Ибраһим Салахов Татарча текстлар

Ибраһим Салахов

ФАҖИГА

Тыштан солдат,
Ә эченнән җәлләд,
Йөрәгендә агу һәм мәкер;
Ул йөрәкне күрсә, Нерон чиркәнер,
Торквемадо кәфенен бөркәнер.

Юл башы

1

Институтның тулай торагыннан чыкканда таң атып, кояш инде күтәрелә дә башлаган иде. Гадәттә мондый көзге иртәләрдә Казан өстенә Иделне каплаган куе томан сарыла, көн җылынып беткәнче шәһәр шуннан арына алмый – ак чыбылдык астында кала иде.

Бүген ул томан да юк – күк йөзе күм-күк. Көнчыгыштан көлтә-көлтә алтын нурлар сибелә. Көн җылы, матур булыр ахрысы. Иртәнге салкын һәм дымсулык могаен кичәге яңгырның сулышы гынадыр. Гаҗәп! Югыйсә инде “әбиләр чуагы” узганга да айдан артык. Бүген октябрьнең егерме бише бит инде. Бәйрәмгә дә ерак калмады – ике атнадан да ким. Быелгы бәйрәм аеруча тантаналы, күңелле булыр – Бөек Октябрьгә егерме яшь тулачак.

Безнең институт колоннасын бәйрәм демонстрациясенә алып чыгуны ректор быел да миңа тапшырды. Ни генә әйтмә – командир кисәге бит мин. Институтка килеп кергәндә шинель петлицаларымда чия кызыл өчпочмаклар яна иде... Әле дә өстән хәрби мундир төшми. Ләкин студентларның әзерлеге ташкүлчим, нибары ике тапкыр җыелдык – саф дигәннең исе дә юк, сыер көтүе кебек, беребез алда, икенчебез артта. Бигрәк тә кызлар шырык-шырык көлеп теңкәгә тия. Кычкыра-кычкыра тамагым карлыгып бетте. Ай-һай, бу хәтле дә йөгәнсез булыр икән хатын-кыз дигән халык!

Дөресен әйткәндә, әле кайсы факультет артыннан кайсы барасы да ачыкланмаган. Беренче җыелуда тарих факультеты алда иде. Икенчесендә, маршировка вакытында, ректор минем планны бозды да ташлады. “Алдан биофак барсын. Анда кызлар күп, чәчәкләр белән чыгарлар”, – дип, бер көтү йөгәнсез кызны колоннаның алдына бастырды. Ачуымнан шартларга җитештем, чак-чак кына ректорны сүгеп ташламадым – тешләремне кысып калдым.

Ә менә кичә төнлә үзен, ректорны әйтәм, кулга алганнар, халык дошманы булган ди. Кем белә, булса булгандыр, революциягә хәтле чит илдә укып кайткан зыялы бит. Болай үзе бик совет яклы булып сөйли иде. Кем әйтмешли, кеше карбыз түгел, эчен ярып карап булмый. Безнекеләр юкка, бер дә тикмәгә кулга алмаслар...

– Борыл, уңга!

Кырыс әмер уйларымны бүлдерде. Мин ялгыз гына түгел, өчәү барабыз икән ләбаса.

Толстой тыкрыгыннан борылып – безнең тулай торак шушында – Карл Маркс урамына чыктык. Монда буп-буш, машиналар да күренми. Әле трамвайлар да шолдыр-гөлдер йөри башламаган. Кала өчен сәер бер тынлык. Асфальт түшәлгән киң урамның ике ягы буйлап тезелгән өчәр, дүртәр катлы ташпулатларның тәрәзәләрендә пәрдәләр. Йоклыйлар. Иртәнге тәмле төшләрен күрә-күрә йоклыйлар булыр бу йортлардагы казанлылар.

– Шарт-шорт!

– Шарт-шорт!

Эңгер-меңгердә йокымсырап торган урам сискәнеп-сискәнеп, безнең өч пар дагалы итекләрнең шакылдавын кабатлый.

– Шарт-шорт!

– Шарт-шорт!

Уң ягымдагы опервәкил (ул үзен шулай таныштырды) буйга миннән аз гына калку, гәүдәгә дә тулырак. Күкрәге киерелеп алга чыккан. Башы югары күтәрелгән – парадта Мавзолей яныннан узамыни. Бик тырышып кырынган булуына да карамастан, сакал-мыеклар күгәреп тора. Борыны бөкре. Кашлары кап-кара – бергә кушылып, эчкә баткан ачулы күзләрен каплап торалар. Зәһәр, усал күренә, сөйләшми. Янындагы яшьрәк егеткә боерыкны кашлары белән генә бирә; аларны бер төшерә, бер күтәрә – янәсе, алып кал, алып кит минем кәгазьләрне (хәзер ул яшүсмер солдат сул ягымнан атлый). Тегесе шуны төшенеп, боерыкны үтәп кенә тора – ишәрәләр белән фарман бирүгә өйрәнеп беткән күрәсең. Бәлки, мондый җаваплы хезмәткәрләр шулай ым белән генә сөйләшергә тиешләрдер. Минем кызым кияү күргәнмени, кодагый, дигәндәй, алар белән кем аралашкан. Тәбәнәк яшүсмер солдат безнең озын-озын итеп атлауга иярә алмый аптырап бетте, гел ялгыша, җәһәт кенә ике-өч адым алга чыгып та карый, тик теге усал кашлар бүселеп күзгә төшкәч, тагын янәшәбезгә баса. Җитмәсә, шинеле дә озын, атлаган саен, ашыккан саен чабуларына урала...

– Тукта!

Атылып килгән автомашина астына чак кына барып кермәде яшь күршем. Машина безне җиле белән кагып, шофер тормозга баскан күрәсең, чинап сискәндерде.

– Киттек!

Тагын асфальт дөпелди башлады:

– Шарт-шорт!

– Шарт-шорт!

Әй, әйтергә онытканмын бит әле, сул яктагы солдат минем бер кочак китапларны, кулъязмаларны күтәреп бара. Җәймәгә төреп бәйләнгән хәзинәдә Күкчәтауда вакытта ук язылып, калын-калын дәфтәрләргә күчерелгән шигырьләр, поэмалар, хикәяләр дә бар. “Тау гыйшкы” дигән хикәянең тышлыгына Нури Арсланов кыя-ташлар ясаган иде. Алар арасыннан ике ачулы күз карый. Күзләр арасында хәнҗәр... Хәнҗәрдән кан тамчылый... Менә хәзер шул “контр кәгазьләрне” солдат күтәреп бара. Әле бер, әле икенче кулына күчерә – кәгазь авыр була бит ул. Үзем булышыйм дигән идем, опер кашларын җыерды:

– Яр-рамый!

Бигрәк әйбәт, югыйсә мин дә бу солдат сыман, ул “контр” төенне күтәреп килә-килә шабыр тиргә төшкән булыр идем.

...Әй, әкәмәт тә булды инде тентүләре! Нәкъ бер яшерен-хәтәр әйбер эзләгән сыман кыландылар. Юкса, аркылыга-буйга өчәр метрдан артмаган студент бүлмәсендә ни табасың – карават, өстәл, тумбочка, китаплар да кулъязмалар гына инде. Соңгылары – тумбочкада, карават астында, тәрәзә төбендә. Күбесе инде кояшта ята-ята саргаеп беткән. Монда Ленинның утыз томлыгы, Маркс, Энгельс әсәрләре, дәреслекләр һәм әдәби китаплар – Горацийдан башлап М.Горькийга хәтле. “Тиле таш җыяр, син китап җыясың”, ди торган иде өйдә вакытта әни мәрхүмә. Монда, Казанда, чыннан да, гонорар алган саен бер кочак китап күтәреп кайта торган булдым. Хәзер инде менә шуларның астын өскә китерәләр. Опер дигәне һәр китапның бит араларын тикшереп-карап утыра. Көләсем килә: ни эзли? Әллә инде, патша төрмәсендә утырган революционерларныкы төсле, китап юллары арасына сөт белән язылган “контр” сүзләр-өндәмәләр бар дип уйлыймы? Кыяфәте! Шундый җитди, бөтен игътибары әлеге саргаеп беткән китап битләрендә – кашлар җыерылып, асылынып төшкән. Актара да актара. Әйдә, бер рәхәтләнсен, ни табар икән!..

Бервакыт чират гарәп хәрефләре белән язылган караламаларыма килеп җитте.

– Бу ни бу? – Ачуыннанмы, әллә бик җитди бер гаеп таптым дип куануыннанмы, опер сикереп торды. – Бу нинди кыргаяк эзләре?

– Бу бит безнең элекке алфавит.

– Конспирация! – Опер солдатка текәлде. – Кара, бу конспиратив кәгазьләрнең барысын да, бер битен дә калдырмыйча җыеп бәйлә!

Солдат чын-чынлап каушап, ашыгып, кулъязмаларымны җыярга тотынды. Шигырьләр, хикәяләр, әле язылып яткан “Мәхәббәт һәм өмет” романымның караламалары. [Аның беренче бүлекләре “Кызылармеец” газетасында басылган да иде инде]

– Ә менә монда... Нинди хәнҗәр? Нигә кан? Ә?

Мин чыдый алмадым, көлеп җибәрдем.

– Бу бит “Тау гыйшкы” дигән хикәямнең тышлыгы.

– Ыржайма! – Опер калын дәфтәргә язылган хикәяне кулымнан тартып алды. Димәк, террорга өндисез! Яле.

Моннан соң опер үзе дә карават астына кереп китте. Бөтен чүп-чарны тартып чыгарып актарырга кереште. Мин тәрәзә төбенә менеп утырдым – әйдә, рәхәтләнеп бер тузанга буялыгыз.

 

Институтның тулай торагында нигездә биш-алты кешегә исәпләнгән бүлмәләр. Ә менә ике кешелеге берничә генә иде.

Деканат, яхшы укыйлар, иҗат эше белән шөгыльләнәләр дип, аларның берсен, түбән каттагысын, Хатип Госманов белән миңа биргән иде. [Соңыннан ул филология фәннәре докторы, профессор булды.] Хатип белән бик тиз дуслаштык: сер уртак, бер сынык икмәкне бүлеп ашыйбыз. Үткән көнне ул бер атнага Васильевога киткәч, бүлмәдә ялгызым гына калган идем.

Әүвәле иртәгәге лекцияләргә әзерләндем – укыдым, конспектлар яздым. Аннан “Мәхәббәт һәм өмет”кә тотындым.

Язучы иҗатында гаҗәп кызык хәлләр була икән. Менә романның кереш өлеше һәм ахыры язылып беткән. Ә уртасы – юк, тотынылмаган да. Сәбәп? Сәбәп менә нәрсәдә: романның баш герое политрук Гыйльфанов чик буе бәрелешләренең берсендә яраланып японнар кулына әсирлеккә төшә. Билгеле инде, аны төрмәгә ябалар, сорау алулар башлана. Чик буе корылмаларының планын, Кызыл Армиянең техник көчләре турында сөйләүне тәләп итәләр. Бу сорауларга җавап бирмәгәч, аны газапларга тотыналар.

Менә шушы бүлекләрдә вакыйганы нәкъ япон төрмәләрендәге кебек итеп, бар вәхшилеге белән тасвирларга кирәк бит. Ә ничек? Мин бит үз гомеремдә төрмә, камера, карцер, сорау алу, надзиратель, тикшерүче дигәннәрне күргән кеше түгел. Язучы бары үзе күргәнне-белгәнне генә язарга тиеш. Укучыларның күңелен җәлеп итәргә тели икән, һичбер уйдырмага урын бирмәскә тиеш. Дөресен генә әйткәндә, мин инде эчемнән, Печән базарына барып берәр вак-төяк әйбер урлап тотылырга да төрмәгә эләгергә дип план корып йөри идем.

Язып утыра-утыра күзләрем чепелди башлады – арыдым. Сәгатькә карасам, төнге ике икән инде. Чишенә башладым. Ишекне чиртәләр. Могаен Хатип кайткан – ял йорты ошамагандыр, әллә авырып киттеме? Ашыгып ишекне ачсам, менә бу чакырылмаган кунаклар. Башта аптырап киттем.

– Менә ордер, – дип, бер кәгазь суздылар, төшенмәдем, шулай да алдым.

Менә хәзер минем барлык кулъязмаларны, гарәп хәрефе белән басылган китапларымны зур ике төргәк итеп төреп, үзем белән бергә алып киләләр. Кая алып баруларын әйтмиләр – барыбер беләм. Көтмәгәндә ходай үзе төрмә капкаларын ачты бит әле. Тик менә төрмәгә кертмичә кайтарып җибәрмәсәләр генә ярар иде (бар план җимерелә бит), роман бетмичә ярты юлда калачак.

Әй, мәзәк тә булды бит әле чыкканда. Бүлмәне астын өстенә китереп туздырып бетергәч, опер үзе дә арыды ахрысы:

– Җитәр. Киттек, – диде һәм солдатка төргәкләрне күрсәтеп ымлады: – Ал боларны.

Мин шинелемне киеп, тумбочкадан бер пачка папирос эләктердем дә, ишеккә атладым. Ул ачылгач, ни күзем белән күрим – Зәйтүнә. Чәчләре тузгыган, үзе эчке күлмәктән генә.

– Ибраһим!

Ул акырып елап муеныма сарылмакчы иде, опер арабызга кереп басты:

– Яр-рамый!

Башта үзен сугып егасым килеп ачуым ташыган иде, аннан суындым. Чын-чынлап кулга алынгандай булсын инде дип, башымны иеп чыгып киттем. Зәйтүнә бер адым артка чигенде дә, караватыма егылды. Үзе һаман үксеп-үксеп елый...

– Тукта!

Баскычка абынып егыла яздым. Алдыбызда бихисап зур ишек. Аның ике ягында мылтыклы ике сакчы сын төсле катып тора.

– Уз!

Мин бусаганы атлап эчкә үттем.

Ишекләр шыгырдап ябылды.

2

Бер йомшак кына пышылдап, яшерен сер сөйләп, бер ярсып ярларга сугып чәчри бу дулкыннар, сихри, илаһи дулкыннар... Менә алар тагын якынлашалар һәм назлы кочаклап рәхәтлек диңгезендә тирбәтәләр. Нинди гаҗәп могҗиза бу “Амур дулкыннары”.

Гадәттә тикшерүче Бикчәнтәев, өенә җыенганда, тимер рәшәткәләр белән ныгытылган тәрәзәдәге форточканы шап итеп ябып бикләп куя иде, бу юлы ашыгудан ачык калдырган. Менә шушы кечкенә форточкадан аның кабинетына кичке салкын һава белән бергә илаһи бер моң агыла. Черек күл бакчасында тынлы оркестр “Амур дулкыннары”н уйный. Танцы мәйданчыгы хәзер яшьләр белән шыгрым тулыдыр. Яратам шул ерак Амур буйларын җанландыручы, хыял дулкыннарында тирбәтүче вальсны. Зәйтүнә бүген килде микән? Юктыр ла, кем белән килсен, мине алып киткәндә ничек үксеп елап калды ич ул.

Ә өченче көн.. Чыннан да, аны без гаҗәп күңелле уздырдык. Гомергә истә калыр ул көн.

Институт комсомол комитеты мине Казанка елгасы буендагы урамнарның берсенә яңа Сталин конституциясен, аның совет халкына биргән хокукларын танытырга, әңгәмәләр оештырырга билгеләгән. Башта факультет секретаре бу хәбәрне әйтүгә, пыр тузып ачуландым. Стена газетасын мин чыгар. Демонстрациягә колоннаны мин алып бар. Инде йорттан-йортка йөрергә! Юк, булмый! Мин институтның кендеге түгел. Миннән башкалар да бар. Аларны да җигәргә вакыт.

– Җүләр, син анда ялгыз бармыйсың, – секретарь хәйләле елмаеп күз кысты, – биофакның мадоннасы Зәйтүнә белән...

Эредем тә төштем – балавызмыни.

Инде көзнең соңгы көннәре булуга да карамастан, кояш быел җәйге кебек көләч – кыздырып тора. Якты, матур. Һава саф, үтәдән-үтә күренә. Казанка буендагы бакчаларда алма агачлары ут булып яна. Ботаклар алмаларын күтәрә алмый сыгылган. Әчкелтем тәмле алма исе, хуш ис...

Менә шул алма бакчалары буеннан, тар тыкрыклардан Зәйтүнә белән култыклашып, алма ашап барабыз. Юл уңаенда базарга кереп алган антоновкалар. Тәмле дә, ачы да – тешләр камаша. Зәйтүнә бертуктаусыз сөйли, көлә. Бигрәк чая, авызына шайтан төкергән, хәерсезнең. Әлгаязе билләһи, әйттем исә кайттым. Ә менә йортларга кереп халыкның җыйганда Зәйтүнә авызына су алгандай өнсез кала. Монда инде бар авырлык миңа төшә – Конституциянең барлык статьяларын аңлатып чыгарга кирәк!

Ә бүген? Бүген безнең участокка кем барыр икән? Зәйтүнә үзе генә теләмәс. Ни генә әйтмә, каланың чите. Анда әле көндез икәүләп йөргәндә дә куркыныч – атлаган саен исерекләр. Ә кичен! Юк, Зәйтүнә бармас.

Оркестр бераз тынып торган иде, хәзер тагын уйный башлады. Моң! Гаҗәп гүзәл моң. Тукта, бу бит Салих ага Сәйдәшевнең “Шәрык биюе”! Кеше күңелен тирән дулкынландыра торган гали һәм гүзәл моң бит ул. Әйтерсең лә Ямән чүлләреннән көмеш кыңгырауларын чыңлатып кәрван килә – комнарга бата-бата дөяләр атлый.

Күңел дулкынлана, тулып ташый. Ә музыка, моң көчәйгәннән-көчәя барып, үзенең тылсымлы канатлары белән мине күтәрә. Мин очам...

– Күтәр башыңны, контра!

Ачулы җикеренү. Кемгә? Чү, мин калгып барам түгелме? Мин кайда? Ниндидер бер кул җилкәмнән кысып, умырып алып артка тартты. Гимнастеркам чытырдап китте, могаен ертылды. Аннан теге кул кинәт алга таба этеп куйды. Башым шак итеп таш диварга бәрелде. Күзләремнән утлар чәчелде. Чайкалып барып стенага ябештем әммә тотына алмадым. Тез буыннарым чатнап, бар гәүдәм белән идәнгә авып төштем.

– Ах, хәшәрәт, инде алдаша да башладыңмы? – Авыр дагалы солдат итеге аркамны изә, әллә инде умырткаларым чатный, сыным катты, тыным кысылды.

– Мә сиңа! Мә сиңа, халык дошманы! – Тагын типкәләү... – Тор, үләксә! Менә следователь килгәч тагын өстәмә “паек” алырсың, бас аягыңа!

Инде икенче тәүлек мине шулай стенага каратып үрә катырып тоталар. Борылырга да, утырырга да бирмиләр. Җиде-сигез сәгать тикшерүче теңкәгә тия, аннары чиратлашып сакчылар җазалый. Мин һаман басып торырга тиеш. Балтырларым итек кунычларына сыя алмый, шартларга җитешеп шешкән. Кургаш булып катканнар. Вакыт-вакыт чатнап, пычак белән чәнчегәндәй авыртып, бөтен тәнне калтыраталар.

Сакчы солдатлар тагын күтәреп бастырдылар.

Мин диварга сөялеп көчкә торам. Алдымда известь белән акшарланган стена. Ниндидер таплар. Кан таплары. Очкыннар.

Стена кинәт чайкалды, әле бер, әле икенче якка авышты. Тагын очкыннар чәчрәде һәм стена әйләнергә тотынды. Баш чатный. Косасы килә. Томан. Тагын стена калкып чыкты да, зырылдап әйләнә башлады.

Шул диварга ябешеп мин дә әйләнәм. Һәм каядыр упкынга авам.

Ниндидер моң. Оркестр уйный. Утлы ком өемнәре арасыннан кызыл кәрваннар килә...

3

– Сез быел май аенда Ялтада булдыгызмы?

– Булдым.

– Нишләдегез?

– Даваландым. Сеченов исемендәге санаторийда.

– Нинди авырудан?

– Неврастениядән.

– Сезгә әле егерме алты яшь кенә бугай, шул арада неврастенияме? Димәк, күп эшлисез. Институтта укыйсыз. Шигырьләр язасыз. Молодец. Сез талантлы егет. Иртәрәк авыргансыз. Үзегезне сакларга, самый главный, минемчә, нервларны туздырмаска иде. Бит сезнең алда зур перспектива. Сез галим, өстәвенә атаклы язучы булачаксыз. Татардан мондый талантлы яшьләр күтәрелүгә мин бик сөенәм.

Бикчәнтәев өстәл өстендәге “Пушка” тартмасыннан бер папирос алып кабызды, тәмләп суырды. Ул үзе буйга миннән тәбәнәгрәк күренә. Әммә гәүдәгә тулы. Йөзе түгәрәк, мөләем. Куе кара кашлар, тузгып, бөдрәләнеп торган кара чәч. Могаен, әле яңа гына парикмахерда булган, бик пөхтә итеп кырынган, хушбуй исе аңкый. Аның өстендә гәүдәсенә сыланып торган, хаки төсендәге бик килешле өр-яңа китель.

Ул хәзер аеруча җыйнак, пөхтә, хәттә нәзәкәтле елмаеп кына сөйли һәм “сез” дип кенә эндәшә. Ә кичә әнә килеп керүгә нинди кабәхәт сүзләр белән сүгенде, җикеренде, хәттә сугарга омтылды – кулын тотып калдым.

– Рәхим итегез, – Бикчәнтәев өстәл аша үрелеп миңа папирос сузды, – тартыгыз.

Мин, “юк, тартмыйм” дип башымны чайкадым.

– Менә бик шәп. Сез сәләмәтлегегезне саклыйсыз. Умно. Ә безгә менә тартырга туры килә. Гомерне кыскартырга. Берни эшләп булмый, язмышыбыз шундый әшәке. – Бикчәнтәев тагын озак итеп суырды. Һәм кинәт нәрсәнедер хәтерләгәндәй, тәмәке тартуын өзеп, бик җитди кыяфәт белән миңа карады. – Гафу итәсез, могаен, сезнең ашыйсыгыз киләдер? Мин үзем тук булгач, онытып та киткәнмен.

Дәшмәдем. Инде икенче тәүлек авызга бер валчык ризык төшмәгән. Эчем борып-борып ала.

Өстәл астында кнопка бар ахрысы. Бикчәнтәев бармагы белән басып торды. Озакламый кырыйдагы ишек ачылды, аннан ак алъяпкыч бәйләгән сары чәчле бер кыз күренде.

– Галя, бу бүлмәгә кичке аш алып килегез.

Галя “ярый” дип акрын гына ишекне япты.

– Яхшы, ашны әзерли торсыннар, без өзелгән әңгәмәне ялгыйк әле. – Папиросы сүнгән икән, Бикчәнтәев бик пөхтәлек, тәкәллеф белән шырпы кабызып папиросын төтәтте, гадәтенчә ашыкмыйча суырды. – Тәк, тәк... Сез Ялтада даваланып кайттым, дисез. Бик әйбәт булган. Ярый. Ә менә Ялтада кемнәр белән очраштыгыз?

– Ялтада халык җитәрлек.

– Анысын мин үзем дә беләм. Мин язучылар турында фикер йөртәм.

– Ә-ә-ә, Галимҗан ага Ибраһимовның хәлен белергә бардым.

– Менә бу – мин көткән җавап. Путевканы кайдан алдыгыз?

– Кайдан булсын, Язучылар союзыннан. Кави ага бирде.

Бикчәнтәев тагын елмайды. Әле генә Галя ябып чыккан ишеккә дикъкать белән карап торды. “Кичке ашны нигә тоткарлыйлар инде?” мәгънәсендә. Мин дә ихтыярсыз шул ишектән күзләремне ала алмыйм. Өзелеп ашыйсым килә. Кайчан гына китерерләр икән? Кара, бу тикшерүче начар кеше түгел икән, әнә ничек ипле сөйләшә. Ашарга бирергә җыена. Могаен, гаебем юклыгын төшенеп, инде кайтарып җибәрергә ниятлидер. Аз-маз тукмадылар-тукмавын – ярар, җимерелгән төш юк. Итек кунычларын Бикчәнтәев үзе телеп җибәрде, утырырга урындык бирде. Аякның шешләре бераз кайта да башлады, сызлау кимеде.

– Тәк, тәк, – Бикчәнтәев урыныннан торып, өстәл артыннан кабинет уртасына чыкты, ишекле-түрле атлый башлады. Яңа хром итекләр шыгыр-шыгыр килә. Борынга тәмәке, хушбуй исе кагыла. Ә мин аш исен эзлим, кайчан гына ул ишек ачылып, ашарга китерүче күренер икән? Ни алып килерләр? Икмәк белән су булса да бик әйбәт булыр иде.

– Менә сез, Ялтага барыр өчен путевканы Кави Нәҗми бирде, дидегез, әйеме?

– Әйе.

– Яхшы. Аннан инде сез шул путевка белән Ялтага барып, Галимҗан Ибраһимов белән очраштыгыз, әйеме?

– Әйе.

– Яхшы. Хәзер сез менә мондый логик нәтиҗә ясагыз. Сезгә путевка бирүче Кави Нәҗми –халык дошманы. Хәзер ул төрмәдә утыра. Ә сез барып күргән Галимҗан Ибраһимов та халык дошманы, хәзер Пләтән төрмәсендә ята.

– Булмас! – Мин җан тавышым белән кычкырып җибәреп, аягүрә басарга омтылган идем, тора алмадым – аякларым кузгалмады. Ул арада ишек ачылып, Галя дигәннәре поднос күтәреп керде – тәмле аш исе борынны ярып китте. Авызымнан сулар килде.

– Менә монда язучы егет алдына куегыз, – диде Бикчәнтәев йомшак кына елмаеп. – Җитмәсә, мин тагын кнопкага басармын.

Галя өстәлгә зур таш тәлинкә белән итле токмач шулпасы, кечкенә тәлинкә белән түбәсеннән тулы дөге боткасы, симез иттән гуляш һәм бер стакан ахак булып янып торган кайнар чәй куйды да, тиз генә чыгып китте.

– Тәк, – Бикчәнтәев киредән өстәл артына, урындыгына килеп утырды. – Тәк, нинди нәтиҗә: бер халык дошманы сезгә путевка бирә, икенче халык дошманы сезне каршы ала, нигә?

– Юк, мин ышанмыйм. Алар икесе дә большевиклар. Галимҗан ага әле 1905 елдан ук революцион хәрәкәттә катнашып, Киев төрмәсендә утырган, Колчак тылында йөргән разведчик ул.

– Ха-ха-ха! Ха-ха-ха! – Бикчәнтев буылып-буылып, эчен тотып көлә башлады. Кысла сыман кызарды. Күзләреннән яшьләр атылып чыкты. Һаман туктала алмый. – Ха-ха-ха! Ха-ха-ха!

“Әллә инде акылдан шаша”, – дип куркып киттем. Әммә мин гаҗәпләнеп өлгерә алмадым, следователь сикереп торды, йөзе агарып-күгәреп китте. Кашлары салынды, күзләр акайдылар. Әйтерсең лә күз алдында күз буып битлек киде. Танымаслык вәхши бер җанга әверелде.

– Син бит, хәшәрәт, алар арасында связной булгансың. Ну-ка, әйт әле, Кави белән Галимҗан сиңа нинди контрреволюцион йомышлар куштылар? Яле! Карталарыңны ач! Кави белән Галимҗан әллә кайчан инде җинәятләрен өсләренә алдылар, и синең элемтәче булуыңны расладылар. Признавайся!

Аптырап калдым, нәрсәне танырга? Ул арада Бикчәнтев йөгерә-атлап минем янга чыкты.

– Я, признаваться итәсеңме, юкмы? – ул сугарга дип кулын күтәргәндә, күзем өстәлдәге мәрмәр пресс-папьега төште, ничек шуңар сузылганымны белмичә дә калдым, Бикчәнтәев сукканчы, мәрмәр пресс-папьены эләктереп алып, аның яңагына бәрдем...

4

Бу елның уникенче мартында Галимҗан Ибраһимовка илле яшь тулды. Без, яшь язучылар, шул уңай белән Казанда, әдәбият донъясында зур тантана булыр дип өметләнгән идек. Гаҗәпкә, бу көннәр бик “тыныч” үтте. Хәттә газета-журнал битләрендә дә гадәттәге тәбрикләүләр, сәләмләүләр күренмәде.

Аптырадык. Бу ни хәл? Галимҗан ага татар әдәбиятенә зур хезмәт күрсәткән, тирән хис, фикер тулы әсәрләр белән меңләгән, йөз меңләгән укучыларның күңелләрен җәлеп иткән – сөендергән, көендергән әдип, галим, унҗиденче елга хәтле үк революцион хәрәкәттә катнашкан, шуның өчен төрмәләрдә утырган, әммә бу юлыннан тайпылмаган кыю большевик, җәмәгать эшлеклесе бит. Ул татар әдәбияте, культурасы, фән үсеше өчен бар көчен, гомерен һибә [бүләк] иткән талант иясе. Ничек инде шундый олы, фидакарь затның хезмәте, табыш-җимешләре игътибарсыз, ихтирамсыз кала?

Бу хәл мине аеруча борчый иде. Чөнки матур әдәбиятнең беренче онытылмас ләззәтен мин аның әсәрләре аша татыдым, сихерләндем. Һәм шул тылсымлы донъяга атларга, кулыма каләм алырга җөрьәт иттем. Канатландым. Акыл көче белән ныгытылмаган алсу өметләр генә иде әле бу. Әммә ничек кенә булмасын, ул изге өмет-омтылышны Галимҗан аганың гүзәл музыкаль әсәрләре уятты һәм әдәбият мәйданына чыгарга өндәде.

Күкчәтау җидееллык мәктәбен тамамлау белән тизрәк Казанга китәргә ашкынуымда да, һичшиксез, олы әдипнең тәэсире бар иде. Имеш, Казанга бару белән Галимҗан аганы күреп сөйләшәм, үземнең әсәрләремне – инде ике калын дәфтәргә күчерелгән шигырьләр, хикәяләремне күрсәтәм һәм... Аннан соң ни буласын, билгеле инде, күз алдына китерә алмыйм. Шулай да минем алда Олимп биеклегенә алып баручы салават күпере ачыла сыман иде. Һай, ул бала чаклар, гүзәл, самими һәм артык беркатлы уйланыла торган гамьсез чаклар!

Казанга килдем. Педагогия техникумына укырга урнаштым. Әммә... Әммә, кызганыч ки, Галимҗан аганы күрү сөенеченә ирешә алмадым. Ул, үпкә чире белән җафаланып, Ялтага даваланырга киткән иде.

Минем канатлар шиңде.

Җитмәсә, менә аның 50 еллыгын да игътибарсыз калдырдылар.

Билгеле инде, бу хәл мине генә түгел, башкаларны да, бигрәк тә яшь язучыларны бик пошындырды. Нәкъ шушы вакытта мин неврастения авыруына тарып, йокысызлыктан җафалана башладым. Докторлар санаторийга барып даваланырга киңәш иттеләр. Ә монда язгы имтиханнар башланды. Баш чатный, күз алларым караңгылана. Дәреслек өстендә калгып китәм... Ләм-мим башка кунмый. Нишләргә? Башны кран астына куеп салкын суда тотам да, имтиханга китәм.

Менә шулай җафаланып йөргән көннәрнең берсендә Язучылар союзы идәрәсенә чакырдылар. “Бик кирәкле кишер яфрагы инде мин”, – дип сукрана-сукрана барсам, сөенеч, бер түгел – ике!

– Ибраһим, сине неврастения белән авырый дип ишеттек. Менә Ялтадагы Сеченов исемендәге санаторийга путевка. Идәрә бу путевканы сиңа бирергә карар чыгарды, – диде председатель Кави ага Нәҗми, мине бик хөрмәтле каршы алып. Өнме? Төшме? Путевка! Ялтага! Ул арада Кави ага мине икенче хәбәре белән җиде кат күккә күтәрде. – Үзең беләсең, быел Октябрьгә егерме яшь тула. Шул уңай белән Татарстан Язучылар союзы һәм Татиздат бәйрәмне бүләк белән каршыларга булдылар.

– Ул нинди бүләк, Кави ага? – дидем кызыксынып.

– Хәзер, хәзер, – диде Кави ага, гадәтенчә ашыкмыйча, хәрбиләрчә ачык-көр тавыш белән. Ул инде күптән союзда тыныч-гади эштә булуына карамастан, һаман әле хаки төсендәге гимнастеркадан, зәңгәр галифедан. Биле киң каеш белән буылган. Гимнастерканың чия кызыл петлицаларында икешәр “шпал” яна иде. – Дүрт альманах чыгарырга җыенабыз. Егерме ел эчендә татар прозасы, шигърияте, драматургиясе һәм балалар әдәбияте. Һичшиксез, бу альманахка иң яхшы әсәрләр тупланырга тиеш. Проза альманахын без олы әдибебез Галимҗан ага Ибраһимов әсәре белән ачып җибәрергә уйлыйбыз. Ялтага бару белән аның янына кер – хәлен бел, безнең сәләмне тапшыр һәм менә хәзер мин әйткән фикерне җиткер. Яңа әсәре өлгерсә бигрәк әйбәт булыр иде, әгәр инде юк икән, Галимҗан ага үзе карап, басылганнардан берсен тәкъдим итсен. Кара, – Кави ага бусын тавышын күтәреп, кисәтеп әйтте. – Кара, Ялтадагы кызларга гашыйк булып онытып җибәрмә, – Кави ага шук карап көлемсерәде. Мин кызардым. – Бу бик мөһим һәм ашыгыч эш. Галимҗан агага сәләмебезне тапшыр һәм бик нык ихтирам итүебезне белгерт. Без аның тиз арада савыгып, яңадан сафка басуын көтәбез. Ярый, син әдәби фондка кереп, путевканы ала тор. Китәр алдыннан тагын бер кереп чыгарсың.

Мин Галимҗан ага Ибраһимов янына барам! Мин Ялтага китәм! Бу көтелмәгән тау хәтле сөенечне кемгә булса да әйтергә, шатлыкны бүлешергә кирәк. Тизрәк! Тизрәк! Кабинеттан чыгуга, Матбугат йортының өченче катындагы “Кызыл яшьләр” редакциясенә йөгердем. Баскычта таеп егыла яздым, кемдер тотып калды. Ул рәхимле бәндәне күрмәдем дә, рәхмәт тә әйтмәдем – йөгердем. Сөенче! Сөенче!

Беренче очраткан кешем яшь шагыйрь, ахирәт дус Галимҗан Мөхәммәтшин булды. Ул газетаның оттискын укып-тикшереп утыра иде. Мин ишекне ачар-ачмас, кабалана-кабалана сөенечемне тезеп киттем.

– Менә шәп булган! Менә сөенеч! Әйдә, – Мөхәммәтшин сөйләп бетерүемне дә көтмичә, җиңемнән өстерәп әдәби бүлек бүлмәсенә алып кереп китте һәм анда миннән дә көчлерәк ярсып-ташып сөйли башлады. – Ура! Ибраһим Ялтага бара. Әйдәгез, Галимҗан агага тәбрикләү хаты язабыз! Әйдәгез!

Мөхәммәтшин шундук ишек янындагы озын өстәл янына утырып, алдына кәгазь салып, хатны яза да башлады. Бүлмәдә Ләбиб Гыйльми, Касыйм Шәйхетдинов, Сөббух Рафиков һәм тагын берничә яшь язучы – “Кызыл яшьләр” газетасы хезмәткәрләре бар иде. Алар да бу тәкъдимне хуплап каршыладылар. Мөхәммәтшин гомумән бик җиңел, хәрәкәтчән кеше иде. Утырып торырга яратмый – шигырьләрен дә аяк өсте йөреп, тавышланып яза иде. Хатны сырлап бетерүгә сикереп торды да, бүлмә буенча арлы-бирле йөреп, кулларын бутап, рухланып укып чыкты.

Машинкада басарга әзерләнгән бу бер бит кәгазьгә язылган сәләм хатта Галимҗан аганың әсәрләрен яшьләрнең бик яратып укулары, өйрәнүләре, әдипне илле еллыгы белән тәбрикләүләре һәм аңа сәләмәтлек, озын гомер теләүләре, яңадан-яңа әсәрләрен көтеп калулары, ихтирамнары әйтелгән иде. Бүлмәдәге иптәшләр хатны тулаем хуп күрсәләр дә, һәрбер җөмләсен кат-кат укып, җентекләп тикшерделәр – үзгәрттеләр, нидер алып ташладылар, нидер куштылар. Шундый олы әдипкә чиле-пешле хат язарга буламы!

– Октябрьнең егерме еллык тантанасына Галимҗан аганы кунакка чакырыйк, – диде иң ахырда Сөббух, сүзне очлап.

– Чакырабыз, чакырабыз! – дидек барыбыз да, бу тәкъдимне хуплап.

– Инде килегез, кул куегыз! – диде Мөхәммәтшин, хатны күчереп язып өстәлгә куйгач, – Галимҗан аганы бер сөендерик.

Бүлмәдәгеләр барысы да куана-куана кул куйдылар.

Мин Ялтага килеп төшкән көнне үк, хәттә юл буе сокланып килгән Кара диңгезгә дә бармыйча, Галимҗан Ибраһимов торган йортны эзләп киттем.

1927 елда Г.Ибраһимовның кырык еллыгы уңае белән Күкчәтауда зур тантана оештырылган иде. Без мәктәп сәхнәсендә “Яңа кешеләр” драмасыннан күренешләр куйдык, башка әсәрләреннән өзекләр укыдык. Шул тантаналы җыелышта, Күкчәтау халкының теләге белән, җидееллык татар мәктәбенә Галимҗан Ибраһимов исеме бирелде. Менә шушы тантана алдыннан Казаннан бик күп яңа китаплар, җөмләдән Г.Ибраһимовның барлык әсәрләре һәм әдипнең зур портреты да алдырылган иде. Портрет мәктәп залының нәкъ түренә куелды. Мин, уку бетеп, балалар таралгач, берүзем залга кереп, портрет каршына туктыйм да, аңа бик озак сокланып карап тора торган идем. Сокланмаслык та түгел – иңнәренә хәтле төшеп, кабарып торган чәч. Киң маңгай, бер-берсенә кушыла язган калын кара кашлар астында зур, уйчан күзләр. Борын астында гына калдырылган төймә мыек. Иреннәр каты кысылган. Баш аз гына, беленер-беленмәс кенә иелгән, уйга талган. Ниндидер бер зур вакыйганы исенә төшерә – хәтереннән кичерә кебек. Күкрәк калку, иңнәр киң. Могаен, мәһәбәт сынлы.

Ялтада мин менә шушы мәһәбәт кешене, атаклы әдипне эзләп киттем.

Кара диңгез кояшның алтын нурларында чагылып, чайкалып, җәйрәп әллә кайда аста ята. Ә мин аулак тыкрыктагы баскыч-баскыч ташларга басып тауга, Виноград урамына күтәреләм. Урамның ике ягында төп-төз баскан биек, кырыс, тирән уйга талган кипарислар. Алар артында зөбәрҗәт йөземлекләр һәм күзнең явын алырдай гаҗәеп гүзәл-нәфис талгөлләр, алтын чәчәкләр.

Ниһәят, менә ул мин эзләгән йорт. Урамнан эчтә, бакча уртасында ике катлы агач бина. Якынлашам. Йорт инде кипарислар арасыннан ачыла төшә. Икенче катка урам яктан биек баскыч күтәрелә икән. Ул веранда ишеге төбендә туктый. Мин менә шушы баскычтан күтәрелергә тиеш.

Баскычтан җитез генә менсәм дә, веранда ишеге төбенә җиткәч кинәт кенә каушый калдым. Эсселе-суыклы булып киттем.

“Нигә бу хәтле иртә авыру кешене борчып йөрим? Ул әле ял итә торгандыр. Мине генә күрәсе килеп торамы аның? Юк, китәргә кирәк. Тагын бер килермен”.

– Иптәш, сез кемне эзлисез?

Сискәнеп киттем. Веранданың ишеге ачылып, бусагада җиңел чуар халаттан урта яшьләрдәге бер ханым күренде.

– Гафу итегез, – нигәдер, күтәрелү урынына бер баскыч түбән төштем. – Мин язучы Ибраһимовны эзләп килгән идем.

– Рәхим итәсез, – хатын елмайды, аз гына артка чигенеп юл бирде. – Югары үтегез. Без кунакларны яратабыз.

Мин чәчәкләр белән тулы ачык верандага кердем. Туфлиләремне салдым, ашыгып чак кына егылып китмәдем, роза гөле утыртылган зур мичкәгә таянып калдым. Ярый әле, анысы авып китмәде.

– Галимҗан, сөенче, сиңа кунак, – мине каршылаган хатын яңгыравык тавыш белән кычкырды һәм түр бүлмәнең ишеген ачты. – Узыгыз, менә агагыз торып та килә.

Мин бүлмәгә уздым. Тәрәзә каршына куелган зур язу өстәле янындагы камыш урындык-креслодан Галимҗан ага күтәрелде.

– Хуш килдегез.

Мин аптырап калдым. Тагын каушый башладым. Ул арада Галимҗан ага миңа якынлашып, үзенең озын, кан тамырлары күгәреп калкып чыккан ябык кулларын сузды. – Исән-сау килдегезме? Узыгыз. Утырыгыз.

Менә шунда гына исемә килеп, тирләп-пешеп Галимҗан аганың сөякчел, салкын кулларын кыстым. “Җүләр, мин үзем алдан сәләм биреп күрешергә тиеш идем бит.”

– Исәнмесез, Галимҗан ага! Хәлегез ничек?

– Әйдүк, әйдүк, энем. Менә бу урындыкка утыр. – Ул миңа да бер камыш кресло тартып куйды. – Хәл? Хәл зарланырлык түгел. Менә бүген сез килүгә ахры, җиңеләеп өстәл янына утырган идем. – Галимҗан ага минем кулымны каты гына кысты да, акрын атлап, урындыгын аз гына миңа табанрак тарта төште. Утырды.

– Рәхмәт, онытмыйча зыяфәт итүегезгә. Үзегезне кем дип таныйм? Кайсы яктан?

Әллә нәрсәгә телем бәйләнде. Югыйсә, әле поездда килгәндә үк нәрсәләр әйтәсен, нинди сораулар бирәсен күңелдән ятлап килгән идем бит. Әйтерсең лә абынып егылып кулымдагы тәңкәләрне чәчтем.

Аның өстендә аксыл-сары иркен күлмәк һәм шул ук материалдан тегелгән чалбар. Аякларында да ак йоннан басылган йомшак каталар. Өстендәге киемнәре нигәдер гәүдәгә ятышмый, сәлберәп торалар. Йөзе озынча, яңак сөякләре калкып, битен тагын да суза төшәләр. Монда да кан тамырлары бүртеп, күгәреп, йөзен суытып-куыртып торалар. Чәчләр дә кабарып иңнәргә төшмәгән, сыланып ятканнар. Ара-тирә чал кылчыклар да күренә.

Тукта, кайда соң ул теге, мин Күкчәтау җидееллык мәктәбе залында сокланып караган, портрет кысасына сыймый тулып, ташып торган мәһәбәт ир? Каршымдагы камыш креслога чумып утырган кеше бик кечкенә, бик ябык бит, билләһи!

– Хәдичә, син самавырыңны шаулат. Кунакның авызы кипкәндер. – Менә шушы ягымлы, сабыр тавыш мине тәшвишләнүдән уятты һәм мин Галимҗан аганың сорауларын хәтерләдем.

Ул башта миңа нигәдер түбәннән йокымсырап карады. Могаен, хәбәрләрем аны кызыксындырмыйдыр. Уйларым, фикерләрем чуала башлады. Ул моны сизде ахрысы, башын күтәрде.

– Гафу итегез, авыруым бераз борчыды. Шулай приступ булып ала. Хәзер менә үтте. – Галимҗан ага ягымлы бер игътибар белән миңа күз сирпеде. Зур соргылт күзләре ачылып, чаткыланып киттеләр, йөзе яктырды.

– Тәрәзәне дә ачып җибәрик әле, иртәнге һава шифалы ул.

Талгын гына җил исеп куйды – яфраклар кыштырдады, хуш ис – чәчәкләр исе аңкыды. Пароход кычкырткан аваз ишетелде. Бухта монда якын гына бит. Күпме кораблар килә, күпме кораблар китә. Кара диңгез кочагы киң...

Галимҗан ага сораулар бирә башлады. Аптырап калдым. Башта ул мине тыңламый, авыруына борчылып игътибарсыз калдыра дип үпкәләп тә алган идем. Ә хәзер таң калдым – бер кәлимә сүземне дә ычкындырмаган, отып алган. Ул гынамы, Галимҗан ага авыру хәлендә Казанда басылган барлык китаплардан, газета-журналлардан хәбәрдәр. Ул минем кебек әдәбияткә әле яңа кереп килгән япь-яшь язучыларның әсәрләрен дә укып бара икән. Менә шул яшь каләмнәр хәзер нинди әсәрләр өстендә эшлиләр, укыйлармы? Кайда, ничек укыйлар – барысын да сорашты. Мин җавап биреп өлгерә алмыйм. Ә кулым костюм кесәсен кашый. Анда – хат. Ничек сүзне-әңгәмәне бүлмичә генә, җайлап – тәкәллеф белән тапшырырга?

– Галимҗан, чәй әзер, – аш бүлмәсеннән Хәдичә апаның тавышы ишетелде. Соңыннан белдем, ул язучының хатыны икән.

Әңгәмә бүленде. Галимҗан ага мине чәйгә чакырды. Хәдичә апа бик тәмле вареньелар, хәттә үзебезнең милли ризык чәкчәкне дә әзерләгән икән.

– Кунак белән ризык тәмле була шул, – дип, Галимҗан ага чәйне бик яратып эчте.

– Сез инде, энем, көн дә килегез. Күрәсезме, сезнең белән агагыз ике кәсә чәй эчте, – дип, Хәдичә апа да куанып, мине кыстарга кереште.

Чәйдән соң без тагын түр бүлмәгә чыктык. Галимҗан аганың бите алсуланып, рухы күтәрелеп китте. Менә шул уңайдан файдаланып, аңа элек Кави ага Нәҗминең сәләмен, теләген тапшырдым, аннан, ниһәят, үзебезнең хатны бирдем.

– Яшь язучылардан?

Галимҗан ага хатны ашыкмыйча, игътибар белән укып чыкты да, хөрмәт белән өстәлнең түренә – кулъязмалары янына сузып салды.

– Рәхмәт, бик күп рәхмәт яшьләргә, – диде Галимҗан ага ярыйсы ук дулкынланып, – онытмаганнар. Изге теләкләр белдергәннәр. Бу минем өчен зур сәгадәт. Әммә, – ул үрелеп хатны киредән кулына алды һәм күз йөртеп кенә эзләнә башлады, – кайда әле... Ә, менә, менә, “бөек әдип”, – Галимҗан ага башын күтәреп, миңа шелтәле карады, – нигә алай артык мәдех! [мактау] Ә? Мин бит әле бөек әдип түгел. Язган әсәрләремнең күбесеннән риза түгел, дөресрәге, канәгать түгел. Менә “Татар хатыны ниләр күрми”, “Безнең көннәр”не яңадан төзәтеп язып чыктым. Әле дә канәгатьмен дип әйтә алмыйм. Юк, “бөек” сүзе артык.

Ул безнең шул рәвештәге мәдхияләргә ризасызлык белдерде дә, ахырында хатны тагы элекке урынына куеп елмайды:

– Яхшылыкка яманлык дип рәнҗи күрмәгез, яшь иптәшләргә ихлас күңелдән рәхмәт һәм сәләм. Могаен, сез илче буларак, – ул тагын бик ягымлы итеп елмайды, – бу тапшыруларымны яшь каләмнәргә җиткерерсез.

– Һичшиксез, Галимҗан ага.

– Менә рәхмәт... Тик минем тәбигатем артык мәдхияне сөйми. Мин бөек түгел, бары тик эшче каләм – иҗат эшчесе. Авыр хезмәт ул каләм эше.

Октябрьнең егерме еллыгына дүрт альманах чыгарырга әзерләнү хәбәрен Галимҗан ага бик хуплады.

– Һичшиксез, бу зур һәм зарур мөкяфәт. Яхшы эш башланган. Алдыбыздагы егерме еллык – иң олы бәйрәмнәрнең берсе. Аның хөрмәтенә әзерләнә торган бүләк альманахта катнашуны мин үземә мәртәбә дип саныйм. Адаш, – минем исемемне белеп алгач, ул миңа бары шулай “адаш” дип кенә эндәшә башлады, – сез әле тиз китмисездер?

– Июнь башында путевкамның срогы тула.

– Бик яхшы. Мин үземнең соңгы язмаларымны карап, берсен сайлап куярмын. Ә сез, адаш, вакытыгыз мөмкинлек бирсә, көн ара килеп торыгыз. Мин дә, Хәдичә апаң да кунакны яратабыз. Менә бүген сезнең белән ике кәсә чәй эчтем...

Минем әле тагын утырасым килсә дә, Галимҗан аганың көйсезләнә башлавын (могаен, үпкәсе чәнчә) сизеп, саубуллашып чыгып киттем.

Санаулы көн тиз үтә диләр. Дөрес икән, сизмичә дә калдым, китәр вакыт та җитте. Әммә Ялтада үткән бу егерме дүрт көн һәр яктан файдалы, шифалы булды миңа. Көн саен Шарко душы, диңгездә коену, яр буенда сәйрән чигүләр барлык чирне кырып-юып алды. Рәхәтләнеп йоклыйм, кайвакытта йокым туймыйча да кала – торасы килмичә генә торам. Режим!

“Диңгез кешеләрнең барлык кайгыларын юа” дип юкка әйтмәгәннәр икән борынгы юнанлылар. Алай да иң файдалысы һәм гомергә хәтердә кала торганы, һичшиксез, Галимҗан ага белән очрашулар, озак-озак сөйләшеп-әңгәмәләшеп утырулар булды. Бу очрашулар миңа иҗат хезмәтемнең серле ишекләрен ачты, армый-талмый эшләргә, укырга – өйрәнергә, өйрәнергә, өйрәнергә кирәклеген төшендерде. Мин бер үпкә белән генә яшәгән чирле әдипнең һич аруны белмичә, үзен жәлләми төннәр, көннәр буена әсәрләре өстендә эшләвен, кабат-кабат күчерүләрен үз күзләрем белән күрдем.

– Менә, адаш, Кызыл Армиядән кайтып авылда яңа тәртип кору өчен көрәштә һәләк булган Гайфетдин турындагы хикәямне альманахка дип бирәм, – диде Галимҗан ага, соңгы тапкыр хушлашканда кулымны каты кысып.

Кичкырын иде. Ялта өстенә инде күләгә – Ай Петри күләгәсе төшкән. Салкынча. Босфор ягыннан җил кузгалган. Кара диңгез тынычсызлана – авыр дулкыннар ярга сугылалар. Аларның тонык тавышы, авыр сулышы монда, без басып торган верандага хәтле ишетелә.

Галимҗан ага өстенә җылы халат бөркәнгән дә, диңгез ягына карап уйга талган.

Ә дулкыннар гүләп, ярсып ярга сугылалар.

– Менә, адаш, тормыш та шулай. Диңгез шикелле. Бер тыныч була, ә бервакыт, менә хәзерге диңгез төсле, ярсып-дулап ярларга бәрелә. Ә кеше менә шушы упкын өстендә дә каушамыйча, югалмыйча үз теләгенә барырга тиеш, – диде Галимҗан ага акрын гына пышылдап. Әллә миңа, әллә диңгезгә.

Ул тагын да кулымны кысты. Мин баскычтан төшеп киттем. Ул югарыда баскан килеш диңгез ягына карап калды. Ә дулкыннар һаман авыр көрсенделәр...

5

– Падла! – Бикчәнтәев кара көеп, урындыгыннан сикереп торды да, төкерекләрен чәчә-чәчә кычкыра башлады. Уң яңагындагы аркылы-торкылы ябештерелгән тасма-пластырь – пресс-папье белән сугуымның тамгасы – бер өскә күтәрелә, бер түбән төшә. – Сволочь! Мин сиңа халык дошманы Ибраһимовның контрреволюцион йомышлары турында язарга куштым. Ә син... – ул минем төн буена тырышып ихлас күңелдән язган биш табак язуны өстәлдән җыеп алды да, ерткалап почмактагы чүп-чар әрҗәсенә ташлады. – Менә аларның урыны.

– Иптәш следователь!

– Тик тор! Иптәшләрең Брянск урманнарында нужа чигә, – ул ачуына чыдый алмыйча тыпырдап урындыгын аударды да, бүлмә уртасына чыкты һәм арлы-бирле йөренә башлады. Хром итекләре шыгыр-шыгыр килә. – Тукта, мин сиңа әле күрәчәгеңне күрсәтермен. Бу пластырьлар бушка китмәс, кичә камерада егетләр аз биргәннәрдер... (бирүен бирделәр, бөтен тәнем күгәргән. Көчкә күтәрелеп чыктым монда.) Бүген тагын өстәрләр!

Тагын сугамы?

– Бас!

Мин язуларыма кул куяр өчен генә утырган идем. Аякларымның, тәнемнең сызлавыннан ыңгырашып, чайкалып, көч-хәл белән күтәрелдем.

– Син, падла, халык дошманы Ибраһимовның контрреволюцион эш кушуларын в конце концов ачасыңмы, юкмы, ә?

Төкерекләре битемә чәчрәде.

– Мин бит... Ихлас күңелдән...

– Ха-ха! Ха-ха-ха! – тагын гасаби иблис көлүе башланды. Кызарды, бүртенде, пластырьлар кубып төште – кара янган тамга арлы-бирле авышты. – Ха-ха! Мин синең ихласыңны фәлән итәм. Миңа ихласлык түгел, фаш итүең кирәк, фа-аш итүең! Төшендеңме? – Ул минем янымда өермә булып тузынырга-әйләнергә кереште. – Син нәрсә бәбәкләреңне шарландырдың? Следствиене бетерергә күптән вакыт. Эшне туктатып торасың, корткыч! Язасыңмы, юкмы?

– Нәрсәне...

Әйтеп тә бетерә алмадым, әле генә шыгырдап, үчекләп торган итекләрнең берсе очы белән тез астыма батып керде. Чалкан барып төштем.

– Дежурный!

Ул арада ишек ачылды да, ике солдат йөгереп керде.

– Камерага! Карцер режимына! Кичә аз биргәнсез. Авызы ачылырлык итеп эшләгез. Алыгыз, нәрсә катып калдыгыз?!

Ике солдат ике аягымнан өстерәп алып та киттеләр.

– Ха-ха! – Тагын Бикчәнтәевнең кыргый көлүе кабатланды. – Тукта, мин сиңа пресс-папьены күрсәтермен әле...

6

“Кара козгын” чайкалып әле бер, әле икенче якка авып-авып китә. Ниндидер чокыр-чакырлы урамнан барабыз. Могаен Казанның кыргый бистәсенә чыгабыз. Мин табут кебек кысан урында утырам. Шундый кысынкы – кузгалып та булмый, хәттә терсәкләрне куярга урын юк – кулларны күкрәгемә кушырырга мәҗбүрмен. “Табут” ауган саен мин дә авам, әммә беркая китеп булмый – ишек бик нык ябылган. Җитмәсә, теге якта – уртада мылтыклы солдат утыра. Саклап бара – качып китмәсеннәр! Кая алып баралар соң тагын? Нишләтмәкче булалар мине? Ни булса да булсын, тик Бикчәнтәевтән ераккарак алып китсәләр генә ярар иде. Каныкты бит, каһәр суккан. Менә инде тугызынчы тәүлек ни көндез, ни төнлә керфек кактырмый, тутый кош сыман һаман бер сүзне кабатлый: “Халык дошманы Галимҗан Ибраһимов кушкан контрреволюцион эшләрне сөйләп бир!” Нинди эшләр? Һич төшенә алмыйм. Нинди тозакка төштем? Белмим. Әллә инде илдә контрреволюцион болганыш булган? Алай дисәң, ике сүзнең берендә “иптәш Сталин күрсәтмәләре” диләр. Ай-һай, иптәш Сталин бер гаепсез кешеләрне газапларга кушар микән? Булмас! Монда ниндидер өер үзләренең явыз ниятләренә юл салмакчы буладыр. Юк, ничек кенә кыйнасалар да ялган күрсәтмәләр бирмәм, бигрәк тә Галимҗан ага турында. “Табут” тагын кыйшайды – маңгаем белән ишеккә бәрелдем. Шулай кыйшайганда ичмасам машинасы авып та китми. Я үләр идем, я качар идем... Тук-тук! Тук-тук! Чү, сул як стенадан кемдер чиртә кебек. Әнә тагын, тук-тук. Колагымны торгызып тыңлыйм.

– Кем чиртә?

– Бу мин, Галимҗан...

Тетрәнеп киттем.

– Галимҗан Ибраһимовмы?

– Юк, Мөхәммәтшин. Син кем?

Мин шашып калдым. Бу ни? Мөхәммәтшин да мондамы?

– Син... Син дә мондамы?

– Кем, син кем?

– Мин... Ибраһим.. Әллә переворот булдымы икән, ә?

– Белмим. Безнең камерада Ләбиб Гыйльми, Сөббух Рафиков. Хатка кул куйганнарның барысын да алганнар... Мин инде унбиш тәүлек утырам. Көн дә сорау алырга китерәләр. Галимҗан аганы халык дошманы дип күрсәтергә кушалар. Бикчәнтәев әйтә, Салахов әллә кайчан таныды, ди... Кыйныйлар... – Ул буылып йөткерде, – син инде кул куйдыңмыни?

– Юк, юк! – үз-үземне онытып кычкырып җибәргәнмен, – күрсәтмә бирмәдем.

– Пышылдашуны туктатыгыз, – сакчы ишеккә приклад белән сукты. – Еланнар! Хәшәрәтләр! Мин сезне хәзер үк карцерга...

“Кара козгын” тагын кыйшайды, авып китеп, чинап туктады.

Шыгырдап ниндидер капка ачылды. Машина кузгалып китеп бераз барды да, тагын туктады. Капка шыгырдап ябылды.

Кемнәрдер арлы-бирле йөгереп үттеләр. “Кара козгын”ның уртасында утырып барган сакчы тимер ишекне ачып сикереп төште. Кемгәдер рапорт бирде:

– Сигез контрны китердек.

7

Ниһәят, мин Пләтән төрмәсенең өченче катындагы арестантлар белән шыгрым тулы камераларның берсендә. Казанда ун ел торып, мондый төрмә булуын ишетеп тә белми идем. Менә, уйламаганда белергә туры килде.

Следователь Бикчәнтәев алдында үрә катып торганда бу шомлы шобага миңа гына төшкәндер, ниндидер бер аңлашылмаучылык белән бары тик мине генә “или” торганнардыр дип пошына идем. Юк, миннән башкалар да онытылмаган икән. Җитмәсә, камерадагы барлык “фатирчылар” – таныш-белеш яки газета-журналлар аша мәгълүм карт большевиклар, район, шәһәр, өлкә партия-совет оешмаларының җитәкчеләре, профессорлар, укытучылар, студентлар.

Әммә камерага беренче тапкыр атлап кергәндә бу “танышлар” котымны алды – җаным уч төбенә килде.

Тугыз тәүлек буена камерада япа-ялгыз ятып, бер кешене күрми, һичкем белән сөйләшми, бары тик тикшерүче Бикчәнтәев һәм аның чирүе белән көне-төне тартышу-сугышу мине чыгырдан чыгара язган иде инде. Тагын да берничә тәүлек бу хәл кабатланса, могаен, акылдан шашар идем. Менә шуның өчен дә “кара козгын”ның ишеген ачып төрмә ишегалдына төшергәч, куанып киттем: ичмасам кешеләр күрермен, сөйләшермен.

Ул арада кара киемле, караңгы чырайлы, телсез надзирательләр ым белән генә юллап мине тар тимер баскычлардан төрмәнең югары катына алып менеп киттеләр.

Озыннан-озынга сузылган тар коридор. Бары тик ике очында гына тәрәзә. Алары да тимер челтәр белән киртәләнгән. Түшәмдә кызарып кына өч лампочка яна. Ике якта – тимер белән тышланган ишекләр. Барысына да калын тимер “билбау” каптырылган. Һәм ат башы хәтле йозаклар эленгән. Тынчу. Ярым караңгы. Шылт иткән тавыш та юк. Шомлы тынлык.

Алдан барган колга надзиратель, кулындагы бер кочак ачкычларны тәсбих төсле тартып барды да, бер камера алдына килеп туктады, нигәдер йозакны арлы-бирле тарткалады, аннан, бер ачкычны сайлап алып, йозакны ачты да, ишекне тартты. Авыр тимер ишек чинап акрын гына ачылды.

– Бар!

Мин бу сүзнең мәгънәсенә дә төшенеп җитә алмадым, надзиратель аркамнан төртеп кертеп җибәрде:

– Бар, бар!

Ишек шалтырап шундук ябылды. Әллә төтен, әллә томан. Әллә инде мунча? Астылы-өстеле сәкеләрдә бер-берсенә укмашып, тыгызланып утырган шыр ялангач кешеләр. Сакал-мыеклары җиткән, күзләре акайган, үзләре шабыр тирдә. Әллә чынлап та мунча ләүкәсеме бу? Алай дисәң, ләгәннәре, себеркеләре күренми. Бәлкем акылдан шашкан кешеләрдер? Бу уй мине бөтенләй чыгырымнан чыгарды – бизгәк тоткандагы кебек туңа-дерелди башладым һәм үзем дә сизмичә ишекне аркам белән этеп, аякларым белән тибә башладым.

– Ачыгыз! Ачыгыз! Мин... Мин...

Арттан, коридордан, надзиратель ахры, ишеккә сукты:

– Шыпырт! Карцерга атлыгасыңмы әллә, корчаңгы?!

– Ибраһим, – алдагы сәкедән, томан эченнән кемдер миңа таба үрелде. – Ибраһим... бу син түгелме?

Имәнеп киттем. Алдымда – институтның тел-әдәбият факультеты деканы, профессор Галимҗан Нигъмәти. Кафедрага ул һәрвакыт бик шома кырынып, пөхтә киенеп, галстук тагып килә торган иде. Хәзер минем алдымда сап-сары сакаллы, чәчләре тузган, бары тик трусиктан гына калган бер тоткын басып тора.

– Сине дә алдылармыни? – тавышы үзгәрмәгән, нәкъ элеккечә йомшак, басынкы, бик ягымлы. Кинәт тынычлана калдым. Ишеккә тибүдән туктап, хәлсезләнеп, шуып төшеп идәнгә утырдым.

– Кайчан алдылар?

– Допроста булдыңмы?

– Газеталарда ни язалар?

– Амнистия турында сөйләмиләрме?

– Менә амнистия, – кемдер югары сәндерәдән калын тавыш белән кычкырып көлде. – Менә амнистия: ректор янына студентлар килә башладылар.

– Ташла әле, Шәйхи, иблислегеңне. Син бит райком секретаре.

– Төшерелгән! – диде каһкаһәле тавыш.

– Тсс.. – ишектәге “күз” ачылды. Бүренекедәй кан баскан бер яман бәбәк карады. – Тагын бер тавыш ишетсәм, камераны карцер режимына куям.

– Ибраһим, – Галимҗан ага Нигъмәти минем яныма идәнгә утырып аркамнан какты. – Я, тавышланмыйча гына сөйлә әле... Институтта ни хәл? Тагын кемнәрне кулга алдылар?

Мин, ниһәят аңыма килеп, белгәннәремне сөйләргә керештем.

Бу камерада дүрт тоткын утыра торган бүлмә булган. Менә быел, “урып-җыю” артык “уңышлы” баргач, төрмәләрдәге комфортка – караватта ятуга чик куелган. Алар чыгарып ташланган, караватлар урынына камераның буеннан-буена ике катлы сәке-сәндерә эшләнгән. Хәзер инде монда дүрт түгел, егерме дүрт тоткын утыра. Ятканда ян белән генә яталар икән. Сәке башкача сыйдырмый. Һава җитми. Шуның өчен мәхбүсләр [тоткыннар] үзләре тәрәзә өлгеләрен ватып бетергәннәр. Тимер рәшәткәле тәрәзә белән “калфак”* арасында – кар. Хәзер аннан ишелеп суык керә. Ә камерада егерме дүрт җан. Алар сулый. Менә ни өчен монда тынчу һәм мунчадагы кебек парлы икән.

[*Сталин үзенең бер чыгышында: “Төрмә төрмә булырга тиеш”, –дигән иде. Шуннан соң төрмәләрнең тәрәзәләренә “калфак” кидергәннәр: тышкы донъяны карый да алмасыннар, күрмәсеннәр дә.]

Сөйләшә торгач, камерага да, мәхбүсләргә дә ияләштем. Мин китергән “соңгы хәбәрләр” тамамлангач, Галимҗан ага Нигъмәти мине култыклап торгызды да, сәке кырыена утыртты. Кемдер торып, параша янына китеп, миңа урын бирде.

– Утыр, энем, бераз ял ит, бигрәк йончыгансың.

Өске сәкедән кемдер бер сынык икмәк сузды.

– Сез допростан бит... Бераз тамак ялгап алыгыз.

Мин чынлап та ачыккан идем. Өченче көнге насыйп булмаган ризыктан соң мине карцер режимына куеп, тәүлеккә дүрт йөз грамм паек бирә башлаганнар иде. Бары тик куркуымнан гына онытып җибәргәнмен икән. Хәзер икмәк күргәч, йолкып диярлек алып авызыма каптым – чәчәдем. Кемдер кружка төбендә калган чәен бирде. Бары ашап бетергәч кенә рәхмәт әйтү исемә төште.

– Аптырама, Ибраһим, монда тәкәллефкә [церемониягә] урын юк. Бераз хәл җый ичмаса.

Миңа үз сыныгын сындырып биргән теге кеше югары сәкедән идәнгә сикереп төште. Түм-түгәрәк, кара сакаллы. Чандыр. Буйга миннән бик аз гына озынрак булыр ахрысы. Ничектер таныш сыман. Бигрәк тә яңгырау, ачык тавышы. Һәм бик якты саргылт күзләре. Кайда күрдем соң бу кешене?

– Таныйсыңмы? – диде Галимҗан ага Нигъмәти, теге кешегә карап. – Бу бит иптәш Алкин, ВКП(б)ның Казан шәһәре Бауман район комитетының беренче секретаре.

Хәтерем ачылып китте. Әйе, әйе! Әле яз башында гына Академия театрында язучыларның һәм артистларның берләшкән җыелышында ул Октябрьнең егерме еллыгына әзерләнү, яңа әсәрләр язу, сәхнәгә кую турында бик дәртле, ялкынлы доклад сөйләгән иде бит. Бу чыгыш барлык тыңлаучыларда тирән эз – рухлану калдырган иде.

– Габдулла, син “бүре күзе”н каплап тор әле. Соңгы хәбәрне, – ул миңа карап елмайды, – шагыйрьнең килүен иптәшләргә белдерергә кирәк.

Мин хайран калдым. Кемгә, ничек белдерергә? Ул арада Габдулла, бөтен камерада бердәнбер сакал-мыексыз яшь егет, тиз генә ишеккә таба атлап, аркасы белән “күз”не каплады. Ә Алкин җәһәт кенә идәнгә чүгеп су йөри торган җылыткыч торбага сак кына бер-ике тапкыр чиртте һәм шундук иелеп колагын куйды – тыңлады. Аннан тагын катырак чиртте. Камерадагы халык нигәдер арлы-бирле кузгала, сөйләшә, тавышлана башлады. Ә Габдулла кузгалмый, аркасы белән һаман “бүре күзе”н томалап тора.

Алкин идәнгә җайлабрак утырды да, торбага янә чиртә башлады. Бер чиртә – пауза, ике чиртә – пауза. Әйтерсең лә Морзе аппаратында телеграмма бирә.

Ә камерадагылар тынычсызланып, күзләрен ишектән алмый.

Алкин аеруча бер дикъкать белән йодрык буыннарына карап чиртә.

– Тык, тык-тык, тык-тык, тык...

Ләкин мин аларны бүтән күзәтеп тора алмадым, сәкедә урын табылуга, изрәп йоклап киттем.

Камерада берничә көн торгач кына мин бу серле чиртүнең Бестужев алфавиты дип аталуын, декабристлардан бирле төрмәләрдә бердәнбер сөйләшү-хәбәрләшү ысулы икәнен белдем. Нигездә Морзе ысулы. Рус алфавиты авазлары йодрык буыннары исәбеннән бишәрләп юлларга бүленә. Артык күпкә китмәсен өчен, егерме дүрт аваз файдаланыла икән.

Баштагы чиртү – юл саны. Беренче, икенче, өченче юл. Икенче чиртү шул юлдагы авазның урынын белдерә. Мәсәлән, А хәрефе болай бирелә: башта бер чиртү – беренче юл, тагын бер чиртү – беренче юлдан беренче хәреф.

Шулай сүзләр, җөмләләр, исем-фамилияләр барлыкка килә икән.

Алкин шулхәтле маһирланган бу сөйләшүгә. Аерым хәбәрләрне тапшыру белән генә канәгатьләнми, хәттә йөрергә яки параша түгәргә чыкканда кулга төшкән газета хәбәрләрен дә тапшыра һәм торба буенча бирелгән җавапларны бер ялгышусыз “укый”.

Бу һөнәргә ул мине дә өйрәтә башлады. Әммә аны туктаусыз сорау алырга йөртүләр, аннан кыйналып килүләр бу “сабак”ны тәртипле рәвештә давам итәргә мөмкинлек бирмәде. Шулай да Алкин юк вакытта “соңгы хәбәрләр”не мин тапшыра башладым.

8

Алкин әле яңа гына укырга өйрәнә башлаган бала сыман иҗекләп “укый”:

– Га-лим-җан И-бра-һи-мов ка-ты а-вы-рый. Би-шен-че ка-ме-ра-га Әб-җә-ли-мов-ны, Рес-пуб-ли-ка-нец-ны ки-тер-де-ләр... То-лым-бай-ский дүр-тен-че тәү-лек с-той-ка-да. Тин-чу-рин*...

[*Толымбайский Г., Тинчурин К. – язучылар. Республиканец Г.И. – өлкә культура идәрәсе башлыгы. Әбҗәлилов М. – ВЛКСМның Сталин райкомы секретаре.]

– Тсс! – Ишек төбендә дежурда торган Габдулла баш бармагын авызына капты. – Тсс...

Коридорда ыгы-зыгы, йөгергән, ыңгырашкан тавышлар ишетелде.

Алкин сикереп торып сәке кырыена утырды. Ул арада ишектәге йозак шалтырап ачылды. Кемнедер сөйрәп камерага керттеләр. Ишек шыгырдап ябылды. Габдулла белән Алкин идәнгә егылган кешене күтәреп алдылар.

– Урын!

Сәкедән ике кеше сикереп төште. Шул бушаган урынга – түбәндәгесенә, теге сорау алудан килгән кешене яткыздылар.

– Бу бит Мәхмүт Баһаутдинов, – диде Алкин яныма килеп. – Комсомолның өлкә комитеты секретаре. Мескен, аңын югалткан. Шул кадәр кыйнаганнар.

Тагын йозак шалтырады. Камера тып-тын калды. Кемнең чираты? Ишек ачылыр-ачылмас надзиратель башын сузды.

– Алкин, допроска!

Камера калтыранып киткәндәй булды – сулыш өзелде. Ә Алкин, сәйрәнгә генә җыенгандай, пальтосын киеп, эшләпәсен кулына алды, елмайды.

– Я... пока!

Өстән бер йөк төшкәндәй җиңеләеп киттек.

– Булдыра алсаң, тикшерүчедән карандаш урларга тырыш...

– Тырышырмын, – Алкин тагын ягымлы елмайды да, тышка чыгып китте.

Камерадагылар авыр сулап үз урыннарына тарала башлаганнар гына иде, тагын йозак шалтырады. Әйтерсең лә электр тогы сукты, калтырап, туктап калдык. Ишек ачылды, әммә нигәдер берәү дә кермәде. Бары тик пышылдап кына сөйләшкән тавыш ишетелде. Һәм шунда гаҗәеп бер хәл булды. Камерадагылар барысы да урыннарыннан торып ишеккә таба үрелделәр – йотылып иснәделәр.

Хуш ис! Шундый тәмле, тәнгә рәхәт бирүче хушбуй исе борынны кытыклый. Камера яктырып киткәндәй булды. Төрмә артында терәлеп торган, элек кадере беленмәгән гади тормыш, ә хәзер уй җитмәс ерак-гүзәл ирек үзе ишелеп монда керде, дөресрәге, төрмә ишеге ачылып китте сыман. Туя алмый үрелеп-үрелеп сулыйбыз. Рәхәт тә, күңелле дә, артык газаплы да булды бу көтелмәгән очрашу.

– Барлау! – Ачулы калын тавыш рәхәт калгудан уятты. Барыбыз да параша янына тыгызландык. Сыймаганнар өске сәндерәгә утырдылар.

Ишек киңрәк ачылды.

Камерага ашыгып атлап төрмә башлыгының ярдәмчесе килеп керде. Озын буйлы, атлет гәүдәле яшь егет. Өстендә өр-яңа, үзенә ятышып-сыланып торган форма – кыек сырлы кара тукымадан тегелгән френч, галифе чалбар, ялт-йолт итеп торган хром итекләр. Аның йөзе түгәрәк, бит алмалары тулы, кызарып тора... Бар гәүдәсеннән хушбуй исе аңкып тора.

– Исәнмесез! – Аз гына елмая төшеп, тавышын күтәрмичә генә эндәште. – ничек, жалобалар юкмы?

– Гражданин начальник, – Габдулла кысыла-кысыла алга чыкты, – камерада бик тыгыз, ятарга урын юк.

– Борчылмагыз. – Башлык ярдәмчесе тагын көлемсерәп, камерага күз йөртеп алды. – Чыннан да, тыгызрак икән. Борчылмагыз. Бүген бушатырга тырышырбыз. – Ул бармагы белән төртеп саный башлады: – Бер, ике, өч, яле, атакай, син өскәрәк күтәрел... (миңа эндәшүе), дүрт, биш... егерме бер.

– Өч арестант допроста, – диде надзиратель кабаланып.

– Арестант түгел, – диде санаучы каты кисәтеп, – под-след-ствен-ный.

Надзиратель кашларын җыерды, каралып китте.

– Хушыгыз.

Башлык ярдәмчесе тикшерү нәтиҗәсен блокнотына язды да, кергәндәге кебек ашыгып атлап чыгып китте. Ә камерада хушбуй исе катыш ниндидер билгесез күтәренкелек калды.

– “Бушатырбыз”, диде бит, ә? – диде Габдулла.

– Кем белә. Берсекөнгә бәйрәм. Бәлки, егерме еллыкка амнистия булыр, – диде өске сәкедән карлыккан тавыш.

– Тот капчыгыңны!

– Юк, егетләр, – диде аскы сәкедән берәү өметләнеп, – иптәш Сталин безне бу хәлдә калдырмас.

Камерада шау-шу, бәхәс башланды.

9

Пләтән төрмәсендәге иң газаплы һәм куркынычлы төннәрнең берсе, һичшиксез, җиденче ноябрьгә каршы төн булды. Арестантлар арасындагы тынычсызлык инде ай башыннан ук кузгалган иде. Бәйрәм якынлашкан саен ул көчәя барды.

Бәйрәм алды һәрбер кешенең күңелен дулкынландыра, җилкендерә бит ул. Бәйрәм көнне ниндидер сөенечле бер үзгәреш булыр төсле тоела. Көтелмәгән яңалык-шатлык өмет итәсең. Яңа көн туган саен әнә шул сөенечкә якынлашкан кебек сабырсызланасың. Тизрәк-тизрәк бәйрәм җитсә иде, дисең. Зарыгып көтәсең ул өметле көнне.

Ә төрмәдә? Бер гаепсез тоткынлыкка дучар булган кеше нишләргә тиеш бәйрәм алдыннан? Бигрәк тә Октябрь бәйрәме алдыннан? Октябрь революциясенә егерме яшь тулу көннәрендә, иң демократик Конституция – Сталин конституциясе кабул ителгән чорда?!

Нинди уйлар, нинди хисләр, нинди өметләр аны яктыртырга, хәл бирергә яки җәрәхәтләргә тиеш соң? Бу соңгы, хәл итүче төндә? Я? Я?

Гаҗәп икән ул тоткындагы кеше. Хайран калдым. Элек әйтсәләр, һич ышанмас идем. Ә хәзер...

Тоткын ул бар гәүдәсе белән күрә, бар гәүдәсе белән ишетә, бар гәүдәсе белән тоя-сизә икән. Тәрәзәләре тимер рәшәткәләр белән ныгытылган, тимер ишекләре зур йозаклар белән бикләнгән, тышкы донъядан биек таш диварлар, чәнечкеле тимер чыбыклар, көне-төне йокысыз күзәтеп торучы уяу сакчылар, этләр, мылтыклар, пулеметлар белән аерылган, бүленеп алынган кап-караңгы төрмә камералары яңадан-яңа хәбәрләр белән тулып кына тора. Кайдан гына, ничек кенә килмиләр алар. Су йөри торган җылыткыч торбалар буйлап; калын, таш стеналар аша; югары каттан түбәнгесенә тегәрҗеп белән төшерелгән шырпы капларында; юынырга чыкканда бәдрәф диварларына беленер-беленмәс кенә сызгаланган “тавык тәпиләре” эзендә. Параша чыгарганда игътибарга алынган надзирательләрнең күз карашында, эндәшүләренең тонында, ниһәят, әле сөйләрлек хәле калган булса, сорау алудан кайтучылар аша һәм башка бик күп, иректә бөтенләй игътибар бирелми торган, беренче карашка бөтенләй әһәмиятсез күренешләрдә, билгеләрдә.

Алкин сорау алудан көч-хәл белән кайтып керде. Бит-авызы күгәргән, сул күз кабагы канаган иде. Инде ул да, Баһаутдинов сыман, сәкегә егылыр да, камера тормышыннан ваз кичәр дип уйлаган идем. Юк! Ул сәкегә утырып аз гына хәл җыйды да, елмайды. Тезелеп торган ап-ак тешләр камераны яктыртып җибәрде. Тирә-яктагыларның йөзләре ачылды. Мин дә җиңеләеп киттем.

– Я, дуслар, – диде дә, елмая биреп түбән иелде. Ахрысы итеген салмакчы булды, әммә кире турайды, йөзе чытылды. – Булмый икән. Сул итекне салдырыгыз әле. – Мин йөгереп килеп итекне салдырырга омтылган идем, кая. Балтырлары шешеп итегенең кунычын киергәннәр. Тәнем тетрәнеп китте. Аны да төнозын бастырып тотканнар ахры, кансызлар.

– Булмаса, кунычын җөеннән сүтеп җибәрегез. Габдулла, теге пыяла кыйпылчыгы кайда? – диде Алкин, тирә-якка каранып.

Габдулла йоклый икән, уяттылар. Ул параша астына кыстырылган кыйпылчыкны алды. Көч-хәл кунычны сүттек.

– Менә, иптәшләр, гозерегезне үтәдем, – диде Алкин, итекләрен салдыргач, сул аягының чолгавы арасыннан чәнти бармак хәтле генә карандаш чыгарып. – Галимҗан ага, озынрагын алырга кулым җитмәде.

– Монысына да...

Ул арада “күз” чайкалды. Алкин, юри ахры, аякларын сузып җибәреп, сүгенә башлады. “Күз” ябылды – надзиратель китте. Алар нигәдер мәхбүсләрнең сүгенүләренә игътибар итмиләр генә түгел, кул селтиләр иде. Сүгенә бирсеннәр, янәсе.

Галимҗан ага Нигъмәти карандаш төпчеген ыштан бөрмәсенә яшерергә өлгермәде, күрше дивардан чакыру сигналы чирттеләр. Алкин шундук идәнгә шуып төшеп стенага колагын куйды. Камера тып-тын булып калды.

– Кружка!

Кружка бирделәр. Алкин кружканы стенага каплап тыңлый, теге яктан биргән хәбәрне ятлый башлады.

– Октябрьнең егерме еллыгы хөрмәтенә моңа кадәр һич күрелмәгән зур амнистия әзерләнә. Барлык сәяси тоткыннар азат ителәчәк. Указ җиденче ноябрьдә игълан ителәчәк.

– Ура!

– Әйттем бит була дип.

– Тав-выш! – “Күз” ачылды – кан сарган ачулы бәбәк күренде. – Бу нинди шау-шу?

Надзиратель, кисәтүен ныгытыр өчен ахрысы, ишеккә итеге белән бер-ике типте дә, авыр атлап башка камераларга таба китте. Күрәсең, аларда да тынычлык юк.

Ә бездә – тантана. Камерадагыларның барысы да сөйли, һәр тоткын бу гадәттән тыш хәбәр турында нигезле фикер ишеттереп калырга тырыша.

Дөресен әйткәндә, әле яңа гына Алкин кружка аша күрше камерадан алган хәбәр яңа түгел, ул инде ай буенча кабатлана. Әммә хәзер, бәйрәм алды төнендә! Октябрьнең егерме еллыгы тантанасы алдында! Бусы инде, һичшиксез, нигезле өметләнү.

Бөек Октябрьгә егерме ел тулганда ничек инде шул революцияне үз куллары белән барлыкка китергән, аны саклап калу өчен кан түккән ветераннар, аларның эзбасарлары – яшьләр, комсомоллар төрмәдә утырсын? Акылга сыймый.

Бу хәбәр – амнистия турындагы сүзләр – ничә генә тапкыр кабатланмасын, һәрвакыт беренче тапкыр ишеткән сыман, тын алуны өзеп, онытылып тыңлыйбыз. Күңел яктыра, күзләр нурланып китә, хәттә сулган-саргайган йөзләргә алсулык сирпелә. Сулыш иркенәя.

Ирек! Азатлык! Синнән дә татлырак, синнән дә кадерлерәк, кыйммәтлерәк тагын нәрсә бар донъяда? Әммә синең иксез-чиксез киң, җылы, мәрхәмәтле кочагыңда вакытта без кадереңне генә белмибез икән, бөек бәхет!

Инде күп калмады. Аз гына, бик аз гына түзәргә, сабыр итәргә кирәк. Озакламас, бу авыр ишекләр ачылып китәр. Без тагын да кешелекнең бөек куанычы – азатлык кочагына ташланырбыз һәм туйганчы иркәләнербез.

Барыбыз да ул көннең тууына ышана идек, иманыбыз камил иде. Без бит ят түгел, үги түгел. Барыбыз да совет иленең тугрылыклы, фидакарь балалары. Шулай булгач...

Тиздән! Тиздән!

Бөтен камера шушы изге уйлар белән дулкынланды...

– Даң-доң! Даң-доң!

Тоткыннарның йөрәген өшетә торган, нервларын өзелердәй итеп какшата, акылны томалый торган чаң! Шомлы, кара каргышлы чаң! Бу ни бу? Гадәттә бу чаң кичке чәйдән соң – тикшерү алдыннан сугыла иде. Хәзер бит әле сәгать, күп булса, биш-алты чамасында гынадыр.

– Даң-доң! Даң-доң!

Коридорда ыгы-зыгы. Әллә янгынмы? Әллә инде берәрсе качарга маташканмы? Хәер, тимер рәшәткә, калын тактадан эшләнгән “калфак”, таш стена, чәнечкеле тимер чыбык, этләр, сакчылар, мылтык, пулеметлар киртәсе аша мөмкинмени бу?!

Әллә? Әллә берәрсе бу хурлыкка чыдый алмый асылынганмы? Бу хәлнең булуы бик мөмкин. Әммә бер тоткын асылынган өчен бу хәтле ыгы-зыгы тумас. Даңгылдау туктар-туктамас, камераның ишеге ачылып китте. Надзиратель бар тавышына акырды:

– Торыгыз! Басыгыз! Тикшерү. Тизрәк!

Упыр-тупыр бер-беребезне кысып, параша янына өерелдек.

Камерага атылып ике хәрби кеше керде. Өсләрендә озын соры шинель, яка очларында янып торган берәр шпал, димәк, майорлар. Башларында өр-яңа колакчын бүрекләр. Икесе дә урта яшьләрдә, тулы гәүдәле. Йөзләре суык. Күзләре бораулап ачу белән карый. Әле күптән түгел генә барлау ясаган төрмә башлыгы урынбасары бусага төбендә смирно баскан, өлкән түрәләрнең боерыкларын көтә.

– Тикшерү, – диде майорларны берсе, камераны сөзеп карап, ачулы тавыш белән. – Тизрәк! Берәм-берәм минем алга басыгыз да, исем-фамилиягезне, кулга алынганчы кайда, кем булып эшләвегезне әйтеп, сәкеләргә менеп капланып ятыгыз. Кара, монда бүтән карыйсы булмагыз. Я, я, башладык. Син?

– Алкин, ВКП(б)ның Казан шәһәре Бауман район комитетының беренче секретаре.

– Марш! Син?

– Галимҗан Нигъмәти, профессор.

– Марш! Син?

– Сөббух Рафиков, шагыйрь.

– Имәнкулов Зариф, беренче татар полкы комиссары.

– Син?

Түбәнге сәкедән озын буйлы, таза гәүдәле кеше күтәрелде. Майор сискәнеп артка чигенде, күрәсең, сугып җибәрер дип курыкты һәм икенче тапкыр, бу юлы инде акрын гына эндәште:

– Сез?

– Камай Гыйлем, профессор, Владимир Ильич Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университеты ректоры.

Майор тагын артка чигенде.

– Стенага карап басыгыз. Следующий?

– Сәләх Атнагулов, профессор.

– Өскә! Син?

– Баһаутдинов Мәхмүт. Комсомолның Татарстан өлкә комитеты секретаре.

– Өскә!

– Менә алмыйм. Аякларым шешкән.

– Ярар алайса, – майор нәфрәтле караш ташлады. – Ярар, түбәнгә ят. Син?

– Акимов Николай Васильевич. Татпросвет секретаре.

– Син?

– Нижегородцев Ардалион Михайлович, өлкә комсомол комитетының бүлек мөдире.

– Ә син нәрсә анда менеп кунакладың? Төш!

Өске сәкедән җиңел генә сикереп атлет гәүдәле берәү төште.

– Чанышев.

Әле һаман артта басып торып, килүчеләрне блокнотына язып торган майор кинәт блокнотын төшереп җибәрә язып, кабаланып алга атлады:

– Якуп?

– Юк. Ул минем абыем. Ул комдив. Мин җайдаклар эскадроны командиры.

– Өскә! – Алда торган майор кашларын җыерды, йөзен чытты: – Барыгыз да елан Тухачевскийның койрыклары.

Чанышев нәрсәдер әйтергә дип авызын ачкан иде, бусагада басып торган төрмә башлыгы ярдәмчесе бармак янады:

– Тсс! Молчать!

Чанышев башын чайкады да, бер сикереп иң өске сәндерәгә менеп китте.

– Син?

– Гомәр Гали, әдәбиятче, редактор.

– Ә син, чулак?

– Мыскылламагыз, – Николай чулак кулын селкеп алды. – Тумыштан.

– Безгә барыбер. Фамилия? Тизрәк!

– Борцовский Николай, Казан педагогия институты студенты.

– Син?

– Шәйхетдинов Касыйм, “Кызыл яшьләр” газетасы редакторы.

– Ильясов Гали, Татар академия театры режиссеры.

– Син нәрсә аптырап торасың?

Параша янында басып торган Габдулла сискәнеп китте.

– Мин? Мин бит комсомол райкомы секретаре. Мин...

– Ярар. – Майор әйтеп бетерергә бирмәде, бүлде: – Фамилияң?

– Әхмәдуллин Габдулла...

Аннан соң ике укытучы, бер прокурор, бер ВКП(б)ның авыл райкомы секретаре аваз бирде. Сәкедә урын булмагач, аларны стенага каратып бастырдылар. Мин дә шулар рәтенә эләктем. Башкалар әле сорау алудан кайтмаган иде.

Гадәттә барлауда саныйлар да чыгалар иде, болай мәсхәрәләп яткырмыйлар, стенага терәмиләр иде бит. Бу ни бу? Бәйрәм алдыннан тагын нинди “яңа тәртип” күрсәтәләр монда?

– Отбой. Ятыгыз. Тавышланмагыз, – диде алдагы майор, тикшерүне төгәлләп, тагын бер тапкыр камераны сөзеп карап.

– Ә кичке аш? – Кемдер югары сәкедән кычкыра салды.

– Бүген анысы юк, – диде дә башлык ярдәмчесе, ишекне япты. Йозакны, юри ахрысы, шалтыр-шолтыр китереп бикләде. Уйны уйга сузып очларын бәйли алмыйча җафаланганда, тагын ишек ачылды, ашыгып надзиратель керде, елан төсле пышылдады:

– Ыш-ш-ш, “А” хәрефенә кем бар?

Бусага төбенә өч тоткын килеп, фамилияләрен әйттеләр.

– Алкин.

– Кирәкми.

– Акимов.

– Кирәкми.

– Атнагулов.

Сәләх ага, болай да ябык, озын, әз генә шадра кеше, хәзер бөтенләй караңгыланып, хәлсезләнеп китте. Ул әле иртән генә сорау алудан ватылып, көч-хәл белән кайткан иде.

– “Б” хәрефенә?

Надзиратель әйтеп тә бетермәде, өске сәндерәдән Николай сикереп тә төште. Надзиратель чак тайпылып калды.

– Хәшәрәт! Баса яздың бит, чулак җен.

– Мин бит Борциковский, – диде Николай бер дә борчылмыйча. Ул әле сорау алуда булмаган, беренче чакырылуы иде.

– “Б”га тагын кем?

Югарыдан кемдер җавап бирде:

– Баһаутдинов тора алмый. Яңа гына...

– Молчать! – Надзиратель ачуыннан сикереп китте. – Анысы миңа кагылмый. Торгызыгыз!

Тынлык. Беркем кузгалмый.

– Торыгыз, – дип надзиратель акырып җибәрде, – кабәхәт контрлар! Кемгә әйтәм мин? Өстерәп төшерегез.

Тагын тынлык.

– Мин сезне акылга утыртырмын, анагызны... – Надзиратель кабәхәт сүзләр белән сүгенеп коридорга таба борылды. – Керегез әле!

Ишек артында көтеп кенә торганнар ахры, ике дәү-дәү надзиратель атылып керде. Өлкән надзиратель түбәнге сәкедә ыңгырашып яткан Мәхмүткә ишәрәләде:

– Әнә теге контрны алып чыгыгыз.

Бераздан Камайны, Галимҗан Нигъмәтине, Гомәр Галине, рәссәм Зәбихне алдылар. Сәкедә урыннар бушады. Әммә бер генә тоткын да, аягүрә торудан хәлсезләнүгә карамастан, ул урыннарны алырга ашыкмады.

Тынлык. Авыр, кара тынлык.

Ә коридорда һаман ыгы-зыгы. Нинди тынгысыз бу бәйрәм алды төне!

– Син, энем, минем якка борылып ят әле, бер эчемне бушатыйм. Юкса, болай уйлый-уйлый акылдан да шашарсың... Очы очка җитми, – диде сул ягымда яткан күршем. “Өч көнлек секретарь”. Белмим, аны нигәдер шулай атыйлар. Үзе шул кушаматка өйрәнгән, рәнҗеми дә. Әммә хәзер мин аның кушаматы белән кызыксынудан яки сөйләшергә теләүдән ерак идем. Үз уйларым үземә җиткән – очы-кырые юк. Теге вакытта ялгыш кына кулга алуларыдыр, төрмәне күрсәтмичә генә чыгарып җибәрмәгәйләре дип борчылган идем. Инде менә төрмәне дә, андагы мәхбүсләрне дә күрдем. Моннан чыгу мөмкинлеге исә көннән-көн ерагая бара. Бөтен ышаныч амнистиядә... Анысы булыр да, булмас та төсле – су өстендәге калкавыч кебек бер күренеп күңелне ярсыта да, тагын суга бата.. Шуңа күрә әлеге иптәшкә:

– Эчне пошырма әле, – дидем дә, борылып яттым.

– Юк, син тыңла әле, энем, – дип каныкты бу, – тыңласаң кайгың таралыр. Күреп торам бит, син әле өйләнмәгән дә егет. Институтта сөйгәнең дә калгандыр. Ни өчен мине “өч көнлек секретарь” дип атыйлар, шуны сөйлим әле. Син шагыйрь бит. Теге “Кырык вәзир”дәге “Бер сәгатьлек хәлиф”не укыгансыңдыр, нәкъ шуның сыман.

– Алай бик кызык булгач, сөйлә инде.

Мин күршемә таба борылып яттым.

– Менә, энем, мин көч-хәл белән ТКУны тамамладым. Аннан Казан артындагы авылларның берсендә райком инструкторы булып эшли башладым. Дөресен әйткәндә, миндә әллә ни оештыру таланты да кәпрәеп күренмәде. Кушканны эшлим дә йөрим. Кушмаганга тыкшынмыйм. Үзем болай, энем, тумыштан барга канәгать. Күктән йолдызлар үрелеп алу өметем булмады. Дәрәҗә баскычларыннан күтәрелү турында да уйламыйм, чамамны беләм дә мыштым гына йөрим. Ул арада уртакул бер авыл кызына өйләнеп тә алдым. Җаныем да әллә кая үрелмәде, колхозда сыер сава башлады. Ә менә ел башыннан эшләр үзгәрде дә китте.

– Әйе, шуннан?

– Кызыгы әле алда, энем. Менә бит, язгы чәчү алдыннан гына безнең беренче секретарьны һәм минем турыдан-туры башлык агитпроп мөдирен бер төндә алдылар да куйдылар. Обкомнан килгән вәкил: “Алар халык дошманнары”, дигәч, ышанасы да килмәде. Ләкин Казаннан килеп әйткәч ышанмый кая барасың? Икенче секретарьны – беренче, мине мөдир итеп сайладылар да куйдылар. Җаваплы эшне кабул итәргә дә өлгермәдем, бер төндә теге икенче секретарьны да алдылар. Аны да “дошман булган, астыртын корткычлык эшләгән” диделәр. Өченче секретарь авырып больницада ята иде... Обком вәкиле тотты да, мине беренче секретарь итеп тәкъдим итте. Ис китте. Сайламаслар дигән идем. Бюро членнарының берсе дә каршы кул күтәрмәде. Дөресен әйткәндә, былтыр конференциядә сайланган бюро членнарының яртысы юк – төрмәдә утыралар иде.

Менә мин беренче секретарь кабинетында. Ул арада Казаннан тагын вәкилләр килеп тулды. “Район оешмаларында корткычлар утыра, хәзер үк аппаратны алардан тазартырга кирәк, менә исемлек”, – диделәр.

Аптырадым. Үзем белән бергә эшләгән иптәшләр. Һич тә корткычка охшамыйлар иде. Нишлисең, югарыдан кушкач тыңларга кирәк. Бюро җыйдым. Өч көн район аппаратын корткычлардан тазарттым. Инде дүртенче көн, уф алла, үз эшемә тотыныйм дип җыенсам, райком ишеге төбендә ике әдәм:

– Иптәш секретарь, безгә кереп чыгыгыз әле, – диделәр.

Киттем. Менә инде утыз тугызынчы тәүлек монда ятам. Әле һаман...

Шалтыр-шолтыр ишек ачылды. Барыбыз да сикереп тордык – кемдер сорау алудан кайтты ахры. Юк икән. Надзиратель пышылдап:

– “Р” хәрефенә кем бар? – дип сорады.

Янымдагы “өч көнлек секретарь” идәнгә сикереп төште.

– Рамазанов Миңлегали.

– Киен.

Миңлегали пальтосын, фуражкасын таба алмый кабалана. Мин аларны баш очыннан суырып алып бирдем. Ул ашык-пошык киенеп чыгып китте. Әллә ничек йөрәгем сызылып калды. Беркатлы, рыясыз шул кешене жәлләде күңелем.

Камерада тагын тынлык урнашты. Түшәмдәге корымланып беткән лампочка кызарып кына яна. Шуның өчен монда ярым караңгы. Кемдер буылып йөткерде. Кемдер авыр көрсенде һәм тавышланып рәнҗеде-газапланды:

– Йа алла, бу нинди хаксызлык!

Чыннан да, нигә мондый гаделсезлек, ә? Иртәгә бит олы бәйрәм. Октябрь революциясенә егерме ел тула. Ә без менә монда, тынчу төрмәдә бет, борча, кандала оясында ятарга урын таба алмый нахакка газапланабыз.

Зәйтүнә хәзер нишли икән, ә? Җүләр, нишләсен, рәхәтләнеп караватында сузылып ятып йоклыйдыр. Иртәгә демонстрациягә барасы бар бит. Ә хәзер инде төн уртасы... Күңелем тулып китте – күзләремнән яшь коелды. Эре-эре тамчылар битемне пешерә. Капланып үкси башладым.

– Ибраһим, Ибраһим, сиңа ни булды, елама, – диде ниндидер йомшак тавыш. – Ярамый.

Ә мин тыела алмыйм, аның саен буылып-буылып үксим.

– Нигә мондый хаксызлык?..

– Ибраһим...

Артык йомшак, якын, ягымлы тавыш. Кем соң ул минем өчен болай борчыла?

Торып утырдым.

– Елаудан файда юк, – диде Алкин, миңа якынрак шуышып утырып. – Ялгыз син генә түгел бит.

– Алай да... Мин нинди халык дошманы булыйм ди, Алкин абый? Мин бит балтачы малае. Совет хөкүмәте мине институтка кадәр китерде.

– Ә менә Гыйлем Камай? Ул кем? Фабрикант баласымы? Аның әтисе гомер-гомеренә бурлак булган, Идел буенча баржалар тартып йөргән. Гыйлем үзе пристаньнарда йөк бушатып йөргән. Совет хөкүмәте аркасында гына укып, утыз яшендә профессор дәрәҗәсенә күтәрелгән. Аның ачышлары фәнгә зур казаныш китерде һәм илебезне донъя күләмендә югары дәрәҗәгә күтәрде. Ул...

– Шундый галимне нигә соң төрмәгә япканнар?

– Бу сорау мине дә борчый, – диде Алкин көрсенеп, сүздән язып. Аннары өстәде: – иптәш Сталин бу башбаштаклыкка юл куймас, тикшерер.

Алкин сакалын тарап уйланып торды да, тагын кабатлады:

– Тикшерер. Башкача һич мөмкин түгел. Менә, татар әдәбиятенең ерак тарихын җанландыручы, бүгенгесен үстерү өчен армый-талмый эшләүче галимнәр – Галимҗан Нигъмәти, Сәләх Атнагулов та ярлы крестьян гаиләсеннән.

– Ә сез?

– Минем әти дә ярлы крестьян булган. Үзем Казанда бер олаучы абыйда ат карап, “барабыз” булып эшләп үстем. Аннан рабфакта укыдым.

– Ә шулай да, абый... Нигә болай чып-чын коммунистларны, совет хөкүмәте өчен сугышкан кешеләрне төрмәләргә тутыралар, ә? Әллә инде фетнә кузгалып, хөкүмәт эсерлар кулына күчкәнме? Бәлкем иптәш Сталин да хәзер төрмәдә утыра торгандыр, ә?

– Юк, анысы ук булмас, булмас, – диде күршем сагышлы тавыш белән.

Тагын ишек шалтырады. Ачылды. Ниндидер шинельле бер кешене төртеп керттеләр.

Без түбән төштек. Таныш түгел, яңа кеше иде ул.

– Иптәш, сезне әллә яңа гына кулга алдылармы? Тукта, сез... сез Беренче татар полкы командиры Тупиков түгелме?

– Алкин!

Кочаклаштылар. Бер-берсеннән аерыла алмыйлар. “Күз” ачылды. Ачулы ялгыз бәбәк карады. Ябылды. Ә Алкин белән Тупиков һаман әле кочаклашып, аптырап, куанып, борчылып, бер-берсенә сораулар яудыралар.

– Я, ярар, – диде Алкин, ниһәят, үзеннән байтак озын, таза командирның кочагыннан чыгып. – Әйдә, утыр. Син кайдан килеп төштең?

– Эх, әйтмә инде! – Тупиков сәке кырыена утырды. – Өч көн инде сорау алалар. “Имәнкулов белән бергә контрреволюцион оешмада торгансыз. Ул инде гаебен таныды”, ди тикшерүче.

– Ялганлый. – Алкин утырган урыныннан сикереп торды. – Ялган. Зарифны әле бүген генә сорау алырга чакырдылар. Ул һичбер документка кул куймый, шуның өчен барган саен кыйныйлар.

– Ә мин инде тикшерүчегә ышанып, Имәнкуловны яла ягуда гаепли башлаган идем.

– Юк, юк, ышанма. Зарифны инде бер атна илиләр. Сорау алудан кайтып егылырга өлгерми, тагын күтәрәләр. Кыйныйлар. Коры сөяккә генә калып бара. Тагын нинди яңалык?

– Менжинский клубында хәрби трибунал. Өченче көнне “Буа эше”н караганнар.

– Әйе, әйе, ишеткән идем. Нәрсәдә гаеплиләр, кемнәрне?

– Кемнәрне булсын, Буа районының барлык җитәкчеләрен. Райком секретарьларын, башкарма комитет председателен һәм башкаларны. Барысы уналты кешене. Имеш, корткычлык оештырганнар. Кичә хөкем карары укылган.

– Аклаганнармы?

– Аклаганнар: унбишен атарга, бары редактор Яушевка гына унбиш ел төрмә.

– Булмас! – Алкин кычкырып җибәрде. – Булмас!

– Кызганыч, ләкин бу дөрес, – диде Тупиков авыр сулап. – Дөрес.

Алкин камера буенча арлы-бирле йөрде дә, килеп туктады:

– Тагын?

– Бүген шунда ук бер төркем хәрбиләргә суд башланды. Анда дивизия командиры Дзент та бар ахрысы. Шулай ук корткычлыкта, фетнә әзерләүдә гаеплиләр ди. Безне дә шул төркемгә тыгарга тырышалар. Анда кушсалар – бетәбез!

– Шулай уйлыйсызмы?

– Башкача мөмкин түгел. Кара әле, Алкин, – Тупиков тавышын баса төште, – исемдә вакытта әйтеп калыйм. Зариф кайтса, болай диген...

Кинәт камераның ишеге ачылып китте, алҗыган, мышнаган надзиратель башын тыкты:

– Тупиков мондамы?

– Монда.

– Уф алла! – Надзиратель гыжылдап сулап, ишекне ачып җибәрде: – Син сволочьны коридор бетереп эзләп йөрим, үз камераңны белмисеңмени?

– Үзең керттең ләбаса.

– “Үзең, үзең!” Сез монда төрмә тулы, ә мин – бер ялгызым. Әйдә тор, чык!

– Я, хушыгыз! – Тупиков кулларыбыздан каты итеп кысты да, чыгып китте.

Тимер ишек шап итеп ябылды.

Алкин түбәндәге сәкегә сузылып ятты. Мин икенче катка менеп киттем. Күзләремне йомдым, әммә йокы юк. Уйлар, уйлар. Бал корты төсле мыжылдыйлар. Бу ни хәл, ә? Армиядән кайтуыма әле дүрт ел да юк. Мин өч ел Казанда Беренче татар полкында хезмәт иттем. Полкның командиры Тупиков, комиссары Имәнкулов иде. Мин аларга сокланып карый идем. Алар икесе дә гражданнар сугышында катнашкан, каннарын, җаннарын аямыйча совет хөкүмәте өчен сугышкан кешеләр. Имәнкулов Зарифның күкрәгендә Кызыл Байрак ордены. Аны реввоенсовет председателе иптәш Фрунзе үзе бүләкләгән – Төркстанда басмачылар белән сугышта күрсәткән батырлыклары өчен. Ә хәзер? Алар икесе дә төрмәдә. Нигә? Нигә? Артык арылган ахрысы, күзләрем йомылып китте...

...Зәйтүнә белән утырып көймәдә Кабан күлендә йөзә идек. Мин мандолина уйныйм, Зәйтүнә җырлый, “Агыйдел” көенә, минем шигырьне җырлый:

Агыйдел алкын икән,

Сулары салкын икән;

Агыйделкәй кызларының

Йөрәге ялкын икән.

Зәйтүнә кинәт җырны бүлә дә миңа карый – бармак яный.

– Ә син каян беләсең?

– Нәрсәне? – Аптырап ишүемнән туктыйм, төшенмим.

Зәйтүнә бик җитди.

– Ник, үзең язгансың бит. Агыйдел кызларының йөрәге ялкын икән, дип. Кем әйтте? Я, җавап бир әле!

Мин көләм.

– Кем булсын. Синең йөрәк. Бөре кызының йөрәге. – Үзем ишкәкләремне ташлап, аның иреннәренә үреләм.

Шул чак көймәбез чайкалып китте.

...Ниндидер шау-шудан сискәнеп, күзләремне ачтым. Камерадагылар барысы да торып утырганнар – үрелеп тыңлыйлар. Алкин ишек төбендә колагын ишек ярыгына куйган.

Мин дә торып утырдым.

Коридорда тагын ниндидер ыгы-зыгы. Ашыгып атлап, коридорны дер селкетеп, әле бер, әле икенче якка узалар. Берәү, икәү генә түгел, күбәүләр. Пышылдап сөйләшкән, сүгенгән тавышлар. Инде бит таң алдыдыр? Бу нинди вакытсыз ыгы-зыгы? Барыбыз да сулыш алуны кисеп тыңлыйбыз: нәрсәгә бу хәтле йөгерешәләр анда коридорда?

Кинәт безнең камераның ишегендәге йозак та шалтырады. Алкин парашага авышты. Әллә инде сорау алудан китерделәр. Йөрәк сызлана, сыкрый, сыгылып-сыгылып китә.

– Дөп-дөп! Дөп-дөп!

Бу нинди тавыш? Дөп-дөп... Чү, бу бит минем үз йөрәгем шулай тавышланып суга – тынычсызлана. Ярсый. Әйтерсең лә менә-менә ниндидер коточкыч фаҗига булырга тиеш. Йозак тагын шалтырады. Ишек тартылды. Берничә дагалы итек допылдап килеп туктады. Китерделәр. Могаен, сорау алуда изгәннәр, култыклап китерделәр...

Пышылдау. Ишек каты итеп этелде. Дагалы итекләр дөп-дөп итеп алдагы камерага таба уздылар. Алкин тагын ишек төбенә чүгәләде.

– Каршыдагы камера ачылды, – ди ул. – Бер, ике, өч... Өч кешене алып чыктылар.

Ишек шыгырдап ябылды. Йозак шалтырады. Алты аяк адымы түбәндәге катка төшә торган баскычка таба кузгалды. Дөп-дөп. Пышылдау. Кинәт “күз” ачылып китте. Акайган бәбәк кадалып карады да, акырып җибәрде:

– Ятыгыз, контрлар!

Ишеккә ике тапкыр типтеләр. Тагы теге карлыккан тавыш колакны тондырды.

– Ятыгыз дим, этләр, ятыгыз!

Барыбыз да сәкегә сузылдык. Аяк тавышлары ераклашты. Коридор тып-тын булып калды.

Без дә тынычлана башладык. Әммә игътибарыбыз әле һаман ишектә. “Күз” ачылды да ябылды. Алкин әле һаман бусагага чүккән килеш тыңлый. Тынлык. Инде ул да арып, китәргә дип кузгала башлаган иде, баскыч ягыннан ашыгып атлаган дагалы итекләр тавышы ишетелде. Якынлашты. Узды. Туктады.

– Сизәсезме, – диде Алкин, – үлем камерасына килделәр.

Барыбыз да сикереп торып утырдык. Сулыш киселде, йөрәк тибүдән туктады. Ни була? Нинди җинәят эшләргә җыеналар анда, бәйрәм алды таңында?

Шыгырдап каршыдагы үлем камерасының ишеге ачылды. Корыч тавыш чыңлап китте. Могаен, ашыгып кергәндә штыклар бер-берсенә сугылдылар. Ишек шыгырдап ябылды. Тынлык. Үлемгә хөкем ителгәннәрне киендерәләр иде ахры. Ишек ачылды. Ыгы-зыгы. Баскыч ягыннан тагын берничә пар дагалы итек бу камерага таба ашыгып атлады. Ыңгырашу. Ниндидер кагылу-сугылу. Өстериләр иде ахры. Кемдер гөп итеп идәнгә егылды. Тагын ыгы-зыгы.

– Ип-тәш-ләр... Буа-лар...

Җан тетрәткеч ачы тавыш бөтен төрмәне телгәләде. Әйтерсең лә ток сукты. Барыбыз да сәкедән сикереп төштек. Ишеккә өелдек. Коридордагы ыгы-зыгы көчәйгәннән-көчәя бара. Сугылу, гөрселдәү, ыңгырашу, чырылдау. Тынлык. Аяк адымнары. Кузгалдылар.

– ...Ип-тәш-ләр, – тагын гырылдап, буылып чыккан тавыш. – А... атар-га а-лып ба-ра-лар... Без га-еп-сез... Сталин... Сталинга...

Тавыш гырылдап киселде.

Нижегородцев ике кулы белән ишекне кыйный башлады:

– Сез нишлисез, палачлар!

Күрше камераларның да ишекләренә типкәли, кычкыра башладылар.

– Палачлар!

– Сталинга язабыз!

– Бүген Октябрьгә егерме ел тула, ә сез большевикларын атасыз!

Шау-шу. Дөбердәү. Акыру. Бөтен коридор, бөтен Пләтән төрмәсе дөрләп кабынды-кузгалды, гөр килде.

Ул арада тагын коридордан ыңгырашу, буылып, гырылдап чыккан тавыш:

– Яшә-сен... Сталин!..

– Сук авызына!

– А-а...

Коточкыч ыңгырашу.

– Авызына чүпрәк тыгыгыз.

Тагын ыгы-зыгы. Берничә кеше тартышып барып идәнгә егылды, күрәсең. Коридор селкенеп киткәндәй булды.

Төрмә артында мылтык аткан тавыш ишетелде.

Этләр буылып-буылып өрә башладылар.

Без барыбыз да ишеккә барып ябырылдык.

10

Ниһәят, зарыгып, сабырсызланып, өметләнеп көткән бәйрәм көне. Октябрь революциясенең егерме еллык тантанасы көне – җиденче ноябрь.

Бу иртәдә беренче сюрприз – безнең камераны иртәнге баландадан мәхрүм итү булды. Үткән кичке баланданы бирмәүне дә оныта алмый идек әле. Менә сиңа кирәк булса “бәйрәм бүләге”.

Болай да буш корсаклар тагын кысылды һәм быкырдап-кычкырып ашарга сорады. Ә баланда мичкәсе бүген безнең камера янына туктамады.

Сәбәп?

Сәбәбе дә аның әллә ничек, ак күңеллелектән, беркатлылыктан килеп чыкты.

Гадәттәгечә, бүген иртә белән дә йокыдан торырга (кем йоклады икән бу фаҗигале төндә!) чаң суктылар.

– Даң-доң! Даң-доң!

Без әле урыннардан сикереп торырга өлгермәдек, ишек ачылды, ашыгып төрмә башлыгының ярдәмчесе килеп керде.

Ул көндәгечә бик пөхтә киенгән – киеменең бер җирендә җыерчык юк. Җиңел, шат, күркәм, рәхимле, могаен бәйрәм тәэсирендәдер. Без дә җиңеләеп киттек. Камера яктыргандай булды. Мин үземнең беркатлылыгым белән ул әле безне бүгенге олы бәйрәм, Октябрьнең егерме еллыгы белән тәбрик итәр дип тә өметләнгән идем. Анысы ук булмады. Алай да, ул бүген башка вакыттагы кебек ачулы кычкырмады, елмаеп кына дәште:

– Әйдәгез, барлашып алыйк.

Без өйрәнгән гадәт белән параша янына кысылдык. Көяз түрә бармагы белән һәрберебезнең күкрәгенә төртеп санады – сәкегә чыгарды.

– Бер, ике, өч... уналты.

– Башкалар сорау алуда, гражданин начальник, – дип рапорт бирде камера старостасы Алкин.

– Бик яхшы, – диде ул елмаеп, кесәсеннән блокнотын алды, язарга омтылды – карандашы юк. Әле бер, әле икенче кесәсен актарды – борчылды.

– Ах, шайтан алгыры, кабинетта онытып калдырганмын, – ул үтенү белән безгә карады. – Бәлки берәрегездә карандаш кисәге бардыр?

Әле генә сорау алудан кайткан Галимҗан ага Нигъмәти аның янында тора иде. Ул карашны үзенә кабул итте. Уңайсыз хәлдә калган түрәгә ярдәм күрсәтергә ашыкты.

– Миндә бер бик кечкенә генә карандаш кисәге бар иде...

Бу сүзләрне ишетүгә, Алкин калтыранып китте, күзләре белән Нигъмәтигә ниндидер ишәрәләр ясады. Әммә Нигъмәти аңа игътибар итмәде.

– Менә, менә, – көяз түрә хәттә иелә төште, елмаюдан бите балкып китте. Без дә елмайдык, – нинди әйбәт, үз кеше. – Миңа кечкенә булса да ярый.

Галимҗан ага Нигъмәти чалбарын ычкындырып ыштан бөрмәсеннән кичә Алкин алып кайтып биргән карандаш сыныгын алып бирде.

– Рәхмәт, коткардыгыз, – түрә блокнотына барлау санын язды да, теге карандаш сыныгын кесәсенә салып куйды.

– Гражданин начальник, – Галимҗан ага хәттә кулын сузды. – Сез ялгыштыгыз...

– Юк, – диде түрә рәсми һәм коры гына. Шундук йөзе дә агарып, суынып китте: – Бу карандаш монда урлап алып киленгән. Аны миңа тапшыруыгыз өчен, профессор әфәнде, сезгә күп рәхмәт. Ә камера тәртипне бозган өчен карцер режимына куела. Надзиратель, әмерне алырсыз. Пока иртәнге ашны бу камерага бирмәгез.

Ул, кергәндәге кебек үк, ашыгып атлап чыгып китте. Ишек ябылды. Камерада хушбуй исе һәм тирән ачыну калды.

– Сволочь! – Сорау алудан кайтуга аскы сәкедә керпе төсле бөгәрләнеп ятып, камерадагылар белән ләм-мим сөйләшми торган тәбәнәк юан кеше – район прокуроры, кемдер үзен тибеп җибәргәндәй чәчрәп сикереп торды да, Галимҗан агага сугарга кизәнде: – Синең аркада ач калдым!

– Акрын, – якында гына торган Сөббух Рафиков тегенең кулын тотып калды, этеп җибәрде. – Син генә түгел, барыбыз да ач. Галимҗан ага әнә үзе дә нишләргә белми...

Чыннан да, Галимҗан ага битен ике кулы белән каплап, бөгелеп төшкән иде.

– Син, малай, миңа кул сузма, – прокурор тагын әтәчләнә башлады.

– Кул сузу түгел, – Сөббух кызарынып-бүртенеп аңа таба үрелде, – буып ук ташлармын.

– Каравыл! – Прокурор акырып ишеккә ташланды. – Каравыл, ишекне ачыгыз!

“Күз” чайкалды, аннан акайган сыңар бәбәк карады. Ишек ачылды.

– Нигә акырасың?

– Үтерәләр.

– Ха-ха... – надзиратель кычкырып көлә башлады. – Юк, үтергәндә болай кычкырмыйлар, прокурор әфәнде...

– Мин... мин... честный. Мондагылар барысы да дошманнар, халык дошманнары.

– Утыр яхшы гына, – надзиратель чыннан да керпе сыман тырпайган, коридорга чыгарга омтылып, төкерекләрен чәчә-чәчә пышылдаган прокурорны этеп җибәрде. – Кем честный, кем юк – аны тикшерү ачыклар. Кит!

Прокурор идәнгә тәгәрәде. Кемдер арттан аяк чалды ахрысы. Ишек ябылды. Прокурор киредән урынына менеп ятмакчы иде, шау-шуга уянган Камай (ул әле таң алдыннан гына сорау алудан кайткан иде) прокурорны җилкәсеннән алып күтәрде дә, арт ягына тибеп сәке астына кертеп җибәрде.

– Ят шунда, чыксаң, инде чынлап үтерәм, – диде тыныч кына.

Бераздан ишек ачылып, таныш булмаган берәүне керттеләр. Күн тужурка, шундый ук күн фуражка кигән. Аякларында балтырларын кысып торган, күннән эшләнгән куныч – крагилар һәм сары ботинкалар. Яшь егет. Йөзендә ару, борчылу. Аңа прокурорның урынын бирделәр. Егет берәүгә дә карамыйча, эндәшмичә, күрсәтелгән урынга утырды. Бераздан Алкин аның янына килеп:

– Син кайдан, иптәш? Нинди яңалык? – дип сүз башлады.

– Яңалык чамалы, – диде егет теләр-теләмәс кенә башын күтәреп: – Бүген төнлә мин бер укытучы белән утырдым. Әлмәттән. Аны Атласов төркемендә судлыйлар икән.

– Нәрсә, инде суд та башланганмы?

– Инде икенче көн. Менжинский клубында трибунал хөкем итә ди. Ябык суд. Берәүне дә кертмиләр. Клуб солдатлар, этләр белән саклана. Менә шул укытучы гаҗәпләнеп, хәвефләнеп сөйләде.

Мин дә, башкалар да югары сәкеләрдән төшеп крагилы егет янына өерелдек. Сөббух “күз”не капларга басты.

– Һади Атласов инде алтмышның аръягында булуына карамастан таза, нык, җиңел сөякле, хәрәкәтчән кеше. Ул инде бер срок утырып кайткан. Соңгы елларда Бөгелмәдә укытучы булып эшли иде, ди. Үзе бик нәзәкәтле, тәрбияле, югары белемле галим. Француз, нимес, инглиз телләрендә яхшы сөйләшә, китаплар тәрҗемә итә иде, ди.

– Әйе, әйе, беләбез, – диде Камай ага, – талантлы кеше. Шуннан...

– Трибунал аны Бөгелмәдә контрреволюцион оешма төзеп совет хөкүмәтен җимерүгә әзерләнүдә гаепли. Бу оешманың актив членнары дип Бөгелмәдән, аның тирәсендәге авыллардан алтмыштан артык мулла, мәзин, укытучыларны кулга алганнар. Минем янымда утырган укытучы да шул исәптән икән. “Дөресен әйткәндә, Һади аганы судта гына күрдем”, – ди ул үзе. Атласов судта менә ничек сөйләде, ди: “Бөек Ленин вафат булганнан соң, бигрәк тә соңгы елларда, Сталин милли сәясәтне Маркс-Энгельс тәгълимәтләреннән ераклаштыра бара. Милли кадрларның үсүенә, аларның мөстәкыйль фикер йөртүләренә киртә куя. Совет илендәге көнчыгыш халыкларының гарәп алфавитыннан латинга күчүләрен алкышлап, Владимир Ильич: “Бу тарихи вакыйга – көнчыгыш халыкларын бөтен донъя культурасына алып чыгуда күпер”, – дигән иде. Ләкин ул бу бөек борылышны үз күзләре белән күрә алмыйча калды. Әммә көнчыгыш халыклары, аның вәсиятләрен истә тотып, аңа рәхмәт укыйлар һәм латин хәрефен киң җәмәгатьчелеккә җиткерергә – укытырга көч салалар. Ә Сталин һичбер нигезсез рәвештә тагын алфавит алыштыру мәсәләсен күтәрде һәм инде мәҗбүри рәвештә тормышка ашыра. Бер кеше гомерендә совет көнчыгыш милләтләре инде өченче алфавитка күчәләр. Безнең халыкның күбесе болай тиктомалдан надан калачак. Шулай ук телләрнең тууы, үсеше турындагы Сталинның соңгы тезислары Маркс тәгълимәтенә капма-каршы”, – дигән. Бу урында Атласов нимес һәм инглиз телләрендә Маркс хезмәтләреннән цитаталар китереп, үз фикерләрен дәлилләгән.

– Молодец, – диде кемдер урта сәкедән.

Сөйләүче аңа игътибар итмәде, давам итте:

– Ахырда ул сүзен болай тамамлаган: “Әгәр иптәш Сталинның кайбер фикерләре белән килешә алмау җинәят икән, мин сезнең хөкемдә. Әммә мин совет дәүләтен җимерергә әзерләнмәдем һәм контрреволюцион оешма булдыру нияте белән мавыгу җүләрлегенә барып җитмәдем. Чөнки мин үзем хәл кадәре бу хөкүмәтне урынлаштыру өчен көрәштем, корал белән чехларга каршы сугыштым. Тарих шаһит”.

– Дөрес. Атласов Колчак тылында безнең өчен эшләде һәм бик кирәкле данныйлар бирде, – диде комиссар Имәнкулов.

– Бүлмәгез әле! Шуннан!

“Әгәр дә, – дигән Һади ага, өстәл артындагы трибунал членнарына карап, – әгәр дә уйдырма гаепләү актыгызда күрсәтелгәнчә, мин контрреволюцион оешма торгызырга, совет хөкүмәтен җимерергә уйлаган булсам, – тагын кабатлыйм, андый ниятнең миндә булганы юк, – кемнәргә, нинди көчләргә таянган булыр идем? Гафу итегез, ярты ел нахакка төрмәдә утыруыма да карамастан, мин әле үз акылымда. Әгәр ул кара юлга бассам, сез алдыма китереп бастырган мулла-мунтагайларга түгел, яшь көчләргә таянган булыр идем. Шуның өчен, бу акылга-аңга сыймый торган уйдырма төркемне миңа бәйләмәгез. Мин аларны белмим, белергә дә теләмим”. Ул укытучыны бүген тагын судка алып киттеләр. Мине...

Кинәт каерып ишек ачылды. Әңгәмәгә мавыгып, вакытның узганын да сизми калганбыз. Йозак шылтыраганын да ишетмәгәнбез.

– Төшке аш.

Исебез китте. Ишек төбендә – ризык кисмәге. Пар чыгып тора – чумар. Аның исе дә борынны кытыклый. Инде тәүлеккә якын корсак буп-буш – “корыга” эшли бит. Кызыл балчык чүлмәкләр берәр чүмеч баланда белән кулдан-кулга күчә башладылар. Миңа да чират җитте. Чүлмәк кулга тиюгә чөмерә башладым. Төбендә кашык белән бутарлык бер чумар да юк иде. Әллә чөмергәндә йотып куйганмын, тоймаганмын, әллә инде чумарның җисеме түгел, исеме генә булган. Иң соңгы чүлмәккә прокурорны тартып чыгардылар. Әммә ул чүлмәкне алуга тагын мүкәләп сәке астына кереп китте.

Тамак ялгаганнан соң теге крагилы егетне дә алып чыгып киттеләр. Ул Татпрофсоветта физкультура-спорт бүлеге мөдире булып эшләгән ди. Аңа да “корткычлык” ямаганнар. Әллә көләргә, әллә еларга?

Кичке аш алдыннан торбаны шакыдылар. Алкин “Бестужев әлифбасы”на күчте, идәнгә чүгеп, торбага колагын куйды һәм аннан килгән хәбәрне иҗекли башлады. Сулышны өзеп Алкинга төбәлдек.

– Три-бу-нал Ат-ла-сов-лар төр-ке-мен... – хәбәрне тапшыручы бу җиргә җиткәч пауза эшләде... Әллә инде “күз” комачауладымы. – Атласовның үзен дә а-тар-га хө-кем ит-кән...

Алкин хәбәрне әйтеп бетерер-бетермәс идәнгә утырды. Электр тогы суккандай катып калдык. “Күз” чайкалды. Ачылды. Кан баскан ачулы бәбәк карый.

Йөрәк тибүдән туктады сыман. Күзләремә яшь килеп тыгылды.

– Йа алла, бу нинди бәйрәм бу?

Сабырсызланып, өметләнеп, соңгы ышанычларны бәйләп дүрт күз белән көткән бөек бәйрәм – Октябрьнең егерме еллык тантанасы үтте дә китте. Ашыгыч процесслар, атулар, көне-төне туктаусыз сорау алулар, кыйнаулар, гарипләндерүләр, мәсхәрәләүләр белән узды. Ә без көткән, ышанып көткән амнистия телгә дә алынмады. Киресенчә, бәйрәм көннәрендә камерага яңадан-яңа арестантларны тыгызлап тутыра башладылар. Болар инде “өченче дулкын” кагылганнар. Өченче секретарь, өченче председатель, өченче зав, өченче ректор, өченче директорлар. Алар әле үзләре башкарасы эшнең эчтәлеге-юнәлеше белән танышу түгел, яңа кабинетларының нинди булуын хәтерләп калырга да өлгермәгәннәр.

Тукта, юкка зарланам бит, бәйрәмнең очы – ризыгы, соңга калып булса да, безнең камерага да җитте ич.

Бу сөенечле хәл унынчы ноябрь көнне кичкә таба булды.

Камерада аеруча авыр бер тынлык иде – кайсы ятып, кайсы утырып-калгып уйга чумган. Пыяла күзләре ватылган рәшәткәле тәрәзәдән суык җил өрә, калфакка кар өя. Хәзер инде камерада ялангач берәү дә юк. Кемнең нинди киеме – чүпрәге бар, шуңа уранган. Төшке баланда инде корсакка кергән булуга карамастан, ул һаман буш. Төшенеп бетә алмыйсың, шундый вакытта тоткынның уенда әллә ирек, әллә ризык күбрәк урын ала. Менә шуның өчен сөйләшәсе килми – рәнҗүле тынлык.

Йозак шалтырады.

Төрмәдә утыра торгач үзенең язмышына күнегә башлый тоткын, шулай булырга тиеш сыман. Ә менә чаң тавышына, йозак шалтырауга һич күнекми. Нәкъ беренче ишеткәндәге кебек бар гәүдәсе белән чирканып калтыранып китә һәм сулышы киселә – ни була? Хәзер дә шулай сискәнеп, калтыранып торып утырдык.

Ишек ачылды.

Гаҗәп! Ишектән кеше түгел, зур бер капчык керә башлады. Гомердә күрмәгән хәл – төрмәгә, камерага иләмсез зур капчык керә. Аптырап калдык – ни булыр? Берәр хәтәр булмаса ярый инде. Төрмәдә һәрнәрсәгә шикләнеп карыйсың бит.

Менә капчык шыгырдап камерага керде, шап итеп идәнгә утырды. Аның артыннан капчыкның хуҗасы күренде. Әллә инде Кыш бабай. Менә сиңа кирәк булса, берсеннән-берсе гаҗәбрәк. Бөрмәле ак тун, озын колаклы куян бүрек. Ак йоннан басылган киез итекләр...

Ишек ябылды.

– Исәнмесез, иптәшләр, – диде көр тавыш һәм куян бүрек селкенеп куйды, тирә-якка кар чәчрәде, – бәйрәм котлы булсын.

Камера аптыраудан телсез калды.

Ниһәят, куян бүрек баштан кулга күчте. Урта яшьләрдәге түгәрәк йөзле ир. Сары чәч. Зур яшькелт күзләр. Үзе бик тыныч күренә. Тагын көр тавыш.

– Нигә сәләмне алмыйсыз? Менә сезгә бәйрәм күчтәнәче алып килдем, – кунак иелеп капчыкның авызын бәйләгән җепне ычкындырып җибәрде, бүлмәгә тәмле икмәк исе таралды. – Староста бардыр сездә? Мә, бар иптәшләргә дә бүлеп бир. Бәйрәм ашы тигез булсын. Мәгез.

Алкин алгарак чыгып кул бирде.

– Таныш булыйк, бу камераның старостасы Алкин.

– Тукта, тукта әле, – кунак Алкинның кулын җибәрмичә селеккәләде, – кара әле, син теге Казан шәһәр комитеты секретаре түгелме, күрермен дип уйламаган идем, – көлеп тә җибәрде. – Ә бит “Кызыл Татарстан”да үзеңне бик селеккәләгәннәр иде, корткыч дип. Үзең болай... – ул җентекләп-игътибар белән Алкинны баштанаяк карап чыкты, – үзең болай корткычка охшамыйсың... Ха-ха! Ха-ха!

Камера бердәм шаркылдап көлеп җибәрде.

– Ярар, егетләр, башта тамак ялгап алыгыз, кая, менә бу сәкегә аударыйк. Берәр нәрсә җәегез әле... – Сөббухның одеялы яңарак, тазарак икән, ул шуны сәке буена җәеп җибәрде. Хуҗа капчыкны шуңа аударды. Күзләр дүрт булды: киптерелгән сохари, түгәрәк күмәчләр, гәрәбәдәй сары бавырсаклар тау булып өелделәр.

– Рәхим итегез. Хәзинәдә бары.

Менә бит көтмәгәндә...

Авыз сулары корып, күчтәнәчне “кортлап” торган без тоткыннарга Алкин староста әүвәле берәм-берәм сохарины, бавырсакны өләшеп чыкты, аннары шуны сорау алудан тагын урлап кайткан карандаш үзәге белән учына язды. Һәрбер ризыкны егерме дүрткә бүлде, сорау алырга чакырылган иптәшләрнекен аерым алып куйды.

Ниһәят, корсаклар чын-чынлап тулдылар. Үзебез дә туендык. Әммә нәфес – шайтан диләр бит, туюын туйсак та, күңел туймый, кесәләргә алдагы көннәргә дип яшереп куйган сохариларны да анда-санда “урлап” алып кетердәтәбез.

“Кыш бабай” колакчын бүреген, тунын салып ташлап сәкегә утырды да, безнең сөенә-сөенә кетер-кетер китерүгә куанып, сорашканны да көтмәстән, көр тавыш белән сөйләп китте:

– Мин Мөхәммәтгали Мөхәммәтзариф улы булам. Район башкарма комитеты председателе идем. Гонаһ шомлыгы, июль аенда “Кызыл Татарстан” газетасында “Корткычлар” дигән мәкалә чыкмасынмы. Шунда менә мине дә телгә алганнар. Бу газета районга килеп җитүнең икенче көнендә абзагызны райкомга чакырдылар да, әүвәле партбилетны алдылар, аннан эштән “азат” иттеләр. Өйгә кайттым да, “Гөлҗиһан, җаным, мин әйтәм, әйдә, хәзерлән. Сохари киптер. Анда әлләни сыйламыйлардыр. Андагы дус-иш тә йөрәк ялгар, мулрак булсын”, дим. Инде Казанда безнең ике райком секретаре, ике башкарма комитет председателе һәм аларның урынбасарлары, шулай ук районның башка җитәкчеләре утыралар иде. Әлхасыйль, шулай булгач, мине алуларына шик-шөбһә юк иде.

– Авылдашларыгызны очратмадыгызмы әле? – диде Сөббух, авызындагы сохарины кетердәтеп.

– Юк әле, энем, – дип бик рәхәтләнеп елмайды кунак. – Иншалла, очратырмын.

– Бүлдермәгез инде, кешегә сөйләргә ирек бирегез. Шуннан?

– Карчык минем зиһенле җан. Укытучы. Аларны да “чүпләделәр” бит. Артык тавыш-тын чыгармыйча гына пешеренә башлады. Ул пешерә, мин турап мичкә куям. Төн җиттеме – көтәбез. Әнә киләләр, менә киләләр. Йокыдан калдык. Менә шулай көтә торгач, дүрт ай үтте.

“Карчык, мин әйтәм, әллә капчыкны күтәреп үзем барыйммы икән, бик зарыктырдылар”, – дип омтылып та куйгаладым. “Кит, җүләр, өйдә утыру туйдырдымы? Бәлки синең бәхеткә, безнең бәхеткә кулга алулар туктар” – ди. Шулай итеп тынычландык. Бәйрәм җитте. Бәйрәмдә инде кузгатмаслар, дибез.

– Бәйрәм ничек узды, Мөхәммәтгали абзый? – диде Сөббух.

– Ничек диим, дус-иш безгә керергә шүрли. Газетада исемем аталгач, билгеле инде, халык дошманы булабыз. Без аларга керергә базмыйбыз. Кәсәфәтебез тиеп-нитеп калмасын дип. Карчык белән берәр йөзне төшереп, кочаклашып кына яткан идек, ишекне шакыйлар бит хәерсезләр...

Без көлешеп алдык.

Ул арада стенага чиртә башладылар. Мөхәммәтзариф улы Мөхәммәтгалинең әңгәмәсе өзелде. Алкин кружкасын алып “телефон”га күчте.

– ...Га-лим-җан Иб-ра-һи-мов ка-ты а-вы-рый. Төр-мә больни-ца-сына сал-ды-лар... Воль-фо-вич ял-ган по-ка-за-ние-ләр би-рә... То-лым-бай-ский доп-рос-та а-кыл-дан яз-ган.. Кы-ям Абра-мов [ТАССР Халык Комиссарлары Советы Председателе] доп-рос-тан чык-кан-да бас-кыч-тан таш-лан-ган... Галим Мө-хәм-мәт-җа-нов про-во-ка-тор... Бү-ген ун ке-ше-не ат-ты-лар...

Тек-тек, тек-тек... “Бестужев” тәүлек буенча тынмый – берсеннән-берсе авыр, шомлы, хәвефле хәбәрләр биреп кенә тора.

Камера ишекләре ачыла да ябыла.

Сорау алырга. Сорау алудан.

11

Яңа ел алды төне.

Ниндидер серле, тылсымлы ул. Кем генә булмасын, ирме, хатын-кызмы, яшьме-картмы, һичшиксез, бу төндә ул кинәт тукталып кала – уйлана, хыяллана, өметләнә. Алдагы туасы унике айда, алай гына да түгел, нәкъ менә шушы төн уртасында, яңа ел туган минутларда ниндидер могҗиза пәйдә булыр – “күк капусы” ачылыр да, барлык теләкләр кабул булыр төсле. Бер кешегә генә түгел, күп кешегә, бар әдәм баласына, бөтен җиһанга, галәмгә. Шуның өчен һәрбер кеше бу төндә, бигрәк тә сәгать уклары уникегә якынлашканда, дулкынлана, каушый һәм... әле булмаган, әммә булачак, һичшиксез булачак сөенеч өчен елмая!

Тиздән 1938 ел туачак.

Бөтен камералар, бөтен төрмә хәзер шушы тантаналы, тылсымлы мизгел алдында.

Тиздән... Утыз җиденче ел капкалары ябылып, яңа елга аяк басачакбыз. Тиздән...

Утыз җиденче ел бөтен ниятләрне туздырып ташлады. Барлык якты өметләрне туплап, ашкынып, ашыгып көткән бәйрәм – Октябрьнең егерме еллыгы тантанасы да узып китте.

Өмет өзелде.

Юк, өзелми икән ул тоткын өмете. Аның бүгенге көне нинди генә авыр, фаҗигале булмасын, ул әле иртәгә якты сибеләсенә ышана.

Нигә?

Бу сорауга һичбер тоткын җавап бирә алмый. Чөнки аның ышандырып-инандырып әйтерлек дәлилләре юк. Әммә ул ышана, күңеле белән, җаны-тәне белән инана, өметләнә.

Ул көн килер.

Ирек-азатлык килер, һичшиксез, менә бу туасы елда. Яңа елда!..

Тиздән Кремль куранты даң-доң итеп унике тапкыр сугар да, Советлар Союзы гимны яңгырар. Иректәге кешеләр бу мизгелдә шатланып шарап тулы бокалларын күтәрерләр һәм бер-берсенә бәхет теләрләр.

Йозак шалтырады. Шыгырдап-чинап ишек ачылды һәм кемнедер камера эченә этеп кертеп җибәрделәр. Ул идәнгә капланып төште. Мин, үзем дә сизмичә, сикереп төшеп, идәндәге кешене күтәреп сәкегә утырттым.

– Мәхмүт... Мәхмүт, бу синме?

Нижегородцев йөгереп килде. Икәүләп күтәреп аны урынга салдык.

Мәхмүт Баһаутдинов нәрсәдер әйтергә теләп авызын ачкан иде – авызыннан кара кан атылды.

Бераздан тагын ишек ачылды, көчкә-көчкә атлап Алкин керде.

Бу камерага килгәннән бирле мин аны беренче тапкыр шундый хәлсез, ватылган хәлдә күрәм. Күз төпләре кара янган.

– Мөхәммәтҗанов белән йөзгә-йөз китереп сорау алдылар, – диде Алкин, бераз утырып исен җыйгач. – Ул, күзен дә йоммыйча: “Ни язсалар, шуңа кул куй. Оешма исемлегенә кешеләрне күбрәк язарга тырыш. Ни хәтле күп кешене бутасак, шул хәтле тизрәк тикшерерләр”, – ди хаин. Үзем утырган урындыкны алып башына суктым. Шуның өчен мине изделәр. Су... су... бирегез әле...

Камерада нинди су?

Мин ишекне кыйный башладым. Рәхимле бер надзиратель икән, бер кружка су бирде. Алкин бер-ике йотты. Калган су белән Мәхмүтнең битен юып, аның беразын авызына тамыздык.

Ә тәрәзә артыннан ерактан Кремль сәгатенең сукканы ишетелде.

Бераздан Лебедев-Кумачның “Нинди иркен минем туган илем” җыры яңгырады:

Я другой такой страны не знаю,

Где так вольно дышит человек...

12

Башта, бу камерага кергәннең беренче көннәрендә, мондагы тоткыннар барысы да бертөсле, авыр язмышларын бердәй кичерәләр, хафаланалар дип уйлаган идем.

Алай түгел икән.

Әйтик, менә Алкин. Ул ничектер бу язмышына һич бирешми, алай гына да түгел, камерадагы башка мәхбүсләрне дә моңа игътибар итмәскә, күңел төшенкелегенә бирелмәскә өнди. Кайчан гына булмасын, хәттә сорау алудан кыйналып-ватылып, хәлдән таеп кайтканда да аһ-ваһ килеп камераның рухын төшерми, эченнән кичерә. Хәл алу белән “җәмәгать” эшенә тотына. Я хәбәр ала, я үзе башка камераларга яңа ишеткән хәбәрләрен тапшыра. Я “балык ауларга” тотына. Папирос кәгазенә берәр хәбәр яки берәр сорау язып, шырпы кабына сала да, җеп белән тәрәзәдән түбән камера калфагына төшерә яки шундый ук почтаны ала. Ул эш тә бетсә, мәзәк сөйли башлый – грузин, әрмән, яһүд, украин акцентлары белән. Көлә-көлә эчең ката.

– Ибраһим, ашыкма, сабыр ит. “Сабыр төбе саф алтын” дип борынгылар белмичә әйтмәгән... – ди Галимҗан ага Нигъмәти бик акрын пышылдап кына. Нәкъ кафедрадагы кебек тыныч һәм ягымлы итеп. Ул урыныннан тормыйча, ятып, күзләре йомып уйланырга ярата. Нәрсә уйлый торгандыр инде ул көне-төне.

Тәбәнәк, чандыр, әммә хәрәкәтчән Гомәр Гали:

– Юк, бу һич мөмкин түгел. Монда бер корткычлык бар. Моны иптәш Сталинга җиткерергә кирәк, – дип көннәр буе ишек төбендә надзирательләрдән кәгазь-карандаш сорый.

– Миңа иптәш Сталинга язарга кирәк, – ди ул, ишек ачылуга.

Аны кире этәләр.

– Кәгазь-карандашны следовательдән сора.

Гыйлем Камай:

– Егетләр, вакыт әрәм үтмәсен, мин фән донъясыннан бер-ике кызыклы мисал китерим, – дип, химия яңалыклары белән мавыктыра, онытылып тыңлыйбыз.

Мәхмүт Баһаутдинов капланып ята да, үз-үзе белән сөйләшә:

– Кайда ялгыштым? Кайда?

Ә теге прокурор бер кешегә дә кушылмый, сөйләшми, сәке астында посып утыра да, берәр төрмә хезмәткәре керсә:

– Гражданин начальник, монда барысы да халык дошманнары. Мине монда ялгыш утыртканнар. Башка камерага күчерегез, – ди. Елый, сүгенә, ишек кага. Аны инде ике тапкыр ризыктан мәхрүм иттеләр. Тик ул һаман үз “эшендә”.

Ардалион Михайлович Нижегородцев туктаусыз елый һәм зарлана:

– Сез төшенмисез. Төрмәгә алыныр алдыннан гына өйләнгән идем. Минем инде балам булырга тиеш. Ә мин аны күрмим. Нигә? Юк, мин бит үз баламны күрергә хаклы! Нинди гаделсезлек бу?

Әхмәт авыз эченнән генә җырлый, сызгыра. Инде берничә тапкыр карцер белән куркыттылар, ә ул һаман җырлый:

Карурманнан чыккан чакта

Кисеп алдым пар каен...

Яңа ел үтте. Җилле-давыллы февраль килде. Сорау алулар көчәйде. Киткәннәрнең күбесе кайтмый. Әллә шулай озак бастырып тоталар, әллә башка камераларга күчерәләр, әллә...

Менә инде Мәхмүт Баһаутдинов та юк, Гыйлем Камай өченче тәүлек күренми. Безне бәйрәм күчтәнәче белән сыйлаган теге “кыш бабай”ны шул ук төнне алганнар иде – әле күренми. Әллә инде безне сөендерер өчен генә килгән Хозер булды микән ул?

Ә “чыбыксыз телефон” һаман тек-тек итеп берсеннән-берсе хәвефле хәбәрләр бирә:

– Га-лим-җан Иб-ра-һи-мов төр-мә боль-ни-ца-сын-да үл-де... Кә-рим Тин-чу-рин ач-лык игъ-лан ит-те. Би-шен-че көн па-ек-тан баш тар-та... Мәх-мүт Ба-һа-ут-ди-нов а-кыл-дан шаш-кан... Үт-кән төн-дә е-гер-ме җи-де ке-ше-не ат-кан-нар. Ба-ры-сы да хәр-би-ләр... Га-зе-та-лар-да “ирек-ле, и-рек-сез дош-ман-нар” ди-гән я-ңа фра-за-лар оч-рый баш-ла-ды...

Яз килде. Зәңгәр күзле күлләр, елгалар белән, аллы-гөлле чәчәкләр, хуш исле болыннар белән, зөбәрҗәт урманнар, сандугачлы таңнар белән яз килде – 1938 елның язы.

Ә төрмәләр? Камералар? Ә мәхбүсләр? Тимер рәшәткәләр, биек, калын таш стеналар, чәнечкеле тимер чыбыклар, мылтыгын тотып бертуктаусыз әйләнеп йөргән сакчылар, туктаусыз абалап-улап өргән этләр белән уратылып алынган төрмәнең бет, борча, кандала тулы тынчу, сасы камераларда тилмереп утырган гаепсездән гаепле мәхбүсләр өчен дә язмы? Алар да яз хисләре белән дулкынланалар микән?

Ерактан, Идел-Ослан ягыннан пароходларның бер-берсе белән очрашып сәләмләшү-хушлашу гудоклары анда-санда ишетелеп, озак яңгырап, күңелләргә сагыш, моң өсти. Очынып, шаярып очкан чыпчыклар тәрәзә калфагына килеп куналар да, “чык-чык” дип тоткыннарны үчекләп китәләр.

Кай көннәрдә җылы яңгыр – ләйсән яңгыры явып үтә. Камерадагы тынчу һава алышынып, күкрәкләр-үпкәләр җиңеләя.

Күңел ярсый, тыпырчына, канатлана һәм оча. Иреккә, Иделгә, өзелеп сагынган изге мәхәббәт кочагына!

Бүген инде унберенче май. Былтыргы бишенче ноябрьдән бирле мин менә шушы Пләтән төрмәсендә. Өченче каттагы тар камерада. Ә бер тапкыр да төрмә ишегалдына атлап чыкканым юк. Әллә оныттылар инде, сорау алырга да чакырмыйлар. Камерадагы мәхбүсләр дә алышынды. Мин кергән вакытта утырган тоткыннарның берсе дә юк. Китәләр. Кайтмыйлар. Алар урынына башкаларны, яшьрәкләрне – “1938 елгы набор”ны китерәләр. Камерада мин инде карт арестант – староста.

Ә шулай да нигә мине сорау алырга чакырмыйлар икән, нигә?

Йозак шалтырады. Ишек ачылды.

– “С” хәрефенә кем?

– Салахов Ибраһим Низамович.

– Әйберләреңне ала чык.

Әйбер дигәннәре – итек кунычыма кыстырылган китек агач кашык.

– Хушыгыз, иптәшләр.

Камерадагылар ашыгып кулымны кысалар.

– Хәере белән.

– Бәлки иреккәдер.

Мин ишеккә атлыйм. Йа хода, нинди язмыш көтә мине алда – яктылыкмы, әллә дөм караңгылыкмы?..

Икенче өлешкә==>