Яңа татар әкиятләре
Бер авылда әби белән бабай яшәгән, боларның бик зур бәрәңге бакчалары булган. Көз көне бәрәңгене казып алгач, өчтән берен дәүләткә тапшырганнар, өчтән берен – колхозга, ә өчтән берен үзләренә калдырганнар.
Үзләренә калган бәрәңгенең тагын өчтән берен кара күзлекле, кара эшләпәле бер Инспектор кереп, налогка дип алып киткән. Өчтән берен әби белән бабай үзләре пешереп ашаган. Тагын өчтән берен кәҗәләренә ашатканнар.
Кәҗә шуның өчен рәхмәт укып сакалын селкеткән. Һәм күп итеп сөт биргән. Бу сөтнең дә өчтән берен әби белән бабай дәүләткә тапшырган. Өчтән берен чәйләренә салып эчкән. Ә калган өчтән бере белән яраткан песиләрен сыйлаган.
Сөт эчкәч, үзе дә әзрәк тычкан тоткач, песи башта бик калынаеп киткән. Ә аннары матур-матур өч песи баласы алып кайткан. Аларны күргәч, бабай әбигә әйтә икән:
– Карчык, бу песи балаларының берсен дәүләткә тапшырырбыз, икенчесен – колхозга, өченчесен – налогка. Үзебезгә олы песи калса да бик җиткән.
Әби дә риза булган:
– Ярый, картым, ярый, ярый, – дигән.
Ләкин, песи балаларын тапшырырга дип барсалар... дәүләтнең ишегеннән дә кертмәгәннәр. Колхоз рәисе дә әби белән бабайны әрләп кенә чыгарган. Налог кешесе дә “фу!” дип борынын гына җыерган.
Менә утыралар ди хәзер әби белән бабай елап, песи балаларын кемгә тапшырырга да белмичә.
...Еламагыз, әби белән бабай! Үз малыгыз үзегезгә булсын!
* * *
Бер абзый үзенең бакчасында багана утыртырга чокыр казый икән. Шулвакыт көрәге бер каты әйбергә бәрелгән. Әйбәтләп караса – чүлмәк, ә чүлмәк эчендә 100 алтын тәңкә ди.
Абзый бик намуслы кеше булган, һәм алтын тулы чүлмәкне яшереп калдырмыйча, дәүләткә алып барган. Ә анда, дәүләтнең бер бүлмәсендә, алтын погонлы Инспектор утыра ди.
Алтын погонлы Инспектор рәхмәт әйтеп абзыйның кулын кыскан. Чүлмәктәге алтын тәңкәләрне бушатып саный башлаган. Санап чыккач, 85 тәңкәне бер якка, 15 тәңкәне бер якка аерып куйган.
– Закон буенча, хәзинә тапкан кешегә унбиш процент бирелә, – дигән. – Менә, абзый, бу 15 тәңкә синең үз керемең була.
Абзый 15 тәңкәне алырга дип кулын сузган икән, тик инспектор анысын да бирмәгән:
– Без синең керемеңнән әле салым да алырга тиешле, – дигән. – Менә бу тәңкә – федераль фондка. Монысы – республика фондына. Монысы – региональ фондка. Монысы – үсеш фондына. Монысы ... Шулай ди-ди, теге 15 тәңкәне дә берәм-берәм үз ягына күчергән дә бетергән.
– Ә миңа нәрсә тия? – дип сораган абзый аптырап.
– Ә сиңа – чүлмәк! – дигән Инспектор. Һәм тагын бер кат абзыйның кулын кысып, рәхмәт әйтеп чыгарып җибәргән.
Абзый буш чүлмәген күтәреп, бик күңелсезләнеп өенә кайтып бара икән, юлында ак сакаллы, түгәрәк күзлекле бер карт очраган. Абзый кулындагы борынгы чүлмәкне күреп, күзлекле картның исе-акылы киткән:
– Бу бит безнең эрага чаклы ике мең ел элек ясалган борынгы чүлмәк! – дигән. – Мин үзем археолог, ләкин мондый чүлмәкне җитмеш ел эзләп тә табалмадым. Бир син аны миңа!
Абзый башта бирергә теләгән, тик шунда кинәт Инспектор исенә төшкән. “Тукта, мин дә аның кебек итим әле”, – дип уйлаган да... Чүлмәкне асфальтка бәргән дә ваткан! Аннары иелеп, чүлмәк ватыкларын берәм-берәм кесәсенә тутырырга керешкән:
– Менә монысы – федераль фондка. Монысы – республика фондына. Монысы – региональ фондка. Ә хәзер син, археолог, калганын себереп ал!..
...Фондларга үч итеп чүлмәкне ватмаска иде шулай да...
* * *
Бер малай иң башта космонавт булырга хыялланган. Космонавт булыр өчен бала чактан әзерләнергә кирәк, билгеле. Ләкин ул укыган мәктәптә космонавтлар түгәрәге булмаган. Ә музыка түгәрәге булган. Малай шул түгәрәккә язылган да, музыкант булырга хыяллана башлаган.
Үсеп егет булгач, ул музыкантлар институтына укырга керергә барган. Ләкин конкурс дигән җирдән үтә алмыйча кире кайткан.
Шуннан соң ул архитектор булырга хыялланып, калын-калын китаплар укырга керешкән. Икенче елны архитекторлар институтына укырга керергә барган. Ләкин анда керү өчен бик күп акча сораганнар. Ә егетнең ата-анасы ярлы булган. Һәм ул тагын керә алмыйча кире кайткан.
Шуннан соң егет инженер булырга хыяллана башлаган. Икенче елны КамПИ дигән институтка укырга кергән. Чөнки анда акчаны күп сорамыйлар икән. Егет биш ел шунда укыган, һәм гел инженер булырга хыялланган.
Институтны бетергәч, инженер булып эшләргә дип КамАЗга барган. Ләкин анда: “Без Америка белән контракт төзедек, безгә үзебезнең инженерлар кирәкми”, – дигәннәр.
Шуннан соң инде егет гади эшче булырга хыялланып, заводтан-заводка эш эзләп йөри башлаган. Тик, кайсына гына керсә дә, аны борып чыгаралар икән. “Үзебезнең эшчеләрне дә 22 меңгә кыскартабыз, ачу китереп йөрмәле!” – дип артыннан әрләп тә калалар ди.
Егет аптырап йөргән-йөргән дә, ...хыялланмый-нитми генә урамда товар сата башлаган. Товары беткәч, Төркиягә барып тагын алып кайткан. Озакламый бик баеп киткән. Үзенә кибет сатып алган. “Мин хәзер бәхетле, чөнки хыялым тормышка ашты”, – дип мактана башлаган.
Тик берме-икеме ел үткәч, аны ниндидер махинация өчен төрмәгә утыртканнар. Хәзер ул төрмәдә утыра, тәрәзәдән күккә карап гел иреккә чыгу турында хыяллана икән.
...Күп хыялланмагыз, балалар, аздан коры калырсыз...
* * *
Карт белән карчык яшәгән ди. Кәҗә белән Сарык асраган ди. Заманалар авыр, еллар җот булган, Кәҗә белән Сарык бик тә арык булган.
– Карчык, ә, карчык! Үзең беләсең бит базардагы печән хакын! – ди икән беркөнне карт карчыгына. – Чыгып китсен бездән Кәҗә белән Сарык!
Карчыгы да тиз күргән:
– Ярый, ярый, – дигән. – Чыгып китсен Кәҗә белән Сарык!
Кәҗә белән Сарык, нишләмәк кирәк, чыгып киткән... Язып тормыйм кая таба киткәннәрен, юлда ничек бүре башы тапканнарын. Анысын Тукай язган, миңа калдырмаган. Ә мин барып чыгыйм әле сезнең белән иске әкиятнең азагына, туп-туры төнге учак янына. Менә анда утыралар Кәҗә белән Сарык, алларында майлы ботка, сыпырталар гына, карамыйлар тозы юкка.
– Әй, Сарык, Сарык! Ныграк аша, син бик арык, – ди бераздан Кәҗә, кашыгын ялап, казан төбендәге ярты кашык ботканы юри Сарыкка калдырып. – Бүгенгә тамак тук, иртәгәсе өчен дә кайгы юк: базарга барырбыз да, бүре башын сатарбыз. Акчасына печән алырбыз. Ә син, Сарык, нит әле, таң аткач авылга кайтып, хуҗадан сорап кил әле, базардагы ит хакын.
Кәҗә ничек кушса, Сарык шулай итә, таң сызылу белән авылга кайтып китә. Шуннан, сәгать арты сәгать үтә, Кәҗә көтә, Сарык юк. Көн узып кич тә җитә, Сарык һаман юк та юк.
“Микики, микики, инде чират минеки”, – дип фикерли Кәҗә үзенә-үзе. Һәм авылга таба китә. Хуҗасының капкасына кайтып, тоягы белән тибә.
– Микики, микики, ач капканы, әбеки!
Өйдән карчык йөгереп чыга. Кәҗәне күргәч, картын да чакыра:
– Карт, чык тизрәк, Кәҗә кайтты! Кичә белми идең, бүген беләсең ич инде базардагы ит хакын! әнә, тагын күпме ит кайтты!
Карт та өйдән чыга. Кәҗә тагын кычкыра:
– Ит түгел, тире белән сөяк кайтты! Әммә ләкин, тире астында ярты чиләк сөт кайтты! Хуҗам, ә син беләсеңме базардагы сөт хакын!
Шуннан нәрсә? әкият тә шунда бетте.
...Сарык өчен Кәҗәне бик тиргәмәгез: бу заманда һәр хайванның үз тиресе үзенә якын. Сорамагыз аның базардагы хакын...
* * *
Әгәр берәр кешенең авыру йөрәген ясалма йөрәккә алыштырсалар, бу турыда бөтен гәзитләргә язалар. Чөнки мондый хәлләр бик сирәк була. Ә менә Әкият илендә йөрәкне генә түгел, теләсә кайсы органны да бик җиңел алыштырырга мөмкин ди, имеш. Анда ясалма йөрәкләр, бавырлар, куллар, аяклар, күзләр, борыннар иң гади кибетләрдә сатыла ди. Салкын тидереп ютәлли башласаң, әйтик, кибеткә чыгып өр-яңа үпкә алып кайтасың да, телефоннан гына врач чакыртасың да, ул сиңа биш минутта операция ясый. (Башта, билгеле, туңдыра торган укол кадый.) Эчең авырта башласа, шул ук кибеттән яңа эчәк сатып аласың. Акчаң күп булса озынрак итеп, аз булса кыскарак итеп үлчәтәсең, билгеле. (Шуңа күрә Әкият илендә бай кешеләр барсы да бик олы корсаклы ди.)
Әкият галимнәре иң катлаулы органны – кешенең баш миен дә ясый беләләр икән. Ләкин, катлаулы орган булу сәбәпле, аның сыйфатын җиренә җиткереп бетерә алмыйлар ди. Кибеттә чагында, әйтик, бөтен миләр дә бик әйбәт күренә, сертификатлары да бар. Ә шуларның да иң кыйбатын сайлап баш эченә куйдырттыңмы – юләр баш булып каласың... Сыйфатны яхшырту өчен баш мие ясый торган заводта бик каты контроль дә кертеп караганнар. Тик файдасы булмаган. Ни өчен дигәндә – юләр ми болай да юләр, ә акыллы минең әкият кешесе башына кереп утырасы килми икән. Контролер тикшергән вакытта гына юри юләргә сабыша... Аптырап-йөдәп беткән әкият галимнәре, тәки чара табалмаган...
Яңа куйдырткан йөрәк, бавыр, үпкә брак булып чыкса, зур бәлә түгел. Кибеткә кире барасың да, чекны күрсәтәсең дә, әйбәткә алыштырасың. Ә баш мие юләр булса – эш харап! Чөнки, юләр баш нәкъ менә юләр булуы аркасында үзен иң акыллыга саный! Аннары, юләр башка акыл кирәкми, көч кирәк – һәм ул үз хуҗасының аякларын, кулларын, бөтен мускулларын горилла органнарына алыштырырга керешә. Аңа нечкә тойгылар да кирәкми – һәм ул күзләрне локаторга, колакларны радарга алыштыра. Үзенең ярата, кызгана, хискә бирелә торган йомшак йөрәге урынына да беркайчан борчылмый торган тимер йөрәк куйдырта. Ахыр килеп, ягымлы йөзен кешеләрне куркытып җиңә торган ерткыч чырайга әйләндерә...
Элегрәк заманда юләр баш белән яшәве кыен булган. Әкият иле кешеләре тормышларын җиңеләйтү өчен акыл тупларга, белем алырга тырышкан. Үз башларын бик кадерләп саклаган, авырткан чакта да аны алыштырмыйча, дару белән терелткән. Тик, менә бервакыт бер карт министрның баш миенә кан сауган, һәм үлеп барган органны алыштырырга туры килгән. Ә яңа ми... юләр булып чыккан. Шул ук елны, парламент утырышы вакытында бәхәсләшеп китеп, бер депутатның башын тишкәннәр. Тишек башны яңарткач, ул да юләр башка әйләнгән. Ә юләр министр белән юләр депутат үзләре кебек юләрләргә льгота бирү турында закон чыгартканнар. Әзрәк торгач, үзләреннән дә юләррәк берничә кешене министрлыкка эшкә урнаштырганнар, сайлауда депутат итеп үткәрттергәннәр. Шуннан соң озак та үтми, Әкият илендә юләрләр рәхәт, акыллылар начар яши башлаган...
Ә кемнең начар яшисе килә? Беркемнең дә килми. Шул сәбәпле, башы авырткан кешеләр генә түгел, тап-таза кешеләр дә үзләренең акыллы башларын юләр башка әйләндерергә керешкән...
Әкият иленең патшасы уртача башлы кеше булган. Шулай булмыйча, патшасы юләр илдә фән һәм медицина үсәр идемени? Яисә, патшасы акыллы илдә юләр министр белән юләр депутат дәүләт эшендә калыр идеме? Патша уртача булган. Әммә ләкин, көннәрнең берендә, катлаулы мәсәләләр белән ватылып, аның уртача башы да бик каты авырта башлаган...
Патша өчен баш мие заводында бик нык тырышып, иң яхшы материалдан гына махсус ми ясаганнар. Патшаның авыру миен илнең иң яхшы докторлары алыштырган. Һәм, чынлап тырышсаң була бит ул, – яңа баш бик акыллы, илдә иң акыллы баш булып чыккан!
Шуннан нәрсә, дисезме? – Акыллы патша көн уйлаган, төн уйлаган... Министрлар юләр, депутатлар юләр, халык та юләргә сабышып бетеп бара бит инде... Каты торсаң, юләрләрне куарга керешсәң, алар революция ясарга мөмкин... Уйлаган-уйлаган да патша – тәхеттән ваз кичкән! Дәүләт эшләреннән бөтенләй китеп, дачасында тыныч кына кәбестә, кыяр, кишер үстерә башлаган...
...Революциядән соң тикшереп карасалар – акыллы башның бер генә шаригы ычкынган булган ди...
* * *
Яшәгән ди, булган ди бер Президент. Ә аның булган ди бик чибәр бер кызы. Менә кыз үсеп буйга җиткән. Һәм Президентның башына лаеклы кияү табу кайгысы төшкән. Ул җаваплы дәүләт эшләренә караганда күбрәк шул турыда уйлана башлаган. Мәсәләне Министрлар Кабинеты һәм Дәүләт Советы алдына куеп та тикшерткән. Ахырда бер нәтиҗәгә килеп, телевизор аша бөтен илгә игълан тараткан:
– Кем дә кем автомобиль белән Париждан Дакарга чаклы, аннан соң Париждан Пекинга чаклы барып, исән әйләнеп кайта, шуңа кызымны һәм ярты республикамны бирәм!
Моны ишеткәч, илнең иң батыр егетләре җыелып, ерак сәфәргә чыгып китә. Сусыз ком чүлләре, хәтәр тау сыртлары, калын урманнар аша үтеп, бер ай дигәндә әйләнеп тә кайталар.
– Шартың үтәлде, хөрмәтле Президент, инде кызыңны һәм ярты республикаңны бир! – диләр.
Ләкин, кияү кеше берәү генә була ич. Ә болар әллә ничәү. Нишләмәк кирәк, Президент яңа игълан тараткан:
– Кем дә кем Урал тавыннан Кавказ тавына чаклы ат өстендә чабып, исән әйләнеп кайта, кызымны һәм ярты республикамны шуңа бирәм!
Чыгып киткәннәр илнең элеккедән дә батыррак ир-егетләре, көн чапканнар, төн чапканнар, бер ай дигәндә исән-имин әйләнеп тә кайтканнар.
– Шартың үтәлде, хөрмәтле Президент, инде кызыңны һәм ярты республикаңны бир! – дигәннәр.
Президент: “Ярый-ярый” дигән, ә үзе шыпырт кына тагын Министрлар Кабинеты һәм Дәүләт Советы белән киңәшеп алган. Киңәшкән дә, яңа игълан тараткан:
– Кем дә кем Америкага барып, бер ел эчендә бер миллион доллар акча таба, шуңа кызымны һәм ярты республикамны бирәм!
Бу юлы бөтен илдән барлыгы йөз егерме өч мең дә биш йөз кырык сигез гайрәтле ир-егет җыелган. Самолетларга һәм корабларга төялеп, барсы да Америкага юл тоткан. Менә, билгеләнгән бер ел да узып киткән. Тик егетләрнең берсе дә кире әйләнеп кайтмаган. Алар урынына Америкадан президентка барлыгы бер мең ике йөз дә утыз биш хат килгән:
“Шартың үтәлде, хөрмәтле Президент, – дип язган хат ияләре, – тик безгә инде синең кызың да, ярты республикаң да кирәк түгел. Америкада миллион доллар белән аннан башка да бик рәхәт!”
Президент шул хатларны укып, “кызым кияүсез кала икән болай булгач!” – дип бик кайгырган. Иң җаваплы дәүләт эшләрен дә эшләмичә, өенә кайтып киткән.
Кайтса, ни күрсен, – аның биш бүлмәле квартирында, түрдәге диванда... симез гәүдәле, калын корсаклы, ямьсез бер әдәм җәелеп утыра! ә Президентның сөекле кызы ике куллап шуның муенына сарылган!..
– Әти, таныш бул, бу синең киявең! – дигән була җитмәсә, – син бәйгеләр оештырып батырлар сайлаган арада, мин үземә бер дигән сәүдәгәр-коммерсант таптым!
Президентның эчтән генә җен ачулары кабара, тик ул моны тыштан сиздерми. Чөнки инде соң, ачуланып кына эшне төзәтеп булмый. Йола кушканча өч көн туен, өч көн уен ясап, кияү белән кәләшне өч катлы коттеджга башка чыгарырга туры килә.
– Ярый, үзегез табышкач, яшәгез алайса, – ди Президент, туйлар үткәч үпкә белдереп. – Тик мин сезгә ярты республикамны бирмим!
– Һи, бабай, юк өчен кайгырма! – дип көлә генә ди калын корсаклы сәүдәгәр-коммерсант. – Ярты республика болай да күптән безнең кулда инде!..
...Кайсыбер әкиятнең чынга ашмавы яхшы...
* * *
Бик-бик сәләтле балаларны вундеркинд диләр. Бервакыт шәһәрдә яшәгән бер гаиләдә шундый бала туа. Бу вундеркинд ай үсәсен көн үсә, өч яшендә инде хәреф таный башлый. Биш яшендә беренче класска укырга керә. Ә сигез яше тулганда урта мәктәпне бетереп, аттестат алып чыга.
Мондый сәләтле балага безнең институтлар гына килешмәс дип, ата-анасы аны Париж университетына җибәрә. Вундеркинд университетны бер елда бетереп, француз теле һәм математика белгече була. Ул гына да җитмәс дип, аны тагын Лондон университетына җибәрәләр. Анда вундеркинд инглиз теле һәм физика өйрәнә. Аннары, Рим каласына барып, итальян теле һәм музыка өйрәнә. Аннары, Япониягә барып, япон теле һәм электроника өйрәнә. Һәм берничә елдан бик зур галим булып җитешә.
Бу вундеркиндның Үзилем дигән бәләкәй генә татар авылында әбисе белән бабасы бар икән. Галим булып җитешкәч, әзрәк башын ял иттерергә дип, вундеркинд авылга, әби белән бабай янына кунакка кайта.
Алма агачыннан ерак төшми диләр: вундеркиндның бабасы да гәзит-журнал укырга, донъя хәлләре белән танышып барырга ярата торган кеше була. Тик хәзер инде аның күзләре начар күрә, ә күзлеге ватылган чак икән. Шуңа күрә, ул галим оныгы кайтканга бик сөенә. Һәм, әзрәк сыйланып алгач ял иткән бер арада, аннан үзенә кычкырып гәзит укуын сорый.
Вундеркинд өстәлдә яткан гәзитләрнең берсен укымакчы була, тик укый алмый. Икенчесен ала, өченчесен... алар барсы да татар телендә булып чыга. Ә Париж, Лондон, Рим университетларында татарчаны гел дә өйрәтмиләр бит инде...
– Бабай, мине мондый гәзитләр укырга гел дә өйрәтмәделәр шул, – дияргә туры килә вундеркиндка.
– И, улым-улым, бигрәк надан икәнсең лә син, – дип куя бабасы, тирән көрсенеп.
Икенче көнне алар күрше авылга барып кайтырга җыеналар, һәм бабай оныгына ат җигәргә куша. Вундеркинд ат тирәсендә әле камыт, әле ыңгырчак күтәреп ярты сәгать әйләнә, тик җигә алмый.
– И, улым-улым, булдыксыз икәнсең лә син, – дип, бабай атны үзе җигә.
Күрше авылдан кайткач, бабай ял итәргә ята, ә оныгына бәләкәй генә бер эш куша:
– Абзарга чыгып, сыер белән сарыкларга печән белән салам салып кер әле, – ди.
Вундеркинд чыгып китә, тиз арада эшне бетереп керә дә, әйтә:
– Булды, бабай, син кушканча иттем: сыерга печән, сарыкларга салам салдым!
– И, улым-улым, син әле өстәвенә аңгыра да икәнсең, – ди бабай үртәлеп.
Әбигә бабайның мондый сүзләре бер дә ошамый, оныгын яхшы итеп кенә күрәсе килә икән. Аның ерак илләрдән музыка өйрәнеп кайтуын белгәнгә күрә, ул, сандыгын ачып, аннан тальян гармун ала да, оныкның кулына тоттыра.
– Яле, Әпипә көенә сыздырып җиппәр әле! Бабаң шаккатып торсын! – ди.
Ә вундеркинд “Әпипә” дигәнне беренче тапкыр ишетә икән. Һәм, аның урынына ни белсә шуны: Европа композиторларының классик әсәрләрен уйнарга керешә.
– И, улым-улым, – ди әби дә, әзрәк тыңлап торгач, – үзебезгә охшамагансың, бер дә моң белмисең икән!..
...Әх, һич югы башлангыч белемне үз илендә алган булса вундеркинд!..
* * *
Донъяда Казан дигән бик зур бер таш кала бар ди. Бу каланың уртасында казан сыман кайнап торган Печән базары бар ди. Базарның да иң түрендә бик серле бер Көфер почмагы бар ди. Иртә таңнан анда төрле депутатлар, адвокатлар, кандидатлар, делегатлар җыелыша да, көне буе шаулаша ди. Шаулый-шаулый болар закон саталар ди.
Берсе кычкыра ди: “Кемгә кирәк җир турында закон!” Икенчесе сөрән сала: “Әй, җәмәгать, тел турында закон!” Өченчесе тавышлана: “Милек турында закон!” Дүртенчесе такмаклый: “Шартнәмә! Шартнәмә! Шартнәмә!” Бер киштәгә тезгәннәр ди өем-өем запрослар, проектлар, уставлар, – берәм-берәм селки-селки мактыйлар ди.
Әммә, базар халкына законсыз да бик әйбәт, сәүдәләре шәп бара ди. Баераклар гел алдый, ярлылар гел алдана ди. Көфер почмагына хәттә әйләнеп тә бакмыйлар ди...
...Закон сатканчы, әкият сатсыннар иде...
* * *
Кара урман уртасында биек, юан бер карт имән, карт имәннең иң очында – сәмрәү кош оясы ди. Оясында бер баласы, сәмрәү шул баласына атна саен бер мәртәбә азык алып кайта ди.
Атналарның берендә, оясына кайтуга, сәмрәү кош ниндидер ят ис сизә. Томшыгын сузып тагын исни дә, ачуланып кычкыра:
– Фу, әдәм исе килә! – ди. Түбән таба караса – карт имәннең төбенә туристлар килеп туктаган! Чатыр корганнар, учак якканнар, шашлык кыздыралар, төтен ургыталар! Шаулашалар, магнитофон акырталар!
Сәмрәү кош чыдый алмый, баласын күтәрә дә, яңа оя корырга тыныч урын карарга дип очып китә.
Оча, оча урман өсләп – тыныч урын табалмый. Урман тулы әдәм исе, бөтен җирдә туристлар, ду килеп кайнашалар, янәсе ял итәләр ди. Сәмрәү урманны ташлап, биек тауларга китә, Текә, киртләч бер кыяның иң очына оя кора.
Тыныч кына шунда яшәп ятканда, атналарның берендә кыя төбеннән тагын... фу! – әдәм исе күтәрелә. Ул да булса – альпинистлар килгән, кыя ташына ыргаклап бау такканнар, бауга асылып өскә үрмәлиләр ди. Берсе шунда берсенә болай дип кычкыра ди:
– Әй, сәмрәү оясы таптым! Оясында баласы, әйдә, менеп алабыз!
Сәмрәү кош бик курыккан, баласын күтәргән дә, тагын очып киткән тыныч урын эзләп. Очкан, очкан, әммә ләкин бөтен җирдә әдәм исе килә ди. Оча торгач ахырда барып чыккан Арктикага. Ак аюлар, тюленьнәр күршесендә, калын бозлар арасында яңадан оя корган.
Тик, бер атна да үтмәгән, боз диңгезе ярыннан җил... әдәм исе китергән. Бу ни дисәң – корабларга төялеп полярниклар килә ди. Килеп тә җиткәннәр, боз өстенә сикереп тә төшкәннәр, тотынганнар аннары аюларны атарга, тюленьнәрне ауларга!
Сәмрәү кош тиз генә баласын күтәргән дә, очып киткән еракка, әдәм исе килми торган яңа урын карарга.
Сәмрәү кошны шуннан соң беркемнең дә, беркайда да һич күргәне юк икән. Әдәм исе килми торган яңа урын тапканмы ул, табалмыйча бөтенләй юк булганмы? Беркем дә белми...
...Әдәмнәр, донъяны сасытмагыз!..
* * *
...Бер бик оста гармунчы булган. Ул озын көй уйнаса, тыңлап торучы халык елый башлый, уртача көй уйнаса, җырлый башлый, кыска көй уйнаса, баскан урында тик торалмыйча бии башлый икән. Аны гел мәҗлесләргә, туйларга чакырып торганнар. Беркая да чакырылмаган чакта исә ул базар мәйданында уйнап, халыкның күңелен күтәргән.
Шундый оста гармунчының кара халык өчен уйнавына бер байның бик эче поша икән. Ул түзгән-түзгән дә, ахырда чыдый алмаган. Гармунчыны үз янына чакырткан:
– Моннан ары син кара халык өчен уйнама. Минем йортымда гына уйна. Ни теләсәң шуны ашарсың, ни теләсәң шуны киярсең, рәхәт яшәрсең, – дигән.
Гармунчы бай йортына күчеп яши башлаган. Ни теләсә шуны ашаган, ни теләсә шуны кигән. Эше дә җиңел – һәр көнне иртә-кич байның бердәнбер яраткан көен – “Күбәләгем-түгәрәгем”не генә уйный икән.
...Бер бик сәләтле рәсемче булган. Ул тәбигать күренешләрен, кешеләрнең тормыш-көнкүрешләрен рәсемгә төшерә, рәсемнәрен урамга алып чыгып күргәзмә ясый икән. Күргәзмәне карарга бик күп кеше җыела торган булган. Алар рәсемченең гади генә әйберләрне дә өр-яңа яктан күрә белүенә, шул күргән нәрсәсен төгәл итеп сүрәтләвенә сокланган.
Көннәрнең берендә күргәзмәне шәһәр башлыгы да караган. Тик карап берни аңламаган. Һәм шул көнне үк катгый боерык чыгарган:
“Моннан ары рәсемче әллә нәрсәләр сызгалап кыйммәтле киндерне әрәм итмәсен. Аның урынына шәһәрне бизәсен. Йортларның берсен сарыга, берсен кызылга, берсен зәңгәргә буяп йөрсен!..”
...Бер бик матур тавышлы җырчы булган. Аның җырлавын кара халык та, байлар да, түрәләр дә яраткан. Тик алардан да бигрәк, бу илнең ханы бик яраткан. Һәм, җырчыга зур хөрмәт йөзеннән, аны үз сараена алдырткан.
Җырчыга хан сараенда, зиннәт эчендә яшәү бик ошап киткән. Һәм ул рәхмәт йөзеннән гел ханга багышлап мактау җырлары гына җырлый башлаган.
...Бер бик үткен каләмле язучы булган. Илдәге шундый хәлләрне күреп, сәнгатьне халыктан аеруга бик борчылып, боларның барсы турында китапка язган.
Байларның, түрәләрнең һәм ханның илдә басылып чыккан китапларны укып, эчтәлеген хуҗаларына җиткерә торган аерым кешеләре бар икән. Алар бу китапны да укыган, эчтәлеген хуҗаларына җиткергән. “Бик яман китап, халыкны сезгә каршы котырта”, – дип, үзләреннән дә өстәп әйткәннәр. Һәм, шуларның әләге буенча, язучыны хөкем итеп, зинданга ябып куйганнар.
...Бер бик җитез гәүдәле, нәфис хәрәкәтле биюче булган. Тик аның сарайда да, зинданда да бикләнеп ятасы килмәгән, чөнки барсына караганда да ирекле тормышны ныграк сөя икән. Шуңа күрә ул үзенең биючелек сәләтен яшерергә тырышкан. Юри бөкрәеп, чалыш-чолыш атлап йөри башлаган.
...Байтак еллар үткәч, бу илгә чит илдән бер мосафир килгән. Илдәге тормышны, халыкның гореф-гадәтләрен җентекләп өйрәнгән. Һәм бераз вакыттан соң үз иленә кайтып, үз ханына хисап биргән:
– Ул илдә бик тә сәләтсез, ярым кыргый халык яши, – дигән. – Җыр-моңнарының рәте юк, рәсем сәнгатенең ни икәнен дә белмиләр, китаплары укырга яраксыз. Килеш-килбәтләренә хәтле кәкре дә бөкре...
"...Халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул. Ул әле әллә нинди кара көчләр басканга күрә генә бу күренештә йөри..."
З.МИФТАХОВ
* * *
әкият
Көйли-көйли көйдергәннәр ди
Безнең илдә түгел Әкият илендә, берзаманны һава торышын ничек теләсәң шулай үзгәртә торган җайланма уйлап чыгарганнар ди. Яңгыр сибәләп торганда көн аязуын теләсәң, мисал өчен, шул җайланмага тышына “аяз” дип язылган ракета куясың да, аттырып җибәрәсең, – “ә“ дигәнче болытлар тарала һәм кояш чыга. Кабаттан яңгыр кирәк була башласа, “яңгыр” дигән язулы ракета аттырасың. Һәм, ракета очып киткән турда кара болыт барлыкка килә, кабарып бөтен күкне каплый, коеп яңгыр ява башлый.
Җайланмадан аттыру өчен “аяз”, “яңгыр”, “кар”, “җил”, “томан”, “эссе”, “салкынча” дип язылган, башка бик күп төрле ракеталарны илнең зур бер заводы ясап чыгара икән.
Тик, кайчан нинди һава кирәген кем теләп торырга тиеш соң? – Башта, аны-моны уйлап тормыйча, бу эшне җайланма һәм ракеталар буенча иң зур белгеч булган бер инженерга тапшыралар. Галим кеше, янәсе, катлаулы техниканы белгәнне, һава торышына гына башы җитәр әле!
Инженер вазифага ныклап керешә. Һава торышы турында калын китаплар укый, графиклар сыза, планнар төзи, эше фәнгә ярашлы, илгә файдалы булсын дип тырыша. Тик барыбер, һәркемгә дә ярап бетәлми. Көннәрдән бер көнне аны артыннан полиция җибәреп, җемелдекле машинага утыртып, хөкем йортына алып китәләр. Эткәли-төрткәли йортың биек һәм озын бер залына алып керәләр.
– Син нишләп үз белдегең белән баштаклык кыласың?! – дип акыра инженерга зал түрендәге озын өстәл артында утырган, бик олпат кыяфәтле бер түрә. – Ник син безнең хөрмәтле Президентыбыз ялга чыккач кына, балык тотарга дип көймә белән күл уртасына кереп җиткәч кенә, коеп яңгыр яудырдың?! Салкын җил истердең?! Җавап бир!!
Чак төрмәгә утыртып куймыйлар бахыр инженерны. Ярый әле, аның җинәят эшен хәл итүгә Президент үзе катнашып китә. Илдә бу инженер кебек белгечләрнең аз булуын искәртеп, бер юлга штраф белән генә чикләнергә киңәш итә. Ә арытаба нинди һава кирәген теләп тору бурычын, башка дәүләт эшләре дә күп булуга карамастан, кыю рәвештә үз өстенә ала.
Ракеталар аттыра торган урынга Президент сараеннан телефон чыбыгы сузалар. Һава торышын инде хәзер телефон аша сарайдан килгән әмер буенча гына үзгәртә башлыйлар.
Тик, Президент ул әкият илендә дә Президент инде, эшли дә эшли. Сессияләрдә, киңәшмәләрдә утыра, чыгышлар ясый, интервью бирә, делегацияләр кабул итә. Көне буе сарайдан чыкмый да, тәрәзәдән карарга да вакыты юк! Һава торышы телефоны, шул сәбәпле, тиз арада аның хатыны, кызлары, кияүләре, сарай тирәсенә елышкан төрле “дус-ишләре” кулына күчә. Ә алар тормышта ничек, әкияттә дә шулай – иртәдән кичкә чаклы гел кәеф-сафа җаен гына карый икән. Я сарай бакчасында табын корып утыралар, я пикникка, диңгез буенда кызынып ятарга чыгып китәләр... Боларга, билгеле ки, һәрвакыт аяз һәм эссе һава кирәк. Күктә чак кына бер болыт кисәге күренде исә, радиотелефоннарын кесәдән тартып кына чыгаралар да, яшерен бер номерны җыялар да, болытны юк итәргә боералар ди...
Кыскасы, сарай җилкуарлары җәй буена илгә бер тамчы яңгыр төшертмиләр. Басуларда игеннәр шытып чыкмас борын корый, болыннарда үләннәр саргая, елга-күлләрдә су кибә. Көз көне җыеп алырлык уңыш, шуңа күрә, гел дә булмый. Былтырдан калган хәзинә дә инде бетеп бара икән... Ил халкына ачлык яный башлый...
Менә беркөнне сарайга хәвефле хәбәр килеп ирешә: ач халык массалары күтәрелеп, төркем-төркем җыелып, башкалага илтә торган бөтен юлларны япкан! Юллар аркылы пикетлар куеп чыккан! Башкала камалышта, камау боҗрасы һаман кысыла бара!
Бер көн үтә, ике көн, өченче көнне инде ач һәм ачулы халык төркемнәренең: “Яңгыр! Икмәк! Гаделлек!” – дип ярсып кычкырган тавышлары сарайның калын тәрәзә пыялаларын зыңгылдата башлый...
Нишләргә? Бернишләр хәл юк – Президент, министрлар һәм депутатлар ашыгыч рәвештә Олы Киңәшмә җыеп, мәсәләне көн тәртибенә куя. Иң гади эш – тотарга да яңгыр яудырырга, әлбәттә. Әмер бирергә телефон да янда гына. Тик, халыкның һәр сораган нәрсәсен шундук бирә башласаң, ул кая китә аннары? Хәзер алар яңгыр сорый, икмәк сорый, җиңел генә бирсәң – өстәп акча да сорарлар! Акча да бирсәң, башкасын да бирсәң, тора-бара азатлык һәм тигез хокуклар да сорый башларга мөмкиннәр! Юк, ярамый! Җәйге ялгышларны төзәтергә, яңгыр яудырырга да кирәк, анысы, сүз дә юк. Ләкин бу халык соравы буенча түгел, ничектер башка формада эшләнергә тиеш ич инде...
Озак кына бәхәсләрдән соң, дәүләт башлыкларының Олы Киңәшмәсе түбәндәге карарны тавышка куеп кабул итә:
1. Халык төркемнәрен куып таратырга.
2. Котыртып йөрүчеләрне кулга алып төрмәгә ябарга.
3. Һава торышы телефонын депутатлар карамагына тапшырырга.
Карар чыккач, шул ук көнне халыкны куып тараталар, котыртучыларны кулга алалар. Президент телефонны депутатларга тапшыра. Ә алар бер атна үткәч тагын киңәшмә җыя да, мондый карар кабул итә:
1. Әлегә тикле һава торышын яхшы көйләп торганы өчен Президентка халык исеменнән рәхмәт әйтергә һәм орден бирергә.
2. Җәй көне яумый калган яңгырлар өчен компенсация итеп көз буенча яңгыр яудырырга.
Карарны үтәү йөзеннән көз буенча, өч ай рәттән бертуктаусыз яңгыр яварга тотына. Эш артыкка китеп, берзаманны елгалар ярларыннан ташып чыга, түбән җирләрне су баса, юллар йөреп булмаслык була. Тик, яңгырларны туктату, бер чыгарылган карарны кирегә үзгәртү дә җиңел эш түгел ич. Моның өчен башта илдәге хәлгә җентекле анализ ясап, язма рәвештә депутатларга тапшырырга кирәк. Аннан мәсәлә комиссияләрдә тикшерелергә тиеш. Аннары гына чираттагы Олы Киңәшмәне көтеп алып, яңа карар чыгарырга мөмкин. Шуңа күрә, туктаусыз яңгыр астында тагын бер ай түзәргә туры килә әле. Менә, ниһәят, Олы Киңәшмә кабат җыела, мәсәлә көн тәртибенә куела. Өр-яңа карар кабул ителә:
1. Яңгыр яудыруны туктатырга.
2. Бозылган юлларны рәткә китерү өчен күккә “каты суык” дигән ракета җибәрергә.
3. Илдә кризис булуын исәпкә алып, экономия максатыннан, быел кыш көне кар яудырмаска.
Ник дигәндә, кар яуса аны көрәттерергә, көрәгән өчен акча түләттерергә кирәк булыр иде. Ә илдә акча юк. Бөтен булган акча, хәттә банктагы алтыннар чит илләрдән икмәк алуга тотылып беткән. Дөрес, яз көне иген чәчү өчен җиргә кар суы сеңгән булырга тиеш, ләкин бүген әле алда ул мәсәлә тормый. Бүгенге төп мәсәлә – илне язга чаклы тотрыклы, стабиль хәлдә апчыгып җиткерү!
Язга чыккач ниләр булып бетәр иде, әммә, Әкият иленең бәхетенә каршы, һава торышын үзгәртә торган ракеталар ясау заводын эшләтергә дә хөкүмәтнең акчасы юк икән инде. Акча булмагач, ахырда завод туктый. Комиссия белән килеп, тикшереп карасалар – хәлләр начар, банкротлыкка чыгарырга туры килә заводны!..
Шуннан ни, завод бөтенләй ябыла. Кыш уртасында хәзинәдә булган соңгы ракеталар да атылып бетә. Әкият иле буйлап инде бәйдән ычкынган кар бураннары уйнарга керешә. Депутатлар һәм хөкүмәт нишләргә дә белми ди хәзер: һава торышын көйләү кебек мөһим бер тармак кулдан ычкынды, болай булгач!.. Һәләкәт! Катастрофа! Инде болытлар үзенән-үзе йөрерме? Җил үз вакытында исеп, яңгыр үз вакытында явармы? Анархия! Анысы да монысы, халык ни әйтер? Ә бәлки, чын дөреслекне халыкка белгертмирәк торырга кирәктер? “Һава торышы буенча яңа программа, сыгылмалы политика” дигән булып, кискен моментны ипләп кенә үткәреп җибәрергәдер?
Шулай карар итәләр дә. Шул турыда бер закон чыгаралар, аны халык аңлап бетермәсен өчен юри озын һәм буталчык итеп язалар. Халык аңлап бетерми...
Әммә ләкин, һич көтелмәгән хәл: аңлап бетермәсә дә, яңа закон һәм яңа тәртипләр халыкка бик ошап китә. Әкият иле кешеләре хәзер күктә кояш елмайса да, коеп яңгыр явып үтсә дә, җиләс җил иссә дә гел хөкүмәткә, Президентка һәм депутатларга рәхмәт укый, рәхмәт сүзләре язып бик күп хатлар җибәрә икән...
Дөрес, кайвакыт яңгыр бик озак яумый тора, я бик озак ява, кайвакыт бик эссе я бик салкын була... Халык сукрана, башкалага карап йодрык селки башлый... Мондый чакларда инде башкаладагы олы түрәләр: “Халык баш күтәрмәсә ярый!.. Ситуация контрольдән ычкынмаса ярый!” – дип дер калтырап торалар ди...
Зөбәер МИФТАХОВ
* * *
Иске темага яңа мәсәл
САРЫКНЫ КЕМ АШАГАН?
Көннәрдән бер көнне урмандагы җәнлекләр зур корылтай җыйганнар ди. Көн тәртибендә берәгәйле бер мәсәлә икән: Аучының сарыгы югалган! Ул сарыкны кем ашаган?
Хәзер урманда да Мәҗит Гафури заманы түгел, демократия икән инде – ачыктан ачык сөйләшкәннәр, үкерешеп-бакырышып яланны ду китергәннәр! Шаһитлар да табылган – куркып-өркеп тормаганнар, күргән-белгәннәрен ярганнар да салганнар! Факт ачыкланган: Аучының сарыгын Бүре буган, Аю ботарлаган, Төлке өйрәтеп торган икән! Ашаучылар шул явызлар икән!
Әй, Куян шатлана ди, гадел заман килде дип! Сикергәләп, күзен ялт-йолт итеп, колакларын шомайтып, арткы рәттән әллә ниләр кычкыра ди! Аның белән бергә тагын бурсыклар, тиеннәр, тычканнар чинаша ди:
– Гаеплеләр җаза алсын! Җазаның катысын!!
Кызыпмы-кызган болар, аннан бераз суынган, фикер алышканнар, тегесен-монысын уйлашканнар, уйлап уйга калышканнар. Ахырда ару сыман бер тәкъдимне сайлап алып, тавышка куеп, сыйрак-тәпи күтәреп, Карга каршы, Дуңгыз битараф, Күсе катнашмый калып, шундый хөкем чыгарганнар:
Төлкегә – шелтә! Бүрегә – кисәтү! Аюга – искәртү! Аучыга – сарык өчен компенсация!
Шуннан ни... Әллә каян гына бау тапканнар, кемнең булсын, һаман да шул бичара Куянның муенына бау такканнар. Һәм Аучының авылына озатканнар. Компенсация итеп...
Зөбәер МИФТАХОВ