Зәки Зәйнуллин. Каршы таулар Татарча текстлар

Зәки ЗӘЙНУЛЛИН

КАРШЫ ТАУЛАР


Вагон эчендәге ашык-пошык ясалган агач сәндерәләрдә, рельска шак-шок килеп бәрелгән вагон тәгәрмәчләрен тыңлап, Зиреклебаш ирләре байтак тынып ятты. Башларындагы уйларның очы-кырые юк. Краевка вокзалындагы ыгы-зыгы эчендә өзгәләнеп калган хатыннары, туганнары төштә күргән кебек кенә булып күз алдына киләләр, күңелләрен моңсуландыралар иде.

Вагон эче тынчу һәм, сентябрь ае булуга карамастан, көндезләрен эссе дә. Ишек төбендә алмашлап утырган, гимнастерка якаларындагы петлицаларга икешәр “шпал” таккан таныш түгел ике хәрби вагон ишеген ачарга рөхсәт итми. Аларның сүз кыска:

– Нельзя!

Зиреклебаштан алты чакрымдагы урыс авылы Полтавкадан Анисимов Николай яннарына берничә тапкыр барып утырып тәмәке көйрәтеп алды. Соңгы тапкыр барганында ул йөрәккә шом салырлык хәбәр алып килде һәм аны сәндерәнең икенче катында бергә йоклаган иптәше Галиуллага пышылдап җиткерде:

– НКВД сержантлары. Эшелоннар белән безнең кебек халыкны озатып йөриләр. Вагоннан сикереп төшеп калмасыннар дип саклап баралар икән. Качкан кешене атарга рөхсәт бирделәр, ди берсе.

Чыннан да, сержантларның бил каешында кобурага тыккан алтатарлары бар иде. Галиулла да пышылдап кына сорады:

– Нигә саклыйлар? Әллә безгә ышанмыйлармы?

– Башлыклары шулай кушкандыр. Качарга маташканнар да бар икән. Бигрәк тә татарлардан күзегезне алмагыз, дигәннәр боларга. Аннан соң латышларга да ышаныч юк икән. Алар шул немец кебек инде, бер каннан яратылган диләр....

Галиулла бүтән төпченмәде, чөнки биш елдан артык шоферлык эшендә, ул инде калада күп тапкырлар булган, күпне ишеткән һәм авыл егетләренең башына килмәгән күп нәрсәләрне белә иде.

Солдатлар төялгән вагоннар кузгалып киткәнгә ике сәгать чамалары узгач, Зиреклебаш ирләре утырган вагонның бер почмагында шау-шу, ризасызлык авазлары ишетелә башлады.

– Бар, карале шул тирәне, – диде Габдрахман Акмаловка Гыйният. – Нәрсәгә тавышланалар анда, бел әле!

Берничә минут үтүгә авызын колакларына кадәр ерып Габдрахман кире әйләнеп килде.

– Анда Миңлебай абзый теге консервыларны ачыйк дип давыл куптара. Әйдәгез ашыйк, ачыктырды ди. Гаяз абзый белән Басыйр абзый, командирлардан рөхсәт юк дип тегене якын җибәрмиләр. Консервылар тутырылган тартмаларны, ипиләрне почмакка өйгәннәр дә, өсләренә шинельләр каплап, тегеңәргә бирмәскә итәләр. Миңлебай абзый берүзе тегеләрне җиңә алмый, башкалар аңарга ярдәм итмиләр. Учак Сәләх абзый көлә: “Ул кансирларның эче тулы чучка мае бит, гөнаһлы булып ашыйсым юк”, – ди. Миңлебай Сәләх абзыйга да үртәлә. Кызык анда....

Гыйният шинелен башыннан ук ябынып йоклап яткан Сәйфуллага төртте:

– Тор, Сәйфулла! Әртил ясап, тәртип урнаштырыйк. Беләм мин ул Капарны. Ибракай башкортлары белән ычпурлашып, ун кадак яңа суырткан балны эчеп бетергән кеше ул. Ашау дигәндә, тегеләрне хәзер төрле якка алып ыргыта...

Гыйният, Сәйфулла һәм Габдрахман вагон почмагына таба килгәндә Миңлебай, Өтек Галине аякларыннан эләктереп алып, консервы тартмалары яныннан өстери иде. Басыйр белән Гаяз Галинең ике култык астыннан тотканнар да, аны Миңлебайга бирмиләр. Дүртесенең дә йөзләре ачудан кып-кызыл булган. Гыйният Миңлебайның җилкәсенә кулын салды:

– Нәрсә, Миңлебай? Әллә үзләре генә ашарга булганнармы?

Миңлебай кызарып, тирләп чыккан ачулы йөзен Гыйнияткә таба борды.

– Менә бит, азыкны почмакка өйгәннәр дә бирмиләр беркемгә дә. Камандир кушмый диләр. Алар кушмас ул. Басыйр абзыйны әйтер идем инде, үзе чучка ите ашау гөнаһ була ди, үзе бирдерми...

– Ярамый инде алай, – диде Гыйният почмакта басып торганнарга күз кысып, – Миңлебай белми эшләмәс ул ашау ягына килгәндә. Хәзер тәртипкә салырбыз, кабаланмагыз гына.

Үзе артында елмаеп басып торган Габдрахманга борылды:

– Син, энем, кыягаз-каләм ал да, безнең шушы вагонда барганнарның исемлеген яз. Шунда кем чучка кансирны ашамый, берәр тамга сук, ашаганнарга исеме каршына тәре сук...

Аны бүлдереп, Миңлебай беренче булып телгә килде:

– Нинди тәре ди ул тагын. Мин сиңа урыстыр исемем каршына тәре сугарга!

– Ай, тәре ярамаса, кушу билгесе куй алайса, Габдрахман.

Миңлебайның шундук күңеле булды:

– Шулай дип котыл, Папай, куйдырырмын мин сиңа тәрене!

– Соң, чучка ите ашагач сиңа тәре ни дә, башкасы ни инде. Нигә генә аңарга чәпчисеңдер.

– Чәпчемимен. Иллә дә кушу билгесен генә куй, тәресе кирәкми.

Гыйният Габдрахманга эндәште:

– Әнә теге ишек төбендәге ике сержантны да керт исемлеккә. Алар да адәм балалары бит.

Габдрахман Гыйниятнең колагына иреннәрен тери язып пышылдады:

– Алар бит ынкывыдышниклар ди.

– Шаулама, энем. Кеше кешесе бит инде алар да, безнең кебек. Тик эт вазифасын үтәп йөргәннәре өчен аларга күбрәк бирәләрдер безгә караганда. Нәрсә кушалар, шуны эшлиләр бит инде...

Исемлек төзелеп, кем нәрсә ашаячагы ачыклангач, чучка итеннән ясалган консервыларны алты кеше ашарга карар кылды. Алар – Миңлебай, Габдрахман, Гыйният, Галиулла, Хаҗи Балак һәм Сәйфулла иделәр. Чучка итенең кайсы чакларда мөселман өчен гөнаһысы юклыгын ашарга яраткан Миңлебай аңлата башлады:

– Мөхәммәт галәйһиссәлам язып биргән Коръәндә чучка ите харам түгел дигән өч очрак күрсәтелгән ди. Беренчесе, диңгездә карапта йөзгән чакта ди. Икенчесе, сугышлар барган чакта ди. Ә инде өченчесе әсирлектә чакта, азыкны чит-ят дин кешеләре кулыннан алып ашаганда ди. Без сугышка китеп барабыз, безгә ярый ашарга.

– Һы, берәү сугышка китеп бара икән, – диде Учак Сәләхе, Миңлебайдан көләргә исәпләп. – Китеп кенә бару ул сугышка кереп сугышып йөрү түгел бит әле. Китап буенча, синең ашавың харам була инде хәзер. Менә сугышка барып кергәч, анда инде эш башка. Хет гел чучка гына ашап яшә, бер гөнаһы да булмас. Ә хәзер ярамый!

Ашыйсы килүдән баскан урынында таптана башлаган Миңлебайның Коръәннән алган башкача гыйлеме юк иде. Ашыйсы килүе җиңә барганнан булса кирәк, ул Мөхәммәт галәйһиссәламгә өстәп Коръәннең яңа сүрәсен дә уйлап чыгара башлады:

– Нигә, ишеге ябык вагунда бару, беләсең килсә, диңгез аркылы карапта утырып йөзү белән бер. Аннан, ишек төбендәге каравылны да исәпкә алсаң, бу бит әсирлек инде. Ул “тырышып йөгерә торганның” итен ашауда бер генә гөнаһ та юк дип уйлыйм мин. Аннан соң, кансир калае эчендә бәлки аның ите дә түгелдер әле, кем белсен. Үзебез суеп тутырган ит түгел бит.

– Тышына ябештерелгән кыягазында чучка башы төшерелгән бит.

– Шундый зур чучка башы кечкенә кансир калаена сыямыни, сөйләмәгез әле юкны...

Миңлебайның чучка итен ашауда гөнаһ юк дип исбатларга тырышуы, гөнаһны бергәләп, Коръәнгә нигезләнеп эшләгәч, теге дөньяга, Алла алдына бару да җиңелрәк булыр дип өметләнүдән иде.

Шулчак сүзгә барысыннан да өлкән булган Гыймади Басыйры кушылды:

– Туктале, энем Миңлебай! Ул нәстәне кем тели, шул ашасын. Теге дөньяга баргач Ходай тәгалә алдында җавабын үзе бирер. Мин аны ашамаска булдым. Шунлыктан, минем кебекләргә ипине артыграк итеп бүлеп бирегез. Ә юк-бар тавышны бетерегез, тамакка алданып Коръәнгә тел тидермәгез, изге китап бит ул, барлык мөселманнар китабы...

Тавышлар басылып, азык бүлешергә тотындылар...

Краевкада ач яшәп шешенер дәрәҗәгә җиткән әзмәвердәй ирләр вагонга кергәч ашадылар да йокладылар. Ике тәүлек буенча бар эшләре ашау да йоклау гына булды. Үзләренең шул хәлләреннән үзләре көлеп тә куйдылар:

– Эшләмичә дә яшәп була икән, әй!

Бер тәүлек үтүгә кечкенә бер станциядә өч сәгатькә якын кузгалмыйча тордылар. Шунда вагонның ачык ишегеннән эшелон начальнигы булган капитан белән таныш булмаган тагын бер командир килеп керделәр. Керү белән эшелон начальнигы сорау бирде:

– Иптәшләр! Арагызда шоферлар, тракторчылар бармы?

Вагон эчендәге тынлыкта сәндерәнең икенче катыннан тавыш ишетелде:

– Мин шофер!

Капитан тавыш килгән якка карады.

– Фамилияң ничек? Бирегә төш!

Сәндерәнең икенче катыннан таза гәүдәле, киң җилкәле урыс егете төште. Аның һәр хәрәкәтендә җитезлек, уңганлык күренеп тора. Каешын биленә буа-буа капитан янына якынлашты.

– Анисимов минем фамилиям. Николай Иванович. Алтынчы ел инде шофер булганга. Тагын берәү бар монда шоферлардан.

– Кем ул?

– Әнә үзе төшеп килә. Үзе әйтсен кем икәнен.

Чыннан да, сәндерәдән тагы да тазарак берәү төште. Ул кеше Зиреклебаштан Галиулла иде. Капитан янына килеп басты да, аңарга карап тора башлады.

– Фамилияң?

– Искәндәров.

– Исемең?

– Галиулла.

– Атаңның исеме ничек?

– Мәннәх.

– Ничек? Ничек?

– Мәннәхетдин инде.

Син дә шофермыни?

– Шофер. Николай белән бергә укыдык. Стәрлетамакта.

Капитан сәндерәләрне сөзеп карап чыкты.

– Тагын шофер, тракторчылар юкмы?

Якындагы гына сәндерәдән Гыйниятнең тавышы ишетелде.

– Ат шоферлары кирәкмиме? Мин бик шәп беләм аларны.

Капитан азрак елмайгандай итте дә, янында басып торган шоферларга боерык бирде:

– Өстегезгә киегез, әйберләрегезне алыгыз. Сез менә бу командир карамагына күчәсез һәм эшелоннан төшеп каласыз. Автобатка китәсез, һәркайсыгыз машина алырсыз.

Анисимов белән Галиулла, солдат биштәрләрен алып, иптәшләре белән хушлаша башладылар:

– Сау булыгыз, егетләр! Туган илләргә исән-имин кайтырга язсын. Дөнья хәлен белеп булмый, күрешмәсәк, бәхил булыгыз...

Өч тәүлектән артык кагыла-сугыла терлек вагоннарында баргач, Рязань шәһәре янындагы кечкенә бер станциягә алып килеп җиткерделәр. Анда аларны вагоннардан төшереп дүртәрләп тезделәр дә, бер зур елга буена алып килеп, брезент чатырларга унарлап бүлеп тутырдылар. Шул хәрби лагерьда унбиш көн буена “трехлинейка” дигән озын мылтыктан атарга, штыгы белән салам “нимес”кә кадарга өйрәнгән булдылар. Эченә су тутырылган шешәләрне ватылмасын өчен агач чүбе белән капланган окопларга ыргыттырып җәфаладылар. Унбиш көн үтүгә бу кара халыкны нимескә каршы сугышырга әзер дип исәпләделәр ахрысы, яңадан эшелоннарга тутырып көнбатышка алып та киттеләр. Станциягә алып барып вагоннарга тутырыр алдыннан полктагы халыкны чатырлар арасындагы аланга тезделәр. Бер төркем командирлар иярткән майор уртага чыкты:

– Кызылармеецлар! Без бүген төялеп фронтка китәбез. Туган ил куркыныч алдында. Фашист илбасарлары илебезгә үлем алып килә. Илне коткару – безнең изге бурычыбыз.

Майор тамагын кырды да, сүзен икенчегә борды.

– Һәр вагонга иллешәр кеше урнаша. Бер взвод. Үз командиры белән. Ашарга таратачаклар. Һәр вагонда параша булачак. Вагон саен бер дежурный, өч дневальный. Винтовкалар диварга ныгытылып куйган пирамидаларда торачак. Алар дежурный карамагында. Юл өч тәүлектән артык булмаячак. Шуның белән бетте. Сораулар бирмәгез!

Тәүлек үтүгә, аларны Мәскәүгә китереп җиткерделәр. Октябрь башлары иде. Өч тәүлек буена солдатларны эшелоны белән бер күпер астында тоттылар. Вагоннардан чыга катгый рәвештә тыелды. Вагон эчендәгеләр нәрсә уйларга да белмәделәр, тик Гыйният кенә бу күренешкә үзенчә бәя бирде:

– Безне кая куярга белми инде болар. Күрәсең, фронтларда кая карасаң да тишектер дип уйлыйм мин.

Өч тәүлектән артыграк вакыт узгач, тик ятудан арган солдатлар белән тутырылган вагоннарны өстерәп, кара паровоз, сузып кычкырта-кычкырта, аларны үлемгә каршы алып китте. Бар нәрсәдән дә хәбәрдар булган полк писерләренең авызыннан пышылдап кына килеп чыкты:

– Валдайга...

* * *

1941 елның кышы якынлашкан саен фронтларда безнең гаскәрләрнең хәле начарланганнан-начарлана барды. Смоленски янында камалуда калган өч армия солдатлары, чигенергә дигән боерыкны үтәмичә, генерал Лукин җитәкчелегендә искиткеч батырлыклар күрсәтеп сугыштылар. Һөҗүмгә күчкән немецларның танк армияләрен туктату өчен Ленинград фронтыннан бик тиз чакыртып алынган генерал Жуков, Мәскәү астында юк гаскәрен бар итеп җыеп, яңа фронт төзү максаты белән көн-төн тырышты. Белоруссиядән үк чигенә-чигенә камалыштан чыгарга омтылган гаскәрләрнең саны кимегәннән-кимеде. Сугыш башланганнан бирле юк ителгән танк, самолетларның саны артты, немецларның корычка уралган гаскәрләрен туктатырга безнең якта көч җитми башлады. Сугыш алдыннан өйрәтелгән кызылармеецларның күбесе көнбатыш чикләр буенда башларын салдылар. Сугышның беренче ике аенда гына өч миллионга якын безнең солдат немецларга әсирлеккә төшеп, чәнечкеле чыбык белән уратылган ялан җирләрдә үз язмышын көтеп ята. Алар арасында үзе теләп әсирлеккә бирелгәннәр дә байтак. Үзе теләп әсир төшкән кешеләр – сугыш алды елларында шәһәр һәм авылларны канга батырып йөргән НКВДның кара эшләре нәтиҗәсе инде ул. Алар үзләрен бушка эшләтеп, тоткын канын коеп яшәүчеләр өчен сугышырга теләмиләр иде. Шулар өстенә, Киев шәһәрен югалту һәм тулы бер фронтның немецлар тарафыннан туракланып юк ителүе, фронтның командующие генерал Кирпоносның үзен-үзе атып үтерүе Кызыл Армия өчен зур фаҗига булды.

Октябрь аенда немец гаскәрләре Мәскәүне алу исәбе белән һөҗүмгә күчтеләр. Сталин һәм Кызыл Армиянең зур командирлары алдында куркыныч һәм чишү өчен үтә дә авыр мәсьәлә килеп басты: Мәскәүне бирмәскә! Октябрь аенда Мәскәү урамнарында күтәрелгән ыгы-зыгыны көч-хәл белән, урамнарда ату белән генә туктата алдылар. Генерал Жуков кискен холкы һәм каты куллы булуы белән генә Мәскәүне немецка бирмәс өчен көч туплый алды. Тимер юлларда “яшел юл” биреп, көнчыгыш чикләрне японнардан сакларга тиеш булган, сугышырга яхшы итеп өйрәтелгән берничә армияне Мәскәүне сакларга ашыктырып китереп җиткерделәр. Ул армияләр килеп җиткәнче немецлар Мәскәүгә һөҗүм башлаганнар иде инде. Аларны туктату өчен генерал Жуков, кул астында башка көч булмагач, Мәскәү, Тула, Подольски хәрби училищеларында укыган курсантларны тревога белән күтәреп, немец танкларына каршы ташлады. Жуковның бу боерыгы яңа гына егет булып килгән ул малайларны белә торып үлемгә ыргыту иде. Тик Мәскәүнең, бөтен илнең язмышы хәл ителгәндә Жуковның да башка чарасы калмады. 18 19 яшьлек егетләр, барлы-юклы кораллары белән, Тула аша Мәскәүгә ыргылган немец генералы Гудериан танкларына каршы чыктылар һәм ул танкларны Мәскәүгә үткәрмәделәр, әмма курсантларның күпчелеге шул сугышларда башларын салды.

Гитлер, генерал фон Лееб җитәкчелегендә Ленинградка ташланган немец гаскәрләренең бер өлешен алып, Мәскәүгә һөҗүм итәр өчен өстәде. Безнең командование шул Ленинград фронтыннан алынган немец гаскәрләре Валдай аша һөҗүм итәр дип гөман кылды. Шуннан саклану өчен Валдай калкулыклары ныгытылды һәм анда яңа көчләр өстәлде. Мәскәүдән чыгып киткән Зиреклебаш ир-егетләре әнә шул Валдай калкулыкларына юнәлделәр.

* * *

Гомер буе иген игеп, мал асрап, авылдан юньләп чыкмыйча яшәгән татар агайлары өчен мылтык күтәреп, аңардан тере кешеләрне атып, аларны үтерергә тырышу сәер дә һәм аларның табигатьләренә каршы да килә иде. Немец булмагае әллә кем булсын, барыбер адәм баласы бит инде. Ничек итеп күзең белән күрмәгән, үзең белмәгән кешегә кул күтәрмәк кирәк тә, ничек итеп аңарга төзәп атмак, аны үтермәк кирәк? Шул ук вакытта, башка бүтән төрлерәк уй да килә. Әгәр ул сине үтерсә?! Авылдан чыгып киткәннән алып, баштарак сирәк-мирәк кенә, ә аннан соң ешрак итеп немецлар белән сугыш кырларында очрашу күз алдына килә башлады.

Инде менә алар фронтка килеп җиттеләр һәм командирлар күрсәткән җирдә окоплар, блиндажлар казыйлар. Сугышырга әзерлек алып баралар, тик алларындагы аркылыга сузылган озын аланда бер генә немец та күренми. Туңа башлаган җирне этләшә-этләшә чоку кемгә кирәктер инде, шайтан белсен.

– Кая ул немец дигәннәре? Нигә һаман юк ул? Җир эшен без гомер буе өйрәнеп, чигенә чыккан халык инде. Күпме казырга була?

Миңлебайның зарлануыннан Сәйфулла көлеп куйды:

– Немецның разведкасы белгән ди инде монда Капар Миңлебаен китереп окоп казытканнарын. Күп ашый торган кеше, аның белән бәйләнмәгәнең хәерле, дип әйткән ди Гитлер үзе.

– Нәселегез белән юньле сүз сөйли белмәдегез инде сез, Гитлер мине каян белсен ди инде ул...

Миңлебайның уен сүзне аңлап бетермәгәненнән көлешеп алдылар. Шул чакта алар янына лейтенант Прохоров килеп җитте. Килү уңаена ук кычкырырга тотынды:

– Тагын татарча мыгырдаумы? Ә? Хәзер үк урысчага күчегез! Бәлки сез немецларга чыгу турында сөйләшәсездер? Ә? Урысча гына!

Аңарга башкалардан якынрак булган Гыйният күзен яшерергә тырышып җаваплады:

– Наша твая не панимай. Урысча плохо знай. Не панимай!

Прохоров бүртенеп кызарды:

– Мо-лча-ат!!! Копа-аа-ать!!!

– Капай, капай. Өч көн инде капать иткәнгә. Ашайт плуха. Кушайть нада мнуга. Хлиб давай. Даже чучка нит бит...

Прохоров ачулы күзләре белән Гыйниятне тишәрлек итеп, куркытып карады. Аннан соң борын астыннан гына урысчалап сүгенеп китеп барды.

– Тагын килеп сүгенә башласа, казы әйдә дип, көрәк тоттырам әле мин аңарга.

Дәшми генә балчык ыргыткан Басыйр абзый киңәш бирде:

– Букка тисәң сасысы чыга ди. Үртәмә син аны, бик начар кешегә охшаган. Күзе үлгән эт күзе кебек....

Килгәннәренә дүрт көн дигәндә алар окопларны казып, үзләре яшәргә тиешле блиндажларны ясап бетерделәр. Ике Су Арасы Гаяз алты блиндажның һәркайсына мич чыгарды. Аңарга бу эшендә Миңлебай, Сәйфулла һәм Сәләх ярдәм иттеләр. Кечкенә сапер көрәкләре белән балчык казыдылар. Үзләре ясап алган агач калыпларда кирпеч суктылар.

Урнашып бетеп, окопларга пулеметлар утыртылгач, берничә көн немецның килгәнен көтеп үтте. Миңлебай башкаларны көлдереп тә алды:

– Болай булгач, сугышта да яшәп була икән лә. Ашау байдан, үлем ходайдан дигәндәй, нимес килергә дә уйламый ахрысы бу якка. Сугыш бетүгә симереп тә кайтырбыз әле...

Землянканың караңгы почмагыннан Гыйният өстәп куйды:

– Симерербез, алла кушса, симерербез. Тик башны гына гәүдәдән аермасын. Шуны телик, егетләр!

Тагын ике көн узгач, аларның позициясен немецларның өч самолеты бомбага тотты. Алар очып килгәнче әллә нинди килбәтсез бер немец самолеты берничә тапкыр окоплар өстеннән биектән очып әйләнгәләде. Солдатларның берсе, андый самолетны күргәне бар икән, аңлатма бирде:

– Рама диләр аны. Разведчик самолет ул. Летчиклары икәү була. Эче тулы фотоаппаратлар ди. Иртәгә көт тә тор бомбежканы.

Чыннан да, икенче көнне иртәнге уннар тирәсендә бомбага тоту башланды. Әллә каян, урман артыннан килеп чыккан өч самолет, кара тәреләр төшкән канатларын җәеп, окоплар өстеннән очып үтеп китте дә, нәрсәдер оныткан кебек кире борылды. Очып, берсе артына берсе тезелеп окопларга якынлаштылар. Алдан барганы үкереп окопларга карап түбән ыргылды.

– Чукынды ахрысы бу нәрсә. Егылып төшә ахрысы, – диде окоп читендә аякларын салындырып тәмәке төреп утырган Хаҗи Балык. – Безнең янга килеп кадала күрмәсен тагын.

Хаҗи янында, окоп эчендә басып торган Калиновка чуашы чукына ук башлады. Гыйният аңардан көлмичә булдыра алмады:

– Син, пелеш, чукынып котыла алмассың дип уйлыйм мин. Бер дә булмаса, бисмилла әйтеп кара, ярдәме тиячәк.

Чуаш аңарга тиз генә карап алды да, чукынуын туктатмыйча, “бисмилланы” китереп өстәде:

– Әй, Христос Аллакайгынам! Писмилла иракман ираким гынам! Акүзе минашшайтаным, писмиллам иракманым мине-ем...

Чуаш укып бетерә алмады, һавадан текә итеп төшеп килгән самолетның корсак астыннан тамчы кебек кенә бер нәрсә аерылды. Самолет коточкыч гүләп кинәт кенә борылып кире һавага югарырак күтәрелде. Шуны гына көткәндәй, аның артыннан икенче самолет аска ыргылды. Беренче самолет ташлаган тамчы зурайганнан-зурая барып, окоптагыларга якынлаша иде.

– Нәрсә ыргытты икән бу, әй? Теге немец пралитарларыннан безгә берәр бүләк микән әллә?

Шулчак окоп борылышыннан Габдрахман Акмалов йөгереп килеп чыкты:

– Ятыгыз тизрәк окоп төбенә. Бомба ыргыта бит алар.

Кабаланмый гына ята башладылар. Сәләх Учак, шинелен пычратудан куркып, ятканнар янында таптана башлады да, нәрсәдер әйтергә дип авызын ачты... Шул мизгелдә аяк астындагы җир әллә кая читкә ыргылды, Сәләх мәтәлеп барып окоп төбенә тәгәрәде...

Беренче самолет пикедан чыгуга, аның урынына икенчесе килеп җитте, анысы китүгә – өченчесе. Төшкән берсе бер генә бомба ыргытып, тагын әйләнә тордылар. Җир күтәрелеп бәрелде, окоп диварлары җимерелде, каты һава дулкыны колакларга китереп бәрде. Акырган, ыңгырашкан тавышлар күбәйде. Бомба шартлау күк күкрәүдән һәм яшен яшьнәүдән дә яман икән. Инде җир йөзендә синең гәүдәңә урын беткән. Тәннең һәрбер сөяге сыкрый һәм урыныннан чыгып ычкыныр кебек. Сулыш алырга һава җитми. Үзеннән-үзе, белгән, әллә, нинди белеп тә бетермәгән, малай чакта өйрәнеп бетелмәгән, инде онытылып бетә язган догалар башка килә. Алар “бисмилла” белән катыштырылып укыла. Аллаһы тәгаләдән ярлыкагыл сорала, башкача бер генә тамчы да гөнаһ эшләмәскә сүзләр бирелә. Җиргә сыенганнан-сыена барып, изгелек эшләргә мең төрле нәзерләр әйтелә. Уй-хисләр арасында тик изгелеккә юнәлгәннәре генә торып кала икән бомбалар шартлаганда.

Ярты сәгатькә якын дәвам иткән бомба ташлау аны беренче тапкыр күргән солдатларга мәңгелек булып тоелды. Самолетлар очып киткәч тә, окоп эчләре тып-тын торды. Башта кузгалган кешеләр күренмәде. Аннан соң аз-маз тавышлар, ыңгырашулар ишетелә башлады. Тынлык булмаган, тик колаклар тонган икән...

Беренче тапкыр сугышта үтерелгәннәрне шул бомбага тотудан соң күрделәр Зиреклебашлар. Унике кешенең өзгәләнгән канлы гәүдәләрен, төрле урыннарда яткан аяк-кулларын, ит кисәкләрен, балчык-комга буялган эчәк-бавырларын бер урынга җыйнап, бомба шартлаудан барлыкка килгән түгәрәк чокыр төбенә тутырдылар. Шуннан төрле шинель, брезент кисәкләре белән өсләрен яптылар да, күмеп куйдылар. Кабер төбенә салынган гәүдәләр арасында күрше Хәлекәй авылының зур гәүдәле ике мишәре дә бар иде. Татарлар арасыннан яшькә иң өлкәне булган Гыймади Басыйры, кабер күмелеп бетеп, мылтыклардан атып салют биргәч, мөселманнарга калырга кушты. Куркынган сарыклар кебек бер урынга җыйналган якташларына моңсу гына карап алды:

– Шәһит киткән якташларыбызга ясин чыгып, дога кылыйк. Аллаһы тәгалә чукынган урыс кулы астында сугышып вафат булган мөэмин мөселманнарыбызны җәннәткә кертсен.

Ул алгарак чыкты да, моңлы мәкам белән укырга кереште:

– Әгузү бил-лаһи минәш-шайтан ир-рәҗим, бисмиллаһир-рахманир-рахим...

Каберлекне уратып алган дини тынлыкны бозып урысча сүгенү һәм аның артыннан ук яңгыратып акыру ишетелде:

– Туктатыгыз улавыгызны! Кем рөхсәт итте?

Басыйр туктамыйча укуын дәвам итте.

– Прекрати-ить!..

Татарлар төркеменнән Гыйният белән Габдрахман Акмалов аерылып чыгып лейтенантка таба атладылар. Аларның кискен атлауларын күреп, Прохоров акырудан туктады да, нигәдер артына борылып карады. Анда бер кеше дә юк иде.

Икәүләшеп лейтенантка якын ук килделәр. Урысчаны яхшы белгән Акмалов, эчке януын сиздермәскә тырышып, Прохоровка әйтте:

– Син кит инде моннан. Кабер өстендә кычкыру яхшы түгел.

– Бога нет. Прекратить!

– Сезнең Бог бәлки юктыр да, ә татар Алласы бар. Тизрәк кит исән чагыңда!

– Бу нәрсә, янаумы?

– Янау!

Лейтенант тагын авызын ача башлаган иде, Гыйният алга атлады:

– Иди атсуда, сабака два нага...

Гыйниятнең таза гәүдәсенә Прохоров ачулы караш ташлады да, кырт борылып китеп барды. Икесе кире килгәндә, Басыйр абзый соңгы бурычын үти иде инде:

– Кашафетдин углы Бәдретдин белән Туктар углы Сәмигулла әйбәт кешеләр идеме?

Арттан гөрләшеп шаулаштылар:

– Әйбәт кешеләр иде, хәзрәт, әйбәт кешеләр иде!

Ике якка хушлашу сәламе биргәч, бит сыпырып дога кылдылар. Кузгала башлаганнар иде, Учак Сәләхетдиненең тавышы ишетелде:

– Тукта инде, Басыйр абзый, мин хәер таратырга тиеш идем бит.

Күңелләрендә моңсулык булса да, елмаештылар.

– Вәт ичмаса, Учак дигәч тә Учак. Тарат әйдә!

– Миңа да бир, Сәләх, үтеп китә күрмә...

Каберне уратып тезләнеп утырдылар. Сәләх йөреп вак акча таратып чыкты. Тик Басыйрга гына өчлек кәгазь акча бирде. Исән-имин калган ир-егетләрнең күңелләре нечкәргән иде. Сәләхетдин хәер өләшкән чакта зиреклебашларның барысы да авылны һәм анда авыл зиратында мәет күмгән көннәрне исләренә төшерде.

...Мәчеттән мәетне алып чыкканда урамда байтак малай-шалай җыйнала. Валдай калкулыкларына үлем эзләп килгән ирләрнең дә бар иде ваемсыз малай чаклары. Алар да картларның мәетне алып чыкканнарын көтеп мәчет янында уралалар иде. Аннан соң, ирләр янына басып, йөзләренә кайгы билгеләре чыгарырга тырышып, зиратка юнәләләр. Аның матур итеп кызыл кирпечтән эшләнгән капкасыннан атлап кергәндә инде теге дөньяның башы шуннан башланганына аларның шиге юк. Мәетнең килгәнен көтеп торган ачык кабер авызына малайлар карамаска тырышалар. Аларның күбесе үзләрен бу дөньяга мәңгегә килгәндәй хис итсә дә, күңелләрен шом биләп өлгергән була. Бабайлар мулла артына тезелеп, аның моңлы тавышын тыңлап тавыш-тынсыз гына басып торган чакларда малайлар да тыналар. Бу мизгел алар әле аңлап бетерә алмаган бер вакыт булып, яшь күңелләрендә үзенә генә хас моңсу бер кичереш тудыра...

...Блиндажларга кайткач, ирләр тынып калдылар. Уен-көлке белән окоп казып, сугышырга әзерләнеп йөрүләрнең юк эш икәнен аңлый башлаган кебек иде алар. Ә сугыш – сугыш икән шул. Уен эш түгел. Башның хакы монда өч тиен дә тормый, юкка чыга да куя икән...

Икенче көне аланның аргы очында гомердә күрмәгән бер машина пәйда булды. Үзе дә азрак бакага охшаган, төсе дә. Тик бака кебек сикереп йөрми. Үзенең алдында автомобильнеке кебек резин тәгәрмәч, ә арттарак танкныкы кебек гусеница. Гаҗәп! Габдрахман Акмалов күзләрен кыса төшеп аны күзәтте дә:

– Пехота төягән немец бронетранспортеры бу, – диде.

– Анысы нәстә була инде тагын? – дип сорады сакал баса башлаган битен борып Миңлебай.

– Юлсыз-нисез дә йөри ала торган трактор кебек бер машина. Хәзер атакага күчәчәк алар.

Тик немецлар атака ясамадылар. Бронетранспортер азрак торды да, солдатларын төшермичә кире борылып китте.

– Алдыңнан артың матур. Әйдә, сыпырт эзеңне!

Немецлар өч көн буена күренмәделәр. Өч көн үткәннән соң бер танк, ике бронетранспортер килеп чыкты. Танк якын килмичә генә унлап снаряд җибәрде дә, безнең артиллерия җавап бирә башлагач, бронетранспортерларны ияртеп китеп барды.

Шундый, ерактан гына атып сугышулар белән октябрь бәйрәме якынлашты. Икенче ноябрь төнендә бурап-бурап кар яуды һәм, салкын җилләргә буйсынып, ышыграк урыннарга көртләр ятты. Барысыннан да иртә уяна торган Учак Сәләхе (атлар карарга торып өйрәнгән гадәте!) тыштан шатланып килеп керде:

– Кар яуган, егетләр, торыгыз! Тор! Бөтен дөнья ап-ак анда. И-и-эх-ма-а! Авылда хатыннар кабартма пешерә бит инде хәзер, майда гына чыжлатып...

Кабартма дигәнне ишеткәч, Миңлебай йоклаган җиреннән тиз генә башын калкытты:

– Ә? Кабартма дисезме? Кайда ул кабартма?

– Рәйханаң килгән анда, әнә блиндаж баскычыннан төшә алмый ди. Эссе кабартмалы табам кулымнан төшеп китәр дип курка. Миңлебай чыгып алсын дип әйтә ди.

Миңбелай сәндерә агачларын шыгырдата-шыгырдата киерелде:

– Син, Балак, телеңә бик салынма. Кайда икәнемне белсә, минем хатынны килмәс дип әйтеп булмый. Аягы ниерәк булса да, хатынның асылы туры килде миңа, аллага шөкер.

Дүртенче ноябрьдә аларны төнлә тревога белән торгызып чыгарып тезделәр дә, исемлек буенча барлап чыккач, җәяүләтеп, кар ерып урман юллары аша көнчыгышка алып киттеләр. Егерме-егерме биш градуслы салкында бару башта авыр булды. Элеккеге урыннарында иллеләп кенә кеше калды. Аларын блиндажлар саен тараттылар да, окопларга ешрак чыгып, күренеп йөрергә куштылар. Фронт бу тирәләрдә ачык диярлек хәлдә калды. Чөнки инде монда немец һөҗүме көтелми, аның барлык көчләре Мәскәүне алыр өчен ыргытылган һәм ул шунда капкынга эләккән бүре кебек китә алмыйча, канлы һөҗүмнәр алып бара. Бөтен нәрсәгә үз фикере булган Гыйният калган солдатларны кызганып куйды:

– Нимес безнең моннан киткәнне белеп калса, бу калган халык аңарга бер сәгатьлек кенә, ходай сакласын инде үзләрен.

Калганнар арасында күрше авыл чуашлары да бар иде. Алар киткән татар дусларын елап озаттылар:

– Сестән пашка пес нишлипес инде хәзер. Хушыгыс, пелешләр. Кайтып күрешергә яссын...

Биш көн буена аларга йокларга җиде сәгать кенә вакыт биреп, урман юллары буйлатып, җәяүләтеп кудылар да кудылар. Зур командирлар юкка чыкты. Алар, күрәсең, машиналар белән киттеләр, кызылармеецлар янында вак-төяк лейтенантлар гына атлый иде. Алар кар ерып тәүлеккә илле чакрым чамасы юл үттеләр. Тик шунысына рәхмәт, төн кунарга һәркөн бер авыл булды. Андагы халык аларны кайнар аш белән каршы алды. Инде андый ашларны чучкаданмы, түгелме дип тикшереп торучы булмады. Басыйр абзыйның аш өстендә “гөнаһны алып ташлау” догасы укуы була, берничә минуттан аш та юкка чыга.

Юлда атлаганда берничә җирдә машинага да утырткаладылар. Тик җәяү бару кулайрак иде. Чөнки өсте ачык машинада җилдә ыжгырып бару эчтәге җылыны тиз ала, күн итек кигән аякларның туңуы үзәкләрне өзгәли, машинадан төшеп йөгерәсене китерә. Ике-өч сәгать карлы юллардан бата-чума барган машина өстендә бер-берсенә кысылып, бөрешеп утырган солдатлар өстеннән пар күтәрелә, аларга бәс куна, салкынлык шинель эчләренә кереп, йөрәкләргә кадәр барып җитә, кысып ала.

Шаяру, уен-көлкеләр бетте, халыкны кара, җирән, тагын әллә нинди төстәге сакал-мыек басты. Арада иң куе сакал-мыек Учак Сәләхенеке булып чыкты.

– Син, Учак, үстерүен үстерәсең сакалыңны, берәр атнадан аңа басып йөри башлыйсың бит инде, – диде Гыйният үзенең сирәк кенә сакалын чеметкәләп.

Сәләх тә аптырап тормады:

– Бу куу белән кусалар, битеңә түгел, арт ягыңа да үсәр әле ул.

Юлга чыкканнарына алты көн дигәндә зур гына бер урыс авылына килеп керделәр. Көянтә-чиләк күтәреп урам буйлап барган урта яшьләрдәге бер хатыннан сорадылар:

– Какая деревня, тетка-а?

– Волга, родимые, Волга.

– Как Волга?

Марҗа солдатларга күзләрен майландырып елмайды:

– Авылыбызның исеме шулай, Волга. Монда Волга елгасының башланган җире.

Сафлар эчендә татарлар шаулашты:

– Иделнең башы ди бит бу марҗа.

– Карале, әй, туган якларга якынлашабыз түгелме соң, алай Идел булгач...

Араларыннан укымышлырак Габдрахман аңлатма бирде:

– Иделнең башы инде монда, дөрес анысы. Бик-бик ныклы, тирән урыс җире инде. Безнең халыкны, аннан да элегрәк килеп урнашкан фин кабиләләрен кысрыклап чыгарганнар яисә юк иткәннәр инде алар. Урыс җирләре санала хәзер бу яклар. Калинин өлкәсе диләр. Революциягә кадәр Тверь яклары булган.

Барысын да саф белән китереп, класс бүлмәләренә күп итеп салам тутырылган авыл мәктәбенә урнаштырдылар. Күрәсең, болар килгәнче бу мәктәп бинасы аша күп халык үткән булгандыр. Чөнки салам тапталган, оешкан, аның арасында байтак тәмәке төпчекләре аунап ята. Икенче көнне иртән аларны алып чыгып тагын сафларга тезделәр дә, авылдан ерак булмаган окопларга илтеп тараттылар. Землянка эчендә битләрен сакал-мыек, үзләрен бет баскан аз санлы солдатларны күреп, килгәннәрнең башын шомлы уйлар биләде. Землянкадагы сәндерәләрдә алмаш көтеп яткан солдатларга ике дөнья бер морҗа иде. Алар көн-төн сугышудан, ачлыктан, немец һөҗүменнән шулкадәр туйганнар ки, хәтта тылга чыгып китүләренә дә әллә ни зур шатлык күрсәтмәделәр. Чөнки беләләр, өч-дүрт көн үтүгә аларга яңа солдатларны өстиләр дә, тагын фронтның бер янган тишегенә илтеп тыгалар. Бер атнага элегрәк киттең ни бу дөньядан, соңрак ни, язмыш аларны барыбер яшәтми инде. Шунлыктан, аларга бу дөнья вакытлыча гына. Шулай да солдатларның берсе, землянкадан чыгарга боерык булгач, үзенә бер кисәк ипи сузган Гыйнияткә немец автоматы белән ике обойма патрон һәм авылда бәрәңге изә торган тукмакка охшаган озын саплы өч граната бирде:

– Тот! Исән калсаң – сугыш!

Яңа урында, землянка сәндерәләрендә урнашканда Сәйфулла Лаваренко дигән украин кешесе белән бергә туры килде. Кырыкны узган, зур гәүдәле, җырлагандай итеп моңлы сөйләшә торган бик таза кеше иде ул. Хохоллар кебек азрак “о”га басым ясап сөйләп тә китте:

– Мин үзем Бирски өязеннән, Мишкә районыннан. Сигез балам бар. Тик менә бу сугыш комачау итте аларны үстереп бетерергә. Зурысына унҗиде тулып килә, кечесе өч айлык. Аякларым аютабан минем, тиз йөгерә алмыйм.

Ул Сәйфулладан кем икәнлеген сорашты да, тәкъдим итте:

– Әйдә, бергәрәк булыйк. Мин 1928 елда Кытай белән булган сугышта катнаштым. Байкал артында. Командующийдан алган бүләгем дә бар.

Сәйфуллага шикле күзләре белән карап торгач, сагая төшкән тавыш белән сорады:

– Син беләсеңме, кем иде анда безнең командующий?

– Юк, каян белим инде мин аны. Мин укырга да бик чамалы. Грамут юк бит минем.

– Шулаймы? Ярар, бик әйбәт. Белмәгәнең хәерле, икебез өчен дә.

– Кем булып сугыштың анда?

Лаваренко пышылдауга күчте:

– Пулеметчы идем мин, “максим” дигән пулеметта.

Сәйфулла да нигәдер сагая төште.

– Нигә пышылдап сөйләшәсең?

– Белеп калсалар, хәзер пулемет артына яткыралар монда. Ә мин сугышканрак солдатлардан белештем – немецның минометлары бик күп икән. Шулардан мина очырып, иң башта пулеметларны юк итә икән. Бик осталар ди немецлар минометтан атарга. Ә миңа исән-имин кайтырга кирәк, балалар күп минем. Аларны бит үстерергә, кызларны кияүгә бирергә кирәк. Озакламый немец тагын һөҗүмгә күчәчәк. Киткән солдатлар әйтте. Безгә ничек тә исән калырга иде. Ә пулеметчылар иң тәүгеләрдән һәлак булачак...

Иртән взвод командиры белән Лаваренко арасында ызгыш чыкты. Сәйфулла белән Гыйният взводка тиешле ботканы кухнядан күтәреп кайтып җиткәндә Лаваренко белән лейтенант арасында җәнҗал башланган иде инде. Лейтенант Прохоров каты тавыш белән Лаваренкога боерык бирә:

– Кабатлап боерам, мин кушканны йөгереп үтәргә тиешсең!

– Йөгерә алмыйм мин, иптәш лейтенант! Аютабан мин. Поход белән килгәннән соң чак йөрим, ике аягым тәүлек буена сызлый.

– Мин сине ничек терелтергә белермен, симулянт! Йөгер хәзер үк!

Лаваренко авыр итеп көрсенде:

– Булдыра алмыйм.

Лейтенант кобурасын ачып пистолетын чыгарды:

– Боерыкны үтәмәгән өчен Советлар Союзы исеменнән...

Гыйният, кулындагы зур термосны карга утыртты да, лейтенантның пистолетлы уң кулын эләктереп алды. Каты, көчле кул кысканга зур пистолет карга барып төште.

– Без бит фронтта. Тияргә ярамый безгә, командир. Безнең өчен коелган немец пулялары да җитәрлек. Син солдатны ата башласаң, немецка каршы сугышырга кем кала?

Прохоровның тамагы тыгылып, ачык авызыннан сүзләр өзек-өзек булып килеп чыкты:

– Бунт?.. Бунт? Боер... Боерык үтәмәү! Бунт?! Командирга кул күтәрү? М-м-м...

Бер сәгать үтүгә, автоматлы, таныш булмаган ике солдат Гыйният белән Лаваренконы батальон командиры блиндажына алып киттеләр Алар белән Прохоров җитәкчелек итә иде. Капитан Азволинский икесен дә тыныч кына һәм зур дикъкать белән тыңлады да, бер сорау да бирмичә чыгарып җибәрде:

– Барыгыз, ял итегез. Алда авыр сугышлар тора, минем ышанычны акларсыз дип уйлыйм.

Солдатлар чыгып киткәч, капитан кызган мич янында басып торган Прохоровка борылды:

– Монда, лейтенант, читтән килгән дошманнар белән сугыш бара, фашистлар белән, ә үз солдатларың белән түгел. Бу солдатлар синең терәгең булырга тиеш. Ә бит Лаваренко яшь ягыннан сиңа әти булырлык.

– Устав буенча, боерык үтәмәү...

– Мин сиңа сөйләргә рөхсәт бирмәдем...

– Гаеплемен.

– Устав – устав ул. Ул да иң элек кеше булганны таләп итә.

– Лаваренко белән нәрсә эшләргә кирәген үзем беләм. Өйрәтмәгез мине!

– Син бернәрсә дә аңларга теләмисең ахрысы. Мин бүген-иртәгә җанын юк итәргә торган кызылармеецны сиңа җәберләргә ирек бирмәячәкмен, бел шуны! Әллә кайларга донос яз, без фронтта, сугышабыз. Синең доносны көтеп утырганнар окопка килеп сугышып йөрмәячәкләр. Бел шуны!

– Мин аңламыйм!

– Тагын берәр ай чамасы шул солдатлар белән окоп нужасын күрсәң, күп нәрсәне аңларсың...

Өч көн үтүгә, солдатларга җылы киез итекләр тараттылар. Зиреклебаш якларында ул киез итекләрне пима дип йөртәләр иде. Йөгерергә теләми дип, Лаваренкога лейтенант пима бирдертмәде. Аяклары җылынган сугышчыларның азрак күңелләре булып, атна буе туң җир чокыдылар, окопларны тирәнәйттеләр, ике зур блиндаж төзеделәр. Кирка, лом, көрәк белән бертуктаусыз туң җир чокып нык җәфаландылар. Беркөнне окоп читендә аякларын салындырып утырган Гыйният Папай окоп төбендә тәмәке көйрәткән Сәйфуллага эндәште:

– Карале, Сәйфулла! Мин, теге, әлеге дә баягы Гитлерны әйтүем иде. Туган илдән, хатын-балалардан аерып, бик нык җәфа чиктерде бит инде ул безне. Шуның башкаласы Берлинга барып керергә дә, үзен тотып Зиреклебашка алып кайтып, ат каракларын йөрткән кебек йөртергә кирәк иде. Яисә теге чегәннәр аю күрсәткән кебек чылбыр тагып, барабан кагып биетергә иде, әй. Үләсе килмәсә биер иде ул!

– И-и-и, Гыйният, Гыйният! Син Папайлыгыңа барма инде. Әле бит Гитлер Мәскәү янында, без Берлинда түгел. Нәрсә сөйлисең син?

Гыйният күңелсез генә елмайды:

– Шулай да ул анысы шулайлыкка! Тик исән-имин авылга кайтыр өчен безнең юллар Берлин аша үтәргә тиеш бугай. Мин шулай дип уйлыйм.

– Белмим инде, Гыйният күрше, аптыраган!

– Аптырама бер дә. Менә тыңла әле, мин бүген бер җыр чыгардым. Бик ятышлы түгел бугай, син шулай да көлмә, ярармы!

– Әйдә, әйттереп кара.

Гыйният тамагын кыргалап алды да, моңлы тавышына азрак шаянлык өстәп, җырын акрын гына тавыш белән җырлап җибәрде:

Ал, Сталин, җиреңне,

Ташлап киттем илемне.

Эшләмичә атып яшим

Ордым трудадинеңне.

Сәйфулла янына җыелганнар күңелле генә көлештеләр. Сәйфулла Гыйниятне кисәтеп куйды:

– Син, Папай, телеңне тый азрак. Атаңның кайда киткәнен онытып җибәрмә. Теге иснәнеп йөргәннәр монда тагын да күбрәктер әле ул. Саграк булу кирәк. Сакланганны саклармын дигән ходай.

– Һәй, Сәйфулла дус! Без Берлинга барып, аны алганчы йөз тапкыр җан бирербез әле. Бел шуны, белмәсәң. Нимесне менә-менә наступлениегә күчәргә тора диләр разведчиклар. Безгә барыбер сугышып үләргә инде, ничек кенә булса да. Тот әйдә киркаңны, чокы туң җиреңне...

Берничә көн узгач, немецларның һөҗүме башланды. Яхшы ашап тамакларын туйдырган, инде Мәскәүне алгач үткәреләчәк парадны җиденче ноябрьдән соңгарак күчергән фашистлар кышкы суыкларны Мәскәүнең җылы йортларында үткәрү өмете белән һөҗүм әзерләделәр. Немецларның һөҗүме алдыннан гына ике көн элегрәк полк өстәмә көч алды. Алуын алды, тик килгән халык бик үк солдатка охшап бетмәгән иде шул. Калинин фронты командующие яшь генерал Рокоссовскийга штраф батальоннарына төрмәдә утырганнар арасыннан алырга рөхсәт иткәннәр. Күрәсең, сугыш алдыннан аның үзенең дә дүрт елга якын Камчатка төрмәләрендә иза чиккәнен исәпкә алып, төрмәне татыган генералга тоткындагыларның мөнәсәбәте әйбәтрәк булыр дип уйлаганнардыр. Шунлыктан “свой брат Костя Рокоссовский төрмәләрдән гаскәр җыя” дигән хәбәр таралгач, төрмәләрдән үз ирке белән фронтка китүчеләр күп табылды.

Немец солдатлары шакыраеп каткан кыска кунычлы күн итекләреннән Мәскәү бусагасында карлар какканда солдатның нинди икәнлегендә сайланып торырга вакыт калмаган иде инде. Гаепле-гаепсез кешеләр тутырылган канлы төрмәләрдә шул 1941 елның кыш башында өмет чаткылары кабынды. Иреккә! Үлем көтеп торган фронт аша булса да – иреккә! Кем белә, сасы камераларда, алтын шахталарында, тайга урманнарында юк булганчы, бәлки...

Төрмәдән меңәрләп-меңәрләп фронтка ашкынган халыкны атна-ун көн эчендә мылтык мушкасын күрергә, патронны кая тыгарга тиз-тиз генә өйрәттеләр дә, Калинин фронтына китереп тутырдылар. Аларны рота, взводларга бүлгәләп өләштеләр. Прохоров взводына шундыйлар дүртәү эләкте. Лейтенант аларны һәр отделениегә берәрләп бүләргә уйлаган иде, тик ул эше барып чыкмады. Сул колагыннан алып иягенә кадәр яра эзе ярылып яткан Заварзин фамилиялесе Прохоровка карап әйтте:

– Без аерылышып, отделениеләргә таралырга килмәдек монда. Бергә булабыз – и баста!

Прохоров нәрсәдер әйтергә теләгән иде, Заварзин янында басып торган иптәше, тамак төбен кыргалады да, сул кулын авызы янына китереп, Прохоровка туп-туры саф зәңгәр күзләрен төбәде:

– Кабаланма, начальник!

Прохров аның шинель җиңе эченнән күренеп торган хәнҗәр сабын шәйләп алды.

– Син, лейтенант, безнең теләкне аңладыңмы?

Агарган Прохоров баш какты.

– Яратам соң акыллы кешеләрне. Безне кайсы отделениегә?

...Көне буена өшеп-туңып дозорда торып кайткан Гыйният, чишенеп киемнәрен кибәргә элгәч, ята торган урыны янына килде. Анда таныш булмаган кеше ята иде.

– Бу минем урын бит, тор, – диде ул елмаеп.

Сасы тәмәке көйрәтеп яткан солдат, сары кашлары астыннан яшел күзләре белән Гыйнияткә сирпеп карап алды да, мыскыллап көлде генә.

– Зиратта синең урының, бар шунда! Ә монда бүгеннән соң мин ятачакмын!

– Тор, тор! Мин бик туңдым, җылынырга кирәк. Тор!

Яткан солдат сул кулы белән Гыйният ягына кискен хәрәкәт ясады. Гыйният бите әрнүгә түзә алмыйча ахылдап читкә тайпылды. Яңа кеше аның битенә янып торган тәмәке төпчеге белән төрткән иде. Гыйният үзен-үзе онытып алга ыргылды. Шулчак аның юлына яңа килгәннәрнең икенчесе аркылы басты. Кулында – хәнҗәр. Зур, таза гәүдәле ул бәндә нәрсәдер әйтергә дип авызын мыскылы итеп кыйшайта башлаган иде – өлгерә алмады. Гыйният аңарга булган барлык көче белән китереп сукты. Ә аның көче күп иде. Хәнҗәрленең аяк астыннан блиндаж идәне әллә кая очты, ул аркасы белән бүрәнә диварга барып сыланды да, идәнгә шуып төште. Берни дә булмагандай кыланып, Гыйният урынында яткан солдат очкан кош кебек җитез хәрәкәт белән идәнгә сикерде. Гыйнияткә ыргылды. Тик ул кизәнеп өлгергәнче, Гыйният сукканнан әле генә үзе сикереп төшкән нар астына бөтерелеп кереп китте. Өченче иптәшләре яткан урыныннан урысча матлап сүгенеп кузгала башлаган иде, сикерешеп торган Гаяз белән Әбия Нәбие аңарга якынлаша башлагач, басылды. Гыйният нар астындагы солдатны өстерәп чыгарды да, гимнастерка изүеннән тотып аягына бастырды:

– Монда сезгә төрмә түгел, ә сугыш кыры. Татарлар яши монда, сезнең кебек үк кешеләр. Моны мин әйтәм сиңа, Гыйният Абсаттаров, исегездә калдырыгыз!

Шулчак ишек төбеннән тавыш ишетелде:

– Нәрсә булды монда?

Гыйният кулындагысы ычкынырга тырышып тартылды:

– Безнекеләрне кыйныйлар, Костя!

Заварзин кабаланмый гына алга үтте дә, шинелен сала башлады. Гыйният алдындагыга бер генә карап алды.

– Син тыела алмассың микәнни инде, Скоба? Монда чыннан да, зек законнары юк бит. Кирәген алгансың, тынычлан. – Гыйнияткә борылды:

– Син сулагаймыни?

– Ике кулым бертигез эшли минем.

– Сугышырга кайда өйрәндең?

– Авылда. Кызлар артыннан йөргәндә.

– Сез татарлармыни?

– Татарлар без.

– Татар авылларында сугышалармыни? Анда картларны тыңлап кына яшиләр бугай бит.

– Мин, Зәйнәбем артыннан йөргәндә, авылның икенче очына, байлар, сәүдәгәрләр яшәгән Югары очына берүзем менеп китә идем. Башка егетләр, кыйныйлар анда, дип курка торганнар иде. Берьюлы алты-җиде кеше белән сугыша торган идем мин. Әнә Хаҗи белән Гали шулар арасында була торганнар иде.

Гали дәшмәде. Хаҗи Балак, сәндерәдән аякларын салындырып утырган көенә елмаеп, шалпык иреннәрен җәеп җибәрде.

– Ы-ы! Дөрес сөйли ул. Бер сукса ярты сәгать ятасың инде. Әнә ич, иптәшегез һаман аңына килә алмый. Гыйният йодрыгына бер эләгеп, аның авырлыгын татысаң, кая ди ул аңарга каршы чыгу. Безнең Югары оч егетләренең барысының да йодрык белән ныклыкларын тикшергән кеше ул...

Заварзин кызыксынып аның беләген тотып карады. Беләк юан һәм таш кебек каты иде.

– Ну и ну-у! – диде ул, соклануын яшермичә. Шуннан өстәп куйды:

– Курыкмыйча һәркайсыгыз үз урыннарыгызда йоклагыз. Беркем тимәс сезгә.

Гыйният аңарга да сынаулы карашын ташлады:

– Синнән рөхсәт кирәкми безгә кайда йоклау өчен. Синнән түгел, фашисттан да курыкмыйбыз без. Белеп торыгыз шуны.

* * *

Прхоров, Лаваренко һәм Гыйният өстеннән шикаять язып, СМЕРШ*ка җиткерде. (*СМЕРШ – “смерть немецким шпионам”. 1941-45 елларда немец шпионнары белән көрәшү өчен Дәүләт иминлеге халык комиссариаты составында төзелгән махсус Баш идарә.) Үзләренең эшләрен күрсәтә алмый йөргән тегеләренә шул җитә калды – тикшерүләр башланды. Лаваренко авылларыннан берүзе генә булганга, аның турында сөйләрлек кеше тапмагач, аның үзен чакыртып сорау алдылар. Зиреклебашлар күп булганлыктан, сорарга кеше табылды. Гыйниятнең авылдагы тормышын һәм кем баласы икәнлеген тиз ачыкладылар. Иң мөһиме, 1937 елда аның атасын “тройка” атарга хөкем иткәнлеге һәм Уфа төрмәсендә атылганлыгы мәгълүм булды. Дүрт көн үтүгә Уфа НКВДсыннан да шул хакта мәгълүмат килде. Тик Гыйниятне яманлап сөйләүчеләр авылдашлары арасында табылмады. Шулай да СМЕРШ тарафыннан Гыйниятнең язмышы билгеләнеп куелган иде инде...

Немецның Мәскәүгә һөҗүме каты һәм канлы сугышлар белән башланып, бәрелешләр кызганнан-кыза барды. Европада суешырга өйрәнеп зур тәҗрибә туплаган, яхшы коралланган, ашатылган, киендерелгән немец солдатлары зур осталык белән сугышалар иде. Кичә генә игенче булган, Бурлы биянең дилбегәсен озын иске мылтыкка алыштырган, юньләп төбәп ата да алмаган, кеше үтерергә өйрәтелмәгән татар ирләренең күбесенә сугыш ят нәрсә иде. Берсенә пуля яисә корыч кыйпылчыгы тиеп тәгәрәп китсә, аның тирә-ягындагылары әле генә тере булган, инде өнсез яткан иптәшләре янына җыйналып, аптырашта калалар. Кая барырга, кайсы якка, кемгә иң беренче атарга, качканда кайсы якка йөгерергә белмичә күп изаландылар. Артиллериядән тупка тоткач, тере калганнарны самолетлардан бомба белән туздырганнан соң, окопларга каратып немецлар үзләренең танкларын җибәрәләр. Шул танклар артыннан, корсагына терәгән автоматтан бертуктаусыз үлем чәчеп немец пехотасы кузгала. Ул да җәяү йөрми әле. Безнең окопларга бер чакрым арага кадәр ул пехотаны бронетранспортерлар һәм йөк машиналары белән китереп куялар. Шуннан алар сикерешеп төшәләр дә, автоматлардан ут чәчеп атакага ташланалар. Анда да каты йөгереп хәлләрен бетермиләр. Бер ритм белән атлап, безнең яктан ата башлаган пулеметларны үзләренең миномет уты белән юк итә-итә алга баруларын туктатмыйлар. Немец солдатлары артында һәрчак радио белән үзләренең батареяларына безнең пулеметларның, пушкаларның координатларын әйтеп баручы корректировщиклар килә.

Зиреклебашлар саклаган позициягә ташланган немецларның тәүге атакасы кыска һәм каты булды. Туңган үрне менә алмыйча кара төтен чыгарып алдан килгән өч танклары туктап калды. Сугыш башланганчы окоплар артында урнашкан өч пушканың берсен шинельләрен салып ташлаган артиллериячеләр, бер лейтенант малай җитәкчелегендә, алга өстерәп алып киттеләр. Кечкенә пушка артиллериячеләр үзләре ясаган агач чана өстендә иде. Ачыктан-ачык окоплар алдына чыгып пушканы чанадан төшереп җиргә утырттылар да, үрне менәргә сөзәгрәк җирне эзләп хәрәкәт иткән танкларны берәм-берәм яндырырга тотындылар. Ун минут вакыт чамасы үтүгә, үр астында өч немец танкы кара-кучкыл төтен чыгарып яна иде инде. Артиллериячеләр пушканы кире күчергәндә, чана өстендә, пушка тәгәрмәче янында яшь лейтенантның кисәкләргә өзгәләнгән гәүдәсе ята иде...

Шунда ук танкларсыз калган немец пехотасы күренде. Аларның күбесе, атлау җиңелрәк булсын дип, шинель итәкләрен бил каешына кыстырганнар. Башларына зур каска кигәннәр, ата-ата киләләр. Безнең өч пулемет аларга каратып бертуктаусыз атса да, әлләни файда китерә алмады. Чөнки пулеметчылар атарга оста түгелләр иде. Шулчак Лаваренко белән Сәйфулладан ерак түгел тыкылдаган бер пулемет атудан туктады. Шинелен салып ташлаган пулеметчы хәрәкәтсез брустверда ята, ә икенче номеры ике куллап күзләрен каплап окоп эчендә улап сикергәли. Сәйфулла аңарга карагач тетрәнеп китте: солдатның уң кулының ике бармагы арасыннан бер күзе асылынып тора иде. Бармаклары арасыннан кан ага. Сәйфулла, мылтык атарга кирәк икәнен дә онытып карап торган җиреннән, Лаваренконың тавышын ишетеп сискәнеп китте:

– Сәйфулла, әйдә минем белән!

Сәйфулла аның ягына борылганда, ул иелеп пулеметка таба йөгерә иде. Барып җитүгә, үле пулеметчының гәүдәсен читкәрәк, окоп төбенә алып ыргытты да, пулеметка ябышты. Артыннан мылтыгын тотып йөгереп килеп җиткән Сәйфуллага кыска гына боерык бирде:

– Ташла мылтыгыңны! Тот лентаны менә болай итеп.

Сәйфуллага тиз генә карап алды да, кулыннан эләктереп, пулемет лентасын ничек тотарга икәнен күрсәтте:

– Менә шулай, тигез итеп бир!

Үзе пулеметның бер планкасының торышын үзгәртте дә, кабаланмый гына гашеткасына басты.

Килеп җитәргә унбиш-егерме метрлар калган немец солдатлары, алдан йөгергән офицер боерыгы белән, бик тиз окопларга ташландылар. Шул чакта аларны Лаваренко пулемет уты белән печән чапкандагы кебек итеп кисә башлады. Бер минут та үтмәгәндер, нәрсә булганын аңлаганчы, немецларның алдан килгән тезмәсе җиргә ауды. Лаваренко исә алар артыннан килгәннәрен кырырга тотынды. Эшнең ни өчендер начарланганын сизгән немецларның калган солдатлары кире борылып тагы да тизрәк йөгереп кача башладылар. Тик алдагы өч солдат кына акыра-акыра алга таба йөгерүләрен дәвам итте. Лаваренко пулеметын җайлап кына бер урынга төзәде дә, гашеткага басты. Ун метрлар гына кала окопка карап йөгергән өч солдатның уртадан йөгергәне ике кулын җәеп җибәрде дә, туктап калды. Лаваренко тагын гашеткага басты. Немец солдатының корсак турысында кисәк-кисәк шинель сукносы очты. Ул сул аягын азрак күтәрә бирде дә, бөтен гәүдәсе белән, бөгелмичә артка табан егылды. Окоп алдында икесе генә калган немец солдатлары борыла башлаганнар иде, пулеметчы аларны кыска-кыска ике чират белән җиргә тәгәрәтте.

Шул мизгелдә солдат Заварзинның тавышы ишетелде:

– Алга! Атакага!

Окоптан сикереп чыккан Заварзин янында Гыйният Папай, Гыймай Басыйры, Миңлебай Капар һәм Әбия Нәбие йөгерделәр. Алардан аз гына сулдарак Учак Сәләхе, Балак Хаҗи, Габдрахман Акмалов һәм яшь килен Асиянең ире Мәҗит калкып чыктылар, туктап аңга килә башлаган немецлар арасына “урра” кычкырып, озын штыклы мылтыкларын тотып барып керделәр. Китте кул сугышы. Китте чәнчеш, китте приклад белән сугулар, китте атыш. Ике-өч минут барган кул сугышыннан соң немецлар түзмәделәр, байтак солдатларын калдырып чигенделәр. Немецлар качкач, аларның ятып калган яралыларын атып, кадап чыктылар.

Балак Хаҗие салынып төшкән сул кулын уң кулы белән билендәге ярасына кыскан да, ыңгыраша-ыңгыраша окопка табан атлый. Пулемет янында бушап калган ленталарны җыеп булышкан Сәйфуллага Басыйр абзый эндәште:

– Сәйфулла, ташла әле шул нәрсәләреңне. Баҗаң Мәҗит җан бирә, сине чакыра.

Сәйфулла йөгереп барып җиткәндә Мәҗитнең хәле начар иде. Аның корсагы турысыннан шинеле немецның кырыс тешле штыгы кадалып ертылган. Шул ертыктан канга, балчыкка буялган эчәкләре агып чыккан. Күрәсең, инде ул аларны кире тутырырга тырышкан – куллары канга буялып беткән. Сәйфулланы күргәч, иреннәре калтырый башлады. Сул кулының бармакларын селкетеп, Сәйфуллага иелергә кушты.

– Күтәр... Кояшны... Ы-ыһ... Соң...гы тапкыр...

Сәйфулла шинель чабуы белән аның буланып торган эчәкләрен каплап, астына ике кулын тыгып күтәреп алды да, сакланып кына окоп читенә салды. Аннары, кабаланып аркасыннан тотып азрак күтәрде. Мәҗит канлы куллары белән Сәйфулланың шинеленә ябышты. Аның һич кенә дә үләсе килми, Сәйфуллага ябышып исән калырга тырыша иде әйтерсең.

– Исән... кайт... авылга-га... Асия ау...выр...лы...

Мәҗит авырлык белән тын ала башлады, теле нык көрмәлде:

– Бабай...лар...да тор...с-с-сын. Ка-аа-ра Гобәй... бәх...бәх-и...ил... бә-әх...

Ярылган эченә ыңгырашып ике куллап ябыша башлаган иде, Сәйфулла тезләнгән килеш аның кулларыннан тотып алды. Мәҗитнең суына барган бармаклары Сәйфулланың кулын кыскандай итте дә, көчен югалтып ката башлады. Гәүдәсе ике тапкыр гына тартышты да тынып калды. Мәҗит янына тезләнгән Сәйфулланың кулбашына кемдер акрын гына бармаклары белән кагылды. Бу Гыймай Басыйры иде.

– Кая, Сәйфулла энем! Син читкәрәк күч әле, мин күзләрен йомдырыйм да ясин укыйм. Мөселман бәндәсенең җаны чыкты бит, шәһит булды. Изге җан, урыны оҗмахта булсын...

Мәҗит Зиреклебаштан август аенда сугышка чыгып киткән ирләрнең берсе иде һәм ул иң беренче булып чит-ят җирдә башын салды.

Татар язмышы гасырлар буена фаҗигале булды. Тәкъдир тактасында шулай язылгандыр күрәсең. Явыз Иван Казанны штурмлап алганнан бирле татар башын урыс файдасы өчен теләсә кая тыгалар. Урыс сугыш ачса да ул мескен “ура” кычкырып, мылтык тотып, автоматтан атып иң алдан йөгерә. Башын сала, балаларын ятим итә...

Мәҗиттән башка тагын Әбия Нәбиулласы каты җәрәхәт алды. Пуля аның күкрәген, корсагын яралаган иде. Нәбиулланы Гыйният белән Миңлебай күтәреп алып килеп, окоп төбенә җәелгән берничә шинель өстенә салдылар. Габдрахман аның гимнастеркасын күтәреп корсагын, күкрәген бәйләп куйды. Нәбиулланы носилка күтәреп килгән ике санитарга тапшырдылар. Ул йомык күзләрен ачты да, авырлык белән сүзләр эзләде:

– Хушыгыз, егетләр! Рәхмәт сезгә. Исән-сау авылга кайта күрегез инде.

Иреннәре елмайгандай итеп калтырап куйдылар.

– Син, Гыйниятулла, мине ярлыкагыл инде. Теге, егерме алтынчы елны кызлар өчен сугышканда арттан казык белән башыңа мин суккан идем бит. Исеңдәме, башыңны бәйләп атнадан артык йөргән идең...

– Син икәнен белә идем мин, Нәбиулла дус. Ачу тотмыйм бит мин. Егет чакта кемдә булмый андый гына гөнаһ. Кызлар өчен эшләнгән бит ул. Узган эшкә салават, кем әйтмешли. Бәхил, бәхил...

– Зәйнәпкә күңелем төшеп йөргән иде бит. Бик нык итеп. Сине узып булмады.

– Шулай инде, Нәбиулла дус! Авылда очрашырга язсын. Бергә-бергә яшәрбез әле. Дөнья киң.

Гыйниятнең сүзләреннән Нәбиулланың йөзе яктыра барды. Ул күңелле генә итеп елмайды...

Сигез тәүлек узгач аның үле гәүдәсен санитар поездыннан ике өлкән яшьләрдәге солдат носилка белән күтәреп чыгарды. Станция перронында басып торган мылтыклы милиционерның күрсәтүенә буйсынып вокзал артына атладылар. Анда әрдәнәләп өелгән туң үле гәүдәләр янына Әбия Нәбиенең мәетен дә өстәделәр.

– Азрак өскәрәк ыргытабызмы? – диде чандыр гәүдәле, тәмәкедән мыеклары саргаеп беткән бер солдат.

– Тагын нәрсә! Барыбер күмәргә алып киткәндә өстерәп төшерәчәкләр. Болай да яраган, – диде икенчесе.

Яннарына килгән мылтыклы солдат белән бергәләшеп тәмәке кабыздылар.

– Син нәрсә, әллә шушы үлекләрне саклыйсыңмы?

– Әйе.

– Нәрсәсен саклыйсың инде аларның? Үлгән – беткән. Моннан качып китеп дезертир була алмыйлар бит инде.

– Аларны кимерергә этләр күп килә. Аннан, чишендереп киемнәрен салдыручылар да була. Шулардан сакларга кирәк.

– Күмелмичә озак яталармы әллә?

– Атнага, ун көнгә бер күмәләр. Җыелуына карап барысын да бер чокырга салалар.

– Күп җыеламы соң?

– Кем санаган аларны. Әнә теге почмакка барып җитә башласа, команда килеп төяп алып китә.

Носилкалы солдатларның берсе янып беткән тәмәке төпчеген тәмләп соңгы тапкыр суырды да, мәетләрдән читкәрәк ыргытты.

– Ала-ай! – диде ул, көнче күзләрен мылтыклыга төбәп. – Шәп урнашкансың син болай булгач, фронтка эләкмәссең дә әле.

Мылтыклы солдат та җавапсыз калмады:

– Син дә бик йончып сугышып йөрмисең Мордаңа караганда, кухняны еш штурмлаганың күренеп тора.

Атнадан артык барган сугышларда немецлар Мәскәү каласын алыр өчен соңгы көчләрен салып омтылдылар. Тәүге тапкыр кул сугышын үткән татарлар ул көнне зур сабак алды. Алар инде төз атарга һәм атака вакытында сиңа ыргылган немецны ул сине бетергәнче юк итәргә кирәклекне яхшы аңладылар. Шулай булмаса, Зиреклебаш чишмәләренең суын эчәргә насыйп булмаячак. Син аны үтермәсәң, ул сине үтерәчәк!

Аютабан Лаваренконы капитан Азволинский үз блиндажына чакырып алып сәгатьтән артык сөйләшеп утырды. Капитан яныннан кызмачарак кайткан Лаваренко анда булган сөйләшү турында азрак Сәйфулла белән уртаклашты.

– Иртәгә иртүк батальонда булган пулеметчыларны “максим” пулеметыннан төз атарга өйрәтергә кушты. Аннан соң һәр ротада пулеметларны кайда урнаштырырга кирәклекне мин карап чыгарга тиеш. Пулеметлар буенча капитан мине башлык итеп куйды. Боерык язып калдылар.

– Син нәчәльникмени хәзер?

– Әйе.

– Ә лейтенант?

– Прохоровмы? Ул миңа башка начальник түгел. Куркак, атакага безне күтәрә алырлык кыюлыгы да юк бит. Заварзин күтәрде.

– Менә сиңа уголовник, ә?

Лаваренко тавышын әкренәйтте:

– Мин капитанда утырганда безнең белән Заварзин да бар иде. Аны капитан батальонның разведка командиры итте.

– Төрмә кешесе бит ул. Аңардан нинди командир ди тагын?

– Сугышка кадәр Кызыл Армиядә зур командир булган кеше икән ул. Утыз җидедә утыртканнар аны, халык дошманы дип.

– Кит аннан!

– Син шаулама кешегә. Монда баш китәрлек эшләр бар. Прохоров синең якташ Абсаттаров өстеннән донос язган. Капитан аны Заварзинга үзе янына разведкага алырга кушты.

– Ул нәрсә, теге немецларның тылына йөрү буламы?

– Әйе.

– Ай-һай, бик тә куркыныч эш бит инде ул.

– Сугышта, Сәйфулла, һәр нәрсә дә куркыныч.

Икенче көнне Гыйният, Габдрахман Акмалов һәм тагын Заварзин сайлап алган биш кеше разведкага күчтеләр. Иртән аларны комбат чакырган иде, шуннан блиндажга кире кайтмадылар. Тик биш көн узгач кына Гыйният белән Габдрахман нәрсә беләндер тутырылган солдат капчыгы күтәреп кайтып керделәр. Аларның өсләрендә өр-яңа яшел фуфайка, җылы чалбар һәм пималар иде. Бүрек астыннан йоннан бәйләнгән, җилкәләренә төшеп торган башлык кебек нәрсә кигәннәр. Битләре генә күренеп тора. Гыйният капчыгыннан ике шешә спирт, зур түгәрәк колбаса, дүрт кырлы итеп киселгән чучка мае, дүрт кирпеч ипи чыгарды.

– Якынрак елышыгыз, егетләр, бер сыйланыйк әле. Әллә бар гомер, әллә юк дигәндәй.

Берне күтәргәч, кайда йөргәннәрен сөйләп алды.

– Чаңгыда йөрергә, хәнҗәр белән сугышырга, немец овчаркаларын ничек итеп суярга өйрәттеләр. Хәзер безне разведка диләр инде, немец тылына йөри башлыйбыз, серләрен белергә.

Тагын берне күтәргәч, күңелләре нечкәреп, Зиреклебашны, хатыннарын, бала-чагаларын искә алулар башланды. Шултөрле сөйләшүләр арасында Сәйфулла Гыйнияткә мөрәҗәгать итте:

– Карале, Гыйният! Син Зәйнәп артыннан йөрегәндә теге Югары очтагы Лотфулла Чулак йортында, аулакка керәм дип, бик кызык маҗарага эләккәнсең дип сөйлиләр иде. Шуны үзеңнән ишеткән юк, әй. Сөйләле, ә?

Гыйният көлеп җибәрде:

– Кит, Сәйфи! Аны сөйләсәң үзеңнән-үзең көлү була бит, инәңнең күлмәге! Адәм көлкесенә калдым бит мин анда, Зәйнәп белән кунам дип...

Эчкән баштан барысына да шул җитә калды. Бердәм шаулаштылар:

– Сөйләле, Гыйният!

– Ялындырма инде, Папай, син шәп итеп сөйли беләсең бит...

– Тартынма, бар да үзебезнекеләр бит монда!..

Гыйниятулла көлү тулы күзләре белән авылдашларына яратып карап чыкты.

– Ярар алайса! Тыңлагыз! Бәлки, егетләр, безнең соңгы тапкыр күрешүебездер. Ходай сакласын! Сөйлим әле. Яшьлек юләрлеге бит. Ошамаса гаепләштән булмасын!.. Егерме алтынчы елның көзе үтеп яңа гына кар төшкән чаклар иде. Без бит Зиреклебашның теге Югары очлары түгел, ә Түбән оч егетләре...

– Һәлак икән! – диде Өтек Галие. Ул да шул Югары очныкы иде. Аңарга ысылдап тиз бастылар.

– ...Аулакка дип Югары очка җыйналып менеп киттек. Ни өчен Югары очка дисәгез, сәбәбе бар аның. Минем Зәйнәп белән бик нык кызып йөри башлаган чак. Ә Югары оч Лотфулла Чулакның хатыны Зәйнәпнең үлгән әнисе белән бертуган бит инде, анысын үзегез беләсез. Киттек шул Лотфулла Чулакларга менеп. Казак Газизе гармун тарта, мин сиңайтим, түзсен генә йөрәкләр. Мин үзем ул гармун тирәсен белмим бит инде, юк белән мактана алмыйм. Газиз, алай-болай Югары очлар белән сугыш чыкса, дип караган иде, мин тегене тиз бастым. Мин әйтәм, Югары очлар үзебезгә биргәләүләре ихтимал. Бик мал кадерен белә торган халык бит алар, дим, күбесе вак-төяк белән булса да сәүдә итә торган адәмнәр – тими алар гармунга, дим. Газиз әйтә, тимәсләр сиңа, ди. Ярар, мин әйтәм, җир астыннан тапсам табармын, яңасын алып бирермен, дим тегеңәргә. Киттек менеп. Таш күперне чыкканда кычкырып җырлап җибәрдем, мин сезгәйтим, белеп торсыннар Югары очлар Папай Гыйнияте менеп килгәнен. Газиздән башка тагын өчәүне иярттем: Әбеч Хәмитен, Ташкергән Һадиын, Әбеч Сәхиен. Хәмит бармаска итеп карышып караганые, сугышалар алар дип, аңа әзрәк булса да биргәләп алырга туры килде. Нәрсәдән шыртлыйсың, мин әйтәм, без бит синең белән Абсаттаровлар. Мин әйттерәм, миңа ияреп – болар. Һади тумыштан чатан бит инде, ике таяк моның култыгы астында. Тук та тук бу туң юлга теге таяклар белән. Вәт, чукынчык әй, анда сугышалар дип ник бер сүз әйтсен, атлавы атлау чатанның. Тик чатаннарча инде. Тавышы да көр генә. Базар урамын үттек, безгә каршы ул-бу дәшкән-тынган кеше юк. Хәниф бай кибете мөешеннән борылганыек – торалар болар. Сөйләшеп куелган буенча Газиз гармунны тарттыра, мин сиңайтим, чыда гына. Туктау юк, үзебез җырлыйбыз, үзебезнең баруыбыз бару. Әмма санап-барлап чыгарга да өлгердек боларны. Төп-төгәл алтаулар. Кар яңа төшкән вакыт, читән буйларында кош-корт юк бит инде. Газиз белән мин алдан, теге өчәү арттан. Мин чыкканда ук сугышырга җиңел булсын дип калын киенмәгән идем. Шуңа күрә әзрәк суык та, атлавы да җиңел. Бишмәтне салып очырсаң, аларга тотынырга урын юк бит инде. Сугыш башланган көйгә тәгәрәткәнче берсенә бирәсең дә, шул уңайга читкә сикерәсең. Чөнки син сукканчы аларның берәрсе сиңа ынтылган була. Тик бер җиреңне дә тоттырма. Тотсалар, аннан соң яткырып кыйный башлыйлар, җибәрмичә, тик уяу булырга кирәк. Теге Хәмит Пиреч кебекләр андый чакта казыкка үрелә башлыйлар. Эш аңа китсә хәтәррәк инде. Бишмәтне салып ташлап казыктан да кыйналган булды минем. Ярар. Иллә сугыш чыгып, читән казыгына тотына башласалар, я кирегә, яисә алга таба торып йөгерергә туры килә. Алар куып җиткәнче синең кулда да казык булырга тиеш...

...Тик ул кичне сугышырга туры килмәде, йодрык белән дә, казык белән дә. Әйе, шуннан киләбез җырлап “Газизәкәй”не. Без килгән кибет тыкрыгы киң бит ул. Нәкъ тыкрык уртасында Таһир Җеннең, Күчер Латыйф бабайның капкалары. Шул җирдә торалар болар алты егет. Барысы да Югары очлар. Чамалап киләм тегеләрнең кем икәнлеген: Балык Фәррахе, Бугаз Кәбире, Әптә Миңнеәхмәте, Гршавай Зиннәте...

– Мин дә бар идем анда...

– Ы-ы! Гали дә шунда тора, баскан гүзәл гәүдәсе белән иң артка...

Землянка эчен шаулатып көлештеләр.

– Ярар. Килеп җиттек яннарына, кузгалмыйлар бит болар. Бастык каршыларына килеп. Дәшми үтеп китәргә ярамый, арттан бирүләре бар. Тегеләр дә шым, без дә. Шуннан Бугаз әйтә: “Нишләп йөрисез монда, адашкансыз бит”, – ди. Мин әйтәм: “Кайтып барабыз Түбән очка, Атарванывка аша”, – дим.

Тагын көлешеп алдылар. Чөнки авылның Атарванывка дип йөрткән урамы Югары очтан да өстә булып, түбән очтан әнә шул Югары очны үтеп барасы.

– Я, я, Гыйният, шуннан?

– Шуннан Әптә әйтә: “Безне дә ияртегез әле, гармуныгыз да бар икән”, – ди. Сугышасы да килә болар белән, Зәйнәп белән дә кунасы килә бит, малай! Нәрсә эшләргә?...

Кая, берне кабызыйк әле, йөрәкнең әллә кайсы җирләре кузгалып китте, малай, рәхәт итеп...

Әйдәгез, мин әйтәм, гелән генә сугышырга димәгәндер бит инде.

Алдан котыртып торырга ул кичне теге Пиреч Хәмите булмагач, болар да тынычлар. Киттек җыйнаулашып өскә менеп. Әптә тавышының асыллыгын беләсез бит инде. Ул башлап алып китте урам көенә, без дә кушылдык. Җыр өзә үзәкләрне! Шундый чакларда минем иллә дә яшисе килә инде, егетләр!

Менеп җиттек Лотфулла Чулакларга. Кердек йортларына. Тәрәзәләре эчтән томаланган, утлары күренми. Ә эчтә чыркылдашканнары ишетелә кызларның. Аллага шөкер, барлар болар! Тыңлап-тыңлап карыйбыз, бик аңлап булмый, тик нәрсәдер уйныйлар болар. Тәрәзәдән караучы да күренми. Әйтерсең без юк ишегалдында. Шул хәтле җырлап килгәнне ишеттеләр бит инде, саңгырау түгелләр. Тәрәзә чиртеп карыйбыз, тавышлары бетте, тик ишекне дә ачмый болар, тәрәзәдән дә карамыйлар. Ник икәнен азактан гына белдек. Лотфулла Чулак сеңлесенә кунакка киткәндә күршеләре Шөшле Хәдичәсен калдырган икән йорт карарга. Шул албасты карчык ачтырмаган тегеләрдән: “Ачсагыз, кайткач Лотфуллага әйтәм”, дигән. Ярар. Сәгатьтән артык булашып карадык – юк кына бит, малай, кертмиләр. Шуннан әлеге Бугаз Кәбире әйтә: “Миннән дә, Гыйният, рәт чыкмады, иң яхшысы сезне тыкрыктан үткәрмәскә булган икән”, – ди. Китте минем кан кызып. Чыннан да, Гыйният булыйм да керә алмыйм, имеш. Өстәвенә, Зәйнәп өй эчендә бит инде. Аның ай-һай шәп чагы иде, малай! Кочаклау дисәң, үзе елышып сылана да куя, берәр җиренә кул тисә сикереп-сикереп китә инде...

Шуннан бүрекне кырынрак салып уйлап тора идем, нәрсә эшләргә икән дип, теге Чатан Һади уйлап чыгармасынмы нәрсә эшләргә кирәк икәнне! “Әйдә, өй башларына менеп, морҗа төпләрен чокып төшик”, ди бу миңа. Чатан диген инде син аны, этлеккә ясап куйган кебек. Каян уйлап таба диген. Күршеләренең баскычларын өйләренә терәп куйган җирдән алып кереп сөяп куйдык та, киттем мин менеп өй башларына. Хәзер минем исәп морҗа төбендәге саламны чокып чоланнарына төшәргә дә, ишекләрен ачып, егетләрне кертергә. Ә дигәнче морҗа төбенең саламын йолкып бер зур гына тишек ясадык та, мине кулдан тотып шул тишектән өй кыегы астына төшерделәр. Ярар. Вәт шунда инде аның иң хикмәтле җире башлана.

Лотфулла Чулакны беләсез, теге герман сугышыннан уң кулын өздереп кайткан бит ул. Гомере буе сыңар кул белән ничек эшләсен инде авыр эшне. Көзге көннәрдә шул халык суйган мал тирәсендә йөргәләп, эчәк-бавырны арзанрак хакка алып, шуны тазартып, кадаклап базарда сату иткән була. Шул эчәкне җыеп тутыра торган зур бер чаны бар икән моның. Аның шулай икәнен җен белсенмени инде, анда барып йөргән булмагач. Ярар. Мин хәзер салам түбә астына төшеп сәрмәләнә башладым. Караңгы тегендә, күзгә төртсәң дә күренерлек түгел. Шырпы сызар идең, шикләндерә, теге я бу нәрсәгә кабынып китәр дип. Кайда абынып, кайда сөртенеп, кайда үрмәләп түшәм читенә килеп җиттем. Килеп җиткәнче ару гына итеп ике тапкыр маңгайны да бәреп алдым. Шуннан соң өй ишегенең кай тирәдә икәнен чамаларга итәм, юк, белеп булмый. Чөнки мин Лотфулла Чулак өенең ишеген күрү түгел, кайсы якка ачылганын да белми идем. Ярар. Төшәргә кирәк бит инде хәзер чоланга. Кул белән ябыштым да, гәүдәне аска салындырып ике аяк белән сәрмәп карыйм, берәр нәрсә юк бит, анасын саткыры. Сәрмәндем, сәрмәндем дә, ни булса да булыр дип, аллага тапшырдым да кулны ычкындырдым...

Хәерчегә җил каршы дигәндәй, шул мин сикергән тәңгәлдә генә тазартмаган эчәк белән тулы чан утыра икән. Лотфулла Чулак җыйган, яртылаш кына тазарткан эчәкләрне шул чанга тутырып киткән булган, кайткач юып бетерермен дип. Абзагыз теге сасы чанга чулт, бөтен өстәге киемнәр белән...

Мич эчендәге ялкыннарны селкетеп землянка эчендә шартлап көлү яңгырады. Авылдан чыгып киткәннән бирле Зирекле егетләренең болай шашып көлгәннәре юк иде. Землянка уртасындагы баганага эленгән керосин фонарьларның берсе сүнде. Тик аны сизүче дә, күрүче дә булмады. Ә Гыйният берни булмагандай кесәсеннән янчыгын алып, йөзенә елмаюын гына чыгарып тәмәке төрергә тотынды. Бу турыда беренче тапкыр ишеткән Абдулла Акмалов яшьләрен гимнастерка җиңе белән сөртә-сөртә Гыйнияткә ялварды:

– Шуннан, Гыйниятулла абзый, шуннан?!

– Шуннанмы?

– Ы-ы.

– Шуннан, шул инде. Түбән очның атаклы егете Папай Гыйнияте чистартылмаган эчәге эчендә. Шул, шуннан соң...

Көлешүнең азрак басылганын көтте дә дәвам итте:

– Баш кына теге сасы су өстендә, ә суы – бугаздан, аяк чанның төбенә тими дә. Чанның кырына тотынып чыгарга итеп карыйм кул белән тартылып, булдырып булмый. Теге чанның эче аска табан кыек икән. Төбе авызыннан зуррак. Ярар, көч-хәл белән, ничек җитте алай чыктым чаннан тырыша торгач. Ярый әле без морҗа төбен чокый башлагач, Газиз гармун уйнатып егетләрне биетә башлаган иде. Өй эчендә кызлар, күрәсең, шуларны күзләгәннәрдер инде, иллә минем чанга төшкәнне сизмәгәннәр, әй. Ишектәге келәне табып күтәрдем дә, сыз ишегалдына. Ишек ачылганын ишетеп егетләр минем янга йөгерешеп килгәннәр иде, мине күргәч тәгәрәштеләр дә беттеләр. Ул өстән ага, ул сасысы тегенең, мин сиңайтим. Кая ди инде ул аулакка керү кайгылары. Нишләргә хәзер? Әптә әйтә, әйдә безгә киттек, берәр юнен табарбыз әле шунда, ди. Кит, мин әйтәм, монау көйгә мин ничек барыйм сезгә, дим. Газиз әйтә, әйдә елга буена, шунда юарбыз киемнәреңне, ди. Киттек төшеп. Югары очлар да безнең белән. Мин “сез, егетләр, барыгыз, үз эшләрегезне карагыз”, дип кычкырган идем, Бугаз әйтә “монау хәтле кызык ташлап китәргә, әллә син безне дүрәкләр дип беләсеңме”, ди. Аларга кызык, ә миңа ничегрәк?..

Инешкә төшеп җиткәч мин баштанаяк чишенеп ташладым. Бүрек кенә коры, калганнары тоташ буялып беткән. Миңа кайсы тунын, кайсы чалбарын, кайсы күлмәген салып бирделәр. Утырам яр башында дер-дер калтырап. Әй юалар тегеләр боз ватып минем киемнәрне чайкап-чайкап, әй юалар... Нык юдылар инде, әйтеп булмый, рәхмәт егетләргә. Шуннан юып беткәч Әптәләргә барып, тегеләрнең мунчасын төнлә ягып, кыздырып, киемнәрне киптердек. Ярты төн үткәч кенә көлешә-көлешә таралыштык...

Иртән иртүк теге Лотфулла Чулак йортында күз-колак булып калган Шөшле карчыгы безгә туп итеп килеп тә җиткән. Туп-туры безгә. Иртәнге чәйне эчеп утыра идек, килеп керде бу. Мин бит әле белмим аның йорт карарга калганын. Чәйгә кыстап карый әни моны, утырмый бу. “Нәфисә кызым, синдә киптергән яшь аксыргак бар дигәннәрие, шуны әзрәк бирмәссеңме дип килгән идем”, – ди. “Колагымның эче шешә башлады, шуңа ябарга иде”, – ди бу. Үзе сорый, үзенең күзе миндә. Әнинең җавабын көтеп тормады, тагы икенчене сөйли дә башлады бу. “И-и-и, илаһикәрим, Гыйниятуллаң чын ясау, дастуен егет булып үскән икән, ди. Өйләнергә дә вакыты җиткән инде, дигән була. – Минем күз күргән менә дигән кызларым бар, берәрсен димлимме әллә үзенә?” – ди. Минем әни нәрсәдер сизенде ахрысы, теге карчыкка ияреп китте мине мактап. Әйтмә инде, Хәдичә түти, зерәләр дә үсте, атасының кул астына ныклы керде монавы ике-өч ел эчендә, ди. Бүген дә караңгылы--яктыда чыгып киткән ие, бөтен мал-туарны карап, эчереп, абзарларны тазартып керде менә”, – ди. Янәсе минем өйдә кунганны белдерә инде теге карчыкка. Кыстап-кыстап әни тегене табынга утыртып, бер самавыр чәйне эчереп бетереп кайтарып җибәрде.

Атнага якын белә алмадылар теге чанга кем төшкәнен. Югары очлардан да чыкмады, бездән дә. Чыгар иде, Лотфулла Чулак әтиләргә әйтеп барыбызның да кирәкне бирдертә бит ул чагында. Бер атнадан артыграк вакыт үткәч теге эш барыбер килеп чыкты. Беркөнне кич бәрәңге ашап утыра идек, әти мәрхүм әйтә миңа болай дип: “Син, малай актыгы, төнлә нәрсә эшләп барып кердең анда Лотфулла Чулакның сасы чанына?” – ди. Мин дәшмим инде, кая ди ул дәшү. Аңардагы кул бит. Үзегез белә торган идегез инде нинди кеше икәнлеген. Бүген сукса, иртәгә дә яңаклар кызышып йөри торган иде. Мин дәшмәгәч әзрәк басылды да, әнигә әйтә: мин хәзер чыгып ятам, сөйләш малаең белән үзең генә, ди. Өйләндерергә вакыт бу юньсезне, ди. Әгәр үзенең күзе төшкән берәр нәрсәсе булмаса, иртәгә мин үзем табып бирәм аңарга менә дигәнен, ди бу. Җитәр аңа минем битемә кызыллык китереп Югары очта морҗа төпләре тишеп йөрергә, ди. Аныкы сукты да – күпте дә бит инде: әйтте – бетте. Әнигә иртәгә әйтермен дип, киттем чыгып. Бардым инде эзләнеп Ике Су Арасы Төхфәтнең өе янына. Байтак йөрдем Зәйнәпне сагалап, юк бит, малай. Шуннан киттем башка чыккан абзасы Ибәткә. Чатан булса да, ир-егетнең шәбе ул минем Ибәт кайнага. Өенә кереп сөйләштем моның белән икәүдән-икәү генә. Җибәрде бу хатынын Зәйнәпне алырга.

Шунда сөйләшеп килештек икәү. Киттем кайтып. Әллә җирдән кайттым, әллә күктән кайттым, әле дә белмим шуны. Икенче көнен үк яучылар җибәреп, сүз дә куештылар әтиләр. Ай үтүгә гөрләтеп туй да ясап ташладык. Зиреклене дер селкетеп...

Гыйният сүзен бетереп дәшми утырды да, янчыгын чыгарып тәмәке урый-урый өстәп куйды:

– Менә калды инде хәзер Зәйнәбем дүрт бала белән бер ялгызы. Фәридә, Халит, Фәрит, Флүрә. Ниләр генә күрәселәр бардыр инде, егетләр. Ходай үзе сакласын. Мәскәүгә килеп терәлдек бит арка белән. моңарчы бөтен мәмләкәтләрне җиңеп килде бит бу Гитлер. Танклары, самолетлары, автоматлары күп нимеснең. Нык кырыла безнең халык...

Землянкада тынлык урнашты. Әле генә шартлардай булып көлешкән кешеләр һәркайсы үз уена батып, үз кайгысында йөзәргә тотынды...

Шул кичне алар землянкада кунып, авылдашлары белән хушлашып, Заварзин командасына күчтеләр. Разведчиклар окоплардан арттарак, бер чакрым тирәсе ераклыктагы зур блиндажда яшиләр иде.

Буранлы бер төндә Заварзин җитәкчелегендәге тагын дүрт разведчик төн караңгысына кереп югалды. Алар барысы да чаңгыда иделәр. Полктан “тел” таләп иттеләр. Алдан барган Заварзин, араларында иң өлкән булуына карамастан, җиңел атлый иде.

...Заварзин тумышы белән Иркутски ягыннан, Лена буенда утырган тайга авылларының берсеннән. Гражданнар сугышын үткән, күпне күргән кеше. 1937 елда Фрунзе исемендәге академияне тәмамлап, майор дәрәҗәсендә полк командиры итеп билгеләнгән. Тик хәмер һәм хатын-кызлар яраткан комиссары белән уртак тел таба алмаган. Берничә тапкыр кычкырышканнар. Командир булганына биш ай тулар-тулмас төнлә белән фатирының ишеген шакыганнар. Язмыш аны Иркутски ягындагы Александровский централы дигән төрмәгә этап белән китергән. Шул төрмәдән 1941 елның сентябрь азагында гына төрмә начальнигының ярдәме белән штраф батальонына эләгә алган ул. Инде менә хәзер, кырыкны үткән чагында, кимендә полк белән командалык итү урынына биш кешедән торган команда белән чаңгыда немец тылына чыгып бара.

Бер сәгатьтән артык баргач алар немецларның өч зур блиндажын эзләп таптылар. Карга күмелеп, байтак күзәтеп ятканнан соң Заварзин үзе янында яткан Гыйниятнең кулбашына төртте дә, ымлап алга күрсәтте. Ул күрсәткән якта өч немецның килгәне күренде. Буранлы җилгә сыртларын куеп атлый иде алар. Суыктан ярыйсы гына туңган сакчыны алыштырып китеп бардылар. Торып калган яңа сакчы ныклап ашап чыккан ахрысы, тавыш чыгарып һава бозды да, кабаланмыйча гына блиндажларны уратып салган сукмак буйлап атлап китте. Үзе авыз эченнән генә нәрсәдер сөйли. Кәефе шәп иде солдатның. Бөек фюрер боерыгы белән Мәскәү каласы шушы көннәрдә алыначагын белә иде ул. Җир йөзенә моңарчы күрмәгән бөек җиңү киләчәк. Җир-су, урманнар Германия өчен күпме кирәк шулкадәр булачак. Иделнең теге як яры берничә елга калып торыр. Аны яулап алыр өчен бу җирләрдә тәртип урнаштырырга кирәк. Гомумән, анда кыргый татар кабиләләре яши диләр. Кәкре аяклы, кысык күзле, кыска буйлы...

Карга күмелеп яткан Заварзин, немец сакчысы кыска кунычлы итекләрен бер-берсенә бәргәләштереп яныннан үтеп киткәч, тавышсыз гына сикереп торды да, сакчыга ташланды. Бер мизгелдә сул кулы белән аның авызын томалады да, бөтен гәүдәсе белән немецка сылашып, арттан аның йөрәгенә хәнҗәрен батырды. Немец “ых” та итмәде. Заварзин артыннан күтәрелгән Гыйният белән Габдрахман үле гәүдәне сукмактан читкә өстерәделәр дә, автоматы белән патрон дискылары тутырылган брезент сумкасын алып, әле генә үзләре яткан кар чокырының берсенә томырдылар. Заварзин белән бергә штрафбаттан килгән ике урыс арырак торган ике блиндажның ишекләреннән биш-алты метрлар гына кар эченә сыенып, аларның ишекләренә автоматларын төзәп яттылар. Заварзин, Гыйният белән Акмаловны ияртеп, эченнән акрын музыка ишетелеп торган блиндажга юнәлде. Гыйният тавыш-тынсыз гына ишек ярыгына хәнҗәр тыгып аның келәсен ачты. Гранаталар тотып эчкә ыргылдылар. Заварзин уң кулындагы гранатаны өскә күтәрде:

– Штеен ауф! Басыгыз! Кулларыгызны күтәрегез!

Электр лампалары өстәл өстенә яктылык сибә. Тактадан шомартып ясалган өстәл артында дүрт немец офицеры ашап-эчеп утыра. Ишек төбендәге ширма артыннан чыккан озын буйлы, чандыр солдат иң беренче булып кулларын күтәрде. Офицерлар кабаланмый гына башларын ишеккә табан борганнар иде, ак халатлы өч разведчикны күргәч, сикерешеп тордылар. Берсе диварда эленеп торган автоматка үрелә башлаган иде, Заварзинның тимер тавышы аны тиз туктатты:

– Һальт!!!

Өстәл өсте нигъмәтләр белән туп-тулы. Банкалары ачылып куелган сосиска, колбасалар, киселгән голланд сыры, француз коньягы, шоколад-конфетлар, кызыл, кара уылдыклар, яңа пешерелгән ит кисәкләре. Безнең татарлар исемен дә белмәгән тагын әллә нинди ашамлыклар иде өстәл өстендә. Ач разведчикларның күзе өстәл өстендәге азыкта булды. Заварзин алга узды. Бер-бер артлы йөреп чыгып, немецларны тентеде, иң түрдәге өстәлдә яткан картаны кулына алды. Барлык документларны җыйнап капчыгына салды да, кыныннан хәнҗәрен чыгарды...

Берничә минут үтүгә, өстенә шинелен, башына фуражкасын кигән немец майоры Гыйният сагында разведчиклар килгән якка чаңгыда атлый иде. Немецның аягында разведчиклар алып килгән пима. Шул пимага таманланган чаңгы бауларын Габдрахман яхшылап аның аягына беркетеп куйды. Немец иелеп пиманың кунычын тотып карады, ярарга тырышкан тавышы белән:

– Гут, гут, – диде.

Гыйният белән Габдрахман көлеп куйдылар.

– Шулай, шулай. Берәр сәгать безнең белән атласаң, әллә кай төшләрең дә җылыныр әле, – диде Гыйният. – Әллә татарча белә инде үзе.

Заварзин үзенең автоматын суга-суга, немецчалап майорга нәрсәдер аңлатты. Немец аны зур дикъкать белән тыңлап, баш селкеп торды:

– Йа, йа, геноссе офицер! Йа!

Караңгы төндә алты шәүлә урман эченә кереп югалдылар. Ярты сәгатьтән артык баргач, җил аларга этләр өргән тавышларны китереп җиткерде. Заварзин немец майорыннан сорады:

– Этләрегез бар идемени?

– Бар.

Кыска гына киңәшкәннән соң Заварзин боерыгы буенча Акмалов белән Скоба әле генә үзләре кичеп чыккан елга ярына табан борылдылар. Заварзин, ике разведчик белән, тизрәк барырга тырышып шуып киттеләр.

Елга бозына беренче булып килеп төшкән, озын каеш бау белән эт җитәкләп чаңгыда йөгергән немец солдатын Габдрахман автоматтан кыска гына чират белән атып тәгәрәтте. Кечкенә буйлы, юантык солдат абынып китте дә, бозга барып төште. Егылгач та әле бөтен гәүдәсе белән шуып барды. Бер очы сул кулының беләзегенә уралган озын каеш бауга бәйләнгән зур гәүдәле овчарка буыла-буыла, тартыла-тартыла бугазыннан әллә нинди авазлар чыгарып сикергәли башлады. Скоба автоматыннан чыккан пулялар эт янындагы бозны чәчрәтеп сибелделәр. Арт аякларына басып ыргылган овчарка артка әйләнеп төште. Шул мизгелдә разведчикларга каршы ярдан берничә автоматчы ут ачты. Немецлар аларны куып җиткәннәр иде. Габдрахман бушка патроннарны әрәм итмәс өчен Скобаны атудан туктатты. Шул вакытта теге ярдан эт өргәнгә охшаш кыска гына боерык тавышы ишетелде. Шул ук боерык белән бергә диярлек елга бозына ике овчарка килеп төште дә, ыргыла-ыргыла бу як ярга чапты. Скоба сүгенеп, аларга карап озын чират белән атарга тотынды. Этләрнең берсе, әйләнчек сарык кебек, чиный-чиный бер урында бөтерелә башлады. Икенчесе аңарга килеп бәрелә язган җиреннән кискен рәвештә һавага сикереп, аның өстеннән очты. Этне шул сикерү коткарып калды. Текә булмаган ярдан бер селтәнүдә менеп, ул урыныннан тора башлаган Габдрахманның бугазына чамалап сикерде. Разведчик аның ачык зур авызына солдат бияләе кигән сул кулын китереп тыкты да, уң кулы белән билендәге кыныннан хәнҗәрен тартып чыгарды. Җан ачуы белән этнең корсагын ярып җибәрде. Скоба автоматтан атып ярның каршы ягыннан күтәрелгән немецларны кире яткырды. Тик берсе өлгерә алмый калды. Пуля тиде, ахрысы, биек булмаса да, текә генә ярдан тәгәрәп боз өстенә барып төште. Немецларның туктап торуыннан файдаланып, Скоба һаман Габдрахманның бугазына омтылган этнең башына автомат приклады белән китереп тондырды. Башы ярылган этне ярдан боз өстенә ыргыттылар. Инде этсез калган немецлар белән сугыш бер сәгатькә якын барды. Алар озын саплы берничә граната ыргытып карадылар. Тик ул гранаталар елга бозында гына шартладылар.

– Нәрсә эшлибез, Акмалов, – диде карлыккан тавыш белән Скоба. – Патроннар бетә бит. Әйдә, чаңгыда китеп карыйк.

– Син кит, Скоба, мин калам монда...

Габдрахманны бүлеп Скоба елмайды:

– Василий минем исемем. Кубань казагы мин. Василий Бунев. Гулькевич дигән станицадан. Хатыным, өч балам бар. Малайлар...

– Син китеп кара. Бәлки исән калырсың. Ә мин монда калам. Безнең чаңгылар белән немецтан китеп булмаячак...

– Син нәрсә-ә...

– Әйдә, тор! Чаңгыларыңа бас та ычкын. Күпме көчең бар, шулкадәр ку. Нигә икебез дә һәлак булырга тиеш ди. Алда сугыш күп бит әле, өлгерербез. Бәлки, насыйп булса, исән дә калырсың. Патроннарыңны миңа калдыр. Үзең бер граната гына ал. Шул җитәр сиңа, алай-болай кирәге чыкса үләргә...

– Тукта әле син...

– Хуш, Василий!

– Хуш, Акмалов!

Габдрахманов бер ялгызы, автоматтан кыска-кыска гына чиратлар биреп атып, немецларны тагын ярты сәгатькә якын бу ярга җибәрмичә тотты. Ул үзенең шушында һәлак буласын белә иде инде. Хатыны Зифаны да, яшь киявенең һәрбер хәрәкәтенә сокланып, аларга ярарга тырышкан, аяклары эчкә караган бабасы Гомәрне дә, авыру әбисен дә бу дөньяда ул башкача күрмәячәк. Аның яшәешен дәвам итүче баласы да калмаячак. Үзен берничә минуттан үлем килеп аласын белгәнгә, аның җаны тыныч, уйлары салкын иде. Шунлыктан немецларны ничек кенә булса да урыннарында озаграк тоткарларга, немец майорын алып кайтып киткән иптәшләренә ераграк китәргә мөмкинлек бирергә кирәк...

Габдрахманның патроннары беткәнне белгән немецлар аягүрә басып каршы ярдан төшә башладылар. Алар җидәү иделәр. Габдрахман соңгы гранатасын ташларга немецларга таба ыргылды. Ул чаңгы таякларын ташлаган иде. Исәбе ярдан шуып төшеп немецлар арасына керергә дә, шунда соңгы гранатаны шартлатырга иде. Тик ул ялгышты. Ярдан шуып бозга барып төшүенә үк немецлар атлауларыннан туктап, аңарга берничә автоматтан ут ачтылар. Зур гәүдәгә килеп кадалган пулялардан ул аягыннан егылганчы ук үлгән иде инде. Кулыннан ычкынып киткән “лимонка” гранатасы азрак тәгәрәп барды да, беркемгә дә тимичә елга бозында шартлады...

Немецлар уратып алган Габдрахманның үле гәүдәсе боз өстендә аяк-кулларын төрле якка салып ята. Уң аягына таккан чаңгысы гәүдәсе астында калган, ак халаты күп җирдән пулялардан тишкәләнеп беткән, аннан җылы кан саркый. Кара бөдрә чәчләре ак маңгаена төшкән һәм аның йөзен тагы да матурлатып күрсәтә, җил ул чәчләрне сыйпап куя һәм әйтерсең лә аның белән хушлаша иде.

Немецларның берсе Габдрахманга тибеп куйды. Тик разведчик селкенмәде дә, ыңгырашмады да. Шулай да немец, аягы астында яткан гәүдәнең күкрәгенә каратып автомат гашеткасына басты. Яңа гына урнашкан төнге тынлыкны бозып автомат тыкылдады. Автоматчы кырында торган икенче немец аны туктатты:

– Җитәр! Күрәсең бит инде үле икәнен. – Үзе Габдрахманга карап алды. – Матур кеше булган, кемнәре калды икән? – дип куйды. Ул борылып чаңгылары калган җиргә атлады. Автоматтан аткан немец аның артыннан карап алды да, Габдрахманның гәүдәсенә иелде. Уң аягы белән, Габдрахманның аягы янына ук китереп, чаңгысына басты да, ике куллап тотып аны шартлатып сындырды. Гәүдәсен турылап басты да, аннан авызын ерды:

– Трофей! Кайткач мич яндырып җибәрергә әйбәт булачак.

Кечкенә буйлы немец үле гәүдәдән читтәрәк яткан бүрекне кулына алып карады:

– Җылы булырга охшаган, – диде ул, сораулы күзен яткан немецка төбәп. Тегесе тавышсыз гына бүрекне эләктереп алды да, боерык бирде:

– Куып булмады боларны. Батальон командирсыз калды. Капитан Шварцкопфны куячаклар хәзер. Ул ичмаса юкка бәйләнеп җанны ашамас. Рәхмәт русларга. Әйдәгез, Гансны алып кайтыйк.

Габдрахманның үле гәүдәсен боз өстендә калдырып, немецлар китеп бардылар...

Төнге җил үз эшен кабаланмый гына дәвам итте: Габдрахманның кышкы суыкта, боз өстендә калган гәүдәсе янына ярда үскән нарат агачлары арасыннан ташып кар өя иде...

* * *

Разведкадан алып кайткан “тел”не шул ук иртәдә полк штабына озаттылар. Заварзиннардан соң ике сәгать вакыт үтүгә, Скоба кайтып җитте. Алдагы окопта яткан дозор башта аңарга ут ачты. Тик боргалап-боргалап өч катлы сүгенүен ишеткәч, пулеметчы көлеп җибәрде:

– Свой ползет!

Шул көнен үк нәрсә белән шөгыльләнгәне билгеле булмаган капитан үз землянкасында Скобадан сорау алды. Алдында тавыш-тынсыз басып торган Скобага ул озак кына карап торды да, куркыту нияте белән каты итеп соравын бирде:

– Комсомолец Акмаловны кая куйдың?

– Ничек инде кая куйдың?

– Сорауларны мин бирәм. Җавап бирергә генә өйрән. Заварзин икегезне калдырган бит?

– Әйе.

– Шуннан соң нәрсә булды?

– Елга ярында немецлар куып җиттеләр. Шунда сугыш булды. Өч этләрен һәм ике солдатларын юк иттек. Аннан соң мин, Акмалов боерыгы белән, аны калдырып кайтып киттем.

– Иптәшеңне үлем тырнагына яисә әсирлеккә ташлапмы?

Скоба җавап бирмәде.

– Нигә эндәшмисең?

– Нәрсә әйтергә тиеш соң мин?

– Иптәшеңне үлемгә ташладыңмы?

– Разведканың беренче дусты үлем ул!

Капитан билендәге кобурадан пистолетын чыгарып өстәлгә салды.

– Син фәлсәфә белән шөгыльләнмә миңа.

Ул кискен генә итеп өстәл артында торып басты да, аның аша үрелеп, елан кебек ысылдап, Скобага сорау бирде:

– Чын фамилияң ничек? Ә?

Скоба курку белмәс күзләре белән капитанга тутырып карап алды да, ныклы тавыш белән җавап бирде:

– Бунев Василий Алексеевич. Краснодар ягыннан. Кулькевич станицасыннан. Кубань казагы.

– Кубань казагы-ы?

– Так точно. Кубань казагы.

Капитан нәрсә дә әйтергә белмичә аптырашта калды.

– Ничек инде Кубань казагы? Ничәнче елны эләктең төрмәгә?

– Утыз икенче.

– Нәрсә өчен?

– Белмим.

Капитан йөзендә мыскыллы елмаю чагылып китте.

– Ничек инде белмисең? Син утыргансың бит, мин түгел.

– Шулай менә, белмим. Станица янында кырда төнлә белән бер активистны үтергәннәр иде. Буып. Шуннан соң икенче көнен безнең станицадан уналты кешене алып киттеләр.

– Күпме бирделәр?

– Ун ел.

Капитан зәһәр елмайды.

– Син комсомолец Акмаловны үтереп, немецларга сатылып, алар белән бер булып эш итәргә сүз куешып кайткансың. Аларга сатылып, совет хөкүмәтеннән үч аласыңмы?

Скоба кабаланмыйча гына кузгалып блиндаж дивары янында торган урындыкны барып алды да, аны капитан каршысына китереп куеп җайлап кына утырды. Скобага аптырап карап утырган капитан алдындагы пистолетка үрелде:

– Тор! Бас аягыңа!

Скоба мәсхәрәле елмаеп, аны тагын да ныграк кыздырды:

– Акырма, начальник! Пистолет белән дә куркытма. Кире Себер концлагерына барып эләккәнче минем өчен үлем кадерлерәк. Ат, ихтыярың җитсә. Тик онытма, монда фронт, мине үтерсәң, синең дә көннәрең күп булмас.

Капитанның пистолетлы кулы калтырый башлады. Ул торып блиндаж ишеген тибеп ачты да, алгы бүлмәдәге сержантны чакырды.

–Спиридонов! Ябып куй бу сатлыкны. Азрак утын бир, мичен ягып йокласын, туңа күрмәсен. Башың белән җавап бирәсең!

Ике көн буе Заварзиннан һәм башка разведчиклардан бертуктаусыз сорау алулар булды. Дивизия командиры немец офицеры биргән мәгълүматлардан бик риза икәнен белдергәч кенә аларны тынычлыкта калдырдылар. Шулай булса да, Скоба юкка чыкты. Аны икенче көнне үк тылга, СМЕРШның югарырак инстанциясенә озатканнар иде. Ул анда берничә тапкыр буш сораулар аша узгач яңадан штраф батальонына барып эләккән, башкача аны турында аны-моны ишеткән кеше булмады...

“Тел”не алып кайтканнан соң дүрт көн узгач, капитан Азволинский Заварзинны үзенең блиндажына чакырды:

– Сез алып кайткан майор бик яхшы мәгълүматлар бирде. Менә картадан кара. Бу авылда колхозның ат абзарларында безнең җитмеш алты әсиребезне тоталар. Алардан үзләре өчен юлларда кар көрәтәләр, окоплар казыталар. Шуларны коткарып булырмы, син ничек уйлыйсың?

Заварзин азрак уйланып торды да, көрсенде.

– Коткаруын булдырырбыз ла ул. Тик аларны бит бу якка алып чыгарга кирәк. Исән-имин килеш. – Ул картага күз ташлады. Турыдан да җиде-сигез километрлар булыр. Кар ерып ач халык үтә алмас ул араны. Аннан соң, кием ягы да юктыр инде аларда.

– Шулай дип уйлыйсыңмы?

– Шулай...

Азволинский аңарга азрак карап торды да, үтенечле тавыш белән әйтте:

– Аларны барыбер азат итәргә кирәк.

– Әгәр кайтып җитүгә безне кайнар чәй белән каршы алсагыз һәм ат җигелгән унлап чана булса, бу эшне башкарып чыгарып булыр.

Азволинский ризалык бирде. Заварзин аның ризалыгыннан соң үзенең тагын бер теләген белдерде:

– Җигүле атларга олаучы итеп татарларны гына куярга кирәк. Атка мәхәббәтләре зур, аннан соң алар бик мәрхәмәтлеләр.

Хәрби әсирләрне коткаруны ике көн узгач башкардылар. Бер тәүлеккә алдан киткән Заварзин җитәкчелегендәге төркем немецлар гарнизоныннан бер чакрым җирдә, урман эчендә урнашты. Ярты тәүлек үткәч бер разведчик ярдәм алып килергә дип кире кайтып китте.

Заварзин немецларның ат абзарын ничек итеп саклаганнарын бик ныклап тикшерде. Ике пар сакчы төн буена абзар тирәли кара-каршы йөреп тора. Һәр пары бер үк вакытта абзарның озын дивары уртасында очраша һәм, бер-берсенең исән икәнлеген күреп, тагын капма-каршы якка юнәлә. Өч минут үтүгә, абзарның икенче ягында, икенче озын диварның уртасында тагын очрашалар.

Тоткыннарны коткару планын Заварзин бик гади итеп уйлап чыгарды. Сакчылар алышынгач, алар абзарның ике башыннан үтеп китү белән, шул кыска дивар почмагына ике баштан да икешәр кеше чыгып сыенырга. Немецлар озын дивар ягына килеп чыккач, аларны бер үк вакытта ике урында икешәр хәнҗәргә алырга, аннан калганын күз күрер...

Икенче көнне разведчиклар унау булдылар. Сакчыларны юк итү тавыш чыгармыйча, тиз үтәлде. Аларның үле гәүдәләрен өстерәп абзар капкасы янына алып килделәр дә, капканы ачып эчкә үттеләр. Сакчыларның гәүдәләрен абзар эченә ыргыттылар. Бу эшне Заварзин махсус эшләтте – күрсеннәр үле сакчыларны. Үз гомерендә күпне башыннан кичергән Заварзин абзар эченә кергәндә дулкынланды. Шулай да тавышын көчәйтмәскә тырышып, акрын гына эндәште:

– Кадерле дуслар! Кызылармеецлар! Зинһар өчен тавышланмагыз! Югыйсә үзегез дә юкка чыгасыз, без дә һәлак булабыз. Без сезне коткарырга килдек.

Шулчак якыннан гына тавыш ишетелде:

– Яктырт!

Заварзин янында басып торган Гыйният кул яктырткычының төймәсенә басты. Кечкенә ут көлтәсе караңгылыктан Заварзинның ак халатлы гәүдәсен яктыртып, битенә күчеп, аз гына тукталды да сүнде.

– Урман аша турыдан үзебезнекеләргә кайтып җиткәнче җиде-сигез чакрым булыр. Атлый алганнарыгыз басыгыз. Ярты юлны узгач җигүле атлар көтә сезне. Ә инде үзләре атлый алмаганнарны, иптәшләре ярдәм итмәсә, калдырып китәбез. Үлемгә. Без разведчиклар, азбыз, немец безне куа чыкса, сезне каплап сугышырга тиешбез. Кузгалыгыз, китә башлыйк!

Артына борылып эндәште:

– Меньшов!

– Мин.

– Демин белән Макаровны ал да, алдан юл күрсәтеп бар. Кызу атлагыз!

– Яхшы, Костя!

– Кузгалдык, иптәшләр!

Шулчак халык арасыннан карлыккан тавыш ишетелде.

– Командир, бирегә кил әле!

Кечкенә фонарь яктысында саламда яткан дүрт кеше күренде.

– Йөри алмыйбыз, аякларыбыз өшегән. Бармаклар төшеп бетте. Безне немец каравылы йөри торган сукмакка чыгарып салыгыз да, корал бирегез. Сакчыларның дүрт шмайссеры бар бит сездә. Без дә дүртәү. Сезгә ярты сәгать чамасы вакыт бүләк итәрбез дип уйлыйм мин.

– Кем син?

– Безнең кем икәнебез кемгә кирәк инде. Исән-имин кайта алсагыз – шәп, анда да белмәгәннәре хәерле. Гаилә бар бит. Сталин өчен сатлык җаннар без. Әсирләр. Полковник мин. Шул җитәр.

Ул азрак дәшми торды да, үтенечле тавыш белән сорады:

– Аз гына булса да спирт бир инде син. Хәл юк...

Гыйният билендәге спирт тулы фляганы аңарга тоттырды да, иптәшләренә ишарәләп автоматларны бирдерде.

Карга күмелеп яткан дүрт кешегә карамаска тырышып, артта калган дүрт разведчик урман эченә кереп югалган әсирләр артыннан киттеләр...

Кара төндә кар ерып атлый торгач, ике сәгатьтән артык вакыт үтүгә туңа башлаган әсирләр, кайсы соңгы көчен салып атлап, кайсы хәлдән таеп чаналарда яткан килеш төркем-төркем булып окопларга тула башладылар. Чанада кәкрәеп утырганнар арасында байтак кына туңган-өшегәннәр дә бар иде...

* * *

Әсирлектән котылганнарның кырык өче тылга китүдән баш тартты.

– Безгә корал бирегез. Кайнар аш ашатып бер тәүлек йоклатсагыз, безгә шул җитә. Аннан соң сугышачакбыз.

Полк командиры ярты сәгатьтән артык дивизия командиры белән телефоннан сөйләште. Тегесе бер сәгатьтән шалтыратырга кушып трубканы куйды. Тик ярты сәгать үтүгә үзе шалтыратты:

– Берәр блиндажда мунча яса. Киемнәр әзер булыр. Йөз егерме автомат, шуларга патроннар җибәрәбез. Чыкканнарга винтовкалар бир, ә үзеңнекеләргә автоматлар өләш.

Азрак дәшми торды да өстәде:

– Ул кырык өч кеше синең җаваплылыкта кала. Барысын да взводларга тигез итеп тарат. Дус булып бергә укмашканнарны аер. Бергә булмасыннар. Уңыш телим. Беренче сугыштан исән калганнардан берничә кешене сайлап медальгә тәкъдим итегез...

Караңгы төшеп, кичке юк-бар ашны ашаганнан соң, СМЕРШ капитаны землянкасының ишеген кактылар.

– Керегез! Бикле түгел.

Ишек ачылды һәм лейтенант Прохоров килеп керде.

– Ә, лейтенант! Соңгы вакытта нигәдер күренгәнең юк.

– Әллә нинди яңалыклар юк. Шунлыктан...

– Бүген бармы соң?

– Бар.

Капитан лейтенантка кызыксынып карады.

– Н-ну?

– Рядовой Абсаттаров – разведчик. Атасы 1937 елда Уфа төрмәсендә “тройка” суды белән атылган, революциягә кадәр ат караклары белән чуалган, 1920 елда базар сугышында продразверсткага икмәк бирмәс өчен сугышкан...

– Батыррак, батыррак, лейтенант...

– Соңгы елларында “большевиклар ат каракларыннан да яман халык, үзләре караклар”, дип сүккән...

– Шуннан?

– Шул. 1937 елда Уфа төрмәсендә атылган. Халык дошманы.

– Шушы безнең Абсаттаровның әтисеме?

– Так точно!

Капитан кыска гына сызгырып куйды.

– Менә эш нәрсәдә икән!

Прохоров башкача бернәрсә дә сөйләшмичә, күңелсез генә басып торуын дәвам итте. Капитан аңарга тиз генә карап алды.

– Син, лейтенант, бу турыда ни өчен элегрәк хәбәр итмәдең?

Прохоров эчке бер курку белән җавап бирде:

– Куркам мин, иптәш капитан! Алар анда төркем булып оешып алдылар. Башлыклары Заварзин, Абсаттаров. Лаваренко дигәне дә бик дус алар белән.

– Кайсы Лаваренко? Пулеметчымы?

– Так точно!

– Капитан Азволинский бик мактый бит үзен.

– Мактый дисезме? Азволинский үзе яһүдкә охшаган.

– Шулай дип уйлыйсың гынамы, әллә берәр фактың бармы?

– Кирәк булса, факт табылыр. Ул татарлар белән бик дус.

Капитан ишарәләп Прохоровны туктатты.

– Азволинский яхшы командир. Дөрес, сине яратмый. Куркак ди ул сине. Атакага үзеңә йөрергә кирәк. Иң алдан. Ә син солдатларны пистолет белән куган кебек барасың. Иң арттан. Ә син бит взвод командиры.

Капитан азрак уйлап торды да өстәде:

– Ә халык дошманы улы Абсаттаров белән без шөгыльләнербез, берәр нәрсә уйларбыз. Кичекмәстән...

* * *

СМЕРШ чыннан да тиз уйлады.

Өч көн үткәч, алар Гыйниятне юк иттеләр. Шул көнне иртән аны һәм тагын бер разведчикны Заварзин дүрт чакрымдагы Каменка исемле урыс авылына медсанбатка бинтлар, дарулар алырга һәм разведчиклар өчен яңа маскхалатлар алып кайтырга җибәрде. Гыйният белән иптәше полк штабыннан шул якка барган бер йөк машинасының кузовына менеп утырдылар да, юлга чыктылар. Алты комплект маскхалат алып, зур төен итеп кысып бәйләгәч, алар медсанбатка киттеләр. Юлдашы урамда тәмәке тартып калды. Гыйният буш солдат капчыгын аркасына аскан хәлдә медсанбатка кереп китте. Озак тормады, кире чыкты.

– Урамның уртасындарак тагын бер кирпеч йорт бар икән. Шунда барырга куштылар. Син монда көтеп тор инде, мин хәзер әйләнеп килермен.

Ул урам буйлап атлап китте. Барган уңайга каршы очраган солдатлардан сораша-сораша медсанбатның кайда икәнен белде. Соңгысы, сул кулына калын итеп марля бәйләгән солдат Гыйнияткә ул бинаны төртеп үк күрсәтте:

– Әнә күрәсеңме тәресез чиркәүне?

– Күрәм.

– Әнә шул инде медсанбат. Туп-туры шунда атла. Нәрсәгә ул сиңа?

– Дарулар, бинтлар алырга җибәрделәр.

Солдат Гыйнияткә аптырап карады.

– Гаҗәп! Нишләп медсанбат марлялар, бинтлар, дарулар таратып ятсын ди инде. Аларның бит аерым складлары бар. Элекке поп йортында.

Шулай да исән кулы белән тагын бер тапкыр төртеп күрсәтте.

– Әнә шул инде. Бар. Бәлки мин белеп бетермимдер. Хуш!

– Хуш! Рәхмәт.

Гыйният кергән уңайга ишек төбендә утырган өлкән яшьләрдәге солдатка мөрәҗәгать итте:

– Мине дарулар алырга җибәргәннәр иде. Менә кәгазе.

Солдат Гыйнияткә ялт кына карап куйды да, өстәлдәге бер кәгазьгә күз төшерде:

– Фамилияң Абсаттаровмы?

– Абсаттаров.

– Көтеп утыр шунда.

Солдат Гыйнияткә яныннан урын күрсәтте дә, телефоннан шалтыратты:

– Абсаттаров килде, көтә. Сез хәбәр итәргә кушкан идегез бит.

Ун минут чамасы үткәч, ак халатлар кигән өч кеше күренде. Алдагысының халаты астыннан шәп галифе чалбар һәм хром итекләр күренеп тора. Ул каршысына күтәрелгән Гыйнияткә күз генә сирпеде:

– Абсаттаровмы?

– Әйе.

– Әйдә, безнең склад подвалда. Кирәгеңне шунда алырсың Кая кәгазьләрең?

Ул Гыйният биргән кәгазьгә күз дә салып тормады.

– Әйдә киттек.

Үзе алдан атлады. Аңа ияреп төшкән ике халатлы, Гыйниятне алдан үткәреп, аларга иярделәр. Гыйният атлый башлаган уңайга ук, икесе дә бер хәрәкәт ясап, халат итәкләре артка кайтардылар да, уң кулларын чалбар кесәсенә тыктылар.

Гыйният, Гыйният! Ярлы көтүче Гобәйдулла Папай малае! Шул чакта артына әйләнеп караган булса, бәлки китмәс иде дә бит үлемен эзләп...

Подвал караңгы булып, аның иң ерак почмагында гына тонык электр уты җемелди иде. Аяк астындагы ниндидер аркылы-торкылы яткан тимерләргә абына-сөртенә шунда таба атладылар. Кечкенә электр лампочкасы асылынып торган урынга җиткәч, алда барган капитан тамак кырды да, җәһәт кенә сулга тайпылды. Шул ук мизгелдә арттан килгәннәр Гыйниятнең аркасына терәп ике револьвердан берьюлы атып җибәрделәр. Гыйният кисәк борылып, атканнарның берсен бугазыннан эләктереп алды. Тик хром итекле, Гыйниятнең башына терәп, пистолеттан янә өч тапкыр атты. Гыйният ике кулын ике якка җәеп җибәреп, подвал идәненә гөрселдәп барып төште.

Хром итекле ТТ пистолетын кесәсенә сала-сала, итек башы белән Гыйниятнең канлы башына төртеп карады.

– Иртәгә күмү көне. Шул партиягә кушыгыз. Иванов Иван Петрович дип языгыз.

Чыгарга дип ике-өч адым атлагач, кире борылды.

– Сез әйткәнне аңламадыгызмы әллә, ни өчен боерыкны кабатламыйсыз?

– Аңладык, иптәш капитан! Иванов Иван Петрович. Иртәгә үк күмәргә. Гафу итегез!

– Немецларга сатылган бәндә ул. Юкка кайгырмагыз!

Шулай диде дә, ниндидер көйгә сызгыргалап, чыгып китте.

Тегеләре Гыйниятнең гәүдәсен подвалның эченәрәк, караңгылыкка күтәреп алып киттеләр.

– Бигрәк авыр бу кеше, – диде кечерәге. – Мондыйлар сирәк очрый.

– Авыр шул. Бик көчле булгандыр. Чак муенны сындырмады. Бармаклары тимер кебек.

– Дүрт пуля кергәннән соң бит әле. Ярый капитан өлгерде.

Гыйниятне подвал идәнендә яткан берничә үле гәүдә янына ташлагач, өметсезлек тулы тавыш белән өстәп куйды:

– Бүген үк фронтка китәр идем дә, җибәрмәсләр шул. Ничек уйлыйсың?

– Син, Ванек, ул уеңны ташла. Мин сиңа ничәнче тапкыр әйтәм инде. Сержант Коноваловны исеңә төшер! Нәрсә эшләттеләр аны, ә?.. Шул-шул менә, – дип өстәде ул, иптәшеннән җавап алмагач. – Безгә моннан ычкыну юлы бер генә – кушканнарын берсүзсез үтәп бару. Шунда гына исән калачакбыз...

Гыйниятне урамда көтеп арыган иптәше аны эзләп килеп кергәч, ишек төбендә утырган өлкән яшьтәге солдат курка-курка гына аңарга пышылдады:

– Син, улым, бар кит моннан исән чакта. Мин сине күрмәдем, син мине күрмәдең. Бар, бар! Юлыңда бул!

Абзый үзе нәрсә уйларга да белмәгән солдатны куа, үзе үтә дә тәвәккәл эшеннән курыккандай икенче катка күтәрелгән баскычка каерылып карый иде...

* * *

Ноябрь урталары узгач, Мәскәүне алу исәбе белән немецлар соңгы һөҗүмгә күчтеләр. Гитлер Мәскәүне алырга, Сталин исә Мәскәүне бирмәскә дип боерыклар бирделәр. Ике боерыкның берсе үтәлергә тиеш иде, әлбәттә.

Елан кабыгы кебек юка соргылт сукнодан теккән шинель, киң кунычлы, калын табанлы күн итек, башларына пилотка гына кигән немец солдатларына 1941нең кышы бик рәхимсез булды. Гитлерның суыклар башланганчы Мәскәүне алып Рәсәйне тезләндерергә дигән планы барып чыкмагач, һөҗүм Мәскәү бусагасында канга гарык булып туктап калган иде. Мәскәүне көньяктан алырга дип һөҗүм иткән немец генералы Гудериан танкларына да Тулага керү насыйп булмады. Подольски шәһәрендә артиллерия һәм пехота хәрби училищеларында укыган 18-19 яшьлек малайлар немец һөҗүмен туктатып башларын салдылар. Аларның күбесе соңгы гранаталары белән танклар астына ташланып һәлак булды. Тик шулай да Себер дивизияләре килеп җиткәнче фронтны шул малайлар тотты.

Октябрь азакларында немецлар Мәскәүнең төньягында Мәскәү-Идел каналын үтеп, һөҗүмнәрен киңәйтергә омтылдылар. Безнең гаскәрләр зур югалтулар белән чигенә-чигенә бик каты каршылык күрсәтте.

Лаваренко командалык иткән сигез “максим” пулеметы Азволинскийның төп ут көче булды. Зур гәүдәле, тук, үзләренең сугыша белүенә нык ышанган немец солдатларына каршы төз итеп ата да белмәгән, үткән гасырда ук уйлап чыгарылган озын штыклы Мосин мылтыгы белән каршы тору үтә дә авыр иде. Суворовның “пуля дура, штык молодец” – дигәне бу сугышка туры килми иде инде. Чөнки немец солдатларының күпчелеге зур тизлек белән ата торган штыксыз автомат белән коралланган. Шунлыктан немец штык сугышына кермәскә тырыша. Әгәр дә инде окопта яисә урамда сугышырга туры килсә, озын штыклы мылтык тотып йөгергән “урыс солдатын” якын җибәрмичә атып кына юк итәргә тырыша. Немецларның генераллары һөҗүм башлар алдыннан безнең окопларны бик каты бомбага тоттыра, аннан калганын артиллерия снарядлары белән туздырта. Һөҗүм башлангач, пехотасына артиллерия һәм миномет уты белән ярдәмләшә. Безнең автоматсыз, артиллериясез, самолетсыз, күпчелек вакытта юньләп мылтык патроннары да җитмәгән пехота өчен иң зур ут чыганагы булып шул “максим” пулеметы гына торып кала. Тик юеш, салкын көзләрдә патрон тезә торган пулемет тасмалары юешләнсә, “максим” тотлыга башлый. Шунлыктан көзге айларда һәрбер “максим”ны плащ-палаткага төреп, аның патрон тасмаларын махсус тегелгән брезент капчыкларда саклыйлар. Пулеметчы үзе манма су булса булсын, патрон тасмасы юешләнмәсен!

Мәскәүне алырга ыргылган немецлар булган бар көчләрен туплап сугышалар иде. Лаваренконың яхшы пулеметчы икәнлегенә ышанган капитан Азволинский пулеметларга урын сайлаганда һәрчак аны тыңлап эш итте. Батальонның окопларын соңгы тапкыр урап чыккач, ул Лаваренконы үзенең землянкасына чакырды. Алюмин кружкаларга “нарком нормасын” салды:

– Тот, Николай Иванович! Синең исәнлеккә!

Тагын берне өстәделәр.

Шуннан соң Азволинский, чыгып барган Лаваренкога карамыйча гына әйтте:

– Син, Николай Иванович, кеше юкта гына Заварзин белән гәпләшеп ал әле. Разведчик Абсаттаров турында. Икәүләп кенә шәпләп уйлашыгыз...

Нәрсәдер әйтергә теләгән пулеметчыны ишеккә табан этәрде:

– Бар, бар! Уйлашыгыз!

Пехотачылар өчен сугышта иң яманы бомбага тоту белән штык сугышы. Һавадан ажгырып төшкән бомбаның кая килеп шартлыйсы билгесез, һәм окопның өсте аның өчен һәрчак ачык. Өстеңә текә итеп пикировать итеп төшеп килгән юнкерс улавы гына җитмәгән, соңгы көннәрдә бомбалары да гыйфрит тавышлары чыгара башладылар. Өстән ажгырып, сызгырып, улап төшкән нәрсәнең бомба түгеллеге беленгәнче берничә көн үтте. Бер көнне Капар Миңлебае белән Учак Сәләхетдине посып утырган окоп эченә ажгырып әнә шундый бомба килеп төште. Ул бомба окоп алдына өелгән, инде кар каплап өлгергән туң балчыкны азрак актарды да, даңгыр-доңгыр килеп сикерә-бәрелә эчкә тәгәрәде. Куркуыннан җир эченә кереп китәрдәй булып, бөршәеп, бәләкәйләнеп калган гәүдәсе белән Сәләх окоп почмагына сыенды:

– Ләхәүлә-ә куәтә! Агузе биллаһи минашшайтан... Миңлебай дус, син кайда-а? Нигә эндәшмисең, син кайда, Миңлеба-ай?

– Әһ-һә, Уча-ак! Эләктемңме-е! Дус имеш! Ә кем миңа начар дирбияләр бирә иде теге елны калхузда эшләгәндә? – диде дә тегесе, аяк астында яткан “бомба”ны Сәләхигә таба тибеп җибәрде.

– Укы тизрәк догаңны, шартлый хәзер!

– Агузе биллаһи минашшайтан...

Миңлебай рәхәтләнеп көлде:

– Юкка Аллаһы тәгаләне бимазалама, тәһарәтсез юк-бар догаларың белән, Учак! Бомба түгел, тишек мичкә булыр бу!

Тирә-яндагылар “бомба”га карап көлештеләр. Чыннан да, кызыл буяу белән немец сүзләре язылган мичкә шәрифләре иде бу.

– Моны болар чын бомбалары җитмәгәннән ташлаганнар инде. Сызгырсын дип тишкәләп бетергәннәр әнә. Әйтәм аны тәмуг пәрие күк ажгыра!

Басыйрда крәстиән каны күп иде:

– Нинди шәп мичкәне әрәм иткәннәр, хәсисләр! Монда өч йөз литр керәчин сыядыр?

Икенче көнне немецлар көчле артиллерия уты ачып, алты танк җибәреп, шулар артыннан автоматлы пехотаны йөгерттеләр. Ярты сәгать барган сугыштан соң алар безнең солдатларны окоплардан бәреп чыгардылар.

Артка карап ата-ата чигенгәндә лейтенант Прохоров һәлак булды: иң алдан окоп ташлап йөгергән лейтенантны Лаваренко кулындагы немец автоматыннан атып тәгәрәтте.

– Син нишләде-ең, – дип кычкырып җибәрде Сәйфулла. – Командир бит бу!..

Күзләреннән ачуы ут булып бөркегән Лаваренко Сәйфулланы кисәтте:

– Син, Сәйфулла, берни дә күрмәдең. Аны әллә кайчан дөмектергән булсак, бәлки Абсаттаров исән калган булыр иде...

Сәйфулла соңгы сүзләрен тагын кабатлады:

– Командир бит ул безнең...

– Командир шундый буламыни? Канэчкеч ул, сатлык! Хәзер контратака булачак, пулеметны карыйк, әйдә.

Окоплар өчен тагын сугыш, тагын һөҗүмнәр, тагын кырылыш китте. Немецларның соңгы һөҗүме каты булды. Алар танклары белән окоплар өстенә үк килделәр. Танкларны якыннан күрмәгән солдатлар аларның гусеницалары белән окопларны тигезләп, пулеметларыннан тирә-яктагы йөгерешеп качкан солдатларны юк итүен күреп, куркып чигенә башладылар. Шулчак капитан Азволинский бер төркем кызылармеецлар белән чигенгәннәрне җыйнап һөҗүмгә әйдәде. Окоп эчендә бүленеп калганнарны юк итү белән мәшгуль булган фашистлар моны көтмәгәннәр иде. Окоп эчендә калган төркемдә Миңлебай, Учак Сәләх, Гыймай Басыйр һәм Ике Су Арасы Гаяз да бар иде. Азволинский төркеме күренү белән, Басыйр боерык бирде:

– Әйдәгез, бу яктан да кысыйк нимесне! Аллага тапшырдык, бәлки котылырбыз!

Окоплар немецтан тиз арчылды.

Бу сугышлар немецлар Мәскәүгә ясаган һөҗүмнең соңгылары иде.

* * *

Галиулла белән Анисимов автобатка эләктеләр. Аларның икесенә дә зур йөк машиналары бирделәр. Машина руленә утыру белән Галиулла үзен Зиреклебашка кайткандай тойды. Чөнки алты елга якын машина йөртеп, ул аңа үз өе кебек күнеккән иде. Анисимов белән алар ике машинада фронтка снаряд, патрон, граната ташыдылар. Ә фронттан машина әрҗәсен тутырып яралыларны алып кайттылар. Бер ай эчендә күпме йөк ташыганын һәм нинди юллар үткәнен Галиулла инде исенә дә төшерә алмый. Тәүге көннәрдә ул бик йончый һәм аның һәрчак йокысы килә иде. Аннан соң күнегә төште.

Декабрь якынлашып килә иде. Утыз градуска җиткән суыклар җелеккә үтә. Ә машина кабинасында җылы. Чөнки суык керерлек урыннарны Галиулла чүпрәк, сүс тутырып җылытты, машина моторы ягыннан исә кечкенә бер тәрәзә кебек тишек тишеп куйды. Өстендә тун, аягында зур киез итекләр, башында колакчын бүрек. Кулында эт тиресеннән теккән җирән бияләйләр. Машина утыргычы астында очучылар кия торган бер пар унтылар да ята. Ул аларны төнге рейс вакытларында гына кия. Көндезен дә кисә, берәр башлык, каян алдың, дип бәйләнеп тартып алыр дип курка.

Атнага якын алар, якташы Николай Анисимов белән, Красная Поляна дигән зур урыс авылына снаряд ташыдылар. Сугыш – убыр авызлы икән. Күпме генә ташысаң да туймый. Тәүлегенә, йоклап ял итәр өчен, шоферларга тик дүрт сәгать вакыт бирәләр. Аның да ярты сәгате машина моторын кыздырып, аны җылытып уза. Ярый әле Николай белән икәү бергә эләктеләр. Кулалмаш бер-берсенең машиналарын карашалар, бер-берсенә ярдәм итешеп, бергә изаланалар. Красная Полянада бер төнне кунып та калдылар. Чөнки китергән снарядларны бушатып өлгергәнче бик каты буран чыкты. Красная Полянадан хәрби комендатура аларны кире борды.

– Немец десанты тылда. Шулар белән сугыш бара...

Иртән юлга чыккан шоферлар Красная Полянадан биш чакрым чамасындагы юл кырында яткан шактый гына немец десантчыларын күрделәр. Кәкрәеп туңган аяк-кулларын тырпайтып кар эчендә катып яталар. Бер урында унлап немецны чишендереп, күлмәк-ыштаннан гына калдырып туңдырганнар. Бергә җыйналышып, бер-берсенә кысылышып утырып өшеп үлгәннәр бахырлар. Галиуллага алар азрак кызганыч та, һәм шул ук вакытта ул эчке бер ачу белән уйлап та куя: “Монда сезне чуртым да чакырып китермәгән, утырырга иде җылы өегездә!”

Ноябрь урталарының бер төнендә алар Красная Полянада кабат куна калдылар. Чөнки өстәмә өченче рейска килеп бик нык арыганнар иде. Төннең яртысы узгач кына алар, өч шофер, бер өйгә кереп идәнгә аудылар. Иртән торып каткан ипи кимереп кайнар су эчтеләр. Утыз яшьләр чамасындагы хуҗа хатын сөлек кебек таза, чибәр Галиуллага күзләрен сирпеп-сирпеп карап, аның каршында бөтерелә башлады. Таза, түгәрәк тәнле, олы-олы түшле, зифа буйлы хатынга карап, төнен азрак ял итеп алган, күптән хатыннар тәне күрмәгән Галиулланың каны кайный башлады: “Шәп бит бу нәстә! Бүген ничек кенә булса да монда төнгелеккә калырга кирәк”, – дип уйлады ул. Өстәл артыннан чыккач, шул уйларын марҗага сиздерде:

– Зур рәхмәт! Бүген кич кунарга керербез. Утын да алып килербез!

Марҗа энҗе кебек тешләрен күрсәтеп елмайды:

– Утын нәрсә ул! Сез үзегез алтыннан да кыйммәтсез. Мужиклар бит!

– Өең тулы кунучылар бит...

– И-и-и-, – дип сузды марҗа. – Алар бар да алҗып кереп тәгәриләр бит.

Хатын кулын селтәп көлде:

– Аларның мужиклыгын чалбарларыннан гына белеп була. Бер нәрсәгә дә яраклы түгел алар...

Күзләрен елтыратып тагын нәрсәдер өстәргә теләгән иде, өй ишеге шар ачылып китте:

– Тревога! Немец прет! Анагызны-ы...

Анисимов почмакка сөялгән мылтыгын, патронташын, шинелен эләктерде дә, ачык ишектән йөгереп чыгып юк булды. Галиулла да аңарга иярде, марҗа кайгысы калмады. Алар, унлап кеше, авыл уртасындагы җимерек чиркәү янына йөгереп килеп җиткәндә бер төркем кызылармеецлар качалар иде инде. Анисимов исә Галиуллага кул болгады да, бер йортның кече капкасын тибеп ачып, бакча аша ерак түгел яшелләнеп торган чыршылыкка йөгерде. Башкалар аңарга иярделәр. Урман эчендә байтак кына качкын җыйналды. Анисимов, озак уйлап тормастан, җыйналган халыкны тәртипкә салып, взвод кебегрәк бер нәрсә оештырып алды.

– Басыгыз сафка! Санагыз патрон-гранаталарны!

Аны тыңлап, барысы да сафка баса башладылар. Галиулла аның тун чабуыннан тартты.

– Әйдә тылгарак китик, Николай! Бетәбез бит.

Анисимовның тешләре бүренеке кебек булып ыржайдылар:

– Пош-шел ты... Без монда сугышырга тиеш! Үлгәнче!

Башка Галиуллага күз салмыйча, артканнан-арта барган сафка аптырап карады. Чыршылык эче тулы качкын солдатлар булып, алар төркем-төркем килеп сафка басарга ашыктылар. Солдат законнары шундый: үлгәндә дә бергә үләргә кирәк!

Анисимов азрак каушый төште:

– Сез күп бит!

Шинеленең сул чабуы пулялар тишкәләп тетелеп беткән өлкән яшьләрдәге бер солдат барысы өчен дә җавап бирде:

– Син, улым, баш бул безгә. Югыйсә кача-кача хәл калмады. Мәскәүгә килеп җиттек бит. Командирлар да ташлап качканнар. Җитәр! Әйдә, сугышабыз шушында. Иң элек танкларына каршы чара күрү кирәк...

Җыелган халык кулында танкка каршы ата торган ике мылтык, дүрт кул пулеметы, бер “максим” һәм егермегә якын ягулыклы зур шешә бар иде. Бөтенесе сиксән өч кеше булып, барысы да сугышырга әзерлекләрен белдерделәр.

Анисимов үзенең “армия”сен (карт солдат атавынча) караңгыга кадәр чыршылыкта урнаштырды.

Иртән яктырыр-яктырмастан кичә көндез немецлар басып кергән Красная Полянага, генерал Рокоссовский боерыгы белән, һөҗүм башланды. Артиллерия гөрелтесен ишеткәч, Анисимов үзенең “гаскәрен” урман эчләтеп алып барып немецлар чигенәчәк юлның ике ягына кар эченә тутырды...

Немецлар көне буе сугышып Мәскәүгә иң якын торган авылны бирмәскә тырыштылар. Тик кичкә табан алар барыбер чигенә башладылар. Иң арттан пехотаның чигенүен каплап килгән биш танк янды. Байтак кына немец солдаты юк ителде. Чигенгән чакта немецта да тәртип булмый икән. Анисимов “армия”сенең солдатлары атканга немецлар каршы атып та тормастан тизрәк ул тирәне читләтеп үтәргә тырыштылар. Машиналысы машинада, атлысы ат чанасында таю ягын карадылар. Патроннары беткәнче олы юл Анисимов солдатлары уты астында булды.

Икенче көнне Красная Поляна немецлардан азат ителгән иде инде. Соңлап чакырылган немец самолетлары үзләренең чигенгән гаскәрләрен һавадан саклап карадылар. Алты самолеттан торган төркем кышкы юл буйлап пушка-пулеметлардан сиптереп үтте. Аларның түбәннән генә очып, парлап ата-ата килүләрен күргәч, Анисимов юлга чыккан солдатларны кире куа башлады. Кулындагы немец автоматын һавага күтәреп селтәде:

– Юлга чыкмагыз! Чыкмагы-ыз!

Самолет пушкасыннан атылган снаряд аның тунын күкрәк турысыннан теткәләде. Николай тавышсыз гына, автоматын кулыннан ычкындырып карлы юлга аркылы килеп төште. Бер тотам калмыйча ияреп йөргән Галиулла белән карт солдат аңарга ташландылар. Анисимовның күкрәгендә йодрык сыярлык җәрәхәт бар иде. Ул аңын югалткан, канга буялган ак туны, ап-ак йөзе аның инде өметсез икәнен күрсәтеп торалар. Николай, аңына килмичә, якташы Галиулла кулында җан бирде...

Кичке сәгать алтылар тирәсендә, әрҗәсе яралылар белән шыплап тутырылган йөк машинасында Галиулла Мәскәүгә табан юлга чыкты. Китәр алдыннан ул Николайны күмеште. Башкортстандагы Потаповка авылында туып үскән урыс егете Николай Иванович Анисимов Мәскәү янындагы Красная Поляна дигән авылның чиркәве янындагы туганнар каберендә мәңгелеккә үзенә урын алды. Николайны күмгәч, Галиулла чит-ят җирләрдә япа-ялгызы торып калды...

Яралылар төялгән машиналар колоннасында 20-30 чакрым гына тизлек белән барып була. Галиулланың күз алдына дусты Николайның актарылган күкрәге, канга буялган туны, аның кан качкан ап-ак йөзе килә.

Менә йокылы-уяулы колонна Мәскәү урамнарына барып керде. Юлга аркылы салынган баррикадаларның махсус ерымнарыннан аларны тикшермичә генә уздырдылар. Чөнки машина кабинасының тышкы кырына ак халатлар бәйләгәннәр иде.

Мәскәүнең уртасында, Садово-Спасская дигән урамда ат дагасы кебек итеп салынган зур йортта бушаттылар яралыларны. Кеше җитешмәгәннән, Галиулла аларны кечкенә бала күтәргән кебек күтәреп ташыды. Машина бушагач, юл кәгазенә кул куйдырып китәргә җыенганда, ак халатлы, бүреге астыннан ак чәчләре күренеп торган берәү аны беләгеннән ипләп кенә тотты да, читкәрәк алып китте:

– Син татармы әллә?

– Әйе.

– Кай яктан?

– Уралдан, Башкортстаннан.

– Кай тирәдән аннан?

Галиулла сагая төште.

– Нәрсәгә ул сезгә, үзегез кем буласыз?

Ак халатлы елмая биреп Галиулланы тынычландыра башлады:

– Курыкма! Мин сиңа явызлык кылырга уйламыйм.

– Ә мин сугышта күргәннән соң бернидән дә курыкмыйм.

– Бик әйбәт алайса. Шулай да, кайсы тирәдән соң син Башкириянең?

– Зиреклебаш районыннан мин. Авылы да шул.

– Стәрлетамак еракмы сезгә?

– Илле чакрым чамасы. Нигә кирәк булды әле?

Сорашучы җавап бирмәде. Сынаулы караш ташлады да, Галиулланың кулындагы юл кәгазен алып, халатының түш кесәсенә салып куйды. Үзе командирларча боерык бирде:

– Бүген монда кунасың! Ә юл кәгазеңне иртәгә иртән бирермен.

Галиулла монда үзенә файда чыгасын сизеп алды. Шулай да мөкиббән китмәде.

– Кунуын кунарбыз ла ул. Тик ни өчен монда куна калганны юл кәгазенә языгыз. Аннан соң миңа бит ашарга-эчәргә дә, йокларга да кирәк булачак...

– Анысы минем кайгы! Бар, машинаңның суын агыз да кире кер. Бөтен нәрсә әзер булыр.

Галиулла эшләрен бетереп кире керүгә, коридорда аны йоны тышка чыгып торган кара тун кигән бер чибәр генә яшь марҗа каршы алды.

– Сезме шофер?

– Мин.

– Михаил Абрамович сезне миңа тапшырды. Иртәнгә кадәр, исемем Клавдия.

Хатын ярарга тырышып елмайды. Аның ул елмаюында һәр нәрсәгә дә әзер икәнлеге күренеп тора иде.

– Әйдәгез, минем фатирга киттек.

Үзенең бик үк озын булмаган гомере эчендә байтак кына хатын-кызны кулы аша үткәргән Галиулла тәҗрибәле күз белән марҗаны чишендергәндәй итеп карап чыкты. Шәп!

Ул сүзсез генә баш какты да, дулкынланып, чибәр марҗага иярде...

Михаил Абрамович аңарга кул бирмичә, баш кагып кына исәнләште дә, үзенә ияртеп кечкенә бер бүлмәгә алып керде. Утыр димәде. Арты белән бүлмә түрендә торган өстәлгә терәлде дә, Галиуллага сорау бирде:

– Туган ягыңа кайтасың киләме?

Галиулланың тыны кысылды һәм ул, врачка төбәлеп карап, нәрсә әйтергә белмичә катып калды. Михаил Абрамович соравын кабатлады. Галиулла сүзсез генә баш какты.

– Бүген үк мин сине госпитальгә салам. Синдә бик каты контузия. Бел шуны. Син аягыңа басып тора алмыйсың, һәрчак ятып кына торасың. Бу – бер. Стәрлетамак госпиталенә сине сул кулыңны бинтлаган хәлдә озатырбыз. Азрак яткач, шул госпитальдәге врачлар сине комиссовать итәрләр. Сугышка башкача бармаячаксың. Госпитальдән чыккач, ярты елга кадәр тотлыгып сөйләрсең. Буш кайтмас өчен сул кулыңның бер бармагын бүген үк кисеп ташларбыз.

Сүрән генә елмайды.

– Кайсысын кистерергә – үзең әйтерсең.

Галиулланың күзләренә карап, ул һич көтмәгән сорауны бирде:

– Ну, Клавдия ничек соң, шәпме?

Галиулла каушавыннан баш кына какты.

– Ярар, Клава калып торсын. Ничек, килештекме?

Галиулла да үткер егет иде, аптырап калмады:

– Комиссовать ителгәч мин нәрсә эшләргә тиешмен? Клавдия белән йоклаган өчен генә түгелдер бит инде Стәрлетамакка кайтару?

– Андагы бер әйбәт кешегә бик ышанычлы шофер кирәк. Татар телен дә белсен, шул тирәнеке дә булсын, чибәр, гайрәтле ир дә булсын. Син кулай безгә. Бар яктан да килгәнсең.

Азрак Галиуллага карап торды да, ышанычлы итеп өстәде:

– Курыкма! Җәберләмәбез! Әгәр безгә яраклы итеп эшли алсаң, бер елдан Стәрлетамактагы иң бай кешеләрнең берсе булырсың. Риза булмыйсың икән инде...

Врачның күзләре кырысланды, йөзеннән елмаю качты:

– ...ул вакытта безгә үпкәләмә – сиңа кире юл юк.

Галиулла үлем канатының җиле тиеп киткәндәй булды. Куркуын тышка чыгармаска тырышып, Галиулла соңгы соравын бирде:

– Риза булсам сугышка бүтән китмәмме?

– Тыңлаучан булсаң китмисең. Әгәр инде безнеңчә эшләмичә берәр нәрсәне үзеңчә эшли калсаң, үлемең бездән булыр. Аның өчен сиңа немец та кирәк түгел.

Өйләдән соң егермеләп солдат яткан ап-ак палатага Галиулланы ике сестра култыклап алып кереп, бүген иртән үлгән яшь кенә солдат урынына китереп салдылар. Аның сул кулы тоташ ак бинтлар белән чорналган, һәм ул аякларын көчкә сөйрәп атлый иде. Урынга салып, өстенә юка гына солдат одеялын япкач, юан гәүдәле сестра палатадагыларны кисәтеп куйды:

– Бик каты контузия алган. Ятсын. үзен-үзе онытып кычкырырга тотынса, бәйләнмәгез...

* * *

Тарихта немецларны Красная Полянадан каршы һөҗүм белән куа башлау Кызыл Армиянең Мәскәү янында һөҗүм башлавы дип санала.

Кызыл Армиянең гомуми һөҗүме 6 декабрьдә башланды.

Зиреклебашлар яткан окопларга бер батальон Себердән килгән сугышчыларны өстәделәр. Иртән таң атып килгәндә өч батальоннан торган полк Гороховка дигән зур авылны һөҗүм итеп алырга тиеш иде.

Авылдан ике чакрым җирдә юан карагайлардан, чыршылардан гына торган зур урман үсеп утыра. Төнге сәгать бердә өч батальонны шул урман эченә китереп тутырдылар да, ат дагасы сыман итеп, Гороховка алдына бүлгәләп куйдылар. Калын кар баскан урман эче тып-тын. Ут ягарга, йөгерергә-сикерергә, сөйләшергә ярамый. Тәмәке тартырга рөхсәт итмәсәләр дә, солдатлар шинель җиңе эченнән генә тәмәке пыскыттылар. Килгәннәренә бер сәгать чамасы үтүгә, ике кешегә бер ярты аракы һәм берәр кисәк шикәр тараттылар. Лаваренко эчүдән баш тартты:

– Ул нәрсәне үз гомеремдә бер генә тапкыр авызыма алдым. Өч көн буена костым аннан соң. Сиңа да киңәш итмәс идем, – диде ул Сәйфуллага. – Без ач бит, хәзер ләх буласың.

Сәйфулланың тыңламасын сизде ахрысы, урыныннан торды:

– Мин азрак аяк язып алыйм әле. Пулеметларны кайсы якка өстерәргә икән, юл карап кайтыйм.

Лаваренко бер сәгатьтән артык юк булып торды. Ул кире әйләнеп килгәндә Сәйфулла бер юан нарат төбендә оеп утыра иде.

– Сәйфулла, син йоклыйсыңмы әллә?

Иптәше аңарга күтәрелеп тә карамады. Лаваренко иелеп кар яктысында аның йөзен карады. Сәйфулла исереп йоклап киткән иде. Башындагы бүрегенең колакларын чишкән, ике бияләе дә карда аунап ята, үзе азрак янтайган. Лаваренко аның авызын хәнҗәр очы белән каерып тешләрен ачты да, ике бармагын тыгып, аны костырды. Укшып, бушанып калган Сәйфулланың кулларын кар белән ышкып җылытты, шинель чабуы белән сөртеп корытты да, бияләйләрен кидерде. Бармаклар өши башлаган иде. Инде аңына килеп тирә-ягына карана башлаган Сәйфулланы юан наратка сөяп утырткач, үзе урман эче буйлап кемнедер эзләп китте. Бераз вакыт узгач, ул кызмача хәлдәге Миңлебай, Сәләх һәм айнык Басыйрны ияртеп килде.

– Менә якташыгыз! Күбрәк эчеп ташлаган. Йоклатмагыз, карагыз. Минем эшем бар.

Берничә минут үтүгә, чыршылар арасында утыртылган кечкенә брезент палатка алдында таптанган кечкенә гәүдәле, озын борынлы солдаттан сорады:

– Капитан мондамы?

Солдат Лаваренконы яхшы белә иде, сүзсез генә баш кагып юл бирде.

Пулеметчы, керүгә үк, капитанга эндәште:

– Иптәш капитан! Бик тиз эш итәргә кирәк, сез мине тыңлагыз инде.

– Тыңлыйм, тыңлыйм, Николай Иванович!

Лаваренко телефонистка ымлады. Капитан телефонистны чыгарып җибәрде:

– Бар, азрак аякларыңны язып кер.

– Иптәш капитан, мин пулеметларны атака вакытында кайсы якка, ничек өстерәргә дип юл карарга барган идем, бик хәтәр бер күренешкә тап булдым.

– Нәрсә тагын?

– Ярты чакрым алдарак агач төбе саен кәкрәеп туңган безнең кызылармиячеләр утыра. Барысын да кар күмеп киткән. Кар өеме эченнән штыклары гына тырпаеп тора. Шундый солдатлар белән урман эче туп-тулы. Күрәсең, монда һөҗүмгә кертәсе полкны аракы эчереп, туңдырып үтергәннәр. Берничәсен казып карадым – безнекеләр. Яннарында, кулларында буш аракы шешәләре ята. Хыянәт түгел микән бу?..

– Күпләрме?

– Әйттем бит инде, санап бетерерлек түгел, бер полк бардыр. Күп агач төпләрендә өчәр, дүртәр өем. Безнең халыкка да аракы тараттыгыз. Иртәнгә кадәр туңып үлүчеләр булуы ихтимал.

Азволинский урыныннан сикереп торды:

– Нәрсә эшлибез соң инде, Николай Иванович?

– Тикшерергә тезгән булып сәгать саен кузгатырга кирәк халыкны. Аннан соң, барасы якка ике-өч йөз метрлар юл таптатырга кирәк. Хәрәкәтләнеп җылынсыннар.

– Шулай дисеңме?

Азволинский рота командирларын җыярга боерык бирде. Үзе тиз генә полк командирына шалтыратып, Лаваренко сөйләгәннәрне кыскача гына аңлатты.

Егермеләп кеше битләрен, кул бармакларын өшеткәннәр иде инде. Тезеп, йөртә башлагач, халык тиз айныды, җылынды.

Яктыра башламас борын ук төне буе кар таптап арган өч батальонны өч яктан Гороховка авылына һөҗүмгә җибәрделәр. Сәйфулла белән Миңлебай үзләренә бәйләгән “максим” пулеметын сөйрәп йөгерәләр. Лаваренко, командир буларак, сигез пулеметның барышын тикшереп, арлы-бирле чаба.

Урманнан чыгып тәүге чакрымны үткәнче, һөҗүмгә килүчеләрне немецлар тиешле ут белән каршы ала алмадылар. Чөнки бу вакытта алар җылы өйләрдә йоклый иде әле. Дозорлар, часовойлар кабалана-кабалана ата башлагач кына алар тараканнар кебек йөгерешеп килеп чыктылар. Пулемет артына яткан Сәйфулла, ара ераграк булса да, авыл урамнары буйлап шинель чабуларын җилфердәтеп йөгерешкән немецларга ата башлады. Тасманы пулеметка Миңлебай биреп торды. Алга йөгергән сугышчыларга карап, алар тагын кузгалдылар, тагын туктап аттылар. Йөгерә-атлый пулемет өстерәгәндә карга күмелеп яткан Учак Сәләхе аларга кул изәде:

– Ятыгыз! Хәзер бетерәләр бит үзегезне, ятыгыз!

Авылга барып җитәргә ярты чакрым чамасы гына калган иде инде. Күтәрелергә кушып командирлар акырынырга тотындылар. Учак Сәләхе авызын ерып дустына дәште:

– Ну, Миңлебай, сиңа кулай да албасты икән бу пулимут. Кәҗә маең агып чыккан, әй! Шулай да миннән бик калма инде...

Ул кулындагы озын мылтыкны ипләбрәк тотты да, эре-эре сикергәләп алга ыргылды. Миңлебай җавап биреп тә тормыйча чанага бәйләгән чолгауны җилкәсе аша киеп, Сәләхетдиннән калган эз белән алга китеп өлгергән иде инде. Миңлебай ялт карга тәгәрәде: Сәләх булган урында зур ут көлтәсе чыгып, каты шартлау тавышы ишетелде. Тыгыз һава дулкыны ятып өлгермәгән Сәйфулланы артка алып ыргытты. Алар икесе дә кардан күтәрелгәндә алда Учак Сәләхе күренми иде. Әле генә ул йөгергән урында ярты метрга якын түгәрәк чокыр барлыкка килгән һәм эчендә азрак төтен дә бар иде. Чокырның тирә-ягында кара балчык, итле-канлы пычрак чүпрәк кисәкләре һәм Сәләхнең сыңар пимасы аунап ята. Миңлебай яшь тулган күзләрен катып калган Сәйфуллага төбәде:

– Сәйфи-и! Фашист тубы әллә Учакка туп-туры тиде инде?! Сәләх әллә кая булды бит!

Сәйфулла бер Миңлебайга, бер төтенләп торган чокырга карап алды һәм һава дулкыныннан ауган “максим”ны торгыза башлады. Тик “максим”ның гашеткалары, патрон керә торган урыннары снаряд кыйпылчыкларыннан ватылган иде. Ватык пулеметын шунда ташлап, иптәшләре артыннан йөгерделәр. Кар эчендә авыл ягына атып яткан Ике Су Арасы Гаяз белән Гыймади Басыйры янына килеп тәгәрәделәр.

– Басыйр абзый! – диде сулышы кысылган Миңлебай. – Сәләхетдинне эснәрәт ботарлап очырды. Әле генә. Пимасы гына торып калган.

Басыйр, мылтыгын карга куеп, яткан җиреннән генә ике куллап битен сыпырып, кыска гына дога укыды:

– Урын оҗмахта булыр – шәһит китте Сәләхетдинебез...

Берничә минуттан янә күтәрелделәр. Авыл урамнарына бәреп кергәч, кул сугышы китте. Немецлар сарайлардан, йорт тәрәзәләреннән, чарлаклардан аталар, озын саплы гранаталарын ыргыталар. Аларның бер өере авылдан чыкмастан сугышканда, икенчеләре ата-ата чигенә башлады. Үзләре әллә ни күп тә булып чыкмадылар. Шулай да, урам сугышлары каты булды, чөнки немец тук һәм яхшы коралланган иде. Аннан соң немец белә: урамдагы суык егерме градустан да түбән, ә күрше авылга кадәр ара байтак. Аннан соң, аның өчен иң мөһиме – чигенмәскә дигән боерык...

Юан бүрәнәләрдән салынган калай башлы йорт артына салынган агач сарай янына алар унлап кеше җыйналдылар. Йортның тәрәзәләреннән ике пулемет һәм берничә автомат авылның кисешкән ике урамын утка тоталар. Сарай почмагыннан өй баскычына ыргылган бер солдат ике-өч метр да үтә алмады, автомат пуляларыннан киселеп җиргә ауды. Уң кулы белән алга үрелеп, учлап кар алып йомарлады да тынды бахыр, башкача селкенмәде. Миңлебай сарай почмагыннан саклык белән генә карады да, артында басып торган Басыйрга борылып эндәште:

– Син, Басыйр абзый, боларга аткалап, үртәштереп тор. Мин сарайның теге як почмагыннан үтәргә тырышып карыйм әле. Ул якта йортның тәрәзәсе дә юк бугай.

Противогаз букчасыннан алып кесәләренә ике лимонка тыкты, шинелен салып карга ташлады:

– Җиңелрәк булыр!

Ул киткәч Басыйр ике куллап тотып Миңлебайның шинелен тиз генә почмактан күрсәтеп алды. Шул ук мизгелдә сарай почмагына йомычкалар чәчрәтеп пулялар килеп тиде.

Миңлебай сарайны урап чыкты да, аның икенче почмагыннан өйгә карап ыргылды. Өй чарлагыннан атылган автомат пулялары соңга калдылар. Алар ишегалдында карга сибелгәндә, Миңлебай йорт нигезе янында иде инде. Шул чакта Миңлебай әле генә ыргылган сарай почмагыннан мылтыктан аткан тавыш ишетелде. Атучы Гаяз иде. Миңлебайның аягы астына немец автоматы килеп төште, аның артыннан ук зур гәүдәле немец лапылдап егылып төште. Каскасыз җирән чәчле башыннан кан катыш соры төстәге нидер ага. Миңлебайның немецны болай якыннан беренче мәртәбә күрүе иде. “Ай-һай, итекләре шәп икән боларның”, – дип уйлап алды ул, аягына карап. Немец солдатының аягында кыска кунычлы, калын күннән тегелгән дагалы итекләр иде. Миңлебай өй диварына аркасы белән терәлгән хәлдә сыена-сыена йорт болдырына табан юнәлде... Бераз баргач, мылтыгын бүрәнәгә сөяп куеп немец автоматын муенына асты да, ике кулына ике “лимонка”ны тотты. Тешләре белән бер-бер артлы боҗраларын тартып алды да, гранаталарны усал эт кебек чәңләгән пулеметлы тәрәзәгә ыргытты. Гранаталар шартлаган уңайга киң итеп ачылып киткән өй ишегенә томырылды, ике-өч баскычны сикереп менеп китте. Менеп җиттем дигәндә генә ишектән чыгып килгән немец солдаты аның күкрәгенә терәп диярлек атып җибәрде. Ава башлаган Миңлебайның эченә зур итеге белән типте һәм биек болдырдан карга сикерде. Гыймай Басыйры арыш көлтәсен эләктергән кебек аны һавада очкан җиреннән штыкка алды да, башы аша карга ыргытты. Немец гырылдап нәрсәдер акырды, автоматын ташлап, ике куллап Басыйрның мылтыгына ябышты. Алар икесе дә карга егылдылар. Шул чакта Сәйфулланың мылтык приклады немец каскасына килеп төште. Сугу бик каты булды ахрысы, каска яньчелеп чыкты. Немец башкача кузгалмады. Өй эченә бәреп кергән солдатлар идәндә ахылдап яткан өч немецны чәнчеп үтерделәр...

Авыл урамнарында сугыш тынгач, кызыл түбәле йортка кире урап кайттылар. Миңлебайның үле гәүдәсен чоланга алып кереп сузып салдылар. Өстенә шинелен яптылар да, сүзсез генә өй эченә уздылар. Сәйфулла борын тишекләрен җәеп иснәде һәм зур мичкә тыгылды. Анда чиләк сыешлы чуен чүлмәк белән итле ботка пешеп утыра иде.

– Утырышыгыз, әйдә, өстәл тирәләп. Киткән артыннан китеп булмый – ашыйк әле бер туйганчы. Безгә җылы аш тагын кайчан эләгә әле.

Ашый гына башлаганнар иде, зур агач карават астыннан кыштырдаган тавыш ишетелде, аннан кечкенә бер кабак тәгәрәп килеп чыкты. Ашаудан туктадылар. Сәйфулла диварга сөяп куйган мылтыгын алып аягына басты. Карават өстеннән идәнгә кадәр салынып төшкән җәймәне күтәреп аска иелде. Карады да, тиз генә тураеп, читкә тайпылды:

– Күзлекле нимес ята анда!

Барысы да сикерешеп тордылар. Басыйр шмайссерның затворын артка тартты да, немецчәләп барлык белгән сүзләрен кычкырды:

– Һальт! Һенде һох! Битте, битте!

Карават астыннан башта тырпайган бармаклар, аннан ике кул күренде, аннары күн тужурка кигән, йөзе ап-ак булган кечкенә гәүдәле, күзлекле немец үзе килеп чыкты. Аның артыннан тагын берсе үрмәләде.

– Бәй, бәй. Болар икәү булдылар бит әле, – диде Сәйфулла. – Тагын юкмы икән? – Ул иелеп карават астына штык белән төртте. Башка беркем дә юк иде.

Алдан чыккан немец Басыйрга карап телгә килде:

– Телефункен, телефункен. Их һабе драй киндер! Телефункен, телефункен. (Телефон, телефон, Минем өч балам бар. Телефон.)

Басыйр җавап бирмичә генә шмайссеры белән ишеккә күрсәтте. Куркудан агарынган немец үзен уратып алган татарларга урысчалап дәште:

– Стреляйт нет. Найн! Я ес рабочий, арбайтер.

– Атла, рабучий. Безнең Миңлебай да алпавыт түгел иде.

Икесен дә йортка чыгарып, болдырдан ераграк алып китеп аттылар. Тавыш-тынсыз гына янә ботка ашарга утырганда, исләренә төште:

– Карагыз әле, егетләр, Мәтәч белән Гали кая булды безнең?

Бер-берсенә карашып алдылар. Басыйр борчылып сорады:

– Аларны соңгы тапкыр кем күрде, исегезгә төшерегез!

– Соң, кем күрде дип инде. Төнлә белән бергә идек, теге аракы тараткан вакытта. Тик Хәмит эчмәде, гөнаһ була дип, – диде Гаяз.

– Ул, атакага барганда, Өтек Галие белән бергә йөгерә иде. Шуннан соң күрмәдем мин аларның берсен дә. Бәлки Сәләх кебек килеп җитә алмаганнардыр...

– Авызыңнан җил алсын...

Һәркайсы үз уйларына чумып ботка ашарга тотындылар. Бер сәгать чамасы үтүгә аларны ватык чиркәү янындагы мәйданга җыя башладылар.

Лаваренко исән икән. Ул Сәйфулладан пулемет турында сорады да, алып килергә кушты.

– Гыймадиев белән икәү барыгыз. Төзәтеп булырга охшаган. Төзәтеп булмаса, сүтеп детальләрен җыйнап куярбыз. Башка пулеметларга кирәк булуы бар. Аннан соң солдат капчыгы ал да, һәлак булган Зәйнетдиновның калган кисәкләрен шуңа тутыр. Авыл уртасында күмәрбез.

– Ярар.

– Бәлки, еллар узгач, балалары аталарының каберләрен эзләп килерләр. Сезнең ике иптәшегезне яралы килеп медсанбатка озатканнар. Берсе юлда үлгән...

Кесәсеннән кәгазь чыгарып карады.

– Үлгәне Хәсәнов Хәмидулла Мөтәвәли улы. Солдат таныклыгы капитан Азволинскийда. Икенчесе Хисмәтуллин Галиәхмәт Лотфулла улы. Анысы исән хәзергә.

Сәйфулла белән Басыйр пулеметны эзләп киттеләр. Алар карлы басу аша күңелсез генә атладылар. Инде менә бу авыл өчен сугышып аларның өч авылдашы башларын салды: Учак Сәләхе, Мөтәч Хәмите һәм Капар Миңлебае. Бергә үскән, бергә аулакка йөргән, бергә иген иккән, печән чапкан егетләр. Өч дус, өч авылдаш. Зиреклебашта аларның өчәү төшеп, сугышка киткәндә салган фоторәсемнәре генә саклана инде хәзер. Уртага ак күлмәк кигән Капар Миңлебае утырган. Аның ике ягында ике дусты: Сәләх белән Хәмит. Миңлебайның кулындагы дүрткырлы тактага урысчалап “Привет из Краевки” дип язылган. Кара язмыш аларның өчесен дә якты дөньядан бер көнне алып китте. Әзмәвердәй өч ирдән ун ятим бала, өч тол хатын һәм ике карчык-әниләре торып калды авылда... Сәйфулла белән Басыйр, Сәләх һәлак булган урынга барып җиткәндә, өйлә узып кичкә авышкан иде инде. Пулеметны алар тиз таптылар. Чөнки ул көбәген күккә каратып әллә каян күренеп утыра иде. Басыйр снаряд төшкән урынга, шул снаряд ясаган чокырга азрак карап торды да, авыз эченнән генә “бисмилла”ны укып чыкты. Аннан соң алып килгән капчыкка авылдашыннан калган кисәкләрне укына-укына сала башлады. Догасын укый-укый мылтыктан аерып алган штык белән балчыкка буялган ит, сөяк кисәкләрен, канга буялган гимнастерка, чалбар, шинель сукноларын капчыкка җыйды. Зур гына бер чүпрәкне күтәрә башлаган иде, шуның эченнән йодрыктан аз гына зуррак ике кыңгырау килеп төште. Басыйр аларны иелеп алды. Кыңгырауларның телләре, чыңламасыннар өчен, сүс бау белән бәйләнгән иде.

– Сәйфулла, карале монау кыңгырауларны! Каян алды икән ул аларны?

Сәйфулла бизәкләп эшләнгән бу гаҗәп матур кыңгырауларны тоткалап карады да, берсен кире Басыйрга биреп, икенчесенең телен чиште. Дугага бәйли торган җиреннән тотып һавада селкеде. Кыңгырау үзенең төп вазифасын үтәргә мөмкинлек чыкканга шатланып тирә-якны көмеш авазларга күмеп чыңлап җибәрде. Тавыш тынып өлгермәде, Сәйфулла кыңгырауны тагын селкеде. Үзе моңсу күзләрен Басыйрга текәде:

– Син нәрсә, Басыйр абзый, син нәрсә? – диде ул, борчылып. Гыймай Басыйры шинеленең җиңе белән күзенә мөлдерәп аккан яшьләрен сөртте:

– Сугышка чыгып киткән көннән алып атлар сагынып тилмерде Сәләхетдин. Артиллерия атларын соңгы кисәк икмәге белән сыйлар иде, мәрхүм. Бу кыңгырауларны Зиреклебашка алып кайтып җиткерү өмете белән йөрткән инде ул бахыр. Валдайда эләктергән инде ул аларны. Дуга өчен махсус ясалган атаклы Валдай кыңгыраулары болар. Рибәлүтсиягә хәтле Валдай урыслары безнең авыл ярминкәсенә алып киләләр иде аларны сатарга. Халык кырылып ала торган иде менә...

Кулын Сәйфуллага сузды:

– Кая, энем, бир икенчесен дә, үзе янына салыйк. Пимасы бар дигән идең, тап инде син аны.

Пима да табылды. Киез кунычы пычак белән киселгән кебек тип-тигез иде.

– Эчендә аягы калган моның, Басыйр абзый, – диде Сәйфулла карлыккан тавыш белән. Басыйр эндәшми генә Сәйфулла кулыннан пиманы алды да, кыңгыраулар белән бергә капчыкка салып, аның авызын бәйләде. Аннан соң, болытларның яктырак җирен чамалап, кыйблага борылып тезләнде дә, капчыкка карап ясин чыга башлады. Укып бетергәннән соң уйларын очлады:

– Убшый кабердә теге камисарлар нотык кына сөйләп бездән дога укытмаслар. Бу ясин барысына да булыр инде. Миңлебайга да, Хәмиткә дә, Сәләхкә дә. “Аллаһы әкбәр”, – дип, ул ике якка карап сәламләде дә, янында тезләнгән Сәйфулладан сорады:

– Яхшы кешеләр идеме Сәләхетдин Галәветдин углы, Хәмидулла Мөтәвәли углы, Миңлебай Вәликәй углы?

– Яхшы кешеләр иде, хәзрәт, яхшы кешеләр иде, – диде Сәйфулла, Зиреклебаш зиратында кеше күмешкән чакларын исенә төшереп.

– Әйдә, энем, тот капчыкны. Пулемет өстенә куй да, киттек тартып. Сәләхне соңгы юлга озатыйк инде. Миңлебай, Хәмит белән бер кабергә куярбыз үзен. Аллаһы тәгалә боерса. Өч дус бергә ятсыннар.

Сәйфетдин капчыкны пулемет өстенә куйганда, аның эчендәге кыңгырау теле чыкылдап куйды. Бу аваз әйтерсең лә ат җене кагылган, кырдагы төнге учакка гашыйк, бер генә дә юньле көн күрмәгән, нужалы, авыр эшләп гомер кичергән Сәләхетдин Учакның авылдашларына, таза гәүдәсеннән калган кисәкләрен җыйнап җирләргә әзерләүләренә рәхмәтен белдерүе иде.

* * *

ИКЕНЧЕ КИСӘККӘ==>