Ибраһим Салахов2 Татарча текстлар

Ибраһим Салахов

ФАҖИГА

(Икенче өлеш)


Кояшлы бүлмә

Билгеле инде, мине, түбәнге катка төшү белән, коридорның эченә үк кереп торган ябык машинага – “кара козгын”га төртеп керттеләр. Тоткыннарны көне-төне сорау алырга ташучы бу түләүсез таксиның эчке төзелеше миңа бик таныш. Анда кара-каршы өчәр-өчәрдән алты кеше көчкә сыеп утыра торган, бастырып куелган табут төсле тап-тар бүлмә. Тоткыннар керер-кермәс ишек шап итеп ябыла да бикләнә – тын да ала алмыйсың

Бүлмәләр арасында уртада – сакчы. Мине соңгы, алтынчы “табут”ка тыктылар. Димәк, калган биш бүлмә инде тулган.

Гаҗәеп бер хәл. Әгәр дә әдәм баласы маңгай күзләре белән күрү мөмкинлегеннән мәхрүм ителсә, күңел күзләре белән тоеп күрә башлый икән. Менә мин хәзер дөм-караңгыда. Ә шулай да машинаның кайсы җирдән, кайсы якка, хәттә кайсы урамнан баруын беләм-тоям. Менә аз гына барды да туктады. Капка. Шалдыр-шолдыр тимер чыңы – йозакларны ачалар.

Машина капка төбендәге чокырга уң тәгәрмәче белән төшеп китте. Көчкә генә уңга борылды – Печән базарына таба юл тотты. Шулчак күрше “табут”тан чирткәләп аваз бирә башладылар. Стенага авызымны куеп эндәштем:

– Син кем?

– Галимҗан Мөхәммәтшин.

– Син... син исәнмени?

– Эһе-эһе... – Буылып йөткерү.

Күршем буылып йөткергәндә машина чаттан борылды – Болак күперенә таба барабыз.

– Бездән Ләбибне, Сөббухны алдылар. Галимҗан Ибраһимов инде яңа ел башында ук төрмә больницасында үлгән. Толымбайский сорау алганда акылдан шашкан. Кыям Абрамов баскычтан ташланган. Галимҗан Нигъмәти...

– Шыш, контрлар! – Ишеккә приклад белән суктылар. Башым чыңлап китте. – Еланнар, монда да пышылдаша башладыгызмы?

Күрше “табут” ишегенә дә приклад төште.

“Козгын” чинап-улап күтәрелә башлады. Бауман урамын үтеп тауга – Чернышевский урамына күтәреләбез. Аннары кинәт ашыгып җилдерде – түбән төшәбез. Хәзер машина туктарга тиеш. Шыгыр-шыгыр капка ачылды. Уздык.

– Чык, җафа! – Конвой “табут”ның ишеген ачты: – Төш, контрик!

Озынлыгы өч, киңлеге ике метр чамасындагы камера. Тәрәзәсе юк, җир астында ул. Түшәмдә челтәр эчендә кечкенә бер лампочка яна. Цемент идәнгә беркетелгән карават. Аның өстендә – киез. Сары одеял, ап-ак җәймә. Ак тышлы мендәр. Аптырап калдым. Сигез ай буе Пләтән төрмәсендә тыгыз камераның идәнендә ятарга урын таба алмый күп төннәрне ишек төбендә яки параша өстендә калгып үткәргән тоткынга бу урын-җир оҗмах көрсие булып күренде. Караватка утырдым. Тордым. Тагын утырдым, сузылып ятып карадым – нинди рәхәт. Бер кеше кысмый-этми, сүгенми, теләгәнчә сузыл...

Йозак шалтырады. Ишек ачылды. Надзиратель белән бергә камерага ак халат кигән берәү керде. Врач! Ялгыштым, халатлының кулында чәч алу машинкасы. Сигез ай буена бритва күрмәгән сакал-мыек, гәрчә үзем күрмәсәм дә, бер ел мәгарәдә ятып чыккан Әбүгалисинаныкыннан калышырлык түгел иде могаен.

Сакал-мыекны алдырып, җиңеләеп, кәефләнеп утыра гына идем, тагын ишек ачылды.

– Чык! – дип ымлады надзиратель, матур гына яшь егет. Могаен, әле күптән түгел генә эчке гаскәр сафына алынган солдат.

Ярым караңгы коридор буенча барып сулга борылдым – ачык ишектән кердем. Душ. Тагын рәхәт: сигез айда беренче тапкыр җылы су белән сабынлап юындым. Бер кат тирем кубып төште ахрысы. Камерага кайтсам, тумбочкада ике җамаяк. Берсендә итле токмач, икенчесендә – бәрәңге боламыгы белән ике зур котлет йомарламы. Ул гынамы. Күзләремә ышанмыйм, бармакларым белән капшап карадым – өч папирос! Ну, нинди җәннәт!

Ниһәят, сигез ай дигәндә кырынып, юынып, этешмичә-төртешмичә, сүгенмичә таза урын-җир өстенә утырып чиста эмаль савыттан ашый башладым. Токмачлы шулпа шундый тәмле, телеңне йотарсың Әни мәрхүмә шулай тәмле итеп пешерә иде токмачлы ашны. Аштан соң бер папиросны кабыздым. Билгеле инде, монда утырган тоткынга шырпы хәтле шырпыны ышанып бирә алмыйлар. Тимер ишекнең форточкасын шакыдым, коридордагы надзиратель “күз”не ачып карады да, кулымдагы папиросны күргәч, ни гаҗәп, бер дә ачуланмыйча йозакны, ишекне ачты һәм шырпы сызды. Бу да беренче тапкыр. Әче тәмле зәңгәр төтенне суырган саен җаным рәхәтләнә, башым әйләнә. Нинди рәхәт! Кайгы дигәннең әсәре дә калмады. Могаен, мине иреккә чыгарырга әзерлиләрдер.

Тәмәкене тартып бетереп, төпчеген парашага ташладым да, чишенеп караватка яттым – бер рәхәтләнеп йоклыйм әле. Мондый йомшак иркен урынга да ятасы бар икән!

Күзләрем эленеп кенә бара иде, шалтыр-шолтыр ишек ачылды һәм шунда ук надзирательнең ачулы тавышы колакны кисте:

– Тор!

Аптырап аягүрә басарга өлгермәдем, камерага хәрби киемдә ике кеше атлады. Алдагысы ишеккә көчкә сыеп, кысылып, бөкрәеп керде. Мәһәбәт. Камера тап-тар булып калды. Шинеленең петлицаларында икешәр ромб. Арттагысы аның култык астыннан гына. Петлицаларында шакмаклар.

– Мин – хәрби прокурор, – диде ромблы ир калын тавыш белән миңа ачулы төбәлеп. – Жалоба бармы?

– Мин үземнең нигә монда булуымны төшенмим, – дидем исемне җыеп.

– Капитан, сез аңа гаепләү кәгазен бирегез, – диде прокурор артта папка күтәреп торган ябык кешегә кырын карап. Теге папкадан бер бит кәгазь алып миңа сузды. Прокурор ишеккә атлады һәм инде миңа бөтенләй карамыйча гөрелдәде: – Укы! Нигә утыруыңны төшенерсең.

Ишек шыгырдап, чинап ябылды.

Мин бер генә табак кәгазь дип уйлаган идем – монда машинкада интервалсыз басылган өч битле гаепләү акты. Укый башлауга чәчләрем үрә торды.

“...Контрреволюцион милләтче оешманың актив члены. Оешма совет хөкүмәтен җимереп Бөек Туран дәүләте төзергә әзерлек алып барган. Мәкерле максатларына ирешү өчен бу явыз милләтчеләр партия җитәкчеләрен, беренче чиратта иптәш Сталинны физик юк итәргә план корганнар. Шушы явыз ниятне тормышка ашыру юлында оешманың актив агзасы Салахов Ибраһим Низамович яшь язучылар, студентлар арасында контрреволюцион үгет җәелдергән...” һәм башкалар.

Ахырда – статья, пунктлар.

“Явыз ниятләрен, контрреволюцион эшләрен өстенә алмаса да, студент Алмакаевның күрсәтүләре белән аның җинәятләре исбат ителә һәм ул РСФСР Җинәят кодексының илле сигезенче статьясы нигезендә гаепләнә.”

Бу ни бу? Һич төшенә алмыйм. Куркыныч төшме әллә?..

Төн буена камерада арлы-бирле йөреп чыктым. Йоклау түгел утырып тора алмыйм. Йөрәк ярсый, сызлый, сыгыла.

Бу нинди хаксызлык?

Кайда, кайда син, дөреслек?!

Камера караңгылана. Соры таш стеналар чайкалып өстемә авып килгәндәй була. Мин сикереп торып тимер ишеккә ябешәм. “Күз” ачыла, кан сауган бәбәк карый һәм ачулы тавыш:

– Ишектән кит! – дип боера.

Әлсерәп, хәлсезләнеп караватка килеп егылам.

Мин нигә бу тынчу камерада? Хәзер бит май уртасы, тәбигатьнең иң гүзәл чагы. Күкчәтау даласы хәзер шау чәчәктәдер. Ә мин? Кинәт бит алмаларым көеп китте, кайнар яшь коела.

“Син – хиянәтче! Халык дошманы! Син туган илеңә хиянәт кылган өчен каты җазаланырга тиеш! Сине үлем җазасы көтә...”

Бу коточкыч авазлардан колагым тона, йөрәгем сулкылдый. Соңгы көчемне җыеп күтәреләм һәм акылдан шашкан кебек кычкырам:

– Ялган! Ял-ган! Мин һичбер вакытта да, һичбер вакытта да туган илемә хиянәт итмәдем! Хиянәт итмәдем, ишетә-сез-ме...

Хәлсезләнеп цемент идәнгә егылдым.

Шалтырап камера ишеге ачылды. Бары тик озак вакыт төрмәдә утырган арестантларга гына хас бер сизенү-куркыну белән сикереп тордым. Күзләрем әле ачылмаган.

– Чык! – Уянып киттем. Күзләремдәге томан таралды. Надзиратель – камерада. Ишек төбендә – тагын ике яшь солдат.

– Нәрсә катып калдың, атла!

Ниһәят исемә килеп, камерадан коридорга чыктым.

Бер конвоир алга чыкты, икенчесе артта.

– Атла!

Атлыйм. Тар гына коридор. Бер якта – тимер ишекләр, икенче якта – таш стена.

– Уңга борыл!

Борылдым. Тар гына таш баскыч өскә күтәрелә.

– Алга, марш!

Тагын борылдык, тагын күтәрелдек.

– Туры алга!

– Тирә-якка каранмаска! Тавышланмаска!

Нәрсәгәдер сөртендем. Шундук мәсхәрәле тавыш:

– Корсаклы хатын, тизрәк!

Бер-ике борылып күтәрелгәч, озыннан-озынга сузылган коридорга чыктык. Идәндә – йомшак палас.

Коридорның ике ягында ниндидер кечкенә-кечкенә ишекләр, могаен, кием шкафлары. Алдан барган конвоир кинәт туктап шул ишекләрнең берсен ачты.

– Кер!

Мин бу сүзгә төшенеп тә җитмәдем, артымнан килгән конвоир кулындагы мылтыгының приклады белән этеп җибәрде. Мин сөртенеп шкаф эченә кердем. Ишек ябылды. Бу ни бу? Табутмы? Ләхетме?

Нигә әле мине монда яптылар? Нишләтмәкче булалар? Чү! Янымдагы икенче әрҗәнең ишеге ачылды. “Чык!” диделәр. Димәк, анда да минем төсле бер мәхбүс камалган булган. Ишек ябылды. “Атла!” Берничә дагалы итек дык-дык китеп барды. Ниһәят, ярты елга якын төрмәдә әүмәкләнгән тоткынның зиһене ачылды, бу “тыз-быз”ның хикмәтенә төшенә башладым ахрысы. Коридорның ике ягы буйлап тезелеп киткән бу ишекләр кием шкафларыныкы түгел – яшерен тукталгычлар. Коридорның ике башыннан арлы-бирле йөртелә торган тоткыннар үзара очрашмасын, күрешмәсен өчен берсе узып киткәнче икенчесен шушы әрҗә-табутка ябып торалар икән. Үзенә күрә “мини-камера”.

– Чык! Алга атла!

Ярым караңгы коридор буенча дүрт-биш адым үтәргә өлгермәдем, тагын әмер:

– Тукта!

Каршыда ике кеше биеклегендәге өлгеләп эшләнгән, ак буяуга буялган куш ишек. Алдан барган конвоир аларны ачып җибәрде.

– Кер!

Бусагадан атлауга, күзләрем чагылып, чайкалып киттем – егыла яздым. Ишек яңагына тотынып калдым.

– Тизрәк!

Бик зур бүлмә. Ике якта өчәрдән – дәү-дәү алты тәрәзә. Күтәрелеп килгән язгы кояш әнә шул тәрәзәләрдән бүлмәгә үрелгән.

– Нәрсә катып калдың, атла! Атла!

Күзләремне кулларым белән уа-уа атладым.

– Тукта!

Алдымда – кызыл постау ябылган өстәл. Кояш нурларында ул янып-ялкынланып торган учак булып чагылды. Аның артында өч кеше утыра. Өчесе дә хәрби киемнән. Әле “энәдән генә төшкән”, хаки төсендәге постау гимнастеркалар. Яка кыекларындагы петлицаларда – очкынланып торган ромблар. Димәк, иң югары чиннар. Уртадагысы юан, гимнастеркасына көчкә сыеп тора. Кара сакал. Пеләш баш. Ике яктагылары гәүдәгә кечерәк, ябыграк. Сакал-мыек пөхтәләп кырылган. Уң яктагысы җирән чәчле. Сул яктагысының чәче сүс сыман – дулкынланып тора. Өчесе дә алларында өелеп торган папкаларны актаралар. Күз кабаклары төшкән, йөзләре суык.

– Конвой, коридорга! – диде кинәт калын бас белән уртада утыручы пеләш башлы юаны, алдындагы бер папканы ачып-ябып.

Мине камерадан бу якты бүлмәгә алып килгән конвоирлар ялт борылып чыгып та киттеләр. Ишек ябылды.

– Гаепләү кәгазен алдыгызмы?

Төксе эндәшү. Кайсысы сорады, аптыраудан абайламый да калдым. Алай да җавап бирергә ашыктым.

– Мин халык дошманы түгел, бервакытта да...

– Җитәр!

Әйтерсең лә кылыч белән чаптылар, аңгы-миңге булып киттем.

– Кара, кара, – уртада утырган хәрбинең кара сакалы сикереп китте, тавышы гасабиланды, – син әле суд алдында да җинәятче булуыңны танырга теләмисең!

– Мин...

– Молчать!

Өстәлдәге кыңгырау чыңлап китте. Күз алларым караңгыланды.

– Судка нинди үтенечегез бар?

Тагын ачулы бас. Уянып киттем. Суд! Язмышымның соңгы күпере. Я ирек. Я зиндан. Хәзер менә шушында, шушы мизгелдә бөтен киләчәгем хәл ителәчәк. Димәк, ашыгырга! Акылны, зиһенне җыярга. Һәм үземнең гонаһсыз булуымны, ялгышлык белән генә кулга алынуымны сөйләргә. Яла белән чын җинәятне аерырлар һәм гадел хөкем чыгарырлар. Шулай булгач, барысын да, барысын да яшермичә әйтергә – тикшерүченең кыйнауларын, уйдырма документларга кул куйдырырга тырышуларын, ялган шаһитлар китерүләрен... Үземнең балта остасы малае булуымны. Пионерда, комсомолда, партия сафларында тәрбияләнүемне, барлык иҗатымны совет иленә багышлавымны...

– Соңгы тапкыр сорыйм: судка үтенечегез бармы?

– Мин... мин... – Нигәдер калтыранам. Тешем тешкә сугыла. – Мин... гаеп-гаепле тү-гел... Мин... Совет...

– Җитәр! – Калын бас башыма тукмак белән ордымыни, тагын күз алларым караңгыланды. Соңгы тапкыр сорыйм: җинәятегезне таныйсызмы?

– Мин... Мин... гаеп-сез...

– Конвой! – Бүлмә калтыранып китте. Ишек ачылды. Аяк адымнары. – Алып китегез.

Уртадагы юан хәрби кеше кулындагы папканы – минем “гамәл дәфтәрен” сулга ташлады.

Ике конвоир ике кулымнан алып, борып-кысып ишеккә таба эттеләр.

– Тиз! Тиз!

Мине коридорга алып чыгып тагын теге табутка яптылар. Әллә нәрсә булды – хәлем китте. Ярый әле ишек ябык, кысып тора. Зиһенем таралды. Уйның очын-очка бәйли алмыйм. Бу ни? Чыннан да, шул суд дигәннәре... Хәрби коллегия дигәннәре шушымы? Мин бит судта сорашырлар, аз булса да сүзләремә дә колак салырлар, хакыйкатьне ачарга тырышырлар дип өметләнгән идем ләбаса.

– Чык!

Ишек ачылып китте.

Мине тагын теге якты бүлмәгә – суд залына китереп, кызыл постау ябылган зур өстәл алдына – салкын, чытык йөзле хәрбиләр каршына бастырдылар. Конвоирлар ашыгып чыгып киттеләр. Шундук өстәл артындагылар аягүрә басып кадалып калдылар. Уртадагы хәрби кеше алдында яткан кәгазьне үрелеп алды да, боз төсле салкын бас белән, сүзне сүзгә бәреп, ашыгып укый башлады:

– “СССР Югары суды Хәрби коллегиясенең күчмә сессиясе, председатель..., агзалар... (исем-фамилияләре хәтеремдә калмаган – башта алар кайгысы идемени!) составында Совет Социалистик Республикалар Союзы исеменнән...

Тезеп китте – аяз көндә боз явамыни! Ә ачык форточкадан тынлы оркестр тавышы ишетелә. Танго. Салмак. Тыныч. Әйтерсең лә кичке йомшак җилдә назлы чайкалучы диңгез йомшак кына ярларга сугыла. Күңелне, хәттә бөтен тәнне иркәләүче сихри музыка. Мин бу тылсымлы моң астында Зәйтүнә белән онытылып-сөенеп әйләнергә бик ярата идем бит.

Каршыда – бакча. Бу сихри музыка шуннан агыла. Могаен бүген ял көне – кордашлар илаһи моң астында берсен-берсе кочып гамьсез тирбәләләрдер. Гүзәл танго! Иркәләүче, назлы ритмнар! Анда минем кордашларым. Нигә мин алар белән бергә рәхәт диңгезендә тирбәлмим? Нигә?!

Музыка тынды.

Мин айнып киттем. Ә суд рәисе һаман борынын тарта-тарта укый: “...илле сигезенче статьяның беренче, җиденче, сигезенче, унынчы, унберенче, унҗиденче пунктлары буенча гаепләнеп, ун ел аерым режимдагы төрмәгә ябылу һәм, төрмә срогы тулганнан соң, биш елга барлык гражданлык хокукларыннан мәхрүм калдыруга хөкем ителә”.

Алла йортында

1

Судтан соң мине икенче төрмә каршындагы кызыл чиркәүгә күчерделәр. Ни өчен чиркәүгә, диярсез. Шәһәрнең барлык төрмәләре тоткыннар белән лык тулган. Тоткыннарның шактыен атарга хөкем итәләр. Төрмә ишегалдындагы баганага беркетелгән “кара табак” – радио бертуктаусыз сәфәр юнәлешләрен игълан итә:

– Котласка! Ак диңгез каналына! Норильскига!

– Соловкига! Тайшет-Абакан юлына!.. Колымага!

Шул тарафларга Казаннан эшелоннар, баржалар, Столыпин вагоннары агыла.

Шулай да шәһәр төрмәләрендә халык дошманнарына урын җитешми. Ә Кремль астындагы икенче төрмәнең нәкъ каршында, урам аркылы гына чиркәү бар. Стеналары колач җитмәс калын, идәннәре, ишекләре тимердән, тәрәзәләре шулай ук тимер рәшәткәле. Әйтерсең лә ходай үзе әзерләп куйган!

Тоткыннарның бер бригадасы атна-ун көн эчендә бу чиркәүне такта киртә белән әйләндереп, койма өстеннән чәнечкеле тимерчыбыклар сузып, чат-чатка биек манаралар утыртып бирә.

Төрмә башлыгы, надзирательләр, бер взвод конвой – яңа төрмә әзер. Рәхим итегез!

Менә шушы өр-яңа төрмәнең – кызыл чиркәүнең авыр тимер ишекләре шыгырдап-чинап ачылгач, “алла йорты”на беренче атлап кергәндә, хайран калдым.

Йа ходай, бу нинди мәхшәр!

Ыгы-зыгы, шау-шу. Камера түгел, ниндидер зур ярминкә! Кайдан бу хәтле халык?

– Кара әле, Ибраһим, бу синме?

Кемдер җилкәмә төртте. Таныш тавыш. Борылдым. Кочаклаштык. Бик озак бер-беребездән аерыла алмыйбыз.

– Кара, бу синме, Сөббухмы?

– Ә мин сине атканнардыр дип уйлаган идем.

Сөякләр чытырдый...

– Әлегә без исән! Исән!!!

– Әйдә, аулаграк җиргә барыйк әле, мин сиңа бер нәрсә сөйлим, – дип, Сөббух мине алтарьга таба алып китте. Кайда монда аулаграк урын – һәр җирдә кырмыска оясы. Шулай да түрдәге бер почмакка чүктек.

– Судтан соң мине подвалга алып төштеләр дә, зур гына бер камерага керттеләр, – дип Сөббух пышылдап кына сөйли башлады. – Исем китте. Безнең обком секретарьлары, наркомнар барысы да шунда.

– Беренче секретарь да бармы?

– Ул да, Лепа да, Разумов та. Безнең Ләбиб, Фатих ага Казанлы, Шамил Усманов, тагын әллә кемнәр. Мин каушап калдым. Кайсы елый, кайсы: “Бу нинди хаксызлык, Сталинга, Сталинга язам”, – дип кычкыра. Ләбиб йөгереп килеп мине кочаклап балавыз сыга башлады: “Сөббух, җанкисәгем, сине дә атарга хөкем иттеләрме?” – ди. Ул арада камераның ишеге ачылды да, мине киредән тартып алдылар...

Даң-доң! Даң-доң!

Кызыл чиркәүнең бу чаңы бүген инде гыйбәдәткә түгел, тоткыннар качмаганнармы, асылынып үлмәгәннәрме икәнен белер өчен кичке барлауга – сафка тезелергә куша. Кыямәт көнемени, чиркәү эченең өсте-астына килде. Ыгы-зыгы, шау-шу, сүгенү, акыру, елау. Ул арада шалдыр-шолдыр ишекләр ачылды – унлап надзиратель һәм бозау хәтле өч эт ишелеп керде. Тоткыннарны күрүгә, этләр тагын да ярсып-үрсәләнеп өрә башладылар. Якыннанрак узган берничә мәхбүснең җиңнәрен-балакларын да талап алдылар.

– Җитәр, шау-шуны бетерегез! – Конвой башлыгы, бар тавышына кычкырып җикеренү өстенә, үтемлерәк булсын өчен ахры, нәкъ блатнойларча өч-дүрт катлы итеп сүгенеп тә куйды.

Йөзәр-йөзәрдән биш сафка тезелдек. Надзирательләр һәр сафны икешәр-өчәр тапкыр санап чыктылар, аннары сәндерәләргә менеп, барлык хәзинәләрне туздырдылар – берничә капчыктан карта, энә, биш тиенлек бакыр акчадан кисеп, шомартып эшләнгән бритва, көзге кебек чүп-чарны казып чыгардылар. Конвой башлыгы:

– Төрмә тәртибен бозган өчен иртәгә барыгызны да прогулкадан мәхрүм итәм. Әгәр дә кәгазь-карандаш табылса, карцер режимына куям! – дип каты гына кисәтте һәм тагын бер кат сүгенде дә, командасын алып чыгып китте. Этләр өрүне онытып алдан атылдылар, күрәсең, камерадагы һава аларга ошамады. Чиркәү кинәт чайкалып киткәндәй булды – биш йөз мәхбүс берьюлы кузгалып, һәркайсы алданрак урын алып калырга тырышып, сәкеләргә үрмәләде. Тагын ыгы-зыгы, сүгенү, этү-төртү китте. Ул арада берәүне бишенче кат сәндерәдән атып та бәрделәр. Тимер идәнгә кан җәелде.

Ишек ачылды. Тагын этләр, надзирательләр...

Теге мәетне алып чыгып, бераз шау-шу тынгач, Сөббух минем янга килеп:

– Ә без кая ятарбыз икән? – диде.

Чиркәүне йөреп чыктык, бер буш урын юк.

– Әйдә, булмаса, сәке астына – идәнгә ятыйк! Салкынчарак та булыр.

Сөббухның биштәрендә бер җәймә кисәге дә бар икән. Мүкәләп сәке астына кердек тә, җәймәне җәеп, икәү янәшә яттык. Инде ике-өч көн рәтләп йокламаганлыктан, ятуга күзләр-керфекләр бәйләнә башлады. Әммә Сөббух та, мин дә йоклап китә алмыйбыз, арлы-бирле әйләнәбез. Өстәге сәкедән нәрсәдер ком төсле шыбыр-шыбыр коела. Бөтен тән кызышып кычыта.

– Син йоклыйсыңмы?

– Кайда йоклау, әллә нәрсә чеметә.

– Мин дә чыдый алмыйм. Кашысаң нәрсәдер сытыла. Кулдан сасы ис килә.

– Юк, булмас, әйдә ишек төбенә барып бераз утырыйк.

– Синдә тартырга юкмы?

– Мин суд алдыннан бирелгән папиросның берсен кесәгә төреп салган идем.

– Булдыргансың!

Сәке астыннан үрмәләп чыгып җәймәбезне тартып алсак – исебез китте. Ул кып-кызыл төскә кергән! Сәкедән ком түгел, кандала коелган икән. Менә нәрсә безне йоклатмаган.

Камера гырылдый, мышный, сүгенә, саташа. Ә без Сөббух белән икәү параша төбендә утырып икебезгә бер папиросны төтәтәбез. Шулай да монда япа-ялгыз камерада ятуга караганда күңеллерәк.

Кемнәр генә юк, ниләр генә эшләмиләр бу гыйбәдәтхәнәдә.

Алтарь почмагындагы сәке-сәндерәләрнең иң түбәнгесенә җирән чәчләре иңнәренә хәтле төшеп торган бер поп тезләнгән дә, Гайса пәйгамбәрнең тәрегә кадакланган сүрәтенә карап бертуктаусыз чукына, ял-чәчләре әле бер, әле икенче якка чайкала. Сөйләүләренә караганда, поп ял-чәчләрен кырдырмас өчен әллә никадәр җафалар чиккән – кыйналган, атнадан артык карцерда утырган. Әммә чәчен алдырырга бирмәгән. Иртәгә ул этапка озатылачак ди. Хәзер менә ихлас чукынып, Гайсадан озын-озак юлга көч-мәдәт ялвара, күрәсең.

Язмышның мыскыллап көлүеме, нәкъ менә шул поп чукынып яткан сәке өстендәге сәндерәдә ап-ак сакаллы бер татар карты тастымалын намазлык итеп җәеп утырган да, кулларын күкрәгенә кушырып, күзләрен йома төшеп – бу донъя шау-шуыннан китеп – пышылдап кына дога укый, ара-тирә сәҗдәгә китә. Ә алар өстендәге сәкедә бер төркем күлмәк-ыштансыз тоткын акырып-бакырып карта суга. Киемнәр оттырылган инде, чиратта – ун-унбиш көн алдан биреләчәк паек, баландалар... Ә каршыдагы бер сәкедә карт партизан үзенең гражданнар сугышындагы маҗараларын сөйли. Берәүләр йоклый, икенчеләр елый, өченчеләр тыела алмый көлә. Кайсы акылдан язган – һич төшенерлек түгел.

Алтарь каршындагы мәйданда алыш-биреш, сәүдә. Ни генә сатмыйлар! Тәүлеккә бирелә торган биш йөз граммлы паек икмәк – “кибән башы” дисеңме, суынган арыш чумары – баланда дисеңме. Каяндыр шикәр, конфет, хәлвә кебек ләззәтле нигъмәтләр дә тапканнар. Тәмәке, папирос – берәмләп, учлап, төремләп – җаның ниндиен тели. Монда күлмәк-ыштан-гимнастерка, итек-ботинка, оек, тәмәке янчыгы кебек кирәк-яраклар да алырга була. Бу базарның баһа нигезе доллар да түгел, фунт-стерлинг та түгел, сум да түгел. Төп үлчәү – паек. Бер паек, ярты паек, чирек паек... Менә шулай сатулашалар һәм шушы бәягә алыш-биреш ясыйлар.

Тәрәзәгә якынрак төштә – көнкүреш хезмәте күрсәтүчеләр: ямаучылар, тегүчеләр, итекчеләр. Хәттә монда бер төрем тәмәкегә сакал-мыегыңны кырып, яшәртеп җибәрәләр.

Монда үтенеч язып бирүче адвокатлар да, законны яттан белүче прокурорлар да бар.

Җырчылар, биючеләр, таракта уйнаучы музыкантлар...

Соңгылары – һәвәскәр артистлар күбрәк түрдәге иң киң, иң якты сәке тирәсендә әйләнә. Чөнки монда камераның патшасы – староста ята. Урта буйлы, тыгыз бәдәнле, кап-кара сакаллы, тузган бөдрә чәчле чегән – ат карагы. Унбиш елны алган. Төрмә түрәләренең таянычы. Ул монда хуҗа – теләсә хөкем итә: яткызып суктыра яки туйганчы икмәк, баланда белән сыйлый ала. Старостага аш-суны ашхәнәдән аерым савытта, капкачлы кечерәк җамаякта китерәләр.

2

Сагыну!

Татлы да, ачы да син, сагышлы сагыну. Синнән качам, сине онытырга тырышам. Әммә... Әммә үзем тагын-тагын кочагыңа – кайнар, назлы, гөләп куагы төсле гүзәл, чәнечкеле кочагыңа омтылам. Көнбагыш чәчәге төсле сокландыргыч син, сары сагыну. Синдә кояш чаткылары һәм әрем тәме. Сәкедән берәр арестант төшеп, урыны бушады исә, мин тиз генә аның урынына менеп ятам да, пальтом белән томаланып, уранып, күзләремне йомам. Биш йөз тоткынлы камерада болай да тынчу. Уранып яткач тын кысыла, сулыш ала алмый башлыйм, шабыр тиргә батам. Алай да битемне ачмыйм. Уранып яткач тыныч: камера, андагы ыгы-зыгы ераклаша, югала, үземне кеше юк, аулак бер җирдә хис итәм. Рәхәт, тылсымлы бер донъяга күчәм һәм сине күз алдыма китерәм.

 

...Исәнме, Зәйтүнә! Я, сөйлә әле, зачетлар ничек бара? “Койрыклар” юкмы? Хәзер бит институтта “урак өсте”, курстан курска күчүне хәл итә торган язгы зачетлар. Менә бит, борынгы тарихтан, истматтан, диаматтан былтыргы шикелле үзем генә булышкан булыр идем дә, жәл, көтмәгәндә хәлләрем болай булып китте. Ә шулай да, өметсез шайтан диләр бит, бу караңгы төн мәңгелек булмас әле.

Хәтерлисеңме, Зәйтүн гөлем, былтыр язгы зачетларга ничек әзерләнгән идек икебез? Һаман әле минем күз алдымда.

...Ботакларын киң җәйгән нәфис алма агачлары, мәһәбәт юкәләр шау чәчәктә. Хуш ис! Ә без шул агачлар күләгәсендә – йомшак чирәмдә бер кочак китапларны, конспектларны чәчеп ташлап, аунап укыйбыз, укыйбыз. Башлар томалана башлый – сугышып китәбез. Кыйнашабыз.

– Җитәр! Әнә, кулым кара көеп чыкты! – дип үпкәләп, елаган булып, китә башлыйсың. Мин йөгереп барып кочаклыйм һәм кайнар иренеңә үреләм. Әле менә хәзер дә аның сихерле-дәртләндерүче тәме иреннәремдә... Аннан култыклашып, көлешә-көлешә аллеяда йөрибез. Яр астында куаклыкта яшеренеп утырган энҗе таҗлы миләүшә чәчәге табып бирәм – күкрәгеңә кадыйм. Хуш ис – әйтерсең лә иң нәфис, иң кыйммәтле Париж хушбуе ягынасың.

Төшкене ашап кайткач тагын юкәләр астына киләбез. Кояш инде бая без яткан җирне кыздыра башлаган, төньякка, яр астына күчеп, сузылып ятабыз да, иртәнчәк укыган китаплар буенча бер-беребезгә сораулар бирә башлыйбыз. Алай күңелле, китап-конспект укыгандагы сыман ялыкмыйсың – хәтердә дә озаграк саклана. Зачетны да алдан бирәбез. Билгеләр дә иң югары. Башка студентлар безгә соклана, кайберәүләре хәттә көнләшә дә иде бит, әйеме? Бигрәк тә Фазыл. Ул гел безнең тирәдә чуала, әйтерсең паркның башка җирендә аңа урын юк. Берәр сәбәп табып яныбызга килә – “ашка таракан булып төшә”. Я китабы юк, имеш, я конспекты югалган. Үзе һаман турсайган була. Ышанасыңмы, Зәйтүнә, менә шул дус булып йөргән Фазыл, турсаеп кына калмаган, өстемнән донослар да язып торган. Чын, чын! Кулъязмаларын, әләк хатларын үз күзләрем белән күрдем. Аның кулын әллә кайдан таныйм – кәкре-бөкре шайтан таяклары. Тикшерүче күрсәтте. Нәрсәләр язган бит әле, имеш, мин контрреволюцион оешмада член булганмын. Имеш, аны да шул оешмага керергә өндәгәнмен! Менә бит нинди җаһил!

Ничек инде донъяда юкны язарга, үзеңнең иптәшеңә яла ягарга кирәк? Оятсыз. Воҗдансыз! Могаен, анда воҗдан булмаган да. Менә ул ни өчен турсайган, кара көеп йөргән. Син, Зәйтүнә, аның белән сөйләшмә. Ул хаин! Ышанма! Их, жәл, син бит хәзер бу сүзләремне ишетә алмыйсың. Ә шулай да... Шулай да тоярсың, сизәрсең. Бер-берсен бик-бик яраткан кешеләрнең йөрәкләре бер ритмда тибә, бер-берсенең күңел авазларын ерактан да ишетәләр икән ди бөек Фирдәүси үзенең робагыйларында. Могаен, син дә ишетерсең бу кисәтүче, сине бәлә-казадан сакларга тырышучы авазымны. Ишетерсең бит?!

Их, белсәң иде, шундый-шундый сагындым үзеңне, бәгырьләрем өзелә.

Сызла, сызла, сызла күңелем!

Сызла бер туктамыйча,

Сызла айлар, сызла еллар,

Сызла төн йокламыйча! –

дип, Сәгыйть Рәмиевнең сагышлы юлларын кабатлыйм.

Ә син, Зәйтүнә? Син дә сагынасыңмы мине? Әллә? Юк, юк! Әйттем исә кайттым – әлгаязе билләһи. Без бит ахирәт дуслар, ахирәт җаннар...

– Даң-доң! Дан-доң!

Чиркәү диварлары барлык аллалары, фирештәләре, изгеләре белән чайкалып китте. Минем дә иң кыйммәтле, иң изге уйларым челпәрәмә килделәр. Ыгы-зыгы, шау-шу.

Биш йөз мәхбүс берьюлы сәке, сәндерәләреннән чуен плитә идәнгә сикерделәр. Мин дә.

Барлаудан соң түрдәге сәкеләрнең берсе астына чүктем дә – монда ишек төбе – параша янындагы кебек мәхшәр түгел, тынычрак – тагын уйланып бетмәгән уйларымны очларга тотындым.

– Бәй, син монда качкансың ич, эт белән эзләп тә таба алмассың. Чык әле, бер шигырь яздым, – дип, Сөббух мине тартып-йолкып үзе янына чыгарды. (Әрәм калды уйларым, кайдан тапты, хәерсез.) – Менә тыңла.

Исем китте – дүрт юллык кына шигырен укыды – тирә-як яктырып китте. Идел, аккош кебек ак пароходлар һәм җыр. Маяк яндыручы кызның көймәдәге җыры.

– Син, кара әле, миннән нигә качасың? – диде Сөббух шигырен укып бетергәч, миңа үпкәләп карап. Ялганлый алмыйм, серемне ачтым, Зәйтүнәне сагынуымны әйттем.

– Әйдә, бүген икәү параша чыгарыйк. Бүгенге баш дежурный безнең авыл егете. Мин аннан Зәйтүнәне институтта телефон аша чакыртып, иртәгә күрешү оештыруын үтенермен, – диде Сөббух, бер дә көтмәгәндә мине канатландырып.

– Май кап! – дип сикереп тордым. – Әйдә, тизрәк старостага барыйк. Парашаны башкаларга биреп куймасын тагын!

3

Әйтерсең лә чиркәүнең барлык эреле-ваклы кыңгырауларын кактылар. Казан Кремле астындагы зур чиркәү – биш йөз тоткын утырган төрмә жу итте. Хәбәр яшен тизлеге белән телдән-телгә, сәкедән-сәндерәгә күчте.

– Күрешү!

– Очрашу рөхсәт иткәннәр.

Хайран калмаслык та түгел бит, бу чиркәү төрмәгә әйләнгәннән бирле мондый хәлнең һич булганы юк. Булуы да мөмкин түгел, чөнки бу камерада аеруча куркынычлы – илле сигезенче, илле тугызынчы статьялы арестантлар. Аларга нинди күрешү? Ә менә көтмәгәндә – хәбәр! Илле сигезенче статьялы мәхбүскә күрешү биргәннәр.

Бу сөенечле хәбәрне ишетүгә бөтен камера чират торып мине тәбрикләргә, үземне ничек тотарга, ничек сөйләшергә – очрашу вакытында нинди хәбәрләр алып калу кирәклеген өйрәтергә кереште! Хәттә берсе папирос кәгазе китереп бирде: “Бу кәгазьгә үзеңә кирәкле сүзләрне-үтенечеңне яз да, бармак арасына кыстыр. Күрешкәндә кызның кулын гадәттәгедән озаграк кыс, чәнчә бармагың белән учын кытыкла һәм кәгазеңне аның кулында калдыр”. Алдым. Яздым. Ятып калганчы атып кал. “Зәйтүнә, минем нахак гаепләнүем турында Сталин иптәшкә хат яз”. Кем белә, Сталинга барып җитсә, бәлки “Азат итәргә!” дигән фарман килер. Тик менә, каушап идәнгә – надзирательләр күзенә төшереп җибәрмәсәм генә ярар иде инде. Кәгазьне төкерекләп бармак арасына кыстырып йөри башладым – күнегергә кирәк.

– Беренче эшлисе эш, – диде камерадагы блатнойларның атаманы Папа Пий II, үзенең аеруча булдыклы, ышанычлы “мөрит”ләрен җыеп алып, – көзге һәм каләм [пәке]. Егетебезне тулысынча тәртипкә китерү хәҗәт.

Шундук бер төркем шыр ялангач “мөрит”ләр идәнгә утырып ике биш тиенлек бакырны эшкәртә башладылар. Бер бакыр тәңкәне чуен идәнгә ышкыйлар – ул көзге булачак. Икенче бакыр тәңкәне кисеп, шул ук идәнгә кайрый башладылар. Ул каләм (бритва) булачак. Ул арада әле кичә генә монда килеп эләккән бер “медвежатник” (фатир карагы) килеп, өстендәге өр-яңа күк сатин күлмәген салып бирде.

– Кыз алдында мескен күренмә!

Инде чалбар һәм итекләр кирәк иде. Армиядән киеп кайткан кыек сырлы күк тукымадан тегелгән галифе буй-буйга таралды да төште – бигрәк хәтәр туза икән. Ә итекләр кәвеш булып кына калганнар иде инде. Үрә бастырып куйганда балтырлар шешеп, сала алмагач, кунычларны телгәләгән идек. Бу якны да кайгыртучылар табылды.

– Карчыгам, бер дә кайгырма, – диде камера старостасы, кап-кара сакаллы, кара бөдрә чәчле чегән Роман (ат карагы!). Һәм шундук сәкегә утырып, аягындагы хром итекләрен салып миңа тоттырды. – Ки, минем төсле биеп китәрсең... Чалбар да жәл түгел, ләкин, үзең күрәсең, бу чалбарга син башың белән кереп чумасың. Әй, Петушок, – дип ул яныбыздан узып барган ярдәмчесен, минем чамалы блатной егетне туктатты һәм аны, ярминкәдә ат сайлаган сыман әйләндереп-тулгандырып карады да: – Күгәрченем, яле, сал чалбарыңны, – диде.

– Ә мин?.. – диде Петушок аптырап, – минем трусик та юк ич.

– Ярамаган тагын, монда кызлар юк, бераз җилләрсең.

Ул минем трусикны аңа бирде дә, кара постау чалбарны миңа кидерде һәм сакалын дерелдәтә-дерелдәтә көлде: – Менә, карчыгам, бөтенләй бүтән кошка охшадың.

– Даң-доң!

– Барлау!

Камерага һау-һаулап этләр, алар артыннан сакчы солдатлар керде.

Барлаудан соң Папа Пий IIнең шәхси чәчтарашы “Чикерткә” мине тулы тәртипкә китерә – сакал-мыекны кыра, чәчне кырка башлады.

Эш байтак озакка сузылды: бер-ике сыздырып алган саен “каләм”не идәнгә кайрарга туры килде, юкса битнең тиресен каезлый башлый. “Чикерткә”, дөресен әйтергә кирәк, хәленнән килгәнчә авырттырмыйча, шома итеп, төкләрне калдырмый кырырга тырышты һәм нигездә бу теләгенә иреште дә бугай. Биттә, борын астында әллә ни күзгә чекерәеп торган кылчыклар күренми. Минем кулда әле генә барлыкка килгән “көзге” – шоп-шома ялтырап торган биш тиенлек бакыр тәңкә. Аны эш барышын күреп, тикшереп тору өчен “Чикерткә” үзе бирде. Билгеле, биттә, ияк астында, муенда кәгазь өстенә кәгазь ябештерелгән “ямау”лар барлыкка килде. Әчетә, сызлый. Шулай да кыяфәт яхшы якка үзгәрде. “Ямау”лар иртәгәгә хәтле бөтәеп рәтләнер. Папа Пий II үзе килеп тикшереп, “Чикерткә”нең эшен яхшы дип тапты. Аннан соң староста, баш надзиратель белән сөйләшеп, бер чиләк су алдырды – ул кичләрен аяк-кулларын юып ята торган иде. Бу юлы да шул максат беләндер дип уйласам, мине чакырды:

– Карчыгам, кызың янына хуш исле булып бар, мә бер чиләк су: яхшылап юын.

Кемдер сабын белән мунчала да китерде. Суд алдыннан бер юындырганнар иде, шуннан бирле тән су күрмәгән. Юыну түгел, эчәргә дә җитми бит су.

Ә монда – мөлдерәмә тулы бер чиләк!

Кичке аш вакытында староста миңа үз “хәзинә”сеннән (аерым җамаяктан) өстәмә рәвештә бер өлеш баланда, бер өлеш галушки бирде. Ашап бетерүгә тагын бер сюрприз.

– Кил, карчыгам, монда, – ул үзе янында гына йоклата торган Петушокны куып төшерде дә, миңа шул урынны күрсәтте, – ят рәхәтләнеп, аяк сузып йокла, кыз белән күрешер алдыннан сине идәндә аунатып булмас.

Мин чиркәү түрендәге изге такта түшәккә менеп, аягымны сузып яттым...

4

Иртәнге баландадан соң киенү байтак вакытны алды. Старостага берсе дә ошамый. Имеш, итек кунычлары көзге кебек ялтырамый, чалбарда җыерчыклар. Күлмәкнең ике төймәсе юк икән... Мөритләр ярдәмендә барысын да рәткә китерергә туры килде. Староста мине әйләндереп-тулгандырып карады да, ниһәят: “Кунак кызы кебексең” – диде. – Бар, бар, кит, ишек янында бөтерел, сакчы чакыруга әзер тор! Юкса алар бер кычкырыр да, чыкмый дип ишекне ябып та куяр. Бар, бөгелмә, төз тор. Төрмәгә эләгүгә җебегән димәсен! Бар инде!”

Ишек янында әйләнәм, хәзер үк чакырмасалар гына ярар иде. Уйларым белән җыенып беткәнем юк. Юкса, төн буена да гел шул турыда уйлап чыктым бит. Ә шулай да әйтеп каласы сүзләр уйлаган саен өстәлә бара. Күрешүгә бары ун минут вакыт бирәләр. Менә шул ун минутта сигез ай буе җыелган бөтен уйларны, сагынуымны, сагышымны – барысын-барысын да әйтеп бетерергә кирәк. Юк, алай ярамый. Хисләр соңыннан. Иң элек менә бу бармак арасындагыны озатырга. Тукта, төшеп калмаганмы үзе? Юк, төшмәгән әле, бар. Кая, төкерекләп ябештерим, ашыкканда шуып төшеп кала күрмәсен, тфү-тфү. Аннан өс-башны кайгырту кирәк бит. Радиодан, “Кызыл яшьләр”, “Яшь ленинчы” газеталарыннан аласы гонорарлар бар иде, шуларны алырга дежурный алдында Зәйтүнә исеменә доверенность язармын. Бәлки, менә шушы доверенность язган арада язуны да бирергә? Алай уңайлырак булмасмы? Менә шул гонорарларга Зәйтүнә Печән базарыннан ботинкалар, костюм-чалбар, эчке киемнәр алсын. Тагын нәрсә? Ә-ә, башка фуражка да кирәк бит әле... Тагын нәрсә? Әйе, бер-ике передача да китерсен – ашамлыклар һәм тәмәке. Тәмәке күбрәк кирәк. Камерадагы иптәшләрне аз булса да сыйларга. Менә бит алар мине ничек ялт итеп киендерделәр. Бәйрәм ашы – кара-каршы. Аннары әле бит институт хәлләрен сорашмадым. Хатип Госмановның хәле ничек? Аны кулга алмадылар микән? Тагын нәрсә турында? Күкчәтаудан, әтиләрдән хат юк микән?

Йозакны шалтыраталар – ачалар!

Тукта, иң алдан нәрсәне әйтергә булдым әле? Әй, шайтан алгыры, онытып та өлгердем бит, ә! Хат! Хат!

Ишек ачылуга, дежурный йөгереп керде дә, мине этеп җибәрде:

– Кит моннан. Тыңлагыз, фамилиясе аталганнар әйберләрен алып ишек алдына! Староста! Монда кил, билге ясап тор.

– Иванов Иван Петрович!

– Мин!

– Рамазанов Сабир!

– Мин. – Уртадагы сәкедән сары сакаллы бер карт төште, капчыгы балкага кысылып калды, ала алмый.

– Чык! Нәрсә корсаклы хатын төсле тулганасың?

Мин капчыкны ычкындырып җибәрдем. Карт ишеккә йөгерде.

– Базарбаев Аманбай.

Моны ишетүгә, башым әйләнеп китте. Аманбайдан – тагын бер якын дустан аерылдым бит. Кая алып китәләр инде аны? Янә бер очрашырбыз микән?

– Джапаридзе...

– Хәсәнов...

Камерадан ике йөз иллеләп тоткынны этапка алдылар. Әйтүләренә караганда Норильскига. Аннан каршыдагы – Кремль астындагы икенче төрмәдән тагын ике йөз иллеләп мәхбүсне безнең камерага китерделәр. Китте ыгы-зыгы, урын өчен талашу-сугышу. Ярый әле староста мине онытмады. Түрдәге икенче кат сәкедән урын бирде.

Ә күрешү?

Мондый мәхшәрдә нинди күрешү булсын ди. Юкка гына җилкендем. Инде менә нишләргә дә белмим. Киемнәрне салып хуҗаларына тапшырырга кирәк.

– Ба-лан-да!

Кизү торучы унбашылар ишек төбенә җыелды. Ишек ачылды. Ике колагыннан ике мәхбүс күтәргән кисмәкләр камерага керә башлады. Әче кәбестә исе борынны ярып китте. Безнең унлыкка да миски килде. Мин дә консерва банкамны алып чиратка бастым.

– Салахов, – ишеккә!

Банкам кулымнан төшеп китте.

– Күрешү вакыты биш минут. Очрашуга килгән кешеләргә якынлашырга, кул бирергә ярамый. Һичбер нәрсә алырга, бирергә рөхсәт юк. Бары минем аркылы. Политика турында сөйләшергә ярамый. Төшендеңме?

– Төшендем.

– Атла!

Кузгалдым – тез буыннарым калтырый. Йа алла, өнемме, төшемме? Чыннан да, хәзер мин аны... күрерменме? Зәйтүнә! Нихәтле әйтелмәгән сүзләр, хисләр... йөрәктә. Шуңа ахры, ул дөп-дөп итә. Юк, юк, каушамыйм. Каушама, күңелем! Син, син бәхетле. Ул, ул саф мәхәббәт, керсез-изге мәхәббәт бу ишек артында бит. Ул, могаен, минем кочагыма ташланыр. Аңа аны эшләмә, моны эшлә дип кисәтүче надзиратель юк бит...

Ишек ачылып китте.

Мин бусагадан атладым да, сын булып катып калдым.

Бу ни бу? Әллә инде күзләрем буыла? Нинди оятсызлык бу, нинди мәсхәрә?

– Нигә ул монда?! – дип кычкырып җибәрдем, ачуымнан-әрнүемнән калтыранып.

– Зәйтүнә – минем хатыным, – диде Фазыл, күзләрен тозландырып. Ә аның янында басып торган Зәйтүнә башын иде.

– Булмас, булмас! – Бер-ике адым алга атладым да, бизгәк тоткандагы кебек туңып, чирканып, дерелди башладым. – Ул – хаин! Ул минем өстән ялган әләк язган!

– Хатыным алдында хурлама! – диде Фазыл, кара көеп.

– Ә-ә, хурламамы? – Бүлмә уртасында миңа утырырга куелган табуретканы күтәреп алып Фазылның башына сугарга омтылган идем, надзиратель йөгереп килеп кулымнан тотып калды.

Зәйтүнә кычкырып елап җибәрде.

– Күрешү тамамланды! – диде дежурный надзиратель, табуретканы идәнгә куеп.

Очрашу бүлмәсеннән мине туп-туры карцерга алып киттеләр.

5

...Зәйтүнә белән вафасыз күрешүдән соң биш тәүлекне карцерда уздырдым, аннан чыгаргач тагын шушы йортка китерделәр.

Бердән ачлык, икенчедән сөйгән кызымның хиянәте мине ярыйсы ук йончыткан иде. Ашыйсым килә. Уйдан-гарьләнүдән баш чатный. Кайда, кемгә зарны түгәргә? Аптырагач, бердәнбер дус Сөббухны эзләп киттем, этапка кумаган булсалар гына ярый инде үзен. Алтарь тирәсендә каранып йөргәндә, өстән берәү кычкырды:

– Әй, күзлекле!

Туктадым. Баксам, өске сәндерәдә аякларын салындырып утырган кара сакал – староста бармагы белән ишәрәләп мине үз янына чакыра икән.

– Кил әле монда, карчыгам. Хәлләр ничек?

– Ярый шунда.

– Яраса, кил, утыр.

Мин теләр-теләмәс кенә аның янына күтәрелдем. Ул бөтен йөзен каплап алган кара, куе сакал-мыегын ике куллап тарап-купшылап алды да, сул күзен кысып, хәйләле бер караш белән сорау бирде:

– Сине китап яза диләр, дөресме?

– Элек дөрес иде, хәзер юк!

– Ничего, хәзер дә була, батя... Мин сиңа бер эш таптым, үзе ашлы, үзе тузансыз, кичен яныма кил, туйганчы ботка ашарсың. Килештекме?

– Килештек.

Нинди эш тапты икән миңа бу ат карагы?

...Менә бит, уйламаганда эшләр җайланды да китте. Көн дә – өстәмә бер паек икмәк. Аш та баланда түгел – ит шулпасы, ботка, кайвакытта котлет, староста казаныннан. Үземә генә түгел, Сөббухка да өлеш чыгар...

Ә эше? Эше, староста үзе әйтмешли, тузансыз да, өреле дә. Нәрсә эшлим дисезме? Сөйлим. Көн дә кичке баландадан соң, йокы алдындагы тикшерү-барлауга хәтле, хикәят сөйлим. Кече яшьтән үк “Әбүгалисина”, “Тутыйнәмә”, “Салсал” кебек гарәп әкиятләрен укып үскәнгә, запас җитәрлек. Менә хәзер ул ярап куйды. Көн дә бер яңа әкият сөйлим – тоткында утырган халык гарәп әкиятләренең гүзәллегенә, андагы батыр шаһзәдәләргә, сылу кызларга, бигрәк тә тәмледән-тәмле “әнваг-әнваг нигъмәтләргә”, шарапларга хайран калып, хыял донъясында йөзеп, үзенең бүгенге кызганыч хәлен бик азга гына булса да онытып тора, шуның өчен минем әкият сөйләр вакытны көтеп җиткерә алмыйлар. Бу әкиятләрем бигрәк тә камераның хуҗасы – ат карагы чегәнгә ошый: йотылып тыңлый...

– Алтын кеше бит син, бөркетем. Авызыңнан энҗе-мәрҗәннәр коела. Синең урын монда түгел, җәннәттә бит, җаным, – дип, аркамнан кагып, үсендереп куя.

Камерадагы биш йөз мәхбүс мине белә, килә башласам, торып сәкесеннән урын бирә. Мин хәзер сәке астында кандала оясында түгел, алтарьда, староста янында – якты, киң урында ятам.

Менә бит, бәхет, киләм дисә, күктән төшә.

Сигез ай Пләтән төрмәсендә көне-төне сорау алуга йөреп, карцер паегында торып коры сөяккә калган идем. Хәзер чиркәүдәге бер ай эчендә тазарып, тулып киттем.

– Сөбханалла, – ди Сөббух, әллә көлеп, әллә инде чынлап. – Син көннән-көн матураясың.

Ахрысы, Сөббух күз тидерде. Бер төнне мине уяттылар да, ашыгыч рәвештә каршыдагы икенче төрмәгә алып киттеләр. Нәрсәгә? Билгесез.

6

– Сез җинәятчеләрне төрмәдән качарга өндәгәнсез һәм шул явыз ниятегезне тормышка ашырыр өчен төркем туплагансыз, чиркәү идәне астыннан Казанка елгасына таба подкоп ясарга әзерләнгәнсез. Бу җинәятегезне таныйсызмы?

– Гражданин тикшерүче... – Өстәл артында ниндидер бер папка ачып, кәгазьләр актарган күзлекле кешегә аптырап карадым. Әллә инде башка берәү белән бутый? – Гафу итәсез, мин бернәрсә дә белмим. Нинди подкоп?

– Молчать! – Тикшерүче, берәү энә чәнчеп алгандай кинәт чәчрәп торып кычкырып җибәрде, папкадан бер табак язылган кәгазь алды. – Менә гаебең! Сез берәү дә сизми дип уйлагансыздыр. Безнең күз җир астыннан да күрә. Номерыгыз барып чыкмады! Яндыгыз. Соңгы тапкыр сорыйм: җинәятегезне таныйсызмы, юкмы?

– Гражданин...

– Җитәр! Конвой! – Ишек ачылып, мине монда алып килгән солдатларның берсе атылып керде. – Менә бу әдәм актыгын карцерга! Гаебен өстенә алганчы чыгармаска. Марш!

– Бар, бар!

Надзиратель этеп-төртеп карцерга тыкты да, тимер ишекне шалтыратып ябып бикләде. Мин бусагада басып калдым, – узарга урын юк. Озынлыгы биш, киңлеге өч метр чамасындагы таш капчык – тәрәзәсез дүрт цемент стена. Түшәмдә тузанга, пычракка катып беткән бер лампочка кызарып тора. Тынчу. Ярым караңгы. Бала-чага тавышы. Башта мин үземнең күзләремә дә, колакларыма да ышанмадым – саташам ахры. Тора торгач бераз күз ияләште. Анадан тума ундүрт-унбиш яшьлек үсмер малайлар берсе өстенә берсе атланып тартышалар, сикерәләр, егылалар, сугышалар.

– Әфәнделәр! – Почмактан нечкә бер тавыш колакны кыеп китте һәм шуннан ук җирән сакаллы берәү күтәрелде. Бусы трусиктан. Күкрәгендә ялангач кыз сүрәте һәм язу: “Мәхәббәт өчен җан фида!” Шау-шу акрынлап тынды. Теге җирән сакал алга чыкты: – Әфәнделәр, безгә яңа барон килгән, баш иегез.

Җирән сакал алдымда яртылай сыгылып төште:

– Барон, – диде теге җирән сакал иелгән килеш, – безне гафу итегез, киләсегезне белмәгән идек!..

Арттан берсе кычкырып җибәрде.

– Баронга көзге кирәк, үзен күрәсе килә.

Ул арада минем алда басып торган бер пумала башлы малай ялт борылып, нәкъ минем борын төбендә туңкайды.

– Музыка!

Теге туңкайган малай шатыр-шотыр җил чыгара башлады.

– Ха-ха-ха!

Акылдан шашкан кебек акыру, хихылдау, кычкыру. Мин нишләргә белми аптырап торганда, теге җирән сакал тагын команда бирде:

– Парад!

Ул әйтеп тә бетермәде, әле генә минем алда туңкаеп торган малай сикереп җилкәмә менеп утырды, башкалар аның артыннан тезелделәр.

– Шагом а-арш!

Әмер ишетелүгә, җилкәмдәге бала аяклары белән күкрәгемә тибеп, кузгалырга боерды.

– Бер-ике, бер-ике.

Мин теге пумала башны күтәргән килеш алдан, калганнар арттан...

– Ходаем, падишаһны сакла...

Җилкәмә атланган малай нечкә кызлар тавышы белән патша дәүләте гимнын башлады, башкалар күтәреп алдылар. Алар улый, ә минем тыным кысыла. Җилкәдәге пумала баш үзе албасты сыман авыр, җитмәсә, ботлары белән муенны кысып, үкчәләре белән күкрәгемә тибеп куя: “Тизрәк!”

Кайда тизрәк, мин абына-сөртенә камераны ике тапкыр әйләндемме-юкмы, әлсерәп егылдым. Арттагылар барысы да минем өскә аудылар. Шаркылдап, хихылдап көлү, акыру. Ә мин изелеп-ватылып, инде һуштан язам дигәндә генә, тагын әмер яңгырады:

– Җитәр, баронны өйләндерергә вакыт!

Өстемдәгеләр этешә-төртешә тордылар.

Ә мин кузгала алмыйм.

– Кияү егет, – теге җирән сакал алдыма тезләнеп, мыскыллап көлә башлады, – поп сине кем дип чукындырган иде?

Минем телем дә әйләнми.

– Күсе, тукта әле, – җилкәмә атланып йөргән пумала баш миңа карап-карап торды да, кычкырып җибәрде. – Бу бит чиркәүдәге әкиятче!

– Син каян беләсең? – Күсе чыннан да күсе сыман сузылып пыяла күзләре белән карады. – Бәлки ул түгелдер?

– Үткән атнада мин үзем тыңладым. Менә дигән әкиятләр белә, – ул баш бармагын күтәреп телен шартлатты. – Да, ул язучы, яңа таныдым.

– Писарьмы?

– Юк ла, китаплар язган.

– Ә-ә-ә! – Җирән сакал миңа аптырап, икеләнеп карады да, кинәт кычкырып җибәрде: – Тамаша бетте. Әкиятчегә урын бирергә!

Пумала баш йөгереп килеп мине күтәреп торгызды да, Король утырган җиргә – түргә алып барып утыртты.

– Гафу итегез, язучы абый, мин башта сезне танымыйча калдым.

Ул арада тагын ишек шалтырады. Ачылды. Тагын ике кешене этеп-төртеп керттеләр. Берсе ишектән көчкә сыеп керде – дәү, юан; икенчесе – тәбәнәк, ябык.

Ишектән керүчеләр башларын да күтәрергә өлгермәделәр, шәрә үсмерләр алар өстенә ташланды. Алдарак торганы дәү җилкәләрен күтәреп, өстенә ташланганнарны атып бәргән иде, бөтен карцер аның өстенә ябырылды. Ектылар да таптый-изә башладылар.

Артта калган тәбәнәк буйлы моны күреп, куркуыннан ахры, үзе егылды. Теге дәү озак көрәште, әле бер, әле икенче малайны алып атып карады, әммә җиңелде. Җирән сакал үзе аның өстенә менеп кунды. Калганнар параша капкачы белән суга-суга йөдәттеләр.

Дәү ахырда егылды.

Шуннан соң аны “өйләндерә” башладылар – поп кушкан исемен әйттерделәр, кайда, кем булып эшләвен аныкладылар. Ул бер районда прокурор булып эшләгән, имеш – җирән сакал үзе таныды. Менә ни өчен аңа каныгалар икән. Авыз-борыны кан булуга карамастан, прокурорны әүвәле утырттылар. Аннары чалбарын салдырдылар һәм һәр малай тимер кашык белән өч тапкыр аның “йомшак җиренә” сугып үтте.

Прокурор тамам хәлдән таеп егылды. Шуннан соң гына “өйләндерү” тукталды. Тәбәнәк тоткын иректә укытучы булып эшләгән икән, аңа тимәделәр.

– Менә сиңа кадак, прокурор әфәнде, – дип, Король параша өстендә көчкә утырган дәүгә зур бер кадак сузды. Пумала баш кадакны алып, прокурорның борынына төртте, теге башын күтәрмичә генә алды. Карышырга җөрьәт итмәде ахрысы. Король, күзләре белән бораулап, сүзен ялгады: – Подъемга хәтле ишекнең ике тупсасын казып чыгар. Ә син, Пумала баш, карап тор. Казымый башласа, параша капкачы белән җилләтеп ал.

Отбойдан соң кем кайда торса, шунда утырып, чүгәләп йоклап китте. Камера-карцерда бары Король, Пумала баш һәм мин “оста әкиятче” генә сузылып яттык. Бары хәзер генә мин үсмер малайларның нигә шыр ялангач булуына төшендем. Бөтен киемне бет сарып алды. Күлмәк үзеннән-үзе кыймылдый. Шундый үзәккә үтеп тешлиләр, чыдап булмый. Аптырагач, мин дә чишенеп ташладым. Ә ишек бусагасында кытыр-кытыр штукатур, кирпеч вагы коела. Прокурор карцер ишегенең тупсаларын чокый...

Җәй. Көмеш толымнары белән чайкалып-дулкынланып яткан дала. Еракта ап-ак киез өйләр күренә. Әчкелтем кымыз исе борынны кытыклый. Ә мин кылган эчендә сузылып ятып хәл җыям. Талгын гына җил исә. Нинди рәхәт... Менә кул астында гына кып-кызыл булып пешкән җир җиләге. Авыз итим әле дип кулымны сузган гына идем, ниндидер тавышка сискәнеп уяндым.

Карцер буп-буш, бер кеше калмаган. Ишек каерылып ташланган. Коридорда яткан тимер ишек өстендә надзиратель басып тора: күзләре акайган, әле бер, әле икенче якка карый.

– Әй, мондагы тоткыннар кайда?

Мин аптырап сикереп тордым да, ялангач икәнемне тоеп, яңадан чүктем.

– Белмим.

– Ничек белмисең? Ишекне кем җимерде?

Ул арада тагын берничә надзиратель йөгереп килде дә, сүгенә-сүгенә кире борылды.

Алдан килгән надзиратель, аптыраудан ахры, идәндә яткан ишекне бераз күтәреп торды да ташлады һәм мине кисәтте:

– Әй син, кара, беркая да китмә!

Мин киенә башладым.

Төрмә ишеге алдында шау-шу. Этләр өрә. Ике тапкыр мылтыктан аттылар.

Бераздан төрмәнең столяр цехында эшләүчеләр килеп, каерылып ташланган ишекне киредән урынына куя, цементлап ныгыта башладылар. Алар миңа надзиратель күрмәгәндә бер паек икмәк, өч-дүрт төремлек махорка бирделәр.

Озакламый карцердан качкан яшүсмерләрне берәм-берәм өстерәп-кыйнап китерә башладылар. Прокурор белән укытучыны бәйләп бәдрәфкә ташлаган булганнар икән, аларны да китерделәр. Ишек урынына куелып, тагын ябылды, аркылы тимер билбау-болт белән кысылып бикләнде. Карцер тагын тулды. Бары тик Король белән Пумала баш кына күренмәде. Әллә инде алар төрмәдән чыгып качып өлгерделәр, әллә инде аларны башка җиргә яптылар. Кире китерелгән үсмерләрнең барысының да диярлек кул-аяклары яраланган, тәннәре кара көйгән иде. Әммә берсе дә еламый, бары тик сүгенәләр, ишекне кагалар. Ул арада карцерның түшәмендәге люк ачылды да, шлангтан су сиптерә башладылар. Озакламый су билдән булды.

Төнозын бил тиңентен суда тоттылар. Каты кыйналудан җәрәхәтләнгән, хәлсезләнгән өч малай басып та тора алмыйлар. Аларны иптәшләре алмаш-тилмәш стенага сөяп күтәреп тордылар. Бара-тора минем аякларны да көзән җыера башлады. Тагын бераз су эчендә калсам, егыла идем.

Ниһәят, подъемга чаң какканнан соң, карцерның ишеген ачтылар – су буа ерылгандай коридорга җәелде. Җиңеләеп киттек.

Надзирательләр мине алырга килгәннәр икән. Шул юеш, өстән су саркып торган килеш төрмә кәнсәсенә алып киттеләр. Өч тимер капка ачылып ябылды. Ниһәят, тәрәзә рәшәткәсе күгәреп беткән озынча бүлмә. Ярым караңгы. Өстәл. Кәгазьгә төртелгән күзлекле тикшерүче башын да күтәрми миңа:

– Ничек, җинәятегезне таныйсызмы? – дип эндәште.

– Нинди җинәят?

Күзлекле урыныннан сикереп торды да акырды:

– Конвой, алып китегез, карцерда чересен!

Хәзер җәйнең иң матур чагы – июль уртасы. Мондый чакта кемнең генә күңеле тәбигатькә талпынмый. Тәнгә сихәт, күңелгә рәхәт бирүче яшел урманнарда, хуш исле чәчәкләр белән балкыган болыннарда кемнең буласы килмәс?

Ә мин менә инде сигезенче тәүлек тынчу карцерда җафаланам. Көн дә тикшерүче чакырта. Хәзер инде төн уртасында, йокы басканда, төрмә шомлы тынлыкка батканда алдыра башлады. Һаман бер сорау.

– Төрмәдән качу чараларын кемнәр белән, ничек әзерләдең син, халык дошманы? Әллә кайчан инде сине атарга кирәк иде. Әгәр бу җинәятеңне дә өстеңә алмасаң, сиңа котылу юк! Әйт, төркемеңдә кемнәр бар иде?

Ә минем башым әйләнә, күз алдым караңгылана – нинди качу? Нинди төркем? Нинди җинәят?

Кинәт ишек ачылып китә. Ике таза егет – конвоирлар мине кыйнарга тотыналар. Ә тикшерүче һаман бер сүзне кабатлый:

– Әйт, төркемеңдә кемнәр бар? Кемнәр?

Менә бу карцерның калын таш стенасы артында өч-дүрт адымда гына урам. Кремль астындагы бу урамнан Казанкага коенырга йөри идек без. Их, хәзер менә ичмасам бер генә тапкыр шул суга чумып чыксаң. Бөтен кер, бар кайгы юылыр иде...

Шалтырап ишек ачылды.

– Следовательгә!

...Әүвәле ике тәүлек, бигрәк тә иртән паек һәм баланда алганда, ашказаным борып-авыртып теңкәгә тиде. Башкалар ашаганны күрмим дип, күзләремне йомып ятам. Староста: “Утыз тугызынчының паегын, баландасын кире алыгыз. Ул ачлык игълан итте”, – ди. Һәр иртәдә. Бүген инде дүртенче тәүлек. Инде ашыйсы килүдән бигрәк эчәсе килү җафалый. Иреннәрем ярылды. Температурам күтәрелде. “Бер генә тамчы су...” Әммә мин бирсәләр дә эчмим, үземне-үзем газаплыйм. Үлемгә дучар итәм. Авызда инде төкерек тә юк ахрысы. Тел кабарган, эчәсе килә. Бер генә йотым...

Соңгы сорау алуда аңымны югалтканчы кыйнап, мине карцерга китереп ташладылар. Бөтен тәнем кара янган, сул кулымны күтәрә дә алмыйм – сызлый. Әллә сынган, әллә чатнаган. Бары сорау алуда гына “подкоп”ның кайдан килеп чыгуын төшендем. Чиркәүдә әкият сөйләгәндә мин, тыңлаучыларны мавыктырыр өчен, пиратлар турында, аларның замоклардан, ныгытмалардан качуларын да тасвирлый идем. Кемдер “чирткән”. Менә шуны инде “подкоп”ка хәтле күперткәннәр. Ә мин хәзер шул юк “подкоп”ны, “төркем”не табып бирергә тиеш.

Табалмыйсың, яшерәсең икән – яңа срок!

Ун ел төрмә. Биш елга хокуктан мәхрүм булу! Инде өстемә җинәят – төркем белән төрмәдән качуны җитәкләү... Караклар, кеше үтерүчеләрне генә түгел, ә хөкүмәтнең, халыкның кан дошманнарын төрмәдән алып чыгарга “җыенган” кеше бит мин... Ә бу җинәят тагын кимендә ун ел төрмә өстәячәк миңа. Булмаса – ату!

Менә ни өчен мин аңлы рәвештә ашау-эчүдән ваз кичтем. Бу – соңгы таянычым. Мин инде икенче яланы – нахак гаепне җентекләп тикшереп, аклауны тәләп итәм.

Карцерда инде берничә тапкыр тоткыннар алышты. Әммә, дөресен әйтергә кирәк, мине бер генә карак та, бер генә рецидивист та рәнҗетмәде, киресенчә, миңа ятарга урын бирделәр. Паекларымны, ач булуларына карамастан, гадел рәвештә кире кайтаралар һәм хәзер чиратлашып ишекне кагалар:

– Кеше үлә, врач килсен!

– Доктор!

Иреннәремдә – кан. Авызымда – тоз тәме. Их, бер генә йотым су...

– ...Мәгез, эчеп җибәрегез.

Бер стакан су, саф салкын су! Чайкалып, түгелеп миңа килә.

– Башын күтәрегез.

Кемдер башымны күтәрде. Стакандагы салкын, шифалы суның дымы инде иреннәремдә тоела, уф алла! Моны да күрер көн бар икән! Бар хәлемне җыеп үреләм. Өстәл! Өстәл янында – күзлекле кеше.

– Эчеп җибәрегез!

Сылык итеп кире егылдым. Стакандагы су чайкалып түгелеп китте. Мин аңымны югалттым...

– ...Ибраһим, ач күзеңне. Менә, бераз су йот. Курыкма, мин, мин бу. Имәнкулов Зариф. Хәтерлисеңме, Беренче татар полкы комиссары, Имәнкулов. Йотып җибәр.

Су тамгач, иреннәрем җәелеп киткәндәй булды.

– Ибраһим, тагын бер йот.

Имәнкулов... Имәнкулов... Бу фамилия каядыр күктә әйләнеп йөрде дә сүнде. Мин тирән бер упкынга төшеп киттем.

Бу камерада әле Имәнкуловтан башка, Татиздат буенча таныш журналистым Кәримов Хәмзә дә бар икән. Ул да, рәхмәт яугыры, ярдәмгә килгән – атнага якын миңа кашыктан аз гына шикәрле суда изелгән икмәк ашатып, булышып торган.

7

– Безнең камерага алып килгән надзирательнең әйтүенә караганда, сине ике тапкыр следовательгә күтәреп алып барганнар. Ул сиңа су тәкъдим иткән. Син эчәргә дип омтылгансың да, аңыңа килеп стаканны этеп җибәргәнсең. Тугызынчы тәүлектә температураң кырыкка күтәрелгән. Төрмә врачы сине карцердан алып больницага салырга кушкан. Әммә тикшерүче, ул гаебен өстенә алмады, дип, рөхсәт бирмәгән... Менә ни өчен безнең камерада син, Ибраһим, – диде Имәнкулов.

Мин әле ваба авыруыннан арына башлаган кеше кебек хәлсез, калтыранам. Ә шулай да аңым эшли – Имәнкулов! Чыннан да, бу минем янда яткан тоткын – шул Беренче татар полкының комиссары, гражданнар сугышы батыры, күкрәгендә Кызыл Байрак ордены балкыган мәшһүр комиссармы?

– Ташла, ул турыда сорашма инде. Әнә ишек ачыла. Акрынлап саф һавага чыгып керик, хәл өстәлер үзеңә.

Имәнкулов култыклап мине ишегалдына алып чыкты. Камера ишегеннән атлауга күзләрем чагылды, башым әйләнә башлады.

– Булмаса, утыр монда, – Имәнкулов мине йөрү мәйданына чыга торган ишек төбенә утыртты да, баш надзирательгә нидер әйтте. Тегесе кулын селкеде. Утырсын мәгънәсендә.

Ул арада икенче яктан һава алырга чыккан хатын-кызлар күренде. Гадәттә бер камераныкылар кергәнче икенчесендәгеләрне тышка чыгармыйлар иде. Бу юлы надзирательләр вакытны бутаган ахрысы.

Минем яннан башларын иеп, кулларын артка куйган хатын-кыз тоткыннар уза. Йөзләре сулган, карашлары сүрән. Арада яшьләр дә, чал чәчле карт аналар да күренә.

– Чү, Ибраһим, бу синме? – кемдер үтеп барышлый пышылдап кына эндәште. – Исәнме.

– Сәрвәр апа! [Сәрвәр Әдһәмова – язучы К.Нәҗминең хатыны]

– Шаулама! Хәлең ничек?

– Әле генә карцердан.

– Ишеттем. Барысын да ишеттем. Тугыз тәүлек! Егет икәнсең! Инде бирешмә!

– Еланнар, тагын пышылдаша башладыгызмы? Туктагыз! Иртәгә тагын сезнең камераны прогулкадан мәхрүм итәм, – надзиратель хатын ирләрчә өч-дүрт катлы итеп сүгенә, арттагыларны этә-төртә башлады.

Әле былтыр гына Сәрвәр апа язучылар җыелышында балалар әдәбиятенең үсеше турында доклад белән чыккан иде. Тулы күркәм гәүдәле, шат чырайлы, кызлар кебек җыйнак, матур иде ул вакытта. Ә хәзер? Хәзер әнә танымаслык булып ябыккан, йөзе саргайган, әммә тавышы көр. Ул надзиратель хатынның сүгүенә, улавына да карамастан, миңа таба борылды һәм инде ачык тавыш белән кычкырды:

– Ибраһим, өметеңне өзмә! Бу караңгы төн мәңге булмас. – Ул тагын да нәрсәдер әйтмәкче иде, надзиратель хатын Сәрвәр апаны этеп җибәрде. Сәрвәр апа камера бусагасына абынып егылды.

Авыр тимер ишек шалтыр-шолтыр килеп ябылды.

Ана тавышы

Бу фаҗигале вакыйгадан соң инде кырык елга якын вакыт үтте. Әммә ул йөрәк өзгеч тавыш, чегән хатынының баласын эзләп, зарлап елавы әле хәзер дә колагымда чыңлый. Кайвакыт баласын кочаклап перронда аунаган шул чегән хатыны төшемә керә. Кара тиргә батып куркып уянам.

1938 елның көзе. Уфа. Тимер юл вокзалы. Перрон. Ул шомлы кичтә безне, бер төркем “халык дошманнарын”, күп газаплар күреп, ниһәят Уфа төрмәсенә килеп эләккән тоткыннарны, тагын каядыр озатырга дип вокзалга китерделәр. Билгеле инде, “кара козгын” читлекләрендә. Шуның өчен юлда кем белән килүебезне белмәдек. Безне перронда ниндидер, каядыр китәргә торган поезд янына китереп төшерделәр һәм шундук бер Столыпин вагоны алдында тезләндерделәр. Бу юлы төркем кечкенә, егермеләп кенә мәхбүс иде. Яңа гына яңгыр явып үткән, перрон пычрак. Җитмәсә, безне нәкъ пычракның күзенә тезләндерделәр. Чалбарлар шундук лычма су булды. Әммә аңа бер тоткын да игътибар итми. Уфаның тоткыннар белән шыгрым тулы, тынчу төрмәсеннән соң мондый саф һавада булу, иркенләп сулыш алу көтелмәгән рәхәт бит. Дөрес, вокзал-перрон һавасында төтен аралаш күмер, май исе сизелә. Әммә инде бу һаваны камераныкы белән чагыштырып булмый. Белмәгәнбез генә икән иректә вакытта: вокзалның һавасы да, тынгысыз ыгы-зыгысы да күңелгә ятышлы. Әнә ничек кайнап тора ул. Берәүләр чемоданнарын, капчыкларын, әрҗәләрен күтәреп водокачка ягына таба абына-сөртенә йөгерә, икенчеләре нәкъ шулай тирләп-пешеп аларга каршы чаба. Барысы да ашыга. Тик без генә – тоткыннар гына сүлпән. Әйтерсең лә теге донъя кешеләре – пычрак суга тезләнеп, тынсыз утырабыз. Юк, бу тыштан гына шулай. Ә эчтә, менә бу пычрак суга тезләнгән ертык-керле киемле, ябык-сары, тутлы йөзле тоткыннар күңелендә – өермә. Алар үзләренең нәкъ шушы пассажирлар төсле теләсә кай якка бара алган чакларын хәтерли, туганнарын күз алдына китерә. Алай гына да түгел, күзләре белән интегеп якыннарын эзли, бәлкем... Бәлкем, менә шушы шашып йөгергән юлаучылар арасында атасы, хатыны, баласы бардыр... Бәлкем? Аһ, хәзер алар килеп чыкса...

Мин дә тирә-ягымдагы иптәшләрем төсле үк өзелеп вокзал ыгы-зыгысына карыйм. Көтәм. Кемне? Үзем дә белмим. Әммә ашыгып, ашкынып көтәм...

– Ә-ә, әү-әү...

Дерт итеп киттем. Якында гына бер яшь бала кычкырып елап җибәрде. Нинди нарасый? Кайда? Без инде һәрберебез елдан артык тоткында – гаиләдән аерылган. Шуның өчен бу тавыш, сабый бала тавышы сәер дә, якын да, газаплы да.

Бала елый.

– Ә-әү... Ә-әү...

Кайда? Кем баласы? Мин башымны артка бордым. Гәүдә белән борылырга ярамый. Конвой һәр хәрәкәтне качарга әзерләнү дип исәпли һәм шундук ата. Артта, кырыйда, безнең кебек үк тезләнеп бер чегән хатыны утыра – яланбаш, чәчләре тузгыган, яланаяк. Өстендә керле, ертылып беткән кат-кат күлмәк һәм инде төсе уңган зур шәл. Ул шәлен иңенә салып уранган. Шул шәл эчендә кечкенә сабый күзләр – шомырт күзләр елтырый. Хатын шәлен бераз бушатты да, якасын ачып җибәреп, сабыйга имчәген каптырды. Елау басылды. Сабый чүп-чүп итеп, тәмләп имә башлады. Күзләр йомылды.

Паровоз кычкыртты. Буферлар бер-берсенә сугылып чыңладылар.

– Торыгыз! – Конвой башлыгының ачулы тавышы колакны ертып китте. Ул үзе кечкенә, чандыр. Борыныннан кыссаң җаны чыгар. Мондый ачы тавыш кай җиреннән чыгадыр. – Басыгыз! Тезелегез! Тикшерү!

Безне төрмә конвоеннан юлныкына тапшыру башланды. Төрмә конвое башлыгы – озын буйлы, тулы гәүдәле, җәенке битле, кысык күзле башкорт егете янәшәсендәге солдатка күтәреп килгән зур күн сумкасын җиргә куярга боерды. Куйдылар. Ачтылар. Аннан зур-зур папкалар чыгара башладылар. Тоткынның формулярын, гамәл дәфтәренә язылган хөкем карарын һәм башка кәгазьләрен.

– Иванов, бер адымга алга чыгып бас!

Уң яктагы ак сакаллы карт профессор әмерне үтәде һәм исемен, туган елын, ничә елга, нинди статья белән хөкем ителгәнен әйтте.

Юл конвое башлыгы формулярны алып, тоткынның әйткәннәрен тикшереп, формулярдагы язмалар белән чагыштырып тора.

Без барыбыз да бу гадәти, инде ел буена бер төрмәдән икенчесенә йөри-йөри күнегеп беткән “сират күпереннән” үтеп, Столыпин вагоны алдына бастык. Иң соңгы булып чегән хатыны калды. Бая борылып караганда абайламаганмын икән. Беренчедән, анда мин күбрәк игътибарны сабый балага биргән идем. Икенчедән, хатын бөгелеп баласын имезә иде. Менә ул хәзер торып баскан. Имәнеп киттем. Әллә инде Проспер Мерименың мәшһүр Кармены басып тора? Төз, зифа буй. Матур, килешле гәүдә. Чем-кара, озын, калын толымнар тузгып җилкәгә төшкән. Калын кыйгач кара кашлар. Карчыга борын. Хәзер каты кысылган юка иреннәр һәм аз гына алга омтылган ияк. Дөрес, бит алмалары янып тормый, аксыл, суырылган. Бу инде аңлаешлы, ул да безнең кебек тынчу камерадан чыккан, туяр-туймас паекта торган, җитмәсә, бала имезә. Әгәр хәзер аны иркен таборга җибәрсәң, туйганчы ашарга бирсәң?.. Мине аеруча сокландырганы – зур шомырт кара күзләр. Алар ниндидер бер көч, ярсу белән бораулап карыйлар. Ә торышы – нәкъ таборда биергә чыгарга әзерләнгән төсле иркен, хәттә аз гына куштан да. “Карагыз, сокланыгыз, мин нинди чибәр!”

Ул бер адым алга атлады да, горур бер караш белән башын аз гына артка чөеп, шәлгә урап күкрәгенә бәйләгән бәбиен тирбәтә-тирбәтә аз гына чайкала, борын астыннан гына ниндидер бер көй шыңшый. Күрәсең, беренче баласы – сөенеп туя алмый.

– Әй, син нәрсә, Земфира! – Юл конвое башлыгы аңа мыскыллап карап, акырып җибәрде. – Нәрсә чайкаласың? Әллә камерада чәкеп алдыңмы? Сиңа аерым чакыру кирәкме, атла. – Ул төрмә конвое башлыгына борылды. – Кайда аның формуляры?

– Чегән хатынның формуляры юк. Ул әле тикшерелә генә. Озату кәгазе генә бар.

– Бир монда, – диде дә теге түрә, чегән хатынына кадалды. – Ә нәрсә ул шәлгә уралган? Әллә багарга да өлгердеңме? Нәрсә ул?

– Ул – минем кошчыгым.

– Җүләр, нинди кош тагын?

– Иптәш начальник, – диде башкорт егете, – ул – балалы хатын.

– Нинди бала?! – Конвой башлыгы ачуыннан елан чаккандай сикереп китте: – Шул гына җитмәгән, юлга бала белән. Бир әле конвоирга, балалар бүлмәсенә тапшырсын.

– Миндә көчек юк!

– Молчать! – түрә кеше акырып җибәрде. – Мин сиңа күрсәтермен тешләреңне. Иптәш Иващенко! – Ул чылбыр булып безне урап торган конвоирларның чегән хатынына якынрак торганына эндәште: – Ал баланы, вокзалдагы дежур милиционерга бир!

– Тыңлыйм! – Иващенко мылтыгын янындагы иптәшенә бирде дә, чегән хатынына ташланды. Хатын ялт аркасы белән борылды. Солдат алга чыгып, хатынның күкрәгенә кул сузган иде, кинәт аның битенә шап итеп хатынның кулы төште.

– Аһ, сөйрәлчек, син әле конвоирга сугасыңмы? – Гайрәтле түрә, чыпчык кебек сикерә-сикерә килеп, балалы чегәннең аркасына төртте. Хатын перронга барып капланды, бәбие акырып елап җибәрде. Конвой башлыгы хатынны тагын бер тибеп әйләндерде дә, баланы тартып алырга иелде һәм шундук “А!..” дип яман тавыш белән акырып артка чигенде. Аның уң кулыннан кан тамчылый иде.

Ике тапкыр кыңгырау чыңлады. Начальник кесәсеннән яулык алып, уң кулын урады да, вагонга йөгерде, тамбурда басып торган проводницаны чакырып, колагына нидер пышылдады. Проводница ризалык белдереп башын иде.

– Әйдә, үләксә, йөгер теге вагонга! – Түрә кеше чегән хатынын куа, ашыктыра башлады. – Тиз, тиз, падла!

Хатын, баласын кочаклаган килеш мүкәләп, егылган җиреннән торды. Үзе һаман “ә-ә-ә” дип баласын тынычландыра. Аның әле бала имезеп утырган җирендә зур гына капчыгы да бар икән. Бер кулы белән баласын күкрәгенә кысып, икенчесе белән биштәрен өстерәп, яшел вагонга, конвой күрсәткән, проводница басып торган ишеккә таба ашыгып атлады. Начальник арттан аның саен кызулады.

– Тизрәк, тизрәк, үләксә! Поезд кузгала. Синең аркада әнә составны тотып торам, әдәм актыгы!

Чегән хатыны абына-сөртенә капчыгын өстерәп баскыч төбенә килеп җитте. Үзе мышный, баласы елый.

– Әйдә, әйдә, мен вагонга.

Хатын бер кулы белән баласын кысып, икенчесе белән капчыгын өстерәп вагонга күтәрелмәкче иде, баскыч биек, аягы җитми. Ул арада өстә басып торган проводница, елмаеп:

– Бирегез балагызны, мин тотып торыйм, – диде.

– Рәхмәт.

Чегән хатыны баласын провоницага биреп, үзе ике куллап капчыгын күтәрде – вагонга менәргә азапланды. Шундук шап итеп эчке ишек ябылды. Хатын акырып җибәрде:

– Мишутка-а...

Ул арада күрше вагонның ишеге ачылды һәм аннан теге проводница кызыл чүпрәккә төрелгән баланы конвой башлыгына сузды.

– Иващенко! – Начальник конвоир солдатны чакырып алды да, акырып елаган баланы сузды: – Мә, тизрәк вокзалга, детприемникка илт.

Иващенко бик шыксыз-уңайсыз рәвештә төргәкне алып култык астына кыстырды да, вокзалга таба йөгерде. Бала буылып, үксеп елый иде:

– Ә-әү... Әү...

Паровоз соңгы гудогын бирде.

Безне тиз генә этеп-төртеп вагонга керттеләр. Поезд кузгалды.

Столыпин вагонында тоткыннар өчен дә комфорт җитәрлек – купелы вагоннардагы кебек аерым-аерым бүлмәләр. Бары тик тәрәзәләре, көзгеләре, радиосы, вентиляциясе генә юк. Аның каравы, ашау-эчү өчен ресторанга барып йөрисе юк – китереп торалар. Бу купе-камераның истәлекле, күзгә ташланып торган җиһазы – ишек. Ул тимер белән тышланган. Югары өлешендә ачыла-ябыла торган тимер рәшәткәле форточкасы бар. Ә форточкада сәгать телендәге сыман түгәрәк тимер кисәге – “медаль” асылынып тора. Бу – “күз”. Коридорда кизүдә торучы конвоир һәрвакыт “күз” янында. Ул аны түргә үткәндә дә, ишеккә атлаганда да ачып карый – сыңар күз белән, әммә җентекләп. Башкача мөмкин дә түгел – устав куша. Купе-камерага бикләнгән җинәятчеләрдән теләсә нинди “баш китәрлек” эшләр көтәргә була. Мәсәлән, идәнне, түшәмне, стенаны тишеп качу яки хат-мазар төшереп калдыру, яки асылыну... Шуның өчен “күз” һәр минут ачылып-ябылып тора.

Менә шушындый купе-камераның берсендә без – сигезәү. Яныбыздагы кырый камерага теге чегән хатынын япкан булганнар икән. Ул бертуктаусыз ишеккә суга, тибә, кычкыра.

– Ачыгыз! Ачыгыз дим, җен, пәриләр. Кайда минем улым? Кайда минем Мишуткам! Ачы-гыз! А-чы-гыз! Ишетәсезме, ерткычлар, ишетәсезме?

– Җүләр, кычкырма. Уфа инде әллә кайда калды, – ди кизүдәге Иващенко, форточканы шарт-шорт ачып-ябып.

– Улымны... Улымны кая куйдыгыз? – Йөрәк өзгеч тавыш һәм акырып елау.

Бөтен вагон бу зардан, елау-каргаудан тетрәнә. Йөрәк әрни, ташый, түгелә. Ә чегән хатыны һаман ишекне шакый, тырный, суга, тибә һәм яман тавыш белән кычкыра:

– Улымны... Мишуткамны... Кошчыгымны кая куйдыгыз?! Бирегез, бирегез...

Берәр сәгатьтән соң күрше вагонда баручы конвой башлыгының тавышы ишетелде. Ниндидер боерыклар бирде һәм кизү торучы солдатның чегән хатыны турындагы рапортына тыныч кына:

– Еласын, тамагы карлыккач туктар әле, – диде.

Түрә чыгып китте. Форточка ачылды. Безгә берәр селедка, өч йөз грамм ипи бирделәр – кичке аш. Тамак ялгарга утырдык. Әммә нихәтле ач булмыйк, ризык бугаздан үтми, тыгыла. Чөнки колакта чегән хатынының зарлы тавышы, ләгънәте, ялваруы. Өч-дүрт сәгатьтән ишеккә сугу, тибү тукталды, тавыш та акрынланды. Хәзер шыңшып елау, үксү һәм зар...

– Мишутка, бәгърем... җаным... кошчыгым. Инде карының ачкандыр, имәсең киләдер. Менә имиләремә сөт төште, сызлый. Ми... шут... ка... Аһ...

Буферлар бер-берсенә сугылып шыңшый. Тәгәрмәчләр рельслар башына сугылып бертуктаусыз шак-шок, шак-шок итә. Анда-санда паровоз кычкыртып куя. туктый. Перронда шау-шу, кыңгырау. Буферлар сугыла. Тагын шак-шок, шак-шок. Поезд каядыр ашыга. Кая? Безгә билгесез. Нинди язмыш, нинди яңа михнәтләр, газаплар көтә безне?

– Шак-шок, шак-шок.

Керфекләр эленә. Яман бер тавышка сискәнеп уяндым.

– Мишутка, у-лым, син кай-да-а?

Әйтерсең лә йөрәкне телгәләп тоз сибәләр, ул әрни, сызлый, сыгыла.

– Ми-шут-ка-а-а-а!

Карлыккан тавыш тагын тозлы күз яшенә тыгылып ялварды.

Төн. Шак-шок, шак-шок һәм кизүдәге конвойчының аяк адымнары. Аннан тагын күрше купеның ишегендә акыру, елау, шаку, тибү, теш шыгырдату һәм ләгънәтләү. Паровоз бөтен даланы шыңлатып кычкырта-кычкырта да, чаба бирә.

– Җеннәр, пәриләр, кая куйдыгыз минем газиз улымны, бирегез! – Инде тавыш акрын, гырылдап чыга.

Ниһәят, таң алдыннан күрше камерадагы тавыш тынды.

– Бичара хатын. Йоклап китте ахрысы, – диде авыр сулап күршем Мәхмүт Әбҗәлимов.

– Арыгандыр инде мескен. Әйдә, без дә йоклап алыйк ул уянганчы, – дидем дә, борылып яттым, күзләремне йомдым.

Коридорда пыш-пыш сөйләшү, арлы-бирле йөгерүгә уянып торып утырдым. Бар игътибарыбыз – коридорда. Нәрсә? Менә вагонның тышкы ишеге шарт итеп ябылды. Конвой башлыгының ачулы тавышы яңгырады:

– Ни булды?

– Иптәш... начальник... үлгән.

Кем үлгән?

Тагын кизүдәге конвоирның хәвефле һәм пышылдау тавышы:

– Чегән хатыны, иптәш начальник. Асылынган...

Таныш түгел дус

1

Мин кабат-кабат 1938 елның май аена әйләнеп кайтам. Унбиш-егерме көн эчендә ашык-пошык, аеруча бер салкын канлылык, игътибарсызлык, хәттә җирәнүле караш белән, халыкның 1905-1917 еллар революцияләре дулкынында күтәрелеп чыгып, шул революция җиңүе өчен фидакарь көрәшкән, кан койган, әммә бөгелмәгән, һаман әле бөек көрәш сафында калган газиз уллары һәм кызлары бер гаепсез, нигезсез “халык дошманы” дип гаепләнделәр. Өлкә партия комитеты һәм пленумы агзалары, шулай ук Верховный Совет депутатлары, халык комиссарлары, галимнәр, язучылар, артистлар, карт большевиклар, башка совет оешмалары җитәкчеләре күз дә йоммыйча үлем җазасына хөкем ителде. Азларына гына “шәфкать” күрсәтеп, аларны ун-унбиш ел төрмәгә, әгәр дә инде аннан үлмичә алай-болай чыга калса, биш елга барлык гражданлык хокукларыннан мәхрүм итәргә дигән хөкем чыгардылар.

Мин, могаен яшь булуым аркасында, бәхетлеләр төркеменә – төрмә җазасына тартылганнар арасына эләктем. Казаннан соң Бөгелмә, Уфа, Свердловск, Чиләбе, Төмән төрмәләрен кичтем.

Бу юл бик авыр узылды. Һәрбер төрмә – йөрәктә кан саркып торган төзәлмәс ачы яра булып калды. Әле хәзер кырык елдан соң да ул төрмәләр, камералар, карцерлар төшемә керсә, мин куркып, саташып, шабыр тиргә батып, тетрәнеп уянам.

Эссе җәй айлары. Тоткыннар белән шыгрым тулы камералар – ятарга түгел, басып торырга да урын җитми. Парашалар тулып ага. Сасы ис бугазны буа. Ашарга коры паек. Су юк. Төрмәдән төрмәгә Столыпин вагоннарының кысрык камера-бүлмәләрендә күчерәләр. Анда да бар ризык – балык. Анда да – тәүлегенә бер кружка су.

Казан төрмәсеннән бу юлны без, “аеруча куркыныч биш җинәятче”, бергә башладык. Беренчебез – яңак сөякләре калкып торган, зур кара күзле, калын кара чәчле Мәхмүт Әбҗәлимов. Һич борын төшерми, кайгырмый, нинди дә булса бер кызык уен, сүз табып кына тора. Икенчебез – Мәхмүткә капма-каршы, тәбәнәк, юан, әммә гаҗәеп матур сынлы Гений Измайлович Республиканец – Казанда В.И.Ленин музеен оештыручы, аның беренче директоры.

Өченчебез – атлет гәүдәле Николай Васильевич Акимов.

Дүртенчебез – Ардалион Михайлович Нижегородцев, киптерелгән балык төсле ябык. Сары чәчле. Зур пыялалы күзлектән Гел хәвефләнеп, тынычсызланып тора.

Бишенчебез – үзем.

Алда бер әйткән идем инде: Мәхмүт тә, Николай да, Ардалион да – бу хәлләр килеп чыкканчы комсомол җитәкчеләре булып эшләгән егетләр.

Без беренче тапкыр 1938 елның көзендә Казан вокзалындагы Столыпин вагонының бер караңгы, тар камерасында очраштык. Менә шуннан башлап бик күп еллар бергә булдык – уртак камерада утырдык, бер кашыктан ашадык. Ахырында Колыма приискаларына кадәр барып җиттек.

2

Поезд Төмән станциясенә килеп туктады.

– Могаен, безне монда төшерерләр. Иртәгә Октябрьнең егерме бер еллыгы бит, – диде Мәхмүт, тимер рәшәткәгә колагын куеп тыңлап. – Әнә, овчарка чиный, алырга килүләре анык.

Әйтеп тә өлгермәде, конвой башлыгы йөгереп килеп, безнең камера-купеның йозагын ача башлады:

– Чыгыгыз! Әйберләрегез белән! Тизрәк!

Атылып-бәрелеп тамбурга чыгуыбыз булды, күзләребез чагылды: перрон ап-ак, беренче күбек кар төшкән. Хуш ис, кар исе. Тынчу камерадан соң сулап туя алмыйбыз.

– Төшегез!

Ап-ак кар түшәлгән перронга төшәргә өлгермәдек, тагын боерык:

– Тезләнегез! Кыбырсынмагыз!

Мондый әмерләргә без инде күнегеп беткән – вагоннан төшкәндә, вагонга менәргә әзерләнгәндә тоткын җиргә тезләнергә тиеш. Яңгыр явып перрон измә пычракка әйләнгәнме, хәзерге кебек тездән кармы, конвойның эше юк – тезлән!

Бу юлы да карга чумып тезләндек. Бер генә кат чалбардан, суык балтырны чеметеп алды – дерелди башладык. Паровоз сузып кычкырды да пошкырды, поезд китте.

– Басыгыз! Берәм-берәм, марш!

Без – биш тоткын. Ә безне каравыллап төрмәгә алып барырга алты конвоир һәм бозау хәтле бер эт килгән. Бигрәк зур “илтифат”!

Төрмә капкасы янына җиткәч, конвой башлыгы безне туктатты да, конвоирларга пышылдап кына ниндидер бер боерык биргәч, вахтага керде. Без стенага таба елыштык.

– Алло, алло! – Карлыккан тавышлы конвой башлыгының телефоннан сөйләшкәне ишетелде. – Иптәш начальник, аеруча хәтәрләрне алып килдек. Кая олактырырга?

Без кычкырып көлеп җибәрдек. Конвой шашып калды.

– Сез нәрсә? Сез? Акылдан шаштыгызмы әллә? – Аннан гадәти әмерләрен бирделәр:

– Тезләнегез, контр кисәкләре!

Тагын карга батып көрткә тезләндек. Ә үзебез елмаябыз.

Инде икенче ел төрмәдә утырабыз. Һәрберебезгә зинданны шәп чәпәгәннәр. Ләкин һаман әле үзебезнең бу хәлгә – арестант булуыбызга, бигрәк тә аеруча куркынычлы җинәятче, халык дошманы булуыбызга ияләшеп бетә алмыйбыз. Менә ни өчен конвой башлыгы “аеруча хәтәр” дигәч, без пырх итеп көлеп җибәрдек.

Әммә бу көлүебез хәерлегә булмады – кар эчендә тезләнеп сәгатьтән артык көтәргә туры килде. Тешләр тешкә сугылып, шакылдап, калтырап, туңып, күгәреп беттек. Тагын бераз болай кар эчендә утырсак бөтенләй катып кала идек.

Ниһәят, безне торгызып, иң әшәке сүзләр белән сүгә-сүгә төрмә ишегалдына керттеләр, аннан приклад белән суга-суга карцер бинасына әйдәделәр. Төрмә капкасы алдында болай озак утыруыбызның сәбәбен соңыннан гына белдек. “Аеруча хәтәрләр”не урнаштырыр өчен төрмәнең карцерын ашыгыч рәвештә бушатырга туры килгән икән.

“Кара козгын” чайкалып кузгалды. Без тагын киттек. Кая? Билгесез. Уйла, борчыл. Газаплан. Вакыт җитәрлек сиңа, арестант. Ун еллык юлың башланды гына бит әле.

Әүвәл ярыйсы гына иде төсле монда. Әммә бара торгач тын кысыла, баш чатный башлады. Өстә форточка булган. Ләкин хәзер ул бозланып каткан, тыштан һава керә алмый. Озакламый сару кайнарга тотынды.

– Ачыгыз, һава җитми!

– Һава! Һава! – дип кычкыра башлаган идек, ишекләргә шарт-шорт приклад белән сугарга тотындылар.

– Өнегез чыкмасын! Дөмекмәссез!

“Козгын” каядыр түбән төшеп китте. Чайкалды. Үпкәм бугазыма тыгылгандай булды – чыдый алмадым, укшып, косып җибәрдем. Дерелдәп туңып күзләремне ачсам, кар өстендә ятам. Тирә-якта минем кебек үк сузылып иптәшләрем ята.

Кемдер арт яктан килеп башыма типте.

– Тере!

Карасам, конвой башлыгы. Бәрән тиресеннән тегелгән колакчын бүректән. Тездән түбән төшеп торган бөрмә билле туннан, ак пималардан – арлы-бирле атлап, кар өстендә аунап яткан тоткыннарның “хәлен” тикшерә – типкәләп уза.

Ул тагын бер әйләнде дә, авызындагы папиросын төкереп ташлап әмер бирде:

– Юләр сатуны туктатыгыз! Торыгыз!

Конвоирлар йөгереп килеп тарта-йолыккалый башлады:

– Әйдә, әйдә, кыланма!

Мин торырга дип кузгалган идем, икенче якка авып киттем, аяклар җансыз. Конвой башлыгы ашыгып килеп билемә типте:

– Кара син контрның назлануын!

...Бер төн, бер көн сугылып-авырып, үлә язып, икенче тәүлек иртәсендә генә Тубыл төрмәсенә килеп егылдык. “Кара козгын” төрмәнең эчке ишегалдына – коридорына ук килеп туктаган. Шуның өчен без шәһәрне дә, хәттә үзебез утырачак төрмәне дә тышкы яктан күрә алмадык. “Кара козгын”нан аңгы-миңге, көч-хәл чыгуга, беренче әмер:

– Чишенегез! – булды.

Суык ишегалдында шыр ялангач калып чишендек тә, бозланып каткан цемент идәнгә бастык.

Алып килүче конвой башлыгы, кулындагы папкадан безнең гамәл дәфтәрен чыгарып, фамилияне әйтә башлады:

– Әбҗәлимов!

Инде бу барлауга күнегеп беткән тоткын бер адым алга атлый һәм тын да алмыйча тезеп китә:

– Әбҗәлимов Мәхмүт. 1913 елда Казанда туган, ун ел төрмә, биш ел мәхрүмлек, илле сигезенче статья (фәлән-фәлән пунктлар).

– Кулларыңны күтәр!

Култык астын карыйлар.

– Колаклар?

Колак тишекләрен карыйлар.

– Бөгел...

Шулай берәм-берәм һәрберебезнең бар җирен тикшереп карыйлар. Катып, туңып беттек. Тикшерү, тентү тамамланганчы киенергә ярамый.

Ниһәят, алу-бирү, тентү бетте, безнең формулярлар конвойдан төрмә администрациясенә күчте.

Коридорның аргы башындагы бер ишекне ачтылар. Надзиратель әмер бирде:

– Алга, марш!

Йа алла, бу көнне дә күрәсебез бар икән – мунча! Ләүкә. Краннар. Ләгәннәр. Сабын кисәкләре – барысы да бишәрдән.

Төрмәгә эләккәннән бирле мондый иркен мунчаны күргәнебез юк иде. Бигрәк тә хәзерге кебек катып-туңганнан соң...

Салкын су, кайнар су. Пар, Җәннәт. Ләүкәдән төшмибез. Барыбызның да тәне кабыкланып каткан. Кайнар су, пар белән җебеткәч кабык салына башлады. Бер-беребезне тырнакларыбыз белән кырып юабыз. Бер кат тиребез салынды ахрысы.

Юынып бетеп коенгач икенче бүлмәгә чыктык. Сөлге, күлмәк-ыштан – һәрберебезгә аерым-аерым.

– Кирәк-ярак алыгыз, – диде надзиратель, ишекне ачып.

– Выты, багыгыз әле, душаларым, – ди Мәхмүт, юри мишәрчәләп. Үзе арлы-бирле атлап өр-яңа формасын күрсәтә. – Выты, нинди кураж булдым, ә?

– Петлицаларында алтын йолдызлар гына юк, маршал булыр идең, – ди Акимов көлеп. Мин дә яңа формага төрендем. Үзеңдәге күренми, кеше өстендәге чекрәеп тора.

Безгә өр-яңа төрмә киемнәре: бушлат, гимнастерка, чалбар, колаклы бүрек бирделәр. Алар барысы да күксел калын киндердән тегелгән һәм барысында да канәфер төсендәге “ямау”лар. Чалбарның тезләрендә, гимнастерканың якаларында, бушлатның да шулай ук якасында, җиң очларында, бүрекнең колакларында. Бу “ямау”лар, билгеле инде, киндер җитмәүдән түгел, алай-болай качып китсә әллә каян аның кемлеге кычкырып торсын өчен. Ботинкалар да бирделәр, тик шнуры гына бер тотам. Озын ярамый, асылынуыбыз ихтимал бит.

3

Сез Федор Михайлович Достоевскийның “Үле йорт язмалары” исемле китабын, һичшиксез, укыгансыздыр. Нинди фаҗигале күренешләр, нинди газаплар, вәхшәтлекләр күз алдыннан үтми аны укыганда. Йөрәк тетри, әрни. Коточкыч ул – Тубыл төрмәсенә багышланган бу китап. Икенче тапкыр кулга алырга да куркасың аны – җаның өши. Менә шул китапта тасвирланган – Ф.М.Достоевский җафаланган төрмәдә – Тубыл зинданында миңа да 1938 елның ноябреннән 1940 елның маена хәтле ел ярымга якын утырырга туры килде.

Башта Федор Михайлович михнәт чиккән иске төрмәдә әсир булдык. Аннан 1939 елның мартында безне, “җәмгыять өчен аеруча куркыныч политик җинәятчеләрне”, әле яңа гына салынган махсус корпуска күчерделәр. Кеше, бигрәк тә тоткындагы кеше, һәрбер үзгәрешкә, хәттә бер төрмәдән икенчесенә күчүгә дә сөенә. Яңалык! Надзирательдән икенче камерага күчәчәгебезне ишеткәч, без дә сөендек. Кем белә, яңа төрмәдә бәлки тормышыбыз уңайлырак китәр.

Кышын ашыгыч салынган яңа корпусның баскычларыннан күтәрелеп, әле цементы да кипмәгән тар, ярым караңгы коридорыннан узгач, тезелеп киткән камераларның авыр тимер ишеген ачып бусагасыннан атлауга, бар өметләр челпәрәмә килде.

– Әйе... Федор Михайлович утырган борынгы төрмә оҗмах булган икән, – дидем мин ачынып, шыңшып-чинап камера ишеге ябылгач. Җаным өшеп-тетрәнеп китте. Әйтерсең лә тере килеш ләхеткә куйдылар мине.

Хәер, болары әле алдарак... Әлегә безнең бу төрмәгә яңа аяк басу...

– Бу минуттан башлап исем-фамилиягез формулярда гына кала. Все! Бу минуттан башлап сез бары үзегез утыра торган камера саны һәм ятак саны белән генә аталасыз. Все! Аңлашыламы?

– Аңладык!

– Все!

– Бер сорау бирергә мөмкинме?

– Тондыр!

– Безгә туганнарыбыз белән хат-хәбәр алышырга мөмкинме?

– Мин сезгә төшендердем. Тубыл төрмәсе гади төрмә түгел. Ул полит-и-зо-ля-тор! Төшендегезме?

– Юк.

– Менә юләр. Барысын да монда мин хәл итәм. Инде төшендеңме?

– Әйе.

Төрмә башлыгының безне – аеруча куркынычлы биш сәяси җинәятчене беренче кабул кылуы шуның белән тамамланды. Баш надзиратель безне төп торакларга алып китте. Коридорның урта бер төшендәге камера алдына килеп туктадык. Туксан алтынчы номерлы камера.

Әүвәле йозак, аннан камераның авыр ишеге ачылды.

– Керегез.

Монда атлауга, күзләребез чагылып китте – каршы стенада зур-зур өч тәрәзә. Рәшәткәләр дә башка төрмәләрдәге төсле бөтен тәрәзәне томалап тормый, шпага рәвешендәге уклар рамнарның урта күзләренә генә җитеп туктый. Өске як рәшәткәсез, ачык. Бу камераның озынлыгы сигез, киңлеге биш метр чамасы, биеклеге дә әйбәт, өч метр ярым булыр кимендә. Стеналар бик яхшылап известь белән акшарланган. Кыскасы, бу бер дә төрмә камерасына охшамаган, әйтерсең лә кунак бүлмәсе. Бигрәк тә хәзер, иртәнге кояш туры караганда, бүлмә ялт итеп тора.

Ул гынамы? Тагын бер сюрприз. Менә дигән якты бүлмәдә унике карават. Шуларның бишесенә пөхтәләп урын-җир: яңа одеял, ике җәймә, киез, мендәр салынган. Һәр карават башында ап-ак сөлгеләр.

Исебез китте. Әллә инде безне иреккә чыгарырга җыеналармы?

Ул гынамы? Форточка ачылды:

– Төшке аш алыгыз.

Сөенечтән әле әйтергә дә онытканмын: бүлмә уртасында озын өстәл, өстәл тирәли ике эскәмия. Билгеле инде, караватларның, өстәл-урындыкларның аяклары идәнгә болт белән ныгытылган. Менә шушы өстәлгә ризык килде – зур җамаяк тулы уха. Кечерәгендә – солы боткасы. Бер чәйнек чәй, берәр шакмак шикәр. Паекка исә – алты йөзәр граммлы бодай күмәче!

Мондый тәмле уханы, мондый тәмле ботканы, мондый тәмле күмәчне, мондый тәмле чәй-шикәрне минем моннан соң төрмәдә дә, төрмәдән чыккач та һичбер җирдә ашаганым-эчкәнем булмады.

Гаҗәп тантаналы бер сый булды бу Тубылдагы беренче ашыбыз. Сыйланып туйгач өс-башыбызны салып, ап-ак җәймәләр ябынып ял итәргә яттык. Өнме бу? Төшме?

Изрәп йоклап киттек.

– Торыгыз! Кичке аш!

Сикерешеп тордык. Бу ни бу? Төн. Кояш сүнгән. Лампочкалар кабынган. Нинди рәхәт йоклаганбыз.

Кичке ашка зур гына җамаяк туп-тулы солы боткасы. Изелеп пешкән, сөтләнеп тора. Бер чәйнек чәй, шикәр биш шакмак. Төшкедән калган яртышар паек күмәчләр дә бар иде. Туйганчы ботка ашадык, аннан тәмләп-шикәрләп чәй эчтек. Кайдан килде бу рәхәт?

Кичке аштан соң озакламый тикшерү булды:

– Туксан алты-беренче, туксан алты-икенче...

– Урынында.

Менә шунда гына инде без үзебезнең исем-фамилияләрне югалтып, бары тик санга калуыбызны төшендек.

Тикшерүдән соң түшәмдәге лампочка өч тапкыр “күзен кысты”. Отбой.

Без тагын йокларга яттык. Караватта одеял ябынып, башын мендәргә салып йоклавы нинди рәхәт.

4

Гений Измайлович, икенче көнне иртәнге чәйдән соң, чират буенча кружкаларны юып, өстәлне сөрткәч, бик җитди кыяфәт белән:

– Беләсезме, егетләр, – диде, – минем башта бер даһи план туып килә. Көне буе монда бот күтәреп яту эш түгел.

– Әйдәгез, егетләр, – яткан урыныннан Николай сикереп торды, – хәзер начальниктан чаңгылар сорап алыйк та, Иртеш артына походка китик.

Кемдер көлә башлаган иде, Гений “күз”гә күрсәтеп бармак янады.

– Тсс... Тик тормаган телдә бәлә бар ди. Көләбез дип карцер режимына эләкмик.

Үзең башладың, – Ардалион кызарып-бүртенеп ачуланырга кереште: – Синең даһи планыңнан башка да сару кайный.

– Поход – киләчәк эше, – диде Гений, Николайга карап, Ардалионны ишетмәгәнгә салышып. – Анысы да булыр. Ә хәзергә мондагы план – расписание тәкъдим итәм. Тыңлагыз...

– Әйдә инде, сузмыйча гына сөйлә.

– Ә сез бүлдермәгез. План мондый: һәр иртәдә – физзарядка. Аштан соң – дәрес.

– Менә бусы даһиларча, инде мәктәпкә йөри башлыйбыз, – диде Ардалион мыскыллы көлеп.

– Йөрмәскә дә була. Менә шушы бүлмәдә.

– Укытучылар?! – диде Ардалион һаман каныгып.

– Беренче укытучы – син, физикадан. Ибраһим – шагыйрь, әдәбияттән, Николай математикадан, Мәхмүт тарихтан. Ә мин культура тарихыннан лекцияләр укый алам.

Чыннан да, план гениальный, тик мөмкинлекләребез... чамалырак, – диде Николай, мыек астыннан гына көлеп (ул инде мыек җибәргән иде).

Дөресен әйткәндә, башта мин үзем дә Генийның бу “даһи планы” эшкә ашуга шикләнеп, башкалар төсле көлеп караган идем. Ләкин көйләнде бит.

“Донъя культурасы тарихы” буенча беренче лекцияне Гений Измайлович үзе башлады. Буйга кечкенә, гәүдәгә тулы, йөзе нурлы, борынгы грек скульптураларына охшаш матур сынлы (ярыйсы ук зур “тубал” баш). Ул өстәл янына килеп басып, бик җитди кыяфәт белән:

– Иптәшләр, без тыңлаячак лекцияләрнең кереш темасы... – дип, профессорларча вәкарь белән сөйли башлагач, колакларыбыз торды.

– Кара әле, тубалбаш, сине юкка гына Гений дип атамаганнар икән, – аркасыннан кагып, Мәхмүт аны мактап та алды.

Беренче лекция тирән эчтәлеге белән барыбызга да ошады.

Икенче көнне кафедрага Ардалион чыкты. Математика тарихыннан башлады. Аннан Мәхмүт, Николай, мин...

Шулай итеп, безнең биш факультеттан торган университет эшли башлады. Уянгач ук – физзарядка. Аннан барлау. Иртәнге аш. Аннан соң барыбыз да өстәл янына тезелеп утырабыз. Бары тик конспект язар өчен кәгазь, карандаш кына юк. Лекция – төшке ашкача. Аннан соң ирекле уеннар. Мәхмүт ипидән бик матур итеп шахмат сыннары эшләде.

Уеннан соң уку. Төрмә китапхәнәсе бик бай икән – барлык классиклар да бар. Кичке ашка хәтле һәр кеше үзе яздырып алган китапны укый. Аштан соң – әңгәмә.

Башта һәркем чират белән үзе укыган китабының кыскача эчтәлеген сөйләп чыга.

Ә аннан соң – “Истәлекләр кичәсе”. Кем нәрсә сөйли. Монда инде беренче мәхәббәт тә, беренче өметләр дә, мәзәкләр дә. Җаның ни тели – барысы да... Ассортимент киң...

– Сезнең җәйге таңда сандугач сайраганын тыңлаганыгыз бармы? Гаҗәп бит ул. Никадәр моң! Никадәр виртуоз маһирлык... Йөрәк эри... Күңел дулкынлана, ташый. Онытыласың, илаһи бер диңгездә йөзәсең. Барлык кайгыларың онытыла. Шатлык били сине. Менә шундый сихерле моң ул таң алдындагы сандугач сайравы. Минем Зифам да шулай җырлый, сандугач булып сайрый. Менә нинди җырчы ул минем Гөлзифам.

– Бераз арттырмыйсыңмы? – Ардалион әйтеп тә бетермәде, Гений – аның колак төбенә шап бар көченә... Селедка Ардалион шундук авып китте. Без ни әйтергә, нәрсә эшләргә дә белмичә калдык – кайсын әрләп, кайсын якларга?

Гений кызарып, еларга җитешеп урыныннан торды да, тәрәзә янына барып басты.

– Генка, гафу ит, мин бит шаярып кына... Зифа Басыйрованың чыгышларында мин булдым, яхшы җырлый. Ә син шундук колакка. Әле дә авырта, – Ардалион кып-кызыл булган колагын сул кулы белән каплап, уң кулын Республиканецка сузды: – Әйдә килешик. Бигрәк кызу канлы икәнсең.

Республиканец кулын бирмәде, кискен бер хәрәкәт белән борылып, ашыгып атлап камераның икенче башына китте. Үзе мыш-мыш килә.

Могҗиза булмый диләр. Юк, була икән. Үзем күрдем, ышандым. Менә үзегез чамалап карагыз әле: бу хәл могҗиза түгелме? Нәкъ менә шул төнне изрәп йоклап киткән генә идем, кемдер тарткалый:

– Тор әле, тор тизрәк! Әнә, ишетәсеңме, ул җырлый.

– Кем? Кайда? Җылый?

– Юләр! Җыламый, җырлый... Тор инде.

Торып утырдым. Иптәшләр дә торып караватларында утыралар. Каяндыр ерактан җыр тавышы ишетелә – татарча моңлы җыр. Бик-бик ягымлы хатын-кыз тавышы:

Төнгә каршы берәү моңлы итеп, Рамай,

Аерылышу көен җырлады.

Тынга калды урман буйлары да, Рамай,

Чишмәләр дә акмый тыңлады...

– Уф алла, – Гений тавышланып көрсенде, – Зифа... Зифа җанкисәгем җырлый бит.

Төрмә ныгытмасы аръягындагы шәһәр мәйданына куелган репродуктордан искиткеч моң-зар түгелде.

– Акрын... Тавышланма инде... – Мәхмүт үрелеп Генаның күлмәгеннән тартты, – дежурныйны китерерсең.

Ә җыр аз гына тынып-өзелеп торды да, могаен Зифа анда, ерак Казанда, радиостудиядә күкрәгенә күбрәк сулыш алуга, тагын канат какты:

Сахраларга чыгып бер сызгырдың, Рамай,

Чапкан печәннәрем кипсен дип.

Безне генә кемнәр каргады икән, Рамай,

Гомерләре аерым үтсен дип.

Гений бер торды, бер ятты – иңрәде. Ә җыр моңлы, көр тавыш аның саен үсте.

Агыйделкәйләрнең яры биек, Рамай,

Күренеп тора Казан каласы.

Шушы аерылудан күрешә алмасак, Рамай,

Гомерлеккә йөрәк ярасы.

Камера эче моң белән, нур белән тулды. Генаның гына түгел, минем дә, билгеле инде, камерадагы башка иптәшләрнең дә күзләренә яшь тулды. Кайнар яшь. Сагыш. Үзем уйлыйм: Гена бәхетле. Бәхетле! Аның сөйгән яры бар. Ул аны онытмый, сагына. Өметләнә. Чакыра. Көтә. Сөйгәненең илаһи тавышы Себергә, Тубылга, безнең камерага хәтле килеп җитте... Ә минем кемем бар? Бердәнбер ышанычым Зәйтүнә хәзер мине чаккан елан кочагында.

Гений иңрәп идәнгә төште.

Җыр өзелде.

Йозак шалтырады. Чинап камераның авыр тимер ишеге ачылды. Бусагада – баш надзиратель һәм дежурный. Йөзләрендә кан әсәре юк. Иреннәре дерелди.

– Бу нинди фетнә?

– Гражданин надзиратель, – Гений ишек төбенә килеп басты, тотлыкты... Ишеттегезме?

– Камера өч тәүлеккә карцер режимына утыртыла! – диде баш надзиратель, бар тавышына акырып. – Иртәгә иртәнге ашны бирмәгез.

Ишек шапылдап ябылды. Гений иңрәп, үксеп урынына егылды.

5

Башта, кизү торучы надзиратель әйткәндә, бу хәбәргә ышанырга да, ышанмаска да белми аптыраган идек.

Хәзер менә бишебез дә өстәл янында утырабыз. Һәрберебезнең алдында бер табак ап-ак кәгазь һәм карандаш. Инде елдан артык кулларыбызга тотканыбыз юк иде төрмә өчен куркынычлы бу коралны. Камера эче тып-тын. Хәттә бер-беребезнең сулыш алуын да ишетәбез. Кул дерелди. Башта уйлар, уйлар, уйлар! Ничек башлап китәргә, нәрсә язарга, нәрсәне калдырып торырга? Рәхәтләнеп күңелне бер ачып җибәрәсе килә. Анда җыелган барлык аһ-зарны түгәсе иде. Ярамый! Ярамый! Ә нәрсә турында гына ярый соң алай булгач?

Әнием әле мин бала чакта ук үлде. Шуның өчен хатны әтигә язам. Менә инде ике ел дигәндә беренче хат. Бу хатны алуга ничек куаныр әткәем. Барлык туганнарга йөгереп йөреп хатны күрсәтер. Бер көн эчендә бөтен Күкчәтау исән булуымны ишетеп сөенер.

– Ибраһим, кара әле, – Мәхмүт, хатын язып бетереп, миңа борылды. – Син ничек уйлыйсың, бу хат Казанга ничә көндә барып җитәр икән, ә? Апама яздым, әнкәем күптән үлде бит.

– Ничек әйтергә, минемчә, берәр атна үтәр.

– Нигә бер атна? – Ардалион, хатын борын төбенә китереп (ул начар күрә, калын пыялалы күзлек киеп йөри) кабат укый-укый, сүзгә катышты: – Нигә атна? Атна озак. Әйтик, Тубылдан Төмәнгә бер көн. Аннан поезд белән...

– Җүләр. – Николай язудан туктап башын күтәрде: – Син әле һаман иректәге сыман уйлыйсың. Бу төрмәдә бер генә камера түгел... безнең камера гына туксан алтынчы, исәпләп кара.

– Син, Николай, артык пессимист. – Ардалион, хатын өстәлгә куеп, кызып бәхәскә ташланды, үз фикерен өскә чыгарыр өчен кычкыра башлады: – Һәр нәрсәгә кара күзлек аша карыйсың!

– Ә син ал күзлектән, әйеме?

– Мин... мин, – Ардалион тотлыга башлады, чак кына күзлеге төшеп китмәде, тотып калды. – Мин бик реальный карыйм. Бу хатлар биш-алты көндә адресатлар кулында булачак. Нигә дисезме? Бу төрмәдә хатны камералар чират буенча язалар. Без, могаен, иң соңгылардан.

Форточка ачылды:

– Я, хатларны, карандашларны бирегез.

Николай хатының читенә бер-ике сүз язды да, надзирательгә сузды.

Мин дә хатны, карандашны бирдем. Республиканец алпан-тилпән килеп, дежурныйга хатын сузды да, кире тартып алды:

– Гафу итегез, улыма сәләм язарга онытканмын.

– Җитәр! Вакытыгыз тулды, сәләмне киләсе айда әйтерсез.

Надзиратель карандашларны санап, кисеп алып кыскартмаганнармы дип тикшереп, бер-берсенә куеп үлчәп алды да, форточканы шап иттереп япты.

– Беләсезме, егетләр, мин Гөлзифага үткән төндә радиодан аның тавышын, моңлы җырын ишетүемне яздым. Барыбыздан да рәхмәт, дидем.

– Булдыргансың! – Ардалион Генаның кулын кысты. – Шәп иткәнсең! Зифа чыннан да сандугач икән. Аның гүзәл тавышы әле дә колагымда...

6

Белмим нигәдер, Яңа ел якынлашкан саен күңел иләс-миләс килә. Әллә ниләр уйлыйсың, әллә никадәр өметләр өясең аңа. 1938 ел туар алдыннан, Пләтән төрмәсендә дә күңел шулай җилкенгән иде бит... Нигә начарга юрарга? Кем белә, 1939 ел кинәт өр-яңа, якты, сөенечле ел булыр.

Бәлкем, иптәш Сталин Яңа ел котлавында: “Безнең илдә нахакка төрмәдә утыручылар булырга тиеш түгел! Тикшерегез!” – дияр, һәм 1939 елда барча гаепсез мәхбүсләр иреккә чыгарлар. Ниһәят, хакыйкать өстенлек алыр, явызлык, ялган ялалар җимерелер.

Өметләнәбез. Укыйбыз. Яңа ел кичәсенә номерлар хәзерлибез. Мәхмүт – җыр, Гений – шигырь, Ардалион – мәзәк, Николай – чуаш җыры. Ә мин яңа бер шигырь чыгарырга тиешмен. Күңелле булырга тиеш ул Яңа ел алды кичәсе.

Нәкъ утыз бере көнне иртәнге чәйдән соң камераның ишеге ачылып, өч надзиратель килеп керде дә:

– Туксан алты-беренче, тиз киен, коридорга чык, – дип боерды.

Аптырап калдык.

– Йоклыйсыңмы әллә, тизрәк!

– Мәхмүт киенеп, һәрберебезнең кулын кысты. Ишеккә атлады:

– Хушыгыз, иптәшләр.

Мәхмүт артыннан карават саннары буенча бер-бер артлы Ардалион Нижегородцев, Гений Республиканец, Николай Акимов күрешеп чыгып киттеләр. Кая? Билгесез. Төрмәдәге иң газаплы җаза – могаен, менә шушы билгесезлек. Алып чыгалар, алып китәләр, кая икәнен әйтмиләр. Мәхбүс телгәләнә – нинди язмыш алда?

Менә бу юлы да елдан артык бергә булган, үзләренә бертуган сыман ияләшкән дүрт дустымны кинәт кенә каядыр алып киттеләр. Тагын күрешербезме, юкмы? Күрешсәк – кайда?

Нинди авыр газап бу – билгесезлек. Шалтырап, чинап ишек ачылды:

– Туксан алты-бишенче, чык!

Соңгы тапкыр зур, якты камерада бушап, үксезләнеп калган биш караватка карадым да, күзләремә яшь тулды.

7

Озынлыгы өч, киңлеге ике метр чамасындагы камера. Тәрәзә юк. Тәрәзә урынына югары почмакта түшәм кырыенда – форточка хәтле генә бер күз – эченә тимерчыбык челтәр калдырып коелган соргылт пыяла. Аннан кояш нурлары да үтеп төшә алмый, бары тик соргылт бер шәүлә генә төсмерләнә. Камераның сул почмагында цементтан катырылган берсе биек, берсе тәбәнәк тумба. Биеге өстәл, тәбәнәге урындык. Ишек төбендә параша. Ә ятагы кайда соң бу хөҗрәнең? Каранам. Уң як стенаның түбәнге өлешендә ниндидер уем һәм тимер ятьмәләр. Кинәт түшәмдәге электр лампасы өч тапкыр күзен кысты, теге уем эчендәге ятьмәләр сикереп идәнгә төште – ятак пәйдә булды. Өстендә – киез, мендәр, одеял. Шундук ишектәге форточка ачылды. Надзиратель:

– Йокла! Башыңны ачык калдырып чалкан ят. Кагыйдәне бозучы карцерга ябыла. Өч яктылык сигналы бирелгәч, тор. Тиз тор. Карават автомат рәвештә җыела! Ят! – дип акырды.

Мин тиз генә чишенеп яңа урынга яттым. Арылган. Көне буе әле бер камерага, әле икенчесенә кертеп озак-озак тотып тинтерәткәннәр иде. Әммә, күзләремне чытырдатып йомсам да йоклый алмыйм.

Әле иртән генә без бишәү идек. Бергәләп Яңа елны каршыларга, “концерт” бирергә әзерләнә идек бит. Сез кайда, дуслар? Сез дә хәзер минем кебек бу цемент ләхеттә йоклый алмый газапланасызмы?

Ә Яңа ел? Ул кайда Уздымы? Килеп җитмәдеме? Одеялны башымнан уранып, камераны күрмәскә тырышып, уйга чумдым.

Нинди булырсың икән соң син, яңа 1939 ел?

Шак-шок.

Сикереп тордым. Форточкада надзирательнең ачулы чытык йөзе:

– Нигә тәртипне бозасың? Нигә башыңны урап яттың? Тәртипне тагын бер бозсаң, карцер! Ят!

Шак-шок, шак-шок.

Коридорда йөргән дежурныйның дагалы итеге. Бер ераклаша, бер якынлаша. “Күз” ачыла. Ябыла. тагын шак-шок. Шак-шок.

8

Дүрт якта да сары таш стена. Кояш нурлары төшми. Иптәшләр дә юк. Таш капчык. Мин япа-ялгыз. Нишләргә? Аптырагач, авыз эчемнән генә җырлыйм:

Уйлый күңелем, уйлый күңелем,

Уйлый күңелем барсын да;

Уйлама, күңелем, барсын да,

Син уйлап шашарсың да.

Чыннан да, болай беркемне күрми, беркем белән сөйләшми, көне-төне япа-ялгыз утыра, уйлана торгач акылдан язу да ерак түгел. Нишләргә? Аптырагач ишекле-түрле йөри башлыйм. Дүрт адым алга, дүрт адым артка – шулай баш әйләнгәнче. Күз аллары караңгылана башлый. Тумбочкага утырам. Карават стенадагы уем эчендә. Ул үзенең расписаниесен бозмый – кичен төшә, иртән күтәрелә дә стена эченә кереп ябыла – көн буена, унсигез сәгать тумбочкада утырырга кирәк. Утырасың – әллә көн, әллә төн. Түшәмдәге лампочка гел чекрәеп тора. Каршыда – тимер ишек. Анда форточка һәм “күз”. Форточка тәүлегенә өч тапкыр – иртәнге, төшке, кичке ашны – баланданы биргәндә ачыла. Тагын арлы-бирле атлый башлыйм. Хат барып җиттеме икән, ә? Куанганнардыр. Куанмыйча, мин бит әтинең бердәнбер улы. “Улым, инде син укы. тырыш. Кеше бул!” – дигән иде ул мин Күкчәтаудан Казанга укырга киткәндә.

Тырыштым. Казан педтехникумына кердем, иске-москы киеп, ачлы-туклы йөрсәм дә, лекцияләрне калдырмадым. Мине әле техникум комсомол комитетының (меңнән артык комсомол) секретаре итеп тә сайладылар. Ул эшне дә кулдан килгән кадәр тырышып алып бардым. Алдынгы, тырыш комсомол дип, партия сафларына алдылар. Әүвәлгедән дә җәһәтрәк йөгерә-эшли, укый башладым. Техникум бетерүгә, өлкә комитеты мине (беренче секретаре бичара Мәхмүт Баһаутдинов иде) Акташ районына, иптәш Сталинның “Уңышлардан баш әйләнү” мәкаләсе чыкканнан соң, ялгышларны төзәтергә, колхоз оештырырга җибәрде. Илтән-Бута авылында балалар укыттым һәм колхоз оештырдым. Кулаклар мәктәпне яндырдылар. Төнлә тәрәзәдән аттылар – чак кына үлемнән калдым.

Тагын Казан. “Яшь ленинчы”, “Кызыл яшьләр”, “Пионер каләме” редакцияләре. Шигырьләр. Хикәяләр. Беренче китап, икенче китап басылып чыкты. Кызыл Армия. Пединститут. Әти җаным, мин нәкъ син әйткәнчә, кеше булырга тырыштым. Көннән-көн күтәрелә, үсә бара идем бит...

– Әй, балыкчы! – Форточка ачылгач сискәнеп аягүрә бастым. – Ха-ха! Балык тота идеңме? Туры утыр!

Форточка шап итеп ябылды. Уйларым таралды. Тагын утырдым. Стенадагы уемга ябылган урын-җирдән бер җеп асылынып тора. Аптырагач, шул җепне тарта башладым. Сузыла. Тагын тартам – сузыла. Кызык. теге җепне бармакка урый башладым. “Күз” ачылды да ябылды. Мин һаман теге җепне тартып бармакка урыйм. Бераздан “күз” тагын тиз генә ачылып ябылды. Ә бераздан форточка ачылды. Надзиратель бармагы белән ишәрәләп мине үзенә чакырды. Пышылдады:

– Нишлисең?

– Бернәрсә дә эшләмим.

– Ничек бернәрсә дә? Яле, бармакларыңны күрсәт әле!

Ике кулымны да суздым – җеп тартып, бармакка урап утырганымны онытканмын да. Надзиратель кинәт бал корты чаккандай сикереп китте, тавышланып кычкырды:

– Ә бу? Бу нәрсә?

Форточка шап итеп ябылды.

Бер унбиш минуттан шыгырдап, чинап тимер ишек ачылды. Гаҗәп! Ул иртә-кичен генә ачыла иде.

– Киен!

Бушлатны, бүрекне кидем.

– Чык! Кулларыңны артка куй, марш!

Караңгы коридор буенча бераз атлагач, яңа әмер:

– Тукта!

Туктадым. Алда – баскыч. Бер надзиратель минем алга төште. Бу – саклык чарасы. Мин баскычтан ташланмасын өчен.

– Марш аска!

9

Күзләремне озак-озак итеп йомып-ачып, йомып-ачып карадым – берәр нәрсә күренмәс микән? Юк, тычкан күзе хәтле дә яктылык шәйләнми. Дөм караңгы. Шулай да тикшереп карарга кирәк – мин нинди капчыкта? Стена буйлап капшанып, аякларны акрын гына шудырып-шудырып алга таба үреләм. Үзем куркам – алда су тулы баз булып, төшеп китмим! Кем белә нинди мәкерле карцерга китереп тыгуларын. Уйлап та өлгермәдем, сул аягым каядыр төшеп китә язды, тартып алдым. Йөрәк дөп-дөп итә. Тез буыннарым калтырый башлады. Бераз артка чигенеп хәл җыйдым. Аннан тагын “сәяхәт”не башладым. Бая төшеп китә язганым бер чокыр гына икән. Аны уздым – каршы стена! Ниһәят, монда бераз торып тынычланган, идәнгә бөгелдем – берәр утыргыч юк микән. Йөри-йөри арылган. Өстәвенә – күңел тынычсызлыгы. Идән – боз. Карцер идәнен тезләнеп йөреп чыктым – урындык юк. Бастым. Нишләргә? Утырасы иде. Тагын капшана башладым. Чү! Бу нәрсә?! Ике кулым белән капшап тикшерә башладым – карцерның түр почмагында, түбәндә – уентык. Утыргыч. Ниһәят утырдым. Инде бер тынычланып ял итим. Каяндыр җил өрә сыман. Өшетә башлады. Бер дә кеше утырмаганга суыктыр – цемент бит. Утырам. Утыргыч бер дә җылынырга уйламый – өшеткәннән-өшетә генә бара. Өрә, җил өрә. Кайдан? Тирә-якны капшыйм – берәр ярык-тишек юкмы? Юк. Ә җил өрә. Аптырагач торып, урындыкны капшый башладым. Тишек. Стенада нәкъ утыргыч турысында торба сыман тишек. Менә кайдан җил өрә икән. Әйе. Яңа төшендем бу хикмәткә. Бик акыллы эшләнгән. Урындык бар – утыра алмыйсың. Җил. Суык. Бу тишек тә төрмә хезмәткәрләренең бер яңалыгыдыр. Артык арыган, йончыган булсам да, суык җил утыргычтан куып торгызды. Дер-дер киләм. Торып, карцер буенча арлы-бирле әйләнә башладым.

Башта өер-өер уйлар. Очы да, кырые да юк. Саташып авыргандагы кебек куркыныч уйлар. Хәттә күз алдында ниндидер хәшәрәт күләгәләр авыша кебек. Юк! Юк! Ничек тә бу уйлардан арынырга кирәк.

Әллә күпкә,

Әллә бик озакка,

Ахры мәңге оныта алмамын

Тамбов урманнары уртасында

Усак яфраклары шаулавын...

Күңелдән әз генә пышылдап Такташның “Мокамай” шигырен сөйли башладым. Тынычланып киттем. Уйлар таралды. Тагын-тагын Такташны исемә төшерәм.

Белмим, күпме вакыт үткәндер, телем әйләнми башлады, аякларның хәле китте – стенага тотына-тотына теге тишек урындыкка барып лык итеп утырдым. Карцерның ишеге ачылды. Дежурный:

– Чык! – дип боерды.

Чыктым. Надзиратель мине коридор буенча ишегалдына алып чыгып китте. Әллә инде камерага кайтара? Юк, ләгънәт төшкере, икенче якка борды. Эңгер-меңгер. Әле генә кар явып үткән. Хуш ис! Яңа кар исе. Рәхәтләнеп сулыйм...

– Тукта!

Туктадым. Каршыда карцер корпусының бер як стенасына бастырып-терәп куйган табутлар. Болай да өшеп торган тән чымырдап китте – нигә дип бу табутлар янына китерде соң мине дежурный? Боерык:

– Менә шуларның берсен күтәр дә, камерага!

Читтәге бер табутка килеп тотындым. Ярыйсы ук авыр – калын, чи тактадан эшләнгән. Каһәр төшкерене көч-хәл карцерга өстерәп керүгә, ишек ябылды. Отбой. Йокларга! Аска да, өскә дә, баш астына да – бер бушлат. Шулай булгач, аны салып тормадым, киенгән килеш кенә табут эченә кереп сузылдым. Йокы ястык теләмәс диләр бит. Күзләремне йомдым. Дер-дер киләм. Баягыдан да көчлерәк туңа-калтырый башладым. Астан суык килә. Аптырагач торып утырдым. Табутның төбен капшый башладым – бу ни бу? Исем китте. Табутның төбендәге такта тишек-тишек. Яңа төшендем суыкның кайдан килүен. Барысы да бик акыллы эшләнгән. Бу ястык ике төпле икән. Арасына йомычка тутырылган. Ул көнозын тышта торып суык җыя, ә монда керткәч шул суыкны чыгара... менә шундый ястыкта йоклап кара.

Өченче тәүлек дигәндә мине төрмә башлыгы кабинетына керттеләр.

– Сез йөз алтмыш сигезенче тоткын, – диде өстәл артындагы тирән креслога утырган түрә, ниндидер кәгазьләргә кул куя-куя, башын күтәрми генә, – төрмәнең эчке кагыйдәсен бозган өчен өч тәүлеккә карцерга ябылган идегез, срок тулды. Мин сезне чыгарам. Ләкин, карагыз аны, тагын да тәртипне бозсагыз, моннан да катырак җаза кулланырмын. Төшендегезме?

– Төшендем.

– Алып китегез.

Үземнең йөз алтмыш сигезенче икәнемне белеп, камерама кайттым. Кара, нинди якты, нинди иркен икән минем бу куышым.

10

Иртәнге чәйдән соң шәфкать туташы күренә башлады. Билгеле инде, ул ялгыз гына түгел, йөзен чыткан надзиратель янында күләгә булып басып тора.

Форточка нибары ике-өч минутка гына ачыла. Менә шушы минутлар хәзер минем өчен иң кадерле, иң сөенечле минутлар. Бу минутларда мин барлык кайгы-хәсрәтемне, хәттә үземнең төрмәдә икәнемне дә онытам, камерам кинәт яктырып, балкып китә. Изге минутлар! Форточка ачыла да ябыла. Шатлык сүнә. Камера караңгылана. Мин тагын егерме дүрт сәгать шул изге могҗизаны көтеп, өметләнеп яшим. Нинди бөек көч икән ул сагыну, көтү, өметләнү!

Бары тик ике-өч минут. Әммә аларда никадәр илаһи көч һәм тылсымлы канатлар...

Һәр иртәдә паекны икегә сындырып, яртысы белән бер кружка чәйне эчәм дә, ишек янына басып көтә башлыйм – җаным-тәнем белән көтәм. Тыңлыйм. Менә коридор башындагы ишек ачылып ябылды. Керделәр. Ике кеше. Берсе дөп-дөп итеп тупас атлый. Икенчесе нәфис. Тык-тык итеп җырлап килә. Алар бераз киләләр дә туктыйлар, киләләр дә туктыйлар – күрше камераларга. Тагын дөп-дөп. Тагын тык-тык. Менә алар тынып калдылар.

Надзиратель форточканы ачты.

Менә ул зур, соргылт күзләр. Бик нәфис, бит алмалары алсуланып торган түгәрәк йөз. Алсу иреннәр һәм гаҗәеп бер елмаю. Ул якты да, татлы да, тылсымлы да.

– Хәерле иртә!

Нинди ягымлы, иркәләүче саф тавыш. Әйтерсең лә көмеш кыңгырау чыңлады.

Мин рәхмәтемне әйтеп бетерергә өлгерә алмыйм, тагын тылсымлы чың:

– Берәр җирегез авыртмыймы?

Менә шушы мөкатдәс минутларны бик азга гына булса да сузарга тырышып, мин тәүлек буе әзерләгән “авыруларым”ның берсен – көн дә бер үк чирне атап булмый ич – әйтергә ашыгам:

– Тамагым авырта... төн буенча йөткереп чыктым. Әһе-әһе.

Ул аптечка сумкасын форточка капкачы-өстәленә куеп даруларны эзли. Мин аның йөзенә карап туя алмыйм – сокланам. Ул буйга артык озын түгел, башы нәкъ форточка биеклегенә туры килә. Шуның өчен һәрвакыт туп-тулы бөтен йөзе белән күренә. Ә аның белән беррәттән торган дежурный озын буйлы. Камераны күрер өчен аңа бөгелергә туры килә. Бөгелү – эш, шуның өчен дежурный үзен артык “мәшәкатьләми” – бөгелми. Миңа бит шул гына кирәк.

– Мәгез, – нәфис бармаклар миңа ачык пакетта порошок суза, – эчеп җибәрегез.

Мин пакетны алып, порошокны авызга салам да, кәгазьне кире дежурныйга бирәм. Менә шуның өчен дә шәфкать туташы янында дежурный йөри – мәхбүс кулында кош теле хәтле дә кәгазь калдырырга ярамый! Шарт итеп форточка ябыла.

Ә камерада никадәр хушбуй исе, яктылык, нур кала... Мин сихерләнгән кеше кебек ишек яныннан китә алмыйча торам.

Иртәгә тагын килер микән?

Минем өчен иң авыр, газаплы көн – якшәмбе. Якшәмбе – ял көн. Иртәнге чәйдән соң инде гадәттәгечә форточка ачылмый. Мине кара-караңгы уйлар баса. Үземне кая куярга белми өзгәләнәм. Акылдан шашармын дип куркам ул дәһшәтле якшәмбеләрдә. Донъяда иң авыр газап – сөйләшмәү икән. Бу камерага күчүнең беренче көннәрендә мин әле бу дәһшәтне сизеп бетермәгән идем. Ә хәзер көннән-көн баса. Ялгызлык. Бер кешене күрмәү, бер авыз сүз алышмау. Ичмаса надзирательләр дә сөйләшмиләр.

Бу кабер тынлыгы, ялгызлык кайчанга хәтле сузылыр? Бер ай? Өч ай? Бер ел? Ун ел?

Юк! Юк! Ун ел бу ләхеттә түзә алмам, акылдан шашармын! Шашармын!

Менә шушы фаҗигале язмышта зур соргылт күзле кыз! Ул – фирештә! Ул мине донъяда яшәргә өндәүче бердәнбер изге көч! Мин аны көтәм һәм аның күренүенә юанып кына яшим... Ул килер. Ул елмаер. Ул миңа “хәерле иртә” дияр. Һәм кәсә тулы женьшень шарабы – әбелхәят суын бирер. Мин йотылып эчәрмен бу күзгә күренми торган илаһи шарапны!

Ниһәят, китап укырга рөхсәт иттеләр. Көне-төне укыйм.

Тормышымда тагын бер яңалык – шигырь ятлау. Пушкинның “Евгений Онегин” поэмасын күңелгә биклим. Иртә белән чәйгә хәтле бер бүлеген әкрен генә сөйлим. Төштән соң тагын бер бүлеген. Шулай һәр көн. Поэманы сөйләп бетергәч, яңадан башлыйм. Дөрес, берничә тапкыр надзиратель:

– Йөз алтмыш сигезенче! Кисәтәм, тавышланмагыз! Карцер! – дип бармак янады.

Нишлим. Карцер булса карцер. Анда да укырмын.

– Хәерле иртә!

Менә шушы шәфкать туташы күренә башлаган көннән башлап үземдә гаҗәп бер үзгәреш сиздем. Иртә белән автоятактан сикереп төшүгә, элеккедәй йокымсырап утырмыйм – гимнастика белән шөгыльләнәм. Юынырга чыккач та элекке кебек битне арлы-бирле чылату белән канәгатьләнмим, чын-чынлап сабынлап юынам, тешләремне дә чистартам. Гимнастерка белән чалбарымны да киез астына җәеп үтүкли башладым...

11

Көтмәгәндә тагын бер бәхетсезлек. Бар таянычым, юанычым китап иде. Аннан да аерылдым.

Бүген, бәхетсезлегемә, катырак йоклап киткәнмен – лампочка күз кысканны сизмичә калганмын.

– Нигә ятасың?! – дип надзирательнең акыруына атылып-бәрелеп тордым да, тумбочка өстендәге чалбарны алам дип, күзлегемне цемент идәнгә төшереп җибәрдем. Челпәрәмә!

Хәзер күзләр кызарып китте. Уку түгел күтәрелеп тә карый алмыйм – яшь ага.

– Хәерле иртә.

– Рәхмәт.

– Сезгә ни булды, һаман түбән карыйсыз?

– Ялгыш күзлегемне ваттым. Хәзер күзлексез карый алмыйм.

– Алайса, мин сезне күз врачына язам.

Форточка ябылды.

Тумбочкага утырдым. Күзләрем кырып, чәнчеп авырта, яшь ага. Йа алла, бу нинди газап тагын...

Шул ук көнне төшке аштан соң надзиратель мине икенче корпустагы күз врачына алып барды. Врач күзләремне карап, күзлек алырга рецепт язды да, кырыс кына:

– Счетыгызда акчагыз бармы? – диде.

– Юк, – дидем аптырап һәм борчылып.

– Һәрбер арестантка күзлек алып бирергә төрмә приют түгел. – Врач, маңгаенда янып торган ялгыз “күзен” салып, ачу белән эндәште: – Төшендеңме?

– Әйе.

– Алып китегез!

Мин Александр Марлинскийның (Бестужев) Себер төрмәләрендә, Кавказда язган хикәя, романнарын, бигрәк тә “Амалотбек” романын кызыксынып укый идем. Бу әсәрләр миңа ничектер якын, сердәш. Бәлки аны язучының да минем төсле мәхбүс булуы тәэсирне көчәйткәндер. Пләтән төрмәсендә Алкиннан өйрәнеп калган “Бестужев әлифбасы” әле дә миңа ара-тирә күрше камералар белән бәйләнешергә ярдәм итә бит...

Менә шул бердәнбер сердәш тә хәзер әнә укылмыйча ята. Укыйсы килә, китапны алып күзләремә китерәм – томан. Яшь ага, кыра. Сызлый.

12

Форточка ачылды. Теге йомшак, нәфис тавыш:

– Сез күзлек алдыгызмы?

Күзләремнең авыртуына чыдый алмый, сөлге белән башымны урап утыра идем, сикереп тордым – сөлгем төшеп китте.

– Юк. Счетымда акча юк бит.

Зур соргылт күзләр миңа текәлде. Нәрсәдер әйтергә теләгәндәй, бик серле итеп, яратып, пошынып карады алар миңа.

Форточка ябылды. Күзләремнән мөлдер-мөлдер яшь ага башлады. Әллә авыртканга, әллә...

Әтигә хат язганга инде бүген сиксән алтынчы көн, һаман җавап юк. Нигә икән? Әллә адресны дөрес язмадыммы? Алай булса, мин бит Күкчәтауга Сафа абзыйлар адресына яздым. Ул өйдә туганнарның берсе булмыйча булмас. Әллә? Әллә инде... Юк! Юк! Нигә алай начарга юрыйм. Бәлки инде хат килгәндер, төрмә өстәлендә алганны көтеп ята торгандыр. Хат белән бәлки аз-маз акча да җибәргәннәрдер. Күзлек алырга. Менә әйбәт булыр иде.

Шулай бер көнне төшке аштан соң форточка ачылды да, баш надзиратель миңа ниндидер кәгазь сузды. Могаен хат! Сөенечемнән егылып китә яздым.

– Сезнең лицевой счетка илле сум акча килде. Әгәр эчке тәртипне бозмасагыз, аена ун сумлык ашамлык, тәмәке алдыра аласыз. Менә карандаш. Кирәк әйберләрегезне бу бланкка языгыз.

Форточка шап итеп ябылды. Кәгазь, карандашны тоткан килеш катып калдым – өнемме, төшемме?

Тагын форточка ачылды:

– Нәрсә карачкы сыман басып торасың? Бир бланкны, карандашны.

Шунда гына исемә килеп, бер генә сүз яздым да, бланкны, карандашны надзирательгә кайтарып бирдем. Йа алла, теләгем кабул булган. Хатым барып җиткән! Камера буенча әйләнәм, йөгерәм, сикерәм.

– Йөз алтмыш сигезенче! Тәртипне бозмагыз.

– Юк, юк! Зинһар мине заказымнан мәхрүм итмәгез. Мин шатлыгымнан.

– Утыр!

Утырдым. Тын да алмыйм.

13

Күзлекне бер киям, бер салам. Әле ишеккә, әле түшәмгә – лампочкага карыйм... “Амалотбек”ка күз салам. Күрәм, күзләрем авыртмый. Укыйм! “Әти җаным, сиңа мең-мең рәхмәт. Мине иң авыр газаптан коткардың. Рәхмәт. Тик менә нигәдер хатыңны бирмәделәр. Бәлкем? Тукта, син бит бары гарәп хәрефләре белән язасың. Шуңа күрә аны конспирация дип утка якканнардыр. Алай да син инде исән икәнлегемне беләсең. Мин дә тере икәнеңне беләм һәм баһасыз бүләгең өчен сөенәм – башым күккә тия. Яшә, әти җаным!”

Форточка ачылды.

– Ничек, күзләрегез авыртмыймы?

Көлеп җибәрдем. Бу камерага күчкәннән бирле беренче тапкыр форточкадагы гүзәл кыз да елмайды. Ап-ак энҗе тешләрен күрсәтеп, яктырып елмайды. Йа алла, мондый да гүзәл җан булыр икән донъяда!

– Җитәр! – диде безнең елмаю-көлүне күреп тырпайган надзиратель. – Утыр!

Форточка ябылды. Камерада яктылык, көләч елмаю калды.

Нинди илаһи кыз бу шәфкать туташы. Үзе сылу, күзләре сылу, иреннәре сылу. Күңеле сылу. Әнә күз врачы. Ул да медицина әһеле. Ә үзе аю кебек акырып тора. Сүзләре – ук. Ә бу кызның һәр сүзе, һәрбер авазы – кәсә тулы терек суы. Аның “хәерле иртә” дигән бер генә сүзе дә тәүлек буена көч, егәр, өмет өсти.

Исеме кем икән? Вера? Надежда? Любовь? Ничек кенә булса да, аның исеме җисеменә хас матур, яңгырашлы булырга тиеш. Һичшиксез шулай!

Яшә, Вера! Яшә, Надежда! Яшә, Любовь!

Мин сиңа бәхет-сәгадәт телим. Язмышың якты, бик якты булсын. Бәхет кошы сине бервакытта да, бервакытта да ташламасын!

Нигә, нигә синең соргылт күзләр

Күзләремә болай багалар?

Нинди көчләр, сөйлә, әй аппагым,

Керфек очларыңнан тамалар?

Хөрмәтле Һади абый, син инде мине гафу ит, шигыреңне аз гына үзгәрттем. Синең урман кызың – Әминәң кара күзле булган. Минем өметем соргылт күзле. Шуның өчен мин кара күзләрне соргылт иттем. Бар юанычым да шул гына бит, ачуланма инде, Такташ абый.

14

– Хәерле иртә! Үзегезне ничек хис итәсез?!

Тагын сагынып көтелгән көмеш кыңгырау чыңлады. Якты, изге күзләр. Чү, алар нигәдер йомылып алдылар төсле. Сул каш нәрсәгәдер ишәрәләп, сикереп алды түгелме? Кайчандыр кызлар шулай кашлар, керфекләр белән сөйләшә иде түгелме? Бәлкем хәзер дә?.. Шәфкать туташы – өметем форточканың нәкъ каршына баскан. Ул үзенең нурлы-мөләем йөзе белән миңа карый. Ә надзиратель – кырыйда, аның усал күзләре бары тик миндә, күршесенә игътибар итми.

Шәфкать туташы форточка өстәле өстенә аптека сумкасын куеп актара башлады һәм миңа карап сул күзен кысты:

– Әле дә башыгыз авыртамы?

– Инде өченче төн йоклый алмыйм...

– Яхшы, хәзер мин сезгә анальгин бирәм. – Нәфис бармаклар сумкадан кәгазь пакетка төрелгән порошок алдылар: – Мәгез. – Сул күз тагын кысылып, баш әз генә иелеп тә алды. – Тиз генә йотып җибәрегез.

Гадәттә, кагыйдә буларак, порошок кабы ачык килеш бирелә. Мәхбүс порошокны шундук эчеп-йотып, кәгазен дежурныйга кайтарырга тиеш. Бу юлы да порошок миңа ачык килеш бирелде. Тоткын сизгер була бит ул, порошок пакетын алуга, бармакларым тойды: кәгазь ике кат!

Кыз юри ахры, дежурныйга нидер әйтте – игътибарын миннән алды. Шул вакыт мин порошокның аскы кәгазен төшереп җибәрдем, порошокны авызыма салдым, калган капны дежурныйга бирдем.

Форточка шап итеп ябылды.

Аяк тавышлары ераклашуга идәнгә иелдем, порошок кәгазен алдым – язу! Ишекнең төбенә үк утырып – “күз” ачыла калса, кулымдагы кәгазь күренмәсен дип, дулкынланып укый башладым. Вак кына хәрефләр: “Боекмагыз. Үз-үзегезне саклагыз. Хаклык килер”.

Адымнар! Кәгазьгә тагын бер кат күз йөртеп чыктым да, авызыма каптым.

– Нишләп торасың?

– Парашага чыгам.

“Күз” ябылды. Мин “изге” кәгазьне чәйнәп йотып җибәрдем. “Боекмагыз! Үз-үзегезне саклагыз! Хаклык килер!”

– Килер! Килер! Килер!

– Нәрсә, акылдан шашасыңмы?!

Мин елмайдым, бөтен тәнем җиңеләеп китте.

15

Яшьлек күксел таулар төсле,

Киткән саен матур, ягымлы;

Томаннарга төренер яшьлегемне

Мин онытмам – кайнар чагымны...

Әллә кайчан инде, Күкчәтауда вакытта язган шигыремнән бу бер куплетны соңгы көннәрдә кат-кат кабатлый башладым. Сагынам. Ярсыйм. Дулкынланам. Миңа инде егерме сигез яшь. Иптәшләрем инде укуларын тамамлап, өйләнеп, балалар тәрбиялиләр. Ә мин?..

– Киен дә чык.

Ишек ачылып, дежурныйның камерага керүен дә сизмичә калганмын.

Зур, якты бүлмә. Дүрт өстәл, һәр өстәл артында ап-ак халат кигән кешеләр утыра. Барысы да ирләр.

Мине кырыйдагы өстәл янына китереп бастырдылар. Өстәлдә бик күп папка-формулярлар. Күзлек кигән урта яшьләрдәге кеше бер папканы ачып, миңа карамыйча гына сораулар бирә башлады.

– Исем, фамилия, әтиең исеме? Туган ел? Статья, пунктлар, срок?

Барысын әйткәч папка ябылды. Мине күрше өстәлләргә күчерә башладылар. Нәкъ армиягә алгандагы кебек анадан тума калдырып тикшерә башладылар. Үпкәне, йөрәкне, күзләрне, колакларны...

Берсе бер сөйләшми, әйтерсең лә чукраклар. Карыйлар да язалар – ниндидер карточка-бланк тутыралар.

Тагын камерага китерделәр.

Әллә инде армиягә алырга җыеналармы? Мин бит инде өч ел хезмәт иткән кеше. Политрук. Әллә? Тумбочкадан сикереп торып арлы-бирле йөри башладым. Бәлкем? Бәлкем... безнең болай нахакка төрмәдә утыруыбыз иптәш Сталинга барып җиткәндер дә...

16

Бу ни бу?

Коридорда шыгырдап, чинап камера ишекләре ачыла башлады. Ыгы-зыгы, шау-шу. Кычкырып сөйләшкән тавышлар. Хәттә көлүләр. Ул арада минем камераның да ишеге ачылып китте. Надзиратель камерага кермичә бусагадан тыныч кына:

– Чык! – диде һәм тукталмыйча узып китте.

Камерадан чыгуга, зур-зур сакаллы өч кеше мине кочаклап алды, сөякләрне чытырдатып кысалар, үбәләр.

– Сез кем? Сез кем?

– Ә син кем?

– Кара, син нәкъ Карл Маркс шикелле булгансың ич, Ибраһим, сакалың билеңә җиткән.

Тагын кочаклаштык. Көчкә таныдым үзләрен. Мәхмүт, Ардалион, Николай.

– Ә Гений кайда? Нигә ул күренми?

Әйтеп өлгермәдем, туп төсле тәгәрәп Республиканец килеп чыкты, уртабызга ташланды. Күтәреп алдык, чөя башладык.

– Ирек!

– Ирек!

Бу төрмә, аның ярым караңгы коридорлары бервакытта да мондый күңелле шау-шуны ишетмәгәндер могаен. Нинди генә тавышлар юк монда. Көлү, кычкыру, акыру, үкереп елау һәм шатлыклы җыр, ирек турында җыр.

Читтән карасаң, могаен исең китәр иде – барысының да чәчләре җиткән, сакаллары үскән, йөзләре агарган, үзләре акылдан шашкан төсле тавышланалар, коридорның әле бер, әле икенче ягына чабалар, егылалар, кочаклашалар.

Беренче ташкын! Сөенү ташкыны! Монда әле акыл баш була алмый. Монда әле йөгәнсез, тезгенсез хисләр! Хисләр! Хисләр! Башкача мөмкин дә түгел бит. Ярты елга якын кешене күрми, бер кеше белән сөйләшми ләхеттә яткан кешеләр алдында кинәт ишекләр ачылсын да, кинәт бу хәтле халык белән очраш. Бу могҗиза түгелме? Монда инде үлчәү юк, кем күпме һәм ничек кычкыра ала – кычкыра, кочаклый, үбә һәм тыела алмый елый.

Ә менә без, биш дус, бер-беребезне кочаклаганбыз да, һич аерыла алмыйбыз. Тәннәребезне капшыйбыз – бу безме? Без түгелме?

Гений тамагын кырып көр тавыш белән җырлап җибәрде:

Кузгал, уян, ләгънәт ителгән

Коллар һәм ачлар донъясы...

Шау-шу тынды. Бөтен коридор бары бер җыр – “Интернационал”ны җырлый башлады.

17

Төрмә ишегалдына чыгуга – башыбызга таш төшкәндәй булды. Тавыш-тын бетте. Йөзләр караңгыланды. Башлар иелде. Әле бер генә минут элек балкыган, канатланган өмет сүнде. Кара болыт каплады безнең күкне. Арестант! Мескен арестант! Син нинди беркатлы сабый! Вакытсыз ачылган камера ишеге дә синең өчен ирек капкасы булып тоелды, ашыгып-ярсып ирек җырлары җырлый башладың. Канатланып оча да башлаган идең...

Ә хәзер? Хәзер алдыңда – ачы хакыйкать: калын таш стеналар. Чәнечкеле тимерчыбыклар. Манаралар. Мылтыгын кулыннан төшерми туктаусыз әйләнеп-карап торучы сакчылар. Һәм һау-һаулап өрүче этләр.

– Утырыгыз!

Баскан җиребезгә утырдык.

Мәйдан уртасында берничә өстәл. Өстәл өстендә өем-өем папка-формулярлар. Өстәл артында урындыкларга утырган, басып торган, арлы-бирле йөгергән түрәләр.

– Өченче кат, каптеркага!

Бер төркем тоткын торып, төп корпус янындагы кечерәк бер таш йортка таба атладык. Зур таш келәтнең бер почмагында тау булып эреле-ваклы капчыклар ята. Һәрберсендә бирка. Биркага камера һәм мәхбүснең шифры – хуҗаның “исеме” язылган.

– Бишәр-бишәр кереп, биштәрләрегезне алыгыз, – диде келәт башлыгы.

Чират белән актара башладык. Үткән көзне төрмәгә килеп төшкәч, үзебезнең сәләмәләрне салып капчыкларга тутырган идек. Аларны монда өйгәннәр икән. Чират миңа да җитте: әллә ничә йөзләгән капчыкны арлы-бирле ташлый торгач, йөз алтмыш сигез саны сугылган кечерәк кенә биштәр дә килеп чыкты. Кирәге чамалы. Алыгыз дигәч кенә алам. Анда рәтле бер нәрсә дә юк.

Шулай да, иске булса да, моннан бер ел элек өстеңдә булган әйберләрне күрү кызык бит. Ул киемнәрнең яңа чагы, киеп куанган чак искә төшә. Мин дә келәтнең икенче бер почмагына китеп, башкалар белән бергә биштәремне актара башладым. Менә күн тужурка. Мин аны Печән базарыннан “Дуэль” повесте гонорарына биш йөз сумга алган идем. Ул сап-сары, ялт-йолт итеп тора иде. Аны беренче тапкыр күргәч Зәйтүнә: “Бу тужурка сиңа бик килешә”, – дигән иде.

Нигә әле аны искә алам, хәерсез? Гимнастерка, чалбар сатып алынмаган – гаскәрдә узган еллар истәлеге. Ә итек? Нинди әйбәт хром кунычлы иде. Солдат итеген сүттереп яңадан тектергән идем. Үзе аякларга таман – кысмый да, буш та түгел – галифе чалбар белән бик килешә иде. Зәйтүнә белән танцыга йөргәндә – бигрәк тә. Фу, тагын Зәйтүнә! Хәзер итекнең кунычлары җәелеп ята – үрә бастырып тотканда, балтырлар шешкәч, телеп алганнар иде бит...

Чү, шул итекләр эчендә ниндидер кәгазьләр. Берсен күтәреп селкедем – теге кәгазьләр коелды. Хатлар. Могаен, өйдән килгәннәрдер! Бирергә өлгермәгән булганнардыр. Куанып, ашыгып беренче хатны кулга алып, адресын карауга, хәлсезләнеп идәнгә чүктем. Үземнең хат! Өйгә язган хат. Ашыгып икенче итекне селеккәләдем. Аннан да хатлар төште. Минем хатлар! Кыш буена язылган, җавап китерергә тиешле хатлар!

– Ибраһим, кара әле, синең биштәрдә хатлар бармы? – диде артымда капчыгын актарып маташкан Гений. – Мин... мин... Зифадан хат көтәм...

Ул арада башка иптәшләр дә биштәрләрен күтәреп килделәр – чырайлары сытылган.

Ичмаса яндырсалар, белмәс идек, көтәр идек... Ә монда, иң әшәке рәвештә мыскыл итеп, үз хатыңны бер елдан соң кулыңа тоттыралар! – диде Мәхмүт ярсып.

18

Башта гомуми камераларга ябылган мәхбүсләрне егермешәр-егермешәр кешедән машиналарга утыртып озата башладылар. Кая? Билгесез. Әммә тоткын тоя: монда, төрмә мәйданында, барысы да диярлек яшь-таза халык. Димәк, каядыр эшкә җибәрәләр.

Бер кешелек таш капчыкта утырганнан җир казыганым артык, – диде Мәхмүт, этап икәнен сизгәч.

Мин дә, башкалар да бу фикергә кушылдык. Чыннан да, дүрт стена арасында тилмерүгә караганда саф һавада, кешеләр белән бергә эшләүгә ни җитә. Әйдә, җәһәннәм чокырына җибәрсәләр дә җибәрсеннәр, тик кире ялгызак камерасына гына бикләмәсеннәр.

Төшке баландадан соң “одиночник”ларны төйи башладылар. Безгә аеруча хөрмәт – “кара козгын” машинасы. Ичмасам киткәндә Тубыл шәһәрен күреп калырбыз дигән идек, ул өмет тә өзелде...

Июнь башы иде. Сибәләп кенә яңгыр явып үтте. Бераз чыландык. Әммә яңгырдан соң кояш чыкты. Һава юылып, яктырып китте. Саф һава. Бигрәк тә тынчу камерадан соң ул безгә – җофар исле. Ә шәһәр өстендә аллы-гөлле тасма булып сузылган салават күпере. Аны күрмәгәнгә инде ике елдан артыктыр. Нинди гүзәл син, нинди тылсымлы син, бөек сөенеч күпере! Менә шушы күпер буйлап Күкчәтау далаларына хәтле китәсе дә китәсе иде.

– Тиз! Тизрәк машиналарга!

Иң соңгы булып килгән унбиш “одиночник”ны йөк машиналарына утырта башладылар. Могаен безгә “кара козгын” җитмәгән. Аңа үпкәләмәдек.

Менә нинди икән син Тубыл – Русия арестантларының пайтәхете – декабристлар, Петрашевичлар интеккән шәһәр.

Без утырган зиндан артта кала бара. Ул тау өстендә икән, Казан Кремленә охшаган – биек таш стена белән уратылган. Эчтә – зур-зур корпуслар, хәттә гөмбәзле, алтын тәреле чиркәү! Машинабыз таудан төшеп Тубылның зур урамыннан бара. Берәр, икешәр катлы агач өйләр. Нәкъ Күкчәтау шикелле. Тик минем туган шәһәрем тау итәгендә утыра, ә Тубыл – Иртеш буенда. Иртеш хәзер, биектән караганда, ука тасма булып ялтырый.

Урамның ике ягында, капка төпләрендә халык – картлар, яшьләр, бала-чага. Күрәсең, бөтен Тубыл халкы тоткыннарны озатырга чыккан. Шау-шу юк. Тынлык. Халык зур бер дикъкать белән сөзеп безнең машиналарга, йөзләргә карый, кемнедер эзләгән кебек, күреп калырга тырышкан кебек карыйлар, озаталар алар безне... Безнең күзләр дә аларда. Әнә алда – чаттагы өйнең ишеге төбендә баскычта бер кыз басып тора. Зәңгәр күлмәктән, зәңгәр яулык-кыекчадан. Йөрәгем дерт итеп китте. Ул да... ул да... нәкъ шушындый күлмәктән күренә иде бит. Менә ул уң кулын маңгаена, каш өстенә канатландырды – карый. Җентекләп, текәлеп карый сыман..

Машина якынлашканнан-якынлаша бара. Минем бар игътибарым шушы сынга бирелде. Ул түгелме? Ул! Ул! Йа алла, чак кына кычкырып җибәрмәдем, “хуш, хуш!” дип. Менә безнең карашлар очрашты. Кыз башындагы зәңгәр кыекчасын йолкып алып селкеде. Машина аны тузан белән күмеп узды...

Пристаньга килеп туктадык. Безне ниндидер бер иске, кара майга буялып беткән баржаның трюмына төшерделәр. Озакламый чайкалып баржа кузгалды, безне каядыр алып киттеләр. Трюм эче тып-тын булып калды. Без дә уйга чумдык.

Син безне кая, нинди язмышка алып барасың, Себернең бөек чал елгасы Иртеш? Кая?

Өченче өлешкә==>