Мөдәрис Мифтахов, ветеран Татарча текстлар

Бакалы районы Катай авылының Бөек Ватан сугышы ветераны
Мөдәрис МИФТАХОВ сөйләгәннәрдән


Мөдәрис МифтаховБөек Ватан сугышы башланганда мин, ул чагында әле 17 яшьлек кенә егет, Уфа шәһәрендәге бер ФЗОда балта остасы һөнәренә укып йөридерием. Озак та үтмәде, авылдан хәбәр килде: безнең әтине (Хәйдәр Мифтаховны) иң беренчеләрдән булып сугышка озатканнар икән... Өйдә әни дә, берсеннән-берсе бәләкәй дүрт туганым калган, ни хәлдә яшәүләрен чамаларга буладырые инде. Ничек тә булса кайтырга дигән нияткә килдем, әммә ләкин, аңа рөхсәт бирмәделәр. Укуларның рәте инде киткән булса да, безне көн саен төркем белән төрле эшләргә генә йөртсәләр дә, ни өчендер шунда Уфада туплап тотарга тырыштылар. Әйткәнгә буйсынып, ничек кирәк алай тагын бер-ике ай йөрдек... Ә кайту теләге сүрелмәде, торган саен көчәя генә барды. Шуннан ни, берничә якташ дус җыелышып киңәштек тә: “Озакламый барыбер сугышка китәсе, аннан да ары безгә чурт та булмас!” – дип, тәвәккәлләдек тә, кайттык та киттек. Чыннан да, эзләп тикшерүче дә, “нигә кайттыгыз?” дип сораучы да булмады, 1942 елның августында армиягә алынганчы ипләп кенә үзебезнең Катай авылында атлы эштә эшләп йөрдем. Әнигә һәм туганнарга зур ярдәм булды инде бу, билгеле ки.

Августта армиягә алдылар. Безнең ише яңа алынучы яшьләрне башта Уфада туплап җыйдылар да, поезд белән Стәрлетамакка, ә аннан инде җәяүләп Оренбургка озаттылар. Оренбург өлкәсенең бер районында хәрби эшкә өйрәтү полигоны бар икән, шунда алып барып, авыл өйләренә таратып фатирга урнаштырдылар. Көн саен иртә таңнан җыелып бер җиргә киләбез дә, мылтыктан, автоматтан атарга, штык кадарга, граната ыргытырга, окоп казып ятарга өйрәнәбез. Төшке аштан соң политинформация сыман нәрсә булып ала, ә аннары кичкә хәтле бездән шул авылның төрле хуҗалык эшләрен эшләтәләр. Шулай бер аймы, ай ярыммы өйрәндек бугай, инде төгәл генә хәтерләмим...

Һәм менә, көннәрнең берендә, аңлатып-нитеп тә тормастан, барыбызны бер эшелонга төяделәр дә, көнбатышка таба алып киттеләр. Сугыш вакыты булганга күрә, вагоннарга утырганда ук кулыбызга автомат һәм шуңа өчәр патрон да бирделәр. Дошман алай-болай десант төшерә калса, без инде шул урында ук сугышка керергә әзер булырга тиешиек...

* * *

Мәскәүгә якынлашып килгәндә, поезд “бер сәбәпсез” дигәндәй озак кына туктап кала башлады. Дошман самолетлары тимер юлны бомбага тотканга күрә, дип сөйлиләр безнең арада, әммә җитәкчелектән аңлатма-фәлән юк – бөтенесе хәрби сер! Вагоннардан төшәргә дә рөхсәт итмиләр, чөнки поезд ничек кинәт туктаган, шулай ук кинәт кенә кузгалып та китәргә мөмкин.

...Шулай бервакытны кечерәк кенә бер станциядә туктап калдык... Байтак вакыт үтте, ни станциядә, ни паровоз тирәсендә ым-шым юк, ә безнең тик ятудан эч поша... Кулыбызда инде нык ялкытып беткән коры паек, ә бит югыйсә, станция урнашкан авылда аны йомыркага, яшелчәгә алыштырырга да була... Инде бер-ике тапкыр сынап караган да барые – яшьләр бит, ни дисәң дә, тыйганга буйсынып тик кенә вагонда ятып буламыни... Мин арада тәвәккәлрәге идем – аллага тапшырып, йөгердем авылга таба! (Автомат та үзем белән, чөнки аны бер минутка да кулдан төшерергә ярамый! Коралны югалту – башны югалту белән бер!) Бер йөгергәч инде, эшлисе эшләрне җиренә җиткерми генә кире борылу кая ди... Күбрәк йөрелгәндер, күрәсең... Станциягә кире әйләнеп килсәм – безнең поезд юк, китеп барган! Мондый хәлдә нишләргә кирәген исә һич башыма да китерә алмыйм...

Шулай аптырап торганда, станциянең икенче башында патруль күренде... Туры гына шуның янына барып рапорт бирергә кирәк булган да соң, ә мин, аның урынына, тиз генә борылып бер почмакка яшерендем. (Бик яшь чак, бөтенесен дөрес кенә уйлап бетеп булмый...) Әммә патруль инде күреп алган икән:

– Тукта! Атам! Коралыңны ташла! Кулыңны күтәр! – дип кычкыра башлады. Чыктым инде почмактан, нишләмәк кирәк. Ни кушса шуны үтәдем. Бу патруль мине станциянең бер бүлмәсендә утырган комендант янына алып керде.

– Нишләп син кораллы килеш тылда качып йөрисең?! – дип ябышты комендант дигәннәре, беренче сүздән үк. Минем ничек-ничек икәнен аңлатып маташуларга әлләни колак салып та тормады: янәсе – дезертирларны беренче генә күрүләре түгел! Андый гына “әкият”ләрне дә ишетеп туеп беткәннәр инде!

– Әгәр син дөрес кеше булсаң, патрульдән качып йөрмәс тәең! Үзең баштан ук туп-туры монда кергән булырең! – диде комендант ахырда, пичәт баскандай итеп.

Һәм мине шундагы бер махсус бүлмәгә ябып куйдылар. Озак кына тоттылар... Ике тапкыр конвой белән сорау алырга алып бардылар... Өченче тапкырында барсак – ансы инде хәрби трибунал икән... Трибунал дигәннәрендә шул ук элекке сорауларын кабатлап бирделәр дә, озакка сузмыйча гына: “10 ел каты режимлы төрмә!” – дигән хөкем чыгарып куйдылар. Өстәп шунсын да әйттеләр: сугыш вакыты булганга күрә төрмәгә түгел, ә штраф гаскәренә җибәрәчәкләр, ягъни фронтның иң хәтәр урынына илтеп тыгачаклар икән... “Гаепне үз каның белән юарга”, ул замандагыча итеп әйткәндә...

* * *

Берүземне бер конвой белән Мәскәүгә илтеп тапшырдылар. Төрмә дисәң төрмә түгел, биек коймалы, бикләүле бер урыные – шунда минем күекләр әкренләп җыела башлады. “Минем күек” дигәч тә, барысы да “сантыйлык белән” эләкмәгән – арада күпчелеге чын дезертирлар һәм сугышка кертергә дип төрмәдән махсус чыгарылган чып-чын бурларые...

Йөздән артык кеше җыелгач, бездән бер “штрафной рота” ясадылар, үзебезнең арадан рота командиры, взвод командирлары билгеләделәр, хәрби кием кидерделәр, һәм гадәттәге, “штрафной” булмаган рота кебек кенә иттереп, Мәскәү урамнары буйлап алып та киттеләр. Иң истә калганы шул – аркылысы 60 километрга сузылган зур Мәскәү каласының бөтен күгенә бу вакытта еш-еш итеп һава шарлары элеп чыгылганые... Дошман самолеты килә калса, винты белән шул шарларның җебенә уралсын өчен инде ансы...

Кая икәнен ул чагында әйтеп аңлатмадылар (хәрби сер!) – әммә төньяк-көнбатышка таба, ягъни Ленинград юнәлешендә барабыз. Гел җәяүләп, көне-төне... Олы юлга якын килү юк, чөнки аны дошман самолетлары бомбага тота – куе урманнар һәм тоташтан җәелеп киткән сазлыклар эченнән яшерен юл салынган... Монда безне иң шаккатырганы шул булды – йөзләрчә километрга сузылган шул яшерен юлның күп өлеше баганалар өстенә өрлек салып, такта җәеп ясалган күпердән торадырые! Моңа бит инде әйтеп бетергесез күп хезмәтләр түгелгән! Тоташ күпердән юл салганны тыныч чакта да күрү түгел, ишеткәнебез югые бит моңарчы! Эшләүчеләрен дә күрдек – бөтенесе диярлек хатын-кызлар да картлар... Ат та иркенләп керә торган җир түгел үзе, кул көче белән генә диярлек эшлиләр...

Бара торгач, Ленинградтан 35 километрда урнашкан Луга станциясе тирәсендәге урман-сазлыклы бер җиргә килеп җиттек. Луга станциясе үзе әле нимесләр кулындае. Волхов фронты икән бу, “Үлем үзәне” дип яманаты чыккан җир тирәсе... Хәзер монда кайнар сугышлар, һөҗүм итешүләр юк икән, мәгәр, ике як та тирән оборонага урнашып ята... Нимесләр белән безнекеләрнең арасы 150-200 метрлап кына. Алгы сызыкта траншеялар бүрәнә белән ныгытып эшләнгән, чак кына арырак блиндажлар корылган. Килү белән безне шунда алгы сызыкка урнаштырып та куйдылар.

Кич, караңгы төшеп килә, якында гына бер җирдә каты атыш бара, трассир пулеләрнең ут сыздырып очканы, миналар шартлаганы күренәдерие. Безнең шул якка таба бик артык шомланып караганны күреп, безгә хәтле булган солдатлар азрак елмаешып алды:

– Алдан-ала курыкмагыз, ул сугыш безгә кагылмый! Ял итегез! Андый “спектакль” үзебездә дә озак көттермәс, бер дә күрми калмассыз! – дип куйдылар.

Чыннан да, озак “тик ятарга” туры килмәде. Монда “тирән оборона” булса да, бу яктан да, теге яктан да бер-берсен гел тынгысызлап, атакалар һәм контратакалар, дошман тылына рейдлар ясап тору тактикасы алып барыла икән. Алдагы көннең яртысын гына траншеяда “ятып” үткәрдек тә, кичкә табарак безнең ротаны чираттагы шундый бер хәтәр “рейд”ка алып кереп тә киттеләр...

* * *

Безнең арада күбесе җинәятче-бурлар булса да, әллә инде әнә шуңа күрә дәме – барсы диярлек сугышырга бик чая кешеләрие. Нимесләр сызыгындагы бер аралыктан, бик баткаклы җирдән ярып кереп киттек – сизми дә калдылар. Корырак бер җиргә барып чыксак – анда нимеснең ашап-эчеп ял итә торган урыны икән – “ура!” кычкырып шунда ташландык. Атканын аттык, исән калганы качты, пешеп яткан боткалары белән бергә кухнялары да шул көе торып калды.

Безнең взвод шунда бер урта яшьләрдәге нимесне пленгә төшерде...

– Арбайтер, пролетарий! Драй киндер! – ди нимес, өч бармагын тырпайтып күрсәтеп, янәсе, ул эшче кеше, өч баласы да бар: жәлләтергә тырыша... Без аз гына уйлашып алдык – алып чыгаргамы моны үзебезнең якка, әллә шушында ук атып егаргамы?

– Безнең балалар, хатыннар анда ачтан интегә, ә бу фашистны шуларга дигән ипине ашатып асрасыннармы?! – диде дә шунда арадан беребез, автоматын терәп атып та җибәрде. Үлемне болай якыннан беренче тапкыр күрүемие, чирканып-тетрәнеп киттем... (Соңыннан бөтенләй күнегелде, мәгәр, нимес түгел, якын дуслар үлгәндә дә ис китми башлады. “Барыбызга бер үлем: аңа – бүген, миңа – иртәгә!” – дип кенә әйтә торганыек инде.)

Шуннан тагын алга таба киттек. Урман эчендә безнең юлга аркылы сузылган бер яланга килеп чыктык. Киңлеге бер 30 метрлап кына, тик теге якта ниләр бары гел дә билгесез бит әле. Бөтен рота белән ялан читенә җыелып, алга барырга кыймыйчарак торабыз. Рота командиры: “Алга!” – ди, тик, алга кузгалганчы, башта чак кына каранып алырга булса да кирәктер инде...

Шулай тукталып торганда, берзаманны яланның теге ягыннан 20-30лап нимес кулларын күтәреп килеп чыкты...

– Гитлер капут, Сталин гут! – диешәләр, янәсе, безгә бирелергә җыенганнар...

– Болай таба килегез! Ком! Ком! – дибез инде без, бик канәгать булып. Нимесләр әкрен генә килә, якыная...

...Ә боларның җиң эчләренә озын саплы гранаталар яшерелгән булган икән... Якын ук килеп җиткәч, бервакытны кулларын киң итеп селтәнеп җибәрделәр, әй!.. Каты шартлау тавышлары, балчык кисәкләре, ут, төтен!.. Төтен тарала төшкәч, егылган җирдән күтәрелеп, тавыш бирәбез:

– Исәннәр бармы? Кем исән?

– Мин исән!.. Мин исән!.. – диешеп, бөтен ротадан, 120 кешедән, 15ләп исән кеше җыелдык. Җыелдык та, озак уйлап тору юк инде – тиз генә үзебезнең якка таба чыгып ычкындык. Ярый әле, граната ыргыткан теге нимесләр бүтән алга бармыйча кире киткәние...

...Нимес бик оста, хәйләкәр сугышадырые, ул ягына һичбер сүз тидермәле түгел... Ә безнекеләр күбрәк кыюлык һәм чаялык, әдәм башларын һич кенә дә аяп тормау белән алдырадырые... Чебен урынына кырыла тордык, үлгәннәр урынына тылдан өстәмә көчләр килә торды... Бераз вакытлар үткәч, минем белән бергә килгәннәрдән берәү дә исән калмады бугай инде, хәтерләмим... Яраланып киткәннәрне исәпләмәгәндә, билгеле...

* * *

Үзебезнең якка чыкканда инде бөтенләй караңгы төште. Командирлар үлеп калганые, нишләргә икәнен әйтүче юк... Мин шунда траншея төбендә йоклап киткәнмен... Берзаманны аяктан өстерәп уяттылар: командир булып килгән яңа кеше икән:

– Нишләп син бүтәннәр белән түгел?! Атам мин сине! – дип кычкыра. Атарга да бик мөмкин, алар ул яктан күп сорап тормыйдырые... Шулай да, бу азрак тынычланды.

– Хәзер сез, 7 кеше, бая чыккан җирегезгә кире керәсез, син командир булырсың. Сез аннан я яраланып чыгасыз, я сезнең өстән нимес таптап үтә, ә болай гына чыксагыз ― сорап та тормый атабыз! – ди.

...Теге урынга җиде кеше әйбәт кенә барып җиттек, алда әйткән озын яланны да аркылы чыгып, бер чокырсу җиргә урнашып яттык. Таң атты... Алдан сөйләшенгән буенча, иртән ашарга китерергә тиешләрие, ә нишләптер китермиләр... Сугышта гел үлем дә исән калу кайгысы гына дип уйларга мөмкин хәзерге кешеләр, ә бездә ул чакта – ашау кайгысы бит әй! “Нишләп китермиләр икән, белешеп кил әле”, – дип, берәүне җибәрдем... Шуннан соң бик озак көттек – җибәргән кешем әйләнеп килмәде. Аны көтеп алалмагач, ахырда үзем чыгарга булдым... Теге яланга җитеп, игътибар белән карасам – аркылы чыга торган сукмак буенча берничә үлек ята... Яланның икенче башына нимесләры снайпер утыртып куйган икән инде, боларны шул атып еккан... Күрәләтә үлемгә керергә кыймыйча торадырыем, шунда яныма безнең ниндидер бер лейтенант килеп чыкты (нимес тылында урнашып ятучылар бер без генә түгел икән монда). Биек булып үскән үлән арасына иелә төште дә бу, йөгереп чыгып та китте. Артыннан мин дә шулай йөгердем инде. Колак төбендә пуля шыйлап калды, ә шулай да тимәде, чыгып җиттем.

Чыгып, теге командирны эзләп таптым.

– Сезгә ашарга алып киткән кеше үлеп калды, син җибәргән кеше дә үлеп калган инде алайса. Тик сез бик кайгырмагыз, без ул снайперны юк итәргә план кордык инде, шуны эшләгәч тә ашарга җибәрербез. Ә әлегә – бар, кире урыныңа кайт, – ди бу...

Бернишләр хәл юк, кире киттем, теге яланны тагын йөгереп уздым, тагын колак төбендә пуля шыйлап калды...

Чыннан да, озакламый ашарга китерделәр. Снайпер юк ителгән икән инде. Бераздан безгә алмаш та килде, ә без ялга чыктык... Әдәм башына сан булмаса да, үзенә күрә яхшы гына көйләнгән тәртип барые анда...

* * *

Әйе, тәртип барые... Алгы сызыктан ялга чыккач, безне 2-3 километр тылдарак урнашкан бер урынга алып киттеләр. Анда йортларга хәтле салып куелган, шуларның берсендә бик әйбәтләп ашаттылар. Икенче бер йортта өскә кигән эчке киемнәрне салып, юылган чиста киемнәр алып, мунча кереп чыктык. Өченче бер җирдә йоклап алдык. Кайсы чакларда анда безнең өчен концерт та куеп китәләр, һәр чыкканда нинди дә булса кино да күрсәтәләрие. Ял итеп алгач – киредән ут эченә инде, билгеле...

Ә бервакыт безне стройга тезеп судка алып киттеләр... Бер кеше инде икенче тапкыр фронттан качканда тотылган, соңгысында үзе белән тагын ике кешене үгетләп иярткән икән. Бөтен шартын китереп, боларга суд ясадылар: ияргән ике кешене күпмедер срокка хөкем иттеләр (барыбер штрафнойга инде ахырда), ә теге башлап йөрүчене – атарга. Судта: “Фәлән көн эчендә Калининга жалоба яза аласың”, – дигән булганнарые, тик ансы формаль шартын китерү өчен генә икән, – бу кешене шул ук сәгатьтә аттылар. Алдан кабер казып куелганые инде, безне шуның каршына сафка тезделәр. Безнең яннан алып киткәндә, теге бичара: “Хушыгыз, иптәшләр!” – дигән була, ә үзенең озын кара чәчләре шәмдәй үрә торган... “Чәчләр үрә тору” дигәнне күп ишеткән бар, ә чын тормышта бер дә күргән югые, шулай була икән ул... Кабер кырына китереп бастырдылар моны, безгә: “Кругом!” дип команда бирделәр, шуннан соң ату яңгырады. Безне кире боргач, ике автоматчы килеп, кабер эченә дә озын гына чират биреп алды. Аннары инде каберне бездән күмдерделәр...

Мәгәр, бу суд күргәзмә өчен, башкаларны куркытыр өчен генә эшләнгән эшие. Чынлыкта һәр командирның сүз тыңламаган һәр кешене судсыз-нисез шул урында атып егарга да хакы бар, һәм алар ул хакны “тик кенә яткырмыйлар”ые. Бездә, мәсәлән, шундый бер очрак булды. – Бер солдат гранатасын якын ыргыткан да, шул үз гранатасы шартлап, моның битен яралап бетергән икән. Бинтлар белән урап кына куйганнарые, рота командиры килеп чыкты да: “Юри үзеңә-үзең зыян салгансың!” – дип, бик каты тавышланып, моны атты да екты. Беркем берни әйтә алмады...

Ә безнең икенче бер иптәшнең кулына трассир пуля килеп тигәние. Моны тылга алып киттеләр. Үзенең соңыннан сөйләве буенча, шундагы санитар яралы кулга бер генә күз салган да: “Үзенә-үзе аткан”, – дигән нәтиҗә чыгарган (трассир пуля корымлы эз калдыра). Командирлар моны нишләптер шунда ук атмаган, күргәзмә суд ясау өчендерме, башта гаебен үзеннән танытырга булганнар. Бер салкын җиргә ябып, төне буе ике сәгать саен блиндажга китереп сорау алганнар. Иртәнгә таба бу бик нык өшегән дә, түзмәгән: “Атсалар атсыннар сана, тизрәк котылырмын,” ― дигән уйга килгән һәм: “Әйе, үземә-үзем аттым”, – дип таныган. Тик, бәхетенә каршы, аның турыда “особый бүлек”кә дә хәбәр ителгән булган икән инде: нәкъ шул вакытта, үзләре белән чын врач та алып, шуннан килеп җиткәннәр. Чын врач, билгеле инде, трассир пуля эзен шундук таныган, ә теге санитарны бик каты сүгеп ташлаган. Безнең иптәшне исә әйбәтләп сыйлап, аракылар эчертеп “җылытып”, кулын тиешенчә дәвалап, исән-аман кире җибәргәннәр.

Аракы дигәннән, ул яктан да тулы тәртип булды. “Фронтовой йөз грамм”ны бер көнне дә калдырмый бирә торганнарые. “Штрафной” дип тә кыерсытмадылар. Хәер, шунда ук безнең янда “гади” солдатлар да сугышадырые: кайда авыррак я кайда җиңелрәк икәнен анда кем ничек итеп алдан үлчәп куя алсын...

* * *

Кыш килеп җитте... Без һаман да шул җирдә “тирән оборонада” ятабыз, шул бер тирәдә туктаусыз сугыша торабыз. Өскә җылы бушлат, башка бүрек, аякка кизката бирделәр, карда күренеп бармас өченгә ак халат та кидерделәр. Бөтенесе төньяк нормасы буенча, тик шулай да, кайбер нәрсәләрне югарыда исәпкә алып бетермәгәннәрие. Эш шунда ки, бу төбәктә кар бик мул ява, кыш урталарына билдән дә биегрәк булып китә, ә бездә чаңгы-фәлән юк. Бата-чума кар ерып йөрибез, әле ничек кенә сугыш алып барабыз! Ансы да монсы, дигәндәй – карның асты иң суык көннәрдә дә лыч су көе тора, җитмәсә... Безнең кизкаталарның кыш буена кипкәне булмады. Бер күнеккәч, ансына да түзә икән әдәм баласы. Түзү генә дисеңме – арабызда салкын тиеп чирләүчеләр дә югые нишләптер...

...Шулай бервакытны, әле кар юка гына чакта, командир миңа гади генә бер йомыш кушты:

– Бар әле, командирлар составы урнашкан җиргә чыгып, безгә арытаба нинди күрсәтмәләр барын белешеп кил, – ди.

Бик сөенеп риза булдым, чөнки тылга табарак бит. Барам шуннары, җырлый-җырлый, менә инде командирлар блиндажына 40-50 метрлап кына калды. Шулвакытны һавада ачы сызгыру тавышы ишетелеп китте дә, якында гына снаряд төшеп ярылды! Шартлау күтәреп ыргыткан бер туң балчык кантары тез башыма килеп бәрелде. Авыртуга чыдый алмыйча үрсәләнеп, җирдә тәгәрәп ятадырыем – һавада тагын сызгырып алды – снаряд бу юлы мин барасы блиндажның аргы ягына барып төште. Тез башы бик авыртса да, куркыта бит инде мондый чакта, тизрәк кешеләр янына барып җитәсе килә – аксый-аксый булса да, бөтен көчемә теге блиндажга таба йөгердем! Килеп җиттем генә дигәндә – өченче снаряд блиндажның нәкъ түбәсенә төшеп, эченә үк үтеп шартлады!

– Әгәр тагын биш кенә секундка соңарган булса бит мәгәр! – дип, шаккатып карап ятам инде мин бер як читтә!..

...Нимесләр кулында булган тимер юл бу төштән 4-5 чакрым ераклыктае, шунда бронепоезд килеп туктаган булган икән. Кемнеңдер наводка бирүе белән, командирлар блиндажын әнә шул арадан “кайчыга” алганнар булып чыкты. Һәм, өченче атуда, сантиметрына хәтле туп-туры китереп тидерделәр! Сугыша беләдерие нимес, әйтерең бармы!

Тиз арада күрше траншеялардан йөгерешеп килеп җиттеләр... Блиндажда 7 кеше утырган икән, шуларның әле исән булган икесен алып чыгып, медсанчастка озаттылар. Соңыннан әйтүләре буенча, берсе юлда ук үлгән, берсен бик авыр хәлдә калдырып киткәннәр... Ә миңа шул тез башын авырттырудан бүтән берни дә булмады. Үзебезгә кайтып: “Шулай-шулай”, ― дип аңлаттым... Командир: “Алай икән!” ― дип куйды да, тормыш гадәттәге үз юлы белән арытаба китте...

* * *

Икенче бер вакытны, Яңа ел алдыннан, безнең командир разведкага барырга “ирекле”ләр туплап йөри. Минем янга да килде.

– Разведкага барып тел алып кайтырга кирәк, барырга телисеңме? – ди.

– Юк, теләмим, – мин әйтәм.

– Ә, алаймыни әле! – ди командир. – Син безнең совет кешесе түгелмени? Совет Армиясенең җиңеп чыгуын теләмисеңмени?

– Юк, мин совет кешесе, җиңеп чыгуны телим.

– Шулай диген син аны баштан ук! Разведкага дүрт кеше барырсыз!..

Чыгып киттек дүрт кеше нимеснең тылына... Бервакытны күрәбез – тирән генә чокыр артында каеннар арасында нимесләр кайнаша, бик күңелле күренәләр, көлешәләр, Яңа елны бәйрәм итә дә башлаганнар инде, күрәсең... Безнең арадан бер иптәшнең моны күргәч җен ачулары котырып китте.

– Әйдә, әзрәк атып алабыз шуларга! – ди. Атабыз да сызабыз! Чокыр аркылы барыбер тиз генә чыгалмыйлар бит инде алар. Берни булмас! Әйдәгез!

Күндек моның сүзенә. Агачлар артына яшеренеп, дүртебез берьюлы атарга керештек. Ул да булмады, безнең якка таба да өч яктан пуле яудыра башладылар! Мавыгып китеп, нимес урнашкан җирнең эченә үк үтеп кергән булганбыз икән... Карга бата-чума кире йөгердек. Алай гына да булмады – ятып үрмәләргә мәҗбүр булдык. Тезелешеп шулай үрмәләгән җирдән, иң алда һәм иң артта барган икебезне үтерделәр, уртада калган икебез генә чак чыгып котыла алдык...

– Лә илаһа иллаллаһ! – мин әйтәм, үзебезнекеләр янына чыгып җитеп иркен тын алгач. – Рәхмәт, Ходай, бу юлы да исән калдырганыңа!

...Бездә бер дин тараткан өчен төрмәгә утыртылган татар мулласы барые, шул өйрәтеп куйганые ансын:

– Син, улым, кыен хәлдә калган чакларыңда гел генә: “Лә илаһа иллаллаһ! – дип әйтеп йөр. Шулай дисәң, я Алланың рәхмәте белән исән калырсың, я булмаса инде, доньялыктан иман белән үтәрсең. Ничек булса да бик файда, – дигәние. Шул искә килеп төште бит әй, “эш үткәч” булса да... Шуннан соң инде мин ул иман догасын эчтән генә бик еш кабатлый торган булып киттем...

* * *

Шулай итеп, төрле хәтәрләр күрә-күрә, кышны чыктык, аннан соң җәйне дә үткәреп җибәрдек. 1944 елның январ аена да килеп җиттек. Һәм менә шунда безгә: “Һөҗүмгә!” ― дигән боерык килеп төште. Сигез генә километрга ачылган килеш бер еллап торган Ленинград блокадасын бөтенләй өзәргә дигән план буенча эшләнгән зур һөҗүмие бу.

Луга станциясенә таба кузгалып киттек, 35 километр чамасы үтеп, станциядән ерак түгел бер җирдә тукталып калдык. Сугыша-сугыша бардык, билгеле, хәзер әйтүе генә җиңел – ә бит ротадан тагын 20-30лап кына кеше калды. Шунда безнең урынга яңа көчләр китереп, безне тылга алып чыктылар, әйбәтләп ял иттерделәр, ротаны тагын тулыландырдылар. Һәм тагын теге урынга әйләндереп кайтардылар.

Икенче көнне кичкә таба тагын һөҗүмгә киттек. Караңгы төшкәч ниндидер бер урында туктап калдык, чөнки алдан бик каты ата башлаганнарые. Карны казып кереп шунда яттык, йоклый алганыбыз йоклап та алды. Ә иртән яктыргач карасак – алда борын төбендә генә ДЗОТ тора икән! Төнлә ныклап күрмәгәнбез дә... Шуннан, пулеметын туп-туры безгә төбәп, бер нимес кычкыра:

– Рус, сдавайся! Сталин капут, Гитлер гут!

Ә безнең бернишләргә дә чара юк, кар астында җиргә елышып тик кенә ятабыз... Озак кына яттык шулай... Бәхеткә каршы, бервакытны безнең яктан зәңгәр ракета атып җибәрделәр – бөтен гаскәрне һөҗүмгә күтәрү сигналые бу. Без әле һаман ятабыз, тик инде ДЗОТ ягыннан тавыш-тын юк. Терәп атучы булмагач, кыюланып аякка бастык та, алга ташландык. Нимес ул арада, безнекеләрнең һөҗүмгә күтәрелүен сизгәч тә, пулеметын ташлап калдырып качкан икән инде.

Луга станциясенә килеп кердек, станция бинасын алдык. Якында гына бер җирдә тимер юл вагоннарының каралып янган калдыклары торадырые: нимесләр шулар артына яшеренеп ата, ә без атака белән киләбез... Шулчакны, ата-ата йөгереп барган җирдән, минем сул кулга балта белән китереп бәргәндәй булып китте... Шундук бияләй эченә кан тулды... Нимес пулясы башта минем бил каешын турап узган, аннары гына кулга килеп тигән икән. (Шулай үткән пулядан исән калу да үзе бер олы могҗиза инде, югыйсә! Хәзер уйлап, үзем дә шаккатып утырам!)

Мин инде сафтан чыктым, болай булгач... Атакага барудан туктап, кире борылып, станция бинасына урнашып өлгергән медпунктка кердем. Анда утырган фельдшерның (ир кешеие), миндә кайгысы юк, ике күзе гел тәрәзәдә. Каны әле һаман бәреп агып торган кулны бәйли генә башлаган җиреннән кинәт туктап калды да бу:

– Харап булабыз, нимес контратака белән килә! – дип кычкырды да, чыгып качты. Артыннан мин дә чыктым. Чыннан да, нимес бу якка таба басып килә, безнекеләр ата-ата чигенәләр. Шулар янына бара башлаганыем:

– Һай, дуамал татар, кая керәсең?! Бар, тылга йөгер тизрәк, яраңны бәйләт! – дип, үз иптәшләрем кычкыра-сүгенә куып җибәрде. Йөгердем генә инде шуннан соң... Станция артында ике элемтәче чыбык сузып йөридерие, шуларның берсе тиз-тиз генә кулга марля ураштырып бирде. (Медицина пакеты һәр солдатның үзе белән буладырые ул чакта.) Тылга чыгып киттем... Менә инде колак төбеннән пулялар да сызгырып үтми башлады. Алда медсанчаст чатырлары күренде. Ә юлдан сугыш ягына таба безнең бәләкәй танклар (танкеткалар) киләдерие. Алда барганы туктап, танкист миннән станциядәге хәлләрне сорашып алды. Хәлләрнең яман икәнен әйтеп аңлаттым.

– Һа, алаймы? Алай булса, хәзер без ул фашистларның кирәкләрен бирәбез! – диде дә танкист, кузгалып китте.

...Минем өчен инде шуның белән Бөек Ватан сугышының кайнар өлеше бетте. Медсанчастта кулны бәйләттем, кан күп югалткан авыр яралы буларак, ятарга да калдырдылар. Кич караңгы төшкәч исә безне машиналарга төяп ерак тылга озаттылар...

* * *

Берничә ай Киров өлкәсендә урнашкан бер госпитальдә даваланып яттым. Кул әзрәк йөри башлагач, медкомиссия ясап, “годный к нестроевой” дип таптылар, һәм инде сугыш эченә түгел, ә Чиләбе өлкәсенең Еманжелинка дигән җирендә урнашкан шахталарга эшкә җибәрделәр. Шахтага төшәргә яраклы түгелием әле барыбер, өстә төрле эшләрдә генә йөрдем. Бер үк вакытта кичке мәктәптә укып, “бораулау мастеры” дигән белгечлек тә алып чыктым.

1948 елда безне демобилизовать иттеләр. Кул бөтенләй төзәлеп бетә язганые инде, эш тә әйбәт бара, белгечлек тә бар... “Юләр булма, кайтма хәерче авыл тормышына, бер кайтсаң кире чыгып ычкына алмассың!” ― дип үгетләп тә тораларые дуслар... Тик, авылда өйдә әни белән өч сеңлем чын-чынлап ачка интегеп ятадырые бит, ничек инде шуларга булышка кайтмаска мөмкин?!. Энем Мөҗәһит әле хәрби хезмәттә, әтием Хәйдәр шул ук мин сугышкан Волхов фронтында һәләк булып калганые... Шуларны уйлап, ахырда кайтырга булдым...

Шуннан бирле, менә, авылда озын-озак гомер кичердем. Эшләмәгән эшләр, күрмәгән күрмешләр калмады, ә шулай да, кешедән ким яшәлмәде шикелле. Гаилә корып балалар үстердек. Авыр чакларны үтеп, мул тормышлы дәвергә дә килеп ирештек. Ходайга шөкер. Без күргән сугыш афатларын Ходай безнең балаларга, аларның балаларына, аннан соң киләчәк буыннарга бервакытта да күрсәтмәсен! – дигән теләктә каламын...

2008 ел

* * *