Сүзләр турында. Зөбәер МИФТАХОВ Татарча текстлар

Зөбәер МИФТАХОВ

СҮЗЛӘР ТУРЫНДА

Без мәктәптә укыган чакларда һәр класста диярлек "Куян" кушаматлы бер малай була торган иде. Андый кушаматны ишетү белән шундук аңлап аласың: әһә, бу арада иң кыска буйлысы икән. "Әрлән" түгел", "Бүкән" түгел, димәк, ул дәрт күңелле, хәрәкәтчән малай. Мөгаен, класстагы иң шәп йөгерешче дә шулдыр. Кушаматның тап үзенә күрә таманын чәпиләр иде бездә кешегә. Америка индеецлары элек кешегә исемне үсеп җитеп берәр төрле эш күрсәткәч кенә куша торган булганнар: төз атучы булып китсә – "Үткен күз", шәп йөгерсә – "Җитез болан" һ.б.лар. Бик озак күзәтеп, кешенең бөтен холкын өйрәнгәннән соң кушылган мондый исемнәр аның үзенә шул тикле туры килеп торган, аңа инде тагын ниндидер кушамат ялгауның кирәге дә калмаган.

Инде бик борынгы, телләр яңа барлыкка килгән, кешеләрнең генә түгел, әйберләрнең дә әле исеме булмаган дәверне күз алдына китерик. Мөгаен, ул дәвер кешеләренә теге яки бу әйберне, күренешне, хәрәкәтне ничек атарга белмичә бик еш баш ватарга туры килгәндер. Бер караганда, әлләни кыенлыгы да юк күк моның: әйтик, имән агачын күргәч, теләсәң "имән" дисең, теләсәң "хо", "выр", "дун"... Ләкин бит үзең әйтү белән генә эш бетми, бөтен кешенең дә шулай әйтә башлавы кирәк. Ә моның өчен яңа сүзнең әйбергә яки күренешкә чиләккә капкач сыман төгәл туры килүе, ягъни аның иң төп үзлеген ачып сала торган булуы кирәк.

Мисал өчен, борынгы заманда яшәгән кайсыдыр тимерче беренче тапкыр урак ясады ди. Ясагач, бу яңа әйберне ничектер атарга да кирәк бит инде. Ә ничек? "Кәкретимер"ме? – Кәкре тимерләр аннан башка да күп. "Үләнкискеч"ме? – Үләнне чалгы белән дә, пычак белән дә кисеп була, аннары, алай бик озын сүз килеп чыга. "Тешлетимер", "игенҗыйгыч" та бармый. – Шулай уйлана торган, менә бервакытны арадан берәү яңа коралның үләнне яисә игенне "уырып алуына" игътибар итә: аның белән эш иткәндә башта сабакларны кул белән әйләндереп учлап, "уырып" тотасың да, бу кәкре тимер шулай ук "уырып" кистереп ала. – "Бүтән бер әйбер дә болай эшләми, яңа коралның исеме "уырак" булсын!" – Берничә тапкыр шулай әйтеп карыйлар, һәм тиз арада "уырак" җиңел әйтелешле "урак"ка әйләнә.

(Сүз уңаеннан: хәзерге заманда "уырып алу", "уырып тоту" күк сүзләр инде күпләргә аңлашылмыйдыр, шуңа да карамастан, кызу ашаган кеше турында "ура гына" дип бик дөрес әйтәләр.)

"Урак" шикелле үк, "чалгы, тырма, кармак, тарак, көрәк, тәгәрмәч, ялкау, эремчек, ботарлау, ашамлык" сүзләренең дә тамырында яткан мәгънә үтәли күренеп тора. Күпчелек башка сүзләр исә йөзләрчә, меңнәрчә еллар эчендә танымаслык булып үзгәреп өлгергәннәр, һәм без инде аларның каян, ничек килеп чыгуларын тиз генә әйтеп бирә алмыйбыз. Ләкин бу очракта да борынгы, онтылган сүзләрне, тугандаш телләрне өйрәнеп, чагыштырып карап кайвакыт сүз төбендә яткан иске тамырларны эзләп табарга мөмкин. Шуңа мисал итеп "агу" сүзен алып карыйк әле: беренче карашка, өч кенә хәрефтән торган бу сүз үзенә-үзе тамыр, ниндидер башка сүздән килеп чыкмаган төсле тоела. Тик чынлыкта алай түгел. Күршедә генә яшәгән, татарчага бик якын телдә сөйләшкән казакълар "агу"ны "у" дип кенә атыйлар. Башкорт халык легендаларында да "агу" урынына "ыу" дигән сүз кулланыла. Димәк, безнең "агу" да ике өлештән торырга тиеш: "ак-у". Хәзерге мәгънәдә әйтсәк, "ак агу" була инде. Элек күселәргә каршы (шулай ук кешеләргә каршы да) киң кулланылган мышьяк оксиды – ак төстәге порошок, мөгаен, шуны безнең бабайлар "ак у" дип атаганнардыр башта.

Шуны ачыклаганнан соң, инде бу борынгы "у" сүзенә тамырдаш сүзләр эзләп карасак – беренче булып "ук" һәм "усал" сүзләренә юлыгабыз (у-сал = у-чан). Ә "у"ны нечкә әйтелешкә күчерсәк – "үч" сүзенә (ү-геч). Бәлки әле "үлү" (ү-елү) дә шул тамырдандыр.

Аннары, үләннең иске атамасы "ут" та "у-ыт", ягъни "агу-лык) булмады микән башта? Үлән агу түгел диярсез, ләкин күп агуларны үләннән ясыйлар бит, агулы үлән булган ниндидер бер "ут"ның мәгънәсе соңыннан киңәеп, бөтен үләннәргә тагылган булырга мөмкин. Ә мәгънә киңәю я тараю күренеше телдә бик еш очрый. Бу юлы аңа мисал эзләп ерак китәсе дә юк: кыргыз телендә үлән – "чүп" була, ә безнең телдә бу сүзнең мәгънәсе тарайган, хәзер бары чүп яки "кый" үләннәрне генә аңлата. Аннан да гаҗәбрәге – шул ук "чүп"нең мәгънәсе татар телендә икенче якка таба киңәеп, теләсә нинди чүп-чарны аңлата башлаган.

Агу дигәндә, билгеле, иң элек елан искә төшә – берәр еланның да исеме "у"га башланмыймы икән? Татар телендә юк бугай, ә урыс телендә бар – "уж". Иске татар телендә "уыш" булып, соңыннан урыс теленә кергән булырга охшый. Ләкин, бу очракта бер "ләкин" бар – "уж", безнеңчә тузбаш елан агулы түгел бит... – Бу "ләкин"гә каршы да "ләкин" дип әйтик – ләкин, телдән-телгә күчкәндә бер әйбер исеме еш кына икенче әйбергә ябышучан була. Шундый кызыклы бер очрак тарихка да кереп калган:

Бервакыт (18нче йөздә булса кирәк), Һиндстан патшасы урыс патшасына бүләк итеп фил җибәрә. Бүләк Мәскәүгә килеп җиткәч, урыслар бу хайванны ничек атарга белми аптырашта калалар: беренче тапкыр күрүләре бит. Шулай аптырашып торганда, арадан бер бик белдекле кеше чыга да: "Эта зверь, должно быть, Арслан зовется" дип әйтә. Урыслар "лев"ның ни икәнен беләләр, ә "арслан"ны белмиләр, билгеле, һәм шуңа күрә тиз генә килешеп, "арслан" сүзен филгә ябыштырып та куялар. Озак та үтми, "арслан" урыс теленә җайлашып "слон"га әверелә.

Фил белән арысланны да бутагач, урысларның кайчандыр тузбаш белән кара еланны гына бутаулары гаҗәп түгелдер.

Шулай итеп, сүзләрнең тамырында яткан мәгънә аларның иң төп үзлеген чагылдыра дибез... Ә бәлки алай ук түгелдер? Моны берәр ничек тикшереп карарга мөмкин түгелме?

Әйдәгез, алайса, тикшереп тә карыйк. Алыйк, мәсәлән, түгәрәк, йомры, кабарынкы әйберләрне – шуларда берәр уртак "түгәрәк" тамыр таба алмыйбызмы? Билгеле, мисалга саф төрки сүзләр генә ярый: кояш (көн) ай, күк, күл, баш, күз күзәнәк, күкрәк, күмәч, көлчә, тәгәрмәч, күчәр, күч, күкәй, балдак, күркә, туп, тубал, капчык, көбәк, көпшә, күбек, куык, куак, куыш, күбә, чүмәлә... Нәрсә күрәбез? – Боларның күбесе "кү", "кө", "ку" белән башлана торган сүзләр булып чыкты. Шулай булгач, түгәрәк яисә йомры дигән мәгънәне элек "кү" (ә бәлки "күг") дигән сүз белән белдергәннәр дип фараз итәргә була. Бу фаразны ныгыта торган мисаллар да шушында ук: "тәгәрмәч"не мишәр диалектында "куляса", урыс телендә "колесо" диләр (тагын бер татар сүзе!) Капчыкны элек "күн" күнәк" дип атаганнар. Борчак исә "кузак" эчендә була. Хәтта башның да "кү"гә башлана торган өлеше бар, ул – күңел! Әйе, күңел, ул бит йомры баш сөяге астындагы мидә урнашкан. Мөгаен, безнең борынгы әбиләр: "Күтәр күңелеңне!" дип балаларын йокыдан уята торган булганнардыр. (Хәзергечә "башыңны күтәр" була инде.). Ә "күңелле", "күңел ачу" күк сүзләр соңыннан, баштагы мәгънә ныгытып онтылгач кына барлыкка килгәндер.

Ләкин, "көлчә" түгәрәк булганга түгел, ә көлдә пешкәнгә күрә шулай атала түгелме? – Әйе, ләкин аннан гына берни үзгәрми, чөнки "көл" үзе дә түгәрәк. Сүз бит монда борынгы кешеләрнең учак көле турында бара!

"Көтүче көтү көтә" дибез. Ә чынлыкта, төгәлрәк итеп әйтсәк, нишли? – Малларны бер тирәгә "түгәрәкләп" йөри. Маллардан "күч" ясап йөри дип әйтергә дә була. Борынгы "кү" сүзен кулланып әйтсәк – "кү итә" (яисә "күетә).

Инде шушы "кү" тамырына бәйләп бер гипотеза да әйтеп карыйк. Төрек телендә "көй" – авыл, "күчә" – урам була. Урам? – Бер урап әйләнеп чыгарлык нәрсә була бит бу, озын итеп әйткәндә. Димәк, түгәрәк нәрсә була. Әлеге "көй", "күчә", "урам" сүзләре өчесе дә тирмәләрне түгәрәк буйлап тезеп утыртып авыл ясаган заманнардан калган.

Шулай булырга бик охшаган-охшавын да, – бүгенге төрекләрне тирмәләр белән күченеп йөрүчеләр дип күз апдына китерүе генә авыррак бераз. Әмма, моннан мең елдан да азрак вакыт элек алар нәкъ менә шулай яшәгәннәр. Гади кешеләр күптән оныткан булса да, тарих бик яхшы белән ул заманнарны. Ә төрки телләрдәге сүзләр өчен мең ел гомер – чүп кенә, чөнки аларның барсында да тамыр һәрвакыт сүз алдында тора, яңа сүзләр ясалганда һәм сүз төрләндергәндә бер үзгәреш тә кичерми. (Баш, башта, башлау, башлык, башлангыч... дип ничә сүз язсак та, "баш" шул ук "баш" булып кала. Шул үзлек аркасында төрки телләрдә тамыр сүзләр бик озак сакланып, бик-бик борынгы заманнар турында да сөйли алалар. Әйтүе генә ансат – әгәр биредәге фараз дөрес булса – татар теле әле күз, күк, күл өчен дә аерым сүзләр булмаган, болар бар да "түгәрәк" дип кенә аталган коточкыч ерак дәверне дә "хәтерли".


НӘРСӘ УЛ "КОРЫЛТАЙ"?

Корылтай дигән борынгы сүз хәзерге татар теленә әйбәт кенә кереп бара иде, соңгы вакытта нишләптер тагын ишетелми башлады. Милли хәрәкәт оешмаларына кадәр хәзер бары тик съезд, пленум, конгресс, конференция үткәрәләр. Минем менә шушы язмам да асылда җыелышып чүбек чәйнәүдән ары китмәгән бер ТИҮ "пленумыннан" соң икенче көнне языла. Шуңа хәтер калып, шуннан "илһам алып".

Ә "корылтай" – чыннан да, саф безнеңчә, татарча сүз ул, бернинди монгол-фәләннең катнашы юк аңа. Мәгънәсен дөрес аңлау өчен безгә шушы урында аны ике өлешкә бүлеп карарга кирәк булыр: "корыл + тай". Монда икенче өлешнең безгә яхшы билгеле "туй"дан ясалганлыгы күзгә бәрелеп тора. Туй – искечә "бәйрәм" дигән сүз, ул элек татарларда никах мәҗлесен генә түгел, халык җыела торган башка мәҗлесләрне, тамашаларны да белдергән. Монысы бәхәссез, ә менә нәрсә икән беренче өлеш, "корыл" дигәне?

Аның тамырындагы "кор" сүзе татар телендә ябу, каплау, төрү, камап алу дигән мәгънәне бирә. Менә аннан ясалган сүзләрнең берничә генә мисалы: "корма" яки "корган" (чаршау), "корым", "коршау", "курыс" (кабык), "корау" (кырау дөрес түгел), "кура" (абзар), башкорт телендәге "курсалау" (әйләндереп алу, саклау). – Һәркайсында бер үк тамыр, бер үк мәгънә төсмере. "Кургаш" сүзе дә шул тамырдан бугай әле, чөнки ул да әйберне өстән йөгертеп каплата торган металл. Хәзерге "ясау" сыманрак аңлашыла торган "кору" сүзе дә асылда шул ук тамырдан: "тирмә кору" дип мөгаен башта аның түбәсен ябуны атаганнардыр, ләкин тирмәнең түбәсен ябу белән аны ясау, төзү арасында әлләни аерма юк бит. Аерма бары "мылтык кору"га барып җиткәч кенә сизелә башлый.

Шулай итеп, "кор" – ябык, каплаулы. Ә "Корыл" нәрсә? – Шул ук сүзнең "-ыл" сыйфат кушымчасы ялганып ясалган варианты гына. Димәк, әле без тикшергән "корылтай" – "ябулы туй" булып чыга.

Нинди мәгънәдә ябулы – зур бина эчендә үткәнгә күрәме, әллә, хәзергечә әйткәндә, корылтай мәйданына делегатлар чакыру билеты белән генә кертелгәнгә күрәме? – Анысын инде мин сезгә әйтә алмыйм, тегеләй дә, болай да барыбер корылтай – корылтай булып кала.

Менә шул саф төрки-татар сүзен бездә тагын яратмый башладылар. Күрәсең, безнеңчә булса икенче сортлы була дип уйлыйлардыр. Әллә инде "корылтайлар белән эш пешмәде, инде булмаса пленум дип атап карыйк" диләр микән үзләренчә?


"КЫР" НӘРСӘ ДӘ, "БАСУ" НӘРСӘ?

Сездә ничек: игенне "кыр"да үстерәләрме, "басу"дамы? Кырда булса, сез мөгаен ялан якта яшисездер, яисә ата-бабаларыгыз урмансыз җирләрдән күчеп килгән булгандыр. Басуда булса, сезнең ул басуларыгызны элекке заманда шүрәле урманнарын төпләп ясаганнардыр.

Чөнки, "кыр" ул нәрсә? – Өйдән чыгып читкәрәк, кыргарак киттеңме, менә сиңа кыр, сөр дә чәч. Ә "басу" – алай җиңел генә түгел. Басу – төгәл итеп әйткәндә "базу" ул, ягъни кара урман эчендәге якты ялан.

Һавада йолдызлар, мичтә күмер базлап яна, эре сөякле, әллә каян күренеп торган кешене "базык гәүдәле" диләр" – "Базу" сүзенең төбендә якты, ачык, күренеп торган дигән мәгънә ятканын чамалау өчен сезгә шушы ике мисал җитәме? Җитмәсә, тагын "базар" бар әле, ул да бит киң һәм ачык мәйданда була. Ул да җитмәсә – "бүз", "бәз" дигән, акны белдергән сүзләр дә бар.

Безнең борынгы бабаларыбызның кара урманнар уртасына килеп утырып "базу" җирләрне иген чәчә башлауларына күп дигәндә мең, әз дигәндә 200-300 ел үткәндер. Тел үзгәрә тора, вакыт машинасы уйлап табып яннарына барып чыксак, без аларны, күрәсең, бик үк яхшы аңлап бетермәс идек.


"СУЮ" БЕЛӘН "СУЫК" – БЕР ТАМЫРДАН

Кайбер сүзләрнең беренчел мәгънәсе күптән инде онытылган, ә без аларны һаман искечә кулланабыз, "ялгыш" әйтүебез турында уйлап та карамыйбыз. "Бу Гали шул тикле дә Вәлигә охшаган инде менә, суйган да каплаган" дигәндә, мәсәлән, беркемне дә сую турында сүз бармый, билгеле. Шулай әйтәләр, без дә шулай кабатлыйбыз, вәссәлам.

Ул "сую" дигән сүз элек, мөгаен, бугаздан чалу дигәнне аңлатмагандыр, юкса, анысын берничек тә охшашлык белән бәйләп булмый. – Әйе, аның иске мәгънәсе безнең телдән төшеп калган булса да, кайбер башка төрки телләрдә шул килеш саклана әле. Мәсәлән, "палтарын сойды, сойынды" – азербайҗан телендә "күлмәген салды, чишенде" була. – Хәзер аңлашыламы? – Димәк, безнең "сую" дигән сүзебез чын асылда бугазлау түгел, тире салдыру, тунау, чишендерүне аңлата. Инде шуннан чыгып, баягы әйтемне "тәрҗемә итеп" карыйк: "Суйган да каплаган – тунаган да каплаган" Әйтерсең лә Галинең бит тиресен алып Вәлигә каплаганнар, шундый охшашлык!

Суярга дигән малны "сугым", "сугымлык" диләр. Димәк, әлеге сую сүзе "суг" дигән борынгырак тамырдан ясалган булырга тиеш. Тагын уйлап карыйк әле – бу тамырга безнең башка сүзләр дә бәйләнмәгән микән? Сука? – Бик мөмкин. Чөнки аның белән җирнең өстен "туныйлар". Ә "суык" ничек? "Суык" белән "тунау"ны, "чишендерү"не тартып-сузып та якын китереп булмыйдыр кебек. Ләкин нигә тартып-сузарга, мәсьәләгә икенче яктан килеп карарга кирәк мондый очракта.

Икенче яктан килеп караганда, суык бит ул һава торышы түгел, ә безнең тойгыбыз. Һава торышы булса салкын була ул. Ә суык – аякка суык, кулга суык, аркага суык була. Борынгы кешеләр төгәл безнеңчә сөйләшмәгән дип фараз итик, мөгаен алар: "аягым суык, кулым суык, аркам суык" дип сөйләшкәннәрдер. Ягъни безнеңчә: аягым ачык (киемсез, ялангач), кулым ачык, аркам ачык. Ә кыскача әйткәндә, "мин суык – мин киемсез". Шуннан инде, бу сүзләр, нәкъ баягыча, фраза булып кала, сүзнең төп мәгънәсе онтылгач та әле һаман "аягым суык, мин суык" диләр. Аннары, бер акыллы башка уй төшә: "Нишләп әле "мин суык" булыйм? Көн суык, шуңа күрә миңа суык!"

Шулай итеп, татар телендә "салкын" сүзенең төгәл диярлек синонимы барлыкка килгән.


"ТАҢ ТИШЕГЕННӘН"

Таң тишегеннән торып өйдән чыгып китүләре ай-һай кыен, шуңа күрәдер, бу әйтемне зарлану, тиргәнү өчен генә кулланалар, шигырь язганда, матур сүзләр сөйләгәндә бервакытта да алай димиләр. Аннары, бигрәк ямьсез сүз бит "тишек" – таңның тишеге буламыни?

Матур итеп әйтергә теләгәндә без "таң нуры" дибез. "Нур" сүзе гарәптән кергән, гарәп сүзләренә, нишләптер, бездә хөрмәтнең иң олысы. Артык матурламыйча гына әйтергә теләсәк, үзебезчә, "таң яктысы" дибез. – Әмма ямьсез әйтелешле "таң тишеге" дә шул ук яктылык, нур дигән мәгънәгә барып тоташмый микән соң? Шуны тикшереп карыйк әле.

Төрек телендә яктылык – "ышык", казакъ телендә – "җарык" була. Алга таба фараз итү өчен безгә иң җиңеле – "җарык" бугай. Безнең "якты" дигән үз сүзебез дә башта "ярык-ты" булып, шуннан кыскартып ясалгандыр шикелле. (-ты кушымчасы элек -лык урынына йөргән). Борын заманда, мөгаен, "таң ярыгыннан" дип сөйләшкәннәрдер дә, мәгънә үзгәргәч, ярык белән тишек арасында зур аерма күрмичә, ничек әйтсәң дә барыбер инде дип, "тишек"кә күчкәннәрдер.

Ләкин, бөтенләй башкача булырга да мөмкин. Мәсәлән болай: әгәр безнең борынгы бабайлар кайчандыр яктыны "ышык" дип сөйләшә торган булсалар, ул сүзнең берзаман нечкә әйтелешкә күчкән булуы бар. Татар телендә бит калын белән нечкә әйтелеш еш алышына, хәзер дә без, мәсәлән, аз-әз, ябышу-ябешү, ачкыч-әчкеч дип төрлечә әйтәбез. "Ышык" нечкә әйтелешкә күчсә ничек була? – Ишек була! – Менә без үтеп барышлый гына, үзебез көн дә кереп-чыгып йөри торган "ишек"нең килеп чыгышын ачыкладык. Яктылыкка барып тоташа икән ул! Әйе, безнең ата-бабалар яшәгән тирмәләргә яктылык тире кисәге белән капланган ишектән-тишектән генә кергән, һәм, мөгаен, башта "ишек" дигән сүз нибары "якты" дигән мәгънәдә йөргәндер. Хәзергечә әйтсәк, "яктыны ач", "яктыдан керде", "яктыга таба китте". Ишек – якты булгач, "көн ишеге", "таң ишеге" дип тә сөйләшкәннәрдер, билгеле.

Ләкин менә "ишек" сүзе мәңгегә ишеккә ябышып кала, аңа алмашка "ярык-якты" сүзе килә. Телдә адашып кына торып калган "таң ишеге" инде туры мәгънәдә аңлашылмый торган әйтемгә әверелә. Ул хәзер "тирмә ишеге кебек күкнең дә ишеге бар" дигән сыманрак ишетелә. Ә тирмәнең ишеге гади тишеккә дә бик охшаган, синоним рәвешендә аны бәлки шулай да атап йөрткәннәрдер әле. Шундый хәлдә "таң ишеге" дигән сәер сүзнең тагы да сәеррәк "таң тишеге"нә әйләнеп китүе өчен күпме генә кирәк?

"Капка"га әйләнмәгәч бер хәл әле. Хәер, анысын да кистереп әйтеп булмый: "күк капысы ачылу" дигән әйтем дә төнге күктә яктылык күренеп китү белән бәйләнмәгән микән?

Сүз уңаеннан шунысын да әйтик: "якты" мәгънәсендәге "ышык" сүзе татар теленнән бөтенләй югалмаган. Безнең бүгенге "шыксыз" дигән сүзебез нәкъ элеккечә "нурсыз" дигәнне бирә. Түбә асты, җилсез урын мәгънәсендәге "ышык" дигән бүгенге сүзебез исә тагы да кызыклырак – ул мәгънәнең капма-каршыга үзгәрүеннән барлыкка килгән. Андый хәлләр дөньяда булгалый, мәсәлән, бер үк "урода" сүзе урыс телендә гариплекне, поляк телендә матурлыкны белдерә.

Аннары, татар телендәге "шыгаеп тору" дигән жаргон сүзе дә шул ук "ышык"ка барып тоташмый микән, ничек уйлыйсыз?


ХӘЗЕР ГЕНӘ БАР ДА "МАЙ"

Кәгазьгә сызык сызу, эчтән сызу, табада май сыздыру, гармун сыздыру, йөрәк мае сызылу, таң сызылу, сызгыру, сызлану, сызгану дигән сүзләр арасында әйтелештән башка да тагын берәр төрле бәйләнеш юк микән? Аермачык билгеле төп мәгънәләреннән тыш, аларда ниндидер басу, кысу, сыгу мәгънәсе дә төсмерләнә шикелле бит, шуны сизәсезме?

Боларны "сыгу" дигән бер уртак төпке сүз берләштереп тора. Сыгу булгач, әлеге сүзләргә тагын берничәне өстибез: сыкрау, сыктау (күз яше сыгып елау), сылау (сыг-лау), сыту (сыг-ыту), сыгымта, сыену (сыг-ыну), сыек, сый. "С"ны "Ч"га алыштырсак: чык (үлән чыгы), чылану (чыг-лану) – барсында да сыгу яисә сыеклык мәгънәсе бар. Һәм болар барсы да бер үк "сыг" дигән тамырдан чыкканнар булса кирәк. Ә нәрсә соң ул "сыг" үзе?

Мөгаен, сыек бер нәрсәдер. Судыр я майдыр. Бер тармагы "сый"га әйләнгән икән, май булырга тиеш.

Майны татар телендә элек "яг" һәм "чыр" дип тә атаганнар. Май мәгънәсендәге "чыр" сүзенең атавизмы рәвешендә хәзерге телдә "чырсыз" (как сөяк), "чыры юк" (кысыр аш турында), "чыра" (чыраг – май сеңдерелгән агач яки чүпрәк, соңыннан – маяк) дигән сүзләр калган. Урыс телендәге "жир" да шул безнең "чыр" сүзеннән ясалган. "Ч"ны әйләндереп "сыр" дисәк, шулай ук бик таныш, майдан әлләни ерак тормаган нәрсә килеп чыга. Ә сырның кайчандыр "сыз", аннан да алда "сыг" рәвешендә булуын фаразлап кына түгел, ышаныч белән дә әйтергә була, чөнки бик күп сүзләрнең ясалу схемасы нәкъ шундый.

Безнең ата-бабаларга ни өчен "май", "яг" өстенә тагын өченче, "сыг" (яисә "сыр") дигән сүз дә кирәк булды икән? дип сорарга мөмкинсез. Һәм белгән инде аны, бәлки төркиләрнең бер ыруында бер төрле, икенчесендә икенче төрле аталып, соңыннан барсы бергә буталып киткәндер, ә бәлки майның төрләре күп булганга күрә һәр төрнең үзенә аерым атама кирәк булгандыр. Әйтик, "яг" – яга торган, атланмай, май – сыек май, ә сыр – эретелгән туңмай яисә май катламы.

Юрган, бишмәт сыру дигән сүз дә, мөгаен, калын итеп мамык түшәүне май катламына охшатудан барлыкка килгәндер. Ә "сырга" "серкә" (урыс телендә "серьга") башта колак яфрагының салынып торган, майдай йомшак өлешенең атамасы булгандыр. Май кушып буяулар ясый башлагач, "сыр" сүзе бизәкне, сызыкны да аңлата башлагандыр.

Сыеклык яисә май мәгънәсендәге бер "сыг" сүзеннән шултикле күп яңа сүзләр ясалуга аптырыйсы юк, көн саен, сәгать саен кулда һәм телдә әвәләнеп йөргән нәрсәнең күпкә төрләнүе бик табигый хәл.


НЕОЛОГИЗМНАР

Неологизмнар дип яңа сүзләрне атыйлар. Аларга мисал китерергә кирәк булганда, тел белгечләренең иң яраткан сүзләре гадәттә "космос", "орбита" "спутник", "робот" була. Һәм шундый мисаллар белән алар, үзләре дә сизмичә, татар телен түбән кимәлгә төшерәләр: янәсе, ул инде катып калган, үзлегеннән яңа сүзләр ясауга сәләтле түгел. Үзен алга киткән Европа телләре исәбенә баетса гына инде...

Яңа техника, фән өлкәсендә татар теле чыннан да бик алдынгы түгел, киң кулланышта йөрмәгәч, аңа инде башка телләргә ияреп, яңа сүзләрне күбрәк шулардан алырга туры килә. Хәер, "космос", "орбита", "телефон", "пенициллин"нар белән хәзерге заманның бер теле дә мактана алмый, чөнки алар өлгесен борынгы латин, грек телләреннән алып ясалган сүзләр. Яңа сүзләр ясауда туган тел мөмкинлекләрен файдалануга килгәндә исә татар теле дә башкалардан артта калмаска тырыша: иярчен, корылма, тизләткеч, ярымүткәргеч күк "үзебездә ясалган" фәнни-техник сүзләр бездә дә җитәрлек.

Ләкин тел техника катнашыннан башка да гел үзгәреп тора. Көндәлек тормыштагы гап-гади сүзләрнең дә кайсы искерә, кайсы мәгънәсен үзгәртә, кайсына алмашка яңа сүз килә. Һәм бу уңайдан татар теле дә бик җанлы, тере тел әле. Аның яңарышы бүгенге көндә дә бара, бер кеше гомере эчендә, күз алдыбызда искереп, "картлар сүзе"нә әйләнгән сүзләр дә шактый гына татар телендә.

Башка җирдә ничек булгандыр, безнең якларда, мәсәлән, "апа" сүзе 30нччы елларда гына, "китап сүзе" буларак килеп кергән. ("Китап сүзе", чөнки ул, ялгышмасам, "хафиз түти – абыз түти – абыстай – апай – апа" үзгәрешләре кичереп, безнең гасырда гына "пешеп өлгергән" сүз.) Ул чагында "апа" дип бары тик укытучы апаларга гына эндәшкәннәр, ә башка хатын-кызлар барсы да "түти" булган. 50-60 елларда "апа" сүзе инде сөйләм телендә дә киң кулланыла, ләкин әле "апа"лар – мәктәп яшеннән чыкмаган, ә кичләрен клубка йөри торган Фәридәттәйләр, Әнисәттәйләр элекчә "түти" иде. Аннары түтиләр әкренләп картая башлады, "түти" дигән сүз аларның үзләреннән дә тизрәк картайды, һәм инде без хәзер күптән пенсия яшендәге Гыйльменисаттәйләргә дә "Гыйльмениса апа" дип кенә эндәшәбез.

"Абый", "абзый" белән дә шундый ук хәл. Монысы безнең буыннан чак кына алдарак "агай", "ага" сүзен кысрыклап чыгарган. Элек "китап сүзе" булган, мәртәбәле байларга, укымышлыларга карата гына кулланылган "хафиз – абыз – абзый" хәзер сөйләм теленә күчеп, элекке "урам сүзе" "ага – агай" югары стильдә, олы хөрмәт белгән генә әйтелә торган сүзгә әверелде. "Мөхтәрәм Сабир ага" юбилей котлавы тыңлаганда, "Сабир абзый" подвалда көрәк саплый.

Без бәләкәй чакта әби-бабайлар безгә әле "олан" (углан) дип тә дәшкәлиләр иде. Шуңа күнеккән кайбер балалар "улым" дип дәшкәнгә каршы "мин синең улың түгел, әнинең улы" дип тә җавап кайтаралар иде. Өлкән буын белән бергә "олан" сүзе дә бу дөньядан тегесенә – сүзлекләргә күчеп, "иск." дигән искәрмә белән язып куелды.

Татарларда бакча үстерү киң тарала башлагач, карагат – кара карлыганга, ә карлыган – крыжовникка әйләнде. "Курай җиләге" (коры чыбыкта пешкәнгә "курай") – "кура җиләге"нә әверелде (ягъни, йорт-кура янында үсә торган җиләк).

Кайсыдыр диалекттан килеп кергән "кебек" сүзе күпчелек татарның үз сүзе булган "күк"не ("күек"не) әдәби телдән кысрыклап чыгарды, инде хәзер сөйләм теленнән дә уңышлы гына кысрыклап бара.

Вакыт аерым сүзләрнең генә түгел, грамматик чараларның да тузанын гел каккалап тора. Мисал өчен, чагыштыру кушымчасы "-дай-тай" бик рәнҗетелә хәзерге татар телендә. "Аттай, күргәндәй, барырдай" урынына без хәзер йөз очракның туксан тугызында "ат кебек, күргән кебек, барыр кебек" дип әйтәбез. Хәер, монысы инде яңарыш түгел, ә агач теллелек үрнәге булса кирәк.

Вак-төяк мисалларны шуның белән чикләп, тулаем алып карасак, – хәзерге буын гомерендә генә дә гарәп-фарсы-төрек алынмалары белән чүпләнеп беткән "лөгать-эт-төрки"дән әдәби татар теле үсеп чыкты, шул бер үк вакытта ул көчле урыс теле һөҗүменә тарыды, һәм халыкның сөйләм теле элеккедән дә ныграк чит сүзләр белән чуарланды. Инде милли яңарыш башланып, анысына чик куела дигәндә, "икенче фронт" ачылды – үзебезнең "укымышлы" сантыйлар теге иске гарәп-фарсы чүп-чарын көчләп-көчләп кире кайтара башладылар. "Вәзгыять, низамнамә, миһманханә, мохит, әлхасыйл, фиркаи иттифак, Болгар-әл-җәдид"... Әссәламегаләйһи вә бәрәкәтүһ, мөхтәрәм татар теле, артыгын кинәт баеп киттең түгелме? Тик кара аны – "болар сине тагын сугып екмасмыни?"

Биш йөз ел туктаусыз авырып та, син һаман тере әле, югыйсә...


"УРРА!" – "ОР" ТАМЫРЫННАН

Кайсыдыр бер журналда (инде хәтерләмим) "урра!" дигән сугыш оранын татардан чыккан сүз, "ура, уратып ал!" дигәнне аңлата дип язганнар иде. Ышандырмады бу мине, чөнки, үлем күзенә карап алга барганда ничек инде читкә тайпылырга куша торган тактик алым турында кычкырмак кирәк? Ярый, икенче бер журналдамы, гәзиттәме, бу сүзгә "ур!" ягъни "урак белән ургандай кырып сал!" дигән аңлатма бирделәр. Монысы ышандыра язды, тик барыбер ышандырмады. Чөнки, һаман да, кылыч селтәп баручыга инструкция килеп чыга, ә шәһәр стенасын штурмларга туры килсә, башкача кычкырыргамы? Юк, "урра"ның тамыры башка, өченче сүзгә барып тоташа минемчә. Әйтик, татар телендә китереп бәрүне, алай гына түгел, гомумән нинди дә булса кискен хәрәкәтне аңлата торган "ору" дигән сүз дә бар бит әле.

Хәзерге татарлар инде "ору" сүзен сирәк кулланалар, бик каты сугуны аерып әйтергә кирәк булса гына "китереп ору" диләр. Анысын да әле "сугу, бәрү, тондыру, ямау" күк әллә ниткән сүзләр кысрыклый. Ә бит чагыштырмача күптән түгел "ору" сүзе шактый киң кулланылган, иске китапларда аның "авыруның маңгаена кулын орды", "бармагын кәгазь битенә орды" сыман йомшак мәгънәләрен дә очратырга була. "Орыну", "әйләнәгә орынма сызык" дигәндә исә сүз чак кына кагылып китү турында бара. Әмма безнең өчен инде болар "китап сүзе", үзара без алай сөйләшмибез диярлек. Күп булса йөз ел элек киң кулланышта булган "гәп ору", "каргыш ору", "баш ору" күк сүзләр исә безгә чак-чак аңлашыла, чөнки боларда инде мәгънә тагы да киңрәк. "Аһ ору", "дөм ору" (дөньядан аерылып бикләнеп яту) дигән борынгы һәм сирәк сүзләрне дә искә төшерсәк, "ору"ның мәгънәсе ни урысча, ни инглизчә аңлатып булмаслык дәрәҗәдә киңәеп китеп, "ору – теләсә нинди гамәл, хәрәкәт, шуның өстенә тик тору да" дип әйтергә генә кала.

"Орыш" урынына хәзер "сугыш", "орышу" урынына – "тиргәү", "җан өрү" урынына – "җан кертү"... "Җен орган" дип тә сирәк сукранабыз инде, күбрәк "җен суккан" дибез. Шулай күз алдында тагы да тараеп, төшеп калып бара икән, бу "ору" сүзе бәлки элек тә әкрен-әкрен тарая килеп, аның бик киң кулланылган чаклары да булгандыр? Шуңа безнең бүгенге телебездән дәлилләр табып булмыймы?

Ник булмасын икән. Алып карыйк, мәсәлән, баягы "җен орган"ны. "Җен" – төрки сүзе түгел, борынгы төркичә ул, күзгә күренмәс "җан" белән бергә, "кот" дип аталган. "Кот китү", "кот алыну", "котсыз", "котлы булсын" дигәндә яхшы җеннәр яисә кешенең үз җаны күздә тотыла. Ә явыз җен кагылу – борынгыча "кот ору" була. "Җен суккан" – "кот орган". Хәер, нигә борынгыча булсын, без әле дә "котыру", "котырган" дип сөйләшәбез ләбаса. – Аңладыгызмы, кая киткән иске "ору" сүзе, "ор" тамыры – ул... -ыр-ер (шулай ук -ар-әр) кушымчаларына әйләнгән!

Шуңа охшаш сүзләр тагы да бармы дисәк – бар гынамы, санап чыккысыз! ("Ор"ның элгәре сугу-бәрүне генә түгел, теләсә нинди хәрәкәтне аңлаткан булуын гына истән чыгармаска кирәк.) "Алгару" (алга ору), "сугару" (суга ору), "суыру" (су ору), "куыру" (ку, коры ору), чигерү, кайтару, тапшыру, чакыру, чыгару, җиткерү... Боларда әле башта торган сүз бераз аңлашылса, "сикерү, чөмерү, төкерү, кычкыру" күкләрне инде берничек тә аерып карап булмый. Ә "кабызу, тамызу" сүзләрендә хәтта "ор"дагы "р" авазы "з" белән алышынган. "Калдыру, салдыру, сиптерү" сүзләрендә дә шул ук "ор" тамыры яшеренгән булырга тиеш (калды-ору, салды-ору, сипте-ору).

Ягъни, минем фаразымча, "ор" сүзе (тамыры) бик борынгы заманда инглиз телендәге "do" сүзе сыман ук, бөтен сүзләргә хәрәкәт, гамәл мәгънәсе бирә торган универсаль сүз булган. Тик, төп сүзнең артында йөргәнгә күрә, соңыннан аның белән тоташып киткән.

Күпчелек төрки телләрдә, татар телендәге мишәр диалектында хәзерге заман фигыльләрен "барадыр, торадыр, киләдер" рәвешендә әйтәләр ("әнә, болай таба киләдер"). Борынгы Болгар кабер ташларына: "Бу фәлән кешенең кабере торыр" дип яза торган булганнар. – Бу очракларда да шул ук "ор" немец телендәге "ist", инглиз телендәге "is" мәгънәсендә йөрми микән?

Борынгы төркиләрнең һәм монголларның (аларда да хәрәкәт мәгънәсендәге "ор" сүзе бар) сугыш ораны "урра" да шул универсаль "ор" сүзенә барып тоташа булса кирәк. Монда ике төрле фараз кылырга була: 1) "Ор!" һәм аның артына мәгънәсе булмаган "а-а" ялгана; 2) "Ор" сүзенә хәзерге татар телендәге "-га" кушымчасына туры килә торган "-ра" өстәлә, һәм хәзергечә "хәрәкәткә!", "алга!" дигән сүз килеп чыга.

Шушы соңгысы дөрес булса, "урра" сүзен Европага татарлардан алда һуннар һәм... чуашлар алып килгән булырга да мөмкин.