Тел культурасына этногеографик йогынтылар. Зөбәер Мифтахов Татарча текстлар

ТЕЛ КУЛЬТУРАСЫНА ЭТНОГЕОРАФИК ЙОГЫНТЫЛАР

Күтәрәсе проблемам бик зур, мәсәләсе бик тирән, җәмәгать. Мин аны болай гына әрәм итмәм, алай-болай профессор була калсам, шул темага докторлык диссертациясе язармын дип саклаган идем дә... Бик фәнни бер исем дә тапкан идем: “Тел культурасына этногеографик йогынтылар”... Булып булмады... Инде менә, сыкранып кына, билгеле, шушында язарга мәҗбүрмен...

“Этно” дигәне аның – халык була инде. Ягъни, безнең Биштал авылы халкы да, күрше Куштал авылы халкы. Бер үк халык, бер караганда. Географиядә аерма бар мәгәр: Биштал район үзәгеннән өч кенә чакрымда, олы юл буенда, кыр-ялан уртасында утыра. Һәр яклап цивилизациягә якын. Ә Куштал – тар гына елгачык буеннан сузылган кәкре-бөкре арба юлыннан биш чакрым өскәрәк менгәч, кара урман куенына кереп сыенган. Менә шул биш кенә чакрымлык географик аерма аркасында биш-алты сүз саен бер тел аермасы барлыкка килеп бара инде бездә хәзер! Тагын бер йөз – ике йөз елдан гел дә бер-берсен аңламый торган ике халыкка әйләнеп бетәрбез, могаен!

Мисал дисезме? Ну, әйтик... диссертация түгел лә, башка килгән беренчесен язам. – Кушталда хатыннар берәр нәрсәгә аптыраса: “Әйкәем!” дип бот чаба. Ә безнең Бишталда алай түгел, безнең хатыннар: “Әстәгый!” дип бот чабалар. Мин моның тикшереп төбенә төшендем – безнеке “Әстәгъфируллаһи” дигән китап сүзеннән кыскартып ясалган икән, китап сүзе исә безгә иске замандагы мәдрәсәбездән, дөресрәге, мәдрәсә янында абыстай укыткан кызлар мәктәбеннән иңгән. Ә Кушталда мәдрәсә булмаган, шуңа күрә аларның сүзе дә “Әй, инәкәем!” дигән чеп-чи надан халык сүзеннән үзгәреп барлыкка килгән.

Урман эчендә, культурадан еракта утырганга күрә, аларның башка сүзләре дә гел бозык. Мәсәлән, пошины “мышый” диләр, карлыганны – “карагат”, чикләвекне – “читләвек”, донъяны – “зонҗа”, нәрсәне – “нәстә”... Саный китсәң, күп инде. Бездә алай түгел, бездә әдәби китапта ничек языла, шулай сөйлиләр. Алып карыйк тагын “кукуруз” сүзен – безнең Бишталда мәңге айнымаган басу каравылчысына хәтле дөп-дөрес итеп, берәр сиксән яшьлек карчыкка:

– Кәҗәң кукурузга кергән, мать-фәлән! – дип акыра. Карчык та югалып калмый, шулай ук дөп-дөрес итеп:

– Ә нигә авыл кырына һаман кукуруз чәчәсез, Мекетә әллә кайчан чукынды бит инде! – дип җавап кайтара. Ә Кушталда, гади кешесен әйткән дә юк, упырайларына чаклы “кикыруз” да “кикыруз” ди... Упырай дигәннән, анысы бездә дә бар, әммә бездә аны культуралы итеп “управләйушшый” дип атыйлар. Интегеп беттеләр башта, колхоз бетеп совхозга күчкәч, персидәтелебез кинәт кенә әнә шул “управләйушшый”га әйләнгәч, әммә өйрәнделәр тәки. Хәер, Кушталда персидәтелләре дә “перси” генә иде...

Проблеманы тәртип белән эзлекле рәвештә анализлау өчен исә транспорт атамалары бик кулай сыман. Башлыйм әле самокаттан – без бәләкәй чакта таяк башындагы күчәргә трактордан калган сырлы тәгәрмәч утыртып самокат ясый торган идек... Уйнап йөрим бервакытны урамда үзем ясаган бик шәп самокат белән. Ә урам буйлап кабык арбасында шалтыр-шолтыр бер Куштал кешесе узып бара, янында минем яшьләрдәге малае да бар. Самокатны күрде дә бу малай:

– Һи-и, минем дә бар мондый гына сырлый-мырлый! Минем сырлый-мырлый әйбәтрәк, әйбит, әтекәй! – ди, урамны яңгыратып.

– Сырлый-мырлый түгел, самокат! Самокат бу, самокат, самокат!!

– Сырлый-мырлый, тыр-тыр җир тырный! – дип, кычкырып көлде дә малай, әтисенең арбасында шалтырап китеп барды. Ә мин калдым, яраткан самокатымның чынлыкта нибары “сырлый-мырлый” булуына гарьләнеп. Шушы теманы тирәнтен күтәрергә дигән ныклы ниятем дә нәкъ шул чагында күңелгә уелып кереп урнашты шикелле...

Үсә төшкәч без биласапитка утырдык. Аның исеме белән үзебезнең Бишталда да хәлләр булып алды, әйе... Безнең аргы тау урамында аны башта “биллесәпит” диләр иде. Әммә, тиздән мәктәп урамы малайлары шулай дигән саен бездән көләргә керештеләр: аларныкы культуралырак – “биләсәпит” икән. Күз дә ачырмый көләләр: янәсе, тау башыннан бур чыгарып көн иткән, артта калган аргы урамда техниканы каян белсеннәр ди инде? Исемен дә дөрес әйтәлмиләр! Ярый, “биллесәпит”не ташладык, “биләсәпит”кә күчтек. Ул арада безнең барыбыздан район юлы буенда утырган кәнсәләр урамы малайлары көлә башлады: имеш тә, бездән нинди юнь чыксын, “биласапит” дип тә әйтә белмибез... Күчтек ахырда “биласапит”ка...

Ә Кушталда баштан ук бөтенләй көтек, “сәпит” кенә иде ул техниканың атамасы. Безнекеләр үзебездә культурага кереп беткәч, алардан көләргә тотындылар, көлә торгач оялттылар тәки. “Сәпит” анда да бетте. Берзаманны күрәбез, ишетәбез ки... – “билай” да “билай” диләр... Ул да булса, биласапит икән: “сәпит”не ташлагач, яңача әйтеп караганнар да, телләре әйләндереп чыгарып бетерә алмаган...

Мататсикыл кебек кадерле һәм сирәк малы булган кеше элек аның исемен ничек итсә-итеп, туп-тутырып әйтергә тырыша иде. Ләкин, менә бервакытны мататсикыллар да күбәйде, берничәсе Кушталга да барып җитте, ә аннан тырылдап кире әйләнеп төште. Төшкәндә инде, билгеле ки, ул тырылдыкның исеме нибары “матай” иде... Хәзер бөтен татар халкы “матай” дип кенә сөйләшә. Үз вакыты җитеп, кәкре-бөкре юлдан урман төпкеленә таба мотороллер менеп китте, ә кирегә таба “матарай” төште... Урманны төпләргә бульдозер киткән иде, Куштал сазлыгына “булдырай” булып кереп батты...

Аннары, радионы да шулар “Разия”га әйләндерде, кайчагында тагы да “чәчәклерәк” итеп “Разый бабай” дип тә җиппәрәләр. Телевизорны да шулар “тилебәдер”, “тилебәдәр”, “тилевәзир” дип саташтырып бетерде. Менә хәзер Казанда компьютерның татарча исемен табалмый интегәләр: әле “кампитер”, әле бөтенләй “санак” дип атап җафаланалар ди. Көтегез бераз, әфәнделәр – ул нәрсә дә Кушталга менеп җитсен, аннары тагын чак кына вакыт үтсен. Килеп чыгар шуннан соң берәр Куштал кешесе Казаныгызга адашып, шартлатып әйтеп тә бирер, чып-чын татарчасы ничек икәнен!

Культуралы җирдә – культура, культурасыз җирдә – читән таягы инде һәрвакыт. Безнең Бишталда бервакытны кырга тимерчыбык киртә сузып, културный пасбишшы ясаганнар иде, мәсәлән. Аның исемен дөрес итеп әйтү көтүчеләр арасында культуралылык күрсәткеченә әйләнгән иде, ялгышучы бәлки бер дә булмагандыр. Дөрес, озакка чыдамады ул нәрсә, тимерчыбыкны баганага каккан кадак башларына сыерлар ешынырга ярата торган булып чыкты да, бер атна эчендә егып салдылар културный пасбишшыны, әрәм булды. Хәер, биредә сүзем ул турыда түгел, ә атама турында. Кушталлар башта шул културный пасбишшы кырыннан үткәндә: “А-а, күр әле, тимер читән!” – дип сокланалар иде, баганалар егылгач: “Һи-и, күр әле, күр, тимер читәннәрен!” дип көлә торган булдылар. Томана халыкка бар да читән...

Этногеографик йогынтылар арасында топонимик атамалар зур урын биләп тора. Безнең Бишталда ул яктан да культура көчлерәк. Иң олы урамыбыз – Ленин урамы. Икенче олы урам – Социалистический урам, урам башындагы өйдә шундый язулы тактасы әле дә эленеп тора. Мәктәп урамы – Крупская урамы. Хәттә безнең аргы тау урамының да чын исеме – “ул.Нагорная”, беләсегез килсә! Тактасы бар! Кушталда да исемле такталар элеп чыктылар бер үк чорда, ләкин, күрсәгез икән сез алардагы урам исемнәрен! Дөрес, турырак бер урам анда да – Ленин урамы. Ә аннары китә инде! – “ул.Шупша”... “ул.Гаугали”... “ул.Саламбур”... “ул.Чапурыш”... Исемнәре җисемнәренә туры килә-килүен, тик ул җисем – һаман да шул бер культурасызлык. Цивилизацияле олы юлдан биш чакрымга ераграк, урман эченәрәк урнашканлык билгесе.

“Беренче китап бетте” диләрме әле олы язучылар, арып туктаганда? Миңа да җитеп торыр бер юлга, әйдә, монысы “кандидатлык диссертациясе” урынына булсын. Әммә, тел культурасына этногеографик йогынтыларның иге-чиге юк донъяда. Азрак тагын мисаллар туплап, “докторлык”ны да язып ташлармын әле бәлки киләчәктә...

З.МИФТАХОВ