Холык серләре. Зөбәер Мифтахов Татарча текстлар

З.МИФТАХОВ

ХОЛЫК СЕРЛӘРЕ


Бер күзәнәкле инфузория-башмакчыклар йөзеп йөргән тамчының бер читенә тоз бөртеге терәсәң, әлеге микроблар вак кына керфекчәләре белән ишеп чиста якка таба күченә башлыйлар. Мәктәп дәреслегеннән билгеле бу күренешкә фәнни аңлатма бирергә тырышып карасак, без “инфузория чиста суда булырга тели, тозлыны яратмый” дигән нәтиҗәдән ары китә алмабыз. Монда физика һәм химия законнары, формулалар файдасыз, чөнки бу – гади генә булса да психик, рухи күренеш. Бары тик психикага ия булган зат кына нәрсәнедер теләргә-теләмәскә, нәрсәнедер яратырга-яратмаска мөмкин.

Тереклек арытаба катлаулана барган саен психик күренешләр дә катлаулана: шатлык, кайгы, курку, ярсу, үч, шаянлык, тугрылык, хиянәт кебек күпсанлы хис-тойгылар барлыкка килә. Югары хайваннарда инде кеше психикасына хас булган бар нәрсә дә бар. Кешене кеше итә торган бер генә аерым өстенлекне ышанып әйтергә мөмкин – ул үзенең тойгыларын һәм психик үзлекләрен бик тирәнгә яшерә белә, аларны кайвакыт үзе дә казып чыгара алмаслык итеп томалый.

Шуңа күрәдер, психология фәне сәләмәт кешеләрне өйрәнеп бик ерак китә алмады, тиз үк тупикка килеп терәлде. Сүтеп карамый гына машинаның ничек эшләгәнен белеп булмый, шуның кебек, кеше рухын аңлау өчен дә аның гадирәк өлешләрен, аерым “деталь”ләрен саф килеш күрергә кирәк иде. Бу уңайдан галимнәргә баш мие зыянлаган һәм акылга зәгыйфь кешеләр күп белем китерде. Ләкин – тагын мисал китерик – мәктәп укучысыннан төсле телевизорны ничә тапкыр сүттерсәң дә, ул радиотехника серләренә үтеп керә алмый, моның өчен аңа иң гади, детекторлы алгычтан башларга кирәк. Фәнгә исә андый гадилекне безнең кече туганнарыбыз, хайваннар бирә. Соңгы елларда фән шаккатыргыч яңалыклар ачты, һәм шулар белән кеше психологиясе турындагы белемнәр дә тагын бер югарырак баскычка күтәрелде.

Ә кеше психологиясе, кеше холкы һич тә академиклар белән профессорларны гына кызыксындыра торган нәрсә түгел. Әйтергә мөмкин, безнең көндәлек тормышыбызның бер каһәре шунда. Көн саен дистәләрчә кеше белән очрашып, төрле урыннарда булып, төрле рәвешкә, рольгә кереп, төрле битлекләр алыштырып, без күпме нервы бетерәбез, борчылабыз, кәеф кырабыз. Үзебез турында үзебез начар белүдән генә күпме мөмкинлекне югалтабыз, гади генә нәрсәләргә аптырап, үзебезнең һәм күршеләребезнең иң тәбигый сыйфатларын ярамаган эшкә санап, донъяга томанлы күзлек аша карыйбыз. Ә бит, тикшереп баксаң, безнең холыкларны, хәттә безнең җәмгыять корылышын күп заманнар сынап, максатка яраштырып тәбигать үзе көйләгән. Күп тәҗрибәләр, ялгышлар һәм төзәтмәләр аша камиллеккә ирешкән. Галимнәрнең бүгенге тикшеренүләре чынлыкта шул озын юлны аңларга, танып-белергә омтылу гына ул.

Шул максаттан чыгып хайваннар өстендә үткәрелгән берничә гыйбрәтле тәҗрибә, күзәтү белән инде бераз якыннанрак танышып үтик.

Тәбигатьтә явызлык юк

Корбанына ташланган ерткычның үз-үзен тотышы гадәт буенча агрессивлык үрнәге дип санала. Ләкин бер нәрсәне икенчесе белән бутарга ярамый, бу әле котырынкы ярсу хәле түгел. Ауга чыккан арыслан, мисал өчен, ачулы булмый, киеренке эш белән мәшгуль кеше нинди хәлдә булса, ул да бары шуны гына кичерә. Тычканнарны үтерүче күсе үз тирәсендәге башка күселәргә карата үзен бик тыныч тота. Күселәр арасында хәттә шундыйлары да очрый – яшьтән үк үле тычканнар белән туенырга күнегүләренә карамастан, алар ачтан үләр хәлдә дә тере тычканга “кул күтәрмиләр”. Шул ук вакытта, башка бер төрле күселәр тук чакларында да күзләренә күренгән һәр тычканны буып ташларга әзер торалар. Явызлар, димәк? Әммә, кешедән башка тәбигатьтә изгеләр дә, явызлар да юк. Тук килеш тә үтерүчеләр, могаен, ау эшенә осталыгы чамалы булган, артык яшь яисә артык карт туганнарын туйдыру өчен кирәктер.

Тәбигатьтә, билгеле, чын мәгънәдә ярсу да бар, әммә ул бервакытта да тиктомалдан гына кабынмый, аның нигезендә территория, җенси партнер, я булмаса төркем эчендәге дәрәҗә өчен көрәш ята. Ул таудан тәгәрәгән таш шикелле йөгәнсез бер нәрсә дә түгел, ярсуны баш миенең аерым өлешләре барлыкка китерә, тыеп тота, нәкъ яшәү өчен кирәкле микъдарда көйләп тора. Тәҗрибә сыйфатында күселәрнең баш миендәге гипоталамус дигән өлешне зарарласаң, мәсәлән, алар үзара бик еш сугыша торган булып китәләр. Киресенчә, шул ук өлешкә электр тогы белән стимул бирү аларны үтә дә юаш хәлгә китерә.

Ярсуның тагын бер кызыклы үзенчәлеге песиләр белән тәҗрибәдә ачыкланган. Баш миләренең ярсу өчен җаваплы өлешенә нечкә электродлар кертеп, аларны тәпи ярдәмендә токка тоташтыра торган җайланма ясап куйсаң, песиләр зур теләк белән үзләрен-үзләре ярсыта башлыйлар икән. Ярсуның, шулай итеп, ике төре бар: берсе аның газап, ә икенчесе рәхәтлек китерә.

Бәлки, ерткыч булганга күрә песи явыз гына ярсудан тәм табадыр? Кешедә ничек икән соң? – Шул ук хәл, бер аерма да юк. “Мин көрәш яратам!” – ди Галимҗан Ибраһимовның “Кызыл чәчәкләр”ендәге Солтан, һәм чыннан да, туктаусыз көрәш эчендә кайнап яши. Урыс шагыйре Пушкин да: “Есть упоение в бою!” дигән канатлы сүзләр язып калдырган... Авыр газап китерә торган ярсуны исә без атаклы Отелло мисалында күрәбез.

Агрессивлыкка килгәндә, аның өчен ярсу һич тә мәҗбүри түгел. Дошманга ташлану уен башка да китермичә ярсып булган кебек, тыныч күңел һәм салкын кан белән һөҗүм итәргә дә бик була.

Бер сәбәпсез ярсу һәм явызлык тәбигатьтә юк икән, димәк, авыру булмаган кешедә шулай ук юк. Кайвакыт яшүсмерләрнең тиктән генә ярсып китүен күргәндә, моның җитди гыйльләсе бардыр дигән уйда торырга, һәм ул гыйльләне тирәннәнрәк эзләргә кирәктер.


“Эшчән”нәр һәм “паразит”лар

Тәбигатьтә ялкаулык дигән бик файдалы бер психик сыйфат бар, аеруча хөрмәт йөзеннән, әйдә, без аны “көч саклау инстинкты” дип атыйк. Песигә, күсегә, көзәнгә яисә маймылга азык табу өчен авыр һәм җиңел ике рычаг тәкъдим итсәң, алар барсы да җиңелрәген сайлыйлар. Инде тәҗрибәне болай үзгәртик: азыкка ирешү өчен рычагка күп тапкыр басарга кирәк булсын. Җәнлекләр моңа да бик тиз җайлашып, азык юлын сирәк ачалар, аның каравы, бер ачканда егылганчы ашыйлар.

Шулай рычаг куллануга өйрәтелгән берничә күсене бер читлеккә япсаң, озак та үтми, алар арасында азык табучылар һәм әзерне ашаучылар барлыкка килә. “Эшчән” күсе рычагка басуның 80 процентын башкара, азыкның 20 процентын гына ашый. “Паразит” күсе исә нәкъ киресе. Бигрәк тә шунсы кызык, мондый бүленеш күселәрнең җенесенә дә, яшенә дә, төркемдә тоткан дәрәҗәсенә дә карамый: өер башлыгы да “эшчән” булырга, иң өркетелгән күсе дә “паразит” булырга мөмкин. Ашау мәсәләсендә генә тулы тәртип: башта башлык, аннан яраннар, иң азактан гына калганнар ашый. Төркемнән иң яхшы “эшчән”нәрне генә сайлап аерым читлеккә япсаң, берничә көннән арада яңа “паразит”лар барлыкка килә...

Яшьли ятим калган, үз ишләре белән уйныйсы урында “иләк белән су ташыган” бала кем булып үсә дисез? Ашыкмагыз җавап белән, 17нче елдан соң власть башына менгән “батрак балаларын” искә төшерегез башта. Анасыннан аерып бер ялгызы читлеккә ябылган, азыгын авыр рычагка басып үзе табарга өйрәнгән күсе дә күмәк читлеккә керү белән иң ялкау “паразит”ка әверелә икән. Ул әле башкаларның эшләгәнен карап тик кенә дә ятмый, уйнаган булып, юмалап, ә кайчагында борыны белән төрткәләп, актив рәвештә “эшчән” күселәрне рычагка басарга кыстый.

Әммә, кешеләрнең күселәрдән бер аермасы бар: “көч саклау инстинктын” алар кайвакыт “паразит”ка әверелмичә дә яхшы үтиләр. Эшчән кеше ял итү турында хыялланып төрле хәйләкәр эш алымнары, яңа җайланмалар уйлап таба, шулай итеп җитештерү техникасын алга таба үстерә. ...Инде булды, ял итим дисә, аның тирәсендә көтүе белән яңа “паразит”лар пәйдә була, техниканың тагы да алгарак үсүенә сәбәп туа.

Җәнлекләрдән безгә сабак

...Яңа гына институттан башына “педагогик” һәм “методик” белемнәр тутырып мәктәпкә килгән яшь укытучы беренче тапкыр класска керә, һәм “шатлык мәктәбе” дип атала торган “методика”ны тормышка ашыра башлый: йөзендә елмаю битлеге, телендә уен да көлке, дәресе дәрес түгел, КВН... Бер ай үтә, ике ай, һәм менә нәтиҗә: ачулы йөз, ачы тавыш, почмак саен “хулиган малай”, ә барыбер тәртип юк... Балачактан таныш хәлләр, әле дә исән-имин яшәп килгән “совет педагогикасы” һәм аның җимешләре.

Ә менә җәнлекләр безгә нинди “дәрес” бирә, күрегез. – Америка галиме Джон Скотт көчекләрне өч төркемгә бүлеп, кеше катнашыннан башка, автомат ярдәмендә ашатып үстергән. Вакыт-вакыт беренче төркемгә кереп, ул гел шаяра, уйный торган булган, икенчесенә кереп юри акырган да җикергән, өченчесендә исә “тәртипләренә карап” әле ягымлы, әле ачулы булган. Тәҗрибә соңында инде үсеп җиткән этләрнең кешегә хөрмәте, ягъни аны якларга әзер торуы тикшерелгән. Кешегә “куркыныч янаганда” иркә үскән этләр уеннарын да бүлеп мәшәкатьләнмәгән... Кырыс төркемдәгеләр усал хуҗаның артына басып аны якларга әзерләнгән, шулай да хуҗа үзе алгы сызыкта калган. Бары өченче төркем этләре генә үзләрен аямыйча “дошман”га беренче булып ташланган...

Башка тәҗрибәләр дә кырыс тәрбия файдасына сөйли. Тиредән тегелгән җансыз курчакны үз анасы дип белеп үскән маймыл баласы аңа гадәттәгедән ныграк елыша, гүя ки аннан үзенә җитмәгән иркәләүне суырып алырга тели. Берәр җире авырткан үрдәк бәпкәсе анасыннан күз дә аермый, артыннан гел тагылып йөри.

Түрәлек туклыктан өстен

Зур түрәләрнең креслога ябешеп утыруы безгә бик аңлаешлы: эш хакы зур, кабинет җылы, ишек төбендә әзер машина, бер сүз белән, түрәлекнең мәтди ягы бик кызыктыргыч. Ләкин тормышта үзе өчен бер тиен файда күрмичә төрле җәмәгать эшләрендә активист, лидер булып йөрүчеләр дә байтак, аларны бу эшкә нәрсә этәрә соң? – Югары идеаллар, билгеле, тик алардан да бигрәк, “оешма инстинкты” дигән нәрсә йөртә бәндәләрне, җәмәгать, һәм бу ихтирамга лаек хискә начар бәя биреп без күп вакыт ялгышабыз. Азмы-күпме дәрәҗәдә ул безнең барыбызга да хас.

...Маймыллар колониясенең башлыгын аерым читлеккә ябалар, һәм иң тәмле азыклар белән сыйлый башлыйлар. ...Ләкин иң азаккы чиратта, бөтен башка маймыллар ашап туйганнан соң гына. Бер зыянсыз булып тоелган бу тәҗрибә вакытында башлык үтә дә көчле стресска тарый, кимсетелгән җәнлектә гипертония башлана, һәм бөтен бу “уен” миокард инфаркты белән төгәлләнә. Ни өчен дигәндә, төркем эчендәге иерархия законнары башка барлык хәҗәтләрдән дә югарырак торалар.

Өер эчендәге эчке тәртип кагыйдәләре тайпылышсыз үтәлә. “Дәрәҗәле” кошлар “түбәндәге”ләрнең сугышын туктатканда һәрвакыт көчсезрәкләр ягына чыгалар. Төркемдә өстенлек итүче хайваннар һәрвакыт үзләренә иң якын дәрәҗәдәге затларга ташланалар.

Башлыкларның ике төрлесе була. Доминант-башлык өердә тәртип саклый, чит-ятларга каршы тора. Лидер-башлык исә өерне үз артыннан ияртеп йөри, ә өер эчендә ниләр булып ятуы белән бик аз кызыксына. Өер авыр каршылыкка: тирән көрткә, сазлыкка, аучыларга очраса, доминант гадәттә каушап кала. Ул көтүнең түрәсе дә, бер үк вакытта колы да. Кыен хәлдә алга лидер чыга һәм өер язмышын, аның өстеннән тулы хәкимлекне үз кулына ала. Ләкин, куркыныч артта калу белән доминант шунда ук элек биләгән урынына кире кайта... Нәкъ кешеләрдәге кебек инде...

Әйтергә кирәк, лидер артыннан иярү гел генә уңышка китерми. Лабиринттан чыгу юлын табарга аерым-аерым өйрәтелгән күселәр, мисал өчен, дөрес юлны 100дән 66 очракта табалар. Алар арасына өйрәтелмәгән лидер кертсәң, нәтиҗә 40 процентка кадәр түбән төшә.

Югары маймыллар социаль дәрәҗәгә ирешү өчен нинди дә булса корал куллануга да сәләтлеләр. Фәнгә шундый бер очрак билгеле: яшь һәм бик үк көчле булмаган бер ата шимпанзе үз өерендәгеләрне тимер мичкәгә таяк белән сугып куркыту юлы белән башлык дәрәҗәсен яулый. Ләкин, мичкәне алып китүләре була, ялган башлык шунда ук кире үз урынына – читлек почмагына сөрелә. Бу әлбәттә, кызыклы бер очрак кына, гадәттә, исә башлыклар нинди дә булса бер өстен һәм яхшы сыйфатка ия булалар.

...Дүрт маймыл утырган читлек эченә ике рычаг урнаштыралар, аның берсе үзе “эшләгән” маймылга гына, икенчесе дүрт маймыл өчен дә азык табарга мөмкинлек бирә. Һәм ни дип уйлыйсыз: “җәмәгать” рычагыннан төркемнең башлыгы гына файдалана, калганнар өчесе дә үзләре өчен генә тырышалар...

И, сабыйлар, уйнагыз сез...

Иреккә омтылу, яңалык, белем эзләү, уйнау-шаяру дәрте... Бу югары рухи сыйфатларны ризык, мәтди мәнфәгать белән бәйләп карау кешеләрдә түбәнлек һәм мокытлык санала. Тәбигатьнең үзендә дә алар туклану, дәрәҗә яулау, җенси инстинктлар белән турыдан-туры бәйләнештә булмыйча, аерылып торалар, бүген тереклек итүгә түгел, ә киләчәккә хезмәт итәләр. Аларның максатлары булып та тән өчен кирәкле нәрсәләр түгел, ә рухи канәгатьлек алу тора. Күселәрне, мәсәлән, лабиринт-капка аша читлектән чыгарга өйрәтү өчен бернинди алдавыч-фәлән кирәкми, аларны ирек үзе кызыксындыра. Ә караңгы бүлмәгә ябылган этләр һәм маймыллар тәрәзә ача торган авыр рычагка арыганчы басалар.

Эчпошыргыч бертөрле, яңалыксыз урында үскән җәнлекләрнең баш миендә соры мәтдә кими, бу кимчелекне бернинди физик көчәнеш, яхшы туклану белән дә төзәтеп булмый. Шул сәбәпле, бик зур үкенечкә каршы, тумыштан ишетми-күрми торган яисә кешеләр белән аралашмыйча бикләнеп яшәргә мәҗбүр булган балалар акыл үсеше ягыннан да бик югары була алмыйлар.

Көнкүреш гадәтеннән бик нык аерылып тормаган яңалык һәрвакыт кызыксыну теләге уята, ләкин артык кискен яңалыкка яисә бөтенләй таныш булмаган әйбергә тереклек ияләре сагаю, курку белән җавап бирәләр. Күселәр яши торган читлеккә ачык төскә буялган, яңа формадагы азык табу рычагы урнаштырсаң, төркем башлыгы бер күсене дә аңа якын җибәрми, мөмкин булганда рычагны комга күмеп куя. Түбән дәрәҗәле күселәр бу урынга якынлашмыйлар да. Бары урта дәрәҗәле күселәр генә кызыксынуга чыдый алмыйлар, рычагны казып алып файдалана башлыйлар. Аларның яңа рычаг белән тапкан азыклары, билгеле, төркем эчендә рангларга карап “гадел” бүленә. (Биредә язылган һәр очракка кешеләр тормышыннан тиңдәш мисал эзләп карагыз – төгәл туры килеп торуларын күрерсез.)

Кызыксыну хисе яшь буында аеруча көчле, шул хис ярдәмендә алар донъяны танып-беләләр, өлкәннәрдән өйрәнеп яшәү өчен кирәкле тәҗрибә туплыйлар. Әгәр маймыл баласы олы маймылларның оя ясаганын күрми үссә, бу эшкә соңыннан берничек тә өйрәнә алмый. Күселәрдә оя кору инстинкты тумыштан килә, ләкин әгәр яшь күсене тимерчыбык идәнле читлектә тотсаң, ягъни, аңа “оя корышлы” уйнау өчен кирәкле чүп-чар түбәнгә коела торган булса, ул соңыннан бала тапкач та оя кормый.

Кайвакыт ата-аналарга (кешеләргә) балалары артык күп уйнаган сыман тоела, һәм тизрәк аны “акылга утырту”, көчләп дәрес әзерләттерү, файдалы түгәрәкләргә йөртү чарасына керешәләр. Янәсе, баланың “индивидуаль үсеше” турында кайгырталар. Әммә, тәбигать безгә бөтенләй башка төрле сабак бирә: 25-40 көнлек күсе балаларын шул чорда уйнаудан мәхрүм итсәң, алар гомер буйларына акылга таманрак булып калалар, катлаулы эшләргә өйрәнү сәләтләрен югалталар. Уенның үсеш өчен кирәкле гамәл булуын тагын бер факт раслый: бер көн уеннан мәхрүм ителгән әрлән балалары икенче көнне гадәттәгедән нәкъ ике тапкыр озаграк уйныйлар икән. Тәбигать уенны буш нәрсәгә санамый гына түгел, аның җитми калганын бурычка салып куя, шулай итеп.