Кеше китә – җыры кала. Мөхәммәт Мәһдиев Татарча текстлар

Мөхәммәт МӘҺДИЕВ

КЕШЕ КИТӘ – ҖЫРЫ КАЛА

Атасы үлмәгән кем бар?

Баласы үлмәгән кем бар?

Халык мәкале

Хисмәт кода судлашып йөрмәде

Бәхетеңне сыер сөзсә – көтү көткән акчаңны да ала алмассың диләр. Өйләнүнең бәлә-казасы Шәяхмәт агайның нигезеннән килә. Аларның өй бурасында әйләнмәле бер бүрәнә бар. Хәбирә карчыкның әйтүенчә, бөтен бәхетсезлекнең башы шуннан. Шәяхмәтнең беренче кат өйләнүе ундүртенче елда булды. Ләкин сугышның бу мәсәләгә зыяны тимәде диярлек. Хикмәт анда булмады. Никахтан соң, нәкъ кияү булып керәсе кичне генә кыздан хәбәр җибәрделәр: үлсәм үләм, Шәяхмәт бозауны куеныма кертмим дип әтисенә елап тавыш чыгарган. Кызның әтисе кияү төшерәсе көнне кара кайгыга батып карт хәзрәт янына килде.

– Хәзрәт, кыз чыгымлап тора, нишлибез? – диде. Карт хәзрәт кәҗә сакалын сыпырып аптырап калды.

Соңгы елларда кызның ризалыгыннан башка никах укыган өчен бер-ике мулланың указы ычкынган иде. Бу мәсәләне «Йолдыз» гәзитәсе бик күзәтеп бара, аның һәр санында муллаларның кыңгыр эшләрен чеметкәләп торалар. Өйлә намазына дип тәһәрәт яңарткан хәзрәт үзенең фамилиясен шул секундта «Йолдыз» битендә итеп күз алдына китерде. Алла сакласын, алла сакласын...

Шәяхмәт урынына келәткә карт хәзрәт үзе керде. Келәт ишегенең аратасын тыкты да, идәндәге түшәктә тәгәрәп елап яткан буй җиткән кыз янына утырды.

– Асыгыз, кисегез, мулла абзый җаным, яратмыйм шул уҗым бозавын, – дип кыз калку күкрәкләрен калтыратып елады. Хәзрәт ике ут арасында калды. Кыз чыннан да кызганыч иде. Икенче яктан караганда – ак келәт, ап-ак җәймә җәелгән йомшак урын. Шәяхмәт тә төскә-биткә ярыйсы гына егет. Я, нәрсә була инде киреләнмәсә?

– Минем хакка гына, – диде хәзрәт, кызның кул аркасын сыйпап. – Әйе, минем хакка гына. Әгәр син хәзер киреләнсәң – мине харап итәсең. Никах укыган өчен мине указсыз калдыралар. Балаларым күп, үзем карт. Минем хакка гына... Бер дә булмаса, ике-өч атнадан аерылырсыз. Зинһар, дип әйтәм...

Хәзрәт әйткәнчә, ике атнадан Шәяхмәтнең хатыны аерылып китте. Йортка килен кирәк иде, аннан соң чын җылы түшәкнең дә нәрсә икәнен беләсе килә иде, егет икенче хатын алу турында исәп йөртә башлады. Юаштан юан чыгар, диләр. Сугышка китәр алдыннан Шәяхмәт күрше авылдан ире хәбәрсез югалган солдатканы ияртте дә кайтты. Бу юлы инде кияүләп йөрисе түгел иде – хәзрәтне чәйгә алып киләсе дә, күз алдында никах кына укытасы.

Хәзрәт бик кәефләнеп көйли-көйли тәһәрәткә әзерләнеп йөри иде.

Даре донъя хуптыр, әммә

Ахры – мәүте улмаса.

Даре гокба хуштыр, әммә

Шиддәте нар улмаса...*

*[Донъя йорты хуп, азагы үлем булмаса; теге донъя хуш, көчле уты булмаса]

Шулвакыт аны никах мәҗлесенә чакырдылар.

Итле аш исе чыккан тәбәнәк өйгә килеп кергәч, хәзрәтнең күзе чыбылдык артындарак посып бәлеш майлап йөргән яшь киленгә төште. Һай, бу Шәяхмәт! Йөр син аны юаш дип! Нинди сылу, яшь солдатканы эләктергән бит! Яшь киленнең тәнендәге куәт, дәрт ике-өч адымнан сизелеп тора иде. Менә бәхетле бу Шәяхмәт... Ләкин авызыңа керергә язмаган ризык булса, юк инде. Аркан белән тартсаң да керми.

– Иреңнең үлгәнлегенә белешмәң бармы? – диде хәзрәт, кулларын кызыл башлы сөлгегә сөртеп. Моны башта әһәмиятсез сорау дип белделәр. Үлгәнлеккә хәбәр юк иде... Хәзрәт чөйдәге бишмәтенә үрелде.

– һичничек булдыра алмыйм, җәмәгать, – диде ул авызын ачып катып калган Шәяхмәткә һәм карт-карчыкка карап. – Әйе, булдыра алмыйм. Аның өчен мөфти хәзрәтләренең фәтвәсе бар – ире сугышта үлгәнлеккә белешмәсе булмаган хатыннарга никах укымаска. Әнә бүген генә гәзиттә күрдем: Бөре өязендә бер мулланың шуның, аркасында указы ычкынган. Мине дә кызганыгыз: үзем карт, алты кызым бар. Указсыз мин нишлим? Ә? Ире исән-сау кайтып минем өстән мәхкәмәгә шикәят бирсә, мин нишлим? Алла берүк үзе сакласын...

Чыбылдык артыннан мышык-мышык елаган тавыш ишетелде. Яшь хатын да, Шәяхмәт тә кызганыч булып тоелдылар. Ләкин нихәл итмәк кирәк?

...Еллар үтеп, заманалар үзгәреп, соңгы хатыныннан бер-бер артлы ике бала тугач та Шәяхмәт:

– Ну, хәзрәт, шулкадәр күңелем кергән иде теге солдаткага, бер генә кич булса да рөхсәт итмәдең, – дип берничә тапкыр карт муллага чын-чыннан үпкә сүзен белдерде.

Өйләнү хикмәтләре нәсел буенча шулай давам итәр дип кем уйлаган? Хәкимулла тыныч вакытта, яна заманда өйләнде, мулланың инде кирәге юк иде, шулай да шау-шулы булды, борчулы булды.

Мокыт кына егет иде өйләнгәнче, зрә генә бер-ике әкәмәт ясап ташлады. Утыз бишенче елның кышы килде – ел авыр иде. Районда икмәк начар булды, халык иписез калды. Кешеләр Ташлытаудагы крахмал заводыннан бәрәңге бардасы ташыдылар. Район оешканнан бирле анда РИК рәисе булып эшләгән Сәмигуллин шул елны гына озак авырудан соң донъя куйды. Район гәзитендә аның рәсемен кара рамкалар эченә алып беренче биткә бастылар. Усал телләр колхозның икмәксез калуын шуңа бәйләп теш ыржайтып көлделәр. Имеш, Сәмигуллин үләр алдыннан аның урынбасары больницага кереп.

– Синнән башка нишләрбез, иптәш Сәмигуллин? – дип борчылып киңәш сораган.

Тегесе, имеш:

– Бу елга түзегез, бар да булыр, – дигән. Аңың урынына калган урынбасар, имеш, шуны «барда булыр» дип аңлаган... Бераздан атлар кырыла башлады. Яшьләр икмәк биргән җирләргә чыгып киттеләр. Күрше егетләре лесхоздагы ЧТЗ тракторларына чүрки турарга киттеләр. Ләкин анда да туйганчы икмәк эләкми икән. Кайсыдыр бер шаян телле күрше егете өенә хат язган да, ахырына бер җыр өстәгән:

Хәкимулла, Нургалиләр

Нишләп монда килмиләр?

Кая барсаң да бер кояш,

Туя икмәк бирмиләр.

Шәяхмәт исә малайларын читкә чыгармады. Хәкимулланы ат карарга урнаштырды, аның артыннан буй үсеп килгән Нургалине Ташлытау ТБУМына йөртеп, ничек кенә булмасын, укымышлы кеше итәргә теләде. Нәкъ шул авыр көннәрдә Хәкимулла ат җигеп кичләрен бер-ике тапкыр Атҗабарга барып кайтты. Малайның исәбе йомыры иде – әтисе каршы килмәде. Актык куәс ипине салган көнне Хәкимулла төн уртасында, кар шыгырдатып, ат белән ишегалдына килеп керде. Ишек пары белән өйгә мамык шәл бөркәнгән, кыска жикет кигән, битенә мул итеп вазелин сөрткән кыйгач кашлы кыз килеп керде, йортка кершән исе, салкын һава исе таралды. Зәйнәп җиңги самавырын өстәлгә китереп утыртты да, хәл-әхвәл сорашып чәй эчкәч, карты белән ак мунчага кунарга кереп китте.

Урын үзгәләпме, ниндидер йокысыз төн кичерделәр. Бигрәк тә Шәяхмәт агайның эче пошты. Бу авылда өйләнүнең нәрсә икәнен аның кадәр кем белә соң? Зәйнәп җиңгинең уң кашы өзлексез тартты...

Каһәр суккан нигез! Тагын нинди борчулар күрсәтәсең бар икән? Иртән алар йортка кайтканда яшь киленнән җилләр искән иде. Моның хикмәтен Хәкимулла белән бергә кыз алып кайткан нәселдәш егет Миңлегали сөйләде. Хәкимулла, имеш, алданган:

– Күземә күренмә, син мине хур иттең, – дип төнлә җанҗал чыгарган.

Йа алла! Моны күрше-күлән белсә, ни хәл итәрсең? Идәрәгә ишетелсә ни хурлык?

Ләкин монысы әле башы гына булган икән. Кояш чыгып көянтә буе күтәрелүгә, Атҗабардан кода белән кодагый килеп җиттеләр. Биек якалы толып кигән кода дигәне өйгә кереп коры гына сәләм бирде. Кодагый сәкегә утырып дога кылды.

– Хәерле бәрәкәт бирсен йортка, – исән-сау торамсыз? – диде. Кода да, кодагый да як-якка каранып кыз белән кияүне эзләделәр. Шәяхмәт абзый белән Зәйнәп җиңгигә шул вакытта җир тишеге генә кирәк иде! Ләкин аңлашмыйча булмый. Авыр тынлыкны коры кода бозды.

– Я, безнең кыз сездәме? Кеше төсле эшләргә ярамаганмыни? Сорап алып китәргә ярамаганмыни? Аның, шөкер, атасы-анасы бар! Зинадан тумаган бит ул, тиомать!

Шәяхмәт дер-дер килде.

Шул минутта йортка Хәкимулла килеп керде. Түбән карап кына эшне аңлатты.

– Миңниса үзе тавыш чыгарды... Таң алдыннан чыгып китте... Үзе гаепле. Кая киткәнен әйтмәде. Зрәгә пырдымсызланды...

Монысы коры коданы бөтенләй чыгырдан чыгарды. Ул таза йодрыгын әле Шәяхмәт, әле Хәкимулланың авыз тирәсендә уйната башлады.

– Әле сез шулай иттегезмени? Алай икән... Тәк, тәк... Моның өчен беләсезме нәрсә?

Хатыннар елап җибәрделәр. Коры кода калтырана башлады:

– Не смей сез кеше баласын алай страм итәргә! Менә мин сезне хөкемгә тарттырам! Имейтевиду, әгәр сезне падсуд торгызмасам! Сез минем кем икәнне белмисездер әле, тиомать! Атҗабарның витсанитары Хисмәт булырмын мин! Сезне судья алдына бастырмасам, я буду собака!

Алар кызу-кызу җыенып чыгып киттеләр. Капкадан атны борганда Хисмәт кода зур йодрыгын тагын бер селкеде.

– Әгәренки кыз өйгә кайтып кермәгән булса, аталы-уллы авылдан сөрдерәм мин сезне, тиомать!

...Көн уртасына таба буран котырды. Хәкимулла ат җигеп Хисмәтләрнең күрше авылдагы туганнарына китте. Кыз аларга кермәгән иде. Кайтышлый адашты. Маяктан маякка ат җитәкләп йөрде, яшь ат юл катысын таба белмәде. Озак җафалангач, маяк төбенә утырды да, тезгенне кулында тоткан килеш үкереп-үксеп елады. Бераздан маяклар арасыннан толып киеп атка утырган бер әдәм килеп чыкты. Бу – Миңлегали иде.

– Әйдә, Хәкимулла абый, борчылма, тегенең эзенә төштем мин, – диде. Ташлытауга апаларына барып кергән. Әйдә, буран басыла, авылга таба барып карыйк...

Хисмәт кода судлашып йөрмәде. Күп тә үтмәде, аның кершәнле кызы Ташлытаудагы мануфактура кибетендә эшләүче бер егеткә ябышып чыкты. Авыл халкы бу вакыйганы артык куертмады. Тик Хисмәтнең туйда бөтен кешедән артык эчеп тә теле бәйләнмәгәнен шаккатып сөйләп йөрделәр. Имеш, кодалар ат туарган арада ул кызыннан бер кадак май белән ярты каз сорап алган да, лапас астына кереп шуларны сыпыртып чыккан. Ахырдан никадәр генә сыйласалар да, Хисмәт коданы берәү дә исертә алмаган.

Шулай да Хисмәт, туйдан кайтышлый, Шәяхмәтләр капкасы яныннан чанада җырлап узды.

Биек тауның башларында

Тезелеп үскән әнисләр;

Тезелеп үскән әнисләр күк,

Яшәсен коммунистлар.

Сәнәк күтәреп ат абзарыннан кайтып килгән Хәкимулла, туй чанасына юл биреп, читкә карап калды. Хисмәтнең елтырап торган үткен карашы белән очрашасы килми иде аның...

Син миңа ачуланмыйсыңмы?

Яз мул сулары, җылы яңгырлары белән бик кинәт килде. Болгаушинья* яңгырларыннан соң ике көн эчендә елгалар бүртте, юллар бозылды. Шәяхмәтнең абзасы Шәйхи хәлфә календарь битен карады. Көннең озынлыгы унөч сәгатьтән узып бара иде.

– Сигездә сикертә, тугызда туктата, – диде ул идәрә янында яңгырга хозурланып торган ирләргә. – Унда уйната, унбердә күк табан, уникедә – бук табан, унөчтә – җик сабан. Димәк ки, көн озынлыгы сигез сәгать вакытта әдәм чыдамаслык салкыннар була – сикергәләми хәлен юк. Тугызга киткәндә – чана табаны ябыша. Атыңны туктата. Уңда – басу өстендә буран уйный. Унбердә чана эзе күкселләнә. Уникедә юлдагы ат тизәге күренә башлый.

*[Благовещение – христианнарның 25 мартка туры килгән дини бәйрәмнәре. Авыл хуҗалыгы эшләренең вакытын татарлар христиан бәйрәмнәре буенча исәпләп йөрткән.]

Ташлытаудан ипи ташу бик кыенлашты. Шәяхмәтнең кече улы Нургали ТБУМнан язгы каникулга кайтты. Нургали гаиләдә шук малай иде – кайткан көнне үк хикмәт ясады. Хәбирә карчыкка кереп: «Кызың утыз ике кирпеч ипие белән Ташлытау үзәнендә чыга алмыйча калды, каршысына килергә кушты», – дип. сөйләде. Хәбирә карчык кулына озын таяк алып, күтәрмәле чабаталарын киеп Ташлытау юлына чыгып китте. Төн уртасында, муеннан батып, зрәгә күпме жирне әйләнеп кайткач кына исенә төште: бүген искечә беренче апрель икән.. Чын күңелдән рәнҗеп, ул Нургалине каргады. Карт кешене рәнҗеткән өчен бугазы өзелсен дип теләк теләде.

Барысына да түзеп була, әммә шушы яз җитсә, хайван каһәрли башлыйлар. Каян башларына килә шул? Март кояшының җылысына рәхәтләнеп кенә утарда сикерешеп йөргән кырыкмышларны печә башлыйлар. Нигә тияргә? Айгыр көенчә үссәләр җигеп булмыймыни? Нигә җан каһәрләргә? Бичаралар, әле кайчан гына кояшка калыгып бер-берсенең муеннарын саргылт эре тешләре белән кырт-кырт кашыйлар, уйнашып иркәләнәләр иде. Бүген әле берсен, әле икенчесен канга батырып аерым бүлмәләргә алып кереп биклиләр. Абзарлар янында йөрәк өзгеч ат кешнәгән тавыш. Юк, бу кешнәү түгел, атлар елавы. Пычак астына барып кергән яшь атның өзгәләнеп кешнәвенә карт атлар кушылып ярсыйлар, кычкырыналар... Инде элекке елларда ук печелеп, донъядан күңеле кайткан, тәртә арасына кергәндә дә, яшь бия яныннан узганда да бер үк төрле төссез караш белән уза торган алашаларга да бу тавыш әллә ничек тәэсир итә. Алаша миенең әллә кайдагы томанлы бер почмагыннан ниндидер дәртле тормыш чаткысының бер нуры чагылып үткәндәй була. Бу тавышлар хәтәр... Бу тавышлар яман бер хәлне искә төшерәләр... Әнә шул яман тавышларның теге ягында ниндидер икенче төрле, дәртле тормыш бар иде бугай...

Бүген бөтен колхоз ирләре ат абзарлары янында ду-чат килделәр. Тимерчелектә эш кайнады. Юл өзеге бетүгә РККАга дигән атлар комиссия торырга тиешләр иде. Районнан килгән ветврачлар атларны шул комиссиягә хәзерләделәр. Монда да кансыз булмады. Аларның дага саны нинди хезмәткә билгеләнүенә карап йөри иде. Кара турының арт аякларын дагалау аерата авыр булды. Таза ат, гадәт буенча, ал аякларын тыныч кына тотты, монысы инде ел саен эшләнә торган эш иде. Әммә арт аякларга рашпиль тотып әле берәүнең дә үрелгәне юк иде. Кара туры монда бер хәвеф сизде. Болар бүген көне буе аның нәкъ үзе төсле ак кашкалы малайларын акыртып каһәрләгәннәр иде, могаен шуны эшлиләрдер дигән шик керде. Нәкъ шул секундта дага кадагы кыек китеп тояк астындагы иткә кагылды. Кара туры җан ачысы белән алга ыргылды, корсак астындагы бияләй яссылыгы брезент түшлек шартлап өзелде, шуннан бөтен гәүдәгә коточкыч куәт килде: тагын нәрсәләрнедер шытырдатып өзеп, ул өстәге аратага сырты тигәнче арт санын күтәрде дә, бушаган арт аяклары белән бөтен куәте донъяга таралырлык итеп тибеп җибәрде. Дагалау станогының астагы каен аратасы ике җиреннән шартлап сынып, ярты җир буе ераклыкка очты. Станокның баганалары дер селкенеп алды. Кеше өстенә кеше егылды, кара туры актык тавышы белән җир селкетеп кешнәп җибәрде...

Ат абзары янында исә бу тавышны ишетмәделәр. Анда икенче бер яшь айгырны комиссиягә әзерлиләр иде. Анысының урт тешләре өстенә бер артык теш үсеп чыккан да, авыз эчен бозган. Шул тешне алырга кирәк иде.

Бу атны бөтен күрше-тирә колхозларда таныйлар. Чөнки төсе бик кызык: бер ягы ак, икенче ягы кызыл ямаулы. Мондый төс тәбигатьтә бик сирәк очраганлыктан, бу яшь айгыр кайда гына күренмәсен, моны «Кара Чыршы» колхозыныкы дип белеп торалар иде. Инде бу таза, куәтле яшь айгырны абзар янында саламга егып салганнар. Өстенә алты-җиде кеше атланып утырган, сүс дилбегә белән аякларын боргычлаганнар. Авызын зур итеп ачып шакмак тыкканнар. Районнан килгән фельдшерларның берсе терсәк буе имән чөйне атның теге артык тешенә терәп куйган да, җан көченә чөйнең башына агач чүкеч белән суга. Яшь айгыр ыңгыраша, бөтен гәүдәсе белән дерелдәп тартышып куя. Фельдшер, кансыз бәндә, аның саен кизәнеп суга. Ат авызыннан «доңк» иткән тонык тавыш чыга, ургылып кара кан бәрә, җир селкенә... Ул инде пошкырмый да, кешнәми дә, ыңгыраша гына иде. Ах, бу яз көнге комиссияләрне... Бераздан кара канга аралашып теш ватыклары чыкты, ямаулы айгырны чиштеләр, торгыздылар. Башын салындырган килеш ул берөзлексез дерелдәде. Аннары кайсыдыр, идәрә чутына яздырып, кибеттән бер шешә аракы алып килде; ямаулы айгырның башын югары күтәрттеләр дә, борын тишегеннән аракы койдылар. Атның авыз кырыеннан саламга аккан аракыга фельдшер кызганулы караш ташлады.

– Чурт та булмый аңа, бер сәгатьтән башак бирерсез, – дип инструментларын җыештыра башлады. Яныннан кешеләр киткәндә ямаулы айгыр, чыннан да, башын җиргә иеп, үз астында уылган саламнарны иснәштерә калды.

Апрель ахырларына җир кипте, җылы көннәр башланды. Бөтен сынамышлар буенча уңыш мул булырга тиеш иде – халык җиң сызганып кыр эшенә тотынды. Шәяхмәтне куян фермасына куйдылар: авылда куян асрауның рәтен белгән кеше бары тик ул гына иде. Бераздан Нургали дә, каникулга кайткач, атлы эшкә тотынды. Председатель Тимерхан көзге хезмәт көненә уңыш өч килодан да ким булмаячак дип күңелләргә дәрт өстәде.

Бушап калган бураларны тутыру өчен бик нык эшләргә, бик күп хезмәт көне җыярга кирәк иде. Хезмәт көне, хезмәт көне... Әнә шул күп булганда гына Ташлытау юлыннан ипи ташудан котылып булачак. Әнә шул булганда гына Хәкимулланы башлы-күзле итеп булачак, шул булганда гына Нургалигә җиде класс белем алдырып булачак...

...Арыш серкәләнгән көннәр иде.

Шәяхмәт кичке аштан соң баскыч төбенә чыгып утырды. Катык каткан, яшел суган тураган арыш умачы ашаганнан соң һавада утыру аеруча ләззәтле була. Аның янына бераздан Хәкимулла да чыкты. Җылы, сөремле кич. Кайдадыр яңгыр ява булса кирәк, йомшак кына гөлдерәү ишетелеп ала. Мондый вакытта киләчәккә план кору уңай. Ата кеше җай белән генә сүз башлады:

Я, син күпмегә хәтле болай галахлыкта йөрергә уйлыйсың? Ни ултара, ни пултара дигәндәй...

Xәкимулла сүзнең төбен тиз аңлады.

– Авыр ел бит, әти. Кешедән оят. Ә тегесендә минем гаеп булмады, әти. Аны әнигә генә сөйләп булмый...

Я, ярар, булган эш булган, буявы сеңгән. Мин өйләнгәндә синең күк кенә күрмәдем нужаны. Әммә быел уракка төшкәнче берәр чара кылып карарга кирәк. Акыллы кеше яз өйләнә. Хезмәт көне дә бер ояга җыелыр, Күзең төшкән берәрсе бармы?

Хәкимулла дәшмәде.

Менә шул: борыныңны салындырып йөрисе юк. Бүген мин келәтне чистарттым. Бер капчык чамасы арыш чыкты. Яңага җитәр. Кара җиргә аяк баскач, шәт иншалла, яңага барып җитәрбез инде. Җитмәсә, тагын аптырама, илдә чыпчык үлми... Тик бу юлы уйлабрак инде. Җитте. Безнең нигез өйләнү мәсәләсендә болай да кыңгыраулы булып чыкты...

Хәкимулла икенче көнне Миңлегали белән Ташлытау базарына китте. Исәпләре – Ташлытау ашхәнәсендә җыештыручы булып эшләгән Миңлебикәне күреп сөйләшү иде. Бу юантык кына көләч кыз ничектер бер көнне Ташлытау урамында очрап Хәкимулла белән шаяртып сөйләшеп торды. Аннан соң, Ташлытау кызлары элек-электән Кара Чыршы авылына убылып кына кияүгә чыгып баралар иде.

Базар көнне ничек кенә булса да Миңлебикәне очратырга кирәк иде. Ләкин ничек тик торганда бер кызга: «Әйдә, минем хатын буласыңмы?» – дип әйтәсең. Монда бит зур кыюлык кирәк. Нишләргә?

Андый чакта Миңлегали – мең кешегә биргесез егет.

– Икебезгә бер ярты, – диде ул, чыбыркысын сиртмәдәге вика астына яшереп. – Аннан син күр дә мин күр. Синнән булмаса, үзем сөйләшәм.

Ләкин базарда аракы табуы бик җиңел булып чыкмады. Базар кайный, дегет чиләгеннән башлап тимерле сандыкка кадәр алып килгәннәр – әммә аракы юк. Коры законны гамәлгә керткәннәр икән. Базарның урта бер җирендә зур фанерга ач яңаклы, таза беләкле кеше рәсемен ясап куйганнар. Ул күзләрен киң итеп ачкан да, базардагы кешеләргә нәрсәдер әйтә сыман. Әһә, рәсемнең, астында – аракы шешәсе. Теге кеше бармагы белән шуңа төрткән. Шунда ук зур хәрефләр белән язып куелган.

«Аракы – летуннар, рвачлар дусты.

Аракы – пролетариатның дошманы.

Аракыга каршы көрәш – һәр кәсептәшләр союзы агзасының бурычы».

Базар тулы спекулянтлар. Берәү җырлый-җырлый алма сата:

Есть яблоки, алма бар!

Кому надо яблоки?

Весь город обойдете,

Таких яблок не найдете!

Икенче бер чөгендер борынлы кеше кызыл башлы шырпы сата. Анысы да көйли:

Спички есть, кому надо?

Шырпы бар, кемгә кирәк?

Бер почмакта билле толстовка, ак киез эшләпә кигән таза бер әдәмне ике милиционер тоткан. Аларны халык чорнаган. Тегеннән-моннан ишетелгән сүзләрдән шул аңлашылды: Ташлытауның иң эре спекулянтларыннан берсе икән. Салган баштан, имеш, базарда җырлап узган:

Колхоз тарала микән?

Колхоз казала микән?

Хәзер исә тырышып-тырышып милиционерларга аңлатып маташа.

– Юк, – ди, – мин ничек андый сүз әйтим? Тем более, ГПУ кешеләрен күрә торып. Мин әйттем: колхоз тары ала микән, колхоз каз аламы икән, дидем. Шту сез, егетләр?

Ташлытауның ат карагы, кызыл муенлы Заһри кем беләндер бәхәскә кергән. Ул кызып-кызып сөйли.

– Менә безнең мосылман диненә чыкмый ул, мин сиңайтим!.. Беркөнне ат дуктыры Чтапанов белән бәхәсләштек. Менә, мин әйтәм, бәхәскә китсә, дим, мин аягымны чайкыйм да эчәм... Птамушто, безнең мосылман тәһәрәтсез йөрми, дим...

Заһри – Кара Чыршыларга таныш кеше, авыз күтәрен йөргән Хәкимулла белән Миңлегалине тиз таныды.

– Зәмзәм суымы? – диде ул шыпырт тавыш белән. – Соң бит аны моннан эзлисе түгел. Ә-әнә кайда була ул...

Заһри теге плакат янын күрсәтте. Чыннан да, егетләрнең шунда килүе булды – ике-өч кеше, күз кыскалап, куен кесәсеннән сургучлы шешә башларын күрсәтте.

Миңлегали сүзе дөрес булып чыкты. Кешене яшь димә, атасыз димә. Башы гына эшләсен. Миңлегали эшне гомумән җиңел кулдан эшли. Аның белән эчүе дә күңелле. Аның кулы җиңел.

Миңлебикәләр Ташлытауның ындыр арты урамында, тар тыкрыкта торалар икән. Кызның беркөн сөйләшүе, чыннан да, зрәгә булмаган, бу спекулянтлар оясыннан туйган, авылда яшисе килә икән. Тик әти-әнисе генә ялгыз калырга риза булырлармы? Аннан соң, алар тыкрыгында егетләр бик елдам, күрә торып, тыныч кына кыз биреп җибәрмәсләр... Урлый алсагыз гына... Әйе, әти-әнидән дә, күрше егетләреннән дә.

...Вәгъдә буенча, алдагы базар көнне төнге сәгать уникеләрдә тар-караңгы тыкрыкка акрын гына атлап сиртмәле тарантас җигелгән ат килеп керде. Миңлегали Ташлытауга кергәнче арыш арасында калды. Ул, андый-мондый тавыш чыга калса, бакча яктан гына ярдәмгә килергә тиеш иде.

Тик... тик берәүнең дә ярдәме кирәк булмады. Бер генә секундка болыт астыннан ай калыкты. Шул чакта тыкрыктан кулына ак төенчек тоткан, жикет кигән, шәльяулыкка төренгән бер кыз килеп чыкты да, йомылып йөгереп, Хәкимулланың тарантасына килеп ауды. Хәкимулла йөрәгенең дөп-дөп типкәнен ишетте. Сыртына кинәт кенә чыбыркы төшкән ат кисәк алдырып чабып китте. Арыш басуыннан йөгереп килеп чыккан Миңлегали дә чак кына тарантаска эләкте. Ә колхозның кара туры нәсел айгыры җир селкетеп арыш арасындагы юлдан Кара Чыршыга таба чапты.

Таң атканда гына Шәяхмәтнең тар ишегалдына килеп керделәр. Атның эче селкенә, борын тишекләре киңәеп, анда кызыл кан тамырлары калыккан иде. Тарантастан төшеп тузаннарны кагынганда урланган кыз да шәльяулыгын салып какты. Шулвакыт Хәкимулланың күзеннән ниндидер кыршаулар коелган сыман булды. Кызый – Миңлебикә түгел иде...

...Болар нәселләре белән үткен кешеләр исәпләнәләр иде. Заманында якын-тирәнең атларын кырыштырып йөргән Заһри, эшләр чуала башлагач, Ташлытауга күчеп утырды. Ташлытау базары калын була, Заһри шикелле үткен кешегә анда да маклер булып көн итәрлек җай чыга торды. Заһри бик хәтәр юлларда йөрде, әллә ничә тапкыр ГПУ кешеләренең борын төбеннән качты. Берсендә, кышкы кичтә, Заһриның артыннан чыктылар. Егерме чакрым җан-фарманга чапкач, аның аты арды. Уйлап торырга вакыт юк, җиңел чаналы ГПУ кешеләре арттан җитәләр иде, Заһри, авылга җиткәндә генә атын кире якка борып, зират капкасына бәйләде дә, үзе койма буена тезләнеп, кычкырып коръән укый башлады. Аның тавышы бик көчле иде һәм мондый чын тавыш белән коръән укып утыручының ат карагы булу мөмкинлеге берәүнең дә башына килмәде.

Заһриның аты турында да әйләнә-тирәдә әкиятләр йөрде. Имеш, куучылар, артыннан җитеп, атына «тпру» дип дәшеп караганнар, ат аның саен элдереп чаба икән. Ахырдан гына белгәннәр: Заһриның аты «тпру» дигәндә чабарга, «на» дигәндә туктарга өйрәтелгән булган. Икенче бервакыт Заһриның артыннан куган яшь милиционер аның атын эләктергән. Имеш, Заһри үзе арыш арасына кереп элдерткән, ә яшь егет аның чабып барган атына менеп утырган. «Тпру» диюгә ат йомылып чаба башлаган, егет ни чара кылырга белмичә шулай әллә ничә чакрым җәһәннәм арбасында барган. Бер таудан төшкәндә башым бетә дип үкереп елый башлаган.

– Ай-яй, үлемем шушы икән, – дигән.

Нәкъ шул секундта ат дүрт аягын терәп катып кала, камыты күзенә килә. Монысының да хикмәтен соңыннан беләләр: Заһриның аты «ай-яй» дигәндә туктарга өйрәтелгән икән.

Заһри һәм аның дус-ишләре турында Кара Чыршы тирәсендә коточкыч әкиятләр сөйлиләр иде. Аның туктый торган фатирларыннан берсе шул авылда иде. Имеш, Заһри үзенең дус-ишләре белән кәеф-сафа корып утырганда Ташлытау юлыннан милиционер килгәне күренсә, авылның мәзине манарага менеп азан әйтә икән. Милициядә эшләүче егетләр арасында керәшен егетләре байтак кына – азанның кайчан әйтеләсен алар белми иде. Азан тавышын ишетүгә, Заһриның мөритләреннән берсе тиз генә басу капкасын яба, аннан озак кына торып ат каршына чыга, капканы ача, исәнләшә, сораштыра, ә ул арада Заһридан инде җилләр искән була.

Заһри капкынына эләгеп волостьның, кантонның күпме начальнигы харап булды. Җае чыккан саен, туры килгән саен ул аларга якты чырай күрсәтә һәм чиреге белән күмешкә, табагы белән ат ите утыртырга күп сорамый иде. Егерме дүртенче елны Заһри судка да эләкте. Ләкин дәлилләре көчле булды.

– Миндә, – диде ул, – канткомның иң зур ләчәннигеннән башка бөтен кеше кунакта булды...

Судья югалып калды...

Шәкүр карак эләккән елны Заһри русский гармунын колак янына күтәреп, мехларын өзәрдәй итеп мәҗлесләрдә җырлады.

Шәк-күр кар-рак зам-манындай

Бик күп атлар урлаган шул,

Төрмә тәр-рәз-зәләрен-нәй

Караган дай ел-лаг-ган...

Моның махсус көе дә бар һәм мәҗлестәге агай-эне арасында бу җырдан соң яшь сыккан кеше аз булмый иде. Үз хатынына Заһри каты булды.

– Хатын-кызга, – дип сөйли иде ул, – бервакытта да уч төбеңне күрсәтмә... – Шуны әйткәндә аның куллары йодрыклана иде. Хатынының тормыш вак-төякләре белән борчыганын да ул бер дә яратмады. Һәрвакыт өстәл янында мыекларын сыпырып уйланып утыра иде ул. Һәм хатыны берәр сүз әйтеп аның уйларын бүлдергәндә, үткен карашларын аңа чәнчеп:

– Миндә атаң кайгысы, синдә... кайгысы, – дип әшәке сүз белән кырт кисә иде.

Атҗабар тегермәнчесенең сеңлесе Заһридан бала табып яр буена чыгарып күмгән дип тә сөйлиләр иде. Һәрхәлдә, Атҗабарның яшьләре көзге төннәрдә яр астында яшь бала тавышын ишеткәннәр дип ышанучы аз түгел иде.

Шулай да Заһри бер тапкыр нык кына эләкте. Эшләр бик начар иде – җиденче август карары буенча хөкем ителсә, ким дигәндә алты ел бирәчәкләр иде. Ташлытауның агач КПЗсында утырганда Заһри ишекне ачтырып йомышын үтәргә чыкты. Хатыны кыздырган ит китергән иде – шуны ашагач эче авырга башлавын җае белән дежур милиционерга кичтән үк әйтеп куйды. Шуңа күрә аның озаклап йомыш юлында йөрүенә тегесе игътибар итмәде – җәйнең җылы таңында йокы аеруча татлы була – яшь милиционер йокымсырап китте. Уянгач кына кобурасының җиңеләйгәнен сизде... Шул ук көнне яшь милиционерның үзен конвой белән шәһәргә озаттылар...

Иләт якларыннан, Апаз базары тирәсеннән урап, Заһри эшен төгәлләде. Тиешле шаһитлар белән сөйләшенде. Өч көн узып таң беленгәндә ул револьвер тотып КПЗга килеп керде. Дежур милиционер – олы яшьтәге мыеклы керәшен – урыныннан сикереп торды. Заһри исә револьверны аның өстәленә китереп куйды.

– Санап ал, нәкъ алты патрон, – диде. Берсенә дә тимәдем. Ялгышымны аңладым, инде камерама кертеп утыртыгыз.

Төп эш буенча шаһитлар булмады, ә качкан өчен Заһрига нибары бер ел Пановка колониясендә көтүче булып йөрергә генә туры килде.

Заһриның бердәнбер кызы Васфикамал да үткен булып чыкты. Ташлытау артындагы кечкенә урамда бөтен малайларны кыйнап үсте, күрше-тирәнең көнбагыш башларын, кыярларын авыз иткәләде. Тик уналты яшенә җиткәндә генә, Ташлытау егетләре ана күз сала башлагач кына, бу гадәтләрен ташлады. Кап-кара ике толымлы, кыйгач кашлы бу кыз бер җәй эчендә үсте дә китте. Карасалар – үткен күзле, коңгырт битле бу кыз Ташлытауның иң чибәр кызларыннан берсе икән. Ашхәнәгә аш пешерүче булып урнашкач та, аны ГПУда опер булып эшләүче Нәбиуллин күреп алды. Берничә тапкыр алар Заһриның бакча башында яшерен генә очраштылар, кайнар тәнле бу кызый аны беренче кичне үк үбеп алгач, Нәбиуллин аяк астындагы җирнең кинәт чайкалганын сизде. Шул көннән башлап ул төш күргән кебек кенә яшәде. Берничә җинәятчене ычкындырды, өстеннән аноним хат килде, опер булсаң опер бул, ат карагы кызына кызыгып йөрмә, диделәр... Егет ике ут арасында калды. Ә бер көнне ашхәнә кухнясында эшләүче хатыннар Нәбиуллинның шәһәрдән өйләнеп кайтуы турында сөйләделәр. Васфикамал сыек май кыздырган табасын ялгыш әйләндереп, чуен плита өстенә аударды. Кухняны зәңгәр май исе басты... Васфикамалның кайнар мәхәббәте, башка беркемгә карата да, беркайчан да уянмаячак кайнар хисләре плита өстендәге сыек май белән бергә чыжылдап яндылар. Күз яшьләрен барысыннан да яшерде, тик ике-өч көн узгач, эштән кайтканда күршесе Миңлебикә алдында гына чишелде.

– Малай җаным, нишлим, киңәш бир, – диде. – Мин, – диде, – шуны ишеткәннән соң әллә нинди томан эчендә яшим. Мин утлы күмер өстенә яланаяк басып йөрим. Көндәш белән торган шикелле бит ул. Бер урамда бит, бер урамда... Хатыны белән урамнан узганын мин ничек карап калыйм? Поезд асларына керимме, нишлим? Башларымны кайларга алып качыйм?

Ләкин Миңлебикәнең дә үз хәсрәте хәсрәт икән. Ул да серне чиште. Кара Чыршыдан Хәкимуллага вәгъдә биргәнен дә, карт әти-әнисенең ялгыз калабыз дип, авылга кыз бирүгә бик нык каршы килгәннәрен дә, Хәкимулланың бер мәртәбә хатын аерган даны булуын да сөйләде.

– Вәгъдә көне иртәгә бит, мин нишлим? Егетне алдадым бит, ничек итеп аны рәнҗетмәскә? Аш хакы бар бит, – дип ул да яшь түкте. Ике кыз капка төбендә озак-озак серләштеләр...

...Икенче көнне Васфикамал су буенда кер чайкады. Аның күзләре кызарган, карашлары моңлы иде. Юылган керне каты-каты итеп сыкты. Бу – хәсрәтне оныттыра икән. Үзе берөзлексез җырлады. Бер җырны хәттә ике-өч тапкыр җырлады:

Уйлый күңелем, уйлый күңелем,

Уйлый күңелем барсын да,

Уйласаң, күңелем, барсын да –

Бәлки син шашарсың да.

Һай, бу кыз баланың хәлләре! Чыннан да, бу – беркем дә җиңеләйтә алмаслык йөрәк хәсрәте иде...

Ярый инде, җае чыкты. Югыйсә, Нәбиуллинның шәһәр хатыны белән Ташлытау урамыннан узганын ни хәлләр итеп карап калыр идең...

Васфикамалның күзендә Хәкимулла кызгандыргыч моңсу караш күрде. Кызарып кояш чыгып килә иде – авыл тып-тын. Бары тик Миңлегалинең генә ат абзарлары тирәсендә шыгырдатып ишек ачканы, ат карап йөргәне ишетелә.

Сүзне Васфикамал башлады.

– Син миңа ачуланмыйсыңмы? Син миңа ачуланма, яме? Мин сине бервакытта да кеше алдында кызартмам. Мин колхоз эшеннән курыкмыйм. Ачуланма, әйдә гөрләшеп бер тормыш корыйк. Тик ачуланма гына. Мин сине бер дә читен хәлгә калдырмам...

Хәкимулла телгә килде. Хәер, ул нәрсә сөйләгәнен белмәде. Кызның кайнар кулларын үзенең бирчәйгән уч төпләренә кысты да пышылдап нидер сөйләде.

– Мин сине күптән күреп йөри идем. Ташлытауга барган саен... Тик бервакытта да сине миңа карарсың дип уйламадым. Син бит чибәр... Син бит яшь. Синең бит нинди чибәр егетең бар иде. Начальник кеше. Син китмә, яме. Кал. Әйдә, өйгә кер. Рәхмәт, Васфикамал, билләһи, рәхмәт. Гомерем буе бу яхшылыгыңны онытмам.

Васфикамал бу сүзләрне ишетмәде.

Чолан баганасына сөялгән килеш ул елый иде. Хәкимулла аның җилкәсенә бер кулын куйган да, тагын ни әйтергә белмәгән килеш, бер кулындагы чыбыркы сабын әйләндерә дә әйләндерә.

...Ела, Васфикамал, ела! Кояш чыкканда елаган күз яше – изге яшь. Кеше нигезенә килеп төшкән кыз баланың беренче тапкыр түккән күз яше – изге яшь...

Барысы да җайланды. Иртәнге көтүне куганда Шәяхмәтләр морҗасыннан май исе катыш сыек төтен чыкты. Яшь килен көтү куып кайтучы бөтен хатыннарны телсез калдырып көянтә-чиләк белән су буеннан Шәяхмәтләр капкасына кайтып керде.

Тик сәгать иртәнге тугызлар тирәсендә генә Шәяхмәтләрнең өенә итәкләрен бөрмәсенә кыстырып күтәргән бер хатын җәһәт-җәһәт кенә килеп керде. Туп-туры түргә узып сәкегә утырды. Бу – кодагый иде. Моны Кара Чыршыда бик яхшы беләләр иде. Такта чәй, ситсы, галош кебек әйберләрне Кара Чыршыга шыпырт кына шушы хатын торгыза иде. Бер мәлгә өйдә тынлык урнашты. Кемдер сүз башларга тиеш иде. Моны Ташлытау кодагый башлады... Хәер, сүз дип сүз түгел, әллә нәрсә. Ул күзләрен ямьсез итеп Васфикамалга текәде дә, кинәт кенә дерелди, калтырана башлады.

– Уф-фу-фу-фу-фу...

Иреннәрен ялап алды да, тагын калтыранды.

– Уф-фу-фу-фу-фу...

Шулай диде дә, кинәт башын чырык итеп бәреп сәкегә ауды. Өй эчендәгеләр каушап калдылар. Тик Васфикамал гына моңа борчылмады. Күзен алартып яткан анасы янына килеп аның баш астына мендәр салды.

– Бер дә исегез китмәсен, безнең әнинең шундый гадәте бар аның, үтә дә китә ул, – диде. Зәйнәп җиңги, куркудан нишләргә белмичә, Шәйхи хәлфәне алып чыкты. Шәйхи хәлфә тегеләй дә, болай да тартынып карады, әммә, өшкерергә бик нык кыстагач, баш тартмады.

– Мин өшкерүен өшкерәм, әммә духтырга күрсәтергә кирәк, – диде.

Бераздан Ташлытау кодагый торып утырды, йорт эченә күз салды. Дөбердәтеп эшләп йөргән кызын, кенәгәләрен тотып колхоз исәп-хисабы белән утырган коданы һәм телсез-тешсезгә охшаган кодагыйны күргәч, бераз тынычлангандай итте. Кызыл шәльяулыгына битен каплап елады-елады да, урыныннан кузгалды.

– Ярар, алды-арты хәерле булсын, сандыгыңны әтиен кичкә китерер, – дип, ничек тиз керсә, шулай тиз чыгып та китте.

Шәяхмәтләр өендә икенче тормыш башланды...

Мондый авыруга сүз ярамый

Ташлытау станциясе булмаса, тормышны ничек алып барыр идең?

Ташлытау станциясе – җирнең үзәге икән... Аннан башка тормыш, яшәеш мөмкин түгел икән... Авылдан берәү чыгып китсә – Ташлытауга. Авылга берәү кайтып керсә – Ташлытаудан. Көзге пычракта утыз алты пот бәрәңге заданиесен шундагы крахмал заводына илтеп тапшырасы. Бәрәңге тапшыру зур эш. Челтәрле үлчәүдә тавык йомыркасыннан кечерәк булган бәрәңге аска коела – анысы исәпләнми. Ат йөге белән килеп кергән күпер – үзе үлчәү. Имеш, карандаш салып караганнар, үлчәү сизгән. Язын ипиең бетсә, Ташлытауга барып я заготзернода, я типографиядә төнге сменада эшләргә мөмкин. Гәзит баса торган машинаны кулдан бер төн әйләндерсәң – бер бөтен түгәрәк ипи. Агитбригада килсә – Ташлытаудан. Әле көз башында гына килеп, мәктәптә сәхнә ясап, пыр туздырып тәнкыйтьләп киттеләр. Куян фермасын урман буена салдыру планына каршы килеп, су буена салдырган ферма мөдире Шәяхмәткә барыннан да катырак эләкте.

Тигез итеп киселгән кыска чәчле ике кыз сәхнәдә чәт-чәт килеп такмак әйттеләр.

Кәлимуллин Шәяхмәт –

Вредитель калдыгы.

Ул куяннарның фермасын

Су буена салдырды.

Болар Ташлытау кызлары иде...

Шәяхмәт юаш кеше санала иде – иң алгы рәттә утырган җиреннән торып, клубтан чыгып китте дә, өенә кайткач җиделе лампасын яндырып төне буе Ташлытаудагы зур кешеләр исеменә гариза язып утырды. Язды-сызды. «Мин, түбәндә кул куючы...» «Мин, түбәндә имзамны күрсәтүче, үтенәмен сездән шул хакта...» Нәрсә хакында? Моны ул үзе дә белми иде. Тик күңел нахак сүзгә бик нык рәнҗегән иде, гарәп хәрефләре белән тулган кәгазь күңел ярасына шифа була алмады.

Ике көн үтмәде, Ташлытауга задание илтергә киткән улы Хәкимулла юлда атын үтереп кайтты. Колхоз аты юлда үлгән... Шәяхмәтнең тәбәнәк өен кара кайгы басты. Аның өе мәктәпкә әйләндерелгән мәчет янында гына иде, манарага әлвидаг әйтергә менделәр. Хәер, бу инде уразаны озатудан бигрәк клуб юклык хикмәте иде. Егетләр манара башына фонарьлар, тальян гармун алып менгәннәр, авызларында тәмәке. Әлвидагның элек мондый бер җыры бар иде:

Хәсәнәтләр табдил улып

Җөмләдерлү сәяәт...

Телләренә шайтан төкергән яшьләр! Хәкимулланың Ташлытау юлында үтергән аты күрше Хәсәннең утызынчы елда колхозга тапшырган аты иде. Манара башыннан әлвидаг көенә бөтен авылга җыр таралды.

Хәкимулла Хәсән атын

Заданҗада үтергә-ә-н...

Әлвидаг, Әлвидаг

Хәкимулла Хәсән атын...

Бу җыр Шәяхмәтнең йөрәк бәгырьләрен телгәләде. Шул уңай белән гаиләдә рәт китте.

– Колхоз идәрәсендә син юаш торасың, үзеңне вредитель дип җырлыйлар, малаеңны манарадан торып мыскыл итәләр, – дип, килене Васфикамал ярага тоз салды.

Донъяда ике явыз булса – шуның берсе Васфикамалдыр... Ни әйтсә – зәһәр чыга, ни сөйләсә – ярага нашатырь сибә. Йортка Васфикамал килгәннән бирле күрше-күлән белән алыш-биреш бетте. Гомер буе ипи, он, тоз, керәчин алышып яшәгән күршеләр белән Васфикамал бер ел эчендә исәп-хисапны өзде. Шәяхмәтнең, «Наданнар өчен уку китабы» дигән каты тыш эченә салган бурыч кенәгәсен күз алдында учакка атты. «Шәйхиләрдән алачак ипи, өч кадак, ике чирек, бер әчмуха, бер кайчы, бер йозак авырлыгы... Хәдичәгә бирәсе: солы оны, сигез кадак бер чирек, бер богау йозагы» дигән чуарланган дәфтәр бөгәрләнеп янды. Васфикамал вәгъдәсендә торды, колхоз эшен сытып эшләде. Уракта – беренче. Кеше киленнәре изелеп-елап ун-унике сотый урганда Васфикамал арышның иң куе җиреннән егерме өч сотый урып килде. Иллә мәгәр, ни бригадир, ни башкалар Ташлытау килененең теленнән куркып аңа сүз катмыйлар иде. Шәяхмәтнең абыйсы, гомер буе авылда киңәш-табыш биреп йөргән Шәйхи хәлфә дә, Васфикамалның ачы теленә бер эләгеп карагач, капкасыннан чыкмас булды. Васфикамал урман буена утарга киткәч кенә, ул, бәрәңге бакчасының киртәсенә сөялеп, беркөнне энесе Шәяхмәткә мәзәк сөйләде.

– Ходаның бирмеш бер көне, сәхәбәләрнең берсе теленә шайтан төкергән шундый бер хатынга өйләнгән. Теге сәхәбәнең иманын суырган бу явыз. Сәхәбә кипкән, ябыккан, саргайган... Әйе... Ходаның хикмәте, бер кичне ачуы чыгып, батыраеп китеп, теге мәлгунәнең аяк-кулын бәйләгән дә, авыл читендәге ташландык коега алып барган. Әйе...

– Мин синең белән ун ел җафа чиктем, моннан ары түзәр чамам юк, – дигән дә, коега ыргыткан. Кайтып тәһәрәт яңартып ясигъ намазын укыган бу. Әйе.. Шуннан коръәннең ясин сүрәсен укып, сабый баладай йокыга тала бу. Тынычлап йоклый. Анадан тугандай була. Бервакыт, ходаның бирмеш бер көне, тәрәзәсен бик каты кагалар моның. Шәмен кабызып тәрәзәсенә килсә, әстәгъфирулла-тәүбә, җиде башлы дию пәрие моның тәрәзә астында җир селкетә ди.

– Теге явызыңны тизрәк алып кит, кырык ел яшәгән коемнан куып чыгарды, – дип җиде пар күзеннән яшь коя ди. Әйе...

Мәзәкнең давамы булгандырмы, юктырмы, нәкъ шул вакытта бакча ягында баш түбәсенә чүмәлә кадәр печән утырткан Васфикамал күренде. Аның җир бетереп иртәрәк кайтуы икән. Шәйхи хәлфә җәһәт кенә мунча артына сызды, Шәяхмәт әле генә кайткан булса да, куян фермасына тайды.

Сугышның иң зурысы шул көнне чыкты. Хәер, аның кайсын иң зурысы дип әйтергә дә белмәссең. Инде шактый күрелде. Донъяның нәрсә икәнен беләсең килсә, я тар аяк киеме ки, я өйлән, диләр бит. Васфикамал явызлыкка явыз, әммә акылы – хикмәт. Хәкимулла ничә тапкыр кичен өеннән чыгып китеп карады. Кайтмыйм, көтмә, дип китеп карады.

Юк бит, акыллы хатынны аның белән җиңеп булмый икән. Берсендә кичен елый-елый капка янында аерылышты.

– Я, ярар, Васфикамал, – диде ул, күз яшенә тыгылып, – бәхил бул. Төрле вакыт булгандыр. Бәхил бул, яме? Мин тегермән суына төшәм... Бәхил бул...

Караңгы булып килә иде. Васфикамал иңенә шәлен салган килеш баганага сөялеп калды.

– Ярый, ярый, бәхил, бик бәхил. Үзе шунда ук өстәп куйды:

– Бар, бар, озак йөрмә, иртәгә эшкә киткәнче печәннәрне печәнлеккә мендерәсе булыр.

Тегесе һаман киреләнде.

– Ярый, көтмә мине, бәхил бул.

Ә бераздан Миңлегалиләр капка төбендә ике тәмәке уты күренде. Кичке тынлыкта Хәкимулланың мыдыр-мыдыр сөйләшкәне ишетелә иде.

– Без инде иртәгә эшкә киткәнче печәнне мендерик. Васфикамалга авырга туры килә. Чүтки хатын-кызга авыр күтәрергә ярамый... Иртүк кер инде син.

...Кич көтү кайткан вакыт иде, Хәкимулла сәнәк күтәреп эштән кайтып керде. Сүзне Васфикамал башлады.

– Кешенең ирләре ир төсле – ат җигәләр, ә син хатын-кыз арасында печән җыеп йөрисең! Хурлыгы ни тора!

Шуннан барысы да буталды. Шәяхмәт кеше-кара кермәсен дип капкага арата салды. Васфикамал моны күреп тагы да ярсыды:

– Әле сез малаегыз белән бергә капка бикләп мине кыйнамакчы буласызмы? Менә кыйнатырмын мин сезгә! Колхозның беренче ударницасы мин, белдегезме шуны? Сез әле капка биклисезме?

Шәяхмәт тә, Хәкимулла да ык-мык иттеләр. Кая инде Васфикамалга кагылу, үзе тимәсә... Шәяхмәт тәмле тел белән тынычлык урнаштырмакчы булды.

– Килен, сабыр, зинһар сабыр. Нишләп без сиңа кул тидерик ди? Аннан башка да борчулы вакытыбыз. Менә ат түләтәбез дип торалар. Бүген генә идәрә утырышы булды. Сабыр дим...

Ат түләтү турындагы хәбәр Васфикамалны чыгырыннан чыгарды.

– Әһә-ә-ә алаймыни әле? Әле сез минем бер караңгыдан икенче караңгыга эшләгән белән ат түләмәкчемени! Тотмый торыгыз әле, яме!.. Тәгәрәп үлсәм үләрмен, сез уҗым бозауларын рәткә салырмын! Биетәм әле мин сезне исән булсам, биетәм... Әдәм көлкесе бит, әдәм көлкесе, Ташлытаудан доктор язуын да көтүче юк бит, түләргә әзер торалар...

Шәйхи хәлфә, больницага киткән карчыгының озак торуына эче пошып, Ташлытау юлын күзәтергә манарага менгән иде, Шәяхмәтләр ишегалдындагы ыбыр-чыбырны беткәнче тыңлап торды.

Бераздан карчыгы белән чәй эчеп утырганда аның чоланын Шәяхмәт какты. Шәйхи хәлфә катасын киеп чоланга чыкты, энесенең сәләмен алды.

– Хәкимулланың хәле начарланып китте, авызыннан ак күбек килә, – диде Шәяхмәт читкә карап кына – Кереп карап чыксана...

Шәйхи хәлфә хәйләкәр елмайды.

– Берәр ярамаган ризык капмагандыр бит ходай бәндәсе?

– Юк, бер дә аны-моны ашамады. Эштән кайтты да сәкегә сузылып ятты. Шуннан – телсез-авызсыз. Син кереп чыга күр инде. Әллә нәрсә булуы бар, – дип, Шәяхмәт тә эшнең асылын яшерде.

Шәйхи килеп кергәндә, чоланда зәһәрләнеп килен елый, Хәкимулла күзләрен йомып йортта чалкан ята иде. Аның маңгаена юешләп сөлге япканнар, әни карчык умач уганда онга буялган куллары белән Хәкимулланың аяк киемнәрен салдырып маташа. Васфикамал, күзләрен тутырып, зур өметләр белән Шәйхи хәлфәгә карады.

Шәйхи шул вакытта бу йортта тынычлык мәсәләсенең кинәт кенә үз кулына килеп кергәнлеген сизде.

– Барыгыз да чыгып торыгыз, – диде ул вәкарь белән генә. Шәяхмәт белән карчыгы, алар артыннан теләр-теләмәс кенә Васфикамал да чоланга таба атладылар.

Шәйхи хәлфә ишекне эчтән элде. Сәкегә килеп утырды.

– Я, ач күзеңне, энем Хәкимулла. Курыкма, бу мин, берүзем.

Хәкимулла шикләнеп кенә күзен ачты. Башын күтәреп йорт эчен күзәтте – берәү дә юклыгына ышангач:

– Уф-ф-ф, – дип авыр сулап куйды.

– Я, энем, ни хәл, нәрсә булды?

Хәкимулла иреннәрен ялап алды.

– Үләм, дәү абый, үләм. Нишлим, киңәш бир! Кычыткан белән бер бит Васфикамал.

– Соң, энем, ниме?.. Ниме дип инде, син аны яратасыңмы соң?

Хәкимулла тагын бер уфылдады, кипкән иреннәрен тагын ялады.

– Сүзнең дөресе кирәк, дәү абый, яратам шул мин аны. Миңа донъяда бүтән бер кеше дә кирәк түгел. Ну теле бит, теле...

Шәйхи хәлфә урыныннан сикереп торды.

– Йом күзеңне, энем. Менә шулай. Инде телеңне дә бераз чыгарып тешләп куй. Бер ярты сәгатьтән айнырсың.

Ул барып ишек келәсен ычкындырды. Ишектән атылып Васфикамал килеп керде. Аның артыннан картлар... Килен күзләрен Шәйхигә текәде.

– Я, ничек, Шәйхи абый җаным, ни булган?

Шәйхи ашыкмады. Вәкарь белән генә тамагын кырды.

– Менә нәрсә, җәмәгать, – диде ул. – Мондый авыруны беләм мин. Без Кышкар мәдрәсәсендә укыганда... – дип бер тарих та сөйләп алды.

– Инде килеп дару мәсәләсен әйтсәгез – моңа дару бер генә: өйдә тынычлык кирәк. Мондый авыруга сүз ярамый. Келт итеп өйдә бер җайсыз сүз чыктымы – бу егыла. Икенчесендә бөтенләй борып куюыгыз ихтимал. Өйдә тавыш чыгара күрмәгез, тавыш...

Шул минутта, чыннан да, өйдә җылы тынлык урнашты. Васфикамал көләч елмаеп, күзләрен сөртә-сөртә Шәйхи хәлфәне ишек ачып озатты. Шәйхи артыннан Шәяхмәт, аннары карчыгы һәм бераздан килен дә чоланга чыгып баскычка утырдылар. Ташлытау ягыннан дымлы җил исә, күктә гөрелдәгән тавышлар ишетелгәләп куя. Карачкыл күк йөзен телгәләп-телгәләп еракта яшен ялтырап ала, һавага өлгереп килгән арыш исе – бал катыш яшел башак исе таралган. Арыш басуы иртәгә кияү куенына керергә тиешле җиткән кыз кебек дулкынлана, тигезсез сулый, үзенең яшьлеге белән саубуллаша.

Бу – арыш камчылаган кич иде.

– Арыш камчылый, Хозыр галәйһиссәләм камчысын селти, – дип сөйләнеп, Хәбирә карчык ул кичне бисмилласын әйтеп мөрҗәләрен ябып йөрде. Аныкын белмәссең, ул Хозыр белән дус. Имеш, узган ел арыш камчылаган кичләрнең берсендә аңа бер карт кергән.

– Әссәләмегаләйкем, – дип сәләм биргән.

– Безнең өйдә ир кеше юк, сәләмеңне алалмыйм, түрдән уз, – дигән карчык. Тегесе ап-ак сакаллы, ак күлмәк-ыштаннан, кулында таяк ди. Бер тастымал җәяргә кушкан. Хәбирә карчык сәкегә ак тастымал салган.

– Рөхсәтең булса, коръән укыр идем, – дигән. Карт укыган арада Хәбирә карчык тастымал өстенә ике йомырка китереп куйган. Карт укып бетергән дә:

– Рәхмәт, килен, садакаң кирәк түгел, фекереңне сынар өчен генә кергәнием, – дип чыгып киткән. Өйалдына чыккан, ишегалдына чыкмаган, шуннан юк булган.

Сезнең колхоз дигән нәрсәгездән...

Урамда әдәм аякланмаслык пычрак.

Менә өч көн инде сыек пычрак өстенә җепшек кар ява Каз-үрдәкләрне суярга да көн юк, туңдырмаган көе мал-туарны уҗымга чыгарып булмый. Кичләрен куе томан төшә, әвеслек тирәсенә урманнан бүреләр килә. Шуны сизеп авылда төн буе этләр елый. Һәрберсе оясына кереп, баскыч астына кереп моңлы итеп елый. Әвеслек тирәсендә кайтырга соңга калган казлардан иртәгесенә юеш мамык кына калган була.

Никадәр генә пычрак булмасын – Октябрь бәйрәмендә урам йөрергә чыкмыйча булмый. Муенга юеш кар ява, аяктагы галошны пычрак суыра – ә урамда йөрмичә ярамый. Ничә ел күргән ачлыктан соң бу – беренче туклык бәйрәме. Келәтләрдә ашлык, өй астында бәрәңге. Колхозчының күңеле көр.

Урам буйлап халык төркеме килә. Иң алдагы рәттә гармун тоткан Миңлегали. Ике таякка кызыл ситса тарттырганнар, аңа изелгән акбур белән лозунг язганнар. Гармун көенә алдагы рәттә җырлыйлар.

Очрадым таң җилләренә –

Кагылды җиңнәремә.

Колхоз-совхозлар төзибез

СССР илләрендә.

Җырны бөтен халык күтәреп ала:

Ленинград-Москва –

Урамнары таш кына,

Яшь йөрәгем капиталны

Бетерергә ашкына!

Җиңенә кызыл бәйләгән кеше – авыл советы председателе – берәүнең капка төбендәге эскәмиягә басып лозунг әйтте:

– Яшәсен бөек юлбашчыбыз даһи Сталин!

Бөтен халык «ура» кычкырды.

Аннан кызыл ситсалар белән бизәлгән мәктәп йорты янына җыелдылар. Җиңенә кызыл бәйләгән колхоз председателе карават шикелле бер нәрсәгә менде. Аның ике ягына ике яшүсмер килеп басты. Икесенең дә муенында кызыл галстук. Берсе авызына җиз торба капкан, икенчесе барабан аскан. Барабан асканы – Шәяхмәтнең кече улы Нургали иде. Халык гөрләде, ябалак-ябалак юеш кар яуды. Председательнең өзек-тартык тавышлары ишетелде.

– Ханова Маһруйбикә, корсаклы булуына карамастан, йөз сиксән биш хезмәт көне эшләде. Колхоз идәрәсе аны бер центнер бәрәңге белән бүләкли...

Торба кычкырттылар, барабан суктылар.

– Кәлимуллин Шәяхмәт, өлкән яшьтә булуына карамастан, өч йөз хезмәт көне эшләде...

– Кәлимуллина Васфикамал, колхозда туып-үсмәгән булуына карамастан, җәйге урак өстендә искиткеч күрсәткечләргә иреште. Колхоз идәрәсе аны ике метр ситса белән бүләкли...

Халык кул чаба. Бераздан яшүсмерләрне бүләкләү китте. Җәйге сезонда колхозда актив эшләгән мәктәп балалары арасында Нургали дә бар иде. Аны теш щеткасы белән бүләкләделәр.

...Авыр еллар, ахрысы, шулай артта калдылар. Берничә көннән салкыннар китте, җир туңды. Каз өмәләре башланды, авыр елда өйләнә алмый калган егетләр дә кыймылдый башладылар. Келәтләргә мул итеп ашлык салынды, бераздан авыл кар эчендә калды. Кыска көннәре белән тыныч, тук кыш башланды.

Рәхәт гомер тиз үтә. Нужалы көннәр генә озакка сузылып башыңны гаҗиз итә. Декабрьнең соңгы көннәрендә колхозда ревизия комиссиясе эшли башлады. Шәяхмәтне комиссиянең председателе итеп куйдылар – ул көн-төн кәнсәләрдә ятты. Төн уртасында гына киемнәренә тәмәке исе сеңдереп кайта торган булды, өендә дә кенәгәсен ачып, күзлеген тегәрҗеп белән борынына элеп, кенәгәләр актарып төн уздырды. Ревкомиссиянең эше тамамлануга, колхозда уңыш бүлү башланды. Хәкимулла, каникулга кайткан Нургали, күрше Миңлегали атлар җигеп, флаглар элеп уңыш таратып йөрделәр. Һәр йортта аларны аш-су белән каршыладылар, ара-тирә почмак яктан гына чынаяк чокырына салып ачы бал бирүчеләр дә булгалады. Буралар, капчыклар тулды. Председатель Тимерхан лодырь чутыннан йөргән Борһанга да хезмәт көненә тиешле ярты пот бодайны кызыл олау белән илттерде. Борһан эшнең ничек булачагын белгән иде булса кирәк, капка төпләрен көрәгән, капканың аратасын алган иде.

Ишегалдына шөлдерләр, тәңкәле йөгәннәр белән бизәлгән өч ат килеп керде. Миңлегали тальян гармунын үкертеп алды. Кызмача Хәкимулла белән күкрәгенә КИМ значогы таккан Нургали җырлап җибәрделәр:

Ударниклар тиз сизәләр

Әйле-шәйле кешене,

Кара такталардан төшми

Ялкауларның исеме!

Атлар төз лапас астына кереп буталды. Чоланга киез итектән, күлмәк изүләрен ачып җибәргән, кызгылт йөзле Борһан килеп чыкты. Аның теле телгә йокмый иде.

– Һу-у, күршеләр килгән икән, түрдән рәхим итегез, – дип ярты пот бодайны кадерләп кенә кулына алды. Пар чыгып торган ярым ачык ишектән өйдәге мәҗлеснең тавышы ишетелде.

Барын тар-мар китерик тә,

Сатып эчеп бетерик тә,

Читкә таярбыз...

Кайгырма ла, Сәрбиҗамал,

Баш сау булса малның җаен

Үзебез табарбыз!

Егетләр бераз каушап калды. Ул арада Борһан, этеп-төртеп дигәндәй, аларны эссе өйгә кертеп тә җибәрде. Түрдәге сәкедә таныш түгел ике кеше чәй чокыры белән ачы бал чөмереп утыралар иде. Йөзләре чөгендердәй кып-кызыл. Күзләре майланган, таза беләкле куәт иясе кешеләр. Миңлегали белән Нургали читенсенеп ишеккә таба чигенделәр. Хәкимулла бераз гына төшереп алса үгез кебек куәтләнә һәм үҗәтләнә иде – ул түргә узды. Кызыл йөзле әдәмнәрнең берсе карлыккан тавыш белән җыр башлады:

Cезнең колхоз дигән нәрсәгездә

Туя икмәк ашап булырмы?

Шундый матур сүзгә генә ышанып

Аерым хуҗалыкны ташлап булырмы?

Авызы ерылган икенчесе тамак төбе белән генә кыска көйгә җырлап җибәрде:

Хатын-кызлар уртак,

Маңгайларга пичәт!

Бу җырны егетләрнең моннан биш-алты ел элек ишеткәннәре бар иде. Бу – яңа нәрсә түгел. Нишләргә? Председатель Тимерхан бит аларга ишегалдына кертеп бирегез дә чыгып китегез, диде. Башкасын ул әйтмәде. Нишләргә? Шулай уйланып торган арада Борһан почмак яктагы аралыктан ашъяулык япкан зур яшел табак күтәреп чыкты: Чаршау ачылып киткән арада морҗага ышыкланып качып торган кешене күреп Хәкимулла телсез калды. Почмак якта шыкаеп торган кеше – Васвикамалның әтисе – каенатай Заһри иде. Алай икән...

– Әйдә, сыйдан рәхим итегез, – дип Борһан егетләрне сәке кырына утыртты. Табак өстендәге ашъяулыкны ачып егетләргә мыскыллы караш ташлады. Табакта... әле генә абзардан алып кергән туң сыер тизәге иде. Иң башта Хәкимулла сикереп торды.

– Син, – диде ул, – йодрыгын Борһанның борын төбенә терәп, – син! Мин сине нишләтергә белермен! Мин синең... Ул яман сүгенеп җибәрде.

Борһан көчле кулы белән борын төбендәге йодрыкны сабыр гына урынына төшерде. Мыскыллы елмайды.

– Я, күрше, син нәрсә, Борһан абыең сине сыйлый, ә син аңа кул күтәрәсең. Кешегә кул күтәрү хатын алыштыру түгел ул. Шту син...

Кызыл йөзлеләрнең берсе авыз тутырып елмаеп Хәкимуллага дәште.

– Я, син, калай әтәч, әйтеп бирче: сезнең колхозыгыз атамы ул, анамы?

Хәкимулланың күзләре урыныннан купкан иде.

– Ата, – диде ул, – җиңеннән өстерәп маташкан Нургалине читкә этәреп. – Ата. Ну ул синең ише ырвачларны беләсеңме нишләтә? – Хәкимулла тагын сүгенде. – Әнә шуңа күрә ата ул, белдеңме шуны, җиде бабаңның кабер тактасын сүтим! Колхозга тел тидерсәң мин сине нишләтәсен белермен...

Ишекне «дык» итеп ябып егетләр чыгып киттеләр. Атларның сыртына берәрне чиртеп амбарга таба юырттылар.

Ул кичне эштән кайткач Хәкимулла Васфикамал белән сөйләшмәде.

Йомры башлы, кәкре аяклы ир бала

Инде ул көннәр артта калдылар.

Инде бишенче ел киткәндә, бөтен авылга «кысыр» дип даны таралган Васфикамал күрше урыс авылыннан тозлы кыяр алып кайтты. Ташлытауда иртәгә сабантуй буласы иде. Ачы бал үкереп утырган, яңа тарттырган бодай оныннан келәт эчләре ап-ак булган, суелган тәкәләрнең тиресен киереп чормага элгән көннәр иде.

Васфикамал келәткә он иләргә кергән җиреннән, авыз суын йота-йота, эче бушаган кыярны суырды. Моны әле беркем дә белми иде. Хәерлегә булсын... Көтү кайткан вакыт иде, Ташлытау сабантуена чакырырга дип әтисе килеп керде. Почмак яктагы мичкәнең бөкесен дың-дың китереп бәреп ачтылар. Өйгә ачы бал исе тулды. Колхоз эшләреннән бераз бушаган вакыт иде, бер уңайдан күрше-күләннең ир-атын да дәшеп алдылар. Мондый мәҗлесләрдә бик сирәк була торган Шәйхи хәлфә дә бүген кыстатып тормады. Бер чокырны җибәрүгә, аның теле ачылды, көтмәгәндә үзенең яшь вакытларын тәмләп сөйли башлады.

...Шәйхи солдат әсирлектән кайткан елны ике көн эчендә бөтен авылны шаккатырырлык ике эш эшләде. Атлары үлгән вакыт иде – әтисенең җыйган акчасын чәлдереп Теләче базарыннан чем-кара бия алып кайтты. Солдат ике көн югалып торгач, картлар борчылдылар – Шәйхи солдат, төн уртасында гына шыпырт кайтып кереп, кара бияне лапас астына бәйләде. Өйгә керде.

– Кайда йөрдең, дуңгыз? – диде әтисе.

– Мин, – диде Шәйхи, – нәкъ син эзләгән бияне таптым, түшәк эчендәге акчаңны алып, Теләчедән кара бия алып кайттым.

– Борчактыр инде синең. – диде әтисе мәрхүм.

– Борчакмы, борычмы, – диде Шәйхи, – чыгып кара әле.

Әтисе чыгып караса, лапас астында колакларын шомартып кара бия басып тора иде.

– Ну, задур егет икәнсең, – дип карт нишләргә белми сөенде. Ә икенче көнне егет кара бияне җигеп күрше авылга китте. Анда әсирлектә бергә булган дус егете Әхмәдулла бар иде. Төн уртасында Әхмәдулланың капкасына атны бәйләде. Аларга шул көннәрдә генә ике кунак кыз килгән иде – Әхмәдулла Теләче базарында шуның берсен Шәйхигә димләмәкче булды. Келәтләренә барып керделәр, шырпы сыздылар. Чәчәкле ястык өстендә ике кунак кыз белән Әхмәдулланың сеңлесе чайрап йоклап яталар.

– Кайсы синеке? – диде Әхмәдулла, шыпырт кына. Түшәк кырыенда, ике озын толымына чорналып, калку күкрәкле, кыйгач кашлы берсе ята иде...

– Менә, – диде Шәйхи, – шушысы.

Солдат ялгышмады. Әйе. Керәсе ризык теш сындырып керә, диләр.

Яшь чакта Шәйхи хәлфә бик күп мәзәкләр эшләде. Бервакыт шулай авылга килгән кунак кызны озатып куйды. Төз лапас астында тордылар. Тышта салкын, бозгак, каз суйган вакыт. Төз лапас ышыгына сөялеп кенә торганда, хуҗа хатын комганын күтәреп чыкты. Нәкъ егет белән кыз янына килеп утырды. Кунак кыз дер-дер килде Шәйхи дә эчкәрәк шыкаймакчы иде – салам кыштырдады. Шуннан, син күр дә мин күр. Теге явыз сикереп тә торды.

– Бу кемнәр була тагын, оятсызлар! – дип тавыш чыгарды. Шәйхи бишмәтен башына бөркәде дә, чыгып йөгерде. Арттан шалтырап комган очты..

Шулай да әсирлектән кайткан елны бер карчыкны кызык итте. Германнан электрик фонаре алып кайткан иде. Ул вакытта андый фонарь юк – кешегә күрсәтсәң, аны җен дип беләләр. Чоланда качып торды, исәбе – тегенең кызы янына керергә. Кызы өйалдындагы бүлмәдә йоклый иде. Ни хикмәттер, монда да шул ук хәл чыкты. Кызның әнисе кич ятар алдыннан бисмилласын укый-укый комганын алып чоланга чыгуы булды – Шәйхинең аягына сөртенде,

– Каравыл!! – дип кычкырып та җибәрде. Шәйхи аңышмастан тегенең күзенә электрик фонарен гына төбәде... Мәрхүмә ничә көннәр түшәк өстендә ятты, куркылыклар койдырды.

Ачы балдан авыз иткәләп, Шәйхи карт шуларны сөйләде.

– Ә минем яшь чакта андый хәлләр аз булмады, – диде ул кызып. – Уникенче елны җәй көне укудан кайттым, карт хәзрәт авырып ята. Әле берсенең ире еракка китә, әле берсенең баласы туа – хәзрәтнең дога кылып садака алырлык та чамасы юк. Менә бервакыт хәбәр тарала: Кәлимулла малае – янәсе мин – зур укыган кеше, дип сөйли башлыйлар. Менә бер карчык бер тәлинкә ясмык оны күтәреп килә – сыеры чирләгән. Икенче берсе тегүгә чыга – юл садакасына тагын бер тәлинкә ясмык оны. Мин авырсынып кына дога күндерәм – анысы була, әммә егет кеше бит, миңа ясмык оны ни чуртыма. Атна-ун көн узмый, бер базарда төшереп алган яшьтәшләр сүз ыргыталар.

– Без, – диләр, – сине туйдырабыз, – соры корт син, – диләр. Миңа шул җитә калды. Кызган баштан чатыр чабып, атны күбеккә батырып авылга кайтып кердем дә, урам уртасында тавыш чыгардым.

– Кемгә бер тәлинкә ясмык оны бирәсем бар, килеп алыгыз, – дип базарда бодай саткан акчаны урамга бич чәчеп бетердем.

Дөрес, урамда кызмача баштан күренүем шул бер генә булды. Әти дә бик тәртипле крәстиән иде, аннан соң мин авылда – бердәнбер укымышлы кеше. Унөченче елда Кара Чыршыда балалар укытып йөрдем. Безнең халык бик кара иде – мин балаларны бер ел эчендә әдрис язарга, хат язарга өйрәтмәкче булдым. Картлардан бер-ике куштан каршы килә генә бит. Берсе Гайфулла куштан иде – Ташлытау базарыннан кайтышлый мәктәп ишеген кагып мине чакырып чыгара. Толып якасын торгызган, авызыннан котырган сыер сөте исе бәрелеп тора.

– Синме, – ди, – минем малайга хәрендәш алып килергә куштың?

– Әйе, – дим, – мин куштым.

– Ә аңа хәрендәш нәрсәгә?

– Мин аны язарга өйрәтәм. Хәрендәш – шуңа.

– Аңа нишләп акча әрәм итим мин? Яза белми ул, яза белмәгән кешегә хәрендәш нәрсәгә?

– Соң бит, – дим, – әнә шул яза белмәгәнгә күрә хәрендәш кирәк.

Теге һаман үзенекен тукый. «Яза белмәгән кешегә хәрендәш алырга мине кем дип белдең син? Әллә миндә әндри казнасы бар дип белдеңме?» – дип бәйләнә үк башлады. Мин дә кыздым. Мин әйтәм, әле син исерек баштан килеп монда мәптекне мыскыл итмәкче буласыңмы? Толып якасыннан учлап тотып үземә таба суырып алдым да, ярабби, берне ияк астына җибәрдем... Теге бөтерелеп баскычтан очып төште. Икенче вакыт авыл җыенында миңа бәйләнеп ята: беләм мин сезне, ди, укыган кеше – чукынган кеше ул, ди. Сез, ди, үзегез өйдә чәйнек борыныннан гына эчеп ятасыз, безнең кара халык шикелле түгел, ди.

– Менә, мин әйтәм, – ту-ты шул, – дим, – сез дә менә тегенди-мондый кирәге, җае булганда шулай чәйнек борыныннан гына җибәрә торган булыгыз, – дип сүгәм тегене.

Чокырдан бер йотым авыз иткәч, Шәйхи хәлфә мактана ук башлады.

– Ә миңа кешедән куркырга ничу! Гомер буе крәстиән хезмәтендә булдым, Кара Чыршы колхозында лобогрейканы миннән башка берегез дә көйли алмый. Миннән башка яшәп карагыз, ничек булыр икән? Ә мин күпне күргән кеше... Әйе. Әсирлектән кайтышлый, мин сиңайтим, Мәскәүнең Саломанский циркында Ярославскийның үзен тыңлаганым бар минем. Әсирләрне җыеп митинг ясадылар. Ә сезнең әле аның үзен күрү түгел, ишеткәнегез дә юктыр. Ту-ты. Ә менә Галимҗан Ибраһимов дигән язучы бар иде шундый, мин бит аны да күрдем шул җыелышта. Ул Мәскәүдә зур эштә иде. Ул да сөйләде. «Сезнең, – диде ул, – теге якта гомерегез әрәм үтте. Инде уйлап карагыз, – хөкүмәт үзебезнеке, хезмәт ияләренеке, – диде. – Менә, – диде, – шул үзебезнең хөкүмәтне, үзебезнең влачны дошманнардан сакларга кирәк...» – Менә кемнәрне күргән кеше ул абзагыз.

Бераздан тальянын күтәреп Миңлегали килеп керде. Миңлегали – Шәяхмәтнең апасы Фәхерниса малае, яшьли әтисез калып, һәрвакытта да нәселдә ирләр мәҗлесе булганда олылар чутыннан йөрде. Кызыл чәчәкле сатин белән эшләнгән тальянын тез башына гына утыртып, карт-корыны җыр донъясына алып кереп китте. Мәҗлес хуҗасы Шәяхмәт, кулына чынаяк чокырын тоткан килеш, үзе җыр башлады. Зәйнәп җиңги ике тәлинкә белән майга чыжылдаган коймак чыгарып утыртты. Шәйхи хәлфәнең күзләре нурланып китте һәм тамагын кырып әкрен генә ул да җырлап җибәрде:

«Мохтасар»ның дәресендә

Караганым «Җамигый».

Сезнең белән мөгамәләм

Булса иде даими.

Заһри кода да ярыйсы гына кызып алган иде. Чират үзенә җиткәч, кыстатып тормады. Шәйхи хәлфәнең җыры тамам булуга, ул: «Әйт шуны, кода» – дип күтәреп алды да, елтыр кара күзләрен бит җыерчыкларына яшереп елмайды һәм егетләрчә куәтле тавыш белән башлап җибәрде.

Васфикамал зур самавырны өченче мәртәбә күтәреп чыкканда инде төн уртасы авышкан, мәҗлес кызган, асылмалы лампаның керосины бетеп, филтәсе күмерләнә башлаган иде. Миңлегали һаман да әле тез башына утырткан тальянын теркелдәтә, ирләр исә бөтенесе бер булып «Күбәләгем-түгәрәгем» көенә сиптерәләр иде.

Шәфәкъ алсу нурга төренгәндә унлы лампа гөлт-гөлт килде дә сүнде. Баксаң, аның инде күптән кирәге дә юк. Июньнең кыска төне әллә кайчан таңга авышкан икән. Кунаклар таралыштылар. Аягын ышкый-ышкый Шәйхи хәлфә койма буйлап кына кайтып китте. Миңлегали өенә кайтып тормады – Нургали белән икесе печәнлеккә менеп киттеләр. Заһри кодага сәкедә зур чәчәкле ястык салдылар. Хәкимулла белән Васфикамал төз лапас астындагы тимер ходлы арбага чыгып яттылар. Арбага кичтән чабып салынган солылы вика, клевер түшәлгән иде. Сабантуйга барырга әзерләп тәртә арасына куйган яхшы сбруйдан күн исе чыккан, ул яңа чапкан печән исе, ат, сыер абзары исе белән аралашып ниндидер башны әйләндерә торган җәйге җылы төн исе хасил иткән иде.

Кызарып кояш чыкканда барлык кеше тирән йокыда иде. Өйдәге сәкедә иске тубал теккәндәй гырылдап Заһри кода йоклый, аның бугазыннан әллә ниткән авазлар чыга. Печәнлектә бөтен фани донъяның мәшәкатен онытып сабый балалар йокысы белән ике яшь егет мышныйлар. Арба кырыена башын асылындырып Хәкимулла ыңгыраша-ыңгыраша йоклый. Ул төш күреп елмая, төшендә ниндидер йомры башлы, кәкре аяклы матур гына бер ир баланы алдында тотып утыра, имеш. Васфикамал аңа үзенең күрше урыс авылына барып килгәнлеген йокы алдыннан гына сөйләгән иде – шул минуттан башлап Хәкимулла өчен бөтен донъя, аның бөтен кануннары үзгәрде. Аның өчен хәзер донъяда бернәрсә дә куркыныч түгел, ул җиңә алмаган авырлык донъяда бөтенләй юк сыман иде...

Я, борыныгызга чирттеме хәзер Хәкимулла абыегыз? Югыйсә, кеше арасында сөйләшерлек хут калмаган иде. Әле узган көз генә Шәйхиләрдә сыер суйган көнне ирләр мәҗлесендә сүз чыгарып алганнар иде. Ни чыкса шул Борһаннан чыга инде. Мәҗлестән таралганда аралыкка, мич башы кырыена эленгән, өелгән киемнәр арасыннан Борһан үзенең бүреген эзләде. Караңгыда ялгыш Хәкимулла бүреген алып кия язды.

– Ах-ха-ха, – дип кешнәде шул чакта Борһан, – ах-ха-ха! Харап кына булыр икән кеше! Хәкимулла бүреген кисәң – беттем диген инде. Әле минем хатынның бер малай үстерәсе килә. Юк, энем, үзеңә булсын, мә, мә... Ах-ха-ха!

Барысы да рәхәтләнеп көлделәр дә, бер минуттан оныттылар һәм караңгы чоланда тәмәке кабыздылар. Тик Хәкимулла гына юк булды. Аны бераздан Шәйхи абзасы лапас астыннан алып чыкты. Хәкимулла гарьләнеп үксеп-үксеп елый иде.

...Шулар исенә төшкәч, Хәкимулла анадан яңа тугандай булып китте. Менә бетте, узды ул вакытлар... Не смей сез хәзер теш ыржайтырга!

Акрын гына иртәнге җил исеп куйды. Ул тәмле йокыдагы кешеләрнең өй түбәләрен сыйпап узды. «Йоклагыз, әдәм балалары, – диде ул гүя, – йоклагыз! Бу – сезнең тыныч иртәләрегезнең соңгысы. Татлырак итеп төш күреп калыгыз – бу татлы төш шулай ук соңгысы. Йоклап калыгыз, сезне зур сынаулар, кара хәсрәт көтә. Нык булыгыз, әдәм балалары!»

Бу җил, күп юллар узып, көнбатыштан килә иде. Кара Чыршы авылы өстеннән ул үткәндә канатларына кара тәре ясалган самолетлар үлем төяп көнбатыштан көнчыгышка юл алганнар иде инде. Төз гәүдәле, озын сыйраклы, пөхтә киемле герман армиясе фельдмаршаллары, генераллары танкларын, тупларын тыныч йокыда җәелеп яткан Россия кырларына кертә башлаган минутта Кара Чыршы авылы, чыннан да, татлы йокыда иде әле.

Кайтулар булмас инде...

Кырда иген чайкала, иген чайкала...

Бу – елына бер генә тапкыр килә торган атна. Ул атнада көннәр эссе дә, болытлы да булмый: кырда ниндидер зәңгәр дулкын йөгерә, арыш басуы яшелле-күкле булып сөрем эчендә кайный. Көр басуның шулай дулкынлануына карап торуы рәхәт тә, моңсу да. Менә җәйнең иң кыска төннәре җитте, моннан соң инде көн кыскара башлар. Арыш басуы саргаер, ул инде дулкынланмас. Аны урып алырлар, борчак җиреннән кайтышлый ял итәргә чүмәләләр арасына торналар төшәр. Көз җитәр... Һай, бу гомернең бәрәкәтсезлеге. Әле генә бит әле сабан тургайлары яшел уҗым өстендә ук булып атылып сайрыйлар иде. Ә хәзер – арыш басуы өстеннән җил йөгерә – сагыш арта...

Арыш басуы уртасындагы тузанлы юлдан кара-туры атында чатыр чабып Ташлытауга таба Тимерхан чыгып китте. Аның сиртмәсенең тавышы үзе күмелгәч тә басу түреннән ишетелеп торды.

– Запас пирвый категори, – диде Шәйхи хәлфә аның турында. – Аларның законы буенча егерме дүрт сәгать эчендә воянкум янында булырга тиешләр.

Сугыш, сугыш...

Сугышның нәрсә икәнен авылда Шәйхи хәлфәдән башка кем белсен? Шәяхмәткә сугыш нибары ярты ел эләгеп калды. Ә менә аның өлкән абыйсы Шәйхигә кирәгенчә эләкте. Гумбинен янындагы каты сугышта әсирлеккә төшкән Шәйхине эчке Германиягә озаттылар.

Шәйхи солдат шул вакытта һоһенцоллерннарның җәнүби [көньяк] Алманиядәге язгы сарайларын күреп телсез калды. Донъяда һоһенцоллерннар да яшәгән, Кара Чыршының Кәлимулла Шәйхие дә яшәгән! Бу сарайның һич тә тарантас лапасы, мүкле абзар, Кәлимулла карттан калган иске келәт белән уртаклыгы юк иде. Тау башына таба сузылган мәрмәр баскычлар. Мәрмәр баскычлар кырына асылынып үскән әллә ниткән җимешләр... Салават күперенең бөтен төсен чагылдырган түшәмнәр, күтәрелеп карасаң бүрегең төшәрлек манаралар. Аяк астында им өчен бер шырпы кисәген тапмассың... Бераздан исә ул Вюнсдорфка күчерелде.

Сугыш бетте, ләкин Вюнсдорфтагы татар әсирләрен өйләренә кайтару мөмкинлеге күренмәде. Шәйхи хәлфәнең мәдрәсәдә алган белеме монда кирәк булып чыкты. Аны әсирләр өчен чыгарыла торган татар газетасына эшкә алдылар, алар әсир шәкертләр, мөгаллимнәр белән баракларда спектакльләр куеп йөрделәр.

Герман профессоры Готһольд Вайль әсирләр арасында татар җырларын язып йөрде. Шәйхи солдат монда да кирәкле кеше булып чыкты. Ул мәдрәсәдә ятлаган «Тәндә җаным»ны профессорга җырлап күрсәтте. Профессор боларны җыеп китап чыгарачагын тылмач аркылы сөйләде. Апрель аенда Вюнсдорф кырында алар сабантуй да ясадылар. Шәйхи солдат шул вакытта Кара Чыршы авылында беркем дә күрмәгән һәм күрмәячәк хәлләрнең шаһиты булды. Сабантуйда алар татарча көрәш, капчык сугышы кебек милли уеннарны күрсәттеләр. Аннан герман атларын җигеп җир сөрделәр, ат җитмәгән сабаннарга үзләре җигелеп йөрделәр, тубал белән орлык чәчеп күрсәттеләр. Шәйхи солдат җир буенча беренче булып барды, тубалдагы бодайны «бисмилла» әйтеп герман җиренә чәчте... Германның кара-көлсу туфрагына бодай бөртекләре белән тавык йомыркасы сипте. Татар йоласы! Орлыклар шулай эре булсын! Әйләнә-тирәдә шакмаклы чалбар, цилиндрлар кигән Берлин байлары, муеннарына ак челтәр чорнаган озын күлмәкле көяз хатыннар шау-гөр килеп кул чаптылар, «Гут-гут, татариш зольдатен, гут!» дип шауладылар. Әсирләр акчасына ялланган герман солдатлары җиз торбаларда «Каз канатын» уйнады. Аннары җилкәсенә ниндидер аппаратлар асып, авызына юан сигара капкан берәү нәрсәгәдер кычкырынгалап йөгереп йөрде. Моны Америкадан килгән гәзит мөхбире диделәр. Гәзитнең исеме «Чикаго трибюн» икән. Кара Чыршы авылының крестьяны Шәйхи Америка корреспонденты алдында тубал асып рәсемгә төште. Аннары әсирләрнең җитәкчесе булган бер укымышлы кеше нотык сөйләде. Шәйхи солдат аның нәрсә сөйләгәнен аңламады, ак якалы, кара казакилы, кара биек эшләпәле бу татар егете саф нимесчә сөйләде. Ләкин ахырдан татарча да өстәп куйды:

– Без үземезнең ватанымызга безне кемнәр кайтарырга теләмәгәнен беләмез. Көнбатыш илләре безнең татар әсирләрен изге ватанымызга, мөкатдәс анамызга каршы көрәштермәкче булдылар. Ләкин берни дә барып чыкмас. Безнең егетләремез, иншалла, үз ватаннарына каршы көрәшмәсләр. Большевик Литвинов инде безне герман әсирләренә алыштырып илемезгә кайтару турында Яуропа мәмләкәтләре белән мөсахәбә алып бара. Кызганычка каршы, Яуропа мәмләкәтләренең берсе дә безнең илемездәге хәлләр турында безгә хәкыйкый мәгълүмәт бирми. Без үз мәмләкәтемездә чыга торган яңа гәзит-журналлардан мәхрүмбез. Ләкин күп тә үтмәс, без үз туганнарымыз белән курешермез! Ул көн ерак түгел, кадерле ватандашлар!

Герман армиясенең нәрсә икәнен, Пруссия алпавытларының Рәсәй халкына карашын Кара Чыршы авылында Шәйхи карттан да тирәнрәк аңлаган кеше кем генә бар икән? Вюнсдорфка эләккәнче Шәйхи солдат бер нимес алпавытында эшләде. Яшь алпавыт Лейпциг университетының философия факультетын тамамлаган культуралы кеше иде. Хатынын рус князьләре нәселеннән диләр иде. Алпавыт Шәйхиләргә яхшы мөнәсәбәттә булды, ормады-сукмады, хәттә бер тапкыр бәйрәмдә кечкенә генә бүләкләр дә бирде. Әммә крестьян Шәйхи бер нәрсәне бик нык төшенде: философ һич тә бу әсирләрне кешегә исәпләми, аларны эш хайваны дәрәҗәсендә күрә иде. Аның өч ел буе бер көн дә ялгыштырмыйча боларны нәкъ сәгать биштә уятуы, бер минутка да ялгыштырмыйча нәкъ төнге унбердә утларын сүндерүе, өч ел буена ашау-эчү тәртибенә бер генә төрле дә үзгәреш кертмәве Шәйхине җәберсетте. Аның иртән кырга килеп әсирләр белән елмаеп исәнләшүе, нәкъ бер үк сәгатьтә, бер үк минутта һәркөнне болар торган йортка кереп тикшереп йөрүләре егетләрнең күңелен җәрәхәтләде. Бу – салкын исәпкә корылган герман төгәллегенең кешене изү өчен аерым бер ысулы иде. Шул ук вакытта Шәйхи солдат нимес алпавытларының сугыш тәмен бик нык яратуын, башка бер халыкта да булмаганча боларда чит илләрне басып алу дәртенең көчле һәм нык икәнлеген күрде. Шуңа күрә сугыш башланган көнне беренче тапкыр урамга чыгу белән ул бер генә сүзне кабатлады:

– Ярманда машина күп, җәмәгать, – диде ул, – аллага тапшырдык. Батырлыкка безнең халыкка чыкмый чыгуын, иллә мәгәр тегеләрдә корал таза. Аларның карчыклары да базарга барганда бисәпилкегә генә утырып чабалар. Уйнама син алар белән...

Ул көнне беркем бернәрсә аңламады. Ирләр эштән иртәрәк кайттылар, чат саен җыелышып тәмәке көйрәттеләр. Чыннан да, нәрсә икән ул сугыш? Ни өчен бу вакытта? Сабантуй итеп булмады бит. Аннан печәнгә төшәсе, игеннәрне урып-җыясы бар иде. Ни өчен шулай вакытсыз башланды? Хәкимулла шушы көннәрдә башка чыгарга тиеш иде – морҗачы гына килеп җитмәгән иде. Ничек инде ул, шундый кызу эш вакытында сугыш башлыйлар? Башында мие бармы бу германнарның? Ичмаса, морҗа чыгарганны гына көткән булсалар...

Авылда иң беренче повестка Тимерханга килде. Тимерхан моннан берничә ел элек яшел фуражка киеп кайткан егет иде, аны беренче категорияле запастагы пограничник дип йөртәләр иде. Шуңа күрә аңа повестка килү берәүне дә гаҗәпләндермәде. Беренче категория икән беренче инде, нихәл итмәк кирәк? Барсын, күрсен, бәлки ул арада германны әле бәреп тә чыгарырлар. Инде бит соңгы ун ел эчендә никадәр көчәйдек. Клуб сәхнәсендә үз җиребезне саклау турында күпме матур җырлар җырланмады! Аннан, күпме егетләрнең күкрәгендә БГТО, ГТО, МОПР значоклары бар! Ә осовиахимчылар? Добрахимчылар дип йөрткәннәр иде үзләрен башта. Алар сөйлиләр иде, имеш, иптәш Ворошилов бер чакрымнан атып энә күзенә тидерә, дип. Әгәр ворошиловча төз атучылар чик буена барып бассалар, германың түгел чуртым да чыдамас! Бер карыш та бирмибез дип әйттек бит моңарчы.

Шулай тагын ике көн узды.

Менә бер көнне кичен көтү кайтканда авыл дөрт итте. Колхоз кәнсәләренә бер пачка повестка килгән иде. Моңарчы күз авыруы белән солдаттан калып килгән Хәкимулла да машинкада басылган кош теледәй кәгазьне кулына тоткач әле аның чын мәгънәсенә төшенмәде. «Кружка, кашык, җылы кием, өч көнлек ризык, паспортны алырга. Чабата кимичә күн аяк киеме белән килергә тырышырга». Башка бер сүз дә юк. Авылга шундый утыз кәгазь. Кеп-кечкенә авылга утыз кәгазь.

Ул кичне утлар озак янды, кемнәрдер төн буе гармун белән йөрделәр. Капкалар шыгырдады, келәтләрдә он тузгыды, морҗадан төтеннәр үрләде. Кыз-кыркын ашыгыч рәвештә ак оекбашлар бәйләде, һавада майлы күмәч исе аңкыды.

Сугыш шулай башланды.

Кешеләрнең әле бүгенгә кадәр өйләнешү, туй ясау, кунак җыю мөмкинлекләре бар иде – бүген ул бетте. Моңарчы әле ир белән хатын, килен белән кайнана талашалар, бер-берсенә җәбер сүзләре әйтәләр иде – хәзер алар бетте. Үпкәләп сөйләшми йөрүче егетләр-кызлар була иде – үпкәләүләр бетте. Сугыш донъяның вак-төяген оныттырды. Бүгенгә кадәрге бөтен тормыш – бер төш күрү генә булган икән.

Хәкимулла кичен үзенең яңа йортында Миңлегали белән сөйләшеп утырды.

– Шушы йортта Васфикамал белән бер генә кич куна алмадым бит, энем җаным, – дип өзгәләнде. – Васфикамалга ярдәм ит, туганым, яме. Морҗаны коелы итеп чыгарсын. Әти белән аларның борчаклары бик пешеп җитми, син күз-колак бул. Их, туганым! Син әле монда каласың, Нургали белән синең яшь кергәнче сугыш бетәр. Нургали бик наян булды. Әти белән әни аны боздылар. Аннан соң, беләсеңме, туганым, нәрсә? Мин инде сиңа гына әйтим, бер кеше дә белми торган серем бар бит. Хәтерлисеңме, Атҗабар Хисмәт кызы Миңниса белән ниләр күргәнне? Монда бит мин сине алдадым. Кызның яман исеме бармы-юкмы, мин бөтенләй белмәдем. Мин ул төнне аның белән сөйләшеп тик яттым. Ә ул елап бәйләнде. Дулады. Синең ирлегең кайда, сөйләшеп ятар өчен генә алдыңмыни мине, дип чәчләрен йолкып елады. Марҗа кебек – чәчен йолкый. Шуннан, калганын син беләсең. Матур кыз иде бит ул. Ә Васфикамалны яратам. Теле зәһәр зәһәрен, әтиләре дә бик җәберләде баштарак. Ну яратам... Эшкә бик булган бит.

Миңлегали исә үз кайгысын сөйләде. Ул ике елдан бирле Зөләйха исемле бер кыз белән йөри иде, сугыш башланган көнне төшендә Зөләйханы күргән.

– Яңа салган өй бурасы янында йомычка җыеп йөри җанашым, – дип Миңлегали башын тотып яшь түкте. – Бура керсә – бетте диген инде. Я мин үлеп калам, я мин кайтканчы Зөләйхага бер хәл була. Төштә бура күрү – тәгаен генә үлем инде ул...

Төн уртасы авышкач кына юрган-мендәрләр күтәреп Васфикамал белән Хәкимулла морҗасыз өйгә йокларга килделәр. Моңа өндәүчеләр Шәяхмәт белән карчыгы Зәйнәп булды.

– Барыгыз, бар, – диде Зәйнәп җиңги аларны озатканда, – барыгыз. Бер кич булса да үз нигезегездә кунып калыгыз. Бисмилла әйтеп ятыгыз. Барыгыз, балаларым. Йа алла, хәер-рәхмәтеңнән үзең ташлама... Үзеңә тапшырдык.

Ләкин сагыз исе килеп торган яңа өйдә күзгә йокы кермәде. Хәкимулла белән Васфикамал таң атканчы серләштеләр. Аларның тора башлаганнан бирле мондый итеп сөйләшкәннәре юк иде. Васфикамал Хәкимулланың кытыршы, сөялле кулларын үзенең яңагына куеп яшь сыкты, берөзлексез сөйләнде.

– Без яши белмәдек, әй дим, синең белән. Тормышның кадерен белмәдек. Күбрәк мин узындым. Юкка-барга сүз чыгарып синең җаныңны каһәрләдем. Шуның киялеге бу. Сугыштан исән кайтсаң, яши белер идек. Иң матур вакытларыбызның юк-бар сүз белән кадерен җибәрдек. Без яши белмәдек...

– Малай туса, ни исемле кушарсың? – диде Хәкимулла авыр сулап. – Мин нишләптер малай булыр дип уйлыйм.

Васфикамал аңа тагы да ныграк елышты.

– Малай булса Нариман, кыз булса Сәрия куябыз. Тик син генә тизрәк кайт.

Хәкимулла авыр сулады.

– Их, шушы төнне зур күсәк белән терәтеп торырга, – диде ул ачынып...

...Таң атты, кояш чыкты. Ат абзарлары тирәсендә тимер ходлы арбаларны көйли башладылар, дугаларга кыңгыраулар тактылар. Авыл ыгы-зыгы килде. Әле берәү дә еламый, берәү дә шауламый. Бары тик йөгерешәләр генә. Мунча кергән, кырынган кызмача ирләр бер-берсенә йөгерешеп керәләр, кызу-кызу тәмәке суыралар. Кайдадыр гармун тарткан тавыш ишетелә. Бу мәшәкать сәгать уннарга кадәр шулай барды. Повесткада сәгать сигездә Ташлытауда булырга диелгән иде. Сәгать ун тулды, кемнеңдер әмере булгандай, капка төпләрендәге әсәрешкән атлар башларын селки-селки урамга борылдылар. Халык Ташлытауга чыгып китә торган юл чатына агылды. Күперне чыккач, бер арба ирләр җыр башлады:

Ал кисәргә, гөл кисәргә

Үтмәс кайчыларыбыз;

Киләсе ел бу вакытта

Булмас кайсыларыбыз...

Капка асларында койрыкларын кәкрәйтеп йөргән этләр күккә карап елаштылар. Тальян, шөлдер тавышына эт заты чыдый алмый... Койрыкларын җиргә терәп утыралар да, капка төбеннән китмичә генә күккә карап елыйлар. Бу тавыш күңелләргә шом сала. Нәрсәдер бар, донъяның кай төшендәдер гаделсезлек бар... Эт күңеле сизгер, ул зрәгә генә алай шыңшымый. Хәер, этләр генә түгел. Шөлдер, гармун тавышына атлар да борчыла. Әсәренгән атлар борын тишекләрен киңәйтеп, башларын чайкый-чайкый басу капкасына таба атладылар. Түбән очтан да шундый бер йөк ирләр күренде. Басу капкасы төбендә чуптарларын түбән иеп ялгыз каен тора. Юлга чыгасы атлар шул каен төбенә җыелдылар. Ике-өч гармун тавышы бергә кушылды. Болар өчесе өч төрле көйгә уйныйлар иде. Мондый буталган көйләр күңелләргә тагын шом салды. Чыннан да, бу сугыш дигәннәре әллә нинди куркыныч нәрсә икән! Хатын-кыз елаша башлады, атлар тыпырчынды... Күпер аркылы тагын ике арба ирләр күренде. Болар – эре сөякле, озын гәүдәле Атҗабарлар иде. Атҗабарлар элек-электән гайяр халык: базар, станция тирәләрендә эшне ялт та йолт әйләндереп килделәр, базар көннәрендә шактый кызып төрле хикмәтләр дә ясыйлар иде. Аларның атлары да каен төбенә килеп туктады, ирләр арбалардан коелдылар. Тавыш-елаш көчәйде. Атҗабарларның печән салган арбасына кылыч борынлы, үткен күзле, муены-бите кара янган ак күлмәкле берәү менеп басты.

– Җәмәгать, – диде ул тимер тавыш белән, – җәмәгать! – Гармуннарны шул минутта ук туктаттылар. – Җәмәгать! Мин сезгә менә нәрсә әйтмәкче булам. – Ул ап-ак кулъяулыгын чыгарып авыз кырыйларын сөртте. Шулвакыт Хәкимулла бу кешене танып алды. Сөйләүче кеше Атҗабарның Хисмәт иде. Халык аңа таба борылып катып калды.

– Бәхил булыгыз, туганнар, дуслар... Без кая барганыбызны беләбез. Безгә кайтулар булмас инде. Әйе, кайтулар – едвали. Сугышның нәрсә икәнен мин беләм. Фин сугышын күрдем. Бусы фин сугышы гына түгел. Герман армиясе бик кабахәт армия ул, тиомать. Безгә кайтулар – едвали. Бәхил булыгыз. Тату яшәгез. Кара Чыршылар! Миңа үпкәләүчеләр бардыр арагызда. Заманында җир селкетеп йөрдек. Үпкә-сапкагыз булса – онытыгыз. Безгә кайтулар булмас инде. Әйе, едвали...

Хисмәт шактый исерек иде. Арбага баскан килеш ак кулъяулыгын болгый-болгый ул җырлап җибәрде:

Агыйдел сулары кебек

Зур сулар булмас инде шул,

Зур сулар булмас инде,

Минем йөрәктәге кебек

Ярсулар булмас инде.

Хисмәт арбадан төште. Басу капкасы төбендәге халык төркеме бер секунд эчендә бердәм авыр уфылдап кинәт кенә елый башлады. Моңа балалар чинаганы өстәлде. Шулвакыт Кара Чыршылар арбасы өстенә Тимерхан менеп басты. Аның тамагы карлыккан иде – халыкны чак тынычландырды. Ул кыскача гына речь сөйләде.

– Иптәшләр, – диде ул, – бу сугыш канлы, корбанлы булыр. Ә сез җебеп төшмәгез. Колхозны үзебез төзедек, шуны саклагыз. Бер-берегезгә ярдәмле булыгыз. Дөрес, безнең барыбыз да кайта алмас. Ләкин кайткан кешеләр алдында кызарырлык булмагыз. Сау булыгыз, әгәр, председатель буларак, ачуыгызны китергән чакларым булган икән – гафу итегез. Колхозны аяктан екмагыз, иптәшләр, сау булыгыз...

Кешеләр күз яшьләрен сөрттеләр. Атларны бора башларга кирәк иде, ләкин берәү дә үзе башлап басу капкасына атын бормады. Арбаларның күчәр башлары эләгеп матавыкланганда, Шәйхи карт коймасы буеннан сәер генә тавыш ишетелде. Шашкан халык төркеме шунда таба борылды. Монда – картлар икән. Күбесе киез итектән, кайры тун кигәннәре дә бар. Инде сиксәнне узып, соңгы ун елда капка төбеннән узмаган картлар да җыелганнар. Тип-тигез өч рәт булып сафка басканнар, кулларын колак янына күтәргәннәр, күзләрендә – ялварулы аяныч караш. Картлыктан нурлары беткән күзләрен яшьләндереп, тешсез авызларын ачып Ташлытау юлына карап торалар. Бер карт яшелләнеп муртайган, казыклары авышкан киртәгә сөялгән. Әрекмән арасыннан аның манган иске киез итеге күренә. Өстендә кызгылт-сары иске тун. Башында беләүләнгән түбәтәй. Аның күптән донъяга чыкканы булмагандыр, ахры, чепи күзләре кояшка чагыла, үзенең авызында сүз чынлыгы өчен бер теше юк. Ул, кипкән иреннәрен шапылдатып, ямьсез авызын киң ачып, корышкан кулларын колакларына күтәреп азан әйтә:

Әшһаде әнлә илаһә иллялла-а-а-һ!

Әшһәде әнлә Мөхәммәде рәсулулла-аһ!

Аның тавышы кабердән чыккан кебек тонык иде, ул калтырый-калтырый көйләде. Бу тавыш үлемне искә төшерде. Картларның өметсез аяныч карашлары, азан тавышы халыкка яшен төсле тәэсир итте. Тагын елаш, үкереш башланды. Нәрсә бу? Ни өчен? Моны берәү дә уйламады. Басу юлына төялеп чыгып киткән ирләр шул ук юлдан исән-сау кайтырга тиешләр иде. Боларның берсе дә үләргә тиеш түгел, үләргә хаклары юк иде... Әнә шуңа ирешү өчен эшләнгән барлык чаралар да бүген урынлы тоела иде.

Инде атлар кузгалдылар...

Авыл мәет чыккан йорттай тын калды.

Бары тик карчык-коры гына ул көнне Хәбирә карчыкка йомырка илтте. «Шушы йомырка кебек бөтен көе кайтсыннар», дип Хәбирә карчыкның ян сәкесендә ул көнне бик күп дога укылды.

Кичен күк йөзен болыт басты. Күптән яумаган яңгыр Ташлытау юлындагы тузанда тимер арба эзләрен тигезләде. Икенче, өченче көнне дә тоташ яңгыр булды.

– Бәндәләр күз яше бу, – дип, юеш тәрәзә пыялаларына битләрен терәп, киленнәр, апалар, карт-коры яшь койды. Яңгырга кушылып Васфикамал да өч көн рәттән елады. Бары тик Шәяхмәт кенә еламады.

– Көненең дә... ачуым килмәгәе, чистый... канады, – дип сукранды ул. Чөнки, идәрә агзасы буларак, колхоз председателе вазифасын гомуми җыелыш жыйганчы аңа тапшырганнар иде.

Яңгыр тоташтан койды...

Урамнар йомшарды, кырда арыш башаклары сыгылып төште. Яңгыр Хәкимулланың морҗасы чыгарылмаган өенең түбәсенә койды – аннан яңа такта исе таралды. Басудагы игеннәргә койды – аннан баллы ис, юеш салам исе таралды. Ташлытау военкоматының түбәсенә койды, залының түшәменә үтте дә, стенасын чылатты. Сугышка киткән егетләрнең штукатуркага карандаш белән язган соңгы эзләре җебеде. Атна буе яуган яңгыр Шәйхи картның өйалдына үтте, яңгыр үткән урыннарга ул табаклар, ләгәннәр тезде.

Бетмәс-төкәнмәс мәшәкате белән авылда сугыш чоры тормышы башланды...

Ат җиккәндә үзең җик

Сугыш җан өшеткеч бер хәл икән.

Кара Чыршылар гомер буе җыр белән көн иттеләр. Кичләрен урамда да, кечкенә генә мәҗлестә дә, клубта да җырлап рәхәтләнәләр иде. Якын-тирәдә Кара Чыршыларның җырчы халык икәнлеге мәгълүм иде.

Инде җыр тукталды. Кешеләр үз эчләренә яшеренделәр. Тоз, кәрәчин, шырпы, сабын... Гасырлар буенча килгән саклану рефлексы кешеләрне шуңа этәрде. Мөмкин кадәр сак булырга, мөмкин кадәр исәп белән тотарга. Табарга, тупларга кирәк. Тоз, кәрәчин, шырпы, сабын... Әйтерсең, герман солдатлары сабын белән тоз ашап, кәрәчин эчеп яшиләр.

Кешеләр үзгәрделәр. Көн саен көтелмәгән бер хәл була башлады. Сугыш башланып ике атна үтүгә, Ташлытаудан гаиләсе белән Заһри күчеп килде. Хуҗасы читтә яшәгән бердәнбер йортны сатып алган икән. Заһриның план йомры иде: илдә чыпчык үлми. Кара Чыршы – ил ул.

Егерме биш сутый бәрәңге бакчаң булганда исән калырга мөмкин.

Шул көннәрдә Васфикамал да башка чыкты. Картлар, авыр чорда бергә торыйк, дип ялынып карадылар, файдасы тимәде.

Васфикамал әдәп саклап кына сөйләште.

– Бер-беребезгә ярдәм итәрбез, бәрәңге бакчасы әрәм була, – диде. – Сезнең белән торсам, бакча бирмәсләр. Кайгырмагыз, сез мине ташламасагыз, мин ташламам...

Нургали райондагы зоотехниклар курсын ташлап күрше-тирә авылларга кино куеп йөри башлаган иде. Дулкын-дулкын кара чәчле, кылыч борынлы, калын җилкәле бу чибәр егеткә күзләре төшеп төн йокысыз калган кызлар аз булмады. Якын-тирә авыллардан бер Нургалидә генә велосипед бар иде, Кара Чыршы кибетеннән теш порошогы белән вакса, ислемай һәм «Пушка» папиросы кебек әйберләрне Нургали генә ала иде. Ләкин сугыш башлангач бу рәхәтлек челпәрәмә килде: Нургалине мәҗбүри рәвештә ФЗОга алдылар, өстенә кара гимнастерка, башына кара драп фуражка кидерделәр. Аларны паровозларга утын хәзерләү өчен урман эшенә җибәрделәр.

Сугыш барысын да үзгәртте.

Моңарчы басудан келт-мелт каз куып йөргән Шәйхи хәлфә янгын сараена каравылга килде. Элек тегенди-мондый мәзәк хәлләр сөйләнеп йөрергә яраткан карт кинәт кенә бик җитдиләнде. Германия белән таныш булуы халык арасында аның абруен күтәрде. Хәзер аны Шәйхи хәлфә дип түгел, Шәйхи карт, Шәйхи солдат дип йөртә башладылар.

Шәяхмәт берәр атнадан председательлекне кешегә тапшырырмын дип йөргән иде – барып чыкмады. Райкомга чакырдылар да, кыска гына сөйләштеләр:

– Ничә яшеңдә?

– Алтынчыны тутырып маташу.

– Грамотаң бармы?

– Гарәпчә, латинча бераз сукалыйм. Теге узган ел керткән хәрефләре белән булып ук бетми әле...

– Менә нәрсә, иптәш Кәлимуллин. Колхозның иң җаваплы постларында эшләгәнең безгә мәгълүм. Билгеле, ялгышларың да булгандыр. Ләкин сезнеке шикелле кечкенә колхозга без әллә каян председатель эзли алмыйбыз. Вакыты шундый – эшли тор. Алдагы бюрода расларбыз. Үзеңне фронтта дип бел. Синең өчен фронт – иген басуы.

«Ялгышлар» дигәннән Шәяхмәт бер нәрсәне хәтеренә төшерде. Могаен, яшь чырайлы бу егет элегрәк булган бер хәлне ишеткәне бардыр. Коммуна төзелгән еллар иде. Коммунаны авылда Шәяхмәт оештырды. Кыр станына чыктылар. Шунда яшәделәр, шунда эшләделәр. Дөрес, һәркем үз гаиләсе белән аерым бер почмакта йоклады. Тоташ юрган булмады. Менә бер көнне корбан гаете килеп җитте. Нишләргә? Коммуна агзалары арасында ураза тотучылар, Хәбирә карчыкка фытыр садакасы бирүчеләр байтак иде. Гаеткә бер көн кала болар быжгый башлады. Авылга кайтабызмы? Гает укырга ярыймы? Бәйрәм ризыгын кем пешерә? Боларны авылга кайтару – коммунаның абруен төшерү дигән сүз иде. Шәяхмәт төн буе кыр станындагы салам түшәгендә йокысыз ятты да, иртәгесен коммуна ашхәнәсендә гомуми чуттан кабартма пешертте. Гает кабартмасы тәмле булды – Шәяхмәтнең шул көннән соң халык арасында дәрәҗәсе күтәрелеп китте. Ләкин бу хәл волостька ишетелеп, өч көн үткәндә аны кыр станыннан алып авылга кайтардылар. Бераздан коммуна да таралды...

Райком ишегеннән чыкканда ул шул көннәрне хәтерләде.

Шәяхмәт Ташлытаудан икенче кеше булды да кайтты. Кешенең эчендә ни барын кем белсен?

Ул тегәрҗеп белән эләктергән күзлеген хәзер борыныннан бер дә салмас булды. Сөйләгәндә русча сүзләр кыстыра башлады. Кырысланды. Ләкин эчтән сызды, көйде. Чыннан да, колхоз белән идәрә итәрлек сәләт чамалырак иде. Моны ул үзе бик яхшы аңлый иде. Зәйнәп җиңги дә халык арасында сөйләп йөрде:

– Безнең Шәяхмәтнең белеме зур, грамоты гына юк, – диде. Нәрсә дигән сүз бу? Моны, белсә Зәйнәп җиңги үзе генә белгәндер.

Ләкин иң катлаулысы бюрога хәзерләнү булды. Шәяхмәт колхоз турында да, өйдән чыгып киткән малайлары турында да түгел, әнә шул раслану турында уйлап йокысыз калды. Сакал бөртекләре агарды. Я инде, Шәяхмәткәме соң шундый зур йөкне өстерәү? Аның уйлавынча, колхоз председателе ул яшь кеше булырга тиеш. Председатель кеше бервакытта да башын ватмый. Аның өчен донъяда аңлашылмаган бер генә мәсәлә дә юк. Җитәкче кеше ул Шәяхмәт шикелле төннәрен йокысыз кичерми. Ул көне буе оештыру эшләрен алып бара да, төнлә тәмле итеп йоклый. Ә Шәяхмәт нәрсә? Олы малае ике тапкыр өйләнде. Бертуган абыйсы Шәйхи герман пленында булган кеше. Җитмәсә, сугышка киткәнче авылда бер ел балалар укытып йөргән. Хәлфә дигән исеме калган...

Шәяхмәт аштан язды. Саргайды, кипте. Юк, яңа кеше тапканчы колхоз белән бәлки ул җитәкчелек итә дә алыр.

Саргайган кәгазьле кечкенә форматтагы колхоз уставын Шәяхмәт көн ятлады, төн ятлады. Хатыны белән сөйләшмәс булды. Уракчылар янына кырга барганда да уйлап барды. Эчтән сөйләнде: «Авыл хуҗалыгы артеленең төп нигезе... артельнең төп фондлары...»

Иртәгә бюро дигән көнне Шәяхмәтнең сабыр канаты сынды. Юк, болай булмый бит инде... Әдәм баласының да сабыр итүенең бер чиге бар.

– Йа алла! Ничә еллар буе сине телгә дә алганым юк иде. – Шәяхмәт ирексездән шулай уйлый башлады. – Инде ярдәмеңне салып, иртәгә бюрода мине коткарсаң – актык сулышыма кадәр кешеләргә яхшылык эшләр идем, үзем турында уйламас иде. Йа хода! Гафур рәхим...

Кич белән ул карчыгыннан яшереп келәт идәненә җәймә җәйде.

Ләкин намаз укымаганга егерме еллар чамасы икән шул. Бөтенесе бергә буталды.

– Әгүзе биллаһи минәш-шәйтан ирраҗим. Бисмиллаһи рахман ир-рәхим. Илаһи ният кылдым кичке намазга... Үзеңнең төп бурычыңны нидә күрәсең?.. Фронтны икмәк белән тәэмин итүдә!.. Авыл хуҗалыгы артеленең нинди фондлары була?.. Йөземне юнәлдердем кыйбла тарафына... Колхоз милке дип нәрсәгә әйтәбез?..

Шул кичтә крестьян Шәяхмәт ак җәймә өстенә утырып гомере буе халык мәнфәгате өчен көрәшергә, бу юлда актык тамчы канын кызганмаска ант итте. Актык тамчы кан... Кашыклы кан... Бу – кайдадыр ишетелгән сүз. Кайда икән? Әһә, утызынчы елларда Ташлытаудан агитбригада килгәч кыска чәчле ике кыз сәхнәдә «Коммунистлар кемнәр алар? Алар безнең быратлар, кашыклы канга калганчы көрәшергә ырадлар», – дип җырлаганнар иде. Алай икән... Юк, әгәр иртәгә аңа шундый зур эш йөкләсәләр, Шәяхмәт кашыклы канга түгел, ә актык тамчы канга калганчы халык өчен эшләр, көрәшер...

Ләкин иң гаҗәпләнерлеге бюро утырышында булды. Шәяхмәт белгән бөтен нәрсәне күңеленнән барлап бетергән иде инде – аны чакырып алдылар. Билен шөпшәдәй кысып буган сары чәчле бер хатын, Шәяхмәт карт килеп керүгә, папкасын тотып нәрсәдер укый башлады.

– Кәлимуллин Шәяхмәт, чыгышы крестьян, фәлән елгы, фәлән елда коммуна оештырган, партиясез, чит партияләрдә тормаган, чит илдә туганнары юк... – Беткәнче шуның ише. Колхоз турында ләм-мим. Ник кенә бер сорау бирелсен. Ул арада тавышка да куйдылар.

– Расларга дигән тәкъдим бар, – диде кемдер.

– Кем дә кем... Бертавыштан.

Картның гаҗәпләнүенә чик-чама булмады. Ул шулай аңгырайган көе кайтып китәсе иде, ярый әле райкомның беренче секретаре – Искәндәрев фамилияле шәһәр егете – Шәяхмәтне бюро утырышыннан озата чыкты. Тәмәкесен кабызып, тар коридорда картның җилкәсенә кулын куйды.

– Син, иптәш Кәлимуллин, зур йөкне өстенә алдың. Менә яшь кешенең киңәшен тыңла. Халык алдында бервакытта да үзеңнең көчсез икәнеңне күрсәтмә. Халык алдында җебеп төшмә. Сөйләгәндә ышаныч белән генә сөйлә. Аерым кешеләрне масса алдында сүкмә. Масса алдында күбрәк мактарга тырыш. Сүгәсе кешең булса – аерым сөйләш. Ат җиккәндә үзең җик – кешедән җиктермә. Халык кара куллы җитәкчене ярата. Көчең җитмәс лодырь белән бервакытта да кеше алдында бәхәсләшмә. Без ярдәм итәрбез, ләкин үз башың үзеңдә. Ну, бывай...

Карт шунда гына аңына килде.

...Председатель булып расланып кайткан көнне Шәяхмәт колхозның гомуми җыелышын җыйды. Үз гомерендә беренче мәртәбә җыелыш ачты. Мөмкин хәтле русча сүзләр кыстырырга тырышты.

– Давайте, иптәшләр, алгарак узыгыз. Бик серьезный әйберләр турында сөйләшәсе бар, – диде клубка җыелган хатын-кыз, карт-корыга дәшеп. – Менә икенче атна сугыш бара. Колхозчылар җанын фида кылып тырышалар, иптәшләр. Әммә ләкин безнең колхоз членнары арасында эшкә салкын караучылар бар. Кайбер эштән турыдан-туры баш тартучылар – откащиклар бар. Эштән отказ бирү – бүгенгесе көндә җинәят эше. Откащикларга рәхим-шәфкать булмаячак. Эшкә чыгып та әдәм рәтле эшләмәгән иптәшләр юк түгел. Алар белән мин аерым сөйләшермен. Кайберәүләр уйлыйлар, шту мин үз кеше, малограмотный дип. Юк, җәмәгать, алты сукканга бер атлаган ала бия кебек йөрүчеләргә миннән пущады булмаячак. Птамушто, фронтка икмәк кирәк...

– Иптәшләр, белеп торыгыз, – дип сүзен тамамлады ул, – безнең Кызыл армия герман армиясен барыбер җиңәячәк, сугыш бетәячәк. Колхоз яңадан элеккечә булаячак...

Бу – беренче тапкыр чиркәнчек алу иде.

Шулай да, элеккеге Шәяхмәттән арынып председатель Шәяхмәткә әйләнү бик авыр барды. Менә, мәсәлән, телефоннан сөйләшүне генә ал. Тимерхан стенадагы телефонны бора иде дә, бугаз тамырларын бүрттереп, райондагы әллә кемнәр белән кычкырып сөйләшә иде. Шәяхмәттән анысы булмый. Ләкин районга көн саен кич бер чылтыратырга кирәк. Телефон бик начар эшли, шуның өстенә бер линиядә биш авыл. Тегеннән дә, моннан да тыгылалар, һәр авыл кичке алтыда районга мәгълүмәт бирә. Бу – бик авыр эш.

– Ташлытау! Ташлытау дим! Әлү, әлү, Ташлытау! – Шәяхмәтнең кичләре әнә шулай газаплы уза. – Чү, кайсыгыз өрә анда? Өрмә, өрмә, алланың әче каһәре суккыры! Ташлытау! Ташлытау! Өрмә дим анда, кайсы авылныкы син? Өрмә, чукынчык, барыбер кем икәнеңне беләм мин синең. Хисмәт чукынчыгы бит син. Ташлытау... Әлү. Әлү. Өрмә дим, башың беткере... Бусы кайсы авыл килмешәге тагын? Барыбер кем икәнеңне белермен. Сводка соңга кала бит. Ташлытау, Ташлытау, өф, өф...

Председатель булуның әнә кай яклары да бар икән. Болары инде кырдагы эшне оештыруга караганда да авыррак иде...

...Көзге якта караңгы төннәр башланды.

Һәр көн үзе белән бер яңа мәшәкать, һәр төн куркыныч алып килә. Кайдадыр, кемнәрдер сугыштан качып дезертирлыкта йөриләр ди. Кайдандыр, кемнәрдер Кара Чыршы басуына чыгалар да, бодай уып ашап урманга кереп китәләр ди. Ташлытаудан Нәбиуллин килеп әллә ничә мәртәбә урам каравылчыларын тикшереп китте. Элеккеге тыныч тормыш бетте: элек каравылга чыккач урамны бер-ике әйләнә идең дә, каравыл өенә кайтып әкият сата идең... Хәзер төне буе урамда йөрергә кирәк, тәрәзәләрдән ут күренсә барып шакырга, кисәтергә кирәк. Күпердән узучыларны тикшермичә җибәрмәскә. Кем ул, кая бара, ни эзли? Боларның барысына да председатель җаваплы.

– Син монда, – диде аћа участковый Нәбиуллин, – гарнизон начальнигы. Смотри, бөтенесе өчен башың белән җавап бирәсең...

Нәбиуллин еш кына төн уртасында килеп каравылчыларны тикшерә иде – бер төнне үзен дә тоттылар. Каравылда Борһан икән. Борһан сугышка менә китәм, менә китәм дип, гел военкоматтан борылып кайта иде. Колхозда да рәтләп эшләмәде, бүген-иртәгә сугышка китәсе булгач, аңа эш кушучы да булмады. Соңгы тапкыр ул урам каравылына шактый салып чыккан иде, тәмәкесен учына яшерде дә, күпер кырыендагы тал төбенә утырды. Авыл тып-тын. Эт тә өрми. Тик Ташлытау юлыннан гына тарантас тавышы ишетелә. Борһан колакларын сагайтты. Тарантас авылга таба килә иде. Менә бервакыт җан-фарманга чабып күпергә яхшы ат килеп керде. Борһан мәче тизлеге белән тал төбеннән сикереп чыкты да, атның башына асылынды. Ат өркеп ал санын күтәрде һәм ачы тавыш белән кешнәп җибәрде. Тарантас эчендәге кеше очып ат артына – тәртә арасына барып төште. Авылда этләр өрә башлады, атның дилбегәсе чорналды, ал арба борылып тарантас ауды. Тәртә астыннан, ат аяклары арасыннан сузылып килеп чыккан кеше Нәбиуллин икән. Ул караңгыда Борһанны чамалап алды.

– Борһан, син нишлисең?

– Ә мин каграз дезертирларны тотам.

– Җибәр атны, син нәрсә, мине танымыйсыңмы әллә?

– Тануын таныйм, но җибәрә алмыйм. Мин бүген каграз дежур.

– Соң, дежур булсаң бул, мин бит – Нәбиуллин. Син бит исерек, җибәр атны!

– Ие, мин исерек, но мин каграз дежурыем.

– Борһан, мать честная! Җибәр, дим, атны, син бит ләх исерек...

– Ие, мин исерек, но мин каграз дежур бүген. Каграз мин дезертирлар тотам. Пчаму син фронтта түгел? Ә? Менә мин дежур бүген...

Нәбиуллин чак-чак кына бу бәләдән котылды. Урамда тавыш ишетеп, күпер янына Шәяхмәт төшкән иде. Ат башыннан Борһанны шул гына аерып алды.

Берничә көннән Борһан сугышка чыгып китте.

Ашау белән генә түгел

Сугыш башлангач та Заһри башта үзен кайгыртты. Улының әле сугышка яше керми иде. Райондагы таныш-белешләренә берничә түшкә сарык озатып карады, аннан шыпырт кына районга ике йөк каен утыны илтеп кайтты. Ләкин комиссиягә чакырудан туктатмадылар. Тән, теш, күз таза – нәрсә дип сугыштан калырга кирәк? Тукта, исәп кирәк, хисап кирәк, унике пот арпа онына ничә ат кирәк? – диләрме әле. Берничә сарык һәм ике йөк утын эшли алмаган эшне ике такта чәй әйләндереп чыгарды. Дөресрәге, Хәбирә карчыкның давасы коткарды.

– Менә күрше, синең үзеңә генә өйрәтәм, – диде карчык. – Шушы гөмбә череген кич ятканда колагыңа өрдер. Бер көн өрдер, өч көн өрдер, җиде көн өрдер. Колагың саңгырауланыр. Мичкә тәгәрәткән бәрәңгедән башка ризык ашама – йөзен саргаер. Иртән йокыдан торгач бер чокыр тәмәке суы эч – йөрәгең кагар. Комиссиягә барасы көнне ике чокыр эч. Инде бик тә каласың килә икән – үз тизәгеңне аша. Сугыш беткәч, боерган булса, өемне сипләп бирерсең.

Ул көннәрдә Хәбирә карчык Заһрилар белән ике арада күп чабулады. Кара Чыршының МТСта шофер булып эшләүче бер егет әйткән, имеш:

– Ну, шушы Хәбирә карчыкның ботына счетчик куяр идем. Көненә күпме җыяр иде икән? – дип. Чыннан да аның эше авыр иде: өрлек кадәр Заһрины чирлегә чыгарырга кирәк иде.

Атна-ун көн үтүгә Заһри саргаеп кипте, күрше-күлән белән сөйләшкәндә колагына кулын куеп тыңлый башлады. Халык арасында төрле хәбәр таралды. Имеш. комиссия вакытында военком үзе килеп кергән дә, Заһри чыгып барганда аның янында гына идәнгә чылтыратып акча төшергән. Заһри ялт итеп борылып караган ди. Ләкин врачлар, йөрәген тыңлап, әлегә калдырып торганнар ди. Шулай да кодасы Шәяхмәт аны кызык итте. Бернәрсә ишетмәгәнгә салышып йөргән көннәрендә ул Заһрига хәл белергә керде. Хәл-әхвәл сөйләшеп утырган уңайдан ул Заһриның кече кызы Гөлфияне янына чакырды да, әкрен генә сораша башлады. Төнлә белән кемдер эскерттән бер ат йөге салам урлаган иде. Шулай, шулай диде Шәяхмәт. Әтиең төнлә салам алып кайттымы, аны кая куйдыгыз, диде. Заһри күзләрен елтыратып сәке буенда утыра, Гөлфиягә нәрсәдер әйтмәкче була, ләкин сабый узган төнне булган хәлне сөйли башлый. Шуннан Заһри түзми:

– Гөлфия, бар, дуңгыз, сабагыңны кара, – дип әйтергә мәҗбүр була...

Ахырдан Гөлфиягә эләгә эләгүен, ләкин бу хәбәр халыкка фаш була. Шул көннән башлап халык белән Заһри арасында ниндидер салкын сугыш башлана, мөмкин кадәр аның белән очрашмаска, сәләмләшмәскә тырышалар. Ләкин төп мәсәлә инде хәл ителгән иде, Заһри сугыштан калып торды. Ул арада өлкән улы Әхмәтзарифның да срогы җитте. Монысын инде икенче төрлерәк юллар белән коткарырга кирәк бит, каһәр. Дөрес, Заһри күптән инде авыл советы секретаре Мәрхәбә белән чамадан тыш яктырып сөйләшә башлаган иде.

– Һай, сеңелем, чибәр дә кыз инде үзең, сугыш вакыты булмаса, күземне йомып, үземнең Әхмәтзарифка димләр идем сине, – дип җае белән бер әйтеп тә салды. Мәрхәбәнең егет сайлаудан яше чыгып бара иде – Заһри кызның иң нечкә кылына чиртте. Ул ара да булмады, Ленинград марҗасыннан бер пот бәрәңгегә алыштырган кара йон күлмәк Заһриның сандыгыннан чыгып Мәрхәбә өстенә күчте...

Яшьтәшләре беренче мәртәбә каралырга киткән көнне Әхмәтзариф ат җигеп көлтә кертергә чыкты: авыл советындагы метрикада нибары бер сан үзгәргән иде.

...Беркөнне кич Заһри идәрәдән кайтканда Шәяхмәтне сагалап торды да:

– Әйдә, кем, кода, кодагыең бик әйбәт сарык итеннән аш пешереп калды, колхоз-район хәлләрен сөйләрсең, кешесенә күрә генә берәр «төрек малае» да табылыр, – дип кыстый башлады. Шәяхмәт риза булды. Өрмәгән җиргә утыртмадылар председатель коданы. Өстәл артыннан гына чиреге белән аракы да чыгарылды. Бераздан Заһри шунда утырган җиреннән түнде; Шәяхмәт ашын ашап, бик рәхмәт, дип кайтып китте. Икенче көнне кич нәрәт биргәндә Заһри кода икмәк тапшырасы атларны төнгә бүрәнә өмәсенә сорый килде. Ләкин шул минутта Шәяхмәтнең пружинасы ычкынды. Ул ачуланып өстәлгә сукканда Заһриның бите шәмәхә кара белән тулды.

– Күземә күренәсе булма, син мине кода гына дип белдеңмени? – дип, ул аны бөтенләй куып ук чыгарды.

Гомер буена авылда дошмансыз яшәгән Шәяхмәт өчен бу хәл бик авыр тоелды. Әммә нишләмәк кирәк? Шуның өчен дә сугыш вакыты бит ул. Ләкин бу Шәяхмәт өенә килгән күңелсезлекләрнең башы гына иде әле...

Хәер, Шәяхмәтнең өенә хәсрәт килгәнгә инде берничә көннәр иде. Моны әле тик бу йортта белмиләр генә иде. Кара хәсрәт борчак басуыннан торып Шәяхмәтнең нигезенә керәм-керәм дип һәр төнне канатын җилпи иде...

...Аяз төннәрнең берсе иде – Шәйхи картка басуны бер әйләнеп кайтырга куштылар. Борчак җиренә килеп җиткәч, карт анда ниндидер бер чүмәләчекнең кыймылдаганын күрде. Шуннан, ни булса – шул, язмыштан узмыш юк дип, таягына таянып карт шунда атлады. Артык курыкмады. Мин изге милекне саклыйм, шәят ходай тәгалә ярдәм бирсә кирәк дип, тегенең башына имән таягы белән берне томырыйм дигәндә генә... теге чүмәләчек әкрен генә аягүрә басты да:

– Сау-сәләмәт кенә яшисеңме, дәү абый, – дип кулын бирде. Шәйхи картның шунда егәре китеп, теле тотлыкты. Ни күзе белән күрсен – каршысында энесе Шәяхмәтнең улы Нургали басып тора иде. Өс-башы таланган, билгә кадәр кара сакал, яланбаш. Башта: безнекеләр ни хәлдә, фәлән-төгән дигән булып сорашты. Дәү абзый, диде, мине күргәнеңне бер кешегә дә әйтмә. Урман эшенә чыдый алмыйча ФЗОдан качкан идем, менә хәзер ерткыч хәлендә калдым, барып җәвит итәргә дә куркам, – диде. Шәйхи карт телсез калды.

...Сугыш вакытында кемнең генә йортында кайгы-хәсрәт булмый? Кемнеке үлгән, кемнеке хәбәрсез, кемнеке аяксыз-кулсыз госпитальдә ята. Ләкин халык, гадәт буенча, берсе өстенә килгән кайгыны бөтен ил белән күтәрә, берсен-берсе юата:

– Ил белән күрәбез, ил белән. Шунысын уйласаң гына бераз күңел җиңеләеп китә, – дип күрше-күлән кайгыларын уртаклаша тордылар. Тик Шәяхмәтләр өенә килгән хәсрәт кенә ил хәсрәтенә бер дә охшамаган, үзенә бертөрле, эчтән кимерә, төн йокысын, ашның тәмен качыра торган хәсрәт иде. Ни булса да булыр, әммә үзенең улы дезертирлыкка чыгар дип карт һич кенә дә уйлап карамаган иде. Шуның өчен үстергәнмени, шуның өчен дип укытканмыни ул аны? Ничек болай булып чыкты соң әле бу? Кай төштән башлана соң бу афатның башы? Колхозда ярыйсы гына тормыш корган Шәяхмәт кай төштә ялгышты соң? Бу сораулар аның үзен дә, Зәйнәп җиңгине дә эштән чыгардылар. Әллә үземә охшаган дип иркәләбрәк үстердеме ул Нургалине! Улы турында шундый яман хәбәр чыкканнан бирле, бергә көн иткән агайлар аңа сәләм бирмичә, күрмәмешкә салынып узалар, карчык-коры йортка йомышка керми. Ул – председатель генә. Моңа нихәл чыдамак кирәк? Ә бит унсигезенче елда аны авыл халкы комбед председателе итеп сайлап куйган иде. Шуннан бирле гел җитәкчелек эшендә булды Шәяхмәт. Чүкеч кебек таза егет вакытында бай атларын карап уздырган көннәрен уны белән, йөзе белән кайтарды ул. Колхозның беренче елында ук аны ферма мөдире итеп куйдылар. Хезмәт көне мул булды; йорт-җирне рәтләде. Кышлык утынны сабан туе җиткәнче турап әрдәнәгә өеп куя иде. Бәйрәмдә кунак төшерми калмады. Авылның ичмасам бер генә кешесе белән дә сүзгә килмәде, аны халык олылады. Нургалине укытты. Әйдә, рәхәтләнеп үссен, кемнеке – Шәяхмәтнеке дигәндә, белеп торсыннар, диде. Нургали ФЗОга чыгып киткәч, атна уздымы-юкмы, Шәяхмәт исеменә беренче һәм соңгы хат килде. «Бик читен, йокы аз, урман эчендә землянкада ятабыз, әдәм чыдый торган түгел», дип язган иде аның кече улы. Үз гомерендә күпне күргән Шәяхмәт башта ярсыды: малаеның зоотехниклар курсын ташлавына аның бик нык ачуы килгән иде.

– Һе, шулаймы, читенме, малакасус! Сугыш вакыты диләр аны! Сугышның үзенә эләккәч күрерсең әле! Әле нитукмышты иртә уяту, өчәр тәүлек ат өстендә барган вакытлар була анда, – дип җикеренде, ләкин – ничә әйтсәң дә бала бит – эченнән Нургалине кызганды. Шулай да, күңел йомшаклыгын берәүгә дә сиздермәде. Ә бер көнне кичкырын аларның капкасыннан таякка таянган Шәйхи карт кереп:

– Әссәләмегаләйкем! – дип сәләм бирде...

Шул төн эчендә Шәяхмәт ун еллыгын картайды, йөзенә сары коелды. Яңак сөякләре очлаеп калды. Иртәгесен кырга чыгарга жегәре юк иде.

...Ул көнне көн буе йортта киңәш-табыш барды. Шәяхмәт бер генә нәрсә теләде: кайтып кына керсен иде җир бит тизрәк! Корт анасын япкан күк келәткә ябар иде дә, туп-туры районга чабар иде. Юк, курыкмас иде дөресен сөйләргә Шәяхмәт. Шул төннән башлап ул йокыдан калды, ишек шыгырдаса да, капка-койма шалтырап алса да, өй почмагыннан мәче үрмәләп менеп китсә дә Нургали кайткандыр кебек тоела:

– Син, син, карале дим, ишетәсеңме? – дип, болай да йокламаган карчыгының кабыргасына төртә торган булды.

Ә Нургали алар көткән төндә түгел, чиләкләп яуган яңгырлы, әллә ниткән давыллы-хәвефле бер төн узганда, таң сорылыгы беленеп килгәндә тәрәзә чиртте. Шул көннән башлап авыл читендәге зәңгәр тәрәзәле йорт кара кайгы, ачы хәсрәт эченә чумды. Келәткә өстерәп чыгарып бикләргә картның тәвәккәллеге җитмәде.

– Бик кәектең әле, энекәш, әллә утыз икегә кыстырырга саегып барамы эшләр? – дип аны бер көнне Шәйхи карт дәшеп туктатты. Авыру булсаң хәстәңне, ашарыңа булмаса, югын әйтер идең, эчең бушар иде. Юк бит, кешенеке төсле түгел.

– Ашарга-эчәргә дә әле ярыйсы гына, абый. Әммә ашау белән генә булмый икән әле. Менә мин өч ел буе байда ат карадым, бай атларына гәрәбәдәй солы бирә торган идем. Менә син атны гел ашатып тор, түлке кабырга арасына башак таягы белән төрткәләп җанын кыйнап тор. Тазарамы ул ат? Кәнишне, юк. Стало быйт, минем дә хәл шул чамадарак. Кеше сүзен ишетмиммени мин?

Шәйхи карт «ә» дип тә, «җә» дип тә җавап бирмәде, тамагын кырып каланчага таба китеп барды.

Бер көн кичке аштан соң, һәр көнге аһ-зарлар чыгып, «оятсыз», «әрәмтамак» кебек сүзләр барысы да әйтелеп беткәч, Шәяхмәт бугазына әллә ниткән генә бер төеннең утырганын сизде. Сүз әйтим дисә – тавышын калтырата, тын алыйм дисә – тамак төбен буа иде ул төен.

– Менә, билләһи, картаймыш көнебездә әдәм рисвае итте бит, урамга чыгарлыгыбыз калмады, нәселебез черде, – дип өзгәләнеп урыныннан торды да, ишек янындагы чөйгә элгән кызыл башлы сөлгегә туры барып битен каплады. Ак күлмәк астында җилкә сөякләре беленеп торган чандыр гәүдәсе калтырана, дерелди иде картның. Әйтерсең лә, аның дерелдәвеннән бөтен өй селкенә, төнге давыл белән койма-капкалар шыгырдап куя, гүя алар да картны кызганалар:

– Аһ, яман, сөйләп бетергесез яман сезнең хәлегез, – дияләр кебек. Нәкъ шул вакытта, чыпчык эзләп менгән мәчене куркытып, чорманың әллә кай җиреннән йөрәк өзгеч икенче бер тавыш ишетелде. Ул тавыш үзе әллә каян, җиде кат җир астыннан чыккан төсле тонык, кызганыч иде. Бу – ун көн буена качып, чорма тәрәзәсеннән төшкән җәйге кояшның саргылт нурында саргайган, хәлсезләнгән, сакал-мыек баскан, тамам өметсезлеккә бирелгән Нургали тавышы иде. Ниндидер серле җеп аның йөрәген әтисенең йөрәге белән бергә бәйләде, кемдер шул җепне бер үк вакытта тартты, бер үк вакытта икесенең дә күңелләрен кузгатты. Менә ул ирек: ул беркемгә дә кирәк түгел, кайтканнан бирле аңа әнисенең «улым» дип дәшеп караганы юк, аны иртән йокысыннан да уятмыйлар. Ул үзенең беркемгә дә кирәк түгеллеген тамам аңлады, һәм күз яшьләре үзеннән-үзе коелдылар, аның саен Нургалигә куркынычрак була башлады...

...Нургали хыялы белән рәхәт, дәрәҗәле көннәрен күз алдына китерде. Менә ул авыл клубында кино куя. Аппарат телсез – Нургали яңгыравыклы тавышы белән үзе аңлатып бара. Халык «томанный»га әле ияләнеп бетмәгән, аңлатмыйча булмый. Әле фильмда берәр сугыш картинасы күренсә, барысы да «Безнекеләрме?» дип борылып сорыйлар. Малайлар магнето әйләндерәләр – бер пәрдәне әйләндерергә бер малай кирәк – аларны билетсыз кертәсе. Качмасыннар өчен бүрекләрен җыеп аласы. Ә алар мышкылдый-мышкылдый әйләндерәләр. Аппарат чытырдый, тузанлы клубта электр яктысы көлтә булып түргә уза, малай-шалай бармаклары белән экранга сүрәт төшерә. Кино лентасыннан тәмле ис килә, соңгы рәтләрдә, аппарат янында гына, мул итеп вазелин яккан, бит урталарын кызарткан кызлар утыра. Җае килгәндә мутраклары Нургалигә карап күзләрен елтыратып алалар – ә ул сихерче – кеше аңламастай аппаратны үз кулында уйната... Ах, ул кичләр... Нигә генә башланды соң бу сугыш? Кем уйлаган шундый егет чормада качып ятар дип?

Авыл читендәге зәңгәр тәрәзәле йорт эчендә давыллы, караңгы төндә үксеп-үксеп аталы-уллы ике ир елый иде. Каты давыл басылып, өй түрендәге тополь яфраклары әкрен искән таң җиле белән яңгыр тамчыларын койганда гына Шәяхмәт йокыга талды һәм искиткеч матур төш күрде.

...Ялт иткән кояшлы көн, имеш. Ниндидер асфальтлы юлдан строй белән баралар икән. Юлның ике як читендә – бөгелеп-сыгылып утырган чияләр, алмагачлар, тагын нәрсәләр – барысы да кардай ап-ак чәчәктә. Шәяхмәт ике-өч адым алда стройга борылып баскан да, арты белән бара. Үзе кулларын җәйгән дә, аяк басу уңаена «айт-два, айт-два», дип команда бирә. Яшь, таза, бөтерелеп торган мыеклы, өстендә постау френч, имеш. Ә алда, беренче рәттә, гармунда марш уйнап барганы – Нургали, ул да яшел гимнастеркадан, ялтыравыклы итектән. Үзенең күзләре гел әтисендә генә, әтисе «айт-два» дигән саен гармунын катырак тартып куя, алгы рәттәге солдатлар барысы да әле Шәяхмәткә, әле Нургалигә карыйлар. Ә ул аның саен дәртләнеп кычкыра, җитезрәк атлый:

– Айт-два, айт-два!

Шатлык дигәннең нәрсә икәнен оныткан Зәйнәп җиңги сыер савып кергәндә картының елмая-елмая нәрсәдер русчалап сөйләнгәнен күреп көлемсерәп куйды. Аңа да ничектер бераз җиңел булып китте.

...Тәбигать ул көнне көне буе дулады. Ул нәрсәгәдер риза түгел. Кешеләрдән нәрсәдер сорый кебек. Аның җир йөзенә тагын нидер күрсәтәсе килде һәм кичкә таба кояш кызарып батты. Бу инде бер дә юньлегә түгел иде.

Авыл халкы элек-электән урман ягыннан килгән болыт хәвефле була дип ышанып яши иде. Бүген дә шулай булды. Кичен, мал-туарны ябып ут алуга, имәнлек ягыннан аксыл-зәңгәр болыт күренде. Якынайган саен читләре каралды, дымлы җил исеп китте. Кешеләр тәрәзә капкачларын, морҗаларны яптылар.

– Йа хода, хәвеф-хәтәрдән үзен сакла, – дип, Зәйнәп җиңги дә морҗа ябарга чормага менде. Чорма тәрәзәсе янында сандык өстендә киң арык җилкәләрен калкытып Нургали утыра иде. Яшен яшьнәде һәм шул яктылыкта ана улының ач яңакларын, зур түгәрәк күзләрен шәйләп алды. Малай әнисенә борылды.

– Әни! – диде ул. – Мин сезгә шактый борчу ясадым. Миңа рәнҗемәгез, мин сезгә моннан соң тырнак очы кадәр дә борчу салмам. Әни, җаным! Минем йөрәгем уйный. Зинһар, соңгы үтенечемне тыңла: миңа бер стакан, бары тик бер генә стакан аракы табып бир. Шул яхшылыгыңны гомергә онытмам, әни! Бу көнгә каласымны төшемдә дә күрмәгән идем.

Кинәт яшен чытырдады, җир дерелдәде. Тәрәзә пыялалары зыңгылдады. Кайдадыр ачы тавыш ишетелде. Чиләкләп яңгыр коя башлады. Давыл бәпкә-киштәләрне чытырдатты, өй түрендәге топольнең ботакларын сындырып күккә күтәрде. Зәйнәп җиңги үз гомерендә белгән бердәнбер догасын кат-кат укыды:

– Ләхәүлә вә лә куәтә илля билляһи галиел газим... Ләхәүлә вә лә куәтә...

Шулай ди-ди, әле уң, әле сул култык астын сыпыра-сыпыра, ул сәке буенда утырган Шәяхмәт янына керде. Ләкин аның яшенгә исе китми, бүген аның Нургалидә дә эше юк. Иртәнге якта гына кортчылар умарталарны карабодай басуына күчергәннәр иде. Менә бит...

Ә карабодай басуы үзәнлектә. Бу давылга умарталар чыдармы, аумаслармы? Үзәнгә су төшсә нәрсә булыр?

– Син, карале, – диде ул Зәйнәп җиңгигә, кисәк кенә урыныннан торып. – Бар, бөркәнергә бер капчык алып кил әле. Умарталар башына бу, җүнлегә түгел. Бар икән күрәселәр, монда бит тагын мин гаепле. Кеше күзенә ничек күренерсең. Ун еллык хезмәт бит. Менә билләһи...

Шәяхмәтне туктатып булырлык түгел иде. Капчыгын бөркәнеп таякка таянды да, яшен яктысында пычтырдап, урман якка таба атлады.

Авыл уртасындагы инештән шарлап аккан ташу тавышына кемнеңдер ачы авазы кушылды:

– Ярдәм итегез! Агабыыыз!..

Бу аваз әдәмнәрнең йөрәкләренә үтеп керде, капкалар ачылды, фонарьлар, таяклар тоткан кешеләр су буена таба йөгерештеләр.

Бары тик Нургали генә боларны ишетмәде. Аракы аның миенә тиз йөгерде, батырлык кертте! Бер мәлгә ул үзенең үткән бөтен тормышын күз алдына китерде: барысы да ялгыш иде. Җитте! Менә хәзерге минутта ул икенче кеше. Иртәгә ул военком каршына басачак Шулай, шулай, мин гаепле диячәк. Димәк, иректә бүген соңгы төн. Иректә? Тфү! Тукта... Мин гаепле. Хәзер, хәзер мин синең яныңа барам...

...1940 – 1941 уку елында Кара Чыршыга укытучы булып Рәмзия исемле чибәр бер кызый килгән иде. Халык Нургали белән Рәмзия арасында ниндидер серле, ни өчендер бик тә яшерен мөнәсәбәтләр булуын сөйләде. Рәмзия яшьли ата-анасыз калып балалар йортында үскән һәм аннан соң педтехникум бетергән чибәр генә кызый иде. Быел җәй башында Рәмзиянең бик нык үзгәргәнлеген сизделәр. Мендәренә капланып күп тапкырлар яшь сыкканын күрүчеләр булды. Моңа Нургали дуңгыз гаеплеме әллә?

Халыкта әле Нургали кайгысы да, Рәмзия кайгысы да юк иде – ләкин кызу арыш урагы өстендә Рәмзияне гәзит тотып уракчылар янына барган җирдән атка салып Ташлытауга озаттылар. Больницада өч көн аңсыз яткан Рәмзия үле бала тапты. Үзе дә озак тормады. Кан эчендә бер көн газапланып ятты да, җан бирде. Аны Кара Чыршыга алып кайтып күмделәр. Хатын-кыз үзара:

– Бичара, кешедән оялып гел эчен буып йөргән шул, шуның белән генә харап булды, – дип сөйләнде. – Тапса гына ярыйсы булган да бит...

Ләкин Кара Чыршының тарихында әле атасы билгесез бер баланың да туганы юк иде шул...

Рәмзиягә кабер казыганда Шәяхмәт тешләрен кысып эчтән яшьсез елады, күтәрелеп кеше күзенә карый алмады... Хәер, Нургали ул вакытта боларны белми калды. Ә бүген... Рәмзия... Гафу ит, җаным. Мин гаепле. Хәзер, хәзер мин синең яныңа барам. Хәзер без күрешәбез, таң атканчы, туйганчы сөйләшербез. Ләкин мин озак тора алмыйм, яктырганчы мин синең яныңнан китәм. Хәтереңдәме, син миңа "Сак-сок" бәетен укыган идең? Син шул вакытта еладың, ә мин көлдем. Менә Сак белән Сокның берсе мин ул... Хәзер, җаным, хәзер.

Зират астындагы басмадан Нургали йөгереп чыкты. Текә таудан менгәндә бер егылды, бер тәгәрәде. Ләкин аның бөтен тәненә искиткеч җиңеллек, куәт тулган, анда хәзер әллә нинди тауларга менәрлек көч бар. Менә яшен бөтен донъяны ап-ак итеп яктыртты, күршедәге берничә авылның тегермәннәре, зиратлары ялт итеп бер секундка күренеп алдылар. Шул ак яктылыкта зират читендәге кабер өстендә ап-ак сын күренде. Бу – Рәмзия кабере өстендәге ак таш иде. Нургалигә ул Рәмзиянең үзе булып күренде. Кичен Рәмзия нәкъ шул ап-ак күлмәген кияр иде дә, аның бүлмәсеннән Нургали чыгып киткәндә толымнарын сүтеп көзге алдында басып калыр иде... Җаным, исәнме... Син мине гафу итәсеңме? Туктале, син нигә салкын? Туңдыңмы, җаным! Тукта, мин сине җылытыйм... Хәзер, хәзер, җаным, син аракы исен яратмыйсың бит. Нишлим соң? Ләкин мин аны актык мәртәбә эчтем. Сиңа монда күңелсездер, юешләнгәнсең дә. Ник дәшмисең, Рәмзия? Мин бераз гына елыйм инде, күз яше кешене җиңеләйтә. Син мине көт, яме, сугыштан кайткач мин сиңа чәчәкләр алып килермен. Хуш, җаным, мин яктырганчы китим инде...

Нургали зират тавыннан аска таба шуышып төшкәндә басманы ташу алып киткән иде. Ул ярдан төшкән уңайга су эченә таба атлады. Су өсте тулы ап-ак балык иде. Нәрсә бу, саташумы? Каян килгән балык? Нургали аның берсен тотып кесәсенә салды, аннан икенчесен, өченчесен... Туктале, әти-әнине бер сөендерим. Бу арада ит ашаганнары юк. Әти мескен ябыгып беткән. ...Шулай ди-ди үзе ярга таба үрмәләде, абынды, су йотты, тончыкты, үзе ике кесәсенә дә балык тутырды. Галифе кесәсенә шактый керә икән бит...

Су буе бакчасының капкасыннан пычракка баткан Нургали килеп кергәндә олы капкадан Шәяхмәт тә күренде. Ата белән ул беравык бер-берсенә гаҗәпләнеп кара-каршы басып тордылар. Яңгыр, давыл басылган, инде яктырган иде. Шәяхмәтнең кара тамырлы куллары шешенгән, сакал бөртекләре баскан бугаз төене зәңгәрләнгән, бите-маңгае буялган. Нургалинең исә чәч араларына, колак тишекләренә ком тулган, өстеннән су, чалбар кесәләреннән ташлы ләм ага, күзләре пыялаланган. Ата да, ул да дәшмәделәр. Бу минутта ата өчен мондый көтелмәгән очрашу инде артыграк иде. Кеше дигәч тә, аның да сабырлыгының чиге була бит... Шәяхмәтнең сабыр канаты сынып китте.

– Я, син нәрсә, шамакай шикелле гурлаңны киереп торасың, авызыңа төкерим! – дип Нургалинең юеш бугазыннан учлап тотты да төз лапаска таба этеп җибәрде. Нургали сөрлегеп абзар кырыендагы сыер тизәгенә авызы белән барып төште. Ул тончыга-тончыга чайкалып әтисе каршына яңадан килеп басты. Нәрсәдер әйтергә теләде, ләкин авызын ачып телен әйләндерә алмады. Тавышка Зәйнәп җиңги йөгереп чыкты. Ләкин болар барысы да башы гына икән әле. Шулвакыт капкадан Заһри кода килеп керде.

– Ярамый, ярамый кода, айнысын, тимә малайга, – дип Шәяхмәтнең арык беләгеннән тотты. Шуннан соңгысын карт аңышмады. Аңа хәзер кемнедер тукмарга кирәк иде, менә тукмардай кешеләр аның каршында берьюлы икәү...

– Һай, алла, чурт! – дип сөякчел кулы белән Заһриның саргылт иреннәренә сугып җибәрде. – Син генә кирәгиең монда, авызыңа төкерим, ат карагы! – Күзен тондырып килгән Нургалине дә шул уңайдан бугазлап алды һәм яман көч белән селтәде. Нургали нәкъ баягыча сөрлегеп шул ук урынга яңагы белән барып төште.

Авыл очыннан көтүченең быргы тавышы ишетелде, кояш чыгар алдыннан исә торган җил яфрактан тамчылар койды. Хәсрәте һәм шатлыгы белән дәһшәтле елның тагын бер көне туды.

...Яңгыр бик каты яуганлыктан ул көнне көлтәләр сугарлык булмады. Карт-коры давылда кузгалган салам эскертләрен рәтләп йөрде, тик алар янына бүген председатель генә килмәде. Кичкырын аның үзенә беркетелгән туры атны янгын сарае янында сиртмәгә җигеп ятканын күрделәр, әммә төнгә таба кая барырга җыенганлыгын берәү дә белә алмады.

Миңа бит нибары кырык дүрт яшь...

Хисмәт белән Хәкимулла бер батальонда сугышка керделәр. Батальон беренче бәрелештә үк кырылып бетә язды. Алар Суслонгердан килгәннәр иде. Суслонгер лагерында бер ай агач кистеләр, землянка казыдылар да, бер төнне кинәт кенә товар поездына төялеп фронтка чыгып киттеләр. Суслонгер кешеләрне бик йончытты. Ашау-эчүнең рәте булмады, мунчалар салып аларны рәтләгәнче керләнеп беттеләр. Хәрби кием алганчы шактый гомер узды. Аяк киемнәре тетелеп бетте. Болай да йөрәге селкенеп кенә торган Хисмәт бу хәлләргә түзмәде – бер көне политинформация вакытында үзен фронтка җибәрүләрен сорап тавыш чыгарды. Икенче көнне землянкада төн утырып ул үзенә чабата ясап киде. Взвод командиры булган грузин егет моны күреп шаккатты. Шуннан соң, хәрби обмундирование алганчы, Хисмәт бөтен взводка чабата ясап торды.

Инде Хисмәт үлем белән тартышып ята.

Бар иде донъяның йөрәкле, таза чибәр бер егете. Аны Атҗабарның Камали Хисмәте дип йөртәләр иде... Инде ул җан бирә алмыйча ята.

Кан тама, нарат ылыслары белән аралашкан дымлы комга Хисмәтнең каны саркый. Менә ул, кырык дүрт ел буе аңа куәт биргән нәрсә, тамчылап әрәм була. Атҗабар басуындагы арыш ипиен, бодай күмәчен ашап ясалган кан Фин култыгы буенда тама. Кешенең бөтен матурлыгы – канда. Кешенең бөтен яхшылыгы – канда. Җан дигәннәре шул кандыр ул. Тукта, җаным, тукта, акма. Тамма, каным, мине сакла. Аһ, бу кыйпылчыкны! Каян килеп эләкте соң бу! Ичмасам бер генә фашистны да терәп атып булмады бит. Сугышка килеп йөрүеңнән ни файда?

...Чолганышта калган яралы Хисмәт Фин култыгы буендагы нарат урманы эченнән озак шуышты. Ничә сәгать? Ничә көн? Моны ул белмәде. Беренче көнне шуышканда кая таба барганын белмәде. Беренче бомбежка, беренче курку, беренче мәет күрү барысын да оныттырган иде. Аларның батальонына каршы диңгез буеннан танклар һөҗүм итте. Снаряд кыйпылчыгы Хисмәтнең тез башын челпәрәмә китерде, иптәшләре белән йөгереп барган Хисмәт нарат астындагы чокырга гөрселдәп барып төште, Иптәшләре яр буендагы зур валуннар артына йөгерделәр. Хисмәт алардан чокырда аерылып калды һәм бераздан аңын югалтты. Аңына килгәч шуышты да шуышты. Сугыш тавышы бөтенләй ераклашкан иде. Кара тәреле самолетлар нарат башларына тияр-тимәс кенә очып йөрделәр. Аларга атучы булмады. Димәк – фронт линиясе чигенгән. Төн узды. Икенче көнне Хисмәт валуннар арасыннан шуышып диңгез буена килде. Диңгез тыныч кына чупылдап утыра. Ләкин бу ни хәл? Хисмәт үз күзләренә ышанмады. Дулкын белән чыгарылган иске камыш чүпләре арасында йөзләгән фуражка, безкозырка чайпала иде. Йа алла! Күз күреме җирдә шулай баш киемнәре чайпала. Ә диңгез акчарлаклары берни дә булмагандай чыелдыйлар, уйныйлар.

Хисмәт тешләрен кысты. Сүгенде. Флягасыннан бер йотым су эчте. Бүгенгә җитәрлек су бар. Ничек тә алга, үзебезнекеләргә таба шуышырга кирәк. Кояш чыккан як үзебезнеке.

Ул көнне кич кояш бик кызарып батты. Диңгез буенча алтын күпер сузылды. Биек наратларның эре ылыслары алтын төсенә керделәр. Тукта, бу кайсы ай? Август ахырымы? Сентябрь башымы? Урман эче салкыная башлады. Тәнне дерелдәү басты. Бераздан эссе булып китте. Аннан төн җитте. Урманда ниндидер бер кош төне буе кычкырды. Ул гел Хисмәт өстендә генә кычкырды. Бу кошның тавышы бик таныш иде. Бу кош... Бу кош... Бу – козгын. Хисмәтләрнең авылында ул мәчет аена кунып кычкыра иде. Камали карт шул козгын кычкырса бөтен тынычлыгын югалта, «мәет өмет итә ул, каһәр» дип мәчет ишегалдына кереп козгынны куркытып йөри иде. Тукта... Бу – Фин култыгы түгел, Атҗабар икән бит... Менә хикмәт. Менә мин сезгә сөйлим әле беренче бомбаның ничек төшкәнен...

Хисмәттә гангрена башланган иде.

Шул төнне ул аңын җуйды. Иртәгесен аны чолганышта калган ике сугышчы табып алдылар. Хисмәт аңына килеп күзен ачты. Саташам дип уйлады – күзен йомды. Тагын ачты. Ләкин саташмый икән. Аның авызына су тиереп торган сугышчыларның берсе Кара Чыршының Хәкимулла иде. Хисмәт ут кебек кызган куллары белән аның кулын кысты. Аннан зур пилотка кигән ябык кына рус егетенең кулын озак тотып ятты. Мондый вакытта сугышчылар берсен берсе ташламыйлар – димәк, хәзер үлмәскә генә кирәк. Болай булгач булды.

Көндез кыймылдарга ярамый иде. Чокырга урнаштылар да, кичне көттеләр. Хәкимулла белән рус егете ботаклар җыеп носилка ясадылар. Бил каешларын өстерәү өчен көйләделәр. Хисмәтнең күңел күтәрелде. Рус егетенең әйтүенә караганда, фронт линиясе ун чакрым чамасы ераклыкта иде. Бу сүз күңелләрне җылытты. Көн озын булды, өч сугышчы комлы чокырда, нарат башларына карап, үткән тормышны искә алдылар. Хисмәт төштән соң кызыша башлады. Күзен йомгалап ятты. Иртәнге дәрте сүрелгәндәй булды. Берничә тапкыр үлем турында сөйләшеп алды.

– Минем, – диде ул, – Миңнисамның ике айлык кызы бар. Зөлфия исемле. Син исән-сау кайтсаң – безнекеләрне күр. Безнең авылга бар. Ташлытауга да бар. Минем ничек үлгәнемне сөйлә... Ә син теге вакытлар өчен бер дә оялма. Минем олы кыз Миңниса үзе чая булды. Мин сиңа ачу тотмадым. Теге көнне генә әтиең белән сүзгә килеп алдык та... Минем кыз чая булды. Үземә охшаган.

– Мин бай күңелле булдым. Үлсәм дә үкенмим – теләгәнчә яшәп калдым. Сабантуй саен батыр калдым. Әти юаш, фәкыйрь күңелле кеше иде мәрхүм. Әни үткен хатын – мин шуңа охшаганмын. Мин усал булдым. Җыен чибәр кыз минеке булды. Бер кунак кыз янына кем барасына бәхәс чыккач, мин җиңдем. Үзебезнең авылның урамын чатнама суык көнне көпә-көндез кем яланаяк әйләнеп чыкса, шуңа була дидек. Мин чыктым. Кунак кыз моны ишеткән дә, хурланып елаган. Ә кичен мине күргәч һушсыз була язды. Чибәр идем. Мин җырлаганда карт-коры елый иде. Кунак кыз шул кичне үк үзе башлап чоланда суырып үпте. Егет булса шундый булсын, диде.

Икенче вакыт тагын шулай бәхәсләштек. Безнең авыл егетләре шундый, үзең беләсең. Бездә йорт саен бер шундый ташбаш. Чистай мишәрләреннән бер дә ким түгел. Анысында читтән кайткан алтын тешле бер укымышлы кыз иде. Анысы революция булгач. Бу юлы да мин җиңдем. Кем бер сарык бәрәнен ашап бетерә, кыз шуңа була дидек. Бетердем. Алтын тешле кыз кич очрашкач рәхәтләнеп көлде. Син, егет, миңа бик ошыйсың, ну сиңа укырга кирәк, диде. Шуның сүзе белән курсларда йөреп кайттым. Витсанитар булдым. Ул вакытта байтар дип йөртәләр иде.

– Әти мәрхүм юаш кеше иде. Табак Камали дип йөрттеләр үзен. Уникенче елны безнең Атҗабарны кызыл әтәч ялап алды. Бөтен кешенең диярлек йорт-җире янды, әтинеке читтәрәк булгач, зыян тимәде. Халык күрше-тирә авылларга чыгып китте. Халык ярдәм итә – Атҗабарлар урамга килеп керү белән кайсы он, бәрәңге, кайсы балта, пычкы, киез итек чыгарып бирә. Әти мәрхүмнең эче пошып ята. Беркөнне ул да тәртә башларын күмерләндерә дә, Кара Чыршыга китә.

– Кайсы авылдан? – дип сорыйлар.

– Атҗабар, – ди бу күзләрен сөртеп. Шуннан тегеңә бер табак биреп кайтаралар. Шул көннән башлап прозванҗә бирделәр. Үлүе дә кызык булды мескеннең. Бездә колхоз оештырырга килгән бер шәһәр егете фатирда торды. Көн саен иртән бәкегә төшеп су коена теге. Әти карт тегеннән сорый:

– Нәрсәгә кирәк бу хикмәт? – ди. Егет әйтә, минем, ди, озак яшисем килә, ди, коммунизмны күрәсем килә, ди. Әти үлүдән бик курка иде – гомерен озынайтырга теләгән, күрәсең – бер көнне бу да бәкегә төшеп чумган. Йөгереп кайткан, хут белән мич башына менеп яткан. Шул ятудан тормады мәрхүм...

– Юк, мин алай яшәмәдем. Колхозда минем кадәр хезмәт көне эшләгән кеше булмады. Бәйрәмдә кунак җыймыйча калмадым. Минем әрдәнәгә өйгән ике еллык каен утыным гына калды. Ә син безнекеләрне күр. Минем карт әнине күр. Мин аның яраткан улы идем. Син чыгарсың... Чыгарсың...

Кояш батар алдыннан Хисмәт саташа башлады. Яман сүгенде.

– Ну, бу алла да нәрсә карый икән ә? Миңа бит нибары кырык дүрт яшь. Әнә безнең авылның Габделхәер карт әле дә яши – революциягә кадәр үк карт кеше иде инде. Беркеме юк. Үлем көтеп яши. Ник мине үтерә бу алла ә? Миндә ни дәхеле бар аның, тиомать! Ну теге донъяга баргач чукынып үлсәм үләм, Гитлерны эзләп табам. Сукыр тәре! Әле минем җырлап ятар вакытым бит! Едвали ул исән калыр миңа эләксә. Едвали... Едвали...

...Сапер көрәкләре белән юеш комны казып Хисмәтне күмделәр. Кабер өстенә нәкъ тегермән ташы төсле түгәрәк бер валунны шудырып бастырдылар. Караңгы төшкән, көнчыгышка таба барырга вакыт иде.

Ә теге кош нарат башында һаман кычкырып калды...

Миңлегалинең Гарәбстанда йөргәне күренә...

Кырык беренче елның көзе кар бик иртә яуды да, бөтен ашлык чүмәләләрен күмеп калдырды. Шомлы көз иде ул. Каз-үрдәкләрнең яшь карда тәпиләре алсуланып, гомер беткәнне сизеп адашып-аңгыраеп йөри башлаган көннәрендә кисәк кенә җылытты да куйды. Бер көн эчендә басу ала-тилә булып калды. Хәбирә карчыкның нәкъ шундый ала төстәге карт сыерын шул көнне кич әвеслек янында бүре буып китте. Иртәгесен, куе авыр томан таралгач, аны карарга халык җыелды. Карт иде инде. Җәйге кичләрдә мөгрәп кайта иде. Хәбирә карчыкның җил капкасы ачык булмаса, «өйдәләрмее?» дигән сыман, зур күзләрен тәгәрәтеп, селәгәйле танавын капкага төртеп ыңгырашып тора иде. Ә хәзер... Комсыз бүре аның арт санын талаган, бугазын сыткан, хәттә сырт сөяген урталай өзәргә маташкан. Никадәр газаплангандыр сыер...

– Сугыш хикмәте инде бу, ярман җиреннән әллә ниткән яллы бүреләр килгән, безнең бу тирәдә туп шартламагач, аларга тыныч инде, фәлән инде, төгән инде... – дип, бу хәбәрне ул көннәрдә авыл буенча Хәбирә карчык таратып йөрде. Имеш, узган атнада таң белән базарга баручылар елга буенда әллә нинди зур бозау кадәр өч бүре күргәннәр, үзләре яллы, үзләре аксыл-соры ди...

Бу хәбәр җитә калды. Тагын әллә кемнәр андый бүреләрне урман аланында чүннек янында да, имәнлек кырында да күргәннәр. Язгы ябагасы коелып бетмәгән ач бүренең эшләгән бу җинәяте бик күп имеш-мимешләрне өстерәде, җепшек көндә әвәләгән кар шикелле, әйләндергән саен үсте дә үсте. Ул ел әллә нинди тынгысыз, шомлы булды. Бер куркыныч хәбәрне икенчесе бастырып кына барды.

Ул елгы кадәр зәһәр салкын кыш булганы юктыр. Иртә көн тудымы, карчык-коры хәл белешергә керешәләр.

– Сугыштагы бәндәләрне кыру өчен инде бу суыклар, йа хода! – дип авыр сулыйлар. Шуннан китә хәбәрләр... Германнар, имеш, Мәскәүдә икән инде. Аларны яклап төрек патшасы сугышасы ди. Алдагы рамазан гаетенә Казан каласында чәй эчмәсәм, иманым кяфер булсын, дип әйткән ди анысы. Мин сугышсам дин өчен сугышам, дип әйтә ди. Сугыш башларга түбәтәем селкенеп кенә тора, дип әйтә ди. Хәбәр артыннан хәбәр – берсе икенчесеннән куркынычрак. Калада төнлә кисәк кенә тригүбә ясыйлар, әллә ниткән утлы көлтәләр һавада йөриләр ди. Калада картларны да сугышка җибәрәләр ди. Тагын әллә ниләр, әллә нәрсәләр бар ди. Аргы як Хәлиулланың да хаты килгән ди. Кайда сугышканыбызны әйтергә ярамый, хатны пүләвәй почтага гына язасы, дигән. Ходаем, бөтен донъясын пүле баскандыр инде. Мичкә киптерергә куелган кура җиләге ничек кимеп чыкса, сугыштан без дә шулай чыгабыз, дип әйткән ди.

Төннәрен урам тын була, утлар сүндерелә. Соңгы төннәрдә Фәхерниса карчыкның гына тонык ут яктысы күренә. Кышның шул зәһәр көннәрендә аның карап торган бер улы Миңлегалинең үлгән хәбәре килде. Күрше авыл егете: «Миңлегалине үз кулым белән җирләдем, нимес минасына шартлап харап булды, әнисенә әйтегез», – дип язган иде. Ләкин ул хат килгән көнне Фәхерниса карчыкка биш-алты юллык кына кара пичәтле кәгазь килеп төште. Атларга кичке башак биреп кайтканда – ул Миңлегали урынына ат караучы булып калган иде – хат ташучы аңа шул кәгазьне тоттырып чыгып китте. Язу танымаса да, ана йөрәге аның нәрсә турында икәнен сизде, тез буыннарының җегәре китте, ләкин күзенә яшь килмәде. Ул икенче көнне Миңлегалинең яратып җигә торган бурлы атына башак биргәндә атның башын кочаклап озак елады, ул көнне бурлыга онны бер соскычка күбрәк сипте. Шуннан соң аның йокысы качты, гел төнлә белән Миңлегали кайтып кергән кебек була: капка-койма шыгырдап алса да, салкыннан өй бүрәнәсе шартласа да ул күзен ача, ишеккә озак карап тора, кысып куелган бишле лампаның филтәсен күтәрә төшә, ләкин Миңлегали юк, ишек кырыенда, кәтүктән эшләнгән чөйдә аның пальтосы гына эленеп тора.

Фәхерниса карчык гомер буена эш яратты, малаем кешедән ким булмасын дип тол көенчә тырышып карап үстерде. Дин тотмады, юк-барга ышанмады, ләкин әйтеп бетермәслек кайгы аны какшата язды, ул беркөн эштән кайтышлый Хәбирә карчыкның карындык тәрәзәсен какты. Тышын таракан кимергән коръәнне карчык озак актарды, бер аятен гарәпчә мыгырданып, корышкан бармагы белән йөртеп чыкты да, тамак кырып тезде:

– Вау килсә бәхетле булыр, халык арасында кадерле булыр, капкадан кергәндә зәхмәт җиле кагылган булган, сул ягында бер авыруы булган, анысы бер усал хатынның күзе төшкәннән. Үлмәсә әле дә исән буласы икән, исән булса Гарәбстанда җимешлектә йөрүе күренә, – дип, эшлекле кыяфәт белән коръәнне киштәгә алып куйды.

...Таң атканчы Фәхерниса карчыкның уты шулай яна, ә салкын төн сорылана башлагач ана зирәк йокыга тала, ләкин нәкъ шулвакыт, әкрен генә ишек ачылып, Миңлегали килеп керә дә йомшак тавыш белән:

– Әни, әни, мин атларга башак бирергә соңга калганмын бит, – дип әнисенең баш очына килеп юрганына кагыла, Фәхерниса карчык ниндидер бер йөрәк рәхәте белән җылынып сискәнеп уянып китә, күзен ача – аһ, ул Миңлегали түгел, юрган өстенә аның бердәнбер иптәше – әдрәс мәчесе сикереп менгән икән. Стена сәгате авыр герен идәнгә таба өстерәп тек-тек килә, тын өйдә аның тавышы «юк-юк» дигән кебек булып ишетелә. Фәхерниса карчык урыныннан тора, «юк шул, бәбкәм, юк» дип авыр сулый, кемдер йөрәккә салкын су коя, йөрәк туктагандай итә, баш шаулый... Ул акрын гына ат абзарларына таба атлый, эш вакытында ачы хәсрәт онытылып тора. Менә ул ат абзары янындагы инешкә аркылы салынган күпер өстенә кергәч туктый, күпер канатына сөялеп хәл ала, тагын уйга кала... Миңлегали сугышка чыгып киткәндә ул баш өянәге килеп авырып ята иде. Улын төн йокламыйча әзерләде, иртәнге чәйдән соң баш чатнавына чыдый алмыйча ян сәкегә менеп ауды. Иптәшләрен белешергә дип чыгып киткән Миңлегали бераздан кызмача кайтып керде. Бичара бала! Аның үз гомерендә кызмача көе әнисенә күренгәне юк иде... Ана белән ул икәүләп елый-елый капчык тутырдылар, улы әнисен урынына яткырды да, ике кулын биреп күреште һәм читкә карап кына:

– Әни... күрешә алмасак ни... яме... бәхил булышыйк... – дип нәрсәдер бутады, капчыгын җитез генә күтәреп, кулъяулыгы белән күзләрен сөртә-сөртә чыгып китте. Капка төбендә шөлдерле атлар ярсып тыпырдаша, аргыяк егете Миңлегалинең кызыл чәчәкле сатин белән эшләнгән тальянын өзелердәй итеп тарта, бер эт җиргә чүгә-чүгә күккә карап елый иде. Тимер ходлы арба менә шул күпергә килеп кергәч, Миңлегали дилбегәне үз кулына алып атларны кисәк кенә туктатты да, кепкасын салып арбага ыргытты һәм туры тау башына, әнисе янына йортка таба йөгерде. Килеп керүгә әнисе яткан сәке янына тезләнде һәм карт ананы күкрәгенә кысып күз яшенә тыгыла-тыгыла җырлады:

Без китәрбез ахыры лай

Чуен юллар аркылы шул,

Чуен юллар аркылы.

Өстемдәге ак күлмәгем

Кәфен булыр, ахры.

Шулай җырлады да, йөгереп үк чыгып китте, өйдә коточкыч шомлы тынлык урнашты, тик мәче генә ишек яңагына үрелә-үрелә тырмаша иде. Яңгыр булыр ахрысы, яңгыр. И бала, бала... Арбада утырган иптәш егете алты айдан соң аның кулларын, аякларын җыеп күмәчәген ул чакта кем уйлаган... Юньле бала иде Миңлегали. Үләренә бер атна кала гына командирларыннан Фәхерниса карчыкның үз исеменә хат килгән иде.

“Әби, – дигән иде командир, – бик батыр ул үстергәнсең, командование сиңа кат-кат рәхмәт укый, андый егетләр белән бу сугышта без һичшиксез юлбасарларны дөмектерәбез.” Ул көнне Фәхерниса карчык мичкә мул якты, кәрзин сандык төбеннән күптән салып куйган меңенче чәйнең почмагын китеп алды да, лепердәп кенә самавыр кайнагач күрше-күләнне чәйгә дәште. Күңелле иде ул көн! Әй гөнаһ шомлыгы, Гитлер, муйның чыксачы, актык минутларыңда авызыңа су тидерүчедән мәхрүм булсаңчы! Ярабби, донъядан имансыз үтсәңче!

Шулвакыт әче таң җиле исеп китә, еракта карның таң кызыллыгы белән тоташкан җирендә ниндидер шөбһәле тавыш ишетелеп куя:

– Та-та-та, та-та-та, – дип көйли. Ул тавыш әллә ничек шунда, сугыш кырыннан килгәндәй тоела, бәлки, чыннан да, тын куыра торган җил ул тавышларны монда сугыш кырыннан ук алып киләдер.

– Та-та-та, так-так-так...

Бәлки ул сугыш тавышы да түгелдер, күрше колхозның төнге сменадагы молотилкасы тавышыдыр, ләкин нигәдер ул тавыш бик шомлы, бик куркыныч булып ишетелә... Шул тавыш колакка килеп кергән саен кар өстенә бер кеше егыладыр, кар өстенә кып-кызыл булып кан саркыйдыр кебек тоела...

Тишек чиләгенең суы агып беткәч, җиңеләйгән кое сиртмәсе авыр шыгырдап икенче якка авыша, коры агач тавышы салкын төн тынлыгын кистереп-кистереп еракка яңгырый:

– Шулайдыр, шулайдыр, – дигән кебек ишетелә.

Чорма тәрәзәләрен алландырып таң сызылганда, Фәхерниса карчык ат абзарларына барып җитә.

Игеннәрне кем җыяр?

Бер әвеннән утыз пот чамасы арыш чыга...

Әвен киптерәләр, чабагач белән суктыралар, аннан суырып Ташлытау элеваторына озаталар. Халыкның күңел көрәя – теше таза булган кеше арыш башагын уып ашый, эштән кайтышлый янгын сарае янындагы агач мичкәгә ятып су эчәләр. Карт-коры гына хәлсез.

Курск сугышында яраланып госпитальдә ятканнан соң, гвардия өлкән сержанты Тимерхан авылга кайтып төште. Титак-титак атлап бөтен авылны йөреп чыкты, басуларны әйләнде, амбар-ат абзарларына сугылды. Көннәр бик кызу тора, игеннәр дә ярыйсы гына. Тик халык ач – бөтенесенең күзендә нур беткән, уен-көлке, җыр ишетелми. Эссе көнне ачлык аеруча яман хәл. Ачлыкның шундый бер вакыты җитә, инде ашыйсы килми, ә берөзлексез сусата. Янгын сараенда каравыл торган Шәйхи карт Тимерханга үзләренең хәлен аңлатты: карчыгы бүген он капчыгын кайчы белән турап аш салырга калган.

Партия райкомында, военкоматка учетка баскан көнне үк Тимерханга әйтеп кайтардылар: кайтуга колхозыңны кабул ит, теге карт бик тырышып эшләде, дәүләткә икмәк тапшыру буенча Кара Чыршы колхозы районда беренче булды, ләкин яшьрәк кеше кирәк иде, диделәр. Идәрә утырышында Шәяхмәт колхозның эшләрен тапшырды. Амбарда бер бөртек ашлык юк; подвалда бер бөртек бәрәңге юк; җигү атлары бөтен колхозына тугыз баш; эш үгезләре-таналары – унике баш. Халык ач һәм башкалар...

Икенче көнне үк Тимерхан әвеннән чыккан арышны тарттырып халыкка аванс бирде. Хезмәт көне мул булган кешеләрдән алтышар кило он алучылар булды. Өченче көн иртән сәгать дүрткә Тимерханны райком бюросына чакырдылар. Тимерхан гимнастеркасын үтүкләде, орденнарын, медальләрен кадады. Яңа председатель буларак, беренче мәртәбә бөтен формасын туры китереп күренергә уйлады. Сугыш башланганда беренче секретарь булып эшләгән яшь кеше әле дә монда икән. Ләкин аны өлкә комитеты пленумына чакырганнар. Бюроны икенче секретарь алып бара.

Бу кеше – Тимерханга таныш. Зур башлы, зур борынлы. Фамилиясе – Хәйруллин. Утызынчы елларда берничә авылда избач булып эшләп йөргән иде. Аның исемен дә, фамилиясен дә белүче булмады, «ызбач» дип кенә йөртәләр иде. Фамилиясен белгән кешеләр дә һәрвакыт башка Хәйруллиннар белән бутамас өчен «баш» Хәйруллин дип йөртәләр иде. Сугыш башлангач ук Хәйруллинга бронь биргәннәр дип сөйләделәр. Тиктомал зур борынлы кешенең «бронь» алуы халык арасында мәзәгрәк яңгырады. «Ызбачка борын биргәннәр» дип исләре дә китмичә сөйләп йөрделәр ул вакытта...

Хәйруллин зур борынына күзлек элеп куйган да, кешеләргә күзлек өстеннән карый. Алдында ике-өч пачка «Беломор». Өстендә китель. Полковник дип белерсең!

– Я, – диде ул Тимерханның эше турында бюро членнарыннан бер хатын-кыз сөйләп биргәч, – я, аклану өчен нәрсә әйтә аласың?

Тимерханның үпкәсе тамак төбенә күтәрелде. Мөмкин кадәр тыныч булырга кирәк иде.

– Беренчедән, – диде ул, – мин суд каршында тормыйм, ә үземнең партиядәшләрем янында басып торам.

Хәйруллин аңа мыскыллы караш ташлады.

– Нәрсә, икенче сүзең дә бармыни?

– Әйе бар, иптәш секретарь. Мин ике ел ут астында йөрдем, минем белән Жуков һәм Рокоссовский сөйләшкәне бар, ләкин алар да миңа «сез» дип дәштеләр.

Хәйруллин нервланып папироска ябышты.

– Я, я син... Сез... бик остармагыз монда. Сез нәрсә, әллә фронттан кайттым дигәч тә, теләсә нәрсә эшләп йөреп булыр дип уйлыйсызмы? Җинәятегез турында сөйләгез! Сезгә кем рөхсәт бирде аванс өләшергә? Безнең указаниене ни өчен көтмәдегез? Шулмы сезнең фронттагы иптәшләрегезгә ярдәм итүегез? – Хәйруллин калтыранып пышылдауга күчте. – Коммунист, понимаете ли...

Ул берөзлексез папиросын чәйнәде.

– Кара Чыршы колхозы председателенә бюро членнарының сораулары бармы?

Тимерханның эше турында сөйләп биргән хатын тамагын кырды. Бу – районның прокуроры Улибаева икән.

– Сораулар юк, – диде ул карандашын өстәлгә бәрә-бәрә, – мәсәлә ачык. Вәлетдинов Тимерхан партиядә кала алмый. Йомшак күңелле булуны партия безгә гафу итмәс. Карарбыз, алдарак ничек эшләр.

Урындыклар шыгырдап куйды.

Ачык тәрәзәдән тышта коеп яңгыр ява башлаганы ишетелде. Барысы да тышка таба борылдылар.

– Да-а, кызыл обоз киләсе көн иде бит бүген, – диде Хәйруллин папиросын чәйнәп, – болай булса эш харап.

Улибаева кулындагы карандашын өстәлгә бәрде.

– Алласын да тотып... фәлән итәргә... – Ул яман сүгенде.

Тимерхан тетрәнеп китте. Алай икән... Болар сугыш вакытында шулайрак өйрәнгәннәр икән... Хәзер хатын-кызлар да сүгенә икән. Ләкин яңгыр бик кирәк иде бит әле. Бәрәңгеләр көеп ята иде. Анысын ник уйламыйлар?

Хәйруллин сәгатенә карады.

– Ярар, иптәшләр, башка фикерләр юкмы? Кем дә кем... Бертавыштан. Иптәш Вәлетдинов, партбилетыгызны куегыз.

Тимерханның күз аллары караңгыланды. Тукта, бу бик таныш картина бит. Кайда булды соң әле мондый хәл? Әһә, госпитальдә ятканда ул «Күтәрелгән чирәм» дигән романны укыган иде. Анда да партбилетны чыгарып салырга әйтәләр... Әһә, әһә...

– Иптәш Вәлетдинов...

Тимерханның күзен кан басты, ул калтырана башлады. Бер секундка хәтер тау кадәр әйберне актарып алды. Менә кырык өченче елның июль киче. Рота командиры траншеяда коммунистлар белән сөйләшә: һөҗүм сәгате якынлаша, иптәш коммунистлар, ди. Коммунистлар исеменнән рота парторгы Вәлетдинов сөйли. Тырышып, дулкынланып сөйли..,

– Өйдә калган аналарыбыз, сабый балаларыбыз хакына актык сулышыбызга кадәр көрәшербез...

Ә аннан таң атканда тревога булды. Тимерхан күзен ачканда күк йөзе үкерә, көнчыгышны горизонт артындагы кояшның нурлары кып-кызыл төскә керткән, җир гүли иде. Бу – бөтен донъяга мәшһүр Курск һөҗүме башланган минут иде...

Каяндыр салкын, җансыз тавыш ишетелде.

– Партбилетыгызны куегыз, иптәш Вәлетдинов...

Тимерхан кинәт кенә озын өстәлне этеп җибәрде.

Өстәл кырындагылар сискәнеп киттеләр.

– Партбилетымнымы? Партбилетмы сезгә, иптәш Хәйруллин? – Ул үз тавышын үзе танымады. – Минем партбилетым кирәкмени сезгә, тыл герое? Менә сиңа, Хәйруллин, менә... кулыңны башта «Гөлҗиһан»* сабыны белән ю!.. Менә сиңа, күрдеңме?

*[Егерменче елларда Казан химкомбинаты чыгарган исле сабын.]

...Райком коймасына бәйләп куйган атына сикереп менгән Тимерхан Ташлытауны ничек чыгып киткәнен белмәде. Җылы яңгырдан соң ялт итеп кояш чыккан, урамда пычрак, җан-фарманга чапкан ат тоягыннан чәчрәгән сыек балчык әллә кайларга оча иде.

Ул көнне идәрәдә әвенне тәүлегенә ике тапкыр куярга дип карар кабул ителде. Шәяхмәт әвен киптерүче итеп билгеләнде. Элеккеге председатель өчен яңа тормыш башланып китте. Ул төнлә мич яга, әвен ташы өстеннән башакларны җыеп ала, мичкә ут җибәрә.

Әвен өеп бетергәч, кайвакытта аның янына янгын сараенда торучы абыйсы Шәйхи карт та килеп утыра.

– Пожар-фәләннән берүк үзе сакласын, чамалап эшлә, – дип башта кырыс кына сөйләшә. Әвенне бер кат әйләнеп чыга, мич алларын тикшерә. Мич каршына утырып, гадәт буенча сугыш хәлләре турында сүз куерта башлыйлар.

Шәйхи карт сугыш башланганнан бирле Германия турында гына сөйли.

– Ярманда түлке машина күп инде анда, – ди. – Батырлыкка безнең солдатка чыкмый инде чыгуын, әммә лакин тегеләр машина күп булу белән алдыралар. Аларның бит тегендә-монда барганда карты-карчыгы да бисәпилкегә генә утырып чаба.

Мичтә ак чыршы утыны шартлап яна, ике туган берсен-берсе бүлдермичә генә сугышка кадәрге тормышны, мул ризыкны, рәхәт көнне, тыныч төнне искә алалар. Шәйхи карт матур сөйли. Аның бик кызык бер гадәте бар: ул чиктән тыш арпа коймагын ярата, хәзер шуны сагына. Сүзгә керешсә шуны телгә алмый калмый.

– Һәй алла, эштән кайтышыңа һәйбәт такта чәй пешеп, табада арпа коймагы чыжлап утырсын иде, – ди. Әйтүен дә ул аны үзенчә, «арпы» коймагы дигән төслерәк итеп әйтә. – Менә бу тормыш нәрсә инде? Ашарга утырсаң , мин сиңа әйтим, алдыңда кычыткан ашы. Ә бүтән нәрсә юк. Иллә мәгәр, күзе чыккыры Гитлерны әйтәм, җимерде тормышны, дәргаһтан сөрелгән! Сугыш беткәч, мин әйткән иде диярсең, иртәнге чәйне кайнар арпа коймагыннан башка эчмәм.

Ут янында утырып Шәйхи картның буыннары йомшый, җитмешне узган картка каланча башына менеп сәгать сугуы көч җитмәслек эш булып тоела.

– Бар, улым, вакыт җиткән булса, берәрне бәреп төш әле, – дип ул аны җае килгәндә янындагы малай-шалайга куша. Төннәрен ул зирәк була, әммә иртәнге якта аны йончыта, вата башлый. Кайчакларда аны сәгать исәбен дә буташтыргалый дип сөйлиләр. Имеш, унбер, унике тирәсенә китсә, астагы кешеләргә санап торырга әйтеп менеп китә икән. Шулай бер чак, җитте дип кычкырырга онытканнар да, ул берне артык суккан.

– Җитте, артык булды, – дип кычкырулары булган, Шәйхи карт чигереп алам дип тагын берне суккан. Барлыгы әллә 14, әллә 15 булган. Ләкин коры, җилле көннәрдә каланча башыннан аны чакырып та төшерә алмыйсың. Әле бер якка, әле икенче якка борылгалап ул акрын гына көйләп утыра:

Атландым атның биленә,

Киттем Ярман иленә.

Ярман иле яшел үлән –

Әллә кайтам, әллә үләм.

Янгын сараендагы атларның фураж аз булу аркасында бик ябыкканнарын ул әрнеп сөйли. Солыны – җиз кадак, онны – тузан, бәрәңгене – йомры дип атый.

– Җиз кадак белән тузан кермәсә, ат – ат булмый инде ул, йомры – ат ризыгы түгел, – ди.

Таң алдыннан мич янып бетә, Шәяхмәт кисәү төяргә түбән төшеп китә. Шәйхи карт сәгать сугарга каланчага таба атлый. Карт-коры бүген аеруча борчулы: яше җиткән иң таза егетләр иртән торуга сугышка китәргә тиешләр. Моның кадәр игеннәрне кемнәр җыяр? Кемнәр эш итәр?

...Приемда каралып кайткан егетләр авылда нибары ике көн ял иттеләр. Хәл кадәренчә кунакка йөрештеләр, кибеттән һәрберсенә исемлек белән берәр чирек аракы сатып бирелде. Яңа гына мыек тибә башлаган яшь чырайлы бу малайларның бүген-иртәгә ут эченә барып керәчәгенә ышану бик кыен иде. Хәер, алар үзләре дә егет булып әллә ни кыланып йөри алмадылар, бар ятканнары ат абзарлары тирәсе булды. Үзләренең атларын яшь малайларга тапшырдылар, атларның холык-гадәтләре турында тәмләп сөйләделәр, сбруйларын караштылар. Бары тик иртәгә фронтка китәсе кичне генә түбән очта Әхмәтзарифны туры китереп кайсыларыдыр дөмбәсләгән. Нәрсә өчен булган ул, тегенең туган елын үзгәртеп сугыштан калганы өченме, әллә башка сәбәп беләнме, моны берәү дә белә алмады.

Иртәгесен бөтен халык кырда вакытта рекрутлар атка төялеп бер тапкыр урам әйләнделәр. Аларның күбесе әле урамнан гармун белән үз гомерендә беренче тапкыр җырлап узгандыр. Шуңадыр ахрысы, тавышлары бик сыек ишетелә иде. Ничектер, аларның тавышы сентябрь башында кычкыра башлаган яшь әтәчләр тавышын хәтерләтте ул көнне.

Аларның ак кулъяулыклары арыш басуы эченнән шактый вакыт күренеп барды. Әвен янында Шәяхмәт кулын каш өстенә куеп:

– Хәерле юл, балакайлар, сугышны бетереп кайтыгыз, – дип озак карап торды. Каланча башында Шәйхи карт, яшьләр киткән юлга карап, шактый моңаеп утырды. Ат дугасы күмелерлек арыш эченнән яшьләрнең соңгы җырлары ишетелде:

И алма бит, алма бит,

Алма битләр кала бит.

Алма битләр калмас иде –

Военкомат ала бит.

Авылда кемдер өздереп-өздереп тальян тартты, ераклашып барган тальян тавышы белән ул тавыш бергә кушылып тыныч замандагы сабантуйны хәтерләтте. Ишегалларында, капка төпләрендә нәселсез авыл этләре күккә карап еладылар, шыңшыдылар. Көн бөркүләнде, иген басуы эчендә чумып утырган авыл тагы да ятимләнеп моңаеп калды. Донъяны авыр тынлык басты.

Мәйсүфә карчыкның башы шаулады...

Күрәчәгең булса күркә сөярсең, дигәннәр.

Тимерхан бөтен күрәчәкне инде Сталинград белән Курск дугасында күреп бетердем дип уйлаган иде. Менә монда икән ул тормышның чыны... Фронтта, ичмасам, ашау кайгысы булмады – армия тук иде. Өс-баш Сталинград сугышы алдыннан бик шәбәйде. Фронт нормасы – йөзәр граммга кадәр бирәләр иде. Бөтен куркыныч шунда – үлем синең күзеңә текәлеп карап тора. Син аның сулышын сизәсең. Үлем куркынычы сиңа һәр минут кайнар сулышын өреп тора.

Ә монда... Монда үлем үзе читтәрәк. Ул каядыр басу артыннан салкын гына карап тора. Ул акрын килә. Әммә ышанычлы килә. Фронттагы үлемне бер минут эчендә читкә куып була, самолетлар эскадрильясы күтәрелеп, танклар алга барганда яки бик көчле артподготовка барганда үлем чигенеп тора. Монда исә ул кояшлы көнне дә, яңгырлы көнне дә теш ыржайтып басу читеннән авылга карап тора. Салкын сулышын өрә...

Госпитальдән Хәкимулла кайтып төште. Ике култык таягына арык гәүдәсен салган, бер аяксыз, күзе бәйләүле. Пуля колак яныннан кереп бер күзне, яңак сөяген, борынны, теш казнасын җимереп чыккан. Юлда очраса танырлык түгел. Яраланып яткан урынга якын гына бомба төшеп ярылган. Кеше җаны эт җаны икән. Контузия алган – шулай да исән калган. Арык, сөякчел. Үгез җигеп элеваторга ашлык илтә барган малайлар аны Васфикамал капкасына кадәр утыртып алып кайттылар. Беренче көнне сүз күп булды. Хәкимулла кисәк кенә начарланып китте. Күрешергә кергән Тимерханны танымады. Дер-дер калтырап:

– Менә мин шушылай булдым инде, старшой, – дип сыңар күзеннән яшь коя башлады.

Васфикамал белән Зәйнәп түти йөгерешеп өс-баш хәзерләделәр, юк ризыкны бар итеп нәрсәдер пешерделәр, мунча яктылар. Каенатасы Заһри кичен бер ярты күтәреп килде. Бер стакан салгач Хәкимулла бөтенләй саташты. Аракының калганын җыеп куйдылар.

– Я, улым, ниләр күрдең, кайда яраландың, – дип Зәйнәп түти белән Шәяхмәт гарип улларының ике ягына утырдылар. Хәкимулла калтырый башлады.

– Менә мин шушылай булдым инде, братцы, – дип елап җибәрде. Өйдәгеләр тешләрен кысып читкә борылдылар, яшь сыктылар.

– Мин Харьковны беренче алганда иң беренче звут белән кердем, – диде Хәкимулла бераз аңы кайткач.

– Я, я, шуннан...

– Шуннан... – ул тагын башын дерелдәтте... – Шуннан самолетлар килде... И на фиг... Мин шуннан соңгысын белмим.

Васфикамал аның тезендәге улы Нариманны саклык өчен үз алдына алды.

– Куркыныч булдымы? – диде ул күз яшьләрен алъяпкыч итәге белән сөртеп.

– Куркыныч. Башта куркыныч. Беренче көнне бернәрсә белмичә ятабыз. Тып-тын. Анысы Фин култыгында. Кисәк кенә самолет – и бах... На фиг... Гитлерның җанын фәлән итим... На фиг...

Йортта ашарга юк иде. Хәкимулланы көн саен арбага утыртып Васфикамал борчак җиренә алып йөрде. Үзе борчак чаба, Хәкимулла борчак чүмәләсе янында кузак ярып ашый. Янына килгән кешеләргә сугыш хәлләрен сөйли.

– Мин Харьковны беренче азат иткәндә беренче звут белән кердем, – ди. – Шуннан самолетлар килде дә, мин шуннан соңгысын белмим...

Кырда эшләгән берничә карчык ураза тотып маташалар. Сәхәргә алабута кушылган арыш оныннан талкан болгаталар да, көне буе кырда ачка кибегәләр. Шәйхи карт боларны бик кызгана.

– Арыш белән бодай башы уып ашаганнан ураза ачылмый, – ди ул халык янына килгәч. – Иллә мәгәр инде тоз белән таракан җимешен авызга да алырга ярамый. Алар инде уразаңны чәнчелдереп кенә куялар...

Бу мәсәләдә борчылырлык урын юк – тоз да, җимеш тә сугыш башланганнан бирле күренмиләр иде.

Заһри да ураза тотты. Беркөнне авыл аркылы узучы хәрбиләр машина белән туктап аларда әбәт ашадылар.

Арадан берсе татар егете иде.

– Мә, абзый, тот безнең хөрмәткә бер стакан, – дип өлкән лейтенант уразалы Заһриның кулына аракы бирде. Заһри бисмилласын әйтеп стаканны алды да, өстенә кәгазь каплап шкафка яшерде.

– Мин, энекәш, ураза шул, – диде ул төкереген йотып. – Ну, кич белән авыз ачкач, җиббәрәбез аны, боерган булса, җиббәрәбез... – Заһриның уразасы да кешенеке төсле түгел иде.

Август урталарында Тимерханны Өлкә комитетына чакырдылар. Юлда барганда Тимерхан борчылмады. Чөнки беренче секретарьның бу эш өчен Хәйруллинны кыздырганын, гомумән, бу эшне ашыгыч рәвештә әвәләп ташлаган өчен бюро членнарына ризасызлык белдергәнен ишеткән иде. Тик озак тотмасалар гына ярар иде. Шушы атнада арыш эскертләүне хәл итәргә кирәк. Эскертләгән арыш – яртылаш амбарга кергән арыш. Бер көндә эшне бетерсәләр ярар иде... Бюро башланырга ике сәгать кала аны ак чәчле бер хатын-кыз чакырып алды. Буфетта ашарга талон бирде. Комиссиядә өчесе дә өлкән яшьтәге кешеләр, берсе кителенә өч рәт орден шакмаклары таккан, сыңар куллы иде.

– Я инде, иптәш Вәлетдинов, нигә алай җитәкче работникны мәсхәрә итәсез? – дип сүз башлады сыңар куллы. – Сезнең белән безгәме соң инде алай кыланырга? Кайсы участокта булдыгыз? Алтмыш икенче армиядәмени? Ну, ну, генерал Родимцевның штабында булгаладым. Менә бит кайда йөргәнбез. Аванс мәсәләсендә сез нәкъ менә коммунистларча эшләгәнсез. Шулай, һәр нәрсәнең чиге бар. Без Өлкә комитетында ул турыда сөйләштек. Безнең өчен бүген һәр колхозчы – фронтовик. Ә Хәйруллинны оскорбить иткәнсез. Теге действиегез мальчишество. Без бит – фронтовиклар. Маркаңны төшермәскә иде...

Өлкә бюросында эшне шушы сыңар куллы аңлатты. Тимерхан ишек катында күзлеген ялтыратып пуфылдап утырган кешене танып алды: Хәйруллин икән. Өлкә комитеты секретаре түрдә үк иде, Тимерхан аның йөзен ныклап күрмәде. Бюро членнарыннан ул бер-ике генералны гына күреп алды. Калганнары күз алдында бөтенесе бергә кушылдылар. Барлыгы өч минут вакыт үтте.

– Аңлашылды, – диде Өлкә секретаре. – Аңлашылды. Иптәш Хәйруллин! Без сезне өч ел өйрәттек – бер файдасы да тимәгән, күрәсең. Я, сез нәрсә дип анда патшачык булдыгыз? Сез нәрсә, Людовик шикелле «Государство – это я» димәкче буласызмы әллә? Үзегезнең коммунистыгызны шул поступокка кадәр җиткерү – бу нәрсә? Кадрлар белән эш итә белүме? Бу – тәрбияме? Кайтыгыз, иптәш Вәлетдинов, эшләгез. Икмәкне дәүләткә күбрәк бирегез. Ләкин колхозчының да ашказаны барын онытмагыз. Әйе, әйе. Колхозчының да нәкъ беренче секретарьныкы кебек ашказаны бар. Ләкин нервларны авызлыклый белергә дә өйрәнегез...

Суга төшкән тавык кебек калтыранган, агарынган Хәйруллин кием элгечләре янында Тимерханның җиңеннән тартты.

– Слушай, – диде ул, – слушай, Вәлитдинов. Син ир кеше, мин ир кеше, давай бала булмыйк. Онытыйк без моны. Безгә киләчәктә дә бергә эшлисе бар. Әйдә, поездга кадәр берәр җиргә кереп утырыйк. Ирләр булыйк. Бергә яшисе бар...

Тимерхан каршы килмәде. Ләкин ресторанга кереп утырып тәмәке кабызгач та сүз ябышмады. Тимерхан элек-электәннән бу кешене яратмый иде. Әле кырыгынчы елларда ук бу кеше Кара Чыршыга килеп лекцияләр укып йөргән иде. Бер килгәндә ул «Ислам дине һәм хатын-кыз» дигән темага лекция укыса, икенчесендә – «Дуңгыз – ит фабрикасы» яки «Ворошиловча төз ату – оборона куәтенең нигезе» дигән темага укый иде.

Калын муенлы таза ир, җилкәсенә ак сөлге салып, өстәл янына килеп басты. Колак артына карандаш кыстырган, кызыл битле, оятсыз карашлы. Шулвакыт Тимерханның башына бер хәтәр план килде. Менюны карап чыкты да ул шунда булган бөтен нәрсәгә заказ бирде.

Официант гаҗәпләнмәде. Фронттан кайткан гимнастеркалы егетләр арасында мондый заказчиклар очрый иде Ул ашыга-ашыга язды.

– Так. Бер литр коньягың – ике йөз илле тәңкә. Ике тавыгың – йөз егермешәр тәңкәдән – ике йөз кырык тәңкә. Бер кило алмаң...

...Кыздылар. Ни район бюросы турында, ни өлкә бюросы турында ләм-мим сүз булмады. Хәйруллин сугыш вакытында курортка бару мәсәләсенең бөтенләй кыенлашканын сөйләп утырды. Ул күп чөмерде, исерде. «Без тегеләй иттек, болай иттек» дип үзенең тылдагы хезмәтен мактады. Иң авыры бездә булды, диде. Сездә нәрсә ул, орден тагып кайтучыларның складта сабын биреп торып сугышны уздырганнары да бар, дип Тимерханның йөрәгенә тоз салды.

Тимерхан сәгатенә карады. Поезд китәргә бер сәгать вакыт бар иде. Ул урыныннан торды.

– Ну, ярый, иптәш Хәйруллин, – диде ул, – гаеп итештән булмасын. Мин хезмәт көненә эшлим, үзегез беләсез. Расчет мәсәләсен онытмагыз, – дип җил-җил чыгып китте.

...Ахырдан, Ташлытауга кайткач, тар бер мәҗлестә Хәйруллинны хурлыгыннан үкереп-үкереп елаган дип сөйләделәр. Хәер, ул вакыйгадан соң бер атна үттеме-юкмы, аны секретарьлык эшеннән азат иттеләр. Күп тә үтми, ул тишекле бер тиен кебек Кара Чыршыга лекция белән килде. Ике көн рәттән кичен лекция укыды. Беренче көнне «Башка планеталарда тереклек бармы?» дигән темага лекция укыды. Көндез уракчылар янына барып «Төшкә ышанырга ярыймы» дигән темага нәрсәдер сөйләп кайтты.

Китәсе көнне командировочный кәгазенә кул куйдырырга Тимерхан янына керде. Берни дә хәтерләмәгәндәй зур авызын ерып елмайды, киң каеш белән буып куйган гимнастеркасын артка таба җыя-җыя күреште.

– Менә мин монда да килеп чыктым әле, – диде.

Тимерхан дәүләткә ашлык тапшыруның барышын өйрәнеп төтенгә чумып утыра иде, аңа күтәрелеп карады, кашларын җыерды.

– Әйе, иптәш Хәйруллин, – диде ул, – сез нәкъ ачлык афаты кебек: бөтен җирдә дә бар...

Әйе, башка планеталарда тереклек мәсәләсенә кадәр Кара Чыршыдагы тереклекне сакларга кирәк иде. Кичә ферма көтүчеләре шешенгәннәр. Бүген аларга аванс он бирмичә ярамый. Хәкимулла авыр хәлдә ята. Аңа каяндыр бодай оны юнәтергә кирәк. Бал суырткач бер кило бал җибәртмичә булмас. Әйе, үз планетаңны рәтләргә кирәк. Ипи мәсәләсе – уен түгел...

...Шәйхи карт бүген ач. Беркөн алган авансның соңгы бөртек оны кичә кичке ашка тугланды. Бүген иртән карт келәт буеннан кычыткан җыеп алып керде. Карчыгы аны кайнар суда пешекләде, аннан соң аны чапкыга салып балта белән турадылар. Сугышка кадәр бу чапкыда сарык ите турала иде... Әй, язмыш, тагын ниләр күрсәтәсең бар икән? Бүген бөтен колхоз клевер җыя, яңгырга киткәнче эш итәргә кирәк, югыйсә Тимерхан оланга бик авырга киләчәк. Юк, Шәйхи карт мондый вакытта өйдә утыра алмас! Каравыл торып көч чыкмый, ни битең белән шундый көндә ял итәргә кирәк?

Ул арык җилкәсенә сәнәген салып ындыр артыннан гына ат абзарларына таба атлады. Бригадирның кереп аерым рәвештә үзенә эшкә әйтмәвенә бераз гына гарьләнде. Я, ярый, тегендә баргач күрсәтер әле ул куәтне, бригадир үзе дә үкенер әйтмәгәненә, нибуч... Менә тик ипи ашасаң иде. Тик бер генә телем арыш ипие булса иде хәзер.

Басу юлыннан клевер төягән бер ат килә. Йөк өстендә Заһриның олы улы Әхмәтзариф. Ул аякларын салындырып утырган да, бернинди хәсрәтсез кыяфәт белән җырлап кайта. Тукта, бу нәрсә әле? Ничек? Көн уртасында шундый таза егет колхоз аты белән үз хуҗалыгына клевер ташыймы? Бүгенге көнне моннан да оятсыз эш булырмы? Нәрсә, болар әллә өй эчләре белән безне мыскыл итмәкчеләрме?!

Шәйхи карт ат башына ничек ябышканын үзе дә сизми калды. Ул сәнәген ташлады. Аның күзен кинәт кенә ниндидер элпә каплады. Шул элпә аркылы ул үзенең каршында ниндидер дошман, ерткыч дошманны күрде. Бу дошман – саргылт мыек типкән, сары кашлы, шома битле Әхмәтзариф. Моны бетерергә кирәк, һич югында рәхәтләнеп бер дөмбәсләргә кирәк, шунсыз күздәге пәрдә ачылмаячак...

– Төш, имансыз! – Карт үз тавышын танымады. – Төш диләр сиңа, көзән баласы! – Ул Әхмәтзарифның чалбар балагына сөякле бармаклары белән чытырдатып ябышты да бөтен көче белән аны аска өстерәде. Менә йөк янында алар икәүдән-икәү кара-каршы бастылар. Җитмештән узган карт каршындагы егетнең итләч битенә карап алды һәм шүрләде: бу бер этеп җибәрсә, карт мәңге аякка басмаячак. Шулай да ул Әхмәтзарифның халат чабуын кулына чорнап тотты. – Хәзер үк пожарныйга илтеп бушат йөгеңне, алланың нәгъләте төшкере!

Тагын нәрсәдер әйтмәкче иде карт, ләкин нәкъ шул вакыт аның борынына ипи исе килеп керде. Әйе, әйе, җылы арыш ипие исе. Ул, могаен, кәрәз кебек күзәнәкледер, аның аскы ягы бераз гына көлледер... Менә ул ипи кисәге картның авызыннан бер вершок кына ераклыкта, ул менә шушы шома битле, йомшак сары мыеклы егетнең халат кесәсендә, гәзиткә төргән... бир син аны картка, ярты телемен генә бир, шуны ашаса ул берүзе бер бригада өчен эшләр бүген. Картның тамагы кибеп китте, юк, юк, менә тамак төбен җыерып әллә каян гына авызга су тулды, борын тишекләре киңәйде. Ләкин бер-ике секундтан карт айныды. Тап-таза егетнең бер сүз әйтмичә куркынып үзенә карап торуын күргәч ул ипи исен онытты. Каршыдагы егет аңа үзенең шомалыгы һәм елтыр күзләре белән, нигәдер бурсыксыман тоелды. Карт халат чабуын ычкындырды һәм тын ала алмыйча газапланып:

– Хәзер үк... илтеп... бушат йөгеңне, алланың ачы каһәре суккыры! – дип гыжылдады. Ул егәрсез аяклары белән үз юлына таба атлады, Әхмәтзариф исә атын кирегә таба бора калды.

Бу – карт белән Әхмәтзарифның соңгы очрашулары иде. Икенче көнне Әхмәтзариф сугышка китте. Шәйхи картның да аяк астыннан гына әллә нинди бәлә-каза чыкты.

Бәлә дигәнең агач башыннан түгел, әдәм башыннан йөри бит. Беркөнне кайсыдыр юньсезе ындыр артында Шәйхи картның киртәсенә тавык үләксәсе элеп куйган. Элеп кенә түгел, муенына элмәк киертеп аскан да тәпиенә шәмәхә кара белән язылган бер кәгазь кыстырган. Кемнәрдер моны күргәннәр, язуны укыганнар, бу язу каядыр барып җиткән. Ә анда менә мондый сүзләр булган:

Җонымны алалар – түзәм

Итемне ашыйлар – түзәм

Налогымны түли алмыйм –

Асылынам да үләм.

Ташлытаудан килгән уполномоченный Улибаева Шәйхи картны төн уртасында идәрәгә чакыртып озак сорау алды, өстәл сукты, ниндидер кәгазьгә кул куярга кыстады.

– Син, фәләнеңне фәлән итим, нимес шпионы, теге сугышта да нимескә хезмәт иткәнсең, – дип картны бик гарьләде. Төн буе йөдәткәч картны кисәтеп кайтарып җибәрде, ләкин шул көннән соң Шәйхи карт кисәк кенә кәгәеп китте.

Җәйнең эссе көннәрендә авылга тагын бер афат килде. Инде арыш башагы уып ашап тернәкләнеп килгән генә көннәр иде. Инде аяк йөзләрендәге, күз төпләрендәге шешмәкләр бетеп бара иде. Ләкин нәфес – шайтан диләр бит Арыш башын уып табада кыздырсаң – ашап туйгысыз бер ризык була. Моны бернәрсә белән дә чагыштырып булмый. Арыш урагына төшкәнче төрлечә кыланып карадылар. Көн саен бер яңа ризык табыла торды. Имеш, ак чәчәкле дару үләненең башын кыркып ашка салсаң нәкъ тә ак оннан җәйгән токмач була икән. Бу хәбәр таралгач, бакча башларындагы ак чәчәкле үлән бер көн эчендә ялап алынды, ләкин ярты авылны эч китү авыруы аяктан екты. Ул ара да булмады, яңа хәбәр таралды: юкәлектә үсә торган сары эчле җир гөмбәсен ашка салсаң, нәкъ тә инде тавык ите тәме килә икән... Икенче көнне гөмбә ашы белән күпме халык аяктан егылды. Әммә иң ышанычлысы арыш башагы булды. Донъяда нәрсә булса да булыр – арыш бөртеге кадәр туклыклы бүтән ризык булмас. Андагы көч, андагы егәр, андагы куәт... Аны уып ашагач, көненә егерме биш сотыйны кул белән урып чыгу – ике тиен бер акча. Әгәр инде өеңә алып кайтып табага берәр кашык сөт өсте тамызып куырып та җибәрсәң – башка ризыкларың бер якта торсын. Шәйхи картның Мәйсүфәсе нәкъ шуның белән харап булды. Исәбе – кичкә учак ягып таба өстенә каймак тамызып арыш куыру иде. Аннан соң бәлки кеше төсле сусап бер утырып чәй эчәр идең.

...Ыштан бөрмәсенә кыстырган иске күлмәгенең тирән кесәсен әйләндереп амбар янында бушаттырганда Мәйсүфә карчык нәрсәләр күрәсен башына да китермәде. Я, тотылды, тентеделәр, уган арыш өч йөз грамм килде. Алып калдылар. Тик менә картына нәрсә ашатырга бүген? Бу районнан килгән хатын да явыз булып чыкты. Шулай капшап кеше тентиләрме соң инде? Шуны күрмәмешкә салынса нәрсә була, бер-береңә шулай торырга ярыймы соң инде. Хәер, зрәгә генә пыркарур итеп куймаганнардыр шул...

Ә прокурор Улибаева эшне тирәнгә җибәрде. Тимерхан Мәйсүфә карчыкны порукага алырга көн чапты, төн чапты, файдасы тимәде. Судсыз мөмкин түгел, диделәр. Көндезге смена тамамланып төнге сменага чыкканчы халыкны клубка җыйдылар. Судья да, секретарь да, утырышчылар да хатын-кызлар иде. Улибаева судта үзе катнашты.

– Мин, – диде ул папиросын кабызып, – бу утырышта уполномоченный булып түгел, ә как прокурор катнашам.

Шуннан китте, шуннан китте. Озак сөйләде. Мәйсүфә карчык иң алгы рәттә кара хәсрәткә батып утырды: чолан баганасына ул җәймә белән эремчек асып киткән иде.

Эремчек инде саркып беткәндер, җитмәсә карты да монда утыра, күршеләрнең эте кереп җәймәгә үрелсә, нихәл итәрсең... Тизрәк бетерсен иде инде. Ләкин Улибаева аны яман сүзләр белән мәсхәрә итәргә тотынды. Моңарчы сөйләгәне ярый иде. Әйе, фронтка икмәк кирәк. Өч йөз грамм ипи белән бер сугышчының гомерен саклап була. Пыркарун дөрес сөйли. Әгәр, ди ул, көн саен һәр колхозчы өчәр йөз грамм арыш урласа, безнең илдә илле-алтмыш миллион колхозчының һәрберсе көн саен шулай урласа... Бу урланган арышны бер эшелонга төясәң... Моның белән бөтен бер армияне унбиш-егерме көн туйдырып булыр иде. Чыннан да, нигә соң бу ягын уйламаган Мәйсүфә карчык? Менә бит укыган кешедәге зиһен... Әммә Улибаева болар белән генә калмады.

– Син җүнсез, – диде ул, ак значок кадалган кара береткасын арткарак шудырып. – Әйе, җүнсез син. Иманың юк синең. Денең юк синең. Денсез син. Син җүнле булсаң, бүгенге көндә безнең сугышчыларыбыз үлмәсеннәр, сугыш тизрәк бетсен дип кичен эштән кайткач намаз укыр идең. Ә сиңа алтмыш бер яшь. Денсез син. Синнән бүген Кара Чыршы колхозының бөтен халкы йөз чөерә, алар синнән баш тарталар, безгә мондый кеше кирәк түгел дип әйтәләр. Белдеңме, син нинди кеше?

Мәйсүфә карчыкның башы шаулады. Нәрсә сөйли инде бу мишәр хатыны, ә? Моның авызы әйткәнне колагы ишетәме, юкмы? Мәйсүфәме соң инде динсез? Ичмасам аның карты Шәйхине әйтсен иде ул. Ни белеме бар, үз гомерендә намаз укымады. Улмы имансыз? Гомере буе колхозда талкы талкыган, тары утаган, ясле балаларына аш пешергән, амбарда капчык ямаган Мәйсүфә ничек имансыз булсын? Шулай ук бүген халык аннан баш тартамыни? Бу ни хәл бу? Арыш башын, югыйсә, шыпырт кына бөтен кеше әз-мәз уып өенә алып кайткалый иде.

Аннан судья ниндидер озын бер әйбер укыды.

Мәйсүфә карчык өзек-төтек кенә җөмләләрне мие белән тотып карады, ләкин аңламады.

– Властьны яисә хезмәт урынындагы хәлләрен явыз куллану, ягъни хезмәт урынындагы шәхеснең бары тик хезмәттә тоткан урыны аркылы гына алган һәм хезмәт вазифасы кушуы буенча булмаган яраксыз хәрәкәтләре нәтиҗәдә ачыктан-ачык учреждение яисә предприятиенең тигез эшләп барышын бозу яисә аңа мәтди зарар китерү яисә җәмәгать тәртипләрен бозу яисә аерым гражданнарның закон белән саклана торган хокук һәм мәнфәгатьләрен бозу кебек эшләр тудырса һәм мондый хәрәкәтләр хезмәт урынындагы шәхес тарафыннан өзлексез рәвештә яисә хирыслы уй белән башка төрле шәхси мәнфәгатьләрне күзәтеп эшләнсә, гәрчә аның бу хәрәкәтләре авыр нәтиҗәләр тудырмаса да, ләкин хезмәт урынындагы шәхескә авыр нәтиҗәләр тудырулары мөмкин булганлыгы мәгълүм булса, РСФСР җинәят кодексының 109нчы маддәсе буенча алты айдан ким булмаган мөддәткә нык аерым тотып иректән мәхрүм итү кулланылыр. Ләкин дә шул җинәят кодексының 96нчы маддәсенә туры китереп, дәүләт яисә җәмәгать милкен урлау юлы, үзләштерү, әрәм-шәрәм итү, хезмәт урыныннан явыз ният белән файдалану яисә воҗдансызлык белән башкарылган вак караклык, әгәр ул җинәятне башкарган шәхескә хәлләрнең торышы аркасында иҗтимагый тәэсир итү ысулларын куллану мөмкин түгел икән, бу шәхес алты айга кадәр ирегеннән мәхрүм ителүгә яисә бер елга кадәр хезмәт белән төзәтү эшләренә тотылуга яисә илле сумга кадәр штрафка тартылуга хөкем ителә. Шул ук җинәят, әгәр ул кабат эшләнсә, яисә элек дәүләт яисә җәмәгать милкен яисә гражданнарның шәхси милкен гамәлдәге кодексның 89, 93, 144 – 147 маддәләрендә каралганча урлаган шәхес тарафыннан эшләнсә – ике елга кадәр срокка ирегеннән мәхрүм ителүгә яисә йөз сумга кадәр штрафка хөкем ителә..

Бу бер сәгатьләргә давам итте.

Аннан бер милиционер Мәйсүфә карчыкны Заһрига тапшырды да, атка утыртып, районга озатты.

...Мәйсүфә карчыктан кеше аркылы язган бер хат килде. Хатта ул Пановка колониясендә сыер караучы булып эшләгәнлеген, тамагы тук булуын язган иде. Тик бераздан аны каядыр озаттылар булса кирәк, хат-хәбәр тукталды.

Шуның белән Мәйсүфә карчыкның эзе югалды...

Чоры шундый, бабай, аңла...

Улибаева агач мәчет өстендә таш манара сыман булды. Кеп-кечкенә колхозга бу явызны ничек турылап җибәргәннәр, диярсең, я ул Тимерхан белән кара-каршы утырып сөйләшми, ни ул киңәш кормый, ни сүзгә колак салмый. Төп эшне эшлисе урында гел җинәят эзли. Менә колхозда эшче көчләр җитми. Атлар җитми. Парга сөрү буенча Тимерхан чак-чак кына каты шелтә алмый калды. Ярый әле, җае чыкты. Әллә каян әллә кая узучы ике ташбаш солдат Кара Чыршы урамына гөрелдәп танк белән килеп туктадылар. Авылда исән-имин булган бөтен кеше бу могҗиза янына җыелды. Солдатлар бер бөтен ипи чыгарып, шуны аракыга алыштырмакчы булдылар. Шулвакыт алар янына Тимерхан килеп чыкты. Алар өчәүләп басу капкасы янындагы каен төбенә утырып тәмәке көйрәттеләр дә, бераздан кул сугыштылар..

Авылдагы бердәнбер тракторның подшипникларын эреткәннәр иде. Башнясын артка таба борган танк трактор сабаны белән йөз илле гектар җирнең астын өскә китерде. Районга шул көнне мәгълүмәт китте, Тимерхан да, Ташлытауда бюродан чыккач, парикмахерга кереп, кәефләнеп кайтты...

Ул арада чәчү башланды Чәчү машинасына атлар юк иде. Булган атларның барысы да задание тапшыралар. Нишләргә? Кул белән чәчәргә ярамый. Хәер, кул белән чәчәрлек ирләре дә юк бит әле аның. Ә чәчәргә кирәк. Чәчәргә бик кирәк. Киләсе җәй, әгәр сугыш давам итсә, иң авыры булыр... Сугыш бетсә дә, алдагы җәй бик авыр булыр. Кешеләрнең бураларында он заты юк. Көзен бирелә торган уңыш елдан-ел кими. Кешеләр ябыктылар, хәлсезләнделәр, йөрәкләрдә май бетте. Сугыш алҗытты. Ничек тә чәчәргә кирәк Я, рота парторгы, тагын бер тапкыр ут эченә кереп чык...

Улибаеваны ниндидер ашыгыч эшләр белән районга чакырганнар иде – Тимерхан кичен идәрәгә картларны, өлкәннәрне җыйды. Алар килгәнче Шәяхмәт белән икесе генә киңәш корып алдылар. Карар ителде: колхозны киләсе елгы ачлыктан ничек тә коткарырга. Шушы атна эчендә арыш чәчүне төгәлләргә.

Киез катасын ышкый-ышкый атлап янгын сараеннан Шәйхи карт килде. Чирек литрлы шешәдәге сода суын куен кесәсенә салып, корык-корык йөткеренгәләп Заһри килде. Сул кулын кендек турысыннан салындырып Борһан килде. Ул яраланып кайтканнан бирле җиңел эшләргә генә йөри иде. Тагын исемлектән әллә кайчан төшерелгән ике карт килде. Идәрәнең алгы бүлмәсенә тәмәке исе сеңгән. Стеналар сары, мүкләр сары. И донъя! И бу донъяның колхоз идәрәләре, аларның стеналары, аларның мүкләре! Сезнең телегез булса, сез ниләр сөйләмәс идегез! Элек бу бүлмәгә сыймаслык булып ирләр җыела иде. Кырын ятып тәмәке көйрәтәләр иде. Монда төннәрен тегенди-мондый мутлык эшләп кайтучы егетләр тукталалар иде. Бүлмә уртасындагы озын агач өстәлгә кырын ятып кайсы тирәдә ниләр эшләп, ниләр күреп кайтуын кешегә сөйләү-сөйләмәү хокукы үзендә генә булганга, горурланып шушы өстәлдә кырын яталар иде. Иренмәсәң – пәкеңне чыгар да өстәлнең бер җиренә чокып яз. Истәлек булып калыр. Бәлки син бүген үз гомерендә беренче тапкыр җаның теләгән кызны үпкәнсеңдер... Бәлки син үз гомереңдә беренче тапкыр салкын капка төбендә торганда яшь кызның жикет төймәләрен чишеп, кайнар кочагына чумып басып торгансыңдыр. Нигә ул көнне пәке очы белән шушы өстәлгә билгеләмәскә? Бәлки син үз гомереңдә беренче тапкыр бүген... Хәер, өстәл өсте болай да тулы. Кайда сез, монда эзләрегез калган егетләр? Сезнең кайсыларыгыз исән? Кайсыларыгыз бүген дошман өстенә ут яудыра? Кайсыларыгыз дошман лагерьларында тоткынлыкта, кайсыларыгызның инде сөякләре туфракка әйләнә? Ә идәрә бүлмәсе өчен әйтерсең тарих туктаган, сугыш башланмаган. Аның стенасында сугышка кадәрге үк картина. «Бүреләр – авыл хуҗалыгы дошманнары. Аларны бетерегез», – дип язганнар да, үлгән бүре өстерәп кайтучы бер аучы рәсемен ясаганнар. Ах, авыл хуҗалыгына зарар китерүчеләр әгәр дә шул дүрт аяклы мәхлуклар гына булса! Әгәр донъяның явызлыгы шул дүрт аяклы соры койрыкларда гына булса! Билләһи, барысын да җыеп, Тукай әкиятендәгечә, итле бутка гына ашатып асрар идең! Менә сугыш башланасы елны төшерелгән карта. Колхозның туфрак картасы. Тыныч вакытны хәтерләтеп әле дә эленеп тора. «Туфрак төрләре» дип язылган. Аннан процентлар белән күрсәтелгән.

Типик көчле һәм уртача көчле кара туфрак.

Көлсу уртача көчле һәм көчле кара туфрак.

Көлсу һәм аз көчле кара туфрак.

Кара-кучкыл, соры урман туфрагы.

Соры урман туфрагы.

Көрән-соры, урман-дала туфрагы.

Кәсле-карбонатлы көрән-соры туфрак.

Ачык соры урман туфрагы.

Кәсле көлсу туфрак.

Ах, бу фән кешеләрен! Кара син аларны, халык өчен бары тик «җир» дигән сүз генә бар иде, болар нишләтеп ваклап бетергәннәр! Кәсле-карбонатлы имеш! Менә алай бүлгәләп өйрәнеп торырга вакыт юк хәзер! Чәчәргә кирәк, вәссәләм! Шулай да, бу картадан тыныч заман исе килә. Әйе, бар иде шундый заманнар. Бар иде, туфрагын да, чишмә суының составын да өйрәнә башлаган тыныч еллар бар иде...

Түр стенада гына кешене айнытырлык, бүгенге көнгә кайтарырлык бер кәгазь бар: бу – татар халкының фронтовик сугышчыларга язган хаты. Шул кәгазь ябыштырылмаган булса, сугыш икәнен беләсе дә түгелсең...

Тиешле кешеләр җыелып беткән иде. Тимерхан уйларыннан айнып киткәндәй булды.

Борһан дуңгыз башта шактый аяк чалып маташты. – Шту син; иптәш Вәлетдинов, кул белән чәчү упшым да тыелган эш бит..;

– Анысы синең эш түгел, – дип бүлдерде аны Тимерхан. – Җаваплылыкны мин үз өстемә алам. Киләсе ел уңышы турында сүз бара, аңлыйсыңмы, юкмы?

Борһан бирешмәде.

– Анысы, – диде ул, – хөкүмәтнең амбары киң. Безгә инде уңыш булса да – өч йөз грамм, булмаса да – өч йөз грамм. Менә мин үзем ранный кеше...

Тимерхан аны туктатты.

– Синең ничә балаң бар? Дүртәүме? Әнә шуларны киләсе елга хәер сорашырга чыгарырга ризамы син, юкмы? Шулар алдында нәрсә дип җавап бирербез, әгәр бер сеялкага ышанып ятсак? Син беләсеңме районнан телефонограмма килгәнен? Бер атнадан яңгырга китәчәк.

Тимерхан тавышын үзгәртте.

– Борһан абый, сүземне тыңла. Минем хәлне дә аңла. Мин хөкүмәт алдында, партия алдында да җаваплы кеше. Минем шушы колхозның сугыштан кайтачак ирләре алдында җавап бирәсем бар. Мин шушы колхоздагы бөтен карт-коры, хатын-кыз, бала-чага алдында җаваплы. Их, әгәр дә минем кулымнан килсә...

Борһан биреште.

– Ну, ярар, – диде ул, – мин әле тегеннән-моннан түгел, әтвитственность ягыннан гына әйтәм. Миңа нәрсә – мин партийный түгел, гулый баш – сам знаш...

Иртәгесен, ак тула оек өстеннән чабата киеп, алты кеше йомшак кара җир өстенә бастылар. Бу арык ирләр нәкъ торналар төсле күренәләр иде. Иң беренче учны Шәйхи карт сибеп, көйгә генә атлап җир өстенә кереп китте. Аннан Шәяхмәт. Аннан Заһри кода. Анысының үз гомерендә муенына тубал кигәне булдымы икән? Аннан карсак буйлы Борһан, тагын хәлсез генә ике карт. Тырыс-тырыс... Учтан сибелгән ашлык тубал кырыена бәрелеп шундый тавыш чыгара. Арттан каргалар йөри. Тырыс-тырыс...

...Улибаева дүрт көннән соң гына әйләнеп кайтты. Шәһәрдә киңәшмәдә булган икән. Тимерханнан көзге чәчүнең барышы турында мәгълүмәт сорады. Чәчү тамам иде. Уполномоченный ниндидер хәл булганын сизенде булса кирәк – ак значоклы кара башлыгын арткарак шудырып тәмәке кабызды. Берәр кискен сүз әйтер алдыннан ул һәрвакыт шулай башлыгын арткарак шудыра.

– Нәрсә, Вәлетдинов, монда да танк коткардымы?

Тимерхан да тәмәке кабызды.

– Юк, иптәш Улибаева, көн чәчтек, төн чәчтек, танктан башка гына. Ә теге солдатлар басу капкасыннан чыгып киткәндә Шәйхи абзыйның киртәсен эләктереп җимереп киткәннәр... Анда борылырга бик җайсыз шул.

– Я, дөресен әйт, кул беләнме?

– Ну, шту сез...

– Дөресен әйт, кул беләнме?

– Юк дим, юк. Сез нәрсә ул хәтле, минем башыма тай типкән дип белдегезме?

– Ну хәзер кырга барып тикшереп тотсам, мин сине трепакага бастырам. Дөресен әйт, үзеңә җиңел булыр ахырдан.

Улибаева кырда озак йөрде. Басуга буеннан-буена юл-юл булып чәчкеч эзе сузылган иде. Бу Вәлетдинов җендер... Ничек эшли алган ул уполномоченныйдан башка моның кадәр эшне? Гаҗәп. Нигәдер халык ярата үзен. Тамаклары ач, ә сүзен тыңлыйлар. Райком секретаре да ярата. Үзенә инде ике кисәтү бирделәр, ә барыбер секретарь шуның белән дус. Белмәссең...

Улибаева юлдан эчкәрәк керде. Кинәт кенә аның үпкәсе бугазына күтәрелде. Юлдан ун-унбиш адым кергәч чәчкеч эзләре күренми иде. Әһә... Аңлашылды... Барысы да ачык. Тизрәк районга хәбәр итәргә. Яраткан председателегез хөкүмәтне алдый дияргә. Тизрәк комиссия җибәрсеннәр... Зур җинәят... Кара Чыршы колхозында зур җинәят ачылды. Җинәят эшләре кодексында әйтелгәнчә...

Идәрәдә тын гына, тәмле генә әңгәмә бара иде. Борһан, сүнгән тәмәкесен авыз кырыена кыстырган килеш, хисапчы өстәлендәге чут төймәсен шалт-шолт салып, үзенең кичә ниләр күргәнен икенче берәүгә сөйли, алар янында йомыш белән килгән тагын бер-ике карт таякларын кочаклап утыралар иде.

– Юк, – ди Борһан иптәшенә, – синең белән аерылышкач, әле мин Әбрарга кердем. Ул, ызначит, чыгарып куйды бер ярты, аны сындырдык, – чут төймәсе «шалт» итте. – Аннары кайтышлый Сәүбән очрады. Бу әйтә, минем, ди, слушай, ди, җыеп куйган берәү бар, ди. Бераздан аны да салганбыз – менә булдымы өченче ярты. – Ул чут төймәсен тагын «шалт» итеп китереп салды, канәгатьләнү белән елмайды. – Инде кайтыйм дип кенә тора идем, бервакыт – Әбрар янәдән килеп...

Шулвакыт, баласын югалткан юлбарыстай ыжгырып, идәрәгә Улибаева килеп керде. Ул ачу белән портфелен өстәлгә ыргытты. Борһанның өченче яртыга салынган соңгы төймәсе әле әйләнеп тора иде.

– Бу картлар катып бетмичә, кул белән чәчүдән котыла алмыйбыз инде без, – дип яман сүгенү сүзе әйтте. Картлар чәчрәп киттеләр дә, шыпырт кына таю ягын карадылар. Борһан чутны үз урынына этеп куйды.

Уполномоченный председатель бүлмәсенә узды. Сүзне Улибаева башлады.

– Я, нәрсә, тотылдыңмы, разгильдяй?

– Юк, иптәш Улибаева, тотылмадым, котылдым. Әнә күк йөзен карагыз. Әле генә телефонограмма алдык: бүген төнлә явым башланачак. Августның ахырына кадәр аязуы икеле.

– Район алдында ни дип җавап бирерсең?

– Халык алдында ни дип җавап бирсәм, район алдында да шуны әйтермен. Булмаган атны, булмаган тракторны көтеп ятсам, җирне кысыр калдырсам. – менә ул вакытта җавап бирүе кыен булыр иде. Ә җавапны, кирәк булса, бәлки, сезгә дә бирергә туры килер. Сез дә күктән төшкән кеше түгел.

Тимерханның зур кара күзләре елтырап китте. Аның соңгы сүзләре Улибаеваны телсез калдырды. Чыннан да, үзең ни карадың? – диярләр. – Шәһәрдә идем, белмәдем. – Ә алдан нинди чаралар күрдең? – Берни дә... Бернинди... – Ә партбилетың барын онытмадыңмы? Колхозга без сине ни өчен җибәрдек?

Улибаеза башлыгын салып куйды. Шул башлыгын салып куйса, тәмәке тартмаса, сүгенмәсә, уполномоченный булмаса, чибәр генә хатын булыр иде, каһәр.

Беренче тапкыр Тимерхан аның йомшак тавышын ишетте.

– Менә нәрсә, иптәш Вәлетдинов. Ничек дип әйтергә? Безнең юриспруденциядә болай була: гаепләнүче кеше судта «мин гаепле, фәлән-төгән» дип җебеп утырса, защита өчен бик кыен була. Син инде тегеннән-моннан тикшерү килсә, үз сүзеңнән кайтма. Чәчкеч белән икән, чәчкеч белән, чурт с тобой. Ләкин чигенмә. Сүзеңне үзгәртмә.

Тимерхан елмаеп тик утырды....

Шул секунд эчендә Улибаева бу кара битле, зур кара күзле авыл егетеннән үзенең җиңелгәнен сизде. Прокурор башың белән. Ул башлыгын алып киде. Тавышы калынайды.

– Ә, вообще, Вәлетдинов, ужасный кеше син. Сине берни белән дә не прошибешь... Синең үз кирелеген кире. Терпеть не могу...

Улибаева, гомумән, табышмак кеше. Дүрт көн буе шәһәрдә ятканда Мәйсүфә карчыкның язмышын хәл итеп йөргән. Карчыкны табып, аннан кассация яздырткан, тегесен күргән, бусын күргән. Тимерхан белән ызгышып алгач, ул кызу-кызу атлап янгын сараена китте. Күк йөзе болытлап тора, урман ягыннан дымлы җылы җил исә иде. Шәйхи карт, буыннары сызлаганга үзен кая куярга белмичә, сарай әйләнәсендә каз-үрдәкләрне куыштыргалап йөри иде. Ялгыз калгач ул гомумән өенә бик сирәк – тамак ялгап алырга гына кайта торган булды. Менә бүген буыннар бик тә сызлый, кул аркаларындагы тамыр юллары бүрткәннәр. Бер явып җибәрсә кана...

Улибаева белән ул авырдан гына исәнләште. Тегесе исә берни дә булмагандай «Тәмәке тарту урыны» дип язылган почмакка килеп эскәмиягә утырды һәм папирос кабызды. Аннан читкә караган килеш акрын гына сүз башлады

– Ә син, бабай, миңа алай кара янып йөрмә. Берәр атнадан карчыгың кайтыр – көт тә тор.

Шәйхи карт дерелдәп китте.

– Ничек кайтыр? Озаккамы?

– Юк, бөтенләйгә.

Карт читкә карап борынын бушатты, һаман да берни дә аңышмады.

– Ничек, үзебезнең колхозга күчертеп буламы әллә?

– Я, син такылдадың бер сүз: ничек тә ничек... Бөтенләйгә котылып кайта и все! Нәрсә, әллә кайтканын теләмисеңме? Әллә яшь солдатка алырга исәбең бар идеме? Булыр, булыр ул картлардан...

Картның күзләре яшьләнде.

– Суң бит, кызым... Ни бит... – Аның борыны йомшады. – Карчыкның башын үзең ашадың бит. Шуңа күрә аптырап кына әйтүем. – Ул Улибаева янына килеп утырды, кулындагы себеркесен кочаклады.

Прокурор авыр сулады.

– Син, – диде ул картка, – үзең турында, үз өеңнең җылысы турында гына уйлыйсың. Менә син минем өемдәге җылы белән кызыксынганын бармы? Ә? Менә шул шул. Беләсең килсә, минем ирем сугышның беренче аенда ук үлде. Ташлытау военкоматына иң беренче үлем хәбәре минем ирем турында килде. Ә мин дүрт бала белән тол калдым. Аларны хәзер җитмештән узган анам карый. Ә син беләсенме, ул балаларга көненә күпме икмәк бирелә? Ике йөз грамм! Бер сынык ипи ул! Олы кызым быел унынчыга керә. Унсигезенче яшенә китә.. Ә шул балага ике йөз грамм! Ләкин мин берәүгә дә үпкәләмим. Ике йөз грамм ипи. – ипи ул. Әгәр минем балаларым бүген ач утыралар икән, мин моңа бары тик фашизмны гына гаеплим. Ә син мина үпкәлисең...

Кичке эңгер-меңгер вакыт җитә иде – әңгәмә сузылды. Шәйхи карт җанланып герман алпавытларының ындыр табаклары, ашлык сугу тәртипләре турында сөйләп алды...

– Менә мин, – диде прокурор хатын, – шушы колхоз амбарына кереп: «Ягез әле, миңа гаиләмә алып кайтырга бер-ике кило борчак бирегез», – дисәм, һичшиксез, бирәчәкләр. Шуны алып кайтсам, минем анам һәм балаларым көне буе тук булачаклар. Ишетәсеңме, бабай, бер көн буе! Ләкин мин аны эшли алмыйм. Намусым кушмый. Әгәр сезнең амбарыгызга кереп бер кило он алып чыксам, мин ни битем белән сезнең каршыга килермен?

Караңгы төшеп, кешеләр кырдан кайта башлагач кына Улибаева урыныннан торды. Портфелен кулына алды. Береткасын салып чәчләрен рәтләде. Шәйхи карт шул вакытта прокурорның да нәкъ үзе кебек авыр хәлдә, ялгызлыкта газап чигүче гап-гади бер хатын икәнлегенә ышанды. Аның күңелендә бу хатынга карата энә очы кадәр дә үпкә калмаган иде.

Улибаева аерылып китәр алдыннан картны бөтенләй телсез калдырды.

– Мин, әгәр шул суд эскәмиясендә үз әнием утырса, – диде ул, – нәкъ шундый ук чыгыш ясар идем. Һәм бер дә икеләнмичә җәза бирүләрен сорар идем. Вакыты шундый, бабай... Аңла, кырыс чор – кырыс закон. Ну, ярый, озак сөйләштек. Өеңне җыештырып куй, карчыгың берәр атнадан кайтыр.

...Икенче көнне иртән яңгыр ява башлады. Вак яңгыр, тоташ яңгыр. Көнбатыштан җылы җил исә торды, куе соры болытларны ишеп-ишеп авыл өстенә куа торды. Кырдагы арыш чүмәләләре инде кибәнгә куелган, чәчү тамамланган иде. Тик сабан ашлыгын гына җыеп аласы бар. Бүген колхозчыларга аванс бирергә кирәк. Бер хәл алсыннар. Аннан соң Тимерханның үзенә дә бер мунча кереп чыгарга, киемнәрен алыштырырга һәм бер төн кеше төсле йоклап карарга кирәк... Яу, яңгыр, яу. Тик озакка гына сузма. Менә берничә көннән арыш шытып чыгар. Башта ул кызгылт юка элпә генә булып тишелер. Арыш уҗымы тишелгән вакытта шәмәхә кызгылт була. Моны крестьян гына белә. Ә Улибаева ишеләр аны яшел дип уйлыйлар. Юк, син, арышны чәчкәч, өч көннән соң килеп җиргә иелеп кара. Әгәр аны чәчкәннең соңында менә бүгенгедәй җылы яңгыр да явып узса, бөгел дә туфракка кара. Черки канаты кебек кенә юка, шәмәхә-кызгылт кыяк күрсәң, шул арыш уҗымы була. Тормышның бөтен терәге әнә шул кызгылт элпәләрдә. Аны күрергә нибары ике-өч көн калды... Ә җавапка тарту... Анысы инде арышның тишелгән көнендәге төсен белмәүчеләр эше. Ни булса да булыр...

Солдат итеге белән басу балчыгын изеп, Тимерхан кырны иңләп-буйлап гизде. Вак яңгыр аның киемнәрен, чәчләрен чылатты. Җирдән җылы һава күтәрелде. Ничава, ничава... Болай булса, исән-имин җиңеп чыгабыз. Инде фашистларны үз җирләрендә бөтенләй бетерү турында сүз киткәч, җиңү турында ышанып сөйләргә була...

Председательнең нервлары ял иткән сыман булды. Авыр уйлардан бушанып, ниндидер бер эчке рәхәтлеккә талып, акрын гына авылга таба атлады. Иртәнге көнгә наряд бирергә дә, чыннан да, бер кич ял итеп карарга кирәк...

Ләкин идәрәдә Улибаева быжгып йөри иде. Ул инде шундый кеше. Бөтен эшеңне көйләп бетердем дисәң дә, ул бер хикмәт эзләп таба. Бүген дә шулай булган.

...Кара Чыршы зиратыннан ярты чакрым түбәндәрәк су буенда ялгыз бер кабер тора. Чардуган эченә борынгы хәрефләр белән чокылган таш утыртылган. Ташның кайчан утыртылганын белгән кеше юк, Шәйхи картның бабасы да моны кем куйганын белмәгән. Халык археология белән шөгыльләнми, элек-электәннән бу каберне туп-туры изге кеше кабере дип килә. Шәйхи карт үзенең бабасы сөйләгән бер әкиятне хәтерли. Имеш, Кара Чыршы авылы борынгы замандагы зур бер авылның чиге генә икән. Болгар заманында монда Олы Кыр дигән авыл булган икән. Бу базарлы авылда йорт-җир, капка-койма бик төзек булган. Яңа килгән яшь килен судан кайтканда йортын тапсын өчен капкага кызыл башлы сөлге бәйләгәннәр. Әнә шул авылда бер байның Чуар бабай исемле хезмәтчесе булган. Шәфкатьсез бай бу хезмәтчене көн эшләткән, төн эшләткән. Калын кара урманнан бай моңа бүрәнә, утын ташыткан. Чуар бабай “ә” дигәнче йөген төйи дә кайта икән. Бай моның бу хикмәтеннән шикләнеп урманга шымчылар җибәргән. Тегеләр агачлар арасында качып торганнар да кайтып байга сөйләгәннәр.

– Без карап шаккаттык. Чуар бабай кулларын бөеренә таянган да, басып тик тора, аның йөге үзе төялә, – дигәннәр. Шул көнне Чуар бабай авырып киткән.

– Мине, – дигән, – барыбер Олы Кыр зиратына күммәссез, мин фәкыйрь кеше. Вәсиятем шул: авыл читенә чыгам да чыбыркымны ыргытам. Чыбыркым кай җиргә төшсә, шунда күмегез...

Чуар бабайның вәсиятен үтәгәннәр. Шул заманнан бирле бу кабер изге булып исәпләнә. Читкә киткән егетләр элек-электән нәзер әйтәләр иде: баеп кайтсам, Чуар бабай каберенә чардуган ясар идем, дип. Шулай итеп бер яхшы чардуганны икенчесе алыштырды, кабер төзәтелгәләп торды. Сугыш вакытында бу кабергә килеп дога кылып утыручы картлар-карчыклар күренгәли башладылар. Чуар бабай, догамны кабул ит! Улым исән-сау кайтсын! Чуар бабай, сүземә колак сал! Балаларымның балаларына капчык асып илгә чыгарга язмасын! Сугыш тизрәк бетсен! Еллар имин булсын... Гитлер дөмексен... Чуар бабай боларның барысын да тыңлады.

Улибаева узып барышлый әнә шул кабер янында дога кылып утырган бер карчыкны тотып алды. Карчык юеш үлән өстенә капчык җәеп иреннәрен кыймылдатып утыра иде.

– Син, картлач, кайсы авылныкы? – дип Улибаева папиросын кабызды. Карчык сабыр гына як-ягына борылып сәләм бирде, намазын бүлде. Бер дә исе китмичә генә Улибаевага күтәрелеп карады.

– Синнән сорыйм: кайсы авылның бездельнигы син, карт тәре!

– Абау-абау норсыз, – дип мыгырданды карчык, – син нәрсә, әллә кешегә җүнләп сүз ката белмисеңме? Син үзең кем? Нәрсә дип син әле минем каршыда кәпрәясең, ә? Мин, бик беләсең килсә, Атҗабарның Камали хатыны булырмын...

– Я, Камали хатыны, син монда нишлисең?

– Минме? Мин менә монда нәрсәгә килдем. Минем улым Хисмәтулла сугышның өченче аенда – август числосының егерме сигезендә хәбәрсез югалды. Шуннан бирле бер хәбәр юк. Хисмәтулланың дүрт сабые бар. Әнә шул сабыйларның әтисенә дога укырга килдем мин. Исән булса – исәнлегенә, үлгән булса – рухына булсын, дидем. Менә белдеңме инде! Бүген килен өйдә тора, яңгырлы көн, бер барып дога кылыйм, дидем. Син, кызым, пуртәфиль тоттым дигәч тә, мина җикеренмә, яме. Мин данлыклы Камали хатыны булырмын... Мин, беләсең килсә, утыз өченче җылда калхузчылар съездына дилигәтке булып барган кеше. Син әле ул вакытта мич алдында күмер ашап утыргансыңдыр. Инде мин тушында килеп Хисмәтуллам белән бер сөйләшеп эчемне бушатам икән, мин аны берәүдән дә куркып эшләмим, белдеңме инде? Син теге, пуртәфиль тоттым дигәч тә...

Улибаева юньләп аны тыңламады, сүгенә-сүгенә язулы ташны урыныннан кузгатырга маташты. Карчык исә кызды. Урыныннан торып капчыгын җыештырды, яулыкларын, күлмәкләрен рәтләде, үзе дугага килгән кигәвендәй Улибаеваның бер алдына, бер артына чыкты.

– Син нәрсә әле монда кәпитән куразы шикелле бүксәңне киереп торасың? Килер бер көн, боерган булса, менә шул сугышта шәһит киткән кешеләргә бөтенесенә зур бер ак таш куярлар. Минем кайгымны бер Чуар бабай гына тыңлап бетерә алмый хәзер, белдеңме шуны? Булыр бер көн, әнә шул зур таш янына килербез. Хисмәтуллам белән сөйләшергә килермен. Шулай, шулай диярмен, балаларың үсте, инде хатының да олыгаеп бара диярмен, һи-и-и... Арыслан күк егетләр әрәм була шул, арыслан күк. Югыйсә, синең ише ирҗәнкәләрне басу түреннән үк уздырмас иде минем Хисмәтуллам...

Улибаева аны тыңлап бетермәде, кызу-кызу атлап авылга таба китте. Авыл кырына җиткәндә, камыл арасыннан ялгыз кабергә таба кызыл чәчәкле шәльяулык бөркәнгән тагын бер бөкре карчыкның атлаганын күрде.

Янгын сарае янына кайтып, Улибаева Борһанга ат җиктерде һәм көрәк-лом салдырып кабер янына алып барды. Чардуган янындагы ыгы-зыгыны авыл кырындагы яңа өй тәрәзәсеннән Васфикамал да күзәтеп тора иде. Ул да, яңгыр булганлыктан, бүген эшкә чыкмаган, мунча яккан һәм бәрәңге пәрәмәче пешереп йөри иде. Чардуган янына атлы арба килеп туктагач, Васфикамал шомланып куйды. Бу зрәгә түгел, ниндидер бер хикмәт ясарга йөриләр, дип уйлады. Иренә әйтеп тормады, башына арыш капчыгы бөркәнде дә, юеш клевер басуын ярып чардуган янына йөгерде.

Ул килеп җиткәндә Борһан лом белән чардуган такталарын каерып ята иде. Васфикамал бер мәлгә тынсыз калды. Йөрәге сикерә башлады. Иренең коточкыч гарип булып кайтуына, сугышның аларның бәхетен җимерүенә һәм донъяның башка бик күп җәбер-каһәренә ачудан аның йөрәгенә күптәннән инде кара кан укмашкан иде. Кинәт кенә әнә шул кан таралып китте. Әһә, донъяның бөтен гаделсезлеге менә шушында икән! Васфикамалның күзен кан басты, борын яфраклары дерелди башлады Әһә, донъяның бөтен гаделсезлегенә гаепле кеше Борһан икән! Васфикамал җан ачысы белән Борһанның кара сатин күлмәге изүеннән чорнап тотты. Борһан югалып калды.

– Яле, яле, тилердеңме әллә? – дип елмаймакчы булды, әммә күлмәк изүеннән чытырдап сәдәпләр очкач, моның уен түгеллегенә тиз төшенде. Шуңа күрә ул, ачылып калган йөнтәс күкрәген аерылган күлмәге белән каплый-каплый аты янына таю ягын карады. Йөгән сабагын дугага күтәреп бәйләгән арада мыгырданды:

– Иреңә баш булдым дигәч тә... Миңа да баш булмакчы икәнсең, фәлән итим... Кара син аны, ә? Атаң булырлык кешегә кул күтәрергә... – дип сөйләнде, үзе һаман ат башы тирәсенә шыкайды.

Васфикамал ул арада инде Улибаева каршында басып тора иде. Улибаеваның бу авылда үзенә каршы эндәшкән бер генә кешене дә күргәне юк иде әле. Шуңа күрә ул да югалып калды: Борһанның күлмәк якасын күз ачып йомганчы тетеп салган хатынны, ихтимал, өркетүе авыр булыр... Ләкин Васфикамал һөҗүмгә үзе күчте. Тик тамак төбенә менеп җиткән үпкәләре генә аңа тын алырга ирек бирмәде.

– Синең ни хакың бар каберне мыскылларга? – дип кычкырды ул, Улибаеваның битенә якын ук килеп. – Халык белән шаярырга ни хакын бар синең, әҗәткана, ә? Сиңа кем кушкан кабер актарып йөрергә? Сине районнан шуның өчен дип җибәрделәрмени, килмешәк? – Васфикамал үкереп елап җибәрде. – Әнә минем ирем бүген-иртәгә гүр иясе булырга тора, ярты авылның ирләре сугышта кырылдылар. Син безне шулай мыскыл итсен дип кан койдылармыни алар, ә? Ник йөрәгемә тоз саласың син... – Ул, алъяпкыч итәге белән битен каплап, ярсый-ярсый елады.

Улибаева йомшады. Кинәт кенә ул үзенең каршында басып торган ябык тәнле, үткен күзле бу чибәр хатынның хаклы икәнлеген аңлады.

– Сеңелем, кызма әле син, кызма, – диде ул. – Кызма. Менә бүген ярты көн инде шушы тирәдән кеше өзелми. Мине сезнең колхозга вәкил итеп җибәрделәр. Үзең уйлап кара: белергә тиешме мин монда в чем дело, или юкмы? Нинди урын бу? Ник монда карт-коры килә? Почему алай кадерле булгач аны зиратка күчермисез? Колхоз басуында бу нинди музей, понимаете ли...

Ләкин Васфикамал тынычлана алмады:

– Суң менә үзең уйлап кара, – диде ул күз яшенә буылып, – ирем ярты-йорты сәләмәтлеге белән әле ун-ун-биш көн элек кенә шушы чардуганны рәтләп кайтты. Ә син районнан килгән башың белән... Их, син... Болай булса, син зиратны җимерергә дә күп сорамассың. Әдәм көлкесе бит, әдәм көлкесе. .

Васфикамал үзенең җиңүенә һич кенә дә шикләнмичә, кубарылган такталарны таш алып каккалый башлады. Елый-елый сөйләнде.

– Сиңа уч төбе хәтле кәгазь җитә... Икмәк җыюны оештырасы урында кабер сүтеп йөр, әдәм көлкесе... Бәхетең, авылда ир-ат заты юк инде. Күрсәтерләр иде алар сиңа кабер сүтүнең нәрсә икәнен...

Улибаева юеш клевер басуын ярып идәрәгә кайтканда әллә ниләр уйлап бетерде. Бер яктан үзенең чыннан да артык кызып киткәнлеген сизде: кабер җимереп йөрү, чыннан да, коммунист кеше эше түгел. Икенчедән, тиктомалга шаһит алдында гап-гади бер хатыннан җиңелү шулай ук җитәкче иптәшкә хас нәрсә түгел. Шуңа күрә ул кичен идәрәдә активистларны эт итеп сүкте.

– Борын төбегездә, колхоз басуыгызда хаҗ кылалар, ә сез күз йомып ятасыз, бездельниклар, – диде. – Үзең ач бул, үзең хаҗ кыл, понимаете ли...

Моңа каршы Тимерхан берни дә әйтә алмады. Моңарчы бу ташның колхоз тормышына бер зыяны да юк иде кебек. Бу Улибаеваның бер начар ягы бар: ул һәрвакыт кешенең җанын каһәрли. Карчыклар белән сугыша торган заманамы соң әле? Бер атнадан бәрәңге җирен бүлеп бирергә кирәк, кеше саен икешәр гектар туры килә. Ничек кенә җыеп аласы? Дәүләт каршындагы йөкләмәне ничек үтисе? Салкыннарга кадәр башкарып чыгып булырмы? Их, Улибаева, бер генә көн тынычлап хәл алырга мөмкинлек бирмәдең. Ни дип әйтсәң дә вай инде сиңа...

Контузиясе булмаса, ни әйтериең?..

Кара Чыршыдан сугышка киткән кешеләрнең иң соңгысы Әхмәтзариф та инде Германия җиренә кадәр барып җиткән. Хәер, Әхмәтзариф булмаса, Германиядә ниләр барын Кара Чыршылар каян белер иде! Менә ничә ай инде Заһриларга герман җиреннән бер-бер артлы посылка ява. Германның кара ипие дә шыгырдавыклы кәгазьгә төрелгән, ислемайларының да исе бер җир буе ераклыктан килә. Ә бер көнне Заһри бөтен авылны сыйлады: Әхмәтзариф нәкъ мең ярым дәнә юан сигара җибәргән. Берсе-берсен ике көн тарт, өч көн тарт, чәч араларың зәңгәрләнгәнче тарт! һәрберсен бишәр сумнан ике көн эчендә сыпырып алдылар. Кичләрен Кара Чыршыда гел хуш исле төтен генә торды. Шәйхи карт та сигараны бер суырып карады, һәм ютәленә буылып:

– Бу ярманнарның үз тәмәкесе түгел, аларның үзләрендә үсми ул, төрекләрдән алган тәмәке бу, – дип кешеләрне ышандырды. Шәйхи картның соңгы вакытларда кәефе гомумән әйбәт иде: ел буе эшләгән хезмәт көненә көзлектә азмы-күпме уңыш тиде. Умачтан өзелмәслек булды. Инде сугыш та бетүгә таба бара. Улибаеванын да сүзе дөрес булып чыкты: Мәйсүфә карчык котылып кайтты. Тик, Улибаева әйткәнчә, бер атнадан түгел, ә кыш кергәндә. Язулар шактый озак йөргән. Улибаеваны белмәссең. Үзе тотты, үзе утырттырды, үзе коткарды. Күңеленең әллә кай төшендә генә ниндидер кырыс дөреслек бар шул явызның...

Язның җылы, парлы көннәреннән берсе иде. Авылга Берлин шәһәрен алу турында телефонограмма китерделәр. Райком кәгазе кырдагы колхозчыларга бу шатлыклы хәбәрне җиткерергә тәкъдим итә иде. Кәгазьнең эчтәлеген иң беренче булып каланча янында кояшта җылынып утырган Шәйхи карт белде. «Берлин» сүзе картны яшен суккандай сискәндереп җибәрде. Аның күзләре яшьләнде, тез буыннарына каяндыр көч килде, беләкләренә ниндидер могҗиза куәт тулды. Тиз генә каланча башына үрмәләде. Аның үз гомерендә бер тапкыр да каланчага болай тиз менә алганы булмагандыр. Карт басу түрендәге халыкка күз ташлады... Менә чәчүлек басуында бригадир, карт-коры, хатын-кызлар... Алар әле берни дә белмиләр. Түзегез, җаннарым, түзегез, тагын бер генә тын алсын Шәйхи бабагыз. Менә-менә калтыраган кул түбә астына кыстырып куйган арба кендеген эләктерде, тыны буылган карт уч төпләренә төкерде дә, аякларын киң җәеп басты.

– Йа хода, мәдәт бир!

Авыл өстендә кинәт кенә чаң тавышы ишетелде, капкалар ачылды, урамда ыгы-зыгы башланды.

– Кайда яна?

– Безнең авылдамы? Күренәме? – дип халык йөгереште.

Ул арада чәчүчеләр янына ат атланып Тимерхан чыгып чапты. Басу түрендә бер мәлгә эш тукталды. Чаңны Кара Чыршыда бары тик янгын булганда гына сугалар иде. Карт үз гомерендә беренче мәртәбә бүген аңсыздан тәртип бозды. Ләкин бу тәвәккәллек аңа искиткеч зур рәхәтлек бирде һәм аның шатлыктан тонган күзләре инде бернәрсә дә күрмиләр иде. Карт үзен-үзе белмичә арба кендеге белән рельс кисәген кыйнады. Рельс кисәге елады да елады, аның саен карт селтәбрәк суга бирде.

Биш минут эчендә шатлыклы хәбәрне авылның бөтен кешесе белеп өлгерде. Ә төшкә таба Шәйхи картны каланча башында үзенең әйләнмәле урындыгына сеңеп күзләрен йомган килеш таптылар. Аның җансыз битендә ниндидер канәгатьләнү хисе бар сыман иде.

...Кабер тирәсен яшел кәсләр белән рәтләп, көрәкләрне өстерәп зираттан чыкканда ук Заһри кода тәкелдәп кайтты:

– Карт кода кемгә генә әйтеп калдырды икән инде?

– Кайсыбызга әйтте икән карт кода?

Заһрига җавап бирүче булмады – авыл башына кергәч, көрәкләрне җилкәгә алдылар.

Ә Шәйхи карт бер дә әллә кемгә түгел, үз нәселләренә әйтеп калдырган икән. Сигезенче май көнне иртән Хәкимулла начарланды. Инде авызына бер ризык та капмый иде. Көне буе саташты, ниндидер командалар бирде, сүгенде, җырлады. Кечкенә малайны бабасы Шәяхмәт йортына алып киттеләр. Кояш батар алдыннан гына авыру аңына килде һәм әтисен, әнисен, хатынын янына чакырды.

– Әти, әни, – диде ул буыла-буыла, – Васфикамал! Малайны үстерегез. Миңа рәнҗемәгез. Васфикамал! Әтиләрдән аерылма. Яхшы. Шулай әйбәт. Шулай...

Кем чакыруы беләндер килгән Хәбирә карчыкның сәке буеннан искергән, карлыккан тавышы ишетелде.

– Ясин... вәл корьәнил хәким. Иннәкә лә минәл мөрсалинә галә сирател мөстәкыйм...

...Кояш батканда Хәкимулла өзелде.

Иртәгесен миллионнар көткән җиңү хәбәре килде.

Ул көнне Тимерханның язгы җилдә ярылып кубалакланган, күптәннән елмаю белмәгән бите көләчләнеп яктырган иде. Ул идәрә алдына өелгән бүрәнәләр өстенә менеп баскан да сөйли, аның тамагы карлыккан, ул кыска җөмләләр белән өзек-өзек сөйли. Май кояшында аның күкрәгендә «Дан» ордены ялтырап ала.

Аның сүзләре кул чабулар, әллә каян китереп җиткерелгән тальян тавышына, шатлык дулкынына күмелә, ул тотлыга. Кышын-язын кыр эшендә йөреп битләре каралган киленнәр, җиңгиләрнең күзләрендә яшь бөртекләре ялтырый, кулларын артка куеп бөкрәеп йөргән бабайлар турырак басып торырга тырышалар. Бөтен кешенең йөзендә шатлык, карт-корының җыерчыклары ачылган һәм ул җыерчыклар коңгырт битләргә ак сызыклар булып сузылганнар. Бары тик Заһри гына халык төркеме артында саргылт йөзен җиргә текәп басып тора. Ул бөгелгән, һәм юл-юл күлмәкләр, сырган телогрейкалар арасында аның ниместән килгән кара ефәк жилеты сөлек сырты кебек ялтырый иде.

Тимерханның, сүзләрен ул көнне күпереп яткан кара җир дә, клуб бакчасындагы купшы каеннар да, койма өсләреннән башларын салындырган көяз шомыртлар да тыңлаган кебек иде.

Җиңү бәйрәме көнне кич Хәкимулланы җирләделәр Үлем шулай Кәлимулланыкылар тирәсендә уйнады. Өйдән мәетне озатканда хатын-кыз капка төбендә җыелып калды. Васфикамал эченнән генә бөтен донъяны каргады. Юк, гәзитләрдә язганча ук булмады. Ярты үлек ире кайтып кергәч ул теге мәкаләләрдә язылганча шатланмады. Андый кеше идемени аның ире! Болай газапланганчы, әлбәттә, үлгәне артык иде. Контузиясе булмаса ни әйтериең! Булмады, бәхет булмады. Яңа өйдә малай үстереп, колхозда парлап эшләп гөр килеп яшәп булмады. Каһәр суксын донъясын, сугыш башлаучы явызларның муеннары астына килсен!

Мәетне кабергә төшергәнче, кечкенә Нариман чыркылдап көлеп кызыл балчык өстендә уйнады. Тик ак марляга төрелгән киңчә гәүдәне иңдергәндә генә кычкырып елый башлады:

– Әттә! Әттә! Монда мен! Монда мен!

Хәкимулла үлеп, бер-ике көн торгач, аны Хәбирә карчык төшендә күрде.

“Ләхетемне тар алдылар, әйләнеп ята алмыйм” дип зарланган, имеш. Бу хәбәр карчык-коры арасында козгын кебек шом салып йөрде...

Шуның белән Атҗабар Хисмәтенең соңгы минуты турындагы сер мәңгегә җиргә күмелде. Бичара Хәкимулла аңы ачыкланган саен Хисмәтне күмүе турында сөйләмәкче була һәм һәрберсендә припадкасы кабатланып бу вакыйга томан эчендә кала иде.

«Хәбәрсез югалган» Хисмәттән исә Атҗабарда карт анасы, хатыны һәм балалары һаман да хат өмет итәләр иде...

Беркөнне шатлык Шәяхмәтнең дә ишеген тапты.

Нургали сугыш беткәннән соң бер-ике ай Көнбатыш Украинада хезмәт итте. Авылга көн саен дип әйтерлек шатлыклы хәбәр килеп торганда, Нургалинең дә үзен көткәндә, аннан бер карточка килде. Ул рәсемдә Нургалиләр взводы стройга басып төшкән, алдан икенче булып күпме кешене яшь түктергән, җафа-хәсрәт чиктергән Нургали басып тора, ул элеккегә караганда олырак чырайлы, калынайган, әйтерсең лә зур кара күзләрен әтисенә текәп әйтеп тора:

– Менә, әти, мине гафу иттеләр, мин хәзер чорма тузанында ятучы куркак Нургали түгел, ә фашистларны кыйнап кайткан батыр сугышчы, менә мин ничек иптәшләрем белән бер сафта басып торам, – ди.

Зур шатлык Шәяхмәтне урамга куды.

– Һе, кара син аны, безнекен әйтәм. Гернадирмени! Икенче генә бит, ә! Мин үзем дә стройга өченче булып баса идем. Стало быйть, паруда шундый. Эре сөякле. Солдатка егетнең ни җиттесен алмыйлар аның, – дип сөйләнә-сөйләнә рәсемне күрсәтеп йөрде.

Ул көнне чәй янында сүз Нургалинең велосипедын чистартып кую турында гына барды. Изүне чишкән Шәяхмәт кәрәзле балны китеп каба-каба чәйне күп эчте, сүз эчкәрәк кереп китте:

– Сәвит хөкүмәте диләр аны беләсең килсә, агайне. Тәки кеше иттеләр бит малайны, әй. Әнә элекке заманда ничә еллар кәтер китүдән куркып дезертирлыкта йөрүчеләр була иде. Ә безнеке кичерде, безгә ярдәм кулын сузды. Сәвит хөкүмәте диләр аны. Башка заман булса нитукмышты... – фәлән-төгән дип озак сөйләнде, соңгы дүрт ел эчендә генә агарган мыек бөртекләренә тир бәрде, муенын, битен тастымал белән сөрткәләп самавырны саркытканчы эчте дә эчте. Исәбе – чәй эчеп бетергәч тә Нургалигә хат яздыру, аннан кичкә таба зиратка барып Рәмзия каберен төзәткәләп, чәчәкләренә су сибеп кайту иде.

Шәһитләр каны – изге кан...

Ташлытау станциясенә товар поезды килеп керде. Урта вагоннарның берсеннән ак керфекле, җыйнак гәүдәле бер солдат сикереп төште, перрондагы эскәмиягә менеп басты да кулындагы җиз быргыны иреннәренә терәп, башын горур рәвештә артка ташлады.

Станция артындагы куе имән урманы ят тавышны тәгәрәтә-тәгәрәтә еракка озатты:

– Ту-ту-ту-тууу!

Бу сихерле тавыш товар вагоннарын хәрәкәткә китерде. Эшермәле зур авыр ишекләрдән җиргә шыбырдашып берьюлы йөзләгән, меңләгән солдат коелды. Бер минут эчендә урман янындагы тын станция танымаслык булып үзгәрде. Берәүләр котелокларын тотып кайнар суга йөгерделәр, икенчеләр су алып яткан паровоз янында билдән чишенеп юынырга, төртешеп су чәчрәтергә тотындылар. Бөтерелеп килгән мыеклы, киң җилкәле мәһәбәт бер сержант сыра сатучы кыз янында сүз куерта башлады, күз ачып йомганчы яңа мичкәнең бөкесен эчкә төртеп төшереп, насос киертеп бирде. Икенче берәүләре ларек эчендәге кызлар тирәсендә кайнаштылар, аларны үзләренең вагоннарына чакырдылар... Уен-көлке, җыр, бию, этеш-төртештән станция мәш килде. Вокзал алдындагы тарлыкта берсе кызыл сөяктән коелган аккордеонда вальс уйнап җибәрде.

Бары тик бер генә солдат уен-көлкегә катышмады. Кайшалып дулкынланган кара чәчле, кылыч борынлы, гимнастерка якаларын чишеп җибәргән бу егет перрон буйлап ары-бире йөренде дә, борчулы кыяфәт белән үз вагоны янына килеп туктады. Кулындагы кечкенә төенчекне вагон эченә ыргытты, бераздан яңадан алып чыкты. Ул кемнедер көтә, эзли иде. Сөт сатучы кызлар да, яшел суган белән төеп пешерелгән кайнар бәрәңге сатучы марҗалар да бу егетнең Кара Чыршы Шәяхмәт улы Нургали икәнен танымадылар.

...Кырык беренче елгы мутлыклары Нургалигә гомерлек сабак булды. Бәрелешеп алган көнне кич белән Шәяхмәт карт ат җигеп кайтты. Төн уртасында гына Ташлытау юлына сәфәр чыктылар. Райком секретаре Искәндәрев төнге уятуларга, чакыруларга инде күнегеп беткән иде, шуңа күрә капка төбенә ат бәйләп яткан кешене күреп гаҗәпләнмәде. Таң аткан иде. Ишегалдына Кара Чыршы колхозы председателе Шәяхмәт карт килеп керде. Янында киңчә гәүдәле бер егет тә күренде. Карт сәләм бирде.

– Авыр вакытта үземә килерсең дип әйткәнең бар иде, менә килдем әле, иптәш Искәндәрев, – диде.

– Я, ни булды, бабай? – диде секретарь, свитерын кия-кия. – Янгын-фәлән булмагандыр бит? Мин төн уртасында гына Өлкә комитетыннан кайттым.

– Колхоз исән-имин әлегә. Әммә ликин үземнең эшләр хөрти. – Карт кулъяулыгын чыгарып авыз-борынын сөрткәләгәндәй итте. Аннары тавышын әкренәйтеп, башын чоланга табарак сузды. – Минем кече малай начар юлга басты бит, – дип янында торган егетнең җиңеннән тотты. Искәндәрев шул вакытта гына егетнең кыяфәтенә игътибар итте: сакал-мыек баскан чандыр гәүдәле егетнең куллары каеш аркалык белән артка каерылып бәйләнгән иде. Шәяхмәт карт хәлне сөйләп бирде, егет дәшмәде.

Хөкүмәтнең туры хөкеменә тапшырам, – диде карт. Әле сиңа килүем дә малайны йолып калырга ярдәм соравым түгел, киңәш кенә соравым: судны халыкка белдертмичә генә ясап булмыймы? Кеше күзенә мин ничек күреним? Колхозга ничек баш булыйм? Менә шуңа синең баскыч төбенә килдем мин, иптәш секретарь энем

Нургалинең ФЗОдан качуы турындагы хәбәр әле Ташлытау милициясенә килеп җитмәгән икән. Иртән сәгать унда Искәндәревнең чылтыратуы буенча Кара Чыршы колхозы председателен хәрби комиссар кабул итте. Тагын бер сәгатьтән исә Шәяхмәт карт биштәрләгән арыш капчыгына салган ярты ипине арбадан алып военкомат коридорына алып керде. Коридорда чәч-сакалларын кырган Нургали утыра иде. Карт кулъяулыгына төргән биш тәңкә акчаны улына бирде дә, читкә карап кына күреште.

– Бәхетең инде, юньле кешеләр ярдәм кулын суздылар, – диде. – Югыйсә, ФЗОдан качкан өчен биш ел төрмә икән. Инде солдат булгач үз юлыңны үзең кара. Күрешә алмасак – хәерле булсын. Әммә ликин җанымны каһәрләдең, әйтергә дә юк...

Шәяхмәт картның өстеннән таулар төшкәндәй булды. Кара турыны авылга кайтып кергәнче куды да куды...

Менә дүрт ел гомер узды да китте. Иркә малайны армия кеше итте. Акрынлап картның рәнҗүе дә бетте.

...Август башы иде. Нургали хезмәт иткән гвардияче дивизияне кинәт кенә Көнчыгышка күчерергә дигән әмер булды.

Сигезенче көн үткәндә товар поезды, дивизияне Идел күпереннән уздырып, Уралга таба ашыкты. Эшелон Ташлытау станциясеннән узачак булганга, Нургали телеграмма бирде. Ләкин ни өчендер Мәскәү бик ашыктырды, эшелон Нургали чамалаганнан ярты көн алда килде. Әле поезд станциягә кергәнче үк Нургали ишек янына басты. Менә ул үз авылларын күрде. Авыл ниндидер зәңгәр рәшә эчендә утыра. Менә бу җирләрдә кырык беренче елның җәендә борчак чәчелгән иде. Быел да борчак икән. Әнә басу уртасындагы юлдан бер атлы чаба. Арбасына яшел клевер салган, ак күлмәктән, киез эшләпә кигән татар карты

Хыялга чумган Нургали станциядәге тавыш, уен-көлкене ишетмәде. Их, бер генә минутка әтисен-әнисен күрә алса иде ул! Аның хыялын теге, чандыр гәүдәле, ак керфекле солдат бүлдерде. Ул яңадан, магрур бер кыяфәт белән башын артка ташлап, җиз быргысын кычкыртты. Нургалине туган туфрагыннан аерып алып китү әйтерсең лә аңа бер канәгатьләнү бирә иде. Команда тавышы станцияне яңгыратып урманда йотылды:

– По ва-һо-на-а-м!

Соңгы минут җитте. Өмет киселде. Нургали соңгы солдат булып җирдән аягын алды, тормоз баскычына менеп басты. Перрон белән ике арага каршы яктан тимер рәшәткәле вагоннар, брезент белән капланган платформалар таккан хәрби эшелон килеп керде. Һәр вагонның баскычында кызыл кырыйлы фуражка кигән, карабин аскан солдатлар тора иде. Кинәт Нургалинең күз алды алмашынгандай булды: станция алдында өтәләнеп арлы-бирле аның әтисе йөри иде. Нургали шул вакытта барысын да онытты. Үзенең солдат икәнен дә, паровозның инде пошкырып тормозларны ычкындырганын да истән чыгарды. Ул үз вагонына җәһәт кенә сикереп керде дә, күз ачып йомганчы төенчеген алып чыгып, ике состав арасыннан вокзалга таба йөгерде. Каршы яктан килгән состав озын иде, шуңа күрә ул баскычлы вагон аркылы чыгу исәбе белән әле бер якка, әле икенче якка кабаланып йөрде. Ләкин баскыч очрамады. Нургали брезент ябылган платформага сикереп менмәкче булды, әммә брезент өстендә карабинын кочаклап утырган кызыл погонлы, кысык күзле кара егет:

– Әй, әй, ни падхади! – дип сикереп торды һәм карабинын күтәрде. Ул арада дивизия төялгән эшелон кузгалды, Нургали паровозның ухылдаганын ишетте. Аңа нибары бер секунд кирәк иде, һәм ул брезентлы платформа астына ыргылып керде. Ләкин кай төшедер нәрсәгәдер бәрелде, һәм нәкъ шул секундта буферларын чыңгылдатып авыр состав кузгалды. Буферлар тавышы состав буенча барып эссе һавада еракка тәгәрәде. Кемнәрдер солдатлар төялгән эшелонның туктату кранына бастылар. Вагоннардан шашкан кыяфәттә солдатлар коелды, нәрсәгәдер зарланган сыман паровоз сузып-сузып кычкыртты, пошкырып тормозларын уйнатты. Нәрсәдер булды, нидер булды, сөйләп бетергесез хәвефле хәл туды! Капма-каршы якка кузгалган ике эшелон да ухылдап туктадылар, пар чыжылдады.

Шәяхмәт карт шпал өстендәге мәһәбәт солдат янына килеп тезләнде. Гаҗәп! Ата шатланып куйды: бу бит Нургали! Менә ул хәзер аңына килер, торыр, ата белән ул кочаклашырлар. Я, кай төшеңне бәрдең, улым? Ач, күзеңне, ач! Ачмый... Тукта, бусы нәрсә тагын? Нургалинең орденнары, медальләре канлы. Карт хәвефләнеп улының башын кочаклады. Аның борынына одеколон исе, таза, сәләмәт ир кеше исе бәрелде. Ләкин, бу кан нәрсә? Малай дәшмәде, авыр итеп бер ыңгырашты да, күн итек үкчәсе белән шпал арасындагы шлакка тирән итеп сызды һәм тынып калды. Кинәт... күк йөзендә кояш дерелдәп китте. Менә ул икегә бүленде, аннан ул кисәкләр тагын балаладылар. Күк йөзе вак кояш белән тулды. Һава бөркүләнде, суларга һава бетте. Юк, һава бетмәгән, менә бугазга бер төен утырган икән. Хәзер шул ычкындырса, рәхәт-рәхәт булачак. Хәзер, солдат, хәзер, әнә шул төен ычкындырса, синең әтиең торыр, аннан сез бергәләп печәнле арбага утырып авылга кайтып килерсез. Командирыңны да чәйгә чакыр, әниең каймаклы катык белән сыйлар икегезне дә... хәзер, хәзер.

...Вокзал бакчасындагы кызыл балчык өеме өстенә гвардияче ун солдат менеп басты. Автоматларын күккә караттылар. Кырыс тавыш урмандагы бөтен кош-кортны урыныннан кузгатты. Җир шары яралганнан бирле бәлки бу урында мондый ят тавышның ишетелгәне булмагандыр. Каешын, фуражкасын салган старшина Шәяхмәт картны кабер яныннан читкә алып китте. Ләкин шулвакыт:

– Тимәгез... Улы белән хушлашсын атакай. Җибәрегез! – дигән калтыравыклы тавыш ишетелде. Бу – эшелон начальнигы, карчыга борынлы, юан гәүдәле, ак чәчле, алтын йолдыз таккан полковник иде. Аның бер күзе пыяла, ул берөзлексез ап-ак кулъяулык белән күзен сөртә. Әллә пыяла күздән коела ул яшь, әллә сәләмәт күздән... Агарынган станция начальнигы өченче мәртәбә инде аның янына йөгереп килде, аның кулында бу юлы да радиограмма. Мәскәү ашыктыра, хәрби составны тоткарлаган өчен полковникны инде кисәтәләр иде.

Тагын биш минут – һәм бакча эчендәге сирень куаклары төбендәге кызыл балчык өеме өстендә бер такта хасил булды. Күз яшьләренә буылган яшь солдат борынын тарта-тарта карандаш очын теленә тидергәләп тактага нәрсәдер язды, шулвакыт өзек-өзек итеп тагын паровоз сызгыртты. Челтәрле тәрәзәле вагоннар таккан состав көнбатышка таба кузгалды, брезентлы платформа өстендә кысык күзле солдат берни булмагандай басып тора иде. Тагын ярты минуттан, бер солдатка кимегән дивизия дә Көнчыгышка таба кузгалды. Паровоз соңгы мәртәбә сузып-сузып кычкыртты, бу тавыш басулар аркылы Кара Чыршыга килеп җитте, улын көткән Зәйнәп җиңги самавырына күмер өстәде, үзенең һаман да уң кашы тартты, нәрсәгәдер шатлык катыш шомланды.

Дивизия төялгән эшелон чыгып китүгә, аның артыннан ук бастырып станциягә танклар төялгән авыр состав шуышып керде. Дәһшәтле танкларның көпшәләренә авыр чехоллар кигертелгән, бөтен платформаларда ниндидер бер шомлы тынлык хөкем сөрә иде. Кайдадыр Көнчыгышта ниндидер зур вакыйгалар булырга тора, җир шарының кайсыдыр почмагы кан сорый. Җир шарында әле тынычлык урнашып бетмәгән, җир үзенең улларын әнә шунда чакыра. Ул үзенең куенына әле генә килеп кергән бер улын йоклату белән мәшгуль. Станция аркылы Көнчыгышка таба узган авыр вагоннар тыкылдавы көенә Җир үзенең улын тирбәтә.

– Йокла, бала, йокла... Син барыбер шәһит киттең. Шәһитләр каны – изге кан, – ди. – Җир-ана яңа кабер турысыннан бер вагон узган саен бу сүзне кабатлый.

– Изге кан,

Изге кан,

Изге кан. – ди.

Әхмәтзариф кызыл утызлык чыгарып бирде

Сугыш беткән елны Заһриның фани донъяга дәрте сүнә башлады. Сугыш кырыннан кайткан агайлар белән сөйләшергә ничектер сүз тапмады. Кичен капка төбендә тәмәке тартып, фронт хәлләрен сөйләшеп утырган ир-ат арасында ул үзен чит кеше итеп сизә иде. Сугыш вакытындагы доходлар да кимеп китте: инде бәрәңге сатып, кием алыштырып баеп булмый. Шәйхи кода әйтә иде: донъя куласа ул, әйләнә дә бер баса, дип. Дөрестер, ахры. Герман маллары да тиз тузды. Аларның кайсы ясалма ефәк булып, бер юуга сыпылып чыкты, икенче бер төрлесе иләктәй сидрәде. Шулай да бер-ике әйберне Заһри үз кулында саклап калды. Аның берсе ялангач хатын гәүдәсенә эшләнгән зажигалка иде. Бу бик уңай әйбер булып чыкты: күкрәгендәге бер төймәгә бармак башыңны тидерүгә, оятсыз хатын бер аягын күтәреп җибәрә дә, әллә каян гына ялт итеп ут кабына. Дөрес, соңга таба Заһри моны кешегә күрсәтмәс булды. Чөнки бик тәкъвәләнеп китте: донъя эшеннән ваз кичеп, намаз-нияз булып йөри башлады. Әллә каян гына колак аппараты эшләтеп алды. Ул хәзер таякка гына таянып йөри, һавадан козгын-фәлән узса да, туктап, кулын каш өстенә куя һәм:

– Әссәләмегаләйкем, хәерле хәбәр! – дип кала. Зират тирәсенә бозау арканларга барганда да кемнәргәдер дәшә. Зират киртәсенә килеп таяна да:

– Әссәләмегаләйкем, дарелкаумен мөэминин! * – дип сәләм бирә.

*[Мосылманнар кавеме яши торган йортка сәләм.]

Тәкъвә Заһри шулай итеп фани донъя белән мәшәкатьне әкренләп өзә барды. Соңгы елларда йөрәге бик начарланды. Ахрысы, кырык беренче елда тәмәке суын күбрәк эчеп ташлагандыр. Тәмәке суы, тәмәке суы... Моны искә алырга бераз гына уңайсызрак иде. Заһри дигән даның була торып, бер карчыкның кулына үзеңнең сәләмәтлегеңне тапшырдың... Син бит инде яңа шартларда да Заһрича яшәргә җай тапкан идең. Я, ярар, егерме бишенче елда Шәкүр эләккәч эшләрең чуалды ди. Ә маклерлык? Маклер кешегә кайсы власть булса да начар түгел бит. Я, ярар, сугыш башланып эшне бозды ди. Сугышта да бит бөтен кеше үлеп калмады. Берәр ат җиктереп складка кием-салым, сабын ташырга куйган булсалар? Менә бер-ике медаль тагып бүгенге көндә «фронттан» дип авылга кайтып төшсәң? Мондый сәләмәтлек белән аяк өстерәп җир йөзендә йөрүеннән ни файда? Казан арты базарларында җир селкетеп йөргән Заһри бер надан карчыкның сүзе белән шушы хәлгә төшсен әле! Булмады, тормыш ул дигәнчә булмады. Кырык беренче елның июненнән соң барысы да кирегә китте. Булмасын иде аның бер аягы, булмасын иде аның бер кулы... Бер күзе булмасын иде. Ләкин иң кирәге – Заһрилыкның бөтен сыйфатларын үзенә җыйган бер генә нәрсәсе – йөрәге сәләмәт булсын иде. Юк бит, шул иң кирәге аксый.

...Шәйхи кода, герман җирендә молотилкада эшләгәнлектән, машинаның көен тавышыннан белә иде. Тузан болыты эчендә ду-чат килеп гөрелдәтеп ындыр сукканда Шәйхи карт читтән тыңлап тора да:

– Туктатыгыз әле, – дип барабанщикка ишара ясый иде һәм беркем дә сизмәгән бер көйсезлекне эзләп табып рәтли иде. Заһриның да йөрәге хәзер әнә шундый хәлдә. Әгәр чит кеше аның күкрәгенә кулын куйса, һичшиксез, йөрәкнең ватык молотилка шикелле тигезсез, ритмсыз эшләгәнен сизәр иде. Дөп-дөп-дөп! Дөп... дөп... Дөп-дөп-дөп!

Дөп... дөп... Ләкин бу – молотилка түгел. Моны инде берәү дә рәтли алмаячак. Болай ук кистереп әйтүче юк, әммә Ташлытау докторы бүген аның йөрәген тикшереп карап шаккатты.

– Ерак юлга чыкма, үзеңне тыныч тот, моңа дава шул гына, – диде. Заһри бүген генә бөтен фаҗигане аңлады...

Ләкин чыкмаган җанда өмет бар ди. Заһри яшь вакытта авыруның нәрсә икәнен белмәде. Тегенди-мондый чир эләгә башласа, аның давасы билгеле иде: бер стакан аракы. Шайтанны күптән авызга алган юк. Нишләргә? Бәлки бу ватык арбаны бераз рәтләп җибәрер ул?

...Вакыт соң иде инде, капка-ишекләр ябылган, кояш батыш ягы нигәдер кызарып тора. Я давыл чыгарга, я яңгыр килергә тиеш иде. Менә салкын җил исеп китте, кибетче Борһан керле халатын салып, кибет тәрәзәсен ябарга дип урамга чыкты. Ишек төбендә арык, сары йөзле Заһри тора иде. Борһанга бу кеше ничектер кызганыч булып тоелды.

– Кәеф-хәтерләр ничек, күрше? Әйдә, кереп чык эчкә таба, аннан бергә кайтырбыз, – дип, Заһрины кибеткә алып керде. Чүлмәкләр, сүс баулар арасыннан бер шешә тартып чыгарды да, кырлы стаканга мөлдерәтеп аракы салды. Заһри башта бик нык каршы торган булды.

– Кирәкми, энем Борһанетдин, гөнаһ була, безнең ише авыру кешегә килешми ул, – диде. – Теге вакытларда ярады. – Ул авыр сулап куйды. – Һәй, алла, бар иде заманалар. Гомер үтте дә китте. Теге чак исеңдәме? Уңышка ярты пот бодай алганыңны әйтәм... Ну, кызык иттең син ул чакта. Ә гомер узды. Әйе, әйе, узды...

Борһан, гадәт буенча, эш бетәр алдыннан шактый ук төшереп алган иде, сөйләшерлек кеше очравына гомумән шатланды. Кызып, тормышта яшәүнең мәгънәсе турындагы фәлсәфәгә кереп китте.

– Менә, пример, бүген эштән кайтышлый миңа кереп бер шофер салып чыкты, – диде ул. – Күреп торам, кызмача бу. Тагын йөз иллене сорый. Тәк. Менә мин нишлим? Тагын йөз иллене салса исерә бу, аннан көт тә тор бер хәлне. Я ул урамдагы каз-үрдәкне сытып уза, я үзен харап итә. Или өенә кайтып хатынын җәберли бу. Йөз иллене салган кеше азрак җәбер күрсәтәме хатынына, йөзнеме? Әлбәттә, йөзне. Менә шунда инде Борһанетдин энең йөз илле урынына йөз тирәсен бирә тегеңә. Кәнишне, акчаны йөз илледән алам. Нәкъ ул дигәнчә. Я, нәрсә, начарлык эшлимме мин, әллә яхшылыкмы? Безнең инде синең белән алган медальләр юк, нихәл итәсең. Ә шулай да яши белергә кирәк. Менә мин үзем кырык беренчедә өч ай дигәндә әйләнеп кайттым. Анысы – минем эш. Синең кияү – кайтып үлде. Анысы – аның эше. Әйе... Менә мич башыннан егылып төшүнең шулай рәте бар аның...

...Төн урталары иде инде. Заһри ишектән килеп керде дә, гөрселдәп агач караватына барып егылды.

Иртәгесен йокыдан торгач, Фәгыйлә җиңги бер хәрәкәтсез яткан Заһрины күреп имәнеп китте: аның күзләре пыялаланган, авызы ачылган, ияге төшеп киткән, иреннәре сап-сары булып каткан иде.

Заһриның гәүдәсен докторлар районнан ике көннән соң гына биреп кайтардылар. Кәгазендә «Йөрәк параличыннан үлгән» дип язылган иде.

Заһрины бөтен күршеләре җыелышып җирләделәр. Күмеп кайтканда нигәдер бер кеше бер авыз сүз әйтмәде, һәркайсы сүзсез генә үз капкасына кереп китте, һәркемне әллә нинди тойгы, кайгыга охшамаган авыр тойгы баскан иде.

...Бер елдан соң Әхмәтзариф та кайтып төште. Ул өс-баш, ул кыяфәт – генералмыни! Әхмәтзарифны Ташлытау автоколоннасының шоферы «Студебеккер» белән станциядән Кара Чыршыга китерде. Җәйнең матур көннәреннән берсе иде – Заһриларның капка төбенә машина килеп туктауга, халык җыелды. Авыр чемоданнарны, сумкаларны, фонарьлы велосипедны шофер кузовтан аска биреп торды. Мундир кигән, ак ефәк перчаткалы таза сержант Әхмәтзариф аларны саклык белән генә чирәмгә куеп торды. Урамнан узып баручы берничә кыз машина янына җыелды. Болар Ташлытаудан концерт белән килгән агитбригада кызлары иде. Әхмәтзариф шоферга кызыл утызлыкны чыгарып бирде дә, саубуллашты, аннан кызлар белән сүзгә кереште. Авызына сигара капты да, боҗралы, хуш исле төтен сибеп сөйләнә башлады.

– Ә мин узган ел отпроситься итә алмадым. Ишеттем, что папа үлгән. Без Потсдам янында гына тордык – особое положение. Ә авыл юлын онытканмын. Адашып йөрдек. Через Атҗабар кайтырга туры килде...

Кибеттә чират торган Фәгыйлә җиңги йөгерә-йөгерә кайтып җитте. Бер сүз әйтә алмыйча тынына буылып, Әхмәтзарифның күн каешлы биленә сарылды да, калтырап елый башлады.

Күпне күргән Фәгыйлә җиңгинең битләре җыерчыкланган, таушалган иде. Әхмәтзариф затлы кызлар барында бу хәлдән бераз гына кыенсынды һәм үзенең ялтыравыклы каешыннан әнисенең кытыршы, ярылган кулларын аерып читкә этәрде.

– Подожди, мама, өйгә кергәч поговорим, – диде.

Әхмәтзариф кайткан атнада авылга тагын җиде-сигез егет кайтты.

Тормыш акрынлап үзенең кысасына кереп бара иде.

Атлар атламас инде...

Шәйхи карт сөйли торган иде: имеш, Агыйделнең бер ягында берәү чиләк ясый, икенче ягында икенче кеше шул чиләккә капкач ясый, дип. Кара Чыршыда бу хәл бик күп гаиләгә туры килә иде. Әммә туры килмәгәннәргә дә Шәйхи картта халык сынамышы бар иде. Аллаһы тәгалә, дип сөйли иде Шәйхи карт, кешеләрне парлаганда көйли-көйли, борын эченнән генә мырлап парлаган.

– Бер явызга – бер яхшы!

– Бер яхшыга – бер явыз! – дип көйли дә утыра икән. Ихтимал, монысына туры килүчеләр дә Кара Чыршыда аз түгелдер...

Хәер, Шәйхи картның сөйләгән әкиятләреннән тагын берсен халык хәтер түрендә саклап калган иде. Борын-борын заманда, кешеләр әле агачка, ташка табынган чорда, бер әдәм аудан кайтышлый тимердән ясалган бер хикмәтле әйбер табып ала. Бу әйберне хатынына алып кайтып бирә. Хатыны бу тимерне әйләндереп-әйләндереп карый да, бер дә рәтенә төшенмәгәч, авызына каба. Калтырап торган тел сыман бер нәрсәсенә чиртә дә, өрә башлый. Шуннан көй чыга. Баксаң – бу кубыз икән. Шуны уйнап җибәрүе була – ире шатлыгыннан бии башлый. Әнә шул заманнан бирле ирләр хатыннарның кубызларына бииләр ди...

Шәйхи картның үлгәненә инде егерме елдан артык вакыт үткән, инде аның кабере өстендәге чардуган череп җимерелгән, ләкин сөйләгән сүзләре әле дә Кара Чыршыда яши бирә.

Алар нәселенең каберләре бер аумакта. Каберлек тирәсендә куе булып чәчәкле үлән үскән, кич белән анда чикерткәләр чурлый, чәчәкләрдән бал исе тарала... Зират янында гына клевер басуы. Кайшалып үскән клевер басуы урман полосасына кадәр тоташ диңгез булып җәелеп яткан.

Кояш батып килә иде...

Кара Чыршы урамыннан, тузан туздырып, эсселектән әлсерәгән сыерлар узды, борыннарыннан селәгәй агызып, башларын салындырган сарыклар узды – көтү кайтты. Чык төште, авылга сыер исе, сөт исе таралды, келәтләрдә сепараторлар гүелди башлады. Зират буендагы юлдан чатыр чабып килгән бер ат йөге халык күренде. Яшьләр икән. Клевер басуына таба атларын бордылар да, арбадан коелып чырылдаштылар, көлделәр, тәмәке кабыздылар – ду килделәр. Егетләр җиңнәрен сызганып җибәргәннәр. Кара чалбар эченә тыгып ак күлмәк кигәннәр, кызлар кыска җиңле күлмәктән, барысының да беләгендә сәгать. Егетләрдән берсе арба астыннан чалгы алып клевер чаба башлады, икенчесе җәһәт кенә зират коймасын сикереп керде дә, бер көлтә чәчәк җыеп чыкты. Зират тирәсе яшьләрнең шат тавышына күмелде – көянтәдәй бөгелеп очларын җиргә тидергән нәзек озын каеннар дәшмәделәр. Тып-тын калган карт наратлар дәшмәделәр. Зират үзенең бөтен тынлыгы белән әйтерсең лә бу чыркылдык яшьләрдән сорый иде:

– Юлчылар, сез кайдан киләсез?

– Без Атҗабардан киләбез!

– Юлчылар, сез кая барасыз?

– Без туйга барабыз!

Өенә кайтырга соңга калган бер козгын коңгылдап очты. Зират өстеннән кичке соңгы җилнең дулкыны узды.

– Кем өйләнде соң, балакайлар?

– Ха-ха-ха! – Кара Чыршыда бүген туй була! Васфикамал Нариманы туй ясый! Ха-ха-ха! Без ашыгабыз! Безнең бүген туйны уздырып, иртәгә Ташлытау сабантуена барасыбыз бар! Без ашыгабыз! Син инде үзеңнең карт наратларың, көянтәдәй кәкре каеннарың белән гомер буе шулай тик торасың... Безнең яшисебез бар! Безнең бүген җырлап биисебез бар! Безнең иртәгә сабантуйга барасыбыз бар! Ә син, картлач, гел бер урында. Син яшәүнең кызыгын белмисең, синдә тынлык... Син бүген безне тыңла...

...Туй бара. Чәчләре, сакал-мыеклары ап-ак булган Шәяхмәт почмак якта Васфикамал белән каз түшкәсе турый. Ике-өч көн инде аның ял күргәне юк: Васфикамал өйдә туй вакытында хуҗа булырсың дип ялгыз картны үзенә китертте. Карт тегәрҗеп белән беркеткән күзлеген борынына элгән дә, тозлы каз ите турый... Бер кисәк, ике кисәк, өч кисәк. Бер ел, ике ел, өч ел... Юк, ун ел, егерме ел, утыз ел... Менә шулай дөрес. Унарлап санасаң гына гомерне дөрес исәпләп була. Менә бу өйне салганга ике дистәдән артык. Әйе, кырык беренчедә иде. Нариман туганга – ике дистәдән артык. Карчыгы Зәйнәпне җирләгәнгә – бер дистә чамасы. Елларны шулай дистәләп исәпләргә кирәк. Гомер – ит кисәге түгел. Үзенең пенсиягә чыкканына да киләсе елга ун ел була икән. Персональный диделәр. Кая барсаң почет – бөтенесе хәлеңне сорый. Картаеп буламы? Сызланмыйсыңмы? Кәефләр ничек? Мәктәп балалары пионер сборына чакырмый калмыйлар. Сайлау вакытында һәр елны аны урналар янына утырталар. Бер сайлаучы – бер нокта, ике сайлаучы – ике нокта. Биш нокта – биш кеше тавыш биргән. Сайлау саен Шәяхмәт шуны эшли. Хәзер ревкомиссиягә дә чакырмыйлар. Анда, управлениедә, әллә ниткән тар юбкалы, югары белемле яшь кызлар исәпләү машинасын гына борып утыралар... Шәяхмәттән башка да була хәзер. Хәер, ул гына түгел, Тимерханнан башка да авыл хуҗалыгы бара икән. Аның да шул югары белеме юк иде. Тимерхан хәзер Ташлытау педучилищесында хуҗалык мөдире булып эшли. Аның да чәчләре агара башлаган. Элеккеге гайрәт, куәт кимегән. Димәк, тормышның законнары шундый, яшьлек, эш, куәт – барысы да бер вакытлык кына. Бер төрле кешеләр – бигрәк тә яшьләр – Шәяхмәттән туп-туры:

– Ничәдә инде син? – дип сорыйлар. Кайберәүләре, ике дә уйламыйча, ул барында «фәлән кеше үлгән, картаеп үлгән» диләр. Баксаң, ул кеше әле Шәяхмәт карттан яшь булган икән. Картлык, картлык...

Олы яктагы яшьләр кыздылар. Тәрәзәләр ачылды. Хромка гөрләде. Килен ягыннан килгән яшьләрнең берничәсе шәһәр егетләре иде. Алар чыбык тарттырып магнитофон, фотоаппарат, пластинкалар белән матавыкландылар. Җылы кичке һавага ачык тәрәзәләрдән җыр таралды.

Нигә яшьлек – янмагач та, көймәгәч тә,

Яшьлек уты йөрәгеңне өзмәгәч тә;

Нигә яшәү, нигә гомер, нигә хисләр –

Яшьлек гомерен сөя-сөя кичмәгәч тә.

Бүлмә ишегеннән Шәяхмәт олы якка күз салды. Бер якта – Нариманның дуслары – барысы да диярлек шоферлар, тракторчылар. Кара беләкле, таза егетләр. Әнә берсе – көрәшче. Иртәгә ул Ташлытауда көрәшергә тиеш. Кызып алган – унлап кеше өчен өстәлгә әзерләп куйган балыкны тәлинкәсе белән тартып китерде дә, җимереп ашап бетерде. Яшь килен өстәл шәһәрчә булсын дип бик тырышкан иде... Шәһәрчә булсын дип, сөйли-сөйли тост күтәрәләр. Тракторчылар телгә әлләни оста түгел икән. Барысының да сүзләре чама белән бер тирәдә әйләнә.

– Ике яшь матурның тигез мәхәббәте өчен шушыны эчеп җибәрик...

– Өстәлгә килгән иткә керешкәнче, берәрне астына салып куйыйк...

– Тигез мәхәббәтле ике яшь матурның...

– Яшь матурлы ике тигез мәхәббәтнең...

Стенада зурайтып эшләнгән рәсемдә – Хәкимулла белән Васфикамал. Хәкимулла үз гомерендә кимәгән яхшы пиджактан. Танысаң таны, танымасаң – юк.

Ул зур күзләрен өстәл янындагы кунакларга текәгән дә, әйтерсең лә аларга дәшә:

– Әй сез, безне хәтерлисезме? Донъяда без дә бар идек. Сез – безне давам итүчеләр. Кайвакытта безне дә искә алыгыз, – дип әйтә кебек.

Васфикамалның гына карточкадагы киеме тормышта булганча. Чәчәкле маркизет күлмәге ияк астыннан ук түгәрәкләнеп муенын каплаган. Муенында ике рәт эре гәрәбә. Чәч юлы кыл уртадан ярылган. Киерелгән кыйгач кашлар. Яшь, чибәр. Утыз алтынчы елның җәендә яшькелт ящик күтәргән бер кеше Кара Чыршыда йөргән иде. Шул вакытта төшелгән рәсем. Теге кеше капкага корылган ак җәймәгә сөяп утырта иде дә, ящиктан чыккан бер чыбыкның башын тотып, иреннәрен кыймылдата иде. Кара Чыршы халкы моны сихер укый дип белә иде. Әнә шул кеше төшергән рәсемне Нариман быел зурайтып эшләтте. Ә чибәр Васфикамал менә мич алдында паштет турый. Каенатасы гына түгел, ул да картайган. Ирсез үткән тормыш аның канын киптергән. Арык иңбашлар, кара янган арык яңаклар. Ярылган куллар. Дәрт чаткысы сүнгән күзләр. Борчу, борчу. Нариман авыр чорда туды. Кырык өченче елда, Васфикамал кырда бәрәңге алган вакытта, тәрәзә тупсасына ятып йоклап чирләде.

Васфикамал эштән кайтканда бала телсез калган иде. Тәрәзә суыгы... Шуннан озак вакыт теле булмады. Кышлар, язлар узгач кына җәйнең матур бер көнендә телгә килде, һич тә көтмәгәндә. Урамнан йөгереп керде дә, ашка кычыткан турап яткан әнисенең тезен кочаклап чырык-чырык көлә-көлә бер сүз әйтте. Ахрысы, урамдагы олырак малайлар өйрәткәннәрдер. Васфикамал, шатлыгыннан ни эшләргә белмичә, аны күтәреп төп йортка йөгерде.

– Әткәй, әткәй, – дип кычкырды ул капкадан йөгереп кергәндә, – Нариман ... дип әйтте!

Әйтергә ярамаган сүз ул көнне бөтен нәселне шатландырды.

– Нариманның теле ачылган!

– Нариман сөйләшә башлаган!

– Нариман фәлән дип әйткән!

Бу хәбәр Шәяхмәтләрнең бөтен нәселе буенча йөгерде.

Аннары сугыштан соңгы авыр еллар. Васфикамал – ферма мөдире. Көн-төн эштә. Кичен соң гына кайтканда капка төбендә малае утыра. Зур солдат фуражкасы күзенә үк төшкән, борын аслары юеш, балчыкка каткан тез башлары, чебиләнгән тәпиләр. Үзенең күлмәгендә һәрвакыт әнисенең сугыш вакытындагы хезмәте өчен алган медале булыр. Нариман ул медальне укырга кергәнче бер дә күкрәгеннән төшермәде.

...Ә хәзер Нариман киң җилкәле бер ир булып өстәл башында басып тора. Кулында стакан. Ул эчәргә яратмый – Шәяхмәтләр нәселендә андый кеше гомумән булмады. Ләкин бүген ул кызган. Шатлыктан. Кыз авырлык белән эләкте. Ничә тапкыр Ташлытауга мотоцикл белән төнлә барып карады – кызның күрше егете аяк чалды. Узган ел сабантуйда бер авыз сүз сөйләшеп булмады – шул күрше егете күзәтте. Кыз белән сөйләшү өчен мөмкинлекне тормыш үзе ясады. Ә галимнәр могҗиза юк дип сөйлиләр. Ышан син аларга. Пычагымны беләләр. Бәхетле дуңгызның борын очында... азык булыр, диләр. Бәхетең генә булсын.

Узган ел совхозга бер путевка килде – Ленинградтан чыгып китеп, Балтыйк диңгезе буенча йөрисе иде. Рабочкомда моны Нариманга бирергә дигән карар чыгарылды. Еллык күрсәткечләр буенча ул узган ел совхозда беренче урынны алган иде. Нариман Ленинград турбазасында Зөлфияне күреп шаккатты. Болар Татарстаннан икәү генә иде. Шәһәрләрдә йөргәндә Нариман экскурсоводларны җүнләп тыңлый алмады – күңелендә гел Зөлфия булды. Тик Фин култыгының бер урынында гына ул экскурсоводны йотлыгып тыңлады – сары чәчле, зәңгәр күзле, озын буйлы эстон кызы бик матур акцент белән кырык беренче елда бу тирәдә барган канлы сугышлар турында сөйләде. Нәкъ тегермән ташы төсле бер чуерташ өстенә басып экскурсоводны тыңлаганда Нариман үзенең учына Ташлытау кызының кулын алды. Тегесе моңа кулын кысып җавап бирде. Шуннан соң бу куллар берсе-берсен ычкындырмадылар. Эстон кызы бу җирләрдә барган авыр сугышлар турында сөйләгәндә, нарат башында берөзлексез козгын очынгалады. Оча-куна коңгылдады. Бәлки, аның шул тирәдә генә оясы бардыр. Козгын, бәлки, эстон кызы сөйләгән канлы сугышларны үз күзе белән күргәндер. Козгынны бит өч йөз ел яши диләр...

Зөлфияне Ташлытаудан алып кайтуы җиңел булмады. Моңа сәбәпләр шактый иде. Иң беренчесе – булачак кияүнең әнисен кызга яманладылар. Бөтен Кара Чыршыны дер селкетеп торган Васфикамал диделәр. Кыз Нариманны Ташлытауга чакырды.

– Күч тә кил, ике көн эчендә СМУга урнашырсың, – диде. Бу хәбәр ниндидер юллар белән Васфикамалга ишетелде. Тол хатынның йөрәге телгәләнде. Ярсыды.

– Минем кешегә бирергә дип үстергән малаем юк, – диде ул тынына буылып. Бу хәбәр дә Кара Чыршы белән Ташлытау арасын ике-өч көн эчендә әйләнеп чыкты.

– Минем кешегә бирергә дип үстергән малаем юк! Аннан – эш мәсәләсе. Зөлфия китапхәнәче иде – Кара Чыршыда китапханәче урыны юк. Бөтен булган китап, бильярд, волейбол тубы, уку йорты – барысы да егерме биш тәңкәлек ниндидер чирек штат белән бер апа кулында. Ә Зөлфиянең китапхәнәче дигән дипломы бар. Эшсез калсаң нихәл итәрсең?

...Васфикамал бәлеш майлый.

Васфикамал каенатасы белән кече якта стаканнарга компот сала. Бер стакан, ике стакан, өч... Узган гомер... Бер ел, ике ел, өч ел. Аның гомерен еллап санарга кирәк. Бу нигезгә чыкканына егерме ел. Бу авылга килгәненә утыз елга якын. Хәкимулла эшчән, намуслы егет иде. Аның белән узган алты ел хәзер алты көн дә күк тоелмый. Теге якта яшьләр гөж киләләр. Ник кенә берсе Хәкимулланы искә алсын. Хәер, аларның берсе дә Хәкимулланы белми. Ә кодагый туйга килмәде, йөрәк ярасы.

– Хисмәт Миңнисасы туйга килмәгән!

– Теге вакытта Хәкимуллага килеп киткән икән ул! – Авылда шундый хәбәр йөрде.

– Хисмәт Миңнисасы кызын Нариманга бирми икән! Аларның нәселдән килгән дошманлыклары бар икән!

Монысы кыз алып кайтыр алдыннан таралды. Йа алла, нинди дошманлык булсын соң? Сугыш барысын да җимерде. Хәкимулла шулай итеп берәүгә дә калмады: Васфикамалга да, Миңнисага да. Миңниса да бәхетсез булып чыкты. Мануфактура кибетендә эшләгән егет шулай ук сугышта югалды. Бөтен булганы – Миңниса бер кыз баласы белән Ташлытауда ипи карточкасы алып яшәп калды. Гомер үтте дә китте. Инде шулардан соң дошманлашып торыргамы?

Нариман кызны алырга бер барды – булмады. Кыз әнисен рәнҗетүдән курыкты. Икенче барды – кинодан чыкканын көтеп торды да, урлап диярлек алып кайтты. Беренче төнне сөйләшеп тамаклары карлыкты.

– Ичмасам, теге килүеңдә авызымны томалап урлый да белмәдең, – дип кыз елап алды. Аннары кайнар беләкләре белән Нариманның муенына чорналды. Шуннан донъя әйләнеп китте... Иртән ишегалдында көлә-көлә бер-берсенә су сибешеп уйнаган яшьләрне күреп, Васфикамалның йөрәге әрнеде. Малай шулай ук кешегә ычкындымыни? Әни кайда? Аңа дигән җылы сүз хәзер Ташлытау кызынамыни? Кем үстерде соң бу гөрнәдир күк егетне? – Тол хатын карасына катты.

Беренче чәйдә үк ачуы тышка бәреп чыкты.

– Менә мине кыстагыз, – диде ул ярсып, малай белән киленнең берсен-берсе кыстап утыруларына чыдый алмыйча. Менә мине кыстап ашатыгыз! Мин шушы егетне үстергән ана булырмын!

Килен чоланга чыгып шунда ук елап керде. Кайнана явыз дигәннәр иде – рас сүз икән...

– Улым, – диде Васфикамал күзләрен яшьләндереп, – улым, килен суга киткән иде. Менә әйтер сүзем шул: үз урыныңда тора бел, хатыныңны узындырма. Мунчала булма. Баланы яшьтән, хатынны баштан, дигәннәр борынгылар. Катырак тор. Бозау булма.

Ләкин... Ах, бу баланы! Нариман мунчада Зөлфиягә моның бөтенесен дә сөйләп ташлаган...

– Шулай, шулай дигән, әни каты торырга куша дигән...

Яшь килен дә, мунча чыгуга, җае белән кайнанасына шырпыланып алды.

– Нәрсәгә дип безнең араны бозасың? – диде. Аннан... Бер атнага узуга, килен аерылып китте. Нариман аны барып алды. Ике атнадан тагын китеп барды.

– Барып йөрмә, – диде Васфикамал улына. – Алай узындырма. Үзе килсен. Икенче китмәс. Алай ияләндермә.

Ләкин ялгыз калгач малай бозылды. Әнисе белән сөйләшмәс булды. Юк кына җирдән тавыш чыгарып, әнисенә каты сүз әйтте.

– Безнең әти, – диде ул, – бик начар кеше булгандыр.

Васфикамалның йөрәге селкенеп алды.

– Ник алай дисең, улым?

– Шәп кеше булса, ул сине алмаган булыр иде... – Ана телсез калды.

Икенче бер вакыт салган баштан Ташлытауга барырга дип мотоциклын кабызды. Васфикамал ишек бусагасында юлына аркылы төште:

– Улым, йөрмә, егылып харап булырсың, тыңла сүземне, – дип ялынды. Ләкин хатыны киткән кешенең холкыннан алла үзе сакласын.

– Әни, мине төрмәгә кертәсең килмәсә, юл өстемнән кит, – диде малай. Ничек сөйләшә бит!

Яшь килен машина белән үзе килде. Әнисен дә ияртеп килгән иде. Хисмәт Миңнисасы дигән үткен хатын шул икән... Бер мәлгә ике кодагый дәшмичә бер-берсенә карап тордылар. Әйтәсе сүзләр күп иде – һәр икесенең бугазына төер утырды. Ташлытау кодагые кулындагы җәймәсен идәнгә салды да, ду күчереп шкафтагы савыт-сабаны төйи башлады. Килен карават өстендәге урын-җирне бик әкренлек белән генә сүтәргә кереште. Шул вакыт комбинезон кигән Нариман өйгә кайтып керде. Керде дә, майлы киеме белән түргә узды һәм Зөлфияне кочаклап алды. Зөлфиянең өстендә җиңсез ак күлмәк иде. Кодагыйлар телсез калдылар.

– Минем җибәрергә дип алган хатыным юк! – диде Нариман, Зөлфияне кочаклаган килеш. Ташлытау кодагые аптырап калды: Зөлфия дә, Нариманның күкрәгенә сыенып, аны кочаклап тора иде.

– Мин дурак! Мин тиле! Синең сүзең белән йөргән мин җүләр! Канчак марҗа! – дип Хисмәт Миңнисасы кызын тиргәде.

Килен торып калды. Ә Нариман, имеш, кибетче хатынга елый-елый сөйләгән.

– Хатынсыз тору күңеллеме? – дип сораган тегесе Нариманнан.

– Юк, – дигән Нариман, – сиңа гына әйтәм, апай җаным, әти үлеп әтине дә болай юксынмаган идем...

Килен торып калгач, кибетче хатын Нариманны туры китереп тагын сораган, имеш.

– Хатыныңны яратасыңмы? – дигән. Нариман ике дә уйламыйча җавап биргән.

– Көннән-көн катырак яратам, апай җаным. Көннән-көн катырак яратам...

Килен шулай торып калды. Кайнана белән ике арада артык сүз чыкмады, тик бер генә тапкыр килен үзе сүз башлады.

– Мине килеп алмаска малаеңны котырткан булгансың икән, – диде.

Васфикамал авыр сулады, бер сүз дә дәшмәде. Менә шулардан соң кодагый туйга килмәде. Ләкин, Зөлфия утырып калгач, Нариман әнисе өчен өзелеп тора башлады.

Ә мәҗлестәге яшьләр җырлыйлар да җырлыйлар.

Инде тышта яктырып килә, инде килен чоланга чыгып ике тапкыр елап керде. Нигәдер күңеле китек. Кайнана белән берсе-берсен яратыша алмасалар, нихәл итәрсең? Эш урыны табылмаса, нихәл итәрсең? Болар нигә бик каты җырлыйлар соң? Ә, әйе... Болар моның яшьлеген җырлый-җырлый озаталар. Аларның бер кайгысы да юк. Сау бул, яшьлек! Хушыгыз, гөнаһсыз, борчусыз вакытлар.

Гармунчы инде тиргә баткан.

Яшь килен почмак яктан ризык ташый. Ризыкны үз вакытында, тәртибе белән генә бирергә кирәк. Башта кем алдына куясы, аннары кем алдына... Монысын олылар әйтеп тора. Кунак сыйлау уен эш түгел. Туй алдыннан Васфикамал унбиш көн йокламады. Унбиш көн салкын түшәктә йокысыз аунады. Хәер, түшәкнең суынганына тиздән утыз ел була... Ә яшьләр бу турыда белмиләр. Аларга җыр булсын.

Ах, шул назны мин дә сөеп кочар идем,

Кочар идем, канатланып очар идем.

Әгәр яшьлек ике тапкыр килә икән,

Икесен дә сөя-сөя кичәр идем...

Васфикамал баскычка чыгып басты. Ишегалдында – коляскалы мотоцикллар, капка төбендә – йөк машиналары, лапас астында – печәнле арба.

Кызарып таң ата. Әнә Ташлытау юлы. Ташлытау юлы өстендә быел да арыш басуы. Шул юлдан чатыр чабып таң атканда Васфикамалны алып кайтканнар иде. Ул кара туры атны Васфикамал хәтерләп калды. Ул ат очраган саен Васфикамал яшь вакытындагы шул бәхетле таңын хәтерләп, авыр сулап сагыш эченә чума иде. Кара туры сугыш вакытында ачлыктан егылып күтәрәмгә калды. Аннан соң аны суеп фермадагы төлкеләргә бирделәр... Бу юлдан кырык беренче елда Хәкимулла чыгып китте, Аның киң җилкәсе арыш басуында шактый озак күренеп барды. Аннан аны үгез арбасына утыртып кайтарып куйдылар. Бу юлдан Васфикамалны «урлашкан» кайнесе Миңлегали чыгып китте. Миңлегалине дә теге кара туры белән озатканнар иде... Инде бу юлда арба тәгәрмәченең эзен дә күрмәссең. Аннан инде машиналар гына чаба. Бу юлдан атлар беркайчан да атламас инде...

Яшьләр түр башына Шәяхмәт картны да чыгарып утыртканнар. Нариман исә һаман басып сыйлый. Инде бераз исерә дә төшкән. Җае чыккан саен Зөлфиянең әле аркасыннан, әле беләгеннән сөеп ала. Шатлыгы эченә сыймый. Зөлфиянең ялангач беләкләре кара янган, үзе ак күлмәктән. Мәҗлестә аннан да чибәр берәү дә юк.

– Дәү әти, тәбриклә мине, – дип, Нариман бабасына кулын бирә.

– Әни, тәбрик ит мине, – дип Васфикамалга кулын бирә. Васфикамалның сагышлы йөзенә елмаю чыга.

– Зөлфия! Тәбрик ит мине! Минем бүген иң шатлыклы көнем. Бу, беләсезме? Бу – гомергә бер килә. Зөлфия, син дошман сүзенә карама. Дошманнар бервакытта да мактамаслар. Әйбәт яшәрбез. Минем узган елдан калган уналты капчык бодаем гына бар. Дошман сүзенә карама. Безнең әнинең теле үткен булса да, гадел кеше ул. Син аны белмисең. Ул сугыш вакытында районда беренче уракчы булды. Әни! Кил монда, тәбрик ит мине...

Яшьләр Шәяхмәтнең сөйләвен үтенделәр. Стаканнар хәрәкәткә килде. Шаулаштылар.

– Шәяхмәт кода сөйләсен!

– Бабай нәрсә әйтер икән...

– Сорыйбыз, үтенәбез. Тост әйтсен!

Шәяхмәтнең күптән инде сөйләгәне юк иде. Стаканына шыпырт кына ижевский су салып кулына алды. Шул мизгелдә бөтен гомере күз алдыннан узгандай булды. Аның бөтен гомере шушы Кара Чыршы колхозына багышланды. Колхозга иң беренче радиоалгычны ул алып кайтты. Халык ышанмады, ящик эчендә кеше бар дип хыялландылар. Бераздан аны шәһәр радиокомитетына чакыртып сөйләттеләр. Ул көнне Кара Чыршы халкы идәрә янына җыелып Шәяхмәтне тыңлады. Тамагын кыра-кыра, Шәяхмәт радио аркылы авылдашларына эндәште.

– Фәхерниса, Гыйльметдин, мине ишетәсезме? Мин Шәяхмәт, шәһәрдән сөйлим. Әйе, мин радио комититендә утырам. Мине ишетәсезме?

Анда да ышанмаучылар булды. Борһан идәрәгә кереп шкаф эчләреннән Шәяхмәтне эзләп йөрде.

– Шушында гына ул, шәһәрдә түгел, – дип теш ыржайтты.

Ә туйдагы яшьләрнең ничәсендә генә транзистор бар. Чөй саен элеп куйганнар.

Сугыштан соң колхозда беренче электр станциясен салдырганда да Шәяхмәт карт зур эш эшләде. Идәрә станцияне эзләп-эзләп тә таба алмагач Мәскәүгә кеше җибәрергә булды. Бер центнер бодай сатып, шуның акчасына Шәяхмәтне Мәскәүгә җибәрделәр. Колхоздан алган бер кәгазь белән йөри-йөри ул Верховный Советка килеп җитте. Шверник янына керде. Шверник белән алар кордаш булып чыктылар. Шуңа күрәдерме, Шәяхмәт каушамады Иркенләп сөйләште. Ул Мәскәүдән кайтып ун көн уздымы-юкмы, Ташлытау станциясенә йөк килеп туктады.

«Кара Чыршы авылы, Кәлимуллинга» дип язылган иде. Шверникның өстәлендәге календарьга Шәяхмәтнең исеме, авылы язылды ул вакытта. Кара Чыршы колхозын Шверник белә иде ул чакта. Ә хәзер... Кара Чыршы дигән сүз инде бетеп бара. Хәзер инде ул «Дружба» совхозының өченче әтдилиниясе дип кенә йөртелә. Хәзер инде директорның исемен белүче дә аз. Кечкенә «әтдилиниедә» ул бөтенләй булмый. Утызынчы елларда салынган яхшы амбарларны сүттереп үзәк усадьбага ташытты. Тегермәнне сүттереп алып китте. Хәзер совхоз үзәгендә электр тегермәне. Бу бик уңай, ләкин шуларны сүтеп алып киткән саен Шәяхмәтнең йөрәге әрни. Ә яшьләр моны аңламыйлар. Нәрсә, әллә шул турыда бер-ике сүз әйтергәме? Юк, аңламаслар... Шәяхмәтнең фикерен стенадагы репродуктор бүлдерде. Анда «өченче отделение»нең бригадиры сөйли иде.

– Иптәшләр, сабантуйга киткәнче сыерларны туйдыру мәсәләсен хәл итәргә кирәк булыр. Әгәр шуны эшләмәсәк, яхшы булмас, иптәшләр. Галимулла, син арба тагып аръяк басуга клеверга чыгарсың. Нариман, сиңа да тракторыңа арба тагып фермага вика илтеп кайтырга кирәк булыр. Мөмкинлек бирмәдек түгел, бирдек, инде өч көн кунак җыясың, туй итү ул, кәнишне, яхшы эш, но үзеңнең төп эшеңне онытырга ярамас. Иптәшләр, һава хәлләре бу арада әйбәт тора, шуннан файдаланып, безнең өченче отделениедә эшлисе эшләрне төгәлләргә кирәк... Шуларны эшләмәсәк яхшы булмас, иптәшләр.

Шәяхмәт карт торып басты.

– Оланнар, – диде ул тамагын кырып, – балалар! Мин бик озак яшәдем. Әйе, озак. Инде мин олы кеше буларак үземнең гомеремдә алган тәҗрибәдән чыгып бер нәрсә әйтмәкче булам: донъяның төрле вакыты була. Әйбәт чагы эләгә, менә бүгенге төсле күңелле була. Авыр вакыты була – теш кысып яшисең. Кеше үз гомерендә шуларның икесен дә күрә, кичерә. Әммә ликин, шуның кайсы күбрәк эләгә дигәндә, минемчә, авыр вакыты күбрәк була. Әнә шунысында сынатмаска кирәк. Шунда ир була белергә кирәк. Әнә шуларны күтәрә белергә кирәк. Мин үзем шуларның барысын да үттем. Арысландай ике малай үстердем – беттеләр. Нариманның әтисе гарип булып кайтып үлде. Сезнең кебек чибәр тагын бер егетем бар иде – сугышның соңгысында – Япон сугышына барганда бетте. Алар гомере миңа калды.

Әммә ликин, безне бөтенләй бетерә алмады сугыш. Без яшәрбез әле. Без диюем – менә балаларым Нариман белән Зөлфия. Әле мин Васфикамал килен белән бергә аларның балаларын җитәкләп йөрермен дип уйлыйм...

Барысы да кул чаптылар.

Шәяхмәт карт, рәвешен китереп, стакан белән суны күтәреп эчте дә, мыекларын сыпыргалап ишегалдына чыкты. Өйдә аягүрә баскан килеш Нариман җырлый иде. Ул Зөлфия ягыннан килгән егетләрнең берсенә кулын биргән, сузып-сузып җырлый.

Биек тауның, башларыннан

Атлар атламас инде;

Сине миңа, мине сиңа

Ятлар мактамас инде.

Авыл тып-тын. Карт урамга чыкты. Көн инде яктырып килүгә карамастан, багана башындагы электр лампочкалары җемелдәп утыралар. Хәзер электр ерактан килә шул, кызганып тотмыйлар!

Донъя тын.

Авыл башында клевер калгып ята. Ул басу зиратка барып терәлгән. Зиратта әле яктырмаган. Анда Хәкимулла ята. Анда Шәяхмәтнең хатыны Зәйнәп, туганнары Шәйхи карт, Фәхерниса яталар. Анда Нариманның бабасы Заһри ята. Анысы ничек түзеп ята диярсең... Яшь чагында мәҗлестә җырлап утыру өчен аннан да шәп кеше булмагандыр. Арыш басуы артыннан поезд тавышы ишетелде – Ташлытаудан иртәнге дачный киләдер... Анда Нургали ята. Ә Нариман инде Зөлфияне бер дә кулыннан ычкындырмас. Шуңадыр инде, ул теге җырны кабат башлаган.

Атлар атламас инде лә.

Атлар атламас инде...

1958 – 1968