Зөбәер МИФТАХОВ
АҢЛАМАДЫМ “АҢЛАТМАЛЫ СҮЗЛЕК”ЛӘРЕН
Минем кулга да, менә ниһәят, 2005 елда Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты чыгарган, “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге” дигән, 848 битле калын китап килеп керде...
Аның басылып чыгуына ел ярым узганның соңында шундый “хәбәр” язуым бераз сәер тоелыр бәлки... Бигрәк тә мине аз-маз белгән кешеләр өчен... Чөнки сүзлекләргә, сүзлекләр төзү эшенә шактый зур һәм турыдан-туры катнашлы кешемен. Минем тарафтан 1995 елда ук әле “Субра” дип аталган электроник хата тикшергеч программа төзелгән иде (аның төп өлеше нәкъ менә сүзлектән тора); аннары исә, 2000-2004 еллар эчендә, шуңа “Татар Теленең Аңлатмалы электрон Сүзлеге”н, Русча-Татарча электрон Сүзлек”не дә әзерләп өстәдем... Беренче тапкыр моннан 12 ел элек “Шәһри Чаллы” гәзитендә кулланыла башлаган ул сүзлек-программалар тора-бара, Казанның “Җәһәт” студиясе белән хезмәттәшлектә, республиканың татарча чыга торган үзәк гәзит-журналларына, төрле оешма һәм фирмаларга, теләге булган аерым кешеләрнең компьютерларына куела башлады... 2007 ел башыннан алып исә Казаннан читтәге район һәм шәһәр гәзитләре дә татар теленең без төзегән әнә шул электроник базасы белән тәэмин ителде... Ниһәят килеп – безнең “Аңлатмалы” һәм “Русча-Татарча” сүзлекләрне донъяның теләсә кайсы почмагында www.tatarca-text.narod.ru сайтыннан күчереп алырга да мөмкин (бушлай). Фактта татар милләте бүген безнең сүзлекләргә карый-карый яза... Һәм, ни гаҗәп тә ни мәзәк – үзебез менә монда: “Казанда бер капиталь сүзлек чыгасы икән... Инде чыккан икән”, – кебек имеш-мимешләр генә ишеткәләп утырабыз... Тел институты кебек “коточкыч югары” дәирәләрдә безне күрергә-танырга теләмиләр, нишләптер... Безнең эшчәнлеккә чаршау коралар (сәбәпләре бар гына һәм ипле сүздән түбәннәр)... Югыйсә – үз хакыбызны үзебез бик беләбез – ул зур сүзлекне әзерләргә карар иткән гыйльми советка ук чакырылырга тиеш идек инде. Безнең белән бик исәпләшергә тиешләр иде!..
Мин татар телен программалаштыруга, шул исәптән электрон сүзлекләр төзү эшенә татар матбугатының шуларга ачы мохтаҗлыгы сәбәпле, һәм бу эшне миннән башка беркем дә җиренә җиткереп чыга алмаячакка тирән ышануым аркасында керешеп киткән идем... Җиренә җиткердем тәки... (Шуның аркылы үзем урта хәлле эшче дәрәҗәсенә кадәр дә баемадым, мәгәр... “Бисмилла әйтмәсәм дә була, өстемдә савап күп”, – дип шаяртам кайвакыт – Алла ярлыкасын). Теге тирән ышаныч та дөрескә чыкты... Әгәр дә шул эшне эшләмәгән булсам, татарлар әле дә электроника өлкәсендә хәреф өчен үзара талашудан ары китә алмаган булыр иде бит. Мактаулы Казан институтлары һаман да булса үзләренең бердәнбер белгән кәгазь белән каләмнәренә ябешеп утыра... 90нчы еллар азагында Казанда “Таткор” дигән бер хата төзәткеч программа ясап караганнарые да, ул нигездән ялгышлы булып чыкты, практик файдага ярамады... Шул ук вакытта, һәртөрле “махсус” сүзлек китапларын “сыдырып” яза һәм бастырып чыгара торалар, тик аларының да күп очракта рәте-чираты, үрнәк авторитетка санарлык камиллеге юк... Мәскәүдә яшәгән татар фамилияле бер “урыс малае” әдәм көлкесе дәрәҗәдә надан һәм кечкенә бер “татарско-русский” электроник сүзлек төзегән булып, артыннан бик күп шаулап йөреп, нәтиҗәдә әллә нинди премияләр алып бетерде... Ә безгә, әйткәнемчә – чаршау коралар...
Алай да, яңа капиталь сүзлек чыгасы булгач, анда тагы да яңа сүз байлыклары өстәлеп чыгар, шуннан файдаланып үземнең электрон сүзлекләрне дә яңартып алырмын, дип уйлап, аз-маз шатланып куйган идем. Ул сүзлекләр өчен мәгълүмәтне мин һавадан алмыйм ласа, ә моңа кадәр чыккан китапларга, берничә буын татар зыялыларының күпьеллык тырыш хезмәтләренә, һаман әле татарча сөйләшә-яза торган халкыбызның җанлы теленә таянам. Мең рәхмәт барчасына... Ә кайберәүләргә карата, әйтсәм-әйтим – дуңгыздан бер кыл... Шулай уйлап, кулга килеп эләккән “Аңлатмалы сүзлек” китабын ачып, иң беренче чиратта аннан бүгенге тормышыбызга ташкындай бәреп кергән өр-яңа күренешләргә, бигрәк тә компьютерларга һәм электроника өлкәсенә караган сүзләрне эзләргә тотындым... Үз сүзлекләремә “үзем белеп” кенә байтагын язып куйганыем инде, тик боларда ничегрәк икән, янәсе...
...”Компьютер” дигән сүз юк икән, мәгәр... Әллә, кайбер гәзитләр “маймылланып” караганча “санак”, “кампитер”, “кәмпүтер” дип яздылармы, дип, тагын карыйм – юк... “Принтер”, “сканер”, “модем” кебекләр дә һичберсе юк; “винчестер”га борынгы винтовка дигән аңлатма гына бар... “Тычкан” – нибары корткыч җәнлек... Компьютер тычканына “чиртәләр” бит – “чиртү” сүзен карыйм – анысына да яңа мәгънә өстәлмәгән... Ярый булмаса – “кәрәзле телефоннары” бардыр бәлки? – Бүгенге көндә үз кулларыннан да төшми торган шул нәрсәне генә дә яңа сүзлеккә кертүне кирәк дип тапмаганнар... Мондый хәлне күргәчтен: “Алай икә-ән!..” – дип бер тирән көрсенеп куйдым да... яңа сүзлеккә карашым диаметраль үзгәрде... Болар татар теленең сүз байлыгын камилләштерү, аның донъядан артта калмавы өчен борчылып та карамаган, ул җәһәттән кыллары да селкенмәгән инде алайса... Гомумән, эчендә җаны бар кеше, сүзлек тикле сүзлек төзүгә алынган икән әгәр, кәрәзле телефон белән компьютерны бу дәрәҗәдә читләтеп үтә алмас иде!..
Аның каравы, сүзлекнең форзац битенә үк “58 мең сүз” дип язылган, һәм эчендәге эчтәлек буенча да шуңа бик охшап тора... Юри очраклы бер битне ачам, менә монда мисал өчен, шуның урта бер җирен язам – “дәкыйка, дәляләт, дәлил, дәлилле, дәлилләү, дәлия, дәлләтче, дәрбан, дәрбәнд...” Кайсы телнеке? – дип төнлә уятып сорасаң, татар кешесе “кытайныкы” дисә дияр, “татарныкы” димәстер... Тагын берничә битне әйләндереп салам – “Ирек, ирекле, иркледән, ирекле-ирексез, иреклек, иреклелек, ирексез, ирексездән, ирексезлек, ирексезләп, иреләнү, иреләү...” (Монда “иркледән” дигәне нәкъ сүзлектәгечә – баш сүздә үк орфографик хата язганнар. Юри сайламадым – хаталар анда чыннан да мыжлап тора). “Пруссак” дигән, шайтан да йөз елга бер кулланмаган сүз генә җитмәгән – кырында “пруссаклык” дигәне дә бар... “Бизгәк” кырында “бизгәкле”, “бизмән” кырында “бизмәнле”, “бизәү” кырында “бизәүле” дигән “яңа” сүзләр... Электәге бер “аучы” яки “сунарчы” кырында “аючы”, “куянчы”, “тиенче, “төлкече” һ.б. бик күпләр барлыкка килгән... “Куянчы” урманда куян гына аулый, тиен күрсә тимидер шул... Бу сүзнең бүтән мәгънәсе дә һавадан алынган: татарларда ат караучыны “атчы”, сыер караучыны “сыерчы” димәгән кебек, куян караучыны да “куянчы” димиләр... “Плугарь” дигән бик тә шикле, җисеме күптән тормыштан төшеп калган, булган заманында да әле “сабанчы” дип йөртелгән сүз кырында тагын “плугарьлык” дигәне дә черәеп тора... Урыслар үзләренең “великий-могучий” телләрендә 30 меңнән артык сүз бар дип шапырыналар иде – әнә шундый ысуллар белән безнекеләр аннан да күпкә арттырып җибәргән...
Һәм, шул ук вакытта, сүзлектә “полистирол”, “полипропилен”, “силикон” шикелле, бүгенге көндә өй тулы, урам тулы булган гап-гади нәрсәләргә аңлатма юк икән... Ягъни, кайсыбер өлкәгә караган сүзләрне алагаем төрләндергәннәр дә, химия ише катлаулырак өлкәләргә “су”дан да ары тирән кереп маташмаганнар. (Шунда беруңайдан “ацетилен” дигән сүзне “ацетелин” дип язып, мәктәп балаларын кызартырлык хата ясап үткәннәр.)
...Максат тиргәшүдә түгел иде, ләкин, яхшы дип көткән нәрсәдән бер актаруда шундый әкәмәтләр чыга башлагач, ни хәл итмәк...
Телдә сүз ясалышының кайбер принципларын “аек акыл белән” искә төшереп алыйк әле, булмаса... Бер тамырдан кушымча кушып ясалган яңа сүз белән аның гади төрләнеше арасында аерма шунда ки – яңа сүзгә икенче төрле һәм тотрыклы бер мәгънә салынган була. “Читән”, “читәнле”, “читәнләү”, “читәнлек” – дүртесе дүрт сүз түгел, мисал өчен: “читәне булган”, “читән тоту”, “читән өчен” дигән төрләнешләр генә булып тора. “Катлау” белән “катлаулы” – кайда куллануга карап икесе ике сүз дә, бер үк сүз дә була: “катлаулы мәсәлә” дигәндә – аерым сүз; “катлаулы пыяла” дигәндә – “катлаулары булган” дигән төрләнеш... “Хлорлау”, “хлорлы” – “хлор”дан аеры сүзләр, чөнки берсе киң таралган эш рәвешен, икенчесе мәтдәнең структур сыйфатын күрсәтә... Шул ук вакытта “фанерлау” һәм “фанерлы” – “фанер” сүзенең төрләнешләре, чөнки болар артында аерым гына тотрыклы бер мәгънә тормый... Чын дөресендә, сүз белән төрләнеш аермасын һәр очракта да дөрес билгеләве кыен, кем әйтмешли, төрле фикерләр булырга мөмкин... Ләкин, без карый торган “Аңлатмалы сүзлек”тә “лы-ле, чы-че, лау-ләү, лык-лек” кушымчаларын иренмәгән һәр җиргә тагып чыкканнар, бер генә дә атасы-анасы юк...
...Кемгәдер бәлки бөтен сүзлегенең поты бер тиен, әммә безнең өченгә мәсәлә кабыргасы белән тора... Безнең электрон сүзлекне кулланучылар: “Казанда чыккан сүзлектә шундый-шундый сүз бар, ә нишләп сезнекендә юк?”, – дип сорарга мөмкин ич. Ул очракта һәркем белән дискуссия корып, чын дөреслекне ачыклап утыралмассың... Бер генә нәрсә белән юанырга кала – алай “тирән кереп” бәйләнерлек грамоталы татарлар тормышта бик сирәк очрый хәзер...
Болай да аз грамоталы шундыйларның башың юри тагы да бутау өчен диярсең – телнең үрнәк эталоны булырга тиешле сүзлек “рәссам” һәм “художник”, “суыткыч” һәм “холодильник”, “хуҗалык исәбе” һәм “хозрасчет” дип, бер үк төшенчәне икешәр төрле бирүдә дә һич тарсынып тормый икән... Татар телен рус сүзләре белән чүпләүгә каршы күп еллар алып барылган көрәш тә шуның белән “чиртеп очырыла”: сүзлектә “холодильник” булгач, гәзиткә яки китапка шулай язганны да инде моннан ары хатага чыгаруы кыен булыр... Аннары, XX гасыр башында яшәгән татар зыялыларының нибары ара-тирә татар сүзләре һәм алагаем гарәп сүзләре кыстырып төрекчә язган китап яисә хатларында нинди сүзләр очраса – барысы да түкми-чәчми XXI гасыр сүзлегенә дә тутырылган... Боларын да, әлбәттә, гади кулланучы бүгенге тел нормасы дип кабул итәргә мөмкин... “Күчә” дигән бик “мәзәк” сүз бар сүзлектә, мәсәлән, шуңа “иск. Урам” дигән аңлатма бирелгән. Ләкин, “иске” дигән искәрмәсе белән дә барыбер дөрес түгел – татар телендә беркайчан да андый сүзнең ни сөйләмдә, ни грамоталы язмада кулланылганы юк, бу чеп-чи төрек сүзе булып тора! Һәм мондый мисалларны “Аңлатмалы сүзлек”тә бит саен табарга мөмкин. Авторлар бәлки андый сүзләрне борынгы язмаларны өйрәнүче галимнәр өчен дип керткәндер? Тик, тел һәм тарих белгечләре төрек я гарәп телләрен болай да яхшы белергә тиештер ич. Татар сүзлеге исә, искергән сүзләрне биргәндә дә, элек татар халкында киң кулланышта йөргәннәрен генә бирергә тиештер...
Алда әйтелгәннәрне әле шулай да “теге фикер дә бу фикер” дип кенә дә карарга мөмкин, тегеләй яки болай биргәннән генә “баш ярылып күз чыкмый”... Әммә сүзлектә моңарчы гамәлдә йөргән татар грамматикасын тамам “сүтеп җыя” торган мисаллар да бар икән әле... “Руханый”, “тарихый”, “иҗадый”, “хасыйл”, “фатыйха” дип бирелгән сүзләрне без моңарчы “рухани”, “тарихи”, “иҗади”, “хасил”, “фатиха” дип яза идек бит... Хәзер кагыйдә үзгәргәнме әллә? Ә ничек үзгәргән? Калын сүзләрдә “и” авазы булганда “ый” языла башлаган дисәң – ни өчен алайса “тарыйхый” түгел? Ни өчен “донъяви” дигәндә элеккечә? “Иҗадый” кырында гына торган “иҗаби” сүзе нилектән нәкъ шулай “искечә” язылган? – Кыскасы, монда нинди дә булса грамматик кагыйдә табарга маташу файдасыз: “и” һәм “ый” язылышларын сүзлек авторлары гарәп телендәге оригинал сүзләрнең каты һәм нечкә хәрефтән язылышларына карап билгеләп чыкканнар дип кенә фараз итәргә мөмкин. Әммә, шундый тирән галимлекләренә масаеп, тел галиме булмаган миллионнарча халык турында онытканнар... Ул халыкка хәзер һәр сүзнең язылышын кытай иероглифлары шикелле итеп аерым-аерым ятлап чыгаргамыни инде? Болай да татарчага тоташтан грамотасыз була барган халык, телчеләр менә шушылай “тыртайган” саен, сүз ятларга керешер дип беләсезме? Мәктәпләрдә яңача укытсыннар да ди – ә бүгенге 18 яшьлекләр алдагы 70 ел гомерләрендә, гаепсездән гаепле рәвештә, татар теленә грамотасыз булып калырмы?
...Халык өчен күп тиражлар белән яңа грамматика буенча кулланмалар бастырып таратылмаячак, әлбәттә. Ә нибары 3 мең тираж белән чыгарылган “Аңлатмалы сүзлек” таяк тыгып болгату эффекты гына китереп чыгарырга сәләтле...
Ә конкрет безгә нишләргә? Яңа “Аңлатмалы сүзлек”не дөрес дип таныган очракта, моңарчы бик күп компьютерларга куелган электрон сүзлекләр буенча яңабаштан йөреп чыгаргамы? Моның өчен безгә грамматика үзгәрткән дәүләтнең сукыр бер тиен дә бүлмәячәген әйтәсе дә юк, һәм аннары – бик теләгән очракта да бу инде реаль эш түгел... Хәтерләсәгез, 2000 еллар тирәсендә рус теле грамматикасына аз гына үзгәрешләр кертү буенча зур бер проект әзерләнгән иде, һәм аны нәкъ менә йөз процент халыкка җиткерү, йөз меңнәрчә китапларны яңадан бастыру һ.б.ш. проблемалар аркасында гамәлгә кертми калдырдылар. Ә безнекеләр – сүзлек бастырып чыгарган саен беруңайдан яңа грамматика да ясап куялар...
Хәер, нәрсә ул кадәр тирән акыл сатарга – моның бернинди дә яңа грамматика ясау түгел, ә нибары сүзләр өстендә җавапсыз маймыллану икәнен күрсәтә торган ап-ачык бер дәлил дә бар... – “Н” хәрефе бүлегендә “Нәсыйхәт” дигән сүз бирелгән, ә бераздан соң, “Ү” хәрефе бүлегендә. – “Үгет-нәсихәт”... Сүзлек төзүчеләрнең һәркайсының үз “кагыйдәсе”, һәм ул “кагыйдә” чынлыкта гап-гади наданлыкка кайтып кала шикелле...
Шуның өстенә, шуны тагын бер кат дәлилләгәндәй, сүзлектә гап-гади орфографик хаталар да, әйткәнемчә, мыжлап тора... “Әйдекләү” дип язылган, мисал өчен, ә шуның аңлатмасында ук “әйдәкләп алып бару” дигән үрнәк текст бирелгән. “Серәю” дигән сүз бар тагын, аңлатмасы – “бераз вакытка өнсез катып калу”... Ә бит аны татар телендә “черәю” диләр, “серәю” дигәне башкортча була... “Пу – мылтыктан аткан тонык тавыш” дип ике урында язылган, берсе алфавит буенча үз урынында (андый сүз телдә юк, мәгәр); икенчесе – “пух” урынында, бер хәрефе ялгыш төшеп калган... “Мастодонт” дигән борынгы хайван “мастодант” дип бирелгән... “Айгыклану” дигәннәр, “айныклану”дыр инде могаен... “Шәрыкле”, “шәрыкчелек” дип, калынга бетә торган сүзгә нечкә кушымча ялгап, телне сындырырлык иткәннәр... – Мин бу хаталарны җентекләп тикшереп утырып тапмадым (башка тай типмәгән), актаргалап караганда күзгә чалынганнары гына. Һәм, эре калын хәрефләр белән язылган термин сүзләрдәге хаталар гына әле!
...Нәкъ әнә шул, каләм белән билгеләп кителгән хаталарны монда язар өчен “җыеп” утырганда, бер биттә очраклы гына тагын ике хата күреп алдым әле менә – “косультант” һәм “консананс” дигәннәр (дөресе “консультант” һәм “консонанс” була)...
Иң “кызыгы” мәгәр, ул хаталар да, “яңа грамматика” да түгел... Иң “кызыгы” һәм гыйбрәтлесе менә бу. – “Юрган” дигән сүзгә мисал текст итеп: “Юрган янында юрга, мулла янында мулла” дигән гыйбәрә биргәннәр... Киң билгеле мәкальнең ботарлап ташланган кисәге булуы бер хәер, ләкин нинди хикмәтләр белән ул “Юрган” термины астына барып эләгә алды икән соң?? Күз алдына китереп карасаң, болай буладыр. – Башта җыючы оператор “юрга”ны “юрган” дип хата белән язган... Аннан соң икенче берәүсе шуны, башында һичбер уйсыз килеш, тонган күз белән дип әйтик, “Юрган” астына китереп тыккан... Чын мәгънәсендә механик рәвештә... Шулкадәр ахмаклыкны соңыннан кем дә булса сүзлеккә күз йөгертеп кенә карап чыкса да һич күрми калмас иде, ләкин андый кеше гомумән дә булмаган... Сүзлекне ничек кирәк алай оештырып беткәннәр дә, шул көе типографиягә тондырганнар. – Менә шундый аламаны без хәзер тел буенча авторитет үрнәккә санарга тиеш булабызмы??
...Мондый “кызык”лар янәшәсенә тагын законлы татар алфавитында “ё” хәрефе юклык кебек коры формализмны да өстәп язарга уңайсыз инде, бер караганда... Ләкин юк ул, һәм бу фактны сүзлек төзүче галимнәр белергә, исәптән чыгармаска тиеш иде... Вак нәрсә дияргә мөмкин кайберәүләр... Әммә, берәр редакциядә редактор булып аеруча педант кеше утырса һәм татарча клавиатурада да булмаган шул чит-ят хәрефне бөтен җирдә “Аңлатмалы сүзлек”тәгечә бастырырга боерса – бер дә вак тоелмас... Җенләнеп бетәрсең...
“Җөмәдиеләүвәл”нең ничек итеп “җөмәдиәләүвәл”гә әйләнүе дә вак нәрсә сыман, ләкин бу да беренче карашка гына шулай... Моның артыннан дини эчтәлекле текстларны язуның моңарчы гамәлдә булган бөтен системасы тагылып китә ич. Гарәпчәдә ' билгесе булган һәр җирдә “ә” хәрефе куя башласаң: “Әлхәмделиллаһи раббел галәмин” дигән фразада гына да ике җирдә “яңача” үзгәреш кертергә туры килерие... Аннан башка да һәр дини китапның үз “шәхси” грамматикасы хөкем сөрә бездә, авторлар совет чорының тирән белемле чын галимнәре җентекләп төзегән кагыйдәләр белән “вакланып” тормый... Чөнки аларны белми... “Аңлатмалы сүзлек” тә бу җәһәттән белемгә таянып эш итми шикелле, мәгәр...
Озын сүзнең кыскасы – 2005 елда профессор Ф.Ганиев редакцияләвендә чыгарылган “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге” хәзерге заман татар теле буенча үрнәк я стандарт итеп кулланырлык дәрәҗәдә камил түгел, дигән нәтиҗә чыгарырга мәҗбүрбез....
Зөбәер МИФТАХОВ
Март, 2007