Сарыклар. Зөбәер Мифтахов Татарча текстлар

Зөбәер МИФТАХОВ,
1989 ел.

САРЫКЛАР

(хикәя)

Бүген бездә сарык көтүе чираты. Сарыкка бүтән елларны көтүче яллыйлар иде, быел Камил агай инде исән булмагач, башка кеше табылмады, чиратка калды көтү. Кемгә ничектер, безнең күк малайларга, анысы, берние юк аның, җәй эчендә бер-ике тапкыр көтүгә чыгуның. Иртән кояш калыкканчы ук йокыдан уянуы гына кыен, бер уянгач исә, кызык кына ул көтү көтүе.

Авылдан чыгып тау сыртына менүгә, такыр диярлек җирне кимерергә керештеләр сарыклар, иртәнге салкында баш күтәрми рәхәтләнеп ашыйлар, таралып та йөрмиләр, качып та китмиләр. Көтүчегә тик кенә торасы диярлек. Сарык – сарык инде ул, ни дисәң дә, кәҗә түгел. Тикмәгә генә юаш кешегә "сарык" димиләр ич. Аннары аңгыра, томана кешене "сарык" диләр. Миңа калса, мәгәр, сарык бер дә акылсыз мал түгел, үз башы үзенә бик җитә аның. Тәртипле, түзем мал ул сарык, дисәң дөресрәк булыр. Көтүгә үлән утларга дип чыккан икән, нигә аңа чабулап йөрергә? Көтүдән качып китәргә дисәң – нигә тора монда алар янында, тау сыртында көтүче? – Менә шуңа күрә чат ябышып ашыйлар алар, кояш кыздыра башлаганчы. Бер урында гына торган күк булсалар да, әкрен генә күченәләр үз җайлары белән, бөтен көтүлек җирләрне әйләнеп чыгачаклар әле кичкә чаклы.

Сарыклар җаена әкренләп күчә-күчә, эш юктан гына чыбыркы шартлаткалап, шулай көтү янында торганда, бервакытны ни күрәм – өч сарык, бәрәннәрен дә ияртеп, көтүдән аерылып чыккан да, туп-туры миңа таба карап торалар. Аптырап киттем башта, боларга ни кирәк икән дип. Әйбәтләбрәк карасам – безнең үз сарыкларыбыз икән ләбаса. Күрәсең, мине таныганнар да, шуңа күрә, үз итеп карап торалар. Безнең хуҗа малае нишләп монда килеп чыккан? – дип уйлыйлар бугай.

Сарыкларның шулай үз кеше итеп тануларына минем дә күңел булып китте.

– Сарыклар, килегез, мә! Тәч-тәч-тәч! – дип чакыра башладым. Тегеләрнең икесе ярты адымлап артка чигенеп, башлыкларын бер баш чамасы алда калдырдылар – ни булса да ул башлап хәл итсен янәсе. Бераз гына икеләнеп торгач, башта башлык, аның артыннан калганнары кузгалып, алдыма ук килеп туктадылар. Менә бит ул үз малың ничек, чит сарык булса якын да китерми юкса кешене. Ә болар яныңа килеп, башларыннан сыйпатып торырга да риза.

Белмәгән кеше сарыкларның барсы да бериш, агы була да карасы була дип уйлый торгандыр. Бер дә алай түгел, аларның да һәрберсенең үз кыяфәте, хәтта үз холкы була. Акыллысы, ахмагы, батыры, куркагы, хәйләкәре, тискәресе – төрлесе-төрлесе. Шулай төрле булганга күрә, мин үзебезнең сарыкларга төрлечә исемнәр дә кушып чыктым: Мөдир, Төлке һәм Төнтек. Мөдир дигәне, билгеле, алдан йөрүче башлыклары. Аның кыяфәтенә чаклы акыллы, чырае кырыс, туны да затлы булып күпереп тора – нәзек йонлы токымнан ул. Мөгезе генә юк нишләптер. Көтүдән кайтканда каршы чыгып алмасаң, Мөдир тоягы белән капканы гел кеше төсле итеп шакып тора, ә абзар капкасын кирәк чакта үзе ачып чыга белә. Йон алганда әни иң башта Мөдирнекен ала, чөнки ул бөтенесен аңлап, чәбәләнми-нитми тыныч ята, бүтән сарыклар аңа карап йон алуның берние дә юклыкка төшенә торалар. Бүтән сарыклар тыпырчына башласа, әни: "Чү, чү, хәзер бетә", – дип тынычландыра, ә Мөдир чак кына селкенеп куйса да, аны әрли: "Син карт башың белән нигә тик кенә ятмыйсың?" – ди. Мөдир шуны аңлап тыныч кына, түзеп кенә ята башлый, йоны алынып беткәч кенә тирән итеп бер сулап, "ух!" дип куя.

Ул сарыкларга баш булып кына йөрми, кирәк чакта аларны саклый да, яклый да. Бервакыт абзарга аяклы ялгаш кертеп, шуңа соргылт-кара төстәге эре кисәкле тоз салып куйган идек. Көтүдән кайткач, сарыклар шуннан шикләнеп башта абзарга керми тордылар, куып керткәч, чабулашып эчке абзарга кереп качтылар. Бераз торгач кына, Мөдир башта ишектән башын тыгып карады, аннан әкрен генә үзе чыкты. Ни булса да аннан калмый торган Төлке белән Төнтек чыга башлаганнар иде, аларны сөзеп кире кертте дә, ишекне шапылдатып ябып куйды. Шуннан соң гына ялгашка таба сөзеп карап, ал аягы белән җиргә дөп-дөп сугарга кереште. Әгәр ялгаш урынында чынлап та куркыныч нәрсә булса, ул үзе генә зыянлап, бүтән сарыклар исән каласы иде. Бу хәлне мин читтән әзрәк күзәтеп тордым да, абзарга кереп, ялгаштан эре бер тоз кисәге алып Мөдиргә иснәттем. Шунда ул эшне аңлап алды да: "Бә-әй!" – дип бер кычкырган иде, эчке абзар ишеген сөзеп ачып Төлке белән Төнтек килеп тә чыктылар. Сарыклар телендә бу "куркыныч бетте, чыгыгыз" дигән сүз булды күрәсең.

Батыр гына түгел, тәвәккәл дә була белә ул кирәк чагында. Беркөнне мин үзебезнең ишегалдына Шарик исемле урам этен ияртеп кайткан идем. Чит этне күреп, сарыклар башта бик куркыштылар, өелешеп минем артка яшеренделәр. Бераз шулай торгач, беренче курку үткәч, Мөдир үзенең көчен чамалап, икеләнеп торды-торды да... йөгереп килеп эткә берне дөңкеде – бичара чинап җибәрде, кая керергә тишек тапмады. Әл дә Мөдирнең мөгезе юк, бетерә иде юкса этне. Бер белән генә туктамыйча, ул Шарикка тагын бер кат ташланды, куып җитеп сөзеп ега дигәндә генә, Шарик капка астындагы уч сыярлык кына ярыктан урамга чыгып качып өлгерде, капка тактасына йоннары сыдырылып калды бичараның. Сарык ярсыса эттән яман була икән ул.

Икенче сарык, Төлке исемлесе – кәкре мөгезле, төлкенеке күк озынча тар чырайлы, хәйләкәр карашлы. Ныклабрак карасаң, авызы да чак кына кыеш аның, шуңа күрә, гел берәр төрле этлек уйлап торган төсле тоела. Холкы да килешкән, башка чакта гел Мөдир артыннан йөрсә дә, берәр тәмле нәрсә эләгәсе булса, иң алга ул чыга. Җае туры килгәндә бакчага кереп алмагач кимерергә дә, сарык башы белән өйалдына кереп урлашып чыгарга да күп сорамый. Менә әле дә, бүтәннәрне этеп-төртеп алга чыкты: тамак астын кашытырга тели. Әрсезлеге өчен борын сыртына шакылдатып берне чирттем, шул булды. – Уйлап та бирми, болай да кыек авызлы башын кырынайтып тик тора.

Ә Төнтекнең аңгыра булганга исеме шундый. Үзе аңгыра, үзе куркак, һәр нәрсәгә шикләнеп карый, өркеп качарга гына тора. Мөдир белән Төлке артыннан ияреп кенә йөри, арттан йөргәнгә күрә, сыртына тәпәч тә ешрак төшә. Шулай да мин аны бик кыерсытып бармыйм, дөньяга аңгыра булып тугач, нишләтәсең инде бахырны. Төлкене калдырып, Төнтекнең башыннан сыйпыйм, – болай да гел өркеп яши, аңа да рәхәт булсын әле бер.

...Менә шулай ул сарык дигән терлекләр, үз кешене үз күрәләр, хәтта бераз дус итәләр. Ә без, кешеләр, нишлибез? Без дә, анысы, ашатабыз, эчертәбез, авырса дәвалыйбыз, үзенә күрә яратабыз да, чөнки алар бит безнең белән бергә яшәүче җан ияләре... Ә кара көзләр үтеп кар төшкәч, без аларны суябыз да, ит итәбез... Гадел буламы соң бу?..

Әти сарык суйган чакта, бик кызгансам да, мин дә шунда булам, ярдәм итешеп торам. Миңа өйрәнергә кирәк, соңыннан үзем дә сарык суя белергә тиешмен, сарык та суя алмаган кеше нинди ир була аннары? Кызганганны сиздермим, шулай да, кайчагында сорап куйгалыйм:

– Шундый әйбәт сарыкны суярга, әти, сиңа ничек жәл түгел? – дим. Ә ул:

– Әйбәт булганга жәл түгел, – ди дә, бетте-китте. Күп сөйләми ул, калганын үз башың белән уйлап бетерергә тиешсең. Һәм, мин уз башым белән болайрак итеп уйлап бетерәм. – Һәр җан иясенең үз тормышы, үз әҗәле була бит инде. Кешенең дә бит, вакыты җиткәч, җанын Алла бабай ала, бер дә әйбәт кеше дип тормый. Әби әйтә: "Бәндәләремнең яхшысын үз яныма алырмын, дип әйткән китапта", – ди. Ә сарыкның – бөтен тормышы кеше кулында, шулай булгач, вакыты җиткән икән, кирәге чыккан икән, сарык суелырга тиеш. Аңа карап кына кеше явыз булмый, сарык суйган шул ук кеше бүтән чакта аларга карата бик йомшак күңелле булырга да мөмкин...

...Сарыкларны башларыннан сыйпап бераз иркәләгәч: "Я, булды, барыгыз, үлән ашагыз" – дип, Мөдирне этеп, көтүгә кайтырга кушам. Ләкин ул китәргә ашыкмый. Әнә, Төлке дә башын кыңгыр салып нидер көтә. "Безгә берәр нәрсә тәтеми калмый болай булгач", – дип уйлаганы әллә каян күренеп тора.

"Йөзгә карап йөз ояла" диләр: сумкадан алып сарыкларга берәр кисәк ипи каптырып чыктым. Шуннан соң гына, "бетте, бүтән юк" дип әзрәк алдап та җибәргәч кенә, алар борылып көтүгә таба киттеләр. Көн кыздыра башлаганчы тамак туйдырып калырга тырышып үлән утлаучы башка сарыкларга барып кушылдылар.

Менә шулай, сарыклар бер дә аңгыра хайван түгел алар. Үз башлары үзләренә бик җитә аларның.