Мәгъсүм Хуҗин Татарча_текстлар

Мәгъсүм ХУҖИН

АК КОЛЫН

Тимер күк бия озын ялын чирәмдә сөйрәп тау итәгендә утлап йөри. Аны җикмиләр – колыны яшь әле, бер генә атналык. Ак колын ераккарак китә башласа, бия сискәнеп башын өскә чөя һәм, колынның арлы-бирле чабуы шаяру гына икәнен күргәч, тагын чирәмгә иелә. Шулай да ашауга онытылып китми, игътибары бәләкәчендә, аны күзеннән җуймый.

Ә колынга нәрсә – донъяда аңа ике генә нәрсә хәҗәт: уйный да әнисен имә. Ул, әнә, әле бер якка, әле икенче якка очынып атыла. Бавы болын читенә җитәрлек итеп кенә арканланган коба бозау янына килә дә, син нигә миңа охшамаган дигән сыман сәерсенеп карап тора. Бозау башын сузып аңа таба борылгач, бу гаҗәеп хайваннан куркып, болынга кире чаба.

Коба бозау колынга иярә, тик аны куып җитә алмый, каерылып туктап кала. Ул ычкынмакчы булып тартыла, әммә аркан өзелми, өчтән үрелгән юкә муенчак та салынмый, күп тырыша торгач, казык суырылып чыга. Һәм бозау, казыкның якынаеп-ерагаеп сикерүеннән өркеп, авылга элдертә.

Ак колынга шул гына кирәк – донъя тагын да иркенәебрәк китте бит! Ул салмак атлап болыннан чыга (үлән башлары аякларга бәрелә һәм колын бөтен тәне белән калтырап куя, – әйе, куркытышуда бозауны җиңүче булсаң да, үлән кытыклаудан дерелдәүне яшерә алмыйсың). Әнисенең башына ышкына да, күтәрелеп аптырап кала: нигә кимерә инде ул үләнне әнисе? Әллә тәмлеме икән – без дә тәмен белеп карыйк бер... Юк, кая инде әни сөтенә җитсен! Колын әнисен тәмләп имә, аннары яңа уен башлый. Болын читендәге тауга бар көченә чабып менә дә, үркәчтәге каенлыкка җиткәч туктый, нечкә тавышы белән кешнәп җибәрә. Әнисе күзләрен зур ачып колынын карый, колакларын торгызып, газизенең тауга менү сөенеченнән кешнәвен тыңлый, колынын үзенә чакыра. Ак колын, йомшак тоягы чирәмдә таюдан куркыпмы, таудан акрын гына төшә, әнисенә сырпаланып алгач, тагын сөзәк тау түбәсенә чаба, тагын тавышын челтерәтеп кешни...

 

Биюш бияне алып кайтырга дип килгән иде, әммә йөгән кигезгәндә атның чирәмне, ашап калыйм дигәндәй ашыгыбрак кимерергә тотынуын һәм ак колынның донъя белән танышып йөрүен күргәч, ашыктырмаска булды, түмгәккә таянып, колынның тамашаларын онытылып күзәтә башлады.

Әй, уйнасын соң ак колын!.. Чабып менсен тауга!.. Колакка нинди ятышлы-ягымлы аның нәни тояклары белән тыпырдавы! Тыңлагыз әле шул тыпырдау җырын... Тып-тып...

“Сәер кеше инде мин, – дип уйлый Биюш. – Һаман акыл кермәгән – колынның тояк тавышы ничек моң булып таралсын инде? Әллә моны йөрәк тоямы? Кем белгән... Әллә тау сөзәгендә җирнең моң телләре бармы соң?! Туктале, ак колын әнә шул телләргә басып көй чыгара икән бит!..”

Көй дигәннән, Биюшнең тәбигатьтән яңа җыр ишеткәне күп булды инде.

Укырга керәсе елы иде аның. Аерым хуҗалыклар заманындагы соңгы урак өсте иде. Биюшнең әтисе белән әнисе ат җигеп таңнан ук уракка киттеләр. Йортта хуҗа булып Биюш калды, тавыкларга җим сипте, каз-үрдәкләрне су буена төшерде. Әнисе, көн утырып су типмәсен дип самавырны кагып, Биюшкә чәйне дүрт-биш чокырга ясап калдырды. Шакмаклы ашъяулык астындагы икмәк телемнәре, ярмалы бәрәңге Биюшкә, уеннан арып кергәч, донъядагы иң тәмле сый инде. Бөтенесен әзерләп китәләр аңа, тик атлан майны, эреп йомшамасын өчен, ашаган саен базга төшереп куярга кирәк. Менә шунда төшүе мең газап инде, әй, – кары төбендә генә калган баз эче куркыта аны. Гөберле бакалар анда тулып ятадыр, хәзер алар җәенке авызлары белән синең ялан тәпиеңнән каптырып кына алырлар да, ояларына сөйрәп алып кереп китәрләр кебек. Һәм Биюш баздан ничек атылып чыкканын сизми дә кала. Аннары – шап! баз капкачын – караңгыда ояларын табалмыйча интексеннәр әле гөберле бакалар!..

Биюш өстәл янында баскан килеш соңгы чокыр чәен эчеп бетергәндә, сибәләп кенә яңгыр ява башлады. Тын яңгыр, олылар әйтмешли, игелекле яңгыр иде бу. Әммә кинәт искән җил өй түрендәге балан агачлары өстеннән авыр канаты белән сыпырып узды. Малай, чокырын өстәл кырыена гына куеп, тәрәзәне ябарга үрелде. Шул чак өстәл өстенә җәйгән ашъяулыкны кулы белән ялгыш тартып җибәрде дә, чокыр идәнгә төшеп челпәрәмә килде. Биюш тәтәй ватыкларын җыйды, әти-әнисенең ачулануыннан шүрләмәде, аның инде моңарчы да әйбер ватып караганы бар, әнисе ачулана башласа, әтисе каршы төшә, бер әйбер дә ватмагач малай буламы инде ул, ди. Әйбәт итте әле, уйнарга тәтәйләре бетеп бара иде, хәзер зәңгәр бизәклеләре менә ничәү булды, акларын әйтеп тә торасы юк. Оттырмый уйнасаң, шушы бер чокыр ватыклары белән малайларның барлык тәтәйләрен “эһ” дигәнче отып бетереп була. Шулай итәчәк тә Биюш.

Тәтәйләрне җыеп маташканда чокыр төшеп ватылгандагы чылтыраган тавыш аның колагына кабат ишетелде. Кыска гына бер көй иде чокыр зыңлавы. Биюш һаман ишетә шуны, әммә авызы белән көйләп бирә алмый. Әллә тагын бер чокырны идәнгә төшереп җибәрергәме? Көйне отып булыр иде аннары...

Чокыр идәнгә сабы белән бәрелеп уалды, һәм монысының тавышы беренчесенә бөтенләй охшамаган иде. Соң бит аны өстәл кырыена куярга да, ашъяулыкны шудырып төшереп җибәрергә кирәк! Менә шулай! Әй, тагын булмады... Ә дүртенчесе беренчесе кебек ватыла менә, белеп торыгыз. Аннары бишенчесе дә... Әллә чәй тәлинкәсен төшереп караргамы? Берне генә... Монысы бөтенләй коры тавыш белән ватыла икән лә, чылтырау исендә дә юк. Бәлки, кырыны белән төшереп караргадыр.

Өстәлдәге һәм шкафтагы чокырлар белән тәлинкәләр ватылып бетсә дә, Биюш абайламый ваткандагы зыңлаган көйне кабат ишетә алмады.

Ул өйалдына чыкты. Болдыр ишеген ялан тәпие белән этәреп җибәрде – итәге калку сайгакка төртелгәч, ишек дерелдәп торды һәм кыйгачлап ачык калды.

Хәзер җил бөтенләй тынган, яңгыр озакка килгән – утырып ява иде. Әйтерсең ишегалды чирәмнәренә ислемай сибелә иде. Август аена кереп, искерә башлаган җәйне яңартып ала торган яңгыр бу.

Кинәт Биюшнең колагында әлеге көй зыңлап куйды. Тукта, монысы бүтәне бит, чынаяк көеннән җәһәтлеге белән, моңы белән үзгә. Тыңлагыз: алмаш-тилмәш шыпылдыйлар-тыпылдыйлар яңа көй тавышлары. Әй, тамчылар икән бит, өй түбәсендә тыпырдап бииләр икән! Һәркайсының үз көч-куәте бар, берсе, әнә, Биюшнең йон тубыдай атылып сикерә, икенчесе такта буйлап шуып кына китә, өченчесе тирә-юньгә чәчрәп бетә. Әммә барысының да шыпылдау тавышлары бергә кушыла да, колакка иркәләү авазы ишетелә. Тамчылар түбә тактасындагы су юлына җыелалар да, сыргаланып ага-ага баскыч төбендәге таш өстенә салган шома тактага егылалар. Монда инде аларның тавышы моңсуланып тоныгая: ахрысы, тамчылар җиргә-туфракка сеңә алмауларына кайгырышалар бугай. Шушы яңгыр көен иң баштан тагын бер тыңлыйк әле, онытылмаслык итеп. Тамчылар һаман ишәяләр-ешаялар, һаман көчәяләр... Җирдәге тактага бәрелеп егылгач кына моңаеп туктыйлар...

Биюш, әтисенең унике телле гармунын алып, сәке йөзлегенә утырды, чокыр ватылгандагы һәм яңгыр яугандагы көйне чыгармакчы булып азапланды. Телләргә нинди генә тәртиптә басып караса да, көйләр табылмады, бармаклар һаман моңарчы да белер-белмәс уйнаган “Авыл көе”н, “Алсу”ны чыгаралар иде. Ә колакта яңа көйләр яңгырап тора. Их, гармунда шуларны уйнап җибәреп, я җырлап күрсәтеп, таң калдырсаң икән иптәш малайларны! Бу инде тәтәйле уйнаганда һәм кем күбрәк коену ярышында отудан мең дә мең тапкыр артыграк мактаныч булыр иде. Әммә шул яңа көйләрне уйнап булмый бит әле...

Әти-әнисе чыланып кайтып кергәндә, Биюш һаман гармун кычкыртып утыра иде. Әтисе ватылган чынаяклар өчен Биюшнең йомшак җиренә дәү учы белән бик шәпләп берне тамызгач та яңа көйләр чыкмады. Хәер, шап иткән тавыш үзе хайран озак ишетелеп торды, тик монысы әчеттергеч көй иде инде.

Чынаяклар кырылу вакыйгасын әтисе әнә шундый истәлек итте. Биюш өчен исә моның хәтергә сеңеп калу сәбәбе бүтәндә иде.

Әтисенең үз гомерендә шушы бердәнбер сугуына ачу итепме, әллә инде чокыр ватылуның үзенчә баһасын кайтарырга теләпме, Биюш оста гармунчы булырга үз-үзенә сүз бирде һәм, ТБУМны укып чыкканда, ул авылның оста гармунчысы иде инде. Авыл башындагы болынга кичке уенга төшкәндә Биюш тә гармунын җилкәсенә аса иде. Тик зурлар уенына керергә аңа әле иртәрәк, шуңа үз тирәләре белән читтән карап тора. Кайбер көннәрдә, гармунчы егет Салих арыгач, аны түгәрәк уртасына чакырып уйнаталар, шулай да күп кичне ул түгәрәк читендә үткәрә. Уен таралгач кына яшьтәшләрен ияртеп болын буйлап – бакчалар артлатып, үз тыкрыкларына хәтле уйнап кайта. Тора-бара яшьләр аның уйнавын күбрәк ярата башладылар. Хәер, Биюш үзе дә инде хәзер егет исәбенә кереп бара иде. Шулай да борын чөяргә иртәрәк булган икән әле. Гармунчы Салих моны аңа бик шәпләп төшендереп тә күрсәтте.

Ул кичне түгәрәк уртасында гел Биюш булды. Яшьләр аны ал-ял бирмичә уйнаттылар. Салих гармунын уйнаштырып караса да, Биюш аның тавышын басып китте. Биюш, шул ярышта җиңү өчен, гармунын бөтен көченә тартып, аякларын киң җәеп куеп, айкала-чайкала уйнады. Аның илһамга чумып көйне бер уйнап чыгуы җырның яңа яңгырашын табу иде, иҗат иде. Шигырь иде бу уйнау! Ул онытыла, гүя моң даръясының әллә кайларына китеп, шунда иңләп-буйлап йөри, талчыга төшкәч, кыяга сөялә дә, гармунын сикертеп кенә күкрәгенә кыса – каеш бушый, көй акрыная. Моң күген тагын очар коштай иңләү өчен хәл җыю икән монысы. Уйнар өчен аңа әнә шул ике аяк баскан төш җитә, ә моңы белән кешеләрне сихри сәяхәтләрдә гиздереп кайта.

Шуннан соң гармунчы Салих күренмәде. Ул, үзенең җиңелүенә үртәлеп, уеннан бөтенләй киткән иде бугай. Ә Биюш капка төпләренә кайтып җиткәч, Салих әллә каян күләгәдәй генә калкып чыкты һәм, Биюшнең уйнап туктагач каешын эләктерергә дә өлгермәгән гармунын кулыннан суырып алып, күреген яньчелдереп бер типте дә, дәшми-тынмый гына кабат караңгылыкка чумды.

Кызганыч иде гармун, тавышы матур иде. Биюш аны үзе келәйләп төзәтеп карады, әллә осталыгы җитмәде инде – элекке тавыш яңгырамады. Шәһәрдән яңаны кайтартканнар иде, тик – кем сиңа яхшысын сайлап торсын – уңмадылар, үзең уйнап карап алырга кирәк шул гармунны. Анысы энеләре кычкыртырга ярады. Шуннан соң әтисе белән икәүләп иске гармунның күреген яңарттылар.

Һәм тиздән Биюш, җиткән егет булып, уенның уртасына керде, аның инде күз атып йөргән кызы да бар – Фирәвия исемле. Әммә яратуын турыдан гына әйтә алганы юк, кыз үзе дә сизәдер сизүен, шулай да барыбер әйтмичә булмас бит. Бер кичне алар уен урынында икәү генә калдылар. Яратуын бик әйтеп кенә бирәсе дә, тик сүзе табылмый. Гармунда уйнап биргәнне аңласа иде Фирәвия, – кеше белмәгән сүзләр эзләп газапланудан котылыр идең дә куяр идең. Әллә уйнап күрсәтергәме соң?

– Фирәвия, гармун уйныйммы?

– Уйна!

– Нинди көйне?

– Син бит “Алсу”ны яратасың. Ашыкмыйча гына уйна шуны.

Гармун тавышы пышылдап кына чыга. Фирәвия аңа акрын гына кушыла:

...Мин моңланырга яратам

Ярымнан калмасам да...

– Фирәвия, тукта! Ишетәсеңме, җил сызгыра, җил сиңа кушылып җырлый! Әй, ул икенче көй чыгара икән лә...

Биюш гармунын тезләренә куйган да, җилне тыңлый. Җиңел һәм тиз-тигез агышлы нечкә көй иде бу. Биюш тә, сабый сыман, Фирәвия алдына башын салды, кыз аны кырку чәчләреннән сыпырып иркәләде. Аннары Фирәвия аның күкрәгенә башын куйды. Җил, инде таң җиле, яңа көй башлады.

Аларның мәхәббәтен таң җиле көйгә салып әйтеп бирде. Ярату сүзләре бәлки онытылыр да иде, ә җыр, моң инде онытылмый ул.

...Сугыштан соң гына өйләнештеләр алар. Шул авыр елларда башка чыгып, йорт-җир җиткереп, үз көчләренә таянып яшәделәр. Моң-җырга әллә ни вакыт кала торган чак түгел иде. Шулай да, авырга килгәндә, кычкыру-әрләшү белән ерак барып булмаячагын аңлап, алар бергәләп моңаялар иде. Биюш гармунын ала да, үзе яраткан “Алсу” көен уйный, әйтерсең лә бу көй аның Фирәвиясенә багышланган, аның йөзендәге алсу чибәрлекне мактый иде. Фирәвиясенә мең рәхмәт. Биюшкә тавышланырга беркайчан да чама калдырмады. Иренең кәефе кырыла башлавын сизү белән, гармунын кулларына тоттыра һәм, аның җилкәсенә таянып, гел бер сүзләрне әйтә иде.

– Биюш, уйна әле, таң җилләрен сыздырып уйна...

Алар шул җырны гел яңартып яшәделәр. Хәер, әче җилләр дә исми калмады калуын.

Әле былтыр көз генә булып алды шундый хәл. Кашык төшсә дә, чүмеч тә аның артыннан идәнгә очарга гына тора бит. Фирәвия һич уйламаганда гына Биюшеннән көнләшеп куйды. Моның өчен сәбәбе дә бар, һәм бу сәбәп елга агышын туктатырлык зур икән.

– Кибеткә еш керә башлагансың. Ахры, кибетчене күзләвең инде, – диде ул. – Картаеп беткән башың белән кеше көлдереп йөр тагын, балаларың үсеп җиткән. Ирдән кайткан булса да, сиңа кызың булырлык бит ул.

– Әллә кибеткә папирос алырга керергә ярамыймы?!

– Папирос кайгысы булмаган әле. Тутый кош, дип кенә эндәшкәнсең кибетчегә. Синнән алган папиросны тартмас җиреңнән тартырсың, дигәнсең...

Биюшнең шаярып сөйләгән сүзләре кичкә өенә әнә шулай туксанга төрләнеп әйләнеп кайтты. Ул бакча башындагы киселгән каен төбенә утырды. Бу урынның элекке хуҗасы бакча башына төрле агачлар утырткан булган. Алар инде зурлар, алар хәзер яфракларын коеп ялангач калганнар. Әнә теге имәннең дә бер яфрагы да юк. Күп елны имәннәр саргайган-көйгән яфракларын очырмыйча, киләсе елга чыгачак бөреләрне салкыннан саклыйлар бит. Ә моның шәрә ботак-чыбыклары кичке җилдә тибрәлер-тибрәлмәс торалар. Җил котырып искәндә дә аска иелмиләр, тик янга бәреләләр.

Кинәт кенә шәрә агач ботаклары кубыз теледәй булып тоелды Биюшкә. Карале, көзге җил аларны чыннан да кубыз итеп көй суза бит! Тик бу көй нигәдер йөрәккә ятышсыз – чыбыклар әче сызгыралар, кайбер яңа көйләр кебек, йөрәкне үткен пычак белән телгәлиләр, әйтерсең каты ботак-чыбыклар үзләре әнә шул пычаклар иде. Нигә соң бу композиторлар шундый әче җилләрне генә тыңлый башладылар әле? Яңгыр яугандагы, таң җиле искәндәге күңелне яңартучы көйләрне ишетмиләр икән?..

Кубыз... Уйлап карасаң, халык бу уен коралын тәбигатьтән күчереп ясаган икән. Кемдер менә шулай Биюш кебек, җилнең ботакларны кубыз теле итеп уйнавын күреп алган да, кубыз ясаган...

Кубыз.. Хатыннарга юл куйсаң, алар сине кубызга биетәләр инде. Ә кубызга бию менә шушы шәрә ботаклар көенә сикеренгәләү буладыр, шәт. Шуның мәгънәсенә хәзергәчә төшенмичә йөрелгән бит...

Фирәвия дә шулаймы?.. Булмаганны!.. Юк, аның Фирәвиясе мондый әче, моңсыз көйләрне белми, таң көен ярата ул. Әз генә көнчелек галәмәте кузгалып киткән икән, – ярата, димәк...

– Кайда йөрисең тагын?! – дип ярым үпкәләп каршылады аны Фирәвия.

– Бакча башында идем лә... Колакка әллә нинди шыксыз көйләр ишетелде...

– Шул булыр әле ул, миннән башка гына йөрсәң! Менә мин үзем тыңлатыйм әле сиңа көйләрнең көен...

Фирәвия түрдәге урындыктан өстенә ак җәймә бөркәлгән гармунны Биюшкә китереп тоттырды, үзе аның җилкәсенә таянды...

– Таң җилләренә ияреп уйна...

Биюш белән Фирәвия яшьлекләрен рәхәтләнеп искә алдылар. Өйалды баскычыннан аяк тавышлары ишетелгәч кенә көйне тыңлаудан туктадылар алар. Кечкенә малайлары уеннан керә иде бугай. Әти-әнисенең көен ишетмәсен, әйдә, үз җырын кеше үзе табарга тиеш бит. Хәер, әти-әниләренә охшаган балалар хыялый изге бер яратуда алардан калышмаслар әле. Алай гынамы соң, алар тагы да матуррак, бәхетне зурайтучы көйләр ишетерләр тәбигатьтән... Киләчәк аларныкы бит, ә тәбигать көн саен, хәттә минут саен яңа көйләр чыгарып кына тора. Аларны ишетә белергә генә кирәк. Ә ишетсәң инде, син бәхетле, димәк...

Биюш урыныннан кузгалды.

– Ак колынның да инде үз көе бар, – дип сөйләнеп куйды үзалдына.

...Нигә әле аның тауда чабып уйнавы җыр булмаска тиеш икән? Әллә шуны көйләп караргамы? Авылдашларга уйнап күрсәтеп, бөтен халыкка таратырга иде ак колын көен! Идәнгә төшеп ватылган чокырның чың-көен дә, яңгырның өй түбәсендә оркестр уйнавын да, Фирәвия белән икәве генә тыңлаган таңның мәхәббәт җырын да... Барысын да, барысын да.. Хәттә көзге ботакларның сыкрануын да... Йөрәккә сеңеп калган бу көйләр, ә үзләрен һаман авылдашларга уйнап күрсәтеп булмый. Күңелдән гармун телләренә һаман тама алмыйлар алар.

Әллә яңа көйләр җырламакчы булып юкка талпынасыңмы, Биюш? Гомер үтеп бара, теләккә яшьләй ирешергә кирәк булгандыр могаен.

Нигә әле сез, көйләр, күңелдә бикләнеп ятасыз? Бәреп яңгырап чыгарга көчегез җитмиме? Әллә сез дә картаясызмы?

Хәер, моң картаюны белми. Һәр җырлаган саен яшәрә бара бит җыр. Һәм кеше дә җырлап яшәрә. Димәк... Димәк, өеңә кайтасың да, ашъяулык шудырып чокырларны идәнгә төшерәсең, – теләгәнеңчә ват, беркем ачуланмый да, “чәбәк” тә итми. Әй чыңлыйлар чынаяклар!.. Теге көйне тагын ишетәсең!.. Ә хәзерге чокырлар алай чыңлармы соң? Ул көйне ишетү өчен теге чактагы зәңгәр бөрчек бизәкле чокыр кирәк түгелме? Һәм үзеңнең дә малай булуың...

Әгәр бүтән көй чыгарып ватылсалар? Начармы? Юк, бигрәк шәп! Яңа көй!..

– Әйдә, бия, кайтыйк, тизрәк кайтыйк әле... Бүген кияү балакай чәйгә дәшкән иде. Кичкә чаклы ак колын көен гармунда уйнарга өйрәнеп куйыйм әле...

Ак колын сөзәк тауга чабып менә. Нәни тояклары белән җирдәге моң телләренә басып көй чыгара...

Әйе, бу донъяда һәр нәрсәнең үз көе бар шул. Үз моңы...

1973


МӘК ЧӘЧӘГЕ

Шимай белән Фәрхия тимер юл поселогының арткы урамында яшиләр. Участокларының дәү кирпеч йорттан, утын-күмер сараеннан һәм машина чигенеп кереп кире туры чыгып китәрлек кенә ишегалдыннан калган өлешен бакча иттеләр. Җиләге-җимеше дә, яшелчә-бәрәңгесе дә шунда үсә. Бакча урманга ук терәлә. Шул башта кечкенә капка бар, аны баганага каеш белән генә эләктереп куялар. Күрше-тирә малайларына оҗмах монда – карлыган-чия татырга, кыяр-кишердән авыз итәргә киртә өстеннән сикерәсе юк. Шул кәлиткәдән генә керәсең. Әммә каеш келәне элеп чык – хуҗаларның шарты шундый. – Агачны сындырма, яшелчәне таптама, булганыннан теләгәнеңчә сыйлан.

Бакча башында ботаклары очта гына калган шәрә наратлар. Сирәк. Авыш-кыешлары ишәя – егылырга чиратка басалар. Ел саен кимендә берсе-икесе корый. Мал-туар йөри, пычракта машинасы ызан сыта, хәзер инде чүп-чарны да шунда гына тондыралар. Урманны күз алдында тереләй туныйлар, әммә ямьсезләнүне берәү дә күрми, әллә инде күрмәмешкә салыналар тагын. Шимай бу турыда поссоветка барып әйтеп тә караган иде. Анда, донъяга бүген килгән кебек, белмәгән идек, дип гаҗәпләнделәр, тыярбыз, дип өметләндерделәр, син шунда торасың, үзең дә күз-колак бул, дип бурыч йөкләп җибәрделәр. Абруең чамалы икән, ни кыласың, – Шимайның кисәтүен колакларына да элмәделәр, хәттә бер апай аның үзенә кәттә генә киңәш биреп ташлады:

– Син булып син тыкшынасың бит, әй! Әнә, үз йорт-җиреңә хуҗа була бел! Бакчагыздан сыңар җимеш тә каба алмыйсыз бит! Сукбай! Эчмәгән көнең юк!

Тынды шуннан соң Шимай. Хәер, җәмәгатьчелек эшенә катнашырга атлыгып та тормый иде, поссоветка да Фәрхия тыкырдатканга гына барган иде. Хатыны сүзен тыңлау Шимайга файдага булмады, – мыскыл иттеләр үзен. Һәм ул көне буе шул апайга эченнән генә җавап эзләп йөрде.

– Миңа җимеш кирәкми дә... Эчәм икән – синекен эчмим! Шушы яшеңә җитеп, сукбайның кем икәнлеген белмисең... Минем сукбай булганым юк!

Бу җавабы бик йомшак кебек тоелды, теге явыз апайны аяктан һичшиксез бәреп кенә егарлыгын табарга булды.

– Сукбай түгел мин! Бер урында гына яшәп күңелем тынмый минем. Холык шундый. Күчәм, йөрим – иркем. Урлашмыйм, икмәгемне хәләл көчем белән табам. Эчәм, әммә минем берәүгә дә чирек начар сүз әйткәнем, исереп аунап ятканым юк. Баштагы, күңелдәге тынгысызлык исерергә ирек бирми миңа. Яшелчә-җимешме? Шул малайлар өчен үстерәбез без аларны. Ни өченме? Анысын белмим. Әммә Фәрхия җиләк-җимешне чит малайларга ашатканга ачуланмый. Сәбәбеме? Үз балаларыбыз булмагангадыр бәлки. Керсен бала-чага бакчага, жәл түгел. Хәттә безнең бакчага гына керсеннәр. Мин үзем нигәдер мәк чәчәген яратам. Малай чакта хәттә күршеләрнең мәк чәчәгенә кызыккан идем. Хуҗасы балта атып куды. Төз чүкеде – балтасы бот итен уйды, җөен истәлеккә йөртәм. Мин балта тигәч егылдым, хуҗа куып җитте, эчемә чабатасы белән дыңгылдатып типте дә, әрекмән өзеп балтасындагы канны сөртә-сөртә китеп барды. Канлы әрекмәнне җирәнеп читкә атканы әле дә күз алдымда: әрекмән яфрагы кычыткан өстенә шәлперәп кунды. Мәкнең сулган чәчәге кебек тоелды ул миңа... Бәлки, малайларны сыйлавыбыз шуның өчендер. Тик бу тарихны Фәрхия белми. Мин аңа җөй турында алдадым, ботны агач ботагына ерттырдым, дидем. Әйбәт кеше ул Фәрхия... Ә син үзегездән арткан җимешне дә берәүгә дә бирмисең, махсус черетәсең, тиресе кадерле дисең...

Җавапның монысын да яратмады. Хатын-кыз синең бер сәгатьлек лекцияңне тыңлап торамы соң инде?! Җебегән авызың белән бу сүзләреңнең яртысын да әйтә алмассың...

– Әй, чәнчелеп китсенсәнә! – диде Шимай үзалдына, ишегалдында аркылыны-торкылыны җыеп йөргәндә, һәм апайлар ягына кулын селтәде. – Миңа урман җитмәгәнме?! – Тешләре арасыннан тегеләргә таба сызгыртып төкерде.

Бөтенесе тәртипләнде кебек. Аның шөгыле бетте – эштән, “өч борын”га кермичә, туры кайтуның да үз бәләсе бар икән шул, үз-үзеңә урын таба алмыйча тинтерәп йөрисең.

Әллә Фәрхия янына барып килергәме соң? Әле ул сигездә генә смена алыша, тагын ике сәгать кайда һәм ничек каңгыраеп йөрмәк кирәк Хатынын эшенә барып каршылаганда нинди хисләр кичерә икән кеше? Әллә сынап караргамы? Кызык, Фәрхия ни дияр икән? Бәлки ошамас бу аңа? Юк, сүз әйтмәс, унсигез ел бергә яшәп, Фәрхия аңа ялгышып та кырын карамады. Әрләү-ачулануга вакытын-сәләмәтлеген сарыф итәсе килми бугай Фәрхиясенең.

Шимай өйалды баскычының түбәнге басмасына утырды. Һәм шунда ук хуҗасы артыннан адым калмыйча ияреп йөргән озын колаклы Сарбай аның тезләренә башын куйды. Шимай этне озаклап сөйде. Сарбай юеш борынын хуҗасының куенына тыкты, акрын-мыштым үрелеп, муенын ялап алды. Шимайның тәне чымырдап китте, ул этне читкә этәрде.

– Сиңа якты чырай күрсәтсәң, яланырга тотынасың...

Аннары эткә карамыйча гына әйтеп куйды:

– Шәп ау эте идең син... заманында...

Сарбай аның сүзләрен раслагандай койрыгын болгады.

– Күптән ауга йөргән юк синең белән... Ауның да кызыгы китте.

Эт капка төбеннән йөгереп әйләнеп килде.

– Капкадан да чыкмыйча яшисең... Картайдың бугай...

Сарбай өй нигезенә терәлеп ятты.

Шимай кәкре мөштегенә “Аврора” кыстырды, барлык кесәләрен кат-кат капшап шырпысын тапты, яңакларын батырып суыра-суыра сигаретын кабызды. Мөштеге тыгылган икән, әммә аны чистартып маташмады – бераз төтене килә, шул җитмәгәнме...

Фәрхияне каршы алсаң, ә? Кызык... Әкәмәт тә кызык...

Өйләнгәнгә унсигез ел тулган...

Башта Донбасста яшәделәр, аннан Мәскәү янына күчтеләр. Аннары Кузбасска барып чыктылар, монда Карагандадан килделәр. Шимай гел шахтада эшләде, Фәрхиясе җай килгән эшләрдә булды. Карагандадан, туган авылны сагындык дип киткәннәр иде, кайтып җитә алмадылар. Шушы станциядә поездлары шактый туктап торды. Шимай тимер юл буйлап тәмәке тартып йөреп арыды. Һәм поезд кузгалыр алдыннан гына вагонга атылып керде дә, Фәрхиягә көтелмәгән әмерен әйтте:

– Әйдә, җыен! Җәһәт!

Хәер, көтелмәгән дип бәяләү дөрес үк булмас, чөнки алдан җыенып, хәстәрен күреп күченгәннәрен Фәрхия бөтенләй хәтерләми. Шимай баскычтан сикереп төшкәндә, поезд тизлеген арттыра бара иде инде.

Туп-туры поссоветка керделәр. Фәрхия, өч чемоданны янәшә куеп, шулар өстенә утырып торды. Шимай, барлык документларын поссовет председателе алдына тезеп, йорт салырга урын сорады.

– Акчабыз бар, ссуда кирәкми. Йортны өлгертү белән икебез дә эшкә урнашырбыз, без эшләп ашарга гадәтләнгән, – диде.

Председатель бу сәер үтенечтән башта үзе дә бераз сәерсенеп торды, аннары кырт кына:

– Булыр ул, – дип мәсәләне хәл итеп тә куйды.

Һәм Шимайлар бу урамга беренче булып йорт салдылар. Шуннан соң йортлар тиз ишәйде, хәзер инде урамның аргы очы тимер юлга ук барып терәлде. Фәрхия тимер юлга стрелочник булып урнашты, Шимай үзе промкомбинатта йөкче булып йөрде.

Сигез ел узган...

Авылга кайтып җитә алмадылар. Дөрес, Фәрхия ел саен җәй көннәрендә авылда булып килә, ә Шимайның кузгалганы юк. Фәрхия бүләкләр җибәргәли, хат та алыша. Кайчак, әти-әниләрдән хат бар, ди.

– Эһе, – дип кенә җавап кайтара аңа Шимай. – Миннән сәләм куярсың.

– Үзең язсаң да булыр иде инде. Хәлләрен белеп килсәң дә гонаһысы юк. Казанга тикле пригородный поезд, аннары тагын поезд, күчеп кенә утырасы. Бер көндә әйләнеп килеп була. Ачу тоткан кеше кебек йөрисең.

– Нигә йомыш-юлсыз кайтыйм?! Алар исән, мин исән. Акча җибәреп торырга онытма.

– Синең акчаңа калганмы алар! Әткәй, җир астыннан юл булмас, дип язган.

– Эһе...

Хак сукалый бит Фәрхия. Карале, эштән каршы алсаң үзен, ә?!

Шимай урыныннан торды, өйалды ишегенә борылып карады, әммә төбенә хәтле ачык ишекне баскычтан күтәрелеп ябарга иренде. Сигарет төпчеген таптап изде, бакча якка чыкты. Сарбай аңа иярмәде, башын аяклары өстенә сузып, күзләрен кысып – янәсе, Шимайның китүен күрмәмешкә салынып, нигезгә терәлеп ята бирде.

Урта ызаннан кәлиткә төбенә җиткәч, бер чем миләш өзеп пиджәк кесәсенә салды.

...Фәрхиягә бирермен, чәчәк урынына булыр, бу агачның миләше аерата тәмле, инде пешкән. Аның эш бетереренә иртәрәк әле, ашыкмыйм. Туйралыкка барып килергәме башта?..

Урманга ярты чакрымнар туры кергәч, Шимайның яраткан төше бар. Туйралык ул, иңкештә. Гаҗәп, иңкү җирдә имән сирәк очрый иде, ә монда туйра котыра. Сер дә инде бу тәбигатьтә, белеп-аңлап җитә алмассың. Иңкеш үзәгендә имән төбе җәелеп тора, түгәрәк өстәл кадәр. Шуңа ап-ак шешәне утыртасың да, аңа стаканыңны терәп куясың, аннары уйга чумасың: нигә бу түгәрәк ай йөри, нигә ул имән төбен ныграк яктырта? Хәттә төптәге сырларны саный аласың. Туйралар төпне тирәли саклап торалармы әллә? Җитәр, артыгын уйларга кирәкми, күпкә китә. Стаканга челтерәтеп аракы саласың, – бөтен урман тыңлап тора, ай күрә. Их, ай яктысында монда утырулары!..

Туйралыкка ел әйләнә сукмагын өзми Шимай.

...Сигез ел диген. Озаграк торылган икән монда, бер урында...

Шимай туйралыкка китмәде, тимер юлга таба борылды. Барыйм әле, барыйм Фәрхия янына, алтын хатын бит, бер миндә генә андый хатын, дип уйлады ул.

– Юк, бармыйм! – дип кычкырып җибәрде Шимай кинәт. – Бармыйм. Хатыныннан да көнләшә, хатынының итәгенә тагылып йөри диярләр. Фәрхия юлны белмиме? Кайтыр, кайтасы килсә. Бәби түгел. Кайтсын үзе генә, әнә, өй ишеге дә ачык. Төчеләнеп-әрсезләнеп йөрисем генә калган...

Һәм Шимай, бер тыкрыктан борылып, поселокның үзәк урамын кисеп, кайда һәм кемдә тукталасын үзе дә белмичә, акрын гына китеп барды. Аракы эчмәсәң дә каңгыраеп кына йөрисең икән – башына шул уй төште һәм үзенә иптәшкә сигарет кабызды.

...Төн. Ай күк гөмбәзенең түбәсенә менеп җиткән. Тын. Кинәт ярсуланып-өзгәләнеп эт өрде, тавышы гаргылдап-ырылдап урманга җәелде һәм, кире кайтып, поселок өстендә тынды. Шимайлар этедер, тавышы шулар тирәсендә. Мондый холыксызлыгы сизелми иде, нигә үрсәләнә икән Сарбай?..

Шимай бакча башына чыкты. Сарбай кәлиткә төбендә урманга сузылып өрә иде.

– Әллә бүре-фәлән йөриме соң? – диде ул һәм Сарбайның башыннан сөйде. – Әйдә, үз урыныңа бар. Эт өрер, бүре йөрер инде ул...

Эт оясына керде, түгәрәк тишектән алгы аякларын чыгарып, башын сузып, гамьсез йокымсырады. Өйдә ут кабынды. Җилкәсенә шәл генә элеп, Фәрхия чыкты.

– Кер әйдә... Бигрәк озаклыйсың бу арада...

Фәрхия тимер тәлинкәгә салып газ плитәсендә аш җылытты. Шимай ашын ашап, чәен эчеп бетергәч, табак-савытны җыйды.

– Ярый әле ашавың да эчүең хәтле. Югыйсә, аракы күптән кәкрәйткән булыр иде үзеңне.

– Эһе... Эчелә шул...

– Анысы гына җитмәгән, тол хатынга ияләнгәнсең бугай...

– Эһе...

– Хәер, аракы йөртә инде...

– Эһе...

– Минем өченме соң?!. Үз башың җилкәңдә.

– Эһе...

– Дәлияләрдә булдыңмы?

Шимай эндәшмәде.

– Шунда икән.

– Юк...

– Кайда соң?

– Эчмичә кайткан идем бүген. Арлы-бирле сугылып вакыт үткән, кибетләр бикләнгән. Дәлиянең өенә кермәдем. Бер шешә аракы гына сорап алдым. Малае нигәдер күренмәде.

– Туйралыкка бардыңмы?

– Эһе...

– Мине дә чакырган булсаң соң...

– Мин сине бүген эшеңә барып каршы алмакчы идем...

– Киләләр аны.

– Мин түгел, син мине каршы алдың.

– Анысы гомер буе инде...

– Эһе...

– Шәмсетдин...

– Син генә миңа исемем белән эндәшәсең. Башкаларга мин Шимай да Шимай...

– Яңа җиргә күчкән саен кушаматыңны үзең әйтәсең ич. Үзеңә үпкәлә...

– Эһе...

– Шәмсетдин, аерылыйк без. Мондый тормыш булмый. Кая телисең – шунда кит. Сат йорт-җирне. Тиен акчага да дәгъвә кылмыйм.

– Йортта синең дә өлешең.

– Булса соң. Миңа эшләгәнем җитеп бара. Бала-чага юк.

– Юк шул. Әммә мин сине гаепләп әйтүем түгел. Гаеп үземдә икәнен беләм мин.

– Болай яшәп тә булмый инде.

– Йортны саттык ди, мин киттем ди. Син нишлисең?

– Тулай торакка күчәрмен. Я авылга кайтырмын.

– Унсигез елдан соң аерылышмыйлар.

– Нишлисең бит. Синең уйлаганың бармы: без ичмасам бер тапкыр кунак та җыймадык. “Өч борын”га җыелып, өйгә кайтып эчкәлисез инде.

– Кешесен араламыйсың, сый куясың ич безгә. Кунак итү инде бу.

– Табының сыгылып торырдай итеп кунак сыйла идең ул.

– Аерылмыйбыз. Мин синнән башка тора алмыйм. Яратам сине.

– Яраткан кеше эчми, чит хатын белән чуалмый.

– Алай...

Күр инде, Фәрхия аңламый икән бит, әй, Шимайның Дәлияләргә көн саен сугылуының серен-сәбәбен белми икән... Дәлиянең Рәшит исемле малае бар, әле бакчага гына йөри. Шул малайның йомшак чәчләреннән сыйпаса, Шимайның кулындагы кытыршылары шомарып куя. Шул малай Шимайның тезләренә терсәкләре белән таяна да, озак итеп аның күзләренә карап тора. Шул малай, әгәр ипләп кенә аңлатсаң, Шимайга әти дип эндәшер кебек... Шул малайның әтисе юк. Хәер, бар инде ул, каядыр читтә, Дәлияне өйләнәм дип алдаган да, бала туасын белгәч, чыгып сызган, малаен кайтып та күрми, юньсез... Малае нинди бит әле: мәк чәчәге кебек матур, акыллы үзе. Шундый балалар үстерсәң иде! Берне генә булса да...

Фәрхия шул малайны белми микәнни соң?.. Фәрхиядән аерылып Дәлиягә өйләнсәмме?.. Булмый! Фәрхия дә балабыз булмауга сызлана, сиздерми генә. Тик нигә Дәлияләргә барып йөрүне гаепкә алды икән?.. Әйе шул, башта малай янына йөрерсең, аннары... Дәлия дә чибәр бит, ирсез яшәү кыендыр.. Юк, Фәрхияне ташларга ярамый! Ярамый гына түгел, бу мөмкин эш түгел! Фәрхия белән миңа бер-беребезгә бала да була белергә кирәк бугай...

Шимай тукталган сүзне үзе давам итеп китте.

– Алай... Мин Сарбайны ияртеп иртәгә ауга чыгып керим әле. Көртлек атарга. Мылтык кайда икән?

– Әнә ич, кече якта стенага элгән.

– Фәрхия, күчик без моннан. Яңа җирдә гел дә яңача яши башларбыз.

– Кара чикмәнең кая барсаң да артыңнан калмый.

– Мин аны күчкәнче салып ташлыйм.

– Ияләшкән киемне чүплеккә ату кызганыч бит.

– Стаканга салып озак эчмичә торган, тамам айныган аракы кебек хәзер минем тормыш.

– Сәбәбе бер инде.

– Аракымы?

– Тормышны да аракы белән чагыштырасың.

– Эһе...

– Йокла. Таң ата инде.

– Ятмыйм әле. Яктыра төшсен дә, көртлек атарга чыгып кайтам.

...Ашыкмыйча гына көзге таң туа.

Шимай җилкәсенә мылтыгын асты, Сарбай аңа иярде.

Имән төбе янында Шимай шешә чүмәләсе күрде. Барысын да мин эчтемме икән моның? дип уйлады. Күбрәк икән шул, күбрәк. Мылтыгын чүмәләгә төбәде: хәзер ату тавышы бөтен урманны яңгыратачак, ату тавышы тынгач та пыяла ватыклары челтерәп ишелеп торачак.

Сарбай хуҗасына сәерсенеп карый иде – тапты атар нәрсә!

Атмады Шимай.

Шешә чүмәләсенең теге ягында – нәкъ мылтык төбәлгән турыда – мәк чәчәге күрде. Соңарган чәчәк... Шешәгә атам дип, мәк чәчәгенә тидермәгәең тагын... Туктале, нигә мәк чәчәген Фәрхиягә бүләк итмәскә икән?! Теге җөй турында да аңа дөресен сөйләргә кирәк.

– Юк! – дип кычкырып ук җибәрде ул кинәт. – Төбе-тамыры белән алыйм да, гөл чүлмәгенә утыртыйм әле! Юк, алай да түгел! Фәрхиянең үзен алып киләм дә, бергәләп алып кайтырбыз! Килер микән? Килер бит Фәрхия, ә? Килер микән...

1976


ТӨНГЕ СУЛАР ЧЕЛТЕРИ

Кояшка караган йортның якты тәрәзәләрен челтәр йөзлекләр каймалаган. Ике якта ике капка. Уңда абзарлар, базы-келәте, өч кенә буй тирәнлектәге коесы. Утыны-саламы шунда кайта, малы-туары да төз түбәле шушы галәмәт олы капканы гына белә.

Кыек түбәле сул капка бөтенләй үзгә итеп, бизәкләп-чуарлап коелган, буяу кермәсә дә, аның чәчәк-кояшлары балкып тора. Бу якта җиләк-җимеш бакчасы, чирәмле ишегалды. Кечкенә капкадан йортның култыксалы баскычына хәтле салынган шома басмага үләннәр баш игән. Басманы Мифтахның хатыны Мөршидә көн саен юып ала – килер кунакка юл чиста. Кунак ишегалды монысы, Мифтахларга вак йомыш белән керүче дә, читтән-ерактан кайтучы да шушы капкадан рәхим итә.

Төп йорт бу. Мифтах шунда калып гомер итә. Әти-әнисе мирасын изге саный, каралты-кураны элекке шәкелендә-тәртибендә тота. Алты почмаклы яңа йортны да борынгы нигезгә төгәл үк салды.

Инеш кырыендагы бу нигездә матурлык-тырышлык атадан балага югалмыйча күчеп килә. Нәсел гадәт-холыкларын үзгәртмиләр монда, йорт-җирнең килеш-кыяфәтен нигез корган бабайлар истәлегенә буыннан-буынга яңартып саклыйлар. Мифтах та тәрәзәгә юеш борынын төртеп донъя белән беренче тапкыр танышканнан бирле шуңа күнекте. Инеш, ярларны кимереп, заман булып акты, ә Мифтахлардагы җиһаз-тәртип шул заманга һич бирешми. Барысына да күптән күнегелгән, барысы да күңелгә якын, үз.

...Мифтах өй турында туктады. Сагындырган иде – туган нигезен кочып рәхәтләнәсе килде аның.

...Тик кайсы капкадан керергә икән? Хуҗамы ул монда? Әллә, исәнлек-саулык сорашкач һәм бер уңайдан хәл алгач, китеп барачак юлаучымы? Хәл белү өчен генә капка ачарга кирәкме?

Юк, моннан кире борылырга ярамый. Ата-баба нигезе бу, һәм Мифтах шунда – төп йортта калып гомер итә. Итә иде...

Озын күләгә җиргә сураеп сузыла да, кинәт сынып, өй каршындагы рәшәткәләргә кыйгачлап киртләч-киртләч булып сылана. Күләгә килбәтсез – култык таяклары авыш баганага терәү кебек. Таякларны аударып җибәргәч тә сыңар аяклы күләгә җыйнакланмады, хәзер озын бишмәтле карачкыга охшап калды. Ачык муенга сентябрьнең тулган аемы шунда, төн үземе инде салкын сызып үтте. Әллә күләгә чиркандырды тагын...

Алар өчәү чыгып киттеләр: Мифтах һәм ике малае. Рушаны егерме алты яшендә, кечесе Рифат егерме дүртне тутырган иде. Ике туйны бергә көзге байлыкта ясамакчылар иде. Көзне көтеп булмады шул, туйлар калды...

Үзе төгәл илледә иде.

Хәзер күпме? Кунак капкасын каерып ачып, малайларын җитәкләп-кочып чыгып киткәнгә ике ел да... Июль һәм август тулы, июньдә биш көн, бүген сентябрьнең унсигезе.. Ике ел да ике ай һәм тагын егерме өч көне бар. Ялгыш, көннәре тулы түгел: әле төнге сәгать унбер тирәседер, ә алар төгәл төш турында сәфәр атлаганнар иде. Әйе, ике ел да ике ай һәм егерме ике көн, тагын ярты тәүлеген өстә. Уза гомер. Исән кешегә...

Өч әзмәвер киткәннәр иде. Әлегә үзе генә кайтты. Малайларсыз. Әлегә?.. Уй дигәнең чама-чикне белми, әй...

Күләгә дулкындай чайкалып – бер кыскарып, бер озынаеп – башта кунак капкасына төртелде, аннары таралып-ишелеп, киптерергә элгән арыш капчыгын хәтерләтеп – тагын да кыяфәтсезләнеп, хәрәкәтсез калды. Мифтах баганадагы келә сабына кулын салды.

Күрче, бу сап җәенкесе элек учның уртасына кереп оялый иде, хәзер әллә зураеп киткән инде. Тиле, кул кечерәйгән, ябыккан...

Керергәме? Элеккечә – бу йортта борынгыдан килгән гадәт буенча – ишек яны тәрәзәгә ике тапкыр чиертергәме? Акрын гына, өйдәгеләрне сискәндермичә. Өйдәгеләрне? Мөршидә анда ялгызы гынадыр бит. Әллә малайларның берәрсе кайтты микән? Күрше-тирә куна кергән булса инде...

Уйлыйк бераз. Сәбәбе бар, сәбәпләре...

Ул келәгә басмады, биек коймага терәп, аякларын җиргә күмеп ясалган эскәмиягә утырды.

Эскәмия кайшала – аяклары төптән селкенә икән. Шулай инде ул, аякларың тотмаса, гәүдәңне чыпчык җиле дә аудара. Утыргыч аякларын гына алыштырырсың – бу бәлә түгел. Дүрт казык-аяк сугу вак нәрсә – алыштырасы булыр.

Кадаклар да ояларыннан башларын калкытканнар. Киемне ертмасын дип, Мифтах, түбәләренә икенче кадак куеп, аларны батырып суккан иде югыйсә. Кагасы булыр. Әйберләр дә туза...

Мифтах аркасы белән койманы этеп карады. Һәм койма торыгы белән йомшак кына чайкалып алды.

Уза гомер. Әйберләр дә искерә. Исән кеше күрә, таный...

Әле, инештән чыкканда гына, Мифтах судагы дәү ташны таныган иде. Ике яр арасына капылт уртага куйганнар аны. Куйганнар? Бәлки, аның төп урыны шушыдыр. Юк, кемдер изгелек кылып яртылаш күмгәндер – төгәл уртада бит. Бу ярдан ташка бер атлыйсың, таштан теге ярга икенче – һәм син инешне кичтең.

Мифтах теге ярда туктап, бүкән кебек ташка култык таягы белән төртеп карады – һаман да селкенми икән үзе. Әммә кечерәйгәндәй тоелды ул аңа, әллә ай яктысында гына күләмен абайламады инде. Шулай да...

Күрмәгәнгә ике ел, кечерәйгәндер, су ашагандыр. Аннары, кышларын аңа юлны якын салгач, чана үрәчәләре гел бәрелер иде үзенә. Малай чакта зуррак кебек иде – казан тикле, ә хәзер чуен хәтле генә. Әллә малай чакта әйберләрне олырак итеп күрү галәмәтеме бу? Түгелдер. Үзгәрә, искерә, туза әйберләр. Моны исән кеше күрә...

Нәрсәләр үзгәрми соң? Барлык нәрсә бүтәнәя бара. Ә юк, кайбер хәлләр-нәрсәләр мәңгелек, даими кабатлана. Менә безнең авылда яз беренче булып кемгә һәм кая килә иде? Безнең авылда кар өстенең иң әүвәл челтәрләнүе шушы мин утырган төштә була иде, кунак капкасы төбендә. Ел саен шулай иде, үзгәрми иде монысы. Бәлки, капкадагы кояшларның да җылысы монда төшкәндер. Тукта соң, хәзер ничек икән? Авылга ике яз миннән башка килде. Яз синең кунак капкаңны уйлап-чамалап тордымы икән? Кунак-кунак уйнар әмәле булгандыр дисеңме? Теге елларны кунаклар килгәнгә күрә генә яз беренче булып монда елмайгандыр.

Әйберләр генә түгел, гадәт-тәртипләр дә үзгәрә. Исән кеше монысын да бер заман барыбер сизә, күрә, таный.

Таный? Әйбернеме? Ә кешене... Танымаса?

...Вокзал бинасыннан тимер юлга таба шыгырдавык баскыч төшә. Култык таякларын уңга алып, аларны баскыч төбенә үк терәп, Мифтах басып тора. Мифтахны кайтарган поезд күптән, инде күптән китеп барды, башкалары тукталмады. Тимер юлның теге ягындагы нефтебазадан мичкәләр төялгән ике җигүле ат чыкты. Йөкчеләре хатыннар икән. Тезген-аркалыкны ычкындырмадылар, атларның алдына кипшергән клевер салдылар. Төенчекләрен чишеп, бер-берсен кысташып тамак ялгарга утырдылар.

– Мөршидә! – дип кычкырып җибәрә язды Мифтах, аларның берсе хатыны икәнен танып. Хатынына таба талпынып та куйган иде, әммә тыелды, үзе таныса иде, дип уйлады. Читкә борылып китмәде, Мөршидәләргә дә карамады, рәшәткә эчендә яфракларын очыргалап утырган яшь каенга текәлде. Мөршидә белән күрше Нәсимә икән, аны да таныды.

Үзгәргән хатыннар. Ябыкканнар. Кырысланганнар – килешми аларга болай. Юл йөриләр. Авылда хәлләр бардыр... Юл йөриләр. Кем йөрсен тагын? Малайлар да хатыннар...

Авыр икән хатыннарга. Монда да фронттагыдан ким түгел, хатыннарга кыенрак та. Сугыш инде ул ирләр өлешенә төшкән җафа, ә хатын-кыз ирләр эшен дә эшли, сугыштагы ирләрен, улларын көтеп тә тилмерә.

...Табын бетергәндә, хатыннар шешә авызыннан гына сөт эчтеләр.

...Их, Мифтах та сезнең белән тәмләп сөт эчеп җибәрер иде. Бәлки, янәшә утырганда таныр идегез. Болай танымыйсыз, бәлки, күреп бетермисездер – ара шактый ерак шул. Хәер, бу елларда аксак-туксакны күп күргәнсездер инде – һәр гарипкә карап та тормаска күнегелгәндер. Аннары, Мифтахны барыбер танымас идегез – шундый да җимерек йөзле кеше булырмы...

Их, сөт эчсәң икән, үз сыерыбыз сөтен... Туйганчы! Тик Мифтахка тамчы сөт-су өчен дә күпме азапланырга кирәген белмисез шул әле. Бу авыздан йотым ризык уздыру авырлыгын белмисез, белмисез шул, Мөршидә...

Хатыннар киттеләр. Атлары арык түгел, тиз кайтырлар, мичкә йөге белән гел юыртып та була; йөкне нык бәйләгәннәрдер инде.

Мифтах калды.

Кем белә, бәлки Мөршидәсе иренең исән калуына сөенеп, аны арба түренә утыртып алып кайтыр иде. Ә бәлки...

Кайтыр Мифтах, станциягә җиткәч, авылга кермичә ярамый. Белеп-күреп китәргә кирәк. Мөршидә кабул итмәсә инде. Кайтыр, станция белән авыл арасы ерак түгел – җиде чакрым, күп йөрелгән юл. Үз аякларыбыз белән чыгып киттек, үз аягыбыз белән кайтып керәбез. Җәяүләрбез, бер аяк исән бит әле, тагын ике таяк...

Менә кайтты, капка төбенә җитте. Беркем күрмәде, белмәде.

...Тын. Салкын ай яктысы.

Берәү дә йөрми. Авыл иртә йоклый. Безнең чакта да иртә ятып, иртә тору гадәте иде инде.

Такта абзарда сарык ютәлләде.

...Малларны бетермәгән Мөршидә. Барысына да өлгерүе авырдыр. Сыер да бармы икән? Сатып җибәрсә, үзенә җиңелрәк инде, азыгын әзерләве дә газап. Бәрәңгене казыды микән әле, бакчаны тулы утыртмагандыр, бер кешегә күпме кирәк соң. Каралты-куралар элеккечә кебек, торыклар кимемәгән, сүтелмәгән.

Керергә кирәк. Мөршидә кумас. Көндез танымады. Ара ерак иде шул. Хәзер таныр...

Мифтах келә сабына акрын гына басты, капканы җилкәсе белән этте. Тавыш чыгармыйча эчкә үтте, култык таякларын басмага тидермәскә тырышты. Тукта, нигә басмада түгәрәк эзләр калудан куркырга? Мөршидә аны кеше йөрсен өчен ялтыратып юган бит!

Сизмәде бугай Мөршидә – тәрәзәләрдә шәүлә күренмәде. Бәлки теге өйдә йоклыйдыр – ишетелмәве бик ихтимал.

Мифтах баскыч төбенә килде. Тәрәзәгә шакырга үрелде. Тукталып калды. Менә хәзер шакыр, – өй ишеге ачылыр да, Мөршидә шома идәннән шуып кына атлар, келәне күтәрер һәм такта ишек инде үзе үк каерылып ачылып китәр. Мөршидә аның кочагына ташланыр...

Юк...

Мөршидә хәвефне абайламыйча калмас, ишекне ачканчы:

– Кем? – дип сорар.

Ничек җавап бирерсең?

Юк...

Сорамас. Безнең йортта ишек шакыган кешенең кемлеген төпченү гадәт түгел.

Менә хәзер шакыр. Ә аннары? Ни буласын кем белгән...

Мифтах тәрәзә шакымады, бәрәңге бакчасына таба атлады. Рәшәткә эчендә – җиләк-җимеш бакчасында – аркылы-торкылы өелгән такталарны күрде. Үзе, малайлары киткәндәгечә икән.

Сугыш алды елында, көздән җир туңгач, алма бакчасына такта-бүрәнә кертеп өйгәннәр иде. Чәй эчәргә чатыр корырга иде исәпләре. Ни сәбәбе чыккандыр, калды да калды шул килеш. Язын такталар арасына чыпчык оя ясаган иде, мәче сыймаслык аралыгын да тапкан. Кош оясын туздырырга батырчылык итмәделәр, тора бирде өем.

– Мифтахларда аркылы-торкылы шушы гынадыр, – дип сөйләгәннәр иде авылда, гаеп итмичә, Мифтахлардагы тәртипкә сокланып.

Һаман шул килеш икән өем. Мөршидә саклыйдыр. Бәлки анда чыпчык оясы хәзер дә бардыр, бәлки бер генә дә түгелдер...

Рушан белән Рифат исләренә төшерәләрме икән бу өемне? Үзләре ашык-пошык өеп ташлаганнар иде бит. Алар кайда икән инде? Ничек кайтырлар икән? Кайтырлармы? Кошлар ояламаса да, малайлар кайтып күрмичә, сүтми-ишми торырга булыр. Үзләре кайткач та өлгерербез чатыр корырга...

Мифтах бәрәңге бакчасына чыкты.

Мөршидә бакчаны кысыр калдырмаган, инде бәрәңгене казып та алган. Сабакларын, абзар башына колгалар тезеп, киптерергә җәйгән.

Каралты-кураны элекке тәртибендә тота икән...

Мифтах бакча башындагы карлыганлыкка җитте. Монда инеш борылмасы, төнге тонык сулар челтери.

Әй, заман...

Күптән булган хәл инде...

Мифтахка әнисе карлыган җыярга кушкан иде.

– Ояты юк аның, өйдә кыз бала булмагач нишлисең, ялгызым гына өлгермим, – дигән иде.

Вак эш икән карлыган җыюы, утын яру түгел бу сиңа. Хатын-кызның үзенә генә булсын берүк.

Мифтах, Мөршидәнең тавышын ишеткәч, сискәнеп киткән иде.

– Мифтахетдин, син аны сыдырып җый, каты кысма. Бөртекләп кайчан бетерәсең, – ди...

Мифтах чүгәләгән төшеннән үрелеп карады. Инеш киртәсе буенда сулы чиләк-көянтәсен күтәргән Мөршидә балкып тора иде. Әллә мыскыллый инде? – дип сәерсенде Мифтах. Алай дисәң, – кызның күзләре үз итеп карый бит аңа.

– Безнең җыяр кеше юк инде, Мөршидә. Әни...

– Үземә әйт соң, булышырмын!

– Гаеп итсәләр?

– Булышуның ни гаебе?!

Яратышу әнә шуннан башлангандыр, шәт, туры сүзле, юкны-барны ишетмәс Мөршидә белән ул шуннан соң кичләрен очраша башлады. Бер кичне озатып куйгач, Мөршидә аңа үрелеп карады да:

– Матур син, Мифтах, – диде. – Йөзең генә димим, җаның да матур...

Мөршидә тагын нидер әйтмәкче иде дә, Мифтах аның авызына учын куйды. Кулына кызның тибрәнгән иреннәреннән рәхәтлек күчте.

– Әйтмә, бүтән бер сүз дә әйтмә! Шушы сүзләрең – иң матур сүзләр!..

Нидер кыштырдаган сыман булды. Мифтах сискәнеп инеш ягына карады – юк, чиләк-көянтә күтәргән, елмаеп торган Мөршидә анда күренми иде. Каралтыларга таба борылды. Ул...

Бакча уртасыннан Мөршидә төшеп килә.

Күреп, белеп килә.

– Мифтах!

Җавап юк.

– Мифтахетдин! Син бит бу?! Син бит инде!

Хәвеф каядыр бата-чума бара, кими.

– Мин...

Мөршидә килеп Мифтахның муенына асылынды.

– Мифтах!..

Мифтах чайкалды. Мөршидә аны тагы да кысып тотты, аварга ирек бирмәде. Мифтах уң кулын Мөршидәнең иреннәренә куйды. Иреннәр сулкылдый иде.

– Әйтмә! Бүтән сүз әйтмә...

Алар озак тордылар. Ай инеш ягыннан, тау ягыннан өй түренә күчкән иде инде.

– Малайлар?

– Икесенә дә кәгазь килде.

– Мин дә ярты кеше...

– Ни сөйләвең?! Нигә ярты-йорты булырга?! Хәвефләндердең, бер ел хәбәр салмадың.

– Көттеңме?

– Көтмиләрме соң? Хәзер Рушан белән Рифатны икәүләп көтәрбез...

– Кайтырлар, әнисе...

Мифтах, арык гәүдәсен сыгылдырып, Мөршидәнең куенына башын-йөзен яшермәкче була. Мөршидә, аның башын күтәреп, күзләренә туры карый.

Ир кеше хатыны җилкәсенә башын салып сулкылдый. Күзләр ничә еллар яшь күрмәгән иде...

Хатын кеше аны аркасыннан сөя.

Түзем дә халык инде бу хатыннар – берни сыгылдыра-сындыра алмый аларны...

1976


ОЧА КОШЛАР...

Вилдан сугышка чаклы өйләнә алмыйча калды, авыр елларда бу турыда уйларга вакыты тимәде, аннары инде картлык ягы баса башлады. Хәер, өйләнәм дип ныклы нияткә керешсә дә, акылга зәгыйфьрәк һәм ярым сукыр кешегә кияүгә чыгарга атлыгып торучылары да табылмас иде бәлки. Дөрес, акыл зәгыйфьлеге турында авыз тутырып сөйләп булмый, әммә үзеңне белешкәннән бирле кешеләр шуңа ишәрәләгәч, килешми чараң юк. Авылдашлары да, читтәге таныш-белешләре дә өйләнергә кыстап карадылар аны. Шаяртырга теләүчеләргә Вилдан:

– Кызыңны бирәсеңме соң? – дияр иде. – Күрдеңме, син чын күңелдән әйтмисең, мине мыскыл итәсең. Синең кызыңа да өйләнмәгәч, мин кемгә өйләним алайса?! – дип тә өстәр иде.

Ихластан киңәш итүчеләргә җавабы болай иде:

– Кирәкми. Мин үземне беләм. Кемгә өйләнсәм дә, мин аңа тиң була алмыйм...

Моннан күп еллар элек авылдашлары аңа күмәкләшеп кечкенә генә йорт салып биргәннәр иде. Түр ягында тоташ ике тәрәзәле шушы бүләк йортта ялгызы гына яши бирде ул. Ындыр артынача сузылган бакчасына ел да бераз бәрәңге утырта, калган җирдә билгә җитеп үлән үсә һәм аны күрше-тирә чабып ала. Вилдан гомере буена кешеләргә йөри, якындагы авылларга да чыккалый. Хәер эстәп түгел. Әммә өенә беркайчан да ач кайтмый, һәр җирдә сыйлап җибәрәләр үзен. Гармунын җилкәсенә аса да, йортын ялгыз калдырып, көн буена чыгып китә. Инде тәфтишләп әйтсәң, хезмәте белән – гармун уйнап туйдыра тамагын. Ә кешеләргә җыр кирәк, җыр ул һәрчак һәркемгә кирәк. Шуңадыр, Вилданга капка бикле булмый, аны үз итеп каршылыйлар, озаграк күренмәсә, чакырып алалар.

Сугышның икенче җәе. Яңа җитәр чаклар – иң авыр көннәр: фронттан күңелсез хәбәрләр явып тора, халык ачлы-туклы яши. Вилданның да хәлләре шәптән түгел, бәрәңгесе бетеп килә, бүтән ризык инде күптән юк. Гармунын күтәреп авылдан авылга йөри, әрсезләнми, чакырсалар – кереп чәйли, кулга биргәннән алмый, ашка-чәйгә икенче тапкыр дәшсәләр, рәхмәтен әйтеп баш тарта, артыгын кыстап та тормыйлар.

Беркөнне аны авылдашы Шәфыйка чакырды. Аның өе бүген аеруча пөхтә: тәрәзәләргә ак пәрдә-кашагалар эленгән, сәкегә дәү яңа палас җәелгән, идән күзне чагылдыра – кырып юганнан соң әле кибеп кенә өлгергән. Шәфыйка сәке читенә киез салды, Вилданга шунда утырырга кушты. Вилдан түргә барырга кыенсынды.

– Уз, уз, Вилдан энем! Пычранмагае тагын – миңа юарга сәбәп булыр. Утыр йомшакка, тартынма, үзебезнең Вилдан бит син! Әле дә син бар, Вилдан энем! Шатлыкны да бүлешәсең, кайгыны да эретәсең...

Вилдан галошларын тышкы якта калдырды.

Ул кемнең кайсы көйне яратуын белә. Һәм Вилдан, сәке йөзлегенә аягын аякка салып утырып, “Уел” көен уйнап җибәрде – йортка сәләм бирде.

– Тимерша абый миннән гел шушы көйне уйната иде.

– Рәхмәт, Вилдан энем! Шатлыгым бик зур бит әле: Тимерша абыеңнан хат килде, посылкасы белән!

– Әммә маһир кеше инде Тимерша абый! Сугыштан да посылка җибәргән, әй! Исән-сау кайта ул, менә мин әйткән иде диярсең.

– Кайта, минем Тимершам кайтмыймы соң!

– Җир астыннан юл ярып булса да кайта ул!

– Посылкасында нәрсә диген?! Чигүле күлмәге дә менә шушы чылбырлы сәгате. Бик фыртовой кеше бит Тимерша абыең! Сугышка иң зиннәтле әйберләрен киеп китте. Әллә кунакка барырга җыенасың инде, дигәч, аннан да җаваплырак, диде.

– Чибәр кеше шул. Ни кисә дә килешеп кенә тора. Сәгать чылбырын түш кесәсеннән салындырып йөрер иде. Безнең авылда бер аңарда гына иде “Омега” сәгате.

– Бәй, гел дә онытып торам икән лә! Сине йомыш белән чакырган идем бит! Тимерша абыең әйткән, шушы күлмәк белән сәгатьне Вилдан энемә бүләк ит, дигән. Үзен өйгә чакырып тапшыр бүләкләремне, дигән...

Вилдан Шәфыйканың күзләренә карады да калды – бу сөенечле хәбәргә ышанып җитмәде. Аның да шундый кыйммәтле сәгать тагып йөрер көннәре булыр микәнни?!

– Ышанмыйсыңмы әллә? Менә, алайса, хатын укып күрсәтәм. Менә монда, – диде Шәфыйка һәм кәгазь битенә төртеп күрсәтте.

– Шушысымы, Шәфыйка апа?! Миңа дигәнме?! – Вилдан хатны кулына алды. – Тимерша абый күкрәгендә мин бу сәгатьнең чылбырын тотып караганым бар иде...

– Шушы төшен һәр көнне иртән борырсың да, тәүлек буе туктамыйча теркелдәр аннары. Тимерша абыең көн дә иртәнге алтыда бора иде аны.

Вилдан сәгатьне учында кош баласы кебек итеп тотты. Аннары гармуны өстенә куйды да, озын телнең акрынлап күчүен озаклап карап торды. Әнә, бара бит озын тел, һаман бара, кечкенәсе аңа иярә, тик анысы бик салмак йөри икән, бәләкәй адымлы кеше озын кеше артыннан җитешә алмаган кебек...

– Рәхмәт Тимерша абыйга, рәхмәт икегезгә дә. Тимерша абый яраткан көйне тагын бер уйныйм әле!

– Уйна, Вилдан энем, уйна, әле дә син күңелне ачып йөрисең авыр көннәрдә, күңелне сыгылырга ирек бирмисең шул моңың белән. Йөр син авылдан авылга, кешеләрнең кайгы-хәсрәтләрен җиңеләйт. Бик изге синең һөнәрең.

– Ярар, Шәфыйка апа.

Шәфыйка сәкегә урталай бөкләп ашъяулык җәйде, җиз подноска самавыр китереп утыртты. Ап-ак кәсәгә сөтләп чәй ясады, аны Вилдан алдына куйды, үзенә кечкенә чокырга чәй агызды. Гармун тавышын самавыр җыры алыштырды.

– Тимерша абыеңнан хәбәр килмәвенә бишенче айга киткән иде бит. Камалышта калып, партизаннарга кушылганнар икән. Хат җибәрергә мөмкин булмады, дигән, моннан соң да еш яза алмам, дигән. Риза инде, әллә нигә бер хаты килсә дә риза! Биш ай хәбәр-хәтерсез торгач, бик тә кайгырган идем. Шул камалышта исән калып, партизаннарга кушылу сөенеченнән бүләк иткән инде сәгатен. Бер дә ватылмыйча йөрсен, яме...

– Ярар, Шәфыйка апам...

Бүген шатлыкка бизәлгән өйне тутырып, озын көй тагын яңгырады.

...Агайлар зираттан менеп киләләр. Төркем уртасында, башкалардан бер буйга калкып, дәү адымнары белән бүтәннәрне йөгертеп диярлек, Тимерша бара. Кулларын артка куйган, гәүдәсе бөкрәя төшкән. Куе сакалында ак бөртекләр дә елтыраша – картайды абзыең, авылның иң өлкәннәре рәтенә чыкты.

– Матур яшәде, мәрхүм, тормышын. Саф кеше иде. Берәүгә дә начарлыгы тимәде, изгелеге күп булды, – диде Тимерша салмаклап кына.

– Туфрагы җиңел булсын...

– Үзе төшмәгәндер бит инде суга?

Юк. Акыллы малай иде ул. – Тимерша сакалын аралап сыпырды. – Соңгы вакытта күз күрүе аерата начарланган иде. Басмадан тайган да, ташкын агызып та алып киткән.

– Мескенкәй, ярга үзе чыккан әле. Гармунын алдына алып, уйнагандагы кебек утырып үлгән...

– Канатлы да иде соң моңы! – Тимершаның күзләреннән салкын яшь төште. – Беркөнне машина күгәрченне бәреп китте, – дип сүзне авылга килгән кайгыдан бераз читкә борып алды ул. – Чәбәләнә, канаты каерылган икән. Талпынып-талпынып торды да, мин барып алырга өлгергәнче, очты, бичаракай. Өй кыегына кунды да, түбәдән тәгәрәде. Соңгы сулышынача очты күгәрчен. Кош канаты очар өчен шул... Вилдан да, әнә, соңгы мәлдә дә моң канатын җәйгән – гармунын тарткан...

– Кордаш, син бүләк иткән сәгате дә үзендә, чылбырын синеңчә кайтарып салындырган...

– Сәгать дигәннән...

Тимерша сөйләвеннән капылт туктап калды, җиназа халкы сүзсез барды. Бераздан Тимерша элеккедән дә салмаграк давам итте:

– Сугышны бетереп кайтышлый стансада ук очраттым үзен. Кочаклаштык. Беренче сүзе – сәгать өчен рәхмәт булды. Кешеләргә бүләкне бәйрәм яки туган көне уңае белән бирәләр, син миңа, Тимерша абый, ди, сугыш тизрәк бетсен, сугыш бүтән беркайчан да булмасын өчен бүләк итеп җибәргәнсеңдер инде бу сәгатьне, ди. Күз яшьләремне тыя алмадым. Сугышка китүдән кайтып кергәнче бердәнбер елавым шул булды... – Тимершаның күзләреннән тагын салкын яшь төште. – Әйе, сәгать дигәннән, Шәфыйкага рәхмәт, башы эшләгән, онытылмаслык яхшылык кыла белгән. Хәзер серне ачсаң да ярый инде... Балалар ишле, ашау-эчү ягы такы-токыдыр, сәгать белән күлмәкне сатып, азрак ризык юнәтер дип җибәргән идем. Шәфыйка минем исәнлек хәбәрен ишетү сөенеченнән күлмәк белән сәгатьне Вилданга бүләк иткән. Башта аласы килмәгән Вилданның, Тимерша абыең үзе шулай кушкан, мин аманатны гына үтим, дип, хат укып күрсәткәч кенә ышанган...

– Сәгатьле булу шатлыгыннан берничә көн өеннән дә чыкмаган икән. Сәгатенә карап утырган. Иптәш иде инде ул аңа...

– Үзең шатлана белмичә башкаларны сөендерә алмыйсың шул...

– Сугыш вакытын сәгатьләп санап барган бит, сугыш бетүен сәгатьләп көткән... – Башкалар Тимершаны тыңлап тагын тын калдылар, өлкән агайның җиназаны тамамлап сүз әйтүен көттеләр. Тимерша ашыкмады, авыл башына җитеп, кешеләр таралышыр алдыннан гына болай диде: – Сәгатен җибәреп янына кую әйбәт булды, дөрес булды. Тагын бер тәүлек Вилданның колагына вакыт серләрен сөйләп торачак сәгате...

Кошлар очалар, ышыкка ашыгалар. Быелгы беренче яңгыр яварга җыена. Башта яшен яшьнәрме, күк күкрәрме икән...

1974


ТӘПӘНЛЕ ЧИШМӘ

Урманга менә торган сукмак читендәге Тәпәнле чишмә корый икән. Элек ул ашкынып бәрә, эссе табада борчаклар сикерешкәндәй тибә иде. Кыш буена яуган карлар да аны томалый алмый, тирәләп бүрәнкә калдыралар иде. Күпме еллар инде шулай булган...

Хәзер, әнә, ул арыган, тибүе сизелми. Су җир астындагы юлын үзгәртә, тау-елгалардан ерактагы бу ялгыз чишмәне туендырмаска ниятли, күрәсең.

Хәер, чишмә бер кайнап торыр да бер корыр, аннары тагын бәреп чыгар – тәбигатьнең үз холкы, кеше боерганга күнеп тормый, үз теләгәнен кыла. Әллә бу чишмә бөтенләйгә тынамы, картайганмы? Тәпәнле чишмәгә гомере-язмышы бәйле Ләзизә дә олыгайган бит инде...

Былтыр безнең авылда, Шәмсун карт Ләзизәне хатынлыкка сорый икән, дигән хәбәр йөрде. Янәсе, сиксәнгә җитеп килә торган бабаегыз көннәрдән бер көнне Ләзизәнең өенә кергән дә, ишек катындагы урындыкны кыю гына түргә күчереп утырып, күңелендәген ачыктан-ачык әйтеп биргән икән. Һич тә ашыкмыйча, һәр сүзен үлчәп кенә болай дигән, имеш:

– Гомер уза инде, Ләзизә кордаш. Синең дә тол калуыңа утыз ел тулды, минем карчыгым Латыйфаның донъя куюына да ун елдан артты. Тәкъдир бит, нишләмәк кирәк. Әдәмгә хилаф эш түгел, әй-йе, икебез бер кечкенә генә гаилә корып яшәсәк, дип әйтүем...

Ләзизә карчык моңа каршы ләм-мим җавап кайтармаган. Шәмсун карт моны ризалык билгесе дип уйлап, бер уңайдан тәкъдимен очлап та бетерәсе иткән:

– Шөкер, кызым да, киявем дә какмыйлар, артыксынмыйлар. Әммә дә бит үземне ялгызлык борчый. Картайган көндә ялгыз башка үтә дә кыен икән. Хәер, синең үзеңә дә билгеле инде бу. Уйладым-уйладым да, менә шушы фикергә килдем. Әйтеп үткәрдем инде, үз йортымда артык җан түгел мин. Риза булсаң, синең янга күчеп, йортка кереп, дигәндәй, яшәрмен. Шөкер, әйтәм бит, каралты-кура тирәсендә селкенерлек хәл-куәтем бар, көчемнән чыкмаган. Әйткәнем хак булсын...

Карчык тагы да эндәшмәгән. Ахрысы, аның үз башында да шундый уйлар тумыйча калмагандыр. Озак еллар буе тол яшәү аны алҗытмадымы, күп эшләрне кешедән эшләтү туйдырмадымы әллә... Мәктәп балалары бәрәңге утыртканда-казыганда булышалар да, тик гел аларның ярдәменә өметләнергә ярамый, аларның сабак укулары да авыр. Өйдә ир булса, күбрәген, нигә күбрәген генә, бөтенесен ул башлап кайгыртыр иде.

– Калган гомеребезне түгәрәкләп яшик, – дигән соңыннан Шәмгун карт. – Моңа һаман акыл кермәгән икән дип әрләмә, минем үземә дә җиңел булмады синең катка базып керүе. Күнсәң инде, әйтәм бит, сүземне таптамассың кебек, әй-йе, зиратка барып, карчыгым Латыйфаның ризалыгын алырсың. Бөтенесен шәригать буенча итик... Беләсеңдер инде аның гүрен, зиратның басу почмагында, бала-чага капканы ачык калдырып, мал-туар кереп таптап йөрерлек булмасын дип, урынын шуннан сайлаган идем. Каршы килмәс Латыйфа, бик әйбәт яшәгән идек, урыны оҗмахтадыр, иншалла. Әй-йе, бөтенесен шәригать буенча итик...

Менә шуннан соң гына Ләзизә карчык җавап кайтарган:

– Ярар, Шәмсун, мин килешермен дә ди, Латыйфа ахирәтемнең ризалыгын алырга зиратка да барырмын ди. Дөрес әйтәсең, ялгыз башка авыр, бигрәк тә хатын-кызга йорт алып баруы авыр әле ул. Синең кызың-киявең, оныкларың үз яныңда. Мин бөтенләй ялгызым бит. Шул Зөбәеремне көтү өмете белән генә яшим инде. Сугыш беткәнгә утыз ел җитә, ә ул һаман исәндер кебек, кайтыр кебек. Сиңа тормышка чыгып куйсам, ул кайтып кергәч, ни дип акланырмын мин аңа? Аннары бит, мин Латыйфаның ризалыгын алырмын – шәригать буенча булыр. Ә син Зөбәеремнең ризалыгын ничек алырсың соң? Кайда соң ул минем Зөбәеремнең гүре? Юк бит ул гүр! Исән, исән шул Зөбәер...

Шәмсун карт сүзсез генә ак киез эшләпәсен кулында бик озак әйләндергән дә, түрдәге агач карават башына таянып, бер кулын кәзәкие түшенә тыгып утырган Ләзизәнең күзләренә туры карап:

– Син хаклы, Ләзизә... – дип, хушлашып чыгып киткән.

Һәм шуннан соң аның Ләзизә карчык белән очрашканы юк икән, имеш.

Моның күпмесе хаклыкка туры килә торгандыр, сүз колактан кереп авыздан чыкканда өр-яңага үзгәреп бетүчән була. Әммә Шәмсун картны да, Ләзизә карчыкны да гаеп итеп сөйләүчене белмим. Шәмсун картның Ләзизә карчыкка өйләнергә теләвен бер яңа хәбәр буларак кына тараттылар. Авылда гайбәт озак яши дисәләр дә, мин моның белән килешеп бетмим. Авыл гаепләнми торган хәлне төгәл әйтеп кенә уздыручан – монысы инде аның күркәм гадәте. Мин дә шул ишеткәнем кадәресен генә сезгә җиткерәм. Күпертеп яки кечерәйтеп сөйләү булмагандыр кебек минем үземә. Шуны Шәмсун картның үзеннән сорарга ниятләп йөрим, мәгәр кыюлык җитмиме шунда – сорый алганым юк.

...Моннан ике ел элек шушы авыл мәктәбенә укытучы булып килеп, буш йортка урнашкач, безгә шатланып иң беренче Шәмсун карт керде. Шуннан бирле ул безнең гаиләдә кадерле кунак, аның көн саен иртә таңнан безнең хәлне белмичә калганы юк.

– Күршеләр арасындагы сукмакта үлән борын төртмәскә тиеш, – ди ул.

Ә Шәмсун карт безгә күрше, бакча башы күрше. Бу уңайдан шунысын да әйтим әле: авыл сөзәк тау битенә урнашкан һәм монда тауга аркылы урамнар юк. Шул тауның өч төшеннән чишмәләр агып чыга һәм алар итәккә җиткәндә мул сулы ерганакка әйләнәләр. Кешеләр әнә шул ерганакларны бакча башларында калдырып, урамнарны тауга буй итеп йорт-җир корганнар – тәбигать тудырган уңайлыктан файдаланырга кирәк: бакча башыннан чишмә агып торганда, ничек инде яшелчә, җиләк-җимеш үстермәскә ди. Шәмсун карт белән бакча башы күршеләр булсак та, җәен-кышын сукмакны өзми ул. Һәр кергән саен берәр йомышы табыла үзенең.

– Ләзизәнең бакчасында җиләк-карлыганы коелырга җиткән. Үзе генә өлгерә алмыйдыр. Пионерларың җыеп бирсеннәр шул ялгыз карчыкка, – ди ул миңа.

Ә икенче иртәдә инде пионерлар булышлыгы өчен рәхмәт әйтә. Әммә барыбер Ләзизә карчыкка кагылышлы йомышы булмыйча калмый.

– Мөгаллим, – дип башлый ул сүзен (ара-тирә Шәмсун карт миңа шулай эндәшә), – сиңа килешә торган эш түгел инде. Терәлеп торган күршең Ләзизәнең кече капкасы сөйрәлеп ачыла. Күгәннәрен ныгытырга кирәк.

– Әй, Шәмсун бабай, монысы гына синең үз кулыңнан да килә инде, – дип шаяртмакчы булам мин. – Үзең генә төзәт соң, Ләзизә әбинең хәлен дә белешерсең. Югыйсә, аның хәлен без әйткәннән генә беләсең.

– Син алай димә, олы кешегә карышсаң, пионерларың тыңламас үзеңне. – Аннары гына акрын көйгә өстәп куйды: – Миңа ярамый. Ләзизә дә, мин дә тол кешеләр. Ләзизә Зөбәерне көтеп яши. Син төзәт, тыңла мине...

Монысы мине тетрәндереп җибәрде. Монысы инде имеш-мимеш түгел, чын дөресе иде. Үзегез шаһит, мин бу сүзләрне Шәмсун карт авызыннан әле генә ишеттем. Әйе, Шәмсун картның Ләзизә карчыкка карата күңеле буш түгел икән! Тик Ләзизә әби һаман, инде сиксән белән алышса да, Зөбәерен көтә.

Ә Зөбәер абый эштә дә, гаиләсендә дә җилле кеше, егет кеше булган. Эшен җиренә җиткерергә яраткан. Шулай булмаса, әнә, каралты-курасы хәзергәчә шылт та итмичә торыр идеме? Солдатка алынгач та, Зөбәер абыйның, өлкән яшьтә булуына карамастан, хезмәт армиясендә каласы килмәгән.

– Баргач-баргач, мин инде аның фронтына барам, шунда җибәрегез, – дигән.

Җибәрмәсәләр, аны барыбер тыеп тотып булмас иде. Иренең холкы-фигыле турында кайчак Ләзизә әби дә шаярткалап сөйләштергәли.

– Бер заман көйләде бу эшне, – дигән иде ул. – Төн уртасына таба сиздермичә генә чыгып сыза Зөбәерем. Кайсынадыр ияләнде, гыйшык сата ич бу, дим үземчә. Күңелдә шул уй гына. Яшьрәк тә чак, йөрәк көнчеләнеп кытыклана бит. Беркөнне йоклаганга сабышкан булдым. Зөбәер чыгып китәргә җыенгач, бусага төбенә түшәк тәгәрәттем дә, – катыда ятасы түгел үзем, – ишек тоткасына киндерә эләктереп, шуны кулга кат-кат чорнап, сузылдым да яттым. Минем гәүдәмне таптап кына чыгып китә аласың, дим. Үзем тагы да сузылыбрак ятам, атлап үтә алмасын, янәсе. Ярар, тилермә, эшем бар, ди. Нинди эш? – дип тә сорамадым, җибәрмәдем генә үзен. Чөнки беләм бит тегенең чит-ят янына барганын. Яттым шунда ишек тоткасына эләктергән киндерәмне кулыма урап. Тыштан ишек тарткач кына уянып киттем, – Зөбәерем мин йоклаганны гына көткән икән, тәрәзәдән шылган да, ишектән кайтып керде. Түшәгем белән күтәреп сәкегә илтеп салды үземне. Тәки дә эшне соңлата яздың, дигән була, көлә. Үзем дә көлеп җибәрдем, ачуым бетте дә куйды. Тәпәнле чишмәне казып йөргән икән ул. Чишмәнең тәгаен чыгасын белмәгәч, кешеләргә сиздерәсем килмәде, аннары, таңда ачылган, таңда көчәйгән чишмәнең суы тәмле була, андый чишмә озак яши, дип сөйләгән иде. Синең өчен эзләп таптым бу чишмәне, дип мине сөендергән иде. И заманнар диген... Басу уртасында күпме гомер чишмә кайный бит... менә шундый сәерлекләре-маһирлыклары бар иде Зөбәер абыегызның... Үзе мин исән чакта кайтсын гына инде. Бер дә үлгәндер кебек түгел шул, үлде дигән кәгазьгә генә ышанып була диме инде... Ул да минем кебек картайгандыр инде. Исәндер, көтүем әрәмгә китмәс. Ясап бетермәгән гармуны бар... Ул гармуннан көй чыгарга тиештер лә инде. Ясап бетерер әле ул аны...

Бу гармун Ләзизә әбинең үзенә генә калган истәлек булса, Тәпәнле чишмә Зөбәер абыйның бөтен авылга истәлеге иде. Чикләвек урманына менә торган сукмак үзәнлекне кисеп үтә, әнә шул үзәнлектә ул чишмә. Зөбәер абый тигез урында бәреп утырган чишмәгә улак куеп булмагач, имәннән тәпән ясап утырткан. Шул тәпән менә хәзергә чаклы чыдый әле. Чишмәдә су тәпәннең уртасыннан ургылып-кайтарылып тибә. Шуңа күрә тәпән уртасында су кайнаган кебек тоела. Миңа, нигәдер, йөрәктә мәхәббәт тә шулай кайныйдыр сыман...

Шушы Тәпәнле чишмә корый башлаган икән...

Ләзизә карчыкның өе тулы кеше, алар сөйләшмиләр – кайгы ишек шакый. Карчык, кемдер керүен күзәткәндәй, түрдә, ястык-түшәккә иңеп яткан җиреннән ишеккә карады. Аннары хәлсез тавыш белән:

– Тәпәнле чишмәнең суы кибә икән, Зөбәер чишмәсенең... – дип әйтеп куйды.

– Борчылма инде юкка, авылда кеше күп ләбаса, хәзер рәтләрләр бер чишмәне, – диде кайсыдыр.

– Чистартырлар да бит... Кайнавын киметмәскә иде шул аның! Их, соңгы вакытта үзем барып карый алмадым – Зөбәерем бәхилләрме икән...

– Тыныч булсаң икән инде. Шәмсун карт чистарткан инде, балалар күреп төшкән.

– Алаймы... Шәмсунга рәхмәт... Изге кеше ул...

Ләзизә әби туктый, башкалар да дәшмиләр. Юату сүзләре сөйләүнең иң авыр чагы җиткән – моны Ләзизә карчык та, аны озатучылар да беләләр. Карчык, башын салмак кына борып, ишәрә ясагандай итә:

– Кайсыгыз анда... Сандык төбендә гармун булыр... Ипләп кенә алыгыз, күреген яңакларына беркетмәгән... Таралып китмәсен...

Киҗеле сөлгегә төреп бәйләгән гармун сандык төбеннән чыга. Аны Ләзизә карчыкның янына китереп куялар. Ул кулын акрын гына күтәреп гармун өстенә сала.

– Ясап бетерергә үзе кайтып җитмәде... Мин исән чагында... Яңа гармунда беренче тапкыр уйнавын гына тыңлар идем...

Берәү дә дәшми.

– Шәмсун карт Зөбәергә аманатым итеп тапшырсын әле шушы гармунны... Зөбәер кайтканын көтәргә кушты, диегез...

Ул хәлсезләнгән беләкләренә орыныр-орынмас шуып йөргән сөрмәле беләзекләрен салдыртты.

– Боларын да Шәмсунга бирегез... Зөбәергә тапшырыр ул... Кыз чакта үзе бүләк иткән беләзекләрнең төсе китмәвен күрсен әле Зөбәерем...

Тәпәнле чишмәнең уртасыннан тигез генә кайтарылып-ишелеп, ургылып су чыга. Аның суы кимеми. Шәмсун карт аны гел чистартып тора.

Чишмәдә су бәрә – йөрәктә мәхәббәт нәкъ шулай кайныйдыр сыман...

1973