Татар Иҗтимагый Үзәге хроникасы. Зөбәер Мифтахов Татарча текстлар

ЧАЛЛЫ ТАТАР ИҖТИМАГЫЙ ҮЗӘГЕ ҖЫЕЛЫШЛАРЫ

(Хроника. Кыскача конспектлар.)

Зөбәер МИФТАХОВ

___

1992 ел, 13 январь. ТИҮ җыелышы

Көн тәртибе: 1) КамАЗ мәдәният фондында үткәрелгән түгәрәк өстәл; 2) бөтентатар корылтаена делегатлар сайлау; 3) идарә составына өстәмә рәвештә активистлар сайлау; 4) төрлеләр.

Габдулла Сәрвәретдинов: (русча) Түгәрәк өстәлгә милләтсез профессионаллар килгән иде дип әйтергә мөмкин. Комм [КамАЗ мәдәният фонды җитәкчесе], идарәдә күбрәк еврейлар. Ул фонд КамАЗ эшчеләре эшләгән акчаны төрле учреждениеләргә күчерү өчен хезмәт итә. 4 Мәскәү институты эшли торгандыр килешүләр буенча. Ролан Быковка биреләдер мөгаен [кино]. Әлбәттә, монда да кала күпмедер. Ләкин Самарадан безгә беркем дә бернәрсә күчерми [КамАЗ кайбер Самара сәнгать коллективларының спонсоры булып тора иде.]. Сөйләшү бик кискен булды. Күбрәк безнекеләр чыгыш ясады, алар моны көтмәгәннәр иде. Бик дошманлык белән каршы алдык Мәскәүләрне. Безгә кысылмасыннар дип әйттек. Соңыннан билгеле булганча, тегеләр безнең турыда чынлап та бернәрсә белми икән. Берсе әйтә башлады, имеш, чит кесәләргә кул сузабыз. Ләкин без әйттек: ул безнең милек, без аны кешедән алмыйбыз.

Комм берничә тапкыр чыгыш ясады бик сүккәләп. Ләкин безне дә юләргә калдырмаслар, безгә кеше өстәленнән калган кирәкми. Без бүлеп бирергә тиеш башкаларга мәдәният акчасын. Ә болай башкалардан сорарга тиеш булачакбыз. Ахырда, ешрак очрашырга кирәк дигән нәтиҗәгә килдек. Чынлап та кирәктер бәлки. Идарә составына үзебезнең кешеләрне кертергә кирәк.

[Очрашу "теге як" тарафыннан, милли хәрәкәт белән килешеп эшләүне җайга салу ниятеннән оештырылган иде. Ә милли хәрәкәтчеләр анда митинг чыгышлары ясап, уңга-сулга барсын "фаш итеп" утырдылар. Бик шәп "кирәкләрен бирделәр", әйе... Ләкин, төп нәтиҗә – КамАЗ мәдәният фонды белән мондый очрашулар башкача кабатланмады. Уртак эшләр дә булмады.]

Хатлар: 1) Элекке СССР җитәкчеләре үз гражданнары өчен тырышалар. Сез әкрен кыймылдыйсыз. Татарстан территориясендә оккупацион гаскәрләр тора. СССР юк, СНГга безне кабул итмәделәр. Димәк, безнең аларга катнашыбыз юк. Татарстанга кермәгән предприятиеләр Россиягә миллиардлар күчерә. Бу законсызлыкны бетерүегезне таләп итәбез. МВД, КГБ, хәрби частьларны, банкларны Татарстан юрисдикциясенә күчерергә. Республика дәүләт банкы төзергә. – Менә шундый тәкъдим бар. 2) Хөрмәтле КамАЗлы! Син уйлап карадыңмы – син эшләгән белән кемнәр файдалана? Син урта гасырлардагы кебек хуҗага эшлисең. КамАЗны бөтен ил төзеде диләр, ләкин бит Татарстан акчасы да бөтен илгә китә. Нефть долларлары гарәп илләрен бакчага әйләндерде, ә Татарстан колония булып кала бирә. Россия элекке СССР милкенә дә кул суза. Шуңа күрә, Татарстан хөкүмәте 38% акцияләрне (СССРныкын) үзенә алырга хаклы. Бу Россия экономикасына безнең өлешнең бик азы гына булачак. Безгә ул байлык социаль программалар өчен, яхшырак яшәү өчен кирәк. КамАЗны Татарстан юрисдикциясенә! КамАЗлылар, төрле акцияләр, пикетлар, забастовкалар үткәрегез! – Әгәр моңа 50 меңләп имза җыеп булса иде КамАЗ милли комитетында, менә шунда эш булыр иде.

[Ул чорда әле КамАЗның хәле яхшы, эш хаклары югары, шул ук вакытта, кыскартулар турында сүзләр йөри башлаган иде. КамАЗ эшчеләрен нинди дә булса көрәшкә күтәрү бик авыр мәсьәлә булып тора иде.]

Ким Сафиуллин: Сезнең игътибарга кызык кына боерык: "Предприятиеләр җитәкчеләренә... Милли дошманлык таратучылар турында хәбәр итүегезне сорыйм, подполковник Әхәтов, милиция начальнигы."

– Безнең өстән әләкчеләр кую өчен! [Монда чакырырга].

"Татарстан – радиоактив свалка" дип аталган мәкалә, "Комсомолец Татарстана". Татарстан АЭСын төзүне дәвам итү һәм радиоактив калдыклар күмү буенча яшерен килешү.

[Нәкъ шуны "Шәһри Казан" гәзите дә язып чыккан иде югыйсә. Урыс гәзитләренә өстенлек бирү, җыелыш саен трибунадан урыс гәзитләрен селкү, бөтен кәгазьләрне диярлек урысча язу, урысча сөйләү – милли хәрәкәтнең типик эш алымы булып торды. Татар гәзитләре һ.б. татар телендә эш итүчеләр фактта икенче сортлы булдылар.]

...: Депутатлар аша Югары Советка запрос бирергә кирәк.

...: Россиянең ни катнашы бар безнең тирәлекләргә?!

Наил Мансуров: (русча) Бөтентатар корылтае [Милли Мәҗлес төзү корылтае] уздыру турында берничә генә сүз. Үткән атнада Казанда булдым. Бөтентатар корылтаена әзерләнү буенча киңәшмә. Бернәрсә дә әзер түгел. Театр 3кә кадәр генә урын бирә. Комиссия делегатлар сайланганын белми. Күпләр корылтай җыелуга каршы. Әгәр ул җыелса, "Татарстан" төркеме аннан аерыла һәм аны политик авантюра дип исәпли. Референдум алдыннан корылтай үткәрергә һич ярамый, ул референдум нәтиҗәләренә зыян китерәчәк. Без аны отсак, ул чагында Татарстан чынлап та бәйсез булачак. Аннан соң корылтай үткәрербез. Әлегә урыннарда делегатлар сайларга, документация әзерләргә кирәк. Корылтай бик катлаулы нәрсә, аны аннан-моннан гына үткәрергә ярамый. Бу куркытырга маташу, авантюра гына булачак. Республикадагы хәлне бозарга ярамый.

...: ДПР съездын Казанда үткәрүне тыю турында таләп куярга кирәк.

– Пленумда да карар кабул иткән идек, чит ил партияләре җыелышларын үткәрергә тиеш түгелләр, дип.

...: Гражданлык?

– Ул март аендагы сессиядә булачак. Ул безгә күп нәрсә бирмәс.

...: Әгәр без гражданлыктан тыш референдум үткәрсәк, ул безгә файда бирмәячәк.

...: Вакытлы яшәүчеләр катнашмасын дигән карар кабул итеп буламы?

– Без моның өчен тырышачакбыз.

Җәмил Сафиуллин: Милли Мәҗлеснең башта мәгънәсен әйтеп үтәргә кирәк. Милли Мәҗлес ул – бөтен татар халкы җыены. Безгә бит читтәге татар халкы белән дә эшләргә кирәк. Монда әзерлек җыелышы үткәрергә кирәк. 15 январь кич сәг. 6да мәчет янындагы район мәдәният йортына килегез. Делегатлар сайлау мәсьәләсе. Безгә 100 урын бирелде, зур оешма булганга күрә. Азатлык – 10, хатын-кызлар – 3, милли комитет – 20, гәзит-журналларга – 4, депутатларга – 10 урын, Иттифакка – 10 урын, ТИҮ идарәсенә – 16 кешене бүген сайлыйбыз, аннары 4 кеше кала, барсы 20.

Фаикъ Таҗиев: 27 кеше иде идарә составында. Наилә Вилданова, Дилүс Галимов – Азатлык идарәсе әгъзасы, Фәрит Гатауллин, Рөстәм Гыйбадуллин – 4 кеше [Яңалар].

Ким Сафиуллин: 27 янв. шәһәр администрациясе белән очрашу үткәрелә. Радио буенча Алтынбаев әйтте: мин аларны тыймыйм, теләсә нәрсә эшләсеннәр, диде.

Шәһәр радиосы вәкиле: Әйтерсең радио безнең үзебез өчен генә кирәк, халык өчен түгел булып чыга. Үткән атнада, сессия дип, безне студиягә кертмәделәр. Без үзебез төзегән студия ул. Алтынбаев үзенең кешеләрен шунда кертеп утыртты. Безнең өстән цензура билгеләгән, 2 мең эш хакы ала, миннән 6 тапкыр артык. Хәсәнова Земфира. Аның журналистик белеме дә юк. Бу атнада Ирек Диндаров Казанга җыена.

Солдат аналары җыелышы булды, пикет үткәрдек. Җомга көн татар хатын-кызлары җәмгыятенең пикеты була универсам янында.

...: Комиссия төзеп тикшерик бу эшне. Монда шәхси мөнәсәбәтләр бар сыман.

Илдар Хаҗиев: Безнең Чаллыдан беренче тапкыр радио авазы ишетелде Ирек Диндаров аркасында. Шул чорда халкыбызны уятырга радио нинди зур өлеш кертте.

Земфира Ханнанова минем өстән язган иде, шуннан аны куып чыгардылар.

[Бу – милли хәрәкәттәге "демократия"нең типик бер мисалы. Мактарга – тулы демократия, чак кына кырын әйтсәң – шунда ук куркыту, әләк, янау, кудырту... ТИҮнең көчле чагы, күп җитәкчеләр аннан шүрләп торалар иде. Нәтиҗәдә, милли хәрәкәткә карата татар гәзитләре тоташ мактау, урыс гәзитләре дәшмәү политикасы алып бардылар.]

18е көнне "Башмагым" спектаклен куябыз, бушка. Җыелышта. Аннан, 30 январьда Мигъраҗ бәйрәме үткәрәбез.

Фәрит Гатауллин: Белдерү. Армиядән кайтучылар һәм аларның ата-аналары: иртәгә сәг. 7дә КамАЗ мәдәният йортында Азатлык яшьләре җыелышы була.

...: 38, 39 комплекс җыелышлары һәр чәршәмбедә 54нче мәктәптә. 40, 41 дә килсен.

...: 26, 27нче комплекслар: атнакич көн башлангыч оешма, 29нчы мәктәптә сәг. 6да.

Наилә Вилданова: Радио мәсьәләсенә караган телеграмма. Без бит 15 октябрьдә телевидение һәм радио комитетына барган идек, Хәйруллин янына кереп хат калдырган идек. Ул вакытта ул әйткән иде: бюджет билгеле булу белән Чаллыга киләм, очрашам, дип. Хәзер инде көн саен Чаллы турында тапшырулар барырга тиеш иде. Без моны телефонограмма итеп җибәрәбез. "17 октябрь көнне сез Чаллыга килеп безнең белән очрашырга вәгъдә биргән идегез, үкенечкә каршы, хәл начарга үзгәрде. Сезне чакырабыз, килмәсәгез, тагын үзебез барабыз." [Кабул ителде].

___

1992 ел, 27 январь. ТИҮ җыелышы

Көн тәртибе: 1) корылтайга бару турында; 2) КамАЗ идарәсе каршында үткәрелгән пикет турында.

Марсель Хәйретдинов: [Милли Мәҗлес концепциясен укый.]

[Кайсы концепция икәне теркәп куелмаган... Казанда язылган концепцияне ошатмаган булып, Чаллыда үзен-үзе "милли лаборатория" дип атаучы берәү тагын бер "концепция" язып маташкан иде. Шунсыдыр мөгаен...]

Зиннур Әһлиуллин: Корылтай оештыру өчен килештерү комитетының белдерүе. Гәзитләрдә корылтайны оештыручылар, имеш, президентны кулга алырга Югары Советны бәреп төшерергә җыеналар, дигән ялган хәбәрләр таратылды. Патриотик көчләрне гаепләү юлына бастылар кайбер депутатлар. Ләкин татар халкы бәйсез булачак. Ялган информация тараткан кешеләр җәзага тартылачак. Оештыру комитеты корылтай һәм Милли Мәҗлес концепциясен халыкка җиткерә алмады. Шовинистик көчләр кубызына биючеләрнең милли хәрәкәттә дә барлыгы ачыкланды. Үзен-үзе "политик совет" дип атаган, пленум тарафыннан сайланмаган төркемнең корылтайга каршы чыгуы халыкка хыянәт итү турында сөйли. Мөлековның да бөтен ТИҮ исеменнән сөйләргә хакы юк, пленум булганда гына сөйли ала ул. Мөлеков, Рашат Сафин кебекләр татар халкына хыянәт иттеләр. Аларның "корылтайны референдумнан соң үткәрергә кирәк" дигән чыгышы татар халкын юкка чыгаруга тырышу белән бер. – Зәки Зәйнуллин кул куйган. Шулай итеп, ТИҮ җитәкчеләре хыянәт юлына басканнар. Протест йөзеннән Мөлековка телеграмма җибәрергә кирәк.

[Корылтай үткәрү датасы кебек вак кына мәсьәләдә бер-береңә шундый сүзләр ыргытырлык булгач, милли хәрәкәттә пыр тузып таркалышу бара дигән сүз. Менә сиңа "килештерү комитеты"! Мондый шартларда Милли Мәҗлес төзергә бөтенләй дә ярамый иде! Вак мәсьәлә артында, җитмәсә, Милли Мәҗлесне я татар халкының территориаль булмаган автономиясе, я булмаса Татарстан хөкүмәтенә параллель власть органы итеп күрү дилеммасы тора иде. Һәм тагы да артта бер читтәрәк – милли хәрәкәт өстеннән власть мәсьәләсе... Милли Мәҗлес төзелгәннән соң озак та үтми Зиннур БТИҮ җитәкчесе булып алды... җепләр сузыла, однако...]

Фаикъ Таҗиев: Җомга көнне Фәүзия Бәйрәмова белән очраштык, ул Милли Мәҗлеснең структурасы турында информация бирде. Анда президент турында сүз бармый, Милли Мәҗлеснең рәисе турында бара. Без Милли Мәҗлескә вәкилләр тәгаенләргә тиеш. 100 кешелек Милли Мәҗлес була. Шул исәптән Чаллы 8 кеше тәкъдим итәргә тиеш була. [Исемлек укый.] Тагын депутатлардан кандидатлар тәкъдим итәргә кирәк. Тулаем алганда, безнең парламент бер нәрсәгә яраксыз, ләкин анда арада чын кешеләр дә бар бит әле.

Безнең хәзер 150 кеше урынына 160. Алар арасында тамаша кылырга барырга теләүчеләр дә бардыр дип уйлыйм мин. Ләкин шуны белеп торсыннар: бар да кешеләрнең үз исәбенә булачак. Бүгеннән соң беркетмәләр кабул итүне туктатабыз.

Бүген Алтынбаевта булдым, Милли Мәҗлес буенча. Безнең рәсми структураларга карата мөнәсәбәтебез турында укыган чыгышымнан кисәкләр күрсәттем. Президентка баз казу турында сөйләмибез, ә аның эшлексезлеген тәнкыйть итмичә булмый.

Фәүзия Бәйрәмова әйтте, бәлки чыгышлар бөтенләй дә кирәк булмас, анда бу мәсьәләне аңлап килгән кешеләр генә барганга күрә, бәлки дәрес үткәрүнең корылтайга кирәге дә булмас дип. Тәлгать чыгыш ясар, миңа бәлки чыгыш ясарга туры килмәс әле.

Алтынбаев әйтте, Шәймиев та татар халкы өчен тырыша бит, ди. "Ул безне кайсы яклап яклады әле?" – дидем.

Интеллигенцияне орышмагыз, Зәки Зәйнуллин да, башкалар да интеллигенция, килешеп эшләргә кирәк.

Кертеп бирдек таләпләр. Гәзитләргә, президентка җибәрдек. Безнең вәкилләр керде, таләпләргә Бех үзе җавап бирергә тиеш иде, без аның икенче, өченче ярдәмчеләре аша җавап бирүенә риза түгел.

Дамир Галимҗанов: Без барган көнне Бех киткән иде Ельцин янына. Безнең файдага түгел иде бу. КамАЗ туктаса, ак колаклар китеп барачак, безнең татарга китәргә урын булмаячак. Безгә бер нәрсә кала – ул шимбәләргә йомырка ыргытырга, өйләреннән чыгармаска. Бөтенесен туздырырга.

Илдар Хаҗиев: Бу тарихи корылтай, түбәтәй киеп барыгыз. Казанда ашау начар, ике көнгә азык, кайнаткыч, стакан, термос алып барсагыз яхшы булыр. 4 автобус. Кунакханә кемнәргә кирәк, пединститутта язып алабыз, 45 сум. Паспортларыгызны онытмагыз. 2се көнне барган автобуслар алып кайтырга тиеш.

Хөсәен Хамматов: Без 21 январь көнне 16нчы мәктәптә шушы корылтайга депутат сайладык. Бакчалардан тәрбиячеләр һәм укытучылар булды. Монда чакырылган иде бакчалар буенча зур начальник, Тәнзилә ... һәм ГУНОдан Сәрия. Без уйладык, 16нчы мәктәпне 1 сентябрьдән татар мәктәбе итсәк, анда бакча да кирәк булачак. Ләкин миңа билгеле булганча, ата-аналарның ризалыгын сорап анкета үткәргәннәр, телисезме-юкмы, ягъни. Минемчә, икетеллелеккә кабат ревизия ясарга итәләр. Безнең мәктәпләрне япкан чакта ата-аналарның теләген сорадылармы? Бу анкета өчен җавапка тартырга кирәк. Безгә корылтайдан соң хәлиткеч чаралар күрергә туры киләчәк ГУНОга каршы. Алар саботаж ясыйлар. Җитәр, ут белән уйнамасыннар. Без көз көне генә ул анкеталарны туктаткан идек бит.

...: Тәнзилә – алар инспекторлар, зур кеше түгел.

Якуп Хөснетдинов: Бүген Милли Мәҗлес турында гына сүз барырга тиеш. Вак мәсьәләләргә кермик.

Ким Сафиуллин: Топонимика турында. Вак мәсьәлә диләр. Кибетләрдә бер татар сүзе юк, булган бер татар сүзен дә алып ташладылар. Вак мәсьәлә түгел бу. Хәзер безнең шәһәрнең исемен кайтару турында. Чаллы исемен кайтара алмыйбыз. [Татарча Яр Чаллы, русча Набережные Челны, ә Ким әфәнде икесе дә Чаллы булсын дип бара иде.] Яңарак кына вымпел чыгарганнар, анда Татарстан, Казан дип язганнар һәм Россия флагы төшергәннәр. Аю утыртып куйганнар. Кем аларга рөхсәт иткән? Бу безне мыскыллау!

Фаикъ Таҗи: Бу вымпел Алтынбаевта бар, ул бу кешене эшеннән алырга вәгъдә итте.

Наилә Вилданова: Без җомга көнне пикетны УВД янында дип әйткән идек, Шипилов белән сөйләштек. Нәтиҗә буларак, горисполкомда очрашу булды. Командирлар бар иде, һәм Чаллыдагы милиция батальоны командиры. Анда Зиннур, Фәрит Гатауллин катнашты. Без шәһәр советында безнең проблемаларны аңлыйлар икән дигән фикергә килдек. Чын офицер күрмәдем, Имайкин алар арасында иң яхшылардан берсе икән. Милли гвардияне таратырга, мөмкин булганын монда, булмаганын башка частьларга таратырга дигән приказ алганнар. Иртәгә сәг. 3тә тагын сөйләшү дәвам итәчәк. Атнакич көн сәг. 6да безнең җыелыш була. Хәтерләсәгез, Горбачев вәгъдә биргән иде, качып кайтканнарга хөкем булмаячак дип. Лефортово төрмәсендә чын тоткыннар кебек утыралар ди ышанып барган солдатлар. Казанга җибәрик егетләрне дип әйтә алмыйм, ышанмыйм.

Зиннур: СССР җимерелгәч аның законнары да юк дигән сүз, бөтен КГБ, МВД законнан тыш хәзер. Җибәрмәгез, военкоматтан, милициядән килсәләр, куып чыгарыгыз.

Роза Сафина: 1 февральдә бу залда Мигъраҗ бәйрәме була. Рифкать хәзрәт белән очрашу һәм концерт. Сәгать 2дә җыелабыз микрорайоннарда һәм тәкбир әйтеп монда киләбез. Туры монда да килә аласыз.

Шамил: Шимбә көн җыелыш булмый [ГЭСта], бәйрәмгә килербез монда.

Фәнис Усманов: Унлап комплекста гына башлангыч оешмалар эшли. Ике айдан артык сөйлибез.

Пикет турында: берничә кеше плакат белән торса, берничә кеше әңгәмә оештыра иде. Хәзер без: "Бар-бар, башың эшләмәсә монда йөрмә!" – генә дибез. Элек аңлату эшләре яхшы алып барыла иде.

[1225 сум акча җыелды.]

Харис Миңлеголов: 52нче мәктәп коллективы белән берлектә шул бистәдә яшәүчеләр белән башлангыч оешма оешты. 20нче комплекста 24нче мәктәптә дә җыелыш булды.

Хәзер хезмәт күрсәтү сферасыннан кыскарту бара. Штат кыскартканда иң беренче булып татарны куып чыгарачаклар. 127нче ашханәдә эшләүче ханым бездән яклау сорап килгән менә. Штаттан чыгарылучы кешеләрне яклау өчен комиссия төзергә кирәк. Бер генә татар кешесе дә татар җирендә эштән кыскартылырга тиеш түгел.

Зиннур: Комиссия-фәлән кирәкми, таләп шундый булырга тиеш – ике тел белмәгән кеше китсен! Хат җибәрергә, телефоннан шалтыратырга кирәк, куркытырга кирәк.

...: Аның белән аерым, ныклап шөгыльләнүче кеше дә кирәк. Үз агымына куймыйк, ханымга пенсиягә чыгарга 2 ел калып бара.

Ханым: Быел 53 яшь тула миңа. Җыештыручы булып эшли идем. Кая барам инде миң хәзер? Миңа директор кушты, ди урынбасар. Эш эзлә, ди. Кем мине хәзер эшкә алсын, ике ел калгач? Мин анда ике ел гына эшләдем, якын булганга. Тагын бик күп татарлар көтеп торалар инде кыскартуга эләгергә.

Зиннур: Бөтен булган җитәкчеләргә хат җибәрергә кирәк. Ике тел белми икән – аңа күпме вакыт бирергә? – Өч ай? Биш-алты ай? Барыбер өйрәнә алмыйлар алар, башлары эшләми. Аннары китсеннәр эштән. Аннары мәҗбүри чаралар күрелер, дип кәгазь таратырбыз. Барыгыз да үзегезнең җитәкчеләргә бирерсез.

[Милли мәсьәлә түгел, җыештыручылар халык белән эшләү сферасына керми чөнки. Шул ук вакытта, артык кешеләрне ике ел алдан пенсиягә озату турында закон бар иде, бу ханым шуңа эләккән күрәсең. Моңа милли төс биреп, "татарларны куалар!" дип "халык нәфрәтенә" чыгару дөрес эш түгел иде. Татар булган өчен җыештыручыны беркаян да кумыйлар...]

___

1992 ел, 10 февраль. ТИҮ җыелышы

[Җыелыш алдыннан халыкка тагын "Суверенитет" гәзите таратылды.]

["Суверенитет", "Независимость", "Отчий край" һ.б.ш. – милли тематика чәйнәүче урыс телле Казан гәзитләре булып, аларны татар байлары акчасына Чаллыга вагоны белән китереп бушлай тараталар иде. Ә милли хәрәкәтнең иң кайнар вакыйгаларына турыдан-туры катнашып, аларны даими һәм милли хәрәкәт ягыннан яктыртып килгән Чаллы татар гәзитләре тиргәү һәм коткыдан башканы күрмәделәр.]

Марсель Хәйретдинов: Татар милләтенең үзидарә системасында корылтай даими рәвештә эшли торган институт булачак. Шулай ук, татар милләтенең финанс үзәген төзергә кирәк. Бәлки киләчәктә милли суд та булыр. Татар милләтенең үзидарә системасы берничә институттан тора. Аның үзәгендә – милли мәхәлләләр челтәре. Ул тумаса, үзидарә системасы нигезсез булачак, ул бюрократик институтларга әвереләчәк. Аны тудыру – безнең бурыч.

Хәзер Милли Мәҗлеснең структурасы. Халык җыены, 3 ел эшләп килә. Борынгы институт яңадан тормышка кайтты. Якын арада шәһәр Милли Мәҗлесе. Аннан соң кирәк булачак милли фонд, милли идарә һәм аксакаллар шурасы. Милли Мәҗлес һәм халык җыенының эшчәнлеге белән милли программаларны эшкәртеп тормышка ашыру. Программа эшләнгән иде, 1991 елның декабрендә кабул ителгән иде, аңа без хәзер өстәмәләр дә әзерләдек, аны тормышка ашырырга кирәк. Милли фонд та бар, аңа ... мең сум бүлеп бирелде. Булдыклы кешеләрне милли идарәгә сайларга кирәк. Оештыру комитеты барлыкка килә башлады. Милли Мәҗлеснең концепциясен эшләргә кирәк.

[Марсель әфәнденең "милли лабораториясе" әнә шундыйрак идеяләр кайнатып чыгара, милли хәрәкәттә алар барсы бергә "теория" урынына йөри иде. Бу "теория" күпмилләтле җәмгыять эчендә татарларның үз банклары һәм заводларына кадәр аерым булуны күздә тоткан чеп-чи утопия булса да, күп кенә милли хәрәкәт лидерлары аны чынга ала, шуннан чыгып фикер йөртә иде. Мисалларын алда күп күрерсез.]

...: Милли партияләрнең урыны кайда булыр?

– Партияләр эшчәнлеге халык хәрәкәтенә нигезләнеп барырга тиеш. Татарстанда дәүләт реформасы үтәргә тиеш. Партия шундый программа тәкъдим итә ала икән, зур абруйга ия булачак. Бүгенге көндә партияләр идея генә бирде, тирән уйланган концепцияләр бирә алмады.

Зиннур Әһлиуллин: Язга ни буласын беркем белми. Мин уйлыйм, бер-ике атна эчендә узарбыз. Әллә нәрсә уйлыйсы юк, йөздән артык депутат кирәкми, эше бармый. 45 депутат сайлап 25 вакансия калдырсак ярар. Март башында югары Милли Мәҗлес җыены. Аңа кадәр бер практик эш эшләргә кирәк. Казаннар әйттеләр, без киләбез, сезнең тәҗрибәне алабыз диделәр. Я 29 февраль, я 1 март, дидек. Суза башласак, шәһәр властьлары каршы чыга башлаячак, аларга ул кирәкми, алар үзләре халык өстендә торырга тели. Уздырсалар да үз көчләрен тыгачаклар. Шәһәргә ким дигәндә 15 кешелек аппарат кирәк. Бер генә кеше булдыра алмый.

...: 15 февральдә ДПР съезды буламы?

– Без яшьләр белән, әлбәттә, барырбыз. Урыны билгеле түгел. Татар яшьләре штабында җыелабыз, корал – ком.

...: Милли Мәҗлесне ничек уздырырга? Һәрбер татар гаиләсенә кереп кул куйдырып йөрергә берничә атна вакыт кирәк бит.

Габдрахман Җәләлетдинов: Узган җомга көнне оештыру комитеты сайлаган идек. Таҗиев, район советы депутаты буларак һәм җаваплы. Рөстәм, Зиннур, Тәлгать, Марсель, Зарипов, Габдулла, Сафиуллин Ким – 8 кеше, моны идарә тәкъдим итә. Комитет та тәкъдимнәр әзерләргә тиеш.

Рәфкать Сабиров, шәһәр советы депутаты: Мәҗлес оештырырга тиешбез, ләкин бу эш бик катлаулы. Шәһәрдә 230 мең татар яши икән, без һәрберсенең йөрәгенә үтеп керергә тиешбез. Милли Мәҗлеснең легитимлык дигән бер ягы бар, ул күпме халыкның катнашыннан тора. Әз булса, шәһәр халкының Милли Мәҗлесе дип санап булмый. Шуңа күрә, яртысыннан күбесе катнашырга тиеш. Анда без дәүләт органнары алдында да хокуклы булабыз. Бу беренче. Аннан соң, Милли Мәҗлескә сайлау гомум шәһәр җыелышында үтәргә тиеш. Мәхәлләләрдә, аннан соң һәр мәхәлләдән, бәлки һәр йорттан делегатлар. Тагын бер нәрсә – Милли Мәҗлесне безгә бик тырышып сайларга кирәк булачак, монда татар халкы өчен янып торучы кешеләр, бигрәк тә зыялылар, җитәкчеләр кирәк, ни өчен дисәң, киләчәктә Милли Мәҗлес эшләрлек булырга тиеш. Бөтен яктан да. Халык җыены булып кына торырга тиеш түгел. Аннан соң, Милли Мәҗлес сайлаган вакытта 700-800 делегат булырга мөмкин. Шулар арасыннан 60-75 депутат сайланырга тиеш. Аннан соң, оештыру комитетына килгәндә, без депутатлар үзебездә җыелабыз иртәгә.

...: Нинди срок бирәсез?

– 15 мартлардан калырга ярамый. Милли Мәҗлеснең эше – мәктәпләр, мәдәният һ.б. Үзебезнең мәнфәгатьләрне татар буларак якларга тиешбез. Ә сөт, ит кайгырту дәүләт структурасына кала.

...: Делегатлар белән алдан очраша алырбыз микән?

– Милли Мәҗлесне таркату өчен президентның бер сүзе җитә. Икенче көнне үк депутатлар халык белән каршы эш алып бара башладылар. Бу шәһәр советының карары буенча эшләнә. Депутатлар белән очрашулар бара, алар отчет бирәләр. Урыс депутатлары каршы эш алып баралар.

...: Алтынбаев ничек карый, ярдәм итәчәкме? [Залда көлү.]

– Ул безнең фикерләр белән килешкән иде теге юлы да, тик автобус бирмәде. Әле безнең фикерләр белән килешә ул.

Габдрахман: Без аны бәреп төшерергә җыенмыйбыз.

...: Аны чакырырга кирәк, килсен.

– Кирәкми.

Милли Мәҗлеснең саны халык депутатлары белән бер чамада булырга тиеш, шунсыз аның көче булмаячак.

...: Элекке сайлау участокларын файдаланып булмас микән? [Шау-шу, ышанмыйлар.]

...: Бернәрсә дә килеп чыкмаса, урыслар алдында көлкегә калмабыз микән?

– Хәрәкәт бик аз халык арасында башланды. Бүгенге көндә безнең ТИҮнең структуралары комплексларга чаклы барып җитә.

...: Милләт дип күпме генә сөйләсәң дә бөтен кеше кузгалмаячак. Халыкны күтәрү өчен күчеш чоры турында концепция эшләргә кирәк. Милләт-милләт дип кенә булмый.

...: Халык арасына әзерләнеп чыгарга кирәк булачак.

[Менә "теория"нең бер җимеше – шәһәр Милли Мәҗлесе өчен дәүләт дәрәҗәсендәге зур сайлаулар оештырырга җыендылар. "Милли институт" чөнки, зурдан купмыйча булмый, янәсе. Ә тормышта – гадәттәгечә көч-хәл белән бер зал халык җыя алдылар, шул булды.]

Габдулла Сәрвәретдинов: (русча) Бөтен кешегә ачык: Милли Мәҗлеснең юлы җиңел булмас. Көрәш бик авыр. Комитет төзедек. Ниндидер хокуклар кирәк шәһәр башлыклары белән эшләү өчен. Берничә генә кеше бик әз. Большевиклар вакытлы совет төзегәннәр иде, хәзер безгә дә соңга калмыйча вакытлы Милли Мәҗлес сайларга кирәктер сайлауларга кадәр. Халык вәкилләре буларак. Аның янында ниндидер комитетлар булдырырга һәм эш башларга мөмкин булыр иде. 8 кеше җыелып кына булмый. Микросоветлар да бар җирдә эшләми. Нәкъ вакытлы, Милли Мәҗлес кирәк чын, халык сайлаганы килгәнче.

Зиннур: Июньдә аппаратчылар [БТИҮ җитәкчелеген күздә тота] үзләренең милли конгрессларын үткәрергә җыеналар. Шәймиев нәрсә эшләсә дә мактап тору өчен. Алар әйтмәкче булалар Милли Мәҗлескә, сез вакытлы, дип. Безгә даими кирәк. Вакытлы дип Айдар Хәлим, Фәндәс тә чыкты.

...: Әзерләүче орган турында сүз бара, бер куркыныч та юк монда.

Фаикъ Таҗиев: Без шәһәр депутатлары белән берлектә үткәрергә уйлыйбыз, милли хәрәкәт вәкилләре белән генә авыр. Алар белән берлектә оештыру комитеты эш башлап җибәрә. Иртәгә бергә очрашабыз кабинетта, 16 сәгатьтә. Проблемалар әлбәттә булыр. Башкарып чыгарга мөмкинлек бар. Буталчык булмасын өчен, бер кабул ителгән схема буенча башкарып чыгарга тиешбез.

Габдрахман: Хәзер оештыру комитетын расларга кирәк.

...: 8 кеше генә әз.

...: Депутатлар катнашачак, хәзер өстәмәләр сайларбыз.

...: Мин Ярулла әфәндене тәкъдим итәм.

...: 32нче комплекстан ничә делегат җибәрә алабыз? Квота бармы?

...: Юк әлегә.

...: 2-3 кеше инде.

...: Милли хәрәкәткә ничә кеше йөргәнгә карап булыр. Сайлауларга татар халкын күбрәк җәлеп итәргә тиеш, гариза белән барырга тиеш. Әйтик, йөз кеше ди.

Рөстәм Гыйбадуллин: (русча) Тизрәк кирәк дип саныйм. Вакытлы хөкүмәт вакытлы булган өчен җиңелде. Ярымчаралар белән генә булмый. Вакытлы Милли Мәҗлес ул шул ук оештыру комитеты булыр. Тарихка карасак, Учредительный Собраниеда депутатлар бик чуар массаның вәкилләре булган. Монда да шул ук булырга мөмкин. Власть вәкилләре ярдәм итмәс. Моннан куркырга кирәкми. Яңа дәүләт төзегәндә ул хәзерге дәүләт күзлегеннән караганда һәрвакыт законсыз булыр. Аңа карарга кирәкми. Шуңа күрә, тәвәккәл хәл итәргә кирәк. Каршы як көчсезрәк булганда, көч булып тизлек, тәвәккәллек тора. Озакка сузсак оттырабыз. Өч төрле власть бар, алар безнең кулда түгел. Дүртенче власть – информация, ул да безнең кулда түгел.

[А дигәч Б дияргә дә туры килә шул... Милли Мәҗлес җәмәгать оешмасы түгел, параллель власть дисең икән, димәк... телефон, телеграф, почта... – икенче пунктта шулар.]

Габдулла: (русча) Мине дөрес аңламадыгыз, мин дә тизрәк булсын өчен сөйләдем. Бүген эшли башларга кирәк. Тиз диләр... әйдәгез алайса, китик күтәрелеп.

...: (русча) Вакытлы Милли Мәҗлес бәлки пропаганда ягыннан яхшы булыр.

Фәнәвил Шәймәрдәнов: (русча) Иң мөһиме – эш барсын. Карагыз, нинди обстановка бөтентатар Милли Мәҗлесе тирәсендә! Нинди политик эффект Югары Советта! Фәндәс Сафиуллин, Айдар Хәлим кебекләргә Шәймиевтан саз исе килә. Югары Совет Милли Мәҗлесне вакытлы итеп күрергә тели. Вакытлы дигән сүз кертергә дә ярамый. Афганстанда дошман дип атадылар безнекеләр, а алар политик оппозиция иде. Онытмагыз, хәзер бездә власть кризисы, парламент кризисы. Бер закон да юньләп кабул ителми, хокук саклау органнары эшләми. Бөтен дәүләт оешмаларында кризис. Параллель структура, әгәр властька дәгъва итмәсә, параллель була алмый. Соңга калырга ярамый. Алар урыннарда Милли Мәҗлес оештырудан бик курка. Бөтен җирдә Милли Мәҗлес булса, бу – көч булачак!

Марсель Хәйретдинов: Милли Мәҗлес халыкның үзбилгеләнү хокукына таянып туа. ТИҮ корылтайлары элек берничә генә мең кешенеке иде, ләкин ул барыбер бөтен татар халкының вәкиле иде. Халыкның уяну дәрәҗәсе шундый иде. Әле татар халкының күп өлеше битараф. Һәр татарга без мөмкинлек бирергә тиешбез. Катнашмаса, аның ихтыярында. Катнашкан кешеләр бөтен татар милләте өчен дә үз сүзләрен әйтә алалар. Үзбилгеләнү процессы – ул дәвамлы процесс. Бүгенге көндә ничек сайлый алабыз, шул законлы. Милләт эшенә беркем кысылырга тиеш түгел. Ничек булдырабыз, шулай булыр.

[Ягъни болай: Әгәр, әйтик, мин үземне патша итеп сайлатыр өчен урамда бер урна куйсам... – халыкның үз ихтыяры. Күпмесе генә сайласа да ярый. Аз тавыш бирсәләр, димәк, уяну дәрәҗәләре шундый... Барыбер патша булам...

Рейтингка килгәндә – алда торган Дәүләт һәм шәһәр советы сайлауларында милли хәрәкәт вәкилләре пачкасы белән төшеп калдылар.]

Ким Сафиуллин: Нигә завод турында искә төшермибез? Нигә эшчеләр арасында оештырмаска?

[Оештыру комитетын раслау. 8 кеше, тагын 3 кеше. Фәнәвил. Аннары, һәр башлангыч оешмадан аның рәисе керергә тиеш. Ирек Диндаров. Тәкъдим: Илдар Хаҗиев. Иртәгә утырышлары була.]

Наил Мансуров: (русча) 8нче сессия йомгаклары. Корылтайдан соң башланды, ул тәэсир ясады. Бернинди артык мөһим документлар булмады. Герб булды, барс Монголия гербында да бар. Экономик законнар кабул ителде. Бюджет. Приватизация. Исем алыштыру. Сессия бетмәде, өченче өлеше бер атнадан. Приватизация законы кирәк иде. Ирекле бәяләрдә бөтен заводларны хосусый кешеләр алып бетерсә... 3-4 ел эчендә күпмедер мөлкәт халыкка сатылачак. Бөтен байлык бүленә, һәр кешегә күпмедер сумма туры килә, шуңа һәр кешегә чек биреләчәк. Аңа ул мөлкәт ала алачак. Әйтик квартир, акцияләр. КамАЗныкын алырга тырышыгыз, иң тотрыклы завод. КамАЗның 49% акцияләре сатуга китә: 13е Татарстанга, 38% СССРга иде, Россия ала. Безгә бирү турында мәсьәлә күтәрергә кирәк.

Иң мөһим мәсьәләләрнең берсе – Милли Мәҗлес булды. Дәүләт перевороты итеп күрсәтергә һәм аннан соң массакүләм репрессия башларга теләделәр. Көрәш булды. Үкенечкә каршы, татарлар, номенклатура эндәшмәде. Көрәшне Иттифак һәм ТИҮ яклы депутатлар алып барды. Нәтиҗәдә йомшак кына карар кабул ителде.

Милли Мәҗлескә карата минем үз позициям бар иде, беләсез. Хәзер инде ул факт, шуннан чыгарга кирәк. Россиядә хәл тотрыксыз, Ельцин белән берәр нәрсә булса, аның артыннан Руцкой килә. Ә ул Россияне 1917 елгы чикләрдә күрә. Беренче удар милли хәрәкәтләргә булачак. Ул чакта Милли Мәҗлескә мин беренчеләрдән булып күчәм. Ул бәлки идән астындагы орган булыр, безнең тыл булыр. Ләкин "Народовластие" аны татарларга каршы интервенция кузгату өчен файдаланырга теләде. "Татарстан" төркеме референдумны тизләтергә булды. Бөтен мәсьәләләр безнең статуска терәлә. "Народовластие" аның нәтиҗәсен танымаячак. Шуңа күрә конституция референдум белән кабул ителсә яхшы булыр. Ул чагында бернинди Россия аны кире кага алмаячак. Референдум якынча 21 мартта була. Карарны тиздән кабул итәрбез. Конституция проектында "бәйсез" дигән сүз юк, аны кертергә кирәк. Хатлар языгыз конституция комиссиясенә. Анда безнең яклырак кешеләр утыра, теләктәшлек кирәк.

Наилә Вилданова: Хатын-кызлар оешмасы турында. Иң актив комиссия – солдат аналарыныкы. Солдатлар турында мәсьәлә булыр дип көткән идек Югары Советта.

Урамда эчеп йөргән татар хатыннары күренгәли башлады. Тәкъдим: шуларны дәвалау курсларына җибәрүне оештырыйк.

Фәрит Гатауллин: Казанга бару турында. Азатлык һәм милли гвардия мөрәҗәгать белән чыктылар. ДПР съездын Татарстанда үткәрү турында хәбәрләргә карата – бу суверенлык декларациясен бозу һәм киеренкелекне көчәйтү булып тора. Чаллы ТИҮе әйтә: аның нәтиҗәләре өчен җаваплылык ДПРга һәм Татарстанның рәсми органнарына төшәр. Барырга теләүчеләр үз акчаларына баралар. Хәлдән килгән кадәр ярдәм итәргә кирәк.

[Башлангыч оешмалар турында белдерүләр.]

___

1992 ел, 17 февраль. ТИҮ җыелышы

Наил Мансуров: (русча) "Народовластие" референдум соравын "Сез Татарстанның Россиядән чыгуы яклымы?" дип куя. Бу һич ярамый. Сез, залда утыручылар, иртәгә үк Казанга телеграммалар җибәрегез: Татарстан конституциясен референдумга чыгарырга дигән эчтәлек белән. Бу изге эш өчен бер сум акча кызганмагыз. Якын көннәрдә шулай ук конституция комиссиясенә хатлар җибәрергә. Конституциягә Татарстан бәйсез, суверен дәүләт, халыкара хокук субъекты дигән сүзләр белән. Юкса суверен һәм бәйсез – бер үк сүз диләр. Нәкъ бәйсез булсын, Россия составындагы суверен дәүләт дип санамасыннар өчен.

Тәлгать Әхмәдишин: Җыен уздыру буенча. Оештыру комитеты утырышы булды дүшәмбе көнне. Җомга көнне без төрки яшьләре корылтаена бардык, андагы хәл турында Марсель сөйләр. Шәһәрдә эш планлы төзелде. Сайлау алды мөрәҗәгатен төзеп бастыруны 4 кеше башкара: Гатауллин, Таҗиев, Гыйбадуллин, Хәертдинова. Протоколлар бастыру 20сенә кадәр. Мандат билетлары бастыру – Илдар Хаҗиев. Бина – Җәмил. Кунакханәгә алу. Шулай ук халыкка мөрәҗәгать итәргә дә кирәк булыр. Йөзләп кеше килә Казаннан. Кунаклар чакыру – Рәүф Гыйззәтуллин. Залны бизәү – Ким Сафиуллин. Буфет һәм ашханә. Микрофон. Музыка. Тәртип саклау. Милли Мәҗлес турында язу. Алтынбаевка ярдәм сорап керү. Телевидениедән һәм гәзитләрдән хәбәрчеләр чакыру. Видеога төшерү. Радиодан тапшырулар алып бару – Асановага. "Нур"да, "Чулман-Идел"дә махсус чыгарылыш. Пресс-конференция – Жимангулов һәм Шәфигуллин. Мандат комиссиясе җитәкчесе – Вилданова Наилә. Сәркәтипләр җитәкчесе – Миңлеголова. Барсы 21 пункт. Шуның буенча эш алып барабыз.

Марсель Хәйретдинов: Депутатлар әйттеләр: Милли Мәҗлес бездә урыннарда беренче булып оешачак, һәм ул бөтен татар дөньясына үрнәк булырга тиеш. Бу мөстәкыйль Милли Мәҗлес кенә түгел, татар халкы Милли Мәҗлесенең җирле бүлеге. Милли Мәҗлес мәсьәләсен аңлату буенча Татарстан җитәкчеләре белән сөйләшүләр бара.. Алар аны гадәти оешма дәрәҗәсенә куйганнар иде, хәзер инде, Тәлгать әфәнде [Абдуллин] ярдәме белән, төшенеп киләләр.

Гомумшәһәр җыенына сайлау принциплары һәм тәртибе: җыенга сайлау үзбилгеләнү хокукына нигезләнә. Җыен чакыру буенча оештыру комитеты гомумшәһәр халык җыены тарафыннан раслана. Сайлау хокукы 16 яшьтән. һ.б.. Квоталар. Җыен 50 вәкил сайлый. Район – 20не. Хезмәт коллективы җыелышы – 20 кеше 1не, 50 кеше 2не, 100 кеше 3не. Һәр вәкил тору урыннарыннан 50 имза җыярга тиеш. ТИҮдән 50, Азатлыктан 50, Иттифактан 20, "Милли йорт"тан 10, мөселманнардан 50, татар мәктәбеннән 10, барсы 700ләп кеше, 100 кунак, шәһәр органнарыннан 20 һ.б.

...: Шәһәр Милли Мәҗлесендә 75 депутат булырга тиеш.

...: Мин 2 кеше алып кайта алам өйгә, адресларын калдырсыннар.

...: Шәһәр Милли Мәҗлесенә без үзебездән берәр кеше раслый алабызмы

...: Шәһәр җыены гына раслый ала.

...: Депутатлар үзләрен акларга тиеш. Бер депутат теге корылтайдан кайткач сөйләнеп йөрде, Фәүзия тегеләй-болай, дип.

Марсель Хәйретдинов: Без алданмыйк, Милли Мәҗлескә вәкиллек принцибы ярамый. Андагы депутатлар нәрсә эшләргә сәләтле булыр, шуны карарга кирәк. 1) Мәгариф комиссиясе; 2) татар телен дәүләт теле итү; 3) мәдәният комиссиясе; 4) миграция комиссиясе; 5) экономик, социаль яклау буенча да. Белгечләр, зыялылар, җитәкчеләр, депутатлар. Милли Мәҗлес милли хәрәкәтнең тагын бер институты түгел, парламентның югары палатасы. Депутатларның яңарыш төркеменә Милли Мәҗлескә 25 үз депутатын кертергә хокук бирәбез. Шәһәр органнары безгә ярдәм итмәячәкләр сайлаулар мәсьәләсендә, шуңа күрә, үзебез оештырабыз участокларны.

Мэриядә яңа бүлек оешты, җитәкчесе Зарипов Галимҗан. Яңа бүлек өчен без программа һәм аңа өстәмәләр тәкъдим иттек. Ул тормышка ашып ята, мэр моны хуплый. Бу нигез булып торачак. Икенче – милли фонд буенча эш алып барыла, аның идарәсенә милли оешма вәкилләре керәчәк. Милли Мәҗлес инде коры урынга килми, җирлек бар инде. Әлбәттә, аның рәисен беренче вакытта ук азат итәргә кирәк. Бар депутатлар да, әлбәттә, азат була алмас.

Зиннур Әһлиуллин: Милли Мәҗлескә керергә тиешләр шәһәрне идарә итә ала торган кешеләр. Елына бер татар мәктәбе ачабыз бит. Алар эшләми. Монда бөтенесен кулга алырлык кешеләр кирәк.

Марсель: Без шәһәр бюджетына керәбез, зур юлга чыгабыз.

[Мэриядә милли мәсьәләләр һәм дин эшләре бүлеге төзелүне Марсель әфәнде "без бюджетка керәбез" дип атый. Милли Мәҗлес кергән кебек яңгырый. Билгеле ки, чынлыкта беркем беркая керми. Әмма, әгәр Милли Мәҗлес үзен параллель власть дип аяк терәп тормаса, шул бүлек аша бюджеттан файдаланырга да бик мөмкин иде. Форсат китте...]

...: Милли гвардиядән квота кертү дөрес булыр микән?

...: Гәзитләрдә аңлатуларны бастырып чыгарырга кирәк.

– Квота буенча 380 делегат кына була. Төп көчне – йортлардан имзалар җыеп йөрүгә.

...: 18 яшьтән сайласыннар.

Тәлгать Әхмәдишин: Кеше 16 яшь вакытында паспорт ала, димәк, аның хокукы булырга тиеш.

Фәрит Рәхимов: Казандагы хәлләр, ДПР съезды турында. Халык күп булды. 3 вагонны мин генә күрдем, 70 процент безнекеләр. Калганнарында да байтак иде. Анда яшьләр генә түгел иде, алар арасында бик рәхәт иде барырга. Поездның безнеке икәне сизелде. Билетсыз рәхәтләнеп бардылар. Барып төштек университет янына, анда инде безнекеләр бар иде. Әзрәк төртешеп тә алганнар. "Шомырт" сипкәннәр әзрәк. Әйтәләр, спорт сараенда җыелулары бар. Анда барган идек, Казаннар да җыелган. Әллә каян бүрәнә тапканнар, авыр, юеш. Егетләр җиңел генә күтәреп, ишекләрне яптылар. Тегеләр килеп чыктылар. Бәргәләп, көлеп, монда берәү әйтте: алар нәрсә эшләсен безнең файдага? Безнең якта бит дөреслек. Аннан соң хәбәр килде: "Дуслык" кунакханәсендә. Матур гына кердек. Тегеләр регистрация ясый. Бер кеше урындыгы белән бергә күтәреп тегене атты. Анда ишекләр тар. Алар сизәләр: качарга булса, җитешә дә алмыйсың. 9нчы катка алар әйттеләр: әйдә, сөйләшеп алабыз. Пресс-конференция ясыйбыз. Зур сәяси вакыйга. Мин кердем дә, Фәрит керде. Тыңладык. Алар әтәч шикелле, фашизм диләр, бер юньле сүзләре юк. Дөреслек булмаса, бер чакта да сүз юньле булмый. Ипләп кенә әйттек, моннан китегез. Китмәсәгез, җибәрәбез. Тегеләр безгә сораулар. Без аңлаттык. Башкортстаннан бер бик ямьсез татар бар иде, элекке автономияләрдән күбесе урыслар. Караган идек программасын, төп сорау – ничек итеп Татарстанны Россиягә кертергә. Каты итеп әйттек, аңладылар. Мөмкинлек бирәсезме моннан әйбәт кенә чыгып китәргә? –диләр. Сизделәр аннары, бик интеллигентный сөйләшкәч, боларны алдап булмас микән дип уйлый башладылар. Гомергә дошманнарның йөзләрен күргәнем юк иде, менә күрәм инде, дидем. Без көрәшәбез бәйсезлек өчен, ә сез, оятсызлар... Чыгыгыз, китегез, дидем. Аннан соң чыгып әйттек. Халык көтә. Хәзер керәбез дә, алып атабыз, диләр. Аннан соң алар бер хәбәрдән бик курыктылар. Сүз бирделәр: китәбез моннан, һәм безгә мөмкинлек бирегез. Башка делегатларны кертегез. Без әйттек, кертмибез берсен дә. Казаннар хәзер китсен, калганнар соңыннан. Андагы хәлләрне 20сендә Россия телевидениесе бирергә тиеш. Алар әйтә: нигә безне тыңламыйсыз? – Без: ничек сезне тыңлыйк, сез гомер буе алдалыйсыз! Демократлар дисез, ә сез шул ук коммунистлар. Кундык тулай торакта. Бирешергә кирәк түгел. Урыслар белән бернинди мәсьәләдә кирәк түгел алар белән сөйләшергә.

[Ничек итеп кенә сөйләмәсә дә, болай да тегеләй, аңлашыла бит әйбәт кенә инде, түгелмени әллә шулай? Безнеке дөреслек ягында, ДПРны куганнар биреп кирәген, и бетте-китте...]

Морзакаев: Без бүген Казаннан килдек сезгә 2 кеше, ТИҮнең Казан бүлеге җитәкчеләре. Мин кушып әйтергә телим: 15 февраль көннәрендә. Чаллыларның килүе бик зур роль уйнады. ДПР делегатлары арасында кайберләре дөрес информация алмый килгән булган икән. Икесе безнең белән университет янына килеп, халык алдында чыгыш ясадылар. Аннан соң ТИҮгә кайтып, без алар белән пресс-конференция ясадык. Шул ачыкланды: безнең Казандагы ДПР партиясе, аның җитәкчесе Әхмәтов чакырганда, барсын да ачыклап бетермәгәннәр. Без киләчәктә ул икәү белән элемтәләр тотарга сөйләштек. Аларда да шундый ук проблемалар тора икән. Демократлар, мөмкинлек бирмәсәк тә, программа-минимумны үтәделәр: бөтен пычракны ясап, мөрәҗәгатьләр язып, кул куйганнар. Телевидениедән күрсәтелде. Алар Казан җирендә уздырып, тынычлыкны бозарга тырыштылар. Икенче яктан, университет студентларын күтәреп чыгаргач, аларның мәкерле эшләре каршылыкка бәрелеп җимерелде. Бу күркәм фактор булса да, сессиядә алар мәсьәләне куертып чыгарлар инде. Без Чаллыга шуның өчен килдек: күрергә, сезнең белән тыгыз элемтәгә кереп, эшләрегезне өйрәнеп, Казанда халык арасында эш алып бару өчен.

...: Бу очракка сессиядән юридик бәя бирүләрен таләп итәргә кирәк. Судка бирергә ДПРны. Имзалар җыярга.

Зиннур: Без киләчәкбез, аларны туздырачакбыз дигән идем корылтайда. Бу карарны тормышка ашырырга тиеш идек. Бер тәүлек алдан барып карап йөрдек. Яшьләр белән сөйләштек корал алмау турында, килештеләр. Иртә белән барган идек без анда. МВД милиционерлары паралитик газ сипкән булганнар. Җитәкчеләренә әйттем: әгәр безгә сипкән булсагыз, үзегезгә начар булыр иде, дип. Бигрәк тә милли гвардия үзен оешкан рәвештә күрсәтте. Күренеп тора иде оешма бары. Чаллыдан 400 боевик килгән диләр, даны алдан йөри. Кайберләре Хафизовка йомырка белән дә җибәрде. Кыйнаулар булмады. Ике төп бурыч бар иде: 1) уздырмаска; 2) ничек тә үзебезгә реклама ясарга. Бөтен дөнья карый Мәскәүне. Татарга карап бүтән татар да шатлана. Булдырдык болай. Алар, әлбәттә, әбрәкәйдә дә җыелып сөйләшә ала. Ике йөзләп кеше булды анда. Без акча да бирә алмыйбыз, шулай да, рәхмәт әйтәсе килә, киләчәк буыннар сезнең алда бурычлы булачак. Бер милләт тә алай итеп булдыра алмый.

Ким Сафиуллин: ТИҮнең катнашы нинди булды?

...: Бөтен кешеләр чыкты.

Зиннур: Сессиядә нәрсә караласын без белмибез. 19ында башлана шәһәр советыныкы. Утыру забастовкасы оештырырга кирәк.

Габдрахман Җәләлетдинов: Белдерү: 2, 52, 54нче татар мәктәпләрендә балаларның комплекслар буенча исемлеге бар. Файдасы тияр дип уйлыйм. Кирәк кешеләр алсыннар.

Габдулла Сәрвәретдинов: (русча) Соңгы вакытта кайбер директорлар пропаганда алып бара: АлАЗны төзү өчен бер генә юл бар – аны КамАЗга бирергә, диләр. Максат ачык – КамАЗны эрерәк итү. КамАЗ – буар елан, дәүләт – кролик. Әлбәттә, безнең акча Россиягә китә. Хат әзерләдем, аны Шәймиевка җибәрергә кирәк. – Республика җитәкчелеге АлАЗны КамАЗга бирү планы кора. КамАЗның үз хәрби формированиеләре дә бар, дәүләттә булмаган нәрсә. Җитәкчелек татарларны өскә күтәрмәү өчен бөтенесен эшли. Аларның булганын да кыскарталар.

АлАЗ бетәргә тиеш түгел, әлбәттә. Безнең тәкъдим: АлАЗны акционерлык җәмгыятенә әйләндерергә. 51%тан артыгы Татарстанга. Нефть сатудан килгән акчаның бер өлеше шунда китәргә тиеш. БДБдагы бөтен эре предприятиеләр аның акционерлары була алырлар иде.

...: Кирәкме соң ул безгә?

– Кирәк, чөнки ул – бик күп эш урыннары. Аңа инде миллиардлар салынган. Күз алдына китерегез: әгәр безнең тагын бер автозавод булса, никадәр мал булыр иде. Хөкүмәтнең читтәге татарларны кайтару программасы төзүе – икенче мәсьәлә.

...: АлАЗ бөтен БДБдан урыслар җыя.

...: Эшчеләр җыю тукталды. Хәзерге вакытта да машина моделе билгеле түгел. Коллективта, чиләк булса да ясыйбыз, диләр. Сигез ел таркату эше алып барыла. Ике фирма төзеделәр, "Карт" һәм "Автокам", барып чыкмады. Хәзер бер генә эш калды – КамАЗга кушарга. Бех әйтә, мин сезне бүләк итеп кенә алам, ди, коллективны алмыйм, ди. Коллектив барыбер эшсез кала. Комиссия төзергә кирәк, ул хөкүмәттән эксперт комиссиясе төзүне таләп итәргә тиеш. Уен эш түгел бу, анда дүртенче мафия байый инде.

...: Белдерү: Шимбә көнне 22 февральдә КамАЗның мәдәният фонды конференция уздыра. Бик әһәмиятле мәсьәлә: КамАЗ үзенең мәдәният фондын ничек тә киметергә уйлый, акчасын шәһәргә вәгъдә итә. Түгәрәк өстәл буенча Комм бик гарьләнгән, безгә юлны ябып куярга тели. Әзерләнеп килергә кирәк, бер татарны җитәкчелеккә башкарма директор итеп кертергә, фондтан шундый тәкъдимнәр бар. 1800 оклад, бөтен КамАЗ льготалары. Бәлки Тәүзих әфәнде?

Белдерү: Бүген ТИҮ рәисе юк. Җомга көнне рәис сайланырга тиеш. Кандидатлар: Илдар, Габдулла, Әскәр, Марат Морзакаев.

Илдар Хаҗиев: Эшебез әйбәт бара, ләкин дин ягыннан аксыйбыз. Халыкка мәгърифәт һәм дин кирәк.

Бәетләр һәм мөнәҗәтләр кичәсе үткәрдек.

...: Белдерү: Кадыйр Сибгатуллинның 50 яше җитте. Җомга көнне сәг. 6да кичә башлана, зур залда.

...: КамАЗда 87 мең кеше эшли. Яртысы татар. Ашханәләрдә 3-4 өстәл эшли. Талоннар 10 сум, ике атна инде. Заводларда стачкомнар барлыкка килә. Бехка ышанмагыз.

___

1992 ел, 24 февраль. ТИҮ җыелышы

[Референдум буенча сайлау комиссиясе вәкилләре булып язылу.] [Казаннан телерадиокомитет рәисе Илгиз Хәйруллин килгән.]

Зиннур Әһлиуллин: Артык кул да чапмыйк, мыскылламыйк та. Радио ябылу куркынычы алдында. Алтынбаев үз карамагына алырга һәм коллективны таркатырга уйлый. Гамир абыйга инсульт булды, үлем хәлендә ята. Ябарга уйласалар, без нәрсәдер эшләргә тиешбез.

Илгиз Хәйруллин: Мин сезнең җыенга килеп җавап бирергә риза дигән сүз әйткән идем. Ниһаять, бюджет мәсьәләсе хәл ителде. Без моңа кадәр Россия хисабына яшәп килдек, беренче тапкыр Татарстан бюджетына күчәбез. Бу беренче. Әле хәл ителмәгән детальләр бар. Икенче: хәзерге вакытта без комитетны бетереп, радио-телекомпания төзү турында сүз алып барабыз. Безнең документларны Югары Совет президиумы карарга тиеш. Президент указы белән президент куячаклар, аның кем буласын мин дә әйтә алмыйм. Бу икенче мәсьәлә. Безнең эш һәркөн экранда, радиода, безне үзәк радио белән чагыштырырга тырышалар, минемчә дөрес түгел, чөнки мөмкинлекләр арасында аерма бик зур. Безне бүтән өлкәләр белән чагыштырып карарга кирәк. Чөнки гомер буе безгә фонд, штат, техника өлкәләр белән беррәттән бирелеп килде. Кайчагында әйтәләр, нигә радио-телевидение 24 сәгать эшләми? Ләкин моның өчен мөмкинлекләр кирәк. Бездә бүген 540 кеше, инженерлар, техниклар белән бергә. Казан телевидениесе 3 сәгать эшләргә генә исәпләнгән, ә 4 сәгать тапшырулар алып барабыз. Яңа бина кирәк. Турыдан-туры эфирга чыгабыз радиодан, бу яктан да эшләнеп җитмәгән әйберләр булырга мөмкин. Икенче яктан, ул алдан пленкага язмыйча эшләргә мөмкинлек бирә. Татгражданпроект белән Мәскәүдә элемтә институты эшли яңа студия булдыру турында. Ләкин радиога авырга төшәчәк, техника бик кыйммәт, ләкин республика өчен бу кирәк. Минем сезгә үтенечем бар. 1) шәһәр редакциясе турында үз фикерегез; 2) гомумән безнең тапшырулар турында. "Көн үзәге" тапшыруы турында фикерләр әйтсәгез иде. Бер-беребезне аңларга тырышсак иде. Кемнең дә булса эшләве я эшләмәве дип кенә карамасагыз иде.

Тапшыруларны бер сәгатькә арттыру өчен эшкә 60 кеше алырга туры килде, өстәлләр куярга урын юк. Кайбер әйберләрне бәлки бергәләп тә эшли алырбыз дигән өметем бар.

...: Төркия телевидениесе күрсәтерме?

– Көлке әйбер түгел, алар килгәннәр иде. Бер вариант: алар безгә әзер пленка җибәрәләр, без күрсәтергә йөкләмә алабыз. Кызганычка каршы, сроклары бар һәм кыска. Юлдаш антеннасы ясап, тотып алып яздыру һәм күрсәтү турында. Тарихи бәйләнешләр бурында бергәләп бер фильм эшлик дигән идек, гомумән риза булдылар, ләкин детальләр буенча хәл ителмәгән әйберләр бар. Без сорадык: сезнең Мөхәммәт турында байтак әйберләрегез бар, фольклор турында, сәяхәтләр турында, күрсәтер идек, дидек.

...: "Җомга көн кич белән" дигәндәге Флүзә кая китте?

– Журналга күчеп китте. Бездә хәзерге вакытта эш хаклары соңлап арта гәзитләргә караганда. Көчле кешеләр әкренләп китә баралар. Иң зур өметләрнең берсе – үз бюджетыбызга күчү. Минем техникам арендада, алдан заказ бирергә кирәк була.

...: Нигә башкорт телевидениесе белән бергәләп тапшырулар эшләмисез?

– Бергәләп эшли торган әйберләр бар. Әмма авырлыклар бар. Ике республика арасында килешү дә бар. Бергә эшләү планы бар. Бездән генә тормый, башкортлардан да тора, кызганычка каршы.

...: Нигә референдум турында информация юк?

...: Килешмим, шул ук көнне информация бирдек, һәркөн нинди дә булса информация булырга тиеш. Кайбер чыгышлар суверенлыкны яклап кына булмас, анысына да риза булырга кирәк.

...: Фәүзия турында фильмны нигә күрсәтмисез?

...: Ул бар, аны күрсәтү өчен техник мөмкинлекләр юк, чөнки бездә эшләгән магнитофоннарда бер генә ил дә эшләми. Аны безнең системага күчерергә кирәк. Монда күчергән вакытта ул ак-кара булып чыга. Монтаж аппаратлары алдык, озакламый күчереп күрсәтү мөмкин булыр дип уйлыйбыз.

Мультфильмнарны тәрҗемә итү белән шөгыльләнәбез. Бер нәфис фильм урынына 7-8 мультфильм эшләргә дигән идек, әле барып чыкмады. Әкренләп сөйләшүләр алып барабыз.

Һәр кеше санына исәпләгәндә, Казан радио-телевидениесе елына 2 сум 13 тиенгә төшә. Көнгә 0.2 тиен. Менә шуннан аның тапшыруының сыйфаты да тора.

Шәһәр радиосы турында. Килүемнең сәбәпләренең берсе шул. Өч вариант бар. Радио турында мәсьәләне Чаллыдан күтәрәләр. Шәһәр радиосы гостелерадио боерыгы белән генә ачыла иде, шуннан ачылган. Без дә байтак көч куйдык. Бер вариант: компания булу белән, бәлки шәһәр редакцияләре аның составында калмас. Икенче – шәһәр редакцияләре урындагы администрация карамагына күчәләр. Өченче – берләшеп бер редакция оештыру комитет белән администрация. Чаллыда бүген өч шәһәр редакциясе төземәкче булалар. Берсе шәһәр редакциясе, икенчесе безнең редакция, өченчесе – КамАЗ редакциясе шәһәргә чыгарга тели. Иртәгә безнең очрашу булачак шәһәр хуҗалары белән.

Ирек Диндаров: Сез беләсез, безнең эшли башлаганга 3 ел тулды. Шул вакыт эчендә без шактый киң редакциягә әйләндек, 1.5 сәг. иде, хәзер атнага 6 сәгать. СССРда бу беркайда юк. 8 генә кеше, 3-4 кенә иҗат кешесе. Шуңа карамастан, без халык өчен көч куеп килдек. Соңы вакытта мин һәм Гамир Гайфетдинов, ул больницада ята. Еллар буе сузылган хафалар аның сәламәтлеген какшатты. Башта Петрушин, хәзере вакытта башка җитәкчеләр безне гостелерадиодан аермакчы булалар. Илгиз Хәйруллинның безнең өчен Мәскәүләргә чыгуы әле дә хәтердә. Үзебезнең Казандагы комитетка гел мөрәҗәгать итәбез. Әгәр мэрия кулына калсак, материаль яктан да, бөтен эшебез дә контроль астына алыначак, ләкин без моңа килешә алмыйбыз. Өч ел буена бәйсез булып, халык ихтыяҗларын чагылдырып килдек. Редакция коллективының сүзе шул. Без үз комитетыбыз яки компания составында калырга тиешбез.

...: КамАЗ радиосының шәһәргә чыгуына ничек карыйсыз?

– КамАЗ радиосы – КамАЗ өчен генә оештырылган радио. 2-3 кенә татар корреспонденты бар анда. Төп максатлары – шәһәрне монополиягә буйсындыру булачак. Мэриянең үз радиосы турында шуны әйтергә тиешмен. – Бөтен яңалыклар турында һәрвакыт җиткереп килдек. Барсы да безнең радиодан файдаландылар. Без һәрвакыт, ял көнне дә радиоузелда идек. Ике ел без аларга ярдәм иттек, яңа баскычка күтәрдек, хәзер берни эшләмәгән булып чыгабыз. Радионы юктан бар иттек.

Габдрахман: КамАЗның шәһәр халкына чыгуы бары тик шовинистик агитация алып бару өчен. Моңа юл куярга тиеш түгелбез.

...: "Рабочий КамАЗа" да безгә пычрак атты, тешкә тиде.

– Без каршы. Шәһәрдә тагын бер радио редакциясе кирәкми. Бер редакция бар, ул эшләсен.

Зиннур: КамАЗ Татарстан юрисдикциясенә күчсә, шәһәргә килә алыр дип уйлыйм. Резолюция, радио редакциясе коллективын саклап калу турында: Халык җыены Ирек Диндаров редактор булып калсын, ди. Шәһәр радиосы республика комитеты составында калырга тиеш. Аерылса, аның башын борачаклар, милли хәрәкәтне радиодан сөйләтмәс өчен шулай эшлиләр инде. Без бу коллективны бик яхшы беләбез. Алтынбаев үзенең планын үткәрмәсен өчен барсын эшләргә тиешбез. Шалтыратыгыз. Аларга тисә, монда торырга тиеш түгел.

Мансур: Бер компромисс булмый микән дигән тәкъдим. Тапшырулар вакыты бик әз. Булган яңалыкларны ишетәсебез килә, шул ук вакытта КамАЗ хәлләрен дә. Шәһәр радиосы комитетка буйсына торган, шул ук вакытта КамАЗдан, шәһәрдән кергән средстволар исәбенә аларның тапшыруларын да ясап булмыймы икән дигән тәкъдим бар. Техника кирәк, башкасы кирәк, тапшырсыннар бераз.

Габдулла: Шәһәр радиосы мэриядән ирекле булырга тиеш, төрле фикерләрне әйтә алсын өчен.

Сүрия Усманова: Чаллыны милли хәрәкәтнең үзәге диләр. Ни өчен соң? Идарәнең генә эше аркасында түгел, бергәләп эшләгән өчен. Гәзитләрнең дә бергәләп эшләгәне өчен. Радионың эшен чагыштырып булмый кем белән дә. Иртән дә кич тә халыкка барып җитәләр. Информацияне юкка гына дүртенче власть дип әйтмиләр. Юкка гына Петрушин безнең редакцияне Азатлыкның филиалы дип атамады. Без демократик җәмгыять төзибез дибез, аның бит асылында хәбәрдарлык тора. Матбугат һәм сүз иреге. Без шул демократияне югалтачакбыз. Редакциянең төп составы калсын иде, алар бәйсезлек өчен эшлиләр, аларны ничек тә яклап калырга кирәк.

Илгиз Хәйруллин: Үтенеч. Иртәгә очрашуга җыелып килүнең мәгънәсе юк. Үзебезгә сөйләшергә мөмкинлек бирегез әле. Референдум алдыннан безгә русча күбрәк эшләргә кирәк.

[Чынлыкта, Хәйруллин Чаллы радиосын үз өстеннән төшерү, аны мэрия кесәсенә тыгу өчен килгән иде, һәм ахыр килеп нәкъ шул эшләнде дә.]

Илдар Хаҗиев: Мищенконы шәһәр мәдәният үзәгенең директоры итеп куйдырмаска кирәк. Фәрит Бәшәрне куярга.

Тәлгать Әхмәдишин: Күп эш эшләнде. Бина хәл ителде, кунакханә булды. Бер мәсьәлә калды – залны бизәү. һ.б. Төп эш – сайлаулар үткәрү.

...: 86 кеше генә язылган сайлау участогына вәкилләр булып. 140сыз ярамый.

Габдулла Сәрвәретдинов: 15 фев. вакыйгаларын "Советская Россия" дөрес чагылдырмый. Шул турыда хат.

...: 1 март көнне Иттифакның чираттан тыш җыелышы була пединститутта 16 сәгатьтә.

Зиннур: Башкортлар шуңа суверенлык ала алмады, чөнки башкорт белән татарларны, бер милләтне аердылар. Милләт ул марксистик төшенчә түгел. Ул зур гаилә, аның йорты дәүләт дип атала. Безне бер исем берләштерә. Шуны алып ташлау өчен юри эшлиләр.

___

1992 ел, 2 март. ТИҮ җыелышы

Әскәр Ханнанов: Көн тәртибен үзгәртергә уйлыйбыз. Үткән карарлар үтәлгәнме-юкмы – караган юк иде.

Бер атна эчендә 2 башлангыч оешма төзелде. Берсе Круглое Поле поселогында, икенчесе ГАТПда. Халык безнең килеп чыгуны бик көтә. Мәктәпләрдә, "Колобок" бакчасында йөрдек. Татар теле буенча практик ярдәм өмет итәләр. Эшне җәелдерергә кирәк. Комсомол район оешмасы белән 12нче мәктәптә булдык. Анда оештырмакчылар иде шовинистик җыелыш. Безгә ата-аналар, директорлар, матбугат, ГУНО вәкилләре һ.б. белән түгәрәк өстәл оештырырга кирәк. Татар мәктәпләре ачтыруга көчебез җитәр. Изгелек бездән чыгарга тиеш.

Радионың хәле ничек икәнен берәр кеше чыгып әйтсә ярар иде. Референдумга әзерлек буенча азмы-күпме эш бара. Галимҗан Зарипов беркетелгән. Былтыр мин күзәтче булдым, бу юлы хаталарны кабатламыйча, күзәтчеләрнең вәкаләтләрен арттырырга, аларны рәсмиләштерергә кирәк. Төгәл язарга кирәк. Исемлекләр яхшы төзелмәү аркасында без бик күп вакыт югалттык. Башлангыч оешмаларның рәисләре иртәгә җыелабыз. Безнең җитәкче Зарипов, ул үзе әйтер.

Анна Асанова, радиодан: Без теге атнада 2 көн чыгалмадык, чөнки сессия булды, язып бардык. Үзләренә кирәк сүзләр белән генә монтаж бирделәр. Бүген безнең тапшыру булды, иртәгә тагын була, ул радионың хәле турында булачак. Бик зур рәхмәт Возрождение төркеменә, Галимҗан абыйга, алар безгә булыштылар, Анда бары тик 3 кеше яклап чыккан. Алтынбаев альтернатив радио төзегән, Шәфигуллин анда кергән, ә безнең яклы булып йөргән иде.

Зиннур: Телевизор карасагыз, Казанда өченче кешене үтерәләр. Айрат Гардановны үтергәннәр. Бер-беребезне бәладән коткарырга кирәк. Яклау кирәк анда шул юк. Комплексларда бер-беребезне белергә, һәрвакыт элемтәдә булырга тиешбез. Мөлековлар үз якларын карыйлар, хәрәкәттә булганнар эшләп йөриләр. Бездә андый хәл кабатланырга тиеш түгел. Айрат турында бер сүз әйтүче дә юк. Ә бер демократның укасы төшә икән, бетте инде. Казанда демократның берсенә тигәннәр иде, миңа повестка килеп төште. Колониаль структура булганда бер нәрсә үзгәрмәячәк, шул ук Алтынбаев безне басачак. Повестка көн саен килә, төкерәм мин аңа. Бер тәкъдимем бар – сезнең арада Алтынбаев үткәргән кешеләр бар. Ялгышлыкмы, түгелме, хәзер аны чакырырга кирәк. Юкса ул Петрушин эшләмәгәнне эшләячәк. Ул каршы да түгел, аңа властьны ныгытырга кирәк. Радио турында ул уйламый. Бу эшләр белән Милли Мәҗлестән соң шөгыльләнербез.

Илдар Хаҗиев: Бүген мин Наил Хәким [экстрасенс] сеансында да референдум турында чыгыш ясадым. Кара көчләр бөтен җирдә эшли. 6сында уразага керәбез. Төп мәчет Азатлык мәйданында булырга тиеш, таш куеп, урынын мәңгелек итәргә кирәк. 6сы көнне шушында гает укып таш куйсак, кайсы кеше алып куя алыр?

[Изге урын ди торгач, мэрия Азатлык мәйданына матур гына бер мәчет макеты да салдырган иде. Милли хәрәкәтчеләр икенче көнне үк: "Балаган мәйданына мәчет салу динебезне мыскыллау булып тора", – дип сукранырга керештеләр.]

Радио мәсьәләсендә: Ирек Диндаровны тере килеш кабергә кертмик. Беренче тапкыр татарча сөйләдек, нинди генә сүзләр ишетмәде. Шәфигуллин! Башка эш табарсың!

Галимҗан Зарипов: 140 участокта рәсми вәкилләр кертәчәкбез.

Россия депутатлары кайттылар, бүгенге көндә актив эш алып баралар. Шуңа күрә, листовкаларны алып ташлап шыпырт кына, очрашулар үткәрәләр икән. Каршы дип ачык әйттеләр, безгә катнашырга, әйбәт кенә аңлатып бирергә кирәк. Юк дигән җавап булса, сез ничек күз алдына китерәсез? дип.

Радио турында. Алтынбаев өч тапкыр аерым сөйләште, радио ябылырга тиеш түгел, дип. Прокурор белән сөйләштек: теләсә нинди оешма радио ача ала. Ирекнең радиосы бар, аңа тимибез, аны тоту өчен акча гына кирәк. Бер кеше дә аларның радиосына керергә тиеш түгел. Мэриянең аңа катнашы юк, алар кергән икән, килешү нигезендә генә керә алалар. Аппаратура таба аласыз икән, рөхсәт. Возрождение шул позициядә – әгәр япсагыз, төкерәбез, мандатларны ташлыйбыз, дидек. Ул әйтә: гражданнар оборонасы буенча хәбәр итәргә минем радиом булырга тиеш, ди.

Фәнәвил Шәймәрдәнов: Алтынбаевка ышаныч юк. Без хат керткән идек "Рабочий КамАЗа" буенча, ай ярым җавап биргәне дә юк.

Шафигуллин: Мин эш табалмыйм имеш. Мин гражданин буларак сезнең белән йөрдем. Хәзер аңладым. Намус дигән нәрсә бар. Дөрес, миңа тәкъдим булды. Мин 16 яшьтән төньякта эшләдем, намуска тап төшермәдем. Миңа кирәге дә юк аның.

Тәлгать Әхмәдишин: Оештыру комитетының утырышы бүген булды. Сезгә мөрәҗәгатьләребез күп. Кунаклар алып кайту. 7нче көне штаб көне буе эшләячәк. Протоколлар 4енә кадәр. Аннары барлык җитәкчеләрне чакырабыз җыенга.

Фаикъ Таҗиев: Без халык җыеныннан вәкилләр җибәрәбез, алар арасыннан Милли Мәҗлес сайланачак. [Милли Мәҗлес структурасын сөйли.] Җыенга 50 делегат күрсәтергә тиешбез сезнең арадан.

Ким Сафиуллин: [Исемлек укый.] 33 кеше инде бар. Җыен иртән сәг. 9да ачыла. Регистрация 7.30дан. 800 кеше булачак.

Сүрия Усманова: Референдум турында. Сайлаулар вакытында закон бозуларны үз күзләрем белән күрдем. Шуңа күрә, бик игътибарлы булырга кирәк сайлау участокларында. Шәһәрне элек кыска гына плакатлар белән тутырган идек. Шулар булса яхшы булыр иде.

Әскәр Ханнанов: Эш бик әз эшләнде әле. Күзәтченең хокуклары бик зур түгел. Шәһәр советыннан хокукларны киңәйтү турында сорарга кирәк. Чакыру кәгазьләрен тутырганда һәм таратканда бергә йөрергә тиешбез, агитация әзрәк анда булыр.

[Башлангыч оешмалар буенча белдерүләр]

___

1992 ел, 9 март. ТИҮ җыелышы

Көн тәртибе: 1) Милли Мәҗлеснең шәһәр бүлеге җыены йомгаклары; 2) референдум турында.

Фаикъ Таҗи: Милли Мәҗлес сайланды. Рәисе – КамПИ проректоры Әсфәндияр Хәйруллин. Җыен референдумга комачаулык итәр дип каршылык булган иде, ләкин бик әйбәт үтте. Безнең уебызча, ул булышлык кына итәргә тиеш. Милли Мәҗлес милли хәрәкәтебезнең тагын бер структурасы булды, ул җитми иде. Бәлки вак-төяк хаталары да булгандыр. Әмма, зур эш эшләгәндә казынып тору килешми.

Әсфәндияр Хәйруллин: Үземнең планнар турында сөйли алмыйм әле мин, әлбәттә. Ачыклык юк. Тәҗрибә юк җәмәгать эшләре буенча. Ләкин Тәлгать Абдуллин ярдәм вәгъдә итте, аның белән эшне координацияләрбез. Принципта без Казанга буйсынабыз.

Казан авиация институтын бетердем. 20 елдан артык Казанда НИИда эшләдем. Ике ел элек КамПИга фән буенча проректор булып күчтем. Милләтне башкалар дәрәҗәсенә кадәр күтәрү максатыбыз булып торыр. Милләтнең таркалуы буенча без иң артта калганнарның берсе, моңа каршы көрәшергә кирәк. Телсез милләт яши алмый. Референдумга кадәр сессия булмый, бөтен көч референдумга. Аннан соң сессия үткәрербез, план төзибез һәм шуның буенча эшләрбез.

[Әсфәндияр әфәнде дә, Казандагы иң зур рәис Тәлгать Абдуллин да милли хәрәкәттә актив катнашмыйлар, рәислеккә "урындагы" кешеләр булганга күрә, бик кыстап кына утыртылганнар иде. Алар Милли Мәҗлеснең "параллель власть" булуын гына түгел, гомумән ни максатка яравын да аңламадылар. Шул аңламаган көенә тик кенә утырдылар да. Милли Мәҗлес тирәсендәге озакка сузылган каты шау-шу дәвам итә, һәртөрле "оештыру" эшләре кайный, ә гамәлдә – баштан төпкәчә бөтен "структура" берни эшләми иде.

Милли Мәҗлес башына милли хәрәкәтнең актив лидерларын утырту шуңа мөмкин булмады – алар, шәхси каршылыкларга бату аркасында, үз араларыннан барсын килештерердәй кешене күрсәтә алмадылар.]

Әскәр Ханнанов: Референдум – иң мөһим мәсьәлә. Бөтен шәһәрдә сөйлиләр, шалтыраталар, штаб бик киеренке эшләде. Лекторлар төркеме оештырылды. Ярдәм кирәк булса, шалтыратыгыз. Үзәк сайлау комиссиясе 17 кешедән, 7се татар, 5се украин һ.б. Консультация төркеме бар. Күзәтчеләр язылалар, таныклык бирелә. Иртәгә тагын җыелабыз, сайлау белән кызыксынып йөргән кешеләр. Башлангыч оешмалар рәисләре иртәгә сәг. 6да.

Сүрия Усманова: Күреп торабыз, Россия пропагандасы референдумга каршы бик яхшы эшли, ә безнең яктан агитация югары дәрәҗәгә куелмаган. Элгәрге сайлауларны партия алып барды. Һәр кеше депутат булырга теләп үзе йөрде. Ә кемгә кирәк Татарстанның бәйсезлеге? – безгә кирәк. Без – җиңү белән иң кызыксынган халык. Бергәләп мэрия белән эшлибез. Комплексларда листовкалар ябыштырырга кирәк, почта ящикларына ташларга. Аларны халык кына эшли ала, шуңа күрә, 140 участокны бүлеп, 14 таблица ясадык. Хәзер һәрбер комплекска төзергә кирәк бер төркем, шул төркем 2 атна дәвамында эшләргә тиеш, ул кешеләр бер-берсен белергә тиешләр, үзләре оешырга тиешләр. Өйдән-өйгә йөрергә дә кирәк булыр. Һәр төркемнең бер җитәкчесе булырга тиеш. Ул кеше үзәк штаб белән гел бәйләнештә тора. Листовкалар мэриядә, Зарипов бүлмәсендә була. Төп мәсьәлә – исемлекләргә язылу.

Тимергали Латыйпов: Агитаторлар гына түгел, күзәтчеләр дә кирәк. Күзәтчеләр нәрсә эшләргә тиеш? Узган сайлаулар вакытында ялгышлар булды, кабатламаска иде. Һәр күзәтчегә рәсми таныклык бирелә. Монда ТИҮ исеменнән бирелә. Кайбер кеше үзенең эш урынында алырга мөмкин, анысы да бик яхшы. Участокларның эшенә тыгылырга ярамый бервакытта да. Урыслар дәгъва күтәрергә мөмкин, судка да бирергә мөмкиннәр, аңа барып җитмәскә кирәк. Ул көнне агитация алып барылырга тиеш түгел. Шул ук вакытта, үзегез белә торган кеше икән, әзрәк ярдәм итәргә була инде. Күзәтче таныклыгы алган кешеләргә караштырып йөрергә кирәк: юл буена басып агитация алып баралар, ул кешеләрне таратырга кирәк. Бәлки 5-6 кеше дә җыярбыз һәр участокка. Һәр 10 участок бер штабка буйсына. Участокка сәг. 5тә үк бер кешене китерергә кирәк. Чөнки ярты сәгать кала әрҗәләр пичәтләнергә тиеш. Каршы кешеләр булса, артыкны да ташларга мөмкиннәр. Бөтен әрҗәләрнең буш икәнен күрергә кирәк. Шуннан соң аларны күз алдыннан җибәрергә ярамый. Урна белән йөргән вакытта күзәтчеләр ияреп йөрергә тиеш, кеше җитмәсә, бер генә кечкенә әрҗә булырга тиеш дип әйтергә. Сайлау вакытында ким дигәндә бер күзәтче залда торырга тиеш. Обедтан соң күбәйтергә күзәтчеләрне, чөнки бер кеше ярдәмче белән йөри башлый. Алмашу турында да уйларга. Сайлау вакытында бозулар булырга мөмкин, паспорттан башка гына бирелергә мөмкин, моңа да бик бәйләнмәскә. Күреп торасыз икән безнең яклы икәнен, күз дә йомарга мөмкин. Урыслар була икән, әзрәк кысылырга да була, ләкин бик каты бәрелү әйбәт түгел, халык болай да пассив. 500ләп нефтьче бар безнең, алар закон буенча алдан сайларга, конвертларга салып калдырырга да мөмкин. Башта урнага шул конвертлар төшерелә. Шул эшләнми икән, үзегез сорарга тиешсез. Урналар яңадан ачыла сез карап торганда. 10нан соң гына сайлау бетә, 10га кадәр яптырмаска кирәк, кайбер кеше эштән соңга калып килергә мөмкин. Ярты кеше катнашмаса, референдум үтмәгән була. Урналарны япкач, бергәләп заседание барган җирдә утырасыз. Сезнең алда урналарны ачалар һәм саныйлар. Файдаланылмаган бюллетеньнәрнең кырыйлары киселә, шуннан соң гына әрҗәләр ачыла, сезнең күз алдында исәпләнергә тиеш. Нәтиҗәләр буенча шулай ук сезнең алда протокол төзелә. Эш беткәч, нәтиҗәләрне язып алыгыз һәм штабка шалтыратып әйтегез, соңыннан да махинация булмасын өчен. Референдумны өзмәүне беренче итеп күз алдында тотарга кирәк. Гамәлдән чыккан бюллетеньнәр буенча бәхәс чыккан очракта катнашырга һәм язып алырга. Күзәтчеләр алдан барып теркәлергә тиеш түгел, киләсез дә таныклык күрсәтәсез, шул җитә.

Илгизәр: Мин берничә ел участок комиссиясенең рәисе булып эшләдем. Сайлау элек бик җиңел була иде. Бюллетень ала идек тә, кабинетка керми генә илтеп сала идек. Хәзер кабина аша узарга тиеш була кеше. Шуның өчен, комиссияне карап торучы да, урнаны караучы да булырга тиеш. Әйткәннәрне кабатлап тормыйм. Куелган сорауга членнар пышылдап булса да әйтеп бирәчәк. Күзәтчеләр моны тыярга тиеш, комментарий бирмәсеннәр, яки статусны күтәрү турында гына әйтергә рөхсәт ителә. Комиссия рәисенә әйтергә кирәк, берничә тапкырдан соң акт төзүне таләп итәргә. Ул көнне кешегә бәйләнү булырга тиеш түгел, хисләрне тыеп торырга. Үзебезне яхшы милләт итеп күрсәтергә. Килмәгән гаилә әгъзалары турында законда әйтелгән, һәр кеше бер бюллетень алырга һәм үзе өчен генә тавыш бирергә тиеш, дигән. Шуңа күрә, килгән кешеләргә генә бирергә. Берсенә биреп берсенә бирмәсәк, урыс күзәтчеләре безне тотачак. Аңа кабарга кирәк түгел. Бер кешегә бер бюллетень. Кечкенә урнаны зуры белән берьюлы ачарга тиешләр.

___

1992 ел, 16 март, ТИҮ җыелышы

Көн тәртибе: 1) референдум турында; 2) Югары Совет сессиясе турында; 3) шәһәр радиосының хәле; 4) Воркутадан килгән кунаклар сөйли.

Әскәр Ханнанов: Бар җирдә очрашулар бара. Көнгә җидешәр чыгыш ясаган иптәшләр булды. Сынылыш сизелә башлады. Бүген оешкан рәвештә белдерүләр ябыштырылды, тагы да шул идеологик эш булачак. 140 участок бүленде безнең тарафтан 14 округка. [Участоклар буенча йөрүчеләрне билгеләү.]

Галимҗан Латыйпов: Структурасын аңлатып китәм. Штабта мин, юрист, Әскәр, секретарь. Һәр 10 участокның үзенең рәисе була. Һәр участокның үзенең лицевой картасы булырга тиеш. Анда һәр күзәтченең фамилиясе һәм графигы. Һәрвакыт икенче кеше участокта булырга тиеш, 2 кеше резервта тора, алар ящик белән барганда йөрергә тиеш. 19ы көнне сәг. 6да 400нче залда җыелабыз һәр участокның рәисләре. Мәскәүдән 50 кеше ДПР, алар һәр участокка моннан тутыралар кешеләрне, һәр участокта күзәтчеләре була. Безгә бик матур итеп киенергә, түбәтәйләр. Сикереп торып кычкырып йөрү безнең файдага булмый. Мең кешенең тавышын без бер сүз белән бетерергә мөмкинбез. Безнең тәртип күренеп торырга тиеш, исбат итәргә тиеш үзебезнең әдәпне. Яшәү белән үлем хәл ителә. Яңадан андый мөмкинлек булмый. Телевидение чит илләрдән дә килә. Исән-имин җиңсәк, 22се көнне матур итеп бәйрәм итәр идек. Иртәгә сәг. 2дә түгәрәк өстәл планлаштырылган. Үзебезнең активистлар. ДПРны мораль яктан җиңү кирәк. Шулар белән очрашу.

Алабугадан килгән иптәш: Бездә эш бик күп. Бүген кич ябыштырган листовкалар иртәнгә кадәр тормый. Безгә ТИҮгә җыелу өчен сезнең өчтән бере дә юк. Кеше әз. Бүген сездән плакатлар алдым.

...: Дилүс Галимов, иртәгә яшьләрне оештырып җибәрергә кирәк булачак.

Дилүс: Без бер-ике машина белән Алабугага барырга.

...: Бездә гәзит бар, "Три точки". Алып барырсыз.

Йосыф Якупов. Мэриянең яшьләр буенча эшләү бүлеге урынбасары: (русча) Татар гәзитен барыбер укымыйлар, татарларга агитация болай да кирәкми. Урыслар укысын. Тагын бер проблема – КамАЗ. Анда социологик тикшерү үткәрелде. Бүгенге көндә КамАЗлыларның 49%ы референдумда "әйе" дип җавап бирәчәк, 35%ы – "юк" дип. Татарларның 87%ы "әйе", 6%ы – "юк". Урыслар арасында – 22% "әйе" ди, 80%ы "юк" ди. Эшчеләр – 30% "әйе", интеллигенция – бары тик 6%. Безнең урысча гәзит булачак.

[Мэрия акчасына чыга торган "ирекле" яшьләр гәзите "Три точки"ның татарча варианты да икеме-өчме сан чыгып карады (исеме онтылган, искә төшсә язармын). Аннары берсе бетте (кайсы икәнен чамалагыз), икенчесе "Вечерние Челны" дигән шактый зур гәзиткә башлангыч бирде. Соңгысы вулкан атылса да рөхсәтсез күрмәс, иллә мәгәр, урамда эт тизәге табып сенсация куптаруга бик оста.]

Анна Асанова: Радионың хәле элеккечә, җир белән күк арасында. Редакторы итеп Шәфигуллин сайланды. Шәһәр радиосын Татарстан теле-радиосы составында калдыру турында резолюция тәкъдим итәбез. Шәһәр радиосын юк итү буенча республика телерадиосы белән яшерен килешү төзелгән. Кесә радиосы белән алыштырырга омтылу. Шәймиевка һәм Хәйруллинга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Радионы телерадиоком составында эшләтергә. Мэриягә таләп: редактор өчен торак.

...: Татарстан Югары Советы сессиясе турында. Тыңлап утырып килдем [радиодан.] Бик киеренке барды. Мәскәүдән килгән Абдулатыйпов белән пресс-конференция бара хәзер. 5 пунктлы аңлатмалар кабул иттеләр. Ике гражданлык. Грачевлар, бездән Петрушин, Фомин, Ластовка чыгып киттеләр, бойкот ясадылар. Сайлау үтәчәк. Шәймиев та әйтте. Формулировка шул килеш калды.

Рөстәм Хәйриев: Мәскәү-Казан телекүпере булмады. Мәскәү ТИҮенең рәисе каршы сөйләде. Абдулатыйпов матур сөйләде: Рәсәй белән бердәм һ.б.лар ди.

...: Габдулла ике телеграмма җибәргән кабул итү өчен: (русча) 1) Мәскәүгә конституция судына. Конст. суд карары юридик көчкә ия түгел, чөнки халыкара актларга каршы килә. Суверен Татарстанның эчке эшләренә тыгылуга каршы протест белдерәбез. Татарстанны колония итеп калдыра алмассыз. 2) Мәскәү, Руцкойга. Безне төрмә белән куркытмагыз. Татарстан халкы үз язмышын үзе хәл итәр. Бөтен империяләр таркалды, кешелек дөньясы аннан отты гына. Россия империясе дә таркалыр.

[Воркутадан Фәис Майдуллин: чыгышы. Милли Мәҗлес турында иде. Гәзиттә аерым интервью булганга, монысы язып алынмаган.]

Якуп Хөснетдинов: Россия Югары Советы депутатлары, 20кеше, Чаллыга киләләр. Референдум алдыннан юри җибәрелгәннәр. Халыкны бутау өчен эшлиләр. Әгәр Россия депутатлары заводлар эчендә бу мәсьәләне алып баралар икән, тыярга кирәк.

Наилә Вилданова: Милли Мәҗлескә азык-төлек алып килгән хатын-кызларга рәхмәт.

КамПИ укытучысы: Үтенеч бар. Параллель рәвештә татар телендә дә укытасыбыз килгән иде. Ләкин безгә нигез кирәк. Ректор исеменә хатлар кирәк иде, яздым, кул куярга кирәк. Моны җитәкчеләр җибәрергә тиеш. Үрнәк текстын тәкъъим итәм.

[Күзәтчеләрне барлау, Харис Миңлеголов барлый.]

___

1992 ел, 23 март. ТИҮ җыелышы

Көн тәртибе: 1) референдумга анализ; 2) төрлеләр.

[Бик күп кеше беренче тапкыр килгән.]

[Яңа гына узган референдумда Татарстан халкы республиканың суверен дәүләт, халыкара хокук субъекты булуын яклап тавыш бирде. Бу җитәкчелекнең һәм милли хәрәкәтнең уртак теләгенә туры килә иде.]

Хәйдәр Галәветдинов, Чаллы шәһәр советы рәисе: Референдум нәтиҗәсендә йөзебез шатлыклы. Шәһәр советы исеменнән тәбрик итәргә рөхсәт итегез. [Басып кул чабулар, "Азатлык!" авазлары.] Безнең шәһәр эчендә гомумән сайлау хокукы булган гражданнар саны 330524 кеше. Шулардан участокларга килеп 251123 кеше бюллетень алды, бу 75.9% тәшкил итә. "Әйе" дигән сүзне 152656 кеше, ягъни 62.7% калдырган. "Юк" дигән сүз 93163, ягъни 37.5% тәшкил итә. Бүген бу залда утыручылар һәм эштә булган иптәшләр дә бөтен көчләрен куеп, изге эшкә бөтен көчләрен багышлаган кешеләргә тагын бер тапкыр рәхмәт әйтәсем килә. Аларның саны бик күп. 21 мартка кадәр бер ай эчендә татар халкы гына түгел, рус телле халыклар вәкилләренә дә бездән кайнар сәлам әйтәсе килә. Киләчәктә дә уңышлар ходай насыйп итсен. Бердәмлек юлыннан язарга тиеш түгелбез. Мәскәүдән килгәннәр белән дә бик тату сөйләшеп, яхшы карый алу нәтиҗәсендә бу. Безгә бик зур рәхмәт әйтеп, киләчәктә Татарстан турында начар сүз сөйләмәскә дип кайтып киттеләр алар. Катлаулы юлдан үтәсебез бар, бер кешене дә гаепләмичә, тырыш хезмәт һәм дөрес юл белән алга барсак иде.

Әскәр Ханнанов: Иптәшләр, әз генә анализга салгач, безнең бар якка да чисталык. Сайлаучыларның саны яшерелмәгән. Элеккедән ярты млн. кеше артыграк килде, бу халыкның битараф булмавы турында сөйли. Бүтән республикалар белән чагыштырганда әз генә... Литвада 84% катнашты, "әйе" диде 90%. Аларда "әйе" күп, Әрмәнстанда да 95% һәм 99%. Бездә киресенчә, 81 һәм 61.4. Каршы як та бик нык эшләде. Билгеле, безнең уңай яклар булды. Зиннурга бик зур рәхмәт (авырып ята). Башлангыч оешмалар булмаса, без моңа ирешә алмаган булыр идек. 10ар сайлау участогын берләштерү бик үк файда бирмәде. Бердән, кешеләрне күчерә алмадылар. Бу уннар белән бәйләнешләр дә начар булды. Шуңа күрә киләчәктә микрорайоннар принцибы белән эшләргә кирәк булачак. Сайлау бездә бик зур оештыру, башкару структурасы булдырды. Телефоннар, адреслар. Ике атна эчендә анализ ясарга кирәк участоклар буенча, үзебез өчен, кемгә дә булса бәйләнү өчен түгел. Эйфория вакыты тиз үтәргә тиеш. Ельциннан соң ай ярым марафон барды.

Безгә милли хәрәкәтне яңа шартларда оештыру буенча эшләргә кирәк. Бер ай эчендә мәктәпләр, татар тирәлеген булдырырга, конгресска кадәр өлгерергә кирәк. Иртәгә безне җыярга тиешләр сәг. 9да Зарипов бүлмәсенә. Бик зур структуралар оеша башлады рәсми властьларда, Зарипов бүлеге, мәсәлән. Рәсми власть безгә нинди вәкаләт бирергә тиеш? Бергә эшләргә уйламый. Сайлау комиссияләре ашык-пошык оешты. Шуларны сөйләшәсе булачак.

Галимҗан Зарипов: Чаллы белән Татарстан тигез. Безгә каршы көчләр бик нык эшләгән иде. Шундый хәлдә 46% кына татар була торып, урыс туганнардан һәр икесенең берсе "әйе" дип җавап бирде. Димәк, алар безгә ышаналар, безнең тормышның яхшырачагына. Аларга бик зур рәхмәт.

Нинди җитешсезлекләр? – 90нчы участоктан ялгышлар – графаларны бутап "әйе, белән "юк"ны алыштырып тутырганнар иде. Бу очраклы гына миңа килеп җитте. Иң күп процент – 88% Сидоровкада. Бер хатын Мәскәүдән килгән, "Мин кайткач ДПРдан чыгам, мине алар алдап китергәннәр", – дип әйтә икән. Кайберләре: "Калдырсалар бүген монда калыр идек, сездә әйбәт икән", – дип әйткәннәр ди.

Габдулла Сәрвәретдинов: 21 март, Нәүрүз бәйрәме, татар халкына бөек вакыйга, дәүләтчелекнең яңарыш көне булып кереп калыр. Ул кемнең кем икәнен күрсәтте: кем колония яклы, татар халкының коллыгы яклы. Дошманнар арасында татарлар да бар, алданган яки чын дошман, адәм актыклары, Солтанов, Әхмәтов кебекләр, без аларга нәфрәт белдерергә тиеш. Бөтен җирдә күрсеннәр. Алар ачык дошманнан начаррак. "Әйе" дигәннәр арасында урыслар да бар иде. Ләкин шул ук вакытта, кем актив каршы чыкты? Шовинистлар, сионистлар, империалистлар. Төрле халыклар бар иде араларында. Мәскәү пычрак каршы пропаганда алып барды. Төрле ялган. Без намуслы агитация алып бардык. Зур көчләр алар яклы булса да, кулларыннан килмәде. Бу бик яхшы. Без шатлана алабыз, ләкин истә тотыйк, бу әле башы гына, дәүләтчелек өчен алда бик зур көрәш тора. Без уяу булырга тиеш. Иң актив чыкканнар кемнәр иде соң? – КамАЗ идарәсенең җыелышы булган иде, анда референдумга каршы сүзләр күп әйтелде. Идарәдә кемнәр – еврей фамилияләре бит, Мәскәүдән дә самолет белән еврейлар килде. Безгә каршы каты көрәшкәннәрен, бигрәк тә җитәкчеләрне онытмаска тиешбез. Шулай дәвам итеп, без төрле акцияләр үткәрергә тиешбез. Пикетлар, хатлар, без сорарга тиешбез – азат итсеннәр урыннарын. КамАЗның генераль директоры вәгъдә бирә КамАЗ эшчеләре алдына чыгарга һәм алдый – шундый кешегә түзеп торырга мөмкинме? Ул монда гади инженер булып эшләгән иде. Ул юрисдикциягә дә күчми икән, моны без җавапсыз калдырырга тиеш түгелбез. Мин башлаган идем имзалар җыярга, әйдәгез, кире кайтыйк. Республика җитәкчелеге туры линия алып барды, аларны бит судка бирергә кирәк дип тә язганнар иде Россиядә. Мин шуңа күрә тәкъдим итәм аларга телеграмма җибәрергә. Котлау телеграммасы.

...: Телеграммалар фәкать үз теләгең белән җибәрелә.

Сүрия Усманова: Халкыма рәхмәт. Мәскәү радиосы әйтте, бу милли демократлар җиңүе, диде. Бу җиңү иң беренче чиратта безгә кирәк иде. Җитәкчелек тә эшләде әлбәттә, ә халык йөрәге кушканга йөрде. Халыкның сабырлыгына, итагатьлегенә Мәскәүләрнең исләре киткән. Күз алдында булды кемнәрнең янып эшләп йөргәне. Комсомол районы 68% бирде. Бернинди закон бозу булмады. Рәфкать әфәнденең роле зур. 32нче комплекс егетләре 94% явка бирделәр, 75% "әйе" дип җавап бирде. Очрашулар, мөрәҗәгатьләр, кулдан да язганнар, алар башка комплексларда да алдылар тагын 6 участокны. Аннан соң яшьләр, шушында утырган халык эшләде. Әбиләребез төнге сәгать 11дә ябыштырып йөрделәр. Дилүс бик күп эшләде.

37% каршы тавыш алдык. Аның 10%ы бардыр татар. 20% килмәгәннең дә татарлары күп. Җиңү булмас иде урыслар һ.б.лар якламаган булса. Дошманнар милләт-ара сугыш чыгарырга җыенганнар иде, алар хәзер дә шул сәясәтне алып барачак. Бер генә милләтле республикалар юк, ясалма юл белән аңа ирешеп булмый. Киләчәктә барыбер татар халкы күп булачак, татар тирәлеге булыр, яхшы булса, татарлар үзләре дә кайтыр. Урыслар үзләре татар телен өйрәнерләр. Үзебезне акыллы халык итеп күрсәттек, киләчәктә дә шулай булсын.

Шәкүр Вафин: Радиобызга, телевидение, гәзитләребезгә бик зур рәхмәт әйтәсем килә. Чаллы радиосын тыңлаган вакытта, күбебез авыл кешеләре, баздан чыккандагы кебек тоела. Безнең 131 участокта чуалыш булып алды: "әйе" дигән бер кешене "юк"ка алып салганнар.

Рөстәм Хәйриев: Күп сөйләделәр референдумны югары җитәкчелек оештырды дип, юк, без, гади халык тырышып йөрдек.

[Монда үземнең тәнкыйтьле искәрмәләргә карата бер сүз кыстырыйм әле. Без барыбыз да бик еш абынып, ялгышып, яңадан төзәлеп эш итә идек ул вакытларда. Рөстәм әфәнде, мәсәлән, ГКЧПны хуплап чыгыш ясаган кеше, ә аңа кадәр һәм аннан соң милли яңарыш хәрәкәтен кайнар яклап гәзитләрдә байтак мәкаләләр язып бастырды. Тулаем халык дөрес юлда булганда, без барыбыз да дөрес юлда. Әгәр дә мәгәр, яхшы лидерлар безне киләчәктә тагы да берәр изге гамәлгә өндәсә, әле "йоклап яткан" халык тагы да бер булып күтәрелергә мөмкин. Бүген кемдер яраклашты, "йоклап ятты", куштанлык сөйләде һ.б. дип, катгый бәя бирергә ашыкмыйк. Теге чакта ялгышучыларның да күбесе яман нияттән түгел, ихлас ялгышты... Тәнкыйть тә, шуңа күрә, усал дошманлык түгел...]

Дамир Шәйхразиев: 30лап егет йөргәннәр, милициягә хәбәр итеп кулга алынганнар. 15 кешегә суд эше кузгатылган, шартлаткычлары булган, булган анда бер шәһәр советы депутаты, Мәскәүдән килгәннәр, берничә татар егете, КамГЭСтан да килгәннәр, ниндидер фаҗига ясарга уйлаганнар алар. Милиция хезмәткәрләре бик яхшы эшләделәр дип әйтәсем килә.

Бех, Ельцов... бар да шәһәр думасында утыралар. Болар иң куркыныч кешеләр безгә хәзер. Алтынбаев рөхсәте белән мәчет картлары өчен дигән йортта кооператив ачып, Петрушин бандалары оешып ята. Без шундый кешеләрне туздырсак... "Татарстан" кунакханәсенең 6 катын инде Петрушин сатып алган. Безнең шәһәрдә аларга урын булырга тиеш түгел.

...: 5 апрельдә сәг. 5тә милли гвардиянең утырышы була. Совет армиясеннән чакырып алу башлана, адресларын хәбәр итегез. Язгы чакыруга барырга тиешле егетләрне җибәрмәскә.

Илдар Хаҗиев: Референдум алдыннан мөфти белән Гарәбстаннан килгәннәр иде. Татар гаиләсенә керделәр, бик күңелләре булып китте. Балаларның тәртибенә мөфти шулкадәр канәгать калды. Балалар "әссәламегаләйкем" дигән җыр белән каршы алдылар.

5 апрель көнне Тукай мәдәният сараенда "Илдарым" дигән драма күрсәтәбез. Атнакич көнне Рамазан гаете.

Жамбул шәһәреннән кайткан ханым: Казахстан безне куарга әзер. Безнең хәлләр анда авыр. Балалар урамга чыкса, кыйнап кертәләр. Казахлар, кыргызлар бер юл белән баралар. Кулларын сындырып кайтарганнар. Әйберләрне җибәрттермәскә, сатып алмаска чакыралар. Эштә дә без икенче сорт булып калдык. Анда без татарлар үзебез аерым. Татарларны урысның иярчене дип саныйлар.

[Яңарак кына Чаллыда качакларның (куылып кайтучы татарларның), яшәү шартлары таләп итеп, көчле акцияләре булып алган иде, милли хәрәкәт тә аларга зур теләктәшлек һәм ярдәм күрсәтте. Ә алар, бераз урнашып алгач, тегендә нинди урыс телле "интернационалист" булсалар, монда да бик тиз шул ук эзгә кайттылар. Качаклар белән татар халкы артмады, дөресен әйткәндә, "урыс иярчене" артты...]

[1945 сум акча җыелды.]

Наилә Вилданова: Безнең бер егетебез үлгән. Екатеринбург өлкәсеннән кайтырга итеш булган. Материаль хәлләре шулкадәр кыен, күргән юк иде. Хәзерге вакытта үләргә бик куркыныч икән, җәмәгать.

Дамир Сафин: Мин заводта эшләп гариплек алдым. Урыслар мин каравылчы булып эшләгәндә машиналарны алып киткәннәр.

[Милли хәрәкәткә нәрсә генә такмыйлар, ТИҮнең шушының ише эшләрдә болганудан башы чыкмый торган иде... Урыслар урлый, урыслар төнлә түшәмне дөбердәтә, урыслар күзгә тондыра... Һәм бөтен милләт "разбираться итәргә" күтәрелә... Ә урыс дигәннәре еш кына... Руслан булып чыга иде...]

___

1992 ел, 30 март. ТИҮ җыелышы

Көн тәртибе: 1) шәһәр мәгариф идарәсе башлыгы чыгышы; 2) мәктәпкәчә тәрбия турында; 3) укытучылар мөрәҗәгате; 4) КамАЗ буенча мөрәҗәгать; 5) төрлеләр.

Әскәр Ханнанов: ТИҮ җыелышы эшен бераз камилләштерергә кирәк булыр. Регламент: 2-3 пункт көн тәртибе һәм үткән җыелышта күтәрелгән мәсьәләләр. 2 сәгатьтән артык алып бармаска. Урыннан сораулар бирергә ярамый: сорау бирәбез дә, аның тирәсендә мәсьәлә куера башлый. Кабатлый торган чыгышларны булдырмаска. Тәртип, тыйнаклык. Ул иң зур идарә орган булып кала.

[Француз революциясе белән татар милли хәрәкәте никадәр ерак тормасын, бер үк законнарга буйсыналар иде... Тегендә ахыры диктатура һәм гильотина белән беткән кебек, монда да җыелышта урыннан бирелгән сораулардан, "кыбырсып утырулардан" авырсына башладылар. Идарә һәм лидерлар җыелыш халкын мәсьәлә хәл итүче дип түгел, сокланып кул чабучы һәм әмер кабул итүче дип күрергә күнегеп китте.]

Бу җыелышта төп мәсьәлә итеп мәгариф мәсьәләсе куелды. Татар мәктәпләре статусы, исемлек расланмаган. Кайчанга кадәр шәһәр мэриясен шовинистлар өркетәчәк? Кайчанга чаклы төрле бистә балалары ерак йөреп укырга тиешләр? Рәсми властьлар бу мәсьәләне хәл итәргә җыеналармы? Әллә безгә үз мәгарифебезне аерым булдырыргамы?

Габдрахман Җәләлетдинов: Регламент кирәк. Доклад 10 минут, чыгышлар 5 минут.

Юмадиева Тәнзилә, мәктәпкәчә балалар оешмалары белгече: Бүгенге көндә 157 бакча бар.

Икесе генә саф татарча эш алып бара. 144 татар группасы, аларда184 татар теле тәрбиячесе эшли. Ни өчен 6 группага 1 татар тәрбиячесе булырга тиеш? Ләкин бакчалар ведомстволарыныкы булганга, "акчам булса алам, булмаса алмыйм" дип баралар. 1989-90 елда татар группалары 20 генә иде, алдагы елга без 7 татар бакчасы ачарга уйлап торабыз. Күз алдында тоттык нинди мәктәпләр татарча булачагын. 32нче бистәдә 2нче татар гимназиясе бар, шунда саф татар бакчасы. 50нче комплекста 128нче бакча перспективада татарныкы булырга тиеш. Анда әле 4 кенә группа татар, ике ел эчендә ул бөтенләй татарча булып китәр. 118нче бакчада 12 группаның 7се татар, алдагы елда саф татар булып китәчәк. 103нчедә 6 группа, 41нче комплекста 127нче бакча татарныкы була. 62нче бистәдә быел яңа бакча төзелә, ул да татар бакчасы булыр. Шулай итеп, тагын 8 бакча кушыла әлеге 2гә. Әле проблемалар да бик күп. 58нче комплекста 150нчене татар бакчасы итеп ачкан идек, бүгенге көндә балалар туплый алмыйбыз. Ата-аналарга берничек тә җиткереп булмый. Анда гына түгел, бүтән җирдә дә шул проблема. Шуңа күрә, мөрәҗәгать сезгә, күбрәк шул турыда сөйләсәгез, аңлатсагыз иде.

Безнең эшләр күренеп тора. Кайда татар тәрбиячеләре бөтен күңелен биреп эшли, анда эш бара. Бар әле урыс бакчаларында группалар, бик үк татарча белмиләр. Ләкин татар бакчаларында чын татар балалары булып үсәләр.

38нче бистәдә КамАЗ яңа бакча төзи, аны татар бакчасы итү буенча эш алып барабыз. Бина төзелеп бетсә, бездән эш тормый.

...: КамАЗ 40-50 бакчаны япмакчы була. Шуны беләсезме?

– Бернинди рәсми сүз чыкканы юк әле.

...: 17нче комплекста приватизация әзерлиләр, ничек була ул, аңлатып бирегез.

– 79нчы, 6нчы, 9нчы бакчалар анда эшлиләр, бернинди рәсми сүз юк.

...: Быел өлкән группалардан күпме бала татар мәктәбенә килә?

– Андый белешмә бар миндә, ләкин монда түгел, икенче җыелышта җавап бирермен.

...: Дөрес әйттеләр, 8 бакчаны КамАЗ предприятиеләргә бирә. Яба дигән фикер дөрес.

...: КамАЗдан җыелышка кешеләр чакырган идек без, ләкин алар күренмәде.

...: Мин төзелә торган бакчаның булачак мөдире, анда бернинди төзелеш алып барылмый. 62нче комплекс кешеләре сүтеп яталар инде.

Рәис Шәйхелисламов, шәһәр мәгариф идарәсе башлыгы: Мөдир итеп куюларына 10 көн үтте. Шуңа күрә, мине аңлыйсыздыр. Бәлки миңа монда чыгыш ясарга иртәрәктер. Ләкин чакырганнар икән, мин ихтирам күрсәтеп килергә тиеш идем. Мин үземә нинди юнәлештә эшләргә икәнен күз алдымда тотам һәм җитди мәсьәләләр белән уртаклашып китәсем килә.

Сез беләсез, бүген шәһәр укытучылары забастовка игълан иттеләр. 24 мәктәп забастовкадан баш тартты, 21е катнаша, 8е әле икеләнә. Без аны булдырмаска тырыштык. Моның өстендә шәһәр җитәкчеләре эшләде. Хәзерге вакытта Татарстан делегациясе бик авыр сөйләшүләр алып бара, бер каналлы налог системасына күчәргә кирәк. Без аннан уңышлар көтәбез. Шуңа күрә президентның үтенече дә бар иде: 20 апрельгә кадәр түзәргә. Мәскәүдән кайткач мәгариф турында сөйләшергә, шуңа күрә, әгәр дә мөмкин булса, сезнең ата-аналарга, укытучыларга мөрәҗәгатегез булмас микән? Рәсми түгел, дусларча сөйләшсәгез, 20сенә кадәр түзик дип, бик зур файда бирер иде ул. Икенче – ничек итеп татар мәктәпләренең эшен камилләштерергә, ничек аларның челтәрен киңәйтергә? Мин беренче атнада референдум өстендә эшләсәм, хәзер забастовкалар өстендә, ләкин мин монда очрашу турында онытмыйм, килүемнең дә бер максаты шул.

Быел институтта да татар бүлекләре ачтык, мин институттан килдем, анда да, күзәтүем буенча, без әзрәк күз буяу белән шөгыльләнәбез. Балалар татар мәдәнияте нигезендә тәрбияләнерләр дип уйлыйм. Татар мәктәпләре челтәрен киңәйтү планнары бар. 200ләп татар укытучысы җитми. Бер резерв бар, – тулай торакларда да татар теле укытучылары эшли. Ләкин аларның күбесе татар мәктәпләрендә эшләмәгән, ә бүгенге көндә таләпләр башка, ике-өч елга бер укытырга кирәк. Укытучыларны укытмасак, без алга китә алмыйбыз. Шуңа күрә уку җәмгыятьләре төзеп, директорларны, урынбасарларны яңа нигездә укытырга кирәк. Аларга тирән психология, тәрбия белемнәре бирергә кирәк, галимнәр белән очраштырырга. Мәктәпләр ачып, кадрлар туплап барабыз, ләкин бу сыйфат бирмәячәк. Укытучыларны өзлексез укыту проблемасы безнең алда тора. Шулай булмаса, тормыш бармый. 25 ел элек уку йортын бетергән икән, алар белемсез үк түгел, ләкин аларга хәзерге дәрәҗәгә үсәргә көчле ярдәм кирәк.

[Татар теленә приоритет бирергә кирәк иде, әлбәттә. Ләкин, Татарстан җитәкчелеге моны сүздә генә әйтергә дә курка иде. Тел өлкәсендәге күпмедер алга китеш югарыдан максатчан ярдәм аркасында түгел, "дилбегә бушату" аркасында булды. Эшләнгән кадәресе фидакарьлек белән эшләнде.]

...: Үзегез турында берничә сүз әйтегез.

– 1951 елгы, Мөслимнән, Алабуга институтын бетердем, аннан соң укытучы, мәктәп директоры булдым, аннан соң диссертация якладым, институтта эшләдем. Өч улым бар, хатыным берәү генә.

...: ГЭСта 3нче мәктәп татар мәктәбе булырга тиеш иде, булачакмы?

– 3нче мәктәп турында, 12нче, 4нче мәктәпләр турында сүз бардык. Әгәр шушы дәрәҗәдә генә калсак, без бернәрсәгә дә ирешә алмыйбыз.

...: Ябылган бакчалар урынына саф татар мәктәпләре, бакчалары төзеп буламы? Минем тәкъдим: аларны эшкуарларга бирмәскә. Татар бакчаларын һәм башлангыч классларны шунда укытырга.

...: Нинди чаралар белән кадрларны әзерли аласыз? – Средстволар бар, программалар бар, әгәр бүген безнең татар укытучылары юк икән, аларны укыту өчен бик көчле татар укытучылары кирәк. Директорларны укыту өчен – директорлар. Башта институт кирәк, аннан соң кадрлар.

...: Татар мәктәпләре өчен программалар кайчан булыр?

– Әгәр без эксперименталь группалар ачмасак, алар фәнни юнәлештә эш алып бармаса, бик авыр булачак. Шушы арада бу проблема өстендә эшли башларга планнар бар. Әгәр без шәһәр бюджетыннан акчаны кадрлар әзерләүгә җибәрсәк, бу 7% булачак.

...: Ни өчен соң укытучылар забастовкада?

– Бүген 840 сум ала торган укытучылар забастовкага чыкты, 7% акча өстик – шуның өчен институт ачмаскамы?

Фәрит Шәкүров, пединститутта тарих укытучысы: Милли хәрәкәтебездә проблеманы бер яссылыкта гына аңлау бар. Дәүләт теле мәсьәләләре бездә әле принципта куелмаган. Куела икән, без реальлек белән бәрелешәчәкбез. Саф татар бакчалары ачылачак һәр бистәдә. Принцип шулай булырга тиеш – кайда нинди мөмкинлек бар, шуны алырга тиешбез. Татар телендә сөйли ала икән кеше, аларны тупларга, җыярга, күчерергә. Теләмиләр икән, бакча саен бер группа булсын. Төрле фикер. Татар теле күтәрелсен өчен саф группалар булырга тиеш, әле ул уйланмаган.

Татарстан мәгарифе бик аяныч хәлдә. Милли хәрәкәттә сәяси көрәш иң авыры булып тоела, хәзер үк булса иде мәктәп, институт, университет диләр. Әмма, әйтер идем, төрекләр китереп кенә булмый, аларның үзләрен өйрәтергә кирәк. Татар теле факультетларында ике генә яшь кеше бар 30 яшьлек, калганнары 60 яшьлек. Һәр шәхесне санап торырга кирәк. Мактасак та, адәм рәтле укытучы берничә генә. Институтта бар алар, ләкин анда җиңелрәк. Бу безнең милләтнең беткән икәнен күрсәтә. Без ярык тагарак алдына килеп җиттек. Шартлар булмаса, 10-15 елда бетәбез. Төрле төбәкләрнең хәле бөтенләй беткән.

...: Мин укытучы пенсионер, урыс мәктәбендә укытам. Урыс мәктәпләрендә татар класслары ачтык, ә анда тәрбия буенча урыс завучы. Татар балаларын бераз татарча биетәләр дә, шуның белән бетә. Оештыручы татарча белә торган кеше булса, безнең балалар урыслардан ким булмаслар иде. Урыс завучлары татар укытучыларын кимсетәләр. Мин 13нче мәктәптә укытам. Расписаниеләрне дөрес куймыйлар.

Зиннур Әһлиуллин: Төп мәсьәлә нәрсәдә? Татар ата-аналары балаларын татар мәктәбенә бирмиләр. Үзләре гариза язып аннан алалар. Аның механизмы? – Институтларда ни өчен имтихан татар телендә бирелми? Ни өчен автобусларда татарча түгел? Әгәр шуларны таләп итмәсәк, Шәймиев, Сабировлар безгә бер нәрсә дә алып бирмәячәк. Алар кресло өчен генә тырыша, кресло өчен әйбәт икән, алар сезнең яклы, начар икән, кресло хакына ала сезне сатачак. Татар теленә урыс теле кебек үк хокуклар таләп итәргә кирәк. Шуннан инде кузгалачак.

Әскәр Ханнанов: Карар язган идем, үзгәргәндер: 1) Татар мәктәпләре буенча эшне канәгатьсез дип табарга. 2) 1992-93 елда татар мәктәпләре санын... җиткерергә. 3) татар-урыс, урыс-татар мәктәбе дигән сүзләрне гамәлдән чыгарырга. Андый мәктәп булмый. 4) Барлык мәктәпләрдә кәгазьләрне, эшне ике телдә башкарырга. 5) Барлык татар мәктәпләрендә ислам дине нигезләрен өйрәнүне кертергә. [Нигездә кабул ителде.]

Йосыф Жимангулов: Укытучыларга мөрәҗәгать. Забастовка турында җомга көнне идарә утырышында сөйләдек. – Социаль экономик таләпләрегезне гадел дип табабыз, ләкин вакыты дөрес сайланмаган. Әлегә Россия мәгарифне калдык принцибы буенча карый. Бу суверенлыкны ныгытуга комачаулый. Татар җәмәгатьчелеге тагын бер кат уйлап карарга тәкъдим итә.

Зиннур: Мин каршы бу мөрәҗәгатькә. Безне җитәкчелек мәнфәгатьләре өчен файдаланырга телиләр.

Әскәр Ханнанов: Безне авыр экономик хәлдә калдыру өчен эшләнә забастовка.

Габдулла Сәрвәретдинов: Мин принципта каршы түгел забастовкаларга. Ләкин бүгенге көндә акча Россия аша бара, әгәр укытучыларга акчаны арттырсаң, алар моны Россия биргән дип караячак. Укытучылар бер айга кичектерсен. Мәгарифне Татарстан юрисдикциясенә күчерү таләбе куярга тиеш алар башта. Шуннан соң инде без алар яклы булырбыз.

Ким Сафиуллин: Мин аларның конференцияләрендә катнаштым. Тәкъдим керттем – 50% татар мәктәпләре һәм төрле милләтләрнең мәктәпләре булсын дип.

[Хезмәт ияләре интересын сатып булса да татар мәктәбе алу бик кызыктыра, билгеле. Мәктәп бер хәл әле, ул бәягә карьера, дәрәҗә, "рекомендация" һ.б.ш.ны да бирәләр иде...]

Дамир Шәйхразиев: Забастовка булган очракта Россиягә каршы, Бехка каршы, КамАЗның монополиясенә каршы булырга тиеш. Әгәр бер ай эчендә шул таләпләре үтәлми икән, без аларны яклап чыгарбыз.

[Тәрҗемәсе: укытучылар Бехка һ.б. каршы бер ай забастовка ясап торса, шуннан соң эш хакы сорап та дәвам итәргә милли хәрәкәттән рөхсәт булыр.]

Зиннур: Әйтерсең безнең бүтән эшләр юк, укытучыларның эшләренә тыгылабыз. Без кабул иттек ди, алар барыбер аңа карамый, киресен эшли. Ни өчен әле без хәзергә мәктәп системасын стабильләштерергә тиешбез?

...: Минем хатын татар теле укытучысы. Ата-аналар килгән, зинһар укытыгыз, дип.

Габдрахман Җәләлетдинов: [Жимангулов мөрәҗәгатен кабул итәргә үгетли.]

[Татарстан президентына КамАЗ буенча мөрәҗәгать укып кабул ителде.]

___

1992 ел, 6 апрель. ТИҮ җыелышы

Көн тәртибе: 1) Искра колхозы турында; 2) митинг турында: 3) бөтендәөнья татар конгрессына әзерлек; 4) 21 мартта булган террористик акт турында резолюция; 5) төрлеләр.

Габдулла Сәрвәретдинов: Һәр җыелышта атна эчендә нәрсә эшләнгәнен штаб вәкиле сөйләсен иде. Анда штатта эшләүче кешеләр бар. Без элек хәл иткән мәсьәләләр турында берни дә белмибез. Бүген үк булсын иде. Эшчәнлекне арттырырга кирәк.

[Милли хәрәкәт кебек эшләр ихлас дәртсез эшләнми. Менә шуңа бер мисал – ТИҮ идарәсен "штаб" дип атыйлар, әйтерсең "сугышлы" уйныйлар... Артык мавыгып китмәгәндә, яхшы дәрт, бер сүз дә юк.]

Габдрахман Җәләлетдинов: Әскәр әфәнде ике җыелышта отчет бирде. Рәүф хәзер "Милли йорт"та эшли.

Зиннур Әһлиуллин: Штаб юньләп эшләмәсә, хәрәкәт тә юньләп эшләми. Соңгы вакытта эшләр яхшы бармый. Рәүф китте, аннан хәзер бер нәрсә дә сорап булмый. Җәмил әллә нигә бер генә күренеп китә. Эш Зиннурга кала. Фәрит призывниклар белән эшли. Бу бик зур проблема. Теркәлгәннәре генә 300дән артык. Минем вазифаларым оештыру, элемтә урнаштыру, начармы-яхшымы, барадыр инде ул эш. Начар булса, башкалар сынап карасын, теләгән кешеләр әлегә күренми. Я кимчелекле була. Акча бетте безнең, кассада юк. Мин мең сум булса да, бер тиен булса да эшлим, мин тормышны шуңа көйләгәнмен. Призывниклар мәсьәләсендә – яз көне призыв башланырга тиеш. Шәймиев Россия җитәкчесе белән уйный тегендә, монда да ярарга тырыша. Көз көне 1000нән артык кешене җибәрдек. Ләкин, армиядән кайта икән документсыз, аны эшкә урнаштыру мәсьәләсендә беркем дә селкенергә теләми. Алтынбаев үз өстенә алырга курка. Безнең максат – 15 апрельдә пикетлар башларга.

16сында шәһәр Милли Мәҗлесе җыела. Анда: 1) паспортлар таләп итү; 2) эшкә урнаштыру. Җибәрмәскә, чөнки качып кайтсалар, тагы да авыррак була.

Халык бераз гына йоклап китсә, федератив килешүгә кул куярлар. Җәй көне без акцияләр оештырырбыз. Әле безгә ничек тә хәрәкәтне туктатмаска кирәк.

Исрка колхозы рәисе: [Кырныш авылы турында белдерү укый.]

[Кырнышта җир бүлешү уңаеннан ниндидер хуҗалык конфликты чыгып, шуңа карата ТИҮ зур гына шау-шу күтәргән, акцияләр дә ясап алган иде. Милли мәсьәлә булмаганга, без бу эшне милли хәрәкәт белән бәйләп карамадык, шуңа язмадым да.]

Фаикъ Таҗиев: Конгресска әзерлек турында. 28-29 мартта Казанда Милли Мәҗлеснең 2нче сессияе эшләде. Анда министрлар, нәзирләр сайланды. Промышленность, авыл хуҗалыгы, финанс, дин эшләре, мәдәният һәм белем бирү буенча Милли Мәҗлеснең җирле оешмаларының эшчәнлеге турында закон кабул ителде. Безнең рәис Тәлгать әфәнде проект укыды – Россия белән Татарстан мөнәсәбәтләре турында карар кабул ителде. Анда Татарстан Россия составында түгел диелә. Берьяклы вәкаләтләр бирү дөрес түгел дип табыла. Бу үзеңне автономия дип тану дигән сүз, шуңа күрә, вәкаләтләр алмашу турында гына, сүз йөртергә мөмкин.

[Милли Мәҗлестә министрлар сайлануга игътибар итегез (бигрәк тә промышленность министрына!) – "параллель власть" уены нинди абсурд тирәнлеккә җитеп өлгерде! Ә баш уенчы Тәлгать Абдуллин әле бүген дә Татарстанның иң зур акыл ияләре рәтендә йөри.]

14-15 июньнәрдә конгресс була. Оештыру комитетының составы буенча исемлек басылган иде. Милли Мәҗлес үз кешеләрен тәкъдим итте.

[21 марттагы террористик акт турында резолюция.]

Яңа шәһәрдә вакытлыча мәчет ачылды. 2/4 йорты.

Мөдәрис Мәсәлимов, Киевтан килгән: 4 меңгә якын булган татардан бик күп сәлам. Пединститутка эшкә килдем. 1989 елны Украина республикасында бөтен төрки халыкларының мәдәният үзәге оештырылды. Татар җәмгыяте анда аерым статус алды, иң актив җәмгыять. Балалар укыта башладык. Ләкин кыенлыклар да бар. Төрки халыклар үзәгенең рәисе куркаграк кеше, сәясәт белән бик үк шөгыльләнергә рөхсәт итми. Шуңа күрә күпләр аннан чыгып ислам үзәгенә күчтеләр. Анда бина бар, тырышып халыкны уятабыз. Бәлки белмисездер дә, Кырым татарлары Украина Югары Советы алдында пикетлар оештырдылар. Плакатлар белән ятарга уйлаганнар иде, ләкин БДБ башлыклары җыелган чорда милиция тарафыннан кыйналдылар. Белмим ничек хәзер хәлләре.

___

1992 ел, 20 апрель. ТИҮ җыелышы

Әскәр Ханнанов: Кырныш авылы буенча (Искра колхозы): чәршәмбе көнне пикет булды. Мәсьәлә бик озак каралды. Шәһәр советы эшен күрдек, республика Югары Советы белән аермасы юк. 8ләр җиткәндә генә безне эшне карадылар. Без чыкканда берәү дә пикеттан таралмаган иде.

Дамир Галимҗанов: Уфага бару турында. 12 кеше ачлык игълан иткән. Дамир Гарифуллин дигән кеше больницада ята. Кичә Бәләбәйдән килеп бер тәүлек ач торганнар. Чаллыдан 6-7сендә көтәләр. Анда бик көчле митинглар булачак. Автобуслар кирәк булыр. Халык күтәрелгән. Яңа гына хәбәр иттеләр: ике пожар машинасы куйганнар. Студентлар бик килә ди.

Наил Мансуров: (русча) Референдумга әзерлек вакытында безне чеченнар һәм Башкортстан яклады. Бүген Башкортстан җитәкчелегенең сатлык булуы аркасында, алар авыр хәлдә. Аңа [Б. президентына, федератив килешүгә кул куярга] беркем дә вәкаләт бирмәгән иде. Аны бик кысканнар диделәр. Анда хәзер аны отставкага җибәрү һәм федератив килешүне юк итү өчен хәрәкәт башланды. Килешү әле ратификацияләнмәгән. Җавап йөзеннән аларга теләктәшлек кирәк. Аларның яшьләр оешмалары бик радикаль, алар бердәнбер бәйсезлек өчен көрәшүчеләр. Ә "Урал"да партократлар утыра, алар башкортларны татарларга каршы котырталар. Әгәр Башкортстан ратификациягә бармаса, бу бик зур үрнәк булыр иде. Шәймиевка да бит басым ясала. Без барсак, нәтиҗәгә тәэсир булыр иде. Рәхимов татарлар да катнашыр дип курка. Башкортстан ТИҮе бик зур хата ясады, алар Башкортстанны Россиядә калдыру ягына чыктылар. Куркак позиция.

Безнең бару тарихи вакыйга булачак. Россия инйформация чаралары бу турыда бик сөйләячәк. Ике халыкның берләшүе бик зур резонанс алачак. Мин сезне, бигрәк тә яшьләрне, барырга чакырам. Шимбәдә чыгарга кирәк. Анда төштән соң барып җитәбез, төн кунабыз, ачлар белән бер тәүлек ач торабыз. Палаткалар алабыз. Автобус алу өчен акча кирәк. Мин кертәм 70 сум. Башкорт халкының азатлыгы өчен сезне дә акча кертергә чакырам. Оештыру комитеты төзибез, иртәгә мин автобус турында килешергә барам. ТИҮ хәл итәр кемнәр барасын, 50-100 кеше булса яхшы булыр иде. Хәзер Зиннур әйтер. Сәмәркандтан килгән кеше 100 сум бирде. [Акча җыю.]

Зиннур Әһлиуллин: Без Уфага барсак, анда дистәләгән мең кеше җыелачак. Анда чирле кеше бармасын. Башкортстанда администрация юлгда тоткарларга мөмкин. Әгәр туктатсалар, бөтен юлны кисәргә без әзер булырга тиеш. Күбрәк яшьләр кирәк, көчлерәк кешеләр. Якшәмбе көнне көндез килсәк бик яхшы булыр иде. Барасы килгән кешегә, шимбәдә поезд китә. Кайтканда сәгать 10да Әлмәткә кереп чыгар идек, анда Милли Мәҗлес.

...: Автобус булса, пединститут бара, студентлар. Без барсак, бөтен Уфа җыелачак.

...: Бу эш буенча комиссия төзергә тәкъдим булды. Сез рәис булырсыз инде. Дамир, Наил, Г.Зарипов, Рәхимов, Якуп Хөснетдинов – комиссия составы. Автобус кына кала. [68 кеше теләп кул күтәрде.] Ким дигәндә өч кеше йөрегез. Уфа Казан кебек, һәр җирдә шпион. Якшәмбе көнне көндез яки кич белән китәргә кирәк. Автобусны 12 тирәсендә бирәбез. ТИҮ янында, пединститутка кереп чыгарбыз узганда.

Тәлгать Әхмәдишин: ТИҮ пленумы турында. Шимбә көнне булды пленум. Чаллыдан 4 кеше барды. ТИҮ идарәсендә партократлар утыра. Куйганнар структура һәм акча мәсьәләсен. Элек пленумнан тәҗрибәбез бар иде – бу мәсьәләләр иң артка калды. Бик тәҗрибәле алар. Татарстаннан анда кеше бик әз иде. Көне буе партия җыелышы кебек барды. Безгә бик начар тәэсир калдырды. Милли Мәҗлесебез бар, булачак конгресста тагын бер Милли мәҗлес сайларлар дип. Моны ТИҮ ясарга җыена икән. Нәкъ шундый ук Милли Мәҗлес, гомумтатар парламенты. Партократлар кулындагы Милли Мәҗлес. Безнең фикеребезчә, булачак конгресска безгә барырга кирәк булыр. Анда Милли Мәҗлес сайлатырга ирек бирмәскә кирәк. Милли хәрәкәт анда икегә аерылачак.

Зиннур Әһлиуллин: Мөлеков, Дамир Исхаков үз йөзләрен күрсәттеләр, идарә Шәймиев органына әйләнде. Аларга берничә миллион акча күчергәннәр, безгә отчет бирмәделәр. Аларны шуңа сатып алганнар. Алар бернинди тәнкыйть белән шөгыльләнмиләр. Шәймиев "особый статус" дип сатып ята. ТИҮ бары тик халык мәнфәгатенә буйсынырга тиеш. 85%ы элекке коммунистлар. Мөлеков гомер буе КПСС тарихы укыткан кеше. Аларны төшереп карар идек без, тавыш җыя алмыйбыз. Читтән килгәннәр күп, ә алар берни белми, кем татар халкы турында матур сөйли – алар шул яхшы. Алар җыелыш буе Милли Мәҗлесне тәнкыйть иттеләр, пычрак аттылар. Татар халкы исеменнән акча ашап ятучылар алар хәзер.

Тәлгать Әхмәдишин: Анда берничә кеше генә таркаулык кертә. Дамир Исхаков, Мөлеков, Нәби Дәүли. Референдумга Шәймиев үз креслосы какшый башлагач кына барды.

Илдар Хаҗиев: Мөлеков Марат абый иң беренче булып милли хәрәкәтне башлап җибәрде.

...: 2250 сум акча җыелды. Наил Мансуровка тапшырыла.

Зиннур: 1нче Май турында. Үткәргән очракта Азатлык мәйданында булырга тиеш.

Тәүзих Гыйльманов: КамАЗ профсоюзлары 1 Май уздыру турында төрле мәгълүмат бирәләр. Күптән түгел "Нур" гәзитендә, Сабантуй мәйданында җыелырга исәплиләр, дип яздылар. Ачык фикерләре дә юк, хәзерге профсоюзлар – барсыннан да әшәке паразит орган. Эшчеләрне берничек тә якламыйлар. Профсоюзларның автолавкалары да булыр, әмма безнең төркем зуррак булырга тиеш.

...: Анда җыелган эшчеләр арасында да безнең кешеләр булырга тиеш.

...: 20 совет депутаты, 18 шәһәр советы депутаты, 2 район советы депутаты Милли Мәҗлескә керде.

...: КамАЗ митингында ТИҮ катнашкан булса, бу бик зур нәрсә булыр иде.

Ким Сафиуллин: Шәһәр прокурорына. Дамир Сафин язган. Аңа кораллы һөҗүм булган. Каравылчыларга һөҗүм турында.

Илдар Хаҗиев: Кәгазь алдык бүген кул куйдырып Чаллы якташлыгыннан Үзәк урамны алу турында, тиз арада без алардан бушатачакбыз.

[Нинди кәгазь булгандыр, әмма берни дә бушамады.]

___

1992 ел, 25 май, ТИҮ җыелышы

[Милли хәрәкәт оешмаларының әкренләп таркалышка, торгынлыкка бата баруы, аннан да бигрәк, милли тематиканы кыю яктыртып килгән гәзитләргә үтә дә салкын карашы аркасында, без ТИҮ җыелышларыннан атна саен яртышар бит хисап бирүне бетереп, очрактан-очракка гына калдырдык. Ә анда бу үзгәрешне күрмәделәр дә...]

Әскәр Ханнанов: [ТИҮ рәисе хисабы] Авыр заманнар кичердек. Хөкүмәттән дә, Югары Советтан да эш юк, шуңа күрә битарафлык көчәйде.

ЗЯБтагы мәчеткә ай куелды. Бик күп шовинистларның авызы кыйгайган иде. Димәк бу эшне дәвам итәргә кирәк. Көн саен азан әйтүне кертергә вакыт.

Икенче зур мәсьәлә – республика номенклатурасы оештырган съезд [Татарстан халыклары съезды]. Бу теләгәнне чынлыкка санау булып тора. Бер җитди мәсьәлә дә каралмады.

Рәсәйдә бөтен җирдә камчылы казаклар. Күптән түгел казакларның чеченнар белән бәрелеше булып алды. Хәзер алар Казанда да күренә диләр. Ә бездә бернәрсә дә юк. Безнең хәрби формированиеләр булу тарихта булган хәл, Югары Советтан берничә үз полкыбызны оештыруны таләп итәргә кирәк. Чик буйларында авылларга инде һөҗүм итә башладылар [??]. Тел мәсьәләсе кермәде. Закон кабул итү тагын кичектерелде. Киләсе елга мәктәпләр тагын элеккечә калырга мөмкин. Киләчәктә бер генә дәүләт телен таләп итәргә кирәк булыр.

Аннары, Милли Мәҗлесне җанландырып җибәрергә кирәк. Ике ай үтте, ә нәтиҗә әле бик аз. Бөтен җирдә хәзер властьны Милли Мәҗлес алды, беркем кычкырмый [??].

[?? – ялгыш язылган да кебек, урыннарда Милли Мәҗлес бүлекчәләре, үзәкләрдә министрлыклар төзелеп "нәзир"ләр билгеләнүне власть алу дип күрү дә кебек... Милли хәрәкәт байтактан бирле инде реаль тормыштан аерылып "ак болытларда йөзә" иде, – күренсә дә күренер, берни гаҗәп түгел.]

31 майда Гренада паркында яшьләрнең беренче кичәсе була.

Аннары, "Милли йорт" чәйханә ачу турында сүз алып бара.

["Сүз лабораториясе" иде ул, сүз артында нидер булган дип уйламаска.]

Җир мәсьәләсендә безгә үзебез өчен дә, шәһәр советы өчен дә, Югары Совет өчен дә эшләргә туры килә. Мафия безне кыса. Җирне без аны эшкәртүчеләргә бирүне оештырырга тиешбез. Җәберләнүчеләрне без якларга тиеш. Кайбер җирләрдә бакчаларны коттедж төзү өчен алырга телиләр.

 

Зиннур Әһлиуллин: Җир турында мәсьәләне тикшерәбез. Барсы язылган 20 гаилә. Күп түгел, дөресен әйткәндә, 70 кеше булса, эш алып барырга мөмкин булыр иде. Тулай торакларда халык аракы эчеп ята КамАЗ җир, квартир бирер дип. Ә КамАЗ читтән килгәннәргә бирә. Быел безнең 2 төп мәсьәлә булырга тиеш: Милли Мәҗлес һәм җир мәсьәләсе. Аннары, Югары Советны отставкага җибәрергә кирәк. Төп максат – халыкны йоклатмаска. Ни өчен алар сузалар? Без картайыйк, балалар урыслашып бетсен диләр. Хәзер Югары Советта партхозактив. Без былтыр Казанны өч тапкыр селкеттек. Быел да бер тапкыр булса да селкетергә кирәк булыр.

Бәлки безгә җылы чакта җыелышны тышта үткәрергә кирәктер.

[Чыннан да үткәреп карадылар. Әмма бу рәвешле "халык арасына чыгу"ның бер дә шәп түгеллеге натурада тиз күренде.]

Зыятдинов: Яңа шәһәрдә балалар бакчасында мәчет ачуга ирештек. Аны җиренә җиткерү эшләре алып барырга кирәк. Кемнең мөмкинлеге бар, килсен иде. 2/14 йортына.

Наилә Вилданова: Югары Совет эше турында фикерләргә кушылам. Депутатларга мөрәҗәгать иттек. Узган атнада тулай торакта яшәгән бер солдатны кыйнаганнар, якут милләтеннән. Без аны бер квартирга алдык. Якутиягә хәбәр иттек. Шаккатарлык бер нәрсә күрдек – сәгать икедә сөйләшкән идек, [икенче көнне] сәгать бишкә якут республикасыннан Мәскәү аркылы килеп җиткәннәр: ул егетне алдылар һәм Якутиягә алып кайтып киттеләр. "Без үзебезнең якут солдатларын кыйнатмаячакбыз", – диделәр. Бездә кайсы депутат Якутиягә очарга әзер? Яшереп саклаган өчен безгә бик рәхмәт әйттеләр. Безнең депутатлар өлгереп җитмәгән. Шәһәр советы депутатлары беренче сессиядә бернәрсә әйтмәгәннәр иде, икенчесендә бертавыштан бу мәсьәләне Югары Совет сессиясенә кертергә дигән карар кабул иттеләр. Әмма әниләр йөрмәсә, бер нәрсә дә булмаячак.

Кемнәр кыйналып кайта, аларның әниләре дә йөри. Ә кем йокысы туймаганга кайта, аларның берсе дә йөрми.

Әсфәндияр Хәйруллин: Шимбә көнне Казанда Татарстан халыклары съезды булды. Төп максаты безнең мәсьәләне чишү түгел иде. Бәлки президентның тагын татар конгрессы алдыннан башка милләтләрне тынычландыру максаты булгандыр. Бәлки аңа Мәскәү белән көрәшергә козырь кирәк булгандыр. Бу минем генә фикер, бәлки хатадыр. Чаллыдан бөтен җәмгыятьләр барды (12). Бәлки шулай кирәк булгандыр, милләтләр вәкилләре чыгыш ясарга тиеш булгандыр. Соңыннан безгә дә сүз бирделәр. Чыгышлар йомшак булды, бәлки шулай тиеш тә булгандыр. Мәскәү урыс җәмгыяте вәкиле чыгып китте, сүз бирмәгән өчен. Соңыннан Сабиров сүз биргәндә, ул залда юк иде. Ул съезд шулай тыныч үтәргә тиеш булгандыр.

...: Сценарие алдан язылган иде, шуның буенча барды. Мин сорау җибәргән идем, җавап булмады. Халыклар санын элекке сан алу буенча бирделәр.

Галимҗан Зарипов: 19-21 июньдә Казанда бөтентатар конгрессы үткәрелә. Мең делегат катнаша. Опера-балет театры бинасында. 19ында – җыелыш, 20сендә – Болгарга чыгу, 21е – Сабан туе. Безнең делегацияне Алтынбаев җитәкли, 18 кеше сайларга кирәк булыр. Баруны мэрия үзе өстенә алыр. Кемдә фикерләр бар, 356нчы кабинетка килегез.

...: Делегатлар арасында халыктан вәкилләр булмас кебек.

– Алтынбаев ялда, шуңа күрә безнең карамакта булыр. Үзебезгә ошаганча эшлик.

Чаллыда сабан туе 14ендә була. 11е көнне Корбан гаете. 12сендә шушы залда кунаклар белән очрашу, 13е көнне Строитель стадионында зур концерт. Япония татарлары килергә тиеш. Төркиягә, Азербайҗанга чакырулар җибәрдек, бер генә кеше килсә дә, очрашу оештырабыз.

Илдар Хаҗиев: Сабан туе турында кыска гына информация. Элек чыгалар иде дә гомер буена спорт белән шөгыльләнгән кешеләр, бүләкләрне алып китәләр иде. Хәзер халык чыксын, уеннарны оештыручылар милли хәрәкәттән булсын.

Наил Мансуров: Башта президентның коттеджлар төзү турында карары турында. Таҗикстаннан бүгеннән меңләгән кеше кайтырга әзер, торак кына кирәк. Кырым татарлары үз җирләрендә җирне басып алдылар. Кырым тактикасын кулланырга кирәк безгә. Шундый юл белән шәһәрләр тирәсендә татар бистәләре төзергә кирәк.

[Татар бистәләрен баягы "сүз лабораториясе" үзәк бер "институт" дип карый иде, ләкин, билгеле инде, казык та кагучы булмады.]

Сессия турында. Бик авыр тәэсир калдырды. Референдумнан соң беренче сессия иде. Тарихи әһәмият булырга тиеш иде. Үкенечкә каршы, партия аппараты элек ничек булган, шулай алып барды Мәскәүгә яраклашып, әйтерсең бернинди референдум булмаган. Беренче мәсьәлә итеп референдум карарын раслау каралган иде, минем тәкъдим белән алдылар аны. Бу җитәкчелек өчен көтелмәгән хәл иде. Ике ай үткәч, суверенлыкны тормышка ашыру турында программалары юк аларның. Россия нинди килешүгә риза булыр дип куркакларча көтү позициясе. Ә Россия бернинди ташламаларга бармаячак. Республика җитәкчеләре тынычланып, элеккечә яшәү турында уйлыйлар.

Суд, хокук саклау органнарын Татарстан юрисдикциясенә күчерү мәсьәләсен күтәрдек. Аларның җитәкчеләре бертавыштан каршы сөйли башладылар. Төрле авырлыклар дип, ә Россия патроннарны бушлай бирә дип. Мин бик кискен сөйләдем. Башта бөтенесен үз кулыбызга алырга, аннары гына кирәк кадәр вәкаләтләрне Россиягә бирергә тиешбез, дип. Соңыннан-соңыннан диделәр, бәлки 20 елдан булыр, аларча барса. Антоновның хыянәте аркасында хокук саклау органнарын Россия безнең суверенлыкка каршы куллана. Залда 3/4 депутатлар, номенклатура вәкилләре, йоклап утыралар. Минем янда бер юан адәм утырды, йоклаганда шундый гырлый... Кичләрен алар эчке мәҗлесләре оештыралар. Югары Совет үз эшен эшләде, хәзер отставкага китсен.

Зиннур: 19ында барабызмы Казанга?

– Референдум үткәрделәр, әйбәт булды, хәзер инде көндәлек эш кирәк, хәзер законнар ясарга кирәк. Шунсыз суверенлыктан бер нәрсә калмаячак. Бу – аңа үлем куркынычы. Югары Совет отставкага китсен өчен Беларусь варианты да бик яхшы булыр иде. Имзалар җыярга. Профессиональ Югары Совет булсын. Безгә хәзер көтәргә кирәкми, таләп итәргә кирәк. Мин отставкага китәргә теләмәс идем, әмма теге йоклап утырган булдыксызларны куар өчен риза булам.

Харис Миңлеголов: Узган якшәмбе көнне КамАЗның җәмәгать оешмалары һәм информация чаралары белән эшләүче службасында КамАЗ милициясе җитәкчеләре белән очрашу булды. Анда Тәүзих Гыйльмановны өеннән алып китү мәсьәләсе дә каралды. Тәнкыйть сүзләре дә әйтелде, аннары уртак телгә килдек. Аларның милициясе кимсетә торган алымнар кулланып эшләгән. Милициянең анда профессиональ дәрәҗәсе түбән. Мондый очракларны булдырмаска вәгъдә иттеләр. Сылтау – ул төнне заводта зур урлашу булган.

Җир мәсьәләсендә бер фикер әйтәсем килә. Шилнә елгасының теге ягында патша авылы [коттеджлар бистәсе] барлыкка килә. Кемнәр анда яшәячәк – аллага билгеле, кешегә юк. Бу мәсьәләгә кайтып берәр карар кабул итәргә кирәк.

[Игъланнар, вак-төяк тәкъдимнәр.]

___

1992 ел, 29 июнь. ТИҮ җыелышы

Шаһидулла Зәйдуллин, Үзбәкстан ТИҮенең рәис-координаторы: Йөз меңләгән халкыбыз чит илләрдә, кеше бусагасында диярлек йөрибез. Әмма ләкин, бүгенге көндә халык башкачарак үзгәреп китте. Берничә ел элек туган илгә кайту турында уйлаганнары да юк иде әле, хәзер бик күп татарлар кайтырга телиләр. Ә Татарстан читтә яшәгән татарларны кабул итүгә әзер түгел. Шәймиев Кәримов белән шул мәсьәләдә сөйләшүләр алып барсын иде. Ташкент – Казан арасы гүр газабына әйләнде. 1000 сумлык контейнерлар 10 меңгә әйләнеп калды. Милләттәшләребез андый акчаны һичвакытта күрмәгәннәр. Татарстан хөкүмәте үзенең транспортын бирсә әйбәт булыр иде. Ничә еллар инде Сабировка, Шәймиевка мөрәҗәгать итәбез, файдасы юк.

...: Мин егерме ел Урта Азиядә яшәдем, анда татарларның малайлары әтиләрен батя дип йөртәләр. Монда үзебездә дә андыйлар күп. Нинди татарлар кайтырга тели, шуны әйтегез.

Әскәр Ханнанов, ТИҮ рәисе: 9 июльдә Күмертауда татар, башкорт, казах халыкларының җыелышы була. Шул мәсьәлә буенча.

Габделхаков: Мин Башкортстаннан. Башкорт, казах, татарлардан күп сәлам алып килдем. Безгә империягә каршы берләшергә кирәк. Шуның өчен Күмертау шәһәрендә зур җыен була. Татарстаннан делегация кирәк безгә. Башкорт халык партиясеннән була, Оренбург мөселман хәрәкәтеннән, Казахстаннан киләләр. Калмыкстаннан килергә тиешләр.

[Җыелышка кунаклар килде: Шәйхелислам мөфти Тәлгать Таҗетдин, БДБның Европа өлеше мөселманнарының рәисе; 2) Габделхак Саматов, казый, Татарстанның баш мөхтәсибе; 3) Нурмөхәммәт хәзрәт – Башкортстанның баш мөхтәсибе; 4) Җәгъфәр хәзрәт – казый, Ростов өлкәсенең имам-мөхтәсибе; 5) Вагыйз хәзрәт, казый, Самара өлкәсенең имам-мөхтәсибе; 6) Идрис хәзрәт, Чаллы регионы мөхтәсибе; 7) Җәгъфәр хәзрәт, Петербургның баш мөхтәсибе; 8) Рәфкать Гыйльманов, нәзарәтнең халыкара эшләр бүлеге башлыгы; 9) Согуд Гарәбстаныннан һәм Киевтан берәр кунак.

Кыскача дога (Татарстан мөхтәсибе, баш имам Габделхак хәзрәт)]

Әскәр Ханнанов: Конгресс эйфориясе гәзит битләреннән төшми. Ул татар җиренә тарту көченең зур икәнен күрсәтте. Кайтырга теләүчеләр күп. Бүгенге көндә халык җыены миграция мәсьәләсендә үз сүзен әйтергә тиеш. Кайткан кешеләрне каршы алырга һәм башкалар. Хәрби шәһәрчек казармалары, балалар бакчалары, административ корпуслар, буш квартирлар. Сугыш вакытында сыйдырган икән, нишләп үз милләттәшләребезне сыйдыра алмыйбыз?

Икенче мәсьәлә – хәрби хезмәт мәсьәләсе. Конституциядә ватанны саклау изге бурыч дип язылган. Безнең ватан кайсы төбәк була? Бу мәсьәләгә Татарстан хөкүмәтенең әле җавап биргәне юк. Бу – җинаятьчел салкынлык. 1.5 мең быел армиягә китәргә тиеш дип теркәлгән. Яңа юллар уйлап табалар янәсе – Идел буе округында гына хезмәт итәчәкләр. Татарстан Югары Советы депутатларына мөрәҗәгать итәбез һәм наказ бирәбез: сессиядә бу мәсьәләне хәл итмисез икән, сез безнең депутатлар түгел.

Атна эчендә бик күп гражданнар эштән колак какты, алар арасында күбрәк татарлар. ПАТПда безнең милләттәшләр бик күп кыскартыла. Безнең рәсми органнар, мэрия, прокуратура кырдагы позициядә тора. Прокуратурага килми гражданнар, киләләр ТИҮгә. Техмонтаж җитәкчесе пенсиягә китә. Баксаң, бу предприятиедә мастердан башлап эшләгән татар иптәш бар, баш инженер – юк, аны куймыйча, Менделеевтан бер урысны китермәкче булалар.

["Гражданнар"ның мондый эшләрен ТИҮ җыелышында күтәрүнең заказ буенча эшләнмәвенә мин ышанмыйм. Юкса, күзләре чыкканмы әллә моның нинди "милли мәсьәлә" булуын күрмәскә? Без шундый очраклар уңаеннан күпме язган, сөйләгән, үгетләгән булдык заманында, бәлки ялгышларын аңларлар, туры юлга кайтырлар дип... Юк, без ялгышканбыз... Белгән песи нинди май ашаганын...]

Шәһәр күләмендә приватизация комиссиясенең эшли алачагына ышаныч юк. Без күп ысулларны үттек инде. Нәтиҗәсе халыкка каршы булырга гына мөмкин. Халык көннән-көн бөлә, Татарстан байлыгы талана. Таможнялар эшләми. Приватизация комиссиясенә халыкка якынрак торган кешеләр тәкъдим итәбез. ТИҮ Сәрвәретдиновны кертүне сорый. Ул "Йорт" кече предприятиесеннән.

...: Нигә Алтынбаев килмәгән?

– Соңгы мәсьәлә. ТИҮнең рәсми органнар белән мөнәсәбәте. Рәсми органнарның абруе төшә, халык алардан бизә башлады. Аларны кабинетларга ихтыяҗ гына китерә. Мәсьәләләр соңгы вакытта кискенләште. Конгресска делегатлар сайлаганда да шулай булды. Әмма безнең уртак эшләребез дә бар. Суверенлык өчен көрәш. Каршылыклар каян килеп чыга – милли мәсьәләләрне тиешенчә хәл итмәүдән. Мәсьәләләр анда айлар буена сузыла. Рәсми органнар белән без күпме булдыра алабыз, бергә барачакбыз. Алар эшләми икән, без параллель эшләячәкбез.

Тәлгать Таҗетдин: Бүген безнең сессиябез булды. Чаллыда тагын 3 атнадан үткәреләчәк бәйрәмебездә төрле шәһәрләрнең вәкилләре катнашачак. Өйләгә кадәр без олы бәйрәмебезне ничек итеп үткәрү турында сөйләштек. Өч ел да өч ай вакыт эчендә мәчетебез салынып бетте. Кайберәүләргә озак сыман тоелды. Бөтен СССР дип аталган дәүләттә 4002 арасында салынган иң олы мәчетләрнең беренчесе бу. Мәчетне ачуга 45 дәүләттән вәкилләр катнашалар. Ул ислам динен кабул иткәннең 1103 еллык бәйрәме вакытында була. Нигез салу кәгазьсез килеш башланган иде, сигез ел буена азапландык, агач мәчет булса да, дип. Мәчетнең нигезен салабыз дигәндә дә шушы бинада өч сәгать буена сөйләштек, юк, булмый, юк, була дип. Ләкин булды. Замана фикерләрне генә түгел, кешеләрне дә үзгәртте. Элек "юк" дигәнне дә урынбасарлардан гына ишеткән булсак (түрәләр үзләре чыкмаган иде), хәзер бу бинада без шәһәрнең олы кунаклары итеп кабул ителдек. Чаллы җитәкчесенә рәхмәтләремне белгертәм. Бөтен шәһәр халкы исеменнән. Мәчет ачуның зур куаныч икәнлеген, оешмаларның моннан соң да дин өчен ярдәм күрсәтәчәк икәнлеген иптәш Атнагулов [Алтынбаев?] безгә җиткерде.

110 чамасы гына укыган хәзрәтләребез бар 10 миллион татарга. Без алланың инструментлары гына. Анда өметебез, аннан куәтебез. Элек Казан җиңелгән чакта монда яралылар калдырылган иде. Шул чактан ул Яр Чаллы дип атала. Бу Чаллының гына бәйрәме түгел, һәр иманлы кешенең бәйрәме. 20 июль сәгать 11дә 45 дәүләт вәкилләре катнашачак, ислам дәүләтләренең дин эшләре министрлары, бизнесменнар, сәүдә һәм промышленность министрлары. Икенче көнне көне буена диния нәзарәте һәм Татарстан бизнес үзәге, ислам үсеш банкы катнашында бизнес-конференция була. Без ачу белән генә түгел, милләтебезнең аякка басуы өчен эш итәргә телибез. Диния нәзарәте соңгы 2 елдан бирле Татарстан һәм Башкортстан дәүләтләрен 45 ислам дәүләтен берләштерүче оешмага чакыра. Бөтен дөнья ислам оешмасына. 45 дәүләтнең БМОсына. Мин шул оешмада ислам координацион үзәгенең әгъзасы. Татарстан белән Башкортстан аңа керү белән, дөньяның өчтән бер дәүләтләре безне таный дигән сүз.

Аннан соң, кайберәүләр диния нәзарәте хөкүмәт белән эш итә, ышанып булмый, муллалар коммунист, диләр. Кичәге коммунистлар үзләре безгә шуны сөйлиләр. Эш иттек тә, эш итәчәкбез дә. Патша белән дә, Сталин белән дә эш иттек, диния нәзарәте рәисе Риза Фәхретдин Сталин белән кара-каршы утырды. Алланың әмере шулай куша. Без нинди булсак, хөкүмәтебез шундый була. Сез нинди булсагыз, сезнең түрәләрегез шундый була, дигән Коръән. Без төзәлсәк кенә хуҗалар төзәлә.

[Елатырлык итеп сөйли, ә асылда нәрсә ди? – Патшага да, Сталинга да Әлхәм укуны ислам принцибына күтәрә. Шул принциптан чыгыптыр, соңрак әле Россиянең Чечняга каршы сугышын да хуплаячак, сугыштан кайткан контрактникларга "ярдәм" белән мәш килеп йөриячәк. Шул ук принциптан чыгыптыр, әлегә милләт, суверен республикалар турында соклангыч сүзләр әйтә.]

Мин бу мәчетебез ачылып та буш булуыннан куркам. Меңләгән балалар килә безгә укырга дип, ләкин мәчеткә килгән абзыйлар, апалар сирәк. Менә дигән мәчетләребез дөм буш. Көттек коммунизмны, хәзер динне дә муллалар төзесен дип көтеп торабыз. Атна саен җомгада без шушындагы кебек җыелырга тиешбез. Беркемнең дә җомгага бармаска хакы юк. 15 минут вәгазь тыңларга ни була шәһәребездә, мәхәлләбездә? Бөтен эшләрне мәчеттә аңлашып хәл итәргә тиешбез. Хуҗалар безгә Америкадан килмәгән. Бүген хәбәрдарлык, теләсә кемгә әйтеп була ачыктан-ачык. Ләкин иртәгә әз генә тегеләй булып китсә, күпме батырлар калыр икән арабызда? Мәчетләребезнең яңадан манараларын кисә башласалар, кем булыр икән аларның яннарында?

Заманны, патшаларны сүкмәгез, дип әйтә аллаһ. Безнең милләткә кайтуыбыз чын, төп динебезгә кайту да. Динсез була торган булсак, бөтен татарның юк булганы мең артык. Имансыз булсагыз, сезне себереп түгәрмен дә, урыныгызга бүтән халыкларны китерермен, ди. Карагыз, ничек чиркәүләр күтәрелә. Үрнәк алмасак, эшебезнең мәгънәсе әз булыр.

Башка милләтләрне кимсетү безнең юлыбыз түгел. Әле без яңадан дәүләт булу дәрәҗәсенә килә яздык һәм булыр да, бу илебезнең президентыннан да тормый, аллаһының теләгеннән, безнең ниятебездән тора. Рәсми итеп әйтәм: Татарстанның президентына һәм хөкүмәтенә рәхмәтемне белгертәм бөтен яклап уйлап алып барган сәясәт өчен. Дошманлык күрсәтә торган булсак, динебездән китәбез, илебезне җәһәннәмгә салабыз. Җир өчен талашканнарны җир йотар, ди. Күпме кирәк безгә җир, барсы да бар. Бар нәрсәбез бар. Шуның өчен милләт-ара мәсьәләне бик акыл белән алып бара Татарстанның хөкүмәте. Шуннан авышсак, аллаһ сакласын, монда кан булырга мөмкин.

...: Диния нәзарәтен Татарстанга күчереп булмыймы?

– Сезнең ярдәмегез килгән иде инде Уфага, рәхмәт! [Башкортстанның суверенлыгын яклау акцияләренә теләктәшлек белән барган Чаллы делегациясен күздә тота.] Без дин әһелләре итеп санасагыз, безнең эшебезгә кысылмагыз!

...: Башкортстан Россия составында калды. Бердәнбер Татарстан бар.

– Диния нәзарәте моннан 203 ел элек Уфада ачылды. Аның нигезе шунда.

Киевтан килгән хәзрәт: Киевта әлегә кадәр мәчет юк. Мөселман яңа елы белән котларга рөхсәт итегез.

Идрис хәзрәт: Самарадан Вагыйз хәзрәт, Башкортстаннан баш хәзрәт, Петербургтан, Мәскәүдән баш казыйлар, алар да безнең пленумда катнаштылар.

Зиннур Әһлиуллин: Мин, әлбәттә, дин ягыннан бик сай... бер фикергә килдем. Без коммунизм идеологиясеннән арына барабыз. Коммунизмны тоткан кешеләр соңгы чиктә урыслашып бардылар. Ә без мөселман булып гарәпләшеп бармыйбыз микән? Һәр халыкның үз юнәлеше булырга тиеш дин буенча. Әгәр фарсылар шигый юнәлешен тапмаган булса, алар да гарәпләшкән булырлар иде.

[Динне нинди дә булса максат өчен кирәкле бер инструмент дип карау, халыкны "максатка ярашлы" дингә чукындыру теләге – бик күп эшлеклеләргә хас нәрсә. Ә алла кайсы диндә хак – ансын уйлау да юк.]

Әскәр Ханнанов: Шәһәрдә 60тан узган 20 мең кеше бар, мәчеткә йөрмиләр.

Зиннур Әһлиуллин: Безнең шәһәрдә елына 3.5 мең солдат алына. Быел 60%ы бармаган. 500 кеше кайтты. Һаман да Югары Совет моны хәл итми. Алтынбаев 3 көн эчендә хәл итәм дигән иде 15 апрельдә, 3 ай үтте. Болай яшәп булмый. Тегеләр бер нәрсә дә эшләми, болар килеп иман диләр, аның белән генә яшәп булыр микән?

___

1992 ел, 7 июль. ТИҮ җыелышы

Көн тәртибе: 1) Круглое Поле станциясендә булган башбаштаклык; 2) Татарстан белән Россия арасында барган сөйләшүләр; 3) Күмертауга бару турында.

ТИҮ рәисе хисабы (Ә.Ханнанов): Атна вакыйгаларга бай булды. 30 июнь көнне мэрия җитәкчеләрендә булдык. Алтынбаев һәрвакыт очрашып торачагын әйтте. Безнекеләр Күмертауга барып кайттылар. Безнең делегациягә сүз биргәннәр, алгы сафта баручылар дип караганнар. Солдатлар мәсьәләсе кискенләште. [Россиянең оборона министрлыгы комиссариатларына мөрәҗәгать укый.]

...: Балаларыбыз үлеп кайтты...

...: Берсен дә җибәрмәскә!

...: Ипине яшереп ашыйбыз, ди. Җибәрмәскә балаларны! Өч малаемны армиягә бирдем, дүртенчесе генә менә шулай булып кайтты.

– КамАЗ радиосы шәһәргә чыгарга тели. Монда тыеп тору методы белән генә түгел, үткенрәк эшләргә кирәк

Телләр турында [Икетеллелек кирәк дип урысча язылган карар укый.] Елгаларда бөтен җирдә Россия флагы белән йөриләр. Үзебезнең кораблар булса да. Безгә моны эшләтмәскә кирәк.

Бүген бер татар укытучысы килде 52нче мәктәптән. Торак мәсьәләсе, күрше бүлмәдә бер алкоголик тора ди. Теләсә ничек мыскыллый ди боларны. Ире нәрсә карап тора. Ярдәм итәргә барырга кеше булмады. Шушыннан безнең турыда уйлыйлар. Иртәгә барырга кирәк.

[Һаман бер балык башы – ТИҮ участковый функцияләренә кысыла... Участковый ичмаса әзрәк тикшерә эшнең нидә икәнен, ә ТИҮ җиңелгә сабышты: берәр кәгазь дә язып тормый, команда җыя да, “ярдәм итәргә” барып кайта.]

Зиннур Әһлиуллин: Круглое Поледа булган башбаштаклык турында. Органнар сәгать 11дә 3 егетне Казаннан кайтканда пистолетлар белән куркытканнар, артларыннан атканнар, тотканнар, кыйнаганнар, аннан соң килгән станция начальнигы, ул да кыйнаган. Берсе качкан. Нидер эшләргә кирәк. Әгәр болай булса... Без ныгытып тотынсак... Аларда корал бар дип, кеше бит төлке түгел. Шаһитларны сөйләтербез.

Бер егет: (русча) 30 июнь көнне кич чокырдан берничә кеше чыгып туктарга кычкырды, пуля колак кырыннан үтеп китте. Иртәнгә кадәр тоттылар. Иртән милиция начальнигы урынбасары килде һәм киттек, безнең авылга бардык, миңа өйгә. Бер кәгазьсез өйне тентеделәр. Тихоново станциясендә кыйнадылар. Иртән минем дусның өенә кереп, аны алганнар һәм кыйнаганнар. Ул үзе сөйләр. Шуннан соң мин алдадым, шәһәргә алып килсеннәр өчен. Мин тәрәзәдән сикереп качтым. Алар безне ниндидер суыткычлар турында сораштылар, корал сорадылар. Милицияләр минем кырда гел эчтеләр. Тагын стенага терәп корал белән куркыттылар.

...: Андагы караклар турында да онытмаска кирәк. Вагоннарны сакларга кирәк бит.

Икенче егет, Сабиров Рөстәм: (русча) Мине алдылар, станциягә алып киттеләр. Көне буе булдым. Төнлә мине бүлмәгә яптылар да, милицияләр эчтеләр, анда хатын-кызлар бар иде. Иртәнгә миннән сорау ала башладылар, кыйнадылар. Аннары әти килде, һәм мине УВДга алып килделәр. Икенче көнне чыгардылар.

Өченчесе: Мин өйгә кайтып йокларга яттым. Адымнар ишеттем. Тәрәзәдән күрдем: койма аша сикерде дә берәү, мин Альберттан диде, обрез сорады. Шуннан соң ул таныклыгын күрсәтте һәм машина белән алып китте. Миңа әйттеләр, батырабыз, беркем белмәячәк, диделәр. Елгага алып киттеләр. Мин каршылык күрсәттем, һәм аларның барып чыкмады. Син ниндидер контейнер алгансың, диләр. Мине бигрәк тә бер грузин кыйнады.

[Боларның нишләгәне аңлашылмаса, конспект гаепле түгел, егетләр чыннан да эшнең асылын аңлатмый сөйләделәр. Милиция боларны “азатлык” өчен дә, “милләт” өчен дә түгел, ниндидер контейнерлар өчен эзәрлекли, – менә шунысы гына үтәли күренә...]

Берсенең атасы, КамАЗ ТЭЦы инженеры: Уянган идем, улым ишек ачты. Милиция керде, сезнең улыгыз гаепләнә, авылда өегез бармы, әйдә, ди. Тавык урынына атып үтерәбез, ди. Әгәр минем коралым булса нәрсә булыр иде? УВДга бардым, ни өчен алдылар, дип. Анда юл милициясе булган икән.

Икенчесе, Сабиров Рөстәмнең атасы: 2 июньдә булды: ишек ачам, өч кеше керә автоматлар белән. Квартир буйлап тентиләр. Кайда яшерәсез Рөстәмне, диләр. Мин әйтәм, ул авылда. Шифоньерны ач, диләр.

Тәлгать Әхмәдишин: Бер ел элек безнең “Азатлык” яшьләре эләккән иде, кыйнап берсен танырга мәҗбүр иткәннәр иде. Без килеп керү белән генә алып калдык. Бу беренче тапкыр түгел инде.

Фәнәвил Шәймәрдәнов: (русча) Мин төгәл белмим инде, монда әйтелгән буенча шик тудыра моның чын булуы. Бу турында сөйләү өчен зур теоретик нәрсәләр эшләргә кирәк. Бу власть кризисы, властьлар бернәрсә дә эшләми. Чын җинаятьчеләрне табу урынына, алар безне мыскыл итәләр, без азатлыкка омтылган өчен.

[Искитмәле хәл – ТИҮ юристы да бернәрсә аңламый! Аңламаган көе, эшне “теориягә” бәйләп азаплана...]

Мин Лаешка барган идем. Анда бер кешене кыйнаганнар. Аягын сындырганнар, сукыр калдырганнар. Адвокат килгән, следователь сессиягә качты. Безнең статьялар Сталин заманында язылган. Җинаятьчеләр каршында саксыз калдырдылар безне. Шәһәр прокуратурасы җинаятьчеләрне аклап кала. Хәтерлисезме, бер инвалидны мыскыл иткәннәр иде. Ул стоянканың башлыгы үзенең иренә кадаган ди, аны хәзер чыгарганнар ди. Җинаятьчеләрнең фамилияләре аталган, нинди машинада йөргәннәре билгеле. Ә иректә йөриләр. Дәүләт үз гражданнарын сакламый икән, гражданнар үзләрен сакларга тиешләр. Кешеләрне күтәрергә кирәк органнарның кадрларын алыштыру өчен.

Бу мәсьәлә буенча конкрет әйтә алмыйм. ГАТПда начальник рөхсәте белән эшләнгән, ә монда сержантлар үз белдекләре белән.

...: Сез бу малайларга ышанып бетәсезме соң әле?

[Тагын бер кеше милициянең кешеләрне кыйнавы турында сөйли.]

[Милициянең башбаштак эшләренә контроль буенча милли хәрәкәттән тыш берәр җәмәгать оешмасы эшләсә, шәһәрдә аңа эш җитәрлек булыр иде мәгәр.]

Әскәр Ханнанов: Кешеләрне тыңласаң, милиция юкка кыйнамас, ди, безнең хәл шундый көлке. Террорның яхшы оештырылганын мин җир мәсьәләсе белән баргач та күргән идем. Хокук дәүләтендә кешегә адвокат булырга тиеш. Нишлибез?

Харис Миңлеголов: Әйдәгез, һавадан җиргә төшик. Безгә ике ел элек әйткәннәр иде, сезнең анда ничә боевик бар, дип. Боевиклар булмаса, тәртип тә салып булмый. Малосемейкаларда кешеләрдән ничек кенә көлмиләр. Органнар вак-төяк эш белән шөгыльләнми. Син, синең милкең кирәк түгел аларга. Милли гвардиябез булырга тиеш. Ышанычлы кешеләр булырга тиеш анда. Иртәгә 15-20 кеше барып, ул станция начальнигын тезләндерсәләр иде.

...: Милицияләр – мафияне саклап йөрүчеләр. Бөтен эшләре шул. Бер кооператор әйткән иде, рэкетирлардан саклагыз, акча түләрмен дип. Булмады.

Фәнәвил: Кызыклы идея әйттеләр. Россиядә кораллы казакларны беркем таратмый. Кайда органнар? Милиция алдына куярга кирәк мәсьәләне. Халык хокукларын саклау буенча комиссия төзергә кирәк. Милли Мәҗлес аша эшләнсә, законлы булыр.

[Шунысы кызыклы – Россия дәүләте үзе бер зур банда кебек, бу вакытта Кораллы Көчләрдән читтә казак хәрби формированиеләре оештыру белән шөгыльләнә иде. КамАЗ милициясен мисал итеп алсак – һәрбер контор үз Кораллы Көчләрен асрарга “хокуклы” иде. Алар “законлы”, ә шул ук принциптагы милли гвардия “законсыз” саналды.]

Зиннур Әһлиуллин: Теге вакытта без прокуратураны алмыйча калдык.

Тәлгать Әхмәдишин: Милли Мәҗлес татар халкына коралланырга дип карар чыгарырга тиеш

[кул чабулар].

Рәмзия: Сессиядә органнарны Татарстан юрисдикциясенә күчерү мәсьәләсе хәл ителәчәк. Шәһәрдә берәр төрле акция үткәрсәк, әйбәт булыр иде.

Шәүкәт Таштабанов, Автозавод милициясе начальнигы: Транспорт прокуроры берничә кеше катнашында аңлату үткәрсен, суккан булсалар, судить итәргә кирәк. Комиссия төзеп тикшерергә. Аннары, мафия дибез. Сугышабыз, сугышабыз, җиңәлмибез. Әгәр миңа әйтсәләр, төн эчендә бөтен мафияне юк ит, дисәләр, – юк итәм һәм намусым ак була. Мин аларның барсын да беләм. Сезнең дә күбегез белә, берегез дә шаһитлыкка бармый бит. Сез аларны ахмаклар дип беләсезме? Монда безгә хокуклар бирергә кирәк, законнарны үзгәртергә кирәк. Демократия ул анархия түгел. Татарстанда да Америкадагы кебек туксан тугыз ел хөкем срогы кертергә кирәк. Ә бездә – үтергәнгә ун ел, икене үтергәнгә – ун ел, бу тәртипмени? Халык әйтә, ТИҮ бик көчле, ди шәһәрдә. Әгәр җинаятьчеләрне санасак – 50%ы татар булыр. Тәрбия эше алып барырга кирәк бит. ТИҮне җинаятьчеләр адвокатурага әйләндерергә дә мөмкин. Алар “мине кыйнадылар” дип әйтерләр, монда кул күтәрерләр.

Казанга бару буенча. Зиннур да ялгыша. Аны бригадасы белән анда кертсәң, бәйрәмне балаганга әйләндергән булыр иде.

Бездә тоту группасы кырыклап кеше генә, ә урамда завод милициясе йөри. Башка илләрдә РОСМ [рабочие отряды содействия милиции] юк, бу безнең ярлылыктан килә. Ләкин ул булмаса, иртәгә өегездән чыгалмыйсыз.

[Атнакич көнне комиссия белән Круглое Полега баралар. Сәгать 9га штабка җыелырга. Транспорт була.]

[Менә, акыллы кеше сөйләде-сөйләде, ә милли хәрәкәтчеләр колакка да элмәде. Чыннан да, беләләр нинди май ашаганнарын...]

Якуп Хөснетдинов: (Башкортстанга, Күмертауга бару турында). 11 кеше 2се көнне чыгып киттек. Күмертауның бер читендә елга буенда. [Сарык суеп аш пешергәннәр, барсына да бик рәхмәт, шулкадәр инде, шулкадәр искиткеч.]

[Бүген килеп менә укыдым да... Сарык жәл, бичара, әрәм булган...]

Белдерү: Җомга көнне Комсомол район военкоматы янында сәг. 9да аналар пикеты була.

___

1992 ел, 27 июль. ТИҮ җыелышы

Көн тәртибе: 1) шәһәр радиосы турында; 2) дин турында; 3) Батыршаның тууына 230 ел тулу турында; 4) Бакудан килгән кунак сөйли.

...: Бүгенге көндә шәһәр радиосы куркыныч астында. Шәһәр мэриясе аны ябарга тели. Ни өчен? Без, азатлык хәрәкәтендә көрәшүче иптәшләр, халыкны җиңүгә алып бардык радио белән бергә. Бу шәһәрнең властьта утырган кешеләренә ошамады. Бигрәк тә Алтынбаевка. Шуның өчен Диндаров квартир белән тәэмин ителми. Без аны ябарга рөхсәт итәбезме? – Юк! Шуның өчен, без аны бирсәк, телсез халык булабыз. [Мөрәҗәгать.] Шәһәр радиосын алар кесә радиосына әйләндерә алмадылар. Мэрия радиосын тотарга дигән акчаны балаларга бирсеннәр. Минем тәкъдим – һәркөн бишәр кеше радио кырында дежур торсын, Алтынбаевка имзалар белән, петиция белән керәбез. Чәршәмбе көнне җыелып горисполком бинасына керәбез. Концерт залы кырына җыелабыз. Иртәгә сәгать 6да Алтынбаевның сайлаучылар белән очрашуы була 18нче мәктәптә.

Без рәсми властька карата оппозициягә күчтек. Без властька килү өчен көрәшәчәкбез. Мисал: бүгенге көндә элеваторлар Россия кулында, безнең ипиләребез Россия кулында дигән сүз. Суверенлыкка куркыныч бик зур, көзгә диктатура килергә мөмкин Россиядә, әгәр шулай булса, безнең ничә ел көрәшеп алган казанышларыбыз юкка чыгарга мөмкин.

Марат хаҗи: Безгә Бакудан Абдулла хаҗи Ислам килде. Иң элек яшел байраклар күтәреп йөргән кешеләрнең берсе, ул чагында Зиннур да, Фәүзия дә юк иде әле. Иң беренче Сөембикә манарасы янында Абдулла хаҗи намаз кыла башлады. Тәлгать Таҗетдин башта аның кырында аптырап торды, аннары гына кушылды. 1990 елда иң беренче булып Тәүбә мәчете манарасыннан азан әйтте. Азербайҗан халкы 40 миллион бирде мәчетне төзергә, безнең татардан булмый әле.

Абдулла хаҗи: Мин сезне мәчет ачылу белән котлыйм. Мин Азербайҗан югары советы депутаты. Без дәүләтнең дингә ничек каравына беренче чиратта карыйбыз. Төркиядә ислам яхшы куелган, ләкин монда мең тапкыр яхшырак, анда Америка тәэсире көчле.

Ни өчен Азербайҗан Татарстанны танымый? Безнең анда хәл шундый – без Карабахның автономиясенә каршы көрәшәбез. Бүген без Татарстанны танысак, иртәгә үк Карабахны Россия таныячак. Россия безгә шулай "ярдәм итә": бүген бер якка өстенлек бирә, иртәгә икенче якка. Шуңа күрә ул сугыш һич бетми.

[Милли хәрәкәтнең әле дә бара торган бик зур бер ялгышы – ирек өчен көрәшүче халыклар интересын “мөселман кардәшләр” яисә “төрки кардәшләр” интересы белән алыштыру. Милли бәйсезлек дисең икән, шуның өчен үк көрәшүче Карабахтагы әрмәннәрне, Ирандагы азербайҗаннарны, Төркиядәге көрдләрне, Кытайдагы уйгурларны, Грузиядәге абхазларны якларга кирәк югыйсә. Кече халыкларны изүче беркем дә безгә кардәш түгел!]

Ислам үзгәрешсез кала мәңгегә. Аны һәр кеше үзгәртергә теләсә, үзен генә әйләндерә, исламны доландырмый. Мөфтиегез әйтте: тәре дә, ай да бер дип. Коръәннең бер сүзен танымасак та, бөтен Коръәнне танымыйбыз дигән сүз. Ислам буенча Гайса үлмәгән, дарга асылмаган, димәк, тәрене танымыйбыз. Аны ничек мәчеткә куярга мөмкин? Тәлгать әйтә, христианнар да, еврейлар да мәчеткә керсен, ди. Ә нигә соң алай булгач аларны Мәккә-Мәдинәгә кертмиләр? Мәчет гади өй түгел, уенчык түгел.

Хөсәен Хамматов: ТИҮ вәкиле булып баргач, мине Тәлгать Таҗетдин мәчеттән куып чыгарды. Без шимбә көнне Тукай клубына Иттифак җыелышына барган идек. Апалар күрсәттеләр: мәчет тәрәзәсенең бишесендә дә ай, аның эчендә Даут йолдызы, аның өстенә тәре төшерелгән. Тәлгать Таҗетдин үзенең кешеләре белән Чаллыда иде. Миңа әйттеләр, барыгыз әле, диделәр, сорагыз әле. Мин ачык кеше, кердем, җавап бирегез әле, дидем. Ул үзенең бер яраны белән сөйләшеп бетте дә: “Бирегез соравыгызны”, – диде. Мин әйттем: “Ни өчен мәчеттә өч төрле дин символы ясалган?” – дидем. Шуннан соң Тәлгать зәңгәрләнеп: “Диндә син нәрсә беләсең!” – дип, куалый башлады. Мин әйттем, аңлатыгыз, дип. Ул әйтә: “Казый, килегез әле!” – ди. Егетләр чыкты, Идрис хәзрәт чыкты. Тәлгать әйтә: “Сез бу кешене беләсезме?” Идрис әйтә: “Белмим бу кешене”, – ди. “Бу кеше мәчет төзүдә катнаштымы?” – “Күргәнем юк”, – ди. Идрис курыкты. Мин, кеше буларак, ул мәчеткә барырга күңелем ятмый. Бу мәсьәләдә без нәрсәдер эшләргә тиешбез. [Залда шау-шу.]

Гөлсирә ханым: Тәреләр турында ишеткәч, без шәкертләр белән төнлә килеп кәгазь белән ябыштырдык. Икенче көнне иртән сизмәгәннәр иде. Тәлгать Таҗетдин эскизга кул куйган булган. Без Коръән сүрәсе белән ябыштырган идек. Зур кызыл тәре астына “Аллаһ” дип язылган. Мөфти дине түгел ислам, ата-бабаларыбыз дине. Хәзер юып тәреләрен чыгарганнар. Мөфти бик каты кычкырган, ачуланган. Фәүзия әйтте, бу юри эшләнгән, халкыбыз мәчетләргә йөрмәсен өчен, диде. Халык тәреләрне алдыру өчен тырыша.

...: Казанда Иван Грозныйга һәйкәл куярга җыеналар. Шул тәре өчен көч түктекме без?

Марат хаҗи: Халык юри йөрсен, халык йөрмәсә, алла сакласын, мәчеттән чиркәү ясарлар.

Фаикъ Таҗи: Без Тәлгатькә каты бәрелеп әйтмик, аның үз карашы, әйбәтләп әйтсәк аңлар, һәм мәсьәлә хәл ителер. Бер-беребезне аңлар өчен генә булса да мәчеткә йөрергә тиешбез. Моны яхшылык белән хәл итик. Үзара талашсак, бөтен дөнья көлкесенә әйләнербез.

[“Үз карашы” дип кенә теләсә кемне теләсә ничек сикертмиләр иде инде... Милли хәрәкәттән халык җыеп барып, Тәлгать Таҗетдинны мәчеттән куып чыгардылар, ул башкача Чаллыда күренмәс булды. Тәреләрне, билгеле ки, сөртеп аттылар.]

...: Батырша турында. 24 июльдә Батыршага 230 ел тулды. Ул коллыкка каршы бөтен татарларны көрәшкә күтәргән.

Габдрахман Җәләлетдинов: ТИҮ идарәсе конференция уздырырга тәкъдим итә. 8 августка билгеләнде.

___

1992 ел, 7 сентябрь. ТИҮ җыелышы

Әскәр Ханнанов: Пикет турында. Яхшы узды, провокацияләр булмады. Милиция машиналардан чыкмады, тәрәзә вату ишеләр булмады. Халык дирекциягә чаклы барырга уйлады, эчкә үтәлдек. Нурмөхәммәтов [КамАЗ профкомы рәисе] чыкты. Бер атна эчендә без Бех белән очрашырга тиеш. Кешеләрне билгеләрбез. Чаллыда КамАЗның акцияләре гел сатылмый икән.

Минзәлә эше белән прокуратура шөгыльләнә. Өлкән тикшерүче Исаков дигән кеше. Кыйналган кешеләр күп, анда әбиләр дә ята. Бүгенге көндә өч кенә гариза теркәлде “мине кыйнадылар” дигән. Калган кешеләр читтә йөри. Без бу процессны отарга тиеш. Кеше кыйнарга тиеш булмаган алар. Егылган кешегә бөтенләй сугарга ярамый.

[Милли хәрәкәтчеләр зур халык төркеме белән Минзәлә аракы заводына барып, “разбираться итеп” кайтканда, Чаллыга керә торган күпер өстендә машиналарны милиция туктатып, әзрәк “бәргәләп” алган иде. Ни өчен киткәндә “бәргәләмичә”, эш узгач кына күсәк тотып чыккан, ни өчен җыен ачыгавызны кыйнап, төп оештыручыларның сыртына бер дә тамызмаган, ни өчен соңыннан бөтенесе йомып калынды – әле дә җаваплары билгесез. Ә ап-ачыгы шул – “Минзәлә вакыйгасы” асылда татар мафиоз группировкалары арасында аракы сферасын бүлешү гаугасы булып, бернинди милли төскә ия түгел, аңа ТИҮгә йөрүче халыкны котыртып катнаштыру – милли хәрәкәткә карата да зур җинаять иде.]

Бүген әйтәләр “мәктәпләр карарга” дип. Урыннарда җирле оешмалар бар. Без мәгариф эшләре белән үзебезне тышаулый алмыйбыз. Штабның кулын тышауламагыз.

[Очраклы сүзләр түгел! Шушы вакыттан башлап милли хәрәкәттә “тулы бәйсезлеккә ирешми торып мәгариф, тел, мәдәният ише белән болышудан файда юк” дигән “платформа” өстенлек итә башлады.]

Аннары безнең бик зур авыру – Милли Мәҗлес эшләми. Казанның Милли Мәҗлесе эшләп китте, ә безнең президиум да эшләми. Бу аяныч. ТИҮ җәмәгатьчелек оешмасы гына. Чит җирләрдә безнең вәкилләр торса, яхшы булыр иде. Безгә республика-ара комиссия кирәк. Кемнәр эшләргә тиешле, билгеләдек, булышлык күрсәтегез.

Шулай ук яклау буенча бик күп кешеләр мохтаҗ. “Автозаводец” мәдәният йортында бер кызны кысып... менә нәрсә эшләнә. Боларны туздырып кайтырга, безнең бүтән чара юк.

Рәсми органнарга бик күп язабыз, җавап бирүче дә юк. Без 21 июльдән рәсми рәвештә Милли Мәҗлескә буйсынабыз, аларга язуны туктатырга кирәк.

["Татарстан бәйсезлеге өчен армый-талмый көрәшүчеләргә" истәлекле бүләкләр тапшыру.]

Зиннур Әһлиуллин: Пикетта меңләп кеше бар иде Бех коттеджы янында. Йортына бару иң авырта торган җиренә тигән. Безне кыйныйлар икән – алар өйләренә кайталар, без шунда тотарбыз аларны.

Ял көнне милли гвардия җыелган иде. Моңа җитди карарга кирәк. Өйрәнүләр үткәрәбез. Безнең шәһәрдә ике властьлылык күптән бара инде. Халык безнең якта, акча алар кулында. Ничек аны күчерү ягын гына белмибез әле.

...: Арада исерекләр бар иде.

– Бик әйбәт булса, әйбәт булмый ул, әзрәк кенә кирәк, ансыз матурлыгы булмый аның.

Тәлгать Әхмәдишин: Вакыйгадан соң милли хәрәкәт лидерларына басым китте. Минем янга да килделәр. Әгәр алар берәребезне кулга алалар икән, без шундук заложник алабыз. Шуны истә тотыгыз.

...: Эчүчеләр килсен дигән сүз дөрес түгел.

Габдрахман Җәләлетдинов: Сезгә милиция килергә мөмкин. Килсәләр, алар белән бармагыз, мөмкин булса, исемнәрен белергә тырышыгыз. Көчләп алып китә башлыйлар икән, кычкырыгыз, бирелмәгез. Ирек Диндаровка килгән булганнар, ул күршеләрен чакырган.

Элман Хәсәнов, “Полимер” заводы директоры, шәһәр советы депутаты: Үткән атнада Азербайҗан президентында булдым. Аның портреты белән "Суверенитет" гәзите. Сорау бирдем аңа: ни өчен Азербайҗан Татарстанны танымый? – Мин властька килү белән Татарстан президентына мөрәҗәгать иттем, ди, берничек тә әле барып чыкмый, ди. Килешүләр төзер идек, ди. Без элек Россиягә бирә торган әйберләрне Татарстанга бирер идек, аның аша үтәр иде, ди.

Хәзер Казанга барам, Шәймиев, Сабиров белән очрашып, президентның хатын алып барам, алар ничек итәр. Сумгаит шәһәрен Чаллы белән туганлаштырырга дигән фикерләр бар. Мин барып, ризалык бар, дип әйтәм. Шәймиев белән сөйләшеп, Азербайҗан делегациясен кабул итү турында килешеп булмаса, сезгә мөрәҗәгать итәрмен. Бүген эшләп була торган эшне иртәгә эшләп булмаячак. Безнең артистлар монда булды, мәдәният алмашу булсын дибез.

...: Шәймиев белән сөйләшү турында информация бирерсез.

– Дин әһелләре Татарстан һәм Төркия белән якынаюны теләми, чөнки алар бер аяклары белән Иранга басканнар.

...: Бездә икевластьлылык. Бәлки Милли Мәҗлес белән үткәрергә кирәктер?

– Милли Мәҗлес белән бәйләнеш тыгыз. Мин аларга магазин бирдем. Мине Татарстан Милли Мәҗлесенең әгъзасы дип исәпли аласыз.

[Ничек матур итеп әйткән, ә?! Нинди афоризм әрәм булып ята...]

Җыелыш рәисе: Бездә Чечнядан килгән кунаклар бар. Төп Кавказ татарлары, 1706 елларда күчкән татарлар, өч кеше.1

...: (русча) Без кумык телендә сөйлибез үзебездә. Бездә дә азатлык оешмасы бар. Бер авылда мең кеше яши, 250 гаилә. Без үзебез Татарстан белән бәйләнеш эзли башладык. Конгресска килгән идек, анда түгел, ТИҮгә эләктек. Бездә Татарстаннан делегация булып китте [милли хәрәкәттән]. Чечняда булганны монда йомшак кына эшләргә тырышалар. Күпмедер эш бар кебек, ләкин тиз генә аерым суверен дәүләт төзү барып чыкмыйдыр инде. Грозныйда аталар, әлбәттә, автоматлар белән йөриләр. Корал йөртергә дип президент чыгарган закон бар. Ләкин анда сугыш юк. Бик әйбәт яшибез. Урыслар киткән иде, кире кайталар, Россиядә аларны кабул итмиләр. “Аерылу белән ачтан үләсез”, дигәннәр иде ... бездә һәр гаиләгә 25 л бензин бирелә. Монда килгәнче без Татарстанны азат ил дип уйлаган идек, якын да килми икән. Казаннан "Суверенитет" гәзитен алдырабыз. Укытучы белән ярдәм итүне оештырырга вәгъдә иттеләр.

Габдрахман Җәләлетдинов: [Шәймиевка хат укый. (русча)]. КамАЗ турында кабул ителгән хат белән бергә Шәймиевка барырга кирәк булыр.

...: Ләкин кем бара ала? Моны штаб хәл итәргә тиеш.

[Фәнәвил, Габдулла, Фаикъ, Әскәр сайландылар].

Дамир Галиев, Иттифакның Чаллы бүлеге рәисе: Милли Мәҗлестә Әсфәндияр әфәнде эш алып бармый... Чираттан тыш мәҗлес җыеп, яңа җитәкче сайлап куярга кирәк. Сайланган рәис бер кулын Коръәнгә куеп ант итәргә тиеш. Кворум булмаска мөмкин. Депутат буларак күпләрнең үзен күрсәткәне юк.

...: Сентябрьдә Милли Мәҗлеснең чираттан тыш сессиясе булырга тиеш. Бу тәкъдимне шунда карарга кирәк булыр.

Ринат Сәгыйтов: Безнең бүлмәләр булачак. Төп мәсьәлә – финанс. Милли Мәҗлес гел буш урында килеп чыкты. Телефоннар куйдык. Значоклар 15 сентябрьгә әзер булырга тиеш. Бланклар сессиягә әзер булыр. Иртәгә мэрия бинасында 356нчы кабинетта сәг. 4тә Милли Мәҗлеснең идарә утырышы була.

[Үзен “параллель власть” дип игълан иткән Милли Мәҗлеснең идарә утырышы... шәһәр мэриясенең милли һәм дини эшләр бүлегенә җыела! – Логика эзләп “ычкына” күрмәгез.]

Исаков, прокурор ярдәмчесе, тикшерүче: Уголовный эшләр ачылды, статьялары төрлечә. Хулиганлык буенча. Минзәләдә, күпер өстендә милиция хезмәткәрләренә каршылык. Милиция хезмәткәрләренең үз вәкаләтләрен арттыруы дигән эш. 76 кешенең мәгълүматлары бар бездә. 15-20 кеше табылды. 150-200 кеше, кемнәр барганы, билгеле түгел. Качып китүчеләр булды күпер өстеннән. Прокуратурага килүегезне үтенәм. Сорау алмыйча, эш сузылачак. Һәрбер фактны исбат итәргә кирәк. Кычкырып кына бер нәрсә дә эшләп булмый. Сезнең ярдәмегез кирәк. [Минзәлә эше буенча әле 5 кеше генә күрсәтмә биргән].

Харис Миңлеголов: Мөһим мәсьәлә иң соңга кала. Уку елы башланды, мәгариф турында сөйләшкән юк. Татар мәктәпләренең, бакчаларының ни хәлдә икәне билгеле, ә эшләргә тиешле кешеләр сүлпәнләнделәр. Фәрит Рәхимов та ныклап шөгыльләнмәде. Бакчаларда хезмәткәрләрне кысу бара, эш катлаулана. 50/17 йортта бу. Тәкъдим: 6 кешелек комиссия кирәк җитәкченең эшләрен һәр яклап тикшерү өчен. Кармак салырга кирәк. Комиссияне үзем җитәкләргә риза.

[Яңа “платформа” күзлегеннән караганда, Харис әфәнде милли хәрәкәтне “тулы бәйсезлек өчен көрәштән читкә тарта торган зарарлы мәсьәлә” күтәрә... Үзенең бу турыда уенда да юк бугай әле...]

___

1992 ел, 21 сентябрь. ТИҮ җыелышы

Әскәр Ханнанов: Рекламаны арттырырга кирәк. Радиога 6шар сәгать чыгарга тели КамАЗ радиосы. Бу безнекенә караганда 5 тапкыр күбрәк дигән сүз. Әгәр аңа шулай бирелә икән, безнең радиога 7-8 сәгать бирелсен.

...: Латин шрифты белән гәзит чыгару кирәк.

– "Дөнья" гәзите бар.

[Шулай итеп, латин графикасы дип саташулар башланды, ә аның активистлары иң баштан ук инде татар белән төрекне бутыйлар иде.]

Чулпан әфәнде: Без булып кайттык Балтыйк илләрендә, аларның яшәүләрен, эшләрен күрдек. Башта Ригага барып төштек. Милләттәшләр белән очраштык, алар татар халкына сәлам әйттеләр. Зиратларын яхшы гына ясаганнар, мәчет салалар, һәр бәйрәмне уздыралар. “Безгә йөри торган татарлар 2 мең, барсы 6 мең”, – диделәр. Башка республикаларда булдык, татар халкы анда үзен бик дәрәҗәле тота, сөенеп кайттык. Безгә караганда эшләре алга табарак киткән. Без Латвия милли хәрәкәте белән берләшеп, Россия кул астында булган илләр вәкилләре белән конгресс уздырырга сөйләштек. Монда да йоклап ятмаска кирәк. Залга кеше әз килә башлады.

...: Бәлки дәреслекләр кирәктер?

– Аларга татарча китаплар кирәк. Балаларыбызны укырга өйрәтер идек, диләр.

...: Безнең шәһәрдәге Милли Мәҗлеснең милли идарәсе әле сайланмаган. Фәнис Низаметдиновны тәкъдим иткән идек сессиядә, үзе юк иде. 3нче сессия 19ында булырга тиеш иде. Ул булачак 24 сентябрьдә кич сәг. 4тә Татар яшьләр театрында. Көн тәртибенә Милли Мәҗлес идарәсе рәисен сайлау мәсьәләсе куелган. Фәнис әфәнде шәһәр советы депутаты, эшмәкәр, үз предприятиесен оештырган.

Фәнис Низаметдинов. 1958 елгы, Чүпрәле районында туганмын. 18 ел монда яшим. 1981 елда төзелеше институтын бетердем. 1991 елда финанс-экономика институтының кичке бүлеген бетердем. Мәктәпне бетергәч төзелештә, аннары комсомолда, үзгәртеп кору башлангач парткомда эшләдем. Хәзер предприятие ачтык, директор булып эшлим. Кече предприятие "Фламинго". Без анда 10 кеше генә. Анда бер производство ачарга дигән исәпләр бар. Әлегә төрле җирләр белән элемтәләр урнаштырабыз.

...: Учреждение җитәкчесе милли хәрәкәткә кушылса, аның предприятиесе яначак дигән сүз бит. Алып бара алырсызмы?

– Җитәкче механизмны эшләтергә тиеш, аның һәр участокта кешеләре була. Милли Мәҗлеснең әле бер тиене дә юк. Бу эшне дә, теге эшне дә эшләп булмый.

...: Янмас ул, яна торган кешегә охшамаган.

...: Милли идарә рәисе ул булыр дип уйлыйбыз. Татар эшмәкәрләрен берләштерү, аларга булышу, Милли Мәҗлеснең финансларын булдыру...

Хәсән Сәйфуллин, Менделеев ТИҮе рәисе: Менделеев шәһәрендәге кайбер хәлләр белән таныштырып үтмәкче булам. Митинг әзерли башладык, ләкин аны киләсе атнада үткәрә алмыйбыз. Эш нәрсәдә? Безнең шәһәребездә приватизация бара, ләкин бар да астыртын алып барыла. Яз көне Менделеев шәһәренең иске заводын 16 миллионга сату турында хәл иткән булганнар халыктан яшереп. Татарстанның халык байлыгын читтән килеп урнашкан башка милләт кешеләренең үзләренә алу максаты белән эшләнде бу. Ләкин эшче халык күтәрелеп, моны эшләргә бирмәде. Бүгенге көндә икенче куркыныч – бер группа эшли бездә, аларның Чехословакия белән катнаш предприятиесе бар. Шулар яңа химия заводына кул салырга телиләр. Аларның Югары Советта утыра торган кешеләр белән элемтәләре бар, теләсә кемне сатып алырдай акчалары бар. 4 октябрь тирәләрендә планлаштырабыз ике заводның зур митингысын. Республиканың байлыгын читкә җибәрмәскә ярдәм итәргә тиешсез. Безнең администрация башлыгына, район советы җитәкчеләренә ышанычыбыз аз.

Телләр турында закон кабул ителде, ләкин татар мәктәбе юк, 4 урыс мәктәбе эшли. Законның татарлар өчен бүгенге көндә бернинди файдасы юк дисәк тә ялгыш булмас. Аның турыда да митинг үткәрәчәкбез. Алар яңа заводның дирекциясенә дә яныйлар. Милләтләргә бүлеп тормыйча, мафиягә каршы күтәреләбез. Гәзитләр аркылы алдан хәбәр итәргә телибез. Сездән дә кешеләр катнашса, мондагы ТИҮ эшен аңлатсалар, яхшы булыр иде.

...: Әрмәннәр киләләр икән Менделеевка.

– Миндә андый информация юк, ләкин алар анда күп урала, теләсә нәрсәне сатып алырга мөмкиннәр.

...: Белдерү: 25 сентябрьдә сәг. 10да Зәйдә пикет оештырыла. Анда Югары Совет рәисе Мөхәммәтшин килергә тиеш. Бу турыда ТИҮ рәисе Әнәс әфәнде хәбәр бирде.

Зиннур Әһлиуллин: Без ярыла алмыйбыз, Зәй ягында яшәгән кешеләр барсын иде. Без военкоматлар буенча йөрербез дигән идек. Шимбә көнне автобуслар табарбыз, 9га килегез, Сарман, Азнакай военкоматларына барырбыз. Чөнки военкоматларга богаулар белән җибәрәләр. Нефть буенча: берничә дистә качалканы бетерсәк, зур эш булыр иде. Судка бирсеннәр, судлашырбыз, исбатларбыз, кемнең нефте ул.

Дамир: Нефть моннан китә, юлны гына ябасы. Нефтьнең башы Чаллыда, Элеватор тавында. Я тимер юлны, я суны туктатабыз.

Мөдәрис Сафин, милли гвардия командиры: СССР таркалганнан соң бер ел эчендә Чаллыдан 8 кеше үлеп кайтты. Качып кайткан егетләрнең язмышлары билгесез. Бер яктан без яклап киләбез, икенче яктан военкоматлар үз эшләрен эшли, креслоларын югалтасылары килми. Милли гвардиядә бүгенге көндә эшләр бар. Икенчедән, акча ягы бик начар, киендерү, туйдыру мәсьәләләре бөтенесе безнең өскә кала. Акча күбесенчә акчалата кирәк. Ярдәм булса, әйбәт булыр иде. Штатта безнең 4-5 кеше.

Наилә Вилданова: Узган чәршәмбе көнне зур җыелыш булды. Яңа әниләр дә килгән иде. Үтенечем шул: эшләрдә сөйләшегез әле, бәлки комитетны без ата-аналар комитеты дип эшләрбез. Солдатлар мәсьәләсен көн тәртибенә кертү буенча Казанга барам 28е көнне. Листовкалар әзерләдек, әниләрдән 4 кеше сессия барган көннәрдә ач торырга әзерлек белдерде. Төрле милләттән булган әниләргә әйтегез.

...: Сессия барган көннәрдә безгә Казанга барырга кирәк. Нәрсә дә булса эшләмичә уңышка ирешеп булмый. Без бармасак, анда эшләр барачак түгел.

Ягъфәр: (русча) Ижаудан бер кеше зыян күргән кешеләргә дип 500 сум акча җибәргән.

Габдрахман Җәләлетдинов: Милли Мәҗлес рәисе Әсфәндияр әфәнде бу эштән китәргә уйлый. Ул быел татар факультеты оештырды. Аның әйтүе буенча, бу факультет авыр хәлдә. Студентларга да, укытучыларга да авыр. Дәреслекләр юк. Башка милләттән булганнар аяк чалалар, каршы чыгалар. Шуларны уйлап, ул әйтте, мин бу эштән китәрмен, диде. Моны без дөрес фикер дип табабыз. Ул бик милли җанлы кеше, ләкин вакыт табалмый. Шуңа күрә көн тәртибенә яңадан рәис сайлау мәсьәләсе килеп басты. Кандидат – Фаикъ Таҗиев. Ләкин кайбер иптәшләр каршы чыкты, Әсфәндияр әфәнде китмәсен, диләр. Идарәдә без азаккача килешә алмадык. Мәсьәләне Милли Мәҗлес сессиясендә карарга уйлыйбыз. Әсфәндияр әфәнде гариза язып бирермен, диде. Положения буенча Милли Мәҗлес рәисе вәкилләр җыенында сайланырга тиеш. Ләкин без уйлыйбыз, Милли Мәҗлеснең сессиясе рәис эшләрен башкаручы сайлый ала. Вәкилләр җыены җыелгач, ул кеше шунда рәис булып сайлана ала. Без рәиссез була алмыйбыз, эшне алып барырга кирәк. Милли Мәҗлес ул ТИҮнең баласы дип әйтергә була. Бу җыенда милли хәрәкәттә катнашучыларның барсы диярлек утыра, шуңа күрә, Милли Мәҗлеснең көн тәртибенә рәис сайлау дигән өстәмә кертә алабыз. Милли Мәҗлес сессияләре әйбәт уза алмадылар. Тәҗрибә юк иде. Президиум утырышлары атна саен булса да, анда кворум җитешмәде. Милли Мәҗлес сайлаган комиcсияләрнең берсе дә эшләми. Минзәлә вакыйгаларына карата Милли Мәҗлес исеменнән сәяси белдерү дә булмады.

Зиннур Әһлиуллин: Габдрахман әфәнде ышандырып сөйли, гипноз көче бар аның. Фаикъ була дип ышандырды ул. Ә безнең арада кандидатлар бер генә түгел. Өч-дүрт ел милли хәрәкәттә катнаша Фаикъ, сыгып алынган лимон сыман. Арыды. Ни өчен эшләп кенә киткәндә кешене аералар? Әлбәттә, аның дәлилләре бар. Ә Фаикъ әфәндегә әзрәк кенә ял итәргә кирәк. Фәнәвил Шәймәрдәнов егәрле кеше. Милли Мәҗлеснең эше булмады, эшсез кул корый башлый.

Фәрит Рәхимов: Тагын бер кандидат – Ринат Сәгыйтов.

Зиннур: Ярты ел вакыт җилгә очты. Әсфәндияр эшләмәде, ә кайда булды соң Ринат Сәгыйтов, Габдрахман абзый?

Әскәр Ханнанов: Мэрия ягыннан ТИҮгә искәртү. Мин 6 ай рәис булып торам, без законлы яклана алмыйбыз, безгә эшмәкәрләр белән бәйләнгән Милли Мәҗлес кирәкми. Аның эше – законнар белән эш итү. Бик төгәл эш итәргә кирәк булачак. Эксперт булырлык кешеләр кирәк. Бу юлы да ялгышсак, без өченче рәисне сайлый алмыйбыз. Милли Мәҗлес рәисләре төп эштән китеп эшләми, нишләп аны Шәймиев җәмәгать оешмасы дип атамасын. Каралары чыга, ә халык белми, аларны күбәйтергә кирәк.

[Бу юлы да ялгыштылар, ә өченче рәис, – нишләп сайланмый ди, – бик рәхәтләнеп сайланды һәм бүгенгәчә “Милли Мәҗлес рәисе” титулын калай медаль урынына ялтыратып йөри бирә. Рәис тә үзе, Мәҗлес тә үзе.]

Зиннур: Фәнәвил белән киңәшләштек тә, белмим, чыгаргамы-юкмы... бик зур җинаять эшләнде органнар тарафыннан шушы көннәрдә. Башка сыярлык түгел. Эзләрен югалтырга мөмкиннәр. Зыян күргән кешене үзебездә тотарга тырышабыз. Бер хатынны алты милиционер көчләгән.

[Юк, сенсация чыкмады. “Көчләнүче” үзе билгеле бер профессия вәкиле булып чыкты... Бушка “көчләгәннәр”, скандал шуңа купкан...]

___

1992 ел, 19 октябрь. ТИҮ җыелышы

...: 28 октябрьдә Татарстан Югары Советы сессиясе ачылырга тиеш. Бер генә мәсьәлә – яңа конституция кабул итү.

Дамир Шәйхразиев: Барлык оешмалар исеменнән чакырабыз – 28ендә без Казанга барырга тиеш. Өч автобус була, ике машина, театр да бирә. Унлап автобус безгә табарга кирәк була. Кашапов юл өчен 100 мең акча бирәм диде. Милли гвардия өчен 100 мең акча бирәм диде. Боларның исемен азатлык хәрәкәтенә мәңгеләштереп калдырырга кирәк. Матур итеп киләчәк буыннарга язсыннар иде. Безнең яхшы урыннарыбыз еврей мафиясенә дә, урыс мафиясенә дә түгел, үзебезнекенә булырга тиеш.

[“Үзебезнең мафия”дәге бу дуслар бер-берсен күралмас булып, сугышып-талашып бетәчәк әле.]

Милиция турында. Алтынбаев тәхетен саклау өчен үзен милиция белән уратып алды. Бер милицияне тоту өчен елга 200 мең кирәк.

Зиннур Әһлиуллин: Ни өчен без горисполком исәбенә бармыйбыз?

– Сорап карарбыз автобусларны.

Зиннур: Без гориполкомга хат язабыз иртәгә үк. Бирмиләр икән, автобусларны туктатабыз. Алып барырга кирәк бензин, әгәр алар берәр нәрсә – без аларны яндырырбыз.

...: Ә безгә тагын 500 милиция кирәк дип әйтәләр ди. Милиция монда Алтынбаевны сакларга тиешме, бурлар тотаргамы?

Лозунглар булырга тиеш – “президент, Югары Совет – отставкага!” дигән. Заводларда Шәймиевны алырга җыеналар икән дип сүз тараталар икән. Без аның үз теләге белән китүен телибез. [1.5 мең кеше кул куйган кәгазьләр тапшырды.]

Рәүф Гыйззәтуллин: Милициягә карата хат. Шәймиев бинасына милиция куелды. Милиция режимы. Номенклатура үзен саклау өчен тагын диктатура методлары кулланырга мәҗбүр булды. Алтынбаев һәм аның кланы милиция күсәкләре артына яшеренә. Татар халкы мондый мыскыллауга юл куймаячак. Әгәр алар алынмаса, халык көче белән җитди чаралар күрергә.

Зиннур: Монда милиция вәкилләре бар. Алар горисполком бинасында булырга тиешме? 10 көн срок!

Айрат Әхмәдуллин: Минем мәсьәләләр буенча. Мин 43нче мәктәптә директор урынбасары. Татар кешеләрен ничек җәберләгәннәрен көн саен үз күзем белән күрәм. Бу татарларга каршы планлы акция. Безнең балаларны тотып кыйныйлар. Бер малайдан сорадылар ди, кайсы комплекста торасың дип һәм кыйный башлаганнар. Бер малай язган, көн дә мине җәберлиләр дип. Бер милиция килгән иде, берәр чара күрергә кирәк бит, дим. Ул әйтә, алар бит үз гаепләрен танымыйлар, ди.

Бер ханым: Штабта төнге дежур булсын иде. Шалтыратып карадым, булмады беркөнне.

Мансур Зыятдинов: Армиядән алып калабыз, документлар бирәбез диделәр. Көтү-көтү качаклар киләләр. Балалар мәсьәләсендә дә халыкка белдерү белән чыгарга кирәк, таланган кешегә милиция исәбеннән акча каерып бирәбез дип. Милициядән түләттерә башларга кирәк.

Әскәр Ханнанов: Шулай итәргә кирәк, болай итәргә кирәк дип берни булмаячак хокукый дәүләт булмаганда. Безгә качаклар Әскәр әйтсә дә, әйтмәсә дә кайталар алар. Миграция службасы катыргы гына биргәч, безгә киләләр. Башлангыч оешмалар булмый торып, уникегә чаклы эшләп кенә булмый ул.

...: ГЭСта эшли башлады безнең оешма. Шимбә көнне сәг. 5тә Тукай йортына килегез.

Фәрит Рәхимов: Мин өч ел элек татарча ике сүзне бәйли алмый идем. Йөрәгемдә татарлык булганга күрә, татарча өйрәндем, кайсы кеше унҗидешәр ел яши Татарстанда, берни белми. Иң беренче, кайткач үз ватаныма кайттым дип әйтергә кирәк. Балалар мәсьәләсендә, мәктәп татар мәктәбе булса, гаиләгә дә керә ул.

Рәмзия: Фәнәвилгә суд бүген тагын 4 йөз сум штраф салды. 21 октябрьдә 10 сәгатьтә РОСМ өстеннән суд була Автозавод судында.

...: Менделеевта кече предприятиегә белгечләр кирәк. Качаклар арасыннан булса, ничек тә урнаштырыр идек.

...: ЗЯБ җыелышы чәршәмбе көнне кич сәг. 6да була. 4нче мәктәптә. Килгән бер кешене башлангыч оешмага язып алып калыгыз.

___

1992 ел, 2 ноябрь. ТИҮ җыелышы

Фәнис Усманов, 32 компл. ТИҮенең элекке рәисе: Зиннур “структурага кереп китте” ди. Күпме кычкырып йөрергә була урамда “долой!” дип? Сентябрь аеннан мин префект урынбасары булып эшли башладым. 32нче комплекста Марсель Хаҗиев, ул алып бара. Башлангыч бүлек җыелышында префектура рәисе һәм мин үзем чыгыш ясаячакмын Без ТИҮ әгъзасы булып префектура эшләрен үтәячәкбез. Элек кергән кешеләрнең исемлекләре кирәк булса, бирәм.

[ТИҮнең 32нче комплекстагы иң яхшы башлангыч бүлеге дә “ятим” калгач инде, бу кабартма тулаем шартлады дигән сүз. “Һава торышы” үзгәрде, җил башка яктан исә, милли хәрәкәттә болай да инде аз калган реалистлар озакламый аннан бөтенләй китеп бетәчәкләр. Ә бу – тулаем милләт өчен кабат регресска таба борылу дигән сүз.]

Васил Мәрдәнов: Элекке рәис баш тарта. Мин әйттем, тап кандидатура, дидем. Минем Иттифакта эшем, күп ди [32 компл. һәм Хисамиев Әгърәф турында]. Сәләтле кешеләр бар, алучы юк. Комплекслар зур бит. Мин үзем бер җыелыштан да калмыйм. Әгърәф җыярга тиеш җыелышны.

Әскәр Ханнанов: Балтыйк буена сәяхәт. Атнадан артык вакыт юлда булдык. Рәсәй тырнагыннан ычкыну алар өчен дә мәсьәлә булып тора. Чик инде аерып куелган, шуңа да карамастан, алар Рәсәй тырнагында изелгән халыкларның конгрессын җыярга телиләр январь аенда. Тыштан власть алганнар, тел кергән, ләкин власть өчен сугыш бара. 22 партия көрәш алып бара. Без Латвия милли советы чакыруы буенча бардык. 80% эш башында коммунистлар. Рәсәй гарнизоннарында республикаларга карата корткычлык алып барыла. Юрмала санаториена кердек – анда бер генә латышча язу да юк. Мода шулай булды һәм шулай булыр, диделәр. Бүтән милләтләр латышка каршы күтәрелергә мөмкиннәр. Урыс теле тирәсендә татарлар да берләшергә мөмкин. Безнекеләр анда армиядә хезмәт итеп пенсиягә чыккан кешеләр һәм аларның гаиләләре. Анда Индус Сабиров дигән бәндә, иҗтимагый үзәк кешесе, Юрмалада ял итеп ята. Анда милли гвардия бар, безне алар сакладылар, һәркем үз эшен белә. Делегацияне Зәки Зәйнуллин җитәкләде. 1988 елда латыш теле дәүләт теле булсын дип чыккан кеше. Без дә әйбәт кенә сөйләштек. Бездән башка чечен делегациясе бар иде. Литвада әйбер кыйбат, Рәсәйдән алып чыгып булмый. 1 январьдан керә анда латлар.

Компартия гади халыкның хисләрендә уйный, дәүләтчелеккә каршы күтәрер өчен. Бездә шул ук хәл кабатланып килә. Баулыда, Түбән Камада компартия оешты. “Брежнев вакытында әйбәт иде бит, бар да бар иде” дигән принципта. Бик каты тотынганнар Риганы реставрацияләүгә. Урамнар чиста. Җинаятьчелек кимегән. Кырык яшькә чаклы кешеләрне генә гражданлыкка алалар. Урыс телендә басарга анда машинка табалмыйсың. Ә без урысларга бирдек, хәзер аларны ватып бетерәчәкләр (яртысы юк ди инде). 70нче елларда сөйлиләр иде, урысча сорасаң әйләнеп карамыйлар дип. Хәзер дәүләт теле булгач, чит телне дә ихтирам итәләр.

Татарлар 5 мең бар, 3 меңе Ригада. Татар халкы әз генә югалып калган эш, тел мәсьәләсе буенча. Латвия милли советы ярдәм итә, акчалары бар. Менә шул. Анда уйлыйбыз илчелегебез булыр, өч республикага бер. Ригада. Анда торган кеше булыр. Ташкентта булырга тиеш, Грозныйда, Башкортстанда. Бар җирдә төп халыкны якларга, шунсыз берни булмаячак.

ТИҮдә җомга, шимбә ял дигән идек, кайберәүләр килешми икән. ТИҮнең бер генә әгъзасы да мәчеткә йөрми. Чечняда тотканнар да керткәннәр президент указы белән, без килгәндә өйлә намазы радиодан бирелә иде. Карарлар үтәлми икән, бүтән эшләп булмаячак.

Тәлгать Әхмәдишин: Югары Совет эше турында. Җыелыш карар кабул иткән иде, конституция кабул ителгәндә Казанга барырга дип. Бер төркем поезд белән, калганнар автобуста... Югары Советны әйләнеп йөрү инде үткән заман дип уйлыйм мин.

Ким Сафиуллин: Романцев белән Яровны залдан чыгарырга дип кереп киттек, эчке эшкә тыгылу дип санап. Яров чыкты минем белән сөйләшергә. Сез безнең белән элемтәләрне өзәргә телисезме, ди. Экономик яктан элемтәләр булыр, ләкин политика ягыннан эчке эшкә тыгылмагыз, дидем.

Телеграмма. РСФСРның генераль прокурорына. Вил Мирзаяновны иреккә чыгару турында.

Кәүсәрия Хәйруллина: Абрамашвили Денис Сергеевич безгә бер вагонны бушлай бирде, үзе килә алмаган иде, 5 мең акча да өстәп җибәргән вокзалга. Гвардиядә кабул итеп утыручы Ришат мине хаксызга сүкте. Исерек килеш эштә иде. Гвардияне киендерәбез дип акча алалар да, эчеп-сиеп бетерәләр. Гвардия белән эшләргә тиеш айнык ирләр.

Алтынбаевны очраттым базарда. “Син ник читтән кайтучыларга ярдәм итмисең?” – дидем. Бик озак сөйләштек. “Сездә анда миңа каршы имза җыялар икән”, – ди. “Халкың белән булсаң, беркем сиңа каршы булмас”, – дидем мин аңа.

...: Тел өйрәнү буенча методик үзәкнең эше. Быел август аенда безнең шәһәрдә яңа уку йорты барлыкка килде – өзлексез белем бирү үзәге. Мин бу үзәкнең рәисе булам. Моңа кадәр Казанда институт усовершенствования учителей эшләде, менә хәзер шәһәребездә барлыкка килде. Балалар бакчалары һәм мәктәпләр өчен җитәкчеләрнең белемен күтәрү, төрле фәннәр буенча белем күтәрү факультетлары бар. Милли белем бирү факультеты да бар, аерым әйтеп үтәргә кирәк. Сентябрь-октябрь айлары дәверендә инде 300гә якын укытучының белемен күтәрү өлкәсендә зур эш башкарып чыктык. Роза ханым милли факультетның җитәкчесе булып тора. Фәрит Шәкүров, Фәридә ханым, Наил әфәнде һәм башка хөрмәтле кешеләр эшләп киләләр. Алга таба тарих, биология, физика, химия кебек башка төрле фәннәрне татар теленә күчерүне дә зур максат итеп куябыз. Татарча матур сөйләшергә теләүчеләр белән курслар ачып, эш башлап җибәрдек. Төрле оешмалар теләк белдереп киләләр. Татарстан тарихы өйрәнелә, ләкин укыту өчен программалар да, дәреслек тә юк, бу өлкә буенча эш башладык. Кыска гына вакыт эчендә без бик зур ярдәм тойдык бертуган Кашаповлардан, 25 мең сум акча бирделәр. Бу безгә беренче тапкыр уңай мөнәсәбәт булды. Зур ихтирам белдерәбез. "Шәһри Казан"да чыккан "Бар шундый егетләр" дигән мәкалә, безнең бүлектә эшләүче Роза ханымның мәкаләсе.

Без Тукай, Чаллы, Алабуга, Сарман, Минзәлә районнары зонасы буенча эшлибез.

Ринат Сәгыйтов: Приватизация турында. Марат Нуруллин – приватизация буенча башлык. Ул кеше безнең байлыкны бүләргә дип законсыз куелган. Алар Шәймиев кул куйган законны үтәмиләр. Алар ул кешене сессиядә расларга тиешләр иде, димәк, ул Марат законсыз утыра. Без тәкъдим иткән идәк, шул булырга тиеш. Без андый кешене эш урынына пикет аркылы кертмәскә тиеш.

Аннары, без күтәргән идек үзәк урамдагы йортлар мәсьәләсен. Хәзер аларны Чаллы якташлыгына таратып бетерделәр. Бу турыда Милли Мәҗлес хаты шул ук Нуруллинга эләккән һәм үтми. Китәргә тиеш законсыз кеше.

___

1992 ел, 23 ноябрь. ТИҮ җыелышы

26 ноябрь көнне сәг. 12гә мэрия янына җыелырга. Прокуратура янында пикет була.

Зиннур Әһлиуллин: Прокуратура бинасы Милли Мәҗлескә булырга тиеш. Анда керергә, Милли Мәҗлесне кертеп утыртырга кирәк. Бөтен нәрсәне ташлап барырга кирәк. [Кемнәр бара дип кул күтәрткән иде, бик әз кеше күтәрде.] Я без алып калабыз, я Россиядә калабыз.

[Ни өчен ТИҮ җитәкчелеге нәкъ менә прокуратура бинасын басып алырга дигән план корды соң? – Ә шуның өчен, чөнки анда җинаять эшләре ята... Бик бәләкәй бер генә “уңай” фараз – ул эшләргә үрелү белән Зиннур шәхсән үзе кызыксынмый иде бугай. Аның үзенә “кертеп утырту” хыялы да җитә калгандыр.]

Фәрит Рәхимов: Квартир мәсьәсе. Качаклардан куркып рәсми органнар квартирларны кулдан җибәрәләр. Кайсы йортлар бөтенләй алынган җитәкчеләр тарафыннан. Кем чиратта тора, квартирларны басып алырга кирәк хәзер. Шуннан килеп чыга прокуратура мәсьәләсе дә. Халык җыелса, аның зур нәтиҗәсе булырга тиеш.

Дамир Шәйхразиев: Мин 30 квартир таптым качакларга. Газы, суы да бар. Бер кеше хакына да кермибез. Иртәгә штабка җыелабыз һәм кертәбез монда качакларны. Шамил (Тимашев) әзерләнеп куя. Без моны 14нче йорттагы кешеләргә бирергә тиешбез. Иртәгә сәг. 7гә җыелабыз 17/10га.

[Халкының өчтән бере диярлек тулай торакларда һәм малосемейкаларда җәфа чиккән Чаллыда беркемгә дә бирелмәгән йөзләрчә һәм йөзләрчә буш квартир барлыгы әнә шулай фаш ителә башлады. Бу квартирларга Милли Мәҗлес исеменнән ордерлар язып бирергә керештеләр (менә “параллель власть”ның татлы җимешләре!). “Качакларга” дигән ният бик тиз катлауланып, квартирлар тирәсендә ажиотаж, төрле этлекләр куерып китте... “Алар анда квартир бүлешеп яталар икән” кебек чыш-пыш хәбәрләр болай да эшләмәгән Милли Мәҗлесне (һәм бөтен милли хәрәкәтне) халык күзендә тәмам егып салды. Бу мәсьәләдә, билгеле, шәһәр властьларының “арты таза түгел” иде, – кысылмый гына тик торып калдылар.]

ТИҮдә [Казанда] кворум булмаган, шул ук Мөлеков калган. Вафирә Гыйззәтуллинаны бик нык эзәрлеклиләр, судка биргәннәр. Аны кулга алып, татар милли хәрәкәтендә чуалыш кертергә һәм шулай гаскәр кертергә телиләр. Илдә переворот көтелә. Безнең кешеләр 1 декабрьдә ачыласы съездга Татарстан мәсьәләсен керттермәү өчен киткәннәр. Шәймиев та пошаманга калган. Казан кайнап тора. Ельцинны яклап шахтерлар килә, Хасбулатов үзенең гаскәрләрен җыя. Татарстанга да гадәттән тыш хәл кертү мөмкинлеге бар. Ельцин бик кайнар кеше. Бездә һич югы яндыргыч шешәләр булырга тиеш, безне көртлекләр кебек кулга алырга тиеш түгелләр. Без хәрби әзерлектә торырга тиеш. Отпор бирелергә тиеш. Милиция белән дә сөйләшенергә тиеш. Яртылаш бензин, яртылаш солидол саласыз.

Фәнәвил Шәймәрдәнов: (русча) Россия хәрбиләре ирекле булып Югославиягә баралар ди. Иртәгә югары суд РОСМ эшен карарга тиеш. Эчке эшләр органнары тулысынча таркалып бара. Ваклап урлаучылар белән шөгыльләнәләр, түбән катлам белән. Бөтен яман эшләрнең башында еврейләр тора.

Рәфис Кашапов: Азербайҗанда кунак булдык. Үтерелгән кешеләрнең каберлекләрендә булдык. Хәзер Гасанов белән эш итә башлагач, бик күп штраф сала башладылар. 8 миллион. Вагоннарны чыгаруга каршылык күрсәтәләр. Чаллыдан 4 кеше бардык. Бөтен шәһәрне күрсәтеп чыктылар. Азербайҗан татарлары белән таныштык. Азербайҗанга каршы яртысыннан күбесе Россия кешеләре сугыша, әрмәннәр әз. Күпчелек үлә азербайҗаннар. Соңгы призывтагы 400 кешенең үтерелгән инде 300е.

Зиннур Әһлиуллин: Әгәр без үлсәк, теге дөньядан сезгә карап торачакбыз, килмәгәнегез өчен [прокуратураны алырга]. Диндаровны, Аннаны читләштерделәр, алар бүгенге көндә эшсез утыра [радиода]. 1есеннән алар ул бүлмәдән чыгып киттеләр, Шәфигуллин корал булды. Диндаров аның ярдәмчесе булып эшләргә риза булган, әмма аны урынбасар итеп тә җибәрмәгәннәр. Мин әйттем, әгәр Диндаров китә икән, син монда эшләргә тиеш түгел, дидем. Моны Алтынбаев белеп торырга тиеш. Ул безне радиосыз калдырды. Бу радио азатлык хәрәкәте турында бервакытта да сөйләмәс. Без Казанга чыгарга тиеш, Шәймиев исеменә. Саклап булмый икән радионы, безгә акция ясарга кирәк. Митинг белән генә булмый. Берәр төрле нәрсә эшләргә кирәк. Алтынбаев ул чагында үзе дә эшләмәячәк.

[Шәһәр радиосы да радио иде әле, ни дисәң дә. Соңыннан аны да яптылар, һәм ул чагында инде бу турыда кызыксынып караучы да булмады.]

Анна Асанова: Без атнакичтән чыкмый башладык. Диндаров урынбасар булып кала диделәр, шуннан соң эшли башларсыз, диделәр. Ләкин соңыннан Алтынбаев чакырып, радионың кушылуына коллектив каршы, дип әйткән. “ТИҮ, “Азатлык” радиосына әйләнеп беткәнсең”, – дип әйткәннәр. “Синең өстеңнән уголовный эш бара”, – дигәннәр. “Чөнки сез котырту белән шөгыльләнәсез”, – дип әйтә ди. “Минзәлә эшләрен дә дөрес яктыртмагансыз”, – дип әйткәннәр. Студияне сатып алырга туры киләчәк.

Шамил Җиһаншин: Бу җомгада ГЭС җыелышында зур концерт була.

___

1992 ел, 30 ноябрь, ТИҮ җыелышы

Көн тәртибе: 1) качаклар мәсьәләсе; 2) пикет турында; 3) Казан кунаклары белән очрашу.

Шамил Тимашев: (русча) Качаклар исеменнән. Тулай торакларда яшәү мөмкин түгел, ишекләр, тәрәзәләр юк, егермешәр кешене бер бүлмәгә тыгалар. Кайбер җитәкчеләр: “Нигә Рязаньга, Оренбургка бармыйсыз?” – диләр. 16 мең тора самолетка бер билет. 12 мең түләргә кирәк билетны алу өчен. Моннан киткән кешеләрне кире кайтару – Татарстан хөкүмәтенең бурычы. Мэрия төзеткән коттеджлар качакларга дип чит илдән бирелгән акчага салынган ди.

Бер ханым: Мин 15 хат яздым Дүшәмбедән, эшкә кабул итсеннәр дип. Мин мединститутта урыс теле кафедрасы мөдире булып эшлим.

Зиннур Әһлиуллин: 5 кешегә уголовный эш ачканнар [прокуратура янындагы акция уңаеннан]. Берсе Заһиров Илһам. Рудольф Хәбибуллинны заложник итеп алыйк әле без. Көрәш механизмнарын үзгәртергә кирәк. 850 кеше армиядән качып кайтты, ТИҮдә теркәлгән. Меңнән артык кеше призывка бармаска теркәлгән.

Тәлгать Әхмәдишин: Безнең көчләр күбрәк булса, алар үзләре чыгып кача иде. Әзрәк эләкте аларга. Мине икенче көнне УВДда тотып чыгардылар. Ринат Сәгыйтовны кыйнаганнар. Урыс шовинистларының позициясе шундый.

Рәфис Кашапов: Безгә блокада ясасалар я килсәләр, әзерләнә башларга кирәк. Корал белән керәләр икән, корал белән каршы алырга. Качаклар турында татарлар арасында да төрле сүз китте. Шәһәрдә аңлату эше алып барырга иде. Кем ничек булдыра, шулай ярдәм итәргә иде. Бездән 220 мең сум акча, аны Милли Мәҗлес комиссиясенә тапшырырга иде. Гадел итеп бүлсеннәр иде.

...: Рафаил Хәкимов, фәннәр кандидаты, президент ярдәмчесе, безнең зыялы шәхесләребездән берсе. Индус Таһиров, тарих фәннәре докторы, профессор, атаклы зыялыбыз. Алар икесе дә РФ белән сөйләшүләрдә катнашалар һәм киң мәгълүматлар беләләр. Индус Таһиров – Бөтендөнья татарлары конгрессының башкарма комитеты рәисе.

Индус Таһиров: Сезнең проблемаларыгызны тыңлап милләтебезнең ничек яшәгәнен ныграк аңлыйбыз. Бу безгә яңа этәргеч бирер, мөмкинлекләр ачар дип уйлыйбыз. Бөтен Татарстанда халык белән киңәшеп эшләү мәслихәттер дип уйлыйм.

Россия белән сөйләшүләр турында берничә сүз. Халкыбыз 1552 елда үзенең газиз ватанын югалтканнан соң күп вакыт үткән, бүгенге көндә ирекне Россиягә җибәрелгән ике-өч кеше генә алып кайту һич мөмкин түгел. Әгәр без үз артыбызда сезнең бар икәнне сизмәсәк, безгә уңайсыз булыр иде. Без анда сезнең сулышны тоеп алып барабыз сүзне. Билгеле булганча, декларация кабул ителде, ул бик кыска булды, без анда Татарстанның Россиядә булмавы өчен бик тырыштык. Кыска булса да, ул безнең өчен бик файдалы документ булды. Ул зуррак документ булса, безгә эшләү өчен җиңелрәк тә булыр иде. Бер сүздән никадәр фикер чыгарып булыр иде.

12 августта Россия белән сөйләшү өстәле артына утырдык һәм азатлыкка хакыбызны исбат итә алдык дип уйлыйм. Әле эш бетте дип уйлау һич дөрес булмас иде. Россия безнең тәкъдимнәргә риза була икән, бу безнең сүзгә җавап юк икәнен генә күрсәтә. Алар бүленмәс һәм бербөтен Россия принцибын, ә без тигез булу принцибын яклап килүчеләр. Безгә әйттеләр, декларация халык сүзе түгел, референдум үткәрегез диделәр. Төрле басымнар булды, шуңа да карамастан, без референдумны үткәрдек һәм анда сезнең өлешегез дә бик зур. Икенче тапкыр очраштык 31 мартта һәм әйттек: карагыз, менә безнең халыкның әйткән сүзе. Әйттеләр: әйе, бар бу, ләкин сезнең 16 мартта чыккан аңлатма бар, бу Россиядән чыгу түгел, дип. Әйттек: исегездә булса, конституцион суд рәисе Зорькин әйткән иде, Югары Совет нәрсә генә димәсен, референдум уңай икән, бу бәйсезлек игълан итү өчен нигез, дип. Ә аңлатмада без Россиягә тигез хокуклы союз тәкъдим итәбез. Бу аерылу түгелме Россиядән? Кайсы кеше әйтә, сатлыклар, сатып кайттылар Татарстанны дип. Әмма, безнең дә йөрәгебез татар йөрәге. Әйттеләр, Россия конституциясе кабул ителсен, договорга кул куегыз да, шуның нигезендә конституция кабул итәрсез. Алар әйттеләр, без договорны өч елга төзибез. Ярый, без каршы түгел. Ә конституцияне без өч елга төзибезмени? Нишләп без төп законны өч еллык договорга буйсындырырга тиеш?

Конституциянең 2нче статьясы турында бер-ике сүз. Конституция идеаль түгел, әлбәттә, кайбер урыннары башкачарак булса яхшы булыр иде. Ләкин бит, күрдегез аның да ничек үткәнен. Татарстан группасыныкы начар иде, ярый әле, туктатып булды. Башкачарак булса, бөтенләй үтмәячәк иде һәм без конституциясез кала идек.

Элек бер нәрсә булса, Россиядә конституция күтәреп әйтәләр иде: менә, бозасыз, дип. Безнең үзебезнеке юк, меңенче ксерокопия үткән конституция иде. Беренче тапкыр конституциябез булды. Хәзер без дә аларга күтәреп күрсәтәбез. 23 маддә гражданлык һәм 66 маддә субъектлык. 23тә язылган: Татарстан гражданлыгы беренче тапкыр урнаштырыла. Бәйсез гражданлык бу, бу моңа кадәр юк иде. Элеккесе РФ гражданлыгыннан чыгарылган гражданлык, ә без әйттек: гражданлык суверен булырга тиеш. Ә аның олысы һәм кечесе булмый, тигез суверенлыкка тигез гражданлык кына тәңгәл була. Анда Татарстан гражданнары Россия гражданлыгына ия, диелгән. Бу бик зур компромисс. Закон кабул итүгә, мин әйтәм: мин бердәнбер Татарстан гражданы дип. Һәм бетте шуның белән. Менә качаклар кайта. Бу бөртекләр генә әле. Күпме милләттәшләребез читтә яши. Ике гражданлык хокукына ия булсалар, алар да үз ватаннарына сыена алырлар иде.

[Ә нәрсә белән бетте? – Россия паспортына берни турыда да сөйләми торган, үзең сорап кына бирелә торган Татарстан кушымтасы тыктылар. Гражданлык түгел, өстәмә хурлык... Индус әфәнде биредә чын булган көрәшне сөйлиме, оста “боргалыймы” – белеп кара син аны...]

Безгә кирәкми гомумән Россия белән килешү дигән сүзләр дә бар. Башкачарак булса кирәкмәс иде дә, ләкин мөнәсәбәтсез яши алмыйбыз. Килешүдә вәкаләт бирү юк, үзара алмашу гына бар. Безнең делегация бу мәсьәләдә шундый принципта тора. Тагын бер мәсьәләне алыйк: Татарстанда яшәмәгән милләттәшләребезнең мәктәп, тел проблемасы бармы? Без шуларны күздә тотабыз.

Вакыйгалар ни рәвештә үсәргә мөмкин? Россиядә сессия җыеп шунда раслатырлар. Ләкин конституцияне берәү дә расларга тиеш түгел, аны без расладык. Ул Коръән түгел, күктән иңмәгән, төзәтмәләр кертербез. Безгә Россия конституциясе белән тәңгәлләштерегез диләр, без әйтәбез: конституция 18нче елда Россия төзегән документларга нигезләнгән. Анда тигез хокуклык. Ә Россиянең үз конституциясендә бу принциплар 1936 елда ук алып ташланды. Әгәр документлар кала икән, аның принциплары да калырга тиеш. Шуңа күрә без болай дидек: тәңгәлләштерергә икән, без түгел, Россия үзе әнә шул документларга тәңгәлләшсен.

...: БМОга керә алабызмы, җыенабызмы?

– Хасбулатов әйткән иде, Татарстан БМО әгъзасы булырга тиеш дип. Без аны онытмаска тиешбез. Бәйсез дигән дәүләтләр дә, исемдә бәйсез булсалар да, бәйсез түгелләр, Россиягә баш иеп барырга мәҗбүрләр. Без мөмкин булганын алабыз, Татарстан барыбер танылачак.

...: Сез Бөтендөнья татар конгрессы рәисе. Дөнья татарлары белән нинди идеология буенча эш итәргә җыенасыз? Икенче сорау – Милли Мәҗлескә мөнәсәбәтегез?

– Төп идеология – милли бердәмлек һәм Татарстан суверенлыгына өлеш кертүне сорыйбыз. Инглиз кешесе кайда гына булмасын, аның артында Англия тора. Татарстан да шундый булырга тиеш. Милли Мәҗлес мәсьәләсендә болай: ул милләтебезнең бер күркәм оешмасы. Зур милләттә бер генә оешма булу шарт түгел. Без аңлашып яшәргә тиешбез.

...: Без Казаннарга барабыз, безне күсәкләр белән каршы аласыз. Мәйданга чыгып берәр сүз әйткәнегез бармы?

– Сез адрес буенчарак әйтегез. Әлбәттә, без милләтебезнең тырышып йөрүчеләрен кыйнату ягында түгел, моны булдырмау өчен барсын да эшләрбез. Сез димәгез, минем хөкүмәт әгъзасы түгел, минем хөкүмәттән күгәргән медаль дә күргәнем юк.

...: Армия мәсьәләсе килешүләрдә ничек хәл ителәчәк?

– Читкә безнең егетләребезне җибәрү дөрес түгел, чөнки алар кайнар нокталарга җибәрелергә тиеш түгел. Россия вәгъдәсен үтәми. Татарстан егетләре Татарстанның үзендә генә хезмәт итәргә тиеш дигән якта торам мин. Бәйсез дәүләтнең армиясе булырга тиеш.

[Тиеш тә тиеш артында каты гына басып торган һичьюгы бер позиция булса икән. Бу тиешләрнең берсе дә юк инде хәзер. Бер генә пункт та чынга ашмады, шул ук вакытта, Индус әфәнденең дә һичбер җире кыйпылмады... Демагогия диләр моны.]

Рафаил Хәкимов: Бер тапкыр монда 1988 елда чыгыш ясаган идем, милли мәсьәлә күтәргән идем. Ләкин сөйләргә бирмәделәр, борылып кайтып киттек. Бүген инде сөйлибез. Минемчә, бу зур адым, без ашыктырабыз, ләкин артка карасак, биш ел эчендә бик зур тарихи юл уздык. Сорау булды, Татарстанны кайчан БМОга кертерләр, дип. Без мөрәҗәгать җибәрдек, ләкин җибәрү белән генә түгел бит, кайсылары белмиләр, кайсыларын Рәсәй куркыта. Бүгенге көндә безнең Үзбәкстан белән мөнәсәбәтләр яхшырды. Бакуда вәкиллек ачылды, Литвада ачыла, Төркия, Кыргызстан белән эш алып барабыз, төрле яктан тишек ясыйбыз, шуннан киң дөньяга чыгарга уйлыйбыз. Сорау булган иде, Россиядән чыктыкмы, юкмы дип. Юридик яктан әлбәттә чыктык. Декларациядә Россия турында бер сүз юк, референдум уздырдык, анда да, конституциядә дә мөстәкыйльлекне төгәлләп куйдык. Экономик яктан без бик нык бәйле. Чыктыкмы-юкмы дип ансат кына әйтеп тә булмый. Теге елны алар кул куйды федератив килешүгә, ләкин бер ел узды, эш бармады, бүген җыелалар Мәскәүгә һәм безгә сорау бирәләр, нишләргә? Безнең җавап шул – кул куймаска иде. Ләкин икенче яктан караганда, алар бит безнең күрше, экономик яктан бәйләнеш зур, чуаш, мари да чит халыклар түгел. Фикер бар Идел-Урал мәсьәләсенә кире кайтырга. Фундамент булгач, нык йорт та сала алабыз. Берничә сорау килде: Татарстан нефть иле, ләкин нинди файда күргәне бар? Бүгенге көндә зур завод салыначак, нефть түгел, керосин, бензин сатарга уйлыйбыз, Министрлар Кабинеты шундый карар чыгарды.

...: Сез президент белән атнага ничә тапкыр очрашасыз, ниләр турында сөйләшәсез?

– Темасы күбрәк сәясәт. Минем тема – күбрәк милли мәсьәләләр, сәясәт, Россия белән килешүләр бик күп вакыт ала. Шулай ук Балтыйк илләре белән мөнәсәбәт минем өстә. Иртәгә бер кытай кешесе белән очрашырга тиеш. Төрлечә була, кайвакыт һәркөн, кайвакыт атнага берничә көн.

...: Шәһәр радиосы...

– Без бу турыда сөйләштек һәм хәл итәргә тырышырбыз.

...: Мин Ригадан килдем, нигә миңа качак статусы бирмиләр?

– Үз вакытында ТИҮдә без бу мәсьәләне куйган идек. Ниндидер эшләр барды, төпле эш булмады. Бүгенгә закон проектлары барсы әзер. Мин президентка бу мәсьәләне тагын бер куярга вәгъдә бирәм.

...: Ни өчен Шәймиев Америкага Ельцин рөхсәте белән барды һәм ни өчен Америка президенты белән очрашмады?

– Сораса беркая йөрмәс иде. Төркиягә бармасын өчен күпме комачауладылар. Монда көрәш бара.

...: Ваучерлар безгә нигә кирәк?

– Ваучерларга мин артык ышанмыйм. Россиядә халык күтәрелгән, шуны тынычландырыр өчен ваучер уйлап чыгардылар. Аңа әлләни сатып алып та булмый. Киләчәктә үзебезнең ваучер булачак.

Индус Таһиров: Сорау бар Россия депутатларын чакыртып алу турында. Халык таләп итсен, кем сайлаган шул. Безнең икмәкне ашап, сатып ятмасыннан анда.

Зиннур Әһлиуллин: Комсомол халык судында сәг. 9да Алтынбаев өстеннән суд булачак.

___

1992 ел, 14 декабрь. ТИҮ җыелышы

Җыелыш рәисе: Радиостанцияне конфискацияләгәннәр.

Таһир: Мин ачлык тотып милли хәрәкәткә кереп киттем. Урта дулкында милли хәбәрләрне, халык җыенын бер елдан артык тапшырдым. Үзем юктан файдаланып ишекне ачканнар һәм әйберләрне алганнар. Икенче көнне мине эзәрлекли башладылар. Дүрт-биш милиция хезмәткәре ишеккә сугалар. Китми тордылар. Өлкәнрәге 6нчы комплексның участковые. Ишек аркылы янаулар яудырдылар. Өч көн өйдә кунган юк. Мин шуны сорар идем – радиостанцияне кире кайтаруларын таләп итәргә. 380 сум штраф һәм конфискация ясадылар бәләкәй генә суд ясап.

Зиннур Әһлиуллин: Әлмәттә булдым, милли хәрәкәт эшли. Җыен булды. Әлмәт безне артта калдырырга мөмкин. 136 качак кайткан, урнаштыралар. Башлангыч оешмалар булмау аларны көчсезләндерә. Ике татар мәктәбе, гимназия булырга тора.

[Хәбәрләр: Марсель Хаҗиев 31, 32 комплексларның башлангыч бүлеге җитәкчесе булган. 26 декабрьдә Алабугада митинг була. Васил Мәрдәнов качакларга 5 урындык ясап биргән, балта бүләк иткән.]

Зәки Зәйнуллин, Мәрҗәни оешмасы президенты: Милли хәрәкәт сүнүнең иң төп сәбәбе – халык тамак туйдырырга тырыша. Замана бик каты китереп кысты. Бер нәрсә дә әйтеп булмый андыйларга. Тормыш тамак туйдыруга гына калды. Татарстанны акыртып чишендерәләр. Милиция бик каты тотынды. Хәтер көне үткәрдек без, Сабировка үзем кердем, Әмир белән. 440 ел үтте, ата-бабаларыбыз таш астында ята, үткәрергә кирәк, дидем. Ул әйтте, үткәртмибез, диде. Шәймиев чыгып тайды Төркиягә. Мөхәммәтшинны театрда очратып чакырдым. Мин бик арыдым, ди, эш күп, ди, ачуланмагыз инде, ди. Хәтер көнне ул Мәскәүдә урыслар съездында иде. Монда милиция мәктәбе ачу турында сүз чыкты. Хәтер көнендә Ульяннан 720 милиция китерделәр, резин таяклар белән. Уфадан килгән башкорт милициясе протест белдереп катнашмады. Көч юк. Шулай да, булган көчне күрсәтергә тырыштык. Эш көне дип Хәтер көнен күчерергә тырыштылар. Аны күчерергә ярамый.

Җыен турында. Алар бездә дә авыр җыелалар. Хәзер галимнәргә мөрәҗәгать итәбез, җыен җыябыз да, тарих буенча бер лекция укыйбыз. Кыска гына, 15-20 минут, бик ярдәм итә.

Берләшү турында. Күптән сөйлиләр лидерлар кычкырыша дип. Урыс гәзитләре бик язалар безне үзара сугышалар дип. Тәлгать Бариев һәм Рафаил Хәким белән минем бервакытта да соратник булганым юк. Ул "Комсомольская Правда"да язган татар милләте юк, Татарстан халкы гына бар, дип. Шушы кеше идеолог булып йөрде, ТИҮне таратты, сак булыгыз бу кешедән. Татарны ашаучы токымнан бу кеше. Милли хәрәкәтне тарата торган белгечкә әйләнде. Аның төп эшләгән эше хәзер – Милли Мәҗлесне тарату, бетерү, юкка чыгару. Милли Мәҗлескә Шәймиев үз кешеләрен кертеп өлгермәде. Кесә Милли Мәҗлесе ясап куярга җыеналар. Татар татарны сүгәргә тиеш түгел, дисез. Куликово сугышында теге яктан татардан Малик дигән кеше җитәкчелегендә килгәннәр. Мин Рафаилга каршы "Суверенитет" гәзитендә язып чыктым. Ә аның кулында радио да, телевизор да, алай да ул җавап бирәлми. Латвиягә барып кайттык. Алар бүген дә мине яраталар, чөнки мин башымны түмәргә салдым. Алар аерылгач, без урыслар белән бергә-бер калдык.

Милли Мәҗлескә чит ил корреспондентлары агылалар. Бер тапкыр 12 корреспондент килгән Германиядән, немец телен беләм мин. Бер Индус кына безнең яклы, калганнар барсы да татарга каршы. Мин сөйлим, йөзләре карала бара.

Россия гомер буена ачлык кичерә, ни өчен? – Бу халык эшләми, туганнар. Яхшы крестьянның ике еллык игене була. Чимал күп, нефть, урман, балык, су. Европа Россияне талап өйрәнде. Без аерылдык ди. Нефтебез бар, бөтен нәрсә бар, без эчкечелекне туктатабыз, без туктый торган халык. Безнең татар кебек укыган халык элекке СССРда юк. Мин моны галим буларак әйтәм. Мин комиссияләрдә күп катнаштым, татар малайлары гел бишкә укыйлар. Армиядә өченче урында татарлар. 1975 елны Кунаев космоска очарга бер казах летчигы табалмады. Урыс ялкау, надан.

Милли Мәҗлес үзенчә көрәшә, авыр көрәш, Әмир Мәхмүтов белән өстерибез урманнан чана белән утын өстерәгән кебек. Лидерлардан ярдәм әз. Амбиция өчен көрәшәләр. Марат Мөлеков Милли Мәҗлесне оештырган өчен әллә нәрсәләр эшли. Марат Шәймиев заказын үти алмады, шуның өчен аны Шәймиев конгресс комитетына кертмәде. Шуңа ачу итеп ул безне яклап йөри.

Урыслар сүгәләр безне гәзитләрдә, әз генә безне яклап язып җибәрегез әле. "Шәһри Казан"да укыганыгыз бармы? Бүген Милли Мәҗлеснең акчасы юк, бинасы юк, төрле яклап таптыйлар, судка бирәләр. Минем радиога биргән интервьюны бирделәр, җитәкчеләрне һәм президентны рәнҗеткән сүз бар дип. Кашаповлар ярдәм итә, берүк саклагыз аларны.

Өч гәзит чыгарабыз – "Суверенитет", "Независимость", "Коммерсант". Барсы да урысча. Нигә татарча түгел? Мин “әйдә татарча” дип әйттем, Әмир аңлады хәзер. Акча тапсак, татарчага әйләндерәбез.

Милли Мәҗлеснең кырыклап депутаты бер дә килми җыелышларга, куркалар. Әйдә, корылтай җыйыйк, дидек. Эшләгәннәрне калдырыйк, кирәкмәгәннәрне чыгарып җибәрик. Шуннан куркалар алар хәзер.

Тәмәке фабрикасы директоры да эшләми, акча бирми. Халыктан җыярга кирәк. Штатта ким дигәндә 10 кеше эшләргә тиеш. Милли Мәҗлес – татар халкының бердәнбер өмете. Ул бетсә, мин дә алдаган булып чыгам. Менә конституция кабул иттек. Начар конституция. Без Чечняны җир йөзендә иң беренче таныганнар булдык. Без Чечнядан проект алып кайтып халыкка күрсәттек. Шәймиевның безне сатарга әзерләнгән проекты үтмәде. Хәзер ике гражданлык кабул ителде, вкладыш әзерлиләр. Без хәзер Россия гражданлыгыннан баш тартырга тиеш, кирәге юк аның безгә. Без татар булып калырга тиешбез.

...: Башкортстан делегациясе нигә Милли Мәҗлес белән очрашмады?

– Алар ТИҮгә килделәр, 25 кеше. Мин үзем Башкортстаннан. Килделәр, киттек сөйләшеп. Мин өч ел элек башкортлар турында мәкалә язып чыккан идем. Татар гәзите басмады, башкорт гәзите сүгеп язып чыкты, мин башкорт теле генә дәүләт теле булсын дигән идем. Бер генә тел булмаса, без бервакытта да бәйсез дәүләт төзи алмыйбыз. Колшәрипов укый башлады, 9 пункт. Дамир Исхаков әйтә, нишләп без үзебезнең арттан Башкортстанны тартырга тиеш, ди, нигә килдегез, ди. Башкортлар кабынып китте, тотып тыеп булмый. Кузгала башладылар. Сикереп тордым да туктаттым. Уртак пункт эзлик дип, бер булса да, шуның өчен дуслашыйк дип. Утырдылар, киттек сөйләшеп, 9 пунктның 9ында да уртак тел таптык. 5нче пунктта тагын китте кычкырыш. Башкортлар белән соңыннан бик матур утырдык. Әйттек, сезне юри котырталар татарлар сезнең җирне тартып алырга тели дип. Әйдәгез, чикләр бүлешмик. Алыйк бәйсезлек. Башкортлар әйтә, безгә суверенитет, референдум кирәк, конституция кирәк, диләр. Бездән үтенеп сорыйлар андагы татарлар яклап чыксын дип. Башкортта, дөресен әйткәндә, интеллигенция юк анда.

...: Ваучерларга карашыгыз?

- Ачтан үлсәм үләм, мин үзем ваучер алмыйм. Минем әти революция вакытында бердәнбер урысча яза белгән кеше булган. Әти 51 яшьтә, әни 41 яшьтә булган мин туганда.

___

1993 ел, 11 январь. ТИҮ җыелышы

Әскәр Ханнанов: Идарә 1993 елга эш планы кабул итте. ГЭС башлангыч бүлегенең 17 мең сум акчасы бар. Зыялылар җыелышы: 16 категория белгечләр катнашты. Оештыру комитеты. Оешырга исәпләре бар кебек күренә. 11, 3, 43, 18, 58нче мәктәпләр февральдә үк татар мәктәпләре статусы алырга итеш. Милиция батальоны киткән. Бер атна элек аны алып чыгып китәләр, ул юк хәзер. Ул кайдадыр Осетиядә булырга тиеш, табарбыз, икенче җыенда күбрәк информация бирергә тырышырбыз.

Шәмсиев, шофер: ГАТП мәсьәләсе, эшчеләрне кысулар турында. Без 5се көнне забастовка ясамакчы идек. Һәр начальник микроавтобус белән йөри. Ярдәмче хуҗалыклардан итне үзләре бүлеп бетерәләр. Станоклар, машиналар бар да читкә китә. Иң ким алган бухгалтер 25 мең, начальникның үзенең 150 мең, без белгәне. Без, әгәр профкомны, көнкүреш бюросын тикшермәсәләр, эшне туктатырга әзербез. Гәзитләрдә булса әйбәт булыр иде. Слесарьларның эш хакы 5 мең. Шоферлар ерак юлда 30 мең алалар. Берсен атып үтерделәр инде, "Нур"да язганнар иде. Бер бригаданы аның исемендә йөртергә дибез. Берсенә обрез терәделәр. Берсенә мылтыктан атып барганнар, Казахстанда берсенең тәгәрмәчләренә атканнар. Газ пистолеты булса да бирсеннәр. Йөкләр бик кыйбат, кайберләре берәр миллион тора.

Әскәр Ханнанов: Монда барырга кирәк комиссия белән. Ул КамАЗга керә. [Комисия төзелде.]

Зиннур Әһлиуллин: Бик яхшы, бүтән коллективлар да чыкса, бик әйбәт булыр иде.

Закир Шакиров: Азнакай ТИҮеннән сәлам. Күптән түгел генә ТИҮгә йөрүче бер иптәшебезне айныткычка алып кереп яптылар, без бергә чыктык та коткардык. Мине коткаралмадылар, чөнки белмәделәр. Айныткыч камерасына яптылар, Хатынга әйткән идем, мин милициягә барам, дип. Кулымны сындырдылар. Ашыгыч ярдәм сораган идем, икенче фашисты типкәләде. Хатыным йөрде, начальник керде, мин һаман таләп иттем. Икенче көнне торалмадым. Прокуратурага шалтыраттым, направление бирделәр, экспертиза алдым, кул сынган. Берничә көн үткәч сораган булдылар, мин басым ясый башлагач, чакырып әйттеләр, шаулап йөрмә, кулны саксызлык аркасында сындырган дип, теге малайны иптәшләр судына куябыз дип. Мин риза булмадым, Шәймиевка, республика прокуратурасына язып җибәрдем. Күп булды андый хәлләр, эзәрлекләү бар бездә. Мин ике ел кеше күзенә күренеп ТИҮдә йөрим, нигә куркыйм, мин туган җиремдә яшим. Май аенда пикетлар ясадык армиягә җибәрмәс өчен, без Татарстанны сакларга тиеш, дип мөрәҗәгать иттек. Үзләре теләмәгәннәр китмәде. Без атнага ике тапкыр җыелабыз.

Әскәр Ханнанов: Сез оешып җитмәгән әле. Көч булып оешсагыз, сезгә беркем дә кул яга алмас иде.

Әсфәндияр Гайсин, Азанкайдан: Мин милли хәрәкәттә баштан йөрим. Мине иртәгә җинаять эше буенча чакырганнар иде, УВДа барасы була инде. Башлар авыртып тора, әйләнә әле, ярасы кечкенә булса да. Элекке система бик нык төпләнеп калган. ТИҮгә йөргән кешеләргә җитәкчеләр ягыннан җәберләү бара. Эшкә алмаска мөмкиннәр, һ.б.лар.

...: Күпме татар мәктәбе, бакчасы бар Азнакайда?

– Бу елда гимназия ачтырабыз. Аңа кадәр бер татар мәктәбе бар иде, татар гимназиясенә конкурс нигезендә кабул иттеләр сәләтле кешеләрне. Алда эш күп әле.

Флүрә Зәйнуллина, Бөтентатар конгрессы урынбасары, Казаннан: Азнакайдан Шәймиевка да мөрәҗәгать иткәннәр, тик күп мөрәҗәгатьләр аңа барып та җитми. Президент советы җиткерми, президент кызыксынмый да, вакыты да юк. Бүгенге көндә ул үзенә фрак тектерә, Америкага барырга җыена. Татар халкы аңа әллә бар, әллә юк.

Прокуратура, милиция Рәсәй җырын җырлый, алар “Рәсәй безне ашата” диләр. Юк, безнең татар халкы Рәсәйне дә ашата әле. Президентның срогы үткәч әйтер, мин эшләгәндә яхшы иде, дип. Ә бөтен экономика таркалган булыр, шуңа алып бара ул. Авыл хуҗалыгы буенча директорлар җыелган иде, һәрберсенә 100 мең сум акча туздырды ул, анда 1200 җитәкче, бер тракторист та, савучы да булмады. Ул аларны сатып алды дип әйтергә була.

Хәзер Милли Мәҗлес исеменнән безнең экономика буенча даими комиссия бар, аларда бурыч бар – ваучерларны Милли Мәҗлес сездән гарантия хатлары биреп ала. Без аларга Рәсәйдән зур милекләр сатып алырга, үзебезгә экономик нигез эшләргә тиешбез. Шундый хат тараттык Татарстанда. Ул татар халкыннан гына түгел, бөтен теләгән кешеләрдән алына. Рәсәйдә безнең милекне сатып алу өчен бик күп эшлиләр, дисбаланс булмасын өчен, без аларныкын сатып алырга тиешбез. Без урыннарга вәкилләр җибәрәбез.

[Хәзер менә “Милли Мәҗлес бетте” дип җиңел генә әйтәбез дә... Беренчедән, беркем дә аны рәсми рәвештә япмады. Икенчедән, аның азмы-күпме милке бар иде инде (ваучер ди әнә, аннары иганәләр һ.б.ш.). Хәзер кайда икән алар? Өченчедән, баштагы икене кире кага торганы – Милли Мәҗлес кайда да булса рәсми теркәлгәнме соң ул? Кызыклы гына матди мәсьәлә, мәгәр.]

Яз көне бервакыт телевидениедән мин әйткән идем, Ленин безгә татар җирен ялгыш сызып биргән, дип. Безнең җир Уралдан алып, без әле өметләнеп кенә сөйләшәбез, әмма элемтә бар, Идел-Урал конфедерациясе төзергә тиеш без. Шуннан соң Шәймиев әле уйланыр. Тора-бара шушы җирләр бөтенесе Татарстанныкы булырга тиеш.

Зиннур Әһлиуллин: Элекке паспортларга Татарстан республикасы гражданы дигән пичәт сугарга кирәк.

Әскәр: Татарстан чит илдә паспортларга заказ биргән, Татарстан гражданы диелгән анда. Якынча 750 сум. Шулар әзер булганчы, әйткәнчә эш итә торыйк.

[Бусы нинди ялган тагын: нинди заказ? Паспортларга пичәт суга торыйк дигәне нәрсә? Җыенмыйлар да, җыенырга уйламыйлар да, ә сөйлиләр...]

Телевидениедән хәтта депутатларга да сүз бирми башладылар. Шәймиев курка, аның начар якларын күрерләр дип. 14 январьда сәг. 5тә Милли Мәҗлес пленумы чираттагы утырышка җыела. Үзбәкстаннан кайткан бер ханым: Баламны кыйнап үтерделәр айныткычта. Кайткан идем, торак бирмиләр. Дмитрюк дигән марҗа кире какты.

Тәлгать Әхмәдишин: Милли хәрәкәт җитәкчеләрен эзәрлекли башладылар. Эзәрлекләү дәвам итә икән, халыкны нык итеп күтәрергә кирәк.

Наилә Вилданова: Абхаз халкына ярдәм өчен мөрәҗәгать белән чыккан иде ана җәмгыяте. Татарстанның да шул ук хәлгә калуы бар. Бүген без ач абхаз халкына ярдәм кулы сузсак, киләчәктә алар безгә сузарлар. Безнең мөрәҗәгатьне Иттифак, керәшеннәр җәмгыяте һәм башкалар яклап чыктылар. Гуманитар ярдәм буенча оештыру комитеты барлыкка килде. Берсе мин, тагын 3 кеше. Бер КамАЗ дару өчен бер миллион акча кирәк икән, бизнесменнар белән эшлибез. Халыктан җыйган медикаментлар ярамый икән. Халыктан акчалата ярдәм, җылы киемнәр, оекбашлар, телогрейкалар, куертылган сөтләр тапшырырга була. Өч КамАЗ белән январь азагында җибәрербез дип торабыз.

[Шуның белән тәмам итәм. Милли хәрәкәтнең куәтле, йогынтылы чоры узды, аның аермачык агониясен язарга исә бер дә күңел тартмый.

Фактлар буенча искәрмәләр һәм төзәтмәләр булса (конспектның дөрес үк язылмавы һәм укылмавы ихтимал), җибәрергә ярый, төзәтермен. Ләкин “шомарту” турында сорамагыз. Бөтен татар дөньясын “шомартып”, төчетеп бетерделәр инде, күз текәп карарлык бер нәрсә калмады, бу хәлгә мин бик ачулы, килешә алмабыз.

Кайбер искәрмәләр усалрак тоелса, шуны белегез, – тагы да күпкә усалрак фикердә торамын. Милли хәрәкәт безнең барыбызныкы иде, аның белән уйнарга, аннан файдаланырга, аның аша милли характерда булмаган һәртөрле эшләр йөртергә беркемнең дә хакы юк иде. Ә уйнадылар, файдаландылар, төрле эшләр кыйраттылар, ахырда милләтнең өметен һәм терәген аудардылар...

Шул ук вакытта, милли хәрәкәтнең күпчелек активистларына, татар халкының дәүләтчелеге һәм милли яңарышы өчен үзен аямыйча көрәшүчеләргә тирән ихтирам белән карыйм. Бу эшне дә асылда шул көрәштән бер җанлы истәлек калсын дип башкардым. 7.02.2003.]