Татарча текстлар

Зөбәер МИФТАХОВ

Минем Ш И Г Ы Р Ь Л Ә Р


Бер дә юкка бу дөньяда тотмыйдыр Алла безне. -
Сүрелеп сүнәрдән алда гөлт итеп алмбызмы...

10.2006

--------------------

Туган якның шушы төбәгендә
Әллә инде бер-бер тылсым бар:
...Әсәренеп киттем: тау битеннән
Йөгерешеп төшә каеннар!..

11.2006

--------------------

Теткәләнеп беткән күңел
Нечкә хискә чыдамый...
Моңлы көйләр көйлимен дә, –
Түзә алмыйм еламый!..

Тик битарафлар сизмәсен,
Яшь түгел кан тамса да!..
"Хәлләр әйбәт!" – дип аларга,
Чыкмаган җан калса да...

11.2006

--------------------

 

Яшәешнең шундый татлы
Мизгелләре була аның!
...Шаклар каттым әле күреп
Алмадай бер баланың
Әнисенең куенында
Изрәп йоклаганын!

11.2006

--------------------

Усал яман түгел - явыз яман,
Күп күрсәтте тормыш мисалын...
Усалларга йомшак, шуңа күрә,
Явызларга яман усалмын!

11.2006

--------------------

Шигырь язуның ние бар, -
Без дә язабыз аны!
...Әхмәтләр, Әмәкләр, хәтта
Айдар Хәлим язганны!

Бар сере - иҗек сана да,
Рифмасын туры китер...
Шунсы килсә, ярый хәтта
"Чыктым аркылы күпер"!

* * *

Мин дә шигырь яздым әле,
Җәһәт кенә сызды-бызды...
Айдар Хәлимнән көнләштем:
"Кеше тычты - күтем кызды"...

05.2007

--------------------

Йөз граммнан - шыр аек мин,
Шомырт исеннән - сәрхуш...
Әллә шуңа, май аенда
Тиктомалдан күңел хуш!

Очынып сайрый сыерчык,
Әллә нәрсәләр сөйли!
...Әллә инде мине күреп:
- Әнә бер карт тиле! - ди?..

Тиле булмый... Көнләшәм шул
Кошның сөенеченнән...
"Их, шомыртка кунып шулай
Сайрарга!" - дим эчемнән!..

05.2007

--------------------

Кадер китүдән бетәдер яшәү яме...
Кирәк бетүдән китәдер дөнья гаме...
Кем тормышта кичермәгән андый хәлне -
Шул бәхетле - белми иң зур фаҗигане...

* * *

Кодрәт булса икән кулда - менә анда,
“Сөбханалла!” дип торырлар иде янда!..
Булгач исә хәзинәдә моң-зар гына,
Көләләр тик: “Зар елый, - дип, - бер дивана!”

06.2007

--------------------

Сүз әйткәнгә сүз кайтарма,
Зәһәр булма син, Ләлә!
Борыныңны өскә чөеп
Читкә борма син, Ләлә!

Абзаң сине ярата ул...
Тыштан сиздерми генә
Үпкәләвең нәзек яра
Сызганны йөрәгенә...

Шелтәләсә бит шелтәли
Тәрбия булсын диеп!
Абзыйларның кайчагында
Хәтәр кырыс булганын да
Белгәли торсын диеп!

Тиеш чакта сүз әйтергә
Абзаң булмас гел генә...
Бер булмаса бер төшенеп,
"Дөрес әйткән икән бит" - дип,
Борыныңны мышкылдатып,
Искә алырсың, кем белә...

* * *

“Мин” дигәнне яратмыйлар, -
“Мин” димә, Ләлә!
“Мин” дигән сүз “бир!” дигәндәй
Кабул ителә!

“Мин” дип йөргән идем мин дә...
“Мескен!” диделәр!..
“Менә сиңа!” дип аннары
Сыртны төйделәр!..

“Син” диген син, һәркем сөя
“Син” дип әйткәнне,
“Синең турыда уйлыйм” дип
Кадер иткәнне...

“Син” дигән сүз: “Ә син үзең?” -
Дип сораттыра...
“Син, син...” дип уйлаттыра да,
Бик яраттыра!

07.2007

--------------------

Башың салмасана
Бәхет кайгысына...
Язмаган ул сиңа, -
Төкер дөньясына!

Нәрсә килгән алга -
Тиешле дип ал да,
Сикермә син айга -
Тик яшә бер җайга!

Мокыт хыяллансын
Рәхәт турысында...
Һәм тәкәббер янсын
Шөһрәт хафасында...

Комсыз бәргәләнсен
Мал артыннан куып...
Явыз тәүбәләсен
Языкларын юып...

07.2007

--------------------

Оставьте, умники - не надо истины! -
Хочу хоть призрачной, но тихой пристани...
Пока ж валяюсь тут, как узник сатаны,
У гулкой от кутёжа каменной стены!..

10.2007

--------------------

Песиемнең җаны
Өстәленә кайтып
Карап киткәлидер...
Анда баргач кире:
"Кешем әйбәт иде"
Диеп әйткәлидер...

Әйбәт идем дә соң...
Песи бәхетен дә
Тулы бирәлмәдем...
Таш бүлмә дә подвал,
"Китекәт" тә килки
Булды күргәннәре...

Адәмнәрдән ардым...
Инде сине генә
Сагынып яратырмын...
Анда баргач та мин
Башта сине табып
Җанны юатырмын...

11.2007

--------------------

Күпне күреп, күп кичереп
Күнексәм дә шактый ук,
Ике кайгым күтәргесез:
Әнкәм юк та, әткәм юк!..

Үз көнемне үзем күрәм,
Өстем бөтен, тамак тук...
Газиз түгел тик беркемгә, –
Әнкәм юк ки, әткәм юк!..

Сыный калса тормыш тагын,
Сынмасымны белгән юк...
Таяныч-терәк булырга
Әнкәм юк ки, әткәм юк!..

09.2009

--------------------

Инде белдең
Ике дөнья
Серен дә...

Берен кичер...
Әүлия бул
Берендә...

--------------------

Блажен, кто верит божествам,
Ведущим счет, сулящим плату...
Иль каким-то там весам,
Где меряют все утраты,
И воздают за них потом!

А я столь счастья не видал,
Чтоб верить милым заморочкам. –
Азартно истину искал,
Сокровенной как отмычки
К справедливости вратам!..

...И выяснил, что бесцелен и бездушен этот мир – истина в том!
Никаких весов, где б мерялись страданья наши в тоннах!
Никаких счетов, куда б сыпались доллары за боли!..
...Блаженное счастье веры утрачено...
...И будто дурень свистульку потерял...

05.2010

--------------------

Халыкка күп хезмәт иттек – беләбез гадел хакын:
...Бер җамаяк бәрәңге дә, бер ыстакан аракы!..

02.2011

--------------------

Урысчага – урысча мин,
Татарчага – татарча,
Яхшы сүзгә – туганнарча,
Яманына – таманча!

03.2011

--------------------