Иң беркатлы кеше кем? Зөбәер Мифтахов Татарча текстлар

З.МИФТАХОВ

1991

ИҢ БЕРКАТЛЫ КЕШЕ КЕМ?

(фантастика-хат)

Мөхтәрәм мөхәррият! Мин гәзитләрнең берсен калдырмый укып бара торган укымышлы кешемен. Гәзитләрдә соңгы вакытта оча торган тәлинкәләр турында бик күп яздылар. Алар Европа өстендә дә очып йөргән, ул тәлинкәләрне Себердә дә күргәннәр икән. Туймазыдагы бер кыз галәмнән килгән затлардан интервью алган ди хәттә. Киевтагы бер ханымны алар үзләре белән очып китәргә дә чакырганнар, тик тегесе риза гына булмаган ди... – Бу хәбәрләрнең барсы да дөрес икән. Мин үзем дә оча торган тәлинкәне көпә-көндез үз күзем белән күрдем, галәмнән килгән акыл ияләре белән сөйләшеп тә тордым, хәттә алар миңа бик кызыклы бер әйбер дә бүләк иттеләр.

Шушы елның 25 апрелендә мин кыш көне утын салганда карга төшеп югалган күн бияләемне эзләргә дип урманга барган идем. Кар эрегәч ул җир өстендә әллә каян күренеп ятарга тиеш иде инде. ...Утын салган урынга җитәрәк, куе куаклар арасыннан бер нәрсә ялтыраганны күреп, якынрак барып караган идем, анда җир өстенә төшеп утырган оча торган тәлинкәгә тап булдым! Аның ни формада икәнен җентекләп тормыйм, ул турыда гәзитләргә күп язылды – бик зур алюмин аш тәлинкәсе кебегрәк бер нәрсә инде. Аермасы шунда гына – моның берничә түгәрәк тәрәзәсе, өстендә озын антеннасы бар. “Әл дә бияләемне югалтканмын кыш көне, оча торган чын тәлинкәне кайчан күрер идем!” – дип бик шатландым, билгеле.

Тәлинкә җир өстенә бер якка янтаеп утырган иде. Гәүдәсе белән кешегә охшаган, ләкин яшел төстәге бер зат тәлинкә төбендәге ниндидер капкачны ачып, кырын яткан килеш аның эчендә казына, аннан шөрепләр, пружиналар, төрле детальләр борып ала да, аларны сөртеп, җиргә җәеп куелган чүпрәк өстенә сала иде. Яшел кешенең тәлинкәне сүтеп җыйганын бераз карап торгач, галәмнән килүчеләрне очраткан кешеләрнең алар белән сөйләшүе, сораулар бирүе, ягъни алардан интервью алуы исемә төште. Бу сөйләшүләр, интервьюлар күп гәзитләрдә басылды, интервью алган кешеләрнең даннары бөтен илгә таралды... Бу яшел кеше тәлинкәсен җыеп бетерер дә очып китәр, мин шулай авыз ачып калырмын дип уйлап, аңа тизрәк сораулар бирә башларга булдым.

– Мөхтәрәм яшел кеше, сез каян очып килдегез? – дип сорадым башта. Ул үз эшеннән аерылмый гына: “Андромеда галактикасыннан”, – дип җавап бирде. Аннары мин: “Сезнең тәлинкә нинди юл белән оча, гиперпространстводанмы, гипопространстводанмы?” – дидем. “Юк, суперпространстводан” – диде яшел кеше. Аның шулай мине кешегә санап җавап бирүенә бик канәгать булып, мин аңа тагы да сорау арты сорау бирергә керештем. “Сез елына ничә кешене үзегез белән аласыз?” “Пространство модулен үзгәртеп энергия ала беләләрме сезнең цивилизациядә?” “Галактика үзәгендә вакыт юнәлеше үзгәрүне ничек файдаланасыз?” “Психоэнергетик информация каналына Җир кешелеген кайчан тоташтырырга уйлыйсыз?” – Гел шундый үткен, тирән мәгънәле сораулар бирдем мин аңа. Мин үзем тегенди-мондый гына кеше түгел, заманында институт бетерә язган кеше, бөтен гәзитләрне укып барам, галәм кешеләренә нинди сораулар бирергә кирәген генә беләм инде.

Яшел кеше башта минем сорауларга өзек-өзек җавап бирде дә, ахырда ишетмәмешкә сабышып, тәлинкәнең эченә үк кереп казына башлады. Мин аның эше күплеген, хәзер анда сораулар кайгысы юклыгын аңлап алдым. “Кая, мин дә булышыйм”, – дип, чүпрәк өстендә яткан бер ачкычны алып, тәлинкәне сүтешергә теләдем. Мин үзем төрле әйберләрне сүтеп җыярга бик яратам, андый эшнең рәтен дә беләм. Матаем эшләми башласа, мин аны гел сүтәм дә җыям – бер тибүдә кабына торган була да куя. Ләкин яшел зат мине аңламады бугай, ачкычны кулымнан тартып алып кире чүпрәк өстенә куйды, бармагы белән читкә таба төртеп күрсәтте. Мин: “Ярый алайса, үзегез генә сүтегез тәлинкәгезне, мин сезгә тагын берничә генә сорау бирим дә, аннары китәм. Әйтегез әле, бөтен галәм интеллектуаль боҗрасына кабул ителү өчен кешелек цивилизациясе нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?” – дигән идем, ул тәлинкә төбен сүтүдән туктап ачкычын чүпрәк өстенә бәрде, зәп-зәңгәр итеп бер төкерде дә, өскә таба карап яшел тавыш белән: “Иаун! Иаун!” – дип кычкыра башлады. Шулчак өстән, тәлинкәнең түгәрәк тәрәзәсеннән башын тыгып икенче бер яшел зат түбән карады һәм: “Уатһәпен, Иуан?” – дип сорады. Шулай мин бу затларның Иаун һәм Иуан исемле икәнлекләрен белдем. Иуан бер миңа, бер тәлинкә төбенә күрсәтә-күрсәтә кызу-кызу нидер сөйли башлады. Сөйләп бетергәч тагын бар тапкыр төкерде – төкереге зәп-зәңгәр иде, саргаеп кипте. Шуннан соң тәлинкәнең бер ягыннан ишек ачылып, аннан Иаун чыкты, җиргә төште дә, миңа көзгегә охшаган бер шакмаклы әйбер сузды.

– Миңа көзге кирәкми, мин папуас түгел, көзге минем үземдә дә бар, – дип тора идем, Иаун: “Иоук, бу түгел көзге, ал, ал”, – дип, әйберсен минем кулга тоттырды.

Кулымдагы әйбергә карасам, чыннан да, аның көзге түгеллеген күрдем. Көзге кебек ялтырап торса да, аңа карап үзеңне күреп булмый, шундый гаҗәеп бер әйбер иде ул. Мин, Иауннан сорап белим дип кенә: “Бу нәрсә?” – дигән идем, әйбердә телевизордагы кебек сүзләр кабынды: “Мин җавап аппараты, донъядагы бөтен нәрсәне беләм, теләсә нинди сорауга дөрес җавап бирәм”.

Ышанудан түгел, сынап карау өчен генә: “Минем югалган бияләй кайда?” – дип сорадым. Аппаратта шунда ук аермачык булып бер төп кырында яткан бияләй күренде. Төп миңа таныш иде, шатланып шул таба йөгердем тизрәк. Килеп карасам – бияләй чынлап та төп кырында ята иде!

Аны шулай җиңел генә тапкач, яшел кешеләргә рәхмәт әйтергә, очрашу истәлеге итеп фоторәсем сорарга дип тәлинкә төшкән урынга кире килдем. Ләкин анда берни дә юк иде инде. Очканнар да киткәннәр...

Өйгә кайткач, аппаратны үзем генә белә торган җиргә яшереп куйдым да, өйдә кеше юк чакта гына аңа төрле сораулар бирә башладым. Ул һәр сорауга җавап кайтара барды. Исемдә калган кайбер җавапларны сезнең белән дә уртаклашырга телим, менә алар:

Донъядагы иң матур кыз Лорна Легаспи исемле Филлипин кызы икән.

Марста да, Венерада да тереклек юк икән. Ә менә Айда 1969, 1970, 1972 елларда кыска гына вакытка тереклек булып алган ди.

Христиан дине дә, ислам да, буддизм да хак диннәр түгел икән. Бары тик Заир дигән илдәге Чикичамба кабиләсендә генә чын аллага табынып, хак дин тоталар ди.

Үлгәннән соң кайсы кешеләрнең җаны тәлинкәләр очыра торган бөек цивилизация планетасына алына, кайсы кешенеке җирдәге хайваннарга күчерелә ди. Бүгенгесе көндә бөек цивилизациягә слесарьләр, сантехниклар, дворниклар, вахтерлар кирәк икән...

Шулай бераз сорау биреп утыргач, минем башка: “Бу аппарат ничек итеп акча табу юлын да белми микән?” дигән уй килде. Һәм мин аннан шул турыда сорадым. Аппарат: “Тырышыбрак эшләргә кирәк”, – дип җавап бирде. Билгеле, бу җавап мине бер дә канәгатьләндермәде. Шулчак исемә килеп төште – бәхетле кешеләрнең җир казыганда алтын-көмеш табулары турында күп укыганым бар бит гәзитләрдә, шул уңайдан кызыксынып карарга кирәк!

– Якын-тирәдә берәр чүлмәк-мазар күмелмәгәнме? – дип сораган идем, аппаратта шунда ук: “Сезнең ишегалдында дүрт метр тирәнлектә бер чүлмәк ята”, – дигән язу барлыкка килде, чүлмәк күмелгән урын да күренде...

Чүлмәк турында белгәч тә, мин аппаратны урынына куйдым, бөтен эшемне ташлап, ишегалдын казый башладым. Өч көн рәттән казыгач, көрәгем бер каты нәрсәгә бәрелде... Берничә минуттан мин җирдән бик борынгы бер чүлмәк казып чыгардым. Чиктән тыш дулкынланып аның эченә тулган балчыкны актарырга керештем...

Тик, үкенечкә каршы, аның эченнән балчыктан башка бернәрсә дә чыкмады. Шуннан соң мин чүлмәкне җиргә бәреп ваттым да, ярсу белән ватыкларын таптап ваклагач, өйгә кереп, җавап аппаратыннан чүлмәкнең ни өчен буш булуын аңлатуны тәләп иттем. Ул аңлатты... Моннан 200 ел элек минем бабайның бабасының әбисе кар базына чүлмәк белән катык төшереп куйган булган. Шуннан соң кар базы ишелгән дә, чүлмәк җир астында калган һәм шунда 200 ел буе яткан икән...

Бу җавапны укыгач, мин аппаратны идәнгә күтәреп бәрдем, үзем дә сизми калдым ни эшләгәнемне. Аппаратка тышкы яктан берни дә булмады-булын, шулай да, миңа шик төште... Бераз тынычлангач, үземә төгәл билгеле нәрсәләр турында сорап аның төзеклеген әйбәтләп тикшереп карарга булдым.

“Тамук кайда урнашкан?” – дип сорадым башта. Аппаратта: “Беркайда да тамук юк”, – дигән язу барлыкка килде. Минем маңгаема салкын тир бәреп чыкты хәттә, бу – аппарат ватылган, дөрес җавап бирми башлаган дигән сүз иде! Чөнки тамукның Себердә, 14 километр җир астында икәнен кем генә белми инде хәзер? Аңа нефтчеләрнең бораулап төшеп җитүе турында кайсы гәзит кенә язмады?

Аппаратның ватылуы белән тиз генә килешергә теләмичә, аңа тагын сорау бирдем. “Хәзерге татарларның ата-бабалары кемнәр?” – дип сораган идем, ул үзенең көзгесендә: “Татарлар, болгарлар, монголлар, кыпчаклар, марилар, чуашлар...”, тагын әллә кемнәр дип тезеп китте. Ә бит: “безнең бабайлар болгар, татар белән монголның безгә катнашы юк” дип гәзитләргә кат-кат яздылар. Башка чит халыклар безне юри мыскыллап “татар” дигәннәр, аннары без бер-беребезгә шулай дип әйтешә башлаганбыз. “Татар” дигән сүз шуннан калган бит ул...

Ахырда аппаратның төзек түгеллегенә тамам ышану өчен: “Минем ничә балам бар?” – дип сорадым. Шул гап-гади сорауга да ялгыш җавап бирде аппарат. Минем бур улым белән бер кызым барлыгын бөтен кеше белә, ә ул: “Бер балаң бар”, – диде. Шуннан соң аппаратның ватылган булуына башкача шигем калмады.

Җавап аппаратының ватылуына кайгырып утыра идем, башыма: “Бәлки аның бәтәрәе генә утыра башлагандыр, әзрәк торсам, бәлки аңа яңадан ток җыелыр”, – дигән уй килде. Аппаратны урынына куеп бер сәгать ярым чамасы көтеп тордым. Шуннан аны кире алдым да, исемә килгән беренче сорауны бирдем. “Донъядагы иң беркатлы кеше кем?” – дип сорадым. Шулай дигән идем, аппарат “черт” итте дә... бөтенләй гап-гади көзгегә әйләнеп калды... Болай да төзек булмаган әйбергә тагын сорау биреп көч китерүемә бик үкендем-үкенүен, ләкин соң иде инде...

Хәзер ни хәл итим инде дип аптырап торганда, аппаратның тар ягы буйлап буйдан-буйга сузылган белерен-беленмәс сызык күреп алдым. Үткеррәк бер боргыч таптым да, очын аппаратның теге сызыгына терәп каергалый башладым. Сүтеп җыйсам, матай кебек, үзеннән-үзе эшли башламасмы дип инде... Тырышуым бушка китмәде. Бервакыт боргычны сызыкка терәгән килеш башына чүкеч белән суккан идем, аппарат шалт итеп икегә аерылып төште. Эчендә ни барын карарга да өлгерәлми калдым ләкин, аннан зәңгәр төтен ургылды, төтен белән өй эче тулды, ишек-тәрәзәләрне ачып үзем тышка чыгып китәргә мәҗбүр булдым. Төтен бераз таралып, кире өйгә кергәч, мин өстәл тактасында янып каралган ике шакмаклы урын гына таптым...

Әгәр берәр кеше монда язылганнарга ышанырга теләмәсә, килеп карый ала, минем дәлилләрем бар. Мин аңа җавап аппараты ярдәмендә табылган күн бияләемне, өстәл тактасындагы күмерле тапларны күрсәтәләм. Ишегалдындагы тирән чокырны да шушы көнгә чаклы күмми тотам. Борынгы чүлмәк ватыкларын да җыеп алып чүпрәккә төреп куйдым. Шушы көннәрдә урманга барып, тәлинкә төшкән урынны җентекләп карап кайтырга уйлыйм: бәлки анда аның берәр шөребе-мазары төшеп калгандыр. Әйберне сүтеп җыйганда кайбер вак нәрсәләр артып калучан була бит ул.