Зәки Зәйнуллин Татарча текстлар

Зәки ЗӘЙНУЛЛИН

КАРШЫ ТАУЛАР

<== беренче кисәккә

ИКЕНЧЕ КИСӘК

6 декабрьдән барлык Көнчыгыш фронт буйлап нимесләрне куу башланды. Тик ул көннәр килеп җиткәнче Зиреклебаш егетләренең күпләре газиз башларын салганнар иде инде. Мәҗит Ибәтуллин, Әбия Нәбие, Габдрахман Акмалов, Учак Сәләхе, Капар Миңлебае, Мөтәч Хәмите чит-ят җирләрдә, урыс яуларында ятып калдылар. Өтек Галие каты яраланган сул кулын, сул аягын давалап Иваново каласының госпиталендә ята. Ноябрь азакларында Мәскәүдән Башкортстанга китеп барган санитар поездында сул кулын юан итеп бинтларга ураган, сорауларга тотлыга-тотлыга гына, җавап бирер-бирмәс кенә сөйләшкән Галиулла Искәндәров ята...

* * *

Политрук агарды:

– Бу нәрсә? Бунтмы? Сез фашистларга ярдәм итеп чигенәсез?

Заварзин аңарга тыныч кына итеп җавап бирде:

– Бу нимеснең яңа оборонасы. Ярый ла чигенеп өлгерсәк.

Политрук як-ягына каранды:

– Ничек инде, чигенеп өлгерсәк?

– Шулай менә. Нимес безнең чигенү юлын кисеп, үзебезнең гаскәрләрдән аергандыр инде. Чөнки әнә артта атышлар башланды. – Заварзин политрукка бүтән карамыйча, боерык бирде:

– Авылга кире чигенергә. Кергән, чыккан ике юлга да аркылы окоплар казырга. Танкка каршы ата торган мылтыкларны, пулеметларны, ягулыклы шешәләрне, граната-патроннарны тигез итеп взводларга бүләргә. Өч атны суеп, һәр взводта ит пешерергә. Авыл мичләре җитәрлек моның өчен. Атларны татарлар суйсын. Азык-төлекне, сугыш кирәк-яракларын исәпкә алырга. Читтән безгә ярдәм булмаячак. Без оборона тотып шушында үлгәнче сугышырга тиешбез.

Взвод командирлары таралгач, батальон политругы, Заварзинга боерык биргән кебек кенә итеп эндәште:

– Лейтенант! Миңа ун кеше бирегез. Бар да автомат белән коралланган булсыннар. Һәрберсенә дүртәр граната бирегез! Мин полк комиссарына политдонесение илтергә тиеш. Бик ашыгыч!

Заварзинның күзләре мыскыллап кысылдылар.

– Мин сезгә бер генә кеше дә бирә алмыйм һәм бирмәячәкмен. Кызылармиячеләр сугышу өчен кирәк, политдонесение сакларга түгел. Сез дә монда сугышырга тиешсез. Автоматыгыз һәм яныгызда ике җансакчыгыз бар...

Политрук аны бүлде:

– Мин сезгә буйсынмыйм. Минем начальнигым – полк комиссары. Шунлыктан миңа сезнең әмер – әмер түгел.

Заварзин нәфрәтле күзләре белән политрукка карады:

– Безнең канны сез күп эчтегез. Үлем якынлаша башлагач, политдонесение исегезгә төштемени? Куян җан!

Политрук кызарды:

– Мине түгел, большевиклар партиясен мәсхәрәлисез сез. Аның җитәкчесе иптәш Сталинны мәсхәрәлисез! Синең урының төрмәдә, юкка чыгарганнар сине аннан...

Заварзин политрук артында басып торган разведчикка боерык бирде:

– Митяй! Автоматын ал да, кулына мылтык тоттыр! Гади солдат күргәнне күрсен әле. Исән калсак, аннан күз күрер. Хәзергә мин командир, мин комиссар. Мин барлык булган эшләргә һәм минем кул астындагы җаннарга җаваплы. Азрак ул да татысын әле.

Митяга күз кысты: “Әгәр куркып кача башласа, урынында ат!”

Камалышта калган батальон ике тәүлек буена көн-төн сугышты. Авылга кергән юлда нимесләрнең дүрт танкы янып юкка чыкты. Иллеләп солдаты шунда әҗәлләрен тапты. Тик Заварзинның ротасында да солдатлар кимегәннән-кимеп, калганнарының да соңгы сәгатьләре килеп җиткәнгә охшый иде...

Икенче тәүлек ахырында, пулемет артында яткан Сәйфулланың сул аягына, тубык турысына пуля тиде. Нинди җылы әйбер ага икән дип караса, пимасыннан карны кызартып кан агып ята. Кырындагы Лаваренкога төртте:

– Дядя Николай, миңа эләкте бит!

Тегесе акырып ук җибәрде:

– Ат, күрмисеңмени, күтәреләләр бит!

Чыннан да, янып торган танкны урап, нимес солдатлары һөҗүмгә ыргылдылар. Аларны пулемет уты белән кире танк артына куып керткәч кенә Сәйфулланың аягын карады Лаваренко. Кыныннан хәнҗәрен тартып чыгарды да, пима кунычын аерып җибәрде. Чалбар каешы белән Сәйфулланың ботын кысып бәйләде. Противогаз букчасыннан кәгазь төргәкле мамык чыгарып, аны җәрәхәткә калын итеп салды да, өстеннән киң ак бинт белән кысып бәйләп куйды. Яннарында яткан үле солдатның шинель чабуын кисеп алды да, Сәйфулланың аягына чолгавын, аның өстеннән шул шинельне урап, обмотка белән чорнап куйды:

– Ят пулемет янына, тасма биреп торырсың. Мин атармын. Эчеп ал азрак.

Бил каешыннан флягасын алып Сәйфуллага тоттырды. Үзе күңелсез генә елмайды:

– Исеңдәме, Сәйфулла дус, Гороховка янында икебезнең норманы эчеп исергән идең?

– Һөҗүм алдыннанмы?

– Әйе.

– Соң, истә булмыйча тагын, бик истә.

– Шул хәлдән соң сиңа бүтән исен дә иснәтмәм дигән идем. Менә бирдем инде тагын...

– Рәхмәт, Лаваренко. Яхшы кеше син.

– Я, ярар! Ят пулемет янына. Заварзинның бөтен өмете шушы пулемет.

Алар тагын өч атаканы кире кактылар. Инде соңгы патроннар тезгән тасма гына торып калды. Нимесләрнең соңгы һөҗүмен кире каккан чакта күп кан югалтудан Сәйфулла аңын җуйды. Күпме вакыт үткәндер, белмәде. Аңына килгәндә Лаваренко аны ике култыгы астыннан тотып каядыр сөйри иде. Сәйфулла ярылган иреннәрен кипкән теле белән ялап карады да, зәгыйфь тавыш белән сорады:

– Ни эшләтәсең мине? Ташла!

– Бәлки исән калырсың, Сәйфулла. Мин синең өстеңә үлекләр салырга уйлыйм. Бүген төнлә бәлки боҗраны өзеп безне коткарырлар. Заварзин һәләк булды шикелле. Ул яктан аткан ишетелми. Хуш, дускай, исән калырга тырыш.

Лаваренко Сәйфулланы чокырга төшереп ике үлек өстенә яткырды да, өстенә өч мәет китереп салды.

– Исән кайтсаң, минекеләргә җиткер, хатын көтмәсен мине.

Лаваренко китте. Озак та тормыйча, тагын пулемет ата башлады. Аның тыкылдавы астында Сәйфулла кабат аңын югалтты.

Ул туңудан аңына килгәндә төн иде инде. Аңлар-аңламас хәлендә сөйләшкән тавышлар ишетте. Сөйләшүләр чит һәм колакка ятышлы түгел иде. “Нимесләр!” – дип уйлады Сәйфулла эчке бер калтырану белән. Шулчак үзе яткан чокырга якынлашкан аяк тавышларын ишетте. Кемнәрдер чокыр янына ук килеп туктадылар. Берсенең суыктан карлыккан тавышы кискен генә итеп нәрсәдер әйтте. Аңарга җавап итеп автомат тырылдарга тотынды. Моңа икенчесе дә кушылды. Сәйфулла, өстендә яткан мәетләргә чабагач суккан кебек пулялар бәрелгәнен сизде. Атып бетергәч, нимесләр ыңгырашу ишетелмәсме дип азрак тыңлап тордылар да, китеп бардылар.

Сәйфулланың җәрәхәтле аягы үтереп сызлый иде. Шуның өстенә, ул бик каты оеган һәм күрәсең инде шешенгәндер дә. Кара, Лаваренко чалбар каешы белән тездән югары аның ботын кысып бәйләгән иде бит. Өстендәге үлекне көч-хәл белән азрак кыргарак шудырды да, тешләп уң кулындагы бияләен салды. Озак кына каешны чишә алмыйча интекте. Бармакларын авырттыра-авырттыра маташа торгач, анысы ниһәят биреште. Юлы кысылып торган тамырлар буйлап кан йөгерде, җылы ташый башлады. Каешны берничәгә бөкләп кесәсенә тыккач, кесәсе төбендә таш кебек каты бер нәрсәне шәйләп алды. “Ни булыр икән бу?” – дип аптырап тартып чыгарды. Капшап кына аңлый алмагач, тешләп карады. Авызына шикәр тәме таралды. Лаваренко салган инде моны! Рәхмәт яугыры! Сәйфулла тәмләп кенә кимерергә тотынды.

Кузгалып чыгарга тәвәккәллеге дә, көче дә җитмәде. Аяклары бик нык сызлый һәм туңа башладылар. Кинәт якында гына пышылдап сораган тавыш ишетелде:

– Эй, зимнәк! Жибуй што ли?

– Сәйфулла куркуыннан дәшәргәме-юкмы дип уйлап торганда, теге тавыш тагын кабатлады:

– Уй-буй, чырагым гуй. Казахмын мин. Ты хту?

Сәйфулла да тәвәккәлләде:

– Мин дә мосылман. Син кем?

– Рәдәвәй Жомагыл Карабаев булам. Син жаралымы?

Тавыш ишетелгән яктан кеше шуышкан тавыш ишетелде, бераздан Сәйфулла янына зур гәүдәле берәү килеп төште. Ул янәшә яткан туң гәүдәгә кагылып китеп, куркынган тавыш белән укынырга тотынды:

– Ләхәүлә куәти! Ләхәүлә куәти! Уй-буй, бу бит мәет!

Үлек астыннан Сәйфулла тавыш бирде:

– Шуның астында мин.

Казах ике үле гәүдәне читкә этәреп Сәйфулланы чокырдан өстери башлады. Аягы авыртканга түзә алмыйча, Сәйфулла каты итеп ыңгырашты.

– Син, якташ, тавыш чыгарма, – диде Жомагыл. – Нимес якын бит.

– Кайда соң ул?

– Кире тавына китте. Тик бу тирәдә калганнары да бар бугай. Әнә теге яктарак кемнәрдер йөри.

Ул кулы белән караңгылыкка төртеп күрсәтте. Казахның сүзен дөресләп, шул яктан автоматтан аткан тавышлар ишетелде.

– Безнең яралыларны атып йөриләр.

Сәйфулла пышылдауга күчеп сорады:

– Ә безнекеләр кайда?

– Белмим инде, жактас. Нимес безне уратып алып жук итте. Безнең бәтәлүн жук инде. Азвалин да, синең дус пуләмитче дә жук. Нимесләр гранаталар ыргытып пүләмите белән бергә жук иттеләр.

– Син ничек исән калдың?

– Ике үлек астына кереп яттым мин. Синең кебек итеп. Шул коткарды. Син ят азрак, мин хәзер киләм...

Сәйфулла куркуга төште:

– Ташлама инде син мине, Жомагыл! Мин бит йөри алмыйм.

– Хәзер, мин хәзер. Тавышсыз гына ят.

Казах песи кебек тавышсыз адымнар белән төн караңгылыгына кереп югалды. Ул ярты сәгатьтән артык юк булып торды. Аннан соң шулай ук тын гына чокыр янында яңадан пәйдә булды. Аның кулында нимес автоматы һәм сукно чехолга кидертелгән фляга иде.

– Ниместән әҗәткә алып тордым, җаны белән бергә, – диде Жомагыл пышылдап. – Эч азрак, хәл керер. Хәзер кузгалабыз...

– Кая кузгалабыз?

– Авылның без килгән ягында булырга тиеш безнекеләр. Шул яктан азрак тавыш ишетелгәли. Машиналар тавышы. Нимесләр кире киттеләр окоплары ягына. Соңгылары китә инде. Мин җанын алган нимес бер үлекнең тунын салдырып маташа иде. Эч тизрәк...

Чит исле эчемлекне Сәйфулла зур-зур йотымнар ясап өч тапкыр уртлады да, фляганы Жомагылга сузды. Казах озын кулы белән үрелеп Сәйфулланың авызына нәрсәдер каптырды. Шоколад икән. Үзе фляганы бил каешына тыга башлады.

– Эч үзең дә! – диде Сәйфулла. – Туңгансың бит.

– Казах туңмый ул, – диде Жомагыл елмаеп. – Мин бит Гурьев ягыннан, Каспий диңгезе ярларыннан. Бакчасарай дигән район бар анда, шуннан мин. Куй көтүчесе. Безнеңчә чабан булам.

Үзе флягага шапылдатып сукты:

– Үз гомеремдә хәмер эчкәнем юк минем. Зур гонаһ бит ул Аллаһы тәгалә алдында. Ярамый!

– Мин дә мосылман бит, эчтем менә...

– Син нугайсың. Сезне урыс бозып бетерде аракы эчертеп, чучка ашатып, марҗалары белән йоклатып. Сез инде мосылман түгелсез диярлек.

– Ә кем соң?

– Белмим, кемсездер. Аны белергә мин мулла түгел. Урыс нугайлары сез хәзер. Әйдә, кузгалыйк без моннан. Мин сине моннан алып чыгарга уйлыйм. Тик ничек кенә эшләргә аны, белмим.

Сәйфулла киңәш бирде:

– Безнең “максим”ны утыртып йөрткән чана булырга тиеш. Әнә тегеләйрәк.

Жомагыл кысык күзләре белән Сәйфулла күрсәткән якка карады:

– Кеше мәетен кимерергә этләр килгән анда, – диде ул, бераз эндәшми торгач. Урыныннан авыр гына кузгалып, тагын төн караңгылыгына кереп югалды. Берничә минут үтүгә буш кул белән кире әйләнеп килде.

– Пүләмитне дә, чананы да, пүләмитченең үзен дә миналар, гранаталар белән теткәләп бетергәннәр анда. Юк бернәрсә дә.

Шмайссерны башы аша киеп асты да, Сәйфуллага эндәште:

– Ничек кенә җайсыз итеп күтәрсәм дә тавыш чыгарма. Ыңгырашсаң, тавышың чыкса – ташлап китәм. Өйдә минем кайтканны көтеп торган биш балам бар. Үз башым үземә бик тә газиз. Ризамы?

– Соң, риза булмыйча...

Жомагыл сарык түшкәсен сыртына салган бүре сыман, Сәйфулланы күтәреп аркасына салды да, аякларын кузгаткалап, аркасын сикерткәләп аның гәүдәсен җайлады. Аннан соң акрын гына атлап мәетләр белән тулы авыл урамы буйлап көнчыгышка юл алды.

Гәүдәгә бик зур булмаса да, гомере буена эшләп чыныккан Сәйфулла биш пот килә иде. Берничә тәүлек буена сугышып талчыккан, йокламаган казахның тын алуы авырайганнан-авырая барды. Инде мичләрен тырпайтып авыл да артта калды, ә алда җан иясе барлыгы сизелми. Сәгатьтән артык вакыт үткәч, Жомагыл бөтенләй хәлдән тайды. Үзенең, Сәйфулланың һәм нимес автоматының каешын өчесен бергә бәйләп Сәйфулланың култыклары астыннан үткәрде дә, туң юлдан өстери башлады. Аларның юлын берничә тапкыр кыргыйлашкан, кеше мәете ашарга өйрәнгән этләр кистеләр. Соңгы тапкыр унлап зур-зур гәүдәле эт юлдан китмичә аларның килгәнен көтеп утыра иде. Яртылаш аңын югалткан Сәйфулла аларны күрмәде. Далада бүре өерләре белән күп сугышкан Жомагыл куркып калмады. Шмайссерның затворын артка тартты, озын чират бирде. Җылы әдәм ите ашарга җыйналган этләр төрлесе төрле якка сибелде. Юлда ике эт тартыша-тартыша җан биреп калды. Жомагыл иптәшен өстерәп әллә ни ерак та китмәде, теге этләрне кире килгән ишләре өзгәли дә башладылар...

Байтак юл үткәч Жомагыл бөтенләй хәлдән таеп, Сәйфулла янына карга сузылып ятты. Хәл җыймакчы иде ул. Тик авыр йөкне тагын өстерәргә бүтән хәле җитмәде инде.

– Син бар, Жомагыл, ялгыз гына кит инде. Мине калдыр. Рәхмәт сиңа игелегең өчен.

Жомагыл эндәшмичә азрак уйланып утырды да, аягына басты.

– Тот автоматны. Менә сиңа флягасы белән нимес аракысы. Мин, чыннан да, китим әле. Чөнки сине өстерәргә көч юк бер дә. Үзебезнекеләрне тапсам, кире әйләнеп килермен мин.

– Хуш, Жомагыл! Бәхил бул.

Сәйфулланы юлдан читкә өстерәп чыгарды да казах, бер юан карагайга сөяп куйды.

– Йоклама, туңып үләрсең. Яисә бүреләр, этләр ашарлар үзеңне. Сак булу кирәк.

Жомагыл иелеп Сәйфулланың сакал баскан битеннән сыйпады да, акрын гына атлап төн караңгылыгына кереп югалды...

Нимес автоматын алдына салып, Сәйфулла япа-ялгызы төн караңгылыгын тыңлап озак утырды. Ара-тирә фляга авызыннан шнапс йотып, Жомагыл калдырган зур гына шоколад кисәген капкалап алды. “Аракы эчеп, шикалат кимереп кенә яшим – эшләр шәп минем” – дип уйлады ул, тиздән үзен-үзе атачагын сизеп. Аның хәзергә атылмавының бердәнбер сәбәбе – атылгач әле суынып та бетмәгән гәүдәсен теге кыргыйланган этләрнең килеп өзгәләвеннән курку иде. Инде йокымсырап, үзенең туңа башлаганын сизгән Сәйфулла, Жомагыл киткән яктан ат пошкыргандай тавыш ишетеп сискәнеп китте. “Саташа башладым ахрысы”, – дип шиккә төште. Тик караңгыдан тагын ат пошкырган һәм мыдырдап акрын гына сөйләшкән тавышлар ишетелде. Тагын беркадәр вакыт узгач, Жомагыл киткән яктан атлы чана күренде. Чанадагы өч кешенең берсе Жомагыл иде. Ул сикереп төшеп Сәйфуллага ташланды да, аны кочаклап алып күтәрә башлады.

– Ничек таптың караңгыда? – диде Сәйфулла.

– Юл читендә агач төбендә ике үлек утыра, шуларга карап таптым, – диде Жомагыл. – Камандир әйтмешли, аринтир.

Аның белән бергә килгән ике солдат Сәйфулланы чанага салышырга ярдәм иттеләр дә, атны кайтыр юлга бордылар. Сәйфулла сүзсез генә янында утырган Жомагылның кулын кысты. Жомагыл сирәк кенә сакал-мыек баскан йөзен Сәйфуллага якынлатты:

– Аллаһы тәгаләнең күңеле киң, Сәйфулла. Яшибез әле без синең белән тагын кырык-илле ел. Жомагыл әйткәние диярсең менә.

Сәйфулла ярылган иреннәрен кузгатып хуплап куйды:

– Амин, Жомагыл, шулай булсын!

* * *

Мәскәү госпиталендә унбиш көн ятканнан соң Сәйфулланың сул аягын кисәргә булдылар. Тәгәрмәчле арба белән үзен алырга килгән санитарларга Сәйфулла ике култык таягы белән сугышып каршы торды. Көн буена шулай риза булмыйча азаплангач, палатага кечкенә, бөкрәйгән гәүдәле, озын борынлы, алтын күзлекле бер карт яһүд врачы килеп керде. Ул чураеп торган сөйкемле кара күзләре белән палатка эчен йөгертеп карап чыкты.

– Кая монда бунтовать иткән татарин? Күрсәтегез әле аны миңа тизрәк.

Башта аның нәрсә сораганын аңламадылар. Тик ул соравын кабатлап өлгермәде, тәрәзә яныннан шатланып кычкырган тавыш ишетелде:

– Исәнмесез, кадерле Яков Аронович!

Карт яһүд күзлеген салып ак халат итәгенә сөртеп кире киде дә, кычкырган кешегә текәлеп карады.

– Ә-ә, Степан Тимофеевич! Исәнме, исәнме! Аяклар ничек, төзәләләрме?

– Әйбәт, әйбәт, Яков Аронович! Үзләре булмасалар да, бармаклар сызлый менә.

– Шәп инде алай булгач. Шәп! Юк бармаклар сызлагач, җәрәхәтең әйбәт төзәлә димәк. Бармакларың кычытмыймы соң?

– Бүген төнлә сул аякның баш бармагы кычытты. Уянмас борын кашый башлаган идем – бармак юк бит инде...

– Һе-еһ алай булга-ач! Бигрәк тә шәп, күгәрченкәем! Бигрәк тә! Синең бит аяк бармакларың черегән иде өшеп. Шулай бит?

– Әйе.

– Хәзер киселгән җирләрең төзәлүгә китте инде. Тик йөгереп үк йөри алмассың. Ләкин, теләгең булса, тагын дүрт-биш бала ясарсың әле дип уйлыйм мин. Теге җиреңнең бармагы исән бит...

Палата эче ирләрнең күтәрелеп көлүеннән селкенеп куйды. Бармаксызның зур авызы колакларына кадәр җитеп ерылды. Палата эче җанланды. Йокымсырап ятканнарның да йокысы качты. Карт врач соравын башкачарак итеп бирде.

– Нинди мосылман шаулый монда, аягын врачларга күрсәтмичә?

Яралылар башыннан ук одеялга томаланып яткан Сәйфуллага төртеп күрсәттеләр. “Аның аягын кисмәкче булалар бит”, – диде Сәйфулла кырында яткан грузин.

Карт яһүд хәйлә тулы күзләрен палата буйлап йөртеп чыкты.

– Син нәрсә сөйлисең, генацвали? Ә үзең грузинсың бит әле! Нинди аяк кисү ди ул тагын. Аның урынына яңа аяк үссә иде, тагы бер хәл. Кая, карыйк әле бу мосылманның аягын. Яше кырыктан узмаган булса, кисмичә дә өмет бардыр.

Одеялның читен аз гына ачып, Сәйфулланың йөзенә бакты.

– Ай-яй-я-ай! Шушындый красавчик йөзен күрсәтмичә томаланып ята. Сестра, бинтларын чиш әле, мин җәрәхәтен карыйм.

Авыр ис килеп торган аякны авырттырмаска тырышып кына бармаклары белән баса-баса озак тикшерде. Аяк пешкән кура җиләге төсенә кергән һәм бик нык шешенгән иде. Карт бертуктаусыз сөйләнде:

– Хатын-кыз сестралар, сезгә операция ясап арган врачлар белән сугышканда култык таягы бик тә җайлы инде ул. Тик җиргә таяна торган очыннан тотарга гына кирәк. Шулай итсәң, тегеләргә ныграк эләгә ул. Бер-ике көн яталар инде аннан соң сезне карый алмыйча. Сестраларга ныграк та төшереп була. Рәсәйдә хатын-кыз кыйнау гадәте борын-борыннан килгән инде ул. Мосылманнарда да бар бугай андый гадәт. Әйе...

Ни өчендер Сәйфулланың күз кабакларын күтәреп карады, авызын ачтырып телен чыгартты, аннан кулларын тикшерде. Артында басып торган врач белән медсестрага Сәйфулла аңлап өлгермәгән ниндидер күрсәтмәләр бирде.

Аннан соң утырган урындыгыннан торды да, шәфкать туташы биргән зур ак тастымалга кулларын сөртте. Сәйфулланың битеннән дару исе аңкып торган бармаклары белән сыйпады:

– Кырынырга кирәк, мосылман. Үзеңә кырынырга кирәк, кеше кырганны көтеп ятмыйча. Үләргә иртә әле сиңа. Авылда нәрсә эшли идең?

– Игенче мин. Колхозчы.

Карт сәер генә елмайды:

– Хәзер бар да колхозчы инде. Хәттә академиклар да.

Чыгып киткәндә палата эчендәгеләргә бер киңәш бирде:

– Күбрәк йокларга тырышыгыз, йокларга!

Яһүд врач кушканнарны көн саен бик тырышып үтәделәр. Атна үтүгә, аякның төсе үзгәреп, шеше кимеп, җәрәхәт эренли башлады. Бу инде аякның сәләмәтләнә башлавы иде бугай. Тагын дүрт көн үтүгә, Сәйфулланы каты яралылар исәбенә кертеп, санитар поездына төяп тылга озаттылар.

* * *

Санитар поезды унбер вагоннан тора иде. Шуның берсендә, поездның нәкъ уртасында, алтынчы вагонда медицина персоналы – врачлар, шәфкать туташлары, мич ягучылар, өлкән яшьтәге санитар солдатлар яши.

Окоп афатыннан ничек җитте шулай тере килеш котыла алган, кайсы аяксыз, кайсы кулсыз, кайсысы сукыр яралылар, үз бәхетләренә үзләре ышанмаган хәлдә, Мәскәү госпитален үтеп санитар поездына килеп кергәч, бик нык куаныштылар. Чөнки алар Мәскәү бусагасыннан әле бөтенләйгә куылып бетмәгән автоматлы ниместән ераграк китәләр иде. Йөзләргә елмаю кайтты, шаян сүз өзелеп тормады. Кайберләре чибәррәк (окоптан соң барысы да чибәрләр!), яшьрәк шәфкать туташларын шаяртып, тыз-быз килеп яннарыннан үтеп йөргән чакларында аларны тоткалый да башладылар. Санитар поездлары күбесенчә каты яралылар белән тутырыла, аларның күбесе кабаттан фронтка эләкмәячәк иде.

Сәйфулланы, Жомагыл коткарганнан соң, медсанбатка озаттылар. Батальоннарыннан Заварзин җитәкчелегендә егерме ике кеше генә котыла алган. Тәүлектән артык барган канкойгыч сугышта капитан Азволинский батальоны тулысынча диярлек юк ителгән. Зиреклебашлардан берсенең дә язмышы билгеле түгел икән. Басыйр абзый белән Ике Су Арасы Гаязны күрүче дә, белүче дә булмады. Әйтерсең алар җир йөзендә булмаганнар да. Сәйфулланың бердәнбер танышы Заварзин булып чыкты. Ул тылга озатырга дип чаналарга төялгән яралылар янына килеп бер медсестрага биш фляга спирт тоттырды.

– Юлда ике мәртәбә туктатып, шушы флягалардан йоттыр. Туңмасыннар.

Сәйфулланың: “Заварзин!” – дип эндәшүенә иелеп йөзенә карады. Таныды.

– Ә-ә, Гыйниятнең авылдашы.

Заварзинның йөзе караңгыланды.

– Таба алмадык Абсаттаровны. Юк инде ул хәзер. Син нәрсә, яраландыңмыни?

– Әйе, яңарак кына теге яктан алып чыктылар. Ә син кем хәзер?

– Минме? Мин Азволинский урынында. Яңа батальон оештырам. Хуш, туган. Яраң каты ахрысы. Кабат монда эләкмәскә тырыш инде. Кире чыга алмассың.

Заварзин китеп барды. Гыйният Абсаттаровның разведчик дусты Константин Заварзин, 1941 елгы разведчиклар төркеменнән бер ялгызы исән калып, 1945 елның маенда, подполковник дәрәҗәсендә полк белән командалык итеп, Берлинны штурмлаячак иде.

* * *

Санитар поезды ашыкмыйча гына бер станциядән икенчесенә үрмәләде. Көзге паника заманнары, машиналар, станоклар, эшче халык төялгән озын-озын эшелоннарны чиратсыз тылга озаткан вакытлар инде үткән иде. Хәзер көнчыгыштан килгән “пушка ите” тутырылган эшелоннарга “яшел юл” ачык. Тик декабрь башыннан чигенә башлаган нимесләр Кызыл Армиянең алга баруын туктатып, ныклы оборонага күчтеләр инде. Мәскәүдән көнбатышка сузылган юлларда бик күп нимес техникасы ятып калды. Өстәвенә, сугышып та, туңып та бик күп нимес солдатлары һәм офицерлары һәләк булдылар. Мәскәү сугышыннан соң халыкка безнең гаскәрләр белән җитәкчелек иткән генералларның фамилияләре әйтелә башлады. Халхин-Гол батыры генерал Жуков, генераллар Рокоссовский, Конев, Захаркин, Говоров, Власов – Мәскәү сугышында лаеклы данга ия булдылар. Тик корал, тәҗрибә, гаскәрнең өйрәтелгәнлеге җитешмәгәнлектән, югалтулар иксез-чиксез булып, Мәскәү янында яланнар, урманнар гади кешеләрнең гәүдәләре белән капланды. Бик зур югалтулар, авырлыклар бәрәбәренә нимес гаскәрләрен Мәскәүдән 150-200 километрга куа алдылар. 1939 елдан бирле бөтен Европаны айкап сугышкан һәм зур җиңүләргә өйрәнгән нимес солдатлары 1941 елның кышында Мәскәү янында коточкыч җиңелүгә дучар булдылар. Аларның үле гәүдәләре юл буйларында, урман эчләрендә, авыл һәм кала урамнарында аунап калды. Америка, Англия илләрендә чыккан гәҗит-журналларда нимес солдатларының суыкта өшегән гәүдәләре, көбәкләре ярылган пушкалары, гусеницалары таралган танклары, җиргә кадалган, койрыкларына свастикалар төшерелгән самолетларының фоторәсемнәрен күп күрсәттеләр. Мәскәү астында җаннарын биргән Зиреклебаш егетләренең дә өлеше бар иде бу җиңүдә. Август аенда туган җиреннән, авылыннан, хатыннарыннан, бала-чагаларыннан аерылып чыгып киткән унсигез ирнең 1942 елда берсе дә фронтта юк иде инде. Күпләр кара җир куенында, Зиреклебаштан бик еракта урыс ягында яталар. 1552 елда татар дәүләтен юкка чыгарган Мәскәүне яклады алар ниместән. Бер төркеме Яңа ел алдыннан нимесләрнең чигенгәндә ясаган контрһөҗүменә эләгеп юк булды. Шулар арасында Гыймай Басыйры, Ике Су Арасы Гаяз, Югары очтан агалы-энеле Зәйнетдиновлар да бар иде. 1942 елның башында аларның барысын да авылларына “билгесез югалдылар” дип хәбәр иттеләр. Хатыннары кул кисәге кадәр генә ак кәгазь тотып, бала-чагалары белән ач-ялангач тормыш көтәргә торып калдылар...

* * *

Санитар поезды тәүлек үтүгә Рязань шәһәренә килеп җитте. Сәйфулла бу шәһәрне исенә төшерде. Чөнки алар көзен Уфадан килгәндә моннан үткәннәр иде инде. Аннан соң Ока елгасы буендагы хәрби лагерь, Валдай янындагы фронт. Сәйфулланың йөрәге еш-еш тибә башлады. Әгәр дә санитар поезды көз көне алар килгән юл белән барса, димәк ул Уфа аша үтәчәк! Аягы бик каты авыртса да, ул ешрак торып йөри башлады. Укый белмәгәнлектән, станция исемнәрен аера алмый. Әммә дә ләкин күз хәтере әйбәт иде аның. Кайсыбер станцияләрдә ул вокзал бинасы янындагы кечкенә базарны танып ала, кызыл фуражкалы станция башлыгының кызыл борынын исенә төшерә, шәһәрләр, станцияләр янындагы тугайларны, урманнарны хәтерли. Поезд чыннан да Уфага юл тота иде. Иделнең текә ярында утырган Ульяновски шәһәрен дә күргәч, ул куанычыннан көлеп җибәрде. Уфа якын иде инде һәм һичшиксез поезд аның аша үтәчәк. Вагон миче ягучы өлкән яшьләрдәге солдатны берничә мәртәбә махорка белән сыйлагач, белде: аларның поезды Иркутскига кадәр бара икән. Солдатның әйтүенчә, Уфада алар ярты сәгатьтән дә ким тормыйлар. Алар анда күмер, дару, азык алачаклар. Сәйфулланың башында поезддан “ялгыш төшеп калып” Уфа госпиталенә эләгү уе туды. Уфадан авылына ике йөз чакрым гына. Аннан соң, Уфага килеп-китеп йөрүчеләр дә булачак, анда яшәгән авылдашлар да юк түгелләр...

Сәйфулла ниятен тормышка ашырырга кереште. Иң башта ул кочегар солдат аркылы өч ярты аракы алдыртты. Үзенә бер яртылык төртте. Көне килеп җиткәнче ул өч яртыны күршесе Андрей Петякин дигән урысның матрасы эчендә тотты. Шул ярдәме өчен бер ярты Андрейга булырга тиеш. Сәйфулланың яткан җире вагонга керү белән өченче бүлектә. Поезд берәр станциягә килеп туктау белән, вагонны һәм яралыларны караган өч шәфкать туташының берсе вагон ишеген ача һәм, кергән-чыкканны карап тора, яралыларны вагоннан чыгармый. Калган икесенең берсе эшеннән арынганнан соң йоклый, икенчесе яисә вагон эчендә бутала, яисә станция базарларына төшеп, алыш-биреш иткәли, яралылар сораган әйберләрне алгалап базарда йөри. Сәйфуллага ничек кенә булса да ишек төбендә сакта торганыннан котылырга кирәк иде.

Поезд Агыйдел күперенә килеп керү белән, Сәйфулла беркемгә дә сиздермичә җыена башлады. Исән аягына сыңар чүәген, өстенә башкача киеме булмаганнан, күлмәк-ыштан өстеннән кара якалы зәңгәр халатын киде. Муенын сөлгесе белән шарф кебегрәк итеп урады. Иң өске өченче катта солдат капчыгы эчендә аның ике пар җылы чолгавы, йон шлем астары, өч бармаклы бияләйләре һәм дүрт кисәк шикәре ята иде. Аннан соң тагын бер пар юылган күлмәк-ыштаны да бар...

Санитар поездын вокзал янындагы беренче юлга бирделәр. Дежур хатын вагон ишеген ачып, башын сузып, якынлашкан вокзал бинасына карап та өлгермәде, вагон эчендә ниндидер тавыш купты. Шул ук мизгелдә тамбурдан вагон эченә керә торган ишек шар ачылып китте дә, анда бер күзе бәйләнгән яшь кенә үзбәк солдаты күренде. Ул бик нык курыккан һәм инәлеп кычкыра иде:

– Ай-вай-вай, систра-а-а! Ай вай-вай-ва-а-ай! Вчю пропал бит, ти гди-и-и! Хахул салдат якут салдат убивает! Перәме-е мюртвый дилает. Крушка кидает, ти якут гавари-ит, ты риба гаварит, ти на-лим гавари-ит. Ай-вай, систра лубимая, плуха тибе будет, биги гаварю...

Медсестра вагон эченә йөгерде. Чыннан да, вагонның иң түрендә яралы ике солдат чын-чыннан сугышалар. Берсенең ике аягы да гипста, икенчесенең гипсы тоташ гәүдәсенә салынган. Алар бер-берсенә нәрсә эләкте шуның белән бәрешәләр. Ике арада алюмин тәлинкәләр, кружкалар оча. Аягы гипслысы үзенең каршы торучысына үрелеп култык таягы белән дә төртергә маташа. Буе гына җитеп бетми. Шәфкать туташы аларны юмалап туктатырга тырышты:

– Кадерлеләрем минем, чибәркәйләрем минем, солдаткайларым минем. Мам-очка моя, туктагыз инде, зинһар! Туктагыз!

Шәфкать туташы якут солдатны кочаклап бер кулы белән аның култык таягына ябеште. Икенче солдат, ыргытырга кулында әйбере беткәнлектән, якутны сүгәргә кереште.

– Налим плоский! Кысыккүз, кәкреаяк...

Якут төрле сүзләр уйлап баш ватып тормады, бер генә сүзне кабатлады:

– Хахул, хахул, хахул...

Туташның йөгереп үтеп киткәнен көткән Сәйфулла култык таякларын шакылдатмаска тырышып, үзенчә тиз-тиз атлап, вагон эченнән тышка ашыкты. Вагон баскычыннан зур авырлык белән төште дә, вокзал бинасын үтеп сулга, кеше күп кайнашкан билет сату кассалары, саклык камералары ягына титаклады...

Бер сәгатькә якын вакыт үткәч, трамвайга утырды, аңардан төшмичә, кире вокзалга урап килде. Халат кигән, башына чалма кебек итеп сөлге ураган, ике култык таягына таянган хәлдә ул вокзал дежурные бүлмәсенә килеп керде. Таякларын янына сөяп куеп, аның каршысындагы урындыкка утырды:

– Мин санитар поездыннан калдым. Өлгерә алмыйча. Син хәрби комендантка хәбәр ит инде. Шулай-шулай диген, Фәлән Фәләнев диген, рәдәвай диген. Аягында бик каты җәрәхәтләре бар икән диген. Ярдәм кирәк диген. Уфаның берәр госпиталенә сручны озатырга кирәк диген. Яисә санитар поездын куып җитү чарасын күрергә кирәк диген...

Зур, таза гәүдәле хатын Сәйфуллага көлемсерәп карады:

– Нинди Уфа госпитале ди ул. Менә киләсе санитар поездына утыртабыз да җибәрәбез үзеңне. Ул “яңгыш” кына поезддан торып калган акыллы башлар әллә бер син генә дип беләсең мәллә?

Үзе сөйләнгән арада урыныннан торып Сәйфулланың култык таякларын үзе утырган җиргәрәк күчереп куйды. Күзләреннән очкан чаткыларны яшерә алмады:

– Син, абзый кеше, кабаланыбрак кергәнсең монда.

Сәйфулланың йөрәгенә шом төште:

– Нигә алай дисең?

– Синең санитар поездың беркая да китмәде бит. Һаман тора беренче юлда. Сине көтәләр анда. Аннан соң, ашарга да ала алмыйча нужаланалар. Поезд нәчәлниге сине тапмыйча китмим дип катгый рәвештә баш тартты китүдән. Хәз-зер кереп алырлар үзеңне.

Көлүдән кысылып беткән күзләре белән өнсез калган Сәйфуллага текәлде:

– Я, хәзер нәрсә эшлисең инде?! Үзең “яңгыш” торып калгансың, үзең биштәреңне онытмагансың бит әле?!

Сәйфулланың сүз әйтерлек тә хәле юк иде.

– Кайсы районнан соң үзең?

Сәйфулла өметсезләнеп кулын гына селтәде:

– Зир-зиреклебаштан ла...

– Шулаймыни-и, – дип сузды хатын. – Синең ише шома аяклар көненә унлап калгалыйлар Уфа вокзалында. Һәр узган санитар поездыннан төшеп калалар. Ул Чишмәдә, ул Демада. Күбесе үзебезнең татарлар. Туган авылларыгыз якынлаша башласа, акыл әсәре калмый инде үзегездә!

Хатын башын иеп күңелсез генә утырган Сәйфуллага карап көлеп куйды:

– Китте поездың, энекәш, китте. Тынычлан. Мин сине трамвайга утырган чагыңда ук күреп калган идем. Шалтыраттым госпитальгә. 283нче эвакогоспитальдән килеп алырлар үзеңне хәзер. Беркая да китмичә, артыңны басып кына утыр шушында. Сиңа иң әйбәте эләкте госпитальнең. Рига шәһәреннән килгәне.

Сәйфулла тамагындагы төерен йотты:

– Рәхмәт инде, апа! Ходай тәгалә онытмас әле миңа кылган изгелегеңне.

– Амин, шулай булсын инде. Өч улым, бер киявем армиядә. Ирем паровоз машинисты. Ай була инде, күргәнем дә юк үзен. Кайсы гына юлларда йөри торгандыр. Айга бер кайтса кайта, кайта алмаса юк.

– Фронтталармы?

– Ике улым, киявем фронтта. Бәләкәем Ерак Көнчыгышта. Манзовка дигән җирдә, пограничник.

– Ходай кушып исән-сау кайта күрсеннәр инде. Ай-һай мәхшәр анда фронтта. Кырылган халыкның исәбе-хисабы юк. Илтәләр дә тыгалар “ура” акыртып, илтәләр дә тыгалар. Өере-өере белән. Санап тору юк әдәм баласының башын.

– Шулай инде, ни күрсә безнең гади халык башы күрә.

Сәйфуллага кайнар чәй эчерде хатын. Тагын бер сәгатьләп үткәч, госпитальдән килеп Сәйфулланы алып киттеләр. Таралырга торган кечкенә автобус эчендә госпитальгә барып җиткәнче Сәйфулла нык туңды. Шулай да күңеле шатлык белән тулы иде.

* * *

Кырык беренче елның көзендә колхоз хезмәт көненә бер грамм да иген бирмәде. Суккан игенне бөртегенә кадәр хөкүмәткә озатып тордылар. Утырып калган игенне кар төшкәч тә хатын-кызны яланга куып чыгарып урак белән урдырдылар. Башаклары кардан авыраеп сыгылып төшкән игенне селки-селки, күшеккән бармакларын өреп җылыта-җылыта эшләделәр хатыннар. Чөнки фронтка икмәк кирәк. Нимесне Мәскәү яныннан куганда ук фронтка август аенда киткән ирләрдән хат-хәбәр килүдән туктады. Краевкага ирләре янына бергә барып кайткан хатыннар төрлесе төрле эштә йөрделәр. Ирләре урынын алып ат белән эшләгәннәре дә булды, тик Райхана гына колхоз эшенә бүтән чыкмады. Ул авыл советында, колхоз идәрәсендә идән юды, мичләрен якты, чатан булса да йомыш юлга йөрде.

Колхоз рәисе Чалыш Кави авылда калган ярты-йорты ирләрне, үсеп килгән малай-шалайны, карт-коры бабайларны һәм ирләрен сугышка озаткан хатыннарны берләштереп “8 Март” колхозы эшләрен алып барырга тырышты. Сугышка кадәр алты бригадалы зур колхозда өч йөз баштан артык җигү аты бар иде. Сугыш башлану белән шулар арасыннан яхшыракларын сайлап алып сиксән бер баш атны сугышка алып киттеләр. Ике ЧТЗ һәм дүрт ХТЗ тракторы (ЧТЗ – Чиләбе трактор заводы; ХТЗ – Харьков трактор заводы) булган колхоздан тракторчы ирләрнең барысын да сугышка алып бетерә яздылар. Ясаклыда Абдулла, ә Түбән очта Кабан Хәйри генә торып калдылар. Бу ирләргә ярдәмгә 14-15 яшьлек малайларны һәм үсеп буйга җиткән кызларны бирделәр. Трактор йөртергә өйрәнү белән аларның үзләренә җир сөрергә куштылар. Абдулла белән Хәйри яздан алып кара көзгә кадәр колхоз яланнарында эшләделәр. Шунда яшәделәр, шунда дүрт тәгәрмәчкә утыртылган будкаларда йокладылар. Айга бер тапкыр, анда да Кавиның махсус рөхсәте белән генә авылга мунча керергә кайта иделәр. Аларның майга катып беткән, арыган-талчыккан гәүдәләрен авыл урамнарында сирәк күрделәр.

Запас частьлары булмаган, бала-чага, хатын-кыз кулына эләккән тракторлар бик еш ватылдылар. Ике ай гына укыган ул “тракторчылар” машиналарын буразнадан чыкмаслык кына итеп йөртергә өйрәнгәннәр иде шул. Тракторлары туктаса, “тракторчы” кыр буйлап ЧТЗ эзләп китә, ягъни ЧТЗда эшләгән Абдулланы яисә Хәйри Кабанны. Менә ЧТЗ янына бөтен башы-күзе автолга буялган чибәр кыз килеп баса:

– Әйдә инде, Хәйри абзый! Әллә нәстә эшләп тагын туктады бит теге шайтан арбасы. Бу юлы тырылдамый да. Ни артка бармый, ни алга. Дүрт тәгәрмәче дә урынында үзенең, тик матуры пырхылдамый инде, хет утырып ела...

Ул искергән, эшләр-эшләмәс тракторлардан өмет өзеп бетерә язган Кави җирне күбрәк ат белән сөрдерде, ат җигеп чәчтерде. Барлык өмете булган 13-15 яшьлек малайларның барысын да сабанга куды. Аларга көненә 600 грамм борчак оны бирдерде. Азрак тазаракларын, гәүдәгә калкуракларын капчыклап иген ташырга тәгаенләде. Тырыша торгач, чәчүгә төштеләр. Тик чәчүгә төшеп ныклап эшләп өлгермәделәр – атларга ниндидер мур авыруы эләкте. Ул авыруны читтән адашып колхоз атларына кушылган бурлы бия алып килгән иде күрәсең. Авыл халкы арасында “ул бияне авыру йоктырырга нимесләр махсус җибәргән икән” дигән имеш-мимешләр дә йөрде. Тик ничек булса булгандыр, сабанга төшеп дүрт көн үтүгә, Давыт урманы артында сабанда йөргән Папай Нигъмәте белән Көрпе Гарифы атлары янына урманнан килеп чыкты ул бия.

– Карале, Ними, – диде Гариф, сабан тотып килгән Нигъмәткә урман кыры буйлап юыртып килгән бурлы бияне чыбыркысы белән төртеп күрсәтеп. – Йөгәнсез-нисез бер ат, әй. Әйдә җигик, үзебезнең атлар алмашып ял итсеннәр аз булса да.

Бияне тотып, үзләре яткан табырга алып төштеләр. Тазалыкка ат ярыйсы гына иде. Арып өшәнгән Әмәт исемле атны икенче көнне ялга калдырып, бурлы бияне аның урынына җиктеләр. Тартуы ярыйсы гына иде малкайның. Тик кич тугарып ашарга дип печәнгә кушканнар иде, ул дүрт аягын урыныннан кузгатмыйча селкенә башлады. Куркуыннан нәрсә эшләргә белмәгән Гарифулла тиз генә атның йөгәнен салдырды да, чыбыркы белән яргалап атлар арасыннан куып чыгарып җибәрде. Бурлы бия чайкала-чайкала башын җиргә иеп барды да, ерак түгел үсеп утырган имәнгә барып корсагы белән терәлде.

– Тимәгез инде сез аңарга, – диде ат караучы Хирахау Мәҗите. – Селкенәй булган бу хайванга, селкенәй.

– Нәрсә соң ул, Мәҗит бабай, – дип сорады Папай Нигъмәте.

– Шул инде – аякларын кузгатмыйча селкенә дә селкенә, ятты исә үлә дә куя. Шул егылмас өчен барып сөялде инде ул хайван. Кичкелеккә бер чиләк җылы су бирегез үзенә, тик берүк урыныннан кузгатмагыз.

Ике тәүлек имәнгә сөялеп торган бурлы бия тере калды. Тик берничә көн үтүгә, ул авырудан бригада атлары үлә башлады. Соңлабрак булса да, атларны корсак астыннан аркан үткәреп абзар өрлегенә асып куя торган булдылар. Тик аңарчы уннан артык ат үлгән иде инде.

Чалыш Кави чәчүне ничек ерып чыгарга белмичә баш ватты. Өстәвенә, финагент булып эшләгән, инде райком тарафыннан “8 Март” колхозына “упалнамучен” итеп билгеләнгән Чолык Зәйнәбе аның җанын ашады:

– Сез, иптәш Кави, азрак булса да думайт итәсезме, юкмы? Полный срыв бара пасив срокларын. Сөрү сырывается, чәчү недостатычно. Бу вридительствага ошый башлады. Пахуже, так именны.

– Атлар юк бит, иптәш уполномоченный, атлар юк. Тракторлар ватык.

– Тракторлар ватык булса, трактористларын фронтка атправит итәргә кирәк. Ятмасыннар монда хатыннарын кочаклап. Сугышсыннар фашистка каршы по-гиройски. Әйе. А то бала ясап яталар оялмыйча. Монысы первое. Атлар булмаса, сыерларын җиксеннәр. Райкумның мниниесе шундый бүген. Райкумның үзенеке генә түгел. Караев иптәшнеке, ни тулкы шту! Кичә без гурыттан кайтканда күрдек. Кала Утарында хатыннар сыер җиккәннәр, сөрәләр. Атлар юк вакытта андый пиредовой опытны без дә кулланырга тиешбез. Патаму што, фронт икмәк трибувайт итә. Һәр ул прав!

Чолык Зәйнәбе гаепле кеше кебек өстәл янында басып торган Кавины утырган җиреннән генә күзеннән кичерде.

– И вапше, иптәш Кави! Кем рөхсәт итте сезгә ике сарык суеп колхоз милкен транжиравайт итәргә, әллә кемнәрне ашатырга. Мин даже белми дә калдым сарыкларның суелганын...

Кавиның күзләре кырысланды:

– Халык көн-төн яланда, җир тырнап иген чәчәләр. Без аларны ашатырга тиешбез...

Чолык кырт кисте:

– Мин, как упалнамучын райкум партии, катигорически шуны белдерәм сезгә. Әгәр колхоз малын суеп транжиравайт итүегезне туктатмасагыз, без сезгә ынкывыды аркылы управаны тиз табарбыз. Кирәк җиргә утыртып куярга да күп сорамабыз. Ит – фронтка! Икмәк – фронтка!

Кави бирешмәскә тырышты:

– Ә эшләгән кеше нәрсә ашарга тиеш?!

– Бәрәңге, арыш умачы! Шул җитте. Алар сугышта түгелләр. Победага ирешкәч ашарлар ит-майны. Анда да райкум рөхсәт итсә.

Кави кыза башлады.

– Син бит әле алай сөйләмисең үзеңә кагылышлы җирләрдә. Ике генә көн үтте өч пот бодай оны яздырып алганыңа. Читаватны кысып тагын ун кило иткә кәгазь яздырып алгансың. Минем рөхсәттән башка тагын да. Шуңа миннән имза сорыйсың иртәннән үк.

Зәйнәп исе китеп Кавига карап торды да, урыныннан кузгалды. Тавышы зәһәрләнде:

– Аллаңа рәхмәт укы, чалыш куян! Ярый персидәтелләргә нихватка. Мин сине кая тыгарга белер идем инде. Начальник ынкывыды...

Ишеккә юнәлгән Кави ишек тоткасына тотынып туктап калды:

– Синең начальник НКВД белән уйнаш иткәнеңне бөтен авыл белә. Куркытып алдыгыз халыкны, хәкимлек итәсез. Син, иң яхшысы, минем эшләргә тыгылма. Чәчүдә талкынган карт-корыга, сабанга үрелеп тотынып, аяк очларына басып йөргән малайларга ашатканны күреп тагын бер кат минем өстән райкомга шикәят язсаң, колхоздан бер кадак та азык бирмәячәкмен мин сиңа...

Кави чыгып киткәч, Чолык Зәйнәбе озак утырды өстәл артында. Аннан соң диварга эленеп торган телефон трубкасын кулына алды да, шалтыратырга тотынды. Тоташтырдылар.

Чолык мөләем тавыш белән эндәште:

– Сеңлем! Миңа райкумның беренче секретарен бир әле. Зәйнәп апаң бу.

Азрак көткәч, морадына иреште:

– Исәнмесез, иптәш Маликов! Бу мин булам әле, уплнамучен Зәйнәп. Әйе, гучмуй март калхузыннан. Эшләр бер генә дә бармый. Минем уемча, Кави Ибәтуллинга ни мисты бу калхузда. Кругум кода-кодагыйлык, агай-энелек. Ул бит үзе шушы авылныкы. Контрга әйләнеп, враг народа булып бетеп бара. Мин үзем ынкывыды начальнигы белән сөйләшермен, ул кешегә чара күрергә вримя...

Кулына чиләк, чүпрәк тотып кергән Чатан Райханага чыгып китәргә боерып кул селтәде.

– Да, да, иптәш Маликов! Слушаю! Канечны, мин дә утыртырга дип әйтмим. Тик башка колхоз персидәтелләренә урок булсын, алып атарга кирәк урыныннан...

Ике көн узгач, Кавины, “көчәйтү өчен” дигән сылтау белән, Зиреклебаштан унбиш чакрымдагы Карагош исемле мишәр авылына, Сталин исемендәге колхоз рәисе итеп җибәрделәр. Аның урынына Зәйнәп теләгән Түләй Бакирын рәис итеп куйдылар.

Авылга Чолык Зәйнәбе хуҗа булды. Бакир аның рөхсәтеннән башка бер кадак он, бер килограмм итне дә бер кешегә дә бирмәде. Район үзәге булган Зиреклебашта райком, райсовет һәм башка “урында эшләгән” халыкны колхозчылар исәбеннән туйдыру башланды. Болай да ярым ач яшәгән колхозчылар бөтенләй ризыксыз калдылар. Бөтен илгә килгән авырлык өстенә Зиреклебашка тагын шушы афат өстәлде.

Беркөнне Чолык Зәйнәбе Райхананы чакырып кертте:

– Менә сиңа списек. Шушы хатыннарга “финагент чакырды” дип әйтеп чык. Кичке тугызга килсеннәр.

– И-и, Зәйнәп апа-а! Алар бар да калхузда эшлиләр бит. Чәчүдә, казып бәрәңге утырталар.

– Эшләгән җирләренә барып әйтерсең.

– Алай йөрергә минем аякларым авырта бит, чыдамаслар...

Зәйнәп мыскыллы елмайды:

– Узган ел августта калхуз уборкасын ташлап ир эзләп чыгып киткәнеңне онытма син. Синең яктан вридительствага мин юл куймаячакмын. Бар, әйтеп чык. Әгәр инде йөри алмасаң, иртәгә үк уволитсә ит моннан. Яланга чык көрәк-сәнәк күтәреп.

Райхана калтыранган кулларына урын тапмады:

– Ай алла! Алай бик кирәк булгач, ул хатыннарның исемнәрен генә әйт миңа. Мин бит укый белмим яңалифне. Әйтермен – чара юк әйтмичә.

Зәйнәп коелып төшкән Райханага карап кинәнде.

– Ту-ты менә. Беренче – Абсаттарова Зәйнәп.

– Ә-ә, Гыйният Зәйнәбе!

– Миңа дисә чуртым Зәйнәбе булсын. Ну штубы кич монда булсын. Икенчесе – Гыймадиева Райхана.

– Әйе, әйе, Басыйр абзый Райханасы. Ул бит сыер фермасында тора хәзер. Авылдан өч чакрымда. Гөмбазда.

– Малаеңны җибәрерсең.

– Әй ходай-йым! Ул җиде яшьлек бала курыкмыйча ничек кенә бара белер икән инде.

– Белер! Юлын күрсәтеп чыгарып җибәрсәң, барыр. Өченчесе – Искәндәрова Мәрьям.

– Ие-ие. Ике Су Арасы Мәрьям!

– Ахмерова Мәрьям, Фархшатова Мәрхәбә. Достаточны пака. Кичке сәгать тугызга әбәзәтелне!

Тыйтаклап бусагадан төшеп барган Райхананы тәрәзә аша карап торды да, эчке бер канәгатьләнү белән кемгәдер янады:

– Күрсәтермен мин сезгә Зәйнәпнең кемлеген! Мәңге онытмассыз!

Кичке тугыз тулар-тулмастан Чолык утырган бүлмәнең ишеге акрын гына ачылды. Ишектән битен сипкел баскан йомры гына бер хатын күренде. Ярарга тырышкан тавыш белән исәнләште:

– Исәнмесез, Зәйнәп апа!

Чолык эшлекле кыяфәттә өстәлдә яткан кәгазьләрдән башын күтәрде:

– Нигә, исән булмасам куаныр идеңме әллә!

Килгән хатын тыйнак кына итеп көлгән булды. Тик күзләрендә нәфрәт катыш курку күренеп тора иде.

– Фархшатовамы?

– Әйе. Мәрхәбә.

– Кая башкаларыгыз?

– Әнә, өйалдында, ишек артындалар.

– Бар әйт, керсеннәр, нәстә анда качып торалар.

Мәрхәбә ишектән башын тыгып чакырды:

– Керсеннәр ди. Өйгә керегез инде.

Хатыннар бер-берсенә тотынгандай өерелешеп, тавыш-тынсыз гына кереп тулдылар да, ишек төбендә баскан хәлдә башларын түбән иеп тора башладылар.

Чолык Зәйнәбе алдында яткан кәгазьгә карап алган булды:

– Кайсыгыз сезнең Абсаттарова Зәйнәп була?

Хатыннар арасыннан мәһәбәт гәүдәле, уңганлыгы, эшчәнлеге йөзенә үк чыккан, озын күлмәк итәген ыштан бөрмәсенә кыстырган, йоннан бәйләгән ямаулы оек өстеннән мыеклары чыга башлаган иске чабата кигән хатын урыныннан кузгалып куйды:

– Мин ул хатын. Белмәгән кебек сорыйсың!

– Син булсаң, кил менә өстәл янына да, менә бу җиргә кулыңны куй.

Чолык алдындагы кәгазьгә төртеп күрсәтте.

– Нәрсә дип кул куярга тиеш мин?

– Ничек инде нәрсә дип?

– Кул куйдым ди. Шуннан соң мин нәстә эшләргә тиеш булам инде? Ни дип кул куярга тиеш мин?

– Куй кулыңны, аннан соң белерсең!

– Юк инде, тәүбашта әйт, аннан соң мин уйлармын – куяргамы, юкмы.

Чолык эндәшмичә азрак утырды да, карашына кырыслык чыгарып, ачулы авазлар белән сорады:

– Әллә кул куймаска итәсеңме?

– Нәстә дип миннән кул куйдыртырга итәсең, башта әйт шуны.

Финагент тагын азрак эндәшмичә утырды да, мәкерле тавыш белән сорау бирде:

– Ирең кайда?

Гыйният Папай хатыны Зәйнәп тә кырыслана башлаган иде инде.

– Чын ир-егетләр сугыш вакытында кайда булырга тиеш, минем Гыйниятем дә шунда. Синең ирең кебек тәмәке суы эчеп, авыру мин дип, фрунттан качып мич башында ятмый.

Ишек төбендәге хатыннар дәррәү шаулашып алдылар. Алар да Зәйнәп кебек уйлыйлар иде.

Чолыкның йөзе кып-кызыл булып бүртенде:

– Бу ни дигән сүз? Ә? Кем эчеп ята тәмәке суы?

– Кем икәнен мин сиңа әйттем инде. Эчкән кеше үзе дә белә ни эчкәнен. Әнә кара, үзеңнең капка төбендә кем утыра, җәй көнендә каткан тун киеп. Ках та кох килеп. Сугышка барасы килмәгәннән утыра ул, үзен үзе агулап. Үлемнән куркып.

Бүлмәдә авыр тынлык урнашты. Башта каушый төшкән Чолык аңына килде.

– Минем ирем закунный чихут белән авырый. Балнистан бирелгән ысправкасы бар. Бу сүзләрең өчен мин синнән җавап бирдермәсәмме, исемем Зәйнәп булмасын!

– Сугыш башланганда бер җире дә чихут түгел иде. Әз ашамадыгыз ирең белән авыл халкының башын. Ирләребез исән генә кайтсыннар – сездән дә кан костырырбыз әле, аллаһы боерса...

– Я, контра, кулыңны куй! Күп лыгырдыйсың! Биш йөз сум заемга подпис бирергә тиешсең! Кулыңны куй да, атна эчендә түләп бетер. Иреңнең бизвисте югалганын онытма. Бәлки ул Гитлерга служит итеп йөридер. Биатаңны, халык дошманын, утыз җиденче елны Уфада атканнарын онытма, исеңә төшер. Нәселегез белән контрлар, врак народлар сез Папайлар!

Зәйнәп мыеклары чыккан чабаталарына карап куйды да, моңсу гына итеп елмайды:

– Биш йөз сум акча-а! Гыйниятем киткәннән бирле мин акчаның бизәген дә оныттым инде. Кайтарыгыз иремне! Ул кайтканның икенче көнендә үк өемне сатып түлим, нәстәгә генә сорасагыз да, күпме генә сорасагыз да.

Папай Гыйнияте хатынында ире холкы җитәрлек иде. Ул кыза башлады:

– Дүрт бала миндә бүгенге көндә. Бар да ашарга сорап елыйлар.

Чолык аңарга сөйләргә ирек бирмичә, йодрыклап өстәлгә китереп сукты.

– Синең ирең бизвисте пропал. Ул бәлки илен сатып безнекеләрне атып йөридер...

Гыйният Зәйнәбе ике кулын алга сузып Чолыкка ыргылды. Тик иптәш хатыннары гына тотып калдылар. Мәрхәбә, аның башын күкрәгенә кысып, чәчләрен сыйпады.

– Берүк тия күрмә, Зәйнәп апа! Бук белән бук булма. Хәзер башың катр китәр!

Аннары Чолыкка борылды:

– Авызыбызны ачсак барыбызның да үпкәсе күренеп тора. Нинди заем да нинди биш йөз ди инде ул тагын.

Чолык курыккан иде.

– Миңа түгел бит ул, хатыннар. Ирләрегезгә Америктан корал сатып алырга. Ко-орал!

Зәйнәп, Мәрхәбә кулыннан чыгып:

– Сугышырга коралыгыз да булмагач, алып китмиләр аны ирләребезне. Нигә аларны коры кул белән нимескә каршы җибәрәсез? Юк бездә акча! Заемга да юк, чуртыма да юк! Үзебез ач, балаларыбыз ач. Бу юньсез белән сөйләшеп вакыт уздырмыйк, әйдәгез, киттек, хатыннар, – диде.

Чолыкның акырганын тыңламыйча, хатыннар ишеккә юнәлделәр.

Ике көн үткәч, кичләтеп кенә, Зәйнәп өенә Чатан Райхана килеп керде. Кабаланып кына исәнлек-саулык сорашты да, Зәйнәпне тышка чакырды:

– Әйдәле, ахирәт, чыгыйк! Бала-чага алдында сөйләшә торган сүз түгел.

Өйалдына чыккач, исән аягының башына басып, Зәйнәпнең колагына үрелде:

– Әле яңа гына Чолык янына Агишев килгән иде. Теге ынкывыды Агишев. Сине иртәгә төнлә кулга алып калага озатырга итәләр. Хатыннарны котырткан өчен, – Райхана беравык уйланып торды. – Сине, бунт күтәрергә итә, ди. Балалары күп, кая олаксын ул, ди. Чолык әйтә, нимитлинне әрис, ди. – Райхана яулык очы белән күзләрен сөртергә үк тотынды. – Син, әйгенәкәем, берәр нәстә хәл ит инде. Башкайларың китә бит нахакка. – Куркуыннан кабалана башлады. – Хуш, ахирәт, мин китим инде. Я берәрсе күрер тагын.

Райхана бик авыр итеп чатанлап тыкрыкка кереп югалды.

* * *

Гыйниятулла сугышка чыгып киткәндә хатынына болай дип әйтеп калдырган иде:

– Донъя бик авырга китеп, инде өстери алмый башласаң, син, Зәйнәпкәй, Тозтүбәгә чыгып кит. Абзаң Ибәтулла янына. Абзаң белән без матур итеп йөрешеп донъя көттек – ярдәме тияр. Бертуган бит. Җиңгәң дә әйбәт кеше. Мин исән-сау кайтып, сине шуннан барып алырмын. Әни генә белсен анда икәнеңне, киткәндә кешегә сөйләнеп йөремә...

Чатан Райхана чыгып киткәннән соң Зәйнәп итәгенә уралып тынып калган ике бәләкәче – Фәрит белән Флүрәсен кочаклап бик озак утырды. Инде буй җитеп килгән Фәридәсенең: “Әни, бәрәңге пеште”, – дигәнен дә ул икенче тапкыр әйткәч кенә ишетте.

– Халит әниләрдә Нигъмәтулла янындадыр, бар, ашарга алып чык. Әни белән Нигъмәтулланы да алып кер. – Аннары өстәп куйды. – Тагын кайчан бергә җыелырбыз бит әле...

Зур улы – Халите – сигез яшендә. Зәйнәпкә ияреп колхоз келәтенә йөри. Капчык авызы тотып тора, йомышка йөри. Кеше-кара күрмәгәндә балаклары бәйләнгән чалбар эченә аз гына булса да ашлык тутыра. Әле ул утынлыкта үзе сөйрәп кайткан чи талларны кисеп маташа икән.

Утыра-утыра, ире әйткәннәрне исенә төшерде Зәйнәп. Катгый карарга килде. Ашатып, өч бәләкәчен йокларга яткыргач, өйнең тәрәзәсен эчтән сәке паласы, иске бишмәтләр, чыпта белән томалады да, сукыр ут яктысында олы кызы Фәридә белән юк-бар әйберләрен җыйный башладылар. Алары җыйналып бетүгә, әтисе янына, Ике Су Арасы дигән урамга китте. Барып кергән уңайга сәке йөзлегенә утырып дога кылды да, әтисенә һәм дога кылып битен сыпырган үги әнисе Газзәгә эндәште:

– Сезгә килдем! Бәхиллегегезне алырга дип! Кул арбагызны сорарга дип. Мин балалар белән юлга чыгам инде таң белән. Сезгә әйтмичә булмый – Ибәт абый янына китәм. Монда чыдар әмәл калмады. Чолык мине кулга алдыртырга итә, хатыннарны котырткан дип.

Төхфәт карт авыр көрсенде:

– И бала, бала! Нигә дип син хөкүмәт кешесенә каршы әйтәсең?! Кеше кыланганны син дә кыланыр идең әле, шул заемга дип тамгаңны суккан булсаң...

– Ярар инде, әти, – диде Зәйнәп, эчке бер җылылык белән. – Монда барыбер безгә көн булмаячак. Ул дүрт баланы ничек итеп туйдырмак та, ничек итеп көн күрмәк кирәк. Аннан, Чолыкка ничек итеп каршы тормыйсың ди. Ул, хәшәрәт җан, бер каныккач бетерә инде безне барыбер. Гыйниятем исән-сау кайтса, алла кушып, килеп алыр әле, иншалла.

Ике кулын битенә якын китерде.

– Хәер-фатихада торыгыз инде. Гаепләштән булмасын. Әни, сиңа зур рәхмәт инде, үз кызыңнан да кадерле итеп карап, кияүгә бирдең.

Елый башлаган Газзәнең кечкенә гәүдәсен сакланып кына кочаклады.

– Хушыгыз. Ходай тәгалә озын гомерегезне бирсен дә, тагын күрешергә язсын бу донъяда...

Төхфәт белән Газзә Зәйнәпне озата чыктылар. Лапас астыннан Төхфәт ике тәгәрмәчле кечкенә кул арбасы тартып чыгарды.

– Мә, кызым, тот! Сиңа соңгы ярдәмем шушы булыр инде минем. Ибәтуллага күптин-күп итеп безнең сәләмнәребезне җиткер. Мин алай-болай булып китсәм, ул кала әтиең урынына. Тыңлап, инсафлы итеп яшә. Кешегә ычкындыра күрмә кая киткәнегезне. Чолык куа чыкмасын. Бик бозылды халык бу каһәр суккан враг килгәннән соң. Гонаһлы буласым килми, мондый алласызларны шайтан үзе генә сайлап куйгандыр инде. Күрсеннәр әле болар дип. Исән-сау барып җитегез инде. Берүк балаларны кара, юлда югалта күрмә. Юл газабы – гүр газабы дигәннәр борынгылар. Ходай ташламасын үзегезне. Хуш иттек!..

Газзә елый-елый Зәйнәпнең дәү гәүдәсенә елышты:

– Менә, кызым, сиңа аз гына акча инде! Атаңнан яшергәләп, май-күкәй саткалап җыйган идем. Бала-чаганың өстенә алырмын дип. Бүгенге көнне сиңа кирәгрәк булыр, ал, балам, тартынма.

Зәйнәпнең күңеле йомшарды, дүрт бала өстенә килгән изге җанлы кешене кочаклап башыннан сыйпады:

– Хуш инде, әнкәй! Үз балаң кебек итеп карадың! Урының оҗмахта булсын. Күрешмәсәк бәхил бул.

– Амин, кызым, шулай булсын! Юлыңда изге җаннар очрасыннар. Ул якның юлларында каршы таулар байтак инде, ходай үзенең ярдәменнән ташламасын...

Таң атмас борын ук Зәйнәп юлга чыкты. Үзе арбаның тәртәсе арасында, уң ягында ундүрт яшьлек кызы Фәридә, сул ягында сигез яшьлек Халиты. Бәләкәй арба өстендә төрле төенчекләр, иске бишмәтләр, савыт-саба салынган төрле зурлыктагы капчыклар арасында Фәрит белән Флүрә утыралар.

Зәйнәп, Чолыклар торган урамнан үтмәс өчен, мәктәп йорты аша узды да, Олы Базар киртәсен сулда калдырып Карамалы елга буйлатып борынгы Болгар – Бохара юлына чыга башлады. Ул юл Ырымбурга алып барырга тиеш иде. Пүгәч патша гаскәрләре тар-мар ителгәч, Стәрлетамактан Җиргән, Төлгән аша, Агыйдел елгасы буйлап Ырымбурга туры юл салынган. Ул таш юлны Пүгәч гаскәрләрендә сугышкан, Әби патша кулына эләккәннән соң колак-борыннары киселгән, маңгайларына “вор” дип кызган тимер белән кләймә сугылган татарлар, башкортлардан салдырганнар. Шул еллардан бирле Стәрлетамак – Зиреклебаш аша узган борынгы Болгар – Бохара юлын бу яклардагы халык “Иске юл” дип атап йөртә...

Зәйнәп, дүрт баласы белән авылдан чыгып, урман авызына килеп җиткәч, Салкын чишмә юлы белән борылып кереп, урманны кыскарак юл белән чыгарга уйлады. Шул чакта кызы Фәридә эндәште:

– Әни, карале анау якка. Нәрсә эшлиләр соң анда?

Зәйнәп туктап кулын каш өстенә куеп, кызы төртеп күрсәткән якка карады. Тик бернәрсә дә аңлый алмады. Берничә сыер җитәкләгән хатыннар кыр буйлап каядыр баралар да кебек, бармыйлар да кебек. Әллә инде сыерларын алып кайтырга дип тартышалар шунда. Кояш яңа гына чыгып килгәндә нәрсә эшлиләр икән болар, дип уйлады Зәйнәп. Андагы хатыннар Зәйнәпне таныдылар, ахрысы, кул болгап чакырдылар.

– Сез, балалар, утырып торыгыз, мин барып хушлашып килим әле. Әллә бар гомер, әллә юк.

Хатыннар янына баргач аңлады Зәйнәп: алар сыер җигеп җир сөрәләр икән. Араларында Зәйнәпнең күршесе, Гыйният белән сугышка киткән Сәйфулланың хатыны Зөбәйдә дә бар.

– Алла куәт бирсен!

Эшләреннән туктап Зәйнәпне көткән хатыннар гөж килделәр.

– Амин, шулай булсын!

– Ашарга булса, куәт була ул.

– Әйдә, син дә җигел кереп.

– Нихәл, Зәйнәп апа!

Сабанны тотып килгән Гыйззәт Каран сыер җитәкләгән хатыннарга эндәште:

– Хәл алыйк инде азрак.

Хатыннар кайсы кайда утырыша башладылар. Гыйззәтулла бабай җиргә утырганнарына шелтә белдерде:

– Җир салкын, утырмагыз. Балагыз булмас, ирләрегез кайткач.

– И-и-и, кайтсамы Миңлеәхмәте-ем. Мин аңардан әллә ничәне ясатып табачакмы-ын, – дип сузды Әсма исемле чая хатын. – Кайтсын гына-а...

Туктауны гына көткән кебек, барлык сыерлар да җиргә яттылар.

– Иң иртәсе мин дисәм, сез миннән дә иртә кузгалгансыз бит, – диде Зәйнәп.

– Кичтән килеп кундык без, теге Чолыктан качып. Калхузда эштә дигәч бәйләнә алмый.

Зөбәйдә, яулык астыннан чыккан чәчләрен төзәтә-төзәтә, Зәйнәп янынарак килде.

– Кая китеп барасың болай, ояң белән кубып? – диде ул юлга карап.

Зәйнәп борчулы күзләрен балалары ягына, юлга сирпеп алды.

– Әнәчкә иде лә. Әтинең шунда түтәсе бар бит. Шунда балаларның бәләкәйләрен калдырып кайтырга иде. Аннан юк-бар кием-салымны, самавырны игенгә алыштырып булмасмы дигән идем...

Үзе сүзне икенчегә борды:

– Нинди күз күрмәгән эш белән шөгыльләнәсез болай? Сыер малыннан сабан сөрдерәләрмени инде, әй алла-а...

Җавап урынына Зөбәйдә авыл ягына карап кул гына селтәде.

– Сыерлар урынына озакламый Чолык безнең үзебезне җигә инде. Юлчының юлда булганы хәерле диләр. Әйдә, озатып куйыйм үзеңне.

Зөбәйдә барган уңайга пышылдады:

– Балаларың белән качып чыгып барганың әллә каян беленеп тора. Син бүген урман эченә кереп юк бул. Имән коесын беләсеңме?

– Теге Мәләх Песәй тазарта торган коенымы?

– Әйе.

– Беләм, белмәскә тагын. Ул бит юлдан читтә. Имәнлектә.

– Син шунда ят бүген көне буена качып. Чолык сине куа чыгарыр дип уйлыйм мин.

– Ярар, ахирәт! Рәхмәт киңәшеңә. Күрешмәсәк, бәхил бул.

– Хуш, әйгенәм! Исән-имин авылга әйләнеп кайтырга язсын инде.

Арба өстерәп сөргән җирнең аргы башына барып җиткәндә, Зәйнәп үткән елдан калган салам эскерте төбендә яткан бер картны шәйләп алды. Бабай күзләрен йомган килеш акрын гына ыңгыраша иде. Зәйнәп аңарга ипләп кенә эндәште:

– Гапкадыйр абзый! Гапкадыйр абзый дим, күзеңне ач әле!

– Ә... кем булды әле бу? Ә? Нәстә дисең?

Күзләрен ачып, зур авырлык белән кузгала башлады.

– Чит кеше дип торам. Син икәнсең, Зәйнәп кызым.

Юлдагы арбаны шәйләп алды.

– Кая китеп барыш тагын?

– Әнәчкә иде лә. Мәле, Гапкадыйр абзый, бисмилла укып ал. Юл хәерле булыр. Пешкән бәрәңге сиңа, ашап җибәр. Авыртканың басылыр.

Зәйнәп сузган өч бәрәңгене алырга да итте бабай, алмаска да итте. Тавышы калтырады:

– Бик ачмын инде мин, кызым. Бик ачмын. Тик юлга чыккан сабыйлар хакын ашау гонаһ булыр бит.

Үзе дерелдәгән куллары белән Зәйнәп кулындагы бәрәңгеләргә үрелде.

– Ал, бабай, ал! Безнең тагын бар әле. Ал...

– Ходай тәгалә сиңа, кызым, исәнлек-саулык, балаларыңа тәүфыйк, тыныч юл бирсен инде. Иншалла, исән-сау барып җитәрсең сәфәрең очына.

Бабай кабыклы өч бәрәңгене күзләре күрерлек итеп алдындагы саламга куйды да, тезләнеп, бөтен күңелен биреп дога укырга тотынды. Зәйнәпнең бабайны соңгы тапкыр күрүе иде.

Зәйнәп авылдан чыгып киткәннең икенче көнендә Чолык, милиционер Гайсинны ияртеп, аның өенә барды. Авыл халкы ул милиционерны кыска гына итеп Тәмеч дип йөртә. Ишектә түбәтәй хәтле йозак эленеп тора иде, ә тәрәзә капкачлары өстеннән аркылы-торкылы такта кадакланган. Финагент, Тәмечне ияртеп, күршегә – Гыйният үскән төп йортка керде. Өйдә Гыйниятнең әнисе Нәфисә карчык кына иде. Ул, курыкканын күрсәтмәскә тырышып, Чолык сораганнарны ишетмәгән-аңламаган булып кыланды. Аңламаганына җавабын “белмим”нән уздырмады. Чолык төкерекләрен чәчә-чәчә җикеренде:

– Нәселегез белән врак народа сез. Иреңне аттылар, зур малаең бизвисте. Белермен мин сезне нәрсә эшләтергә...

Әби, юаш булып кыланса да, заманында авылда батырлыгы, кыюлыгы һәм караклыгы белән дан тоткан Гобәйдулла Папай карчыгы иде шул. Күзләрендәге нәфрәтне Чолыкка күрсәтми генә, Нәфисә карчык аны бик шәп итеп, йомшак тавыш белән генә урынына утыртты:

– Син, Чолык, соңрак кил безгә! Әйе, Гыйниятуллам белән Рәхмәтуллам исән-сау фрунттан кайткач. Кил, кил, тартынма. Төпчегем Нигъмәтуллам калхузда, сабанда. Ул кайткач килсәң дә ярар, тегеләрен көтәргә сабырлыгың җитмәсә. Кил.

Әби башын күтәрә биреп, Чолыкка карады. Аның карашыннан финагент артка тайпылды:

– Син, син, ...ы-ы... – диде дә, тиз генә борылып җил капкага юнәлде. Капкадан чыккач, Чолык барлык ачуын, куркуын Тәмечтән алырга уйлады:

– Син кая барасың без разрешений минем, ә? Сматри мне. Сәгыйть Еланга керәсе бар, заем патписайт итми һаман...

Тәмеч, кәкре аяклы, кечкенә гәүдәле булса да, ир иде. Ул агарып, тирләп чыккан йөзен Чолыкка борып, җирәнеп карады:

– Теләсә нәстә эшләтсен мине начальник бүген. Тик син шакал белән мин башкача йортлар буйлап йөрмим. Җитте!

Милиционер Сәлимгәрәй, шундый зур батырлык эшләп, Чолыкны шакал дигәннән соң, кыска аяклы үрдәкне хәтерләтеп, алпан-тилпән атлап тыкрык буйлап хахул хатыны Вача янына кайтып китте.

* * *

Зәйнәп Тозтүбәнең Ырымбур аръягында икәнен абыйсыннан ишетеп белә иде. Ул Ырымбурга Иске юл белән – Айдәрәле, Тәтер, Бүз Ат, Мостафа, Шарлык аша китте. Имән Кое янында туктап тормады. Чөнки аның Чолык Зәйнәбеннән ераграк китәсе һәм тизрәк китәсе килә иде. Ераграк китеп өлгерсә, барлык нужалары, кара уйлары адашып калырлар кебек иде.

Яңа төртеп чыккан ямь-яшел үлән белән капланган таулар, кырлар, юл буйлары, чылтырап аккан кечкенә елгалар, көмеш сулы салкын чишмәләр нужаны күп күргән эре гәүдәле хатын күңеленә тынычлык бирәләр, өзгәләнгән йөрәгенең җәрәхәтләренә сихәт булып, өмет тудыралар.

Гыйниятеннән октябрь азагыннан бирле бер генә төрле дә хат-хәбәр юк. Исәнме ул, әллә инде бу якты донъядан киттеме – Зәйнәп өчен билгесез. Иренең истәлеге булып калган дүрт баласын исән-имин саклап алып калыр өчен Зәйнәп утка-суга керүдән дә куркып тормаячак. Шуңа күрә ул туган авылын ташлап күз күрмәгән, колак ишетмәгән якларга дип юлга чыгып китте. Дүрт баласы – дүрт бәгыре аның. Донъя асты-өскә килеп бетсә дә, Зәйнәп, ире сугыштан исән-имин әйләнеп кайтканчы, балаларын исән килеш асрарга тиеш.

Абыйсы Ибәтулла Зәйнәптән алты яшькә олы. Ун яшьлек чакта, кыш көне утын төялгән ат чанасы әйләнеп китеп, абыйсы чана астында калган һәм ике бүрәнә арасына кысылып сул аягының тез капкачы чәрпәләнгән. Түбән Оч Зәбир бабайның карчыгы Мәгърифә әби малайның чәрпәләнгән сөякләрен урынына җыйнаштырып, тиресе өстеннән кабык белән тарттырып бәйләп куйган иде куюын. Әллә әби тиешенчә җыйнап куя алмаган, әллә малай үзе кыбырсык булган, тик сөякләре дөрес ялганмады. Ибәтнең сул аягы тездән бөгелмәс булып калды. Шул имгәнүдән соң исеме Ибәт Чатанга әйләнде. Ибәт бала чагыннан ук кулы оста әтисе Төхфәт янында кайнашты. Егет булып үсеп җиткәндә ул менә дигән итек-читек, кәвеш, ката тегүче иде инде, шуның өстенә өс киемнәрен дә бик матур һәм купшы итеп тегә белән иде. Әниләре үлеп киткәч, әтиләре Төхфәт үзеннән бик күпкә яшь булган Газзәне өенә хатын итеп алып кайтты. Үги әни кечкенә йомры гәүдәле, күпне сөйләшмәс, эшкә уңган хатын булып чыкты. Үлгән иреннән калган ике малаен әтисе Кара Гобәй үзендә калдырды. Ә Төхфәтнекеләрне Газзә карап үстерде. Төхфәт йортына “Зингер” тегү машинасы да алып килгән иде Газзә. Аның тырышлыгы белән Ибәтулла шул машинада тегәргә өйрәнде.

Зиреклебашны чыккач Зәйнәп еш-еш кына артына борылып карады. Аңарга я Чолык үзе, яисә НКВД начальнигы Агишев куып җитәрләр кебек тоелды. Юлга чыкканына берничә сәгать үткәч, халык теленә текәлеге һәм озынлыгы өчен Әҗәл тавы дип исеме кергән тауга барып җитте. Тауның исеме ямьсез, кеше күңеленә шом сала торган булса да, бу юлысы ул Зәйнәп юлына каршы түгел, аны төшәсе иде. Тау түбәненә ике тәгәрмәчле бәләкәй арбаны тыя-тыя йөгергән Халиткә Зәйнәп болай диде:

– Бөтен өмет синдә инде, улым. Безне ташлап китә күрмә берүк.

Халит Гыйниятнең иң яраткан малае иде. Атасына охшап камыт аяклы, киң күкрәкле малай ул. Үзеннән ике-өч яшькә өлкән малайлар белән сугыша да ала һәм күбесен җиңә дә. Үсүгә, аның Гыйният кебек гайрәтле, курку белмәс егет булуына Зәйнәпнең шиге юк. Фәрите, аллага шөкер, Зәйнәпнең үзенә охшаган – холыкка да сабыррак, басынкырак, гәүдәгә дә зуррак булырга тиеш.

Чакрымнан артыкка сузылган Әҗәл тавын төшкәч, алар тау астында барган юлларына аркылыга аккан кечкенә елга буена тукталдылар. Сакланганны саклармын, дигәнне истә тотып, елга буйлап сузылган, үлән баскан ат юлы белән азрак бардылар да, ямь-яшел булып яфрак ярган шомырт куаклары арасына кереп, Иске юлдан караганда күренмәслек булып яшеренделәр. Зәйнәп капчыктан унлап бәрәңге алып, шуларны аккан салкын суда юып чуен чүлмәккә салды да, учак ягып пешерергә куйды. Тавыш-тынсыз гына тезелеп утырган балаларына пешкән бәрәңге өләшеп чыкты:

– Ашагыз, балалар! Төче күмәчне соңрак бирермен.

Бәрәңгене пешә-пешә ашап утырган җиреннән кечкенә Фәрит әнисеннән сорады:

– Әни, нигә без үзебез белән сыерны да алмадык? Катык кирәк бит. Ә син аны карт әниләр абзарына ябып калдырдың.

Зәйнәп Фәритнең чәченнән сыйпады:

– Кайтып алырбыз, улым. Барып җитик әле. Кайтып алырбыз.

Фәрит риза булмады:

– Сөт тә эчәсем килә бит. Әйдә, кире кайтыйк.

Әнисе нәрсә дип тә әйтергә белми торганда, Халит телгә килде:

– Кире кайтсак, милиция Тәмеч килеп үзеңне өтермәгә алып китә. Чолык Зәйнәбе налук сала безгә.

Фәрит куркып әнисенә карады.

– Курыкма, улым, курыкма. Мин сине бирмим милициягә. Аннан соң, сугыштан әтиең кайтыр, нимесләрне җиңгәч. Ул кайткач... ипи дә, сөт тә күп булыр, алла бирсә.

Мәхәббәт тулы күзләре белән балаларына карап чыкты.

– Әйдәгез, балалар, кузгалыйк! Юлчының юлда булганы хәерле.

Юл буе татар авыллары иде. Борынгы заманнардан бирле бу атаклы Болгар – Бохара арасы сәүдә юлы булган. Явыз Иван патша Казанны алганнан соң, ярты гомерләрен алыш-биреш белән сәүдә юлларында, базар-ярминкәләрдә үткәргән татар сәүдәгәрләре, байлары, алтын-көмеш белгечләре һәм осталары, урыска баш бирмичә, бу якларга, башкорт вә кыргыз өчен уртак булган кара туфракка бай җирләргә качып килеп утарлар, авыллар сала башлаганнар. Урысның канлы, кылычлы озын кулыннан котылырга тырышканнар. Араларында үтә дә кыю, укымышлы, башлы, тәвәккәл кешеләр күбрәк булган. Аларга эш сөючән, оста куллылар да ияргәннәр. Бу яклардагы җирнең чирәмен сука, сабан белән беренче булып татар игенчеләре ярган. Татар ишан-муллалары, мәзин-хәлфәләре мәчет-мәдрәсәләр вә мәктәпләр салганнар, халыкка аң-белем биргәннәр. Дин кануннарына, инсафка, миһырбанлыкка, кешелек сыйфатларына өйрәткәннәр...

Болгар – Бохара юлы буйлап утырган игелекле, ярлылыкның чигенә җитеп, ачлыктан алҗыган булса да һаман да татарлыгын, мәрхәмәтлелеген, эшчәнлеген югалтмаган татар авылларында туктый-туктый, Зәйнәп дүрт баласы белән Ырымбурга юл тотты. Күбрәк ирсез торып калган мосылман хатыннарының өйләрендә төн кунып, үзләренә юк диярлек азыктан кайчак өлеш алып, кайчак өнсез калган хуҗабикәнең күзеннән үк аңлап, ач көенә юлга чыкты ул. Авырайганнан-авырайган арбаны көчкә өстерәп, алар аз-азлап Ырымбурга якынлаша бардылар.

Шарлыкны чыккач аларның азыклары бөтенләй бетте. Барлык булган ризыклары – таш кебек булып каткан алты баш кипкән корт калды. Ашарга сорап елый-елый шешенеп беткән ике кечкенә баласына карап Зәйнәпнең йөрәге телгәләнде. Инде юк-бар сатыласы әйберләр сатылып беткән иде шул. Шунлыктан Зәйнәп кечкенә, бер генә урамлы авылны үтеп, авыл очындагы кечкенә инеш аркылы салынган, инде искереп ватыла башлаган күперне чыккач сулга, таллар үсеп утырган уйсулыкка борылды...

Мичтән, бисмилласын укый-укый, алабутадан азрак кабыклы бәрәңге катыштырып пешергән бер таба төче күмәч алып маташкан әби тәрәзәгә карады:

– Әй, ил-лаһым! Ике бала иярткән бер хатын кереп килә инде тагын. Бигрәк күбәйде хәерчеләр. Әй аллам! Үзебезгә дә юк бит инде ашарга. Бирсәң дә авыр, бирмәсәң дә...

Мич артыннан килененең ачулы тавышы ишетелде:

– Бетмәс монда ач әрвахлар! Сиңа калса, үзебезгә дә калдырмыйча таратып бетерер идең. Бирмә монысына...

Ишектән Фәрит белән Флүрәне ияртеп акрын гына Зәйнәп килеп керде. Бусагадан акрын гына төште дә, башын түбән иеп, сүзсез генә басып катып калды. Зәйнәпнең үз гомерендә беренче мәртәбә хәер сорашуы иде бу. Ике сабый, әнисенең итәгенә ябешеп, ач күзләре белән өйдәге әбигә карап сүзсез калдылар. Мичтән – җылы, әбидән ипи исе килә иде. Балалардан күзен ала алмыйча, мич янындагы әби нәрсә эшләргә дә белмәде. Мич артындагы килене күренмәде дә, тавышы да чыкмады. Әби чыбылдык кырына күзен салып алды да, бармагын иреннәренә китереп терәде: “Эндәшмәгез!” Үзе кызу табадан өч кечкенә түгәрәк, кара төстәге төче күмәчне алды да, сөйләнә-сөйләнә ишек төбенә юнәлде:

– Барыгыз, бар, юлыгызда булыгыз. Инде сез бүген әллә унынчы, әллә егерменче инде. Үзебезгә дә юк ашарга. Барыгыз...

Әби үзе сөйләнде, үзе Зәйнәпнең кулларына шул кечкенә өч кара алабута ипиен төртте:

– Барыгыз, бар, ходай бер юнен бирер әле...

Әби арты белән торганлыктан, чаршау читен аз гына ачып карап торган килененең кара күзләрен чамалый иде. Зәйнәп калтыранган куллары белән ипиләрне алып, тиз генә алъяпкыч итәгенә яшерде дә, чыга башлады. Тик Фәрит кенә ике хатын арасындагы серне фаш итеп ташлады. Ул, авыл картларына охшатып, телгә килде:

– Ходай тәгалә сиңа бетмәс-төкәнмәс байлыклар бирсен, әби. Өегезнең эче тулы бала-чагаларыгыз үссен. Аяк-кулларыгыз сызлаусыз булсын. Рәхмәтләр яусын инде сиңа...

Чыгып киткәннәр артыннан чолан ишеген ябып, әби курка-курка гына кире керде дә, шомланып туктап калды. Ул ниндидер ят авазлар ишетте. Азрак тыңлап торгач, акрын гына ишекне ябып чыгып китте. Чаршау артында, сугыш башланырга бер атна элек кенә килен булган баласыз хатын тавышын чыгармаска тырышып үксеп-үксеп елый иде...

Башкача чарасы калмаганнан, шул көннән соң Зәйнәп авылдан-авылга хәер сорашып, ничек кенә булса да Тозтүбәгә балаларын исән-имин алып барып җитү хыялы белән янды. Бу инде яшәү түгел, ә ничек кенә булса да тере җаннарны абыйсы Ибәт янына алып барып җиткерергә омтылу гына булып калды. Анда барып җиткәч нәрсә була – Зәйнәп аны уйлый да алмый һәм уйларга теләми дә. Әнисенең үләр алдыннан әйткән сүзләренең төбен шул хәер эстәгән көннәрдә аңлады ул:

– Аллаһы тәгаләдән күпне сорама, кызым! Кеше бусагасына гына бармаслык бәхет сора. Калганын кылган эшләреңә, изгелекләреңә карап Ходай үзе бирер, күпме тиеш. Инде кешесенә тап бул, кызым, бәхетле бул...

Сирәк-мирәк кенә очраган урыс авылларында Зәйнәп сорашмаска булган иде. Тик ачлыктан сулыгып калган балалары күзләренә карый алмыйча, ул авылларда да сораштырды. Тел белмәгәнлектән, үзләренә егерме беренче елгы ачлыктан кергән урыс хәерчеләрен исенә төшерде. Алар кергән уңайга, чукынмыйча гына, бар да бер сүзне кабатлыйлар иде. Унбер яшьлек Зәйнәп ул хәерчеләрне “Христа ради” дип сорашканнарын “христара” дип исендә калдырган. Аның өчен урыс хәерчеләре бар да “христара”. Урыс авылларында, йортларына кергәч, Зәйнәп шул сүзне әйтте:

– Христара, түтә, христара мин...

Ырымбурга җитәрәк, ул кечкенә бер татар авылында урамнан карап барды-барды да, мунчалы бер йортка керде. Аның кереп килгәнен тәрәзәдән күреп, титаклый-титаклый каршысына чыккан, иллене узган сыңар аяклы йорт хуҗасына түбәнчелек белән эндәште:

– Абзый, зинһар ярдәм итсәнә инде. Бик каты бетләдек балаларым белән. Тере көйгә ашап бетереп баралар. Мунчагызны гына ягып керик инде, зинһар. Шунда, мунча эчендә кунып, иртүк чыгып китәр идек. Алла хакы өчен, рөхсәт ит инде...

Кырма түгәрәк сакаллы абзый Зәйнәпкә сәерсенеп карады:

– Утын ягы чамалы бездә. Урман юк бит бу якларда...

Зәйнәп кыяр-кыймас кына:

– Ягарга берәр нәрсә табармын ла мин. Кипкән сыер тизәге булса да. Тик мунчаңны ягарга гына рөхсәт ит. Бик җафа чигә бит балаларым...

– Заһир минем исемем. Сиңа Заһир абзый булам инде. Ы-ы! Без, сеңлем, булмаса, болай итик.

Заһир абзый өенә табан борылды да, кычкыра башлады:

– Хәсби-и, Хәсби-и-и ди-им!..

Өй ишеге ачылып китте дә, карчыгы күренде.

– Нәстә дип тагын бүрәнә аша бүре куасың син?

– Син менә бу хатынга чоланнан зур капчыкны табып бир әле.

– Нәстәгә ул тагын?

– Кирәк инде, төпченмә. Эшлә кушканны. Аллаһы тәгалә бер-береңә ярдәмчел булырга кушкан бит. Үтеп баручы мосафирлар болар. Бетләгәннәр. Мунча ягып керергә рөхсәт иттем мин. Чыгар капчыкны.

Зәйнәпкә капчыкны тоттыргач, боера да башлады:

– Арбаңнан әйберләреңне, балаларыңны бушат. Балаларыңны калдыр. Үзең авылның әнә теге очына бар. Күрәсеңме, анда калкулыклар бар.

– Әйе, күрәм.

– Шунда кипкән сыер тизәге күп була. Ике капчык кирәк булыр бер ягуга. Балаларыңны мунчада калдыр. Бет бездә юк ул. Өйгә кертмим инде, сеңелкәш, үпкәләштән булмасын. Тифтән куркам мин үзем. Күп күрдем мин ул нәстәне теге граждан сугышында...

– Рәхмәтләр төшсен инде, Заһир абзый. Монысына да мең рәхмәт.

Көн мунча ягып үтте. Бишәүләшеп мунча керделәр. Эсседән, мунча киштәсенә эленгән иске-москы, керләнгән киемнәрдән идәнгә бет коелды. Фәридә аларны кайнар су белән сибеп идәндә юк итә торды. Зәйнәп киштәдәге киемнәрне кат-кат әйләндереп, мунча ташына чыжылдатып кайнар су сибә бирде. Эссе будан тыннары куырылган Фәрит белән Флүрә шыңшый башладылар. Тик абый булырга өйрәнә башлаган Халит аларны тиз туктатты:

– Еласагыз, хәзер Чолык килеп үзегезне налук капчыгына салып алып китә. Әнә, авылның теге очына килеп тыңлап та тора инде.

Алар төнне шул мунчада кундылар. Чабынып, юынып, кайнаткан селтедә инде теткәләнә башлаган иске-москы киемнәрен юып кибәргә дә элеп куйдылар. Мунча мичендә пешкән арыш боламыгын ашарга утырырга гына торалар иде, ишек ачылып китте. Анда Хәсбиямал әби күренде. Аның кулында зур гына балчык чүлмәк иде:

– Мәле, иркәм, монау катыкны ашат балаларыңа. Өйгә кертмәгәнне күңелеңә авыр алма инде син. Ирем беттән бик курка. Күп ашаганнар инде алар аны. Тиф белән бик каты яткан. Ничек тере калгандыр, белмәссең. Менә юлыңа азрак тоз. Гаепләштән булмасын инде, башкача бирерлек әйберебез юк. Әйбәт кенә итеп йоклагыз инде. Курка торган түгел, тыныч мунча бу. Андый-мондый сизелгәне юк. Печәнлектә суык булыр, монда гына йоклагыз.

– Рәхмәтләр яусын инде. Шушында, идәндә генә йокларбыз инде. Җылы кирәк балаларга.

– Ие шул. Капчыклар җәегез идәнгә. Хәз-зер кертеп бирермен. Йомшак та булыр, җылы да булыр...

Иртүк көтү китмәс борын Зәйнәп балалары белән юлга кузгалды. Күп-күп итеп хуҗаларга рәхмәтләр укыдылар. Заһир абзый бер чиләк бәрәңге бирде:

– Гаепләштән булмасын, сеңелкәш, исән-имин барып җит инде. Сәфәрең уң булсын.

Зур авырлыклар белән Ырымбур каласын үттеләр. Шәһәр халкы авылдагы кебек түгел, күңелләре каты, хәер бирмиләр диярлек. Арып, алҗып туктаган бер җирдән милиция куды, алып китү белән янадылар. Милициядән курыккан балаларының күзләренә карамаска тырышып, Зәйнәп кала урамнарын тизрәк үтеп китәргә тырышты. Караштыргалап, олы юлның тын алышын чамалап, Бохара ягына атлады да атлады. Ырымбурны үткәч тизлек бик нык кимеде. Чөнки балалар да, Зәйнәп үзе дә бик нык йончыдылар. Яланаяк калган Халит юл ташларына бәргәләп аяк бармакларын җәрәхәтләп бетерде. Кечкенә Фәрит инде бәләкәй арбадан төшми дә. Абыйсының “төш, азрак тәпиләп атла” диюенә, әнисенә мөлдерәп карап шыңшый ук башлый. Иң кечкенәсе – Флүрәсе – күзләре йомган хәлдә хәрәкәтсез ята.

Ырымбурны узгач Тозтүбәгә алар атна дигәндә көчкә генә барып җиттеләр. Зур гына татар авылы икән. Сораша-сораша Зәйнәп абыйсының йортын тапты. Авыл читендә кечкенә агач йорт икән. Җиңгәсе Тозтүбәнеке иде. Ул алып кайтып киткән иде абыйсын үзләренә. Авылда тегүче юк дип. Абыйсының йорты бик зурдан булмаса да, тормышлары ару гына күренә.

Зәйнәп аякларын көч-хәл белән өстерәп ишегалдына керде дә, аяк астына ташлана-ташлана өтәләнеп өргән бәләкәй генә кара эткә игътибар итмичә, өйгә атлады. Шулчак кулына чиләк тоткан җиңгәсе абзардан килеп чыкты. Зәйнәпне күрде.

– Чәбә, чәбә, юньсез нәрсә, – дип этне куып җибәрде дә, Зәйнәпкә эндәште:

– Өйгә кермә инде, апа! Шушында гына көтеп тор, хәзер чыгарырмын берәр нәрсә...

Зәйнәп җавап бирергә өлгермәде, җиңгәсе тиз-тиз атлап өенә кереп тә китте. Күп тә үтмәде, бер сынык арыш ипие, өч бәрәңге тотып килеп тә чыкты:

– Мә, апа! Бисмилла иррахма-ан ирра...

Зәйнәпнең тамагына төер килеп утырды. Ул көчкә генә яшьләрен йота-йота эндәшә алды:

– Кирәкми...

Мәйсрур аңарга аптырап карады. Тик барыбер танымады. Сөяк белән тиредән генә калган озын буйлы, ябык, кипкән хатында элекке Зәйнәптән бернәрсә дә калмаган иде шул.

– Җиңги! – диде Зәйнәп, бар көчен җыеп. – Әллә танымыйсың да инде?

Мәйсрур сискәнеп китте дә, текәлебрәк карады. Агарды. Икмәкне кая куярга белмәгән куллары тиз-тиз йөрделәр. Өч бәрәңгесе җиргә төшеп китте. Ул елап җибәрде. Димәк, таныды.

– И-и иллаһ-һы-ым! Зәйнәпкәем түгелме соң син? Каян килеп чыктың болай? Нәрсәләр генә булды-ы, ходаем?

Хәле бетеп җиргә чүккән Зәйнәпне күтәрергә тырышты. Тик Зәйнәп утырган җиреннән тормыйча гына кулы белән урам якка ишәрәләде:

– Урамда арбада... балаларым... ачтан шешенә башлады...лар. Фәритем... Флүрәм... Хал... Хал...

Мәйсрур Зәйнәпне калдырып урамга карап йөгерә башлаган иде, кире борылып өйгә йөгерде.

– Иб-бәт дим, Ибб-ббәт. Тиз генә чык әле монда, ди-им...

Ирен көтеп тормастан, урамга йөгерде. Аннан аның үрсәләнеп кычкырган тавышы ишетелде.

– Эй, ил-лаһ-һым! Сабый гыналары-ым! Йөрәк бәгырьләрем минем! Ачыгыз күзләрегезне, ходай хакы өче-ен! Үлмәгез, бәгырьләрем!

Урам яктан аяк белән тибеп ачылган кечкенә капка шар ачылып китте дә, анда Фәрит белән Флүрәне күтәргән Мәйсрур күренде. Ул аксый-туксый болдырдан төшеп килгән Ибәткә җан әрнүе белән кычкырды:

– Бар тизрәк, йөгер инде урамга. Анда Фәридә белән Халит үлеп яталар ачтан. Йөгер тизрәк, нинди чатанлау ди инде ул андый вакытта.

Ибәт кабалана-кабалана урамга чыгып ук китте. Күп тә үтмәде, Халитне күтәреп, хәлсезләнгән Фәридәне җитәкләп кире әйләнеп керде. Ипләп кенә Халитне сәкегә салды да, елый-елый ипи кисеп болышкан хатынының кулыннан пычагын алды:

– Ипи ярамый әле аларга. Тиз генә сөт җылыт...

Кич, балалар йоклап киткәч, Зәйнәпне урын өстенә яткырдылар. Яткан җиреннән генә юлда күргәннәрен сөйли башлаган иде, сөйләгән сүзен сөйләп бетерә алмады. Ибәт белән Мәйсрур аяк очларына гына басып бүлмәдән чыгып киттеләр.

* * *

Зәйнәп балалары белән авылдан качып чыгып киткәннән соң финагент Чолык тамам чыгырыннан чыкты. Заем дип, ач авылны котырып таларга кереште. Ике көн үткәч, колхоз идәрәсендә ирләре хәбәрсез югалган хатыннарны тагын җыйды. Ул аларны урыс сүзләре куша-куша куркытып та, үгетләп тә карады. Тик хатыннар финагентка каршы бер генә сүз дә әйтмәделәр, заемга кул да куймадылар.

Инде көтү төште, өйләрендә хатыннар арык сыерларын саудылар, бала-чагаларына кысыр ашларын ашатып, йокларга яткырдылар. Ә унлап хатын ишек төбендә таптана-таптана, пышылдап кына бер-берсен заемга язылмаска үгетли-үгетли, эчләреннән генә ходайдан Чолык башына каһәрләр яудыруын теләделәр. Көне буе колхоз эшендә ватылып кайткан хатыннар тузган чабаталары белән тук, кызыл чырайлы финагент хатын алдында озак таптандылар. Битенә чиртсәң кан чыгарга торган утыз җиде яшьлек финагент Чолык Зәйнәбе чибәр дә, көчле дә иде. Үзенең көчен үзе белеп, хатыннарга шом салды:

– Без Папай Зәйнәбен барыбер табачакбыз. Минем исемне пычратып, безгә каршы йөри, сбулыч! Уйламагыз ынкывыдыдан котылырбыз дип. Иптәш Сталин халык дошманнарына каршы үз кулы белән саздавайт иткән орган ул. Списәлне, эчке дошманнарны юк итәргә юнәлтелгән көч бит ул...

Инде караңгы төшеп, ут алыр вакыт җиткәч идәрәгә халык әйткәнчә “замприт” Гобәй Пәрәү килеп керде. Көрән төскә буялган якалы, тезенә төшеп торган иске тун кигән, башында колаклы бүрек, аякларында тула оек, чабата. Гобәй Пәрәү, ишекне ачып кергән уңайга, теге герман сугышында нимес штыгыннан өзгәләнгән җөйле иреннәрен җәеп елмая башлаган иде, бүлмәдәге киеренке, шомлы хәлне сизеп, елмаюын басты. Ишек төбендәге куркынган хатыннарга, өстәл артында җәелеп утырган Чолыкка күз генә салып алды да, хатыннарга карап, исәнләшеп тә тормыйча кырысланды:

– Сезгә нәстә калган монда бу вакытта, ә? Барыгыз, бар, кайтып китегез, күземә күренмәгез. Иртәгә иртүк эшкә барасы, ә сез монда ләчтит сатасыз, тел чарлыйсыз. Выжт моннан барыгыз да...

Хатыннар бер-берсен эткәли-төрткәли, нәрсәдер чәрелдәгән, кычкырган Чолыкны тыңлап та тормыйча, ачык ишектән чыгып, шыбырдашып болдырдан коелдылар да, төрлесе төрле якка тавышсыз гына таралып юк та булдылар.

Гобәй Пәрәү өстәл янына килде.

– Син, Зәйнәп сеңелкәш, минем урыннан тор инде. Минем иртәгә нәрәтләргә кул куясы бар. Бүген чәчелгәнгә атчут язасым бар.

Ачуыннан кулларын кая куярга белмәгән Чолык Зәйнәбе аны да куркытып карады:

– Син вредитель нәстә-ә! Шту тварит иткәнеңне беләсеңме син? Мин монда ваенный заемга акча калатит итеп утырам. Ә син, пачти әзер акчаны юк итеп, хатыннарны куып чыгарасың. Мин сине белермен нәрсә эшләтергә...

Гобәй Пәрәү аңарга кулы белән ишәрәләде.

– Тор диләр сиңа. Миңа урын кирәк. Сиңа да кайтырга, иреңне, бала-чагаларыңны ашатырга, карарга кирәк. Вакыты узып та киткән. Ә мине куркытма. Дәшми-тынмый башка авылга чыгып китәргә мин сиңа Кави түгел. Минем ике улым, кызым сугышта бүгенге көнне. Мин үзем гинирал Брусилов кулыннан Георгий урдины алган кеше. Бик бәйләнсәң, бер аягыңа басармын да, икенчесеннән тотармын да, гәүдәңне аерырмын урталай. Сиңа аннан соң ынкывыды Агишев та ярдәм итә алмас.

Зәйнәп сикереп торды да, зур түшләрен киереп Гобәй Пәрәүнең өстенә килә башлады:

– Ми-и-ин, ми-ин...

Гобәй Пәрәү тезгенне кыска тотты:

– Син, син! Тик мин сиңа Агишев түгел. Син мине зур түшләрең белән һөҗүм итеп алырга тырышма. Болдырдан алып очырмас борын, әйдә, эзеңне себер моннан.

Барып ишекне киң итеп ачты да, Зәйнәпкә якынлаша башлады:

– Яхшылык белән чыкмасаң, мин сине, Чолык...

Гобәйнең үзенә якынлашканын Чолык көтеп тормады, йөгерә-атлый ишеккә ташланды да, ике баскычны берьюлы сикереп юкка чыкты.

Финагент күздән югалгач, Гобәйдулла өстәл артына кереп утырды, бүреген салып өстәлгә куйды. Башын селкеп, үзеннән-үзе көлеп куйды:

– Маладис, Гобәй! Ир-егет икәнсең әле!

Шулчак ишектән Чатан Райхана килеп керде.

– Син нәрсә, Гобәйдулла абзый, бер ялгызың тиле кеше кебек көлеп утырасың? Анда Чолык болдырдан йөгерә-йөгерә төшкәндә тәгәрәп китә язды. Үзе ирләр кебек ямьсез итеп сүгенә. Әллә кемгә яный, мин сине фәлән итәрмен әле, ди.

Гобәйдулла башын артка салып көлде:

– Мин инде ул, кемне булсын тагын.

Ул бик нык арыган иде. Урыныннан кузгалып өстәл артыннан чыкты.

– Син, Райхана, Чолыкны башкача монда кертмә. Гобәйдулла абзый рөхсәт итмәде диген. Яме! Бу – бер. Икенчедән, болай. Ирләре сугышта хәбәрсез югалган хатыннарга әйт, заемга язылмасыннар. Андый хатыннарны заемнан асвабадит итәргә дигән кыягаз килгән. Мәскәүнең үзеннән. Райсоветка. Аңладыңмы?

– И Гобәйдулла абзый! Рәхмәтләр яусын инде сиңа. Чыннан да бармы шундый кыягаз?

– Бар, бар. Үзем күрдем. Сталин үзе подпис куйган. Зур пичәтле кыягаз.

– Әй бу Ысталинны! Бигрәкләр дә башлы кеше булды инде. Мең-мең рәхмәтләр инде аңарга. Безнең бу хәтле җафалануларыбызны ул белмәгән генәдер инде. Ул белсә, Чолык бу хәтле кыйланмас иде. Белсә, әйтер иде, тимәгез, дияр иде, тол хатыннарга, дияр иде. Ирләре бизвисте бит, дияр иде.

Гобәй Пәрәү арган адымнар белән ишеккә юнәлде.

– Ярар, Райхана сеңлем! Исән булып тор. Мин кайтып ятыйм әле. Гайникамал җиңгәң анда көтеп алҗыгандыр инде. Яшь салдаткалар янында йөрисең инде әллә, ди.

– Ки-ит, Гобәйдулла абзый! Шаярта гына бит ул сине, шаярта гына.

– Ярар, мин киттем. Чолыкны кертмә.

– Син әйткәч, аңа юл бетте инде ул монда. Бетте...

Гобәйдулла аңарга карап елмайды да өенә кайтырга дип чыгып китте. Ә икенче көнне ул һәләк булды...

* * *

Югары очның Чияле төп дигән яланында ХТЗ тракторы белән җир сөрәләр иде. Абдулла ярты көнгә якын моторында казынып көйләгән трактор тигез тавыш белән гөрләп эшли. Тракторның тешле ике зур арт тәгәрмәчләре уртасындагы түгәрәк тимер утыргычка майланып каткан фуфайкасын салып утырган Миңсылу исемле кыз борын астыннан гына нәрсәдер көйли-көйли озын кыр буйлап өч төрәнле сабан өстерәтә.

...Иртәнге чәен эчкән Гобәй Пәрәү сәкедә авырып яткан ун яшьлек улы Равил янына килде:

– Менә, улым, сиңа ничә тапкырлар әйткәнем бар инде, тирләгән көенә салкын су эчмә, дип. Өстәвенә, кар суы эчкәнсең бит әле син. Аннан соң бисмиллаңны да әйтмәгәнсеңдер әле.

Малае елмаеп әтисенә карады да, карлыккан тавыш белән җавап бирде:

– Укытучы апа “Алла юк” ди, әти.

– Шулайдыр, юктыр. Яшен яшенләгәндә “ләхәүлә”не укыганын үзем ишеттем укытучыгызның. Анысы ярар. Син, улым, тизрәк терел инде. Мин сине кыр үрдәге оясы карарга алып барырмын.

Малай җанланып китте. Елмайды:

– Кайда соң ул оя?

– Түбән оч төпкелендә. Бер балан агачы башындагы иске саескан оясында.

– Һы! Үрдәк оясы агач башында буламыни? Ул сиңа карга түгел бит. Үрдәк ул аягы белән ябешеп ботакка утыра алмый.

– Утырала икән шул менә. Очып килә дә, ботакка кунып тормастан, туп-туры оя тишегенә керә дә китә.

Равилның күзләре очкынланды. Ул әтисенең алдамаганын белә һәм саескан оясында яшәгән үрдәкнең барлыгына ышана иде инде. Ризалыгын белдереп башын селкеде. Гобәйдулла иелеп малаеның маңгаеннан үбеп алды.

– Терел тизрәк. Абзаларың сугышта, йортта хуҗа юк син авыргач. Мине күреп торасың – калхуз эше басты. Абзаларыңа сугышырга икмәк кирәк. Өйгә кайтып кергән дә юк бит. Терел, улым!

Шул чыгып китүеннән ул үз йортына аяклары белән атлап кайтып керә алмады шул...

Чияле Төп яланында җир сөреп азапланган тракторның арткы тешле тәгәрмәче бик нык баткакланган кара җиргә баткан иде. Пычракка буялып беткән ике яшь кенә тракторчы кыз елый-елый трактор тәгәрмәче астындагы мәтене көрәк белән казыйлар. Тик алар казыган саен зур тимер тәгәрмәч батканнан-бата гына бара.

Гобәй Пәрәү трактор янына килеп җиткәндә кызлар казып та, елап та арыганнар иде инде. Арбасыннан төшкән уңайга Гобәйдулла тәгәрмәче баткан тракторны карап чыкты. Аннан соң җөйле иреннәрен ачып ап-ак тешләрен күрсәтеп кызларга елмайды:

– Я, сөртегез яшьләрегезне! Юкса егетләр сугыштан кайтуга картая башларсыз. Хәзер чыгарабыз аны.

Ул тиз генә арбасы янына барды да, атын кузгатып, якында яшелләнеп утырган Мәчет урманына карап китте. Озакламый ул аннан берничә имән агачы кисеп алып килеп трактор тәгәрмәче янына ташлады.

– Әйдә, сеңлем, утыр тракторыңа да, җибәр кыздырып матурын... – Гобәйдулла трактор тәгәрмәче астына имәннәрне тыга башлады.

– Мин әйткәч, тракторыңны артка бирерсең.

Шул “артка бирерсең” дигәне харап итте дә инде аны. Гобәй озын гына бер имәнне кулына алды. Ә рульдә утырган кыз, аның әйткәнен аңламыйча, тракторның беренче тизлеген куеп, газга басарга әзерләнеп куйды.

Гобәйдулла зур тешле тәгәрмәч артына салынган имәннәрне карап, аяклары белән типкәләп чыккач, кулындагы имәнне тәгәрмәч астына тыкты да, икенче башын җилкәсенә салды. Күтәрә башлады да, рульдәге кызга башын какты:

– Газ!!!

Трактор тыркылдап урынында берничә тапкыр селкенде дә, Гобәйдулла көчәнә-көчәнә күтәргән якка, алга ыргылды. Имән агачы Гобәйдулланы җилкәсеннән басып җиргә екты, чытырдатып аның күкрәк сөякләрен сындырды. Чокырдан чыкканына шатлангандай, трактор зур, тешле тәгәрмәчләре белән имән агач буйлап азрак барды да туктады. Агач астында Гобәй Пәрәү изелеп ята иде. Ул каты итеп бер генә тапкыр ыңгырашты да, мәңгелеккә тынды. Изелүеннән аның йөрәге шартлаган иде...

Арбасына салып аны хәстәхәнәгә алып киттеләр. Тик үле кешене анда да терелтә алмыйлар иде шул.

Юан, картая башлаган яһүд врач Гобәйдулланың күз кабакларын күтәреп карады да, арбаны уратып алган кешеләр өчен генә булса да, иелеп күкрәген тыңлаган булды. Башын күтәреп, яшел күзләре белән күңелсез генә итеп арба тирәсендәге кешеләрне карап алды да, татарчалап әйтте:

– Гобәйдулла абзый үлгән инде. Эчкә кертегез, ярып карарбыз да нәтиҗәсен әйтербез.

Хәстәхәнәнең дүрт баскычын авыр гәүдәсе белән шыгырдатып бина эченә кереп китте.

Туган-тумачасы Гобәйдулланы ярдырмады.

– Мосылманда булмаганны, без дә ярдырмыйк, – диде зур абзалары Абдулла Пәрәү. – Язмыштан узмыш юк. Ходай кушмаган эш булмый донъяда, Аллаһы тәгалә үз янына алдыргандыр. Иң миһырбанлыбыз Гобәйдулла иде алты малай арасында. Әти мәрхүмнең яраткан улы иде. Урыны оҗмахта булсын инде. Аллага тапшырып, иртәгә әти, әни янына илтеп күмәрбез...

Икенче көнне Зиреклебаш авылының иң кыю ирләренең берсе булган Гобәйдулла Гыйззәтулла улын җирләделәр. Кабере зиратның иң калку урынында, ике зур, юан каен уртасында булды...

“Замприт” булып, чабата киеп көне-төне колхоз яланыннан кайтмыйча, шунда җанын биргән Гобәй Пәрәүнең өстәлен, күмелгәненә тәүлек тулмас борын ук, финагент Чолык Зәйнәбе биләде. Кайгыдан кара көеп чыккан Райхананы чакырып кертте дә, тантанасын яшерә алмыйча, гөрелдәвек тавыш белән боерык бирде:

– Бетте-китте Пәрәү заманнары. Бүлмәне бик әйбәт итеп, җылы су белән юып чыгар. Тәрәзәләр ялт итеп торсын. Мин хуҗа монда хәзер. Мин! Заемга падпис ясамаган, ирләре бизвисте булган хатыннарны барысын да иртәгә монда китереп тезеп куй. Кемнәр икәнен беләсең.

Башын иеп тыңлаган Райханага карап алды да, тавышындагы зәһәрлеген яшерә алмыйча өстәде:

– Күрсәтермен әле мин сезгә Чолык Зәйнәбенең кем икәнен...

Ярлыланган халыкның җилкәсен кимереп, ятимнәр, гарипләр хакын ашап Чолык Зәйнәбе сугыш беткәнче куркынган авылны дер селкетеп торды. Ә сугыш беткән елны, җиңүчеләрнең кайтканын көтеп тә тормастан, авылдан чыгып тайды. Чөнки сугыш елларында бала-чагалары ачтан үлгән, үзләре сугыштан исән-имин кайткан ир-егетләрдән курыкты ул. Теге герман сугышыннан ук аяк-кулсыз кайткан солдатларның пенсиясен, сез патша өчен сугышкансыз, дип, шушы Чолык Зәйнәбе туктаткан. Дөресрәге, туктатмаган, алар өчен үзе тамга куеп үзләштергән. Фронтка ярдәмгә дип җыйган кием-салымны, алтын алка, беләзек ише нәрсәләрне, акчаларны да үз кесәсенә тутырып баеп калган...

Шулай да, кызык нәрсә бу язмыш дигәнең. Әллә нинди хикмәтле очрашулар әмәлләп куйгалый ул...

Сугыштан Гыйниятен көтеп-көтеп тә кайтара алмаган Папай Зәйнәбе туган авылы Зиреклебашка кайта алмыйча Тозтүбәдә торып калды. “Туган җирдән туйган җир яхшы”, – дигәли башлады Зәйнәп. Ә йөрәге һаман да Зиреклебашшны сагынды.

1972 елның җәй урталарында Папай Зәйнәбе хат алды. Озак әйләндерде ул дүртпочмаклы хатны. Күзе язу танымаса да, Зирекелебаштан иренең бертуган энесе Рәхмәтулла язган хатларны таный иде ул. Бу хат исә Зиреклебаштан түгел иде. Улы Фәритнең эштән кайтканын зур түземсезлек белән көтеп алды. Фәрит колхозда комбайнчы булып эшли, соң гына кайтты. Малаен юындырып, ашатып-эчергәч, Зәйнәп сәкедәге палас астыннан әлеге хатны алды.

– Улым! Шушы хатны укып бир инде син миңа. Каян икән дә, кемнән икән дә, нәрсәләр язганнар икән.

Фәрит конвертны кулына алды.

– Әни, бу хат Ташкенттан. Усманова З.А. дигән кешедән.

Зәйнәп уйга калды.

– Кем булыр икән ул? Ач әле, балам. Мин ни, бер дә әйтә алмыйм инде бу кешенең кемлеген.

Фәрит, елмаюын басып, укырга кереште.

“Хат башы, яз каршы! Исәнме, әллә кайдагы чит-ят Тозтүбә дигән авылда яшәүче, кыз чагымның ахирәте, ай йөзле, йолдыз күзле Зәйнәпкәем! Сиңа күптин-күп, чуктин-чук, сандугач чутылдаулары кебек, тургай кош язгы күкләрдә сайраганда канатларын тибрәткән хәтле иксез-чиксез сәләмнәремне җибәреп, бер күрергә зар-интизар булып калучы яшьлек дустың Әфисәр Зөһрәсе дип белерсең”...

– Ә-әй, илаһы-ым, Зөһрәкәй бит, карал-ле, – диде Зәйнәп, куанычыннан елый ук башлап. – Кырык алтынчы елны ул да чыгып киткән булган икән шул. Ташкинда диләр ие шул аны...

Әйтерсең лә улы Фәрит белә инде, аңарга аңлата ук башлады:

– Теге Әфисәр Абдулла бабаңның кызы Зөһрә инде...

– Мин белмим шул, әни, аны.

– Соң инде, белмәскә. Песәй Хаҗи абзаңның хатыны инде. Ни эшләп белмисең ди. Кырык беренче елны бизвисте югалды инде.

Фәрит гадәтенчә елмайды:

– Ә-ә, теге сугышка киткән Хаҗи абзыйны әйтәсеңме?

Зәйнәпнең йөзе яктырып китте.

– Шул, нәкъ үзе инде. Белмим дигән буласың тагын. Укы инде, нәстә юк-барны сөйләнеп киттек әле без. Укы.

“...сезки кояш кызы Зәйнәп чибәркәйгә тагын бер кат сагынып, күз яшьләремә манчылган сагыну сәләмнәремне, аһларыбызны җибәреп, сезнең исән-имин яшәвегезне теләп калабыз. Үзебез исән булгач, сезки кадерле ахирәтебезне дә исән дип өмет итәбез вә һәм дә Аллаһы тәгаләдән шуны үтенеп догалар укыймыз.

Шулай ук сезки кадерле вә зиннәтле булган ахирәтемә кызым Зөбәрҗәттән, улларым Габделәхәт белән Габделхәмиттән, төпчек улым Габделкадыйрдан, Зиреклебаштан Ташкин каласына күчеп килгән Кәккүк бабайдан, Бака Хәбирдән, Чыпчык Камалетдиннан, Тәкәч Ибрайдан һәм дә аларның хәләл җефетләре Мәрхәбәдән, Маһирадан, Айгыр Гафирәдән, Кәкре Хәдичә түтидән күптин-күп сәләмнәр. Сәләм соңында сүзгә күчәм.

Инде сине сагынуымның чиге юк. Тәкатьләрем калмады башкача. Гыйниятулланың авылдагы энесе Рәхмәтулладан синең әдрисне соратып алып, инде кызым Зөбәрҗәттән сиңа хат яздырам.

Ходай хакы өчен безгә кунакка килә күр. Картаеп бетеп барабыз бит инде. Үземнең аякларым бик сызлыйлар. Шунлыктан бик озак йөри алмыйм. Аннан соң баш өянәгем дә еш кузгала башлады. Егылып та киткәлим. Син яшь чактан ук таза идең, әле дә бирешмәгәнсеңдер дип уйлыйм. Килә күр инде, ахирәткәем. Киләсе көнеңне күрсәтеп тилиграм бир. Төпчегем барып алыр. Ыскурый пумычта эшли шуфир булып...”

Хат бик озын иде.

Шул хат килгәннән соң Зәйнәп тынычлыгын югалтты. Хәтере әйбәт булганлыктан, ул хатка язылган юлларны үзалдына кабатлый, аларга үзалдына гына сөйләнеп җаваплар бирә. Атна-ун көннәр чамасы үтүгә, улы Фәрит әнисенә эндәште:

– Әни! Мал-туар абзарга кергәч, син Ташкентка бар инде. Кунакка. Җаена карап азрак торып, кунак булып кайтырсың. Поездга утыртып җибәрермен үзем. Телеграммасын сугармын. Анлык кына җай бар. Аллага шөкер, эшлибез, табабыз акчасын.

Авызын колагына кадәр ерды:

– Тик анда хәтле баргач, миңа күчтигә өрек алып кайтырсың инде.

Зәйнәп шатлыгыннан көлеп җибәрде:

– И бала, бала-а! Холкың белән бу хәтле атаңа охшарсың икән. Аллага шөкер, кызулыгың басынкырак. Рәхмәт төшсен, улым. Синнән сорарга кыймыйча йөри идем әле мин. Барыйм инде мин, балам. Гелән генә сез дип кенә яшәдем. Бик сагындырган. Күреп кайтыйм инде Зөһрәне дә, авылдашларны да, Ташкиннарын да...

Китте Зәйнәп чыгып Ташкентка.

Зөһрә белән очрашкач кочаклаштылар да, елаштылар да, көлештеләр дә. Берничә көннәр бер-берсеннән калмыйча хәбәрләштеләр, сөйләштеләр. Яшьлекләренә кире кайтып, тагын кемнәрне сөйләмәдек әле без, дип, исләренә төшерә-төшерә гәпләштеләр.

– ...кызым Фәридә кырык бишенче елның көзендә үк кияүгә чыкты. Унҗиде яшеннән. Сугыштан җиңеп кайткан бер җегет соратып алды. Йөрү-мазарлары булмады. Ике урдины, җиде мидалы бар. Калхузда эшли ат белән йөреп әле дә. Би-ик әйбәт киявем, аллага шөкер. Эчми-тартмый. Аллага да ышана. Аталары да би-ик укымышлылар. Инде менә алты бала үстерәләр гөрләтеп. Халитем калхузда шуфир. Анысы тач атасы инде. Ул гәүдә, ул сөйләшү, ул кызулыгы. Ярый әле, бәхетебезгә каршы, киленнең сабыры насыйп булды.

Фәритем тракторда, камбайнда. Төп йортта ул калды, үзем белән тора. Иген белән күмә инде донъяны. Хатынын Зиреклебаштан кайтып алдык. Теге Усман Песәй кызын. Бик уңган киленем, әни дип өзелеп тора. Гел малай таба. Барысы да Гыйниятемә охшаганнар. Җитезләр, камыт аяклылар үзләре. Иллә дә сугыш чукмарлары инде. Нәселе үрчи Гыйниятемнең, аллага шөкер!

Кызым Флүрә читкә китте. Үзебездән егерме чакрымда, бер татар авылында. Карычы дигән. Библәтикәдә эшли. Абзалары укытты. Рәхмәт аларга. Кияү булган кеше би-ик калын нәселдән. Ишетеп-белеп, башкодалап алдылар кызымны. Флүрәм тач үзем инде...

Килүенә өч көн узгач, Зөһрә болай диде:

– Мин сине бүген кунакка алып барам әле, ахирәтем. Үзбәк ахирәтем Мәтлүбә әнисенә Коръән чыгарта.

Үзе нәрсәдер уйлап елмаеп та куйды:

– Абыстаебызны да күрерсең шунда. Ул табынга бик затлы үзбәк әбиләре, хатыннары җыела. Күреп кайтырсың аларны да. Тик алар абыстайга җитмиләр инде.

Барган йортта, чыннан да, зур табын корылган иде. Олы яшьләрдәге үзбәк, татар хатыннары, тешләре коелып беткән карчыклар мәҗлес башланганны көтеп идәнгә җәелгән палас, келәмнәрдә, асларына төрле зурлыктагы, төрле төстәге мендәрләр кыстырып, дәрәҗәләрен белеп, тезелешеп утырганнар.

Абыстай көттереп кенә, кеше җыелып беткәч кенә килде. Ашап симергән тук гәүдәле олы гына яшьләрдәге әби иде абыстай булган кеше. Озын, чәчәкле ак ефәк шәл ябынган, елкылдап торган бәрхет күлмәк, читек-кәвеш кигән, кулына бик матур тәсбих тоткан. Зурлап каршы алып, табынның иң түренә утырттылар үзен. Абыстай башта битен сыпырып кыска гына дога укыды. Аннан соң хуҗа хатынның үтенече буенча моңлы тавыш белән Коръән чыгарга тотынды. Мәкам белән укыган тавышка оебрак утырган Зәйнәп ни сәбәптер абыстайны җентекләбрәк карый башлады, ул аңарга таныш кебек тоелды. Таныды һәм сискәнеп китте. Үз күзенә үзе ышанмыйча, тагын бер карады да, күзләрен түбән төшерде. Авыз эченнән генә укынып та алды. Тик аның күзләре ялгышмаганнар иде. Зәйнәп үзе янында тавыш-тынсыз гына утырган Зөһрәгә иелде:

– Зөһрә! Монавы абыстайга кара әле. Бик нык охшаган бит берәүгә бу карчык.

Зөһрә башын күтәрми генә җаваплады:

– Мин аңарга карап гарык булган инде. Әйдә, син дә күреп кит.

– Чолык бит бу!

Зөһрә баш какты.

Күзләрен яртылаш йомып, мәкам белән изге Коръән сүрәләре укып утырган симез, шома карчык чыннан да Чолык Зәйнәбе иде. Муенында Гыйниятнең туй бүләге булган Зәйнәпнең муенсасы. 1941 елны Зиреклебашта танк колоннасы төзергә дип тапшырганнар иде. Коръән чыгуга, өй хуҗасы Чолыкка йөзлек акча белән хәер бирде. Табында утырган хатыннардан да Чолыкка байтак кына тамды. Симез, таза иде, һәм үзенә үзе ышанып яши иде Ташкенттагы абыстай...

* * *

Сәйфулла Уфа госпиталендә озак ятты. Аягы бик акрын төзәлде аның. Чәрдәкләнгән сөякләрне чүпләделәр, эрерәкләрен кире урыннарына җыйдылар. Аяктагы җәрәхәтне чистартып, гипска да салып карадылар. Тик яра төзәлмәде. Сасы ис чыгарып эренләде, зурайганнан-зурайды, врачлар арасында тагын аякны кисү турында сүзләр чыга башлады. Ире янына икенче кабат килгән Зөбәйдә авылга тәшвишләнеп кайтып китте. Кайтуга им-томчы осталыгы белән даны чыккан Зәбир карт карчыгы Мәгърифә әбигә киңәшкә китте. Буынлы бармаклары белән ямаулы күлмәк итәген бөтергәләп, карчык аның моң-зарын сүзсез генә тыңлап утырды. Зөбәйдә иренең җәрәхәтенең нинди икәнен, ничек итепләр сызлавын, врачларның аякны кисәргә ниятләүләрен бәйнә-бәйнә сөйләп бирде. Әби тавыш-тынсыз гына чоланга чыгып китте дә, аннан кечкенә киндер капчык күтәреп керде.

– Син, кызым, бик яхшы итеп тыңла мине. Менә бу капчык эчендә иреңә кирәк үләндер. Баргач, самавыр тап. Самавыр эчендә кайнатырга кирәк. Ун минут. Салганда бисмиллаңны укып сал. Шуннан соң җылы чүпрәккә җиз тас утырт. Исеңдә калдыр, тас җиз булсын. Кайнаткан үләнне суы белән шул таска сал. Бармагыңны тыгып карап тор, пешермәслек булып азрак суынгач та, аягын тык тастагы суга. Адыял белән җылысы чыкмаска төреп куй. Суы суынгач кына үләннәрен җәрәхәтенә яп та, бик әйбәт итеп җылы чүпрәкләр белән ура. Әгәр булса, кызыңның, улыңның иске күлмәк-ыштаннарын алып бар юып. Шуларга төр әйтә-әйтә. Кызыңныкы, диген, улыңныкы, диген. Белсен. Шуннан йокларга яткыр...

– Нинди үлән соң бу капчыкта?

– Анда, кызым, төрле-төрле үләннәр инде. Җәйге көннәрнең төрле айларында, таң атканда, көн кызуында, кичләрен чык төшкәндә җыелганнары бар. Аны сөйләп тормыйм инде, җыюның серләре күп. Бака яфрагы, ак әрем, кара әрем, әрекмән, үги ана яфрагы, зәңгәр юл үләне. Ак әремне таң нурына коенганда, тамыры белән казып алырга кирәк. Азрак сукыр кычыткан да бар, зәһәр кычыткан, юкә чәчкәсе, имән бөресе. Файдасы тияр дип уйлыйм. Бик әйбәт итеп җыелган үләннәр монда. Аннан соң, баргач та менә шушы бөтине так муенына.

Мәгърифә әби күннән тегелгән өчпочмаклы бөтине бирде. Бөти өчтән үреп балавызланган чуаш җебенә тагылган иде.

– Инде дә шушы үләннәрнең дә шифасы тимәсә, аллага тапшырып, кистерсен аягын. Аяксыз да яшиләр бит әле. Тик мин төзәлеренә ышанам.

Зөбәйдә соңгы сарыгын, ике бәрәнен ияртеп базарга чыгарып сатты да, тагын ире янына госпитальгә китте.

Бу юлы ул калада бер атна торды. Өенә кайтып, дога кылып, бит сыпыргач, әнисе Садрикамалга куанып болай диде:

– Аллага шөкер, әнкәй! Инде әйбәтләнә башлады киявеңнең аягы. Бу Мәгърифә әбине бик әйбәт итеп давалый диләр иде, хак икән. Җәрәхәтенең яман исе бетте, бик нык итеп эренли башлады. Инде врачлар да өметләнә башладылар....

Садрикамал куанычыннан елап ук җибәрде.

– Нинди генә рәхмәтләр укыйм инде бу Мәгърифә түтигә. Нәрсәң бар, әтмәллә дә илтеп хәер бир син аңарга. Жәлләмә бер нәстәңне дә. Савабы күбрәк булыр...

...Тагын ай ярымнан ике култык таягына таянып Сәйфулла госпитальдән чыкты. Капка төбенә килеп җиткәч, озата чыккан шәфкать туташын кире борды:

– Рәхмәт сиңа, систра! Син бар, кер инде. Мин үз җаем белән трамвайга китәрмен. Вакзалга дүртенче төшә дидең бит әле син?

Ике култык таягы белән озак атлады Сәйфулла. Инде берничә ай буена госпитальдә ятып, кеше арасында йөрүне тансыклаган икән. Так-ток китереп таякларны тротуар ташына бәреп атлау да аңарга зур ләззәт бирә иде. Сугыш утыннан исән калды. Аягы әлегә йөрергә ярамаса да, ул инде донъя көтәчәгенә ышанып атлый. Каршы очраган кешеләрне карап бара. Кешеләрнең уйларын, аларның нәрсә белән шөгыльләнгәннәрен беләсе килә. Очраганнар ике култык таяклы солдатка кызганып карыйлар, аңарга әллә кайдан ук юл бирәләр. Стәрлетамак аша үтүче Уфа-Ишембай поездын көтеп ул вокзалда байтак утырды. Солдат котелогы белән бер малайдан кайнар су китертте, капчыгыннан госпитальдә бирелгән кирпеч ипине чыгарды. Бер телем кисеп, шуны капкалап, кайнар суны чәй итеп эчә башлаган иде, каршысындагы эскәмиядә утырган бер карчык белән аңарга сыенып утырган 4-5 яшьләр чамасындагы малайга күзе төште дә, ашаган ипие тамагына үтми башлады. Әби белән сабый аның кулындагы ипине күзләре белән ашыйлар иде. Сәйфулла кулындагы ипине балага сузды. Малай әбигә тиз генә карап алды да, эскәмиядән төшеп, Сәйфулла кулындагы ипигә ике куллап ябеште.

– Икәү генә торып калдык инде, – диде әби. Бу малай – оныгым. Әтисенең үткән ел ук үле хәбәре килде. Киленем өч баласы белән кар астыннан чыккан башакны ашап үлделәр. Инде шушы вокзалда кыш чыктык улым белән икәүләшеп...

Әби сөйләгән арада малай ипи кисәген урталай сындырды да, зуррагын әбигә сузды. Карчык каткан бармаклары белән ипине алды, кансыз иреннәрен кыймылдатып укына-укына ак чүпрәккә төреп куенына тыкты.

– Рәхмәт инде сиңа, улым! Исән-имин авылыңа кайтып җит! Инде безгә дә авылга кайтырга вакыттыр. Тик анда бик каты ачлык диләр.

– Кайсы яктан үзегез, әби?

– Кыргыз-Миякә районыннан. Җилдәр дигән авылны ишеткәне бармы?

– Бар.

– Шул авылдан без. Үзең кайдан?

– Мин сезгә күрше районнан. Зиреклебаштан.

– И-и, шулаймыни. Анда безнең агай-эне дә бар. Син беләсеңме икән Әлмәч Гобәйдулласын?

– Соң, белмәскә. Югары очта тора. Сарык фермасында эшләде гомере буе.

– Шул инде, шул. Сугышта минем улымны күрмәдеңме? Һидият исемле, Әсфәндиярев фамилиясе. Алтын кул Һидият дип йөртәләр иде. Бик оста минем улым. Сандыкларны, тәпәннәрне коя да куя торган иде инде. Ул камыт, тәгәрмәч ясауны, дуга бөгүне әйткән дә юк. Күрмәдеңме?

Әби яшь баскан, кызарган күзләрен Сәйфуллага өмет белән төбәде.

– Юк шул, әби, күрмәдем мин андый егетне.

– Шулайдыр инде. Юктыр. Әдәм баласын хәзер чебеш урынына да күрмиләр. Алалар да китәләр, утка илтәләр дә тыгалар. Ир-ат башын, бала-чаганы кырдылар болар ел эчендә. Гонаһысын кая куеп бетерерләр...

Стәрлетамак вокзалына иртәнге дүртләр тирәсендә килеп төште Сәйфулла. Бер генә катлы вокзалның агач бинасына керде дә урын эзли башлады. Аны ерак та түгел эскәмиядә утырган бер бабай чакырып алды:

– Кил, улым, монда. Утыр шушында.

Бабай кырындагы капчыгын алып чабаталары янына куйды да, Сәйфуллага урын бирде. Култык таякларын янына куеп, Сәйфулла кабаланмый гына яралы аягын җайлый башлады. Аны ике кулы белән ышкып, сызлавын басарга тырышты. Шул чакта кемдер аның эскәмиягә сөяп куйган таякларына абынып китте дә, берничә катлап урысчалап сүгенеп җибәрде:

– ...мать! Нәстә дип аркылы куйдың кеше йөргән җиргә бу нәмәрсәләреңне!

Сәйфулла җавап бирергә дип борылган иде, гаҗәпләнүеннән кычкырып җибәрде:

– Галиулла-а, әллә син инде?!

Таза гәүдәле ир борылып карады:

– Бә-әй, Сәйфи, син бит бу!

Ике куллап күрештеләр.

– Нәрсә эшләп йөрисең монда вокзалда? – диде Сәйфулла.

– Бер йомыш белән килгән идем дә, барып чыкмас, пажалый. Шуфир мин грузавай машинада...

– Шулаймыни?! Бәлки син бүген авылга да кайтасыңдыр! Мине дә алып кайт инде син!

Галиулла кемнедер эзләгәндәй тирә-ягына каранып алды да, салкынлыгы сизелә башлаган тавыш белән җавап бирде:

– Юк, мин авылга кайтмыйм бит. Хәзер калада торам мин. Мөнәвәрә авылда, балалар белән. Мин сирәк-мирәк кенә кайткалап йөрим. Бүген кайтмыйм.

Сәйфулланың тавышында ялыну чагылды:

– Алайса син мине калхуз дбурына гына төшереп куй инде. Анда авылдашлар килерләр берәр эш белән. Мин шуларга булса да утырып кайтып китәрмен, ә?

Галиулла күзләрен читкә борды:

– Шту син, шту син! Вакыт юк минем. Аннан соң, машина бит хөкүмәтнеке. Ваянный вримяда теләсә кая машина куып буламыни?!

Борылып артына карады да, китәргә ашыкты:

– Әнә минем хуҗа килә. Киттем мин. Минекеләргә сәләм әйт.

Галиулла кабаланып вокзал дежурные бүлмәсеннән чыккан чибәр хатынга күрсәтте. Хатын ишектән чыгуга кара күзләрен йөгертеп кемнедер эзли башлады. Галиулла сул кулын күтәреп һавада болгады:

– Мин монда, Дора Моисеевна!

Хатын башы белән урамга ишәрәләде. Галиулла, Сәйфуллага башкача карап та тормастан, чибәр хатын ишәрәләгән тарафка китеп барды. Сәйфулла ике култык таягына таянган хәлдә пычрак вокзал эчендә басып калды. Шулчак аның шинель чабуыннан тарттылар. Сәйфулла әйләнеп карады. Урын биргән карт икән.

– Утыр, улым! Йөрәгеңә алма. Ходайдан үзеңә исәнлек сора. Бу кеше хәзер кешелектән киткән инде. Башкалар кайгысы юк моңарда. Акча кайгысы, мал кайгысы гына калган.

* * *

Галиулла Мәскәү госпиталендә чәнти бармагын кистергәннән соң Стәрлетамакка килеп җиткәч айдан артык госпитальдә ятты.

Килгәненә ун көннән артыграк үткәч, ул яткан палатага иреннәре кызылга буялган, каракүл тун кигән бик чибәр бер хатын килеп керде. Ул өнсез калган бүлмәне матур, кара күзләреннән кичерде дә, туп-туры Галиулла яткан ятакка юнәлде.

– Исәнмесез, Галиулла, – диде ул татарчалап.

– Аллага шөкер әле, – дип җавап бирде тегесе.

Матур хатыннар күргәндә тынычлыгын шунда ук җуя торган Галиулла бу юлы да үзен-үзе онытып урыныннан тиз генә торды. Ул, тотлыгырга кирәк икәне дә онытып, килгән хатынны утырырга кыстый башлады:

– Утырып торыгыз, аяк өсте дөреслек юк диләр бит.

– Ятыгыз, ят! Борчылмагыз минем өчен, – диде хатын, матур гына елмаеп. Ул үзенең матур итеп елмаюын белә иде.

– Мин сезгә Абрам Моисеевичтан сәләм алып килдем һәм менә боларны.

Чибәр хатын Галиулла яткан карават янындагы тумбочкага кулындагы зур букчадан ризыклар бушата башлады. Бер зур пешкән тавык, саллы гына колбаса кисәге, берничә кып-кызыл алма, сап-сары ике лимон бар иде алар арасында. Хатын кара күзләрен мут кына уйнатып алды да, куеныннан бер шешә коньяк чыгарып, Галиулланың мендәре астына шудырды.

– Дора булам мин. Дора Моисеевна. Сугышка кадәр Абрам Моисеевич белән байтак бергә эшләдек. Ул хат аша сезнең хәлегезне белергә кушкан миңа. Бик яхшы дуслар икәнсез...

Галиулла нәрсә дип тә әйтергә белмәде. Әллә нинди ят хушбуй исләре аңкытып торган чибәр хатын моңа кадәр аның кулы аша үткән гади авыл хатыннары кебек түгел иде. Буялган бармак тырнаклары, кызыл иреннәр, шома, чибәр бите – бу хатынның кара эш белән таныш түгеллеген күрсәтеп торалар.

Дора озак утырмады.

– Ой, вакытым юк. Китәргә кирәк. Әйдәгез, Галиулла, мине озата чыгыгыз.

Ул урыныннан торды да, палатага елмайды:

– Сау булыгыз барыгыз да. Тизрәк терелегез дә, тизрәк фашистларның муеннарын сындырып дөмектерегез.

Хуш исләр таратып чыгып та китте. Аңарга ияргән Галиуллага халаты астыннан чыгып торган кальсон балакларыннан, аларны бәйләгән ак тасма баулардан, госпитальнең үкчәсез чүәкләреннән уңайсыз булып китте.

Палатадан чыккач Дора тәрәзә янында тукталды. Чыраендагы мөләемлек юкка чыгып, тавышы кырысланган иде.

– Тотлыгуыңны давам ит, кулыңның бинтларын бер генә кеше алыштыра торган булыр. Бинт алыштырганда бер кеше белән дә сөйләшмә. Тагын ун көн тирәсе монда булырсың да, госпитальдән чыккач минем фатирыма килерсең.

Сынаулы күзләре белән Галиуллага карап алды. Бу караш ирләрне шактый гына белгән хатын карашы иде.

– Стәрлетамакны бераз беләсезме?

– Әйе.

– Бик әйбәт. Ә аптеканы?

– Алар монда дүртәү ич.

– Островский белән Гоголь урамы чатындагысын.

– Беләм. Тегермән янында.

– Шул аптека өстендә булыр минем фатир. Унберенче номерлы. Менә сиңа ачкыч – өске йозакныкы, икенчесе – аскы йозактан. Аңладыңмы?

Галиулла Дорадан килгән хушбуй һәм яшь, көчле хатын исеннән тирли башлады. Сүзсез генә баш какты. Хатын ачкычларны Галиуллага тоттырды да, китәргә кузгалды:

– Тотлыгып сөйләшергә онытма!

– Һы, тотлыгып сөйләш имеш! Минем инде юньләп сөйләшкәнем дә юк.

– Күп сөйләш, тик тотлыгып. Син каты контузия алгансың. Башың бик каты әйләнә һәм авырта. Ун көннән сине комиссовать итәрләр.

Ул китте. Аның тиз-тиз һәм вак кына атлавын артыннан карап калган Галиуллада шатлык артканнан-арта иде... Ул сугыш афатыннан исән-сау котылды һәм инде яхшы итеп урнашуына да шиге юк иде.

Аны бер ай үтүгә генә комиссиягә чакырдылар. Галиулла бүлмәгә кергән уңайга ишек яңагына сөялде. Врачлардан берсе урындык китереп бирде, иңеннән тотып утыртты. Өстәл артындагы ап-ак чәчле бер врач Галиулланың авыруы турында әллә нинди аңлашылмаган сүзләр белән кулындагы кәгазьдән укып чыкты. Үзенә бары “контузия” дигәне генә таныш иде. Врач укыганда Галиулла ике куллап урындыкка ябешеп, башын түбән игән хәлдә идәнгә карап утырды. Аңарга бер генә сорау да бирмәделәр. Азрак киңәшеп алгач, карарларын укыдылар. Кәгазь укыган врач аңарга аңлатма бирде:

– Фронтка башкача ярамыйсыз. Сезне икенче группа инвалидность белән комиссовать иттеләр. Сорауларыгыз бармы?

– Д-да-дару-лар-аар бирегез. Ба-баш-шым авырта.

– Рецептлар бирелер. Аптекалардан алырсыз.

Госпитальдән чыккан көнне үк Галиулла Дораның фатирына барды да, шул көннән үк аның белән яши башлады. Дорага куәтле ир, яхшы, ышанычлы, сер саклый белә торган шофер кирәк иде. Ул Галиуллада әнә шул сыйфатларга ия булган кешене тапты.

Тагын берәр айдан Галиулла Зиреклебашка кайтып килде. Авыл аны күргәч ах итте, чөнки кырык бернең августында авылдан чыгып киткән ирләрнең күбесеннән әллә кайчан инде хәбәр дә юк иде. Галиулланың “хәлен белергә” килгән хатыннарны Мөнәвәрә Галиулла алып кайткан ак күмәч һәм шикәр белән сыйлап чәй эчерде. Күзләрен өмет белән тутырып килгән хатын-кызны тынычландырырлык бер хәбәр дә сөйли алмады Галиулла. Барысына да үзен вагоннан алып калып машинага утыртканнарын сөйләде. Тик Анисимов турында бер нәрсә сөйләмәде дә, аның авылына барып тормады. “Киткән, беткән инде” – дип уйлады ул эченнән генә. Кайткан көннең икенчесендә Мөнәвәрә куркынганрак күзләре белән карап сорау бирде:

– Тагын сугышка озаталармы инде сине?

Галиулла елмайды:

– Минем өчен сугыш бетте, хатын. Стәрлетамакта шуфир булып эшлим мин хәзер. Җәйгә бәлки сезне дә алдырырмын әле калага.

Елмаюын басты.

– Син, Мөнәвәрә, бу килгән хатыннарга ипиләп, шикәрләп чәй эчерүләреңне туктат. Миндә Әндери казнасы юк, тәккә, килгән-киткәнгә әрәм итәргә. Азык хәзер алтын хакына тора...

– Соң, Галиулла...

Ире башын борып хатынына карады.

– Каршы әйтмә. Ирләр бәясе алтыннан да артык хәзер, ипи ише генә түгел. Син аны да уйла. Минем холыкны беләсең, шаярма минем белән.

Мөнәвәрә каршы бер сүз дә әйтмәде.

...Сәйфулла белән вокзалда очрашканда Галиулла яхшы гына баеп килә иде инде. Дора Моисеевна Стәрлетамакта булган берничә хәрби заводны һәм ике госпитальне азык-төлек белән тәэмин итү буенча эшли. Галиулланың төп вазифасы – машина белән шәһәр складларыннан шул завод, госпитальләргә азык ташу. Стәрлетамактагы зур азык складына беренче мәртәбә кергәч, тумыштан комсыз Галиулланың күзе шар булды. Җир йөзендә кан коеш, сугыш-үтереш бара, авылларда атасыз калган бала-чага ачтан кырыла, ә бу складта нәрсә генә юк. Йөзәр тонналаган ит, колбаса, мичкә--мичкә тозлаган балык, кызыл уылдык, кара уылдык, йөзәрләгән тартма чәй, шикәр, капчыгы йөзәр килолы кытай дөгесе, алма, лимон, шоколадтыр, печеньедыр һәм тагын әллә нәрсәләр, әллә нәрсәләр. Иң гаҗәбе, бу нәрсәләр урланып, кара базарда көн дә сатылалар иде. Аена бер мәртәбә Галиулла поездда Уфага барып кайта. Уфа вокзалында аны һәрчак бер сүз дә эндәшмәүче шоферлар йөрткән ике йөк машинасы көтә. Поездның почта вагоныннан ике машиналык азыкны Галиулла шул шоферлар белән берлектә машиналарга төяшә дә, кичке поезд белән кире кайтып китә. Дора аңардан берни дә сорамый. Чөнки ул йөкнең исән-имин барып җиткәнен Галиулла кайтып җиткәнче үк белгән була инде.

Азык-төлекне ай күп ташыды Галиулла! Завод, госпиталь складларына артыгы белән тутырыла иде ул. Хәер, артык малга да хуҗа тиз табыла: шәһәрдә Дораның ябык капкалы, биек коймалы йортларда яшәгән танышлары байтак. Андый чакта Галиулла янына сыңар куллы, өстенә шинель кигән, озын, чандыр гәүдәле бәндә утыра да, алар кала урамнары буйлап китеп баралар. Машиналарны бушатырга барган җирдә һәрчак ике таза ир булыр. Галиулла аларны, алар Галиулланы белмиләр. Ишегалдына кертеп капканы япкач, сөйләшмичә генә машинаны бушатырга тотыналар. Бушатып бетергәч, Галиулла кулсызны калдырып китеп бара. Һәр машина өчен Дора аңарга пачкасы белән йөзлек акчалар бирә. Акча бирү төн үтеп икенче көнне иртән эшкә китәргә җыенганда була.

Әйе, Сәйфулла белән очрашканда Галиулла затлы азыкның тәмен, алтынның бәясен белергә өйрәнеп килә иде инде. Тик менә хатын-кыз белән шаяруны туктатты ул, чөнки Дорадан яшереп бер “гонаһ” эшләве булды, тегесе бик тиз “урынына утыртты”.

– Әгәр дә тагын бер чит хатынны тотканыңны белсәм, икенче көнне үк фронтка озатам, кара аны! Синең ирлек гайрәтең минем үземә генә кирәк.

Зәһәрләнгән кара күзләре Галиуллага төбәлде:

– Аңладыңмы?

Галиулла сүзсез генә баш какты...

Дора Моисеевна 1943 елның көзендә Мәскәүгә кайтып китте. Иртәгә китәсе дигән көнне Галиулланың кулына үзе яшәгән фатирга ордер тоттырды.

– Бу фатир хәзер синеке, сөеклем. Хәзер хатыныңны, балаларыңны алып килеп яшәсәң дә була. Мине оныт. Хуш.

Үбеп тормады. Ачык вагон ишегеннән кереп китте дә, башкача Галиулла тормышында очрамады. Хат-хәбәрләре дә булмады. Хәер, аның китүенә Галиулла куанды гына. Чөнки үз кулында байтак алтын-көмеш, асылташлар бар иде инде.

* * *

1942 елның язы соң килде. Язгы кояш күпме генә тырышса да, җиргә җылысын җиткерә алмады. Салкын җилләр кышны җибәрмичә байтак тоттылар. Ачлы-туклы яшәгән, инде язны көтеп алҗыган ач халык көн дә җылы көтеп Алладан мәрхәмәт сорады. Тик көткән җылы көннәр һаман да тоткарланды. Үзәкләренә салкын үткән калалар, авыллар барыбер нәрсәдер көтеп яшәделәр. Суык көннәр читәннәрне яктырды, салам түбәләрне сүтеп арык сыерларга ашаттырды. Нужа басканнан кечерәеп, бөкрәеп калган ходай бәндәләре, ил афатыдыр инде дип, һаман тереклек итү, яшәү юлларын эзләделәр.

Мәскәү елгасы башкаланы узгач түбән агышында Люберцы дигән кечкенә бер шәһәргә килеп җитә. Ул кала борынгы заманнардан ук Болгар җирләренә китереп салынган православный монастыре белән дан тоткан. Мәскәү елгасы ярында, шул шәһәргә җитәргә биш чакрым чамасы каларак, унҗиде йортлы гына кечкенә бер урыс авылы бар. Яр башында утырган авылның бакчалары Мәскәү елгасына килеп терәлә. Яз җитеп боз кузгалса, авылның карт-корысы, бала-чагасы шул бакча артларында боз киткәнне карарга җыйнала. Карап кына калмыйча, агып килгән бүрәнәләрне тоталар, я зуррак бозны ярга китереп териләр дә, аңа учак кабызып агым суга җибәрәләр. Аннан соң учаклы бозга ияреп яр буйлап йөгерешәләр.

Кыш никадәр генә китмәскә тырышып тартышса да, бер көнне иртән елга бозы шартлады. Баштан гүләп торган, аннан соң шартлаган боз тавышы ишетелүгә, дәрестә утырган малай-шалай дәррәү ишеккә ташланды. Шул көннән директор мәктәптә язгы каникул игълан итте. Чөнки малайлар барыбер дәрескә йөрмәячәк иде инде.

Боз кузгалып, бишенче көндә сирәкләнә башлаган зур кисәкләр арасында Цветков Гена дигән, “Жук” кушаматлы малай бер сәер бозга игътибар итте. Боз үзе зур гына, тик ни сәбәпледер бер якка янтаеп ага. Шул янтайган ягында аклы-сарылы булып нәрсәдер өелеп торган кебек. Ул иптәше Коля ярдәмендә озын, авыр багор белән бозны эләктереп ярга өстери башлады. Мышнап-тирләп тырыша торгач, морадларына ирештеләр – зур бозны ярга китереп тери алдылар. Коля багор белән бозны тотып торган арада Гена боз өстенә сикерде.

– Син нәрсә каттың анда? Әллә тотып торуы рәхәт дип беләсеңме? – дип кычкырды Коля бераздан.

Гена куркынган йөзен аңарга табан борды:

– Колька-а! Монда үтерелгән кызылармеец ята бит.

Коля багор сабын бер малайга тоттырды да, үзе дә боз өстенә сикерде.

Ике кулын ике якка җәеп боз өстендә үле солдат ята иде. Өстендәге кары яртылаш эрегән. Башы бүрексез булып, азрак бөдрәләнеп торган кара чәчләрен җил селкетә. Йөзе суыкта, кояшта кап-карага әйләнгән һәм аны кошлар чукып бозганнар. Фуфайка өстеннән кигән ак маскировка халаты автомат пуляларыннан тишкәләнеп беткән. Янында бик күп нимес автоматы гильзалары аунап ята.

Малайлар курка-курка гына солдат янына якынлаштылар. Үлекнең аягында чаңгылар, аларның берсе сынык иде.

Гена сакларга торып калды, ә Коля өйләренә йөгерде. Бераз вакыт үткәч, ул бабасын ияртеп килеп тә җитте. Карт берничә хатын ярдәмендә үле гәүдәне саклык белән генә күтәреп ярга алып чыкты. Аны җигүле ат чанасына салдылар. Сугышка киткән ирләрен исләренә төшереп, хатыннар мышык-мышык килеп елый да башладылар.

Коляның бабасы – күпне күргән, күпне белгән карт солдат – үзалдына гына сөйләнеп куйды:

– Көнбатыш фронттан ук килгән инде бу солдат. Идел-Мәскәү каналы аша кереп аккан безгә.

– Кесәләрен карагыз әле, Евдоким Иванович! Документлары юкмы икән?

Солдат кесәсеннән күнгә тегелгән өчпочмаклы бөтидән башка берни дә чыкмады. Хатыннар сәерсенеп бөтине әйләндереп-әйләндереп карадылар. Андый нәрсәне урыс хатыннарының беренче мәртәбә күрүләре иде. Теге герман сугышында татарларны күп күргән Евдоким Иванович аңлатма бирде:

– Татар солдаты бу. Ул нәрсәне әниләре тага аларның муенына. Бавы өзек бит, тага алмаган шуңа күрә, кесәсенә салгандыр.

Бераз карап торды да, тагын аңлатма бирде:

– Чаңгысына караганда, разведчик булырга охшый бу кеше.

Хатыннарның берсе өстәп куйды:

– Урыс түгеллеге күренеп тора инде. Кайда да булса җирләргә кирәк инде моны. Әйдә, сүтеп карыйк, эчендә нәрсәсе бар икән? Бәлки берәр документы килеп чыгар.

Пычак очы белән балавызлы җепне кискәннәр иде, бөти эченнән бер кәгазь килеп чыкты. Евдоким Иванович аны саклык белән генә учында җәйде дә, аптырап, нәрсә әйтергә дә белмичә сүзсез калды. Кәгазьгә гарәп хәрефләре белән язылган иде.

– Әйттем бит мин сезгә татар бу дип. Мосылман. Язуы да гарәпчә.

Хатыннарның берсе сорады:

– Ни эшлибез инде хәзер? Аны бит православный зиратка күмәргә ярамый. Зират читенә генә күмик. Яисә авылны чыккач яр буена...

Евдоким Иванович эндәшмичә уйланып торды да, катгый карар чыгарды:

– Иле өчен һәләк булган изге җан бу. Православныймы, мосылманмы – зиратка күмәбез. Бер ялгызы ятмасын, кемнеңдер кадерле кешесе булган бит ул. Бәлки хатыны да бардыр әле.

Шул көнне кичкә табан солдатны күмделәр. Евдоким Иванович солдатның мәетен биш ел элек үзе өчен ясап куйган табутка салды...

Солдатны күмеп кайтканда картның чабуыннан тартты Гена:

– Бабай, карале!

Гена кулында колаклы, йолдызлы бүрек иде.

– Каян алдың аны?

– Боз өстеннән. Солдат яткан җирдән читтәрәк иде. Кар каплаган булган, күрмәгәнбез.

Малайның башыннан сыйпады карт.

– Төсе итеп ки, улым. Синең бүрек инде ул хәзер...

1975 елда солдатның сөякләрен авыл зиратыннан казып алып Люберцы шәһәрендәге Үзәк мәйданда җирләделәр. Кабере янында Мәңгелек Ут кабыздылар. Кабер ташына “Билгесез Солдат” дип язып куйдылар. Ул ут солдат каберендә бүген дә яна.

Бүрегенә, сынган чаңгысына, бөтиенә һәм күп урыннардан пуля белән тишкәләнгән маскировка халатына караганда, ул Билгесез Солдат Зиреклебаш егете, чибәр Зифа ире, Чатан Гомәр бабай кияве Габдрахман Акмалов булырга тиеш.

Укучы! Әгәр дә юл сине Мәскәү өлкәсендәге Люберцы шәһәренә алып барса, шул Билгесез Солдат янына бар һәм исем-фамилиясе Акмалов Габдрахман булган егет рухына үзеңнең белгән догаңны укып, якындагы бала-чагага хәереңне бир!

* * *

Сугыш беткәнгә сиздермичә биш ел узып та китте.

1941 елның августында сугышка чыгып киткән унсигез ирнең өчесе генә туган авыллары Зиреклебашка урап кайттылар. Алар – Түбән оч Сәйфулла, Югары очлар Өтек Галие белән Балак Хаҗие иделәр.

Сәйфулла берничә ел култык таягын ташлый алмады. Авыр хезмәткә ярамаганнан, колхоз умарталыгында эшләде. Рапат суы башланган җирдә, урман аланында өчәү эшләделәр алар. Буе ике метрдан арткан Гобәй бабай, кечкенә гәүдәле Бәшәр карт һәм Сәйфулла. Гобәй бабай янында сугыштан кайтмаган улы Гатаулланың җитеп килгән ике кызы һәм берсеннән-берсе кечкенә җирән чәчле дүрт малай – Кәлимулла, Кәрәмулла, Нурулла, Рәхмәтулла бөтерелә. Тату гына, бер-берсен тыңлап, ярдәм итеп, колхоздан хезмәт көненә бер генә грамм да иген алмыйча, умарта тирәсендә яшереп-посырып үзләренә үзләре өлеш чыгарып яшәде алар. Озын Гобәй исә умарталыкның төп терәге булды. Үзе дә күп эшләде, оныклары да бик уңганнар иде.

Август башында Бәшәр бабайны бүсере чыгып, аны район хәстәхәнәсенә салдылар. Картына якынрак була дип, Мәчтүрә әби дә Зиреклебашка кайтып китте. Гобәйдулла бабайның килене Өммикамал барлык малайларын ияртеп Бабай каласында (Күмертау каласында) “свирхсручник” булып эшләгән зур улы Кәлимулла янына китте. Исәбе ул ыбыр-чыбырны аз гына булса да киендереп алып кайту иде. Зур улы аңарга ел саен шулай көз якынлашканда солдаттан калган иске-москыдан киемнәр табарга тырыша. Ул Бабай шәһәрен сала торган тоткыннарны саклауда хезмәт итә һәм шундагы солдатларга баш булып тора. Кәптүршик.

Умарталыкта тыныч. Бал кортлары умарта алдына текә генә килеп төшәләр дә, ашыга-ашыга эчкә кереп китәләр. “Сакта торган” кортлар аларны бик тиз тикшереп тә өлгерәләр. Табыш белән кайткан булсалар, керергә рөхсәт бирелә. Буш кайтканнарына “тәртәләрен борырга” туры килә.

“Сакчылар” бигрәк тә чит кортларга рәхимсез – тәпәләп керү урыныннан ук куалар. Чөнки тегеләре разведка ясап, очу юлларын өйрәнеп, керү тәртипләрен белеп, аннан соң чит кортларны ияртеп таларга киләчәкләр.

Сәйфулла инде култык таякларын ташлап, җәрәхәте төзәлгән булса да, уң аягы аңарга авыр күтәрергә ирек бирми. Аяк көн бозыла башласа сызлый, сыкрый. Сәйфулла берничә тәүлек буе йоклый алмыйча изалана. Шулай да, исән калганына шөкрана итеп, донъя көтәргә тырыша. Сәйфулла бүген дә берничә умартаны карап чыкты да, алан читендәге юан ак каен төбенә ятып, аякларын кояшта җылытырга булды. Гобәй бабай Шомыртлы елга буена чалгы күтәреп төшеп китте – мал-туарга кышкылыкка печән күп кирәк.

Сәгатьтән артык кортлар тавышын тыңлап ята торгач, Сәйфулла йокымсырап куйды. Тик ныклап йоклап китә алмады. Яткан җиреннән ерак та түгел агач арасында аяк астына эләгеп сынган ботак тавышы ишетелде. Сәйфулла шул тавышка күзен ачты да, башын бормыйча гына шул якка күз салды. “Бурсык йөридер инде”, – дип уйлады ул иренеп кенә. Шул мизгелдә ул ике имән агачы арасында басып торган берәүне чамалап алды. Таза гәүдәле һәм куе зәңгәр төстәге киемнән иде ул. Ят кеше бик җентекләп умарталар утырган аланны һәм Бәшәр картның өен күзәтте. Шунлыктан ул агач төбендә яткан Сәйфулланы күрми дә. Ботак сынуы аның үзен дә сагайткан ахрысы. Тавыш-тынсыз бераз басып торганнан соң, теге сак кына кузгалып, умарталарны кыш саклый торган алачык ягына карый-карый аланны урап уза башлады. Сәйфулла шомлана төште: “Юньлегә йөрсә ярый инде бу бәндә, киеме дә кешенеке кебек түгел бит әле аның”. Сәйфулла тәвәккәлләде дә, йөткереп куйды. Кешенең карашы Сәйфуллага текәлде. Сәйфулла да урыныннан торып аны җентекләбрәк күзәтә башлады. Чит кешенең битен агара башлаган сакал-мыек баскан, күзләре ниндидер дәһшәтле, чаткылар ялтырап-ялтырап китә. Сәйфулланы күргәч, кеше уң кулын кесәсенә тыга башлаган иде дә – тукталды, эчке бер җылылык белән Сәйфуллага акрын гына эндәште:

– Исәнме! Син разведчик Абсаттаровның якташы Сәйфулла бит?

– Әйе, – дип Сәйфулла, һаман да шикләнә төшеп. – Син үзең кем соң әле?

Зәңгәр киемле күңелсез генә елмайды.

– Танымыйсыңмы? Ныграк кара, күзләреңне ачарак төшеп.

Сәйфулла җентекләбрәк карады да, шатланып кычкырып җибәрде:

– Заварзи-ин, син бит бу!

Фронтовиклар кочаклаштылар. Тик Заварзин ни өчендер бик сак иде. Ул тиз генә Сәйфуллага, тирә-ягына шик белән карап алды да, сорау бирде:

– Монда тагын кем бар?

– Гобәйдулла абзый. Елга буенда печән чаба. Башка кеше юк.

Сәйфуллага Заварзин сынаулы караш ташлады да, азрак уйлап торгач, тәвәккәллек итте:

– Менә нәрсә, Сәйфулла. Мин концлагерьдан качтым. Бабай шәһәреннән. Бишенче көн инде. Безне бик нык эзлиләр. Этләр белән. Әгәр курыкмасаң, миңа ярдәм ит, курыксаң – син мине күрмәдең, мин – сине. Шулай да ашарга бир инде. Бик ач мин.

Сәйфулла кулы белән ишәрәләп умарталыкка чакырды:

– Әйдә, Заварзин, кунак бул. Үт. Без синең белән бергә үлемгә каршы барган фронтовиклар. Минеке – синеке. Ашау булыр ул, табарбыз. Тор монда, ял ит. Мин ышанычлы кеше, үзең беләсең. Гобәйдулла бабай да ирләрнең асылы. Үзең сөйләмәсәң сорашмас та.

Чыннан да, умарталыкта чит кешене күргән Озын Гобәйнең бер дә исе китмәде. Ул инде утызынчы елларда нужаны, ачлыкны күп күргән һәм тәбигать биргән акылы белән бүгенге хөкүмәтнең юлбасарлардан торганлыгын әллә кайчан аңлаган кеше иде. Арысландай улының сугыштан кайтмыйча калуы, аның бер өер баласының ач-ялангач яшәве бабайның йөрәген телгәли, симереп яшәгән хуҗаларга ачуын нык чыгара иде. Аталары сугышта башын салгач, аңардан калган балаларны карарга, үстерергә хөкүмәт ярдәм итәргә тиеш иде бит югыйсә. Ә аның гамендә дә юк. Заварзин бик ачылып китмәсә дә, сугыштан соңгы елларда аның күргәннәре Гобәй бабайга нык тәэсир итте...

“...Берлинны алгач, безнең дивизияне август аенда Латвиягә озаттылар. Шунда Энгури дигән күл янында аларның милләтчеләре белән сугыштык. “Урман туганнары” дип йөртәләр иде аларны. Без аларны фашистларга санап сугышабыз, ә алар үзләрен ирекле Латвия өчен сугышабыз диләр. Ул вакытта мин полк командиры идем инде. Алты орден белән чыктым сугыштан. Ике мәртәбә Советлар Союзы Герое дәрәҗәсенә тәкъдим ителдем – бирмәделәр. Утыз җиденче елны утыртканнар иде бит мине, халык дошманы дип. Шуңадыр инде. Утыз җиденче елны ук мин полк командиры идем инде. Бу яклар таныш миңа. Унсигезенче елда җәен Василий Константинович Блюхер белән Стәрлетамак яныннан узган идек без. Белореттан чигенгән чакта. Шунлыктан Алатау араларын яхшы беләм мин.

Кырык җиденче ел ахырында, полковник булам дип йөргән чакта, кулга алдылар үземне. Бер генә атна элек әйткән идем: “Маршал Жуковны алып ташладылар, хәзер хәрбиләрнең кирәге тагын бетте”, – дип. Мәскәүдә Лефортово төрмәсендә кыйнап сорау алдылар. Латышларның “урман туганнары” белән элемтә тотуда гаепләделәр. Сорау алганда үземне ничек тотарга тәҗрибә бар иде инде. Һәр нәрсәне дә кире кактым. Кулга алгач та, бер НКВД подполковнигы минем кительдән орденнарны йолкып алырга маташа. Берне биргән идем, урындык аша очып идәнгә утырды. Бик каты кыйнадылар шул төнне. Аннан унбиш ел бирделәр. Атыгыз дип сорап караган идем, атмадылар...”

Заварзин, алдында торган җиз табактагы зур-зур кисәкле кәрәзле балга карап уйга калды. Гомере буена совет хөкүмәте, халык бәхете дип сугышып йөргән бу кеше бик бәхетсез иде шушы минутларда.

“...этап белән арестант вагонында Бабай шәһәренә китереп тутырдылар. Чәнечкеле тимерчыбык белән уратып куйдылар. Химиклар шәһәре була, диләр. Безнең кебек зеклар сала ул каланы. Күбебез фашист плены үтеп исән калган халык. Араларында офицерлар да байтак иде.”

– Ничек кача алдың соң син? – дип сорады Сәйфулла.

– Тере каласың килсә, әллә нәрсәләр эшлисең икән ул. Дүрт ай әзерләндек без. Кырык сигез кеше качтык. Әзерлек башлангач та, ике кеше өстенә тимербетон плитә төште. Сытты гына. Безнең өстән шымчылык итәләр иде. Кранчы булып эшләүче бик шәп дустым бар иде, шул юк итте аларны.

Безне подвал кебек бер урында ябып тоттылар. Ә өсте каравыл бүлмәсе. Каравылчылар сигезәү – бер пистолет, җиде автомат. Кем кайдан таба ала – дүрт ай буена кәгазь җыйдык. Аны эшләгән җирдә яшереп тоттык башта. Качарга өч көн кала гына подвалга алып кайттык. Аннан соң төнге сәгать берләрдә шул җыйналган кәгазьне эчтән подвалның ишек төбенә өйдек тә ут төрттек. Үзебез кычкырабыз “янабыз!” дип. Ә хәрби устав буенча безне саклаган солдатлар чыгарырга тиеш. Йөгерешеп төштеләр болар бар да каравыл бүлмәсеннән. Каравыл башлыгы ишекне ачып җибәрде. Без боларның башларын арестант бушлатлары белән капладык та, тышка ыргылдык. Югыйсә без чыккан җирне уратып алган булганнар иде инде. Тик без бит кырык сигез, ә алар нибары сигез генә. Янгыннан курыккан булып кычкыра-кычкыра килеп чыктык та, өсләренә ыргылдык. Өчесе җан тәслим кылды. Бишесен подвалга яптык та, сыпырттык Алатау ягына.

Заварзин моңсу гына елмая.

– Тоткынлыкта берләшкән идек, иреккә чыккач һәркем үз юлын сайлый. Шулай да, мин халыкны тау арасына кертеп җибәрдем. Сигез кеше торып калдык. Киткәннәргә әйттем: егерме-утыз чакрым арада таралып бетегез, һәркайсыгыз үз юлыгызны сайлагыз, икедән артык калмагыз, дип. Нәрсә эшләгәннәрдер, белмим.

Алатау аша мин 1918 елда үткән идем. Засада урыннарын беләм. Өч урынга икешәрдән автоматчы куйдым. Тормыштан гарык егетләр бу, эләксәләр, барыбер атачаклар бит. Менә шулар арттан куа чыккан солдатларны өч тәүлектән артык тоткарлап торды. Мин, үзем белән дүрт кеше алып, урман юллары белән бу якка юл тоттым...

– Иптәшләрең кайда соң?

– Аерым йөрү ышанычлырак.

– Хәзер синең кая барыш инде?

– Кая күз карый – шунда. Исән калып булырмы, юкмы – анысы билгесез. Тик бу тирәдән эзне югалтырга кирәк миңа. Безне кыргый җәнлекне эзәрлекләгән кебек эзәрлеклиләр бит хәзер. Тотсалар, шунда ук атачаклар.

Сәйфуллага өмет белән карады Заварзин:

– Син, Сәйфулла, миңа берәр кием тап инде. Урманнан бу зәңгәр кием белән чыгып булмый бит.

– Менә бусы юк инде, Заварзин. Үземнеке сиңа ярамас.

Менә шунда тавыш-тынсыз гына утырган Гобәйдулла бабай сүзгә кушылды.

– Кием табарбыз. Мин Гатаулла улымның чалбарын, кәзәкиен бирермен. Килен төсе итеп саклый иде. Гәүдәгә гел син иде ул мәрхүм. Бәлки күрше Болаш авылында тууыңа таныклык та табарбыз әле.

Заварзинга киңәш итте:

– Син, улым, Магнитогорски дигән калага юл тот. Анда минем би-ик яхшы знакумым бар. Алексей Митин. 1931 елда шул алла каргышы төшкән калада без аның белән пекарнәдә ипи пешергән идек. – Озын Гобәй елмайды. – Шул елларда синең кебек үзем дә качак идем бит. Әле генә умартачы мин. Кулак дип арист ясарга иткәннәр иде утызынчы елны. Барып чыкмады ул эшләре. Кышкы суыкта качып чыгып киттем. Әдрисен бирәм. Ул үз йорты белән яши анда. Ике ел элек кенә исән иде әле. Миннән байтакка яшь ул...

Ике көн узгач, Заварзин китте. Сәйфулла белән ул кочаклашып хушлашты. Алар инде икесе дә бу донъяда башкача беркайчан да очрашмаячакларын беләләр иде...

* * *

Ике көн узгач, умарталык яныннан аккан Рапат суы аша салынган күпердән чыгып, кечкенә үргә үрмәләгән йөк машинасы күренде. Рамнарга кәрәз ябештереп утырган Сәйфулла Гобәй бабайга эндәште:

– Машина әрҗәсенә зәңгәр фуражкалы дүрт солдат баскан. Качакларны эзлиләр булыр. Сак бул сөйләшкәндә.

Машина килеп туктагач, аның кабинасыннан кулына автомат тоткан, зәңгәр башлы фуражка кигән капитан төште. Әрҗәдән өч солдат сикерде. Дүртенчесе өстә калды. Капитан утыра биргән умартачыларга хуҗа кебек, каты тавыш белән:

– Кто такие? – дип кычкырды.

Гобәй бабай озын гәүдәсен авыр гына күтәреп торып басты. Сәйфулла урыныннан кузгалмады:

– Без – колхоз умартачылары. Исәнләшергә кирәктер бит инде, начальниклар?

– Син, картлач, мине өйрәтмә, яме! Кем белән исәнләшергә икәнен мин үзем беләм. Безгә бал ашатыгыз.

Гобәй бабай күзләрен кыса төште.

– Бал юк. Суыртырга иртә әле.

Капитан мыскыллы елмайды:

– Мин бит синнән бармы дип сорамыйм. Бал ашат дим. Тап, тиз бул, югыйсә...

...Кәрәзле балны зур-зур итеп кабып ашаган капитанга, өч солдатка карап читтә басып торган Гобәй бабай машинада балдан күзен алмыйча карап торган дүртенче солдатка эндәште:

– Сынок, иди мед кушать.

– Син илтеп бир инде, төшәргә ярамый аңа, – диде капитан бармакларын ялый-ялый.

Гобәй әрекмән өзеп алды да, ике зур кисәк кәрәзле балны яфрак өстенә салып солдатка сузды. Шунда күзләре әрҗә эченә төште. Машина идәнендә куе зәңгәр кием кигән ике кеше гәүдәсе ята иде. Берсенең күкрәге пулялар белән тишкәләнгән. Кара сакал баскан ябык йөзендә ниндидер тантаналы елмаю торып калган. Икенче тоткынның аяк-кулы нечкә генә ишкән ак бау белән нык итеп бәйләнгән. Сул як чигәсе, иякләре каткан кара кан белән капланган. Сул күзе шешеп йомылган. Яше утызлар чамасында гына. Сакта торган солдатның аяклары янында бозау хәтле овчарка иде. Ул бабайга саргылт тешләрен күрсәтеп ырылдап куйды. Тик солдатның әйткәненә буйсынып тынды. Тоткын, Гобәй бабайны күргәч, зур авырлык белән башын аз гына күтәрде дә, шешенгән, ярылган иреннәрен аз гына ачып татарчалап эндәште:

– Баб-бай! Ходай хакы өчен... бер генә... йотым... су бир инде...

Гобәй бабай агач күләгәсендә тоткан чиләктән чишмә суын алып менде. Тоткынга тимер чүмеч белән туйганчы эчерде дә, аның башын, күзен юды. Тоткын нәрсәдер әйтмәкче иде, солдат зур итекле аягы белән аның эченә китереп типте. Эте сикереп торды.

– Т-ты, морда татарская, заткнись. Тут же пристрелю, собака!

Зәңгәр фуражкалы солдатлар янә өскә кунаклады, капитан эчкә кереп утырды.

– Юкка эчердең син аңа су, – диде ул Гобәй бабайга, – алып кайткач атабыз без аны барыбер. Халык дошманы ул.

Умарталыкта үскән яшел үләнне таптап машина китеп барды һәм тиздән урман караңгылыгына кереп югалды...