Теге дљньядан кайту. Хәмит Әскәров Татарча текстлар

Хәмит ӘСКӘРОВ

ТЕГЕ ДӨНЬЯДАН КАЙТУ

(Мистик хикәя)

Шушы хикәяне укысагыз, әкият бит бу, диярсез инде сез. Әкият булуы да мөмкин. Ләкин, мин әле малай чагында, бер кеше бу хәлне безгә сөйләгәндә, без аңа чын күңелебездән ышанып, тын да алмый тыңлаган идек.

Ул бер кеше дигәнем үзе дә тегенди-мондый гына әдәм түгел иде, заманына күрә мулла вазифасын үтәп, намаз укырга, мәет күмәргә йөри торган иде, мәрхүм.

* * *

...Күзен ачкач, Ислай үзенең кайда икәнлегенә төшенә алмыйча торды. Кичә бер иптәшендә ачы бал эчеп утырганнан соң ул өенә кайтып яткан иде бугай бит. Нишләп хәзер ниндидер дөм караңгы урында ята икән соң? Бу хикмәт хатынының чираттагы берәр шаяртуы микән әллә?

— Мәсер-рә!.. Корт чаккыры, тапкансың кызык, мине кая яптың?! — дип кычкырып куйды ул.

Аны бер сүздән тыңлый торган хатыны гадәтенчә: “Тагы нәрсә булды?" — дип нигәдер бу юлы аның кырына килеп басмады. Ә бит Ислайның кичә үзе белән алып кайткан бер шешә балы калган булырга тиеш әле, шуны эчеп, баш төзәтеп алырга кирәк!

Ул торырга уйлап башын күтәрергә иткән иде, башы нәрсәгәдер бәрелде. Өстән балчык коелган кебек тоелды. Аның йөзе, кул-аяклары да ниндидер юка чүпрәккә төрелгән булса кирәк, тора алмады, кире ятты. Аннары селкенгәләп, тарткалап, ничек итсә итте, кулларын сәер биләүдән чыгарды, йөзен ачты. Тагын бер кычкырып карады. Мәсерәсе һаман кырыена килмәгәч, яткан урынын капшана башлады. ...Сул ягы такта, уң ягы балчык, түшәме дә балчык сыман, нигәдер бик түбән, кул сузымы кадәр дә юк...

“Кабер бит бу!!” — дигән уй яшендәй китереп сукты Ислайның башына. ...Әллә юкса кабер үк түгел микән, төш кенә күрә микән? — Ул каты гына сүгенеп, төкеренеп алды, яман төш күреп саташып киткән чакларында шулай итеп “башын сафландыра” торган гадәте бар иде. Ләкин юк, бусы төшкә охшамаган, ул чыннан да кабер эчендә ята..!

Шуны тамам төшенеп җиткәч, ул яман итеп кычкырып җибәрмәкче булды, тик тавышы никтер үзенә дә юньләп ишетелмәде. Күпме генә ярдәм чакырырга азапланса да, янына беркем дә килмәде.

...Дөрестән дә, бу көнне Ислайны зиратка китереп, төш вакытында ук күмеп киткәннәр иде инде. Җаны якты донъяга чыгып йөри алса, ул инде хәзер кич булып килүен, өендә хатыны белән ике баласының кара кайгыдан башларын иеп үксеп утыруларын күрер иде бәлки... Ләкин юк шул, чыгу түгел, тураеп утыра да алмыйча ята менә...

...Тәмәке кушып ясалган хәмердән Ислай иртәнге якта үлем исереге белән тирән йокыга талган иде. Аны хатыны, балалары уятып карады: Ислайда тере кешедә була торган бернинди билге юк, йөзе – к, тыны беленми иде. Бичара хатын аны үлгән дип тапты, шунда ук йөгереп чыгып китеп бер күршесен алып керде. Күрше ир затыннан булса да, шикләнүдән Ислайның кырына якын килмәде, читтән генә бер карагач, утырып бер дога кылып алды да, ике йорт аша гына торган карт мулланы чакырырга чыгып китте. Мулла килде, ул да Ислайны капшап-нитеп маташмады, үлгән кеше өстендә укыла торган кыска бер доганы укып алды да, мондый чакта нишләргә кирәген өйрәтеп, Мәсерәгә берничә киңәш бирде... Ислам диненең гореф-гадәтләренә туры китереп, хода бәндәсе Исламетдинне төш турларында күмеп тә куйдылар.

Укучыга шунысы да мәгълүм булсын, – бу хәзерге заманнан йөз еллар элек булган хәл иде. Ул заманда хәзерге кебек мәетне больниска илтеп ярдыру да булмаган, бар эшне авылның үзендә хәл иткәннәр. Мондый очракта борынгы мулланы бик гаепләп тә булмый торгандыр, Ислайның чынлап үлмичә, үлем исереге белән йоклаганын ул каян белсен? Аннары, ул вакытта әле шарап, хәмер эчү бик сирәк булган, эчсәләр дә кеше-карага белдермәскә тырышканнар.

Ни булса шул булган, кыскасы, инде менә Ислай кабер эчендә ята. Үзенең хәлен яхшы төшенеп, ул елап та алды, хатынын, балаларын искә төшереп тагын яшь койды. Аның исән көе күмелгәнен анда белмиләрдер шул, белмиләрдер...

* * *

Шулай озак кына моңаеп ятканнан соң, ни хикмәт, — аның яткан урыны кинәт яктырып киткәндәй булды. Моны күргәч тагын “хатынының шаяртуы” турындагы өмете яңарган Ислай сүгенергә дип авызын ачарга өлгермәде, – яктылык тагы да артып, тирә-як ачык күренә башлады. Аның яткан урыны бөтенләй кабер түгел, әкиятләрдә генә сөйләнә торган Алтын сарай икән ләбаса!.. Нинди биек, якты пулат, диварларына тоташ энҗе-мәрҗән сибелгән. Югарыдан төшкән нурлардан сарай эче күз камаштырып ялтырый!

Ислай тагын “төш күрәм” дигән уйга килде. “Менә хәзер шушы пулатка бер гүзәл кыз килеп керәчәк...” Төшендә ул еш кына гүзәл кызларны күрә иде. Ләкин бу юлы алай булып чыкмады. Уң як диварда бер ишек ачылды, аннан коточкыч ямьсез бер карчык килеп керде. Куркудан дер калтырап төшкән Ислай эченнән генә белгән догаларын укырга тотынды. Турысын әйткәндә, доганың мондый чакта укый торганын түгел, теләсә ниндиен дә юньләп белми иде ул. Форсат чыкканда качарга, сикереп торып ачык ишеккә ташланырга да уйлап алды, тик нигәдер гәүдәсе аңа буйсынмады. Ул арада карчык Ислайның кырына ук килеп басты.

— Мине таныйсыңмы? — дип сорады.

Утыз ике яшенә җитеп, мондый да шөкәтсез карчыкны Ислайның һич күргәне юк иде. Тәбәнәк, юан гәүдәле, кабартмадай калын иреннәре арасыннан азау тешләре чыгып тора. Тфү-тфү, мондый коточкыч пәрине танымаганың, белмәгәнең мең яхшы.

— Син бит мине утыз ике ел яратып яшәдең, мин әнә шул син яраткан Донъя карчыгы инде, — диде карчык Ислайга елмаеп.

Тумыштан килгән сизгерлеге белән Ислай да тиз төшенеп алды. “Әйе, Донъя карчыгы шул, бик тә таныш, һәм, гаҗәпкә каршы, бик тә сөекле була иде шул! Туктале, моны хәйләләп, кире якты донъяга чыгып булмас микән?

— И мәрхәмәтле Донъя карчыгы, — диде ул ялварып, — мине бит ялгыш кына монда китергәннәр, бу кабердән чыгарсаң, мин гел синең кадереңне белеп, сине бар нәрсәдән ныграк яратып кына яшәр идем...

— Монда килгәч сез барыгыз да шулай дисез. Ә якты донъяда чакта минем кадерем турында искә дә алмыйсыз. Синең миңа "донъяны яратып яшәдем" дигән сүзең генә кирәк иде. Донъяда яшәп монда килгән һәр кеше өчен мин Аллаһы тәгалә алдында җавап бирәм. Инде миңа кирәкле сүзне әйттең, синнән бүтән сүз кирәкми, — дип, карчык борылып китә башлады.

— Мине монда калдырма, мин бит исән кеше, — дип кычкырды Ислай. Ләкин карчык борылып та карамады, кергән ишегеннән чыгып та китте.

Ислай авыр тойгыларга бирелеп, уйланып ята иде, аяк очы ягыннан тагын бер ишек ачылды. Ишектән тимер киемле кара кешеләр керде, шыңгыр-шыңгыр килеп бер якка тезелделәр. Кулларында – күсәкләре дә бар. “Гөрзи күсәге” дигәнне Ислайның ишеткәне бар иде. “Болар шул күсәкне тоткан булса кирәк. Монда үлмәгән булсаң да үтерерләр.”

Алар артыннан кулына тәлинкәле үлчәү тоткан күркәм генә бер хатын керде. Аңа ак канатлы кулларына берсе ак, икенчесе кара китап тоткан ун-унбиш яшьлек ике кыз ияргән иде. Күркәм хатын кулын алга сузды, үлчәве ничектер үзеннән-үзе һавада эленеп калды, кызлар китапларны үлчәү тәлинкәләренә салдылар. Кара китап шунда ук тәлинкәне аска басып төшерде.

— Менә, күр, синең яхшылыгыңнан яманлыгың күбрәк, без сиңа шуны күрсәтергә килдек, – диде күркәм хатын. Эшнең юньлеге бармавын Ислай ансыз да төшенеп ята иде инде.

— Бала-чагага ышанып буламы, яхшылыгымны да яманлык итеп күргәннәрдер, яшьләр бит әле, — дип акланып маташты ул, кара китап иясе булган кызга ачу күзе белән карап. Ләкин күркәм хатын аның сүзенә игътибар бирмәде, ишеккә юнәлде, кызлар да, тимер киемле кешеләр дә аның артыннан киттеләр.

“Яманлыгың күп имеш, ә үзләре укып та бирмәделәр, нинди яманлыклар икән соң, донъяда бит кайвакыт яхшылык дип эшләгән эшеңне дә яманлык итеп күрәләр”, — дип сыкранды Ислай.

Инде сул яктан бер ишек ачылып китте. Аннан... Ислайның төшенә генә керә торган гаҗәп гүзәл кыз эчкә узды. Тәненең бер җире берни белән капланмаган, карап туймаслык сылу гәүдәле, чибәр кыз... Ул Ислайның кырына ук килеп басты. Ислай кызның бу кыланышын үзенчә уйлап, аны үз янына яткыру нияте белән кулын сузган гына иде, ләкин нәкъ шул вакыт маңгаена нәрсә беләндер шундый каты китереп ордылар ки, күзеннән ут чаткылары чәчрәп китте.

— Хатының өстеннән хыялланып яшәгән гүзәл кызың менә мин булам инде, — диде кыз, берни булмагандай көлемсерәп. Маңгаена күсәк төшүдән айнып бетмәсә дә, сер бирмәскә тырышып, Ислай тагын кызга кулын сузды. Тик бу юлы аны чабагач белән ашлык суккан кебек төрле яктан тәпәләп алдылар. Якты донъяда булса, Ислайның сөякләре дә вакланып беткән булыр иде. Ләкин донъяның бусы бик хикмәтле донъя икән: ул үзен һаман сау-сәләмәт сизде. Аны гөрзи белән тәпәләүче кара тәнле куркыныч кешеләр дә суккан чакта гына күренеп алалар да, шунда ук юк булалар иде!

— Син күп еллар хатының, балаларың белән дә чутлашмыйча мине уйлап хыялланып яшәдең, монда да давам итәсең килә икән. Хыяллана тор, алайса, без әле синең белән тагын күрешербез, — дип, кыз кергән ишегенә таба китеп барды.

Аның артыннан ишек ябылгач та, алтын сарай киредән кара кабергә әйләнде.

Ислай тирән кайгыга бирелеп (шулай да гүзәл кызның сыйфатын күз алдыннан җибәрмичә) озак уйланып ятты. Күпме яткандыр, караңгы кабердә вакытның ничек үткәнен каян беләсең... Бәлки көн, бәлки атна, бәлки ел да үткәндер, һәрхәлдә, үзенә бик озак дәвер узган шикелле тоелды.

...Менә бервакыт караңгы, тар кабер тагын киңәеп китте, һәм аның янына кулларына өч япьле сәнәк тоткан бер хәшәрәт килеп басты. Караңгырак булса да, Ислай күрде: хәшәрәтнең аяклары тояклы, йөзе чучка чыраена охшаган, маңгаенда ике мөгезе дә бар.

...Әйтерсең кабер түгел, юл чаты, аңа кем теләсә шул керә ала, Ислайның үзенә генә беркая чыгарга җай юк икән монда. Хәшәрәт сәнәге белән ишәрәләп аңа торырга кушты. Ни хикмәт, Ислайның тәне кинәт җиңеләеп китте, үзе дә сизмәстән ул сикереп торды да, хәшәрәт кушкан якка атлады...

Менә алар очы-кырые күренмәгән бер коридор буйлап баралар... Коридорның ике ягыннан тезелеп киткән ишекләр кырында төрле хәлдәге кешеләр басып тора. Бер ишектә чиста тәнле кешеләр булса, икенчесендә утын кисәве кебек буынланып кара янган кешеләр... барсы да шәрә тән. Әйбәтләп караса – Ислай үзе дә шәрә тән икән ләбаса. Гәүдәсен төргән кәфене кая киткән соң, ул бит аны салмады... “Хәллә-әр!” — дип, үзенең әйтергә яраткан сүзен уйлап куйды Ислай.

Ахырда хәшәрәт аны чиста тәнле кешеләр янына китереп бастырды.

Алдагы язмышны көтеп шунда торган Ислайга янәшә ишек янындагы “кара кисәү”ләр төркеменнән берәү таныш сыман күренде. Әйбәтләбрәк караса — бу аның авылдашы, моннан бер ел гына элек үлгән якын дусты Гайфи имеш!

— Гайфи, син түгелме соң, нилектән бу хәлгә төштең? — дип, ул Гайфи янына килде.

— Тизрәк урыныңа барып бас, — дип кенә куйды Гайфи. Исламетдин сүз әйтү түгел уй уйларга да өлгермәде, ул арада бер хәшәрәт аны сәнәккә эләктереп, үз ишеге төбенә илтеп бастырды.

Чираты җитеп, ишектән керсә, анда зур бүлмә икән. Бүлмә эче китап шкафлары белән тулган, уртадагы бер өстәл артында үзен алып килгән хәшәрәттән дә тазарак, ямьсезрәк бер хәшәрәт утыра, кырында тагын ике хәшәрәт, күрәсең сакчылары баскан.

— Кайсы айның ничәнче числосында үлдең? — дип сорады Ислайдан өстәл артындагы хәшәрәт.

“Мин үлмәдем, мин исән кеше” дип әйтәсе килә Ислайның, тик әйтергә теле бармый. Иптәше Сәләхи белән кайсы көнне хәмер эчеп утырган иде соң әле ул? Унтугызынчы февраль киче иде бугай, икенче көнне үлгән булса, егермесе була.

Хәшәрәт февраль аенда үлгәннәр исемлеге язылган китабын карап чыкты.

— Син дөресен әйт, февраль аенда синең исем юк, — диде, Ислайга ачу белән карап. Аннары Газраилдән килгән икенче бер китаптан гыйнвар аенда үлгәннәр исемлеген карап чыкты. Ислайның исеме анда да юк иде. “Ниһәят, минем исән кеше икәнлегем беленә”, — дигән уйдан аның эченә җылы йөгерде. Ләкин шул вакыт, сәнәкле хәшәрәтләрнең берсе:

— Ул коридорда тамук кисәве кырына барды, — дип әйтеп куймасынмы!

— Ике сәгать. — Өстәл артындагы юан хәшәрәт кулын гына селтәде, — әләкче хәшәрәт Ислайны сәнәгенә эләктереп алды да, бер ишектән тагы да эчкәрерәк бүлмәгә селкеп атты. ...Җир дисәң җир түгел, идән дисәң идән түгел, Ислай ниндидер такыр урынга килеп төште. “Әйтерсең мин аларга абзар тизәге” — дип уйлап та өлгермәде, аны тагын бер хәшәрәт сәнәккә элеп аягына бастырды, тагын каядыр алып китте. ...Бу бүлмә дә түгел, киң мәйданга охшаш бер урын икән. Рәт-рәт булып зур табалар тезелеп киткән, алар астында гаҗәп кайнар учаклар яна, өскә пармы-төтенме, белмәссең, кара-кучкыл, сасы исле томан күтәрелә. Ислай күргән күзенә ышанмады — һәр табада өчәр-дүртәр шәрә гәүдә ята. Алар чиныйлар, тәгәрәп ауныйлар, шар ачык күзләре уйнаклап тора!!

Ислай шунда гына үзенең язмышын төшенеп алды. Шушы табаларның берсендә ул да янарга тиеш, димәк! Нәкъ шулай булып чыкты да, — аны бер буш таба кырына китереп бастырдылар, бер хәшәрәт икенчесенә “ике сәгать” дигән әмерне җиткерде, анысы Ислайны дәррәү сәнәккә элеп алды да, таба уртасына атты. Ә Ислай, килеп төшү белән үз-үзен белештермәстән, табада тәгәри, чиный башлады.

Кайнар табада ул шулай төгәл ике сәгать янды. Ниһәят, аны тагын сәнәккә эләктереп салкын урынга чыгарып аттылар. Бәлки ул салкын урын да түгелдер, тик Ислайга бик тә салкын тоелды, ул җан рәхәте белән тын да алмыйча шунда ята бирде. Тик озакка түгел. “Рәхәт күп булмый!” – дигән сүзләр белән аны тагын сәнәккә элделәр, аякка бастырдылар да, алып киттеләр.

...Ничек каберенә кайтып ятканын ул хәтерләми. Исенә килгәч, бары “хәллә-әр!” дип кенә кабатлый алды. “Әй-йе, ул чыннан да үлгән булса кирәк, исән кеше бу хәлләргә түзә алмас иде.” Хәтеренә үзәген өзеп тагын хатыны, балалары килде. Шуларны күрер өчен ул әллә нинди киртәләрне дә җимереп чыгар иде дә бит... Чыкса, аларны кадерләп кенә яшәр иде дә бит... Юк шул, мөмкин түгел. Ул аларны башкача күрә алмас..

Шундый күңелсез уйларга батып ятканда, аяк очыннан кемдер аның кәфенен тартып куйды. Шунда гына ул өстендә элеккечә үк кәфен барлыгын сизде. Ничек, кайчан киде икән ул аны..? Башын күтәреп караса, – як очында “янган кисәү”, Гайфи дусты утыра имеш... Тар гына кабергә ул каян, ничек кергән, җитмәсә, утырып та тора, Ислай тагын бер тапкыр: “Хәллә-әр!” — дип әйтми булдыра алмады.

Дусты Гайфи аңа буынланып янган, кара кисәүгә охшап калган кулы белән бер шешә сузды. Күпме вакыт үткәндер, кабергә кергән көненнән башлап Ислай ашау-эчү турында бөтенләй оныткан иде, шешәне күргәч кинәт эчәсе килеп китте. Бер сүз сорамыйча, шешәне алды да, комсызланып авызына китерде. Тик, тулы сыман күренсә дә, аннан ике йотымнан артык сыекча килмәде. “Хәллә-әр!” — дип куйды Ислай тагын бер кабат.

— Син мондагыны якты донъя дип уйлама, анда бер эчкәндә бөтен бер шешә хәмерне йотып куярга була иде. Ә мондагы шешә ике йотымнан артык бирми, — дип куйды Гайфи.

— Бу нинди эчемлек соң?

— Һәрхәлдә, донъяда синең белән мин эчкән хәмер түгел. Моның шул ике генә йотымы да күңелне бик шәп күтәрә.

Дөрестән дә, ике йотым эчемлек Ислайның күңелен күтәреп җибәрде, ул үзенең яңарак кына кайнар табада ятканын да онытты, хәттә җырлыйсы килеп китте. Алай ук итмәс, билгеле, кабердә җырлап ятарга ярамас, ләкин күңелле шулай да!

— Бу нинди эчемлек соң? — дип сорады ул тагын.

— Исеңдәме, бер кышны икәү Бәдерниса карчыкка утын ярып биргән идек, ә ул безгә рәхмәт әйткән иде. Их, дустым, донъяда яшәгәндә без рәхмәтнең нәрсә икәнен белмәгәнбез. Син аңа: “Рәхмәтең белән тун тектер”, — дигән идең дә, монда рәхмәт туннан да кыйбатрак икән шул. Минем яхшылык китабымда бары ике рәхмәтем бар. Берсе әнә шул Бәдерниса карчыкныкы, берсен тагын берәү әйткән иде. Шуларның берсенә мин биш шешә тулы шушы эчемлекне алган идем, инде менә берсе генә калды, сиңа менә шуны алып килдем.

— Аны каян алалар, рәхмәткә кем шушындый яхшы эчемлек бирә?

— Монда китабыңда булган яхшылыкны теләсәң кемгә бирергә дә, сатарга да була. Тик китапта бер булса да яхшылыгың тиелмәгән килеш торырга тиеш. Бер яхшылыгың да калмаса, сине шунда ун җәһәннәм утына аталар.

Ислай, әлбәттә, барысын да аңлап бетермәде.

— Минем дә китабымда күпмедер яхшылык бар, — дип кенә куйды.

— Син әле алар белән берни дә эшли алмыйсың, сиңа аны үлгәнеңә елың тулгач кына бирәләр. Аннан соң сатам дисәң сат, берәүне җәһәннәм утыннан коткарасың килсә, шуңа бир. Тик кабатлап әйтәм, китабыңда бер яхшылыгың һәрвакыт торсын.

— Сату дигәч тә, монда донъядагы кебек сату-алу юк инде, – дип давам итте Гайфи, бераз тын торганнан соң. — Донъядагы үткерләр монда да бар, эчемлеген дә ясыйлар, шуны яхшылыкка алмаштырып үзләренә җыялар. Сиңа килгәндә, донъяда эшләгән яманлыкларың өчен әле сине байтак вакыт кайнар табада кыздырырлар. Яманлыгың күп булса, җәһәннәм утына салулары, сумала казанында кайнатулары да бар. Ә әлегә, син нитә тор... монда яңа кәфен бик кыйбат тора, сиңа кәфенеңне сатарга кирәк. Теләсәң, кәфенең өчен мин синең китабыңа ун яхшылык яздыртам, теләсәң, ун шешә шушы эчемлекне алам. Кәфен барыбер череп бетә ул, әйбәт чагында бирсәң, үзеңә җиңеллек килер.

Шулай дигәч, Гайфи китәргә җыенуын күрсәтеп аягына басты.

- Кәфенеңне ник саттың дип сүз әйтмәсләрме соң миңа? — диде Ислай, икеләнүле тавыш белән. Гайфи дустын аның болай тиз генә җибәрәсе килми, ни әйтсәң дә, аның белән утыруы күңеллерәк бит, аннан соң, эчемлеге дә яхшы. Ун шешә аңа бик күпкә җитәр. Ахыр килеп, ул кәфенен салып бирергә мәҗбүр булды. “Монда да яшәп була икән!” дигән уй белән, шул көннән башлап Гайфи дустының яңадан әйләнеп килгәнен көтә башлады.

...Менә ул инде ничәнче мәртәбә кайнар табада аунап кайтты. Ә Гайфи дусты юк та юк. Күңелсезлеккә бик бирелмәс өчен ул күп вакыт теге гүзәл кызны уйлап ята, донъядагы кебек, матур хыялларга бирелергә тырыша...

* * *

Бервакыт аның каберенә үзе дә кара, чукмары да кара бер әзмәвер килеп керде. Аны каядыр алып барырга килгән икән. Мондый хәлләргә күнегеп беткән Ислай аннан кая барабыз, нигә, дип сорашып та тормады. Монда тәртип шундый — әйдә дигән җиргә барырга кирәк. Кабердән ерак та китмәделәр, бу гыйфрит аны алтын-көмешкә, энҗе-мәрҗәнгә бизәлгән бер бүлмәгә алып керде.

Анда әле тагын бөтен алтыннардан матур бер чәчәк тә бар икән: Ни күрсен – тлы җәймәләр түшәлгән бер караватта теге гүзәл кыз ята! Аны күргәч, Ислай уңайсызланудан кая керергә белмәде. Чөнки тәне шәрә, җитмәсә, табада янып кара көеп беткән иде инде.

- Син әле кабердә дә мине уйлап ятасың икән. Ләкин мин бит чын кыз түгел, синең хыялыңдагы кыз гына, — диде гүзәл зат аның шәрәлегенә, кара янган тәненә бернинди игътибар бирмичә.

- Яратмаган чын хатыннар турында уйлаганчы, хыялдагы кызны уйлап яшәү мең мәртәбә яхшы, — дип җавап бирде Ислай.

— Шулаймы, хатының кырында ятканда да син мине уйлап ята идең, кабердә дә мине уйлагач, дөрестән дә мине яратасың икән алайса, — диде кыз көлеп.

- Мин синең бу донъяда икәнеңне белмәдем, белгән булсам, күптән инде үзем монда күчкән булыр идем!

— Сез, ирләр, барыгыз да гүзәл кыз өчен үләргә дә әзер торасыз, ә инде теләгегезгә ирешеп, гүзәл кыз куенына кергәч, аңа да бик тиз хиянәт итә башлыйсыз...

— Юк, мин сиңа гомерем буе ышанычлы ир булыр идем!

— Хәзер без аны тикшереп беләбез, — дип, кыз матур тавышы белән янә көлеп куйды. Яткан урыныннан торып кулын бер селтәгән иде – дындагы дивар ачылып китте, анда төрле матур чәчәкләр үсеп утырган якты алан күренде. Шул аланда шушы гүзәл кыз белән йөрү дәрте кереп, Ислай үзенең шәрә икәнен дә, тәненең кара янганлыгын да онытты. Алар аланга чыктылар. Тик, аланның бер читендә сәнәкле хәшәрәтләр күреп, Ислайның кәефе кырылды. Ә кыз Ислайны нәкъ шулар янына алып килде. Хәшәрәтләр зур булмаган бер таба астына учак ягалар икән. Таба ут булып кызган.

— Сүзләрең дөрес булса, берни булмас, ялган булса, нәрсә булганын үзең күрерсең, — дип, кыз Ислайга табаны яларга кушты. “Юк кына бер сүз өчен ни кыланмыйлар”, — дип рәнҗеде Ислай, ләкин бернишләп булмый, тыңламаса, аны хәшәрәтләр сәнәккә эләчәк... Ул ихтыярсыздан табага телен тигезде... Таба чажлап куйды. Шулвакыт Ислайны ниндидер серле көч буйсындырып, ул теле бик нык авыртуга карамастан табаны ашыгып ялый башлады. Аның теле күзгә күренеп кабара, үсә иде, менә тел инде күкрәккә тикле асылынып төште. Ә гүзәл кыз аскы иренен тешләп елмаеп карап тик тора...

Булды, донъяда яшәгәндә аның хатынына ялганлаган чаклары да булды. Ләкин Мәсерәсе аннан бервакытта да болай итеп үч алмады. Ә бу! Аның хыялында чакта бит бу кыз да бик мәрхәмәтле сыман иде!

— Җитте, һәр сүзеңнең ялган икәнлеге беленде! — дип, кыз кинәт каядыр юкка чыкты. Ислай таба ялаудан туктады.

Ничек кире кайткандыр, менә ул зур телен күкрәгенә салындырып каберендә ята. Аның шушы хәлен Мәсерәсе, балалары күрсә, шиксез, кычкырып елашырлар иде. Ир белән хатын тикмәгә бер-берсенә инсаф саклап яшәмиләр икән шул. Өйләнгәнсең икән, ир кешегә хатынын гына яратып, бары аңа гына турылыклы булып яшәү кирәк шул. Балалар тугач, аларга да турылыклы булу кирәк. Ир кешегә ахыр чиктә бары үз хатыны, үз балалары гына миһырбанлы була. Ә ул, Ислай, “әти, мин сине сагындым" дип каршы алган малаен да: “Кит әле моннан", — дип читкә генә этәрә иде. Менә инде аңлады... Их, якты донъяда чакта ул мондагы тәртипләрне белгән булса икән, – гел хатыны, балалары турында гына уйлап яшәр иде бит. Күз күрмәгән гүзәл кызлар турында хыяллану нигә кирәк булган аңа...

Ислай мондый уйларны зур табада янып кайткач та уйлый иде, табаны теле белән ялап кайткач бигрәк тә көенде. Еларга теләде, тик күзеннән яшь килмәде. Күрәсең, аның тәнендә инде су да, кан да юктыр, кайнар табада алар пар булып очкандыр. Күкрәк өстендә яткан бу телдә нинди кан булырга мөмкин – янган утын күмере...

* * *

Шулай газапланып күпме яткандыр, бервакыт аның кабере беренче вакыттагы кебек яктырып китте. Тик бу юлы күренеш алтын сарайга түгел, гади бүлмәгә охшап тора. Бер ишек ачылды, аннан шулай ук гади генә киенгән яшь егет керде. Төсе, кыяфәте белән ул мәдрәсә шәкертенә охшаган. Бик тә сөйкемле егет. Аның каберенә әле мондый кешенең кергәне юк иде.

Егет инсаф белән генә аны каядыр барырга чакырды. Кая барса да юньле хәл булмасын исәпкә алып, торырга, тотып йөртер өчен телен кулына алыйм дисә, — бусы тагын ни хикмәт, — тел элеккечә булып авызына кергән. “Хәллә-әр!” — дип куйды тагын Ислай.

Егет аны көн яктысы белән яктыртылган зур бүлмәгә алып керде. Анда берничә ак сакаллы карт утыра, яшь егетләр дә бар. Уртадагы югарырак бер утыргычта сөйкемле генә йомры бер карчык урынлашкан. Аның ике ягында китаплар тоткан ике яшь егет басып тора. Барысы да донъядагы кебек гади киемнән. Барысы да чисталар, матурлар.

Аны сөйкемле карчык алдына китереп бастырдылар.

— Син мине тагын танымыйсың, — диде карчык елмаеп. Нигә танымасын – бу бит теге чакта аның каберенә кергән донъя карчыгы – таныды Ислай. Шунысы гына гаҗәп, ул инде баштагы шөкәтсез карчык түгел, иреннәре дә юка гына, азау тешләре дә күренми, гәүдәсе дә ипле, йөзе ягымлы. Ислай донъя карчыгы алдында тезенә чүкте, башын иде, аның җилкәләре селкенә башлады. Ул елый иде.

— Бу бәндәнең донъяда эшләгән яхшылыклары бармы? — дип сорады карчык уң ягындагы егеттән. Тегесе Ислайга инде таныш булган ак тышлы китапны ачты.

— Алты яхшылыгы бар, — диде егет. Әлбәттә, донъяда утыз ике ел яшәп алты яхшылык кына эшләү бик әз иде. Картлар үзара нидер сөйләшеп алдылар. Ислай аларның телен аңламады.

— Яманлыгы күпме? — дип сорады карчык сул ягындагы егеттән. Бу егет кулындагы кара тышлы китап та Ислайга таныш иде.

— Җиде йөз дә сиксән ике, монда бала чагындагы яманлыклары кертелмәгән, балигъ булгач эшләгәннәре генә.

Картлар башларын чайкаштырып тагын нидер сөйләнеп алдылар. Ни генә сөйләмәсеннәр, күренеп тора, Ислайнын эше начар.

— Исерткеч эчемлекләр эчкәнме? — дип, карчык тагын сорады.

— Унике тәпән, — диде сулдагы егет, кара китапның бер битен ачып.

— Тәпәне зурмы?

— Су салсаң, бер тәпәне алты сыер эчеп туярлык.

Картлар тагын башларын чайкап алдылар, тагын нидер сөйләнделәр. Ислайга инде гел дә яхшылык көтәсе калмады. Ләкин донъя карчыгы ул уйлаганча ук шәфкатьсез карчык түгел икән.

— Ул бит үлмәгән, ә аның исән килеш кабергә керүенә синең гаебең дә бар, – диде ул картларның берсенә карап. Карт аягына басты, як-ягына карангалап алды:

— Хөрмәтле Җир анасы, – дип башлады ул сүзен. — Исламетдиннең тере килеш кабергә керүенә минем гаебем бер дә юк. Мин бит исерекләрне түгел, аек кешеләрне генә андый бәлә-казадан саклыйм. Исерекләргә, гомумән күз дә салырга тиеш түгелмен. Ә бу бәндә ул көнне исерек иде.

Икенче бер карт торып басты:

— Бу бәндәне донъяга чыгарудан кемгә файда, ул монда да эчәргә дип кәфенен сатты, исерекләр донъяда аннан башка да җитәрлек. Аны донъяга чыгаруга мин каршы.

Өченче карт исә аның белән килешмәде;

— Шуны онытмагыз, исән кешене монда сугып та үтереп булмый. Кешеләр монда донъяда үлеп килергә тиеш. Эчәргә дип кәфенен саткан икән, аның исән кеше икәнлеге бит шул кәфен аркасында гына беленде, иптәшен җәһәннәм учагына салганда гына. Чыксын бу бәндә донъяга, әдәмчә үлеп килсен.

Бу карт сүзен бетергәннән соң башка сүз әйтүче булмады. Карчык та шуңа ризалашкан кебек булды.

— Донъяга чыккач нишләргә кирәген сиңа өйрәтеп тормыйбыз, тагын үз ихтыярың белән яшәрсең, ничек яшисең килсә, шулай яшә, — диде ул Ислайга.

Куанычыннан Ислай күзләрен йомды.

...Күзләрен ачса, ни күрсен — ул бер елга буенда, чәчәкләр үсеп утырган аланда басып тора... Һәркайда яшеллек, кошлар сайрый... Кояш шундый кыздыра... Тау битләрендә рәшә дулкыннары уйный...

Бераз вакыт Ислай үзенең кайда икәнен төшенә алмый торды. Капшанып алды, өстендә байлар гына кия торган яхшы кәчтүм, күлмәк якасына байларча итеп күбәләк галстук тагылган, башында йомры эшләпә, аягында бары байларда гына була торган ялтыравык ботинка. Тәне дә чиста, әйтерсең ул янмаган да, көймәгән дә.

Кырында гына зур булмаган бер сандык тора, анысы да байлар тотып йөри торган сандык. Сандыкны ачса, ни күрсен, — эче тулы акча. Кәгазе дә, алтыны да, көмеше дә бар. Күренеп тора, бу акча бер йорт-фәләнне генә түгел, урманнары-кырлары белән бер авылны сатып алырга да җитәрлек.

Эшнең нәрсәдә икәнен төшенгәч, Ислай ятып җирне кочарга, үбәргә тотынды. “Рәхмәт сиңа, донъя карчыгы, синең изгелегеңне мин инде онытмам, сиңа беркайчан да хиянәт ясамам”, — дигән сүзләрне кат-кат кабатлады. Шулай күпме җирне кочып яткан булыр иде, әммә бала-чага көлешкән тавыш аны исенә кайтарды. Агачлар арасында бер төркем балалар уйнап йөри икән. Ә бу агачлар — аның яланаяк уйнап үскән агачлыгы бит, елга да ул су коенып үскән елга. Карана торгач, Ислай үзенең туган авылын да, тау сыртындагы зиратны да таныды. Авылның кое сиртмәләре дә, зираттагы карга оялаган биек агачлар да, барсы-барсы аңа бик тә таныш иде.

Ул “үлгәндә” салкын кыш ае, февраль иде, җирдәге чәчәкләргә, кошлар сайравына караганда, хәзер май азаклары — июнь башлары булырга тиеш. Димәк, ул кабердә дүрт айлап булган. — Донъяга чыгу ничек кенә куанычлы булмасын, Ислай уйга калды. Хәзер кая барырга? “Мин теге донъядан кайттым”, – дип өенә кайтып керә алмый бит инде ул. Куркудан хатынының йөрәге ярылырга да мөмкин. Аннары, “Ислайның өрәге кайткан” дип бөтен авыл ду кубар...

Әммә, әгәр ул: “Мин Ислайның туганы, шәһәрдән кайттым” — дип кайтып керсә..? Исерек чакларында ул: “Шәһәрдәге Хисаметдин туганыма китәрмен дә барырмын”, — дип хатыны Мәсерәне куркыта иде бит. Хатыны шәһәрдә аның андый туганы барлыгына ышана иде. “Андый якын туганың булгач, нигә соң ул бер дә кайтмый?” — дигән чаклары да булгалый иде. Әйе, хәзер үзеңне шул Хисаметдин дип таныту бик мөмкин. Бу ялган була инде, билгеле, аның бернинди Хисаметдине юк иде, ә ялганның ни белән беткәнен ул инде теге донъяда күрде. Тик нишләмәк кирәк... Ялган булса да, изге ялган бит, бәлки аны җилкәсендә яхшылык язып утыручы фирештәсе яхшылыкка да язып куяр әле, кем белә...

Хисаметдин булып өйгә кайту өчен бүләк тә кирәк бит әле. Ислайның хатыны, балалары барын белә торып, аның шәһәрдән килгән бай туганы бер бүләксез килеп кермәс бит инде. Аңа көн яктысында авылга кайтып күренергә дә ярамый, аны бит авылда бик яхшы таныйлар, уйламаган хәлләр килеп чыгарга мөмкин.... Әнә, өч чакрымда гына күрше авыл, зур кибете дә бар, барып кайтырга кирәк башта...

Шул нияткә төшеп, Ислай күрше авылга китеп барды. Анда хатынына, кызына, улына яхшы кием-салым, тәмле ашамлыклар алып йөргән арада көн кичегә башлады. Ул караңгы төшкәч кенә авылына кайтты. Өенең тәрәзәсендә ут юк, төннең кыска вакыты, гаиләсе йокларга яткан булса кирәк. Ул агач бакчасында үзе ясаган такта утыргычка килеп утырды. Тәрәзә шакыр иде, байлар киемендә булса да, йөзе Ислай йөзе бит. Хатыны танып алса, каш ясыйм дип күз чыгаруың мөмкин. Юк, аңа көн яктысын көтәргә кирәк.

Авыл башына чыгып утыру нияте белән кузгалам гына дигәндә, урам капкасы ачылган кебек булды. Капкадан тычкан аулаган песи сыман сак кына атлап бер ир кеше килеп керде. Тәрәзәгә килде, ике-өч мәртәбә пыялага чиртте... Ислай сагаеп калды...

Көттереп кенә ишек ачылды, ишектә Ислайның хатыны Мәсерә күренде. “Хәллә-әр!” дип куйды Ислай эчтән генә. Исән кешеләр арасында мондый хәлләр дә була бит, нигә бусы турында ул бер дә уйлап карамады икән?

Тик аның хатыны, Мәсерәсе бу ир кешенең кочагына керергә бик ашыкмый икән әле.

— Тагын ни әйтәсең бар? — дип сорады ул, ишектән чыкмыйча гына.

— Мәсерүрә, үлгән артыннан үлеп булмый, ә яшең әле утызга да җитмәгән. Әйттем бит инде, мин сиңа ир, балаларыңа ата була алам. Берәр нәрсә уйла да, озакка сузма, әйтәсе сүзеңне әйт!

Ислай ирнең тавышын таныды: бу аның якын дусты, шешәдәше Сәләхи иде.

— Сәләхетдин, бер исерекне җирләп, икенче исереккә барыйммыни хәзер? Борчып йөрмә син мине, юк дип әйттем бит инде. Сиңа тагын ни кирәк?

Менә сиңа дус! Әле кайчан гына: “Синең хатының яман хатын”, — дип Ислайның үзенә әйтә иде бит. Шул “яман” хатын үзенә кирәк булган икән алайса. Их, элеккечә исән чагы булса, күрсәтер иде ул аңа күрмәгәнен! Ләкин хәзер ни кыла алсын — кочаклашып үбешеп торсалар да берни кыла алмас иде.

Сәләхи, әрсез нәрсә, Мәсерәне ишек аша тартып алмакчы булды, тик шунда ук үзе бакча коймасы кырына барып төште. Мәсерә аны этеп җибәрде булса кирәк, ә Сәләхи һәрвакыттагыча исерек иде бугай. Мәсерә ишекне ябып эчтән бикләп куйды, Сәләхи алпан-тилпән атлап капкадан чыгып китте.

Ислай уйга калды. Әйе, аның Мәсерәсе – ир-ат карамаслык хатын түгел, төсе-бите, буе-сыны ипле, булганлыгы да бар. Сәләхи килмәсә дә, аның янына башка бер ирнең килүе мөмкин. Хәер, Сәләхи дә бөтенләй юкка чыккан кеше түгел, кулыннан эш килә, эчмәсә, менә дигән хатынга ир була алыр иде. Шул эчүе аркасында гына үз хатыны белән яши алмады. Ә Мәсерәгә килгәндә, ул исерек белән торып өйрәнгән хатын бит, иртәме-соңмы Сәләхи белән дә килешүе мөмкин... Юк инде, ничек итсәң итәргә, башлаган эшне җиренә җиткереп бетерергә кирәк хәзер Ислайга.

Шундый уйлар белән ул шым гына ихатадан чыгып, авыл башына таба китеп барды. Шунда, чишмә янында таңны каршы алды. Бик матур җәйге таң иде бу, яңа тормышка аяк басу таңы булганга күрә, Ислайга ул тагы да матуррак, искитмәле тоелды. Менә шушы көннән башлап ул хатыны, балалары белән әдәмчә, бәхетле тормышта яши башларга тиеш.

Кояш чыгып килгәндә, ике хатын көянтә-чиләкләрен күтәреп чишмәгә суга килделәр. Ислайга алар икесе дә таныш иде. Хатыннар да аны ерактан таныды кебек, чишмәгә төшмичә, яр өстендә туктап калдылар. Ул-бу булганчы дип, Ислай аларга үзен бертуганы Хисаметдин дип таныштырырга ашыкты.

— Әстәгъфирулла, әйтәм, гел Ислайга охшагансың, гел инде менә ике тамчы су кебек, — диде хатыннарның берсе.

— Фу, котым алынды, тез буыннарым калтырый менә, — диде икенчесе. Шуннан соң хатыннар су алып кайтып киттеләр, Ислай юри тоткарланып калды. Авыл җирендә мондый хәбәр тиз тарала, Ислайның туганы Хисаметдин кайтканны хатыны, балалары да ишетә торсын.

Дөрестән дә, бераз вакыт үткәч өенә килсә, аның капкасы төбендә хатыны, балалары, бая су алырга килгән хатыннар басып тора иде инде. Күрешеп өйгә кергәч, тиешле күчтәнәчләрен алып, хатыннар чыгып киттеләр. Хисаметдин (янәсе) Мәсерүрәгә, балаларга бүләкләрен тапшырды. Бүләкләргә балалар бик сөенделәр. Мәсерүрә генә: “Мондый затлы киемнәрне минем кигәнем дә, күргәнем дә юк”, — дип уңайсызланып маташты.

Шулай итеп, Ислай Хисаметдин исеме белән үз өендә кунак булып калды. Балалар аны бик яраттылар. “Син, абый, гел безнең әтигә охшагансың”, — дип, малае кырыннан да китми башлады.

Кунакның көне өч көн, күп булса бер атна, ләкин Ислай монда да хәйләсен тапты. Имеш, ул өйләнгән кеше булган, бер авыр чирдән хатыны үлгән, ул үлгәч шәһәрдәге өен сатып, туганы Исламетдиннең гаиләсенә дә ярдәм итәрмен дип, авылга бөтенләйгә килгән. Яхшырак өй сатучы булса, өй алырга да исәбе бар имеш.

Әлбәттә, өй сатып алудан башкасы бар да ялган сүз, ләкин Ислай кабердән кайттым димәс бит инде. Ике җилкәсендәге ике фирештә шушы изге ялганны да яманга язсалар, аннары донъяда нинди генә чын яхшылык калыр иде соң? Ул бит үзенә караганда күбрәк гаиләсен уйлап ялганлады.

* * *

Шушы кыйссаны сөйләгән кешенең әйтүе буенча, Ислай шулай итеп үз авылында яшәргә кала. Ачы бал, аракы кебек эчемлекләрне авызына да алмый, үзен баштан ук авылдашларына бөтенләй эчми торган кеше итеп таныта. Озакка сузмыйча гына икенче бер урыннан яңа өй сатып ала, шунда күченер алдыннан гына хатыны Мәсерә белән дә яңадан никахлаша. Һәм алар бергә-бергә озын, бәхетле гомер кичерәләр.