Тәгәрмәчне... Зөбәер Мифтахов Татарча текстлар

Зөбәер МИФТАХОВ
Сентябрь, 2006

Тарихи фараз:

 

ТӘГӘРМӘЧНЕ БАЛЫКЧЫ БАЛАСЫ УЙЛАП ТАПКАНДЫР

Тәгәрмәч – карап торышка бик тә гади, файда ягыннан бик тә файдалы, ә ясалышы ягыннан – бик тә катлаулы, четерекле бер җайланма ул... Иң беренче тәгәрмәчне ясаган борынгы кешенең исеме-җисеме тарихта билгесез, аның моңа ничек итеп ирешкәне, ничек шундый даһи ачышка башы җиткәне дә тирән табышмак булып тора... Кыргый тәбигатьтә бит тәгәрмәчне хәтерләткән, күчергеч алырлык берни дә юк, гомумән, тәгәри торган нәрсәләргә мисал итеп тә бары тик дүңгәләк үләнен, йомры ташларны һәм түгәрәк агач кисәкләрен генә китерергә мөмкин... Кайдадыр Евразия киңлекләрендә яшәгән, үтә дә тирән акыллы бер кеше, әйтерсең лә күктән иңгән кодрәт белән, беренче тәгәрмәчне юктан бар иткәндер, фәнни-техник алгарышта шундый искитмәле сикереш ясагандыр шикелле тоела... Ә менә Америка континентында андый кеше булмаган, тумаган, һәм шуңа күрә, анда 16нчы гасырда европалылар килеп чыкканга кадәр йөкләрне җилкәдә, дөягә охшашлы лама дигән хайван сыртында, яисә ике агач ботагыннан ясалган “өстерәлчек” белән сөйрәп кенә ташыганнар. Шактый алга киткән цивилизацияләре, дәүләтләре, кодрәтле патшалары, армияләре, тау-тау алтыннары булган, ә гап-гади тәгәрмәчне ясарга башлары җитми калган...

...Ләкин, без яшәгән Евразиянең бәхетенә күрә очраклы гына, “ялгыш кына” туган һәм нибары үткен кырлы таш (яки бакыр) кисәге ярдәмендә тәгәрмәч тикле тәгәрмәч ясауга ирешкән борынгы бөек даһи чынлыкта булган микән соң ул? Әллә юкса, беренче тәгәрмәчне ясауга гап-гади кешеләр, бернинди зур фәнни ачыш ясамыйча гына, эзлекле рәвештә әкренләп барып җиткәннәрме? – немчә, нәкъ әнә шулай, соңгысы дөрес. Моның өчен аларга кайбер шартларның, уңай очракларның бергә туры килүе генә кирәккән булырга тиеш. Уңай очраклар бергә туры килгәндә исә тәгәрмәч ясауга ирешү өчен яшь бала акылы да җитәрлек булырга мөмкин...

...Әле тау куышларында гына яшәгән иң борынгы кешеләрне күз алдына китерик... Үткен кырлы таш беләнме, кул белән сындырып кынамы, алар учак ягу өчен утын әзерләгәннәрдер, могаен. Һәм шунда иң матур, иң йомры түмәр кисәкләрен үз балаларына тәгәрәтеп уйнарга бирә торган булганнардыр. Шундый “уенчык” белән уйнаган баланың аңында исә тәгәрмәч идеясе ярала башларга бик тә мөмкин... Уен барышында бала бу гаҗәеп нәрсәне практикада куллану юлын да “үзеннән-үзе” дигәндәй китереп чыгара: әгәр авыр гына берәр йөк (таш яки бүрәнә) астына шундый түмәрләрне кыстырсаң, мәсәлән, йөкне урыннан-урынга бик җиңел күчерергә мөмкин икәнне күрә... Йөк астыннан бушаган арткы түмәрләрне алга китереп саласың да, күпме кирәк тәгәрәтәсең... Бүгенгә кадәр кулланыла торган иң примитив “арба” инде бу... Аның бер генә зур кимчелеге бар, ул да булса – тәгәрмәч”ләренең күчәрләре юк...

Күчәрле уенчык ясау өчен дә зур акыл кирәкми, мәгәр – ерек, йомшак үзәкле ике түмәрне уртадан тишеп, кыска таякның ике башына кидерсәң, менә дигән, чып-чын диярлек “арба” килә дә чыга. Хәттә аның өстенә әзрәк вакыт утырып йөрергә дә ярый... Әммә, зур үкенечкә каршы – күчәр таяк бик тиз арада түмәр “тәгәрмәч”не кабыгына кадәр ашалдырып чыгачак, һәм шуның белән уен да бетәчәк... Алга таба ничек кенә тирән уйланма, бу юл белән чын тәгәрмәч ясауга ирешергә мөмкин түгел. Тугымы һәм үзәк бүкәне кигиләр (тырнакчалар) белән тоташкан чын тәгәрмәч белән моның арасында – белән күк аермасы. Мең ел тоташтан уйнасалар да, бу идеядән чыгып кына алга таба бернинди файдалы нәрсә дә китереп чыгара алмаслар иде, әлбәттә... Фәнни-практик алгарышның тупик юнәлеше, бернишләп тә булмый...

...Ләкин, иң түбән акыллы кеше заты да тагын бер төрле түгәрәк, тәгәри торган нәрсә ясый ала бит әле... Әгәр нечкә генә чи тал чыбыгын сак кына бөгеп, баш-башларын бәйләп куйсаң – менә дигән боҗра барлыкка килә. Калынрак, тазарак таякны әйләнә буенча җиргә кагылган казыклар тирәсендә әкрен-әкрен бөгеп уратырга да була: бу очракта бик матур, ныклы кыршау килеп чыга. Мондый уенчык инде кечкенә балалар өчен генә түгел, яшь-җилкенчәк өчен дә бик яраклы, аның ярдәмендә, әйтик, җитезлек буенча ярышлар оештырырга мөмкин... Могаен, андый “юк-бар”ны ясау белән борынгы заманда җәнлек ауларга һәм башка шундый авыр эшләргә ярамый башлаган берәр карт кеше шөгыльләнә торган булгандыр... Инде физик көч белән азык таба алмый башласа да, аны нәкъ әнә шундый файдалы кәсепләренә күрә ыру-кабиләдән урманга кумыйча, яисә бәреп үтермичә, тамагын туйдырып асрый биргәннәрдер... Әнә шулай уенчык-фәлән ясап, яисә таштан корал юнып, учак каравыллап, талдан кәрзин үреп, тиредән кием тегеп, елгада балык тотып “кәсеп итүче”ләрнең ыру-кабиләдә тора-бара байтак санга җиткән булуы да мөмкин. Җәмгыятьтә яшьләр һәм көчлеләр нәсел үрчетү, аны саклау өчен бик файдалы булса, картлар һәм кәсеплеләр бөтен башка яклар буенча алардан да файдалырак бит...

Борынгы кешеләр үз балаларын андый уенчык кыршаулар белән йөз ел түгел мең ел уйнатсалар да, аларның шул нигездә генә чын тәгәрмәч ясау кебек бөек ачышка барып җитүләре барыбер шикле әле... Башларына дөрес идея килгән очракта да файда бәләкәй, чөнки кыршауны (тугымны) уртасы тишекле үзәккә чыбыклар белән тоташтыруның технологиясе артык катлаулы, таш балта һәм агач күсәк белән генә башкарып чыга торган түгел. Үзәк бүкәнне каты агачтан кырып ясау һәм тишекләр тишү өчен махсус инструментлар кирәк, үзәкне төп-төгәл уртага урнаштырып беркетә белергә кирәк, мәсәлән... Велосипед тәгәрмәченең “спица”ларын тарттырып көйләп караган һәр кеше шунысының гына да нинди четерекле эш икәнен яхшы аңлыйдыр... Шунлыктан, бик озак дәверләр буена борынгылар ясаган кыршау нибары уенчык булудан ары китмәгән булырга тиеш әле. Уенчык булып кына да калыр иде, йөкләрне без әлегә кадәр “өстерәлчек”тә тартып йөртер идек... әгәр дә мәгәр борынгы осталар ул кыршауга бөтенләй башка төрле, тәгәрмәч тәгәрәтүгә якын да тормаган икенче бер кулланыш тапмаган булсалар...

...Суда уйнаган балыкка кызыгып яр буенда озак кына утырсаң, шул ук вакытта ач булсаң, кыршауның тагы да нигә яраклы булуын төшенү әлләни катлаулы эш түгелдер ул. Бала-чага уйный торган шул кыршауга вак киртләр киртеп, киртләр аша аркылы-торкылы җепләр сузып чыксаң, әйтик – гади генә ятьмә барлыкка килә бит, һәм шуның белән инде, иң гади рәвештә булса да, балык тотарга мөмкин. Ул ятьмәне тар гына елгага аркылы салып, балыкны өстән куып төшерәсең, яисә киң суны озын таякка беркетелгән челтәрле кыршау белән сөзәсең... Менә шулай итеп, бер гади нәрсәгә тагын бер гади нәрсә өстәп ясала да, алдагы икесеннән шактый катлаулырак өр-яңа бер нәрсә барлыкка килә дә куя. Иң башта – чыбыктан бөгелгән боҗра иде, аннан соң шуның үрнәгендә агач кыршау ясалды, һәм ниһәят – кыршауга аркылы-торкылы җепләр сузылды да – балыкчы ятьмәсе булды. Беркем бернинди зур ачыш ясамады, хәттә баш миен дә бик артык алҗытып эшләтмәде...

Балыкчы ятьмәсеннән соң тагы да кире әйләнеп тәгәрмәчкә ничек кайтылган икән соң, дисәк, бу юнәлештә инде акыл белән тирәнтен уйлану файдасыз гына түгел, хәттә ки зарарлы да... Чөнки, ни өчен дигәндә, балык тота торган ятьмәне гади генә акылы булган олы кеше дә бераз капчык сыманрак итеп ясар иде, могаен. Ә андый ятьмә белән тәгәрмәч арасында охшашлык бик аз... Тәгәрмәчкә охшасын өчен, кыршауга җепне нык тарттырып урарга кирәк. Ягъни, башкача әйткәндә, файдалы эш урынына күрәләтә “ахмаклык” кылырга кирәк... Моны исә ятьмә үрүче оста кырында уйнап утырган яшь бала гына булдыра ала торгандыр... Менә шуннан чыгып, инде күз алдына китерегез – бала кыршауга җепне аркылы-торкылы урый-урый да, һаман ары таба уйнап, бервакытны үзе ясаган шул уенчыкның уртасына таяк китереп тыга... Һәм шуның белән – алдан һичбер максат куймыйча гына, очраклы рәвештә генә – беренче тәгәрмәч әзер дә була! Үзәктәге куе җепләр арасындагы таяк беркая читкә китми, бу нәрсәне таяк-күчәр тирәсендә тәгәрәтеп, инде өр-яңа бер уен башлап җибәрергә дә мөмкин! Таяк тирәсендәге җепләрне тагын бер җеп белән әйбәтләп төйнәп тә куйсаң, мондый тәгәрмәч инде үз өстендә ару гына йөк тә күтәреп йөртә ала!..

Бөек ачышка таба тагын бер адымны, инде могаен, баласының уйнаганын карап торган оста үзе ясагандыр – таякның икенче башына тагын бер шундый тәгәрмәч кидереп куйгандыр... Һәм, шулай итеп, тәгәрмәч кенә түгел, иң беренче һәм иң гади арба барлыкка килгәндер... Кыршау белән җептән һәм аркылы таяктан гына ясалган шундый җайланмага тагын ике таяк – тәртәләр дә беркетеп куйсаң, моңа инде хәзер “уйлап табучы” баланы утыртып йөртеп карарга да мөмкин... Агач кыршау сыгылмаячак, җепләре өзелмәячәк!

Шаккатмалы ачыш ясалгач, төп идея билгеле булгач инде, тәгәрмәчне әкренләп бүгенгедәй камиллеккә китереп җиткерү берни тормый. Икенче арбаны ясаганда ук, әйтик, үзәккә тишекле агач беркетәсең, тугымга да тишекләр тишәсең... Ә аннан соң инде җепләр урынына нечкә чыбыклар куллана башлыйсың...

Шулай итеп, тәгәрмәч уйлап табу өчен акыл кирәкмәгән, киресенчә, әз генә дәрәҗәдә акылсызлык кирәккән булып чыга... Аннары, тагын бер гаҗәбе – көтелмәгән зур яңалыклар “файда булсын әле” дип максатчан рәвештә тырышканда түгел, ә уен уйнаганда, яисә саф кызыксыну белән генә берәр төрле “юк-бар” белән маташканда барлыкка килүчән алар. Без монда фараз иткән балыкчы карт тәгәрмәч уйлап тапкан ул баланы “җепләрне чуалтасың” дип тиргәп тә утыргандыр әле, бәлки... Аннан соңгы озын-озак дәверләрдә дә шуңа охшаш була килгән: уйлап табучылар тормышта бераз баласыманрак, “ычкынганрак” кеше булганнар, аларны “ахмак нәрсә белән маташа” дип һәрвакыт тиргәп торганнар, ирешкән нәтиҗәләрен дә баштагы мәлдә нибары чүп-чарга санаганнар. Пар машинасы, телескоп, мылтык, һава шары, самолет кебек нәрсәләргә, мәсәлән, иң баштагы карашлар әнә шуның төслерәк булган...

...Гап-гади тәгәрмәч, килеп чыгышы да гап-гади... Ә бит, Америка континентында да индеецлар дистә мең еллар буена шундый ук тормыш белән яшәгәннәр, ә гади генә төсле тоелган тәгәрмәчне уйлап таба алмаганнар тәки... Кыршау гына ясый белгәннәр инде алар да, балык тоту өчен ятьмә дә үргәннәр, аны, әлбәттә, түгәрәк кысага беркеткәннәр... Ләкин, дәверләр эчендә анда бер генә бала да кыршауга җеп урап уйнамады микәнни? Әллә юкса, инде әзер булган тәгәрмәчне берәр олы кеше күреп, тиешле рәвештә игътибарга ала белмәде микән?