Могыйн бабай маҗаралары. Рафис Могыйнов Татарча текстлар

Рафис МОГЫЙНОВ

МОГЫЙН БАБАЙ МАҖАРАЛАРЫ

Могыйн бабайның түбәндә сүрәтләнгән маҗаралары – халкым кичергәннәрнең гыйбрәтле бер чагылышы ул. Моннан күп еллар элек булган бу хәлләрне бабам әтиемә сөйләгән, әти – миңа, ә мин аларны сезгә сөйләргә булдым.

...Сарман егете Садертдинов Могыйн Садертдин улына 1914-1918 еллардагы Беренче Бөтендонъя сугышында катнашырга һәм күп тапкыр үлем белән күзгә-күз очрашырга туры килгән.

1915 елның августында Рига шәһәре тирәсендәге сугышларның берсендә Могыйн янәшәсендә генә шрапнель шартлый. Күп җәрәхәтләр алган солдат башка авыр яралылар белән бергә Двина елгасы буйлап пароходта тылга озатыла. Җаны кыл өстендә торган 23 яшьлек татар егетен Двинск шәһәрендәге хәрби госпитальгә салалар. Үзе генә хәрәкәтләнә дә, ашый да алмаган Могыйн бәлкем биредә якты донъя белән хушлашкан да булыр иде. Ләкин, солдатның бәхетенә каршы, госпиталь тормышында гадәттән тыш вакыйга булып ала һәм ул Могыйнның язмышына да зур йогынты ясый.

Көннәрнең берсендә, көтмәгәндә генә, хәрби госпитальгә генераллары белән фронттагы гаскәрләрне карап йөрүче патша Николай II килеп төшә. Аны шулай ук төрле газеталарның күпсанлы журналистлары озатып йөри. Николай II үзенең гади солдатларга карата кайгыртучан, рәхимле булуын күрсәтергә теләпме, яралыларның байтагы белән сөйләшә, аларның зар-моңнарын тыңлап, врачларга төрле күрсәтмәләр дә бирә. Бөтен гәүдәсе һәм кул-аякларына кадәр бинтларга уралган, үлем хәлендә яткан Могыйн ятагы янында патша аеруча озак басып тора. Врачтан Садертдиновның хәлен, кайсы фронттан китерелүен сораша. Үзен озатып йөрүчеләргә, сихәтләндергәч, бу яралыны хәрби хезмәттән бөтенләй азат итәргә һәм аңа гомерлек пенсия билгеләргә әмер бирә. Зур кунак киткәч, үлем көтеп яткан Могыйнга врачлар да игътибарны арттыра. Аңа берничә тапкыр катлаулы операция ясыйлар, элек үлек җыеп яткан бәйләвечләрен дә ешрак алыштыралар.

Николай IIнең госпитальгә килүе уңаеннан исеме газеталарда да телгә алынгач, патша игътибар күрсәткән татар солдатының даны тагы да арта. Могыйнның моңа кадәр врачлар кулы сирәк тигән яралары да яхшы давадан соң күзгә күренеп төзәлә башлый. Ике-өч айдан соң Садертдинов, ниһәят, аягына баса. Хәле әйбәтләнгәч, аны санитар ротасына хезмәткә күчерәләр.

Көтмәгәндә Могыйнны госпиталь башлыгына чакырып алалар һәм шул ук көнне хәрби комиссиягә җибәрәләр. Күп тә үтми, татар егете бөтенләйгә хәрби хезмәттән азат ителә һәм туган якларына кайтып китә. Бу 1917 елның гыйнвар аенда була. Зур авырлыклар белән Могыйн Сарманга кайтып җитә.

Ләкин фронттан исән кайту шатлыгы озакка сузылмый. Көннәрнең берендә көчле җил вакытында күршедә генә яшәүче Нәбиулла байның өенә ут төртәләр. Ут байны яки ярлыны аерып тормый бит. “Кызыл әтәч” Садертдиновлар ихатасына да сикерә. Бөтен әйберләре ут эчендә кала. Хуҗалар үзләре өйләреннән чыгып кына өлгерәләр. Могыйнның барлык документлары да шунда янып көлгә әйләнә. Кемгәдер барып сыенырга, алга таба яшәү өчен урын табарга кирәк була Садертдиновларга. Озак уйлап тормыйча, алар янгын вакытында могҗиза белән генә исән калган сарык абзарында яши башлыйлар.

Могыйнга хуҗалыкны торгызу өчен башка туганнары белән берлектә көнозын тир түгәргә туры килә. Ул таш чыгаруда да, балта остасы булып та йөри. Тәнендәге яра урыннары төне буе сулкылдап сызлый. Ләкин егет барысына да түзә. Озакламый Садертдиновлар кечкенә генә булса да яңа өй җиткереп керәләр. Көз көне, кыр эшләре тамамлангач, Могыйн башлы-күзле булып та ала. Шулай итеп, тормыш акрын гына җайланып китә.

Тыныч көннәр озакка сузылмый. Гражданнар сугышы башлана. Хәрби хезмәттән азат ителү һәм гомерлек пенсия билгеләнү турындагы документлары өйләре белән янып беткәнлектән, Могыйн да яңадан хәрби хезмәткә чакыру кәгазе ала. 1919 елда ул Көнчыгыш фронтка, Колчакка каршы сугышка чыгып китә. Бәхеткә, яу кырында аңа озак булырга туры килми. Хәрби-медицина комиссиясе вакытында Могыйн солдат хезмәтеннән азат ителә. Аның тәнендәге җәрәхәт эзләренә врачларның исләре китә. Алар шундый авыр яралардан соң да егетнең исән калуына һәм бүгенгәчә кеше рәтендә йөрүенә шаккаталар.

Полкның хәрби оркестры җитәкчесе Бәдертдин Могыйнның бертуган абыйсы була. Энесен хәрби хезмәттән азат итүдә ул да зур тырышлык күрсәтә. Бәдертдин Могыйнга байтак кына акча һәм күчтәнәчләр биреп, аны юлга озатып җибәрә.

Тик Садертдиновка исән-сау гына кайтып җитәргә насыйп булмый. Поездда ул тиф белән авырый башлый. Күп тә үтми, Уфадан ерак түгел бер станциядә аның җансыз гәүдәсен башка мәетләр белән бергә моргка озаталар.

Төнлә, каты туңудан аңына килеп, Могыйн күзләрен ача. Анадан тума ялангач килеш цемент идәндә яткан утыздан артык мәет арасыннан көч-хәл белән торып аягына баса, зур авырлыклар белән ишек янына килә. Тыштан бикле ишекне күпме генә шакыса да, ачучы булмый. Яктыра башлагач, урамда ниндидер тавыш ишетеп, Могыйн яңадан ишекне шакырга керешә. Бераздан тавышка 60-70 яшьләрдәге урыс карты килеп керә. Ишек янында ялангач басып торучы тере кешене күргәч, берничә тапкыр чукынып ала, аннан соң телгә килеп:

– Бәхетең бар икән әле. Мәетләрне күмәргә алып китәргә дип килгән идек инде. Киемнәрегезне кичә яндырдык. Сиңа кием табарга ярдәм итәрмен, – ди.

Урыс карты авыруны станция янәшәсендәге авылына алып кайта һәм хатынына аны даваларга куша. Марҗа әбинең дару үләннәре чын мәгънәсендә могҗиза күрсәтә. Атна-ун көн дигәндә, солдат ныклап аякларына баса, аның аппетиты яхшыра. Могыйн яңадан туган якларына кайтырга җыена. Ләкин мәрхәмәтле хуҗалар кунакларын чире бөтенләй узмыйча җибәрмиләр. Марҗа әбинең “давалау курсы” беткәч кенә, Могыйнны кулларыннан килгәнчә киендереп, аңа юлга җитәрлек азык-төлек биреп, Бөгелмәгә баручы товар поездына утыртып озаталар. Могыйн Сарманга бер атнадан соң гына кайтып егыла.

Икенче Бөтендонъя сугышы да Садертдиновлар гаиләсен читләтеп үтми. Башта Могыйнның улы Әмерсаяф фронтка китә. Күп тә узмый, Могыйнның үзен дә хәрби комиссариатка чакыртып алалар һәм хезмәт армиясенә җибәреләчәген әйтәләр.

1942 елның гыйнвар аенда Могыйн үзенең райондашлары Салихҗан Хәкимов һәм Гыймазетдин Борһановлар белән бергә Казанга җибәрелә. Алар биредәге хәрби авиация заводында эшли башлыйлар. Ватан өчен иң авыр булган бу көннәрдә ялның ни икәнен белмичә тир түгәргә туры килә аларга. Ашау белән йокы да аяк өстендә басып торырлык кына эләгә.

Кешенең дә чыдамлыгы-түземлеге бер төкәнә бит. Елга якын эшләгәч, Могыйнның элекке сугышлардан зәгыйфьләнгән сәләмәтлеге тагын какшый. Ул хәрби завод лазаретына озатыла. Ләкин биредә тиешле дава, тәрбия булмагач, сихәтләнү килми, кулларга-аякларга көч җыелмый. Врачлар аңа “терелә алмас бу” дип кул селтиләр. Могыйнның йөрәге завод лазаретында тибүдән туктаган да булыр иде дә, бәхеткә, аның фронттагы улы Әмерсаяф, госпитальдән соң кыска вакытлы ялга дип, Казанга кайтып төшә. Зур авырлыклар белән заводка керергә рөхсәт ала. Лазаретта әтисен танымыйча, берничә мәртәбә нарларда ятучы авыруларны карап чыга. Исем-фамилиясен әйтеп кычкыргач кына, аңа әтисен күрсәтәләр. Сакалы биленә җиткән, чиктән тыш ябыккан, өс-башлары телгәләнеп беткән, инде туганнарын күрүдән өметен өзгән Могыйн, ятагы янында басып торучы улын кочаклап, елап җибәрә. Аңа комиссиядән соң улы Әмерсаяф белән китәргә рөхсәт бирәләр.

Могыйн Садертдин улы Садертдиновның хәрби биографиясе шуның белән тамамлана. Шифалы туган авылы һавасы, хатыны Саниянең аны бөтен көчен биреп тәрбияләве Могыйнга аякка басарга ярдәм итә. Ул, ныклап сихәтләнгәч, яңадан яраткан эшенә керешә.

Фронтларда михнәт чигүләр, авыр физик хезмәт эзсез калмый, билгеле. Могыйн 58 яшендә донъя куя. Шул кыска гына гомер эчендә аңа күп кенә вакыйгалар эчендә кайнарга, күп нәрсәләр күрергә, кеше ышанмаслык авырлыклар кичерергә туры килә.


Рафис МОГЫЙНОВ

АНАНЫҢ ИКЕ КАБЕРЕ

Хикәя

1972 елның августында мин Усть-Каменогорск шәһәрендәге хәрби берләшмәгә корреспондент булып эшкә килдем. Күп тә үтмәде, гаскәри өйрәнүләр башланды. Безнең редакция дә частьләр белән бергә кырга чыгып китте.

Өйрәнүләрнең икенче көне иде. Иртәнге сәгать җиделәр тирәсендә поход типографиясе янына ”Уазик“ килеп туктады. Машинадан уртача буйлы, киң җилкәле, кара мыеклы майор төште. Редакторыбыз мине аның белән таныштырды. Майор Хәйдәр Саттаров — полк командирының сәяси эшләр буенча урынбасары икән. Сөйләшә торгач, аның Оренбург татары булуы да ачыкланды. Безгә үз полкы өчен газеталар һәм листовкалар алырга килгән. Хәйдәр абый киткәндә мине үзләренең частенә чакырды, ярдәм итәчәген әйтте.

Шул ук көнне төштән соң мин Саттаровлар полкына юл тоттым. Ләкин, кызганычка каршы, Хәйдәр абыйны таба алмадым. Миңа майор Саттаровның әнисенең каты авыруын хәбәр иткән телеграмма алуын әйттеләр. Ул ял алып туган авылына кайтып киткән иде...

Хәйдәр абыйны яңадан бер ай вакыт узгач кына очраттым һәм әнисенең хәлен сорадым. Ул бераз тын гына торды да: ”И-и, туган, кичергәннәремне сөйләсәм, кеше ышанмас“, — дип көрсенеп алды. Аннан бер ай элек үз башыннан үткән вакыйгаларны искә алып сөйли башлады.

“Хәрби академиядә читтән торып укуым сәбәпле, ике ел инде әнием янына кайта алмадым. Туганнарым сирәк кенә килгән хатларында әниебезнең соңгы вакытта еш кына чирләвен һәм мине сагынуын язалар иде. Көзге хәрби өйрәнүләрдән соң ял алып авылга кайтып килергә исәпләп йөри идем инде. Әммә башкачарак килеп чыкты...

Мин авылга көндезге сәгать 12ләр тирәсендә кайтып кердем. Туган йортыбыз янында халык җыелып торуын күреп, әниемнең якты донъядан китүен аңладым. Шулчак тамак төбенә таш утыргандай булды, күзләремнән яшь бөртекләре атылып чыкты, аяклар хәлсезләнде.

Олы бүлмәдә ятучы әниемнең җансыз гәүдәсен күргәч, аның үлемендә үземне гаепле сиздем. Аз гына алданрак кайткан булсам, ул исән калыр төсле тоелды миңа.

Күрше Саҗидә әбинең сөйләвенчә, әнием төне буе мине чакырып саташкан, ә иртән тынып калган.

Әнине җирләү буенча әзерлек эшләре тамамланып килә иде инде. Зираттан кабернең әзер булуы турында да кайтып әйттеләр: көн кичкә авышканда, әниебезне соңгы юлга озаттык. Өч ел элек кенә донъя куйган әтием кабере янында тагын бер иң якын кешемнең кабере калкып чыкты. Үземне ничек начар хис итсәм дә, бирешмәскә тырыштым. Әниемне ләхеткә куйганда да, күмгәндә дә кабер казучыларга ярдәм иттем. Эшләр тамамлангач, авыл мулласы Нургали бабай дога укыды. Аннан соң хәер өләшү башланды. Мин дә шул ният белән куен кесәмдәге акча янчыгын алмакчы булдым. Ләкин кесәләр буш иде. Ни эзләгәнемне аңлап, бертуган энем Дамир миңа акча сузды. Мин дә әниемне соңгы юлга озатырга килгән авылдашларыма хәер өләштем.

Янчыгым өйдә дә табылмады. Анда акча белән бергә партбилет һәм башка шәхси документлар бар иде — мине бигрәк тә шул борчыды. Партбилетның югалуы кешегә нинди күңелсезлекләр алып килүен армиядә миңа күп тапкырлар күрергә туры килде. Зур кайгы янына яңасы өстәлде.

Күңелсез уйларга чумып өйдә утырганда, урамнан энемнең кече малае Фәнис кайтып керде. Зиратта әниемнең гәүдәсен кабергә төшергәндә аңа пинжәгемне тотып торырга биргән идем. Мин өметләнеп: ”Фәнис апаем, минем акча янчыгы күзеңә чалынмадымы?“ — дип сорадым. Җиде яшьлек Фәнис бераз дәшми торды да, еламсыраулы тавыш белән: ”Хәйдәр абый, янчык кабер чокырына төшеп китте бит... Мин кычкырган идем, син ишетмәдең“, — диде. Мин, ни әйтергә белми, утырган урынымнан торып, бүлмә буенча йөри башладым. Димәк, партбилет әнием белән бергә җиргә күмелгән...

Нишләргә дип Дамир белән киңәшләшеп алгач, бер фикергә килеп, мулла өенә юнәлдек. Ниятебез — каберне казып документларны алу иде. Ләкин Нургали бабай каты чикләвек булып чыкты. Каберне казуга рөхсәт алу өчен ул куйган шартларга риза булырга туры килде. Шартларының берсе — каберне казу турында бер кеше дә белмәскә тиеш.

Караңгы төшә башлагач, энем белән зиратка килеп лампа яктысында эшкә керештек. Кичкә таба гына явып киткән яңгыр җирне юешләгән иде. Шуңа күрә башта минут саен көрәкләрне чистартып торырга туры килде. Кабернең яртысына якынын казыгач, хәл җыярга утырдым. Безнең бәхеткә каршымы, болытлар таралып, ай да чыкты. Шулчак җир астыннан ниндидер тавыш ишетелде. Без бер-беребезгә карашып алдык. Берникадәр вакыттан соң бу сәер тавыш яңадан кабатланды. Шик юк — тавыш әниебез кабереннән килә иде. Бала чактан ук юк-барга ышанмасак та, икебез дә алга таба нәрсә эшләргә белмичә каушап калдык. Җир астыннан яңгыраган тавыш тынмагач, энем мулла абыйны алып килергә китте.

Зиратта үзем генә калгач, мине куркыныч хисләр биләп алды. Кабердән ишетелүче ыңгырашкан, кемнедер чакырган тавышлар да тындылар. Күңелсез уйлардан арынырга ниятләп, тагы да казырга дип, кабер чокырына төштем. Шулчак җир астыннан әниемнең ”Хәйдәр, улым!“ — дигән тавышы ишетелгәндәй булды. Мин ирексездән: ”Әнием!“ — дип кычкырып җибәрдем һәм хәлсезләнеп яртылаш казылган кабер төбенә аудым. Ялгышу мөмкин түгел, кабердән ишетелгән тавыш – әниемнең тавышы иде...

Аек акыл белән фикер йөртеп, әниемнең исән булуына төшендем. Тәнемә салкын тир бәреп чыкты, чатнап башым авыртып алды. Мин бөтен көчемне җыеп, көрәккә тотына-тотына, аякка бастым. Шулчак мулла абзыйны ияртеп Дамир да килеп җитте. Мин әниемнең исән булуын, тизрәк җирне казырга кирәклеген әйттем. Моңа каршы мулла абзый нидер укый башлады һәм, калтыранган кулларын селки-селки, каберне тизрәк күмәргә кушты. Төнлә йокысыннан уятып, зиратка китерелгән, Аллага нык ышанучы дин әһеленнән мондый сүз ишетү беренче карашка гаҗәп тә түгел иде. Ләкин мин әниемнең исән икәнен белә торып аны җир астында калдыра ала идемме соң? Юк, әлбәттә.

Нургали абзыйның сүзләренә игътибар итмичә, без Дамир белән каберне казуыбызны давам иттек. Ниһәят, көрәгебез ләхет тактасына килеп төртелде. Өскә ыргытылган балчык арасыннан акча янчыгы да табылды. Ләкин бу минутларда ул инде беребезне дә кызыксындырмады. Без ашыга-ашыга ләхет такталарын ала башладык һәм тиздән әниебезнең исән икәнлеген үз күзләребез белән күрдек. Ул һаман да ыңгыраша, ниндидер сүзләр кабатлый, саташа иде. Без сак кына аны югарыга күтәреп, чирәм өстенә куйдык. Берникадәр вакыттан соң әниебез акылына килде һәм ”улым“ дип хәлсез кулларын сузды. Гомерендә күрмәгән күренештән мулла абзый бер мәлгә сүзсез калды. Бу вакытта ул ниләр уйлагандыр, ниләр кичергәндер — белмим. Ләкин зиратта әниемне казып чыгаргач мулла абзыйның миңа әйткән сүзләре һәм алар белән ризалашуым йөрәгемә төзәлмәс яра салды.

Әниебезне кичекмәстән хәстәхәнәгә илтергә кирәк иде. Колхозда шофер булып эшләүче энем Дамир моңа үзе алынды.

Эшләрне төгәлләп, авылга ерак түгел генә урнашкан Оренбург шәһәренә юлга чыкканда, инде таң ата башлады. Нургали абзый машина кузгалып киткәнче безнең янда булды, ә соңгы минутта мине читкәрәк чакырып алды һәм әниемне кире беркайчан да авылга алып кайтмавымны үтенде. Мин әниемне Казахстанга алып китәргә хәл итеп, ризалыгымны белдердем.

...Өлкә хәстәхәнәсенең ”ашыгыч ярдәм“ бүлегендә әнине тиз кабул иттеләр. Хәле шәптән булмаса да, аның яшәячәгенә ышандырдылар.

Дамир кире авылга кайтып китте. Ә мин Оренбургта яшәүче дустым Марсель гаиләсендә тукталдым. Аларга кереп баш киемен салгач, чәчләремнең бер төн эчендә ап-ак булуын күрдем.

Әнием хәстәхәнәдә айга якын даваланды. Бу вакыт эчендә мин берничә тапкыр авылга кайтып килдем. Анда чагында мулла абзый тәләбе белән әниебез ”кабере”нең элекке хәленә кайтарылуын да белдем. Бу эшне энем Дамирга Оренбургтан кайткач та башкарырга туры килгән. Зират маҗараларын авылда беркем дә ишетмәгән һәм белмәгән булып чыкты.

Әнием сихәтләнгәч, мин аны Казахстанга, үзебездә яшәргә алып кайттым...”

Саттаров сөйләгәннәр шулкадәр дулкынландырды, ул сөйләүдән туктагач та әле озак вакыт сүзсез генә атладым. Ул мине кич үзләренә кунакка чакырып, өйләренә юнәлде.

Кичкә таба, күчтәнәчләр алып, Саттаровларга кердем. Алар мине барысы да шатланып каршы алдылар. Хәйдәр абыйның әнисе Хәдичә апа белән таныштым. Ул кичергән маҗаралар турында үзем эшләгән хәрби газетага язарга теләгем зур булса да, Хәйдәр абый бу уема каршы килде.

Бер елдан соң мине яңа хезмәт урынына, көнбатышка күчерделәр. Саттаровлар гаиләсе белән күп еллар хатлар алышып тордык.

Хәдичә апаның Казахстанда ундүрт ел яшәвен һәм шунда тыныч кына донъя куюын да шул хатлар аша белдем. Бу вакытта Хәйдәр абый хәрби хезмәтен тамамлап запаска чыккан иде инде. Әнисе үлгәч, аннан хатлар сирәгәйде. Ә соңга таба бөтенләй килми башлады. Мин хатларыма җавап алмасам да, бәйрәмнәрдә Саттаровларга кыска гына хәбәрләр язылган открыткалар җибәрә тордым. Алардан да сирәк кенә булса да котлаулар ала идем. Тора-бара Хәйдәр абый миңа бөтенләй язмый башлады. Озакламый мин дә армия белән хушлаштым — запаска киттем һәм гаиләм белән Татарстанга кайтып урнаштым. Кайткач та Казахстанга, Хәйдәр абыйга хат язып җибәрдем. Ләкин аңардан җавап булмады.

...Көннәр үтә тордылар. Бер кичтә фатирыбыз ишегендә кыңгырау шалтырады. Килүче кешедә мин, зур авырлык белән, Хәйдәр абыйны таныдым. Моннан егерме ел элек булган соңгы күрешүдән соң ул бик нык үзгәргән булып чыкты. Киң җилкәле, көр тавышлы, үткен карашлы кеше урынына минем алда ябык, күзләре эчкә баткан карт басып тора иде.

Мин дә яңа гына укуын тамамлаган яшь лейтенант түгел идем инде. Без, ике хәрби пенсионер, кочаклашып күрештек. Аннан соң Хәйдәр абыйны гаиләм белән таныштырдым.

Без элекке елларда бергә хезмәт иткән офицерларны, төрле бүтән хәтирәләрне искә төшерә-төшерә, өстәл артында озак утырдык. Хәйдәр абый, кинәт хисләргә бирелепме, әнисе үлгәннән соң булган вакыйгалар эченә кереп китте. Сөйләгән сүзләреннән мин Хәйдәр абыйның соңгы елларда авыр тойгылар белән яшәвен һәм хат язмавының сәбәбе дә шул икәнне аңладым. Хәдичә апаның ире үләр алдыннан: ”Каберләребез янәшә булып, гүрдә дә бергә ятсак иде“, — дип вәсият әйткән булган. Балалары, авылдашлары аның бу вәсиятен үтәгәннәр. Тик, белгәнебезчә, Хәдичә апага ул кабердә озак ятарга туры килми. Казахстанда улы Хәйдәрләрдә яшәгәндә ул туган нигезен, авылдашларын сагынса да, бу турыда белдертмәскә тырыша. Ә үлгәч кайда күмү турында сүз кузгатмый, иренең вәсияте тормышка ашмаячакны яхшы аңлый. Хәйдәр абый әнисенең яну-көюләрен сизеп-тоеп торса да, аңа ярдәм итә алмаячагына эчтән борчылып йөри. Әнисен авылдан алып киткәндә мулланың әйткәннәре һәм аңа сүз бирүе күңеленнән китми. Әнисен Казахстан туфрагына җирләгәч, ул аның каберен беркайчан да ташлап китмәскә үзенә сүз бирә һәм бу антына тугры булып кала. Еллар үткәч, Хәйдәр абыйның үзен дә туган яклары тарта. Ул еш кына карт әнисенең моңсу күзләрен искә төшереп, уйларга чума. Сагышлары аңа җан тынычлыгы бирмиләр. Инде күп еллар элек җир куенына кергән әнисенең ике кабере булуына ул үзен гаепли, авыл мулласының сүзләренә каршы төшә алмавы өчен үзен тирги иде...

Ул сөйләгәннәр бүген дә хәтердән чыкмыйча, авыр бер төер булып минем дә күңелдә сакланалар.


Рафис МОГЫЙНОВ

ШУЛАЙ ДА БУЛГАЛЫЙ


Табуттан чыккан егет

Чаллы каласыннан көньяк-көнчыгышка таба юл Тукай һәм Сарман районнары чигендә урнашкан Шыгай тавы аша үтә. Элекке заманнарда бу юл тауның бик тә текә урыннарыннан узган. Шуңа күрә ат җигеп йөк ташучыларга зур авырлыклар кичерергә туры килгән. Шыгай тавы турында борынгылардан калган шигырь юллары да бар:

Биек Шыгай таулары,

Өзелә камыт баулары.

Шул тауларны менгән чакта

Сызыла йөрәк майлары

Ул елларда соңарып йөрүче ялгыз сәүдәгәрләр биредә еш кына юлбасарлардан да зыян күргәннәр. Бүген Шыгай тавыннан узучыларны юлда талаучылар көтеп тормаса да, анда сирәк-мирәк төрле кызыклы һәм маҗаралы хәлләр булгалый.

...Авыл районнары үзәкләренә шәһәрләрдән рейс автобуслары йөрми торган еллар. Чаллыдан Сарманга кайтырга дип, юл чатында дистәдән артык кеше машина көтеп торабыз. Ниһәят, мин шул якка кайтучы йөк машинасын туктаттым. Кабинага шофер кырына кереп утырдым. Яңгыр сибәли башлады. Бераз баргач, юл чатында ялгызы гына басып торган тагын бер егетне алдык. Ул шофер биргән брезент плащ-палаткага төренеп, кузовка менеп утырды. Шыгай авылына килеп җитәрәк машинаны ике урыс карты туктатты. Икесе дә чыланып, туңып беткәннәр. Шофер аларны да, жәлләп, машинасына утыртты.

Тауга менгәндә кузовта нәрсәдер бик нык шакылдап алды.

– Чаллыдан табут ясатып кайта идем, шул бортка бәрелгәндер, – диде шофер, минем сораулы карашыма җавап итеп.

Шыгай тавын менеп җиткәч, кабина түбәсен кактылар. Шофер машинаны туктатты. Икебез дә ишекләрне ачып өскә карадык. Кузовта кулларына капчыклар тоткан теге егет басып тора һәм артка карап нәрсәдер кычкыра иде. Ә анда – урыс агайлары, берсеннән-берсе уздырып, юл буйлап түбәнгә элдертәләр... Бераздан соң алар туктап артларына карадылар. Һәм, безне күргәч, борылып машина янына килделәр.

Ни булганын егет сөйләп бирде:

– Яңгыр көчәйгәч, мин табут эченә кереп яткан идем. Тауны менгәндә ул шуып китте дә, арткы бортка барып бәрелде. Һава керсен өчен табутның капкачын бераз ачык калдырган идем, ул да шартлап ябылды. Яңгыр туктаган булса табуттан чыгармын дип, акрын гына капкачны күтәрдем. Ә теге ике карт табутка карап утыра иде. Мине күргәч, алар берничә тапкыр чукынып алдылар. Мин торып аякка басканда исә алардан инде җилләр искән иде. Кузовта калган капчыкларын күрсәтеп, агайларны туктатырга теләдем. Ләкин алар, минем басып торуымны һәм кул селтәвемне күргәч, тагы да ныграк йөгерергә тотындылар.

Агайлар тынычлангач, без барыбыз да бергәләшеп озак кына көлештек. Һәм юлыбызны давам иттек.


“Мылтыклы” машина

Бу вакыйга Шыгай тавында булды. Беркөнне Сарман ягына баручы “Волга”ны туктатып, авылга кайтып киттем. Машина бик үк төзек түгел икән. Шофер Әхтәм абзый аны берничә тапкыр туктатып, байтак вакыт двигателендә казынып азапланды. Илһам Шакировның туган авылы Яңа Бүләк чатыннан узганда, “Волга”быз мылтыктан аткан тавышлар чыгарып “моңланырга” кереште. Әйтерсең бронетранспортерда барабыз һәм дошманга ут яудырабыз. Безне узып киткән машиналарның шоферлары, “Волга”ның шул тавышына туктап, тәгәрмәчләрен дә тикшергәләделәр...

Шыгай тавына якынайганда “Волга”ның кәҗәләве соң чиккә җитте. Тау алдындагы күперне чыккач, шофер машинаны кырыйга туктатып, озак кына двигательне карады, карбюраторны сүтеп тикшерде. Яңадан кузгалып киттек. Тауның яртысына менеп җитәрәк, безне зур тизлектә бер иномарка узып китте. Һәм, нәкъ шул чагында, “Волга”быз моңарчы ишетелмәгән куәт белән “атып” җибәрде.

Берничә генә метр алда барган иномарка пуля тиеп яраланган җәнлектәй туктап калды. Аның кабинасыннан ике әзмәвер ир-ат атылып чыкты. Берсе “Волга”ның шоферы янына йөгереп килде дә, аны якасыннан эләктереп алып, маңгаена пистолет терәде.

Көтелмәгән бу хәлдән коелып төшкән шоферыбыз бер мәлгә телсез калды. Аннан соң тотлыга-тотлыга машинаның төзек түгеллеген, ату тавышының да шуннан булуын аңлатып бирде.

– Утильгә илтеп ташла машинаңны! – дип һәм бик хәтәр сүгенеп, иномарка хуҗалары китеп бардылар.

Сәләмәтлеге какшаган Әхтәм абзый озак кына машинаны кабыза алмый интекте. Ниһәят, двигатель эшли башлады, һәм без акрын гына юлны давам иттек. Шунысы гаҗәп, Сарманга кайтып җиткәнче “Волга”быз кабат бер мәртәбә дә “атмады”.


“Рульне ныграк тот”

Шыгай тавында булган менә бу очрак турында исә мин Сарманда яшәүче пенсиядәге шофер Марсель агадан ишеткән идем.

Автобуста эшләгәндә аңа яз көне Сарманнан Чаллыга кешеләр алып барырга туры килгән. Юл бик тә бозлавыклы икән. Шыгай тавына җиткәч, Марсель ага автобусын сүндереп, ничек аска җайлырак төшәргә дип озак кына юлны карап торган да:

– Ярый, җәмәгать, Аллага тапшырып, төшеп карыйк, – дип, автобусын кабызган.

Шушы автобуста иң алгы рәттә утырып авылына кайтып баручы Шыгай мулласы, йомшак кына шоферның иңбашына кагылып:

– Энем, син Аллаһы Тәгаләгә генә өмет баглама, үзең дә рулеңне ныграк тотып төш, – дип киңәш биргән.


Тавыкны кемнәр ашаган?

Львов югары хәрби-сәяси училищесының беренче курсын тамамлап, туган якларга җәйге каникулга кайтып төштем. Әти-әни, туганнарым, дусларым белән очрашу шатлыгы да басылып өлгермәгән иде әле – якын дустым Камил килеп керде. Гаскәри өйрәнүләрдә күрсәткән хәрби осталыгы өчен командиры аны кыска вакытлы ялга җибәргән икән. Ике ел чамасы очрашмаганга, бу күрешү икебез өчен дә гадәттән тыш сөенечле булды.

Дустымның ялы санаулы көннәр генә булганлыктан, ул аны бик тә нәтиҗәле уздырырга тырышты. Түбән Камадагы сөйгән кызы янына да барып әйләнде, урманда, елга, чишмә буйларында да булырга өлгерде.

Беркөнне Камил миңа:

— Әнинең Чукмарлы авылында торган апасы Мәрфуга әби мине кунакка чакырган. Әйдә, синең мотоциклда барып кайтабыз, — диде.

Каршы килмәдем. Шул ук көнне, хәрби киемнәребезне киеп (дустымның әбисе аны формадан күрергә теләгән икән), юлга чыгып киттек.

Чукмарлыга нәкъ төш вакытында килеп җиттек.

— Әби шушы урамдагы бер тыкрык кырыенда гына тора, шунда туктатырсың, — дип куйды Камил.

Бераз баргач, безгә елгада су кереп тыкрыктан кайтып килүче бер төркем кызлар очрады. Безне күргәч, шаяртып нидер кычкыра башладылар.

Камилдән туктарга ”сигнал” булмагач, тизлекне киметмичә алга баруымны давам иттем. Авыл уртасына җитәрәк, кечкенә генә икенче тыкрык күренде, шуның кырыендагы бер өй янына килеп туктадык. Мин мотоциклны караштырган арада, Камил ишегалдына кереп чыкты.

— Өй ”ялганчы йозак” белән генә бикләнгән, әби кайдадыр якында гына булырга тиеш, — диде ул.

Озак кына көтеп тордык, ә аннан әби кешене эзләргә керештек. Әммә ул бәрәңге бакчасында да, мунчада да, абзарда да юк иде. Ахырда Камил түзмәде, ишекне ачып, мине өйгә керергә чакырды.

Өй пөхтә итеп җыештырылган иде. Кыйммәтле җиһазлар булмаса да, яшәр өчен кирәкле бөтен әйбер дә бар. Урамда кызу булуга карамастан, мичкә дә ягылган. Аннан килә торган тәмле исләр борынны кытыклый. Өстәлдә өсләренә чигелгән сөлге ябылган дүрт-биш тәлинкә тора. ”Камилне кунакка чыннан да нык көткән икән әбисе”, — дип уйлап куйдым.

Дустым комод өстендә яткан фотоальбомны алып, актарырга кереште. Әммә таныш бер кешене дә тапмагач, кире урынына куйды.

— Тамак бик кипте. Әйдә, әби кайтканчы берәр чынаяк чәй эчеп алыйк, — диде, бераз утыргач.

Авыл каймагы һәм бал белән тәмләп чәй эчәргә хыялланып килгәнгәме, бу тәкъдимгә шатланып риза булдым.

Самавыр әле суынып җитмәгән иде. Аны тагын азрак җылытып алдык та, өстәл янына килеп утырдык. Сөлге астындагы тәлинкәләрдә тәмле ризыклар җитәрлек иде. Минем уйларны белгәндәй, Камил суыткычтан каймак та табып алып килде. Алма бәлеше, пәрәмәчләр, чәкчәк салынган тирән тәлинкәләр бераздан бушап та калдылар.

Чәй эчеп алгач, дустымның аппетиты ачылып киттеме, ул өстәл артыннан торып, мичтәге ризыкларны ”тикшерергә” кереште.

Шулвакыт еракта күк күкрәгән тавыш ишетелгәндәй булды. Бер-беребезгә карашып алдык.

— Әллә яңгыр килә инде? — дидем мин, тәрәзәгә күз ташлап. Әммә урам элеккечә кояшлы иде.

Озак та үтмәде, тагын күк күкрәде.

— Яңгыр килә бугай шул, чыннан да. Юлны пычратса, мотоциклны сөйрәп кайтырга туры килер. Әйдә, менә монысыннан авыз итик тә, кайту җаен карыйк, — дип сөйләнә-сөйләнә, дустым мичтән олы гына тавык салынган таба тартып чыгарды. Аны өстәлгә китереп куйгач, тавыкның бер ботын кисеп миңа тоттырды, ә икенчесен үзенә алды. Күз ачып йомганчы ашап та бетердек.

— Тавыкны әби минем өчен дип пешергән инде. Әйдә, тагын ашыйк бераз, калдырып китсәк үпкәләр, — дип, Камил тавыкны тагын бүлгәләргә кереште. Өченче тапкыр күк күкрәгәндә, тавыктан җилләр искән иде инде.

— Мичтә бәлеш тә бар, аны да капкалыйбызмы? — дип, Камил миңа карады. Тамак тук булса да, дустымның әбисен ”үпкәләтеп” булмый бит инде. Бәлеше бик тәмле иде, байтагын ”сыпырттык”. Инде бөтенләй тамакка үтми башлагач, Камил калган бәлешнең бер өлешен кисеп, әниләренә күчтәнәчкә алды.

— Әби үзе өйдә булса, һичшиксез, шулай итәр иде. Күчтәнәчсез җибәрмәс иде, — дип аңлатты.

...Камилнең әнисе хәер итеп җибәргән биш сумлык тимер акчаны һәм алып килгән күчтәнәчләрне өстәлдә калдырып, урамга чыктык. Күк йөзен яртылаш болыт каплаган... Якындагы урман ягыннан көчле итеп күк тә күкрәп алды. Ашыга-ашыга мотоциклны кабызырга маташам... Ләкин мотор эшләп китәргә уйламый да. Ул арада Камил урамның икенче ягында эскәмиядә гәпләшеп утырган авыл картлары янына барып, әзрәк сөйләшеп килде. Шуннан соң гына мотоцикл кабынып дырылдый башлады. Бензин кранын гына ачарга оныткан булганмын икән.

— Әби туганнары янына Әстерханнан кайткан ниндидер кунакларны алырга дип аръякка чыгып киткән икән, — Камил теге картлардан сорашып белгәннәрен хәбәр итте. Бу сүзләр мичтәге тавыкның, бәлешнең, өстәлдәге ризыкларның безнең өчен генә булмавын аңлата иде...

Берничә көннән Камил белән кабат очраштык. Бик борчулы күренә иде ул бу юлы.

— Егылып китә күрмә, бер әйбер сөйлим, — ди. — Бүген иртән безгә Чукмарлыдан Мәрфуга әби килде. Мин кунакка килмәгәнгә үпкәләгән. Бик нык әзерләнеп торган булган икән.

— Барып кайттык ич, үзе өйдә булмады, — дидем мин аңа каршы.

— Баруын бардык та, нине ниткәнбез икән бит... Өйне ялгыштырганбыз...

Камил бераз уйланып торды да, Мәрфуга әбисеннән ишеткәннәрне сөйләп бирде:

— Без Чукмарлыда булып киткән көнне үк анда тавыш купкан. "Ике хәрби кеше мотоцикл белән килеп, Сәйдә карчыкның өенә кергәннәр дә, аның кунаклар өчен әзерләп куйган тавыкларын, бәлешләрен ашап чыкканнар. Күршеләре генә күреп калган", - дип сөйли ди анда бөтен халык...


Рафис МОГЫЙНОВ

ТАБЫЛДЫК

(Юмореска)

Акча янчыгы югалтучы белән аны табучы арасында нинди аерма барын беләсезме?

Акчасын югалтучы, билгеле, көенер, ә табучының башы күккә тигәндәй булыр, диярсез инде сез. Акча тапканчы мин дә шулай уйлый идем. Йөз сумлыклар белән шыгрым тулы, ялтырап торган чем-кара акча букчасы тапканнан бирле, бу уй-фикерләрем бик нык үзгәрде...

Болай булды. Беркөнне иртән Тынычлык проспекты буйлап эшкә ашыгам. Кинәт аякка нәрсәдер бәрелеп китте. Ни икәнлеген күз төшереп алу белән абайладым, әммә күтәреп алырга икеләнеп калдым. Берәрсе шаяртмыймы икән, димен. Бар бит шундый шаяннар. Юлга акча букчасы ташлыйлар да, аңа җеп бәйләп, үзләре бер читтә утыралар. Берәрсе күреп, алам дип кул сузуы була – җепне үзләренә тарталар. Як-якка карадым. Берәү дә юк кебек. Аяк белән бастым букча өстенә. “Ычкына алмассың“, – мин әйтәм.

...Берничә минуттан эш урынында идем инде. Иркенләп акчаларын санап чыктым. Төп-төгәл ике мең сум. Бу турыда хезмәттәшләрем дә белеп алды.

Акча югалтучыны белдерү язып эзләргә булдым. Алга таба минем белән булган бөтен маҗараларның сәбәпчесенә әйләнгән шушы белдерүдә:

“Акчалы букча таптым. Югалтучы түбәндәге адрес белән Илгиз Шалкановка һәркөн кичке сәгать 6дан соң мөрәҗәгать итсен...“ – дип яздым.

Хезмәттәшем Кыям Буранов ул көнне командировкага китә иде. Белдерүләрне вокзалга барышлый ул да эләргә булды. Әбәт вакытында үзем байтак урынга ябештереп чыктым.

Кич өебез янында урам себерүче Семен абзый очрады.

– Син акча тапкансың икән. Әйдә, кибет ябылганчы, бер ярты алып чык, юыйк үзен, – дип чат ябеште.

– Минем акча түгел, иясенә тапшырырга кирәк, – дигәч, арттан бик усал мыгырданып калды.

Өйдәгеләр каядыр җыеналар иде. Ә-ә, искә төште. Берничә көн элек Ринат баҗай кич утырырга чакырган иде бит. Мине дә ашыктыра башладылар.

– Мәймүнә җаным, балалар белән үзең генә бар инде бу юлы, минем янга килергә мөмкиннәр, өйдән чыгып китә алмыйм, – дип, эшнең нәрсәдә икәнен аңлатып бирдем.

Хатынымның күк күкрәгәнне хәтерләткән тавышы алар чыгып китеп ишек ябылгач кына тынды.

Кичке ашны капкалап алдым да, кәнәфигә авып, телевизор карарга керештем.

Күп тә үтмәде, ишек кыңгыравы чылтырады. Ашыгып ишекне ачтым. Анда эшләпәле бер ир-ат басып тора. Авызы колагына җиткән – лотереяга машина отканмыни?!

– Шалкановлар биредә яшиме? – ди, үзе, мин чакырганны да көтмичә, эчкә узды.

– Кайда минем акча? Чыгар тизрәк, ашыгам, – ди бу.

– Иптәш, башта букчагызның нинди төстә булуын, анда күпме акча икәнлеген әйтегез...

Минем сүзләрдән керүченең чырае җимерелде, тузына ук башлады. Ә мин һаман сүземдә торам.

Шулчак ачык калган ишектә тагын берәү күренде.

– Соңга калабыз, тизрәк бул, – дип акчасын югалткан кешене ашыктыра бу.

– Менә, бирмәскә маташа бит әле, акча букчасының кайсы фабрикада эшләнгәнен, нинди җеп белән тегелгәнен әйтергә куша...

Эшләпәле әдәм якага ук килеп ябеште:

– Кеше акчасын үзләштерергә уйлыйсыңмы? – Барып чыкмас, туганкай!..

Күз ачып йомганчы бу минем кесәләрне капшап чыкты. Шул ыгы-зыгыда керүченең терсәге тиеп, бер атнадан артык селкенеп йөргән тешем авызымнан идәнгә барып төште. Миннән акча букчасын ала алмагач, тегеләр аны үзләре эзләргә керештеләр. Минут эчендә фатирның асты өскә килде. Бушаган кофе савытындагы кечкенә кадаклар астында хатынга белгертмичә саклаган “заначка“ма кадәр казып чыгардылар мәлгуньнәр. Хатынымның: “Табылган букчаны ник милициягә тапшырмадың?“ – дигән акыллы сүзләре соңлап исемә төште. Иясенә үзем тапшырам дигән идем шул. Тапшырдың менә!

Бик каты янап, бер-ике көннән кабат керәчәкләрен кисәтеп, “заначка“ны да эләктереп, чыгып киттеләр болар. Газаплаучыларым күздән югалгач күпме утырганмындыр – белмим. Яңадан ишектә кыңгырау чыңы ишетелгәч: “Керегез, ишек ачык!“ – дип кенә кычкырдым.

Ике-өч сәгать эчендә бер-бер артлы унбишләп кеше кереп чыккандыр. Барысы да букчаларын җуйганнар икән. Әммә, кызганычка каршы, аларның берсе дә мин оештырган “имтихан“ны тапшыра алмады.

Иртән иртүк кабат ишектәге кыңгырау чыңына уянып киттем. Ашыкмыйча гына барып, “глазок“ка карадым һәм көтелмәгән күренештән чак егылып китмәдем. Ишек янында битен корымга буягандай чем-кара бер кеше басып тора иде. Бер мәлгә телсез калдым. Яңадан кыңгырау тавышы ишетелгәч кенә: “Кем бар анда?“ – дип сорарга баздым.

Килүче Казан университетында укучы чит ил студенты булып чыкты. Безнең шәһәргә иптәшләре белән экскурсиягә килгән икән. Негр да урамда йөргәндә акчаларын югалткан. Букчаның мин сораган билгеләрен, күпме акча булуын да төп-төгәл әйтеп бирде бу. Аннан да ныграк сөенеп, табылдык букчаны хуҗасына тапшырдым. Ул рәхмәтләр әйтеп чыгып киткәч, зур эш башкарган кешедәй, зур канәгатьләнү хисе белән кабат урын өстенә менеп яттым.

Дүшәмбе көнне эшкә баргач та, нәчәлнигем янына кереп, бер атна-ун көнгә командировкага җибәрүен үтендем. Безнең учреждениедә хезмәтчәннәрнең моңарчы командировкага китәргә үзләре сорап йөргәне булмагангамы, ул бик сәерсенде. Букча хәлләре, ике төн рәттән төшкә кереп аптыраткан эшләпәле әдәм турында барысын да сөйләп бирергә туры килде. Нәчәлник рәхәтләнеп көлде дә: “Казанга кемне җибәрергә микән дип баш вата идем, алай булгач, сез барырсыз“, – дип ризалыгын бирде.

Шул ук көнне поезд белән башкалабызга китеп бардым. Бер атнадан өйдәгеләр мине бик шатланып каршы алдылар. Теге акча югалткан эшләпәле әдәмнең мин командировкада чагында яңадан килеп, тавыш куптарып йөрүе турында хатыным кайчан сөйләр дип көтәм. Юк, сөйләми, әллә килмәгән инде? Юынып өстәл артына утыргач, Мәймүнәм серле елмаеп минем алга бер шешә коньяк китереп куйды. Хатыным ягыннан мондый юмартлыкны сирәк күргәнгә, гаҗәпләнүдән авызымны ачып калдым.

– Беркөнне эшләпәле “дустың“ кереп чыкты, сине борчуы өчен гафу үтенеп, коньяк белән чәкчәк калдырды. Ә югалткан букчасы хатынында булган икән.

Аннары сиңа менә боларны тапшырырга кушты...

Хатыным буфет киштәсенә ымлады. Анда исә минем бөгәрләнеп беткән “заначка“ларым ята иде.