Компьютерның берние юк, педагоглар катлаулы. Зөбәер Мифтахов Татарча текстлар

Зөбәер МИФТАХОВ
28.08.03.

КОМПЬЮТЕРНЫҢ БЕРНИЕ ЮК... ПЕДАГОГЛАР КАТЛАУЛЫ...

Республикада шактый уңышлы бара торган бер процесс турында “мәктәпләрне компьютерлаштыру” дип әйтү генә аз, хәзер ул зур һәм шөһрәтле итеп “Мәгариф системасында информацион-коммуникатив технологияләр куллану” дип атала икән инде. Укытучыларның быелгы август киңәшмәләрендә төп тема шул булган, аларның кайберсендә, шул исәптән безнең Чаллыда Президент М.Шәймиев үзе катнашып, шул темага чыгыш ясаган... Матбугатта басылган хәбәрләргә караганда, “татар теле” дип үк әйтеп бетермәгән шикелле... Ләкин без инде шунысын да – мәктәп компьютерларына татар телен урнаштыруны, электроник чараларны аз-маз татар телендә эшләтүне дә күздә тота башларга хаклыбыздыр, эшләр болайга киткәч...

Без үзебез (“мин” генә дисәм артык тар булыр, миндәйләр берничә) хөкүмәттән әмер яки финанслар көтеп тормадык, кирәк булганга, яки кирәк булыр әле дип санаганга күрә дә, бу юнәлештә байтак эшләр башкардык инде. Татарча клавиатуралар, шрифтлар күптән әзер, күп җирләргә инде куелган, эшли... Мин 1995 елда ук инде татарча хата төзәтү программасы, корректор ясаган идем, Казанның “Җәһәт” студиясе белән берлектә ул “товар” камиллегенә җиткерелде, татар теле өлкәсендә беренче тапкыр буларак, аңа патент алуга ирешелде (программа “Субра” дип атала). Татар телен кулланып уйный торган “Шакмадрат” уены да күптәннән әзер, аңа да патент юллана... Соңгы елларда тагын бик зур бер эш эшләнде – “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”, өч калын том, кәгазь китапка караганда күпкә яхшыртылып компьютерга кертелде, аннан файдалану өчен искиткеч уңайлы программа төзелде. Теләгән кешеләргә шулай ук уңайлы, гади һәм җиңел, татарча эшли торган “Шәҗәрә” программасы да тәкъдим итәбез. Беруңайдан шактый күләмдә җыр-музыка да куябыз. 2002 елның августында мин www.tatarca-text.narod.ru дигән интернет сайты, электрон китапхәнә ачып, анда әдәби һ.б. әсәрләрне туплый башладым. Әлегә ул зур түгел, шулай да, бер атна өзлексез укырлык кына текстлар җыелды шикелле инде. Керү, уку, күчереп алу бушлай, әлбәттә. Компьютерларны татарчалаштырганда иш янына куш итеп кенә шундагы текстларны да салабыз.

Һәрбер вак-төяге дә коточкыч зур эш, әммә болар эшләнде, – компьютерга выжлатып кына кертәбез дә куябыз. Шуның өчен, әйтик... биш йөз сум бәя сорасаң, кайсы кеше хәттә аптырый: “Җиңел генә шулай акча эшләгәч, бик байдыр инде сез...” – дигән була... Баерсың татар белән, баемый ни... Безнең күпьеллык хезмәт, чын дөресендә, “үле капитал” булып тик ята. Аерым кешеләргә сирәк-мирәк кую гына калды. Татар телен кирәксенү юк дәрәҗәдә...

Әйтеп үтелгән әнә шуларны мәгариф системасының информацион-коммуникатив технологияләренә кертү белән эшләр ничек тора дигәндә... Мин моннан күп еллар элек мәсәләне җайга салырга маташып караган идем инде. Берни барып чыкмады, һәм, кем әйтмешли, барысын да аңладым... Бик кирәксә дә, аларга нибары алты хәреф кирәк, анысы да ник кирәк...

...Һәм менә, быел март аенда беркөнне Казаннан “Җәһәт” студиясе җитәкчесе Раил Имамов килеп төште. Шундый шат күңелле: “Иртәгә мэриягә барам, телефоннан сөйләшеп, барлык Чаллы мәктәпләренә татар телен куйдырырга чакырдылар”, – ди. “Менә бит уңган кешеләр ничек эшли, ә без монда утырабыз...” дип нык кына көнләшеп куйдым хәттә. Иртән чыгып китте Раил... тиз генә әйләнеп тә кайтты. Мәгариф идәрәсе башлыгы Рәмил Хәлимов: “Яхшы, бик яхшы”, – дигән, телефон номерын да алып калган... ләкин, конкрет мәктәпләрне “хәл кылу” һәр директорның фәкать үз эше, үз иреге, мәгариф идәрәсе аларны әнә шундый туп-тулы демократиядә тота икән...

Раил чыннан да уңган кеше, – Казанда узган бер киңәшмәдә чыгыш ясап, теләгән һәр мәктәпнең берәр компьютерын үрнәк өчен бушлай гына көйләп бирергә вәгъдә иткән, һәм Чаллыдан биш укытучы аңа үз адресын калдырган. Киттек шуларның берсенә – Гали Акыш лицеена. Методик кабинетны “татарчалаштырдык” тәки... көчләп дигәндәй (шундый тәэсир калды нишләптер). Шуннан Раил китте... Ә ул калдырган дүрт адрестан берсе генә кызыксыну белдерде... Бушлай куйдырырга бик рөхсәт итәсе иде, тик мин бер сорау белән эшне боздым: “Мәктәбегезгә бердән тыш тагы да кирәкми микән, беруңайдан куярга җиңел булыр иде, директорыгыздан белешеп, кире шалтыратыгыз әле”, – дидем... Әлегә хәтле белешә...

Ә Чаллы мәгарифе башлыгы Р.Хәлимов туп-тулы демократия кысаларындагы вәгъдәсен үтәми калмаган алай – чираттагы бер киңәшмәдә безнең телефонны укытучыларга җиткергән. Көтеп утыра торгач, менә ниһәят, бер мәктәптән бер укытучы шалтыратты (шулай дим, укытучыга алай-болай зыян килерлек булмасын). Компьютер классында һәм кабинетта унбер компьютерны татарчалаштырырга кирәк икән. “Боз кузгалды, әфәнделәр!” – дип инде, билгеле, зур сумка күтәреп, шәһәрнең икенче башына чыгып киттем... Директорга кергән идек, ул өч-дүрт минут тыңлап торды да: “Ярый, бер компьютерга куярсыз бәлки... мәсәләне ике көндә хәл итеп, шуннан тагын чакыртырбыз”, – дигән хөкем чыгарды. Шул көе “өстерәлеп” кайтып киттем. Ә ике көннән соң теге татар теле укытучысы тагын шалтырата: билгеләнгән срок үткән, шул сөйләшенгән көе берни булмаган, димәк инде килергә ярый икән...

Ярагач, тиз генә төянеп чыгып та китәр идем... Шуннан алда гына “Чаллы мәгариф үсеше үзәге”ннән бер методист бик сорагач, аларга татар клавиатурасы куйган идем: ул директоры белән соңыннан сөйләшкән, әммә... өч йөз сум ук акчалары юк икән шул бичараларның... Өстәп шул да искә төште дә, мәктәп укытучысына: “Әллә тагы, вакыт булса бәлки...”, – дип сөйләнеп калдым әле менә... Дөресен әйткәндә, энергия, биотоклар җитешми организмда, шундый шартларда дәртләнеп мәктәпләр буенча чабып йөрергә... Вак, арзан, чуалчык, ышанычсыз, абруйсыз эш чөнки. “Иңкәйгәнгә туңкаю” диләр татарча безгә карата андагы мөнәсәбәтне... Бер тишектән кереп икенчесеннән чыга торган холык та юк инде тагын. Хәер, андый кеше компьютерда казынып утырмый да торгандыр, аңа “Тайд” сатып йөрү кулайрактыр.

Мәгариф белән бөтен булганы шул булды. Дөрес, бу шәһәр буенча тулы картина түгел: кайбер мәктәпләрдә үз компьютерчылары яки бик башлы малайлар берничә кнопкага басып код белән татар хәрефе чыгара торган нәрсә көйләп биргәли, шул да җитә кала һәм шул да “татарчалаштыру” исеме белән хисапка кертелә. Чаллыда татар хәрефләре буенча зур белгеч саналган ике рус кешесе бар (мин белгәне), шулар да ара-тирә нидер эшләштерә. – Бардыр, гел дә юк түгелдер мәктәпләрдә татар теле...

Без, югыйсә, хәреф басуны гына инде санга да сукмыйбыз, шактый тулы пакет куябыз. Әгәр кирәк булса, заказчы булса дип әйтим, татар теле дәресләре өчен электрон биремнәр, дидактик уеннар да программалаштыра алыр идек. Бер дә булмастай эш түгел. Яисә, татар әдәбияте өчен хрестоматия әсәрләрен җыеп, кирәксә интернет китапхәнәсенә салырга һәм бөтен донъяга ирекле таратырга, кирәксә заказ бирүченең үз карамагына тапшырырга мөмкин. Әйдә, тагы да конкретрак булсын: кем дә булса 1800 билгегә, ягъни бер стандарт биткә 10 сум түли икән (студентларның курсовой бәясе) – шушы ел эчендә бөтен хрестоматия интернетта булыр... Шуның белән донъяда “дәреслекләр җитешми” дигән зарлар юкка чыгар...

Тагын бер деталь – теге чакта, күп еллар элек, мәгарифчеләрнең кырт кисеп әйткән төп аргументы: “Безгә андый җитди нәрсәләр министрлыктан төшә, без читтән теләсә кем белән эшли алмыйбыз”, – дигән сүз иде. Министрлыктан гап-гади клавиатура гына да төшмәде мәгәр, ә министрлык акчасына эшли торган Казан студияләренең продукциясе бүгенге көндә безнекеннән күпкә кыйбатрак тора, ә сыйфат яклары шактый бәхәсле (һәрхәлдә, патент-фәләннең аларда булганы юк). Гаделлек өчен шунысын да әйтим: бездә булмаган кайбер нәрсә аларда бар. Һәм киресенчә.

...Бер мәзәккә охшатып әйткәндә, мәктәп компьютерларын татарчалаштыруның бездә ике юлы бар: берсе – реалистик, икенчесе – фантастик. Реалистик юл – Американың артта калган халыкларга ярдәм программасы нигезендә безгә Microsoft егетләре килә, мәктәптән-мәктәпкә үзләре ясаган татар теле комплектын куеп йөри. Куярга рөхсәт иткән өчен директорга берәр пакет тәм-том һәм сувенир бүләк итеп калдыра. – Бик тә реалистик юл, Африкада күптән шулай иттеләр инде. Икенче, фантастик юл – Мәгариф идәрәсенең милли бүлеге бу эшне контрольгә ала, кайсы мәктәпләргә татар теле кертелгән, кайсына кертелмәгән икәнен журналга терки, кертелмәсә, ник кертелмәве белән кызыксына. Кертергә теләсәләр, шуны эшли торган кешегә хәбәр итә. – Монысы инде, әлбәттә, булмастай нәрсә... Шуннан да арысын, – әйтик, мәгариф идәрәсенең бу эшне үзәктән торып баштан азаккача оештыруын, аерым финанслар бүлүен, – гел әкият булганга күрә, юри дә уйлыйсы юктыр...

Сайт создан в системе uCoz