Сабан туе Тәкәсе Татарча текстлар

Зөбәер МИФТАХОВ

Сабан Туе Тәкәсе – данлы Җиңү символы ул!

Татар Сабан Туе бара... Мәйдан уртасында – бәйрәмнең (туйның) иң олы тамашасы – Милли Көрәш, бөтен халыкның күзе шунда!.. Телдән-телгә шуны бәхәслиләр!.. Бер як читтә Баш Батырга бүләк тә куелган – бу заманда ул гадәттә кыйбат маркалы автомобиль була... Кечерәк авылларда – берәр ваграк нәрсә, әммә барыбер кыйбат нәрсә...

Нинди кыйбатлы булмасын – ул бүләк әле төп бүләк түгел: төп бүләк – Тәкә! – Юри бөтен кешенең күзен кыздыру, дәртен котырту өчен мәйдан эченә үк кертеп казыкка бәйләнгән! Ат түгел, сыер түгел, үгез я тана түгел, кәҗә дә түгел, – шәһәрдә дә, авылда да, ярлы чакта да, кинәт баеп киткәндә дә, – борын-борыннан гел шул ук бер Тәкә!..

Ә нигә шулай икәнен беләсезме соң, татарлар, туганнар?

Белмәсәгез – белегез, Дан булсын моннан ары:

...1229 елны монгол атаманы Сүбүдәй, 1223 елны Калка елгасы буенда урыс-кыпчак гаскәрләрен тар-мар иткәннән соң, Идел Болгары янына килеп җитә... Әммә болгарлар, безнең борынгы бабайлар, аларны бик шәпләп тукмап ташлыйлар: качканы кача, ә күбесе тоткын төшә... Шуннан, бераз үткәч, монголлардан илчеләр килеп, үз тоткыннарын кире кайтаруны үтенеп сорыйлар... Болгар ханы исә алмашка калым – түләү тәләп итә: бер монгол башына – бер тәкәдән!! Янәсе – бездән сезгә шул бәя!..

...Менә шуннан башлап болгарларда, аннан соң инде яңача “казан татарлары” дип атала башлаган халыкта, батырлар көрәшкә чыккан саен, җиңеләчәк якның символик “баш бәясе”, Батыр калучыдан ярлыкау ялы сыйфатында – Мәйданга Тәкә чыгарып бәйләнә!

...Ә бит күпчелек татарлар бүгенге көндә шуны белмиләр! “Тәкә” дигәндә аларның аңында ниндидер “Алланың кашка тәкәсе”, үз улының муенына пычак ышкучы күндәм һәм мескен бер кол гәүдәләнә... Әммә безнекеләр элек башкача булган! Үз җирендә хуҗа, үз йортында би (һәм бичә) булганнар, кол булмаганнар, кол тотмаганнар... Ирекле батырлар булганнар!

...Дөрес, 1236 елда Болгар җирләренә, бөтен монгол гаскәрләрен бергә туплап, Батый хан үзе килеп чыга, һәм болгарлар җиңеләләр... Алай да, кыен дәвер килде дип кенә, иске данны югалтмыйлар – йола итеп беркетеп калдыралар.

...Бүтән халыкларда – таш саен бер легенда, тау саен бер ривәят, йола саен бер тарих... Ә без – күз алдында ялт итеп ятканны да күрә тора күрмибез, нишләптер...

18.06.2011

Сайт создан в системе uCoz