Зөбәер Мифтаховның төрле фикерләре Татарча текстлар

ЗӨБӘЕР МИФТАХОВның ТӨРЛЕ ФИКЕРЛӘРЕ

I Милли хәрәкәт=> I Дин=> I Татар теле, мәдәнияте=> I Белем=> I Татарча программалар, сайтлар һ.б.=> I Төрлеләр=> I

Кире хронологик тәртиптә, яңараклар өстә

Соңгы яңарту – 02.07.2018

МИЛЛИ ХӘРӘКӘТ...


Милли хәрәкәтне яңадан тергезергә теләүчеләр булса –

– беренче эш итеп "милләтне диннән аерсыннар" – дингә каршы да, кайсыдыр дингә чукындыручы да булмасыннар (милли хәрәкәт эчендә чакта)... Максатчан төстә үз араларына ачыктан-ачык дин тотмаучыларны, атеистларны, керәшеннәрне һ.б.ш.ларны да кертсеннәр, идәрәгә үк... Дини чаралар белән "миллилек" җәһәтеннән генә кызыксынсыннар (татарча үткәрелүе белән) (һәм керәшен чиркәвен дә онытмасыннар)... Милли хәрәкәтне дини-фанатик юнәлешкә өстерәүчеләрне, аны бандитларга "түбә" иттерүчеләрне үз араларыннан кусыннар!.. "Империя җимерү" кебек малайлык-геройлыклар белән түгел – милли аң, милли мәдәният, милли мәгариф һ.б.ш.лар белән шөгыльләнсеннәр!


16.11.2013 Вил Мирзаяновның “Татар дәүләте бармы?” дигән язмасы уңаеннан:

1992 елда "Милли Мәҗлес" корылгач, анда "мәгариф, мәдәният, индустрия, авыл хуҗалыгы, урман хуҗалыгы һ.б. министрлыклары" ясадылар... ММ үзе шуның белән бетте-куйды, ә ТИҮдә: "Колониаль дәүләт структураларында эшләүчеләр ул эшләреннән китеп ММ структураларына эшкә күчәргә тиеш!" дигән шыр тиле директива игълан ителде. Шул сылтау белән ТИҮ җыелышларына килгән укытучылар, врачлар, мэрия хезмәткәрләре һ.б.ларны йөзенә кычкырып кудылар... Икенче мисал: – баштагы чорда "милли хәрәкәт"кә бик теләп катнашып киткән мәдәниятчеләрне (артист, җырчы һ.б.ларны): "Бәйсезлек өчен көрәштән читкә тарталар, җыелышларда җырлатып кадерле вакытны алалар", – дип трибуналарга якын да китерми башладылар, шуннан алар моңаеп тагын бераз йөрде дә, йөрмәс булды... Шул ук тирәләрдә керәшеннәрне кудылар... "Мәгърифәтчелек безнең бәйсезлек өчен көрәшкә зыян китерә", – дип укытучыларны куып бетерделәр... Шуннан соң трибуналардан ачыктан-ачык: "Хакимиятнең сатлык татар гәзитләренә язылмагыз!" – дигән коткылар сөйли башладылар, Чаллыда татар гәзитләрен ("Шәһри Чаллы", "Нур", "Таң йолдызы", "Якты юл"ны) яптыруны сорап мэриягә, Камазга, КамГЭСка делегацияләр белән бардылар (Айдар Хәлим белән Вахит Имамов оештырып аппарды (ә редакцияләргә кереп тә карамадылар))... – Протокол кирәкме тагын сезгә шул кууларны документаль раслый торган?.. Казынып тикшерсәң алары да бардыр бәлки...

Сез әйтәсез, "бәйсезлек өчен көрәш татар теленә комачауламый" дисез, – авызыгызга бал да май, – тик "милли хәрәкәтчеләр" бүтән фикердә иде!.. ММнең һәм ТИҮнең "мәгърифәтчелек безнең көчләрне тарката" дигән "резолюцияләре" дә чыгарылды бу турыда (казынсаң шулай ук табарга буладыр). Үзләренең абсолют күпчелек кәгазьләре рус телендә булды, чыгышларының – абсолют булмаган күпчелеге; чыгарып маташкан "Алтын Урда", "Азатлык", "Идел-Урал" (Уфа) кебек гәзитләре 90%ка рус телендә булды! 20 ел буе "татар мәктәпләрен ачтык!" дип мактандылар – 1991 елда Татарстан хөкүмәтенең шул турыдагы карарына саботаж ясаучыларга каршы көрәштеләр, билгеләнгән мәктәпләрдә дежур торып контроль ясадылар, – тик ул чакта Милли хәрәкәт чыные!.. Ә шуннан соң мәгариф буенча бер эшләре дә булмады... Әйтеп торабыз бит сезгә, бүгенге "милли хәрәкәт" – басып алып "түбә" итеп файдаланыла торган ялган оешмалар алар, дип, неужели аңлашылмый?..

Ә берзаманны, 90нчы еллар азагында Фәүзия Бәйрәмова: "Милләт, тел дип кенә ерак китеп булмый, безгә бөтен эшчәнлекне ислам динен таратуга юнәлтергә кирәк", – дигән мәгънәдә нотыклар сөйләп йөри башлады, үзе шул директивасы буенча иң зур үрнәкне күрсәтте... "Милли хәрәкәт" дигәннәре, тулысынча, 99.9%ка "дини хәрәкәткә" әверелде, әле дә шул хәлендә...

Сез барыгыз да "идея" белән бүгенге көнүзәк максатларны тиңләштерәсез, – тик, әйтик, "Айга менәргә", "Марска очарга" дигән идеяләр бар, һәм Җир орбитасында яхшы станция кору дигән бүгенге максат бар, – бер-берсенә комачауламыйлар, тик бер-берсен алыштырмыйлар... Ул даирәдә "МКС безгә Марска очарга комачаулый" дип саташкан тилеләр дә юк...

...Ә дәүләтләрнең суверенлыгы бик сирәк очракта гына 100% туп-тулы була... Шуңа бер мәзәк кенә мисал: Андорра дәүләте, урта гасырларда төзелгән бер документ нигезендә, Франциягә һәм Испаниягә берәр зу-ур мичкә бал белән ясак түли, чөнки юридик яктан ул шул күрше ике илнең дә вассалы булып тора ("кондоминиум" дип атала)... Элекке Австро-Венгриядә "колониаль" венгр дәүләтчелеге бик көчле булып, хәттә армиянең дә зур бер өлешендә командаларны венгр телендә биргәннәр... Совет Грузиясе 70-ничәнче елда үз конституциясенә грузин телен генә дәүләт теле итеп язган, рус телен язмаган (һәм шуны тормышка ашырган)!.. Яисә, ахыр килеп, алып карыйк Израиль составындагы Палестинаны һәм Газа секторын – алар хәттә Израиль белән берничә тапкыр сугыш алып барды!.. – Шулай итеп, сез ялгышасыз, – "чикләнгән дәүләтчелек" белән "тулы бәйсезлек" – бер-берсен бетерә торган капма-каршы альтернатива түгел!..


30.09.13 Гариф Солтанның 90-еллыгына карата:

Чит илләрдә яшәгән ул элекке буын татарларның кылган эшләренә сынабрак карасаң, аптыраш – диаспораларда татар телен бөтенләй бетерделәр, Төркиядә бер татар мәктәбе дә булмады, Япониядә булган зур татар җәмгыятеннән берни дә калмады, Америкага күченгән бик күп татарларны азмы-күпме туплый-оештыра алмадылар... Реаль эш алып бара торган бер генә политик я мәдәни татар оешмасы да юк (кунакка йөреш, этник экзотика бизнесы "оешмаларын" санамаганда)... Берәүсе дә чит ил хөкүмәтләренең Татарстан суверенлыгын яклавын тәләп итмәде (я телгә алырлык йогынты ясый алмады)... Элегрәк Төркия хөкүмәтенең шундагы татарларга бер мәктәп ачарга да, бер гәзит чыгарырга да юл куймавына, тын да алдырмавына ризасызлык та белдермәде... Шуларны уйласаң, – аларда "батыр, каһарман" түгел, "күренекле" дип атарлык та беркем дә булмады түгелме соң?.. Журналист булып эшләгәч, язганнар инде алар мәкаләләрне көн саен, гомер эчендә әллә ничә тонна булгандыр, "татар тарихы" бар тагын, тыныч кына күшәп ятарга... Ә бернинди "көрәш", политик һәм иҗтимагый эшчәнлек дигән нәрсә юк!..

...Соңгы заман татар милли хәрәкәте буенча күзәтү һәм анализ мәкаләләре язарга да куркып яттылар, гаҗәпкә каршы!.. Вакыйгаларның үтеп бетеп ерак тарихка әйләнгәнен көттеләр микән, әле исәннәре һаман көтә микән?..

...Ә бөек рус язучысы Александр Солженицын күпме куа торып та илдән китмәде, эчтән торып көрәште, аптырагач аны чыгарып ташладылар, алай да күп еллар үткәч кире кайтты һәм эчтән торып көрәшен үлгәнче давам итте!.. Менә ничек кирәк бит!..


14.09.13 Казан ТИҮ бинасын аукционга чыгаруга карата:

Кем анда сезгә "яңа бина бирергә" җыена икән әле тагын?!. Пәрәмәч кафесы ачар өченме??. Ул бит инде, нинди генә ямь-яшел "милли" булган очракта да, бер байныкы була, – аукционда үзе катнашсын, яисә арендага икенче бина алсын, үз кесәсеннән түләп!.. Дәүләт я спонсорлар "иҗтимагый хәрәкәткә ярдәм" дип нәрсәдер "бүләк иткән" очракта да именно кемгә икәнен күзләрен ачыбрак карасыннарые!!.

...Белүемчә, ТИҮ һ.б. "милли хәрәкәт" оешмалары, уставлары буенча "коммерциясез" булып тора (кем ялгыш уйласа), аның үз исеменнән, үз милкендә булган кибетләр, рестораннар, завод-фабрикалар тотарга гомумән хакы юк... Әйтеп торалар ич сезгә – "милләт" түбәсе астында оялап ятучы жуликлар алар дип!

...Әйе, без аларга карата үчле һәм зәһәрле, кайберәүләр дөрес чамалый, – чөнки алар 90нчы елларда әйбәт кенә күтәрелә башлаган чын милли хәрәкәтне кысрыклап чыгарды, чын кешеләрне куалап таратты, татар халкы өчен көрәшергә дип төзелгән оешмаларны мафиоз "түбә"ләргә әйләндерде, милләтнең бүгенге бичаралыгына төп сәбәпчеләрнең берсе булды!.. Күп еллар буена "без милләт өчен" дип халыкны алдалап ятты, ә иң төп максатлары – "милли хәрәкәт"нең исеменнән, фондларыннан, спонсорларыннан, җәмәгать яклавыннан һ.б. үз шәхси интересларында файдалану булды. Тора-бара бу "милли хәрәкәт" дәүләт белән дә бик тыгыз үрелгән киң тармаклы мафиягә әверелде!..


09.2012. Индус Таһировның "Россия таркалачак" дип акыл сатуына карата:

Бүген "Россия таркалачак" дип акыл сатып утыру – ул "Кояш сүнәчәк" дип утыру сыман – сүнәчәктер берзаман, әйе, көтеп утырыйк, Казан шәкертләре "Кабан күле кибәчәк" дип көткән сыман!!.

...Тик алай зыянсыз гына да түгел шул, – "милли хәрәкәт идеологлары" (чынлыкта провокаторлары), шуннан чыгып: "Россия таркалмый торып милли-мәдәни эшләр белән шөгыльләнүдән файда юк", – дигән үтә корткыч тезис уйлап чыгарды... Иң зур "ирешкән уңышлары" да шул юнәлештә булды – милләт өчен кыл да кыймылдатмыйлар!.. Индус агалары кушканча, башта Россия беткәнне көтәләр...


08.2012. Татар милләтен бетерү политикасы турында:

Россия дәүләтенең иң курыкканы – милләтләр, татар милләте, һәм ул барыннан элек шуны бастыру чаралары күрә... Татарстанның һәртөрле "хокук саклау органнары" да шуңа күрә "йомшак эшли"... Чөнки алар милләткә каршы көрәштә иң нәтиҗәле "корал" итеп ислам динен сайлады, һәм шуны актив алга үстерә – үзләре, аңлы рәвештә!..

...Әйтик, 2004 елда дини фанатиклар лидеры Фәүзия Бәйрәмова башлангычы белән "Татар Милли Мәҗлесе" Татарстанда бердәнбер "легитим хакимият" дип игълан ителде, халыкка шуңа гына буйсынырга "әмер" таратылды... Закон буенча бу "дәүләт хакимиятен көч кулланып юк итүгә өндәү"гә туры килә, аның өчен "вышка" каралган, ә түрәләр нишләде? – "ММ Законы"нда ниндидер бер "уңайсыз" сүз тапкан булып, фәкать шуңа бәйләнеп, Ф.Бәйрәмовага нибары ярты ел "шартлы хөкем" бирде... Ә ул төкерде генә андый "шартларга"!.. – Чынлыкта аңа "үз эшен" иркенләп давам итәргә юл куйдылар!..

...Шул ук бер вакытта Дамир Шәйхетдиновның "Безнең юл" гәзитен яптырдылар, шул ММ карарын бастырган өчен... – Ул гәзит "тәңречеләр" гәзите иде, мосылманлыкка каршы пропагандага бик керешеп киткәние – аны Ф.Бәйрәмованың күрсәтмәсе буенча да бик яптырырга мөмкиннәрие!.. (Нәкъ шулай икәненә миндә пичәтле дәлилләр генә юк...)

...Шул ук вакытта АКШта, ММ әмере белән, "Сөргендәге татар хөкүмәте" төзелде, аның "президенты" итеп Вил Мирзаянов дигән кеше куелды... Бу инде законлы дәүләт хакимиятен көч белән бәреп төшерүне чит илдә оештыру булып тора, – тик моңа Татарстан, Россия хакимиятләре һәм аларның "органнары" бөтенләй күз йомды... – Чөнки чын асылда ул "сөргендәге хөкүмәт" тә фәкать безнең илдә ислам экстремизмы тарату максатларын күздә тотадырые, – әлегәчә фәкать шундый эшләр эшләп килә!.. Бер генә чын милли мәсәләгә дә катнашып караганы юк!!.

...Шулай ук иркен рәвештә шул ук "исламчы"ларның "Яшьләр оешмасы" төзелде (Наил Нәбиуллин һ.б.лар), – бөтен эшләре төрле хулиганлыклар булды (урыс телендә эш иттеләр, башка якларын озак язып тормастан) – берсен дә унбиш тәүлеккә дә утыртмадылар, чөнки чынлыкта шул ук, чын милли хәрәкәтне профанациягә әйләндерә торган "ислам гвардиясе" булып торалар...

...Россия югары хакимиятләренең регионнарга карата бик ахмак политика үткәрүен дә әйтеп үтәргә кирәктер... – Татарстанда, Башкортстанда "президент", "премьер" һ.б. итеп түбән интеллектлы кешеләр куела, "үз политикасын" алып бармасын өчен юри... Алар бәйрәмнән-бәйрәмгә йөреп, язып бирелгән стандарт сүзләрне телдән әйтеп бирергә генә сәләтле чынлыкта... Мәскәүдә чыккан закон һәм әмерләрне өстән аска төшерү белән генә шөгыльләнә!.. – Шуңа күрә регионнарда җирле шартларны яхшы белеп, эшчән политика алып бару бөтенләй бетте, реаль эшләрне Мәскәү эмиссарлары гына хәл итә, – тик алар да типик чиновниклар ич, аларга да иң мөһиме – "тавыш чыкмасын"!.. Менә шул сәбәпләр аркылы үсеп китте дә инде бездә иң кыргый экстремистик тармаклар!..

...Аларны соңыннан көч белән бастырырга тырышу исә илдә тулаем тоталитар режим урнаштыруга туп-туры юл ачачак!..


03.2013. Милли дәүләтчелек компоненты

Татарстан, әйтик, Самар өлкәсеннән нәрсәсе белән аерыла? – Татар халкының Милли Дәүләтчелеге белән! Тик моны һич тә "татарлар дәүләте" дип аңларга ярамый, донъяда бер милләтнеке генә булган дәүләт юк, була да алмый. Милли дәүләтчелек – Татарстанның дәүләти функцияләрендә Татар Милли Компоненты бар дигән сүз.

Яхшымы-начармы, ул:

татарларның тигез хокуклы гражданнар булуын тәэмин итә, шул исәптән бүтән илләрдә яшәүче татарларны да милли изү-кысулардан яклау белән шөгыльләнә (я тиешле);

татар телен рәсми тел буларак дәүләт эшләрендә куллана;

бюджеттан татар телен тәэмин итү өчен финанслар бүлеп бирә;

татар телендә китаплар, гәзит-журналлар, радио-телевидение тапшырулары чыгаруны оештыра (шул яктан чит төбәкләргә дә йогынты ясый);

татар мәктәпләрен, татар телендә укытуларны оештыра, аларны дәреслекләр, фәнни нигезләнгән программалар белән тәэмин итә;

татар милли мәдәниятен оештыра һәм тәэмин итә, татар милли тарихын өйрәнү, таныту өчен шартлар тудыра һәм башка шундыйлар...

Беренче президент Миңтимер Шәймиев 90нчы еллар башында ук үз эшчәнлеген "Татарстан дәүләтенең милли компоненты юк!" дип алдашудан, шундый хиянәттән башлады, арытаба шуннан чыгып эш итте, әле дә шул политика давам иттерелә. Тик милли компонент бөтенләй югалмады, чөнки аның инде күпмедер формалашкан закончалык базасы бар, аны тормышка ашыручы структуралар бар, аны тәэмин итеп яшәтүче тере татар халкы бар – бер я берничә генә бик зур түрә дә аны бер селтәнүдә юкка чыгара алмый. Мәгәр коточкыч зур зыяннар салырга сәләтле, һәм бездә әнә шуны эшләделәр дә.

Милләткә яхшылык эшләргә теләүчеләр, Татарстан дәүләтенең реаль эшләрен ошатмаудан чыгып, еш кына ул дәүләтне "бәреп төшерү", "сүтеп җыю", читтән килеп "коткаручылар"га бирергә әзерләү, этник яктан "чистарту" кебек ахмак һәм куркынычлы идеяләргә бирелеп китәләр. Мәгәр бердәнбер акылга ярашлы, реаль нәтиҗәләр бирердәй юл – әле булган дәүләтчелекне ныгыту һәм яхшы якка үзгәртү. Ә моның өчен парламентка яхшы депутатлар сайларга кирәк, милли-политик һәм милли-мәдәни җәмәгать оешмалары төзергә һәм эшләтергә кирәк, халыкның милли үзаңын үстерергә кирәк, татар телен, мәдәниятен саклау һәм үстерү белән даими шөгыльләнергә кирәк. Донъяга сибелгән татар халкын милли яктан бербөтен итеп туплап яшәтү өчен тырышырга кирәк. Ә түгел каядыр анда дәүләт бинасына басып керергә дә, дошманнарны бәреп атарга, дигән хыялларга бирелеп саташып ятарга!

Милли дәүләтчелек компоненты – татар халкының аерылгысыз хокукы булып тора, аны аңа беркем дә бирмәгән, бүләк итмәгән һәм ниндидер "канун үзгәртү", "административ-территориаль реформа ясау" кебек чаралар белән тартып алырга да хаклы түгел! Андый адым ясалса – ул Җинәят булыр! Һәм менә шунда инде каршылык күрсәтүнең мөмкин булган барлык алымнары да Законлы булыр! Андый көрәш донъяда "Милли азатлык хәрәкәте" буларак киң билгеле. Әлегә исә безнең "азатлык" – үзебез белән, үзебездән тора, тартышып аласы түгел. Татар халкының милли дәүләтчелек компоненты буенча бөтен республика халкы тавыш бирергә, референдум үткәрергә хаклы түгел! Бу, булган очракта, синең өеңә алты-җиде чит кеше кереп, синең мөлкәтеңне бүлешү турында "кул күтәргән" сыман булыр иде. Моңа һич юл куярга ярамый, шул җәһәттән бик актив көрәш алып барырга кирәк. Алдан-ала – көне килеп җиткәч түгел, эш үткәч нәфрәтләр чәчеп түгел!


30.08.2012. Казан ТИҮенең "Суверенлык көне"нә "меморандум"ына карата:

Мәктәп малае дәрәҗәсендәге сафсата, анысын да грамоталы итеп язардай кеше тапмаганнар... Югыйсә, үзен "Бөтендонъя Татар..." дип танытучы оешма бу Суверенлык көне алдыннан: 1) бүгенге хәлләргә анализ ясар, үзенең көнүзәк позицияләрен күрсәтерие; 2) үзенең еллык эшләре буенча хисап бирерие; 3) алга таба максат-бурычларын билгеләп күрсәтерие; 4) истәлекле дата уңаеннан берәр төрле күмәк чара үткәрерие... (Илдә митинглар, демонстрацияләр, пикетлар, бәйрәм чаралары һ.б.ш. тыелмаган!) – "Татар" исемен жуликларча файдалануны тыя торган закон юклыктан файдаланалар!.. Идәрәсендә кукыраеп "аракы мафиясе" утыра!.. Хәттә донъякүләм яңгырашлы террорларны да тулысынча күрмәмешкә сабышып утырып калдылар!.. – Япсыннар ул оешмаларын, яисә яптырырга себереп куып – татар милләтенең йөзен пычратып утырмасыннар!..


07.2012. Татарлыктан – "динчелек"кә...

Бервакытны "милли хәрәкәт"не басып киткән бандитлар шул вакытта ук инде "дин"не дә басып китте (ахмак фанатиклар барсы да өерелеп шунда күчеп бетте). Ә чын аң-белем аркылы татарлыкка ихлас бирелгән кешеләрне тегеннән дә, моннан да куып һәм кысрыклап чыгарып бетерделәр.

Бездә "милләтчелек"не "динчелек"кә алмаштыру политикасы бик шәп үткәрелде, чөнки икенчесе "Россия империалистлары" өчен күпкә куркынычсызрак, татар халкын бетерүгә туп-туры юл булып тора, чөнки аның реаль нигезгә корылган ачык максатлары юк – ахыр максаты – фәкать бик күп догалар укып үз җаныңны оҗмахка кертү, ә ул юлда әгәр бик нык тырышсаң – үз маңгаеңны бәреп тишәргә генә мөмкинсең...

...Милләт һәм татар теле буенча исә – минем үз мисалым: – татар телен алга үстерү, илдә реаль икетеллелек булдыру максатыннан 1995 елда ук әле "Татар теленең электрон корректоры "Субра" төзелеп гамәлгә кертелде (аннары Иҗек бүлгеч, Уеннар, Аңлатмалы һәм Рус-Тат Сүзлекләр һ.б.), 2008 елда Татарча-Русча электрон Тәрҗемәче "Татарча" төзелде... Шуннан ни дисез – ТР Фәннәр Академиясендәге жуликлар, дәүләт акчаларын үзләренә суырып ятар өчен, бу программаларны "бикләү", халыкка күрсәтмәү политикасы алып бара башлады, – ә бу, үлчәп теккәндәй, "татар телен бетерү" федераль планнарына бик туры килеп торадырые!.. Ә мин татар теле программаларын ахырда Интернетка ирекле һәм бушлай таратуга чыгарырга мәҗбүр булдым – www.tataca-text.narod.ru сайтында – бу үзенә күрә сугыш кебек нәрсә – тегеләр безгә чукмар бәрә – без аларга ут сибәбез, үзебез дә янсак янабыз!.. (Күпьеллык һәм югары хезмәтләрдән акча керемен югалттык.) Шуннан, тегеләр "татар" һәм "Татарстан" сайтларыннан минем сайтка юнәлтмәләрне сөртеп аттырырга кереште – бүгенге көндә ул сайтка керүчеләрнең яртыдан күбрәге – Казахстан һәм Украина юнәлтмәләреннән... – Менә шулай бара милләткә каршы көрәш, бармыйча тик кенә ятмый!.. Ә бит югыйсә, идея буенча, Тәрҗемәче ярдәмендә без татарча язмаларны руслар аңламаудан котылырга, татар теленең яңа электроника заманына тулы интеграциясенә ирешергә тиешиек!..

...Бу көрәштә "динчелек"кә кадәр әле "милләтчелек"не бандитлар басып алуны оештырдылар ("үзебезнекеләр"), телевидениедән татар телен куып чыгардылар, милли культураның бөтен тармакларын корытып бетерделәр, ул тармакларда "үзеннән-үзе" үрчегән жуликларны, туган-тумачаларны әйтәсе дә юк!.. Кая төртелсәң шунда пычрак!..

...Һәм, әлбәттә, "динчелек" – иң эффектлысы! – Ул урыслашуга каршы бер сүз дә әйтми, ә урыслашкан "мосылман" күп дигәндә үз гомерендә үзе "мосылман" булып калырга мөмкин, аның балалары булмаса оныклары инде чиркәүгә йөри башлый (гомумән дин тотса)... Тарихка күз салсак – Мәскәүнең Измайлово бистәсендә йөз ел элек кенә әллә миллион татар яшәгән, Ярославль, Кострома, Касыйм шәһәрләрендә бик зур татар бистәләре булган – әммә андагы халык башта русчага өйрәнгән, аннан татарчасын оныткан, аннан инде чиркәүгә йөри башлаган, хәттә рус фамилияләренә күчеп беткән, үзе дә сизми калып...


07.2012. Терактлар уңае белән "милли хәрәкәт" куптарган истериягә карата:

Хәзер күп болгатыла торган сүзләрнең берсе дөрес – Татарстанда мосылманнарга каршы террор башланды. Әйе! – Бер атаклы мосылманны үтерделәр, берсен шартлаттылар әле пока, – һәм моны, әлбәттә, "мосылманнар" эшләде: я "бизнес талаучылары", яисә террор секталары... Шуннан, хокук саклау органнары, чыннан да, хокук саклау эшенә кереште – үтерүчеләрне табарга!.. Әлегә менә шул, истерия куптармый гына әйткәндә!..

...Үзен "милли хәрәкәт" дип атый торган, чынлыкта милләткә бөтен катнашын әллә кайчан югалткан төркемнең коткы пропагандасы белән кайберәүләрнең миләре тискәре якка әйләнеп бетте бугай инде... Шуңа күрә бездән аңлатма:

– "Хокук саклау" һәм "дәүләт куркынычсызлыгы" органнары төрле эшләр эшләргә мөмкин, тик төп асылда алар сүзмә-сүз дәүләткә, андагы халыкка, аның иминлегенә хезмәт итәргә тиешле – шул исәптән татар халкының милли мәнфәгатьләренә дә... Сез әйтерсез "хи-хи-ха-ха" дип, – ә менә бездә шул турыда бер факт: Чаллы ТИҮенең (Р.Кашаповның) секретаре Наилә Вилданова – КГБ офицеры булып эшләп ялга чыккан кеше... Чаллыда актив милли хәрәкәтче буларак киң билгеле... Андыйлар тагы да байтак!.. Моннан исә шул нәтиҗә – легаль булган милли-азатлык хәрәкәтендә җәмгыятьнең бөтен төркемнәре: "органнар" да, түрәләр дә, министрлар да, барысы да катнашырга тиешле, шул чагында гына ул уңай нәтиҗәләргә китерә ала!..

...Милли хәрәкәттә идән асты төркемнәре юк, "шпионнар" юк (үзен "герой" итеп күрсәтүчеләр генә күп), – барысы да хокукый нигездә, хокук саклауга легаль таянып эш итә! (Милициядән "тән сакчысы" яллаучылары да булды хәттә, сез "шәһит китә бит инде бичара!" дип селәгәй агызып йөргәндә!) Безнең 90нчы елларда барган бөтен көрәш тә Татарстан дәүләтчелеген ныгыту, күтәрү өчен барды, бетерү өчен түгел!..

...Ә төрле саташкан, җенле төркемнәр бүген нәкъ менә безнең дәүләтчелекнең нигезен казу белән шөгыльләнә!.. Татарстан кирәкми аларга, ә Ислам Хәлифәте кирәк!.. Кстати, араларында бердәнбер легаль булмаган кеше – Америкада яшәүче Вил Мирзаянов, Ф.Бәйрәмованың "Милли Мәҗлесе" ясап биргән "Сөргендәге татар хөкүмәте башлыгы"!.. Шуңа күрә ул барыннан ныграк сайрый да Татарстанны бетерү максатлары белән!.. (Үзенең компьютерына татар хәрефләре дә куймый һаман, ичмаса, ничә тапкыр "күзенә төртеп" әйтүләргә карамастан! Ә бит байлыгы чамадан ашу, Б.Гейтсның үзен чакырып куйдыртырлык!)


07.2012. Ф.Бәйрәмованың "универсиадага бойкот" коткысына карата:

Бөтен Казан, Татарстан Универсиада бәйрәм иткәндә менә боларга ияреп адашкан ислам фанатиклары кара көеп, төрле пычраклар сибеп утырырлар; провокацияләр һәм террорлар оештырмасалар ярый!..

...Ә соңгы үтерешләрне Универсиадага бәйләү – абсурд, Бәйрәмованың чирле фантазиясендә генә туарга мөмкин!.. Вәлиулла Якуп белән Илдус Фәизовны "органнарга сатылган" дип игълан итүе һәм шул ук җөмләдә моны "органнар оештырган" дигән "информация" бирүе – шулай ук чирле фантазия җимеше!.. Ә татар милләте өчен аның зыян һәм корткычлыклардан бүтән берни дә эшләгәне юк!


Чаллыда булып узган "Икенче ТИҮ" аферасын искә төшереп:

Җитәкчеләренең (ә бәлки хуҗаларының да) берсе Фаикъ Таҗи булган Автоэкспертиза фирмасы 2001 елга кадәр "Аргамак" журналыныкы булган 14/13 йортында урнашкан, ә аның тарихы бик тә гыйльләле:

...2000 елда, шәһәр хәкиме Рәшит Хәмәдиевның ачыктан-ачык шефлыгы белән, "Икенче ТИҮ" дигән "милли хәрәкәт" оешмасы төзелде, ә ул, бердәнбер реаль эше буларак, "Аргамак"ны яптыруда бик актив тырышып йөрде, аны яптыру белән үк шул бинага кереп тә урнашты... Аңарчы "Аргамак"ның "киләчәккә өметләре" турында хәттә артык еш шаулап килгән хәбәр чаралары, журнал инде ябылуга җиткәч (законсыз рәвештә!), кинәт шым булдылар... (Бигрәк тә "Азатлык" радиосының тыны да чыкмау "колак тондыргыч" булды – бүтәннәр ичмаса мэрия кушканны үти дип уйлыйбыз бит инде.) Тагы да бер елдан "Икенче ТИҮ" дә кинәт бетеп куйды, ә бинаның (5 бүлмәле квартирның) зур бер өлешен Автоэкспертиза биләп алды... Билгеле ки, ул "безнең" киң билгеле "милли хәрәкәтче"ләрнең бизнесы булып тора...

...Ә бу әвәрә-тамашаларның схемасы мондыйрак: – "Икенче ТИҮ" дигән фиктив, эфемер оешмага мэрия "шефлыгы" астында булган эшмәкәрлек фирмалары "ирекле-мәҗбүри" рәвештә кайсы 500 мең, кайсы 1 млн "спонсорлык" акчалары күчерә башлады... Шуннан ни, беркөнне фирма бар, икенче көнне иртәнгә юк, ябылуы турында акт та юк, артыннан хисап та юк, суд та юк, чурт та юк... Җыелган "мирас"ны ничек бүлешкәннәре турында пичәтле кәгазьләр дә юк, әлбәттә... Урамнар да тып-тын, паркларда да беркем "компромиссыз көрәшеп" йөрми, ичмаса бер "хат" та язмыйлар, күз буяу өчен дә... Югыйсә бит "Беренче ТИҮ" дә бар, ә ул "икенче"гә карата "оппозиция" саналадырые... "Милли Мәҗлес" тә әйтерсең лә юк (рәисе Айдар Хәлим иде), – "ике ТИҮ" арасына кысылмыйча гына, бик ипле генә утырып калды... – Менә шул "милли хәрәкәт" әле бүген дә "чәчәк атып" утыра (тагы да баеракларга хезмәт итә), бик күп беркатлы-аңгыра татарлар арасында элеккечә дан тота, "милли лидер"ларының да берсенең-бер төкләре дә коелмады...


09.2012. "Милли хәрәкәт"тә "аңлашып эшләү"гә карата:

Кадерле Имамовка: Ә сезнең, шул исәптән Фәүзия Бәйрәмовагызның, кайчан кем белән "сөйләшү-аңлашу эшләре үткәргәне" булды?.. Эчегез-тышыгыз тулы зәһәр агу, мәкерле үчләр, астыртын һөҗүмнәр, пычрак этлекләр, провокация һәм ялганнар!.. "Аңлашу" дигән сүзне дә аңламыйсыз бит чынлыкта, тумыштан юк ул сездә!..

...Үзегезгә "милләтчеләр" дип белеп ялгыш ияргән бөтен кешеләрне үзара дошманлаштырып бетердегез!

...Үзең егерме елдан ашу "башкорт татарлары башлыгы" атлы булып, хәттә "баш редактор"лар булып йөреп, татарча грамоталы язарга да өйрәнмәдең тәки, компьютерда татар хәрефе генә дә кулланмыйсың, оятсыз рәвештә!..

...Ә синең Равил Гайнетдинеңне (Россия мөфтиен) Кавказ сәләфиләре сайлап куйдыра, – Россия "органнары" исә аларны контрольдә тотарга сәләтсез, чөнки, Кавказдагы милли азатлык хәрәкәтләрен үз вакытында нәкъ шул сәләфиләр кулы белән будылар!.. – Чечняда ислам экстремистлары Аслан Масхадов хөкүмәтенә каршы эчке сугыш куптарды, башында Әхмәт Кадыйров торды, Россия заказы буенча провокацион "Җиһат" игълан итте, ә "эшен эшләгәч" рәхәтләнеп, ачыктан-ачык "урыс булды"!


08.2012. "Азатлык" яшьләре"нең "ялгыз пикет"ларына карата:

Бер караганда яхшы да, мактап кына торырлык та күк, – тик "милли хәрәкәтче"ләрнең гел генә урамда полиция белән этле-песиле уйнавы, милли мәсәләләр буенча бүтән берни дә эшләмәве инде егерме елдан ашу бара ич!.. Мәктәпләргә атлап та кермиләр, татарча гәзит бастырмыйлар, сайт аппармыйлар, китаплар чыгармадылар, тел законнарын бозуның бер генә фактын да һичьюгы "күрмәделәр", ул җәһәттән беркемне дә якламадылар, милләт өчен эшләүчеләрне күрсәтмәделәр һәм якламадылар (хөсетлекләре исә күп булды), милли-мәдәни чаралар оештырмадылар, милли хәрәкәт тарихын язмадылар (архивын да алып бармадылар), барлык язган язулары рус телендә, беркемне дә татар теленә өйрәтмәделәр, һ.б.ш.... Ә урамда гына – тәкмәч атынсаң да һаман шул бер нәтиҗә... Кстати, урамга чыккач-чыккач, – күрсәткеч һәм реклама язуларының ике теллелеген егетләрчә контрольгә алырга беләк һәм башыгыз сыегракмы?.. Шул бит андагы иң "кычкырып торган" мәсәлә!..

Ә барсыннан бигрәк – "Татар яшьләре"нең хак мосылманнарны үтерүчеләрне якларга дип, шуларны күтеннән тотып алу чараларына каршы шау күтәреп чыгуы яман!..

...Шунсы гаҗәп тагын – полиция сержанты нишләп тоткарланган кешегә кесә телефоныннан шалтыратырга рөхсәт иткән?.. (Түбән Камада, участокта.) Чын җинәятче булса, ул бит үз әшнәләренә эз яшерү турында инструкция бирергә мөмкин!.. Полициягә һөҗүм итеп үзен коткарырга сигнал бирмәсә ярый!.. Чыннан да, ул сержантка каты адм.чара күрсеннәр!..


09.2012. "Тырыша ич алар, сезнең кебек тик ятмый", – диючегә:

"Эшләргә тырышкан эшләре" шул – татар милли яңарыш һәм азатлык хәрәкәтен гел урам полициясе белән болышып, ызгышып йөри торган хулиган төркемнәр дәрәҗәсенә төшерү!.. Бик зур уңышка ирештеләр ул юлда – бүген, шуңа күрә, хәттә иң татар җанлы укытучылар, җырчылар, журналистлар, хезмәткәрләр, просто эшчеләр үзләрен ул хәрәкәткә катнашлы дип санамый, нык кыенсына!..

Милләтне чын хәрәкәткә берләштерә торган оешмалар бетерелде я ахмак профанациягә әверелде!.. Хәрәкәткә берләшергә теләүчеләр, шундый активлыклы кешеләр, аптырагач, төрле дини-фанатик агымнарга кушылып китте, күбесе бөтенләй диндар булмаса да...

"Бу эшләрнең уртасында кайнарга" дигәнең – ул шул плакат күтәреп урам уртасына, базар чатына басу буламы, синеңчә? Безнең башкарып килгән реаль эшләр "кайнау"га кермиме, урамда айкалып йөрмәгәч, бушлай тамаша ясап?

...Әгәр алар асылда "милли хәрәкәт" исеменнән файдаланучы бандит-мафия төркемнәре булмаса, нәкъ син әйткәнчә эшләрие, үз кулларыннан килмәсә укытучыларны, журналистларны җәлеп итәрие... – Шул турыда язганга каныгалар һәм шуңа күрә аргументлары юк!..

Иң гади укытучы һәм тәрбиячеләргә атап каныгуларын күрегез тагын – чөнки чынлыкта шәһәр хәкимияте "түбәсе" астында үзләренең төп "бизнес"ларын тыныч-рәхәт яшәтәләр!.. Әйтик, "шәһәр мэры В.Шәйхразиев..." дип (аңарчы "И.Халиков..." дип) соңгы ун елда берәр тәнкыйть сүзе әйткәне бармы "Чаллы ТИҮе" Кашаповның һәм "Милли Мәҗлес" Бәйрәмованың? – Юк!.. Куркалар!.. Гомумән бик куркаклар алар тормышта, күп бүтән яклардан да – чөнки рәхәт-мул яшиләр, зиннәт эчендә!.. (Һәм тагын ялган булса да дан эчендә!)

...Ялган "милләтче" журналистлар ул пикетларның бөтен мәгънәсен һаман да шул полиция белән болышуга кайтарып калдыра!.. Ләкин, полиция аларга шул чагында игътибар итәрие бәлки – әгәр дә алар шәһәр хәкимияте түрәләрен гаепләсә, исемнәрен һәм конкрет җаваплы эшләрен атап, чак кына булса да һәм кайчан да булса бер, әгәр нинди дә булса фактларны ачыклап фаш итсә!.. Ә шунсыз – полициягә урамда сыра эчкән кеше "куркынычлырак" бу шибздикларга караганда!..

Ә бөтен гаепләрне бакча тәрбиячеләре өстенә япсарырга осталар!.. Сорап та тормыйлар!.. Нинди мәкер-гайбәтләргә башы җиткән – өеп язып та чыккан!..

..."Татарлыклары" да көлке һәм оят бит аларның – бер плакатларын татарча дөрес яза белмәгәннәр!


Элекке чын Милли хәрәкәт турында:

Атаклы Чаллы бае Рәфис Кашапов быел, Ф.Бәйрәмова агитациясенә бирелеп, үзенең бердәнбер милли эшен – халыкны автобус белән Болгар сәфәренә йөртүне туктатты – менә ул төркемнең "милли"легенә ачык бер мисал...

...Йөз ел элек булган чын Милли хәрәкәтне алып карыйк мисалга, – татар милли хәрәкәтчеләре һәр авылда татар мәктәбе эшләткән, дистәләрчә гәзит-журнал, бик күп китап чыгарган, театр труппалары оештырган, татар концертлары куйган, граммофон табалары чыгарган, берничә сәяси партия төзегән (үзара көрәш тә хәрәкәтнең мөһим өлеше булып тора)... Татар зыялыларын ничек күтәргәннәр, олылаганнар!.. – Хәзерге ялганчы "милли хәрәкәтче"ләрдә исә аларны шулай дип атарга сылтау өчен генә дә мисал таба алмыйбыз!..

(Ә бит патша заманында дәүләт татар милләте өчен бюджеттан бер тиен дә бүлеп бирмәгән, бер генә кешене дә милләт, милли мәдәният, тел эшләре буенча штатта утыртмаган... Барлык зур-зур тарихи эшләр фәкать ирекле эшләнгән!)


"Башкортстан Татарлары башлыгы" Кадерле Имамовка, безгә "ФСБ агенты" дип яла ягуына каршы:

...Ә сезне Башкортстан обкомы оештырды!.. БР суверенлыгын сессиядә кабул иткәндә, шуны өзәргә тырышып, Уфаның Совет мәйданына Айдар Хәлимне "протестка" чыгарып утыртудан башланды: өстән кушылмаган булса, аны бит беренче милиционер типкәләп чыгарырые аннан! Шуннан соң тиз арада "Идел-Урал" гәзите ясап куйдылар; тоташы белән татар-башкорт дошманлыгы котыртты, урыс телендә, – әллә син аның җиһазларын зарплатаңа алдыңмы сатып, төнлә йөк бушатып чыгарттыңмы саннарын?.. – Халыкның үсә барган милли аңына шулай "канализация" ясадылар бит, синең "ярдәм" белән!.. Соңрак "канализация" өчен дин күпкә шәбрәк булып китте, – син аннан да калмадың!.. Тик, ялтыр-яшел йомыркалардан аждаһа чыгачагын теге таш маңгайлар алдан күрә белмәде!.. Кая ди аларга сез әйткәнчә шундый катлаулы "комбинация"ләр оештыру!..


“Милләтче”ләрнең гел “Империя җимерү” һәм “дин” турында гына сөйләвенә карата:

Ә нигә сез гел генә "хәкимият системасы" турында кайгырасыз? Бик көчәеп киттегез ди, әйтик, – шунда нәрсә кыласыз – "милләт хәкимияте" төзисезме? Төзеп караган берәү 67 ел элек... Ә татарлар булып, татарча сөйләшеп, татар культурасы эчендә яшәү генә булса җитмиме? "Империя кыса, юл куймый" дисез инде, – кысар ул кысуын, тик кенә тормас, – тик бит сезнең әле "кире реакция ясау" кимәленә җитеп бер генә эш тә күрсәткәнегез юк ул яктан!.. Шуңа күрә "милләтне кысу" гамәленең дә турыдан-туры беркайда беркайчан булганы юк... Империя үзенең урыс телен үстерә һәм яклый, татар телен үстерми, шул гына...

...Аннары сез уйлыйсыз, бу муллалыкка укыган малайлар милләт өчен йөри, безгә "милли оҗмах" төзеп бирәчәк дип... – Татарларда мулла тыйнаклык, әдәплек символы булып тора (мулланың песие һәм кызы турында әйтемнәр дә бар хәттә), – ә болар нинди дин, нинди ахлак, нинди влас өчен агрессив эш алып бара? Белмисез ичмаса... Ә аның тамыры "Ассасин"нар дип аталган бер атаклы сектага барып тоташа. Урта гасырларда Иранда булган ул секта, дәүләт тотканнар, бөтен хөкемнәре – чак бер сүз әйткән һәр кешене үтерү булган; шулай каты "ислам власы" ясап, шуннан файдаланып, ассасин теләсә кемнең өенә кереп теләгән нәрсәсен алган, хатынын да кулланган, ә кәеф-сафа өчен алар гашиш тарткан... Ул дәүләтне монголлар (Хулагу) тар-мар иткәч, хәзерге Пакистанга күчеп, әле дә көчле секта булып торалар, башлыклары Ага-хан дип атала... Безнең атаклы Айрат Вахитов һәм тагын байтаклар бүгенге көндә шунда киткән диләр... Билгеле булганча андый секталар хәзер берничә: ваһабитлар, сәләфитләр, әл-кагыйдә, хизбут-тәхрир һ.б.... Менә шуларның агентлары йөри иснәнеп, заданиеләрен үтәп, аңгырарак яшьләрне сагалап... Безнең татарларда исә чак кына да сакланыч, уяулык юк, сагаебрак карау гына да юк... Гарәпләрнең, ираннарның үзләрендә бик бар, мәгәр, белеп алган берсенең муенын борып ыргыта торалар, чөнки күп күргәннәре бар нинди зараза икәнлеген, үз сыртларында!..


"Ник үзең "милли хәрәкәт"кә йөрмисең?" – диючегә:

Чөнки мине алар үз "кичә"ләренә чакырмый, чөнки дөреслекне әйтүемнән курка!..

(Татар халкына берәр бәлә килеп, чын милли хәрәкәт кирәксә – без чыгарбыз әле тагын мәйданнарга (я башкача көрәшкә), – ә тегеләр тагын посып калыр, шулай ук элеккечә.)

...Гайфулла гына ("Азатлык радиосы" хәбәрчесе) гел шуларны "яктыртып" тора, югыйсә ул кара төркемчәдән бөтен татар халкы чиркана инде!.. Бу юлы да, пыржинасын борып куйгандай, бер лакан алдак түккәннәр, террор белән кеше үтерүләрне ачыктан-ачык хуплаганнар, шулчаклы шатланып!.. – ФСБ чынлыкта террор пропагандасына каршы бик начар шөгыльләнә, боларга тулы ирек куеп ята!

...Сүзләрендә ичмаса тырнак очы кадәр логика юк... – Үзләре Илдус Фәизов белән Вәлиулла Якупны "органнарга сатылган" дип күрсәтә, үзләре үк шуларга һөҗүмне "органнар оештырган" дип шар яра!..

ДИН...


18.09.17 “Көчәп чукындыру буенча дискуссиягә чакыру” темасына:

1. Донъяда ниләр генә юк! – хәттә 21нче гасырда дингә (борынгы еврей әкиятләренә) бирелеп китү, Кыш Бабайга ышанган 4 яшьлек бала сыман "алла"га маңгай орып табына башлау күренешләре дә очрый, сирәк-мирәк булса да!!.
2. "Керәшен мәсәләсенә" исә өстән генә күз салсак та, шулар ачык күренер:

– Алтын Урда чорында ук ул илнең башкаласы Сарай шәһәрендә байтак христиан чиркәүләре булган, аларга байтак халык – татарлар! йөргән, шунда кайчак мосылман татарларны христианлыкка өндәү буенча каты пропагандалар да аппарылган... Шундый эшләре өчен җазалап үтерелгән ике бертуган Ордынскийлар (татарлар) Православие чиркәвендә "изгеләштерелгән", мисал өчен... XVI гасырда Нугай ханы Йосыпның ике улы булып, берсе мосылман, берсе христиан булган, һәркайсының артында зур-зур үз гаскәрләре (мосылман һәм христиан татарлар) торган... 1552 елда Казанны урыслар яулап алгач, берләшеп кире кайтарасы урында, шул ике төркем үзара сугышка керешеп киткән, Йосып­ның христиан улы үзенең мосылман бертуганын үтергән (атаклы Юсуповларның токым башы булып тора).

– Мәскәү, Кострома, Ярославль кебек күп кенђ рус шәһәрләрендә зур-зур Татар бистәләре булган, тик алар, гасырлар үткәч, шул көе "эреп югалган": куылмаган да, үлеп тә бетмәгән, ә христианлашкан һәм руслашкан... Тулаем, "теләсә кайсы урысны тырнак белән казып карасаң, шундук Татар килеп чыга", Наполеон әйткәнчә...

– Ул "элекке татарларның" абсолют күпчелеге, әлбәттә, "үз теләге белән", ягъни төрле интереслар аркылы кызыксынып "чукынган", мәгәр турыдан-туры көчәп түгел!!. Гомумән, кешене көчәп (кыйнап, бәкегә чумдырып, кирмәнгә бикләп һ.б.ш.) нәрсәгә дә булса ышанды­рып булмый. Шул ук вакытта, әлбәттә, көчәп "үз динеңә күчерү" – төрле идиотларның бетмәс хыялы булып тора, – "көчәп чукындыру" омтылышлары да булган, әле дә бетмәгән... Мәгәр, 1552 елгы беренче зур омтылышлар абсолют уңышсыз беткәч, алар арытаба Мәскәү архиепискобы Гурийың махсус указы белән туктатылган... Петр I заманында, XIX гасырда тагын берничә тапкыр кабынып алган, аерым очраклар рәвешендә, – шулай ук уңышсыз... Мәгәр, төрле интереслар, "җиңеллекләр" белән кызыктырып "ирекле" чукындыру шактый уңышларга китергән – "яңа керәшеннәр" шуның нәтиҗәсе булып тора...

Югарыда әйтелгән нәрсәләр буенча бәхәсләшергә, "дискуссия" оештырырга кирәкми, – алар аермачык тарихи Фактлар булып тора!.. "Ай йомры шармы, яссы табакмы?" дип бәхәсләшми ич беркемнәр дә, идиот булмасалар..

"Көчәп чукындыру" дигән нәрсәне Фәүзия Бәйрәмова күк ялган "тарихчылар", котырынкы дини фанатиклар гына куертып җибәрде, чынлыкта ул бервакытта да тарихта, җәмгыятьтә җитди фактор булып тормаган... Аерым "психик атакалар" гына булгалаган...


26.08.16:

90нчы елларда, "яңа татар яңарышы" чорында динне дә "миллиләштерү" я "мәдәниятләш­терү" омтылышлары күп булып алганые:

1) "Әнкәмнең догалары", "Әссәләмегаләйкем" күк эстрада җырлары барлыкка килде, радио-телевизордан әзрәк донъяви эчтәлеге булган мөнәҗәтләр ишетелә башлады; 2) "Нәүрүз", "Сөмбелә", "Карга боткасы" күк халык бәйрәм-йолаларына сценарийлар язылып, тамашалар оештырылды, киемнәр тегелде; 3) Изге Болгарга, Биләргә күмәк сәфәрләр оештырылды, аларны бик хаклы рәвештә "Кече Хаҗ" дип атадылар; күп кенә "әүлия каберләре", төрбәләр, тулаем зиратлар төзекләндерелде, алар да тагы да кечерәк "хаҗлар" урынына әверелде; 4) һәм башкалар!..

Тик "Кара йөзләр" әсәрендә язылган мулла-мунтагайлар бу яңа заманда да тик ятмады, үз кара сөремнәрен куертырга, шул кыюсыз гына булган мәдәни яңарышларны да каралтырга, тыярга кереште!.. – 1) хәзер инде ун меңнәрчә яңа эстрада җырлары барсы да гел бер үк секс турында гына; 2) "Нәүрүз"ләрне гастарбайтер үзбәк-таҗиклар гына үткәрә, аларга да бик ирек бирелми; хәттә кай җирләрдә Сабантуйларны да бетереп, "Ислам җыеннары" үткәрәләр, аларда ирләр аерым, хатыннар аерым бүленеп, ботка пешереп ашап, намаз укып, вәгазь тыңлап, эчләренә мүк тутыргандай булып кайтып китәләр; 3) "Кече Хаҗ"га аеруча зәһәр ташландылар, чөнки гарәпләрнең туризм бизнесына конкуренция ясый! – бернинди сәфәрләр, круизлар калмады!.. Хәттә ата-баба зиратларын карап тотуны да "һәйкәл булмасын! рәшәткә корылмасын! табут белән күмелмәсен! музыка уйналмасын! чәчәк-венок салынмасын!" сыман кара сөремнәр ажгыртып тыеп бетереп киләләр!!.

Болар да барсы да шул бер үк, "татарлык файдалы түгел" дигән политик-идеологик максатка – татар халкының милли хәтерен, тарихи тамырларын, ахырда телен һәм бөтен милли мәдәниятен корытуга хезмәт итә!!!


26.08.16:

Нилектән үлекнең кәфенен җеп белән тегәргә ярамый?.. – Юк кына нәрсә кебек, – ә бит электә җитди бер сәбәбе булган, шуннан калган!. – Ә сәбәп шунда ки, – бик борынгыларның үлгән кешене җиргә казып күмәргә просто тимер я бакыр көрәге булмаган, һәм алар үле гәүдәне җир өстендә генә калдырган. (Төркиләрдәге күк бура эчендә булса әле бик ярый.)..  Ә җир өстендә яткан гәүдәгә (иткә) төрле җәнлекләр кызыга бит инде, – шуңа күрә, җәнлекләр аптырамасын өчен (үле гәүдә әле яшәп калган тере җаннарга үзенә күрә бер "бүләк, сый" булсын өчен), аның өстенә кидерелгән, исән чакта үзе кигән киемнәрен дә буйдан-буйга кисә торган булганнар... (Үлекнең череп-сасып ятмавы да яхшы, шул ук вакытта.) (Чукчаларда ул гадәт әле 20нче гасыр уртасынача яшәгән, бәлки бүген дә бардыр.) Арытаба прогресс алга киткән, үлекләрне җиргә күмә башлаганнар, – тик киемне кисәргә я җиңел ачылмалы итәргә куша торган йола сакланып калган, кәфенне җеп белән тегәргә ярамау рәвешендә!!.

Әгәр бу көнчыгыштагы "кыргый" халыклар йоласы гына дип уйласагыз, – ялгышасыз, – Европадагы Скандинавиядә дә элек үлекләрне агачтан чокып ясалган көймәләргә салып яр буйларында калдыра торган булганнар (шундый көймәләр бүгенге көннәрдә археологлар өчен зур табыш булып тора).

Кайбер "бик кыргый" Африка яисә Яңа Гвинея халыкларының үлгән кешене просто пешереп ашаулары турында сез җәмәгатькә искәртүе дә уңайсыз, – тик ул да без юри уйлап чыгарган нәрсә түгел, – ә җитда галимнәр фактта күреп-теркәп калдырган нәрсә, һәм бәлки бүген дә бетми сакланадыр...

Сүзуңай анекдот: Бер европалы (Миклухо-Маклай) Баш Папуас белән дуслашып киткән дә, кич утырганда: "Сез үлгәннәрегезне нишләтәсез?" – дип сораган. Баш Папуас: "Ничек инде нишләтәсез??! Әлбәттә, пешереп ашыйбыз!" – ди ди... Миклухо исә: "О, ходай, нинди кыргыйлык, нинди хәшәплек!!!" – ди аһ ора ди... Шуннан Баш Папуас сорый: "Ә сез үлгәннәрегезне нишләтәсез?" – Миклухо: "Ничек инде нишләтәсез?! Әлбәттә, җиргә күмәбез!!" –  Шунда Баш Папуас, коты очып, күзләрен акайтып: "О-о! Нинди кыргыйлык! Нинди хәшәплек!!" – дип кычкырып җибәргән ди...


"Хатын-кыздан шайтан хушлана, фирештәләр чиркана" дигән бер идиотизм турында:

Төп дини өйрәтмәләр бар, һәм шулар янында – йөз тапкыр күбрәк купыртылган, күп өлешен җыен ахмаклар язган дини Схоластика бар!.. Менә шул турыда бер хикәят:

...Мөхәммәт пәйгамбәр һәм хатыны Хәдичә кич йокларга җыенганда гына, болар каршында кинәт бер зур шәүлә барлыкка килә дә: "Алла исеменнән, укы!" – дип, чираттагы вәхиен (Коръән аятен) әйтә башлый... Шунда Хәдичә шиккә кала: чыннан да Алла фирештәсе Җабраилмы бу, әллә юкса Шайтанмы? Ничек белергә?.. Башына бер "шәп" уй килә: "Әгәр бу чыннан да Җабраил булса – күңеле саф булыр һәм ямьсез-хәшәп күренештән качар, ә Шайтан булса – качмас". Һәм кинәт кенә итәген күтәреп җибәрә... Вәхи әйтеп торган зур шәүлә шулчак "төртелеп" туктап кала да, тиз юкка чыга... Менә шунда инде Хәдичәнең дә, Мөхәммәтнең үзенең дә иң соңгы шикләре таралып китә – бу чыннан да Алла җибәргән саф фирештә икән бит әй!!.

Ярый, – тик, байтак еллар үткәч, "ислам динен арытаба үстерүче" галим-голәмәләр, чалмаларын чайкалтып, шул вакыйга буенча да тирән фикерләргә тала башлый – "Без инде, бу хәдискә нигезләнеп, хатын-кызга баштанаяк пәрәнҗә каплаттык, фирештәләр качмасын, җен-шайтан ияләшмәсен өчен, әммә ләкин, әйтик фаразан, – мунча кергәндә ничек була соң??. Анда бит, Алла сакласын, гел җен-пәри оялап ятар!!" – Шулай фикерләп, яңа кануннар чыгаралар: "Ир белән хатын, я ирләр, хатыннар аеры гына да мунча кергәндә, билләренә япма урап кына юынсын!".. – Һәм, әнә шул гадәт буенча, бүгенге көндә дә әле гарәп-төрек мунчаларында (хамамнарда), ирләр генә аерым булганда да, билләренә "ихрам" урап юына!.. Үрмәкчедән күрмәкче – хәттә "яңа урыслар" да, "югары культура" дип белеп, үзләренең зиннәтле сауналарында шулай юына башлады!..

Ә булган тарихта шундый бик диндар "изге әүлияләр" – үз хатынының да билдән түбән җирләрен бер тапкыр да күзе белән күрмичә картайганчы яшәп үлгән... (Ә балалары булган – ансына бер дә "әүлия" дип тормаганнар, чөнки ансын тыйган хәдисләр юк!)

Ә голәмәләр һаман уйлый торган әле – "Әйтик фаразан, әҗәтканага (әбрәкәйгә) кергәндә ничек? Анда "хәшәп" җирне ачмый берничек тә булмый ич инде – көненә унар тапкыр фирештәләр якын да килми торган җен-шайтан оясына керергә тиеш буламы тәкъвә мосылман??. Шуннан, бер галимнәр әйтә: "Анда кергән саен кычкырып "әшһәде ән-лә илаһе-иллалла-аһ!" дип әйтергә кирәк", ди, икенчеләре котлары очып каршы төшә: "Ул шакшы җирдә Алла исемен әйтергә гомумән ярамый!!" Килеп чыга төрле төркемнәр арасында тәгълимәт каршылыклары, аерылып чыга бер-берсенә дошман дини секталар...


7.10.13 Казанда “ислам динен кысуга каршы” пикет оештыруга карата:

Боларның тагын бер максаты – 15 октябрь Хәтер көне алдыннан 1552 елгы вакыйгаларны "Татар дәүләте өчен көрәш" дип түгел, ә "Ислам дине өчен көрәш" дип күрсәтү, шулай тарихны бозу!.. Татар халкын чын тарихсыз калдыру, аны чиркәү белән мәчет тартышларында кечкенә бер "шөреп" итеп калдыру!.. Болгарны милли ядкәр дип инде күптән танымыйлар, анда йөрүләрне дә тыйдылар муллалар һәм Бәйрәмовалар, татарларга куелган аз-маз гына һәйкәлләрне дә "мәҗүси потлар" дип тамгалап, төкереп китәргә генә котырталар, һәм Казанны да теге чакта муллалар гына мәчеттән чәчрәп чыгып төкерек чәчеп яклаган дип күрсәтәләр!..

Чынлыкта Казан яулап алынганчы 100 ел алдан ук инде татарлар арасында Ислам дине нык какшый килгән, чөнки – Ислам байрагы астында Аксак Тимер килеп елга-елга каннар койган, таш өстендә таш та калдырмый җимергән... Иделдә гарәп-фарсы сәүдәгәрләре хакимлек иткән, татарларга форсат калдырмыйча, һәм өстән урыс юлбасарлары диңгезгәчә төшеп талап-яндырып йөргән... Ханнарның, түрәләрнең балалары Мәскәүдә яшәп ятарга әвәсләнеп киткән (хәзергеләр Европаларда яткан сыман), күбесе шунда чукынышып беткән... Казанны яулап алганда да Мәскәүнең төп көчләрен шулар тәшкил иткән... Ә татар халкының күпчелеге, түрәләрнең "дин" битлеге астында кылган шундый күп бозыклыкларын күреп, киредән Тәңре диненә кайтып бетә язган!.. Шуның иң ачык дәлиле – 18нче гасырда Әби патша Диния нәзәрәте төзеп, донъяга туган һәр татарны "исламча" исем белән яздырта башлаганчы барсының да диярлек Төркичә исем йөртүләре, – нинди генә иске шәҗәрәне алып карасаң да шулай! Хәттә морзаларның да күбесе төркичә фамилия йөрткән: Акчурин, Яушев, Терегулов, Биккинин һ.б... Гади татарларның да 20нче гасыр башында әле дүрттән бере чамасы, ничек итсә итеп, төркичә исемдә калган булган!..

Боларның үзләрен "татар", "милли" дигән сүзләр белән атап, чынлыкта динче секталарга пропаганда ясап һәм төрле бандитларның йомышларын үтәп йөрүләрен ничек тә булса тыяргае!.. Теләсә ничек, тик төп сыйфатлары буенча аталсыннар!.. Урамда һәр кешегә, бигрәк тә урысларга аңлатып бетереп булмый ич дөреслекне, аларда: "Менә ул татар халкы кемнәр!" – дигән караш формалаша!.. "Националы!" – диләр!.. Чын милли мәсәләләрне чак кына күтәрә башласаң да – әнә шул ялган "националлар" белән тиңләштерәләр!


18.09.13 "Иран делегациясенә татар-мосылман киемнәрен күрсәтү"гә карата:

Бу төбе тишекле капчыкларны "татар-мосылман киеме" дип атуга протест белдерәбез – аларда бернинди татарлык та, мосылманлык та юк!.. Бу кием стилен борынгы заманда Иранның утка табынучылары (зороастризм динчеләре) уйлап чыгарган: аларның өйрәтмәләре буенча – донъяда "ак көч" – "рух, җан" һәм "кара көч" – "тән, мәтдә" арасында сугыш бара, һәм "ак көч"кә булышу итү өчен тәнне гел кимсетеп, җәзалап, яшереп торырга кирәк, – бигрәк тә хатын-кыз тәнен, чөнки ул "кара көч"нең иң шәп коралы, янәсе... Ә ислам диненең төп чыганакларында хатын-кызга андый караш юк!.

Боларның башларына һәм муеннарына ураган озын чүпрәкләрендә дә ислам дине нигезләренә һич бәйле булмаган гаҗәеп бер тарихи хикмәт бар. – Иранлылар һ.б. кайбер шул төбәк халыклары: "Җан тән эчендә тоткынлыкта интегә, һәм аны бу хурлыктан изгелекле-мәрхәмәтле Үлем килеп коткарачак", – дип ышанган... Үлемне шулай олылау, аны түземсезлек белән көтеп тору билгесе итеп, үлгәч тәннәре төреләчәк кәфеннәрен ирләр башларына Чалма итеп урап йөрткән... Ә хатын-кызлар – нәкъ монда күрсәтелгәнчә – кәфеннәрен башларына бөркәнеп, калган озын очын муеннарына ураган... Хәер, "-ган-гән" дип үткән заман ясыйсы юк – әле шушы заманда, менә, кәфеннәренә уранып йөриләр!..

..Мәетне кәфенгә урауның каян килеп чыкканы да бик билгеле, – борынгы Мисырда мумияләрне, озаграк саклансын өчен, сумала сеңдерелгән чүпрәк белән ураудан калган...

 

12.09.13: "Чын ислам" турында:

Чын ихлас дин ул, могаен, безнең әбиләрдә булгандыр... Алар аның нечкәлекләрен бик белеп бетермидерие, дин эчендә ниндидер каршылыклар, "мәзһәп"ләр бардыр дип тә уйламыйдырые, чөнки, аларча, – Алла Коръән иңдергән бит инде, нәрсә кирәк бөтенесен җентекләп язып, – нинди каршылык булырга мөмкин?.. (Үзләре гарәпчәне аңламады, шуңа күрә Коръәндә ни теләсәң бөтенесенә җавап бардыр дип белде.)

...Көндәлек эштән бушап торган вакытлары сирәк булды, өйдә текелдәп утырган стена сәгатьләре дөрес йөрмәде, "матурлык өчен" генәе, – намазларын я күләгәгә карап, я бер эшне бетереп икенчегә керешкән арада укыды... Биш вакытын да түгел, билгеле, – "казага калганы" өчен бәлки озаграк укып алгандыр... Бигрәк тә кичкә таба, "икенде" вакытында, көтү кайтканчы, – сәкегә я идәнгә намазлыгын җәя дә, оеп утыра, – изге сәгать, бу вакытта аның җаны югары күкләрдә... Бик белеп тә укымый, – әзрәк "гарәпчә" укынып ала да, артыннан озак итеп татарча теләкләрен тели...

...Кич йоклар вакыт җиткәч, ул сәкесендә (я караватында) утырган килеш озак кына кыска догалар пышылдый. Ишетелеп киткән сүзләренә караганда – үлгәннәргә теләкләр тели... Бераз туктап, тынып тора да, тагын ниндидер әллә кайчангы әрвахларны исенә төшереп, тагын догалар юллый... "Менә хәзер догам барып җитәр дә, ул газизнең гүре яктырып китәр", – дип чын күңелдән ышана үзе... (Сагыныч хаты язып салган сыман инде: "Сезгә килеп ирешкән ошбу догамны донъялыкта сезне зар-интизар сагынып утыручы Мөкәрәмәдән (Саймадан, Фәрхеҗианнан) дип белерсез", – дигән сыман...)

...Үлемнән артык нык курыкмадылар, аны бер йорттан икенчегә күченгән сыманрак кына фараз иттеләр... Үзләре ярым шаяртып: "Бакый бабайга барабыз!" – дип көлеп кенә куяларые...

...Чөнки ул чакта диндә байлык юк, влас юк, кәсеп юк, дан югые!.. Саф эчке үз җаның өчен генә!.. Баргалыйлар, әйтик, җиназага, Коръән ашына, никах я исем кушу мәҗлесенә – ничәдер тиен хәер керә, карчык шуңа бик сөенеп, я кибеттән бер кап чәй ала, я “мендәр” кәнфит, я ун ел катып яткан перәннек... Чәенә җебетеп ашап сыйлана, я урамдагы бер балага бирә... (Ул чакта балалар да ярым ач, тәм-томга бик нәпселейе бит әле!) Диннән бөтен "файда", бөтен "интерес" шул...
...Ә безнең турыда алар: "Укыган кеше – чукынган кеше", – диләрие... Аның чын мәгънәсе "бүтән дингә күчү" түгел, әлбәттә, – ә тормышта тынгысыз, катмарлы, болгавыр юлдан китү...


9.08.13: Чаллыда азаннарны динамиктан акыртуны тыю хәбәренә карата:

Сез (Гайфулла) язгач, әле генә ныклап төшенә башладык, нилектән муллаларның үз вәгазьләрендә бервакытта да шайтани шау-шу, динамик акыртулар, барабан кагулар, автосигнализация дигән психотроп "тавыш бомбасы" һ.б.ш. турында телгә алмавына, халыкны шулардан тыймавына!.. – Имәндә икән чикләвек!!.

..Тиңдәш мисал, – 90нчы еллар башында муллалар һәр ТИҮ җыелышына килеп, гел аракының харамлыгы турында вәгазьләр укыйдырые, йөз грамм саен йөз мең ел тамук утлары белән янап... Бәрәч – бервакытны бертуган Кашаповлар үзләренең хосусый аракы кибетләрен ачып җибәргәние (атаклы Минзәлә погромыннан соң), – вәгазьләрдә аракы турында ләм-мим, шып тукташ!.. Муллалар гел: "Алла бик зур, Алла теләсә, сине таракан урынына сыта да куя!" – дип кенә куркыта халыкны (әйтерсең без аны белмибез)... Шуннан ары килеп чыкты "хәләл ит" мафияләре, – һәм муллалар дәррәү кереште дуңгызларны каргарга!.. Ничек кенә дип атап бетермәделәр Алланың бичара мәхлукларын!..


Шәехзада Бабич әйткән:

"Күктә Алла, җирдә Шайтан – мин малай...

Берсе "дин!" дип, берсе "мин" дип юмалай...

Аңламаем – әллә Алла, әллә Шайтан алдалай?.."


03.2013. Хиҗап турында:

Хиҗап белән, күзне генә калдырып битне яшерү – хатын-кызның шәхесен яшерү була ул, – син алар янында гомер итәсең, әйтик, 50-60 ел, – ә кем икәннәрен белмисең, гүя алар кеше түгел, ә "хатын-кыз" дигән стандарт, төссез-рәвешсез бер нәрсә... Сарыкны да йөзеннән таныйлар, югыйсә!..

...Кыз кеше кияүгә чыккач, аның кыяфәте "минем иям бар" дип әйтә торган булырга тиеш санала, һәм моның өчен барлык халыкларда нинди дә булса рәеш билгеләнә – башларына чәчкап киертәләр, аллы-гөлле бизәнү әйберләрен киметәләр, итәген озынайталар, – тик кем икәнен аера торган йөзен капламыйлар!.. Әгәр шайтан коткысына нигезләнгән берәр сектага ияреп җенләнмәгән булсалар!..

...Кияүгә чыкканчы исә – кызларга Алла йөз матурлыгын яхшырак кияү сайлау өчен биргән дип карарга кирәк!.. Әллә юкса сезнеңчә Алла кирәкмәгән, артык нәрсә яралтканмы?.. Сез Алланың ялгышын төзәтәсезме?!. Андый дин булса – ул үзе ялган!!!

...Кызларны йөзләрен-гәүдәләрен каплап, чамадан тыш "тыйнаклыкка" өйрәтеп, һәр кешедән "качырып", "сатлык мал" итеп тәрбияләү – үзе бер зур бозыклык, кеше рухын имгәтү ул, – моны Алла кушкан булырга мөмкин түгел!.. Беркем дә, иң тәртипсез кеше дә урамга шәрә көе чыкмый, инстинктив рәвештә ояты килә, – менә моны Алла кушкан дисәң дә була!.. Алла кушкан нәрсә кешенең аңында тумыштан була – төрле коткыларга бирелеп шуннан ары атлап узу гына Алла кушмаган нәрсә!..


09.2012. "Хәләл" кәсебенә карата:

Ә нишләп татар зыялылары "дин-ислам" аркылы халыкны аңгырайтып талау очракларына бер дә игътибар итми, чак кына да яклашмый икән? Менә шуңа бер генә мисал:

...Кибет прилавкасында рәттән ике бертөрле "тавык продукциясе" ята: берсе – 115 сум, икенчесе – "хәләл", 125 сум... Ә бит тавык фабрикасында бер үк линия, анда чучка суймыйлар, "хәләллек" исә тавыкның муенын "бисмиллаһи аллаһ әкбәр!" дип кычкырып әйтеп чалудан гына булырга мөмкин... Сез анда өстенә яшел чапан кигән, кулына канлы пычак тоткан мулла бабай көненә туксан җиде мең тапкыр шулай кычкырып-селтәнеп торадыр дип уйлыйсызмы?.. Ярый, торсын да ди – аның шул хезмәте тавык башына унар сумга төшә дип уйлыйсызмы?..

...Монда мин язудан гына файда юк, тик мәсәлә бит барлык төр татар зыялыларының җәмгыять алдындагы төп бурычларыннан берсе булып тора!.. Әтү алар кайсы мәчетләргә "дәүләт хәере", "милләт хәере" тарата (Фәрит Мифтахов кебекләре), кайсы кемнең кемне ничек яратканы турында гүзәл әсәрләр яза, кайсы бишәр-алтышар калын-калын графоман китаплары ятлый – ә кәҗәләрне бакчадан кем куар?!. "Кара халык" эшеме?..

...Әгәр базарда, әйтик, кием-салымны: “урланган”, “талап алынган”, “үтерелгән кешенеке” дип сатсалар, – чирканмыйча, Алла сугар дип курыкмыйча алырыегызмы, мосылман туганнар?.. Юктыр ич?.. Ә шул ук сыйфаттагы аферист-жуликлар кәсеп итә торган “хәләл тавык” (сыер, сарык ите) алганда андый хисләрегез һич тә кузгалмыймы?.. Ун-унбиш процент өстәмә бәясен түләп, кыңгыр эшне финанслыйсыз югыйсә!.. Ә бәлки бу мәсәләне фәкать дөрес аңламыйсыздыр?..

Ислам динендә дуңгыз ите һәм каны чыгарылмаган ит кенә харам, чынлыкта, шул турыда Коръәндә әйтелгән, һәм иткә карата бүтән төрле аңлатмалар, өйрәтмәләр әйтелмәгән. Хәдисләрдә дә терлек сую турында анык кына инструкцияләр юк!..

Ни өчен юк?! – дисәгез, – шуның өчен, чөнки Ислам дине хайван җанына ни дә булса рәвештә мөрәҗәгать итүне, аннан гафу үтенүне тиешле дип тапмый, андый йола-ырымнарны кире кага, чөнки бу асылда ниндидер “терлек алласына” ялвару гамәле, “ширек кату” гонаһысы булыр иде!.. (Киңрәк алып әйткәндә, мондый караш уртак тамырдан чыккан яһүди, христиан диннәренә дә хас.)

Хәттә терлек чалганда: “Бисмиллаһи аллаһ әкбәр!” – дип кычкырып әйтеп кую да диннән түгел, – бары тик “примитив ышану”га бирелеп китеп эшләнә торган нәрсә... Аның да тирән сәбәбе бар – чөнки Коръәннең тамук газаплары турындагы “Тәүбә" сүрәсе “бисмилла”сыз башлана... – Бар нәрсә дә Алладан булса да, газап салу кебек эш-гамәлләрне телдән әйтеп Аңа сылтау – яхшы түгел, “шелтәле”... Терлек чалганда “бисмилла” әйтү бары тик “эшем уң булсын” дигән теләкне эмоциональ рәвештә белдерү ул, мәгәр аның аркылы ит һич тә “хәләлләнми”, гонаһысы булмаса да бик ярый әле!.. Урта Азия, Кавказ, Гарәп илләре мосылманнарының күбесендә, шуңа күрә, бу очракта “бисмилла” әйтми!.. (Сарыкны тотып алалар да, мәсәлән, әйләндереп еккан уңайга ук чалып та җибәрәләр, оста гына итеп. Хайванны озак интектереп тормау да үзе бер савап санала.)

Ә каны чыкмаган ит бөтен диннәрдә харам гына түгел, бик куркынычлы да, чөнки бик тиз бозыла, бозылган кан исә иң көчле агуларның берсе булып тора... Шуңа күрә кибетләрдә сатыла торган “хәләл” маркасыз ит тә чынлыкта Хәләл, аның шулай булуын санэпидем-служба каты контрольдә тота...

”Хәләл ит” мәсәләсен беренче башлап 1905 еллар тирәсендә православ поплары күтәреп чыккан: “Бойняда сыерларны маңгаена күсәк орып үтерәләр!” – дип (һәм күпмедер дәрәҗәдә хаклы булганнар)... Тик бу эштән аерым “бизнес” ясауны Патриархат тыйган, комсыз попларның маңгаена каты гына бер чиртеп!.. Ә шаукымга кушылып киткән мосылман руханиларын тыючы булмаган... Һәм, менә, күп еллардан соң “безнекеләр” шуның аркылы “котырып” баерга кереште!.. Беркатлы мосылманнар сыртына өстәмә (һәм ялган) “хәләл салымы” салуда чик-чама белмиләр, чак кына да намуссынмыйлар!..

Ә нәтиҗә шул – базардан я кибеттән ит алганда “хәләл” маркалымы икәненә карамагыз, мосылманнар – дуңгыз булмаса, бик Хәләл!.. Тагы да ышанычлырак булсын дисәгез – пешергәндә һәм ашаганда “бисмилла” әйтегез!..


09.2012. Татарстанда "Дин әхлагы" дәресләре кертелүгә карата:

Мәктәпкә динчеләр керсә, иң азы – төрле ата-аналар арасында коточкыч каршылыклар һәм җанҗаллар китәчәк! Ә иң көтелгәне – шуның артыннан озакламый балаларны көчләп дингә чукындыру башланачак!.. Безнең муллалар исә үзләренә "штат" эләктерү турында гына уйлый! Абсолют күпчелек мәктәпләрдә азчылыкта булган мосылман балаларын христиан дәресләренә тыгачаклары, ә аерып алына торган җирләрдә дини-милли дошманлык китәчәге турында уйламый!

Мифтахетдин Акмулла әйткән:

"Чыкмаса динче мәктәптән аманлык белән, –

Ку кәҗәне бакчадан яманлык белән!"


"Ваһабизм" белән "Традицион Ислам" аермасы турында:

...Дөресендә Ваһаб дигән кеше, үзенең "Ибраһим дине" дигән "яңа мәзһәбенә" таянып, Гарәбстанда фәкать руханилар хакимияте урнаштыру өчен гражданнар сугышы китереп чыгара... Соңра "Ваһабилык" дип аталган мәзһәпнең Мөхәммәт пәйгамбәрне тануы да ярым-йорты гына, Коръәндә күп тапкырлар Ибраһим п. турында сөйләгәне өчен генә, төп асылда исә: "Чын дин Әдәмгә бирелгән дә, шуннан соң гел бозыла килгән" – дигән идеяне алга сөрә. Ягъни тарихи процессны астын-өскә әйләндерә – Әдәмнән (яисә кайчак Ибраһимнан) соң кертелгән һәртөрле яңалыкларны "бозыклык", "бидгать" дип игълан итә... (Паровоз да бидгать, бәрәңге дә, телефон да, – бар да бидгать... Хәттә күпчелек хәдисләр һәм шәригать кануннары да бидгать!..)

Ваһабилар, төп максатлары динчеләр хакимияте урнаштыру булганга күрә, һәртөрле дәүләт законнарын, гадәт һәм йолаларны, кагыйдәләрне, халыкларның мәдәниятләрен аеруча дошман күрәләр, – Гарәбстанда беренче эшләре итеп исламга кадәрге бөтен тарихи истәлекләрне, корылмаларны юкка чыгарганнар, җыр-музыканы, милли киемнәрне, әдәбиятне тыеп, зыялыларны үтереп бетергәннәр... Хәзерге вакытта да шул юлны тоталар – дәүләтләрне, милләтләрне бетерергә, донъяда бер Ислам Хәлифәте төзергә, бер "үз диннәрен" генә һәм бер иске гарәп телен генә калдырырга!.. Шуны тормышка ашыру өчен "изге сугыш – җиһат" алып барырга, әлбәттә!.. – Әнә шул максатлары, ни генә эшләсәләр дә, нинди генә киемнәр киеп икейөзләнсәләр дә, ялт итеп өскә чыккан була, ипләбрәк карасаң... Ә икейөзләнү – аларның төп эш итү ысулларыннан берсе, үз сектасыннан читтә торучыларга "без әйбәт" дип иң оятсыз рәвештә ялганлау аларга инструкция итеп укытыла... (Христианнарның Иезуитлар орденындагы шикелле.)

Ә "Традицион ислам" дигән нәрсә – ислам динен башлыча "донъяга караш" рәвешендә күрә, – савап җыярга һәм гонаһ кылмаска, үлгәч ничек була, һ.б. шундыйлар... Тормышта дәүләт башлыкларына буйсынып яшәргә куша (элек муллалар һәр намаз алдыннан Николай патшага исәнлек теләп дога кылган, мәсәлән.) Турыдан-туры Коръән өйрәтмәләренә каршы килми торган милли йолаларны һәм гореф-гадәтләрне, киемнәрне, телләрне һ.б. шундыйларны дөрес, "сөннәт" дип таный...


09.2012. "Традицион Ислам", "Татарча Ислам" темасына карата:

Сез, татар туганнар, әллә үзегезгә “читтән карый” белмисез кайчакта булса да?.. Әйтик, безнең аңнарыбыз түрләрендә утырган чын-асыл дин ни рәвештә ул? – Без аны, чын асылда, җиназа вакытында көйләп дога укучы мулла бабай образында күрәбез... Ул безне билгесез “теге донъяга” озата я озатачак... Яисә, бүтән чакларда, ул безне шуңа әзерли, шуны искәртә... Игелекләр җыярга һәм языклардан сакланырга өйрәтә...

Ләкин безнең милли аңнан, бүгенге татар тормышыннан читтәге “зур ислам” һич тә андый гына түгел!.. Аның электәге башлыклары, барыннан элек, хәкимият тотуны, халыктан суырып байлык туплауны иң алгы планга куйган!.. Көнчыгыш илләрнең дәүләт башлыклары гадәттә “баш имам” булып та торган, илдә конституция һәм “кодекс”лар урынына “шәригать” хөкем сөргән... Татарларда да йөзләрчә еллар буе авылларда иң зур түрәләр – мулла белән мәзин булган, бөтен эшләп табылган байлыклар (“өстәмә капитал”) шулар кесәсе аша узган... Соңра нәкъ шулар иң эре кибетчеләр, кәсепче һәм фабрикантлар булып киткән... Халыкны буйсындырып тоту өчен исә алар, тулаем әйткәндә, илне төрле кара золымнар белән даими, рәхимсез изеп торган, гади кешеләрне мәдәниятсез “кара сарык” көтүе итәргә омтылган... – Әле дә бик ашкынып шул юлларын куалар түгелме, бигрәк тә кайбер үтә радикаль төркемнәре?!.

Ә намус, кешелеклек, йолаларга хөрмәт, итәгать, мәрхәмәт, иман ни дәрәҗәдә?.. Менә еш очрый торган бер мисал (һәркемнең тап булганы бардыр) – җиназа, әйтик, берәүнең бер бик якынын күмәләр, догалар укыла, мул гына хәерләр таратыла... Һәм шунда, хәер тараталып беткәч тә, бер яшь кенә, җәт кенә егет күтәрелеп чыга да, “фәлән мәчет файдасына” дигән булып, теге таратылган хәерләрне кире җыя башлый, һәркемнең борын төбенә учын суза-суза... – Бу бит йола бозу, алай гына дию дә аз – бу бит жуликлык!.. Дөрестән дә “мәчет файдасына” булсын да ди (анысы бик шикле), – ләкин бит таратыла торган хәер – дини йоланың кануни бер өлеше булып тора, барыннан элек аның үзен бозарга һич тә ярамый!.. – Йола вакытында “аның өчен генә” беркем дә гауга куптармас, билгеле (шуннан файдаланалар да), – ләкин икенче көнне шул жуликның “башын юллап” чыгарга мөмкиндер могаен?.. Чынлап та мәчеттәнме ул, мулла рөхсәт иткәнме, итсә ник иткән, юл куйган?! Мулла катнашлы булмаса – катнашлы булуын, контрольдә тотуын ныгытып тәләп итәргә!.. – “Татар исламы”, аны яклау да әнә шул булыр!..

Ләкин без бүгенге көндә, зур тамаша караган күк, муллаларның, хәттә зур-зур мөфтиләрнең үзара шайтан белсен нинди түрәлекләр, байлыклар бүлешүен күзәтергә мәҗбүрбез... Бер-берсен үтерешә дә башладылар... Безнең татар мәдәниятен танымыйлар, урыс теленә күчеп бетеп баралар... Бер төрлеләре “бернигә дә кысылмый”, икенче төрлеләре үз көндәшләренең ничә процентка “сатылган” булуын саный... – Ә юкмы шунда, җәмәгать, күршегездә берәр “белемче” карт бабай, – мосылман йолаларын чын-ихлас рәвештә шуннан гына үтәтеп булмыймы, саф “татар исламы” буенча?.. Гаугачы мулла-мөфтиләрне бер читтә калдырып барсын да?..

Ә кем шикләнә, гонаһтан курка – Коръәнне алыгыз да укып карагыз (тәрҗемәсен) – ул башыннан азаккача фәкать Аллага ышанырга, теге донъяга әзерләнергә үгетли, – анда бу донъяны нинди хәкимнәр, әмирләр, мөфтиләр, имамнар идәрә итәргә тиешлеге турында берни дә юк диярлек! (Булганы бу темага карамый.) “Татарча Ислам” да әнә шул буладыр...


Алла кешеләргә күлмәк, ә кыз балаларга хиҗап кидереп тудыра дип беркатлы ышанучыларга:

...1918 ел тирәсендә кайбер татар-башкорт авылларында шундый хәлләр булган: кайбер җиткән кызлар, өсләренә кияргә бер генә дә чүпрәк булмау аркасында, бәрәңге базында утырганнар... (Бу турыда бер документаль башкортча китаптан укыганыем, исеме хәтердә калмаган.) Чөнки агай-атайлары сугышта, я инде үлеп беткән, өйдә "байлык" затыннан бернәрсә дә юк, кияргә түгел ашарга да юк... Шуннан, ни дисез – алар үлгән шунда, тегеләйме-болаймы, – бернинди мулла да, шайтан да, "ислам ахлагы" да, мулла бабай да ярдәмгә килмәгән, ипи сыныгы да сузмаган... Аннан соң әле 1921 елгы Ачлык килгән... – Аңыгызга килегез, бүгенге татарлар, – бүгенге фанатикларның илгә шундый ук афатлар китерергә мөмкинлеген, инде әз-әзләп китерә баруын уйлагыз!..


07.2012.  Уфада "гыйбәдәт кылучы карт" сынын яндыруга карата:

Яндырганнар диген, ә, рәхмәт төшкерләр!.. Ни генә димә, кемнәр генә булмасын, – ә теләсә нинди байның теләсә ничек шашуына, "куролесить итүенә" юл куймаганнар!.. Ә бит ул сынны бүтәнчә бернинди суд белән дә, чурт белән дә алып ташлатып булмасые!..


Саф иман беркайда юк!

Чын дөресендә дин башлыкларының һәм пропагандистларының абсолют күпчелеге дингә ышанмый, публикада шундый роль генә башкара. Ураза да тотмый алар өйләрендә, намаз да укымый, хәттә күбесе "бисмилла" да әйтми...

Хәттә төрле "ваһаби-сәләфи" секталар башлыклары да ул яктан аерылып тормый, алар да ышанмый бит!.. Ә шулар ышана – я кем башы белән берни уйламый башы белән (уйлагычы ватык), яисә кемгә шундый стереотип сеңдергәннәр – һәртөрле сораулар, фикерләр, шикләр – янәсе "шайтан коткысы" – уеңа керә башлау белән үк куарга, шундук туксан тугыз дога белән "иманыңны ныгытырга"! Һәм андыйлар байтак сыман: алар дингә генә түгел, “Җир таба күк яссы” дип тә ышанырга бик мөмкин! Алар "саф дин" өчен террор да кылырга бик мөмкин... (Тик бары шул очракта – әгәр артларында оештырып биреп, кулына корал тоттырып, кайда-кемне икәнен бармак төртеп күрсәтеп, артыннан этеп җибәрүче булса... Ә андый күрсәтүчеләре, әйткәнемчә, дингә ышанмый аларның.)

Элек тә шулай булган... "Ага-хан" сектасының "мөҗәһит"ләрен наркотиклар ашатып "тәрбияләгәннәр": әйтик, бик каты исертеп, гүзәл бер гөлбакчага яшь кызлар янына керткәннәр, "оҗмахка экскурсия" дип ышандырып. Теге бахыр ул кызларга тимәгән дә, чөнки үзен "илаһи" бер мәлҗерек баскан булган, җитмәсә аны айныганчы тизрәк чыгарырга тырышканнар. Әммә шуннан соң инде аның "иманын" бернинди бомба белән дә какшатмалы булмаган, ул үз гомерен дә инде арытаба өч тиенгә дә санамаган.

Кайберәүләр ничек кенә теләмәсен, "без белмәгән ерак берәр җирдә идеаль кешеләр бардыр, иншалла" дигән матур иллюзиягә бикләнмәсен – юк беркайда "саф иман", тагын бер кат ачык күренгәнчә.


"Солтан" кушаматлы ваһабитка :

"Солтан" кебек котырган этләргә зыян итәбез һәрвакыт!..

...Дин, барыннан элек, донъяга караш ул – донъя, тереклек, кеше ничек яралган, ничек корылган, ни максатлар белән, үлгәч нәрсә була, һ.б.ш. – менә шуннан, бик күпләр ниндидер югары зат бардыр, кеше үлгәч җаны каладыр дип ышана, мәгәр башы төзек булган беркем дә хәзер кешенең балчыктан әвәләп мичтә кыздырып ясалганына, Җирнең үгез мөгезенә (я кит балыгына) таулар белән бастырып куелганына, үлгән кешеләрнең беркөнне барысы җыелып җәяүләп Израильгә судка барачагына һ.б.ш.га ышанмый – хет чукынып кит!.. (Чукынсаң да асылда шул ук дин.)

...Чын милли хәрәкәтчеләрне, уйлы-фикерле динчеләрне күп үтерделәр инде (тагы да күбрәген башкача "юк иттеләр"), "үзебезнең татарлар" эшләде иң күп очракта, тик "идея" өчен түгел, һаман да шул, акчага һәм хакимлеккә юлны чистарту өчен... Әммә без дә сезнең башыгызга барып җитәргә чамалар корабыз!..


"Дини философия" куертырга теләүче берәүгә:

Дин белән философияне бутама син – философиядә фикер йөртергә мөмкин (Алланың кешегә биргән иң олы нигъмәтен тиешенчә файдаланып, әгәр Ул булса, ә булмаса – безнең олуг тәбигый миссия буенча); ә диндә – бөтен төр фикер йөртүләр "шайтан коткысы", "бидгать", "ширек", "көфер" дип игълан ителә, – һәм син кайсы ишаныңның сүзләрен кабатлавыңны әйтергә тиешсең, нидер әйтердән алда... Ә ул ишаннар – үзләренә-үзләре "төп чыганак"... – Шуңа күрә, әгәр донъя турында фикер йөртергә теләсәң, икенең берен сайла башта – я дин, я ирекле философия...


08.2012. "Азатлык радиосында" 19 июльдәге террор корбаннарын "гаепләү" кампаниясенә карата:

Мосылман гына түгел, барлык халыклар гадәтенчә, кырыгы узганга кадәр, үлгән кеше турында начар фикерне дә әйтмиләр (чын дип санасалар да), алла хөкеменә кысылмаска тырышалар... Ә бу фанатиклар (Сираҗилар, Вәлиуллиннар, Бәйрәмовалар һәм тагын артларында бик зур шайтан көтүе) – шәһит киткән Вәлиулла Якупның, ихлас мосылманның рухын ничекләр пычратырга керештеләр?!. "Мосылманмы" дип сорау да урынсыз – кешемени болар гомумән?!. Кеше булган кеше үзенә кырык я хәттә җиде көн дә уйланырга, фикер тупларга вакыт куймыйча, инде сиңа җавап бирә алмый торган рухтан үзенең ниндидер түбән үчләрен алырга керешәме??! Акылыгызга килегез, "саф ислам" әһелләре!!.


08.2012. "Фәйзрахманчылар" сектасын тикшерүләргә карата:

Дәүләт соңгы елларда "террорга каршы көрәш" дигән булып үзенең бөтен оешмаларына полиция каравылы куеп бетерде (бездә җан башына полицайлар саны АКШтагыдан 5.5 тапкыр күбрәк), – ә аерым гражданнарны көчлектән саклау буенча чаралар күрмәде, хәттә элек булганнарын да бетерде:

– Донъяга туган бала күп җирләрдә теркәлә, мәктәп яшенә җиткәндә аның турында Мәктәп дигән оешма белергә тиеш!.. Бала 1нче класска килмәсә – ныгытып юлларга тиеш!.. Ә бездә чынлыкта аның үлеме-тереме икәнен дә белми башладылар!.. Телевизордан күрсәтәләр, берәү үз баласын унынча каттан ташлаган, дип, – ләкин әгәр ул аны просто үтереп, якындагы газонга чыгарып күмгән булса – моны ничек тә булса белү законда һәм дәүләт органнарының гамәлләрендә каралмаган! Каралган булса, "фәйзрахманчы"ларның җир астында бикләп асраган балаларын да якты донъяга чыгартучы көчләр табылган булырые, инде ун ел элек үк!..

– "Фәйзрахманчы"лар ниндидер билгесез гәүдәләрне әллә кайда урманда күмә икән... – Ә кемне күмә алар анда? Документы юк, каберенә язу да юк, врачтан карату да юк – ә бәлки үзләре үтереп күмәдер? (Һәртөрле террористлар өчен бигрәк тә кулай бу!) Бәлки "уңайсыз" балаларны күмәләрдер?.. Ә бәлки күмелә торган ул гәүдә әле үле дә түгелдер?.. Ә нигә әллә кайда урманда күмәргә, аннары, нигә газонга яисә чүплек башына гына чыгарып күммәскә, тикшерүче, тыючы, җавапка тартучы булмагач?..

...Гарәпләр үзләренең үлеләренә икешәр-өчәр катлы мавзолейлар кора, ә шундый ук "мосылман" татарларны кабер өстенә исемле казык та какмаса котырта... – Бу безнең халыкларның истәлеген дә, эзен дә калдырмау политикасы булып тора чынлыкта! (Аларга киләчәктә безнең җир генә кирәк, сөяк-санагыбыз да кирәкми!) Алар шулай ук безнең изге тарихи урыннарны, һәйкәлләрне һәм корылмаларны, бөек шәхесләрне "таныймый" – бөтенесе шул бер идеология!.. (Ф.Бәйрәмованың кайсы "дин" тотканын без күпме сорап әйттерә алмадык – әнә шундыйны тота чынлыкта!..)

..."Фәйзрахманчы"ларга журналистлар "татарлык" турында бер сорау да бирмәгән, әлбәттә, чөнки алдан беләләр, – тегеләрнең "татар халкы" дигән төшенчәдән дә котлары очып тора, ялгыш ычкындырсалар да, чын хуҗалары әллә нәрсә әйтергә мөмкин бит!..

...Теләсә нинди шайтан ялчыларына тулы "ирек һәм демократия" тәэмин ителгән илдә без, гади гражданнар, үзебезне берничек тә ирекле тоя алмыйбыз!.. Безне теләсә кем теләсә ничек үтерергә һәм теләсә кая күмәргә мөмкин, артык яшеренеп тә тормыйча – бернинди "органнар" кызыксынмаячак!.. Туган-тумачалар "эзләтергә" бирергә мөмкин, тик ул чакта да бер формаль исемлеккә генә теркәп куярлар (полицайлар барсы диярлек офис каравылы белән мәшгуль)... Кеше алай-болай акылдан ычкынса, – аны әллә ничә төрле шайтан оешмасы сагалап кына тора – "үз иреге белән" берәр базга илтеп тыгарлар, һәм җитмәсә элекке өен, туганнарын таларга, урларга чыгарып кертерләр... Акылы утырып җитмәгән яшьләрне дә әллә ничә төрле иблис командалары вербовать итәргә һәм үзләренә зомби-кол итәргә аңдып-иснәнеп йөри, тулысынча ирекле рәвештә!.. Шул максатларда тулысынча ирекле рәвештә котырынкы пропаганда алып бара!..


"Азатлык"та Фәүзия Бәйрәмованың "Фәйзрахманчылар" сектасын яклап язуына карата:

Син үзеңнең тоткан бер динеңне атап күрсәтәсеңме халыкка, ахыр чиктә?! Ислам диненең кайсы мәзһәбе я сектасы?.. 7-8 яшьлек кыз балаларны башларына капчык бөркәп караңгы базда бикләп асрарга нормаль Ислам дине кушмый, кызларга шәригать кагыйдәләре 12 яшьтән куела башлый, – ә синең тоткан динеңдә ничек?!.

...Балаларны мәктәпкә йөртмәү донъяви закон белән тыела, – әммә шуны яклаган, пропагандалаган, һәм могаен оештырган өчен нишләп сине донъяви закон буенча хөкем итмиләр?!. Нишләп хокук саклау органнары күз йома?!. Туктап тор әле – без әнә шул "күз йомучылар"га да барып җитәргә мөмкинбез берәр вакыт!..


08.2012. Казанда террорчыларны хуплап оештырылган митинг һәм пикетларга карата:

"Милли активистлар" түгел, ә ислам экстремизмы активистлары, дин башлыкларына террор оештыручыларны яклаучылар!.. Аларның "милли" булуларын күргән юк, татар милләте файдасына бер генә эш тә эшләп күрсәткәннәре булмады!.. (Чөнки яклый торган "ваһаби-сәләфи" диннәре милләтләрне бетерергә куша!)

Халык та кем икәннәрен яхшы аңлый һәм аларга каршы: юри карарга да килми, "яклап килгән" дип уйламасыннар өчен! "15ләп кеше җыелды" дигәнегез – шул ук журналистлардыр әле, һәм ике-өчесе "граждански" полицайдыр... Ә нәтиҗәдә – чурт та булмый аларга, чөнки чынлыкта татар милләтен җимерүчеләр буларак "бик кыйммәт" торалар!..

...Үзләренең артлары төти башлагач алар плакатларын типографиядә төсле итеп бастырган!.. Әлбәттә русча, бүтән бөтен кәгазьләре дә гомергә русча булды – ә судта тәрҗемәче сорап "этләтәләр" икән, әй, иезуитлар!..

...Ә Айдар Хәлимне күрегез – ничек чыдап ята, дисәк, – ялт килеп тә чыккан, менә, ислам террорчыларын, кеше үтерүчеләрне, милләт корткычларны яклашырга!.. Гомерендә кайда туена, үлгәндә дә шунда тәгәрәп үләдер шул ходайның мәхлуклары...


08.2012. Болгар кунакхәнәсе каршындагы "конференция" өчен Ф.Бәйрәмова төркемен судка тартуга карата:

"Конференция өчен гаеплиләр"??. Мең сум штраф салырга җыеналар инде алайса, барыгызга бергә?.. (Эш эшләгән атлы булып.) Ә террорчыларны яклап пропаганда куптарган өчен, шуларны яклап оешма аркылы эш иткән өчен, дезинформацияләр тараткан өчен, бик күп шәхесләргә һәм оешмаларга нигезсез-дәлилсез пычрак ялалар яккан өчен бернәрсә дә кузгатмадылармы өстегезгә, аларын "күрмиләрме"?!.

Монда бит, минемчә, бөтен Казанны күтәреп йөз меңлек митинг үткәрергә кирәк, – иң элементар законнарның үтәлешен тәләп итеп!.. Дәүләт, хокук саклау һәм дин оешмаларының үз вазифаларын үтәүләрен тәләп итеп!.. Дини экстремистларның дәүләт тарафыннан яклануын фаш итеп!..

Һәм тагын бер митинг файдалы булыр иде – Татар халкының милли интересларын җинәятчел рәвештә дини-фанатик интереслар белән алмаштыруга каршы!..

Шуларны яклаучы бер "Мөнир"гә:

Гадирәк кара, кем "Мөнир", – кунакхәнәгә респектабльле кешеләр килеп урнаша, мадамнар һәм мистерлар, ә шунда кинәт берәүләр, чын максатларын администрациядән яшереп (я әйтми калдырып), җыен ислам экстремистларын "эчке митинг"ка җыя!.. Көн тәртипләре – яңарак кына урамда мосылман башлыкларына каршы террор актлары оештыручыларны, кеше үтерүчеләрне яклау!!. "Татар кешесеме?" – дисең – татар кешесенең барысына караганда бигрәк чәчләре үрә торырлык бит!!


08.2012. ЮС депутаты һәм "Татар Конгрессы" түрәсе Фәрит Мифтаховның "Кадимчелек динен" кайтарырга котыртуына карата:

Бер чиктән качып икенче чиккә ташланырга өндисез, чебеннән качып сазга чумган сыман!.. "Кадимче мәдрәсәләр" 20нче гасырда да "Җир таба күк яссы" дип өйрәтеп, татарларга чалбар, кепка киюне, помидор, гөмбә, кәбестә ашауны тыеп ятты!.. Шуңа күрә халык алардан: "Күп яттык без мәдрәсәдә, – аңламадык бер нәрсә дә!" – дип җырлый-җырлый, шатланып китеп барды!.. Бу заманда яңадан терелгәч тә, муллалар тиз арада байлык һәм хакимлек өчен талашып бетте!.. Һәм, әле билгесез – "фанатиклар" оештырганмы терактларны, әллә шул "традицион"нар нибары үзара акча бүлешкәнме?..

...Ә нишләп башыгызга Донъяви җәмгыятьне ныгыту турында уй килми икән?.. Шул исәптән Милли-донъяви җәмгыятьләрне яңадан тергезү турында?.. Татар телен коткару чаралары турында?.. Балаларга татар телендә белем бирүне яңадан терелтү турында?.. Татар телендә эшли торган һичьюгы бер яхшы сыйфатлы, демократик Интернет сайты ачу турында?.. "Икетеллелек турында закон"ны ниһәят гамәлгә кертү турында?..


08.2012. Яшел Үзән юлында машинада шартлаган 4 террорист турында:

Бер нәрсәдә икеләнмәгез – боларда бернинди иман булмаган, бөтен эшләрен фәкать акча өчен эшләгәннәр!.. Иманнары булса, 19 июльдә үк әле: "Дөрес үтерәбез микән соң бу мосылман-татар туганнарны, моның өчен Алла, хур кызлары бирәсе урында, безне җиденче кат тамукка атмас микән соң?" – дип азрак булса да шикләнерләрие... Ваһаби-сәләфи башлыклары күп акчалар түләмәсә, бу бандитлар барыбер квартир талап, юл басып, кеше үтереп йөрерие!..

...Шатланырга кирәктер, Рамазан бәйрәмендә халыкны тагы да күпләп үтерер өчен Казанга бер машина шартлаткыч апкайтканда үзләре гөп иткән, ходайның рәхмәте! – дип!.. Әммә, шуның белән генә әле токымнары корымаганны да истән чыгармаска кирәк!..


08.2012. "Мәет ашына йөрмәскә" котыртучы бер ваһабитка:

Синең "мәет ашына йөрмәү" (өчен-җидесен-кырыгын үткәрмәү) дигәнең, каберләргә рәшәткә һәм таш куймау белән бергә, Утка табынучылар (Зороастризм) йогынтысында барлыкка килгән секта идеологиясе булып тора... Аларда үлгән кешене биек җиргә таш өстенә куялар, козгыннар чукып ашасын дип, ә калган сөякләрен бер тирән үләт чокырына ташлыйлар... Тере чакта да тәнне "нәҗес" дип саныйлар, аны җафалау, түбәнсетү җанны югары күтәрә дип ышаналар... Үлмәслек кенә ашыйлар, ярым-шәрә йөриләр, үз сыртларына үзләре камчы сыдыралар... Үзләре табына торган бер ярым-мифик юлбашчыдан башка бернәрсәне дә хөрмәт итмиләр, изге корылмаларны һәм каберләрне җимерергә мөмкиннәр...


06.2012. Каргалы авылында ирләр аерым, хатыннар аерым "ботка пешереп" "исламча җыен" үткәрелүгә карата:

Муллалар чик-чама белми азына башлады, халыкка үз золымнарын салу буенча!.. Сабан туена "альтернатива" чыгарганнар, шулай итеп, менә!.. Һәм нинди тупас-кыргый формада!.. Мондый хәлләрнең бит иң караңгы гарәп илләрендә дә булганы юк!..

...Ә дин нәрсә куша икән соң, чыннан да?.. Мисал өчен, әйтик, бәрәңге шытыгын утарга кирәк ди, – базга хатын-кызлар төшеп утырырга тиешме, ир-атлармы? Әллә бу очракта кешеләрнең бот арасын тикшермәскәме?.. Мөхәммәт пәйгамбәр ни әйткән?.. Хәер, аның заманында бәрәңге булмаган...

...Яисә башка мисал: хатын-кызның матурлыгын шайтан яралткан, ирләрне аздыру өчен, шуңа күрә ул яман нәрсә... Ярый, килештек тә ди, икенче мисал: алтын да бик матур, аны да шайтан яралткан бит инде... Энҗе-мәрҗән, асылташларны, шуннан ары тагын бүтән байлык-зиннәтләрне дә бит инде алайса... – Ярый, шуннан нәтиҗә ясыйбыз: донъяда матурлыкларны шайтан яралткан, җыен яманлыкларны гына алла яралткан булып чыгамы??. – "Пештеренмәгез!" – диләрие бездә андый турында – матурлыкларның барысын да алла яралткан, күрсәтер өчен, кулланыр өчен!.. Гел динсез кешеләр дә матурлыкның кая хәтле барып, кай төштән соң оят һәм хурлык, ямьсезлек башланганын бик белә – ул тойгыны да кешеләргә алла биргән булып чыга... Ә сүз белән аңлата башласаң – берничә том калын роман да җитмәс, – димәк, аның чиген дә кешеләргә алла тоем аркылы биргән... – Аның өчен дә әллә нинди мулла әллә каян отып кайткан этлекләр кирәкми!..

...Ә кем әйтте әле сезгә аларның үзләрен шайтан котыртмый дип, именно менә безне котырта дип??. Ә киресенчә түгел микән соң?.. Кем белә, бәлки именно без йөрербез "тегендә" баргач оҗмах рестораннарында (тамукка бәлеш кисәкләре ташлый-ташлый, каравыл күрмәгәндә)?..


Муллалыкка укырга теләүчеләргә:

Муллалыкка укымагыз, яшьләр, мәдрәсәләргә бармагыз!.. Чөнки:

– Дини ажиотаж – мода я психоз төсле ул, бер кабара да бер шиңә – инде шиңү стадиясенә керде. Мәчетләргә 6-7 алҗыган карт йөри, ничә еллар куәтле "дәгъвәт"ләрдән соң да, алары да күрешеп сөйләшер өчен. Эшсез я эш хаксыз калырсыз...

– Эткә таяк ыргытсаң "рухани"га тия хәзер, бер-берсенең бугазларын чәйнәшүләрен күр!.. Ә дистәләрчә мәдрәсә һаман яңаларын штамплый...

– Алла бәлки бардыр, әммә диннәр дөрес түгел алар!.. Алла, әгәр булса, кешеләргә үз урыннарында үз аңнарынча дөрес яшәргә кушкандыр, ә түгел кайчан нинди әфсеннәр укырга...

– Бу донъяга баксаң – дин тотмаучылар дөресрәк яши, бозыклык һәм җинәятләре азрак... Азат һәм иркен яшиләр, беркемгә дә манкорт я мөрит булмыйча, күңелләре кушканга күбрәк буйсынып... Күбесе тиеш чакта Аллага ялварырга һәм аннан куркырга да онытмый, мәгәр...

– Бөтен донъя бүгенге көндә нәкъ менә динчеләрдән курка!.. Интернет форумнарын гына укып карагыз – нәкъ менә дини фанатиклардан күпме агрессив янаулар, күпме пычрак ялганнар, психопатик истерияләр!.. Алланы да алар җитмеш җиде төрле итеп күрә, бер-берсенә дә хәттә кан дошман!.. – Сезне дә берәр төрле "җиһат"ка тартып керткәннәрен сизми дә калырсыз!.. Акча да селкеп күрсәтсәләр...


08.2012 Россия һәм Татарстан башлыкларының терорризмга карата булдыксызлыгы турында:

Терактлардан соң Россия һәм Татарстан башлыклары бары үзләренең сәләтсез, "җебегән" булуларын күрсәтте: 1) бер гаеплене дә тота алмады, 2) оештыручы һәм котыртучы бер "лидер"га карата да кискен чара күрмәде, 3) террорларны яклап купкан законсыз пропаганда акцияләренә ирек куйды, 4) үзләре бернинди пропаганда-аңлату эшләре алып бармады, РТ президенты, премьеры, әйтик, бер сүз дә әйтмичә (кибет ачылуларга йөрүен давам итеп) калды, депутатлардан да журналистлар һичбер анык сүз сыгып чыгара алмады, 5) "традицион" дин әһелләре дә асылда бернинди бәя бирмәде, чара күрмәде, үгет-нәсихәт кузгатмады... – "Бетлелеккә тикшерү" диләр моны: менә шулай икәнен, шулай булачагын белеп торды террорчы-экстремистлар, алга таба инде кыюрак һәм дәртләнебрәк эш итәрләр дип көтегез!..

Бөтен донъяда чын рухи-мәдәни-милли кыйммәтләрне бастыру, томалау, өскә чыгармау политикасы алып барыла хәзер – алардан куркалар нишләптер, ә сәбәбе – милли азатлык хәрәкәтләре күтәрелүдән һәм "сепаратизм"нар көчәюдән курку булса кирәк... Алмашка "зыянсыз" тоелган ялган кыйммәтләр тәкъдим ителә: аллага табын, дога укы шырт иткән саен, теге донъяны кайгырт минут саен һ.б.ш., ә "бу донъяда" – бер үк төрле стандарт азык ашап стандарт кием киюеңнән, ниндидер стандарт "винтик" эше эшләвеңнән канагәть бул... Үсеш, алгарыш, камилләшү, нинди дә булса идеалларга хезмәт итү максатларына алмашка исә "тотрыклылык" лозунгысы күтәрәләр... Кемнәр өчендер ул бик шәптер бәлки, тик әгәр бүтән кемнәрдер бүгенге тормышларыннан канагәть булмаса, – алар ул тынчу "тотрыклылыкны" бозарга форсат кына көтеп торачак бит инде... ("Переменнн!!!" – дип җырлыйларые бар да Перестройка чорында...) Бигрәк тә яшьләр...


15.09.2012. “Мөхәммәт пәйгамбәрне хөрмәтсезләгән” фильм уңаеннан купкан гаугаларга карата:

Мосылманнар фикеренчә, үзен “алла улы” дип таныткан Христос – ялганчы һәм аферист; ә христианнар фикеренчә – “алладан күрсәтмәләр ишетәм” дигән Мөхәммәт шундый... Дин тотмаучылар фикеренчә исә – бөтен диннәргә дә ялганчы һәм аферистлар нигез салган!.. Шулай булгач, нинди “үзара хөрмәт” ди ул?!. Чынлыкта идеологик дошманнар арасында килешмәүчән көрәш бара, ә бөтен проблема сүзләргә каршы сүзләр белән көрәшүгә, көч куллану һәм мәҗбүр итүләрдән тыелуга кайтып кала түгелме?

Көч куллануга барып җиткәч кенә дерт итеп аңга килергә кирәкми, мәгәр, – шуннан күпкә алдарак сүз-фикер иреген тәэмин итәргә кирәк!.. Бүген бездә, менә, барлык хәбәр чараларында бары тик диннәрне мактау, пропагандалау гына рөхсәт ителә, аларны тәнкыйтьләү фактта тыелган!.. Кая карама – фәкать муллалар да поплар сайрый теләсә нинди үз ялганнарын!.. Ә “Диннәр ялган!” – дип, шуңа аермачык дәлилләр китереп сөйләргә теләсәң – бөтен юллар ябык, алай да бер “ярык” табып әйтә алсаң инде әгәр:  “Хөрмәт итмисең!” – дип котырынып ташланалар!.. – Әйе, без аларны хөрмәт итмибез!!. Шул турыда сөйләр өчен аларныкы белән тигез хокукларыбызны бумагыз!.. Сайлап цензура ясамагыз!!.


07.2012. Рус телле "Әл-РТВ" каналы ачылуга карата:

Менә, "дин һәм дәүләт", "дин һәм милләт" сорауларына ап-ачык җавап үзеннән-үзе килеп чыккан, озак көттермәгән, аңлыларга аңларлык: 1) Ислам динен Россия дәүләте органнары күтәрә һәм пропагандалый (Конституцияне бозып); 2) Ислам дине бүгенге көндә Россия халыкларын урыслаштыруның иң эффектлы коралларыннан берсенә әверелде...


19 июль терактыннан соң Казан мәчетләренә полиция постлары куелуга карата:

Ә сез әйтәсез, полиция һәм ФСБ төрле "астыртын" алымнар белән эш итә дип. – Алар һаман шул "үз белгәнен" эшли, иң тупас рәвештә, – ишек төбенә каравыл куя, үз кадрларына тагы да "тузансыз" эш урыннары арттыра!.. Ә бер килеп баскан урыннан алар инде китми!
...Менә аңлат шуларга моннан ары, ничәнче елда нигә туганыңны, исбатла ваһаби түгеллегеңне, күрсәт билеңне чишеп, бомба урамаганыңны...

...Ә террорчы-бандитларга нәрсә – аларга бит, могаен, эш кушучы ияләре беруңайдан традицион татар мәхәлләләрен таркату бурычын да йөкләгәндер...


Алла ничек яшәргә кушкан?..

Сез теге донъяга баргач, анда христиан алласы булса – ни дип җавап бирерсез?.. Ә чукча алласы булса?... Ә юмба-мумба алласы булса?.. – Менә шуңа күрә дә без әйтәбез: Алла, әгәр дә ки булса – кешеләрне үз урыннарында үз аңнарынча ничек дөрес яшәүләренә карап хөкем итәр!..
...Алып карыйк XI гасырда Тәре сугышына киткән бер французны... – Ул бит чын-ихлас күңелдән киткән, дине өчен үләргә риза булып, бөтен бәхетен шуның өчен корбан итеп!.. Алла, әгәр булса, аны оҗмахка кертер дип уйларга кирәк, чөнки (фараз итәбез) – Аллага фидакарьләр кирәктер... Бүтән төрлеләр кирәксә – инде үзе белә торгандыр...
...Үземә килгәндә, – мин үз урынымда шушы әйтә торган сүзләремне әйтергә, үзем дөрес дип санаган юлдан барырга бурычлы дип саныйм... "Аллага кысылмасам" ни булырые – бик "әйбәт" булырые... Тик мин ялган хорафатлардан изелгән, золым ителгән миллионнарча татар туганнарны күңелдә тотам һәм шуларны кайгыртып язам... Мин шуңа сәләтле – мин шуны эшләргә тиеш!..


08.2012. "Урыслар Казанда тәре йөртә" дип шау куптаруга карата:

Нигә сез гелән Тәре йөрешенә кысыласыз, вакыйга күргән шикелле?.. Теге яктан шундый ук сезнең күекләр: "Мосылманнар урамда сарык суя!" – дип шау куптара... Нәрсә күтәреп йөрсә дә ирек түгелмени илдәге гражданнарга?.. Кыш көне бәкедә су коенырга төшүчеләргә дә ажгырасыз... Туктатыгыз бу ахмаклыкны!..


07.2012. "Атеист"лар һәм "Коръән серләре" турында:

Моннан 20-25 еллар элек бөтен халык "атеист" иде, үлгән кешене күмгәндә дога укучы да табалмыйларые... Хәзер нәкъ киресенчә: "мин атеист" дип әйтү түгел, "мин дин тотмыйм" дип кенә әйтүчене дә табуы кыен... Икейөзлелек халыкта шулкадәр киң таралган!..
...Гариф Гобәйнең "Коръән серләре" китабында анда бер ялган да югые. Әлбәттә, бәяләр "сугышчан атеизм" стилендә "ачы көлү" белән бирелгәние, заманының стиле шундый иде чөнки... Ләкин, әйтик, "Споры с безбожником" дигән киң билгеле китап югарыракмы әллә?... (Автор үзенә уңайлы ахмак кына сорау куя да, шуңа рәхәтләнеп үзе җавап бирә, җөмлә саен алдашып, җитмәсә... Яртысы ислам динендә зур гонаһ саналган "саннар магиясе"ннән тора.)

ТАТАР ТЕЛЕ, МӘДӘНИЯТЕ....


1.06.17 Тукайның Уфага баруына 105 ел:

Габдулла Тукайның Уфага баруы турында үзе язган "Мәкаләи махсуса" (1912) язмасыннан бер өзек:
«Петербург профессорлары хәзер башкорт халкының бик тиздән монкариз булачагына [бетәчәгенә] иман иткәннәр. Башкортларның гадәт вә ахлакларын язып һәм кием вә зиннәтләрен музей өчен тикшереп ятмакталар икән. Әгәр Фаиз әфәнде кеби чын башкорт рухы вә башкорт моңы белән җырланган җырлар да граммофоннарга алынып калса, моның башкорт инкыйразыннан [бетүеннән] соң азмы әһәмияте булыр иде?! Ләкин милләтемез диңгезенең энҗеләре төптә ятып, "ул-бу"лары гына өскә калка шул.»

Күрегез әле, җәмәгать, Тукаебыз "башкортның бетәчәге" турында ничек салкын кан белән яза һәм, шул ук вакытта, башкортның "төптә яткан энҗеләре" турында ничек кайгырта!!! – Нилектән шулай дигәндә – Тукай һәм Тукай заманы кешеләре "башкорт"ның ялан-кырларда тирмә корып ярым-күчмә тормышта яшәп ятучы, инде соңгы елларын үткәрүче этник-экономик категория булуын бик яхшы белгән!!! "Башкорт бетә" дигәндә ниндидер "үтереп бетерүне" түгел, әнә шул күчмә тирмәләрнең бетәчәген күздә тоткан!!! Һәм, әлбәттә, башкортларны тулаем "милләтемез"дән аерып карау турында башына да китермәгән!!! Аларның җырларын "милләтемезнең энҗеләре" итеп язып калдыру турысында гына нык кайгырткан!!! Күзегезне ачыбрак карагыз!!!


15.04.2015 Сабан туеның килеп чыгышы турында:

1. Сабан туен борынгыларның язгы кыр эшләре алдыннан үткәрүе бик шикле, чөнки яңа гына Нәүрүз (Яңа ел) булып узган, аннан башка да бик мәшәкатьле вакыт... Җир сөрү беткәч мөмкин, тик аны кемнең кайчан бетерәсен кем белә?.. Дөресе бөтенләй бүтәнчә – аның элек 21 июнь – иң озын көн "туе" булуы бик ихтимал. Ә нилектән "Сабан туе"? – Чөнки ул көнне, иске йола буенча, авыл тирәли сабан белән буразна ярып чыкканнар, җен-пәриләр шул буразна аша үтеп керәлмәсен өчен... Сабанга ат түгел, ә кияүгә чыкмаган кызларны җиккәннәр, алар саф, әле "бер җен дә кагылмаган" булганга күрә... Шуннан ни – шул кызлар авылны урап сөреп чыкканчы алар тирәсендә уен-көлке, җыр-бию, ярыш һ.б. күңел ачулар гөр килеп торган... (Бу йола илнең ерак почмакларында чагыштырмача күптән түгел дә үткәрелгән, шунлыктан фәнни фольклор хезмәтләрендә тасвир ителеп калган.)

2. Рабит Батулла, гадәтенчә, чаштыра, – батыр калучы бүләкне картлардан сорап алмаган, билгеле!.. Гомумән, татарларда Сабан туе "картлар бәйрәме" булмаган, чөнки картлар – "дин әһелләре", ә ислам дине Сабан туен булдыралган җирдә бөтенләй тыйган, булдыралмаган җирдә "шайтан коткысы" дип караган...

Ә нилектән "туй"? – Бу бик кызыклы сүзне хәзерге телгә "ту-кай" яисә "ту-ай" дип тәрҗемә итәргә була: монда "ту" – "тудыручы" я "тудырырга сәләтле" (әле дә башкорт телендә буаз бияне "ту бия" диләр), – могаен, борынгылар иң башта "Туй" (Туай) дип Җир-Ананы (шундый алиһәне), соңрак шуңа багышланган бәйрәмне атаган... Өйләнешү бәйрәмен дә шуңа багышлаган...

Ә "бәйрәм" (башкортча "байрам") сүзе каян?.. – Хәзерге монгол телендә “Баяр-Ам” – сүзмә-сүз “Тереклек Бәйрәме”, ә борынгы телдә “Байр-Ам” – “Иге Ана” булган...

орынгы ышануларга, йолаларга "ырым-шырым", "шырды-бырды" дип кенә карау модага кергән (аның буенча бүгенге динчеләр бик тырышып эшли), – чынлыкта исә ул йолалар логик яктан бербөтен Донъяга Караш системасын тәшкил иткән!.. Мисалга, давам итик баягы теманы, – нилектән Сабан туенда "кызлар чагыштыру" уеннары юк?.. – Сабан сөргәннәр, "эшләре күп булган", әйе, тик аның артында әле бик зур "донъя көтү" логикасы ята, – чөнки бер ата-ана да июнь аенда үзенең җиткән кызын, кыйммәтле эш көчен печән әзерләү, урак уру, ашлык сугу сыман эшләр килеп җиткәндә генә теләсә кемгә кияүгә биреп җибәрми!.. Үзендә эшләтә, ә "кызларның сабан сөрүе" – алда торган шул эшләрнең зур бер символы булып тора!.. Ә 21 сентябрь, Уңыш бәйрәме җиткәч инде – бөтенләй башкача!.. Шуңа күрә, борынгыларда җәй уртасында туйлар, өйләнешүләр бөтенләй булмаган, аны көз һәм иртә кыш айларына калдырганнар... Шуннан, исәпләп карыйк: октябрьдә өйләнештеләр, 9 айдан соң – июнь азакларында беренче балалары туды ди, – какраз җиләк-җимеш, беренче иген җитлеккән вакыт, витаминнар күп, яшь ананың сөте дә иң шифалы!.. Ә туйны июнь азагында ясасалар? – беренче бала март аенда, иң ач, бөтен кеше С авитаминозы – зәңгелә белән чирләгән вакытта туа!.. – Менә шул бербөтен Донъяга караш системасы чит-ят диннәр йогынтысында җимерелгәч халык ничәмә миллионнар әрәм корбан биргәндер – тарихта теркәлеп калмаган... Тик чамалыйбыз...


12.04.15. “Элмә такталарда хаталар” темасына чираттагы шау-шуга карата:

"Халык контроле"нә салу да яхшы нәрсә, тик "Ватаным Татарстан" кебек гәзитләр, Д.Шәйхетдин кебек элекке булса да журналистлар өчен бу гына просто "малай-шалайлык" – алар, тотынгач-тотынгач, бөтенләй бүтән җирдән тотынырга тиешләрие! – Рәсми дәүләт вывескаларын барсын бер фирма ясый, заказчылар шуңа заказны русча гына язып бирә, ә фирма тәрҗемәче тотып азапланмый, кайсыдыр бер "дядя Вася" гына тәрҗемә итә; Татарстан Дәүләт Советының Милли эшләр комитеты (Разил Вәлиев һ.б.лар) исә егерме-утыз еллар буе шул чүп мәсәләне дә хәл итмичә җинәятчел саботаж ясап утыра!!.

Шул ук вакытта, әйтик, юл күрсәткечләрендә хаталар юк, чөнки аларны просто бүтән фирма ясый, ә анда, күрәсең, грамотлырак "дядя" утыра...

Бу бары тик Татарстанның специфик мәсәләсе – күрше Башкортстанда, әйтик, дәүләт оешмаларының рәсми такталарында хата белән язу просто мөмкин түгел!.. Чөнки ул бит дәүләтнең йөзе!!. Анда бер хата китсә (башкортча с, з хәрефләренә койрык тагарга онытсалар, мәсәлән) – бу бит дәүләтне "шырагай" итеп күрсәтеп мыскыллау була!!. Ә дәүләтне мыскыллау буенча аерым статья бар – аның өчен башың "себер китәргә" дә мөмкин юньле-башлы республикада!!.


Кайсы "татарча" дөрес?..

Сүзуңай бераз "татар телендә дөрес язу" темасына тулай фикер йөртеп тә алыйк әле, – ничек язсаң дөрес була икән?:

...2001 елда бугай, ТР Фәннәр Академиясендә "фәнни нигезләп", ТР Югары Советы сессиясендә кабул итеп "Латин графикасы" керттеләр... Шуннан озакламый аны РФ Дәүләт Думасы җиңел генә "чиртеп очырды", шуннан, билгеле ки, "латиница" буенча аксак-туксак булса да башланган бик күп (вак) эшләр бер көн эчендә юк булды... Ансы яхшы (мин үзем дә ул милләт корткыч "латиница"га каршы күп көрәштем)... Тик, закон ягыннан проблема һавада эленеп калды: ТР ФА һәм ТР ЮС ул "латиница"ны бетерү, һичьюгы туктатып тору турында бернинди "акт" та язмады!!. Хәзер килеп, әгәр берәр "дотошный" дәгъвәче табылса, һәр татарча язманы "татарча түгел" дип суд аркылы танырга мөмкин!!.

1989 елда, шул ук ТР Югары Советында раслатып, татар әлифбасына (кириллицага) "w", "q", "y"` хәрефләре керттеләр, – шул ахмак карар нигезендә махсус заказ белән меңнәрчә язу машинкасы ясатып кайтарылды (бер кәгазь дә язмыйча харап булдылар)... Ул карар да әлегәчә гамәлдән чыгарылмаган!!. (Мин үзем монсына да "алланың рәхмәте" дип карыйм.)

Мәгәр, 80нче еллар башында татар теле өчен бик яхшы, чын галимнәр әзерләгән реформа да ИЯЛИдә рәсми кабул ителеп гамәлгә кертелә башлаганые: аның буенча гарәп-фарсы телләреннән кергән "бәлә", "җафа", "мосылман", "хәттә" кебек күп кенә алынма сүзләр шушы монда бирелгәнчә язылырга, "әдәбият", "нәшрият" кебек сүзләргә нечкә кушымчалар ялганырга тиеш иде... Татарстанның өлкә гәзит-журналлары берничә ел буе шулай язуга күчәргә тырышып та карады, – тик эшне беркем дә оештырып алып бармады, ничек язу "һәркемнең үз ирегенә" калды, ахырда исә ярым-надан журналист һәм укытучылар кире 50-60 еллардагы грамматикага әйләнеп кайтып "егылды"... Мәгәр, – ИЯЛИ чыгарган "закон" шулай ук әлегәчә кире алынмаган!!

Мин үзем мөмкин булганча шул грамматикага буйсынып язарга тырышам, чөнки ул татар телен иң дөрес чагылдыра... Аннан алдагы грамматиканы исә элекке заманның бик үк намуслы булмаган галимнәре барыннан элек гарәп догаларын дөрес транскрипция белән язу турыда уйлап ясаган (күрәсең аларга шундый заказ булган), ул асылда татар телен имгәтеп ботарлый, мең еллар буе яшәп килгән тере татар телен "ясалма тел"гә, аксак-туксак инвалидка әйләндерә...

Әле тагын ниндидер стихияле "милләтчеләр" дә татар телен үзләренчә ботарлап маташты! Менә, әйтик, "йә" дигән сүз шундый "реформаторлар" яңалыгы булып тора, – тик бит алар үзләре үк икенче җирдә "яки", "яисә" дип яза, "йәки", "йәисә" дип язмый!.. Нинди нигездә "чашу"ларын белмим – тагы да берәр "грамматика законын" просто күрми калдым микән?..

...Анда югарыда, ТР ФА, ИЯЛИ, ТР ЮС кебек җирләрдә ныгытып оялап урнашып алган усыракларга каршы бүгенге көндә бернинди чара, бернинди контроль дә юк, мәгәр!.. Кайберләре просто татарча белми башлады (Равил Сабиров дигән бер шундый "галим"нәре белән аз-маз танышырга да туры килгәние.)...

...Бу "татарча дөрес язу" мәсәләсе – кемгәдер уен-муен, бер көлеп ала да бетте, – тик татар теле белән һөнәри шөгыльләнүчеләр: тәрҗемәче, журналист, язучылар, документ төзүчеләр дә бар бит әле!.. Мисал өчен бер тәрҗемәче бик югары оешмадан (министрлыктан я Президент Аппаратыннан я Югары Судтан) заказ алып (эше өчен акчасын да алып) болай тәрҗемә итте ди: "Мәгълүмәттәге хыйлафлык өчен идәрә агзасы җазага тартылды"... – Шуннан, моны нишләтәләр инде?.. – 80нче еллардагы "үзе беткән" грамматика буенча карасалар – бар да дөп-дөрес... 40-70нче еллардагы "классик", тик закон җәһәтеннән "гамәлдән чыккан" грамматика буенча исә дөресе: "Мәгълүматтагы хилафлык өчен идарә әгъзасы җәзага тартылды" була... "Латиница" һ.б.ларны әйтеп тә торасы юк, – тик алар буенча да, заказны кабул итүче зат берәр киребеткән булса, шау-шу куптарырга ихтимал... Шуннан, һөнәре, ашый торган икмәге буенча татар теле грамматикасына, аны теләсә ничек "аңлый" торган җен суккан бәндәләргә бәйле булган бу Тәрҗемәче абзый (апа) нишли инде, бичара?.. Ә "тегендә өстә" утырган бер "түрә" дөмегеп, аның урынына иртәгә "икенче төрле фикерлесе" килеп утырса, кая бара?!. Вәт бит проблема, понимаешлармы?!!


Милли гаилә этикасы турында:

Гаилә этикасы, җәмгыять этикасы татарларда элекке заманда да бик булган, һәм аны "Юсык" дип атаганнар (безнең әби-бабайлар ул сүзне беләдерие әле)... Һәм аның дин-шәригатьтә телгә алынмаган кагыйдәләре дә күп кенә... Чөнки, күпме генә алдашмасыннар, Коръәндә бер-ике өзек-төтектән башка бернинди кагыйдә-өйрәтмә юк, хәдисләрдә аз-маз гына борынгы гарәп кагыйдәләре бар (ыру-кабилә һәм колбиләүчелек стройларына хаслар)... Тик, нәкъ менә шул мәсәләне чишү рәвешендә дип аңларга кирәк, – Коръәндә берничә җирдә "Гадәт буенча эшләнсен" – дигән сүзләр бар. Ягъни, ислам дине халыклырның гадәтләрен, юсыкларын, мәдәниятләрен законлы, кануни дип таный!..


Июль. Питрау бәйрәменә карата:

Элек бөтен татарларга да хас булган "Карга боткасы" инде бу төп асылында... Печәннән соң уракка төшкәнче вакытны чамалап үткәрелгән бугай; аерата дини яисә "мәҗүси" төсмере булмаган, бала-чагага һәм яшьләргә ирмәк өчен оештырыла торган берничә "ырым"ны санамаганда... Муллалар бетерткән, карганып та төкеренеп, уйнап-көлгән өчен җәһәннәм утлары белән янап!.. Яңадан торгызыргае "мосылман" авылларда да...

...Аның бер күркәм йоласы – яңа борчак белән арыштан яшел ботка пешергәннәр: быелгы уңыштан беренче тапкыр авыз иткәннәр. Авыз гына иткәннәр дә, калган күбесен җиргә сипкәннәр – яңарак кына оядан очып төшкән карга балаларына сыйланырга...


07.2012. Себердә “Искер җыены” үткәрелүгә карата:

Сәнгатьчеләр тирән кризиста утыра һәм яңа темалар, яңа формалар эзли, яшәргә тырышып... Тик бу очракта шунсы борчуга сала – Себер татарлары бу "хәрәкәт"не татарча сөйләшеп һәм язып оештырырлык хәлдә түгел микәнни, бөтенесе урыс телле туристларны җәлеп итү өчен генә микәнни?.. Ни өчен алар бөтен плакатларын урысча гына язган??! Ну, ясап куярлар ахырда бер оригиналь скоморохлар ансамбле, шулай ук русча концертлар куя торганны (Себер татарлары тарихыннан комедия ясап)... Әммә, бу "милли яңарыш" галәмәте булсын өчен, – иң баштан ук татарча һәм татарлар өчен эш итәргә тиешлеие түгелме?..


08.2012 Г.Камал ис. Драма театры турында:

"Сугышчан пролеткульт" жанрында (һәм могаен заказ буенча) язылган "Зәңгәр шәл" һәм "Наемщик" спектакльләренең тарихи әһәмияте юк түгел, тик шуларны бүгенге көндә дә сәхнәләштереп яту – Камал театры өчен хурлык һәм мәсхәрә!..

..."Халык әллә мин уйлаганча ук ахмак түгел микән?" – дигән шиккә калдым әле бераз, – шундый мәсхәрәләргә йөрми башлаган икән бит... Ә театрчылар, аптырагач, шырды-бырды "Салават концертлары" куйдыра башлаган икән, татар милләтенең иң югары Драма сәхнәсендә...


05.2012 Татарстан Язучылар берлеге корылтаенда "рәис алмаштыру" уңаеннан:

Яхшы башлангыч!.. Инде эстафетаны Чаллыга юнәлтеп, Чаллы язучылар берлегеннән Вахит Имамовны алып бәрергә кирәктер!.. – Язучылык сәләте юк, бөтен килбәте белән дә, сүз һәм гамәлләре белән дә – Күсәк, тегеннән-моннан күчереп алып һәм үзеннән ялганнар өстәп төрле тупас җанҗаллар язу белән дан казанды; Чаллының "Мәйдан" журналын чүплек башына әйләндерде (реклама һәм Казандагы дусларының чүп-чарын җыеп алып кайтып тутыра); Кама аръягы төбәгенең бөтен иҗади көчләрен корытып бетерде; булган акчаларны җыен психиатрия клиентларының (үз әшнәләренең) акылдан язган китапларын чыгартуга түгә; кешеләр белән элементар сөйләшә дә белми; тормышның бернинди вакыйгаларына актив катнашмый, фикерләр әйтми (сәләтеннән килми)... Мәгәр эрелек ягыннан күркәдән куәтлерәк!.. – Күпме үчтекләп йөртер икән татар милләте шул албастыны тагы да?!.

 

БЕЛЕМ...


Бөтен фәннәр дә татарча укытылырга тиеш, диючегә:

Алга максатларны дөрес куярга кирәк бит... – Югары классларда тәбигать фәннәрен татарча укыту реаль нәрсә дә түгел, максатка ярашлы да түгел... Чөнки: 1) Андый укытучылар юк, теләгән очракта башта шуларны зур дәүләт программасы төзеп яңадан әзерләргә кирәк; 2) Фән-техника эшләре хәзер бөтен җирдә русча гына алып барыла, ә фән укыту ул "теге донъяга" әзерләү түгел, монысына әзерләү; 3) Бөтен донъяда фәннәрне җитди дәрәҗәдә инглизчә укуга күчеп баралар; 4) Ата-аналар һәм балалар үзләре реаль булмаган телдә фән укуга каршы булачак...

Шуңа күрә, "тулы булмаган" белемдә физика, химия, биологиянең иң төп төшенчәләрен татарча бирү максатын кую гына реаль, аны да плакатлар белән хәл итеп булмый... Минемчә, бүгенге хәлдә балаларга термин һәм төшенчәләрнең ике телдә тәрҗемәләрен бирү, татарча фәнни-популяр уку-ярдәмлек китаплары чыгару, вузларда исә мәктәп фәннәрен татарча да аңлатырга өйрәтү "курслары" оештыру турында уйларга кирәк... "Көрәшергә" бик ашкынучылар булса – әнә шуларны эшләүчеләргә, бигрәк тә укытучыларга реаль (гарәпчәсе "мәтди", татарчасы "акчалата") ярдәм күрсәтсеннәр!..

ТАТАРЧА ПРОГРАММАЛАР, САЙТЛАР һ.б.ш...

I Электроника һәм белем I Һәм башка... I


Татар телен өйрәнүчеләргә:

Татар телен "өйдә утырып" өйрәнергә теләүчеләргә иң яхшы ярдәмлек – Русча-Татарча электрон Тәрҗемәче ("Татарча") – http://tatarca-text.narod.ru сайтында... Инде дүрт елга якын таратыла, шуның ике елында – бушлай!..

...Татарстанның дәүләт, мәгариф, информатика җитәкчеләре моннан 17 ел элек гамәлгә кертелә башлаган, татар халкында киң таралыш алган, барлык татар матбугат чараларында диярлек гамәлдә кулланыла торган бу Татар теле программалары пакетына каршы намуссыз саботаж ясап утырды һәм утыра!.. Ул программалар, югыйсә, хәттә министрлыкларның компьютерларына да куелган, тик авторның рөхсәтеннән башка һәм аңа тиешле хакын түләүдән башка, аңа программалар өстендә эшләү өчен минималь шартлар тудырудан башка!.. Без бу турыда күп яздык, күп җирләргә, бөтен татар халкы белә, – тик бюрократларның тиреләре калын!..


10.09.13Казан метросында татарча табло текстларын “электрон тәрҗемәче” аша үткәреп кенә бирүгә карата:

Электрон сүзлекләр грамматик дөрес тәрҗемәне принципта бирә алмый (нинди генә сыйфатлы булсалар да), аларның максаты – аңлаешлы тәрҗемә бирү... Тик барлык татарлар да русча аңлый, аларга аңлау өчен генә тәрҗемә һич кирәкми, шунлыктан "русча-татарча электрон тәрҗемәче" ясауда да бернинди хаҗәт юк, аны реаль файдага донъяда беркем дә кулланмаячак!.. 2006 елда миңа да тәкъдим иткәннәрие шул "русча-татарча"ны ясарга – сөйләшеп тә тормыйча кире кактым!..

...Ләкин министрлыкларда утыручы Фирая Шәйхиева, Рәиф Зиннәтуллин күк ярым-автомат функционерларда аны аңларлык интеллект юк, – алар шундый "русча-татарча" ярдәмендә "татар теле" мәшәкатеннән котылырга уйлады: янәсе аларның гел русча була торган рәсми документларын шул программага тыгасың да, Конституциянең телләр турындагы тәләбенә бәйле бөтен эшләр бетә дә куя, – тәрҗемәче кешеләр кирәкми, хезмәткәрләрдән татар телен белүләрен тәләп итәргә кирәкми, татарча белүчеләргә өстенлекләр бирергә кирәкми һәм башкалар!.. Анда да "ил, милләт" турында түгел, ә үз министрлыкларының контор эшләре турында гына уйлады алар!..

...Арытаба, билгеле ки, үзләре берни белми дә, уйламый да, – шул үзләренең мәгариф, фән министрлыклары, Мин.Кабинеты, През.Аппараты, Фәннәр Академиясе тирәсендә һәм эчендә "татар теле" буенча оялап ятучы жуликларга заказ бирделәр... Ә аларына шул гына кирәк, акча гына түләнсен – айга бау тагарга да алынырлар – "идеяне" бик хуплап күтәреп алып, эшкә дә керештеләр. "Русча-Татарча тәрҗемәче"не Равил Сабиров җитәкләгән "Татарнамә" дигән фирма төзеп маташты, һәм әлбәттә төзи алмады!.. Тик шул эшкә ашмаган нәрсәсен "әзер" дип игълан итеп, хәзер донъяга таратып ята, оятсыз рәвештә!.. Ул кеше белән мин берничә хат алмашкан һәм ике-өч тапкыр телефоннан сөйләшкәнием – татар теле буенча сүзлекләр һәм фәнни хезмәтләр авторы татарча белми, русча сөйләшә һәм яза!.. Русча да өч сүздән артык җөмләләр кулланмаска тырыша, чөнки бутала башлый!..

(Шыр надан булмаса, просто әдәм рәтле булса, ул Тәрҗемәче программага "Дивар" – "стена" дигән исем куярыемы?.. Татарча-Русча сүзлеккә гарәпчә "сүзлек" дигән "Камус" исеме куярыемы?)

...Ә Татарча-Русча электрон тәрҗемәчене ("Татарча" программасын) мин ясадым, күп хезмәтләр куеп, чөнки анысы бөтенләй башка! – Аның ярдәмендә татарча белмәгән кеше татар телендәге текстларны аңлый ала!.. Татарча начар белгән я белмәгән кеше шул программа ярдәмендә телне өйрәнә ала – иң яхшы дәреслек һәм укытучы!.. Тегеләрнең "Дивар"ының татарча-русча яртысы да, әлбәттә, "Татарча" кырында чүпкә дә тормый, аның аркылы берни дә аңлап булмый – тик алар шул үз "Дивар"ларын бөтен дәүләт чараларын эшкә җигеп донъяга тарата, "Татарча"ны шул ук чараларның бөтенесе ярдәмендә батырырга, халыктан яшерергә тырыша!.. ("Татарча"ны www.tatarca-text.narod.ru сайтыннан алырга мөмкинсез. Алып эшләтеп, бер үк текст өстендә тегеләрнеке белән чагыштырып карагыз!) "Татарча" ярдәмендә, әгәр ул киң таралыш алса, Татарстанда реаль икетеллелеккә ирешергә мөмкин, бөтен кәгазьләрне "бүтәннәр аңламас" дип курыкмыйча татарча язарга мөмкин, татар телендә язылган һәм басылган әсәрләрне турыдан-туры донъяга танытырга мөмкин!.. Бу бик зур нәрсә – донъяда инглиз, француз, немец, кытай, япон һ.б. телләре шундый тәрҗемәчеләр төзү өстендә дистә еллар буе эшләде, миллиардлар түгеп, һәм нәтиҗәдә хәзер "телләр киртәсе" бетте, – бүген, әйтик, Германиядә нимесчә язылган теләсә кайсы текстны биш минут эчендә бөтен донъя халкы укып аңлый ала!.. Татарча текстларны да шулай ук аңларга мөмкин, әгәр дә безнең "Татарча" программасын Казан жуликлары буып-киртәләп утырмаса!..

...Электрон стендлар белән килеп чыккан хәл турында әллә Раил Гатауллин белми дип уйлыйсызмы?.. – Ул бит шуларны көйләп урнаштыручыларның иң беренче башлыгы!.. Ничек ул шундый намуссызлыкка, оятсызлыкка, татар телен мыскыл итүгә юл куйган?!! Ә бит жалоба язарга да урын юк – ни язсаң да шуның ук конторына төшереләчәк!..


09.2012. "Азатлык радиосы" сайтына безнең караш:

"Азатлык радиосы" элек татар милләте яклы булган элгәрләренә хиянәт итеп, бүгенге көндә милләткә корткычлык итүчеләр файдасына эшли... Алар "исламчы"ларга акчага сатылганнар, күпчелеге ике җирдән эш хакы ала... (Исламчылардан "бүләк" алмаганнары юктыр да бәлки, барсын да белмибез.) Без әле аларны Татар тарихына язарбыз, исән булсак, яисә рухи яктан исән булган бүтән татарлар язар!.. Бер генә үкенеч – аларның анда кайгысы юк, аларның бүген корсаклары туйса, шул яхшы, – иртәгә донъя бетсә дә, аларга барыбер!..

...Мине "үлгән" дип сөенүчеләргә – сез инде шундый биш-алты очракны белмичә үткәреп җибәрдегез, ахмаклар, – мине хәкимиятләр эштән куганда сөенергә кирәгие, унике һәм алты ел элек, аннары мин Татарча-Русча Тәрҗемәче ясап, өч ел буе юньләп чәй дә эчмичә өстендә утырып, ахырда "Татар Дәүләте" шул хезмәтләрне "чиртеп очырганда"... Сез аны белми дә калдыгыз!.. Сездән без чирканабыз!!. (Ә җиденче тапкырында без могаен инде үзебез дә разый-шат булырбыз, ансын да сез пычракларга калдырмыйча...)

...Ә сез пропагандалый торган "Татар фашисты" – ул иң җирәнгеч фашист, – безнең милләт әле сезнең ул "героегызны" иң зур мәйданнарга чыгарып асар бервакыт, уянып аңына килеп!.. Шунда берәр "Азатлык радиосы" журналисты да булыр, иншалла!..

...Татар халкының иң пычрак сатлыкҗаннары – Вил Мирзаянов һәм Фәүзия Бәйрәмова – белегез шуны, татарлар!!. Чөнки, барыннан элек, шул ике бәндә Татарстан дәүләтчелеген бетерү өчен тырыша, шулар Татарстан дәүләтчелеге бетерелгән көндә шатланып, хуплап, көлеп торачак!!. Бу моңарчы булган чын татар милләтчеләренең иң яман төшенә дә кермәсие – тик алар әнә шундый!!. Һәм "Азатлык радиосы" бүген әнә шуларга мөритләрчә тугры хезмәт итә – ул да әнә шундый!!.


06.2012. "Азатлык радиосы" сайтында басылган "Электрон хөкүмәттә татар теле кысыла" мәкаләсенә карата:

Сайтлар татарча да иркен эшләсен өчен, аларга татарча да турыдан-туры язарга мөмкин булсын өчен, һәм ул язма русларга да аңлашылсын өчен – Татарча-Русча электрон Тәрҗемәче кулланырга кирәк!.. Ул http://www.tatarca-text.narod.ru сайтында – күчереп алыгыз... Ул Тәрҗемәченең төзелү тарихы һәм гомумән татар теле программалары белән булган проблемалар турында – http://www.tatarca-text.narod.ru/rus/tatarus_istoria.html – укыгыз, нәтиҗәләр ясагыз!.. (Анда да татар теленең бүгенге шаккаткыч, һәләкәтле хәле турында аз гына әйтелгән!)

Чаллының татарча хәкимият сайты www.challi.ru 2004 елда ачылганые (мин алып бардым), тик озакламый, 2006 елда мине законсыз рәвештә (бернинди тышкы сәбәпсез) эштән кудылар, сайт ташланды һәм бетерелде... Әле ачылганы да чын татарча, татарлар алып бара торган сайт түгел – нибары күз буяу өчен ясалган, өтек һәм надан дубляж булып тора... Чаллыда татар матбугатына (шул исәптән электрон матбугатка) карата аеруча ерткыч политика 1999 елдан бирле давам итә, – җитәкчеләргә "параллель матбугат" кирәкми чөнки – тагын аны да буып тоту өстәмә мәшәкать булырые!..

Азатлык радиосы – донъякүләм татар эфиры: монда әйтелгән гаепләргә тиешле кешеләр җавап бирергә тиешие!.. (Татар халкының иҗтимагый фикерен хөрмәт итеп.) Җаваплы кешеләре исә – Чаллы ш. мэры В.Шәйхразиев, "Шәһри Чаллы" редакторы Рахман, Шафигуллин, Язучылар берлеге рәисе, "Мәйдан" журналы башлыгы Вахит Имамов, "Чаллы мәдәнияте-тарихы" өчен җаваплы Факил Сафин, Мансур Сафин, "матбугат хәкиме Ф.Илаева һ.б.лар... – Болар татар халкына, татар донъясына чит планета итеп карый, чынлыкта безнең дошманнар!.. Боларны бәрергә кирәк, татар халкы яшәсен өчен!..


08.2012 "Татарча мәктәп сайтларына конкурс" уңаеннан:

Татар укытучыларының сайтлары дигәне – шул укытучылардан ирекле-мәҗбүри ясатылган "методика" сайтлары булып тора, һәм аларда "үле канцелярия" исеннән башка берни дә юк диярлек.

Жюри составына кергән Разил Вәлиев белән Фирая Шәйхиева татар интернетына, электрон татар телена карата берни эшләмичә дә, турыдан-туры жуликлыклар белән дә бик күп зыяннар салды, мин бу турыда күп тапкырлар яздым инде (Корректор, Сүзлекләр, Тәрҗемәче һ.б. мәсәләсендә). Алар урынына агач бүкән утыртсаң яхшырак булыр, ичмаса зыян булмасые!..

"Татар интернетына" һәм "эл. татар теленә" бюджет чаралары шактый күп, дистәләрчә миллион сум бүленә, ә "шуның өстендә" ТР ФА һәм институтларда утырган "доцент-кандидат-академикларны" да санасаң бәлки миллиард та буладыр... Тик ул суммаларны, соң тиененәчә, формаль күз буяу сайтлары (Интертат, Татмедиа, Белем һ.б.ш.лар, сансыз күп "икетелле" дәүләт сайтларының "татарча өлешләре") ашап бетерә, аларда исә реаль татар теле юк кимәлдә... (Русчадан өзек-төтек аксак-туксак тәрҗемәләр, башлаган да ташлаган, аларны укыр өчен нинди ахмак булырга кирәктер.)

Татар конгрессының региональ сайтлары белмим кайда татар телендәдер (белсәгез әйтегез), – әммә үзәк сайты да рус телендә (формаль-ташландык "тәрҗемәсе" дә бар бугай)...

Татарларда чын милли хәрәкәт юк, милли патриотизм тамырынача корытылды (дини фанатизм белән алыштырылды), татар телендә укучылар бөтенләй бетеп бара, – шул сәбәпләр аркасында татарча сайтларга халыктан ("спонсорлардан") беркем дә берничек тә ярдәм итми!.. Бөтен татар мәдәнияте белән дә эшләр шулай тора, электроника шуның бер өлеше генә... Тулаем андый рефлекс юкка чыкты сыман татар башларында!..


Мөслим мәктәбе сайты авторы Гөлназ Җәлиловага:

Ул "методика" сайтларыгыз өчен өстәмә түләргә тиешләр, сволочьлар!.. Түләмиләрмени?..

Күрсәтмә бирмичә үзегез ясасагыз, сез анда мәктәбегез тормышын, укытучыларыгызны, укучыларыгызны кешечә, альбом төслерәк итеп ясарыегыз дип уйлыйм... Рәхәтләнеп иҗат итәриегез, керүчеләр дә рәхәтләнеп укырые... "Методика" язамыни, юкса, тере кеше үз ирке белән?

"Укытучы" сайтлары әллә ничә дистә, һәм барысында да үле "методика" өстенлек итә, я гел шул гына... Һәм аларда "методика" язарга "методист" чиновниклар тираннарча мәҗбүр итә, укытучы сыртына мәгънәсез бурыч йөкләп!.. "Түгәрәк алып бару" категориясенә кертеп хак түләсеннәр ичмаса!..

30нчы елларда һәр колхоз бригадасы бодай түтәлләре ясап "селекция" үткәргән, һәр мәктәп "методика"лар ясап утырган... Соңра "селекция" бетте, ә "методика" әле дә "чәчәк ата"... Югыйсә бит чын Методиканы илнең иң югары фәнни педагогика институтлары эшләп чыгара!..


24.08.13 “Бизнес Молодость” фирмасының Казанда “укытулар” үткәреп йөрүенә карата:

Бу шома егетләр бер дә "бизнеска өйрәтеп" түгел, – ә чынлыкта үзләренең "бизнес" афераларына яңа "клиент"лар әйдәләп йөри!..

...Иң гадие, языксызы – "социаль челтәр" дип аталган сайтларына сезнең рекламаны түләүле урнаштыралар, арытаба "озайту" өчен дә взнос түләтеп утыралар. Монысы әле гадел бизнес; шуннан ары китеп, күп очракларда сезнең реклама белән кызыксынучыга сезнең турыда белешмәләрне турыдан-туры бирмичә, аннан да "аз гына" сумма түләттерәләр...

...Тагы да остарак бер юл – киң билгеле "клиентлар пирамидасы" – син берәүнең рекламасын сайтка урнаштыручылар табасың, ә алар синең "канат астыңда" тагы да таба, – астан өскә таба "процент"лар агылып тора...

...Яисә шундый тәкъдим – алар синең баннерны үзләренең "тасма"сына урнаштыра (йөз мең шундый реклама, һәркайсы унбишәр минут эленеп торырга мөмкин) – ә алмашка аларның баннерын үз сайтыңа даими элеп куясың... Бөтенләй зыянсыз нәрсә, мәгәр, бик аз түләтәләр, я бөтенләй бушка...

...Аларның интернет-кибетенә үз товарыңны урнаштырырга мөмкинсең, шулай ук зур процент түләп. Электрон товар (китап, программа, аудио, фильм) булса, – сиңа "гадел хәер" көтеп утырырга гына кала, – син аларның күпме сатканын белә дә алмыйсың...

...Бик киң таралган тагын бер алым – ялган эшләр сату – сиңа тәкъдим итәләр "текст җыю", "текст төзәтү", "французчадан тәрҗемә итү", "реклама блогы ясау", "өйдә детальләрдән авторучка я уенчыклар җыю" кебек бик керемле һәм тузансыз эшләр, ә "теркәлү һ.б.ш. чыгымнар" өчен нибары йөз – биш йөз сум "комиссия" түләргә кирәк... Артында бернинди "эш" тә юк, билгеле!.. Аларның "эш"е шуның белән бетә!.. (Шунысы бигрәк тә аяныч – бу кармакка күбесенчә инвалидлар каба...)

..."Текәрәк", тәҗрибәлерәк жуликлар инде, вак-төякне ташлап, "тендер мафияләренә" хезмәт итәргә керешә... Әйтик, мәсәлән, дәүләт кайсыдыр бер мәктәп ашханәсен яшелчә һәм бәрәңге белән тәэмин итүгә тендер-аукцион игълан итә, – тендерга, әлбәттә, иң якындагы "колхоз" языла... Тик, интернет аша тендерларны күзәтеп баручы дистәләгән аферистлар бар, – шулар аркылы шул ук тендерга, әйтик, төймә-сәдәп сатучы булып теркәлгән бер ларек килеп тыгыла, – аукционда эшнең бәясен беткәнче төшереп утыра!.. "Колхоз"га исә я борылып чыгып китәргә, я тендерда җиңүне шул ларекка бирергә туры килә, ә ларек бөтен эшне шул ук "колхоз"дан эшләтә, ә үзе "арадашчы" булып уртада утыра һәм бөтен сумманың өчтән берен үзенә алып кала...

..."Төймә ларегы" дип тиккә язмыйм, – 2008 елда Татарча-Русча эл. Тәрҗемәче буенча 1.5 млн сумлык тендер игълан ителгән иде, – аңа "Нилит" дигән бер җеп-төймә фирмасы килеп тыгылды, анысы да турыдан-туры түгел, ә "Җәһәт" дигән шактый билгеле бер фиктив, аферистик "фирма" аркылы!.. Мин үзем (программаның авторы) бәлки "өчтән бер"гә дә риза булырыем (донъядыр ки бу), – тик ансын да миңа коры телдән генә вәгъдә итеп, бөтенләй буш калдырырга чамаладылар... Тендерлар башлыгы Геллер бөтенесен белеп утыра, билгеле (без дә белгертеп язып маташтык), – тик ул анда нилектән утыра дип беләсез?!.

...Ахырда, интернет бизнесчыларының иң гади, иң гөнаһсыз интересы – үзләрендә "агза" булып теркәлүчеләр күбрәк булган саен аларның үз рекламаларына потенциаль клиентлар арта... Гәзит-журналлар, бүтән сайтлар шул турыда язган саен, радио-телевизорлар сөйләгән саен вак-вак, тамчы-тамчы файда... ("Азатлык радиосы" менә бу язмасы өчен түләү алгандыр бит инде?.. Аңа да шул ук "бизнес" бит инде бу, әйеме?..)


05.2012 "Татнет йолдызлары" конкурсы һәм аның башлыгы Р.Гатауллин турында:

Раил Гатауллинның турыдан-туры гаебе белән Русча-Татарча электрон Тәрҗемәче "Татарча" рәсми танылмыйча һәм гамәлгә кертелмичә калды!.. Аның урынына ул "Дивар" дип аталган, "татар теле" акчаларын алу өчен жуликлар махсус әвәләгән алдавыч, куллануга яраксыз бер программага бөтен юлларны ачты!.. Калган бөтен гомерендә дә шуннан да зуррак (шуннан да корткыч) бүтән нәрсә эшли алмас!..

...Шулай ук аның (һәм университетның татар бүлеге) тарафыннан татар телендәге уникаль ике Уен программасы, татарча электрон Корректор һ.б.лар гамәлгә керттерелмәде... Кире дә кагылмады, мәгәр, – бу аталган программаларны алар эшләтеп карап бәяләү белән дә үзләрен мәшәкатьләмәде!.. Безнең мөрәҗәгать һәм тәкъдимнәрне просто җавапсыз калдырды!.

Җавап һәм аңлатма урынына исә ул мине (З.М.ны) судка бирү белән яный (анысын үзенең интернет форумына язган) – менә шушы "Азатлык" форумында элегрәк чыккан бер шушыңа охшашлы реплика буенча!.. – (Шундыйлар, чак бер нәрсә булса судка ябешә торганнар, анда тагы да байтак, әгәр мин йөз процент хаклы булмасам, әллә кайчан утыртып куйган булырларые инде... Хак булсам да тулы гарантия юк, әлбәттә, тик тиз генә өрекмибез, эшебез изге!)

...Татарча-Русча эл. Тәрҗемәче һ.б. хәзер http://tatarca-text.narod.ru сайтында, бушлай – алыгыз, куеп эшләтегез, кулланыгыз, чагыштырыгыз "аларныкы" белән!.. Тик Тәрҗемәчене һ.б. программаларны камилләштерү буенча эшләр, бернинди тәэминәт булмау сәбәпле, туктатылды... Р.Г.ны һәм аның дәирәсен шуның өчен үзләрен судка бирергәе дә, – тик ансын да бернинди яклау һәм ярдәмсез генә эшләп булмый, үкенечкә каршы...


"Татар интернеты" тарихыннан бер күренеш...

Әгәр киләчәктә кемнәрдер татар интернетын тикшерә башласа, – кемнәр кем, дип?.. – Татар телендә татар хәрефләре белән язучыларның беренчесе Мордовиянең "Татар газетасы" булды... Ирек Биккинин бугай, ялгышмасам... Шуннан, татарча әдәби текстлар чыгаручы – www.tatarca-text.narod.ru (иң башта www.tatarca.boom.ru) булды – ансы без булабыз... Без 2002... һәм шуннан ары берничә ел давамында татар телен Интернетта бөтенләй булмау хурлыгыннан коткарып килдек!.. Башкаларны белмим, тик мин үзем программалаштыру фәнендә бик зур белгеч түгелием, – кармап табып эшләдем, – сез ахмакларга аңлатып булмый, нинди дә булса бер кнопка өчен ничәмә сәгатьләр "теория" укып утырганны... Шулай да без үз дигәнебезне эшләдек... Тик шунда килеп чыкты жуликлар – компьютер белгечләрен акчага яллап кына "кыйрата" башлады, – аларда татарча текстлар да байтакка күбрәк (тик сканировать итеп кенә ташлыйлар, шыр хаталарга элементар коррекция ясамыйча гына)... Тел программаларына да ябештеләр, Интернетта ук чыккан инструкцияләр буенча... Ә ул инструкцияләр "инглиз-француз", "поляк-урыс" кебек тугандаш телләр буенча иде, – һәм алар тупикка терәлеп, миллионнарча сүз-формаларны төрләндерергә кереште, йөзләрчә кешене акчага яллап... Ну, тупойлардан нәрсә көтәргә мөмкин?!.

Татар һәм төрки телләр өчен безнең тарафтан ачылган фәнни-математик алгоритмнар, әлбәттә, күрелмичә калды, гәрчә без шулар ярдәмендә "электрон татар телен" эшләп чыгаруга ирешсәк тә...

Минем әллә күпме "даһи" татарларга төртеп күрсәтеп караганым бар ул программаларны (экранда ничек күренгәнен генә, эченә кермичә) – кәҗә тәкәсе күбрәк аңларые мәгәр, ичмаса сакалын селкетер иде!.."Мин сине яратам" дигән темага очсыз-кырыйсыз әсәрләр язалар (үзләре беркемне дә бервакытта да яратмый), – ә "интеллектуаль караш" дигән төшенчә аларның гомумән рефлекслар җыелмасында юк!..


КХТИдагы астыртын "Җәһәт" конторы турында:

Берәр чын бәйсез журналист юк микән Казанда, – аның өченгә нинди "дан" тема аунап ята бит: КХТИга (КАИга) барып шундагы "Җәһәт" оешмасын тикшерсение: кайсы факультетның кайсы кафедрасына теркәлгән ул (физика-математикадан башласын), нинди эшләре бар, штатында кемнәр утыра һәм конкрет нәрсә белән шөгыльләнә (башкарып чыккан эшләрен һәм төп фазифа урыннарын күрсәтеп); нишләп ул оешманы КХТИның киң күләмле-тармаклы сайтыннан берничек тә табып булмый; нишләп КХТИның фәнни-гамәли еллык хисапларында ул "Җәһәт" ("Jahat-lab") бер дә телгә алынмый?, һәм башкалар... (Минем аларга үз иҗади хезмәтемләрдән законсыз файдаланган өчен юридик дәгъвәләр да бар, – җиңеп чыгып акчасын алган очракта өлеш чыгарырга да бик ихтимал...)


08.2012. "Азатлык" сайтын" томалыйлар" дигән паникага һәм Рөстәм Хәйруллинның "хакер киңәшләренә" карата:

Законда "тишек" тапсаң, теләсә нинди пычраклык та җинәят булмыймыни, сезнеңчә?..

...Порнография, наркомания, суицид һ.б.ш. пропагандалауга без каршы, әлбәттә!.. Ә син шундый сайтларга "ватып керү" инструкциясе бирәсең, "Азатлык" шуны рәхәтләнеп чыгарта, искәртүдән соң да алып атмый!..

...Син күздә тоткан "милли" сайтларны судсыз ябу яңа законда юк, тик суд белән яптыру инде күптәннән бар!.. "Уян, татар" сайтын ябалар ди әнә – Мирзаяновларның, Бәйрәмоваларның җенле коткыларын таратып яткан өчен "баштан сыйпамасалар", һәм безнең дә каршы әйтер сүз юк, ким дигәндә!.. Ә сез нәрсә дип беләсез – дошман есть дошман, мин үзем дә күптәннән шуны күрсәтергә тырышам татар халкына! Чөнки алар куштырнаксыз гына милли түгел, ә милләт корткычлары!!. Чын милли сайтларның берсен мин үзем алып барам, һәм иманым камил – аны яптыра башласалар, тегеләр шатлыкларыннан тилерәчәк!..
...Ә сиңа килгәндә, – безнең яшькә җитәрәк, без күргәнне күрәрәк, бәлки син дә бөтенләй бүтәнчә булырсың...


08.2012. "Уян, татар!" сайты судка бирелү һәм шул уңайдан "Азатлык сайтында"гы "яклашу"га карата:

Монда кереп "кысылмаска" теләгәнием – тик карагыз әле – көнүзәк теманы, күп кенә милли җанлы кешеләрнең язмыш мәсәләсен монда Ураллы, Мирзаянов, Кадерле кебекләр "татармы-башкортмы" темасына бук чәйнәүгә авыштырып куйган!!. – Беләбез бу алымны, күптәннән таныш!!. – Менә шундыйдан күрергә өйрәнегез сез, җәмәгать, үзегез гадәттә "органнар, агентлар һ.б.ш." дип атый торган бәндәләрнең чын-реаль эшчәнлеген!.. Мин үзем "Татар, уян" гәзите-сайты яклы түгел, чөнки алар минем күк чын татар зыялыларына дошманлыкта булды, – тик принципта аларның да менә шушындый пычрак алымнар астында тапталуына күңел әрни!..

...Мирзаяновны бастырып башларына бәлә алдылар, – ә шул ук Мирзаянов монда ниндидер "гыйльми" темага бук чәйни, мәсәлән!.. Мәгәр "үз кешеләренә", америка миллионеры буларак, яхшы адвокат һәм хокук саклаучылар ялламый!..

...Айдар Хәлимне Америкага чакырып кунак иткәние, әйе (әле күпме кесәсенә тыгып җибәргәндер, тегесе үтен сыгып сорамый калмагандыр), – андый шомбайларга анда акча бар, юньлегә бармак арасыннан бер цент сыгылмаса да!..

 

ТӨРЛЕЛӘР...

09.2012. Бер "җен суккан" форумчыга:

..."Органнар" ягъни полиция белән бурлар, җинәятчеләр, жуликлар якын аралашсын (шуларның "милләтче" дигән битлек киючеләре дә) – ә бездән ерак торсалар яхшы... "Унеси эту чашу, боже, мимо", урысча әйткәндә...

...Ә сезнең күкләр белән мин биолог буларак бик кызыксынам... Баш миләренең төзелеше белән, шартлы һәм шартсыз рефлекслары белән, башларының уй уйлау бүлепләре һәм телләре я кулларындагы каләм арасындагы нерв җепселләре белән... Туры гына түгел бит инде (без беркатлылардагы сыман), ике арада шулай ук ниндидер уй галәмәте ята... (Юкса ничек бай һәм шөһрәтле булып китәрләрие шундыйларның күпләре?..)


...Тагы да булыр, кергәләп торыгыз...