Шәриф Камал Татарча текстлар

Шәриф КАМАЛ

Бәхет эзләгәндә

Чит илдә

Сукбай

Ата

Авыл мөгаллиме

Курай тавышы

Козгыннар оясында

Акчарлаклар (повесть)

 

БӘХЕТ ЭЗЛӘГӘНДӘ

Бу эшкә инде байтак вакыт булды.

Март урталары иде.

Баку белән Дербент арасында бер кечкенә станциядә безне поезддан төшерделәр: билетсыз килә идек.

Поезд кузгалып гөрләп китте; без, әлбәттә, калдык...

Кич иде. Сыек кына томан эчендә күкрәк киереп тора торган газамәтле* таулар белән киерелеп, җәелеп йоклаган шикелле ята торган Каспий диңгезе арасында, киң генә тигез җирдә, тимер юл станциясенең килешсез кызгылт биналары, тәбигатьнең газамәте каршында, сыерчык ояларыннан да әһәмиятсез, кечкенә, кызганыч булып күренә иделәр.

[*Газамәтле – искиткеч бөек.]

Станциягә кердек. Буфетчы әрмән шешәләрен җыештырып маташа, дүлмән бүрекле бер кеше лампалар тирәсендә әйләнә. Тик кенә каранып торучылар да бар иде.

Безнең арттан ук озакламый жандарм килеп керде. Ул буфет янына барып тәмәке кабызды, аннан соң безнең янга килде.

– Сез ник поезддан калдыгыз? – диде. Иптәшем бераз каушабрак:

– Эш эзлибез... – диде. Жандарм кыска гына:

– Әйдә юлыгызга, юлыгызга... Монда постоялый двор түгел! – дип куйды вә сөйләгәне көйгә бер кулын түбән тотып ишеккә таба чайкый, гүя станцияне әрчегән, себергән төсле итә иде...

Чыктык. Диңгез яктан салкын җил өрә, арт якта кояш таулар артына ышыкланып бара... Диңгез ачык күренми, аңар хәтле әле берничә чакрым әрәмәлек, комлык китә... Диңгезгә таба өч-дүрт чакрым алда, берничә җирдә нефт коеларының вышкалары, кадап куйган шикелле, югары озаеп торалар.

Без, чыккач, бераз тирә-якка каранып тордык. Аннан соң бер-беребезгә карадык... Әйе, шулай – башка төрле булырга рәте дә юк, була алмыйдыр да!

Артта таулар, алда диңгез, ике якта нефт белән буялып беткән кара юл, рельслар ерак-ерак сузылып киткәннәр... Бер караштан һәммәсе тигезгә туры килә!

Иптәш ни өчендер элек ике кулы белән дә башындагы бүреген тотып карады, аннан соң алга күрсәтеп:

– Әйдә әнә шул промыслоларга барабыз. Бәлки танышлар булыр, – диде. Тиз үк янә өстәде:

– Булмаса да барыбер ич...

Әлбәттә, барыбер иде.

Киттек. Кичке салкын белән аяк асты ката башлаган, артык пычрак түгел. Такыр юл булмаса да, вак кына чыбыклар арасында эзләр, сукмаклар күренгәли. Без юлсыз туп-туры алдагы вышкага карап бара идек. Алдан җил өреп, чыбыкларны шуылдата, колакларда курай уйный... Барырга да азрак уңайсызлый... Алай да поезд кузгалып киткән вакыттагы кебек күңелсез түгел, киресенчә, күңелле инде хәзер. Бара бирсен! Бер дә инде аның кирәге юк хәзер. Без үзебезнең иптәшләр, эшчеләр янына барабыз... Алар хәзер, могаен, казармага җыелганнар, ашый-эчәләр, кайсыберләре җырлап та җибәрәләр булыр...

Поезддан төшерделәр; төшермәсәләр, Дербентка барадыр идек бит. Анда баргач, тиз генә балык промыслоларына яллана алсаң ярар да иде... Әгәр дә эшләр уйлаганча чыкмаса, анда озаграк торырга туры килсә? Безнең бит икебезгә барлыгы сиксән тиенләп кенә акчабыз калган... Әммә монда ни булса да шәһәр түгел... Тиз генә эшкә ябешеп китүең дә якынрак ихтимал тота. Менә нефт промыслолары. Диңгез буенда балык промыслолары китә...

Без юл буенда шулай уйлаша, сөйләшә бардык. Ләкин... монда да без уйлаганча ук булып чыкмады.

Эшчеләр белән тулы, кайнап торган промыслоларга дип килсәк, төрле җирендә җил сызгырып торган ташландык вайраналар* шикелле буш биналар янына килеп чыктык. Казармаларда шылт иткән тавыш юк. Эчләре караңгы... Вышка тирәсендә дә һичбер җан иясе күренми, үзе генә җил эчендә катып тора... Тик читтәрәк кечкенә бер флигельдә азрак ут яктысы күренә. Тышта әле артык караңгы түгел; шәфәкъ кызыллыгы караңгылыкны азрак сыеклатып тора.

[*Вайраналар – җимерекләр]

Без флигельгә якынлашканда, арттан бик калын тавыш белән эт өрә башлады. Сискәнеп артыбызга әйләнсәк, бер кеше бозык русча тел белән:

– Ни кирәк сезгә монда? – диде вә этенә ачуланып, өрүеннән туктатты да, безне сораштыра башлады.

Ул үзе тәбәнәк кенә, башында озын йонлы зур бүрек булып, тавыш вә сыйфатыннан карт кеше икәнлеге аңлана иде.

Ул безне өйгә алып керде.

Ишектән кергәч тә, кара сакаллы, кырык бишләр чамасында, бөтен гәүдәле бер кеше гаҗәпләнгән сымак күзләр белән безне каршы алды. Карт безгә аны күрсәтеп:

– Сезнең земляк! – диде.

Монда алар өч җан торалар икән: шул ак сакаллы дагстанлы карт, бер Россия татары һәм бер авыру хатын.

Якташ ачык кына йөз белән безне кабул итте. Без башта өс киемнәрне салмыйча гына утырмакчы булган идек, ул безне, кунаксыткан рәвештә, чишенергә кыстады.

– Өй җылы, чит кеше юк, үзебез генә... – ди.

Аның чыраендагы гаҗәпләнү галәмәте тиз үк бетте; без аның каравылчы икәнлеген белгән шикелле, ул да безнең өс-баш килешебездән үк гади эшчеләр икәнебезне аңлаган иде.

Безнең күңелләр тиз үк җылынып китте. Өстәл янына утырыштык. Ул безнең кайдан килгәнне вә кайларда булганыбызны сораша иде. Без, әлбәттә, саранлык кылмый идек. Аерым-аерым сызыкларыннан эләктереп, берәр ел электән башлап бүгенгә хәтле булган, ягъни поезддан төшерелү вакыйгасына кадәр башыбыздан үткәннәрне бер-беребезне бүлеп-бүлеп өлгерештән сөйли идек.

Ник сөйләмәскә – өй җылы, плитада чәй кайнап тора...

Өй эче ярыйсы гына зур. Бүлмә-фәлән юк. Ишектән кергәч, бер якта зур плита, икенче якта карават. Алгы якта янә карават белән өстәл, аңар каршы якта хәстә урыны. Стеналар ялангач, тик бер якта ике көпшәле бер мылтык, бер револьвер вә берничә кием; хәстә ягында бер читтә тартып куйган күк чаршау вә берничә күлмәк асылынып торалар.

Без сөйләп утырганда, карт чыгып киткән иде. Хәстә түшәмгә карап тора вә без сөйләгәнне дикъкать белән тыңлый шикелле иде. Минем иптәш кыш урталарында «Садун» шахталарына барып та эш начарлыктан нинди кыенлыклар күргәнебезне сөйләп торганда, хәстә хәрәкәтләнде вә йөзен яктыга таба әйләндереп:

– Хәлил абый... – диде.

Ул шулай дигәч, якташ аптырап киткән төсле булды:

– Әйе... хәзер сорамакчы идем... – диде вә безгә мөрәҗәгать итеп: – «Садун»да булдыгыз икән сез... Анда Вәлиев фамилияле бер егет булырга тиеш, – диде.

Хәстә тагын хәрәкәтләнде дә Хәлил абыйсының сүзенә ялгады:

– Гомәр исемле...

Без аны белми идек. Белсәк шәп буласы икән дип хис ителде вә уңайсыз булды.

Нинди Гомәр икән ул? Болар аңа әһәмият бирә, хосусан бичара хәстә... Була бит кайчагында, бер дә вазифаң түгел эш өчен дә үзеңне җаваплы булган кебек хис итеп аласың. Түнгән күзләрен өмет белән тутырып ачкан шул мескенгә үзенең кирәкле кешесе турысында сөйләп, аны шатландыру, һич булмаса тынычландыру нихәтле күңелле булыр иде.

Дөрес, «Садун»да унлап татар бар иде. Ләкин безгә алар белән танышырга туры килмәде. Чөнки без анда өч-дүрт көн, чак кына ашарлык хак белән: көнлекләп таш ташыдык та, артык эш юк дип, безгә «исәп» бирделәр. Без аннан унбер кеше җәяү кайтып киттек. Андагы искедән эшләүчеләр дә эшнең начарлыгыннан зарлана, алай да җәй башына хәтле эшләү ниятендә иделәр. Татарлардан чибәр генә егетләр һәм дә ир уртасы кешеләр бар иде. Кем белсен – кайсысы Гомәр булгандыр.

Хәлил агай безгә аны менә ничек сөйләп бирде:

Ул Хәлилгә кияү тиеш икән: әлеге хәстә сеңлесенең ире. Алар элек Бакуда нефт коеларында эшләгәннәр. Аргы җәй башын монда яңа эш ачылгач, яхшы гына хакка ялланып, бире килгәннәр. Җәй буе эшләп, кышка каршы хуҗалар ни өчендер эшне туктатканнар. Болар ул вакыт эшләр яхшы дип ишетеп «Садун»га китмәкче булганнар, ләкин шул вакытта гына Мәрфуга бик көчле бизгәк белән авырган. Нишләргә? Гомәр таза, яшь кеше. – Хәлил аны озаткан, үзе Мәрфуга терелгәнче дип монда каравылчылыкка ялланып, аның белән калган. Башта теге еш-еш кына хатлар язса да эшләрне мактамаган. Соңрак бер хат та язмый башлаган. Шуннан бирле Мәрфуга һаман авырый икән. Хәлил аны больницага да илтеп караган, алмыйча кире кайтарганнар.

Хәлил агай йотыгып-йотыгып – җаны әрнеп булыр – шуларны хикәя кыла, Мәрфуга, түшәмгә караган көе, хәрәкәтсез ята; ул гүя безгә хәтере калган: «Садун»да булганнар, хәбәр китермәгәннәр... дип үпкәләп ята иде...

Без чәй эчеп бетергәндә, карт кайтып керде. Карт кергәч, Хәлил безгә:

– Мин әле чыгып йөрим, сез баба белән шулай утырыгыз, – диде.

Үзенең караватын күрсәтеп:

– Ятсагыз, менә карават, икәү дә урнашырсыз, без барыбер баба белән чиратлашып кына йоклыйбыз, – диде.

Ул чыгып китте. Карт плитада кулларын җылыта иде. Бераз вакыт өнсез, тавышсыз гына тордык. Тышта җил әллә нәрсәләргә генә шакылдатып сызгырып тора, әллә нинди чинаган, улаган тавышлар ишетелгән кебек була иде...

Шул арада карт кайдадыр иске вә алама гына күренештә мандолинага охшашлы бер нәрсә чыгарды да утырып кылларын рәтли башлады вә берничә мәртәбә үткен генә чиертеп тә җибәрде.

Без хәстә янында бу эшне килештермәдек.

Иптәшем картның үзенә дә моны сөйләде.

Аңар каршы Мәрфуга бик мөләем тавыш белән:

– Уйнасын... Мин яратам... – диде.

Менә карт уйный башлады...

Бу чагында бер гасырны үтәдән-үтәгә чыга язган ап-ак сакаллы, сары чырайлы, батык күзле бу картның үзенә карасаң, сазының кыллары арасыннан янып, елап чыга торган нәгъмәләр* үткән заманны, Кавказ тауларының һәм Каспий диңгезенең үтмешен, Волга буйларының кичмешен, тагын әллә ниләр, әллә ниләрнең язмышын көйли иделәр... Әгәр каршыдагы черек караватка, иске урында сәләмә юрган ябынып түшәмгә карап яткан, сулган чырайлы, кипкән иренле, сүнәргә якынлашкан хатынга карасаң, шул ук нәгъмәләр «донъяда вафа юк...» дигән төсле иттереп елый иделәр... Тыштагы шакылдаулар, җил сызгырулары, чинау, улаулар – һәммәсе дә картның каты бармаклары белән моңлы саз тавышлары арасына кушылып югала иделәр.

[*Нәгъмәләр – тавышлар.]

Шул вакытта хәстә, түшәмгә караган көе, ни уйлый иде икән? Туган иленме? «Садун» шахтасынмы? Юкса, икесен дәме? Әллә боларны да кичеп, бигрәк тә гали, бигрәк тә киң җирләрдәме оча иде?

Без ярты төннәр узгач кына йокларга яттык. Иртә белән якташ безгә:

– Балык промыслоларында эш хакы яхшы була, ләкин әле бераз иртәрәк. Эшләр башланганчы монда торырсыз, – диде.

Без аларда өч көн тордык.

Хәстә хатын начарланганнан-начарланып, актык сулышларын сулый иде. Көндезләре һичбер сүз кушмый хәрәкәтсез ята, кичләрен саташа, суккалана иде.

Без алардан киткән көн иртә белән ул дөрес кенә күренә иде. Башы авырганлыктан зарланып торды. Мендәрен төзәтергә кушты. Төсе-башы да рәтләнгән кебегрәк күренә иде. Абзасы кулыннан бер ярты чынаяк чәй эчте. Аннан соң күзләрен йомып, байтак вакыт хәрәкәтсез ятты. Балавыз кебек сары чырае бераз алышынып, бит урталарына шәфәкъ кызыллыгы кебек сыек кына матур бер кызыллык чыккан иде. Күкрәге, җил артыннан тигез вә газамәтле рәвештә салмак кына хәрәкәтләнеп торган диңгез кебек, түбән батып сулыш бирә, өскә калкып сулыш алып тора иде. Тәрәзәдән кергән кояш яктысы гүя аны назлата, иркәли, пришан* чәчләреннән, озын керфекләреннән сыйпый, арык кулларын җылыта, үбә. Ул камил сәгадәт* тынычлыкта йоклаган мәгъсүм* бала төсле ята иде. Ләкин бу тынычлык озакка бармады, без китәр алдыннан ул тагын газаплана, тагын саташа башлады. Ул елап-елап бәйләнешсез сөйли, вә сүзе саен тыны бүленә, сулышы бетә иде. Һәм дә кайбер сүзләрендә безне дә катыштырган кебек була иде.

[*Пришан – тузгыган.]

[*Камил сәгадәт – тулы бәхет.]

[*Мәгъсүм – гонаһсыз, саф.]

– И раббым! Барып та... әйтмәгәннәр... Әнкәем килер... Ул юк... Ул әйтмичә кайдан белсен. Ул килер дә иде... Белми... Аңар әйтмәгәннәр...

Бераз тукталып, түшәмгә карап тора да, тынычланган кебек була. Тагын сөйләнә башлый:

– Әйттегезмени?.. Менә рәхмәт... Килә дисез... Менә әнкәй кинәнер! Әйдә алыгыз... Китәм! Хәзер инде китәбез... Үзе килә... Җаным, әйдә инде!.. Шулай озак торалармыни?.. Менә рәхмәт...

Ул шулай саташып сөйләгәндә, Хәлил, бер дә эндәшми иягенә таянып, эчтән елый. Карт плита янына терәлгән, идәнгә карап нидер уйлый иде.

Хәлил агай безне озата чыкты. Кояш байтак күтәрелгән иде. Һава саф, алдыбыздагы офык манзарасы гадәттәгедән дә ерак вә матур күренә иде,

Хәлил, күңелсез вә кайгылы чыраена эшлекле рәвеш биреп:

– Әнә шул кашка чыккач та, Дадашов промыслолары күренер; шулай туп-туры барыгыз... – диде. Без бер егерме адымнар киткәч, артыбыздан янә кычкырып:

– Дадашов яхшы хак бирмәсә, Шагаловка барыгыз... Аралары ерак түгел, – диде.

Аннан бирле инде ничаклы вакыт үтеп, нихәтле җилләр исте, нихәтле сулар акты, – шулай да җәй башы салкын вә күңелсез кичләрдә шул әлеге ялангач флигельдәге кичке манзаралар хәзерге кебек минем күз алдыма килә... Гүя ул һаман хәстә хатын, түшәмгә караган көе, югалган ирен көтеп ята... Дагстанлы карт һаман саз чалып утыра... Хәлил дә ике көпшәле мылтыгын култык астына кыстырган, башын түбән салып, һаман буш казармалар арасында йөренә.

1911.

 

ЧИТ ИЛДӘ

Без бервакыт, унлап кеше берлектә, Кавказ тимер юлында ремонт эшләдек.

Куянак исемле станциядән аз гына читтәрәк бер казармада тора идек.

Казарманың бер бүлемендә юллар остасы тора, икенче ягы эшчеләргә махсус иде.

Без монда татарлар өчәү идек, дүрт рус, ике нимес бар иде. Шунда якын авылдан өч-дүрт дагстанлы килеп-китеп эшли иделәр.

Юл остасы Нижегород русы булып, шундагы мөһаҗир* нимес авылыннан өйләнгән. Әлеге ике нимес эшче дә аның хатынына кардәшләр. Җизнәләре аларны безгә баш итеп билгеләгән иде. Без алар кулы астында кайчан бергә, кайчагында дүртәр-бишәр кеше аерылып, станциядән ике якка китә вә иртәдән кичкә хәтле көрәкләр, казымалар* белән юл төзәтеп, юл рәтләп йөридер идек.

[*Казыма – лом.]

[*Мөһаҗир – күчеп килгән.]

Тимер юл белән поездда йөргәндә, һәркемгә дә туры килә торгандыр: юл буенда, җансыз һәйкәл шикелле хәрәкәтсез генә, көрәк вә казымаларына таянган хәлдә, поездны озатып калучы бер төрле йолкынган гына кешеләр күзгә чагылып кала. Менә инде шулар юл тезүчеләр – безнең иптәшләр була.

Көз иде. Эштән разый түгел идек: хак очсыз, акча арттырып булмый. Шулай да татарлар, өчәвебез дә бер сүздә булып, кышны монда үткәрергә исәпләдек. Без бер иптәшем белән китәргә дә уйлашкан идек, ләкин өченче, карт иптәшебез мәслихәт бирмәде.

– Хәзер кышка каршы кая барасың инде?! Җәй башын бергәләшеп кайтырбыз, – ди, – шәп булыр, ичмасам!..

Без аны тыңладык; чын да, шулай «шәп» булыр кебек таптык.

Эшлибез! Өмет эшләтә. Шатланып эшлибез. Гүя җәй башында акчабыз да була, илдә дә бик сагынган булалар, көннәр дә искиткеч шәп вә күңелле була. Хәттә, инде ул вакытта бер дә җитешмәгән җир булмый, бар сәгадәт* безне каршы алырга гына көтә...

[*Сәгадәт – бәхет, рәхәтлек.]

Көрәкне комга батырган саен, үзеңне әллә нинди шатлыкларга таба бер баскыч күтәрелгән, казыма белән ташлы балчыкны каерган саен киләчәктәге бәхетләргә бер адым елышкан хис кыласың; рәхәтләнәсең, иркенләп сулыйсың, үзеңдә хәтсез көч вә әллә нишләрлек икътидар* сизгән буласың. Кавказның көзге яңгырлы һавалары, җылы вә йомшак томаннары кәефне бозмый, билгакес*, дәртләндерә, уйландыра, хыялландыра... Кавказның аксыл томанга бөркәнгән ак башлы таулары югартын карап, тавышсыз гына җырлый... Бала вакытта ишеткән хикәяләрне эч өзгеч бер моң белән такрар итә*, бала вакыт хәтирәләрен, ана иркәләүләрен – бишек тирбәткән көй белән сөйли, искә төшерәләр.

[*Икътидар – булдыклылык.]

[*Билгакес – киресенчә.]

[*Такрар итә – кабатлый.]

Томан эчендә гөрләп, сызгырып килгән паровоз да гүя туган илдән сәләм китерә, өйдәге якыннарның сагынганлыгын сөйли: «җәй башына көтәләр», ди.

Бер көн эштән кайткач, кич белән казарма алдында утыра идек. Тимер юлы буйлап ике кеше килеп яныбызга туктадылар. Болар арган гына түгел, берсенең хәстә икәнлеге дә күренеп тора иде. Кунарга сорадылар. Икесе дә татар иделәр. Безнең карт кереп башлыктан рөхсәт сорады. Ул: «Паспортлары булса, кунсыннар», – дигән. Боларның хәлсезе эндәшми генә агачлар өстенә утырды. Икенчесе утырмый гына хәл-әхвәл сөйли башлады. Кунарга рөхсәт булгач та, аларның элеккеге изелгән кыяфәтләре яхшы ук алышынды, тамам тынычланган төсле булдылар. Боларның хәлсезе егерме яшьләр чамасында гына яшь егет булып, икенчесе утыз биш яшьләрендә, кара гына чырайлы гади эшче кыяфәтендә иде. Ул үзләренең кайдан килгәнлекләрен сөйләгәч тә, иптәшен тәгъриф итәргә* кереште. Аның бер мәрхүм хәзрәт баласы вә бик укымышлы икәнлеген, үзенең яшьлек вә тәҗрибәсезлеге сәбәпле читкә, кәсеп эзләргә чыгып та, юклык вә мәшәкатьләргә төшкәнлеген ачынган рәвештә сөйли иде. Үзе гүя исәптә дә түгел, яисә үзенең хәле алай кызганыч булмыйча, тегенекеннән күп яхшы, фәкать иптәшен генә кызганычрак итеп күрсәтә иде.

[*Тәгъриф итәргә – сөйләргә, аңлатырга.]

Шәкерт эндәшми иде. Ул иптәшенең тәкъдим итүе белән безнең күзебездә ярыйсы гына үсте. Хосусан, безнең карт Фәтхулла агай үзенең тегеңәр күңеле җылынганлыкны тиз үк тышка да чыгарды.

– Син энем, хәлсез дә булгач, тынычаю тиеш... Әйдә, казармага керик тә, чәй эчеп ятырсың, булмаса... – диде.

Шәкертебез чәй эчкәндә бераз язылды вә калтыранып-калтыранып сөйләштерә дә башлады:

– Бизгәк кенә тәкатьне корыта, аны уздырып булса, эшләргә дә мөмкин булыр иде, – диде...

Фәтхулла агай аның сүзен үргә җибәрмәде, йомшак ата тавышы белән:

– Сиңа инде, энем, бу кыяфәтең белән эшләп баемаска... илеңә кайтып, мулла булырга, я булмый икән, мәзин булырга кара... – диде.

Шәкерт җавап бирмәде, тамагын кырып йөткерде дә: «Әллә чын да шулай итәргә...» дигән төсле иттереп уйга калды.

Дагстанлы Мостафа исемле егет күзләрен алмый читтән карап тора иде. Алар без татарлар белән кубарга яраталар. Мостафаның азрак укымышлыгы да бар, берничә сүз гарәпчә дә белә иде. Үзе аю кебек дәү вә көчле һәм бик ачык егет иде. Бәйрәмдә безне авылына илтергә ышандыра вә чагыр эчерергә сүз бирә иде...

Ул, Фәтхулла агайны читкәрәк тартып, шыпырт кына тегенең колагына берничә сүз әйтте.

Фәтхулла агай тавышлап:

– Белә, белә, ник белмәсен! Укытырбыз әле... Терелсен генә... Нигә белмәсен! – диде.

Шәкерт көлемсерәп: «Ансы була!» дигән төсле иттереп алдына карады.

Фәтхулла агай бу юлы тиз генә аны борчырга теләмәде. Яткызу белән булышты...

Алар безнең янда калдылар.

Шәкертнең бизгәге тамам бетмәсә дә, хәле бераз уңайланды. Иптәше безнең белән эшкә йөри башлады. Шәкерт һәм хәле яхшырак көннәрдә эшкә чыга иде. Фәтхулла агай аны үз янында йөртә, мөмкин кадәр аз вә җиңел хезмәт иттерергә, тегенең кул астына керергә тырыша иде. Без дә, әлбәттә, аны кызгана, мөмкин кадәр шәфкатьле мөгамәләдә булына идек. Башлыгыбыз, юл остасы, начар кеше түгел иде. Сары сакаллы, киң йөзле, яхшы күңелле, йомшак рус иде. Безнең шәкерткә булган ригаябезне* сизел, ул да тегенең сырхаулыгына вә начар эшләвенә күз очтан гына карап үтә иде. Кай чагында: «Сезнең мулла бик арыклаган кем, начар ашатасыз ахры...» дип шаярта да иде. Хатыны дарулар, хиналар да биреп маташа иде.

[*Ригаябезне – яхшы карашыбызны.]

Кыш җитте. Шәкертебез һаман савыгып җитә алмый, һаман йөткерә, һаман бизгәк тота...

Якшәмбе көннәрне ул безгә, калтыранып-калтыранып, китап укый, хатлар яза. Дүшәмбе көн исә җимерелгән була. Эшкә дә чыга алмый. Бер-ике көн тын алгач кына чыгып, тагын берәр көн көчлек белән генә эшли иде.

Шәкертебез тамам хәстәгә егылды. Башлык больницага җибәрергә теләсә дә, Фәтхулла агай, бәйрәм җиткәнлеген сөйләп, бәйрәм эчендә үзе илтергә булып, кичектерергә сорады.

Без эштән кайтабыз, ул түшәмгә карап, урынына салынып ята, без керүгә башын күтәрә, шатлана, сөйләнә башлый. Хәле уңай, имеш, тик эче генә поша, көне буе ялгызы гына курка вә безне сагына, имеш, өйгә кайтса, хәзер үк терелер дә иде, имеш, әнкәсе бик күп дарулар белә, аны бик сөя, имеш, аны күрде исә хәзер терелтә, имеш... Аларның бакчалары да бик шәп, хәзер дә алмагачлар чәчәк аткан! Җиләкләр пешеп килә, тик аларны кошлар гына бетерәләр, имеш, без анда булсак саклар идек. Әйдәгез, һәммәбез дә китәбез, дигән була.

Ул яртылаш чын, яртылаш саташып сөйли иде.

Бу вакытларда кич белән утны сүндерми идек. Төнлә бервакыт шәкерт карлыккан тавыш белән:

– Фәтхулла абзый, Фәтхулла абзый! – дип, ике мәртәбә кычкырды.

Без аптырашып тордык.

Ул яртылаш торган, як-ягына карана иде. Бит урталарына кызыл чыккан, күзләре дөрес күз түгел иделәр... Ул янә астыннан килгән төсле тавыш белән:

– Фәтхулла абзый, мин үләм... – диде вә башын бөкләп бишмәт өстенә төшерде.

Чәче җитү, яңак сөякләре чыккан, иреннәре күк, күзләре ачык көе хәрәкәтсез ята, үзе җиңел генә һаман сулый иде.

Фәтхулла агай аның кулларын төзәтеп, гәүдәсе буена сузып куйды. Маңгаен тотып карады.

– Мескен, китәсең ахры... – диде.

Бераздан кул тамырларын тотып карагач, әкрен генә:

– Юк. Әле бүген үлмәс, бүгенне үткәрер... – диде.

Русларның бер-икәве уянып, читтән карап тора иделәр. Мостафа юк, иптәшләре белән авылга бәйрәмгә киткән иделәр.

Фәтхулла агай тагын:

– Юк, кичне үткәрер, үлмәс әле, – диде. Без әкренләп янә ятыштык...

Иртә белән иртә үк безне Мостафа уятты. Вәгъдәсе буенча, ат белән бәйрәмгә чакырырга килгән иде.

Уянгач та, без шәкертне карарга җыелдык. Караңгылы-яктылы казармада, ап-ак ыржайган йөзе, фикергә калып көлемсерәгән төсле, күзгә ташланып тора иде...

Фәтхулла агай аның маңгаена кулын куеп:

– Алма агачларың атсын инде чәчәкләрен, мескен!.. – диде.

Мостафа үзе генә китте. Без мәетне ялгызын гына калдырып китәргә яхшысынмадык.

Көн яктыргач, станциядән жандармнар килеп тәфтиш ясадылар.

[*Тәфтиш – тикшерү.]

Берсе мәетнең паспортыннан гаеп тапкан булды:

– Срогы чыккан, – диде.

Шундагы нимеснең берсе:

– Тяперь савсим бис пашпорта мушна, – диде.

Руслар моның сүзеннән көлештеләр, жандарм сүзне озайтмады. Паспортны алып китте.

Төш алдында Мостафа кешеләр ияртеп килде.

Шәкертебезне станциядән ике чакрым читтә Куянак исемле мосылман авылының зыяратларына илтеп күмдек.

Мәетне күмгәч, Мостафа безне үзләренең тау ташыннан өйгән йортларына бәйрәм сыена алып керде. Яшьләр арасында чагыр турысында сүз кузгалса да, Фәтхулла агай бик нык каршы торды һәм азрак вәгазьләп тә алды.

Без дә, аның сүзен тыңлап, чагыр эчми, сыйланып кына кайттык.

Шәкертебез юк иде инде. Әнкәсе бәйрәмгә дә көткәндер, бәйрәмнән соң да көткәндер, ләкин без аны күмдек. Кайтса паспорты гына иленә кайткандыр.

1912.

СУКБАЙ

Кичкырын җил басылды. Тегермәннәр, берәр тавыш тыңлаган шикелле, туктап калган иделәр. Аларның көн буе әйләнеп-әйләнеп, кич белән шулай хәрәкәтсез генә утырулары, авылның кичке тынлык вә хәрәкәтсезлеге, читләрдәге кырларның ерак-ерак сузылган көе, буш вә җансыз, тын гына ятулары гаҗәп бер моңлы гармония тәшкил итә иделәр. Гүя кич һәммәсе дә эшләрен күндереп, хәл алырга, тынарга туктаганнар, бер көе хыялга талганнар иде.

Кояш иңгән иде инде. Бер тегермән алдында соңгарак калган бер карт үзенең йөген рәтләп маташа, тегермәнче аның янында булыша, бәйләшә... Карт тегермәнчедән разый түгел – онны эресенә. Тегермәнче, әлбәттә, гаепне үз өстенә алмый.

– Ашлык коры булса гына бит он йомшак була; кипмәгән ашлыкны нихәтле йомшакка җибәрәм дисәң дә булмый ул, ташка сылана, – ди. Карт аңар да күнә яза:

– Анысы шулайдыр шул, – ди, – хатыннарга яраса, ярый инде... Ачуланмасалар...

Тегермәннәрдән ерак түгел, яр буйлап: бер кеше авылга таба елыша иде. Кичәнең башлангыч караңгылыгы аркылы аның бите-төсе ачык күренмәсә дә, өс-баш килеше, һәр җирдә еш очрый торган сөренеп йөрүче сукбайлар төркеменнән икәнчелеген әйтеп тора. Аның өстендә кыска тун кебек нәрсә, аркасында зур түгел генә бер төенчек, кулларын каршы-каршыга китереп җиң эчләренә керткән.

Авылга керергә ул бер дә ашыкмый, әкрен генә бара; әле артык караңгы түгел шул, бераз караңгылансын...

– Әнә тагын берсе, – диде тегермәнче, – күрәсең, ничек йомылып кына бара... Ярканат, кичә кошы! Көндез теләнеп йөриләр, кич белән...

Карт элеп алды:

– Урлыйлар дисәнә!

– Юк, нигә урласыннар?! Намаз укып, тәсбих тартып утыралар!

Он белән кайтучы карт авылга кергәндә теге кешенең артыннан җитте. Ул, як-ягына каранып, әкрен генә бара иде: атлы тавышын ишетеп, юлдан читкәрәк кагылды. Карт аны башыннан аягына хәтле карады вә әллә нинди шөбһә, курку хисе белән атын тиз-тиз куалап үтеп китте. «Ходай сакласын; имеш, мәче баласы урынына буып ташлар үзеңне, атыңны эләктерер дә күзе күргән якка сызар...»

Карт шулай уйлый. Теге мескен шул арада нәрсә исәпли икән?

Ул, авылга кергәч, йөрешен кызулатты. Билгеле, бер барып керә торган җире бар кеше шикелле, бер дә икеләнүсез, эре-эре атлап бара, кайбер җирләрдә кар өемнәренә дә сөртенә иде...

Авылда утлар алындырганнар иде инде. Ике якта кар белән яртылаш күмелгән басык вә тәбәнәк өйләрнең кечкенә вә ямьсез тәрәзәләреннән саргылт шәүләләр урам аркылы сузылып-сузылып киткән иде. Менә ул мәчет янына җитте... Мәчетне дә үтеп китте... Артта нечкә вә үткен тавышлы бер эт өреп, алда кайдадыр берсе калын тавыш белән елаган шикелле улый... Менә ул бер өй алдына барып туктады. Өй бер якка салынып тора, тәрәзәләре ватык, эче кабер кебек караңгы... Ул, адашып юлдан сапкан вә кайда барырга белми аптыраган кебек, як-ягына карана, өйгә якын бара, берәр тавыш ишетелмәсме дип тыңлап тора... Бу бит аның үз өе. Үзенең туган-үскән йорты! Монда бит аның анасы, хатыны калган иделәр, аның бит кечкенә кызчыгы да бар иде... Алар кайда соң?

Ул бераз аптырап, исе китеп тора да, кинәт исенә төшә: аның бит, әнә авылның теге башындарак, кияүгә чыккан бер апасы бар. Алар, бәлки, һәммәсе бергә җыелганнардыр.

Барып җитә... Туры керми, элек тәрәзәдән карый. Өй эчендә аның апасы һәм дә ике бала күренә. Башка беркем дә юк... Балалар ашап утыралар, хатын әллә ни тегеп маташа. Күңелсез, арыгайган, картайган...

Ул әкрен генә ишекне кага башлый.

Ишек кагучының кем икәнлеген сорагач, ишек ачыла... Ике кардәш кочаклашып күрешәләр. Ләкин бу күрешүдән ул хәтле шатлык галәмәте күренми, бер-берсен сагынганлыкны күңелсез генә вә билгесезрәк сүзләр белән аңлаталар... Балалар аптырашып читтән карап торалар. Бер-ике минут үткәч тә, хатын зарлану тавышы белән:

– Гали, нишләп соң син болай үзеңнекеләрне ташладың? – диде вә күзләренә яшьләр килеп елый да башлады.

Гали аптыранып:

– Әнкәйләр кайда? – диде.

– Әнкәй үлде... Хатының иргә чыкты.

Гали әллә ни әйтергә теләгән кебек булды да әйтмәде, чыраен үзгәртте; гүя нишләргәдер көчләнә иде – еларгамы, көләргәме.... үзе дә белми. Ә, менә тапты – эссе икән, өс киемнәрен ташлыйсы бар...

Чәй хәзерләнгән иде. Гали фикергә калып эндәшми тора, ике кечкенә кызчык бер дә күзләрен алмый, бик ятсынып, аңар карыйлар. Аның сакал-мыек җитү, чәбәләнгән чәче зур, өстендә керле генә күк күлмәк, төймәләре өзгәләнгән иске тужурка, башында каткан кара кәләпүш иде.

Чәй эчкән арада тутасы әнкәләренең ничек үлгәнлеген, Галинең хатыны ничек вә кемгә иргә чыкканлыгын елап-елап сөйләп утырды. Ул Галидән хәтере калган вә аны шелтәләгән рәвештә сөйли иде:

– Син талак кылганым юк дисең, энем; аны бит мин үзем дә бик яхшы беләм... Мулла абзыйга әллә ничә рәт бардым: «Ул бит ир хатыны, дим, мулла абзый, ничек итеп сез бу эшне тиз генә бетереп куясыз?» «Мөфтидән безгә приказ шулай, ди. Синең туганың әллә кайларда этләр кыркып йөри; дүрт-биш елдан бирле юк үле хәбәре, юк тересе, ди. Кеше баласын алай җафаларга ярамый, ди. Кайтып килсен, яисә акча җибәрсен, ди, без гәзиткә дә язган идек, ди, анда да һичбер хәбәр булмады; шулай булгач, инде, ди, син дә, сеңелем, юк эшләр артыннан куыштырып йөрмә, барыбер инде эш үтте, ди». Эш таба алмый йөрүең турында елый-елый әйтеп карадым, колагына да алмады... Җизнәң булса, бәлки берәр төрле җае да табылыр иде; мин бит хатын кеше, үксез балалар белән үз көнемне дә ничек үткәрим... Менә алар бит, карлыгач балалары кебек, миңа караганнар, барлык ышанычлары, күз текәгәннәре дә мин генә... Үзем дә шуларга карап кына юанам...

Ул башта байтак кына Гали турысында, Гали кайгысын кайгырып сөйләсә дә, ахырда әкренләп үзенең хосусый тормышына күчеп сөйләп китте. Берәр ай гына элек хатыны үлгән бер кешенең аңар яучы йөрткәнен, тик әле барыргамы, бармаскамы дип үзенең бераз икеләнеп торганлыгын да аңлатты. Ләкин Гали бу соңгыларны бер дә әһәмият биреп тыңламый, хәттә күбесен аңламый да иде. Бер колагыннан кереп, икенчесеннән чыгып китә иделәр. Аның күңеле башка нәрсә белән мәшгуль иде. Ул үзен җиңелгән, алданган кебек күрә вә әллә нинди генә бик катгый берәр сүз әйтәсе килә, кемнәрнедер бик кычкырып сүгәсе, орышасы, аларның залим икәнлекләрен күрсәтәсе килә иде. Тик кемнәрне сүгәргә кирәклекне билгеләп очына чыга алмый иде. Кемне сүгәргә... Ул җир азлыктан авылны ташлап китте. Заводка эшкә керде... Забастовка вакытында мастерны кыйнарга теләгән өчен аны ябып куйдылар. Менә төрмәдән чыкканнан бирле инде ул эш таба алмый йөри. Өс-баш ертык, тамак ач...

Ул йокларга яткан чагында:

– Үзем иртә тора алмасам, мине таң белән үк уятырсың, миңа иртә торырга кирәк... – диде.

Ул нихәтле арыган булса да, йокысы качкан иде. Әллә кай вакытка чаклы күзләрен ачып, караңгылыкка карап ятты. Хәтеренә килгән нәрсәләр, һәммә буяулар белән, караңгылыктан килеп чыга тора иделәр.

Яткачтын бераз вакытка кадәр төрле кешеләр вә манзаралар* аның күз алдына берәм-берәм генә килеп торсалар да, ахырда һәммәсе буталып китә. Менә заводлар, трактирлар, пивнойлар, ночлежный домнар, койма аслары, төрмәләр һәммәсе бергә капма-каршык! Әнә аның иптәшләре җырлыйлар, көлешәләр, кычкырышалар, кыйнашалар, исереп койма асларында ауныйлар...

[*Манзаралар – күренешләр, картиналар.]

Бервакыт Гали югары караган көе:

– Тфү! – дип төкереп җибәрде. Авыз суының вак бөртекләреннән беразы үз битенә кайтып төште...

Шуннан соң ул җиңе белән битен сөртте дә, йөз өстенә капланды вә үксеп-үксеп елый башлады....

Иртә белән буранлаткан иде.

Кичә кичне авылга кереп килгән бер кешедән шөбһәләнеп, карт белән сөйләшкән тегермәнче иртә белән шул ук кешенең килгән юлы белән тагын китеп барганлыгын күргәч, берничә адым алга чыгып, тегене күзләде... Аның аркасындагы төенчек кичәге зурлыкта гына иде.

Гали кояш чыгышына таба китеп бара... Тик кояш чыгар алдында күренергә тиешле матур манзараны буран каплаган иде...

1910.

АТА

Алар, бер унлап кеше, ашлык амбарларында кайчагында көнлекләп, кайчагында эш башыннан эшли иделәр. Һәммәсе дә өйләнмәгән яисә өйләнә алмаган кешеләр булып, арада Корбангали генә җәмәгатьле иде.

Аның җәмәгатьле икәнлеге бер караштан ук күзгә ташлана иде: хатынлы кешеләрдә күренә торган бер хәл, бер «күнгәнлек» Корбангалидә бик ачык күренә вә аягындагы киң башлы солдат итекләре, алама вә килешсезлекләренә карамыйча, һәрвакыт аруланып, сөртелеп йөртелгәнлеге, бишмәт вә алъяпкычының да тузган, ертылган бер җире ямалып торганлыгы аның бер оядагы кеше икәнлеген белдереп торалар иде.

Ул иптәшләре, хосусан яшьрәкләре белән артык ваксынмый, аларның уен-көлке, төрле килешсез ләтыйфәләренә* вә бозыклыклар турысындагы сүзләренә бер дә катнашмый, читтән генә чыраен сытып карап тора торган иде.

[*Ләтыйфәләренә – хикәяләренә.]

Алар аз гына эштән бушаган арада да карта белән, яхут «орлянка» чөеп, акчалы уйный иделәр. Әммә Корбангали бу вакытта чикмәненә төренә дә бер читтә сузылып ял итә иде. Оттырган берәрсе, яңадан «аякка басар өчен», аңардан әллә нихәтле инәлеп, ялынып акча сораса да, ул:

– Әллә мин акча ясыйммы! Вәт дурак! – дип кыска гына кайтарып җибәрә иде.

Менә бүген ул гадәтенә хилаф бер эш кылды. Берсе Корбангалигә бүреген заклад салып егерме тиен акча сораганда, ул бер дә заклад алмыйча гына, биш тиен чыгарып бирде һәм дә бурыч итеп бирмәгәнлеген аңлатып:

– Әйдә, хәерен күр... – диде.

Бүген иптәшләре акчалы уйнаганда да, башка вакыттагы кебек читкә китеп ятмыйча, күтәренке бер рух белән кирле-суллы йөренеп тора иде. Иптәшләре әгәр үз "эшләре" белән артык мәшгуль булмаса иделәр, әлбәттә, Корбангалидә бүген "берәр хәл" барлыгын сизәр иделәр.

Бүген төш вакытыннан элегрәк бер бала килеп, аның колагына шыпырт кына:

– Сөенче алырга килдем... – диде.

Менә ул бала аңар бер сөенеч әйткән иде. Корбангали дә көн буе шуның тәэсире белән йөрде. Бүген аңар башка көннәргә караганда яктырак төсле тоела. Тирәсендәге кешеләр дә тупас вә сөйкемсез түгел, әллә ничек мөләем вә башка вакыттагыга караганда сөйкемлерәк күренә иделәр. Кич белән кайткан чагында да, гадәттән тыш ачык чырай күрсәтеп, иптәшләре белән исәнләшеп аерылды. Зуррак урамнарны үткәч, кечкенә генә бер кибеткә кереп, өч кадак алма, ике лимон алды. Кибетченең алмаларны:

– Бик һәйбәт, свежийлар! – дип мактавына каршы Корбангали аның күзенә карап:

– Шундый кирәк тә – вакыты шундый! – дип, авызын ерып көлеп куйды, гүя кибетче аның сөенеченә катнаша иде...

Юлда барганда да, бер дә икеләнмичә, очраган бер кешенең күзенә карый; гүя һәркем дә аның сөенгәнлеген белә, аңар яхшылык тели, аның белән бергә сөенә... Аңар шулай тоела иде.

Шәһәрнең читендә, түбән чокыр буенда, ярты чакрым кадәр бер як кына тезелеп киткән бик иске бер урам бар. Бәгъзе картлар шәһәрнең иң элек шуннан корыла башлаганлыгын сөйлиләр. Бер заманнар бу буйлар, җәелеп яткан зур күлләре, яшеллек вә төрле агачлары белән борынгы бабайларны кызыктырып монда җирләштерсәләр дә, заман үткән саен тәбигать хәле алышына вә борынгы латафат* югала барып, хәзер бу җирләр бик ялангач вә төсмерсез булып калган иде. Чөнки шәһәр зурайган саен артка, тигез якка җәелеп, бу җирләр читтә кала барган, шәһәрнең тирес вә пычраклары да шунда чокыр буйларына түгелгән, теге зур күлнең суы һаман азая, кибә барып, берәр дистә әрсез вә җанҗаллы бакаларга шаулашып, кычкырышып торырлык кечкенә бер сазлык булып калган иде.

[*Латафат – матурлык, нәфислек]

Менә шул сазлыкка каршы гына кечкенә вә бик иске бер өйнең бер бүлмәсендә, хатыны вә бер баласы белән искече бер карт, икенчесендә ирле-хатынлы гына бер эшче тора иделәр. Алар, тегесе дә, бусы да, иртә китеп кич кайта, хатыннары күбрәк вакытларын өй тышында эшләп үткәрә иделәр. Шуның өчен һәрвакытта көндезләре аларның кечкенә вә иске оялары, үлгән умарта төсле бер яккарак чүгеп, тавышсыз-тынсыз гына моңаеп торган шикелле күренә иде.

Бүген ничектер анда көндез дә тереклек әсәре бар иде. Бүген ул йортка кереп, чыгып йөрүчеләр булгалады. Һәм капка алдында торучылар да күренгәләде...

Эшченең бүлмәсе. Кояшның актык шәүләләре сазлыкка каршы тәрәзә аркылы кереп бүлмәнең бер ягына корылган сары төстәге чаршауга төшә вә анда кызарып чуарланып, гүя әллә нинди хыялый көйләр, моңлы җырлар җырлана, борынгы әкиятләр сөйләнә иде...

Кечкенә генә самавыр әллә кайчаннан бирле кайнап, булар чыгарып, өстәлдә утырса да, чәй эчүче юк иде.

Өстәл янында бер карчык әллә ни фикергә калып утыра иде. Чаршау артыннан күрше хатыны чыкты да, карчыкның янына килеп утырды вә бик әкрен генә:

– Мескен, үлмәсә ярар иде... – диде.

Карчык әллә ни әйтмәкче булган иде, Корбангали килеп керде.

– Ә, менә үзе дә кайтты!.. – диде карчык. – Мөбәрәк булсын, Корбангали, улың бар! Нишләп бик озак тордың? Сәрвиҗамал бик көтә инде үзеңне...

Корбангали бүлмә эченә бер кат күз йөртеп алды да, кулындагы төене белән үк чаршау артына керде.

Сәрвиҗамал хәрәкәтсез генә сузылып ята, чаршау аркылы төшкән кызыл шәүләләр белән аның сары вә сулган йөзе әллә нинди хыялый вә кайгылы рәвештә күренә иде.

– Я... ничек... хәлләр?.. – диде Корбангали. Сәрвиҗамал аңарга таба йөзен әйләндерде дә көчләнеп кенә көлемсерәде. Берничә секунд алар күз-күзгә карап, көлемсерәп тордылар.

Алмалар китердем үзеңә... – диде Корбангали вә Сәрвиҗамалның кулын алып, бераз вакыт битенә куеп торды...

Корбангали чишенеп чәй янына утыргач, күршесе искече карт та килеп керде.

Алар бик һәйбәтләп гәпләшеп-гәпләшеп чәй эчә башладылар. Сүз балалар турында китте. Корбангалинең үлгән балаларын сөйли, сагына иделәр. Карчык һәм:

– Фатихың инде унөч яшьтә, Закирың фәлән яшьтә булыр иде... – дип сүзгә катнаша вә ике сүзнең берендә:

– Илаһи, инде тәүфыйклы гомер бирсен! – дип, һаман бәбигә дога кыла иде.

Сәрвиҗамалга чәй илтсәләр дә, ул ярты гына чынаяк эчте. Аның чәй эчмәгәненә Корбангалинең эче поша иде. Бер-ике мәртәбә аның янына да барды. Чынаягына алма, лимон сала, башын тотып карый, хәлен сорый иде.

– Хәзер эчәсем килми. Зинһар мәшәкатьләнмә... – дип, Сәрвиҗамал аны тынычландыра иде.

Чәй эчеп беткәч тә, күршеләре, хәерле кичләр теләп, чыгып киттеләр. Корбангали, көн буе эшләп арганга күрә, озак утырмыйча, чикмәненә төренде дә, тәрәзә буена сәкегә йокларга ятты.

Бервакыт ул ничектер уянды, өстәлдәге кечкенә вә иске лампа сыек вә саргылт якты белән бүлмә эчен күңелсез генә яктыртып тора, карчык чаршау янында, сандык өстендә бөгәрләнеп, балалар төсле җиңел вә тынсыз гына йоклый иде.

Корбангали торды да чаршау артына, Сәрвиҗамал янына барды. Ул бер кулын баш аркылы салган көе сеңеп йоклый, аннан читтәрәк мендәр өстендә бәби ята иде. Корбангали элек аңар колагын куеп бераз тыңлап торды. Ул ишетелер-ишетелмәс кенә сулыш алып, сулыш бирә иде. Соңра Сәрвиҗамалның кулына битен куеп бераз торгач, маңгаен тотып карады вә әкрен генә үпте... Аннан соң, юрган читләрен кымтыргалап, тагын үз урынына килде дә утны сүндереп ятты.

Хәзер яткач та, ул тиз генә йоклый алмады. Әллә нинди җан иркенлеге, шатлыкка якын бернәрсә аның йокысын качырган иде. Хәзер ул үзендә бер көч, бер гайрәт сизә иде. Ашлык амбарларындагы авыр капчыкларны хәзер йон төсле чөеп йөртер кебек була, хәттә, кирәк булса, бөтен тауларны, ташларны әйләндерергә кодрәте җитәр кебек тоела иде. Боларның һәммәсен күңеленә якын булган бер яңа хәят* вә аның сәгадәте* өчен бер дә авырсынмый сөенә-сөенә эшләргә хәзер тора иде. Һәм дә киләчәктә кайчан да булса бик эшлекле вә җитез бер егетнең аңар:

[*Хәят – тормыш.]

[*Сәгадәте – бәхете.]

– Әткәй, син күп эшләдең, хәзер инде сиңа ял итәргә вакыт... – диячәген уйлап, күңеле янә күтәрелә вә гайрәте янә арта иде. Ул егет, әлбәттә, ашлык амбарларында капчык ташучы булып түгел, зуррак эш кешесе булып аның күз алдына килә, бу да үзен «ата» дип белеп, үзендә бер горурлык сизеп ала иде.

1910.

АВЫЛ МӨГАЛЛИМЕ

Бу авылга ул сентябрь 18ендә кич белән килеп төшкән иде.

Төнлә белән яңгыр явып, иртән салкын вә пычрак булды.

Чәйдән соң мулла, мәзин, тагын чал сакаллы калын гына бер кеше аны мәктәпкә алып бардылар. Мәктәп су янында, озынчарак, зур түгел генә бер бина булып, башы кызылга буялган, тәрәзәләре гадәти авыл өйләренекеннән зуррак булса да, үзе черек вә нечкә агачлардан эшләнгәнгә һәм дә бераз кыйшаеп торганга күрә, тышкы яктан әллә нинди иске су тегермәне яисә борынгы алпавыт утарларындагы ташланган флигель төсле килешсез вә кызганыч рәвештә күренә иде.

Эченә кергәч, мулла, таягы белән стеналарга төртеп-төртеп:

– Әйе, – диде, – менә шул җирләре җәй көне тамам кибеп ачылган иде. Узган атна гына әле бик һәйбәт кыстырып төзәттердек, әйе... Җылы булыр дип уйлыймыз инде, әйе. Ул, ягъни мәсәлән, кыш көне мәктәп салкын булса, әлбәттә, ягъни уңайсыз була, әйе. Менә бу бүлмә инде үзегезгә булыр, ягъни мәсәлән, үзегез инде шул бүлмәдә торырсыз. Бераз кечкенә кечкенәлеген... Әлбәттә, инде, ягъни, җәмәгатьсез кешегә артык тыгыз булмас дип уйлыймыз, әйе...

Мәзин мулланың сүзен куәтләп:

– Әлбәттә, ягъни, бер кешегә ул хәтле зур бүлмә кирәкми, – дип куйды.

Мөгаллим һәм аларга игътираз кылмады*, иске генә чемоданы белән мендәр, юрганын кертеп урнаштырды. Мулла бу арада сүзне башкага борып:

[*Игътираз кылмады – карышмады.]

– Үткән елгы хәлфәмез дә яхшы иде. Ләкин бик ходай кеше иде, мескен. Шул хәтле, ягъни мәсәлән, юаш иде, бичара, кыш буе ник кенә бер баланы чиертсен! Түгел ул кыйнарга да сугарга. Балалар, ягъни мәсәлән, тамам азып беттеләр, әйе...

Бу арада әлеге чал сакаллы кеше гырылдаган калын тавыш белән:

– Ул мәчеттә Коръән дә укымыйдыр иде! – дип кыска гына әйтеп куйды.

Мәзин аны төзәтеп:

– Әйе, ягъни, сирәк укый торган иде, – диде. Мулла сүзендә давам итеп:

– Шулай да, мәсәлән, мин аны бик яраткан идем. Ләкин мәхәллә бер дә яратмады, әйе, – диде.

Алар шулай бер унбиш-егерме минутлар сөйләнгәләп чыгып киттеләр.

Бүген мөгаллим көн буе беркая да чыкмады. Әйберләрен рәтләп, берничә җиргә хатлар язып маташты...

Икендедән соң бераз йөрергә чыкты. Су буенда казлар, үрдәкләр кайтырга әзерләнгән рәвештә төзәтенеп-төзәтенеп кенә коеналар, кешеләр дә кичке көйгә басып урам буйлап ашыкмыйча гына кайсы ары, кайсы бире узалар, очраган берсе яңа мөгаллимне ачык кына сәләмлиләр иде.

Ул, башка барыр җир булмаганга күрә, зыяратларга барып йөрде, үзенең шәкерт чакларын бераз исәпләп утырды. Авыл өйләре моннан тагын тәбәнәк вә кечкенә күренә иделәр. Мәктәп бераз кыйшайган көе моңаеп, «я инде кайт, миңа ялгыз бик күңелсез бит» дип, аны чакыра иде. Аның күңеле бик рәхәтләнеп китте: мәктәп, мәктәп белән бергә бөтен авыл аңар караган, аны көтә, кирәксенәләр, бик кирәк, бик мөкатдәс* нәрсә – яктылык, нур сорыйлар.

[*Мөкатдәс – изге, яхшы.]

Шулай итеп бик шатланган көе, ул моннан мәктәпкә кайткан иде. Бөтен кичне ул шул шатлык тәэсире белән үткәрде.

Ул көннән бу көнгәчә бер ай тулды, икенчегә китте. Эшләр шәп кенә рәте белән бара, мөгаллим балаларны бер дә аздырмый, мәхәллә һәм аны бик ярата, һәр җирдә мактап күтәреп сөйләгәнлекләре ишетелә. Еш-еш кына үзен ахшамнан һәм дә ястүдән чыгышлый чәйгә алып керәләр, «китап» сөйләтәләр. Шулай итеп карттан, яшьтән танышлары, мөхлисләре* була башлады. Шул кыска гына вакыт эчендә ул бу авылга тамам ияләшә, бу авыл үзенең туган иле кебек, кешеләре үзенең агай-энесе, кардәшләре кебек, ягымлы, сөйкемле күренә башлыйлар. Шул кыйшайган мәктәп аңар бик газамәтле* бер бина, бер сарай, бер мәркәз төсле тоела, авылның бөтен рухын ул монда тупланган шикелле күрә.

[*Мөхслиләре – иярченнәре, баш иючеләре.]

[*Газамәтле – искиткеч биек.]

Ул кайчагында ястүдән соң бүлмәсеннән чыгып, мәктәпнең залы буйлап йөренә. Бу вакытта аның фикере вә уйлары әллә кайларга оча, аның күз алдында әллә нихәтле авыллар, әллә нихәтле шундый кыйшайган мәктәпләр вә ул мәктәпләр эчендә дә, моның үзе кебек, җөббәләрен* иңсәләренә салган көе парталар арасында йөренеп торган мөгаллимнәр килә. Алар һәммәсе дә тирән фикергә чумган, халыкны ничек ачарга, халыкны аяк өскә бастырырга, халыкны нурландырырга уйлыйлар, алдагы көнне төшенәләр: гали вә мөкатдәс* максатка юнәлгәннәр. Бервакыт болар һәммәсе дә сискәнеп куркып китәләр! Ерак та түгел бер читтә дию төсле бер җанвар тора. «Әй! Сез! Шәһәдәтнәмәләрегез кайда? Ниләр укытасыз?» дип бармак селкә, боларны янап тора. Маңгаенда чынаяк төбе хәтле кокарда!..

[*Җөббәләрен – җәйге пальтоларын.]

[*Гали вә мөкатдәс – бөек һәм изге.]

Мөгаллим бу вакытта үзенең кечкенә бүлмәсенә кереп китә...

...Соң вакытларда мәзин, бу елгы хәлфәне үткән елгы хәлфәгә караганда күп надан дип, һәр җирдә сөйләп йөри башлый...

Бер көн мөгаллим әфәнде гадәтенчә, ястү намазыннан кайткач, мәктәп эченә йөренергә дип чыккан гына иде, берәү каты-каты басып шапылдап килеп керде. Мулла иде. Аның башында семәк очлы* чалма бүреге, кулында калын гына имән таягы, чырае алмашынган иде. Ул кергәч тә, сәләм бирмичә үк, калтыранган тавыш белән:

[*Семәк очлы – нечкә башлы.]

– Син, мулла кеметтин, кайсы авылныкы буласың? – диде...

Мөгаллим аптырап:

– Ник, хәзрәт? Мин... – дип әллә ни әйтмәкче иде, мулла аның сүзен кисте:

– Юк, син кайсы авылныкы буласың да, хәзер нинди авылда торасың, ягъни! Беләмсең шуны? Мин әлегә хәтле чыдадым-чыдадым да, хәзер инде син мине чыдамнан чыгардың; ах, акылсыз, исәпсез!.. Кем кушкан соң сиңа халыкка вәгазь сөйләргә? Кемнең рөхсәте белән сөйлисең? Ягъни мәсәлән, мин сиңа бер мәртәбә сөйләргә рөхсәт бирдем бит, бер мәртәбә, ягъни мәсәлән, беләмсең шуны? Ә син ничә тапкыр сөйләдең инде! Сорау кая да, эзләү кая?! Хәтемне тагын синнән башка укучы юкмыни, ягъни мәсәлән, мәзин укымыймы? Һәр көн сайраган буласың, әйе! Менә моннан ары, мәсәлән, вәгазь сөйләгән булып лыгырдап, халыкка акыл сатасың икән, ул чагында эзең дә булмасын монда, ягъни мәсәлән! Күрше авылдан мулла Фәтхулланың улын чакыртабыз. Аңладың ни әйткәнне? Менә шул!

Ул сөйләгән вакытта мөгаллимгә якын ук торып, таягының башын мөгаллимнең борыны төбендә үк әйләндерә иде...

Ул эчендәге бар ачуын бушаткач, ишекне бик каты ябып чыгып китте. Мөгаллим, ялгызы гына калып, тәрәзә янына барып терәлде, һава болытлырак булса да, азрак ай яктысы да чагылып-чагылып тора, мулла таяк очы белән бозлавык җиргә нык кына бәреп-бәреп, урам аркылы күчеп бара иде. Әнә, мәзиннең тәрәзәләре яп-якты, өстәлдә самавыры кайнап, булар чыгып тора бугай... Мулла анда керде.

Мөгаллим, байтак вакыт тәрәзә янында терәлеп торгач, идән буенда йөри башлады, вә аның күз алдына янә теге авыллар, мәктәпләр, мәктәп эчендәге мөгаллимнәр килә иде. Гүя аларны да мулла абзыйлар шулай кереп сүгеп чыгалар, гүя алар да шулай тәрәзә янына килеп терәләләр...

Ул, бик озак идән буенча йөргәч, бүлмәсенә кереп, чишенми-нитми караватына сузылып ятты. Үзе теләп бернәрсә дә уйлый алмый иде. Әллә нинди бер-беренә мөнәсәбәте булмаган кыска-кыска мәгънәсез әйберләр аның башына кереп-чыгып йөри иделәр. Түшәмдә әллә нинди саргылт күлчәләр* күренә башлады. Бөтен бүлмәне тутырдылар, бүлмә ифрат тыгыз булды! Бервакыт шул сары тап вә күлчәләр арасыннан теге кокардалы нәрсә, тешләрен кыҗырдатып, «Мин бирермен сиңа укыту!» дип, йодрыгын моның күз алдында бутый башлады. Аннан мулла, чалма бүреген очландырып чикәсенә кыңгыр салган, сакал очын авызына капкан көе «Мин сиңа күрсәтермен күрмәгәннәреңне!» дип, имән таягының башын мөгаллимнең борыны төбендә әйләндерә иде... Теге чал сакаллы кеше дә, чыраен сытып шунда артта гына әллә ни әйтмәкче булып тора иде...

[*Күлчәләр – боҗралар.]

1910.

КУРАЙ ТАВЫШЫ

Мин ата-анамны белмим.

Аларны бик шәп киенгән сүрәттә фараз кыла идем.

Гүя алар бик шәфкатьле, бик матурлар... Тик икесе дә хәлсезләр... Әллә нинди, караңгылы-яктылы бүлмәдә бик әкрен, бик көчкә генә сөйләшәләр, сүзләре аңгарылмый... Мөрҗәдә җил сызгырып тора, һәм куркынычлы, һәм моңлы курай уйнаган тавыш ишетелә... Яисә алар әллә кайда кырда, бер-берләреннән ерак яталар. Тагын ук хәлсезләр... Өсләренә нечкә чаршаулар ябылган, күтәрелеп, өрелеп торалар... Чаршауларны җил селкетә, җил сызгыра... Караңгы... Курай тавышы ишетелә, кем уйнаганы күренми...

Үлем миңа шулай тоела иде.

Артыгын уйлый алмый, курка гына идем.

Дәдәм мине яратмый иде.

Аның берничә мәртәбә:

– Син, малай, яхшы булмассың! – дигән сүзләре хәтеремдә.

Мин моңар бик борчыла идем. Аулакка китеп елыйдыр идем. Башкаларның яхшы булып та, үземнең начар булачагыма күңелем әрни иде.

Минем яхшы буласым килә иде. «Яхшы» булыр өчен нишләргә кирәк икәнлеген төрлечә уйлый вә аңларга тырыша идем.

Хезмәтче Фәйзулла агайны дәдәм бер дә орышмый иде.

Мин аны: «Яхшыдыр ахрысы...» дип уйлыйм, ләкин нәрсәсе яхшы икәнлеген белә алмый аптырыйдыр идем. Куллары яргаланган, бер бармагы кәкре, бер күзе аклы, үзе һәрвакыт атларның аналарын сүгә...

Шулай да мин аның турысында начар дип хөкем йөртә алмый идем: начар булса, әлбәттә, дәдәм орышыр иде.

Без чәчү вакытында аның белән кырга, чәчәргә йөридер идек.

Җиңгәем мине бик иртә уята торган иде. Ул миңа ачуланмыйча гына:

– Тор, балакаем... тор, – ди иде.

Мин аны сөядер идем; күзләремне көчкә булса да ачып, тизрәк торырга тырыша идем.

Күп вакытта, без кырга чыккач кына, урман артыннан кояш күренә башлый иде. Бу вакытта инде йокым ачыла, рәхәтләнеп китәм...

Кайчагында Фәйзулла агай миңа аклы күзен генә әйләндереп, калын тавышы белән:

– Нихәл, чәүкә? Йокы ачыламы? – ди.

– Ачыла, – дим.

– Анаң булса, мондый иртә уятмас иде шул. Әнә ничек үзенең кызлары рәхәтләнеп йоклап калдылар! – ди.

– Алар бит кызлар, – дим. Ул басып кына:

– Кызлар шул! – ди дә, көн буе минем белән бер сүз дә сөйләми... Ул сукалый, мин аның артыннан тырмалыйм... Аның киң вә керле аркасы белән кара җилкәсе көне буена минем күз алдымда йөрсә дә, минем аңар эчем пошмый иде. Бәлки көчле вә зур бер кешенең мине бер дә борчымый гына алдымнан йөрүе мине тынычландыра иде. Бу вакыт мин курыкмый идем. Атлар йомшак туфрак өстеннән һаман атлыйлар, һаман баралар. Берсенең камыты бик нечкә ыңгырашкан төсле тавыш бирә, шыгырдый...

Төрле якта кешеләр безнең кебек үк җир каера, мыжгып хәрәкәтләнеп торалар, аннан-моннан тавышлар ишетелгәли, кеше кычкыра, ат кешни... Мондагы тавышлар бере дә эч пошу тавышлары түгел; уйнау, күңел ачу тавышлары да түгел, уй вә өметләр арасыннан чыккан эш тавышлары.

Җиребез башыннан узган кайсы кеше, сүз кушмый үтмәс өчен, Фәйзулла агайга:

– Малайны арытма! – дип кычкыра.

Ул миңа әйләнеп карый да:

– Малай егет ул, – ди. Янә тегеңәр карамый, атларны әйди...

Мин азрак шатланам. Фәйзулла агайның керле аркасы, кара җилкәсе миңа тагын сөйкемлерәк күренә. Байтак эшләгәч инде, ул миңа:

– Чәүкә! Ашыйсы киләме? –ди.

Мин ни дип әйтсәм дә, ул аңар әһәмият бирми – тынарга туктыйбыз.

Ашаганда мин аның кәкре бармагына карамыйм; үзе күрердән оялам. Ашап туйгач, икебез дә дога кылабыз, Фәйзулла агай: аллаһым бәрәкәт, дип бит сыпыра, мин дә аның артыннан шулай әйтәм.

Бәгъзе вакыт ул дога кылгачтын миннән:

– Нихәл, армадыңмы? – дип сорый.

Мин арганлыгымны аңар әйтмим, һәрвакыт:

– Юк, армадым, – дим. Шуннан соң ул артык сөйләшми:

– Атлар солыларын бетергәч, мине уятырсың... – ди вә озын гына киерелеп сузыла да, тиз арада ук хырылдап йокыга китә... Мин ялгыз утырып калам. Бу вакыт миңа бик күңелсез була.

Тирә-яктагы чәчүчеләр дә һәммәсе эштән тукталган. Аяк өстендә кем дә күренми. Анда-монда атлар гына икәү-өчәү бергә киңәшеп, серләшеп торган кебек күренәләр. Тәбигать терелеп бетмәгән. Кошлардан чыпчык яисә сыерчыклар гына чырылдашкалап үтәләр яисә ала карга ачы тавышы белән каркылдап уза. Аның сөйкемсез ачы тавышына атлар ашаган җирләреннән туктап караналар, мин искәртмәстән, ни булды дип аптырап, Фәйзулла агайга карыйм... Ул хырылдап ята, йоклый ахрысы. Ләкин керфек араларыннан күзләре күренә, икесе дә аклы кебек, хәрәкәтләнәләр. Мин тагын куркам... Бервакыт мин шулай аңар таба карап тора идем, ул кинәт авызын ершайтып, чырае көлгән рәвештә булды. Аһ, бу сөйкемсез көлеш! Мине бөтенләй изде, чәчләрем үрә торды, түбәмнән бозлы су коелган кебек булды. Курыкканымнан торып бер читкә китеп утырдым.

Моннан соң ул йоклаганда мин аңар карамый бер читтәрәк, авыл якка карап утырадыр идем. Авыл янындагы тау өстендә ике җил тегермәне бик ерактан күренә иделәр. Алар минем зиһенемне адаштыралар... Миңа алар җанлы кебек тоела иделәр. Кайчагында мөгезләрен сузып, нидер тыңлаган төсле, тик кенә торалар. Бу вакытта әллә нинди кодрәт кәҗәләре төсле җанварларга ошыйлар. Яисә бер урында җиңнәрен селкетеп, кулларын бутап-бутап шаярган балалар төсле котырып чыгалар... Аһ, бу шаярган "дию балалары" ерактан нихәтле минем эчемне пошыра иделәр. Бу вакытта атларның бер көйгә кыштырдашып ашаган тавышлары, Фәйзулла агайның хырылдавы, коры җилнең ыжгыруы арасыннан курай уйнаган тавыш ишетелә иде, анам-атам да шунда булган кебек тоела иде. Тик күрми генә идем...

Фәйзулла агай йоклап торгач:

– Әйдә, бетерик тә, кайтырбыз... – ди торган иде. Ул мине күңелләндерер өчен моны әйтә иде. Тагын кичкә хәтле бер дә сөйләшмичә эшлидер идек.

Тик бу вакытта борын үтә генә көй чыгаргалап йөри иде ул. Бу чакта миңа күңелле буладыр иде.

Без авылга кайтканда, кояш түбәнләнеп кызарган була иде. Тегермәннәр яныннан үткәндә, мин инде тынычсызланмый идем: Фәйзулла агай әкренләп җырлый, мин тыңлап кайтам. Аның җырларына мин әллә нинди мәгънәле, серле сүзләр, хакыйкатьләр кебек карыйдыр идем.

Ул бер җырында:

“Төннәр уртасында үкереп елый

Буйга гына җиткән кыз бала», – ди. Мин шул турыда юл буенча уйлый киләм: «Ни сәбәптән болай төн уртасында үкереп елый икән? Алар һәммәсе дә шулай төн уртасында елыйлармы?.. Әнкәләре сизәме, юатамы икән? Ачуланмый гына юатасы иде. Алар бит гаепле түгел: Фәйзулла агай да аларны сүкми, кызганып кына җырлый...»

Безгә дәдәм үзе капка ача, җиңгәм дә, Гөлниса белән Фатыйма да шунда булалар.

Җиңгәм ачык йөз белән минем турыда Фәйзулла агайга:

– Хәсәнемне син арыткансыңдыр инде, юләр нәрсә! –ди. Миңа:

– Әйдә юын инде тизрәк, ашыйсың да килә торгандыр, бәбкәм... – кебек сүзләр әйтеп, ягымлы гына каршылый иде. Дәдәм:

– Аздырма, аздырма үзен, Фәйзулла! Ничек, ялкауланмыймы, карышмыймы? Юкса, мин үзен!.. – ди.

Җиңгәм аңа ачулана:

– Я, булыр, саташкан! Баланың күңелен бозып сөйләнәсең шунда... – ди.

Минем күзләремә яшьләр килә, көчкә генә еламый түзәм.

Фәйзулла агай:

– Малай егет, өйләнәсе генә бар... – ди.

Җиңгәй минем аркамнан кагып көлә, мин оялып өйгә кереп китәм.

Минем юынган җиремә килеп, Гөлниса белән Фатыйма бер-берсен бүлеп-бүлеп миңа хәбәрләр сөйлиләр: кайда әнкәйләре белән кунакка барганнар, бәпкәләрне ничек карга ала башлаган, әткәләре ярминкәдән нинди уенчыклар китерергә әйткән, – тиз генә сөйләп өлгерергә тырышалар.

Кич тиз уза, иртән тагын җиңгәм уята, тагын тиз генә торырга тырышам...

Чәчү беткән иде инде... Бер көн Фәйзулла агай хәстәләнеп өенә китте. Шуннан соң аның хатынын бер-ике мәртәбә күрдем. Дәдәмнән акча сорарга килгән иде. Аның хатыны үзеннән биек, үзеннән матур иде, тик киемнәре начар. Менә җиңгәмнең күлмәкләре шәпләр!

Без бервакыт җомга көнендә җиңгәм, Гөлниса, Фатыйма урманга җиләккә бардык. Җиңгәм миңа яңа күлмәк-ыштан, күк кәләпүш кидерде. Гөлниса белән Фатыйма да бик киенгәннәр иде. Көн бик һәйбәт, аяз, урман тәбәнәк, яфрак вә чәчәккә күмелгән, күз камашырлык якты, эссе. Агач, чәчәк исләре мигә үк тула, рәхәтләндерәләр; төрле сандугачлар, Гөлниса белән Фатыйманың мин кырдан кайткач ашыгып-ашыгып хәбәр сөйләгәннәре кебек, әллә ничәсе бердән сайрый, иң нечкә кылдан алып төрле көй, төрле тавыштан гаҗәепле бер матур гөрелте чыга: әллә кайларда чылтырап аккан елга тавышлары, әллә нинди хатын-кызның бик нечкә, бик матур каһкаһәләре, бишек тирбәткән көйләр, әллә кайлардан ишетелгән көтүче кычкырыклары, күктә уйналган әллә нинди шатлык көйләре, курай тавышлары, чиксез-кырыйсыз матурлык, сафлык, югарылык көйләре... Бу вакытта атам-анам да гүя әллә кайда, бик еракларда шатланалар...

– Хәсән, Гөлниса, сез миннән ерак йөрмәгез, адашырсыз... – ди җиңгәм. Ул үзенең ал күлмәге, матур чырае белән бик зур гөл чәчәгенә ошый, ифрат та сөйкемле!.. Кайбер җирләрдә агач ботаклары аңар тимәсен өчен, ул үткәнче тотып торам, аңар күрсәткән шул кечкенә хезмәтемә җаным белән рәхәтләнәм... Аның аяк астына чәчәкләр түшисем килә...

Без өйгә кайтканда, көтүләр килә иде. Дәдәм капка алдында күңелсез генә тора, – безнең җиләкләргә дә бер дә исе китмәде. Гөлниса белән Фатыйманы да бер дә мактамады, сөймәде. Җиңгәм белән сөйли калдылар, без өйгә кердек. Ишек ачык иде. Соңыннан җиңгәмнең:

– Үлгән икән мескен!.. – дип кайгырып кергәнлеген ишеттем.

Ул өйгә кергәч:

– Фәйзулла агагыз үлгән икән... – диде. Гөлниса белән Фатыйма икесе бердән:

– Әни, чынмы үлгән? Әни, ник үлгән, ә? – диештеләр.

Мин дә, җиңгәм ни әйтер икән дип, аларның болай сорауларыннан разый булдым. Җиңгәм:

– Чын булмый ни... Юкларны сорашмыйлар... – диде.

Артык алар да сорашмады, җиңги дә ул турыда безгә бер сүз дә сөйләмәде. Шулай да минем урман рәхәтләрем тузанга тузды, күңелемә Фәйзулла агай килеп утырды...

Моннан соң байтак вакытларга кадәр әлеге караңгылы-яктылы бүлмәдә ике кеше түгел – өч хәлсез кеше ята башлады: өчесе дә аңлашылмаган тел белән бик әкрен, көчкә сөйләшәләр, мөрҗәдән җил сызгыра, тәрәзә төбендә һәм куркынычлы, һәм моңлы курай уйнаган тавыш ишетелеп тора... Яисә, мәгълүм булмаган әллә кайлардагы кырда, бер-берләреннән ерак яткан хәлсез кешеләр дә икәү генә түгел – өчәү. Өсләренә нечкә чаршаулар ябылган, күтәрелеп, өрелеп торалар... Җил селкетә, җил сызгыра. Караңгы... Курай тавышы ишетелә, – кем уйнаганы күренми...

1912.

КОЗГЫННАР ОЯСЫНДА

Ничек сәгать алты, гудок янә үзенең гадәтенчә дәҗҗәл кебек акыра, – янә хәрәкәт, янә мәхшәр кебек кайнашу... Шахтерлар, әллә ничәшәр хокыб* тамукта янып чыккан гонаһлылар кебек, кара кисәүгә әйләнеп, арыган, күңелсез хәлдә, заводтан казармаларга кайтып киләләр. Казармалардан шундый ук, яисә аз гына ким кара кешеләр, үз чиратларында әкрен, күңелсез генә заводка җыелалар иде. Алар бу вакытта гадәтчә салкын, күңелсез булалар. Гудок тавышы да аларга яхшы тәэсир итми. Җир өстендәгеләре әле йокыда булалар, – беренче гудок ике минут кадәр ачы тавыш белән акыра, алар йокыларыннан уяналар, – «бет, дәҗҗәл!» – ди кайберсе.

[*Xокыб – 80 мең ел.]

Шахтер җир шарының корты; аңа көн юк, төн юк, – казый, тишә, җирнең эченә керә... Ни өчен? Билгеле, гадәти корт кебек үк, ашар өчен.

Тәбигать матурлыклары, иртәнең саф һавасы, урман, кырларның гүзәл манзарасы*, кояшның ул алтынлы-көмешле нурлары һәм башкаларның һичберсе белән дә шахтер ләззәтләнә алмый. Бервакыт чынлап итеп боларның барлыгына да ышанасы килми, бары болар хыялга кереп чыга торган буяулар гынадыр дип буталчык бер хөкем бирә башлый. Чөнки аның эшлекле тормышы җир өстеннән, матурлык, мәйданыннан йөзләрчә сажин төптә, туфрак астында үтә.

[*Манзара – күренеш.]

Җәнүби* Россия губерналарыннан, башлыча җир күмере оясы булган Екатеринослав губернасында 1829 елдан бирле бер француз компаниясе тарафыннан эшләтелә торган «Ширбинский күмер учакларында эчке Россиядән барган татар эшчеләре дә байтак бар иде. Боларның күп өлеше Казан белән Сембер, калганы да Вятка белән Нижегород губерналарыннан барган кешеләр иде. Монда барлыгы җиде-сигез йөзләп эшче булып, күбесе украинец, аннан калганы Россиядән барган һәм кайтмый торып «бозылган» халык...

[*Җәнүби – көньяк.]

Татарлар үзләренә аерым, шахтаның төшлек ягындагы казармаларында тора иделәр. Соңгы елларда болар өчен бер имам (мулла) билгеләнде; аның турында түбәндә берничә сүз язылачак.

Бу төшлек казармаларның көнбатыш ягыннан иң читтәгесендә байтак кына кеше урнашырлык булса да, соңгы елларда монда торучылар унбиш-егерме арасында гына була иде. Җәй вакытларында болар тагын азая иделәр. Башка казармаларда урын табылганда, ни өчендер монда керергә берәү дә теләми, керсә дә башка җирдә урын эзләп, тизрәк моннан күчү җаен карый иде. Бу казарманың ишеген ачкач ук, ни өчендер һәркем үзендә сүз белән аңлатуы мөмкин булмаган бер күңелсезлек сизә иде. Күрше казармаларда торучылар бу казармага «Козгыннар оясы» дип әйтә иделәр, һәрбер яңа ишеткән кеше дә бу казарма өчен шул ук яисә шуңар бик якын бер исемнең үзенең дә тел очында ук торганлыгын хис итә иде.

Бу казармада җәен, кышын, һәм дә күп еллардан бирле тора торган берничә кеше бар иде. Казармага гадәтчә болар ия иделәр.

Насрый Гомәрев – дүрт ел инде китми тора иде. Ул кырык биш яшьләрдә, шактый озын буйлы, шуның белән бергә туры сынлы, нык гәүдәле бер кеше иде.

Гадәттән тыш яссы һәм кансыз йөзенең урта бер җирендә биек һәм бераз бөкре борынының төбе һәрвакыт бераз юешләнеп тора; тирәләре канлы, зур һәм акаюлы күзләреннән һәрвакытта бите буенча яшь ага. Авызы тик торганда хәзер еларга торган төсле, ирен очлары түбән иелеп торалар. Мыек һәм сакалы, корылыктан үсә алмыйча җиргә сырышкан үлән төсле, бары берничә бөртек кара кылдан гыйбәрәт иде. Йөргән вакытта бер иңбашын төшеребрәк, озын һәм каба кулларын һич хәрәкәтләндермичә ике ягына аскан күсәкләр кебек салындырып, акрын һәм эре генә атлап йөри иде. Якшәмбе һәм башка эшсез көннәрдә, әгәр эчмәсә, көне буе теш арасыннан ыжылдатып әллә нинди, күңелгә кайгы сала торган көйләр тартып, һаман шул берничә төк сакалын бармак очлары белән кармаштырып, казарма эчендә тәрәзәдән тәрәзәгә туктап йөри. Кич булса, күп вакытта казарманың көнбатыш ягында кирпеч стенага аркасы белән сөялеп тезләрен кочаклый һәм казармадан йөз сажиннар читтә ялпакланып киткән чокырдагы буада су коенучыларны сәгатьләр буенча карап көй тартып утыра... Бу күренеш аның күңелен моңландыра. Кояшның кызыл нурлары чагылып кан төсенә кергән буа суына яшь эшчеләр ялангач көенчә йөгереп килүләре белән ничек итеп сикереп төшә һәм чумып китәләр... Чокырдан ары ике-өч чакрым ераклыкта тау аркылы сузылып торган берсе биек, берсе тәбәнәгрәк ике дәнә завод мөрҗәсе янына кояш ничек итеп кызарып яшеренә һәм ничек итеп караңгы төшә... Насрый бу күренешләрне карап уйланып утыра иде. Күп вакытта ул монда бик озак утыра, ул казармага кергәндә, башкалар инде йоклаган була, ул да чишенмичә генә ятып йоклый иде.

Ул кайчагында атналап эчеп ята иде. Андый вакытта ул, бөтенләй эшкә кул селтәп, гүяки кояшка да: «Әйдә, беразга миннән башка гына буаны кызартып-кызартып батып кара», – ди торган иде. Чөнки эчкән чагында ул казармадан да чыкмый, хәттә көй тартуны да ташлый иде. Аракыны дару эчкән төсле җитди һәм тыныч кына эчә-эчә дә, авып йоклый иде. Тора – тагын шул эшендә...

Күрше казармада торучыларның күбесе Насрыйга кырын карый иделәр.

Кайчагында аның моңланып көй тартканын ишеткәч, ачу белән:

– Бетми дә зобани! Кайчан бетәр икән шул шыңшуы! – ди иделәр.

Ләкин «Козгыннар оясындагы» кешеләр алай түгел. Аларга Насрый сөйкемле күренә. Алар арасында Насрый шактый игътибарлы иде; бәлки шуның өчен дә башка казармаларның халыклары арасында боларның игътибары юк, һәммәсе «ташландыклар» дип хисаплана иделәр. Аның үзалдына бертөрле ир тәбигатьле икәнлеге искә алынса, үзе белән бер шешәдән эчә торган иптәшләренең аңар хөрмәт итүләренә гаҗәпләнергә дә урын юк. Хәттә эчке белән артык чуалмый торган Госман карт та Насрыйга бер атаның үз баласына караган күзе белән карый иде. Кайчагында Насрый берничә көннәр эчеп изелгәч кәефсезләнеп утырганда, ул:

– Их, Насрый энем, Насрый! Бетерәсең инде башыңны!.. – дип кайгыра иде.

Госман карт та шахтага Насрый белән бер елда килеп, ярты ел торганнан соң хатынын чакырткан иде. Аның буе кыска, аркасы тиешеннән артык бөкрәеп тора иде. Казарма халкы аны "карт" дип кенә йөртә иделәр: вакыйгда да* яшь түгел иде: илле биш, алтмышларда булгандыр. Ул йөргән чагында сул аягын бераз сөйрәп ала иде: шунлыктан, барырга да, бармаска да уйлап икеләнеп барган төсле күренә иде. Эш турысында ул үзен артык көчләми иде. Икенче дәрәҗәдә пласт кисәрлек көче була торып, забой астыннан күмер тартуны да авырсынып эшли иде; чөнки ул инде нык алҗыган иде. Эшләп чыккач, хатыны су коеп битен-башын юдырган чакта:

[*Вакыйгда да – чыннан да.]

– Бөтенләй тәкатьтән калды кеше... – дип сөйләнә иде. Аның болай сөйләнүе башкаларга кызык тоела. Арадан берсе: «Менә карт лудыр», – ди дә, һәммәсе кычкырып көлеп җибәрәләр. Карт шул арада:

– Нәрсә генә әйтә идем әле, Мәрьям... – дип, гүяки әйтергә теләп тә хәтереннән чыккан берәр сүз эзләргә керешә, ләкин сүзен таба алмый иде. Ул сүзне кызу сөйли һәм «инде»ләрне күбрәк ычкындыра иде. Мәрьям белән аларның никахларына алты гына ел иде. Бу никах картның беренче никахы, әммә Мәрьямнең, элекке ире аергач, берничә еллар тол булып торганнан соң булган икенче никахы иде. Мәрьямнең яше утыз бишләр тирәсендә генә булса да, карашта байтак өлкән күренә иде. Битләре яхшук зур, борын уртасы батыграк, иреннәре калын, күзләре кечкенә иде. Күзеннән түбән сул битендә төзәлгән бер җәрәхәт эзе дә бер карашта ук күзгә ташлана иде. Гәүдәсе тупасрак, аяк-куллары да аю тәпиләренә охшый төшә иделәр. Аның гадәттән тыш оялчанлыгы аңар ниндидер ягымлылык бирә иде. Казарма кешеләре күп вакытта мыскыл итә иделәр.

Кайчагында Мәрьям, карты белән икәүдән-икәү калгач, болардан зарлана башлап:

– Менә, алла каргаганнар. Мыскыл итәләр, – ди дә, артык бер сүз дә әйтә алмыйча ярсып-ярсып елый башлый иде.

Ул чагында карт, күңелендә уянган нечкә бер шәфкать хисе белән:

– Елама, сабыр ит инде... Тиздән китәрбез... Монда инде торырлык хәл калмады... – ди иде. Ләкин көн көн дә үтә, алар һаман тора иделәр.

Алар бер-берләренә бик нык якынлык хис итә иделәр.

Кайчагында карт, Мәрьямгә:

– Тагын бераз акча эшлик тә, авылга китик... Тегермән корырбыз, – дип куя иде.

Аңар каршы Мәрьям:

– Мин бит иген эшләргә дә бик яратам... – ди иде. Аларның уйлары бер-берләренә ачык билгеле булганга, тегермән кору турында да, иген чәчү турында да артык сүз озайтмый иделәр. Моның шикелле өзелеп җитмәгән карарлар: башланып кына тукталган киңәшләшүләрдән соң, бу ике, кыршылып искергән, изелеп арыган мәхлуклар эчләреннән нәрсә уйлый, тормышның нинди матур күренешләре аларның хыяллары алдында очып йөри иде икән?

Хәлил Моратов монда артелыщик иде. Яше кырыкларда булгандыр. Госман карт белән Насрыйдан башкалар аңар Хәлил абзый ди иделәр. Эчәргә һәм көләргә бик ярата торган кеше иде. Үзе көлкеле сүз сөйли алмаса да, кеше чыгарган көлкегә катнашырга хәзерләнеп кенә тора иде. Числоның берендә һәм унбишендә конторадан алып ике казармада эш хакын ул өләшә иде. Менә шушы акча өләшү заманнары гына аны «Хәлил абзыйлыкка лаек итеп күрсәтә ала иде. Ул бу вакытта көлеп маташмый. Йөзендәге тынлык бик нык җитдилек аңлата иде. Хисабы һәрвакыт туры чыга торган иде. Ул Насрыйдан да монда бер ел элек килеп илгә кайтмый тора иде. Хатынының үлгәнлеген һәм авылда бер кыз баласы калганлыгын сөйли иде. Актыгында:

– Мин бик бәхетсез кеше... – дип авыр сулап куя иде.

Ул болай итеп күңелсезләнгән чагында, аның якташы Габделхәй:

– Дошман бәхетсез булсын! Син нигә бәхетсез буласың? Государственный дума аракы сатуны туктатканы юк бит әле! Бер дә кайгырма! – дигән шикелле сүзләр белән тагы аны ачып җибәрә торган иде.

Габделхәй урта яшьтә, буе кыска, башы зур, колаклары киң, кул-аягы тупас, кечкенә генә сары сакаллы, бала кыяфәтендәрәк бер кеше иде... Кинаяләп, койрыклап сөйләргә һәм үзен бик үткер күрсәтергә тырыша. Бәхәсләшергә бик ярата, сүз көрәштереп кешегә сүз бирмәүдән бик нык ләззәт таба торган иде. Госман карт белән алар еш кына бәхәсләшә иделәр. Бервакыт «мадам» дигән сүз турында берничә көннәр кызып-кызып сүз көрәштерделәр. Госман карт әйтә:

– Мадам дип әйткән сүз безнеңчә абыстай дигән сүз була.

Габделхәй аңар авыз ачарга да бирми.

– Мадам – фахишә ул! – ди.

Габделхәйнең башка бәхәсләре дә шуның төслерәк була иде.

Менә «Козгыннар оясы»нда торучыларның аерымрак урын тотканнары шушылар инде. Калганнарын икегә аерып, яртысын Хәлилнең бер ягыннан Насрыйга, икенче ягыннан Габделхәйгә таба терәп китәргә кала.

Үзенә аерым бер урын тота торган берәү бар икән әле.

Садрый – кечкенә колаклы, яшькелт күзле, чалыш аяклы, утыз бишләр чамасындагы бер кеше. Менә бу кеше турында Госман карт бервакыт: «Шайтандыр бу!» – дигән иде. Шуннан соң һәркем аңа шушы кушаматны әйтә башлады: «Шайтан», вәссәләм.

Ул очы югары күтәрелгән борынының тишекләрен киереп, һәрвакыт көләр өчен ачылган ике кабатлы калын иреннәрен каплап, бөтен көче белән чын-җитди күренергә тырышкан чагында да кәҗә күзләренә охшашлы түгәрәк яшькелт күзләреннән кешене мыскыллау, кешеләрдән шаярып көлү чәчкән төсле күренә иде. Габделхәйне – «Мыкалкүф», Госман картны – «Микиш», Насрыйны – «Җиназа», Мәрьямне «Хава анабыз» дип атый. Башкаларга да шулай, төрлесенә төрле кушаматлар әйтә торган иде. Ул һәр сүздән бер көлке, һәр көлкедән берәр әдәпсезлек чыгара. Госман карт белән Мәрьям аны бер дә яратмый иделәр. Насрый аңар илтифатсыз салкын.

– Әйдә, бабай! Актык гудок...

Бу – Госман картның иптәшләре, салазкачы малайлар, аны чакырып үтеп киттеләр. Ул шахтага төшә торган күмерле киемнәрен кигән, лампасына май салып маташа иде, Мәрьямгә:

– Актык гудок, мин киттем... Кара, яткан чагында ишекне эчтән бикләргә онытма... – дип сөйләнә-сөйләнә көрәге белән лампасын тотып чыгып китте. Мәрьям аны озатып, артыннан карап калды.

Ул вак атлап тиз барырга тырыша иде. Башындагы ертык фуражка (украинецлар мыскыллап йөдәткәнгә күрә, алар кәләпүш, бүрекне казармада гына кия иделәр), өстендәге әллә ничә ямаулы каешланып беткән кыска киемнәр белән ул Мәрьям күзенә үксез бала кебек кызганыч күренә иде. Мәрьям аның бу килеш ашыгып-ашыгып барганын бераз карап торгач, әллә нәрсә оныткан төсле уңайсызланып китте... Картның артыннан куып барып, башыннан сыйпарга, яисә нинди булса берәр ягымлы сүз әйтергә тели иде шикелле. Ул арада Госман карт башка шахтерлар арасына катнашып китте.

Каралып беткән сәләмә шахтерлар рудник тирәсендә даръя кебек дулкынлана, кайный иделәр. Көннең кызулыгы кайта башлаган булса да, сулыш алырга авыр иде. Гүяки таш стеналардан, җир астыннан чыгарылып өелгән әллә ничә мең вагонлык күмер тауларыннан һәм болытларга таба сузылган мөрҗәләрдән көйгән ис – нефт исе белән катыш эсселек чәчелеп тора иде.

Мәрьям, картын күздән югалткач, бераз каранып торды да, үзләренең алачыгына кереп китте.

Урам төсле ике рәт тезелеп киткән казармалар алдында нечкә тактадан эшләнгән һәм һәр казарма өчен бүлем-бүлем итеп ясалган алачыкларның берендә җәй көннәрендә Госман карт белән Мәрьям тыныч кына урынлашып тора иделәр. Бу алачыкта ишектән сул якта түшәм ягалый ук чөйгә эленгән иске бер скрипка белән карават турында кадакка эленгән тәсбихләрдән башка күзгә ташланырлык артык әйбер юк иде. Бары иске-москы, әйле-шәйле...

Мәрьям кереп утырды. Нәрсәдер уйлый иде. Күзләре сөзелгән килеш, скрипкагамы, яисә тәсбихларгамы карый, – аермачык билгеле түгел иде. Байтак кына шул көе утыргач, урыныннан торды. Нәрсәгә тотынырга белмәгән төсле як-ягына каранды да, ишек янындагы керләр корзинкасына күзе төште һәм аны алып чыгып китте.

Ул һәр ике-өч көндә бер тапкыр керләр алып, тыныч вакытта гына елгага төшә һәм берәр сәгать чамасы вакытта керләр чайкап, юып, рәхәтләнеп кайта иде. Бу җирләр аңа бик үз тоела иде. Монда ул саф тәбигать арасында берәр сәгать булса да, бик күңелле яшәү белән яши иде. Монда аның бала чагында су буйларында уйнап рәхәтләнүләре исенә төшә. Монда бытбылдык, тургай тавышлары аның кыз вакытта үзенең тиңдәшләре белән урак урып, печән җыйнап йөргән заманнарын искәртә иделәр.

Керләр күтәреп бара торган Мәрьямне күрсәтеп, Садрый:

– Карагыз, кара, Хава анабыз, аю анасы бара... Аяк астына эләгә күрмәгез. Алла сакласын, изрәтеп ташлар, – диде.

Алар хәзер эштән кайтып казарма ышыгында, үлән өстенә утырышып, чәй эчәргә керешкән иделәр. Хәлил аякларын бөкләп туры гына утырган, Насрый терсәге белән җиргә таянып уңайсыз рәвештә сузылып яткан иде. Ул гадәтенчә тонык чырайлы күренә; урыны уңайсызлыктан булса кирәк, төрлечә кузгалып маташа иде.

– Аю анасы диген ә... Аның яратылышы шулай... Нихәл итәсең... Бик юаш хатын, бичара... – диде Насрый.

Насрый бу сүзләрне әйткән чакта башка нәрсә турында уйлаган кебек күренә иде.

Кояш инде түбән булып, төсе кызыл, күләме шактый зур күренә иде. Көнбатыш як ачык түгел. Кояш шәүләсе кызарткан оешык болытлар фикергә калган төсле күренә иделәр, һава тын, завод торбаларыннан кара төтеннәр, әкрен генә тузылып, кыекланып китә иделәр.

Завод тирәсендә хәзер күп халык кайнашмый, сирәк-мирәк кенә кешеләр күренгәли иде.

Заводтан бу якка таба бер кеше килгәнлек күренде. Кыска гына таяк тоткан, озын гына аксыл җиләнле, кара бүрекле, сирәк кенә сары сакаллы бу кеше Хөсәен мулла иде. Бу кеше Нижегород губернасыннан булып, бервакытлар Кәсим каласында үз алдына гөжләгән бер мәдрәсәдән уртакул бер «моназыйр»* «тәүфыйклы» гына бер хәлфә булып чыккан һәм чиксез зур өметләр белән бәхет эзләргә чыгып, ниндидер дулкыннар белән шушы шахтадан дүрт чакрымдагы тимер юл станциясенә килеп ташланган...

[*Моназыйр – бәхәсче, бәхәскә оста.]

Станция буфетчысы касыймлы карт белән болар ничектер килешеп китәләр. Йомшак авызлы, тәбәнәк кенә, ачык кына, чалышрак аяклы касыйм туташы белән таза гәүдәле, шадрарак йөзле «хәлфә абзый» өйләнәләр. Хәлфә өч бала укыта. Хәлфә буфетта утыра. Хәлфә кымыз ясый. Актыгында унбиш сум жалованье белән шахтада мулла була.

Аның мулла булганына хәзер өч ел инде.

Ул башта эшчеләрне коры тотмакчы булды: ник намаз укымыйлар, ник акча уйныйлар, ник эчәләр? Өсләренә күкләр күкрәтә иде. Ләкин тиз арада ул уңышсызлыкка очрады.

Бер бәйрәм көнендә эшчеләрне җыйнап намаз укытты. Намаздан соң бик шәпләп вәгазьгә кереште. Иман, гыйбәдәт, «күркәм холыклар» турында озак кына сөйләгәннән соң:

– Җәмәгать! Тыңлагыз сүземне, хата юлдан барасыз... Отыш уйныйсыз, эчемлек белән харап буласыз, күңелләрегез үлә, калепләрегездәге* мөкатдәс нур чаткысы сүнә! Менә сезгә актык сүзем, – дип башлады... Моннан соң мулла абзый:

[*Калеп – күңел.]

– Тыңласагыз тыңлагыз, тыңламасагыз, мин сезнең мондый бозыклыкларыгызга шаһит булып тора алмыйм, китәм! Әгәр менә бу эшләрне эшләмәскә вәгъдә бирсәгез, китмим, вәгъдә бирмисез икән, бер көн тормыйм, китәм! – диде.

Бу соңгы сүзләре белән ул үзенең тыңлаучыларына бик зур тәэсир ясавына һәм алар: «Китә генә күрмә инде, хәзрәт, ни теләсәң шуны эшлибез, һәммә нәрсә син дигәнчә булыр», – дип әйтәчәкләренә бик нык ышана иде. Ләкин эш ул уйлаганча чыкмады, «җәмәгать» авыр бер мәсәлә чишү белән мәшгуль булган рәвештә эндәшми утырды. Ул тагын да:

– Я, ни җавап бирәсез? – диде.

Тагын эндәшүче булмады. Җәмәгать арасыннан иң элек тәүфыйклырак дигән берәү, аннан икенче, өченче кешеләр урыннарыннан тордылар.

– Иртән без эштә булырбыз, хәзрәт. Китсәгез, инде хуш иттек... – дип мулла белән саубуллаша башладылар.

Алар шулай итеп бер-бер артлы торып саубуллаша башлагач, мулла абзый йөткеренде, тамагын кырды... Бугазы кысылып, буылган кеше төсле көчләнеп, әллә нәрсәләр сөйләнде... Ул әле иртән үк китмәячәген аңлатып маташа иде.

Мулла китмәде. Ләкин шул, әлеге уңышсыз «китә башлауның» ачы нәтиҗәсе буларак, аның белән эшчеләр арасында кап-кара бер бушлык ачылды. Мулланың йөрәге урынында тормый, бик кызу тибә, эшчеләрнең «бозыклыкларын» күрмәмешкә салыша башлады. Эшчеләр дә, аңар кирәксез, артык бер мәхлукка караган күз белән кырын һәм салкын карый иделәр.

Ул хәзер конторадан эре генә кыяфәттә килә иде. Хәлилләр турысына җиткәч, сәләмне дә гадәттәгегә караганда кычкырыбрак һәм сәләм артыннан ук сүз ялгап китә торган тавыш белән биреп куйды. Ләкин ни өчендер сүз кушмады һәм, бу бушлыкны тутыру өчен, сул кулы белән иңсәсен сыйпап бүреген алгарак төртте дә, кулындагы таягын бутап-бутап үтеп китте.

– Акча алып килә, – диде Габделхәй, – эштигерлар белән бергә эшчеләрдән бер көн элек ала бит, нишләрсең...

– Көч куймаган, харам акча! – диде Насрый. – Беләсең аңар ни өчен акча бирәләр?

Габделхәй уйлап-нитеп тормыйча гына:

– Мулла ул, шуның өчен, – диде.

– Юк, белмисең, һәр көн ул бер-ике рәт безгә сәләм бирә, – бары шуның өчен генә.

Хәлил көлеп җибәрде:

– Ха-ха-ха!.. Гаетләр укыта ич! Ул гына да түгел әле, үлгән чакта, әйтик, җаның җәһәннәмгә киткәндә мулла кирәк була ич...

– Үлгәндә мулла булды ни, булмады ни, минем өчен бер дә кирәге юк, – диде Насрый.

Хәлил илтифатсыз гына еракка карап:

– Грушовкада забой астында калганнарның унбере мосылман диләр. Гали дә шул арада икән, – диде.

– Нинди Гали? – диде Насрый.

– Тарас...

Хәлилнең бу хәбәре монда утырган кешеләргә шактый нык тәэсир итте. Алар куркынган сыман күз белән бер-берсенә каранып алдылар.

Алар забой астында калган иптәшләре Тарасны кызганып кына түгел, бәлки кинәт кенә үзләрен аның урынына кую хисе белән тәэсирләнеп киттеләр. Ярты ел гына элек моннан Грушовка шахтасына киткән бу кеше арыслан кебек батыр, зур гәүдәле, гадәттән тыш көчле иде. Аңар кушамат итеп «Тарас Бульба» ди иделәр.

– Менә егет иде, мескен! Өч кешегә каршы эшли иде бит ул, – диде Насрый.

– Биш кешегә каршы аракы да эчә иде, хайван, – диде Садрый.

– «Анда» эчә алмас! – диде Габделхәй.

Алар шулай иптәшләрен төрлесе төрлечә искә төшерә иделәр. Ләкин Хәлил эндәшми утыра иде. Ул онытылган бер әйбер исенә төшкән төсле башын күтәрде һәм:

– Карт кайда? Чакыр әле, Габделхәй, азрак каз муенын тартсын иде, – диде.

– Ул эшкә китте. Барма дидем, ял ит азрак. «Якшәмбене сез каршы алыгыз инде», – ди.

– Аңар бит акча кирәк... Авылга кайтырга җыена... – диде Насрый.

Садрый:

– Скрипкасын кулына тоткач та көләсем килә. Чырайларын әллә нишләтеп, еларга хәзерләнгән шикелле кылындыра... Кызык, тик мине бер генә яратмый инде.

– Син һәрвакыт аны мыскыл итәсең бит.

– Садрый, беркөн әйткәнне кайчан эшлисең? – диде Хәлил.

Садрый бераз көлемсерәп:

– Иртән эшлим, – диде.

– Әйдә, бер кызык яса, көлке булыр!

– Кирәкмәс, – диде Насрый. – Кызганыч, мескеннәр... Шул хәтле яратышып торганда араларына әллә нинди салкынлык төшәргә мөмкин. Шайтанлык бит ул. Син аны кем дип беләсең? Аның кушаматы гына Садрый бит, – диде Габделхәй.

Габделхәй шулай дигәч, иптәшләре көлемсерәп Садрыйга карадылар. Садрый моңа әһәмият бирмәде.

– Әйдәгез, казармада карта уйнарбыз... Монда хәзер черкиләр бәрелә башлый, – диде.

Габделхәй чәйнекләрне, Садрый чынаякларны алып казармага керделәр. Насрый тәмәке тартып утыра иде.

– Кызганыч, мескеннәр... Тик торыштан тормышлары бозылырга мөмкин... – диде.

– Әйе шул... – диде Хәлил бераз уйлап торгач: – Юри генә шаяру икәнлеген соңыннан әйтәсең аңар, – диде дә торып казармага китте.

Насрый торып-торып авызыннан чыгарган тәмәке төтененә карап нәрсәдер уйларга тырыша, ләкин һавада берничә секунд салынып, юклыкка чыга барган тәмәке төтене кебек аның фикер-хыяллары да, тәртипкә килмичә чуалып, таралып китә иделәр. Ул бик әкрен генә иреннәре арасыннан сызгыртып «Урман хикәясе»нә охшашлы бер көй тарта башлады.

Мәрьям күл буеннан үзләренең алачыкка кайтып кергәндә, җиргә караңгылык чүгә иде инде. Чөнки ул аннан кайтышлый мулла хатынының юган керләрен кертеп, анда бераз утырып калган иде.

Ул кайтып килгәндә, Насрый һаман казарма янында утыра, казарма тәрәзәләрендә саргылт ут яктысы күренә иде. Һава салкынча һәм болытлырак булып, болытлар арасыннан анда-санда йолдызлар да күренгәли иде.

Мәрьям үзендә бертөрле авырлык, бераз арыганлык сизә иде. Ут алындырмыйча гына гадәттәгедән иртәрәк йокларга ятты. Стенада кадакка эленгән будильник сәгать чыкылдавы, казармада карта уйнаучыларның ара-тирә кычкырышулары арасында матур гына музыка тавышлары да ишетелә: директор квартирасында рояль уйный иделәр.

Аның фикер, уйлары бер яктан тупас җепләр белән багланып, икенче яктан йомшак карларга күмелгән кебек булды, – артык уйларга, фикер итәргә өлгерә алмады, бертөрле йомшак, ягымлы дулкыннарга чорналып әллә кайларга китте...

Бервакыт ул уянды, төн иде әле. Уянуы белән берничә секунд эчендә үзенең кайда икәнлеген сизгәч, иң элек аның исенә үзенең карты килеп төште, һәм аның: «Кара, ишекне эчтән эләргә онытма», – дигән сүзе һәм ертык фуражкасы белән башын чайкап, ашыгып-ашыгып баруы аның күңеленә килде...

Такта араларыннан айның ак шәүләләре сузылып, җир идәнгә сызык-сызык яктылыклар түшәлгән иде. Мәрьям торып ишеккә барды. Ишек эчтән бикләнгән иде. Шулай да тыштан ишекне ачарга теләгән кешегә ул бикләнү генә киртә булырлык түгел иде. Ул моңар бераз борчылды. Чөнки ишек кысылып ябылмаганга күрә, тышкы яктан берәр нечкә әйбер тыгып, элгечне күтәреп җибәрү белән ишек ачылачак иде. Ләкин кем ачачак? Кемгә кирәк ул? Ул ишек арасыннан карады. Насрый инде казарма янында юк иде. Казарма тәрәзәләренә ай яктысы чагылып тора. Казарманың эче караңгылык, тынлык белән йоклый. Ул тупас кычкырышлар, ягымлы рояль тавышлары да беткән иде. Бары сәгать чыкылдавы гына моңлы тынлыкны бераз боза иде. Дикъкатьләбрәк колак салган иде, тагын бер тавыш, гүяки елаган тавыш ишетелә башлады. Арт якның такта арасыннан караса, мулла торган өйнең тәрәзәсеннән тонык кына ут яктысы күренә. Яхшылабрак колак салгач, эш аңлашылды: мулла хатыны моңлы-моңлы көйләп бала тирбәтә икән...

Мәрьям тагын ятты. Ләкин йокысы ачылган иде. Бервакыт үзенең ана булганлыгы исенә төште. Дүрт яшен тутырып үлгән тулы яңаклы, күк күзле Фәридәсе аның күз алдына килде. Бервакыт ул үзе дә шулай төн урталарында көйләп-көйләп Фәридәне тирбәтә иде. Фәридә бик тере иде. Тиз үк йөри башлап, сөйләргә дә бик остарган иде. Ул әнкәсен бик сөя иде. Әнкәсе эш белән әрле-бирле йөргән вакытта аның итәгенә ябешә: «Әнкәй, мин яхшымы, мине сөямсең?» – дип үзен бигрәк тә сөйдерә торган иде. «Кашки* ул гомерле булган булса һәм аны сөя торган тәүфыйклы гына бер кияүгә барган булса, аларны күрү нихәтле җан рәхәте булыр иде...» – дип уйларга керешкән арада аның күз алдына дүрт яшьлек Фәридәнең кызыл мендәр өстендә авырып яткан күренеше килә... Аның төсе сулган, күзләре нурсыз, йөзе кыйшайган, ул үлем белән тартыша... Бу күренеш аның хыялларын әллә кайда туздыра, аның күкрәге кысыла башлый. Ул торып утыра. Башка нәрсә уйларга тырыша, булдыра алмый. Бераз вакыт азаплангач, бу кич бик томанлы сүрәттә бер төш күргәнлеге исенә төшә. Ләкин нәрсә күргәнлеген ачык хәтерли алмый. Кичә мулла хатыны белән чәй эчкәнлеге күңеленә килә. Аны үзенең яшь вакыттагы бер тиңдәш дусына охшата... Мулла хатынының шахтерларның бозыклыкларыннан зарланулары исенә төшә. Моннан соң бервакыт Хәлил белән Габделхәйнең исереп кыйнашулары, Габделхәйнең Хәлил өстенә кайнаган чәйнек бәрүе, Насрый аңа ачуланып сугып күз төбен шешендергәнлеге күз алдына килә. Актыгында аның күз алдында һаман шушы күренешләр әйләнә башлый. Гүяки алар туктаусыз кыйнашалар, кычкырышалар, елашалар.

[*Кашки – әгәр]

Бервакыт аның колагына әллә кайдан, ниндидер тавышлар килә башлады. Гүяки аны кайдадыр бик ашыктыралар, кычкыралар... Ул уянып күзләрен ачты, – такта араларыннан иртәнге кояш яктысы чәчрәп керә иде:

– Ач ишекне. Ничә тапкыр кычкырдым... Тончыктыңмы әллә? – диде Госман карт.

Мәрьям сикереп үк торды. Әпен-төпен ашыгып, ишек ачарга дип урыныннан төшә иде, сискәнеп китте. Бөтен тәннәре чымырдап, аяк-кулы какшады. Кузгалырга тәкате калмады... Аның карават башы очында ук Садрый терәлеп тора иде. Һәм аның бик ямьсез рәвештә көлеп торганлыгы Мәрьямнең күзенә чагылды. Тышкы якта кешеләр шаулаша иделәр. Карт тагын кычкырды. Мәрьям нишләргә белмичә аптырап тора иде. Кемдер ишекне ачып җибәрде. Ишек катына унбишләп кеше җыйналган, ишек ачылыр-ачылмас Хәлил:

– Туйлар мөбәрәк булсын! – диде. Аның артыннан берьюлы берничә кеше: «Урра!» дип кычкырып җибәрделәр.

Шаккатып һушы китә язган Мәрьям, ярдәм өмет итеп картына сыгынырга торганда, ни күзе күрсен, карт көрәк күтәреп аңар сугарга килә... Мәрьям, искиткеч биек җирдән түбән ташлангандагы шикелле чыраен сытып, башына көрәк төшкәнне көтеп торганда, берәү кинәт кенә килеп картның аркасыннан кочаклап алды. Картның күзләренә кан йөгергән иде. Күмер карасыннан башка чыраенда куркынычлы ачу карасы бар иде. Аның сакал-мыеклары тетри иде, тәкатьсез калган ерткыч шикелле ыңгырашты да:

– Ләгънәт сиңа! Чык! Күземә күренмә! – диде.

Картны артыннан килеп кочаклаган кешегә Мәрьямнең күңелендә ачу кузгалды. Картның теләгенә берәү дә каршы килмәүне, аның чырае караланмау, күзләренә кан йөгермәү һәм иреннәре тетрәмәүне Мәрьям телидер иде. Госман картның: «Чык! Күземә күренмә!» дигән сүзен әйткәндә, югарыгы үткен азау тешләрен күрендерүе Мәрьямгә артык сатулашырга урын калмаганлыкны аңлатты. Ул башын югалткан бер аптырау белән ишеккә таба ике адым атлаган иде. Хәлил Садрыйга:

– Әйдә, бикәч белән кул тотышып чыгыгыз! – дип кычкырды.

Садрый килеп Мәрьямне култыгыннан тотып алды да, авызы белән:

– Тра-та-ри-ра-ри-рай-ри-ра-ри-рай, – дип матчиш танцасын көйләп җибәрде һәм аякларын да биегән рәвештә китереп ала иде.

Җыелган кешеләр тагын да шаркылдап гөжләделәр.

Садрый шушылай Мәрьямне тартып-сузып ишектән чыгара. Мәрьям бар көче белән аннан ычкынырга тырыша һәм картка таба кулын сузып, нәрсәдер әйтә иде. Ләкин кешеләрнең көлешү, шаулашулары арасында аның нәрсә әйткәнлеге ишетелми иде. Бу арада Госман карт карават асларыннан нәрсәдер эзләнеп маташа башлады.

Ишектән чыккач, Мәрьям бер читкә китәргә тырыша. Садрый җибәрми. Хәлилнең көлә-көлә күзләре яшь белән тулган, кыска бер агач белән иске тимер чиләк төбе кыйный, Габделхәй авызына самавыр торбасы куйган:

– Тра-трра-тррат-татата, – дип музыка уйный. Башкалар кайсы кычкыра, кайсы сызгыра, урталык гөж килә.

Шул арада казарма ишеген бәреп Насрый чыкты. Ул исерек иде. Халыкның болай кылануларын күреп, берәр нәрсә аңларга тырышкан төсле, күзләре акайтып бераз карап торгач, ачу белән кычкырып:

– Болай ярамый бу! Ире кайда, горбун тәре! Нәрсә бу? Нигә кирәк!.. – дип сүгенә башлады.

Кешеләр Насрыйның сүгенүенә илтифат итмәгән төсле кылансалар да, көлү, кычкыруларның кызулыгы сүрелде.

Насрыйның бу чыгышы Мәрьямгә бик нык тәэсир итте. Ул, анасы назлаткан бала төсле үкереп-үкереп елый башлады. Гүяки аның да бер яклый торган кешесе булды. Насрый ишектән бер-ике баскыч төшкәч, җиргә сөртенеп, тәгәрәп китте. Кешеләр Насрый тирәсенә җыйналдылар. Мәрьям елгага таба китте. Ул, бер җиңен тешләгән көе, исерек кеше шикеллерәк чайкала-чайкала бара иде. Аның артыннан берничә кеше тагын да кычкырып, сызгырып маташтылар. Ләкин ул инде артка әйләнеп карамады, тау астына төшеп күздән югалды.

Хәлил шуннан ук конторага китте. Чөнки бүген получка көне иде. Башкалар да кайсы кайда таралдылар. Насрый бер басып, биш абынып Госман карт алачыгына барды һәм картны кирле-мырлы тиргәргә кереште. Карт, аңар илтифат итмичә, һаман нәрсәдер эзләнеп маташа иде.

– Бет син монда, карт тәре! Мин бит әйттем сиңа... Әйттем бит? Дурак син... Хатыныңны мыскыллап җанын алалар. Ә син нәрсә? Бакалар куыштырасың... Хатын бит ул кешесенә хатын... Ә син үзең нәрсә? Хатыныңның чабатасы да синнән артык!..

Госман карт башта эндәшми торса да, соңыннан чыдамады:

– Син бит, Насрый, исерек, – диде.

– Мин?!

– Исерек баш син, энекәем! Каргалар әле үләксә ашамаган, ә син лакарга өлгергәнсең... Сүгенәсең... Хатыным янында кеше йоклатсын, ә мин аны яклап торыйммыни инде? Мин бит үзем дә инде...

Картның тавышы үзгәргән, күз-кашлары очланып бер-берсенә якынлашкан, борыны бераз кысылып ике ягы яшькелт ак төскә кергән, сакалы очы белән алга сузылып бераз хәрәкәтләнә иде. Ул, артык дәрәҗәдә каты дулкынланганлыктан, сүзен әйтә алмый, баскан җирендә калтыранып торган чагында Насрыйга бик кызганыч кыяфәттә күренде. Ул күзләрен тондырып картның өстенә бераз карап торгач:

– Их, Бохар патшасы! Йоклатмаган дим! Юри мыскыл итәләр, – диде дә картның караватына сузылып ятты. Ут яткан җирендә байтак кына кирле-кәрле сүгенеп маташты. Картны авылда тормаган өчен орыша иде. Мәрьямне изге хатын дип мактый, хатыннарны һәммәсен яхшылар, мескеннәр...» ди иде.

Насрый шулай сүгенеп ятканда, казармадан килеп чакырдылар. Хәлил акча алып кайткан иде.

Бүген дә шахтерлар гадәттәгечә «бәйрәм» итә башладылар. Мондагы «бәйрәм» исергәнче аракы эчү, җыр, көй тарту һәм шул арада кычкырышу, кыйнашудан гыйбәрәт иде. Бүген Госман карт та, элек кыстатып-кыстатып кына, берәрне эчте. Әммә соңрак «с горя» дип кыстатмыйча гына да эчә башлады...

Мәрьям көне буенча кешеләргә күренмичә елга буенда тал чыбыклары арасында торды. Көн эссе һәм Мәрьям өчен үзенә бертөрле күңелсез, куркынычлы төш кебек кызыллы, сарылы, чиксез озын...

Ул көне буе йөдәп чыкты. Башын кая куярга белми, бер ята, бер утыра, һәм һаман суккалана иде. Аның баш мие шул хәтле чуалган, ул бернәрсә дә рәтләп уйлый алмый иде. Оят, хурлык һәм бик нык җәберләнү хисе ут ялкыны кебек аның йөрәгенә һөҗүм итә, яндыра иде. Ул, җиргә, йөз өстенә капланып, бик озак елады. Елаган саен аның ярсулануы көчәеп, күкрәген җиргә ныграк басарга тырыша, гүяки йөрәгенә тоташкан ялкыннар җиргә ышкылып бераз басылган шикелле була иде. Ул үзенең башкалар тарафыннан хурлану, мыскыллануга, бигрәк тә картының ачулануына йөрәге әрнеп елый иде. Картның азау тешләрен күрендереп: «Чык! Күземә күренмә!» дигән сүзен исенә төшерә дә тагын да җиргә капланып, ярсуланырга керешә иде. Ул, бер заман елап исергәч, башын күтәреп югары карап калды. Көмеш төсле ак болытлар һавада бер-берсе артыннан агып баралар, һәм гүяки Мәрьямгә әкрен генә: «Сабыр ит, җаным, нихәл итәсең, донъя үзе шундый ул. Бер кеше дә үзгәрешсез тормый; менә без дә тыныч кына оешып мәйданга чыккан идек... Кара инде хәзер ничек итеп җил ихтыярсызлап әллә кайларга сөреп илтә. Синең дә картың кызурак кеше икән. Шулай да сабыр ит! Баксаң, ул үзе дә бу эшенә үкенер. Ялгышуын аңлар да синнән дә бәхиллек сорар... Менә озакламый кич була... Аның да синнән башка эче поша башлар: «Мәрьям, җаным! Мине гафу ит, кичер, әйдә элеккечә икәү бергә яшик!» – дип, сине юатыр, иркәләр», – ди иделәр.

Кич. Кояш баеганга байтак вакыт үткән иде. Тирә-якта кап-кара болытлар салынып тора. Урталык һаман караңгылана. Кыйбла яктан җил исеп, салкынлык һәм яңгыр исе китерә иде. Тирә-якта әллә нинди бер өлкән тынлык хөкем сөрә иде.

Мәрьям һаман нәрсәдер көтә иде... Кояш баегач, аның колагына әллә кайдан: «Мәрьям» дип кычкырган тавыш ишетелгән кебек булды. Ләкин никадәр дикъкатьләп тыңласа да, тагын да ул тавыш кабатланмады. Төньякта тонык кына берничә йолдыз, аның хәсрәтен уртаклашкан кебек, кайгылы кыяфәттә карап тордылар-тордылар да кара болыт астына керделәр. Елганың аръягында тау артыннан сузылган завод мөрҗәләре караңгылык эчендә әллә нинди күңелсез һәм куркынычлы кыяфәттә күренә иделәр.

Бу вакыт Мәрьям, караңгыда күзләренә чыбыклар тимәсен өчен, куллары белән ике якка тотып, чыбыклар арасыннан чыкты да, акрын гына казармаларга таба китте. Аягында оектан башка нәрсә булмаганлыктан, аяк астына эләккән таш кисәкләре, үлән төпләре, аякларын чәнчеп авырттыра иделәр. Казармага җитәргә илле адымнар калгач, җил аралаш бүленеп-бүленеп скрипка тавышы килә башлады. Ул барган җиреннән туктады.

Картның скрипка уйнавын ул башка вакытта да яратып тыңлый, тыңлаган саен йөрәгендә әллә нинди күңелле бер җылылык сизә иде. Әммә бу кисәк-кисәк тетрәүле моңнар гүяки аның үз күкрәгеннән, йөрәгеннән ут булып ялкынланып чыгалар... Гүя боларны ул үзе чыгара... Гүя ул шулай зарлана... Ул шулай баскан җирендә кузгалмый туктап тора. Өстендәге күлмәген кичнең салкын җиле бер яктан тәненә сылап, икенче яктан әллә нинди кайгы флагы төсле җилфердәтеп тора иде.

Ул, байтак вакыт тыңлап торгач, тагын алга китте. Курка-курка гына барып, казарма тәрәзәләренә якынлашты.

Казарманың эче коточкыч фаҗига хәлендә иде: ватылган савыт, ташланган азык, ауган урындык, җимерелгән өстәл, пычранган әйберләр арасында кешеләр кайсы косык эчендә, кайсы укшый, кайсы сәке астына башы белән тыгылган, кайсы йөзе белән чүплеккә капланган... Бары Госман карт сәкегә утырып аркасы белән стенага сөялгән килеш, скрипка уйный иде. Гүяки ул бер көй чыгарырга, гомере буе таба алмаган бер көйне табарга тырыша иде. Ләкин ул көй чыкмый, ул көй юк иде...

Бер заман ул уйнаудан туктады. Смычогын ыргытып җибәреп, скрипкасын сәке читенә шул хәтле каты бәрде: скрипка бик нык чыкылдаган тавыш чыгарып, кисәкләре кайсы кайда тузылып китте... Госман карт үзе йөз өстенә капланып үкси башлады... Мәрьямнең күз алды караңгыланды, өстенә казарма ава башлаган кебек булды... Төньякта акрын, ләкин бик тирән гөрләү белән күк күкрәгән тавыш ишетелә башлады. Күк күкрәгәндә казарма эчендәгеләрнең һәммәсе дә гүяки үкси иделәр. Мәрьямгә шулай тоела иде. Ул яңадан тәрәзәгә карарга курыкты, карамады... Ул шактый озак вакыт һич кузгалмыйча казармага сөялеп торды. Актыгында ике кулын күкрәгенә басты да ашыгып-ашыгып елгага таба төшеп китте. Җил аны арттан сөреп илтә иде. Елганың аръягындагы мөрҗәләр караңгылыктан күренми иделәр инде. Мәрьям чыбыклыкка якынлашкач, ике кулын алга сузды да, туры буага таба йөгерә башлады... Яшен яшьнәп җир йөзе яктырып киткән иде, – текә яр читеннән ташланып суга төшеп җитмәгән Мәрьямнең гәүдәсе, күз ачып йомганчы, йомарланган хәлдә күренде дә... җир йөзе тагын караңгыланды...

Таң алдыннан бик көчле яңгыр явып, иртәнчәк һава салкын һәм болытлы иде.

«Козгыннар оясы»ндагылар «бәйрәмнән» соң гадәтчә тонык, күңелсез кыяфәттә урыннарыннан торган чагында, су ташучы украинец Мәрьямнең буага батып үлгәнлеген хәбәр бирде.

– Су коенырга дип төшеп баткан, күрәсең, мескен!– диештеләр. Мулла хатыныннан башка берәү дә яшь чыгармады.

Төш вакытларында елганың көнбатыш ягында үләнсез-нисез бер дыңгырага Мәрьямнең гәүдәсен илтеп тавышсыз-тынсыз гына күмделәр. Мәрьямне күмеп кайткач, Госман карт үзенең алачыгында Мәрьямнең чөйгә элгән бер күлмәгенә карап торды да, өстәлгә капланып бик озак елады.

Кич белән Садрый казарма эчендә хөкем сөргән күңелсезлекне таркату уе белән, шаяру рәвешендәрәк:

– Скрипканы да ватып әрәм иткән бит, тинтәк! – диде.

Насрый аны авызына сугып екты да, аягы белән берничә тапкыр башына типте.

– Тик кенә тормый, холера. Җаныңны алырмын, кабәхәт! – диде.

Садрыйның авыз-борыныннан кан китте. Ләкин аның ягыннан төшеп Насрыйга һичкем һичбер сүз әйтергә тиеш тапмады...

Ике көннән соң Госман карт, һичкем белән исәнләшмичә, кояш калыкмастан элек әйберләрен аркасына күтәреп, елга аркылы күперне кичеп китте. Тимер юл станциясенә бара иде.

Мондагы тормыш шулай ук үз юлында давам итә иде: ничек сәгать алты, гудок янә гадәтенчә акыра, янә кайнашу, янә җитдилек: ничек числоның башы яки унбише, янә получка, янә «кызык»...

1910.


АКЧАРЛАКЛАР

Диңгез көлә

Җәй башы иде. Каспий диңгезе буендагы балык промыслоларында елдагы рәвешчә хәрәкәт башланган; сельдь тотарга хәзерләнәләр; аралары өчәр-дүртәр чакрымнан диңгез кырые буйлап тезелеп киткән һәм кыш буе диңгез моңнары, дулкын аккордлары тыңлап кына йоклаган промыслоларның лабазларында инде кешеләр кайнаша башлаган иде.

Һәр көн иртә-кич тимер юл станцияләреннән төркем-төркем дә, берәм-сәрәм дә эшче халык диңгез буена тарала һәм промыслоларга урнаша торалар иде. Төркемләп килгәннәре күбрәк Бакуда яисә Дербент, Петровский кебек калаларда ялланып, берәр җитәкче белән туп-туры билгеле берәр промыслога килеп төшәләр; берәм-сәрәмнәре промыслодан промыслога барып хезмәт хакы турында сатулаша, урын сайлаштыргалап йөриләр.

Промыслоларда эшләр әле кызып китмәгән, шулай да гомумән җыену хәрәкәте башланган иде инде.

Мартның калган атнасы чалт аяз һәм салкынчарак бер көн иде. Кояш иңәр алдыннан гына диңгез чите буйлап ике кеше, сүрән-сүрән адымнар белән, Мительбаум промыслосына якынлаша иделәр. Көнчыгыштан искән йомшак кына җил диңгезнең өс катын азрак җыерчыкландырып бизи, матурландыра һәм диңгезнең чит буйларында вак-вак дулкыннар ясап, кырый ташлары белән ачусыз гына бәрештерә тора иде.

Мительбаум промыслосында чаннар тазартып маташкан эшчеләр инде эштән туктадылар.

Монда әле неводчылар килеп җитмәгән. Тачкачылар гына эшләп маташа иделәр. Боларның барлыгы биш татар егете, өч рустан гыйбәрәт иде. Алар лабазга якын ук, диңгез кырыеннан унбиш-егерме сажиннар гына читтә, бер баракта тора иделәр. Барак калкурак җирдә булып, яртысы комга күмеп ясалган, арт ягында диңгезгә караган бер генә тәрәзәсе бар, ул да җир белән тигез иде.

Эшчеләр баракка җыелгач, десятник Исак үзе белән ике кеше ияртеп керде дә:

– Менә монда сезнең земляклар да бар. Теләсәгез алар белән бергә эшләргә мөмкин булыр, – диде һәм, мондагыларга карап, эш турысында сөйләп китте:

– Егетләр, кызурак кирәк... Баягынак та әйттем, хозяин телеграммасында әйтә: ике йөз кеше яллаган, Әстерхан казаклары, ди. Бик җитез халык, алар инде юлдалардыр. Озакламый җитәрләр чамасы; невод сала башлагач, чаннар белән маташырга ярамас...

Бу шулай сөйләп торган арада, сары мыеклы бер эшче, яңа килгәннәрнең берсенә төбәп, шатланган тавыш белән:

– Әй, синме бу? Кайдан болай? Таныр хәл дә юк, – диде дә, нык кына кул кысышып, алар белән күреште.

Сүзен бетерергә өлгермәгән Исак, кинәт сүзе киселгәнгә оятлы булган төслерәк кәефсезләнсә дә, сиздерергә яхшысынмады күрәсең, бер яңа килгәннәргә, бер сары мыеклыга күз йөгертеп:

– Менә, әйттем ич, земляклар, танышлар тагын. Мин шулай ук белдем дә... – диде һәм, шул көйгә сөйләнә-сөйләнә, ишектән чыкты. Чыккач, тагын ишектән башын сузып:

– Менә шулай, иртән конторага кереп чыгарсыз, – диде.

Сары мыеклы егет:

– Ярар, ярар, керерләр, – диде һәм теге ишекне япкач:

– Шылт итмә, егетләр, эшчегә пачут арта башлады, күрдең ничек чакыра, читкә җибәрәсе килми бит, хәзер кечкенә генә назлангаларга да ярый, – диде.

Берәү ялгап:

– Солдатка иртә саен чәй янына кайнар коймак требовать итсәк нишләр? Бирерләр бит? Булмаса, үзең эшлә, дияргә кирәк.

Икенче берсе:

– Варенье, яхшысын гына, каз ите, салкынга куйганы! Миколай белән икесенә, ха-ха-ха! – дип кешнәп җибәрде.

Миколай дигәннәре татарча яхшы белә иде. Ул өстәл өстендә чәчелеп яткан чүп-чар һәм икмәк валчыкларын кулы белән җиргә сыпырып җибәрде дә:

– Өйрәгә май сорарга кирәк, май, киндер мае, тоз да су, су да бәрәңге; ул бит эчәгеләрне генә бөрештерә, ә сез коймаклар да вареньелар белән саташасыз, эх сезне, – диде.

Сары мыеклы егет аны аркасыннан сугып:

– Менә озакламый балык ашый башларбыз, балык! Бер дә кайгырма, Миколай Петрович, тешең генә түзсен! Балык булыр озакламый, – диде.

Аның исеме Хөснетдин иде, тик аны монда Солдат дип кенә йөртә иделәр.

Чын да, ул ике-өч ел гына элек солдатта булган икән. Әле дә аның кайсыбер кыйланышларында андагы манералар күренгәли иде. Ул яңа килгән егетләрнең сумкаларын алып, сәкегә үз урыны янына урынлаштыргач, аларны мондагы иптәшләренә дә таныткан булды:

– Болар минем настоящий дус кешеләр. Петровскида без болар белән бервакыт донъя куптарып тордык! – диде. Һәм кара күзле матур кыяфәтлесен күрсәтеп:

– Әлеге, таза дип, мактап сөйләгән идем ич сезгә, Гариф исемле егет менә шушы егет инде ул! Сигезәр потлы капчыкларны уйнатып ала торган егет, – диде.

Солдат шулай дигәч, төрле яктан бу егеткә берничә күз төште, гүя сокланып карый иделәр.

Ул карарга да таза күренә, өсте-башы да иптәшенекеннән шомарак иде. Аның шактый эре башында арзанлы, бәйләгән бүрек белән өстендәге иске генә кышлык пальто да никтер килешле күренә иде.

Солдат аларның кайларда йөреп, кайдан монда килеп чыкканнарын сораша башлады. Ул арыган кыяфәттәрәк, бер терсәге белән өстәлгә таянып, янтайган килеш утырган, кыскалык белән өзеп-өзеп баштан үткәннәрен аңлата. Иптәше аның сүзләрен дөресләгән рәвештә баш ишәрәсе генә ясаштырып утыра иде.

Алар көзен Солдат белән аерылышкач, Дербентка килгәннәр. Дербентта бераз вакыт пристаньдә эшләп, соңыннан Бакуга килгәннәр. Анда кыш буе нефттә эшләп, инде менә балыкка чыкканнар икән...

Ул сөйләгәндә, башкалар күңел куеп тыңлый, аның авызына карап тора иделәр. Ул үзе дә тамам үзсенгән рәвештә янындагы кешеләргә һәм баракның буена сузылган сәкегә күз йөртә иде. Үзсенерлек тә бар шул: менә алама-шалама сөйкемле генә егетләр, һәммәсе дә үз кешеләр, әнә сәкедә түшәгән, җыйнак кына, рыясыз гына аларның урыннары... Җил юк, ышык. Ерак юл йөреп арыган өстеннән, шушы иптәшләр арасында рәхәтләнеп йоклап китәргә генә.

Алар сөйләшеп торган арада аш килде. Аш әлеге күптән түгел генә Николайның зарланганы – өйрә иде.

Буланып торган бәрәңге өйрәсен яңа килгән егетләр дә тәмле генә арыш икмәге белән яратып ашадылар. Тик туя торгач кына, гүя Николайның баягы сүзе исләренә төшеп: «Бу нәрсә эчәкләрне бөрештермиме икән?» – дигән сөаль белән зиһеннәре мәшгуль төсле күренә иде.

Аштан соң кайсы кайда сузылып, тәмәке төтәтә башладылар. Барак эче махорка төтене белән тулып калды. Урта бер җирдә генә саргылт-кызыл якты биреп тора торган асмалы лампа кисәге болытлы һавада төнлә белән, диңгез уртасында уйчан булып күренгән маяк утына ошый иде. Сәкегә сузылган кешеләр дә төтен дулкыннары астында диңгез мәхлуклары төсле күренә иделәр.

Шул арада ишектән дәү генә бер кеше килеп керде. Аның башында йончылган кара эшләпә, өстендә кыска гына иске соры чикмән, чикмәненең алгы чабулары ике якка ачылып киткән; күкчел-кара күлмәгенең изүеннән йонлы күкрәге күренеп тора иде. Буе уртачадан озын булмас, тик иңбаш араларының киңлеге, кулбаш агзаларының эрелеге аны шактый дәү күрсәтә иделәр. Хосусан, түгәрәкләнеп кырыккан чал сакалы, киң һәм кара тутлы йөзе белән, ул төтен дулкыннары арасында әллә нинди «дию» кыяфәтендә булып күренә иде.

Кергәч тә карана-карана эчкә таба узды.

Сафа дигән егет өстәл җыештырып маташа иде.

– Менә әйткән идегез килмәс дип... Әйдүк, Шәрәфи абзый! – диде. Теге эндәшмәгәч, тагын ялгады:

– Хәзер генә Исак сине эзләп йөридер иде. Җир тишегенәме кергән, һич табар хәл юк, ди, үзен!

Теге карлыккан тавыш белән ашыкмыйча гына:

– «Кашыкларыңны саташтырма, санап кына куй», дип әйтмәдеме? – диде.

– Юк шул, ансын әйтмәгән иде.

– Әнә иң кирәклесен әйтми калдырган!

Ул, яңа килгәннәрне күрмәгәнгә салышып, илтифатсыз гына:

– Солдат, шашка уйныйбызмы? – диде. Солдат гафу үтенгән сымак:

– Бик арыган идем шул, Шәрәфи абзый. Менә иптәшләрне дә сагынылган, серләшәбез әле үзләре белән... – диде.

Шәрәфи карт боларны яңа гына күргән булып:

– Ә, якташлар, кайсы губерна? Ә өяз кайсы? Бәләбәй диген... Авыл кайсы? Ярый... – диде дә, бер аягына тайчанган көе, икенчесен алгарак җибәреп, тәмәке урый башлады; тәмәке урагач, иреннәре белән чылатып ябештергәндә:

– Бәләбәйнең минем бер дус кеше бар иде. Хәер, мин үзем мишәр, Красный Слабудский өяз... Ну, шунда да...

Сафа янтыктан моның сүзен бүлде:

– Шәрәфи абзый, сүзеңне оныттырмыйм, Красный Слабудка өязендә бер генә дә юньле кеше юк диләр бит, һәммәсе дә ат караклары ди!

Шәрәфи карт, аңар җавап бирмичә, сүзендә давам итеп:

– Хәер, авылныкы булгач, сез аны белмисез, бик һәйбәт кеше иде. – Сафаны күрсәтеп: – Әнә шундый агач авызларга күп лыгырдарга бирмидер иде ул; чалт иттереп авызга куя да җибәрә: чүплә инде аннан соң тешләреңне идән буеннан... Атаң белән тиңдәш кешене мыскылламассың, – диде.

Ул сүзен әйтеп бетерү белән Сафага шундый бер җиңгән кыяфәттә карады, гүя теге чынлап та идәнгә чәчелгән тешләрен чүпли иде.

Сафа оятлы булган кебегрәк:

– Юк, Шәрәфи абзый, мин бит тегеләй генә, мыскылларга ходай сакласын... Болай мин кеше сүзен генә әйтәм... Син бәлки гомереңдә дә ат урлаганың юк; ә кеше сөйли ул! – дип сүзне шаяруга сабыштырды.

Карт инде тынычланган тавыш белән:

– Өяздә чакта, энем, минем үземнең дә менә дигән атым бар иде, – диде.

– Бар өстенә бар – май өстенә бал диләр, нәрсә генә булмасын, Красный Слабудскийларны мактамыйлар, Шәрәфи абзый! Аның өчен ачуың килмәсен! – диде, үзе шаркылдап көлеп җибәрде. Бу юлы башкалар да көлгәнгә күрә, карт үзе дә көлкегә кушылып, аптыраган кыяфәттәрәк бераз көлемсерәп торды.

Шул арада Солдат Гарифны күрсәтеп:

– Менә бу егет монда калса, мин инде шашканы икегезгә тапшырам... Шәрәфи абзый, бу кеше, баксаң, сиңа да нужник биргәләр иде, – диде.

Карт Гарифка кырын гына көлемсерәп карады.

– Менә күрерсең, – диде Солдат.

Монда эштән туктаган арада еш кына шашка уйнап маташа иделәр, әммә картка каршы уйнаучы юк иде. Башкаларга караганда Солдат яхшы уйный, ләкин Шәрәфи агай белән уйнаганда, ул да һаман җиңелә иде.

Шәрәфи карт калын һәм тупас бармак араларында бик кыска калган тәмәке очын актык мәртәбә бик тәмләп чытырдатып суыргач, җиргә ыргытты һәм аны аягы белән баса-баса:

– Калырга кирәк, нәрсә, иптәшләр яхшы... күңелле... Башка промыслоларга китеп тә нинди иптәшләргә очрарсың, – диде.

Сафа Солдатка күз кысып:

– Бабаң яхшы партнерны читкә җибәрәсе килми ул! – диде.

Шәрәфи карт аның сүзен ишетмәгәнгә салышып:

– Ярый, хушыгыз... Кайтып йоклап карыйк... – диде һәм салмак кына хәрәкәт белән ишеккә таба юнәлде.

Ул яланаякка арты басылган чүәкләр генә эләктергән: ялангач аяк үкчәләре арттан әллә нишләп бик килешсез һәм дә күңел өшеткеч булып күренә иделәр.

Ул чыгып барганда Сафа:

– Ләкин кара, әбине нык кына кочаклап ятарга! – диде.

Теге, чыгып барышлый, салкын кан белән иренеп кенә:

– Ансы була, – диде.

Ул чыккач, Солдат яңа килгән иптәшләренә аның кемлеге һәм монда нинди хезмәттә торганлыгы турында сөйләде: ул монда солильщик (сельд тозлаучы) икән. Хәлбуки бу егетләр күргән башка бер промыслодагы шома итекле, байковый тужуркалы, ялтыравык козыреклы картуз астыннан чыккан тип-тигез кисүле һәм майлаган чәчле солильщик белән бу «Красный Слабудский» солильщик арасында тышкы яктан һичбер охшаш күренми иде: солильщик булгач, солильщик төсле булырга тиеш бит. Чөнки аның жалованьесы да гади эшчеләрнеке белән бертигез булмый, урыны да югарырак йөртелә. Әммә бу карт, бер ояга кунаклап, искергән мещаннарның искергән аяк киемнәрен иске күннәр белән ямап-юрмәштереп утыручы «гакыллы сапожник»ка охшый!

Шулар Гарифның күңеленә килеп китте. Ләкин ник алай да ник болай дип сорашмады.

Сүз мондагы эш җаена күчте. Солдат та, башка иптәшләре дә яңа килгән егетләрне мондагы эшкә кызыктыра һәм үзләре белән калырга димли иделәр.

Эш кызыгырлык иде шул! Алар болай простой айлыкчы булып түгел, «сдельный» керешкәннәр бит. Хәйрулла исемле тәбәнәк һәм тупас кына егет бу турыда әллә ничә мәртәбә сөйләгән бер мисалын бу юлы тагын бер кат сөйләргә кереште. Бервакыт әллә кем промыслосында шуның кебек тачка эшләрен аларга берничә иптәшкә вагон башыннан бирмәкче булганнар. Болар разый булмыйча, айлыклап керешкәннәр. Менә шушы елны балыкның булуы – бер дә гаҗәп! Каян гына чыккан икән бу балык! Егерме чаңның барлыгы тулып, бишне яңадан, каладан мастерлар китереп, бер көн, бер төн эчендә өлгерткәннәр. Тик инде боларның берсе генә тулган. Шулай да бит егерме бер чан! Сдельный керешкән булсалар да, биш атна эчендә утыз биш-кырыгар сум аласылар икән шул, болай унбишәр сум белән сыптырып калганнар.

Шәрәфи агайның тәҗрибәсе буенча, суның җылылыгына, акчарлакларның хәзердән үк чит буйларында очынып йөрүләренә караганда, быел да балык күп булырга чамасы юк түгел, имеш...

Алар байтак вакыт шулай, үзләренең салам түшәкләрендә сузылган килеш, рәхәтләнеп махорка яндыра-яндыра, шул турыларда сөйләшеп торгач, йокы баса башлады үзләрен. Кайсыберләре хырылдап йокыга да киттеләр. Сөйләп торганнарының да тавышларында инде йокы көе ишетелә иде.

Иң актыкта Солдат торып, болай да якты янмаган лампаны азрак бастырды һәм, авыз эченнән нәрсәдер укый-укый, иске шинелен башыннан ук ябынып ятты. Һәм дә озакламый ул да хырылдый башлады...

Тышта ай яктысы, көнчыгыш ягыннан йомшак кына салкын җил исә иде. Ерак-еракларга җәелеп киткән газамәтле диңгез ай яктысында аклы-күкле ялтырап, очсыз-кырыйсыз нур һәм серле күләгәләр эчендә гүя күңелсез генә көлемсерәп ята иде. Аның кырыенда гына караңгы баракларда салам өстенә түшәлеп яткан әдәм балалары күбрәк балык тотып, аена кырыгар сум акча эшләү өмете белән һәм дә әллә кайларда, зиннәтле бүлмәләрдә йомшак түшәкләр өстендә сузылып яткан промысло хуҗалары шул ук балык хисабына кырыгар мең сум төшерү хыялы белән ләззәтләнеп төш күрә-күрә йоклаган чагында, тәбигатьнең матур һәм аңгыра мәхлуклары – балыклар, һичнәрсәдән хәбәрсез, бертуктамый айга каршы сикерә, уйный иделәр...

КАЛДЫЛАР

Иртә белән көн томанлы иде. Кичә килгән ике егет белән Солдат конторага киттеләр. Башкалар лабазда эшкә тотындылар. Контора дигәннәре лабаздан бер йөз адымнар чамасы читтә, тәбәнәк кенә бер өйчек булып, аның диңгезгә табангы ягында баракка якынрак шундый ук күренештә, тик кечерәк тагы бер казарма бар иде.

Солдат ике иптәше белән барактан чыккач та, тонык кына шыкылдаган тавыш ишетелә иде. Кечкенә казармага якынлашканда, томан эченнән бик зур бер карачкыл күренә башлады. Ул иелгән көе хәрәкәтләнеп, селкенеп тора иде. Тагын якын килгәч, ул ачыграк күренә башлады. Һәм «дию» зурлыгыннан гади кеше зурлыгына төште: Шәрәфи карт нәрсәдер юнып, ясап маташа иде. Аның турысына җиткәч, Солдат:

– Эшләр уңсын, Шәрәфи абзый! – диде.

– Шулай, господин унтер, бергә булсын! Конторгамыни киттегез?

– Әйе, барып иптәшләрне яздырырга кирәк.

Шәрәфи агай тирләгән маңгаен кул аркасы белән сөртеп:

– Кайтканда якташларны чәйгә алып кер, хәзер әбинең самавыры кайный... – диде дә, балта тоткан учына төкереп, тагын эшенә тотынды.

Болар конторага кергәндә, Исак та анда иде, кечкенә генә өстәл янында утырган бөдрә чәчле, ялтыравык күзле бер кеше белән еврейчә сөйләшеп тора иделәр. Ул, әһәмият бирмәгән рәвештә генә боларга карап, русча:

– А, килдегез, хәзер менә, тора торыгыз, – диде һәм тагы тегенең белән еврейчә сөйләшеп киттеләр.

Бүлмә арудан түгел иде. Идәнендә тәмәке очлары һәм төрле чүп-чар, кәгазьләр чәчелеп ята, җиһаз дигәннән дүрт-биш утыргыч, бер өстәл, бер тимер сандык кына бар иде. Тәрәзә төбендә дава шешәләре күренә; шулардан булырга кирәк, тәмәке исе белән катыш, больница исләренә охшаган әллә нинди авыр исләр аңкый иде. Өстәл янына утырган кеше аркасына мехлы пальто салган һәм үзе туңа торган кыяфәттә калтыравык тавыш белән ашыгып-ашыгып сөйли һәм дә тәрәзә төбендәге шешәләргә кулы белән күрсәтеп куя; Исак та, тегене кызганыч рәвештә башын ике якка чайкаштыра да, кызу-кызу нәрсәдер әйтеп сала иде.

Солдат күз очы белән бөдрә чәчлесен күрсәтеп, Гарифның колагына шыпырт кына:

– Булгахтыр... – диде. Бухгалтер боларга юнәлеп:

– Паспортларыгыз бармы? – диде.

Гариф белән Муса куеннарын кармаштыра башладылар. Солдат алар өчен җавап биреп:

– Ансы бар... – диде.

– Ничек, сезнең белән, яисә айлап телиләрме?

– Әлбәттә, безнең белән.

Исак авызын ерып көлемсерәде:

– Бәхеткә инде... Әйдә сынап карагыз! – диде. Бухгалтер аның сүзен яратмаган рәвештә:

– Юк бит, балык булмаган тәкъдирдә дә алар һичнәрсә югалтмыйлар. Башка промыслоларда, әйтик, вагонлап керешкәндә, балык булсын, булмасын, шул вагон хисабыңны бел, башкача бер тиен юк! Ә бездә алай түгел. Балык бер дә булмый икән, рәхим ит: ун сум жалованье.

Солдат акыллы сымак кына аның сүзен җөпләгән булды:

– Шулай инде, Мойси Абрамеч, условие булгач, ансы, әлбәттә, тик күбрәк балык булсын иде...

– Менә, менә, бигрәк шунсы кирәк...

Ул, паспортларын әйләндереп-тулгандырып карагач, уйга калган кыяфәттә башын чайкап:

– И-һи! Сроклары әллә кайчан чыккан икән... – диде һәм нишләргә икән дигән төсле иттереп, Исакка карады.

– Әйе, кызыксызрак икән ансы, – диде Исак. Солдат бер дә каушамыйча:

– Патша пичәте булгач ярый инде ул! Кем аның срогын тикшереп йөри монда! Кемгә бик кирәге бар! – диде.

Солдатның җавабы тегеләрнең һушына китте, күз-күзгә карап азрак көлгән булдылар.

– Ярар алайса, ничек булса да рәтләрбез, – диде Мойси. Солдат үзе белән бергә эшли торган берничә иптәшенең бер дә паспортсыз икәнлеген белгәнгә һәм шуны Гариф белән Мусага да әйтеп өлгергәнгә күрә, эшне болай да рәтләнгән, беткәнгә хисаплап, тегеләргә «Зинһар рәтли генә күрегез» дип ялынырга хәҗәтсенмәделәр дә.

– Менә инде хәзер унау булдык, – диде Солдат, – безнең артельгә артыгы кирәкмәс тә инде.

– Өлгерә алырсызмы соң?

– И, Мойси Абрамеч, балык кына булсын!

КЫЗЫ ЧИБӘР ГЕНӘ

Алар конторадан чыкканда, томан сыекланган һәм дә диңгез ягыннан аксыл томан аркылы тонык кына нур чәчеп торган кояш шактый югары күтәрелгән иде. Һава кичәгегә караганда шәп иде. Җил юк, йомшак кына саф һәм ләззәтле бер салкынлык сулыш белән эчкә керә дә, бөтен тамырларга җәелеп, җанны рәхәтләндерә иде. Сыек кына томан белән өртүле диңгез өстендә очынып йөргән акчарлакларның гыйгылдап көлгән шикелле үткен һәм күңелне кытыкландыра торган тавышлары диңгез өстендә асылынып торган әллә нинди тылсымлы сарайлардан ишетелгән шатлык шаркылдауларына ошый иделәр.

Бу өч иптәшнең рухлары шактый күтәренке иде. Солдат кулы белән селтәп торып:

– Кара мартышкаларны, көлеп эчләре ката бит! Значит, балык аз булмас! – диде.

Гариф Солдатның иңбашына кулын салып:

– Әй, картка нишлибез, керәбезме? Чәйгә чакырган иде ич, – диде.

Солдатның авызы ерылды, күзләре көлә иде.

– Сезне алып керергәме икән? – диде дә, күзләрен майландырып, Гариф белән Мусага алмаш-тилмәш карады. Тегеләр гүя бернәрсә дә аңламый иделәр. Ул, Гарифны иңбашыннан этеп җибәрде дә:

– Газизәгә күзең төшмәсен, дим, жулик! – диде. Гариф хәзер генә исенә төшкән шикелле:

– И, кызы бар дигән идең чын да, менә юләр; әйтәм, нәрсә сөйли бу! – диде.

Солдат Мусага күз кысып:

– Бу нәгъләткә ышанырга ярамый, иптәш: исеңдәдер, теге Марфа Петровна ничек кабартмалар белән сыйлый иде үзен, – диде.

– Ә Петровскида, теге харчевня тотучы хатын? Әйе шул...

– Без каткан күмәч белән чәй эчәбез, ә ул Марфа Петровна янында кабартмалар сыта!

Солдат бу сүзләрне әйткәндә, күзләрен почмакландырып, күбрәк мәгънә аңлатырга тырыша һәм тегеләргә алмаш-тилмәш карый, көлә иде.

– Үзе чакыргач, ник утырмаска соң, юләр! – диде Гариф.

– Әйтерсең лә мулла остабикәсе белән рәхәтләнә; без, мескеннәр, каткан күмәч ашап җаныбыз чыга, ә алар майлы кабартмалар сыталар! Ха-ха.

Муса да Солдатка кушылып көлеп җибәрде. Гариф аз гына көлемсерәп:

– Майлыларны диген, ә, юләр син, Солдат! Дөрес сүз икән ул: солдат кешедә төшкә кадәр бер дә акыл булмый, имеш, тышта әле завтрак кына шул, – диде.

Кечкенә казарма алдында Шәрәфи карт үзе юк иде; кискәгә чабып куйган балтасы гына читтән караганда әллә нинди нечкә гәүдәле ерткыч кошка ошап күренә, тирә-ягында ап-ак йомычка кисәкләре чәчелеп ята иде.

Болар казарма ишегалдында тукталдылар.

– Шәрәфи абзый өйдәме? – дип Солдат кычкырган иде, озакламый ук ишек ачылып, ишек арасында мөләем генә бер кыз күренде:

– Ул хәзер генә лабазга дип чыккан иде, – диде. Шулай дигәч, болар бер-берсенә карадылар. Теге тагын ялгады:

– Әйдә керегез, Хөснетдин абый... Ул, хәзер кайтам, дип әйткән иде... Сезгә керергә кушты...

Бу сүзләрне әйткәндә, ул инде ишегалдына чыкты. Күзләрен кояштан ышыклар өчен, бер кулын кашлары өстенә куеп, лабаз ягына карана иде. Гариф күңеленнән: «Шул була инде күрәсең Газизә...» дип уйлап алды. Үзенчә исе китмәгән гади һәм гонаһсыз рәвештә тегеңәр күз төшергәли иде. Ул төс-баш күренеше белән шәһәрләрдәге урта катлаудан түбәнрәк татар гаиләләрендәге бер кыз иде; өстендә тубыктан югарырак торган иске генә аксыл ситса күлмәк, аягында да каюлы һәм искерәк кенә кызыл читек белән ялтыравы беткән сары резин галошлар иде. Аның аз гына кызгылт ак йөзе, кош борынына охшаулырак килешле борыны, уйчан кара күзләре дә бер карашта гади генә күренәләр. Гариф, аның күзенә туры карарга яхшысынмаганлыктан, авызына күз төшергәләде.. Латыйф* гөл чәчәге кебек иреннәре гадәттән тыш матур иде. Ияк астына китереп бәйләнгән простой күк сарфинка яулык та аңа ярыйсы гына килешә иде, «Калфак кисә, тагын да шәп буласы икән...» дип, Гарифның күңеленә килде.

[*Латыйф – матур, чибәр, нәфис.]

Алар берничә минут керергәме, кермәскәме дип икеләнеп торгач, картның үзе белән бергә килергә булып, керми киттеләр.

Лабазга җиткәндә, Солдат Гарифның янтыгына төртеп:

– Ну ничек? – диде.

– Нәрсә ничек?

– Газизә?

– Ә... Газизә зарарсыз. Чибәр генә.

Болар лабазга кергәндә, анда кычкырыш, шау-шу бара иде. Эре бөдрә чәчле, кызыл чырайлы йөнтәс һәм таза гәүдәле Николай Шәрәфи картны, чикмән итәкләрен аркасына җыештырып, биленнән тоткан, арлы-бирле чайкап йөртә, башкалар читтән карап көлешә һәм кычкырышалар :

– Бирешмә, Шәрәфи абзый!

– Бәр таза гына! Күрсәт егетлегеңне!

– Җибәрмә, Миколай!

– Тот, Шәрәфи абзый.

Карт тегене бер дә тотмыйча, кулларын ике якка җәйгән, бернәрсә эшли алмый, аптыранган, күзләрен кысып көлә.

– Җибәр, дим, зинһар, җибәр. Миколай, бәйләнмә, юләр, эшем бар, әнә карчык чакыра... Әнә Солдат килде, аның белән көрәш... – дип, Николайга инәлә.

Николай аны ычкындыргачтын, ул йөдәп алҗыган хәлдә:

– Уф, тамам хәлдән тайдырды, хәерсез! Нишләп анда азрак көтмәдегез, Солдат? Хәзер кайта идем бит... Йомыш белән генә килгән идем, – диде.

Шул арада Исак килеп керде.

– Ну, егетләр, кызурак тотыгыз, бүген бетерергә кирәк, иртәгә калмасын, кич белән неводчылар килә, иртәгә невод салырга булыр, – диде.

Шәрәфи карт:

– Ансы бетәр, Исак Моисеевич... Тик әле менә җылылар кирәк иде, кичә бит менә нинди салкын булды, хәерсез! Хәзер әле аларның (балыкларны әйтә) җыеннары унбиш чакрымнан да якын читкә сугылмыйлар... Бер чакрымлык неводны тик тартып азаплан!

Исак мөсәлләм булмады:

[*Мөсәлләм булмады – күнмәде, килешмәде.]

– Юк, Шәрәфи Осипич, хәзер инде алар читкә сугыла, чөнки инде вакыт! – диде.

– Аларның календарьлары юк шул, җылы кирәк аларга, Исак Моисеевич.

Шәрәфи карт белән Исак шулай сүз көрәштереп, лабазның икенче башына, тоз өемнәре һәм буш мичкәләр тулган сарайга киттеләр. Шәрәфи агай бүген кичәге гакыллы сапожник кыяфәтендә үк түгел, башында кичәге эшләпә, өстендә печемсез чикмән булса да, күкрәк йоннары күренми, – чикмән астыннан кыска камзул кигән, аягында да озын балтырлы шома гына итекләр иде. Гарифның күзенә ул бүген эшлекле генә бер агай булып күренә иде.

Солдат читтә торган бер ушатны алып, нык кына иттереп җиргә куйды да:

– Әй, егетләр, кунакларны бүген үк эшләтергә килешми дә инде... Ну, тот әйдә, мәгъзүм, назланып торма! – диде. Һәм ушатның ике як колакларыннан үткәрелгән нечкә арканны Гарифка тоттырып, үзе аягы белән ушатны чан эченә тибеп җибәрде.

Чан дигәннәре шушы бик зур лабаз эчендә уртадан юллар гына калдырып ясалган, төп һәм стеналары цементтан койган дүрт почмаклы зур гына базлардан гыйбәрәт иде.

– Менә мин түбәнтен тутырып бирермен, – диде Солдат, – сез тегендә, канауга чыгарып түгәрсез; анда күрерсез: кая түгәләр...

Ул сәләмә пиджак җиңнәрен беләгенә таба җыештырды да чан эченә төшеп китте һәм, электән җайлап куйган такталарга басып, озын саплы лейка белән чалтырата-чалтырата, былтырдан калып сасыган селедка суын ушатка тутыра башлады.

Базның эче өстән яхшылап күренми, караңгы иде. Тик Солдатның озын йонлы Кавказ бүреге селкенеп торганы күренә дә, чылтыраган тавыш ишетелә, һәм дә әчкелтем-төчкелтем сасыган балык исләре куерып чыга иде. Башка иптәшләре башка базларда шулай ук чалтырата, шундый ук исләр куерта иделәр.

ЧУАР ОЕКЛАР

Газизә иртән йокысыннан уянганда, һәрвакыт ишетелеп, колаклары күнегеп беткән калын һәм тонык аваз ишегалдында әйләндереп куйган тас өстенә су тамчылары төшкән шикелле гөмбердәп тора иде. Аз гына туктый, тагын гөмбердәп китә... Ул чаршау аркылы әнкәсенең якында икәнлеген сизеп:

– Әткәй кем белән сөйли? – диде.

– Тор инде, балакаем, торырга вакыт... Кем белән сөйләсен, – Мәкәйне (Мәһдине) станциягә җибәрә торгандыр...

Карчык соңгы сүзләрен бертөрле ризасызлык һәм рәнҗелгән тавыш белән әйтте. Газизә дә Мәкәйне станциягә җибәрүнең мәгънәсен аңлый иде. Шунлыктан аның йокыдан уянгандагы күңелле тойгылары шиңә куйды. Урыныннан күңелсез генә торып, ләтыйф һәм җылы аякларына оек белән читекләрен тарта башлады. Чаршауның икенче ягында арлы-бирле йөреп торган әнкәсенең күләгәсе үк гәүдәләнгән кәефсезлек булып аның күзенә, бигрәк тә күңеленә чагылып тора иде.

Аналы-кызлы аларның монда беренче мәртәбә килүләре иде. Газизәнең бала чагында ук алар Саричинда торалар. Шәрәфи агай байтак еллардан бирле промыселчы еврейләрдә хезмәт итә. Берничә елдан бирле сельдь вакытында хуҗаларның шушы промыселында ай ярымнар чамасы балык тозлау эшендә тора иде. Быел инде сельдь вакыты якынлашканда ук боларны да үзе белән алып баруын белдерде. «Үзегезне генә инде кемгә калдырасың... Далада булса да, ичмасам, үз янымда булырсыз...» дип аларга шәфкать күрсәтте. Вакыйган, быел болай да күп хәсрәт тарткан бу кечкенә гаиләнең тагын аерылып таралуы, хосусан, ана белән кыз өчен түзүе читен һәм эч өзәрлек бер хәл иде.

Шуның өчен бабайның: «Ичмасам, үз янымда булырсыз» дигән сүзе ана белән кызның кайгылы күңелләренә азрак юаныч бирде. Әммә китәр вакыт җиткәч, далага сәфәр нияте белән төялеп чыкканда һәм үзләренең ярлы гына фатир ишегенә йозак салганда, ниһәят, извозчик: «Ну, әйдә, бисмилла!» – дип, атын кузгатып, боларны пристаньгә алып киткәндә, – карчык, эче өзелеп, үксеп-үксеп елады. Аның көз көне генә үлгән егет улы өчен булган хәсрәте яңадан кузгалган иде. Гүя аның бердәнбер сөйгән улы, элек вакытлар бай хезмәтеннән өйгә, әнкәсенең хәлен белергә кайтканы шикелле, хәзердә дә кайдандыр өйгә кайтып килә, ләкин ишек бикләгән була. Елап торган буш һәм күңелсез фатирның тәрәзәләреннән карый-карый да кире кайтып китә... Карчык шуларны күңеленә китереп, үксеп-үксеп елый, Газизә аңар карап, яшен тота алмый елый иде. Шунда да сәфәр дигән нәрсә яхшы: шатлыклының шатлыгына катнаша, хәсрәтлене дә төрлечә мәшгуль итеп хәсрәтен җиңеләйтә. Алар пароходка утыргач, еламый-сыктамый гына килделәр. Монда килгәч тә картның дала дигәне аларга бик үк начар тәэсир бирмәде. Тирә-як саф комлык бер якта очсыз-кырыйсыз җәелеп ялтырап яткан диңгез, икенче якта – еракта матур газамәтле таулар, караган саен аларны күңеллеләндерә, рәхәт кенә моңландыра иде.

Тора торган урыннары да иркен һәм якты гына булып, шушы тирәдә үк кайнашкан «үз кешеләр» – татар егетләренең булуы да алар өчен күңелсез түгел иде. Шулай да донъяның тынычсызлыгы донъя хәтле, берсенең сөекле улы, икенчесенең иң якын күргән туганы өчен булган хәсрәтләренә караганда байтак җиңел, ләкин даими булган бер җан тынычсызлыклары бар: монда ул аларның эчләрендә әллә нинди бер уңайсыз җирне һаман әкренләп тырный, рәхәтсезләндерә иде. Ул исә картның шактый гына исерткечкә мөбтәлә булуы. Аның аяктан егылырлык кадәр эчүе бик сирәк була. Ләкин акчасы була торып, тамам аек йөрүе дә шулай ук бик еш булмыйдыр иде. Ул үзе аек чагында хатынына каты мөгамәләле түгел. Газизәгә шәфкатьле. Әммә исерек чагында тагын да йомшап китә, шулай да, бердән: һәрвакыт акчага интегеп торуга карамый, эшләп тапкан юклы-барлы акчасын әрәм итүе, икенчедән: үзләренә бердәнбер арка таянычы булган өлкән кешенең даими төпле һәм ышанычлы хәлдә генә булуын чын күңелләре белән теләп торганда шул кешенең кирле-мырлы сөйләнеп торучы бер юләр кыяфәтендә күренүе аларның җаннарын авырттыра иде.

Менә хәзер, Газизәнең йокыдан уянгандагы матур тойгыларын җимергән Мәкәйне станциягә җибәрү әңгәмәсе дә шушы җан авырттыргыч мәсәләнең бер кисәге иде. Шөйлә ки, карт аракысы беткәннең иртәгесендә, күп үтсә берәр көннән соң, мотлак каравылчы дагстанлы кумыкны станциягә җибәрү чарасын күрә башлый. Хәзер аның аракысы беткәнгә ике көн бар иде.

Кечкенә һәм иске генә, ләкин үзләренеке булганга һәм дә күптәннән бирле күрә-күрә ияләшкәнгә, үзләренә сөйкемле генә күренә торган самавырны Газизә өстәлгә күтәргәндә, аталары килеп керде. Сәгыйдә апа аның өстенә карамыйча гына: «Эшен рәтләгәндер, ахрысы, ничек яшь егетләрчә генә ишектән шома керә... Ишекне чалт иттереп кенә ябып куя!» дип, күңеленнән кечкенә генә бер мыскыллау кичерде. Ләкин тышка чыгарып бер сүз дә әйтмәде. Чөнки барыбер, ни генә әйтсә дә, тегенең мең мәртәбә такрар иткән җавабын тагын бер мәртәбә такрарлатуга гына сәбәп булачагын белә иде. Ул теләсә яхшылап, теләсә ачуланып әйтсен, Шәрәфи агайның җавабы һаман бер:

– Юк, болай, аз гына... Әллә ник эч авырта төшеп тора, уңайрак булмасмы, дим...

Карчыгы теләсә нихәтле сүз озайтсын, ул артык җавап биреп маташмый инде, я уйга калып эндәшми тора, яисә башка берәр сүз табып, моны артка калдырырга тырыша.

Кергәч тә ул сөйләнә башлады:

– Әрсез халык та соң! Неводчыларны әйтәм, йөз иллеләп кеше, хатын-кызы бергә, бер казармада чукырдашалар, умарта кебек кайный; кайда ул чаршаулар да ниләр: кайда оят, кайда изәт... Бер якта хатыны-кызы түшәлә, икенче якта ирләр аунап ята... Кичә кереп чыккан идем – кәмит инде менә!

– Хатыннары соң ни эшкә килгән? – диде Газизә.

– Алар, кызым, селедканы сорты белән сайлыйлар: бочонкаларга тезеп тутыралар. Анасы! Теләсә Газизә дә алар белән эшләр... Авыр түгел бит ул, җыр, көй, уен, көлке арасында харап күңелле була! Тамам шайтан туе ясыйлар.

Карчык әкрен генә:

– Ни булган эшләмәскә... – диде. Һәм Газизә нәрсә әйтер дип көлемсерәп, сөйгән күзе белән аңа карады.

Газизә ачылып ук:

– Кешеләр эшләгәндә, ни эшләп мин тик торыйм! – диде.

Газизәнең күңеллеләнеп кенә биргән бу җавабыннан атасы белән анасы эчләреннән азрак сөенделәр. Анасының шунда ук: «Үзенә һәйбәт кенә берәр күлмәклек эшләсә, ни яхшы булыр!» – дип, күңеленнән кичте. «Әйе шул, өч күлмәк өстенә тагын бер яшелле-кызыллы матур гына бизәүле күлмәк...» – дип, бераз тафсылга да күңеле китте. Әммә атасының зиһене андый матурлык ягына авышмады, тупас кына: «Ары-бире расходка ярар, ичмаса...» – дип, күңеленә килде.

Карт, ул мәсәләне озайтмыйча, шулай гына калдырырга тиеш күреп, башка сүзгә китте:

– Әх, – диде, – элекке куршик* яхшы кеше иде... Быел килмәгән, авылында калган, инде энесе аның урынында. Начар, әллә нинди төмсә нәрсә. Әх, теге чибәр кеше иде. Урыстан, татардан андыйлар сирәк очрый, анасы, тамам үз кешең – туганың кебек ягыла иде.

[*Куршик – невод (балык авы) көймәсен турылаучы.]

Карчык Газизәгә дигән кызыллы күлмәген күз алдына китереп уйлап торганда, картның әллә ниткән бер русны мактауларын, сагынып сөйләүләрен бер дә әһәмият биреп тыңламый. Эченнән: «Бергә эчкәнсез, шуңа күрә сүзегез дә килешкән булыр...» – ди иде.

Шәрәфи агай бер чынаяк чәй эчкәч, тагын шуны ук башлады:

– Юк, ул әйбәт кеше иде... Әнә Газизәнең зәңгәр сарфинка яулыгы бар иде ич, былтыр алып кайткан идем... Аның бүләге ул, Петровскида аерылышкан чакта: мә, имеш, Шәрәфи Осипич, кызыңа миннән падарка булсын... Ни дип әйтергә кирәк, алмый ярамый бит якынлык күрсәтә икән... Ярар дим, Степан Федрич, дай бох сиңа добрый здоровие...

Газизә аның сүзен бүлеп:

– Әткәй, син дә аның кызына берәр бүләк бирәсе идең, – диде.

– Аның кызы юк шул, ир балалары гына, шунда да хатынына дип бер пар чуар оеклар алып бирдем. Әлеге анаңныкы шикеллеләр иде. Икесен дә бергә алган идем.

Газизә әнкәсенең аягына карап:

– Һәйбәт кенә иделәр яңа чакта, – диде.

Сәгыйдә апай да утырган җирендә бер аягын алгарак сузып, чуарлыгы уңып беткән төсмерсез оегына куанмыйча гына карап:

– Бүләккә каршы бүләк бирмиче яхшы булмый инде... Яңа чакта бик матур иделәр, яратып кигән идем, бизәүле читеккә охшанкырый иделәр... – диде.

Чуар оекларның болай макталуына Шәрәфи агайның азрак кәефе дә килде. Чөнки моның белән үзенең бүләк алыш, бүләк биреш кебек «нечкә» эшләрдән дә хәбәрсез түгеллеге күренү өстенә, хатын-кыз әйбере ала белү турысындагы уңганлыгы да исбат ителә иде.

Ул мыек астыннан аз гына көлемсерәп:

– Тагын шундыйларны алырмын, инша алла, аның моңардан чибәрләре бар әле! – диде.

Карчык юаш кына тавыш белән:

– Читекләр дә кирәк иде... Үземнекеләрнең киярлекләре дә калмаган, Газизәнекеләр дә искерә инде, – диде.

Газизә әнкәсенең колагына килеп, шыпырт кына:

– Юк, әнкәй, миңа чуар оеклар белән шиблетлар, – диде.

Шәрәфи агай Газизәнең сүзен ишетмичә, хатынына карап, салмак кына:

– Читекләрне инде, алла боерса, бәйрәмгә таба алырбыз, – диде.

Ул чынаягын каплап чыгып киткәч, Газизә:

– Әнкәй, кайсы бәйрәмгә таба ул? – диде.

Карчык, аз гына уйлап торды да, күңелсез генә иттереп :

– Белмим, кызым... – диде. Бәйрәмнәр ерак иде әле...

ЯШЬ КҮҢЕЛ

Кич, кояш иңәр алдыннан, Газизә, әнкәсе карчык белән, казарманың ишегалды баскычына чыгып утырды. Шәрәфи агай төшке аштан соң азрак йоклап, чыгып киткән һәм шуннан бирле кайтканы юк әле. Ул гадәтчә кич өйдә була, кичке чәйдән соң гына азгамы, күпкәме чыгып китә; я күрше бүлмәдә генә торган Мәһди янына кереп утыра, яисә барактагы егетләр янына керә. Хәзер ул озакламый чәйгә кайтырга тиеш иде. Ана белән кыз сөйләшеп булмаса да, күңелләреннән – аны көтәргә дип чыктылар, һава шактый салкынайган иде. Болар икесенеке бер төсле кызгылт «швецкий» материядән биш билләп, шома гына тегелгән бишмәтләрен берсе аркасына гына салып, берсе киеп чыкканнар иде. Газизәнең үткен һәм ялтыравык чаткылы күз утлары утырган җиреннән ерак-еракларга китә, анасы карчыкның тымызык һәм сүнегрәк күзләре якын тирәләрдә генә әйләнә иде. Әнә бер якта каралҗым төстә бик зур һәм ямьсез чатырга охшаган лабаз, менә икенче якта ятып торган арык сыер рәвешле тәбәнәк һәм озын казарма; тау ягыннан төшкән кызгылт кояш шәүләсе боларны бик юаш һәм моңлы күрсәтә.

Ул җанга җылы һәм йомшак нурлар, күңелне кытыкландыргыч сыек кызгылт шәүләләр, җәелеп яткан газамәтле диңгезгә кушылып, ләтыйф бер әһәң белән чиксез моң, хыялый матурлыклар тудыра иделәр. Ләкин Сәгыйдә карчык лабазлар белән казарманы күрсә дә, икесенең арасыннан ачылып киткән диңгез манзарасын рәхәтләнеп карый алмый, күзләре чуала иде.

Диңгез өстендә очынып йөргән акчарлакларны Газизә җентекләп кенә күзләре белән эзләгән хәлдә, карчыкның күзенә алар җил белән очкан йон кисәкләре кебек кенә чагылгалый иделәр. Ул шуның өчен дә еракларга күп каранмый, я кызының каршы-каршыга китереп җиң эчләренә керткән кулларының җиң белән капланмыйча ачык калган өлешләренә, яисә аның матур, алсу яңакларына күз төшерә, яки карт килмиме дип, барак ягына карана иде. Газизә кинәт кенә;

– Әнкәй, бер дә татар булмаса, монда күңелсез булыр иде... – диде.

Карчык аз гына уйлап торды да:

– Әле кайда гына татар юк дисең, кызым, бөтен донъяга таралган инде... – диде.

Ул үзе татарның кайда таралган һәм кайда таралмаганыннан күп хәбәре булмаса да, бердән, донъя әхвәлен кызыннан артыграк белгәнлеген, икенчедән: татар дип тә мондагы кырык ата баласы егет-җиләнгә, монда булулары өчен генә бик үк миннәтдарлыкта* булыну тиеш түгеллеген аңлатыр өчен бу сүзне әйтте. Юкса үзе дә күңеленнән монда татарлар булуга кинәнә иде.

Казарманың күрше бүлемендә чиертеп уйналган музыка тавышы ишетелә иде. Мәһди үзләренең «чогыр» дигән коралларында «Гашыйк Кәрәм»не чиерттереп моңлана иде, ахрысы. Хәлсез бала елаган кебек әкрен генә, тонык кына тавыш килә иде.

[*Миннәтдарлыкта – шатлыкта, куанычта.]

Газизә бераз колак салып торгач:

– Думбрасы матур ишетелә бит, әнкәй? – диде. Карчык, яңа гына ишеткән кебек, ул якка борылып азрак тыңлады да:

– Нәрсәсе матур булсын... Бала елаган кебек гел бер тавыш! – диде.

– Әнкәй, шулар дамы безнең кебек мосылман икән?

– Әткәң шулай ди бит...

Ул үз күңеленнән Мәһдине ул хәтле чит күрмәсә дә, Газизәнең чит күрмәвен килештерми иде.

Ул утырган җиреннән торды һәм йомшак кына тавыш белән:

– Алар, балам, черкаслар... – диде.

– Утырыйк әле, әнкәй, монда күңелле... – диде Газизә.

Карчык:

– Юк, мин туңам, балакай, син дә озак утырма, салкын тидерерсең, – диде.

Газизә ялгыз утырып калды. Кояшның соңгы шәүләләре бетә иде. Тыныч кына яткан очсыз-кырыйсыз су донъясының, карт һәм серле таулар артына яшеренергә торган кояшның моңсу кызгылт шәүләләре белән актык саубуллашу манзарасы бу яшь туташны ихтыярсыз уйландыра, моңландыра иде. Мәзин хатыны абыстасыннан көйләп торып укыганы «Сәйфелмөлек» кыйссасының каһарманнары аның хыялыннан кичеп гәүдәләнәләр... Гүя вакыйга хәзер дә давам итә: әнә күренер-күренмәс кенә көймә бара... хәттә инде күренми дә; Шаһзәдә Сәйфелмөлек киткән диңгез буена... Ах, мәлгунь, «Әсүд дию!» кайда соң ул, Бәдигылҗамалны сихерләп йоклата! Әллә түбән, диңгез астында, әллә югары, болытлар, күкләр өстендә, әллә шунда диңгез янында гына... Әллә Газизә үзе Бәдигылҗамал! Хәзер ул мәрхүм абзасының дусы Хөсәенне Сәйфелмөлек белән буташтыра... Гүя ул шаһзәдә, имеш тә, Газизәне эзли, имеш. Газизә җен падишасының кызы, имеш...

Яшь күңел очсыз-кырыйсыз тылсымлы хыяллар, аллы-гөлле матур уйлар белән хыялланып утырганда, кинәт аның һәммә хыял һәм уйлары ләтыйф чәчәк кыяклары кебек әллә кайда чәчелеп, очып киттеләр... Ул тиз генә өйгә керде дә, ишектән керү белән әнкәсенә:

– Әткәй ике кеше ияртеп килә!.. – диде.

ЙОКЛА, БӘБКӘМ

Шәрәфи карт Солдат белән Гарифны алып килгән иде. Солдат электән дә аларда булганга күрә, кергәч тә үзен иркен генә тотып, карчык һәм Газизә белән үзләрчә генә саулык-исәнлек сорашкач, өстәл янына килеп утырды. Гариф бераз тартыныбрак исәнләште, утырырга да ашыкмады. Шәрәфи агай аңар:

– Утыр, якташ! Әнә Солдат янына, – дип урын күрсәтте. Ул бераз кызмачарак иде. Чикмәннәрен салып, җыйнаштырмыйча гына, сәке өстенә ташлагач:

– Газизә бәбкәм, ут алындырмыйсыңмы? – диде. Кояш иңгәнгә аз гына вакыт үткән булса да, бүлмә эче караңгылана башлаган иде.

Солдат тәрәзәгә карап:

– Кая әле, якты ич, – диде.

Аның сүзенә җавап бирүче булмады, Шәрәфи агай чалбар кесәсеннән тәмәке янчыгы чыгара-чыгара:

– Анасы, самавырың нишли. Әйдә, кунакларны чәй белән сыйлыйк. Ә син, кызым, лампаны яндыр инде, – диде.

Газизә лампага ут алындырып, өстәлгә куйганда, яңа кунакның кулына күзе төште: аның бер кулы өстәл өстендә иде. Ул кул Газизәгә бик ямьле күренде. Аксыл, кызыл төстәге дәү генә кулның таза һәм килешле бармаклары гүя тимер эченә батарлык көчле булырга тиеш иделәр...

Шәрәфи карт тәмәкесен кабызып, нык кына суыргач, сүз башлады:

– Кичә ишеттегез бит, ни ди Исак: иртән невод салырбыз, имеш... Юк, дим, азрак сабыр итәрсең! Кызык халык соң бу кешеләр, менә инде очарга гына торалар. Ул әйтми бит: ну, Шәрәфи Осипич, иртән невод салсак ничек булыр икән? Ничек уйлыйсың, иртәрәк түгелме икән? Яисә өлгереп булыр микән? Юк, ул әйтми, ул аны әйтә дә алмый! Иртән невод салабыз, имеш! Салма әле! дим эчемнән генә... Менә инде картаеп киләм, эт шикелле картаям шушы сасыган балык тирәсендә, һәм аңлый да төшәм аз гына. Ә ул нәрсә? Мальчишка бит! Кәкре аяклы бер малай! Менә күрәсез! Бүген әле невод төзәтеп кенә казакларның көннәре үтте. Иртән көймәләр рәтләп үтәр, берсекөнгә тагын ары-бире, аннан соң якшәмбе, урыс бәйрәме... Егерме бишендә инде сүз дә юк, – салабыз, алла боерса!

Гадәттә авыр һәм сак кыланышлы Шәрәфи агайның болай күтәренкерәк китүе тыңлаучыларга сәер тоела иде.

Солдат юри шаяртып:

– Син аны, Шәрәфи абзый, ашыкмыйча гына бер тукмап алса идең, ул болай ук кыланмас иде... – диде.

Шулай дигәч, карт азрак көлеп куйды.

– Анасы! Ишетәсең Солдат ни ди?

«Анасы» мич алдында үз эше белән маташып, Солдатның ни әйткәнен ишетми калса да, сүз шаяруда икәнлеген сизеп:

– Хөснетдин сөйләр ул! – диде.

– Дөрес тә, – диде карт, – азрак арттагы сабакларын тыңлатканда зарар булмас иде булуын; юк шул инде, картаям, егетләр! Яшьрәк чакта бик нык сугыша торган идем. Ну, хәзер булмый инде... Бервакыт Саричинда, шушының кебек, азрак башта бар, мин сиңа әйтим... Күмер сатучылар бәйләнәләр дә бәйләнәләр... Әллә нәрсә шунда акча даулыйлар... Аталы-уллы үгез-үгез ике кеше, мин сиңа әйтим, кай җирең кечи үзләрен! Алып-салып... Каравыл, үтерә, имеш! Донъя купты, мин сиңа әйтим! Билләһи менә, карчыктан сорагыз ышанмасагыз.

Газизә сүзгә кушылды:

– Дөрес, Хөснетдин абый, әткәйнең бармагын да тешләп алган иде берсе.

Карт игътираз кылды*.

[*Игътираз кылды – карышты.]

– Юк, кызым, син теге итек басучыларны әйтәсең... Бу әнә теге, Матви бар иде ич... кайсыңардан күмер ала идек... Шуларны, улы белән икесен биеткән идем, әнә анаң белә ансын...

Газизә атасының болай үз егетлекләре белән мактануын кызыксынып тыңласа да, карчык яратсынмый иде.

– Кыйнашу яхшы эш түгел инде... – диде.

Карт аның сүзен ишетмәгән төсле эндәшми калды, бу юлы Гариф сүзгә катнашты:

– Ансы шулай да бит, апай... кайчагында эш шуңар килә: чигенергә мөмкин булмый.

Карт аның сүзе беткәнне дә көтмичә:

– Менә, менә! Чигендең исә, хурлык була бит егет кешегә, – диде.

Карчыкның кәефе килде:

– Иһи! Безнең картны тамам егет ясап җибәрдегез инде сез! – диде.

Карт кунакларына күзен кысып:

– Егет булмый ни? Син генә юләр бит, – мине картсынган буласың! – диде.

Кечкенә генә, иске генә самавыр инде бик гайрәт белән өстәлдә булар пошкырып утыра. Китек-митек чынаяклар да, «ләббәйкә» дигән кебек, үзләренә чәй коелуны көтәләр. Карарак кына бодай күмәче телемнәре дә, ягымлы гына рәвештә тәлинкәгә өелеп, өстәлне күркәйтеп тора иделәр.

Карт үзенең артыграк сүзгә бирелеп киткәнлеген сизеп алгач та:

– Я, нишлибез, анасы? – Үзеңме чәй ясыйсың? Газизә, кил, кызым, утырамсың? – диде.

– Минем әле азрак эшләрем бар иде, үзең генә башкара тор әле, – диде карчык.

Аның артык эше булмаса да, тик кенә эш табып маташа. Чөнки Газизәнең бергә утыруын килештерми, ялгызын гына читтә калдырырга да уңайсызлана иде. Самавыр капкачын өстәл янына алып килде дә, ду күчеп утырган кечкентәй самавырны каплый-каплый, үз-үзенә сөйләнгән кебек әкрен генә:

– Без хәзер генә аналы-кызлы эчкән идек, кунакларны яхшылап эчер... Ашка да җитегез, балакай, тарсынмый гына аша, эчегез, – диде.

Газизә, чаршау корылулы урынның бер кырыена утырып, өстәл янындагыларны читтән карап тора иде. Аның ягыннан өстәл лампасының яктысын самавыр ышыклаганга күрә, өстәл якындагыларга ул бик ачык күренми иде. Анасы килеп, аның колагына шыпырт кына:

– Без соңрак эчәрбез, балакай, – диде.

Газизә баш ишәрәсе белән генә риза булганлыгын аңлатты.

Карт, зур куллары белән кечкенә генә чәйнек тоткасын учлаган көе, чырылдатып чәй койган аралаш, сөйләргә кереште. Промыслода үткәрелгән тормышларын, араларында нинди кешеләр булганын; теге, «куршик»ның шәплеген, хәттә «сарфинка яулык» белән «чуар оеклар»га кадәр тәфсилат* биреп, тәмләп-тәмләп сөйләп бирде. Карт сүзне кайнар һәм килештереп сөйләгәнгә күрә, тыңлаучылар ялыкмый гына утыра иделәр. Хосусан Гариф кәмитсенгән шикелле елмаеп ук тора иде. «Сарфинка яулык» мөнәсәбәте белән Газизәнең исеме телгә алынгач, караңгырак читтә утырган Газизәгә дә ул бер-ике мәртәбә елмая төшеп карады. Карчык моны сизсә дә, гаепкә алмады. Чөнки сарфинка яулык сөйләнгән чакта, аның иясенә азмы-күпме әһәмият бирү тәбигый инде.

[*Тәфсилат – деталь, нечкәлек.]

Кунаклар кайтырга чыкканда карт ишегалдына чаклы озата чыкты. Тышта караңгы, диңгез яктан салкын җил исә, йолдызлар, суыктан калтыранган балалар төсле, матур гына, күңелсез генә йомгакланып тетрәнеп тора иделәр. Диңгезнең, суык тидергән кәефсез карт кебек, әкрен генә уфылдаган, ыңгырашкан тавышы ишетелә иде.

Егетләр артыннан карт:

– Иртәгә шашка уйнарга килегез, – диде.

– Ярар, ярар, – дип, тегеләр караңгылыкта югалдылар.

Карт, өйгә кергәч, сөйләнә башлады:

– Әрәм булып йөри, юләр! Рабочий булып аю базында ят менә! Астында салам, өстендә ерык билле урыс пальтосы! Жалкы, мескен! Рәтле генә күренә үзе...

Карчык белән кызы картның кемне сөйләгәнлеген аңлый иделәр.

– Чынлап та, мулла улымыни? Ялганлый торгандыр, – диде карчык.

Карт кызыбрак китте:

– Ялганлый, ди! Солдат авылын атап сөйли бит! Күрше авыллар, – диде.

– Ата-анасы бармы... – ди?

– Атасы үлгән шул... Шуны сөйләдек бит. Анасы бар икән.

Карт шулай дигәч, хатыны йомшак кына тавыш белән:

– Мескен... – диде.

Газизә анасының кемне, егетнеме яисә анасынмы, шулай кызганганлыгын беләсе килсә дә, сорарга базмады... атасыннан тартына иде. Шуның белән калды. Сүзне озайтмадылар. Шәрәфи агай үзе чишенеп, тиз үк йокларга ятты. Болар тавышсыз-тынсыз күп вакыт үткәрмичә генә, чәй эчкәләп, урыннарына үрләштеләр.

Байтак вакытлар Газизә юрган астында әйләнә-тулгана йоклый алмый ятты. Атасының чалган куй шикелле сулыш тартып-тартып хырылдап йоклавы, тыштан ишетелгән авыр-авыр диңгез уфылдаулары караңгы өй эчендә әллә нинди моңсу бер әһәң белән очсыз-кырыйсыз дәрт һәм хыяллар көйли. Газизәнең зиһененә килеп, күз алдында гәүдәләнгән сүрәтләрне аллы-гөлле нур дулкыннары арасында тирбәтә иде. Әнә аның мәрхүм абзасы нурдан хөлләләр* кигән, гөлләр, чәчәкләр арасында сәленә... Әнә аның дусы Хөсәен аны эзләп килә... «Газизә җаным, мин сине сагындым!» ди. Ләкин ул күп сөйләми, азрак көлемсерәп карый да югала... Ә менә бу «юләр» егетнең күзләре һаман Газизәдә, Газизә аның белән сөйли: «Исемең ничек соң, юләр егет, якташ та якташ дип йөртәләр сине... Нишләп синең күзләрең бу хәтле матур? Башкаларга син болай сөйгән күз белән карамый торгансыңдыр бит? Күк сарфинка яулык иясенә генә шулай карагансыңдыр? Чынлап та, син яхшы егет булсаң, мин сине яратыр, бәлки сөяр дә идем...» – ди. Менә ул тагын Газизәгә елмаеп карый... Менә Газизә аның кочагында... Алар баралар... хыялда туган тылсымлы болытлар арасында тирбәлә-тирбәлә, егетнең туган иленә кайталар... Юк, ул егет юләр түгел. Син ялгыш сөйлисең, әткәсе! Әйе, ялгышып әйткәнсеңдер, ул юләр түгел, ул донъя гизәргә чыккан, ул Газизәне эзләп килгәнгә ошый. Аны Газизә чакырган... Юк, юк, ул чакырмый гына, үзе эзләп килгән!

[*Хөлләләр – җиңел киемнәр.]

Төн урталары иде инде. Шәрәфи карт һаман авыр-авыр сулап хырылдый, ара-тирә йомшак кына ыңгыраша да, гүя сөйли: «Әйдә, йоклыйк инде, кызым, мин ялгышканмындыр, йоклыйк, бәбкәм, борчылмыйк, менә мин ничек йоклыйм... йом, бәбкәм, күзләрең... Мин ялгышканмындыр... Ул юләр түгелдер. Менә шулай... Йом күзләрең... Йокла, җаным, борчылма!»

БУЛЫР ӘЛЕ

Башлап беренче мәртәбә невод салган көн, иртәдән үк промыслода гадәттән тыш хәрәкәт, кайнашу башланды. Барактагы егетләрне дә Исак гадәттәгедән иртәрәк кузгатты.

Гариф белән Солдат һәм дә Гарифның иптәше Муса – өчәү бергә чыктылар. Башка иптәшләре кайсы алданрак чыккан, кайсылары әле баракта иделәр. Болардан алдарак чыккан Николай кинәт тукталды да:

– Теге шайтан нәрсәгә ашыктыра икән; яңа гына невод ыргыта башлаганнар ич; әйдә кайт, Солдат, нәрсәгә туңып торырга? – диде дә кулларын җиң эчләренә тыгып, бөрешкән көе, кире баракка кайтып китте.

Солдатның кайтыргамы, кайтмаскамы дип икеләнеп торганын күргәч, Гариф:

– Әйдә әле, кешеләр янына барып карыйк... – диде.

Һава шактый салкын һәм болытлы. Кояш әле я калыккан, я калыкмаган иде. Лабазның аръягы буеннан ялпакланып киткән комлыкта диңгез читенә якын ук неводчы казаклар җыелган иде. Аларның кайсылары җылыныр өчен шаярып сугыша, кайсы көрәшә, кайсылары йөгерешеп куыша иделәр. Тик кенә торып, невод салырга киткән көймәне карап торучылар да бар иде. Болар да халык янына килеп тукталдылар. Көймә читтән бер чакрым чамасы эчтә булганлыктан, андагы кешеләрнең нишләгәнлекләре аерым-ачык күренми, тик анда биш-алты кешенең кырмыскалар кебек хәрәкәтләнеп, казынып торганлыклары гына күренә иде.

Гарифның промыслода эшләгәне юк иде. Әлегә хәтле колак алкасы кебек кечкенә кармак яки өч-биш сажинлы бредниктан башка кораллар белән балык тотканны күрмәгәнлектән, мондагы эшләр аңа шактый сәер тоела иде. Менә инде лабазда аның гаҗәпләнеп караган һәм кечкенәрәк авылны чорнап алырлык дип уйлаганы биш йөз сажинлык неводны көймәдәге кырмыскалар диңгезгә ыргыта киләләр... Солдат бер дә исе китми генә карап уйга калган төслерәк тора иде.

Гариф аңар:

– Бер очы кайда соң? Ике яклап тартыргадыр бит? – диде.

– Ә... неводны әйтәсең? Әнә тегендә барак турында казык!.. Шуңар аркан бәйләп китәләр, бире, казарма турысына урап чыгалар...

Вакыйган, болар торган җирдән кырык-илле сажиннар читтә диңгез ягасында, суга кермәскә тырышып аякларын алга терәгән шикелле тышка таба авынкы нечкә генә багана диярлек бер кара казык күренә иде. Болар шул казыкка караган чакта, Сафа белән Хәйрулла да болар янына килеп туктадылар. Сафа Мусаның иңбашларыннан селкетеп:

– Туңасың, якташ! – диде. – Менә алладан сора, бер ун вагон балык чыксын иде. Шунда җылынырга булыр иде! Шулай бит, Солдат! Исак шунда ук бер чирекне утыртыр иде.

– Утырта ди! Әй, гулять итә ди Сафа! Донъя куптара ди, мин сиңа әйтим!

– Бердән ун вагон чыксамы? Күрер идең, Солдат!

– Шушы салкында балык буламы инде, дурак!

– Шулай дисәң генә, юкса шундый хикмәтләр була, мин сиңа әйтим! Бер елны, беләсең, ничек... Шагаевта өч көн гулять иттергәннәр!.. Егерме вагон, мин сиңа әйтим, болыт кебек тыгылган да калган.

Гариф көлә төшеп төртеп куйды:

– Ничә этажлы иде әле бу ялган? Өске этажлары агачтыр? Юкса, җимерелеп төшәргә дә бик тиз, кирпечләре черек булгач...

Сафа моңар җәберсенде: ул бит күптәнрәк промыслолар тирәсендә әйләнә. Күзләрен киң үк ачып:

– Бер дә җимерелми, якташ, – диде. Гариф тагын көлеп:

– Егерме вагон! Соң аны ничек итеп тартып чыгарасың да, нинди невод чыдый аңа! – диде.

Сафа бу юлы җиңгән кыяфәттә:

– Азрак үсәсең бар әле, яшь күренәсең, якташ... Аны чыгаруы бернәрсә түгел! Менә шушылай ныгытып кына иңбашыңа күтәрәсе дә, «дороги! дороги!» дип, лабазга хәтле йөгертә илтәсең, хах-ха-ха! Менә нәрсәгә аптыраган ул!

Солдат гади генә йомшак тавыш белән:

– Мин дә элек ышанмыйдыр идем... Чынлап та, ничек итеп ул хәтлене чыгарып булсын дип аптырыйсың. Ну, аны, иптәш, бөтенесен берьюлы ярга чыгармыйлар шул... Судан гына сөзеп ала баралар... Өч-дүрт вагон чыкканда да шулай ителә ул, – диде.

Гариф инде моңар ихтираз кыла алмады. Сафаның җиңгән кыяфәттә авызын кыйшайтып мыскыллавына да күнгән сыман көлемсерәп кенә калды.

Көймә инде әкренләп кырыйга якынлаша иде. Инде ачык күренә. Ике кеше ишеп килә, өчәү невод ыргыта, бер кеше югары койрыкта торып көймәне турылап килә иде.

Казаклар шаярудан туктадылар, лямкаларын иңбашы аркылы киеп, төзәтенә-төзәтенә, диңгез ягасына җыелдылар. Исак, Шәрәфи агай, бухгалтер һәм тагын әллә нинди каратутлы бер кеше бергә җыйналып лабаз ягыннан халык янына килеп чыктылар. Дүртәү сөйләшеп торган егетләрне күрү белән, Исак бик эшчән кыяфәттә алар янына килеп, Гарифка:

– Ну, господин артельщик, кайда башка иптәшләрегез, кайда алар? Лямкаларыгыз да юк, ах, сез, болай ярамый бит, болай мөмкин түгел бит! – диде.

– Әнә киләләр! – диде Солдат.

Чын да, тегеләр барактан чыгып, ашыкмыйча гына бире таба килә иделәр.

Исак болар яныннан борылгач та, Сафа Гарифка:

– Артельщик булуын булдың, якташ... Инде бу усал җен сиңа гына бәйләнергә тора, – диде.

Солдат Гарифны аркасыннан кагып:

– Ничава, иптәш, берни эшләтә алмас, каушама гына! – диде. Һәм җитди генә иттереп ялгады:

– Шулай да, егетләр, үзебез өчен дә эшне дружнорак тоткан яхшы... Этнең өреп торуы береңә дә салават түгел...

Николай болар янына килеп туктады да, башын кашый торып:

– Солдат ниндидер манифест укыйдыр, ахрысы; равнение-фәлән юкмы? Хәзер Россиягә кайтабыз, андый эш булса, берәм-берәм боярларны тотып кыйна, анасын янтыгы! – диде.

Сафа ярым җитди, ярым шаярып аңар бәйләнде:

– Лыгырдама инде, пожалысты! Ялкау аю кебек ятып торасың-торасың да әллә ниткән манифестлар белән җенләнәсең, башкалар сиңа ияреп чыкмыйлар. Күрмәдең, монда артельщикларны ничек кыздыралар!

– Ничава! Артельщик булгач, безне дә шулай кыздырырлар. Зато артельщик. Шулай бит, господин артельщик?

Гариф та шаярып:

– Ну, конечно! – диде.

Гариф үзенең артельщик булып китүенә аптырый һәм көләсе килә иде. Эш болай булды: бер-ике көн элек Исак аларга үз араларыннан бер кешене артельщик итеп билгеләргә кушкан иде. Кладовойдан алган заборларын яза барырга һәм үз араларында тәртип карарга бер кеше кирәк, имеш... Солдатның Гарифны укымышлыгы белән мактаулары аркасында, беравыздан аны артельщик итеп сайлаганнар иде. Шушы бер-ике көн арасында аңар кладовой дәфтәреннән элекке заборларны күчереп, яңадан алына барган махорка һәм шырпыларны теркәп кую кебек җиңел эшләр, ягъни артельщикның ак хезмәтләре генә тигән иде. Инде менә бүген иптәшләренә башлык кылуы да тәләп ителә башлагач, ул шактый уңайсызлык хис итте. Мондагы эшнең рәтен белми бит ул, үзеңнән күп белгәннәргә башлык сөр, имеш!

Хәйрулла белән Сафа лабаздан лямкалар алып килгәндә, көймәдән арканны кырыйга ыргыткан иделәр инде. Тула ыштанлы, күн чабаталы казаклар, кырмыскалар кебек, аркан буенча тезелделәр. Безнең егетләр дә арада иделәр.

Күк йөзен соры төстә сыек болытлар каплап алган һәм шушы туңып төсе киткән алама коленкорга ошаулы ягымсыз һәм төмсә болытлар юаш кына тирбәнеп яткан диңгезгә салынып ук тора иделәр. Йолкынган чәчкәләргә ошаган сәләмә бер төркем халык, карасу җепшек ком өстендә борыннары белән җиргә хәтле иелә-иелә, калын бер аркан тарталар... Аркан бик акрын тартыла. Гүя җирне күтәргән балык үзе яисә өстендәге үгезе эләккән дә, кырыйга чыгарга теләмичә карышып, көчләнеп килә. Әммә тарту бик мөнтазам* бара иде. Беренче мәртәбә күргән Гарифка бу эш ярыйсы гына ошады. Һәм бу халыкның шушы эштә пешеп чыккан кешеләр икәнлегенә ул тамам канәгатьләнде. Монда аерым-аерым көчләр әрәм ителми, бәлки һәммә кеше дә тоташ: «Һа-һу-һи-һа-һа, һиһа-таһа» шикелле ишетелгән бик нык гөрелте ясап, барлык көчне төзек тактка салып баралар. Диңгез ягасыннан утыз-кырык сажиннар читтә аркан җыела; шушы чиккә җиткән бер кеше кире кайта да, диңгез янына ук арканга үзенең шәкелмәсен эләктерә һәм аякларын комга батырып торып, йөзе белән җиргә таба салына, – гайрәтләнеп-гайрәтләнеп тавышка кушыла.

[*Мөнтазам – тәртипле]

Шулай итеп байтак вакытлар тарта торгач, невод очы килеп чыкты. Моннан соң эш тагын акрынлады. Чөнки кешеләр икегә аерылды. Җитмешләп кеше неводның икенче башына киттеләр.

Инде төш алдылары булгандыр, Исак безнең егетләргә лабаздан түбәнгә тачка юлы – такталар салырга кушты. Неводның арты кырыйга якынлаша иде.

Болар, такталар салып булгач, һәркайсы үзенә ошаганрак тачкалар сайлап маташканда, Шәрәфи агай да шунда тоз өемнәре янында йөренеп тора иде. Ул бияләй аркасы белән Николайның беләгенә сугып:

– Менә, кара инде, Николай, Исак юләрлеген, ничә көннән бирле, «невод салабыз, невод!..» дип лыгырдап тора, ә вал яраксыз – аны карамаган! Өч йөз сажинлы арканны лямка белән тарту дигән эш – бәлә бит ул, – диде.

Николай сәләмә бүреген арткарак этәргәч, кызу гына:

– Десятник бит ул! Ник синең шартлап җаның чыкмый! Барыбер ул сине кызганмый! Менә, ичмасам, безнең эшче халыкны әйтсәң дә ярый, алтын бит алар, – диде.

Аның болай сөйләве, тирә-яны йонга күмелгән киң һәм көләч йөзенең рәхәтләнеп китүе Шәрәфи картка ошады:

– Әйе шул... Алтын ук булмас булуын... Шулай да начар халык түгел, – диде.

Шул арада Сафа:

– Әй, син, алтын! Потың ничә тиен? Юл өстеннән ал тачкаңны! – диде. Һәм юлда торган Николай тачкасын үзенеке белән бәрдереп, йөзтүбән каплап китте.

Алар тачкаларын бер-бер артлы дыңгырдатып такта юл буенча невод чыккан җиргә киттеләр. Николай Сафаны сүгә-сүгә иң арттан бара иде. Болар төшкәндә, неводның арт «амбары» килеп чыгарга күп калмаган иде. Неводчылар ике яктан кушыла-кушыла аралары җиде-сигез сажиннарга калган, ике лагерьда беравыздан «һай-һулап», су буйларын яңгырата-яңгырата, тезелеп тарта иделәр.

Кырыйга якынлаша торган невод өстендә, көмешле йомычкалар төсле, ак балыклар бертуктамый ялт та йолт сикереп маташалар, гүя үзләренең тоз эчендә һәләк буласыларын белеп, кырыйга чыгарга теләми, неводтан ычкынырга тырышалар... Очы-кырые күренми җәелеп яткан матур диңгез өстендә әллә нихәтле акчарлаклар, өермәгә эләккән яфраклар төсле, буталып очыналар һәм акылдан шашкан кешечә эчләре катып көлгән яисә үчегеп ярсыган шикелле гыйгылдап, йөрәкләрне кытыкландыралар. Әллә алар шушы сәләмә кешеләрнең дә аларның үзләре кебек оча алмауларыннан һәм тамаклары өчен борыннары белән җиргә абынып тырмануларыннан көләләр, әллә болар балыкны бетерәләр дип көнләшә һәм үчегеп елыйлар...

Бер заман Исак бар көче белән:

– Уң як акрын! Сул як кызу тарт! – дип акырды. Ләкин халык шау-шу белән аның сүзенә илтифат итмичә, «амбарны» кыйшайган көе сөйри бирделәр...

Башлангыч шәп булмады. Шулай да бөтенләй үк буш түгел иде. Биш-алты тачка йомычка балык, сельд, унбиш-егермеләп биреш, эре генә өч сазан чыкты.

[*Йомычка балык – килька]

Ике вагонлык чан төбенә егерме, егерме биш пот балыкны сибеп салгач, Шәрәфи агай үзенең кыска саплы матур көрәген ак кар кебек тоз эченә бик оста гына чумырып торып, берничә мәртәбә чәчеп җибәрде:

– Хәере белән булсын! – диде.

Исак. борынын мышкылдатып, күңелсез генә:

– Бер дә рәт күренми әле, – диде. Шәрәфи карт тыныч кына:

– Әле вакыт бар... – диде. Җавап бирүче булмагач, тагын өстәде:

– Ни булса да унбишеннән соң була инде... Әммә су артык салкын түгел, булыр әле...

Шәрәфи картның авызына карап, тачкачылардан да кайсыберләре авыз эченнән аның соңгы сүзен такрарладылар :

– Булыр әле...

ЕГЕТ ЕЛЫЙ

Невод сала башлаганнан соң бер атна буе эшләр бер көйдәрәк барды: балыкның чыгуы биш-алты тачкадан артмады. Невод һәр көн ике мәртәбә салына, җил булып, диңгез дулкынланыбрак китсә, бер белән генә дә калына иде. Бу вакыт тачкачыларга эш шактый җиңеләйде. Чөнки невод салынгач та, чите кырыйга килеп җиткәнче, невод арканын вал белән тарттыра башладылар. Валда исә егермешәр, утызар кеше генә чиратлашып эшләгәнгә, күп халык арасында аның авыры боларга тими дә иде.

Беркөн төш алдында беренче неводны чыгаргач, нык кына җил кузгалды. Көн иртәдән бирле болытлы булып, инде диңгездә давыл булырга охшый иде; шунлыктан барактагы егетләр: бүген инде икенче мәртәбә невод салынмас дип уйлап, төш ашыннан соң кайсы йокларга ятты, кайсылары шашка уйнарга тотындылар.

Бервакыт Исак барак ишеген ачты да, аптыраган тавыш белән, киреле-соңлы җикеренергә тотынды:

– Чыгыгыз, әйдә тизрәк! Неводка әйдә! Аркан ычкынган! Неводка тизрәк! Неводка, дим! Уят шуларны!.. Тизрәк, әйдә!.. Давыл кузгалды!

Ул ишекне япмыйча ук тавышлый-тавышлый китеп барды. Сафа белән Хәйрулла шашка уйнап утыра иделәр.

– Аптырадыңмыни, шайтан! – диде Сафа. – Давыл кузгалса, невод салдырмыйлар аны! Бәдбәхет!

Гариф өч-дүрт иптәше белән алдан китте. Башкалар да кискен җилгә ян биребрәк, бөкрәйгән көе, тегеләр артына ялганган иделәр. Лабаз артыннан әйләнеп үткәч, кинәт бик газамәтле күренеш алдына чыктылар. Диңгез кузгалган... Күз күременчә зур су түтәлләре, ак күбекләр пошкырып, бер-берсен куа киләләр. Күктә каралҗым болытлар ага, диңгез артларын соры томан каплаган...

Солдат кычкырып җибәрде:

– Их-хи! Карагыз, көймәне кайда илтеп ташлаган!

Сафа алга карады да, күтәренке тавыш белән:

– Неводны харап итә, егетләр! – диде. Һәм үзе, Николайны иңсәсеннән этеп сикерә-сикерә йөгереп, неводчылар җыелган җиргә китте. Вал янында һичкем юк, неводчылар гадәттә невод чыга торган урыннан йөз илле сажиннар чамасы ерак киткәннәр иде.

Сафа артыннан Хәйрулла гына кешегә иярмәгән булып, бер үк көйгә йөгермичә генә, селкенә-селкенә бардылар. Азрак баргачтын, алар да юыртып киттеләр.

Неводчылар янына иң элек барып җитүчеләр Сафа белән Гариф булды. Исак белән Шәрәфи агай һәм Абрам да анда иделәр. Гадәттән тыш аптырау, кычкырыш бара иде. Читтән биш-алты сажинлап эчтә невод көймәсе әллә ничә уңайга бәргәләнеп, чайкалып тора, көймәдә биш алты кеше, невод салучылар, йомычка кисәгенә ябешкән булдыксыз һәм кызганыч тараканнар шикелле, аумаска, ычкынып китмәскә тырыша иделәр. Ухылдап торып килгән дулкыннар бер бәреп көймәне югары сикертә, кире кайтып комга утыртып куя, тагын бәрә дә тагын сикертеп җибәрә... Койрыктагы курщик бер кулы белән руль тоткасына ябешеп, аяктан егылмаска тырыша, икенчесен бутап-бутап бар көче белән кычкыра, кемнедер сүгә. Монда Исак үзалдына, кеше саен, акылдан сапкан кешечә җикеренеп йөри, кеше саен бәйләнә. Гариф Шәрәфи карт янына барып:

– Нәрсә ул, ни булган? – диде. Теге салкын кан белән генә:

– Арканны ычкындырганнар, курщик тагын дүрт ишкәкче сорый, баручы юк! Эт эткә, эт койрыкка җибәрә... – диде.

Гариф кинәт, кирәкле хәбәр ишеткән төсле, күзләрен уйнатып:

– Мин барам! – диде һәм сикереп үк су янына йөгерде.

Шәрәфи агай ашыгып ук:

– Тукта әле, – дисә дә, тегеңәр ишеттерә алмый калды. Артыннан барып тотарга кешеләрдән яхшысынмады. Шулай да акрынлап барып, кешегә сиздермичә тегенең чабуыннан тарту нияте белән урыныннан кузгалып, тегеңәр юнәлгән иде, ни күрсен: дулкын эчкә кайткан арада Гариф сикереп торып көймәгә ташланды һәм көймәнең читенә барып асылынды... Көймәдәгеләр аны тартып алырга маташканда, тагын килеп дулкын бәрде дә, Гарифны муеннан ук эләктерде; шулай да ычкынмыйча, аны көймәгә тартып алдылар. Аңар иярүчеләр дә тиз табылды, бер-бер артлы өч кеше шундый ук маневрлар ясап, көймәгә керделәр. Җансыз сөяк кебек чайкалып торган шактый зур көймә кирәкле кешеләрен алгач та җанланды; өч пар ишкәкне алты кеше бер уңайга күтәреп сала башлагач, ул, килешсез кара бер җанвар кебек, дулкыннар белән көрәшә-көрәшә, эчкә таба үрмәләп китте. Ул читтән ераклашкан саен көчсез һәм кызганычрак күренә, гүя хәзер батарга, югалырга тора иде. Бераздан соң бер батып, бер калкып уйнаган кармак калкавычы рәвешендә генә күренә башлады...

Җил улый, сызгыра, диңгез һаман дулкынлана, дулый бара иде.

Исак белән Абрам халыктан читтәрәк йөреп торалар, неводчылар бергәрәк җыйналып, шау-шусыз гына карап торалар, диңгез дулкыннары арасында бата-чума күренеп барган иптәшләрен күздән югалтмаска тырышалар. Гарифның иптәшләре дә аптыранып Шәрәфи агай янына җыелышканнар, аның авызына карыйлар, ул акрын гына Исакны сүгә:

– Кабәхәт нәрсә, хәерсез! Ничек буласы төш вакытында ук билгеле иде бит. Кирәкми, дим, невод салдырма, давыл күтәрелә... Юк, тыңламый бит, шайтан! Менә хәзер дә аркан ычкынган икән, бер яктан гына тарттырасы, ярты сәгатьтә эше бетә! Исак Абрамич, дим, шулай гына итик! Юк, имеш, алай невод ишелеп, чуалып бетәр... Невод чуала дип, кешеләрне күрәләтә батарга җибәрә, мәлгунь!

Ул, бераз туктап торгач, көлгәнрәк тавыш белән:

– Ул, йөзе кара, шушы минутта да балык өчен тырмана, невод чуалуы сылтау гына... Бер яктан тартып невод бер дә чуалмый... Аны ул үзе дә белә... Тик әле балык килеп тыгылмасмы дип уйлый! Ну, әле аңар иртәрәк шул, – диде.

– Балык булса соң аңар нәрсә? – диде Солдат.

– Аңармы нәрсә? Пае бар ич, юккамы шул хәтле тырыша дип беләсең? Ул үзе өчен тырмана, господин унтер. Менә элекке куршикны җибәреп карар идең шундый җәһәннәмгә, «пошел ты к чорту» дип кенә җибәрер иде үзен! Монсы бозау шул, хәерсез... Үзенең иптәшләренә бугазын ертканчы акыра да, хуҗага яхшы күренә, имеш, дурак косолапый! Гариф тагы нәрсәгәдер юләрләнеп китте. Минем аңар ачуым килә! Тотып та өлгерә алмадым, ичмасам...

Сафаның көләч йөзе үзгәргән, уйчан һәм кайгылы төс алган иде, ул кинәт кенә:

– Батарлар микәнни? – диде.

– Ходай язмасын, батмасыннар иде дә... Әнә карагыз, нишләтә көймәне! Рулевой авызын ачмаса, шулай да котылырлар... Инде авыз беләнрәк караса – бетте диген! Борылганда дулкын буена калып, шомарак әйләнмәделәрме – бәрә дә каплый! Шома маташканда, бу давыл гына әле ул хәтле куркынычлы түгел...

Николай, рус арасыннан аерылып, болар янына килеп туктады һәм Исак белән Абрамга таба карап алды да нык кычкырмыйча гына:

– Дурак безнең артельщик, – диде. – Ул төшмәсә, тегеләр берсе дә төшәселәр түгел икән...

Ул тавышын тагын да акрынайтып:

– Беләсезме, тегеләр нәрсә ди... Әгәр көймә кайтмаса, әнә теге ике господинны буып суга ташламакчы булалар, – диде.

Шәрәфи агай әкрен генә борылып тегеләр ягына карады да, бик читен бер мәсәлә турысында уйларга керешкән төсле иттереп:

– Эһем... – дип алдына карады. Солдат Николайга:

– Һәммәбезгә дә каторга ич ул чагында... – диде. Николай, җавап бирмичә, иңбашларын гына тартты. Шәрәфи агай җилгә каршы торып яшьләнгән күзләрен кул аркасы белән сөртеп, бераз вакыт алга таба карап торгач:

– Кайтырлар алла боерса... Инде борылганнар да бугай... Карагызчы яхшылап, – диде.

Еракта, дулкыннар арасында, бер югалып, бер калкып торган көймә һаман да бер урында төсле күренә, кырыйга елышканлыгы да, эчкә таба китеп барганлыгы да күренми иде. Шәрәфи карт аның кире борылганын болай чамалап кына әйткән иде, күрәсең.

Байтак вакыт шулай тынычсызланып торганнан соң, кешеләргә җан керә башлады: көймә кайтып килә иде. Көймә һәм көймәдәгеләр тере күренәләр, юлны кыеграк тотып, лабазга таба чыгарга азаплана иделәр.

Инде Шәрәфи агайның да чырае ачылды:

– Молодец, Андрюша! – дип, койрыкчыны мактап куйды.

Көймә һаман якынлый иде; ул тискәре һәм усалланган дулкыннар белән җан-фарманга көрәшеп килә; бер дулкын сыртыннан алга сикереп киткәндә, икенчесе бәреп, аны артка чигерә, ул тагын алга үрмәли, тагын сыртка күтәрелә, тагын сикерә, тагын үрмәли иде...

Шәрәфи карт, баскан җирендә тора алмый, кулларын уыштырып:

– Ризамын, егетләр! Шулай кирәк! Юләр бул да егет бул! Батып калсагыз сүгәр идем, инде афарин, шайтан икәнсез! – дип сөйләнә-сөйләнә йөри иде.

Хәзер инде көймә булдыксыз, кызганыч ябалак кебек түгел, йөрәкле карчыга шикелле матур һәм сөйкемле күренә иде. Көймәдәге егетләр дә көчсез һәм йомшак тараканга түгел, гайрәтле, үткен кырмыскаларга охшый иделәр.

Гөрләвек дулкыннар арасында зирәк кош кебек оча-калка килгән көймә, калкынып ук, көтеп торган халык алдына килеп, көчле бер дулкын селтәве белән кырыйга үрләшеп, шып итеп туктады. Арттан килгән дулкыннар да инде аны кузгатып ала алмый иделәр...

Исак аларның күңелләрен күтәрер өчен:

– Молодцы, ребята! – дип кычкырган булды. Ләкин аңар әһәмият бирүче булмады, тавышын ук яратмый иделәр... Халыкның бер өлеше тиз-тиз генә көймәне корыга сөйри башлады, бер өлеше валга йөгерделәр. Тачкачылар Гарифны урап алганнар иде. Ул утырып, итекләренә тулган суларны түккәч, Шәрәфи агай аны читкәрәк тартып:

– Күлмәк-ыштан бармы? Тиз генә барып алмаштыр... Булмаса мин бирим... Бездән барып ал... – диде.

Гариф оялгансыман көлемсерәде:

– Бар, Шәрәфи абзый, үземдә бар, борчылмагыз зинһар... – диде.

– Ну, бар тиз генә алмаштыр да безгә кил, ишетәмсең, йомыш бар... Йөгер инде, әйдә, тиле.

Николай чын эч фикере белән:

– Аңарга хәзер берәр чарка аракы кирәк иде. Юкса шиксез бизгәк эләктерә! Исак ул коры теле белән генә мактаган була, хәерсез! – диде.

Гариф көймәдә бертуктамый көч биреп ишкәнгә күрә кызган иде. Көймәдән төшкәч тә, ул кадәр салкынлык хис итмәде. Әммә баракка килеп кергәч, баракның бушлыгы, шакшылыгы, нар буена җәйгән салам урыннар, озын такта өстәл буенда чәчелеп яткан чүп һәм икмәк валчыклары, нәкъ уртада асылынып торган иске лампа, диңгезгә караган бер генә тәрәзә, әлхасыйл, баракның барлык эч күренеше гүя аның йөрәгенә боз булып утырдылар. Ул калтырана, туңа башлады. Бигрәк тә тәрәзәнең бозылган бер күзеннән улап кергән җил тавышы белән бергә тонык һәм тирәннән гөжләп килгән дулкын тавышлары аның эчен чымырдатып, чәчләрен төрпәйттерә иделәр. Ул коры күлмәкләр киеп алгач, Солдатның баш очындагы запас чолгауларын һәм дә үзенең иске генә булса да коры һәм йомшак пальтосын бик зур рәхмәт хисе белән, әүвәлгеләрне итек астыннан, соңгыны күлмәк өстеннән эшкә кертте, һәм дә тиз үк Шәрәфи агайның җылы һәм уңайлы өен күңеленә китерде.

Ул барактан чыккач, үткен җил улавы арасыннан диңгез гөрләүләре белән бергә неводчыларның һай-һу тавышлары ишетелеп, аның күңелен әллә нишләтеп, борчып җибәрделәр; кешеләр ду килеп акыра-бакыра вал әйләнәсендә йөгергәндә, диңгез чылбырдан котылган аждаһа кебек котырганнан-котыра барганда, ул ялгыз гына, хәстә кеше кебек, пальтога төренеп йөрсен, имеш...

Бара-бара җилгә янтыгы белән әйләнеп көлемсерәде дә, якын барган бер иптәшенә сөйләгән кебек: «Бабай һәйбәт кеше безнең... Теләсәң, күлмәк-ыштан да киертә! Әх, бабай, бабай, күп яшә!» – диде. Ул бер исәп белән туры неводчылар янына китәргә дип тә уйлаган иде, ләкин картның чакыруын илтифатсыз калдырырга уңайсызланды.

Бу ишектән керүгә, Шәрәфи агай, кадерле бер кунак көткән кебек, каршы ук алды:

– Әйдә, Гариф, әйдүк, туган, – диде.

Газизә бер читтәрәк нәрсәдер тегү-чәнчү белән утыра, карчык анасы самавыр куеп маташа иде. Шәрәфи агай аларга бүгенге эш буенча да Гарифның юләр егетлеген сөйләгән, – ул ишектән кергәч тә, гүя көтүдән адашкан тәкә кайтып кергән кебек булды. Карчык белән Газизә аңа гаҗәпләнгән сымак көлемсерәп карадылар. Гариф бераз кызарынды. Өстәлдә ярты савыт аракы, бер чәй чынаягы утыра иде. Гариф утырмас борын ук Шәрәфи агай бәрәкәтле генә иттереп чынаякны тутырып куйды да, җитди генә чырай белән:

– Әйдә, эчеп җибәр шуны! – диде.

Гариф, аның күзенә карап, аптыраган сымак:

– Юк, Шәрәфи абзый, мин бит ул нәрсәне эчми идем, – диде.

Ул ялганлады – электән эчкәли иде. Әммә хәзер хатын-кыз алдында уңайсызланды. Аларның яхшы карашларын сындырырга теләми иде.

Карт эшлекле кыяфәтен бозмыйча гына, чынаякны моның борын төбенә үк сузып:

– Дару өчен, юләр! Юкса хәзер бизгәк эләктерерсең... Эчеп җибәр, җылынып китәрсең, – дип, бик кыска бәйләнде. Шулай да Гариф тагын бераз сатулашмыйча эчәргә яхшысынмады:

– Юк, Шәрәфи абзый, миннән булмый... – диде. Карчыкка карап:

– Бер дә эчкәнем юк иде шул, апай! Ничек итеп эчәсең аны! – диде.

Карчык чын эч фикере белән:

– Шулай шул, балакай, яхшылар эше түгел инде... – диде.

Карчык сүз кушкан арада чынаяк Шәрәфи агайның үз иреннәре арасында бушатыла иде. Ул тиз генә тозга басып икмәк катысы капты да, хатынына әйләнеп:

– Зарури бит бу, юләр! Бизгәк эләктерсә яхшымы булыр? Шушы салкында муеныннан суга чумды бит ул! Бир әле монда борыч савытын... Бераз борычлап җибәрик!.. – диде.

Газизә тиз генә торып, борыч савытын табып китерде. Карчык нәрсәгәдер өстәлгә бер чәй кашыгы китереп куйды.

– Кашыкның кирәге дә юк... Без аны болай гына эшлибез... – дип сөйләнә-сөйләнә, Шәрәфи агай элек чынаяк төбенә бераз борыч сипте, аннан соң аракы салды.

Гариф көләсе килеп, эченнән: «Җыйнаулашып дарулагач, инде карышып торырга килешмәс», дип уйлады. Алар әле Шәрәфи карт белән икесе дә утырмаганнар; өстәл янында торып аяк өстендә генә сатулаша иделәр. Бу юлы инде Шәрәфи агай эшне пешкәнгә санап, чынаякны сузды һәм катгый иттереп:

– Тот әйдә, шифасы белән! – диде. Үзе утырып, бер карт доктор клиентына караган төсле, Гарифка күз текте.

– Менә шулай! Башка вакытта эчмә, кирәге юк! Инде зарури булгач, ходай үзе дә кичерсә кирәк, вәссәләм! – диде.

Гариф эчкәчтен чыраен сытып, күзләрен кыскалап, йөзен каплаган булып кыланган арада, карт кемнең дә кыставын көтмичә, тагын бер чынаяк эчеп алды. Һәм шешә төбендәге барлык аракыны бушатып, тагын Гарифка сузды. Гариф та сандык өстенә утырып, бу юлы инде борычларга-ниләргә дә эшне терәмәде.

– Менә шулай, – диде карт, – бизгәк ул кабәхәт нәрсә, ходай сакласын, бер эләктереп алдымы, тиз генә җибәреп булмый аны! Монда бит Раси түгел... Диңгез ул кабәхәт! Менә мин үзем дә әллә кайчаннан бирле эч белән азапланам... Нишләмәк кирәк, – ике бер йотым нитәсең дә, аз гына уңайланган шикелле була... Ә син юеш киемнәреңне нишләдең? Баракта? Юк, алай ташларга ярамый, анда кипми ич алар; ичмасам, кухняга элеп куярга кирәк, әйбәтләп кипсеннәр...

Гариф урыныннан торды.

– Син чыгасыңмы, Шәрәфи абзый? – диде.

– Чыгып карарга кирәк...

Карчык йомшак кына тавыш белән:

– Чәй эчмисезмени? – диде.

– Юк инде, Гариф барып ятсын, – диде карт. – Минем дә эшем баррак, үзегез генә инде әйбәтләп эчәрсез... Чикмәнне генә бир дә, без чыгыйк.

Ишегалдына чыккач, Шәрәфи агай чикмәнне Гарифка тоттырды.

– Бар, әйбәтләп кенә төренеп ят! Кичрәк Солдат белән икәү чәйгә килерсез, – диде.

– Юк, мин инде җылындым, тегендә бармакчы идем...

– Анда синең кирәгең юк, во-первых, и сиңа хәзер җил дә ярамый... Бар да әйбәтләп кенә төренеп ят! Менә ансы шифага булыр!..

Гариф карышмады, тагын баракка китте.

Барак тагын шулай ук ямьсез, кызганыч, буш көе тора. Ватылган тәрәзә күзеннән һаман да шулай җил ыжгыра. Җил улаган арада әллә кайлардан гөрләп килгән тонык һәм көчле дулкын тавышлары ишетелә иде. Аның зиһене чуалмаса да, буын һәм агзаларында ул шактый каушау һәм калтыранганлык сизә иде. Солдатның иске шинелен салам өстенә салып, үзенең пальто кисәге һәм картның чикмәне белән баштан ук ябынып ятты. Яткач та, бик арган кешенең йомшак һәм уңайлы урынга сузылганда хис итә торган бер рәхәтлек тойгысы аның күңелен тутырды. Гүя әллә нинди бик килешсез бер эш, төзәтүе мөмкин булмаган бер хатасы барлык зиһененә килеп, кинәт борчыла башлады. Газизәнең җитди генә чырай белән өстәлгә борыч савыты куйганлыгын, карчыкның чәй кашыгы алып килгәнлеген күз алдына китерде... Алар шул чагында нәрсә уйладылар икән? Гарифның юри генә рыяланганын, әлбәттә, сизгәннәр булыр. Инде карчык каршында аның «балакайлык» мәхәббәте Газизә каршында «Гариф абзыйлык» хөрмәте бөтенләйгә югалгандыр шул...

Көн әле бик кич булмаса да, Гарифка төн кебек тоела иде. Ул чикмәнгә бик нык төренгәнгә күрә, тәрәзәдә улаган җил һәм дулкын гөрләүләре аерым-ачык ишетелми. Тик әллә кайсы почмакта, гүя әллә кем акрын тавыш белән ярсуланып-ярсуланып бертуктамый елый иде... Аһ, мескен, кем соң син?.. Гарифның әнкәсе генә шулай елый иде... Әнә аның әтисе, кара күзле, таза гәүдәле, исерткечкә мөбтәлә* мулла... Ул балаларын, якыннарын бик сөя, ләкин аны сөюче юк... Менә ул базар авылыннан пар ат яллап кычкыра-җикерә җырлап кайта.. Әнкәсе тавыш чыгармый, бер җирдә качып, әкрен генә елый... Менә мәчеттә тавыш чыгып, ул намаз укытмыйча, күзләрен бөтенләй кан басып өйгә кайткан... Тагын әнкәсе елый... Менә кешеләр икендегә җыела. Ул керми, ак күлмәкчән, ишегалдында тезләрен кочаклап, һич хәрәкәтләнми утыра; аның «указы» алынган... Әнә ул хаста, балаларын чакырып-чакырып берәмләп үбә, салкын куллары белән башларыннан сыйпый... Менә аның урынын тартып алган «сары җиләнле мулла» инде аның җиназасы өстендә иелеп, бөгелеп, әрле-бирле йөгерә... Бу чагында инде әнкәсе тавышсыз түгел, өзелеп-өзелеп тавышлап ярсый...

[*Мебтәлә – бәләләнгән, тарган.]

Гариф шушы күңелсез хәтирәләргә бирелеп торган чагында, кинәт ишек ачылып, аны сискәндерде. Чикмәнне азрак ачып карагач, бераз аптырап китте: Газизә кергән иде.

– Гариф абзый, йокламыйсың икән... Юеш әйберләреңне әнкәй сораган иде, кухняга илтеп җәясе үзләрен... – диде.

Гарифның бер читкә ташланган тужуркасы белән күлмәкләрен Газизә җыештырып алып чыкканда, Гариф утырган җиреннән: «Мәшәкать булыр, борчыласыз, Газизә...» – дип сөйләнеп калды.

Газизә чыгып киткәч, ул беркадәр аптыранган рәвештә ишеккә карап-карап торды да, тагын бөркәнеп ятты. Кайсыдыр почмакта әллә нинди моңлылык эчендә һаман бер нәрсә елый иде. Ләкин бу юлы аның елавы Гарифның күңеленә тупас өметсезлекләр, ачы кайгылар салмый, бәлки аның күңелен әллә нинди билгесез шатлык катыш эч өзгеч моң һәм ләззәт белән тутыра иде. Аз гына элек Гарифны кара хәтирәләр, тупас өметсезлекләр белән газаплаган шушы билгесез моңлылык гүя аны юата, иркәли, шатланырга, шатланып, үзе белән бергә еларга куша...

Киң күкрәкле, юлбарыстай көчле һәм матур егет иске чикмән астында әкрен генә елый иде.

МАТУР БЕР ИРТӘ, МОҢЛЫ БЕР КИЧӘ

Давыл ике көнгә барды. Бу ике көндә невод салырга мөмкин булмады. Бу чакта эшчеләр күбрәк вакытларын карта һәм шашка уйнап яисә йоклап үткәрделәр. Чөнки тышта эш юк, тик кенә йөрергә дә җил, күңелсез, яңгыр да яугалап тора. Барак һәм казармалар караңгырак булса да ышык, азартный уеннар белән шөгыльләнеп утырырга уңай, җил-давыл көенә йоклап ятарга тагы да уңайрак иде.

Давыл башланганның икенче көнендә кичкырын Гариф белән Солдат Шәрәфи картка барырга дип чыгып киткәч, барактагы иптәшләре: «Безнең артельщикның эше көйле...» дигән булып, Гариф турысында бераз гайбәт җыйсалар да, ул гайбәт хаксызлык иде. Эш болай: иртә белән Хәйрулла үзенең чолгауларын алырга дип кухняга барганда, аңар Гариф белән Газизә очраганнар, кухнядан чыгып киләләр икән. Кухарка һәм аларның «свиданиеләре шулай монда булгалый тора...» дип әйткән, имеш. Хәлбуки, Гарифның кухняга керүе тик беренче мәртәбә иде. Ул анда тужурка һәм күлмәкләрен алырга барды. Газизә белән очрашулары туры килеп кенә иде. Әммә ике күңелнең бер-беренә юнәлешләре ничек булганлык мәтдәсе, әлбәттә, ансы башка мәсәлә; шагыйрьләр әйтмешли, олуг бер мәгънә, тирән бер сердер, ансы.

Шашка уенында җиңелмәү белән танылган Шәрәфи агайны бу көннәрдә Гарифның беренче мәртәбә «нужникта» калдыруы иптәшләр арасында давыл шикелле үк бер әһәмиятле вакыйга булып китсә дә, давыл басыла башлагач, халыкның әһәмияте гомумән башка нәрсәгә күчте: давылдан соң балык чыга, имеш.

Давыл башланганга ике тәүлек тулып өченчегә киткәч, кич белән җил басылган, диңгез шактый күтәрелеп чайкалса да, күбекләр пошкырмый, йомшак кына тирбәнеп тора иде.

«Балык, балык!..»

Һәркемнең авызында шул сүз иде. Чөнки сезонның нәкъ челләсе килеп җиткән. Әммә лабазда бер генә чан төбендә барлыгы бер-ике йөз пот балык ягылып ята иде.

Кич ашыннан соң эшчеләр озак маташмый, тизрәк яту белән булдылар: ярты төннәр тирәсендә невод салыначак иде. Шулай итеп алар үзләре өчен якында гына кызу һәм күңелле бер хәрәкәткә хәзерлек хисе белән кичнең ләтыйф һәм уңайлы кочагына бирелделәр...

Вакыйган, ике көн эшсезлек аркасында йөрәкләрне әкрен генә кимереп торган эч пошу артыннан эш көне гадәтчә бер бәйрәм кебек күңелле башланды.

Кояш калыккан чагында неводның арты кырыйга килеп җитәргә күп калмаган иде.

Һаваның латафат һәм сафлыгы, күк йөзенең зәңгәр хәтфә төсле мөләем матурлыгы, күптән түгел генә котырып чыккан каралҗым диңгезнең күксел сәдәп төсенә кереп, күзләрне рәхәтләндерә-рәхәтләндерә йомшак кына тирбәнеп ятуы, шушы чиксез матур һәм мөләем диңгез артыннан, җем-җем иткән кызыл җәүһәр тәгәрмәч рәвешендә, тетри-тетри кояш чыгуы – җиһан сараена әллә нинди тылсымлы матурлык бирә, бу донъяның көндәлек хакыйкатенә охшамый, зиһеннәрдәге хыялый оҗмахларны аңдыра иде. Диңгез өстендә яңгыравыклы тавышлар белән гигиләп бертуктамый очынган акчарлаклар да, кызгылт шәүләләр эчендә гүя гади кошлар түгел, «оҗмах» кошлары булып күренә иделәр...

Невод кырыйга якынлашкан саен халыкта рух арта, йөзләр көлә иде: невод чолгап алган урында диңгез өстендә әллә нихәтле ялтыравык ак йомычкалар чәчрәп торган шикелле, бертуктамый ялт та йолт балыклар сикерешә иделәр.

Өметләр бушка чыкмады.

Сәгать җиделәрдә промыслода кечкенә генә бәйрәм иде. Тачкачылар күлмәкчән генә, хәттә көчсезрәкләре изү бауларын җибәреп балык ташыдылар.

Ике вагонлап балык чыккан иде.

Актык тачкалар бушатылган арада Исак шактый эре кыяфәттә бер кулына су чиләге, икенчесенә кечкенә генә рюмка тотып лабазга керде. Бусы егетләргә тагын да бераз күңелле булды.

Шәрәфи агай мыек астыннан көлә төшеп:

– Сыйлыйсың да, ахры, үзләрен... – диде.

– Азрак кирәк бит... – дигән булды тегесе.

Рюмка нечкә билле түгел, кечкенә генә стакан формасында иде. Исак ике бармагы белән генә рюмканы читеннән чеметеп, чиләк эченнән чак кына чумырып алгач, бераз көлемсерәп, Шәрәфи агайга сузды.

Ә ул, кешеләргә карап, кызыклы гына иттереп күз кысты да:

– Картларны сыйламаганда да ярар иде, әнә егетләрне кирәк, – диде һәм бердән генә йотып та куйды.

Исак ачык йөз белән генә һәммәсенә берәр рәт биреп чыккач:

– Артельщик, артельщик кайда? Иң кирәкле кеше юк ич, – диде.

Шәрәфи агай кыска гына:

– Хәзер шунда иде, ну ул эчми, – диде.

– Я, алай булса, – диде Исак, – кайтып ашагыз да, егетләр, озакламый чыгарсыз; тегеләр невод салырга киттеләр.

Ул чыгып барганда, Сафа аның артыннан авызын кыйшайтып:

– Нәрсәгә генә икән ярты савыт аракысын чиләк төбенә алган була, хәерче! – диде.

Карт аларга тәсәлла* бирергә тиешсенде:

[*Тәсәлла – күңел ачу.]

– Ни егетләр, әле бу башы гына, менә шулай күбрәк балык эләксен, ул чагында чиләк тә тулар, – диде.

Вакыйган, чыккан балык күп диярлек түгел иде әле, тик давылдан соңгы бу беренче невод өметне генә арттырды.

Икенче невод төш вакытларында чыкты. Ләкин көннең иң һәйбәт, кызу вакытында зур өметләр баглап, донъя күкрәтеп, җыр-көй белән тартылган бу ау шатландырмады. Балык иртәнгенең яртысы гына иде. Төштән соң тагы ике мәртәбә невод салынды. Соңгысы салынганда инде кояш иңә иде. Караңгы төшкәч тә, лабаздан алып невод чыга торган җиргә хәтле диңгез буйлап, көндездән хәзерләнгән биш факелга ут яндырдылар. Бу эш әле беренче мәртәбә иде. Чөнки әлегә кадәр көненә икедән артык невод салынганы юк иде. Караңгыга калмыйча, эшне иртә бетерә иделәр. Бүген инде эш кызуга әйләнеп китте. Тачкачыларга эш авырлашканга күрә, бүген Исак аларга бер «манифест» та бирде. Алар вал әйләндерешергә чыкмасалар да ярый, имеш. Ләкин моның әһәмияте зур түгел иде. Чөнки анда барыбер күп кешегә урын юк. Неводчылар үзләре дә егермешәр-утызар кеше генә чиратлашып, аны бик җиңел генә әйләндерәләр. Шулай да бер чакрымлык невод арканы чыгып җиткәнче ике сәгатьләп эшсез торуның рәсмиләшү кадәресе дә зарарсыз иде. Әммә бу юлы ул «манифест» белән файдаланырга теләмәделәр. Чөнки кичкырын гына пар атта хуҗа үзе килеп төшкән иде. Ул, әлбәттә, эшчеләр янына чыкмый булмас. Шулай булгач, әлбәттә, күз каршындарак күренгән яхшы...

Алар балык өйрәсе янында озак маташмыйча, тизрәк чыгу белән булдылар. Тик тискәре Сафа гына:

– Нәрсә миңа хуҗа! Мин үзем правляещи – дип, халык белән чыкмады, һәм дә Николай да ашаган җирендә үк авып сузылып калды.

Барактан чыккач:

– Иһи, – диде Гариф. – Менә кайда донъя!

Кич гаҗәеп гүзәл иде... Каралҗым күк йөзен аксыл җәүһәр кисәкләре төсле балкып торган хисапсыз шаян йолдызлар бизи, җирдә диңгез буйлап куе караңгылыкны ачып җибәргән соргылт-кызыл факеллар яна. Ерак-ераклардан чит промыслоларда яндырылган шундый ук факелларның төмсә һәм юаш утлары караңгы диңгез буйлап су өстеннән күңелгә ягымлы йомшак нур сызыклары җибәреп торалар. Алар диңгез өстендә гүя елмаялар, гүя көләләр. Әллә нинди төпсез тирәнлек һәм серләр эчендә уйнап, җанга аңлашылмаган бер дәрт, җылылык һәм рәхәтлек бирәләр. Кайсылары ераклардан чагылып, гүя елый-елый, әкренләп сүнәргә торалар, кемнедер бәхилләшергә чакыралар... Диңгез ягыннан искән йомшак кына җил, чак хис итәрлек таза су һәм тоз исләре аңкып, битләрне сыйпый, миләрне кытыкландырып, күңелләрне рәхәтләндерә иде.

Алар вал янына җиткәндә, эндәшми генә бардылар. Ат дагалый торган станок шикелле, ләкин шактый киң булган ояга урнаштырылган багананың тирә-ягындагы тоткаларына утыз-кырыклап кеше ябешкән, тавышсыз-тынсыз кызу гына тирәли әйләнеп йөри иделәр. Хуҗа да анда иде. Болар халык янына барып туктагач, Исак күзләрен ялтыратып:

– Менә безнең тачкачылар, – диде.

Хуҗа көлемсерәп кенә эшләпәсен кузгатты да:

– Ә, князьләр икән... Яхшы халык... Яратам мин аларны, эшчән булалар... – диде.

Ул утыз бишләр чамасында, каратутлы, матур гына чырайлы, мыекларын югары таба бөтереп җибәргән, шома гына кыяфәтле кеше иде.

Аның чем-кара күзләре факел яктысында артыграк ялтырый, көлемсерәп каравы да «князьләргә» яхшы тәэсир бирмичә, чәнечкән кебек тоелды.

Алар аның эшләпә кузгатуына каршы үзләренең иске-москы бүрекләрен гүя башларыннан төшмәгәнме икәнлеген белер өчен генә тотып куйгач, акрын гына икенче якка шуарга, неводчылар арасына кушылырга карадылар...

Невод чыгып беткәнче, хуҗа һаман эшчеләр янында әйләнде, аңар карап эшчеләр нихәтле кызу тотсалар да, эш байтак озакка тартылды. Әммә балык күп түгел иде: утыз-кырык тачкалап балык чанга салынгач, Шәрәфи агай фонарен тотып, тачкачылар белән бергә сөйләнә-сөйләнә, лабаздан чыкты.

Сүз хуҗа турында иде. Ул лабаз йозагын шыгырдатып тотып бикләп алгач:

– Кешесе карарга әйбәт, тик артык комсыз малай, – диде.

Гариф сорады:

– Ничек ул?

– Үткән ел балык аз булгач, буыла башлаган мәлгунь! Анасы белән сеңлесе генә чак коткарып калганнар. Хәер, байларның һәммәсе дә шундый мәлгуньнәр.

Инде бик соң иде, артык озайтмадылар, Шәрәфи агай фонарен чайкый-чайкый үзенең кечкенә генә гаиләсе янына, тачкачылар баракка юнәлделәр. Ай яңа гына диңгез артыннан күтәрелеп, күңелсез генә карап тора, аның бер чите китек, гүя шуның өчен кайгыра, сүнгән факелларның берничәсеннән әле дә төтеннәр чыгып тора иде...

ӘЙТ ШУНЫ

Пасха көне иде. Барактагылар, иртә чәйне гадәттәгечә каткан чәйнекләрдән, иске-москы кружкалар белән эчәргә туры килсә дә, бәйрәм әсәре бөтенләй юк түгел иде. Кеше башына берәр булки өләшенүе бу көннең гади эш көне түгеллеген бик яхшы сиздерә иде.

«Бәйрәм йомышы» белән станциягә кемнәр бару мәсәләсен дә чәй янында ук тикшереп куйдылар.

Чәй эчкәч тә, Хәйрулла белән Андрей, бергәлек исәпкә алынган бишлекне тотып, станциягә киттеләр.

Төш алдына хәтле бәйрәм кызмады.

Николай бер иптәше – Федор белән неводчылар казармасына киттеләр. Гариф белән Солдат шашка уйнарга тотындылар. Икенче бер төркем карта уйнарга кереште. Борынга чиертештән җибәрә иделәр... Бервакыт Шәрәфи агай да кереп утырды. Ул Солдат ягыннан төшеп, Гарифны бер-ике мәртәбә рәттән кысрыклап җиңделәр...

Хәйрулла белән Андрей кайтканда, болар әле һаман донъяны онытып уйнарга бирелгәннәр иде.

Тегеләр килеп кергәч, Шәрәфи агай:

– Менә монысы ярый! – диде.

Хәйрулла кулындагы чирек аракыны маңгае турысына ук күтәреп:

– Ярый бит, Шәрәфи абзый! Ә? – диде.

– Ярый!

Ике чирекне түр почмагына куеп, өстән бер чикмән белән ябып куйдылар. Хәйрулла белән Андрей бик зур эш күндереп кайткан шикелле, үзләренең «сәфәр мәшәкатьләре», анда баргач, буфетчыны таба алмыйча аптырауларын, аның белән ничек сатулашу, теш сугулары турында үзләренчә бик кызык иттереп сөйләргә азаплана иделәр. Кешеләр дә, кызыксынган булып, аларның авызларына карап тора иделәр...

Шул арада Исак килеп керде. Аның бер кулында беркөнге чиләк бар иде; китереп шуны өстәл уртасына куйды. Димәк, ул яктан булган өметләр дә бушка чыкмады була.

Тиз үк Николай белән Федорны чакырырга кеше җибәрделәр, ике кеше кухняга обед алырга йөгерде.

Бу юлы Исак кулында рюмка түгел, кечкенә генә кружка иде.

Ул тачкачылар белән эре кыланса да, Шәрәфи карт белән иптәшчәрәк маташа иде. Башта ук кружканы чумырып алгач та, аңар сузды:

– Мин сиңа тегендә кертмәкче идем, әйдә әле, монда гына берәрне төшереп җибәр, – диде.

Шәрәфи агай азрак чыраен сыткан булып:

– Барыбер... – диде. Һәм тирә-ягындагыларга күз йөртеп:

– Егетләр, сезнең саулыкка! – диде. Егетләр беравыздан "урра!" кычкырып Исакның күңелен күтәрделәр. Карттан соң Гариф чиратка эләкте.

– Кая әле, тотчы, син, артельщик... – диде Исак. Гариф элек бераз кыстатып маташты. Соңыннан:

– Иптәшләр саулыгына булганда гына инде, ни әйтим... – дип йомшаган булды.

Шәрәфи карт:

– Берне төшер, мәгьзум. Сәфәрдә ярый ул, – дип сөйләнә һәм мыек астыннан көлә иде.

Һәммәсенә берәр рәт биргәч, Исак чиләкне алды да:

– Ну, инде ашагыз әйбәтләп. Анда неводчылар да көтәләр булыр, – диде.

Ул ишектән чыгу белән, Сафа үз «дәүләтләре» өстеннән чикмәнне ачып җибәрде дә, ишеккә карап башын селкә-селкә:

– Боларны нәрсә дип белдең, хәерче! Болар су түгел – болар бит ялт иткән аракы була, менә беләсең килсә! – диде.

Башкалары рәхәтләнеп торып көлеп җибәрделәр. Николай, тоткасыз бер чәй чынаягы алып, нык кына иттереп өстәлгә утыртты да:

– Ач әйдә берсен, Сафа! Солдат, командовай! Утыр әйдә, Шәрәфи абзый, яхшылап, – диде.

Карт утырмаска булып бераз кыстатса да, аңар чынлап ябешеп, түргә үк утырттылар.

Бүген балык та шактый мул пешкән, башка көнге кебек сыек өйрә генә булмыйча, ике табакта бутка кебек өелгән килеш өстәлнең ике башына куелган. Булар чыгарып, тәмле исе белән кешеләрнең ашыйсыларын китереп тора иде.

Элекке чынаяк тагын карттан башланды. Ул бик яхшы теләкле тон белән:

– Сау буласыз, егетләр! – диде һәм чыраен сытмый торып чынаякны ялт иттерде.

Чынаякны кире биргәч, бер күзен кыса төшеп, чыраен сыткан көе авызына балык тутыра-тутыра:

– Һәр көн пасха булса иде! Николай, син ничек уйлыйсың, начар булмас иде бит? – диде.

– Кайда ул һәр көн! Көн аралаш булганда да ярар иде, минемчә...

– Әйе шул... ике бәйрәм арасында бер көнне ничек тә үткәрер идең инде...

Николайның иптәшләре – ике рус – аның татарча сөйләшүен яратмый иделәр. Хәттә татар егетләренең дә, боларның аңламауларына илтифат итмичә, һәрвакыт үз телләре белән генә шау килеп сөйләшүләренә җәберсенә иделәр. Федор исемлесе чыннан ук татарларга үпкәли иде. Имеш, монда русча белмәгән кеше юк бит, һәммәгез дә беләсез, шулай булгач, нәрсәгә эч пошырып кеше аңламаган тел белән сөйләргә... Ләкин аның бу зарлануын татар егетләре әллә ничек илтифатка алмый иделәр.

Федор татарлардан зарланганда, Николай аңардан көлә:

– Әх, туган, Федор Иванич! Кызганам мин сине! Татарлар бит һаман сине мыскыллыйлар, фабрикант, имеш, ә үзе чабата ясаучыга охшый, диләр. Иң яхшысы – әйдә фабрикаңа кайтыйк. Мине управляющий ясарсың, кәеф чигәрбез, ичмаса! Анда инде безне мыскыллаучы булмас, туган.

Шуннан Николай белән чынлап торып сүгешеп тә китә иделәр.

«Фабрика» мәсәләсе бигрәк тә аның канын боза иде. Монда яңарак килгән чакларында бу озын буйлы, тулы битле, ләкин хәстә чырайлы рус егете мактанган икән: имеш, Ламу өязендә аларның шырпы фабрикасы бар, агасы белән анасы башкаралар; бу алар белән даулашып киткән... Ә монда аңар ышанмыйлар, ялганчы дип мыскыллыйлар...

...Тоткасыз чынаяк инде берничә рәт әйләнеп чыкты. Кешеләрнең күзләре үзгәргән, сөйләнешләрдә пружиналар ычкынып-ычкынып киткән төсле, китек һәм сөйкемсез тавышлар ишетелә иде.

– Яле, господин фабрикант! Тотчы менә чынаякны... – диде Сафа. – Сиңа яхшырактан, кызылдан-нидән кирәк иде... Ярый инде, ни бары белән сыйлыйк...

Ул шулай дигән генә иде, Федор торды да чалт иттереп аның яңагына кундырды.

– Нишләп миннән көләсез! – дип, җиңел кулдан икенчене дә өлгертте. Үзара шаулашкан исерек халык та акаешып калдылар. Сафа тегенең изүеннән эләктерде, Сафаның дусы Заһит исемле егет тә аңа ябеште.

Шәрәфи карт:

– Туктагыз, тукта, егетләр! – дип кычкыра, ләкин тыңлаучы юк; Федорны өстәл арасыннан чыгарып, җиргә екканнар, ике кеше берьюлы кыйныйлар... Карт өстәл аркылы сузылып:

– Аерыгыз, аер, егетләр! Ярамый! Аерыгыз! – дип кычкырып тора. Николай аның янында, өстәл арасыннан чыга алмый маташа.

Шул ара да булмады – Гариф арага төште. Ул кыйнаучы егетләрне читкә ыргытып җибәрә башлады. Солдат та аңар булыша иде. Николай белән Шәрәфи агай да инде өстәл арасыннан чыгып арага керделәр. Федор араланды. Шәрәфи агай, Николай, Солдат, шактый аек кыяфәттә, өлкәнлек күрсәткән булып, кыйнашучыларны шелтәләргә дә тотындылар. Шушы арада Сафа, җирдә аунаган тупас чынаякны алды да, ачу белән читтән ыргытып, Гарифның яңагына кундырды, Гариф, корт чәнечкән шикелле булып, сугылган җиренә кулын каплады. Бармак араларыннан кан тамчылары бер-бер артлы җиргә төшә иде. Ул, гүя моның ни өчен булганлыгын аңлар өчен, тирә-янындагыларга караганда, Сафа кулларын йомарлап сугышырга да хәзер тора иде. Гариф аңа атылып, ике яклап колак янга берәрне бик нык төшереп, җиргә тәгәрәтеп җибәрде. Һәм егылган җирендә дә типмәкче иде, ләкин Шәрәфи агай белән Солдат аңар тагылып, ачуын бастырдылар. Сафа торгач, тагын Гарифка бәйләнмәкче булып маташса да, аны җибәрмәделәр...

Федор шактый нык изелгән, хосусан авызы, борыны, аяк астында тапталып булырга кирәк, ямьсез шешкән, канга буялган иде. Шулай да ул, канлы иреннәрен сары тула поддевкасы чабуына сөртә-сөртә, эндәшми генә тагын өстәл янына утырды. Сафа һаман төрле усал сүзләр белән Гарифны сүгә һәм дә яный иде.

Шәрәфи карт, Федорга карап, башын чайкый-чайкый:

– Дурак! – диде. – Пешмәгән нәрсә! Бер дә юкка нинди җанҗаллар кузгатасың.

Федор кычкырып ук елый башлады:

– Алар бит мине мыскыл итәләр. Шәрәфи Осипеч, как будто мин ялганлыйм, имеш, аларга! Билләһи менә, әгәр мин ялганласам... Шырпы фабрикасы... «Лашкарев» фермасы... Безнең үз фамилиябез бит шулай... Ә болар мине мыскыллыйлар... Миндә аларның ни эшләре бар соң?

Шәрәфи агай иңбашын тартты да:

– Странно, – диде. – «Лашкарев», бар бугай шул... Солдат, кая әле чынаякны китер... Лашкарев белән Сафаны килештерик... Егетләр, егетләр, акылыгыз булыр да, мин булмам, картаям инде әкренләп... Әйдә, энем Сафа, кил, утыр! Кыйнашудан файда юк: алладан тәүфыйк сора, озын гомер... Сүгешмә, кеше рәнҗетмә, егетләр, нәрсә җитмәгән үзегезгә, күз тигән бәпкәләр кебек чукышасыз, алай ярамый бит... яхшы түгел...

Шул арада Солдат аңар аракы сузды.

– Юк инде, господин унтер, миңа бирмә инде... Әнә бу егетләрне килештерик элек... Сафа, тотчы энем... Иң элек сиңа эләкте бит... Менә шулай... Аннан соң господин Лашкаревка чират, аңар беррәттән икене бирергә дә ярый... Аның клажасы* бераз авыррак иде бугай... Мәгъзүмне дә онытып куйма, Хөснетдин. Чынаяк тигән җиренә азрак шифасы булыр бәлки... Шулай үзең белгәнчә рәтлә инде... Тукта әле, кая китәсең. Тукта, эчеп чыгарсың, мәгъзүм!..

[*Клажасы – йөге.]

Гариф аның сүзенә илтифат итмичә чыгып китте. Ул ишектән чыкканда, берьюлы:

– Кил әле, тукта әле! – дигән исерек тавышлар шауласа да, артыннан чыгучы булмады. Ул, кулъяулыгын яңагына басып, лабазга таба китте. Кыстатып-кыстатып эчкән ике чынаяк аракы аның башын яхшы ук сөремләндергән иде. Шулай да барактан чыккач, кояшлы саф җәй башы һавасы аны рәхәтләндереп, тамам айныткан шикелле булды. Яңагындагы җәрәхәт күңелен борчымый, бәлки ләззәтле сымак әрнеп кычыта гына иде. Ләкин нидәндер аның күңеле бала чагындагы кебек нечкәргән иде. Әллә кайда еракларда калган туган иленә, әллә кайчан үткән бала чакларына күңеле китте... Җиргә караган килеш көлемсерәп уйлый-уйлый бара иде.

Лабазның диңгез ягында хатын-кыз тавышы ишетелә башлады. Ул почмакны әйләнеп чыккач:

– Иһи! Менә кайда икән рәхәт, – диде.

Берничә рус хатын-кызлары лабаз алдында кояшка каршы тезелешкән, чыр-чу килеп көнбагыш чиертеп утыралар. Кухарка белән Газизә дә шунда иделәр.

Газизә аптыранып һәм кызганган тавыш белән:

– Гариф абзый, нишләдең болай? Битең каный ич! Нишләп ул? Ходаем, ничек кан агып киткән! – диде.

Гариф тегенең аптыраганына кәефе килеп:

– Әткәң белән кыйнаштык, Газизә! Мин сине үземә кәләшлеккә яучылаган идем, ул, мин сиңа әйтим, кыйнашырга...

– И, шаярмый гына дөресен әйт әле! Ни булды соң, ә?

Гариф аңар якын гына бер мичкә өстенә килеп утырды да, җитди һәм тынычландыра торган тавыш белән:

– Бернәрсә юк ла! Берсе ялгышлык белән әйбер ыргытканда тидереп, аз гына тырнатып алды шунда... – диде.

Рус хатын-кызлары да кызганган чырай белән карашып тора иделәр. Гариф аларга да шулай аңлатты.

– Бир әле яулыгыңны, – диде Газизә, – мин юып килим...

Биргәнне дә көтмичә, ул, Гарифның канлы яулыгын кулыннан алып, диңгез кырыена йөгерде.

Ул бүген Гарифка гадәттән тыш сөйкемле күренә иде. Читтән караганда, нурлы кояшка күкрәк ачып, күзләрне рәхәтләндерә торган шәүләләр эчендә, елмая-елмая яткан диңгез ягасында чүмәшкән килеш, үзенең сәдә генә ал күлмәге һәм башындагы күк яулыгы белән, ул түгәрәк кенә ләтыйф бер гөл чәчәгенә охшый иде.

Гариф битеннән каннарын юарга уйлап, эре-эре адымнар белән Газизә янына төште. Ул инде яулыкны сыгып маташа иде.

– Мәшәкатьләнәсең бит, Газизә... – диде Гариф һәм йомшак кына челтерәп, комга сугылып торган дулкын кисәкләреннән кулы белән алып, битенә су коя башлады.

Газизә аның янына ук килеп:

– Тукта әле, яулык белән... – диде.

Газизә чыланган яулык белән аның яңагын сөртә-сөртә:

– Җылы су булганда әйбәт буласы икән... Безнең өйгә генә керәсе иде... Тырналган җире калып торсын әле... Су тигәч ярамас бит, әрнер... – дип, кызганган тавыш белән балаларча сөйләнә иде.

Аның болай чын ихластан кызганган рәвештә шөгыльләнүе, самими һәм сәдә кыланышы Гарифны эчтән көлдерә дә, елата да, тамам үзәген өзә иде. Хосусан, ул шулай бик мөһим эш эшләгән төсле дикъкать белән яулыкны чылатып-чылатып, Гарифның яңагыннан каткан каннарны сөртеп маташканда, аның алсу йөзе Гариф йөзенә шактый якын торуы Гарифны үтерә иде... Ул Гарифның күзенә карамый, барлык дикъкате белән җәрәхәткә су тигезмәскә тырыша, гөл чәчәгенә охшаулы иреннәре беленер-беленмәс кенә тетри... Шундый бер момент булды: бу иреннәрдән үбеп үләргә генә булса, Гариф өчен чиксез бер бәхет булыр иде... Тик нидер, үлемнән көчле бернәрсә, аны тотып калды.

– Җитәр, җаным, калганы өйдә юылыр, – диде. Чит хатын-кызга әйтергә килешмәгәнен белә торып, «җаным»ны Газизәгә беренче тапкыр ихтыярсыз ычкындырды. Газизә ул сүзгә бер дә әһәмият бирмәгәне күренә иде. Лабаз янына кайтканда да, бер дә тартынмыйча, Гариф белән янәшә үк сөйләнә килде. Гариф инде аларда берничә мәртәбә утырган, картлар алдында да алар Газизә белән сөйләшәләр, сәләмә катыргылы «Сәйфелмөлек» китабын да бергәләшеп укыганнары бар. Ләкин аңар бүгенге кебек кыюлык һәм үзсенү күрсәткәне юк иде. Гариф хәзер, бердән, бу беркатлы һәм сөйкемле туташтан үзенең исереклеген яшерә алганлыгы белән күңеленнән мактана, икенчедән, аның гадәттән тыш үзенә якынлык күрсәтүенә җаны рәхәтләнә иде. Алар элекке урыннарына утыргач, Гариф хикәя сөйләргә башлаган рәвештә:

– Бер атна-ун көннән соң Газизә... монда акчарлаклар тавышы гына яңгырар... Бәлки алар да инде кайсы кая китәрләр... – диде.

– Нишләп?

– Эш бетә ич, шуннан таралышабыз...

– Авылыңа кайтасың, әйе?

– Ансы әле билгеле түгел, ничек булыр...

– Юк, авылыңа кайт, Гариф абый, авылыңа кайт, яме? Туганнарың көтәләр булыр... Бар бит туганнарың? Сагынганнардыр үзеңне? Менә кайтырсың бервакыт...

Гариф көлде:

– Минем белән барсаң, кайтам! – диде. Газизә кызарынып китте.

– Мин нәрсәгә? Мин әткәйләр белән ич! – диде.

– Ә мин ялгыз гына авылга кайтмыйм...

– И, шаяртмачы! Анда бик һәйбәт мулла кызлары да сине көтәләр булыр...

– Мулла кызлары... Әйе шул. Ну, шулай да, без Газизә белән икәү кайтабыз!..

Гариф, бу сүзләрне әйткәндә, Газизәгә туп-туры һәм дә «иблисчә»рәк карый иде. Газизә, кызарып, куллары белән йөзен каплады. Якында утырган рус хатын-кызлары да яшьләр арасындагы сүзнең көндәлек түгеллеген сизенә һәм кызыксынып елмая иделәр...

Гариф аларга карап:

– Менә якташны үземә кәләшлеккә күндермәкче булам: бергәләшеп авылыма кайтырга димлим... Ә ул риза булмый, – диде.

Тегеләр ачылып китеп:

– Менә нәрсә икән! – диештеләр. Берсе Газизәгә:

– Юләр булсаң гына шушындый егеткә бармассың! – диде.

Кухарка карчык:

– Ышана күрмә, ул шулай сине алдамакчы була! – диде.

Карчыкның шаярган сымак әйтеп салган сүзе Гарифның борынына суккан шикелле булды. Ул кинәт эчтән борчыла башлады: Газизә аңар рәнҗегән шикелле тоела иде. Ул бигрәк тә шушы минутта үзенең Газизәне алдамакчы булмаганлыгына кешеләрне ышандырырга мөмкинлек юклыкка борчыла иде. Ул җитди һәм акрын тавыш белән Газизәне юаткан рәвештә сөйләргә тотынды:

– Мин сиңа тагын мондый сүзләр сөйләнәм... Мин сине кардәш урынына күрәм. Җаным... син мине бу юлы кичер... Мин кардәшемне алдамыйм, мин кемне дә алдарга теләмим... Мин сине үземнең туган сеңелем кебек яратам. Сине генә түгел, Шәрәфи абзый белән Сәгыйдә апайны да яратам... Сез мине үз итәсез, сезнең игелегегезне кайтарырга кулымнан килмәгәнлектән мин оялам. Минем күңелем борчыла, мин сине бит чынлап яратам. Синең матур чәчләрең, ачык, килешле маңгаең минем күзләремә рәхәт, җаныма җылы бирә... Мин сине сөям, күз нурым. Чиксез бәхетле булуыңны, чиксез сәгадәтеңне, чиксез зур булуыңны, күкләрдә очуыңны, кояш булуыңны күңелем тели! Шушы теләкләремне булдыра алмауга җаным газаплана, аягыңа егылып елыйсым килә... Газизә кардәшем! Саташам дип, курыкма... Тик кенә сөйләнәм... Мин бит исерек! Мин ялгыш синең янга килдем.

Газизә башта хәзер торып китәргә генә уйлаган төсле аптыранып торса да, сүзнең соңгысы аны бераз ачып җибәрде:

– И, ходаем, әйтәм дә шуңар охшый! Әллә нәрсәләр чуалтасың, бернәрсә аңлар хәл юк! – диде.

Шушы арада лабазның аръягыннан әллә нинди сөйкемсез җикеренүләр, кабердән чыккан тавышлар шикелле авыр ыңгырашулар ишетелә башлады.

Сафа белән Солдат, чак-чак кына аяк өстендә торып кочаклашкан көе, лабаз артыннан килеп чыктылар. Сафа боларны күргәч, бер кулын бутап торып, бар куәте белән кычкыра-кычкыра, ыңгырашып җырлый башлады:

Без эчәбез дә җырлыйбыз,

Акча бетсә урлыйбыз.

Ходаем безгә шушылай язган,

Мулласыннан курыкмыйбыз...

Кешеләр янына җиткәч, алар туктадылар. Ләкин бер урында басып тора алмый, бер-берсен этә-этә, бер алга, бер артка авышып, көчле дулкында чайкалган көймәдә басып торган шикелле егылмаска тырыша иделәр. Сафаның күз төпләре шешкән иде. Ул яртылаш йомылган күзләрен киңрәк ачып, авызын кыйшайтып көлеп җибәрде, һәм борыла төшеп, күз кысмакчы булды. Ләкин шул арада авышып китә башлады...

Ул тагын рәхәтләнеп көлеп җибәрде дә:

– Газизә туташ! Безгә ачуланмыйсыңмы? – диде. – Әй, якташ, җаным, якташ... Син бит... якташ буласың безгә... Якташ син, әйе?

Газизә көлеп:

– Әйе, – диде.

– Кил мине бер үп, җаным.

Солдат аның авызын капларга сузылган иде, эләкмәде, – якасыннан тотты:

– Дурак! Авызыңны сугып җимерәм! Шәрәфи абзыйның кызы ич ул... Үзебезнең Шәрәфи абзыйныкы... Беләсеңме шуны, дурак! Газизә, ачуланма, акыллым... Дурак... исерек ул...

Сафа һаман көлеп маташа һәм сөйләнә иде:

– Мин дурак, Газизә туташ, билләһи, мин дурак, җаным... Син мине кызган! Син бит якташ буласың! Кызган мине! Мин бит монда адашкан кеше. Без бит һәммәбез дә адашканнар. Әнә акчарлаклар нәрсә ди. Алар дурак диләр миңа. Алар үзләре дә адашканнар... Алар балык эзли-эзли адашканнар! Гариф менә дуңгыз ул! Аның янында юкка утырасың, җаным... Ул мине кыйнады бүген... Менә күзләрем шешкән ич... Аны Гариф шулай итте... Кабәхәт ул! Мин аңардан курыкмыйм... Ул дуңгыз ул... Мин курыкмыйм, утыр, Солдат, әйдә! Мин курыкмыйм... Үтерсеннәр әйдә... Куркыр хәлем юк, җаным... Теләсәң нишлә... Ну, Гарифка менә тияр, алла боерса...

Алар ерак түгел бер читтәрәк утырдылар.

Гарифның эче тырный башлады. Сафа аңар чынлап кызганыч күренә. Күз тирәләре күгәреп, ямьсез шешкән: сөйкемле генә чырае тамам үзгәргән, бозылган иде. Аның көлүе елаудан да күңелсез һәм кызганыч тоела иде. Ул арка өстенә сузылып ятты да:

– Шулай икән, якташ, үпмисең, ә? – диде. Газизә шаярган сыман:

– Юк шул инде, якташ, калып торсын, – диде. Неводчылар казармасы ягыннан хор гөрелтесе белән бергә гармун тавышлары килеп, су буенда моңлы һәм йомшак кына бер яңгырау тудыра иделәр. Сафа яткан җиреннән күккә карап, сүрү генә җырларга тотынды:

Алмалары, хөрмәләре

Җәй булгач пешәр әле.

Хөрмәләре, алмалары

Кызарып пешәр әле.

Әле исеңә төшмәгәч тә,

Газизәбану, сылуым иркәм,

Исеңә төшәр әле...

Җәйли исеңә төшмәсә дә,

Газизә җаным, сылуым иркәм,

Исеңә төшәр әле...

Соңгы мисрагны алар Солдат белән икәү күтәргән иделәр. Гариф та кычкырып җибәрде:

– Әйт шуны!

Шушы минутта баракта Николай белән Андрей «Последний нынешний денечек»ны сузалар. Хәйрулла, Муса һәм башка иптәшләр «Баламишкин» көенә алмаш-тилмәш такмак әйтәләр, Шәрәфи агай өстәлгә капланган, гырылдап йоклый... Неводчылар казармасында бер груһ хор белән «Чудный месяц»ны тарталар, кайсыберләре ду күчереп «Камаринский»га басалар. Контора дигән өйдә ике кеше счет шакылдатып, язып-сызып утыралар. Берсе – хуҗа – тәмәке төтәтеп, фикергә калган сыман, идән буенда йөренеп тора. Сәгыйдә апа казармада ялгызы гына картның иске күлмәген ямап утыра; карт белән Газизәнең озак кайтмауларына эче пошканнан, ишетелер-ишетелмәс кенә, авыз эченнән ниндидер бер көй тартып моңая иде.

МИН СИНЕ КӨТӘРМЕН!

Апрель ахырлары иде инде. Диңгез ягасы комлыкта җылылыктан башка тәбигать алмашынуы сизелмәсә дә, ераклардан күренгән газамәтле таулар, таулардан түбән тимер юлы буендагы болынлык һәм таллар, гүя чем-яшел хәтфәгә бөркәнгән көе, ерактан торып көлә һәм матур җәй башлануын сөйлиләр, әллә кайларга чакыра иделәр...

Безнең тачкачылар балыкны бик күп тотып та, кырыгар сум акча эшләү хыялларына инде бит сыпырган иделәр. Балыкның барлыгы өч чанда гына булып, алар да тулы түгел иделәр. Ләкин балыкның аз булуы аларны өметсезләндермәде. Җәй башының көләч кояшы, матур яшел хәтфәгә бөркәнгән серле таулар аларга әле бик күп нәрсә ышандыра, мең төрле вәгъдәләр бирә иделәр. Алар инде гел китү турысында сөйлиләр; кем кайда бара, кайда күңелле, кайда акча күп бирәләр... Сүз һаман шул тирәләрдә әйләнә.

«Фабрикант» үткән ел Пятигорскида корзинка белән күтәреп булки сатып йөргән. Ул шушы эшне мактый... Николай Кисловскида постройка һәм паркларда туфрак эшен бик файдалы тапкан, шаярып кына сиксән тиен, бер сум төшерәсең, ди. Солдат Бакуга барырга исәпли. Нәрсә юкны йөрергә! Кайчан ки, нефт промыслоларында сторожлыкта рәхәтләнеп торып егерме биш сум алырга була, ди. Хәйрулла да шул фикердәрәк, әммә башкаларның күңелләре әле төрлечә уйлый иде...

Невод салу тукталгач, алар берничә көн лабазда эшләделәр. Тозланган селедканы озын саплы соскычлар белән чаннардан сөзеп алып чыгара баралар, хатын-кызлар ише-ише белән сайлап мичкәләргә тутыра иделәр. Газизә дә шунда алар арасында эшли иде. Сәгыйдә карчык, ирендә Газизәне күзәтеп йөрерлек салахыять* тапмыйча, егет-җилән арасында алай-болай шаярулар булмасын дип шикләнеп, еш-еш кына берәр сылтау белән үзе лабазга килеп караштыра иде. Ләкин ул караштырмаганда да, егет-җилән Газизәгә әдәпсезлек күрсәтми иделәр. Газизәнең сөйкемле һәм җитди чыраенда, сәдәлек катыш чын кыланышында, кешенең күңелен үзенә тарту белән бергә, аны бертөрле хөрмәт иттерә торган бер хасият бар иде: мондагы татар егетләре үзләре сизмичә аны эчтән хөрмәтле тоталар, аңардан әдәп саклыйлар. Әлхасыйл: иң дөресе – һәммәсе диярлек эчтән аны сөя иделәр, Шунлыктан аны хөрмәтсез итәргә, оялтырга берсенең дә күңеле бармый иде. Бер вакытта Гариф белән буташтырып сөйләнгән гайбәтләр дә инде онытылды. Кемнең дә күңеле Газизәне пычранган күрәсе килми һәм аны дөресләми иде.

[*Салахыять – сәләтлелек, булдыклылык.]

Шулай да актык чан бушатылган көн Сафа байтак кына аның белән шаярып сөйләнде. Бер арада:

– Якташ, – диде, – киләсе ел монда булырсың бит?

– Бер дә әйтә алмыйм... әткәйләр нишләр...

– Әгәр син булсаң, без донъяның дүрт почмагыннан монда җыелабыз, өйрәнеп киттек инде... Бер семья кебек бит... Солдат менә үзенең сторожлыгын ташлап килә. Хәйрүк тә нефтен ташлап калдыра. Инде Гариф монда көтеп торырга да риза. Ну, мин инде губернаторлыкка куйсалар да карамыйм, пичәтләремне генә ташлыйм да – кая син, промысло! Килерсең, әйе?

Газизә кызарынып көлемсерәде дә:

– Киләсе елга хәтле мин үләрмен шул. Киләсе ел бик ерак әле... – диде.

– Ходай сакласын, җаным, алай әйтә күрмә! Әнә синең өчен ичмасам Солдат үлсен. Нәрсә аңар, барыбер ич! Службасын тутырган, паспорты да элмә-телмә өзгәләнеп беткән Шулай бит, Солдат?

Солдат көлде дә:

– Почти что шулай!.. Ә үзең, үзең ничек? – диде.

– Кем, минме? Эһм... Үләргә дисәң, юк шул, миңа не ахута, чорт вазми! Ну бит минем паспорт та синеке хәтле үк өзгәләнмәгән.

– Ходай сакласын, – диде Газизә. – Берең дә үлмәсен, илдә аналарыгыз зарыгып көтә торганнардыр... Кайтып, аларны кинәндерегез, ичмасам...

Сафа, клоун төслерәк, кулларын авыштырып:

– Ух, якташ! Син нихәтле чибәр... то есть акыллы кыз... Аналарыбыз өчен дә борчыласың! – диде.

Газизә тагын кызарынды: «якташлары» назланган, сөйкемле балага караган кебек, елмаеп аңар карап тора иделәр... Гариф тиз генә эшне искә төшерде:

– Ну, егетләр, кич була бит! – диде. Дөрес тә, тышта кич була иде инде.

Тачкачылар актык чан төбендәге актык балыкларны ашыгып-ашыгып сөзәргә тотындылар. Хатын-кызлар нечкә һәм моңлы тавыш белән җырлап-җырлап, актык мичкәләрен тутыра иделәр... Газизә дә эш арасында эченнән нәрсәдер көйли, ләкин аның тавышы ачык ишетелми, рус хатын-кызларыныкы арасында югала иде.

Иртән аяз, ләкин шактый салкын һәм җилле иде.

Тачкачылар иртән үк исәп алып, төш вакытларында станциядә булырга дип кичтән чамалаган булсалар да, эш алар уйлаганча барып чыкмады. Аларга әле көн буе лабаз тирәсендә маташырга туры килде. Исак алардан буш мичкәләр күчертеп, калдык тозларны бер җирдән икенче җиргә ташытып, байтак кына башларын әйләндерде. Шулай итеп иртән алырга уйланган исәпне кичкырын гына алдылар. Исәптә вак-төяк әйбер һәм акчалата алганнары чигерелеп, һәммәсенә йөз ун сумлап акча бирде. Баракка җыелып, аны үзара бүлештеләр, һәркемнең аерым-аерым язылган расходына карап, табышны Гариф өләште. Иң күп алучыга унөч сумлап, иң азына җиде сум да ничә тиен иде. Тәмәке тартучылар азрак, клиндер дә ашаштыручылар тагын да аз алдылар. Иң күпне Гариф белән бергә килгән Муса исемле егет, иң азны Николай белән Хәйрулла алдылар.

Акчаны бүлешкәнче, хәттә бүген иртәдән башлап, кешеләр көйсезләнә, нервничать итә иделәр. Моннан элек берничә көннәр китү, таралу мөнәсәбәте белән дусларча гәпләшүләр, бер-берсен сәфәр иптәшлегенә димләшүләр бүген әллә кайда очкан иде. Һәркем үзе белән генә мәшгуль, кәефсез, ачулы. Акча алганда байтагысы ризаланмый, расходын күпсенә. Гарифка ышанмый, көйсезләнә, икенче, өченче кат саната иделәр. Николай үзенең заборын беррәттән дүрт мәртәбә санаткач кына, азрак тынычланды, юкса һич ипкә-көйгә килми.

Ниһәят, акчалар кесәгә салынгач, монда инде бер тиен дә арттырырга юл калмаганлыгы беленгәч, өсләреннән авыр йөк төшкән шикелле булып, кешеләр тынычланды һәм әкренләп сумкаларын кия башладылар.

Инде кич дигән булып, Гариф белән Муса монда куну тиешлекне сөйләсәләр дә, башкалар якын да килмәделәр. Солдат һәм куну тарафын яклый, ләкин күпчелек колак та саласы килми иде. Станциядәге «Мәшәди» ашхәнәсе белән әрмән кабагы аларга бүгеннән соң, ягъни иртәгә, я булыр, я булмас төсле тоела иде...

Чыгып китәр алдыннан кешеләрнең чырайларында инде шатлыкка якын бер ачык ризаланганлык күренә иде. Вак тиеннәр исәбен инде бер якка калдырып, сәфәр минутларында күңелләре югарырактан оча иде, күрәсең...

Сафа үзенең калҗайган салам түшәгенә күрсәтеп:

– Егетләр! – диде. – Киләсе ел кайсыгыз гына булса да һичкемнән сорамый минем урынга ятсын! Ризалык белән багышлыйм! Һәм җылы, һәм йомшак булыр, инша алла... Тик миңа алладан мамык түшәкләр сорарга онытмагыз... Аннары чибәр генә кәләш кирәк булыр, канечно...

Берничә кеше берьюлы:

– Әнә минеке! Кирәк булса, пожалыста! – диештеләр.

Алар барактан чыкканда, кояш инде бик түбән төшеп, болытлар артына яшеренгән. Офыкны чит-читеннән кызыл шәүләләр белән генә бизәп, озакламый бөтенләй югалырга, диңгез һәм тауларны, казарма һәм лабазларны караңгыда калдырырга тора... Җил йомшаган, һава иртәнгедән җылы һәм күңелле иде. Лабаз тирәсендә йылт иткән тавыш юк, бик зур кабер төсле моңаеп тора иде.

Гариф белән Солдат иң арттан чыктылар. Гариф кинәт туктады да:

– Карт белән исәнләшәсе иде бит, – диде.

– Әйдә инде, булмады... Мин кергән идем...

– Ничек булмады?

– Исерек... Әбисен белми ята!

– Ул хәтле үк булмас ла!

– Бар, алайса, тиз генә... Нәни кош белән саубуллашасың бардыр, нәгъләт!..

Гариф, төенен барак алдына куеп, тиз генә йөгерде. Солдат аның артыннан:

– Әй! Мин китә торам, кара, озаклама, шайтан, – дип шаярган тавыш белән кычкырып калды.

Гариф барганда, Газизә күлмәкчән генә, кара шәл бөркәнеп ишегалды баскычында утырып тора иде. Ерактан ул Гарифның күзенә күңелсезләнеп, кайгырып утырган төсле күренде. Һәм шул минутта Гариф әллә нинди чуалчык хисләргә бирелде... Кинәт үзенең әлеге, ни исерек, ни аек түгел чагында җиңел баштан Газизәне авылга алып кайту турында яшелле-кызыллы сүзләр сөйләп ташлавы исенә килеп, күңеле һәм оят, һәм ачы тойгылар белән тулды... Яулыкка төреп, кесәсенә салган сигез сум җитмеш алты тиен акчасын әллә кайда ыргытып торып, үзеннән-үзе аунап көләсе, үзен-үзе мыскыллап үч аласы килеп китте...

Газизә чын да күңелсез иде. Гариф аның янына җиткәч тә:

– Безнең китеш, Газизә... – диде.

– Хәерле юл инде... Авылга, әйе?

– Юк әле... Азрак акча эшлисе бар, туганкай. Монда юллык та булмады ич.

Газизә күңелсез генә елмайды һәм Гариф артыннан ишегалдына хәтле керде. Ишегалды яртылаш караңгы иде. Гариф ишек ачарга торганда, Газизә ашыкканрак тавыш белән:

– Өйдә кем дә юк бит... Әткәй йоклый... – диде.

– Әнкәң?

– Кухняга чыккан иде.

Гариф ишек тоткасыннан кулын алып әйләнгәндә Газизә аңар якын ук тора иде. Берничә секунд эндәшми тордылар. Бер айдан бирле Гарифның күңеленә җылы яктылык биреп торган бу сөйкемле туташ белән аерылышу минутында гына болай икәүдән-икәү очрашу, бигрәк тә аерылышуның билгесез вакытка, бәлки дә бөтенләй күрешмәскә булуы әллә нинди, очына чыга алмаслык бер табышмак төсле аны аптыратты. «Гыйшык җыры» җырларга инде урын юк һәм соң да, сау бул, исән бул дип кенә шоп-шома китәргә дә мөмкин түгел. Ара бик якын... Бу аптыраш биш-ун секунд кына сузылды. Гариф ике яклы мәгънәгә туры китереп:

– Соң нишлибез алай булса? – диде.

Газизә, аның соравына җавап бирмичә, шаярган булып кына ләкин каушаган тавыш белән:

– Менә Гариф абзыйга ышанып тор! Мине дә авылга алып кайтырга әйткән идең ич... – диде.

Гариф акрын гына, кулын Газизәнең башына куеп:

– Мин озакламый... Саричинга кайтырмын... Аннан менә авылга барырбыз... Туй да ясарбыз, ярыймы, җаным? – диде дә, Газизәнең ачык һәм килешле маңгаена иреннәрен куеп, эч өзгеч бер мәхәббәт белән үпте. Шуның рухани ләззәте белән башы әйләнгән арада кинәт Газизәнең чәчәк кебек ләтыйф һәм хәрарәтле* иреннәре дә аның иреннәренә кушылды. Коеп ясаган рәвешле матур күкрәкләре дә киң һәм көчле күкрәккә кысылган иде. Шул арада бер-берсенә ишетерлек өзек-өзек шыпырт кына тавыш белән алар вәгъдәләшә иделәр:

[*Ләтыйф һәм харарәтле – матур һәм кайнар.]

– Мин озакламый... Саричинга кайтырмын, җанашым...

– Мин сине көтәрмен...

Гариф ишегалдыннан чыгып киткәндә, Газизә тагын аның артыннан кычкырды:

– Кара, мин сине көтәрмен... Гариф янә әйләнеп:

– Беләм, беләм, җаным... Хуш хәзергә! – диде.

Гарифның иптәшләре инде байтак еракта, бер төркем булып диңгез кырыйлап туктаусыз бара иделәр; Солдат алардан артка калган, Гарифны көтеп, туктый-туктый бара иде.

Гариф, канатланып очкан шикелле, аны җитәргә дип йөгерә иде. «Мин сине көтәрмен» дигән җөмлә аның колак янында әллә нинди югары һәм эч өзгеч ноталардан җырланып бара, аның җанын ләззәт белән катыш ачыта, сызлата иде.

Газизә байтак вакыт, ишек яңагына сөялгән көе, китеп баручылар артыннан карап торды. Кояш я иңгән, я иңмәгән... Ул якны инде болыт каплаган иде... Диңгез өстендә сирәк-саяк акчарлаклар күренгәли; алар ак канатларын селтәп-селтәп бер югары, бер түбән очып, тонык һәм эч пошыргыч тавыш белән елаганга да, көлгәнгә дә охшашлы гыйгылдап-гыйгылдап кычкырыналар... Газизә хәзер аларны карамый, ул диңгез кырые буйлап очмыйча гына китеп барган канатсыз акчарлакларны гына карый иде... Тик боларның тавышлары гына, үкереп елаган шикелле булып, аның колагында чыңлый иде. Ул бераз торганнан соң өйгә керде һәм мендәренә капланып, әкрен генә үксеп-үксеп елый башлады... Бик тирән эч пошу аның йөрәген өзә иде.

Өй эче ярыйсы ук караңгы, исерек көе изелеп яткан Шәрәфи карт, хәрәбә хәленә килгән иске тегермән шикелле, кызганыч ыңгырашулар, сөйкемсез хырылдаулар арасында, әллә нинди чуалчык, караңгы төшләр күреп саташа иде...

1914.