Зәки Зәйнуллин Татарча текстлар

Зәки ЗӘЙНУЛЛИН

СУГЫШ АЛДЫ МАЛАЙЛАРЫ

ЮКӘ БУРЛАРЫ

Авылның Базар урамыннан Югары Очка күтәрелгән чакта Бәләкәй Базар, аннан таш коймалы Хәким Бабич йортын үткәч сулга борылып Нигъмәт Япун тыкрыгына керсәң – тәүге өй кәртечке төшерә торган урын була. Тик анда эшләүче пеләш башлы, алтын күзлекле яһүд күпчелек вакытын үзенең Ясаклы урамында, алма, чия һәм төрле җиләк-җимешләр үскән бакчасында үткәрә. Чөнки авыл җирендә «тиктомалга акча туздыручылар» бик аз булып, алары да урында эшләгән кешеләр, укытучылар һәм ата-аналарыннан качып-посып дигәндәй килеп чыккан егет-җиләннән һәм кыз-кыркыннан гына тора. Кәртечкегә төшерү мәшәкате аз булганлыктан, яһүднең куп вакыты бакчасында үтә. Татарлар гына яшәгән бу авылда аның бакчасы үзенә генә хас аерым бер урын алып тора. Әлеге яһүд, авылга килгән көннән башлап, өч-дүрт ел буена бакчасында бик ныклап эшләсә дә, уңыш җыеп ала алмады. Авыл малайлары аның бакчасының кайсы төшендә нәрсә үскәнен һәм күпме үскәнен хуҗаның үзеннән дә әйбәтрәк белеп, вакыты җитәр-җитмәстә үк һәммәсен юк итә торды.

Мосылман булмаса да, күрше бит. Яһүднең җәй буе эшләп тә, көз көне буш кул белән калганын күреп йөргән Габдулла бабай бервакыт аңа бер кечкенә көчек кертеп бирә. Шул кечкенә нәрсәдән яренгә бер яшьлек бозау зурлыгындагы эт үсеп җитеп, яһүднең яшелчә уңышын арттыруда төп көчкә әйләнә. Берничә әрсезрәк малай шул этнең тешендә төрле зурлыктагы, төрле төстәге чалбар, күлмәк кисәкләрен калдырганнан соң, яшелчә тәмен онытып, яһүд бакчасы яныннан сызгыргалап яисә бакчаны зур тырышлык белән саклаган эткә таш бәргәләп кенә үтеп йөри башлый.

Кояш белән торып, көне буе авыл урамнары буйлап «эт сугарып», әллә кайларда чабып, кичкелеккә ашарлык та хәлләре калмыйча өйләренә кайтып тәгәрәгән малайлар өчен кәртечке төшерә торган урын һәрчак серле булып калды. Серлелеге әллә кая китмәс иде, акча юклыгы үтерә. Акчасы да юк, кигән күлмәкнең дә нинди төстә икәнен ачык кына итеп әйтерлек түгел. Изүләре сәдәфсез, җиң очлары каешланып каткан. Өстәвенә, аяклар...

Яз җитеп, кар сулары китә башлауга яланаяк йөрергә тотынган малайларның аяклары сабынлап юсаң да агармаслык булып «чебили». Язгы сулар белән бергә чыккан шул «чеби»ләрнең әрнүенә төне буе елап чыккан малайларны әнкәләре әллә ничә тапкырлар эссе мунчада чабып, акырта-акырта аякларын кайнар сулы таска тыгып, мунчала белән ышкып юса да, «чеби»ләр барыбер җәй уртасы җитмичә бетми. Бетсәләр дә кара оекбаш кигән кебек кап-кара булып кала бирәләр. Ул кара төсне җиңәргә хәттә кибет сабынының да көче җитми. Кәртечкегә тешәлмәүнең тагын бер сәбәбе – өч-дүрт яшь җитмичә кайбер малайга ыштан дигән нәрсәнең эләкмәве. Эләксә дә – төпсез ыштан.

Бик гади нәрсә инде: авыл урамнары буйлап парлашып чапкан малайлар «атлы» уйный. Бик матурлап чуклар асып ишелгән дилбегәләр, йөгәннәр кигән җитез «атлар» чаба, ай-һайлап юкә дилбегәне кулларыннан ычкындырмаска тырышып чыбыркылы «кучерлар» куа, ә алар артыннан нечкә тавыш белән миһаһайлап, артта калмаска тырышып, «колыннар» ияргән. «Колыннар» – уенга кереп китәргә тулы хокуклары булмаган, өч-дүрт яшьлек әнә шул ыштансыз малайлар иде. «Атлы» уйнаган зуррак малайлар аларга “әйдәгез” димиләр, “безгә иярмәгез” дә димиләр. Иярә алсаң, әйдә чап, иярә алмасаң, торып кал. Шундый ыбыр-чыбыр ыштансыз малайлар арасыннан йөгерегрәкләре үзләрен «колын» итеп таныта алса – алары инде «атлы» уйнаганнар артыннан калмыйча, башларын колын сыман аскарак иеп, гәүдә белән бераз янтая биреп, ыштансыз арт аякларын сикерткәләп, тыннары бетеп тәгәрәгәнче йөгерә алалар. Чөнки беләләр: менә-менә аларга да йөгән кигереп, яисә тышаулап, «ат» итәчәкләр. Бәлки шушы җәйне үк булыр әле ул. Бәлки атның берәрсе җитмәсә, иртәгә үк...

1936 елның июль башлары иде.

Алты-җиде яшьләрдәге малайлар Пожарный урамында «атлы» уйный. «Сбруй» яклары шәп малайларның. Чөнки алар дүрт көн генә элек колхоз атлары караучы Ибрай бабайның, бүреген кырын салып, көпә-көндез бөтен урамны яңгыратып «Француз яулык» көенә җырлап узганын язгы сабан туен көткәндәй каршы алдылар. Ходайның бирмеш ул көнен малайлар атнадан артык сагалап йөрделәр. Шуңа күрә бик еракка китмәскә тырышып уйный иделәр. Хәзер менә җырлап килгән Банжур Ибрай – алар өчен иң кадерле һәм кирәк кеше. Лап-лоп атлап йөрүче, колхозның нәсел айгырларын һәм бишенче бригаданың эш атларын караучы ул кешене авыл халкы Банжур Ибрай дип йөртә. Ул азрак хәмер дигән нәрсәне авызына алса, авыл урамнарында каршы очраган хатын-кыз яныннан дәшмичә үтә алмый. Яңа гына буй җиткереп килгән кызлардан алып, картаеп, таякка ияреп йөргән карчыкларга хәтле, нинди генә эш белән йөрүенә карамастан туктап, чабаталы аякларын үкчәсен үкчәсенә бәреп, җәен-кышын салмыйча кигән бүреген баш өстендә күтәрә биреп:

– Банжур, мадам! – дип сәләм бирә.

1915–1918 елларда Россиянең Франциягә җибәрелгән хәрби экспедиция корпусында Германиягә каршы сугышып йөргәндә шул ике сүзне французларга булган мәхәббәте итеп алып кайткан Ибрай. Кайтуының иң тәүге көннәрендә, урамда очратып, кендек әбисе Тайфа карчыкны куркыткан. Аның хәлен белергә дип, таякка таянып урам буйлап килгән әбигә ул, солдат фуражкасын күтәрә биреп, итек үкчәләрен бер-берсенә бәреп, сәләм биргән:

– Банжур, мадам!

Бу сүзләрне ишеткәч, әби куркуыннан кая барганын онытып алты елдан артык капкасын ачып карамаган, яратмаган киявенең өенә кабалана-кабалана кереп киткән дип сөйлиләр. Шуннан бирле ул – Банжур Ибрай.

Тагын үзенә генә хас бер гадәте бар Банжур Ибрайның. Анысы да хәмер кергән чакларда була. Андый чакта ул үзе чыгарган «Француз яулык» көенә әйттерә. Үзе җырлый, үзе бер адым читкә чыкмыйча урамның уртасыннан килә. Каршы килгән атлыга да, мир үгезенә дә, беркемгә дә юл бирми. Урам уртасы – Банжур Ибрайныкы. Җырны ишетеп калган авыл кешеләре көлемсерәп, аның турында “бүген Банжур Ибрае француз булган” диләр.

«Француз яулыгы»н иң беренче булып малайлар арасыннан Папай Нигъмәте ишетеп алды.

– Әлләгенәм! Ибрай бабай әйттерә бит теге көйгә!

Читән буендагы чирәмдә пәкеле уйнап утырган малайлар сискәнеп киттеләр. Чыннан да, Пожарный ягыннан азрак карлыккан тавыш белән җыр ишетелә иде. Җыры ишетелә, ә җырчы үзе күренми. Менә ташчы Фәттах йорты яныннан бүреген кырын салган Ибрай бабайлары күренде. Тула оек өстеннән кигән чабаталы аяклары, юл тузанын туздырып, туры атларга тырыша. Ике кулы оча алмыйча җирдә генә йөри торган әллә нинди кошның канатларын хәтерләтеп талпына. Аяк баскан саен бармаклары шарт-шорт килә. Банжур Ибрайның донъя нужалары төгәлләнгән, ул «француз яулык»ны әйттерә:

Фра-анцуз я-а-аулык са-а-атып алды-ы-ым,

Юк акчамны-ы ба-ар итеп.

Ке-е-емгә ка-аррр-ыйм, ке-емгә ярыйм,

Ке-е-емне аллы-ыйм яр-рр ите-еп?

Ул, җыры бетәр-бетмәстә, капка аша авызын ерып карап торган Фәттах хатыны Васфикамалны шәйләп алды. Туктады, бүреген күтәрә төшеп, чабаталы аякларын бер-берсенә бәрде:

– Ба-анжур, мадам!

– Әллә француз булгансың инде, Ибраһим?

– Француз әйтмешли, сәләви*. Булдым шул, әллә эчең көяме аңарга?

*Се ля ви – тормыш бу.

Ул, җавап та көтмичә, үз юлы белән атлап җырын давам итте:

Француз яулык матурлата,

Пәрәүләрнең Бануын,

Үзем генә беләм инде

Йөрәгемнең януын.

Француз яулык ямалган,

Ямалса да яңадан,

Һич берәүдән курыкмыйбыз,

Йөрәк таштан яралган.

Малайлар көтеп алган бу шатлыклы хәл ел да бер тапкыр җәй уртасында була. Җыр бетүгә, туры гына атлаган аяклар, чалыш-чолыш килеп аны Терек күле кырыендагы өенә таба алып китә. Малайларга иң кызыгы шунда: әллә урам урында тормыйча Банжур Ибрайдан читкә тайпыла, әллә ул үзе урамнан бара белми – аңламассың. Чөнки урамдагы ике яклап сузылган читәннәрнең, таш коймаларның, җил капкаларның барысына да тотынып карамыйча үтә алмый ул. Алпан-тилпән килеп урамның әле бер ягына, әле икенче ягына чыга. Малайлар исә, тыннарын да алмыйча, аның Җомай Мәҗите өе яныннан Төрек күленә таба борылганын көтеп тора. Шунда борылуы була – алар «эшкә» керешә.

Банжур Ибрай, язгы сулар китеп, бакча артындагы кечкенә Каенлы елгасы ярларына кайтып тынгач, тал чыбыгы, тирес, туфрак ташып аны буып куя. Шул буага ике-өч йөк кайры батыра, һәм, ни өчендер, «Француз яулык»ны әйттереп кайткан чагы һәр елны шул юкә кайрысы өлгереп мунчалага әйләнгән чакка туры килә. Моны «атлы» уйнарга дип дилбегә ишүче малайлар яхшы белә. Шуңа күрә аларга бүген бәйрәм. Ибрай бабалары хәзер өенә кайтып җитә дә, йокларга ята. Ул «француз булган» көнне аның усал Алабае да урамга чыкмый. Чөнки хуҗасының тәртибе шундый: чыкма, өрмә! Ә «француз булмаган» көннәрдә Ибрай бабай үзе дә, аның усал Алабае да шул буадан ерак булмаган колхозның ат сарае янында атлар карал гомер үткәрә. Юкә кәсепләгән малайлар буа янына килеп өлгерми – Алабай кая керергә белмичә аларга өрергә, чәбәләнергә тотына. Бер буа ягына чаба, бер кире килә. Аның шулай бик тә зур эш бетергән кебек йөгергәләп өрүенең сәбәбе Банжур Ибрай өчен ачык. Яңарак кына ыштанга тиенгән теге имансыз малайлар юкә урларга килгән могаен. Шуннан ул, бик кабаланган булып, ат сараеннан килеп чыга. Малайлар тилгән төшкәндәге тавык чебиләре кебек кайсы кая йөгереп юк була. Аларның ялтыраган аяк табаннарына карап, Банжур Ибрай түзәлмичә кычкырып җибәрә:

– Һайт, машшинник малайлар!

Бүген менә бәйрәм. Чөнки аларның Банжур бабалары «француз булган». Бүген аның усал Алабае урамга чыкмаячак. Бүген малайларның кәсеп көне...

Банжур бабай күздән югалгач, малайлар икегә бүленде, Хәйбүш белән Нигъмәт буага төшәргә, Көрпә Гарифы, Писер Илсуры, Фазулла бабай Тәлгате, Мөчтәк Файзыры һәм алардан калмый тагылып йөргән ике ыштансыз «колын» буадан алып ыргыткан юкә кайрысын эләктереп таллыкка җилдерергә тиеш. Буа яныннан үтеп барган зурлар: «Нишлисез сез анда, малай актыклары?» – дип кычкыргалаганчы, мунчаланы куптарып өлгерергә кирәк. Мунчала булгач, ишә инде малайлар дилбегә-йөгәнне.

Читән буенда яткан ташка ышкып, пәкене тиз генә үткерләделәр дә, арада иң елгыры Нигъмәткә тоттырдылар. Суга батырылган кайры өстенә аркылы бәйләнгән өч бастырыкны чишеп уннан артык юкә кабыгын аерып алдылар. Аннары бастырыкларны урынына куеп бәйләделәр дә, тизрәк таю ягын карадылар. Шуннан соң авыл очындагы таллыкка кереп юкә төшерделәр. Көтү кайтыр вакыт килеп җиткәндә, Банжур бабай буасыннан урланган юкәләр Нигъмәтләр абзарында асылынып тора иде инде.

Икенче көнне көтү китү белән Нигъмәтләр ишегалдында җыйналган малайлар дилбегә, йөгән, чыбыркы ишеп, чук ясап ду килә иде. Араларында Хәйбүш кенә юк. Ул, өйлә җиткәнче, зыярат артындагы тауда йөргән атларның койрыгыннан кыл алу белән мәшгуль булды. Чөнки чыбыркы очын кылдан ишеп куймасаң – нинди шартлау ди инде ул. Ә Хәйбүш иң усал атлардан да кыл ала белә. Нигәдер тими ана атлар.

Өйлә үтүгә, «атлы»лар авыл урамын берсен дә калдырмыйча урап чыктылар. Күрсеннәр бүтән урам малайлары Түбән очларның ничек итеп «атлы» уйнаганын, аларның сбруйларын!

Берничә көн буена авыл урамнары елгыр, җитез «атлар»ны, аларның «колыннары»н карап сокланды. Уеннан тамам туеп, берничә көн үткәч, бүген урам буйлап чабаргамы, әллә башка берәр эш табаргамы дип сөйләшеп торган чакларында, хәле-тыны бетеп Мөчтәк Файзыры килеп җитте. Файзыр «колын»лыктан чыккан да, чыкмаган да кебек. Ул алты яшен тутырып килә, тик шәп итеп йөгерә алмый. Шуңа күрә, азрак уйнагач башкалардан аерылып кайтып китә. Күп йөгерсә никтер һава җитми аңа. Әле дә ул еш-еш тын алып, малайлар арасында һәрчак берәр яңа уен оештыручы Нигъмәткә эндәште:

– Ними! Сине абый чакыра! Тиз генә чабып килеп җитсеннәр әле, ди. Бик зур йомыш бар, шул йомышны үтәсәләр, барысын да кәртечкегә төшерәм, ди.

Малайлар Файзырны сырып алды.

– Нинди кәртечке?

– Нәрсә белән төшерә?

– Ничек итеп төшерә?

Файзыр аларга җавап бирмәде, һаман үзенекен сөйләде:

– Әйдә инде, Ними! Килмәсәләр бүтән урам малайларын чакырам, ди.

– Ы-ы! Чакырттылар ди, чакыртмый ни...

– Абый әйтә, үзебезнең күрше малайлары бит. Читләрне төшергәнче, ди.

Файзырны тыңлап та бетермичә, малайлар аларның өе ягына йөгерделәр.

МӨЧТӘК ГАБДРАХМАН

Файзырның абыйсы Габдрахман аларны үзләренең капка төбендә көтеп тора иде. Сүзне ул кыска тотты:

– Менә нәрсә, малайлар! Әгәр бүген безнең бәрәңге чүбен уташсагыз, шуның өчен мин сезне кәртечкегә төшерәм, һәм һәрберегезгә берәрне ясап бирәм.

– Ничек итеп төшерәсең аны?

– Нәрсә белән төшерәсең?

– Миңа да бирәсеңме?

Габдрахман күпне белгән кеше кебек эре генә аңлатты:

– Миңа укытучы Каюмов абый фотоаппарат биреп торды. Кәртечке төшерергә өйрәтте. Әгәр чүп утарга риза булмасагыз, выжыгыз моннан. Мин хәзер Югары Оч малайларын чакырам.

Барысы өчен Нигъмәт карар кылды:

– Утыйбыз, малайлар!

«Атлар», «кучерлар», «колыннар» бертавыштан күтәреп алдылар:

– Утыйбыз!

Габдрахман кабаланмый гына күз йөртеп чыкты да:

– Менә бу ике ыштансыз малай кирәкми, – дип «колын» булып йөргән ике бәләкәйгә күрсәтте.

– Ния кирәкми?

– Чөнки алар әле бәрәңге белән алабутаны аера белмиләр һәм утауның нәрсә икәнен аңламыйлар да.

Киң күңелле Нигъмәт ике бәләкәй малайны якларга тырышты:

– Беләләр алар, Габдрахман абзый, беләләр...

– Беләсезме?

Бәләкәй Габдрахман, Зиннурҗан эндәшми тик кенә басып тордылар. Өстәвенә, икесенең дә елыйсы килә башлаган иде инде.

«Кәртечкече», үзенекен әйтеп, сүзне кыска тотты:

– Аннан соң ыштаныгыз да юк икән әле сезнең. Ыштансыз малайларны кәртечкегә төшерергә рөхсәт итмиләр. Бар, кайтыгыз да, әниләрегездән ыштан таптырып киеп килегез. Шуннан төшерермен.

Ул икесе ике якка йөгерешкән малайлар артыннан авызын ерып аз гына карап торды да, калганнарны да бакча эченә чакырды:

– Әйдә, керегез!

Кызыллар белән аклар сугышы башланган 1918 елда туган бала иде Габдрахман. Матур гына үсеп килгән чагында аяк астыннан килеп чыккан бәлә гомере буена гарип калдырды аны.

Унөч яше тулып үткән көннәр була. Мич башыннан төшеп килгәндә, аягына уралган песигә абынып, уң аягы белән кайнап торган казанга баса. Пешкән аягының тиресе генә түгел, сөягенә хәтле ите кубып төшә. Шуннан соң аягын чүпрәккә генә урап йөртә торган булып кала Габдрахман. Йөрәгенең сугуы да ялгышып китеп, барган җиреннән хәле бетеп туктый торган була. Ата-анасы нинди генә им-том иттермәделәр аңа! Атап Коръән чыгарттылар. Ибракай авылының Заһит мулласын кышкылыкка китертеп көненә дүрт тапкыр өшкерттеләр. Җәй көннәрендә улакка тутырган үләнгә керттеләр. Ләкин берсенең дә файдасы тимәде. Бары тик 1934 елда авылга килгән иң тәүге врач Кульсицкий гына азрак аягын төзәтте Габдрахманның. Үзе ясаган дарулар белән давалап, малайның таягын ташлатты. Улларының таягын ташлап тыйтаклый-тыйтаклый йөри башлаганын күрү ата-анага иң зур шатлыкларның берсе булды. Габдрахманның әнисе Хәсби түти куанычыннан бер бөтен каклаган каз алып барган Кульсицкийга. Тик тегесе алмаган. Күңеле кителгән Хәсби түти кайтып килешли үк урамда туктый-туктый зарлана икән.

– Я инде илаһым. Нит, бабушка, нинады, ди. Малай пуч кушает, ди. Мин бит аңа улымны төзәткәнгә куанычымнан илткән идем. Алмады, нилҗә ди...

Кайнаган казанга батканда Габдрахман алтынчы сыйныфта укый иде. Сыйныфларында ул иң шәп укучы булды. Укуыннан тыш үзенә генә хас сәләте дә бар. Гаҗәп дәрәҗәдә кулы оста. Энесе Файзырга ясаган уенчыкларын урамнан үтеп барган дәрәҗәле, ак сакаллы картларга кадәр туктап, телләрен шартлатып, сокланып карыйлар иде. Аягы имгәнгәч ул төрле-төрле уенчыклар ясап авыл базарында сата башлады. Ай-һай, Ибрай Мөчтәк малаеның осталыгы, дип сөйли башладылар аның турында. Тик ул башкача мәктәпкә йөрмәде. Чөнки аягын бәйләгән чүпрәкләрне көненә биш-алты тапкыр алыштырырга кирәк иде. Аннан, бөтенесенә ияреп, мәктәптә тузан туздырып, шаярып йөрмәгәч, нинди уку ди инде ул? Үзеннән бер генә яшькә кече булган күрше малае Гарифулла белән өендә азрак укыштыргалап, төрле уенчыклар ясап, тишелгән комган, таслар ямап гомерен үткәрде. Бервакыт атасы белән Кунакбаш дигән авылга картәтиләренә барганнар иде алар. Шунда, Новая Ивановка дигән авылны үткәндә, тирес түккән җирдә аунап яткан тегү машинасын күреп калган Габдрахман. Кайтышлый шул машинаны үзләре белән алган. Ашавын-эчүен онытып, шул тегү машинасын сүтеп, яңадан җыйнап, үзенә эш тапкан. Югары Очка менеп, кемдәдер шундый «Зингер» машинасын карап, аның төзелешен өйрәнеп, тапкан машинасын төзәтеп рәткә салган. Кайчандыр үзе укыган мәктәпнең ватылып, эштән чыккан патефонын алып кайтып төзәтеп, кире илтеп биргән. Шул эшеннән соң ул, укымаса да, мәктәптә үз кеше булып киткән. Кәртечкече яһүд белән танышып алгач, аңардан кәртечке төшерергә, ясарга өйрәнде.

Габдрахман белән Фәйзрахманның җәйге эссе көндә җан тирләрен чыгара-чыгара бәрәңге утыйсылары бар иде. Шул көннәрнең берсендә, теге «атлы» уйнаган малай-шалайны күреп, Габдрахманның башына бер бик шәп уй килде. Менә хәзер шулар энесе Фәйзрахман белән бергә бәрәңге утыйлар. Малайлар бәреп-сугып тиз генә утап чыкмакчылар иде дә, алай түгел икән шул. Малайларны җыйнап алып кергәч, ничек утарга кирәген Габдрахман үзе күрсәтте.

– Чүпнең башыннан тотып тартмагыз, төбеннән эләктерегез. Очыннан тотсаң сабагы өзелеп тамыры җирдә кала. Аннан тагын чүп үсеп чыга. Хәзер дүртегез чүбен утар, икегез ала артыннан китмән белән җирне йомшартып барыр. Китмәнләгәндә туфракны бәрәңгенең төбенәрәк салып китегез. Бу әле күмү түгел, тик шулай да бәрәңгенең төбе ачык калмасын.

Шулай итеп, өмә кебегрәк эш булды инде бу малайларга. Өйлә турысында аларга талкан болгатып ашаттылар, күп ите катык куйдылар. Саранрак булса да, Хәсби түти бүген ризыкны кызганмады. Чөнки шәп эшли иде малайлар.

Бәрәңге уталып беткәндә, кояш баерга байтак вакыт бар иде әле. Эш ахырына якынлашкан бер мәлдә теге ике «колын»ның парлашып елаган тавышы ишетелде: өйләренә кайтып әнкәләреннән ыштан таптырып та, Габдрахман белән Зиннур җан теләкләренә ирешә алмаганнар.

– А-а-а-а-аа, Аптрам-а-ан абзый-й, а-а-а-аа...

Елап, Габдрахманнан үзләрен кызгандырып, кәртечкегә төшәселәре килә иде аларның. Тик Габдрахман аларга игътибар итмәде. Бераз вакыт үткәч, елаган тавыш басыла башлады. Малайлар арыды, күрәсең. Тамаклары да кипте булса кирәк. Аннан соң, елаганыңны тыңлаучы булмаса да кызык түгел бит ул. Тагын беркадәр вакыт үткәч, малайларның берсе генә шыңшып калды. Ялгыз малай елаган тавышын бер көй белән сузды да сузды. Тора-бара тавыш акрынайганнан-акрыная барып, инде басылды, бетте дигәндә, икенче малайның көр тавышы елауны эләктереп алды:

– А-а-а-аа! Аптрама-а-ан аб-зы-ы-ыыый, а-а-ааа!

Габдрахман түзмәде, көлеп куйды,

– Бу ыштансыз малайлар берсе елаганда икенчесе ял итеп, мине җиңәргә булды, ахрысы.

Ул, титаклый биреп, капка төбенә китте:

– Я, кая ыштаннарыгыз, ә?

Икесе өчен дә дүрт яшьлек Бәләкәй Габдрахман җавап бирде:

– Ни әйтә, әни әйтә, ни ди, әни әйтә... Мөчтәк үзен белсен, үзенең ыштан кигәненә кайчан, диеп әйтә, төшерсен, диеп әйтә...

– Ә-ә-ә, шулаймыни әле? Мөчтәкмени әле мин, ыштансызмыни әле мин? Каяле минем менә монда, читән буенда гына үскән кычытканнарым?.. – Ул, көлүдән күзләренә килгән яшьне күлмәк җиңе белән сөртеп, урамның икенче очына таба йөгергән малайларны карап калды...

Эшне бетерүгә, бит-кулларын юарга дип, Габдрахман йорт эчендәге коедан улакка салкын су тутырып куйды. Аннан юынып, су сибешеп туйган малайларны ишегалдында үскән каз үләненә тезеп утырта башлады.

– Менә шушында дүртегез аякларыгызны бөкләп утырыгыз, икегез артка басыгыз.

Малайлар һәркайсы алгарак эләгергә тырышып тарткалаша, төрткәләшә башлады.

Габдрахман аларны бик тиз тәртипкә китерде:

– Я, төртешмәгез. Төшермим алайса.

Аның сүзен бүлеп, урам яктан тавыш ишетелде:

– Син, Мөчтәк, нишлисең ул маңкалар белән?

КЫТЫЙКА

Бар да борылып капка ягына карады.

Урам якта, читән казыкларына ике куллап тотынып, башын кып-кызыл чәч баскан, унбиш-уналты яшьләр чамасындагы, аскы як күрше малай Сабир басып тора иде. Җавап булмаганга аптырап калмады, кече капка ягына атлап, аны ачты да, ишегалдына керде.

– Нишлисез сез монда, ә?

Бүредән курыккан сарыклар кебек, малайлар Габдрахман артына җыелды.

– Әйтегез тизрәк, кирәгегезне бирмәс борын.

Габдрахман теләр-теләмәс кенә җавап бирде.

– Мин аларны кәртечкегә төшерәм.

– Кәртечке-гә-ә?

– Әйе...

Кытыйка Сабир Түбән Очның иң явыз малае иде. Аның яныннан беркем дә еламыйча үтәлми. Улларын кыйнаган өчен бәләкәй малайларның аталары берничә тапкыр Сабирны тотып та ярды, тик файдасы тимәде. Сабир әлеге абзыйларның улына урамга гомумән чыкмаслык иткәнче каныгып, көн күрсәтмәс булды. Аның белән генә калмыйча, үзен-җәберләгән ирләргә такмак чыгарып, үзе салган көйгә җырлап, аларны авыл халкы алдында көлкегә калдырып йөри башлады. Тора-бара такмагын кәсепкә әйләндереп, һәр атнаның шимбә көн кичендә Пожарный янында чыгышлар оештыра торган булды. Баштагы концертларында ул такмаклый гына иде, аннан үз кәмитеннән үзе дә тәм табып, аны биеп җырлый башлады. Малайлары – Сабир кулыннан, аталары – Сабир теленнән көлкегә калып, авыл халкы аңардан куркырга, шикләнергә өйрәнде. Сабирның ул такмакларын бөтен авыл белә. Шимбә көнге шул чыгышларында Сабир я бишәр тиен акча түләтә, яисә икешәр конфет ала. Аның җырлап-биегәнен карап, авылда буйга иң бәләкәй булган Алтын бабай, эченең катуы килеп, утырган җиреннән тора алмаслык булып хәле беткәнче көлә. Һәр концертка ул кешедән алда килергә тырыша. Тик кайбер вакытта халык җыйналып өлгергән була. Алтын бабай йөгерә-атлый Пожарный янына килеп тә җитә, халыкны аралап, алга үтәргә тырыша.

– Җәмәгать, диюем лә инде, җәмәгать! Кая, мине алга үткәрегез әле, күренми бит миңа. Үткәрегез, үткәр! Мин кәмфитне ике урынына дүртне салам бит, үткәрегез!

Алтын бабай алга ук чыгып, бишмәтен астына салып, җиргә аякларын бөкләп утыра да, Сабирга үзенең теләген әйтә:

– Син, Сабирҗан улым, теге Гыйльметдинле җирен оныта күрмә берүк биегән чагыңда.

Сабир өчен хәзер беркем дә юк. Ул Алтын бабайны күрми дә, ишетми дә. Башындагы түбәтәен төзәтеп кия дә, кузгалып уртага чыга.

Алтын бабай чинаганрак тавышлар чыгарып көлә дә башлый.

– Ай, чукынган да гына малай икән, чын ясау әртис бит.

Сиздерми генә Алтын бабайның бөеренә кырындагы икенче бабай төртеп ала – шаулама, янәсе. Шул вакытта Сабир, иренгән кыяфәт белән, уртада йөреп түгәрәк ясый башлый. Кыяфәт-атлауларын үзгәртеп, үч алырга теләгән кешесенең йөрешен килештереп күрсәтә. Халык тын алырга онытып Сабирның йөрешен күзәтә. Кемне үртәгәнен танырга тырыша, белеп калсалар, ду күтәрелеп көлә. Ә аңламый, белми чара юк – Сабир үз эшенең остасы. Менә ул уң кулының тырпайган биш бармагы белән кызыл чәчле башына каплаган сул кулының сыртын тырнап-тырнап кашый, йөзендә исә бетмәс шатлык балкый, үзе уңга-сулга төкеренә. Халык күргән кызыгына чыдый алмыйча үкерә:

– Заа-һи-иит т-а-а-аааз!

Сабирның йөзе яктыра. Ул, кулбашларын күтәрә дә, ике куллап борынын тотып, аны тазарткан авазлар чыгара.

– Шәри-и-иф Танау-ууу!

Сабир терсәгеннән ике кулын азрак кәкрәйтә дә, аяк бармакларын читкәрәк каратып, алгарак киергән корсагын адым уңаена селкетә-селкетә түгәрәкне әйләнеп китә. Түбәтәе кырын киелгән, бер күзен каплый язып эленеп керә тора. Ә халык көлә, гөж килә:

– Га-ә-әби-ии төксә-ә, ха-ха-ха-а-а-а!!!

Озак йөрми Сабир түгәрәк эчендә кешеләрнең йөрешен, кыланмышын күрсәтеп, шулай аз гына вакыт эчендә тамашачыларны әзерләп ала да, ишегалдындагы тавыкларын барлаган җирән әтәчкә охшатып, кызыл чәчле башын югарыга чөеп-чөеп җибәрә. Шулчак аның тамагының әллә кайсы җирләреннән иң кызыклысы килеп чыга.

– Кыттый-кыттый-кыттыйка-а-а-а!!!

Андый чакта Алтын бабай, сакалының ап-ак икәнен дә онытып, әнисен имәргә әзерләнгән сабый бала кебек итеп шатлана белә:

– Әйттер шуны, Сабирҗан улы-ы-ым!

Сабиржан улы әйттерә:

Кыттый-кыттый кыттыйка,

Кытый белән Сытыйка.

Имакайга – Чумакай,

Миңнисага – Җомакай.

Кыттыйка-кыттыйка,

Кыттый-кыттый, кыттыйка.

Миңнегали, җеңле Гали,

Ике аяклы ат җиккән.

Көне буе кыйнап чапкан,

Авыл читенә җиткән.

Кыттыйка-кыттыйка,

Кыттый-кыттый, кыттыйка.

Алтын бабайның түземлеге бетә башлый.

– Гыйльметдинне, улым, Гыйльметдинне!

Сабир көттерми. Мә Гыйльметдинне!

Калаларда батис яулык,

Илле тин ул, илле тин,

Арада иң котсыз кеше.

Гыйльметдин ул, Гыйльметдин.

Кыттыйка-кыттыйка,

Кыттый-кыттый, кыттыйка.

Сабир уртада бөтерелә, ә аны шартларга җитешкән кып-кызыл битләр, көлүдән яшьләре чыккан күзләр, тынычлыгын югалткан авыл картлары, ир урталары һәм бала-чага уратып алган. Сабир бии, Сабир җырлый. Сабир үч ала, Сабир кәнфит эшли, Сабир акча таба...

Габи төксә ат җигәлми,

Чөелдерек кысалмый.

Хатыны ликбезга йөри,

Габи аңардан калмый.

Кыттыйка-кыттыйка,

Кыттый-кыттый, кыттыйка.

Алтын бабай түзәлми, тагын килеп кысыла.

– Әйттер, улым, шуларны!..

Кысыла да, үзенә тиеш өлешне дә эләктерә. Аның яныннан үткән чакта Сабир көлүдән күзләре бөтенләй юк булып кысылып беткән Алтын бабайга тиз генә карап ала да, аның соравы буенча әйттерә:

Алтын бабай кәмфит түләп,

Гыйльметдинне җырлата,

Буе бәләкәй булса да,

Ачы балны гөжләтә.

Сабирның «кыттыйка» сүзләре халык көлүенә күмелеп, ишетелми башлый. Торып баскан Алтын бабайның Сабирга карап йодрык янаганы утка кәрәчин сипкәндәгедәй тәэсир ясый. Алтын бабай үзеннән-үзе көләргә мәҗбүр булып кулын гына селти:

– Авызыңа шайтан төкергән малай икәнсең син, Сабирҗан улым.

...Инде менә кәртечкегә төшәргә җыенган малайлар янына шул Сабир килеп керде. Керде дә:

– Инәңнең күлмәге, Мөчтәк! Миннән башка кәртечкегә төшү буламыни, ә? Булмый ул! Кая миңа урын?

Габдрахман артына поскан малайларның берсе тавыш бирде:

– Монда бәрәңге утаганнар гына төшә.

– Шулайдыр бик! Утаганнар гынадыр. Әйдә, бәрәңгегезне йолкымаганга рәхмәт әйтә-әйтә төшерегез. Алырсыз кирәгегезне.

Ул, Габдрахманның әйткәнен дә көтмичә, фотоаппарат алдына атлады.

– Барыбер төшертәм!

Габдрахман малайларны тигезләп утыртты. Сабир арткы рәтнең уртасына кереп басты.

Төшерүче өчаякны кабаланмый гына тигезләде, аның өстенә кайсы җире беләндер гармунга охшаган бәләкәй генә фотоаппаратны ныгытып куйды. Аннан соң әнисенең зур кара шәлен фотоаппаратка һәм үзенә бөркәнеп, шундагы караңгыда бик озак нәрсәдер эшләде. Малайлар тынып калды. Аларның мондыйны әле гомердә дә күргәннәре юк иде. Үзләре белән бер урамда яшәгән Габдрахман абзалары кәртечкегә төшерә бит! Бу әле авылда булган хәл түгел!

– Төшерәм, тын алмагыз!

Малайлар тын алудан туктадылар.

Шәл астында әллә нәрсәләр чалт-чолт итеп тавыш бирде. Аннан соң шәл астыннан Габдрахман үзе күренде. Ә малайлар селкенмичә һаман утыра бирделәр. Шуннан Сабир пышылдап кына сорады:

– Булдымы?

– Булды, инде кузгалсагыз да ярый.

Малайлар фотоаппаратны уратып алдылар. Габдрахман кисәтү ясады:

– Карагыз гына, иллә мәгәр кулыгыз белән тиясе булмагыз!

Сабир аларны урамга куа башлады:

– Барыгыз бар, эшегез беткән, әйдә, уеныгызда булыгыз!

Ишегалдындагы шау-шуны басып, Хәсби түтинең ачуланган кебегрәк тавышы ишетелде.

– Әй, илаһым! Габдрахман, син әнә ул оятсызларны күрмисеңмени?

– Кемне тагын?

– Әнә бит, читән башында утыралар.

Өйдән чыгып килгән Хәсбиямал түти урам яктагы читәнгә карап кулы белән янады:

– Төшегез тизрәк, Ибраһим бабагыз күреп калса, нишләтә инде сезне?

Читән башына унбер-унике яшьләр чамасындагы ике малай менеп кунаклаган. Ишегалдына керергә кыюлыклары җитмәгәнме, – якын килмичә генә кәртечкегә төшеп йөрүче малайларны тавыш-тынсыз күзәтеп утыралар.

Сабир, йортта үзе хуҗамыни, – малайларны читән башыннан куа ук башлады:

– Югалыгыз күздән, выжт хәзер үк!

Ул читән ягына бик көдерәеп бара башлаган иде, малайлар аңардан курыкмадылар. Озын гына чандыр буйлы Җәүдәт аңа җавап бирүне, ахрысы, кирәк нәрсә дип тә санамады. Аның күзе һаман теге фотоаппарат ягында иде. Малайларның икенчесе ыштансыз Габдрахманның абыйсы – Габдрәхим исемле, төптән юан, курку белми торган малай иде. Читән башында утырган җиреннән кабаланмый гына, үзенең нәрсә сөйләгәнен белеп, Сабирга җавап кайтарды:

– Килеп тә маташма, Кытыйка, алдым-салдым булыр таш белән.

Сабир, читәнгә дүрт-биш адым кала тукталып, аларны сүгәргә тотынды:

– Төшегез, төш! Син, Җомай, күп телеңә салынсаң, тешләреңне учлап кайтып та китәрсең.

– Китте ди, бар, китмичә. Син үзең учлый күрмә тешләреңне.

Габдрәхим – Җомай Мәжит малае...

Сабир бар урамны куркытып, вак-төяк малайларны кыйнап, үз кулында тотса да, Габдрәхимне үзенә буйсындыра алмады. Таза гәүдәле, казакъка тартып бу малай Сабир кулыннан күп җәбер күрде. Күрүен күрде, тик барыбер Сабирга бирешмәде. Елдан артык аларның икесе арасында бетмәс сугыш булып, быел май аенда чын дошманлыкка әйләнде. Ул болай булды: Сабир кыйный башлагач, Габдрәхим алдан әзерләп кесәсенә салып куйган таш белән Сабирның танавына тондырды. Яңа кигән күлмәген борыныннан аккан канга буяп, Сабир бик озак азапланды. Тик канны тиз генә туктата алмады. Икенче көнне очратып Габдрәхимне куркыту уе белән, аңа карап йөгерә башлаган иде. Габдрәхим аның йөгереп, якынлашып килгәнен, уң кулын кесәсенә тыккан көенә, кузгалмыйча көтеп торды. Бүре баласы кебек карап торган шул Габдрәхим каршында Сабир аны сүгә-сүгә таптанып тора, ләкин якын бара алмый – аны Габдрәхимнең кесәсендәге уң кулы куркыта. Тагын берничә көн үтүгә, үзе кыйнаган малайларның Габдрәхим яныма җыйнала башлаганын күреп,  ул уйга калды. Һәм үсеп килгән малайларның көя җыя, туплана башлаганын аңлады.

Бүген дә Сабир Габдрәхимгә тияргә кыймады. Үзе Габдрәхимне әрләп сүкте, ә үзенең күзләре аның кесәсе тирәсендә иде. Ә Габдрәхимнең кесәсе бүлтәеп тора. Аннан соң, янында теге Батрай малае Җәүдәт тә бар. Анысына да тиеп булмый, чөнки ул быел сабан туенда ат чабыштырып беренче килде.

Икесен бергә җиңеп кара инде син аларның!

– Төшегез, малайлар, читәнне ватасыз бит, – диде Габдрахман аларга. Малайлар икесе бергә диярлек ишегалдына сикереп төштеләр дә, Сабирны ике яклап урап үтеп, фотоаппарат янына килделәр.

– Безгә дә әйткән булсаң бит инде, Габдрахман абзый, бу малайлар ише генә утар идекмени бәрәңгегезне? – диде Габдрәхим, азрак үкенечле тавыш белән.

– Каян белдегез аларның бәрәңге утаганын? – дип сорады Габдрахман.

– Соң, белмичә! Син бит минем энекәшне ыштаның юк дип кәртечкегә төшермичә кайтаргансың. Өйгә керерлек түгел анда, акыра тегеләй. Әни: кыйныйм тукта, дип тә карады. Кая ул туктау! Әле Шиһап бабайларга алып кереп китте, Мәликә әбидән ыштан үлчәтергә. Аны күргәч теге Зиннуры елый. Миңа да ыштан тексеннәр, дип.

Габдрахман аны тыңлагач әйтеп куйды:

– Алай булгач, миңа әниләрегездән эләгә икән әле.

– Ярар, Габдрахман абзый, син безне бәрәңгегезне күмәргә чакыр. Шунда кәртечкегә дә төшерерсең, ярармы?

– Ярар.

...Ул еллар бик еракларда торып калды хәзер. Белеп кенә сөйләүче дә юк. Күмдеме алар бәрәңгене, әллә Габдрахман белән энесе Файзыр үзләре генә эшләдеме – анысы билгесез. Тик башкача кәртечкегә төшү булмады. Ә шул көнне төшкән малайларның сүрәте Габдрахман абзыйларда бүгенге көнне дә саклана. Малайларның күбесе, авызын йомарга онытып, шаккатып туп-туры карап утыра. Араларында артка баскан, эшләмичә әрсезләнеп кәртечкегә төшкән Кытыйка Сабир да бар...

Шул җәйге матур көннәрдән соң биш ел үтүгә, ил өстендә кара афат булып, сугыш башланды. Төрлесе-төрле яшьтәге, уйнап та туймаган малайларның бала чагын тартып алып, аларның матур көннәрен ачлык, ялангачлык, нужа-михнәт белән алыштырды. Матур, тук, шат, бәхетле тормышны таптап үтеп, малайлар язмышын сугыш үзенчә борды. Дәһшәтле, ач, авыр, каһәрле юл белән алып китте...

СОРЫ ШИНЕЛЬ, КИРЗА ИТЕК

...Рязань шәһәреннән кырык чакрымнар чамасында Ока елгасы буенда урнашкан хәрби лагерьда Габдрәхим Юсупов белән Җәүдәт Галиевкә кием кигезделәр. Кыска гына гомер эчендә яланаяк йөргән, яисә чабатадан башка аяк киеме күрмәгән Җомай Габдрәхиме кырык дүртенче размерлы кара кирза итекләрне җылы чолгау урап аякларына кигәч, ансыз да зур авызын җыеп ала алмады.

– Карале, Җәүдәт, минем аякларны! Итекләр шыгыр-шыгыр итеп кенә тора, әй. Булды болай булгач. Күрсәләр, шаккатарлар иде.

Җәүдәттә дә аякның зурлыгы ярыйсы иде – кырык бишенче размер. Ул да, кулына эләккән байлыкның табаннарына чирткәләп карады да, кара гуталин исе килеп торган итекләрне аякларына кияргә тотынды.

– Кызык та инде бу армия дигән нәрсә, Гаптери дус. Тик торганнан, буп-бушка бирәләр бит инде боларның барысын да...

Соры шинель, колаклы җылы бүрек, кулларында өч бармаклы бияләй – март суыклары алырлык түгел малайларны.

Кулына озын, штыгы дүрт кырлы, трехлинейка дигән мылтык та килеп кергәч, Габдрәхим әтәчләнергә тотынды:

– Тизрәк кул сугышына өйрәник тә, киттек фронтка, кешеләр кебек орден-медальләр алырга! Мылтыгы ярыйсы гына озын икән, тик кадарга өйрәнәсе бар.

Лагерьга килүләреннән ике ай вакыт сизелмичә үтеп тә китте. Шул арада нәрсәләр генә өйрәтмәделәр аларга. Мылтыктан, ППШ дигән автоматтан атарга өйрәттеләр, саламнан ясалган фашист гәүдәсенә штык белән кадаттылар. Окоп эчендә сапер көрәге белән кул сугышы оештыру, тревога белән чыгып йөгерү, төн үткәнче кырык-илле километр араны марш-бросок белән үтү... Көндез азрак эреп, төнгә ярмаланган карга күмелеп ятарга, йөгергән уңайга йорт тәрәзәсенә граната ыргытып тидерергә, часовойларны тавышсыз гына юк итәргә, этләрдән качып котыла белергә...

Лагерьга килеп эләгүләренә ике ай чамасы үтүгә, 1943 елның май урталарында, кояш кичкелеккә карап борыла башлаган бер вакытта, лагерьның зур тимер капкасыннан тигез сафларга тезелеп ике ротага якын солдат-сержант килеп керде. Алар сафка яшь солдатлар кебек бер-беренә берегеп тезелмәгәннәр иде. Килгәндә үк тигез бер ритм чыгарып атлыйлар. Бөтен саф зур итекле бер генә солдат баскан тавыш чыгарып атлый һәм күпне күргән, чын солдатлар килгәне әллә каян ук сизелеп тора иде. Лагерь эчендәге яшь малайлар юлның ике ягына тезелеп, тавыш-тынсыз, баскан җирләрендә катып калды. Тимер юл станциясеннән ике ротаны җәяүләтеп алып килгән капитан аларны штаб янында туктатты. Яңгыравык, көчле тавыш белән команда бирелде:

– Нал-ле-е-во!

Тирә-яктагы яшь солдатларның да үзәгенә үтәрлек итеп тагын ике команда яңгырады:

– Рав-ня-йсь! Сми-ир-но!

Шуннан соң капитан, тын да алмыйча басып торган сафны күздән кичереп, җитез адымнар белән штабка кереп китте. Лагерьда яшәгән солдатлар килгән сафны тавыш-тынсыз уратып алган хәлдә басып тора бирделәр. Сафтагы солдатларның чиста итеп юылган, уңган гимнастеркаларында орден-медальләр ялтырый. Арада фронтта алган җәрәхәтләре өчен бирелгән сары-кызыл төстәге нашивкалылары да күп иде. Кырын салыбрак киелгән бүрек, пилотка, сирәк-мирәк кенә күренгән фуражкалары аларга егетлек өстәп тора. Күп сугышлар күргән, авыр юллар үткән итекләре юл тузанына баткан. Аларның үз-үзләрен тота белүләре дә сокландыргыч: бирелгән командага буйсынып, үз дәрәҗәләрен белеп, тып-тын басып торалар. Солдат киеме киенгән көннән алып үзләрен фашистларны юк итүче дип санаган унҗиде-унсигез яшьлек малайлар әлеге сафлар янында зур эткә юлыккач койрыгын бот арасына кыстырган көчекне хәтерләтә иде. Алар арасында дулкын булып бер сүз үтте: фронтовиклар!

Бу халык, чыннан да, Сталинград, Кавказ, Украина сугышларын үтеп, Урал тавының теге ягындагы эреле-ваклы шәһәр госпитальләрендә даваланып чыккан кешеләр иде.

Фронтовиклар килгәннән соң лагерьда көндәлек тормыш нык үзгәрде. Алар – мылтык тотып штык сугышына катнашкан, окоп казырга, танк астында калып окопта утырырга, сугыш кырларында үлем белән күзгә-күз очрашып өйрәнгән халык, шуңа күрә солдат һөнәрен яхшы беләләр. Шунлыктан алар күбрәк лагерьдагы төрле хуҗалык эшләрендә катнаша, һәм аларны зур теләк белән башкара. Ә инде азрак буш вакытлары булса, озын җәтмә белән (каян табып өлгергәннәр?) Ока елгасында балык сөзәләр, яр буенда кояшта кызыналар, сорап тормастан, дүрт чакрым җирдә урнашкан, ике чиркәүле рус авылына киткәлиләр. Алардан үрнәк ала башлаган яшь солдатларның берничәсе шулар кебек кыйланмакчы иде – барып чыкмады. Лагерьда командалык иткән старшина-сержантлар аларны, эшкә нарядлар биреп, тиз бастылар.

– Өлгерерсез! Язмыш кушып, исән калсагыз, госпитальдән соң сез дә шулар кебек кыланырсыз. Ә хәзергә – менә сезгә эшкә өч наряд – шагом марш ефрейтор Наумов карамагына!

Май азагында солдатларны төркем-төркем итеп фронтка озата башладылар. Аерылмас өчен йоклаганда да Җәүдәткә тотынып йоклаган Җомай Габдрәхиме өчен тынгысыз көннәр җитте. Бергә үскән авылдашы, дусты Җәүдәттән калмас өчен ул нинди генә хәйләләр кормады һәм кемгә генә ярарга тырышмады. Нәрсә эшләсә дә эшләде, тик Җәүдәт белән бер командага эләгә алды.

...Аларны төнлә тревога белән уяттылар. Йөгертә-атлата тимер юл станциясенә алып барып вагоннарга төяделәр һәм көньякка таба алып та киттеләр. Ике тәүлек дигәндә Курск каласына җитеп, таңда ярым җимерек вокзал янында вагоннардан төшерделәр. Төшкән көенә барлап-тикшереп чыктылар да, шәһәрдән утыз чакрым ераклыктагы, юан имән агачларыннан гына торган урман эчендәге палаткаларга урнаштырдылар. Килгәннәренә өч көн дигәндә, Габдрәхим белән Җәүдәт мәңгелеккә аерылды...

Кояш белән уянган солдат йөгереп, физзарядка ясап, юынып, сафларга тезелеп иртәнге ашка китеп барганда, ат менгән, аркаларына автомат аскан биш солдат аларга каршы очрады. Армиягә килгәннән бирле юньле ат күрмәгән Җәүдәт аларга карап адымны ялгыштырды. Арттан килүче Җәүдәтнең үкчәсенә басып, зарланып куйды:

– Атла, нәрсә, ат күргәнең юкмы әллә?

Иртәнге аштан кайткач, солдатларның дүрт ротасын палаткалар янындагы зур акланга тезделәр. Сафлар уртасына батальон командиры капитан Логинов белән әле генә ат менеп килгәннәрнең берсе чыкты. Күкрәгендә бернинди орден-медальләр юк. Шулай булса да, аның җыйнак гәүдәсенә карап, ул кешенең күпне кичергән фронтовик икәнен күрергә була. Капитан, сафларны тынычланырга чакырып, уң кулын азрак күтәрә төште.

– Иптәш кызылармеецлар! Старшина Завьялов безнең янга фронттан килгән. Аның исәбе – сезнең арадан разведкага кешеләр сайлап алу...

Сафта торганнар гөрләп куйдылар. Разведкага-а-а? Фронтны күреп, җәрәхәтләнеп, госпиталь аша үткән солдатлар гына торышларын үзгәртмәделәр. Алар разведканың нәрсә икәнен яхшы белә. Я баш, я орден!

Батальон командиры кулын күтәреп тагын тынычлык сорады. Тик разведка сүзен ишеткән, фронтка эләгеп тизрәк герой булырга хыялланган малайларның йөрәкләре урыннан кузгалган иде. Шуңа күрә сафлар тынычлык таба алмады.

– Смирно-о!

Сафтагылар электр тогы үткән кебек тынып калды. Капитан Логиновның тимер тавышы яңгырады:

– Кем разведкага тели, дүрт адым алга, ша-гом марш!

Малайлар юкка тавышланганнар: разведчик булу бик җиңел һәм тиз икән. Менә бит – теләгән кешегә дүрт адым алга атларга ди. Балалыктан да чыгып бетмәгән малайлар дәррәү күтәрелеп, разведкага язылу исәбе белән строй алдына чыгып бастылар. Аптыравын яшерә алмаган капитан Логинов, янында торган разведчик-старшинага нәрсәдер әйтергә теләп борылган иде, старшина, аңарга карап, тәмәкедән саргайган мыегы астыннан елмайды.

– Миңа сүз әйтергә рөхсәт итегез, иптәш капитан. Хәзер бар да көйләнер.

Ул песи сыман сак гына атлап, разведкага язылырга чыккан солдатлар алдына килеп басты:

– Минем команданы тыңлагыз! Бер шеренгага тезелергә! Смирно-о!

Тынып калган сафка карап, давам итте:

– Разведкага эләгү өчен бер генә шартны үтәргә кирәк. – Ул артына әйләнеп карамыйча кемгәдер боерык бирде:

– Дроздов, китер монда!

Шул мизгелдә, кара атка атланып, иярләнмәгән ак айгырны җитәкләп, җирән чәченә пилоткасын кырын салган солдат палаткалар артыннан җилдереп килеп чыкты. Килеп җитеп туктамас борын ук, үз атыннан сикереп төшеп, ак айгырның тезгенен старшина кулына тоттырды. Старшина уң кулы белән тезгенне алды да, атның муеннарыннан сөеп сыйпагач, тып-тын басып торган, разведкага язылырга чыккан солдатларга карап сөйли башлады:

– Разведкага эләгергә теләгән кеше менә шушы ак атка атланып, иң кимендә, лагерьга кергәндәге шлагбаумны урап кире килергә тиеш. Бөтен шарт шул гына.

Әлеге сүзләрдән соң старшина атның тезгенен сафның ук як башында, күкрәген тәгәрмәч кебек түгәрәкләндереп басып торган, буеның озынлыгы ике метрга якын булган таза солдатка сузды.

– Тот! Син беренче булып басып торасың, гәүдәң дә бик шәп, әйдә, күрсәт егетлегеңне!

Зур гәүдәле солдат бер генә мизгелгә уйлап торды да, сул кулы белән атның тезгенен алып, уң кулы белән аның сыртына үрелде. Шуны гына көтеп торган кебек, ак айгыр бөтен гәүдәсе белән читкә янтайды. Солдат, тезгенне кулыннан ычкындырмыйча, уң кулы белән тагын атның сыртына үрелде. Аның кулы атның аркасына тиеп өлгермәде – ак айгыр кискен хәрәкәт ясап арт аякларына басты да, тезгенне солдат кулыннан ычкындырды һәм, егылган солдатны урап, старшина янына килеп басты. Разведкага дип чыкмыйча урыннарында басып калган солдатлар сафы гөрләп көлеп җибәрде. Ә разведкага дип алга атлаган солдатларның тавыш-тыннары чыкмады. Егылган солдат җирдән торып өс-башын каккалады да, уңайсызлануын яшерә алмыйча, старшина-разведчикка карады. Старшина ике кулын ике якка җәя биреп авызын ерды да, янына килеп баскан атка карамыйча гына, чираттагы кешене чакырды. Тик анысы да әллә ни кыра алмады. Ак айгыр аңа тезгенне тотарга ирек тә бирмәде. Бер-бер артлы чыккан унлап кеше шундый ук уңышсызлыкка очрап, үзләренең тәүге урынына кире басарга мәҗбүр булды. Чиратын көтеп торган байтак солдат, эшләрнең болай кирегә киткәнен күргәч, чыккан сафларына кире басты. Тора-бара чират саф уртасында бер-берсенә тотынып диярлек басып торган Габдрәхим белән Җәүдәткә килеп җитте. Җәүдәттән алдарак торган Габдрәхим лап-лоп атлап сафтан чыкты да, атка якынлаша башлады. Ак айгыр баскан җирендә кузгалмый аны көтә иде. Шулчак старшина акрын гына тавыш белән атка боерык бирде:

– Күрсәт!

Янына килеп җитәргә биш-алты адым кала, ак айгыр ике колагын шомартып яткырды да, пошкырып Габдрәхимгә ташланды. Моны көтмәгән Габдрәхим үзе дә сизмәстән кире борылып, сафта басып торган иптәшләре янына йөгерде. Бу тамашага карап торган ике саф айнып өлгермәде, Габдрәхим яныннан бил каешын урталай бөкләп авызына капкан Җәүдәтнең җитез гәүдәсе атка каршы ыргылды. Ыргылды да, шул ук мизгелдә ике куллап айгырның озын ялына асылынды. Моны көтмәгән ак айгыр арт аякларына басып һавага сикерде. Старшина янында торган кара ат хуҗасы Җәүдәткә ярдәмгә барырга уйлап кузгалган иде, старшина аның җиңеннән тотты:

– Тыныч тор!

Айгыр бер урында арт аякларына баскан килеш таптана, ал аякларын һавада селти, башын чайкап, ялына ябышкан Җәүдәттән арынырга тырыша. Тик талпан кебек ябешкән егеттән ычкынырлык түгел. Шулчак айгыр Җәүдәтне тешләре белән эләктереп алырга теләп, башы белән кискен хәрәкәт ясады. Моны күргән халык куркуыннан «аһ» итте.

Аягына басканнан бирле авылның бик күп тайларын, атаклы айгырларын менеп йөрергә өйрәткән Җәүдәт монда да югалып калмады. Сул кулын айгырның ялыннан ычкындырды да, аның борын тишекләреннән өстәрәк сузылып торган тын юлыннан тимер бармаклары белән эләктереп алды. Эләктерде һәм нык итеп кысты. Әле генә борын тишекләреннән ут көлтәсе чәчеп, кая басарга белмәгән айгыр Җәүдәткә буйсынып, башын җиргә ия башлады. Җәүдәт, бармакларын аз гына бушатып, айгырга тын алдырды да, тагын кысты. Берничә тапкыр шулай эшләгәч, уң кулы белән аның муенын сыйпаштырды да, ат ялындагы тезгенне эләктереп алды. Аннары күз иярмәс җитезлек белән сул аягын тезген каешына куйды да, атның борынын ычкындырды. Ачуы ташып чыккан айгыр арт аякларына басып башын һавага чөеп җибәрде. Җәүдәт тә, сул аягын тезгеннән ычкындырмыйча, ат белән һавага очты. Сафта басып торган солдатлар һушка килгәндә, ул инде ике куллап тезгенне тоткан хәлдә ат өстендә утыра иде. Моны көтмәгән айгыр, кырын-кырын атлап, әле артын сикертеп, әле арт аякларына гына басып йөреп, Җәүдәтне өстеннән мәтәлдереп төшерергә тырышты. Җәүдәт айгырга узынырга ирек бирмичә, башын күтәреп һавага сикергән вакытында, сул кулына урталай бөкләп тоткан солдат каешы белән аның маңгаена тондырды, артын сикертсә – артына сукты. Аптыраган ат, башын әле сулдан, әле уңнан борып үрелеп, өстендәге егетне тешләре белән эләктерергә азапланды. Тик Җәүдәтнең тимер куллары аның ул теләген юкка чыгарды. Шуннан айгыр түзмәде – баскан урынында берничә тапкыр тыпырдап зыр-зыр әйләнде дә, тынып калган «разведчиклар» сафын урталай ярып лагерь капкасы ягына ташланды...

Уктай атылып лагерь капкасыннан чыгып чапкан ат артыннан соклануын яшерә алмыйча карап калган старшина-разведчик, кесәсеннән портсигарын чыгарып, янында шатлыгын яшерә алмыйча басып торган иптәшенә сузды:

– Ну и джигит!

Иптәше дә аңа кушылып җавап бирде:

– Чын абрек бу егет, чын абрек!

Айгыр белән Җәүдәт ярты сәгатькә якын юк булып тордылар. Кире әйләнеп кайтканда ак айгырның корсак астыннан бүрек-бүрек булып кара күбек коела иде. Янына килеп туктаган Җәүдәтне старшина ат өстеннән сабан туе ярышларында килгән малайларны алган кебек күтәреп алды. Аягына бастыргач, саклануын яшерә алмыйча Җәүдәткә карап торды да, кочаклап өч мәртәбә битеннән үпте.

– Рәхмәт, улым, рәхмәт! Чын егет икәнсең!

Җәүдәттән соң старшина ат мендереп башкаларны сынап тормады. Фронтовиклар арасыннан тагын дүрт кеше сайлап алды да, эшен төгәлләде. Җәүдәттән калмаска тырышып, күзеннән яшьләре аккан Габдрәхимне старшина ниндидер кызгану белән аркасыннан сөйде, ләкин барыбер алмады. Җәүдәтнең ялынуы да файда итмәде. Күпне күргән разведчикның сүзе кыска булды:

– Юк, браток, кирәкмисең.

Старшина әле генә сайлаган биш кешене машинага утыртып шул кичне үк үзе белән алып китте.

Дусларның аерылуы һәрчак авыр була. Чит-ят җирләрдә, бөтенләй диярлек таныш булмаган кешеләр янында аерылышулар икеләтә моңсу һәм йөрәк өзгеч тоела. Алар төнге куе томан артында күренер-күренмәс кенә черек ут булып җемелдәгән өметләренә ышанып, исән калсак, сугыш беткәч, авылга кайткач очрашырбыз дигән уй белән, бу донъяда башкача очрашмаска аерылдылар...

Җәүдәт утырып киткән машина артыннан карап, Габдрәхим лагерь уртасында япа-ялгызы торып калды. Бетмәс эшләре белән каядыр үтеп баручы өлкән яшьтәге рота старшинасы Габдрәхимне иңеннән кочаклап үзе белән алып китте.

– Әйдәле, миңа ярдәм ит, Юсупов. Кайгырма! Разведкада орденнарны күп бирәләр, әлбәттә, тик башны саклау да бик авыр анда. Ә монда пехотада тере калуың би-ик ихтимал. Шанс монда күбрәк...

Шанс дигән сүзнең окоп казый торган бәләкәй сапер көрәге икәнен Габдрәхим белә иде инде. Шуңа күрә, рота старшинасы белән янәшә атлап барганда аңлар-аңламас уйлап куйды: ул бәләкәй сапер көрәгенең монда ни катнашы бар инде...

ҖИҢҮ БӘЙРӘМЕ

Саз тугаенда, Зирекле борын дигән җирдә, язгы чәчүнең соңгы көннәрен үткәреп йөргән бишенче бригада колхозчылары станы урнашкан. Ул урын – яр астыннан чылтырап агып яткан көмеш чишмә янында. Чәчүдә эшләүчеләр күбесе – ундүрт-унҗиде яшьлек, яңа буй үстереп килгән малайлар. Шулар арасында, заманында Мөчтәк Габдрахманына бәрәңге утап, кәртечке төшеп йөргән балалар да, бар. Алар – Папай Нигъмәте, Көрпә Гарифы, Дульдин Хәбире, Писер Илсуры. Тик араларында Фазулла бабай Тәлгате генә юк. Аның үлек гәүдәсен авыл очындагы таш койма белән уратып алынган зыяратка илтеп күмгәнгә инде ике ел тулып, өченчегә киткән. Тәлгатьне кырык өченче елның март бураннары котырган чакта колхоз малларына ялан эскертләреннән печән ташыганда ат тибеп үтерде. Ничек типкәнен күргән кеше булмады. Чана төбенә җәйгән кабыкка ятып йоклаган гәүдәсе юл түбән төшкәндә шуып чана алдына килгән дә, юырткан атның дагалаган арт аягы аның чигәсенә китереп биргән. Эскерт ягына керә башлагач Тәлгатьнең кулыннан ычкынган дилбегә чана табанына эләгеп аты туктагач кына, бергә печәнгә килгән малайлар аны килеп уята башлаганнар.

– Тор, Тәлгый, ач күзеңне, әнә, дилбегәң кая кергән, тор!

Тик Тәлгать, тона башлаган ачык күзләрен каядыр текәп, аларга җавап бирмәгән. Сугыш алдыннан икенчегә кияүгә чыгып читкә киткән кызының улын бердәнбер терәк итеп үстерергә тырышкан Фазулла бабай белән әбисе балчык белән катырган бәләкәй генә юкагач өйләрендә икәүдән-икәү генә торып калдылар.

Бригада атларын караучы Гапкадыйр Күпкәк ал аяклары уалы Шихан биясен җигеп авылга кайтырга әзерләнә. Шихан исемле ул бия кечкенә гәүдәле бабай артыннан аксый-аксый, боздан барган кебек зур саклык белән атлый. Бабайның аяклары да ныклык ягыннан шул биянекеннән артык түгелдер. Чөнки ул, бишенче елгы Япун сугышында дошманның шимоза дигән снаряды шартлап, күп яралар алган һәм гомерлек гарип булып калган. Шуңа күрә, читтән караганда, ике җан иясенең кайсысы ныграк аксаганын ачык кына итеп әйтерлек түгел.

Ат җигәргә әзерләнеп йөрсә дә, Гапкадыйр бабайның кайтасы килми. Авылда аның бер почмагы җиргә сеңгән, башындагы саламы череп яртылаш коелган өе, сыңар мөгезле кәҗәнең сөтен эчеп җан асраучы карчыгы белән, йоны коелып, инде өченче ел күкәй салмаган бүрекле чуар тавыгы гына бар. Улы Мансур кырык өченче елның февралендә сугышка чыгып китте. Аны берничә ай укытып, җәен фронтка озаттылар. Уллары шунда, тәүге сугышта ук, Курск Дугасында һәләк булды. Төпчек кызы Маһираны каладагы зур кызы алып китте. Шул дүрт җан иясенең берсен, чуар тавыкны суярга исәпләп, Гапкадыйр бабай берничә тапкыр ташка пычак кайрап караган иде, тик карчыгы ирек бирмәде.

– Тия күрмә берүк! Мансурымның төсе итеп тотам мин аны, йөрсен. Аны ашап сиңа теш чыкмас, сузма нәфесеңне.

Төп сәбәбе нәрсә булгандыр: әби белән бабай аны белмәделәр, әммә чуар тавык соңгы елларда күкәй салуын туктатты. Әби аны азык җитмәгәннән, йончыганнан күрә, ә бабай ул тавыкны үҗәт ди. Күрше йортта яшәүче адашы Пуликәр Гапкадыйр картның кара әтәче, сугышка кадәр булган тук вакытын исенә төшереп, бабай йортына әле дә кергәли. Андагы бодай саламын, үзенең көндәше – кызыл әтәчне, аның җиңел холыклы, купшы, күпсанлы чибәр тавыкларын сагына. Донъяда булмаган хәл: соңгы елларда әтәч, кыткылдый биреп, читәннән бу якка төшкән уңайга ук, чуар тавык аңарга каршы сугышка ташлана. Сугышуы да әтәчләрнеке сыман түгел, тач менә ирләрен тырнап сугышкан хатыннар кебек – тавыш-тынсыз канатларын җәеп өстенә ыргыла. Андый сугышны күрмәгән әтәч зур, көчле гәүдәсен җиргә елыштыра биреп урам якка сыпырта. Ул, ни өчендер, килгән юлы белән читән аша чыкмый. Күрәсең, чуар тавыктан качып читән аша сикереп өлгерүенә икеләнә. Мәрфуга әби чуар тавыгының әтәчкә булган нәфрәтен үзенчә аңлата.

– Шулай итми... Теге хәшәрәт Гитлерны дөмектерми торып, әтәч кайгысы була димени? Ул да бит җан иясе.

Бабай тавыкның күкәй салуын тели. Тик улының үле хәбәре килгәннән бирле карчыгына каршы эндәшкәне юк. Ярар инде, аныңча булсын. Ишегалдында үскән үләнне ашап кына нинди күкәй дә, әтәчкә нинди күңел төшү ди? Салмаса салмасын, тик әбие генә ирен бер ялгызын калдырып китеп бармасын.

Бүген бабайның кайтасы килми. Командир итеп куелган Папай Гобәйдулла малае Нигъмәтулла монда эшләп йөргән һәр малайның өенә кереп ашарга алып килергә кушты. Кушкач, кайтуын кайтыр инде, тик үзенең өеннән алып килерлек бер нәрсә дә юк. Чәчү вакытында колхоз биргән бер кадак онның яртысын бабай карчыгына кайтарды. Ә авылдан бабайга бер нәрсә дә килми. Чөнки карчыгының мөмкинчелеге юк. Кырда эшләүчеләргә ашарга алып килүче бригадир Габиулла да бүген нигәдер күренми. Иртән тугызлар-уннар тирәсендә килергә тиеш иде, инде өйлә җитеп килә. Бабай тынычсызланып, авыл ягына еш-еш карап, Шиханга камыт кигерә, үзе уйлана: могаен килгәндә җиккән атының чөелдереге чишелгәндер. Ә Габиулланың чөелдерек кысарга көче җитми. Юл кырында берәрсенең үткәнен көтеп утыра булыр, тәгаен.

Чыннан да, Габиулла бригадирның, авыл халкы әйтмешли Габи Төксәнең, бүреген сул кашына китеребрәк «егетләрчә» итеп киеп йөрергә яратса да, билбавының очларын купшы итеп, салындырып буа белсә дә, чөелдерек кысарлык көче юк. Аның ике аягы да тумыштан гарип, нечкә һәм көчсезләр. Гәүдәсе дә урта буй малайлар гәүдәсе хәтле генә. Шулай булса да, ул үзен тота белә һәм халык та аны кешелеклеге, ярдәмчеллеге өчен үз итә, ярата. Шуның өстенә, ул бик оста итеп пима төпли. Купшы һәм җыйнак итеп эшли, хакын да намус белеп ала. Арысландай ирләр сугышка китеп беткәч, элекке елларда иген эше ягыннан исәпкә бар санга юк Габи Төксәне бишенче бригадага бригадир итеп куйдылар. Инде өч елдан артык, юньле исәнлеге булмауга карамастан тәмле теле, яңа үсеп килгән малай-шалай, йөгенгән картлар, күп балалы хатын-кызлардан торган бишенче бригада белән җитәкчелек итә. Язын чәчтерә, җәен печәнне чаптырып эреле-ваклы кибәннәргә өйдерә, кар төшкәнче игенне, бәрәңгене җыйдыра. «Фронт икмәк көтә, фронт бәрәңге көтә, фронт җылы кием көтә», – дип еллар буе бер сүзне сөйли. Ничек итсә итә, көйләп-чөйләп бар халыкны эшләтә.

Көн дә иртәнге ашка төрле зурлыктагы катык чүлмәкләре, төенчекләр салган тарантаска утырган, колхоз келәтеннән үлчәтеп алган, нәрсә оны икәнен авырлык белән генә аерып була торган капчык салып, бөтен җан иясеннән алда торып, таң атканны игълан итеп сөрән салучы уңган әтәч кебек, Габиулла бригадир килеп җитә. Әче телләр аның бөтен кешедән алда торып атын җигеп чыгуына төрттереп болай диләр: «Габи Төксә иртән атын җигешергә хатыны Газимәне ияртеп бара икән. Камыт чөелдереген Газимәсе кысып бирә икән».

Ә бүген ул юк. Шушы гаҗәп хәлгә аптыраган малайлар бабайны авылга озата:

– Я, Гапкадыйр бабай, син тизрәк кыймылда инде. Ашарга юк бит. Без чәчүне ташлап китә алмыйбыз – фронтка икмәк кирәк! Аннан, агуланган тары ашап та булмый. Исеңдәдер шундый тары ашап өченче ел Сәвәләй Фәритенең үлгәне. Менә-менә Гитлерны дөмектереп, әтиләр-абыйлар кайтыр чак җиткән, түзик инде. Габи абыйга кереп чык, әллә авырып китте микән? Кичә бик җафаланып йөргән иде.

Бабай аңа җавап биреп тә, ризасызлыгын белдереп тә тормады. Каршы әйтергә дә кыймады, чөнки бу малайлар зурлар гына башкарып чыга ала торган авыр кыр эшләрен инде берничә ел буе зарланмыйча эшлиләр. Кара яздан башлап кар төшкәнче. Яланда кайтмастан куна ятып эшләү, кыш буе җигүле ат белән печән-салам, утын ташу, тирес түгү, кар тоту – барысы да алар җилкәсендә. Шуңа күрә малайларга ихтирамы зур карт игенченең, араларында менә шушы Нигъмәтуллага мөнәсәбәте бигрәк тә җылы. Чөнки ул малай беркайчан да сүгенми, кычкырмый, эшкә уңган. Бабай, Нигъмәтнең сүзен тыңлап, җигәр өчен Шихан биясен эзләргә китте. Ә аны табуы җиңел түгел. Ул бахыр ятса тора алмый. Аякларына уа булган өстенә, ятса арт санын җирдән күтәрә алмый. Шуңа күрә, яландагы бүреләрдән сакланыптыр инде, ял итәргә ятканда арты белән берәр куакка терәлеп ята. Торырга вакыты җиткәч, ал аягына басып үзен күрсәтергә тырыша, буе җиткән кадәр тирә-ягындагы үләнне ашый. Озак яткан вакытларыңда үләнне ашап бетергәч, теше белән казып тамырлар ашый башлый. Үзен эзләп тапкач, авыз эченнән генә мекердәп, кешнәп, куанганын белдерә. Койрыгын азрак күтәрә биреп, тапкан кешенең килеп җиткәнен көтә. Гапкадыйр бабай да, табындагы малай-шалай да моны белә. Койрыгыннан тотып өскә азрак күтәрсәң, ул зур авырлык белән булса да, калтыранган аякларына баса. Басканнан соң аз гына вакыт чайкалып тора да, вак кына адымнар белән атлап китә. Аннан инде су эчеп, азрак коры печәннән авыз иткәч, үзе үк эзләнеп камыт-дугалар янына бара. Бу аның, аяклары гариплектән озак кына тора алмыйча ятса да, колхоз эшендә көне-төне җаннарын аямыйча эшләгән кешеләргә үзенең кирәклеген күрсәтергә тырышуы. Шуның өстенә, яз җитүгә янбашларына бишмәт эләрлек булып ябыкса да, ел да колынлый. Ә аңардан туган колыннар берничә ел үтүгә йөгерек, көчле атларга әйләнеп, Шихан биясенең тайлары дигән исем белән колхозда эшләгән малайлар арасында дан тота башлый...

Гапкадыйр бабай, бияне җиккән арада, һаман авыл ягыннан килгән юлдан күзен ала алмый.

Инде җигеп бетереп, арба төбенә азрак печән салып торганда еракта-еракта, авыл юлында бер олау күренде.

– Йа ходай, Габиулла гына булсын иде. Инде кайтмаска булса ярар иде.

Күп тә үтмәде, Туры тай җигелгән җиңел тарантаска утырган Габи бригадир килеп җитте. Атын туктатыр-туктатмас, аңарда гомер булмаган тизлек белән җиргә сикереп төште. «Ул юк-бар аяклар ни күрә инде хәзер, нәрсә булган моңа?» – дип уйлады бабай.

– Исәнлек-саулыкмы, Гапкадыйр абзый?!

Үзе җавабын көтеп тормады, нәрсәгәдер шашына төшкән күзләрен малайлар тары чәчеп йөргән якка төбәп, давам итте.

– Чаң как, абзый, бик нык итеп чаң как! Шабаш булган эшкә, чаң давай! – Аптыраудан каушый башлаган бабайга игътибар итмичә, җиргә казып утырткан нечкә баганага асылган сабан төрәне янына титаклый биреп кабалана-кабалана китеп барды. Тирләп чыккан Туры тайны тугара башлаган бабайның күңеленә шом керде, «Әллә берәр зур үлем-җитем бар микән?” Чаң-чоң китереп, асылынып торган сабан төрәненә арба кендеге белән суккан Габиуллага карап, эченнән дога укый башлаган иде, түземлеге җитмәсен белеп, Габигә эндәште:

– Я, Габиулла, җитәр инде, йөрәкне кузгата башлады бу чаңың, тукта! Чаң кагарлык нәрсә булды тагын шул хәтле?

– Сугыш беткән, Гапкадыйр абзый, сугыш! Шул сиңа яңалык. – Кулындагы кендекне җиргә ташлады да, аксый биреп тарантасы янына атлады. Бабай аңа аптыраган кыяфәт белән азрак карап торды да, буыла төшеп тагы сорады:

– Суг-ггыш... беткән?

– Әйе, сугыш дөмеккән, Гапкадыйр абзый, радиадан әйттеләр.

Шул сүзләрне ишеткәч, Гапкадыйр бабай егетләр җитезлеге белән чаң ягына ташланды. Иелеп җирдә яткан кендекне алды да, шашып-шашып үзе чаң кагарга тотынды. Берникадәр вакыт үтүгә, атларын җир өстендә калдырып, Дулдин Хәйбүшенең тешле тәгәрмәчле тракторына төялгән малайлар төшеп җиттеләр. Габи бригадир янында капылт туктаган трактордан төшеп, чаң суккан бабайны уратып алдылар. Бабай, аларга әһәмият бирмичә, тирә-яктагы бер кешене дә күрмичә һаман тимер кендек белән сабан төрәнен кыйный иде. Нигъмәтулла, аның кулыннан кендеген алып, Габигә борылды.

– Нәрсәгә икәүләшеп шашасыз сез, нәрсә булды?

– Сугыш беткән, егетләр, сугы-ыш!!!

Кырда тирән тынлык урнашты. Беренче булып Хәйбүш телгә килде:

– Ничек инде ул, сугыш беткән?

– Шулай инде менә, беткән киткән, и вче шуның белән. Герман полный капитуляций подписайт иткән. Радиадан сөйләделәр бүген иртән.

Радио дигән сүз чыккач кына малайлар башына нәрсәдер барып җитте.

– Ура-а-а!!! – дип Хәйбүш трактор өстенә басып кычкырып җибәрде. – Габи абзыйны һавага чөяргә!

Малайлар өере белән Габигә барып ябыштылар.

– Китегез, дим, мәхлуклар, туктагыз хәзер үк, билемне кузгатасыз. Урынга ятсам, Газимә җиңгәгезгә җавап бирерсез, туктагыз!

Нигъмәтулланың боерыгы яңгырады:

– Тыңламагыз сез аны, чөегез һавага!

Ике куллап тарантас үрәчәсенә ябышкан Габине йолкып алып һавага очырдылар. Малайларга кушылырга үзендә көч тә, гайрәт тә тапмаган Гапкадыйр бабай кендек белән яңадан сабан төрәненә сугарга тотынды.

– Дөрес эшлисез, машинник малайлар, әйдә, селкетегез Габине...

Һавада очкан бригадирга карап, японнарга каршы атакага йөгергәне исенә төште ахрысы, русчалап кычкырырга тотынды.

– Ура-а-а! Слава русский аружие! Ура-а-а! Слава русский солдатка-а-а-а! Ура-а-а!

Малайлар кызарып бүртенгән Габиулланы җиргә утырттылар да, Нигъмәтнең пышылдап биргән боерыгына буйсынып, бабайга ташландылар. Ул карышып өлгергәнче, аны ипләп кенә тотып, бик биек ыргытмыйча һавага чөйделәр. Бабайны җиргә бастырганда, аның күзләре тулы яшь иде.

– Әй, балалар, балалар! Мансур улы-ым...

Каушый төшкән малайларга ярдәмгә бригадир килде.

– Ярар, Гапкадыйр абзый, елама бүген! Бүген безнең бәйрәм, Җиңү бәйрәме бүген. Шул җиңү өчен башын салды синең малаең, абзый. Андый егетләрне яшь түгеп искә алмыйк инде без. – Үзе сөйләнгән арада тарантасыннан алып малайларга зур чүпрәк палас сузды.

– Бик шәпләп җиргә җәегез шушы паласны. Берничәгез атларны тугарып алып килеп ашарга бирегез. Ул хайваннарга да аз эләкмәде эш белән нужа михнәте...

Тарантастан алынган корама юрганга төрелгән зур балчык чүлмәктә туп-тулы итле аш иде. Икенче чүлмәктә әрчеп пешерелгән бәрәңге. Тагын бер чиләк өсле катык белән дүрт бөтен икмәк алып килгән иде бригадирлары. Табын тирәли тезелешеп утырган малайларны Габи авыз эченнән генә санап чыкты да, тарантасы эченнән балчык стакан кебек савытлар китереп чыгарып, Нигъмәтуллага тоттырды:

– Тарат.

Үзе коры печән эченнән бер чирекле пыяла шешә китереп чыгарды.

– Монысы, егетләр, сезгә Газимә җиңгәгездән күчтәнәч. Җиңү бәйрәме белән котлый сезнең җиңгәгез. Күп түгел түгелен, ну шәп, малай!

Алар дәшми генә вак печән кисәкләре ябешкән шешәгә текәлделәр. Сугыш еллары буена тамаклары азыкка туймаган малайларның әче бал эчкәннәре юк иде, билгеле. Гапкадыйр бабай, кабалана биреп, Габи кулына үрелде:

– Ай рәхмәт төшкере бәндәсең дә инде, Габиулла энем. Менә зурладың тек зурладың син безне, асубы мине, карт солдатны!

Балчык стаканнарны бал белән тутыргач, Габи үзенә тигәнне күтәрде.

– Күбегезнең бу хәмерне тәүге эчүедер. Габиулла абзый эчәргә өйрәтте диеш булмасын. Иң авыр елларда илебезнең тамагын туйдырып, фронтны ипекәй белән, ит, май, сөт белә тәэмин иттегез сез, егетләр. Арысландай ирләр эшли торган авыр эшләрне эшләдегез. Ил алдында күрсәткән батырлыгыгыз өчен зур рәхмәт сезгә. Җиңү белән котлыйм сезне, туганнар.

Ул тавыш-тынсыз эчә башлаган малайларга бераз карап торды да, аларның эчеп бетергәнен көтеп торып, бабайга эндәште:

– Сиңа да, Гапкадыйр абзый, җиңү белән котлап карчыгың бүләк җибәрде.

– Нәрсә генә җибәрә алды икән инде ул? Кая, карап карыйк.

Габиулла фуфайка кесәсеннән бер чүпрәк алды да, аны саклык белән генә сүтеп, эченнән бер тавык йомыркасы китереп чыгарды.

– Тот, Гапкадыйр абзый. Чуар тавыгыгыз бүген иртән күкәй салган. Әби әйтә, җиңү бәйрәме белән котлады безне бүген тавыккаебыз, ди. Син кайгырма, әбигә мин ярты ипи калдырдым. Күршегезнең әтәче дә сезнең тавык янында. Инде бер-берсеннән калмый йөриләр ди. Әтәч түгел, бөркет диярсең, инде кодырая тавык янында, инде кодырая!

Көлешкән малайларның тавышын басып өстәп куйды:

– Гитлерның дөмеккәнен әллә тавык та беләме икән?

СУГЫШ БЕТКӘН КӨЗДӘ

Кала юлыннан, тузан туздырып, авыл ягына кечкенә «полуторка» дигән йөк машинасы килә. Артыннан порхылдап чыккан кара төтен машинаның эчке торышы бик шәп булмаганны күрсәтеп тора. Йөреше дә әллә ни кызу түгел. Күрәсең, юктан бар булган нәрсәдер инде. Машина әрҗәсендә, аркасын кабинага терәп, өстенә иске, погонсыз шинель, башына йолдызсыз пилотка кигән солдат кебегрәк бер бәндә утырган. Янында яткан капчыгының арыклыгы, үзенең таушалган саргылт йөзе, өметен югалта язып беткән тонык күзләре бу кешенең шатлыклы көннәрне аз күреп, нужа-михнәт белән бик якын таныш икәнен белдерәләр. Авылга җитәргә ярты чакрым тирәсе калгач, әлеге кеше аякларына басып кабина башына берничә тапкыр сукты. Машина әллә нинди сызгырган-ыжгырган тавышлар чыгарып туктады. Шинельле бәндә авыру кеше кебек җайлап кына машина тәгәрмәчен аяклары белән сәрмәп баса-баса җиргә төште. Кабина эчендә, рульдә утырган чибәр генә кызга унлык акча сузды. Тик кыз акчаны алырга кабаланмады.

– Әллә плиннән кайтып килүеңме?

– Әйе...

– Ярар инде, абый! Акчаңның үзеңә дә кирәк җире күп булыр, синең нәрсәңне аласың инде?

Кыз аңа башка сүз әйтмәде, кузгалып китте. Төшкән кеше машина тәгәрмәчләреннән күтәрелгән тузанлы юлда ялгызы басып калды. Аннан соң олы юлдан уңгарак алып, тау буеннан сузылган сукмак белән авылга юнәлде.

Авыл очына җиткәч, таш койма белән уратып алынган борынгы зыярат янында туктап, башын иеп, бераз уйланып торды да, таш койма мөешеннән үрмәләп менеп зыярат эченә төште. Ул каберлекне яхшы белә иде, ахрысы, туктамастан зыярат уртасына, үзенә кирәк урынга юнәлде. Төрле зурлыктагы, төрлечә ясалып утыртылган кабер ташлары аның күңеленә авыр һәм күңелсез тойгылар китерә иде, ахры. Ул, ниндидер дога укый-укый бара торгач, үзенә кирәк каберне тапты. Оста итеп язылган зур ташлы, өстен кылган каплаган иске кабер янына җиткәч, туктап, капчыгын җиргә куйды. Калтыранган бармаклары белән кабернең көзге кояш нурларында җылынган ташын, аның чокып язылган хәрефләрен сыйпады. Бу аның әтисенең кабере иде. Ул кабер янына тезләнеп, үзе белгән бөтен догаларын укып бетерде дә, тавышсыз гына, туйганчы елады.

Донъя мәшәкатьләрендә эше булмаган зыярат эчендә үзенә генә хас тынычлык таралган. Аңа, елаган саен йөрәгендәге, ничәмә еллар җыйналган авырлык җиңеләйгән кебек булып, күргән михнәтләренең эзләре җуела башлар кебек тоела иде.

Кич булып ут алыр вакытта ул кеше Банжур Ибрай өендә, сәке кырыенда, үзен азрак гаепле кеше сыманрак тотып, чәй эчеп утыра иде. Банжур Ибрайның хатыны Миңнекамал – аның бертуган апасы. Тик чәй эчүләренең яме юк. Көз булганлыктан, ашау ягы бик бай булмаса да, ярыйсы гына күренә. Әрчеп пешергән ярмалы бәрәңге, берничә җәймә, азрак каймак, сөтле чәй. Әммә озак еллар бер-берсен күрми торып очрашкан туганнар арасында була торган шатлык кына юк.

– ...Кырык өченче елның май башында, хатының белән кызың бер көнне үлделәр. Беребез дә сизми калдык. Кызың кар астында кышлаган башакны җыеп алып кайткан. Шуны Мәгузә килен кул тегермәненнән үткәреп ярма иткән дә, боткасын пешергән. Икәүләшеп шуны ашаганнар. Ул агулы була икән. Икенче көнне күрше малайлары йөгереп килгән: Мәгузә апа белән Оркыя әллә нәрсә эшлиләр, ди. Барса-а-а-ам...

Миңнекамал яулык очы белән күзләрен сөртеп алды да, яшьләренә ихтыяр бирмичә давам итте:

– ...Кызын кочаклап яткан, йөрәккәем. Икесенең дә борыннарыннан, колакларыннан кан ага. Мин баргач озак тормады кызың – китте. Сабый бит, ач булгач күбрәк ашаган, күрәсең. Хатының кичкә үлде. Барган көйгә су җылытып икесенең дә баш-күзләрен юдым. Шуннан синең туй бүләге итеп биргән әйбердән теккән үз күлмәген, аннан синең туйда кигән, якалавын үзе чиккән ак күлмәгеңне сандыгыгыздан алдыртты. Икесен ике урындык артына элдертте.

Миңнекамал сүзләрен сөйли алмыйча ашъяулык мөешен бөтереп озак утырды. Энесе Латыйф та дәшмәде. Тик эчендә уты бетәргә җитешкән сары җиз самавыр гына нечкә итеп, әле үзенең эссесе барын белгертергә тырышып, тавыш бирә иде.

– Сандык эче буп-буш, бөтен нәрсәсен ризыкка алыштырып бетергән. Калганы шул ике күлмәк тә, шулар төрелгән иске чаршау кисәге. Кәфен эченә шул син бүләк иткән күлмәген кидереп куярга кушты. Кидердем инде, гөнаһысы үземә булыр. Үләренә күп калмаган иде. Иелергә кушты. Шуннан соңгы сүзләрен әйтте: «Кем белә, бәлки Латыйфым исәндер. Плиндер, могаен. Исән-сау кайтса, соңгы сәләмемне әйт, миннән бәхил. Бик рәхмәт, әйбәт итеп торган идек. Исән булса кайтыр. Кайткач ялгыз тормас, өйләнер. Әйт, башкача безнең нәселдән алмасын. Туганым белән торуын теләмим», – диде. Шул менә сиңа, Мәгузә киленнең сүзләре. Икесен бер кабергә куйдылар. Әтидән ерак түгел диделәр. Өеңне күргәнсеңдер инде, тәрәзәләре такта белән кадакланган көенә тора. Әни Майкамалларда. Иртәгә барырсың, үзе килә алмас. Югары Очтан байтак ара бит.

– Кияүнең хәбәре бармы?

– Юк шул! Кырык икенче елның уртасында килгән иде бизвисте дип, шул юктан юк инде. Үзең йөргән җирләрдә очрамадымы соң сиңа?

– Юк.

– Әй илаһым! Менә синең кебек плин булса, исән-сау калып кайтып та килгән булыр иде әллә.

– Әй, апа-а! Плин булганчы – үлгәнең мең артык. Анда күргәнне дустыңа түгел, дошманыңа күрсәтмәсен. Очрашкан көнне үк шуны сөйләмик әле, йөрәк болай да бозылган... Очратмадыңмы дигәннән, мин бит теге Җомай Габдрәхимен очраттым, уйламаган җирдә...

Латыйфның йөзе ачыла төште һәм ул апасына беренче тапкыр күтәрелеп карады. Сулыккан, картайган иде апасы.

– Ничек итеп тагын? Кайсы Габдрәхим ул? Җомай Мәҗите малаемы?

– Әйе. Мин бит аның сугышка алынганын белмәгән дә идем.

– Соң, белергә ни! Аларны бит кырык өченче елны гына алдылар. Кыш киттеләр алар. Ул бахырларны өчесен бер көнне озаттылар. Өч Габдрәхимне. Әмин бабай Хәбиренең Габдрәхиме, Сукыр Хәйринеке, аннан шушы Җомай Мәҗитенеке. Кайда күрдең аны? Аның бит кыш ук үле хәбәре килде. Тапшырырга кешесе булмагач, силсәвиттә калды, әле дә шундадыр.

– Нишләп алай?

– Соң, шулай булмый... Әнисе кырык бернең кыш башланган вакытында үлде. Әтиләрен теге трудәрмиягә алып киттеләр кырык өчтә. Анысын шунда ялгыш нәрсәдер басып үтергән. Исеңдәдер, азрак төшерсә урам тутырып кайта торган иде, мәрхүм. Үзе лап-лоп атлар иде, үзе бертуктаусыз: «Җегетләрнең ашылы, Жошоповлар нәшеле», – дияр иде. Тел ягы чамалырак, сакау иде бит. Кырык беренче елны, Хафиза түти үлгәч, Ибрай авылыннан Кушкул аты кебек зур бер шадра хатын алган ие, анысы, үзе трудәрмиягә киткәч, кайтып китте. Мәҗит абзыйның ике баласы өйләрендә ялгыз торып калды. Хәбибә белән Габдрахманы. Шуннан силсәвит икесен дә детдомга бирде. Өйләрен саттылар. Бүрекче бабай алды. Ел бардыр инде, Куйбышев дигән калага озаттылар – зурраклар җыйналган детдомга диделәр. Кайберәүләр Хәбибәсен Ташкинга озатканнар икән дип тә әйтә. Ничектер инде, хөкүмәт кулында алар. Габдрахманын жәллим дә шуларның. Зиннур белән бик дуслар иде. Минем Халитем янына да еш киләләр иде. Әй-й донъя, кырыкка әйләнә икән... Карале, әллә кая кереп киткәнмен, кайда күрдең ул Габдрәхимне?

– Норвегиядә.

– Бәй, анысы нәрсә тагын?

– Таш кыядан гына торган бер ил бар төньякта. Нимесләр безне норвегларның Керкенес дигән каласы янында концлагерьда тоттылар. Җир астыннан руда казыттылар. Шул концлагерьны кырык бишенче елның январенда совет гаскәрләре десант төшереп азат итте. Төнлә диңгездән төшергәннәр десантны. Бик тиз булды ул. Ике сәгать тә үтмәгәндер, кичә генә әллә кем булып йөргән фашист сакчыларының берсе дә юк. Әллә плин дә алып тормадылар инде үзләрен. Иртән безне, егермеләп кешене җыеп, шул фашистларның мәетләрен бер җиргә күмәргә куштылар. Бер иптәш белән киркалар күтәреп китеп бара идек, арттан берәү татарчалап дәште бит миңа: «Латыйф абзый, әллә син инде?» Барган җирдән егылып китә яздым. Тиз генә әйләнеп карасам – барак ишеге төбендә өч кызылармеец басып тора. Шинель, бүрек кигәннәр, аркаларында автоматлары, бил каешында теге финка дигән пычак, гранаталар. Ну, дастуеннар инде. Карап-карап торам, танымыйм бит. Шуннан, берсенең авызы ерык боларның. Тик таныш кебек түгел. Авызы ерык, якынрак килде дә, тагын дәште минем исем белән. Үзебезнең авылның исемен әйтә. Би-ик җентекләп карагач, таныган кебек булдым бит моны. Кыяр-кыймас кына, Мәҗит абзыйның Габдрәхиме дип әйтсәм инде, дим моңарга. Шуннан түзмәде, кочаклап алды бу мине. Сөякләрне сындыра язды, көч моңарда, үгез кебек. Ул Җомайлар нәселе элек-электән таза нәсел бит, үзең беләсең. Әйдә керәбез, ди бу миңа. Кердек теге барак эченә. Мин әйтәм: «Сез кырган фашистларны күмәргә кирәк, шуңа китеп барыш». Иптәшенә карап кына алды бу, тегесе чыгып китеп юк та булды, әйләнеп тә керде. Анысы миңа рөхсәт алырга чыккан икән. Барак эченнән ике солдат вишмишугы алдылар да, яңадан чыктык. Теге фашист сакчылары яшәгән кирпеч йортның икенче катына менеп, зур бер бүлмәдә кич буе сөйләшеп утырдык. Күкрәк тулы орден, медаль аңарда, капчык тулы ашамлык, спирт. Эчәргә бик көчләп караганнар иде, кая ул эчү. Күз ризыкта гына. Ну ашатты инде. Юмартлар бит алар, Җомайлар.

Десантниклар икән болар. Бик озак утыргач, авыл хәлләрен сөйләшеп бетергәч дигәндәй, бик теләмичә генә аерылыштык без моның белән. Бахыр, үлеп сагынам инде энем Габдрахманны, исән-сау кайтсам, инженерлыкка укытыр идем шуны, ди. Балалар йортында икәнен белә иде. Үзебезнең торган баракка озатып куйды бу мине. Ике кирпеч ипи, өч американски тушонка бирде. Өчесе дә зур банкалар. Аннан бер пар җылы күлмәк-ыштан, бер свитер бирде. Ул свитеры әле дә бар. Кайткач энесенә бирермен дип кимичә йөрттем. Аерылышканда әйтте бу: «Иртәгә без Керкенес шәһәрен алырга китәбез», – диде. Шуны башкаргач, мин сине эзләп табармын. Азрак акчам бар, шуны алып кайтып энем белән сеңлемә тапшырырсың, диде. Атнадан артык вакыт үтте – юк бу. Безне тезеп, санап барладылар. Утыз кешегә, безне карап-тикшереп торырга, бер солдат куйдылар. Аннан соң Рәчәйгә озата башладылар. Корабльгә утыра башлаганда бер солдат җиңнән тотты бит: «Синме Рәхимнең землягы?» – ди бу. Карасам, апакае-ым, ике иптәшенең берсе бу. Танып алган бит. Сине ничә көн эзлим, таба алмыйм, ди. Погиб Рахим Юсупов Керкенесны алганда, ди. Еладым, апа.

Миңлекамал апа күз яшьләрен сөртә-сөртә өстәп куйды.

– Ә-ә-әй энем! Еламаслыкмы соң! Сугыштагысы – сугышта бәхетсез, мондагысы – монда бәхетсез. Я инде, сугыш башланганда биш кеше үзләренчә гөрләшеп яшиләр иде, бичаралар. Хәзер берсе дә юк. Кит инде, ичмасам ходай азрак искәртмәгән икән, бик алдан йөгермәскә ие шул сугышкан җирендә. Я инде, язмыш диген. Болай булгач, чит илдә, чит җирдә күмелеп: калган бит...

– Шулай инде...

– Әй, ходай! Бу каһәр суккан Гитлерны тере көенә тота алмадылар бит. Җиңел генә агуланып котылды, мур кыргыры. Тимер читлеккә утыртып, иң алама үгезне җигеп, авылдан авылга күрсәтеп йөртергә иде хәшәрәтне.

– Белмим шул, апа, үгез тартыр идеме икән аны?

– Шулай шул, туганым, тартмасые.

Сүнә башлаган самавыр сузып-сузып кына тавыш бирә, мич артында чикерткә чырылдый, тышта төнге караңгылык.

– Җизнәңне кайда дип сорамыйсың да.

– Һәй апа, сорарга да куркам инде.

– Исән-сау, аллага шөкер. Чиләбе каласында, танклар ясый торган забутта трудәрмис булып эшли. Үткән атнада гына Вәрис абзый кайтты. Шуның артыннан бер пар рабучи батинкалар җибәргән, миңа бер яулык, һаман шул Банжур инде. Бик сагындым атларымны да, Миңнекамалны да, дигән. Үктәбер-бәйрәме алдыннан кайтаралар, көтеп торсын, Банжур Ибрай җиңүсез кайта торган кеше түгел ул, дигән. Озакламый кайта инде, үзенең атлары янына.

ИР БАЛАЛАР КАЙТА СУГЫШ БЕТКӘЧ

Сәйти бабай капкасы төбенә килеп туктаган «американски» виллисны Таракан Барыйлары янында «чебенле» уйнап йөргән малайлар сизми калды. Тик «көтүче» булып йөгергән, ике тез башы да тишек чалбар кигән сипкелле малай алҗыган күзләре белән машинаны шәйләде. «Көтүче»лектән котылу өчен сәбәп табуына куанып, кулындагы «чебенне» яшел чирәмгә ыргытты да, Сәйти бабайларга таба йөгерде

– Американски виллис, малайлар, ура-а!!

Бар да сискәнеп китеп шул якка борылып карадылар һәм теге малай артыннан йөгерешә башладылар. Алар машина алдына барып җиткәндә, зур таза гәүдәле, хәрби киемнән, күкрәген тутырып орден-медальләр таккан берәү кул биреп машина шоферы белән саубуллаша иде.

– Хуш, браток! Бик нык ярдәм иттең син миңа, зур рәхмәт!

– Без бит фронтовиклар, ничек ярдәм итмисең? Шулай булырга тиеш ул!

Малайлар кузгалып киткән машинага бернинди әһәмият итмичә, басып калган хәрбидән күзләрен ала алмыйча өнсез калдылар. Машинадан төшкән хәрби – өлкән лейтенант дәрәҗәсендә иде. Аның күкрәгенең уң ягында ике Дан, бер Кызыл Байрак ордены, ә сул ягында Ватан сугышы һәм Кызыл Йолдыз орденнары ялтырый. Ул елмайган күзләрен малайлар өстеннән йөртеп чыкты да, күкрәгеннән чыккан моңлы тавыш белән аларга эндәште:

– Ну, безнең урам егетләре, исәннәрмесез! Минем энекәш кая?

Малайлар эндәшмәделәр. Алар аптырау һәм сокланудан телсез калганнар иде.

– Нигә дәшмисез? Әллә танымыйсызмы?

Малайлар төркеменең иң алдында басып торган Таракан Барый улы Халит, чаялыгы, кыюлыгы белән Чапай кушаматы алган малай, телгә килде:

– Таныйбыз, Җәүдәт абый, таныйбыз. – Ул, кулындагы таягын читкә ташлап, аклыгы күренмәгән ике кулын күлмәгенә ышкыштырып Җәүдәткә сузды:

– Исән-сау кайттыңмы, Җәүдәт абый?

Малайлар шау-гөр килеп Җәүдәтнең зур гәүдәсен уратып алып, исәнләшергә тотындылар. Төрле зурлыктагы малайлар, ут күзләрен Җәүдәтнең күкрәген каплаган орденнардан ала алмыйча, бик җитди кыяфәт белән бер-бер артлы кулларын биреп күрештеләр. Җәүдәт, күрешеп бетәр-бетмәстә, соравын тагын кабатлады:

– Ния арагызда минем энекәш юк, кая булды ул?

Җавапны Халит бирде:

– Өлфәт, Җәүдәт абый, Ваһиба әби белән Юкәле Күл яланына башак җыярга китте. Сәйти бабай колхоз келәтләре янында көндезге каравылда тора. Йөгеримме?

– Йөгер, энем, чап! Җәүдәт абый кайтты, диген, сөенче ал! Сөенче миннән булыр!

Үзе белән алып кайткан ике зур чемоданны, бер солдат капчыгын күтәргән малайларны ияртеп, Җәүдәт каз үләне каплаган ишегалдына үтте. Аның чибәр йөзендә эчке бер җылылык балкый иде.

Авыл шау-гөр килде. Уйлап карасаң, шәп бит! Картәнисе һәм картәтисе янында үскән Блюхер Батыргәрәй улы Җәүдәт кырык өченче елны сугышка киткәндә малайлыктан да чыгып бетмәгән иде. Менә шул күкрәге тулы орденнар белән исән-сау кайтып керсен әле! Әйтергә генә ансат: биш орден, алты медаль. Кемнең генә баласы бит инде.

Кайтуына атна-ун көн үтүгә, Җәүдәт җиң сызганып колхоз эшенә чыгып китте. Картайган, сугыш елларында йончыган Сәетгәрәй бабай белән Ваһиба әбине карарга, ундүртен тутырып килгән энесе Өлфәтне укытырга кирәк иде. Сугыш турыңда ул сөйләргә яратмады. Тик күпне белүче, төпченергә яратучы Түбән Оч малайлары, иген урганда, сабанда йөргәндә, колхозның ындыр табакларында, куна ятып печән чапкан вакытларда Җәүдәтне сөйләтеп бер нәрсәне белделәр: фронттагы зур командирларга гына буйсынган ул һәм махсус заданиеләр үти торган, фашистларның тылына җибәрелгән разведдиверсантлар группасында сугышып йөргән. Сөйләгән чакларында эчке бер өзгәләнү белән, үзе дә сизмәстән, эчен бушатып куя.

– Фашистлар тылында аеруча мөһим бурычны үтәп йөрү разведкага чыгып «тел» алып кайту гына түгел ул. «Тел»не эләктергәч, бар белгәнең үзебезнең якка таю була. Ә безнең бурыч – икенче. Менә син биш-алты минут эчендә нимесләрнең берәр штабын юк итеп кара. Шул арада кирәкле документларын да эләктереп өлгер. Артыңнан куа чыккан эт өереннән котылып тере кал. Аннан соң шунда ук икенче эше дә була әле аның. Безгә төз һәм туры итеп ата белү, пычак сугышы, кул сугышы, яшеренеп тәүлекләр буе кузгалмастан качып яту – бар да мөһим иде. Үләсе килми әдәм баласының – түзәсең, иркәләрем, барысына да. Күп күрдем мин анда ир-егетләрнең солтаннары-ын. Кирәк булса, аждаһа авызына кергән кебек, нимес өеренең иң уртасына кереп китәләр. Алты-җиде кеше чыгып китә торган идек, – кире ике-өчебез генә әйләнеп кайта. Тәүдә араларында иң яше мин идем. Нимес тылына чыккач, үзләренең уллары кебек итеп карап, саклап йөрттеләр. Бер Завьялов дигән старшина бар иде. Атамнан күрмәгән кадерне күрсәтте. Бик ярата иде мине, мәрхүм...

– Киттемени, Җәүдәт абый?

– Китте шул. Варшава каласын алгач, безнең чигенгән группаны каплап торып калды. Шунда үзен граната белән шартлаткан...

– Аны ничек итеп белдегез?

– Шартлаганнан соң Польша крестьяннары җыйнаштырып күмгәннәр. Шулар сөйләде.

1943 елның башында Җәүдәт белән бергә сугышка чыгып киткән малайлардан ул, аннары Әмин карт Хәбиренең Габдрәхиме генә исән-сау кайтып илен, туганнарын күрүгә иреште.

КӨЗГЕ АЧЫ ҖИЛЛӘРДӘ...

Октябрь аеның урталары җитеп килгән чак иде. Туктамастан көн-төн яуган көзге салкын яңгырлар авыл урамнарын үтә алмаслык пычракка әйләндергән. Сугыш елларын зур михнәт, югалтулар белән үткәргән, йончыган авылны күңелсез караңгылык баскан. Сугыштан кайтмаган хуҗаларын көтеп җиргә сеңгән, салам түбәләре күптән туза башлаган авыл өйләрендә өметсезлек хөкем сөрә. Хәшәрәт Гитлер белән сугышып, яу бетмәс борын башларын салган ирләрен “менә кайтыр, бәлки исәндер” диеп көткән күп балалы яшь хатыннар йөрәгендәге өмет, шомлы шиккә әйләнеп, йөрәккә кан саудыра башлаган. Чөнки сугыш беткәнгә инде ел тулып икенчегә киткән. Ә киң күкрәкле, зур куллы, кочакласа сөякләрне шытырдатучы ирләре кайтмый. Колхозлар арган, бала-чага ач-ялангач, хатыннарның күзләрендә сагыну, юксыну, сагыш. Үсеп буйга җиткән кызлар, авыр икәнен алдан белсәләр дә, кайсы торф чыга торган якларга, ә кайсы Сталинград шәһәрен төзешергә диеп авылдан китә тора...

Шундый салкын кичләрнең берсе. Аякланмаслык булып пычракка баткан авыл урамы буйлап солдатча киенгән, юешләнгән, күшеккән берәү атлый. Юлда җыелып торган яңгыр суларын да, арба тәгәрмәчләре, мал аяклары изгән пычракны да карап тормый. Чөнки аның шуңардан да артык юешләнәсе, пычранасы калмаган. Әммә юлчы урамның читеннән, койма-читән кырларыннан, ансыз да караңгы урамның тагы да караңгырак җирләреннән барырга тырыша. Күрәсең, исәбе – кеше күзенә эләкмәү. Җәбрәй Хәсәннең тимер белән япкан йортын үткәч, урамның икенче ягына чыгып, тәрәзәләреннән беленер-беленмәс кенә ут яктысы сирпелгән берничә өйне узып, Хәйбер сукырның өен сулда калдырып, тар тыкрыкка борылды. Пожар урамына чыга башлады. Ул авыл урамнарын яхшы белә иде.

Хәбир Чатан, иңенә салган тунын төшеп китмәсен өчен сул кулы белән тоткан хәлдә, ишегалды уртасында туктап калды. Чөнки ул әле генә тар тыкрыкка борылган кешене шәйләгән иде. Аяк астындагы пычрак юлга чыкылдатып баса-баса, кабаланмыйча гына атлаучы юлчы ниндидер таныш булмаган телдә әкрен генә җырлый:

«...Ах, майн либер Аугустин,

Аугустин, Аугустин...»

Кем булыр икән бу?

Шул сорау өенә кереп катыклы арыш умачы ашарга утыргач та Хәбир Чатанга тынгылык бирмәде. Кырые кителгән агач кашык балчык савыт белән зур авыз арасында берничә тапкыр урады да, туктап калды.

– Карале, Мөкәрәмә, әле генә безнең тыкрыктан берәү Пожар урамына таба үтеп китте. Үзе бик арыган да кебек, үзе нәрсәдер җырлый да. Тик танып булмады.

– И-и, ир кешеме?

– Соң, ир булмыйча! Хатын-кыз төнлә белән урамда җырлап йөримени? Баш дигәнең...

– Әй шушыны-ы! Алай минем баш ярамагач, сүзләреңне эчеңдә тот. Әнә умачыңны аша, суына. Чуртым йөрер эт чыкмаслык төндә...

Хәбир кашыгын тоткан көенә азрак уйланып торды да, әйтеп салды:

– Тануын танымадым, тик шигем бар. Ул кешене Сабир дип уйлыйм мин.

– Кайсы Сабир ул тагын?

– Кытыйка Сабир!

Мөкәрәмә, кашыктагы умачын шопырдата-шопырдата авызына озатып, кабаланмыйча чәйнәп йоткач кына, телгә килде:

– Ки-и-ит! Сабир Кытыйка кырыгынчы елны армиягә киткәннән бирле юк бит. Сугыш башлангач та бер хаты да булмады. Әнисе Шәрифә түти инде елавыннан да туктады шикелле. – Мөкәрәмә сөйләгән арада кызыксынып иренең күзләренә карый. Ул да үтеп киткән кешенең Сабир булуын тели иде кебек. – Ник Сабирга ошаттың соң әле син аны?

Ирнең тавышында ниндидер сагаю иңелде:

– Ошатмадым ошатуын. Тик, мин әйтәм, шушындый әшәке, көзге төндә Сабирдан башка кемнең җырлавы мөмкин, ә?

Ул зур тантана белән хатынына карап алды да, аның эндәшмәвен күргәч, җиңгән кыяфәт белән өстәп куйды:

– То-то менә! Могаен Сабир!

Хатын да ире кебек үзсүзле иде ахрысы:

– Сугыш беткәнгә дә ел ярым үтеп бара. Каян килеп Сабир Кытыйка булсын? Әллә кайчан сөякләре череп беткәндер инде. Уйлап чыгарырга дисәң – сиңа куш!

Тик ире, башка сөйләшеп тормыйча, һаман уйлана иде.

* * *

Юешләнеп, күшегеп өшегән кеше – Пожар урамына чыккач, арба күчәрләре читәнгә бәрелмәсен өчен тыкрык почмагына куелган зур ташны, караңгыда күрмәсә дә, әллә кайчан белгән кебек әйләнеп үтте. Аннан, тукталып, шинеленең якасын ике куллап төшерде дә, кулбашын сикертеп, аркасындагы тыгызлап тутырылган солдат капчыгын җайлап куйды. Кире борылып ике адым атлады, уң аягы белән тыкрык почмагындагы ташка җиңелчә типте. Таш чыннан да урынында иде.

– Һе... бетерерсең син, Гитлер, Сабирны?! Менә ул мин! Үз урамымда басып торам. Үз йортыма кайтып җиттем!

Сабир баскан җирендә азрак дәшми торды да, сүгенгән кебек, зур нәфрәт белән пышылдап өстәп куйды:

– Фаш-ш-ши-с-ст!..

Хәбир Чатан дөрес исәпләп чыгарган икән. Кара төннәрдә, көзге ачы җилләрдә җылы эзләп йөрүче бу бәндә, чыннан да, пленнан кайтып килүче Кытыйка Сабир иде. Ул капчыгын аркасыннан алмыйча гына куеныннан бер пар күн перчаткалар чыгарып күшеккән кулларына киде. Итекләрен бер-берсенә бәреп балчыктан арындырды. Туктамыйча гына башындагы фуражкасын салып селкеде. Зур канәгатьлек белән нәрсәгәдер кыска гына итеп көлеп куйды. Шуннан соң гына кырт борылып күршедәге өйгә юнәлде.

Икенче көнне авыл урамнары яңа хәбәр сөйләп гөж килде: «Кытыйка Сабир кайткан. Кытыйка кайткан!»

«Чатан күп йөрер», дигәндәй, таң атар-атмаста Шәрифә карчыкның ишегалдына бата-чума Чатан Хәбир килеп керде. Керер алдыннан читән аша үрелеп өй тәрәзәсенә карады – анда кечкенә генә ут яктысы бар иде. Төне буе йокламыйча чыккан Хәбирнең йөрәге күкрәгеннән чыгардай булып тибә. Ул, эчкә караган сул аягын сөйрәп, кабаланып ишегалды буйлап атлады. Барган уңайга тәрәзәгә күз салып алды, тик анда бернәрсә дә күренмәде. Өй тәрәзәсе эчтән буланган иде. Хәбир кечкенә чоланны үткәч сәрмәнә-сәрмәнә өй ишеген тапты. Аны ачып, тавыш бирде:

– Керергә рөхсәтме?

Өй эченнән Чатан Хәбирнең сугыш елларында нужа-михнәт, эш белән көрәшеп арган йөрәгенә сары май кебек ягымлы кагылып Кытыйка Сабир тавышы яңгырады:

– Әйдүк, әйдүк! Гутен морген! Үтегез үт, кем ул анда?

– Әссәләммәгәләйкү-үм!

– Әйдүк, Хәбир абзый, әйдүк! Түрдән уз. Исән-сау йөрүме? – Чатан Хәбирне сәке янына түмәр куеп утырган Сабир якты йөз белән каршы алды. Утырган җиреннән тиз генә торып Хәбир белән ике куллап күреште дә, аны сәке янына, табынга чакырды.

Бу өйдә төне буе йокламаганнар. Зур җиз самавыр янында утырган Сабирның әнисе – Шәрифә әби – күзләрен улыннан ала алмый. Аның өчен алты ел читтә югалып йөргән, әллә нинди илләрдә, әллә нинди тоткынлыкларда булып исән кайткан җирән улыннан да матур кеше юк. Сабир исә тирләп-пешеп, кызарган битен, муеннарын киҗеле сөлге белән сөртә-сөртә Хәбирне кыстый башлады:

– Утыр, Хәбир абзый, утыр. Әйдә, менә, күчтәнәчләрдән авыз ит. Сабирның «күчтәнәч» дигәннәре эре-эре итеп телгәләп ташлаган юан колбаса, берничә төрле балык консервасы, тозлы балык, ашъяулык читендә, харам булсак та безгә дә урын табылды бит әле дигәндәй, гәзит кәгазенә турап салынган чучка мае. Болардан тыш Шәрифә әби янына өелгән чәй-шикәр, перәннек-печенье, берничә кирпеч ак һәм кара ипи. Аларына Шәрифә әби хуҗа. Сабир янында бушап бетә язган бер “акбаш” тора. Сәкедә аякларын бөкләп азрак кызмача, чәчләре энесенеке кебек үк кызыл булмаса да, Сабирдан җиде яшькә зур абзасы Тимергали утыра. Әнисе белән абыйсы Сабир сөйләгәннәрне төне буе тыңлап, тагын әллә ни гомер тыңларга әзерләр.

– Шуннан, Хәбир абзый, тормышлар ничек?

– Тормыш дип, бик кәпрәеп сөйләп булмый әле, Сабир энем. Эшләр бик шәптән түгел. Колхоз трудка иген бирми диярлек, башкача килер җир юк. Яшибез инде шунда, исәпкә бар, санга юк булып. Безнеке ярар, энем. Син үзең сөйләп җибәр Җаврупа хәбәрләрен. Кайларда йөрдең ни гомер хәбәр дә бирмичә? Инде кайтуың да соңлабрак...

– Тот әле менә шушыны. Башка юк, бетте.

Сабир, Хәбир берничә тапкыр күз төшереп алган шешәдән кырлы стаканга калган аракыны беткәнче салды да, аңарга сузды:

– Тот!

– Ярап торыр иде инде, эчмәсәк тә. Сыйлаганда су эч дигәндәй, ярар алайса, синең исәнлеккә булсын.

Хәбир эчеп бетергәч кыхылдап тамак кырып тирән итеп тын алды да, тозлы балыкка үрелде. Сабир гәҗит өстендәге чучка маен ана якынрак тартты:

– Кабып җибәр, теге тырышып йөгерә торганныкын.

– Юк, юк, энем, мәшәкатьләнмә! Мин ул нәрсәне авыз иткән кеше түгел. Сугыш башланганнан бирле тозлы балык күргәнем юк менә.

Ул койрыгыннан эләктереп бер балык кисәген алды да, зур ихласлык белән шуны кимерә башлады.

Сәкедә аякларын бөкләп утырган Тимеркәй телгә килде:

– Шуннан, энем?

– Һе, шуннан... Шуннан шул. Кырык өчнең сентябрендә теге «телячий вагон»нарга тутырдылар да, алып киттеләр. Дүрт көн бардык. Бөтен вагонга көненә ике чиләк су бирәләр дә – вәссәләм. Доңгыр-доңгыр алып киттеләр үзләренең Германнарына...

* * *

Атна буена Шәрифә карчыкның ишеге ябылмады. Чатан Хәбирнең аягы җиңел булды: Сабирны күрергә авылның карты-яше агылды. Ирләре сугыштан кайтмаган хатыннар, сүнеп барган өметләренә азык булырдай берәр җылы сүз чыкмасмы икән диеп Сабирны күрергә ашыктылар. Килгән хатын ике куллап Сабир белән күрешә дә, шул ук мизгелдә үзенекен суза башлый:

– И-и, иркәм Саби-и-ир! Әнкәңә зур шатлык инде, исән-сау кайтуың. Менә бит насыйп булгач. Йөргән җирләреңдә минем Зөбәйдуллам очрамадымы? Аның да кырык икенче елның языннан бирле хәбәре юк бит.

Өй эчендә тавыш-тын юк. Бар да Сабирны тыңлыйлар. Килгән халыкның соравына җавап биреп, башыннан үткәннәрен атна-ун көн эчендә әллә ничә тапкыр сөйләп чыкты ул:

– ...Кырыгынчы елның август азагында авылдан без икәү генә чыгып киттек, Мин дә, Чишмә башындагы Камун Галәү энесе Габделхәй. Ул калада ук аерылып калды – авациягә алдылар аны. Ә мине Забайкальега Магоча дигән станциягә озаттылар. Шунда аерым саперно-понтонный батальон төзеделәр. Батальон командиры Ломакин дигән капитан иде. Март башына кадәр шунда булдык. Ул суык, мин сезгә әйтим. Ул теге Монголия ягыннан кар катыш ком бураны куптарып җил исә. Ни юньле агач юк, ни юньле урман юк. Ташлы, сопка да сопка.

– Сопка дигәне нәрсә тагы?

– Ул якта тауларны шулай атыйлар. Сопка аралары үлән үсеп утырган тип-тигез дала. Шул даладагы җирле халыкны Забайкалье казаклары дип йөртәләр. Элекке заманда иген дә чәчкән, печән чапкан, патшага да хезмәт иткән алар. Без хезмәт иткәндә бар да колхозда иделәр. Ә риза булмаганнары Гражданнар сугышы вакытында Кытайга качып киткән.

Шуннан соң кырык бернең март башында төнлә белән тревога ясап җибәрмәсеннәрме безгә... Кот ботка төште. Сугыш икән диеп торабыз. Алты сәгать эчендә бөтен коралны, понтоннарны, кухняларны эшелонга төяттеләр дә, үзебезне бер-бер вагонга кырыгар кеше кертеп, вагон эченә такта, пычкы-балта, әрҗәсе белән кадак ыргыттылар һәм гүләтеп алып та киттеләр. Смоленск дигән калага хәтле унбер көн бардык. Хат язарга кушмыйлар. Станцияләрдә ишек ачарга рөхсәт юк. Чыгып вагон янында басып торырга да форсат бирмиләр. Төнлә белән генә берәр җирдә туктаталар да (ул бик кечкенә берәр тимер юл станциясе була инде), тавыш-тынсыз тышка алып чыгып тезәләр. Әйдә безне йөгертергә. Үзебез ясаган вагон сәндерәсендә көне буе ятып ялыккан халык – ничә километр булса да йөгерә инде, малай. Шуннан Смоленскида бер казармада ун көн чамасы тордык. Аннан походным порядком, анысы җәяүләп дигән сүз була, Брест крепостена алып киттеләр. Тик эченә кереп дүрт кенә көн тордык. Брест каласыннан утыз биш чакрым җирдәге лагерьга алып барып куйдылар. Анда ике артиллерия полкы икән. Безне шуларга беркеттеләр. Яңа гына кар эреп беткән чак иде. Китте тренировка, китте понтон күперләр салырга өйрәнү. И-и, нәрсә генә эшләмәдек, малай. Артиллеристларныкы кебек бик шәп карабиннар бирделәр. Ашау шәп, өс бөтен. Күрше артполкта Казан артыннан бер бик әйбәт егет бар иде, Арсланов Рәхим. Шимбә җитсә, саратски гармунын күтәрә дә килә бу. Ул уйный, мин сиңа әйти-им! Рәхимгә кадәр андый уйнаган кешене күргәнем булмады. «Сине биетергә килдем, Сабир дус, әйдә бас», – дип сузып җибәрер иде... Ул уйный, ул гармунының кыңгырауларын чыңлата, үзе сикереп-сикереп китә. Миңа ни, нәрсә? Басам инде, белгән һөнәр булгач...

– Сугыш башланасын белдегезме, Сабир, юкмы?

– Белдегезме дип, сизелә инде ул. Күршең төнлә утын киссә дә ишетелә бит. Монда да шул инде. Аннан, чикнең теге ягында яшәүче поляклар, белоруслар үзләренең бу яктагы туганнарына хәбәр иткәләделәр. Сугыш башланырга ун-унбиш көн кала күршедәге белорус авылыннан биш гаилә атлар җигеп, сыерларын арба артына тагып, әйберләрен төяп Смоленск ягына чыгып киткәннәр. Тик аларны, паника кузгатып йөрисез дип, хөкем иткәннәр икән, диделәр.

Сугыш башланган иртәне артиллерия аткан тавышка уянып киттек. Тиз-тиз киенеп казармалардан йөгерешеп чыктык. Минем кулда карабин, патроннар тутырган подсумок. Без яшәгән казарма белән үзебезнең понтоннар сакланган, икенче артиллеристларның пушкалары торган парк арасы бер чакрым тирәсе булыр. Әммә анда бара торган җирдә болыт булып нимес снарядлары шартлый. Чыккан көенә каушатты. Андыйны күргән юк бит. Шуннан берәү йөгереп үтеп китте. Үзе кычкыра бу: «Әйдә, шәбрәк йөгер, Сабир, нәрсәгә иелеп куркып торасың?» – ди. Карасам – теге Казан арты Рәхим. Аркасында гармуны, бер кулында карабины, икенчесендә бер тартма патрон. И-их йөгерә бу. Мин моның артыннан. Бик ерак та түгел иде инде, булса, бер илле метр киткәндер. Шул йөгергән уңайга абынып кына егылды кебек. Туктап, башын күтәреп карыйм дисәм, – маңгай-йөз тоташ юк моның: шартлаган снарядның зур кыйпылчыгы тигән, күрәсең. Элекке кичне генә килгән иде. «Ун көнгә отпуск бирделәр, иртәгә Бресттан утырып Мәскәү аша Казанга китәм», – дип торды. Менә бит язмыш дигәнең...

Шуннан, үзебезнең рота старшинасы йөгертеп алып китте. Казарма алдындагы плац диеп йөртелгән мәйданны үтеп, паркка йөгереп якынлаша башлаган идек, тотындылар пулеметлардан сиптерергә. Тегеләргә каршы «ура» кычкырып ике рәт күтәрелеп карадык. Юк. Алдыртып булмый. Күрәсең, безнең часовойларны юк итеп, пулеметларын утыртып өлгергән. Күтәрелә башлаган көйгә үлән еккан кебек кыралар егетләрне. Ул да булмый, безнең уң флангтан унлап мотоцикл белән башларына мөгезле каска кигән нимесләр килеп чыкты. Килеп тә чыктылар, мотоциклларыннан төшмәстән безгә ут та ачтылар. Пулеметларын мотоциклга көйләгәннәр. Барган шәпкә утны сибәләр генә. Сарык көтүе кебек өерелтеп кыралар инде, малай. Шул чакта әле дә теге старшина булды. Бер-бер артлы ике гранатаны алып тегеләргә җилләде дә, кире якка торып йөгерде. Мин – моның артыннан... туктаусыз бер сәгать йөгергәнбездер. Шуннан, бер сазлык җиргә барып төртелдек. Бөтенебез унике кеше җыелганбыз. Карасак, – старшинаның уң колагы юк, пәке белән кисеп алганмыни. Ничек җитте шулай, күлмәк ертып бәйләдек моны. Шул булды сугыш башлануы...

Сабир, әрнүле күзләрен Хәбиргә төбәп озак кына сүзсез утырды. Табын тын, самавыр борыныннан стаканга чупылдап тамган тамчы гына үтеп барган вакытны саныйдыр кебек. Сабир давам итте.

– Кая барырга? Нәрсә эшләргә? Сугышмы бу, түгелме? Атарга дигән боерык та булмады бит. Без каян гына белик инде андый эшләрне?

Шуннан шул, үзебезнең старшина, аз гына туктап хәл алгач, барыбызны да тезде. Алтыбыз понтонный батальоннан, калганнарыбыз артиллеристлар. Корал барыбызда да бар. Кайберәүләребезнең гимнастеркасы юк, ә бер артиллеристның – итекләре. Яланаяк бу. Зур таза рус егете. Бөтен нәрсәсе урында: гимнастерка, чалбар, бил каешы. Каешына ап-ак чолгауларын, пилоткасын кыстырган. Карабин аскан, патронташын алган. Икенче кулында зур тимер тартма. Шуннан, саф алдында старшина азрак басып карап торды да тегеңәргә, сорый:

– Фамилиягез ничек? Итегегез кая? Сафтан чыгыгыз!

Бик исе китми генә чыгып басты бу саф алдына. Старшина сораганга да кабаланмыйча, тыныч кына итеп җавап бирде:

– Кызылармеец Прошкин Александр Иванович. 1921 елны туганмын. Артиллерист-наводчик. Старшина кичә солдатларны барлаганнан соң итекләремне полк мастерскоена илттерде.

– Алмашка бирмәделәрмени?

– Юк шул. Аяк зур минем. Ротада минем кебек зур аяклы кеше юк.

Сафта торганнар Прошкиның аягына карадылар. Аның сыдырылып беткән аяклары чыннан да бик зур иде.

Старшина кызылармеецның зур, әммә җыйнак гәүдәсенә карап, елмаюын мыегы астына яшерде.

– Ничәнче размер киясең?

– Кырык алты, иптәш старшина.

– Ярар! Минем итек запасым юк. Хәзер Россия язмышы хәл ителә. Тапсаң табасың, тапмасаң яланаяк сугышасың инде.

– Есть.

– Тартмаңда гранатамы?

– Әйе, граната.

Старшина, алдында торган сафка бик җентекләп карады да, азрак тотлыга биреп сүз башлады:

– Иптәш кызылармеецлар! Сезнең арагызда дәрәҗә ягыннан да, яшь ягыннан да мин иң зуры. Сезнең өстән командалыкны һәм бөтен җаваплылыкны үз өстемә алам. Кайда, нинди генә хәлдә күрсәгез дә, сезнең бурыч – фашистны үтерү, бетерү, юк итү. Мин нимес белән үткән сугышта ук көрәшкән кеше. Бик әшәке, хәшәрәт халык ул нимесләр. Хәзер без барлык коралны барлап, дошманга каршы каты сугыш ачарга тиешбез. Артиллеристлар да, понтончылар да, үзебезнең зур командирларга барып җитешкәнче, пехота булып сугышачакбыз. Карабиннарыгызны карап тикшереп чыгыгыз. Патроннарны санап миңа доклад бирерсез. Прошкин!

– Мин, иптәш старшина.

– Итексез булсаң да, мин сезне паникага бирелмичә бер тартма граната күтәреп йөгергәнегез өчен үземнең ярдәмчем итеп билгелим.

– Есть!

– Гранаталарны кызылармеецларга таратып бир. Запалларны куйсыннар! Карабиннарны корыгыз! Унбиш минуттан солдатларны сафка тезегез!

– Есть!

Мин дә башкаларга ияреп иң тәүдә карабинны подсумоктан алган майлы чүпрәк белән сөртеп чыктым. Подсумокта биш обойма – егерме биш патрон бар. Шуның өстенә Прошкин миңа ике кул гранатасы бирде. Коралларны карап, җайлап бетергәч, старшина безне тезеп барлады. Прошкин фамилияләрне, исемнәрне язып исемлек төзеде. Аннан старшина безгә мөрәҗәгать итеп әйтте:

– Улларым! Бу сугыш тиз генә бетә торган түгел. Хәзерге көннәрдә Россия язмышы хәл ителәчәк. Шуңа күрә һәрберебез соңгы тамчы канына кадәр ил өчен, халкыбыз өчен, иптәш Сталин өчен сугышырга әзер булсын. Канга – кан, үлемгә – үлем!

Без үзебезнекеләрне эзләп китәр алдыннан юлга чыгып карарга булдык. Прошкин бер кызылармеец белән разведкага барып килде. Тик аның сөйләгәне башка сыймый иде:

– Юл фашист техникасы белән туп-тулы. Танклар, автомашиналар, бронетранспортерлар барысы да көнчыгышка бара. Машина тулы солдатлар. Машиналарның өсләре ачык. Ашыйлар, эчәләр, го-го-го килеп көләләр. – Прошкин нәрсәдер әйтеп бетерергә кыймыйча, сораулы күзләрен старшинага текәде дә, туктап калды. Старшина тирә-ягында тавыш-тынсыз тыңлаучы кызылармеецларга күз йөртеп алды да әйтте:

– Барысын да сөйләгез!

– Чалбарларын салып урманга таба борылалар да, «Рус капут, Сталин капут», диеп кычкырып көләләр. Аннары барган җирләреннән урман эченә пачкалап листовка очыралар.

– Кая, нинди листовка?

– Юк, мин алмадым.

– Нигә?

– Ничектер җиргәнгеч! Ул листовкаларда алар безне сугышмыйча бирелергә өндиләр.

– Ярар, Прошкин, рәхмәт.

Старшина тиз генә аның йөзенә карап алды да, елмаеп:

– Итекләре ничек фашистларның, итекләре, Прошкин?

Прошкинның күзләрендә ачу уты кабынды:

– Итекләре шә-әп! Калын табанлы, киң кыска кунычлы. Итек кунычына әллә нинди озын таяклар тыкканнар.

– Таяклар түгел ул, Прошкин, кул гранатасы. Ярар, җитте. Хәзер без тыныч берәр урын табып ял итеп алыйк. Аннан соң үзем барып карыйм әле мин ул кеше икмәген яратучыларны.

Сабир байтак дәшми утырды да, авыр сулап куйды.

...Ике көн үткәч, шул унике кешедән икәү калдык. Кояш баеды. Бездән ерак түгел бер үрдә юл борылып, машиналарның тизлеге әкренәйгән урында засадага яттык. Башта байтак машиналарны тимичә үткәрдек. Чөнки солдатлары күп, ә безнең көч җитәрлек түгел. Таң атып килгән бер вакытны ике мотоцикл артыннан килгән җиңел автомобильгә һөҗүм иттек. Тик абайламый калганбыз, йөз-йөз илле метрлар чамасы арттарак шул машинаны саклап нимес солдатлары белән тагын бер тимер машина килә икән. Барысында да автомат, җитмәсә пулеметтан аталар. Солдатлары барган уңайга автомалардан очередь бирә. Без дә тик ятмыйбыз. Бераздан теге җиңел машина яна башлады. Эчендәгеләр берсе дә чыкмады шикелле. Менә шунда безне уратып алып юк итәргә тотындылар. Урман эченә ыргылып карадык – каршыга нимесләр килә. Юлда – нимесләр. Юлның икенче ягында – тагын шулар. Курыкканга куш күренә дигәндәй, урман тулы нимес солдаты кебек инде менә. Чигенә-чигенә икәү генә торып калганбыз. Атыш тынып, берәр сәгать тирәсе вакыт үткәч, киттем теге сугыш булган җиргә. Иптәшләрне теткәлән салганнар. Старшина да бер агач төбендә ята. Прошкинны зур юан наратка бәйләп атканнар. Күрәсең, аягына ядрә тиеп сынган булгандыр. Уң кулын беләзек турыннан тарттырып икенче агачка бәйләгәннәр дә, шуңа такта бәйләп «Нах Москау» дип язганнар. Барысын да күмә алмадым. Шулай да старшина белән Прошкинны урман эченә өстерәп алып кердем. Кабер казышырга дип теге исән калган иптәшемне алырга барган идем – юк бу. Агачка сөялгән карабины гына калган. Кире килеп, кабер кебек нәрсә чокып, старшина белән Прошкинны икесен бергә күмдем. Аннан киттем кояш чыккан якка карап...

Өй эче тын. Шул тынлыкта самавыр борыныннан тамган тамчы тавышы белән Шәрифә әбинең пышылдап: «Әй, аллам, мәрхәмәтләреңнән ташлама!» – дигән сүзләре генә ишетелеп куйгалый.

...Шул китүдән киттем берүзем. Ашарга юк. Нибарысы өч патрон калган. Нишләргә? Юл тулы нимес танклары, машиналары. Авыллар тулы шуларның солдаты. Берүзем, малай, берүзем. Дүрт көн үткәч, атлар белән ике пушка өстерәткән артиллеристларга туры килдем бит. Командирлары, бер капитан, мине алмаска итә. Куа, кит, ди. Унлап кеше болар, ашарларына да бар, тик бер генә снарядлары да юк. Калмыйм болардан, иярүем иярү. Теге капитан пистолетын чыгара башлады. «Стреляй, мин әйтәм, – стреляй вот сюда», – дип маңгайга күрсәтәм тегеңәргә. Азрак уйлап торды да, пистолетын кире кобурасына тыкты бу. Шуннан минем карабинны алып карады. Карабин ялт итеп тора, өч патроны да бар. Шуннан иярттеләр. Үзләре белән алмауның сәбәбе булган икән. Ике кызылармеец кушылган боларга чигенгән вакытта. Төнлә нишләгәннәр дисең – боларның ике атының корсагына штык кадап качканнар. Диверсантлар булганнармы, сатлык җаннармы... Ну, шулардан калмадым инде мин. Нәрсә кушсалар шуны эшләдем: атларын да карадым, постта да тордым, азык эзләп авылларга да йөрдем. Чигенә торгач, Днепр елгасына килеп җиттек. Кичкырын уннан артык яхшы гына карагайны аударып пушкаларга ике сал ясадык. Төнлә белән елганы кичәргә тотындык. Атлар йөзеп, үзебез теге салларда, тавыш-тынсыз гына киттек, малай, су агымы белән. Үзебез кемдә нәрсә бар, шуның белән ишәбез. Капитан кая барырга икәнне яхшы белә – сугыш алды елларында шул җирләрдә маневрларда катнашкан икән. Ул-бу булмады. Таң алдыннан кичеп чыктык без. Сөзәк кенә яр буе, комлык. Тавышланмыйча, капитан командасы астында пушкаларны «раз-два» диеп ярга тәгәрәтә башладык. Икенче пушканы ярга чыгарып, капитан янына җыйналдык. Шулчак, таң караңгылыгын яктыртып, яр буендагы куаклардан электр фаралары кабынды. Нимесчә команда ишетелде:

– Ауфштейн! һенде һох!*

*Тукта! Кулны күтәр!

Егермеләгән нимес солдаты, автоматларын юеш киемле кызылармеецларга төзәгән килеш, безне Днепр суына кысып, коралсызландырды. Офицерлары пушкаларның төзеклеген карап чыкты да, җай гына атлый-атлый безне күзәтә башлады. Бер шеренгага тезеп куйдылар болар безне. Билдән каешларны чишеп читкә ыргыттылар. Шуннан нимес офицеры, строй алдына басып, русчаны ватып-җимереп сөйли башлады:

– Без, Германия армиясе, бөек фюрер Адольф Гитлер тарафыннан монда тәртип урнаштырырга һәм сезне, Кызыл Армияне юк итәргә җибәрелдек. Менә ике көн инде, сезнең чигенгән солдатларыгызны шушы елга кичүендә тотып әсиргә җыябыз. Ә хәзер без сезне сортларга аерабыз. Коммунистлар һәм жидлар – ике адым алга!

Сафтан чыгучы булмады.

Фашист, гәүдәсенең авырлыгын итек үкчәсеннән очына күчереп, чайкалып торды-торды да, стройның уң флангысында басып торган капитан-артиллеристка таба атлады.

– Син, капитан, ни өчен сафтан чыкмыйсың? Әллә коммунист түгелме?

Капитанның битендә бер генә мускул да селкенмәде.

– Коммунист мин!

– Шулай булгач, нигә кыймылдамыйсың? Куркасыңмы?

– Мин беркайчан да, беркемнән дә курыкмадым.

– Алайса нигә стройдан чыкмыйсың?

– Чөнки мин үзебезнең командование боерыгын гына үтәргә өйрәнгәнмен.

– Ә безнең боерык синең өчен боерык түгелме?

– Түгел! Мин сезнең фашизм белән соңгы тамчы каныма кадәр...

Нимес офицеры кизәнми-нитми генә кара перчатка кигән-уң кулы белән артиллеристның эченә китереп сукты. Сугу кыска һәм каты иде. Капитан, урталай бөгелеп төште, әммә чайкала-чайкала аяк өстендә кала алды.

– Рус чучкасы! Белеп тор нимес офицеры кулын...

Чайкалып торган капитан-артиллерист, ачуы йөзенә чыккан фашисттан күзләрен алмыйча, турая башлады һәм яртылаш калкынган гәүдәсен кискен рәвештә турайтып, йодрыклаган уң кулы белән нимес офицерының ияк астына тондырды.

– Менә шулай сугалар аны!

Нимеснең тешләре тешкә бәрелеп куйды. Үзе җиңел туп кебек очып, мәтәлләп яр комына барып төште. Шулчак өч нимес солдаты безнең капитанны аяктан егып яр комында тәгәрәтеп типкәли башлады. Капитанга ярдәмгә ташланган ике артиллерист автомат утыннан җиргә ауды.

Авызыннан аккан канны кулъяулыгы белән сөртә-сөртә аягына баскан офицер бераз вакыт капитанны типкәләгәнгә карап торды да, команда бирде:

– Һальт!*

*Тукта!

Өч солдат теләр-теләмәс кенә, талап бетерә алмаган этләрне хәтерләтеп, комда бөгәрләнеп яткан гәүдә яныннан читкәрәк китеп, автоматларын төзәде. Капитан авырлык белән аякларына торып басты. Яр комына буялган, дулкынланып торган кара чәчләрен сул кулы белән артка сыпырды да, кызылармеецлар төркеменә якынлаша башлады.

– Һальт!

Нимес офицеры капитанның юлына аркылы төште.

– Синең тормышың шушында бетәчәк. Атла әнә теге якка! – Офицер сул кулын сузып яр читенә табан күрсәтте. Капитан-артиллерист үзенә таба килүче автоматлы ике нимескә карап та тормыйча, кызылармеецлар белән хушлашты:

– Җиңү көнен күрергә насыйп булсын сезгә! Хушыгыз, иптәшләр!

Капитанны яр буенда аттылар.

Алсуланып таң атып килгән якка карап, җиргә нык басып каршы алды ул үлемен!

Капитанны аткач, тагын тезеп барладылар. Бәйләнде бит миңа шунда теге нимес офицеры. Карап-карап торды да, мине «яһүд» диде. Аларча иуде була икән. Юк, мин әйтәм, татар мин, яһүд түгелмен, дим. Ул әйтә, нигә чәчең кызыл, нигә аякларың кәкре түгел, нигә күзең кысык түгел? – ди. Аттыра дип торам. Тотындым моңарга татарчалап, тозлап-борычлап сөйләргә. Тыңлап-тыңлап торды да, башкача бәйләнмәде бу.

Шуннан безне парлап тезделәр дә, якындагы авылга алып киттеләр. Өйлә булганчы авыл урамында утырдык. Ярты көн эчендә илледән артык кеше җыйды болар. Китерәләр дә торалар безнең халыкны. Кемнәр генә юк! Командирларны килгән көенә аерып алалар да, исемлек төзиләр. Шуннан, бер утыз километрлар булыр, куып бәрәңге басуына китереп җиткерделәр. Анда – чәнечкеле тимерчыбык белән уратып алынган зур урын. Дүрт почмагында биек итеп агачтан ясалган каланча кебек нәрсә. Өстә – пулемет белән икешәр нимес солдаты. Атна буена җыйдылар безнең халыкны. Егерме кешегә көненә бер чиләк су. Ашарга бирү юк. Теге бәрәңге басуын кул белән казып, бөтен үскән бәрәңгенең сабагын, алабутасын ашап бетердек. Чәнечкеле чыбык аша кулны сузып, буй күпме җитә, андагы үләнне дә ашап бетердек. Берзаман халыкның эче китә башлады. Бар да шунда инде, тартынып-нитеп тору юк. Бер егермеләп булыр, үзебезнең армиядә, штабта, медперсонал булып хезмәт иткән хатын-кызлар да пленга эләккән. Аларга безгә караганда да кыен. Фашист солдатлары тартынып-нитеп тормый, тоталар да мәсхәрә итәләр. Штыклары белән төрле җирләренә чәнчәләр, төртәләр. Үзләре шырык-шырык көләләр – кызык, янәсе. И-их, малай! Кеше үтерүне чебен урынына да күрми икән фашистлар.

Сабирның йөзе җитди. Ул кабаланмый гына үткән елларының истәлекләрен сүтә...

...Шул бәрәңге утыртылган басуда атнадан артык торгач, ачтан, сусаудан үләр дәрәҗәгә җиткән Сабир, тәвәккәллек итә. Ике иптәше белән бергә яткан чокырдан чыгып башын пычрак чүпрәкләр белән бәйли дә:

– Аркадий! Мин табышка чыгып карыйм әле. Ни булса – шул. Кире әйләнеп килмәсәм, хушыгыз.

Каралы-аклы шлагбаум янында басып торган, автомат тоткан ике нимес солдаты үзләренә якынлашып килүче Сабирга битараф кына карап куя. Алар бу шлагбаум янына килгән рус солдатларын күп тапкыр күргән инде. Әнә, соңгы икесенең атылган гәүдәләре әле дә ята. Тагын берәү килә икән, әйдә, килә бирсен...

Нимес автоматны эченә төбәп бора башлагач, Сабир тукталды. Тукталды да, уң кулын күтәрә төшеп:

– Айн момент! Их зиңе ейне зиңер. Их зиңе...* – диде.

*Бер секунд! Мин бер җыр җырлыйм! Мин җырлыйм!

Сабир, тырышып-тырышып, нимес теле укыткан Сыртланов абыйсы өйрәткән сүзләрне исенә төшерде:

– Их гут зиңе! Я, я, гут зиңе! Айн момент! Их зиңе!*

*Мин яхшы җырлыйм! Әйе, яхшы җырлыйм! Хәзер! Җырлыйм!

Солдатларның шлагбаум бавын тотып торганы җирдәге кыр телефонының тоткасын борды:

– Герр лейтенант!*

*Лейтенант әфәнде!

Эсседән ялыккан икенче солдат, автоматын әзер тоткан килеш, Сабирны әйләнеп урап чыкты, үкчәләре тапталып беткән итеккә, төз гәүдәгә ялкау гына күз йөртте дә, иптәшенең мавыгып телефоннан сөйләшүен тыңлый башлады:

– Я, я, герр лейтенант! Я! Яволь, герр лейтенант!*

*Әйе, лейтенант әфәнде! Тыңлыйм!

Нимес солдаты телефон трубкасын урынына куйды да, Сабирга дәште:

– Ауфштейн!*

*Бас!

Шлагбаум янындагы зур чатырдан, пистолет кобурасы тагылган каешын биленә буа-буа, нимес лейтенанты һәм тагын дүрт солдат күренде. Лейтенант, килеп җитүгә, Сабирга текәлеп карады да, бер генә сүз әйтте:

– Битте!*

*Рәхим ит!

Шуны гына көткән Сабир, эсседә әлсерәгән әтәчнең канатларын хәтерләтеп, ике кулын салындырып читкә җәеп җибәрде дә, бер аягында аксый биреп, түгәрәк ясап атлап китте. Җиде нимес цирк карарга җыйналган кыяфәт белән Сабирны уратып алды. Алар совет солдатының нәрсә эшләргә теләгәнен әле белмиләр, тик лейтенантларының аны моннан тере көенә җибәрмәячәген яхшы аңлыйлар. Чөнки командирларының принцибы шундый: совет кешесе нимес солдатыннан (Россияне яулап алучыдан!) берәр нәрсә сораса – бу юньлегә түгел. Шуңа күрә ул юк ителергә тиеш. Аның шулай икәнлеге исбат ителгән: шлагбаум янына үзләре белән кешечә мөгамәлә итүне сорап килгәннәрнең барысы да автомат кургашы алып, тиешле урында череп ята әнә...

Сабир кабаланмый гына, ут күзләрен җирән керфекләре астына яшерергә тырышып, аксый-туксый нимеслар уратып алган түгәрәкне ике тапкыр әйләнеп чыкты да, урталыкта туктады. Туктады да, әлсерәп йөдәгән карт әтәчне хәтерләтеп, карлыккан тавыш белән кычкырып җибәрде:

– Ки-и-ки-ри-и-кү-үк!

Аннан соң җирән башын уң кулбашына салып азрак басып торды. Тагын әтәч моңын бирде:

– Ки-ки-ки-ри-и-и-кү-үк!

Аннары гаҗәпләнеп тирә-ягына карап алды да, арлы-бирле килеп, югалган тавыкларын эзләгән әтәч сыман, түгәрәк эчендә йөгергәләп әйләнә башлады. Солдатлар арасыннан берсе кыска гына итеп көлеп куйды. Шуны гына көткән Сабир, солдатлар арасыннан зур, симез нимесне сайлап алып, башын әле бер якка, әле икенче якка бора-бора, аяк очларына гына басып, тамагыннан «ко-ко-ко» дигән сугышчан аваз чыгара-чыгара аңа якынлашты. Сул кулына зур гына колбаса кисәге тоткан солдат Сабирны күрмәде дә диярлек, чәйнәвендә булды. Сабир аңа якынлаша башлау белән, бар да гөрләп көлешеп җибәрделәр. Тик симез солдат кына бер нәрсәгә дә исе китмичә чәйнәвендә булды. Ә Сабир үзенекен итте. Ул, солдатка ике-өч адым кала туктап, бер урында таптанып, дошманын сугышырга чакырган, тик үзе аңардан азрак шүрләгән җирән әтәчне хәтерләтеп, көдрәергә тотынды:

– Ко-ко-ко! Кг-гы-ы-ко!

Юан солдатка да кызык булып китте ахрысы. Ул алдында көдрәеп бөтерелгән Сабирга азрак аптыраган хәлдә карап торды да, кискен хәрәкәт ясап, уң аягын күтәрде дә, шап итеп җиргә басты:

– Вег!*

*Я!

Көтелмәгән ул хәрәкәттән Сабир ике кулын һавада селки-селки артка сикерде һәм түгәрәк буйлап йөгереп китте. Аның бөтен гәүдәсендә тавыкларын югалтып ялгызы калган әтәчнең өметсезлеге сизелеп тора иде:

– Ко-ко-ко-ко-о-о?

Нимес солдатлары гөрләп көлеште. Берничәсе хәттә кул да чапты. Шул мизгелдә Сабир йөгереп килгән җиреннән азрак һавага сикерде дә, Кытыйка исеме алган елларын хәтерләтеп, түгәрәк уртасында туктап ике кулын да җилпеп канат какты:

– Кыттый-кыттый, кыттыйка-а-а!

Нимес солдатлары әтәч булып кыйланган Сабирдан күзләрен алмады. Ә Сабир, әллә нинди кадерле җепләрне өзгәләп еракта калган, Урал тауларының итәгенә урнашкан туган авылының тузанлы урамнарын күз алдына китереп, җырлый-җырлый биергә тотынды:

Кыттый-кыттый-кыттыйка,

Кыттый белән Сытыйка-а,

Имакайга – Чумакай,

Миңнисага – Җомакай.

Кыттыйка-кыттыйка,

Кыттый-кыттый-кыттыйка.

Заманында үзен юк-бар белән җәберләгән, хәзер аның өчен кадерле истәлеккә әверелгән авыл кешеләрен Сабир үзе чыгарган җыр белән, якты истәлек белән җырлап искә алды. Хәзер җырдагы Миңнегали аның өчен җенле Гали түгел, ә Миңнегали абыйсы, Гыйльметдин – арада иң котсыз кеше булмыйча, донъяда иң сөйкемле кешегә әйләнгәнен Кытыйка Сабир яхшы аңлый. Яхшы күңелле, гадел, уңган кешеләр яшәгән аның туган авылында. Чөелдерек кысалмаган Габи Төксә – аның өчен иң көчле һәм гайрәтле батырларның берсе. Ә әдәм актыклары, кеше исеме күтәреп йөргән сасы көзәннәр менә алар – Сабирны уратып алганнар. Менә алар, –ашап күптән тулган корсакларына көчләп-көчләп безнең колбасаны тутыралар. Безнең илдә үскән бодайдан пешергән икмәкне ашыйлар. Тик ничек кенә булса да, бер генә кисәк булса да икмәк, бер генә йотым булса да су табарга кирәк. Сабирның йөрәге ярылырга җитеп ярсыган. Аның күк йөзен урталай ярып, әче итеп кычкырасы килә. Ә ул көлә, җырлый, бии. Нимес солдатларына әтәч кәмите күрсәтә. Чөнки Сабирга илен сатмыйча тере калырга, җәрәхәтле иптәшләрен аякка бастырырга кирәк!

Биеп бетергәч, тузанга буялган битеннән, муеннан аккан тирен сөртмичә, нимес офицеры янына килеп туктады.

– Гут! Зеер гу-ут!* – диде нимес сузып.

*Яхшы! Бик яхшы!

Алдында хәлсезләнеп, тирләп, кызарып басып торган Сабирга офицер төссез күзләре белән карап торды да, иренеп кенә-өстәп куйды:

– Нох айн мал!

Бу аның Сабирга тагын бер кат биеп-җырларга кушуы иде. Авылда, мәктәптә укып йөргәндә, Сабир нимес теле укытучысы Сыртлановның иң яраткан укучысы булды. Сабирга нимес теле ошый иде. Арыган аякларын кузгатып Сабир тагын биеп-җырлады. Туктауга, нимес офицеры иренеп кенә тагы кабатлады:

– Нох айн мал!

Сабир тавыш-тынсыз басып торуын давам итте. Офицерның күзләрендә салкын калтырау күренеп китте. Ул пистолет кобурасын чишә башлады һәм кычкырмыйча гына сүзләрен теш арасыннан чыгарды:

– Нох айн мал!

Көлүдән кызарып бүртенгән нимес солдатлары уртасында Сабир тагын биеп җырлады. Тик бу җыр – үз авылында җырланган «Кытыйка» җыры түгел иде инде. Җырларның төсе, тәме бетеп, Сабирга җан газабына әйләнгән иде. Шулай итеп, нимес уенны өч тапкыр кабатлатып, түгәрәк уртасында хәле-тыны бетеп аягында көчкә басып торган Сабир янына якын килде. Кызыксыну белән йөзенә карады. Җирән сакал-мыек баскан Сабир, янып-тирләп чыккан битен сөртмичә, нимес офицеры алдында басып тора бирде. Теге исә саф рус телендә Сабирга сорау бирде:

– Нәрсәгә дип килдең син монда шлагбаум янына, ә?

– Су, икмәк...

– Бездә совет тоткыннарына ашата торган азык юк. Тагын бер килсәң, тере килеш китмәссең. Марш!

Хәбир Чатан авыр сулап, уфылдап куя. Сугыш башланганнан бирле аракы эчмәгәнлектән кызарып алсуланган йөзе, ялтыраган күзләре Сабирга юнәлгән:

– Син, Сабир энем, сугышның башыннан азагына хәтле күрдең бит инде ул плин җафасын. Ничек түзмәк кирәк шул хурлыкка? – Аның Сабирга яхшы сүз әйтеп, авылдашының арыган-талчыккан җанын юатасы килә иде.

– Башыңа төшсә түзәсең икән шул, Хәбир абзый, түзәсең.

– Германиядә булдыңмы, Сабир?

– Булдым, булмый ни. Өченче елның көзенә хәтле Проскуров дигән кала янында аэродром төзәттерделәр. Ерак авиациясе шунда иде аларның. Нык эшләттеләр – анысы булды. Ашау ягы юк иде. Теге чөгендер суы да, әллә нинди ботка. Кыйнаулар да булды, тик бик җафаламадылар. Чөнки без утыз алты гына кеше идек. Эш күп. Шуңа бик тимәделәр шикелле. Аннан, 1943 елның көзендә безнекеләр Киев каласын алгач, бер төн эчендә эвакуация ясап, бөтен аэродромны озаттылар. Безне, утыз алты тоткынны, Германиягә алып киттеләр. Ну, анда күрдек инде күрмәгәнне. Араларында Маутхуазен белән Кведлинбург дигән концлагерьлары бик әшәке булды. Германиянең үзендә тәртип бар барын. Шәһәрләре чиста. Урманнарына керсәң, җирдә бер ботак та күрмәссең. Бөтен агачларына нумер сукканнар. Шул ике концлагерьда елга якын тордык. Ашау юк диярлек. Баракларда өч катлы сәндерә кебек нарлар. Кием бирмиләр. Алып киенәсең инде үлгән иптәшләреңнекен – кая барасың. Миңа үземнең җирәнлек тә ярдәм иткәләде шикелле. Ни өчен дисәң, алар арасында да күп икән җирән халык. Кухня тирәсенә эшкә җибәргәләделәр. Үзләренә бәрәңге тазартырга, утын ярырга, күмер ташырга куштылар. Лагерь охранасының кухнясы аерым. Солдатлар күрмәгәндә бер карт немка ашаткалады. Әгәр солдатлар күреп калса, кыйный иде. Бер Хелманн дигән ефрейтор бар иде. Тик торганда арттан килеп, басып торган кешенең җилкәсенә уң аягы белән тибә торган иде. Спортсмен, янәсе. Ул типсә, яртышар сәгать һушыңны җыялмый ятасың инде менә.

Табындагылар тавыш-тынсыз Сабирны тыңлый. Алар алдында авыл кешеләренә җыр чыгарып, биеп, бишәр тиен акча, кәнфит җыеп тәм тапкан Сабир түгел, ә күп нужалар күреп, егерме биш яшендә маңгаен җыерчык баскан, кызыл чәчләре агарган ир утыра...

– Шулай, кырык дүртенче елның сентябрь башында бер алпавыт нимес хатыны сатып алды безне концлагерьдан, – дип давам итә ул. – Өйлә җитәрәк эштән алып кайтып киләләр иде, бер ат җигелгән фаэтонда килеп төште бу. Ну атлары шәп инде. Карап торырга әллә нәрсә бирерсең. Тик ялларын, койрыгын кискәннәр, хайванны ямьсезләп. Бик йончыган идем мин ул вакытта. Аппелплац дигән җиргә тезделәр безне. Концлагерь начальнигы тылмач аркылы әйтә шунда: кем җир эшен белә – сафтан чыгыгыз, ди. Яшәүдән, якты кояштан туеп, чигенә барып җиткән идек. Кыш җитәргә тора. Үзем арык, өстәвенә йөткертә башлады. Шуннан да начар булмас, дидем дә чыктым саф алдына. Хатын үзе галифе чалбар кигән. Кулында озын саплы чыбыркы кебек бер нәрсә. Шуның сабы белән мине ияктән күтәреп карады, аннары очы белән корсакка төртте һәм «гут», дип куйды. Минем белән бергә санаганда унсигез кеше алды бу сатып. Бар да крестьян балалары булып чыкты. Тезделәр дә, концлагерьдан алып чыгып, йөк машинасына утырттылар.

Ике автоматчы сагы астында алып та киттеләр. Үз машинасы икән бу моның. Бик бай хуҗа булып чыкты. Ире Африкада сугышта үлгән. Үз хуҗалыгы янындагы зыяратка алып кайтып күмгәннәр. Атна саен бара бу ире каберенә. Март аена кадәр шул хатында эшләдек. Тәүдә ике ат җиккән бричка белән йөрдем. Аннан ат белән җир сөрдем, тырмаладым, чәчтем. Крестьян эше кайда да бер инде – тузан, пычрак, тирес. Ат, сыер абзарлары артында бетонланган өч зур чокыр моның. Бер чокырны тирес белән тутырта да, шул өч ел буе янып ята. Өч ел үткәч яланга түктерә. Без генә ул, кыш үтүгә авыл очына чыгарабыз да очырабыз. Аларда юк, алай түгел. Әгәр станция янындагы складларга иген илтсәң, бер брезент капчык биреп җибәрәләр. Шуңа юл уңаенда атларың чыгарган тизәкне тутырып алып кайтасың. Кайткач тикшерәләр әле. Алып кайттыңмы-юкмы юлда чыккан тизәкне? Атлар үзләре шундый чакта туктый. Өйрәтелгәннәр.

Сәкедә утырган Тимеркәй шаркылдап көлеп җибәрде:

– Безнең зыярат каршындагы тиреслектән дә килеп төяп алсыннар әнә, арбаларына күпме сыя...

Башкалар да елмайды. Аннары тагын бирелеп Сабирны тыңлый башладылар.

– Менә шунда эшләдем инде, туганнар, кая барасың. Шунда азрак хәл алып, тазардым. Ютәлләү дә бетте. Колынлы өч биясе бар иде хуҗаның. Шуларны савып кымыз ясадым. Үзем теләп керәм асларын тазартырга. Шул атлар тирәсендә йөргән Иохим исемле сыңар куллы бер карт нимес бар иде. Шул ярдәмчел кеше булды. Көн дә дәшми-тынмый гына минем куенга бер бутерброд тыгып китә бу.

– Анысы нәрсә тагын?

– Ипи белән колбаса, яисә сыр кыстырган ипи. Бутерброд – майлы ипи дигән сүз. Мин баскан көе генә бия сауганда шул карт дәшми генә үтеп китә торган иде. Серне беркем дә белмәде. Эчтем, тәүдә кымыз итеп тә эчтем. Аннан соң ике нимес, шул ясаган кымызны табып, кыйнадылар. Тик тегенең бия сөте икәнен белмәделәр. Иснәп, кабып карадылар да, лач итеп төкерделәр; кыйнагач җибәрделәр. Шуннан сөт көенә, саугач ук эчә башладым. Шул терелтте булса кирәк.

Ә качуын март аенда, бодай чәчкәндә качтым мин аннан. Бәләкәй генә иген чәчкечләрдә эшли идем. Атларны кичкәрәк калып тугардым да, берсен менеп, берсен җитәкләп киттем туп тавышлары ишетелгән якка. Төн буе чаптым. Гел юлсыз, сөргән җирдән атларны алмашлап менәм дә, куам гына... Берәр сәгать барсаң, менгәне ак күбеккә әйләнә тегеләрнең. Таң ата башлагач су буендагы сыек кына куаклыкка кереп яттым. Атларны бәйләп куйдым. Иртән, бер ярты чакрым булыр, – унлап танк үтеп бара бит. Карыйм-карыйм, – нимес танкларына охшамаган. Озаграк карап торгач, түбәсендәге кызыл йолдызны күреп алдым бит. Үзем елыйм, үзем йөгерәм тегеләр артыннан. Аларның китүе китү, йөгереп кенә, кая, куып җитәсең инде? Кире борылып, бер атны чишеп алдым да, артларыннан ат менеп җилдерттем. Икенче атым да тезгенен өзеп мине куып җитте. Барып җиттем дә, иң ахыргы танк белән кырдаш булып чаба башладым. Кара танкист шлемы кигән берәү күреп калды да, автоматын алып ата башлады бит миңа! Баш очыннан кигәвен кебек зыңлап оча инде ядрәләр. Шуннан, якынрак килдем дә, аттан теге танк өстенә сикердем бит. Атлар бераз ияреп килде дә, торып калды. Танкистларга өч юл бергә кушылган чатка чыгып, шуның аша чигенгән нимес гаскәрләрен үткәрмәскә приказ биргәннәр икән. Ундүрт сәгать сугыштык шул җирдә. Рәхәтләндем пулеметтан, автоматтан атып. Круговой оборона диләр икән андый сугышны. Шул юл чатын уртада калдырып, ун танкны, пушкаларын төрле якка каратып куйдылар. Бик яшь бер подполковник командалык итә болар белән. Барган көйгә мине дә күрсәттеләр үзенә. Кул гына селтәде бу, сугышсын, диде. Бирделәр автомат, гранаталар. Танклар, барган уңайга, юлдан килгән нимесләрнең колоннасына ата да башладылар. Кырык бишенче елгы нимес солдаты теге сугыш башындагы солдат түгел иде инде. Техникаларын, машиналарын ташлыйлар да, кайсы кая йөгерә. Өйләдән соң тагын бер зур колонна килеп чыкты. Танклар да байтак боларда, солдатлар да. Тик без окоплар казып, әзерләнеп өлгергән идек. Механик-водительләр белән бергә мин дә катнаштым. Сугыш азагында булса да, үчемне алдым, әз булса да ачуымны бастым. Нык тордык шул җирдә. Төнлә белән үзебезнекеләр килеп җитте. Башта коляскалы ике мотоцикл белән тегеләрнең разведчиклары килде, аннан безнекеләр. Бер зур дәрәҗәдәге генерал кочаклап үпте теге яшь подполковникны.

Икенче көнне мине ике автоматчы уртасына утыртып бер капитан алып китте. Бик нык сорашты, сөйләгәннәрне язып алды. Сугыш беткәнче тагын ике ат белән бричкада йөрдем, Корал – трехлинейная винтовка, ике граната, илле патрон. Фашистлар белән күзгә-күз карап башкача сугышырга туры килмәде.

Сугыш беткәч, дивизиядән өч йөз кеше булыр, җыйдылар-безне. Гел теге плен булган, Кызыл Армиягә Германиядә кушылган халык. Ун көн тирәсе үтүгә, сак куйдылар да, вагоннарга төяп Архангельск каласы янына тайга кисәргә алып киттеләр. Күпмегә алып киттеләр – әйтүче булмады. Шунда менә елдан артык урман кистек. Акча түләү юк, ашау фәкыйрь булды. «Плен кеше – гаепле кеше», – диделәр. Нишләмәк кирәк. Йөрәкне ярып күрсәтеп булмый. Тайга эчендә эшләгән чакта берәмләп-берәмләп тә алып киткәләделәр. Теге сатлык Власов армиясендә сугышкан халык та булган икән безнең арада. Беләләр, табалар, әй. Май аенда мине дә чакырдылар. Кулга документларны тоттырдылар да: «Бар өеңә кайт, гаебең юк», – диделәр. Менә мин сезнең каршыда, туганнар, әни!

Шәрифә әби, улы кайтканнан бирле туктата алмаган яшьләрен яулык очы белән сөрткәләп, телгә килә:

– Ишек шакый бит берәү төнлә белән. Йөрәгем сизенде дисәм, дөрес булмас. Чыктым өйалдына, сорыйм: «Кем йөри бу вакытта?” «Мин”, – ди бит берәү. Йөрәккәем ярыла дип торам. Үзем ишек келәсен эзлим, үзем таба алмыйм. Тапкач, ача алмыйм. Шуннан соң, үзем елыйм, үзем сорыйм: “Әллә, Сабир улым, син инде?” – дип. “Мин, әни, мин, курыкма, тере көе кайттым, исән-имин килеш кайттым”, – ди. Ишек ярыгыннан чыбык тыгып үзе ачты ишекне. И-и, түккән яшьләрем, шушы балам өчен...

Тимеркәй әнисен юатып куйды:

– Ярар, елама инде, исән-сау кайткан – куанырга кирәк.

– Шулай, шулай, Шәрифә түти. Инде йортыңа хуҗа кайтты, иншалла, юнәлер донъягыз. Сабир энем, сиңа да донъя көтү турында, әнкәң турында кайгыртырга туры килер. Эш табарга кирәк.

– Безнең эш – колхоз, Хәбир абзый, колхоз. Пленда булганнарга юл ябык хәзер. Сталин шулай дип әйткән ди.

– Ябык дип инде, җилкәң булса камыт табылыр ла ул. Бик йончыдык бит без дә ирләрсез. Гел бала-чага да карт-коры, хатын-кыз колхозда. Исән-сау кайткансың икән – аллага шөкер ит тә, эшкә тотын инде, Сабир энем.

– Шулай, Хәбир абзый! Шулай!

– Ярар, мин кайтыйм әле. Зур рәхмәт сыеңа. Теге гарип аяк рәхәт итеп җылынып китте. Җиңгәңне аптыратам инде хәзер. Сөенче алам. Мин бит синең кайтканны кичтән үк белдем.

– Кит аннан? Каян белдең?

– Белдем инде, сер анысы. Я, сау булыгыз.

БАШКОРТ БАБАЕ ЯҢГОЛ

Суык белән бергә өй эченә, хәле-тыны бетеп, Файзыр килеп керде:

– Зиннур, әйдә, тизрәк киттек базарга. Яңгол бабай ат җитеп килгән анда.

Зиннурның ашау кайгысы качты. Өстенә һәм аягына кай арада эләктергәндер, әнисе тавыш биреп өлгергәнче Файзыр белән чыгып та йөгерде.

– Әй илаһым, бу баланы, нәрсә эшли соң ул ут капкан шикелле? Нигә, ул Яңгол башкортны күрмәсә донъясы кыйраламыни?

Табынга пешкән бәрәңге килгәнне көтеп утырган әтиләре мыек астыннан елмая биреп аңлатты:

– Шаулама син. Яңгол карт анда сатарга куян түшкәләре китергәндер. Бурсык ите булуы да бик ихтимал. Малайларга аның киемен күрү генә дә ни тора.

Сәке йөзлеге янына түмәр куеп утырган зуррак уллары Инсур ризасызлык белдергән тавыш белән мыгырдап куйды:

– Үткән ел күргәч җиткән инде. Әллә нәрсәсе юк, һаман шул башкорт карты инде.

– Монда зарланып утырганчы, ашавыңны куеп сиңа да чыгып чабарга кирәк иде.

Файзыр белән Зиннур хәлләре-тыннары бетеп базар эченә барып кергәндә, Яңгол бабай тирәсендә биш-алты малай өши башлап басып торалар иде инде. Тик, өши башласалар да, ямаулы бишмәтләр эченә керә башлаган суыкка исләре китми. Төпле пима, мыеклары чыга башлаган чабата кигән аяклары кузгалмаслык булып карга кереп баскан. Бишмәт, тун, куфайкалар кигән, бүрек колакларын бәйләгән, танауларын бертуктаусыз лышык-лышык тартып әле бер, әле икенче җиң очы белән сөрткәләп торган малайларның күзе – Яңгол бабайда. Карарлык та шул: тездән аз гына югарырак итеп, йонын эчкә каратып тегелгән куян тун, шундый ук чалбар. Башында зур төлке бүрек. Бүрекнең артында тагын бер колак кебек зур булып салынып төшкән нәрсәсе бар. Анысы – урман-яланнарда йөргәндә җилкәгә кар төшмәскә, суык кермәскә. Куян тиресеннән тегелгән чалбарның тез башларында, утыра торган җирендә ниндидер башка җәнлек тиресеннән өстәмә салынган ямау. Җиң эченнән дүртәрләп үргән сүс бау һәм төлке тиресеннән тегелеп, киндер белән тышланган зур йөнтәс бияләйләр чыгып тора. Төлке бүреге астыннан күренеп торган кысык, чем-кара күзләр, берничә бөртек аклы-каралы төкләрдән торган сирәк сакал-мыек, кышкы суыкларда тагы да ныграк каралган, җыерчыклар баскан бит. Бабайның аягында шактый таушалган чабата. Ә тула оек урынына – йонын тышка каратып тегелгән тире оеклар. Бабай малайларга карап хәйләкәр генә елмая да, өелгән кар өстенә менеп утыра. Кышкы суыкның нәрсә икәнен яхшы белгән малайларның уйлавынча, бабайның карда утырган арты әллә кайчан өши башларга тиеш. Ә ул өендәге мич янына салынган сәкедә утырамыни: кымшанмый да һәм бернәрсәгә дә исе китми. Малайларның арада кыюрагы түзми, өшүдән юньләп сүзләрен әйтә алмаган иреннәрен ачып:

– Яңгол бабай, туңасың бит, – ди.

Ә бабайга шул гына кирәк тә инде. Кышкы суыкта каралган ябык битен кабаланмый гына малайга бора да, шулай ук кабаланмый гына, яртылаш коелган тешләре арасыннан «черт» итеп теге малайның «мыеклы» чабаталары янына төкереген җибәрә, телгә килә:

– Туңмай торһон әле тиеп әйтеп әйткән ти. Эйе. Минем ыштан бит ул – йөндәре эскә-тышка каратып, ике катлы итеп, унике куян тиреһенән тегелгән ыштан. Ә арт ягына уның бурһык тиреһе өстәп һалынган. Эйе-е. Уныһы урман-яландарза йөреп аргас, карга ултырып ял итәр өсөн инде. Менә әлеге кеүек. Ә менә тез башында, бына ошо өлөшөндә, тагы ла бурһыктан ямау һалынган. Уныһы инде тозак корганда, карга тезләнгән сакта тез башы өшөмәһен өсөн.

Аның белән генә туктамый Яңгол бабай, малайларны көлдереп тә ала.

– Шуны ла аңламайһыгыз, үзегез авылыгыз менән укымышлы халык һаналаһыгыз тагын.

Бабайның куян тиресеннән теккән туны өстеннән биленә берничә тапкыр ураган, баш бармак юанлыктагы бавы бар. Шул бауда – кынысы агачтан ясалган имән саплы зур хәнҗәр. Малайлар белә: Яңгол бабай капкынга эләккән төлкеләрне шул бау белән, авызларына имән агачыннан аркылы авызлык салып, эт җитәкләгән кебек тере көенә алып кайта. Сугыш алды елларында Киев зоопаркыннан өч хахул килеп, Яңгол бабайдан ике тере бүре тоттырып алып киткәннәр, дип сөйли авыл халкы. Ул бүреләрне тотканда Яңгол бабай тимер капкыннарның дугаларына коры имән агачыннан юнып яңа кыннар ясап кидергән һәм эләккән бүреләрнең аякларын имгәтмичә алган. Яңгол бабайның киеменә карап туйгач, малайлар аның сатарга алып килгән куян түшкәләрен санарга тотындылар.

– Берәү, икәү, өчәү... унике... унҗиде, унсигез. Әллә лә, унсигез куян, әй! Әллә лә...

Яңгол бабай артында, сафта басып торган солдатлар кебек, арт аяклары белән көрткә кадап куелган куян түшкәләре тезелгән. Арт аяклары гына йонлы, ак, ә башка җирләре кып-кызыл ит. Шунда аңлыйсың инде, “куян түшкәсе кебек ябык” дигән сүзне.

Яңгол бабай куян сата. Бер түшкәсе утыз тәңкә. Сатулашу, арттыру-киметү юк. Ташка тамга салган – утыз тәңкә. Бөтен кешегә дә утыз тәңкә. Шулай булса да, авылда бер генә кешегә Яңгол бабай куян түшкәсен ун тәңкәгә сата. Ул кеше – җәй буена зелпе тамыры казучы, аны казанда кайнатып әрчегәннән соң утил Хәйруллага сатучы, Түбән Очта, Тал Борыны янында яшәүче Гомәр бабай. Нигә аңарга гына шулай сата – берәү дә белми. Яңгол бабайның шул игътибарыннан малай-шалай арасында Гомәр бабайның да абруе күтәрелә. Шуңа күрә малайлар, җәйге эсседә Гомәр бабайның өе янындагы Зирекле елгага су керергә төшсәләр, зелпе тамыры кимерәләр. Малайларның ул эшен Гомәр бабай «каз боты кимерү» ди. Гражданнар сугышы вакытында, кызыллар чигенгән чакта ташлап киткән «полковой катүл»дә (илле чиләк сыешлы казанны Гомәр бабай шулай атап йөртә) тулып зелпе тамыры кайный. Ә казан тирәли төрле зурлыктагы малайлар «каз боты» кимерә. Алар өчен иң мөһиме – казан белән бергә эленгән кара чиләк. Чөнки чиләктә “каз боты кимергәннәргә” тары боткасы пешә – малайларның эш хакы.

Ә Яңгол бабайның кәсебе-сәүдәсе аның белән генә чикләнми. Куяннарның тигез сафыннан аз гына кырдарак, тапталган кар өстендә ак юкәдән суккан өр-яңа чыпта җәелгән. Чыптада симез сарык итенә охшаган төрле зурлыктагы ит кисәкләре тезеп салынган. Алары – бурсык ите. Тик малайлар ул иткә бик сәерсенеп карый: бурсыкны да ашарга ярый микәнни? Малайларның шиген таратып, төрле зурлыктагы ит кисәкләрен сатып ала торалар. Сарык ите базарда ун тәңкә булса, бурсык ите – егерме тәңкә. Яңгол бабай бурсык итенең хакын сораганнарга:

– Урман һарыгы йорт һарыгынан ике тапкыр һимезрәк тә, кыйммәтрәк тә, – дип җавап бирә.

Шуннан соң ул бурсык итенең нәрсәгә файдалы икәнен сөйли:

– Йомран кеүек ер астында яшәй бит ул урман һарыгы. Ә үзенең беркайсан да үпкәһе авыртмай. Белмәй ул үпкә авыруын. Шуның маен, итен ашаган кеше үпкә менән авырмай. Эйе! Унан һуң биле авырткан кешегә, һынын тота алмаган бәндәләргә бурһыктың билдәмәһен бешереп ашарга кушалар. Мае менән билде һылап, өстөнән май әрекмәне менән каплап ятарга кәрәк. Төнгелеккә шулай эшләп, бурһык исенә сызап берәй азна йөрөһәң, бөттө-китте авырткандарың. Унан һуң инде яззар етеп, һабан туйзары башлангач, көрәшкә сык курыкмаенса. Эйе. Еңеүеңде әйтә алмаем, сөнки уга, көс-гайрәттән башка, ысын йөрәк тә кәрәк. Эйе. Иллә билде бирмәясәкһең инде. Ни өсөн тиһәң, билеңә һалган һөлгө бурһык маенан шыуып кына торасак инде, хи-хи-хи... Алыгыз һатып, алыгыз – сәтләвек, агас тамыры гына ашап һимергән бит ул. Бөтә шифалы дарыузар уның итендә.

Малайларга ул көнне базарда кызык. Шуннан, өшеп каткан куллардан бияләй шуып төшә башлагач, берничә малай җыйналып, базардан ерак булмаган авыл советы бинасына йөгерәләр. Анда тимер калай уратылган зур түгәрәк мич янында елый-көлешә җылыналар да, кире базарга чабалар. Тагын таптаналар, тагын тыңлыйлар Яңгол бабайны, тагын көлешәләр, тагын өшиләр, тагын җылынырга йөгерәләр.

Куяннары сатылып беткәч, яисә базар тарала башлап, аның яме киткәч, Яңгол бабай үзе кебек карт, гәүдәгә бәләкәй кола биясенең аркалыгын күтәреп бәйли дә, калган печәнен алдыннан җыеп алып, Зиреклебашның Тугай урамында торган татар дусты, кордашы Галәү Хәйриенә юнәлә. Шунда киткәндә аның чанасындагы печән астында һәрчак бер куян түшкәсе калган була. Ул куян түшкәсе дустына атап калдырыла.

Аның кола биясе дә тирә-якта данлыклы бия – бүредән курыкмый. Күрәсең, ничәмә еллар сунарчы Яңголны йөртеп, бүреләрдән дә көчле җанны зурларга өйрәнгән. Үзе ел да колынлый. Ул бияне җиккән чанага салып Яңгол бабай ничә бүре атып кайткандыр – аны үзе дә белми, тик биясе бервакытта да бүре исеннән курыкканын сиздерми. “Ничә бүре тоттың инде син, Яңгол бабай?” – диеп сораганнарга ул:

– Бер алла белә инде ул мин баштарына еткән кашказарзың исәбен, үзем белмәем мин, олан, – дип җавап бирә.

1947 елның декабрь башларында шул Яңгол бабай базар таралган көнне кичләтеп кенә Мөчтәк Ибрайларына килеп керде.

– Әссәләме галәйкүм-үм, Ибраһим кустым! Исән-һау тораһыгызмы?

– Вәгаләйкем әссәләм, Яңгол агай. Әйдүк, әйдүк.

– Хәсбиямал килен, һиндә исәнлекме?

– Аллага шөкер, Яңгол бабай, аллага шөкер. Мактап кына йөрисең безне, әйдә түрдән үт. Хәзер самавырым өлгерә.

Яңгол бабай хуҗа хатынга эчендәге әйбере белән бер капчык тоттыра.

– Менә һиңә, килен, минән күстәнәс. Бик шәп йөгерә торган үр куяны. Иллә бәлеше тәмле лә була инде. Токсаен киткәндә кире бирерһең, эйе.

– И-и-и, рәхмәт инде, зурладың безне, Яңгол агай. Сал өстеңне, хәзер чәй эчәбез.

– Шишенеп тормаем мин, озакка китә ул шишенә башлаһаң. Шулай да бер-ике сынаяк сәегезне эсәрмен. Иртәнән бирле авызга тәгам ризык капкан юк. Галәүгә китеп барышта, урау булһа ла һезгә лә кердем.

Өй хуҗасының, ишкән бауларын ташлап, идәндәге юкәләрне җыйный башлаганын күреп, аңарга дәште.

– Һин йыйнама, Ибраһим. Мин киткәс яңынан туззырырга бит аны. Эшеңде бүлдем шул, хәерһез нәмә. Калхузга дилбегәләр ишәһеңме? Алай тиһәм, юанрак күренә.

– Арканнар иде.

– Ә, ярай, ярай. Бик һәйбәт. Бик матур ишәһең икән, кулдарыңа ходай исәнлек бирһен.

Олы кешедән нигә килгәнен сорарга кыймадылар. Яңгол бабай үзе дә кабаланмады. Төлке бүреген башыннан салып сәкегә куйды. Куяр алдыннан, бүрек эченнән каешланып беткән такыясын алып, уң кулы белән ялтыратып кырган башын сыпырып, бисмилласын әйтте дә, аны башына киде. Билендәге бавын чишеп, хәнҗәренә урап бүреге өстенә куйды, тунын салырга тотынды.

– Ай-һай өегез эссе икән, тунды һалмай булмас, ахрыһы.

– Сал, сал, Яңгол агай, салмый тагын.

Чәй эчелеп, табын җыйналып, дога укылгач кына Яңгол бабай йомышын әйтте.

– Ибраһим дусым, мин һезгә бик зур йомош мелән килгәйнем бит әле.

– Кулдан килерлек булса эшләрбез, Яңгол бабай, әйтеп кара.

– Һинең теге алтын куллы Габдрахманың үткән ел Галәветдин кордашка рамошный умарта яһап һаткан икән. Балды бик шәп бирә ти. Миңә лә шундайзар кәрәк иде. Икәү. Үземдең бүкән умарталар бар. Ярайһы гына бирәләр. Шундай яңыны ла тотоп карайһы килә бит. Әллә бар гомер, әллә юк тигәндәй. Шул турала һөйләшергә килгәйнем. Тик ул малаең күренмәй бит әле. Һинең менән генә һөйләшһәң килешеп бөтмәс, оста үзе булмагас, тиюем.

– Мунчада, теге Сиксән Күз малаеның гармунын юнәтәләр алар. Шуңа җиздән тел куеп маташа.

– Кайһы Һикһән Күз ул, теге тегермәнсе Мәжит малаемыни?

– Шул. Хәсбиямал, бар әле, алып чык Габдрахманны. Яңгол бабай килгән, сиңа йомышым бар дип әйтә диген.

Габдрахманга ияреп Файзыр белән Зиннур да килеп керделәр. Яңгол бабай килгәч ничек торып каласың ди? Кергән көйгә бар да гөрләшеп исәнләштеләр. Яңгол бабай урыныннан торып Габдрахман белән ике куллап күреште.

– Исәнлек-һаулыкмы, улым, исәнлек-һаулыкмы?

Габдрахман аның йомышын дәшмичә генә тыңлады. Тыңлап бетергәч азрак уйланып торды да, сүзләрен сайлап кына сөйли башлады.

– Син риза булсаң, болай итик Яңгол бабай. Мин бик шәп итеп ике умарта ясап бирермен. Кортларыңны чыгарганда әзер булырлар. Хакы шул кешегә ясаганча – ике йөз илле. Тик бер шарт белән.

– Ниндәй шарт, улым, әйтеп кара.

– Берсенә акчалата түләрсең. Икенчесенә куян капкыны бир дә, минем энекәшне капкын салырга өйрәт. Әле баудан ясаштырып тозак салып карый да – эләктерә алмый. Барып карарга кар тирән, минем аяк белән йөрерлек түгел. Шул, бабай.

Яңгол бабай азрак дәшмичә уйланып утырды.

– Кустыңды* күрһәт әле миңә.

*Кусты – энекәш.

– Менә.

Габдрахман ишек бусагасында тын да алырга базнат итә алмыйча утырган ике малайның берсен күрсәтте. Яңгол бабай аларга табан борылып карагач, малайлар торып бастылар.

– Ә-ә ошо оланмыни. Ярай әле икенсеһе түгел икән, аныһы тагы ла бәләкәйрәк бит. Капкындар күтәреп саңгы менән йөрөй алһа ярай инде.

– И-и, Яңгол бабай. Бу елларда нәрсә генә күтәрмәделәр инде ул малайлар. Әзме балтырган ташыдылар, әзме башак җыйдылар. Ә колхоз эшен күпме өстериләр. Өч ел инде теге колесный тракторда прициптә йөриләр.

– Нисә яшьтә?

– Уналтысы тулып үтте.

– Яше өсөн гәүдәһе бәләкәйрәк икән шул. Миңә атай ундүрт яшьтән кәләш алып биргәйне, хи-хи...

– Ярар алайса, килештек. Кая, Ибраһим, бир кулыңны, суктык кулларны бер-берсенә.

– Кем ясый, шуның белән килеш инде син, Яңгол агай, аңарга эшләргә бит.

– Ә-ә, шулаймы? Кая, егет, кулың? Тик кустыңа әйт, мине тыңлаһын. Бергә һунарга сыккан сакта гелән генә мин тигәнсә булырга тейеш.

– Тыңлар, бабай, тыңлар. Бик тыңлаучан ул.

– Ярарыгыз улайһа, хуш иттек. Мин Галәветдингә барып кунаем әле. Төнгә каршы буранлап та тора. Исән-һау йоклагыз.

* * *

Зиреклебаштан өч чакрым җирдә урнашкан башкорт авылында Файзыр ике атна торды. Авылның борын-борыннан килгән исеме – Дәминбай. Тик Зиреклебашта яшәгән татарлар ул авылны ни сәбәптәндер Урман авылы диеп йөртәләр. Анда текә тау астында, Рапат суының башында утырган Яңгол бабай караңгыдан уянып таһарәтен ала, намазын укый да, иртәнге чәйне эчкәч, җылы киемнәрен киеп, Файзырны алып чыгып китә. Икесе дә кыска, киң чаңгыларны чанага чыгарып салалар, чана эченә печән тутыралар, печән эченә төрле зурлыктагы капкыннар төйиләр. Куян капкыннары бик зур түгел, төлкенеке алардан зуррак, ә бүре капкыннары тагы да зур һәм бик авыр. Бүрегә дигән капкыннар икәү генә. Һәрберсенең авырлыгы ярты пот булыр. Яңгол бабай төлке һәм бүре капкыннарын Файзырга тоттырмый, һәрвакыт үзе генә ала.

– Сиңа ярамый, улым, капкынга исең сеңә, – ди.

Файзыр аны аңламый. Ничек инде тимер капкынга ис сеңсен? Шул турыда Яңгол бабайдан сорый.

– Сеңә шул, улым, сеңә. Төлке, бүре би-ик искә сизгерләр. Асубы бүре. Менә мин кичтән кәрәчин салам бит инде лампыга. Шул кәрәчин кулга тиеп буялып кала. Шуннан соң мин иртән торам да, бүре капкынын тотып чыгарып чанага салам. Кичтән кулга буялып калган кәрәчин әз булса да капкынга сеңә. Шуннан илтеп кар астына салам да инде мин ул капкынны. Синең белән мин сизмибез, ә бүре, төлке халкы әллә ничә метрдан белә. Һәм ул тирәгә якын килми, әллә каян урап үтә. Сиңа, Фәйзри улым, иртә әле бүре капкынын сораштырырга. Әйдә, куян капкыннарын күтәр, киттек!

Яңгол бабай куяннарга капкынны урман читенә, тал арасындагы сукмакларга, су буйларына, карлы урыннарга сала.

– Менә кара инде, олан, хәзер эзләрне. Шушылары сиңа кирәк, куян эзләре. Тач кеше битендәге ике күз, танау тишеге, авыз инде. Ике күз дигәне куянның арт аяклары. Ул ике арт аякны һәрчак янәшә баса. Аннары, куянның арт аяклары алгысыннан зуррак. Калган ике эз – куянның ал аяклары. Ал аякларны куян бер-бер артлы баса. Безнең бу якларда ике төрле куян бар. Ак куян – урман куяны. Аннан үр куяны була. Анысы тоташ агармый, кыш көне дә яртылаш соры кала. Ул күбрәк ялан-тауда йөри. Йокларга көндезлеккә тугайга төшә, яисә авыл янынарак елыша. Төлкедән шүрли ул. Аны капкын белән алуы авыр. Чөнки ул бер үткән җиреннән икенче тапкыр сирәк йөри. Аны алыр өчен я мылтык белән куарга яисә бурзай этләр белән чыгарга кирәк, әйе... Урман куяны кыш көне ап-ак була. Тик ике колак очында гына азрак карасы бар. Ул инде агач арасыннан үзенә сукмаклар салырга ярата. Яратканы – яшь усак, тал. Гәүдәгә үр куяныннан ваграк. Аңа менә капкын шәп. Ите дә үр куяны итеннән тәмлерәк. Ни сәбәп беләндер, – анысын әйтә алмыйм.

...Үр куянын алырга бурзай этләр кирәк дип әйттем бит. Бездә бар алар. Шушы арада чыгарбыз әле. Минем кустым Кинҗәдә бар алар, өчәү, үземдә берәү генә. Тик минем шоңкарым берүзе генә дә Кинҗәнең бөтен этләреннән арттыра.

...Менә сиңа куян эзләре очрады ди. Ничек белергә кайчан үткәнен? Кичәме, әллә яңарак кынамы? Аны болай беләсең: иелеп кенә ялангач бармак белән шул эзне сәрмәп карыйсың. Куян яңарак кына үткән булса – эзе йомшак була. Ә инде ярты тәүлектән элегрәк үткән булса – эз ката.

Яңгол бабай очраган җәнлек эзләрен күрсәтеп сөйли. Әйтерсең ул үзе генә белгән хәреф язылган китапны укый.

– Монысы менә теге җирән шайтанның эзләре була инде. Төлкенеке. Ул би-и-ик купшы йөри. Яңа буй җиткергән кызлар кебек. Үзе басканга үзе сокланып йөри ул. Күрче, эзләре җеп сузган кебек туп-туры карга тиеп-тиеп киткән. Шуннан тиресенең шәплеген дә, койрыгының озынлыгын да беләсең инде. Менә туктаган. Хәзер ул ике-өч адымнан соң читкә китәчәк. Нәрсәгә туктаган дисеңме? Тычкан чинаганын ишетеп калган. Әнә, күрәсеңме, читкә борылган. Шулай итеп тычкан аулый ул. Һавага сикерә дә, койрыгын ялт итеп селтәп, бөтен гәүдәсе белән һавада борылып, кар астындагы тычканны басып ала.

Сөйләшә-сөйләшә барып, алар урман эчендәге кечкенә акланга килеп керделәр.

– Хәзер мин сиңа урман тавыкларын күрсәтәм. Әзер булып тор, миннән калышма, миннән алга да чыкма.

Яңгол бабай кул яссуы киңлегендәге агач көрәген шап-шоп итеп йомшак ак карга суга-суга аклан эченә атлады. Акланга кереп күп тә бармадылар, Яңгол бабайдан алда, янда, хәттә алар үткән тирәләрдән дә кар астыннан пырхылдап әллә нинди кара кошлар килеп чыкты. Тузган кар бураны аша Файзыр пырлап-пырлап очкан кызыл кикрикле, кап-кара каурыйлы урман тавыкларын күрде. Канатларында, койрыкларында берничә ак каурыйлары да бар. Кар астында яшәгән кошларны Файзырның беренче тапкыр күрүе иде.

– Бу аклан җәй көне җиләклек акланы иде. Әнә, уртадагы өч каенны күрәсеңме?

– Күрәм.

– Кич җитә башлады исә, шул каеннар башына җыйналып көтү булып утыралар. Шуннан канатларын гәүдәләренә кысалар да, бала-чага суга сикергән кебек карга чумалар. Аннан соң эзләп кара инде син аларны. Шунда җәйдән калган җиләк белән тамакларын да туйдыралар, бүре-төлкедән дә посып яталар. Аннан соң, кар астында алар өчен җылы да.

– Ә ничек тотып була аларны?

Яңгол бабай Файзырга күз сирпел алды да, җавап бирмәде. Тик көне буе йөреп, кичләтеп авылга кайтып җиткәч кенә әйтте.

– Син урман тавыкларын ничек тоталар дип сорыйсың, улым. Мин белмим инде, олан, аларны ничек тотарга икәнен. Белергә дә теләмим, белсәм дә сиңа өйрәтмәс идем. Бигрәк чибәрләр, бигрәк асыллар бит алар. Яшәсеннәр әйдә. Әйе.

Атна-ун көн эчендә Яңгол бабай Файзырны куяннарга капкын салырга өйрәтте.

– Менә бу таллыкта, Фәйзери улым, ана-а-аударак куян сукмагы бар. Җәй көне ул сукмак буйлап балыкчы малай-шалай йөри. Ә инде кышын – ул сукмаклар куянныкы. Төлке юкта алар хуҗа сукмакка. Хәзер без синең белән түгәрәк тал яныннан кереп китеп шул сукмакка барып чыгарбыз.

Чыннан да, азрак баргач, алда ярыйсы гына тапталган куян сукмагы килеп чыкты. Бабай, сукмакка бер метр чамасы калганчы, чаңгылары белән ике тирән эз калдырып баруын белде.. Шуннан туктады да, чаңгы таягы урынына йөрткән тар агач көрәк белән куян сукмагын азрак түгәрәкләп казып, капкынга урын әзерләде. Корган капкынны ипләп кенә шул түгәрәк ояга куйды да, көрәге белән арттан йомшак кар алып, зур саклык белән капкынны күмә башлады. Күмеп бетергәч, билендәге бауга кыстырылган куянның арт тәпиен алып, капкын өстендәге карны матур итеп тигезләде дә, тигез кар өстенә куян тәпиенең эзләрен салды. Эшен тамам иткәч, артка чигенә барды, үзеннән калган эзләрне көрәге белән күмде. Күмгән җирен тигезләде дә, капкын салган урыннан ерак булмаган тал куагы янына туктады.

– Бер капкын булды, иртәгә килербез. Хәзер мин әйткәнне исеңдә калдыр. Җепшек көн булса, капкын салып та йөрмә. Чөнки төнгелеккә туңдыра да, капкын өстендәге кар катып, куян авырлыгын күтәрерлек була. Шуңа күрә куян капкынга басса да капкынның теле урыныннан кузгалмый. Аңладыңмы?

– Аңладым.

– Инде бу капкынны син сал, мин карап торыйм. Аллага шөкер, куян күп безнең яланнарда. Анау үсеп утырган зиреклекнең теге ягында вак кына кәҗә таллыгы бар. Иллә мәгәр куян ярата инде шуны...

Күп нәрсәгә өйрәнде Файзыр Яңгол бабайдан. Күп нәрсәне күрде, ишетте, үзе эшләргә өйрәнде. Карт сунарчыга охшатып йөрергә, куаклар аша үткәндә тавыш чыгармаска тырышты. Яңгол бабай бер дә кабаланмыйча, әммә иртән чыкканнан алып кич булганчы аяк өстендә, хәрәкәттә. Бик арып китсә, аркасын терәп берәр юанрак агач төбенә карга утырып ял итә дә, тагын капкыннарын күтәреп агач арасына кереп югала. Урман эчен үзенең ишегалдыннан да яхшы белә. Яңгол бабайның күршесендә генә бертуган энесе Кинҗә яши икән. Тик урта гәүдәле, төптән юан әлеге башкорт агае Яңгол бабай кебек ачык күңелле кеше түгел. Чатнама суыкларда да тун изүен каптырмас, авызында һәрчак диярлек үзе үстергән тәмәке. Бабай энесен бик өнәп тә бетерми һәм аны кызгана да шикелле. Кинҗәдән һәрвакыт әче бал исе килә – димәк, эчмичә йөрми. Бервакыт, урманны чыгып авылга җитеп барганда, алар өч куян күтәргән Кинҗәне куып җиттеләр. Ат чанасы Кинҗә белән тигезләшкәч, Яңгол бабай кола бияне туктатты.

– Ты-ы-ыр, чибәркәй. Утыр, Кинҗә туганым, авылга хәтле байтак әле.

Кинҗә агасына карамады да, эндәшмәде дә. Җилкәсе аша аскан ике көбәкле мылтыгын сикертеп уңайлады да, үз юлы белән баруын белде. Бабай да энесенә башкача сүз катмады, азрак атын кызулатты. Бераз юл үткәч авыр итеп сулады да, кечкенә калкулык артында калган Кинҗә ягына карап, Файзырга дәште:

– Менә, улым, шушы кешенең дүрт ордены, өч медале бар. Сугышта соңгы ел ярымын разведкада йөргән.

Азрак тынып барды да, өстәп куйды.

– Шуңа кадәр ике тапкыр штрафбатта булган кеше ул, бичара. Әллә шуңарга инде, кайчак йөрәккәйләре кузгала шикелле, атналар буена бер сүз әйтмичә яши. Бүген дә кәефе юк.

Файзыр нәрсә дип тә әйтә белмәде. Яңгол бабайның энесе турында бик сөйлисе килә, тик малайлыктан яңа чыгып барган үсмергә андый әңгәмәне ничек алып барырга, нәрсәләр сорашырга? Ул моңа әзер түгел әле. Авылга җитеп, елга ярыннан менгәндә, бабай, үз уйларына юл тапкан кебек, әйтеп куйды.

– Бүген кич керсә, иртәгә бурзайлар белән чыгарбыз, алла кушса.

Кичен Кинҗә агай кермәде. Читән чыбыклары аша сузылып азлап-азлап кар ташыган җил төнгелеккә көч алып, улап, ажгырып, күз ачмаслык буранга әйләнде. Икенче көнне авыл урамнары буйлап кемгә бәйләнергә белмичә йөргән карлы буран тагы авылда куна калды. Менә шул кичне Кинҗә килеп керде. Кергән уңайга кайры тунын салып ишекнең уң ягындагы агач чөйгә элеп куйды да, зур кара кулларын бер-берсенә угалап, агаена эндәште:

– Син берәр нәрсә уйлыйсыңмы, әллә буран тавышын гына тыңлап, яшь чакларыңны исеңә төшереп ятасыңмы?

Кинҗәнең кәефе ярыйсы гына иде.

– Нигә авызыңа су каптың әле син, агай. Иртәгә буран басыламы, юкмы, ә?

– Таң атуга буран басылачак. Сиңа басылса ни дә, басылмаса ни?

– Әйдә, этләр белән чыгыйк иртәгә.

– Чыгарбыз ла ул. Тик син уйлаганча булырмы икән? Ике-өч куян алырбыз алуын. Аннан теге байгышларны да йөгертергә кирәк – майлары күбәя башлар, борыннары тупакланыр. Кай тирәгә чамалыйбыз?

– Уразай буена.

– И-и, анда теге мишәр Сәхи йөри бит.

– Китчәле, шул мишәрнең сунарчылыгы, кеше көлдереп сөйләп торма. Ул торып чыкканчы Уразай суы буен тоташ үткән булачакбыз. – Кинҗә сөйләнә-сөйләнә хәнҗәрен үткерләп утырган агае аша үрелеп мичтән утлы кузны бармаклары белән эләктереп алды да, юан итеп уралган тәмәкесен кабызды. Шулчак Файзыр аның өске ике сәдәфе төшкән бумазый күлмәгенең ачык изүе аша йөнтәс күкрәгендә йодрык хәтле бетәшкән тирән яра эзен күреп, тетрәп китте. Кинҗә агайның күкрәге бик нык ватылган иде. Утлы күмерне җирдән иелеп алган таш кебек кенә тотып тәмәкесен кабызгач, кире мичкә ыргытты. Аннан соң агае янына идәнгә чүгәләп, пыскытырга тотынды.

Иртән, чыннан да, буран басылган иде. Тирә-як ап-ак карга күмелеп ял итә. Торып, кичтән калган итле токмачны җылытып ашадылар да, киенеп ишегалдына чыктылар. Бу юлы алар белән Кинҗәнең үзе кебек ике кара малае һәм Яңгол бабайның ун яшьләр чамасындагы оныгы да бара иде. Чана артына бәйләнгән нечкә билле, кәкре сыртлы өч ала бурзай эт, чинаган кебек тавышлар чыгарып, авызларын зур-зур ачып исни һәм нәрсәгәдер борчыла иде. Яңгол бабай этләргә карап алды да, Кинҗәгә эндәште.

– Этләреңнең ямен җибәрәсең дә инде, Кинҗә. Ничә тапкырлар әйттем мин сиңа, койрыкларын кырмавыктан тазарт, дип. Юк бит, тыңламыйсың.

– Кар тирән, чапканда арт санын койрык өстерәп чыгара бит бурзайның. Әйдә, койрыклары авыррак булсын.

Файзыр Кинҗәдән сораганын сизми дә калды.

– Ничек инде ул койрык чыгара?

– Шулай, кустым, койрык чыгара. Чапкан чагында бурзай этнең койрыгы беркайчан да тик тормый. Кар йомшак, тирән булса, кискен итеп койрыгын астан өскә селти дә, шуннан үзеннән-үзе кардан чыгып китә. Аннан, аякларын кара син аларның. Минем уч хәтле булмаса да, зурлар инде. Көчек чагында этне сайлаганда син аны колагыннан күтәреп кара. Әгәр чинамаса, бармакларың белән борынын сәрмә. Салкын борынлы булса, исне шәп алачак. Аннан соң гына аякларын кара. Бурзай эткә куян, төлке куарга зур аяклар кирәк. Комда барган дөя аягы кебек булсын...

Яңгол бабай бүген ачык һәм күп сөйләшкән энесенә шатлыклы күзләре белән караштыра-караштыра малайлар ярдәмендә бияне җигеп бетерде дә, боерык бирде.

– Киттек. Этләр ач әнә, бертуктаусыз чиныйлар.

Файзырның уе буенча, аларның сунарлары бик уңышлы булды. Таллар белән капланган Уразай елгасы сул яктагы текә таулар буеннан ага. Яңгол бабай өч малайны, чаңгыларын кидереп, елганың уң яры буйлап җибәрде, ә Кинҗәнең кече улы ат белән калды. Кинҗә агайда ике зур бурзай, ә Яңгол бабайда картаеп-кәкрәеп беткән әнчек бурзай иде. Бабайның этенә Файзыр кызганып карады. «Кайсы җире белән мактана икән бу бичараның, сыртлары бигрәк кәкрәйгән».

Этле аучылар елганың сул ярыннан китеп, тауга карап күтәрелделәр. Бабай Кинҗәне ике эте белән астарак калдырып, үзе тау үренә карап тагын менә бирде. Аннан кулын селкеп малайларга кузгалырга кушты. Шуны гына көтеп торган ике кара башкорт малае сарылы-яшелле тавышлар чыгарып, кар баскан тугайларны яңгыратып акырып җибәрде дә, яр буйлап алга китте. Ә ярның теге ягыннан, бауда тартылган этләрен тынычландырырга тырышып, Яңгол бабай белән Кинҗә агай атладылар. Малайларга ияреп Файзыр да кычкырырга тотынды. Әллә каян гына берничә аклы-каралы саескан шыкырдап килеп чыкты, аучыларга ияреп, биегрәк агач башларына куна-куна тамашадан калмый оча башлады. Андый шау-шулы, этле кешеләрнең нинди исәп белән йөргәннәрен саескан халкы яхшы белә. Алар да әлегә йоклап яткан куяннан үзләренә файда ягын күзли иде.

Беренче куян әллә каян яр астыннан килеп чыкты да, елганың сул як яр башына утырып, колакларын тегеләй-болай боргалап, бер тамчы да курыкмыйча тирә-якны караштыра башлады. Тик Яңгол бабай оныгының әче итеп сызгырганына түзмәде: төп вазифасы – йөгереп качу икәнен исенә төшереп, томырылып, кар тузаны туздыра-туздыра чаба башлады. Ул ярыйсы гына зур, соры үр куяны иде. Кинҗә кулындагы этләр куян чапкан якка карап арт аякларына басып тартыла-чиный, сикергәли башлады. Кинҗә, кулындагы зур бияләйләрне селкеп тиз генә салды да, этләрне ычкындырды. Энесеннән тау ягындарак барган Яңгол бабай исә этенең муенсасыннан сул кулы белән тоткан хәлдә, аның кәкре сыртыннан ялангач кулы белән сыйпый-сыйпый әкрен генә нәрсәдер сөйләнеп этне тынычландырырга тырыша иде. Алар – ике карт аучы – нәрсәдер көтә сыман. Эт тә тыңлый, әйтерсең ул бабайның сүзләрен, аның кулларын яхшы аңлый иде. Тик шулай да гомер буе җәнлек куып бозылган, ярсый башлаган йөрәген баса алмыйча, ара-тирә чүгә-чүгә чинаштырып куя иде. Бу вакытта Кинҗәнең этләре куян эзенә төшеп, сикерә-сикерә чаба иде инде. Нәрсәдер көткән Яңгол бабай үзенә кирәкне сизде ахрысы – этен җибәрде.

– Әйдә, йөрәккәем, күрсәт картлыгыңны!

Инә бурзай куян эзеннән китмичә, азрак кыеклый биреп тау үренә омтылды. Карт этнең чабуында Кинҗә этләренең тизлеге һәм аларның тынычсыз сикерүләре юк иде. Карт эт әйтерсең җир өстеннән салмак кына итеп оча. Аның хәрәкәтләре картлык үлчәме белән исәпләнгән һәм ул куян белән кай тирәдә очрашасын белеп чаба. Яңгол бабай түзмәде, үзенең яшь, гайрәтле чакларын исенә төшереп кычкырып җибәрде:

– Ай-һай минем шоңкаркаем! Ай-һай асыллыкларың!

Файзырның мондый гаҗәп һәм сокландыргыч сунарны беренче күрүе иде. Куян, чапкан юнәлешен капылт үзгәртеп, тауның иң текә җиренә ыргылды. Ул да яхшы белә – хәзер җанының яшәеше текә тау үрендә һәм аякларының тизлегендә. Әммә күпме куянның башына җиткән кәкре сыртлы карт ала эт аның юлын кискән иде инде.

АУЧЫЛАР

Шул кыштан соң Файзыр ауга йөри башлады. Укуын бишенчедә йөргәндә, 1943 елда ташлаган иде. Кабат аңа укырга бар диюче дә, нигә килмисең дип мәктәптән эзләп килүче дә булмады. Тик әнисе генә аның арык, ач гәүдәсенә карап авыр сулады да:

– Ярар инде, балам, йөрмәсәң йөрмәссең. Анда барып суыкта катып утырганчы, нәрсә күрсәк тә бергә күрербез, утыр әйдә, – диде.

Шул көннәрдән башлап Файзыр көче җиткән-җитмәгән колхоз эшләренә йөри башлады. Сугыш беткән елда аны өч төрәнле трактор сабанына прицепщик итеп утырттылар. Ул чакта яңа ундүрте тулып үткән генә иде. Шуннан бирле – колхозда прицепщик. Яңгол бабайларда торып кайтканнан соң белер-белмәс көенә ауга йөри башлады. Абыйсы аңа авылдагы атаклы куян атучы, сугыштан кайтмаган укытучы Хәмитнең ау мылтыгын сатып алып бирде. Аның дусты, күрше малае Зиннур да укудан, йорт тирәсендәге эшләрдән арынган чакларында Файзырга ияреп ауга чыккалады. Тик ул әллә нәрсә белми. Аның вазифасы – капкыннар күтәреп йөрү, капкын салынгач Файзырның куян сукмагы янындагы эзләрен күмү, эләккән булса – куян күтәреп кайту. Файзырга ияреп еш кына ауга чыккаласа да, Зиннурның төп эше – әнисенә ярдәм итү һәм уку булды. Әнисе – Мәрьям исемле. Әтисе аңа матур итеп Мәрҗәм дип эндәшә. Зиннур белә-белгәннән бирле әнисе еш кына бер сүзне әйткәли:

– Я инде, улым, ник кенә кыз булып тумадың икән? Менә, кул арама керергә кеше юк бит. Апаң укуда.

Зиннурның Хөршидә апасы калада институтта укый. Ул апасы – аларның төп өметләре. Менә бетерер дә, менә укыта башлар, менә нужа баскан донъяларына азрак ярдәм итәр. Зиннур, әнисенең зар-моңнарын тыңлап, аңа нык ярдәм итә. Урамнарында көянтәләп чишмә башыннан су ташучы бердәнбер малай ул. Шуңа күрә, аның көянтә астына бөгелеп кереп су ташыганын күргән малайлар исем тактылар: килен! Чишмә тау буенда. Кәкре тыкрыклар, урамнар, көртләр аша кайтканчы чакрым ярым булыр. Тик Зиннур, үзен үртәгәннәренә ачуы килсә дә, әнисен чишмә суыннан өзми. Чөнки аның әтисе белән әнисе чәйне тик чишмә суыннан гына эчәләр. Аннары, вакытлар үтү белән, зур чиләк аскан бәләкәй гәүдәле малайга урамдашлар өйрәнеп тә бетте.

– Әй илаһым кәрим. Бу бала – Мәрьямнең теге су ташый торган малаедыр әле, рәхмәт төшкере! Эшлә, улым, эшлә. Әниеңә ярдәм ит, акыллы булып үс.

Зиннур эшләргә дә, үсәргә дә тырыша. Ул җәй буе бәрәңге утый, күмә. Көз булса, аны казыша. Җәй уртасы җиткәнче балтырган ташый, аннан җиләк, шомырт, чикләвек... Урманда ул белмәгән, ул йөрмәгән бер генә сукмак та юк. Тик ул барысыннан да бигрәк укырга ярата. Беренче класстан башлап мәктәпнең иң шәп укучыларыннан саналды. Тәртип ягыннан шаян булса да, укытучылар аны ярата иде. Сугышта ятып калган зур абыйсы Гарифулланы укыткан өлкән буын укытучылар Зиннурга карап искә алалар:

– Сәләте, укуы белән абыйсы кадәр үк булмаса да, Гарифка тарткан бит бу Зиннур Булатов. Әммә шаян. Ә Гариф кызлар кебек басынкы, тыйнак иде. Күзгә карарга да ояла торган иде.

Шуннан өстиләр:

– Бер ата-анадан туган балалар бит инде, нилектән алай икән ул? Күрәсең, монысының энергиясе күбрәктер. Шулайдыр ул.

Зиннур һәр эшкә өлгерергә тырыша. Әле, менә, дусты Фазыйзр белән ау серенә өйрәнеп йөргән көннәре. Ике кыш үткәреп өченчегә киткәндә, бер оста аучыга әйләнә башлаган иде анысы.

Фазыйрның абыйсы Габдрахман энесенең Яңгол бабайдан алып кайткан куян капкыннарын бик җентекләп карады. Кайбер җирләрен игәде, телен алыштырды һәм икенче кышны капкыннарны үзе ясый башлады. Шуңа дип җәй көне хәстәрен күрделәр. Югары төпкелгә барып каен күмере яндырдылар. Эшнең авырын аталары Ибраһим белән тагын ике малае башкарды. Чөнки Габдрахман авыр эшкә ярамый иде. Бер атна азапланганнан соң, алты чыпта капчык күмерне алып кайтып мунча алдындагы улакка тутырып куйдылар. Инде эш тимер-томырдан калды. Анысының да җае табылды. Зыярат тавының икенче ягындагы МТС*ка җәяүләп барып, аның чүплегеннән яраклы дип саналган тимерләрне сайлап, шуларны атка төяп алып кайттылар. Шуннан соң тотындылар инде капкын ясарга. Күбрәк вакытлары мунча эчендә тимер чүкеп үтте. Тик, тимерләре калын булып, аны кыздыра алмаганда, ул тимерне кул арбасына салып колхоз тимерчеләренә бара торган булдылар. Анда бөтен гомерен диярлек тимерлектә үткәргән Мөхетдин Чәүкә (Чәүкә исеме аңа чыкылдатып тимер чүкегәне өчен бирелгән) ярдәм итте. Чөнки бүре капкыны ясау аңа да кирәк – үткән елны аның сыер кадәр танасын ике бүре егып ашады. Бүреләргә аның үче бар. Аннан соң, моңа кадәр капкын ясаганы юк иде аның. Ясаша да, өйрәнә дә.

*МТС – машина-трактор станциясе.

Ике кыш үтеп барган чакта, Файзырда капкыннар күпме теләсәң шуның кадәр иде инде. Тәүге кышны ул куяннан уза алмады. Сугыш беткән елларда ялан тулы куян, төлке, бүре иде. Сугыш вакытында да, аннан соңгы елларда да сунарчылар бик аз булганлыктан, бүреләр күп үрчеде. Кайбер елларда, февраль-март бураннарында, нәсел калдыру эше белән мәшгуль чакларында алар хәттә эт аулауга күчәләр. Шул вакытларда авыл читендәге йортларның күбесендә этләр бетеп, авыл уртасында гына торып калалар. Иртән хатын-кыз кое, чишмә яннарында төнге хәбәрләр белән уртаклаша.

– Карале, әйгенәм! Бүген төнлә Агач Хуҗакайның этен ике бүре алган ди, ишеттеңме?

– Юк, әле ишетмәгәнием.

– Агач Хуҗакай Гали абзый әйтә ди, “үзем күреп тордым тәрәзәдән, ай яктысында”, дип әйтә ди. “Читәннән бер-бер артлы сикереп төшәләр дә, инде уйныйлар, инде уйныйлар Акбай белән чабышып”, дип әйтә ди. “Тәүдә мин аларны этләр дип торам. Шуннан, ишегалдыннан бәрәңге бакчасына чыгып киттеләр. Акбай да тегеләр белән инде. Шуннан, иртән торсам, эт юк”, дип әйтә ди. “Бакчага чыгып карасам – ак кар кап-кара кан”, дип әйтә ди. “Теге этнең йоннары гына торып калган. Сөякләренә кадәр чәйнәп, ашап киткәннәр”, дип әйтә ди Гали абзый.

– Ния, бер атна тирәсе бардыр артык булмаса, Мәсәлән Фәтхияләренең этен дә өч бүре тәрәзә төпләрендә акыртып ашамадылармыни? Ашаганнар, йонын да калдырмаганнар.

– Әйтмә инде. Юлыңа каршы килә күрмәсеннәр. Очрамас борын котым алынган.

Габдрахман белән Фәйзрахман ау башлаганга өченче кышка киткәндә, бүрегә капкын салырга ният иттеләр. Яңгол бабайдан кайтканнан соң, Файзыр икенче көнне үк абыйсына, үзләренең бәрәңге бакчасында, капкын салып күрсәткән иде. Кабаланмыйча, җентекләп, бик тырышып эшләде. Аларга кергән Зиннурның да дустына ярдәм итәргә исәбе бар иде. Габдрахман абзый рөхсәт итмәде:

– Син, Зиннур, мишәйт итмә, үзе генә эшләсен. Карап кына тор.

Бакчадагы читән кырына буран өеп киткән көрткә агач көрәк сабы белән «куян эзләре» ясадылар. Шул эзләргә Файзыр капкын корып куйды. Аннан капкынга көрәк сабы белән кагылып, эшләгәнен тикшерделәр.

– Ярыйсы кебек инде, – диде Габдрахман капкынны кулына алып. Бар, илтеп сал бүген үк.

Икенче көнне капкын карарга киткән Файзыр буш кул белән кайтып керде.

– Юкмыни? – дип сорады аңардан капка төбе көрәп йөргән абыйсы.

– Бар шул, – диде Файзыр, аптыраган тавыш белән.

– Нәрсә бар?

– Соң, нәрсә булсын, куян, – диде Файзыр, абыйсына карамаска тырышып.

– Кая соң, булгач?

Файзыр абыйсының елмаеп авызы ерылган йөзенә карый алмыйча җавап бирде:

– Эләккән инде, эләккән. Тик елый бит.

– Кем елый?

– Кем булсын, капкынга эләккән куян елый, мин бара башлагач бигрәк тә. Тач бәләкәй бала.

– Соң?

– Кызганыч бит, мин янына бара алмадым. Капкыны белән тал төбендә калды.

– Шула-аймыни, елыймыни? Ә син ауга йөрүне дәшми-тынмый гына куян ите ашап утыру дип белдеңмени, ә? Йөрмә алай булгач. – Ул азрак дәшмичә, башын иеп, күңелсез генә алдында басып торган энесенә карап торды да, кулындагы агач көрәген көрткә кадап, каршыларындагы күршеләренә кереп китте. Күп тә үтмәде, аңарга ияреп, өстенә тунын кия-кия, күрше малае Хәйбүш килеп чыкты.

– Ник, хәзер алып кайтабыз аны, хәзер. Әйдә, Файзыр, күрсәт, кайсы җирдә. Һе, булсын гына, аны инде...

Шуннан бирле Файзыр куян һәм төлкеләрне үзе алып кайта башлады. Аның ул эшенә тирә-якта яшәгән күршеләре башта көлеп кенә караганнар иде. Тик куян, төлкеләр әллә чыннан да бик күп иде, әллә Файзыр Яңгол бабайның шәп укучысы булды. Ул атнасына ике яисә өч куян тота башлады. Тәүге кышны өч төлке дә эләктереп алды. Икенче кышны алып кайткан куяннарының исәбе дә булмады. Төлкеләр дә ярыйсы эләкте. Капкын салыр өчен әллә кайларга барып йөрисе дә юк, – үзләренең өеннән ерак түгел, авыл очында гына таллык башлана. Таллык эче тулы куян сукмаклары. Файзырның капкыннары да җиңел һәм бик матур итеп ясалган. Салганда, абыйсы өйрәткәнчә, беләк юанлыгындагы кыска гына агачны капкын белән бергә бәйләп күмә. Агачны куян капкыннарына гына бәйли. Үткән юлы бер төлке тал арасында шул түмәргә эләгеп туктаган да, үзенең аягын үзе чәйнәп өзеп качкан иде. Шуңа күрә төлке капкыннарын агач бәйләмичә генә сала ул хәзер. Йөргән саен, капкыннарны күбрәк салган саен аның тәҗрибәсе арта бара. Өйләрендә яланнарга кышын чыгып йөри алмаган чатан абыйсы бар. Файзыр ана бөтен күргәннәрен, яланда йөргәннәрен берәмтекләп сөйли. Аның сөйләгәннәрен абыйсы бик бирелеп тыңлый, уйлана һәм аңарга киңәшләр бирә. Башлы кеше аның абыйсы. Әгәр ул таза, исән булса, могаен шәһәргә барып укып, машиналар ясый торган берәр инженер булыр иде. Абыйсы турында һәрчак шулай уйлый Файзыр.

Аның хәзер уналты калибрлы, бер көпшәле мылтыгы, ун гильзасы, Яңгол бабайныкына охшатып абыйсы ясап биргән хәнҗәре, аучылыкка рөхсәт алган билеты бар. Ул аудан алып кайткан куян-төлкеләрне Габдрахман кабаланмыйча, бик әйбәт итеп туный, аннан соң үзе ясаган калыпларга кидереп киптерә. Кипкән, әзер тиреләрне союзкожга алып барып бирә. Анда шул тиреләр исәбеннән дары, ядрә, кургаш, чәй-шикәр һәм акча бирәләр. Куян тиресе унбиш сум, ә төлкенеке – йөз егерме. Бүре тиресенә биш йөз түлиләр икән. Аннан соң, кайсы колхоз кырында тотсаң, шул колхоз бушка бер баш сарык бирә икән.

Габдрахман белән Файзыр җәй буена бүре тотарга әзерләнделәр. Габдрахман җәй буе зур һәм тешле итеп бүре капкыннары ясады. Ул капкыннарның зурлыгы уртачарак җиз тас хәтле бар иде. Капкынны ясаганда кеше күзенә күрсәтмәскә тырыштылар. Тик андый нәрсәне яшереп буламы соң? Капкыннар яртылаш кына ясалган чакта ук урамдагы хатын-кыз телгә килде.

– Ишеттеңме? Мөчтәкнең чатан малае бүре капкыны ясый икән, әйгенәм.

БҮРЕЛӘР

Бөтен гомерен Байгара тавында үткәргән инә бүре соңгы ике кышта үзенең картая баруын сизә башлады. Хәзер инде ул чатнама суыкларда ачык яланда, кар өстендә элекке кебек ятып йоклый алмый. Агач төбендә яисә карга күмелеп яту да ярамый – аның сөякләре сызлый һәм нигәдер тиз өши. Чөнки кышкылыкка үсә торган мамыгы элекке кебек озын һәм куе түгел. Аннары, соңгы җәйне колагы да начарланды. Сәбәбе печән вакытында булды.

Ул җәйге эсседә куе үлән арасына качып ятып, тәбәнәк буйлы, юантык җирән бия артыннан ияреп йөргән ике айлык колынны күзәтте. Ул аның әлсерәп, арып әнкәсеннән артта кала башлаганын көтә иде. Көтте һәм көткән максатына ирешкән кебек иде. Тик бөтен ялгышы шунда булды – җирән биянең сизгерлегенә бәя биреп җиткермәде.

Печән җыйгычка җигелгән йомры гәүдәле җирән бия кояш күтәрелгәнче чабылган печәнлекнең уртасыннан йөрде. Аның эше – печән җыйгычны өстерәү иде. Печән җыйгычта бияне кугалап утырган малайдан, авызыннан төтен чыкмаган чакта да, әллә нинди кискен, борынны ярып керә торган ис килә. Ул исле нәрсә – малайның кесәсендә. Малай кулыннан сибелеп калган җиргә барып бүренең аны иснәп тә караганы бар. Шуннан соң ул бик озак төчкерде һәм берничә көн тирә-яктагы исләрне начар сизде.

Инде менә кояш байтак күтәрелгәч, бүре үзенең теләген җиренә җиткерергә уйлады. Җирән бия җылынган тимер исе аңкып торган озын, кәкре тырнаклы печән җыйгычны өстерәп үтеп киткәч, үлән арасыннан чак кына күтәрелә биреп, колынга күренмәкче булды. Чөнки ул колынның кичкелеккә кешеләр, атлар җыйналган җирдә төлке төсендәге кәкре койрыклы эт белән шаярып уйнаганын күп тапкырлар тал арасыннан яшеренеп карап торган иде. Эт белән колын бер-берсен бастырган булып уйнарга яраталар иде. Инә бүре, колынның шулай шаярырга яратуыннан файдаланып, аңа койрык болгаштырып, җирән биядән ераккарак алып китәргә, аннан соң бер умыруда бугазын өзәргә исәпли иде. Ә аннан соң нәрсә эшләргә икәне билгеле инде: тешләр авызда бит. Шул уйларыннан күңелләнеп, куе үлән арасыннан күтәрелә биреп, бүре киң маңгайлы башын колынга борды. Тик эссе кояштан алҗып, йомшак, түгәрәк койрыгы белән исәпсез-сансыз кигәвеннәрне куа-куа әнкәсе артыннан башын җиргә хәтле иеп атлаган колын аны күрмәде. Шулай аны күрмичә, яныннан берничә тапкыр үтеп китте. Колыннан бүренең ач ашказанын укшытырлык дәрәҗәдә тәмле итеп сөт һәм ит исе килә иде. Куе, биек булып үскән үлән арасында бер ятып, бер торып көткән бүре колынның бугазына ташланудан үзен көчкә генә тыеп торды. Чөнки аңарга күп итеп ашарга кирәк. Иттән дә бигрәк эссе, тәмле кан эчәргә кирәк. Байгара тавының иң текә җирендә үскән куаклар астындагы өнендә аның дүрт ач баласы ята. Менә ничәмә көн инде инә бүре аларга буш имиләрен суырта. Чөнки аның сөте юк. Ә сөт булырга – соңгы атна-ун көндә юньләп ашаганы юк. Тагын ике-өч көн эчендә балаларын туйганчы имезмәсә, йомшак ит ашатмаса, алар ачтан шыңшып елый башлаячак. Өне тау башында булса да, кешеләргә балаларының тавышы ишетелеп куюы бар. Бигрәк тә кичләрен, тавыш ерак таралган чакларда.

Бүре колынның кигәвеннәр куып дерелдәп-дерелдәп киткән йомшак тәненнән күзен ала алмыйча озак ятты. Селәгәе авызын тутырган саен, укшыйсы килүе көчәйгәннән-көчәя барды. Йоткан селәгәе буш ашказанына җыйналып, ашыйсы килүен тагы да ныграк көчәйтте. Бүренең башкача түзәр әмәле калмады. Ул, җирән бия үтеп киткәч, үлән арасыннан азрак кына күтәрелә биреп, якынлашып килгән колынга әкрен генә тавыш бирде:

– Г-г-ых!

Колын башын күтәрә генә башлаган иде, тирә-юньдә нәрсәдер барлыкка килде. Әйтерсең зур-зур агачлар куркынычлы тавышлар чыгарып бүре өстенә аудылар. Печән җыйгычта утырган Мөхми Сәлиме, җыйналган печәнне төшереп калдырырга дип рычагка баскан гына иде, ике тәртә арасына җигелгән Миңгерәү Кашка кинодагы яхшы атлар кебек капылт кына ике арт аягына күтәрелде дә, печән җыйгыч белән бергә әле генә үзе үткән якка борылып, куе үлән арасына ташланды. Аның аяклары астында ниндидер эт чыелдап алды да, тешләре белән җир тырнап килгән печән җыйгыч астына кереп китте. Ике куллап печән җыйгычның утыргычына ябешеп утырган Сәлим уйлап өлгерде: Банжур бабайның Мучкачы, ахры. Һәм печән җыйгычның тешләрен күтәрә торган рычагына басты. Артына борылып караган иде – үләннәрдән дә биегрәк итеп сикерә-сикерә качкан бүрене күреп калды. Җирән биянең башта ачуланып пошкыруына, аннан соң кыска гына кешнәп тавыш бирүенә колыны йөгереп килеп, тәртә астына, әнкәсенең зур корсагы янына сыенды.

Моңа кадәр тере бүре күрмәгән Сәлимнең тыны бетте. Җиргә төшәргә дә курыкты, төшмәсә, колын өчен борчылды. Тик Җирән биянең, колакларын торгызып, гайрәтләнеп уң тоягы белән җиргә тибә-тибә бүре качкан якка карап торганын күргәч, азрак тынычлана төште. Инструментлар яткан тимер савыттан чүкеч алып чалбар каешына кыстырды да, печән җыйгычтан төште һәм тиз генә аркалыкны чишеп алды. Колынның муенына элмәк салып уң тәртәгә бәйләгәч, печәнчеләр куна яткан урынга бия белән икесен куа-куа төшеп китте.

Көндезлекне ашаган чакта да, кич йокларга яткач та печәндә эшләүчеләр бары тик Сәлимне генә тыңлады. Сәлим сөйләгәнгә ышанып бетмәгәннәре барып «бүре таптаган җирне» карап кайттылар. Җентекләп караган малайлар үләнгә эләгеп калган, укмашкан йон кисәкләре һәм кан таплары күрделәр. Караңгы төшеп, учаклар янгач та, куышлар яныннан читкә китеп йөрүчеләр азайды. Китсәләр дә ике-өч булып җыйналып, кулларына күсәкләр алып йөрделәр. Көндез булып үткән ул эшне Банжур бабай үзенчә йомгаклап куйды:

– Күңелеңә авыр алма, Сәлим улым, нәрсә генә дисәң дә, син Мөхмисең шул инде. Атаң мәрхүм дә шулай, тиз уйлый белми иде. Машинаңа бүре хәтле бүре эләккәч, тешләрен күтәрмичә туп-туры менә монда алып төшәргә иде аны. Мин монда йөрим. Кулда сәнәк. Кадап кына ала идем дә – колхоз хуҗасы Хамматовтан бер сарык! Эчегезне тишәр иде шул, иртәгә бер казан сарык ите пешсә! Эх, сезне-е! Франциядә булганыгыз юк шул сезнең, Франциядә!

Учак янында төрлечә утырган, яткан эреле-ваклы малайлар азаккы җөмләне аңлап бетермәде, сорарга да кыймады.

Шулай да, малайларның башына бер уй кереп калды. Күрәсең, Франциядә печән җыйганда бүре тотарга да өйрәтәләрдер. Тиккә әйтми бит инде Банжур бабай Франция дип.

Менә шул җәйдән соң инә бүренең колаклары катылана башлады. Аңа еш кына шалтыр-шолтыр иткән тимер тавышлары ишетелгән кебек була һәм сырты авырткалый. Аның арка үзәгенә Җирән биянең тоягы тигән иде. Тик ничек кенә булмасын, ана бүренең балаларын ашату, үстерү аның өстендә иде. Балаларының атасы, ничәмә-ничә еллар бергә яшәгән, бергә азык тапкан һәм бергә балалар ашаткан иптәше быел әллә нәрсә эшләде, үз тамагын гына кайгырта башлады. Үсеп килгән балаларын сарык буарга өйрәткәндә ана бүре хәзер ата бүрене бөтенләй ияртмәс булды. Ата бүренең үзен генә кайгыртып йөрүенең сәбәбе – аның картаюында иде. Шуңа күрә, инә бүрене һәм аның белән бергә дүрт баласын ташлап, җәй буена күренмәде. Көз җитеп, балалары җитлегеп килгәндә, йоннары коелып сирәкләнгән, ябыккан карт бүре үзенең өне янына кайтты. Яшь бүреләргә сунар күрсәтү җиткән вакытта алар белән берлектә җылы кан эчү һәм туйганчы симез сарык ите ашау өмете белән кайтуы иде аның. Инә бүре җәй көннәрендә аның эзләрен, үләндә калган исен очраштыргалый торган иде. Тик ата бүредән элекке кебек саф сарык каны һәм яңа ашалган җәнлекләрнең исе килми иде инде. Аңардан күбрәк иске сөяк, үләксә, бака һәм йомран исләре генә килә иде. Әллә кайларда йөреп өне янына өмет белән әйләнеп кайткан карт бүрене ана бүре ырылдап куып җибәрде. Куып җибәрде дә, сарык бугазын өзгәләп, ярадан аккан канны эчәргә балаларын үзе өйрәтте. Тирә-якны, урман-кырларны, яланнарны, үзләре генә үтеп йөргән сукмакларны яхшы белә иде ул. Шуңа күрә, үзе яшәгән тирәлектәге бер генә йорт җәнлегенә дә тимәде һәм балаларыннан да тидертмәде. Җирән бия колыны белән булган ялгышлыгы – ач балаларын туйдыру теләгеннән һәм ярдәмгә иптәш бүресе булмаганлыктан иде.

Соңгы вакытта ферма тирәсендә бүреләр күренмәгәнлектән, колхоз көтүчеләре җәй буена сарыкларны тышта, киртә эчендә генә тотып, эчке абзарларга кертмәделәр.

Бүре дүрт баласын тавыш-тынсыз яткырып, фермадан ерак булмаган кечкенә тауның ялангач башында, ташлар арасында көн үткәрде. Алар бу тау башына таң аткан вакытта ук килеп ятканнар иде. Кояш күкнең нәкъ түбәсенә менеп җиткәч, бүреләр бер-бер артлы тезелешеп төшеп, тау астындагы кечкенә елгадан су эчтеләр дә, кире тау башына менеп йокларга яттылар. Балаларының аяклары ерак арага чыдарлык түгел иде. Шуңа күрә, сарыкларның канын эчкәч кенә, ул аларны урау юл белән өннәренә куачак.

Таң яңа беленә башлаган чакта, астындагы ташлар тәненең җылысын ала башлагач, инә бүре урыныннан кузгалды. Оеган тәнен язып, тавыш чыгармыйча гына киерелде, аннан соң авызын зур ачып иснәде. Аның торганын сизгән балалары урыннарыннан кузгалмады. Инә бүре тавыш чыгармый гына урыныннан кузгалып, балаларына борыны белән төртә-төртә, барысын да торгызды. Ерткыч авы шуннан башлана иде. Балаларының өчесе ата, берсе генә әнчек иде. Бүре аларны иснәштереп чыкты да, гәүдәгә зуррак булганына җиңелчә ырылдап башы белән бөере янына төртте дә, үзе генә белгән сукмактан ферма ягына тавышсыз адымнар белән юыртып китте. Балалары да аның адымына ярашлы итеп иярде. Иң арттан гәүдәгә зуррак булганы бара иде. Ул, әнкәсе кушуы буенча, әтисе урынын алган иде.

Иртәнге тынлыкны ярып, өзгәләнеп этләр өргәндә һәм тәмле йокысыннан уянган ферма каравылчысы дөпелдәтеп мылтык атканда, сигез сарык, өзелгән бугазларыннан кан агызып, аякларын җиргә бәрә-бәрә җан биреп ятканда, бүреләр фермадан ерак булмаган урман читенә таба баралар иде инде. Урта гәүдәле симез бәрән сарыкны аркасына салган инә бүре ераграк китәргә ашыкты. Беркадәр киткәч, артларыннан өрә-өрә куып килгән ике эт тавышыннан чамалап, җилкәсендәге сарыкны ташлады да, үзе артыннан дүрт баласын да борып, куып килгән этләргә каршы ыргылды. Бүреләрнең каршы һөҗүме кыска һәм яшен тизлегендә булды. Әле бүредән куркуның нәрсә икәнен белмәгән һәм аларны беркайчан да күрмәгән, яңа көчеклектән чыгып эткә әйләнеп килгән, алдан чапкан зур гәүдәле кара эт, нәрсә булганын аңлаганчы, биш бүре тарафыннан ботарланып ташланган иде. Икенчесе, азрак арттанрак чапканы, яшен тизлеге белән якынлашып килгән бер көтү ут күзле бүрене күргәч, тиз генә борылып ферма ягына ташланды. Эт артыннан куа киткән ике баласын инә бүре ырылдап кире борды. Аннары, сарыкны иң зур гәүдәле баласына күтәртеп, үткән юлларын адаштыра-адаштыра өннәренә алып кайтып китте.

Көзге юеш яңгырлар үтеп, җир туңдыргач, өннәре тирәсендә үскән куе чытырманлык арасында чит бүрегә тап булды ул. Моңа кадәр аның исен туры китергәне, үзен күргәне юк иде. Башта, барган җиреннән, таза һәм көчле бүре исенә барып төртелде. Шунда ук шып туктады. Бу ис аңа өненнән куылган бүренең яшь чагын хәтерләтә иде. Җилсез, тыныч һавада шылт иткән тавыш юк. Тик, инә бүрене тынычсызлык биләп алды. Ул белә: ниндидер таныш булмаган көчле ата бүре аны күзли иде. Ул өне ягына күз йөртеп чыкты да, ике аягын алга сузып, башын туры тоткан көенә җиргә ятты. Бераз вакыт үткәч чытырманлык арасында ят бүренең зур гәүдәсе пәйдә булды. Әммә ул чыгарга ашыкмады, һәм күзләрен инә бүредән алмыйча, койрыгын селки башлады. Бу аның чытырманлыктан чыгарга һәм якын килергә рөхсәт соравы иде. Шуннан башланган танышу-иснәшү бер тирәдә яшәүгә әйләнеп китте. Әнкәләренә буйсынып үскән дүрт яшь бүре дә яңа килүчегә артык игътибар итмәделәр. Тик берничә көн үтеп, таң атып килгән мәлдә, якында үсеп утырган кәкре каен янында элекке дусты булган бүренең кыска гына итеп улавы ишетелде. Бүре тавышында тынгысызлык, көч һәм куркыту яңгырый иде. Өне янындагы чокырда яткан инә бүре кузгалмады. Яна бүре торып аягына басты да, зур дикъкать белән тавыш килгән якка колак салды. Ул яктан тагын өзек-өзек улау ишетелде. Карт бүре нәрсәгәдер ризасызлык белдерә иде. Яңа бүре инә бүрегә сораулы караш ташлады да, аның йомык күзләрен күргәч, бергә яткан чокырдан кабаланмый гына чыгып, каен янында торган карт бүрегә карады. Карт бүренең гәүдәсе яңа атып килгән таң яктысында зур һәм мәһәбәт булып күренә иде. Яна бүре һаваны иснәде. Аралары байтак кына булганлыктан, әллә ни ис эләктерә алмады. Шуннан соң ул сакланып кына агач төбендәге бүрегә таба атлады һәм шул яктан танавына бәрелгән карт, таушалган тире исен сизеп алды. Ике-өч адым атлады да, туктап, башын күтәрә биреп тагын иснәде.

Бу юлы бүредән үләксә исе килеп бәрелде.

Сугыш каты һәм кыска булды. Карт бүре тәгәрәп киткәч, аркасына яткан килеш дүрт аягын күтәрә биреп, бугазын яңа бүренең тешләре ирегенә куйды. Көч яңа бүредә иде. Җиңгән бүре җирдә яткан бүренең тонык күзләренә, аркасына ябешеп торган корсагына, муенына карады. Муен җиңүченең тешләре ирегенә бирелгән иде. Карт бүренең күзләрендә сугыш уты һәм ачу юк, тик яшәү өмете белән ялвару гына бар иде. Җиңүче бер генә мизгелгә туктап торды да... арткы уң ботын күтәреп, карт бүренең муенына сиптерде. Аннан, карт бүрегә карап та тормыйча, сугышып алган инә бүре янына борылып китте.

Бүреләр сугышып йөргән вакытта, көзге пычраклар туңып, тәүге карны көткән көннәрдә, Габдрахман бүре капкыннарын ясап бетергән иде инде. Инә бүре кар яугалап торган бер төнне авыл очындагы ятим Майтап карчыкның соңгы карт кәҗәсенең башына җитәргә булды. Ярты төн җиткәч, күрше өндә яткан дүрт баласын калдырып, яңа иптәш бүресе белән ауга юл тотты һәм аны авыл ягына алып китте. Байтак араны алдан үзе барды. Чөнки яшь бүре кая барырга икәнне белми иде. Авыл очындагы таллыкка килеп җиткәч тукталдылар. Тал арасы тып-тын. Авыл ягыннан искән салкын төньяк җиле мал, тирес, сасы этләр һәм тал исен китерә. Тавыш-тынсыз байтак басып торгач, инә бүре борыны белән ата бүренең корсагына төртте. Ата бүре көндез явып үткән яңа карга зур аякларын саклык белән генә батыра-батыра тал арасындагы тар сукмакка атлады. Алда барган бүренең арт аягына терәлә язып, аның эзләренә генә басып әнкә бүре иярде. Шулай итеп алар кечкенә калкулыкны төштеләр дә, тал арасындагы сукмакка килеп керделәр.

КАПКЫНЛЫ БҮРЕ

Татар мәктәбенең тугызынчы сыйныфында тарих дәресе бара. Укытучы Сания апа, урыныннан тормыйча гына, класс тактасында эленеп торган картага әйләнеп тә карамыйча, указка белән картаның кирәк җиренә төртеп күрсәтте.

– Менә сезгә картада Лондон дигән шәһәр. Сез аның Англиянең башкаласы икәнен беләсез хәзер. Англия үзе төрле яктан диңгез белән уратып алынган һәм бөек диңгез дәүләте булып киткән. Шуңа күрә аның диңгез флоты бик зу-ур булып, ул би-ик күп колонияләр яулап алга-а-ан... Син, Булатов туган, кулларың белән нәрсә эшлисең анда, парта астында, ә? Бас әле, ба-ас!

Зиннур торып баса. Тик кулындагы пәкесе белән юынган агач кисәге пимасының кунычы эчендә инде.

– Мин нәрсә сөйләдем әле? Яле, мин сөйләгәннең иң соңгы җөмләсен кабатла!

– Шуңа күрә аның диңгез флоты бик зу-ур булып, ул би-ик күп колонияләр яулап алга-а-ан.

– Шулаймы?

– Шулай, апа.

– Ә нигә сузып сөйлисең?

– Сез бит кабатларга куштыгыз.

Тынлык.

– Күрсәт кулларыңны!

– Кулда бер әйбер дә юк.

– Ә-ә, бернәрсә дә юкмы?

– Юк.

– Эзләсәм табам инде мин, эзләмим генә. Ярар утыр, дәрес тыңла.

Сания апа ул укучысын бик ярата. Бишенче класстан бирле Зиннур аңарда тарих өйрәнә, һәм дүртенче ел инде ул аның дәресләреннән һәрчак «бишле» генә ала. Сания апа ул малайның тарихка булган сәләтенә сокланып һәм азрак шүрләбрәк карый. Чөнки тарих буенча ул кайбер илләр турында укытучысыннан күбрәк белә. Кайсы вакытларда Сания апа аның биргән соравына тулы җавап бирә алмый һәм үзенең бик белеп бетермәгәнен сиздермәс өчен:

– Уты-ыр, Булатов туган! Син программадан читкә чыгып сораша башладың. Мин сиңа алар турында аерым сөйләрмен, – дип җавап бирә.

Укытучы, бүленгән сүзен исенә төшереп, Мария Стюарт турында сөйләргә җыена гына башлаган иде, класс ишеге ачылды. Ярыкта Файзырның бәләкәй генә борынлы, очлы авызлы, өшегән бите күренде.

– Зиннур, тиз чык!

Сания апа, ишек ягына карарга дип, урыныннан тормыйча җайлап кына борыла башлаган иде, Булатов ялт итеп күренеп калды да, ишекне шапылдатып ябып, юкка чыкты. Класста утырганнар көлеп алдылар. Тик, Сания апа тагын кабаланмый гына класска борылып караганда, анда утырганнарның йөзендә: “Англиянең башкаласы Лондон икәнне без беләбез, апа, ә аннан соң нәрсә булган?” – дигән сорау гына торып калган иде.

Зиннур белән Файзыр, чыгып эләктереп алмасыннар дип, рус мәктәбе мөешенә кадәр йөгерделәр. Мәктәп мөешен үтеп, ишекләре күренмәс булгач, Файзыр туктады.

– Беләсеңме нәрсә, беләсеңме-е?

– Нәрсә?

– Белмәсәң бе-ел – капкынга бүре эләккән!

Зиннур сул кулы белән бүреген этәрә төште:

– Кит аннан... Кайсы җирдә?

– Теге, сугышка хәтле тавык фермасы бар ие бит?

– Ыы!

– Шуңа таллык аша чыга торган тар сукмак барые бит?

– Кайсы-ы?

– Әй, кайсы... Талны чыккач та ун якта, кызыл мәте ала торган чокыры да бар.

– Ә-ә!

– Менә шул сукмакта. Мин өченче көн анда бүре капкыны салган идем. Кичә талның икенче ягыннан гына барып чаңгы белән үтеп киткән идем, – ул-бу күренмәде. Иртән әни мине җибәрмәскә иткән ие, абый, бар, ди. Көн суык бит, үзең күрәсең. Абый әйтә, бүре йөрсә шушындый суыкларда йөри инде ул, ди. Ач көе ятып кара син суыкта, ди.

Файзыр кар төшкәннән бирле сала бүре капкыннарын. Яртышар потлы ике капкынны чаңгы табанлы чанага салып әллә ничә тапкырлар алып барып, әллә ничә тапкырлар алып кайтты. Салырга барганда Зиннурны ияртми. Карда эзләрең, агачларда исең кала, ди. Мөчтәк дисәң дә Мөчтәк инде! Кышкы карда, туң талда нинди ис калсын ди. Соңгы тапкыр салыр алдыннан капкыннарны мунча казанына күп итеп тал кайрысы салып бергә кайнаттылар.

– Таң вакытында эләккән ахрысы, – ди Файзыр. Ну сикергән әй, капкын эләктергәч, әлләлә-ә! Икәү булганнар. Монысының эзе – минем уч хәтле бар. Икенчесенеке этнекеннән аз гына зуррак. Абый әйтә...

Зиннурның башкача тыңларга түземлеге җитми.

– Куып җиттеңме соң?

– Юк шул.

– Ния?

– Азрак бардым да, кире борылдым. Капкынны өстерәп киткән ул. Ялгыз каен ягына.

– И-эх си-и-н! Ния инде?

Файзырның күзләре төрле якка йөгергәли. Ул Зиннурга тиз генә карап ала да, нигәдер пышылдап кына әйтә:

– Ике бүре артыннан берүзең барып кара, алай шәп булсаң.

Шул сүзләрне ишеткәч Зиннурның эчен шатлык биләп ала. Файзыр бит аны иптәшлеккә алырга килгән.

– Абый әйтә, Зиннурны чакырырга кирәк иптәшкә, ди. Ул бит чаңгыда да шәп йөри, ди. Барасыңмы?

Ике бүре дигән сүз Зиннурның эченә салкын йөгертә. Тик ул сер бирмәскә тырыша.

– Сорап торасың, бармыйча тагын, әлбәттә барам. Әйдә, мин чабата гына киеп чаңгыларны алам да – ычкындык. Бик ерак җибәрергә ярамый.

Алар йөгерә-атлый өйләре ягына киттеләр.

– Син әнигә ычкындыра күрмә тагын. Ишәрсең ишәк чумарын. Тукта, син безгә кереп тә торма. Мин хәзер киенеп чыгам.

Зиннур Файзырны ташлап алдан йөгерде. Өйләренә кереп аягындагы пималарын тиз генә мич башына ыргытты да, тула оеклап, өстеннән киндер чолгаулар урап, чабаталарын киенә башлады. Чиләк белән сөт күтәреп кереп килгән әнисе аңа бәрелә язды.

– Ишектән кергән җиргә утырмасаң, бүтән урын беткәндер. Нәрсәгә кайттың тагын?

– Чаңгы алырга. Соңгы дәрестә чаңгы ярышы икән.

– Кыш булса, көн дә шул ярыш булыр инде сезнең. Теге арихметикаңны күбрәк укыр идең ичмаса. Хөршидә апаң шул кирәгрәк ди бит.

Әнисе сөйләнгән арада, ул юк та булды. Тәрәзә аша улының чаңгылар күтәреп кабалана-кабалана үтеп киткәне күренеп калды.

– Әй илаһым! Исән чагымда шушы баламны укытып кеше итәлсәм генә ярар иде инде. Бигрәкләр дә, Гарифуллама охшаган. Куллары, торышлары тач абзасы.

Әни кеше сугыштан кайтмаган зур улын төпчегенә охшатып, һәрчак сагынып искә ала иде.

Файзырның әнисе Хәсбия әби Зиннурга кечкенә бер капчык астырды.

– Син, Зиннур, шушыны аркаңа ас, улым. Чүпрәккә төргән ике куян боты белән ярты ипи икегезгә.

– Кирәкми, Хәсбия әби, хәзер кайтабыз без.

– Кайтсагыз кире алып кайтырсыз, ашаучы табылыр монда. Ачыксагыз, берәр җаен китереп ашарсыз. Фәйзерахманның аркасында мылтыгы, кесәсендә, куенында патроннары, аңа авыр булмасын. Бер-берегезне карап йөрегез, ташлап китмәгез!

– Һе!

– Һе булыр, яланда ялгыз калсаң.

Чыгып китәр алдыннан Габдрахман абыйлары аларга кыска гына вәгазь әйтте:

– Тирегездән чыгарлык булып кумагыз. Капкын өстерәп Сәхәп буеннан ары китә алмас. Ярты потны өстерәргә күпме кирәк аңарга. Атканда кабаланма, үзең ат. Маңгаена төзә. Бик якын бармагыз, өстегезгә ыргуы ихтимал. Егерме – егерме биш адымнан әйбәт булыр... Эх, үземнең аягым авыртмаса-а... Ягез, юлыгыз уң булсын!

...Тал сукмагына кереп, бүреләрнең эзләренә төштеләр. Капкынга эләккәч бүре бик нык сикергән, бәргәләнгән, тартылган. Эләккән урынында бик күп таллар сынып, егылып беткән иде. Таллыктан, килгән ягына карап кире киткән бүре эзе белән бәләкәй генә калкулыкка күтәрелделәр. Шунда капкын өстерәгән бүре эзенә икенче бүре эзе килеп кушылды. Ул эзләр беренчесенекеннән бәләкәйрәк иде. Файзырның әйтүенә караганда, Урман авылы яланнарында Яңгол бабай күрсәткән бүре эзләре капкынга эләккән бүре эзеннән кайтышрак иде.

– Кырдан бар. Чаңгыларың белән эзләрен таптама. Азактан кирәк булуы бар.

Нәрсәгә кирәк булуын Зиннур аңламады да, сорамады да. Эз эз иңде. Аны таптадың ни дә, таптамадың ни. Хәзер куып җитеп атып аласы гына калды. Зиннур шул бүре эзләреннән башка бернәрсәне дә күрми һәм күрергә теләми иде. Тере бүреләр бит, тере бүреләр! Бүре эзләрен уртада калдырып, алар алга шудылар. Файзырның чаңгылары да авыр, үзе дә акрынрак иде. Чөнки аның чаңгылары кыска һәм Зиннурныкыннан ике тапкыр киң иде. Ике кулы белән алмашлап тотып бара торган тар гына агач көрәк алган ул үзе белән, ә чаңгы таяклары бөтенләй юк. Бүрек колаклары ияк астына тартып бәйләнгән, бите абыйсы куян тиресеннән тегеп биргән битлек белән бөтенләй диярлек капланган. Зиннурның суыкта битләре өши, ә Файзырның эшләре көйле: бүрек астындагы битлектә өч кенә тишек – икесе күзләренә, берсе – борынына.

Зур кыр уртасында япа-ялгыз утырган юан каенны сулда калдырып сөзәк кенә үргә күтәрелә башладылар. Зиннурның йөрәге алга ашкына. Ул Файзырны калдырып алга китәргә тырыша. Файзыр аңа берничә тапкыр әйтеп карады, ә Зиннурның аны тыңларга түземлеге җитми. Ялгыз каенны үтеп сөзәк үрнең яртысына җиткәч, Файзыр туктады һәм Зиннурны алга киткән җиреннән янына чакырып алды.

– Менә нәрсә, Зиннур! Яңгол бабай әйтә, сунар барган чакта, авылдан кузгалып киткәннән башлап, бер генә кеше башлык була, ди. Бөтен сунарчы кешеләр аның әйткәненә буйсынырга фарызлар, ди. Әйдә, сүз куешыйк. Бүре минем капкынга эләккән. Шулай бит?

– Шулай инде.

– Шулай! Аннан мылтык та миндә. Син мине тыңларга тиешсең. Әгәр теге бүреләрнең капкынсызы кире борылып килеп өстеңә ташланса?

– Таяк белән.

– Бик куркыр инде бүре синең юкагач таягыңнан.

– Алайса мылтыгыңны бир! Мин аларны тиз генә куып җитеп...

– Бирде ди сиңа мылтык, бирми ни. Сунарчыга мылтыгын беркайчан да башка кешегә бирергә ярамый. Миңа сунарчы билеты биргәндә шулай дип кул куйдырып бирделәр.

– Тизрәк күрәсе килә бит бүреләрне.

– Килсә киләдер. Минем үземнең дә күрәсем килә аларны. Я мине тыңлыйсың, яисә бар, кайтып кит. Ялан тутырып, Зинну-ур! дип кычкырып йөрисе генә калды хәзер. Миңа бүре алырга кирәк. Я, әйт сүзеңне, тыңлыйсыңмы, юкмы?

– Әй, ярар инде, нәрсә...

– Ярамый! Тыңлыйсыңмы, юкмы?

– И-и, Мөчтәк! Бәйләндең тек бәйләндең. Бүреләр китә бит.

– Китсеннәр.

– Тыңлыйм, тыңлыйм! Әйдә киттек!

– Шулай дип котыл. Әйдә алайса!

Кузгалдылар. Бик текә булмаса да сөзәк, озын үрне менгәнче байтак вакыт үтте. Абыйсының тирләмәгез дигәнен исендә тотып, Файзыр кабаланмады. Чөнки ул үзе дә белә. Салкын көнне шәп йөреп тирләгәннән соң йөрешеңне акрынайтсаң, бик тиз өши башлыйсың.

Көн аяз, суык. Күк йөзенең чите буйлап барган колаклы кояштан җылының әсәре дә килми. Ярый әле, җиле юк. Хәрәкәт иткәнгәдер инде, кул белән бит кенә өши. Ә Файзырның бите дә өшеми. Өстәвенә, тула оегы эченнән куян тиресеннән теккән оекбашлар кигән. Аларның бер пары көн-төн йөргән Файзырга бер елга түгел, бер айга гына җитә. Кулында яхшы йоннан бәйләнгән өч бармаклы бияләй. Аның өстеннән киндер белән тышланган зур куян бияләй кигән. Бүреге эчендә дә куян тиресеннән теккән түбәтәй. Ничә куян киткәндер аңа киенергә; шуңа ул өшүнең нәрсә икәнен белми. Кире кайтканда авылга керер алдыннан гына битлеген сала.

Файзыр, ауга йөри башлаганнан бирле, Яңгол бабайга охшатып, куян тиресеннән киенә. Тик чалбар тегеп кияргә базнат итми – кич аулакка баргач кызлар көлүдән курка. Суык аны бер яктан да ала алмый. Өстәвенә, калын сырган чалбар да кигән әле ул. Зиннурның куян тиресеннән теккән киемнәре юк. Тик ул да әйбәт киенгән. Өстендә яңа куфайка, сырган чалбар, башында тышлаган бүрек. Йонга кәҗә мамыгы катыштырып бәйләгән оекбашлар, бияләйләр. Зиннур төпчек, шуңадырмы, әнисе аны бик ярата һәм кышларын җылы итеп киендерергә тырыша. Тула оегының башы ике кат, аның өстеннән киндер чолгау уралган. Шулай киенсәң, тула оек һәрчак коры була.

Алар сөзәк үрне менеп җиткәч, Локман Атрубы ягына күтәрелгән ерак текә тауны менеп барган ике җәнлекне шәйләп алдылар. Зуррагы алдан, ә бәләкәйрәге арттан бара иде.

– Әнә-ә, Файзыр, карале!

– Кая? Күрмим мин.

– Әнә бит, әнә-ә! Сал битлегеңне! Тау башында үсә бит өч зур усак, шулардай әз генә уңгарак кара. Әнә-ә.

– Ә-ә, күрдем. Зурысы алда.

– Әйе!

Тау түбән шуып тиз төшеп җиттеләр. Гомбәт суын чыгып бүреләрнең эзләре белән тауга күтәрелделәр. Тау башына менеп килгәндә икесендә дә бер үк уй иде: өскә күтәрелеп җитсәк, бүреләр якын гына кала. Тик, тауны менүгә, бүреләр анда юк иде. Беркадәр ара үткәч, бүреләр атлап барудан сикереп чабуга күчкәннәр, чөнки артларыннан куа килгәнне сизгәннәр иде. Зур авыр капкын сикергән саен карда тирән-тирән эзләр калдырган. Инә бүре башта алданрак чапкан булган. Кайбер урыннарда капкын аның эзләрен юк итә барган.

Ярты чакрым тирәсе баргач, бүре эзләрендә кан күренде: ул сикерүдән туктап, тагын капкынны өстерәп атлауга күчкән иде.

Алар бүреләрне Байгара үрендә куып җиттеләр. Аз гына алдан атлаган Файзыр кар каплаган куе шомырт куагын, аның ышыгына салган ярыйсы гына кар көртен урап чыкты һәм үзе дә сизмәстән артка чигенде. Файзырның киң чаңгылары салган эздән дәшми-тынмый килгән Зиннур аңа бәрелә язды.

– Нәрсә булды?

Файзыр дәшми генә алга табан ымлады. Анда, вак кына каен агачлары янында, капкынны җиргә бәрә-бәрә атлап, зур соры бүре китеп бара иде. Өстеннән мунчадан чыккан кебек пар күтәрелә. Ул артына карамый да, туктамый да. Ә бүре үтеп киткән урында, аның белән малайлар арасында, кап уртада, зур гәүдәле эт хәтле икенче соры бүре басып тора. Ул, елмайган кебек иреннәрен җыерып, кызыл уртларын һәм очлы, озын ап-ак тешләрен күрсәтеп, авызын зур итеп ачкан да, ырылдый. Ике малай үзләре дә сизмәстән бер-берсенә елыша биреп, баскан җирләрендә өнсез калды. Күпме шулай басып торганнардыр, билгесез. Тик бераздан, капкынлы бүренең ерагаюын күреп, Зиннур Файзырга пышылдады:

– Тегесе китә бит, Файзыр!

Якындагы бүре исә китәргә уйламады да, боларга караган көенә басып торуын давам итте. Малайлар аз гына хәрәкәт итә башлауга, иреннәрен киңрәк ачып, тешләрен тагын да ныграк ыржайта иде.

Шулчак Зиннурның күзенә Файзырның җилкәсе аша киелгән мылтык чалынып китте.

– Ат, Файзыр, ат! Тидерәсең син аңа шушыннан, якын бит, ат!

Файзыр тиз генә көрәген карга кадады да, кабаланып башы аша мылтыгын сала башлады. Моны күреп, бүре «хорк» дигән тавыш чыгарды да, тырыша-тырыша атлаган капкынлы бүре артыннан чапты. Ә тегесе туктамады да, артына да карамады, җан ачуы белән капкынны өстерәп чатанлый-чатанлый атлавын белде. Бүреләрне тагын куа киттеләр. Капкынсыз бүре, тегесенең киткәнен саклап, тагын эздә утырып калды. Файзырның туктый башлавы булды, ул тагын торып чапты. Шул рәвешчә Байгара тавының яртысыннан күбесе үтелде. Суык та, колаклы кояш та – бар да онытылды. Малайларның күз алдында шул ике бүре генә торып калды. Малайлар күпме генә тырышса да, инә бүре аларны капкынлы бүрегә якын җибәрмәде. Аларның исәбе – ничек кенә булса да өннәре янына кайтып җитеп, шуның эченә кереп китү иде. Аптырый һәм азрак курка да башлаган Зиннур Файзырдан сорады:

– Андый чакта нәрсә эшләргә ди соң Яңгол бабай? Исеңә төшер әле.

– Ул миңа бүреләрне тоту турында бернәрсә дә сөйләмәде.

– Нәрсә эшлибез инде хәзер, Файзыр?

– Белмим.

– Әйдә алайса, тисә-тимәсә дә якындагысына төзәп ат та куй.

– Тимәсә?

– Алайса мылтыкны миңа бир. Мин урап каршыларына төшәм. Ә син моннан барган булып кыйлан.

– Юк, аерылышырга ярамый! Бүре мылтык кемдә икәнне яхшы белә ул. Әнә кара, миннән күзен дә алмый. Сиңа мылтыкны биреп, син китсәң, ә ул миңа ташланса?

– Алайса үзең каршыларына бар.

– Сиңа ташланса?

Байтак сүз куертканнан соң, капкынсыз бүрегә төзәп атарга булдылар.

– Минем жакан патроннар дүртәү генә бит. Бүтән жаканлысы юк.

– Ни булса да була, берсен җибәрик. Аннан күз күрер.

Файзыр көрәген Зиннурга тоттырды да, бияләйләрен салып бил каешына кыстырды. Мылтыгын ике куллап кысып бүреләргә таба кузгалды. Зиннур да чаңгы таякларын ташлап, нигәдер Файзыр кебек итеп, бияләйләрен бил каешына кыстырды. Аркасындагы капчыгын салып карга ыргытты, көрәкне ике куллап кысып тотып, Файзыр артыннан калмыйча атлады. Капкынсыз бүре дә нәрсәдер буласын аңлады, ахрысы, тешләрен ыржайткан хәлдә, сикерергә әзерләнгән кебек, чүккәннән-чүгә барды. Ике күзе яшел ут чәчеп ялт-йолт килә башлады. Файзыр, бүренең чүгә барганын эчке бер курку катыш дулкынлану белән күзеннән ычкындырмыйча, мылтыгын күтәрде дә, аңарга табан каратып атып җибәрде. Урман-тауларны яңгыратып, гөрселдәп атылган мылтык тавышына кушылып бүре чыелдады, ә капкынлы бүре барган җиреннән читкә ыргылды. Ыргылып берничә тапкыр сикерде дә, малайлар ягына таба борылып туктады. Мылтык тавышы Байгара урманнарыннан кайтаваз булып кире әйләнеп кайтканда, капкынсыз инә бүре кар тузаны туздырып тау кыры буйлап чабып китеп, малайлар күзеннән юк булды. Малайлар зур ата бүре белән күзгә-күз үзләре генә торып калдылар. Бүреләрнең капкынсызы куркып качкач, малайларның эченә әзрәк җылы керә башлады. Мылтыкны яңадан корып, аның көпшәсен бүрегә каратып тоткан килеш, Файзыр бүрегә якынлаша башлады. Агач көрәкне кулларына кысып тоткан Зиннур аңардан калмаска тырышты. Азрак атлагач икесе дә туктап чаңгыларын салдылар. Арты белән карда утырган зур соры бүренең алгы уң аягы капкында иде. Җилкәләре, муеннары озын куе йон белән капланган, киң маңгайлы, киң күкрәкле бүре иде ул.

Иөз-йөз егерме адымнар кала Файзыр туктады да, калган араны күзе белән чамалап  карады:

– Ераграк бит әй, тидереп булмаса, ике генә жакан кала.

– Әйдә, тагын якынрак барыйк.

– Өскә ыргыса?

– И-и, капкынны өстерәп ыргыганчы, качарбыз. Кар да бит батмый. Әйдә! Үзең атмасаң миңа бир. Мин барам...

– Юк инде, сорама да. Син әллә тидерәсең, әллә юк. Атуың чамалы. Әйдә алайса, якынрак барыйк.

Куркып-шүрләп, бер-берсенә елыша-елыша бераз атладылар да, бүрене җентекләбрәк карый башладылар.

– Карале, Файзыр, карале. Күзгә күренеп агара бит бүре, карале!

– Бәс ул. Төлке дә шулай була, суыкта капкын өстерәп туктагач.

Чыннан да, бүренең тирләп юешләнгән йоннары туктагач туңып агара башлаган иде. Бүре үзе бик нык арыган, гыж-гыж килеп тын ала һәм яшәүдән өмет өзгәне күренеп тора. Тик ут янып торган күзләре генә, эчендәге ачуны ике малайга сибеп, бу донъяга соңгы тапкыр бүречә карый иде.

Җитмеш адым калгач, Файзыр Зиннурның кулбашына мылтык көпшәсен куеп, бик җентекләп һәм озак итеп төзәде. Бүре, туп-туры мылтык көпшәсенә карап, утырган җиреннән кымшанмады. Файзыр бүренең сул аягы белән күкрәк арасына турылады. Бүре, мылтык тавышына кушылып, улаган кебек аваз чыгарып, капкыны белән бергә һавага сикерде дә, ак карга килеп төште һәм башкача селкенмәде.

Үзләре эшләгән эштән курыккан малайлар, бүрегә якын барырга кыюлыклары җитмичә, байтак кына тавыш-тынсыз басып тордылар. Алар бу вакытта Тукай әкиятендәге кәҗә белән сарыкны хәтерләтә иде.

Беренче булып тынгысыз Зиннур телгә килде:

– Бетте бит бу, әй, Файзыр! Әйдә янына!

– Тукта, кабаланма! Юри генә үлгән булып ятса. Каны күренми бит. Бик хәйләкәр була ди ул бүре.

Азрак дәшмичә уйланып торгач, Зиннур тагын телгә килде.

– Әйдә, тагын бер ат!

– Патрон бетә бит.

– И-и, бетсә инде. Аның тегесе чаба-чаба Ибракай тауларын да үтеп киткәндер инде хәзер. Тагын берәү калгач җитә ул.

Кабаланмый гына атлап бүренең маңгае күренеп торган якка чыктылар да, якынрак килделәр. Якын да булгач, аннан бүренең тере түгеллегенә ышана башлагач, Файзыр тагын да җентекләбрәк төзәп бүренең туп-туры маңгаена тидерде. Бүренең башы дертләп селкенде, ә гәүдәсе кузгалмады. Ул чыннан да үле иде.

Азаккы патрон белән мылтыкны тиз генә корып, көрәкне әзер тотып, курка-курка гына бүрегә якынлаша башладылар. Янына килеп җиткәч тә Файзыр бүренең башына мылтык белән төзәвен давам итте. Зиннур көрәк белән бүренең аркасына төртте. Бүре кымшанмады. Сакланып кына урап чыгып бүренең күзләренә карадылар. Һәм икесе дә җиңел итеп сулыш алды. Маңгаеның нәкъ уртасында баш бармак сыярлык пуля эзе булып, бүренең күзләре инде тонып бетеп бара иде. Маңгаендагы тишектән саркып кан катыш соры нәрсә ага.

– Әллә мие инде, Файзыр, – диде Зиннур, пышылдап.

Файзыр аңарга бернәрсә дә әйтмәде. Сул кулы белән капкынны дугасыннан эләктерде дә, бүрене аркасына әйләндерә башлады. Ярдәмгә Зиннур да тотынды. Бүрегә атылган тәүге пуля сул аягы төбеннән кереп, йөрәгенә тигән. Шул ярадан аккан кан бүре астындагы карны эретеп, тишеп кергән.

– Урра-а-а-а, урра-а-а-а! Да здравствует Файзрахман Дельмухаметов – великий охотник на волков! Урра-а-а, ур-ра-а-а!

Зиннур, кулындагы көрәген карга атып бәрде дә, бүреген һавага чөя-чөя бүре тирәсендә сикергәли башлады. Аңарга, уң кулындагы мылтыгын һавага күтәреп чайкый-чайкый, Файзыр да кушылды:

– Ура-а-а, ура-а-а!

«Ура» кычкырып бетергәч, бүрене авылга алып кайтырга кирәклеге искә төште. Зиннур бүрене туңмас борын тунап тиресен алырга тәкъдим иткән иде, тик үзе үк ул фикердән кире кайтты. Башмак тана зурлыгы бүрене авылга шул көе алып кайтып күрсәтү үзе ни тора. Файзырның киң чаңгыларыннан бау үткәреп икесен бергә бәйләделәр дә, бүрене шунда салдылар. Ул авыр иде. Икесеннән дә юк-бар бауларны, чалбар каешларын җыйнап, мылтык бавын алып, бүрене чаңгыларга ныклап беркеттеләр. Зиннур да, үзенең чаңгыларын бүре өстенә салып ныгытты. Аннан чаңгыларга бау белән җигелеп, авыл ягына карап кузгалдылар.

Байгара тавын төшү әллә ни авыр булмады. Әммә тау астындагы Сәхәп суын бик авырлык белән чыктылар. Чөнки кар астындагы кечкенә елга туңмаган иде. Ничек җитте алай, Зиннурның чаңгыларына баса-баса, икенче ярга сикерделәр. Үзләре артыннан чаңгы өстенә салган бүрене өстерәделәр. Локман Атрубына килеп җиткәндә икесе дә хәлдән тайганнар иде. Азрак ял итеп алу исәбе белән, көрт басып киткән борчак саламы эскерте янына туктадылар. Эскертнең бер мөешен көрәк белән кардан ачтылар да, саламын чокып өн кебек бер ясап, шуңа кереп утырдылар.

– Кая теге куян ботлары белән ипи? Чыгар тизрәк!

Зиннур капчыкны чишеп Файзырның әнисе куйган төенчекне алды. Файзыр аларны тигез ике кисәккә бүлеп берсен Зиннурга тоттырды:

– Әйдә, куян боты белән җибәрик әле без бу ипекәйне. Көч күп кирәк әле безгә кайтып җиткәнче. Аша!

Пешкән суык куян боты белән туң арыш ипие бигрәк тәмле була икән. Тавыш-тынсыз ашап та бетерделәр. Тик җылы урыннан берсенең дә чыгасы килми иде. Салам эчендә җылы да, йомшак та. Азрак утыргач, Файзыр телгә килде:

– Беләсеңме, Зиннур, нәрсә?

– Нәрсә?

– Әйдә, утырып куян кумыйлар, ди Яңгол бабай. Син чаңгыларыңны ки дә, сыз авылга. Бригадир Закир абзыйга кереп торма, туры конюх Ибрай бабайга бар. Шулай-шулай диген, бүре аттык, Файзыр яланда калды диген. Бер ат бирсен сиңа. Син шул атны тиз генә җигеп килеп җит. Безнең икебезнең генә көч җитми моны алып кайтырга, ат кирәк!

– Һе, ә юлда бүреләрнең тегесе очраса, мин нәрсә эшлим инде аннан?

Файзыр эндәшмәде.

– Әйдә, икәү китик. Син берүзең я туңарсың монда. Аннан, безгә һич тә аерылырга ярамый хәзер. Кем белсен, бәлки теге бүре безне сагалап йөри дә башлагандыр инде, иремне үтердегез дип.

Бүрене чаңгылардан чишеп алдылар да, үзләре әле генә утырган салам өеменә күмделәр. Чаңгыларын аякларына көйләгәч, тиз атларга тырышып, авыл ягына киттеләр.

Ярты сәгать чамасы үтәр-үтмәс алар кызарынып-бүртенеп колхозның ат дворы янына кайтып җиткәннәр иде инде.

Банжур бабайлары аларның сөйләгәненә башта ышанмады.

– Китегез моннан, бүре, имеш. Сезнең ише малайлар да бүре ала башласа, каян җиткермәк ди аларны бу донъяга? Колхоз саламын урлап кинога акча эшләргә йөрисездер әле, могаен. Китегез, бар, эзегезне себерегез яхшы чакта.

Тик өс-башлары карланган ике малайның еларга җитешеп инәлгәннәренә карап, ышана куйды.

– Ну, малай актыклары! Әгәр алдасагыз, карагыз аны. Тик ат дигән нәрсә юк инде, бар да печәнгә киттеләр, әле кайтып җитмәгәннәр. Алатай бар барлыкка, тик аны бүре ташырга җигәргә ярамый әле, бик яшь. Бүре күргәч йөрәге бозылуы да ихтимал. Әйдәгез, мин сезгә үгез җигеп бирим. Үгезнең иң йөгереген, теге Сапкамал исемлесен. Ну чаба инде, артыннан ат җитәлми. Теге Рәхим Ләпәк ни сәбәп беләндер эшкә чыкмаган бүген. Сапкамалны ул җигә бит.

Малайлар Сапкамал дигән үгезнең чыннан да йөгерек икәнен яхшы беләләр иде. Риза булдылар. Үгез җигелгән чана эченә күп итеп салам салдылар да, юлга чыга башладылар. Тик Банжур бабайлары аларны ул көенә генә чыгармады.

– Бар, улым Зиннур, өйгә кереп минем толыпны ал. Кергән көйгә ишекнең сул ягында чөйдә. Чаңгыда атлаганда җылыдыр ул, тик чанада җил йотып бара башласагыз тиз өшерсез. Бар, йөгер. Миңлекамал әбиеңә әйт, Ибраһим бабай толып алырга кушты диген.

Чаңгыларын ат дворында калдырып, үгез җиккән чанага икесе бер толыпка уранып утырып, малайлар Локман Атрубы ягына чыгып ычкындылар.

Укуларын ташлап колхозда эшләгән малай-шалай сугыштан соңгы елларда әлеге үгезне җигүле ат артыннан калмыйча чабарга өйрәткән иде. Күбесенең әтиләре сугыш яланнарында ятып калган малайлар бик иртә колхоз эшенә тотындылар. Кашык хәтле генә буйлары белән сабан сөрделәр, тырмага йөрделәр, иген ташыдылар, тәмәке тарттылар һәм зур ирләр кебек сырлап-сырлап сүгенергә өйрәнделәр. Сугыш башланганчы колхоз күп атлы хуҗалык иде. Сугыш башланып киткәч бик күп атларны сугышка алдылар. Алай да, калган атлар җитәрлек иде әле. Тик 1942 елны казакъ далаларына барып кайткан өч ат ниндидер таныш булмаган авыру ияртеп кайтты. Ат барган җиреннән туктый да, селкенә башлый. Селкенгәне көчәйгәннән-көчәя барып, шапылдап егыла да җан бирә. Атна-ун көн эчендә колхозның күп атлары үлде. Колхоз картлары аны «селкенә авыруы» дип атадылар. Авыру бер колхозда гына калмыйча, район буенча, хәттә күрше районнарга да тарала башлады. Калган атларның бәхетенә, авылның түбән очындагы Тал Борыны дип йөртелгән җирендә кибиткасы шыгрым тулы хатын-кыз һәм бала-чага белән бер карт чегән туктаган иде. Авыл картларының берсе шул карт чегәнгә киңәш сорап барган. Чегән авыру атларны барып караган һәм өч көн, өч төн чыкмастан картларны ат даваларга өйрәткән. Өч көн буена атларны җикмичә торып, корсаклары астына капчык һәм такта куеп, аяклары җирдән аерылганчы күтәреп, абзар өрлегенә асып куярга икән. Бернәрсә дә ашатмаска. Көненә ике тапкыр он бутап җылы су эчерергә, өч тапкыр эссе су белән аркаларын, күкрәкләрен, аяк-тоякларын юарга. Шул чегән карты янына авылның унлап карты җыйналып, аның кушканын эшләп, колхозның калган атларын үлемнән саклап калганнар. Тик атлар аз калган иде инде. Менә шул елларда күп колхозлар үгез җигүгә күчте. Чөнки сугыш, ир-егетләрне алып киткән кебек, атларны да санаусыз тәләп итте.

Ул еллар өчен бик тә тәбигый күренеш: кышкы карлы юлдан дүрт-биш атлы юырта, ә алар артыннан аркылы агач камыт белән чаналарга җигелгән төрле төстәге үгез чаба. Колхоз аларны өч яше тулуга авыл халкыннан сатып ала. Алар инде колхоз сатып алганчы ук авыл малайлары аша үтеп җигелергә өйрәнгәннәр. Исемнәре дә кемнән сатып алынганга карап аталган: Сапкамал, Шүрәле, Песәй, Ташкергән, Күгәрчен.

Үгез җигелгән чаналарда колхоз эшен җимереп эшли торган малайлар килә. Сугыштан кайткан ирләр әлеге малайларга кычкырып яисә әрләп эндәшсә, малайлар, тартынуны белмичә, аты-юлы белән каршы җавап бирә. Аннары, беркавымга телсез калып аптырап карап торган әзмәвердәй ирнең кыза башлавын күреп кулына янчык тоттыралар:

– Мә тот, Миңнәхмәт абзый, берне урап җибәрик. Без янганчы тәмәке янсын. Төкер башына. Кычкырышу белән колхоз эше бетмәс ул. Аны барыбер синең белән безгә эшләргә.

Шундыйрак сүзләр белән, аптыравыннан нәрсә әйтергә белми торган, сугыштан орден-медальләр тагып кайткан фронтовикның көрәк хәтле кулына ертып гәзит кәгазе бирәләр, аңа тәмәкесен дә салып өлгерәләр. Үзе дә сизмәстән тәмәке урый башлаган Миңнәхмәт абзасы әйтә куя:

– Ай-һай, Рәхмәтулла, атаң мәрхүм дә бу хәтле сырлап сүгенә белми иде, син каян өйрәндең?

Тегесе дә сүз эзләп янчыкка кереп тормый. Уралып беткән тәмәкегә шырпыдан ут кабыза-кабыза үзенекен өсти:

– Әти синең кебек надан булган, Миннәхмәт абзый. Ә минем өч класс белем бар. Ә сүгенү – анысы сез сугышып йөргән елларда, без сыер җигеп сабан сөргән чакларда җир астыннан килеп чыкты. Тамак ипигә туйгач, аяктан чабата төшкәч бетәр әле, кайгырма син аңа.

Шул малайлар төрле зурлыктагы, төрле төстәге үгезләрне атлардан калмыйча чабып йөрергә өйрәткәннәр. Чөнки ат җиккән ирләрдән артта калсалар, эшләр хәтәргә әйләнә. Атлы ирләр алдан барып, печәнне яисә саламны үзләренең чаналарына тиз генә төйи дә, малайларны көтеп торырга түземлекләре җитмичә, кайту юлына чыга. Ә күтәреп йөккә печән ыргыту – ай-һай авыр малайларга. Шуңа күрә алар авылдан чыкканда ук карлы юлдан тезелгән атлы чаналар сафының уртасына кереп алалар да, тирә-яктагы урман-кырларны ямьсез сүзләр белән яңгыратып, уникедән үргән каеш чыбыркы белән үгезләрнең сырт йоннары коелып беткән арт санына суккалап, атлар артыннан чабалар. Аннары инде, яландагы эскерт янына барып җиткәч, аларның урыны – йөк башында. Малайлар йөк сала, ирләр ыргыта. Аларны кызганудан йөрәкләренең телем-телем булып телгәләнүен малайларга сиздермәскә тырышалар. Сүгенергә бик остарсалар да, малайлыкта йөри бит әле алар. Эскерттән көчәнә-көчәнә печән куптарып, аны йөккә ыргыткан ирләр үзләренең бу малайлар яшендә шар сугып, балык тотып, тугайда эт белән куян куып йөргән чакларын исләренә төшерәләр. Туры килгәндә сугыштан кайтмаган әтиләре турында да сөйләргә тырышалар.

Әтиләре турында сүз чыкса, малайлар, донъяларын онытып, янып беткән тәмәке төпчегеннән саргайган бармакларының пешкәнен дә сизмичә, шылт иткән тавыш чыгармый тыңлыйлар. Андый чакта штык атакаларында үлем белән күзгә-күз очрашып алышкан ирләр әлеге малайларның күзләренә карый алмыйлар. Чөнки ул күзләрдә атасыз үскән елларның авыр сагышы җыйналган.

...Арт аякларын читкә селтәп чапкан Сапкамалны карлы юл буйлап кабаландырып Локман Атрубындагы борчак эскерте янына малайлар бик тиз барып җитте. Ул эскерт печән-салам ташыган юлдан ярты чакрым чамасы эчтәрәк калкып күренеп тора иде. Зиннур чанадан төшеп, кар бик тирән булмаган җирләрне чамалый-чамалый эскерт ягына китте. Үгез аның артыннан иярде. Тик салам эскерте янына йөз метрлар ара калгач, нәрсәгәдер тынычсызланып, пошкырып куйды. Аннан ун-унбиш адымнар тавыш-тынсыз гына атлады да, тагын пошкырды, баруыннан туктады. Аркасы буйлап чажылдаган каеш чыбыркыга да исе китмәде. Файзыр аңарга тагын сукты. Дилбегәне тарткалап, үгезне Зиннур артыннан кузгатырга теләде. Һәрвакыт тыңлаучан, тырыш Сапкамал башын аска иеп мөгри-мөгри алгы аягы белән сугып кар актара башлады. Файзыр артына карамыйча атлаган Зиннурга кычкырды:

– Зиннур, кире борыл, бүрене сизде бу. Әнә нәрсә эшли.

Үгез белән сугышып аптыраган һәм алҗыган ике малай туктап киңәш кордылар. Нәрсә эшләргә? Малайларның кулы дилбегәдән бушаганны сизгән Сапкамал урыныннан капылт кузгалды да, борылып авыл ягына ычкынырга тырышты. Аны эләктереп алып, башын тәртәгә бәйләп куйдылар. Файзыр:

– Мин үгезне тотып торыйм, син бүрене өстерәп китереп чанага сал.

Тотындылар болар чанага бүре төяргә. Файзыр үгез башын тота, ә Зиннур туңа башлаган бүре гәүдәсен өстери. Булмагач булмый икән. Зиннур бүрене кар ерып өстерәп чанага якынлашырга тырыша, ә Сапкамал, башы шакарылып тәртәгә бәйләнгән булуга карамастан, чучка кебек хорхылдап әллә кая ыргыла. Үгезгә көче җитмәгән Файзыр, аның башына чыбыркыны урталай бөкләп сугып та карый, тик Сапкамалны туктата алмый. Бүре өстерәгән Зиннур белән чана арасы һич кенә дә кыскармый. Малайлар урыннарын да алыштырып карадылар. Үгез башында – Зиннур, бүре өстерәүче – Файзыр. Юк кына бит.

Бүредән байтак ераклыкта торган Сапкамалга карап нәрсә эшләргә белмәгән ике малай бүре түшкәсе өстендә байтак утырдылар. Берникадәр вакыт үткәч, Зиннур сикереп торып аягына басты:

– Таптым!

Бүрене икәүләшеп борчак эскерте өстенә менгереп салдылар да, Файзырны шунда калдырдылар. Зиннур, өстеннән куфайкасын салып, Сапкамалның күзләрен томалап эскерттән югары якка алып китте. Җил булмаса да, һава агымы шул яктан тарта иде. Малайларның планы буенча, эскерт янында чакта Файзыр бүре белән бергә чана эченә килеп төшәргә тиеш. Әгәр инде Сапкамал дулый яисә читкә чаба башласа, Зиннур аның куфайкага уралган башын салам эскертенә төртергә тиеш.

Һәм шулай эшләделәр дә. Бүре белән бергә Файзыр чана эченә лапылдап килеп төшкәч, башы белән эскерткә кадалган Сапкамал дер-дер калтырарга тотынды. Аны юата-юата, сыпыра-сыпыра куфайкасын алмый гына кайту юлына чыктылар. Зиннур ипләп кенә үгезнең башын бәйләгән дилбегәне чиште. Шуннан соң Файзырга дилбегәне нык итеп тотарга кушып, үгез башыннан куфайкасын тартып алып, чанага ыргылды.

Сапкамалның үз гомерендә шундый тизлек белән чапканы булмагандыр. Ул бер җирдә дә тизлеген киметмичә авыл ягына карап чапты да чапты. Шул ук тизлек белән авыл урамына барып керделәр. Тик Сапкамал тыңлаудан узган иде. Чана ягыннан бертуктаусыз килгән куркыныч бүре исе аны авылның көртле урамнары буйлап куды. Сапкамалны туктата алмыйча малайлар ике тапкыр Файзырлар өе яныннан үтеп киттеләр. Өченче тапкыр якынлашып килгәндә кемнеңдер кычкырганы ишетелде:

– Бүрегезне төшереп калдырыгыз, агач башлар!

Чыннан да, шулай бит! Бүрене саламы-печәне белән бергә чанадан төртеп төшерделәр. Бүре белән бергә ат тизәкләре арасына Файзыр да очып төште. Өйләреннән киенергә дә онытып урамга чыккан кешеләргә кызык та, көлке дә иде.

Үгезне ат дворына Зиннур үзе генә илтте.

Ибраһим бабай чанадан учлап салам алып үгезнең аркасын, күкрәген, корсак асларын сөртте.

– Ну, машинник та малайлар икәнсез. Сез авылга кар бураннары туздырып килеп кергәч, урамда бер эт калса иде! Кая ул өрү! Кайсы-кая таеп бетте. Минем Мучка, әнә, ясле астында ята. Тавыш-тыны беткән. Мылтыктан аткан кебек кайтып та керде, шунда кереп посты да.

Ибраһим бабай зур кулы белән Сапкамалның аркасына шапылдатып суга-суга сарай эченә алып кереп китте:

– Тынычлан, малкай, тынычлан. Мондый малайлар җиккәнгә куан гына син, һәр үгезгә эләкми ул бүре ташу дәрөҗәсе.

Шул көнне кич йокларга ятканчы, икенче көнне көне буе авыл халкы Файзырлар өенә бүре күрергә агылды.

Бүре, чыннан да, бик зур һәм мәһәбәт гәүдәле иде. Идән уртасына бер-берсенә терәлеп ике утыргыч куелган. Шул утыргычларга аяклары идәнгә тияр-тимәс кенә итеп бүре урнаштырылган. Киң маңгайлы башы ишек ягына каратып куелган. Ишектән кергән кеше иң тәүдә бүренең ике күзен күреп өнсез кала. Аннары, күзләрнең пыялаланганын чамалап, курыкканын сиздермәскә тырышып, көлгән була. Аңа карап, элегрәк шундый ук хәл кичергән, инде байтактан бирле бүре күреп утырганнар да көлешә. Шуннан соң бүрене карый башлыйлар. Иң тәүдә тешләрен, аннан аякларын, сыртын. Ә ишек төбендә, алга үтәргә кыймыйча, эреле-ваклы малай-шалай таптана. Чабаталарыннан эреп аккан су белән юешләнгән идәндә әрле-бирле килеп, лышык-лышык борыннарын тартып, бүредән күзләрен ала алмыйлар. «Мин дүрт рәт кердем инде.” “Минем бишенче керүем...» Алар шулай пыш-пыш сөйләшәләр дә, авызларын ябарга онытып, сизгерлеген югалткан берәр малайны бүре ягына этеп җибәрәләр, шуңардан кызык табып көләләр. Бик шаулаша башласалар, зурлардан берәрсе аларны өере белән урамга куа. Чыгып киткәч, синең аркада кудылар, дип, арадан берәрсенә биргәләп алалар. Азрак вакыт үтеп, зурлар оныткач, берәмләп кенә тагын өй эченә агыла башлыйлар. Беркадәр вакыт үтүгә, барысы да тагын өй эчендә, тагын ишек төбендә. Кыюраклары бүрегә якын ук килеп, колагыннан да тотып караганнар. Әммә малайларның андый куркыныч бүрене моңа кадәр бер дә күргәннәре юк иде. Соры ата бүре күпләрнең күңелендә мәңгелек истәлек булып калды. Файзырның зур булмаган ябык гәүдәсе бер көн эчендә әкияттәге батырлар гәүдәсе хәтле булып «үсте». Күпләр өчен ул башлы, көчле, капкын салып бүреләр тота ала торган сунарчыга әйләнде.

Бүре алып кайтканның икенче көнендә бәләкәй биясен җигеп Яңгол бабай килеп төште. Бик озак итеп сәрмәп-сәрмәп бүрене тикшереп чыкты да:

– Ай-һай, улым, егетнең асылы икәнсең син. Әллә миннән дә арттырырга уйлыйсың инде. Мин үз гомеремдә шушыңарга охшаган зур бүрене өчне генә алдым. Тик алар бу бүрегә үк җитешерлек түгел, кайтышраклар ие, – диде. – Синең яшьтә мин төлкедән уза алмаган идем әле. Кул артың җиңел булсын, улым. Афарин сиңа, афарин!

Бүренең иренен күтәреп тешләрен карады.

– Иң гайрәтле чагы икән шул. Биш кенә яшь. Әйтәм, ерак өстерәгән капкынны. Көч-дарман күп шул әле мондый мәхлукларның. Чит яктан килгән булырга тиеш бу кашкар, мондый юк ие якын-тирәләрдә. Шушындый зур бүре барын күргәнем дә, ишеткәнем дә юк иде. Эзен дә чамалаганым булмады. Килгән нәрсәдер бу.

Ике көн үткәч, идәрәдән алган рөхсәт язуын тотып, Файзыр белән Зиннур «8 Март» колхозы фермасына бүре тоткан өчен тиешле сарыкны алырга бардылар. Ферма мөдире Әлмәч Гобәе аларны сарык абзары эченә алып керде.

– Барыгыз, егетләр, кайсысын телисез, шунысын сайлап алыгыз, сезгә миннән хөррият бүген. Бик күп җафа чигәм мин ул бүреләрдән. Иң атаманын юк иткәнсез, болай булгач, сездән сарык кызгану юк, барыгыз, алыгыз. Я, нәрсә аптырашта калдыгыз?

– Сайлый белмибез.

– Сезгә нәрсәгә, суяргамы, нәселгәме?

– Нәселгә.

– Ә-ә, шулаймы? Ярар алайса.

Ул карана-карана көтү эченә кереп китте дә, тәбәнәк буйлы, юантык кына, каралы-аклы бер сарыкны сырт йоныннан эләктереп алды.

– Менә сезгә нәсел сарыгы, тотыгыз. Ел да икене бәрәнли, үзенең йоны озын, нечкә. Яшькә дә бише белән генә китте. Үзе Минһаҗ кулак сарыклары нәселеннән. Сарыкның ниндиен асрарга икәнен белә торган иде ул кулак. Рәхәтен күрегез, балалар, сезнең яшәү алда бит әле.

Киләсе тарих дәресендә укытучы Сания апа Зиннурны такта янына чыгарып, үткән дәресне сөйләтеп бишле куйды.

– Булатов туган, сине ничек кенә бүрене капкынга эләктергән кебек бер эләктереп икеле куярга инде? Чөнки син мине тыңламыйсың. Тәртип ягы аксый синең.

Ул такта янында кулына указка тотып басып торган Зиннурга соклану тулган күзләре белән карап алды да, әле генә сөйләгән сүзләренә өстәп куйды:

– Молодецсың! Һәрчак шулай бул. Барыгызга да үрнәк булсын бу укучы. Бөтен җиргә җитешә: эшли дә, шаяра да белә. Дәресләрен дә гел «биш»ле билгесенә генә укый. Ишетәсеңме, Җәләкәев, – мин сөйләгәннең икенче очы сиңа кагыла. Утыр, Булатов. Сәбәбе бүре тоту булса да, дәрестән рөхсәтсез чыгыл чапма.

ЯЛГЫЗ БҮРЕ

Карт бүре, җиңелгәннән соң, Байгара яланнарына бармас булды. Авылдан ерак булмаган, Юкәле Күл дип йөртелгән, вак куаклар белән капланган тирән ерымда ул үзенә сай гына итеп өн казыды. Хәзер аның төп азыгы – өненнән янәшә генә чокырдагы үләксәләр булды. Яз көннәрендә бик сирәк кенә берәр кошчыкның үлән арасындагы оясын табып, аның күкәйләрен ашап ләззәтләнә. Тик андый оялар аз һәм күкәйләре вак була. Аннары бака, кәлтә ашый һәм сирәк кенә йомран аулый иде. Бүре, картайганнан-картая барып, үзенең бүрегә генә хас сизгерлеген, елгырлыгын югалтып, йоннары коелып, бик нык ябыкты. Яшь бүре Файзыр капкынына эләккәннән соң, карт бүре шулай ачлык һәм картлык белән көрәшеп, тагын ике кыш үткәрде. Соңгы җәйнең бер төнендә яшәешендәге азаккы сунарына чыкты һәм... үлеменә тап булды.

Көтүдән аерылып калган аклы-каралы тана сыерның тәүге тапкыр бозаулавы иде. Авыл көтүе кайту ягына кузгалыр алдыннан ул, гәүдәсенең авырайганын тоеп, атларга хәле булмаганын сизеп, куаклар арасына кереп ятты һәм кояш баер алдыннан үзе кебек аклы-каралы, йомры үгез бозау китерде. Шунда ук аягына баскан бозауны бик җентекләп һәм озак итеп ялады. Бозауның өсте кипкәч, аңа тулы җиленнәрен куеп, туйганчы имезде. Бозауның башы белән җилененә төртеп-төртеп имүе яшь сыерга зур ләззәт китерә иде. Күз бәйләнеп караңгы төшкән чакта бозавын ияртеп авылга кайтырга чыкты. Ул туктый-туктый, улын ял иттерә-иттерә, кабаланмый гына атлады. Бозауның аяклары ныгып бетмәгән булса да, ул әнкәсеннән калмаска тырышып иярде. Тик ял итмичә әнкәсе артыннан барырга хәле җитми иде әле. Ул, беркадәр ара үткәч, ятып аякларына ял бирә дә, торып тагын талпына-талпына әнисенә иярә. Шулай икәүләшеп ап-ак чәчкәдә утырган карабодай басуына җитеп, аның яртысыннан күбен үттеләр. Шул чакта үләксә базында тамагын туйдырып йөргән карт бүрегә юлыктылар. Ала сыер, каршысында пәйдә булган бүренең кәкрәйгән арык гәүдәсен күргәч, аяклары белән җир тырнап, очлы мөгезле башын җиргә табан иеп, үзенә ыргылган затны каршы алды. Бүренең нияте – сыерны куркытып, бозавын ташлап качарга мәҗбүр итү иде. Тик ала сыер, куркуын җиңеп, җанын алсалар да бозавын бирмәскә карар кылып, карт бүре белән сугышырга тотынды. Бүре, карт булса да, бүре иде шул – булдыра алган кадәр сыерның мөгезләреннән читкә тайпылды да, ул әйләнгәнче, карыннан яңа чыккан бозауга ташланды. Бозауга ябешкән бүрегә сыер тагын һөҗүм итте. Сыер бүрене бозаудан читкә куган арада, бозау калтыраган аякларына торып басты. Бүре тагын килеп ябеште. Заманында зур ерткыч булган арык бүре, яшь чакларын исенә төшереп, эссе кан эчеп, яшь бозау ите ашарга тели иде. Ала сыер белән карт ач бүре арасында төне буе сугыш барды. Бүре чыннан да картайган иде. Соңгы тапкыр бозауга ябешкән бүре үзенә ташланган сыердан читкә тайпыла алмый калды, һәм ярсыган малның уң мөгезе аның корсагын тишеп кереп китте. Бүре чинап сыер мөгезеннән ычкынды да, читкә сикерде. Өстеннән пар күтәрелгән ала сыер белән бүре бермәл бер-берсенә карашып тордылар. Яшь ала сыер йотардай булып каршысында торган бүрегә тагын мөгрәп ташланды. Тик бүренең хәле аңарга каршы торырлык түгел иде инде: койрыгын арык бот арасына яшерде дә, карабодай арасына кереп югалды.

Иртән сыер белән бозауны авылга алып кайттылар, әммә бозау аягына басып тора алмый иде. Тиресендә ачык җәрәхәте күренми, тик корсагы, ботлары янында тимгел-тимгел булып, кул яссуы кадәр оешып, калкып торган урыннары бар. Сыер белән бүре бозау өчен сугышканда йорт урыны кадәр җир кап-кара туфракка калганчы тапталган. Эзләшергә килгән көтүче Мукшы Вәчили сыерны тере килеш күргәч бик куанды.

– Ярар инде, Мәргубә апакай, ачуланма, гаеп миндә. Сыерың исән-сау, бозавың да тере. Сыерың яшь. Качып калганын мин дә күрмәгәнмен. Үзең дә өйгә соң кайткансың.

– Ярар инде, азагы хәерле булсын, – диде сыер хуҗасы Мәргубә, көтүчене гаепләмичә.

Авылга кайткач, күршеләре Нигъмәтулла бабайны алып керәлделәр. Бабай бозауны тоткалап, сәрмәп карады да, әйтте:

– Суярга кирәк булыр, Мәргубә күрше. Ни өчен дисәң, болай. Бу ике хайванга төнен карт бүре туры килгән. Урты бик көчле, ә тешләре коелып беткән моның. Тешләгән җирендә бозауның тире эчендәге ите өзгәләнгән, шул урында кан оешкан. Кызгансаң – калдыр, тик кичкә үләр. Суйсаң, балаларыңа аз булса да ите чыгар.

– Нишлисең инде, алай булгач, суеп та бир, Нигъмәтулла бабай.

Ә бүрегә килсәк, – таң атып кояш чыккан чакта ул өнендә ята иде. Көне буе беркая да чыкмыйча җәрәхәтен туфракка терәп ятты. Икенче көнне, эссегә түзә алмыйча, ерым төбендә чылтырап агып яткан салкын чишмәгә төшеп су эчте һәм суга ятып, янган корсагының авыртканын басарга тырышты. Бүре тагын берничә тапкыр су эчәргә төште, тик аның хәле мөшкелләнгәннән-мөшкелләнә барып, җәрәхәте зурайганнан-зурайды. Ул үлеменең килеп җиткәнен сизеп, төнлә белән өненнән чыкты. Чыкты да, бөгелеп-сыгылып торган хәлсез аяклары белән гәүдәсен яр башына өстерәде.

Төнлә белән кемнеңдер ике чүмәлә печәнен урлап кайтып килгән Зиннәт карт, якында гына бүре улаганны ишетеп, коелып төште.

– Ләхәүлә-вәлә-куәтә! Я раббым, үзеңнең мәрхәмәтләреңнән ташлама. Үз башына йөргән нинди бүре икән инде бу вакытта? Изге теләк белән йөргән бәндәләреңне үзең сакла.

Бурлыктан кайтып килсә дә, Зиннәт карт үзен изге теләк белән йөргән җаннар исәбеннән саный иде.

Бүренең соңгы улавында өметсезлек яңгырый иде. Авыру бүре әкрен генә искән төнге тымызык җилгә соңгы улавын озатты да, өстерәлеп төшеп, өненә кереп ятты. Башкача аннан чыкмады...

Ике көн үткәч, Юкәле күлдә каргалар һәм саесканнар туе башланды...

БӘЛӘКӘЧ ГАБДРАХМАН

Сугыш бетеп өч ел үткәч, авыл урамында таныш булмаган унбиш-уналты яшьләрдәге бер малай күренде. Аның киң, каратут бите казакъка охшаган иде. Чем-кара күзле, өстенә солдат сукносыннан тегелгән пальто, аягына ул чакларда «рабочий ботинка» дип йөртелгән калын табанлы ботинкалар, башына кечкенә козыреклы «жулик» кепка кигән иде ул. Авыл урамнары аңа яхшы таныш иде, ахрысы. Ул ике тыкрык чатында туктап, пальто кесәсеннән «Норд» дигән папирос кабы тартып чыгарып, берне кабызды да, тирә-якка җентекләп карап алгач, кабаланмый гына Хаҗи Карга йортын сулда калдырып, Вәрисләр урамы белән Пожар каланчасына карап китте. Тачкаларына чиләкләрен асып суга китеп барган берничә малай ят кешене зур игътибар белән күздән кичергәч, туктап тиз-тиз сөйләшеп алды. Ничек инде? Көпә-көндез, авыл урамы буйлап папирос көйрәтеп йөр, имеш. Тәмәкене Палай Нигъмәтләре, Мөхми Сәлимнәре, Кәрлә Гарифлары да тарталар ул. Тик алар бу малайдан зуррак, икенчедән, колхозда эшли. Аннан, алар тартсалар да, атта утырып үткәндә, арба өстендә чакта гына яисә зурларга күрсәтмәскә тырышып җиң эченә тыгып тарта. Каршы очраган карчык-корчык ата-бабасын телгә алып әрли башласа, алар, атларына сугып, тизрәк күздән югалу ягын карый. Ә бу?...

Пальтолы егет әлеге вак малайларга бөтенләй әһәмият итмичә Пожар урамына күтәрелгәч, Гариф Танаулар яныннан сулга борылды. Почмактагы Ташчы Фәттах йортын үткәч, Заһит Тазның читәне янында җирдә утырган, үзеннән ике-өч яшькә кечерәк берничә малайны күреп, шулар янына якынлашты. Кич, караңгы төшкәч, кемнең бакчасына кыярга төшәргә сөйләшеп утырган авыл малайлары үзләренә якынлашып килгән таныш булмаган, калача киенгән үсмергә карап тынып калды. Егет, кулындагы папирос төпчеген җиргә ташлап, аны ботинкасы белән басып сүндерде дә, күзләрен тозайтып үзенә карап торган малайларга эндәште.

– Исәнмесез, малайлар?

Моны көтмәгән малайлар, аптырап калып, аңарга җавап кайтармады, тавышсыз гына кузгалып, урыннарыннан тора башлады. Алар төрлесе-төрле ямау салынган чалбар-күлмәк кигәннәр һәм барысы да яланаяк иде.

– Исәнмесез, дим бит, нигә эндәшмисез?

Малайлар арасыннан кыюрагы, Кабан Хәлиме аңа җавап кайтарды:

– Ния, исән булмасак, син әллә духтырмы ул хәтле?

Малайның зур авызы елмаеп җәелде.

– Түгел, духтыр түгел мин...

– Кем ату?

– Нигә, танымыйсызмыни?

Хәлимгә кызык була башлады.

– Син безне таныйсыңмы соң?

– Таныйм, нигә танымаска. Син – Кабан Хәлиме, менә бу – Көчти Рәвиле, монысы – Капар Рәшите, әнә ул – Китек Рәшит.

– Ә мин кем?

– Син – Ташкергән Талип.

Авыл малайлары ул сөйләгән саен җанлана, көлешә, елмая башлады. Шулчак алар арасыннан Көчти Рәвиле телгә килде.

– Һе, мин дә сине таныдым шикелле.

– Танысаң, әйт!

– Син теге Төрек күле янында сугышка хәтле торган Җомай Мәҗит бабайның кече улы Габдрахман бит.

Рәвил әйткәч, Габдрахманны калганнар да таныды. Ят кеше, чыннан да, әтисе Мәҗит белән абыйсы Габдерәхимне, берсен трудармиягә, икенчесен сугышка алып киткәч, апасы Хәбибә белән балалар йортына озатылган Җомай Габдрахман иде. Малайлар аны уратып алып, зурларча кул биреп күрешергә тотынды. Я инде, – бергә шар сугып, чебенле, лапталы уйнап, урам тутырып чабып йөргән Җомай Габдрахманы «гарадскуй» булып кайтып җиткән! Таныгач, азрак шау-шу басылгач, Габдрахман, урамның түбән ягына карап, малайлардан сорады.

– Миңа Зиннур кирәк иде.

– Кайсы Зиннур, Писерме?

– Әйе.

– Белмибез шул, өйдәме икән? Папай Нигъмәте белән жнейкада эшли ул.

Капар Рәшитенең ун яшьләр чамасындагы энесе кабалана-кабалана, сүзенең азаккы иҗекләрен йота-йота яңалык әйтте:

– Өйдә ул. Яңа гына Алатай белән кайтты. Җнейкаларының шатуны сынган, ашарга да алып китәргә кирәк бит. Папай Нигъмәте, Хирахау Хәлите белән өчәүләп, Сәхәп яланында бодай чабалар алар.

Зур малайлар белмәгәнне белеп, күп сөйләгәне өчен, арттан малайның аркасына төрттеләр. Ялгыш эшләгәнен ул үзе дә аңлады булса кирәк. Тиз генә абыйсы артына посты. Абыйсыннан да «өстәү» алгач, бөтенләй тынды. Малайлар арасында «башлык» булыбрак йөргән Хәлим җөпләп:

– Әйе шул! Җнейкада бодай чабалар. Бүген кире китәр ул. Әйдә, тизрәк барыйк.

Габдрахманны ураткан малайлар өере урам буйлап китеп барды.

Зиннурның әтисе Лотфулла бабай – сары мыеклы, зәңгәр күзле, зур гәүдәле кеше. Ул унсигезенче ел башында герман сугышыннан карабин, кылычлар белән кайтып, дусты Төкәй Хафизы белән авылда совет власте урнаштырып йөргән кеше. Авыл советында күп еллар буе беренче секретарь булып эшләгән. Халык аны шуңа күрә Писер Лотфулла дип йөртә. Совет хөкүмәтенең тәүге елларында секретарь сүзе нигәдер халык теленә ятып бетмәгән. Шул атама улларына да күчкән: Писер Инсуры, Писер Зиннуры. Каладан кайткан Габдрахман әнә шул кешеләргә юнәлгән иде.

Малайлар өере аларның йортына килеп җиткәндә, өстенә куфайка, автолга буялган чалбар, аякларына оек-чабата кигән Зиннур, капкаларын ачып, чибәр гәүдәле, ала төстәге, өч яшьләр чамасындагы тайны җитәкләп урамга чыгып килә иде. Ул тынып калган малайлар төркеменә сораулы күзен текәде. Габдрахман, малайлардан аерылып, берничә адым алга атлады, азрак карлыккан тавыш белән Зиннурга эндәште:

– Таныйсыңмы мине, Зинур?

Зиннур, сул култык астына кыстырып тоткан шатуннарын җиргә ыргытты да, колачын җәеп, ничәмә еллар күрмәгән дустына таба атлады.

– Гаптери-и!

– Зин-у-урр!

Әгәр исемен әйтмәгән булса, Зиннур аны бәлки танымаган да булыр иде. Бары тик Габдрахман гына бер «н» хәрефен төшереп калдырып әйтә белә аның исемен. Сагынышкан ике үсмер бер-берсен баштанаяк карап чыкты. Азрак тынгач, Зиннур Хәлим кулындагы шатуннарга карап алды да, Габдрахманнан сорады.

– Нинди җилләр ташлады? Әллә бөтенләйгәме?

– Һе, бөтенләйгәме... Кемгә кайтам инде мин хәзер бөтенләйгә? Туган елым турында таныклык кирәк. Язганнар иде сорап, тик җавап килмәде. Миңа уналты тулып килә, балалар йортыннан китәргә кирәк. Ремесленный училищега җибәрәләр, Куйбышев шәһәренә. Так что, рабочий класс булам.

– Ала-ай икән синең эшләр, – диде Зиннур. Аннан азрак дәшми торды да:

– Әйдә, без болай итик. Мин тимерчелеккә, Мөхетдин Чәүкәгә бу шатуннарны менгереп бирим. Головкаларын ябыштырып, ремонт ясый торсын. Син туган елыңа таныклык барып ал да, кире безгә кайт.

Зиннур үзләрен уратып алган малайларны карап чыкты да, Хәлимгә дәште:

– Син, Хәлим, ике-өч сәгатьтән безгә кил әле. Шатуннарны яланда Нигъмәтулла абзый көтеп тора. Илтеп бирерсең. Әгәр жнейкада йөрергә кирәк булса, утыр, яме. Тик жнейканың платформасына башыңны уңга сузып карама. Арттан канаты белән башка китереп суга. Кушса, кичкелеккә бәрәңге әрче, атларны тышаулап җибәр.

– Ярар, Зинур, ярар.

– Киттек, Гаптери. Әй, тукта, әйдә, өйгә керик әле. Мин сине әнигә күрсәтим. Миннән элегрәк кайтсаң, танымый торыр.

Габдрахманны өендә калдырып чыккан Зиннурны малайлар көтеп алды.

– Таныдымы әниең?

– Юк, танымады. Әйткәч кенә таныды да, елый башлады. Әй, илаһым, ди. Әниең генә күрә алмады бу хәтле булып үскәнеңне, ди. Кош балалары кебек кайсыгыз-кая таралып беттегез бит инде, диеп елый.

– Ә абыйсы турында беләме?

– Беләдер ул, сорамадым. Инде өч ел бит сугыш беткәнгә дә.

Кайвакыт малай-шалай башына да кирәкле уйлар килеп кергәли. Зиннур Көчти Рәвилгә йомыш кушты.

– Син, Рәвил, теге Сәмүсә Латыйф абзыйга барып әйт. Шулай-шулай диген, Габдрәхим абыйның энесе Габдрахман кайткан, диген. Вакыт табып, абыйсы турында сөйләп китсен иде.

Зиннур капка араталарына басып Алатайга менде дә, иелеп Хәлим кулындагы шатуннарны алды һәм тимерчелеккә таба юыртып китте. Малайлар аның артыннан ихтирам белән карап калдылар. Чөнки Зиннур колхоз жнейкасында эшчән Папай Нигъмәтенең ярдәмчесе булып эшли. Ә колхозда бөтен кеше белә: туганда ук эшләп туган Папай Нигъмәтулласы үзе янына килде-китте малайны алмый.

Икенче көнне өйлә җитеп килгәндә Зиннур Габдрахманны калага озатты. Габдрахман кулына зур булмаган төенчек тоткан. Төенчектә – абыйсыннан истәлек булып, әллә кайдагы Норвегиядән кайткан, дөя йоныннан бәйләгән калын, җылы свитер һәм Зиннурның әнисе биргән берничә таба күмәче. Кичә кич Латыйф абзый килеп китте. Абыйсын кайда һәм ничек итеп соңгы тапкыр күргәнен сөйләп бетергәч, свитерны Габдрахманга сузды:

– Тот, энем! Абыеңның төсе итеп сакларсың. Мин ике рәт кенә кидем. Теге Керкенес каласы, абыең искә төшә дә – башым әйләнеп, тыным кысыла башлый.

Габдрахман кечкенә йөк машинасына килеп утырыр алдыннан Зиннур белән кочаклашып хушлашты. Машина кузгалып киткәч тә, яшь баскан күзләре белән Зиннурның кечерәйгәннән-кечерәя барган гәүдәсе күздән югалганчы карарга тырышты. Аннан, авылны чыгып, биек таш койма белән уратылган зират яныннан үткән чакта моңсу күзләрен ак кылган каплаган иске каберлекләр өстенә текәп барды. Авыр сулап, пальтосының каты якасын күтәреп куйды. Шул каберләрнең берсендә – бу донъядан утыз сигез яшендә китеп барган газиз әнисе ята. Тик Габдрахман аның кабере кайда икәнне белми. Чөнки әнисен күмгән көнне Мәҗит абзый елаудан шешенгән кече малаен зиратка алып бармады.

Машина, авылдан чыгып кала юлына төшүенә шатлангандай, тизлеген арттырганнан-арттыра иде. Ә кузовта абыйсының соңгы истәлеге булган свитерны күкрәгенә кысып Габдрахман атлы ятим малай иске капчыклар өеменә яткан хәлдә тавыш-тынсыз гына елый иде. Шул китүдән соң ул суга төшкәндәй юк булды һәм башкача туган якларына кайтып күренмәде.

СОҢГЫ ЙӨК БОДАЙ

1950 елның язы коры килде. Карлар эреп, елгалар боздан арынды. Әммә, май ае үтеп барса да, җир өстенә бер генә бөртек тә яңгыр төшмәде. Ике бригадалы, зур булмаган колхозда бер ЧТЗ, тешле тәгәрмәчле өч трактор һәм байтак кына ат кулланып язгы чәчүне вакытында тамамларга тырыша иделәр. Яңгыр юклыктан сусап, кара тузан очырып яткан коры җиргә алтын кебек бодай бөртекләрен чәчеп әрәм итүдән йөрәкләре өзгәләнгән берничә авыл карты кичләтеп кенә колхоз идәрәсенә килде. Аларның биргән сәләмен колхоз рәисе Басыйр сагаеп каршы алды Чөнки картларның нинди исәп белән кергәнен сизенә иде ул. Картлар, кергәннән соң, бераз дәшмичә утырдылар. Тик рәиснең сүз башлар исәбе күренмәгәч, азрак кузгалышып, йөткергәләп алдылар да, араларыннан берсе телгә килде:

– Инде, энем Басыйр, без сиңа аптыраганнан килдек. Бер-бер хәл кылырга кирәк. Ә син чәчәсең дә чәчәсең...

– Нәрсә чәчәм мин, Сәхиулла абзый?

– Безнең бодайны чәчеп, заялар гына иттең бит инде. Яңгыр юк, җир янып ята, ә син чәчәсең дә чәчәсең.

– Шулай, шулай! Яңгыр юк – син чәчәсең.

– Соңгы бодайны яндырасың бит инде...

Басыйрның, сакал-мыек басып, йончыган йөзенә күңелсез елмаю чыкты.

– Соң, абзыйлар, безнең эшебез шул бит. Ил халкына икмәк ашату.

– Анысы шулай да ул. Ә яңгыр булмаса?

– Булмый калмас! Колхоз көзгә икмәк бирергә тиеш. Хөкүмәткә икмәк кирәк.

– Шулай анысы, энем. Тик без уйлаштык-уйлаштык та, әллә, дибез, чәчкәне белән тукталып, калган игенне ирләре сугыштан кайтмаган хатыннарга бүлеп бирикме, дибез? Аннары яланга яңгыр сорарга картларны, карчыкларны чыгарыйкмы әллә, дибез. Бу хәтле корылыкка...

Басыйр аңа сөйләп бетерергә форсат бирмәде, сорау белән бүлде:

– Шулай дисезме?

– Әйе, энем, шулай әйбәт булыр, дибез. Унбиш-егерме карчыкны җыйнап чыгарсак, шәп булыр, дибез. Ә калган бодайны җиргә күмеп яндырганчы, бала-чага ашасын, дибез.

– Ярар, сезнеңчә дә булсын ди инде. Бүлешен алып ашап та бетердек ди. Ә яңгырлар китсә, кырларны алабута, билчән, эт эчәге бассынмы, ә?

Колхоз рәисе, алдында яткан кәгазьләрне кузгаткалап алды да, сүзне бетерергә ашыкты.

– Чәчәбез, картлар, җир орлыксыз калырга тиеш түгел. Ата-бабадан калган йоланы бозып яшәмик әйдә. Чәчәбез, картлар. Шуның белән сүз бетте дип исәплим. Барыгыз, кайтыгыз, халыкны котыртып йөрмәгез.

Картлар, ризасызлык күрсәтеп, рәис белән саубуллашмыйча чыгып киттеләр. Идәрә болдырыннан төшкәндә берсе сукранып куйды:

– Атасы мәрхүм дә шулай, тискәреләнсә гел үзенекен сөйләп, үзенекен генә эшләп йөри торган иде. Бу да атасына тарткан...

Таякка таянган Бәшәр карт аның зарланганын тыңлап бетермичә, шелтәләп алды.

– Напрасны кузгаттың син карчыклар турында, напрасны. Шундый эшкә хатын-кызны кыстыралармыни, тим буле карчыкларны. Их син...

Алар, башкача сүз куертмыйча, тавышсыз гына төрле якка таралдылар.

Колхоз рәисе, картларны тыңламыйча, үз сүзен итеп, чәчүне бетерергә ашыкты. Тагын бер атнадан чәчүнең соңгы көне килеп җитте...

...Авылның кояш чыгышы ягында, өч чакрым чамасы җирдә, ялан кыр уртасында ботакларын җәеп ялгыз бер юан, карт каен үсеп утыра. Аның халык телендәге исеме дә – Ялгыз Каен. Бүген Ялгыз Каен яланында колхоз соңгы бодаен чәчә. Колхоз исеме белән «Марс келәтләре» дип йөртелгән урыннан Папай Нигъмәте соңгы йөк чәчү бодаен төйи. Аның көчле куллары сиксәншәр килограммлы бодай тутырылган капчыкларны уйнатып кына алып арбага ыргытуына бер кулы сугышта гарипләнеп кайткан колхоз кладовщигы Пачар Бики сокланып карый. Көч-гайрәте белән үзенең сугыштан кайтмаган абзасы Гыйният мәрхүмгә охшаса да охшар икән бу егет!

Нигъмәтулла чыннан да бик таза һәм көчле егет иде. Бераз камыт аяклы, киң күкрәкле, зәңгәр җиңсез майкасы астында ишелгән бау кебек уйнап торган мускуллы, чибәр кеше иде. Эшкә тотынганда ук сәләтле кеше булуы күренеп тора. Кырык беренче елны, унбер яшеннән колхозда эшли башлап, шуннан бирле туктаганы юк. Зур эшчәнлеге, кеше нужасын аңлый һәм кеше күңелен күрә белүе, сүгенмәве, эчмәве өчен аны колхозның бөтен кешесе ярата. Нигъмәтнең бүген колхозда соңгы эш көннәре. Чөнки Рәхми абзасыннан аңа күчкән солдат гимнастеркасының түш кесәсендә военкоматтан килгән повестка ята. Анда: «Сез, Габсаттаров Нигъмәтулла Гобәйдулла улы, 1950 елның 12 июнендә Совет Армиясе сафына алынасыз. Үзегез белән түбәндәге әйберләрне алып килергә...» дип язылган.

Нигъмәтнең тизрәк армиягә китәсе килә. Аның да Писер Зиннуры, Көрпә Гарифы кебек солдатча киенеп, погоннар тагып урындык аркасына таянып төшкән карточкасын авылга җибәрәсе килә. Бәлки, тәвәккәллеге җитсә, берсен Рәмиләгә дә салыр әле. Шуңа күрә ул военкоматтан килгән повестканы унынчыда укып йөргән күрше Зиннурдан алган ак кәгазь битенә кадерләп төреп, түш кесәсендә, йөрәк турысында йөртә. Кем белә, бәлки Инсур янына Сахалинга, яисә Гариф янына Курил утрауларына да барып эләгер. Аның Курил утрауларына, Гариф янына эләгәсе килә. Чөнки Көрпә Гарифы армиядә дә атлар карый икән. Ә Нигъмәт атсыз бер көн дә тора алмый. Аның колхозда иң яратып җиккән аты – Таракан исемле ат. Ул атны утызынчы еллар башында колхозга Таракан Барые биреп кергән. Чабуы бик шәптән түгел, ә көче чамасыз күп. Ялы, койрыгы – аксыл. Төсе белән җирән тараканга охшаганга, элекке хуҗасының кушаматы да таракан булганга, ат та – Таракан. Нигъмәт артыннан ул эт шикелле калмастан ияреп йөри белә. Хуҗасы «шушында гына басып тор, беркая да китмә», дисә, көне буе шул урында басып тора. Нигъмәтнең Тараканны җигә башлаганына инде өч ел тулып үтте. Һәр елны яз көне колхозда эшләүче малайлар, бригадир Сәвәләй Закирыннан ниндидер кенәгәгә кул куеп, атны яхшы карарга йөкләмә алалар. Нигъмәт Тараканны алганда апрель азаклары иде. Элек җигеп йөргән Захмай исемле атны бригадир аңардан алып кайнише Таз Камәргә беркетте. Камәр атны көндез колхоз эшенә, төнен урлашуга җигеп, ике-өч ай эчендә күтәртер хәлгә китереп җиткерде. Шуннан, апасы аша җизнәсенә әйттереп, юньлерәк атка алмаштырды. Бу юлы да шулай эшләде – Захмайны Нигъмәттән алып җигә башлады. Ә Нигъмәткә йөгән, каеш, чыбыркы белән бертуктаусыз кыйнаудан сырт йоннары коелып, тиресе кутырлап беткән Таракан калды. Сәвәләй Закиры, тынычсыз күзләрен Нигъмәттән яшереп, аңа Тараканны «такты».

– Шәп ат иде. Карау, тәрбия җитмәгәннән генә азрак йончып китте. Ал инде син бу хайванны, Нигъмәтулла! Башта җиңелрәк эшкә йөрерсең, аннан күз күрер.

– Һе, ал имеш! Сиңа ышанып ничәмә-ничә атны аякка бастырдым инде мин. Исеңә төшер әле: Захмай, Әмәт, Дорожный, Шихан, Миңгерәү бия. Хәзер Тараканмыни инде? Ул Таз Камәргә әллә закон юкмы? Бригаданың барлык атларын үз кулы аша үткәрә, бөтенесен эштән чыгарып, ябыктырып кире бирә. Төне буе бурлыкта кайнишең. Җитәр сезгә.

Нигъмәт, аякларын көчкә атлаган Тараканны җитәкләп өенә алып кайткач, сыерларын сарык абзарына күчерә. Колхозның кладовщигы Пачар Бикие – Нигъмәтнең сугыштан кайтмаган Гыйниятулла абзасының яшьлек дусты. Нигъмәт шул Пачар Бикиеннан сорап кеше күрмәгәндә генә салам астына салып ике капчык солы алып кайта һәм Тараканга аз-азлап биреп аны «аякка бастыра» башлый. Үзе айга якын колхоз эшенә үгез җигеп йөреп, Тараканга ял бирә. Ай үтүгә, абзардан чыккан ат тәртә арасына кертеп җигәрлек хәлгә килеп, азрак тазарып, мал төсенә кергән була. Менә шул көннәрдән хәл алып, тазарып киткән Таракан бишенче бригаданың иң эшчән, тырыш атына әйләнә. Икенче елны Таз Камәр Тараканны тагын кире алып җигәргә чамаласа да, Нигъмәт атны бирми. Шул көннәрдән соң Нигъмәт белән Таракан колхозчылар өчен һәрчак икесе бергә генә йөри торган җанга әйләнеп китә...

Бодай йөге төялеп бетүгә, Пачар Бики Нигъмәттән сигез капчык бодай биргән накладнойга кул куйдырды да, үтенгән тавыш белән эндәште:

– Энем Нигъмәтулла, үтереп тартасы килә, бер урат инде син миңа.

– Мә, тот, Биктимер абзый!

Ул чалбар кесәсеннән янчыгы белән тәмәке чыгарып сузды.

– Үзең дә ура инде.

– Ярар, барып җиткәч урармын әле. Анда чәчәргә орлык бетәдер. Аз гына клин калды, дигән иде Нурый абзый. Тракторларны бүген МТС алып китәргә тиеш. Чәчеп бетерәсе иде шулар киткәнче. Тартырга аннан соң да вакыт булыр әле.

Ул, бодай төялгән йөк аша үрелеп, кладовщик кулыннан тәмәке янчыгын алды да, күңелле итеп елмайды.

– Ну урыйсың әй, бушка булгач. Бармак юанлыгы бардыр.

Нигъмәткә кушылып Биктимер дә көлде:

– Соң, урамый. Безнең рота старшинасы әйтмешли, привычка, туган.

– Ярый, мин киттем, Биктимер абзый.

Капчык тутыручы бер хатын, кыйбла ягына кулы белән ишаралап, Нигъмәткә эндәште:

– Китәсең китүен дә, туганым. Ай-һай анау яктан яшәреп килә бер болыт. Азрак көт булмаса. Ул-бу була күрмәсен, ходайныкын белеп булмый.

Келәтләр янындагы халык кыйбла ягына карады. Чыннан да, тау артындагы Хәлекәй авылы ягыннан кара-кучкыл болыт күтәрелеп, күк йөзен каплап, кешеләр йөрәгенә шом салып, кабарып алар ягына таба килә иде. Хатыннарның берсе ишетелер-ишетелмәс кенә итеп, укынырга тотынды:

– Йа ходай, мәрхәмәтләреңнән ташлама. Ләхәүлә вәлә куәтә, бисмиллаһи иррахман иррахим...

Куркуыннан ике доганы бергә бутап укыган хатыннан Биктимер көлде:

– Шулайдыр бик, ләхәүләдер. Гайнулла белән яшь чагында кунып йөргәннәреңнең гөнаһын кая куярсың икән, ә?

– Тфү-тфү, кит Пачар, әллә нәрсә әйттерерсең...

– Тәүбә әстәгъфирулла, кайсы Гайнулла ул тагын да, нинди куну ди? Юкны лыгырдарга сине куш. Әнә, Нигъмәтне җибәрмә, күрмисеңмени болытны...

Якынлашып килүче кара, шомлы болыт тәэсиреннән, җир өсте үзенә генә хас бер тынлыкта ята. Тик билгесез яктан ара-тирә исеп куйган кыска җилгә ияреп салам, чүп-чар кисәкләре генә әйләнгәлиләр. Һава бөркүләнеп, авырайганнан-авырая бара. Биктимер, Нигъмәткә карап:

– Кайчак хатын-кыздан да юньле сүз чыгып куя ул. Син, энем, чыннан да, азрак көт. Китереп, яшенләп салып җибәрсә, кола яланда бер ялгызың нәрсә эшләрсең? Көт азрак, сабыр ит.

Нигъмәт капчык төяп кызышкан тәненә гимнастеркасын кия-кия елмайды:

– Ат шәп минем! Ул болыт килеп җиткәнче, трактористлар янына барып җитәм. Ни булса да бүген чәчеп бетерергә кирәк. Тоз түгелмен, яңгыр эләксә дә эремәм әле.

Нигъмәт, дилбегәсен кулына алып, атына эндәште:

– Әйдә, Таракан, җилдертик, әй! Азрак солың да бар. Барып җиткәч бирермен. Киттек, дус!

Нигъмәтулла келәт янында эшләгән хатын-кыз күңелендә мәңгегә шулай елмаеп, атын иркәләп сөйләшкән килеш калды. Бер сәгать үтәр-үтмәстә, аның яшен атып үтергән гәүдәсен атына салып өенә алып кайттылар. Келәтләр яныннан киткәч тузанлы юл белән чаптырып Бакый Баткан елгасы күперен кичеп чыккан да, аты кырыеннан җәяүләп үргә атлаган. Өч йөз метрлар чамасы ераклыктан, Нигъмәткә каршы килгән кабиналы НАТИ тракторы эчендә утырган өч тракторист күреп торганнар: тракторның өстендә чатырдап яшен яшьнәп киткән. Тракторның моторы эшләүдән туктаган. Трактористлар кайсы бисмилласын әйтеп, кайсы күзен йомып, башларын яшергәннәр. Шулай да күреп калганнар: аты яныннан барган Нигъмәтулла, аякларын бөкләп, тузанлы юлда туктап калган атының тояклары янына кабаланмый гына бөгәрләнеп яткан. Трактористлар йөгерешеп килеп җиткәндә, Нигъмәтнең җаны чыккан булган инде. Курка-курка кузгатып та караганнар. Тик егетнең тыны беткән булган. Шулчак иртә яздан бирле көткән эре, җылы яңгыр яварга тотынган...

Җансыз гәүдәне өенә кертеп сәкегә салгач, Сабир Кытыйка Нигъмәтнең гимнастеркасын салдырган. Аның маңгаенда борчак зурлыгы гына кара тимгел икән. Яшен аның бөдрә, йомшак чәчләре арасыннан үтеп җилкәсенә чыккан һәм киң аркага күчкән. Ә аркасы агач тамыры кебек тармакланып-тармакланып ут чәчрәгәннән кара көеп янган. Яшен арка буйлап аска төшеп уң аягының дагалы итеген үткән дә, җиргә кереп киткән. Нигъмәтнең гәүдәсе сәкедән озын булып чыкты. Шуңа күрә, аяк очына бер утыргыч куеп, аның өстенә үзенең колхозда эшкә киеп йөргән ямаулы куфайкасын җәеп, аякларын шуның өстенә суздылар.

Ул көнне кичкә кадәр, икенче көнне өйлә җиткәнче авыл халкы Нигъмәтулла белән хушлашырга агылды. Кешеләрнең берсе керде, берсе чыкты. Ишегалдында, урамда төркем-төркем булып җыйналып, озак таралмый тордылар. Үлгәненең икенче көнендә аны җирләделәр. Кәфенләнгән гәүдәне зур чүпрәк паласка төреп ишегалдына чыгардылар һәм Таракан җигелгән арбага салдылар. Еллар буе күрше дә, яхшы абзый да булып яшәгән Мөчтәк Габдрахманы Нигъмәтулланы соңгы тапкыр карточкага төшерде... Берничә тапкыр. Нигъмәт яткан арба янына туган-тумачаларын бастырып та, ялгызын да. Аннан соң, дулкынланудан кызарып чыккан шадрарак битен боргалап, халык арасыннан кемнедер эзләде. Эзләгәнен тапкач, фотоаппаратын өчаягы белән энесе Фәйзригә тоттырды да, халык арасына титаклап кереп китте:

– Әйдәле, туган, бас дустың янына. Мәрхүм Нигъмәт сине бик ярата иде. Дустың белән мәңгелек истәлек итеп төшерим әле сине.

Габдрахман абзый халык арасыннан җитәкләп алып чыккан малай, инде унынчы сыйныф өчен язгы сынаулар биреп йөргән, елап битләре шешенеп беткән Зиннур иде...

Картлар җомгадан чыгуга Нигъмәтулланы зиратка алып барып җирләделәр. Карт мулланың йөрәк кылларын өзгәләп, мәкам белән догалар укыганын тыңлаган Зиннур, күзеннән туктаусыз аккан яшьләрен туктата алмыйча, яңа гына казылган, вак кырчын ташлар кушылган кызыл балчык өеме янында тезләнеп озак утырды. Аның башы кичәле-бүгенле булып үткән хәлләрне сыйдыра алмый һәм ул үзен ниндидер сөрем, төтен эчендә утырган кебек хис итә иде. Кырык икенче елны Харьков каласы янындагы язгы һөҗүм вакытында каты җәрәхәт алган Нигъмәтнең бертуган абыйсы Рәхмәтулла да елаудан шешенгән күзләрен җирдән күтәреп карый алмый. Гәүдәсенең сул ягы фашист авиабомбасы кыйпылчыкларыннан телгәләнгән аның. Бүген ул бердәнбер терәге булган таза, көчле гәүдәле, арысландай энесен җир куенына бирә. Донъя михнәтләренә һәм нужаларына тулы көннәр, атналар, еллар белән көрәшергә япа-ялгызы торып кала.

Нигъмәтулланы җирләп, Коръән сүрәләрен соңгы тапкыр укыгач, күмешергә килгән халык тавыш-тынсыз гына таралды. Яңа күмелгән кабер янында Рәхмәтулла белән Зиннур икәү генә торып калды. Кабернең тирә-ягы үткән көздән калган ак кылган белән капланган. Аннан ерак та түгел, заманында күпләрне сокландырып, бер-берсенә матур итеп беркетеп ясалган зур таш койманы сирень агачлары каплаган, еллар, җилләр, яңгыр-карлар шомартып тоныкландырган иске кабер тора. Бу кабер – үткән гасырда авыл мәдрәсәсенең атаклы мөдәррисе булган Нигъмәтулла Тукаев кабере. Хәзер аның күршесендә юаш, эшчән Нигъмәтулла Габсаттаров кабере барлыкка килде. Иске каберне каплап үскән сирень агачлары зират эченә хуш ис таратып чәчәк атканнар. Нәфис исләр, тирә-якны биләп алып, яңа кабер янында тезләнеп утырган, кайгыдан башларың түбән иеп сызланган ике кешене уратып алган. Бу исләр алар күңелендәге юксынуны көчәйтеп, бертуктаусыз аккан күз яшьләрен арттыралар. Ничәмә еллар шул куе сирень агачлары эчендә парлашып оя корып бала чыгарган сары сандугачларның берсе кыюсыз гына сайрау авазы чыгарды. Сайрый башлап, зиратның авыр тынлыгын бозганын сизгәч, туктап тыңлап торды. Озак та үтмәде, кабердән ерак түгел үскән икенче куак эченнән аңарга бүтән сандугач җавап бирде. Бераздан исә зиратның төрле почмагында сайраган сандугачларның моңы мәңгелек йокыга талган асыл затларны тибрәтә кебек иде.

* * *

Нигъмәтне җирләп берничә көн үтүгә, Тараканны тагын Таз Камәре җигә башлады. Шул көннән соң атна үтәр-үтмәстә ябыккан, чыбыркы белән кыйналган атның сырт йоннары коелып бетә язды. Таракан Таз Камәргә баш бирмичә, атнага якын авыл очындагы куе таллыкта качып йөрде. Тик озакка түгел. Күпме генә качып йөрмәсен, Таз Камәр аны тотып алып кайтты. Җикте. Таракан тагын берничә мәртәбәләр качып Нигъмәт йортына кайтып карады. Дусты исән вакытта ул, колхоз дворыннан Банжур Ибрай чыгарып җибәргәч, һәр көнне иртән туры Нигъмәт йортына кайта иде. Капка янына җиткәч, кече капка келәсен тартып ача торган нечкә каешны бәрхет иреннәре белән кымтып каба да тарта. Келәнең ачылган тавышы ишетелгәч, каешны иреннәреннән ычкындырмыйча, капканы башы белән төртеп ача һәм ишегалдына уза иде. Кайтуына болдыр янындагы җиз таска салып, Нигъмәт аның өчен азрак солы яисә бәрәңге кабыгы әзерләп куя иде.

Хәзер Таракан кече капканы ача алмый. Чөнки Нигъмәтнең абыйсы келә каешын алып ташлаган. Кече капканы килгән кешеләр куллары белән өстән үрелеп ачалар. Ә ат алай эшли белми, капка төбендә кешнәп таптана башлый, Рәхмәтулла Тараканны берничә тапкыр энесеннән калган җиз тәңкәләр белән бизәлгән йөгән кидереп колхоз дворына кире илтте. Әммә Таракан икенче көнне иртән тагын кайтты, тагын кешнәде. Рәхмәтулла, сыктап елаган йөрәген баса алмыйча, Тараканны чыбыркылап куып карады. Тик яхшы хуҗасын югалткан хайван аңламыйча һаман кайтты, һаман үзенең сөекле дустын эзләде. Капканы ача алмагач, алгы аягы белән тырнап аның такталарын ватып, ваклап бетерде...

Тик Таз Камәр Тараканны Нигъмәтнең капкасы янына кайтудан туктатты. Берничә көн иртән капка төбендә көтеп алып, каеш чыбыркы белән яра-яра үзенең өенә алып китте. Шуннан соң иртәләрен Таракан Нигъмәт капкасы янына кайтмас булды. Ә Таз Камәрдән кача башлады. Соңгы качуында берничә көн авыл очындагы куе таллыкта яшеренеп яшәде. Таз Камәр табып алып кайтып, колхоз сарае эчендәге юан баганага башын күтәреп бәйләп, каеш чыбыркы белән сәгатькә якын кыйнады.

Тирләп-пешеп мәктәпкә килеп кергән Банжур Ибраеның улы Халит Зиннурны геометриядән барган консультациядә тапты.

– Тизрәк, Зиннур! Анда Таз Тараканны кыйнап үтерә! Әйдә!

Тараканның башын каерып бәйләгән җиреннән зур кыенлык белән чишеп, урамга алып чыктылар. Җылы һавага чыгу белән ат, хәлсезләнгән аякларын бөгеп, үләнгә ята башлады. Тик Зиннур белән Халит аңа ятарга ирек бирмичә, тугай буена алып киттеләр. Кояш кичкелеккә авыша башлагач, ике малай Тараканны тышауламыйча гына тугайдагы атлар янында калдырып, күңелсез генә өйләренә атладылар.

Икенче көнне авыл гөж килде. Иртән, сыер көтүен авылдан алып чыгып барган көтүче Мукшы Вәчили белән аның ун яшьләр чамасындагы малае таш тойма белән уратып алынган авыл зыяратының капкасы төбендә Тараканның үле гәүдәсен таптылар. Ат, дагалы аякларын бөкләп, астына тыгыбрак яткан да, муенын сузып, башын такта капкага терәп үлгән. Гүя ул шул такта капканың эченә кереп юк булган, йөрәге белән сөйгән дусты Нигъмәтне күрергә өмет итеп, күзләрен капка ярыгы аша зират эченә текәп җан биргән...

Бодай урган көннәрнең берсендә, кичләтеп, бригадир Сәвәләй Закир йортына Зиннур килеп керде. Закирның хатыны Гайшә апа аны кече капкадан кергән чагында ук күреп алып иренә эндәште:

– Әй, сиңа әйтәм! Лотфулла абзыйның төпчек малае Зиннур кереп килә, бар, каршы чык. Берәр йомыш белән киләдер. Әтисе, бахыр, үзләренең лапас абзарын сүткәндә егылып төшеп билен имгәткән, йөри алмый ята икән хәзер.

Бригадир белән Зиннур ишегалдында, келәт янындагы бүрәнәгә утырып сөйләштеләр:

– Шуннан, энем, эшләр ничек? Ун классны бетердең инде син, ә?

– Бетердем, Закир абзый. Аттестат алдым.

– Нәрсә эшләргә уйлыйсың инде хәзер? Ничек яшәргә?

Зиннур, азрак дәшмичә утыргач, телгә килде.

– Мин, Закир абзый, сиңа эш сорап килдем. Син мина Захмайны бир инде.

Закир аптыравын яшерә алмады.

– Туктале, энем! Синең бит ун класс белемең бар. Син бит зур укымышлы кеше безнең өчен. Ә син ат җигеп кара эшкә чыгарга исәп тотасың. Сәбәбе нәрсәдә?

– Соң, сәбәбен үзең беләсең инде – нужа белән фәкыйрьлек. Институтка китәргә хәл юк безнең. Әтинең карап торган бер кәҗәсе белән ике сарыгы бар. Абый армиядә. Апа кияүгә китте быел. Аннан соң, өскә кияргә юньле кием дигәндәй. Әле килеп, әти дә имгәнде.

Зиннур, тамагына килеп тыгылган төенне көчләп йотты да, давам итте.

– Түшәмгә бәйләгән бауга тотынып кына баса, аннан, мин аркага күтәреп алып чыгам. Мин карамасам кем карый аны?..

– Шулай, энем! Тик сине бик шәп укый диләр иде бит. Укырга кирәк иде сиңа. Бу кара эштә без изелгән дә җиткән.

– Ярар инде, Закир абзый, сүзне бетерик. Кайтырга кирәк. Син миңа Захмайны бир инде шулай да.

– Ния Захмайны? Бурлы бияне ал. Ул шәбрәк бит.

– Юк, син миңа Захмайны бир. Мин аны Нигъмәтулла абзый төсе итеп җигәрмен. Таракан исән булса, мин синнән аны сорар идем, ул юк бит инде.

Закир бригадирның йөзе караңгыланды.

– Ярар алайса, Зиннур! Синеңчә булсын! Ибрай бабаңа әйт, сиңа Захмайны бирсен, яңа тәгәрмәчле арбаны ал...

Закир абзый азрак эндәшмичә бер ноктага карап утырды да, эчке бер яну белән өстәп куйды:

– Игеннәр уңды быел. Бигрәк тә шул Ялгыз Каен яланындагы бодайлар шәп булды. Нигъмәтулла мәрхүм чәчкән бодайлар!

-------------