Миргазыян Юныс. Таћда Босфор аша Татарча текстлар

Миргазыян Юныс

Таңда Босфор аша

(повесть)

Тышта буран. Февраль җиле улый, бәргәләнә, тәрәзә капкачларына кар томыра. Өй җылы. Өйдә тыныч. Өйдә табагач тавышы. Кызган май исе килә безнең өйдә. Әнием бүген тәбикмәк пешерә.

Кушма Штатларда тынычлык юк. Анда забастовка. Америка укытучылары дәресләрен ташлап, эш хакын күтәрүне сорыйлар. Кушма Штатларда мәктәпләр ябылган.

– Әмерек балаларын әйтәм. Надан кала бит инде, и-и, мескенкәйләрем, – дия-дия әнием, табагачын мич каршына сөяп, миңа таба борылды.

– Калмаслар, борчылма. – Әниемне юатырга тырышам.

– Соң бит, әйттеләр. Ишетмәдеңмени? Сабаклары тукталды, диделәр бит. Акча даулап, сабыйларны надан калдырырга. Бер гөнаһсыз мескен балаларны...

– Юкка башыңны ватма инде. Эш хакы өстәү белән, укый башларлар. Башка кайгың юкмыни синең?

Әнием кабаланып табасын мичтән чыгарды:

– Шул мескеннәрне кайгыртып тәбикмәгемне көйдергәнмен. Тутаңның сафхуз мәктәбендә укытып йөргән чагы хәтереңдәме синең?

– Бераз хәтерлим шикелле. Ул анда күпме укытты?

Күз алдыма апамның нәкъ шушындый ачы буранда юлга чыгып китүе килеп баса...

Сугышның икенче елы иде. Февраль, тышта көчле буран. Апам Шалты совхозында укыта. Шалты совхозы Караярдан утыз чакрым. Ул юлга чыгарга җыена. Тез астына җитеп торган авыр ике толымын сырма астына яшерде. Башына калын шәл бөркәнде. Гәүдә ябык. Борчулы соргылт зәңгәр күзләр... Мин үземчә аңа киңәш биргән булам: «Ике кесәңә дә авыр таш салып чыкмасаң, үзеңне җил очыртып алып китәр...»

Язмышын ачы буран кулына тапшырырга торган апама шул чакта җылы сүз әйтә алмый калуыма йөрәгем әрнеп куйды.

Әнием чыжлатып табага камыр агызды. Табаны мичкә куйды:

– Төгәл ике ел укытты ул. Аяктан егылып өзлеккәнче йөрде. Якшәмбе кич аркасына ярты капчык бәрәңге асып чыгып китә иде, шуның белән атна буе яши иде. Шимбәдә, төн урталары үткәч, тагын кайтып керә иде гөлекәем. Көзге яңгырларда, раштуа бураннарында, ташу ташыган чакларда дисеңме – бер генә мәртәбә дә кайтмый калган чагы булмады. Ул бит, бәбкәм, өй җанлы иде... Исеңдәме икән, сугыш елларында безнең тирәдә бүре күбәйде. Сугыштан куркып безнең якка качып килделәр, дип сөйләде картлар. Мескенкәем, ничә тапкыр бүреләргә юлыкты. Шул куркуларга, капчык-капчык бәрәңге күтәреп йөрүләргә чыдамагандыр инде бәбкәемнең йөрәге. – Әни яулык чите белән күзен сөртеп алды. – Ул өзлеккән көнне син Ютазыга олау белән киткән идең. И-и-и раббым... Һаман сине көтте. Арба тавышы ишетү белән, башын түшәктән күтәрә дә: «Инәкәй, карап кер әле, Габдрахман түгелме икән?» Сине күрү белән күзләре йомылды мәрхүмәнең. Күрү куанычы җан бирүен җиңеләйткәндер инде.

Әниемнең тагын бер тәбикмәге көйде. Үзе һаман яулык чите белән күзен сөртә, тавышсыз гына елый, үзе радио сөйләгәнне тыңларга да өлгерә.

– Ул чакта аңа ничә яшь иде?

– Егерме туларга ике генә ай калган иде. Аны бит унны бетерү белән укытырга җибәрделәр. Ул чакта ун класс бик зур санала иде. Унны бетергәннәр авылда күпме булды икән? Өч-дүрт кешедән артмагандыр... Әмерек балаларын әйтәм... Мескеннәр, артта калырлар инде. Ярый да куып җитә алсалар...

– Җитәр инде, әни. Гел юкка борчыласың. Башка кайгың юкмыни? Атна эчендә куып җитәрләр. Университетта безне ай ярымга бәрәңгегә җибәрәләр иде. Аңа карап артта калдыммы соң?

Мичтә карабодай тәбикмәге пешә. Өй эченә җәйге чәчәкләр, басу исе таралган. Тышта буран. Йорт эчендә, бары тик туган ояда, әниләр янында гына була торган изрәткеч рәхәтлек. Мин эреткән каз мае, кәрәзле бал, чәчәккә күмелгән карабодай басуы тәмен сулап утырам. Каршымда мавритан ысулында уелган мич авызы. Эчтә, мичнең сул ягында, төсен югалтып карала башлаган күмер өеме. Әнием кайнар табага чажлатып сыек камыр агыза, читеннән табагач белән эләктереп, табаны мичкә тыга, күмер өстенә утырта. Уң якта дөрләп янып яткан каен чыбыкларыннан таба өстенә ялкын телләре сузылган. Тәбикмәк астын кайнар күмер, өстен байрактай җилфердәп торган ялкыннар кыздыра. Алдымда бер өем тәбикмәк.

Мичкә янәшә стенада башына йолдызлы шлем кигән кызылармеец, Колчак солдатын штык белән эләктереп, биек ярдан Тын океан дулкыннарына ыргытырга җыена... Плакат астына: «И на Тихом океане свой закончили поход», – дип эре басма хәрефләр белән язып куйганнар. Тукта! Бу рәсем нәкъ әниемнең намаз укыган җирендә эленеп тора. Сәер тоелып китте. Бу стенага бернинди сурәт эләргә ярамый... Ни сәбәп? Кинәт аңлап алдым. Сәбәп көчле. Аның шәригать кануннарын җимерергә көче җиткән. Мин армиядә... Әнием ялгыз... Ул ялгызлыктан туйган, арыган, тәмам гарык булган. Аңа иптәш кирәк. Әнием үзенә иптәш итеп кызылармеецны сайлаган.

Буран тәрәзәгә кар томыра. Җир җылый, бөтен дөнья үкерә, яшь түгә. Күктән төшкән арада туңып карга әйләнергә өлгергән күз яше коела. Җил ач бүре тавышы чыгарып торбада улый. Бу тавыш мине куркытмый. Мичтә утлар яна. Мичтә янган каенның саф, рәхәт җылысына изрәп, мин тәбикмәк ашыйм. Мичтән бөркелгән матди җылылыкка әниемнең йөрәгеннән чыккан мәрхәмәтле кайгырту, аның күңелендәге игелекле теләкләре өстәлгән. Дөнья тигез. Миңа дөньяда башка берни кирәкми...

...Иркен кырлар, киң яланнар өстеннән каңгылдап кыр казлары оча. Аксыл-зәңгәр күктә торналар тавышы. Мин тау битендәге чирәмгә кырын ятып курай уйныйм.

Каршыдагы калкулыктан терекөмештәй саркып, елкы көтүе елга буена агып төшеп килә. Калкулыктан сулдарак уйсу җирдә карабодай басуы өстеннән ак дулкыннар йөгерә. Җир йөзе бернинди кысанлык, бернинди мәҗбүрилек белән чикләнмәгән. Тирә-якта иркенлек. Тәндә көч. Күңелдә табигый горурлык һәм хәйләкәр кануннарга буйсынмаган азатлык. Каз мае, каклаган каты казылык, карабодай тәбикмәге шушы тарих белән сеңгән сәер сурәтләрне ясап, күз алдыма китереп бастырды.

– Улым, кала җирендә нәрсә белән кунак сыйлыйлар?

Сискәнеп киттем. Каңгылдап очкан кыр казлары, иркен яланнар, торналар тавышы, туплауга төшеп килгән елкы көтүе, дулкынланып яткан карабодай басулары сүнде, күздән югалды.

– Кала халкы салат ярата, – дидем мин, бертын уйлап торгач. – Аларга витаминлы аш тансык.

– Анысы нәрсә тагын?

– Витамин дигәннәре, әни, шул кузгалак, какы, кычыткан, балтырган шикелле үләннәр инде. Кала кешесенә шул җитми. Кеше шуңа авырый, шунлыктан тиз картая.

– Бәй, алай булгач, каланы ташлап авылга кайтсыннар. Без бит син әйткән үләннәрне сыерга ашатабыз.

– Юк, кайтарып булмый шул инде аларны...

Әнием АКШ балаларын кызганудан туктап, шәһәрдә яшәүчеләр турында борчылырга тотынды:

– Тиз картаялар дисеңме? Менә сиңа! Без бит кузгалакны кытлык чакта ачка үлмәс өчен генә ашый идек...

* * *

Күзем кинәт мичтән чыгып килгән табага төште, дөресрәге, таба читендәге китеккә. Өченчедә укый идем мин ул чакта. Бәйрәм көн. Кайсы бәйрәм икәнлеген хәтерләмим. Камыр өлгерүгә, табабызның күршедә булуы ачыкланды.

– Габдрахман, табаны Бәдигыльҗамалттәңнәрдән алып чык Тиз бул, камырым ташый башлады, – диде әнием хафаланып.

Табаны баш түбәмә каплап күршеләрдән чыгып киләм. Иптәшләрем гөж килеп чана шуалар. Мин исә – эш кешесе. Дусларың уйнап-көлеп чана шуганда мондый эш авыр, мәрхәмәтсез тоела... Эш түгел бу, уеннан аеру... Табага утырып инеш ярыннан төшкәндә мин шундый бәхетле идем. Таудагыларның дикъкате бәхетне бермә-бер арттыра. Иптәшләрем чана шуудан туктап, миңа карап торалар. Бозга бәрелеп таба чите кителеп чыккач кына айныдым. Әнием мине кыйнамады. Ялгыш эшләгән, һавадагы торналар артыннан ымсынып йөрүче бу малайны шул чакта ук каты тотып, кыйнап биздерергә кирәк булган, күрәсең. Инде миңа егерме сигез. Сабакташларымның күбесе «башлы-күзле», кайберләре – өчәр бала атасы. Мин һаман «башсыз-күзсез»...

Борынгылар яшәү серен бездән яхшырак белгәннәр. Чыннан да бит, семьялы кеше баш белән уйлап, күз белән күреп эш итәргә тиеш. Минем ерак бабаларым чорында хатын, балалар өчен җаваплылык ифрат катгый булган.

Ә миндә әле һаман шул чана шуу чорындагы файдасыз мавыгулар.

Әниемне күзәтәм. Эшкә тотыну белән ул яшәреп китте. Бөтерелеп йөри. Өлгер, җыйнак һәм һаман матур. Күңел тирәнлегендә мин күргән һәр нәрсәнең бәясе язылып калган бер кулланма бар. Шул кулланманың иң кыйммәтле, иң бөек үзәгендә – әнием һәм туган җирем. Мин аны «абсолют нокта» дип атар идем. Җир йөзендә аларга тиң башка бер нәрсә юк һәм күп нәрсәләрнең асылын шул чиксез бәя белән чагыштырганда гына аңлап була.

Нилектән кешене эш матурайта, нилектән яшәртә икән? Гаҗәп. Мин шул турыда баш ватам. Мәскәү консерваториясенең Кече залында орган музыкасын тыңлаган кичә исемә килеп төште. Шубертның «Аве Мария»сен уйнаучы органчы карт та яшь һәм матур иде. Ждановтан Потига барганда кочегарлык вазифасын башкаруым хәтергә төште. Мичкә күмер ыргытканда кочегар Емельянов та шулай яшь һәм матур иде. Адәм балалары эш һәм вазифа мохитында яшиләр. Кешенең башкарган эшен күрмичә аның яхшымы, яманмы икәнлеген әйтүе кыен. Кешене аның социаль катламына карап кына бәяләүне тарих дәрьясы һаман юа, ул инде юкка чыгып бара. Өстеңә алган эшеңне, аның нинди булуына карамастан, сыйфатлы башкарырга тиешсең. Осталыкның югары бер ноктасында иҗат башлана. Шул илһамландыра, шул матурайта, яшәртә адәм баласын. Әнием илһамланып тәбикмәк пешерә.

Өченче көн әнием Турай базарыннан ярты пот карабодай алып кайтты. Кичә иртән хан заманыннан калган кул тегермәне – яргыч чарлактан төште.

– Сакланган икән бу нәрсә. Мин аны күптән чүплеккә эләккәндер дип йөри идем, – дидем мин гаҗәпләнеп.

– Бабаңның төсе бит. Бабаң хакына сакладым, – дип аңлатты әнием.

– Азапланмыйк, әни. Кул тегермәне белән хәзер кем ашлык тарта? Үзем тегермәнгә илтәм.

Әни моңсу гына елмая:

– Беттеләр алар, су тегермәннәре. Буалар да бетте. Каз-үрдәк тотарга суы да калмады.

– Онны кайда тартасыз соң?

– Кәҗүннәйне алып ашыйбыз. Без, карчыклар, шулай, ипине үзебез пешерәбез. Яшьләргә он әллә бар, әллә юк. Алар әзерне яраталар. Кәҗүннәй ипекәй дә тәмле, гөнаһлы буласым килми.

Миңа тәбикмәк ашатыр өчен әнием күпме җәфа чикте. Унбиш чакрым җирдән карабодай күтәреп кайтты. Киптерде. Җилгәрде. Кул тегермәне аша үткәреп онга әйләндерде, иләде, чүпрә ясады, камыр куйды, мичкә якты. Менә хәзер янып-пешеп тәбикмәк пешерә. Күпме көч, күпме вакыт әрәм булды? Җитештерүчәнлек түбән, нульгә якын. Безнең буын эшне җиңеләйтергә өйрәнде, һәм шул җиңеллеккә ияреп ниндидер нәтиҗә бушлыгы, нәрсәдер җитмәү тойгысы килде.

Һәр башкарган эш әниемә табигый тантана, балалар уенындагыдай саф, мөлаем куаныч бирә. Әнием самавыр утырта:

– Син хәзер мәтрүшкәле чәйне өнәми торгансыңдыр инде?

– Сагынып кайттым. Яса гына, эчәм.

Чәй янына бал, каймак, кызыл эремчек килде. Өстәлдәге ризыклардан өйгә нур, бәйрәм тантанасы таралган. Аракысыз мәҗлесләр чоры искә төште.

– Каян алдың бу ризыкларны?

– Каймак белән эремчекне Хәдичә китерде, – диде әнием. Авызымдагы тәбикмәгем тын юлына тыгылды. Үземне көч-хәл белән кулга алдым. Шаярып сөйләшергә тырыштым:

– Балны да кеше китердеме?

– Умарта тоткан чактан калган бал.

– Авылда умарта тотучылар бармы соң?

– Картлар тота. Яшьләр мәшәкатен өнәмиләр. Кибетләрдә шикәр тулып ята. Акча күп. Мин бәләкәй чакта шикәрне иң кадерле кунакка гына куялар иде. Көн саен ашарга – бал. Хәтереңдәме икән, келәттә егерме дүрт чиләк сыешлы кисмәк бар иде. Әби патша заманында урыс бояры безнең авылның иң әйбәт басуларын закунсыз кисеп алган. Безнең Караяр халкы бик үзсүзле бит. Алар элек тә беркемгә баш бирмиләр иде. Сәнәк күтәреп барып, боярны утарыннан куганнар. Бояр гаскәр чакырткан. Фетнәгә катнашучыларның маңгайларына тимер кыршау сугып, Себер җибәргәннәр. Шул чакта бабаңның бабасы елдан артык шул кисмәк эченә качып яткан.

Бала чактан таныш вакыйгалар! Мин шундый хәтерләүләр, тылсымлы риваятьләр эчендә үстем. Мин әле вакыйгаларны тарих белән, тарихны халкымның язмышы белән бәйли белми идем.

Җир өләшү, килмешәк алпавытларның кара халык иманасын тартып алулары санап бетергесез казалар, афәтләр тудырган. Мин шуңа гаҗәпләнәм: маңгайларына тимер кыршау сугып Себергә озатып торганда да татар хатыннары тәбикмәк пешерү серен саклап кала алганнар. Тәбикмәк пешерү, җыелышып җырлау, дастан сөйләү, өмә ясап өй юулар, җыеннар, кардәшлек тотулар, туганлык саклаулар әкренләп һаман сүрелә, сүнә бара...

Чәй янында әнием белән Ыкның саегуы, урманнар сирәкләнү турында кайгырып утырабыз. Әнием Бөгелмә белән Стәрлетамак, Богырыслан белән Азнакай арасындагы тауларны, мул сулы салкын чишмәләрне, чиялекләрне, җиләкле аланнарны, дару үләне үскән болыннарны, таш парына утыртканда кулланыла торган шифалы ташларны – тагын әллә нинди табигый байлыкларны белә. Хәйран калып тыңлап утырам. Ул бит агроном түгел. Аның дипломы да юк. Анализга алып, туган җир туфрагын тикшереп йөрмәгән. Кайсы кырда нинди ашлык уңганын, кай авылда кайчан чәчәргә, кай вакыт урырга кирәклеген әнием яхшы белә. Ерак бабаларның телдән-телгә күчеп, буыннан-буынга тапшырыла килгән күзәтү нәтиҗәсе, көнкүреш тәҗрибәсе. Шуның бер өлеше минем әниемдә саклана. Әниемнең шушы байлыгы горурландыра.

Тәбикмәк ашаганда әнием умарталарның мантымавын аңлатып алды:

– Тау борынында ногыт чикләвеге үскәнен син беләсеңме икән? Ногыт куаклары арасында суер оялый иде. Баулыда нифет чыга башлагач, безгә бик күп читләр килде. Нифтәникләргә нәрсә? Алар Ыктагы балыкларны да шартлатып кына алдылар. Тау Борынындагы суерларны күрү белән атып бетерделәр. Суер беткәч, төклетура үрчи башлады. Ә төклетура бал кортын ашый. Суер булмагач, умарта асрап булмый. Корт мантымый. Ыкта балык бетте дип зарланалар, суер турында кайгыртучы юк. Ходай һәр җан иясен белеп яраткан. Кирәге булмаса, аны яратмас та иде. – Табын янында ул карынын гына түгел, күңелен дә тукландырды.

– Әхмәтсафа малае сабан туена кайткан иде. Ашка җыелган карчыкларга сөйләп утырды: мин хезмәт иткән җирдә, ди, тирә-якта гел карурман. Якын-тирәдә шәһәр дә, авыл да юк, ди. Ит кирәк булса, ди, мылтык алып урманга чыгабыз да, ди, кирәк хәтле киек атып алып кайтабыз, ди. Үзе синең шикелле ука погоннар тагып кайткан. Бик зур әфисәр диделәр. Баулыга барып, район балнисында эшләүче бер бик әйбәт доктор кызны алып кайтты да, шуңа өйләнеп китте.

Әниемне аңладым. «Офицер чакта өйләнгән булсаң, шундый кыз алырга синең дә көчең җитә иде», – дигән киная иде бу.

– Бүген дә клубка бармыйсыңмыни инде? – диде әнием бераздан һәм, җавап көтеп, күзләремә карады. «Улым, клубта яшьләр белән аралашсаң, бәлки башлы-күзле итәрлек берәр кыз очратырсың», – дигән өмет язылган иде әниемнең карашына. Ул борчыла. Әгәр кичләрен беркая чыкмыйча гел өйдә утырсам, әнием озын телләрнең: «Фәрихә малае ялга кайткач беркая чыгып йөрмәде, – өйләнгән, күрәсең», – дип гайбәт таратуларыннан курка иде. Авыл «телеграфы» шәфкатьсез. Әниемнең зирәклегенә кабат сокланып куйдым.

Борчылалар әниләр. Куркалар. Безнең язмышны кайгыртып, көне-төне ут йоталар. Ә без аларның алдагы борчылуларына сәбәпне табып кына торабыз. Аңламыйбыз без әниләребезне, ә алар аңлыйлар. Күз белән түгел, тойгы белән безнең һәр адымыбызны күреп, белеп торалар. Аларның мәрхәмәтле кайгыртулары шуннан.

Әниемнең мине «башлы-күзле» итәсе килә. Миллион кешеле гигант калада, бер-береңнең сулышын йотып яшәгәндә кызлар белән танышып булмаганны аңа ничек аңлатырга? Дөрес, күңел ачу, вакыт уздыру өчен кыз табуы шундый җиңел. Өйләнер өчен – ай-һай... Безнең Караяр кызы әле тәпи дә йөри башламаган, ә аның кияүгә чыккач нинди хатын булачагын һәркем белә. Монда нәсел, токым өйрәнелгән, буыннар тәҗрибәсендә ныклап сыналган. Әхлак, иман мәсьәләсе – авыл халкына болары да мәгълүм. Безнең Караярда кемнең кемгә тиң булуын әллә кайчан белеп торалар, юрыйлар, җайлаштыралар, һәм, әгәр шушы «фәнни» эшкә ышанасың икән – абынмыйсың. Уңган кызга уңган егет, чибәргә чибәр, уңмаганга ялкау өйләнә.

Элек безнең Караярда кызлар янына куна керү гадәте бар иде. Бу гадәт тышкы яктан бозыклыкка охшашлы. Яшь кыз белән яшь егет аулакта төн кунып яталар. Хурлык! Киресенчә, куна керү кануннары яшь егетне һәм яшь кызны җенси түземлеккә өйрәтә, аларның сафлыкларын чыныктыра иде. Бер кичне моңа кадәр абруйлы саналган егетне кызлар куна кертми башлыйлар. Егетнең даны чыга. «Ишеттеңме икән? Фәлән егет вөҗдансыз икән. Азгын! Берүк кызыгызны шул мөртәттән саклый күрегез». Андый егет безнең Караяр кызына өйләнә алмый. Ул читкә китәргә мәҗбүр була...

Клубка барырга җыена башладым.

* * *

Җиз кыңгырау тавышы ишетелде. Әллә урамнан кыңгыраулы пар ат үтәме икән? Тәрәзәдән карадым. Әнием сандыгын ача икән. Өй эченә нафталин исе аңкыды. Ак ефәк шарф, зәңгәр петлицалы хәрби тужурка, чиркәү иконасына тиң путалы, сусаль җизгә күмелгән авиатор фуражкасы сандыктан очып чыкты.

– Улым, шушы нәмәстәкәйләреңне ки, яме. Хәзерге яшьләр бик тә ыспай йөриләр. Сырма киеп клубка чыга күрмә, хур булырсың.

Аңлашылды. Ярлы киенеп кайтуыма әнием ут йотып, хафаланып йөргән. Кигән киемең синең күпме алып эшләвеңне, нинди урында утыруыңны, мөмкинлекләреңне күрсәтеп, әллә каян кычкырып торырга тиеш. Феодаллык чоры кануннары. Башкалары бетте – болары яши. Без шуңа күрә киемгә акча кызгана белмибез. Безнең бюджетны кием ашый. Сугыш елларында бер телем ипекәйгә бөтен дөнья малын бирергә әзер идек. Шул чордагы икмәк урынына мода килеп басты. Еллар буе җыйган газиз эш хакын «эһ» тә итмичә күн пиджакка, я булмаса «леви страусс» чалбарына бушатып ташлыйбыз. Нинди фанатизм мәҗбүр итә безне шушы дуамаллыкка? Акылсызлык!

– Боларны кияргә ярамый, – дидем мин һәм әни чыгарган киемнәрне кире сандыкка сала башладым. – Закон кушмый.

Әниемнең хәтере калды:

– Нигә ярамасын! Үзеңнеке бит.

– Мин бит хәзер офицер түгел инде.

– Районда эшләүчеләр дә бит әфисәр түгелләр. Үзләре гел хәрби киенеп, кыланып йөриләр.

– Гафу ит, әни, кимим. Хәзер бит киемнең модасы үзгәрде. Сугыш вакыты түгел бит. Шуларны киеп клубка керсәм, бу мескен үзен һаман хәрби күрсәтергә тырышып йөри икән, дип кызганулары бар. Без горур нәселдән бит, әни, кызгануны яратмыйбыз.

– Улым, «муда» дигәннәре нәрсә ул? Берәр хастамыни? Ничек аңлатырга?

...Исемә безнең чордагы модага каршы көрәшүләр килеп төште. Университетта укыганда без тар балаклы чалбар белән көрәштек. Тар балаклы чалбар кигән студентны президиумга сайламыйбыз. Кичләрен Горький урамында тар балаклы егетләрне милиция идарәсенә алып кереп, балакларын җөеннән сүтеп җибәрәбез. Көчебез бушка китте. Тар балак безне барыбер җиңде. Хәзер тар балаклы чалбарны көрәшчеләр киеп йөри. Инде сакал үстерүгә каршы көрәш башланды. Алдан әйтәм – сакал үстерү дә җиңеп чыгачак.

Сырма фуфайка кигән килеш авылдашларыма күренү үземә дә оят тоела иде. Шинелем тузган. Әти мәрхүмнән калган кайры тунны кияргә туры килде. Шунысы кызганыч – тун модасы безнең Караярга җитеп өлгермәгән иде.

Әнием озатып калды. Мин киттем...

* * *

Яңа яуган йомшак карга басып, түбән очка төшәм. Көннең төнгә алышынган чагы – кичке эңгер. Авыл йортлары ашыгып ут алалар. Урам як тәрәзәләрдә мәрхәмәтле гаилә яктылыгы кабынып китә: эш вакыты чыкты – ял! Мич томаланган. Өйгә аш исе таралган. Балалар мәктәптән кайткан. Маллар ябылган.

Эш киемен салып ташлау белән йөрәктә көнозын йокымсырап яткан тугандашлык хисе уянганын сизеп аласың. Бер генә сәгать элек киңәшмәдә бригадирларны кыздыручы колхоз председателе чут-чут үбеп баласын сөя. Бу кичнең кешелеклелек хисе уятучан сихәте карт хисапчыны кибеткә куып кертте, гаилә финансының дебет ягына зур зыян ясап, оныкка конфет алдыртты. Тракторчы көне буе тимер белән янәшә. Аның тракторы кансыз тимердән ясалган. Трактор көчле, кырыс, шәфкать белми. Йөрәгендә наз уянган чакта тракторны кочаклап юанып булмый. Авыл ирләре, үзләре дә сизмәстән, эчтән генә атның уйчан күзләрен, аның җылы сулышын, моңлы кешнәвен сагыналар. Трактор сыртында утырып арыган, бензин иснәп исергән тракторист сарыкларына печән сала. Хайванкайларның аяк атлаулары шундый йомшак, күз карашлары шундый җылы. Их, рәхәт тә соң сарыклар янында.

Тәүлекнең шушы өлеше безгә үзара шәфкать, ихтирам уяту йөзеннән бирелгән. Кичләрен тәнгә туганлык хисләре тарала. Нәкъ синең шикелле игелеккә сусап йөргән адәм баласына бер сәбәпсез җылы сүз әйтәсе, аркасыннан сөеп китәсе килеп, буыннар йомшара. Бәлки ул җылы сүзне бүген дә, иртәгә дә әйтә алмассың? Яхшылык эшләргә җай һаман килеп тормый. Эш анда түгел. Йөрәктә шәфкать тойгысы уяну – үзе бер бәхет. Зур, рәхәт яшәвеңне нурландырып җибәргән шатлык ул. Һәм син шул шатлыктан читкә борылма. Кеше исемен йөртү хакыйкате нәкъ менә шуңарда...

Безнең урам очыннан шундый тойгылар кичереп барам. Бала чактан таныш, бала чактан якын, кардәш йортлар. Алар мине тыйнак кына елмаеп озатып калалар. Сез бит минем урамны өзелеп яратканны беләсез! Сез бит үзегез бала чакта ук мине яратырга өйрәттегез. Аналарга тиң мәрхәмәтле сез, авыл йортлары! Нәрсә телисез сез миңа: бәхет-шатлыкмы, авырлыкмы? Беләм – сез миңа яхшылык телисез. Мин сезне шуңа күрә өзелеп сагындым.

Күземне йомып, бала чагыма кайтам. Әллә клубка барасы урынга һәр йортның эченә кереп, бала чактан таныш мичләрне, сәкеләрне, бизәкле сандыкларны сыпырып, назлап йөримме икән?

Дустым Әбелкәрамнар йорты. Ишектән керү белән сул якта зур яшел сандык, уңда – акшарлы мич, каршыда – киң сәке. Сәке белән сандык арасында буяусыз, сөян тактадан ясалган аксак өстәл. Сәке өсте, мич читенә турылап, чаршау белән икегә бүленгән. Чаршау артында аш-су әзерләнә. Өй эченә чит ир-ат кергәндә Сәүрәттәй кызларын алып шунда кереп утыра. Бу йортта мин Йосыф белән Зөләйха, Әбүгалисина тарихын, пәйгамбәрләр кыйссасын тыңладым. Күпме әкият, нихәтле мөнәҗәт, җыр, тарих, татлы хәким сүз! Күпме хуҗалык гыйлеме, мавыктыргыч, тормышта сыналган, кирәкле мәгълүматлар ишеттем мин бу йортта. Йорт хуҗасының кушаматы Хурдый, исеме Шәрифулла иде. Безнең Караярда кушаматсыз кеше булуын хәтерләмим мин. Караярлылар бер-берсенә бик зур дикъкать белән карап йөргәннәр булса кирәк. Кушаматлар шундый тапкыр, образлы, эчтәлекле иде. Хурдый Шәрифулласы, Шырый Шәрифулласы, Кара Шәрифулла, Ярпач Шәрифулла. Хурдыйныкылар, шырыйныкылар, караныкылар, ярпачныкылар – болар аларның улларына, кызларына, оныкларына тагылган исемнәр. Кушамат чыгаруда мәҗүсилек чорыннан исән калган йолалар серен сизәм мин.

Әбелкәрамнар йортының күзләре йомык. Череп ава башлаган бүрәнә койма аша үрелеп эчкә карыйм. Ишектә түбәтәй зурлыгы тутык йозак. Тәрәзә капкачлары тапкырлау билгесе рәвешендә кадакланган. Шәрифулла агай белән Сәүрә апа мәңгелек йортына күчкәннәр. Әбелкәрам белән аның өлкән абыйсы Зәкиулла Сталинград өчен сугышканда вафат. Минем сабакташым Саимә инде дүрт бала анасы. Менә кем бай! Кече кызлары Рәйсә Мәскәүдә төзелештә эшләгән җиреннән кияүгә чыгып Таҗикстанга киткән. Уртанчы уллары Мөрсәл – колхозның өлкән механигы. Ул аерым йорт салып, башка чыккан, хәзер шунда тора. Заманалар... Иске оя тузган, картайган, хәлсезләнгән. Череп аварга тора. Йорт гомере дә шактый кыска шул... Шактый кыска – кеше гомере кебек.

Бусы Аксак Йосыф йорты. Ул патша заманында – стражник. Колхоз чорында – авылның иң ярлы, иң ялгыз кешесе. Йосыф агайның хатыны Мәдинә карчык ишан хәзрәт, хаҗи кызы булган. Мәдинә карчыкның әтисе шәкерт чагында ук Мәккәгә хаҗ кылырга барган. Акчасы әз булган, күрәсең, барырга гына җиткән. Кайтыр мөмкинлеге булмагач, шәкерт Мисыр корабына кочегарлыкка ялланган. Шул корабта берничә ел йөзгән, Һиндстанны, Кытайны, Индонезияне, Африка илләрен күргән. Ул кеше тылмач булып та караган. Мәдинә карчык гарәп, фарсы, борынгы төрки телләрен су кебек эчә, русчаны да сукалый иде.

Аксак Йосыфның күз нуры кебек күргән бердәнбер кызы Мөнәвәрә районда Осоавиахим председателе булып утыручы безнең нәсел Харис абыйга гашыйк булып акылдан шашты. Бәлки Харис абый да Мөнәвәрәне яраткандыр. Ул кызга гашыйк булудан тыела алыр өчен, ай-һай, нинди гайрәт, нинди зур ихтыяр көче кирәк булгандыр? Аның матурлыгы турындагы дан Уфа, Оренбург тирәләренә кадәр барып җиткән иде. Харис абый стражник кызына гашыйк булып дан чыгарудан курыккан, күрәсең. Ул башкага өйләнде. Кәләше чибәр иде. Районда эшләгән кешегә кем дә чыга инде ул чорда. Тиздән җиңгәчәй кеше тол калды. Сәбәбен беркем белә алмады. Харис абый авылга, әтисе йортының ишегалдына кайтып, үзен-үзе атып үтерде. «Бер матурны ташлап икенче матурга өйләнгәннең бәхете булмый», – дигән сәер нәтиҗәгә киләләр авыл картлары.

Йортлар яныннан түгел, тезелеп утырган язмышлар, тетрәндергеч тарихлар яныннан узам. Мин аларны җаным белән диярлек сизеп узам. Авыр, азаплы миңа шулар белән очрашу.

* * *

Бригада йорты. Фәндә социализация дигән бер термин бар. Акыл җыю, аңга ирешү юлында үсмерләр җәмгыять һәм шәхес, шәхес һәм җәмгыять арасындагы мөнәсәбәтләрне, җәмгыять институтларының көнкүрештәге урыннарын, вазифалар бәйләнешен үзләштерәләр. Бәндәдән шәхескә әверелү нәкъ шушы юлда барлыкка килә. Тормыш гыйлемен без шушы йортта үзләштердек. Нәрсәләр генә ишетмәдек без монда. Ниләр генә күрмәдек. Челем көйрәтүгә, чыбыркы ишүгә, тормыш дипломатиясенә, һәр кирәклеккә без шушында өйрәндек. Яхшылык белән яманлык, хакыйкать белән ялган арасындагы чикнең яшерен булуын, аның туктаусыз маскировкага кереп торуын без шушы йортта белдек.

Безнең Караяр авылы дүрт кисәктән тора. Әтәмби ягы, Ур, Казан кешесе һәм Балтач. Әтәмби халкы җыелышта иң артта утыра. Әтәмбилеләрнең яшәү кагыйдәсе – кәҗәсе кыйммәт түгел, мәзәге кыйммәт. Ур якта йомык халык яши. Әз сүзле, сак, җиде кат үлчәп бер кат кисә белүчеләр. Аларның юмартмы-саранмы, тырышмы-ялкаумы, тугрымы-түгелме икәнлеген үлсәң дә әйтә алмыйсың. Казан кешесеннән укытучылар һәм тире җыючылар чыга, Балтачтан, гадәттә, председательләр һәм милиционерлар. Картлар, Караяр авылы Казан кешесе өлешеннән башланып киткән, дип сөйлиләр. Моның үзенә күрә сере дә булырга тиеш.

Казан кешесе урамына җитәрәк сулга борылдым. Алда – күпер. Күпергә кергәч бертын инешкә карап тордым. Су боз астында калган. Кер юарга бәке тишеп куйганнар. Бәкедән пар күтәрелә.

Күперне чыккач, үргә менә башладым. Үр өстенә Ватан сугышында һәлак булганнарга һәйкәл куйганнар. Шул һәйкәл янына килеп туктадым, башымны иеп, уйга калдым. Шушы һәйкәл янына килеп туктау белән үз бәхетем, үз иминлегем турында кайгырту юкка чыга. Үз кирәгең өчен генә яшәү оят тоела башлый. «Бәхилме сез шулай иртә, шулай вакытсыз, шулай аяусыз үлүегезгә?» – дип сорыйсым килә һәйкәлгә язылган исемнәрдән. Һәйкәл астына беркем күмелмәгән. Тактага язган хәрефләр генә бар. Җаныңны тетрәтә торган хәрефләр.

Без сугышны гадел һәм басып алу сугышларына бүләбез. Җир йөзендә үлемсез сугышның булганы юк әле. Минемчә, яшәештә иң дөрес юл – бәхәсле мәсьәләләрне ызгышсыз, акыл һәм гаделлек белән хәл итү. Без шуңа кайчан ирешә алырбыз икән?

Авыл клубында «Кубань казаклары» дигән кинофильм бара. Караярда тагын бер яңалык: кино тавышын тышка, авыл Советы бинасы каршындагы мәйданга чыгарганнар. Баганага элгән динамикның тимер тамагы авыл өстенә «Каким ты был, таким и остался» дигән җыр көен тарата. Гашыйклар җырлаган басынкы «Уел», «Сагыну» көйләренә күнеккән инеш буе таллары тимер динамик тавышын сәерсенеп тыңлыйлар.

Кинога керергәме, юкмы дип икеләнеп торам. Киноны мин кайда да күрә алам, авылдашларымны – бары тик шушында гына. Кино мәхәббәте шактый туйдырган. Йөрәк сусаган мәхәббәткә һаман көч җитми. Тәвәккәлләп, идарә йортына таба юл тоттым.

* * *

Сөйләшү безнең күпме вакытыбызны ашый. Сүз исертә безне. Әңгәмә, гәп барган җиргә җыелсак, таралырга көч җитми. Идарә йортында бәхәсләшеп ярсыган ирләр тынычланыр өчен тәмәке көйрәтәләр иде.

– Менә тагын бер дезертир, урожай фронтыннан качып киткән кеше, – диде председатель Зәки абый һәм миңа урын күрсәтте. – Рәхмәт, Габдрахман, идарәне онытмавыңа. Исән генә кайттыңмы?

Председательнең адъютантлары, командирлары, штаб офицерлары, погонсыз сержантлар – барысы дәррәү минем якка борылдылар. Тәнем чымырдап китте. Үземне кулга алдым. Хәтта елмайдым. Авыр иде үземне элекке кайтулардагыча абруйлы тоту. Җилкәләрдә погон, маңгайда кокарда бар чакта һәр әйткән сүз ничектер ышанычлы яңгырый иде. Өстәвенә, өстемдә әтиемнең кара туны. Әтисенең тунын киеп йөргән кеше беркайчан үзен иркен, ирекле тота алмый.

– Сабакташ? – диде бригадир Хаҗип, хикмәтле көлемсерәп. Их, өстемдә күн пальто булса, әйтер идем мин сиңа!

Бу сорау турыдан-туры касыгыма тондырды. Егылмадым. Күз алларым караңгыланып китсә дә, сиздермәдем.

Без Хаҗип белән беренчедән башлап бергә укыдык. Дуслашып йөргән чаклар да булды шикелле. Сугыш башлангач, бергә мәктәпне ташлап, сабанга чыктык. Бергә яшьтәш булып йөрдек. Кырык дүртенче елны безгә военкоматтан повестка килде. Икенче көнне Хаҗипның бездән, үзенең яшьтәшләреннән, ике яшькә кече булуы ачыкланды. Дөньяда ниләр булмый. Башка вакытта бер елны туып, бер класста укып үскән кешенең капыл гына ике яшькә кечерәюе әллә ни әкәмәт тә тоелмас иде. Сугыш вакыты төгәллеккә өйрәтте. Хаҗипның әтисе кибеттә сатучы иде. Кайбер сатучылар күз буарга, фокус күрсәтергә өйрәнәләр бит.

Без каралып кайттык. Хәзер без – «никрутлар». Хаҗип кичләрен урамга чыкмый башлады. Ул безнең армиягә китүебезне көтә иде. Караярда тәртип бозу әлләни зур гаеп саналмый. Баламишкинлык, Шәкүрлек көчле безнең авылда. Армиягә китүдән, гадел хезмәт итүдән, сугышта батырлык күрсәтүдән миллиметрга тайпылу да җуелмаслык җинаять санала. Андый гаделсезлек бәхилләнми. Армиягә киткәнче без намус суды ясарга тиеш идек. Ничек? Нинди юл белән? Әхлак кодексын бозарга туры килде Сине бер кыз көтә дип ялганлап, Хаҗипны урамга чакырып чыгардык. Суд шунда булды. ...Ипи тотып ант итә алам – беребез дә Хаҗипның башына сукмадык. Аяк-кулларына да тимәдек без. Ул бит авылда калса да, фронтка ярдәм итәргә тиеш иде.

Хаҗип миннән үч ала...

– Мин Одессада яшим, – дидем, бераз тотлыга төшеп. – Маршал Малиновский туган җир. Валентин Катаев, Ильф һәм Петров яшәгән кала. – Хаҗипка Одессада торуымны түшкә таккан орден итеп күрсәтергә тырышкан идем, сыеграк чыкты.

– Одесса барыбер башкала түгел инде ул, сабакташ, – диде минем ике яшькә кече яшьтәшем.

– Син, Габдрахман, укуыңны тәмамладыңмыни инде? – диде председатель, миңа ярдәм кулын сузып.

– Ишетмәдеңмени, Зәки абый? Аны бит университеттан куганнар. – Хаҗип авызын ерып, тәмәкедән саргайган тешләрен ыржайтып көлде. Көчле кеше беркайчан да башкаларның бәхетсезлегеннән шатланмый. Юк, теге чакта без моны дөрес эшкәрткәнбез икән. Идарә ирләре минем якка борылдылар. Караяр егетенең университеттан куылуы аларга да кагыла иде. Безнең Караяр кешесен кимсетергә ярамый. Юк, ярамый.

– Кумадылар, – дидем мин. – Үзем теләп киттем.

Үзең теләп югарыдан түбәнгә төшү юк ул бу дөньяда. Шуңа күрә, сүземә беркем ышанмады. Түбәннән югарыга, өскә, өстенлеккә үрмәләү – безнең канда, күзәнәкләрдә. Күренекле урынга күтәрелгәч, тешең-тырнагың белән ябышып төшмәскә тырышу – бусы да катгый бер канун. «Ничек инде Мәскәүнең үзенә урнашып, аның иң зур, иң данлыклы уку йортында уку бәхетенә иреш тә, шуннан үз теләгең белән кит? Юк, ялган бу», – дип уйладылар алар. Мин рәнҗемәдем аларга.

Укымадың түгел, Габдрахман, укыдың, – диде председатель, кабат ярдәмгә килеп. – Училище бетереп, маңгаеңа йодрык чаклы кокарда тагып кайттың. Авылдан беренче булып ярапланга утырып очтың. Энем, без синең сугыш вакытында районда беренчелекне алып эшләвеңне дә онытмадык. Авылдашларың турында начар уйлама син. Юк, авылдашларны онытмыйбыз без. Тыңла. Авылның абруйлы кешеләре алдында мин сиңа бер киңәш бирәм. Укымадың түгел, укыдың. Белемең җиткән Укуның да чиге булырга тиеш. Артыкка киткән нәрсәдән рәт чыкмый, энем. Кайт авылга. Ярдәмчем Мирсәетне председательлеккә укырга җибәрәм. Кайт. Теләсәң, бүгенге көннән Мирсәет урынына үземә ярдәмче итеп утыртам, – Зәки абый дикъкать белән тыңлап утырган ирләргә карап алды да, тәмәке кабызды.

Председательнең тәкъдиме Хаҗипны чөеп ыргытты. Аның чалкан барып төшүен, билләһи, үз күзем белән күрдем кебек. Нәкъ теге вөҗдан суды ясагандагыдай булды. Ярдәмчелеккә күтәрелүне, һичшиксез, ул көткән. Әнә ничек кызарды Хажип, бүртенде. Аскы ирене асылынып төште. Кызганып куйдым үзен.

– Синең университеттан куылуың безне борчыды, – диде партоешма секретаре Сәләхетдинов. – Ярый, синең яраңа тоз сипмик, энем. Онытыйк. Кайт син, Габдрахман. Төплән, Эләктер бер укытучы кызны. Эшкә тотын. Кулыннан эш килгән кешенең дәрәҗәсе – маршалга, академикка тиң бүгенге көндә. Эчми, колхоз милкенә кул тигерми торган кешене без стенага элгән портрет шикелле итеп тотабыз.

– Иптәш Сәләхетдинов дөрес әйтә, – диде колхозның өлкән механигы. – Син, энем, үсәрмен, күтәрелермен дип өметләнә торгансыңдыр? Бер абынган кешене кабат күтәрмиләр. Аның закуны шундый. Кайт авылыңа. Мәктәптә бер кашык суга салып йотарлык укытучы кызлар бар. Син бит вакытында кыз-кыркынның төшләреннән чыкмаган асыл егет. Бывший сталинский сокол, гармунчы. Давай, төплән. Куандыр әниеңне.

Авылдашларымның кыставы Хаҗипның капкасына кара дегет булып чәчрәп тора иде. Минем исә түбәм болытларга тиде. Э-э-эх, авылдашларым! Менә бит нинди безнең Караяр! Мин аларга ни игелек күрсәткән? Алар миңа ярып җаннарын бирергә торалар.

– Ашый калҗа, төнгә марҗа, нигә кайтсын иленә, – диде Хаҗип, бераз айный төшеп. – Син, Габдрахман, безгә Одесса турында сөйләп җибәр әле...

Өйгә кайтырга чыкканда этләр өрүдән туктаганнар иде инде. Утлар сүнгән. Караяр авылы йокыда.

Койма янына килеп туктавымны үзем дә сизмәгәнмен. Челтәрле яшел койма. Таныш келәт. Таң алдыннан култык астыма гармун кыстырып шушы келәттән чыккан чакларым эчемне ачыттырып уздылар. Капка шыгырдавыннан куркып, койма аша чыга идем дә, су буена җиткәнче, кайнар хисләремә күмелеп, әкрен генә бара идем. Инеш буенда гармунымны тартып җибәрә идем. Ерак бабаларымның бәгыре сызлаудан туган моң Ык тугайларын үтеп, башкорт тауларына бәрелә иде. Таулар басынкы гына ыңгырашып алалар. Гармун моңы кайтавазга әйләнеп кире Ык үзәненә төшә. Үткән яшьлегемне сагыну ачы төер булып тамагыма килеп утырды.

Аяк астымда яңа яуган гөнаһсыз йомшак кар. Ул да баскан саен ыңгырашып ала. Авылымның шифалы һавасын эчеп, әкрен генә өемә кайтам. Бу дөньяда үз өең, үз әниең, үз авылың булудан да кадерле нәрсә бар? Һәм ниндидер каһәрле көч мине шушы рәхәтлектән читкә, ятлар арасына, тынгысызлыкка куа. Нигә качам мин рәхәтлектән? Урман ягыннан ыңгырашып елаган тавыш тагын ишетелеп китте. Безнең тынгысыз, бәхиллек тапмый интегеп йөрүебезнең сере бәлки шушы шомлы тавыштадыр?..

Җил капканың элгечен ычкындырдым, шыгырдамасын өчен күтәреп ачтым. Әнием салган тар сукмактан барам. Баскыч. Ишек биксез. Өйалды. Идән такталары коргаксыган. Шыгырдатмас өчен стена буеннан барам. Ипләп кенә ишекне ачтым. Өйгә кердем. Рәхәт гаилә җылысы, иминлек, әниемнең газиз кайгыртулары – шуларның барысы берьюлы кысып кочаклап алды.

* * *

– Улым, мин сиңа коймак калдырдым. Мичтә. Алып аша.

Күзем кайнарланып киткәндәй булды. Ярый әле караңгы. Күпме еллар шушы рәхәтлектән, үз иркемнән мәхрүм яшәгәнмен. Тулай торак шыксызлыгы. Артыңнан калмыйча сине эзәрлекләп йөргән ярым ятимлек тойгысы. Тимер каюта. Үзара терәлә язып торган дүрт тимер карават. Аста диңгез суы чупылдый. Гудок тавышы. Әллә чыннан да колхозда калыргамы? Нинди кешеләр минем авылдашларым! Председатель нинди сүзләр әйтте. Калырга кирәк. Ә диңгез? Мәрҗән атаулары? Иртәнге бриз җиле белән пышылдап сөйләшүче пальма агачлары? Диңгез вәсвәсәсе күкрәгемә оялап өлгергән иде инде. Аның чакыруы, татлы нәзберек назы, катлаулы моңы мине агулап өлгергән иде инде. Шул наз, уйнашчының хыянәте шикелле, адым саен юлыма аркылы төшеп тора. Бу рәхәтлекләр дә мәңге онытылмый. Кайсын сайларга? Ирек һәм киңлек кошы альбатрос тәкъдиренме, әллә коймак исенә күмелгән тынычлыкнымы?

«Әниең картайган көнендә ялгыз яши, – дип өзгәләнеп кычкырды иманым. – Йөрәгең бозмыни? Алтмыштан узган карчыкның бәләкәй арба белән урманнан утын ташуын, ачы бураннарда көрт ерып чишмәдән су кайтаруын күз алдына китереп кара әле? Бәгырең таш булса, ташлап китәрсең әниеңне...»

«Ана күңеле балада, бала күңеле далада», – дигән картлар. Азатлык, иркенлек чорында туган бу әйтем. Заманалар башка. Яшьләр күңеле – зур шәһәрләрдә. Алар иркен даланы ташлап, кысынкы шәһәрләргә агылалар. Ниятемне үзгәртергә көч җитми. Иманым үгетли: «Офыклар артындагы киңлек, андагы иреклек – мираж гына ул. Тышкы киңлек монда да җитәрлек. Адәм баласына эчке иреклек, рухи азатлык җитми. Синең ашкынуың, урын таба алмый интегүең шунлыктан. Киңлекләрне, иркенлекләрне күңелеңнән эзлә. Азатлык та шунда...»

Әйтерсең ике яшь каенны җиргә бөгеп, шуларның очына йөрәгемне бәйләп беркеткәннәр. Ике каен ике якка тартып, җанымны икегә аермакчы була. Түзеп кара әле шушы җәзага!

– Тагын ач яттың инде. Әллә берәр җирең авыртамы? Нигә ашамадың? Хәдичә килгәние. Коймагымны мактады. Фәрихәттәй, син пешергән нәрсә тәмле була – юмартлыктан ул, диде.

– Нинди Хәдичә?

– Соң бит, бергә укыдыгыз. Сабакташың. Оныттыңмыни?

Әйе, оныттым. Күңелемне сызлаткан сагынуны тамыры белән йолкып ыргыттым... Университетта укыганда үз-үземне алдап, Валерияга гашыйк булырга тырышып йөрүем дә оныту, юану, тынычлану өчен иде... Юк, минем аны искә алганым булмады... Кичә дә ул яшәгән йортның коймасы буена туктап, тамагына тыгылган утлы төерне учы белән уып торучы мин түгел идем. Култык астына гармунын кыстырып, таңда келәттән чыгучы да ят, башка кеше иде. Юк, мин аны күптән оныттым...

– Казанга укытучылар җыелышына барып кайткан. Миңа чәй китерде. Сәйлүн чәе – Әниемнең сүзләрендә үкенечле горурлык, яшерен офтану, йөрәк кенә сизә торган тагын әллә нинди катлаулы тойгылар бар иде. Акыл аларны аңламаска, инкарь итәргә куша. Их, йөрәк, син нигә акылга каршы баш күтәрәсең? Бел, мин бит акыл ягында. Акыл мине авырлыклардан сакларга тырыша. Ә син, йөрәк, гел кайгы-хәсрәт, борчулар өстәп торасың...

Сак бит егет кеше. Җитте. Тукта. Бәлки ул минем иске җәрәхәтләрне яңарту өчен юри килеп йөри торгандыр? Хатын-кыз ул...

Мин Сахалинда идем ул чакта. Хәдичәдән хат килде. «Габдрахман, кичер. Сине көтәргә хакым юк. Мин очландым...»

Авыру әнисен, ике сеңлесен һәм дүрт яшьлек энесен карый иде ул. Авыр иде аңа. Шуңа карамастан, барыбер укуын ташламады. Стипендиясен әнисенә җибәрә торды. Гаиләсен ачлыктан коткарыр өчен прокурорның йорт эшен карарга ялланды. Прокурорның хатыны баш врач, иреннән унтугыз яшькә өлкән кеше иде. Шул сволочь...

 

...Ул, билгеле, миннән җавап көткән. Кичерер дип өметләнгән. Ул көннәрне мин баш сыярлык элмәктән, үткен пәкедән качып йөрдем.

Тагын йомшак түшәккә чумып яттым. Йомшак йон юрган ябындым.

– Әни, телеграмма килде. Мине эшемә чакыралар. Пароходым ремонтланып беткән, ашыктыралар, – дидем мин, һәр сүземнең ана кешенең йөрәгенә аткан уктай тәэсир итүен сизеп.

Өй эчендә тынлык. Морҗа артында чикерткә сайрый. Урман ягыннан шомлы тавыш ишетелә. Шуңа кушылып, әниемнең иреннәрен кысып елавы.

* * *

– Шушы гына булдымыни инде торуың? И-и-и улым...

Башка сүз булмады. Сүздәмени эш? Без, белемле кешеләр, очрагына карап, теләсә ничек сөйләргә, сүзне теләсә кайсы якка борырга өйрәнгәнбез. Кирәк чакта алдан уйлап, сүзнең тәэсирлесен сайлыйбыз. Башка вакытта бары чират уздыру өчен генә, бер мәгънәсез дежур сүзләр тукыйбыз. Без оста... Әниләр андый түгел. Әниләр очракка җайлашып яши белмиләр. Дөрес, тойгылары әниемнең эчендә калды. Ул аларны яшерде, тышка чыгармады. Түзде. Әниемдәге түзем...

Без бер атна ялга кайткан арада да әниләр йөрәгендә җәрәхәт калдырып китәргә өлгерәбез, һәм шуны тормышка, заманга сылтарга өйрәнәбез. Армия хезмәте, яңа төзелешләр, уку йортлары аналар куеныннан газиз балаларын суырып ала тора. Кала җиренең мәшәкатьсез, җиңеләйтелгән, ресторанлы, театрлы тормышы – менә кем аналарның кансыз дошманы. Ул суырып ала, сазлык шикелле ашыкмыйча тәмләп йота. Тиздән син баш өстендәге зәңгәр күкне күрми, сандугач тавышларын ишетми башлыйсың. Шәһәрдә джаз, әзер аш, чәйнәп авызыңа каптырылган әзер җан азыгы. Шәһәр тормышы – мираж. Анда җаваплылык аз. Андагы фани, түләүле куанычлар! Өч бүлмәле квартир – аны бит син үзең төземисең. Бирәләр. Өч бүлмә – җәннәт куанычы ул безнең заман кешесенә. Сатучы кызга өйләнү – тагын бер куаныч. Эш хакы янда кала. Машина сатып алу – бусы инде җиденче кат күкләргә күтәрелү бәхете.

Утын әзерлисе, бәрәңге утыртып чиләнәсе юк монда. Авыл егете тиз шәһәрләшә һәм һәр очракта диярлек муллыкта, җиңеллектә яши. Ә нигә шушы рәхәтлек аша һәркөнне йөрәге ачытканын сизә шәһәрләшкән авыл малае? Туганнар? Чишмә тавышы? Кичләрен чут-чут сандугач сайравы? Шәфәкъ нурларына күмелеп тау битеннән борыла-борыла көтү төшүе? Безнең күңелне нәрсә ачыттыра? Авыл зиратына күмелгән ата-баба сөякләреме? Нәрсә тынычлык бирми безгә? Шәһәрдәге туклыкны без туган телне, ата-бабадан калган васыятьләрне биреп алдык. Менә нәрсә безнең йөрәк канына туктаусыз тоз салып тора.

Безнең тамырлар – туган-үскән җирдә. Башта тамыр өзелгәнен сизмисең әле. Аның булуын, кирәклеген дә белмисең белем алып, һөнәр үзләштереп йөргәндә, өлкәнәя башлагач кына тамырсызлык сизелә. Гореф-гадәт безне ата-баба шәфкатенә, аларның яшәү ысулына, тормыш тәҗрибәсенә тоташтырып торган икән. Алар безгә кадәр йөз, биш йөз, мең ел элек яшәсәләр дә, бөтенләй үк үлмәгәннәр. Өзелгән тамырларны авылда калдырып, шәһәр туклыгына ирешкәч кенә авылда чакта җанга ашлама булып борынгыларның васыятьләре кереп торганлыгын тоя башлыйбыз. Шулардан колак каккач безгә акыл керә. Тормыш җиле тәгәрәтеп йөртә башлагач, син нәрсәгә генә тотынып карамыйсың. Җилгә каршы торырга тамыр юк. Шул шәфкатьсез җил сине аракыга, ялкаулыкка, әхлаксызлыкка китереп аудара. Тамырсыз агач корый. Тамырсыз үлән чери. Адәм баласы бит агачтан да, үләннән дә сизгеррәк. Дөнья иминлеге – тамырда.

Әнием тирән итеп көрсенеп куйды:

– Улым, шул парахутның кай җире безнең Караярдан артык?

– Без, әни, монда гасырлар буе бикләнеп яшәгәнбез. Пароход ул чит илләргә йөри.

Тагын тынычлык. Тагын морҗа артында кычкырган чикерткә тавышы ишетелде, тагын урман ягыннан шомлы тавыш килде. Әнием уйлый.

– Чит илләрдә синең нәрсәң калган? Анда бит тормыш ифрат авыр дип сөйлиләр. Мин көн саен радиудан тыңлап торам. Эшләргә эш җитми диләр. Хезмәт ияләрен бик җәберлиләр диләр. Барма, улым, мин куркам.

– Шул эшсезлекне, хезмәт ияләрен җәберләгәнне үз күзем белән күреп кайтасым килә, – дидем мин, ышандырырлык дәлил таба алмагач.

– Йөрмә, улым. Аларга ярдәм итә алырмын дип уйлыйсыңмыни? Кирәкми, ничек яшәгәннәр – шулай яшәсеннәр. Мин карт инде, аңламый да торганмындыр, кешенең яшәвенә катнашырга ярамый, катнашу – гөнаһ эш, җәбер ул.

– Мин бит, әни, бөтенләйгә китмим. Бераз түз инде. Җир шарын бер тапкыр әйләнеп чыккач, Караярга кайтып, ындыр артына да чыкмыйча бикләнеп яшим.

– Әстәгъфирулла, дип әйт. Көфер булырсың. Түзмичә нишлисен инде. Үзем исән чакта башлы-күзле булсаң, балаларны карап, сөеп үстерермен дип өметләнә идем. Туган-үскән җирен бер тапкыр ташлап киткән кеше башка беркайда ямь таба алмый. Безгә шулай әйтәләр иде, – әнием күз яшен йотты. Ул аналарча тавышсыз елый белә. – Агачны үскән җиреннән суырып алсаң, кире утыртып буламы? Юк инде. Кемнеңдер каргышы төшкән безнең Караярга. Күпме кеше китеп олакты. Кайда алар, бәхет эзләргә китеп югалучылар?

– Алдан юрамыйк әле, әни. Әйттем бит, җир шарын урап чыгасым килә дип. Шул теләк тынгы бирми. Мине шул куып тора.

– Ярапланда очканда егылып сөякләреңне сындырып бетердең инде, бала. Инде суларга кереп китеп югалырга чамалап йөрисең. Пәйгамбәрләр тарихында әйтелгән, Юныс пәйгамбәрне кит балыгы йоткан дип. И-и-и бала... Шәвәли малае, әнә, районда эшли. Өстәл башында боерык биреп кенә утыра. Машина белән китереп куялар, машинага утыртып алып китәләр. Монда калсаң синең башың да шулай кадерле булыр иде. Мәктәптә син бит Шәвәли малаеннан алдынгырак булдың. Кайтсаң, син дә шундый гына урынга утыра алыр идең.

– Бер киселгән икмәк телемен кире ябыштырып буламыни? Сагынам мин Караярны, ә үзем нигәдер монда яши алмыйм. Әллә нишләдем мин.

– Сихерләгәннәрдер. Кал. Кәрәкәшледә бер бик әйбәт өшкерүче бар. Шуны чакырып имләтеп карармын. Терелерсең, алла бирсә. Китмә, улым.

Тынлык каплаган иде җир өстен. Шомлы тынлык. Киеренкелектән өй һавасы куергандай булып китте. Кышкы төндә суына башлаган бүрәнә йортта оясын ташлап китеп ятимлектә йөрүче ир бала белән ялгыз яшәр өчен балалар үстергән тол ана уй-ниятләренең очына чыга алмыйча газап чигәләр иде. Ике язмыш, ике теләк, ике бәхет һәм ике бәхетсезлек бер-берсенә сырышалар, кушылырга телиләр һәм ниндидер каһәрле көч аларга якынаерга ирек бирми. Кан бер. Кайчандыр тән һәм җан да бер булган. Авыр иде аларның икесенә дә...

Җир йөзендә дүрт миллиардтан артык йөрәк тибә. Дүрт миллиардтан артык теләк, өмет, бәхет һәм бәхетсезлек. Дүрт миллиардтан артык җан иясе туу белән үлем арасындагы татлы һәм газаплы яшәү юлында. Сулышлар тоташ, ә бердәмлек юк. Гасыр саен диярлек кешелек дөньясын тигезләп, бәндәләрне бәхетле итәргә омтылучы көрәшче туа. Бәхеткә ирешү турында әллә нинди даһи кагыйдәләр, кулланмалар бар. Кагыйдә, канун төзүчеләр бер хакыйкатьне аңлап җиткермиләр. Дүрт миллиард кешене бәхетле итү өчен дүрт миллиард төр бәхет кирәк булыр иде. Мин теләгән бәхет әниемә бәхетсезлек китерә. Мәңге шулай. Бер кабынып, бер сүнеп торган сугышлар. Кешеләрне бер-берсеннән аерып торучы сәясәт. Бер-береңә якынаю шундый авыр...

Йокы алдыннан бер уй туды: «Киткәнче урманнарны, кырларны карап кайтырга кирәк...»

* * *

Бәшәр чокыры буйлап урманга барам. Яланнар кар астында. Каршы җил миңа таба имән яфрагын кыштырдатып куып китерә. Куян эзе юлымны аркылыга кисеп үткән. Кошлар кар чокып нәрсәдер эзләгәннәр. Чокырның сулъягында, каршыдагы калкулык битендә армиягә китәсе елны сөргән җирем. Узган ел аңа бодай чәчкәннәр. Кар астыннан камыл тырпаеп күренеп тора. Бу җирне Аксак Тимер гаскәре таптап узган. Патша гаскәрләре Казан җирен камаганда бу тирәдә кан елга булып аккан. Ике айдан кар эрер, Җир ачылыр, калкулыкны сөрергә монда трактор килер. Мин – җирне ат сабаны белән сөрүчеләрнең соңгы вәкиле...

Ул елны мин сабан сөрүдә районда беренче урынны алдым.

Шушы җир исемемне район югарылыгына күтәрде. Әле дә исемдә, җир сөрү буенча Димскәй егете Әхтәс Зыякаевны узгач, мине председатель айгырын җиктереп районга җибәрделәр. Нәрсә эшләтерләрен мин белми идем. Өмет яхшылыкта иде. Тәрәзәләренә тимер рәшәткә куйган бер йортка алып керделәр. Ишекләрнең дә тимердән булуын күргәч йөрәгем жу итеп китте. Буыннарым йомшады. «Нигә мине тәрәзәләренә тимер рәшәткә тотылган йортка алып килделәр? Мин бит бернинди җинаять эшләмәдем...»

Кулыма машинкада суктырылган текст тоттырдылар да, тимер ишектән кертеп, микрофон каршысына утырттылар. Мин җир сөрүдә ничек, нинди юл белән уңышлыкларга ирешә алуым турында сөйләргә керештем. Үзем укыйм, үземә оят. Ә атларым? Шулар аркасында беренче урынны алдым бит мин ул чакта. Кәгазьдә атлар турында бер кәлимә сүз юк.

Атларым турында уйлаганда әле һаман минем вөҗданым сыкранып куя. Шулар күтәрде мине сугыш елларында. Ә аларны искә алучы, тырышып эшләдегез, рәхмәт, дип әйтүче булмады. Без, адәм балалары, шундый инде.

Яз килгәнен көтеп кар астында яткан җирне күкрәгемә кысып елыйсым килеп китте. «Ташлап китте, онытты дип үпкәләмә. Мин кайтырмын әле. Кар эреп, җир җылынгач, һавада тургайлар сайрый башлагач, мин тагын сине сөрергә килермен. Үпкәләмә миңа, җир, яме».

Калку җирдә кар тирән түгел иде. Чокыр аша чыкканда билдән карга баттым. Кар күп төшкән. Кар әйбәт ята. Киләсе елда ашлык уңачак. Күңелем күтәрелеп китте. Ашлык уңудан да зур бәхет буламы игенчегә? Без – шәһәрләшкән крестьян малайлары – ашлыкның уңганын-уңмаганын белмибез.

Кайтышлый зират янына туктадым. Зират капкасы туңып җиргә береккән, ачылмый. Зиратка койма өстеннән керергә ярамый. Әтиемә һәм апама койма аша гына сәлам бирдем. Әтием кабере өстендә яфраксыз тирәк моңаеп утыра. Шәрә калган сәрби агачлары күшеккән. Ике песнәк сәрби агачының ботагыннан ботагына күчеп җим эзлиләр. Җәй көннәрендә монда яшел чирәм. Җиләк чәчәк аткан чакта зират эче акка төренә. Әтиемә һәм егермегә дә җитә алмыйча вафат булган апама авылдан китәсемне белгерттем. Ризасызлык белгертмәделәр. Алар исән чакта да әз сүзлеләр иде. Саубуллаштым. Алар тыныч кына озатып калдылар.

Зират коймасы буенда кар эченнән шайтан таягы күренеп тора. Урыслар бу үләнне «татарник» дип йөртәләр. Лев Толстой шушы үләнне Хаҗи Морат белән чагыштырган. Минем дә шушы үләнгә охшыйсым килеп китте. Искиткеч чыдам, түзем икән бу үлән. Көзге яңгырлар, кышкы ачы җилләр шайтан таягына зыян китерә алмаганнар. Хәтта ул төсен дә югалтмаган. Чәчәкләре исән. Бу үләнгә исемне белеп кушканнардыр. Бу исемне аклый алабызмы икән? Чыдамлык җитәме икән бездә? Чәчәкләребезне, яфрагыбызны саклый алабызмы икән соң?

Зиратның тылсымлы, тирән тынычлыгы мине һәрвакыт хәйран калдыра. Монда син үткәнгә һәм киләчәккә башкача карый башлыйсың. Зират мохитында мал – бәясен, дан – кадерен, өстенлек – көчен югалта. Теләк-максатларның юнәлешләре дә үзгәрә монда. Барыбызга зарур, котылгысыз тиешле финал рияны юып төшерә. Күңелдә кешелекле көч уяна. Йоклагыз, авылдашларым. Сездә бернинди мохтаҗлык юк. Сез хәзер үзара тигез. Кәефегезне дә беркем боза алмый. Хәтта гранит һәйкәлгә ымсыну да бетә монда килгәч. Сезне табигать күркәмлеге чорнап алган, һәйкәлләрнең кирәге юк.

Могҗизалы үзгәреш ул сезнең янга күчеп килү. Монда килгәч гомер буе намазын калдырмыйча дин тоткан мәчет карты да аңа каршы көрәшкән сугышчан алласыз белән янәшә ятып тынычлана Җир йөзенең иң гадел судьясы үлем булып чыга бу очракта. Ул хәерчене патша, патшаны хәерче итеп, икесен дә тигезли.

Әти белән койма аша саубуллашу әдәпсезлек тоелды. Рәнҗетәсем килмәде мәрхүмне. Әдәп бозып, зират эченә кердем. Әтиемнең кабере өстендәге сәрби агачыннан кузаклар чүпләп йөргән ике песнәк, күтәрелә-төшә очып барып, икенче бер кабердәге тирәккә кундылар.

Әтием кабере янына килеп тезләндем. Коръән укый белмим мин, гафу ит. Дога да белмим. Әни өйрәткән догаларны онытып бетердем. Купшы сүз, үтәлмәс вәгъдәләрне син исән чакта да яратмый идең. Гомерең михнәтле узды. Гражданнар сугышы, Кырымны алганда Сивашның черек сазлыгында туңып ревматизм ияртеп кайттың. Продразверстка начальнигын ат белән Бөгелмәгә илткәндә кар суына батып үпкәңә салкын тидердең. Карлар эри башлагач, көзге яңгырларда синең аяк-кулларың йөрмәс була, тының бетә, йөрәгең леп-леп килә башлый иде. Ятып авырырга вакытың булмады. Идарәгә барып җиңел эш сорарга кешедән яшерен йөрткән кырыс горурлыгың каршы килде.

«Мин китәм, – дидең син соңгы сулышыңда. – Балалар, бәхил булыгыз. Сезне аякка бастыра алмадым инде, хәерле булсын... Менә, китәм... Мин сезгә авырлык кына китердем. Хуҗалыкны алып барырга көчем җитмәде. Авыр булды сезгә. Бигрәк тә әниегезгә авыр булды... Зиһенем чуалды, балалар... Әллә нәрсә сөйлим... Зарланыр вакытмыни? Бу сугыш... Э-э-эх, бу сугыш. Аның казалары. Барысы сезгә. Сезнең башкайларыгызга. Бәхил булыгыз, балалар... Әнкәсе, бәхил бул...»

Әтиемнең кабере өстендәге коймага бер бала тал кайрысыннан үргән нәни чыбыркы кыстырып калдырган. Бозау сакларга килгән бер нәнинең чыбыркысыдыр инде? Бу дөнья...

Кинәт күк күкрәп җибәрде. Башымны күтәреп һавага карадым. Кышкы төссез күктә, артыннан тигез ак тасма калдырып, самолет очып бара. Очкычның дюраль тәне болытлар артына яшеренгән кояш нурларын чагылдыра. Сау бул, әтием. Кичер. Мин синең васыятеңә тугрылыклы булырга тырышам. Тырышам. Көчем җиткән кадәр. Катлаулы бу дөнья... Бәхил бул... кичер, яме...

Өйгә кайтып, әйберләремне чемоданыма тутырырга керештем.

Өйгә кайтканнан бирле, әниемнең чәчүргеченә таккан талир тәңкәләрнең көмеш моңы көне буе яңгырап тора иде. Ә хәзер өнсезлек. Шушындый авыр, йомык тынлык мәет чыккан өйдә генә була.

– Китәсең дәмени инде? – әнием яулык чите белән күзен сөртә. – Бигрәк тә әз булды. Туйганчы сөйләшеп тә булмады. И-и-и гомер... Күрә алырмынмы икән?..

Сәгать дүрттәге самолет белән Бөгелмәдән очарга тиеш идем. Өлгерергә тырышып, ашыга башладым. Без һәркайчан өлгерергә тырышып, ашыгып яшибез. Ашыгабыз. Вакыт агымы бер. Аны тизәйтеп тә, әкренәйтеп тә булмый.

– Улым, юлга төш пешердем. Баргач иптәшләреңне дә сыйларсың. Әнием чаршау артына кереп яшеренде.

– Шәфкатьләр юлдаш булсын үзеңә. Ай йөре, аман йөре, – бу сүзләр тулысынча күз яшьләренә юылган иде.

Юл чатына чыгып машинага утыргач, борылып карадым. Шундый бәләкәй, шундый кадерле иде әниемнең ябык гәүдәсе...

* * *

«Бәхетең булып, яшь чагында Парижда яшәп кала алсаң, соңыннан кайларда гына торма, шунда кичергән тойгылар соңгы сулышыңа кадәр күңелеңдә сакланачак. Париж – мәңге күңелдә кала, саклана торган бәйрәм ул», – дигән Эрнест Хемингуэй Франциянең башкаласы турында. Шул ук сүзләрне Одессага багышлап кабатлыйсым килә.

Караярда Оренбург ягыннан искән дала җиле агач башларын шаулатып, көне-төне кар ташый иде. Буран туктый. Бер-ике көн һава тынычланып тора. Тагын җил чыга. Тагын буран улый, үкерә, кар ташый. Авыл йортларын көрт басып киткән. Коймалар кар астында.

Одессада көньяк җиле калага җылымса дым ташый. Түбә читләреннән чут-чут тамчы тама. Язгы җылы җил исенә исереп әсәрләнгән кала чыпчыклары чинар ботакларында пыр туздырып сугышалар. Яз килгәнен агачлар да сизә. Бөреләр бүртенгән, бүген-иртәгә ярылып китәргә торалар. Агач тамырлары җирнең җылына башлаган тәненнән дым суыралар. Һавада яз исе. Йөрәктә дә шул. Яз һәр күзәнәккә үтеп кергән. Яз бит ул сине астыртын гына мәхәббәткә өнди. Язны сизү белән йөрәк бер сәбәпсез ашкынып тибә башлый. Тән нәрсәдер тели, сорый, даулый, ашыктыра. Тән акылга, гавам тәртибенә гыйсьян күтәрә. Тәндә ниндидер яшерен әзерләнү бара. Зарыгып көтү мул, моңлы өмет һәр күзәнәктә. Гармун тавышы ишетелсә, боз киткәнен күрәсе, ат муенын кочаклап, аның гөнаһсыз күзенә карап елый-елый хакыйкатькә ант итәсе килә...

Пале-Ройяль бакчасыннан чыктым да, бертын опера театрының фронтонына куелган сыннарга карап тордым. Диңгез буе бульварына тигез, сөзәк асфальт юл төшә. Мин шул якка борылдым. Одесса тирәсендә кайчандыр төрекләр, аларга кадәр кыпчаклар, әрмәннәр, тагын әллә нинди халыклар яшәгән. Монда шул халыкларның сулышлары сакланып калган. Җентекләп, ашыкмыйча, күңел салып карап йөргәндә бу җирдә яшәгән халыкларның зәвыкларын да тоярга була. Одессаны француз осталары, итальяннар, греклар төзегән дип сөйлиләр. Мин һәр портта, һәр урам почмагында һәм кешеләрнең үз-үзләрен тотуында төрек шаукымын да сизәм. Юк, төрек шаукымы түгел бу. «Олы совет энциклопедиясе»нең унсигезенче томын алам. Өч йөзенче бит. Өченче колонка. Утыз тугызынчы юл. «Одесса – беренче тапкыр 1415 елда искә алынган татар авылы Качибәй урынына салынган. XV гасырда аны төрекләр җимерәләр һәм шуннан соң ул Хаҗибәй дигән исемдә тагын барлыкка килә». Ә мин әллә нинди катлаулы гипотезалар корып баш ватам.

Яшәү кайгы-хәсрәтсез булмый. Бу җирдә дә кайгы бар. Әмма монда тормыш кояшлырак. Хәсрәтле көннәрдә диңгез буена төшәсең. Кайгыларыңны диңгезгә сөйләсәң, эчең бушый һәм диңгез юаныч бирә. Диңгез зур, ул шәфкатьле, ул аңлый, кичерә. Диңгез вакчыл, үчле түгел. Яр буена килеп йөгерек дулкыннарга сереңне ачсаң, авыр йөктән арынасың. Ул авырлык дулкыннарга ияреп китә. Шуңа күрә, мондагы тормыштан бәйрәм тәме, бәйге тавышы килеп тора. Миңа шул ошый.

Чемоданымны диңгез вокзалының саклау камерасына тапшырдым. Шәһәр бу. Унбиш тиенгә синең чемоданыңны бер тәүлек саклыйлар. Потемкин баскычыннан Бульварга мендем. Бульвардан – Одессаның кәгъбәсе саналган Дерибас урамына. Монда тәүлек буе диярлек бәйрәм. Урам шыгрым тулы. Халык. Курортчылар. Кораблары портка кайткан моряклар. Хатын-кыз. Студентлар. Әллә кемнәр. Бу урамның ташларына басу белән табан кыза, йөрәк ашыгыбрак тибә башлый. Эчке ярсуны диңгездән искән бриз җиле дә суыта алмый. Сөясе, сөеләсе, мәхәббәт диңгезенә чумып бәхетле буласы килә «Яшәү кабатланмый. Гомер бары бер генә тапкырга бирелгән». Дерибас урамы колагыңа туктаусыз шушы хакыйкатьне пышылдый. «Бер яши адәм баласы бу дөньяда. Бер, бары бер генә... Теге дөнья юклыгын фән һәм атеистлар исбат итте». Урам шушы сүзләрне әйтеп, сиңа коткы, вәсвәсә өрә.

Култыклашкан кызлар, егетләр. Бер-берсенең билләреннән кочкан яшь кызлар, яшь егетләр. Әнә бер егет кызын үбә. Оялмыйлар. Монда ярый. Бу – Дерибас урамы. Дөньяда башка мондый урам юк. Әнә, җил-давылда какланып, тозланып беткән «диңгез бүресе» хатынын күргәзмәгә алып чыккан. Аның газизен, бердәнберен киендерү өчен Сингапур, Аден, Гибралтар, Генуя тегүчеләре янып-пешеп эшләгәннәр. Ирен зарыгып көтү, ялгызлык газаплары бушка булмаган: диңгезче хатыны өстендәге кием башка кемдә бар? Ә болары? Болары әле өйләнешеп тә өлгермәгән. Егетнең буй-сыны, мыегы, мускуллары, өстендәге пиджагы. Күз тимәсен! Дөньяда бер генә яшибез. Бер генә мәртәбә...

Күн курткасы булмаганның өстендә затлы күлмәк. Андый күлмәккә көче җитмәгәннең муенында күзеңнең явын алырлык ефәк шарф. Ә зәңгәр күзләр? Тылсым сирпеп торган озын кара керфекләр? Әнә, теге кызның тәти күлмәге дә, сөрмәле зәңгәр күзе дә юк. Аңа кием һәм матурлык урынына искиткеч көчле инану бирелгән. Бу дөньяда инанудан көчле, аннан ышанычлы нәрсә бар? Әгәр син үзеңнең матурдан да матур булуыңа инанасың икән, башкалар да сине матурга саный башлыйлар. Шундый ул адәм баласы...

Одесса үз урынында. Дерибас урамы үз вазифасын үти. Одессалылар үзләренчә яшиләр. Дерибас урамын ике тапкыр урап чыккач, тынычланып, пароходчылыкка юнәлдем,

Пароходчылык патша сараена охшашлы бинага урнашкан. Тыштан бераз мавритан ысулына тартым, интерьеры – барокко. Мәрмәр баскычтан икенче катка менәм. Күкрәгемдә кайнар горурлык: «Мин менә нинди учреждениедә эшлим!» Кызганыч, сабакташым Хаҗипка күрсәтеп булмый. Нәрсә ул эш хакы! Безгә авторитет кирәк. Ихтирамлы урын безгә акчадан кыйммәтрәк, горурлык ихтирамнан туа.

Дежур диспетчер түгәрәк тәрәзә каршында утыра иде. Тәрәзә алдына рестораннардагыга охшашлы кечкенә сәхнә куйганнар. Сәхнәнең ике ягында ике якорь, уртасында җиз кыршаулы штурвал. Шул штурвал янына туктап тәрәзәгә карадым. Эчтә бер чибәр кыз. Коңгырт куе чәчен киң кызыл тасма белән тоттырып куйган. Кофтасында алтын җепләр. Муенында көмеш чылбырга тезгән гәрәбә. Пароходчылык эшенә кызларның гел чибәрләре җыела. Монда капитанга кияүгә чыгу мөмкинлеге бар. Картраклары – диңгезче хатыннары. Алар шушында эшләү аркасында диңгезче хатыны булу бәхетенә ирешкәннәр.

– Исәнмесез. «Чолман» пароходының кайда икәнлеген әйтмәссезме?

– «Чолман»? – диспетчер кыз иелеп, каршындагы исемлекне укырга кереште. – Калькуттада – юк, Иокогамада – юк, Лас-Пальмаста юк, Сингапур, Рио-де-Жанейро, Гавана, Генуя, Барселона, Александрия – бу портларда юк. Юлдагы кораблар: «Адмирал Ушаков», «Аргунь», «Мичурин», «Белоруссия» – монда да юк. Заводта ремонтланучы кораблар... «Чолман» – Беренче заводта.

– Ремонт беттеме икән соң?

– Андый информацияне завод кына бирә ала. Ремонт – минем компетенциядә түгел.

«Информация», «компетенция» – нинди матур сүзләр белән генә сиптерә бит, ә? Мине авылда председатель ярдәмчесе булып эшләргә кыстадылар. Анда исә «тирес чыгару», «абзар тазарту», «силос салу», «чөгендер алу» шикелле гамәли сүзләр белән сөйләшәләр...

«Чолман» чит илләргә чыгып тайганчы өлгерергә кирәк.

* * *

Бульвар – Потемкин баскычы – Диңгез вокзалы. Егерме минуттан мин Пересыпьта идем инде. «Молдаванка и Пересыпь знают Костю моряка...» «Молдаванка и Пересыпь знают Габдрахмана-моряка» – болай батмый.

Алга. Вперед. Форвартс. Аванти. Илле адымнан – пароход һәм, берничә сәгатьтән – сау бул, Одесса, аревидерче, гуд бай, һәм исәнмесез, мәрҗән атоллары! Кәҗә мөгезе тропигы, пассат җиле, тайфун, альбатрослар...

– Пропуск! – Сырма якасына яшел петлица тегеп, биленә наган аскан ирдәүкә хатын пәйда булып, юлыма аркылы төште. Кашы җимерек. Кулы кобурасыннан наганны суырып чыгарырга гына тора. Удостоверениены түш кесәмнән алып суздым да, эчкә керә башладым.

– Стой! Назад!

– Менә бит пропуск, апа. Мөһер сугылган, срогы чыкмаган. Полный ажур.

– Синең апаң Привозда хамса сата. Мин – сакчы. Бу пропуск ярамый.

– Соң сезгә пропускның ниндие кирәк?

– Завод идарәсе биргәне.

– Кайда соң ул завод идарәсе?

– ...

– Әйтегез, завод идарәсеннән пропуск алу өчен нәрсә кирәк?

– ...

Очрашыр алдыннан, аның кем булуына карамастан, без мәрхәмәт көтәбез. Аңлашу дәрәҗәсенә ирешә алуга без алдан ышанып торабыз. Ялынып та, кычкырып та, хәтта ялагайланып та карадым мин сакта торучыга. Сакчының йөрәге таш иде. Куркыныч икән ул таш йөрәкле кешегә юлыгу. Мин тәмам югалып калдым.

– Апа, рәхим итеп, чемоданны гына сезнең янда калдырып торыйм әле?

Сыбызгы тавышы колак эчен көйдереп алды:

– Минут эчендә! Югал күз алдымнан! Милиция чакырам!

Икенче мизгелдә мин сакчыдан ике йөз адым ераклыкта тора идем инде. Бәлки кем дә булса завод капкасыннан чыгар? Экипаж әгъзаларының шәһәрдә йомышлары булмый калмас.

Аякларым өши башлады. Кая соң бу каланың көләч, шаян кешеләре? Хәзер миңа Одессада гел тупас, гел кансыз бәндәләр генә яши кебек тоела башлады. Бәлки мин сакчы белән сөйләшә белмәгәнмендер? Бәлки киресенчә, ул, гомумән, сөйләшкән кешене яратмый торгандыр? Сөйләшә белү бит ул... Юк, бу очракта фәлсәфә көчсез иде.

Капкадан бер диңгезче килеп чыкты. Каршысына барып сорадым:

– «Чолман» завод капкасыннан ерак торамы?

– Өченче причалда.

– Мине заводка кертмиләр. Өшеп беттем. Беркем чыкмый. Нишләргә дә белгән юк, – дидем мин, елар хәлгә җитеп.

– Полина Поликарповна, – диде диңгезче. – Сездә «Чолман»ның судовой роле булырга тиеш. Карагыз әле бу егетнең фамилиясен. Фамилиясе рольдә булса, сез аны тоткарлый алмыйсыз.

– Башта кеше белән сөйләшергә өйрәнсен. Мин аны эчәгеләре туңганчы тотам, аяклары җиргә туңып катканчы, – диде ирдәүкә.

– Аңлашылды, – диде егет һәм баш бармагын имән бармагына ышкып күрсәтте. – Ул сездән шуны көткән.

– Сатып алырга теләде дип төрмәгә утыртуы бар, – дидем мин, бавырымның сызлый башлаганын сизеп. – Юк, булмый миннән. Андый эшкә әвәслегем юк. Булмый.

– Дөрес, хәзер ярамый. Башта кирәк иде, – диде диңгезче. – «Чолманга» барып әйтим әле. Фамилиягез ничек?

– Рахманкулов.

– Татармыни?

– Әйе.

– Тугандаш икәнбез, – һәм егет проходнойга чумды. Аның кайгыртуы, әйткән җылы сүзләре эчемне җылытып җибәрде. Өмет туды Мин инде ышанып көтә башладым. Сабырлык кирәк бу дөньяда. Борынгылар сабырлыкны саф алтынга тиңләгәннәр. Һәм мин, кырылган кәефне рәткә китереп, сабырлыкка көйли башладым.

Проходнойдан Виктор Барсуков күренгәндә кырып-себереп җыйган сабырлыкның мыскалы да калмаган иде инде. Виктор сакчының колагына бер сүз, бары бер генә сүз әйтте. Шул җитте. Дустым мине култыклап алды, завод эченә алып кереп китте. Мәсьәләнең шулай тиз, җиңел чишелүенә хәйран калдым мин.

– Син аңа нәрсә әйттең? – дип сорадым.

– Полина Поликарповна, бу минем дустым дидем.

– Элек сөйләшкәндә дуслыкны аңларлык түгел иде ул.

– Эш анда түгел. Гади кеше белән сөйләшә белергә кирәк. Һәркем үзенең югарыда буласы килгәнен сизеп яши. Сакчының да бит начальник буласы, кулында власть тотасы, шуны башкаларга күрсәтәсе килә. Син аңа буйсынуыңны күрсәтергә тиеш идең. Буйсындың – күңеле булды. Һәр очраган кешенең күңелен күреп торырга кирәк. Башкача яшәп булмый бу дөньяда.

Гомер буе кешеләрне аңларга тырышам. Карыйм, күзәтәм, уйлыйм – һәм шушы көнгә кадәр шыр надан.

Завод корпусларын үттек. «Чолман» янына килеп чыктык. Йөрәккә җылы йөгерде. Мондый хис читтә йөреп авылга кайтканда гына уяна иде. Тагын бер туганлык, якынлык хисе барлыкка килде. Туган авылым кебек үк булмаса да, «Чолман» миңа чиксез кадерле иде.

* * *

– Авылда ничегрәк яшиләр? – диде Барсуков, каютага кергәч.

– Авыл шәһәргә әйләнү турында хыяллана. Сигез сәгать эш көне, атна саен ял, түләүле рәхәтлекләр, авылда шушы турыда уйлыйлар.

– Авыл бетсә, иписез калабыз бит без, – диде Барсуков.

– Ремонт кайчан бетә? – дидем мин, авыл турында сөйләшүдән тизрәк котылу өчен. Белмим, авыл турында сөйләшкәндә нигәдер һәрвакыт вөҗдан сыкрый.

– Кәгазьдә ремонт бетте санала. Ә болай, тагын бер атна ысланырбыз шикелле.

– «Чолман»ның кайсы илләргә йөрүе билгеле түгелме?

– Италиягә күмер ташырга тиеш дип сөйлиләр. Без, билгеле, өметләнеп көтәбез. Бераз куркыта да. Ымсындыргыч линия. Италиягә йөргән корабта эшләргә теләүчеләр шундый күп. Мин шуннан куркам. Кадровикларның туган-тумачалары, дуслары бар. Диңгезчеләр арасында «йонлач куллы» агай-энеләре булган кешеләр азмыни?

– Василий Степанович исән чакта куркырга ярамый. Ул каботажда эшләгән диңгезчеләрне калдырачак. Сөйлә, пароходның кай җирләрен үзгәрттеләр?

– Әйдә, күрсәтәм. Ун тапкыр ишеткәнче бер тапкыр күрү артык диләрме әле?

Без палубага чыктык.

– Көчне күп түктек без. Ремонтны тизрәк бетерәсе килде. Төн урталарына кадәр эшләгән чаклар да еш булды. Капитан атналар буе корабта яшәде.

– Теге грек пароходын коткарган чакта да шулай булган иде бит, – дидем мин.

– Ул чакта без ике генә тәүлек көчәндек. Ә ремонтта инде айдан артык.

Палубада электрод калдыклары, тимер кыйпылчыклары, майга буялган чүпрәкләр, линолеум кисәкләре аунап ята иде. Пароход тапталган. Тәнендә тимер кайнатудан калган кутырлы җөйләр, каткан буяу тамчылары. Пароход больницага яткан авыруны хәтерләтә иде.

– Корабның күп җирен үз кулыбыз белән ремонтладык. Завод эшчеләре беренче атнаны ябырылып килделәр дә, акча төшә торган урыннарын сайлап ремонтлап киттеләр, – диде Барсуков. – Вак-төяге өелеп безгә калды. Без хәзер шундый эш белән чиләнәбез.

Яңа куелган трюм капкачларын карыйбыз. Каботажда йөзгәндә трюм өстенә авыр матчалар (лючина) тезеп, өстән брезент белән каплап чөйләү шундый авыр эш иде. Трюм ябуның җиңеләюе мине чын күңелдән куандырды.

– Экипажның әзәйгәнен беләсеңме? – диде Барсуков. – Тугыз кочегарның өчесе генә калды. Аларның да эше җиңеләйде. Көрәк белән топкага күмер ыргыту бетте инде. Сыек ягулык форсункаларга үзе агып килә. Матрослар санын да әзәйтәләр дип сөйлиләр. Капитанның политик ярдәмчесе – помполит өстәлергә тиеш.

– Кемне куячаклары билгеле түгелме әле?

– Кеше табылыр. Каботажда эшләгәндә генә табып булмый иде. Инде хәзер «Чолман»да эшләр өчен атлыгып торалар.

Кочегаркага төштек. Таныш җылылык, кызган тимер, кайнар машина мае исе борынга килеп бәрелде, сулыш юлына үтте. Үзгәреш зур иде. Кая идәндәге күмер өемнәре? Көрәкләр, ломнар, ниһаять, стеналарга кунган тузан кая? Хәзер «Чолман» мазут ягып йөрергә тиеш. Топкаларга мазут өрдертеп торучы форсункаларны кулым белән тотып карадым. Күмер ягып йөргәндә кочегарның эше авыр иде.

– Әллә кочегарлыкка күчәсе инде? – диде Барсуков. – Дүрт сәгатьлек вахтада ике тапкыр форсункаларны чистарттың – бар эш шул. Машина бүлегендә эшләүчеләр илле биш яшьтән пенсиягә чыгалар.

– Син пенсия турында уйлый башладыңмыни инде? – дидем мин гаҗәпләнеп. – Минем ул турыда уйлап та караганым юк. – Һәм кинәт картлык искә төште. Ул киләчәк. Картлыктан котылып булмаячак. Әгәр һаман авиациядә хезмәт иткән булсам, мин дә ике елдан пенсиягә чыга ала идем. Бер елы икегә санала иде очу эшенең. Мине бит озак үгетләделәр, соңыннан үкенерсең диделәр. Акыллы кешеләрнең сүзен тыңлаган булсам, мин чыннан да утыз яшемдә пенсиягә чыга ала идем. Тик нишләр идем икән эшләмичә пенсия ашап ята башласам?

Каютага кердек. Өйдән алып килгән күчтәнәчләрне өстәлгә бушатырга керештем. Бераз тартынам мин әнием пешергән әйберне ятларга күрсәтергә, һәм кызганам. Кибеттән сатып алган азыкны кызганмыйм. Әни пешергән ашамлыкка мөнәсәбәт бөтенләй башка. Әниемнең чәкчәген, ул кайнаткан кызыл эремчекне тырнак очына алып исни башласалар, җаным рәнҗи, түзә алмыйм мин ул чакта, үләсем килә. Шәһәр урамнарында «беляши» дип аталган сумса сатканнарын күрсәм дә читтәнрәк урап узарга тырышам. Ул ашамлыкның исеме генә түгел, җисеменә кадәр имгәтелгән.

Ишек ачылды. Үзеннән элек Деримедведьның елмаюы килеп керде.

– Рахманкулов? Фантастика! – Яныма килеп кабыргама төртеп карады. – Әллә сине өйләндереп җибәрделәрме?

– Юк әле, – дидем мин. – Мин авылда чакта буйдакларны көчләп өйләндерергә закон чыкмагандыр бит?

– Бар андый закон. Күптән бар. Лохмачевны әнисе инде менә өч ел туктаусыз көчләп тора. Виктор Филимоновичка генерал кызы кирәк. Ул аннан түбәнгә өйләнми. Шул сәбәп тота.

– Рахманкулов кайткан икән, – дип, Белоштан ишектән башын тыкты. – Лохмачев, күрерсез, аны «Чолман»га кайтармыйм, дип мактанган иде...

– Ничек инде кайтармый? – дидем мин гаҗәпләнеп. – Лохмачевны капитан итеп куймаганнардыр бит? Аның миндә ни эше бар?

– Кадрлар бүлегендә аның «кулы» бар. Шул кул ярдәмендә ул капитан белән өлкән штурманны да корабтан кумакчы була, – диде Барсуков.

– Егетләр, сез ул кешедән сак булыгыз. Лохмач – чыннан да мәкерле бәндә, куркыныч кеше ул. Әйткәнен үтәми калмый ул, – диде Белоштан пышылдап.

Тиздән чит илләргә йөри башлыйбыз, сүз шул якка борылды.

– Чит ил дигәч исемә төште. Кичә миңа прораб сөйләде: Төркиядә мәчеткә күлмәгеңне күтәртеп, мөселманлыгыңны тикшереп кертәләр икән, – диде Белоштан. Деримедведь исә минем каклаган казымны исни иде. Нәрсәдер йөрәгемне кысты.

– Нәрсә бу? – диде Деримедведь, балаларча табигый мөлаемлык белән.

– Каклаган каз.

– Ашарга ярыймы соң аны? Бозылган түгелме? Төсе шактый сәер. Ә үзе, гаҗәп, исләнмәгән.

– Каклаган ит бозылмый ул, – дидем мин. Озак саклар өчен ерак бабаларым иткә тоз сибеп, җиләс кояшлы урында киптергәннән соң аны төеп онга әйләндерүләрен, яуда йөргәндә шул он белән елдан артык туклануларын сөйлисем килеп китте.

Барсуков белән икәүләп табынны җыйдык. Каклаган казның сөякләрен чүплек савытына чыгарып салдык. Төн уртасында Барсуков кораб сакларга вахтага басты.

Берүзем калгач, урыныма менеп яттым.

Башымда үзара бәйләнешсез, сукыр чебен шикелле талымсыз фикерләр кайнаша иде. Тиздән чит илләргә йөри башлыйбыз. Озакламый хыялым тормышка аша. Инде бары бер атна вакыт калды. Күптән зарыгып көткән хыялымның кул белән үрелеп тотар хәлгә җитеп якынаюы күңелгә шом сала. «Хәерлегә генә булса иде», – дип куям карчыкларча. «Юл азабы – гүр газабы» дигән мәкерле әйтем искә төшә. «Юл, син мине кайларга алып барырга җыенасың? Нинди вакыйгаларга юлыктырырга телисең син мине? Нинди чиккә җиткереп туктатырсың? Син бит җанлы көч. Син – сәяхәт, минем киләчәгем».

Диңгез чакыра. Диңгез мине тынгысызлый. Ул миңа хәйран калырлык матурлыклар, могҗизалы хатирәләр күрсәтергә вәгъдә бирә. Мин шуңа ышанам. Шуңа ышанып тынычлыктан, ата-бабадан калдырган таныш, ышанычлы тормыштан баш тарттым. Үтәрсеңме соң син, диңгез, биргән вәгъдәңне?

Тирә-якта төн. Тынычлык. Диңгез каласы Одесса йоклый.

* * *

Ничә еллар зарыгып көткән бөек көн килеп җитте. Март ае. Күктә кояш. Һава саф. Диңгез зәңгәр... Елыйсылар килә...

Завод причалы артта калды. Әнә, без торган җирдә корабтан чыгарып ташлаган чүп-чар өеме. Алда – диңгез. Без «ходовые испытания» дигән эшне башкарабыз. Өч сәгать йөзеп, корабның механизмнарын тикшергәннән соң портка кереп йөк төйи башлыйбыз. Алда юл, яңа күренешләр, чит ил ярлары. Алда минут саен үзгәреп торган диңгезчеләр тормышы.

За каждым валом – даль, за каждой далью – вал...

Плывущие, чтобы плыть. Глотатели широт,

Что каждую зарю справляют новоселье

И даже в смертный час твердят – Вперед! [Шарль Бодлер. “Плавание”. Марина Цветаева тәрҗ.]

Без пароходны юабыз. Без өчәү: Деримедведь, Белоштан, мин. Швабраны сабынлы суга манып алам да, палубаны ышкыйм. Мин эшләгән җирдә чисталык кала. Их, рәхәт тә инде үз кулың белән иңдергән чисталыкны күрү! Яшәгән җиреңне чистартып, пакьләндереп үтү – иң күркәм, иң изге эш. Әгәр көчем җитсә, палуба юган шикелле бөтен җир шарын юып, чистартып, пакьләндереп чыгар идем!

Бу фикерне иман кабул итми: «Күзгә күренеп торган пычраклыкны кем дә тазарта ала, – ди ул. – Әхлак пычраклыгы, шапшак вөҗданнар – менә нәрсәне чистартырга кирәк...» Мин хуплыйм. Дөрес, кыра-кыра юасы бар кайбер кешеләрнең иманнарын. Мохитны чистартмыйча без изге теләкләргә беркайчан да ирешә алмыйбыз.

«Чолман» завод причалыннан ачык диңгезгә чыкканда төш вакыты иде. Хәзер сәгать өч. Өч сәгать йөзеп машинаның эшләвен, механизмнарның төзеклеген тикшердек. Дәүләт регистры вәкилләре пароходны карап йөриләр. Корабның ватык җирен, күрсәтүче приборның тутыга башлаган механизмын тапсалар, кораб шундук кире заводка кайтарыла. Бу очракта ремонтлау дәвам итәчәк. Женевада чыгарылган конвенция бу. Кораб йөзсен, батмасын, диңгезчеләр исән йөрсен өчен пароходның һәр җире төзек булырга тиеш. Регистр вәкилләре безнең иминлекне кайгырталар. Ә безгә аларның тикшереп йөрүләре ошамый, яшереп кенә йодрык күрсәтәбез, алар әйткән сүздән гаеп тапкан булып елмаябыз.

Кичкә таба тикшерү бетте. Вәкилләр кают-компаниягә җыелдылар. Безнең күзләр кают-компания ишегендә. Өмет, син нигә шундый шикчел буласың? Әллә нинди куркыныч фаразлар ясап нигә шулай үзәкләрне өзәсең? Нәрсә булыр? Кабул итәрләрме, юкмы? Кул куярлармы? Әллә, ремонтны дәвам итәргә дигән карар чыгарып, пароходны заводка кире борырлармы? Безнең бит тизрәк диңгезгә чыгасы килә. Җирдә туып-үссәк тә, без диңгез яратабыз. Эшебез шундый. Хөкем көтәбез.

Кают-компаниянең ишеге ачылып китте. Регистр вәкилләре, коридорга чыгу белән, сулга борылып, капитан каютасына юл тоттылар. Ура! Курбатов – тәҗрибәле җитәкче. Аның каютасында инде күптән табын әзерләнгән. Кок Процыкин – зур борынлы, ябык, моңсу күзле егет – әллә нинди тәмле нәрсәләр пешерде.

Төнге унда, диңгезчеләр телендә «егерме ике нуль-нульдә», «Чолман» Одесса портының җиденче причалында Генуя портына илтү өчен күмер төйи иде инде.

Нинди куанычлы көн бүген! Без нинди бәхетле экипаж! Нинди бәхетле кешеләр яши бу калада!

Пароходның вакытында ремонттан чыгуы, графикка эләгүе, киртәлексез причал табуы, йөк төйи башлавы – барысы да капитан Курбатовның тырышлыгыннан. Ул тәҗрибәле капитан, абруйлы, кеше белән сөйләшә белә. Күпме көч түкте Василий Степанович һәм теләгенә иреште, ул тырышты, безне максатка ирештерде, сүзен сүз итте. Һәр җирдә яраталар: заводта, портта, пароходчылыкта. Аны ихтирам итәләр. Ихтирам – кодрәтле көч, көчле тылсым.

Капитаныбыз белән горурлану шундый рәхәт, шундый ләззәтле иде.

* * *

Ниһаять, йөк тә төялеп беткән. Барырга һәм әйләнеп кайтырга җитәрлек ягулык – бункер да алынган. Юлда ашарга ашамлык, эчәргә су, кирәк-яраклар: себеркедән алып запас якорьга хәтле бар нәрсә әзер, бар нәрсә җитеш. Пароход кияү каршыларга хәзерләнгән яшь киленгә охшаган – саф, пөхтә. Хәтта пароход үзе дә шатлана шикелле. Исең-акылың китәр... Ике тәүлектән – Босфор. Истамбул каласының гүзәл манаралары, Мәрмәр диңгез, Дарданелл, Чынык-кала, Эгей, Әдрән, Ионик, Тиррен, Лигур диңгезләре, Мессин бугазы, Стромболи вулканы, Олдингтонның «һәммә кеше – дошман» дигән романында сурәтләнгән Липар атаулары – чыдый алырмынмы икән бу шатлыкка? Бу хәтле яңа күренешләр сыярмы икән хәтергә?.. Италиянең зәңгәр ярлары...

Экипажны кызыл почмакка чакырдылар. Эшне ташлап очтык. Кызыл почмак ялт итеп тора. Аяк киемнәрен салып керергә туры килде.

Капитанга ияреп өч ят кеше керде. Өч чит кеше. Әйе... Алар өчәүләп кызыл ситса җәйгән өстәл янына килеп утырдылар. Үзгәреш барлыкка килде һәм киеренкелек. Без үзебезне башкача, саграк, хәйләкәррәк тота идек чит кешеләр алдында.

– Исәнмесез, моряклар, – диде килүчеләрнең иң юаны. – Мин иптәш Курененконың чит илгә йөрүче диңгезчеләр белән җитәкчелек итү буенча ярдәмчесе. Минем фамилиям Кушнаренко. Кушнаренко Олег Дмитриевич. Хәзер мин сезне «Чолман»ның яңа судовой роле белән таныштырам. Иң беренче «Чолман» пароходының яңа капитаны Григорий Григорьевич Деркач – таныш булыгыз.

Сүзсезлек. Аптырау. Курку. Аңларга көч, акыл җитмәү... Тагын әллә нинди катлаулы тойгылар. Шуларның барысы бергә кушылудан барлыкка килгән тораташлык. Кызыл почмакка кешеләр, синең иптәшләрең җыелуны тою бөтенләй юкка чыкты.

Безгә текәлеп карап торган кешедә җан җылысы белән сугарылмаган аяусыз караш иде.

– Шулай ук таныш булыгыз, капитанның политик ярдәмчесе Афанасий Иванович Чоломбитько.

Ят кеше кыяр-кыймас кына урыныннан торды, башын ия төшеп безгә карады һәм – елмайды. «Бәлки мин сезгә ошап җитми торганмындыр. Гафу итегез, иптәшләр. Менә, билгеләделәр. Баш тарта алмадым. Нишлисең? Мин баш тартсам, башканы куярлар иде»...

Помполитның елмаюына шушы мәгънә язылган иде. Без, кырык биш диңгезче, җаннарыбыз белән дәррәү Курбатовка сырыштык.

Капитаныбыз исән-сау, безнең янда. Әнә, тыныч кына утыра бирә... Хәтта ул башка вакытлардагыдан да тынычрак, күркәмрәк... Ул исән, ә аның урынына башка кеше утыртмакчы булалар. Ялгышлык бу. Ниндидер аңлашылмаучылык...

Чигә тамырлары тибә. Тынлык. Элек минем стена сәгатенең текелдәвен ишеткәнем юк иде. Әнә ул тек-тек итеп секундларын саный. Вакыт үтә. Яңа капитанның безнең өстән начальник булуы, саркып кергән су шикелле, һаман җыела, көчәя. Василий Степанович бездән китә, ерагая. «Нишлисез сез, туктагыз», – дип кычкырасым килеп китте.

– «Чистяков» капитаны бит бу, – дип пышылдады Барсуков колагыма. – Бүре. Ялагайланып, аның олтан астын ялап торучыларны яратучан дип сөйлиләр.

Барсуковның тавышы ерактан, җир астыннан ишетелгән шикелле.

Курбатовның исә битендә бер генә мускул да селкенмәде. Кайбер кеше мондый очракта горур күренергә тырыша. Курбатов кесәсеннән тарак алып чәчен тарый. Иснәнеп куйгандай итте. «Арыдым мин. Ял итәсем килә. Зинһар өчен тизрәк йомгаклагыз», – дип сорарга тели шикелле. Ә минем бавырым эчемә сыймый.

...Ә помполит дигәннәре болай ару күренә. Тәбәнәк. Шактый юан. Бирәнлек тудырган юанлык түгел шикелле. Иреннәр калын – хис булырга тиеш бу кешедә. Каш куе – җитәкчеләр кашы. Аксыл керфекләр астына яшеренгән сыеграк зәңгәр күзләр йомшак, кыяр-кыймас карыйлар. Чоломбитько. «Челом бить» дигән борынгы сүзләрдән. «Чело» миңа ошый, матур сүз. «Бить» – бәрү. Йөз белән бәрү – ошамый. Юк, бу кеше бәрмәскә тиеш.

Василий Степановичтан күземне ала алмыйм. Ансыз нишләрбез инде. Без бит аны ачуланган чакта да ярата идек. Сүгә, кыздыра, җаныңны ала торган җитәкчеләр, аллага шөкер, әз түгел. Аркаңнан сөя белүчеләр дә шактый. Ә Курбатов шикелле ачуланганда синең кешелегеңә кагылмыйча, кимчелекләреңне генә тетә белүчеләр сирәк очрый. Бәлки без аны шуңа күрә ачуланган чакта да ярата идек. Иң үкенечлесе – Курбатов урынына икенче кеше куюлары. Василий Степановичтан башка кешенең «Чолман» капитаны була алуына ышанасым килми. Башкалар да ышанмыйлар шикелле.

Курененконың ярдәмчесе галстугын төзәтеп куйды. Костюм затлы. Соргылт тукымага иске көмеш төсле буй кергән костюм төймәләрен ычкындырып җибәрде. Зәңгәр күлмәк. Батистмы, маркизетмы? Шундый юка һәм затлы. Соры, көрәнсу, кызыл һәм зәңгәр төсләр үзара матур бер гаммага берләшкәннәр. Бу кешедә зәвык бар. Зәвык һәм дефицит әйбер сатып алу мөмкинлеге. Безнең заманда әйбәт нәрсә сатып алуны «табу» диләр. Бу сүзләрнең мәгънәсенә үткерлек, шомалык һәм җитәкчелек тәэсирен үз файдаңа куллана белү кергән. Кушнаренко дәвам итте:

– Капитан һәм аның политик ярдәмчесе өлкә комитетында расланган. Бу турыда сез беләсездер инде. Хәзер капитанның өлкән ярдәмчесенә тукталыйк. Кадрлар бүлеге өлкән ярдәмче итеп тәҗрибәле һәм талантлы кораб йөртүче Виктор Филимонович Лохмачевны билгеләде.

– Ә Бригас? – диде партгруппорг Черногорский.

– Өлкән ярдәмче Лохмачев, – дип кабатлады матур костюм кигән кеше, һәм бу турыда сүз куерту кирәк түгеллеген сиздереп, укуын дәвам итте. – Икенче ярдәмче – Владимир Константинович Лагуткин, өченче – Л.А.Дмитриев, кораб докторы Ю.В.Давыдов, боцман – Ж.Д.Бальменко.

Чират – матросларда. Әлегә шома гына бара: Гаевой, Барсуков, Деримедведь, Белоштан, Стовбуненко. Минеке әле һаман ишетелми. Йөрәк һаман кысыла. Авыз кипкән. Тамак төбе һаман кыза. Авызда тимер тәме. Иренне учым белән сөртеп карыйм. Машинистларны, кочегарларны санап уздылар. Анастасия Аристарховнаның исеме яңгырады. Минем исемем әле һаман ишетелми. Кушнаренко экипаж исемлеген яңа капитанга сузды, безгә карап елмайды. Зур эш башкарылган. Зур, җаваплы эш.

Кинәт кызыл почмакта хатын-кыз елаган тавыш ишетелде. Почмакта, битен сода һәм су ашаган озын бармаклары белән каплап, буфетчыбыз Анастасия Аристарховна үксеп елый иде.

– Сезгә ни булды? Нинди мәсьәләдә елыйсыз? – дип сорады чит илгә йөрүче диңгезчеләр җитәкчесе. Анастасия Аристарховна башын да күтәрә алмады. Ул шулай бөгелеп төшкән, кулъяулыгы белән битен кысып каплаган. Үксү тавышлары ара-тирә аның бармаклары аша бәреп чыга. Нәкъ шушы мизгелдә мин Лохмачевның йөзендәге астыртын елмаюны күреп алдым. Тротил тизлеге белән гасырлар буе буыннан-буынга җыела килгән теш кысу, ыңгырашмый түзә белү, чыдамлык – барысы сынды. Үч аласы килү кабынып, кыргый гайрәт белән бәреп чыкты.

Лохмачевка таба сузылган кулымны партгруппорг Черногорский эләктереп алды, бөгеп, өстәл астына яшерде.

– Син... Тынычлан!

* * *

Бәлки... Бәлки, ялгышлык чыккандыр? Күренмичә калуы бар. Исемемне күрми узып киткәннәрдер бәлки? Нәрсә ул кырык биш исем арасында бер матрос исеме? Бәлки өстәмә исемлек бардыр? Кыска тоелды судовая роль. Бардыр. Көтәм, һаман көтәм. Вакыт үтә. Стенадагы җиз корпуслы, СОС биргәнне тыңлар өчен өч белән дүрт һәм тугыз белән ун арасы кызылга буялган циферблатлы диңгез сәгате кебек: тек, тек, тек... «Син, Мокамай, калдың, югалдың...» дигән бәйләнешсез сүзләр хәтер төбеннән калкып чыкты. Алар да югалды. Күз алдымда яшькелт шәүләләр. Тамак төбе кызган.

Курбатов кына тыныч. Ул җыелыш беткәнне көтә. Бригас та, капитанга карап, үзен тыныч тотарга тырыша. Көче җитми. Яшь бит әле. Миннән ике генә яшькә өлкән. Кинәт Карл Яновичны кызгана башладым. Ничектер куркыныч булып китте. Ничек инде?.. Димәк, үзеңнең яхшы эшләвеңә, белемеңә, кешелегеңә, экипажның ихтирамына бер таяныч юк? Кушнаренко укыган исемлеккә керү өчен синең эш белүең, осталыгың, сәләтең, талантың – болар берни түгел? Алар, билгеле, бу җаваплы карарны исәпсез, уйламыйча чыгармыйлар... Ә вөҗдан тыңларга теләми бу дәлилне. «Лохмачев лаеклы булганда капитан Курбатов, Бригас, Шахсуарзадә ни сәбәп лаеклы түгел?» – дип яман дау куптара. Ни хәл бу? Ничек аңларга? Ничек түзәргә?

Башкаларны кайгырту, үзем яраткан кешеләр белән бергә калу үз кайгымны җиңеләйткәндәй итте. Хәтта капитан Курбатов янында калу, аянычлы булса да, бер чама горурландыра иде. Шулай да... авыр. Канатлар сынды. Көч, вакыт, тырышулар, авырлыклар, зарыгып көтүләр – барысы да бушка. Җанымны ачыттырып университет искә төште. Председатель Зәки абыйның авылда калырга кыставы. Әнием... Авылым. Бәлки туган җиремне ташлап китүем өчендер бу? Сөргән җиремне, ата-бабаларымның сөякләрен ташлап китү җәзасы. Шуның гөнаһы... Җитәкче һаман сөйли:

– ...партия, ватан, халкыбыз сезгә җаваплы миссия тапшыра. Бүгеннән башлап сез чит илләргә йөрүче диңгезчеләр. Анда сез капиталистик чорналышта, буржуаз идеология эчендә яшәргә мәҗбүр буласыз. Чит ил кешеләре сезгә карап совет кешесенең нинди булуын, совет кешесенең буржуаз илләрдә яшәүчеләрдән кайсы ягы белән аерылып торганын беләчәкләр. Сез совет кешесе дигән бөек исемгә тап төшермәскә тиешсез. Чит илләрдә йөргәндә сезнең ватанга тугрылыклы булуыгызны бөтен совет халкы көтеп торачак. Шушы җаваплы миссияне үти алырсыз дип сезгә партия, ватан һәм халкыбыз ышана. Иптәшләр, шушы җаваплы һәм почетлы миссияне өстегезгә алу белән тәбриклим!

Күзем Лохмачевка төште. Аның морадына ирешкән чагы. Звездный час диләр руслар мондый вакытны. Бит алмалары алсуланып чыккан. Шатлыгы эченә сыймый. Аңа чит илләргә йөзү киңлегенә чыгу – беренче шатлык, Курбатовның төшеп калуы – икенче шатлык, өлкән штурманлыкка күтәрелүе – өченче. Берьюлы өч зур шатлык. Ул яңа капитан белән уртак тел таба алачак. Бусы тагын бер шатлык

Капитан Курбатов урыныннан күтәрелде. Яңа капитан янына килде:

– Тапшыру-кабул итү эшен кайчан башлыйбыз? – диде ул.

– Хәзер үк, – диде Деркач катгый гына. – Ашыгырга кирәк, уналты нуль-нульдә йөк төялеп бетә.

– Сезгә, лачыннар, уңышлык телим, – диде Курбатов экипажга таба борылып. – Бердәмлекне саклагыз. Тыныч диңгез һәрвакыт җиде фунт тирәнлек булсын. Рәхмәт сезгә, лачыннар. Мин сезнең күбегез белән горурланам.

Кабат кул чабу башланды. Кемдер кычкырды:

– Китмәгез, Василий Степанович.

Шундый урынсыз тоелды бу сүзләр. Без, төшеп калучылар, җыелышның тәмамланганын көтеп тормыйча, тизрәк каюталарга таралып, чемоданга әйберләребезне җыярга тотындык.

* * *

Йортларыннан язучылар була. Җирсез, туган илсез калучылар. Йортны, туган җирне я тартып алалар, яисә кеше аны үзе ташлап китә. Тартып алсалар да, ташлап китсәң дә, йорт һәм туган җир урынында кала.

Бүген безне йортыбыз ташлап китә. Әнә, йорт кузгала, без калабыз. Йорт кына түгел, вазифабыз, эшебез, дусларыбыз, хыял-ышанычлар, өмет һәм иминлек – барысы бергә корабка төялеп китә. Без, нишләргә белмичә, причалда басып торабыз. Кул болгарга кирәк. Әнә, дусларым кул болгыйлар. Кулым – таш, күтәрелми.

Корабыңның синсез диңгезгә чыкканын карап калу шулкадәр газаплы икән. «Чолман» китә. Кораб белән минем җылы ястыгым, утырып ашый торган өстәлем, каютадагы җылылык, сагынганда, җирсегәндә юаныч бирә торган урын – уң як шлюпка астындагы ком тартмасы – ул да китә. Сабын савытын алырга онытканмын. Сабын савыты Италияне күрәчәк, ә мин – күрә алмыйм. «Чолман» белән минем анда үткән гомерем китә. Корабта яшәгәндәге уй-фикерләрем, китапларым, юыну бүлмәсе – барысы да мине ташлап, ярда калдырып китәләр. Алар мине кызгана микән? Шуны беләсе иде. Хәзер корабны беркем туктата алмый. Хәтта Курбатов та. Ул безнең янда. «Чолман»да – башка капитан. Кораб аның боерыгына буйсынмый хәзер.

«Чолман» һаман ерагая. Палубада басып торучылар курчак зурлыгы булып кына күренә башладылар.

Экипаж китте. Без причалда.

Курбатов калды – шунысын аңлап булмый. Алар ничек йөзә алырлар икән? Кораб батмасмы икән? Давыл чыкса? Элек тә, башка капитаннарны күргәндә: «Бу бит безнең Курбатовка охшамаган, ничек кораб йөртә ала икән?» – дип аптырый идем. Дөрес, «Чолман»да әйбәт кешеләр бар. Черногорский анда, Шмаков, Лагуткин... Алар җитәрлек. Китәләр.

...Чынбарлык – аяусыз. Ул синең хисләрең белән чутлашып тормый. Белми дә ул синең кичерешләреңне, белергә дә теләми. Кораб минем хыялымны алып китте. Мине исемлектә «Габдрахман Бәкерович Рахманкулов» дигән өч сүз булмау сәбәпле төшереп калдырдылар. Әллә тәкъдир дигәннәре, чыннан да, бармы икән?

Мәктәп елларыннан алып «язмыш безнең үз кулыбызда» дип туктаусыз тукып килделәр. Без шушы турыда сочинениеләр яздык, лекцияләр тыңладык, һәм мин тәкъдирнең булмавына шиксез, риясыз ышандым. «Теләсәң, бәхеткә дә ирешеп була. Ул да безнең кулда», – дип тукып тордылар. Моңа да ышандым. Менә хәзер мин – бәхетсез. Бәхетсезлегемне җиңәргә тырышам – берни чыкмый.

– Киткән кешегә юл яхшы, калган кешегә өй яхшы, дип әйткәннәр картлар. Киттекме? – җавап көтеп тормыйча, Шахсуарзадә урыныннан кузгалды.

Уяндык. Боцман уятты. Як-ягыма каранып алдым. Одесса порты. Җиденче причал. Советлар Союзы. Егерменче гасыр. Тузан һәм диңгез исе. Күрше причалда Норвегия пароходына агач мичкәләр төйиләр. Чыгырлар шыгырдый. Артыбызда хан заманыннан калган паровоз, «күке» булып кычкыра-кычкыра, вагоннар җыеп йөри. Ә «Чолман» торган урын буш.

– Ситуация. – Бригас кесәсен капшап карады. – Тартасы килә.

– Сез бит тартмыйсыз, – диде доктор Левицкий гаҗәпләнеп.

– Тартасым килә. Ачырагына да каршы килмәс идем, – диде Карл Янович. Ул хәзер һич үзенә охшамаган иде.

– Нинди паника бу? Без, лачыннар, исән. Баш үз урынында, аяк-кул, акыл. Әйдәгез минем квартирга.

– Рәхмәт, Василий Степанович, мин тулай торакка барып, урын эләктерергә тиеш. Соңга калсаң анда урын булмый, – диде Бригас.

– Мин дә тулай торакка барам, – дидем мин.

– Ә син, Гасыйм? – диде капитан боцманга.

– Мин мунчага барам. Мунча керәсем, пакьләнәсем килеп китте, – диде Шахсуарзадә. – Мунча. Шуннан да рәхәт нәрсә бармы икән җир йөзендә!

– Лачыннар, сез башка корабка урнашмагыз, – диде капитан. – Без тиздән яңа кораб алырга тиешбез. Югалтмыйк бер-беребезне. Экипажны саклыйк.

Боцман көләргә тотынды:

– Экипаж! Иләгәндә иләктән коелган чүпне кире чистартылган ашлыкка кушалармы? Экипаж!

– Минем белән киңәшмичә башка корабка урнашмаска тырышыгыз, – диде капитан, боцманның сүзенә әһәмият бирмичә.

– Әллә ресторанга кереп, кайгы-хәсрәтләрне юып чыгыйкмы? – диде доктор Левицкий.

– Нинди кайгы-хәсрәт ул? Син, Борис Яковлевич, ташла! Нинди төшенкелек бу? Без әле... Без... Кара, ничек шыңшый башладылар, – диде капитан Курбатов.

* * *

Агач елаганын тыңлап ятам.

Тол хатыннар тавышы чыгарып каен елый. Имән көчле, ул теш кыса, түзә, бирешми. Түзәр хәле беткәч кенә, ирләрчә, иреннәрен тешләп, ыңгырашып ала. Иң каты елаганы – чаган. Чаган да түзем. Ул да бирешми, көрәшә, тыела, тырыша. Түзүнең дә чиге була. Шул чиктән соң, башка чара калмагач, үкси-үкси чаган үкерергә тотына. Иң аянычлы тавыш нараттан чыга. Ул тыела алмый. Оятсыз, шапшак әхлаклы, бәгырьсез кәнтәй ирдән алданган яшь кыз шикелле, бәгырьләреңне корытырлык итеп, чәчләрен йолка-йолка нарат өзгәләнә.

Торып шәм яндырдым. Караңгылык чигенде, барып почмакка посты. Ысланып беткән тәбәнәк түшәм. Түшәмнән чут-чут тамчы тама. Идән уртасына су җыелган. Стена ярыкларыннан сызгырып кереп шыксыз җил өрә. Шәм ялкыны җилгә баш ия, сүнә башлый һәм дерелдәп турая. Почмакка поскан шомлы шәүләләр әкрен генә кыймылдап алалар. Каршы як стенадан кинәт гигант күз чекерәйде. Убырмы әллә? Тәннәрем чымырдап китте. Йокым очты. Шайтан! Иллюминатор икән. Түгәрәк иллюминатор пыяласы аша зәгыйфь таң нуры беленә башлаган.

Өч мачталы ташландык барк – җилкәнле кораб «Вега»ны саклый башлавыма егерме көн тулды. Барк Одесса портының эчке ягыннан дулкын ваткычка бәйләп куелган. Ялгыз корабта бер ялгызым. Салкын дым. Ярыклардан җил керә. Эчке тынгысызлык. Давыл. Кораб дер селкенә. Агач рангоутлар, корабның такта тәне елаган тавышлар чыгарып шыгырдый. Нәрсәдер шытырдап сынды. Дөпелдәп ауды. Зыңгылдап бау тартылды, өзелде. Швартов баулары черек, корабны көчкә тотып торалар. Баулар өзелеп бетсә, кораб давыл кочагында калачак. Дулкын ваткыч янәшә генә. Шул челпәрәмә итәчәк корабны. Корабны бәйдә тоткан арканнарны тикшереп керергә кирәк. Кирәк... Урыннан торып палубага чыгу – гүр газабы. Суык. Юеш. Тән бөрешкән. Чиркандыра.

«Палубага чыкмас өчен бар байлыгымны, киләчәктә аласы акчаларымны бер кызганмый бирер идем». Көлке. Кайда, нинди байлыгың бар синең?

Көч җыям. Ихтыяр көчен. Их авыр, авыр җылынган шинель астыннан чыгуы! Аркама шундук салкын бәрде. Балтырларымны көзән җыера. Оекбашны киптерергә астыма салып яткан идем. Алып кидем, аякларымны ботинка эченә тыктым һәм – утка баскан шикелле сикердем. Ботинка эче тулы салкын су!

Шәмне җил юлыннан читкәрәк күчереп куйдым. Шәм уты стенадагы барометрны яктыртты. Басым һаман төшә. Давыл туктарга теләми әле.

Кызыл агачтан ясаган тартманы идәннән алып өстәлгә куйдым. Тартмада – секстан. Өстәлдә шомарып беткән штурман транспортиры. Кирәксез. Кесәмдәге штурман дипломы да кирәксез бер нәрсә кебек. Имтиханнарны «биш»легә тапшырдым. Авиациядә алган белем ярдәм итте. Миңа диплом бирделәр. Дипломның нөсхәсен кадрлар бүлегенә илткәндә капитан Курбатовны очраткан идем.

– Котлыйм, лачын, – диде ул сабыйларча куанып. – Әлегә чит илгә йөри торган корабка штурман итеп алмаслар сине. Каботажга эләгү дә җиңел булмас. Резерв зурайды. Судно йөртүчеләрне кая куярга белмиләр. Тукта, мин сине «Вега»га өченче штурман итеп алам. Дөрес, штат расланмаган әле. Вакытлыча матрос булып кораб сакларга риза булсаң – дело в шляпе.

– Җилкәнле кораблар заманы үтте бит, Василий Степанович, – дидем капитанның донкихотлыгына сокланып. – Ул кемгә кирәк? Андый эшкә бер капсаң, пенсиягә кадәр утыртырлар.

– Курыкма, аларга да эш табылыр. Мин министрга хат яздым. Безнең чор балаларын эшләтмичә үстерәләр. Мореходкада укучы штурманнарның күбесе – белоручка. Эш белмиләр, хезмәт яратмыйлар. Алар арасында эш ләззәтен аңлаучы бик сирәк. Практика вакытында курсантларны җилкәнле корабта эшләтеп чыныктырырга, хезмәткә күнектерергә кирәк. Авырлыкларны җиңәргә өйрәнсеннәр, тазарсыннар, мускуллары ныгысын дисәң, аларны җилкәнле корабта эшләтергә кирәк. Ялкаулыкны диңгез кабул итми. Укуның беренче елында ук курсантларны җилкәнле корабта эшләтеп карарга кирәк. Андагы эшкә ялкау да, аксөяк тә түзә алмый. Алар флотны ташлап китәчәкләр. Шушы юл белән алардан котылып була. Аңладыңмы, лачын?

Капитанның канатлы хыялы мине өч мачталы иске баркка китереп куйды. Әйбәт булды – инде өченче көн бүленеп ятам. Давыл. Катер йөрми. Сәхәрсез, авыз ачусыз «ураза» тотуыма инде өч тәүлек.

* * *

...Давыл басылган иде. Дулкыннар еракта, кильватер артында ялкау гына чупылдыйлар. Кораб тынычланган. Агачлар елаудан туктаганнар. Күк йөзе болытлардан әрчелгән. Өч тәүлек якты дөньяны кыйнап җиңә алмавын аңлаган давыл каядыр китеп олаккан.

Диңгез хатын-кыз шикелле ул: котырынып туйгач, йомшара, нәзберекләнә.

«Вега» янына катер килеп туктады. Капитан Курбатовка ияреп минем алмашым карт матрос Арсентий Птицын менә.

– Исән, – диде Птицын, мине күрү белән, һәм чыпчыкка охшатып тыпырчынып алды. – Исән, исән, исән.

– Мә, эчеңне җылыт, лачын, – дип капитан термоска тутырган кофе һәм бутерброд сузды. Француз булкасын урталай ярып эченә колбаса, баллы борыч, хуш исле тәмле үлән кыстырганнар. Ураза тоту файдалы була икән. Бутерброд – җәннәт ашы кебек тәмле иде. Мин ашаган арада капитан өстен алыштырып чыкты. Палубада Птицын тыпырчынып йөри. Елга буе ташлыкларында йөгереп йөри торган бер кош бар. Сиртмәкәй диләр аны. Русча трясогузка атала. Птицын шуңа охшашлы. Күзләр бәләкәй, муен озын. Туктаусыз боргалана, гафу үтенә:

– Ничего-ничего, хәтерең калмасын. Өч тәүлек давыл. Өч тәүлек катер йөрмәде. Өч тәүлек... Ничего-ничего. Э-э-э, исемеңне оныттым...

– Сиңа, лачын, өч тәүлек ял, – диде Курбатов. – Акчаң бармы?

– Күп. Кесә тулы. Соңгы тапкыр нигәдер мул түләделәр.

– Әйтергә онытканмын. Мин бит сине күтәрттердем. Син, лачын, «Вега»ның өлкән штурманы. Минем ярдәмчем.

«Тагын күтәрелә башладым, хәерлегә булсын», – дип уйлап куйдым. Кораб безне ташлап киткән көнне яшәп булмас дип курыккан идем. Күк йөзе – һаман зәңгәр. Кояш вакытында калка, вакытында иңә. Диңгез дә кипмәде, үз урынында. Әнә, «Чолман»ның элеккеге капитаны, без белән төрткәләп, агач тәнле җилкәнле корабның черек җирләрен эзләп йөри.

– Йөз утыз мең акча кирәк. Әгәр пароходчылык ремонтка йөз утыз мең бирсә, көзгә, лачын, җилкәннәрне күтәреп, диңгезгә чыгабыз. Әле синең, лачын, җилкәнле корабта йөзү рәхәтлеген татып караганың юк бит. Юк, ул рәхәтлекне берни белән чагыштырып булмый. Мин болай уйлыйм. Җир астындагы нефть берзаман яндырылып бетәчәк. Нефть беткәч нәрсә ягып йөрербез дип уйлыйсың, лачын?

– Атом көче белән, – дидем мин, картлачның ярасына бер уч тоз салып.

– Уран рудасы да мәңгегә җитмәс. Ә планетада җил. Пассат, муссон җилләре, афган, харара, сәмум, мистраль, трамонтана, тайфун, торнадолар. Аларның әле туктарга исәпләре юк. Җилне акча түләп аласы да юк. Ул әзер, диңгез өстеннән туктаусыз йөгереп тора. Җилкәнле кораблар диңгезгә чыкканда флотта җилкән белән идарә итүче калмаячак. Тәҗрибәмне кабергә алып китәсем килми, сезнең буынга калдырасым килә. Шунысын белмим – сез кабул итәрсезме икән?

– Прогресс шулай, Василий Степанович. Кешенең бар җыйганы киләчәк буыннарга кала. «Вега»ны диңгезгә чыгарып булуга ышанып бетмим мин, гафу итегез. Министрлыкта кемнәр утырганын беләсез. Бу эшне берәү дә үзе теләп өстенә алмас. Җаваплылык бит. «Вега»ны саклап гомерем узар дип куркам мин.

Минем ерак диңгезләрне, мәрҗән атолларын күрәсем килә. Инде түзәр хәлем калмады.

– Син, лачын, үзеңне ни сәбәп «Чолман»нан төшереп калдыруларын ачыкладыңмы?

– Юк әле, Василий Степанович.

– Кадрлар бүлегенә дә бармадыңмыни?

– Бардым. Алар белмибез диләр. Әллә чыннан да белмиләр, әллә әйтергә ярамый.

– Син, лачын, комсомол секретаре булуыңны оныттыңмыни? Комсомол комитеты аша тикшерт.

– Ярдәм итә алмаслар дип куркам. Шунысы үкенечле, сәяхәткә ымсынып, укуымны ташладым.

– Шыңшыма, лачын. Көрәшергә кирәк. Син, Гамлет, комитетка бар. Әйт, мин «Чолман»ның комсомол секретаре, пароходтан төшеп калдым диген. Мондый чакта авыз ачып көтеп тормыйлар. Ял иткәндә китапханәгә йөрисеңме?

– Баргалыйм. Ничектер кәеф юк, Василий Степанович.

– Кәеф юк? Син нәрсә, дворян кызымыни? «Кәефем юк, пардон». Горький китапханәсенә бар да, Джозеф Конрадны сорап ал. Укый башлагач, төшеп калуың да, башкалар да онытылыр. Ә синең аны укыганың бармы?

– Хикәяләр җыентыгын гына.

– Джозеф Конрадны, Мелвиллны, Генри Тороны, Киплингны тулысынча укып чыгарга кирәк. Капитан Кук, Магеллан, капитан Роберт Скотт язмаларын инглизчә укып чыгарга кирәк. Ә си-и-ин – «төшереп калдырдылар...» Мин үзем гарәп географларын яратам. Белмим, аларны русчага тәрҗемә иттеләрме икән? Әл-Мөкатдәси, Ибне Һәүкәл, әл-Мәгъсуди, Йакут – менә кемнәр җир йөзенең серен һәм могҗизаларын белгәннәр. Син бит капитан буласы кеше. Укымыйча, культураны үзләштермичә капитанлыкка ирешкән кеше ул... Озын сәяхәттә китапсыз яшәве бик кыен. Капитан экипажда иң укымышлы, иң культуралы кеше икән – аны ихтирам итәләр. Ихтирамсыз авторитет – культ кына ул. Капитанга абруй кирәк. Абруйсыз власть – җилкәнсез кораб шикелле ул. Адәм баласы үзе яраткан, ихтирам иткән кешесенә генә җаны-тәне белән буйсына ала. Яратмаган кешегә тыштан гына буйсынган булып күренәләр. – Капитан сүзеннән туктап, бертын уйланып торды. – Син инглизчә сүзлексез укый аласыңмы соң?

– Юк әле.

– Курыкма, укы. Өйрәнеп китүеңне сизми дә калырсың. Көн саен укы. Туры килгән саен сөйләш. Тел өйрәнүнең кагыйдәсе шул. Ярый, мин синең вакытыңны алам. Әнә, катер килә. Ял ит. Вакыттан файдаланып кал.

Начальниклар кабинетына тоткарлыксыз үтеп керү өчен мылтык затворындагы тәвәккәллек кирәк. Мин, шул турыда уйлап, кабул итү бүлмәсенә үттем. Секретарь кызны күрмәскә тырышам. Яныннан узып, ишеккә якынлаша башладым.

– Кем кирәк сезгә?

– Комитет секретаре.

– Ул бүген кабул итми. Иртәгә килегез.

– Мин – комсомол секретаре. Эшем җитди, көтеп торырга вакытым юк.

Кыз мине ишетмәде. Сүзләрем бушлыкка күмелде. Ул, арты белән борылып, машинкада суктырырга кереште.

– Әйтеп карагыз әле. Зинһар өчен... Бәлки рөхсәт итәр?

– Мин сезгә русча әйттем.

– Кызганычка каршы, мин русча аңлап җиткермим, – дидем дә, туры ишеккә юнәлдем.

Бусаганы атлау белән тәвәккәллек бетте, юкка чыкты. Ялтыравыклы лакка буялган зур өстәл. Китап шкафы. Кыйммәтле радиоалгыч. Суыткыч. Кыйммәтле агачтан ясалган бар. Стенада зур карта. Юлбашчы рәсеме. Секретарь өстендә затлы соры костюм. Ишеккә таба борыла башлаганда кабинет хуҗасы кәгазьдән башын күтәреп елмайды:

– Ә, Рахманкулов... «Чолман»да эшләр ничек бара?

– «Чолман» Италиягә китте, – дидем мин, авыз кипкәнен сизеп.

– Ә сез?

– Мине төшереп калдырдылар.

– Кем төшерде?

– Белмим. Мин шуны белергә килдем. Ярдәм сорап.

Кабинет хуҗасы уйга калды. Шикләнү дә сизелә иде инде. Зирәк кеше буларак, секретарь шикләнүен яшерде. Ул бит аңлый. Без, гадиләр, «белмим» сүзен гаҗәп оста куллана беләбез. Белмәмешкә салышу – киң кулланыла торган дипломатия ысулы. Бу кеше «белмим» артына ерып чыкмаслык катлаулы мәсьәләләр яшеренгәнен аңлый иде. Мин дәвам иттем:

– Инспектордан да сорап карадым. Белмим, ди. Кадрлар бүлеге белергә тиеш бит, әйеме? Әйтмиләр. Белмим, диләр. Кайда да шулай.

– Ярый, без аны ачыкларбыз, – диде секретарь шактый сүлпән итеп. – Мин сезгә хәзер бер йомыш кушам. Кичке җидедә опера театры бинасында Тайвань тоткынлыгыннан кайткан «Туапсе» танкерының экипажы белән очрашу була. Сез шунда яшь диңгезчеләр исеменнән агрессорларга карата нәфрәт сүзе әйтсәгез иде. Килештекме?

– Зур аудитория каршында чыгыш ясаганым юк. Каушап калмаммы икән?

Секретарь сузган кәгазьне алып укып карадым. Чыгыш әйбәт иде. Шулай да, кеше язганны уку уңайсыз тоелды. Әйтергә кыймадым.

– Ярый, укырмын, – дидем сүлпән генә.

– Укымыйсыз, – диде секретарь. – Очрашуга җыелган кешеләр алдында чыгыш ясыйсыз, һәр әйткән сүзегез йөрәктән чыгарга тиеш. Җаваплы эш бу. Аңладыгызмы?

– Сезгә тагын бер үтенечем бар, – дидем мин секретарьга. – Мин ялда чакта икенче штурман Виктор Филимонович Лохмачевка партиягә керергә рекомендация раслаганнар. Лохмачев партиягә керергә лаеклы түгел. Оешма секретаре буларак, мин каршы. Башкалар да каршы, ләкин алар җыелышта уйламыйча, кул күтәргәннәр.

– Ничек инде лаеклы түгел? Аңлатыгыз.

– Әзер түгел, – дидем мин дәлилемнең көчсез, ышандырырлык түгел икәнен сизә башлап. Тойгылар Лохмачевның начар кеше икәнлеген сизәләр. Аның үз-үзен тотуы, башка кешеләргә булган мөнәсәбәте – боларның барысы да ясалма, күз буяуга көйләнгән. Башкалар да аның шундый икәнлеген аңлыйлар. Ләкин аңа каршы чыккан кешене хәтерләмим мин.

Секретарь уйга калды.

– Ничек инде әзер түгел? – диде ул. – Тәртип боза? Эчә? Профессиональ як түбән? Эшен белми? Вазифасын башкара алмый? Конкретно шуларның кайсы?

– Берсе дә түгел, – дидем мин, әйткән сүземнең яла ягуга әйләнә башлавын тоеп. – Эчми, тартмый, тәртип тә бозмый. Үзенә тиешлесен эшли. Җәмәгать эшендә дә актив катнаша. Политик яктан үзенең ышанычлы булуын җае чыккан саен күрсәтергә тырыша. Лохмачев – икейөзле, имансыз, әхлак кануннарын таптаучы.

– Иман – аллага ышану дигән сүз түгелме соң? – диде секретарь гаҗәпләнеп. – Әллә сез диниме, Рахманкулов?

– Иман бит ул, иптәш секретарь, вөҗданның шәфкатькә, игелеккә көйләнгән булуы. Иманлы кеше үзенә зыян килердәй булса да яхшылык эшли. Ул яхшылык эшләүдән мәгънә, тәм таба. Иманлы кеше яхшылык эшләмичә яши алмый. Лохмачевның, киресенчә, бар эше, бар гамәле гел үзенә файда ясауга көйләнгән. Үзенә файда буласы җирдә Лохмачев кешене җәберли, кимсетә. Файда өчен түбәнсенә, ялганлый ала. Файда өчен ул бер эштән дә тартынып тормый.

– Абстракт сөйлисез сез, Рахманкулов, – диде секретарь күңелсезләнеп. – Мин сезне аңламыйм. Бәлки сезнең үзара мөнәсәбәтләр начардыр? Бәлки арада үч бардыр?

– Тагын аңлый алмассыз дип куркам. Лохмачев үзенә кирәкле кешегә генә яхшы була ала. Син аңа файдасыз икән – ул сиңа битараф. Аның мөнәсәбәте гел файдага көйләнгән, – дидем мин.

– Ярый, сез Лохмачевның бер конкрет кимчелеген әйтә алмадыгыз. Кеше сиңа ошамый икән, аның кимчелекләрен генә күрәсең. Яраткан кешеңнең, киресенчә, гел уңай яклары гына күзгә ташланып тора. Психология, иптәш Рахманкулов. – Секретарь әңгәмәдән туйган иде. Кабул итүнең тәмамлануын белгертеп, урыннан торды.

Лохмачев турында сүз кузгату кирәксез булды. Хәтта аның зарары да тиде. Беренче үтенечем соңгы сөйләшү артында күмелеп калды. Соң бит мондый җиргә ике үтенеч белән берьюлы килмиләр. Татар акылы тау төшкәч...

– «Чолман»нан төшереп калдыру сәбәбен кайчан ачыклый алырсыз икән? – дидем мин, чыгып китәр алдыннан гына.

– Эш күп, Рахманкулов. Ачыклагач, мин сезне чакыртырмын. Чыгыш турында онытмагыз. Кичке җидедә. Ярый, сау булыгыз.

* * *

Кичке тугызда китапханәдән чыктым. Тулай торакта минем караватым бар, корабта – аерым каюта. Күз бәйләнгән чак. Йокы вакыты җитеп килә. Кая барырга? Торган җиремнең икесенә дә кайтасым килми, аларның икесендә дә җанга җылылык юк. Гаиләсез, әнисез, хатынсыз җирләрдәге шыксызлык.

Тулай торакта без бер бүлмәдә дүртәү яшибез. Бүлмә иркен, җылы, төннәрен, троллейбус туктаган чакта, хәтта тыныч та була. Йомшак матрас, кием шкафы, юыну урыны, һәр кешегә аерым тумбочка. Яшәү өчен тагын ни кирәк? Нәрсәдер җитми. Нәрсә? Шуны аңларга тырышам. Адәм баласы әниләр канаты астында үсә. Без әниләрнең йөрәк җылысын тоеп яшәргә өйрәнгәнбез. Бәлки шул җитмидер? Әниләр кайгыртуы, аларның яратуы яшәүгә мәгънә биреп, тормыш кырыслыгын йомшартып, йөрәккә җылылык биреп тора. Җылылык «Чолман»да да бар иде. Капитан Курбатов, Шахсуарзадә, Бригас, Барсуков, Шмаков Дөрес, алар әти-әниләрне алыштырып, гаилә якынлыгын бирә алмыйлар иде. Якында син яраткан кешеләр булуы эчке бер рәхәтлек тудыра. Дуслар янында яшәү ямьләнә. Бүлмәдәшләр исә көн саен диярлек алышынып торалар. Искеләр урынына яңалар килә. Танышабыз, фикер бүлешәбез, бер-беребездән өметләнеп нәрсәдер көтәбез. Дуслык тойгысы уяна башлау белән, танышлар китә. Алар урынына яңалар килә. Көн аралаш югалту. Вакытлы кешеләр белән синең ирешелмәгән өметләрең, эшкә ашырылмаган теләкләрең китә.

Мин югында бүлмәдә үзгәрешләр булып алган. Әнә, матрас өстендә чокырланып торган ике урын калган. Тумбочка эчен дә тикшергәннәр – Капкачын кире ябарга онытып калдырганнар. Укыган газетасын кемдер минем мендәрем өстенә ташлап киткән. Китапларымны тикшереп чыктым. Алмаганнар, әмма актарып караганнар. Җаным рәнҗеп алды. Вакытлы оя бит тулай торак – түзәргә кирәк.

Чишендем. Караватыма менеп яттым. Уйларым, ватык граммофон тәлинкәсенә язылган иске җыр шикелле, башлаган урынга кире әйләнеп кайтып, кабатланып торалар. Нигә?.. Нигә?.. Нигә?.. Теңкәмне корытма син, әрсез сүз! Ишек ачылып ябылды. Бүлмәдәшемнең берсе кайтты. Күземне кысыбрак йомдым. Йоклаганга салышып ятам. Күз кабаклары арасындагы ярыктан күрәм: озын буйлы, таза, матур егет. Дулкынланып торган куе кара чәч. Сокланырлык. Ике генә тәүлек элек шушы караватны тәбәнәк буйлы, төннәрен лач-лоч сагыз чәйнәргә яраткан бер юан матрос били иде. Бүген бу егет. Ә иртәгә кем?

Бүлмәдәшем авыз эченнән генә «Ак акация» опереттасыннан «На краю льдов бить китов, рыбьим жиром детей обеспечивать...» дигән арияне шыңшырга кереште. Тумбочкасын ачып бер сынык ипи алды, консерва ачты. Бүлмә эченә шпрот исе таралды. Тәмле итеп, ләззәтләнеп чәйни бүлмәдәшем. Йотып җибәргәч, иреннәрен ялап куя. Ашавына карап, кайларда булуын, нәрсәләр эшләвен абайладым. Кызы да чибәр булырга тиеш бу егетнең. Икесен бергә күрәсе иде. Ымсынып киттем. Карыным ачу уянды. Тумбочкамда бер генә сынык ипи кисәге калган булса да, торып, бүлмәдәшемә кушыла идем. Белеп торам, ул миңа сөйгән яры турында, аның матурлыгы, уңганлыгы, яратуы турында сөйләр иде...

Бүлмәдәшем кайту белән тирә-якка канәгатьлек хисе таралды. Бәхетле иде янәшә караватны биләүче егет. «Әллә бәхеттән, чыннан да, шпрот исе киләме икән?» – дип уйлап куйдым.

Ашап туйгач, егет ипиен газетага төреп тумбочкасына яшерде. Рәхәт итеп иснәнде, чишенергә кереште. Урамнан улаган тавыш чыгарып троллейбус үтеп бара иде. Бүлмәдәшем чишенүдән туктап бертын тыңлап торды. Тавыш тынды. Егет караватына менеп, юрган астына керде һәм, минут та үтмәгәндер, гырылдарга кереште.

Тагын бер йокысыз төн.

Торып киендем. Ишекне ипләп кенә ачып коридорга чыктым. Гырылдау монда да ишетелә иде. Бу бәндәнең тамагы нәрсәдән ясалган икән? Үзе шундый чибәр... һәм бәхетле күренә.

– Пароход каршыларга барасыңмыни? – дип сорады дежур торучы хатын. Аңлата башласам, озакка китә иде. Баш кактым.

Бәхетемә каршы, рейдка кеше ташучы катер кузгалырга тора иде. Өлгердем. Ун минуттан мин «Вега»ның палубасында идем. Корабның кутырланган тәнен караңгылык каплаган. Яшь чагында барк көрәнсу лакка һәм алтын путага буялган булган. Нишлисең – кеше дә картая. Яши, тырыша, акыл туплый, мал җыя. Хәтта әкренләп яшәргә өйрәнүчеләр дә очрый, һәм, беркөнне – мал да, тәҗрибә дә, акыл да кирәксезгә кала. Табигать, син бу канунны аңлап эшләдеңме?

Ишек биксез. Каютага үттем. Ишек шыгырдауга Птицын урыныннан торды, идәнгә төште һәм чалбар сәдәфләрен төймәли башлады.

Птицын катерга утырып киткәч, такта кыйпылчыклары табып, учак яктым. Диңгездән су алып кереп идәнне юдым. Каютама җан керде. Җылы, чиста, тыныч. Башка ни кирәк адәм баласына? Дөрес, бәхет кирәк. Зур теләкләргә буй җитмәгән чакларда шушы өч нәрсә дә бәхет. Бәлки шушы гади рәхәтлекне санга сукмыйча күпкә үрелү кешене бәхетсезлеккә дучар итәдер? Чыгып швартов бауларын тикшереп кердем һәм йокларга яттым.

Җылы, тыныч, чиста. Шушы рәхәтлекләр бала чагыма алып кайттылар. Татлы төшләр мине көтеп кенә торганнар. Төшемдә мин әти янына утырып Баулыга барганымны күрдем. Баулы диңгез ярында икән. Анда корабым көтеп торган...

...Комсомол секретареның кашы җимерелде. Ул кәефен яшерде. Елмайды.

– Ну? Барамы эшләр, Рахманкулов? – диде, ягымлы итеп.

– Бармый, Владимир Сергеевич. Эшләр тукталды. Чакырмасагыз да килдем инде. Борчыйм. Түзәр хәлем калмады, – дидем мин комитет секретареның узган очрашуда биргән вәгъдәсенә киная ясап.

– Вакыт юк, Рахманкулов. Агымдагы эшләр. Ничек килешкән идек әле без соңгы очрашуда?

– Сез минем ни сәбәп «Чолман»нан төшеп калуымны ачыкларга вәгъдә биргән идегез.

Комсомол секретаре телефон трубкасына үрелде.

– Семен Зиновьевич, сәлам сезгә! Птушкин бу. Ялыгыз ничек узды? – секретарь телефон трубкасын яңагы белән җилкәсенә кысып, кәгазь актарудан туктамыйча, озак кына чыбыкның теге очындагы кешенең сөйләгәнен тыңлап утырды. – Семен Зиновьевич, февральдә акыллы кеше Кырымга барамыни? Дөрес, дөрес. Әйе. Ялны алдан планлаштыра белмибез без. Шулай, шулай. Юк. Әйе. Бик кечкенә. Монда «Чолман»ның комсомол секретаре утыра. Рахманкулов. Хәзер сорыйм, – комитет секретаре учы белән микрофонны каплап, исемемне, әтиемнең исемен сорады һәм «шундый тел сындырырлык авыр исем кушмасалар, җир йөзендә җиңелрәк исем беткәнмени?» дигәндәй, кыенсынып торганнан соң, кабатлады. – Габ... Габдрахман Бәкерович. Үзем өчен, Семен Зиновьевич. Кирәк. Важно.

Хәзер ул телефон чыбыгының теге очындагы кешене дикъкать белән тыңлый иде. Хәлиткеч мизгел иде бу. Яшәү дәверендә хәлиткеч мизгелләр. Их! Монда эшли башлаганнан соң гына да дистәдән артык хәлиткеч мизгелләр аша узарга туры килде. Авиациядә, университетта укыганда, укуны ташлап киткәч әле һаман шарлавыкка охшашлы, куркыныч, хәлиткеч мизгелләр. Аларның күренеп торганнары да бар. Күбесе – яшерен. Язмышны бернинди канунга буйсынмаган гигант көч туктаусыз төрле якка борып юнәлтеп тора. Секретарь җанланып китте:

– Так. Так-так. Әйе. Ярый. Әйе, әйе. Киләсе сайлауга чаклы, һәрхәлдә, ул үз пароходында калырга тиеш. Обязательно. Сез аны аңлыйсыз, Семен Зиновьевич. Башкача безнең эштә тәртип урнаштырып булмый. Әйе, мөмкин түгел. Рәхмәт. – Трубкасын куйгач, секретарь учы белән чәчен сыпырды. – Котлыйм, Рахманкулов. Виза ачык. Сезне «Чолман» штатыннан беркем чыгармаган. Сез – «Чолман»да комсомол секретаре.

– Без, Владимир Сергеевич, биш кеше: капитан, өлкән штурман, боцман, доктор. Без бишебез дә рольдә юк идек. Курененконың ярдәмчесе үзе укыды. Без юк идек...

– Башкаларны белмим мин, Рахманкулов. «Чолман» рейстан кайту белән эшкә керешәсез. Таләп – катгый. Комсомол эшен таркатсагыз, мин сезне үз кулым белән тагын каботажга күчерәм. Сөйләштек?

Мин һаман «Вега»ны саклыйм. «Чолман» диңгездә. Бер тәүлек җилкәнле корабта, ике көн китапханәдә утырам. Вакыт уза. Китап дөньясында яшим. Шул арада җиргә яз килгән. Көләч көньяк язы. Ак акация чәчәк аткан. Шәһәр урамнарына чиләкләп ислемай сибеп киткәннәр диярсең. Хуш истән, язның тылсымлы һавасыннан баш әйләнә. Яз сулышы йөрәк тибүен ешайта, һәр яңа яз безне яңадан тудыра. Яздан соң син икенче кеше. Яз – табигатьнең зур бүләге. Яз – кышкы суыкларга, кояшсыз яшәүгә түзгән өчен бирелгән бүләк. Яз сине балачак куанычларыңа кайтара. Кала язын Караяр язы белән чагыштырып карыйм. Монда бөтенләй икенче яз. Дөрес, яз килгәч, монда да һава көннән-көн җылына, кояш көннән-көн яктыра тора. Монда да язгы нурлар йөрәктә астыртын ашкыну, ямансулык уята. Монда яз, безнең Караярдагы шикелле, тау битләрен кардан әрчеми. Боз кузгалу, ташу китү дә юк монда. Кичләрен җылы яктан кайткан каргалар инеш буе өянкеләрендә базар ясап шаулашмыйлар. Тагын бер-ике көн үтә. Кинәт яңа, яшел күлмәк киеп, шатланып утырган агачлар очрый. Әле мартта гына дулкын тавышы зәһәр, кыргый иде. Хәзер алар йомшак, моңлы яңгырый. Аның таш йортларны, таш җәйгән урамнарны үзгәртергә көче җитми. Икенче карауда шәһәр язы акыл утырткан җәйгә әйләнеп, кырлар, яланнар турында кайгырта башлый.

Авыл язы башка төрле. Ул чын, табигый яз. Авыл язы кар эрүдән башлана. Беркөнне тау битенә төс керә башлавын күреп гаҗәпләнәсең. Тиздән авыл артындагы урман кардан арынып, күкшел төскә буялган була. Кинәт моңа кадәр бары тик алтынчы «А» классында укучы гына булган бер нечкә сыйрак күзеңә гел икенче яктан ташлана. Элек синең белән пионерлар слетында янәшә утырган бер җан иясе генә иде. Моңа кадәр ул кыз шәүлә генә иде. Баксаң, аның битләрендә сипкел бар, ул сипкелләр аңа килешә. Ә иреннәре? Ә керфекләре? Бүген син аның дөньяда барлыгын һәм кызлар затыннан булуын тәнең һәм җаның белән сизә башлыйсың. Ярларга бәрелеп ташу ага. Боз китә. Төннәрен ташу тавышына кушылып тальян гармун елый. Һәм көннәрдән бер көнне зәңгәр һавада тирбәнә-тирбәнә сайраучы тургай авазын ишетеп аласың. Бу инде чын, вәсвәсәле, сине мәхәббәтнең татлы газабына дучар итәчәк авыл язы. Яз – авыл фасылы. Кала аны имгәтә, буйсындыра гына.

Ак сәрби бары тик агач кына бит. Җирдә үскән гади бер куак. Аның чәчәк атуы нинди кодрәт белән синең йөрәгенә тәэсир ясый? Ак акация чәчәк ата башлау белән, йөрәк ашкыныбрак тибә, күңел нечкәрә, тойгылар сизгерләнә. Акация исе кинәт минем җиткән егет икәнлегемне белгертте. Култык астыма гармун кыстырып, клубка барасы килү үзәгемә тиеп, бәгыремне ачыттырып узды. Мин бит армиягә киткәнче гармунчы идем. Диңгез хезмәтендә авыл моңыннан оялу гармунны оныттырды. Их, онытулар... Үзем гаепле, җәзасын да үзем кичерәм. Гармун уйнау тукталгач, җан чукракланды, күңел теле сакаулана башлады. Гармунсыз, сизәм, хисләр коргаксый. Кулга гармун алып уйный башларга батырлык җитми – мин бит үз көйләремне, авыл көйләрен генә беләм. Адәм баласы йөрәк теләгәнгә колак салып яшәргә тиеш. Җан теләгәннән баш тарту кешелекне киметә, ярлылата.

Кинәт яшьлекнең вакытлы гына булуын, картаюның бусага артында сине көтеп торуын ниндидер аяныч белән тоя башлыйсың.

Башымны күтәреп югарыга карыйм. Кишәнке-кишәнке кайнап торган ак чәчәкләр арасыннан саф зәңгәрлек чагыла. Елмаясы килү белән елыйсы килү бергә. Газаплы тойгы. Әйтерсең, моңа кадәр минем чәчәк күргәнем булмаган. Безнең Караярның кырлары, яланнары чәчәкләргә күмелеп ята иде.

* * *

Тагын бер атна китеп югалды. Кадрлар бүлегендә мине башка инспекторга беркеттеләр. Хәлемне ул да, каботаж инспекторы Зеленковский да белми. «Чолман» диңгездә. Әллә мәрҗән атауларына, иртәнге бриз җиле белән пышылдап сөйләшүче пальмаларга кул селтәп, Караярыма кайтып китәргә инде? Диңгезгә дә кул селтәргә, кесәмдәге дипломга төкерергә, сабанга тотынырга, үлгәнче сабан тоткасын ычкындырмый яшәргә кирәк. Буразна туры, аның юнәлеше изге – ул икмәккә, иминлеккә китерә. Колхоз эшенә әзерлек зур. Кесәмдә – авиация һәм диңгез штурманы дипломы. Читтән торып пединститутка керсәм, бәлки бишенче классларда география укытырга да рөхсәт итәрләр. Безнең Караяр укытучылары – ким дигәндә профессор. Укытучы – шәхес, рухи остаз безнең авылда.

Капитан Курбатов «Вега»га килми башлады. Аны диңгез инспекциясенә капитан-наставник итеп куйганнар икән дип ишеттем. Үзен күргән юк әле. Үкенеп йөрим – ул мине чакырды. Барасым калган икән. Капитанны күрәсем килү, аның белән серләшәсе, уйларымны бүлешәсе килү туктаусыз газаплый.

Аерылып булырмы икән диңгездән? Авыр булачак. Диңгез минем сөйгән ярыма, кардәшемә, туган җиремә әверелде диярлек. Син, диңгез, нинди кодрәт белән минем күкрәгемә кереп урнаша алдың? Син мине туган-үскән җирләремә нигә җибәрмисең?

Бу юлы комитет секретаре ачуын яшерә алмады:

– Без бит бу мәсьәләне хәл иткән идек инде. – Каш җимерек, секретарь нәфрәт белән телефон трубкасына үрелде. Номер җыйгач, ул трубканы колагыннан аерды, әйтерсең андагы бюрократизм телефон аша секретарьның битенә бәрелә иде.

– Лутченко? Птушкин бу. Сез ни сәбәпле Рахманкуловны «Чолман»га кайтармыйсыз? Капитан? Дөрес, экипажны ул сайлый, ул җыя. Әйе. Әйе, ул җавап бирә. Хәтереңдә тот, Лутченко: җыелыш карарын, кызганычка каршы, капитан да үзгәртә алмый. Җыелыш чыгарган карарны, иптәш Лутченко, бары тик җыелыш кына үзгәртә ала. Юк, демагогия бетте. «Чолман» сәяхәттән кайтуга, приказ Рахманкуловның кулында булырга тиеш. Урнаштырмыйсыз икән, без синең белән партком секретаре кабинетында очрашачакбыз.

Мин, секретарьга күтәрелеп карарга оялып, бертын басып тордым да, чыгып, кадрлар бүлегенә йөгердем.

– Ну, Рахманкулов, гаугачы икәнсең син, – дип каршы алды инспектор Лутченко. – Акыллы кеше безнең белән конфликтка керми. «Кадры решают все» – син шуны да белмисең икән. Элек «Чолман»га милиция белән дә урнаштырып булмый иде, кораб Италиягә йөри башлагач, ябырылып торалар.

– Виза күптән ачык, сез мине нигә каботажда тотасыз? Кайда ул дөреслек?

– Дөреслек? Ничек сөйләшә! Билгеләмәгез, алмыйм дип, капитан радиограмма җибәргән. Ул синең кем икәнлегеңне аңлап җиткергән, күрәсең. Әләкчене беркайда да яратмыйлар.

– Ул мине каян белә? Мин бит аның белән эшләмәдем, – дидем мин һәм кинәт аңлап алдым: Лохмачев!..

– Ярый. – Лутченко өстәл тартмасыннан кәгазь тартып чыгарды. – Өч көннән «Чолман» Одессага кайта. Өч көн эчендә документларыңны өлгертә алсаң, пароход синеке. Дикъкать белән тыңла: алты фоторәсем, дипломыңның өч копиясе, матрос булып эшләвең турында порт капитаны биргән белешмә. Әгәр шул кәгазьләрне ике көн эчендә өлгертә алсаң, чит ил паспорты кесәңдә булыр. Менә бу кәгазьне җентекләп карап чык. Андагы таләпләрнең һәр пунктын сүзсез үтәп барачакмын дип кул куй, – инспектор өстәл аша типография шрифты белән басылган кәгазь сузды.

«...Мин, Фәлән Фәләнович, чит илләрдә йөргәндә...» укып чыктым. Тизрәк кул куйдым. Кәгазьне кире инспекторга суздым. Әйе. Яр буенда үскән пальмаларның иртәнге бриз җиле белән серләшүен күбрәк палубадан тыңларга туры киләчәк.

– Рахманкулов, синең Советлар Союзы гражданины дигән почетлы исемгә тап төшермәвеңә ышанам. Котлыйм. Калганнары – мин әйткәнчә. Онытма, ике көн калды.

* * *

Бу көнне мин бөтенләй башка кеше идем. Бар нәрсә икенче: ихтирамым, җаваплылык, уяулык, абруй. Чит илләрдә йөрергә рөхсәт алган кеше... Чагыштырырга мисал табып булмый.

Тукта! Нинди икән ул чит илгә йөрүче диңгезчеләр паспорты?

Таможня мәйданын кыйгачлап үттем дә, скверга кердем. Як-якта көмеш тирәкләр утыра. Тирәкләр шаһит – мин чит илләргә йөрүче моряк. Әнә, мин утырган җирдән ярты метр ераклыкта тирәк яфрагы тузанда аунап ята. Өске ягы балавызланган шикелле булып ялтырый. Аскы ягы аксыл, бәрхетләнеп тора. Минем «загранморяк» булуыма шушы яфрак, Одессаның зәңгәр күге, юлда җим чүпләп йөргән күгәрченнәр шаһит. Паспортымны кесәдән алдым. Буяу һәм кургаш исе килеп тора. Чия-көрән тышлы. Тышлыкка «Паспорт моряка» һәм инглизчә «Симане паспорт» дип алтын хәрефләр белән язылган. Тышлыкны ачтым. Алтын белән баскан дәүләт гербы һәм кагыйдә:

1. Диңгезче паспорты чит илләргә йөри торган совет корабында эшләүче Советлар Союзы гражданына бирелә.

2. Паспортның хуҗасына, әгәр ул судовой рольгә теркәлгән булса, корабка утырып, СССРдан чыгарга һәм СССРга кире кайтып керергә рөхсәт ителә...

«...Бу паспортны күрсәтүче Рахманкулов Габдрахман Бәкеровиич.

Паспортка хәтта минем буемның ничә сантиметр икәнлеге, күзләремнең коңгырт булуы, тәнемдә һәм кыяфәтемдә «особая приметалар» юк икәнлегенә кадәр язылып куелган. Мине чиктән тыш тетрәндергән нәрсә – фоторәсем белән янәшә баш бармагымның эзе булу. Моның бөек, искиткеч җитди документ булуына минем шигем юк. Башка очракта бармак эзен таләп итмәсләр иде.

Мактану, билгеле, начар гадәт. Ә минем һәр очраган кешегә паспортымны күрсәтәсем, аны авырлыклар белән, озак көтеп алуымны сөйләп, эчемне бушатасым килә иде. Авылдашларыма, Сахалиндагы дусларыма, Мәскәү университеты студентларына – барысына да күрсәтеп, шуларның һәммәсе алдында мактанасым килә иде.

Тагын көн туды. Бу көнне «Чолман» пароходына өченче штурман итеп билгеләнү приказы кулымда иде. Приказны дүрткә бөкләп, түш кесәмә салдым. «Чолман»ның кайтканын көтә башладым.

* * *

Трапка кадәр шактый ара. Йөз-йөз илле адым чамасы. Чемоданымны җиргә куеп, бертын хәл җыйдым.

«Чолман». Траптан өскә менәм. Авылыма кайткач, капка аша ишегалдына кергәндәге тойгы. Күз алдымда кызыл томан. Туган нигезеңә кайту – балачакның зәңгәрсу бәхетенә кабат чумуга тиң. Мин үзем эшләгән корабка кайтам – бусы хыялга кайту. Ә хыял – шул ук балачак. «Чолман» пароходы да миңа елмая, килүемә сөенә иде.

Ниһаять, трапның соңгы басмасы. Палуба...

– Рахманкулов, синме бу? Албанец! – Деримедведь яныма килеп касыгыма төртте. – Хәл белергә генәме, әллә эшләргәме?

– Син, җилкуар, капитанның өченче ярдәмчесе алдында үзеңне ничек тотасың? Смирно! – дип кычкырдым. Уенын-чынын кушып шаярту сүлпәнрәк чыкты. Тәкәббер командирлар әтәчләнүе онытылган.

– Тар балаклы чалбар киеп җибәргән. Әллә мореходканы бетереп тә ташладың? – Деримедведь арткарак чигенеп, бертын карап торды да кычкырып җибәрде. – Белоштан! Чык әле, күр, кем килгән безгә!

Ишектән Белоштан атылып чыкты. Өстендә хатын-кыз сурәте төшкән зәңгәр нейлон күлмәк, башында озын козыреклы жокей картузы.

– Бон джорно, синьор. Коме стаи, мио каро? [“Хәерле көн! Ничек яшисең, кадерлем?”] – итальян телен белүе шуның белән чикләнде булса кирәк, ул русчага күчте. – Бу илдә халык ничегрәк яши? Уңышлар ничек?

– Кайларда булдыгыз? Ниләр күрдегез? – дидем мин Белоштанның кулын кысып. – Танырлык та түгел. Италия сезне үзгәрткән. Итальянча сөйләшә башлагансыз. Ничек өйрәнеп өлгердең? Лохмачев корабтамы?

– Өенә кайтып китте, – диде Деримедведь. – Төштән соң килергә тиеш.

– Ә капитан?

– Ул пароходта. Син аңарга күренергә ашыкма әле, – диде Белоштан, кинәт пышылдап сөйләшүгә күчеп. – Ул бит «Чолман»га килгәнче «Чистяков» пароходында эшләгән, ишеткәнсеңдер бит?

– Ишетмичә! Анда минем дустым Феликс Каминский өченче штурман иде.

– Хәзер алар Лохмачев белән бер тәртәгә җигелделәр. Хәзер «Чолман»да күп нәрсә үзгәрде. Марс планетасында яшәү бар – кешеләр юк, – диде Деримедведь, катлаулы кинаягә күчеп. – Мин бит вахтада. Вахтада торганда сөйләшергә ярамый. Кич белән очрашырбыз. Югалма, яме.

Корылма эченә кердем, ике еллык гомерем калган җиргә. Йортым иде бу корылма. Эш һәм яшәү урыным. Тансык булып китте. Тансык һәм куркыныч. Сагындым мин «Чолман»ны. Авылымны сагынган шикелле.

Күмер ташыганда корабны тузан каплый иде. Антрацит валчыклары олтанга ябышып коридорга керә иде. Диңгезгә чыккач юа идек. Портта кораб тагын пычрана иде.

Пароход чистарган. Тузан юк. Ләкин пөхтәлеген югалткан. Спардекка домино уйнар өчен өстәл ясап куйганнар. Тупас. Такталарын шомартып та азапланмаганнар. Өстәл янындагы эскәмияләрнең аяклары чалыш. Тәмәке төпчеге ташлар өчен тимер мичкә утыртканнар. Мичкә астына такта кыстырырга кирәк иде. Агач палубага мичкәдән агып төшкән тутык сеңәчәк. Аны берничек тә бетереп булмый. Юк, капитан Курбатов агач палубага тимер мичкә утыртырга рөхсәт итмәс иде. Боцман Шахсуарзадә юклыгы да адым саен сизелеп тора.

Мин авыл малае, яшьли эшләп үскән. Болай, диңгезчелек күп яктан авыл хуҗалыгын хәтерләтә. Җилкәнле кораблар чорында матрос булып авыл егетләре эшләгәннәр. Шунлыктан авыл хуҗалыгының күп кенә ысуллары диңгезчелеккә сеңеп калган. Менә мин тагын «Чолман»га кайттым. Тырышырга туры килер. Эшемнән капитан да, Лохмачев та гаеп таба алмаслык итеп. Бердәнбер дөрес юл – тырышып эшләү. Ә нигә куркырга? Мин Деркач белән Лохмачевка ялланмаган. Кораб – дәүләтнеке. Бездә социализм кануннары хөкем сөрә. Демократия. Дөреслек. Дуслык. Бездә җәберләү-кимсетү законы юк.

Газаплы авыр уйлар килгән чакта мин уң як шлюпка астындагы ком тартмасына чыгып утыра идем. Шунда барып утырдым. Акваториядә буксирлар кайнаша. Кран «Чолман» алып кайткан йөкне бушата. «Чолман»ны портта торган башка кораблар белән чагыштырам. Картаясың, дустым, йончу күренәсең. «Курбатов чорында син башка идең. Ник болай боектың?» – дип сорап карыйм. Кораб дәшми. Дәшмәсә дә аңлыйм. Син капитан Курбатовны сагынасың. Бригас, Шахсуарзадә дә юк бит ичмасам. Авыр булыр безгә. Ләкин... Курыкма, бирешмәбез. Алда безне юллар, ераклыклар көтә.

* * *

Лохмачев килде.

Үтешли өлкән штурман Деримедведьны шелтәләп өлгерде. Кайбер начальниклар үзләренең начальник икәнлекләрен шелтә аша белгертәләр. Шыгырдый торган туфли янымнан узды. Виктор Филимонович мине күрмәде. Аңа күрмәү отышлырак иде.

Өлкән штурманның каютага керүен, чишенүен, көзгегә карап бертын сокланып торуын көттем. Көзге каршында утырганда хатын-кыз үзенә соклана. Ирләр исә көзге каршында: «Менә мин кем! Фәлән Фәләновичка үземнең кем икәнлегемне күрсәтим әле. Белсен минем кем икәнлегемне», – дигән сүзсез роль башкаралар.

Көзгегә карарга Лохмачевка ирек бирдем. Эш кәефенә керергә тагын биш минут өстәдем. Тәвәккәлләп, ишек кактым.

– Кем ул анда?

Элек бу кешенең тавышы башка иде. Ярашуга, буйсынуга көйләнгән ялагайлар тавышы иде. Өлкән штурманның тавышы буйсындыруга көйләнгән.

– Исәнмесез, – дидем мин, кулларымны кая куярга белмичә. Лохмачев каушады. Ул мине көтмәгән икән.

– Рахманкулов бит әле сез, әйеме? – Өлкән штурманның битенә сыек елмаю чыкты. – Эшләр ничек?

– Әйбәт. Зарланырлык түгел.

Өстендә ак униформа. Тукымасы гына да ни тора. Шундый тыгыз, шома. Ука тасмалы җиңнәр. Лайка күннән теккән штиблет. Аяк киеме белән пардан эшләнгән ак перчаткалар диванда ята. Кайсы ил тегүчеләре тырышкан безнең Лохмачевны патша малае итеп киендерү өчен? Дөрес, тырышулары бушка китмәгән. Русның «встречают по одежде, провожают по уму» дигән әйтеме бар. Элек, чыннан да, акылына карап озата торган булганнардыр. Без стресс заманында яшибез. Кешенең акыллымы, түгелме икәнлеген ачыкларга вакыт җитми. Шунлыктан киемгә карап каршыларга да, озатырга да туры килә. Килешә безнең Лохмачевка кием. Һәм ул үзен киеменә лаеклы тота белә. Ак униформага өстәп, дулкынланып торган аксыл сары чәч, зәңгәр күзләр һәм алсу алма битләр. Суперменнар токымыннан безнең Лохмачев! Табигать бабай ялгышмый. Табигать Лохмачевка тышкы матурлык биргән. Эчкесе, күрәсең, башкаларга эләккән. Башкача ничек аңлатасың?

– Хәл белергә кердегез, Рахманкулов, әйеме? – өлкән штурман суыткычтан кока-кола чыгарды да татлы итеп иснәде. «Төне йокысыз узган», – дип уйлап алдым.

– Мин корабыма кайттым, Виктор Филимонович. Менә приказ, – кадрлар бүлегеннән алган кәгазьне Лохмачевның өстәленә җәеп салдым.

– Тормыш шулай ул, Рахманкулов, – диде өлкән штурман, кәгазьгә күз дә салмыйча. – Мин сиңа бергә яшәргә тәкъдим итеп карадым. Солидно, ир-егетләрчә. Борын чөйдең. «Курбатов! Бригас! Ах-ох! Бөек диңгезчеләр! Мине яраталар! Үз итәләр!» Менә нәтиҗә – синең язмышың безнең кулда. Ялынып килгәнсең кебегрәк.

– Мин, Виктор Филимонович, сезгә ялынып килмәдем. Кораб дәүләтнеке. Сез дә, капитан да нинди зур, көчле булуыгызга карамастан, шул ук мин буйсынган Уставка, шул ук Конституциягә һәм хөкүмәт карарларына буйсынасыз. Мин сездән эш сорарга җыенмыйм. Мине шушы корабка капитан ярдәмчесе итеп билгеләделәр. Өстәвенә, мин экипажның комсомол секретаре.

Лохмачев тыныч кына кәгазьләр актара иде. Ул белә, шундук җавап бирсәң, эффект кими. Виктор Филимонович мин әйткән сүзләрнең суынуын, тәэсире кимүен көтә. Өлкән штурман мине оныткан булып кылана. Алдындагы кәгазьләрне мавыгып укый, уйлый, башына җитди хәлиткеч фикерләр килгәнен күрсәтер өчен, бармак белән чигәләрен сыпырып куя.

– Комсомол комитеты карарын без әһәмиятсез калдырмыйбыз. Шуңа карамастан, экипажны капитан үзе сайлый. Уставта шулай язылган. Штурманнар тулысынча капитан кулында. Аларның эшкә ярарлыкмы-түгелме икәнен бары тик ул гына белә. – Лохмачев китап киштәсеннән Устав алды. – Менә тыңлагыз. «Егерме тугызынчы бит, җитмеш өченче параграф». «Экипаж әгъзаларын капитан үзе сайлый». Дөрес, Григорий Григорьевич миңа да ышана. Мин тәкъдим иткәнгә каршы килми ул. Мин менә сезне алыргамы-юкмы дип баш ватып утырам. Язмышыгыз минем кулымда. Мин, Рахманкулов, сезне кызганам.

– Сез инде алай язмышка ук үрелмәгез, Виктор Филимонович. Алдыгызда приказ. Аны кадрлар бүлеге чыгарган. Приказ үтәлергә тиеш. Сез аны берничек тә үзгәртә алмыйсыз.

– Әйе, Рахманкулов, сез фәлсәфә куерта беләсез. Фәлсәфә буенча сезнең белән ярышып булмый. Ярышып булмый, Рахманкулов. Пароходка беренче килүегездә Курбатов сезне матрос итеп куйдымы соң? Исегездәме, ул чакта да приказ сезне матрос итеп билгеләү турында язылган иде бит.

– Ул чакта минем тәҗрибәм юк иде.

– Хәзер бармыни? Штурман булып син ничә ел эшләдең?

– Мин самолет йөрткән кеше. Бригас вахтасында штурманга тиешле бар эшне башкарып карадым. Тәҗрибәсе юк дип сез мине борып җибәрә алмыйсыз. Мин кораб йөртү буенча диңгез инспекциясенә экзамен тапшырдым.

«Чолман»да калуыма ышана идем мин.

Лохмачев тәмле итеп иснәнеп алды:

– Ярый, мин капитанга аңлатырга тырышырмын. Син бит минем дустым, әйеме?

Тешемне кыстым, бер сүз әйтмәдем. Лохмачевның капитанга нәрсә сөйлисен мин туксан процентка белә идем. Җир дә йотмый бит шушындый икейөзле, вөҗданы теләсә кайсы якка борыла торган бәндәне! Өстәвенә, ул Бригас урынында, шуның каютасында яши! Бар нәрсә Бригас заманындагыча: ишек, иллюминатор, рундук, өстәл. Бары тик стенада шәрә кыз сурәте төшкән календарь, яшел малахиттан ясалган уткабызгыч, каютага кергән кешене сокландырыр өчен өстәлгә утыртып куелган, һәм шкафта хрусталь рюмкалар. Юк, тын алып булмый бу каютада. Йөрәк кысыла.

– Капитанның карары кайчан билгеле булыр? – дидем мин, үземне көчкә кулга алып.

Лохмачев сәгатенә карады:

– Кичке дүртләр тирәсендә. Бәлки иртәгә, бәлки бөтенләй билгеле булмас. Капитанның вакыты юк. Аның эше бик тыгыз. Бик җаваплы, бик тыгыз безнең эш. Чит илгә йөрибез бит.

Лохмачев мине озата чыкты. Хәтта кулымны кысты, хәтта күземә карап ягымлы итеп елмайды. Ә минем, тешләремне кысудан, авызымнан кан саркып чыккан иде.

«Капитан Курбатов белән киңәшеп карарга кирәк. Ул нинди киңәш бирер икән?» – дип уйладым, причалга төшкәч, һәм Василий Степановичны эзләп пароходчылыкка киттем.

* * *

Мин кара дерматин белән тышланган авыр, мәһабәт ишекләр яныннан уза башладым. Болары пароходчылык начальнигының ярдәмчеләрнеке. Беренче, икенче... ниһаять, бишенче ярдәмче. Дүртенче ярдәмче диңгезчелек буенча. Аның кабинетына янәшә капитан-наставниклар бүлмәсе. Ишек шакыргамы, рөхсәт сорап керергәме? Диңгез гореф-гадәтләре батып үлгән морякларның җаннары, язмышлары белән язылган. Алар – катгый. Шул турыда уйлап, икеләнеп торганнан соң, бүлмәгә үттем.

Идән уртасында – кеше биеклеге глобус. Киштәләрдә секстаннар, навигация приборлары. Түр почмакта өр-яңа радар. Стена буена тезелгән шкафларда – лоция, астрономик таблицалар, җилләр, агымнар, су күтәрелүе турында язылган күн тышлы калын-калын белешмәләр. Гадәттә урындагы кешеләрнең кабинетлары үзара охшаш була. Капитан-наставниклар утырган бүлмә исә музейга, галимнәр кабинетына тартым иде.

– Нихәл, лачын? Нигә түрдән узмыйсың? – диде Курбатов, өстәл артыннан торып. – «Чолман»га билгеләр алдыннан безнең белән киңәштеләр. Мин шат. Син, лачын, экипажның абруен сакла инде.

– Василий Степанович, сез «Чолман»га кире кайтасызмы?

– Рөхсәт юк шул, лачын. Җибәрмиләр. Менә бит, яңа эшкә билгеләделәр.

– Василий Степанович, сезне бик югары күтәргәннәр. Остаз, капитаннарның капитаны. Котлыйм. «Чолман» экипажы шатланыр инде.

– Аның нәрсәсенә шатланырлар икән? Яшьрәк чакта булса, чыннан да шатланыр идем. Көн саен гаиләм янына кайтып кунам, бар куанычы шул. Картлык көнендә ялгыз йокларга да була. Гомерем диңгездә узды. Я, лачын, сөйлә, ни йомыш?

– Василий Степанович, мине «Чолман»га штурман итеп алырга теләмиләр.

Курбатовның кашы җимерелде:

– Кем теләми, капитанмы, әллә Лохмачевмы?

– Әлегә Лохмачев, – дидем мин. – Капитан аңа каршы килмәячәк.

– «Чолман» бит хәзер минем карамакта. Әллә чакыртыйммы үзләрен? – Курбатов уйга калды. – Әллә ашыкмыйкмы? Бәлки, бер мәртәбә сиңа матрос булып кына рейска барып кайту да зыян итмәс? Киләсе кварталда дүрт яңа кораб алабыз. Венециядә төзелгән яңа рефрежератор-банановозга капитан итеп мин Бригасны тәкъдим итмәкче булам. Ул бит сине белә. Бергә вахтада тордыгыз. Әгәр сине «Чолман»га штурман итеп куйсалар, күчерүе кыен булыр. Бәлки, әлегә чыннан да матрос булып кына эшләргә кирәктер?

Уйлап торасы юк иде. Курбатовның шәкерте Бригас белән мин яңадан дневальный булып, табак-савыт юып торырга да риза идем. Ихтирам иткән кешең кулы астында эшләү үзе бер бәхет.

– Андый корабка билгеләрләрме икән соң? Әле бит минем тәҗрибәм дә юк.

– Кандидатурасы үтсә, нишләп синнән Бригас баш тартсын? Вакыт бар. Әлегә «Чолман»да эшләп тор. Әйләнеп кайтуга, күз күрер. Уңышлар телим, лачын, – диде Курбатов, кулымны кысып.

Урамга чыккач кына исемә төште: рәхмәт әйтергә дә онытканмын икән. Әйләнеп керергә уңайсыз иде. Тапшырылмаган рәхмәтемне күтәреп, шәһәргә юнәлдем.

* * *

«Чолман»ны башка гаваньга күчергәннәр. Мин килгәндә, аның трюмнарына йөк төйи башлаганнар иде. Вахтада – Стовбуненко. Экипаж ярда. Дүрт кешелек кубрикта Белоштан төнге вахтадан соң ял итә. Шуның янына кереп, капитан килгәнен көтә башладым. Ярты сәгатьтән Деримедведь кайтты.

– Рахманкулов, – диде ул шатланып. – Тагын килгәнсең икән. Без сине алмадылар, борып кире җибәрделәр дип уйлаган идек. Дөрес булса, сине штурман итеп билгеләгәннәр дип сөйлиләр.

– Белмим. Кичә Лохмачев штурман итеп алмыйбыз, диде.

Дередиедведь, сумкасыннан бөтен бер сыер йөрәге чыгарып, өстәлгә куйды:

– Йөрәк ашаган кешене кызлар ярата дип сөйлиләр. Гастрономнан алдым, – диде ул пычак белән зур бер калҗа кисеп алып.

– Кызлар сыерныкын түгел, аларның үз йөрәкләрен ашаганны яраталар, – диде Белоштан мендәрдән башын күтәреп.

– Сез миңа рейс турында сөйләмәдегез бит әле. Генуядан соң Албаниянең Дуррес портына кергәнсез икән. Анда ниләр бар? Нәрсәләр күрдегез?

– Генуяның «Колбаса тыкрыгы» урамындагы теге түшәк эше белән тамак туйдыручы хатыннар җыелганы турында сөйләдем бит. Авызыңны ачып, уяулыгыңны югалтсаң, күз ачып йомганчы бүлмәләренә сөйрәп кертәләр, – диде Белоштан.

– Син теге зират турында сөйлә, – диде Деримедведь. – Без бит Кампо Санто дигән зиратка экскурсиягә бардык. Зиратта Рязань өлкәсендә туып-үскән Федор Полетаев атлы бер партизан күмелгән. Шуның каберенә чәчәкләр куйдык. Андагы матурлык – әҗәл килгәнен көтмичә тере килеш кереп ятарлык.

– Габдрахманга зират нәрсә ул. Үлгәч кая күмсәләр дә ярый, барыбер череп бетәсең. Бер күмелгәч, кабердән чыгып, кипарислар күләгәсенә ятып, барыбер ял итеп булмый. Син Габдрахманга итальян кызлары турында сөйлә. Без аларның кызларын да күрдек. Битләр шундый матур, тел-теш тидерерлек түгел. Гәүдәләре дә җыйнак. Киемнәре турында сөйләп тә торасы юк, арзан тукымадан теккән кием булса да, модно киенәләр. Шул яклары яман – аяклары кыска. Дөрес, кайберләре биек үкчәле туфли кия. Аякларын озын күрсәтү өчен кияләр Битләрен инде карап кына торырлык. Аяк кыска булу гына харап итә.

Бу турыда мин Италиядә булмасам да белә идем. Гадәттә, чит илгә барган кеше үзенең ишетеп белгәнен күреп кайта.

Ишек шакыдылар.

– Рахманкулов, капитан килә, – диде Стовбуненко. Бераздан өч тапкыр электр кыңгыравы шалтырады. Һәм тынлык урнашты. Әйтерсең, каютада безнең сөйләшкәнне тыңлап торучы сизгер колак барлыкка килде.

Сул як бортка узып, Лохмачевның ишеген шакыдым.

Өлкән штурман килмәгән иде әле. Көтә башладым.

Төш вакыты җитте. Деримедведь мине ашханәгә чакырды. Баш тарттым. Сәгать икедә Лохмачев килде. Көтәргә кушып, каютасына кереп бикләнде. Вакыт үткән саен көтү газаплырак була. Соңгы сәгатьтә мин тәмам гарык идем. Көтеп тору кешене мескенәйтә. Тәҗрибәле түрәләр кешенең ихтыяр көчен шушы юл белән сындыралар. Түзәр хәлем калмагач, Лохмачевның кисәтүенә кул селтәп, ишек шакыдым.

– Әйе.

Өлкән штурман диванда ята. Кулында иллюстрацияле журнал. Шуны карый. Мине күргәч, канәгатьләнеп елмайды.

– Бераз көт, Рахманкулов. Хәзер мин сине капитан янына алып керәм. Син аңа ошарсың дип уйлыйм. Ошамаган кешене Григорий Григорьевич алмый, борып җибәрә. Ә сине мин хәзерләп кертәм.

– Сез минем турыда капитан белән сөйләшкәнсездер бит инде?

– Мин сиңа әйтмәдеммени? Безнең өченче штурманыбыз бар. Сине без матрос итеп куя алабыз. Риза булсаң, билгеле. Көчләп түгел. «Чолман»да эшләргә теләүчеләр буа буарлык. Мин сине хәзер капитанга күрсәтәм. Син үзеңне акыллырак тот. Аңа ошарга тырыш. Язмышың хәл ителә. Аңладыңмы?

Без кергәндә Деркач нидер язып утыра иде.

– Учти, комсомол секретаре, – диде ул коры гына. – Мин сине Лохмачев сораганга күрә матрос итеп алам. Тәртип бозсаң, начар эшләсәң, антимония куертсаң – «Чолман» пароходыннан китәргә туры киләчәк. Аңладыңмы?

– Матрос булып эшләргә син ризамы? – диде Лохмачев, минем ялына башлавымны, штурман итеп куюны соравымны көтеп.

– Миңа барыбер, – дидем мин, гамьсез күренергә тырышып. Капитан белән өлкән штурман бер-берсенә карашып алдылар. Болай тиз, сатулашмыйча риза булуымны көтмәгәннәр иде бугай.

– Син... син, матрос булып эшләргә үзем теләп риза булдым дип минем исемгә рапорт яз, – диде капитан, шикләнүен яшерә алмыйча.

– Григорий Григорьевич, Рахманкуловны кайсы вахтага билгеләргә? – дип сорады Лохмачев. Алдан уйланган режиссураның бозылуы, ялвару сүзләренең әйтелмәве өлкән штурманның да кәефен бозган иде. Алар сизенделәр, ләкин минем болай тиз генә матрослыкка риза булуымны берничек тә аңлый алмыйлар иде.

– Билгеле, төнге вахтага, – диде капитан. – Лагуткин белән.

Бусы да мин теләгәнчә булды. Билгеле, иң авыры – төнге вахта, төнге нульдән иртәнге дүрткә кадәр. Ләкин түзәрлек...

«...Горька и печальна наука дальних странствий...» – Бодлевның шул шигыре исемә төште. Алда – юл, яңа диңгезләр, ят илләр, чит ил портлары. Хыялымның тормышка ата башлавына ышанасым килми.

* * *

Швартов бауларын ярдагы пушкалардан ычкындырдылар. Мин шуларны сөйрим. Җырлыйсым, Караярга ишетелерлек итеп кычкырасым килә: «Бу дөньяда морадына ирешкән кеше булса – ул мин, Караяр Бәкеренең улы Габдрахман!»

Озатырга килүчеләр кул болгыйлар. Бала тавышы. Әтисенә кычкыра. Кемнеңдер хатыны причалда авызын учы белән кысып каплап, икенче кулы белән күз яшьләрен сөртә... Күперчектән капитанның тавышы ишетелә:

– Вира шприн!

Мин тагын Стовбуненконы алыштырдым. Ул ялга китте. Бу юлы мин еракка, чит илләргә йөрүче беренче класслы тәҗрибәле матрос. Кесәмдә штурман дипломы. Мөһер суккан гади бер кәгазь, ләкин ул миңа ышаныч бирә, абруйлы була башлавымны сизәргә ярдәм итә. Теге беренче тапкыр «Чолман»га утырып диңгезгә чыккан егет түгел инде мин. Ир-егет кулындагы иң көчле корал – тәҗрибә. Ул – миндә. Өстәвенә – корабта якын дусларым бар. Диңгез миңа таныш. Мин диңгезне яратам. Бусы – тагын бер ышанычлы терәк.

Без Африкага, Судан иленә барабыз. Анда капиталистик чынбарлык. Капиталистик чорналышта совет кешесен сагалап кына йөриләр ди. Миңа шулай аңлаттылар. Уяулыкны йомшарттың исә – провокация, шантаж.

Ярлар офык артында калды. Тирә-якта су. Иксез-чиксез, тоташ су. Кораб алга бара. Су шаулый. Өстә төпсез зәңгәр күк.

Кубрикка кереп чишендем, урыныма менеп яттым. Төн уртасында уятырга тиешләр. Деримедведь белән Белоштан вахтада. Аста су шаулый. Корабны курска кайтарганда, палуба астында рулевая машина дөбердәп ала. Рәхәтлек, куаныч, курку кайдан? Билгесез киләчәк. Мин бит үземнең киләчәгемә барам...

* * *

Баскан саен аяк астында ком сызгыра. Кайнар, пыяла валчыгы шикелле эре ком. Комлыкка пальма урманы килеп терәлгән. Җылымса океан бризы яфракларны салмак кына кыштырдата. Кошлар сайрый. Ара-тирә бер ят җәнлек шомлы тавыш белән кычкырып ала. Агачтан-агачка сикереп уйнап йөргән вак маймыллар, нәрсәнедер бүлә алмыйча, үзара ызгышалар.

Күңел күтәренке. Аяк астындагы ком сызгыруын, кошлар сайравын, иртәнге бриз җиленең пальма яфраклары белән моңлы итеп серләшүен тыңлап айлар, еллар буе туктамыйча алга барыр идем. Сирәк була торган җан рәхәтлеге. Саф шатлык һәм иң куанычлы чаклар китерә торган эчке канәгатьлек.

...Кулымда кызыл комач. Аны төреп култык астына кыстырганмын. Шушы лозунгны океан ягына каратып, яр буендагы ике биек пальма арасына тарттырып эләргә тиешмен. Эләргә яраклы агачлар әле һаман күренми. Миңа агачларның биеклеге, болытларга тиеп торганнары кирәк. Океанга таба чыгып, башкалардан аерылып торганнары.

Ниһаять, таптым. Су эченә керә язып үскән ике мәһабәт кокос пальмасы. Төзләр. Кырып ясаган орчык шикелле зифалар. Очларында үскән җилпәзә яфракларның һәрберсен юрган итеп ябынып ятарлык. Авыр булыр бу пальмаларга менүе. Агач төбенә күләгәгә ял итәргә утырдым. Аркамны пальма кәүсәсенә терәдем. Кайрыдагы кытыршылар күлмәк аша тәнне авырттыра.

Хәл җыйгач, комачны куеныма тыктым да, агач башына үрмәләргә керештем. Ботак юк, тотынып булмый. Кайры учны, аякларны тырный. Тын бетә, йөрәк тибә. Йөрәк тибүе аяк-кулларда, чигәдә, хәтта бармак очларында сизелеп тора. Туктап тирә-якны күзәтәм. Мәрҗән атоллы икән бу. Атоллны боҗралап рифлар урап алган. Рифлар белән атоллның ярлары арасында күлгә охшашлы тыныч зәңгәр лагуналар. Океаннан килгән тау-тау дулкыннар лагуна эченә үтә алмыйча рифларга бәрелеп ватыла, кире чигенә.

«...Мине бит лозунг эләргә җибәрделәр. Элә алмасаң, корабка кайтма», – диделәр. Кайда соң безнең кораб? Әллә ул мине атоллда калдырып киттеме? Курку эчемне суытып алды. Теге ят җәнлек һаман үкерә. Җил кузгалды. Океаннан килгән дулкыннар риф барьеры аша сикереп лагунага керә башладылар. Су башта яр чите комлыгын, әкренләп агачлыкны басты. Җил агачларны бөгә, дулкын өстенә яткыра башлады. Ярдәм сорап кычкырам – тавышым чыкмый. Су шаулый. Шашынып, давыл үкерә. Мин ябышкан пальманың тамырлары комлыктан суырылып чыга башлады. Ул, гөрселдәп, дулкын өстенә ауды. Миңа таба пальма буйлап елан шуып килә. Һаман якыная. Ут янып торган кызыл күзләр. Ике җәпле агулы тел маңгаема килеп тия язган. Чәбәләнәм, кычкырып карыйм – тавыш чыкмый...

– Тукта! Түшәмне тишәсең бит, – матрос Белоштан җилкәмнән тотып җилтерәтә иде. – Тор. Вахтага чыгар вакыт җитте.

Их, йокы! Дөньяда йокыдан да кыйммәтле нәрсә бар? Бар рәхәтлек, бар дөнья тигезлеге шул йокыда.

Йокы рәхәт, ә нигә шундый куркыныч нәрсәләр төшемә керә?

Торып киендем, рубкага юнәлдем.

Өлкән штурманның вахтасы җитмәгән әле. Шуңа карамастан, ул рубкада. Капитан да монда. Штурвал янына килдем:

– Курс йөз туксан ике. Вахтаны тапшырдым, – диде Белоштан.

– Курс йөз туксан ике. Вахтаны алдым, – дидем мин.

Рубкага икенче штурман Лагуткин керде. Аның гигант гәүдәсенә монда кысынкы иде. Лагуткин ачулана белми. Якты дөнья тоташ яктылыктан тора дип ышанып яши торган кеше ул. Шунлыктанмы, битендә – даими елмаю.

«Чолман» Босфор бугазына якынлашып килә иде.

Босфор аша үткәндә, штурвалга иң оста рулевойны куялар. «Чолман»ның иң оста рулевое Виктор Барсуков иде. Аны чакырырга вакыт, капитан нигәдер ашыкмый. Мин корабны курста тотарга тырышам Тырышуның чиктән тыш булуы комачаулый. Компас угын тиешле курска кайтарып куям, ул тагын кача, мин тагын кайтарам. Капитанның мине тирги башлавын көтәм. Үзем һаман: «Болар нигә Барсуковны чакырмыйлар икән?» – дип хафаланам. Руль миндә. Димәк, миңа ышаналар. Горурлык кабынып киткәнен сизәм. Дөрес, Деркач – каты бәгырьле кешегә охшаган. Ә бәлки... Бу кешенең яхшылыкларын эзләргә керешәм, аның уңай сыйфатларын табасым килә.

Рубкада рәхимсез каты киеренкелек. Штурманнар капитанның боерыгын көтәләр.

Босфор аша узганчы гына булса да капитан Курбатов безнең янда булсын иде. Ул бит, рубкага кергәч, берәр мәзәк сүз табып көлдерә. Шул сүздән соң атмосфера йомшара, киеренкелек юкка чыга, аннан уртаклык барлыкка килә иде. Яраталар иде Курбатовны. Ул безнең янда булганда эшнең авыры, катлаулысы булмый иде. Хәзерге заман теле белән әйткәндә, проблема тудырмый иде ул.

Кичә мин Босфор турында лоцияне укыган идем. Бугаз эченә керер алдыннан туктарга ярамый. Монда якорь ташлар урын юк, су тирән. Агым ярга таба куа. Бердәнбер дөрес юл – турыдан-туры Босфор эченә керә башлау иде.

– Дмитриев, пеленг!

Вахтада – Лагуткин. Пеленгны ул алырга тиеш иде.

– Ярга җитәргә алты миль калды, – диде Дмитриев.

– Курс? – дип кычкырды капитан.

– Ике йөз алтмыш җиде, – дидем мин.

– Малый вперед! – диде капитан.

Лохмачев машина телеграфын «малый впередка» күчереп куйды. Алда безне каршы аласы лоцман көймәсенең уты күренде. Дмитриев белән Барсуков лоцманны каршы алырга палубага төшеп киттеләр.

– Стоп машина! – диде капитан һәм маңгай тирен сөртеп алды. Лоцман көймәсе «Чолман»ның бортына тиеп кенә киткәндәй итте. Рубка ишегендә чандыр, озын буйлы төрек лоцманы күренде. Лоцман безнең Караяр кешесенә охшаган иде. Ул инглизчә исәнләште һәм корабның суда ничә метрга утырганын, тизлеген, машина көчен сорады.

Кораб өстендә йомшак Истамбул күге. Ярларны караңгылык каплаган. Яр буена тезелгән утлар кораб борыла башлау белән чәчелеп китәләр дә, артка таба йөгереп узалар. Күз компас угында. Меңләгән, йөз мең данә төнге утларын бугазга текәп уйга калган тарихи кала әкрен генә артка шуыша, караңгылыкта калып, эри, югала тора. Мәчет манараларын, төнлә дә күренеп торсын өчен, прожектор уты белән яктыртып куйганнар. Куллар штурвалда. Калага карыйсым килә – ярамый.

Ниһаять ярдагы утлар, тылсымлы манаралар артта калды. Мәрмәр диңгезенә чыкканда безне лоцман көтеп тора иде. Төрек лоцманы саубуллашып рубкадан чыгып китте.

Вахта алышынганда таң беленеп килә иде инде. Тән арыган, күңелдә татлы канәгатьлек. Сәгать төнге дүрт. Йокының иң татлы чагы.

Ашханәгә төшәсең. Машина бүлегеннән икенче механик Русаковка ияреп машинист Шмаков белән кочегар Емельянов менә. Экипаж йоклый. Планетаның көнчыгыш ярымшары йокыда.

Без ашарга утырабыз. Вахтада дүрт сәгать авыз йомык торган. Үзәкләргә тиеп сөйләшәсе, серләшәсе килә. Кайчакларда сәгать алты җиткәнче гәпләшәсең... Ашап туйдык. Табак-савытны җыештырып, өстәлне сөрттек.

– Әйдә, кереп чыгыйк әле, – диде Лагуткин, үзенең каютасына күрсәтеп. Кубрикта артык тыгыз, вибрация көчле, бәлки минем диванда гына кунарсың?

– Мин бераз Мәрмәр диңгезен карыйм әле. Беренче күрүем бит, – дидем мин һәм спардекка чыктым.

Диңгездә балыкчы көймәләре. Алар күп. Көймә саен якты ут. Көймәдәге утларга кушылып яшькелт яктылык белән диңгез суы балкый. Искиткеч матур күренеш. Балыкчылар ишкәгеннән тамган тамчылар йөзек кашындагы бриллианттай тылсымлы яктылык чагылдырып балкыйлар. Суда йөзгән балыклар артыннан яшькелт юл сузылып кала.

Кораб артында да яшелле-зәңгәрле утлы юл. Әйтерсең, күктәге йолдызлар диңгезгә су коенырга төшеп эрегәннәр. Кораб әкият дөньясында йөзеп бара шикелле. Шушы матурлыкны бер генә күрер өчен дә калган гомереңне икеләнмичә бирерлек иде. Үз иркеңнән диңгезне ничек ташлап булсын? Ул мине һаман үзенә тарта, сихерли, буйсындыра. Озакламый мин диңгезсез яши дә алмам шикелле.

Таң атканчы, кубрикка кермичә, диңгезнең фосфорланып януына карап утырдым.

* * *

Корабны ремонтка куяр алдыннан кочегар Сукач, диңгезчеләр телендә «Борис патша», расчет алып, Мурманскига балык тотарга ялланып киткән иде. Эшемне мин Сукачка тапшырырга тиеш идем. Ул табак-савыт юудан баш тартты. Кораб чит илгә йөри башлагач, дневальный итеп Дмитрий Афанасьевич Галочкин дигән кешене куйдылар. Диңгезчеләр телендә аның кушаматы – «Тобик хуҗасы».

Озын кушамат озак яши алмый. Аны кыскарталар. «Тобик хуҗасы» бераздан «хуҗа»га әйләнде. Аңа элек тә Дмитрий Афанасьевич дип дәшкәннәре булмаган, күрәсең. Ул тиздән үзе дә «Хуҗа»га күнегеп китте.

– Хуҗа, кандейгә әйт, майны кысмасын.

– Хуҗа, бүген минем чират иде бит, ә сөякне дракон кимереп утыра...

«Тобик хуҗасы» эшкә сәгать иртәнге биштә тора. Камбузга керә, Тобик исемле этенә тәбә пешерә, колбаса кыздыра. Ашаткач, этен каютасына кертеп йокларга яткыра да, эшкә керешә. Галочкин ишек тоткаларын, су краннарын, иллюминатор кысаларын яшел паста белән ышкып ялтырата. Ышкып шомартсаң, җиз алтыннан көчлерәк ялтырый. Ашханә залын, буфетны, кызыл почмакны Дмитрий Афанасьевич кичтән юып калдырган була, ул аларны иртән юеш чүпрәк белән тагын сөртеп чыга. Өстәлләргә ак эскәтер җәя, ресторандагыча кашык, чәнечке һәм пычак куя. Өстәл саен салфетка һәм чәчәк. Чәйне диңгезчеләр сигезенче яртыда эчәләр. Пешергән чәй озак торса, тәмен, хуш исен югалта. Хуҗаның чәе диңгезчеләр килергә биш минут кала пешерелгән була. Әгәр берәр матрос ун минутка соңга калып килсә, Дмитрий Афанасьевич аңа яңа чәй ясый.

Ашханәдә эшләгән чакта Галочкинның өстендә яңа юып крахмалга манган ак куртка, куенында күбәләк галстук, беләгендә ак сөлге. Дневальный ашханәгә керүченең һәрберсен елмаеп каршы ала, урынына кадәр озатып куя һәм торып китәр алдыннан: «Тамагың туйдымы? Әллә өстимме?» – дип сорый. Галочкинның соравы олылый, җанны рәхәтләндереп җибәрә. Без бит адәм балалары – җылы сүзгә һәрвакыт мохтаҗ яшибез. Әйбәт мөнәсәбәт безгә саф һава дәрәҗәсендә кирәк. Әни кискән икмәк телеменең ашханә өстәлендә яткан икмәктән тәмлерәк булуы бәхәссез. Дмитрий Афанасьевич кискән икмәк тә гаҗәп тәмле тоела. Сере – Хуҗаның тылсым белүендә. Ул эшне куанып эшли. Табак-савыт юу, камбуздан аш ташу, идән себерү аңа начар эш тоелмый. Эш аны канәгатьләндерә: аның үзен дә, башкаларны да.

Мин дә бит бер елга якын дневальный булып эшләдем. Табак-савыт юу, идән себерү авыр тоела иде миңа. Кешеләргә кем булып эшләвемне сөйләргә ояла идем. Галочкинның эшен күргәч, мин аңладым: җир йөзендә яхшы һәм начар, абруйлы һәм абруйсыз эш юк. Эшнең бөеге – син яраткан эш. Нинди бөек, шифалы һәм илаһи көч икән ул ярату! Ул дөньяны матурлап, яшәүгә ямь биреп торган бөек тылсым.

Кичке чәйдән соң диңгезчеләр кино карарга җыелалар. Хуҗа, этен ияртеп, палубага чыга. Сул як шлюпка астында аның махсус урындыгы бар. Шунда барып утыргач, Дмитрий Афанасьевич Тобикны алдына ала, кочаклый. Эт хуҗаның битен, кулларын ялый. Хуҗа сөеклесенең тамак астын кашый, сыртын сыпыра. Алар бәхетле. Галочкин – буйдак. Тобикның да хуҗадан башка беркеме юк. Дөрес, ул башка диңгезчеләрне дә ярата. Ул аларны Хуҗага ихтирам күрсәткәнгә, аңа ягымлы булган өчен ярата. Ялгыз ир һәм ялгыз эт. Алар икесе дә яратуга, назга мохтаҗ. Хуҗаның йөрәк җылысы тулысынча Тобикка эләгә, этнеке – Галочкинга. Уртак ярату аларның икесен дә бәхетле итә. Бай, зур һәм бөек ул бәхетле кеше.

Алар шулай диңгезгә карап төн урталарына кадәр утыралар. Тобикның исенә көчек чагы төшә булса кирәк, ул ара-тирә шыңшып ала. Галочкинның да еш кына яшь чагы, авылда яшәгән чагы, җимерелгән беренче мәхәббәте исенә төшә. Дмитрий Афанасьевич ул турыда уйламаска тырыша. Корабта аны яраталар. Аның эте һәм яраткан эше бар...

Кайвакыт Галочкин белән Тобик янына диңгезчеләр җыела. Кемдер Тобикка конфет, кемдер казылык китерә. Кайберәүләр үзләренең кызыксынуларын алып киләләр. Диңгезчеләр Галочкиннан Лондон портында Тобикка камзул тектергәнен сөйләтәләр. Диңгез ләчтите башлана. Эт кешеләрнең сөйләшкәнен, күзләренә карап, дикъкать белән тыңлый. Кайвакыт ул койрыгын болгап куя. Әйтерсең, ул барысын аңлый, койрык болгавы – раслау билгесе. Тобик кешеләрне ярата. Ярату – шул ук аңлау бит ул. Аңлау – шул ук ярату, ихтирам итү.

– Тобик, исерек матрос пароходка ничек кайтып керә? – дип сорый кем дә булса. Эт әүмән-тәүмән килеп йөреп күрсәтә.

– Тобик, боцман Жак матросларны ничек сүгә?

Эт танавын өскә күтәрә, тешләрен ыржайта һәм ырылдарга тотына. Шундый усал һәм тәкәббер ул хәзер. Диңгезчеләр тәгәрәшеп көләләр.

– Капитан каршында боцман үзен ничек тота? – дип сорыйлар Тобиктан.

Тобик палубага ята һәм, койрыгын болгый-болгый шыңшып, безгә таба түше белән шуып килә. Диңгезчеләр көләләр. Боцман сүгенә:

– Туйган инде, Галочкин, синең корчаңгы көчегеңнән, – ди ул. – Палубага тәрәт итеп йөри. Сиңа өч көн срок. Әгәр өч көн эчендә этеңә оя ясап, шунда бикләп тотмасаң, мин аны диңгезгә томырам.

Диңгезчеләр кабат рәхәтләнеп көләләр. Тобик – артист. Ул күрсәткән образ кораб тормышындагы хакыйкатьне тапкыр чагылдыра. Диңгезчеләр Тобик күрсәткән образ аша боцманның коллективка хыянәтен фаш иттеләр. Алар шаяртып кына боцманнан «үч» алдылар. Егетләрнең күңелләре булды.

– Тобик, капитан ачулы чакта ничек сүгенә? – дип сорыйлар аулаграк минутларда. Эт арт аякларына басып башын күтәрә, күкрәген киерә һәм күзләрен акайта:

– Һау-һау-һау!

Нәкъ шул чакта:

– Капитан килә, – дип кычкыралар. Эт юкка чыга. Аны никадәр эзләсәң дә, таба алмыйсың.

Һәр экипажның үз риваяте, үзе чыгарган легендасы була. Шул легендалар арасында экипажның яратканы – эт хуҗасының Одессага кайткач ял итүе.

Сәяхәттән кайткач, Галочкин бер тәүлек ял сорап ала. Бу тәүлек аныкы. Ял көнне Дмитрий Афанасьевичка диңгез юлында чәчелеп калган гомере, якынлашып килгән картлык һәм сугыш еллары авырлыгында үткән яшьлеге өчен дә яшәп калырга кирәк.

Хуҗа Тобикны ияртеп ярга чыга. Потемкин баскычыннан менә, Одессаның иң яхшы парикмахерскаясына керә. Эт иң оста мастер кулында. Тобикның йонын матурлап кыркалар, затлы шампунь белән юалар. Бу эшкә Галочкин илле сум түли. Чиратта – ресторан. Эт белән хуҗа Одессаның иң яхшы рестораны – «Лондонский»га керәләр. Дөрес, «Лондонский»ның залына эт белән керергә рөхсәт ителми. Галочкин белән Тобик – легендар шәхесләр. Алар һәм экстраординар шәхесләр өчен «в виде исключения» дигән канун бар. Шул канунга таянып кертәләр Галочкинны ресторанга.

Керәләр. Өстәл әзер. Эт почетлы урында. Башта этне сыйлыйлар. Балык уылдыгы, севрюга. Тобикның яраткан азыгы – каз бавыры. Эт ашап туя, өстәл астына кереп бөгәрләнеп ята. Бу көнне Дмитрий Афанасьевич җан өчен, күңел өчен яши. Аның җаны бүген җыр тели. Ресторан ябылганчы оркестрны ул уйната. Оркестр егерменче елларда дан тоткан җырларны уйный. «Чубчик»ны Дмитрий Афанасьевич кат-кат җырлаттыра һәм, оркестрга кушылып, туйганчы елый. Бу көн – аныкы. Галочкин бу көнне арзанга ычкындырырга теләми.

Безнең чорда космоска ракета очырту да, атом төшен аерып алу да катлаулы түгел. Җир йөзендәге иң катлаулы нәрсә – адәм баласының җаны, кичерешләре. Бу дөньяның иң катлаулы сере – адәм баласының бәхетле һәм бәхетсез булуы. Кеше дигән җан иясен без бөтенләй белмибез һәм киләчәктә дә тиз генә белә алачак түгелбез.

Корабка кайткач Дмитрий Афанасьевич «үз көне» җиткәнче башын да күтәрмичә тагын айлар буе эшли. Эткә тиешле риясыз хисләре исраф булыр дип куркып, беркем белән дуслашмый. Бәлки шул сәбәп аны буйдаклыкта яшәргә мәҗбүр итә торгандыр? Кем белә? Аның яшәвенең һәр сулышы эткә булган дуслыкны саклауга багышланган! Дуслыкка зыян китерер эшкә ул теше-тырнагы белән каршы. Без шуны гына беләбез.

Борынгылар тәкъдир дигән нәрсәгә ышанганнар. Дмитрий Афанасьевичның яшәве нилектән шулай икән? Галочкинның тормышын фән дә, фәлсәфә дә аңлата алмый. Адәм баласының кичерешләре – сер. Алар аның белән гүргә китәләр.

* * *

Су. Суның чиген таба алмыйча, күз арып туктый. Су офык читендәге зәңгәр күккә барып тоташкан. Офык артында тагын су. «Бәлки без югында туфан калкып, җир йөзе су астында калгандыр?» – дип шикләнеп куясың. Җирне, җир йөзендәге кешеләрне, җан ияләрен, үсемлекләрне күрәсе килү кинәт кабынып, бәгырьләргә тиеп китә. Өске палубага менәсең. Офык бераз киңәя төшә. Үрмәләп мачтага менәсең – офык тагын да киңәя. Ә җир барыбер күренми, һаман су. Су сахрасы. Мачтаның салкын тимер баганасын кочаклап утырганда ачыш ясап куясың – Җир шары чыннан да түгәрәк икән. Һәм горурлык уяна – җирнең түгәрәк булуын үз күзең белән күрдең... Син – Колумб, Магеллан...

Инде биш тәүлек, кораб яныннан туктаусыз су ага. Яныбыздан утраулар, материклар узды. Ят кораблар туктаусыз узып тордылар Суның да, уй-исәпләрнең дә чиге юк. Уйлар күңел аша узганда күкрәктә тынгысызлык калдырып китәләр. Сәяхәткә кузгалганнан бирле тоташ тынгысызлык. Ял юк, котылыр чара юк. Бүген дә тынгысызльк минем белән бергә уянды. Безнең вахта иртәнге биштән көндезге унбергә кадәр йоклый. Уяндым. Унбиш минуттан төшке аш, сәгать уникедә вахта башлана. Күлмәк кия башлаган идем, бер сәдәф өзелеп китте Җеп эзләргә керештем. Деримедведь белән Белоштан өзелгән сәдәфне тимер чыбык белән генә эләктереп куялар. Энә белән эш итәргә мин армиядә күнектем. Җеп сорарга Анастасия Аристарховнаның каютасына юнәлдем.

Мин кергәндә, буфетчы хатын көзге каршында башына ак косынка бәйләп азаплана иде. Йомышымны әйткәч, өстәл тартмасын ачып җеп эзләргә кереште. Һәм нәкъ шул мизгелдә ишек ачылып китте дә, каютага атылып Лохмачев килеп керде.

– Аңлашылды! – диде ул, майлы күзләрен бер миңа, бер Анастасия Аристарховнага төбәп. – Аңлашылды. Көпә-көндез бикләнеп шушы эш белән шөгыльләнәләр. Оят түгелме?

– Нинди эш ул, Виктор Филимонович? – буфетчица елый башлады. – Төннәрен бикләгән ишекне тартырга теләп бәйләнүегез җитмәгән, оятсыз, ялган яла ягудан да тартынмыйсыз икән.

– Мин әле дә каютагызны дубликат ачкыч белән ачып кердем. Каюта эчтән бикле иде, – диде Лохмачев, чыгып китәр алдыннан. Анастасия Аристарховна зарланырга тотынды:

– Белдем мин аның кабахәтлек эшләрен. Алдан белеп тордым. Әгәр төн кунарга кертмәсәң, визаңны яптырам, ди. Яный, куркыта.

– Помполитка әйтергә кирәк, – дидем мин, аны юатырга тырышып. – Болай калдырырга ярамый. Хәзер мин үзем әйтәм. Ул моның белән генә чикләнеп калмас, тагын әллә ниләр эшләр.

– Әйтмәгез, Габдрахман, барыбер ышанмаслар. Лохмачев – капитанның иң якын дусты. Власть алар кулында. Помполит та берни эшли алмас. Алар помполитны да кысалар, диңгез эшен белмисең, катнашма дип куркыталар.

Кәеф кырылды. Ашханәгә кереп тормыйча, вахтага чыктым. Тынгысыз, теңкәгә тия торган вакчыл кайгылар җанны агулап тора иде. Ярты сәгатьтән мине капитан чакырды.

– Әллә берәр ярамаган эш эшләдеңме? – диде Лагуткин, тынгысызлана төшеп. Аңа сөйләп, эчне бушатырга, киңәш сорарга кирәк иде. Бу фикер соңга калып килде.

– Мөмкинме?–дидем мин, капитанның ишеген шакып.

– Мөмкин.

Помполит Чоломбитько да монда иде. Ул дәшмәде. Күтәрелеп карарга базмыйча, помполит күзен яшерде.

– Мин аның кем икәнлеген Босфорны үткәндә үк аңлап алдым, – диде капитан, помполитка төбәп. – Рульдә торуын онытып, гел Стамбулны күзәтте, гел шуңа карады. Төрек шәһәре сиңа нигә кирәк иде?

– Минем ул каланы беренче күрүем иде, – дидем мин, гаепнең асылын аңлый алмыйча.

– Ишеттеңме? – диде Деркач, помполитка борылып. – Ул менә нинди теләк белән «Чолман»га килгән. Күзәтер өчен. Кызыксыныр өчен. Башта кызыксына, аннан соң өйрәнә, соңрак, Босфорны үткән чакта – фьють – суга сикерә дә, йөзеп ярга чыга. Менә кемне пароходка утыртып йөрибез без, Афанасий Иванович.

– Мин сезгә фикеремне әйттем, Григорий Григорьевич. Ашыкмыйк, дидем. Буфетчицаның каютасында андый эш барлыгын белгәч, Лохмачев кемне дә булса шаһит итеп алып керергә тиеш иде. Бер өлкән штурман сүзеннән чыгып кына юридик яктан без аларны җавапка тарттыра алмыйбыз, – диде помполит.

– Шул ук хәл, – диде капитан, ачуыннан тәмам кызарып. – Син, помполит, диңгез спецификасын белмисең, белергә дә теләмисең. Синең йомшаклыгың аркасында экипажда тәрбия эше җимерелеп бара. Кисәтеп куям, әгәр тикшерә башласалар, сине эшеңнән чыгарачаклар, күрерсең.

– Бу турыда без аерым сөйләшербез, – диде Чоломбитько, – Рахманкулов мәсьәләсен хәл итәргә җыелдык без, шуны карыйк.

Эчемә җылы йөгерде. «Помполит Деркачның кем икәнлеген аңлаган, күрәсең. Ул мине якларга тиеш», – дип куанып куйдым.

– Рахманкулов, сез буфетчица янына нигә кергән идегез? – диде Чоломбитько.

– Җеп сорарга.

– Каютага кереп бикләнмичә генә сорап булмый идемени? – диде Лохмачев, зәңгәр күзләрен миңа төбәп.

– Мин, Виктор Филимонович, сезнең шикелле төн урталарында янап, куркытып, буфетчы каютасына һөҗүм ясамыйм, – дидем һәм шундук телемне тыя алмавыма үкенә башладым.

– Ишеттегезме? – диде Лохмачев, урыныннан сикереп торып. – Шулай әйтер дип мин сезне алдан кисәтеп куйдым.

Йодрыгымны кысып йомарладым. Тырнаклар уч төбенә батып керделәр.

– Беренче тапкыр строгий выговор белән чикләнәм, – диде капитан. – Әгәр тагын каютага кереп азынып йөрүеңне белсәм, Африкадан җәяү кайтарып җибәрәм.

Мин рөхсәт сорап чыгып киттем. Киңәшмә дәвам итеп калды.

Тирә-юньдә су һәм зәңгәр күк. Рәхәт тынычлык һәм пакь зәңгәрлек. Минем күкрәк эчендә мәңге төзәлмәслек җәрәхәт. «Нигә шушы кадәр борчылам мин? Лохмачев сүзенә кем ышаныр!» – дип, үз-үземне юатмакчы булам. Барсуков ышанмас. Лагуткин һәм Емельянов та бу ялага ышанмаска тиешләр. Партоешма секретаре Черногорский белән сөйләшергә, аңа аңлатырга кирәк. Борчылырга ярамый... Юанырга тырышам. Булмый. Тынычлык бетте. Ничек кеше күзенә күренермен? Гайбәтне кем тикшереп тора? «Карл тун урлаганмы, әллә аның үзенең тунынмы урлаганнар – мескен Карл бәлагә юлыккан», – ди немец әйтеме. Мин дә хәзер шундый хәлдә.

* * *

Вахта алышынгач, мине помполит чакырды. Башта ул комсомол оешмасының эшләре турында сораштырды. Әкренләп эш, ял итү һәм кемнәр белән дуслашып яшәвем турында кызыксына башлады. Аннары:

– Рахманкулов, минем дөресен беләсем килә, сез буфетчы каютасында нәрсә эшли идегез? – дип сорады.

– Лохмачевтан сорагыз. Ул белә, – дидем мин, ачуымны яшерә алмыйча.

– Юк, сез миңа тыныч кына сөйләп бирегез. Лохмачев кергәндә, сез нәрсә эшли идегез? – диде помполит.

– Лохмачев кергәндә, мин әнием белән бер яшьтәге Анастасия Аристарховнаның түшәгендә ята идем. Сезгә шушы сүз кирәкме? – дидем мин помполитка.

– Мин, Рахманкулов, конфликтны туктатырга телим. Коллективта ызгышып яшәргә ярамый, ә сез аңларга теләмисез. Мин тынычлык урнаштырырга юл эзлим, ә сез – кирегә таба.

– Афанасий Иванович, мин Лохмачев белән ике ел бергә эшләдем. Мин аның кем икәнлеген беләм. Каботажда эшләгәндә ул мине капитан Курбатовка каршы котыртып йөрде. Ызгыш, бер-береңә бәла ягу, пычраклыклар булмаганда, Лохмачев тыныч яши алмый. Күрерсез киләчәктә ниләр булганын.

Помполит тәмәке кабызды. Бертын йотлыгып төтен суырды.

– Без әллә нинди куркынычлар көтмик әле, Рахманкулов, – диде Чоломбитько. – Партия мине экипажда гаделлек һәм социалистик закон хөкем сөрсен өчен куйды. «Чолман»да коллектив начар түгел. Экипаж бердәм. Мөнәсәбәтләр җылы. Минемчә, сез юкка паникага биреләсез.

– Дөрес, Курбатов биргән тәрбия бетеп җитмәгән әле. Василий Степанович капитан булып торган заманда «Чолман»да эшләү үзе бер зур бәхет иде. Эш чиктән тыш авыр иде каботажда йөзгәндә. Курбатов белән Бригас җитәкчелегендә без авырлыкларны сизмәдек. Сез әле аңлап бетермисез, Афанасий Иванович, коллектив таркала башлады. Ниндидер куркыныч, акылны тар-мар итә торган шикчеллек барлыкка килде. Без хәзер авыз ачып сүз әйтергә куркып, бер-беребездән шикләнеп йөрибез.

– Дөрес түгел, – диде помполит, һәм мин аңладым: аның эшен тәнкыйтьли идем мин. Ул эшли башлагач, экипажның эше, коллективтагы атмосфера яхшырырга тиеш иде. Помполит тәмәке төпчеген көл савытына басып сытты, урыныннан торып, иллюминаторга карап килде. Кораб чайкала башлаган иде. Чоломбитько әле чайкалуга күнекмәгән иде. – Сез ялгышасыз. Пессимизмга бирелү бу. Мондый кәеф белән яшәргә ярамый. Мин сезгә рөхсәт итмим алай яшәргә.

– Аңлыйм мин сезне, Афанасий Иванович. Монда сезгә дә авыр. Устав буенча сез бит капитанга буйсынасыз. Тәрбия эше буенча сез җавап бирәсез. Экипаж аңлый, бу атмосферада тәрбия эшен алып баруы авыр сезгә.

– Сез мине аңларга теләмисез, Рахманкулов. Дөрес, капитан – единоначальник. Ул биргән приказны беркем үзгәртә алмый, хәтта командирлар киңәшмәсе чыгарган карарны да үтәмичә, ул үзенчә эшли ала. Буржуаз системада капитанга берничек тә тәэсир итеп булмас иде. Без социалистик илдә, партия җитәкчелегендә яшибез. Корабта партоешма бар. Капитан – партия әгъзасы. Ул партоешма карарына тулысынча буйсына. Бу – безнең социалистик системаның өстенлеге. Димәк, аның ялгышлыкларын төзәтеп була. Киләчәктә шушы юл белән эш итәчәкбез. Бу турыда без партгруппорг Черногорский белән киңәштек. Ул да дөрес аңлый. Ә син пессимизмга бирелгәнсең. Без, комсомол секретаре, оптимист булырга тиеш. Давай, җиң сызганып эшли башлыйбыз. Килештекме?

– Килештек, – дидем мин һәм, рөхсәт сорап чыгып киттем.

Бу кеше авырлыктан курыкмый иде. Мин шуны аңладым.

* * *

Гомеремдә беренче тапкыр Африка ярларын күрәм. Шушы көнгә кадәр китап сүзләре һәм географик карта аша гына чагылып торган ерак континент минем күз алдыма килеп басты. Яңа күренеш вак-төяк борчылуларны, көндәлек ыгы-зыгыны каплап китте.

Бу тойгы миңа электән үк таныш иде. Авиациядә очасы маршрутның һәр чакрымын алдан хисаплап, юнәлешен картага сызып куясың. Самолетның тизлеге, җил тәэсире, очкычның винт әйләнгән якка тайпылуына кадәр алдан хисаплап куелган. Приборлар дөрес күрсәтә, һава торышы әйбәт: давыл да, томан һәм яшенле яңгыр да юк. Ә җан нигәдер тыныч түгел. Маршрут юлыннан дөрес бара алуыңа һәм аэродромга кире әйләнеп кайтуыңа беркайчан да тулысынча ышанып бетә алмыйсың. Заданиене үтәп аэродромга әйләнеп кайткач кына акылыңа һәм эшне дөрес башкаруыңны аңлап куанасың. Диңгезчелектә дә шул ук кагыйдә хөкем сөрә.

Порт-Сәид күренгәч, Лагуткин мине кочаклап алды.

– Дрейфка күбрәк куйганмындыр дип хафаланган идем. Дөрес эшләгәнмен икән. Бер генә градуска да читкә тайпылмаганбыз. – Икенче штурман капитанга шалтыратты.

– Порт-Сәид ачылды, Григорий Григорьевич...

Бераздан рубкага капитан килеп керде. Маңгаенда тирән җыерчыклар. Бу юлы мин аны кызганып куйдым. Шатлана белми иде бу кеше. Өстәвенә, башкаларның гаделлегенә, тугрылыгына ышана алмый иде ул. Аңа һәр кеше үз җаен караучы, үз файдасы өчен ялганларга, теләсә нинди әшәкелеккә әзер торучы булып күренә ахрысы.

– Каян белдең аның Порт-Сәид икәнлеген? – диде ул Лагуткинга.

– Ярлар нәкъ лоциядә күрсәтелгәнчә ачылды. Әнә, маяк та һәр ике секунд саен кабынып-сүнә. Тышкы рейдта каналга керергә чират торучы кораблар да күренә Аннан соң, әнә теге гөмбәзле ак йорт Сүәеш каналы кампаниясенең идарәсе булырга тиеш, – диде икенче штурман.

– Булырга тиеш, – диде капитан ышанмыйча. – Әгәр ул башка порт булса? Яр сызыгы күренү белән мине чакыр дип кисәтмәдеммени сине?!

Аңа капитан вазифасы чиктән тыш авыр иде, күрәсең. Табигать аңа зирәклек бирергә оныткан. Акыл бит ул кыенлыкларны җиңәргә юл күрсәтә, катлаулы мәсьәләләрне гадиләштерә, кулдашларың белән уртак тел табарга ярдәм итә. Капитан Деркачның күзаллавы һәрвакыт кыенлыкка килеп төртелә. Катлаулы мәсьәлә аңа йөз тапкыр катлаулырак күренә, үзенең ярдәмчеләренә ышанмаганлыктан, алар да капитанга тиешенчә ярдәм итә алмыйлар. Деркач – ялгыз.

Бертын рубкада таптанып торганнан соң, капитан машина телеграфын «малый вперед»ка күчереп куйды, Машина бүлегендә реверс бирделәр. Корабның баруы әкренәйде. Лоцман көймәсенең кызыл уты пароходка якынлашып килә иде. Көймә «Чолман»га килеп сырышты.

– Нәрсә көтәсең каршы ал, – дип боерды капитан миңа. Мин, рульне Лагуткинга тапшырып, лоцманны каршы алырга аска төшеп киттем.

* * *

Каналга керү чиратында пассажир лайнерларын, супертанкерларны алга куйдылар. Кәрванга җыелган кырык ике кораб арасында «Чолман» утыз тугызынчы булып бара.

Порт-Сәиднең йортлары караңгыдан чыгып кораб белән тигезләнә, аннан соң артта калып күздән югала. Каланы җылы, йомшак караңгылык томалаган. Утлар сүлпән яна. Кала эчендә серле шәүләләр кыймылдый. Алар пальма агачлары, челтәрле коймаларга сырышканнар. Таш диварлар күренеп үтә. Челтәрле капкалар, мәчет манаралары, шуларның һәммәсеннән муеннарын сузып шул шәүлә карап кала. Урам фонареның тонык уты астында берничә кеше кулларын болгый-болгый сөйләшеп торалар. Алар да шәүлә рәвешендә генә чагылып китә. Як-якка карамаска тырышам. Күз алдымда – компас угы, кулым – штурвалда. Ят каладагы төнге тормышны тән һәм күңел сизә. Хәтта таш стеналар эчендә кайгы-хәсрәтләрен бүлешеп, иртәгесе көнне кайгыртып утыручы җир улы гарәпләрне дә күңел күзе күреп бара.

Шәһәр артта калып югалды. Африка ягыннан искән төнге җил бала елаган тавыш алып килде. Исемә мәмлүкләр язмышы килеп төште. «Әллә шуларның туган җирләреннән мәхрүм калган җаннары үксиме?» – дип уйлап, тетрәнеп киттем.

Сулда – Азия, уңда – Африка. Европа диңгезләр артында калды. «Чолман» әкрен генә ике континент арасыннан бара. Минем туган авылым һаман ераклаша. Сагыну еракка киткәч тә сүнми икән. Ара озынайган саен, аерылу хисе һаман көчәя, тирәнәя. Сафка тезелеп барган кораблар арасында – безнең «Чолман», аның эчендә – Караяр малае Габдрахман Рахманкулов. Вахтаның соңгы минутлары. Арылган. Күк йөзендәге алсулык һаман киңәя. Офык читендә әллә нинди көрәнсу-шәмәхә төсләр кайнашып алды. Яңа көн туа.

Барсуковны ияртеп, рубкага Лохмачев менде. Безне алыштырдылар. Ашыйсы һәм йокы килүгә кул селтәп, иске палубага мендем. Уңда Нил суына тоташкан ерганак-канал фәллахларның бакчасын сугара. Соргылт саман йорт ышыгында балалар уйнап йөри. Качышлы уйныйлар. Гарәп балаларының уйнавында бернинди аерма, бернинди үзгәлек тапмыйм. Балалар – иң бөек, иң даһи интернационалистлар.

* * *

Сүәеш каналыннан чыгып дүрт тәүлек йөзгәннән соң офык читендә яр сызыгы күренде. Якынлашкан саен коры җир ачыла. Инде яр буена тезелеп утырган ак йортларны, мәчет манараларын, ерактагы ак сыртлы зәңгәр тауларны аерып була башлады. Яр белән таулар арасындагы яссы яшеллек – Африка саваннасы. Саваннада кайнозой эрасында яшәгән казылма җәнлекләргә охшашлы ялгыз агачлар.

Туган телебездә сокланырлык матур яңгыраган «әрәмә», «урман», «дала», «кылган» шикелле сүзләр күп. «Саванна» сүзе дә ничектер, безнеңчә яңгырый иде. География дәресендә беренче тапкыр «саванна» сүзен ишеткәч, күз алдыма йомшак ак чәчләрен җилфердәтеп дулкынланган кылганлы дала килеп басты. Кылган дулкыны эчендә сикерешеп кыр кәҗәләре уйнап йөри, күктә– горур бөркетләр. Җилкәләренә озын муенлы чүлмәк утырткан кызлар судан кайта. Шул сурәт әле һаман күз алдымда.

Без Судан иленең Судан исемле портына якынлашып киләбез. Порт яңа гына судан чыгып яр буена ял итәргә утырган каланы хәтерләтә. Шәһәр артында саванна башлана. Чын саванна башкарак булып чыкты. Аксыл төстәге киң, биек күк йөзе. Еракта биек таулар. Диңгез ярыннан башланып киткән яшел киңлек ерактагы тауларның итәгенә барып терәлгән. Африка җире без күреп күнеккән иген кырлары шикелле йончылмаган. Мондагы җир яшь һәм көр табигатьле. Саваннадан нефть даулап, аның җелеген, канын суырмаганнар. Бу җирдән бер-бер артлы канлы сугышлар да үтеп тормаган. Дөрес, монда да басып алулар, сугышлар булган, килмешәкләрнең дагалы итеге монда да җирле халыкның иреген сыткан. Бәлки саванна өстендә танклар йөрмәгәнгә ул шулай көр, яшь табигатьле күренә торгандыр?

Бер дуамал теләк күңелне кыбырсытып узды. Офык читендәге чал тауларга җиткәнче үлән өстеннән яланаяк барасым килә иде. Үләннең иң куе җиренә чалкан ятып, «Каз канаты»н җырлыйсым килү бәгыремә бәрелде. Бу теләк, билгеле, беркайчан да чынга ашмаячак. Без – эш кешеләре. Эшне мин унбиш яшемдә иярләдем. Сугыш чоры безне иртә өлкәнәйтте. Шул ашыгып өлкәнәю аркасында балачак теләкләре гамәлгә ашып бетмичә һаман саклана, вәсвәсәли, күрәсең.

Су астында сагалап торган мәрҗән рифларын урап үтеп, ярга җиттек. Аврал уйнадылар. «Чолман»ны юан арканнарга тарттырып причалга бәйләдек. Мине кораб сакларга трап янына вахтага куйдылар. Минем белән бергә корабны Судан солдаты да саклый. Яшькелт кыска чалбар балагы эченнән кап-кара сыйраклар тырпаеп чыккан. Өстендә шул ук яшькелт тукымадан теккән озын тужурка. Башындагы киң читле кара йон эшләпәгә тәвә кошы каурые беркетеп куйганнар. Уенчык солдатка охшашлы булса да, сакчы шундый җитди һәм тәкәббер. Янымнан узганда, солдат винтовкасын кысыбрак тота. Янындагы кеше белән сөйләшми. Аралашмый тору искиткеч газаплы икән.

Төнге җылы җил саванна ягыннан әллә нинди сәер тавышлар алып килә. Шәһәрдә утлар җемелди. Кемдер өзек-өзек итеп әллә җырлый, әллә дога укый. Чит ил, ят континент. Мине хәйран калдырган нәрсә – монда да кояшның көнчыгыштан калкуы. Монда да өстә – күк йөзе, аста – җир. Монда да үлән җирдә үсә, болытлар күк йөзендә йөзәләр. Африкада яшәүчеләрнең дә бәхетле буласылары килә торгандыр. Алар да, күп кенә халыклар шикелле, ач-ялангач калудан һәм сугыш чыгудан куркып яши торганнардыр.

Сәгать төнге дүрт җиткәч, кубрикка кереп, Белоштанны уяттым. Ул мине алыштырып вахтага басты.

* * *

Кичтән башланган йөк бушату караңгы төшкәч тә туктамады. Төн рәхимлерәк. Юеш кайнар һава парлы мунча һавасын хәтерләтә. Төнлә кояш тәнне көйдерми.

Дөбердәп чыгыр әйләнә... Мачтага беркеткән йөк уклары трюм эченнән капчык бәйләмен сөйрәп өскә күтәрәләр һәм причалга бушаталар. Мин трюм авызына килеп аска карадым. Мәйданчыкта ярым-ялангач кешеләр кайнаша. Йөкне капчыкка тутырып торалар, икенчеләре капчык авызын тегә, өченчеләре тулы капчыкларны парашют өстенә ташып өяләр. Парашют тулу белән, капчыкларны өскә күтәреп, причалга төшерәләр. Ярдагы грузчиклар капчыкларны машиналарга төйиләр.

Кубрикта ятканда ишеттем мин бу тавышны. Гаҗәп тәэсирле, эчке экспрессиягә сугарылган сүзләрне матәмле тавыш белән кычкырып укыйлар. Йөк бушатучыларның Африка континенты эченнән килгән кыргый кабилә вәкилләре икәнен икенче штурманга агент сөйләде. Алар Европада яшәүчеләргә охшамаган иделәр. Кара агачтан кырып ясалган сын шикелле чандыр җыйнак гәүдә. Тән шома, щетка белән ышкып ялтыраткан кыйммәтле күн шикелле елкылдап тора. Тәндә бер чеметем май юк. Тәндә мускул, сеңер һәм сөяк. Битләр бизәкле. Һәр яңакка үткен пычак белән колак астыннан авыз турына кадәр өч тапкыр сыздырганнар. Яра төзәлгәч, чекрәеп торган өч җөй калган. Чәч куе, киезләнеп беткән тыгыз бөдрә. Куе, калын чәч башны искиткеч зур күрсәтә. Муен нечкә, озын. Йөк бушатучыларның башлары казыкка утыртып куйган түгәрәк чүмәләне хәтерләтә. Мондый чәчкә, билгеле, тарак керми. Бамбуктан ясалган бәйләм энәсенә охшашлы тарагычларны йөк бушатучылар чәчләренә кадап йөртәләр.

Кояш зенитка күтәрелгәч, эсселек күләгә җирдә илле өч градуска җитте. Шушындый кайнарлыкта бөтенләй эшләп булырлык та түгел, тәмуг эсселеге. Тәнеңнән туктаусыз тир агып торганда җитмеш килограммлы капчыкны парашютка ташып торып кара әле. Ярты сәгатьтән җаның чыгар. Кыргый кабилә вәкилләре җырлап эшлиләр. Җыр ырым сүзләренә һәм сихергә охшашлы.

Чал чәчле карт абориген башлап җибәрә дә, югары бер ноктага җиткәч, кинәт туктата. Шушы мизгелдә җырны йөкчеләр эләктереп алалар. Авыр капчыклар, җыр ритмына буйсынып, һавада очып баралар, парашют өстенә яталар. Җыр сүнә. Чал чәчле карт тагын такмакларга тотына. Башкалар кушылу белән, кабат туктый. Пружинадай тыгыз ритм йөкчеләрнең хәрәкәтләре белән идарә итә, ул капчыкларны һавага күтәрә, очыртып, парашютка китереп сала. Йөкчеләрдәге көч, алардагы түземлек – боларның барысы да шушы җыр сихереннән. Җыр берләштерә, җыр оештыра, җыр эшне тәртипкә салып, көйләп тора. Бәлки бу җыр да түгелдер? Дога, ырым дип атасак дөресрәк булыр иде. Бала чакта мин «Без Кронштадттан» дигән кино карадым. Шул фильмның бер эпизоды күз алдымда калган. Бер төркем кызыл матрослар һәм кызылгвардеецлар ак офицерлар һөҗүменә каршы торырга, аларны үткәрмәскә, җиңәргә тиешләр. Комиссар атака алдыннан хәрби оркестр чакыра. Оркестр марш уйнап җибәрү белән, яралы матрослар, хәлдән таеп арыган кызылгвардеецлар, җәрәхәтле тәннәренең сызлаганын онытып, атакага кузгалалар.

Татар телендә «көй» тәртипкә салуны, оештыруны аңлата. Бәлки безнең борынгы бабаларыбыз иң күмәк эшне, һөҗүмгә баруны җыр көе белән оештырганнардыр? Кайда ул көннәр? Без соңгы вакытта җаныбызны көнбатышта сәүдә өчен эшләнгән шлягерлар белән тукландырып тора башладык. Ят көй җанны канәгатьләндерә алмый.

Төш вакыты җиткәч, мин тагын вахтага бастым. Кояш һаман рәхимсез пешерә иде. Күктә бер болыт әсәре юк. Эсселектән миләр кайный. Йөкчеләрнең һаман әле туктарга исәпләре юк иде. Аларның көйләре шактый озынайды, ритм салмаклана төште. Йөк бушатучылар арый башлаганнар иде. Көй йөкчеләрнең арыганын сизеп әкренәйде, шәфкатьлерәк яңгырый башлады. Йончып хәлдән тайган кешеләрнең җырлап эшләве шундый кызганыч иде. Көй инде кумый, өндәми, ул үгетли, егылмаска, туктамаска куша, үтенә, ялвара.

Трюмда эшләүче аборигеннарның телен белмим мин. Җырның аерым үз теле бар. Җир йөзендә яшәүче халыкларның уртак теле. Җыр – сүзсез, турыдан-туры тойгылар белән сөйләшә. Африка континентының иң караңгы почмакларыннан җыелган мәҗүсиләрнең җыры миңа тулысынча аңлашыла иде:

Авыр түгел, җиңел бу.

Җиңел итеп алып сал.

Авыр түгел, җиңел бу.

Егылма. Түз. Бердәм бул...

Көйдә мәгънә нәкъ шушы иде. Кыргый кабилә вәкилләренең йөк төйи торган көчле краннары да, капчык күтәрә торган автокарлары да юк. Аларның эш коралы – көй. Аларга шул ярдәм итә.

Бәләкәй чагым исемә төште. Ул чорда бергә җыелып кич утыру гадәте яши иде әле. Кич утырып җеп эрләгәндә орчык әйләнгән ритмга күрше хатыннары бәет, мөнәҗәт әйтәләр. Әллә нинди борынгы йола җырларын, ниндидер ырымлы такмаклар әйтәләр. Җыр аларны илһамландыра. Күңел иҗат эшенә керешә. Кич утыручы хатыннар, үзләре дә сизмәстән, яңа бәет, яңа мөнәҗәт тә чыгарып куялар. Безнең әтиләр буыны җыр, мөнәҗәт аша яшәү серен аңларга тырышкан. Тәэсирле бәеткә, мөнәҗәткә әверелеп, моң халыкка вөҗдан хөкемен тарата. Көндәлек җыр һәм моң аша халык җәмгыятьнең рухи дөньясына тоташкан иде.

* * *

Асфальт юл портка кереп туктаган иде. Тропик кояшы асфальтны эреткән. Баскан саен юлда аяк эзе кала. Порттан чыккач, кабырчык исенә кояшта кызган җылы үлән исе кушылды.

Бинокльдән караганда, шәһәр читендә каплап куйган чүлмәккә охшашлы сәер корылмалар күренә иде. Шулар янына килеп туктадык. Кызыл балчыктан катырып ясалган һәм җиргә каплап куйган гигант сөт чүлмәкләре. Үрмәләп кенә керерлек тәбәнәк ишек, тәрәзәләр юк. Яктылык очлы түбә уртасындагы түгәрәк тишектән керә. Йортның төп вазифасы – адәм баласын эсселектән саклау. Шуңа күрә баш сыймаслык тишектән кергән яктылык та җиткән.

Адәм баласы нинди генә корылмалар салмый! Балалар бакчасы һәм төрмә, алачык һәм патшалар сарае, вигвам һәм көяз коттедж. Чүлмәк йортлардан соң русларның өйләренә охшашлы соры шифер түбәле кирпеч йортлар башланды. Нәкъ шушы күренеш тетрәндерде мине. Мин илленче еллар тәрбиясендә күзалларга өйрәнгән кеше. Чит илләр тоташ эшсезлек, забастовка һәм кризислардан укмашып оешкан булып күз алдына баса. Башка илләрдә бездәгегә охшашлы берни булмаска тиеш дип шулкадәр тирән инанган булганмын, соргылт кирпечтән салган җәлпәк йортларның безнең ил йортларына охшашлы булуы искиткеч тетрәндерде.

Судан каласындагы эсселек Урта Азия чүлләрендә дә юк. Андагы эсселек коры – су парлары белән сугарылмаган. Монда кайнар пар катнаш юеш эсселек. Бер тавыш, бернинди хәрәкәт юк. Әйтерсең кояш нурлары тереклек дөньясын тоташ күмергә әйләндергән.

Шәһәр читендәге аерым йортларны үтеп эчкәрәк кердем. Тоташ урам башланды. Юл чатлыгына җитеп сулга борылдык та, әлсерәп торган зур кәҗәгә килеп юлыктык.

– Шайтан түгелме икән бу? – диде Барсуков һәм кәҗәне читтәнрәк урап узды.

– Әй, мур кыргыры, син, нишләп чит илгә килдең? – диде Лагуткин, шаяртасы итеп.

Тимер пароход, дөбердәп эшләп торган машиналар өстендә яшәү безне ялыктырган иде. Ак кәҗә балачакның саф куанычларын уятып җибәрде. Мал карау кешене рухи яктан баетып җибәрә. Сыер, ат, кәҗә асраучылар көн саен хайванның талымсызлыгын, аның эчкерсез, беркатлы гадилеген күреп торалар. Бәлки шуңа күрә хайван караучылар йомшак мөнәсәбәтле, талымсыз, сабыйларча мөлаем була торганнардыр?

Кәҗә күздән югалды. Каршыбызга баштанаяк ак тукымага төренгән бер хатын килеп чыкты. Озын, матур куллар канат рәвешендә як-якка җәелгән. Гәүдә төз, нәфис. Хәрәкәтләр төгәл, салмак. Тамаша күрсәтүче жонглерларның хәрәкәтләре шундый була. Хатынның баш түбәсендә яшелчә, ал чәчәкләр төшкән бизәкле сандык иде. Өстәл зурлыгы сандык баш түбәсенә береккән.

– Егетләр, ул сандык ничек төшеп китми? – Барсуков хәйран калып туктады. Күзәтә башлады.

– Әйтерсең кадаклап куйганнар, – дидем мин соклануымны яшерә алмыйча.

– Йөрүен карагыз. Аяклары җиргә дә тими шикелле. Әйтерсең, һавада очып бара, – диде Лагуткин.

Без хәйран калып карап торабыз. Хатын да безгә таба борылып карады, елмайды. Ә сандык һаман ябыштырган шикелле баш түбәсендә утыра. Судан хатыны борылмага җитеп күздән югалгач та аның канат шикелле җәелгән куллары, җиңел сыны, байрак шикелле җилфердәп барган бөркәнчеге бик озак күз алдында торды.

Үзәккә якынлашкан саен йортлар биегәя, ешая. Алар бер-берсенә терәлеп утыра башладылар, һәр бинаның беренче катында кибет. Сатыласы товарларны урамга чыгарып тышкы як стенага, ишеккә элгәннәр, күп товарны тротуарларга тезеп куйганнар. Аяк киемнәре, күлмәк-чалбар, күн әйберләр аша атлап узабыз. Сәүдәгәрләр күләгәдә ашыкмыйча гына тәсбих тартып утыралар. Печән базары, «көфер почмагы» искә төшә. Сәүдәгәрләр күп. Адым саен кибет. Кибет саен сәүдәгәр. Аларның күбесе сатлык товарларын күтәреп йөриләр. Сатып алучы, урамда өелеп яткан товарлар белән кызыксынучы күзгә күренми. Сәүдәсез сәүдәгәрләр ничек яши, ничек тамак туйдыра икән дип сәерсенеп куясың.

Каршыбызга ике европалы килә. Ирле-хатынлы. Ире илледән узган булса кирәк, хатын утызлар тирәсендә. Икесе дә кыска чалбардан, башларында бөке шлем. Плантаторлар! Бу ирнең кулына камчы тоттырып карыйм. Негрлардан шикәр камышы ташытучы надсмотрщик күз алдыма килә. Җыерчыкланып беткән кансыз бит, юка ирен, алга чыгып торган киң авыр ияк. Хәрәкәтендә, күз карашында корыч тәвәккәллек. Теләсә кемне буйсындыра, теләсә нинди шартларда теләсә кемнән үз кирәген ала торган прагматист бәндә.

Плантаторлардан соң яшел тукымага төренгән бер төркем хатыннар узды. Хатыннар имчәк балаларын янбашларына атландырып, чүпрәк белән билләренә бәйләп куйганнар. Баланың урыны уңайлы. Аналарга да җайлы. Аларның куллары буш, теләсә нинди эш башкарып була. Судан хатыннарының үзара көлешеп, эре-эре атлап барулары бала карау аларга бернинди мәшәкать китермәгәнне аңлата шикелле.

Яшелгә төренгән хатыннар юлларын дәвам иттеләр. Без тротуарда басып торган озын торыклы ак дөя янына җитеп туктадык. Дөянең сыртында тау хәтле йөк. Ике сәүдәгәр шул йөкне бушатып азаплана. Картон тартма эчендә Япониядә ясалган транзистор, радиоалгыч, магнитофоннар, электрон хисап приборлары. Нух пәйгамбәр чоры хайванына төяп егерменче гасыр товарлары алып кайтканнар. Дөя үзе дөнья хәлләренә тулысынча битараф. Ул, күзен йома төшеп, әкрен генә күши. Битендә шундый тирән, шундый җитди уй-исәп. Йөк бушатучылар да ашыкмыйлар. Вакыт аларның артларыннан кумый.

Шәһәр үзәге дә артта калды. Тагын бер катлы тәбәнәк йортлар башланды. Киң бер мәйданга җиткәч кая барырга белмичә туктап калдык. Шушы мәйданнан чаткы рәвешендә тугыз урам башланып китә. Мәйдан уртасында ялгыз һәйкәл. Ак мәрмәрдән ясалган озын буйлы чандыр бәдәви ерактагы тауларга карап уйга чумган. Постамент ташына гарәп хәрефләре белән нәрсәдер язганнар. Безнең бабаларыбыз бу язуны шартлатып укырлар иде. Без оныткан гарәп хәрефләре эчендә гасырлар буе туплана килгән ата-баба мирасы калды...

Ерактагы тауларга карап барабыз. Йортлар сирәгәя башлады. Кояшка әлсерәп утырган тәбәнәк, ярлы кыяфәтле йортлар. Ниһаять ачык саванна күренде.

Мондый үләнне минем Кырымдагы патша резиденциясе Ливадиядә күргәнем бар иде. Саваннаның үләне кылганнан эре, камыштан ваграк. Таулар ягыннан искән кайнар җил үләнне кыштырдата. Шундый шомлы, тешкә тия торган тавыш. Киң офык, биек, чиста күк йөзе. Таушалмыйча сакланган яшь дөнья. Адашкан юлчы авазына охшашлы сәер тавыш яңгырап куя – кошмы, җәнлекме кычкыра. Бу җирдә тыныч иркенлектә уяна алмый йоклап яткан яшьлек көче барлыгын тоясың. Ерактагы күксел моңсу тауларда ниләр генә юктыр...

Саваннада югалып калган сирәк авылларда колонизаторларга тез чүгеп яшәүче кабиләләр торып аякларына басачаклар. Богаулар өзелер. Җирле халыкның канын суыручылар никадәр көчле булмасыннар – хөкем котылгысыз. Аклану юк аларга. Аларны җәзага тартылу көтә. Мин шуңа ышанам.

Басып алучыларны җир һәм байлык кына канәгатьләндерми. Яулап алганда алар күпләрнең канын койганнар. Буйсындыру дәверендә – тагын кан, тагын аһ-зар, күз яше. Хакыйкать хөкеменнән котылу өчен яулап алучылар җирле халыкны юкка чыгарып, канлы эзләрен яшерергә тырышалар. Шушы ният белән җирле халыктан сатлык җаннар табып, шуларны яллап, көрәшчеләрне юкка чыгаралар. Көрәшчесез калгач, буйсынган халыкның тарихы пычракка таптала, сөрсеп яткан үләнгә әйләнә. Культура, гореф-гадәт, тел бетерелә. Басып алучылар буйсынучыларга үз телләрен, үз гореф-гадәтләрен тагалар. Бу процесс җирле халыкны культурага ирештерү дип атала.

– Нәрсә ул офык читендә, күрәсезме? – диде Барсуков, горизонтка күрсәтеп. Ниндидер озын, гигант еланга охшашлы соргылт җәнлек әкрен генә тауларга таба шуыша иде.

– Кәрван бит бу, – диде Лагуткин, бераз карап торганнан соң.

Офык читендәге кәрванны мин дә аера башладым. Дөяләр муеннарын алга сузып салмак кына атлыйлар иде. Алар да юлда. Аларның да язмышлары безнеке шикелле. Алар да туган-үскән илләреннән читтә яшиләр. Кызгану хисе күңелемне ачыттырып узды. Безнең юлда йөргәнне күреп уйланучы, юлчылар язмышын аңлаучылар бармы икән?

Кәрван күздән югалгач, без кайту ягына борылдык. Бераздан кипкән күлгә охшашлы түгәрәк уйсулык төбеннән чыккан чишмә янына килеп туктадык. Гарәп кызлары чишмәдән су алалар. Нәрсә турындадыр мавыгып сөйләшәләр. Тавышлары шундый матур: әниемнең яшьрәк чагын, аның көйләп мөнәҗәт укуы исемә төште. Безне күргәч, кызлар нечкә муенлы чүлмәкләрен җилкәләренә утыртып, кузгалып киттеләр. Бернинди көчәнү күренми. Ниндидер сихерле көч кызларны эләктереп алган да, җир өстеннән салмак кына очыртып алып бара.

– Ну-у-у, егетләр, – диде Лагуткин, кызларның торналарга охшап тезелеп баруларына сокланып.

Башка сүз таба алмадык. Ташып киткән тойгыларның түгелүеннән куркып, сөйләшүдән туктадык.

* * *

Кичке җиделәр тирәсендә йөк бушатылып бетәргә тиеш. Алда – Хәбәшстанның Массауа исемле порты. Массауадан без Җиддәгә сарык төяп илтергә тиешбез. Җиддә – Согуд Гарәбстаныныкы. Ул Мәккә каласыннан кырык кына чакрымда. Бер атнадан анда хаҗ кылу башлана.

– Сарыкның иңе һәм буе күпме була? – Володя Лагуткин корабның дүрт трюмына күпме сарык сыясын хисаплап йөри иде.

– Йөк төяү турындагы кулланмада юкмыни?

– Юк шул. Төзүчеләр корабка сарык төяп йөрү турында уйламаганнар.

– Сарыкның төрлесе була. Нинди токым, аларга ничә яшь икәнен күрсәтмәгәннәрме Массауа агентыннан килгән радиограммада?

– Юк, бу турыда бер сүз юк. Без килүгә унике мең сарык әзерләп куябыз, диелгән. Бар информация шул. Икенче, иң зур трюмга дүрт мең, беренче һәм өченче трюмнарга мең сыйса, калганнарын дүртенче трюмга һәм палубага урнаштырырга туры киләчәк. Шушы турыда баш ватам.

– Палубада кояшка чыдый алмаслар. Шторм башланса, аларны минут эчендә дулкын юып алып китәчәк, – дидем мин.

* * *

Иртәгә йөкне бушатып бетерергә тиешләр. Порт эчендә су коена торган бассейн бар иде. Аның тирәсендә җиләс верандалар. Буфетта кока-кола, ананас, апельсин суы саталар. Җимеш суын синең күз алдыңда сыгып, боз салып бирәләр, йоткан саен тәнгә рәхәтлек агып керә. Без һәр кичне шул бассейнга барып су коендык. Ә бүген Суданның башкаласы Хартумнан килгән диңгез флоты министрлыгының вәкиле бассейнны җирле халыкны христиан диненә аударырга килгән миссионерлар төзегәнен әйтте. Чукындыру өчен төзелгән бассейнда су коенудан бердәм баш тарттык. Диңгездә су коенырга рөхсәт юк иде. Бүген капитанның кәефе булдымы – помполит җитәкчелегендә сай җирдә су керергә рөхсәт итте.

Диңгез суы утыз ике градус. Шуңа карамастан, һава белән чагыштырганда су шактый салкын тоела. Дөрес, суда озаграк йөзсәң, мунча кергәндәге шикелле хәл беткәнен сизәсең.

Көн кичкә авышып килә. «Авышып килә» сүзе тропикта кояш иңүен дөрес сурәтли алмый. Монда кояш күк йөзеннән турыга төшә дә, мизгел эчендә офыкка чума. Караңгы төшкәнче туйганчы коенып калырга ниятләп, диңгез ярына килдек тә, суга чумдык.

Су асты дөньясы. Тирә-юньдә балыклар көтүе. Бәйрәм көнне тәти күлмәкләрен киеп урамга чыккан көяз кызларны хәтерләтәләр. Балыклар! Каян тапкан табигать мондый буяуларны? Сары, зәңгәр, яшел, кызыл балыклар. Безне күрү аларга сәер тоела. Килеп иснәнәләр. Тәнгә борыннарын төртеп, капшап карыйлар. Бигрәк тә вак балыклар әрсез. Эре балык читтән урап уза. Эре балыкларның хәрәкәтендә кешелек җәмгыятендә була торган тәкәбберлек, сиңа җирәнеп карау сизелә, һәр балыкның үзенә күрә мөһим эше, башкарасы вазифасы бар шикелле; каядыр ашыга, соңга калудан куркып кабалана.

Сайлык артта калды. Мин тоташ мәрҗән рифын тәшкил иткән упкын буйлап йөзеп барам. Су төбен мәрҗән урманы каплаган. Палеозой эрасында калып юкка чыккан эре яфраклы абагалар, кәкре ботаклы сәер агачлар. Әкияти җәнлекләргә, җен-пәриләргә, ниндидер куркыныч зур кошларга охшашлы мәрҗәннәр бар. Их, табигать! Күпме гасырлар синең кочагыңда, син биргәнне ашап, матурлыгың белән ләззәтләнеп яшәп тә, без синең сереңне аңлый алмаганбыз. Без бит синең кәррә кисәгең, синең гигант тәнеңдәге бер күзәнәк кенә. Без башка күзәнәкләр исән чагында гына исәнбез. Ә без, адәм балалары, табигатьне җимереп, үзебез теләгән матурлыкны төземәкче булабыз. Җир йөзендәге һәр тереклек, һәр җан иясе табигатькә ярашырга, яшәвен аның карамагына тапшырырга тырышып яши. Тик адәм баласы гына табигать белән ярыша, аның белән көрәшә. Бәлки җир йөзендәге иң зур ялгышлык шушыдыр?

Нәрсәдер аягымны эләктереп алды. Акула! Лагуткин икән. Сайлык ягына ымлый. Ияреп киттем. Киң маңгайлы яшел балык ашыкмыйча гына мәрҗән ботакларын кимереп йөри. Әнә елан балык – мурена су төбеннән шуышып бара. Канәфер чәчәгенә охшашлы чибәр актиния агымда салмак кына селкенә. Үтешли бер ахмак балык чәчәккә борынын тидерде дә кинәт тыпырчына башлады. Мескенкәйне көзән җыера. Ышан матурлыкка! Рухи матурлык та шулай күзгә ташланып торса иде ул. Янымда попугай балыклар кыбырсынып йөри. Килеп тәнемә борыннарын төртеп карыйлар. «Китегез, нәрсә кирәк сезгә?» – дип кычкырасым килә. Әллә минем монда йөзеп йөрүем турында акулага барып сөйләргә җыеналар инде? Әләкчедән куркам. Каян килә икән ул әләкчелек?

Әнә, диңгез төбендә өчпочмаклы шәлгә охшашлы скат йөзеп бара. Ләмдә ятканда ул соргылт-көрән төстә, комда ятканда – саргылт. Камчыга охшашлы озын, электр тогы җибәрә торган койрык. Кыяларга диңгез керпеләре ябышкан. Иксез-чиксез балыклар көтүе. Бу җан ияләренең күбесен минем беренче тапкыр күрүем. Әнә, каләм бәйләменә охшашлы сәер нәрсә кыяга ябышып тора. Ул да бит җан иясе. Нәрсә ул?

Янымнан диңгез чуртаны – барракуда очып узды. Аның юлына очраган бер кечерәк балык юкка чыкты. Җан ияләренең тормышы нигә шулай икән? Берәү яшәсен өчен кемдер үләргә, юкка чыгарга тиеш. Бездә дә бит актиниягә охшашлы тыштан матур ялган чәчәк куаклары бар. Андый чәчәк безнең үзебезне чакмаса, аның матурлыгына сокланып йөрибез.

Кабыргама төрттеләр. Борылып карадым. Лагуткин ярга чыгарга ишарә ясый. Тирәнлектән соргылт шәүлә калкып чыкты да, тирәбездә әйләнеп йөреп, безгә якынлаша башлады. Икенче мизгелдә без ярда басып тора идек инде.

– Тезең канаган, – диде Лагуткин. – Акула кан исен сизеп өлгергән.

– Кан исе, – дидем мин, эссе һавада шәрә тәннең куырыла башлавын сизеп. – Диңгез астында да кан исеннән котылып булмый икән. Дөнья тарихыннан кан исе аңкый, дөнья сәясәтендә дә шул ук хәл.

* * *

Башта ерактагы зәңгәрсу таулар, аннан соң аларның ак сыртлары офык артына кереп эреде. Тагын су. Тагын аксыл зәңгәр күк йөзе. Хәрәкәт. Кораб борыны су өсте тигезлеген актара. Як-яктан су сахрасы ага. Трюмнарда сарык. Куркудан алар үзара беркеп, тоташ соргылт массага әйләнгәннәр. Золым чорында адәм балалары да шулай бит. Корабны абзар исе чорнап алган. Авыл кешесе өчен тансык тәмле ис.

Помполит Чоломбитько безгә лекция укый. Эссе. Һава юк. Лекция Согуд Гарәбстанының артта калганлыгы турында. Согуд гарәпләре дин кушканча яшәп артта калганнар, дип аңлата безнең помполит. Мин бу турыда күптән беләм һәм артта калып, караңгылыкта яшәүче гарәпләрне кызганам.

Аллага ышану каян килеп чыккан? Шушы сорауга мин кат-кат әйләнеп кайтам. Гади халыкны гасырлар буе ханнарга, патшаларга, төрле урындагы түрәләргә ышанырга, аларга баш ияргә мәҗбүр иткәннәр. Тәхеттә утыручы никадәр бөек булмасын, берзаман барыбер аның кимчелеге ачыла. Шундый ачы һәм ачулы була инанган кешенең кимчелеген күрү. Бәлки, аллага инануны патшаларга ышанудан гарык булгач, шуннан котылу өчен уйлап тапканнардыр?

Ышанасы, инанасы килү – безнең канда. Ансыз яшәүнең киләчәк белән тоташлыгы калмый. Киләчәксезлек – шулай ук мәгънәсез яшәү.

Без төнге вахтада Лагуткин белән шушы хакта сөйләштек.

* * *

Хиҗаз ярлары таң атканда ачылды. Карасу-кызыл моңсу кояш ерактагы таулар артыннан сүлпән генә күтәрелеп килә. Җир өстенә кызыллык иңгән. Картага күз сирпеп алдым. Шәфәкъ нурына күмелгән таулар артында ярдан кырык чакрым ераклыкта Мәккә шәһәре һәм диниләрнең кыйбласы – Кәгъбә урнашкан иде. Җир шарында яшәүче мөселман өммәтләренең йөзләре тәүлегенә биш тапкыр шушы таулар артындагы калага таба борыла.

Лоцман килгәнен көтеп, тышкы рейдка якорь салдык. Ниһаять лоцман килде. Баштанаяк актан киенгән инглиз кешесе. Ябык, тәкәббер. Туктаусыз трубка пыскыта. Фарватерны каплап торган кыялар һәм су асты рифлары арасыннан лоцман «Чолман»ны Җиддә портына кертә башлады.

Сарыкларны бушатып бетергәч, тагын кузгалдык. Одессага буш кайтабыз. Буш корабның винты судан чыга. Шуны суга батырыр өчен пароходның танкларына диңгез суы – балласт тутыралар. Диңгезчеләр телендә буш йөрү «балласт йөртү» дип атала.

Сүәеш каналын тагын караңгыда уздык. Төнге күренешләр бу юлы көньяктан төньякка таба шуышып уздылар. «Чолман», Урта диңгезгә чыгу белән, давыл кочагына эләкте. Мачталарга тия язып соргылт болытлар агыла. Ак яллы яшькелт дулкыннар корабны кыйныйлар. Кораб ыңгыраша, аумаска, юлын дәвам итәргә тырыша. Ярамый аңа аварга. Кораб ауса, «Чолман» эчендәге утыз тугыз диңгезченең җаннары ел саен диңгез ала торган илле мең корбанга кушылачак. Кораб, шушы хакыйкатьне аңлаган шикелле, туктаусыз көрәшә. Үлемнән безне шушы көрәш саклый.

Тирә-якта үлем үкереп йөри башлагач, яшәү сере ачыла. Яшәү шундый газиз тоела андый чакларда, яшәү искиткеч кыйммәт. Дулкын шаулавы, корабның шәфкать сорап ыңгырашуы тормыш ваклыкларын юып төшерә. Яшәүнең шушы мизгелләрдә төп максатын аңлый башлыйсың. Вакчыллыкка бирешмәмен, киләчәктә лаеклы яшәрмен дип ант итәсең. Давыл басыла. Кораб тынычлана, һәм – шул ук тормыш, шул ук ыгы-зыгы.

Беренче ерак сәяхәттән кайтып киләм. Алда тагын Босфор. Дрейфка ятып, лоцманны көтәбез. Мәчет манаралары. Кояш чыгып килә. Манара очына утырткан алтын айларда чаткылар уйный. Күкрәк эчендә кайту, күрешү моңы, сагыну, төрле тойгылар. Чыгып килгән кояшка карап, үткән гомеремне исәплим. Каршымда Босфор ярларына җәелеп яткан кала. Сылу манаралар, чәчәк клумбалары, җимеш бакчалары. Шушы калкулыкларны күрү өчен үткән авырлыкларны тагын кабатларга әзер мин.

Лоцман пароходка менә. Төрек кешесе. Лоцман кузгалырга кушты. Ярлар хәрәкәткә килде. Мәчетләр, солтан сарайлары, кунакханәләр, үзара укмашып утырган сәер корылмалар бер-бер артлы яныбыздан йөгереп уза башладылар. Яр буендагы асфальт юлдан машиналар йөгерә. Таң каршылаучы турист халкы, кармакчылар, яр буена килгән ялгызлар, балконга чыгып җәймә селкүче яшь хатыннар, ашыгып эшкә баручылар – кемнәр генә юк монда. Сугыш ирсез калдырган хатыннар шикелле калкулык битенә тезелешеп утырган моңсу кипарислар бугаз суына карап уйланалар. Кипарислар артында зират. Әнә, ак мәрмәрдән юнып эшләнгән кабер ташлары. Борынгы заманда безнең якларда да кабер өстенә мәрмәр таш кую гадәте булган. Адәм баласы гомер буе ихтирамга сусап яши. Адәм баласын ихтирам итү гүргә кергәч тә тукталмаска тиеш.

Кинәт кораб машинасын туктаттылар һәм мин сандугач тавышын ишеткәндәй булдым:

Кайда ла гына сайрый сандугач, –

Су буйкайларында ла тугайда.

Мин сәяхәттән кайтам. Хәзер мин – Истамбул каласын күргән кеше. Аларны беркем тартып ала алмый. Истә калганнарны беркем, берничек үзгәртә алмый. Күңелдә ихтирамга охшашлы тойгы уянды. Зират ташлары, моңсу кипарислар, балкон рәшәткәсенә күкрәге белән ятып сөйгән ярын көтеп торучы төрек кызы – алар хәзер минем байлыгым.

Томан пәрдәсен җил таратты. Одессаның ярлары ачылды. Туган-үскән иленнән аерылмаган кешегә аңлатып булмый бу тойгыны. Туган илеңне яратып, гел ихтирам итеп торыр өчен тормыш агымын үзгәртергә кирәк. Ашханәдә суынган тәмсез аш китерсәләр – хәтерең кала. Туган авылыңа кайтырга канатланып йөрисең – кассада билет юк... Еракка китеп, туган җиреңнән аерылсаң, йөрәктә Туган илнең газизлеге, аңа булган кайнар ихтирам арта.

«Чолман»ны каршыларга килгән хатын-кыз, балалар безне причалда көтеп торалар иде. Причалга терәлү белән, көтеп торучылар корабка менә башларлар дип өметләнеп мин ялгыштым. Яр белән кораб арасында күзгә күренмичә дәүләт чиге ята иде.

Балалар әтиләренә кул болгыйлар. Бер бала әтисен чакырып көйсезләнеп елый. Чик саклаучылар килде, таможенниклар пәйда булды.

Чикне ачканда төш вакыты узган иде инде.

Мине өлкән штурман чакырды.

* * *

– Рахманкулов, кадрлар бүлеге үз инициативасы белән сиңа алмаш җибәргән. Без сорамаган идек, – диде Лохмачев, ишек яңагына сөялеп торган җирән чәчле егеткә күрсәтеп.

– Рәхмәт, – дидем мин, – сорарга күптән җыенып йөри идем.

Лохмачевның кашы җимерелде. Шуны яшерер өчен ул йөзенә ясалма елмаю чыгарды.

– «Чолман» ошамыймыни сиңа?

– Мин бит штурман. Кесәмдә кораб йөртүче дипломы.

– Әллә нинди кеше син, Рахманкулов. Мин сине корабта калдырыр өчен күпме тырыштым, – Лохмачев миңа алмашка килгән матроска таба борылды. – Юк, безгә матрос кирәкми. Сине кире җибәрәбез.

– Виктор Филимонович, мин барыбер китәм. Калдырыгыз бу егетне, – дидем.

– Капитанның боерыгы – закон. – Лохмачев урыныннан кузгалды. – Минем вакытым юк. Бу турыда демагогия куертып тормыйбыз. Син каласың!

Ул корабтан чыгып киткәч, алмашка килгән матроска ташландым:

– Дус кеше, китмәгез, зинһар өчен. Капитан килү белән мәсьәләне хәл итәчәк. Көтик, яме. Зинһар өчен.

– Нигә ялынырга! Алмауларына мин риза... Матрос китеп тә барды.

Ике сәгать ярымнан вахта башланачак. Нишләргә? Кадрлар бүлегенә барыргамы? Анда да капитанның сүзе үтәчәк. Экипажны ул җыя. Бертын үземне нишләтергә белмичә чабаланып йөрдем дә, шәһәргә чыгып киттем.

* * *

Бульварда тормыш кайный. Яшәү без сәяхәттә чакта да тукталмаган, һәр очраган кеше чиксез матур күренә. Нишләп шушы көнгә кадәр мин бу кешеләрне күрми йөргәнмен? Болар бит минем туганнарымнан да якыннар! Ә үзләре янымнан битараф узалар...

Алар минем өзелеп яратканымны белмиләр микәнни? Һәр очраган кешене кочаклап үбәсем килә башлады. Кирәк булса, мин аларга күкрәгемне ярып йөрәгемне бирә алыр идем. Бу дөньяда кешеләрне яратудан да куанычлы нәрсә бар?

Минем беренче ерак сәяхәттән кайткан көнем. Өстемдә зәңгәр трикотин күлмәк. Чалбарым, туфлием – бар нәрсәм сәяхәттә сатып алынган. Әллә ышанмыйсызмы? Ышанмыйлар шикелле. Күз сирпеп кенә карыйлар да (әйтерсең мин аларга йөрәгемне ярып бирергә әзер түгел), янымнан үтеп китәләр. Хәтер калудан йөрәгем әрни.

Әйе, аларның үз мәшәкатьләре көчле. Шунлыктан мине күрми үтәләр. Ал чәчәк төшкән зәңгәр нейлон күлмәк кигән чибәр хатын витринага куелган кәбестәне тикшерә. Әйтерсең кәбестә миннән кыйммәтрәк. Минем сәяхәттә йөреп кайтуым бу хатынга бер тиен тормый шикелле. Менә ничек бит ул дөнья...

Хәтер калудан симез бер иргә ияреп киттем. Симез кеше гадәттә шәфкатьле була. Юк, бу андыйлардан түгел иде. Яныннан узган һәр хатын-кызны күз карашы, теләкләре белән чишендерә дә, күзе белән ашый. Син, туган, нигә болай комсыз? Әллә синең хатының юкмы? Әллә юанлыгыңнан куркып сиңа кияүгә чыгарга теләмиләрме? Юк, дус кеше, сиңа Босфорда таң атканны сөйләп булмас. Барыбер аңламассың. Сиңа тән кирәк. Хатын-кыз тәне. Тәмле аш, аш янына куелган шешә Босфор буендагы калкулыклар артыннан әкрен генә калкып килгән мәһабәт кояш матурлыгыннан артыграк сиңа.

Ә син, авыр сумка күтәргән ябык апа? Тимсах күлендәге суда кешенең бата алмавы турында сөйлимме сиңа? Гафу ит, вакытың юк икәнлеген беләм. Тәнәфестән файдаланып, син тизрәк азык кибетенә йөгерәсең. Ирең эштән кайтканчы аш әзерләп өлгерергә тырышасың син. Синең үз мәшәкатең җиткән. Иреңнән алданрак кайтып җитү өчен беренче автобуска өлгерергә тырышасың син. Автобуста тыгыз, кайтып җиткәнче кабыргаларың авырта башлый. Синең күңелең шунда...

Соры гофрэ юбка кигән кыз, минем ике айлык сәяхәтем сине дә кызыксындырмыймыни? Юк шул. Синең кемеңдер бар. Син шуны көтәсең. Ярый, көт, мин каршы түгел. Бәхетле булыгыз. Ә мин менә ялгызлыкта бәхетле була алмыйм. Нишләргә?

Юк, миңа һаман акыл керми. Сәяхәттән мине оркестр уйнап каршы алырлар дип юләрләрчә өметләнгәнмен... Күргәннәремне сөйләсәм, кызыксынып тыңларлар, тагын сөйлә дип теңкәмне корытып бетерерләр дип тә өметләнгәнмен. Өмет каршында сак булырга, артыкка кизәнмәскә кирәк икән. Иң әйбәте – корабка кайтырга да, вахтага басар вакыт җиткәнче бераз ял итеп алырга.

Корабка яңа йөк төйиләр. Иртәгә тагын юлга. Бу юлы Италия портлары: Венеция, Равенна, «О соле мио»... Швартов бауларын тикшереп чыккач, себерке табып, трап тирәсен себереп алдым. Себерү эше белән мавыгып, уяулыкны югалтканмын икән. Әнә, капитан Деркач «Чолман»га якынлашып килә. Өч тапкыр сигнал төймәсенә басып, вахтада торучы штурманга капитан кайтуын белгерттем. Володя Лагуткин йөгереп чыкты, капитанга рапорт бирә башлады:

– Сез югында корабка алты йөз сиксән тонна күмер төяделәр. Йөк күләме бер мең сигез йөз тонна. Кичкә таба пароход төялеп бетәчәк. Сез югында пожарный инспектор килеп, ут сүндерү коралларын тикшереп китте. Помполитны сәгать ундүрткә парткомга чакыралар. Корабта чит кеше юк. Машина бүлегендә вахтада механик Русаков.

Әнә, кран беренче трюмны төяп бетереп, икенчегә күчте. Юлга чыгарга алты сәгать чамасы вакыт калды.

Лохмачев минем бу корабтан китәргә теләвемне сизеп алды. Элек алырга теләмичә интектерделәр, хәзер җибәрмиләр. Елар хәлгә җитеп торганда, пароходка якынлашып килүче Курбатовны күреп алдым. Тизрәк вахтадагы штурманны чакырдым. Василий Степанович траптан менә башлаганда, корылма ишегеннән Деркач үзе килеп чыкты да, Курбатовка рапорт бирергә тотынды.

– Мин сезнең эшегезне тикшерергә килдем, Григорий Григорьевич, – диде Курбатов. – Вахта журналын, рейста кулланган карталарны, комсостав утырышының протоколларын җыеп китерегез. – Һәм Василий Степанович мине күреп алды. – Син, лачын, моннан китмәскә уйладыңмыни? Юкка, сиңа бит алмаш җибәргәннәр иде.

– Алмашка килгән матросны кире озаттылар, – дидем мин, тамагыма кайнар төер тыгылганын сизеп.

– Ничек инде озаттылар? – Курбатов капитанга таба борылды.

– Тоткарлык юк, Василий Степанович, – диде Деркач. – Теләсә, бүген үк, хәзер үк җибәрә алабыз. Менә хәзер Италиягә барабыз. Әйбәт рейс бит. Без аны шуңа күрә калдырган идек.

– Ну, эшләр ничек бара, лачын? – диде Курбатов, икенче штурманга. – Деркачка таба борылып өстәде. – Тырышалармы минем егетләр?

– Тырышалар, Василий Степанович. Берсеннән-берсе әйбәт, һәркайсы...

– Черногорский да әйбәт эшлиме? – капитан-наставник сәер итеп елмайды.

Деркач, күзләрен челт-мелт йомып, сүзсез калды. Уңайсыз иде аңа. Ул Курбатовның капитан-наставник булырын һәм үзенең аның кул астына эләгерен белми иде.

– Ничек әйтергә инде, Василий Степанович? Начар дисәм, ялганчы булудан куркам. Яхшы дисәм...

– Ярый, Григорий Григорьевич, матрос тыңлап торганда өлкән командирны чишендермик әле. Мин сезнең эшегезне тикшерергә килдем, күрсәтегез.

Алар өчәүләп – капитан-наставник, Лагуткин һәм Деркач – бакка таба юнәлделәр. Мин чамалап алдым: өлкән механик Черногорский – экипажның партгруппа секретаре чакырган капитан-наставникны. Әнә, капитан Деркач безне ничек мактый. Суданнан чыгуга, ул Лагуткинны корабтан куарга, аның визасын ябарга җыена иде. Мине – кесәсендә штурман дипломы булган кешене – башка корабка җибәрмичә, һаман матрослыкта йөртмәкче иде. Курбатов корабка күтәрелү белән дөнья үзгәрде. Хакыйкать уянды, башын күтәрде, һәм Деркач безне ярата башлады.

Әнә, корабка таба Лохмачев йөгереп килә. Аның пароходчылыкта дуслары күп. Кемдер пароходка тикшерү килгәнен әйткән, күрәсең. Янымнан узганда, Лохмачев сорарга өлгерде:

– Ничә кеше тикшерә? Кем җитәкчелегендә? Кайда алар?

– Василий Степанович Курбатов җитәкчелегендә, – дидем мин, шатлыгымны яшерә алмыйча. Лохмачевның буыннары йомшарып китте.

Вахтадан алышынуга, миңа расчет әзер иде инде. Корабта беркем юк. Курбатов эшен бетереп, корабтан китеп барган. Экипаж әгъзалары сәяхәт алдыннан өйдә, хатыннары, балалары янында. Диңгез йоласы – «отходную» оештырырга кирәк иде. Деримедведь белән Белоштан шәһәрдә. Барсуков трап саклый. Лагуткин вахтада.

Причалга төшкәч, бертын «Чолман»га карап тордым. Ике елдан артык гомерем шушы кораб эчендә калды. Кайда ул гомер хәзер? Нигәдер күзгә күренми. Гомер хәзер нәрсәгә әйләнде? Тырышулар. Түзүләр. Өметләр. Кайгы-шатлыклар. Аларның хәзер берсе дә юк. Гомер, кораб артыннан калган кильватер агымы шикелле, таралды, вакыт агымыма кереп эреде.

* * *

Күк йөзе чалт аяз. Галәм кояш нурларына күмелгән. Шунлыктанмы, инспекторның шелтәсе яшәү рәхәтлегенә зыян китерә алмады.

– Син нишләп адашкан сарык шикелле нишләргә белми өркеп йөрисең? Әгәр паспортыңны бүген тапшырмаган булсаң, яңа кораб – тютю, син аны төшеңдә генә күрә идең.

Инспектор безнең паспортларны җыеп Италия консулына илтергә тиеш. Консулның визасыннан тыш безне чик аша үткәрмиләр. Инспекторның фамилиясе Калабушкин. Атныкына охшашлырак озынча яңаклар. Үзе ягымлы, әйбәт кеше. Әйбәтлегеннән оялып кырыс, хәтта усал күренергә тырышучыларны мин еш очратам. Бу – шундыйлардан.

Яңа корабның исеме – «Джордано Бруно». Хакыйкать өчен учакта янган кеше исеме кушканнар без эшлисе корабка. Джордано Бруноның нинди ачыш ясавын, фән өчен нәрсә эшләвен артык белмим мин, ә аның хакыйкать өчен учакта янып үлүе мәңге онытылмаячак. Әхлак батырлыгы дип атала аның учакта януы.

Безнең корабны Венеция верфендә төзиләр. Банановоз. Тизлеге – егерме ике узел. Зурлыгы – өч «Чолман»ны бергә кушсаң, нәкъ шуның кадәр булыр иде. Трюмнары суыткычлы. Егерменче гасыр уртасының корабы. Без шуны алырга барачакбыз. Одессадан Мәскәүгә – поезд белән, Мәскәүдән Римга – самолетка утырып, Римнан Венециягә – автобус яисә тагын поезд. Инде экипаж исемлеге расланган. Корабның капитаны Карл Янович Бригас, «Чолман»да өлкән штурман булып эшләгән кеше. .«Джордано Бруно»ның өченче штурманы – Габдрахман Бәкерович Рахманкулов – мин.

Инде поезд билетлары да әзер. Мин югында экипажны кадрлар бүлегенә җыеп инструктаж уздырганнар. Әллә тәкъдир дигән нәрсә чыннан да бармы икән? Миңа иң кирәк чакта «Чолман»га капитан-наставник Курбатовның килүен башкача ничек аңлатырга? Минем яңа корабка эләгүемдә бик зур, бик катлаулы бер тылсым бар. Мин шуңа ышанам.

– Сүәеш каналы аша узганда кулланыла торган кагыйдәләр белән таныштыгызмы?

Каршымда – капитан Карл Янович Бригас, Курбатовтан кала минем иң яраткан, ихтирам иткән кешем. Бригасның өстендә актан теккән диңгезче киеме. Ак туфли. Җиңендә ука шевроннар. Башында яңа фуражка. Капитан формасы бу кешегә шулкадәр килешә! Үзе миңа шундый якын, ягымлы. Җир йөзендә якынлыктан да кадерле тойгы бармы икән? Кайвакыт без якынлык кадерен онытабыз, аңа әһәмият бирми башлыйбыз һәм шуның казасын күрәбез.

– Сез соңгы сәяхәттә канал аша узгансыздыр бит? Кагыйдә исегездә калганмы?

– Мин бит, Карл Янович, матрос идем. Матроска кагыйдә кайда да бер: яссы нәрсәне сөйрә, түгәрәк нәрсәне тәгәрәт. Василий, Степанович «Чолман»ны тикшерергә килмәгән булса, штурман вазифасын әле һаман төшемдә генә күрә идем, – дидем мин.

– Ярый, Рахманкулов, киләчәк турында кайгыртыйк. Конфуций: «Үзең күрсәткән игелекләрне, кешедән күргән җәберләрне онытмыйча бәхетле була алмыйсың». – дигән. Без эшкә сәләтле, тату, бердәм экипаж тәрбияләргә тиешбез. Алда – чиктән тыш зур, җаваплы эш.

– Помполит итеп кемне билгеләделәр?

– Моңа кадәр комсомол комитеты секретаре булып эшләгән кеше. Үзе югары белемле – мореходка тәмамлаган.

– Әллә Птушкинмы?

– Сез аны беләсезмени?

– «Чолман»га мин аның ярдәмендә урнаша алдым.

– Бик чибәр кеше, акыллыга да охшаган, – диде Бригас.

Без, кадрлар бүлегеннән чыгып, үзәккә таба юнәлдек. Опера театрын уздык. Дерибас урамына борылдык.

– Регина гамбургча канлы бифштекс пешереп көтәрмен дигән иде. Сез бит аның белән таныш, әйеме?

– «Чолман»да таныштырган идегез.

– Василий Степанович та килергә тиеш. Юлга чыгар алдыннан бераз сөйләшеп утырабыз. Курбатовның үгет-нәсихәтләрен ишетербез.

Капитаннар мәҗлесендә утырырга иртә иде әле миңа.

– Сез, Карл Янович, Конфуцийны искә алдыгыз. Ул: «Һәр кеше үзенең тормыштагы һәм җәмгыятьтәге урынын белергә, шул урынга тугрылыклы булырга тиеш», – дигән. Зурлап чакыруыгыз өчен рәхмәт. Минем бер бик мөһим эшем бар, – дидем мин.

– Без чыгасы юлдан мөһимрәкмени?

– Одессада минем полкташым яши. Шуның хәлен күптән белгәнем юк. Мин Василий Степановичка рәхмәт тә әйтә алмадым, аңа шул рәхмәтләрне тапшырыгыз әле, – дидем саубуллашканда.

Бригас, Садовая урамына таба китеп, күздән югалды. Мин троллейбуска утырдым. Аерылыштык.

Әле Деркач кулы астында эшләгәндә генә капитан вазифасы кырыс, хәтта аяусыз булуны таләп итә торгандыр дип уйлый идем. Шундый ягымлы, культуралы, йомшак күңелле кеше иде Бригас. Аңа буйсынасым, ул кушканны җиренә җиткереп эшлисем килү риясыз иде. Үзең яраткан, сине сокландырган кешеләргә карата гына туа ул мондый теләк.

Адәм баласы машина түгел, аның кәефе гел үзгәреп тора. Кешенең көчле һәм көчсез, акыллы һәм дуамал чаклары була. Кораб шартларында экипаж әгъзаларының үзара мөнәсәбәтләре шундый катлаулы. Җирдән аерылып диңгезгә чыгып киткәч, кораб тормышында үзеңнең кимчелекләреңне яшерә алмый интегәсең. Йөзү эшенең иң авыр ягы бәлки шулдыр?

Бигрәк тә капитан вазифасы авыр. Соңгы рейста мин Деркачка ничек кыен булуын күзәттем... Бригас исә беркайчан, беркемне үзенә буйсындырырга тырышмый. Уйламый да ул буйсыну һәм буйсындыру турында. Ул эшли, гаделлек белән, тырышып эшли. Аның эш үрнәге сиңа боерыктан да көчле тәэсир ясый.

Колхозда эшләгәндә, армиядә, менә хәзер диңгез флотында мин җитәкче кешеләрнең эш ысулларын күңел салып күзәтеп йөрдем. Җитәкчелек эшендә ике ысул күрдем. Берәүләр куып, куркытып эшләтәләр. Андыйлар, каты тотмасаң, куркытмасаң – буйсынучылар эштән баш тартырлар, баш бирмәсләр дип уйлыйлар. Икенче ысулдагы җитәкче алдан үрнәк күрсәтеп, әйдәп алып бара. Буйсыну кирәкми андый җитәкчегә. Аңа эш нәтиҗәсе, сыйфат, вазифа ихтирамы кирәк. Ул сиңа ышана, ә син аның ышанычын аклау өчен егылып үләргә әзер торасың. Курбатов белән Бригас нәкъ шундыйлардан иде.