Чаллы Татар Иҗтимагый Үзәге хроникасы. Зөбәер Мифтахов Татарча текстлар

ЧАЛЛЫ ТАТАР ИҖТИМАГЫЙ ҮЗӘГЕ ҖЫЕЛЫШЛАРЫ

(Хроника. Кыскача конспектлар.)

Кереш

Туксанынчы елларда татар милли азатлык хәрәкәте тарафыннан үткәрелә торган һәртөрле җыелышларда мин, гәзит корреспонденты буларак, блокнотка кыскача конспект язып бара идем. Шуларның байтагы әле дә саклана. Язмалар, әлбәттә, тулы беркетмә түгел: соңыннан гәзиткә материал әзерләгәндә истә калганны дөресләү өчен генә теркәп барылган. Аермачык буш сүзләрне исә гел дә язмый торган идем. Шул ук вакытта, татарча һәм русча стенография куллану аркасында, ул блокнотлар аша төп эчтәлекне хәзер дә шактый эзлекле күзалларга була икән әле. Чаллы Татар Иҗтимагый Үзәге җыелышлары – башка беркайчан кабатланмас уникаль күренеш иде. Алардан калган бу язмалар хәзер кемгә узган гомернең бер истәлеге, кемгә тарихтан бер сәхифә, кемгә сабак яки белешмә буларак кыйбатлы булырга мөмкин. Тик ятмасыннар әле. Грамматик яктан гына бераз дөрес формага китереп, башка ягын үзгәртмичә диярлек, донъяга күрсәтергә булдым менә. Әлбәттә, булып узган вакыйгаларның барсына да катнашмадым. Һәм кайбер блокнотлар инде юкка чыккан... Өстәмә аңлатмалар квадрат җәяләр эчендә [курсив белән] бирелер. Бүгенгедән торып ясалган комментарийлар [зәңгәр төстә] булыр.

01.2003.

Зөбәер МИФТАХОВ

___

1991 ел, 3 июнь. ТИҮ җыелышы [Кыска бер өзек кенә сакланган]

Көн тәртибе: 1) Казанга бару турында; 2) президент сайлау турында 3)...

Рифкать Кормашев, 60нчы сайлау округы рәисе: [Шәһәр парткомы утырышы турында информация бирә.] Ике исемлек төзелә, алар бер-берсен кабатлыйлар. Элекке ысул белән төзелә. Беренчесе – Татарстан президентын сайлауга булган исемлек: теләмәгән кеше аны алмый һәм кул куймый. Икенчесе – Россия президентын сайлау исемлеге: теләгән кеше аны ала һәм кул куя. Минем фикер – бер генә исемлек булырга тиеш. Яисә икенчесе ачык булырга, анда Россия президентын сайларга теләгән кешеләр генә кертелергә тиеш. Автозавод районы буенча 102 участок, Комсомол районы буенча 41 участок. Без аларга үз вәкилләребезне җибәрәбез, алар күзәтче булырлар. Кеше ике бюллетенне дә алса, дөрес булмый.

Фәридә Белецкая: Сабантуй уздыру буенча. КамАЗ мәдәният йортында "Сабантуй дусларын чакыра" дип исемләнгән тантана була. Аңа шәһәрдә барлык татар коллективлары катнашачак.

...: Сабан туе татар телендә була икән, белдерүләрдә дә шулай дип язылсын.

Ф.Б.: Алай итү кунакларны өркетү булыр иде. Бәйрәмгә һәрвакыт кунаклар килә бит.

...: Дин әһелләре ачып җибәрсен. Сабантуйда дуңгыз итеннән шашлык пешермәсеннәр.

[Cәяси клуб турында озак кына сөйләшүләр.]

___

1991 ел, 17 июнь. ТИҮ җыелышы

Габдулла Сәрвәретдинов: (русча сөйли) Моннан ары комиссияләрдә яртылаш татарлар булсын. Анда һәр кеше ике тел белсен. Аларга безнең белән исәпләшергә туры киләчәк.

Без нигә лаек, шул нәрсәбез бар. Яртылаш кына булсак та, бердәм булсак күпкә ирешә алабыз. Латышлар да безнең белән бер чамада. Президентны алга без генә этәрә алабыз.

Телләр турындагы закон – кирәкле эш. Татар теле генә дәүләт теле була алмас, реалистлар булырга кирәк. Бүген безгә татар теленең фактик дәүләт теле булуына ирешергә кирәк. Авыл хуҗалыгы техникумында, мәсәлән, урыс теле имтиханы бирәләр, ә анда күпчелеге – татар балалары.

Татар җитәкчеләре юк. Бар җирдә – урыслар да яһүдләр. Һәм җитәкчегә ике телне дә белү тәләбе куярга. Бу монда килүчеләрне тыю ролен дә үтәячәк.

[Моннан ары да русча текстлар тәрҗемә итеп бирелер. ТИҮ җыелышларында тора-бара русча сөйләү аеруча өстенлек алып китте, милли хәрәкәтнең бетүенә дә төп сәбәпләрнең берсе шул: эчтән урыслашу, милләтнең үзеннән торган саен ераклаша бару булды. Урыс теллеләр милли хәрәкәт белән туйганчы уйнап, авырлыклар башлангач та иң беренчеләрдән булып аннан киттеләр... Биредә русча язу шул ук тегермәнгә су кою булыр иде.]

Рифкать Кормашев: 12 июньдә без зур эш эшләдек. Комсомол районы буенча мин сайлау комиссиясе председателе булдым. Ташлармын дигән идем дә, Россия сайлавы аркасында калдым бу юлы. Комсомол районы буенча 53% халык катнашты, 31%ы урыс президентын сайлауда катнаштылар. Автозавод районы буенча – 43% һәм 31%. Бездә аерма 22%, ә Автозавод районы буенча бары тик 12%. Моннан ТИҮ вәкилләренең тырышлыгы күренә. Мин үзем 25 чамасы участокны йөреп чыктым. Ике яктан да мине кыйныйлар иде: чөнки, бердән – мин ТИҮ члены, икенчедән – сайлау участогы рәисе. Соңыннан шәһәр советы президиумында отчет тоттым.

Бер хатын-кыз: 12нче мәктәптә ике марҗа Россия президентын сайларга дип тәкъдим итеп утырдылар. [Россия бюллетенен тәкъдим итмәскә, сораган кешегә генә бирергә дигән күрсәтмә бар иде.] Искәртү ясагач, миңа ташландылар. Кайбер татар кызлары да (ике җирдә) Россия президентын тәкъдим итеп утырдылар. Россия президенты өчен үлгән кешеләргә дә бюллетень биргәннәр. Кормашев юкка мактана.

[Ул чакта Россия сайлауларында катнашмауны хәзер, янәсе, Татарстан җитәкчелегенең принципиаль позициясе итеп күрсәтергә тырышалар. Чынлыкта исә хөкүмәт үз халкыннан өркеп калып кына ташламага бара, алай да, Россия сайлавын әнә шулай ярты-морты хәлдә булса да тыгарга маташа иде.]

Зиннур Әһлиуллин: Инде эш үткән, сәгать буе сөйләү кирәкми. Кешенең кимчелекле якларын түгел, яхшы якларын күбрәк күрергә тырышыгыз. Матур сөйләүчеләр күп, оештыручылар аз. Оештыру комитеты кирәк иде. Һәр эшнең хуҗасы була, аны табарга һәм хуҗадан сорарга кирәк. Мин юк идем, башка берәү булырга тиеш иде. Безнең Әлмәткә барулар, Казанга барулар барсы да бер көнне килеп чыкты. Ләкин, ни дисәң дә, без җиңдек.

Бер ханым: Мин 43нче мәктәптә идем. Берүзем. Мин карамаган чакта: "Сез икесенә дә сайлыйсызмы?" – дип сорыйлар. Дөрес үткәрелмәде сайлаулар. 11 сәгать мин бер тамчы су эчмәдем. Сайлаучыларның һәрберсен карап тордым. Менә шуның нәтиҗәсе бу, аннары, Комсомол районында татарлар күп булудан килә. Минем 49% булды [катнашучылар саны].

Равил Шәфиев: Оештыру эшләре яһүдләр кулында. (Листовкалар чыгармыйлар дип редакцияләрне яманлый.)

Илгизәр әфәнде, "Милли йорт"тан: Безнең шәп кенә идәрәбез юк. ТИҮ идеология белән шөгыльләнсә, "Милли йорт" татар мохитен тудыру өчен тырышачак. Идәрәдә эшләргә теләүче кешеләр булса, килегез, бигрәк тә яшьләр арасыннан. Анда кайнар йөрәк, салкын баш кирәк. Ә креслолар юк.

Габдулла Сәрвәретдинов: (русча) Идәрә начар эшләде 12се көнне, моңа күз йомарга ярамый. (Идәрә эшләмәде дигән кәгазь килгән иде, шуңа карата әйтә.)

Зиннур Әһлиуллин: Кырымга бару турында. Барырга тиеш ике иптәш. Ә акча җыю турында сүз барырга тиеш түгел минемчә. Ике телеграмма килде: берсенә соңга калдык, Бакуда узган конференция турында иде. Икенчесе – 26-29 июньдә Семфиропольдә булачак Кырым татарлары корылтае турында. Бу аларның Милли Мәҗлесе, без дә шул турыда хыялланабыз, аларның ничек оештырганын бик җентекләп өйрәнеп кайтырга кирәк. Кырымга бару өчен ким дигәндә 2 кеше кирәк. Теләгән кеше идәрәгә килсен.

Аннан соң, әгәр дә без параллель оешмаларны ныгытмасак, Шәймиевка безне алдаячак. Милли оешмаларны яңа баскычка күтәрергә кирәк. Әгәр безнең башлангыч оешмалар хәзерге кебек производство буенча оешсалар, аларны бастыру юлы кала. Территориаль структура ышанычлырак. Берәр нәрсә булса подъездда йөгереп чыгып якласыннар өчен, берничә кеше белән шундый договор төзергә кирәк.

Ким Сафиуллин: Сабан туе турында. Комсомол районында Гөлзада Рзаева алып барды. Халыкка бик ошады. Илгизәр Таҗиев бик матур итеп оештырды. Барсы да бик әйбәт дип әйтер идем, бер мичкә балга бер калак дегет тамды: сәгать 7гә ТИҮдән 2 кеше генә килде. Милли байрак булмады. Гаепле – Зиннур! Бу намуссызлык!

...: – Сезнең кулыгызда булырга тиеш иде байрак!

– Бу имансызлык!

Фаикъ Таҗиев: ...[32нче комплекс мисалын бик мактый: анда кече сабан туе үткәрелде]. Киләсе елга кече сабан туйларын һәр комплекста ясыйк. Монда татарлар яшәгәнне тегеләр шул чакта белерләр. ...[Дин әһелләрен хурлаучыларга зәһәр укый (?)]. Без 7 млн. булсак та, чын кешеләребез әз.

Мәчеттә каравылчы бик кирәк.

Ким Сафиуллин: Алтынбаев килеп чыккан иде ул да сорады, нишләп байрагыгыз юк дип. Кызарып киттем...

Идрис Галәветдин хәзрәт: [башта дога укый]. 23 июнь көнне ДСКның спорт манежында сәгать 6да вәгазь була. Сәгать 7дә намаз укыла. Мәчетне башлаган вакытта бик тырышлык белән эшләдек, аны һәрберебез дә салабыз.

Муллалар белән мәзиннәр сез ашаган ризыкны ашый, сездән бер аермабыз да юк. Без фәкать алланың сүзләрен ирештереп йөрүчеләр генә. Безнең элек мәчеткә йөри торган 25 бабай булса, әле дә шул хәлдәбез, яшьләрнең килгәне күренми. Иранда һәммәсе дә яшьләр, ә бер аракы заводы да күренми, нефтләре дә үзләрендә кала. Бөтен эшләгән нәрсәләре дә үзләрендә кала.

Сездән сорыйбыз: мәчетне бергәләшеп төзик. ["Тәүбә" мәчете.] Цементны урлап бетерәләр. Парижда 50 мәчет, Париж, Марсель шәһәрләрендә урамнарда намазлар укыйлар. Мәскәүдә урыс малайлары мәчеткә йөриләр. Без дә динебез өчен кайгыртыйк. Мәчетләрне берне генә түгел, икене салып куйыйк.

Маркиз Басыйров: Мин мәчетнең архитекторы. Таш кисү эшчеләре җитми. Мәчетне көзгә я август азакларына тапшырырга тырышабыз. Ләкин ДСКда [домостроительный комбинат, соңыннан Челныгорстрой] таш кисүчеләр бер генә бригада, үз көчебез белән генә бу эшләрне башкарып чыга алмыйбыз. Булдыралган кешеләр, кәсепләре булган кешеләр кирәк. Безнең акча мәсәләсен үзегез беләсез инде, ләкин эш хакы ярыйсы гына. Отделка эшләре бара. Кешеләр килсә, безгә бик зур ярдәм булыр иде.

...– Конкрет кайсы көнне килергә? Без заводтан әзерләнеп барыр идек.

– Безгә көн саен 10-15 кеше кирәк. Өмә безгә бер тапкыр я ике тапкыр гына кирәк. (Таш кисүчеләр бармы? – Юк.) Мәчеттә мастер утыра, аңа барып килешергә, сөйләшергә мөмкин. Ярдәмче эшчеләр дә кирәк. Әйдәгез киләсе дүшәмбегә кадәр язылып алыйк. [Иртәгә икенче сменага язылу.] Кем кайчан килә ала, шунда рәхим итсен.

Ташкенттан килгән ханым: Кайту өчен ярдәм кирәк. Атна саен икешәр-өчәр тапкыр: "Сез моннан китегез яхшы чагында!" – дигән сүзләр кычкырып китәләр. Квартир мәсәләсе бик авыр. Безнең анда квартир бар, ләкин моннан анда китәргә теләүче юк.

Габдрахман Җәләлетдинов, җыелыш рәисе: Идәрәгә килегез, анда шундый ярдәм белән махсус шөгыльләнүчеләр бар.

Якуп Хөснетдинов: Без Литвага 10 ел буе басыла алмый яткан Айдар Хәлим китабын бастыру өчен бардык. Китап хәзер Мәскәүдә, Казанда. Бәясе 15 сум. "Книга печали". Бик башкортка каршы.

Рәис Насыйбуллин: Балалар бакчаларының күпчелеге КамАЗга карый бездә. КамАЗ бакчалары татарча укыту турындагы карарны үтәмиләр. Без Бехка [КамАЗның генераль директорына] язган идек, анда татар группалары яки бакчалары ачу турында боерык чыгарырга тәкъдим иткән идек. Күптән түгел җавап килде: анда тәкъдимнәр һәм тәләпләр белән килешүләре, безнең белән килешеп эшләргә әзер булулары турында белдерәләр, бездән тагы да тәкъдимнәр көтәләр. Шуның өчен, без шундый карарга килдек: бакчаларда эш буенча комиссия төзергә. Җаваплы итеп мин билгеләндем. Мин сездән ярдәм сорар идем: һәр бакчада теләктәшлек төркемнәре төзергә, җаваплы кеше билгеләргә, аны комиссия составына кертергә.

Рахмай Хисмәтуллин, язучылар берлеге рәисе: ТИҮ хәрәкәте – татар халкының күз яшьләре. Ул беренче этапны бәлки төгәлләп киләдер, инде икенче этапка керәбез. Монда безгә иң кирәге – белем булачак. Менә шуңа күрә, безгә татар мәдәниятен, татар сәнгатен бик ныгытып өйрәнергә кирәк булачак. "Җидегән чишмә"дә без бераз шундый белем бирә башлаган идек.

Хәзер "Карурман"га [әдәби берләшмәгә] кунаклар килә. Гаяз Исхакыйны беләсездер, менә шуның мирасчысы, кулъязмаларын саклаучы Гали Акыш килә. Ул 19ында Мәскәүгә килеп төшәчәк. Алар Казанның "Ватан" оешмасы чакыруы буенча киләләр. Аннан соң монда. Аларны каршы алу өчен шушында җыелсак иде. Гәзитләрдән игътибар белән күзәтеп барыгыз. Аңа 75 яшьләр тирәсе. Аны тәнкыйтьләп бик күп галимнәр докторлык алдылар. Очрашуны үткәрү өчен финанслар билгеләнде. Тәртип белән шушында җыелып, сораулар биреп, гомумән, элек ничек үткән, хәзер дә шулай үткәрергә кирәк. Аның белән ике төрек кешесе дә булырга мөмкин.

Кобзева, демократик хатын-кызлар ассоциациясеннән: Педагогия институтында укытучы бер кызга суккан... [Аңа каршы чыгалар – бу дөрес түгел, бу кешене пычракка бутау!]

Тәүбә клубы рәисе [Марат Арслановтыр]: Казанда хаҗдан кайталар. Ач торучы кешеләрне 10 кеше кыйнады, мондый эшне бары тик урыс кына эшли ала. Татарстан совхозында мәчет төзелә, анда ярдәм кирәк.

___

1991 ел, 7нче июль. ТИҮ җыелышы

Фәрит Рәхимов: Мәктәпләр мәсәләсе көн үзәгендә булырга тиеш. 16нчы мәктәптә директор юк. Шушы көннәрдә горисполкомда уставны күрсәттем. [Татар укытучылары ассоциациясе уставы бугай]. Төрле башка уставлар расландылар, безнекенә җиткәч шып туктады. Без татар укытучылары җыелышы үткәргән идек, шунда берничә резолюция кабул ителде. Уставта ГУНОдан бәя булырга тиеш.

Быел 52нче мәктәп ачылачак, аңа татар укытучылары меңнән артык бала җыйдылар. ГУНО бармакка бармак та сукмады. Безнең уставта ГУНОга каршы бер сүз дә юк. Устав Сәмигуллинга да, Мостафинага да күрсәтелгән. Күренә 80% татар халкының ризалыгы. Татарның уянганы күренә ике яктан да. Пединститутта быел бер урынга 7-8 кеше, татар факультетында бигрәк тә зур конкурс.

Сентябрьгә кадәр барыбызга да ныгытып эшләргә кирәк. Киләсе атнага, дүшәмбегә безгә Алтынбаевны чакырырга, Сәмигуллин отпускыда. Аларны көтсәк тагын ике-өч атна көтәргә кирәк. Үзебез эшләргә тиеш булабыз. Ассоциацияне ачарга кирәк, аннары эш тизрәк китәчәк.

[Бу конспектның кимчелекләренә гел генә кыскача язу гаепле түгел. Шушы чыгыштагы шикелле, башка бик күп очракларда да ТИҮ ораторлары сүзнең кем яки нәрсә турында барганын ачык әйтмиләр, фикерне төгәлләмичә, аңа кат-кат кайталар, конкрет сүздән лозунгларга кереп китәләр, сөйләп торган темаларын кинәт кенә "онытып" искә төшкән икенчене башлыйлар һ.б.ш. Чыгышны алдан әзерләп сөйләү очраклары бик сирәк. Шуны истә тотып укыгыз.]

Харис Миңлеголов: (Идәрә эшен камилләштерү.) Милли хәрәкәт икенче этап белән бара: Татарстан экономикасын ныгыту, союз договорына кул кую, шәһәрдәге милли реформаны тормышка ашыру. Бу ТИҮ идәрәсе эшчәнлеген җанландыруны тәләп итә. 15 кешедән торган идәрә төзергә сөйләштек. Күп очракта без җыелышып бетә алмыйбыз, ә карар кабул итү өчен 50% тавыш кирәк. Шуның өчен, бары тик төгәл йөри алырдай кешеләрне, тавыш бирү хокукы белән, 15кә җиткерергә булдык. Калганнары җыелышларга катнашып үз өлешләрен кертерләр дип уйлыйм. Бөтен мәсәләләрне киң җәмәгатьчелеккә өстәл артында киңәшкәннән соң гына чыгарырга кирәк. 15нең 8е килгән очракта ниндидер карар кабул итеп була. 10лап кеше – ТИҮнең оештырып җибәргән мөхтәрәм кешеләр. Җомга көннәрне идәрә утырышы була. Кем булдыра ала, һәрберсенә килү сорала. 15 кешенең тавыш бирү хокукы була, калганнар киңәшмә хокуклы була. Идәрә агзалары 25 көе калачак [анда әле комиссияләр дә бар, тагын 10сы шулардандыр].

Аннары, 30 август җитә. Татарстан хөкүмәте карар кабул итәме-юкмы, без аны бәйрәм итеп үткәрергә тиешбез. Татар мәктәпләрендә зур бәйрәмнәр оештырырга кирәк. Милли киемнәр белән.

Рифкать Муллин, гимназия директоры: Былтыр шушы вакытта мине сез гимназиягә директоры итеп сайлаган идегез. Бер ел эчендә нәрсәләр эшләнгән, нәрсәләр планлаштырыла, алда нинди бурычлар, нинди авырлыклар... Былтыр 600 бала иде башта, гимназия булгач 950 булды. Шулардан 3 класс – 59 бала 11не бетерде. 300 бала аерым сәгатьләр челтәре белән гимназия классларында укыды, анда логика, риторика, ритмика, өлкән классларда гарәп теле, дин тарихы аерым-аерым курслар итеп кертелгән иде. 2нче классларга ата-аналар соравы буенча Коръән сүрәләрен керттек. Моның өчен мине бик нык тәнкыйтьләделәр, ләкин без аны туктатмадык, давам итәбез. Аны мәдрәсә укытучылары укыта. Бик зур мәгълүмәт алып чыгарга мөмкинлекләр бар. Фәннәр буенча пединституттан бик ярдәм иттеләр. Безнең укытучылар студентлар белән бергә экспедициягә чыктылар. 80-90 бала, татар балалары гына, "Солан" лагеренда ял итте, киләчәктә 700 бала җыярга исәплибез.

Хәзерге вакытта мәктәптә ремонт бара, 50 меңгә якын эш эшләнде – 100 балага музыка мәктәбе ачарга уйлыйбыз. Ике мәктәпкә бер музыка мәктәбе булачак. 38нче мәктәптә төп, бездә аның филиалы. Кирәк аңа бик яхшы бер директор.

Безнең компьютер классы бик көчле. Киләчәктә 2нче класстан кертәбез. Бездә бер генә йомшак укытучы да юк, аларны каты тәнкыйть итү урынсыз. Аннары дин сабакларын калдырырга кирәк дип исәплим. Бер яшь гарәп теле укытучысы кирәк. Кирәк инглиз теленнән бер укытучы. Тагын бер татар теле укытучысы, география, 3 урыс теле укытучысы кирәк. Бөтен эш кадрларга бәйле. Бездә 5 кандидат укыта. Студентлар практика үттеләр. Шефлар безнең Спецстрой, алар бик күп бирә торган түгел. Вәгъдә итүчеләр күп булды, әммә бүгенге көндә бер кеше бер мең сум акча күчергән шуның белән экспедициягә чыгарып җибәрдек балаларны. Әммә ләкин җитәкчеләр бар, бәлки булышырлар. Бөтен милли хәрәкәтнең нигезе мәктәптә дип исәплим. Ким Сафиуллин абзый бик ярдәм итте.

Мәктәпкә форма түгел, милли кием белән йөртү планыбыз да бар арытаба. Урын җитми, киләчәктә 2 смена булачак. Беркая барып булмый, ата-аналар алып килә. Яңа мәктәпкә бүгенге көндә 400 бала җыелды. Хәзер Татарстанда 29 гимназия булды, бөтенесе бездән өйрәнделәр. Үзем уйлаган әйберләр 70%ка үтәлде дип әйтә алам мин хәзер. Автодело укытасы, автодром ясыйсыбыз бар. 60 меңләп акча кирәк булачак. Бехка язган идек бәлки сездән дә ярдәм булыр. Кәсепчелек нигезләре дә укытылачак. Баланың нәрсәгә сәләте ачыла, без шуңа өйрәтәбез.

Бүгенге көндә бездә урын юк. Әгәр классларны 30 балага җиткерсәң, ул күз буяу гына була, сыйфаты бетә. 21нче мәктәптә урыннар бар.

Сүрия Усманова, шәһәр советы депутаты: Шәһәр тулы библия өйрәтү турында белдерүләр. Ул турыда Мостафина [шәһәр мәдәният идәрәсе башлыгы] белән дә, өстәрәк утыручылар белән дә сөйләшкән идем. Бездә дин дәүләттән аерылган диделәр – ә ни өчен шундый эшләр эшләнә соң? 6 культура йорты бар, 6сы да урыслар кулында. Аларга акча тәкъдим итәләр – алар рәхәтләнеп риза булалар. Акча каян алалар икән алар [динчеләр]? Бездә евангелистлар берничә генә, ләкин Мәскәүдән аларга күп акча күчерәләр икән. ТИҮ бу хәлгә йоклап торырга тиеш түгел, бигрәк тә законлы булмагач. Үткәрсеннәр чиркәүләрендә. Культура йортларында үткәрергә тиеш түгелләр. Моны хәл итеп булмаса, Шәймиевка мөрәҗәгать итик.

Кешеләр әйтәләр: мәчет янында чегән таборы урнашкан, безнең иң изге урыныбызны мәсхәрә итәләр. Безнең татар халкы үзенең изге урынын хөрмәт итсә, моны эшләтергә тиеш түгел. Моның өчен урыслар да бездән көләләр.

Үзебезнең шәһәрнең телевидениесе булачак диләр. Үз радиобыз бар, без аны бик яратабыз. Телевидение штатында шундый ук кешеләр булырга тиеш. Ә аның директоры безнең милләт кешесе түгел икән. Чөнки ул – идеология. Моны шәһәр башкарма комитеты аша хәл итәргә кирәк.

Фәнәвил Шәймәрдәнов, ТИҮ юристы: (русча) Дин буенча хат язарга кирәк диләр – кирәкми, без аларны күп язабыз. Бу очракта ТИҮ исеменнән җыелырга да, көч белән эшләргә. Бу алга таба ачыктан-ачык эшләмәс өчен сабак булыр. Килергә дә, бу хәл мөмкин булмаслык итәргә. Моны демократик юл белән дә чишәргә була. Мәчеткә килгәндә – делегация ясап барып бу урынны калдыруларын сорарга. Чегәннәр китәр, аңларлар дип уйлыйм.

"Сакалбай": Дин сугыштыру кирәк түгел, ислам диненә дә чараларны культура йортларында үткәрү кирәк.

[Ислам әһелләре христиан диненең һәм төрле секталарның дәүләт оешмаларына актив төстә үтеп керүенә һич каршы түгел, чөнки дәүләт "бәлеш"еннән үзләренә дә бер кисәкне кыеп алырга бик нәфесләнеп торалар иде. Христианлаштыру куркыныч кимәлгә җиткән соңгырак чорда да алар бу җәһәттән үзгәрмәделәр.]

Әлмәт ТИҮеннән: Бездә радио эшләрендә шовинистлар ТИҮдән алда баралар, тискәре юнәлештә эшлиләр. Радиодан без белдерүләребезне бирә алмыйбыз. Телевидение бездә секс та күрсәтә, Казан телевидениесе белән параллель күрсәтәләр. Казан урынына бездә секс карыйлар.

Ким Сафиуллин: Конституция турында. Безнең хәрәкәттән бизә башладым, мин күтәргән мәсәләләрне тыңламыйсыз. Марттан бирле күтәрәм яңа конституция турындагы мәсәләне. Безне мыскыллаган конституция һаман шул килеш тора. Нигә яңа конституция тәләп итмибез? Шәймиевка кирәк ул, әйе... Кесәбездә СССР паспорты, без һаман СССР гражданнары гына, ягъни беркем дә түгел. Киләсе җомгага идәрә утырышына хокук саклау җитәкчеләре киләчәк, нәтиҗә ясарбыз, җыелышка җиткерербез.

...: Ислам үзәге турында. Фаикъ Таҗиев булырга тиеш иде, ул җыелышка килә алмаган. Татар милли хәрәкәтендә катнаша торган кешеләр ислам үзәгенә кереп, анда дин тарихын, гадәтләрен, йолаларын өйрәнү түгәрәкләренә йөрсәләр, без барыбыз да үзебезнең милләткә, динебезгә бер адым ясар идек. Безнең арада бер ел мәдрәсәдә белем алган кешеләре бар, шулар белән ислам үзәген оештырып, алар бу эшкә алынсалар, бик әйбәт булыр иде. Әле безгә татарлашырга да татарлашырга бит, шуның өчен ислам үзәге булдыру бик кирәк. Бу безгә икенче бер рух өстәр иде. Мулла булып китә алмасак та. Инициатив төркем кирәк, күз уңында тоткан кешеләребез бар.

[Татар милләте белән ислам динен бер үк нәрсә итеп күрү ярылып ята. Без барыбыз да беркатлы рәвештә мондый тәңгәлләүне тәбигый бер нәрсә дип кабул итә идек әле. Динчеләр дә милләт белән исламны, татар белән мосылманны, тел белән иманны бик аерып бармыйлар иде. Соңрак, аякка ныклап баскач исә, алар адым саен "исламда милләт юк!" дип әйтергә күнегеп киттеләр, "милләт, татар" дигән сүзләргә чырай сыта башладылар. Дин дәирәсендә урыс теленә күчү бик көчәеп китте. Икенче яктан исә, милли хәрәкәттә керәшеннәр бөтенләй татар санына сугылмый башлады...]

Габдрахман Җәләлетдинов: "Челнинские известия" яза: "В книге об истории Челнов написано, Челны построены с 1652 года" һ.б.ш. Димәк, Чаллы шәһәрен урыслар салган булып чыга. 1172 елдан башлана югыйсә аның тарихы. Бу бозу колонизатор шовинистларга гына хас нәрсә. Бу чынбарлыкка каршы җинәят булып тора. Татар милләтен мыскыл итү була бу. ИЯЛИ генә тарих мәсәләләрен чишә ала.

___

1991 ел, 29 июль. ТИҮ җыелышы

Көн тәртибе 1) мәктәпләр мәсәләсе; 2) 30 август; 3) Әлмәттә нефт мәсәләсе буенча кулга алынган иптәшне яклау; 4) аналар җәмгыяте турында; 5) 8.30да Шәймиев чыгышы була, шуның турында; 6) Ким Сафиуллин мәсәләләре; 7) "Төрки донъясы" журналы турында. Тагын тәкъдим – 91нче балалар бакчасы турында.

Зиннур Әһлиуллин: Бик зур нәрсә турында әйтәсем килә. Өч мәктәп ачыласы иде: 21, 3, 52нче мәктәпләр татарча булырга тиеш иде. 38/06да тагын мәктәп, ул өлгермәскә мөмкин. Мәктәп мәсәләсе ни өчен авыр бара – дөресен әйткәндә, империянең стратегик юллары бар, вак нәрсәләр белән мавыгып без шуннан китәбез. Милләтне тел һәм мәктәп тота, болар аның ике аягы. Иң башта татар тирәлеге булдырырга кирәк, ансыз тел яши алмый. Күп акцияләр ясадык, күп эшләр эшләдек: мин күрдем сезнең трамвай юлларына ятканны, торгызган булсам – курыкканнан түгел, сезне яратканнан. Безнең тамырны өзеп баралар мәктәпләрне ачмыйча. Безнең дәртебез дә сүнеп килә.

ГУНОга ышанып ятсак, алар уйламыйлар да. Хәттә 52нчене дә урыс-татар мәктәбе итәргә җыеналар. Бу чиркәүгә намазлык кую белән бер. Бөтен союздаш республикалар катнаш мәктәпләрдән баш тарттылар. Бездә саф татар тирәлеге булырга тиеш, ә тиз генә аңа күчереп булмый. Берничә татар классы урысча укып торса да ярый. Безгә өчкә бүленеп, кем шул 3 мәктәпкә якынрак тора – бер-ике көн алдан ул мәктәпләрне басып алырга кирәк. Керергә, йокларга, чыкмаска. Балалар җыелмый икән, үзләре гаепле, ГУНО эшләми димәк. Шау-шу кубачак анысы, сүз дә юк. Ләкин урыслар ерак бара алмаячак. Колониаль мәктәпләр татарны мыскыллау өчен генә. Безнең бер ай вакыт бар, шул мәктәпләрне басып алырга әзерләнергә кирәк. Анда, бердән, байраклар булса, икенчедән, пикет булсын. Күбрәк кеше кирәк булыр пикет өчен, бигрәк тә пропаганда алып барыр өчен. Менә шундый кыскача план. Мин җаваплылыкны үз өстемә алам, сезнең баруыгыз кирәк. ГУНОга салынып ятсак, бернәрсә булмаячак. ГУНОда марҗалардан куркып яталар.

Биредә "урысча укып торсалар да ярый, татар балалары бергә туплансын" дигән фикер, туры гына караганда, ялгыш – татар мәктәбе татарча укыту өчен ачыла бит, милли чыгыш буенча аерылу өчен түгел. Ләкин чынбарлыкта нәкъ менә татар балаларын аерып алмыйча, татар теле өчен тирәлек булдыру мөмкин түгел иде. Соңрак исә татарча укырга теләгән башка милләт балаларына да татар мәктәпләренә юл принципта ачык ителде.]

...: 34нче мәктәптә укыту өчен татар укытучылары кирәк диләр. Җитешми. Нигә яңа шәһәрдән ачмыйсыз? – Мәктәпләр горисполком карары буенча ачыла. Бүленә башласак безнең көчебез җитми, монда реаль карагыз. Кирәк икән, милиция белән дә бәрелешергә кирәк. Өч мәктәпне үлеп булса да алырга кирәк, ул чагында безнең биш мәктәп була. Һәр кеше, кайда якында татар мәктәбе бар – балаларын шунда бирсен. Татарча вузлар ачыла башлады, мәктәп балалары укып бетергәнче тагын ачылачак. КХТИ, шәрык институты ачылды. Монда татарча автофак ачарга җыеналар. Гәзиттә язарга кирәк. Һәрбер комплекста ТИҮнең бүлекчәсен ачарга кирәк.

...: Бердән җәй, печән вакыты, шуның өчен безнең җыелышта кеше дә әз, шуңа да карамастан, татар мәктәпләре ачылу бик җитди мәсәлә. 54нче мәктәп буенча инициатив группага кемнәр кул күтәрә?. [Берничә генә кул.] Ә без әллә нәрсәләр хәл итәргә җыенабыз. Монда йокларга гына килүнең кирәге дә юк. Бөтен эшләрне безгә астан башлап җибәрергә кирәк. Зиннур ачлык игълан итеп шундый күтәрелеш ясаган иде. Шундый нәрсә, кискен хәрәкәтләр хәзер дә кирәк безгә. Анда йокларга гына барсак, безне куып чыгарырлар.

Зиннур: Артык куркасыз, мин барсын үз өстемә алам.

Ким Сафиуллин: Сөйләүчеләр белми: 54нче мәктәпкә 500 бала язылган, көн дә 20-30 татар баласын бирәләр. Урыс мәктәпләреннән. Әгәр дә гимназия булса, 2 гимназия, анда тагын 1200 баланы нигә тыгып куярга? Сыйфаты булмый. Анда быел 700 булырга тиеш. Ә сез монда чыгып "балалар юк" дисез.

...: Тәкъдим! Язылсыннар 54нче мәктәпкә, калганын соңыннан без башка мәктәпләргә таратырбыз. Гимназиягә ышанып бар да безгә языла, язылсыннар шулай ук башка мәктәпләргә дә.

Бер әби: Нинди генә хәл булуга карамастан, өйрәнергә тиешбез. Казанда милиция бездән күбрәк иде – нишләтә алдылар? Менә шулай йөрсәк кенә була ул. Оныкларымны татар итеп үстерәсем килә. [Бу әби Әлмәткә дә барган]

ТИҮ рәисе: Горисполком белән сөйләшмичә карар кабул итмибез.

...: Мәктәпләргә реклама кирәк бөтен шәһәр буенча. Татарча гәзитләргә биреп барырга!

[Башкасы ничектер, ә гәзитләргә биреп бару ягы безгә яхшы билгеле – ТИҮ бик сирәк кенә үз җыелышлары, корылтайлары турында игъланнар бирә, башкасы белән бервакытта да мәшәкатьләнми иде. "ТИҮ көндәлеге" дип без үзебез бирсәк кенә. Бу конспект та шул рубрика максатыннан язылды. Ә "Гәзитләр язмый! Информацион блокада!" кебек сүзләр шактый еш яңгырый торды... Хәер, үзәк басмалар блокаданы чынлап та ясадылар, хәзер тагы да катырак ясыйлар.]

ТИҮ рәисе: Без моны идәрә утырышында карарбыз.

30 августка әзерлек турында. Узган җыелышта нәрсә сөйләнгән, шуннан ары берни яңалык юк. Идәрә агзалары җомга көнне дә бик әз җыелдылар. Җәмил Сафиуллин Казанда. Әгәр хөкүмәт карар кабул итсә бер нәрсә, булмаса – үз көчебез белән оештырырбыз. Бу көнне зур сәяси-мәдәни бәйрәм булырга тиеш. Ышанган идек Илдар Хаҗиевка. Колонналарга тупланып, кулда плакатлар, милли кием һ.б... Урамны ябарга кирәк. Шәһәр советы бер-ике сәгатькә кәгазь бирә. Тынычлык проспектыннан Ленин урамына, мәйданда җомга намазы, аннан соң өйләргә таралу. КамАЗ культура йортында, Энергетик төзүчеләр культура йортында.

Зиннур: Бер җиргә генә җыелырга кирәк. Таркалсак без бетәбез.

...: Бәлки горисполком бәйрәм уздырырга җыенадыр?

– Югары Совет бәйрәм оештырса, алар белән бергә булыр. Без риза гына. Карар кабул итмәгән очракта, без горисполкомга шәһәрдә эш көннәрен күчерү турында мөрәҗәгать итәрбез. Бүтән республикаларда бу көнне милли бәйрәм ясадылар. Бу сезнең белән бергәләп эшли торган эш.

Габдрахман Җ: Бу көнне Татарстанның дәүләт бәйрәме булырга тиеш, шуны көтәбез. Сәгать 10да башланыр демонстрация, аның белән Азатлык мәйданында булырга. Барыбызга да.

...: (урыс телендә) Әлмәттә Шәяхмәтов Фәүзи нефт үткәргечендә диверсиядә гаепләнә. Империя миллионлаган тонна татар нефтен ерткычларча суыртканда аның эше милли бәйсезлекне саклау юлында бердәнбер мөмкин булган тыныч чара булып тора. Ул бәлки ТИҮ тирәсендә эшләгәндер, ә ТИҮ татар нефтен татар дәүләтенә тапшыру өчен көрәшә. ТИҮ гаепләү эшен туктатуны сорый. Татар халкының үз-үзен саклау акты бу, дип язарга дигән тәкъдим.

Гадилә Миндиярова: Аналар җәмгыяте турында. 10 март көнне татар хатын-кызларының җыелышы булган иде. Иң активларыбыз юк иде анда. Идәрә сайланды. Ләкин шушы көнгә кадәр башлап җибәрә алмыйча йөрдек, иң активлар калу аркасында. Бәйрәм вакытка туры китермичә, татар хатын-кызларының икенче җыелышын җыярга кирәк. Катнашуыгызны бик теләр идем. Җыелырга атнакич көнне кичке сәг. 6да ТИҮ штабында.

Габдулла Сәрвәретдинов: (русча) Көтелгәнчә, киңәшмә Татарстанны РСФСР составында итеп кул куйдыру өчен басым ясау белән узды. Бу җитәкчеләрнең мокытлыгы дип кабул ителә. Автономияләр башка республикаларда да бар, шуңа күрә алар Россия ягында булыр дигән формулировкалар да булды. Россия составына кергән суверен республикаларның бәйләнешләре РСФСР конституциясе белән билгеләнә дип карар иттеләр. Республикаларның суверен булмавы ап-ачык. Бәйләнешләр шулай ук федератив килешү белән яки безнең законнар белән дә көйләнәчәк. Менә шул "яки" безгә юл калдыра. Татарстан тулы квота белән, ягъни бездән дә 32 депутат булырлык итеп кул куярга дип бара.

Рифкать әф: Уфада Рәхимов безгә көнләшеп карый икән дигән интервью булган иде. Ул "бездә каршылыклар күп, ә Татарстанда райком, югары совет, министрлар советы һ.б. оешмалар бердәм" дигән. Шуңа күрә безнең көч күп, эшләр зур.

Илдар Хаҗиев: "Төрки донъясы" журналы турында. Казанга барган идем, бөтендонъя татар яшьләре форумына. 377 яшь егет һәм кызларыбызга карап шатланып йөрдем. Читлектәге кош балаларының үз моңнарына чакырулары бик сөенечле. Үкенечкә каршы, комсомол һәм хөкүмәт тарафыннан беркем булмады. Мәдәният министры урынбасары гына килгән иде. Мәгариф министрлыгыннан да килмәгәннәр. Икенче көнне шунда кереп бик каты сөйләштем, алар бик уңайсыз хәлдә калдылар. Яшьләр кайткач үзләре сөйләр, бик әйтәсе килә бары шуны: Казан студентлары, ике егет һәм бер кыз, бөтен нәрсәне, хәттә сыер алып килеп суйдырып, шуны да студентлар башкарып йөрде.

["Яшьләр үзләре сөйләр" дигәннән, – Чаллы милли хәрәкәтенең бөтен тарихында яшьләрнең тавышы-тыны чыкмады. Оештырып сүз сөйли белә торган 30дан яшьрәк кеше анда гел дә булмады. Сәләтле яшьләрне күрә белмәделәр, арага кертмәделәр, юл бирмәделәр чөнки...]

"Төрек донъясы" дигән журнал, инглиз, төрек, рус телләрендә, яңа елдан татар телендә чыга башлаячак. Бик баһалы журнал. Беренче битне ачуга, 3-4 бит Гаяз Малихов мәкаләсе. Моны бөтен донъя укыячак. Бу мәкалә чыгуга һәм арабызда шундый шәхесләр булуга без бик бәхетлебез. Гаяз Малихов дигән исем тарихка кереп калды. Без аны 50 яше белән дә тәбрик итә алмаган идек. Сезнең исемнән чын күңелдән котларга рөхсәт итегез.

30 августка бик нык әзерләнергә кирәк. Оялмыйча гына ничек итеп намаз укырга әкренләп өйрәнә башлыйк. Шуны эшли алсак, алла алдында да күңелләребез чистарыр иде.

Урысча сөйләшкән кешеләр лагерьда ("Идел"дә) бер атна эчендә татарча сөйләшә башлыйлар. Элек күпме вакыт анда хәшәрәтлек кылып яттылар, ул безгә ташландык хәлдә бирелде. Анда бер башка милләт хуҗа булырга тиеш түгел, бары татар яшьләре генә. Беренче көнне ачып җибәрде Чаллы яшьләре.

Зиннур: Казаннан дш. көнне 5 төрек килә, бүзкортлардан. Каршы алырга әзерләнергә кирәк.

Гаяз Малихов: Бу бердәнбер бөтен төрки халыклар журналы. Бу безнең бөтен халыкларыбызны берләштерә торган журнал. Язылыгыз. Мин Себердә 8 төрле гәзит ала идем.

Ким Сафиуллин: Миңа әле һөҗүм иттеләр РСФСР художниклар союзында, игътибар итеп тыңлагыз. Аңа мастерскойны 1 августка кадәр бушатырга тәкъдим итәләр. Чаллы бүлегенә дә шулай ук. Май аенда мин "Большая Волга"га каршы чыктым, шуңа күрә алар хәзер миңа каршы чыгалар. Минем лаеклы кеше булуым белән дә санашмыйлар. Нигез булып тора хакы булмау Сафиуллинның... Чаллы художниклары союзы үз кәгазенә РСФСР художникларының бүлеге дип яза. Совет составында 11 художник арасында бер татар, бер чуаш, калганы урыслар. Алар безнең җирдә безне куып чыгарырга җыеналар. – Безгә нишләргә соң? – Резолюция әзер. Үз вакытында мин баш художник урынында татар кешесе булсын дигән тәкъдим керткән идем, шуның өчен съезд миңа каршы чыккан иде. 15 ел мастерскойда эшләгән, пенсиягә чыккан дип кенә... Тәкъдим: иске художниклар союзын таркатып, Татарстанның үз союзын төзергә.

[Бик борчылу аркасында шулай рәссәм булмаган кеше аңламаслык итеп сөйләде. Соңыннан нәтиҗәсе шул – Татарстанның һәм Россиянең ике рәссәмнәр берлеге барлыкка килде, Чаллыда Татарстан берлеге бүлеген Ким әфәнде җитәкләде.]

"Тәүбә" җитәкчесе Марат Арсланов: Әле Казан мулласын кыйнап ташлыйлар, әле менә, ТИҮнең Казандагы идәрәсе секретарен көчләп үтереп киткәннәр. Алсу исемле. Безнең Чаллы мәчете төзелешеннән дә моторларны урлап киттеләр: беркем сакламый. Бу кыз өчен мәчеттә ясин укырга кирәк. Садака бирергә кирәк татарлар өчен көрәшеп шәһит булган кызга. [Садака җыю]

Казаннан килгән кеше: Алсу Ганиева – безнең милли героебыз ул. – Тәкъдим: заводларда рәсемен элеп куярга кирәк. Бирегез әле мәгълүмәт.

Зиннур: Казан моны безгә хәбәр итмәде, без гәзиттән генә белдек. Монда алар үзләре дә белмиләр. Үткәреп җибәрдек. Бу бик зур хата. Тәлгатькә әйттем, пикет булса да үткәрегез дип. Бу Казан бүлегенең бик җитди ялгышы. Мин әйткән идем: йомшак булсагыз, сезгә террор башланыр дип. Урыс үтерергә әзер, безгә дә әзер булырга кирәк. Мәгълүмәт килсә, траур митингы үткәрербез.

...: Киләсе җыелышка без бу турыда резолюция әзерләп килербез.

Белдерүләр: – Кибеттән азык-төлек төяп алып китәләр Удмуртиядән һ.б. республикалардан. / 283 сум акча җыелды. Җыелган акчаларны кызның әнисенә тапшырырга.

___

1991 ел, 5 август. ТИҮ җыелышы

Илдар Хаҗиев: Безне видеога төшермиләр, милиция белән КГБ гына төшерә. Язучылар язмыйлар. ТИҮдәге кешеләрне яктыртырга кирәк. Күрсеннәр, урыс телендә дә язарга кирәк.

...: Без 30 августның көн тәртибен төзергә уйлаган идек. Нинди чаралар булачак?

– Киләсе җыелышка бөтенесен алып килермен. Аннары, Автозавод районында 2 малай зур җинәят кылып эләккән, аларга суд булачак 12се көнне 9да. Аларны срогыннан соң кире Чаллыга кайтармаска, ата-аналарын бер ай срок биреп Чаллыдан китәргә кушарга. Алар бүрек урлап тотылган икән дә, 3 көн утырган һәм шул ук көнне кыз баланы көчләгәннәр. Алар 8 булган ләкин калганнарын әле кулга алмаганнар. 30 августта җыелу Азатлык мәйданында була.

[Әнә шулай, милли тормышка бернинди катнашы булмаган нәрсәләрдә, башлыча җинәят эшләрендә казынулар башланып китте. Әкренләп алар ТИҮнең төп эш төренә әверелде. Бу беренчесе бугай, чәчәк атуы һәм ачы җимешләре алдарак әле...]

...: Башта идәрәдә хәл итсеннәр барсын, аннан әйтерсез.

– Дөрес түгел, без инде өченче җыелыш бу турыда сөйлибез.

...: Димәк идәрә начар эшли.

Марат Арсланов: Аллага шөкер, бу көн башка көннәрдән өстен тора һәм торачак гомер-бакый. Шуның буенча бер тәкъдимем бар. Безнең халыклар бер-берсе белән бәйләнеш тотар өчен төрле таулыклар [курганнар] ясаганнар. Африка дәүләтләрендә әле дә шулай. Әммә без дә үзебезчә берәр билге куйсак иде 30 августта. Менә Таһир Вилданов дигән егетебез, Самат, Рәүф дигән егетләребез. Гөлсирә дигән кызыбыз килгән иде, бер тәүлектән соң ул кайтып китте. Шул егетләр ач торган палатка урынында үлән үсә, пычрак. Шуңа игътибар бирегез әле. Күпләребез төрле җирдә үскән, нәсел-ыруга хәбәр итсәк: "Туганым, бер үч җир алып кил әле, без Азатлык мәйданында билге куярга булдык", – дип. Шунда без бәләкәй генә тау кисәге ясарга уйлыйбыз, киләчәктә мәчет булыр алла боерса.

...: Бәйрәм көнне бөтенебездә дә чәчәк булсын иде, гармуннар булсын иде, фотографларны җәлеп итеп стендлар алырга кирәк.

Зиннур: Реаль карарга кирәк, тау өеп кенә, аны бульдозер белән тараталар. Икенче төрле итәргә кирәк: Чаллыдан кая китсәгез дә җир алып кайтып тапшырырга. [Габдрахман әфәнде моны тавышка куйды, расладылар.]

...: Сәет әфәнде "таш куярга кирәк ул урынга" ди.

Бер хатын-кыз: Агач кирәк. Яшел байрак кирәк.

Бер ханым: Көн саен яңа закон чыга. Без салырбыз, соңыннан җимереп ташларлар.

...: Рәсмиләштерү бик кирәк, ләкин аңа вакыт күп китә, өлгерә алмыйбыз.

[Биредә сүз Азатлык мәйданында һәр кешедән берәр уч туфрак алдырып, Зиннурлар чатыр корып ачлык тотып яткан урында шуның истәлегенә курган өю турында барды. Искиткеч ахмаклык, әлбәттә... Ләкин чыннан да, 30 август көнне бу эшне эшләделәр... Йөзләгән кеше берәр уч салгач, ике чиләктән артык булып китте... Моның хыялдагы таудан шактый кечерәк булуын күргәч, активистлар туфракны учлап-учлап тондырырга керештеләр: тагын бер-ике чиләк өстәлде... "Курган" берничә көннән соң да шунда тора иде әле, шәһәр татарларының йөзен кызартып...]

Зиннур Әһлиуллин: Сөйлибез-сөйлибез, эше күренми. Безнең Иттифакта беренче тапкыр эшлекле утырыш булды. Әгәр болай булса, безнең партия алга китәчәк. Эш турында гына сөйләштек. Йөз сүзгә караганда бер бәләкәй генә эш әйбәтрәк. Әммә, Иттифакта бер хатын-кыз да юк. Бик кирәк аларның да булуы. Партиягә керергә кирәк. Чөнки без әкренләп кенә сүнә дә барабыз.

Мәктәпләр акциясенә әзерләнергә кирәк. Ярый, бәйрәмгә әйбәт әзерләнербез, ә мәктәп булмаса иртәгәсе көндә? 5 мәктәп ачсак, ул 5 җирдә татар җыела, 5 җирдә иркенләп татарча сөйләшергә була дигән сүз. Ә татар тирәлеген булдырмау өчен бутарга гына кирәк, моны бик яхшы аңлыйлар. Иттифак 21нче, без 3нче мәктәпкә билгеләндек. 52нче мәктәпкә шул тирәдә торган кешеләр барырга тиешләр. Анда уңышлы чыкса, 3нче мәктәпкә барырга кирәк. Түбән Камалар да бәлки берәр мәктәпкә бара алырлар үзләрендә. Бу безнең агрессивлыктан түгел, ә ГУНО бернәрсә дә эшләмәгәнлектән.

10 август көнне сәгать 10да ГЭСта, "Балалар донъясы" янында пикет үткәрсеннәр иде. Бигрәк тә хатын-кызлар. Кешеләр әйтә, Шәймиев та әйткән митинглар турында: "ТИҮнең тавышы да юк" диләр икән. Безгә хәзер эшне башларга кирәк.

1 сентябрьдән Россиядә "закон божий" дигән дәрес кертә башлаячаклар, ягъни чукындыру башланачак. Әлегә безнекеләргә тимәсәләр дә, алар көн саен үзгәрәләр, соңыннан барыбер безгә дә килеп җитәрләр.

Йосыф Жимангулов, "Чулман-Идел" гәзите редакторы: Былтыр 1нче класс ачылган иде [3нче мәктәп, татар классы], анда бер ай директор татар теле укытучысы таба алмады. Беркем дә ярдәм итмәде, 5 кеше балаларын кире алды. Быел да хәл шуннан яхшы түгел. Игълан итү белән генә булмый бит. Аннары, ата-аналар теләге дә кирәк бит.

Россиядә дин дәресе кертү юк сүз ул. Проекты гына бар. Басып алу операциясе үткәрү, минемчә, яхшы булмас ул. Кешеләрдә нәфрәт тудырмасын иде безнең методлар. 3нче мәктәпне мин әйбәт беләм, анда минем апам эшли [директор булып]. Анда татар мәктәбе ачарга җирлек юк. Бары тик 20 бала бар. Тормыш бит бу, реаль ситуация. Шау-шу ясаулардан соң без халыкның нәфрәтен уятырбыз. ГУНО 3нче мәктәпне очраклы сайлаган, бармак белән төрткән дә куйган.

Зиннур: Без сезне ихтирам итәбез, ләкин сезнең көрәш методы башка. Без сабыр итү методы белән 70 ел буе бардык. Бер сүз юк, урысча укысыннар анда, тик татар тирәлеге булсын. 3нче мәктәптән беркайчан да баш тартмабыз. Үз апам булса да, мин моңа каршы бармас идем. Җәмәгать, 100 бала да, 20 булса да – үзебезнеке. 53нче мәктәп кала тагын, чукынсыннар шунда – кол ул үзенең коллыгына риза булганга кол.

Әле бит төрле вариантлар бар, көрәш кирәк, әлбәттә. Куркыту да кирәк, төрле ысуллар кирәк, мәктәпләрдән куып чыгару да кирәк кайчагында.

Фаикъ Таҗиев: 3нче мәктәп белән 5нче мәктәп терәлеп үк тора. 3нче мәктәп бик зур түгел ул. Шуңа күрә, монда татар балаларын аеру җиңел. Татарча белмәгән урыс классын алып татар теленә өйрәтербез дә, ахырда татар балалары итеп чыгарырбыз. 3нче мәктәп бик риза түгел, пенсиягә чыгасылары бар карт укытучыларның, күчәргә теләмиләр. 5нче мәктәпнең директоры урыс, балалар белән җыелыш үткәргәннәр алай да, ә 3нче мәктәп бармакка бармак сукмаган. Басып алу чарасы аптыраганнан инде ул. Көрәш бара. Мәктәп директорлары каршы тора икән, без бернишли алмыйбыз. Хатын-кызлар катнашмый мондый эштә, нәкъ менә алар кирәк иде.

Идәрәдә карар кылдык: чәршәмбе көнне Фәнәвил Казанга бара теге үтерелгән кызыбызның бөтен кәгазьләрен белер өчен, аны йомып калмас өчен чаралар күрергә дип. Без тагын бер түгәрәк өстәл үткәрдек. Чөнки көрәш бара. Гариза җыярга кирәк мәктәпләргә баласын бирмәгәннәрдән.

Бер ханым: Мин 52нче мәктәптә укытучы булып эшлим. Бүгенге көндә татар класслары өчен 460 гаризам бар. Урыс классларына да татар балалары бар, кайбер ата-аналар шулай тели. Хәттә катнаш семьялардан килеп тә гариза язалар. Урыслар да белешеп китәләр. Хәзер укытучылар эшкә чыгачак. Күбесе татарлар, урыслар да күп. Без хәзер икегә аерылып йөрибез. Бу бик кыен. Ә мәгариф идәрәсе башта 1 августка кадәр, аннары 15енә кадәр кичектерде. Урыслар үзләре эш эзләмиләр, Бехка, башка югары урыннарга йөриләр. Безнең меңнән артык балабыз бар, ләкин һаман безгә татар мәктәбе дигән статус бирелми. Безгә пикетлар кирәк түгел, безгә ГУНОның эшләве кирәк. Ләкин ГУНОдан карар алу өчен ТИҮдән ярдәм кирәк.

Гаяз Малихов: Германиядә төрекләр эшли, аларда төрек теле уку мәҗбүри. Ә без монда ярыймы, ярамыймы дип йөрибез. Бөтен татарларга бу илдә татар теле мәҗбүри, юк икән – аттестат бирелми, дип закон кабул ителергә тиеш.

Камалетдинов: 3нче мәктәптә, беләсезме, нәрсә ясыйлар? "Без татар мәктәбен теләмибез" дип гариза яздыралар ата-аналардан. Бу 3нче мәктәпне басып алырга кирәк шуңа күрә.

Иттифак партиясе рәисе: Без агзаларны 3нче һәм 21нче мәктәпләргә бүлдек, башка һәрбер мәктәпкә дә икешәр кеше билгеләп чыктык. Алар 1-3 класслардан татар балаларының исемлекләрен җыеп, мәгълүмәт алып килергә тиеш. 21нче мәктәптә директор белән сөйләштек. Ул 70% укытучы урыслар, татар укытучылары китәргә мәҗбүр булдылар дип әйтә, кабәхәт. 4нче мәктәптә, 6нчы мәктәптә атнакич исемлекләр әзерләп бирергә тиешләр. Тагын бер тәкъдим – 52нче мәктәпне "Азатлык"ка йөкләргә кирәк. ГЭСта яшәүчеләр 3нче мәктәпкә килсеннәр. Калганнар 21нче мәктәпкә килсеннәр. Татар мәктәпләре ачылмаган чакта бөтен җаваплылык горисполкомга булачак.

Бер ханым: Балалар бакчасы турында нигә әйтмиләр? 2 генә татар балалар бакчасы бар, аннан чыккан балалар өч мәктәпне тәэмин итә алмыйлар. Безнең педучилище бар, анда бер укытучылар һәм тәрбиячеләр группасы ачканнар. Гариза бирүчеләр бик күп. 30 һәм 60 кеше алалар. Шуның өчен, ТИҮнең күбрәк балаларны педучилищеда укыту өчен тәэсир итүе кирәк.

Зиннур: Кайсыбыз кая бара? Дусларыгызны, туганнарыгызны алып килегез. Мин берүзем калсам да барыбер киләчәкмен. Әйдәгез әле 29ында, 30ында башлыйбыз. Кем 3нчегә? Кем 21нчегә? Кем 52нчегә?

Габдрахман: 10 августта "Детский мир" янында пикет. 30ында мәктәптә пикет. Бутамагыз. 12 август көнне 52нче мәктәпкә сәгать 6га ТИҮ җыелышына! Россия кинотеатры артында.

Кырым татарларына 7 август көнне китәбез. 20 кеше барабыз. Татар яшьләре оешмасыннан.

Йосыф Жимангулов: [Гәзиткә язылу буенча]. Хәлләр шәптән түгел. Подписка хәзер почтада, элек Союзпечатьтә иде.

Бер ханым: "Челнинские газета" аркасында информацион ачлык!

[Бу – татар гәзите турында сөйләп торганда да сүзне урыс гәзитенә күчерү мисалы, үкенечкә каршы, милли хәрәкәт өчен бик тә типик күренеш.]

___

1991 ел, 19 август. ТИҮ җыелышы

Көн тәртибе: 1) илдәге хәл турында информация; 2) Кырымнан кайткан иптәшләр сөйли; 3) Мәскәүгә бару турында; 4) мәктәпләр мәсәләсе; 5) 30 августны бәйрәм итү; 6) төрлеләр.

[Игълан ителгән көн тәртибе һәрвакытта да эчтәлеккә туры килми]

Йосыф Жимангулов: Мәскәүдә барган вакыйгалар тәэсирендә яшибез. Иртән шәһәр советы президиумы утырышы булды. Анда КамГЭС, КамАЗ, КБК директорлары, КГБ рәисе, эчке эшләр идәрәсе начальнигы урынбасары, ТИҮдән, гәзитләрдән бар иделәр. "Әле безгә илдәге хәл турындагы информация бик әз, ниндидер нәтиҗәләр ясап ашыгып булмый" – төп фикер шул иде. Бу мәсәләдә тынычлык сакларга диделәр. Фикер алышулар зур булмады. Шәһәр прокуроры гадәттән тыш хәл турында аңлатты. Бу вакытта законлы власть вәкилләре үзләренең вәкәләтләрен вакытлыча туктаталар. Аның урынына гадәттән тыш хәл комитеты идәрә итә. Татарстан турында белмибез, информация юк. Милиция линиясе буенча да юк. Тагын әйттеләр: шәһәрдә, хезмәт урыннарында тынычлыкны сакларга .

Шәһәр советының милләтләр һәм дин эшләре бүлеге рәисе бәйрәм мәсәләсен күтәрде. Җавап – төгәл аңлатма биреп булмый. Оештыру комитеты инде бар. Тыйган карарлар юк.

Икенче мәсәлә – Титов җавапсыз сүз әйтте, аның фикеренчә, ТИҮ Чаллыда иң экстремистик оешма. Аннары, имеш, 30 августта канлы бәрелешләр булмас микән, ди. "Үз сүзләрегез өчен үзегез җавап бирерсез", – дидек. Президиум утырышында андый сүзләр әйтелергә тиеш түгел иде. Утырыш карары – стабильлек сакларга, шәһәрдәге сәяси оешмалар җитәкчеләре белән киңәшмә уздырырга. ТИҮне иң көчле оешмалардан саныйлар, шуңа күрә, әлбәттә, аның турында суз булды. Бер кешедән генә тискәре сүзләр ишеттек. Тормыш давам итә.

[Мәскәүдә фетнә, ГКЧП, сүз шул турыда бара... Иртәгәсен "Чулман-Идел"дә "Яман шеш тишелде" дигән, ГКЧПны кайнар хуплаган мәкалә басылып чыкты...]

Гаяз Малихов: Иртәдән бирле танышлар бәя бирүне сорыйлар. Бер нәрсә дә үзгәрмәде дип саныйм эшнең төп юнәлешендә. Ул безнең тактикабызга гына үзгәрешләр кертә. Митингларны тыюлары бар. Нәтиҗә ясап булмый, чөнки бер хәбәр юк. Эшләгән эшебезне эшләргә дә эшләргә, үтә дә китә бу. Төнлә белербез радио аша нәрсә булганын. Цензура керә икән, үзәк гәзитләргә язылмыйбыз инде, мин татар гәзитләренә язылырмын.

Рәфис Рәшитов: Йосыф безне тынычландырырга тырышты. Гаяздан да мин моны көтмәгән идем. ТИҮнең соңгы җыелышы бу. Тынычлык бетте безгә, иртәгә берәр нәрсә кылсак кына үзебезнең намусны сакларбыз. Иртәгә чыгыйк!

Габдрахман: Бүгенге көндә бездә җитәрлек белешмә юк. Шуның өчен безгә акцияләргә барырга кирәк түгел. Иртәгә безнең иптәшләр шәһәр советына чакырылганнар. Указда забастовка, митинглар, урамда чыгыш ясаулар турында гына, бернинди утырышларны тыю турында әйтелмәгән. Иҗтимагый оешмалар әгәр тынычлыкны бозсалар, диелгән. Без бернинди тынычлыкка каршы чыкмыйбыз. Шуның өчен, безнеңчә, бу указ безне тыймый. Без бәлки бу ярты елда митинг ясый алмабыз. Иртәгә урамга чыгу акылга нигезләнмәгән. Хәбәрләрне анализлыйк. Алда бәйрәм тора. Шәһәр советы да бәйрәм әзерли. Аннан соң, 1 сентябрь якынлашып килә. Өч татар мәктәбе ачылачак. Чиратта 3нче, 21нче мәктәпләр. Без шушы эшләрне карарга тиешбез. Эшнең төбен белмичә безгә урамга чыгу кирәк түгел, президиум шул карашта. Берничә иптәш белән Розалия Миңлегулова [ТИҮ секретаре] мәсәләсен карап алырга кирәк.

...: Беренче мәсәлә буенча: безнең алда көрәш булды, көрәш булачак, шул гына. 52нче мәктәпнең директорын алып атканнар. Кайсы кешеләр яңа директорны бик әйбәт дип әйтмиләр. 21нче мәктәп тә әле әллә нинди. Көрәш безнең гомергә җитәрлек әле.

2) Розалия ханым тора икән 4 бүлмәле квартирда, анда тагын бер урыс гаиләсе тора икән. Кыскасы, рәхәт булмаган анда. Ә Розалиянең гаиләсендә 4 кеше. Урыска тәкъдим иткәннәр 2 бүлмәле квартир. Татарга читенлек күрсәтер өчен урыс чыкмый.

Зиннур: Ельцин гомум забастовкаларга чакырды. Гомум анализ ясаганда, бездә артык куркыныч нәрсә юк. Бу Кавказда һәм Балтикада куркыныч. Коммунистлар властька килде, бездә дә коммунистлар властьта. Әлбәттә, безгә артык эшләрдән сак булырга кирәк. Мәктәпләр буенча сөйләштек, курку сиздермәдек. Сизелә, бюрократлар башларын күтәрде. Безнең планнар, әлбәттә, шундый кала. Мәсәлән, Әлмәтнең рәисе пикет оештырырга уйлаган иде 24ендә. Бүген шалтыраттылар – чиккән урын юк, бар да урынында кала. Бездә әле көрәшчеләр бар. Үзгәртергә була кайбер детальләрне генә.

Барырбыз, утырырбыз, залынамы, юлынамы. Безгә ике генә мәктәп калды, икегә бүленергә туры килә. Бәлки мәктәптә утыруны бәйрәмнән соң үткәрербез. Безнең югалтыр нәрсә юк. Ә бу переворот – ярты елдан үтеп китә ул. Мәскәүгә кемнең барасы килә? – 4 кеше. Аргамак журналыннан Якуп Хөснетдинов алып бара. Моңа кадәр бер закон да бозмадык, СССР кеше хокукларын үзе боза, без бозмыйбыз.

13 август, "Советская Татария" яза: Камаз җитәкчеләренең берсенең квартирыннан 200 мең сумлык әйбер урлаганнар. Менә кемнәр курыксын. 3/09да тора икән.

Атнакич көнне 3нче мәктәптә җыелырга. ГЭСта. Поликлиника тукталышы. Аска төшәргә. Мәскәүгә баручыларга: 26-27сендә пикет була, иртәнге сәгать 10да. Гостиница Россия каршында.

Габдулла: (русча) Мәскәүгә барырга кирәк түгел. Беркем татар суверенлыгын карамаячак. Зуррак мәсәләләр бар хәзер. Власть мәсәләсе хәл ителә. Ә безнең эшләр күп бит: мәктәпләр буенча шөгыльләник, бәйрәм, пикет, кадрлар мәсәләсендә КамАЗ каршында үткәрергә кирәк. Кайберәүләр бәйрәмгә саботаж ясарга чакыралар икән, эш көне итәргә. Вакланмыйк, төп эшләрне алып барыйк. Хәзер инде союз килешүен беркем карамаячак. Әйттеләр бит инде яңа проект булачак дип. Хәзер республикалар бәлки яңа килешүне танымау өчен көрәшерләр. Ул турыда калдырып торыйк без хәзер.

Фәнәвил Шәймәрдәнов: (русча) Һәр җитәкчене пикетлый башласак, безнең көчләр таркалачак. Кәгазьләр җибәрергә мөмкин. Корал һәм 200 мең каян алынган дип. Халык бу эшләрне контрольдә тота дип белсеннәр өчен генә. Мәктәп, институт, техникум өчен көрәшсәк, икенче мәсәлә.

Айдар Хәлим: Чаллы ТИҮендә шундый саллы сөйләшү баруы мине бик куандырды, инде безгә тагын да саллырак сөйләшергә кирәк. Хәзер Мәскәүгә барыр вакыт түгел, Татарстанны яклар көннәр булыр әле. Чаллы ТИҮ исеменнән Шәймиевка "без тагын да ныграк тупланабыз!" дигән телеграммалар, хатлар җибәрергә кирәктер. Кичә Казаннан кайттым. Флаг турында Әбрар Кәримуллин белән сөйләштек. Мәктәпләр, кадрлар, журнал, матбугатны аякка бастыру өчен ярты елга булса да язылу – менә шул турыда уйларга кирәк безгә. Герб турында: анда 70 ел эчендә бер-берсеннә аеру өчен исем генә язылды. Дәүләт исеме язылырга тиеш түгел. Безнең дәүләтебез күптәнге дәүләт. Байрактагы ай бервакытта да чалкан ятмый. Шуннан, башаклар анда, герб бик үк барып җитмәгән кебек. Байрак булырга тиеш өч төстә, ә ул хәзер Россия флагы кебек кенә. Зәңгәр, ак калсын, ә яртысы кызыл, яртысы яшел булсын.

...: Ай төшкән байрак яшел төстә була.

Марат Арсланов: Безнең шәһәрдә бер оешма – христиан евангелистлары оешкан. Ял көнне алар мәчет янында крещение уздырырга тырыштылар. Алар татарга каршы бик каты хәрәкәт алып баралар. Бер кешенең кызы чукынган, шул кешене сәхнәгә чакырам.

А.Н.: Гаиләгә бик зур кайгы килде. Кызыбыз шунда китте. Ул башта "без тарих кына өйрәнәбез" диде. Без шуңа ышандык. Кулында библия иде. Безгә бер урыс килеп керде: "Беләсезме, кызыгыз кая йөри?" – дип. Тарихка, дибез. Юк, ди, безнең кыз да, ул да әнә шунда йөри, ди. Чакырып китердек кызны. Әйе, ди. Без бардык бер бинага, кердек, керсәк – анда татар да урыс та, бар да бар. Эчтән генә пышылдыйлар: "Коткар минем әнине, коткар братны" һ.б. дип. Умарта кебек. Ул үзе куркыныч хис тудыра. Аннары керде бер татар. "Мин килдем ходайдан үземә исәнлек сорарга. Минем йөрәгем авырта", – ди. Аңа: "Бар кайт, үләннәр эч", – дип, минем хатын аны куып чыгарды. Тагын бер карт кына марҗа билетлар алып килгән, аларны базарларда таратып йөриләр. Кызыксынып килдем, ди. Белмим нигә икәнен, кызык, ди. 17яшьлек бер бала әйтә: "Сез монда агитация таратмагыз. Дингә каршы кешеләргә без көрәш ачачакбыз", – ди. "Киләчәктә без ата-аналарны да монда китерәчәкбез", – ди. Шуннан соң бер хатын килде дә: "Киттек, нигә алар белән сөйләшәсең", – дип алып китте. Безнең старшийларын күрәсе килде. 30 яшендәге кеше, шул икән оештыручы. "Сезгә кем хокук бирде балаларны өндәп йөрергә?" – "Юк, үз теләкләре белән килделәр. Без беркемгә дә зыян китермибез". – "Сезнең закон буенча минем балам миңа каршы көрәш ачарга тиешме?" – "Балагыз туганда аннан нинди дингә кертергә рөхсәт сорадыгызмы?"...

...: Халык телендә сүз бар: 25 августта чукындыру була икән.

– Дөрес, ләкин бу 1 сентябрьдә булачак ди. Кызыбызны хәзер аннан бернинди көч белән дә алып булмый торгандыр инде. Мин тимерчелек заводында электромонтер. Бер балам Саратовта иинститутта укый. Монысы шундый йомшак. Сездән нинди дә булса ярдәм кирәк иде.

...: Куарга аларны!

Бер ханым: Дин өйрәтүне безгә көтеп ятарга түгел, безнең муллаларыбыз бар. Гарәпчәне укый белүчеләр күп, менә без аны ТИҮдән башлап җибәрсәк, яшьләр кызыгырлар иде. Үзебезнең дин турында берни белмибез. Бисмилла ни дигән сүз икәнен дә белмибез. Яшьләрне шуңа өйрәтергә кирәк. Дин дәресе сыман нәрсә булсын монда.

Марат Арсланов: Без язган идек инде шәһәр советына, әгәр алар бер нәрсә дә кабул итмәсә, тегеләрне куарга кирәк берсүзсез. Безнең балаларны бозып котыртып йөрергә тиеш түгел алар.

...: 52нче мәктәпнең алыштырылган директоры ышанычлы кеше түгел дип әле хәбәр иттеләр. Без карар кабул итәргә тиеш, элекке директорны калдырырга кирәк.

Ринат Салихов: Безнең йорттан ике генә кеше ТИҮгә йөрибез. Йортта 70% татарлар. Бар да Челнинка, Известия укыйлар.

Айрат: Бездә информация булмау начар. Төрле евангелистлар балаларны мәсхәрәлиләр, диделәр. Ләкин алар бит православныйлар түгел.

Покровский Владимир Сергеевич: (русча) Мәскәүдә Югары Совет танклар белән уратылган. Беркемне дә үткәрмиләр. Дөрес, Ельцин үткән. Бүген кич минем хатын Мәскәүдән шалтыратты, анда гадәттән тыш хәл кертелгән диде. Үзен ЧК дип атап властьны кулган алган төркемне танымау турында Ельцинның указы чыккан. Казаннан шалтыраттылар: ДПР белән ТИҮнең бердәм хәрәкәтләре буенча утырыш булган. Бүген КамГЭС парткомында очрашу булды, анда властька килгән төркемне тикшермәү, халыкны тынычландыру турында гына сөйләштеләр.

[Бу кеше шәһәрдә ГКЧПга каршы көрәш оештыру белән йөрүче, теләктәшлек эзләп килгән иде. Аңа чыгыш ясарга рөхсәт иттеләр, тыңладылар да, шуның белән җыелыш тамам... Көрәш түгел, ГКЧП уңаеннан ТИҮ берәр кәгазь дә язып чыгармады. Менә шундый "экстремистлар" иде анда...]

___

1991 ел, 26 август. ТИҮ җыелышы

[Габдулла Сәрвәретдинов хат проекты укый. Анда "Иттифак" партиясенең ГКЧП көннәрендә ДПР (демократическая партия России) белән бергә эш итүе тәнкыйтьләнә.]

Зиннур Әһлиуллин: Мин Сәрвәретдиновны пычратырга тырышмыйм, ләкин белмичә Иттифак турында әйтү дөрес түгел. Хунта КГБ, МВД һәм КПСС белән берләшеп властька килде, бу коточкыч хәл иде. Ул көч калган булса, ДПР да, без дә беткән булыр идек. Митинг ДПР белән бергә булган. Фәүзия Бәйрәмова булган. Петиция белән Шәймиевка киткәндә милиция камап алып кыйнаган. Әлбәттә, берләштек, без хунтага каршы дип. Ә суверенлыкка килгәндә, бернинди килешү булмаячак.

Рөстәм: Бөтен республикаларда халык фронтлары бар, ә без йомшаграк булсын дип ТИҮ генә төзедек. Без дә урамга чыгарга теләгән идек, безне Габдулла туктатып калган иде.

Габдрахман: Казанда иртәгә зур митинг була, анда Иттифак, Россия демократлары да катнаша. Беренче максаты – Шәймиевны отставкага китәргә мәҗбүр итү. Безгә иртәгә шушы митингка барырга кирәк. [Шәймиевны яклау өчен.] Әзерләнергә кирәк иде, бу мәсәләне без шимбә көнне генә белдек. 300 чамасы кеше алып барыйк. Митингның юнәлешен үзгәртик.

[Билгеле булганча, Шәймиев ГКЧП көннәрендә беренчеләрдән булып хунтага котлау телеграммасы җибәргән иде. Фетнә узгач, Татарстанның демократик көчләре аны президентлыктан алу тәләбен күтәреп чыктылар. Шул мәсәләдә милли хәрәкәт икегә аерылды, ләкин позицияләр әлләни ныклы түгел иде, шау-шу каты булса да, соңыннан да нәтиҗәсе калмады. Арытаба булачак таркалышларның исә нигезендә бернинди политика түгел, бары лидерлар арасындагы шәхси ызгышлар торды.]

Зиннур: Моны ДПР да, Иттифак та түгел, суверенлык комитеты үткәрә. Иттифакка каршы котырту кирәк түгел, Габдрахман әфәнде.

Габдрахман: Зиннур, сез сикереп чыгып җыелышны бозмагыз. Без иртәгә Казанга барырга тиеш, митингны Шәймиевны яклау ягына борырга тиешбез. Казанда ТИҮ эшләми диярлек. Мөлеков [Бөтентатар ТИҮе рәисе] шушы җаваплы көннәрдә бернәрсә эшләмәгән. Безгә алардан бернинди мәгълүмт килмәде. Шуңа күрә, без җаваплылыкны үзебезгә алырга тиешбез.

Нур әф.: Мәскәү үзе ботка пешергән, үзе ашасын! Без татарлар бүленмик бу мәсәләдә. Мәскәүләр кресло өчен көрәшсен, ә без азатлык өчен көрәштә. Шәймиев дөрес эшләгән. Казанга барырга кирәк Шәймиевны якларга.

Кормашев: Иптәшләр димим, чөнки бүгенге көннән КамГЭС парткомы таркалды. Габдулла әфәнде шундый яхшы материал белән чыгыш ясады, тирән мәгънә ята һәр сүзендә. Ул переворотның юклыгын исбат итте. Бу үзара гына буталыш дип карады. Бу хәлләрнең булуы безгә икеләтә авырлык китерде. Союз килешүе туңдырылды. Һәм шул ук вакытта, бүгенге көндә демократларның нәрсә өчен шатлануларын беләбез. Алар бит чын демократлар түгел. Әгәр дә без төрле якка таралсак, дошманнар өчен шатлык кына булыр иде. Иттифак ул безнең милләтнең ..., ләкин бит заманына күрә эш кылырга кирәк. Суверенлык өчен бөтен көчне куярга кирәк. Безнең бер генә максат – суверенлыкны яклау. Кинәт кенә Шәймиевны алыштырып куяр идек, ләкин көн белән генә эшләнә торган нәрсә түгел. Шәймиевны түгел президентны саклап калырга кирәк.

Илгизәр Гыйльфанов: Без президентны бетерергә дигәндә бар, ә урамдагы шовинистка каршы барырга – юк. Шәймиевның китүен Горбачев та Ельцин да хупламыйлар. Кемнең шушы вакытта яңадан зур учак аласы килә? Аларга үзләренә иртәгә жандарм булып чыгыш ясарга туры киләчәк.

Дамир: Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар. ТИҮ белән Иттифакны бер-берсенә каршы кую бу дөрес түгел. Фәүзия безне хөрмәт итмәде, урыслар белән бер юлга баскан. Шәймиев Хасбулатовка каршы әйтте. Бөтенебез дә Казанга барырга тиешбез. Болар чын демократлар түгел.

Тәүзих: Переворот суверенлыкка куркыныч тудырды, Шәймиев курчакка әверелде. Татарстанны мөстәкыйль дәүләт дип игълан итәргә. 30 августны бәйрәм итеп түгел, көрәш көне итеп үткәрергә кирәк.

Зиннур: Мин алып бармыйм. Пычранган кешене якласак, үзебез пычранабыз.

Ринат Салихов: Россиянең безнең суверенлыкны танымаска теләгәне ачык. Безгә союз килешүенә мөстәкыйль кул куярга ирек бирмәячәкләр. Президент системасын булдыру үзен акламады. Забастовка комитетларының эшен яңадан торгызу кирәк. Ашыгыч хәлдә корылтай җыярга кирәк. Шушында Татарстанны татар халык республикасы дип игълан итәргә. Чит илләргә милли бәйсезлекне тануларын сорап мөрәҗәгать итәргә. Делегатлар сайлап, корылтай җыярга кирәк. Шәймиевны түгел, президентны якларга кирәк. Шулай дип язарга кирәк.

Сүрия Усманова: Әгәр Фәүзия каршы чыкмаган булса, безнең өскә яманлык булыр иде. Хәзер безнең эшләрне Мәскәүгә күчерергә кирәк. Нигә безгә бик күп көчләрне туплап, плакатлар язып чыкмаска? Аннары безне танырга мәҗбүр булачаклар.

Фаикъ Таҗиев: Мәскәүгә баруны икенче урынга калдырып, Казан турында сөйләшик. Шәймиевның калуы безгә бәйле. Ул үзенең абруен кем алдында югалтты? Ельцинны яклаган булса да аңа суверенлык бирмәсләр иде.

Иртәгә "Чулман-Идел"дә 6 сәгатьтә түгәрәк өстәл үткәрелә.

...: Тагын бер куркыныч әйбер турында. 20 августта союз договорына кул кую булырга тиеш иде бит. 24 августта Украина үзен бәйсез дәүләт дип игълан итте. Анда референдум булачак. Аннан соң союз бөтенләй таркала. Бүген-иртәгә Азербайҗан бәйсезлек игълан итәргә мөмкин. Ләкин, бу безгә нәрсә белән куркынычлы? – Әгәр 5 кенә республика ризалык бирсәләр дә, СССР юкка чыга һәм Россия өстендә Ельцин дигән диктатор барлыкка килә. Ул чагында инде Татарстан суверенлык ала алмаячак. Әле безнең вакыт бар. Суверенлыкны яклап бөтен халык хәрәкәте башларга кирәк. Шәймиев бәйрәмне отменять иткән. Шәймиев безне якламаячак.

[Габдрахман Шәймиевны яклау буенча карар кабул иттерде. Казанга Зиннур алып бармый.]

Зиннур: Мин халыкның киләчәгенә буйсынам Шәймиев безне пычратачак. Ә суверенлыкны якларга Мәскәүгә алып барам. Безгә бөтен җирләрдән шалтыратып: "Пычрандыгыз, егетләр, үз пычрагыгызны үзегез юыгыз", – диләр.

[Җыелышның каты гына гауга белән узганы хәтердә калган. Төп карарны кабул иткәндә, ТИҮ тарихында бердәнбер тапкыр, тавышларны берәмләп санадылар: каршылар һәм яклылар бер чамада булды. Моннан соң башка вакытларда теге яки бу мәсәләгә каршылар күп дигәндә бер-ике була, ә гадәттә "бертавыштан" өстенлек итә иде.]

___

1991 ел, 2 сентябрь. ТИҮ җыелышы

Зиннур Әһлиуллин: Көчкә кешеләр җыеп килдек 52 мәктәпкә.1 сентябрьдә 5 башлангыч урыс классы калган. Без аларны кертмәдек. Без киткәннән соң Сәмигуллин [ГУНО башлыгы] 51нче мәктәпкә барып калды, күчергән. Икенче көнне тагын 3 класс, 11нче класслар калган булып чыкты. Сәмигуллин шунда иде, аны буып ыргытырдай булдым. Мәктәпләр буенча бер ай гына эшләп, мин ике гаепле кеше таптым – Сәмигуллин һәм Мостафина. Алар безнең халыктан курыкмый, тегеләрдән курка. Башка халыкларда үз халкыннан куркалар, Мәскәүдә эшләсәләр дә. Ярты ел суздылар да, менә, тәләп иткәч, ике сәгать эчендә күчерделәр. Әле ике генә саф татар мәктәбе. 54нче мәктәп буламы-юкмы, әле ул урыслар кулында. Сәмигуллинны алмаштырырга кирәк. Мин ышанып бетмим, әле бәлки тагын китерерләр. Иртәгә 7.30да килегез әле 20-30 кеше 52нче мәктәпкә. Анда кайбер нәрсәләрне урысча укытсалар да ярый, ләкин татар балалары җыелсын. Анда ата-аналарның дежурлыгын оештырырга. Әгәр һәр комплекста ТИҮ бүлеге булса, без инде бөтен шәһәрнең хуҗасы булыр идек.

Мин бәйрәмдә урысча сөйләшмәскә ант иткән идем, бу хәл Һиндстанда да булган элек. Шундый клуб оештырырга тәкъдим итәм. Бу авыр нәрсә, мин моңа әзер ләкин минем кебекләр күп булырга тиеш. Беренче адым – башта кеше татарча эндәшә, белми икән, урысчага күчсен.

[Зиннурның татарча гына сөйләшергә дигән бу башлангычы яклау тапмады. Бернинди клуб та оешмады, милли хәрәкәт татар телен пропагандалау яки яклау белән дә чынлап шөгыльләнмәде. Чөнки, чынлап керешсә, ул иң башта үз эчендәге урыс теллеләрне "рәнҗетергә" тиеш булыр иде.]

Харис Миңлеголов: Мәктәп тирәсендә тәртип саклау өчен ата-аналардан дежур булырга тиеш. Югары Советка сайлаулар булуы ихтимал. Безгә шуңа әзер булырга тиешбез. Көзгә безнең ТИҮ оешмалары булырга тиеш күп кенә комплексларда. Татарстан Югары Советы куркыныч астында. КамАЗ директоры карары буенча бөтен җәмәгать оешмалары предприятиедән чыгарыла диелгән. Димәк, башлангыч оешмаларны яшәү урыннарына күчерүне тизләтергә кирәк.

33нче мәктәптән: Татар мәктәпләренең базасы юк. Татар класслары өчен дәреслекләр юк. Былтыр миңа китаплар буенча беркем ярдәм итмәде, табып бирделәр декабрь аенда гына. Татар балаларына урыс мәктәбендә дә татар мәктәпләре өчен булган урыс телен укытырга, татар мәктәбен бетергән итеп аттестат бирергә кирәк.

...: Мин киләсе атнага туган авылыма кайтам, нинди артык китаплар бар, барсын да алып килергә уйлыйм. Барыбыз да шул мәсәләне күтәрсә туган авылында, менә бик зур эш булыр иде.

...: Һәр кеше авылдан китап җыя алмый. Микроавтобус белән авылларга барсыннар да ГУНОдан, җыйсыннар. Бер методист ике көнгә чыкса, җыеп кайта ала. Әгәр татар мәктәбе эшләсен дип йөз белән борылган булсалар, китаплар май аенда ук булыр иде инде. Аларга булса ярый, булмаса ярый. Алар чыкмаячак, барып чыкмасын дип сузалар.

Тәлгать Әхмәдишин: Басып алуларны безгә алга таба да эшләргә кирәк. Бәлки тагын берәр мәктәпне басып алырга. Урыслар белән татарларны аерып бетерергә. Сәмигуллинны эштән куарга кирәк. Әлегә адресын таба алмадык. Ә басып алу бик файдалы булды. 52 комплекста шул безнең йөрү аркасында кайбер манкортлар иманга да керде. 400дән артык кеше милли гвардиягә язылды.

Фәрит Рәхимов: Әгәр 52 мәктәп директорының берәр ягы начар икән, эчә икән, без аны алып атарбыз. Татар мәктәпләрен ТИҮ идәрәсенә бирергә кирәк. 3нче мәктәптә әйттеләр, ул комплексның уртасы түгел икән. Анда якында гына мәктәпләр бар, 12нче мәктәп мәсәлән, аны ясарга кирәк татар мәктәбе итеп. Ә 3нче мәктәптә бигрәк тә әшәке татар хатыны, манкорт. 21нче мәктәп тә татар мәктәбе булмый калган.

...: Сез буласызмы ГУНО рәисе?

– Милләткә файда бирә алсам, шул чагында канәгать булыр иде. Риза, бик риза.

52нче мәктәп укытучысы: 11нче классларның калуы белән без килешкән идек инде. Чыгарылыш класслар берсе дә китми дигәннәр иде. ТИҮ ярдәме өчен рәхмәт. Без бүген аларны 29нчы мәктәпкә озаттык. ТИҮ кешеләренең фидакарьлегенә, сабырлыгына исләрем китә. Ә мәктәптә беркем талашмый да. ТИҮ юк чакта тулдылар урыслар, ниләр генә сөйләмиләр. Дежур тору кирәк. Бер-ике баланы ярдәмче мәктәпләрдән китергәннәр иде: "Ул юләр түгел, урысча белмәгәнгә күрә генә начар укыды", – дип күз яше белән сорадылар. Узган елда да бар иде андыйлар, алган идек, өч-дүрткә укып бардылар. Ярдәмче мәктәпләргә игътибар итегез әле, безнең балаларыбыз яшьтәшләре арасында үзләрен кимчелекле тоеп, шунда эләгәләр. 52нче мәктәп директорының эшкә исерек килеш килгәне юк.

Ким Сафиуллин: Мин ул директорны ел ярымнан бирле беләм. Ул эчә торган дип әйтерлек түгел инде. Бехка икәү кереп йөрдек.

Йосыф Жимангулов: Кайда гына булма, бөтен җирдә урыс музыкасы яңгырый. Чаллы экономикасында татарларның өлеше нинди, шуннан да ким булмаган өлешкә хакыбыз бар. Шул өлешкә татар мәктәпләре, татар бакчалары булырга тиеш. Без мирас итеп урыс мәктәпләрен алдык, аннан бик үк чыгарга теләмиләр. Алар анда урысча фикерли, урысча җырлый һ.б. Хәзерге вакытта милли мәктәпләр концепциясе буенча эшләргә кирәк.

3нче мәктәп татар мәктәбе итеп ялгыш сайланды. Анда татар балалары аз. 3нче мәктәптә 13 гариза, ул район иске. Анда төзүчеләр. Минем апага карата Рәхимов тарафыннан әйткән әшәке сүзләргә мин бик рәнҗедем. Рәхимов ГУНО мөдире итеп тәкъдим итә торган кеше түгел. Мәгариф ул мәдәният эше, анда тупаслык, агрессия методлары ярамый. Мостафина да 3нче мәктәп ялгыш дигән фикергә ышанды. КамГЭСта бер балалар бакчасы бушады, шуны татар мәктәбе итеп файдаланырга кирәк.

[Шунысы яхшы – татар мәктәпләрен бушаган балалар бакчаларына, шуның ише башка "абзар артларына" тыкмадылар. Барысы да менә дигән типовой биналарда. Ә өндәүчеләр бар иде, күрәсез.]

Зөләйха ханым: Мәдәният кирәк түгел дигән сүзләргә карата. Мин үзем мәдәният кешесе. Зур бәйрәм үткәрдек. Бик әйбәт җырчыларны, иң оста сәнгатьчеләрне сезнең янга чакырып китердек. Бездә профессионаллар әлегә бик аз. Сезгә бик зур рәхмәт, бәйрәмне санга сугып килдегез.

2) Безнең ТИҮгә олы үпкә бар бәйрәмгә катнашкан артистлар исеменнән. Сәгать 9да демонстрация, 10да концерт башланырга тиеш иде: 10га да җыелып җитмәделәр, кайчан тагын концерт буласын безгә әйтүне кирәк дип тапмадылар. Автобуста бер түбәтәй кигән кешенең сүгенүен ишетеп оялып чыгып киттем.

["Мәдәният кирәк түгел" дигәне буш сүз түгел, кайбер милли хәрәкәтчеләрнең чыннан да еш кабатлый торган сүзе, "сәяси платформасы" иде. Мәдәниятне манкортлар алга сөрә, янәсе, җыр-музыка белән милләтне көрәштән читкә тарталар... Концертны өзү, артистларны санга сукмау биредә очраклы хәл түгел.]

Ирек Диндаров: Чыгыш ясаганым юк иде. 1989 елдан бирле радио оештырдык. Үзебезнең фикерләрне радио аша тапшырып бардык. Беренче көннән алып безнең татар һәм урыс редакцияләре бик күп милли мәсәләләрне халыкка җиткереп килде. Күп кенә ТИҮ активистлары радио аша чыгыш ясадылар. Мәскәүдә хәзер шовинистлар властька омтыла, монда да алар күп. Вакыйгалардан соң ДПР баш күтәрә башлады. 28 августта, сессия алдыннан безне Петрушин җыйды. Шәймиевка каршы эшләр эшләү ниятеннән. Без корреспондент җибәрдек. Ләкин Петрушин корреспондентка әйткән: без шәһәр радиосына ышаныч күрсәтмибез, залдан чыгып китегез, дигән. 60-70 кеше утыра ди залда. Петрушин әйткән: шәһәр радиосын ябарга кирәк, бер урыс, бер татар гәзитен генә калдырырга кирәк, дигән. Без билгеле, каршы торабыз, белдерү ясадык. Җавап бирдек. Шуннан, митингтан соң безне халык сырып алды, теләктәшлек белдерделәр, зур рәхмәт аларга. Бүген төштән соң 3 урыс керде кабинетка: горисполкомнан комиссия җибәргән. Сорау ала башладылар: сез кемгә буйсынасыз, нигә безгә буйсынмыйсыз, нигә Казанга буйсынасыз, һ.б. Ләкин бит, әгәр без теләсә кемгә буйсынсак, парткомга, горкомга, аннан ул нәрсә була? Безгә һәрвакыт, 4-5 тапкыр, "мин сезне ябам, мин сезне бетерәм" дип әйтә килделәр. Комиссия әйтә: сезне президиум утырышына чакырабыз, ди. Бу шовинистик суд булыр дип уйлыйм мин. Әгәр радионы ябалар икән, безнең милләтнең нәрсәсе генә кала?

[Шәһәр радиосы, чыннан да, милли хәрәкәтнең үзенеке шикелле иде. Аның белдерүләре, чыгышлары көн саен эфирга иркен чыгып торды. Әммә, берничә елдан соң шәһәр радиосын шым гына ябып куйдылар, ә милли хәрәкәт бу турыда борчылып та карамады. Хәзерге вакытта шәһәрдә көне-төне "музыка" акырта торган радиолар берничә (берсе татарча), ә чын, хәбәрләр һәм фикерләр радиосы шуның белән бетте.]

Габдулла Сәрвәретдинов: (русча) Шәймиевка ТИҮ вәкилләре белән очрашу үткәрергә тәкъдим итәргә. Шәһәр башкарма комитетында Титов [катыргы-кәгазь комбинаты директоры] ГКЧП яклы булып чыгыш ясады. 30 августны бәйрәм итүгә каршы булды. Татарларны эшкә алмый. Кәгазь промышленносте белгечләре кирәк дигән сылтау белән. Ләкин андый белгечләр анда нибары 7%. Ул Татарстан Югары Советы депутаты һәм КБК директоры булып калырга тиеш түгел, дип хат язарга. Татарстан прокуроры Кирилловка каршы да хат кабул итәргә кирәк. Фетнә вакытында ул, шулай ук эчке эшләр министры Антонов демонстрацияне кыйнауда гаеплеләр. Аларны үз эшләреннән бушатуны сорыйбыз.

[Әйтелгән карарлар тавыш биреп кабул ителде.]

___

1991 ел, 9 сентябрь. ТИҮ җыелышы

[Регламент – 8 минут. Җыелышны Тәлгать Әхмәдишин алып бара. Габдрахман аңа ярдәм итеп кенә тора.]

[Регламентны җыелыш саен игълан итәләр, тик ул бервакытта да үтәлми иде.]

Муллин: Мәктәпләр турында. 3нче мәктәпне әзрәк соң вакытка калдырабыз. Эшли башлыйбыз 21нче мәктәптә. Мәктәпләрдән соң училищеларны башлыйбыз. 52нче мәктәпне урыс мәктәбе итеп үзгәртергә тырышып йөрүчеләр әле дә бар.

Зиннур: 52нче мәктәпкә килгәннәргә рәхмәт әйтергә телим. Сезнең аркада гына булды ул. Хәзер дә Мостафина белән Сәмигуллин бернәрсә дә эшләргә җыенмыйлар. 21нче белән 16нчы мәктәп: балаларыгызны шунда күчерә торыгыз. Октябрь азагында без 21нче мәктәпкә басып керергә уйлыйбыз. Анда якында гына 18нче мәктәп, 2000ләп баланы күчерсәк, бик яхшы була ул.

...: Татар мәктәпләренә уку әсбәпләре җитми. Авыллардан җыярга кирәк. Мин үзем 40ка якын китап алып килдем. Менә шуны барыбызга да эшләргә була. Моны ГУНО эшләргә тиеш, әлбәттә. Әммә үзегез беләсез инде. Мөмкинлекне файдаланырга кирәк. Җитми балаларга география, математика китаплары. Авыл мәктәпләрендә алар барыбер макулатурага тапшырыла торган нәрсәләр.

Ким Сафиуллин: Гимназиядә балаларга СССР тарихы хикәяләрен таратканнар. Исем китә. Бу бит – урыс бозган тарих. Матбугатта язып торалар бит татар тарихын. Ничектер үзгәртергә кирәк иде мәктәптә дә.

Зиннур: Китаплар булмаса, артык кайгырмагыз: барыбер начар китаплар алар, тормыш үзе өйрәтә тора хәзер.

Айдар Хәлим: "Аргамак" журналы буенча. Мин 52нче мәктәптә татар әдәбияте буенча лекцияләр курсы укый алыр идем.

Күптән түгел Мәскәүдә Денис Страхов дигән скрипач егет конкурста беренче урынны алган, һәм Нуретдинова Токиода җиңде. ТИҮ шуларны күтәрү буенча чаралар күрсә иде. "Аргамак" аерым рубрика алып бара.

Нигә митингларда безнең һәр кешенең бәләкәй генә әләме юк? Бөтен донъя яшел булсын мондый көндә. Без кайбер кешеләрне балконнарга да чыгара башларга тиешбез. "Аргамак"ка 17-18 кеше алынды. Беренче саны озакламый булыр. Кызыклы гына журнал булыр кебек. Әлбәттә, Чаллы кебек җирдә кинәт кенә җиңел түгел. Публицистик журнал, татар донъясында булмаган нәрсә булып күзаллана. Һәрхәлдә, беренче сан әйбәт кенә булыр кебек. Күрмәгән журналга язылу бара, бу үзе күрелмәгән хәл. Без 35 мең тираж алырга тиешбез. Финанс хәлләре бик кыен булачак. Әгәр активистлар яздырса, бик яхшы булыр иде. 200 кеше 20шәрне генә яздырса да, беләсезме, күпме була? Без 100дән артык подписка җыйган кешеләргә призлар бирәчәкбез. Наилә Вилданова (хокук бүлеге мөдире) язылу өчен җаваплы. Бәясе 18 сум. Төсле фотолар, модалар, ничек итеп баю юллары һ.б. Басылырга тиеш КамАЗ типографиясендә. Ләкин аның директоры: "Әле килешү булмаганда даими басачакбыз дип әйтә алмыйм", – диде. Аңларга була.

Дамир: Соңгы вакытта гәзитләрдә ТИҮ турында юк. Петрушин турында әйттек, шул килеш калды, Титов турында әйттек шул килеш калды. Нигә алардан куркып торырга? Эш белән шөгыльләник иптәшләр. Тәлгать, син дә бик сүлпәнләндең.

Илдар Хаҗиев: Төрки халыклар арасында татар халкы – даны белән тарихка кереп калган халык. Кызганыч, бүгенге көндә безнең халык үзенең исемен югалтты. Бу урыска тиз бирелүдән килә. Дуңгыз ите ашаганнан, урыс белән бергә булудан килә. Хәзер безгә төрки донъяга чыгарга кирәк. 5-6 кешедән делегацияләр җыярга кирәк. Алар белән элемтә урнаштырырга кирәк. [Арытаба "Таң йолдызы" гәзитен сүгә. Милләт темасын начар яктырта, милли хикәя юк һ.б. ди. Язылмаска өнди.]

[Без гәзитчеләр, татар матбугатын милли хәрәкәт күтәрер дип бик өметләнә идек. Ачыктан-ачык каршы пропаганда авыр тәэсир итте. Алай да, монысы бер очрак кына дип уйлап калдык. Тагы да ниләр буласын башка китерә дә алмадык...]

___

1991 ел, 16 сентябрь. ТИҮ җыелышы

[Зиннур чыгып Иттифак турында нидер сөйли башлаган иде, Ким Сафиуллин: "~Сине кем чыгарды микрофонга?" – ди. Габдрахман: "Сез икенче бер оешманың эшен үткәрәсез", – ди.]

Зиннур: Төрле юнәлештәге кешеләр бар монда. – Сез бит монда утырасыз әле, Болгардан булсагыз да [Габдрахман Җәләлетдиновка]. ТИҮ Тәүбәдән, укытучылардан, Иттифактан һ.б.лардан тора.

Йосыф Жимангулов: Берләшик. Хәзерге вакытта ТИҮнең халык тарафыннан сайланган идәрәсе бар. Ул бер ел яшәргә тиеш бит. Сайлансын Иттифактан да киләчәк җыелышта. Шуннан соң үз эшләрен алып барсыннар. Хәзер бит Тәүбәгә дә, Иттифакка да беркем комачау итми, сөйләсеннәр. Зиннур Иттифак вәкиле, утырсын президиумда.

Габдрахман: Бүгенге көндә рәисебез Харис әфәнде, ул утырырга тиеш.

Харис: Зиннурны идеаллаштырып җибәрдек герой дип. Төрле якка тарта башласак, безнең оешмадан бернәрсә дә калмас. Халык хәрәкәте монда, Иттифак та юк, Тәүбә дә юк, ТИҮ уставы бит, аның максатларында эшлибез. Бу мәсәләгә нокта куярга кирәк. Зиннур җыелыш саен гауга куптарырга тиеш түгел.

[Төркемнәр арасындагы моның ише ызгышларның асылы киң халыкка аңлатылмый кала иде. Соңыннан гына, милли хәрәкәт инде "атомнарга таркала" башлагач кына, төп сәбәпнең фәкать шәхси, һәм еш кына түбән сәбәпләргә (амбицияләргә, "йолдыз чиренә", хәттә ки мөлкәт бүлешүләргә) бәйле икәнлеге ачыкланды.]

Габдрахман: Көн тәртибе 1) Татарстан суверенлыгы һәм Казанга аны яклау өчен бару турында; 2) Шәймиев белән Старовойтова очрашуы турында; 3) Хәтер көненә әзерлек; 4) төрлеләр.

Габдулла Сәрвәретдинов: (русча) 6 кеше барды, аны көтеп тордык [Старовойтованы]. Барыбыз да чыгыш ясадык. Сорауларны бүлештек. Мин үзем күтәргән мәсәләләр турында сөйләрмен. 1) Конституция кабул итүне тизләтү; 2) бөтен индустрияне һәм экономиканы Татарстан юрисдикциясенә күчерү; 3) татар милли банкын төзү. Акчасыз бернинди үзаллылык та юк. Бер каналлы салым системасы, РСФСРдан тыш. Татарстанның финанс органнары үз банкы аркылы җыя, ә безнең банк аннары союзга күчерә, максатчан тәгаенләү булса.

Алга таба сүз кадрлар политикасы, үзебезне инде партократлар белән түгел, ә яңа кешеләр белән урату турында барды. Критерий – Татарстан бәйсезлеге идеясенә бирелгәнлек. Министрлар я татар булсын, я татарча белсен. Шулай ук, республика советына 1 түгел, союздаш республика кебек 20 депутат җибәрергә, 20не кабул итмәсәләр берне дә җибәрмәскә тәкъдим ителде. Бердән дә файда юк барыбер. Миндә очрашу файдалы дигән тәэсир калды. Республика политикасына нәрсә дә булса булыр дип өметләник. Нефт индустриясе турында да сүз булды: аны Татарстан юрисдикциясенә күчерергә дип. Чөнки анда иң эре һәм керемле предприятиеләр. Бу сионистик-шовинистик демократия белән очрашу юньләп берни бирмәде, алар барсы да бердәм һәм бүленмәс, меңьеллык Россия турында сөйлиләр. Мин мең түгел, 500 ел гына дидем. Ул башта суверенлыкны законнар өстенлеге итеп аңлавы һ.б. турында әйтте, аннары куркытырга кереште. Ә без үзебезне РСФСР составында түгел дип саныйбыз. Россиягә кермәячәкбез, сүзләр шуңа таба барды. Монда барсы да бик гади түгел, диде ул, әйе, референдум кирәк, диде. Сәгъдиев та юньле бер сүз әйтмәде. Старовойтова аудиторияне үзенә карата алмады. Шуның белән китте дип уйлыйм.

Ким Сафиуллин: Без Шәймиевны тәнкыйтьләп тә чыктык. Без аның белән каты сөйләштек. Тәкъдимнәр белән чыктык. Иң соңында ул әйтте: сез беләсездер минем ант биргән сүземне – анда мин мөстәкыйльлекне яклыйм дидем, мин аннан чыкмыйм, диде. Ләкин ул болай да диде – элекке автономияләр арасында бер Татарстан гына, ди, бик кыенга туры килә, ди. Дөрес бит инде. "Бар да безне калдырырга телиләр, мин әйттем: без мөстәкыйльлек игълан иттек, шул позициядә калабыз", – ди. Ишетми булмый бит инде.

Икенче көнне Старовойтова белән сөйләшүләрдә сүз ызгышуга барып җитте. Бүген иртән радио аша Сабиров чыгыш ясаган, ул безнең сүзләрне кабатлап чыккан. Банк, юрисдикция һ.б. Бүген иң кирәге конституция дип Шәймиевка әйттек. Мин аңа кесәдән алып паспортны күрсәттем: СССР гражданы дип язылган, ул нинди дәүләт? – дип. Мин үземне Татарстанның гражданы дип санарга телим, дидем. Урыслар үзләрен Россия гражданы дип санап Ельцинны сайладылар, ә без сезне дидем. Старовойтова әйтә: сез бит гариза язмаган РСФСРдан чыгарга дип. Менә сиңа кирәк булса! Бездә декларация, ә ул гариза юк ди, мин белмим ди, исебез китте. Фаикъ әфәнде әйтте – алайса сезнең белән сөйләшәсе дә юк! – диде. Аннан соң Сәгъдиев безне яклап бер сүз дә әйтмәде. Хәрби пром. комплексы, бомба турында сөйләде. Без әйттек, әгәр Россиягә кирәк икән бомба, ястык астына салып куйсыннар, дидек. Гражданлык турында Старовойтова әйтә: сез конституция кабул итәргә тиеш союз килешүенә имза салганнан соң. Юк, без әйтәбез, без конституция кабул иткәч карарбыз әле, керербезме юкмы әле союзга. Аннан соң Ельцинның вәгъдәсе турында суз булды. Фаикъ әйтеп куйды: әгәр дә килсә безнең җиргә, ул наместник була, килсә, без аны куып чыгарырбыз диде.

Фаикъ Таҗиев: Җәмәгать, ул марҗа үзе әйткән иде обстановканы белергә килдем дип. Анда без менә шундый каршылыкка очрадык. Казан егетләре аның белән культуралы гына сөйләшергә уйлаганнар иде. Әммә ул обстановканы, безнең Россия составында түгел икәнне болай да белә, без аның белән бик культуралы кеше булып кыланырга килмәдек. Сөйләшү вакытында обстановка Казан егетләренә ошап бетми инде. Без бер-беребезнең алга чыгуын бер дә яратмыйбыз бит. Чаллылар алдан кергәч тә, Казаннарга ошамый. Без хәтер саклап тормадык, марҗа кайткач Ельцинга сөйләсен безнең бик каты ачу килгәнне. Тәлгатькә әйтә президент, сабыр булыгыз, ди. Ул әйтте: сез кыю булсагыз, без сабыр булырбыз, диде. Без әйттек: сез рәсми пропаганда нигезендә ТИҮгә каршы халыкны котыртып, милләтне аердыгыз, сезнең терәк өчен бу, ә сез шуны да аердыгыз, дидек. Файдасы булыр дип өметләнеп кайттык инде.

Харис: Россия депутатларын чакыртып алу мәсәләсе күтәрелмәдеме?

– Юк бугай, зур игътибар бирелмәде, Илдар әфәнде күтәргән дә иде бугай.

...: ДПРны тыю мәсәләсе кузгатылмадымы?

– Шәймиевка әйттек, тәкъдим булды. Старовойтовага әйттек: сез хәзер ДПР белән очрашырга телисез, ул безгә чит оешма, моның белән сез безнең милли горурлыгыбызга сузыласыз, дидек. Казан егетләре "бу шәхси фикер" дигән булып йомшартып җибәрделәр. Мин ул марҗага записка бирдем, кайткач укысын, анда "Россиядә демократия булмады һәм була торган түгел" дидем.

...: Шәһәр радиосы, Татарстан радио-телевидениесе турында сүз булмадымы?

– Бу турыда марҗа белән түгел, Шәймиев белән сөйләштек.

...: Икенч е очрашуга корреспондентлар алып барырга уйлыйсызмы?

– Юк андый вакытта корр. кирәк түгел. Сабировка: халыкка күбрәк үзегез сөйләгез, дидек. Анда бит бөтен фикерләр дә үлчәп әйтелми.

...: Ә үзебездән корр. булса ничек булыр иде?

– "Милли йорт" каршында татар телестудиясе барлыкка килде инде, булыр ул.

[Анда чыннан да кемнәрдер камера күтәреп йөрде бугай, тик эфирга чыкканнарын хәтерләмим. ТИҮнең үзендә дә видео күрсәтү мөмкинлеге бар иде инде, тик аны да файдаланучы булмады шикелле.]

...: Әләм турында әйтелдеме?

– Аның бернәрсәгә ярамаганын әйттек. Сорады Мөхәммәтшин: ничек итеп күрәсез? Ким әфәнде әйтте: яшел әләм күптән әзер, ТИҮ әләме, диде. Герб – Казан гербы диләр.

Габдрахман: 15 октябрьдә Татарстан Югары Советы сессиясе җыела. Шул ук көндә безнең Хәтер көне. Бөтен татарларны җыярга кирәк Казанга, бәйсезлек игълан итәргә кирәк. Идәрә мондый тәкъдим ясый: 1) Чаллыда митинг уздырырга; 2) милли гвардия төзергә. Шушы эшләрне оештыру өчен комиссия төзергә тәкъдим ителде.

Тәлгать Әхмәдишин: "Азатлык" татар яшьләре 22сендә дигән идек, ләкин сессия күчкәч, бу иртәрәк була. 13 октябрь көнне Хәтер көне үткәрелә, Казанга барырга кирәк. Ә шимбә көнне Чаллыда үткәрергә кирәк. Митинг, демонстрация белән барып 16нчы мәктәпне басып алырга кирәк. Фикер йөртеп караган идем... Габдрахман әфәнде, бер митинг кына җитми, берничә көн митинг булсын.

Зиннур: 1) Татарстанның бәйсезлек турында декларациясен беркем дә кабул итәргә җыенмый. 2) Митинг былтыр гына яхшы килеп чыкты, алар анда куркаклар иде, шок булды ул алар өчен. Шәймиев субъект белән кабул итәргә теләгән иде, курыкты. Икенче мәртәбә бу килеп чыкмый, алар күнектеләр. Башка нәрсә эшләргә кирәк. 1) Хәтер көнен уздырырга кирәк. Сессия 3 көн була. Шундый тәкъдим бар: монда без вакытлы хөкүмәт игълан итик. Аны шунда митингта, сессиядә игълан итәбез, аларны Югары Советтан чыгарабыз. Я алар эшләргә тиеш була я без кереп утырырга тиеш булабыз. Татар халык беркатлы, ул ачык дошман, мәсәлән ДПРны күрә, ә тегеләргә ышана. Әзерләнергә, ике көнгә отгуллар алырга кирәк булыр. Тулы бәйсезлекне без игълан итәргә тиеш. Бәлки 13ендә кирәктер.

[Сессия залына кереп утырырга өндәү – буш риторика түгел. 15 октябрьдә милиция белән бәрелеш халыкның Югары Совет бинасы алдындагы милиция чылбырын гәүдәләр басымы белән өзәргә тырышуыннан килеп чыкты.]

Габдулла: Халыкны әзерләргә кирәк бит, атна буе митинг үткәрергә кирәк.

Рөстәм Гыйбадуллин: (русча) [Милли гвардия төзү турында декларация укый. ТИҮ инициативасы буенча төзелә.]

Кудимов Николай: (русча) Милли гвардия уңаеннан. Татарстанны яклаучы беркемдә юк дисез. Бу дөрес түгел. Хәзер Украина бәйсезлек алды. Без вәгъдә итәбез: РУХ оешмасы үзенең милли гвардиясен булдыра, безнең флаг астында ул кирәк булса Татарстанны да яклар дип. Татарстанның һәм Украинаның язмышлары тыгыз бәйләнгән.

Рәиф Габдрәшитов: 3нче мәктәп директоры Назыйровага почетлы укытучы дигән исем бирелгән. Бу дөреслеккә туры килми дип, Алтынбаевка һәм гәзитләргә мөрәҗәгать. ГЭСта бер татар мәктәбе дә юк. Аны заслуженный учитель дигәннән мәхрүм итәргә кирәк.

Солдат анасы: Солдатка исән-имин килеш җибәрдек, матрос иде. Табутка салырга бер әйбәт кием дә тапмаганнар, аягында катып беткән ботинкалар. Черек чөгендер, черек ярмадан ботка ашаттылар дип язган иде. Нигә соң күз карасы кебек үстергән балаларны ватанны сакларга дип әллә кая җибәрәләр? Климат ярамады диләр. Бәлки аны үтергәннәрдер. 20 яшь тә 15 көн яшәп калды минем улым. Аның хезмәт иткән җиреннән озата баручы кеше кирәк иде, корреспондентмы...

Зиннур: Бәләбез бар икән, бөтен донъяга белдерергә кирәк. Армиядән мәет кайта икән, аны горисполком каршына алып килеп куярга кирәк. Үзбәкләр Ташкентта өй борынча йөрткәннәр. Артык тыйнаклык үтерә ул. Малайлар хәрби хезмәткә алынган көнне бу апаны сөйләтергә кирәк.

Җомга көнне сәгать 6да пединститутның актлар залында милли гвардиягә язылу була.

___

1991 ел, 23 сентябрь. ТИҮ җыелышы

Фаикъ Таҗиев: Җыелышларны 10га кадәр алып барабыз, бу бик артык. Мәсәләләр төгәл каралмый, берсенә күп игътибар итеп, таралып китәбез. Бүген 9.45кә бетерәбез. Актив калып, оештыру мәсәләләрен карый. Кемнәр беренче тапкыр килде, дип сорый идек. Соңгы вакытта гел суверенлык дибез, чөнки хәлебез шундый, шунсыз бөтен калган мәсәләләр юкка чыгачак. ТИҮдә бердәм фикер юк икән, диләр. Без тулысынча фикер берлеген идәрә агзаларыннан да тәләп итмибез. Дискуссия формасында алып баруыбыз дөрес аңларга булыша. Әзер карарлар, рецептлар юк. Фикер төрлелегеннән курыкмыйча, тәкъдимнәр кертергә кирәк. [11 кеше беренче тапкыр килгән].

Харис Миңлеголов: Узган җомгада идәрә агзалары Казанга бару мәсәләсен карады. Киләсе айларга көрәшнең яңа этабы башлана. ТИҮ рәисе сайлау мәсәләсе, милли комитет мәсәләсе. Казанга бару буенча: кем транспорт тирәсендә эшли, җитәкчеләр белән сөйләшүләрен сорыйбыз. Мөстәкыйльлек ниндидер чыгымнар да сорый. Майсыз кашык авыз ерта.

Бүген без Мостафина белән очраштык, айга ике тапкыр очрашабыз мәктәпләр, мәдәният, төрле мәсәләләр буенча. Бу юлы 52нче, 16нчы, 21нче, 3нче мәктәпләр турында сүз барды. Уку елы башлангач балаларны күчереп йөртү уңайлы булмас дигән фикер әйттеләр. Барыбер киләсе елда бу мәктәпләр татар мәктәбе булырга тиеш. Киләсе елда тапшырыла торган мәктәпләрне урталай бүлеп, урыс һәм татар мәктәпләре итү максатка ярашлы дип табылды. Киләсе шәһәр советы сессиясе бу турыда тәкъдим кертергә тиеш.

Мөстәкыйльлек турында да сүз алып бардык. Бу инде дәүләт органнарына да кереп бара, чөнки бар халык өчен дә кирәк. Шәһәр комитеты Казанга барырга күпме автобус кирәк, бирергә әзерлеген белдерде. Шуның өчен без 13-16 октябрь көннәренә, ничә кеше барырга булдыра ала – исемлеге, саны кирәк. Бу эшне "Нур" һ.б. башлап җибәрде, бүтән гәзитләргә дә бирергә кирәк. КамАЗдан да сорарбыз, спонсорлык та сорарбыз.

13 октябрьдә гомум татар митингы була. Монда без Татарстанны шушы көннән мөстәкыйль дип игълан итәргә тиешбез. Бу – дәүләт структурасына параллель оешма төзү була. Ул сәгать 10да башланырга тиеш. Аннары гомум татар җыены: параллель структура төзеп, Татарстан дәүләте белән идәрә итәрдәй кешеләрне хәзердән үк карый башларга кирәк. Үз мәнфәгатьләрен генә яклап йөри торган депутатлар безгә кирәк түгел. Көрәшчеләр, милләт җанлы кешеләр кирәк. Бу якта туып-үсмәгән килмешәкләр кирәк түгел.

[Параллель структура төзеп, асылда революция ясау өчен көч-куәт милли хәрәкәттә кирәк булганның йөздән бере чаклы да юк иде мәгәр. Әммә, ул меңнән бере чаклы да калмаган чорда да, милли хәрәкәтчеләр һаман шул "параллель структура" белән хыялланып йөрделәр, "Милли Мәҗлес"не нәкъ шул орган итеп күреп, аны асыл максатыннан аердылар. Чынбарлыкны адекват кабул итү – сирәк кешедә генә камил булган психологик сыйфат... милли хәрәкәтчеләр исә бу җәһәттән һич мактана алмыйлар иде.]

...: 2 мәктәпне кушу турында сүз алып бармагыз сез.

– Бу беренче этапта.

...: Бернинди этап булырга тиеш түгел.

– Без шулай сөйләштек, кабат сүз күтәрмик.

Фәрит Рәхимов: Бернинди бүлү булырга тиеш түгел, барлык яңа мәктәпләр татарга булырга тиеш, урыс мәктәпләре болай да күп. Харис әфәнде дөрес әйтми. Безнең җир бу.

Тәлгать Әхмәдишин: Чаллыда 12 октябрьдә митингта вакытлы хөкүмәт сайларга кирәк, диделәр. Ләкин моның механизмнары җитешми. Майда да игълан иткән идек, кәгазьдә генә калды. Игълан итәбез икән, беренче чиратта телевидение, радионы басып алырга, булмаса, блокада куярга кирәк. Татар программалары барыбер әз. Чеченнар да шул ук юл белән киттеләр. Шунсыз безнең эшләр бармаячак дип уйлыйм. Безгә шуларны басып алырга әзер булып барырга кирәк булыр моннан ук.

Митинг турында шәһәр халкына белгертергә кирәк.

Зиннур: Җәмәгать, теләк белән генә түгел. Митингны көн саен да уздырыр идем мин. 12сендә уздыру бик иртә. Хәтер көненә якын булырга тиеш. Халыкны җыю механизмнары күп, ләкин халык килмәячәк, бүтән нәрсә кирәк халыкка. Әзерләр өчен 2-3 атна кирәк.

Ким Сафиуллин: Әзерләп куярга кирәк иң кирәкле лозунгларны: конституция, банк¬лар һ.б. турында.

Митинг халык өчен файдалы булырга тиеш. Мәсәлән, радио мәсәләсе. Халык күрсен файда барын. Нәрсә эшләргә икәнен уйларга кирәк, ул бөтен шәһәргә тәэсир итсен.

Митингка без тулы бәйсезлек игълан итү өчен барабыз. Вакытлы хөкүмәт игълан итү өчен. 20 кеше Казаннан, 10 кеше Чаллыдан [вакытлы хөкүмәткә?].

Габдрахман Җ: Казанда бөтентатар митингысы була, менә шунда тәләпләр куелачак. Иң беренчесе – мөстәкыйль дәүләт игълан итү. 2) конституция кабул итү һ.б.ш. суверенлыкны ныгыта торган мәсәләләр. Милек, приватизация, банклар турында. Бу сессия 15 көн чамасы давам итәр. Ләкин ничек булып чыгар, без моны белмибез әле. Ә Чаллыда – халыкны Казанга алып бару максаты белән җыела торган митинг. Бернинди башка нәрсә турында сүз алып барырга тиеш түгелбез. Казанда төп митинг атна буе давам итәргә тиеш.

Зиннур: Ел ярым буе тәләп итәбез, эш алай алга бармый. Шәймиевны яклап бернәрсә алга бармаячак. Тулы бәйсезлекне без игълан итәргә тиеш. Куып чыгарырга тиешбез. Шунсыз 100 ел буе йөрербез. Конкрет максат булсын: радионы, телевидениене кулга алырга. Иркә баланы әзрәк колагыннан тартырга кирәк. ДПР белән куркыту ул – булмаган нәрсә белән куркыту. Партия агзалары бөтен постларда утыралар, бернәрсә дә эшләмиләр. Ә без алар властен яклап торабыз. Мөлеков аркылы – бер атнада оештырырга мөмкинме? Яхшы митингка 2 атна әзерләнәләр.

Фәнәвил Шәймәрдәнов: (русча) Судта үз эшенә элке-салкы караган кешеләрне яклавы бик кыен. Һәрвакыт этика үтәлергә тиеш. Митингка бару өчен вагоннар кирәк. Җитәкчелектә элекке партия җитәкчеләре куркынычлы, әгәр отгул сорасаң. Болай гына бирмәсәләр, әйтергә кирәк: мин барам, сез бармасагыз, димәк сез Татарстанга каршы һәм аңлы рәвештә отгул бирмисез, дип. Берәр хәл булса, безгә хәбәр итегез.

Фаикъ Таҗиев: Без мәйданда хөкүмәт игълан итәбез дип карар чыгармадык. Комитет төзибез дидек. Без моны алабыз, тегене алабыз дип әйтү ул – провокация. Хөкүмәтне мәйданда төземиләр аны. Комитет, әзерләү комитеты төзү күз алдында тотыла. Без беркемне дә бәреп төшерергә җыенмыйбыз әлегә, карар кылмыйча. Нәрсә әйткәнеңне үлчәп сөйләргә кирәк. Комитет төзү ул – әлеге хөкүмәтне тизрәк эшләргә мәҗбүр итү. Хәзер һәрвакыт митинг кирәк дигәнгә карата – халыкны уятыр өчен 3 татар гәзите бар, шуларны файдаланырга кирәк.

[Ап-ачык әйтте, "калай революция"не екты да салды. Үкенечкә каршы, бу сүзләр тиешле кешеләрнең колагына кермәде...]

Наил Мансуров, Татарстан халык депутаты: (русча) Бәйсезлек турында акт Декларацияне кабатлаячак. Хәзер конституция кабул итәргә кирәк. Конституция проекты быел инде чыгар, ике-өч айдан соң аны кабул итәрбез.

Милли Мәҗлес ТИҮдән мөһимрәк. Хәзер Татарстаннан югарырак дәүләт структураларына күчәргә вакыт җитте. Татар халкы өчен Милли Мәҗлес традицион булып тора. Чөнки милли интересларны әлегәчә беркем якламый, шуңа күрә аларны көн саен кыса торалар. Милли Мәҗлес татарларның милли-мәдәни үсешен чынлап яклый алыр. Моңарчы татар милләте милли үзбилгеләнеш хокукын файдаланмады. 17нче елда автономияне империалистик җитәкчелек ясалма рәвештә төзеде. Үзбилгеләнеш мәсәләсе хәзер яңадан көн тәртибенә куела. Татар территорияләренә Татарстан, Башкортстан, башка республика һәм өлкәләрнең өлешләре керә, аларда татар халкының милли-мәдәни автономиясен төзергә кирәк. Бераз вакыттан соң без анда милләтнең үзбилгеләнүен үткәрербез һәм аларның территорияләре чикләрендә суверен татар дәүләте төзербез. Милли Мәҗлесне төзү бик гади: берничә шәһәрдә оештыру төркемнәре булдырырга кирәк. Шуннан соң бөтенмилләт корылтаен чакыру буенча үзәк оештыру комитеты төзергә. Комитет документлар әзерләр, чикләрне билгеләр. Бу бик мөһим, ә без соңга калабыз. Шәһәрдә инде инициатив төркем бар.

Кормашев: (русча) Болар барсы да кызыклы, әлбәттә. Ләкин оештыручысы кем? ТИҮ базасындамы, нульдәнме?

[Кормашев – татарча чиста сөйләшә торган кеше. Ләкин, урыс теллеләр (үз теләкләреннән тыш дип әйтик), андыйларны да урысча сөйләшүгә тартып кертәләр. Нинди алтын сүз сөйләмәсеннәр, нәтиҗә гел бер үк – татарга урыс теле сабагы укыту килеп чыга.]

Мансуров: (русча) Инде булган милли политик көчләр базасында. Хәзергә вакытта барлык шартлар да бар.

Кормашев: (русча) Яңа республиканың рәвеше нинди булыр?

Мансуров: (русча) Идел-Урал милли автономиясе Татарстанның бердәмлеген таркатыр дигән шикләр бар иде. Бездә Татарстан милли дәүләт дип әйтелмәгән, ә монда яшәүче барлык халыкларныкы дип әйтелгән. Милли Мәҗлес суверенлыкка баруны тизләтер.

Кормашев: (татарча) Аңлашылып җитмәде, бәйсезлек алып тору кирәкми дигән сыман аңлашылды.

Мансуров: (русча) Дөрес, суверенлык һәм бәйсезлек – икесе бер үк.

Габдрахман: Бу – бөтен татар халкын берләштерә торган автономия концепциясе. ТИҮ, суверенлык комитеты "Татарстанны бәйсез, БМО субъекты дип игълан итү урынлы булыр иде", диләр. Икенче төрле фикер дә бар – суверенлыкка туры килә торган конституция кабул итәргә кирәк. Бу ике фикер турында без хәзер карар чыгара алмыйбыз.

Зиннур: Милли гвардия төзү турында. Оештыру комитеты төзелде, аның рәисе, әлбәттә, мин булдым инде. Куркынычта мин бит. Йөздән артык кеше килде оештыру җыелышына. Уставны карарга икенче җыелышта, гариза язу, үзебезнең хезмәт итү срогын билгеләү, 2 елмы, 3 елмы. Ул территория нигезендә төзелә. Аннары, безнең акча юк. Шуңа күрә бу әзрәк ополчение сыманрак төзелә. Малайларыгызны армиягә җибәрмәгез, уйлагыз: СССР дигән дәүләт юк хәзер – үлемгә китәме ул, икенче халыккамы.

...: Менә минем малай октябрьдә китәм дип йөри инде.

– Безгә килсен. Аннан соң, безгә медиклар кирәк. Хатын-кызлар бәлки килер. Көрәш көч белән генә түгел бит.

...: Ярар, без армиягә җибәрмик ди... аны судка тартмаслармы соң?

– Әгәр куркасыз икән, җибәрәсез, курыкмасагыз – алып киләсез безгә, бетте-китте.

...: Бер дә бармый булмас.

– Бу колониаль фикер, кеше үзе риза булса, аны кол итеп була. Ә нишләп безнең егетләр курыкмыйча хәрби билетларын яндырдылар? Күпме егетләр бармый йөри? Күпме песи булып яшәргә була!

...: Рафаил Хәкимов әйтте – безнең балалар Россиягә хезмәт итәргә тиеш түгел, диде.

– Бик дөрес фикер.

...: Үткән җыелышта сөйләгән хатын радиодан сөйләсен. Военкомат янында митинг үткәрергә кирәк.

– Бик дөрес. Бер язу килде: "Нигә Зиннур алып бармый Казанга?" Мин әлбәттә алып барам. Бәйсезлек түгел, ә конституция диделәр, бик дөрес әйттеләр. Халыкара хокуклар буенча беркемнең моның өчен төрмәгә утыртырга хакы юк.

...: Бәлки безгә "Татарстан куркыныч астында" дип куярга кирәктер мәсәләне җитәкчеләр алдына?

...: Бездә запас офицерлар да бар бит әле.

– Сүз дә юк, анысы соңыннанрак була.

...: Бәләкәй генә булса да халыктан акча җыярга кирәк.

– Идәрәдә карарбыз.

Сурия Усманова: Әгәр дә без ике мәсәләне бергә кушып хәрәкәт итсәк? Әгәр эшебезне военкомат янына бөтенләй күчерсәк? Бу барасы солдатларны үзебезнең якка чыгарырга ярдәм итәр иде. Балтыйк буе еллар буена җибәрмәде, ахырда эшләре барып чыкты. Шуны уйлап карыйк әле.

Фаикъ Таҗи: Армия мәсәләсе буенча Шәймиев белән сүз булды. Әйдә, – дигән идем, – татар егетләре гел Татарстанда гына хезмәт итсен. Урыслар теләсә кайда хезмәт итсен, шулай ук Россия дә шундый карар кабул итсен. Ул моны яхшы дип тапты. Ләкин, ул яхшы дип бер ел торырга мөмкин. Пикет җыеп, урыс армиясенә бирмик дип хатыннар барырга тиеш. Марҗалар да Шәймиевны яклый башларлар иде, балаларын ул читкә җибәрмәсә. Бу психологик яктан шулкадәр отышлы булыр иде. Ләкин безнең хөкүмәтнең моңа башы җитми. Быелгы егетләребезне Татарстанга калдырабыз дип сессиягә тәкъдим итәргә кирәк. Бу суверенлыкны яклауга бер терәк булачак дип саныйм мин.

Радик Әминов, "Алабуга нуры": 5 октябрьдә митинг үткәрәбез Алабугада. Аны ныгытып ясарга иде. Шунда сезне кунакка чакырабыз. Битараф калмагыз. 1нче мәктәп янында. "Гелон"нан ерак түгел.

___

1991 ел, 30 сентябрь. ТИҮ җыелышы

Военкоматтан полковник [Имайкин булса кирәк]: Бүгенге көндә закон юк. Кайберәүләр былтыр ук качып йөрделәр. Әрмәнстан, Грузия ягына хәзер солдатлар үз теләкләре белән генә баралар. Ирекле хезмәткә күчү әле ахырына кадәр каралмаган. 2) Хезмәт озынлыгын кыскартырга кирәк. Бары тик Татарстанда хезмәт итү турында закон булса, бу мәсәләне күтәрергә кирәк. Ә бүген мин аңламыйм нәрсә булырын. Мин хәрби кеше, боерык үтим. Быел 3-4 кеше үлеп калды. Армия гаебе дип әйтеп булмый. Берничәсе эчеп үлде. Берсе постка кергән, атып үтергәннәр. Татарстанда гына хезмәт итү дигән нәрсә үз вакыты белән каралыр. Милли гвардия төзелә диләр, без белмибез. Безгә килмиләр. Бу гвардия саф татарлар гына булмаска тиеш. Ул тынычлык булсын дип оешырга тиеш.

Зиннур: Полковник әфәнде законнар юк ди. Совет законнары бәлки юктыр, ләкин бит халыкара законнар бар. Бер дәүләт кешесе икенче дәүләткә хезмәт итәргә тиеш түгел. Моны БМО кабул иткән, бер-ике ел элек кенә совет дәүләте моны таный башлады. Безнең икенче дәүләткә хезмәт итәргә мораль хокукыбыз юк. СССР таркалды – кайда алар хезмәт итәргә тиеш? Татарстанда гына. Менә Салават дигән егет кыйналып кайтты, бавырын ертканнар. Операциядән соң отпускыга китәргә тиеш булса да, командир җибәрмәгән. Үземнең апаның малае армиягә киткән майда: 92 кг малай 72гә калган, психбольницага эләккән, шуннан урлап алып кайтканнар. Милли гвардиянең оештыру комитетына килсәгез, повесткасын бирсәгез, без аны ертып ташлыйбыз. Теләгән кешеләр барсын.

Полковникка сорау: 1552 елда татар халкы кол ителгәннән соң татар егетләрен ала башлаганнар армиягә, аларны башка халыкларга каршы җибәрә торган булганнар. Хәзер дә җибәрергә мөмкиннәр карательләр итеп. Сез моңа ничек карыйсыз?

Полковник: Тәртип булырга тиеш, ансыз торып булмый. Татарстан азакка кадәр суверенлык алмады, башка илләр танымады. Бездә президент бар. Мин хәрби кеше, мин боерык үтим. Мин Автозавод районының военкомы. Мин Афганда ничек кеше үлгәнен, ничек кан акканын күрдем. Мин анда оператив группа начальнигы булдым, афган формасы киеп йөрдем. Хәзер повесткаларны ертып ташлау эш түгел инде ул. Проблеманы әкрен генә хәл итәргә кирәк.

...: Без барыбер суверенлык алырга омтылабыз. Безнең егетләрне безгә каршы җибәрәчәкләр. Сез үз халкыгызга каршы барыр идегезме?

Полковник: Мин сугышны күрдем. Әгәр татар егете үз халкына читтән килеп атса, ул татар түгел. Элек кенә солдат уйламаска тиеш диләр иде, ул уйлый хәзер.

...: Безнең мөстәкыйльлекне якларга әзерме сез үзегез? Полковник: Әгәр алга барсаң – сугалар, артка чиксәң – сугалар. Мин шундый хәзер. Мин олы кеше, инде куркып тормыйм.

...: Закон юк дип әйттегез. Безгә колонизатор закон чыгармас бит инде. Ә безнең хәрбиләр Мәскәүдән ирек бирәм дигән закон көтеп ятса, ничек була?

Полковник: Саф татар армиясе булырга тиеш түгел. Татарстан армиясе булырга тиеш.

...: Безнең быелгы призыв кая бара? Чаллыдан күпме яшьләр алына?

Полковник: Яз көне 670 чамасы. Иң күбе – чик сакчылары, ракета гаскәрләре. 35 кеше – хөкем ителгәннәр. Ирекле рәвештә. Акча алып Балтыйк буена китүчеләр булды. Ел саен меңнән артык була. Яшьләр күп. Безнең военкомат иң зур, округта да, СССР буенча да.

Зиннур: Нинди генә алтын кеше булмасын, ул колониаль структура кешесе. Милли гвардиягә килгән кешеләрне без берсен дә читкә җибәрмәбез.

Габдрахман: Бу турыда гомум карар кабул итәрбез.

["Гомум" дигән бәләкәй генә сүз зур нәрсә турында сөйли. ТИҮ җыелышларында карар проектлары буенча әллә күпме өстәмәләр, төзәтмәләр әйтелә... ләкин барыбер иң башта язып киленгән карар "гомум" дип кабул иттерелә дә... шул көе кала торган иде.]

Наилә Вилданова: Горисполком президиумына, шулай ук Югары Советка урыс милләтеннән хатын-кызлар мөрәҗәгать җибәргәннәр. Дошманлык тараталар дип. Балаларны бүлү башланды, бу сугышка әзерлек дип. ТИҮ мәҗбүр итә, көн саен ТИҮ мәктәпләрдә утырышлар үткәрә дип. Радио ачлык килү турында сөйли, ә шул вакытта ясалма рәвештә ачлык булдыралар, суверенлык дип кырга чыгармыйлар кешеләрне, ТИҮне тыярга кирәк дип. РСФСРга яклау сорап мөрәҗәгать итәбез дип. Икенчесе – Шәймиевка, Чаллы шәһәр советы Петрушинга, прокурорга.

Аналар җәмгыяте агзалары мөрәҗәгате. – Үз телебездә тәрбияләү мөмкинлеге өчен көрәшәбез. Митинглар белән яулап алырга тиешбез. Быел җәй буена көрәшеп 2 милли мәктәп ачтык. Горисполком тагын татар мәктәпләре ачарга дигән карарны үтмәде. Урыс мәктәпләрендәге җыелышларда аларның түбән культуралы, шовинист педагоглардан торуын күрдек. 16нчы мәктәптән бервакыт: безнең мәктәптән рецидивистлар чыкты, шуларга әйтеп бөтен тәрәзәләрне ваттырабыз әгәр татар мәктәбе итсәгез, диделәр. Шундый хатын укытучы була аламы? Татарстанда яшәп. Безнең балалар татарча уку өчен шәһәрнең бер башыннан икенчесенә йөриләр. Без ТИҮ алып барган көрәшкә кушылабыз. Без шовинистларга үз балаларыбызны ышанып тапшырмаячакбыз. Без урыс мәктәбендә татар классы дигән нәрсәдә башка катнашмаячакбыз. 347 кеше кул куйган.

Фәрит Рәхимов: Анда тәрәзә дә ваталар, яндырырлар да. Россиягә китсеннәр, урыс милләте генә булган җиргә. Әйдәгез "Ана" җәмгыятенең солдат аналары комитетын оештырыйк. Аның өчен 3 октябрьдә сәг. 6да ТИҮгә.

Сүрия Усманова: Информация: 15 октябрь Казанда Иттифак инициативасы белән аналар митингысы була. Балалар чит җирдә хезмәт итәргә тиеш түгел дигән темага. Хатын-кызлар көрәшергә тиешләр тиешле указ чыгарсыннар өчен. Киткән балаларны да кире кайтарырга. Шундый мәсәләләр куялар. Чаллыда да шундый җыелыш үткәрергә иде, ТИҮ булышсын иде.

Флорида Хаҗиева, 54нче мәктәпнең тәрбия эшләре буенча урынбасары: Мин кәгазьдә булган, фактта булмаган мәктәп турында сөйлим. Безнең мәктәптә 1 сентябрьдә башларга тиеш идек, безне 2нче мәктәп сындырды. Безнең мәктәп 2нче сменада укый. Башта безнекеләр мәктәп төзелешенә китте, 2нчеләр бәрәңгегә. Безгә җәй көне эш тә бирмәделәр шулар аркылы. Хәзер сүз китте, икенче елга ачылыр микән әле ул мәктәп дип. Урлый башладылар, җимерә-вата башладылар. Ата-аналар комитеты оештырып, ул хәлдән дә чыгарга тырышып карыйбыз, саклыйбыз. Тагын төзелеш штабына бардык, әйттеләр: менә төзибез, теге әйбер юк, бу әйбер юк. Бер генә мисал: түбәгә бетон килгән җомга көнне – тыныч күңел белән кайтып киткәннәр. ТИҮдән ярдәм сорау – безнең соңгы чара. Кабинетларыбызда тездән су. Укытучыларны җибәрдек шуны түгәргә дип. Төзүчеләр белән эшләргә ата-аналар бара. Нәрсә эшләргә безгә хәзер, белмибез. Балаларны җыйдык, татарча укырга теләмиләр дигән сүз бөтенләй юк. Бер мәлне ата-аналар балаларны ала башлады –булмый инде сезнең дип. Кире дә киләләр, ләкин без хәзер татар балаларын да кабул итә алмыйбыз. Шул хәлдән ничек чыгарга? УСГ һәм Отделстрой-2 төзи.

...: Бу эш юри балаларны тарату өчен эшләнә. Тынычланырга ярамый безгә. Алар шул тирәдәге кешеләр урнашып беткәнен көтеп торалар да, аны урыс мәктәбе итеп калдырырга чамалыйлар.

Радиодан: Бу мәктәпкә бардым. Кирәк булса, бирә алам кем төзегәнен. Ни өчен әзер түгел, кайчан әзер булачак. Прораб әйтә, без соңлап төзи башладык, ди. Эшчеләр әйтә, су агып тора, эш алып барылмый. Прорабка әйткәч, ул әйтә, безгә яңгыр комачаулый. Алар сылтау табалар. Монда бернинди эш алып барылмый дип уйлыйм мин. Бу мәктәп әле минемчә 1 декабрьгә дә әзер булмаячак. Аларга ультиматум куярга кирәк.

Зиннур: Күп нәрсәләрне эшләргә була, моның өчен тырышлык кирәк. Бездән башка беркем эшләмәячәк. Мин, әлбәттә, төрле акцияләр башында тордым, сезнең белән көчле булдым. Монда юл бар. Әйдәгез бу планны эшлибез. Бу бинаны халык төзегән. Аны кооперативларга бүлеп саталар, ә безнең балалар 3нче сменада укып йөри. Иртәгә ата-аналар комитеты 2дә. ТИҮ вәкилләре, монда кертәбез, кабинетларны ачтырабыз. Җыела башлагыз 12ләрдә.

Идрис Галәветдин хәзрәт: (Башта дога, дини вәгазь). Безнең мәдрәсәдән 8 кеше Төркиягә китә, быел 60 кеше укытырга телибез. Төркиядән 2 остаз килер дип ышанып торабыз. Мәдрәсәбездә төрле мәктәпләрдән 20 кеше укыта алыр идек. Мәчет төзелеше бара. Эчке баскычларны алсалар, кереп укырбыз дибез. Полимер заводы 90 меңгә келәмнәр дә алып куйган, мәрмәр эшләре генә калып тора мөнбәрдә, оста да бар. Марат абый 20 сентябрьгә вәгъдә биргән иде. Шәкертләр дә эшләде, әммә ходай насыйп итмәгән. Фаикъ Таҗига бик зур рәхмәт мәдрәсәдә эшләре өчен, ул монда да, "Милли йорт"та да өлгерә икән.

...: Кулдан килгәнне эшләргә тырыштым [Казанга баруны оештыру буенча]. Тукай горкомына, АПКга бардык, сөйләштек, 20ләп, 30лап кешелек. Һәр колхоздан берәр автобус җибәрергә әйткәннәр. Бу турыда бик язмаска! Алтынбаев әйткән, башта Шәймиев белән сөйләшәм әле, аннан соң сезне кабул итәм, дигән. Аңа кереп булмады әле. Якуп әфәнде чирләгән, ул килгәч төгәл әйтербез күпме автобус буласын. Мин үзем бер автобус табам, бәлки тагын микроавтобус, бәлки мин аны штабка бирермен бу көннәрдә. Алабугага бару мәсәләсендә: 5сендә сәг. 11гә безгә җибәрәләр. Сорар идем сездән анда барырга, бу безнең репетиция булачак. Без анда 2-3 йөз кешене ияртә алырбыз. Машиналарга әле каршы килүче юк бугай.