Ибраһим Салахов Татарча текстлар

Ибраһим Салахов

ФАҖИГА

(Өченче өлеш)


Кояш баеганда

Кайвакыт анда челпәрәмә килеп кыйралган салават күперенең хәрәбәләре балкый. Кайвакыт ниндидер бихисап зур тылсымлы кала ялкынланып ала. Ә кайвакыт...

Ничек кенә булмасын, һәр көнне кояш үзенә хас бер тантана белән байый. Әммә бу тантанада һәрвакыт ниндидер олы бер сагышның шәүләсе ята. Нинди сагыш икән ул? Могаен аерылышудыр. Һичшиксез шулайдыр. Чыннан да, аерылышудан да газаплырак сагыш бармы икән бу донъяда? Бармы икән?

Кояш көнозын иркен күктә йөзеп җир шарын яктырта, җылыта, аны зөбәрҗәт яшел үсемлекләр белән, аллы-гөлле чәчәкләр белән бизи. Ә аннары? Аннары ул җир шарын ташлап каядыр еракка – офык артындагы мохитка китә. Бата. Югала. Менә шуның өчен ахрысы, кояш, офыкка якынлашкан саен, аерылышу минутлары җитә барган саен, сүрәнләнә, моңаеп кызара башлый.

– Шәфәкъ елый, хәерлегә генә булсын инде, – ди торган иде мәрхүмә әнкәм, кояш баеган якка карап дога укый-укый.

Мин үзем дә бала чактан ук кояшны озатып калырга яратам. Озак, бик озак торам мин ул сагышлы тантананы карап. Уйга чумам. Бигрәк тә нахак рәвештә тоткынга эләккәч, кояш белән бергә баеган, еракта калган гомер искә төшә. Һәм эчтән генә “Зәңгәр шәл” көен шыңшыйм. Кычкырып җырларга тавышым юк.

Ак яулык, зәңгәр шәл,

Үткән гомерем бигрәк жәл...

Менә хәзер дә нәкъ шундый шәфәкъ баеган сагышлы чак иде. Әммә, кояш сүрелсә дә, вагон эчендәге эсселек сүрелми. Киресенчә, көнозын кояш күзендә кызып барган вагон хәзер үзенең бар кызуын эчкә өрә һәм шуның өчен монда чамасыз ягылган кара мунчадагы төсле эссе, тынчу. Вагонның ике ягына корылган аслы-өсле сәкеләрдә билдән ялангач кырык мәхбүс лычма тир эчендә. Җитмәсә, вагон ярыкларыннан тузан тула. Сулыш алып булмый. Тоткыннарның күбесе – урын тапканнары, сәкеләрен ташлап идәндә ауный. Мин дә идәндә, ишек кырыенда, бозга ташланган балык төсле чәбәләнәм.

Шулай җафаланып ятканда, өске сәндерәдән кемдер кычкырып җибәрде:

– Байкал! Байкал!

Салкынча, дымсу җил кагылды. Вагон эче җиләсләнеп китте. Барыбыз да сикереп торып тимер рәшәткә белән челтәрләнгән форточкаларга өерелдек. Бу ни бу? Башта үз күзләребезгә үзебез ышанмыйча имәнеп калдык – могҗиза. Чыннан да могҗиза – алсу дулкыннар. Биек таш кыятаулар итәгеннән бормаланып барган эшелон алдында – офыкта алсу дулкыннар чайкала. Алар вакыт-вакыт күтәрелеп, ишелеп, офыкның үзен күмеп китәләр, алтын хәрәбәләрне юалар. Аннан кире чигенәләр, тагын янып яткан тылсымлы кала өстенә үреләләр...

Без сихерләнгән кебек тәрәзә рәшәткәсенә ябешкәнбез, бу гаҗәп күренештән күзләребезне ала алмыйбыз. Алдан тау итәге буйлап борылып барган паровоз да, хәттә аның өстендәге бөркелеп барган төтен-толымнар да алсу; янып, һаман-һаман кызара бара... Паровоз ашыга, көнчыгышка – бөек Тын океанга ашыга. Йөге авыр. Алтмышлап вагон диләр. Бары алда һәм койрыкта гына яшел пассажир вагоннары. Анда эшелон сакчылары. Уртада – ишекләре зур-зур йозаклар белән бикләнгән, тәрәзәләре чәнечкеле тимерчыбыклар белән капланган, мал-туар ташый торган кызыл вагоннар. Ул вагоннарның һәрберсендә кырыклап тоткын. Менә шушы җанлы йөкне паровоз ашыгып, ыңкылдап Владивостокка таба тарта һәм канлы офыкка керә бара.

Паровоз сузып кычкыртты. Байкал өсте шыңлап китте. Бераздан гудок тавышы кире кайтты.

– Ту-ту-ту-у...

Могаен, Байкал ярындагы таш кыяларга сугылып кире чигенде бу тавыш. Ә паровоз һаман ашыга, көнчыгышка ашыга. Вагон тәгәрмәчләре тык-тык, тык-тык итә. Буферлар чыңлап китә. Вагон чайкала. Без бер-беребезгә сугылабыз.

Менә инде унҗиде тәүлек без бу күчмә төрмәдә чайкалабыз, какланабыз һәм каядыр ашыгабыз. Кая? Безнең өчен билгесез. Могаен Владивостокка. Ә аннан? Ходай белсен. Безне, Тубылдан сайлап алынган яшьләрне, тазаларны иске бер баржа трюмына тутырдылар да, Иртеш буйлап Омскига китерделәр. Андагы озату төрмәсендә бер атна тоткач, бик ашыгыч рәвештә шушы эшелонга төяп алып киттеләр. Июнь ае, яңгыр юк. Вагоннар иртә таңнан кичке шәфәкъка хәтле кояш астында. Юлда коры паек – илле грамм икмәк һәм бер порция – ике йөз грамм чамасы горбуша кисәге бирәләр. Бу балык үзе чи тоз. Ашыйсы килүгә түзә алмыйча, алуга кимереп куясың, аннан соң ул су сорый башлый. Эшелон зур станцияләрдә генә туктый. Конвой башлыгының кәефе яхшы булса, һәр вагоннан ике кеше төшереп, икешәр чиләк су алдыра. Ә инде аның кәефе кырылган булса – вагон ишекләре ачылмый. Сусау түгел җаның чыксын. Менә шуның өчен, суга эләксәң, аерыла алмыйсың – кайнаганмы, кайнамаганмы – аны уйларга вакыт юк. Соңыннан дизентерия башлана. Бикле вагонда дизентерияне күз алдына китереп карагыз...

По диким степям Забайкалья,

Где золото роют в горах,

Бродяга, судьбу проклиная,

Тащился с сумой на плечах.

Йомшак баритон тавыш, йөрәк тавышы. Ул акрын, бик акрын башланды. Бер урыннан икенче урынга күчү, тәрәзә кырые өчен тавышлану-сүгенү кинәт тукталды. Вагон эче тып-тын булып калды. Анда бар моң, йөрәктән тулып ташкан сагыну моңы, сагыш дулкынланды:

Бежал из тюрьмы темной ночью,

В тюрьме он за правду страдал.

Идти дальше нет уже мочи,

Перед ним растилался Байкал...

Бу Василь Шевченко җырлый. Гаҗәп киң, көр тавышлы егет ул. Баеп барган шәфәкъка – Байкал күленең алсу дулкыннарына тәрәзә кырыеннан караган да моңлана...

Мин аның белән баржада – Тубылдан Омскига күчкәндә таныштым. Карар күзгә дә бик килешле, баһадир бәдәнле егет – киң җилкәле, тулы гәүдәле. Ашыкмыйча, акрын, ышанычлы адымнар белән атлап йөри. Холкы да кыяфәтенә тиң, тыныч-салмак – бервакытта да кызып китми, үлчәп кенә сөйләшә. Ачуланмый да. Үзе миңа кордаш. Срогы да минеке төсле “бер катушка, биш тагылма” – ун ел төрмә, биш ел мәхрүмлек.

– Арестка хәтле Украинада комсомол өлкә комитеты секретаре булып эшләгән идем, – ди, күңеле ташканда ачылып китеп. – Үзем инде ничек тә түзәм, күпчелек белән бергә. Ә менә әнкәй... Ул бу кайгыга, бу мәсхәрәгә түзә алмас. Бердәнбер улы – халык дошманы... – Василь авыр сулый. – Ул үзе – Постышев белән бергә подпольеда эшләгән революционерка. Әти гражданнар сугышында һәләк булды... Ярар! – Кинәт ул уянып киткәндәй башын чайкый, авыр уйларны чәчеп ташларга тырыша ахрысы, җырга күчә: – Әйдә, булмаса, комсомол көннәрне искә төшереп алыйк!

Бүген дә “Наталка-Полтавка” ариясеннән үзенең иң яраткан комсомол җыры “Саубуллашу”га күчте. Аны башкалар да күтәреп алды. Бу вагонда барыбыз да диярлек яшьләр, комсомолецлар:

Уходили, расставались,

Покидая тихий край.

“Ты мне что-нибудь, родная,

На прощанье пожелай”.

Җыр үсте, күтәрелде, канатланды. Бу җыр тәэсирендә үзебезнең арестант икәнебезне дә, бикләнгән, тимерчыбыклар белән уратылган вагонда билгесез җиргә баруыбызны да оныттык. Яңадан үзебезнең дәртле комсомол чагыбызга кайттык – бертавыштан җырны гөрләттек:

И родная отвечала:

“Я желаю всей душой, –

Если смерти, то – мгновенной,

Если раны – небольшой”.

Без күп булсак та, барыбызның тавышын күмеп Васильнең көчле баритоны яңгырый – ул канатланып күтәрелә, үсә һәм йөрәкләрне дерелдәтеп, еракка-еракка сузыла, сүнеп барган шәфәкъка, Байкалның алсу дулкыннарына үрелә. Бу җыр яңгыраган минутлар – Василь өчен дә, башкалар өчен дә – иң изге минутлар. Барлык кайгы-хәсрәтләр онытыла. Бары тик җыр, бары тик аның тылсымлы канатлары. Алар безне еракта калган яшьлеккә – комсомол учакларына алып очалар.

– Так-ток!

– Так-ток!

Ике яклап ике каен чукмар белән вагон стеналарына суга башладылар. Без җырга мавыгып поездның станциягә килеп туктаганын да сизмәгәнбез. Беренче чукмар сугуына, җыр очланмый да өзелде. Шундук ишек ачылып китте – вагонга Чыпчык сикереп менде. Ул – бу эшелонның озата баручы конвой башлыгы – тәбәнәк, ябык. Әммә шундый җитез – чыпчык кебек очып-кунып кына йөри. Хәзер ул очып түгел, атылып менде. Нечкә иреннәре каты кысылган, күгәргән. Чырае сытылган, күзләре ялт-йолт итә.

– Уңга!

Без уң як сәкегә өерелдек.

– Сулга!

Без ашыгып, бер-беребезне таптый-изә сул сәкегә тыгызландык.

– Тиз-тиз! – Чыпчык кулындагы резин таяк белән кырыйда калганнарны яра башлады.

– Өскә! Өскә!

Өстә инде урын юк. Менгән берсе авып төшә. Ә резин камчы һаман чаж-чож килә.

– Күзлегем... – Ардалион елап, кычкырып идәнгә ташланды.

– Мә сиңа күзлек! – Чыпчык сикереп күзлек өстенә басты, пыяла челпәрәмә килде. – Контр! – Камчы Ардалионның аркасына төште. Ул сыгылып идәнгә ауды.

– Уңга!

– Сулга!

– Тиз-тиз, контр-еланнар!

Чыпчык безне шулай бер уңга, бер сулга куып бик озак азапланды. Үзе кызарды, карлыкты, тиргә батты. Ахырда күгәреп, сөйли алмас хәлгә килде. Ә без инде бөтенләй хәлдән тайдык, кузгалырлык чама калмады, тагын арлы-бирле кумаса гына ярар иде.

– Шәп җырлыйсыз, Байкал шыңлап торды. Ха-ха!

Без аптырап калдык, әллә мактый, әллә сүгенә. Нигә бу иблисчә көлү?

– Җырны башлаучы кем? Тавышы бик әйбәт икән.

Вагон шып тынды. Бу инде хәтәр сорау иде. Мондый мактауга җавап бирмәү хәерлерәк булыр.

– Гражданин начальник, – безнең арада Иркутск төрмәсеннән генә кушылган бер бурят егете бар иде, ул елмаеп алга басты: – О, безнең староста булдыра, опера артистыннан һич тә ким түгел.

– Мин үзем дә шулай уйлыйм, – диде Чыпчык, чак кына авызын кыйшайтып һәм шундук елан булып ысылдады. – Яле, опера артисты, монда кил әле.

– Мине әйтәсезме, гражданин начальник?

– Сине, сине! Ишеккә якынрак кил әле.

Һау-һаулап эт өргән тавыш ишетелде. Ул арада эт җитәкләгән ике солдат-конвоир безнең вагон каршысына килеп туктады. Ике тапкыр кыңгырау чыңлады.

– Тиз бул, староста.

Василь ишеккә якынлаша килеп, каршысына басарга да өлгермәде, Чыпчык сикереп, ике куллап аның яңагына сукты:

– Россияне агитировать итү җитмәгән, инде тайгага тотындыңмы? Василь чайкалды, әммә егылмады. Моны күргән Чыпчык аның башыннан этеп җибәрде. Кемдер кул сузды, тотып калырга омтылды – булмады. Василь бар салмаклыгы белән ишектән перронга барып төште.

Этләр абалап аның өстенә ташланды. Ул арада Чыпчык та сикереп төште. Вагонның ишеген тартып яптылар.

– Ту-туу! Паровоз сузып кычкыртты. Поезд кузгалды. Кояш кызарып баеган иде инде.

Бер йотым су

1

– Даң-доң! Даң-доң!

Вахта каршындагы баганага элеп куелган рельс кисәгенә сугалар.

– Даң-доң! Даң-доң!

Уянырга.

Сикереп тордым – ник кенә күзләремне ачыйм. Аңгы-миңге киләм, башым сыгылып-сыгылып китә. Керфекләрне кузгатып булмый, әйтерсең җилем белән ябештергәннәр.

– Әйдә инде, ни мыштырдыйсың? – Мәхмүт кулымны тотып өстерәп китте. – Әнә безнең рота тезелеп тә ята.

Бер-ике генә атладым, ниндидер ташка абынып егылдым, күзләремнән утлар чәчрәде. Ниһәят, йокым ачылды. Сикереп торып йөгердем – сафка килеп бастым.

Эңгер-меңгер. Таң алды караңгысы. Шуның өчен арлы-бирле йөгергән кешеләр шәүлә булып кына уза. Салкынча. Тора-торгач, телгә килдем.

– Мәхмүт, нигә бу хәтле иртә торгыздылар?

– Монда күпме ятарга була? Юлга.

– Кая?

– Кая булсын, алтын казырга.

– Димәк, Колымага. Шәп.

Мәхмүт тамагын кырып куйды – тынычсызлана. Мин төшенмәдем – нигә бу җәһәннәм оясыннан ычкынуга куанмый? Владивосток шәһәренең Икенче елга районындагы озату лагерына килүебезгә инде өч ай тула бит.

– Лагерьда ашау да яхшырак булыр.

– Булыр! – Мәхмүт тагын тамагын кырды. – Әһе-әһе... Баргач күрерсең.

...Капка алдында зур мәйдан. Менә шунда рота-рота тезелгән мәхбүсләрне кайсыберсе җилкәсенә биштәр аскан, кайсы чемодан, әрҗә күтәргән – юлга әзерләр. Бөтен мәйдан лык тулган. Бер буш урын калмаган. Әйтерсең, походка әзерләнгән гаскәр. Тик киемнәр генә чуар – кайсы пальтодан, кайсы костюмнан, кайсы күлмәкчән. Ара-тирә хәрби кием кигәннәр дә күренә. Тик якаларындагы петлицалар гына сүтеп алынган – урыннары яшәреп, гимнастеркаларның элекке төсләрен әйтеп торалар. Хәзер инде алар уңган, билгесез төскә кергән.

Башка төрмә-лагерьларда колонна дип атыйлар иде. Монда, Владивосток озату пунктында нигәдер хәрби бүленеш – рота, отряд. Паек өләшер өчен җайлангандыр бәлки. Ротада ике йөз, отрядта – мең тоткын. Ә монда хәзер ничә отряд! Хода үзе белсен. Һәркөн алмашыну бара – берничә отряд төньякка китсә, эчке Россиядән яңалары өстәлеп тора.

Ә бүген ниндидер бихисап зур кәрван җыйнала. Лагерьның яртысыннан артыгы кузгалгандыр могаен.

Шак-шок! Нәрсә шакылдый дип борылсам, Мәхмүт чакма белән ут “эзли” икән – шак-шок!

– Булды... куга ут кабынды, көйрәт.

Мин дә бушлат кесәсенә үк яшерелгән “кәҗә сыйрагын” ипләп алып, төзәтеп көйрәттем, суырдым. Нигәдер чәчәдем – йөткерә башладым.

– Мә.

Мәхмүт әйтеп бетергәнне дә көтмәде – “кәҗә сыйрагын” ашыгып авызына капты. Башкалар түземсезлек белән аңа үрелделәр – тәмәке төтенен исни башладылар.

 

Өстәлләр дә җитәрлек иде, өстәл артындагы түрәләр дә аз түгел иде, әммә меңләгән тоткынны чишендереп, аның сәләмәләрен капшап, формулярын дөресләп, тикшереп, лагерьдан конвойга тапшырганчы, кояш түбәгә күтәрелде.

Инде август ахыры иде. Кояш сүрәнләнер вакыт. Әммә монда, Ерак Көнчыгышта, кояш якын икән. Нәкъ бездәге җәй кояшы төсле кыздыра, пешерә. Башта без моңа сөенгән идек, чөнки төн салкынча булып, яхшы ук калтыратты. Беренче нурларда рәхәтләнеп җылындык. Ә соңрак...

Өстәвенә тагын бер җафа.

Лагерь администрациясе безне – юлга чыгучы мәхбүсләрне тукланудан төшергән. Ә яңа түрә – конвой башлыгы, бер урынга алып барып япканчы, тоткыннарның ашау-эчүе белән кызыксынмый. Ә соң без кая барабыз? Безне кая дыңгычлап тутырырлар? Әйтмиләр.

Шулай да тоткын төпченә, иснәнә һәм ахырында ни дә булса сизә. Менә безнең арада да хәбәр таралды.

– Имеш, портта “Джурма” исемле бик зур океан корабы тора ди. Безне шул корабка төяп алып китәчәкләр. Кая? Берәүләр Сахалинга, ди. Икенчеләр әйтүенчә – Камчаткага. Димәк, ни булса да диңгезгә, океанга. Ичмасам бер рәхәтләнеп донъя гизәбез икән. Минем бит әле океан корабларында йөзгәнем юк. Нинди икән ул бөек Тын океан?

Ә шулай да ашыйсы килә, эч борып-борып ала, кычкырып куя.

2

Лагерь үзенең вышкалары, чәнечкеле тимер чыбыкка уралган биек коймалары белән артта калды. Колонна – ун мең тоткын эреле-ваклы сопкалар арасындагы тар юлдан портка таба агыла – очы-кырые юк.

Тирә-якта җәяүле, атлы конвой, этләр. Алда һәм колоннаның артында ачык йөк машиналарында пулеметлар.

– Таралмагыз!

– Сөйләшмәгез!

– Тизрәк, тизрәк атла, йолкыш!

Ак сакаллы, күзлекле, бик зыялы чырайлы бер карт чемодан күтәргән, үзе аксый. Ул башта бездән алда иде. Инде кала-кала артка чыкты. Элеккегә караганда да ныграк аксый башлады.

– Тизрәк бул, кемгә әйтәм, картлач!

Конвоир арттан килеп, мылтыгының приклады белән төртеп кычкырды:

– Атла, контр!

Карт абынып барып егылды. Кулына чемоданы ычкынып тәгәрәде, ачылды – китаплар чәчелде...

– Тиз-тиз!

Без үрдән түбән төшеп киттек.

Кояш кыздыра. Шабыр тиргә баттык. Ярый әле бездә чемодан, авыр капчыклар юк. Юкса...

– Ибраһим, кара әле.

– Нәрсәне?

– Әнә юл читенә кара, – ди Ардалион, – әрәм калган донъя.

Чыннан да, юл кырые чуп-чуар: чемоданнар, капчыклар, әрҗәләр, кием-салым, одеял, кружка-чәйнекләр. Ташлыйлар...

Кояш кыздырганнан-кыздыра бара. Бөркү. тузан. Эчәсе килә. Тел авызга сыймый. Иреннәр чатнаган. Ичмасам төкерек тә җыелмый.

Эчәсе килә.

Инде юл читендә, чемоданнар арасында егылып калган тоткыннар да очрый башлады. Аларны этләр сөйри...

Әле менеп, әле төшеп сопкалар арасыннан бара торгач, кинәт бер урамга килеп чыктык.

Агачтан салынган бер катлы өйләр. Белмим, әллә инде бу Владивостокның бер бистәсе, әллә шәһәргә якын бер поселок. Хәзер бөтен халык, карты-яше урамда, капка төбенә, ачык өйалдына чыгып басканнар. Бала-чагалар койма өстендә, кайбер “батырраклары” өй түбәсенә, мөрҗә янына урнашканнар. Безне күзәтәләр. Тып-тын, бер тавыш юк. Яшьләр кызыксынып, картраклар борчылып-жәлләп карый.

Урамга килеп керүгә, конвой атлары безне ике яклап кысрыклый башлады. Җәяүле конвойлар атарга әзерләнеп мылтыкларын кулга алды.

Кояш инде ерак сопкалар артына тәгәри башласа да, кызу кимеми. Урамга кергәч тузан тагы да артты. Бигрәк тә атлы конвой бертуктаусыз әле алга, әле артка чаба. Тынчу. Сулыш алып булмый. Инде тәндә тирләрлек тир дә калмады ахрысы. Аркада ап-ак тоз. Авызда, иреннәрдә тоз. Аяклар көчкә-көчкә генә атлый.

– Тиз-тиз!

Һау-һау абалап этләр өскә ташлана.

Капка төпләрендә җыелган халык колонна якынлашуга хәрәкәткә килде – кайсы күмәч, кайсы колбаса, кайсы алма ташлый. Сафлар бозылды. Кемдер алга чыкты. Кемдер иелеп аста калды.

– Бух-бух!

Бер-ике тапкыр мылтыктан аттылар, могаен, халыкны куркытыр өчен, һавага.

Атлы конвой шашынып чаба башлады. Кемнедер кагып-егып, кемнедер таптап уздылар.

Тагын: бух-бух!

Ә мин төштәге кебек кенә киләм – күрәм дә, күрмим дә, ишетәм дә, ишетмим дә. Күз алдымдагы су я елга булып ташый, я күл булып чайкала. Мин шуларга омтылам... Якынлашуга, алар юк була. Су! Бер генә йотым су! Иреннәрне генә чылатсаң да хәл керер иде...

Күпме килдек? Тагын күпме барасы бар? Кайда ул шомлы “Джурма”? Беркем белми.

– Тиз-тиз! Сузылмагыз.

– Һау-һау!

Мин саф кырыенда барам. Конвой нигәдер арттарак калды. Алда, мин барган якта почмакта – ике катлы йорт. Өйалды сарыга буялган. Аның баскычында кызыл кыекча бөркәнгән бер хатын басып тора – узучыларны бик җентекләп карый. Кемнедер эзләгән сыман. Менә аның карашы миңа төште. Күзләребез очрашты. Мин соңгы көчемне җыеп башымны күтәрдем, авызымны ачтым һәм кулым белән ишәрәләп, ишетелер-ишетелмәс эндәштем:

– Су, су...

Хатын башын иде дә, өйалдының ачык ишегеннән йөгереп эчкә кереп китте. Без инде бу өйне узып барабыз. Бу хатын чыкмас, чыкса да өлгермәс дип пошынган идем, нәкъ өйалды турысыннан атлаганда, теге хатын йөгереп чыгып, миңа бер чүмеч мөлдер тулы су сузды...

Салкын су! Мөлдер су! Бөтен тәнем рәхәтләнеп китте – егәрләнеп кулымны суздым. Бер чүмеч су минем кулымда. Туйганчы, туйганчы...

Чүмечне авызыма китерергә дә өлгермәдем, аркама приклад белән китереп тондырдылар. Теге хатын акырып елап ишектән кереп югалды. Чүмеч кулымнан очып китте. Мин баскыч төбендәге ташка барып мәтәлдем...

Тын океанда

1

Ниһәят, Владивосток портыннан кузгалуның икенче тәүлегендә Лаперуза бугазын үтеп, безнең “Джурма” корабы Тын океан киңлегенә чыкты. Япон утраулары күгелҗем томанга төренеп артта калдылар. Курс – Магадан.

Гаҗәп хәл икән ул океан – очы да юк, кырые да юк. Әллә кая офыкка барып тоташа да юк була. Аерып та булмый: әллә күк ишелеп океан өстенә төшкән, әллә инде океан үзе җиде кат күккә күтәрелгән. Җәйрәп яткан күм-күк мохит – шылт та итми, тып-тын. Кичкә авышып барган кызгылт кояш үзе шушы мохит кочагына ташланып, аның яшькелт күкрәгендә чайкала. Салкынча, тоз төсле һава. Трюмның сасы, тынчу һавасыннан соң без йотлыгып сулыйбыз.

– Әй, сасыклар, нәрсә шаккаттыгыз? – Борт буенча арлы-бирле йөргән сакчы солдат, әллә тик торудан ирегеп, әллә инде түрәләр алдында яхшатланып кычкыра һәм кулындагы мылтыгының затворын ачып-ябып безне куркыта башлады. – Тизрәк! Парашагызны аударыгыз да марш трюмга!

Николай белән мин юри, Тын океанны күрик дип, чираттан тыш параша чыгарырга алынган идек. Ике колагыннан каен таяк уздырылган, кара май белән майланган зур мичкә параша белән лыкма тулы, трюмның биек баскычыннан көч-хәл күтәреп мендек. Авыр, сасы. Уңайсыз. Баскыч тар һәм текә. Трюмның авызына җитеп, инде чыгарабыз дигәндә генә, мичкә тайчанып китеп өстемә төшә язды, ярый әле аякны терәп калдым – уң аяк кысылды, параша чайкалып өстемә түгелде.

Хәзер, шул хәтәрдән соң, аз гына ял итә – тирә-якны тамаша кыла идек. Конвоир ялны бүлде.

– Тиз! Тиз!

Кая тиз – акрынлап та көчкә илтәбез. Борт әйләнәсе чәнечкеле тимерчыбык белән уратылып алынган. Койрык якта бер мәйданчык эшләнгән. Шунда күтәрелеп, тимерчыбык аша парашаны аударырга кирәк.

Бая парашаның сасы сыекчасы өстемә генә түгел, хәттә битемә чәчрәгән булган – юынып алырга иде. Мохит хәтле мохит өстендә барабыз – бит юарлык су юк.

Җил исте – тоз исе сасы параша исен алып китте...

Без парашаны площадкага күтәреп аудардык...

2

Менә без Тын океан уртасында. Кызык та, куркыныч та... Бортның теге ягында – балыклар, китлар, акулалар һәм башка диңгез җанварлары мыж килгән тозлы су, төпсез су, чиксез су... Ә бортны бу ягында тоткыннар мыж килә.

“Джурма”ның бихисап зур “карынында” – ун секция. Һәр секциядә – бер отряд. Безнең секция – җиденчесе. Ул миңа Казандагы чиркәү-төрмәне хәтерләтә. Монда да нәкъ теге чиркәүдәге сыман биш катлы сәндерәләр. Монда да алар ике бүлектән: бер бүлектәге сәндерәләр борт буена тезелгән, икенче бүлек – уртада, юан терәүләргә калын-калын такталар түшәп эшләнгән. Бу уртадагы сәндерәләр дүрт яктан ачык – һава йөреп тора. Лампочкалар да алар каршысында якты. Аларны “люкс” дип атадык. Ә безнеке – “тоз рәте”. Чөнки безнең башлар бортка терәлгән. Анда һәрвакыт дымлы, тоз исе һәм якорь чинавы нервыга тия. Баш чатный. Йөрәк дерт-дерт итеп китә. Без – “Казан бишлеге” – урыннан уңмадык. Ә “люкс”та көн дә уен, көн дә туй.

Менә хәзер дә “люкс”чылар пыр тузалар. Әнә бер Кызыл сакал аякларын бөкләп утырган да, бер төркем ачыгавызларга мәзәкләр, әкиятләр сөйли. Хәзерге темасы – каз. Могаен карыны ачкан – корсагын тынычландырырга тырыша.

– Их, егетләр, каз ботының тәмлелекләре...

– Үзеңнең ашаганың бармы соң?

– Юк, минем бабай күргән, бай ашап бетергән.

– Ха-ха! Менә сиңа калҗа!

– Их, мин хәзер берүзем бер казны йотар идем...

– Тукта! Ашыкма, үтен сытарсың да косарсың...

– Ха-ха-ха...

– Инде балык ашы турында сөйлә, аны сездә ничек әзерлиләр?

– Өчле итеп. Андый ашны бер кашык капсаң, телеңне йотарсың. Ә ул, егетләр, менә ничек әзерләнә...

Өстә, нәкъ лампочка астында карта сугалар. Алда булачак атналык пайкалар, баландалар “оча”.

Түбәндә бер төркем украин җыр суза:

Распрягайте, хлопцы, кони...

3

Каядыр түбәнгә очтым, кинәт күтәрелдем – авып киттем. Бу нинди яман төш? Йокы аралаш уйлап-рәнҗеп тә өлгермәдем, башым белән бортка килеп сугылдым – күземнән утлар чәчелде.

Уяндым. Әммә һични төшенмим – бу ни хәл? Нигә мәтәлчек атам? Әйтерсең лә мине зур бер брезентка салганнар да, арлы-бирле бәргәлиләр. Ашказаным бугазыма килә – укшыйм.

Тагын тәгәрәттеләр. Тагын башым белән бортка килеп терәлдем – башым чатнап ярылып киткәндәй булды – аңымны югалттым. Тагын каядыр этеп җибәрделәр. Көч-хәл белән күзләремне ачтым. Бернәрсә күрмим, әллә үзе дөм-караңгы, әллә күзләрем күрми...

Буылып-буылып укшый башладым, косасы килә. Инде косам дигәндә генә әллә кая тәгәрәп китәм дә хәлсезләнәм.

Нәрсәләрдер чиный, шыгырдый үкерә, шыңшый. Акыру. Бакыру. Кычкыру. Сүгенү. Җан тетрәткеч тавышлар. үксү. Елау. Тагын чайкалып тәгәрәп китәм.

Чинап якорь чылбыры тартыла, күтәрелә, аннан кинәт нервларны өзеп, чинап төшеп китә.

Бөтен донъя әйләнә – асты өскә килә. Әнә, трюм түшәменә эленгән, кызарып кына янган лампочка авып, түбән төшеп китә, аннан тагын күтәрелеп, утлы камчы булып чайкала.

Тагын укшыйм. Тәгәрим. Каршыдагы “люкс” шыгырдап безнең өскә килә – балкаларга терәлә. Аннан кинәт чайкалып икенче якка авыша. Сәндерәдәге тоткыннар терәүләргә ябешәләр, бер-берсенә тотыналар, аннан таралып-тәгәрәп китәләр.

Терәүләр шыгырдый. Такталар бер алга үреләләр, бер шуышып артка чигенәләр. “Люкс” таган шикелле чайкала.

Кораб чайкалып тагын кырын ятты. Параша мичкәләре тәгәрәде. Кемнәрдер сәкеләрдән егылып төште.

Кораб турайды, аннан тагын бар гәүдәсе белән ниндидер упкынга төшеп китте.

Нәрсәдер чатнады, шартлады һәм күк күкрәгәндәй гөрселдәп ауды. Коточкыч тавышлар колакны ярды.

4

Ниһәят күзләремне ачтым. Бөтен тән ут яна. Баш чатный. Авызда тәмсез тәм. Кузгалырга тырышам, булмый. Әйтерсең лә агзалар таралган – җыеп ала алмыйм.

Кайда соң мин? Капшанам. Астымда – су, пычрак су. Могаен параша түгелгән... Ыңгырашкан, ләгънәтле сүгенгән тавышлар.

Шулай да, мин кайда ятам соң? Капшанам. Тимер идән. Тимер стена. Кораб чайкалмый. Нигә чайкалмый ул?

Кинәт югарыдан якты төште. Могаен люкны ачтылар. Баскычтан кемнәрдер төшә, сөйләшәләр.

– Барысын да, барысын да палубага.

– Кая?

– Балкаларны, такталарны котельняга.

– Ә үлеләрне?

– Борын ягына, берәмләп ташлагыз! Әүвәл формулярлар белән тикшерергә кирәк.

– Яралыларны?

– “Джурма” бит кызыл хач корабы түгел, ята бирсеннәр.

– Параша мичкәләре җимерелеп беткән.

– Трюмны чистарткач складтан икенче мичкәләр алырсыз... Я, әйдә, ауган терәүләрне күтәрә башлагыз.

– А... а... башымны... кыстыгыз...

– Әйдә, әйдә, тарт.

– Кулым, кулым...

Тагын акыру, бакыру, сүгенү, елау башланды. Палубадан төшүчеләр терәүләрне, такталарны суыра, каера, күтәрә башладылар.

– А... аякны сындырдыгыз...

– Кабәхәтләр...

– Тиз! Тиз!

Яңа төшендем, мин сәке астында, идәндә – трюм төбендә ятам икән. Шторм тынган. Ә “люкс”? Яңа күрдем – “люкс” юк. Андагы тоткыннар да юк. “Люкс” урынында аркылы-торкылы өелгән-ишелгән терәүләр, такталар; изелгән, кысылган, асылынып калган мәетләр... Ыңгырашу. Акыру. Сүгенү. Һәм команда:

– Әйдә, әйдә, такталарны палубага!

Көч-хәл кузгалып, сәке кырыена хәтле шуышып килдем. Кемдер торырга булышты.

– Ә, син тереме?.. Бир кулыңны, – кемдер сәке өстенә тартып алды.

Кичкә таба без тагын Мәхмүт белән, бу юлы инде чират буенча палубага параша алып чыктык. Тик инде яңа мичкә – кара май белән майланырга да өлгермәгән, колаклары да юк. Төбеннән сүс бау белән элмәкләнгән. Күтәрергә җайсыз. Әле бер, әле икенче якка авыша, түгелә. Хәл дә юк. Баскычка куя-куя көчкә алып чыктык.

Тып-тын. Бөек океан җәйрәп ята, йокымсырый. Әйтерсең лә өч көн, өч төн шашынып тузынган шторм, унар метр биеклеккә күтәрелгән, корабны йомычка итеп кагып йөрткән тау-тау дулкыннар булмаган да. Әммә... үз-үзебезне капшап-чеметеп карыйбыз – бу безме, чыннан да исәнме?

– Әй, сасыклар, тиз әйләнегез!

Парашаны көч-хәл күтәреп борт кырыена таба алып киттек.

Кояш, кып-кызыл кояш Тын океан эченә төшеп бара. Ә безнең “Джурма” үз артыннан ак күбекле койрык калдырып төньякка ашыга, курс – Магадан.

Линкольн приискасында

1

1940 елның көзендә, улакларда су туңып, алтын юу тукталгач, безнең колоннаны Линкольн приискасына күчерделәр. Колымада совет заманында Америка президенты исемендәге приискамы? Гаҗәп шул. Үзем дә төшенә алмыйм. Ул вакытта, билгеле инде, безнең башта прииска исемен төпченү кайгысы юк иде.

Колонна Томанлыдан төнлә ай яктысында кузгалса да, Линкольнга җиткәнче күз бәйләнә, караңгы төшә башлады. Ул арада кар да яварга тотынды. Без бер-беребезгә кысылып, бушлатларның булыр-булмас якаларын күтәрдек. Суык.

Ниһәят алда, сопка итәгендә манаралар күренде. Күңелгә җылы булып китте – тиздән барак, бәлкем кичке баланда да бирерләр... Алдан җибәрелгән бригада безгә инде ышанычлы урын – ике рәт чәнечкеле тимерчыбык белән уратылган, озынлыгы биш йөз, киңлеге ике йөз метр чамасындагы лагерь да эшләп куйган. Дүрт почмакта һәм ике як урталыкта манаралары да бар. Анда инде зур ак толыпларга уранып мылтыкларын безгә таба төбәгән сакчылар да басып тора. Лагерь эчендә бер-берсенә каршы салынган дүрт барак. Әммә нигәдер аларның кабыргаларына кар өеп куйганнар. Менә шул инде торагыбыз, без шунда кышларга тиешбез.

Ләкин анда җитү әле бик мөшкел хәл. Безнең колоннада ничәмә йөз тоткын. Җитмәсә, барысы да илле сигезенче статья белән. Җазалары да ким дигәндә ун ел яки артыграк каты режим. Өстәвенә, һәр мәхбүснең формуляры өстенә кызыл кара белән “аеруча хәтәр!” дип язып куелган. Менә шуларның берсен генә югалтып кара – конвой әһеленең башы югалачак.

Машиналар зона алдына килеп туктауга, алдагысыннан беренче булып конвой башлыгы сикереп төште. Ачулы әмер. Сүгенү. Чинап эт өрү, ыгы-зыгы. Машиналарда берәр генә конвоир калдырып, башкаларын камарга җибәрделәр. Ул арада манара һәм капка өсләрендәге прожекторлар кабынды. Конвой башлыгының тавышы яңгырады:

– Тыңлагыз! Машиналардан төшеп, унардан сафка тезелеп, тезләнергә боерам! Бер адым читкә атлаучылар качарга омтылучы исәпләнеп атылачак! Тиз-тиз төшегез!

Кузгалдык. Көн буенча кысылып, кузгалмый утырудан, суыктан аяклар агач булып каткан. Капылт кузгалып алга омтылуга, атлый алмыйча бер-беребез өстенә аудык. Машиналарның бортларын ачтылар – карга мәтәлдек.

– Ууф! Аягым...

Минем кырыйда гына берәү җан тавышы белән кычкырып җибәрде. Борылдым. Скульптор карт Алексей Николаевич икән. Кар өстендә мүкәли, тора алмый. Күтәрим дип бөгелгән идем, җиргә сеңеп китә яздым – аркага приклад төште.

– Урыныңа бар!

Гадәттәге процедура башланды.

– “А” хәрефләре, өстәл янына!

Тоткыннар машиналарга фамилияләренең баш хәрефе буенча төркемләп утыртылган иде. Беренче машинадагылар торып өстәлгә якынлашты да, тагын тезләнде.

– Беренче номер, өстәл янына кил! Тиз!

Алдагы рәтнең сул як кырында тезләнгән беренче арестант күтәрелде – озын, ябык, әйтерсең лә колга. Аркасында нәни генә биштәр. Ул абына-сөртенә өстәлгә җитеп, үзенең “паролен” кычкыра башлады:

– Александров Александр Андреевич. 1917 елда туган... Унбиш ел төрмә.

Конвой башлыгы кулындагы формулярны лагерь вәкиленә бирде. Капка төбендә тоткынны ике конвоир көтә. Тентү.

– Бушат биштәреңне!

Капчык чишелә. Кар өстенә үзе эшләгән агач кашык, консерв банкасы – котелок, иске-москы чүпрәкләр чәчелә. Бер конвоир шулар өстенә ташлана – актара, һәрбер җөйне капшый.

– Чишен тизрәк! – дип акыра икенче конвоир. – Мыштырдама!

Җил, ярма булып кар сибелә. Суык. Тоткын шыр ялангач көе кар өстендә сикеренә...

Сигез йөз арестант менә шулай сират күперен кичә.

Ниһәят, төн уртасы узгач кына алыш-биреш мәшәкате очланды. Аннан вахтерлар безне икешәр йөздән бүлеп, баракларга камадылар. Инде ичмасам бераз җылынырбыз дип атылып-бәрелеп керсәк – ис китте.

Барак дигәнебез киндер чатыр булып чыкты. Тышкы як стеналарга кар өеп чыгуның хикмәтенә дә менә шунда гына төшендек. Җылы булсын өчен икән... Әммә бу чатырда җылы дигәннең торуы чамалы иде. Идән – җир. Стеналар, түшәм-түбә – киндер. Ике як стена буенда икешәр катлы сәкеләр (такта урынына урталай ярылган каен бүрәнәләр түшәлгән). Сәкеләр арасында, урталыкта – ишек каршында һәм түрдә – таш өстенә куелган ике тимер мичкә. Алар мич хезмәтен башкарачак икән: өстә – мөрҗәсе, алда – утын тыга торган тишеге бар.

Вахтер һәрбер мичкә берәр кочак утын бирде. Ягып җибәрдек. Озакламый мичләр пешерелгән кысла кебек кызарды. Менә кайда ул донъяның рәхәте – җылынып туя алмыйбыз. Әле ал, әле арт белән әйләнәбез. Бияләйләрдән, бүрекләрдән көек исе чыга башлады. Яныннан һич китәсе килми...

Ләкин бу рәхәт озакка сузылмады – өстән тамчы тама башлады. Мичләр чыж-пыж итә. Каралып-каралып китә. Бу күтәрелә. Әйтерсең лә беренче тапкыр ягылган кышкы кара мунча. Мич кызган саен палатка түбәсе өстендәге кар күбрәк эри. Тамчы шыбырдый гына. Өске сәкеләрдән түбәндәгеләргә күчтек, ләкин анда да ышыкланыр урын юк. Тышта буран, ә палатка эчендә яңгыр – тып-тып тама.

2

Бөтен тирә-як ап-ак томан эчендә. Кояш та, таулар да, кәрлә агачлыклар да – берсе дә күренми. Әйтерсең лә Колыма ак кәфенгә уралган. Шылт иткән тавыш юк. Сулыш алып булмый – тын кысыла. Суык – ут кебек көйдерә. Бармаклар бияләй белән бергә катканнар, лом тотарга бөгеп булмый. Баскан җирдә тыпырдыйбыз, юкса аяклар ЧТЗга (Чиләбе заводы тракторының көпчәгеннән укмаштырылган резин ботинкаларга) ябешеп катып калачак.

Борынга төтен исе килә. Ара-тирә томан арасыннан кызыл ялкыннар күренеп кала. Анда – учак. Учак янында – конвой. Борын кытыклана. Нинди тәмле ис, көйгән ботка исе! Бер генә кашык шул боткадан авыз итеп, учак янында утырсаң... Кинәт томан ярылып китте, нәрсәдер дөп итте.

– Александр! Саша! Нәрсә булды?! – Янымда гына шурф казып торган озын егет Александров ломын кочаклаган килеш үзе чокый башлаган шурф өстендә ята. Иелдем. Йөзе күм-күк. Күзләре калайланган. Тарткалыйм: – Саша, Саша! – Эндәшми. Нишләргә? Учак янган якка карап кычкырам. – Гражданин начальник, кеше үлә!

– Хөрәсәннәр! Контрлар, ата-бабагызны... Конвой башлыгы сүгенә-сүгенә килде. – Монда да корткычлык эшлиләр, кабәхәтләр. Менә бит, эшләмәс өчен кырык хәйлә табалар. Ә син аның артыннан сөйрәл. – Ул Александрны пимасы белән тибеп этәреп карады. – Каткан, үләксә. Менә, халык дошманы, үлгәндә дә халыкка зыян итмичә үлми бит ул, сволочь! – Түрә ачуланып арлы-бирле йөри башлады. Мин юл биреп арткарак чигендем. – Хәзер менә теләсәң нишлә. Калдырсаң, кичкә хәтле таш булып катачак, җавап бир. Зонага озатсаң, сакчыларның икесен алырга туры килә. Ә монда – күзгә төртсәң күренмәслек томан: контрларның көткәне дә шул гына. Ә син нәрсә, бәбәкләреңне миңа текәп катты.?! – Ул Александрны ташлап миңа ябеште. – Сиңа әйтәм түгелме? Шурфны кем казый? Пушкинмы? Яле!

Ул сугарга дип кизәнгән иде, таеп китте, мин тиз генә ломны алып шурфны чокый башладым.

– Гражданин начальник! – Эш кораллары ташый торган чананы өстерәп бригадирыбыз Имәнкулов килеп чыкты. Менә, чана китердем.

– Ярар. Салыгыз! Зонага!

Александрны чанага сузып салдык. Бригадир ике тоткынны чакырып алды. Алар чанага җигелделәр.

– Кузгалыгыз.

Бер конвоир алдан, икенчесе – арттан. Егерме өч яшьлек студент Александр Андреевич Александров китте. Томанга күмелде. Мәңгелеккә...

Конвой башлыгына чыннан да мәшәкать өстәлде. Ул бригаданы бер түгәрәккә җыйды. Шурфларны участок буенча түгел, боҗра-боҗра торып казырга боерды. Камау сызыгы тагын да якынлашты. Учак җылысыннан аерылганга, этләр чинап, улап өрергә тотынды. Кызык холыклы кеше бу конвой башлыгы. Әле генә ул мине теләгәнчә сүгеп, сугып егарга омтылган иде, хәзер инде учакларын күчерергә кушты. Бу эш ярый калды. Кисәүләрне күчергәндә арлы-бирле йөренеп, учак кабызып, шактый җылынып алдык. Җитмәсә, учак тирәсендә бер-ике икмәк сыныгы да табылды. Билгеле инде, аны йөгергән арада кисәүдә җылытып-эретеп ашап бетердек. Хәл керде.

Учаклар тагын ялкынланып яна башлады. Этләр хуҗалары белән бергәләп ут янына кызынырга утырды. Мин тагын шурф казырга тотындым. Норманы тутырырга кирәк бит. Бер караганда – нормасы әллә ни дә түгел – диаметры утыз сантиметр, тирәнлеге бер метрлы шурф казу. Башта мин үзем дә пүчтәк эш дип тотынган идем – юк икән.

Менә бүген иртәдән бирле азапланам, ә шурфның тирәнлеге кырык сантиметрга да җитми. Җир корыч булып каткан. Суккан саен лом зыңлап сикереп китә. Бар көч белән тагын бәрәсең – тагын сикерә. Шулай азаплана торгач кына бер кыйпылчык кителә. Тагын, тагын сугам.

– Йа хода, ни өчен мине болай газаплыйлар?! Ни өчен?!

3

Белмим, әллә инде түрәләрнең рәхиме килде, әллә инде кеше җитешмәү – мине “ипподром”га күчерделәр. Монда да кинәнерлек әллә ни юк, шулай да шурф казыгандагы кебек смена буена бер җирдә кадалып тормыйсың. Ә Колыма шартларында бу инде ярыйсы ук җиңеллек.

Грунт никадәр генә каты булмасын, тоткын шурфны тиешле тирәнлеккә җиткерергә мәҗбүр. Карцер, паектан мәхрүм итү, ору-сугу һәрхәлдә тәэсирсез калмый – мәхбүс я үлә, егыла, я шурфны бер метр тирәнлеккә төшерә. Шуннан соң бу бригаданы башка участокка, тагын шурф-чокыр казырга күчерәләр. Тегендә шартлатулар килә. Җир калтыранып китә. Күк күкрәгән сыман гөрселдәү ишетелә. Аннан җир чайкалып, челпәрәмә килеп күккә атыла.

Менә шушы тар-мар ителгән грунтның бер кыйпылчыгын да калдырмыйча җыеп читкә илтеп өяргә кирәк. Шунда гына бу участок алтын юу сезонына тулаем әзерләнгән булачак.

Грунтны ташыр өчен махсус чаналар эшләнә. Аларның табаннары бүрәнә. Аркылы агачлар да шул табанлыктан кисеп куелган һәм болтлар белән беркетелгән. Чана өстенә өч-дүрт кубометр җир сыешлы әрҗә куела. Ул да калын каен такталарыннан җыелган һәм кыршаулар белән тарттырып ныгытылган. Менә шушы әрҗәле чана “колымашка” дип атала.

Грунт шартлатылган участоктан өемгә хәтле – боз юл. Аның озынлыгы ике-өч чакрымга җитә. Бу – үзәк юл. Аңа төрле яктагы участоклардан казылып, чокырланып беткән кушма юллар килә. Безнең участок исә – бу үзәк юлның урта бер җирендә. Шулай булгач, безгә колымашканы ике-өч чакрымга түгел, аның яртысына гына илтергә туры килә. Бу да ярыйсы ук отыш.

Һәр колымашкада биш тоткын. Өчәү аркалыкларга җигелеп алдан тарта, икәү арттан этеп бара. Менә шулай колымашкага җигелеп җир ташу “ипподром”да эшләү була инде.

Бүген көн аяз, болытсыз, томансыз. Тәбәнәк, соргылт күктә – өч кояш. Өчесе дә кызгылт боҗралар эчендә. Бу кояшлар гадәттәге кояш кебек балкып нур чәчми, бик сүрән кызарып кына торалар. Шунлыктан, көн әле иртә булуга да карамастан, әйләнә-тирә эңгер-меңгер, кояш тотылгандагы кебек шомлы. Үзе болай чатнама суык түгел, кырык-кырык биш градуслар тирәсендә генә булыр. Колыма өчен бу күпмени!

Безнең “бишлек”тә гел яшьләр, кулга алынганчы комсомолның җитәкче оешмаларында эшләгән егетләр. Шуның өчен безне кайберәүләр “комсомоллар звеносы” дип тә атый.

Звено башлыгы – Әбҗәлимов Мәхмүт. Аның ярдәмчесе – Николай Васильевич Акимов. Ул Мәхмүткә караганда шактый таза, имән төбе сыман юантык. Лагерьда аны Поддубный дип йөртәләр. Әйтерлеге дә бар. Берничә тапкыр егетләр көрәшеп карады, ләкин Николайны егучы булмады. Бу бит әле ачлы-туклы йөргән хәлендә. Әгәр туйганчы ашатсаң! Звеноның өченче агзасы – Ардалион Михайлович Нижегородцев. Буе-сыны белән Николайга капма-каршы. Озын. Ябык. Коры сөяк. Сөякләренең таралып китмичә укмашып йөрүенә ис китә.

Дүртенчебез – Гений Измайлович Республиканец. Гәүдәгә тәбәнәк, юантык булса да, йөзгә чибәр. Киң маңгай. Тирән утырган зур, соргылт күзләр. Туры борын. Юка иреннәр. Түгәрәк матур ияк.

Могаен, сезне аның исем-фамилиясе гаҗәпләндерәдер. Чыннан да артык яңгыраулы бит. Юри үзләштерелгән тагылма исемдер яки кушаматтыр дип уйлый күрмәгез. Юк, тегесе дә түгел, бусы да.

Аның ата-анасы бик иртә ачлыктан үлә. Өч яшьлек малай Казан урамында бер кешесез ялгыз кала. Кемдер аны балалар йортына алып барып бирә. Исеме ничек? Атасы кем? Фамилиясе ничек? Беркем белми. Малай – хәл эчендә. Менә шунда, Казан балалар йортында, коллективның гомуми җыелышында, табылдык балага исем кушыла. Җыелыш күпчелек тавыш белән карар чыгара: “Малайның исеме – Гений, фамилиясе – Республиканец булсын. Татар баласы булуы күренеп торсын өчен атасы исемен Измайлович дип куярга”.

Озакламый бу балалар йорты ни сәбәптәндер таратыла. Гений Республиканецны Беренче укчы татар полкы үзенә балалыкка ала. Ул шунда тәрбияләнә, үсә, мәктәпкә укырга йөри башлый. Ниһәят, полк улы Гений югары белем алып зур тормышка аяк баса. Башта ул Татар академия театрының директоры итеп билгеләнә. Анда берничә ел эшләгәч, Гений Измайловичны Татарстан культура идәрәсе башлыгы итеп тәгаенлиләр.

1936 елда Казанда Владимир Ильич Ленинның мемориаль музеен оештыру мәсәләсе күтәрелә. Бу аеруча җаваплы һәм әһәмиятле эшне – музей оештыруны кемгә тапшырырга соң? Шобага Республиканецка төшә. Чөнки ул инде башка оешмаларда да үзен оештыру эшләренә сәләтле, армый-талмый эшли белү белән таныткан була. Гений Мәскәүгә Надежда Константиновна янына китә. Владимир Ильичның гомер юлдашы Республиканец кандидатурасына бик риза булуын белдерә һәм мөмкин булган кадәр ярдәм күрсәтергә вәгъдә итә. Республиканец зур дәрт, куаныч белән юлбашчыбызның Казанда торган елларын, беренче революцион адымнарын җанландырып, яңа буын күз алдына бастыру эшенә бирелә. Музейда яңадан-яңа экспонатлар, документлар барлыкка килә. Ләкин бу әле аз, бик аз. Ульяновлар гаиләсе торган йортны нәкъ 1884 елгы хәлгә китерү, шул вакыттагыча җиһазлау сорала. Ә вакыт аз. Октябрьнең егерме еллыгына өлгертергә кирәк. Шул көнне музейның ишекләре ачылырга тиеш!

Гений көне-төне йөгерә, эзли, ашыга.

1937 елның җәй уртасында Республиканец Мәскәүдән, Крупскаядан телеграмма ала. “Музей оештыру эшләре буенча тиз арада миңа килүегезне үтенәм. Н.Крупская”. Гений шул көнне үк вокзалга йөгерә – билет алып вагонга кереп утыра. Поезд кузгалыр алдыннан гына купега НКВД вәкиле кереп, Республиканецны “бер генә минутка” комендатурага кереп чыгарга чакыра...*

[*1957 елны, реабилитациядән соң, мин Казанда Республиканецның хатыны, атаклы җырчы Зифа Басыйрова белән очраштым. Гений Измайловичның соңгы көннәре турында Зифа ханым миңа менә нәрсәләр сөйләде: «1942 елның көзендә мине Эчке эшләр халык комиссариатына чакырдылар. Котым очты. Нишлисең, бардым. Җаным уч төбендә. Мине чакырган кеше ишектән керүгә, исәнләшеп-нитеп тормады, бик коры гына: «Сез Гений Измайлович Республиканецны беләсезме?» – диде. «Ничек белмәскә, ул минем ирем. Ул кайда, биш ел аның турында бернәрсә дә белмим» – дидем. «Ярый, хәзер күрешерсез» – диде. Өнемме? Төшемме? Аптырап калдым. Мине машинага утыртып Арча кырындагы психбольницага алып килделәр. Бер палатаның ишеген ачып, эчкә керергә куштылар. Янымдагы кешеләр белән бергә кердем. Бер генә карават. Анда баштанаяк одеялга уранган бер кеше ята. Врач килеп одеялны ачты:

– Гений, торыгыз, хатыныгыз килде.

Караваттагы кеше тиз генә одеялын тартып алып тагын уранды.

– Торыгыз!

– Комачауламагыз, зинһар, мин Владимир Ильич белән сөйләшәм...

Тавышы таныш, Гений тавышы... Йөгереп барып одеялны тартып алып кочакламакчы идем, ул мине этеп җибәрде. Егылдым. Мин аягүрә басканда, алдымда коточкыч бер кеше басып тора иде. Бөтен йөзен кара сакал баскан. Күзләре акаеп әле бер, әле икенче якка ташланалар.

– Кем сез? Нигә рөхсәтсез кердегез?! Әйттем бит, мин Ильич белән сөйләшәм. Китегез! Китегез!

Ул безне куып чыгарды. Мин аннан соң бу палатага берничә тапкыр килдем. Ләкин ул: «Ильич белән сөйләшәм, вакытым юк», – дип, палатага керттермәде. Берничә елдан соң мин аның үлүе турында хәбәр ишеттем.»]

Беренче колымашканы тырышып, түбәсеннән өеп төядек. “Ипподром”да норма – участок. Менә шушындагы тар-мар ителгән грунтны җыеп, тазартып, өемгә ташып бетерергә кирәк. Алданрак эшне бетерсәң, учак ягып ут янында җылынырга рөхсәт ителә. Мондый рәхәткә кем өметләнми соң?

Мин звенога яңа килгән кеше булганга, гадәт буенча урта аркалыкка җигелдем. Уңда – Мәхмүт, сулда – Николай. Арттан колымашканы Ардалион белән Гений этә.

– Бер, ике, өч, киттек!

– Яле, тагын бер!

Ә колымашка урынында. Биш арестантның җан-фарман тырышуына, этүенә ул эһ тә итми, кузгалмый.

– Болай булмый, егетләр, – Мәхмүт аркалыктан чыга, – табаннар бозга каткан. Ломнарны алып кырыйдан, астан күтәрегез әле. Әйдәгез, бергәләп, взяли!

Менә бит бәлә, колымашканы боздан һич кубарып алып булмый. Өстерәп килгәндә табаннар кызган, туктагач бозга ябешеп катканнар. Хәзер лом белән дә каерабыз, бишәүләп җилкәләрне куеп этәбез. Кузгалмый бит, ләгънәт төшкере! Ахырда, бик озак азаплана торгач кына, чана кузгалды. Аркалыкларга җигелеп тартып киттек... Колымашка чинап, сыкрап көчкә-көчкә генә бара. Иң читене – менә шушы тыкрыктан чыгу, ә төп юлга эләксәң, боздан җиңелрәк шуа.

Чыктык. Ыгы-зыгы – шәһәр урамындагы сыман. Уң яктан грунт төялгән колымашкаларны өемгә этеп-тартып баралар. Сул яктан буш колымашкалар кире кайта. Кычкыру. Сүгенү. Мәхшәр.

Үзәк боз юл барган саен сөзәкләнеп үргә күтәрелә. Очына барып җиткәндә син инде биек, ясалма тау өстендә буласың. Аста – яр. Менә шунда җиткәч, колымашканы кырые белән борып, йөкне аударасың Тотып калмасаң, чана үзеңне дә өстерәп алып төшеп китәчәк. Ә инде түбәндә – җәһәннәм чокыры! Юл туктаусыз үргә менә, шуның өчен монда гел арттан этеп, сакланып барырга кирәк. Югыйсә, колымашка ычкынса, туктатам дип уйлама. Ул үз авырлыгы белән басып түбән очачак.

Безнең аяктагы ЧТЗлар бозланып каткан, тимераяк кебек шуа, бер урында басып торып булмый. Без алга омтылабыз, аяклар артка китә. Бер урында таптанабыз шулай. Аптырагач, бүтәннәргә юл биреп, колымашканы читкә чыгарып туктаттык. ЧТЗларны лом белән суккалап, бозларын ватып җиңеләйтеп алдык. Тагын юлга төштек. Аяклар инде таймый, бар көч белән тартабыз. Бара. Тизрәк! Ашыгабыз. Участокны тазартып бетерергә кирәк бит. Учак янында җылынуы нинди рәхәт!

Кинәт өем янында шау-шу күтәрелде. Кычкырулар! Сүгенү! Нәрсә булган? Күтәрелеп карарга өлгермәдек, алдыбыздан барган колымашка, бар грунты белән чигенеп килеп, безнең колымашкага бәрелде...

4

Кайбер кешеләрне бәхет дигәнең үзе эзләп таба. Менә архитектор Алексей Николаевичны алыйк. Линкольнга килгән көнне ул машинадан егылып аягын сындырган иде. Шуның аркасында кышның иң зәһәр суыгында өч ай рәхәтләнеп авырулар чатырында ятты. Инде аннан гына чыккан иде, безнең палаткага кизү итеп куйдылар. Моңа кадәр Колымада ишетелмәгән, булмаган хәл бит, илле сигезенче статьялы кизү булсын имеш. Иң шәп вазифа ич бу лагерьда. Аны бары чын җинәятчеләр генә башкара. Бүтәнчә булуы да мөмкин түгел. Кизү торучы тәүлегенә өч тапкыр конвойсыз гына гомуми зонага чыга. Мәсәлән, иртә белән ул чатырдагы тоткыннар саны буенча паек алып кайта. Ничек кенә әйтмә, икмәк тураган җирдә сынык-санык төшмичә, валчык коелмыйча калмый. Кизү менә шуларны җыеп ашый ала. Төш вакытында ул ашхәнәгә баландага бара. Боларны безгә караганда яхшырак ашаталар. Аларның өстәлендә балык башлары, эчеп бетерелмәгән баланда да кала. Аларны да җыеп ашарга була бит. Кич белән тагын ашхәнәгә...

Кизүнең эше дә – оҗмах рәхәте. Тышта илле-алтмыш градус суык, ә ул чатырда, мич янында без җилкәгә салып ташыган утынны яга. Төнлә инде аяк киемнәрен, чолгауларны киптерә. Көндезен – иске-москыны ямый, пима, ЧТЗны төпли яки, чүпрәк тапса, бияләй тегә. Бияләйне сатып өстәмә бер паек яки бер-ике төрем тәмәке алырга була. Тоткынга тагын нәрсә кирәк?

Дөрес, бу урында Алексей Николаевич түгел, башка берәү булса, аны почмакка кысып яки аерым бүлеккә чагып күздән җуярлар иде. Ә Алексей Николаевичка һичбер арестант үчекми. Аны барысы да ярата.

Ул үзе болай буе-сыны белән әллә ни күзгә ташланырлык кеше түгел. Тәбәнәк. Ябык, Җитмәсә, аз гына бөкресе дә бар. Бите озынча. Аны тагын да озынайта төшеп ап-ак кәҗә сакал сузылып төшкән. Яше – җитмешләр тирәсендә булыр. Әммә шуңа карамастан, бик хәрәкәтчән, тынгысыз карт.

Ул һич тик тормый, һәрвакыт үзенә бер эш таба. Чатырда берәр тоткын авырый икән, аның янында, һичшиксез, Алексей Николаевич. Компресс куя, яфраклар кайнатып чәй эчерә. Берәү өметсезлеккә бирелеп баш күтәрми ята башласа, безнең карт аңа да җитешә – көлә-көлә эчең катарлык мәзәкләр сөйли яки утыз ел төрмәдә-коеда утырган атаклы испан язучысы Сервантес һәм бүтәннәр турында гәп башлый. Мәхбүс үзе дә сизмичә күтәрелә, тернәкләнеп китә.

Күптән түгел ул бөтен баракны шаккатырды. Хайран калдык. Эштән кайтсак, аш өстәлендә ак һәм кара шахмат фигуралары парадтагы сыман кара-каршы тезелеп торалар. Менә кызык. Буш вакытларда чиратлашып уйный башладык. Күңелле. Уен кызыгына бирелеп, кайда икәнеңне дә онытасың Ара-тирә бригадалар арасында, аннан чатырлар арасында турнир да оештырырга керештек. Әммә бу күңел ачу озакка бармады. Чираттагы тентүләрнең берсендә шахматларны табып мичкә яктылар. Безнең чатыр өч тәүлек карцер режимына куелды.

Тик Алексей Николаевич бирешми. Тагын да кызыграк яңалыклар уйлап таба. Шуларның берсе тагын бөтен лагерьны куандырды, әммә аның да соңы фаҗигале булды.

5

Сезнең йолдызлар тавышын ишеткәнегез бармы? Могаен юктыр, чөнки аларның сөйләшкән тавышлары бары төньякта гына ишетелә бит. Тыңлап карагыз әле, алар хәзер менә минем янда сөйләшәләр.

– Пып-Пып! Пып-Пып!

Ишеттегезме, ә бит минем янда беркем дә юк. Күктә калтырап торган йолдызлар һәм ярты ай. Ай сөйләшми. Ул ялгыз. Ә йолдызлар, күрәсезме, алар никадәр. Әйтерсең лә күк йөзенә алмаз кыйпылчыклары сипкәннәр. Менә шул куштаннар кызлар кебек пыш-пыш киләләр, серләрен бүлешәләр:

– Пып-пып! Пып-пып!

Бер урында басып торып булмый, суык. Авыз-борыннан чыккан сулыш – пар бөртекләре һавага таралып китә алмыйча, зәһәр суыктан шартлыйлар: “пып-пып”. Шушы тавышны якутлар “йолдызлар тавышы” диләр. Менә бүген дә шундый, йолдызлар сөйләшә торган суык кичләрнең берсе. Эш бетте. Ә зонага һаман кайтармыйлар. Торган саен суык көчәя. Әллә инде зәмһәрир учакларына утын өстиләр. Ялкыннары бөтен тәнне ялап, көйдереп ала. Бер урында сикерәбез. Ниһәят, тилмереп көткән боерык: “Тезелегез!” Зонага йөгерәбез. Ян яктан этләр дә юырта. Өрмиләр. Колаклары салынып төшкән. Баскан саен кар шыгырдап китә. Сулыш тыгыла. Тын алып булмый. яндыра. Керфекләрдә – боз. Борын агара. Авыз корышкан. Атлаган саен абынабыз. Конвой сүгенә, акыра, егылганнарның аркасына – приклад. Йөгерәбез.

Көчкә генә зонага килеп җиттек. Ярый әле яхшы дежурный туры килде. Тентеп маташмады, тиз генә санады да капканы ачты.

Үзебезнең палаткага якынлашкач, гаҗәпләнеп туктап калдык. Бу ни бу? Кайдан килеп чыккан соң монда Төньяк шаһзәдәсе! Туңуыбызны онытып, аның тирәсендә әйләнә башладык. Гаҗәп! Зона эчендә, безнең чатыр алдында, тармаклы мөгезләрен артка ташлап, башын югары күтәреп һава иснәп мәһәбәт болан басып тора.

– Карагыз әле, иптәшләр, – диде Алексей Николаевич, кичке баланданы чөмереп бетереп, шау-шу басыла төшкәч, – әгәр дә вахта капкасыннан чатырларга килә торган юлга аллея эшләсәк, ничек булыр?

– Нинди аллея тагын? – Аптырашып калдык. Әллә инде карт саташа башладымы?

Палатка эчендә бомба шартлаган төсле ха-ха-халап көлү күтәрелде.

– Туктагыз! туктагыз әле! – Карт, кулларын селкеп, ачулы кыяфәт белән кычкыра башлады. – Нигә көләсез, мин сезнең белән киңәшергә телим бит.

– Иң яхшысы: бер чүмеч баланданы ничегрәк артык чәлү турында киңәшик.

– Баланда! Баланданың җитмәгәнен мин үзем дә беләм. Ул – корсакка. Күңелгә дә азык кирәк бит...

– Баш катырма әле, корсак буш булгач, күңел күзе дә сукырая.

– Әйдә, Алексей Николаевич, сөйлә әле.

– Мин кардан, су сибеп катырып, төньяк хайваннарының сыннарын эшләп куярга уйлыйм.

– Әйбәт ич, нигә эшләмәскә?

– Әйе, әйбәт булыр иде. Ләкин... – Мин икеләнеп калдым. – Аларны эшләргә байтак кар кирәк булыр. Аны кайдан алабыз? Зонада карны инде эчеп бетереп киләбез ич.

– Менә шуның өчен дә сезгә эндәшүем.

– Булмаса, болай итик, – диде бригадирыбыз Зариф Имәнкулов. – Ягарга ботак-санак алып кайтабыз бит. Икенче култыкка кар-боз кантары кыстырыйк.

Бу эшкә күрше чатыр тоткыннары да кушылды. Зона бер, урам бер. Аллея да бер булачак бит. Имәнкулов бу турыда лагерь һәм конвой башлыкларына әйтеп рөхсәт алды. Алар өчен дә кызык бит, зонада – җанварлар аллеясы.

Шулай итеп, кич белән эштән кайтканда, җилкәгә ботак-санак күтәрсәк, култык астына кар яки боз йомарламы кыстыра торган булдык. Ил төкерсә күл була диләр бит, аз-азлап ташысак та, чатырыбыз алдында кар-боз өеме көннән-көн үсә башлады. Алексей Николаевич эшкә тотынды. Төнлә ул кизү вазифасын башкара: мичкә яга, аяк киемнәрен, чолгауларны, бияләйләрне киптерә, ә көндезен, палатканы тиз генә себереп-тазартып чыга да, сын эшләргә керешә. Баланда, паек алып кайтып өләшкәч – тагын шул эшкә.

Башта Алексей Николаевич карны палаткага кертеп тагаракка сала да, су коеп изә. Аннан бу измәне өстәлгә алып камыр әвәләгән кебек әвәли, өя. Кар өеме акрынлап сын рәвешенә керә башлый. Баш, койрык, аяклар барлыкка килә. Бәйләүче, ныгытучы материал итеп таяк, чыбык-чабык, чүпрәк-чапракны да файдалана. Менә шушы хәлендә сын чатыр алдына чыгарыла. Ул анда шыкырдап ката. Шуннан соң инде скульпторның төп эше башлана. Җанварга “кием” киендерергә, күзләрен ачарга һәм тик аңа гына хас бер хәрәкәттә – позада туктатып калдырырга кирәк.

Төньяк җанварлары, кошлары күбрәк ак төстә – буяу кирәкми. Ә менә боланнар, пингвиннар һәм башкалар өчен соргылт, кара төсләр кирәк ич. Оста аптырамый. Аллага шөкер, корым бар, көл бар...

Алексей Иванович консерв банкасына борын куеп комган сыман бер савыт эшләп алган. Менә шушы “тылсымлы” комган бөтен сыннарга җан иңдерә. Комган эчендәге су кирәк икән кара, кирәк икән соры була. Менә шул хикмәтле су сын өстенә бөркелә. Көн суык. Сын өстенә сибелүгә, су бөрчекләнеп катып кала. Менә шул рәвешле тире-йон, каурый барлыкка килә. Барлыкка килә дип әйтергә ансат. Ә чынында – михнәт.

Сыннарны “терелтү” эше, иң нечкә хезмәт, тышта эшләнә. Ә суык кырык биш-илле градустан да ким түгел. Менә шунда су белән, кар белән сәнгать әсәре тудырып кара! Берничә көн ул кулына кашык та тота алмыйча, баланданы савыт читеннән чөмереп кенә йөрде – бармакларын өшетте. Ләкин аңа карап карт эшеннән туктамады. Каяндыр балык мае табып, бармакларын майлап, чүпрәк белән урап, тагын үзенең “остахәнәсенә” чыкты.

Бу эш ике айдан артыкка барды. Һәм ниһәят Яңа елга – 1940 елның утыз беренче декабренә – “мәрмәр сыннар аллеясы” әзер булды.

Бәйрәм бәйрәм инде ул – әзерлек кирәк. Тоткын да аңа әзерләнә. Бер-ике көн кала гына түгел, бер ай алдан.

Безнең тәүлеклек рацион: биш йөз грамм икмәк. Иртә-кичен берәр чүмеч (ярты литр) баланда. Төшкегә баланда һәм ярты чүмеч арыш камырыннан чумар. Чумары эләксә бик яхшы, күбрәк чумар суы гына була. Менә шушы ризыктан соң илле-алтмыш градус суыкта унике сәгать буе лом белән чуен җирне чокырга яки колымашкага җигелеп грунт ташырга – норманы тутырырга кирәк. Паекны тилмереп көтәсең, инде кулыңа тигәч, ашаганыңны тоймый да каласың – әллә булды, әллә юк. Корсак һаман буш, һаман сорый... Тагын көт!

Менә шушы паектан бәйрәм өлешен дә чыгарырга кирәк. Кирәк! Бәйрәмдә, Яңа елны каршылаганда, ичмасам бер туйганчы ашарга. Ә ничек? Ничек булса да! Декабрь башлану белән без авызыбыздан өзеп берәр кыйпылчыкны үзебездән үзебез яшерә башладык. Кая яшерергә? Ул икмәк кыйпылчыкларын чатырда калдыру һич мөмкин түгел, аны шундук “сугалар”. Кая? Кечкенә янчыкка саласың да, күзне йомып бушлат кесәсенең иң төбенә төшереп җибәрәсең Юкса – кул калтырый, күз йотып алырга тора. Шулай итеп, янчык иң ышанычлы җирдә – кесәдә. Йөргәндә, утырганда, бөгелгәндә ул тәнгә бәрелеп кытыклый. Авызга су килә. “Бер генә бөртек, бер генә валчыкны алып кап инде! Рәхәтләнеп китәрсең. Хәл керер!” – ди шайтан нәфес, вәсвәсәли. Кайвакытта үз кулыңны үзең кесәдә бурлыкта тотасың. Кулны тартып аласың да, ачудан сикереп торып колымашкага җигеләсең.

Яңа елга әзерлектә мин башкалардан уздыра төштем. Әйтмәгәнем булсын: конвой башлыгы ничектер миңа рәхимлерәк карый. Анда-монда йөгерергә, чыбык-чабык җыярга, учак ягарга булса, миңа куша. Мин инде хәл кадәренчә җитез, йөгереп эшлим. Учак та тиз кабына, утын да ярыйсы була. Менә шул чыбык җыйган арада куаклыкта яфраклар очрый. Мин аларны кесәгә, кесәгә. Палаткага кайткач киптерәм. Менә дигән чәй.

Утыз беренче декабрьдә, эштән кайту белән, безнең чатырларның ишегенә йозак салдылар. Этләрне зона эченә җибәрделәр. Саклык. Кем белә, монда гел “илле сигезләр” ич. Яңа ел алдыннан аларның әллә нинди усаллык эшләүләре дә мөмкин.

Төн. Барак тирән тынлыкка чумды. Һәр тоткын сәкедә – үз урынында. Кайсы яткан, кайсы ярым кыйшайган, кайсы сәкедән аякларын төшереп, башын иеп утырган. Тып-тын. Йоклыйлар. Юк, Мондый төндә йокларга мөмкинме соң? – Алда – 1941 ел... Ул мәхбүсләргә нәрсә алып киләчәк? Амнистия? Яңа срок? Ирек? Кабер?

Тоткын уйлана. Башы чатный, ярыла яза. Уйлана.

...Төрле ашамлыклар, эчемлекләр белән тулы өстәл. Шат күңелле, якты чырайлы дуслар. Балалар. Ата-аналар. Хатының...

– Даң-доң!

Сәгать уникене суга. Өстәл янындагы кешеләр барысы да аягүрә басалар. Шешәләр ачыла. Бокалларда янып торган шарап.

– Яңа бәхет, яңа шатлык өчен..

– Шак-шок!

Тоткын сискәнеп айнып китә, тәмле уйларыннан аерыла.

Ишектә конвой.

– Ятыгыз, үләксәләр, нәрсә көтәсез? Отбой!

6

Иртәгесен, Яңа ел көнне каравыл башлыгы үзе килеп ишектәге йозакны ачып, иртәнге тикшерү-барлауны үткәргәч, лагерьга чыгып йөрергә рөхсәт итте.

Әкият кебек матур көн. Ашыкмыйча, калгып кына тәңкә кар ява, әйтерсең лә күктән йолдызлар коела... Алар күзләрне чагылдырып җем-җем итәләр.

Караңгы, тынчу палаткадан чыгуга, күз чагылып, баш әйләнеп киткән иде... Хәзер инде сулап туеп булмый – салкынча хуш ис! Гаҗәп икән ул яңа явып торган тәңкә кар исе – шарап эчкән кебек тәмле исертә, тәнгә егәр өсти, дәрт өсти. Бар кайгы-хәсрәтең онытыла.

Барыбыз да аллеяга атладык. Юлның ике ягында метр биеклегендәге мәрмәр нигезләр... Алар өстендә – тундраның гүзәл җанварлары, кошлары. Каядыр ашыгып барган-очкан җирдән алар монда бик азга гына ял итәргә туктаганнар, кунганнар.

Вахта капкасыннан килгәндә сезне беренче булып болан каршылый. Ул чабып барган мизгелдә кинәт сагаеп туктап калган. Зур, тармаклы мөгезләр артка ташланган, колак шәм булып торган. Аның каршында арт аякларына басып, тундрага хайран калып карап торган ак аю. Аннан төлке, бүре, шакал, куян, пингвин, акчарлак, морж...

Һәрберсе үзенә генә хас рәвеш алып тукталганнар. Безнең белән танышырга килгәннәр, хәзер-хәзер күтәрелеп юк булырлар кебек... Һәммәсе дә үз зурлыгында, үз төсендә.

Кар һаман ява. Йолдызлар коела. Ул йолдызлар постаментлар өстенә, аларга басып торган сыннарның иңенә куналар һәм тылсымлы бер нур белән балкыйлар. Гаҗәеп матурлык.

Арестантлар аллея буенча акрын гына әле вахтага, әле палаткаларга таба атлый, сыннар алдында туктап кала. Нинди матур, нинди гүзәл бу донъя!

7

Бу аллея лагерыбызны җылытып, яктыртып җибәрде. Җанварлар, кошлар иртә белән безне эшкә озатып кала, ә кичен алар ерактан үрелеп карап безне каршы ала. Без ашыгабыз, әйтерсең лә анда безне туганнарыбыз көтә. Аена бер була торган ял – мунча керү көнендә лагерьдагы барлык тоткын шушы аллеяда була.

Берәүләр кайчандыр, кайдадыр күргән зоопаркны искә ала, икенчеләр үзләренең ау маҗараларын хәтерләп-сөйләп тыңлаучыларны көлдерә, ә өченчеләр, сынга табынучылар кебек, тукталып, башларын иеп торалар.

Мин үзем дә, аз гына буш вакытым булды исә, аллеяга чыгам. Озак, бик озак карап торам бу салкын, әммә күңелгә бик җылы сыннарга. Еракта, Тын океан артында, тайга артында, казах далаларында калган туган Күкчәтавым күз алдыма килә минем. Донъя нинди зур, нинди гүзәл. Анда хайваннарга, кошларга урын бар. Ә кешеләргә? Ә кешеләргә нигә тар бу киң донъя?

Мин үзем ешрак болан алдына килеп туктыйм. Нигәдер ул миңа бик якын. Аның белән сөйләшәм, иң яшерен, изге серләремне бүлешәм. Уйга, хыялга батам... Менә шушы боланга атланып иреккә, туган җирләргә очсаң иде. Анда барып җитәр өчен ничәмә-ничә диңгезләрне, ничәмә-ничә тауларны, кара-караңгы урманнарны кичәргә кирәк бит. Озын юл. Авыр юл. Куркыныч юл. Син абынмассыңмы? Син арымассыңмы, толпарым? Юк! Юк! Син бит бар җанварлардан түзем, бар йөгерекләрдән йөгерек. Мин ышанам сиңа, җанварым. Оч, алып оч мине, толпарым, туган якларга!

8

Март башында Магаданнан өлкән бер түрә килә икән дигән хәбәр таралды. Чатырларның ертык-тишекләрен ямарга куштылар. Чираттан тыш мунчага алып барып чәч-сакалны кырыктылар, юылган күлмәк-ыштан бирделәр. Ике төн рәттән барактан куып чыгарып зур тентү ясадылар – без пычак ясарга ихтимал булган тимер кисәкләрен берсен дә калдырмый сыпырып алдылар һәм чатырыбызны ике көнгә карцер режимына куйдылар – кичке аштан соң ишеккә йозак элделәр.

Бу өлкән түрәне каршы алу әзерлегенә Алексей Николаевич та катнашмыйча булдыра алмады. Постаментны төзәтте, алар өстендәге сыннарның кителгән кырылган җирләрен ямады-сылады, сыйпады. Ничек кенә әйтмә, бу аллея – сәнгать, иҗат җимеше. Олы түрә, һичшиксез, сәнгатьне белә һәм хөрмәтли торган завыклы кеше булырга тиеш.

“...Тиздән зур амнистия була имеш. “Илле сигез”ләрнең барысын да азат итәләр икән. Монда килә торган түрә тоткыннарның хәлен, тормышын үз күзе белән күреп, Мәскәүгә барачак һәм бу турыда иптәш Сталинның үзенә доклад ясаячак икән. Паек инде алты йөз граммга җиткереләчәк икән. Умач урынына ботка бирәчәкләр ди...”

Менә шундый имеш-мимеш белән бөтен лагерь гөж килә. Кемне тыңларга, кемгә ышанырга белмисең. Ә шулай да күңелгә рәхәт. Кем белә бит. Бәлкем? Бәлкем чыннан да хаклык өстенлек алыр. Бәлкем безгә дә ирек килер. Өметсез шайтан диләр бит...

Ниһәят, унөченче март көнне иртән эшкә чыгармыйча вахтадан кире бордылар. Аврал башланды. Сәке такталарын, дөресрәге, бүрәнә яргакларын ком белән ышкып юдык. Чатыр тирәсен себереп, тап төшкән җирләргә кар сибеп чыктык. Алексей Николаевич үзенең аллеясы белән азапланды. Себерде, сөртте, су бөркеп яңартып маташты.

Зонада ыгы-зыгы. Вахтерлар, бригадирлар йөгерә. Кычкыру, сүгенү – барысы бергә буталган. Кинәт: Даң-доң, даң-доң!

Вахта янындагы баганага асып куелган рельска суга башладылар. Бу инде һәр мәхбүс өчен аңлаешлы – таныш әмер: “Вахта янына килеп, рота-рота булып (һәр палатка – бер рота) тезелергә!”

Тезелдек. Без – беренче рота. Шуның өчен вахтада беренче булып торабыз. Мин алгы рәттә. Бөтен хәрәкәт күз алдында. Көтәбез. Җитәкчеләр юк. Көтәбез. Аяклар өши башлады. Кузгалырга боерык юк. Көтәргә!

Менә бервакыт вахта ишеге ачылды. Бер төркем хәрби киемдәге кешеләр безгә таба атлады. Алда – озын буйлы, тулы гәүдәле кеше атлый. Аның өстендә гәүдәсенә сыланып торган өр-яңа шинель. Башында елкылдап торган, алтын төсендәге каракүл папаха. Аллеяга якынлашуга, түрә кинәт туктап калды – төбәлеп карады. Сулга борды... барлык сыннарга күз йөртеп чыкты.

– Начальник! – диде ул акрын гына калын бас белән. Лагерь башлыгы Иван Иванович, урта буйлы, юантык кеше, аның янына килеп үрә катты. Папахалы кунак кузгалмыйча, ияген кагып кына сыннарга ишәрә итте. – Бу нәрсә, Петергоф?!

– Иптәш генерал... – Безнең түрә каушап, тотлыгып алды. – Монда лагерьда бер скульптор бар...

– Яле, кайда ул скульптор? Күрим әле.

Алексей Николаевич, чакырганны да көтмичә, генерал алдына килеп басты:

– Гражданин генерал!

– Гаҗәп, мин сине Петр I кебек мәһәбәт гәүдәле кешедер дип уйлаган идем.

Тынлык. Аптырап калдык. Нәрсә турында сүз бара соң?

– Гафу итегез, – диде карт. – Мин сезне төшенмәдем, гражданин генерал.

– Менә мин дә төшенмим, – диде генерал һаман әле акрын тавыш белән. Тынлык. Кинәт ниндидер бер ерткыч тешләгәндәй, генерал кычкырып җибәрде. – Нәрсә?! Сине монда Колымага яңа Петергоф салырга җибәрделәрме? Әллә алтын казыргамы?

Яшен суккандай булды. Сискәнеп, калтыранып киттек.

Генерал муенын безнең лагерь башлыгына таба борды.

– Яле, ныграк бер күсәк китерегез әле!

Лагерь башлыгы үзе вахтага йөгереп керде дә, кисәү агачы күтәреп чыкты. Барыбыз да катып калдык. Тын алу киселде. Нәрсә була? Безнең түрә генерал янына килеп, бер кулындагы таякка, бер генералга күз йөртеп, аптырап карады.

– Бу... ничек?..

– Скульпторга бир! – диде генерал ачулы тавыш белән.

Алексей Николаевич кисәү агачы сабын кулына алды да, нишләргә белмичә каушап генералга карады:

– Гражданин генерал...

– Җитәр! – Калтыранган тавышны калын бас таш булып басты. – Монда нәрсә, тоткыннар лагерымы, әллә ял йортымы?! – Тавыш күтәрелеп, нечкәреп китте. Генерал кызарды: – Яле, син, скульптор булмыш... Хәзер үк бу чучкаларны күздән югалт!

Башыбызга тукмак белән суктылармыни – иелеп төштек. Мескен Алексей Николаевич хәлсезләнеп бөгелде, кулындагы таягы төшеп китте.

– Вахтер! – диде генерал ачулы тавыш белән. – Монда кил!

Вахтер – озын буйлы, таза уголовник егет – йөгереп килеп генерал каршына басты. Кунак инде тынычлана төшкән сыман акрын гына эндәште:

– Әнә, җирдәге таякны алыгыз да, бу хайваннарны күздән югалтыгыз. Лагерь кешеләр өчен, хайваннар өчен түгел. Башлагыз!

Күзләремне йомдым.

Шарт-шорт, шарт-шорт. Әйтерсең лә башыма сугалар, иелеп-иелеп китәм.

Күзләремне ачканда аллея урынында инде челпәрәмә китерелгән, ватылган боз кисәкләре генә ята иде...

Мадрид

1

Моннан бик күп еллар элек тундрада Калым исемле батыр яшәгән. Аның бөтен гәүдәсе саф алтыннан гына торган. Ул вакытта кояш тундра күгеннән китмәгән, көне-төне нурын сипкән. Шуның өчен дә монда кар яумаган, диңгез туңмаган. Тундра ел тәүлегенә ямь-яшел гөлбакча булып чәчәк атып торган. Диңгез буенда калын кара урманнар шаулаган. Андагы агачлар тәмле җимешләренең салмагыннан иелгәннәр. Болыннарда кызарып пешкән җиләкләрдән аяк атлар урын калмаган. Урманнарда – кошлар, болыннарда – көтү-көтү хайваннар, өер-өер җәнлекләр куркуны, ачлыкны татымыйча, рәхәт җәйләгәннәр. Мондагы кешеләр дә кием-салымны, суыкны, кайгы-хәсрәтне белмичә, оҗмахтагы кебек ваемсыз яшәгәннәр. Шуның өчен дә ул вакытта бу җирләр Тундра дип түгел, Гүзәл Якут дип аталган икән.

Әммә бу рәхәт озакка сузылмаган. Көннәрнең берендә диңгез артыннан явыз гыйфритләр чыгып, кояшны урлап, котыпка алып киткәннәр, Якут җире дөм-караңгы булып калган. Агачлар корыган. Үсемлекләр сулган. Диңгез калын боз катлавы белән капланган. Кошлар, хайваннар, җәнлекләр, кешеләр суыктан туңып, ашарга азык таба алмыйча ачыгып, кая барырга белмичә аптырап, зар елаганнар. Гүзәл Якут иле кара кайгыга баткан.

Менә шул шомлы вакытта Калым батыр аягүрә баскан. Аның алтын гәүдәсе балкып тирә-якка нур чәчкән. Якут җире яңадан яктырып киткән. Ләкин бу нур кояш нуры кебек җылы түгел, салкын нур булган. Алтын нурының кешеләрне, тәбигатьне җылыта алмавын күргәч, Калым батыр кояшны гыйфритләрдән тартып алырга дип котыпка киткән.

Гүзәл Якут тагын дөм караңгылыкка чумган. Ә аның халкы өметләнеп, хәвефләнеп үзенең батыры Калымны көткән. Якут күгенә унике тапкыр ай күтәрелгән, җирне яктыртырга тырышкан, ләкин үзе дә суыкка чыдый алмыйча өшеп-күшегеп диңгезгә чумган. Унике тапкыр чумган. Калым батыр һаман кайтмаган. Халык өметен югалтып, хәле бетеп егылган. Нәкъ менә шушы фаҗигале мизгелдә, ниһәят, ерак котыптан Кояш балкып чыккан. Якут җире яңадан яшәреп, матураеп киткән. Халык җыр җырлап, кубыз уйнап, барабаннар сугып, үзенең батырын каршылаган. Якут илендә моңарчы һич күрелмәгән, ишетелмәгән бәйрәм – туй башланган. Иң куәтле шараплар, иң симез итләр, иң тәмле тәгамьнәр өстәлгә куелган. Җыр, бию, уен-көлке чиген белмәгән. Халык үзенең батырын хөрмәтләгән, сыйлаган.

Әммә арада Калым батырның данын көнләүче хаин бер җан да булган. Ул гыйфритләргә сатылып, Калым батыр эчә торган якут кәсәдәге шарапка агу салган. Унике ай буена гыйфритләр белән сугышып арыган-талган Калым агулы шарапны эчүгә, йоклап киткән. Шуны гына көтеп йөргән гыйфритләр чатырга кереп, йоклап яткан Калымны суйганнар.

Батыр уянып китеп аягына баскан. Гыйфритләр кояшны диңгез ярына ташлап качканнар. Әммә батыр озак басып тора алмаган, киселгән башы аны җиргә тарткан. Калым хәлсезләнеп егылган. Аның башы Аляскага, гәүдәсе якут җиренә, аяклары Алданга төшкән.

Һәр язны, үзен гыйфритләр суйган көнне, Калым батыр егылган җиреннән күтәрелеп баса, туган Якутстанына – тундрасына карый, сокланып, яратып карый һәм... хәле бетеп егыла икән. Менә шул вакытта, Калым батыр аягүрә басып торганда, аның мәһәбәт алтын гәүдәсе тирә-якка нур сибеп балкый. Бу могҗизаны белмәгән соңгы заман кешеләре Калым батырның нурлы шәүләсен ялгышып Төньяк балкышы дип атыйлар икән.

Бу легенданы миңа үзебезнең бригададагы карт бер якут сөйләгән иде. Әйтүенә караганда, ул кулга алынганчы Якутск шәһәрендә укытучы булып эшләгән һәм төньяк халыкларының фольклорын җыю белән шөгыльләнгән. Бу легенданың нигезенә, һичшиксез, чынбарлыкка ишәрә ята. Дөрестән дә, Төньяктагы алтын тамырлары Аляскадан башланып, бөтен Колыма мәйданы буенча тармакланып Алданга чыга бит. Моны инде ишетеп түгел, үз күзләрем белән күреп беләм, үз кулларым белән казып беләм. Җиде кат тирең түгелә, җиде тапкыр җаның чыга ул алтын оясын казыганда.

Ниһәят, Калым батыр җирләренә дә яз килде. Кар эреде. Елгаларда бозлар кузгалды. Сопкалар ашыгып яшәрә башладылар. Ә кояш йокысын онытып туктаусыз әйләнә. Әнә ул боз диңгезләре артына төшеп байый. Әммә шәфәкъ нурлары сүнәргә дә өлгерми, капма-каршы яктан, котыптан шул ук кояш яңадан күтәрелә башлый. Ул үзе кинәндереп кыздырмый да, бөтенләй үк сүнми дә – сүрән, саран.

Менә шушы соры көннәр башлануга, бөтен Колыманың асты-өстенә килә, туздырылган кырмыска оясы кебек мыж итә. Тоткыннар, түрәләр, солдатлар, этләр – барысы да зиндан-забойларга чыга. Вахта капкалары янындагы баганаларга асылган чулак рельсләргә дә тынгылык бетә.

– Даң-доң! Даң-доң!

2

Бу нинди музыка? Кем уйный болай матур итеп?

– Тор, үләксә!

Билем киселеп киткәндәй булды, сикереп тордым. Каршымда – кулына резин таяк тоткан вахтер. Ә барак ишегеннән һау-һау итеп, тешләрен ыржайтып, бозау хәтле овчаркалар кереп килә.

Абына-сөртенә йөгереп барып вахта алдына тезләндек.

– Бүген илебезнең валюта цехы эшли башлый. Сез монда үзегезнең кара җинәятләрегезне хезмәт белән юар өчен сөрелгән явызлар, халык дошманнары. Алдыгызда тачка, кәйлә, көрәк, забой, норма! Норманы тутырмау – аңлы рәвештә контрреволюцион корткычлыкны давам итү. Экономик диверсия! Ә мондый саботаж өчен халык сезгә икенче тапкыр шәфкать күрсәтмәс. Төшендегезме, контрлар?!

Колонна башлыгы – озын, ябык, әз генә бөкрәеп, түбән карап йөри торган капитан – бүген өр-яңа формадан, төп-төз басып, калын бас белән әмер бирде:

– Бригадаларны забойга төшерергә! Эшкә!

Менә шулай Колымада алтын бизгәге башлана.

Билгеле инде, бу күренеш миңа яңалык түгел. Мин бу 1941 елның язында инде өченче тапкыр алтын юарга чыгам. Әүвәле бер сезон Линкольн приискасында эшләдем. Аннан монда – Сусуманга күчерделәр.

Безнең бүгенге забой Колыма елгасы белән сопка арасында. Бу сопка тундра ягыннан болан мөгезе кебек тармакланып килә дә, Колыма ярларына ике-өч километр калганда, кинәт көньякка борыла. Менә шул аралык – безнең забой. Кыш көне шурфлар казып шартлатып, забойның өске кат грунтын алып, ачып куйган идек. Радиусы ике-өч чакрымга сузылган бу забойның урта бер җирендә биек эстакада – бункер урнаштырылган. Бункер астыннан елга ярыннан ук корылган зур улак үтә. Яр буендагы насос станциясе Колыма суын шул тирән улакка – бутарага коя. Су көчле этем белән туктаусыз ага. Һәрбер забойдан бункерга берничә трап-басма сузылган. Алтын комлы грунтны тачкага тутырабыз да, трап буенча бункерга ашыгабыз. Норма – йөз тачка. Өлгер! Шул такта трап буенча сыңар тәгәрмәчле “самоходка”ны бар көчкә әйдибез. Забой эчендә әле бик үк тыгыз түгел, бер-беребезгә юл да бирәбез. Ә менә бункерга якынлашканда, югары күтәрелгәндә, кыямәт. Һәркем ашыга – тизрәк менеп җитәргә тырыша. Эстакадага күтәрелә барган саен тачка авырлыгы артка этә. Ә арттагы тачкалар синең тез астыңа сугып-куалап киләләр. Аз гына йөрешеңне акрынайттыңмы, артыңдагы тачка тез астыңа килеп керә дә, син тачкаң, грунтың белән түбән мәтәләсең. Ярый әле, тачка бер якка, син икенче якка тәгәрәсәң... Әнә безнең бригадада өч кеше эстакададан авып тачкалары астында да калдылар. Берсе башы изелеп шунда ук үлде. Икесе аяк-куллары сынып больницада ята.

Эстакада янындагы зур мәйдан – забой. Андагы эскәмиядә участок башлыгы утыра. Ул биектә. Бөтен забой аның күз алдында. Ул һәрбер тоткынның ничек эшләгәнен күреп, күзәтеп тора. Әгәр берәр мәхбүс ял итәргә утыра икән, эстакададагы рупор хәзер аны кузгата.

– Фәлән бригада! Штраф!

Димәк, бу бригада нормасына өстәмә рәвештә бункерга тагын ун тачка грунт җиткерергә тиеш! Шуның өчен бригада үзен-үзе куалый, берәүгә дә эш вакытында, арыса да, авырса да, туктап торырга бирми – артык ун тачканы кемнең эстакадага күтәрәсе килә, бигрәк тә смена соңыннан?

Бөкрәеп, авыр тачканы көчкә-көчкә эстакадага менгереп килгән тоткыннарны участок башлыгы туктаусыз куалый:

– Әйдәгез, әйдәгез! Тизрәк!

Бу каһәр төшкән “әйдәгез!” йоклаганда да колагымда зыңлап тора торган иде. Әле хәзер дә, берәр кеше ул сүзне кычкырып әйтсә, тетрәнеп китәм. Җан куркып калган күрәсең.

Бункер астында улак-бутара. Аның ике ягында зур агач көрәкләр белән коралланган бутарачылар. Алар агым су белән этелеп-юылып алга китеп барган ком, балчык, таш кисәкләрен бертуктаусыз арлы-бирле бутап, туктатмыйча агызып торалар. Бункердан төшкән грунт су белән улак буенча агып, чайкалып, юылып бара да, бутара очындагы чүплеккә төшә, тау булып өелеп бара.

Тәүлегенә ике тапкыр, көндезге һәм төнге уникедә бирегә аерым бүлек вәкилләре килә. Бу безнең өчен иң кадерле минутлар. Вәкилләр бутаралар төбенә утырган алтынны бушата, ә без үлеп забойларга сузылабыз....

Сезонның беренче көннәре безнең бригада өчен ярыйсы ук уңышлы булды. Йомшак комга туры килдек. Һәрберебез норманы арттырып тутыра бардык. Төп алты йөз граммлы икмәк паегы өстенә өстәмә рәвештә Стаханов паегы – өч тапкыр ботка, йөзәр грамм ипи кыерчыгы һәм берәр әчмуха хуш исле махорка бирә башладылар.

Ләкин бу рәхәт көннәр озакка сузылмады. Инде икенче удар декаданы да югары күрсәткечләр белән төгәллибез – Стаханов бригадасы исемен алабыз, беренче категория тәэминәткә күчәбез дип куанып йөргәндә генә безнең забой “яшел бака”га килеп терәлде.

Менә минем забой яшькелт бака кебек кабарып, күзәнәкләнеп ята. Бар көч белән басып көрәкне батырам да, кыйшайтып, яшькелт балчыкны көрәп алмакчы булам. Ә ул күәс чиләгендәге камыр төсле сузылып күтәрелә, өзелми. Аптырагач, “бака”ның күзәнәкле күзләренә ике аяклап басып, көрәкне суыра башлыйм – аяклар бата.

– Мадрид! – дип, ярдәмгә чакырам.

Күрше забойда эшләүче бригадир килеп кулдан тарта башлый.

– Я, я, бер кулың белән көрәккә таян.

– Хәзер... Әй, атаңа нәләт төшкере, ЧТЗлар кала бит...

– Калмагае тагын... Әйдә, ташла!

Забойдан көч-хәл белән чыгып тачка артына ышыкка утырабыз. Минем забой чокырда, эстакададагы “рупор”ның күзе төшәрлек түгел.

– Карале, синдә берәр урарлык юкмы? Миндә кичә үк бетте бит... эч поша. Бу бака безнең актык канны суыра инде, – ди авыр сулап Мадрид.

Бушлат кесәләремне кайтарып, кагып-сугып, чүп-чары белән ике “кәҗә сыйрагы” урыйбыз.

Забой нәкъ кырмыска оясы – берәүләр бөкрәеп казый, икенчеләр ашыгып, казылган грунтны тачкага тутыра, өченчеләр өеп тутырылган авыр тачка белән трапка – такта өстенә чыга, йөгерә. Ләкин бераз баруга тачка тәгәрмәче тактадан шуып забойга төшеп китә. Ул тачкасын күтәреп куя алмыйча азаплана. Әнә, ике тоткын тачкаларын ташлап сугышырга тотынды, могаен, узып китәм дигәндә тачкалары эләгешкән. Шау-шу. Сүгеш. Кычкырыш... Бу тавышларның барысын басып, эстакададан “рупор” акыра:

– Тизрәк кыймылдагыз! Тизрәк!

Забой өстендә күгелҗем эңгер, көтү-көтү булып мыжылдап торган сукыр чебен. Ә кояш сопка артына төшеп бара. Бөтен офык кызыл ялкын эчендә. Ниндидер бер куе кызыллык белән, шомлы бер шәүлә ташлап яна ул хәзер.

– Да... Испаниядә дә менә шулай янды... – ди күршем Мадрид, баеп барган офыкка карап.

Мин дә шул офыкка текәлеп уйланып утыра идем, сискәнеп борылдым.

Ул битлеген, фуражкасына күтәргән дә, “кәҗә сыйрагын” авызына капкан килеш офыкка төбәлеп, хәрәкәтсез калган. Һәрвакыт мин аңа сокланып карыйм – матур кеше. Озынча буй, атлет гәүдә. Менә хәзер ул миңа кырын утыра. Аның профиле аеруча күзгә ташлана – туры борын, нык кысылган юка иреннәр. Түгәрәкләнеп чак кына алга чыккан ияк. Озынча битне ак төкләр баскан. Фуражка астыннан чал чәчләр күренә. Ә Мадрид миннән нибары биш яшькә генә олы бит. Аның чын исем-фамилиясе Максим Петрович Жаворонков. Максам Петрович – очучы. 1936 елда генерал Франко республикага каршы фетнә күтәргәч, ул үз теләге белән Испаниягә китә һәм интербригада составында сугыша. Максим башка совет очучылары белән берлектә Мадрид күген саклый. Ул бик күп тапкыр Долорес Ибарурри белән очрашкан. Һава сугышындагы батырлыклары өчен Испания республикасы ордены һәм медальләре белән бүләкләнгән. Гвадалахара операциясендә фашист зениткасы аның самолетны яндыра. Максим Петрович парашют белән ташланып котыла. Әммә җиргә төшкәндә аягын сындыра, шуңа ул хәзер дә бераз аксап йөри. Испаниядән яраланып кайтып бер ел торгач аны шпион дип гаепләп кулга алалар. Хәрби трибунал Максим Петровичны үлем җазасына хөкем итә – ул бер ай үлем камерасында һәр минут саен үлем көтеп утыра. Верховный Совет Президиумы бу җазаны унбиш ел төрмәгә алыштыра. Менә шул үлем камерасыннан чыкканда Максим Петровичның чәчләре ап-ак булып агарган була.

Максим Петровичның холкы салмак, һичбер вакыт кызып китми – сабырлыгы, акылы белән җиңә. Кайда булуын белеп алгач, аңа Мадрид кушаматы биргәннәр. Бөтен лагерь – тоткыннар да, иреклеләр дә аны Мадрид дип йөртә, чын исем-фамилиясен белүче, могаен, бик сирәктер.

Линкольннан бу Сусуман приискасына китергәч, мине өченче бригада чокырына урнаштырдылар да:

– Менә бригадир Мадрид, – дип таныштырдылар. Шул көннән без бер-беребезгә ияләшеп киттек.

“Кәҗә тәпиләребезне” рәхәтләнеп суырып та бетерә алмадык, “рупор” (күреп өлгергән бит, җаһил):

– Өченче бригада бригадиры Мадрид, эстакадага! – дип акырды.

Озакламый Мадрид забойга кайтты. Без барыбыз аның янына җыелып, тынып калдык.

– Иптәшләр, – диде ул акрын гына... Битен сырып алган черкиләрне сыпырды, битлеген төшерде. Аннан борчылып башын күтәрде. – Безне “крутушка”га күчерделәр.

Сопка артына төшеп кояш баеды. Шунда ук көньяк кызарды. Таң ата башлады. Этләр өрә. Сүгенгән, боерык биргән тавышлар яңгырый. Нормасын тутырган бригадаларны зонага – ялга алып китәргә әзерләнәләр. Ә без, норманы тутырмаган бригада “крутушка”да тәүлек буе – норманы тутырганчы – забойда калырга тиеш.

3

Менә инде өченче тәүлек “крутушка”да әйләнәбез. Көне-төне эшләсәк тә, көнлек норманы тутыра алмыйбыз. Куллар кабарып, канап бетте. Паек алты йөз граммнан дүрт йөзгә төште. Баланда да сыекланды. Менә бит ул каһәр төшкән “яшел бака” ничек канны суыра.

Кояш тагын гадәтенчә сопка артына төшеп, кызарып баеды. Көньякта инде алсуланып таң беленә. Нормасын тутырган бригадалар зонага ял итәргә, йокларга барырга җыена, ә без.. Кинәт эстакададан тавыш:

Өченче бригада, зонага!

Үз колагыма үзем ышанмыйм, саташаммы әллә дип, бригадирга йөгердем:

– Карале, Мадрид, син дә ишеттеңме? Безне дә зонага җибәрәләрме? Чынмы?

Мадрид гадәттәгечә елмаеп забоеннан чыкты:

– Бригада, зонага! Җыелыгыз.

Зонага кайткач, безне ашхәнәгә алып бардылар. Стаханов сые белән сыйладылар, баракка кайткач берәр әчмуха махорка да бирделәр.

– Бу ни бу? Төшенмим, – дип Мадрид янынарак авыша төштем. Без аның белән бер сәкедә янәшә ятабыз.

– Шаулама! – ди ул пышылдап, аннан үрелеп колагыма гына әйтә: – Мәмәт углы ике самородок тапкан, өч йөз грамм чамасында. Шуны акрын гына участок башлыгына төрткән.

Без шунда ук үлеп йоклап китәбез.

Дүртенче кичне зонага чакырмадылар. Тагын “крутушка” башланды.

– Тагын төпчек эзләргә кирәк, – ди Мадрид.

Аны табып кара! “Яшел бака”, ләгънәт төшкере, аны тиз генә ычкындырмый. Тирән яшергән. Ә безнең куллар карарга чирканыч: кып-кызыл кан, чеп-чи яра.

Иллә мәзәк тә инде бу тоткын дигән халык. Үзе ач, үзе ялангач булуга карамастан, әллә нинди мәзәкләр уйлап таба, әллә нинди кызыклы кушаматлар уйлап чыгара. Хикәянең башында әйтеп узган, Колымага җиттем дигәндә икенче якка борылып сопка башыннан күтәрелгән кыяны “бәхет төенчеге” дип атаганнар. Яхшы төенчек, казах халкының өе кебек күтәрелгән тау! Менә шушы “төенчек” эчендә мин дә бәхет эзлим, аз-азлап ул бәхетне таба да барам ахрысы. Бәхет төшенчәсе төрле шартларда төрлечә үзгәрәдер, күрәсең. Мәсәлән, менә бүген иң зур бәхет – туйганчы ашау һәм кесәдә хуш исле махорка булу. Ә алар миндә бар. Миңа Стаханов сые бирәләр. Каян ул дисезме? Аны миңа менә шушы “Бәхет төенчеге” биреп тора әле.

Монда ничек килеп эләктемме? Теге “яшел бака”да инде бер атнадан артык азапланабыз – норма да юк, самородок та күренми. Бригада хәлдән тайды, көчкә йөрибез. Эстакададан “рупор” бертуктаусыз камчылый:

– Өченче бригада, тизрәк кыймылда!

Арысам да, соңгы көчемне җыеп забой кырыен кырып, тачканы тутырып трапка чыктым. Мин алга омтылам, хәлсез аякларым артка китә, ә арттан тез астымны сөзеп, бастырып киләләр. Тагын “рупор”:

Өченче бригада! Өченче бригада, кыймылда!

Ниһәят, эстакадага якынлаштым, инде соңгы борылышка күтәреләм дигәндә, әллә таеп киттем, әллә этеп җибәрделәр, тачкам тәгәрмәче траптан чыкты, кыйшайды. Авып киттем.

Күземне ачсам – ниндидер ташландык бер забой. Торып китим дип кузгалган идем, җаным чыгып киткәндәй кычкырып җибәрдем, сул янбашым кузгалырга бирми, хәлсезләнеп тагын яттым. Бит-күзне сукыр черки сырып алды. Кычытынуга, әрнегәнгә чыдап булмый. Өстерәлеп булса да үргә, җил якка чыктым. Черки таралды. Янбаш та әүвәлге кебек сызламый. Утырдым. Кайда мин? Артымда тау күтәрелгән. Бу бит “Бәхет төенчеге”. Аны инде барлык ягыннан кимергәннәр, хәттә, әнә кояш чыгышы ягыннан да эченә тишеп кергәннәр, әйтерсең лә Әбүгалисина яшәгән мәгарә. “Бу да бик җайлы забой. Әммә җимерелү куркынычы бар дип япканнар. Эшләтмиләр”, – дигән иде бит Мадрид миңа беркөнне.

– Ах син, үләксә, инде монда постыңмы?

Башымны күтәрүгә коелып төштем – түрә!

– Бас аягыңа!

– Гражданин начальник, – көч-хәл белән тордым, – мин эстакададан егылдым.

– Анысын күрдем. Бәлки син юри егылгансыңдыр?

– Тачка тәгәрмәче...

– Җитәр! Марш забойга!

– Гражданин начальник, – әллә кайдан телемә бу сорау төште, – монда, менә бу забойда эшләргә рөхсәт итегезче?!

Участок башлыгы, болай карауга усал күренсә дә, вакыт-вакыт йомшап китә торган гадәте бар иде. Минем соравым фирештәнең “амин” дигән мизгеленә туры килде ахры. Ул сүгенмәде, аз гына бөкрәя төшеп, күзләремә текәлде:

– Курыкмыйсыңмы?

– Башны югалткач чәч өчен елау файдасыз.

– Молодец! – диде начальник кинәт, көлгән сыман итеп авызын ерып. Могаен, бераз спирт төшереп алган. – Туры әйткән кешене яратам. Тик менә нәрсә, үз кулың белән гариза язып, баш инженерга илт. Алай-болай булса, безгә җавап бирерлек булмасын! Төшендеңме?

Икенче көнне баш инженер минем гаризаның кырыена кызыл карандаш белән: “Үз үтенече буенча “Бәхет төенчеге”ндә эшләргә рөхсәт итәм”, – дип сырлап бирде. Мин шул көнне үк бу забойга күчтем.

Эстакададан егылгач, ничек “Бәхет төенчеге” янына килеп эләгүемне бары тик икенче көнне генә белдем. Траптан егылганда өстемә тачка төшкән. Мин аңымны югалтканмын. Артымнан килгән безнең бригада тоткыннары Мәмәт углы белән Василь Петренко мине култыклап тау итәгенә алып барып салганнар. Анда бит эстакада астындагы кебек су эчендә ятмыйсың, коры җир.

Миңа, казах илендә туып-үскән кешегә, бу яңа забой ошап китте. Ул киез өй кебек гөмбәзләнеп утыра. Эче дә киез өй кебек киң. Нәкъ түбәдә төнлек кебек, якты төшеп тора торган тишеге дә бар. Иң рәхәте – кәйлә белән бер суксаң бер тачка грунт ишелә дә төшә. Ташып кына өлгер. Бу сопка – тулаем боз булып каткан ком тавы. Түбәдәге төнлекне япсаң, ком эчендә ялт-йолт килеп алтын ясмыклары яна.

Эшләрем майлаган арба кебек тәгәри. Казуы да җиңел. Бункер да якында гына. Төшкә хәтле норманы – йөз тачканы чыгарам да, ашап алам. Ял иткәннән соң тагын утыз-кырык тачка стахановча ташыйм. Башкалар исә әле һаман “яшел бака”дан чыга алмый. Иптәшләремә анда-санда үземнән арттырып икмәк, балык һәм махорка биреп торам.

Әле дә хәтеремдә, Колымада сирәк була торган кояшлы, җылы көннәрнең берсе иде. Мондый аяз көннәрдә үзеңне ничектер җиңел хис итәсең, эш тә әлләни арытмый. Кояш күтәрелгәнче ярты норманы эшләп ташладым. Инде тагын бер рейс илтәм дә, тәмәке тартырга утырам дип тачканы куыштан ук йөгертеп чыгып килә идем – бригадир. Чак кына үзен бәреп екмадым. Ярый әле, ул тачканы ике кулы белән тотып, терәп калды.

– Тукта! – Үзе башын чайкап көлә. – Кара бу ударникны, әллә инде мотор куйганнар үзенә.

– Ә ничек уйлыйсың? – Тачкадан кулларымны ычкындырдым. – Стаханов паегы! Әйдә, югары чыгыйк. Нишләп болай бик иртә?

– Беләсеңме, – Мадрид тачка яныннан кысылып үтеп яныма килде дә, кулын җилкәмә салды: – Беләсеңме, бездә сөенеч.

– Ничек? Нәрсә булды?

Аптырап калдым. Мадрид балкып тора. Күзләре зур булып ачылган – зәңгәр чаткылар. Гадәттә тонык йөзендә хәзер – алсулык. Сакал-мыек кырылган. Иреннәрендә елмаю. Бу ни булган? Беренче тапкыр мин аны шундый шат күрәм...

– Нинди сөенеч? Ни булды, әйт әле.

– Хәзер... Максим Петрович аксый төшеп куышка таба борылды, мине кулдан тартты. – Әйдә, мәгарәңә керик. Монда нәкъ “карга”ның күз алдында.

Мин тачканы кире куышка тартып керттем – күренеп тормасын. Берәрсе килеп тә җитәр.

– Кара, монда салкынча икән, рәхәт.

– Я, сөйлә инде, нинди сөенеч китердең?

– Ул тачка өстенә утырды. Мин аның каршына ком өстенә кырын яттым. Бу кадәр сузуына эчем поша башлады.

– Я, сузма инде.

– Беләсеңме нәрсә, миндә бүген ике сөенеч. Беренчесе – бер сәгать эчендә өч “төпчек” таптык.

– Шулаймы? – Мин торып утырдым. – Кемнәр тапты? Үлчәдегезме?

– Мәмәт углы, Петренко, соңгысын, иң зурысын яңа килгән комиссар Габдрахманов тапты. Бизмәнгә аскан идек, биш йөз граммлы паекны басып китте.

– Менә шәп... Димәк, ярты килодан артык. Инде кая куясыз аларны?

– Бригаданы җыеп шыпырт кына киңәштек. Мин дәүләт фондына бирергә тәкъдим иттем.

– Шуннан?

– Шуннан киңәштек. Гомумән, бригада самородокларны дәүләт фондына бирергә каршы түгел. Ни әйтсәң дә, бригадада барысы да элекке коммунистлар. Ләкин куркалар.

– Кемнән?

– Кемнән булсын, участок башлыгыннан. Мәмәт углы әйтә, әгәр без яхшы забойда булып, норманы тутырып барсак, бер хәл иде. Ә бу “бака”да инде ике декада норма тутыра алмыйбыз, әлегә теге вакыттагы “төпчек” саклап килә. Әгәр мондый зур калҗаны дәүләткә бирсәк, башлыкның җаны чыгачак. Шул көнне үк ул үч итеп, алтынны аңа бирмәгән өчен, бригаданы трибуналга тапшырачак, ди. Үзең беләсең ич, былтыр беренче бригада ике йөз грамм булыр-булмас самородокны конвой командирына биргән өчен “рупор” аларны, норманы тутыра баруларына карамастан, айдан артык штраф паегында тотты.

– Әй-йе... Ул андыйны булдырыр.

– Мәмәт углын башлыкка җибәрдек. Миңа барырга кушканнар иде, – Максим Петровичның йөзе караңгыланып, сул кабагы дерелдәп китте, – баш тарттым. Мин андый шкурниклар белән сөйләшә алмыйм. Алар дәүләтне түгел, үзләрен кайгырта.

– Анысы шулай инде. Я, ә бригада нинди “калым” сорый?

– Нинди булсын, “бака”дан коткаруны.

Башка забойга күчерсә, анда без үз көнебезне үзебез күрә алабыз.

– Алтын күрсә фирештә аза диләр бездә.

– Ә безнең начальник күптән азган... Бәлкем бригаданың күзе ачылыр. Ә икенче сөенеч?

Максим Петрович җавап бирмәде – тачка өстеннән торып, куыш буенча арлы-бирле йөренә башлады.

Гадәттә, болытлы көннәрдә бу куыш караңгы, күз ияләнгәнче тачканы да күреп булмый иде. Ә бүген төнлектән әйтерсең лә алтын багана сузганнар. Тирә-як яп-якты булып тора. Ә янып торган багана эчендә тузан, черки, чебен... Максим Петрович арлы-бирле үткәндә багана сүнә, аннан тагын кабынып китә...

– Икенчесе нинди сөенеч дисеңме? – Ул гаҗәеп бер ихлас күңеллелек белән елмайды, каршыма утырды: – Зур сөенеч. Бүген кызым Дилорис төшемә керде. Муенымнан кочаклаган да, әти, нигә мине тәбрикләмисең, миңа бит бүген дүрт яшь тулды, ди. Уянып киттем. Чыннан да, бүген аның туган көне бит, – ул авыр итеп көрсенде. Аның әле генә яктырып-сөенеп янган күзләрендә яшь тамчылары. Авыр көрсенү. – Мине кулга алганда аңа әле бер ай да юк иде.. .– Тынлык. Һәм кинәт сызланып чыккан йөрәк тавышы: – Йа алла, кайда ул хаклык?!!

Мин сискәнеп артка чигендем. Максим Петрович акылдан язган кеше кебек сикереп торып, забойның почмагына барып капланды да, үксеп елый башлады.

Мин нишләргә белми аптырап калдым.

Бераздан ул аңына килгәндәй булды, куллары белән күзләрен уды, акрын атлап, аксап, тачка өстенә килеп утырды.

– Гафу ит, үз гомеремдә беренче тапкыр... – Ул почмакка текәлеп уйга калды. Фуражкасы җирдә ауный. Утыз биш яшьтәге ирнең чал чәчләре җем-җем итә. – Яздым, – кинәт Максим Петрович миңа таба борылды: күзләре кызарган, ачу-нәфрәт белән тулган, – Верховный Советка яздым. Сталинга яздым – тикшерегез: мин дошманмы, юкмы? Мин шахтер баласы. Атам каторгада үлгән. Үзем үз теләгем белән Испаниягә киттем, республика өчен сугыштым, чак кына үлемнән калдым. Я, әйт әле, син дә совет кешесе, язучы бит. Мин совет халкының дошманы була аламмы соң?

Нәрсә диим? Мин үзем дә шундыйларның берсе. Икебез дә башларыбызны идек.

– Беләсеңме нәрсә, дус, – Максим Петрович минем янга, забойга күчеп утырды, инде ашыкмыйча, үз-үзенә әйткән сыман салмак кына сөйли башлады. – Верховный Совет та, Сталин да минем гаризаларга җавап бирмәде. Белмим, бәлкем аларга барып җитмәгәндер хатларым. Инде беләсеңме, кемгә язарга уйлыйм. Дугласка!

– Дугласка? – Мин аптырап калдым. – Ничек? Америка киноартисты Фербенкскамы?

– Кара әле, мин сиңа генерал Дуглас турында сөйләмәдеммени?

– Юк, беренче тапкыр ишетәм андый генерал турында. Кем соң ул, американмы?

– Юк ла, үзебезнең совет кешесе. Дуглас – кушамат, чыны – Яков Владимирович Смушкевич*. [*Нәкъ менә шушы көннәрдә, Бөек Ватан сугышы башланудан ике атна гына элек, СССР Хәрби-Һава Флоты башлыгы Яков Смушкевич кулга алына һәм “халык дошманы” дигән яла белән атып үтерелә.] Авиация генерал-лейтенанты, ике мәртәбә Советлар Союзы Герое.

– Һаман төшенмим, нигә Дуглас?

– 1936 елда генерал Франко Испания республикасына каршы фетнә күтәргәч, бик күп совет кешеләре үз теләкләре белән Испаниягә барып интербригада оештырдылар. Ә генерал Смушкевич анда хәрби авиация министрлыгында баш киңәшче була. Үзе турыдан-туры сугышларда катнаша һәм җитәкчелек итә. Мин дә аның кул астында, интербригада составында сугыштым. Мадрид янында без Муссолининың атаклы “Кара ялкын”, “Алла көче” һәм “Кара каурыйлар” дивизияләрен тар-мар иттек. Бу операциядәге батырлыгым өчен генерал Дуглас үзе саф алдында мине алтын сәгать белән бүләкләгән иде... – Ул сүзен бүлеп почмакка таба атлады һәм борылып килде. – Кара әле, тәмәкең бармы? Миндә бетте, күп тарттым ахрысы бүген.

Мин тәмәке янчыгымны чыгарып тачка өстенә куйдым. Ул кесәсеннән бик пөхтә итеп өчпочмаклап киселгән кәгазь чыгарды. Икебез дә сүзсез генә “кәҗә сыйраклары” урадык.

– Я, ярый, мин учакка барып кабызып килим. (Тоткынга шырпы йөртү рөхсәт ителми.)

– Мадрид! – дидем мин. – Беренчедән, синең аягың авырта. Икенчедән, син минем кунак, өченчедән – мин яшьрәк... Үзем генә йөгерим...

Ул елмайды.

– Алайса бар, йөгер... Мин чынлап та арып торам... Аннан соң, бригадир кешегә учактан учакка йөгерү килешмәс.

Мин куышның ишегенә – тишеккә таба атладым.

– Тизрәк, үлеп тартасы килә. Аннан Гвадалахара операциясе турында, Дугласның батырлыклары турында сөйләрмен.

– Хәзер.

Куыштан чыгып, Колыма яры буенда төтенләп торган учакка таба йөгердем. Кинәт артымнан нәрсәдер кыштырдаган, төшкән төсле булды. Туктап борылдым. Эчем жу итеп китте. Йөрәгем тибүдән туктады кебек. Катып калдым. “Бәхет төенчеге” ярылып, ишелеп төшеп килә.

– Мад-рид!..

Җан тавышым белән кычкырып җибәрдем. Ләкин, минем тавыш барып җиткәнче, куышның ишеге ишелеп ябылды.

Бәйрәм бүген

1

– Гыйлемдар абый, нәрсә анда пыш-пыш киләсең, әллә дога укыйсыңмы?

– И туганым, догадан да изгерәк – Габдулла әфәнде Тукаевның шигырьләрен укыйм, – күршем бушлатын башына ук тарта-ябына төшеп, миңа якынрак шуышты. – Гаҗәби хәл, туганым. Эчем пошканда аның шигырьләрен укысам, күңелем яктыра да китә. Хафаларым тарала. Менә, туганым, тыңла әле, нинди изге, шифалы сүзләр:

Бар күңеллелек бөтен донъяда, бар бер ямь бүген.

Нәрсәдән бу? – Мин беләм: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!

Бу шигырьне мин үзем дә яттан беләм. Мәктәптә укыган чакта, Октябрь бәйрәме көннәрендә бу шигырьне сәхнәгә чыгып сөйләгәнем дә бар иде әле. Мин үзем нигәдер ашыгып, сүзне-сүзгә чәкәштереп сөйлим. Шуңа ахры, шигырьнең тәме, нуры китә. Ә менә Гыйлемдар абый ашыкмый – һәр сүзне туп-тулы итеп, тәмләп әйтә, әйтерсең кызарып пешкән хуш исле алмалар өләшә:

Бер мөкатдәс хис белән һәрбер кеше хайран бүген...

Гыйлемдар абыйны әйтәм, үзе болай әллә ни күзгә ташланып тора торган дәү кеше түгел – вак сөякле, чандыр. Һәрвакыт пөхтә итеп, түгәрәкләп кырылган ап-ак сакал аның яхшы ук шадра битенә ямь биреп тора. Инде алтмыш яшькә җитеп килүенә карамастан, хәрәкәтчән, җитез, терекөмеш сыман тәгәрәп кенә тора. Шуның өчен начальниклар да үзенә яхшы карый – кулайрак эш бирә. Хәзер ул конвойның утагасы, ягъни Прометее. Ул конвойга учак яга, чәй кайната. Алтмыш градус суыктан шыңлап торган Колыма забойларында моннан да “блатной” эш булуы мөмкинме соң? Җитмәсә, конвой өстәленнән әз-мәз сынык-санык кала.

– Күрше, менә бүген дә тегеләрнең чәйнекләрен бераз кыстым. – Ул чүпрәккә төргән чәй төпчекләр суза. – Берәр төшкә яшереп куй. Бәйрәм көнне, алла язса, тәмләп чәй эчәрбез. Мин инде сынык-саныкны киптерә башладым...

– И, Гыйлемдар абый, безгә нинди бәйрәм инде. Без бит халык дошманнары...

– Юк, юк туганым, бер дә алай дип күңелеңне төшермә, хаклык җирдә ятмый. Бер көн килер, сизми дә калырсың.

2

– Мин бүген бытовикларга ял бирдем. Аларга бәйрәм. Октябрьнең 23 еллыгы. Иң зур бәйрәм. Ә сез! – Начальник колоннаның алдыннан бер уңга, бер сулга ашыгып атлап узды да, уртада туктап калды. Башын күтәрде. Чекерәйгән зәһәр күзләре белән бораулап карады. Аның өстендә биле бөрмәле озын кара тун. Башында кама бүрек, аякларда киез итекләр. Үзе кысла төсле кызарган – могаен, бәйрәмне “котлап” иртә белән үк бераз “төшереп” чыккан.

Ә без?

Кичә кичен конвой барак ишегенә йозак салгач, инде иртәгә дә ачмаслар дип куанган идек. Өметебез акланмады – бүген чаңны көндәгегә караганда да иртәрәк кактылар. Урыннарыбыздан торып өлгермәдек, баракка һау-һаулап этләр атылып керде. Сәкедә калганнарны тешли, талый, өстери башладылар.

– Бүген иртәнге аш юк сезгә. Туры вахтага! – диде конвой начальнигы, суганлап-борычлап сүгенгәч. – Сезнең аркада безгә дә ял юк. Контрлар, үләксәләр, хәшәрәтләр, тизрәк селкенегез!

Вахта алдына килеп тезелдек.

Чатнама суык. Тын алып булмый, салкын һава бугазны кыса. Без генә түгел, йолдызлар да калтырана кебек. Баскан урында түзеп тора алмыйбыз – тыпырдыйбыз. Могаен, алтмыш градус бар бу зәмһәрир суыгы. Калтыранмаслык та түгел бит. Өстә иске, таланып беткән бушлат, шундый ук эт талаган чалбар. Башта чүпрәк бүрек. Аякта ЧТЗлар.

– Ә сез, халык дошманнары. – Начальник тамагын кырып, тагын бер-ике адым алга атлады, туктады. – Сез Октябрьнең дошманнары. Менә ни өчен сезгә бәйрәм юк. Үзегезнең кара җинәятегезне аз гына булса да аклар өчен, сез бүген забойда ике норма бирергә тиешсез. Бу приказны үтәмәгән контр кичен зонага кертелми. Туп-туры карцерга! Төшендегезме?!

Колонна үлгән төсле эндәшми. Бары шыгыр-шыгыр иткән аяк тавышлары гына ишетелә. Начальник арлы-бирле атлый. Колонна өстендә өшегән йолдызлар калтырый, салкын һава шарт-шорт итә.

– Конвой! – Һава шыңлап китте. – Халык дошманнарын эшкә!

Этләр өрә башлады.

Шыгырдап зонаның тимер капкасы ачылды.

– Беренче рәт, алга!

– Беренче рәт, тезлән!

Зона капкасыннан чыгып бер ун адым атладык та, шыгырдап торган карга тезләндек.

– Икенче рәт, алга!

Икенче рәт безнең артка килеп тезләнде.

Тик торудан иреккән-туңган этләр һау-һаулап зонадан чыккан һәрбер тоткынга ташланып күңел ачалар. Конвоирларга да юаныч. Бозау хәтле берәр эт көчкә атлап килгән берәр тоткынны төртеп екса, талый башласа, рәхәтләнеп көләләр. “Самородок, әйдә, бир контрларның кирәген!”

– Аягүрә басыгыз!

Ниһәят, өч рота чыгып бетте бугай. Конвой башлыгы колоннаның алдына чыкты:

– Кем алга чыга, кем артта кала, кем колоннадан читкә чыга – качарга җыену дигән сүз. Атачакбыз. Аңлашылдымы?

Тынлык.

– Марш, халык дошманнары, забойга!

3

Суык көчәйгәннән-көчәя бара – ташлар шартлап ярыла, һава калтырый. Сулыш киселә – тын алып булмый. Ә авыздан чыккан пар шундук шартлап ярыла. Гаҗәп! Колымага беренче килгән көннәрдә мин бу хәлгә аптырап, тирә-якка карана-эзләнә идем – кем соң анда шулай шарт-шорт итә? Хәзер инде күнектем. Юк, суыкка түгел, йолдызлар “пышылдавына”. Ә суык үзәккә үтә – көйдерә. Аз гына кузгалмый хәрәкәтсез торсаң, хәзер сын булып катып каласың... Бу зәмһәрир суыгы – җылы яктан монда эләккән иптәшләргә: үзбәкләргә, таҗикларга, азербайҗаннарга һәләкәт. Алар ломнарын тоткан килеш басып торалар-торалар да, кинәт авалар... Кич белән сменадан кайтканда аларны чанага салып алып кайтабыз да, зона каршындагы тәрәзәсез, ишексез баракка – үләт җыя торган урынга кертеп ташлыйбыз.

Мин – балта остасы малае. Кече яшьтән эшләп үстем. Өстәвенә, мин бит Себер кешесе – суыкларга күнеккән, “кояш баласы” түгел. Шулай да бу суыкка, Колыма суыгына күнегеп-түзеп булмый, үрле-кырлы сикерәм. Ломны кулга алып җиргә суккалыйм.

Мин суккан саен корыч лом зыңлап җирдән сикереп китә. Шурф әле ярты тирәнлегенә дә җитмәгән. Ә аны бер метр тирәнлектә казырга кирәк. Ә бүген бәйрәм хөрмәтенә ике шурф казырга.

Җир корыч кебек каты, кителеп-кителеп кенә кала. Иске-москы чүпрәкләрдән ялгаштырып теккән бияләйләрем шакырдап каткан. Кул өшегән, бармаклар тырпайган. Аяктагы ЧТЗлар да чын трактор табаннары сыман катып, борыннарын күтәргәннәр, кузгалган саен шак-шок киләләр. Лом зыңлап кулны, иңбашларны яңгыратып төшеп китте. Мин бер урында тыпырдыйм. Кулларымны үземә шап-шоп сугып җылынырга тырышам. Ә суык аның саен каныгып өтә генә.

– Туганым, менә бераз табыш алып килдем...

Карасам, яр астыннан, кар-бозны чукып эшләнгән баскычтан Гыйлемдар ага күтәрелеп килә. ЧТЗларын көчкә-көчкә авыштыра.

– Уф, кулыңны бир әле...

Мин йөгереп барып кулымны суздым. Бармаклар тырпайган, бөгелмиләр. Гыйлемдар аганың куллары алай ук бирешмәгән икән, тотып алды. Тартып чыгардым.

– Мә, мә, туганым, теге газраилләр күргәнче яшер. – Гыйлемдар ага учак янында җылынып, чәй эчеп утырган конвоирларга карый-карый, чүпрәккә төргән төргәкләр суза. Бусы – икмәк калдыклары, бусы – төпчекләр, бусы... – ул нигәдер аз гына елмаеп алды, – чәйнекләрен сыктым, чәй чамасы, кичен кайткач бергәләп бәйрәм чәе эчәрбез, яме, туганым...

Гыйлемдар ага сүзен әйтеп тә бетерә алмады, учак ягыннан кычкыра да башладылар:

– Әй, су ташучы! Кая олактың, чәйнек бушады.

– Нәләт төшкерләре, бугазларына көйдерге чыккыры, – Гыйлемдар ага ачулана-сүгенә ашыгып төргәкләрен миңа ыргытты да, тиз генә чүгеп, кар өстеннән шуышып ярдан түбән төшеп тә китте.

Ул арада төньяктан җил күтәрелде. Ак өермәләр өерелә башлады...

4

Буран бөтен забойны урап алды. Ажгырып суга. Аягүрә басып торып булмый.

– Беренче рота, уңга! Тукта!

– Икенче рота!..

– Өченче рота!..

Конвой башлыгы ютәлли-чәчи соңгы боерыгын бирде:

– Колонна, утырырга! Кем дә кем кузгалса – качарга омтылу хисаплана, кисәтүсез атыла... Конвой! Колоннаны чылбырлап урарга! Этләрне бушатырга! Марш!

Тезген җебенең бушавын сизүгә, этләр кырыйда утырган тоткыннарга ташландылар – йолыккалый башладылар. Кемдер эт тешләвенә чыдый алмыйча ахры, сикереп торды. Шундук мылтык шартлады. Әле генә күтәрелгән озын буйлы егет авып төште.

Җил көчәйде.

Без инде көрткә күмелә башладык...

Кичкә таба буран басылды. Безгә инде кузгалырга, аягүрә басарга рөхсәт иттеләр. Әммә күпләр тора алмады. Кайсы аягын, кайсы кулын өшеткән, ә кайберәүләр бөтенләй таш булып каткан. Минем дә сул аяк өши язган иде, ЧТЗ эчендә көч-хәл белән кыбырдата-кыбырдата җан керттем. Гыйлемдар ага алып килгән сынык-санык та эләккәч, кан йөреше көчәйде ахры. Бастым.

Кайтырга җыена башлаганда, конвой башлыгы безнең бригадирны чакырып нидер әйтте дә, яр астына – Колымага таба кулы белән төртеп күрсәтте. Бригадир ике тоткынны алып шунда төшеп китте.

Озакламый алар боз булып каткан берәүне күтәреп алып килеп колонна алдына салдылар. Үрелеп карауга тетрәнеп киттем: анда... минем Гыйлемдар абый ята иде...

Колонна акрын гына зонага таба атлый. Туң кар атлаган саен шыгыр-шыгыр килә. Артта өч чанада – мәетләр. Бишесе – төрле роталардан туңып үлгәннәр. Ә алтынчысы – су ташучы Гыйлемдар абый. Ул калын тимер кыршаулар белән тарттырылган агач чиләк белән су күтәреп ярдан менгәндә аягы таеп китеп егылган да, башына теге авыр агач чиләк төшкән икән.

Мин чана өстерим. Анда Гыйлемдар ага. Ул үзенең зур яшькелт күзләре белән күккә караган да, пышылдап: “Бәйрәм бүген!” – ди сыман...

Дүртенче өлешкә==>