утыра башлый...

...Әнә шул ягы да бар шул әле Фәритнең, гөнаһ шомлыгына каршы!.. Әйбәт кенә утырып я кырын ятып торганда, тиктомалдан “алмашынып” китә дә, “күзенә күренгән” әллә кемнәр белән кызып-ярсып үзенчә сөйләшә башлый. Күзләре алан-йолан итә, кул-аяклары тартышып-тартыша... Шуннан соң шактый вакытка тынып кала... Тагы да кабатлап саташмаса, “айнып” китеп, инде “бу донҗага” әйләнеп кайта... Болай үзе артык зыянлы хәл күк түгел дә соң, әммә мондый “алмашыну”ларны халык арасында бер дә яхшыга юрамыйлар... Фәрит үзе дә андыйга тарыган кешеләрнең я тора-бара тамам акылдан язуы, я шул чир аркылы теге донҗага китеп баруы турындагы мисалларны шактый белә... Йөрми башлаган аяк-кулы төзәлгәннәр нихәтле күп булса ― “алмашыну” ишедән тамам терелгәннәр шулхәтле үк сирәк...

...Әллә нинди эчке бер тавыш аңа эндәшә, аны каядыр чакыра төсле тоела башта... Ул үзе шуңа мотлак буйсынырга тиешле була. Аннан соң күз алдында ниндидер шәүләләр барлыкка килә, ул шәүләләр әкренләп чып-чын төсле бер күренешкә оеша, һәм Фәрит шул күренеш эченә кереп китә... Менә бу юлы аңа каяндыр баш артыннан: “Атыңны куала!” ― дип боералар икән, имеш тә... Караса ― чокыр-чакырлы, сазлы-баткаклы юл буйлап авыр йөкләр төялгән ат-арбалар бара... Ул үзе дә шунда бер биек арба кырыеннан атлый, әледән-әле кулындагы озын дилбегәне каккалый, кыен җирләрдә арбаны арттан этә... Шарлап аккан сулар аркылы чыгалар, үр менәләр, үр төшәләр, тагын чокыр-чакырга керәләр... “Әйдә-әйдә! тизрәк-тизрәк!” ― дип ашыктыра теге усал тавыш... “Хәзер, хәзер!” ― ди аңа каршы Фәрит... Тик шулчак тәгәрмәчләр чокырга төшә дә, арбаның арт күчәре җиргә тия. Фәрит иеләп, бер кулы белән арба читен күтәрә, икенче кулы белән дилбегә кага: “На-а!!.” ― дип атка кычкыра. Бу чокырдан чыгып озак та үтмиләр ― икенчесенә төшеп баталар... Шунда бер күтәрелеп караса ― арбада, төрле әйберләр арасында аның яшь чактагы беренче хатыны Әлфирә утыра икән... Менә Әлфирә арбадан төшәргә итә башлый... “Төшмә! Төшмә!” ― дип кычкыра Фәрит. Әлфирә дә нидер әйтә: “Атка авыр була” диме, “Бүтән бармыйм” диме ― ачык кына аңлашылмый... Бу яктан төшертмәгәч, арбаның теге ягына китә... Фәрит арба читен тагын көч-хәл күтәреп, тәгәрмәчне чокырдан чыгарып, яңадан бер караса ― арбада инде Әлфирә юк... Ә арттан ишетелгән усал тавыш берни кылырга ирек бирми, һаман ашыктыра... Аңа буйсынып, Фәрит атны куалый...

...Саташулы күренешләр шунда ничектер буталып китә дә, ул яңадан чынбарлыкка әйләнеп кайта... Өй бүлмәсе икән, ул үзе карават читендә утыра, каршыда әнисе һаман дисбесен тарта-тарта догаларын укый... Фәритнең хәлен дә карап-күзәтеп кенә тора, мәгәр... Аның саташудан айнып беткәнен сабыр гына көтеп алды да, менә, сорау бирде:

― Кайларда нинди атлар куалап йөреп кайттың, балам?

Фәрит, булыр-булмас теленә кул ишәрәләре белән булыша-булыша, “күзенә күренгәннәрне” сөйли...

― Донҗа атлары ул, балам, ― ди әнисе, тыңлап беткәч. ― Тормыш арбалары... Син дә күп куалап карадың инде аларны үз гомереңдә, әйтерең бармы!.. Куалыйбыз, куалыйбыз, әнә шулай, ә нәрсәләр генә төяп алып китерәбез? Актык көннәргә җитәрәк бер карасаң ― тормыш арбаңдагы бөтен булган байлыкларың узган гомернең чокыры-чакыры саен коелып, чәчелеп беткән була... Ходайдан шулай боерылгандыр, дисең дә торасың инде, ни хәл итәсең...

Фәриткә хәзер бераз тынычлап ял итеп алырга кирәк... Утырган җиреннән авышып кына, ул караватына сузылып ята... Тик күзенә йокы керми... Саташу аркылы ярсынып калган уйлары аны, ирексезләп дигәндәй, еракта калган үткәннәргә алып китә... “Тормыш арбасы” шул, әйе, “донҗа атлары” шул ― әнисенең әйткәне бик тә дөрес... Такыр гына юлдан җилдертеп кенә киткән төслеие бит алар теге чакларда... Әммә ничек шулай бик тиз арада күчәр сындыргыч сикәлтәләргә юлыктылар да, мәкерле сазлыкларга кереп баттылар соң?..

* * *

...Әгәр биография итеп язарга дисәң, тормыш юлы бер дә катлаулы түгел аның. ― Туган авылы мәктәбендә урта белем алды, аннан соң армиягә киткәнче колхозда, фермада эшләде. Армиядән кайткач тагын ел ярымлап шул ук фермада... Ике тапкыр, армиягә кадәр һәм аннан соң, институтка керергә барды, тик конкурстан үтә алмады... Шуннан инде, өченче тапкырында язмыш белән артык шаярып маташмады, тотты да ― Чаллы Автомеханика техникумына барып керде. Институт кебек “искитмәле зур” уку түгел, шуңа күрә анда керүе җиңел, тик ир-егет өчен менә дигән белгечлекләр биреп чыгара торган җир иде ул... Яшәве тулай торакта булды, билгеле. Анысы ул чакта әле күңелле маҗара сыман гына тоеладырые...

Техникумнан соң КамАЗ заводларының берсендәге ремонт цехына мастер итеп эшкә билгеләнде... Әнә шуннан алып, күптән түгел эшсез калганчыга кадәр, бөтен хезмәт дәвере КамАЗда үтте дә инде... Дөрес, аның соңгырак чордагы эш урынын төгәл генә КамАЗ дип атавы кыен, исем һәм хуҗалар башкачарак була башлады, әммә эш урыны, шөгыль рәвеше шул ук бер “ремонт цехы” иде барыбер... Менә, бетте дисәң дә була биографияне... Ә гади генә шул кыса эченә нинди катлаулы, драматик гомер вакыйгалары сыйганны исәпли китсәң!..

...Әлфирә шул ук цехның икенче бер участогында шлифовщица булып эшлидерие... Мөхәббәт һәрвакытта да серле була диләр, ә Фәритнең ул җәһәттән әлегәчә аңлап бетерә алмаган үзуңача бер сере дә бар. Ни хикмәттер ― шул Әлфирә белән алар ярты ел чамасы танышлар булып, сирәк-мирәк очрашкан чакларда исәнлек бирешеп йөргәннең соңында гына көннәрдән бер көнне ныклап дуслашып, яратышып киттеләр. Шул ук чибәрлек, шул ук буй-сын бит югыйсә, ә билгеле бер “тылсымлы” сәгате сукмыйча күңел түренә үтеп кермәгән.... Ниндидер берничә детальне шул кызның станогында шомарттырып алырга кирәгие Фәриткә ул көнне, ә кызый риза булмады: “Детальләрнең шлифовка белән алдырасы җире артык калын, башта фреза белән юнып китерегез!” ― дип карышты. Әлбәттә, ул хаклые, тик бит, фреза белән эшкәртү өчен тагын әллә кая заявка биреп мәшәкатьләнергә туры киләчәгие... Фәрит кызны юмаларга кереште, сүз иярә сүз китте... Ахырда күндереп, эшен эшләткәч инде, “шуның өчен” дигән булып, буфеттан бер плиткә шоколад алып бирергә сылтау килеп чыкты... Ә эштән соң кич алар бергәләп кинога бардылар, һәм бу вакытта Фәрит аңа баштанаяк гашыйк булып өлгергәние инде. Кыз ягыннан да “җавап” шундый ук булды, гаҗәпкә каршы...

Аларның мөхәббәте турында фильм төшереп я китап язып булмыйдыр, могаен... Тыштан гына караганда бик гади иде ул... Киноларга, концертларга йөрделәр инде, кайчагында берәр кафега кереп, пирожный-морожный алып утыраларые. Кичләрен Чаллы урамнары буйлап әкрен генә атлап “гүләйт” итәргә, шунда төрле юк-бар нәрсәләр турында сөйләшергә яраттылар. Заманасы ярлы, үзләре заманадан да ярлы, торган җирләре исә икесенеке дә нибары тулай торагые бит. Булган иң зур “байлык”лары ― әнә шул мөхәббәт булды, әммә ул башка барлык төр байлыклардан өстен байлыгые... Күптән сулып сүрелгән ул хисне хәзер инде хәтердә генә булса да кабат терелтүе дә кыен... Әммә, сүз белән шуны әйтергә мөмкиндер ― Фәритнең бөтен яшәешен Әлфирә генә биләп алган төслейе ул чакта. Кайда нинди матурлык күрсә ― шуны Әлфирәгә дә күрсәтергә теләде... Башына бер кызыклы уй килсә ― шуны Әлфирәгә дә әйтергә ашкынды. Әлфирәне ярты көн күрми торса да “үлеп” сагына башлый, аны тизрәк кабат күрер өчен мең төрле сылтаулар уйлап чыгарадырые... Донҗа шундый да гүзәл, һәм бары үзендә Әлфирә яшәгәнгә күрә генә шулай гүзәлдер төслейе...

Бераз вакытлардан соң инде алар бер-берсенең тулай торак бүлмәсенә “кунакка” йөрешергә дә күнегеп китте. Фәрит ике кешелек бүлмәдә тора, бүлмәдәше бүтән сменада эшли, ял көннәрендә исә туганнарына китеп югаладырые... Ул яктан уңай булды дияргә ярыйдыр... Бер ел чамасы шулай йөрешкәч, кызны инде тамам “үзенеке” иткәч, озакка сузмыйча гына туй ясап, ир белән хатын булыштылар. Туйны матур гына итеп авылда үткәрделәр. Туйдан соң исә кабат Чаллыга килделәр дә... берни булмагандай икесе ике тулай торакта яшәүләрен давам иттеләр...

Заманалар үзгәрә тора, һәм мондый хәл киләчәк буын кешеләренә әллә инде бик сәер дә тоела башлар. Кияү белән кәләш өчен зур шәһәрдә икесенә бер почмак табылмауны башларына да сыйдыра алмаслар. Ә теге заманда әле бу бер дә сәер хәл түгел, тормышта еш очрый торган, гадәти диярлек күренешие. Чөнки, ялгыз егеткә яки кызга тулай торактан башка яшәү урыны бирергә, дәүләт “Әндри казнасы түгел”, аннан башка да квартир мәсәләсендә коточкыч кризис хөкем сөргән дәвер... Өйләнешкән парларга инде бирергә ярый, тик, моның өчен алар әле башта озын гына чират аша үтәргә тиеш... Вакытлыча әнә шул ике арада торып калганнарга карата исә “алга киткән социализм” системасында бернинди закон һәм кагыйдәләр каралмаган, андыйлар гомумән дә “юк” саналадырые. Ир кеше үзенең законлы хатынын күрергә дип тулай торакка үтеп керер өчен, “малай-шалай”дан бернинди аермасыз рәвештә, вахтада документын калдырырга һәм журналга кул куярга тиеш, кичке сәгать 11гә кадәр чыгып китәргә тиеш... Ә хатын, әлбәттә инде, бүлмәдә берничә “иптәш кызы” белән бергә яшәвен давам итә... Хәер, анысына гына аптырыйсы бармы... “Тулай торакта бала тапкан ялгыз хатыннарга аерым бүлмә бирелергә тиеш” дип үзәк гәзитләргә язып, шул проблеманы гына да яңа-яңа күтәрә башлаганнарые бит әле ул чакта...

Кеше ― винтик, һәм бары тик үзенә билгеләнгән күчәр тирәсендә әйләнергә тиешие. Әгәр шул күчәрдән беркая да тайпылмаса, дәүләт аңа иң минималь шартларны гына булса да тәэмин итәдерие, бөтенләй ансыз да түгелие... Фәрит белән Әлфирәгә дә тиз арада, дүрт я биш ай эчендә, төзелеп бетеп килгән бер йорттан малосемейка биреләчәге билгеле булды. Алар икәүләп шул йортны барып та карадылар... Башта бик сөенделәр... Әлфирә инде балага узганые ― димәк, шулай итеп, туасы бәбине алып кайтырга аларның үз почмаклары булачак!..

...Тик, әгәр нибары “винтик” булган гади кеше үз күчәреннән чак кына читкә тайпылырга уйласа ― бетте инде, мондый “дуамаллык”ның бөтен бәләсе дә фәкать үз башына... Фәрит белән Әлфирә әнә шулай “читкә тайпылдылар” ― ул малосемейканы алудан баш тартып калдылар. Чөнки, эш шунда ки ― Фәритнең инде “чын” квартир алырга да чираты артык озын калмаган, ансын да ел ярым, күп булса ике ел эчендә бирергә тиешләрие. Төзелә башлаган йорты шулай ук инде билгелеие... Ә шуннан алда гына малосемейка алып өлгерсәң ― чиратның иң азагына таба “тәгәрәтерләр” дә куярлар... Я бөтенләй төшереп калдырырлар... Мәсәләнең шул ягын уйлап, аптырашып, икеләнеп, ахырда баш тартырга булдылар шул... Бер елга куян тиресе дә чыдый, ничек тә җаен табарбыз әле, дип уйладылар... Балалары туса, аның хакына вакытлыча түләүле бүлмә табарга да буладырые, аннары... Ошаш хәлләргә тарыган бөтен кеше шулай итәдерие...

Тагын бер ай чамасы вакыт үткәч, мәгәр, Фәрит профкомнан бик күңелсез яңалык алып чыкты... Төзелеп яткан теге йорттагы квартирлар бүленешен “югарыда” яңадан караганнар да, КамАЗ өлешен төзелеш оешмасы файдасына шактый кисеп алганнар икән. Фәриткә булырга тиешле квартир да шул “киселгән” өлешкә эләккән. Чиратның аңа җитү вакыты билгесез срокка кичектерелгән...

...Алга килә торган язмышны шул көе көтеп кенә яши бирсәләр, бәлки анда да бер җае табылырые да соң... Әлфирә башкача эшләде... Аннан сорап, аның белән киңәшеп тә тормыйча, үзе генә хәл итте дә куйды... Аборт ясатты...

Соңыннан гына билгеле булуынча, аны бу эшкә үз апасы күндергән икән. “Әллә нинди билгесез хафаларга батарга бик ул хәтле ашкынып торма, баланы тормышыгыз рәткә салынгач та табарга өлгерерсең, әле яшьсең, бөтен гомерең алда”, ― дигән... Аның ул апасы бу җәһәттән үзе бик “утка пешкән” кешеие шул. Вәгъдә биреп йөргән егете үзен авырлы көе ташлап качкан да, шуннан соң туган баласын тулай торакка алып кайткан, хәзер инде үсеп килгән бала белән шунда бер аерым бүлмәдә яшәүче “ялгыз ана” иде...

Аборт ясатуның, тыштан гына караганда, ние бар инде югыйсә. Чыннан да кыен, хәвефле чорда бала мәшәкатеннән котылып тору дип кенә дә кабул итәргә ярыйдыр... Тик кеше ― исәпләү машинасы түгел шул, мондый эшләрне файда-зыян кысаларына гына сыйдырып бетерә алмый... Эчендә җаны бар аның... Шул вакыйгадан соң Әлфирә бик боегып, моңаеп калды. Элеккечә елмаеп-көлеп сөйләшмәс булды. Төрле күңел ачуларга йөрүдән дә тамам бизде... Юк кына нәрсәләр өчен дә үпкәли, Фәритне битәрли, үзе елый башлый торган булып китте... Аңа карата мөхәббәте сүнде ― ике арадагы бөтен бәйләнешләрдә әнә шул күзгә ташланып торадырые инде...

...Әлфирәгә чыннан да күп борчулар кичәргә туры килгәндер ― ярый, шулай да булсын ди... Ә Фәритнең ул чакта ниләр кичергәнен кем нинди үлчәүләргә салып караган?.. Ирмен дигән ир була торып, кичләрен үз хатынының тулай торак тәрәзәсенә вак таш ыргытып йөрүләр әллә аңа бик күңеллеиеме? Законлы хатынының аннан бала табарга теләмәвен, шул мәсәләдә аның белән аңлашып та тормавын җиңел үткәреп җибәрдеме? Һәм, ахыр килеп, ир белән хатын рәхәт чакта гына чөркелдәшеп бергә яшәргә тиеш тә, кыенлык килеп чыгу белән һәркайсы үз җаен карый башларга тиешме?

...Үз җаен тиз тапты Әлфирә, әйе... Чираттагы отпускысы җиткәч, берүзе генә авылына кайтып китте дә... Шунда мәктәп чорында ук әле үзе артыннан йөреп алган бер ялгыз егет белән очрашкан... Очраштырганнар булса кирәк... “Сине һаман яратам, ― дигән теге егет, ― әгәр үзең риза булсаң, бернигә дә карамыйм”, ― дигән... Йорт-җирләре бик бөтен, үзе колхозда электрик булып эшли икән...

...Фәритне ташлап яңадан “тормышка чыгуы” турында башта хат язып белгертте Әлфирә, шулай аңлашуы җиңелрәк булганга күрәдер инде. Формаль эшләрне генә хәл итеп бетерү өчен ул кире шәһәргә әйләнеп килгәндә, аларның инде, чын дөресендә, үзара сөйләшер сүзләре дә калмаганые... Бөтенләй чит-ят булыштылар да куйдылар...

Хәер, кемгә ничектер... Фәрит, әле менә бүген дә аны күңеленнән сызып ташлый алмыйча, җаны телгәләнеп ята... Берчә үзен гаепли, берчә Әлфирәне... Берчә ике як та гаепле сыман, берчә икесе дә гаепсез ― бөтенесе фәкать язмыш кушуы буенча кылынгандыр күк...

Шунсы тагын бер сәер ― әлеге вакытта ул, нинди имгәнүле хәлендә дә, үзенә күрә яшәү дәртенә бирелеп маташкан була... Ә бит теге чакта бөтен донҗасының инде бернинди мәгънәсе калмаган төсле тоеладырые. Яшәү аның өчен авыр һәм котылгысыз бер мәҗбүрилек кенәйе... Күнегелгән сәгатендә торып эшкә китә, заводта көне эш белән юанып үтә, ә тулай торакка кайткач үзен кая куярга да белми җафалана... Хәсрәте андагы “дус-иш” белән уртаклаша торган да түгел ― алар белән бары тик уртактан берәр шешәне бушатырга мөмкин... Шуннан ни ― эчәргә сабышып китте... Эштән кайтышлый ук бер яртыны кыстырып апкерәдерие дә, төн урталарына кадәр дөм исерергә өлгереп, чак-чак түшәгенә кайтып егыладырые... Моның эш буенча да зыяны тими калмады: ике-өч тапкыр соңга калганы, берме-икеме тапкыр эшкә “баш төзәтеп” килгәне өчен мастерлыктан алып, шул ук цехында токарь итеп калдырдылар. Акчасы кимрәк түгелие, мәгәр...

Организмында эчкечелеккә каршы иммунитет бардыр, күрәсең ― акны-караны белми җиде-сигез ай эчүгә дә карамастан, ул алкоголик булып китмәде, ахырда үзен-үзе кулга алып, бу бозыклыкка чик куйды... Хәер, анысы буенча бик көчле ихтыяр белән мактана алмый ― хәтәр бер очрак “ярдәм итте”... Бервакытны юньләп таныш та булмаган “шешәдәш дуслары” белән исерек баштан сугышып китте дә, үзен бик каты кыйнап ташладылар. Егылгач та әле эченә, күкрәгенә, башына типкәләп, тамам эштән чыгардылар. Чак исән калды, тын алырга да интегеп, озак кына больниста ятты... Эчүен шуннан соң ант итеп ташлады да инде. Төгәлрәге ― тыелгысыз эчүдән туктады. Сирәк-мирәк “салгалап” алуны исә соңгы дәвергә тикле давам итте, ансын бик олы зыянга санамады. Авыррак хәлләргә тарыган чакларында исә сирәк-мирәк белән генә дә калдырмыйдырые...

...Башына да әнә шул кыйналган чакта берәр җитди зыян салынмады микән соң аның?.. Тыштан беленмидерие алай, тик эчтән берәр җирдә кан-мазар укмашып калган булуы бик тә ихтимал...

...Фәритнең шунда уйлары чуалып китте... Нәрсә эшләргә тиешие соң ул әле генә?.. Ниндидер кәкре-бөкре коридор, ян якларда ишекләр, кайсы бикле, кайсы ачык, ачык ишекләрдән эчтә әллә нинди бүлмәләр, әллә нинди кешеләр күренә... Ә-ә, аның үзенә дә шушы йорттан квартир бирделәр ич... Менә кулында ачкычы... Тик кайсы ишек аныкы?.. Квартирның номеры онтылган... Башына нәрсәдер булганые шикелле, шуңа күрә микәнни?

...Ул әле бер, әле икенче ишеккә бара, ачарга итеп карый ― кайсы ачылмый, ә кайсы ишек артында чит кешеләр булып чыга...

...Әллә аның квартиры монда түгел, бүтән йортта микән?.. ― Фәрит бормалы һәм текә баскычлардан түбәнгә омтыла, подъезд ишеген бәреп ачып тышка чыга. Йөгерә-атлый Чаллы урамнары буйлап китә... Аларныкы әнә теге биек йорттыр могаен?.. Ә юк, аннан арысы... Юк, тагын ул түгел...

...Шулай каңгырып йөри торгач, ниндидер җир асты юлына төшеп китә. КамАЗга керә торган юл икән ич бу... Ә анда аның Әлфирәсе эшли, яңа квартирның да кайда икәнен ул гына белә... Ничек моңарчы башына килмәгән?.. Ә, әйе, башы эшләми ич аның хәзер,, эшләп бетерми...

...Шаулап-гөрселдәп торган КамАЗ заводы эченә килеп керүе була ― аны шундук бер галәмәт зур станок авызына озын тимерләр тыгып торырга куялар. Аңа бит югыйсә хәзер Әлфирәне эзләп табарга кирәк! Тик станокка тимер тыкмый торырга ярамый! Тыга да тыга тимерләрне Фәрит, тыга да тыга!..

...Юк, монсы инде “алмашынып китү” түгелие... Монсы ― Фәритне инде озак еллар буе төн аралаш диярлек йөдәтә торган тынгысыз бер төшие...

* * *

Район үзәгендә яшәгән Мәдинә апасы Фәритне төрле дарулар, давалар белән тәэмин итеп торырмын дигәние. Һәм әйткән сүзен ихласланып үтәргә дә кереште. Атна азакларында еш кына авылга кайтып, кодеин, декадрон, церебролизин күк, моңарчы исемен дә ишетмәгән берәр дару калдырып киткәли башлады. Даруны ничек эзләп тапканын, аның ни хак торганын, ни файдалар өчен икәнен дә сөйләп ала шунда... Кыйбатка һәм кыенга төшә икән, мәгәр, Фәритнең менә шушылай “туганнары өстендә” чирләп ятулары!.. Яңарак кына билгеләнгән пенсиясе тулысынча шул даруларга китеп бетә, әле җитми дә кала икән... Үзе, әлбәттә, “кирәкми” дип әйтәлми. Кирәк чөнки ― үзенә дә, туганнарына да аның мөмкин кадәр тизрәк терелүе бик тә кирәк!

Хәле дә, әкренләп булса да, яхшыра барган төсле ич, аннары... Эш тыныч авыл шартларында гына түгелдер, шул даруларның да уңай йогынтысы бардыр, могаен...

Ә беркөнне Мәдинә апасы аны “давалау сеансына" дип үзе белән алып китте... Районга атаклы экстрасенс Фәрис Галләмов килгән, халык шуның сеансларына ябырылып йөри икән! Сеанска култык таягы белән я коляскада килеп, аннан инде сау-сәләмәт үз аягы белән кайтып китүчеләр дә еш булып тора ди, имеш тә: сеанс алдыннан шуларның ничек терелеп китүләре турында үзләреннән сөйләтәләр ди!.. Фәрит экстрасенсларга тамчы да ышанмыйдырые, тик шуңа да карамастан, бармыйм дип карыша алмады. Чөнки “кирелегең аркасында терелми калдың!” дип әйтүләре, әйтмәсәләр дә уйлаулары бар ич... Ни кушсалар шуңа буйсыну да тору инде аның хәзерге бөтен бурычы... Илтеп куйдылар мәдәният сараена, култык таягы белән аксаклап үзе кереп утырды... Тик экстра-сеансның һичбер кызыгын да, файдасын да тапмады, нибары моның мәгънәсез бер аферистик тамаша икәненә ышанычын ныгытып кайтты...

Озак та үтмәде, аны тагын район үзәгенә, бу юлы инде мәчеттә өшкертергә алып бардылар... Аерым бер өшкерү кабинетлары да бар икән аларның анда... Изге догалар укып, зәмзәм сулары бөркеп әйбәтләп өшкерделәр, “махсус” догалыклар да биреп җибәрделәр... Һәм шуның белән шул ― күзгә күренгән бернинди файдасы да булмады. Мәгәр зыяны да тимәде, аллага шөкер...

Күрше мари авылында атаклы бер имче карчык бар икән әле тагын, шуңа да алып бардылар... Карчык дигәннәре 61 яшьлек җитез генә хатын булып чыкты. Пенсиягә чыкканчы район больнисында медсестра булып эшләгән икән... Үз өендә чып-чын даваханә оештырып җибәргән ― Фәрит килгәндә, анда инде ашказаны язвалы бер ир, бер аягы йөрми торган үсмер бала, ревматизмнан җафаланучы бер хатын даваланып ятадырые. Фәритне дә бер атнага шунда калдырдылар. Имченең давалары сөлек салудан, банка куюдан, төрле үлән төнәтмәләре эчертүдән, тәнне үзе әзерләгән шифалы майлар белән уып массаж ясаудан һәм шуларның бөтенесенә кушып, марича ниндидер тылсымлы ырымнар укудан торадырые... Гаҗәпкә каршы, Фәрит шунда яткан арада язвалы ир белән радикулитлы хатынның хәлләре аруланды, ахырда алар “терелдек” дип, имчегә рәхмәтләр әйтеп, тиешле түләү өстенә бүләкләр дә биреп, өйләренә кайтып китте... Фәриткә дә бик файдасы тиде сыман ― уң як тәненең җилсенүе сизелерлек кимеде, күңел дәртләре почти эллеккегә кайтты.. Ә аксак бала аннан соң да даваланырга калды әле. Тик ул да инде имгәкле аягына басып-басып алгалый башлаганые...

Көз җитеп, агач яфраклары алтын төскә кергәндә, Фәрит инде үзен ярыйсы гына тоя башлады. Башы авыртмый, тәне әрнеп сызламый, уң аягы белән кулы көчсез генә булса да әзрәк хәрәкәтләнә, энә кадаганны сизә... Сул кулындагы таякка таянып, уң аягын уңайсыз гына өстерәп салып, ул инде ишегалдына, бакчага, урамга чыгып йөри ала. Йөргән җирендә хәттә аркылы яткан нәрсәләрне торкылы алып куя, үзенчә әзрәк файда китерергә тырыша... Көннәр җылы торганда урамга чыгып, койма буендагы эскәмиядә озак кына утырып керә... Анда күңелле ― кешеләр үтеп-сүтеп йөри, танышлар туктап күрешеп китә, исәнлек-саулык сораша... Кайчакта аның янына эскәмиягә утырып, теге-бу турыда сөйләшкәләп тә алгалыйлар...

...Бигрәк тә Галимҗан исемле, утыз биш ― утыз алты яшьләрендәге бер әдәм урамнан узган саен шунда тукталып, әзрәк “ләчтит сатып” китәргә ярата. Күп очракта “салмыш” була, сүзен дә шуңа бәйләп башлый:

― Эчтем әле мин, абзый, ― ди беркөнне, мәсәлән, эскәмиягә килеп утыру белән үк. ― Чөнки миңа “пожалысты, эч инде” дип кыстап салып бирәләр. Ә чөнки кулымнан эш килә! Түбән очта өй салабыз. Ә ул эшнең рәтен минем хәтле белүче юк! Шуңа күрә, “пожалысты” димәсәләр эчмим дә! Ә эчмәсәм эшләмим дә!

― Эчтем әле мин, абзый, ― ди тагын икенче юлы. ― Чөнки йөрәк яна, понимаешмы? Авыл өстендә йомыш чыкканда гына эшләп йөрүдән надоел, аңлыйсыңмы? Минем менә кичә эшем барые, ә бүген ― юк! Ә эшем булмагач, мин нишләргә тиеш? Эчәргә тиеш, чөнки эч поша, йөрәк яна!.. Понимаешмы?

...Чыннан да, кайчандыр зур һәм куәтле булган авыл бүгенге көндә таркалып бетеп бара, монда инде элеккенең яртысы кадәр дә калмаган бер сыер фермасы һәм яртылаш кына җирләрне эшкәртүче кырчылык хуҗалыгы калганые. Авылдан “качып” бетәргә өлгермәгән халыкның да шактый өлеше бары тик үз ишегалдында терлек асрап, бәрәңге үстереп һәм өй салу, бура бурау ише очраклы кәсепләр белән көн күрәдерие. Галимҗан шундыйларның берсеие...

Фәритнең чиренә карата исә мәзәк аралаш чынбарлык кушып әвәләгән үз бәясе бар икән аның:

― Терелеп аякка басарга бик ашыкма син, абзый, ― ди беркөнне, гадәттәге “эчтем әле”сен әйтеп узганның соңында. ― Чык та утыр менә шушылай, утыр да кояшта кызын!.. Һавада очкан кошларны күзәт!.. Ә Әсхәтнең сине генә карарга акчасы бик бар аның, ул ягына бер дә кайгырма!.. Үзең дә пенсия аласың бит инде, аны да үзең ашап бетермисең!.. Ә аяк ул тамакны туйдырыр өчен генә кирәк, чын дөресендә!.. Әгәр алдыма ашарга-эчәргә китереп биреп кенә торсалар, мин үзем, мәсәлән, аякларның икесен бергә куша бәйләрием дә куяр идем!.. Әйттем исә кайттым!.. Өченче елдан алдагы елны минем дә менә шушы сул аяк балтырдан сынганые бит... Башта авыртты, конешно, но зато аннан соң иллә рәхәт булганые! Эш эшлисе юк бит инде... Хатын: “Хәлең ничек, җаный?” ― дип кенә, көн саен бер тәмле әйбер пешереп сыйлап кына тора, мин сиңайтим!.. Ә аяк җиргә терәп басарга ярый гына башлаганые: “Эш эшлә!”, “Акча тап!” ― дип җанга тияргә дә тотынды!

...Бөтенләй юк-бар сүзнең дә төбендә берәр төрле тирән асыл ятмый калмыйдыр, күрәсең... Дөрестән дә, Фәрит инде үзенең шушы хәленә шактый ияләшә башлаганые... Ул чирле кеше, һәм аннан тыныч кына, ипләп кенә чирләп яту тәләп ителә... Өй эче, ишегалды, урамда койма буе, шуларда була торган вак-төяк хәл-вакыйгалар аның өчен инде бөтен донҗаны алыштырган аерым бер донҗага әверелде... Исән-сау кешеләр иртән торып эшкә, укуга ― әйтерсең лә бөтенләй чит планета орбитасына чыгып китә. Фәритнең исә ул читке орбиталарда һич бернинди катнашы юк... Кайдадыр еракта калган Чаллы каласы да инде чын түгелдер, нибары берәр китаптан укылган уйдырма хикәя генәдер төсле... Гомер үткән бит шунда, югыйсә... Ничә еллар шул калага хезмәт ителгән, шунда хатыннар, балалар, дус-ишләр, квартирлар, әллә никадәр мөлкәтләр табылган... Табылган да җуелган... Бүген килеп инде Фәрит өченгә аларның берсе дә юк... Бәләгә тару белән үк аны оныттылар да ташладылар, инде менә үзе дә онытып бетеп бара төсле...

...Урамнан өйгә кергәндә, күтәрмә төбенә җиткәч, ул шунда чак кына хәл җыярга утырды... Хәл дигәне, ничек кенә яхшыруга бармасын, шул унбиш-егерме метр араны узарга да бик җитеп бетми шул әле... Савыккан очракта да кинәттән сау-таза кешегә әйләнмәс, сикереп торып кына тышкы донҗа белән яңа көрәшләргә ташлана алмастыр инде ул, могаен, ― хәлсезрәк, аксаграк, имгәклерәк кеше булып калыр... Баштагы мәлдә булган дәртле хыял чынга ашып бетмәде, инде шуны танырга, башны иеп язмышка буйсынырга вакыттыр... Шулай итеп, алайса, имгәклерәк көенчә тагын Чаллыга чыгып китәсе булырмы? Аны әзмәвердәй чагында изеп-таптап ташлаган, бөтен нәрсәсен тартып алып талаган ул Чаллы каласында инде хәзер ниләр генә кыйрата алыр икән соң?

Теләсә нәрсә дисеннәр ― үзенең элекке донҗасына киредән кайтасы килми аның! Кайтуның мөмкин түгеллеге яхшы хәттә! Азмы-күпме савыккан очракта менә шушында, шушы туган авылда тыйнак кына, тереклек итәрлек кенә бер үз тормышын корып җибәрә алыр бәлки... Күп тә кирәкми сыман ич ― терлеккә ашарга салырга, асларын чистартырга, бакча утарга, шуның ишегә ярый башласаң әгәр ― авылда әнә шуның белән генә дә инде файдага яраклы кеше буласың... Техника, механика тирәсендә “казынып”, “кыштырдап” йөри торган берәр эш тә табылып куйса ― бөтенләй дә яхшы, тагын нәрсәдер телисе дә калмый... Хәер, бетеп барган авылда аның өчен генә шундый шәп эшнең “вакансия”дә ятуы бик икеле... Тик, һич югы каравыл тору булса да ярап куярые! Ә аннан да арысы инде ― әнисе әйтмешли, ходай эше... “Җан биргәнгә җүн биргән” дигән мәкаль дә чынга ашып куймасмы...

Анысы да монысы ― авылда яшәп калса, туганнары белән, туганнары күз уңында булырые... Дус-ишләр онытты, хатыннар ташлады, балаларга хәтле чит булды ― туганнарга кайтып егылды ич әле менә... “Ят ярлыкамый, үз үтерми” дип бик белеп әйткән икән шул борынгылар... Туганнар өстендә авыр йөк булудан туктар ул озакламый, алла боерса, әммә ләкин, алардан ерак китеп тә олакмаска тырышыр...

...Фәрит әкрен генә күтәрмәдән торып өйгә керде, караватына барып ятты... Кичкә кадәр ерак, йокларга һич тә мөмкин түгелие әле... “Булыр-булмас” башына тагын катлы-катлы уйлар агылып тула башлады...

...Туганнар дигәннән... Чаллыда һич тә “мескен-ятим” булып яшәмәде ич ул, югыйсә... Хатыны, балалары, квартиры, менә дигән эше ― нормаль кешеләрдә була торган бөтен нәрсәсе дә барые бервакытны... Ничек шуларның барсы да җил себереп алгандай юкка чыгып бетте соң?.. Инсульт та әнә шул яман хәлләрнең нәтиҗәсе булды ич, могаен...

* * *

...Теге чакта кыйналып, больниста ятып чыкканнан соң озак та тормыйча, ул бер ел чамасы вакытка КамАЗдагы эшеннән китеп алды ич әле... Биографиянең шул бер “чи төене” инде бөтенләй дә онтыла язган, ә бит үз чорында нинди катлаулы драма иде аның өчен...

...Көн арты көн гел генә бер станок артында басып тору бик ялкыткан, тирән төшенкелек кичергән чакта кылынган вак гаепләре өчен мастерлыктан алуларына карата күңелдә үпкә дә барые... Һәм менә шулар фонында ― аңа Чаллы автохуҗалыкларының берсенә инженер-механик булып күчәргә тәкъдим ясадылар. Завод эшеннән “үз теләге белән” китеп, әнә шул яңа эшкә урнашты да куйды Фәрит. Аның акчасы күбрәк, укыган белгечлегенә дә ныграк туры килә, үсеш перспективасы да зуррак сыманеы...

Тик юкка булган икән. Автохуҗалыкның искергән, кырык ямаулы техникасы чираттагы тапкыр ватылган саен, бөтен гаепне аның өстенә тагаларые анда... Юлда кинәт ватылу сәбәпле берәр машина авариягә юлыкса, моның өчен “башың белән җавап бирү” куркынычы да шактый реаль янап торды... Коллективта берең өстенә берең эш я бәлә аудару, әләкләшү дә киң тамыр җәйгәние... Чак бер нәрсә булса, премияне кисәләр, эштән куып чыгару турында кисәтәләр... Әледән-әле кугалап та торалар... Балык башыннан чери, дигәндәй, ул АТХның җитәкчесе юньсез кеше иде, бөтен болгавырлыкларның баш сәбәбе шуннан киләдерие... Бу шартларга чыдый алмый киткән бер кеше урынына килгән булган икән Фәрит ― үзе дә чыдый алмады, бер ел дигәндә, элек эшләгән заводына кире әйләнеп кайтты. Тик инде токарь булып та, мастер булып та түгел, ә инженер-технолог булып эшли башлады.

...Тик, китте дә кайтты гына түгелие шул... “Үз теләге белән” киткәндә, билгеле ки, аның квартир алу чираты “зәңгәр төтен белән янып” калды, ә кире кайткач шул ук чиратка “арттан иң беренче” булып яңадан басарга туры килде. Бакча чираты, машина алу чираты да барые әле тагын, алары да янды... Ә бит, мондый чиратларда тору ― үзенә күрә “капитал туплау” дигән сүзие ул чакларда: кешенең эшләп тапкан байлыгының яртылаш өлешен әнә шул чиратларны азакка җиткереп “бушлай” алынган квартир, бакча, машина, һәртөрле стаж өстәмәләре һәм льготалар тәшкил итәдерие. Хәзерге исәп белән карасаң, миллион сумга таладылар аны... Ә шуның өчен гаеп тагарлык бер кеше дә юк, турыдан-туры гына беркем дә аңа зур яманлык кылмады... Ул үзен дә тормышта яхшырак урын табарга укталып караганы өчен генә гаепле саный алмый... Замананың бөтен системасы шундый иде, ни хәл итәсең...

“Совет кешесе” дигән кысалардан беркая чыкмыйча, билгеләнгән үз күчәреннән купмыйча гына яшәгән булса, чама белән шул вакытларда аның инде квартиры, хатыны, бер я ике баласы һәм бәлки өч сутый бакчасы, “Ока” машинасы булырые ― ул мөмкин булган “стандарт” бәхетләрнең барсына диярлек инде ирешеп тә бетәрие... Шулар урынына исә ― тулай торакта яшәүче буйдак, “хатын аерган” ир, чиратлары нольдә, бөтен мөлкәте диярлек бер тумбочка эченә сыя... Гел эшләп кенә торадырые үзе югыйсә, ару гына белгечлеге дә барые...

...Әнә шул хәлендә утыз ике яшен тутырганчы йөрергә туры килде аңа...

Икенче хатыны Фәнирә белән аны шул чактагы бер дустының туган көн кичәсендә таныштырдылар. Матур гына кичә иде, каршында утырган шул Фәнирә исемле яшь кенә, сөйкемле генә хатын-кыз баштан ук “аныкы” итеп билгеләнгәние инде... Чәкәшеп шарап эчтеләр, парлашып биеп, берничә җөмлә генә сүз сөйләшеп алдылар. Фәнирә алар эшләгән шул ук заводта бухгалтер икән, әлеге моментта ялгыз ди... Кичәдән соң ул аны өенә озата барды... Өй дип, Фәнирә нибары малосемейка бүлмәсендә яшидерие әле... Өч яшьлек, Радик исемле улы да бар икән үзенең...

Шул кичәдән башлап алар бергә яшәп китте... Дөрес, Фәрит моңа башта очраклы бер “мөхәббәт маҗарасы” дип кенә караганые, мәгәр бик тиз бүтән акылга килде. ― Шуннан да ары сайланырга ул бит инде яшь егет түгел... Фәнирә аңа чыгарга бик риза... Улы кечкенә әле, аның чынлыкта үги бала булуын үзенә бөтенләй белгертмәскә дә мөмкин... Тагын ни җитмәгән?.. Кыскасы, шартын китереп Фәнирәгә тәкъдим ясады да, ир белән хатын булып киттеләр...

...Бу инде чын гаилә тормышы иде. Фәритнең, моңарчы өйләнеп алган кеше була торып та, ансын татып караганы югые әле. Тормыш иптәше белән һәрчак бер түбә астында, бөтен нәрсә үзләренеке, иртә-кичен ашарына әзер, өс-баш юылган... Бала да гел үзеннән туган сыман якын, тансык булып китте... Ике ел шулай бергә яшәгәннән соң, ниһәят, аларга өч бүлмәле квартир да бирделәр. Ә тагын бер елдан кызлары Эльвира туды... Тормышның бөтен яклары да, шулай итеп, тиешле җаена салынып бетте... Бәхет өчен кешегә никадәр аз нәрсәләр кирәк, һәм шуларның чын бәясе никадәр кыйммәт тора бу донҗада!..

Әммә, бәхетсезлекләр тагы да ваграк нәрсәләрдән килә, үкенечкә каршы... Фәритнең гаилә бәхете җимерелү исә ул үзе ишетергә-белергә дә теләмәгән “вак” нәрсәдән ― Радик дигән малайның чынлыкта аңа үги бала булуыннан, донҗада аның үз туган атасы да булу фактыннан үсеш алып китте...

Фәнирәнең иң башта ук сөйләп аңлатуына караганда, Радик донҗага килердән аз гына алдарак аның чын атасын, Альберт исемле егетне караклыкта гаепләп өч елга төрмәгә утыртканнар... Шуңа да карамастан бала туган... Ата кеше баштагы ике елда атна-ун көн саен бик купшы сүзле, “мәңге тугрылык” турында антлар белән тулы хатлар язып торган. Тик, төрмәдән чыгарына күп тә калмастан, бөтенләй башка төрле бер хат җибәргән. “Кичерә алсаң кичерергә тырыш, фәлән дә төгән, әммә мин һич көтмәгәндә-уйламаганда үземнең чын мөхәббәтемне таптым, инде берни дә кыла алмыйм, теге дә бу”, ― дигән... Төрмәгә кадәр үк берьюлы ике “җаный” белән йөргән булган икән, дуңгыз, әнә шул икенчесенә дә төрмәдән “чәчәкле” хатлар язып яткан... Котылып чыккач исә, Фәнирәне ирсез бала тапкан “ялгыз ана” язмышына калдырып, шул икенчегә өйләнгән...

...Радикка, әлбәттә, ул турыда белгертмәделәр. Малай Фәритне үз әтисе дип белә, аңа “әти” дип эндәшәдерие. Фәрит аны какмады-сукмады гына түгел, хәттә киресенчә ― берәр ярамаган эше өчен тиргәргә я “чәбәкләп” алырга теләгәндә дә, башына “үз балам түгел ич” дигән уй төшеп, тыелып кала торганые. Фәнирә дә ул яктан шактый “көнчел” булды, уңае чыкканда: “Үзеңнеке булмагач та!” ― дип исенә төшергәләп кенә торды... “Медалның икенче ягы” дигәндәй, бәлки Фәрит Радикны чын үз баласы сыман яратып та җиткермәгәндер... Тагы да сөйкемлерәк бәләкәй кыз Эльвира үсеп киләдерие инде, ― күңел нишләптер гел шуңа гына тартылып торадырые... Радикка карата әзрәк салкынлык та булмый калмагандыр, ахырсы... Беркем дә әүлия түгел... Табигать үзенекен итә...

Радик мәктәпкә йөрү яшенә җиткәч исә бу җәһәттән эшләр бик хафалы рәвештә катлауланып китте... Теге Альберт дигән кеше Радикны урамда, мәктәптән чыкканда очратып, аңа я берәр тәм-том, я уенчык биреп киткәли башлады. “Мин синең үз әтиең”, ― дип тә әйтә икән, җитмәсә... Мондый хәлләр берничә тапкыр кабатлангач, Фәрит ул Альберт белән үзе очрашып сөйләшергә булды. Адресын белешеп, өйләренә барды. Өенә үк кереп тормады, билгеле, подъездга чакырып чыгарып кына сөйләште. Әммә, кешечә әңгәмә барып чыкмады... “Аңламадым!”, “Нәрсә дидең?”, “Шуннан ни?” ― дип, “гонор” белән сөйләшә торган әдәм булып чыкты Альберт, шунсы ук инде күңел кайтаргычые... Радик мәсәләсендә: “Мин шулай телим”, “Минем хакым бар, бала чынлыкта минеке!” ― дип кенә сала... Ә Фәритнең гаилә иминлеге, Радикка карата аның хокуклары күк нәрсәләр турында кылы да селкенми... Ниндидер “төрмә тәрбиясе” аңкып торган бу бәндә яныннан тагы да ныграк күңел кырылу гына апкайтып китте Фәрит...

...Тора-бара Радикның Фәриткә “әти” дип әйтүдән тайчанып калырга тырышуы сизелә башлады...

Бервакытны, инде үсмер егет булып килгәндә, Радик өйгә шул чакта бик модалы булган, ару гына хак торган магнитофон-плеер тотып кайтып керде... Фәритнең: “Каян алдың?” ― дигән соравына каршы, күзен тоздай итеп туры карап: “Әти бирде!” ― дип җавап кайтарды... Бөтен килеш-килбәтеннән, шундый да реаль булып, Альберт сыйфатлары чагылып китте...

― Мин сиңа ул кешедән бернинди дә бүләкләр алмаска дип әйттемме? ― диде Фәрит, “кабынып” китүдән үзен чак тыеп торган хәлдә. ― Әйттем!.. Китер әле монда!..

Һәм плеерны Радикның кулыннан тартып алды да, идәнгә ташлап, өстенә китереп басты... Тагын һәм тагын басып, ваткалап ташлады. Шаккатып калган Радикка башка бер сүз дә әйтмичә, борылып икенче бүлмәгә кереп китте...

Тик, ул каһәр суккан плеер үз хакыннан күпкә кыйбаткарак төште Фәрит өчен ― Радикның әнисе Фәнирәгә берничә көн сукранып, тиргәнеп, хәттә күз яшьләре коеп Фәритне “талау” өчен бик шәп бер сылтауга әверелде. Имеш: “Баланың үз атасы булу тирән сер булса ярарые, тик ни дип бүген шул уңайдан тавыш чыгарырга?! Ни дип бер-берсен якын күргән өчен генә ата белән баладан шулай ямьсез итеп үч алырга?! Аннан килеп, бөтен дус-ишләрендә булган нәрсә нишләп Радикта гына булмаска тиеш? Бик алай әйбәт булгач, нигә Фәрит аңа ул плеерны үзе алып бирмәгән? Чөнки үги күрә ул аны! Һәм чөнки үзенең кулыннан килми! Бик килерие дә ― эшләгән эшенең рәте юк! Чөнки үзе булдыксыз! Ачыгавыз! Ә әйбер ватарга оста!”.. Һәм башкалар, һәм башкалар...

...Хатын-кыз кай җирне чагарга белә инде ул, әйтәсе түгел... Эш һәм карьера уңышлары ягыннан Фәрит түбән тәгәри бара, ә теге Альберт “чәчәк ата”дырые ул дәвердә...

Илдә “үзгәртеп кору” башлану белән, КамАЗ заводларының шома гына эшләп торуы бозылып китте, ә Двигательләр заводында чыккан янгын бөтен бу автогигантны аяктан егып салды... Айлар буена эшсез утырулар, болай да юк чигенә калган эш хакларын тоткарлаулар, акча урынына үзләре куйган бәя белән товар бирүләр, эшчеләрне күпләп кыскартулар гадәти күренешкә әйләнде... Фәрит эшләгән ремонт цехы да бу хәлләрдән читтә калмады. Тик, КамАЗ машинасы чыгаруга турыдан-туры бәйләнеп катмаган тармак булганлыктан, монда үзаллы рәвештә заказлар табып эшләүгә җайлаша башладылар... Велосипед детальләре, трактор тагылмалары өчен төрле узеллар, көнкүреш кирәк-яраклары ясарга керештеләр... Фәрит тә, билгеле ки, шул яңарышларның үзәгендә кайнады... Күпмедер “болганып” алганнан соң, алар тулаем кризисны читләтеп урап, көйле генә эшләп киткәннәрие инде.

Тик, озак та үтмәде, ремонт цехы “катнаш милекле”, “Олрайт” дигән чит-ят исемле бер фирмага әверелеп, асылда КамАЗдан аерылып чыкты... “Приватизация” ясау юлы белән аның мөлкәтен үзләштерү “фокусы” иде бу, әлбәттә... Яңа хуҗалар исә төп профильләре буенча сәүдә-коммерция белгечләре иде... Тимердән нечкә сыйфатлы әйберләр җитештерүне дә үзләренең алыш-биреш, әвеш-тәвеш, очсызга алып кыйбатка сату, эш хакларын кысу ише ысуллары белән алга җибәреп була дип белделәр ахырсы... Цехның искереп беткән станокларын заманча техника белән алыштыру турында уйлап та карамадылар, эшләп табылган бөтен керемне үзләренең “чиста табышы” дип санап, кесәләренә генә шудыра бардылар... Нәтиҗәләр озак көттермәде... Әле бер, әле икенче заказчы, үзләренә кулайрак партнерлар табып, “Олрайт” белән хезмәттәшлектән баш тарта торды... Тернәкләнә генә башлаган цех яңадан торгынлыкка батты...

Ә бәлки хуҗаларга шул гына кирәк тә булгандыр?.. Бәлки аларның иң баштагы төп максаты да цехны күз буяу өчен генә азрак эшләткән булып, соңыннан бөтен мөлкәтне араф-тараф сатып бетерүдән торгандыр? Бик тә шуңа охшаганые... Башта берәр “дефицит” узелы ватылып яткан станоклар бик сәер рәвештә каядыр озатылды... Аннары эшләп торганнарының да “артык”лары “кыскартыла” башлады... Һәм, ниһәят, төрле сәбәпләр барсы бергә җыела килеп, цех бөтенләй диярлек эштән тукталды... Һаман да шул күз буяу өчен генә, монда нибары боз тишкечләр, бораулар һәм өтергеләр, кухня пычаклары күк берничә төрле чүп-чар ясап маташу исән калганые инде... Эш хаклары да иң түбән кимәлгә төште. Эшчеләр “үзләре теләп” таралып бетсен өчен юри дә түбәнәйтеп тораларые сыман аны...

...Фәрит бу хәлләрне бик авыр кичерде... Тик шушы цехка ярты гомерен багышлаган, мондагы һәр станокның һәр детален диярлек үз кулыннан үткәргән, эшче-хезмәткәрләр белән бертугандай якынаеп беткән кешейе ич инде ул хәзер... Шуңа күрәдер, яхшырак башка урын эзләргә, ягъни “качарга” ашыкмады: “үз цехын” “коткарырга” тырышып йөрүен давам итте...

...Ә Альберт дигән кеше бу вакытта читтән товар кайтартуга махсуслашкан, зур табышлар белән эшләүче “Транс-Трэйд” дигән бер тәэминат фирмасының директор урынбасары булып алганые инде. Андыйлар, ничек кенә гаҗәп булмасын, бер-берсенә таянышып, бер-берсен “тартып күтәрешеп” яши, һәм заманасына күрә иң отышлы тармакларны “эләктереп ала” белә ич...

...Фәнирә Фәритне бервакытта да ир буларак санга сугып бетермәде, горурлыкка ничек кенә тимәсен, дөресен танымыйча булмый... Үзе аңа караганда тәвәккәлрәк, чаярак холыклы иде чөнки... Фәритнең эш хакы да аныкыннан кимрәк булды... Аның өенә “йортка кергән генә” кеше булуы да шул ук исәпкә салына бит инде тагын... Кыскасы, гаиләдә баш кеше чынлыкта Фәнирә иде, ул әйткән сүз актык сүз буладырые. Үзе генә шундый булса ни әйтериең ― әммә балалар да шундый мөнәсәбәткә күнегеп үсте... Әниләре ни дисә шуны эшләде, әниләре юл куйган җирдә “әти ни әйтер?” дип борчылмады...

...Радик еш кына “үз әтисе” янына китеп югала, берничә көннәр шунда булып кайта башлады... Соңга табарак инде киресенчә ― Фәнирә белән Фәрит янына сирәк-мирәк “кунакка” гына килеп күренә торган булып китте. Малайның гаиләдән китүенә әнисе нишләптер бик риза иде. Ул риза булгач, билгеле ки, Фәрит тә артык шаулап маташмады. “Үги үз булмас” дигән фикергә күнде дә, шуның белән тынычланды.

Тик, монсы әле “ярык тагарак янында калуның” иң башы гына булган икән... Көннәрдән бер көнне Фәнирә заводтагы эшеннән “үз теләге белән” китте дә (кысрыклап чыгара башлаганнар, имеш), атна-ун көн чамасы эш эзләгән атлы булып йөргәннең соңында... “Транс-Трэйд” фирмасына бухгалтер булып урнашты да куйды. Ягъни, Альберт канаты астына барып сыенды... Ә нәкъ шул вакытта, Радикның бер кайтканда сөйләгәне буенча, ул Альберт үз хатыны белән аерылышып йөридерие... Ачыктан-ачык әйтелмәгән төп сылтау исә ― уртак балалары булмау икән, имеш тә... Ике очракның шулкадәр “тылсымлы” рәвештә бергә туры килүе һич юкка түгел, моның төбендә ни ятканны иң актык юләр дә аңларлык иде инде...

Шуннан соң озак та үтмәде, Фәрит белән Фәнирә арасында да аерылышу турында бик җитди сөйләшү булып узды... Сүз артыннан ук “эш” тә кузгатылды...

...Кеше күңеле ― төпсез кое, әлбәттә... Фәнирә үзен кыз чагында алдап, яшь бала белән ялгызын ташлап калдырган ул Альбертны ничек шул кимәлдә кичерә алды икән соң? Әлегәчә аптырый Фәрит... Уртак балалары булган Радикны үзенә җәлеп итүе белән Фәнирәнең бөтен булган элекке нәфрәтләрен эреттеме тегесе? Юктыр, ансын гына гел капма-каршы мәгънәдә ― гаиләне таркату, үсеп җиткән “әзер” баланы тартып алу дип тә кабул итәргә була... Бай һәм дәрәҗәле иргә чыгу перспективасы дисәң ― менә анысы Фәнирәнең холкына-фигыленә якынрак туры киләдер... Шул җирлеккә яшь чактан сүнеп бетми калган мөхәббәт кузы да өстәлсә инде әгәр... Хатын-кызның мөхәббәт дигәне нәкъ менә Альберт шикелле бәндәләрнең “сулыш өргәнен” генә көтеп ята бит ул... Ә Фәриткә карата Фәнирә гомердә дә андый хисләр белән янмады...

...Бай иргә чыкса да, Фәнирә суд аркылы мөлкәт бүлешергә онытмады, мәгәр... Өч бүлмәле квартирны ике һәм бер бүлмәлегә бүлделәр. Фәрит өлешенә, әлбәттә, бер бүлмәле тиде...

Бөтен бу эшләр азакка җитеп беткәч, Альберт белән бер очрашып, ипле генә сөйләшеп алдылар... Альбертка инде шактый олпат, “солидный” кыяфәт кергәние. “Төртенеп” сөйләшмәде, “җиңүен” тышка бәреп чыгармады...

― Радикны карап-тәрбияләп үстергәнең өчен мин сиңа, әлбәттә, рәхмәтле... Инде менә үз кызың минем тәрбиягә күчә икән, анысы буенча бер дә борчылма. Син ничек, мин дә шулай, так что квиты булырбыз”, ― диде... Истә калганы шул...

Тормышта булган бөтен нәрсәләр бер чылбырга бәйләнгән, бер челтәргә үрелгән... Фәритнең эшләгән эше акчалы һәм өметле булса, гаиләсе дә җимерелми калырые әллә... Гаилә җимерелгәч исә эштәге хәл һәм вакыйгаларның да һичбер кызыгы калмады. Төп стимул юкка чыкты... Инде бетү чигенә җиткән “Олрайт” фирмасының озакламый булачак “ликвидация”сен дә көтеп җиткермәде Фәрит ― цехның мөлкәтен сатып тарату уңаеннан булган, инде мәгънәсе калмаган бер скандалны куертып җибәрде дә ― нәтиҗәдә “үз теләге белән” эштән китәргә туры килде... Тиз генә яңа эш эзләп табу өчен дә “кычкырып торган” стимул югые, мәгәр... “Булгач-булгач яхшы эш булсын, беренче туры килгәнгә кермим әле” дип, эш турындагы игъланнарны берәм-берәм карап үткәрә генә торды...

...Ә айдан-айга сузылган берьялгызлык, рәхимсез язмыш тарафыннан изеп-тапталганлык, авыр күңел газаплары, көнозын шөгыльсезлек, чит кешегә калган кызын сагынып өзгәләнүләр, шуларның бөтенесен аракы һәм сыра белән “юарга” азапланулар ахырда аның үзен бер мизгелдә ватып-җимереп ташлар дип уйламаган... Хәер, күңелнең бер почмагында андый шом да караңгы күләгә сыман сагалап утырадырые инде... “Язмыш үзе кая да булса алып чыгар әле” дип кенә гамьсезлеккә бирелеп йөрде Фәрит... Алып чыкты, менә...

* * *

Тормышында бүтән вакыйга һәм юанычлар калмаса, кешенең бөтен хәл-әхвәле һава торышына карап үзгәрә башлый икән ул... Алтын көзнең кояшлы һәм коры көннәрендә Фәритнең күңеле дә көр, саулыгы да гел яхшыруга таба барган төслейе, тик аннан соң атналар буе салкын вак яңгыр сибәләргә кереште ― һәм аның да җанын-тәнен ниндидер авырлык басты, өшәнү биләп алды... Хәзер инде ул көннәр буе гел диярлек өй эчендә була... Авырсынып кына кузгалып ишегалдын бер әйләнеп керә дә, нишләргә дә белмичә тагын карават читендә утыра, я булмаса ятып тора... Көндәлек дава күнегүләрен ясап ала, тик инде алардан соң да тәне элеккечә җиңеләеп китми, арып-алҗып кына кала... Атап кына әйтерлек авырткан җире юк, ә температурасы утыз җидедән төшми...

Мондый эч пошыргыч вакытларын китаплар укып үткәрермен дип уйлаганые да... Тик, һаман да шул “баш бозылганлык” бәләсеме ― бер абзацны укыганчы аннан алдагысы онытыла бара, китапның эчтәлеге хәтергә бербөтен булып сеңми... Фикер таркала, гел бер уйдан бер уйга сикерә... Телевизордан да көне-төне бер үк төрле “шалтыравык” күрсәтәләр... Хәер, ансыннан Фәрит сау-таза чагында ук ялкып бизгәние инде...

Өйдәгеләр аңа тамам күнегеп, үзләренчә җайлашып бетте... Кайгы-шатлыклары, борчу-мәшәкатьләре нинди генә булмасын ― барсын да ничектер шома гына итеп Фәритне читләтеп үткәрәләр... Салкын караш күрсәтмиләр, югыйсә ― табынга чакырып утырталар, кирәк нәрсәләрне әзерләп бирәләр, хәлен дә белешеп кенә торалар, ә Илшат кичләрен берәр сәгать күнекмәләр үткәрү турында да онытмый... Тик, мәсәлән, алар үзара сөйләшкәндә, Фәрит әйтерсең лә юк кеше: аңа һичбер сүз дә катмыйлар, турыдан-туры үзенә кагылмаган нәрсәләрдә аннан кыенсынып, тартынып та тормыйлар... Ярым телсез, шул ук вакытта шөгыльсез, шул ук вакытта өйдән беркая китми торган кеше белән башкача мөмкин дә булмас, ансы аңлашыла. Тик, аңлашылуга карап кына Фәриткә җиңелрәк түгел...

Соңгы вакытларда аның чире буенча да сәер генә үзгәреш барлыкка килде ― “алмашыну”лары бүтән төрлерәккә әйләнде. Хәзер инде ул күзенә әллә нәрсәләр күренеп, кинәт калтыранып саташа башламый, ә вакыты-вакыты белән үзалдына сөйләнеп китә... Бу донҗадан аерылып та бетми: өйдә кешеләр булганда авыз эченнән пышылдап кына, ә ишегалдында тавыш белән сөйләнә... Эндәшсәләр туктый, тиз арада “айнык” хәленә кайта... Яхшыруга, терелүгә таба дип юрыйлар инде моны барсы да... Аның үзенә, мәгәр, мондый үзгәрештән бер дә күңелле тоелмый... Чөнки әнә шундый чакларында яисә төшендә күргәннәрне чынлыкта булганнардан аерып бетерә алмый башлады...

...Кичә аның белән кызы Эльвира сөйләшкәниеме, әллә ул аны төшендә я “алмашынганда” гына ишеттеме? ― дип “баш вата”, мәсәлән, беркөнне...

“Әти, хәлең ничек, тереләсеңме?.. Ә мин хәзер үземә аеры бер бүлмәдә яшим!.. Миңа видео төшерә торган телефон алып бирделәр... Альберт абый әйтә, нигә әтиеңә шалтыратмыйсың, ди, оныттың дамыни, ди... Нигә онытыйм, онытмадым... Ә безнең Радик абый бизнес институтына укырга керде... Әни әйтә, КамПИга керсә төплерәк белем алып чыгарые, ди... Ә Альберт абый: “Дипломы булса ничек тә ярый” ди...” ― дип һәм тагын әллә ниләр дип “чәтелдәгәне” истә калган... Чын идеме, түгелме дип өйдәгеләрдән сорарга үзе кыенсына, “шуны да аермый икән” дип шомга калырлар сыман... Ярый әле, кичен әнисе белән Нәсимә кече якта икәүдән-икәү генә элекке килен Фәнирәне бераз “чәйнәп” алдылар, шунда Эльвираның телефоннан шалтыратуын да телгә алып үттеләр... Чын булган инде алайса...

...Ә менә ниндидер читке тавышның: “Син кем?”, “Гомереңдә ниләр күрдең?”, “Тагын ниләр телисең?”, “Әйбәт кеше идеңме соң үзең?” ― сыман сораулар биреп, аннан җавап сөйләтүенең “алмашыну” булуын ул соңыннан фикер йөртеп төшенә... Чын тормышта беркем дә, бервакытта да кешедән андый нәрсәләр турында сорамый ич...

“Син миннән кемлегемне сорыйсың... Кеше мин! Нишләсәм дә кешечә эшләдем! ― дип, усалланып җавап бирә башлый ул, гадәттә. ― Гомерем буе гел яхшы кеше булырга тырыштым!.. Ә шулай булгач, кешечә яшәргә дә хакым бармы минем, юкмы?! Сораган буласың, әйтерсең лә аның өчен мин генә ниндидер аерата зур яхшылыклар эшләргә тиешле! Ә бит миннән күпкә начар кешеләр дә бу донҗада әллә нинди бәхетләр эчендә йөзә! Юк, миңа күп кирәкми!.. Бәхет үк булмаса да ярый!.. Тик нигә ичмаса иң киме юк?!. Кем дип сорыйсың ― белмим, кемдер мин хәзер!.. Ничекләр булып бетәрмендер...”

...Ә кайчакта ул тын гына тавыш белән узган тормышыннан берәр вакыйганы искә төшереп сөйли... Кайчакта исә ниләрдер үтенә, ялвара, күңеле нечкәреп елый да башлый... Ә теге читке тавыш бөтенесенә битараф... Сорау бирә дә, тынып юкка чыга... Җавапларны тыңлап тормый...

Кышны Фәрит бик авырлык белән үткәрде... Көзге яңгырларда башланган “катлаулану” чирләре беренче кар төшкән чорда гына бераз чигенеп алды да, яңа көч белән җафаларга кереште. Барыннан ешрак үпкәсенә салкын тиядерие аның. Тышка чыгып йөргән чакларында кайвакыт юеш салкын җилдән өшенеп китә дә, шул җитә кала... Тын юллары янарга тотына, үпкәсе тыгыла, бугазны ертырдай интегечле ютәл килеп ябыша... Ютәл өянәге менә үтте генә дигәндә, ни сәбәптәндер тәне җилсенеп китә ― бармак баскан урыннар чокыраеп кала башлый. Җиңелчә генә авыртыну аркылы бөерләрнең, бавырның кай төштә икәне сизелеп тора... Ахыр килеп ул чир дә уза, тик... атна-ун көн арасында әллә ничек кенә итеп тагын үпкәсенә салкын тия...

Авыл фельдшеры да, бер тапкыр район үзәгеннән килеп караган врач та әлләни булыша алмады... “Хәрәкәт чикләнгәнлек һәм көчле дарулар кабул итү сәбәпле организмында иммунитет какшаган” дигән нәтиҗә чыгардылар да, әнә шул иммунитетны көчәйтә торган яңа даруларга рецепт язып бирделәр. Тик Фәритнең чирләре шул ук бер эзлеклелек белән давам итә торды...

...Үпкәсе аеруча нык тыгылган берчакны Фәрит үзенең менә шушылай тын алалмыйча үлеп китәргә дә мөмкин икәнлеген аермачык тойды... Моңарчы үлем кайчандыр киләчәктә буласы нәрсә генәе ― әммә ул инде менә хәзер, бәлки шушы мизгелдә үк аны мәңгелеккә алып китәргә дип аяк очында сагалап тора икән ләсә... Башы тагы да көчлерәк томаланып китәр дә, тын җитмәү газабы ныграк бер буып алыр да ― шуның белән барсы да бетәр, донҗа юкка чыгар... Ә аның арысында нәрсә? Ул бит әле менә хәзер үк үләргә әзер түгел!.. Ул бит әле аңа кадәр ниндидер бик мөһим бер ноктага барып җитәргә тиеш! Шуңа җитеп, артка бер карап: “Гомер яшәдем, шуның белән инде тамам!” ― дип әйтергә тиеш!.. Шуңа кадәр исә, бигрәк тә менә мондый, ахмак кимәлдә уңайсыз хәлләргә тарыган мәлендә, аңа үләргә һич тә ярамый ич әле!..

...Шул кискен чиреннән исән калып әзрәк тернәкләнә башлагач та, ул үлем турында уйланудан туктамады...

“Әйе, аңа үлем хәзер үк килергә дә бик мөмкин... “Гомер яшәдем” дип әйтер чагы да нәкъ менә шушы вакыты түгел микән соң? Паралич сугып егылган мизгелендә үк инде аның тулы бер гомере төгәлләнде түгелме? Шунда үләргә дә бик ихтималые инде ул... Үлмичә калган икән әгәр ― бу аңа бөтен шул гомерне тагын бер кат хәтердән кичереп үткәрү, нәтиҗә ясап, ахырда “тамам” дип әйтү өчен ходай тарафыннан бирелгән форсат кына түгелме? Терелеп аякка баса алса да хәттә ― ансы барыбер элекке гомернең давамы булмас, яңабаштан яшәп китү булыр ич... Тагын бер, тик могаен тагы да авыррак гомер булыр... Картаеп барган, ялгыз, хәлсез инвалид гомере... Чынлыкта шулхәтле бик телиме соң әле ул аны?.. Юк, теләми... Менә шушында тамам булганы яхшы... Инде җитәр... Тамам итсен ходай...”

...Төшенә дә, чып-чын сыман аермачык булып, үлем керде... Авыл зираты эчендә йөри икән, имеш тә... Кабер чардуганнары таралышып утыра... Ул, җан өзгеч тирән хәсрәткә бирелгән хәлдә, шулар арасыннан үз каберен эзли... Аның кайдадыр шушында икәнен белә, табалмый гына... Шулвакыт, әллә каян гына, өстенә, башыннан ук бөркәнеп, күз чагылдыргыч ап-ак күлмәк кигән бер кыз килеп чыкты... Кыз түгел, фәрештә икән... "Син шулхәтле озак яшәдең, шулхәтле озак көттердең!.. Курыкма, монда берни дә юк! Чир дә юк, авырту да юк, кайгы-хәсрәт тә юк, берни дә юк!” ― ди... Шуннан алар кулга-кул тотышып, ямь-яшел чирәмлек өстеннән озын-озын адымнар белән йөгереп киттеләр... Берничә адымнан соң аяклары җиргә тими башлады...

Әммә, яз җиткәч, карлар эреп гөрләвекләр аккан бер арада, Фәритне кыш буена җафалаган чирләр дә барсы юкка чыккан төсле булды. Температурасы нормага кайтты. Ул тагын элекке сыман, таягына таянып, ишегалдына, урамга чыгып йөри башлады. Аеруча җылы, кояшлы көннәрдә ераккарак барып та кайткалыйдырые... Кайткач та туры гына өйгә керми, бакча ягына чыга, агачларда бөреләр бүртенгәнне, эрегән кар астыннан яшел үлән кыяклары төртеп чыкканны кызыксынып күзәтә... Яз галәмәтләре аркылы күңеленә тагы да яшәү өметләре иңә... Кыш көннәрендә аңа бәлки кояш яктысы, чын кояш җылысы гына җитми торгандыр? Организмы тиздән үсеп чыгачак яшел үләннәрдә генә була торган чып-чын витаминнарга сусагандыр?..

Карлар эреп бетә язган, җиргә инде тамам җәйге, ямь-яшел төс кергән беркөнне ул тышта бигрәк тә озак йөрде. Урам буенча берничә йортны узып, тыкрыкка борылды, су буена төшеп китте... Куе таллыкны ярып узган тар гына сукмак аша кичеп, әле һаман язгыча туп-тулы булып, шаулап агып яткан елга ярына чыкты... Озак кына сокланып суга карап торды... Күзенә яшьләр килеп тыгылды... Бик нык сагынганые шул ул бала чагыннан ук таныш һәм газиз булган шушы су буйкайларын... Менә тагы да бер күрергә язган икән...

...Шул көнне кичкә таба чак кына, җиңелчә генә томау төшә башлаган сыманые аңа... Тик чынлыкта үпкәсенә бик каты салкын тидергән булган икән... Иртәгәсен урыныннан тора алмады... Тыны кысылып, ютәленә буылып, төн урталарына кадәр газапланды да... донҗадан китеп барды...

...Аны җирләп, зираттагы йола эшләрен бетергәч, җыелган уңайдан файдаланып, “үлгән артыннан үлеп булмый” диешеп, ир-атлар иртәгәдән кырга көтү чыгара башлау турында да сөйләшеп-киңәшеп алдылар... Бөтен җирдә ямь-яшел үлән күпереп үсеп киләдерие инде чөнки. Исәннәр өчен тагын бер, гүзәл җәй башланырга торадырые...

* * *

01.2007