Мәхмүт Галәү. Моһаҗирләр Татарча текстлар

Мәхмүт ГАЛӘҮ

Романда 1897 елгы халык санын алу вакыйгасына бәйле рәвештә кузгалган крәстиән чуалышлары, бөлгенлеккә төшкән татар крәстиәннәренең бәхет эзләп, патша хөкүмәте эзәрлекләвеннән качып Төркиягә күчеп китүләре һәм андагы каршылыклы язмышлары турында сөйләнә.

МОҺАҖИРЛАР

I

1897 елның башы иде. Халык шау килде:

– Бөтен халыкны көчләп чукындырасылар, имеш...

– Чукындыру өчен мосылман халкының санын аласылар, имеш. Шул турыда боерык килгән ди...

Баштарак колактан-колакка гына сөйләнелгән, төрле җәбер-золымнар белән коты алынган татар крәстиәнен шомландырган бу сүзләр тора-бара дөрескә чыкты...

Колак ишеткән нәрсә күз алдына килә диләр бит. Менә бу хәбәрнең чынлыгы да, земский начальник, становой, старшина, писарь һәм старосталар аркылы, бөтен күләме белән халык алдына килеп басты.

Бөтен авылларның старосталары волость үзәгенә җыйнатылып, аларга тупас казна теле белән:

– Егерме җиденче гыйнварда бөтен халыкның саны алына: халык шуңар әзерләнсен; авылга килгән сан алучылар яхшы каршы алынып, аларга кирәкле мәгълүмәт дөрес бирелсен! Каршылык күрсәтүчеләр яки туры җавап бирмәүчеләр каты җәзага тартылачак! – дип игълан ителде.

Старосталар, куштаннар өчен дә бу боерык көтелмәгән бер нәрсә иде. Башта алар да куркындылар, даръя төсле ташый башлаган агымга алар да иярә яздылар. Яшертен генә телдән сөйләнелгән, ахыр килеп дөрескә чыккан бу шомлы хәбәрне халыкка ничек итеп белдерергә, ничек итеп аны бу куркыныч эшкә өндәргә җай таба алмыйча аптыраштылар. Боерыкны үтәмичә мөмкин түгел, аны ничек кенә булса да җиренә җиткерергә кирәк иде.

Волостька барып кайткан көннең иртәгәсендә Фәйзулла староста җыен җыйнар дип көтелсә дә, ул ашыкмады. Куштаннар үзара киңәшкәләделәр. Ләкин, колактан колакка йөргән уйдырмалар белән кызып күзен кан баскан халыкны тынычландырырлык һәм теге шомлы хәбәрнең тәэсирен йомшартырлык бер юл да, бер чара да таба алмадылар.

Ул арада кара халыкның шомланып шаулашуы артканнан-арта барды. Теге хәбәрне инде ачыктан-ачык сөйләүдән дә тартынмас булдылар. Каравыл өендә, мәчет алдында, чат башларында һәркемнең телендә шул бер сүз иде:

– Көчләп чукындырасылар икән...

– Чукындырыр өчен халык санын аласылар икән...

Җыен җыйналып, волостьта сөйләнгән сүзләр белән халык һаман да таныштырылмагач, шомлану тагы да көчәйде. Хатын-кыз Әсма остабикә белән Җиһан абыстайга берәр җамаяк он яки ипи күтәреп барып, теләк теләтте. Садака биреп, Алладан ярдәм, изгеләрдән мәдәт соратты. Һәркем елады, белгән догаларын укып Аллага сыенды. Ләкин аңа карап ниндидер зур бәлә сизенгән күңелләрнең шомлануы кимемәде; сәгатьләп-минутлап арта торды. Мондый вакытларда кечкенә вакыйгадан да зур мәгънәләр чыгарып куркучан халык бер-берсен шомландырды; берсеннән-берсе курку тойгысы йоктырды.

Без капчыкта ятмый, диләр. Әле дә шулай булды. Фәйзулла староста хәбәрнең дөресен халыкка әйтергә курыкса да, волостьта сөйләнгән сүзләр каяндыр, ничектер таралып өлгерделәр.

“Куштаннар да урыс түрәләренә сатылган, имеш... Фәлән көнне авылга солдатлар белән поплар киләсе ди. Үзләре белән кыңгыраулар, тәреләр алып килеп, мәчетне чиркәү итәселәр икән. Фәйзулла староста моны юри халыктан яшерә икән» төсле, кем авызыннандыр чыккан өстәмә бер хәбәр дә бөтен авылга җәелде.

Күп тә үтмәде, һичкемнең димләвеннән башка, үзлегеннән җыйналган халык төркеме Фәйзулла староста өенә барып, нишләргә белмичә аптырап торган карт куштанны кысрыклый башлады.

– Ник җыен җыйнамыйсың? Хәбәрнең дөресен ник мирдән яшерәсең? Сатылуың дөрестер шул! – дип, төрле яктан йодрык селкеп кычкырдылар.

Фәйзулла староста халыкны тынычландырырга маташып карады. Ләкин эш инде вак-төяк белән генә җайланудан узган, волостьта әйтелгән сүзләрне ачыктан-ачык сөйләп биреп, ташкынга юл ачу һәм халыкны үз иркенә куюдан башка чара калмаган иде.

– Сөйлим, сөйлим, җәмәгать. Барсын да сөйлим, – диде карт. – Каравыл өенә җыйналыгыз! Үзем дә хәзер барам...

Халык төркеме каравыл өенә таба кузгалды. Бу юлы десятскийларга, сотскийларга йорт саен туктап, тәрәзә-ишек кагып, кыстап чакырырга туры килмәде – һәркем үз ирке, үз теләге буенча шунда агылды.

Каткан сөякләрен угалап мич башында сыкранып ятучы картлар, кара мунчаларга җыйналып уен-көлке һәм юк-бар әңгәмә белән көн уздыручы яшьләр, мал-туар тирәсендә чуалучы ирләр – барысы да каравыл өенә барып, кара хәбәр турында дөресен белергә ашыктылар. Башка чакларда җәмәгать эшләре белән кызыксынмаучан чабатачы һәм чыптачылар да, эшләрен бүлеп, яланаякка тишек киез ката элеп, үтәли җил өреп торган иске чикмәннәрен киеп, шунда йөгерделәр.

Ындыр артларындагы калын көрт өстендә чаңгы шуучы, әвен базлары һәм салам өемнәре тирәсенә тозак корып куян аулаучы үсмерләр дә, таң атмас борын ук букчасын күтәреп, култыгына бер кисәк утын агачы кыстырып сабакка йөгерүче малайлар да читтә калмады – барысы да шунда, каравыл өе тирәсендә буталалар, карындык тәрәзә аркылы гына булса да, җыенда сөйләнгән сүзләрне ишетергә, хәбәрнең дөресен белергә тырышалар иде.

Менә, сары калаен муенына кигән Фәйзулла староста аякка басты һәм азрак калтыранган тавыш белән:

– Картлар! – диде. – Телдә сөйләнгән сүзләрнең күбесе дөрес булырга охшый... Бөтен халыкның санын алу турысында патшадан боерык бар икән... Озакламый безнең авылга да язучы түрәләр киләчәк... Безнең мосылман халкын гына түгел, урысын, чирмешен, мимечен – барысын да язасылар ди.

– Ялган! – дип кычкырды берәү. – Күз буяу! Урысны нигә дип язсыннар? Ул барыбер урыс ич инде! Аны чукындырасы бармыни?

Халык гөж килеп шаулый башлады. Һәркем үзенчә берәр сүз кычкыруны кирәк тапты. Шул сәбәптән, җыен бу юлы үзенең гадәттәге күренешен тамам югалтты. Караңгы каравыл өе котырган бүреләр кайнашкан коточкыч бер чокыр рәвешен алды.

Гадәттә тыныч һәм сабыр булган, җыеннарда сүзгә катнашмый торган кешеләр дә үз ишләре белән сөйләшеп зарланышырга тотындылар. Болары:

– Бу патшага ни җитми икән? Иманасын түлибез, солдат бирәбез, мәчеттә дога кылабыз... Тагын ни кирәк икән аңа?

– Бу патша, йөзе кара, безнең түбәтәйгә каныгып ни кызык таба икән?

– Болай да донъя тулы урыс, патшага җитми микәнни? – дигән төсле сүзләргә бер-берсеннән җавап сорыйлар иде.

Бүгенге җыенда күбрәк урта катлам белән ярлылар сөйләде. Куштаннар, байлар гадәттәгедән тынычрак булдылар.

Халык бераз сүрелгән арада, Фәйзулла староста тагын сүзгә кереште.

– Картлар! – диде ул. – Болай керәле-чыгалы җикеренүдән мәгънә юк... Сан язучы түрәләр иртәгә иртән безгә килә... Ирек куеп, кушканнарына күнәбезме? Әллә башка берәр чара табып буламы? Менә шул турыда киңәшик әле!.. Минемчә...

– Килсеннәр! Буып бәкегә тутырабыз!.. Күп чыдадык инде, җитәр!

Тагын тавыш күтәрелде. Күзен кан баскан халык авызыннан тагын әллә нинди куркыныч сүзләр чыгып яңгырады.

Арттан кемдер:

– Ник монда мулла беләлн мәзин күренми?! – дип кычкырды. – Динне без генә кайгыртасы түгел, чакыртырга кирәк үзләрен!

Бу сүзне башкалар да куәтләде. Халык: "Мулланы чакыртыйк! Мәзин дә килсен!" – дип шаулаша башлагач, староста бер десятскийга ияк какты. Тегесе юкә бау белән муенына аскан калаен селки-селки чыгып йөгерде һәм Шәмси мулла белән Сабирҗан мәзинне җилтерәтеп китереп тә җиткерде. Алар халык арасыннан ерып узып, уртага бастылар. Күзләр кама кырпулы, төлке эчле һәйбәт яшел тун кигән Шәмси муллага төбәлде.

– Җәмәгать! – диде мулла. – Китап патша кушкан эштән баш тартмаска өнди. Олы әмергә буйсыну фарыз...

Ул тагын нәрсәләрдер әйтмәкче иде дә, бүленеп калды... Ачуыннан әллә нинди куркыныч кыяфәткә кергән берәү:

– Кирәкми безгә фарыз-марызларың! Башыңа капла!! – дип кычкырды.

Тагын шау-шу күтәрелә башлаган иде дә, Шәмси мулла, тавышын көчәйтә төшеп:

– Патша үз теләген эшләмичә калмас, җәмәгать! – диде. – Мин үзебезгә авырлык килмәгәе дип куркам. Мулла булу белән генә, бу җәһәттә безнең кулдан бер эш тә килми. Без дә ил белән инде – ни күрсәк тә бергә күрербез... Халык баш тарта икән, бер без генә читтә торып кала алмабыз, – дип, койрыкны икенче якка борды.

Аңар Сабирҗан мәзин белән староста да шундыйрак сүзләр белән кушылдылар. Башка бай куштаннар да шул мәгънәдәрәк сөйләп уздылар. Ләкин ул сүзләр халыкка тәэсир итә алмады. Күпчелек үз фикерендә нык тора иде.

– Ассыннар, киссеннәр, суйсыннар – без үз динебездән кайтмыйбыз, ата-баба йоласын ташламыйбыз!..

– Чукынып күрәләтә урыс булганчы, ата-баба юлында җан бирәбез!.. – дигән төсле сүзләр белән, төкерекләр чәчеп байтак шаулашканнан соң, төпле бер фикергә килә алмыйча, котырынган һәм ярсыган килеш таралыштылар.

Бу ярсу, бу чуалыш йөз еллар буенча төрле җәбер-золым, азап һәм мыскыллар күреп алҗыган, кыйналган, таланган, изелгән мужикның нәүбәттәге баш күтәрүе; ә сан алу мәсәләсе һәм ата-баба дине дигән сүзләр исә сылтау гына – коры салам өчен бер шырпы шикелле генә иде. Сан алу мәсәләсе туктатыла калса да хәттә, тулып тишелгән азап шешен инде баштагы хәленә кайтару мөмкин булмаячак; гасырлар буенча җыйналып килгән, сылтавына күрә генә дин төсенә буялган, бөтен донъяны көйдерерлек булып тышка чыккан үч тойгыларын сүндерү һичкемнең кулыннан килмәячәк иде.

* * *

Җыен булган көннән соң берсеннән-берсе куркыныч, берсеннән-берсе уйдырма хәбәрләр тагы да күбәйде, үрчеп таралды. Базарга баручылар да буш кайтмадылар, узгынчылар да үзләреннән берәр өстәп уза тордылар:

– Фәлән авылның мәчетен чиркәү, мулласын поп иткәннәр, имеш. Һәммә кешенең муенына берәр тавык тәпиен көчләп такканнар, имеш...

*[Тавык тәпие – тәре.]

– Фәлән авылда өй саен кереп карап йөргәннәр: имеш тә, урындык, өстәл, сәгать шикелле әйберләр табылган йортларны, сез барыбер урыс булып беткәнсез инде, дип, урыска санап язып киткәннәр, имеш.

– Фәлән ишан кыямәт кубасын сөйләгән. Фәлән авыл мулласына килгән гәҗиттә Каф тавы артыннан Яэҗүҗ-Мәэҗүҗ* чыкканлыгы язылган, Дәҗҗәл* чыгып, Мәһди* иңүдән хәбәр бирелгән...

*[Яэҗүҗ-Мәэҗүҗ – мифик ике вәхши халык исеме (христиан динендә Гог-Магог); дини мифология буенча, Искәндәр Зөлкарнәйн (Александр Македонский), стена корып, аларны башка халыклардан аерган, имеш. Ләкин алар донъя бетәр алдыннан стенаны җимереп чыгып, җир өстендәге барлык нәрсәне ашап, юк итеп барачаклар, имеш. *Дәҗҗәл. Мәһди – мифик затлар; ахырзаман алдыннан бер Аллага табынучыларга каршы Дәҗҗәл (Алдакчы) чыгып, үз юлындагы бөтен нәрсәне җимереп йөриячәк, аны үз күзе белән күргән кешеләр шундук һәләк булачак. Әммә Дәҗҗәлнең хәкимлеге кырык көннән артмаячак, «дөрес юлдан баручы» зат – Мәһди иңеп, Дәҗҗәлдән коткарачак, имеш.]

– Фәлән көндә, фәлән сәгатьтә кояш тотыласы ди. Боларны фәлән авыл мулласы җомгада сөйләгән... Китапта шулай әйтелгән, гәҗиттә шулай язылган дип әйтә икән, ди.

– Ул гәҗит дигән нәрсәне, ахырзаман якынайгач, шайтан үз койрыгы белән язып таратыр ди. Аны укыган кеше кяфер булыр һәм теге донъяда дуңгыз сүрәтендә кубарылыр ди. Шулай булса да, анда язылган сүзләр дөрес була икән ди.

– Фәлән авыл мулласының кызларында иңбашлары кабартып тегелгән бала итәкле күлмәкләр тапканнар да ди, “сез инде барыбер кяфер булгансыз” дип, алып китеп монастырьга япканнар ди.

– Юк ла, аларны монастырьга япмаганнар. Әрхәрәйгә кече хатынлыкка биргәннәр ди ич!.. – дигән төсле акылга сыймаслык һәм берсе икенчесенә капма-каршы килә торган хәбәрләр искиткеч тиз күбәйде.

Кара халык барсына да ышанды, барсыннан да шомланды. Аның ярсуы көчәйгәннән-көчәйде. Ул, бер яктан, шомланып курыкса, икенче яктан – әллә кемнәрдән әллә нәрсәләрнең үчен кайтарып кинәнү теләге белән янып яши башлады.

Кайберәүләр үзләренең урындык, өстәл шикелле әйберләрен ватып мичкә яктылар. Сәгать төсле нәрсәләр таш бәйләп бәкегә салынды. Моданы аңлый башлаган купшы-көяз кызлар яңа гына теккән бала итәкле, кабартма иңсәле күлмәкләрен түшәк-ястык эченә тутырдылар; ындырга илтеп салам яки тирес астына күмделәр. Бу эшләр үзенә күрә бер әзерлек дип исәпләнә һәм саклык йөзеннән бик яшереп эшләнә иде.

Нинди дә булса берәр күңелсезлек көткән ирләр дә бөтенләй тик ятмыйлар, урындык-өстәл ватудан башка төрлерәк хәстәр дә күрәләр – балта, пычак, чалгы кайрыйлар һәм аларга җайлырак сап яраштыралар иде. Һич булмаса, чукмар башлы имән күсәк әзерләп, тимер чәкәнне билгелерәк урынга җыеп куючылар, сәнәк яки тимер япьле чәнечке очын үткенләүчеләр дә юк түгел иде.

Ат менеп авылдан авылга чапкыннар йөреп тора; үзара хәбәр алышып, эш һәм теләк берләштерү мәсәләләре кайгыртыла иде.

Фәйзулла староста да, билгеле, тик ятмады. Халыкның уен Сапый старшинага җиткерде. Сапый старшина хәл-әхвәлне үзе дә белә иде. Шул сәбәптән, старосталар китергән хәбәрләргә үз белгәннәрен өстәп, земский начальник белән становойга сөйләде. Шуннан соң да әхвәл һич үзгәрмәде. Билгеләнгән көндә сан алучыларны каршы алып, булышлык итәргә кушылган көе генә калды.

Менә, билгеләнгән сан алучылар тиешле вакытында авылларга таралдылар.

Башка авылларда бу кешеләрне кыйнап җибәрү, үтереп бәкегә салу шикелле эшләр күп булса да, Мәүлә Колыга килүчеләрнең берсе солдатта чагында азрак язу-сызу өйрәнеп, кайткач волость конторында писарь ярдәмчесе булып эшләүче бер татар, ягъни таныш, үз кеше булганлыктан, аңар берьюлы каты бәрелмәделәр.

– Үзең күз күргән кеше, яхшы ата баласы, болай балтага сап булып йөрүдән азрак оялыр идең! Безнең нәрсәдән курыкканны үзең дә яхшы беләсең. Яхшы чакта үкчәңне күтәр, агайне! Моннан болай безгә мондый эш белән киләсе булма!.. Үз кеше дип тормабыз! – диделәр.

Гыйбад писарь азрак үгетләргә чамалап караган иде дә, җавап тагы да корырак булды. Ул, һичбер нәрсәгә илтифат итмичә, сан алу карточкаларын чыгарып, беренче туры килгән кеше турында белемшә яза башлаган иде, баш өстендә чукмарлы күсәкләр, йомарланган йодрыклар уйный башлаганны күргәч, шүрләде: кәгазьләрен җыйнап папкасына сала-сала:

– Алай булгач, картлар, яхшылык белән күнмәскә уйлыйсыз инде? – диде.

– Юк, яхшылык белән дә, яманлык белән дә безне чукындыра алмаслар!

– Үзегезгә авырлык килер бит, картлар!

– Бар, бар! Акыл сатма! Син белгәнне без үзебез дә беләбез... Ни күрсәк тә күрербез, сүзебездә торырбыз, уты-ялкыны берьюлы булыр!

– Ай-һай, картлар, үзегез беләсездер инде белүен дә...

Артык сүз көрәштереп маташуның соңы хәерле булмаячак иде. Гыйбад писарь, шуны аңлагач та, кире китеп барды.

Бернишли алмыйча кире кайтып волостька җыйналган сан алучылар арасында кыйналмый-сугылмый калганы шушы Гыйбадлар төркеме генә иде.

Берничә көн узгач, становой һәр авылның мулласы белән старостасын үзенә җыйнатты. Шәмси мулла белән Фәйзулла да, гадәттәгечә, становойга бүләккә берәр кисмәк бал, берничә каз-үрдәк алып бардылар. Становой бүген үтә ачулы күренә: чәчләре тузгыган, мыеклары тырпайган, күзен кан баскан иде. Һәр авылдан килгән күчтәнәчләр дә бу юлы аның ачулы чыраен ачып җибәрә алмады. Ул, муллалар, старосталар керүгә, аяк тибеп кычкыра, җикеренә башлады:

– Нигә халкыгызны кулда тотмыйсыз? Ник аны бунтовать иттерәсез? Патша хәзрәтләренең боерыгын әллә үзегезнең теләсә нишләтергә ярый торган Мөхәммәт законы дип беләсезме?

Култык асларына кыстырылган төрле кыяфәтле, төрле төсле бүрекләр калтыранды, чуар түбәтәйле башлар түбән иелде.

– Я, ник дәшмисез!? Телегез чергәнме әллә?

– Мин... без... ваше благородие, – диде бер карт староста, – чапчим языксыз... билләһи, нипричум...

– Как непричем, көпә-көндез, карап торып патша кешеләрен, хөкүмәт йомышы белән баручыларны кыйнатып үтерттегез дә, непричем буласыз, имеш!!

Ул шулай җикеренде, кычкырынды, аяк тибеп, өстәл төеп, мулла һәм старосталарны төрлечә мыскыллап, әшәке сүзләр белән сүкте дә:

– Берәр көннән авылларыгызга үзем барам. Шуңарчы бунтовщиклар тотылып волостька озатылган булсын! Сан алучыларга кирәкле мәгълүмәт бирелеп бетсен!.. Югыйсә, барыгызны да суктырып, Себергә сөрермен! – диде.

– Теләсәң ни эшләт, ваше благородие, – диде теге карт староста, – синең иректә. Иллә мәгәр, без ул халыкны бернишләтә алмыйбыз... Менә үзең барсаң, күрерсең...

– Мин аларның тиреләрен энә белән тунатырмын!

– Халыкның күзенә ак-кара күренми, ваше благородие.

– Бетләре котыра, майларына чыдашалмыйлар! Сез үзегез аларны бозып бетерәсез! Карагыз аны, мин әйткәнчә эшләнгән булсын!

– Ышандырып булмый, ваше благородие...

– Боерык үтәлмәсә, үзегез җавап бирерсез!

Муллалар, старосталар өйләренә кайтып постылар. Һичкемне тотып бәйләп волостька озатырга омтылучы булмады. Сан алучылар да кабат килмәде. Халыкның нинди ялкын белән янып, нинди дәрт белән ашкынганын становой белмәсә дә, мәсәләнең бу ягы старшина, староста һәм муллаларга бик билгеле иде. Үзен бәйләтеп волостька озатырга юл куярдай кешенең хәзерге татар авылларында табылмаячагы аларга көн кебек ачык иде.

* * *

Тагын бер-ике көн узгач, кыңгыраулы пар ат җигелгән яхшы чана эченә чумып утырган становой, иярле ат менгән берничә стражникны ияртеп, Фәйзулла староста йортына килеп туктады.

Бу эш ярсыган халыкны юри үчекләү, мыскыллау шикелле тоелды. Ачулар тагын кабарды. Яралы күңелләрдәге үч дәрте тагы да ныграк кайный башлады.

Становой җыен җыйнатырга кушты. Муеннарына юкә баулы калайларын таккан сотский һәм десятскийлар, тагын йорт саен туктап, тәрәзә-ишек кагып:

– Җыенга!.. Җыенга! – дип кычкырып уздылар.

Халык бу юлы да кыстатып, ялындырып тормады. Чакырылганы-чакырылмаганы, олысы-кечесе, яше-карты – һәммәсе каравыл өенә таба юнәлде.

Һава салкын һәм тын, көнбатыш яктан ала-кола кар болыты күтәрелеп килә... каты буран яки өермә алдындагы сыман иде.

Менә становой да, стражникларын ияртеп, Фәйзулла старостаны янына утыртып, каравыл өенә килде.

Җыелган халыкның күплегенә һәм кыяфәтләренә карап күп нәрсәне аңларга мөмкин булса да, становой аңлау дәрәҗәсеннән ерак иде. Ул мужикны бер дә белми, аңламый; аны түрәләргә бүләк-күчтәнәч ташучы, бер-берсе өстеннән чагучы, ни кушылса шуны үтәргә әзер торучы һәм түрәләр теләгән вакытта аркасын ачып ятучы дип кенә белә иде. Шуңар күрә, ул бу юлы да һичнәрсәдән курыкмады, шикләнмәде. Үзенә ашардай булып карап торган халык арасына Фәйзулла староста белән бергә ерып керде дә, ачулы һәм мыскыллы тавыш белән, тешләрен кысып:

– Ә!.. бунтовщиклар!.. Я!? – диде. Эндәшүче булмагач, тагын:

– Ник патша боерыгына каршы киләсез!? Ник бунт чыгарасыз!? Маегызга чыдаша алмыйсызмы!? – дип җикеренде.

Моңа да җавап булмады. Становой тагын аяк тибеп кычкырды:

– Кайда, кайсыгыз ул?! Күрсәтегез миңа башлыкларыгызны!

Читләре кайракланып беткән кырпусыз бүреген басып кигән, кыска кайры тунына кызыл билбау ураган, тула оекка чабата кигән тәбәнәк бер кеше:

– Ах, син, хәшәрәт елан!.. Әле һаман шул иске әкиятне сөйләмәкче буласың икән! – дип кычкырды да: – Егетләр, тегеләрен карагыз! – дип, ишек төбендәге стражникларга ымлады. Үзе, бияләй эченә тыгылган биш кадаклы герен югары күтәреп, становойга омтылды.

Бу кеше Чатан Сәләхи кияве, Чая Мәфтуха ире Бүкән Фәхри иде.

Нәрсә булганын искәреп җитә алмыйча бераз аптыраган становой, тагы да ныграк әтәчләнү уе белән булса кирәк, укалы погоннарын ялтыратып бер җилкенде дә, күгәргән кылычын кыныннан суырып чыгарырга омтылды. Нәкъ шул вакыт берәү аны арт яктан кочып алды да, ике кулын бөтереп артка каерды. Бу кеше Миңлебай карт оныгы Тол Таҗи иде.

Кылыч чыңгырап идәнгә төште. Становойның картузы башыннан очты. Биш кадаклы салмак гер чырк! итеп ялтыр түбәгә кунып алды.

Ишеккә якын торган өч стражник, каушап китеп, ясалганнан бирле кайрак күрмәгән үтмәс кылычларын чыгарып маташканда, аларны да төрле куллар бөтереп алып, каты-коты әйберләр белән төйгечли башладылар. Аз гына вакыт давам иткән буталыш, чуалыш һәм әүмәләш ябырылып кеше кыйнауга әверелеп китте.

Башларына төшкән чукмарлар, герләр, ташлар белән тукмалган кешеләрне типкәләп, өстерәп, дүртәвен бер урынга – каравыл өенең җир идәне уртасына өйделәр дә, кабарган ачулар басылганчы, гасырлар буенча йөрәкләргә агу булып җыйналып килгән, күңелләргә төен булып укмашкан усал үчләр канганчы кыйнадылар, изделәр. Һәркем хәл-хәленчә дошманнан уртак үчне алырга ашкынды. Үз бурычын үтәп чыккан кешеләр урынына яңалары керде. Берсе дә тик кенә карап тормады: канга баткан, кара көйгән дошманнарның үлгәнлеге билгеле булганнан соң да, кыйнау һаман давам итте. Электән әзерләнгән корал-яракның да кайберсе эшкә кушылды. Кайралган балталар, үткен чалгылар, очлы чәнечкеләр белән эш итүчеләр дә булды. Шулай итеп, аз гына вакыт эчендә становой һәм стражникларның гәүдәләре изелеп, яньчелеп, туракланып, әллә нәрсәләр катнаш шакшы боламыкка әверелде.

Авылның байлары, куштаннары әллә кайчан каравыл өеннән чыгып сызганнар иде инде.

– Бездән шушысы җитәр, егетләр, инде өйләренә озатсак та ярыйдыр? – дип кычкырды арадан берәү.

Каршы әйтүче булмады.

Староста йорты алдында торган атлар тиз арада каравыл өенә китерелде. Туракланып беткән гәүдәләрне көрәп, иске чыпталарга салдылар да, матур тирән чанага урнаштырып, өстән становойның бүре эчле юрганы белән капладылар.

Куркудан төсе агарган кучер урыс стражникларның иярле атларын тезеп артка такты. Үз урынына – кузлага утырып, кузгалырга торганда гына, аңа кемдер:

– Кайтып әйт, моннан ары безгә бу йомыш белән килеп йөрүче булмасын! – диде.

Кучер башын селеккән төсле итте һәм дилбегәләрен кагып, озын чыбыркы белән алдагы атка берне тартты. Чана артына тагылган иярле атларга да арт яктан берәрне тамыздылар. Атлар кузгалды. Яшел дугага таккан пар кыңгырау тавышы яңгырады...

Дүрт үлек гәүдә салынган матур чана һәм кыр казлары төсле тезелгән биш ат җай гына атлап авылдан чыгып барганда, җир идәнле, караңгы һәм сасы каравыл өенең бер почмагындагы кечкенә сәкедә яшәүче каравылчы хатын:

– Гомерем буена мосылман шакшысы әрчүләрем җитмәгән, күрәсең, урыс шакшысын әрчисем дә бар икән, ходаем! – дип сөйләнә-сөйләнә, канлы идәнгә көл сибеп, кечкенә каен себерке белән себерә иде.

* * *

Хәбәр яшен тизлеге белән бөтен тирә-якка таралды. Становойны кыйнап үтерү савабы үзенә насыйп булмауга үкенүчеләр дә булды. Шулай да һәркемнең азрак үче кайткан, ярсуы бераз басылган төсле тоела иде. Становой үтерелгәч, сан алу мәсәләсе дә үз-үзеннән юкка чыккан һәм ата-баба дине өчен куркыныч та бераз кимегән төсле булды. Бу эшнең соңын, түрә үтереп алган савапның җәзасы да шактый зур һәм азаплы буласын сизенсәләр дә, әлегә үч алынган, халык җиңеп калган иде... Шуңа күрә, бу хәл шактый зур куаныч-юаныч санала иде.

Шушы вакыйгадан соң Сапый старшина белән писарь урыс әллә кая качтылар – күздән югалдылар. Земский начальник та бөтен бала-чагасын төяп калага сызды. Стражник һәм урядниклар да кайсы кая таралышып беттеләр. Авыл араларына чыгып, кире беткән аңгыра халыкка бераз җикеренеп кайтуны ниятләп торган исправник та әлеге хәбәрне ишетеп артын кысты. Үтерелгән становой урынына яңа кеше дә килмәде. Шәһәр түрәләре бунтны бастыру өчен төрле чаралар күреп әзерләнеп ятканда, бөтен өлкә хөкүмәтсез-властьсыз, бөтенләй законнан тыш бер хәлдә яши иде.

Базарга барган кешеләр өр-яңа бер хәбәр алып кайттылар:

“Имеш, фәлән көндә бөтен тирә-яктагы авыллар бояр утарын таларга баралар...”

Бу хәбәр шул көндә үк бөтен йортларга таралып өлгерде.

– Хәзергә донъя безнеке әле... Файдаланып калырга кирәк...

– Бояр малын талау язык түгел... Ул мал безгә хәләл, – диештеләр.

Билгеле көндә тирә-як авыллардан төпсез чаналарга төялгән яки балта-сәнәк күтәреп салмак кына җәяүләгән халык бояр утарына таба агылды.

Сан алуга каршы татар авыллары гына баш күтәргән булса да, бояр утарын таларга килүчеләр бик чуар иде. Анда урыс, чирмеш, чуаш, ар һәм керәшеннәр дә күп булып, барсы да уртак дошманнан мал таларга килгәннәр иде.

Боярның матур, биек йортлары алдындагы киң бушлыкка җыйналган халык ашыкмыйча гына, һәркем үзе белгән яки ишеткән хәбәрен сөйләп гәпләшкәндә, эчтән бикле капканы ачып, управляющий килеп чыкты. Аның җилкәсенә асылган, дары белән атыла торган ау мылтыгы ике көбәге белән күккә карап тора; аз гына күтәрелгән чакмалары астыннан елтырап күренгән сары патроннары аның һәр ихтималны күздә тотып әзерләнгән икәнен белдереп торалар. Управляющийга ияреп чыккан каравылчылар да бөтенләй үк буш куллы түгелләр иде.

Аларны күргәч, халык гөжләп китте. Управляющийның бу кыяфәте бөтен халыкка таныш иде. Чөнки, бояр үзе утарда тормаганлыктан, аның бөтен эшен шушы кеше башкара; бояр белән эш итә торган крәстиәннәрнең бөтен йомышлары тик аның кулыннан һәм күзеннән үткәнлектән, файдаланырга җир алганда булсын, көтәчәккә яки җәйге эш исәбенә азык-төлек сораганда булсын – һәрвакыт управляющий алдына барыла һәм бөтен эш аның «мәрхәмәтенә» килеп терәлә иде. Чабынлыкка берәр бозау керсә, игенлеккә каз-үрдәк очып төшсә яки урманнан чыбыркы сабы яки киртә кисеп тотылырга туры килсә дә, крәстиәннәр аны күбесенчә шушы кыяфәттә – җилкәсенә мылтык аскан хәлдә очраталар иде.

Шул сәбәптән, бүген дә аны шул кыяфәттә күрү җыйналган халыкның күңелендәге әллә кайчангы һәм әллә нинди яраларны кузгатты; ул яраларны ниндидер көч үткен тырнаклар белән тырнап әрнетте. Тамырларга тагы да әллә нинди кайнар каннар йөгерде. Күзләр утсыз ялкыннар белән ялтырый башлады. Баштарак бик тыныч төсле күренгән халык диңгезе управляющий һәм каравылчыларга таба укталып, аларны сарып алды.

– Нихәл, картлар! Ни йомыш? – диде управляющий.

– Без үз йомышыбызны беләбез. Менә синең бездә ни йомышың бар иде? – дип сорады бер таза урыс.

– Мин сезнең белән азрак сөйләшим дип чыккан идем...

– Мылтыксыз чыгарга ярамадымыни? Безне һаман да мылтык белән куркытмакчы идеңме?

Управляющий ык-мык итәргә дә өлгермәде, кемдер көчле тавыш белән:

– Тотып бәйләгез үзен, егетләр! Каныбызга күп тоз салды инде! – дип кычкырды.

Ыргактай бармаклы көчле куллар управляющийның якасыннан, кулларыннан һәм озын чәченнән бөтереп алдылар.

– Кибәргә элү мәслихәт булыр! – дип әйтә салды берәү.

Каршы килүче булмады. Бу сүз дә шундагы бөтен халыкның уртак теләге иде бугай.

Кемдер зур капканы ике якка ачып җибәрде, әллә каян гына тигез ишелгән яхшы сүс бау табылды. Бауның бер очын элмәкләп, икенче очын капка түбәсе аркылы эчкә ыргыттылар. Управляющийны күтәреп китерделәр дә, элмәкле бауны муенына кигезеп, буй җиткән хәтле югары күтәрделәр. Ул корбанлык тәкә сыман акыра, җан ачысы белән тыпырчына, тибенә, тартыла, ләкин ычкына алмый иде.

Бауның эчке якка ыргытылган очын бер кеше капка бастырыгы тыгыла торган тимер атламага тарттырып бәйләгәч:

– Эшең бетте, Зөбәйдә! Җибәрегез! – дип кычкырды.

Управляющийны күтәреп торучылар шаркылдап бер көлделәр дә, кулларын ычкындырып читкә тайпылдылар. Управляющий гырылдый башлады. Бик аз гына тыпырчынды. Калтыранган кулларын бугазына таба илткән төсле итеп, тагын төшерде. Аяклары белән тыпырчынды да, кәкрәеп, тартышып, бөгәрләнеп бераз азаплангач, буыннарын бушатып, аяк-кулын сузды. Башы бер якка кыйшаеп, йөзе күгәрә башлады. Күзләре акаеп, авызыннан теле салынды.

Халык, үзенең тагын әллә нинди үчләрен алган төсле булып, үзендә сәер бер кинәнү тоя иде.

Шул арада берәү:

– Әйдәгез! – дип кычкыргач, управляющийның мылтыгын кыйшайган башына элеп куйдылар да, ябырылып йортка, амбарга һәм сарайларга таба кузгалдылар. Управляющийга ияреп чыккан кораллы каравылчылар да инде халык белән бергә иде.

Йозаклы ишекләр ватылып, бояр-алпавытның йорт, амбар һәм сарайлары әрчелде. Йортта табылган нәрсә-кара барысы да чаналарга төялде. Аяклы мал мунчакланып чана артларына тагылды. Шуннан соң зур йорт белән ашлык амбарларына, сугылмаган кибәннәргә ут төрттеләр.

Халык, йөкле чаналарга һәм чана артларына тагылган терлекләргә ияреп, акрын-акрын таралганда, алпавыт йортының хезмәтче һәм каравылчылар урнашкан өлешеннән башкасы тоташтан яна; ике якка ачылып киткән зур капка уртасында асылынып, искән җил белән акрын гына селкенеп торган управляющий, бер караганда, тел-тел булып һавага сузылган ялкынга карап кызына, бер караганда, гүя тарала барган халыкның артыннан мылтык төзи иде.

* * *

Утар талап кайтуның икенче көнендә мулла-мәзин киңәше буенча Фәйзулла староста тагын җыен җыйнады. Бу юлы да халык ялындырмыйча, икеләндермичә килде. Мулла-мәзин белән бай куштаннар да калмаган, Әкрәм карый да шунда иде.

– Инде ни булса булды, – диде староста, – узган өчен үкенеп файда чыкмас. Бу эшләр өчен башыбыздан сыйпамаслар... Котылу җаен кайгыртасы иде бит, ни әйтерсез, картлар?

Җавап бирүче булмады. Умартачы Гыймади карт кына:

– Иелгән башны кылыч кисмәс дигәннәр, – дип, нәрсәдер әйтә башлаган иде дә, берничә кеше берьюлы:

– Әйе, кисмәс! Кисмәгән иде ди моңарчы! – дип кычкырып җибәрде, һәм каравылчы өе тагын гөжли башлады.

– Тавышланмагыз әле, җәмәгать! – диде Шәмси мулла. – Бикәргә тавышланудан ни мәгънә? Менә озакламыйча «абжор командасы» килер; һәммәбезне яткызып сугарлар; кайсы берәүләр Себергә сөрелми дә калмас. Менә шуңардан ничек котылабыз?

– Булсын!.. Ни күрсәк тә ил белән күрәсе! Үлсәк тә үкенмибез! Азрак үч алдык ичмаса!

– Аласы үчләрнең һаман беткәне юк әле...

– Шулаен шулай да, ярый ла эшләр китсә уңайга! – диде Сабирҗан мәзин.

Шәмси мулла сүзен давам итте:

– Үч алу дип әйтүе генә ансат. Ә берәүнең дә тик торганнан Себер китәсе килми. Урыс түрәләреннән үчне алып бетерә алмассың! Аларның берсен үтерсәң, аның урынына унавы барлыкка килә. Аннары, үчле кеше бар, ә үчсез кеше күп. Менә минем һичкемнән аласы үчем юк, мәзиннеке, Гыймади агайныкы да шулай уктыр. Без ни өчен җәзаланырга тиеш?

– Сезнеке булмаса, безнеке бар!

– Ындыр тулы иске кибәннәребез утырса, без дә үчләнмәс идек!

Мулла башын чайкады да:

– Хәер, җәмәгать, үзегез беләсез. Мин үз белгәнемне әйттем... – дип туктады.

Арадан берәү:

– Әллә патшага прошение биреп карыйк микән? – диде.

Мондый вакытта очраган бер фикергә иярергә, ни туры килсә шуны эшләргә әзер торган халык бу сүзгә теш-тырнак белән ябыша куйды:

– Бирәбез! Бирергә кирәк!

– Патшага прошение бирик!.. Ул үзе безнең хәлләрне белми дә торгандыр әле.

– Түрәләрнең безгә күрсәткән җәберләрен барысын да языйк!

– Сапый старшинаны да шунда кыстырырга кирәк булыр...

Шундый сүзләр белән байтак шаулашып, шушы фикерне төрле яктан үлчәп караган төсле иткәч, чыннан да, патшага прошение бирергә булдылар.

Бер десятский барып, Шәмси мулланың Бохарадан алып кайткан каләмданын* китерде. Нәфис һәм пөхтә итеп, чуар бизәкләр төшереп катыргыдан ясалган шәрык каләмданының эчендә эреле-ваклы камыш каләм тулып ята; бер башка урнаштырылган кечкенә кара савытының карасы кипкән, кара сөрткеч кечкенә чүпрәге шакыраеп каткан иде.

*[Каләмдан – пенал.]

Мулла азрак су сорады. Каравылчы картның зур агач комганын китерделәр. Мулла комган борыныннан кара савыты эченә берничә тамчы су тамызды да, бер камыш каләмнең сап ягы белән чүпрәкне изеп йомшартты һәм карасын тигезләде. Шуннан соң камыш каләмнәрнең берничәсен кара савытына батырып сынап карагач, күзләрен тып-тын утырган халыкка төбәп:

– Язабыз алайса, җәмәгать? – диде.

– Язабыз, мулла абзый, язабыз. Аллага тапшырдык, яз!

Каравыл өенең өстәл сымак нәрсәсенә бер иске поднос китереп куйдылар. Каяндыр табып китерелгән керле һәм таушалган кәгазьне шул поднос өстенә җәеп, прошение яза башларга торганда гына, арадан берәү:

– Карагыз әле, картлар! Мулла абзый фирештәсез каләм белән язмакчы була түгелме соң? – дип куйды.

– Ие, ие! – диде тагын бер карт. – Мондый зур язуны андый юньсез каләм белән язасы түгел иде... Ике яклап фирештәләр тезелгән каурый каләм белән язу хәерлерәк булыр...

Шәмси мулла ирексездән бераз елмайды.

– Камыш каләм дә изге җирләрдән килгән мөбәрәк каләм, – диде ул. – Теләмәсәгез, язмыйм... Каурый китерегез алай булса!

Кемдер каравылчы хатынының мич башында яткан каз канатыннан бер каурый йолкып алды. Берәү матчага кыстырылган чалгы пычакны алып бирде. Шәмси мулла шул каурыйдан каләм ясады да, тамак кырып, поднос өстенә җәелгән кәгазьгә, шытырдатып, әллә нинди күкле-яшелле тавышлар чыгарып, яза башлады.

Тышта һава тын, салкын һәм аяз; бөтен донъяны баскан ап-ак кар диңгезе якты кояшның салкын нурлары белән ялтырап җемелди, күзләрне камаштыра иде.

Халыкның бер өлеше тышта – каравыл өенең эргә нигезенә тезелгән, кояш нурына чагылган күзләрен кысынкырап, үзара гәпләшәләр. Бер төркеме каравыл лапасы астында җәйдән бирле сусыз торып коргаксыган һәм коршаулары таралган мичкәләр, ватык тәгәрмәчле, сынык тәртәле арбалар, кыйшаеп җирдә яткан көпшәсез насос тирәсендә акрын гына уен-көлке сөйләшә, тәмәке тарта. Карт-коры өй эчендә, прошение язарга булыша иде.

«Олуг мәрхәмәт вә мәртәбә иясе, газаматлу падишаһе агзам Икенче Николай бине Александр хәзрәтләренә вә аның хәнәданы галиләренә* безки садыйк тәбәгаләрегез* – Казан вилаяте, Казан наһиясе, Чәүкәле булысы, Мәүлә Колы карьясе* мосылманнарыннан.

*[Хәнәданы галиләренә – шул фамилиядәге олуг кешеләргә, патша гаиләсе кешеләренә. *Садыйк тәбәгаләрегез – тугрылыклы буйсынып яшәүчеләрегез. *Вилаят – губерна. Наһия – өяз. Карья – авыл.]

Олуг-кечук, ир һәм хатын – барчамыз сез мәрхәмәтлү вә мәһәбәтлү падишаһымыз хәзрәтләреннән ялварып сорыймыз: безнең дин вә иманнарымызга тәгаррыз ителмәсә икән*. Ата-бабаларымыз динендә тыныч яшәп, шәригате гарраи исламиядә*, сөннәтле Мөхәммәт Мостафа үзәрендә тереклек итеп, сез җәнәбе гали император хәзрәтләренә озын гомер теләп, догалар кыла-кыла, дарелфәнадан дарелбәкага* күчәргә ирек куелса икән. Газиз балаларымызны солдат хезмәтенә бирәмез. Газиз ватанны вә падишаһымызның изге тәхетен эчке вә тышкы дошманнарыннан саклау юлында актык тамчы канымызны коямыз, һич кызганмастан җанымызны бирәмез. Үзебезнең кан һәм дин кардәшләремезгә каршы барырга туры килсә дә, һич баш тартмыймыз. Имана вә башка җәзилләремезне* вакытында түлимез. Гайре әмер вә фарманнарыңызны да үти киләмез вә бундан суңра да үтәячәкмез. Түрәләр сез падишаһымызның фарманнарын сез боерганча гаделлек белән үтәмиләр. Бездән хәдсез әза вә җафалар чиктерәләр. Безне, әлгаязебиллаһи, тәнасер итәргә* көчлиләр, динемездән дүндермәкче булалар. Бу эшләрнең сезнең фарманы галиләрегез буенча булуына без ышанмыймыз. Түрәләр, сезнең боерыкны хата аңлап яхуд саташтырып, безне нахакка көчлиләрдер дип гөман кыламыз*. Әгәр дә хаталык түрәләрдә булмыйча, сез падишаһымыз хәзрәтләреннән шундый әмерләр садир булган булса*, без аларның кайтарылып алынуын үтенеп, ялварып, аяк баскан туфракларыңызны үбеп сорыймыз...»

*[Тәгаррыз ителмәсә икән – катнашылмасын (тыкшынышмасын) иде. *Шәригате гарраи исламиядә – ислам шәригате кушканча. *Дарелфәнадан дарелбэкага – фани донъядан ахирәткә. *Җәзил – бурыч. *Тәнасер итәргә – таралырга. Гөман – уй, фараз. Садир булган – чыгарылган.]

Картлар кулларын йомарлап, болгап, төкерекләр чәчеп үз теләкләрен әйтеп тордылар. Шәмси мулла аларны прошениегә килештереп терки барды.

Шуннан соң кул кую башланды. Язу белгән бер дистәләп кеше «Әхмәдулла Гайнулла углы кулым куйдым», «Сираҗетдин Котбетдин углы кулым куйдым» дип тезеп чыкканнан соң, берничә табаклы кәгазь буенча «Фәлән фәлән углы тамга салдым» дип язылган сүзләр каршысына тырналган сәнәк, ыргак һәм урак төсле тамга билгеләре тезелеп китте.

Иң ахырда Фәйзулла куштан: «Мин, силски староста Фәйзулла Җамалетдин углы, гуаһлап* кулым куйдым һәм таныклап кәҗүнни мөһер бастым», – дип язды да, каравылчы картның бакалы лампасына тотып корымландырылган түгәрәк җиз пичәтен прошениенең ахыргы битенә басты.

*[Гуаһлап – шаһит буларак.]

Шуның белән патшага бирәсе прошениенең эше тамам булды.

Инде шушы эш артыннан йөрер өчен кеше генә сайлыйсы калган иде.

– Я, картлар, кемнән үтенәбез, кемне җибәрәбез? – диде староста.

Башка вакытта, ил йомышы белән берәр җиргә барырга туры килгәндә, үзләре кыткылдап торучан куштаннар бу юлы ашыкмадылар. Һәммәсе дә авызларын йомып тик утыра иде.

– Мулла абзыйдан үтеник, картлар!

Бу сүзне һәркем элеп алды:

– Үтенәбез, үтенәбез! – дип, төрле яктан гөжләп кычкырыштылар.

Ләкин Шәмси мулла:

– Миннән булмый, җәмәгать, саулыгым юк, – диде.

Сабирҗан мәзингә дә әйтеп карадылар. Ул да үзенчә бер сәбәп тапкан булды. Куштаннарга да берәм-берәм тукталып үтенделдәр. Ләкин мондый йомыш белән патшага прошение бирергә баруны өстенә йөкләргә теләүче табылмады.

Әле былтыр гына, коронование вакытында сайланып, калага барган һәм бик шәпләп сыйланып кайткан яңа куштанга – ачлык елны баеп калганнан соң авылның куштаны булып киткән Миңлебай Вафасына да әйтеп уздылар. Ул ил йомышы белән йөрүне бик ярата иде. Коронование көнне Казан урамнарында яндырылган плашкаларны, шул вакыттагы кызыкларны, крепость эчендә урам буенча тезелеп киткән мичкәле аракыларны, шуннан теләсә кемнең теләсә нәрсә белән чумырып алып теләгән хәтле эчүен, исерек түрәләрнең шул мичкәләрдән картузлар тыгып чумырып алган аракы белән урамда очраган бер мужикны сыйлап йөрүләрен урыны чыккан саен сөйләп, тыңлаучыларны шаккатыру да аның иң яраткан нәрсәсе иде. Ул әле дә гомергә онытылмаслык шундый берәр истәлек калырына ышана; әммә шулай да, Вафа куштан бу юлы истәлеккә дә алданмады. Үтенечне ул да кабул итмәде.

Кеше таба алмыйча байтак азапланганнан соң, берәү шаяртып кына:

– Әнә, карый хәлфәдән үтеник булмаса. Ул ил хезмәтен үтәп өйрәнгән бит инде, – дигән иде, һәркем, иң муафыйк кешене тапкан шикелле, чын-чынлап:

– Үтенәбез дә үтенәбез! – дип кычкыра башлады. Башкаларның ни өчен бу йомыштан тартынуларын Әкрәм карый аңламый һәм халык үтенечен кабул итмәслек сәбәп тә таба алмый иде. Алай да, тиз генә күнеп куярга килештермичә:

– Мине көчләмәгез лә, җәмәгать! Үзегез беләсез бит: мин тел белмим, ат-туным да юк, – дигән булды.

Ләкин халык һаман да:

– Үтенәбез! – дип кычкыруында булды.

Мулла-мәзин һәм куштаннар, карыйны бу эшкә күндеп булса, шатланачаклар гына иде. Шуңар күрә, алар да карыйны кыстарга керештеләр. Аңа тын алырга да бирмәделәр. Ә ул ансыз да күнеп беткән иде инде.

– Моңарчы да ил хезмәтеннән баш тартканым юк иде, җәмәгать. Әле дә халык теләгенә каршы килә алмыйм. Ярый, хәерле булсын инде алай булгач...

Бу сүзне халык гөжләп, шатлык белән каршы алды.

– Ай, бәрәкалла! Ходай теләгеңне уң кылсын!

Бу мәсәлә дә чишелде. Әкрәм карый исеменә вәкаләтнәмә язылып, аңа да Фәйзулла староста «кәҗүнни мөһер» басты. Патшага прошение бирүнең төрле чыгымнары өчен җан башына ун кадак арыш исәбе белән салым салынды. Мәзин шул исәпкә акчалата бурыч биреп торырга ризалашты.

*[Вәкаләтнәмә – мандат]

Әкрәм карый иртәгәдән калмыйча калага китәчәк булды.

II

Кышкы салкын көннәрнең берсе иде. Талгын гына агылган ак болытлар арасыннан салкын күк йөзенең зәңгәрсу кыйпылчыклары ялтырап китә дә, ак керфекләрен сирпеп кенә алган сихри күзләр сыман, күк яңадан тоташ пәрдә белән каплана. Офык читләре генә баеп барган кояшның кызгылт нурларына манчылган.

Сафаның ачлык елны кырыкмыш тай гына көе алынган арык аты аякларын көчкә өстери; аның ап-ак бәс сарган корсак асларыннан бу күтәрелә. Үрәчәле чанага кырын яткан Әкрәм карый белән Сафаның да каш-керфекләренә бәс кунган, сакал-мыекларыннан боз сөңгеләре салынып төшкән.

Ил йөкләгән эшнең зурлыгы, мөһимлеге Әкрәм карый белән Сафаны юл буе җилкендереп, горурландырып килгән иде. Әммә хәзер, кичке эңгер-меңгер төшә башлаган шәһәр урамына барып кергәч, алар икесе дә ничектер каушап калдылар. Очраган бер кеше аларга төртеп күрсәтәдер дә: «Менә шушылар инде теге җан кыючылар, фетнәчеләр!» – дип әйтәдер төсле тоела иде.

Урамда аларга әледән-әле тәкәббер кыяфәтле ниндидер кешеләр утырган яхшы чаналар очрый торды. Бу чаналар, юлдагы һәр җан иясен таптап изәрдәй булып, Сафалар яныннан выжлап узып китәләр иде.

Ә инде алар каршысына озын мыеклы, усал чырайлы юан бер городовой килеп чыгып, атны йөгәненнән тотып туктаткач, Сафа белән Әкрәм карыйның бөтенләй котлары алынды.

– Әй син, сала мужигы! Үрәчәле чана белән бу урамнан йөрергә ярамаганны белмисеңме әллә? Әнә тыкрыкка борыл! – дип кычкырды городовой.

Сафа белән Әкрәм карый, җиңел сулыш алып, городовой күрсәткән тыкрыкка борылдылар. Шуннан соң алар әллә нинди урам-тыкрыкларда бик озак адашып йөрделәр, ахырда, каланың татарлар яши торган ягына килеп чыгып, үзләренә кирәкле мәдрәсәне эзләп таптылар.

Әкрәм карыйның улы Исмәгыйль шушы мәдрәсәдә укый иде. Унөч яшьтә генә булуына карамастан, ул бик тере, зирәк акыллы һәм сүзгә оста малай булып, аның бу сыйфатлары әнисе Җиһан абыстайдан күчкән иде. Мәдрәсәдә үткән биш ел гомеренең беренче елларында аңа һәрбер ярлы ата баласы өлешенә тия торган җәбер-мыскылларны күп татырга туры килсә дә, соңга таба ул үзенең зирәк акылы, сүзгә осталыгы, җорлыгы белән шәрикләре арасында бертигез дәрәҗәгә ирешкән иде.

Әтисе белән Сафаны күргәч тә, Исмәгыйль мәдрәсә казые янына йөгерде һәм озакламый аңардан кунакларга мәдрәсәдә кунып чыгарга рөхсәт алып кайтты.

Ат тугарылды. Өстенә озын җиңле камзул, аягына агач башмак кигән Исмәгыйль, шаярта-көлә, Сафа белән Әкрәм карыйга чанадан әйберләр бушатышырга кереште. Бераздан азык-төлек төеннәре, атка ашатырга дигән бер капчык солы – һәммәсе Исмәгыйль яши торган бүлмәгә күчерелде.

Кысан һәм тынчу бу бүлмәгә сигез шәкерт урнашкан иде. Көтмәгәндә килеп төшкән мосафирларга шәкертләрнең һичберсе гаҗәпсенмәде, авырсынмады: авылдан балаларын күрергә килүче ата-аналарның мосафирхәнәләрдә кунып акча сарыф итмәс өчен туп-туры мәдрәсәгә килеп төшүләренә алар инде күптән күнеккәннәр иде.

Әммә бу юлы Әкрәм карый улы янында куна калмады. Ачлык елны калага алып килеп бай сәүдәгәрләргә асраулыкка урнаштырып киткәннән бирле күрешмәгән ике олы кызын да барып күрәсе бар иде әле аның. Улының мәдрәсәдәге укуы, тормыш-көнкүреше турында бераз сораштырып, үзе дә Исмәгыйльгә бер-ике сүз белән авыл хәбәрләрен ирештергәч, карый урыныннан торды һәм тәһәрәт яңартып, юлда укылмый калган намазларын укырга кереште. Намаз укылып беткәч, өс-башын тәртипкә китереп, сакал-мыекларын сыйпаштырып, бераз көязләнеп алды да, улы һәм бүлмәдәге бүтән шәкертләр белән ягымлы гына саубуллашып, кызларына дип чыгып китте. Сафа исә мәдрәсә торагында куна калды.

Әкрәм карыйның кызлары инде яшьлек чорын үтеп, икесе дә үзләре асрау булып торган йорт хуҗаларында хезмәт итүче приказчикларга кияүгә бирелгәннәр һәм үзләре донъя көтә башлаганнар иде. Бала һәм үсмер чаклары ата-ана канаты астында үтсә дә, алар, эштән һич бушамас әниләре Җиһан абыстай тәэсирендә булса кирәк, кечкенәдән үк авыр хезмәткә, тормышның төрле кыенлыкларына күнегеп үскәннәр, ачлык елның мәңге онытылмас авырлыкларын да үз җилкәләрендә татыганнар иде. Шулай ук, аларның каладагы хәзерге тормышлары да бик татлы түгел иде бугай.

Әкрәм карый башта кече кызын күреп чыгарга булды. Әтисе килгәндә, кызы бай хуҗасының аш өендә булашып йөри иде. Хәер, башка торыр почмагы булмаганлыктан, аның бөтен гомере диярлек шунда уза, хәттә әллә нигә бер, усал телле һәм үтә бәйләнчек бай хатыны рөхсәт иткән очракларда, аш өенең идәненә урын җәеп, шунда үзенең ирен дә берничә сәгать төн кундырып чыгаргалый иде.

Әммә әти кеше кызының шундый авыр хәлдә яшәвенә әллә ни хафаланмый, аны гадәти бер күренешкә санап, бай каршындагы күндәм хезмәт иртәме-соңмы үз нәтиҗәсен бирер һәм кызы, хуҗасының хәер-фатихасын алып, киләчәктә үзенә матур, җитеш тормыш корып җибәрер дип ышана иде.

Өлкән кыз да әтисен бай йортының аш өендә каршылады. Исәнлек-саулык сорашканның соңында, Әкрәм карый:

– Кызым, мин синдә куна калырмын, ахры, – дип, туп-туры үзенең ниятен белгертте.

– Бик әйбәт булыр, әткәй, әйдә, өйгә узыйк, – дип җавап бирде кызы һәм әтисен ишегалды аша мунча белән хезмәтчеләр өе арасына кысылып утырган бер кечкенә өйгә таба алып китте. Әкрәм карыйның кызы ире белән шунда яши иде.

Өйгә кергәч, хатын ашыга-кабалана калай лампага ут кабызды да, эш урынында юклыгын байбикә сизеп калмагае дип, кире пешекчеләр бүлмәсенә йөгерде; анда аның әле төн уртасына кадәр җитәрлек эше бар иде.

Өйдә Әкрәм карый берьялгызы калды.

Нигә тотынырга белмичә шулай утыра торгач, ул кесәсеннән тәсбихын чыгарып, аның төймәләрен тарткаларга кереште, аннары авыз эченнән генә бик озаклап дога һәм аятьләр укыды. Шул ук вакытта, ул ишегалдыннан ишетелгән һәрбер аяк тавышына колак сала һәм ишектән кызы яки кияве килеп кергәнен сабырсызланып көтә иде.

Вакыт узды да узды, әммә ишектә һичкем күренмәде.

Әкрәм карыйның иртәдән бирле тамагына берни капканы юк иде, шул сәбәпле аның бик ашыйсы килә башлады.

Шыксыз өй эчендә ул шулай бик озак онытылып утырды. Үзенең шәһәргә нинди йомыш: белән килгәнлеген дә истән чыгарды. Аның күңелен ниндидер аңлаешсыз бушлык, канәгатьсезлек хисе биләп алды, ниндидер сызлаткыч нәрсә йөрәгенә авыр таш булып ятты.

Арыган мидә күңелсез уйлар бер-бер артлы агылды да агылды. Ниһәят, Әкрәм карый сәке өстендәге түшәк-мендәрләр өеменә башын төртеп, үзе дә сизмәстән йоклап китте.

* * *

Мае бетеп, пыскып утырган лампаның ялкын теле кинәт сикереп куйды, һәм шул ук минутта ишек ачылып китеп, өйгә чандыр гәүдәле, сулган йөзле, озын саргылт мыеклы яшь кенә бер кеше килеп керде. Бу – Әкрәм карыйның кияве иде.

Әкрәм карый күзләрен ачты, кияве белән исәнләште дә:

– Эшең бик күптер, ахры, кияү, соң кайтасың, – дип куйды.

– Эшнең аның көн-төн эшләсәң дә бетәсе юк, бабай, – диде кияү кеше, зарланып. – Байда хезмәт итү тамук газабы белән бер ул... Ярты төн җитмичә эштән һич бушап булмый.

– Язмыштан узмыш юк, диләр, улым, зарланма... Тырышлыгың, түземлегең буш калмас, хуҗаң кайчан да бер үзеңә хәер-фатихасын бирер, Алла боерса. Ә байның хәер-фатихасын алмыйча, аякка басып булмый...

– Шул хәер-фатихага өмет итеп яшәгән булабыз да инде, бабай... Юкса кайчак муенны элмәккә тыгар дәрәҗәгә җитәсең!

Сүз тукталып калды. Кияү кеше кара тула чикмәне белән бүреген салып чөйгә элде дә, шундый ук кара төстәге кызыл төймәле кәзәкиенең күкрәк кесәсеннән көмеш чылбырлы зур түгәрәк көмеш сәгатен чыгарды, кечкенә бакыр ачкычы белән бик тырышып аның пружинын борды. Шуннан соң тәһәрәт яңартып, намазга утырды.

– Бабай, әйдәгез, хезмәтчелөр өенә барып килик, Ходай биргәне белән тамак ялгап алырбыз, – диде ул, намазын укып бетергәч.

Хезмәтчеләр өендәге озынча өстәлдә аларны табак белән аш көтә иде. Табын әйләнәсенә приказчиклар утырышкан. Әкрәм карыйны, кунак буларак, түргә утырттылар һәм аңа кашыкның да зуррагын, яңарагын сайлап бирделәр.

Аш аз һәм әчи башлаганрак булса да, Әкрәм карый бик яратып, тәмләп ашады. Ул хәттә янында үзе кебек үк карыны ачкан кешеләр утыруын һәм алар өчен пешерелгән ашны ашавын да онытты. Хәер, приказчиклардан берсе дә Әкрәм карыйга моны сиздермәде.

Ашап-эчеп беткәч, Әкрәм карый белән кияү кеше яңадан үз бүлмәләренә юнәлделәр.

Кияү белән донъя хәлләре турында сөйләшеп утырган арада, карыйның кызы да кайтып җитте.

Бөтен төс-кыяфәтеннән арыганлык, газап билгеләре сизелеп торган бу хатында хәзер элеккеге чаялыкның, калага килгәнгә кадәр булган шат күңеллелекнең, кайчандыр күзләрендә елтырап торган яшьлек дәртенең әсәре дә булмыйча, алар урынына сулган йөз, эчкә баткан моңлы күз карашы, хәсрәттән алсулыгын югалткан салынкы иреннәр генә торып калган иде.

Әкрәм карый кызындагы бу үзгәрешне әллә күрмәде, әллә күреп тә, хатынның йөккә узуына юрап калдырды, – һәрхәлдә, аның йөзендә бернинди борчылганлык, пошыну сизелмәде.

Йокларга ятар вакыт та җитте. Ләкин тар сәкедә өч кеше йокларлык урын юк иде, шул сәбәпле кияү кеше, чикмәне белән мендәрен күтәреп, хезмәтчеләр өенә юнәлде Кызы белән ялгызы гына калгач, Әкрәм карый:

– Ничек соң, кызым, эшең бик авыр түгелме? Арымьйсыңмы? – дип сорады.

– Арымаган кая инде ул?! Көнозын эштән бушамыйсың, кич кердеме – билне бөгәр хәл дә юк... Байның ашы да агу кебек бит аның, шундук кире чыга... Белсәң иде, шундый авыр, шундый кыен, әткәй, кайчакларны донъя йөзен дә күрәсе килми башлый... Эшне ташласам да куркам – минем аркада иремне дә куып чыгарырлар, дим... Аннан нишләмәк кирәк?

– Ирең белән ничек торасыз соң? Татумы?

– Татумы дип, минем аны күргәнем дә юк диярлек. Күрсәм дә шул төн җиткәч кенә күрәм... Анда да сөйләшергә вакыт тими, тизрәк йокларга карыйсың; икебез дә эттәй арыган булабыз... Чит-ят кешеләр кебек яшибез... Үз ихтыярың, үз иркен, булмагач, нинди тормыш ди инде ул?

– Сүзләрең, бәлки, дөрестер дә, кызым, тик син байның хәер-фатихасы турында да онытма инде. Хуҗаңның хәер-фатихасын алмасаң, һичкайчан аякка баса алмассың, һичкайчан үз ояң булмас, – диде Әкрәм карый.

Кызы әтисенең сүзләрен җавапсыз калдырды.

Урын җәелгәч, алар йокларга яттылар.

Әммә шушы сөйләшүдән соң Әкрәм карыйның кызы төне буе керфек какмый чыкты, бары таң сызыла башлаганда гына күзләрен йомды.

Иртәгесен пешекчеләр бүлмәсенә килеп керүенә үк, байбикә аны:

– Шушы көнгә тикле йоклап ятмасаң ярамагандыр шул! – дип, гадәттәге җан әрнеткеч сүзләр белән орышып, ачуланып каршы алды. – Атаң килде дигәч тә, эшләмичә йоклап ятарга да ярый дип белдеңме әллә? Иреңнән аерыла алмыйсыңмы? Бигрәк узынып киттегез! Мин үзем дә байда асрау булып торган кеше; таң әтәче кычкырганчы ук торып, бөтен эшне бетереп куя торган идем. Байлар кергәндә инде барысы чиста, идәне себерелгән, савыт-сабасы юылган була иде... Ә хәзер һәрбер бетле хәерчесе әллә кем булып кылана, хуҗасы кереп уятмыйча урыныннан да кымшанмый.

Байбикәгә карышып тору файдасыз иде, шуңа күрә Әкрәм карыйның кызы бер сүз дә әйтмичә үз эшенә тотынды.

Ул арада Әкрәм карый бай йортыннан чыгып мәдрәсәгә юл тотты. Исмәгыйльләр бүлмәсенә барып кергәндә, улы белән Сафа бергә чәйләп утыралар иде. Әкрәм карый да, алар яныннан урын алды.

– Апаларыңның иртән чәй эчү гадәтләре юк икән, – дип куйды ул, зарлангандай.

– Алар анда рәтләп йокы да күрмиләр, ә син чәй сөйлисең тагын, – дип җавап бирде Исмәгыйль.

Элек-электән кул хезмәте белән танышлыгы булмаган һәм тәбигате белән ялкау Әкрәм карый үз кызлары өлешенә тигән авыр язмышның сәбәпләрен белми генә түгел, бу турыда уйлап та карамый иде. Исмәгыйль исә, киресенчә, күп нәрсәне инде аңлый, чамалый, тормышның теге-бу яклары турында үзенчә фикер йөртә башлаган иде. Чөнки ул үзе дә ким-хурлыкны аз күрмәгән иде. Аның әле дә хәтерендә: ачлык елны авылда чагында ул, карыны бик ачкач, мәзин малае Кәрим белән икәүләп балчыктан әвәләгән «күмәчләрнең» берсен ипи итеп ашаган иде. Икенче бер тапкыр, Шәмси муллалар өендә рөхсәтсез ипи сындырып алганы өчен, Әсма остабикә сугып кулын авырттырганны да яхшы хәтерли иде. Шулай ук мәдрәсәгә беренче килгән елларында күргән җәбер-золымнар да аның хәтерендә бүгенгедәй аермачык сакланалар иде.

Чәй эчелеп беткәч, Әкрәм карый дога кылып урыныннан торды да, мәдрәсә дәмулласы Кәрим ахун белән күрешеп, фатихасын алырга дип, бүлмәдән чыгып китте.

* * *

Кәрим ахун мәдрәсәгә улын күрергә килгән Әкрәм карыйның ишле бала-чагалы ярлы бер хәлфә икәнлеген алдагы көнне ишеткән иде инде. Шуңа күрә ул аңардан нинди дә булса бүләк яки садака өмет итмәде һәм хәлфәне сыйсыз-чәйсез тиз генә озатырмын дип уйлады. Ул Әкрәм карыйны ишек бусагасыннан чыгып каршы алды. Куллар бирешеп, аягөсте генә дога кылгач, Әкрәм карый әйтә куйды:

– Менә, хәлегезне белеп чыгыйм дип кергән идем әле, исән-сау гына торасызмы, тәкъсир? Безне дә хәер-догадан калдырмагыз... Хосусан, углым Исмәгыйль турында берәр сүз ишетеп булмасмы диюем. Андый-мондый хилаф эшләре юктыр бит?

Кәрим ахун Исмәгыйльне белми иде. Үзенең шәхси эшләреннән һәм төрле кунак-мәҗлесләргә йөрүдән бушамаганга, ахун мәдрәсәдә бик сирәк күренә һәм андагы йөзләгән шәкерт арасыннан Исмәгыйль шикелле ярлы бер шәкерт турында хәбәрдәр булуны үзе өчен кирәкле дип тә санамый иде.

Шулай да ул аны бик белгән кеше шикелле җавап бирде:

– Углың бик тәүфыйклы, инсафлы күренә, хәлфә, мөгаллимнәре дә мактый, сәләтле, тырыш шәкерт, диләр. Бигрәк тә моназарада зиһенле, диләр. Алла боерса, галим булыр углың. Голәма арасына кергәч, синең белән мине дә догасыннан калдырмас, иншалла!

Күзгә карап болай ялган җавап бирүенә Кәрим ахун үзе һич тә уңайсызланмады; киресенчә, тиешле урында шулай юата белүне ул мөдәррис кешегә хас бер күркәмлек, осталык дип саный иде.

Аннары сүз донъя хәлләренә күчте. Ахун Әкрәм карыйдан калага ни өчен килүен сорагач, тегесе бер-ике сүз белән генә аңа йомышын сөйләп бирде.

– Әйе, сездәге ул чуалышлар, үтерешләр турында без дә бераз ишеткән идек, – диде ахун. – Ата-баба динен яклау бик мәгъкүл эш, анысы. Тик Коръән безгә түрәләрне ихтирам итәргә, аларның әмерләренә буйсынырга куша бит. Ихтимал, Аллаһы Тәгалә сезнең түземлекне, тугрылыкны гына сынап карамакчы булгандыр... Ә сез мосылманнарга тап төшерердәй хурлыклы гамәл кылгансыз... Түрәләрдән алай узып эш итәргә ярамый, хәлфә...

– Мужик халкы белән эш итү кыен икән шул, тәкъсир! Бер дуласа, туктатырлык түгел икән аны, юлындагы һәммә нәрсәне вата-җимерә башлый икән ул. Кем хаклы да, кем хаксыз – аларга барыбер... Һич тыяр әмәл юк... Ә мин инде халык ихтыярына каршы килә алмадым.

– Син, карый, Бохараи шәрифтә укып, зур гыйлем эстәп кайткан кеше, сиңа ул надан халыкны бераз тыярга, законга каршы барудан туктатып калырга, үгетләргә кирәк булгандыр.

Беркавым сүзсез торганнан соң, Кәрим ахун, йөзенә итәгатьле бер кыяфәт чыгарып:

– Шулай да син Гәрәй морзаны күреп сөйләшеп кара әле, – дип куйды. – Ул безнең бердәнбер мосылман атбакатыбыз. Түрәләр аны бик ихтирам итәләр, өенә кунакка килеп йөриләр, аның үзен дә өйләренә чакырып кунак итәләр... Аннан соң Сукыр Каюм* белән дә сөйләшеп узу зыян итмәс. Аны да урыс-улак белән аралаша дип сөйлиләр. Аит бай йортында тора бугай... Сорашырсың – күрсәтерләр. Ә инде соңыннан, кирәге булса, урысның үзенә дә барып килерсең.

*[Сукыр Каюм – Каюм Насыйри (1825 – 1902), күренекле татар мәгърифәтчесе, галим, фәнни белемнәрне пропагандалаучы мәдәният эшлеклесе.]

– Яхшы киңәшегез өчен зур рәхмәт сезгә, тәкъсир. Аллаһы Тәгалә озын гомерләр бирсен! – ди-ди, Әкрәм карый китәргә җыенганда, ахун, аны туктатып:

– Бүген өйлә намазына мәчеткә кил, – диде. – Аннан бергәләп Мортаза байларга барырбыз. Анда бүген голәма мәҗлесе җыйналачак.

Әкрәм карый ахунның тәкъдимен тирән канәгатьләнү белән кабул итте.

III

Авызда төкерекләр кибә торган эссе көннәрнең берсе. Каспий диңгезеннән алып Кытай чикләренә хәтле җәелгән очсыз-кырыйсыз казакъ сахрасы. Эч пошыргыч бушлык, йокыга талдырырдай тынлык иде. Түбә-түбә булып тезелеп киткән ком өемнәренең гел бердәй күренеше күзләрне талдыра. Ком диңгезен каплап торган соргылт-зәңгәр күк йөзендә берьялгызы йөзгән кояш зур ут шары шикелле кыздыра, яндыра, көйдерә. Аның эсселеге мидән алып табан астына хәтле бөтен тамырлар буенча йөреп, әллә нинди ару-талчыгу тойгысы бирә, эленке-салынкы бер хәлгә төшерә, буыннарны йомшарта...

Берсе артына икенчесе тагылып кыр казлары төсле тезелгән илле өч дөяле кәрван шушы серле һәм тын бушлык эчендә бер көйгә салмак кына йөзеп алга бара – Үргәнечтән Оренбурга кайтып килә иде.

Менә бермәлне борынтык агачының сүс бавы тартылып борыннары авырткан дөяләр ямьсез тавыш белән акырып җибәрделәр. Ул да булмады, уртадарак барган бер дөя өстенә утыртылган көймә эченнән бер егетнең:

Киләдер лә кәрван, әй, киләдер,

Бохарадан түгел лә – Хивадан,

Абау, гөлкәем...

Безнең болай йөрүебез

Бәндәләрдән түгел лә – Ходайдан,

Абау, гөлкәем... –

дип җырлаганы ишетелде.

Каратут йөзле, сирәк кара сакаллы, уйнаклап торган үткен кара күзле, яланаяклы һәм башына ак яулык бәйләгән кушчы казакъ, озын кәрван буенча бер баштан икенче башка йөгерә-йөгерә дөяләрне куып бушаган арада, моңлы тавыш белән сузып-сузып кына үләң әйтергә кереште. Ул да үз иркәсен – башына укалы кызыл чаркат кигән кыйгач кашлы сахра кызын мактый иде.

Бу тавышлар һәммәсе бергә буталып киң һәм тын бушлыкка таралалар, ераклардан тагын кайтарылып яңгырыйлар иде. Ләкин аңа карап тәбигать үзенең моңлы гармониясен югалтмады, тавышсыз-тынсыз моңын давам иттерде. Авызындагы чүбеген күшәп, як-ягына каранып барган дөяләр кәрваны узып киткәч, киң һәм буш сахра тагын үзенең серле һәм моңлы тынлыгында тирбәнә калды. Ишелеп-коелып торган ком дулкыннары өстендә тезелеп киткән вак-вак чокырлардан торган дөя эзләре генә андагы гармонияне бозарлык түгел иде.

Ул арада алдагы дөя өстендәге көймәнең арткы як чүпрәген берәү ачты да, үз артына сузылган кәрван буйлата, ачы тавыш белән:

– А-у-у-у-у! – дип кычкырды.

Бу кеше кәрванбаш Вахит булып, аның болай кычкыруы кодыкка* җиткәнне белдерә иде.

*[Кодык – кое (казакъча).]

Кайбер дөяләр өстендәге көймәләр эченнән дә кеше башлары сузылып, кәрванбаш әйткән сүзне кабатладылар, һәм шулай итеп, Вахитның тавышын ишеткәнлекләрен белдерделәр. Бу сүзнең мәгънәсен дөяләр дә аңлады булса кирәк, алар да, муеннарын алгарак сузып, ялкау адымнарын тизләтә төштеләр.

Бераз баргач, моннан элекке кәрваннардан калган чүп-чар һәм дөя тизәкләре белән бераз каралган уйсу җир күренде. Шул тирәдә бер югары, бер түбән таба очып кайнашкан эреле-ваклы чуп-чуар кошлар көтүе кәрван якынлашкан саен сирәкләнде, азайды һәм бөтенләй таралып бетте. Бу уйсу җир – әлеге кодык иде.

Кәрван туктады. Дөяләр чүктерелеп, сыртларындагы йөкләре җиргә төшерелде. Кушчы казакъ аларны алдан әзерләнгән чи камыр белән сыйлый башлады. Кәрванчыларның берсе йөктән чуен казан белән тимер таганны чишеп алды. Берәүсе икенче бер дөя йөгеннән саксаул агачлары алып килде. Башка берәүсе тире чиләк белән сай кодыктан су алып, казан асты. Берәүсе казан астына ут ягып чәй кайната башлады. Кәрванбаш Вахитның көймәсе эченә әзерләнгән табынга сохарилар, какланган итләр, җимешләр, өрекләр, крендель, майда пешкән көлчәләр, бавырсаклар китерелде.

Кушчы казакътан башка тагын җиде кеше булып, берсе әлеге кәрванбаш Вахит, икесе кәрвандагы бөтен малның ияләре – Казан байлары, калган дүртесе аларның хезмәтчеләре иде.

Алар, уйнап-көлеп, шаярышып, мәзәкләр сөйләп, көннең эсселегеннән зарланышып, чәй эчәргә керештеләр. Дөяләрне ашаткач табынның бер читенә килеп чүгәләгән кушчы казакъка да бер крендель, берничә сохари һәм бер кәсә чәй бирелде.

Тамак туйган, сусын басылган иде инде. Кояшның кыздыруы сүрелгәнче, дөяләр бераз хәл алганчы, алар үзләре дә ял итә торырга булып, үз көймәләренә таралыштылар. Һаман да пыскып утырган учак янында кушчы казакъ кына дөяләрне күзәтә калды.

...Юлчылар тирән йокыга талганнар иде. Шулвакыт кәрван тирәсендә кинәт әллә нинди шау-шу купты. Ят тавышлы ят сүзләр яңгырады. Кушчы казакъның:

– Уйбау ау!.. Җылдам торыңдар!.. Җау килеп калды!* – дип кычкыруына кәрванчылар, йокыдан уянып җитәр-җитмәс, сикереп аякка бастылар да, атылып тышка чыктылар.

*[Тизрәк торыгыз!.. Яу килде! (казакъча).]

Кәрванны ат менгән егерме бишләп кеше чолгап алган иде.

Башкалар ни әйтергә, нәрсә эшләргә белмичә таң калып торганда, эшне бик тиз аңлап алган кәрванбаш Вахит көймәсеннән чыкмыйча гына рәттән ике тапкыр мылтыктан атып җибәрде. Ләкин һичкемгә тигезә алмады. Кайсыбер дөяләр генә бераз әсәреп аякка бастылар да, койрыкларын бот арасына кыстырып, муеннарын суздылар.

Вахит мылтык көбәгенә яңадан дары салып, ашыга-ашыга чүбек төйгечләп азапланганда, теге атлыларның берсе җиргә сикереп төште дә:

– Һәй, атаңа нәләт нугай урыс! Утчакпаң бенән безде шошытаен дипмә идең?* – дип килеп, кәрванбашны бөтереп алып җиргә тәгәрәтте; кулындагы иске мылтыкны җилтерәтеп тартып алып, җиргә бәреп сындырды да, көчле куллары белән читкә – җанланып, тирбәлеп торгандай күренгән ком дулкыннары эченә ыргытты...

*[Мылтыгың белән безне атып үтермәкче идеңме әллә?]

Кәрванбаш Вахит куркып, каушап калган иде. Ул, ни әйткәнен үзе дә белеп җиткермичә, калтыранган тавыш белән:

– Синдәргә ни кирәк?.. Ни җирлек, кай ыру буласыңдар? – диде.

– Белсәң адаең*, белмәсәң кодаең без, – диде атлыларның берсе.

*[Адай – казакъның бер күчмә ыруы.]

– Кедертпәй җылдам айтыңдар: малма, җанба?* ­ дип өстәде икенчесе.

*[Тизрәк әйтегез: малмы, җанмы?]

Мәсәлә бик ачык иде. Мал яки җан сораган баскынчы казакъка җавап бирүче булмады. Кәрван малын баскынчыларга үз кулың белән тоттырып җибәреп, илсез чүлдә – ком сахрасында каңгырып калып ачтан үлүгә караганда сугышып үлү артык. Шуннан башка юл юк иде. Моны һәркем шулай аңлады. Шуңар күрә дә, кәрванбаш Вахит ияк кагу белән, юлдашлары кулларына беренче эләккән күсәк-таякларын күтәреп, кайсы тәкбир әйтеп, кайсы яман сүгенеп, җан ачысы белән атлыларга ташландылар.

Тимерчыбык катып үрелгән камчылар белән коралланган егерме биш атлы кеше өчен җәяүле җиде бәндәне җиңү бәрәңге ашаудан да җиңел иде, билгеле. Шуңар күрә, алар кәрванчыларны бик тиз бөгәрләп салдылар, кулларын артка каерып бәйләделәр. Шуннан соң үзләренең киң төпле тире чалбарларын салып, тоткыннарны шул чалбарлар төбенә бөгәрләп тыктылар да, чалбар бөрмәләрен тартып бәйләп, аяк астына ташладылар. Бу эш беткәч, кәрван дөяләрен яңадан йөкләделәр. Казанга алып кайтырга дигән Үргәнеч маллары бөтен кәрваны белән Адай иленә юнәлде...

Кушчы казакъ та, Оренбурга барасы урында, кәрванбаш Вахитның көймәсе эченә кереп кырын яткан килеш, дөя өстендә акрын гына тирбәлеп, Адай иленә карый юл тотты.

Кәрванчылар, тире чалбарлар төбенә бәйләп салынган хәлдә, ыңгырашып, сыкранып, тамаклары беткәнче кычкырып, әҗәлләрен көтә калдылар.

Ләкин язмыш аларга әҗәл әзерләмәгән икән әле. Икенче көнне кичкә таба кодык янына тагын бер кәрван килеп туктады. Аның кешеләре мескен тоткыннарны җафалы үлемнән йолып алып, тәрбияләп, Оренбурга алып кайттылар. Шунда байтак вакыт даваланып ятканнан соң гына алар Казанга – үз өйләренә кайта алдылар.

Бу кәрванчы байларның берсе – Үргәнеч белән Казан арасында кәрван йөртеп сату итүче, эчке Русиядән Үргәнеч һәм Хивага кызыл мал, китап, Коръән, савыт-саба, тимер һәм чуен әйберләр шикелле фабрик һәм завод маллары илтеп, аннан ефәк, каракүл, илтер, җимеш һәм дөге шикелле нәрсәләр алып кайтып кәсеп итүче атаклы һәм данлыклы Мортаза бай иде.

Башка юлдашлары яхшы ук савыксалар да, Мортаза бай шул вакыйгадан соң имгәнеп калды. Чалбар төбенә бөгәрләп салынган чакта аның әллә кайсы тамырлары өзелеп, арка җекләре имгәнеп, аяк-кулы йөрмәс булган иде. Шул сәбәптән аны күтәреп яки кечкенә арбага утыртып йөртә башладылар.

Ул үзе кәрван белән йөри алмас булса да, сәүдәсен, кәрван йөртеп Хива һәм Үргәнеч белән алыш-биреш итүен һаман туктатмады. Таланса да, байлыгы кимемәде. Уңышлы сәүдәләр, туктаусыз йөреп торган кәрваннарның бәрәкәтле Урта Азия малын Казанга ташып торулары аркасында, аның дәүләте артканнан-арта барды.

1897 елгы сан алу мәсәләсен сылтау итеп бунт чыгарган татар авылларын коточкыч зур җәзалар көткәндә, Мәүлә Колы авылы крәстиәннәре исеменнән патшага прошение бирер өчен Казанга килгән ярлы һәм юаш хәлфә – Әкрәм карый әнә шул Мортаза байга голәма мәҗлесенә барачак иде.

* * *

Мортаза байның көзгедәй ялтырап торган паркет идәннәренә хәтфә келәмнәр җәелгән, зур-зур кәндилләр, киң һәм биек көзгеләр белән бизәлгән иркен заллары халык белән тулы иде. Анда бөтен шәһәрнең, якын-тирә авылларның атаклы дәмулла һәм ишаннары, мәзиннәр, хәлфәләр, сорыкортлар, сукыр суфыйлар, Коръән хафизлар, пүркиләр – һәммәсе дә бар; ул заманның голәмасы барысы да шунда булып, арада Әкрәм карый шикелле болай гына туры килүче мосафир «гыйлем әһелләре» дә күп иде. Мәхәлләнең мәчет картларыннан алып, шәһәрнең күзгә күренгән сәүдәгәрләре, хаҗилары, хәттә аз-маз халыкка билгеле морзалары да шунда җыйналган иде. Бу соңгылары, озын чәчләрен башларына ятышмый торган энҗеле түбәтәйләр астына яшереп һәм фрак өстеннән генә киелгән озын һәм киң чапаннарына уралып, идәнгә чүккәннәр; чалбар тезләре чыгуга да илтифат итмичә, каткан аякларын азапланып бөкләп, сакта чагында тәбигый йомышка кысталган солдат төсле кәкрәеп, җыерылып тезләнгәннәр; аяклары ычкынып китеп көлкегә калудан курыккан сыман бер кыяфәт белән утыралар иде.

Дәмулла Кәрим ахун белән Әкрәм карый Мортаза байның матур пыялалар белән чуарлап эшләнгән парадный ишегеннән керделәр дә, туннарын салып хезмәтчегә тоттыргач, чапан җиңнәрен җыергалап, хәтфә келәмнәр җәюле ак мәрмәр баскычтан югары менеп киттеләр.

Анда кунакларны каршы алып, һәркемне үзенә тиешле табынга озатып торучы башка бер хезмәтче, кулындагы кәгазенең Кәрим ахун исеме язылган турысына билге салгач, яңа килүчеләрне кайсы залга кертәсен янындагы малайга ишаралады. Теге малай аларны:

– Әйдәгез, хәзрәт, менә монда рәхим итегез! – дип ияртеп, чалмалы халык белән тулы бер залга кертте.

Кәрим ахунның мәһәбәт гәүдәсе ишектә күренү белән, залдагы чалмалыларның дәмулла булып җитмәгән муллалары урыннарыннан кузгалып юл бирделәр – ахун белән карыйны түргә уздырдылар. Тагын һәркем үз урынына утырды.

Дога укып бит сыпырганнан соң, ахун да, карый да мәҗлестәге кешеләрнең һәрберсенә ияк кагып:

– Исәнме, саумы, сәләмәтме! – дип сорашып чыктылар.

Халык җыйналып беткән төсле, идәнгә әзерләнгән табыннар тамам тулган иде. Шул чакны эчтәге бүлмәләр ягыннан чыр-чыр иткән әллә нинди ямьсез тавыш ишетелде. Муллалар, азрак төзәтенгәләп, тамак кыргалап алып, ниндидер бер мөһим эшкә әзерләнгән кыяфәткә керделәр.

Янтыктагы бер ишек ачылып китте. Башына кара чуклы кызыл түбәтәй кигән, җиңсез кара кәзәкиле, ак күлмәкле, кәҗүл читекле бер малай чыбыктан үреп ясалган, резин тәгәрмәчле кечкенә һәм матур бер арба тәгәрәтеп чыгарды. Арбада кечкенә гәүдәле, зур башлы, йонлач битле бер карачкы утыра иде. Малай арбаны тәгәрәтеп залның бер почмагынарак китерде дә, күпер сымак бер биек урынга менгезде, кесәсеннән бер ак яулык чыгарып, теге йонлач битнең авыз-борынын, атылып чыгардай акаеп торган ямьсез күзләрен сөртеп алды.

Бака тавышы төсле ямьсез тавыш тагын ишетелде.

– Исән килдегезме, хәзрәтләр?

Бөтен чалмалыларның берьюлы, тәкбир әйткәндәй гөрләтеп:

– Әлхәмделилла, Мортаза абзый! – дип җаваплавы киң, биек залда беравык яңгырап торды.

Теге вакытта юлбасарлардан таланып һәм имгәнеп калган Мортаза бай үзе иде бу.

Исәнлек-саулык сорашып, бит сыпырып алгач, Мортаза бай табынга карап ияге белән ишара ясагандай итте. Өстенә озын кара җөббә, башына гарәп чалмасы кигән бер коръән хафиз мисыр мәкаме белән көйләп коръән укыды. Чалмалылар табынындагы һәркемгә берәр сум садака өләшенде. Тагын дога кылдылар.

Аннан соң табынга аш килә башлады. Һәр табынның берәр мәзине яки мәзин урынына утыручысы, чапан җиңнәрен сызганып, аш бүләргә кереште. Ашау белән бергә, муллалар табынында моназара башланды.

Иң беренче сүз тоз кабу турысында булды.

– Тозны аштан элек кабаргамы, соң кабаргамы? Яисә элек кабу да, соң кабу да сөннәтме?

Голәма өчкә бүленде. Бер төрлесе элек кабу сөннәт дисә, икенчеләре аштан соң кабу фарыз дип ныкышты. Тагын бер як: “һәр икесе мөстәхәб*, ни эшләсәң дә ярый, бер дә капмасаң да зарар юк”, – дип бара иде.

*[Мөстәхәб – шәригать күзлегеннән: эшләнсә яхшы, эшләнмәсә зарары-гөнаһы булмаган эш.]

Әүвәлгеләре бу соңгы төркемне:

– Кяфир, зиндикъ, фасикъ! – дип сүктеләр. Болары тегеләрне:

– Ахмак, надан! – дип атады.

Һәр төркем үз сүзен куәтләр өчен әллә нихәтле аять һәм хәдис укып күрсәтте. Әллә ничаклы гаклый һәм нәкъли дәлилләр* китерелде. Әллә ничә мәшһүр китап, борынгы дин галимнәре телгә алынды.

*[Гаклый һәм нәкъли дәлилләр – акыл белән уйланылган һәм традицион дәлилләр.]

Шулай да бу мәсәлә һаман чишелмәгән килеш калып, моназара башка мәсәләләргә күчте.

– Намазда әттәхият укыганда, «әшһәде» дип әйткән чакта уң кулның шәһәдәт бармагын күтәрергәме, юкмы?

– Җомга намазы белән бергә өйлә намазын да уку ярыймы, юкмы?

– Шәфәкъ батмый торган кыска төннәрдә ястү намазын уку фарызмы? Әллә биш вакыт намаз дүрткә каламы?

Шуның шикелле мәсәләләр бер-бер артлы чыга торды. Берсен чәйнәп бетермәс борын икенчесенә күчелде. Һәр мәсәләдә чалмалылар әллә ничә төркемгә бүленеп кычкырыштылар, сүгештеләр, хурлаштылар, көфер пичәте басыштылар. «Ля нөсәллим! Лима ля йәҗүз?»*ләр мең кат әйтелде. Ләкин мең елдан бирле чишелмәгән даулы мәсәләләр шул килеш кала бирде.

*[«Ля нөсәллим! Лима ля йәҗуз?» – «Күнмибез, риза түгел! Ник дөрес булмасын?»]

Бүтән вакытлардагы шикелле бу юлы да бөтен мәсәләләр баягы өченче төркемне сүгүгә кайтып кала иде. Бөтен талашларның йомгагы «җәдитчеләр» дип йөртелә торган шушы төркемне мыскыллап, “җәһәннәм төбенә олактыруга” кайтып калды. Беруңайдан, татар донъясы өчен күп кенә яңа мәсәләләр күтәреп, үзеннән соң байтак гыйльми әсәрләр калдырып күптән түгел генә үлгән Мәрҗанине, Сукыр Каюмны, Фәезханов белән Гаспринскийны, яңа гына атагы чыга башлаган Галимҗан мулла Барудины, урам телендә татарча әдәби китаплар язып чыгара башлаган яшьләрне – барысын бер җепкә тезеп “җәһәннәмгә аттылар”.

*[Мэрҗани – Шиһабетдин Мәрҗани (1818 – 1889), татар мәгърифәтчелек хәрәкәтенең идеологы, атаклы тарихчы һәм дин галиме. Фәезханов – Хөсәен Фәезханов (1828 – 1866), мәгърифәтче галим-филолог, тарихчы һәм педагог. Гаспринский – Исмәгыйль Гаспралы (1851 – 1914), мәгърифәтче, төрки-татар телендә беренче көндәлек матбугат басмасы – «Тәрҗеман» гәзитәсенең (1883 – 1918) нәшире һәм мөхәррире, мәктәп-мәдрәсәләрдә яңа метод – ысулы җәдид белән укытуны башлап җибәрүчеләрнең берсе. Галимҗан Варуди (1857 – 1921), дин һәм җәмәгать эшлеклесе, җәдитчелек хәрәкәтенең күренекле вәкиле, Казандагы атаклы «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен нигезләүче һәм аның мөдәррисе, 1917 елдан Диния нәзәрәте мөфтие.]

Мортаза бай, арбасында утырган килеш, муллаларның кычкырышуын рәхәтләнеп тамаша итә иде.

Чынлап та, ул заманда яшәгән татар халкының театры, концерты, клубы, кәмите, музыкасы, киносы һәм радиолары – барысы да шушындый голәма мәҗлесләренә кайтып кала: бөтен күңел ачу һәм мәгънәви азык алу теләкләре шушындый мәҗлесләрдә үтәлә; чалмалы юләрләр бер Мортаза байга гына түгел, бәлки барлык иреккән байларга күңел ачу хезмәтен үтиләр иде. Бу мәҗлес тә шуларның берсе иде.

Әнә, моназара белән мавыккан бер мулланың тәлинкәсендәге ашы бер дә кимемәгән, «Лә нөсәллим! Лима ля йәҗүз?» дип кычкыра торгач, ашавын бөтенләй онытып җибәргән. Шуны күрү белән, Мортаза бай чәрелдәп кычкырып җибәрде:

– Бу хәзрәтнең карыны ачмаган, ахры... Ашыйсы килми икән. Алып китегез алдыннан тәлинкәсен!..

Берничә хезмәтче берьюлы килеп, теге мулланың тәлинкәсен алып киттеләр.

Мулланың: «Мин ашамадым, ашыйм әле!» – диюенә дә, тәлинкәгә ике куллап черәшеп ябышуына да илтифат итүче булмады.

Мортаза бай үзе, ямьсез тешләрен ыржайтып, рәхәтләнеп көлә иде. Ул табынчы мәзингә дә:

– Моннан ары бу хәзрәткә аш бүлмә, алдына тәлинкә-кашык куйма! Тамагы тук булгач, мәҗлескә килмәсен иде, – дип куйды.

Мортаза байның гадәтләре бөтен мәҗлес әһеленә билгеле булганлыктан, аның бу кыланышына гаҗәпсенүче күренмәде. Муллалар, үзләре кара тиргә батып, тамаклары карлыкканчы кычкырышсалар да, байның ачуына дучар булмас өчен, кашыкларын бик санап йөртәләр, алларына куелган ашны бергә ашый башлыйлар, тигез киметәләр, бергә бетерәләр иде.

Тәлинкәсе тартып алынган мулла, бу кыланышка гаҗәпләнсә дә, үзен кимсетергә җыенган кеше күренмәгәч, хурланмады, кызармады: «Казанчының ирке бар кайдан колак чыгарса!» – дип уйлады да, тәмләп ашаучыларның кашыкларына күзләрен ияртеп йөрткән килеш, мәче төсле ялманып утыра бирде.

Әкрәм карый бу хәлне күреп бераз курыкты һәм үз тәлинкәсенә күз салды. Аныкы башкаларныкыннан элегрәк бушаган иде.

Бердәмлекне бозып торган бу күренеш, билгеле, Мортаза бай күзеннән читтә калмады. Ул тагын чәрелдәп кычкырды:

– Әнә теге хәзрәтнең карыны ачарак төшкән икән, китерегез ашны!.. Өстә, мәзин! Килгән кунак минем йорттан ач китмәсен!

Әкрәм карый бераз кыстатып тормакчы булган иде дә, Кәрим ахун аның тезенә төртеп һәм байга ишетелмәслек итеп:

– Карышып торма инде, төртелгәнче аша! Сүзен тыңламасаң, кыйнатып та чыгара ул... – дигәч, куркып ашарга тотынды.

Аның тәлинкәсе бушаган саен, Мортаза бай кушуы буенча, аш өстәлә торды. Карый салынган берсен ашап бетерә барды. Байның кәефе тамам килде, дәрте почмакланды.

– Мулла корсагы җиде бозау тиресеннән тегелгән була, дип сөйлиләр иде. Бу хәзрәтнеке унике үгез тиресеннән тегелмәгән микән? – дип, тагы да ямьсезрәк бер тавыш белән чәрелдәп куйды.

Муллалар елмаештылар. Кәрим ахун:

– Бу хәзрәт мин алып килгән кунак иде, Мортаза абзый! – диде.

Бай тагын:

– Бәрәкалла, ахун, кунагың уңган кунак икән – йөзеңне кызартмады, – дип, күңеле булганлыгын белдерде.

Ахун хәзрәт карыйның шулхәтле күп ашый алуының савабы үз өлешенә дә тигән сыман бер горур кыяфәт белән, егетләрчә тамак кырып алды.

Бай, карыйга карап:

– Җиттеме, хәзрәт? Туйдыңмы инде? – дигәч, карый:

– Әлхәмделиллаһи раббелгаләмин! Ходай аш итсен! – диде һәм тулган корсагын киерә төшеп, матурлап кикерде.

Бай, аның бу кыланышыннан тагы да кәефләнеп, ямьсез тешләрен ыржайтып, атылып чыгарга торган зур күзләрен кыса төшеп, тагын көлде һәм карыйны артык кыстамаска кушты. Шуның белән карый бик зур имтихан тоткан хисапланды.

Шул сәбәптән булса кирәк, мәҗлес таралган чагында, Мортаза бай карый белән әлеге ач калган моназарачы мулланы үзендә бер кич кунак булырга чакырды. Тегеләр, бик теләмәсәләр дә, байның сүзен аяк астына салырга ярамаганлыктан, риза булдылар.

* * *

Кунакларны җыйнак һәм кечерәк икенче бер бүлмәгә күчерделәр.

Алар, тәһәрәт яңартып, намазларын укып бетерүгә, бай үзе дә, өч тәгәрмәчле «дөлдел»енә атланган килеш, чәрелдәп, болар янына кереп җитте.

Озаклап гәпләшү китте. Бик күп дини һәм милли мәсәләләр тикшерелде, әллә кемнәрнең гайбәтләре чәйнәлде, һич гөнаһсыз кешеләр “тамукка озатылды”, әллә нихәтле ишаннарга – төрле надан хайваннарга “оҗмах билеты бирелде”. Тикшерелмәгән, җентекләнмәгән һичбер нәрсә калмады. Мортаза бай берәр сүз табып, мәсәлә кузгатып җибәрә дә, карый белән теге мулла сүз көрәштерә башлагач, кәефләнеп, читтән генә тамаша итә; ике якның берсе җиңә башласа, я җиңелгән якка булышлык иткән булып сүзне үстереп җибәрә, яки өр-яңа бер мәсәлә кузгата да, тагы да рәхәтләнә төшеп тамаша итәргә керешә иде.

Дин һәм шәригать мәсәләләре тикшерелеп беткән төсле булгач, сүз үзеннән-үзе донъя хәлләренә күчте.

Мортаза бай үзенең кәрван белән йөргәндә күргәннәрен сөйләргә тотынды. Хива һәм Үргәнеч халкының тормышлары, урам һәм базарларда әкият сөйләүче дәрвишләре дисеңме, хан боерыкларын кычкырып халыкка белдереп йөрүче мөнадиләре*, шул өлкәнең кәттә голәмалары, гадел түрәләре дисеңме, угрының кулын кисү, зиначыга таш ату шикелле туры хөкем чыгаручы шәп казыйлары дисеңме – берсен дә калдырмады, барысын да сөйләп узды.

* Мөнади – сөрәнче, игъланчы.

Әкрәм карый үзенең Бохараи шәрифтә күргәннәрен хикәят итеп, андагы түрәләрнең тагы да гаделрәк һәм казыйларның тагы да туры хөкемлерәк булганлыгын күрсәтә торган мисаллар китереп, Мортаза бай сүзләренә өстәмә ясады.

Аннан соң бай үзенең Үргәнеч белән Оренбур арасында баскынчы Адай казакълары тарафыннан талануын, тире чалбар төбенә бәйләп салынуын һәм шул чагында имгәнеп калуын бик озаклап сөйләде. Ахырдан:

– Хәзер инде баскынчылар да азая төште. Кәрванчылар да акылланды, – диде. – Хәзер һәркем яхшы коралланып йөри... Һич булмаса, кәрванда яхшырак киенгән берәрсен Әхмәт байның улы яки энесе итеп күрсәтәләр*, кәрванны Әхмәт байныкы, диләр. Шуның аркасында баскынчылар тими, кәрваннар Әхмәт бай Хөсәенов аркасында таланудан котылалар, – диде.

* Әхмәт байның улы яки энесе итеп күрсәтәләр... – Сүз Оренбург сәүдәгәрләре, җәмәгать эшлеклеләре һәм меценатлары Әхмәт Хөсәенев (1837 – 1906), аның энесе Мәхмүт Хөсәенев (1839 – 1912) һәм улы Вәли Хөсәенев (1871 – 1933) турында бара.

– Бу Әхмәт байны әйтәм әле, – диде теге мулла, – үзе нинди әйбәт кеше, ә үзе юк нәрсә белән чуала бит... Шулчаклы байлыгы белән, аңар ни пычагыма кирәк булган динсез мулла күбәйтү, бисмилласыз китап тарату, мәктәпләргә кара такта тутырып балаларны аздыру?.. Ул садака-хәерен туктатмаса, уку-укыту эшләрен гыйлем әһеле үзе генә дә башкара иде әле...

Бай җавап бирмәде. Әкрәм карый исә:

– Аллаһы Тәгалә һәркемне тәүфыйк-һидәяттән аермасын инде! – диде.

– Амин! – дип куйды Мортаза бай һәм теге мулладан Казанга ни йомыш белән килүен сорады.

– Мин үзем Хвалын өязендә бер кечкенә авылда имам булып торам, – диде мулла. – Авылыбыз кечкенә, ярлы... Мәдрәсә биләп, дәрес биреп булмый... Форсатым барга күрә, башка бер саваплы эш артыннан йөри идем әле...

– Ул нинди саваплы эш тагын?

– Әчтерхан янындарак бер җирдә бер бай урысның бик зур балык промысласы бар. Шунда мосылман кардәшләребез бик күп эшли, әммә маңлайлары сәҗдә күрми, колаклары китап, Коръән сүзе ишетми, урыс, калмык арасында каралып яталар... Шуларга мәчет салып бирер өчен иганә җыйный идем...

– Бәрәкалла, хәзрәт, саваплы эш артыннан йөрисең икән! – диде бай. – Мәчет салынса, мулла итеп куярлык кешеләре бармы?

– Үз улым мәхдүмгә тамга җыйнарбыз дип мәслихәтләшкән идек... насыйп булса...

Бай тагын кәефләнеп киткән төсле булды:

– Үзем дә шулайдыр дип уйлаган идем аны, – дип, күзләрен кысынкырап, аз гына елмаеп алды.

– Соң, үз авылыгызда мәптек бармы?

– Кечкенә генә мәптек сыман бинада мәхдүмебез укыткан була. Кулдан килгәненчә, әлхәмделиллаһ...

– Бисмилласыз китаплардан «апара», «чабата» дип, кара тактага яздырып укытасызмы? Әллә искечәме?

– Юк, бай, юк! Әстәгъфирулла!.. Искечә укытабыз. Динне «Иман шарты»ннан, «Әфтияк»не* иҗекләтеп... Үзем исән вакытта безнең авылга кара такта кермәс әле, Ходай кушса...

*[«Иман шарты» – гарәп әлифбасын һәм төрле дога текстларын үз эченә алган дини китап. «Әфтияк» («Һәфтияк») – Коръәннең кыскарак сүрәләреннән сайлап төзелгән җыентык, исеме Коръәннең «җидедән бере» дигәнне аңлата. Китапларның һәр икесе дә мәктәп-мәдрәсәләрдә уку китабы, дәреслек итеп файдаланылган.]

Бай йөзен Әкрәм карыйга юнәлдерде:

– Сез ничек укытасыз, хәзрәт?

– Без дә шулай – искечә.

– Калага ни йомыш белән килгән идегез соң?

– Мин зур йомыш белән килгән идем, бай!.. Патшага прошение бирергә дип...

– Ни турыда?

– Халык санын алу дигән бер бәлә чыкты бит әле... Безнең халык шуннан курка калды. Урысның бер хәйләседер, көчләп чукындырыр өчен кирәктер дип уйлыйлар...

– Мин ул чуалышларны, түрә үтерүләрне, утар талауларны ишеткән идем... Урынсыз куркулар ул!.. Урыс безне көчләп чукындырырга теләсә, саныбызны белми дип уйлыйсызмыни? Әнә керәшеннәрнең санын алып-нитеп тормыйлар бит!.. Дин изгеләр фатихасында саклана ул... Мужик сәнәгенә калсаң, бернәрсә дә тоҗырып булмый... Юк эш артыннан йөрисең икән.

– Ил кушкач, килдем инде, бай, баш тартып булмый ласа...

– Ул турыдан берәр кешене күргәнең бармы соң?

– Юк әле. Насыйп булса, иртәгә инде, – диде карый.

– Син башта Гәрәй морзаны күр! Ул безнең бердәнбер мосылман атбакатыбыз...

Караңгы төшкән иде инде. Бай, хәерле кичләр теләп, арбасында тәгәрәп китеп барды. Карый белән мулла ястү намазын укып алдылар. Табын әзерләнде, аш килде.

Бу юлы ашны табак белән түгел, һәр ике кунак өчен аерым тәлинкәләргә салып китерделәр. Көндезге мәҗлестә ач калган муллага өлеш күбрәк, карыйга азрак салынган иде.

Теге мулла үз өлешен ашап бетерә барса да, карый, тамагы тук булганлыктан, ашның һәр төрлесеннән аз-аз гына капмакчы булып карады:

– Бер кабарлык та урыным юк! – дип, үзен кыстамаска үтенде.

Ләкин аларны сыйлар өчен куелган хезмәтче ирек бирмәде; тәлинкәләр тамам бушамыйча торып, алдан да алмады, нәүбәттәге икенче ашны да китермәде:

– Беткәнче ашарга, хәзрәт! Байның кушуы шулай! Сүзен тыңламасак, һәммәбезне дә кыйнатып чыгарыр, – диде.

Көндезге тәҗрибә буенча, бу сүзнең дөреслеге билгеле иде. Шуның өчен дә Әкрәм карый, Мортаза бай йортыннан кыйналып чыгу ихтималын күз алдына китереп, тамагы тук булуга карамастан, алдына килгән барлык ашны үрдәк төсле йотлыга-какала эченә тутыра барды.

– Бу ашларны пешергән асрау я үзе тоздан яралгандыр, яки авызына бияләй кигәндер: тозны бик мул тондырган икән, – диде Хвалын мулласы.

Карый да:

– Тозга бигрәк юмарт икән шул! – дип куйды. Чынлап та, ашлар җете тозлы булып, бай кушуы буенча юри шулай пешерелгән иде.

Ашлар ашалып беткәч, табын җыйналды. Мулла белән карый хәтфә келәм җәелгән идәндә кырын ятып, терсәкләре белән мамык мендәрләргә таянган килеш, каурый каләм белән теш казыйлар иде. Алар шулай чәй әзерләнгәнне көтеп ятканда, баягы хезмәтче кереп йокы урыннары җәйде дә:

– Йомышыгыз булса, әнә шул төймәне басарсыз! – дип, дивардагы звонок кнопкасын күрсәтте, хәерле кич һәм тыныч йокы теләп, чыгып китте.

Кунаклар әсәрешеп, бер-берсенә караштылар. Аларның тамаклары бик кипкән, Мортаза байның болай чәй эчермичә йоклатуын һич көтмиләр иде.

– Эчәсе килер бит, хәзрәт! – диде карый. Теге мулла:

– Килмәгән кайда ул! Шундый тозлы аштан соң! – диде дә, бүлмәдән чыгып китте һәм бераз торып кергәч: – Әбрәкәй комганында да бер тамчы су калмаган, – диде.

Ирексездән чишенеп яттылар. Ләкин күзләргә йокы кермәде. Авызлар, тамаклар кипте. Яңаклар, аңкаулар чатнады. Телләр әйләнмәс булды. Тын алу читенләште.

Байтак вакыт шулай азапланып яткач, мулла, аякка калкып, баягы хезмәтче күрсәткән төймәне барып баскан иде, ак күлмәк-ыштанлы, яланаяклы, көч-хәл аягында басып торган исерек төсле, йокылы-уяулы бер малай килде.

– Улым, без бик сусадык, асрауларның берәрсенә әйтче: ничек кенә итеп булса да безгә чәй әзерләп бирә күрсен, савап булыр, – диде мулла.

– Асраулар барысы да йоклый. Бай һичкемне уятмаска кушты.

– Алайса, берәр чүмеч салкын су табып китерә күр, улым! – диде карый.

– Фанталдан су килми. Һичбер җирдә бер тамчы су юк.

– Алай булса, үзең самавыр куеп бир!

– Су булмагач, мин аны нәрсә белән куйыйм?

Мортаза бай йортның су көпшәләрен юри бикләтеп куйганлыктан, һичкайдан бер тамчы су табарга мөмкин түгел иде.

Кунаклар тагын ятып карадылар. Тагын йоклый алмадылар. Сусау азаплары тагы да көчәйде.

Мулла, торып, төймәне тагын басты, тагын теге малай килде.

– Улым, һич булмаса бераз кар кертеп бир! – дип ялындылар.

– Ишекләр барысы да бикле, әчкечләре байның үзендә, – диде малай.

Кунак мулла аның сүзенә ышанмады, малайны җитәкләп тикшерергә китте. Ләкин ишекләр, малай әйткәнчә, һәммәсе дә бикле, ачкычлары алынган иде.

Караңгы коридорда бәрелә-сугыла капшап йөргәндә, эчке бүлмәләрнең берсеннән байның:

– Кем йөри анда җиде төн уртасында?! – дип чәрелдәгән тавышы ишетелде.

Малай мулланы җитәкләп алды да, үз бүлмәләренең ишеген ачып, аркасыннан этәреп кертеп җибәрде, үзе күздән югалды.

Кунаклар – кунак түгел, бәлки шундый кыланышлар белән генә юанып, шундый юанычлар аркасында гына үз байлыгының игелеген күрүче имгәк татар бае кулында тоткын иделәр.

Ни хәл итмәк кирәк? Капкынга бер эләккәч, таң атканчы түзәргә туры килә иде. Ничек чыдаганнарын үзләре генә белсәләр дә, түзделәр...

Төн буена зур тәрәзә аркылы көмеш нурлар чәчкән моңлы ай әллә кая китеп югалды. Серле төн бушлыгында ялтыраган йолдызлар сирәкләнде. Көнчыгыштан таң яктысы сызылып, кунакларны шатландырды. Тик кичәге хезмәтче бүлмәгә кереп:

– Әйдәгез, кунаклар, мунча әзер! – дигәч, алар тагын аптыраштылар.

– Безнең эчәсебез килә... мунча кирәкми! – дигән сүзгә хезмәтче бик катгый итеп:

– Чәй – мунчадан соң, байның кушуы шулай! – дип җавап бирде.

«Күрәсе азапларыбыз бетмәгән шикелле» дип уйлап алдылар да, чакырган җиргә киттеләр...

Мунчага кергәч, алар зур имән кисмәк белән торган суга йотлыгып карадылар. Хезмәтче:

– Бу су эчәргә ярамый, кеше үтерә торган агу салынган! – диде.

Су үткәргеч торба кранын борып карасалар, аннан да су акмады. Аның суы да әллә кайдагы бер боргычы аркылы туктатылган, кисмәктәге су исә, кунаклар өчен атап әзерләнгән булып, аннан ниндидер дару исе аңкып тора иде.

Кунаклар гәүдәләрен, саннарын кузгата алмадылар. Тамам хәлдән таеп алҗыган, йөдәгән кыяфәт белән, ярылган иреннәрен коргаксыган телләре белән ялмап тик утыра бирделәр. Икесен ике хезмәтче чишендерде. Үзләренә дә, кунакларга да изар* бәйләделәр.

*[Изар – гәүдәнең билдән түбән өлешен каплау өчен билгә бәйли торган җәймә.]

Мунча чиксез кызу ягылган, тәнне пешерерлек итеп эссе салынган иде. Кунакларны җитәкләп ләүкәгә менгезделәр дә, киң һәм иркен ләүкәнең ике башына икесен яткызып, алдан пешекләп куелган каен себеркесенең яфраклары коелып беткәнче чабындырдылар. Нәрсә генә әйтелсә дә, хезмәтчеләрдән «байның кушуы шулай!»дан башка җавап булмагач, кунаклар һичбер нәрсәгә карышмый, язмышлары алдында баш иючән булып киткәннәр иде.

Мунча кертү бөтен шартлары белән үтәлгәч, тамам хәлдән таеп, аякларын атлый алмас дәрәҗәгә җиткән тоткын-кунакларны җитәкләп чыгарып, култыклап югары менгезеп, төн уздырган урыннарына яткырдылар. Аларның тыннары кысыла, йөрәкләре чит кеше колагына ишетелерлек булып тибә иде. Берәр стакан гына әллә нинди чымырдап, күбекләнеп торган су эчерделәр. Ләкин аның белән сусын басылмады. Көчәйде генә.

Бераз ятып, йөрәк кагуы азрак басылган төсле булгач, икенче бүлмәгә чәй эчәргә чакырдылар.

Мортаза бай үзе шул бүлмәдә арбасында утыра иде инде.

Ул кунакларга әллә нинди сөальләр биреп йөдәтә башлады. Теге мескен тоткыннар аның сүзләрен ишетмиләр, аңламыйлар; куркудан гына биргән җаваплары да әллә нинди керәле-чыгалы була; аларның азапланулары ачыграк сизелгән саен, байның кәефе килә, ул ямьсез тешләрен ыржайтып елмая-көлә иде.

Тилмереп көтелгән чәй урынына табынга кайнар пәрәмәч килде. Теләмәсәләр дә, алар куркудан ашарга мәҗбүрләр, телләрен әйләндерә алмасалар да, тешләре чәйнәргә теләмәсә дә, авызларына капкан кисәкләрен азаплана-азаплана, муеннарын үрдәк төсле алга сузып, какала-какала йотарга тиешләр иде.

Менә, донъядагы бөтен нәрсәләрдән сөекле күренгән самавыр килде. Чынаякларга коелган кайнар чәйне өреп, авызларын, йөрәкләрен пешереп, йотлыга-йотлыга эчәргә керештеләр. Чынаяклар бер-бер артлы тутырылып, тулган берсе эчелә торды. Эчкән саен сусын көчәя генә барды, бер дә басылыр төсле тоелмады. Зур-зур самавырлар берничә кат алмаштырылды. Битләрдән бөрчекле тирләр акты. Берничә сөлге сыгарлык булып суланды. Берничә кат әбрәкәйгә дә барып килергә туры килде. Кергәч тагын эчтеләр. Тагын чыктылар. Авыз тиреләре уелып бетеп, тәм сизмәс булдылар.

Байның кәефе тамам җирендә иде. Ул бүген үзенең әллә кайчаннан бирле таба алмаган завыкларын тапты. Кунакларның түземе, чынлап та, ис китмәслек түгел иде. Бу мыскыллауларга тиешле бәясен түләп, бу түземне кирәгенчә бүләкләргә туры килде. Мортаза бай кунакларга унар сум акча, берәр киемлек тукыма, остабикәләренә берәр күлмәклек һәм берәр кадак яхшы чәй бүләк итте. Балык промыслосында салыначак мәчет өчен илле сум бирде.

Кунаклар малга бәрәкәт, җанга саулык теләп, чыгып киттеләр. Мулла Әхмәт байга юнәлде. Әкрәм карый Гәрәй морзаны эзләп Болакның аргы ягына юл тотты.

Идел-Урал өлкәсендәге бөтен татар авыллары кан-яшь эчендә йөзгәндә, каһәрләнгән, изелгән һәм таланган татар мужигы, үзенең бу хәленнән котылыр өчен, суга батучының саламга ябышуы төсле чараларга керешеп азапланганда, милләтнең өске катлавы – мещан буржуалар, байлар, морзалар һәм муллалар – әнә шундый эшләр белән шөгыльләнеп вакыт уздыралар иде.

IV

Күктән ябалак-ябалак кар ява. Тоташ ап-ак юрган ябынган урамда һәрбер узган-барганның аяк эзләре аермачык булып тезелеп кала; Печән базарына якынлашкан саен эзләр күбәя, ишәя, һәм базарның халык кайнап торган үзәгендә инде кар япмасы меңләгән кешенең аяк астында тапталып-изелеп, ниндидер сыек бер боламыкка әверелә иде.

Базарга печән, салам, утын, күмер, чабата, себерке шикелле әйберләр һәм ит-май, кош-корт шикелле азык-төлек сатарга килүчеләр эшләрен бетереп инде таралыша башлаганнар; кая карама шунда ак кар өстен чуарлап, һәр тарафка еландай борылып-сарылып чана эзләре сузылып киткән иде.

Әкрәм карый Печән базары урамындагы таш йорт янына килеп җитте дә, туктап калды. Ачык капка аша зур, иркен ишегалдында иләнәсе чи тире өемнәре һәм алар артында, түрдәрәк, чекерәеп утырган кечкенә генә тагын бер агач йорт күзгә чалынды.

– Аит бай йорты шушы буламы? – дип сорады карый каравылчы карттан.

– Шушысын шушы, тик Аит бай өйдә юк шул... Син соңгарак калгансың, агайне, зәкәт өләшү бетте инде... Икенче елга килерсең...

– Миңа бай үзе дә, зәкәте дә кирәкми... Мин Сукыр Каюм дигән бер әдәм янына килгән идем... Әйтегез әле, ул шушы йортта торамы?..

– Баштук шулай диләр аны. Каюм хәлфә әнә тегесендә тора, – диде каравылчы карт һәм ишегалды түрендәге кечкенә агач йортка төртеп күрсәтте.

Әкрәм карый салмак адымнар белән өйгә таба атлады. Каравылчы карт, күз карашы белән аны озата калып, күңеленнән: «Бу мулла-мәзин халкы бигрәк кибәк баш инде! Кунак та мәҗлес кенә булсын!» – дип уйлады.

Карый болдыр баскычының пычрак басмалары буйлап югары күтәрелде дә, биксез ишекне төртеп ачып, кечкенә бер бүлмәгә керде.

Бүлмә җыештырылмаган, анда тәртипсезлек хөкем сөрә иде. Күптәннән акшарланмаган һәм ниндидер билге-тамгалар белән сызгалап чуарланган корымлы мич алдында идәндә бер кочак утын ята; бәләкәй генә өстәл өстенә күгәргән иске самавыр кунаклаган; кара подноста юылмаган савыт-саба, ашамлык калдыклары тулы тәлинкәләр һәм китек борынлы чәйнек күренә – болар һәммәсе керле тастымал белән каплаштырып куелган иде.

Өстәл янында башына каешланып беткән түбәтәй һәм җете зәңгәр күлмәк өстеннән җиңсез кара кәзәки кигән табак битле, почык борынлы бер үсмер малай утыра; аның бөтен килеш-килбәтендә әйләнә-тирәдәге һәммә нәрсәгә ис китмәүне белгертеп торган бер битарафлык чагылып, энҗедәй ап-ак тигез тешләре белән корымга буялган кара-кучкыл йөзендәге утлы күмер шикелле җемелдәгән елтыр күзләре генә бу беренче тәэсирне бераз йомшарткандай итә иде.

Әкрәм карый, малайның үзенә бөтенләй игътибар итмәвен күреп, түргәрәк узды да, янтыктагы бер ишекне ачып, эчке бүлмәгә күз төшерде.

Алгы бүлмәдәге кебек монда да шундый ук тәртипсезлек хөкем сөрә иде. Хуҗаның үз өен җыештыру, тәртипкә салу турында бер дә кайгыртмавы әллә каян күренеп тора иде.

Тәрәзә янында өч аяклы зур, иске язу өстәле тора; аның дүртенче аягы берсе өстенә берсе өелгән китаплардан гыйбәрәт иде. Кая карама анда – өстәл өстендә дә, астында да, идәндә дә – кәгазьләр, кулъязмалар, китаплар аунап ята. Стенада бер-берсенә янәшә календарь, термометр һәм бер кием чабата эленгән. Янтыктагы ачык ишектән җыелмаган урын-җир күренә.

Каршы як стена буендагы искергән, сүрүләренә кадәр сизрәп-ертылып беткән шыксыз диванда киң, озын ак күлмәгенең изүен бугаз астыннан ук тасма белән тарттырып бәйләгән, буйлы, җиңсез кәзәкиен иңбашына салган, озынча йөзле, чал керә башлаган сирәк сакаллы, бер күзенә ак төшкән олы яшьләрдәге кеше ялан аякларын бөкләп утырган да, бик тырышып камыш каләмен очлап маташа иде.

Әкрәм карый килеп кергән бу кечкенә куыш яңа татар әдәби теленә нигез салучы, аның тарихыннан, көнкүреше-этнографиясеннән иксез-чиксез кыйммәтле мәгълүмәтләр җыйнап, гыйльми әсәрләр бастырып чыгаручы мәгърифәтче галим яшәгән йорт булып, бүлмәдәге ертык диванда камыш каләмен очлап утыручы кеше шул галим үзе – халык телендә «Сукыр Каюм» дип йөртелгән мәшһүр Каюм Насыйри иде.

Карыйның ишек авызында кинәт күренгән гәүдәсен күреп, хуҗа кеше әз генә дә гаҗәпсенмәде, киресенчә, күптәнге танышын очраткандай, ягымлы чырай белән:

– Әйдәгез, хәзрәт, түргә узыгыз; эшемне бетергәнче бераз утырып ял итегез, – дип, кунагына урын күрсәтте.

Ул арада кемдер ишекне шакыды, һәм бүлмәгә йөгерә-чаба теге, җете зәңгәр күлмәкле, почык борынлы малай атылып керде.

– Мулла абзый! Сиңа анда кунаклар килгән: бер урыс белән бер марҗа. Сине күрергә телиләр. Үзләре безнеңчә сөйләшәләр кебек, тик аңлап кына булмый – сүзләрен ничектер кызык итеп әйтәләр. Сиңа менә шушы кәгазьләрне бирергә куштылар, – диде ул, авызын ерып, һәм Каюм ага кулына ике визит карточкасы тоттырды.

Карточкаларның берсенә латин хәрефләре белән «Җәүдәт бәй» дип, икенчесенә «Гөлнар ханым» дип язылган иде.

Җәүдәт бәй белән Гөлнар ханым*, мәшһүр төрек әдипләреннән булып, хәзер алар Россия буенча сәяхәттә йөриләр һәм Казан аша үтешли, Төркиядә «шимали* төрекләр» дип атап йөртелгән Идел буе татарларының күренекле әдәмнәре белән очрашып, үзара бераз фикер алышып китәргә теләгәннәр иде. Әммә татар донъясының мәдәни үзәге саналган Казанда да алар үз уй-хисләрен, омтылышларын уртаклашырдай кеше очрата алмадылар. Аларның Каюм Насыйрига килүләре – шул максатны күздә тоткан нәүбәттәге визитларыннан берсе иде.

*[ Гөлнар ханым – төрек-татар телләре белгече, җәмәгать эшлеклесе, публицист Ольга Семеновна Лебедеваның (1854-?) әдәби псевдонимы. Төрек теленә урыс әдәбиятеннән тәрҗемәләре һәм татарлар турында уңай фикерләр әйтеп язган мәкаләләре белән мәгълүм. Ул Ш.Мәрҗани, К.Насыйри, Г.Мәхмудевләр белән аралашкан, К.Насыйриның фарсы теленнән файдаланып язган «Кабуснәмә» китабын татарчадан урыс теленә тәрҗемә иткән.] [Шимали – төньяк.]

Каюм ага, читекләрен киеп, ыштан балакларын читек кунычына кыстырды да:

– Бар, әйт алайса, керсеннәр, – диде.

Ишектән беренче булып Гөлнар ханым керде. Озын зифа буйлы, алсу иреннәре арасыннан энҗедәй тигез ак тешләре ялтырап торган нәфис йөзле бер хатын иде ул. Аның артыннан Җәүдәт бәй дә күренде. Анысы сакалын кырып, озын кара мыек җибәргән, зирәк күз карашлы кеше иде.

Бүлмә эченә шундук тәмле хушбуй исе таралды.

Болар европача гыйлем-тәрбия алган, купшы киемле, сабыр-нәфис хәрәкәтле, чын мәгънәсендә «зыялы кешеләр» булып, аларның төс-кыяфәтләре бүлмә эчендәге шыксызлыкка, тәртипсезлеккә берничек тә ярашлы түгел иде.

Каюм ага үзенең һәм торак бүлмәсенең кунакларга ничегрәк тәэсир итүен яхшы сизенсә дә, аптырап калмады, исәнләшеп, аларга урын тәкъдим итте.

Кунаклар, пөхтә киемнәре пычранудан яки берәр нәрсәгә эләгеп ертылудан курыккандай шикләнеп, сакланып кына урындыкларга чүктеләр. Беренче татар мәгърифәтчесенең кыяфәте Истанбул сәяхәтчеләрен чын-чыннан таң калдырган иде. Аларның күз карашларында монда килүләре өчен ачыктан-ачык үкенү галәмәте чагыла иде.

Ялыктыргыч бу тынлыкны Җәүдәт бәй беренче булып бозды.

– Сез җәнәбе галиләргә ихтирамымызы әйләдекемез илә без бик шатмыз. Вакытсыз килгән улсак, гафу итеңез, әфәнде! – диде ул.

Каюм ага аларга рәхмәт әйтеп, үзенең килеш-килбәте өчен гафу үтенде.

Әкренләп әңгәмә башланды. Кунаклар Каюм аганың гыйльми эшләре, язылган һәм язылачак әсәрләре турында сораштылар; Каюм ага бу сорауларга кыска гына җавап бирә барды. Ахырда кунаклар, шушы очрашуның истәлеге итеп, хуҗадан берәр фоторәсемен бирүен үтенделәр.

– Рәсемгә төшкәнем булмаганлыктан, үтенечегезне үти алмыйм... Гомумән, рәсемгә төшүне буш һәм кирәкмәс эш дип саныйм, – диде Каюм ага.

Әкрәм карый әңгәмәгә катышмады, Истанбул кунакларын күзәтеп, үзалдына уйланып утырды. «Прошение турында болар белән киңәшеп карасаң, ничек булыр икән?.. – дип уйлады ул. – Сорарга иде, патша түрәләренең безгә күрсәткән гаделсезлекләрен хәлифә* хәзрәтләре белә микән?..»

*[ Хәлифә – диндә: пәйгамбәр урынында калган рухани башлык. Бу урында Төркия солтаны күздә тотыла.]

Ишек яңагына сөялеп, тырыша-тырыша борынын казып торган теге малай да күзен алмый кунакларны күзәтә иде.

Энәсеннән җебенә кадәр бөтенесен җентекләп тикшерүче бу күз карашлары, озын күлмәге астыннан очкыры асылынып торган хуҗа кешенең килбәтсез кыяфәте – болар һәммәсе дә Истанбул кунакларын соң дәрәҗәдә аптырашта калдырган иде.

Шуңа күрә, тагын бераз сөйләшеп, сүз беткән сыман тоелгач, алар, ачыктан-ачык канәгатьләнү белән, «яңа татар мәдәниятенең учагы» булган бу йорттан тизрәк чыгып китәргә ашыктылар.

Каюм ага кунакларны ачык йөз белән озатып калды, бары алар күздән югалгач кына:

– Казанны алар Париж дип уйлыйлар, ахырсы!.. Үзләре монда торып эшләп карасалар иде, белерләр иде татар халкына хезмәт итүнең нәрсә икәнен! – дип, эченә җыелган ачуын әйтеп салды.

Тынычланып, элекке хәләтенә кайткач, сүзне ул Әкрәм карыйның үзенә күчерде, аның эше-кәсебе белән кызыксынды, шәһәрдәге йомышы турында сорашты.

Әкрәм карый аңа авылда булган фаҗигале хәлләрнең һәммәсен яшермичә сөйләп бирде һәм сүзенең азагында:

– Мин синнән киңәш сорарга килдем... Миңа сине һәммә түрәләр белән якын таныш икән дип әйттеләр, – дип өстәде.

Каюм ага, яңадан ачуы кабарып, күңеленнән генә: «Кызык та инде бу кешеләр! Ни кырмакчы булалардыр ул түрәләр белән!» – дип уйлап куйды, ә карыйның үзенә:

– Мин сиңа нинди киңәш бирә алыйм?.. Киңәш бирергә адвокат түгел бит мин! – дип җавап бирде.

– Миңа сине түрәләр белән дус дип сөйләгәннәр иде, – диде Әкрәм карый, һаман да үз сүзен кабатлап.

– Губернатор яисә жандармнар миңа дус кешеләр дип уйлыйсыңмы әллә? Ялгышасың, тәкъсир, андый әдәмнәр белән танышлыгым юк минем. Мин голәма донъясындагы кешеләр белән генә таныш. Бу танышлык та миңа алардан үзем белмәгән нәрсәләрне өйрәнү өчен генә кирәк.

Каюм аганың мондый җавабы Әкрәм карыйга бик сәер тоелды. Аның уенча, урыс кешеләре голәма була алмыйлар иде. «Галим булгач, нигә алар кяфер динендә калганнар, мосылманлыкка күчмәгәннәр?..» – дип гаҗәпләнде ул.

Шулай да ул үзенең бу уен кычкырып әйтергә кыймады, аның урынына Каюм агага яңа сорау бирде:

– Син ничек уйлыйсың, мелла Каюм, патшага язган прошениебезнең файдасы булырмы икән?

– Ул хакта син адвокат белән сөйләшеп кара.

– Үзем дә барырга ниятләп тора идем. Миңа Гәрәй морзаны күрергә киңәш иттеләр; бик әйбәт мосылман адбакаты, имеш...

– Урыс адвокатына бару мәслихәтрәк булыр иде.

– Урысчаны белмим шул мин, мелла Каюм...

– Бөтен бәлә дә шунда инде, тәкъсир... урысчаны белмәүдә! Ә кем урыс телен өйрәнүгә теше-тырнагы белән каршы тора? Сез үзегез бит!..

Карый дәшми калуны артыграк күрде.

– Менә шулай, тәкъсир, ошбу эштә мин сиңа ярдәм итә алмыйм, – дип давам итте Каюм ага. – Шулай да монда килгәнсең икән инде, сиңа берничә сөаль бирергә рөхсәт ит... Кем белә, бәлки, җавапларыңның миңа файдасы тияр... Әйт әле: сезнең авылда кияүгә чыгасы кызны ничек киендерәләр?.. Аннан соң, бәлки, син берәр төрле яңа бәет, җыру я ривәят беләсеңдер?

Әкрәм карый гаҗәпләнүдән тораташтай катты да калды. Урыс патшасын ислам диненә күчкән дисәләр, ул, могаен, бу хәтле шаккатмаган, гаҗәпләнмәгән булыр иде.

Ничек җөрьәт итә ул! Әкрәм карыйга – Бохараи шәрифтә белем алып кайткан мәшһүр Мөбин ахун улына, Коръән хафизга, күндәм, юаш тәбигатьле хәлфәгә ниндидер туй йолалары турында сөйләргә, аннан да бигрәк кычкырып бәет әйтергә, җыру җырларга кушсыннар, имеш!

Әкрәм карый тамам хурланды: Каюм аганың әллә көләргә теләвеме бу?

Шул чакны аның башына бер уй килде. «Сукыр Каюм дигәннәре, могаен, акылын җуйгандыр, башкача булмас!» – диде ул үзенә-үзе һәм бу уеннан шундук тынычланып калды.

– Ярар, кадерле вакытыңны алганым өчен мине гафу ит инде, мелла Каюм! Кәрим ахун, барып киңәшеп кайт, дигәч кенә килүем иде, ул сине әлеге прошение турысында ярдәм итми калмас дигән иде. Хәзер күрәм: сине юкка гына борчыганмын икән, – дип, карый бу сәер һәм аңлаешсыз кешенең йортыннан тизрәк чыгып китү ягын карады.

Ә урамда инде язның беренче билгеләре сизелә иде. Кар япмасы саргая, көпшәкләнә төшкән, юлның кайбер сикәлтәле урыннарында бөтенләй эреп, чүп-чар һәм пычрак арасыннан шәрә урам ташлары калкып чыккан иде. Тиздән кояш, язның кайнар кояшы киләчәк; кар һәм чүп-чар катламы нинди генә булмасын, ул кышның барлык юшкыннарын кырып-себереп ташлаячак, юлларны, кырларны киптерәчәк, җир куеныннан яшь тәбигатьнең яңа үсентеләре шытып чыгачак.

Тәбигатьтәге кебек, татар халкы тормышында да яшь үсентеләр инде шыта башлаган, һәм аларны хәзер югарыга үрләүдән бернинди Әкрәм карыйлар да, бернинди караңгылык, наданлык көчләре дә туктатып кала алмаячак иде.

V

Ишек тавышсыз гына ачылды да, бүлмәгә көмеш поднос күтәреп, көяз, кыйланчык хәрәкәтле асрау кыз керде. Буы бөркелеп торган бер чокыр кайнар какао һәм тәлинкәгә өелгән вак, йомшак печеньеләрне подносы белән йокы бүлмәсендәге төнге өстәл өстенә тавышсыз гына китереп куйгач, тәрәзә янына килде, тыгыз ефәк пәрдәләрне як-якка шудырып, шторларны күтәрде.

Кырык биш яшьләрдәге Гәрәй морза урын өстендә, күзләрен ачкан килеш, үткән төндә башыннан кичкән хәлләрне исенә төшереп ята иде. Аның йокыдан соң бераз шешенгән, таушалган йөзенә ризасызлык галәмәте чыккан: узган төнне ул карта уенында зур сумма оттырган иде.

Хәер, тәбигатенә хас җилбәзәклеге, гамьсезлеге аңа бу юлы да кайгылы уйларга тирән чумарга ирек бирмәде. Йокы бүлмәсенең күркәмлеге, какаоның дәртләндергеч хуш исе аңардагы рухи күтәренкелекне яңадан тергезде, һәм кырыну өчен кайнар су күтәреп кабат кергән асрау кыз белән җиңелчә генә шаярткалап та алды.

Гәрәй морза какаоны эчеп, караватыннан җитез генә сикереп төште дә, иңбашына халатын элеп, көзге янына килде һәм үзенең тулы, кабарынкы йөзен бик җентекләп көзгедән карарга кереште.

Ул бик борынгы нәселдән чыккан морза булып, җир-су, утарлар биләп тора һәм бөтен тирә-як төбәкләрдә бердәнбер татар адвокаты булып санала иде.

Дөрес, адвокатлык сәләте зурдан түгел иде аның. Ләкин байлар даирәсендә үз кеше булып саналганлыктан, аны шәһәрнең иң могтәбәр йортларында да бик теләп кабул итәләр, эше буенча берәр уңайсыз хәлгә калган очракларда исә адвокат дуслары аны ничек кенә булса да бәләдән йолып калырга тырышалар иде.

Еш кына ул, үзенә тапшырылган эшне алдан ныклап өйрәнмичә, уңай якка хәл ителергә тиешлеге көн кебек ачык дәгъвәләрне дә оттырып куйгалый иде; кайчакта исә эшне шулкадәр бутап ташлый ки, бу буталчыктан чыгу һәм дус адвокатны көлкеле хәлдән коткару өчен, андый чакта судьяларга Россия империясенең шундый ук буталчык законнары арасыннан кирәкле параграфны эзләп көн-төн казынырга туры килә иде.

Бары татар клиентурасы арасында гына аның адвокатлык абруе әле бераз саклана иде.

Шәһәрнең бай йортларында кунак булып, кәеф-сафа кылып йөрүне яратучы Гәрәй морзаның тагын бер мавыга торган нәрсәсе бар. Ул – карта уены. Картада ул зурдан кубып, бөтен җаны-тәне белән бирелеп уйный һәм уен кагыйдәләрен тиешенчә үтәүне намус эше дип саный иде. Дворяннар клубына күңел ачарга йөрүче суд агзалары уен вакытында һәрвакыт Гәрәй морзага партнер булырга тырышалар һәм, аның уйнау осталыгын югары бәяләп, шуның бәрәбәренә судтагы кайбер вак-төяк эшләрне дә ул теләгәнчә хәл итеп куйгалыйлар иде.

Әйе, карта уйнау гыйлемен бик нык үзләштергән иде Гәрәй морза. Шуңа да карамастан еш кына аның көймәсе дә комга терәлә: җир-судан даими килеп торган шактый зур сума һәм клиентлардан кергән гонорар акчасы бер кич эчендә, ничектер, үзенә дә сизелмәстән, яшел постау җәелгән карта өстәленнән күз ачып йомганчы партнерлары кесәсенә күчә. Андый чакларда Гәрәй морза өйгә бик кәефсез, күңеле тамам төшкән хәлдә кайтып керә: көндәлек чыгымнар өчен дә акчасы калмаган хатыны, билгеле инде, тавыш куптара, Гәрәй морзага күз яшьләре белән кычкырына-җикеренә дә, башы авыртып түшәккә егыла, икенче көнне дә шулай хасталанып ята. Хәер, ара-тирә булып алган шушы җанҗалларны исәпләмәгәндә, Гәрәй морзага хатыныннан зарланырлык бүтән сәбәп юк: алар һәркайсы йортның үзенә дигән яртысында аерым яшиләр һәм берсе икенчесенә беркадәр шәхси ирек бирәләр иде.

Көзге каршына басып үзенең килеш-килбәтен җентекләп тикшергәннән соң Гәрәй морза кырынырга тотынды.

Ә күңел түрендә кичәге төннең ачы хәтирәләре әле һаман сүрелмәгән иде.

«Дүртлеккә җиткәч, туктарга кирәк булган миңа!.. Теге червине алгач, банктагы акча икеләтә арткан булыр иде!.. Ул чакта нәүбәттәге карта да миңа эләгәчәк иде!» – дип уйланды ул.

Аның уйларын ишектән кергән асрау кыз бүлде:

– Гәрәй әфәнде, анда сезне ниндидер бер кеше сорый... Мулла бугай...

Гәрәй морзаны бу хәбәр шундук җанландырып җибәрде. Килүче кеше клиент-мазар булса, Гәрәй морзага вак-төяк чыгымнар өчен бераз акча эшләп алырга җай чыга дигән сүз иде бу.

Шуңа күрә ул, кырынуыннан бүленмичә генә, көр тавыш белән:

– Приемныйга керсен дә көтеп торсын, – диде. Гәрәй морза, мәшһүр опереттадагы җыр көенә сызгырынгалап, кырынып, чистарынып бетте дә, чигә-яңакларын хушбуйлап, мыегына фиксатуар сөртеп, аның очларын югарыга таба тырпайтыбрак бөтереп куйды; аннары чәчен рәткә китерергә тотынды. Ахырда, халатын салып, бик пөхтәләп үтүкләнгән күлмәк-чалбарын, лаклы ботинкаларын, фрагын киде һәм көзге каршында тагын бераз көязләнеп, ыспайланып торгач, үз-үзеннән канәгать бер кыяфәт белән күрше бүлмәгә – кабинетына узды.

Анда кергәч, ул иң элек бүлмәдәге әйберләргә күз йөртеп чыкты, өстәл өстендә яткан сигара тартмасын һәм мосылман әһеленә гөнаһлы күренердәй башка нәрсәләрне һәммәсен дә тиз генә ераккарак җыештырып куйды. Шуннан соң модалы фрагы өстеннән чуар бизәкле татар чапаны киеп, җиткән чәчләрен энҗеле бохар түбәтәе астына яшереп, бүлмә эчен тагын бер мәртәбә җентекле күз карашы аша үткәрде дә, мосылманлыгы абруена тап төшерердәй бүтән һичбер нәрсә күренмәвенә тамам ышанып җиткәч кенә, горур атлап ишеккә юнәлде һәм:

– Әйдәгез, хәзрәт, рәхим итегез! – диде. Бүлмәгә Әкрәм карый килеп керде.

Әкрәм карый Гәрәй морзаны моңарчы да сирәк-мирәк күргәләгән башка татар морзалары кыяфәтендәрәк бер кеше итеп, ягъни озын буйлы, чандыр гәүдәле, сынына ятып-ябышып торган формалы мундир кигән, күкрәгенә орден-медальләр таккан, чаларган салынкы кашлары астыннан искитмәүчән битарафлык белән карап торучы нурсыз күзле бер кешедер дип күз алдына китергән иде.

Ләкин чынлыкта киресенчә булып чыкты. Гәрәй морзаның мәһәбәт килеш-килбәте, үз-үзен ихтирамлы тотуы, ягымлы мөгамәләсе карыйны тамам аптырашта калдырды. Шул ук вакытта, аның күңелендә бер өмет чаткысы да ялтырап кабынды. «Мондый мәһәбәт, ихтирамлы кеше булгач, аның патша хәзрәтләренә дә сүзе үтә торгандыр, – дип уйлап алды ул. – Менә күр дә тор, халык санын алуны туктату турысында патшаны күндереп тә куяр әле! Ул чакта инде беркем дә Әкрәм карый ил йомышын үтәмәде дип әйтә алмас!»

Карый белән ике куллап күрешкәч, Гәрәй морза, әүвәлгечә кунакчыл чырай белән, аңа ялтырап торган күн тышлы йомшак кәнәфидән урын күрсәтте һәм үзе дә шундый ук кәнәфиләрнең берсенә утырды.

Дога кылынды, исәнлек-саулык сорашылды. Шуннан соң гына сүз донъя хәлләренә күчте, һәм морза карыйдан кайсы авылдан килүе, ни өчен килүе һәм авылдагы тормыш шартлары турында сораштыра башлады.

Әкрәм карый морзаның барлык сорауларына мөмкин кадәр тулы җавап бирергә тырышты, авылдагы чуалышлар турында озаклап сөйләгәннән соң:

– Менә, ил кушкач, патша хәзрәтләренә прошение бирү өчен калага килгән идем әле, – дип, сүзен тамамлады.

– Дин законнарын охранять итү – анысы яхшы эш, хәзрәт, – дип җавап бирде морза, урыс сүзләрен кыстыргалап. – Только сез анда бераз арттырып җибәргәнсез бугай... Бунт күтәрүләр, түрә үтерүләр, утар яндырулар – болар разве чын мосылман кешесенә ярый торган эш?.. Юк, безнең ислам дине боларны эшләргә кушмый... Бик зур гөнаһлы булгансыз, хәзрәт!

– Әйтәсе бармы инде, морза әфәнде, бик яман эшләр кылдык, үзебез дә күрәбез. Томана мужик вәсвәсәсе инде... Хәзер менә шуның шаукымыннан ничек котылырга белмибез!.. Халыкның бердәнбер ышанычы – прошениедә. Шуны патша хәзрәтләренә ирештерүдә безгә ярдәм итсәгез иде, морза әфәнде!

– Мәсәлә алай дингә кагылгач, мин ярдәм итми булдыралмыйм, хәзрәт... Прошение үзегез беләнме? – диде Гәрәй морза.

Әкрәм карый ашыга-кабалана бишмәтенең эчке кесәсенә тыгылды да, дүрткә бөкләп төрелгән кызыл яулык эчендәге кәгазьләр арасыннан иң таушалган берсен – имзалар урынына билге-тамгалар белән чуарланып беткән әлеге прошениене алып, морзага сузды.

Гәрәй морза татарча укый-яза белми иде, шуңа күрә ул прошение язылган кәгазьне кулында бераз әйләндергәләп торды да:

– Бу прошениенең русча переводын ясатырга кирәк булыр, – диде. – Аннан үземнең исемнән дә прошение язу зыян итмәс. Ә сез аларның икесен дә губернаторга илтеп бирерсез.

Әкрәм карый курка калды.

– Ни өчен губернаторга? – диде ул.

– Шулай итмичә ярамый! – дип җавап бирде морза. – Прошение ише рәсми кәгазьләр императорга губернатор аша гына җибәрелергә тиеш... Сез алай борчылмагыз, хәзрәт, губернатор үз кешем минем. Аны күргәч тә, сезнең хәлне сөйләп, аңа бөтенесен аңлатып бирермен. Ул үзе дә императорга докладной записка язмый калмас әле. Так што, сезгә тагын бер плюс булыр... Конечно, мин үзем дә яза алам алуын... Правда, императорның үзенә түгел, аның хатыны исеменә... Мин императрица белән бик яхшы отношениедә. Столицага килүемне ишетсә, шундук мине алырга карета җибәртә ул. Сездән яшереп тормыйм, без аның белән үзара хатлар да алышкалыйбыз... Может, миңа да сезнең хакта императрицага хат язып җибәрергәдер, ә?..

Гәрәй морзаның шундый кодрәткә ия булуына, шундый асыл затлар белән танышлык итүенә хайран калып утырган беркатлы Әкрәм карый сөенеп бетә алмады. Аның ил йомышын уңай якка хәл итү турындагы өмете үскәннән-үсә барды һәм ныклы бер ышанычка әверелде.

– Зинһар, ярдәм итә күрегез инде, морза әфәнде! Бу яхшылыгыгыз өчен сезгә гомер буе дога кылырбыз! – диде ул, түбәнчелек белән баш иеп.

– Монда баш ватып торасы нәрсә юк, хәзрәт... Дин өчен мин бөтенесен эшләргә әзер. Конечно, бераз расходлар булыр булуын...

– Әйтегез, күпме кирәк? Хәлебездән килгәнчә тырышырбыз, – диде Әкрәм карый.

Морза, эре генә кыйланып, төймәләре фил сөягеннән кырып ясалган бәләкәй генә счетны үзенә таба шудырып китерде дә, Әкрәм карыйга ишетелерлек итеп, тотыласы чыгымнарны исәпли башлады.

– Прошениенең переводын ясату өчен, пожалуй, илле сум җитәр. Нотариуста доверенность раслату өчен – тагын илле сум... Аннан губернаторга подарок алырга кирәк. Ул һәйбәт сигараларны бик ярата... Моның өчен йөз сум китәр дип уйлыйм... Ну, аннан соң инде, императрицага да бер-ике йөз сумлык подарок-мазар алып җибәрергә кирәк булыр... Болардан башка, минем бу эшкә бәйле расходларым да булачак... Конешно, бер йөз тәңкәдән арттырмаска тырышырмын... Менә күрәсез, сезнең зур, важный бу эшегез нибары биш йөз сумга төшә...

Әкрәм карыйның бөтен тәне буйлап суык йөгерде.

– Морза әфәнде, минем ул хәтле акчам юк шул! – диде ул.

– Зарар юк, булган хәтлесен бирерсез. Ә калган өлешенә расписка язып, миндә доверенностегызның копиясен калдырырсыз... Авылдашларыгыз исеменнән язылган доверенность бардыр бит? Бик шәп алай булгач! Мин сезне ашыктырмам, кирәкле сумма җыйналып беткәнче сабыр итәрмен... Мосылман кардәшләремә мин рәхәтләнеп ярдәм итәм, аларны рәнҗетергә җыенмыйм... Яныгызда күпме акчагыз бар сезнең?

– Ике йөз тәңкәләп булыр, шәт.

– Бик яхшы... Эшне башлап җибәрергә шул җитеп торыр.

– Морза әфәнде, сезгә алай бар акчамны бирсәм, үзем нишләрмен соң мин? Минем үз чыгымнарым да бар бит...

– Илле сум сезгә артыгы белән җиткән, ә йөз иллесен миңа бирегез.

Мондый катгый тәләптән Әкрәм карый тамам югалып калды. Ул күндәм кыяфәттә тагын куенына тыгылды һәм, акча янчыгын чыгарып, йөз илле сумны санады да, морзага бирде. Морза акчаны игътибар белән яңадан санап чыккач, чиста вексель бланкысы алып, карыйдан шул бланкка имза куйдыртты.

Шуннан соң Гәрәй морза йөз илле сум акчаны алуы турында култамга кәгазе язды, аны карыйга бирде дә, прошение белән вәкаләтнәмә кәгазен үзендә калдырып:

– Бер көннән керерсез, хәзрәт! Барысы да әзер булыр, – диде.

Карый чыгып китте. Гәрәй морза исә өстеннән чапаны белән түбәтәен салып ташлады, сигара кабызды да, биегәндәй җиңел адымнар белән алгы бүлмәгә чыкты.

«Әйе, юләрне чәчеп үстермиләр!» – диде ул, үзалдына көлемсерәп. Ашыкмыйча гына пальтосын, котелогын, замша перчаткаларын киде; көмеш ябалдашлы кул таягын эләктерде дә:

– Рекс! Рекс! – дип этен чакырды.

Янәшә бүлмәдән бозау хәтле зур сенбернар* килеп чыкты.

*[Сенбернар – озын йонлы, зур гәүдәле эт токымы.]

Морза, этнең муенсасына чылбыр эләктереп, ишеккә таба юнәлде.

– Мари, – диде ул, чыгып барышлый асрау кызга, – без Рекс белән бераз йөреп кайтабыз әле. Берәр кеше килсә яки барыняң сораса, судка китте, кичсез кайтмый, диген. Ну-с, Рекс, әйдә, киттек... Син, шәят, бунтовщик түгелсеңдер?.. Йөреп кайткач, шоколад бирермен үзеңә.

VI

Сөйләшкәнчә, бер көннән Гәрәй морза янына килгән Әкрәм карыйны асрау кыз:

– Морза өйдә юк, – дип каршылады. Икенче көнне дә шул ук асрау кыз:

– Морза авырый, бер кешене дә кабул итми, – диде. Өченче килүендә дә Әкрәм карый: «Морза өйдә юк!» – дигән җавапны ишетте. Ул аның кайтканын капка төбендә көтеп тормакчы булган иде дә, ләкин үзенең хәлфәлек дәрәҗәсен түбәнсетүдән куркып һәм, аннан да бигрәк, болай арттан калмый йөрүе белән морзаны ачуландырырмын дип уйлап, тиз генә килгән юлыннан кире китеп барды.

Дүртенче тапкыр килүе генә бераз уңышлырак булды.

– Морза авылындагы имениесенә кайтып китте, – диде әлеге асрау кыз һәм, Әкрәм карыйга бер пакет тоттырып: – Менә сезгә шушыны калдырды, – дип өстәде.

Пакетка прошениенең урысча тәрҗемәсе белән вәкаләтнәмә салынган иде; соңгысының икенче ягында копиясе алыну турында нотариус тамгасы да бар иде.

Карый вәкаләтнәмәдән копия алынуның сәбәбен тикшереп-нитеп тормады. Авыл халкы тарафыннан үз исеменә бирелгән вәкаләтнәмә морзага вексельдәге Әкрәм карый имзасын законлаштыру, тасдыйк итү өчен кирәк булыр дигән уй бу минутта аның башына да кереп карамады.

Прошениенең татарчасы белән урысча тәрҗемәсенең герблы кәгазьгә күчерелгән икенче нөсхәсен асрау кыз аерым биреп:

– Боларын морза губернаторга илтергә кушты, – диде. Морзаның губернатор белән алдан сөйләшеп куюына шиге калмаган Әкрәм карый күз карасыдай кадерле кәгазьләрне яңадан куенына төреп тыкты да, шат, җиңел адымнар белән губерна кәнсәләриясенә карый юл тотты.

* * *

Губерна кәнсәләриясе өч катлы таш йортка урнашкан иде. Парадный ишеге каршында, урамда, көзгедәй ялтыравык лакка буяулы, берсеннән-берсе матур, кечкенә көймәле чаналар тезелеп киткән. Көр, симез атларның сыртларына челтәрле ефәк япмалар капланган. Салкын җил япма чукларын тибрәтә; һәрберсе озын чабулы, киң якалы кайры тунга төренгән кучерлар исә, бияләй кигән кулларын бер-берсенә суккалап, чана көймәләрендәге хәтфә җәюле утыргычларга һәм аю тиресеннән тегелгән аяк япмаларына җил сылаган карны әледән-әле себереп төшергәлиләр иде.

Әкрәм карый авыз эченнән генә догалар укый-укый парадный баскычтан югары күтәрелде дә, йортның аскы катындагы зур, киң вестибюльгә керде.

Вестибюльнең түр почмагында эскәмиядә озын мыеклы, таза гәүдәле городовой һәм аның янәшәсендә алтын төймәле, ука белән чигүле яшел ливрея һәм шундый ук ука тасмалы фуражка кигән җирән сакаллы тагын бер кеше утыра иде.

Аларны күргәч, Әкрәм карый калтырана ук башлады. «Йа илаһым, үзең сакла! Теге ука читле картуз кигәне губернатор үзедер инде! Һич булмаса, аның баш ярдәмчесе сымаграк кешедер!» – дип уйлады ул, һәм бүреген салып култык астына кыстырды да, аяк очларына гына басып атлый-атлый, эскәмиядә үзара нидер сөйләшеп утыручылар янына якынлашты, аннары калтыранган куллары белән кесәсеннән прошение кәгазен чыгарып, яшел ливреяле, җирән сакаллы кешегә таба сузды.

Әммә, җирән сакал урыныннан да кузгалмады. Кыска, юан бармакларын симез корсагы өстенә кушырып утырган хәлдә, Әкрәм карыйның арык гәүдәсенә эре генә бер карап алды да, татарчалап:

– Сиңа ни кирәк? – дип сорады.

Ана телендә эндәшкәнне ишеткәч, Әкрәм карыйга җан керде.

– Мосылман икәнсең ләбаса! – диде ул. – Ә мин сине урыстыр дип торам тагын. Менә, энем, шушы прошениене патша агзам хәзрәтләренә бирергә кирәк иде...

– Югарыгы катка мен. Прошениеләрне шунда кабул итәләр.

– Анда кемгә бирергә соң аны?

– Бар, бар, шунда сорарсың, – диде яшел ливреяле, йөзен читкә борып, һәм городовой белән өзелгән әңгәмәсен давам итте.

Карыйның мондый эре кыяфәтле кешегә яңадан сорау бирергә кыюлыгы җитмәде, һәм ул, кире борылып, баскычка таба атлады. Басмаларга куркып кына басып, астан өскә кадәр сузылган палас юлны таптамас өчен баскыч кырыйлатып кына икенче катка күтәрелде.

Анда Әкрәм карый тагын бер зур, иркен бүлмәгә юлыкты. Бүлмәнең барлык тәрәз-ара стеналары буйлап шкафлар тезелгән иде. Кайбер ачык калдырылган шкафларның шүрлекләрендә читләре тетелеп беткән папкалар, кәгазь төргәкләре күренә; шкаф өсләренә өелгән шундый ук төргәкләрдән исә ишәк колаклары сыман ертык, таушалган кәгазь чуклары салынып тора иде...

Тәрәзә рамнары инде кыйшайган, буяулары саргаеп, купшый башлаган. Тузанлы пыялалар аркылы бүлмәгә бакча ягыннан кышкы көннең тонык яктылыгы сирпелә иде.

Ялтыравык төймәле мундирлар киеп, якаларына йолдызлар кадаган ниндидер кешеләр бертуктаусыз керә-чыга йөриләр. Ишек ачылып ябылган арада, күрше бүлмәләрнең дә эчләре күренеп китә; анда да биредәге шикелле үк стена буйларына шкафлар тезелгән, анда да шул ук тәртипсезлек хөкем сөрә, мундирлы шундый ук кешеләр тыз-быз йөри.

Түргә, ике тәрәзә арасындагы стенага яшь патшаның портреты эленгән. Чебеннәр таплап бетергән алтын рамның артында, аралыкта, мәтәм әләмнәре сыман, пәрәвез җәтмәләре җилферди.

Тынчу һава, кәгазь, каләм кыштырдавы, кереп-чыгып йөрүчеләрнең аяк тавышлары – барысы да мондагы шыксызлыкны көчәйтә, бүлмәне тагы да котсызрак итеп күрсәтә иде.

Уң як стена буендагы озын агач кәнәфидә городовой йокымсырап утыра; аңардан бераз читтәрәк дүрт-биш крәстиән урнашкан иде.

Аларның берсе кулына кәгазь тотып кергән карыйны күреп алды да, түрдәге өстәл артында утырган чиновникка таба кулы белән ишаралады.

Карый, тавыш чыгармас өчен әкрен генә басып, крәстиән ишаралаган якка таба атлады.

Чиновник, түбән иелгән башын кырын салып һәм артык тырышудан телен чыгарып, көчәнә-көчәнә нидер язып утыра иде. Өстәл өстендә төрле эш кәгазьләре аунап ята; зур кара савыты дегет чиләгедәй катып, чирканыч бер кыяфәткә кергән; яңа чагындагы төсе уңып, кырыкмаса-кырык җиреннән тишелгән таплы клеенка эскәтер өстендәге кәгазьләр арасыннан шәм төпчеге һәм күмерле сургыч таякчыгы күренеп тора. Җиз шәмдәл төбенә исә, һәммәсе бергә буталып, тәмәке төпчекләре, янган шырпы, күгәргән иске каләм, сынык энә һәм төрле төстәге җеп кисәкләре өелгән иде.

Чиновник борылыбрак утырды, һәм Әкрәм карыйга аның маңгай турысыннан яртылаш чәче коелган такыр башы, күптән юылмаган җыерчыклы муены, керле киҗе-мамык якасы белән кырылып-искереп беткән кара галстугы аермачык күренде.

Бу губернатор түгел иде, билгеле; шулай да, карый уенча, ул түрә кешеләрнең берсе булырга тиеш иде.

Чит кешеләр өендә кулына комган тотып бәдрәфхәнәгә барып килергә кирәк булганда, карыйның, юлда хатын-кызга юлыкмас өчен, үзенең килгәнен белгертеп ерактан ук тамак кырып тавыш бирә торган гадәте бар иде... Бу юлы да ул шул сыналган алымын кулланырга булды.

Ләкин аның тамак кырып, йөткергәләп торуына түрә кеше игътибар итмәде.

Шул чакны яшь кенә бер егет, өстәл янына килеп, чиновникка ниндидер сорау бирде. Тегесе җавап кайтармагач, егет сорауны тагы да кычкырыбрак кабатлады.

Ниһәят, чиновник, гәүдәсен турайтып, урындык аркасына терәлеп утырды, ручкасын өстәл өстенә ташлады да, ачу белән кычкырып нидер әйтте. Аның күксел салынкы кашлары астыннан акаеп караган күзләрендә нәфрәт чаткылары елтырады, колагына җеп белән эләктереп куелган һәм бер пыяласы чатнаган күзлеге ачудан кечкенә борыны өстендә сикеренде; бозау койрыгыдай озын мыеклары ярсып тырпайды. Кипшергән яфраклы каен себеркесе төсендәге чигә чәчләре белән каймаланган аның йөзе бу минутта көлке дә, куркыныч та иде. «Губернатордан кала иң өлкән түрә шушыдыр ахры», – дип уйлады Әкрәм карый.

Ләкин, шул вакыт ишек яңадан ачылып, бүлмәгә икенче берәү килеп керде, һәм әле генә төкерек чәчеп җикеренгән чиновникның тәкәбберлеге шундук юкка чыкты, бөтен йөзе-кыяфәте ягымлыланып, күндәм, буйсынучан бер төс алды.

Ул җәһәт кенә урыныннан сикереп торды да, ишектән керүче кешенең каршысына йөгереп барып, аңа ихтирамлы күз карашын текәде һәм, тегесе нәрсә турындадыр сүз каткач, килешкәнлеген аңлатып, баш иде.

Әкрәм карый исә, яңа чиновник күренү белән, дәрәҗә ягыннан беренчелекне һич икеләнмичә аңа бирде һәм аны түрәләр арасында губернатор ярдәмчесеннән дә ким кеше булмаска тиеш дип алдан ук күңеленә беркетеп куйды.

Бүлмә эчендәге бүтән һичкемгә игътибар итмәстән, ул ялварулы күз карашын бары шул кешегә юнәлтте, һәм, беренче мөмкинлек чыгу белән, аңа кулындагы кәгазьләрен сузды. Олуг түрә, кәгазьләрне алып, прошениенең урысча тәрҗемәсенә һәм татарчасындагы ахыргы битләрне чуарлаган исәпсез-сансыз тамгаларга күз йөгертеп чыкты да, мыек астыннан гына көлемсерәп нидер әйткәч, бөтенесен Әкрәм карыйга кире бирде.

Урысча бер кәлимә сүз белмәгән мескен хәлфә нишләсен, кулындагы кәгазьләрен җилфердәтеп, яңадан бер читкә китеп басты.

Ул арада олуг түрә бүлмәдән чыгып китте, аның алдында әле генә ялагайланып бөтерелгән баягы чиновник та кире үз урынына барып утырды. Бары шул чакта гына ул карыйдан кәгазьләрне алырга дип кулын сузды.

Кәгазьләрне бик җентекләп, кат-кат укыганнан соң, чиновник Әкрәм карыйга борылып нәрсәдер әйтә башлады. Ләкин карый аның сөйләгәненнән берни төшенми иде. Ниһәят, ул урыс сүзләрен рәхимсез вата-сындыра үзенең татарча гына белгәнлеген аңлатты.

Чиновник озын агач кәнәфидә йокымсырап утырган городовойга таба борылды да:

– Кирилыч, бар, Абдулланы чакырып мен! – дип кычкырды.

Кирилыч, утырган җиреннән ялкау гына күтәрелеп, мине ник бимазалыйсыз дигән бер кыяфәт белән, әкрен генә ишеккә таба юнәлде.

Бераздан Абдулла дигәннәре күренде. Бая губерна канцеляриясенә килеп кергәч тә Әкрәм карый күзенә губернатор булып күренгән яшел ливреяле швейцар иде бу.

Ул шундук чиновникның сүзләрен тәрҗемә итеп бирде:

– Синең гербовой салымың түләнмәгән икән. Начальник шуны түләргә кирәк, ди.

Карый, бишмәт чабуларын ачып, куеныннан акча янчыгын чыгарды да, тиешле сумманы санап бирде.

– Сорачы, туган, эш кайчан хәл ителер икән? – диде ул, Абдуллага мөрәҗәгать итеп.

Түрә кеше Абдулла белән карыйга таба мәгънәле күз карашы ташлап алды да, ниндидер серле сүзләр әйтте. Абдулла бу сүзләрне тәрҗемә итеп:

– Майланмаган арба шыгырдый торган була, хәзрәт, аңлыйсыңмы? – диде.

Сөйләшүнең яшерен мәгънәсенә төшенә башлаган Әкрәм карый бишмәт карыныннан тагын акча янчыгын тартып чыгарды.

Шулай итеп, түрә кешегә биш, ә Абдуллага бер тәңкәдән «майлау садакасы» бирелде.

– Инде борчылма, хәзрәт, йомышыңны бүген үк губернаторга җиткерерләр, ә иртәдән калмый прошениең патша хәзрәтләренә җибәрелер, – диде Абдулла.

– Тагын сора әле, энем, нәтиҗәсе ничек булыр икән? Яхшы булып бетәр ихтималы бармы?

– Анысын ул тәгаен әйтә алмый, – дип куйды швейцар эре генә. – Бөтенесе патша ихтыярына бәйләнгән. Ул әле яшь патша, үз кул астында күпме кеше яшәгәнен белергә теләсә дә сәер түгел... Әйтик, көтүче дә үз көтүендә күпме мал барлыгын белергә тиеш бит...

Мәүлә Колы авылы крәстиәннәре тарафыннан үз өстенә йөкләнгән зур йомышны Әкрәм карый әнә шулай үтәде.

* * *

Мәдрәсәгә кайткач, Әкрәм карый:

– Каладагы эшләр бетте, Әхмәтсафа энем, прошениене бирдем, – диде. – Төн-фәлән дип шикләнмәсәң, хәзер үк кайтыр юлга чыгарга була.

Сафа бу тәкъдимгә шатланды гына.

– Нәрсәдән шикләнергә?.. Алла боерса, бернәрсә булмас, – дип җавап бирде ул. – Китәбез, мулла абзый!.. Хәзер, атны гына җигеп керәм.

Исмәгыйль һәм аның шәрикләре белән саубуллашканнан соң, Сафа белән карый авылга карый юл тоттылар. Кала тормышына ияләшеп, бераз ял иткән ат йөгертеп кенә барды. Урамда тыз-быз йөреп торучы конкалар аны инде элеккечә шикләндерми, өркетми иде. Берәвенең яныннан ул хәттә чабып узып китәргә дә курыкмады.

Әкрәм карый чананың бер почмагына кереп посты да, калада башыннан кичергән күңелле һәм күңелсез истәлекләргә бирелде. Мортаза байда булган голәма мәҗлесе, кырыс холыклы Сукыр Каюм, аның фәкыйрь өе, ихтирамлы Гәрәй морза – болар һәммәсе дә аның күңеленнән тагын бер мәртәбә җанланып уздылар.

Сафа да нәрсә турындадыр уйга батып бара иде. Ниһәят, ул тынлыкны бозып, үзалдына әйткәндәй:

– Һай, шук та инде бу шәкерт халкы! – дип куйды.

– Нигә алай дисең, Әхмәтсафа?

– Үз башымнан кичергәнне әйтүем. Без килеп төшкән көнне үк алар миңа кушамат тагып өлгерделәр, каһәрләр! Кая гына бармыйм, һәр җирдә «Йомыкый» дип артымнан кычкырып калалар. Мулла кушкан исемемне онытаммы әллә инде дип торам... Тагын нәрсә уйлап чыгарганнар диген! Беркөнне шулай кич белән атны карап-ашатып кердем дә, эш юклыктан почмакка барып утырдым. Шунда утырган көйгә йоклап киткәнмен бит, хәерсез. Берзаман нәрсә беләндер шап берне баш түбәсенә! Күземнән утлар күренде – аудым да төштем идәнгә. Үлемем шушы икән, мәйтәм... Исемә килгәч кенә белдем: иләмсез калын китап белән сукканнар тегеләр... Ә үзләре белмәмешкә салыша, сораштырган булалар: «Нәрсә булды сиңа, Йомыкый абзый?» – янәсе. Миннән шулай көлүләре инде шайтаннарның! Тагын берәр нәмәрсәкәй эшләмәгәйләре дип, ул төнне бөтенләй йокысыз уздырырга булган идем дә, күпкә түзәлмәгәнмен, кабат йоклаганмын. Бервакыт төчкерәсем килеп уянып киттем. Тотындым шуннан төчкерергә, һич туктап булмый бит, чын менә, мулла абзый!.. Монысында нәрсә эшләгәннәр дисеңме?.. Кәгазьне көпшә сыман итеп төргәннәр дә, эченә төелгән борыч салып, шуны борын тишегенә өрдерткәннәр. Соңыннан әйтәм үзләренә: «Болай шаярырга ярыймыни, – дим, – ялгыш күзгә эләктереп, сукыр калдыруыгыз бар бит», – дим. Тагын көләләр: «Сукыр калсаң соң, мәдрәсәгә суфый итеп куярбыз үзеңне, кала кешесе булырсың, авылга кунакка гына кайтып йөрерсең!» – диләр. Ни дип җавап бирәсең инде аларга?! Икенче бер мәртәбәсендә, иртән ишегалдына чыгыйм дип, кизитегемне кисәм – эче лычма су... Көне буе мич янында кизитекләрем кипкәнне саклап утырдым; сакламас идең – минсез генә үзләре киптерә башлаулары бар. Ул чакта инде көт тә тор: итекләрнең күмере түгел, көле дә калмас... Һи, бар шуклыкларын сөйли башласаң, авызыңда сүз җитмәс... Бервакыт тагын, базардан кайтсам, солы капчыгына көл аралаштырып салганнар!.. Безнең ишедән көләргә осталар, әйтәсе дә юк!.. Без кем аларга? Кем булсын – сала мужигы... Кая инде ул безгә кала кешеләре белән тиңләшергә!.. Кабат калада булырга туры килсә, валлаһи газыйм, мәдрәсә ягына әйләнеп тә карамыйм, постоялый дворга төшәчәкмен... Әле дә ярый, эшебез уңды – прошениене тиешле җиренә ирештердең, мулла абзый.

– Әйе, анысы, Аллага шөкер, әйбәт булды, эшнең яртысы эшләнде! Хәзер инде патша агзам хәзрәтләреннән уңай җавап килгәнне генә көтәсе калды, – диде карый.

VII

Зуррак эшләр өчен кирәкле әзерлеге һәм мондый чуалышларны төпле бер эзгә салып киңәйтеп җибәрерлек җитәкчеләре булмаган халыкның, берничә түрәне үтереп, якын тирәдәге утарларны талап азрак үч алган төсле булгач, кызуы сүрелде. Чуалыш-кузгалышы зурга китә алмыйча басылды. Йөрәгендә кайнаган ут казанын сүрелдерә алмыйча ярсып җилкенгән, әллә нинди зур-зур теләкләр белән янып, зуррак эшләргә ашкынган Таҗи һәм Фәхри шикелле аерым кешеләр булса да, алар бик аз, диңгездән бер тамчы гына иде.

Түрә-кара пыран-заран килеп, әллә кайларга качып һәм яшеренеп беткәнлектән, чуалышка катнашкан бөтен волостьлар, авыллар һаман да хөкүмәтсез-властьсыз килеш иде әле. Халык урыс патшасының тупас һөҗүмнәреннән вакытлыча котылып, азрак тынычланган төсле дә күренә, әллә нинди шомлы бер якын киләчәкне сизенеп куркынган шикелле дә тоела иде.

Патшага, губернаторга, сенатка, тагын әллә кайларга, әллә кемнәргә прошение биргән авыллар үз прошениеләренә җавап килгәнне көтәләр иде.

Кырлардагы кар бераз басылып, шиңеп, өске ягы кояш нурында пыяла төсле ялтырап күзләрне камаштыра; ызаннар буенча тезелеп үскән былтыргы әрем, алабута һәм тигәнәкләр тигез кар астыннан төртеп чыгып, әллә кайларга – бик еракларга алып китә торган билгесез юлның маяклары шикелле күренәләр; бераз өскәрәк калкып калган ат юллары ак мамык өстендә борылгалап йөргән соры елан төсле тоелалар иде.

Менә беркөнне иртән, яктырып килгәндә, басу капкасы төбендә чана җигелгән атлар, әллә нинди ят кыяфәтле кешеләр күренде. Аларның кайсы юл белән һәм каян килгәнен беркем күрмәде. Әллә җир астыннан килеп чыктылар, әллә күктән иңделәр...

Авыл читендәге өйләрдән берән-сәрән генә чыккалаган кешеләр кулларын каш өсләренә куеп, әсәреп карый башлаганда гына, юл буенча тезелгән олау туктады. Чаналардагы кешеләр олау буенча мәтәлә-кадала йөгереп басу капкасы төбенә җыйнала башлады. Иң арттагылары да килеп җиткәч, җиназа укыгандагы шикелле рәт-рәт булып тезелделәр. Алда ялгыз басып торган берәүсе нидер әйтеп кычкырды. Шуның артыннан ук залп белән атылган мылтык тавышы җилсез, тын һавада бөтен авылны яңгыратты. Карындык тәрәзәләр дерелдәп калтырады. Ындырлардагы һәм каралты түбәләре астындагы каргалар, чәүкәләр, күгәрченнәр ояларыннан тузгып чыгып һавага күтәрелделәр. Ямьсез, котсыз тәбәнәк өйләрдән йөгерешеп чыккан халыкның күзләре тавыш ишетелгән якка төбәлде.

– Һайт, два, три! һайт, два, три! – дип бирелгән команда авазлары белән бер үк вакытта көйләп кагылган барабан тавышы яңгырады. Рәткә тезелгән мылтыклы солдатлар көрт ярып, барабан көенә кызу-кызу атлап, бөтен авылны дер селкетеп, урам буенча килделәр дә, капкасына «Староста» дигән язу кадакланган Фәйзулла куштан йорты турысына туктадылар. Артларыннан сузылган олаулары да авыл урамына кереп беткән иде инде.

Туры килгән беренче кием затын бөркәнеп чыккан бер агай, солдатларны күздән уздырып җибәргәч, бу күренешнең нәрсә аңлатканын төшенеп һәм хәзернең эчендә генә үзен чолгап алган әллә нинди тойгыларга бирелеп булса кирәк, үзе шикелле үк берәүгә:

– Җәләй күрше, күрдеңме? – дип кычкырды.

– Ие! – диде күршесе. – Сыртларны әзерли башларга кирәк булыр... Көт тә тор, менә күрерсең...

Килүчеләр халык телендә «обжор командасы» дип йөртелә торган җаза фиркасы иде.

* * *

Иртәгесен яңа становой да берничә стражникны ияртеп авылга килеп җитте. Сапый старшина белән писарь да, яшеренгән җирләреннән чыгып, Мәүлә Колы авылына килделәр һәм үзләрен якларга-сакларга килүче җаза фиркасының хезмәтенә әзер тордылар. Старшина белән писарь Фәйзулла куштанга урнаштылар. Становой Шәмси муллага, башлык офицерлар Сабирҗан мәзингә урнаштырылды. Солдатлар башка йортларга таратылды.

Тикшерүләр шул көндә үк башланды.

Үтерелгән становойга башлап һөҗүм итүче Таҗи белән Фәхри каядыр качып өлгергәннәр иде. Ә стражникларны арт яктан кочаклап алучылар, мулла, мәзин һәм куштаннар күрсәтүе буенча кулга алынып, аяк-куллары богауланып, шул көндә үк калага озатылдылар.

Аннан соң чуалышка катнашмаган кешеләрнең исемлеге төзелде.

Чуалышның башындарак: «Без ил белән бергә инде, ни күрсәк тә, бергә күрербез!» – дип шапырынган мулла-мәзин һәм куштаннар, сан алырга килүчеләрне куып җибәргәч тә, астыртын гына берәм-берәм волостька барып, үзләрен яздырган һәм сан алу белешмәсен вакытында тапшырып, хөкүмәт боерыгын үтәгән булып чыктылар. Шуның өчен дә алар чуалышка катнашмаган дип табылдылар.

Чуалыш вакытында авырып яткан яки өйдә туры килмәгән кешеләр дә мулла-мәзин һәм куштаннар рәтенә теркәлде.

Шулардан кала бөтен халык чуалышка катнашучы саналды. Болар эченнән дә бояр утарын таларга баручыларны аерып алып үзенә башка бер исемлек төзелде. Утар талауга катнашмый калучыларга унбишәр, тегеләренә егерме бишәр чыбык сугылачак булды.

Кичкә таба бер-ике йөк чи карама чыбыгы да урманнан кайтып, кемнеңдер мунчасында пешекләнеп өлгергән һәм караңгы төшкән вакыттарак кына киезләргә урап китерелеп, каравыл өенең идәненә ташланган иде.

Төн узды. Тагын таң атты, яктырды. Авыл уянды. Кояш күк читеннән үрмәләп югары күтәрелә башлады. Көнбатыш яктан ала-кола болыт төркемнәре килгән төсле күренә, кыйбла яктан көчле җил исә, яфраксыз агач ботакларына каткан ак бәсләрне коя һәм ачык-тишекле каралты түбәләренең калдык саламнарын тузгытып очыра иде.

Десятскийлар, сотскийлар, тагын тәрәзә-ишекләрне шакылдатып:

– Җыенга, җыенга! Берәү дә калмаска! – дип кычкырып уздылар.

Икенче төрле курку белән куркып, яңа тойгылар белән көрәшеп азаплана башлаган халык теләр-теләмәс кенә тагын каравыл өенә агылды.

Каравыл өен һәр яктан чолгап алган кораллы солдатлар, андый-мондый хәл була калса, «мәрхәмәтле» патшаның «изге» боерыкларын үтәргә әзер торалар; шул сәбәптән, җыенга дип килгән һәрбер кеше капкынга эләгә – һич кире чыгарылмый, өенә җибәрелми иде.

Түрәләр бөтен өере белән берьюлы килделәр һәм, чарасыздан сыкранып салмак бер көйгә гөжләп торган халык арасыннан узып, каравыл өенә кергәч, алдан билгеләнгән урыннарына тезелешеп утырдылар.

Байлар, куштаннар, мулла-мәзин – барысы да шунда иде. Берничә стражник кереп ишек төбенә басты. Берсе мич буенда торган озын эскәмияне уртадагы бушлыкка китереп куйды. Тагын берсе пешекләгән чи карама чыбыгын кочаклап китереп эскәмия янына салды.

Фәйзулла староста, һәр нәрсәнең кирәгенчә әзерләнеп беткәнен күргәч, алдындагы язулы кәгазьләрнең берсен алды да, өй ишеген ачып:

– Шәфигулла Хәсбиулла улы! – дип кычкырды.

– Мин!

– Әйдәле, энем Шәфикъ! – диде староста. – Монда сиңа тамга саласы бар икән...

«Мин!» дигән егет эчкә керде. Староста, шундагы стражникларга нәрсә турыдадыр ишаралагач, тагын үз урынына барып утырды.

Шәфикъны ике яктан ике стражник эскәмия янына төрткәләп китерде, һәм берсе, төксе генә итеп:

– Әйдә, сал бишмәтеңне!.. Ят шунда! – дип, эскәмиягә күрсәтте.

Өченче бер стражник идәнгә бөгелеп шомарак, сыгылмалырак һәм суккан чакта сызгырып төшәрлегрәк җилле чыбык сайлый иде.

Шәфикъ стражникның сүзен аңлап җиткермәде. Чөнки ул старостаның сүзен «берәр кәгазьгә тамга саласы бар» дип аңлаган иде. Суктырылачагын белсә дә, беренче таякның үзенә насыйп булуын уйламый иде әле. Шуның өчен дә ул, бераз аптырап, түрдә утырган түрәләргә күзен тутырып карады.

Становой:

– Нәрсәгә катып торасың? Әллә ишетмисеңме? – дип, аяк тибеп кычкыргач кына, ул мәсәләгә тамам төшенде. Ләкин анда да бишмәтен салырга ашыкмады. Становойның кушуы буенча, стражниклар аны җилтерәтеп чишендерделәр дә, күтәреп алып эскәмиягә йөзтүбән сузып салдылар. Бер стражник башына атланып утырды. Икесе аның ике аягын түбән басып тотты.

Кулына пешекләгән чи карама чыбыгы тотып, Шәфикъның аяк очына баскан дүртенче стражник:

– Моңа ничәү? – дип сорады һәм старостадан:

– Егерме биш! – дигән җавапны алгач, башта ике учына төкерде, шуннан соң чыбыкны югары күтәреп, һава ярып сызгыртып, җан көче белән Шәфикъның ялангач аркасына берне тартты.

Суктырылучы яман ачы тавыш белән акырып җибәрде һәм аркасын дуга төсле кәкрәйтеп күтәрде. Шәфикъ тавышын ишетеп, тыштагы халык та гөжләп шаулый башлады. Урамның икенче ягына җыйналган чуп-чуар хатын-кыз, бала-чага төркемендә дә чырылдап кычкырышкан, әрнеп елашкан тавышлар ишетелде.

Солдатлар мылтык чакмаларын чакылдаткалап, команда көткән бер рәвешкә керделәр.

Суктыручы стражник:

– Аркаңны күтәрмә! – дип, Шәфикъның аркасына чыбыкның сап ягы белән каты итеп төрткәч, җилләндереп, сызгыртып, тагын бер сукты. Шәфикъ тагы да ачырак итеп кычкырды. Тыштагы тавыш тагы да көчлерәк ишетелсә дә, кан коярга торган ерткыч солдатлар аркасында, бу юлы тәртип бозылмады. Эчтәге түрәләр, куштаннар, бәхетле байлар исә бик тыныч утыралар иде.

Шәфикъка бер унлап таяк сукканнан соң, аның аркасыннан чыккан кара кан аяктан тотып торучылар битенә чәчрәп, каравыл өенең җир идәненә тамчылый башлаганда, становой, урыныннан сикереп торып, эскәмия янына килде дә, стражник кулыннан чыбыкны тартып алып:

– Карап торам да, син юньләп суга белмисең икән... Менә кара, икенче юлы минемчә сугарсың. Менә болай сугалар аны! – дип, җан көче белән сукты һәм чыбыкны Шәфикъның аркасыннан алган чагында сыдыртып, ышкып, болай да кара кан агып торган яраларны ертып алды. Ул, стражникны өйрәтер өчен суга торгач, бөтенләй кызып китте булса кирәк, Шәфикъ өлешен үзе тамамлады.

Староста:

– Җитте!.. Төгәл егерме биш булды! – дигәннән соң да, ул:

– Монысы пахуты булыр алай булгач, – дип, тагын бер сукты да, чыбыкны идәнгә ташлап, үз урынына китеп утырды.

Бу вакытта инде Шәфикъ кычкырмый, тыпырчынмый, ул әллә кайчан исеннән язган иде. Аны бишмәтенә урадылар да, старостаның җигүле атына салып өенә озаттылар.

Аннан соң тагын берәү чакырылды. Ул да шул рәвешчә суктырылып, истән язган хәлендә өенә озатылгач, башкасы кертелде. Анысының эше беткәч, тагын...

Шулай берәм-берәм чакырылып, ялангач аркаларына канлы тамгалар салынып, өйләренә озатыла торгач, егерме бишлекләр бетеп, унбишлекләргә нәүбәт җитте. Алары да шулай сугылып, өйләренә озатыла башлады.

Төш вакыты узды. Түрдә утыручылар ялкып, сугучылар арып киләләр иде инде. Становой, Сапый старшинага карап:

– Егетләрне бераз ял иттереп, үзебез тамакланып алмыйбызмы? – диде.

– Ярый! – диде карт старшина. – Тагын берәрсен кертеп чыгарыйк та... Теге егет чыбыгын да яңа алмаштырды бугай... Яңа чыбык әрәм булмасын... Каны катса, эшкә ярамас була.

Фәйзулла староста кәгазен тотып барып ишекне ачты һәм:

– Әкрәметдин Мөбин улы! – дип кычкырды.

Бу чакырылучы Әкрәм карый булып, ул гадәттә җыеннарга йөрмәсә дә, бу юлы старостаның атап чакыртуы буенча килгән һәм тыштагы халык арасында чуала иде.

Үз исеме чыгу белән, ул да, суелыр өчен кассапка керә торган аңгыра куй төсле, каравыл өенең тәбәнәк ишегеннән бөгелә төшеп эчкә керде. Канлы эскәмия янына килеп баскач, тилмереп караган күзләрен йөртеп, түрдә утыручыларга карады.

«Чәчеңне алган чакта пәке үтмәс булса да «авырта» дип рәнҗисең бит!.. Шулай ук карап торып суктырасыңмыни?» дип әйткән төсле итеп Сабирҗан мәзингә карады. Ләкин мәзин күзләрен читкә борды.

«Ничә елдан бирле балаларыгызга дин-иман өйрәттем. Үземә терәлгән бөтен ил хезмәтен үтәп килдем. Кызганмыйсызмыни?» дигәндәй итеп, байларга, куштаннарга карады. Болары да аның күзләре белән әйткәнне аңламаганга сабыштылар.

«Шушымы туганлык? Теләсәң, мине бу азаптан, бу хурлыктан коткарырга синең бер сүзең җитә бит!» дип әйтергә теләгән күзләрен туган агасы Шәмси муллага төбәде. Ул да башын иеп, күз кабакларын салындырды.

Становой:

– Нәрсә көтәсең тагын?.. Чишен, ят! – дип ачуланып кычкыргач кына, ул бәрән эчле, сатин тышлы намаз тунын салып стена буена идәнгә куйды. Кызыл төймәле әдрәс бишмәтен һәм чулак җиңле бикасап кәзәкиен салып туны өстенә куйды. Озын ак күлмәген муенына хәтле күтәреп, итләч аркасын ачты да, канлы эскәмиягә сузылып ятты.

«Мөбин ахун мәхдүме, Бохара пишкадәме, Коръән хафиз, авылның эчкерсез, күндәм, юаш һәм ярлы хәлфәсе; патшага прошение бирергә барган кеше» дип торучы булмады. Стражникларның берсе карыйның башына атланды. Икесе ике аягыннан тотты. Дүртенчесе, башкаларны “сыйлаган” төсле үк итеп, пешекләнгән чи карама чыбык белән һәйбәтләп, тырышып, көч аямыйча “сыйлады”, аның аркасына да канлы тамга салды. Билгеле, карый да башкалар шикелле үк акырды, бакырды, кычкырды, елады, аркасын дугалады, тыпырчынды, дулады. Җир идәннең вак чокырларына җыйналган җәмәгать каны өстенә үз каныннан да тамчылар өстәп, истән ауды. Аны да бәрән тунына урап өенә озаттылар.

Түрдә утыручыларның кайсыберләре: «Патшага прошение бирергә барганын становой белсә, тагын бер унбиш таяк өстәтер иде моңар», – дип уйласалар да, ул турыда сүз кузгатучы булмады.

«Тамгалау» эше карыйдан соң вакытлыча туктатылды.

Түрәләр сыйланырга таралыштылар. Стражниклар ял итте. Сугылу нәүбәтен көтүчеләрдән һичкемне һичкая җибәрмәделәр. Алар аһ орып сыкрана-сыкрана палачларны көтәләр иде...

Зобанилар тамаклану һәм ял итү эшен бик кыска тоттылар. Чөнки аларны башка авылларда да шундый ук хезмәт көтә, шундый ук «изге» бурыч үтиселәре бар. Ашыгалар иде алар...

Яңадан җыйналып, бүленгән эшне давам иттерә башлагач, становойның соравы һәм Сапый старшинаның мәгъкүлләве буенча, тагы бер эскәмия арттырып, ике урында суктыра башладылар. Стражниклар ике станга җитәрлек булмаганлыктан, аяклардан тотып тору шикелле генә кечкенә эшләрдә булышлык итәргә риза булучылар куштаннар арасыннан да табылды.

Бик тырышып эшләү аркасында гына, сугыласы кешеләрнең саны кичкә таба азайды. Шулай булса да, каравыл өендәге “мунча кертү” эшен караңгы төнгә хәтле сузарга туры килде. Чөнки түрәләр, соңгарак калып булса да, Мәүлә Колы авылының эшен бер көндә бетерергә булганнар иде. Берәр сәбәп белән бүген эләкмәгән яки суктыруны сизеп күрше урыс һәм чирмеш авылларына качып котылган кешеләрне тотып, тиешле өлешләрен кирәгенчә тапшыру мәшәкатен авылда каласы башлык офицерлар үз өсләренә йөкләделәр.

Становой, старшина, писарь һәм стражниклар төн уртасы якынлашканда күрше авылга юнәлделәр. Ул авылга да икенче бер фирка килеп, кичәдән бирле становой белән старшинаны көтә иде.

Барабан кагып, мылтык атып, авылга кергән «обжор командасы» – җаза фиркасы урында калды. Солдатлар, рөхсәтсез-сораусыз, эләккән бер әйберне тартып алып теләгәнчә файдаланырга һәм саклык азыгы булмаган йортларның актык сыерын суеп ашаудан да тартынмаска кушылып, йортларга таратылды. Шушы эш өчен атап әзерләнгән солдатлар түрәләрнең боерыгын үтәүдә, билгеле, кимчелек күрсәтмәделәр. Өстәвенә, карт-корыны мыскыллау, хатын-кызны көчләү, урлау, талау шикелле һөнәрләре белән дә халыкны якыннан таныштырдылар.

* * *

Шушы вакыйгадан соң бер атна узгач, Гыйбад писарь тагын үзенең иптәшләре белән сан алыр өчен Мәүлә Колы авылына килде.

Халык һаман да ачулы, әүвәлгедән битәр үчле булса да, бу юлы карышучы булмады. Сан алучылар теләгәннәрен эшләделәр. Кирәкле белешмәләрне тоткарсыз алдылар.

Башка йортлар рәтеннән алар Миңлебай Сафасы йортына да кергәннәр иде. Аркасы һаман да төзәлмәгән Сафа солдат, сәкегә йөзтүбән яткан килеш, сан алучыларның сорауларын, хатыны Саҗидәнең аларга биргән җавапларын тыңлый, Саҗидә ялгышкан урыннарда гына төзәткәләп җибәрә иде.

Алар белән эшне бетергәч, Гыйбад писарь түрдәге почмакта тәсбих тартып утырган карчыкка әйләнеп карады да, папкадан башка бер кәгазь алып, карчыкның үзеннән сорашып, аның биргән җавапларын аерым кәгазьгә терки башлады.

– Әби, яшең ничәдә икәнен беләсеңме?

– Мин барыс елда туган идем, балам, – диде карчык. – Үз исәбем буенча туксаннан күп артык булмаса кирәк иде дә, менә яшьләр исәпләп йөз дә алтыга чыгаралар ич!..

Гыйбад, писарь тагын бер кат Зөһрә карчыкның кыяфәтенә карап, баш чайкап куйды.

– Кайда тудың, кайда үстең, әби?

– Менә тагын! Әвен базында үсәләр ди микәнни?.. Авылда атам өендә үсмичә!

– Атагызның өе нинди урынга салынган иде?

– Кояшка каршы тау башында иде. Өй турыбыздагы зур-зур шомырт агачлары ап-ак чәчәк ата, бакча артыбыздагы карт чыршы агачы төбеннән салкын чишмә кайнап чыга иде... Әй, ул чаклар! Искә төшкәч, елыйсы килә... Хәзерге тормыш тамук газабына әйләнде бит инде...

– Ярый, ярый, әби, – диде Гыйбад. – Төрлесе булгандыр ул чагында да... Нәрсә ашап үстең?

– Бер мин генә имән әкәләсе ашап йөрмәдем инде... Башкалар төсле үк... Ипи белән май... Сосла... Әле ул чакта чәй дигән нәрсә юк иде. Инде генә чыкты...

Гыйбад писарь кәгазьләрен, папкаларын сәкегә куйды да, иптәшен ияртеп, ишек төбенә китеп туктады һәм:

– Әйт әле, әби! Без ничә кеше? – диде.

Аның бу эше, үзенчә, Зөһрә карчыкның күзләрен сынау иде. Карчык көчсез тавышы белән кыткылдап көлеп җибәрде.

– Әй балам! – диде ул. – Әле мин сезнең ничәү икәнегезне күрү түгел, теләсәм, энә саплап җөй тегәм...

Бу сүзне дә кәгазьгә теркәделәр.

Шул көннең иртәгесен үк Зөһрә карчык авырый башлады һәм, барлы-юклы бер атна чамасы авырып яткач, үлеп тә китте.

Сырты төзәлеп җиткән кешеләр, ил ирке һәм халык азабы белән сату итмичә, илгә нинди генә борчу килсә дә бергә уртаклашып, саф намусы һәм керсез күңеле, ак күкрәге белән донъядан үткән аксакал Миңлебайның актык төсмере булып торган бу карчыкның җиназасына барып, олылап күмделәр.

Кайсыбер шаянрак кешеләр:

– Газраил фирештә Зөһрә әбине дә эзләп тапты, ахры, – диделәр.

– Аңар, могаен, Гыйбад писернең күзе тигәндер...

– Безнең азапларны күрсәтер өчен генә аны Ходай шушы көнгә чаклы саклаган икән... – дип әйтүчеләр дә булды.

Ләкин ул турыда иң дөрес сүзне Әкрәм карый әйтте:

– Үлмәктән калмак юк, бу донъяда һичбер нәрсә мәңге түгел... Барысы да фани...

Бу аның үз гомерендә беренче һәм ахыргы мәртәбә әйтә алган бердәнбер фәлсәфи сүзе иде.

Әйе шул! Бу донъяда һичбер нәрсә мәңге түгел. Патша да, аның түрәләре дә, законнары да, камчылары да...

* * *

Мәүлә Колыга җаза фиркасы килеп, тикшерүләр башланасы көнне Таҗи белән Фәхри һичкемгә сиздермичә авылдан качып киттеләр. Алар җәзалау-суктырулар дулкыны сүрелгәнче күршедәге урыс авылында күпмедер вакыт яшеренеп яткач, берәр төрле эшкә яллану нияте белән, тагын ары кузгалдылар. Ниһәят, кичке эңгер-меңгер төшкәндә, көне буе аягөсте йөрүдән арып-талып, кечкенә генә бер татар авылына барып җиттеләр.

Кыйшаеп утырган салам түбәле йортларның берсенең болдырында яшь кенә хатын басып торганны күреп, Фәхри:

– Киленкәй, без мосафирларга чәй эчертеп чыгармассыз микән? – дип сорады.

Хатын берни дип тә җавап бирмичә, ишектән кереп югалды һәм бераздан кире әйләнеп чыкты да:

– Әйдә, керегез, хода бәндәләре, – диде.

Таҗи белән Фәхри аңа ияреп чиста итеп җыештырылган өйгә керделәр. Түрдә, тәрәзә янында олы яшьләрдәге бер хатын җеп эрләп утыра; киез җәелгән сәке уртасында ике бала бик тәмләп катык ашый; сәкенең баш-башларында исә берсе яшь, икенчесе картрак кыяфәтле ике ир кеше йөзтүбән сузылып яткан иде. Болары ишектән керүчеләргә сүзсез генә башларын борып карадылар.

Баягы яшь хатын, кулына чиләк алып, суга чыгып китте, ә олырагы, кабасы яныннан торып, самавыр тирәсендә кайнаша башлады.

Таҗи белән Фәхри юл капчыкларын ишек бусагасы төбенә идәнгә куйдылар да, сәке читенә килеп утырдылар.

– Арыгансыздыр, бераз хәл алыгыз! – дип куйды ирләрнең олырагы.

– Рәхмәт, – дип җавап бирде Таҗи һәм сүз катучының йөзенә җентекләбрәк карады. – Инде йокларга да яткансыз димме? Эшне бик иртә бетерәсез, ахры?

– Эшләсәң эш донъя хәтле! Ялкауланып ятуыбыз түгел... мәҗбүр булганга.

– Бөтен арка теткәләнеп беткән, кымшаныр хәл дә юк... Менә шуңа күрә ятуыбыз, – дип аңлатты яшьрәге.

– Сезне дә читләтеп үтмәделәр, алайса?

– Үтәме соң, көтеп тор! Бу сый куштаннар белән мулла-мәзиннәргә генә эләкмәде!

Сүз тукталып калды.

Ул арада самавыр кайнап чыгып, сәкегә табын әзерләнде. Мосафирларны ашарга-эчәргә чакырдылар.

– Арка төзәлер анысы, – дип тагын сүз башлады ирләрнең олырагы. – Авылда солдатлар калуы гына начар. Яз җитмичә, алардан котылу юк инде. Бөтен авылның астын өскә китереп йөриләр. Ни теләсәләр, шуны эшлиләр. Халыкның актык сарыгына, кәҗәсенә хәтле суеп ашап бетерделәр. Инде сыерларга да кул суза башладылар. Әле дә ярый, Аллаһы Тәгалә ул зобанилардан безнең йортны саклап калды, юкса эшләр харап иде... Өебез кечкенә, җәмәгатебез дә ишле, кая урнаштырасың аларны монда!.. Бердәнбер сыерыңны талап алсалар нишләрсең? Балаларга нәрсә ашатырсың? Байларга аларга хәсрәтләнер урын юк, бер сыерын алсалар, икенчесе кала! Ә менә безгә койты булачак!

Фәхри белән Таҗи аның сүзләренә баш кагып, җөпләп, сөйләшмичә генә утырдылар. Хуҗаның хатыны түзмәде, иренең сүзләренә өстәп әйтте:

– Тәкый бабайның әнә башыннан чалмасын тартып алганнар да читәнгә сузып элеп куйганнар, имеш. Инде хәзер шул чалманы ерткалап тегеңә-моңа тоталар, ди.

– Ә үткән төнне генә Ибәт абый кызын көчләгәннәр, – диде мич янында кайнашучы яшь хатын.

– Аны гынамы, авылыгыздагы барлык кызларны мәсхәрә итеп бетерәчәкбез, дип әйтеп әйтәләр ди әле тагын, – диде ирләрнең яшьрәге, сүзгә катышып. – Монда хәзер, янәсе, без хуҗа, теләсә нәрсә эшлибез, ә сез, җаныгыз исән калсын дисәгез, тыныгызны чыгарасы булмагыз, дип әйтеп әйтәләр, ди.

Шул вакыт ишек ачылып, өйгә озын буйлы, пөхтә киемле бер кеше килеп керде; сәләм биреп, ян сәкегә утырды да, битләрен сыйпаштырып дога кылгач һәм өй эче буйлап күзләрен йөртеп чыккач:

– Хәлләр ничек, Биктимер? Саумы, Корбангали! – дип, хуҗаларга сүз катты, аннары Таҗи белән Фәхригә таба борылып: – Кая юл тотасыз, егетләр? Авылыбызга исән-сау гына килеп җитә алдыгызмы? – дип сорады.

– Аллага шөкер, рәхмәт, – диде Таҗи. – Ерактан киләбез. Калага эш эзләп баруыбыз...

– Ярый, ярый... Биктимер өендә мосафир кешеләр бар дигәч кенә керүем иде... Мәйтәм, берәр яңа хәбәр әйтмәсләрме, кереп чыгыйм әле...

– Нинди яңа хәбәр булсын?.. Берни юк, – диде Таҗи.

– Кая барсаң да бер үк яңалык, – дип өстәде Фәхри, сәкедә яткан егеткә ишараралап.

– Картлар сүзен тыңламагач, шулай була ул, – диде яңа кергән кеше. – Нихәтле үгетләдек үзләрен: «Патша хәзрәтләре кушканны үтәргә кирәк, баш тартсаң, барыбер көчләп үтәтәчәкләр», – дидек. Мулла абзый белән мәзин дә шуны ук әйттеләр. Тыңламадылар бит... Үзләренчә эш йөртәләр, янәсе... Шуның аркасында, әнә, хәзер һәрбер йортта күз яше дә аһ-зар... Җитмәсә, бөтен авылга солдатлар килеп тулды...

Шул рәвешчә тагын бераз сөйләнеп-сукранып утырганнан соң, ул саубуллашып чыгып китте. Аның артыннан ишек ябылуга, сәкедә яткан егет, яралары сызлауга да игътибар итмичә, урыныннан сикереп торды да, ачу белән сөйләнергә тотынды:

– Менә нинди сатлык җан бит ул! Башта халыкны котыртып йөргән булды, кабахәт, һәр урам чатында бугазын киереп: «Ассыннар, суйсыннар – без үз динебездән кайтмыйбыз, ата-баба динен ташламыйбыз!» – дип әтәчләнде. Ә үзе ул арада астыртын гына кантурга барып, кирәкле белешмәне биреп кайтырга да өлгергән икән... Тикшерүләр башлангач кына белдек: ул да, аның күршесе дә, мулла-мәзин белән куштаннар да – һәммәсе дә сан алу турындагы боерыкны үтәгән булганнар икән. Түрәләр аларны соңыннан башларыннан сыйпадылар, ә безне эскәмиягә яткызып чыбык белән сыйладылар. Ничек кенә сыйладылар әле!.. Андый эт җанны буып бәкегә салсаң да гөнаһ булмас!

– Андый куркыныч сүзләр сөйләмә, улым, – дип бүлдерде аны әнисе. – Тәрәзә төбендә берәрсе тыңлап торса, харап буласың бит! Әллә син аны монда тикмәгә генә керде дисеңме? Котырган эт өере бит алар!

Таҗи белән Фәхри бер-берсенә карашып алдылар.

Чәй эчелеп бетеп, табынны җыярга гына торганда, кинәт ишек яңадан ачылды һәм өйгә ике солдат иярткән офицер белән староста килеп керде.

– Паспортларыгызны күрсәтегез! – дип боерды офицер Таҗи белән Фәхригә.

– Паспорт капчыкта иде, хәзер табып бирермен, – диде Таҗи, тыныч тавыш белән, һәм бүтәннәргә сиздермичә генә Фәхригә күз кысты.

Алар икесе берьюлы ишек катында идәндә яткан капчыклары янына килеп, әйберләре арасында актарынгандай бер кыяфәт белән бераз чүгәләп тордылар, аннары кинәт өйалдына атылып чыгып, ишекне тыштан келәсе белән бикләделәр дә, өйдәгеләр ыгы-зыгы килгән арада, читән аша сикереп чыгып, тиз генә ындырга таба чаптылар.

Шунда ук бөтен авылны мылтык тавышлары яңгыратты; урамда солдатлар, хатын-кыз, алар артыннан бала-чага күренде. Мылтык тавышыннан өркегән каргалар, чәүкәләр, ояларыннан тузгып, чәрелди-карылдый һавада очып йөри башладылар. Аларга төрле яктан ярсып-ярсып эт өргән тавышлар кушылды.

Солдатлар да ындырлар ягына карап йөгерделәр. Алар артыннан кулларына күсәк-сәнәк тоткан бер төркем ирләр – суктыру җәзасыннан котылган авыл куштаннары иярде.

* * *

Кич җитте. Урам чатларында, капка төпләрендә төркем-төркем булып җыелып торган хатын-кыз, бала-чага таралышырга теләмәде, һәммәсе бу вакыйганың ахыр нәтиҗәсен көтә иде.

Менә бервакыт ерактан – ындырлар артыннан гөжләгәндәй ниндидер тонык бер тавыш ишетелде. Бу тавыш торган саен якыная һәм көчәя бара иде. Ниһәят, авылга таба бер төркем кешеләр килгәне күренде. Икесе алданрак атлый, арттагылары аларны бертуктаусыз төрткәләп, типкәләп килә иде.

Каравыл өе турысына җиткәч, төркем туктады. Каршы алучылар арасында басып торучы сирәк сакаллы, симез битле һәм өстенә яхшы кама тун кигән бер кеше, алгарак чыгып, старостага эндәште:

– Ничек, Ибрай ага, эләктердегезме асыл кошларны?

– Эләкми кая китсеннәр?! – дип җавап бирде староста, горур тавыш белән. – Бездән ерак кача алмаслар. Берсе әвенгә кереп утырган иде, икенчесе – салам чүмәләсенә. Карышып маташтылар, көч белән алырга туры килде. Шактый азапландык... Менә бу юлбасары бер солдатның бармагын тешләп чәйнәде.

«Юлбасар» дигәне Таҗи иде. Аның өс-башы ертылып, тетелеп беткән; Фәхринең киеменнән дә чук-чук булып чүпрәк кисәкләре асылынып тора. Моның өстенә, икесенең дә күз төпләре күгәреп чыккан, авыз-борыннары канаган, шешенгән. Кыскасы, алар кеше танымаслык, кызганыч бер кыяфәттә иделәр.

Симез битле баягы кеше Таҗиның йөзенә бик җентекләп карап торды-торды да, кинәт:

– Җәмәгать! Бу Мәүлә Колы авылының Миңлебай карт малае лабаса! – дип кычкырып җибәрде. – Күптән яманаты чыккан Таҗи!

– Дөрес, нәкъ үзе! – дип кушылды икенче берәү. – Баядан бирле баш ватып торам: кайда күрдем икән мин бу таныш йөзне, мәйтәм. Чыннан да, Таҗи икән ләбаса!

– Әйе, зур җинәятчене эләктердек! Станавайны үтерүчене! – дип аңлатты староста һәммәсенә. – Качып котылмакчы иделәр дә, булдыра алмадылар!

Таҗи белән Фәхрине, аяк-кулларын богаулап, шул ук төнне калага озаттылар. Ә становойга зур җинәятчеләрнең тотылуы турында ашыгыч хәбәр белән атлы чапкын җибәрелде.

VIII

«Обжор командасы»ның җәбер-золымнары чиктән ашты. Бер генә йортта, хуҗалыкта да күзгә күренерлек терлек-мал калмады – сарык, сыерларга кадәр һәммәсе суелып ашалды. Орлыкка калдырыласы ашлык та шул ук солдатларны ашату өчен тотылып бетте. Чакырылмаган кунакларның комсыз теләкләрен канәгатьләндерү өчен кайбер ярлырак хуҗалыклар хәттә үзләренең кием-салым, каралты-кура шикелле нәрсәләрен дә сатарга мәҗбүр булдылар. Солдатлар күрше авылларга чыгып керү сылтавы белән крәстиәннәрдән көн саен олау тәләп итәләр, атларны иртәдән кичкә кадәр кирәккә-кирәксезгә куалап, җикмәс хәлгә китерәләр, ябыктырып эштән чыгаралар иде. Боларга тагын бер бәлә килеп кушылды: утар талаганда күрелгән зыянны крәстиәннәрдән түләтү турында югарыдан боерык килде. Үтерелгән управляющий, становой һәм стражникларның гаиләләрен тәрбияләү бурычы да бунтта катнашкан авыллар өстенә йөкләнде. Иң ахырда, теге вакытны бөтен авыл исеменнән Гәрәй морзага Әкрәм карый биргән вексель буенча акча түләүне тәләп итеп каладан язу килеп төште.

Кыйналу-сугылулардан болай да соңгы чиккә җитеп алҗыган, каһәрләнгән халыкка бу хәлләр бөтенләй котылгысыз булып тоелдылар. Һәркемне шомлы бер уй биләп алды:

– Бу «обжор командасы»ннан ничек котылырга?

– Яңа салымнарны түләү өчен каян акча табарга?

– Кемнән ярдәм, мәрхәмәт сорарга?

Патшага һәм башка олуг түрәләргә бирелгән прошениеләрнең берсенә дә әлегәчә хәбәр килгәне юк, һәм күрәсең, киләчәк тә түгел иде. Халыкның өмете шулай кабыныр-кабынмас яңадан сүрелде.

Төрле крәстиән чуалышларыннан соң моңарчы ничек булган булса, хәзер дә авыл халкы үз алдына килеп баскан бу авыр мәсәләне уртага салып үлчәп-тикшереп карады, һәм ниһәят, озак сүз көрәштерү, шаулашулардан соң уртак бер фикергә килгәндәй булды:

– Төркиягә күчеп китәргә кирәк!

– Изге хәлифә җирендә тормыш яхшырак та, җиңелрәк тә булырга тиеш!

– Хәлифә үзенең мосылман кардәшләрен кыерсыттырмас!..

Шулай итеп, халыкның барлык теләк-омтылышлары бер максатка юнәлде. Һәркемгә хәзер котылу юлы табылгандай, бәхетле тормыш якын һәм мөмкин булып тоелды.

Җил кай якка иссә шул якка борылучан икейөзле байлар, куштаннар һәм мулла-мәзиннәр халыктагы бу омтылышны төрлечә кыздырырга тырыштылар. Ә надан, тиз ышанучан мужик, хәлифә илендә, янәсе, үзләрен көтәчәк бәхетле тормыш белән өметен канатландырып, хыял диңгезендә йөзде. Базарда яки каравыл өендә, мәчеттә намаздан соң яки инешкә ат эчерергә төшкән җирдә, яисә табында ашап-эчеп утырганда сүз һаман шул бер мәсәлә – Төркиягә күчеп китү тирәсендә әйләнде. Яше-карты, олысы-кечесе – һәммәсе чит мәмләкәтнең хыялда гына туган сихри матурлыгы белән яшәде, шуңа табынып һәм шуңа гына бөтен өметен баглап, каһәрле Россия җирен тизрәк ташлап китәргә ашкынды. Аларны бу кысыр хыялларыннан айнытырга сәләтле беркем дә табылмады.

Ул арада күченүгә бәйле дәртләндергеч хәбәрләр көчәйгәннән-көчәя һәм ишәя бардылар:

– Күрше авыл сәфәр чыгарга әзерләнеп тә беткән ди.

– Ә фәлән-фәлән авыл инде күченеп тә киткән икән.

– Хак булса, күчеп китүчеләргә бернинди тоткарлык булмаячак ди. Пашпортларны бик тиз бирәләр икән. Пашпортны теләгән кеше монда, теләмәгәне юлда җайлый ала икән...

Кояшлы Төркия илендә аларны көткән шул иркен, мул тормыш турындагы хыял әйләнә-тирә чынбарлыгын элеккедән дә битәр ямьсезрәк, котсызрак итеп күрсәтте. Кичерелгән җәбер-золымнар һәммәсе искә төшеп, кешеләрдә туган-үскән җирне ташлап китү теләге көчәйгәннән-көчәя бара иде.

Сабан туйлары вакыты иде. Ләкин алдагы елларда бөтен халык катнашы белән үтә торган бу күңелле язгы бәйрәмдә быел бик аз кеше катнашты. Алары да, башлыча, күченеп китәргә җыенучылар түгел, бәлки бүтәннәрне күченергә өндәп-үгетләп тә үзләре монда калучылар иде. Күпчелек исә, бәйрәменә-ниенә карамый, бөтен донъясын онытып, ерак сәфәргә әзерләнә иде.

Хөкүмәт күченеп китүчеләргә тоткарлык итмәячәк дигән озынколак хәбәре тора-бара, чыннан да, дөрескә чыкты. Бу турыда күченү шартларын белешер өчен калага барган илчеләр кайтып сөйләделәр. Алар Казанда бер хаҗи янында булганнар икән. Хаҗиның әйтүенчә, Одессада бик күп мосылманнар яши ди, һәм алар күченеп китүчеләргә паспорт алуда булышырга вәгъдә биргәннәр, ә хаҗи үзе ул Одесса мосылманнары белән нык бәйләнештә тора ди.

– Аллага тапшырып, юл хәстәрен күрә торсыннар, – дип әйтеп әйткән ди хаҗи. – Сәфәр кузгалу белән мин Одессага телеграм сугармын, – дигән ди. – Анда аларны бик хөрмәтләп каршы алырлар һәм озатып җибәрерләр, – дигән ди.

Мондый хәбәрләр ишетелгәч, халыкның шатлыгы эченә сыймады. Халык шау килде:

– Тизрәк җыенып бетәргә кирәк! Үзебезнең мосылман мәмләкәтенә китәбез!

– Җитәр, патша-түрәләрнең җәбер-золымына күп түздек!

– Яңа җирдә тормышыбыз тыныч, тамагыбыз тук булыр ичмасам!

Күңелләре күтәрелгән кешеләр үз тормышларында туачак мөһим бу үзгәреш таңын әнә шулай куанып тәбрикләделәр. Мулла-мәзин һәм куштаннар исә аларның сүзләрен җөпләп, китүчеләргә яхшы теләкләр теләделәр, хәер-фатихаларын өләштеләр, шул ук вакытта, үзләре җайлап-ипләп кенә җирләрен сукалап чәчтеләр.

Менә, ниһәят, сәфәр чыгар көннәр дә якынлашты.

Беренче булып аз җәмәгатьле гаиләләр кузгалырга булды. Ишле гаиләләр юлга көзен чыгарга булдылар. Байлар белән куштаннар да:

– Уңышны җыйгач, без дә әзерләнә башларбыз, Алла боерса, – дип, юл чыгу вакытын җәй азагына күчерделәр.

Авылда мал-мөлкәт сату ыгы-зыгысы башланды. Йортлар, каралты-кура, чәчүлек җирләр, сакланып калган мал-туар, хуҗалык кирәк-яраклары – барысы да сатуга тәкъдим ителде.

Сатучылар күп, ә алучы аз булганлыктан, бәяләр бик тиз түбән тәгәрәде.

Авылның бары иң ярлы катлавы – чыптачылар белән чабатачылар гына сату-алу ыгы-зыгысына катышмадылар; аларның, беренчедән, сатар әйберләре юк, икенчедән, ерак сәфәргә чыгарлык акчалары булмау сәбәпле, кая да булса китәргә дә җыенмыйлар иде.

* * *

Башкалар кебек үк суктырылып, истән язган хәлендә өенә озатылган Миңлебай Сафасы бик озак авырып ятты. Аркасындагы канлы яралар бертуктаусыз әрнеп яна, кымшанган саен энә чәнечкәндәй сызландыра, ыңгыраштыра иде.

Хатыны Саҗидә иренең бу хәлен авыр кичерде. Ул кулыннан килгәнчә Сафаның газапларын җиңеләйтергә тырышты һәм җан ачуы белән түрәләрне, солдатларны сүкте. Шул ук вакытта, аның күз алдында тагы да зуррак борчу-михнәтләр вәгъдә итүче шомлы киләчәк шәүләләнде. Авылда торган солдатларның, иген басуына ябырылган саранчадай, тиздән саклыктагы бөтен азык-төлекне кырып-себереп ашап бетерәчәге көн кебек ачык иде. Җитмәсә, утар талаудан күрелгән зыянны каплау һәм үтерелгән түрәләрнең гаиләләрен асрау өчен һәркемгә яңа салымнар салыначак ди. Шуннан соң ни көтәргә кала?.. Гомер буе тир түгеп, бөртекләп торгызылган хуҗалык инде таркалып бара, алда бөлгенлек, ачлык теш ыржайтып тора. Юк, ниндидер чара күрергә кирәк, бәхеткә ирешү өчен ниндидер башка юл табарга, эзләнергә, көрәшергә кирәк!

Саҗидә күңеленнән әнә шулай уйлады, һәм хәлифә җиренә күченеп китү турында сүзләр тарала башлагач та, һич икеләнмичә, китү фикерен хуплаучылар ягына кушылды. Ул да, башкалар кебек үк, ерактагы изге хәлифә җирендә үзләрен көткән матур, бәхетле тормыш турында хыялланды, һәм шул хыяллар өермәсе эчендә тамам исереп, ирен дә шунда китәргә күндерергә тырышты.

Сафа башта карышып маташты:

– Андый зур эшкә уйламыйча гына тотынырга ярамый... Монда бөтенесен югалтып, анда да берни тапмый калсак нишләрбез? – диде.

Саҗидә һаман үзенекен тукыды:

– Без икебез дә, аллага шөкер, яшь, таза. Эштән курыкмыйбыз. Мондагыдан да яманрак булмас. Анда әйбәт кенә тормыш корып җибәрербез, алла боерса. Кешеләр китә ич... Безгә дә куркырга кирәкми, тәвәккәллик, Сафа.

Шулай кызып-кызып дәлилли торгач, Сафа күнде һәм ерак сәфәргә әзерләнә башлады.

Йорт йөз сумга күрше авылның бер чирмешенә сатылды.

– Бәхете бар икән бу Әхмәтсафаның! Өтек кенә өенә йөз тәңкәне каерды! – диештеләр авылдашлары.

Сафа үзенең аты белән сыерын да чагыштырмача яхшы гына бәягә сатып җибәрде. Ерак авылдан килгән бер кеше алар өчен төп-төгәл илле сум чыгарып бирде. Аның каравы, хуҗалыктагы башка әйберләр, чәчүлек һәм каралты-кура бик очсыздан китте.

Мәсәлән, чәчүлек җире юк кына бәягә Сафаның үз абыйсы – Вафа куштан кулына күчте. Ә каралты-кураны бик кыстата-кыстата мәзин сатып алды.

– Бу черек каралты нәрсәгә миңа? Утын итеп яксаң гына инде! – дип сөйләнде ул.

Башка чыккан улы өчен сука, тырма, дирбия ише хуҗалык әйберләрен сайларга килгән умартачы Гыймади карт та бик озак сатулашып маташкан булды.

– Миңа юньрәк бәягә дә бирмәкчеләр иде... Мәрхүм Миңлебай кордаш хакына гына алуым инде... Улыма үз байлыгымнан да өлеш чыгара алган булыр идем, – диде ул.

Мал-туарны, «мәрхәмәт йөзеннән», Шәмси мулла белән Фәйзулла староста үзара бүлештеләр. Авылның башка куштаннары, йорттагы бүтән калдык-постык әйберләр өчен үзара кычкырыша-кычкырыша талашсалар да, бик зур яхшылык эшләгән кешеләр сыман, Сафага тиеннәр сузып, еламсык тавыш белән аның алдында акланып маташкан булдылар:

– Сиңа ярдәм булсын дип кенә алуыбыз... Юкса боларның безгә бернигә кирәге юк. Көзен үзебез дә юлга чыгасы ич... Барыбер бушка калдырып китәргә туры киләчәк...

Шулай әкренләп барлык әйбер сатылып бетте диярлек. Кырыкмыш тайга гына Сафа бик озак ия таба алмый азапланды: очсызга бирәм дисә дә, баш тарттылар.

Ахырда Сафа күршесе Гыйбадуллага килеп ялынды.

– Булмаса, син алып җибәр кырыкмышымны, күрше! – диде ул.

– Ә нәрсәгә кирәк ул миңа? – диде күршесе. – Көзен үзебезгә юл чыгар вакыт җиткәч кая куярмын мин аны? Аңардан башка да сатасы әйбер күп булыр әле.

– Анысы хак, Гыйбадулла туган, дөрес сүзгә җавап юк. Шулай да, минем хәлне дә аңла инде син... Кая барыйм мин ул кырыкмышны ияртеп? Кул-аягым бәйле бит шуның аркасында... Ә сиңа ничек тә бер җай чыгар әле. Бәлкем, калага мал сата барырга туры килер, шунда кырыкмышны да алырсың... Бер игелегең булыр, ичмасам... Аның өчен ходай үзеңә уны белән кайтарыр...

– Булмастай эшкә үгетләмә, Әхмәтсафа күрше. Аннары, акчам да чамалы... Син, әнә, мулла абзыйга әйтеп кара, ул алмасмы...

– Аңарда булдым инде мин, – диде Сафа. – Алмыйм дип кырт кисте... Алла хакы өчен, күршеңне бәләдән коткар инде, бөтен өмет синдә... Кыйбат та сорамыйм лабаса!

– Акчам булса, шәт, алган да булыр идем... Юк бит, юк... Шулай да, күпме сорыйсың?

– Кышын базарда ун тәңкә биргәннәр иде дә, очсызсынып риза булмадым. Хәзер, билгеле, бәяләр андый түгел инде... Әйдә, бишне бир, алайса...

– Акылың алтын икән! Биш тәңкә! Беләсеңме, хәзергесе заманда биш тәңкә ни дигән сүз ул?

– Беләм, күрше, беләм. Ул тәңкәләрнең бәясен үз бөкремдә татып беләм. Тик менә, бөтенесе сатылып бетте дигәндә генә, ярты юлда туктап каласы килмәгән иде...

– Анысы синең эш, әммә ләкин биш тәңкәгә синнән ул кырыкмышыңны беркем алмаячак... Андый бәяләр юк хәзер. Безнең Сөләйман кода әнә биш тәңкәгә сыер кадәр сыер сатып алды, минем үземә дә биш ярымга җиккән ат бирделәр. Синең кырыкмышың колын гына бит әле, кая аңа биш тәңкә...

– Соң, киләсе язга ул да җикмә ат булачак лабаса!

– Язга хәтле әллә без бар, әллә юк, анысын белеп булмый. Әйдә бер тәңкәгә күн – алам!

Сафа бөтенләй аптырап калды. Бер яктан, Гыйбадулла хаклы: хәзер, бәяләр шундый түбән тәгәрәгән заманда, биш тәңкәгә чыннан да савым сыер яки ат сатып алып була; ә икенче яктан, кырыкмыш өчен бер тәңкә бирү – күрәләтә алдау, мыскыллау дигән сүз иде... Андый бәягә сатканчы, кырыкмышны берәр фәкыйрь кешегә садака итеп бирү яхшырак булачак иде.

Сафа беравык уйланып торды да:

– Алайса менә сиңа соңгы сүзем: өч тәңкәдән дә кимгә бирмим! – диде.

– Юк сүз сөйлисең, Сафа. Әйттем ич инде: сиңа андый бәяне беркем дә бирмәячәк, шулай ук мин дә бирмим.

– Ярар, килешик ике тәңкәдән. Теләмисең икән, берәрсенә тотам да бушка бирәм, – дип куйды Сафа һәм кырт борылып капкага таба юнәлде.

– Ярый, нишләмәк кирәк, синең хакка килешми булмас инде, – дип туктатты аны Гыйбадулла. – Мә, ике тәңкәне ал да кырыкмышыңны алып кер әйдә. Кыйммәтрәк булды булуын, тик нишлисең инде синең белән... Күрше хакы – алла хакы дигәндәй, сине рәнҗетергә күңел тартмый. Изге хәлифә җиренә барып урнашкач, безне дә хәер-догадан калдырмагыз.

Сафа ике сум акчаны алды да, чыгып китте. Кайтышлый ул тал чыбыгыннан үрелгән зур кәрҗин күтәреп өйдән чыгып килүче Саҗидәне очратты: кәрҗингә оялары белән каз бәбкәләре һәм тавык чебиләре тутырылган иде. Сатып алырдай кеше табылмаганлыктан, Саҗидә аларны Әкрәм карый җәмәгате Җиһан абыстайга садакага биреп кайтырга дип чыккан иде.

Сатыласы әйберләр сатылып, алып китәселәре барысы да төйнәлеп, кузгалып китәсе генә калды дигәндә, кинәт Мәүлә Колыга Сафаның икенче хатыны Хәтирәнең әтисе – такта яручы Керпе Сәлим кайтып төште.

Гадәттә аз сөйләшүчән, сабыр холыклы Сәлим карт бу юлы бик ачулы күренә иде. Ул өйгә килеп керүе белән үк кызып-кызып киявен ачуланырга тотынды, күченеп китүнең мәгънәсезлеге турында озаклап дәлилләгәч, Сафа белән Саҗидәгә янап:

– Карагыз аны, моның азагы яхшы бетмәячәк, үз башыгызга бәлә алырга йөрисез, – диде. – Шуны аңлагыз: яхшы, таза яшәү һәркемнең үзеннән тора. Хәлифә җирендә бөтенесе ал да гөл булыр дисезмени? Анда да мондагы шикелле байлар, түрәләр бар ич... Җелегегезне суырырлар әле алар! Шулай булгач, нигә дип анда китәргә? Тазалык-саулык булганда, беләгеңдә көч-егәр ташып торганда, монда да донъя җимертеп яшәргә була ич.

Сәлим карт, тимердәй нык йодрыкларын һавада селкеп, сүзен давам итте:

– Шушы кулларым исән булганда, миңа бернинди хәлифә җиренең хәҗәте юк! Көн-төн эшлим, аның каравы тамагым тук!.. Дөрес, донъя ал да гөл булмый, кайчак очны-очка ялгый алмаган чаклар да була... Нишләмәк кирәк! Тешне кысып булса да түзәргә, замана җиңеләйгәнне өмет итеп яшәргә туры килә... Һәрхәлдә, хәлифә җирендә мондагыдан җиңелрәк булмаячак. Кояшы да, ачлыгы да һәр җирдә бертөсле.

Сафа белән Саҗидә Сәлимнең сүзләрен таң калып тыңладылар. Ерак ил турындагы матур хыяллары кисәк кенә сүрелеп калгандай булды, киләчәк тә инде элеккечә якты нур эченнән балкып күренми башлады. Әгәр дә Сәлим Мәүлә Колыга бераз алданрак кайтса, ул, ихтимал, кияве белән Саҗидәне күчеп китмәскә күндерә дә алган булыр иде. Әммә хәзер соң иде инде. Мал-мөлкәт сатылган, элекке тормыш көе бозылган, юл әйберләре һәммәсе төйнәлеп, әзерләп куелган. Йортта да инде яңа хуҗа хәкимлек итә. Бер уйланган уйдан хәзер кире кайту һич мөмкин түгел иде.

– Күрәм, сез уегыздан кире кайтасы түгел, ахры. Ярар алайса, китә бирегез! Әммә Хәтирә монда калачак! – дип кырт кисте карт Керпе.

– Ничек инде ул алай?

– Шулай! Әйттем ич: Хәтирә монда кала, бетте-китте! Артык сүз озайтып торасы юк.

Сафа белән Саҗидә мондый карарны һич көтмәгәннәр иде. Хәтирә үзе дә аптырый калды. Аннары алар өчәүләп Сәлим картны үгетләргә тотындылар, ләкин тегесе үз сүзендә нык торды. Ахыр чиктә, Сафа үзенең ирлек хокукларын ярдәмгә чакырып, үз хатынымны мин теләсә кая алып китә алам дип, төрлечә дәлилләр китереп карады, әммә алары да Сәлим картка тәэсир итмәде; ул әйтерсең Сафаның сүзләрен ишетми дә иде.

– Син нәрсә, һаман гел бер сүз чәйнисең: хатын да хатын, имеш! Хәтирә сиңа хатын булса, миңа – үз кызым! Синеңчә, мин аны күрәләтә ач үлемгә чыгарып җибәрергә тиешмени? Сезнең анда барып ничек урнашасыгыз билгеле түгел бит әле, ә Хәтирәнең вакыты шундый, аңа тынычлык кирәк. Әллә инде шуны да аңламыйсызмы?

Картның соңгы сүзләре Сафа белән Саҗидәгә салкын су койгандай тәэсир итте. Авылдагы чуалышлар, күченү мәшәкатьләре ыгы-зыгысында алар Хәтирәнең йөкле булуын һәм аны ерак юлга алып китү-китмәү турында ныклап уйларга кирәклеген ничектер истән чыгарганнар иде. Хәзер, Сәлим карт әйткәч, алар икесе берьюлы Хәтирәгә таба борылып карадылар. Чыннан да, Хәтирәнең гәүдәсе күзгә күренеп үзгәрә, калыная, түгәрәкләнә башлаган иде.

Оялчан, басынкы тәбигатьле Хәтирә үзе дә әтисенә каршы нидер әйтмәкче булган иде дә, тегесе аны шундук сүзеннән бүлде:

– Тыгылма, синең эш түгел... Монда каласың дигәч, монда каласың – бетте-китте!

Беркемдә дә картны күндерерлек бүтән дәлил табылмады, һәм аның карары белән килешергә туры килде.

Шактый озакка сузылган күңелсез тынлыктан соң, Саҗидә иренә таба борылды да:

– Сәлим абзый дөрес әйтә: Хәтирәне, чынлап та, үзебез белән алырга ярамас, әйдә, әлегә монда калсын, – диде. – Яңа җирдә урнашып, тормышны җайлап җибәргәч, син аны кайтып алып килерсең. Ул вакытта инде бала да үсә төшкән булыр, алла боерса. – Саҗидә Хәтирәгә таба борылды: – Син дә без юк дип артык бетеренмә, сабырлыгыңны җыеп, Сафаны көт.

– Юлы кыен, ерак, бәлкем кайтып та булмас, – дип куйды Сафа.

– Юк, кайтасың, Сафа... Барып төпләнгәч тә, Хәтирәне алырга кайтасың... Хәер, мин үзем дә аны алырга кайтырмын әле... Ерак юлдан курыкмыйм мин... Сәлим абзый, Хәтирәне безнең белән җибәрерсең бит?

– Кайчан җитәр әле ул вакыт?! Алдан юрап куясы юк... Вакыты җиткәч, күз күрер...

– Хәер, ул чакта инде без синнән сорап та тормабыз... Бер-беребезгә шулхәтле ияләшеп беткән идек, аерылгач бик кыен булыр инде...

* * *

Ниһәят, күченеп китүчеләрнең беренче төркеме кузгаласы көн дә килеп җитте. Сандыклар, төенчекләр, самавыр, бала бишекләре төялгән олаулар бөтен авыл буена сузылды. Инешенең һәр борылышы, тугае, ярларындагы һәрбер агачы-куагы, юл буйларындагы һәрбер ташы-түмгәге элек-электән таныш һәм кадерле булган туган җирне ташлап, ерактагы чит-ят илгә карап юл тоттылар. Авылда калучы барча халык аларны озата чыкты. Басу капкасын узгач, азан әйтү өчен, олаулар бераз тукталып торды да, яңадан юлга кузгалды.

Китүчеләргә кардәш тиешле кешеләр олауларны күрше авылгача диярлек озата бардылар. Саубуллашканда һәр ике як та бик күп күз яше түкте. Озатучыларның китүчеләргә бәхетле юл, яңа җирдә шатлыклы тормыш һәм якын киләчәктә күңелле очрашу теләп кычкырган тавышлары әле бик озак һавада яңгырап торды.

Хәтирә ерагая барган кәрван артыннан моңсуланып карап калды, аның колагына әле һаман Саҗидәнең юатып әйткән йомшак сүзләре ишетелеп торгандай булды:

– Ямансылама, Хәтирә... Матур, таза бер кыз бала тап безгә... Сафаны көт.

Әкрәм карый белән Җиһан абыстай сәфәр чыгучыларга үзләре дә кушыла алмаулары өчен бик үкенделәр. Көз көне кузгалырга тиешле кешеләр арасында да беренче төркем белән китүчеләргә көнләшеп караучылар булды. Бары мулла-мәзин халкы, куштаннар гына кайгырышмадылар. Алар, әле күптән түгел генә күченү турында авыз суларын корытып сөйләнеп йөргән булсалар да, хәзер авылдагы бу ыгы-зыгыларга көлеп кенә карыйлар иде.

* * *

Газаплы юл шактый күп вакытны алды. Ниһәят, моһаҗирлар һәммәсе исән-сау килеш Казанга барып җиттеләр һәм берничә товар вагонына төялеп Одессага юл тоттылар.

*[Моһаҗирләр - күчеп китүчеләр, эмигрантлар.]

Одессада мосылман моһаҗирларына һәм хаҗга баручыларга ярдәм күрсәтү буенча махсус контора бар иде. Аның хуҗасы, Ибраһим Әдигәев дигән кеше, әлеге вакыйгаларга кадәр берничә көн элек Казаннан шушындый эчтәлектәге бер телеграмма алды:

 «Ике йөз баш куй озатылды. Каршы алыгыз. Алыш-биреш тамамлану белән, миңа тиешле өлешне җибәрегез. Иртәгә тагын озатам. Әхмәт Чәйдәшев».

Ә ул арада моһаҗирларны төягән поезд яшелләнә башлаган болыннар һәм урманнар аша әкрен генә көньякка үрмәләде. Вагоннарда бер-берсенә сыенышып утырган кешеләр хыял диңгезендә йөзәләр иде. Паровозның һәрбер кычкыртуы аларны тагы да дәртләндереп җибәрә, оҗмахтагыдай бәхетле тормыш вәгъдә итүче хәлифә җиренә һаман саен якынайта бара кебек иде.

Авылда калучылар исә бу вакыт җыенга әзерләнәләр иде. Күченеп китүчеләр исәбенә үз дәүләтләрен арттырып, баеп калган куштаннар җыен бәйрәмен аеруча бер җанлылык, дәрт белән каршыларга җыеналар иде.

IX

Төрле тикшерү йортлары буйлап берсеннән икенчесенә күчереп азаплый торгач, Таҗи белән Фәхрине, ниһәят, төрмәгә китерделәр.

Зур ишегалдының түрендә ике катлы шыксыз соры биналар тезелгән. Тышкы күренешләре белән алар Россия империясенең башка казна йортларына – казармаларга, суд яки больница биналарына охшаганнар иде.

Тынчу һавалы, юеш озын коридор бинаның һәрбер катын икегә бүлеп тора. Коридорның буеннан-буена ике яклап камера ишекләре тезелеп киткән иде.

Караңгы чырайлы дежур надзиратель яңа тоткыннарны китерүче конвоир биргән кәгазьне алып укыды да, Фәхри белән Таҗига искитмәүчән караш ташлап алды, аннары борын эченнән генә нидер мыгырдый-мыгырдый, икенче катка алып менә торган баскычка таба юнәлде.

– Нәрсә катып калдыгыз? Минем арттан атлагыз! – дип кычкырды ул кинәт артка борылып.

Конвоир һәм тоткыннар аның артыннан иярделәр. Таш басмаларга баскан аяк тавышлары бөтен бина эченә яңгырап таралды.

Икенче кат коридоры буйлап бер-ике адым үткәч тә, надзиратель туктады һәм янәшәдәге камера ишегенең кечкенә тәрәзәсе аша эчке якка карады. Аннан да аңа берничә пар моңсу күз текәлгән иде. Бу хәл надзирательгә ошамады, күрәсең; ул, кулындагы авыр ачкыч бәйләме белән ачулы селтәнеп, эчтәгеләргә:

– Нәрсә күзләрегезне акайттыгыз? Аю күрдегезме әллә? – дип кычкырды.

Камера эчендәге тоткыннар ишек яныннан шундук артка чигенделәр. Надзиратель ишектәге тәрәзәчекне яңадан каплады да, ачкыч бәйләменнән үзенә кирәкле ачкычны эзли башлады.

Таҗи белән Фәхри, күзләрен бер ноктага төбәгән хәлдә, күңелсез кыяфәттә надзиратель артында кымшанмыйча басып тордылар. Бу минутта аларның күңелендә, чыгар җай таба алмыйча, хәсрәтле уйлар өермәсе бөтерелә иде.

– Ягез, кадерле кунаклар, рәхим итегез, – диде надзиратель, мыскыллы елмаеп, һәм берәр кеше генә үтәрдәй итеп, камераның ишеген ачты. Башта Таҗи, аннары Фәхри шул ярым ачык ишек аша кысыла-кысыла эчкә керделәр.

Ишек, нәүбәттәге ике корбанны иректән мәхрүм итеп, яңадан шапылдап ябылды.

Таш стена, асфальт идән, түшәм астында ук төннек сыман тимер рәшәткәле кечкенә тәрәзә, идән уртасында пычрак зур өстәл һәм ишек төбендә почмакта сасы ис аңкытып торган тәрәт чиләге – Таҗи белән Фәхринең камерага кергәч беренче күргән нәрсәләре менә шулар булды.

Бераздан аларны камерадагы бүтән тоткыннар чолгап алды.

– Егетләр, тәмәке бармы? – дип сорады арадан берсе.

– Тартмыйбыз.

– Ә ипиегез?

– Ипи дә юк, – дип җавап бирде Таҗи.

– Бирегә нәрсә өчен килеп эләктегез соң?

Таҗи кулын гына селекте.

– Нәрсә өчен икәнен үзебез дә төшенә алмыйбыз, – диде Фәхри. – Авылыбызда бунт булды. Солдатлар китереп, һәммә кешене суктырып үч алдылар. Ә безне менә зинданга...

– Их, мин анда булган булсам, шайтан алгыры! Күрмәгәннәрен күрсәтер идем ул кабахәтләргә! – дип кычкырды бүренекедәй елтыр күзле бер татар егете.

– Алай кызма әле син, егет! Каян беләсең, бәлкем без дә кул кушырып ятмаганбыздыр? – дип куйды Таҗи.

– Ул чакта эш башка... Алайса, бик шәп булган. Юк өчен генә килеп эләкмәгәнсез, димәк...

Таҗи егеткә җавап бирергә өлгермәде, камераның аргы очында ниндидер шау-шу күтәрелде.

Төрле халык утыра иде монда. Күпчелеге – тикшерү астындагы тоткыннар иде. Арада ярты гомерләрен төрмәдә уздырганнары да юк түгел: андыйлар, иреккә чыгып җитәр-җитмәс борын яңадан төрмәгә эләгүләре аркасында, зиндан тормышына ияләшеп беткәннәр һәм гадәттә төзәлмәс җинәятчеләргә әверелгәннәр иде. Дөрес, алар төркемендә юк кына бер-бер гаеп өчен беренче тапкыр төрмәгә эләккән алаканатлар да очраштыргалый, ләкин алар да, тәҗрибәле «остазлары» йогынтысында, тиз арада шундый ук башкисәрләргә әйләнәләр иде.

Холкы-тәбигатенә карап, һәрбер тоткын төрмәдә үзен төрлечә тота. Берәүләр көннәр буе ләм-мим дәшмичә уйланып утырырга ярата яки вакытларының күп өлешен йоклап уздыра. Икенче берәүләр, киресенчә, үзләрен кая куярга белмичә, тимер читлеккә ябылган җанварлар сыман, почмактан почмакка арлы-бирле йөренә, куллары канаганчы таш стенаны тырный яисә йодрыклары белән бикле ишекне төяргә тотына. Кайвакытларда исә әрәмгә киткән яшь гомерләре өчен көенүгә түзә алмыйча һәм ирекле тормышларын сагынып, бер-берсенең җилкәләренә менеп басалар да, түшәм астындагы кечкенә тәрәзәнең тонык пыяласы аша урам якка күз төшереп алырга тырышалар.

Ә инде камераның берәр почмагында бәхәс яки якалашу башлана калса, һәммәсе дә шунда өелешә.

Менә хәзер дә, түрге почмакта күтәрелгән шау-шу тоткыннарның игътибарын үзенә җәлеп итте. Алар Фәхри белән Таҗиның үзләрен генә калдырып дәррәү шул почмакка ташландылар.

Анда бер төркем ат караклары кулдан ясалган карта белән очко уйныйлар иде. Тоткыннардан бер чуаш үзенең иртәгә аласы икмәк паегын бер татарга оттырган икән. Ә ул икмәк татарга хәтле икенче бер урыска оттырылган булган. Менә шуннан бәхәс башланып киткән. Татар да, урыс та – һәрберсе үзен генә хаклы санап, чуашның икмәген дәгъвәли. Бәхәскә башка тоткыннар да кушылганнар. Күпчелек урыс ягын каерганга, бу урыс – Семен атлы тоткын, батыраеп китеп, татарга берне тамызып та алган. Тегесе дә каушап калмаган, үз нәүбәтендә аның өстенә ташланып, аны идәнгә егып салган да, тешләре белән бугазына ябышкан. Шулай итеп, чын-чынлап сугыш башланган.

Башка тоткыннар әлеге сугыш чукмарларын аерырга тырышып карасалар да, моңардан берни чыкмады. Киресенчә, шау-шу көчәя генә төште, ярсып-ярсып сүгенгән тавышлар камера эчен дер селкетте.

Шулвакыт кинәт ишек ачылып китте, һәм камерага кораллы ике надзиратель килеп керде. Ишек келәсе ничек шалтырамыйча ачылды да, ачкычлар чыңлаган тавыш ничек ишетелмәде – тоткыннар бөтенләй абайламыйча калдылар... Надзирательләрне күрү аларны шундук шып булырга мәҗбүр итте.

Надзирательләр эшнең асылын сораштырмыйча ук аңлап алдылар: идәндә әүмәкләшкән кешеләр арасыннан әлеге чуашны, татар һәм урысны җилтерәтеп торгыздылар да, төрткәли-типкәли карцерга алып киттеләр.

Бераздан төрмә коридорында сакчыларның:

– Дежурныйлар! Әбәткә әзерләнегез, әбәткә! – дип кычкырып узган тавышлары ишетелде.

Сәләмә киемле ике тоткын өстәл өстендәге зур мискиләрне эләктереп ишек янына барып бастылар:

– Хәзер үзегезгә юынтык алып киләбез, әзерләнеп торыгыз, йолкышлар! – дип шаяртты берсе.

Бер тоткын:

– Әнә анда тәрәт чиләге дә мөлдерәмә тулган! Кем түгеп керә? – дип кычкырды.

– Кем булсын, яңа килгәннәр, билгеле! Аларга да бераз күңел ачарга кирәк ич! – дип, дәррәү күтәреп алды башкалар.

Таҗи белән Фәхри, бу сүзләрнең үзләренә карата әйтелгәнен аңлап, һичнинди ризасызлык күрсәтмәстән, авыр тәрәт чиләгенең тишекле колакларына озын таяк кигезделәр дә, шуның ярдәмендә аны иңнәренә күтәрделәр.

Ике тамчы су кебек бер-берсенә охшаган күңелсез, эчпошыргыч көннәр башланды. Таҗи белән Фәхри төрмә тормышының мондый ялыктыргыч бертөрлелегенә бик озак ияләшә алмый азапландылар.

Ниһәят, көннәрдән бер көнне кораллы конвой астында аларны округ суды тикшерүчесенә сорау алырга китерделәр. Алгы бүлмәдә шактый озак вакыт көтеп утырганнан соң, Таҗины кабинетка чакырдылар.

Бүлмәдә язу өстәле янында ялтырап торган такыр башлы, алтын кысалы күзлек кигән тикшерүче утыра; тылмач вазифасын үтәүче икенче берәү – тузгак кара чәчле казакъ, ап-ак тешләрен ыржайтып, аның янәшәсенә баскан иде.

Тикшерүче өстәл янына килеп туктаган Таҗига күзләрен күтәреп карады да, рәсми кагыйдә тәләп иткән берничә сорауны бирде, аннары төп мәсәләгә күчте:

– Становой белән стражникларны үтерүче синме?

– Юк, мин түгел.

– Алайса үтерүчеләрнең исемнәрен әйт.

– Бу эштә бөтен халык катнашты.

– Становойга беренче булып син суктыңмы?

– Юк.

– Алайса, кем беренче булып сукты? Күргәнсеңдер бит?..

– Күрмәдем. Без аны бөтен халык белән бергә чолгап алдык...

– Авылга гаскәри отряд килеп төшкәч ни өчен качып киттең? Бәлкем шуны аңлатып бирерсең?

– Мин качып китмәдем. Мин берәр хезмәткә ялланырга дип кенә авылдан чыгып киттем.

– Ә офицерга ни өчен паспортыңны күрсәтмәдең? Безгә билгеле бит: офицер паспорт күрсәтүне сорагач, син һәм синең иптәшең шундук кача башлагансыз.

– Минем паспортым юк иде.

– Эш эзләп читкә китәргә булгач, паспорт алу турында ни өчен алданрак кайгыртмадың?

– Ул чакта кемдә паспорт кайгысы булсын... Түрәләр үзләре дә төрлесе төрле җиргә качып беткән иде.

– Качып беткән иде дисең алайса?.. Ярар, бар, чык!

Таҗидан беренче сорау алу шуның белән тамам булды. Аннары кабинетка Фәхрине керттеләр. Ул да, Таҗи белән алдан сүз куешканча, тикшерүченең сорауларына бер үк төрле җаваплар бирергә тырышты.

Ә атна-ун көннән Таҗиның берьялгызын гына чакырдылар. Бу юлы да ул тикшерүче сораганнарга бик саран җавап кайтарды яки күрәләтә ялганлады. Ул хәттә үзе сөйләгәннәргә тикшерүчене ышандыра алдым дип эчтән генә сөенә дә башлаган иде.

Әммә әлеге тылмач казакъ татарча язылган ниндидер хатны кычкырып укырга керешкәч, Таҗиның аркасы буйлап салкын бер кымырҗык йөгереп узды.

Хатның эчтәлеге түбәндәгечә иде:

 «Без ошбу нәмәгә кул куючылар – Казан вилаяте, Казан наһиясе, Мәүлә Колы карьясе мосылманнары, олуг падишаһыбызның мәрхәмәтле вә тугрылыклы түрәләренә шуны таныклыйбыз: Мөхәммәтсалих улы Таҗетдин Миңлебаев безгә үзенең инсафсызлыгы вә әдәпсез гадәтләре белән күптән мәгълүм әдәмдер. Ул карьябезнең мөхтәрәм картларына гына түгел, үзенең газиз ата-анасына да бала чактан ук миһырбансыз булып, аларны тупас, дорфа сүзләр белән җафа чиктереп үсте. Келәт, амбарлар басып, җиләк-җимеш, алма бакчаларында угрылык кылып, әлхасыйлъ, күзе төшкән һәрбер нәрсәгә угры кулын сузып, күрше-күләннәренә күп зыян вә тынычсызлык китерәдер иде. Бала-чага аның шуклык, усаллыкларыннан һәмишә җимерек авыз вә борын белән йөридер иде. Гөнаһлы булудан курыкмыйча әйтәбез ки: инде ул чакта ук аның угры, юлбасар булып үсәчәге тамам мәгълүм иде. Олыгайган саен, ул үзенең ошбу гадәтләрен, угрылыгын ташламады, картлар, өлкәннәр сүзен әүвәлгечә тыңламыйча, яхшылыкка өндәп әйтелгән үгет-нәсихәтләргә көлеп каравында давам итте. Тагын шул мәгълүм булсын: ул безнең хатын вә кызларыбыз белән әдәпсез кыланадыр, яшьләребезне бозык юлга өстеридер. Аның иң яраткан кәсебе – халыкны безнең падишаһыбыз әгъзәм хәзрәтләренә вә аның олуг түрәләренә каршы котырту булды. Ул әйтә иде: имеш, патша хезмәтенә бармасаң да ярый, чөнки, имеш, патша болай да дәүләтле кеше, аңа солдат кирәкми, янәсе. Фәкыйрь, ярлылар өчен тырышкан булып кыланса да, асылда ул эш сөймәс ялкауларны яклыйдыр иде. Карьябезнең дәүләтле вә мөхтәрәм әдәмнәренә каршы өтек мужик халкын котыртып, әһле мосылман арасында низаклар тудырадыр, аларны бер-берсе белән талаштырырга тырышадыр иде.

Берзаманны ул карьябездән китеп биш-алты ел чамасы хәбәрсез-хәтерсез күздән югалып торды. Без, инде аңардан котылдык дип куанып, тамам тынычлап калган идек. Гөнаһ шомлыгына каршы, ул янә карьябезгә әйләнеп кайтты, тамам бозылып, фасикъ бер бәндә булып кайтты. Сөйлиләрдер, имеш, югалып торган елларында ул ниндидер шикле әдәмнәр белән аралашкан, җинәятле эшләрдә катнашып, яманлыклар кылып йөргән.

Без сез галиҗәнәпләлрдән ошбу шик-шөбһәләрне тикшереп, Таҗетдин Миңлебаев дигән ул әдәмнең кылган бөтен гөнаһларын фаш итүегезне үтенәбез. Бунт-чуалышларда катнашуыбыз белән без үзебез дә изге ватан алдында зур гөнаһлы бәндәләрбез. Әммә без һич шикләнмичә әйтәбез ки: әгәр дә арабызда Таҗетдин Миңлебаев ише бозык әдәм булмаса, безнең тарафтан андый җинәятле эшләр кылынмаган булыр иде. Бар гаеп аңардадыр. Халыкны андый яман эшкә ул гына котыртты. Без янә шундый хәбәр ишеттек: Таҗетдин Миңлебаев белән бергә Әпсәләм углы Фәхретдин дигән кеше дә кулга алынган икән. Без ошбу хәбәргә дә бик мәмнүн булдык вә сез галиҗәнәпләрдән үтенәбез: аларга икесенә дә каты хөкем карары чыгарылса икән; икесе дә безнең карьябездә генә түгел, Казан наһиясендә дә башкача күзгә күренмәсәләр икән.

Олуг-кечек, ир вә хатын-кыз – барчамыз, сез олуг түрәләргә озын гомер, сәләмәтлек теләп дога кыла-кыла, безнең ошбу түбәнчелекле үтенечебезне ишетүегезне вә шуңа тиешле чаралар күрүегезне ялварып сорыйбыз».

Гаризаның ахырында утызлап имза һәм тамга куелган иде. Алар арасында Таҗиның бертуган энесе Вафа куштан имзасы беренчеләрдән булып, аннан соң Шәмси мулла, Сабирҗан мәзин, умартачы Гыймади һәм Фәйзулла староста кебек авыл байларының имзалары тезелеп киткән иде.

Таҗи, хат укылганда, үзен бик тыныч тотты һәм тикшерүченең:

– Я, ни әйтәсең? – дип соравына:

– Болар һәммәсе дә ялган, минем бернинди яман эш кылганым юк, – дип җавап бирде.

– Яман эш кылганың булмагач, үзеңне бәлкем бик яхшы кешегә исәплисеңдер? – диде тикшерүче, мыскыллы елмаеп.

– Әйе, мин үземне начар кешегә исәпләмим, – диде Таҗи җитди төстә.

– Сез, күрәм, әллә нинди тузга язмаган сүзләр сөйли башладыгыз әле, Миңлебаев әфәнде! – дип куйды тикшерүче, усал чырай чыгарып. – Минемчә, яхшы кеше турында аның якыннары мондый гариза язмаслар иде... – Аннары ул, ачудан тавышын күтәрә төшеп, сүзен давам итте: – Синең бөтен сөйләгәнең ялган! Телеңне ачтыру өчен сиңа бүтән ысул кулланырга туры килер, ахры. Я, җавап бир: рудникта яки шахтада эшләдеңме син?.. Эшләсәң, ни өчен анда калмадың?

– Ошамады, шуңа калмадым.

Тикшерүче кәнәфи аркасына ята төшебрәк утырды да, кысык күзләрен Таҗига төбәде:

– Никтер ышанасы килми.

Сорау алу шуның белән тамам булды. Таҗины яңадан төрмә камерасына озаттылар.

* * *

Төн уртасы якынлашып килә иде. Өстенә тузан кунып соры төскә кергән кечкенә электр лампасыннан камера эченә тонык яктылык җәелгән. Тоткыннар тынычсыз йокыга талганнар. Ара-тирә кайсыныңдыр йокы аралаш авыр ыңгырашуы яки саташып кычкыруы ишетелеп китә дә, камерада яңадан бертөрле шомлы тынлык урнашкандай була. Коридорда сакчы йөри. Аның салмак адымнары бер ерагая, бер якыная. Дежурда торучы надзиратель яныннан узганда, ул, күрәсең, туктап, аның белән нидер сөйләшеп ала, чөнки төрмә тынлыгын бозып, ул яктан әледән-әле ниндидер аңлаешсыз сүзләр ишетелеп куйгалый иде.

Таҗи йокламый. Аны күңелсез уйлар биләп алган иде. Үз әнисе үлеп, аны өйдә дуамал холыклы үги ана – Патый алыштырган көннән башлап хәзергәчә давам иткән газаплы тормыш күренешләре күңелендә кабат яңарып, бер-бер артлы күз алдыннан үттеләр. Тормыш аңа бернинди бәхет-шатлык күрсәтмәде. Менә ярты гасырга якын инде ул донъяда үз хакын даулап берөзлексез көрәш алып бара, көче-сәләтенчә үз тормышын җайга салырга тырыша иде. Ләкин аның тырышлыклары барысы да юкка булды; һичкем аны аңламады, аңларга да теләмәде. Гомере көрәштә узса да, ул үз максатына ирешмәде генә түгел, хәттә тормышта үзенә бер юаныч яки тынычлык та таба алмады.

Шомлы тынлык эчендә төрмә сәгатенең чыңлатып төнге уникене сукканы ишетелде. Тавыш дулкыннары төрмә ишегалды аша йөгереп уздылар да, камера эченә кереп сеңделәр.

Сакчыларны, дежур надзирательләрне алыштыру вакыты җитте.

Таҗи, күзләре ачык килеш, һаман уйланып ята бирде:

«Беләсе иде – гомер сәгате уникене кайчан сугар икән? Бәлкем ул туктагандыр, мәңгегә туктагандыр? Юк, ул туктарга тиеш түгел! Әле яңа алмаш киләсе бар, яңа тормыш таңы атасы бар! Аның нурлары бөтен донъяны яктыртыр. Моны кочегар Сәйфи әйткән иде... Әйе, яңа тормыш таңы һичшиксез атар, ләкин... Ләкин мин аны күрә алырмынмы?»

Янәшәдә яткан Фәхри кыймылдап куйды.

– Син дә йокламыйсыңмы әллә? – дип сорады Таҗи, куанып.

– Күзгә йокы керми, уйландыра, – дип пышылдады Фәхри.

– Нәрсә уйландыра?

– Һаман шул бер нәрсә инде: безнең авылдан җибәрелгән теге гариза тынгы бирми.

– Кешеләрнең әшәкелегенә гаҗәпләнмә син! Була торган хәл... Ә менә миңа уйлансам да ярый.

Фәхри Таҗига таба елышарак төште:

– Ник алай дисең, Таҗи абзый?

– Гаризаның эчтәлеге борчый мине, Фәхри туган. Гаризада мин, имеш тә, ниндидер шикле әдәмнәр белән аралашкан, алар белән бергә җинәятле эшләрдә катнашкан бер кеше итеп сүрәтләнәм. Шуңа күрә Вафа энекәш белән авылның башка куштаннары түрәләрдән сорап язалар: Мәүлә Колыдан киткәч, янәсе, мин кайда яшәгән дә, ниләр кылып йөргән?.. Менә шуны беләселәре килә аларның...

– Соң, белә бирсеннәр!.. Аннан сиңа ни зыян?..

– Бөтен хикмәт тә шунда шул – зыяны бар! Үткән белән кызыксынулары минем файдага булмаячак... Эшләр болайга китәр дип көтмәгән идем мин.

– Нәрсә сөйлисеңдер, аңламыйм.

– Аңламавың да гаҗәп түгел – син минем ни әйтергә теләгәнне белмисең бит әле... Кыскасы, мин гыйбрәтле бер вакыйгага тарыдым. Моңарчы ул хакта һичкемгә сөйләгәнем юк иде югын, хәзер сөйләмичә булмас, ахры. Иртәгә әллә тере, әллә үле дигәндәй, исән чакта күңелдәгене кемгәдер әйтеп калырга кирәк... Менә сиңа әйтмәкчемен шуны... Тик хәзер түгел, иртәгә. Вакыт күп бит әле безнең, иртәгә иркенләп сөйләшербез. Минем хакта чын дөресен белерсең шунда. Ә хәзер әйдә йоклыйк.

Дежур надзирательләрдән кайсыдыр камера ишегенең кечкенә тәрәзәсеннән эчкә күз төшерде. Тоткыннар һәммәсе дә йоклыйлар, камерада тынлык иде.

Иртәгесен Таҗи белән Фәхри, йокыдан уянып, каткан ипи сыныгы һәм җылымса су белән тамак ялгап алдылар да, камераның аулаграк бер почмагыннан җайлы урын табып, шунда кичә төнлә өзелеп калган сүзне давам иттеләр.

– Хатыным үлгәч авылдан китеп алты ел буе читтә югалып йөргәнемне син хәтерлисеңдер бит? – диде Таҗи, сүзгә башлап.

– Хәтерлим, бик яхшы хәтерлим, Таҗи абзый.

– Менә шул, алты ел читтә каңгырып йөргәннән соң мин тагын авылга кайттым... Кайтуын кайттым, тик миңа тыныч тормыш насыйп булмады – мин гел шом, курку эчендә яшәдем, кеше күзенә күренергә дә шүрли идем.

– Нәрсәдән курка идең, Таҗи абзый?

– Хәзер сөйлим, сабыр ит... Тик бу турыда, Фәхри туган, бер кешегә дә әйтәсе булма, үлгәндә дә аны сер итеп сакла, яме?

– Мин бала түгел ич, сер саклый беләм.

– Алайса тыңла... Авылдан киткәч тә, мин иң элек Мәскәү тирәсендә чуен юлда эшләдем... Җир казыдым анда. Аннары урман эшенә ялланып, сал бәйләп йөрдем... Шул чакта мин бер егет белән дуслаштым. Язын аның белән Нижний якларына китәргә сүз куештык... Әйткән сүз – аткан ук, диләр. Яз җиткәч тә Нижнийга бардык, анда грузчик булып ялландык... Теге егетне әйтәм, бик шәп кеше иде, мескен... Үзе көчле, таза, җитез иде. Тик көче үзенә файдага гына булмады, аны үлемнән коткарып кала алмады... Без икебез бер яшьтәрәк идек, үзара охшашлык та бар, хәттә бала вакытыбыз да бертөслерәк үткән иде. Кыскасы – бөтен яктан пар килгән, ахири дуслар кебек идек!

Бервакыт кичен, эштән бушагач, су коенып кайтырга дип Иделнең аргы ягына чыктык. Әйләнә-тирә тып-тын, беркем юк. Көне буе баржадан он капчыклары бушатып бик арыган булганга, үзебез белән бераз аракы да алган идек. Аны эчтек тә, кызмача баштан, коеныр урын эзләргә керештек. Эзләнә торгач, күрәбез: бер урында елга суы ничектер күбекләнеп, бөтерелә-бөтерелә ага, янәшәдә генә кыяташ сыман бер нәрсә дә бар. Иптәшемә бу урын бик ошады:

– Суы чиста, әйдә, шушында коенабыз! – ди.

Мин риза булдым. Иптәш егетем, күп сөйләнеп тормастан, өс-башын тиз генә чишенеп атты да, башы белән туп-туры шул күбекле суга сикерде. Мин аңышмыйча да калдым. Аннары үзем дә өс-башымны сала башладым. Кинәт: «Батам, батам!» – дигән тавыш ишетәм. Мин су өстенә әйләнеп карадым. Күрәм: әлеге су бөтерелеп аккан урында иптәшемнең башы күренеп китте дә, тагын югалды. Мәйтәм, шаярта гынадыр, шундый таза, көчле кеше алай җиңел генә батамыни, дим. Ә чынында нәкъ шулай булып чыкты. Аны чоңгыл бөтереп алган да, төпкә өстерәгән икән... Шулай итеп, яр буенда берьялгызым бастым да калдым. Иптәшемә ярдәмгә ташланырга ничектер йөрәгем җитмәде шул чакны. Хәер, барыбер коткара алмаган булыр идем, чөнки агымы бик каты иде.

Билгеле, бу көтелмәгән хәл мине шундук айнытып җибәрде. Дустымны кызганып, җиргә йөзтүбән капландым да, сабый бала шикелле үксеп еларга керештем. Шул рәвешчә күпме вакыт ятканмындыр – исемдә түгел, мин аягыма торып басканда төн җиткән иде инде. Нишләргә, кая барырга? Торакка кайтып, фаҗигале хәлне сөйләп бирергәме? Ә миңа ышанырлармы соң? Акчасын, байлыгын алыр өчен иптәшемне мин үзем үтергән димәсләрме? Әйе, шулай уйлаулары да ихтимал иде... Андый фаҗига, кеше үтерүләр бурлаклар арасында еш була бит. Димәк, мин үзем үк үз башымны төрмәгә илтеп тыгам булып чыга? Юк, мәйтәм, бер гомерне генә булса да коткарып калырга кирәк! Шулай дип уйладым да, иптәшемнең киемнәрен кидем, ә үземнекеләрне, кесәләрендәге бөтен әйберләре-ние белән бергә бәйләп, таш асып су төбенә батырдым. Аннары, кызу-кызу атлап, туп-туры вокзалга юнәлдем.

Вокзал кассасы янында биш-алты кеше билет алып тора иде.

– Билетны кайсы поездга аласыз? – дип сорыйм тегеләрдән.

– Харьков поездына, – диләр.

– Шунда берьюлы миңа да алыгыз әле, мин әйтәм. Шулай итеп, алар белән бергә поездга утырдым да, Харьков ягына китеп бардым. Юлда үзара танышырга да өлгердек. Алар шахтерлар икән. Миннән: кая барасың, кем буласың, дип сораштыра башладылар.

– Менә, шахтер буласым килгән иде. Урнаша алырмынмы-юкмы, белмим әле, – дим тегеләргә.

Араларында минем ишеләре – шахтер булырга әле яңа җыенучылары да бар икән. Алар мине шундук үз компанияләренә алдылар. Сөйләшә торгач, берсе исемемне дә сорап куйды. Чит кеше исеме белән йөрүе никадәр генә ят тоелмасын, шунда мин беренче мәртәбә:

– Мин – Хәмзә Бикмуллин, – дип әйтергә мәҗбүр булдым. Минем кесәдә мәрхүм иптәшемнең паспорты ята иде. Ул кайсы як кешесе булгандыр – анысын белмим. Ни генә булмасын, шул хәлдән соң мин донъяда Хәмзә Бикмуллин булып яши башладым. Соңга таба аның миңа зур файдасы да тиде.

– Димәк, сине хәзер әнә шул хәл борчый? Тикшерүче бу хакта сизенгәндер дип уйлыйсың, шулаймы? – дип куйды Фәхри, Таҗины сүзеннән бүлдереп.

– Юк, хикмәт анда түгел... Моны мин сиңа болай гына, шуннан соңгы хәлләрне аңларга җиңелрәк булсын өчен генә сөйләдем.

– Шулай итеп, Таҗи дигән кеше, ягъни мин, кинәт кенә юкка чыккандай булдым да, аны Хәмзә алыштырды. Хәзер инде Хәмзә белән ниләр булганын тыңла. Бер заман мин, ягъни Хәмзә, шахтада эшли башладым. Уникешәр сәгать җир астында кояш нурын күрмичә бил бөгәсең. Эше коточкыч авыр, ә акчасы бик аз – тамак туйдырырга да җитми. Кыскасы, бүтән шахтерлар ничек яши, син дә шулай: эшләп тапкан барлы-юклы акчаңа аракы белән тозлы балык сатып аласың да, шуның белән үзеңне юатасың. Башка берни кирәкми кебек... Әммә безнең арада Сәйфи дигән бер кочегар егет бар иде. Эчми, тартмый, аның каравы бик башлы малай иде: урысчаны су кебек эчә. Татарча сөйлиме, урысчамы – аның өчен барыбер; теле телгә йокмый, авызыңны ачып тик тыңлап торасың. Кайда гына булмаган үзе! Нимес җирендә дә, Төркиядә дә, Кытайда да булган. Шунда күргәннәре турында тәфсилләп-тәфсилләп сөйли торган иде ул. Шуның өчен татарлар да, урыслар да бик яраталар иде үзен.

Ул берәр нәрсә сөйли башласа, аны шундук шахтерлар чолгап ала. Беркем дә аның белән бәхәскә керми, чөнки ул һәрнәрсәне аңлатып, ышандырырлык итеп сөйли иде. Бик ошады ул безгә. Без, татарлар, аның белән бик тиз дуслашып киттек. Эш бетүгә, һәммәбез дә аның янына җыелабыз да, ул безгә китаплар укый, үз тормышыннан яисә элек үзе укыган берәр китаптан нинди дә булса вакыйга сөйли. Аны тыңлаганда ашау-эчү дә, арыганлык та онытыла торган иде.

Муллалар сөйләп башны катырган нәрсәләр – оҗмах рәхәте яки тамук газаплары турында да түгел, ә безнең җирдәге тормыш турында, аеруча ярлы халык белән байгуралар арасында булган каршылыклар турында сөйли иде ул. Берәүләр ни сәбәптән бай яши дә, икенче берәүләр ни сәбәптән ач-ялангач яши – боларның һәммәсен дә ул гади генә итеп төшендереп, дәлилләп сөйли торган иде. Имеш, тормыш гел болай барачак түгел; вакыты җиткәч, имеш, бөтен донъяда байларга каршы фетнә күтәреләчәк; аннары байлар юк ителеп, аларның мал-мөлкәте халык кулына күчәчәк. Имеш, бар халык бертигез хокукта булыр, берәүләрнең икенче бер кешегә бил бөгеп эшләвенә чик куелыр. Сәйфи тагын шуны әйтә иде: имеш, галимнәр бу турыда китаплар язалар, әлеге фетнәне тизрәк кузгатып җибәрү һәм яңа тормышны якынлаштыру өчен алдан ук әзерлек эше алып баралар. Менә ниләр сөйли иде безгә Сәйфи кочегар!

– Алай диген... Минем андый кешеләрне очратканым юк.

– Иң хәтәре аның соңыннан булды... Әйткәнемчә, шахтерларга акчаны аз түлиләр иде. Аларга еш кына ач торырга да туры килгәли иде. Бервакытны шулай шахта хуҗалары әлеге барлы-юклы жалуньяне дә кисеп меңнән артык шахтерны бөтенләй кыен хәлгә куймасыннармы! Халык тамам өметсезлеккә төште. Хәлсезлектән егылып үлсәң дә сине кызганучы кеше юк! Нишләргә? Шулай ни кылырга белми аптырап йөргәндә, бер кичне Сәйфи килеп керде дә әйтте: «Әгәр жалуньягезне кистертәсегез килмәсә, иртәгә эшкә чыкмагыз, – ди. – Урыс шахтерлары шулай карар кылдылар, сезне дә үзләренә кушылырга чакыралар», – ди.

Без башта бу тәкъдимнең хикмәтенә төшенми тордык. «Әгәр иртәгә эшкә чыкмыйбыз икән, безне шахтадан бөтенләй куарлар да, безнең урынга икенче кешеләрне ялларлар», – дибез.

Ә Сәйфи тагын әйтә: «Шахта хуҗалары мең кешене берьюлы эштән куып чыгара алмыйлар, – ди. – Куып чыгарган очракта, шулкадәр эшчене яңадан җыю өчен күпме вакыт кирәк булыр иде аларга? – ди. – Шахта бөтенләй ябылыр, хуҗаларга зур зыян булыр иде, – ди. – Ә алар зыян күрергә теләмиләр, шунлыктан аларны үз тәләпләреңә күндерү өчен забастовка ясарга, ягъни бөтен эшчеләр бердән булып эш ташларга кирәк, – ди. – Әгәр без хәзер хуҗалар алдында баш иеп торсак, тиздән алар безнең жалуньяне тагы да киметә төшәчәкләр, – ди. – Әйдәгез, урыслар фикеренә кушылыйк та, алар белән бергә забастовка игълан итик», – ди.

Шулай энәсеннән-җебенә кадәр аңлатып биргәч кенә, без аның белән килешергә, ягъни забастовка ясарга булдык. Шунда ук остазыбыз Сәйфи турында күп лыгырдап йөрмәскә дип үзара сүз куештык. Ә төнлә белән, киңәшмәдә булмаган мосылман шахтерларының өйләренә йөреп, аларның һәммәсен забастовкада катнашырга чакырдык. Алар да бердән риза булдылар.

Иртәгесе көнне беркем дә эшкә чыкмады. Шахтада җан әсәре дә юк иде. Хуҗалар шүрли калдылар. Солдатлар килде. Әммә без үз сүзебездә нык тордык.

Ниһәят, өч көннән соң шахта хуҗалары эш хакын элеккечә күләмдә калдыру турында игълан чыгарып эләргә мәҗбүр булдылар... Ә дүртенче көнне барыбыз да эшкә чыктык.

Бер атнадан кешеләрне кулга ала башладылар. Кулга алынучылар арасында кочегар Сәйфи дә бар иде. Калганнары урыслар. Алары безне артык кызыксындырмады, ә менә Сәйфине кулга алулары җенебезне кузгатты. Аны мосылманнардан кемнеңдер саткан булуы көн кебек ачык иде. Без бу сатлык җанны ничек кенә булса да эзләп табарга сүз бирдек. Иснәнеп йөри торгач, белдек: ул – мулла, приставның әшнәсе икән. Безнең ачу шул дәрәҗәгә җиткән иде, – өенә барып, мулланы шундук җәһәннәмгә олактырудан чак кына тыелып калдык.

Кичен безнең янга бер урыс эшчесе килде. Ул Сәйфине яхшы белә, шулай ук безне дә ихтирам итә иде. «Кулга алынганнарны иртә таңда калага озатыр өчен станциягә алып барачаклар, – диде ул. – Аларны коткару чарасын күрергә кирәк, юкса аннан бу эш мөмкин булмаячак. Конвоирлар күп түгел, урыслардан бер ун кеше тәвәккәлләп карамакчы булдык. Бәлкем, сезнең арада да теләүчеләр бардыр?»

Күп уйлап тормастан, мин риза булдым.

Караңгы төндә без берәм-берәм поселоктан чыктык та, станциягә бара торган юл буена тезелешеп яттык. Көтеп ятабыз шулай тын гына. Менә бервакыт юлда аяк тавышлары ишетелде. Якынлашалар. Башны күтәребрәк карасак, күрәбез: бер унбишләп солдат сагы астында безнең иптәшләр килә. Алар без посып яткан җир турысына килеп җитүгә, сикереп тордык та, дәррәү сакчылар өстенә ташландык. Көтелмәгән бу һөҗүмнән тегеләр тамам каушап калдылар, без исә, шуннан файдаланып, аларны җиргә егып салып, коралларын тартып алдык та, аяк-кулларын бәйләдек. Аннары, без күздән югалганчы тавыш-тын чыгармаска кушып, алдан билгеләп куелган урыннарыбызга таралыштык. Иптәшләребезнең барсын да йолып алуыбызга карамастан, минем ачу сүрелмәгән иде әле. Ничек кенә булса да мулладан үч аласы килә иде. Шуңар күрә, поселокка кире кайткач, мин туп-туры мулла өенә киттем, ишеген шакып: «Ашыгыч эш белән килгән идем, мулла абзый! Чыгып кына кер әле», – дидем.

Мулла, күзләрен угалап, эчке күлмәк-ыштаннан гына чыгып ишеген ачты да, нинди йомыш белән килүемне сорады. Ә минем кулда – бая бер солдаттан талап алган кылыч. Мулла сүзен әйтеп бетерергә өлгермәде, мин шул кылычны туп-туры аның күкрәгенә батырдым. «Эһ» диде дә, шундук баскычка авып төште. Ә мин тиз генә табан ялтыраттым.

Шуннан соң мин яңадан Таҗи исеме астында Мәүлә Колыга кайттым.

Хәмзә Бикмуллин исеменә бирелгән паспорт шахта конторында торып калды. Менә шул паспорт буенча йомгакны сүтә башламагайлары дип куркам...

Дусты сөйләгәннәрне Фәхри зур игътибар белән тыңлап торды һәм хәзер, Таҗиның сүздән туктап уйга батканын күргәч, аны юатып:

– Минемчә, сиңа куркырга һич кирәкми, Таҗи абзый, – диде. – Эш монда шундый буталчык – белмим, аны кем генә ачыклый алыр икән. Хәмзәне эзләгәннәрдер, эзләгәннәрдер дә кул селтәгәннәрдер. Ә сине Таҗи Миңлебаев дип беләләр ләбаса, синнән шикләнерлек һичбер сәбәп юк.

– Монда эзләүнең икенче юлдан китүе дә бар шул, Фәхри туган... Шахтада берничә мәртәбә рәсемгә төшүемне әйтмәдем бит әле мин сиңа. Менә шул: ул рәсемнәр шунда шахтада калды. Рәсемнәрне Хәмзәнең туган-үскән җиренә җибәреп белешмә сораулары ихтимал, ә аннан, әйтик, бу Хәмзә түгел, ә ниндидер башка берәү дигән җавап килсә, беләсеңме, эшләр кая китәчәк? Ул чакта инде рәсемдәге кешене бөтен ил буенча эзләтә башлаячаклар бит. Патша ул эшне бик шәп оештырган... Мине становой белән стражникларны үтергән дип гаеплиләр... Инде син беләсең: мин мулланы үтердем, кулга алынган шахтерларны коткардым. Боларга тагын, тикшерүченең тырышлыгы белән, Хәмзәнең үлеме дә килеп өстәлүе мөмкин. Менә бит нинди чуалчык хәлгә килеп каптым мин, Фәхри туганкай!..

* * *

Таҗиның барлык шик-шөбһәләре дөрескә чыкты.

Берничә көннән соң аны, аяк-кулларын богаулап, охранкага допроска алып киттеләр. Сорауны бер офицер алды. Тәрҗемәче юк иде. Сорау алу беткәч, Таҗины протокол язмасына кул куярга, ягъни карага манчылган бармагы белән кәгазьгә тамга салырга мәҗбүр иттеләр. Протоколда нәрсәләр язылганын ул, әлбәттә, белмәде. Аннары аны берничә рәвештә рәсемгә төшерделәр, буен үлчәделәр һәм яңадан төрмәгә алып кайтып, ялгыз камерага яптылар.

Таң беленер-беленмәс үк, Казан округ судының шыксыз, зур бинасы янына төркем-төркем кешеләр җыйнала башлады. Аларны бирегә бер үк төрле шомлы уй, уртак борчылу әйдәп китергәнлеген игътибар беләнрәк караган һәркем ачык күрә алыр иде. Котылгысыз рәвештә якынлашып килгән коточкыч бәлә инде күз алдында торгандай, аларның һәрбер хәрәкәтендә өметсезлек, сулган йөзләрендә курку чагыла иде.

Арада хатын-кызлар күбрәк иде. Имчәк балалары әниләре кочагында татлы йокыга талганнар; зурраклары исә аларның искереп, уңып беткән күлмәк итәкләренә ябышкан килеш, куркынган кыяфәттә тирә-якка караналар.

Фонарь эленгән багана төбендә бер ир кеше үзенең моңсу һәм берни аңлатмый торган күз карашын бер ноктага төбәп тораташтай катып калган. Икенче берәве җиргә чүгәләп утырган да, ниндидер башваткыч мәсәләне чишәргә тырышкан сыман, кашларын җыергалый-җыергалый, икмәк катысы кимерә.

Кайберәүләр юл кырыендагы тәбәнәк баганалар өстенә утырышканнар һәм ярым бөгелеп, нечкә чыбык очлары белән асфальтка ниндидер күзгә күренми торган сызыклар сызгалыйлар. Алар бу эшне шулкадәр бирелеп эшлиләр ки, әйтерсең лә ул бизәкләрдән ниндидер яшерен серне белергә телиләр. Бары кайчагында гына берәр узып баручының дөп-дөп баскан җитез аяк тавышына сискәнеп китеп, алар бу эшләреннән туктыйлар һәм башларын күтәреп, ул кеше артыннан бик озаклап карап калалар. Кайсылары шуннан соң, бер-берсенә таба башларын бөгә төшеп, үзара нидер сөйләшеп тә алгалыйлар иде.

Кайдадыр еракта күк күкрәп куйды. Аннары якындагы чиркәү манарасында чаң суккан тавыш ишетелде. Әммә күк күкрәүгә дә, чаң сугуга да җыелган кешеләр арасыннан игътибар итүче булмады.

Ниһәят, хөкем йортының авыр ишеге шапылдап ачылды да, бусагада агара башлаган тузгак чәчле, чигә сакаллы, өстенә җиз очлары зәңгәр кәйтән белән каелган, керле, иске мундир кигән бер кеше күренде. Халык төркеме шундук тынып калды һәм, нәрсә әйтер икән бу дигәндәй, шөбһәле күзләре белән мундирлы кешегә төбәлде. Ишектән чыгучы исә, һичкемгә игътибар итмәстән, кулындагы озын саплы пумала себеркесе белән якында утыручылар өстенә тузан өермәсе туздырып, баскыч басмаларын себерергә кереште. Аннары, себеркесеннән тузанны кагып, җыелган кешеләргә:

– Теләгәннәргә керергә мөмкин! – дип белдерде. Халык дәррәү кубып, шаулаша-гөжләшә ишеккә ташланды.

Мундир кигән әдәм төрткәләшә-талаша йорт эченә җәһәтрәк керергә ашкынган кешеләр төркеменә таба кырыс күз карашын юнәлтте дә:

– Юләрләр! Җылы мич башында рәхәтләнеп бәрәңге ашап кына ятасы югыйсә, ә алар бунт чыгарып йөриләр! Инде хәзер менә суд бусагасын тапта! – дип, үзалдына мыгырданып куйды.

Бүген округ судында татар авылларында булып узган крәстиән чуалышлары һәм түрә үтерүләр турындагы эш каралырга тиеш иде.

Халык, хөкем залына кереп, такталары сыгылып торган озын тар эскәмияләргә утырыша башлады. Кайберәүләр, күзәтү өчен җайлырак булыр дипме, әллә бүтән сәбәптәнме, стена буендагы аралыкларга өелешеп бастылар.

Иң түргә – залның сәхнә сыман калкыбрак торган җиренә – яшел постау җәелгән озын өстәл куелган иде. Өстәл өстендә – сулы графин һәм берничә иләмсез зур кара савыты; аларның уртадагысы мәрмәр булып, аңа әллә нинди хикмәтле сүрәт-бизәкләр төшерелгән иде. Янәшәдә шундый ук авыр, салмак шәмдәлләр, пресс-папье, ручка-каләм савыты ише нәрсәләр дә күренә. Стеналар буена утырып ял итәр өчен йомшак кәнәфиләр төзелгән. Һәр кәнәфинең як-ягында янә кечкенә өстәл, ә өстәл өстендә берәр кара савыты белән сулы графин тора. Зур өстәл артындагы түр стенага исә патшаның аягүрә басып төшкән зур сүрәте эленгән. Ул өстенә ас тиресеннән тегелгән мантия һәм энҗеләр белән бизәлгән таҗ кигән иде. Аның каушау-курку белдереп торгандай тонык күз карашы залга төбәлгән иде.

Күпсанлы ишекләрнең уң яктагы берсе ихата сыман итеп киртәләнеп алынган: анда гаепләнүчеләр утырырга тиеш. Аңа капма-каршы сул як стена буенда да присяжныйларга утыру өчен шундый ук ихаталы урын әзерләнгән. Гаепләнүчеләр утырган эскәмия каршындагы озын өстәл янында – адвокатлар урыны. Ниһәят, уртадагы зур өстәл каршында мөнбәрне хәтерләткән һәм бөтен ягыннан парча, бәрхет белән тышланган шактый биек ике корылма тора. Аларның һәрберсенә алтын белән бизәп эшләнгән тышлы берәр китап – Коръән белән Инҗил куелган иде.

Вакыт үтә торды. Залда утыручыларның кайберләре инде йокымсырый ук башлаган иде. Почмакларда басып торучылар арасында да сабырсызланып, уфылдап куйган тавышлар ишетелгәләде. Бары имчәк балалар гына, әниләренең сөте кипшергән имиләренә борыннарын төртеп, мышный-мышный тәмле йокыга талганнар иде.

Кинәт залда җыелган халык җиңелчә гүелдәп, җанланып куйды: түрдәге ян ишекләрнең берсеннән кара тужуркасының якасына йолдызлар таккан, түгәрәк сирәк сакаллы, кызыл битле, алтын кысалы күзлек пыялалары артына яшеренгән үткен күзле бер кеше чыкты. Бу – хөкем эшләрен оештыручы кеше – тәртип караучы иде. Ул бер читтәге урындыкка барып утырды да, үзе алып кергән кәгазьләргә карандаш белән ниндидер билгеләр куярга кереште. Залда гүелдәү шундук басылды.

Аннары залга бер-бер артлы присяжныйлар керә башлады. Алдан керүчеләрнең икесе поп иде. Берсе – тәбәнәк буйлы, юан корсаклы, муенына зур алтын тәре такканы – тирләгән симез яңакларын әледән-әле кулъяулык белән сөрткәләп ала; өстенә кигән кара киеменең киң җиңнәреннән аның куе төк баскан итләч беләкләре күренеп-күренеп китә. Икенчесе – озын, арык гәүдәлесе – бөкрәебрәк атлый; кечкенә күзләре яшьле, кызарган, челт-челт итеп гел ачылып-йомылып торалар. Күкрәгендәге тәресе исә, сәгать теле сыман, атлаган саен чайкалып куя. Моның өстенә, ул чукраграк та иде булса кирәк, чөнки сөйләшкән чакта колак яфрагын әңгәмәдәшенең нәкъ авызына ук китереп тота иде.

Поплар артыннан башына ак чалма ураган, юл-юллы ефәк чапан кигән мулла керде. Утырышчы булуы белән горурлануы аның йөзенә үк чыккан иде. Урынына барып утыргач, ул башын күтәреп залдагы кешеләргә вәкарь генә күз йөртеп чыкты, һәм шул вакыт аның чаларган куе сакалы астыннан май тапларына катып беткән бишмәт изүе күренеп китте...

Шуннан соң, тыны бетеп уфылдый-уфылдый, төсе-бите белән уртакул сәүдәгәргә охшаган бер алпавыт керде: түгәрәкләп китәрткән чәч, түгәрәк сакал, бәрәңге борын, елмаеп ерылган авыз. Киеме дә шуңа туры килгән: аягында бөрмә кунычлы лаклы күн итек, өстендә бөрмә билле кәзәки, перәшкәсенә көмеш бизәкләр төшерелгән купшы бил каешы.

Алпавыт белән янәшә бер татар сәүдәгәре урын алды. Ул һич тә тыныч утыра алмый: җептәй нечкә мыек белән каймаланган иреннәре туктаусыз нидер пышылдый, чалара башлаган кечкенә кара сакалы берөзлексез калтырана, дерелди; яки кулын күтәреп дога кылгандай битен сыпырып куя, яисә кесәсеннән шалкан чаклы түгәрәк зур сәгатен чыгара да, аны колагына куеп игътибар белән тыңлап тора. Аннары, сәгатьне яңадан кесәсенә тыгып, сөрмәле күзләрен түбән төшерә дә, әүвәлгечә иреннәрен кыймылдатып, кабат нидер пышылдарга керешә.

Присяжныйлар арасында такыр башлы, кара мыеклы яшь кенә бер татар алпавыты да бар; сюртуктан һәм галстуктан булса да, ул башына түбәтәй кигән иде.

Шулай ук монда карт бер генералны, геморрой авыруыннан җафаланучы чиновникны, чиркәү старостасын, фабрика-завод хуҗаларын, банк директорларын һәм башка шуның ише түрәләрне күрергә була иде... Хәттә асыл сөяктән булган ниндидер дәрәҗәле бер әдәм дә бар иде. Шулар белән янәшәдә үк – маклер, подрядчик яки кафешантан хуҗасы...

Присяжныйлар үз урыннарына утырышып беткәч, залга судның үз штатында торучы поп белән мулла керде. Алар, мөнбәр сыман әлеге трибуналар янына килеп, гадәтләнелгән бер өлгерлек белән алларына Инҗил һәм Коръән ачып салдылар.

Ул арада уң яктагы ян ишек артында богау чыңы һәм салмак адымнар белән атлап килгән аяк тавышлары ишетелде. Моңа җавап итеп залдагылар шундук дәррәү гөжелдәп куйдылар. Эскәмиядә утыручыларның кайберләре хәттә аягүрә торып басты.

Солдатлар, кылычларын шәрәләндереп, ишекнең ике ягына тезелеп бастылар. Залдагы гөжелдәү берьюлы тынды. Шул үлем тынлыгы эчендә залга, богауларын чыңлатып, тоткыннар төркеме килеп керде.

Кинәт бөтен залны:

– Әти! – дип кычкырган бала тавышы яңгыратты. Залдагылар, сискәнеп китеп, тавыш ишетелгән якка борылып карадылар. Моны, богауланган әтисенең ишектән керүен күреп, Фәхринең кечкенә кызы кычкырган иде. Фәхри үзе дә дулкынлану, әсәрләнү кичергән хәлдә, хатынын һәм кызын сәләмләү өчен кулын югары күтәрергә теләгән иде дә, авыр богау ирек бирмәде. Калтыравык богау чыңы гына бу юлы ничектер аеруча моңлы ишетелгәндәй булды.

Тәртип караучы ашыгып Мәфтуха янына ташланды.

– Әй, син! Телен тый кызыңның! – дип кисәтте ул.

– Дәшмә, кызым, дәшмә! – дип пышылдады курка калган Мәфтуха, кызын күкрәгенә кысып.

Тәртип караучы тын утырган халыкны ачулы күз карашы белән бер сөзеп чыкты да, тоткыннарга борылып:

– Баш киемнәрегезне салыгыз! – дип җикерде. Тоткыннар, богау-чылбырларын шалтыр-шолтыр чыңлатып, кулларын күтәрделәр. Чылбырлары кыскарак булган кайберәүләргә баш киеменә үрелеп җитү өчен хәттә бөгелергә туры килде.

Аннан соң залда яңадан тынлык урнашты. Бары тоткыннарның ачу катыш моңсу күз карашлары гына залны айкап, эскәмияләрдә утыручы якыннарын, туганнарын, дус-ишләрен эзли һәм алар белән сүзсез әңгәмә алып бара иде.

Бераздан кыңгырау шалтырады һәм тәртип караучының:

– Хөкем килә! Торып басыгыз! – дип кычкырган ачы тавышы ишетелде.

Халык дәррәү аягүрә торып басты. Шунда ук бер як ишектә судьялар белән сәркәтип, ә икенче якта прокурор күренде.

Хөкемне башлап җибәрү өчен кирәкле гадәттәге рәсмилекләр үтәлеп, гаепләнүчеләр һәммәсе барланып-тикшерелеп чыгылгач, залда утыручылар арасыннан шаһитлар – Сабирҗан мәзин, Фәйзулла староста, Гыймади карт һәм Таҗиның туган энесе Вафа куштан хөкем өстәле янына чакырылдылар. Җирән сакаллы, тешләре коелып беткән Исхак мулла аларның һәрберсеннән ант әйттерә башлады. Шаһитлар бутала-тотлыга, аңлаешсыз сүзләрне исә бөтенләй вата-сындыра тыңкышланып сөйләгән мулланың һәрбер әйткәнен кабатлап барырга тырыштылар һәм иң соңында үзләренең хөкем барышында дөресне генә сөйләячәкләре турында Коръән үбеп ант иттеләр. Шуның белән шаһитлардан ант бирдерү тамам булды. Аларны шундук махсус билгеләнгән бүлмәгә озатып куйдылар.

Ул арада поп, шаһитларның һәммәсе дә татарлар гына булуны күреп, Инҗилен ябып куйды, күнегелгән кул хәрәкәте белән башындагы бөркәнчеген алып ташлады да, аны каядыр мөнбәре астына яшереп, тавыш-тынсыз гына залдан чыгып китте.

Шуннан соң гадәттән тыш озын, ялыктыргыч гаепләү актын уку башланды. Гаепләнүчеләр үзләренә аңлаешсыз сүз-тәгъбирләрне рәтләп тыңламадылар да диярлек. Алар зал буенча күзләрен йөртеп үзләренең якыннарын эзлиләр, тапкач, аларның яшь тулы моңсу күз карашлары белән очрашып, эчке әрнүдән яңадан күзләрен алалар һәм, нидер өмет иткәндәй, присяжныйларга текәләләр. Тоткыннарның киләчәк язмышы әнә шул присяжныйлар кулында. Белергә иде, аларның кайсы дус та, кайсы дошман икән? Йөзендә шәфкать нуры балкыган әнә теге мулла ярдәм итәр, бәлкем? Әллә менә бу ягымлы йөзле сәүдәгәрме? Бәлкем, теге татар алпавыты ярдәм итәр? Аның кыяфәтендә шундый ялагайлык чагыла, теләсә, ул әллә нинди зур дәрәҗәле түрәнең дә күңелен эретә алыр шикелле. Ләкин присяжныйлар гаепләнүчеләрнең күз карашлары белән очрашырга теләмиләр, башларын түбән иеп, аска карап утыралар... Шуннан соң гаепләнүчеләр ялварулы күзләрен прокурор, судьялар утырган якка күчерәләр иде.

Прокурор исә эшкә чумган: бәләкәй генә сөяк саплы пәке белән тырнакларын кисеп утыра; үз эшен ул бик җентекләп эшли, тырнагын кискәч, һәрбер бармагын әйләндерә-әйләндерә бик озаклап карый. Чәнчә бармагында зур бриллиант кашлы йөзек ялтырый. Прокурорга монда күңелсез икәнлеге күренеп тора: гаепләү актын гына түгел, хөкем карарының нинди буласын да ул инде күптән белә иде.

Ә сәркәтип авыз эченнән мыгырдангандай бертөрле тыңкыш тавыш белән гаепләү актын укуын давам итә. Аңлаешсыз сүзләр арасында ара-тирә гаепләнүчеләрдән берәрсенең исеме телгә алына; андый чакта исеме әйтелгән әлеге тоткын тирән йокыдан уятылгандай кинәт сискәнеп китә һәм акайган күзләре белән актны укучы чиновникка текәлә. Бу тыңкыш тавышның турыдан-туры аның үз язмышына бәйле икәнлеген ул аңлый, әлбәттә; шуңа күрә аның күзләрендә ниндидер усал бер очкын кабына; үз язмышын шулай җиңел генә хәл итәргә әзер торган бу алама әдәмне ботарлап ташларга теләгәндәй, ул кулларын йодрыклап, алга омтылып куя... Ләкин авыр богаулар, аны кисәткәндәй, шомлы тавыш белән чыңлап куялар, һәм тоткын, үзенең көчсезлегеннән тешләрен шыкырдатып, кулларын түбән төшерә, аның какча яңаклары буйлап яшь бөртекләре тәгәри...

Шуннан ул күзләрен яңадан зал буйлап йөртә башлый, анда утырган якын кешеләрен – хатынын, балаларын, туганнарын эзли... Әммә хатыны, баласы, туганнары аның кызганыч күз карашына түзә алмыйча, яшькә буылып, башларын читкә боралар.

Ялыктыргыч уку ике сәгать давам итте. Ниһәят, хөкем рәисе гаепләнүчеләр утырган якка таба башын борып:

– Таҗетдин Мөхәммәтсалих улы Миңлебаев! – дип эндәште.

Таҗи урыныннан торды. Тынлыкка чумган залны күзләре белән бер айкап чыкты да, хөкемчеләргә таба борылып басты.

Хөкем рәисе, өстәлгә җәеп салынган кәгазьләрне актаргалап, Таҗига сорау бирде:

– Хәмзә Бикмуллин дигән кешене үтерүдә, сакчыларга корал белән һөҗүм итүдә, мулланы үтерүдә, һәм ниһәят, авылга хезмәт вазифаларын үтәү өчен килгән становой белән стражникларны үтерүдә сез үзегезне гаепле саныйсызмы?

Таҗи җавап бирмәде. Аның караңгы йөзеннән берни сизелми иде. Судья, җавап көтеп, кәнәфиенең аркасына ятарак төште. Таҗи һаман дәшми басып торуында булды. Судьяның кабат соравына да җавап кайтармады. Прокурор, өстәл аша үрелеп, судьяның колагына нидер пышылдап әйтте.

Судья кыңгырау шылтыратты. Залга җиз төймәле кыска тужурка кигән тәбәнәк, чандыр гәүдәле, кылый күзле, каратут йөзле бер кеше килеп керде. Керүгә үк, ул судьяга таба сораулы күз карашын текәде. Бу – округ суды штатында торучы тылмач иде.

Татарчаны һәм казакъчаны үзара буташтырып, ул Таҗига баягы сорауның мәгънәсен аңлатырга кереште. Үзеннән нәрсә сораганнарын тылмачсыз да яхшы төшенгән Таҗи исә әүвәлгечә дәшми басып торуында булды.

Ахырда судья түзмәде, сорауны икенче төрлерәк итеп куйды:

– Миңлебаев, сөйләгез: становой белән стражникларны сез ничек кыйнадыгыз?

Таҗи ачу белән җавап бирде:

– Бер үк нәрсәне мең мәртәбә сорыйсыз! Сөйләдем ич инде! Шул җитмәгәнмени?!

– Иптәшләрегезгә: «Егетләр, тегеләрен карагыз!» – дип кычкыручы һәм беренче булып становойга һөҗүм итүче сез булдыгызмы?

– Әйе, мин.

– Ни өчен сез моны эшләдегез?

– Становой барыбер бәләдән котыла алмас иде. Халыкның ачуы ташып чыккан иде. Мин булмасам, бүтән берәрсе һөҗүм иткән булыр иде аңа... Кешеләрне рәнҗетергә ни хаклары бар аларның?..

Таҗиның җавабы шуның белән тамам булды. Судья никадәр тырышмасын, гаепләнүче шуннан артык бер авыз сүз дә әйтмәде.

Ахырда Таҗи эшенә бәйле барлык документларны кычкырып укып чыктылар. Бу документлар арасында авыл куштаннары язып җибәргән гариза да, Таҗиның Хәмзә Бикмуллин дигән кешене үтереп, аның паспортын үзенә алуы турында рәсми акт та, гаепләнүченең Бикмуллин фамилиясе астында шахтада эшләгәнен раслый торган белешмә кәгазь дә бар иде. Шулай ук монда сакчылык отрядына һөҗүм итү һәм мулланы үтерү вакыйгаларын сөйли торган башка кәгазьләр дә теркәлгән иде.

Гаепләнүчеләрнең һәммәсе хөкем алдында җавап биреп бетергәч, шаһитлардан сорау алу башланды.

Беренче булып Вафа сөйләде. Ул, үзенең закон алдында буйсынуын ничек кенә булса да күрсәтергә теләп, сорауларга кирәгеннән артык күп сүз белән җавап бирде һәм абыйсын мөмкин кадәр тирәнрәк батырырга тырышты.

Иң ахырда аңардан:

– Гаепләнүчеләр әйтә: имеш, урыс түрәләре мосылман диненнән көлеп халыкның ачуын кабарттылар, диләр. Бу хакта сез нәрсә әйтә аласыз? – дип сорадылар.

– Түрәләр тарафыннан динне мыскыллау шикелле нәрсәләр булмады, – дип җавап бирде Вафа. – Булган тәкъдирдә дә, аның өчен кеше үтерергә ярыймыни? Андый эшкә менә болар ише, – ул Таҗига таба төртеп күрсәтте, – денсезләрнең генә кулы барса барыр. Ә без, мөэмин-мосылманнар, Аллаһы Тәгалә кушканча яшибез.

Вафадан соң берәм-берәм башка шаһитлар чакырылды, Аларга да бер үк төрле сораулар бирелде. Үз нәүбәтләрендә, бу шаһитлар да Вафа әйткәнне кабатлап, түрәләр тарафыннан бернинди кыерсыту, динне мыскыллау ише нәрсәләр булмаганны исбатларга тырыштылар.

Ниһәят, прокурор сүз алып, сәгать ярымлык нотыгын түбәндәгечә тамамлады:

– Киләчәктә дәүләт иминлеген какшату, яшәп килгән стройга каршы чыгу һәм крәстиән белән алпавыт арасындагы нормаль мөнәсәбәтләрне бозарга тырышу кебек һәртөрле явыз омтылышларга вакытында чик куярга кирәк булыр. Мондый җинәятләр өчен бүтәннәргә сабак булырдай каты, ләкин гадел җәза куллану зарур. Шуңа күрә, мин Миңлебаев ише аеруча куркынычлы җинәятчеләрне үлем җәзасына хөкем итүне тәләп итәм.

Хәерчегә җил каршы, дигәндәй, гаепләнүчеләрнең үзләре яллаган адвокаттан да бәхетләре булмады. Язмыш аларга яклаучы итеп Гәрәй морзаны билгеләгән иде. Хөкем алдында тикшерелә торган эшнең бөтен катлаулылыгын ачып салу, татар авылларында әле һаман давам иткән чуалышларның асыл сәбәпләрен, аларның иҗтимагый нигезләрен күрсәтү урынына, ниһәят, хөкем һәм присяжныйлар игътибарын тере кешеләргә – ирексездән законга каршы чыккан “җинәятче»ләрнең язмышын җиңеләйтү юлына юнәлтү урынына – тәмле телле адвокат бер сәгать буена бөтенләй эшкә кагылышы булмаган ят нәрсәләр турында сайрады. Аның тигез агышлы, йокымсыраткыч бу нотыгында ниләр генә юк иде! Башкалада чыга торган либераль бер газетаның соңгы санында басылган баш мәкаләдән өзекләр китерү дисеңме, кайчандыр студент вакытында укылган Рим хокукы курсыннан хәтердә калган аерым «акыллы фикерләр» яки дивар календаренда укылган мәзәк анекдотлар дисеңме – болар һәммәсе Гәрәй морза нотыгында телгә алынды.

Гаепләнүчеләрнең адвокат сүзләреннән ни дә булса аңлый алулары бик шикле иде; һәрхәлдә, алар аны бөтенләй тыңламадылар да диярлек, чөнки аларның үз кайгылары үзләренә җиткән иде.

Адвокат сөйләп бетергәч, гаепләнүчеләргә соңгы сүз бирелде. Тотлыга-тотлыга, ләкин эчке бер инану белән, алар үзләренең гаепсез икәнлекләрен белдерергә тырыштылар. Киң җилкәле, зур, елтыр күзле бер тоткын егет ашкынулы хәрәкәт белән урыныннан сикереп торды да, дулкынланудан тотлыга-тотлыга, таш ыргыткандай, зал өстенә өзек-өзек сүзләр ташлады:

– Җир юк... салымнар... алпавыт... камчылар белән суктырдылар...

Күңел түреннән әрнеп чыккан бу сүзләр, тулы мәгънәле җөмләләргә оеша алмаганлыктан, хөкем өстәле тирәсендә утыручы арыган присяжныйларга аз гына да тәэсир итмәде, шуңа күрә егет ачу белән кулын селкеп куйды да:

– Э-е! Барыбер!.. – дип сүзен бетерде. Фәхри исә:

– Язмыштан узмыш юк, ләкин мин гаепле түгел. Моңа Алла үзе шаһит, – диде.

Таҗи соңгы сүздән бөтенләй баш тартты.

Судьялар киңәш бүлмәсенә кереп киттеләр.

Залдагы кешеләр әкренләп таралыша башлады. Үз эшен беткәнгә санап, яклаучы адвокат китеп барды, тәрҗемәче казакъ та китте, алар артыннан җәһәт кенә Исхак мулла да чыгып югалды. Хөкем залына көн саен «мәзәк» карарга йөрүче тамашачылар да төркемнәре белән ишеккә юнәлделәр. Тик гаепләнүчеләргә кардәш тиешле кешеләр генә, стена буйларына утырышып, төенчекләреннән барлы-юклы азыкларын чыгарып, тамак ялгарга керештеләр. Тоткыннардан да кайберәүләр тын гына икмәк катысы кимерә иде. Адвокатлар өстәле янында исә суд тәртибен караучы бик тәмләп бутерброд ашап утыра иде.

Кичке эңгер-меңгер төште, зал эченә күгелҗем күләгәләр ятты. Судьяларның кайчан кереп, нинди хөкем карары чыгарачакларын һичкем белми иде.

* * *

Мосылман присяжныйлары хөкем барган вакытта казага калган өйлә намазын укып та бетермәгәннәр иде әле, шул чакны эчке бүлмәләрнең берсендә зур өстәлгә бай табын әзерләнде. Присяжныйларның өй җәмәгатьләре тарафыннан курьер белән җибәрелгән төрле сый-хөрмәт һәм тәмле эчемлекләр куелган иде бу табынга. Ишек янындагы кечкенә өстәл өстендә ике чиләк сыешлы самавыр җырлап утыра. Хәттә хәдимлек итү өчен каравылчы карт һәм аның кызларыннан махсус кешеләр дә билгеләнгән иде.

Башына түбәтәй кигән татар сәүдәгәре һәм мулла шундук алма бәлеше белән чәйгә ябырылдылар. Өстәлнең икенче ягында аларга каршы утырган татар алпавыты, күзен хәйләкәр генә кысып, муллага эндәште:

– Эчми утырсаң, ничектер оят кебек... Без мосылманнар өчен оят. Барыгыз өчен миңа тырышырга туры килер, ахры! Берәр кәсә төшерсәм, Аллаһы Тәгалә мине гафу итәр бит, хәзрәт, шулаймы? – диде.

– Бүген көне-вакыты шундый дигәндәй... һәммәбез дә иректән мәхрүм кешеләр инде, ә ирексез кешенең Аллаһы Тәгалә каршында гөнаһысы булмый, – диде мулла. Кәсәләр бер-бер артлы күтәрелә торды. Йөзләргә кызыллык йөгерде, күзләр майланып елтырады, сүз куера төште. Баягы дәрәҗәле әдәм, күзенә моноклен куеп, мулла белән татар сәүдәгәрен бик озаклап күзәтеп торды-торды да:

– Әфәнделәр, нигә сез эчми утырасыз? Коньякны берәр рюмка җибәрсәгез иде, – диде.

– Мин мосылман кеше... Аллаһы Тәгаләнең рөхсәте юк. Харам әйбер... – диде мулла, уңайсызланып.

– Ташлагызчы! Бик иске караш ич бу! – дип кыстый бирде дәрәҗәле әдәм. – Әнә безнең батюшкадан үрнәк алыгыз: рухани булса да, куркып тормый, ашыйсын ашый, эчәсен эчә! Ә сезнең милләттәшегез, Гани Газизыч соң? Өч йолдыздан баш тартыр идемени? Юкса үпкәләвебез бар, безнең мәҗлесне яратмыйсыз икән дип уйлавыбыз бар...

Мулла белән сәүдәгәр ни әйтергә белмичә аптырап калдылар, ә башына шактый «йөгергән» дәрәҗәле әдәм аның саен кыза гына барды, һәм әгәр өстенә бөрмә билле казаки кигән алпавыт белән яшь татар присяжные арага кермәсә, кем белә, бәлки, мулла белән сәүдәгәргә бүген Алла каршында зур гөнаһ эшләргә туры килгән булыр иде.

Өстәл янында күп ризык ашалды, күп эчемлек эчелде, коньяк белән кушып күп яхшы сүзләр сөйләнде. Гадел хөкем өчен дә эчтеләр, патша хәзрәтләре саулыгына да эчтеләр, шулай ук табында утыручы һәрбер кешенең исәнлеге-саулыгы өчен дә аерым-аерым тостлар әйтеп эчтеләр...

Шулай бик озак сыйланып утырганнан соң алар һәммәсе берьюлы өстәл яныннан кузгалып, бүлмәнең төрле почмакларына таралыштылар һәм гадәттәге әңгәмәләрен башлап җибәрделәр. Берәүләр гаять белдекле кыяфәт белән хатын-кызлар турында сүз куерта, ниндидер яңа кафе-шантан җырчысы һәм аның гыйш-гыйшрәт маҗаралары турында гайбәт сата. Икенче почмакта соңгы ат чабышлары турында бәхәс купкан. Кемдер берсе, авызыннан төкерекләр чәчеп, чабышта иң арттан килгән атны мактый, шул ат кына җиңүгә хаклы иде дип ышандырырга маташа. Отставкадагы генерал үзенең янәшәсендә күндәм кыяфәттә басып торучы чиновникка геморрое турында зарлана. Икенче бер урында кайсыларыдыр шахмат һәм шашка уены белән мәшгуль. Ә күрше бүлмәдә бер төркем кешеләр преферанс башлап җибәргәннәр. Мулла белән әлеге татар сәүдәгәре генә, мәҗлестә бозылган тәһәрәтләрен яңартып, инде йокларга ятканнар иде.

Гәрәй морза үзенә урын, эш таба алмыйча әле һаман бүлмә буенча киләп сарып йөри иде. Аның йөзе ни өчендер борчулы, серле иде.

Каравылчы картның кызлары табынны җыеп, идәнне себереп чыккач, Гәрәй морзаның йөзе кинәт ачылып китте. Ул өстәл янына килде, кесәсеннән өр-яңа уен карталары чыгарып, аларны шапылдатып өстәл өстенә ташлады да, дәртле, шат тавыш белән:

– Әфәнделәр, урын әзер! – дип кычкырды.

Бүлмә эче умартадай гөжелдәргә тотынды. Һәммәсе дә яраткан «шмендефер»ны уйнау өчен озын өстәл янына ашыкты. Шуны гына көткәндәй, бүлмәгә каяндыр бөтенләй яңа кешеләр дә килеп керделәр.

– Әһә! Безнең клуб бүген хөкем бүлмәсенә күчкән икән! – дип көлештеләр алар, һәм исәнлек-саулык сорашып, өстәл тирәли утырыша башладылар.

Чыннан да, округ судының киңәш бүлмәсе хәзер күп ягы белән клубны хәтерләтә иде. Тик йоклап ятучы мулла белән сәүдәгәр генә бу күренешкә бераз сәеррәк төс кертәләр иде.

Алтын путалы китапларга тупланган законнар җыелмасы хөкем карарының гадел һәм рыясыз булуы өчен кирәкле мәҗбүри шартларны бик катгый рәвештә күрсәтеп үтә. Анда әйтелгәнчә, гаепләнүченең гаепле яки гаепсез икәнлеген присяжныйлар аныкларга тиеш, ә суд, гадәттә, шул аныкланган фактларга таянып, законның теге яки бу маддәсе нигезендә, тиешле җәзаны гына билгели. Присяжныйлар киңәшә торган бүлмә судьялардан бөтенләй аерым булырга тиеш, киңәшмә тамам булганчы аларның беркем белән дә – прокурор белән дә, адвокат яки гаепләнүченең туган-тумачалары белән дә очрашырга һәм сөйләшергә хаклары юк.

Әммә гамәлдә бу кагыйдәләр үтәлми иде.

Монда да ул шулай булды. Судьялар бүлмәсе белән присяжныйлар бүлмәсе бер-берсенә янәшә һәм тоташ булганлыктан, хөкем карары чыгарылганчы бернинди очракта да очрашырга тиеш булмаган кешеләр, бу кагыйдәне бозып, бик тиз аралашып беттеләр һәм бөтенләй чит-ят эшләр белән шөгыльләнә башладылар.

Хәер, булачак хөкем карары әле игълан ителмәсә дә, алар өчен ул ачык иде инде. «Җинәятче»ләрнең язмышы үлчәнгән, хәл ителгән. Бары бу комедияне уйнап бетерәсе бар да, шушы бинада тоткынлыкта озын һәм күңелсез бер төн уздырасы гына бар... Шулай булгач, нигә аларга бу төнне бераз җанландырып җибәрмәскә, аны күңеллерәк итеп уздырырга тырышмаска!

Иртән киңәш бүлмәсенә кергәч, хөкем сәркәтибе гадәттән тыш бер тамашага тап булды. Хәер, мондый хәлләрне еш күргәнгә, аның әллә ни исе дә китмәде бугай.

Йокысыз узган төннән йөзләре сулган, күзләре кызарган кешеләр әле һаман өстәл әйләнәсендә карта уйнап утыралар иде, Икесе тәрәзә йөзлегенә терәлеп шахмат уйный; алары да төнне йокысыз уздырганнар. Мулла белән татар сәүдәгәре бер читтә намазлыкларын җәеп намаз укырга утырганнар. Өстәлдәге тәлинкәләр һәм азык-төлектән бушаган башка савыт-саба һәммәсе дә сигара һәм папирос төпчекләренә күмелгән. Идәндә ниндидер ертык кәгазь кисәкләре, савыт-саба ватыклары, буш папирос тартмалары аунап ята. Алар арасында да тәмәке төпчекләре күзгә ташлана. Кыскасы, киңәш бүлмәсе бүген иң пычрак сырахәнә сыман котсыз бер төскә кергән иде.

Иртәнге кояш нурлары тәрәзә аша үтеп бүлмәне яктыртканга, сәркәтип утларны сүндерде дә, карта өстәле янына килде; прокурор алдында яткан бер өем кәгазь акчаларга күзләрен майландырып карап куйды. Акчалар өстендә тагын чек кәгазьләре һәм алтын чылбырлы бер сәгать тә бар иде.

Сәркәтип, тавышын мөмкин кадәр ягымлырак итәргә тырышып, әкрен генә:

– Туктарга вакыт түгелме икән инде, әфәнделәр? Сәгать тугыз тулды бит... – диде.

Аңа беркем дә җавап кайтармады. Уенчыларның үз эшләре эш иде.

Сәркәтип, тавышын күтәрә төшебрәк, тагын сүзен кабатлады:

– Әфәнделәр, әйдәгез, залга чыгыгыз! Болай уңайсыз бит инде! Монда чит кешеләр бар... Бүлмәне җыештырырга да кирәк...

– Хәзер, хәзер, Сергей Иванович! – диде, ниһәят, прокурор, телгә килеп. – Каравылчыны чакырыгыз булмаса, җыештыра башласын, ә без икенче бүлмәгә күчәрбез, шунда уйнап бетерербез...

Уенчылар икенче бүлмәгә күченгәч, каравылчының кызлары бүлмәне җыештыра башладылар.

Карта уенында катнашмаганнарның берсе Гәрәй морза янына килде дә:

– Уен ничек булды соң, Гәрәй Александрович? – дип сорады.

– Ничек дип әйтергә? Начар түгел... Ярыйсы гына карталар чыккалады... – диде Гәрәй морза, сер бирергә теләмичә.

– Ахыры начар булмагае диюем, Гәрәй Александрович! Марусенькадан колак кага күрмәгез...

– Ул мәсәләдә безнең адвокатка борчылмаска мөмкин, – диде алар янына килеп җиткән икенче берәү, сүзгә катышып. – Аны бүген бөтенләй чишендерделәр, хәттә портсигары белән сәгатен дә прокурорга оттырды...

Болай фаш ителәсен көтмәгән иде Гәрәй морза, шуңа күрә, нишләргә соң дигән сыман, кулларын гына җәйде һәм бер сүз дә дәшмичә зал ишегенә таба юнәлде.

Сәркәтип бөрмә билле казаки кигән алпавытка ниндидер кәгазьләр тоттырды. Узган төнне киңәш бүлмәсендә могтәбәр присяжныйлар тарафыннан төзелгән дип уйланылган, ә чынында хөкем сәркәтибе берүзе төзегән хөкем карары иде бу.

* * *

Гаепләнүчеләр һәм аларның кардәш-туганнары хөкем залында кичтән нинди рәвештә торып калган булсалар, иртәне дә шунда ук шул рәвешләрендә каршы алдылар. «Воҗдан боерганча», «закон кушканча» хөкем итүчеләрнең гадел карарын көтеп, алар төннең төн буе урыннарыннан да кузгалмыйча борчылып, шомланып утырганнар иде.

Һәм менә тагын кыңгырау шылтырады, тагын тәләпчән аваз ишетелде:

– Суд килә, торыгыз!

Хөкем ияләре һәммәсе дә үз урыннарына утырышкач, баягы алпавыт, үз тавышыннан үзе оялгандай, ашыгып һәм аерым сүзләрне авыз эчендә йотып калдырып, хөкем карарын укырга кереште.

– Фәлән-фәлән кеше фәлән-фәлән җинәятләре өчен законның фәлән маддәсе буенча гаеплеме?

Тамак кибүдән аз гына тукталып тору, аннары кыска җавап:

– Әйе, гаепле.

– Фәлән-фәлән кеше?

– Гаепле!.. Гаепле!.. Гаепле!..

Тоткыннарның һәммәсе дә гаепле иде, билгеле, һәм һәр гаепкә законда аерым маддә табыла бара иде. Ә шул маддәләр нигезендә соңыннан аларның һәрберсенә котылгысыз, дәһшәтле хөкем карары үсеп чыкты.

Гаепләнүчеләрнең күбесенә ун елдан егерме елга кадәр төрмә җәзасы бирелде. Биш кеше, шулар исәбеннән Фәхри, гомерлек каторгага хөкем ителде. Аеруча куркынычлы җинәятчеләр дип табылганнарына прокурор үлем җәзасы тәләп иткән булса да, суд, аның белән килешмичә һәм беркадәр мәрхәмәтлек күрсәтеп, үлем җәзасын гомерлек каторга белән алыштырды.

Бары тик Таҗига гына андый шәфкать, мәрхәмәт күрсәтелмәде – аны асарга хөкем иттеләр.

Хөкем карарын ишеткәч, ул ирексездән ыңгырашкандай бер тавыш чыгарды һәм аяк-кул богауларын өзәргә омтылган сыман алга тартылып куйды. Ләкин богау чылбырлары нык иде; алар тонык аваз чыгарып чыкылдап кына куйдылар, һәм бу чыкылдауга шундук залда үксеп елаган хатын-кыз һәм бала-чага тавышлары килеп кушылды.

Судьялар, присяжныйлар һәм залдагы халык бер-берсен кысрыклап урамга агылды. Урам як ишегенең баскычыннан төшкәндә присяжныйлардан берсе – күзенә сөрмә тарткан татар агае – кинәт тукталып калды да, баскыч төбендә сөйләшеп торучы бер төркем кешенең сүзләренә колак салды. Бер крәстиән карты, күрәсең, каторгага хөкем ителүчеләрдән кайсынадыр әти тиешле кеше, – үз янындагыларга:

– Актык атымны сатып адбакат ялладым, барыбер файдасы булмады, акчасы гына әрәм китте, – дип зарланып тора иде.

Присяжный якынрак килеп:

– Гөнаһлы булма, абзый кеше! – дип, крәстиәнне сүздән бүлдерде. – Улың катырак җәзадан котылган өчен рәхмәт әйт. Югыйсә аңа дар агачы тиешле иде, беләсең килсә... Син яллаган мосылман адвокат та, менә безнең ише мосылман присяжныйлары гына аны үлемнән йолып калды... Зарланма, абзый, булганына шөкер итеп, Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтеңне укы! – диде.

Гәрәй морзаның улына язган хаты.

«Кадерле улым Илдерхан!

Иң элек, maman* беләнүземнән һәм башка туганнарыңнан сиңа күп сәләм. Барыбыз да исән-саулар, тик әниең генә, гадәттәгечә, бераз баш өянәге белән җафалана. Шулай да син артык борчылма, әниеңнең холкын беләсең бит: аның ул авыруы бер дә юктан башлана торган. Монысында кер юучы хатын аның капотын үтүк белән яндырган иде, өянәге шуннан башланды. Башка еллардагы тәҗрибәдән чыгып фикер йөртсәк, берәр көннән бөтенләй тазарып җитәр дип уйлыйбыз. Терелгәч, ул сиңа үзенең морза Икрамовларда алып барган сөйләшүләре турында вагы-төягенәчә язып җибәрер әле. Кайбер нәрсәләр хакында хәзер үк хәбәр итә алам: бирнә итеп алар Куш Елга хуторын бирергә уйлыйлар (өч мең дисәтинә җир һәм урман).

*[Maman - анаң (французча).]

Айгыр мәсәләсендә бераз комачаулык чыкты. Карт морза бик кәҗәләнә, бирәсе килми. Сиңа Акбәкәлне күрергә язмагандыр, ахры. Аңлыйм сине, ул айгырга син Сара туташка кызыкканнан да ким кызыкмый идең, ләкин нишлисең? Үзеңә дә яхшы аңлашыладыр, Куш Елга – майлы калҗа ул, аны капканда йотар чамаңны белеп кабарга кирәк. Монда ниндидер айгырлар белән эшне катлауландырырга һич ярамас шикелле. Әйдә, кадалып китсеннәр айгырлары белән, карт морзаның тамагына тыгылсын! Ә башка мәсәләләрдә синең эшләр майлагандай бара. Көндәшең, теге фабрикант малае, буш кул белән китеп барды. Сара туташның аны бөтенләй күрәсе дә килми икән, диләр. Синең монда кайткач Икрамовларга визит ясавың бик әйбәт тәэсир калдырды, билгеле. Калганын, шәт, maman төгәлләр. Pour la bonne bounche*, – кәләшеңнең синең хакта әйткән фикере: «Бөтен яклап яхшы нәселдән булганлыгы күренә». Син канәгатьме, mon fils?*

*[Pour la bonne bounche - иң соңында, ахыр килеп дигән мәгънәдә {французча}] [mon fils - Улым (французча].]

Ә хәзер әйдә, бераз фәлсәфә сатып алыйк.

Син үзеңнең соңгы хатыңда кайнар акыллы башлар күтәргән яңа идеяләр турында язасың. Ләкин, дөресен әйтим, мин аларда бернинди яңалык күрмәдем. Аларның һәммәсе дә күп мәртәбәләр чәйнәлгән нәрсәләр, һәм, бигайбә, мин аларны инде күптән онытып бетердем. Аңла шуны: народниклык һәм социалистик идеяләр белән саташулар синең белән миңа һич килешә торган эш түгел. Үзеңнең борынгы морзалар нәселеннән икәнеңне онытма. Бу – беренчедән. Икенчедән, өч мең дисәтинә җире, урманы булган Куш Елганы үз кесәңдә дип саный аласың. Ә өченчедән... өченчедән – мин синең үтенечеңне үтәдем: күптән түгел округ мәхкәмәсе рәисе Виктор Иванович белән сөйләшкән идем. Көзен Саратов шәһәренең хөкем палатасында кече прокурор урыны бушаячак икән. Виктор Ивановичның министрлыкта хезмәт итүче туганы бу турыда үзенең хатында язып җибәргән һәм яраклы кандидатура табып куярга сораган. Виктор Иванович бу урынга сине тәкъдим итәргә ышандырды, гәрчә, аның әйтүенчә, тәҗрибәсез яшь кешене андый урынга урнаштыру бик кыен булачак икән. Ләкин мин үзем барысы да җайланыр дип уйлыйм (үзеңә генә әйтәм – Виктор Ивановичның карта уены буенча миңа шактый зур бурычы бар). Бөтен эш хәзер аның министрлыкта сүзе үтү-үтмәү мәсәләсенә һәм анда эшләүче туганының түрәләр алдында тоткан абруена килеп терәлгән.

Син үз факультетыгызда эшләүче һәм югары даирәләрдә ихтирам ителүче, күренекле профессор белән танышуың турында язасың. Мин бу эшеңне хуплыйм – андый кешенең сиңа киләчәктә бик тә кирәк булуы ихтимал. Аның ышанычын казанырга тырыш. Тик, кара аны, аның алдында соңгы хатыңда язган теге сүзләрне лыгырдый күрмә. Юкса бөтен карьераңны харап итәрсең.

Синең киләчәк язмышыңа комачаулардай тагын бернәрсә бар, ул да булса – синең мосылманлыгың. Ләкин, ахыр чиктә, моны җиңел генә хәл итәргә мөмкин булыр дип уйлыйм. Әгәр карьераң тәләп итсә, уйлап-нитеп торма, тот та православие диненә күч. Без maman белән бу турыда берни ишетмәгән-белмәгән булып күренергә тырышырбыз. Хәер, син үзең дә аңлыйсыңдыр: миндәй әтиең алдында сиңа үз атеизмыңны яшерергә һич кирәк түгел. Дин мәсәләсендә мин һәрвакыт тулы ирекне якладым һәм яклыйм. Котылгысыз хәл килеп чыкканда, моны бернинди икеләнүсез эшләргә кирәк. Әлбәттә, Сара туташ белән алдан сөйләшеп кую мәслихәт. Ул акыллы кыз, бу адымыңның котылгысыз икәнлеген аңламый калмас. Ә менә карт морзаны күндерү читенрәк булыр. Ишеткәч пыр тузачак, карт алаша! Ләкин ничек кенә уйлама, бу мәсәләләрнең икесе дә бер-берсенә торырлык: өч мең дисәтинәне кулга төшерү никадәр яхшы булса, прокурорлык урынын алу да шулкадәр яхшы. Билгеле, бу ике куян артыннан куганда, иң элек беренчесен эләктерү турында күбрәк кайгыртырга кирәк. Беренчесе эләксә, икенчесе аның кулга үзеннән-үзе килеп керәчәк.

Noblesseoblige – «дворянлык тәләп итә» – менә шул кагыйдәне тагын бер кат исеңә төшерер өчен язам мин боларны, Илдерхан! Син морзалар нәселеннән чыккан кеше, онытма моны. Социализм һәм либерализм юнәлешендәге яшьлек хыялларыңны хәзергә башыңнан чыгарып ташла. Алар качмас, вакыты белән җитешерсең әле. Иң беренче бурыч – карьера һәм җәмгыятьтә ышанычлы урын яулау. «Каһәрләнгән, изелгән халык» файдасына эшләргә, аңа ярдәм кулы сузарга соңыннан да өлгерерсең. «Кече туганнарга» карата булган җан әрнеткеч ул кызгану хисен күптән түгел минем үземә дә кичерергә туры килде. Дистәләгән кеше, ярдәм итәрдәй бердәнбер яклаучыларын тапкандай, ялварулы күзләрен миңа төбәгән иде. Ничек инде шул кешеләргә ярдәм кулы сузудан баш тартмак кирәк? Мин сиңа округ мәхкәмәсендә каралган актыккы эшем турында әйтәм. Әйе, әйе, переписька каршы бунт күтәргән унҗиде мужик – ярым хайван хәлендә яшәүче, кара, надан унҗиде мужик – соңгы өметләрен баглап, ялварулы күзләрен миңа төбәгән иде. Намусыма хилаф китермичә әйтә алам – мең сумлык гонорары да түгел (гәрчә, мең сум – эчне тишми), гаепләнүчеләрнең, очраклы рәвештә һәммәсе мосылман булуы да түгел, ә ниндидер ашкынулы эчке бер илһам миңа судьяларны җиңеп чыгарга көч бирде. Прокурор гаепләнүчеләргә үлем җәзасы тәләп итте, ә мин үземнең ялкынлы, тетрәткеч чыгышым белән аларның гомерләрен саклап калдым. Әгәр дә безнең матушка Россиядә Европа илләрендәге кебек мәшһүр адвокатларның нотыкларын стенография юлы белән язып ала торган булсалар, ул чакта, башымны кисәргә бирәм, минем бу чыгышымны, Демосфен яки Цицерон әсәрләрен өйрәнгән шикелле, мәктәпләрдә өйрәнерләр иде.

Хәер, бунтта катнашучыларның берсен суд шулай да асарга хөкем итте. Ләкин бу очракта судьялар хаклы иде. Үз гомерендә берничә тапкыр кеше үтергән, төсе-кыяфәте белән дә бернинди кызгану хисе уятмый торган, ерткыч сыман бер әдәм иде ул.

Хәтердән чыга язган: Рекс тагын авырый. Мари, башы беткере, ишеккә кысып аның аягын сындырды. Ветеринар чакыртып даваларга туры килде. Марины, әлбәттә, шундук өйдән сөрдем. Гомумән, бәлә булды ул асрау кызлар. Күптән түгел яңасын яллаган идек тә, торып китә алырмы, юкмы – билгесез әле, син әниеңнең холкын беләсең бит. «Чибәрме соң?» – дип сорыйсың килә инде синең. Тынычлан – Маридан чибәррәк!

Ярый, сиңа исәнлек-саулык, уңышлар телим, хатны ешрак язып тор, maman борчылмасын!

Сине яратып калучы әтиең Әхмәтгәрәй Алтынбаев».

Борынгы татар морзалары нәселенең соңгы буын вәкиле, Петербург университетының хокук фәннәре факультеты студенты Илдерхан Алтынбаев холкы-гадәтләре, донъяга карашы белән үзенең җилкуар тәбигатьле әтисеннән нык аерылып тора иде. Моның шулай икәнлеген Илдерханның әтисенә язган җавап хатыннан да ачык күрергә була.

Илдерхан Алтынбаевның әтисенә язган хаты.

«Кадерле papa*! Хатыгызны алып бик шатландым. Тик mamanның мигрень белән авырып китүе генә мине беркадәр борчуга салды. Ләкин ул инде терелгәндер дип уйлыйм һәм якын көннәрдә миңа – үзен һәрвакыт ихтирам итүче, яратучы улына – мәхәббәт хисләре белән тулы, назлы бер хат язып җибәрер дип өмет итәм.

*[Papa – әти (французча).]

Кызганычка каршы, сезгә карата, кадерле papa, ул дәрәҗәдә үк ихтирам сакларга туры килмәстер. Ни өчен дисәгез, сәбәбе шул: сезнең күп кенә фикерләрегез миңа бәхәсле тоелды, ә кайсыбер киңәшләрегезне исә мин ачыктан-ачык кабул итә алмыйм.

Гомумән, соңгы хатыгыз белән сез мине бик нык гаҗәпкә калдырдыгыз. Уңышлы тамамланган ниндидер бер хөкем процессы гына Әхмәтгәрәй Алтынбаев шикелле үтә азартлы карта уенчысын яшел постау ябулы өстәлдән аерып, аны Бисмарк шөһрәте артыннан куучы бер философка, сәясәтчегә әверелдергәндер дип һич тә ышанасы килми. Юк белән баш ватып маташмыйсызмы икән сез, кадерле рара... Үзегез ук бит хатыгызда: «күп мәртәбәләр чәйнәлгән нәрсәләр һәм мин аларны инде күптән онытып бетердем», – дип язып китәсез. Ә чынлыкта ул нәрсәләр, ягъни народниклык, социализм турындагы мәсәләләр шактый катлаулы бит, аларны ниндидер «кайнар акыллы башлар» уйлап чыгарган дип кенә карау зур ялгышлык булыр иде. Сез заманнан артта кала барасыз, кадерле papa. Һәм әгәр сезне хөрмәт итүче улыгызга, үз нәүбәтендә, файдалы киңәш бирү хокукы тапшырылса, ул сезгә хәзерге әдәбияттән кайбер нәрсәләр укырга киңәш итәр иде. Хәзерге әдәбияттән дим, чөнки иске классиклар – Тургенев, Гончаров – алар инде үткән дәвер; ә менә Чехов, Максим Горький әсәрләре белән танышу сезгә зыян итмәс иде.

Икрамовлар мәсәләсе – бик четерекле мәсәлә, аны хәл итүне тулысынча хатын-кызлар кулына тапшырырга кирәк. Бу мәсәлә белән maman шөгыльләнсен. Тик монда бер күңелсез моментны гына әйтеп үтәсем килә: сез, артык мавыгып китеп булса кирәк, айгыр белән минем булачак кәләшем арасында урынсыз чагыштырулар ясыйсыз. Бу мине бик рәнҗетте. Андый чагыштыруларның туган әтием хатында китерелүе генә мине хәзер кискен сүзләр әйтүдән тыеп тора.

Инде өч мең дисәтинә җир мәсәләсенә килик. Монда да мин сезнең фикерләр белән килешә алмыйм.. Ул өч мең дисәтинә буламы, булмыймы – анысы артык әһәмиятле түгел. Булса – яхшы, булмаса – хәере белән! Минем өчен иң мөһиме – Сара туташ. Миңа ул кирәк, һәм киләчәк язмышымны хәл иткәндә дә ул минем беренче киңәшчем булачак, билгеле. Хезмәт урыны – анысы инде бөтенләй вак мәсәлә. Сездән Виктор Иванович белән сөйләшеп карарга үтенүем – ул бары гадәттәге бер кармак салу гына, Казан округ мәхкәмәсендә вакансия булмасмы дию генә иде. Әгәр шулай булып, Сара туташтан да ризалык алына икән – мин, әлбәттә, каршы түгел. Әйдәгез, үз улыгызны прокурор ясагыз алайса! Шулай ук мин сезнең карьера белән дин арасындагы мөнәсәбәтләргә кагылышлы фикерләрегезгә дә кушылам. Бу мәсәләдә мин тулысынча сезнең яклы. Ләкин минем киләчәктә прокурор булып эшләвем халыкка кулымнан килгәнчә ярдәм итү турындагы омтылышларыма һич кенә дә комачауламаячак. Киресенчә, минем рәсми прокурорлыгым социализм юлындагы идеяләремне гамәлгә ашыру өчен зур мәйдан гына ачачак. Сизенәм, сез миннән канәгать түгел, ата кеше буларак, сезнең миңа ниндидер файдалы киңәшләр әйтәсегез килә. Шулай да, калдырыйк без ул үгет-нәсихәтләрне, papa! Ышаныгыз – мин инде үзем өчен үзем җавап бирә алырлык кеше. Бер мисал китерергә рөхсәт итегез. Күптән түгел миңа иптәшләрем алдында «Исламда варислык хокукы» дигән темага доклад ясарга туры килде. Докладның гадәттән тыш уңыш казануын һәм юриспруденциядәге катлаулы мәсәләләрне хәл итү юлында яңа перспективалар ачуын язып тормыйм – хикмәт анда түгел. Мәсәләне өйрәнү ысуллары, кулланылган чыганаклар – иң мөһиме менә нәрсәдә, Баязит ахунның Казан мәдрәсәсендә укучы шәкерт улы аша мин «Фәраиз» дигән кызыклы бер китапка тап булган идем. Анда исламның варислык хокукына карата төп карашлары – кагыйдәләре тасвир ителә. Моңарчы без шәкертләрдән көлә генә торган идек, урта гасырның беркемгә кирәксез хикмәтләрен, хорафатларын өйрәнүгә шулкадәр көч, энергия сарыф итүләре өчен аларны кызгана торган идек. Безнең беребез дә моңарчы ул серле донъяга җентекләбрәк карарга тырышмаган икән. Ә анда безнең күңелне җәлеп итәрдәй нәрсәләр дә бар икән. Мәсәлән, шул ук «Фәраиз» китабы буенча (сүз уңаенда әйтеп үтим: Баязит ахун улы белән без ул китапны урысчага тәрҗемә иттек) тапкырлау җәдвәлен өйрәнергә була. Мәдрәсәләрдә туган телнең грамматикасын өйрәнүгә игътибар ителми, аның каравы анда гарәпчәне яхшы үзләштерергә мөмкин. География, тәбигать белеме шикелле гимназиядә укытыла торган фәннәр мәдрәсәдә үтелмәсә дә, шәкертнең көндәлек азыгы булган схоластиканы өйрәнү анда тиешле югарылыкка куелган. Ниһәят, анда диалектика укытыла. Мәдрәсәдә ул мантыйк исеме белән йөри. Аны укытуда шактый зур җитешсезлекләр, системасызлык хөкем сөрә сөрүен, шулай да бу чын мәгънәсендә диалектика, ә сезнең, papa, шундый фән турында кайчан да булса ишеткәнегез бар идеме? Ышанып әйтә алам – юк. «Диалектика» сүзе сезнең өчен «Фәраиз» китабы кебек үк, безнең мәдрәсәләребез, шәкертләребез кебек үк чит-ят нәрсә, шулай бит? Ә безнең өчен бу мәдрәсәләр – яшьләрне тәрбияләү урыны. Киләчәктә, татар донъясы гомуми мәдәният процессына килеп кушылгач, ул яшьләр тарих сәхнәсендә үз рольләрен уйнарлар әле.

Хат шактый озынга сузылды бугай, ялыктырып бетергәнмендер сезне, кадерле papa. Җибәрелгән ике йөз сум өчен зур рәхмәт. Maman аны, мин сораганны да көтмәстән, үз белдеге белән җибәргән, әммә ул бик вакытлы килеп җитте, чөнки тегүчедән яңа мундирымны барып аласым бар иде.

Сезгә сәләмәтлек һәм озын гомерләр телим. Тирән ихтирам белән, улыгыз Илдерхан».

Бу хатны алганда Гәрәй морзаның картада зур акча оттырып, кәефе бозылган чагы иде. Хат аның кәефсезлеген тагы да арттырып җибәргәндәй булды. Ул, кабинеты буенча әрле-бирле йөргән хәлдә, улы исеменә ярсулы сүзләр яудырырга тотынды:

– Аһ, көчек! Авызыннан ана сөте кипмәгән, үз әтисенә фәлсәфә сата бит... Фәлсәфәдә минем азау тешем чыккан инде, балакай, мине өйрәтәсе юк. Каян килгән социалист! Карарбыз әле: өч мең дисәтинә җир-утарга хуҗа булгач, анда нинди социализм үрчетерсең икән! Бөтенләй икенче көйгә җырларсың әле!

Ул шулай сөйләнә-сөйләнә аш бүлмәсенә чыкты, якын-тирәдә хатыны-мазар йөрмиме дигәндәй, колак салып тыңлап торды, аннары буфеттан коньяк алып, рюмкасын мөлдерәмә тутырды да, ачулы бер тәвәккәллек белән аны авызына каплады, әфлисун кисәге капты, асрау кызны чакырып, аңа:

– Мине сорасалар, имениесенә китте диярсең, – диде һәм кире борылып кабинетына керде, диванына чалкан сузылып ятты да, нәфрәт тулы күзләрен түшәмгә текәде.

XI

Таш җәелгән урам уртасыннан төрмәгә таба, богау чылбырларын чыңлатып, чабаталы тоткыннар өстерәлә. Саф артыннан һәм як-яктагы тротуар кырыйларыннан чал чәчле картлар, урта яшьләрдәге ирләр, сабыйларын кулларына күтәргән хатыннар һәм әниләренең итәкләренә ябышкан бала-чага төркеме атлый. Болар – тоткыннарның якыннары, кардәш-ырулары. Алар сафта баручыларга сүз катмакчы булып әледән-әле тоткыннарга якынлашалар, әммә кылычларын ялангачландырып тоткан солдатлар, ачулы сүзләр белән җикеренеп, аларны читкә куа торалар иде.

Урам буйлап үтеп-сүтеп йөрүчеләрнең беришесе, гаҗәеп тамаша күргәндәй, кинәт туктала да, башын чайкап, тоткыннар төркеменә бик озак карап кала, ә беришесе, киресенчә, тоткыннарның богау-чылбырларын өзеп өстенә ташлануыннан курыккандай, адымын кызулый, бу урыннан тизрәк китәргә ашыга иде. Ә тоткыннар, әйтерсең, аларга игътибар да итмиләр, башларын игән хәлдә бара бирәләр.

Көн аяз, матур, күк йөзеннән кояш җылы нурларын сибә.

Менә алда төрмәнең биек таш стенасы, зур тимер капкасы күренде... Тоткыннар туктадылар. Капка янында сакта торучы солдат, салмак адымнар белән әрле-бирле йөренүеннән туктап, күз кырые белән генә карап куйды, аннары тагын йөренергә тотынды.

Конвойчылардан берсе йодрыгы белән капканы шакыды. Капка тимерендәге бәләкәй тишектән сыңар күз күренде, аннары зур булмаган шакмаклы капкач ачылып, аның уентыгыннан җирән чәчле, сипкел битле надзиратель башы чыкты. Ул конвойчы белән нәрсә турыдадыр пышылдашып алды да, тагын кереп югалды. Шул ук минутта авыр эшермәне шудырган һәм кыңгырау шылтыраган тавыш ишетелде, капканың бер ягы шыгырдый-шыгырдый иңеләй ачылып китте. Тоткыннар белән конвоирлар эчкә уздылар. Алар артыннан капка шапылдап яңадан ябылды.

Ләкин тоткыннар төрмәнең ишегалдына ук кереп җитмәгәннәр иде әле. Алар килеп кергән җир таш бина астындагы гөмбәзле тар аралык булып, аның икенче башында тагын бер бикле ишек бар иде. Көннәр җылы, коры торуга карамастан, монда шактый юеш һәм черек исе аңкый иде.

Югарыдан кечкенә генә электр лампасы сирпегән тонык яктыда тоткыннар аралыкның бер очында дәһшәтле кыяфәттә ике рәткә тезелеп басып торган кораллы надзирательләрне күрделәр.

Бераздан сул яктагы ян ишектән озын гәүдәле, аксыл чәчле, эчкә баткан зәңгәр күзле, сакал-мыегын чиста итеп кырган бер начальник чыкты.

– Алып кайттыгызмы? – дип сорады ул, каядыр түшәмгә карап әйткәндәй.

Баягы солдат фуражкасы эченнән бер кәгазь чыгарды да, начальникка сузды.

Тегесе, яктыга таба борылыбрак басып, кәгазьгә күз йөртеп чыкты, аннары:

– Таҗетдин Миңлебаев! – дип кычкырды.

– Мин!

– Ике адым алга!

Таҗи алга чыгып басты. Аның мәһәбәт, таза гәүдәсе түрә кешенең игътибарын беразга җәлеп иткәндәй булды. «Мондый таза әдәмгә бауның тазарагын сайларга туры килер, ахры, дар агачының да аркылы борысын алыштырасы булыр», – дигән кебек, ул бераз уйланып торды һәм бөтенесенә ишетелерлек итеп:

– Монысын ялгыз камерага, калганнарын – элеккеге урыннарына! – дип боерды.

Эшермәләр тагын шалтыр-шолтыр шудырылды һәм эчке капка ачылды. Бер көтү надзирательләр сагы астында тоткыннар төрмә ишегалдына керделәр.

Тимер рәшәткәле кечкенә тәрәзә уентыкларында сакал баскан какча яңаклы ябык йөзләр күзгә чалынды. Рәшәткә тимеренә куллары белән чытырдап ябышкан килеш, алар яңа каторжаннардан күзләрен алмый карап торалар иде.

Кайсыдыр камераның тәрәзәсеннән тоткыннарга эндәшеп кычкырган тонык тавыш ишетелде. Таҗи аңа җавап бирергә дип башын күтәргән иде дә, янәшәдә атлаган әзмәвер надзиратель аның бу ниятен сизеп алып, тимер йодрыгы белән Таҗиның ияк астына сукты. Таҗи, түземен җыеп, бер сүз дәшмәстән, юлын давам итте һәм таш баскыч буйлап үзенә билгеләнгән камерага күтәрелә башлады. Менешли ул авыз эченә җыелган канны лач итеп идәнгә төкерде, шул эше өчен надзирательдән тагын бер типке алды. Авыз-борыннан саркыган кан ияге буйлап киеменә агып төште. Таҗи камерага керде, битендәге канны күлмәгенең ертык җиңе белән сөрткәләде дә, үзенең ятагына гөрселдәп ауды. Богау-чылбырлар чыңы һәм шапылдап ишек ябылган тавыш аның йөрәгенә энә булып кадалды.

Каторгага хөкем ителгәннәрне тулай камерага кертеп яптылар. Ишек тыштан чыкылдап бикләнгәч тә, төрле яктан сораулар ява башлады.

– Иректә рәхәтме соң?

– Туганнарыгыз судта булдымы? Алар белән сөйләшә алдыгызмы?

– Ничә ел бирделәр?

Сорауларның күбесенә җавап булмады: кайсылары, нигә сорап торырга инде дигәндәй, кул гына селекте, икенчеләре авыз эченнән нидер мыгырдап ятакларына килеп утырдылар да, башларын игән хәлдә хәрәкәтсез калдылар.

– Сезнең өчен бүген ипи бирмәделәр.

– Иртәгәгә хәтле сезгә ач торырга туры килер, ахры, – дип, никадәр генә сөйләштерергә тырышып карасалар да, файда булмады. Алар әйтерсең лә тораташка әверелгәннәр иде. Бу минутта аларның колак төбендә ике генә сүз – «гомерлек каторга» дигән коточкыч, рәхимсез сүзләр генә яңгырап тора иде шикелле.

Ятагына йөзтүбән капланып яткан Фәхри янына гомерен караклыкта уздырган бер тоткын килеп утырды.

– Ул кадәр бетеренмә әле син, егет. Яшәргә кайда да мөмкин ләбаса. Төрмә тормышы җиңелдән түгел түгелен, шулай да аңа да ияләшеп була. Бер күнеккәч, ата-ана йортыннан бер дә ким түгел ул... Хәттә кайбер кешегә аның файдасы да бар... Күп нәрсәгә өйрәнергә була монда... Кыскасы, күпне түзгән – тимерне дә өзгән...

Ачулы кыяфәттә камера буйлап әрле-бирле киләп сарып йөрүче икенче бер тоткын – ат карагы – кинәт туктады да, әлеге кешене сүзеннән бүлдереп:

– Син нәрсә ялган сатасың анда, карт җен! – дип кычкырды. – Бу таш капчыкта алай череп ятасың бик килә икән – ята бир, анысы синең эш! Тик бүтәннәрнең саруын кайнатма, яме!

– Ә син ник тыгыласың әле? Мин үз уйлаганымны әйтәм.

– Тик торсаң яхшырак булыр!.. Төрмәне мактаганың өчен акча түләмиләрдер ич сиңа?!

Алар янына тагын бер тоткын килеп туктады.

– Үлеп тартасы килә... Абдул, синдә бер чеметем генә булса да тәмәке табылмас микән? – дип сорады ул ат карагыннан.

– Бер чеметем тәмәке өчен үзем дә җанымны бирер идем... Бөртеге дә калмады. Бүтән кешедән сора...

Ләкин бүтән тоткыннарда да тәмәке юк иде. Тартасы килүдән җен ачуы чыккан Абдулла кинәт тимер ишеккә ташланып, йодрыгы белән аны төяргә тотынды.

Ишек күзеннән надзирательнең:

– Син нәрсә, тилебәрән орлыгы ашадыңмы әллә? Я булмаса карцерны сагындыңмы?! – дип җикеренеп кычкырган тавышы ишетелде.

– Тәмәке бир... Бер генә суырырлык! – дип ялварды Абдулла.

Ишектәге күзчек шапылдап ябылды. Ярсуы артканнан-арта барган Абдулла исә бөтен көченә аягы белән ишеккә типте дә, нәрсәдән үч алырга инде дигәндәй, беравык як-ягына каранып торды, аннары җан-фарманга чабып килеп тәрәзә тимеренә сикерде һәм шунда куллары белән асылынып калды.

Камерада шау-шу куптарган һәм тәртипсезлек тудырган өчен надзирательләр соңыннан Абдулланы алып китеп бик каты кыйнап кайтардылар. Кыйнауга ул түзде, әммә камерага кайткач, кара чуклы яшел түбәтәен башыннан алып идәнгә бәрде дә, күңел төбеннән ургып чыккан бер сызлану белән:

– Әгәр моннан табан ялтыратмасам, баскан урынымда җир упсын менә! – дип карганырга тотынды. – Бу зинданда бер сәгать артык утыруга караганда үлүең хәерлерәк!

Шушы шау-шу эчендә әбәт җиткәнне белдереп шалтыраган кыңгырау тавышы бөтенләй күмелеп калды диярлек.

Ачкыч-йозаклар шылтырады, һәм сакчы надзиратель ишектән башын тыгып:

– Әбәткә әзерләнегез! – дип кычкырды.

Әбәт ашаганнан соң тоткыннарны ишегалдына йөрергә чыгарга чакырып тагын ике тапкыр чаң суктылар.

Фәхри урынында ятып калды. Абдулланы надзиратель чыгармады. Бүтән тоткыннар аз гына булса да саф һава сулап, кояш нурында җылынып керү нияте белән тышка ашыктылар.

Ишегалдындагы кечкенә такыр мәйданчыкны төрле яктан бер-берсеннән икешәр адым чамасы ераклыкта торган надзирательләр сафы чолгап алган иде. Шул мәйданчыкта бер-бер артлы тезелешеп әкрен генә тоткыннар әйләнә. Үзара сөйләшү, сүз кату тыелган. Әгәр сафтагы берәр тоткын адымын әкренәйтсә яки җәһәтрәк атлый башласа, шундук:

– Тигез атла! Кая ашыгасың! – дигән ачулы тавыш ишетелә.

Тоткыннардан берәү аяк астында ниндидер ялтыравык нәрсә ятканын күреп түбән иелде. Ләкин ул аны алырга өлгермәде, янәшәдә күзәтеп торучы надзиратель авыр итекле аягы белән тибеп тоткынның берничә тешен сындырды. Ишегалдында тагын шау-шу күтәрелде. Һавада йөрү вакыты әле узмаган булса да, тоткыннарны кире бордылар һәм төрткәли-төрткәли кире камерага кертеп яптылар.

Тагын ике тапкыр чаң суктылар. Монысы һавага чыгу өчен башка камераларга нәүбәт җиткәнне белдерә иде.

Төрмә капкасы янындагы төркем әле булса таралмаган иде. Сакчы солдатның әледән-әле куалап торуына карамастан, алар ярсулы бер үҗәтлек белән һаман капкага якынрак килергә тырышалар. Арадан бер өлгеррәге, капка янына ук килеп, кечкенә тимер ишекне әкрен генә дөбердәтте дә:

– Әй, дус кеше, әйт әле, туганымны күрергә булыр микән? – дип сорады.

– Кит!! Сезнең ишеләр күп булыр монда! – дип җавап бирде эчтән кемдер.

Ә җыелган халык барыбер таралышырга уйламый иде әле. Берәүләр урамның каршы ягына күчеп тәбәнәк таш койма буена тезелешеп утырдылар да, биштәрләреннән ипи, суган ише барлы-юклы ашамлыкларын чыгарып, тамак ялгарга керештеләр. Төнне йокысыз уздырган икенче берәүләр исә бераз ял итеп алмакчы булып җиргә сузылып яттылар.

Әммә тегеләренең тамагына азык үтми, боларының күзенә йокы керми иде.

Фәхринең хатыны Мәфтуха да шушы төркемдә иде. Ул баш яулыгының күз яшенә чыланган бер почмагы белән йөзен каплап тротуар кырыена утырган да, тирән уйга баткан иде. Бәләкәй кызының:

– Әти ник чыкмый инде? Аны әле озак көтәрбезме? – дип йөдәтүен ул әйтерсең ишетми дә. Хәер, ишетсә дә, нәрсә дип җавап бирсен?

Ул арада төрмә ишегалдында тагын кыңгырау шылтырады. Капка төбендә торучы сакчылар инде берничә мәртәбә алышынган иде. Ерактан завод гудогы ишетелде. Кичке гыйбәдәткә чакырып чиркәү чаңы сукты. Кошлар ояларына кереп постылар. Эңгер куерганнан-куера бара иде. Ниһәят, көн бетеп, төнге караңгылык иңде.

Тротуарда өелешеп утырган крәстиәннәр яныннан карт бер надзиратель узып китте, китешли ул аларга:

– Монда ятып сез бернигә дә ирешмәссез. Күрешү өчен атнага ике генә көн билгеләнгән. Постоялый дворга барыгыз да ял итегез... Ә шимбә көнне килерсез, шул чакны кертерләр, – дип әйтеп узды.

Арып, җафаланып беткән кешеләр өчен бу бүген ишетелгән бердәнбер юанычлы сүз булды.

* * *

Җиргә төнге караңгылык иңде.

Төрмә камераларында барысы да йоклыйлар. Хәттә йокламаганы да юри йоклаганга сабышып ята. Тик коридорда надзирательләрнең ютәлләве, ачкычлар чыкылдавы, сакчыларның таш идәнгә дөп-дөп басып йөрүләре генә ара-тирә бу тынлыкны бозып куйгалый.

Фәхри дә, күзен йомган булуына карамастан, йоклый алмады. Аны тынгысыз уйлар биләп алган иде. Ул, үзенең бөтен тормыш юлын башыннан кичереп, анда булган төрле хәлләрне аңларга, шул хәлләрдән үзе өчен файдалы нәтиҗәләр чыгарырга тырыша иде.

Менә аның сабый чагы... Катыкка буялган өчен әнисе юри генә әрләгән була... Менә ул урамга – иптәшләре янына кузна уйнарга ашыга... Яки менә, язын карлар эри башлагач, гөрләвек суында тактадан ясаган көймә, кораблар агызып уйный... Сабан туе вакытларында өй борынча йөреп күкәй җыя... Кайчакны җиргә кечкенә чокырлар казыйсың да, күкәйләрне шул чокырларга саласың. Аларны аннан тупчын белән ерактан бәреп чыгарырга кирәк. Әгәр күкәй ватылса, исең китми: шундук балчыгы-ние белән алып авызыңа кабасың. Тупчынны алар иске түбәтәй эченә чүпрәк тутырып ясыйлар иде. Андый тупчын белән урамда атышып уйнавы бик күңелле була торган иде...

Сабан туйларында көрәшүләр, ат чабышларында катнашулар – азмыни бала чакта андый күңеллелекләр...

...Яки менә чәчү вакыты... Фәхри тырмага чыга, төннәрен ат сакларга йөри... Төнге учаклар, көлдә пешкән тәмле бәрәңге...

...Көннәр җылына төшкәч, су коенулар башлана. Аннары җиләк-җимеш пешә... Олылар белән бергә печән чабарга, уракка йөрүләр дә күңелле! Көзен Фәхри шаралы уйный, урамның бер очыннан икенче очына кәшәкә таягы белән агач шара куа. Иртәләрен култык астына утын агачы кыстырып Әкрәм карый өенә сабакка йөгерә. Аннан кайткач зырылдавык ясап, аны сарай кыегына менгереп кадаклый да, сокланып карап тора: җил чыктымы – зырылдавык әйләнергә, зырылдарга тотына!

...Каз өмәсенә җыелган кызлар өчен дә берәр шуклык әзерләп куя ул: тазартылган каз куыкларын өреп тутыра да, кеше күрмәгәндә генә аларны сәкегә җәйгән көрпәләр астына тыгып куя. Кызлар аны-моны уйламастан утырыша башлыйлар, һәм шул вакыт шарт-шорт итеп куыклар шартларга тотына. Кызлар оялуларыннан кызаралар, бөтен тирә-якта шаяру, көлү тавышлары яңгырый башлый...

Тик менә, Фәхринең әтисе үлеп китте, шуның белән бергә ваемсыз балачак та артта калды. Тормыш бермә-бер авырлашып, ул батраклыкка ялланырга мәҗбүр булды. Шулай да яшьлек – яшьлек инде ул, һаман үзенекен итә... Эштән никадәр генә арып кайтмасын, Фәхри барыбер урамга – иптәшләре янына ашкынды, тальян моңына кушылып җырлар җырлады, аулак өйләргә йөрде... Аннары качып-посып кына кызлар белән очраша башлады... Малайлар аша алар белән хатлар алышу... Саҗидәгә күзе төшү, аңа булган беренче мәхәббәте һәм күңел кайту. Саҗидә аны яратмады, Сафаны сайлады... Шуннан Мәфтухага ияләшү... Туй, йорт салу мәшәкатьләре...

Аннары коточкыч афатлы ачлык ел килде. Бөтен көч-гайрәт яшәү өчен, бөлгән хуҗалыкны торгызу өчен сарыф ителде... Ачлыкны уздырып, тормышны инде җайга салам гына дигәндә, тагын бәлә килеп чыкты – бунт, чуалышлар кузгалды... Төрмә... Хөкем залы., һәм менә нәтиҗәсе – каторга, богаулар... Кызы белән Мәфтуха иректә, ә ул монда – төрмәдә... Ә Таҗины, әнә, үлем үк көтә инде...

Болытлар арасыннан ай калкып чыкты да, көмеш нурларын тәрәзә аша камера эченә сирпеде.

Шул вакыт ишегалдында ниндидер ыгы-зыгы башланды. Кемнәрнеңдер үзара сөйләшкән тонык тавышлары ишетелде. Коридордан таш идәнгә дөп-дөп басып надзирательләр чабып узды. Күрше камерада стена төеп кычкырган ачулы тавышлар яңгырады.

Тавышка йокыдан уянган Абдулла башын күтәрде дә, Фәхринең уяу ятканын күреп:

– Ишетәсеңме? Ишегалдында нидер бар, – дип пышылдады. – Әйдә, тәрәзәдән үрелеп карыйбыз. Син җилкәңне куеп торырсың, богаулы килеш барыбер үзең менә алмыйсың бит...

Фәхри, богау чылбырлары шалтырамасын өчен аяк очларына гына басып, тәрәзә каршына килде һәм гәүдәсен ия төште. Абдулла, аның җилкәсенә менеп басып, куллары белән тәрәзә рәшәткәсенә тотынды да, салкын ай нуры яктырткан ишегалдына карады.

– Кемнедер асарга алып баралар бугай, – диде ул, ләкин сүзен әйтеп бетерә алмады, астан каты итеп кычкырган тавыш ишетелде:

– Хушыгыз, дуслар! Үлемгә барам! Хуш, Фәхри, сау бул!

Бу Таҗи иде.

Тавышка бөтен төрмә уянды, тоткыннар дулкынлана, шаулаша башладылар,

Абдулла, акылдан шашкан кешедәй кызу-кызу атлап, камераны айкап йөренергә тотынды.

– Әй, син, урыныңа ят, сукин сын! – дип кычкырды аңа надзиратель, ишек тәрәзәчегеннән борынын күрсәтеп.

Ләкин Абдулла, аның җикеренүенә игътибар итмәстән, һаман киләп сарып йөрүендә булды.

Ә Фәхри боргалана-өзгәләнә идәндә ауный һәм елый иде.

* * *

Таҗи, солдатлар сагы астында төрмә ишегалды аша узып, түрдәге ташландык агач сарайга якынлашты да, эчкә керде. Керосин лампасы белән яктыртылган сарай эчендә шактый салкын һәм тынчу иде. Таҗиның күзе дар агачының аратасына бәйләп куелган бауга төште. Бау, яңа һәм әйбәтләп сабынланган булганга, шоп-шома иде. Ярым караңгы почмакта берничә кеше басып тора, аларның гәүдәләре томан аша күренгән шәүлә сыман бер тәэсир калдыралар иде.

Таҗины дар агачы янына китереп бастырдылар.

Ул үзен тыныч тотты, кушылганның һәммәсен үтәде.

Шулчакны ниндидер тоткарлык булып алды... Таҗи, башын борып, күләгәдә басып торучы кешеләргә җентекләбрәк карады. Төрмә начальнигы белән прокурорны ул бик тиз таныды. Ә менә алтын кысалы күзлек, эшләпә кигәне кем икән? Анысын Таҗи һич кенә дә хәтеренә китерә алмый иде. Шунда, янәшәдә үк, кораллы солдатлар баскан. «Солдат булсам, миңа да шулай кеше асканны карап торырга туры килер иде микән?» – дип уйлап алды Таҗи һәм бу уеннан шундук тетрәнеп китте. Ул, солдатлардан күзен алып, башын икенче якка борды.

Боларның һәммәсеннән читтә, берьялгызы, кызыл сакаллы, эчкә баткан авызлы, өстенә чалма-чапан кигән мулла басып тора иде... Судта шаһитларны шул ант иттергән иде... Ә бирегә нигә килде икән ул? Нәрсә кирәк икән аңа монда?..

Уйга талган Таҗи, ниндидер мыгырдану тавышы ишетеп, башын югары күтәрде һәм башта аңламыйчарак торды.

Хөкем карарын укыйлар икән:

«Россия империясенең император галиҗәнәпләре указы буенча... Казан округ суды...»

Сүзләре аңлашылмаса да, карарның мәгънәсенә яхшы төшенде Таҗи. «Бөтенесе хәл ителгән бит инде, нигә укып торырга? Газабы озаграк булсын диюләре микәнни?» – дип уйлап куйды ул.

Шулвакыт каяндыр караңгыдан кызыл күлмәкле, куе көрәк сакаллы, йөзенең югары өлешен кара битлек астына яшергән палач килеп чыкты.

Палачның кушуы буенча, Таҗи дар агачы астында торган урындыкка менеп басты. Боларның барысын да ул тыштан бик тыныч кыяфәттә, төгәл итеп башкарды.

Палач ашыгыч хәрәкәт белән бәз капчыкны тоткынның башыннан кигезде дә, муенына элмәкле бау салды һәм урындыкны тартып алырга дип түбән иелде. Нәкъ шул минутта Таҗи, бөтен көченә талпынып, палачның күкрәгенә аягы белән типте. Палач чайкалып китеп җиргә барып төште.

Кискен хәрәкәттән аяк астындагы урындык та бер читкә тайпылды, һәм Таҗи ике багана уртасында һавада асылынып калды. Соңгы мизгелдә аның:

– Канечкечләр!.. – дип кычкырган гырылдавык тавышы яңгырады.

Аннары үлем газабы башланды. Эш тамам булгач, башына эшләпә кигән баягы кеше асылган гәүдә янына килде дә, кан тамырын тотып карады.

– Үле! – дип нәтиҗә ясады ул бераздан.

Алдан әзерләнгән рәсми акт кәгазенә кул куйгач, һәммәсе дә сарайдан чыктылар. Бары палач кына мәеттән чикмәне белән күлмәген салдыра калды.

Каторгага озатылыр алдыннан Мәфтухасы белән күрешкәч, Фәхри аңа беренче сүз итеп:

– Таҗи абзыйны астылар! – дип белдерде.

– Астылар?! – дип кабатлап сорады Мәфтуха һәм аның елый-елый шешенеп беткән йөзе көзән җыергандай тартышып куйды.

XII

Мәүлә Колы авылы бөтенләй диярлек бушап калды. Ерак сәфәргә чыгарлык акчасы яки акча юнәтү өчен сатардай әйберсе булмаган ярлы-ябага һәм көр тормышлы мулла-мәзин, куштаннар гына урыннарыннан кузгалмадылар, калганнар әкренләп һәммәсе китеп беттеләр.

Чыпта-кап сугучылар ярлы-ябага халыктан булганга, Сабирҗан мәзиннең сәүдә эшләре элеккечә шәп бара, чөнки аңа яңа чыптачылар яллау турында кайгыртырга кирәкми иде.

Ә менә Шәмси мулла белән остабикәгә читенрәк туры килде. Авылның иң уңган кызлары – остабикәгә кызыл башлы сөлге-тастымал, эскәтер һәм башка шуның ише нәрсәләр тукучылар – һәммәсе дә Төркиягә күченеп киткәнлектән, моңарчы зур табыш биргән кәсеп кисәк кенә тукталды да куйды. Остабикә хәттә шул кайгыдан авырып китеп түшәккә үк ятты.

Шундый көтелмәгән мәшәкатьләр, борчулы уйлар белән башы каткан Шәмси мулла, уй-фикерләрен билгеле бер тәртипкә китереп булмасмы дип, көннәрдән бер көнне басуга чыгып китте. Инде саргая башлаган һәм яхшы уңыш вәгъдә иткән иген кырларын әйләнде, ындырга кереп чыкты. Күз алдында җәелеп яткан бу хозурлык, байлык гадәттә аны тынычландыра, уй-фикерләренә ачыклык кертә торган иде. Әммә бүген күңел тынычланмады, миендә кайнаган чуалчыклык бетмәде.

Өйгә кайткач та ул нәрсәгә тотынырга белмичә аптырап йөрде, аннары чарлакка менеп, ефәк палас өстенә өеп салынган калын-калын китапларын актарырга тотынды. Бер китапны кулына алып, күзенә чалынган беренче җөмләләрне укырга кереште, ләкин укыганының мәгънәсен аңламады. Шуннан соң ул яңадан түбән төште, чуар бизәкле бохар каләмданыннан камыш каләмен алды, кара савытына берничә тамчы су тамызды да, тез башына куйган калын китап өстенә кәгазен җайлаштырып салып, Бохараи шәрифтә гыйлем эстәүче улына – Барый мәхдүмгә хат язарга утырды.

«Күптин күп» кешеләрдән «чуктин чук» сәләмнәр күндергәннән соң хатны түбәндәгечә давам итте:

 «Мәгълүм булсын: кәрванчылар белән юлламыш мәктубеңне алып укып, синең, иншалла, сәләмәт хәбәреңне белеп зиядә мәмнүн булдык.* Фәкать җавап язмак хосусында суңга калынды – әле вакыт булмый торды, әле хатны биреп җибәрер кеше булмады. Сәбәбе – халык арасында зур чуалышлар кузгалудыр. Узган кышны падишаһы агзам хәзрәтләре мосылманнарның җан исәбен алырга дип фарман биргән булган. Бәгъзе яман әдәмнәр, шул фарманга сылтап, безне чукындырырга җыеналар дип, тәшвишле хәбәр таратмышлар. Суңра бик хәтәр чуалышлар башланды, мосылман әһленә хилаф яман эшләр кылынды. Билахир*, акылдан язган мужиклар шуңа барып җиттеләр ки, становой берлән берничә үрәтникне үлтереп, бояр утарын яндырдылар, мал-мөлкәтен таладылар. Азагы һәм әйбәт булмады: авылымызга солдатлар килеп тулып, тәрбиядә яшәгән вакытларында анлар халыкның бик күп мал-туарына кимчелек китерделәр, төрле яман эшләр кылып йөрделәр. Фетнәчеләр дә тиешле җәзаларын алды, һәркаюсын чыбык белән суктырдылар, шул җөмләдән абзаң Әкрәм карыйга да эләкте. Шул кирәк аңарга – кушмаган җиргә тыгылмасын! Ул, шайтан коткысына ияреп, безнең аңгыра мужиклардан падишаһы агзам хәзрәтләренә прошение бирергә дип, калага барып кайткан иде... Фетнәдә катнашкан бәгъзе әдәмнәрне катыр сөрделәр, ә атаманнары Таҗины дарга астылар. Ул дәһри* тиешле җәзасын алды. Яман эшләре өчен Аллаһы Тәгалә аны кыямәттә дә җәзасыз калдырмас әле, иншалла!

*[Зиядә мәмнүн булдык – бик шатландык.] [Билахир – ахырда, ниһәят.] [Дәһри – динсез, атеист.]

Аңгыралыгы илә шундый бәлә-казаларга дучар булган халык, Аллаһы Тәгаләнең рәхим-шәфкатенә сыенып үз язмышына буйсынасы урынга, тамам акылдан шашты, йорт-җирен, мал-мөлкәтен сатып, хәлифә иленә күчеп китә башлады. Ярабби, Аллаһы Тәгалә үзенең бәндәләрен мәрхәмәтеннән ташламасын! Бәгъдә мәгълүм булсын: күченеп китүчеләрдән мин дә кайбер нәрсәләр сатып алдым. Ни дисәң дә, дин кардәшләребез бит, ярдәмнән мәхрүм итеп булмыйдыр. Аның суңында баһаны да күп сорамадылар: тугыз аршынлы һәйбәт бурага нибарысы унсигез сум түләдем. Янә ике ат, дүрт сыгыр, егерме баш сарык илә кәҗә, унбер баш умарта алдым. Ходай әҗерен күрергә язсын! Амин! Вәлхаль*, безнең өчен борчулы хәлләр дә бардыр: анаңа сөлге-тастымал тукучы иң маһир кызлар күченүчеләр берлән китеп бардылар. Буның безгә зур зыян китерәчәге мәгълүмдер. Сабирҗан мәзин бу хосуста да хаталанмады – аның чыптачы вә чабатачылары һәркайсы авылымызда калды.

*[Вэлхалъ – шул ук вакытта.]

Суңгы мәктүбемдә мин сиңа җәдитчеләр вә безнең изге Болгар җиребездә тарала башлаган бидгатъ*, фисык-фөҗүр* тугрысында язмыш идем. Янә мәгълүм булсын: ошбу бидгатъ һәмишә җәеләдер, тарафдарлары көннән-көн күбәя барадыр. Пәйгамбәребез Мөхәммәт галәйһиссәләмнең: «Сез алдынгы кавемнәр артыннан бер адым да артка калмыйча ияреп барырсыз, һәм әгәр алар туган аналары белән зина кылалар икән, сезнең арада да шуларга иярүчеләр табылыр», – дию сүзләрен зикер итик*. Ошбу сүзләр шул мөртәт җәдитчеләр тугрысында әйтелмәгәнмени? Алар бөтен кылган эшләре илә динебезне хәкәрәт итәләр*, хәттә ки кыяфәтләре илә дә кяферләргә охшарга тырышалар. Күбесе туры якалы, яссы төймәле билсез кәзәки киеп йөридер, бәгъзеләре урыс чалбары, шиблит киеп, чәч үстереп йөри, тәмәке тарта, аракы эчә, шашкы-машкы уйныйдыр. Кайда ул намус дигән нәрсә? Кайда картлар сүзен тыңлау? Әлхасыйль, мосылман кардәшләребез тугры юлдан бармыйдыр. Җәдитчеләр безнең хатын вә кызларыбызга да начар йогынты ясыйдыр. Шулар коткысына ияреп, хатын-кызларыбыз оят, күндәмлек дигән сыйфатларын югалта барадыр.

*[Бидгатъ – элеккесенә каршы торган яңа бер эш.] [Фисык-фөҗур – бозыклык.] [Зикер итик – искә төшерик.] [Хәкәрәт итәләр – хурлыйлар, мыскыллыйлар.]

Болар өстенә базар шивәсендә язылган бисмилласыз китаплар күпләп нәшер ителәдер. Бу фисык-фәсатның оясы – Галимҗан хәзрәт мәдрәсәседер. Каһәр суксын иде шул мөртәтне, ярабби! ОрынбурныңӘхмәт бай илә Гани бай, Казанның Әхмәт Ишморатов илә Сафа Хаҗи Галикәев байларның акчалары шунда агыла. Башка җирләрдә дә шундый ысулы җәдидә мәктәпләре ишәя бара. Аларныңһәммәсендә шул Галимҗан хәзрәт мәдрәсәсеннән чыккан шәкертләр хәлфәлек итәдер. Бу мәктәпләрдә укучылар парты дигән ниндидер урыс эскәмияләренә утырып укыйлар, тәре сыман итеп почмакка куелган кара такталарга язалар. Дин сабагы вә дога-намазлар төрки телендә өйрәтеләдер. Гыйлъме хисап вә җәгърафия кеби һич зарури булмаган сабаклар тәдрис ителә*. Хәттә ки бәгъзе авылларда кыз балаларга да дәрес әйтә башлаганнар, имеш.

Изгеләребезнең хәер-догасы бәрәкәтендә вә үзебезнең тырышлыгыбыз илә без, Аллага шөкер, милләтебез башына төшкән бәләләрдән сакланып калдык. Әлегә җәдитчеләр коткысына да бирешмәенчә киләбез. Фәкать Сабирҗан мәзиннең астыртын мәкерләре генә бераз шөбһә тудыра: ул синең акыллы баш, күндәм Әкрәм абзаңны мәктәптәге хәлфәлек урыныннан алып ташламагае дию куркам. Аңардан инде балаларга кадәр көлә башлады. Мәгәр ул хәлфәлектән алынса, безнең авылда ысулы җәдидә мәктәбе вөҗүткә киләчәге шөбһәсездер. Сабирҗан мәзиннең Хивада вә Перовски дигән калада бай кардәшләре тора икән, аларда акчаның исәбе-хисабы юк ди. Алар мине дә ысулы җәдидәгә үгетләп караганнар иде дә, әммә тугры юлдан чыгар исәбем юклыгын күргәч, кире чигенделәр. Ә сиңа, углым, соң булганчы, мәктәпне үз кулыңа алу мәслихәт булыр иде... Ата-ана йортына кайтырга бик вакыттыр инде. Кайтсаң, һәм әниеңне, һәм мине бик шатландырачаксың. Гыйлем – диңгездер, күпме укысаң да төбен күрә алмассың. Акылым сау-сәләмәт чагында сине варислыкка кертеп, ата-бабадан мирас булып килгән вә Аллаһы Тәгалә мәрхәмәте бәрәкәтендә хезмәтем илә ныгытылган михрабымны сиңа тапшырырга дию өмидем бардыр.

*[Тәдрис ителә – укытыла.]

Бәгъдә мәгълүм булсын, күптән түгел Нәгыймә апаң вә җизнәң Мөхәммәт кияү бездә кунак булып киттеләр. Кияү илә безнең арада синең хакта да мосахәбә* булды. Ул безнең планнарны бик мәслихәт тапты вә син мөдәррислек урынын алырга ризалык бирсәң, яңа мәктәп бинасы салдырырга вәгъдә итте. Хәлфә, мөгаллимнәрне Кышкар вә Казандагы Күл буе мәдрәсәсеннән* чакыртыр идек. Ошбу мәдрәсәләр безнең чын терәкләребездер. Җизнәңнең сәүдә эшләре, Аллага шөкер, әйбәт бара икән. Ул безгә үзенең Аустрия дигән мәмләкәттә йөреп кайтуын сөйләде. Анда безнең өчен кирәкле нәрсәләрне бик арзанга алып була ди. Яһүд сәүдәгәрләре шундый нәрсәләрне җыеп, үзләренә зур файда белән безгә саталар икән. Ә безнең товарлар, бигрәк тә кызыл башлы сөлгеләр анда бик кыйммәт йөри ди. Анаң шул тугрыда ишеткәч,кияүнең киләсе баруында аңа бер өч йөз дүжинә сөлге биреп җибәрмәкче булды. Алла кушып, эше уңсын инде! Аны суңында, анаң илә кияү тагын бер уртак эш башламакчы булып йөриләр. Әлеге Аустриядә арыш анасы дигән нәрсәне сату итү бик табышлы икән. Шуны безнең мужиклардан җыйдыртмакчылар. Җизнәң хәзер нимес телен үгрәнә, тел белү чит мәмләкәттә бик кирәк була, ди. Бу тарафта игеннәр бик яхшы булыр шикелле. Күченеп китүчеләрдән шактый чәчүлек җирләр сатып алган идек. Ходай Тәгалә гошер дә насыйп итсә – бер йөз йөк чамасы җыелыр. Сугылганыннан тыш янә бер алты эскерт ашлык калыр төсле. Аның суңында тугыз эскерт үткән елгысы бар. Тик менә каһәр суккыры сычканнар гына бимазалыйдыр. Ярар, хәере белән булсын инде, калганы җитәр, Аллаһы Тәгаләдән шуны сорыйк. Ахыр чиктә, бөртегенә кадәр ашап бетерсәләр дә һични әйтеп булмыйдыр. Ачлык елны ни генә ашамадылар – эт, мәчеләр дә сычканнар, хәттә аларның тизәкләренә тикле ашалды!

[*Мосахәбә – сөйләшү, әңгәмә.] [Кышкар мәдрәсәсе – Татарстанның хәзерге Арча районы Кышкар авылында XVIIIйөзләрдән 1918 елгача яшәп килгән мәдрәсә. Күл буе мәдрәсәсе – Казанның Кабан күле буенда урнашкан һәм XVIIIйөзнең икенче яртысыннан 1918 елгача яшәп килгән мәдрәсә. XIX йөз ахырларыннан аны шулай ук «Касыймия» мәдрәсәсе дип тә атап йөрткәннәр.]

Аллаһы Тәгаләдән сиңа исәнлек-саулык вә хәер-фатиха теләп калучы атаң – Казан вилаяте Мәүлә Колы карьясе имамы Шәмсетдин мелла ибне Мөбин әл-Болгари.»

Шәмси мулла хатны пөхтәләп кенә төреп конвертка салды да, тышкы ягына: «Бохараи шәрифтә Казый Гелән мәдрәсәсендә хәтме көтеб ятучы газиз углыбыз Габделбарый ибне Шәмсетдин мәхдүмгә тапшырырга», – дигән сүзләрне язды. Аннары хатны форсат чыгу белән җибәрмәкче булып, вакытлыча калын бер китап эченә салып куйды. Шуннан соң ул остабикәсе янына икенче бүлмәгә керде.

– Я, ничек соң, анасы, баш өянәгең бетмәдеме әле?

– Бетмәде шул, һаман авырта. Әллә, булмаса, үлчәп карыйсыңмы, атасы? Файдасы тимәсме дим!

Шәмси мулла өшкерү, тәлинкә-чынаякларга язылган догаларны чайкап эчерү кебек төрле им-том, әфсеннәр белән еш кына кара халыкны алдаштыргаласа да, үзе аларның шифасын һич тә тапмый һәм дус-иш арасында үзара сүз чыкканда, андый юк-барга ышанучыларга карата хәттә мыскыллы сүзләр дә ычкындыргалый иде. Әммә хәзер, остабикәсен үпкәләтмәс өчен, ул аның үтенечен кире кагарга базмады. Бер саплам җеп алды да, аны хатынының маңгае турысыннан башына урады, аннары колаклары турысыннан җепкә билгеләр ясап, ике өлешкә бүленгән шул җепнең һәр ике яртысын бер-берсе белән үлчәп-чагыштырып карады. Әсма абыстай калкурак маңгайлы кеше иде, шуңа күрә җепнең маңгай өлеше озынрак булып чыкты.

– Менә, күрәсеңме? Башыңның маңгай ягы шешкән булырга тиеш! – диде Шәмси мулла, җепне хатынына сузып.

Остабикәнең тамам коты алынды.

– Атасы, зинһар өшкерә күр мине! – дип ялварып сорады ул, кызганыч тавыш белән.

Хәзрәт, остабикәсе башына сөлге урап, аның очларын каты кысып бәйләде дә, бер кулы белән хатынының авыру башын селеккәләп, ә икенчесе белән әкрен генә аның маңгай турысына суккалап, өшкерү сүзләре пышылдарга тотынды; аннары сөлгене чишеп алды да, сораулы күзләрен хатынына төбәде.

Әсма остабикә, авыртуы бетү-бетмәвен белергә теләгәндәй, бераз вакыт маңгаен сыйпаштырып һәм башын чайкаштырып торды, аннары кыюсыз гына:

– Хәзер бераз җиңеләйгән кебек, – дип куйды,

– Әле мин, син монда ятып торган арада, Габделбарый углыбызга хат язып ташладым, – диде Шәмси мулла.

– Менә анысы әйбәт булган, – дип җанланып китте хатыны. – Тизрәк кайт дип яздыңмы соң, әллә оныттыңмы? Ул анда хафаланып беткәндер инде, мескенем... Мәптек турында да яздыңмы?

– Һәммәсен яздым, берсен дә онытмадым, борчылма зинһар!

– Ә хатны кемгә биреп җибәрербез икән?

– Мортаза Бәхтияров Бохарага җыена дигән иде кияү. Аңарга кушарбыз инде...

– Безнең авыл кешеләрен әйтәм әле, кайдадыр җәһәннәм тишегендәге хәлифә җиренә барып йөргәнче, шул Бохарага гына китсәләр соң, дим. Хатны да шулар артыннан гына җибәргән булыр идек.

Сүз күченеп китүчеләргә кагылса, остабикә гел шулай зәһәрен чәчәргә тотына иде.

– Шулар аркасында бөтен эшем-тормышым чуалды, – дип давам итте ул. – Уракка төшкәнче бер егерме биш-утыз дистә сөлге, тастымал тукытып алмаммы дигән идем. Инде хәзер нишлим? Һәммәсе китеп олакты. Шундый чиста, четерекле эшне Сабирҗан мәзин чабатачыларыннан ничек эшләтмәк кирәк?! Сөлге-тастымал урынына савыт-саба сөртә торган чүпрәк тукып бирерләр, шул булыр. Аннан аны сатуга ничек чыгарасың ди?

Шәмси мулла остабикәне ничек тә тынычландырырга тырыша иде.

– Эше булгач, эшләүчесе табылыр әле, борчылма, анасы! – диде ул. – Донъяда бүтән кәсеп тә бетмәгән ич, Аллаһы Тәгаләдән син әнә шул турыда сора. Киявебез сөлгеләреңнең булган кадәресен Аустриядә сатып кайтса, аздан да зур табыш алырбыз, иншалла. Тик көнче Сабирҗан гына сизенә күрмәсен. Мин әйтәм, әллә безгә дә чыпта кәсебенә керешергә микән? Чыптачылар беркая да китмәделәр, һәммәсе авылда калды... Ә Аустриядә чыпта-кап ише нәрсәләрне кыйммәт баһадан сатып була диләр. Син ничек уйлыйсың, анасы?..

* * *

Сабирҗан мәзиннең кәефе шәп, күңеле шат. Остабикә белән үзе арасында барган киеренке һәм озакка сузылган сүз көрәшеннән ул, ниһәят, җиңүче булып чыкты. Кул эшенә оста авыл кызларының көтмәгәндә күченеп китүләре остабикәне табышлы кәсептән мәхрүм итсә, Сабирҗанның чыптачылары әүвәлгечә эшли бирәләр һәм хуҗаларын баета баралар иде. Өстәвенә, мәзин күченеп китүчеләрдән шактый зур сумалык мал-мөлкәт тә сатып алган иде. Хәзер әнә ялланган кешеләр шул сатып алынган әйберләрне рәткә салу белән мәшгуль – йортларны, мунча, келәтләрне сүтеп, урнаштырып йөриләр: бүрәнәләрнең утынга дигәннәрен аерып алып, тазаларын ындырга илтәләр, һәрберсенә номер сугып, әрдәнәләп өяләр дә, өстен салам белән каплап куялар.

Ләкин шулай да, нәфес дигән нәрсә туймыйдыр, күрәсең. Мәзиннең башына яңа бер уй төште, аны комсызлык корты кимерә башлады. Күченеп китүчеләрнең йортларын, каралтыларын сүткәч бушаган ташландык җир бүлемтекләрен ничек кенә булса да үз кулына төшерү теләге белән янды ул һәм шушы теләген эшкә ашыру өчен сылтау эзләргә кереште.

Нәкъ шул вакытларда Сабирҗан мәзингә Казалыда яшәүче абыйсы Мостафадан хат килеп төште. Мостафа Урта Азиядәге сәүдә базарларын, аның икътисатын «тыныч» юл белән яулап алуда һәм буйсындыруда патша хөкүмәтенә чиксез зур булышлыклар күрсәткән һәм үз заманында үзбәк, казакъ халыкларының ярлы катлавын беренче буларак капитал җәбер-золымы белән таныштырган комсыз, рәхимсез татар сәүдәгәрләренең иң атаклыларыннан санала иде.

Хатта түбәндәгеләр язылган иде:

«Сезки гыйззәтлү вә хөрмәтлү булып торгучы энебез мелла Сабирҗан хәзрәтләренә кальбән сәләмнәребезне вә хәер-фатихаларыбызны ирештергәнем соңында, үзегезнең дә без фәкыйрьләрне хәер-догадан калдырмавыгызны өмет итәбез. Янә барча өй җәмәгатьләрегезгә бездән аерым-аерым сәләмнәр күндердем. Янә күрше-коланга, мәчет картларына, хәзрәткә – һәммәсенә күп сәләм диярсез вә аларның хәер-догада булуларын үтенерсез. Мәгълүм булсын: безгә юллаган мөбәрәк мәктүбегез сәләмәт тапшырылды. Укып, сезнең, әлхәмделиллаһ, сау вә сәләмәт хәбәрегезне белеп, бик шатландык. Хода үзе безнең барчабызга күркәм сабырлык биреп, озын гомерләр биреп, тиз көннәрдә исәнлек вә шатлык илә очрашырга насыйп итсен, амин.

Авылда күбесенең күченеп китмеш хәбәрен ишетеп, бик хафага калдым. Бу донъяда ук җәннәт эзләргә ният кылдылар микәнни, юләрләр! Кара сакалың кая барсаң да артыңнан калмас, дип юкка әйтмиләрдер. Шул ярлы-ябага артыннан бәгъзе могтәбәр әдәмнәрнең иярүе бигрәк тә кызганычтыр. Соңы яхшы булып бетсен инде, догада булыйк!

Инде синең эшләргә килсәк, шаккатам мин сиңа, валлаһи. Тупланмыш меңнәреңне файдалы эшкә кушмыйча янчыкта ничек саклап яткырасыңдыр, шуны һич аңлый алмыйм. Заманалар үзгәрде бит инде хәзер. Акча хәзер ирек, киң мәйдан тәләп итә. Белеп эш кылсаң, елга бер тиеннән ун тиен табыш ясарга була. Миңа синең һәммә эшләрең мәгълүм бит. Күкәй, чыпта, чабата ише нәрсәләр илә сәүдә кылу начар кәсеп булмаса да, әммә моның илә генә канәгатьләнү һич килешерлек эш түгелдер. Сиңа башка зуррак эшләрдә дә көчне сынап карарга вакыттыр. Хосусан ындырың артына, инеш буена нигә бер пар тегермәне корып куймаска ди? Унике ат егәрле двигательнең өч ташны әйләндерергә көче җитә диләр. Өчнең берсен ярма яргыч таш белән алыштырырга мөмкин. Пар тегермәне сине авылда патша дәрәҗәсенә менгерәчәк, белеп тор. Аңарга бит буа-фәлән дә кирәкми, яшен-яңгырлар да куркыныч түгел. Көненә берничә йөз пот икмәкне һичбер мәшәкатьсез тарттырасың да торасың! Табышлы кәсеп бит, ә? Янә тире сәүдәсенә керешү дә мәслихәт эш. Тире эшкәртү заводы салдырсаң, халыктан чи тире җыеп, шуны заводыңда иләтәсең дә, базарга чыгарып сата бирәсең... Шул хакта ныклап уйла әле син! Файдадан башка зыяны һич булмастыр. Кирпеч заводы салдыру да, бигрәк тә сезнең шартлар өчен, шулай ук мәслихәт эштер. Хәзер халык ничек эш кыла дисең? Терлек абзарына-фәләнгә мич чыгарасы булса, Арчага кирпеч алырга чабадыр. Нигә сиңа ниндидер урысларны симертеп ятарга? Мәүлә Колыда кызыл балчык аз түгелдер ләбаса? Әллә ягар өчен утыны юкмы? Кесәгә үзе керәм дип торган шундый табышлы эштән баш тарту гөнаһ булыр, Сабирҗан энем. Әлегә хәвефле хәбәрләр юк. Эре заводлар салыныр да, конкурент чыгар дип курыкма, андый заманалар кайчан килә әле, аңарчы һәрбер уңайлы форсаттан файдаланып, табыш ясап калырга кирәк.

Безнең бу тарафта хәлләр яхшы, тормыш гөрли. Теге мин язган Сәлимҗанов дигән әдәм илә бергәләп көзен Хивада мамык чистарту заводы салырга ниятлибез. Киләчәге болай бик өметле күренәдер, белеп эш кылганда миллион сумнар табыш ясарга мөмкин булачак. Алла насыйп кылса, Перовскидамы яисә Казалыдамы консерва заводы ачарга да уебыз бар. Эш фәкать акчада гына тора: рәсми закон буенча, хөкүмәт безгә, монда туып үсмәгән мосылманнарга, фабрик, йорт вә җир-су ише нәрсәләр биләүне тыя. Әммә урында яшәүче мосылманнар исеме илә язылсаң, рөхсәт ителәдер. Тиешле кешесенә тиешле акчаны биреп, шул эшне тиз көндә эшләргә исәп. Аннан соң моның балалар өчен дә файдасы бар: алар солдат хезмәтеннән котылачак. Тагын шул мәгълүм булсын: озакламый Орынбур илә Ташкент арасында яңа чуен юлы салыначак икән. Әйтәләр, ул чуен юл Казалы илә Перовски яныннан узачак, имеш. Бу хәбәр дөрес булса, безнең сәүдә хосусында да киләчәктә киң мәйдан ачылачак, чөнки ул чакта инде без үз товарларыбызны Мәкәрҗәгә яисә Мәскәүгә кәрван юлы белән түгел, чуен юлы белән генә җибәрербез. Тизрәк тә, җиңелрәк тә – шулай бит?

Угылым Габделкәримне Ташкентка илттем. Максуды шунда урысча өйрәнеп, соңыннан гимназиягә керүдер. Икенче угылым Әхмәтфәләхне көзен Казанга Галимҗан хәзрәт мәдрәсәсенә җибәрергә уйлап торабыз, ә өченче угылым Габделгазиз һәмишә фәс, Истанбул илә саташа. Үз балаларыма дошман түгел мин, тели икән – әйдә, бара бирсен Истанбулына. Гомумән, яшьләребез тугрысында уйларга инде бик вакыттыр. Мин балаларымны Барый мәхдүм кеби Бохар мәчесе итәргә җыенмыйм. Бохара мәдрәсәләреннән тормыш өчен муафыйк кеше тәрбияләнеп чыкканы юк әле, безнең муллалар шуны һәмишә аңлый алмыйлар. Син дә үз балаларың тугрысында әледән үк кайгырта башла, юкса соң булыр. Теләсәң, Салихҗаныңны миңа җибәр, минем янда һөнәргә өйрәнеп, соңыннан әйбәт сәүдәгәр булып китәр, Алла боерса. Ә Таһирҗаныңны Арчага илтеп урыс школына бир, үкенмәссең.

Зәкәткә почта илә өч йөз сум акча юлладым. Шулардан иллесе – мәчеткә, егерме бише – зират ихатасын буятырга, биш сумы – мәктәп ихтыяҗлары өчен. Кенәрдәге ысулы җәдидә мәдрәсәсенә – илле, янә иллесе – күперне төзәтү өчен, унбиш сумы – чишмәне чистарттырып, бурасын сипләтергә вә улагын алыштырырга. Тагын авылыбызның, югары очындагы коега яңа бау илә чиләк кую кирәктер – бу эшкә унбиш сум җитәр, шәт. Хәзрәткә ун сум, Әкрәм карыйга да бер өч сум өлеш чыгарырсың, ни әйтсәң дә, балаларыбызга сабак укыта! Бала чагымда мине батып үлүдән коткарып калган Әхмәди бабайга да бер сум бирерсең, минем исәнлеккә дога кылсын. Хаста ятучы карчыкларга ун кешегә иллешәр тиеннән – җәмгысы биш тәңкә. Артып калган акчаны үз белдегеңчә тотарсың.

Инде Мәүлә Колыдагы мәктәп хосусында шуны әйтим: син әле һәмишә аны үз карамагыңа алуның нихәтле әһәмиятле икәнен аңламыйсың икән. Мәхәллә эшләренә йогынты ясау җәһәтеннән мәктәп синең өчен иң кулай урын булачак бит. Мәктәп эшләрен үз кулыңа алсаң, сиңа бернинди мулла-фәлән куркыныч түгел. Фәкать анда тәрбия-укыту эшләренә ислах кылу кирәк. Әкрәм карый ише мөгаллимнәрнең мәктәпкә һич кирәге юктыр. Син бу мәсәләдә эшне ашыктыра күр, чөнки теге Бохар җимеше – Барый мәхдүм кайтып төшсә, Ходай күрсәтмәсен, бөтенесеннән колак кагачаксың. Син менә нәрсә эшлә: һичкемнән рөхсәт-фәлән сорап тормастан, мәктәп бинасын сүттер дә, аның урынына өч-дүрт бүлмәле яңа бина салдыр. Акчаны кызганма, мең сумга төшәме, ике меңгәме – кирәк кадәресе табылыр. Бер өлешен үзем бирермен, ә калган өлешен Пишпәктә, Верныйда, Петрапаулда һәм дә башка шәһәрләрдә күпләп торучы авылдашларымнан иганә итеп җыйнап алырмын. Бу хакта очрашкач иркенләп бер мәслихәтләшербез әле, чөнки Мәкәрҗә ярминкәсеннән кайтышлый, насыйп булса, туган-кардәшләр илә күрешеп, изге әрвахларга дога кылып чыгу өчен, туган җирләргә кагылып үтәргә Ходайдан өметем бардыр.

Без фәкыйрегезгә даимән хәер-догада булуыгызны үтенеп, сезләргә дә Аллаһы Тәгалә каршында шуны теләп калучы абзагыз Мостафа дип белерсез».

Бу хатны укыганнан соң, Сабирҗан мәзиннең күченүчеләр ташлап киткән буш җирләрне файдалану турындагы яшерен нияте тагы да ныгый төште. Күңел төбендә пыскып яткан томанлы хыял хәзер кичекмәстән тормышка ашырылырга тиешле бер максатка әверелде. Мәзинне бигрәк тә инеш буендагы берничә җир бүлемтеге кызыктыра иде, шуңа күрә ул аларны үзенә бирүләрен сорап киләсе җомгада ук картлар алдында сүз кузгатырга булды. Әгәр эш барып чыкса, мәзин ул җирләрнең берсенә кирпеч заводы, ә икенчесенә тегермән салмакчы иде.

Кыскасы, мәзин һәммәсен алдан ук исәпләп-чамалап куйды. Хәттә ындырда өелеп яткан бүрәнәләргә дә файдалы урын табылды: алар булачак яңа мәктәп бинасын салу өчен тотылырга тиеш иде.

XIII

Хаҗга баручыларга һәм чит илгә күчеп китүчеләргә ярдәм күрсәтүче Одесса конторасы гөрләп эшләп ята иде.

Контораның башында Ибраһим Әдигәев дигән гаять хәйләкәр һәм мәкерле бер әдәм тора иде. Заманында кайсыдыр шәһәрдә кафе-шантан тоткан бер Касыйм татарының улы булган бу кеше үзенең сәүдәгәрлек кәсебен тимер юл станциясендә буфетчы хезмәтеннән башлаган. Әммә әлеге станциягә янәшә генә тагын бер өстәмә тимер юл салыну сәбәпле, Ибраһимның сәүдә эше тиздән сүрелгән һәм аңа бу эшеннән китәргә туры килгән.

Шуннан соң ул вагон-ресторанга буфетчы булып ялланган. Ләкин бу эш тә аңа табыш бирмәгән. Ул, бөтенесен ташлап, Себергә бәхет эзләргә чыгып киткән. Кечкенә генә бер шәһәрдә тукталып, әтисе үрнәгендә кафе-шантан ачкан. Монда да уңышсызлыкка очрагач, бер урыннан икенче урынга күчә-күчә, күптөрле эшләрдә көчен сынап караган, ахырда, Одессага килеп чыгып, моңарчы һичкем шөгыльләнмәгән һәм күпләр өчен бөтенләй яңа булган кәсепкә – хаҗга баручыларга хезмәт күрсәтү эшенә керешкән.

Хәзер аңа язмыштан зарланырлык сәбәп юк. Россиянең төрле почмакларыннан Одессага агылучы хаҗчылар һәммәсе дә диярлек Ибраһим Әдигәев конторасы аша уза һәм зур табыш китерә иде.

Хаҗга баручыларны Одессада каршы алалар, торакка урнаштыралар, аннары, паспорт һәм билет юллап, пароходка утыртып җибәрәләр иде.

Азмы-күпме мосылман халкы яшәгән зур шәһәрләрнең һәрберсендә Ибраһим Әдигәев үзенең агентларын тота иде. Бу агентлар, игелек эшләгән булып, хаҗга җыенучыларга үзләренең ярдәмнәрен тәкъдим итәләр, чит ил паспортын алу Одессада җиңелрәк дип, аларны Одесса аша китәргә өндиләр иде. Беркатлы кешеләрне шул рәвешчә ышандыргач, агентлар Одессадагы хуҗага бер үк эчтәлектәге телеграммалар сугалар:

«Фәлән-фәлән баш куй озаттым. Миңа тиешле өлешне вакытында җибәрегез».

Мондый телеграмманы алгач, Ибраһим инде нәрсә эшләргә икәнен яхшы белә. Одессадагы агентлар поездны каршы алып, хаҗга баручыларның һәммәсен Әдигәевнең мәкерле тозагына китереп кертәләр. Ә ул аларны чыннан да сарык кырыккандай кыркырга, савым сыерыдай саварга тотына.

Чит ил паспортын биш-алты сум түләп, бернинди мәшәкатьсез һәркемгә алырга мөмкин. Ә Ибраһим Әдигәев булышлыгы белән алганда исә, паспортның баһасы егерме биш сумнарга күтәрелә иде. Хаҗга баручы акчалы да булса, аның кесәсен бушату өчен инде барлык хәйлә эшкә җигелә. Әйтик, шыксыз гына бүлмәдә яки өйдә кунып чыкканы өчен Әдигәев бу кешедән өчләтә бәя түләтеп, моңа тагын ниндидер өстәмә «мәшәкатьләр» хакын да куша, хәттә пароход билетын да аңа ничектер икеләтә артыграк бәядән сату җаен таба иде.

Җыелган акчаның мул бер өлешен Ибраһим үзенең контора хезмәткәрләренә бирә, күпмедер процентын чит шәһәрләрдәге агентларына җибәрә, ә шулардай калганын шыпырт кына үз кесәсенә салып куя.

Хезмәт хакын түләү мәсәләләрендә Ибраһимовның юмартлыгын, пөхтәлеген яхшы белгән агентлар, үз нәүбәтләрендә, контораның байлыгын арттыру юлында көчләрен кызганмый эшләргә тырышалар.

Ә хаҗга баручылар, ни хөкүмәт тәртипләрен, ни урыс телен белмәүче кешеләр буларак, һәммәсе котылгысыз рәвештә Ибраһим Әдигәев куйган җәтмәгә эләгә торалар.

Шулай итеп, элеккеге ресторанчы, ә хәзерге ялган хаҗи, алтынлы мәгъдән тапкандай, беркатлы мосафирларны чын-чынлап таларга керешкән иде.

Татар авылларын дер селкеткән фетнә-чуалышлардан соң күп кенә крәстиәннәрнең Төркиягә күчеп китәргә теләк белдерүе Ибраһим белән аның ярдәмчеләре өчен көтмәгәндә күктән иңгән бер бәхет булды. Бу хәбәрне ишеткәч, алар моңарчы һич күрелмәгән ашкынулы бер дәрт белән шунда ук әлеге форсаттан файдаланып калырга ашыктылар.

Күчеп китүчеләрнең инде беренче партиясе үк, Одессага килеп җиткәч, Ибраһим агентлары корган тозакка килеп эләкте. Ничек паспорт табу, ничек пароходка утыру кебек сәяхәтчеләрне борчыган сорауларга җавап бирү агентлар өчен читен булмады.

– Боларның һәммәсе турында сезгә хаҗи үзе әйтеп бирер, – диделәр алар, ялагайланып.

Агентларның «хаҗи» дигәннәре Әдигәев иде. Мәккәгә хаҗ кылырга беркайчан барганы булмаса да, Әдигәев, клиентлар алдында эрерәк күренер өчен, бу исемне үзенә-үзе кушкан иде.

Юл газаплары һәм чит-ят җирләрдәге сәер мохит тәэсиреннән тамам зиһеннәре чуалган крәстиәннәр аны-моны абайлап өлгергәнче, аларны тиз генә мосафирхәнәгә – торак йорты итеп үзгәртелгән ат абзарына илтеп урнаштырдылар.

Өстенә киң җиңле кара җөббә, аякларына ялтырап торган штиблет һәм башына ак кәләпүш кигән Әдигәев шундук үзенең "сарыкларын" күрергә китте.

Ул мосафирхәнәгә килеп кергәч тә, агентларның берсе, кисәтүле тавыш белән:

– Хаҗи ага килә, – дип белдерде.

Аз гына юаная башлаган гәүдәле, соры күзле һәм як-якка тырпаеп торган кара мыеклы бу мәһәбәт кешене күрүгә үк, күчеп китүчеләр арасында каушауга охшаган ниндидер ыгы-зыгы булып алды. Аннары алар, тынычлана төшеп, үзләренә ярдәм кулы сузып килгән бу кешегә баш иеп сәләм бирделәр.

Ибраһим Әдигәев аларның сәләмнәренә шундый ук ихтирамлы нәзәкәт белән җавап кайтарды да, юл хәлләрен сорашырга кереште:

– Исән-сау гына килеп җиттегезме, кардәшләр? Кая юл тотасыз – Истанбулгамы, әллә Мәккә-Мәдинәгәме?

– Истанбулга иде, хаҗи абзый.

– Бөтенләйгә күчеп китәргә уйладыгыз алайса?

– Әйе, хаҗи абзый, хәлифә җиренә күчеп китәргә исәп.

– Бик әйбәт, ниятегез яхшы! – дип куйды «хаҗи» һәм күченеп китүчеләрнең идәндә өелеп яткан төенчекләренә күз төшереп алды. Анда юрган, түшәк-мендәр ише нәрсәләрдән тыш, зур корсаклы җиз самавырлар, калай белән тышланган эреле-ваклы сандыклар, җуелмас сары төс сеңгән бала бишекләре дә күренә иде.

– Ниятегез яхшы, – дип кабатлады Әдигәев. – Тик бу турыда әлегә беркемгә дә сөйләп йөрмәгез. Түрәләр белсә, комачау килеп чыгуы бар...

– Чит илгә китүе шулай бик кыенмыни соң, хаҗи абзый?..

– Кыенрак шул. Шулай да мин сезгә булышырмын, артык хафаланмагыз!.. Иң читене – паспорт алу... Паспортларыгыз бармы соң сезнең?

– Юк, хаҗи абзый, алырга өлгермәдек. Казанда чакта Әхмәди абзый безгә бу эшне монда син җайларга тиеш дип әйткән иде.

– Шулай дип әйттеме?.. Ярар, алайса, тырышып карармын... Сез, монда ничә кеше килдегез?

– Бала-чагалар белән исәпләгәндә, ике йөздән бераз арта бугай.

Җан башына унар сумнан алганда күпме акча җыеласын һәм шул акчаның, чыгымнарны чигергәч, күпмесе үзенә каласын Ибраһим Әдигәев күңеленнән җәһәт кенә санап чыгарды.

– Ата-анасы белән баручы балаларга паспорт кирәкмидер бит, хаҗи абзый?

– Юк, паспорт балаларга да кирәк булыр, кардәшләрем, – диде Әдигәев.

– Ул чакны безнең күбебез Истанбулга бөтенләй барып җитә алмаячак, – диде теге кеше, пошынып. – Акчабыз җитмәячәк. Бар булганы паспортка кереп бетәчәк...

– Ә син кайгырма, туган, – дип җавап бирде аңа Әдигәев. – Барысы да Аллаһы Тәгалә иркендә. Ул сезне хәлифә җирендә дә ярдәменнән калдырмас. Анда җирләр бик һәйбәт, уңдырышлы диләр, аякка тиз басарсыз, мул тормышка ирешерсез, иншалла... Ә инде акча жәл икән, сине, туган, анда барырга беркем дә көчләми. Монда кал.

Әдигәев, соңгы сүзләренең мосафирларга тиешле тәэсир итмәвен күреп, күңеленнән: «Килешергә туры килер, ахры», – дип ачынып уйлап куйды һәм икейөзлеләнеп сүзен давам итте:

– Түрәләр белән сөйләшеп карармын, алайса, бәлкем балаларны ата-ана паспортына яздырып булыр. Ә менә хатыннарыгызга аерым паспортлар юнәтмичә булмастыр.

Күченеп китүчеләр үзләренең юкә агачыдай каезлануларын да сизмичә, ичмасам бала-чагаларыбыз гына булса да бушлай бара икән дип, җиңел сулап куйдылар.

Шуннан соң сүз паспорт бәяләренә күчте.

– Күптән түгел генә мин хаҗга баручы Кытай мосылманнарына ярдәмләшеп йөргән идем, – диде Ибраһим. – Аларга һәрбер паспортны иллешәр тәңкә түләп алырга туры килде. Сезгә ул кадәргә үк төшмәс төшүен. Һәрхәлдә, бер утыз тәңкәдән артмас дип уйлыйм.

Утыз тәңкә мосафир крәстиәннәр өчен бик зур акча иде. Һәрбер паспортка утызар тәңкә түләсәләр, бүтән чыгымнар өчен аларның бер тиен акчалары калмаячак иде. Шуңа күрә крәстиәннәр Әдигәевтән бәяне киметүне үтенә башладылар.

Хәер, Ибраһим үзе дә инде кемнәр белән эш иткәнлеген аңлый башлаган иде. Болар – хаҗга баручы бай мосылманнар түгел, ә фәкыйрь крәстиәннәр, алардан артык күпне каерып булмаслыгы көн кебек ачык. Шул сәбәпле Әдигәев бәяне беркадәр киметә төшәргә булды.

Ниһәят, шактый озакка сузылган бәхәс, сатулашулардан соң, алар һәр паспорт өчен унсигезәр сум исәбеннән акча җыярга ризалаштылар.

Крәстиәннәр, бер читкә китеп, кайсысы куеныннан, кайсысы оек балтырыннан, итек кунычыннан яисә билбавы астыннан чүпрәккә төрелгән кечкенә генә янчыкларын тартып чыгардылар да, тиешле суманы санап алып, Ибраһим кулына тапшыра башладылар.

– Бу акчаларның сиңа файдасын күрергә язсын, хаҗи абзый! – дип, теләк теләделәр.

Әдигәев җыелган акчаны кабат санап чыкты да, җөббәсе астыннан киелгән сюртугының эчке кесәсенә салып куйды. Эшнең болай уңышлы башлануына ул бик канәгать иде.

– Бер-ике көн чамасы миңа кәнсәләрияләрдә паспорт алу мәшәкатьләре белән йөрергә туры килер, – дигән булды ул, китәргә җыенып. – Ә сез әлегә ял итегез, шәһәр белән танышыгыз. Безнең Одессада күңелле нәрсәләр аз түгел.

«Мужик халкы саран була шул, – дип уйлап куйды Әдигәев, мосафирхәнәдән чыгып барышлый. – Файдасы җан башына ун сумнан артмас, ахры. Ярар, булганы белән! Гел чама чамага туры килми бит ул. Дуңгыздан бер кыл дигәндәй, монысына да канәгать. Аллаһы Тәгаләнең әмере шулай булгандыр».

* * *

Икенче көнне моһаҗирлар шәһәр карап керергә булдылар. Һәммәсе дә, иртүк торып, юынырга-чистарынырга, сандык-төенчекләрдән иң затлы киемнәрен чыгарып, киенергә-ясанырга тотынды. Бары мосафирхәнәдә әйбер сакларга калучы яшь балалы аналар гына бу ыгы-зыгыга катнашмады.

Бүтәннәр белән бергә Саҗидә дә урамга чыгарга җыена иде. Ул, битенә иннек-кершән сөртте, чәчләрен майлады һәм чулпылы үргечләр белән ике толымга аерып үрде дә, көмеш тәңкәләр белән бизәлгән калфагын баш түбәсенә кадап куйды. Күпереп торган купшы җиңле, бала итәкле яңа күлмәге өстеннән ука белән каюлы кыска кара камзулын һәм чигүле алъяпкычын киде, муенына сәйлән, кабырчык, куш чикләвек, көмеш акча һәм артыш төймәләреннән тезеп ясалган муенсасын асты, ә башына, калфагы өстеннән, комач яулыгын бөркәнде. Шул рәвешчә бизәнеп ясанганнан соң, ул, Сафасына ияреп, шәһәр карарга чыгып китте.

Күпмилләтле Одесса үзенең урамнарында шундый сәер кешеләр төркеме пәйдә булуга һич тә гаҗәпләнмәде. Киң якалы зәңгәр күлмәкләре өстеннән җиңсез кәзәкиләр, башларына зур кара бүрекләр кигән чабаталы ирләр һәм Казан тирәсендәге авылларда да гадәттә бәйрәм вакытларында гына очратырга мөмкин булган чуар киемле, битләренә иннек-кершән яккан хатын-кызлар бу шәһәрдә никадәр генә чит-ят булып күренмәсеннәр, аларга һичкем игътибар итмәде диярлек.

Фәкать шау-шулы бала-чага өере генә, мәзәк күргәндәй, алар артыннан урам буйлап ияреп йөри иде. Бу хәл Сафаны беркадәр борчый башлады. Казанның Печән базарында йөргәндә шундый малай-шалайлардан ишеткән үртәү сүзләрен ул әле дә булса онытмаган иде. Әммә монда, бәхеткә каршы, ул-бу булмады.

Гүзәл Одесса татар хатын-кызларын бөтенләй таң калдырды. Гомер буе авылда яшәгәнлектән, аларның әле монда килгәнче үк Казан шәһәрен күреп исләре киткән иде, ләкин хәзер, зур һәм купшы Одессаны күргәч, Казанның урам-йортлары һәм кибетләре алар өчен бөтенләй кечкенә һәм ямьсез булып калдылар. Ә мондагы асфальт урамнар әйтерсең лә куна тактасы иде – өстендә рәхәтләнеп токмач камыры җәяргә мөмкин. Киң тротуарларның чисталыгы, пөхтәлеге исә сине хәттә ничектер өркетә дә кебек. Кыскасы, биек-биек йортлар, хуш исле чәчәк түтәлләре уртасыннан сузылган бульварлар, көзгедәй ялтырап торган киң витриналы кибетләр – һәммәсе дә хатын-кыз җәмәгатен тамам истән яздырды.

Аеруча искитмәле берәр әйбер очратканда алар аңа бик озаклап карап торалар, ул әйбернең мәгънәсен-асылын аңламасалар да, аны ниндидер бүтән таныш нәрсәгә охшатып, үзләренчә гөман йөртәләр, нәтиҗә чыгаралар иде. Алар өчен мондагы бар нәрсә дә мавыктыргыч, гадәттән тыш кызыклы тоела иде.

Сафа белән Саҗидә кулга-кул тотышып урам буйлап киттеләр. Ара-тирә алар туктыйлар да, башларын югары чөеп, биек биналарга сокланып карап торалар яисә түбән каттагы тәрәзәләр аша күренгән зиннәтле өй җиһазларын кызыксынып күзәтәләр иде. Бу йортларда яшәүчеләр һәммәсе дә бәхетледер төсле тоела иде аларга.

Шушы хозур күренешләр тәэсирендә алар хәлифә җирендә үзләре яшәячәк шушындый ук йортлар, зиннәтле бүлмәләр турында хыялланалар иде.

– Кара әле, нинди зур йорт! – дип куйды Саҗидә. – Моны салдыру өчен киткән акчаны бер өемгә җыйсаң, могаен, безнең авылдагы өебезгә дә сыймас иде, әйеме, Сафа?

– Әйе, моңа галәмәт күп акча киткән булырга тиеш... Ә менә Аршауда* йөргән чагымда минем моннан да зуррак йортны күргәнем бар... Түбәсенә карыйм дип башны күтәргән идем, картузым төште дә китте... валлаһи менә!.. Ничек сала торганнардыр шундый йортларны!.. Һич акыл җитми!

*[Аршау – Варшава дигәне.]

– Зур акча тоттырсаң, урыс кешесе сиңа теләгән нәрсәңне салып бирер... Ә син ничек уйлыйсың, хәлифә җирендә дә шундый матур йортлар бар микән?

– Нишләп булмасын!.. Андагы мәчетләр бу йорттан матуррактыр, бизәклерәктер дә әле...

Зур бер кибет яныннан узганда Саҗидә кинәт туктады да, тәрәзә арасына куелган ир кеше манекенына төртеп күрсәтеп, авызын ерды:

– Кара инде моны, мәетмени – мыекларын тырпайткан, күзләрен акайткан да, баскан җирендә катып калган...

– Кеше түгел ич ул, курчак, – диде Сафа аңлатып.

– Әстәгъфирулла, тәүбә, тәүбә! Мин аны өянәге килгән берәр кешеме дип торам тагын!.. Нәкъ тере кебек бит, керфекләре генә йомылмый... – Шул вакыт Саҗидәнең күзләре тәрәзә арасына куелган икенче бер нәрсәгә – бәйләгән кофтага төште. – Ә монысы ни була? Әнә теге чуар киемне әйтәм. Марҗа сарафанымы әллә? – диде ул һәм шул нәрсәгә бармагы белән төртеп күрсәтмәкче булып кулын сузды. Ләкин бармак кибет тәрәзәсенең үтә күренмәле саф пыяласына килеп төртелгәч, оялып, Сафаның җавап кайтаруын да көтмәстән, тиз генә икенче тәрәзә янына китеп барды. Сафа да, ягымлы гына көлемсерәп, аңа иярде.

Аннан соң алар яр буе урамына барып чыгып, Одессаның иң зур мактанычы саналган мәшһүр корылманы – яр башыннан диңгезгә алып төшә торган гаять озын баскычны күрделәр. Бу баскычның мәһәбәтлеге, түбәнгә таба тезелеп киткән киң таш басмаларының күплеге Сафа белән Саҗидәне тамам хайран калдырды. Алар аңа бик озак сокланып карап тордылар.

– Үз күзем белән күрмәсәм, шундый галәмәт зур баскыч бар диюче кешегә һичкайчан ышанмаган булыр идем, – диде Сафа. – Безнең мәчет болдырын өч атладыңмы – менеп тә җитәсең, ә монда басмаларның исәбенә-хисабына чыгарлык түгел. Саный башласаң, синең белән минем аяк-кул бармаклары да җитмәс, могаен.

– Бу баскычтан күккә менәргә дә була торгандыр! – диде Саҗидә, уйчанланып. – Беләсеңме, ул ничектер озын кер угычны, тартылган гармун күреген хәтерләтә.

Саҗидә хәттә баскычтан түбән төшәргә дә уйлаган иде, ләкин Сафа аны туктатып калды.

– Кирәкмәс, – диде ул, – без бит синең белән мондый баскычлардан йөрергә күнекмәгән, кеше көлдерүебез бар. Әйдә, кайтыйк инде.

Кичкә таба алар, озак йөрүдән тамам арып-талып, кире мосафирхәнәгә кайтып керделәр.

Ибраһим Әдигәев, бераз соңгарак калып булса да, күченеп китүчеләрнең һәммәсенә паспортлар юнәтә алды. Әгәр дә шул вакыт Одессага зур бер төркем хаҗга баручылар килеп төшеп, алар өчен торак урыннарын бушатырга кирәк булмаса, ул, бәлки, шактый зур табыш китерүче Мәүлә Колы кешеләрен алай бик тиз озатырга да ашыкмаган булыр иде.

Аларга Греция пароходының дүртенче классына утыру өчен билетлар алынды. Ибраһим һәрбер билетны үз бәясеннән кыйммәткәрәк сатты, билгеле. Аның бу хәйләсен белмәгән кешеләр, Одессадагы кыйбатчылыкка үзара зарланышып алсалар да, үзләренең тиздән бәхет иле Төркиягә барып җитәчәкләрен уйлап, сатулашып тормадылар – билет хакын да, мосафирхәнәдә тору хакын да Ибраһим тәләп иткән күләмдә түләделәр.

Юл әйберләрен олауларга төяп, күтәренке күңел һәм шат йөз белән, алар портка төшеп киттеләр.

– Сезнең юлга чыгуыгыз турында хәлифәгә хәбәр ителде инде, ул сезне каршыларга кешеләр җибәрер, – дип белдерде озатучы агент.

Беркатлы, тиз ышанучан крәстиәннәр бу сүзләрне дә тулысынча чынга алдылар.

Пароходка утыртыр алдыннан һәрбер пассажирның билеты, паспорты, йөге тикшерелде. Аннары алар һәммәсе дә, пароходка кереп, үз урыннарына урнаша башладылар. Мәүлә Колы кешеләре дә аскы палубада тау-тау булып өелеп торган чылбыр һәм юан арканнар арасына кысылышып утырдылар.

Пароход су өстендә әкрен генә чайкалып тора. Люкларга ашыга-ашыга ниндидер йөкләр төйиләр. Кая карама анда әрле-бирле чабып йөрүче матрослар күзгә чалына. Кузгалып китәргә инде нибары берничә минут вакыт калган иде. .

Күчеп китүчеләрне шатлык катыш шомлы бер хис биләп алды. Тиздән бу ак шәһәр артта калып, күздән галачак... Ә алда аларны яңа ил, яңа җирләр көтә иде.

Менә, кузгалыр вакыт җиткәнен белдереп пароход кычкыртты... Хатын-кызлар колакларын учлары белән каплап чәрелдәп җибәрделәр, бала-чага елаша башлады.

– Менә ничек кычкырта бит ул, шайтан морҗасы! Котны алды, каһәр суккыры! – диештеләр ирләр, һәм изүләрен чишеп, авыз эченнән генә нидер укына-укына, күкрәкләренә төкеренергә тотындылар.

Пароход, тизлеген арттырганнан-арттыра барып, порттан ачык диңгезгә чыкты. Очы-кырые күренмәгән диңгез киңлеге, вак дулкыннарның пароход кырыена бәрелеп шыштырдавы һәм кайдадыр пароход карынында урнашкан машиналарның тонык гөрелдәве соңгы көннәрдә күп кайгы-хәсрәт кичереп алҗыган качакларны йокымсырата башлады. Бу рәхәт, исерткеч бер йокымсырау иде. Ул киләчәк турындагы матур хыялларны күчеп китүчеләр күңелендә янәдән тергезеп җибәрде.

Ләкин шул вакыт диңгез кинәт берьюлы үзгәреп китте.

Каяндыр каты җил чыгып, су өстендә куәтле дулкыннар күтәрелде. Офык ягыннан кара болытлар кузгалып, тиз арада алар бөтен донъяны каплап алдылар. Кояш күздән югалды, тирә-якны шомландыргыч соры караңгылык басты. Бу чын-чыннан давыл башлану иде. Пароход, дулкыннар белән көрәшеп, бизгәк тоткандай калтыранырга тотынды. Җил-давыл һаман көчәя барды. Пароходның як-ягында әледән-әле ак башлы су чүмәләләре һавага атылды. Хатын-кызлар, куркудан бер-берсенә сыенышып, белгән догаларын, тәүбәләрен пышылдадылар. Баштарак үзләрен батыррак тоткан ирләр дә тора-бара шомлана калды. Караңгылык тагы да куера төште. Дулкыннар пароходны әле бер якка, әле икенче якка чайкалдырды. Күпләрнең башы әйләнде. Караңгыда бернәрсә күрерлек түгел, бары тау-таш җимерелгән тавышлар чыгарып күккә атылучы су чүмәләләренең аксыл башлары гына әкияттәгедәй күзгә чалынып китә иде. Баш әйләнүдән газап чигүче пассажирларның ыңгырашуы һәм диңгезнең дәһшәтле улавы иң батыр дигән кешеләрне дә чыдамлыкларын җуярга мәҗбүр итте.

Көтмәгәндә таудай ишелеп килгән бер дулкын пароход кырына бәрелде дә, палубага күтәрелеп, галәмәт зур теле белән ялап алгандай, андагы кешеләрне һәм әйберләрне баштанаяк суга коендырды һәм икенче як бортның тимер рәшәткәсенә китереп кысты. Урыннарында ничектер тотынып кала алганнары, актык көчләрен җыеп, абына-сөртенә, тая-егыла, бәләгә эләккәннәренә ярдәмгә ташландылар.

Чираттагы дулкын кечкенәрәк иде инде, шулай да диңгез моннан соң да әле, яңа һөҗүмгә көч җыючы ерткыч сыман, бик озак гайрәтен чәчеп маташты.

XIV

Бүген пароход Истанбулга килеп җитәргә тиеш!

Җил-давыл басылды, болытлар таралып, фирүзәдәй зәңгәр күк йөзендә яңадан кояш күренде.

Пароход өстендә, зур ак чәчәк яфракчыклары сыман, акчарлаклар өере бөтерелә. Алар атылган уктай кинәт кенә түбән ташланалар да, вак дулкыннар сыртында сикерешеп уйнаган бәләкәй балыкларны яисә пароходтан пассажирлар ыргыткан ипи кисәкләрен эләктереп, яңадан аяз күккә күтәреләләр.

Давыл вакытындагы коточкыч кичерешләр инде онытылган. Күчеп баручыларның өс киемнәре һәм юл әйберләре йомшак җил һәм кызу кояш нурлары астында кибеп килә. Шаяру сүзләре, күңелле көлешү тавышлары ишетелгәли...

Сафа белән Саҗидә пароходның койрык өлешендә, тирә-якны тамаша кылып, сүзсез генә басып торалар, акчарлакларның табыш өчен чәрелди-чәрелди үзара талашуларын күзәтәләр иде.

Кинәт пароход борынында басып торучы пассажирлар арасында җанлану башланды, шатлыклы авазлар ишетелде.

Сафа белән Саҗидә шул якка борылып карадылар. Еракта, офык читендә тар кара тасма булып Төркия ярлары сызылып киткән иде.

Пароход Босфор бугазына якынлашкан саен, яр буйлары ачыкланганнан-ачыклана барды. Ниһәят, Босфор ярына урнашкан һәм кояш нурларына коенып утырган зиннәтле сарайлар һәм алар артында ерактарак Истанбул шәһәре үзе дә аермачык булып күренде.

– Истанбул! – дип кычкырып җибәрде Саҗидә, эченә җыелган шатлыклы хисләрен тыя алмыйча.

Аның шул бер сүзе электр тогы суккандай һәммә кешене тетрәнергә мәҗбүр итте. Тормышта соңгы өметне, соңгы ышанычны гәүдәләндерүче бәхет иле, сагынып көтеп алынган җир – менә ул, күз алдында!

Кешеләр, берсен берсе бүлә-бүлә, төрле яктан:

– Ниһәят, килеп җиттек!

– Менә нинди икән ул Истанбул!

– Хәлифә җирендә рәхәт тормыш корып җибәрербез, Алла боерса! – дип, шатлыкларын белдерергә ашыктылар.

Хатыннар, язмыш вәгъдә иткән бу зур шатлык алдында ничектер каушап калгандай, бер сүз әйтмичә, балаларын кочаклап, ирләренә сыена төштеләр.

Үткәндә бердәй авыр тормыш газабы кичереп, хәзер дә киләчәк язмышны бергә каршыларга әзер торучы крәстиәннәр күңелендә бу чит-ят шәһәргә карата бер үк төрле уй-хисләр уянуы тәбигыйдер. Һәрхәлдә, диңгез ярына җәелеп утырган мәһәбәт Истанбул аларның һәммәсенә дә ягымлы һәм кунакчыл булып күренде. Әйтерсең лә ул колачын җәеп аларны үзенә чакырып тора, аларга ярдәм һәм тыныч тормыш вәгъдә итә иде.

Беренче шатлык дулкыны бераз сүрелгәч тә, хатын-кызлар үзләренең әйберләре янына ташландылар. Калтыраган куллары белән ашык-пошык капчык авызларын кысып бәйләделәр, имчәк балаларын биләүгә төреп, савыт-сабаларны җыйнап төйнәделәр. Бернәрсәнең дә онытылып калмавына тамам ышангач, һәр гаилә үз әйберләрен аерым-аерым бер урынга тезеп куйды, ә ирләр, ничегрәк күтәрсәң җайлырак булыр икән дигәндәй, авыр төенчекләрне кулларына алып селеккәләп карадылар.

Шәһәр инде уч төбендә яткан кебек аермачык күренә иде. Әнә, ярларына ак таш җәелгән диңгез буе урамы... Әнә, диңгез өстендә горур йөзгән аккош кебек, Чараган сарай күтәрелеп тора. Чараган сарайдан арырак, яр буйлап, берничә рәт булып һисарлар – таш коймалар сузылып киткән. Менә Бәйләр-бәй сарае... Менә Дулма бакчаның мәрмәр диварлары, ай һәм йолдызлары... Менә Йолдыз мәчетенең югарыга сузылган төз манаралары... Еракта Галата сарай манаралары шәүләләнеп күренә... Үскүдәрдән сулда, су уртасында Кыз-кала дигән ялгыз манара моңсуланып утыра... Төс һәм тышкы күренешләре белән гаҗәеп күптөрле зиннәтле сарайлар, төрбәләр, соклангыч мәчетләр... һәм шуларның һәммәсе өстендә, күккә таба биек манараларын сузып, Айя-Суфия мәчете калкып тора.

Ә тагы да арырак – солтан Әхмәт мәчете, Сөләймания, Баязидия, Фатихия мәчетләре...

Кая гына күз ташлама – зиннәтле сарайлар, манаралар, мәчетләр, һисарлар...

Мәүлә Колы крәстиәннәре үзләренең күз алдында ачылган бу гаҗәеп күренештән бөтенләй сихерләнеп калдылар. Нинди дә булса сарайга күзләрен төбәп өлгермиләр, игътибарларын шундук янәшәдәге мәчет үзенә җәлеп итә. Ул да булмый, әлеге мәчетне тамам оныттырып, каяндыр биек манаралар, яңадан-яңа сарай һәм һисарлар калкып чыга. Шулай итеп, бөтенесе бергә бутала, күренешләр күз алдында берсен икенчесеннән аерып булмаслык сәер, чуар бер тап булып укмаша.

Башка авылдашлары шикелле, Сафа белән Саҗидә дә әкияттәгедәй бу күренешкә таң калып карадылар.

Пароход Бишекташ яныннан узганда, Саҗидәнең игътибарын Чараган сарай белән Дулма бакча арасындагы урталыкта, Синан патша мәчетеннән бераз өскәрәк урнашкан бер бина җәлеп итте.

– Кара әле! Тәре! – дип кычкырып җибәрде ул кинәт, чиксез гаҗәпләнеп. – Әллә инде мәчет манарасына куйганнар? Әнә тегендә, күрәсеңме?

– Кайда, кайда?

– Әнә, теге мәчеттән уң яктарак.

Һәммә кеше Саҗидә төртеп күрсәткән якка күзен төбәде.

– Чыннан да, чиркәүгә охшаган... Тәресе дә бар, – диде Сафа.

– Ничек инде ул алай? Изге хәлифә җирендә чиркәү булсын, имеш! – диде кемдер төркем эченнән.

– Монда да урыслар тора микәнни?

– Алар кая да җитешер. Чиркәү салып куйгач, димәк, торалар булып чыга.

– Урыс тормаган кала юк, – дип куйды бер карт, сүзгә катышып. – Ләкин бу чиркәү иске, күптән салынган чиркәү булырга тиеш. Аны әле, могаен, монда кяферләр хәкимлек иткән заманда ук салган булганнардыр.

Шул вакыт кинәт якорь чылбырлары чылтырады, һәм пароход баруыннан туктады. Пассажирлар, башларын югары күтәреп, Галатаны Һалич бугазы* аша Истанбул белән тоташтырган озын күпергә күзләрен текәделәр.

Су өстен каплап алган күпсанлы көймә-каеклар арасыннан үзенә юл яра-яра, пароходка таба катер килгәне күренде.

*[Һалич бугазы – Алтын Мөгез бугазы.]

Катер килеп туктауга, пароходтан баскыч төшерделәр. Шул баскыч буенча палубага берничә төрек чиновнигы менде. Аларның ялтырап торган җиз төймәле кара мундирлары һәм башларына кигән кызыл фәсләре татар агайларын тамам исертә калды. Алар авызларын колакларына җиткәнче ерып, хәлифә хәдимнәреннән күзләрен алмадылар һәм бүтән пассажирларны терсәк-йодрыклары белән төрткәли-төрткәли алгарак узарга тырыштылар. Ләкин тегеләр, бу ягымлы күз карашларына игътибар да итмәстән, үзләрен каршы алучы капитан белән кул биреп күрештеләр дә, аңа нидер әйтә-сөйли, каядыр кереп югалдылар.

Мәүлә Колы крәстиәннәре башта бу чиновникларны хәлифә тарафыннан үзләрен каршы алыр өчен җибәрелгән кешеләрдер дип уйлаганнар иде. Ләкин хәзер алар күңелендә шик-шөбһә туды.

– Кем белсен, бәлкем, болар бөтенләй безне каршылар өчен килмәгәндер? Хәлифәнең бездән башка да эшләре юктыр дисеңмени! – дип юатыштылар алар бер-берсен.

Ул арада пароходны төрле яктан каеклар сырып алды. Ни пассажирлардан булсын, ни каекчылардан булсын, әлегә баскыч буенча төшеп-менеп йөрүче кеше күренми иде. Шуңа да карамастан Истанбулның изге туфрагына тизрәк аяк басарга омтылучы татар крәстиәннәре инде үзләренең йөк-әйберләрен баскыч турысына ашыгып ташый да башлаганнар иде.

– Әй, агай, әфәнде! – дип кычкыралар иде алар каекчыларга, палуба рәшәткәсе аша түбән иелеп.

Грек матрослары, донъяның барлык телләрендә, шул исәптән урысча да сүгенеп, крәстиәннәрне рәшәткә яныннан куаларга тотындылар.

Изге хәлифә җирендә урысча сүгенүне ишетеп гаҗәпкә калган татар крәстиәннәре шундук буйсындылар, пароходтан төшәргә әле ярамый торгандыр дип, кире үз урыннарына барып бастылар.

– Сабыр итми ярамас, сәбәбе бардыр, – диделәр алар. – Сабыр иткән морадына җиткән дигәндәй, тагын бераз көтик булмаса. Хәзер инде Истанбул бездән беркая да качмас!

Шулай көтә-көтә минутлар, сәгатьләр узды. Ниһәят, баягы төрек чиновниклары яңадан палубада күренде һәм пароход хезмәткәрләреннән берәүсе төшүчеләргә паспортларын өләшә башлады. Пассажирлар җиңел сулап куйдылар.

Паспортлар өләшү тамамлангач, хәлифә хәдимнәре капитан белән саубуллашып, баскычка таба юнәлделәр.

Татар крәстиәннәре аларга:

– Әссәләмегаләйкем, тәкъсир! – дип, кычкырып сәләм бирәләр иде.

Кайберәүләр хәттә күрешергә дип кулын суза яисә, ишанга сәләм биргәндәй, кушучлаган кулларын йөзләренә куеп, җиңелчә баш иеп ала иде. Икенче берәүләр исә, становой алдында басып торгандай, баш киемнәрен салып исәнләштеләр.

Хәлифә хәдимнәре күздән югалгач та, пароходны каекчылар басып алды. Алар, саранча көтүедәй, пассажирларның багажларына ябырылдылар. Палуба өсте ят телдәге аңлаешсыз сүзләр өермәсенә күмелде. Багаж өчен каекчылар арасында бәхәс, ызгыш кубып, кайбер урыннарда бу бәхәс-ызгыш сугышуга кадәр барып җитте. Аеруча тавышланучыларны һәм сугыш чукмарларын матрослар палубадан кире куып төшерә торалар иде. Алар урынына күндәмрәк каекчылар менеп, эшкә шулар тотынгач кына пароходта бераз тынычлык урнашкандай булды. Каекчылар беренче һәм икенче классларда килүче бай сәяхәтчеләрнең күн тышлы яхшы чемоданнарын, юл капчыкларын һәм катыргы тартмаларын палубага алып чыгып, каекларга төйи башладылар. Бу эшне алар бик оста һәм тиз башкаралар иде.

Пассажирлар берсе артыннан икенчесе китә торды, палуба бушый барды. Фәкать Мәүлә Колы качаклары гына, хәлифәдән махсус кешеләр килгәнне көтеп, әле һаман бер почмакта өелешеп торалар иде. Ләкин каршы алырга тиешле ул кешеләр һаман күренмәде. Әллә алар яр буенда көтәләр микән?

Татар агайлары, курка-курка гына атлап, тагын баскычка якынлаштылар һәм каекчылар белән сөйләшмәкче булдылар. Ләкин түбәннән җавап урынына сүгенү сүзләре генә ишетелде, ә матрослар, класслы пассажирларга юлны буып торасыз дигәндәй, тупас рәвештә төрткәли-төрткәли аларны яңадан баскыч яныннан куалап җибәрделәр.

Пароход тамам бушап калды. Бер почмакта моңаеп басып торучы татарлардан башка палубада пассажирлардан беркем дә юк иде инде. Матрослар палубаны җыештыра да башладылар. Аларның берсе татарлар төркеме янына килде дә, кулы белән шәһәр ягына таба төртеп күрсәтеп, нәрсәдер кычкырырга һәм урысчалап сүгенергә тотынды. Икенче берәүсе палуба рәшәткәсе аша бөгелеп кулын болгый-болгый каекчыларны чакыра иде. Бай пассажирларның үзләрен һәм әйберләрен ярга ташыган өчен кесәгә шактый зур сума салып өлгергән каекчылар исә кәҗәләнәләр, килергә теләмиләр иде. Ахырда алар, пароход килешенә соңга калган бүтән каекчыларны үз яннарына чакырып алып, ашыкмыйча гына нидер аңлашырга керештеләр. Ниһәят, яңа каекчылардан берничәсе төркемнән аерылды да, ишкәкләрен теләр-теләмәс кенә хәрәкәтләндереп, пароходка таба юнәлде. Аякларын көч-хәл белән өстерәп, ашыкмыйча гына, алар палубага күтәрелделәр һәм татарлар янына килделәр дә:

– Кәтәрелеме? – дип сорадылар.

Төрекчә бу сүз «Илтеп куяргамы?» дигәнне белгертсә дә, татарлар аны «Күтәримме?» дип аңладылар.

– Ярар, мәшәкатьләнмә, туганкай... Алай ук бетерешкән кешеләрдән түгел... Үз әйберебезне үзебез дә күтәрербез.

– Калдыралымы?– Ягъни: «Күтәрергәме?» Болары да безне калдырып китәргә җыена икән дип, татарлар тамам куркуга төштеләр һәм бөтенесе берьюлы кубып, ялынырга, мөшкел хәлләрен аңлатырга керештеләр:

– Син ачуланма инде, туган!

– Безне ярдәмеңнән мәхрүм итмә! Монда калдырмагыз безне!

– Пашпуртларыбыз бар, сүз тиярлек түгел!

– Түрәләрегез тикшерде – аны-моны әйтмәделәр!

Бу як та, теге як та бер-берсе белән аңлаша алмый тамам йөдәп бетте.

Ахырда ярдәмгә бер грек матросы килде. Бу матрос үзен Россиядән килгән теләсә кем белән сөйләшеп аңлашырлык дәрәҗәдә урыс телен белүчегә хисаплый иде. Әммә аның Одесса яһүдиләреннән нинди юллар беләндер отып алган ярым урысчасы авыл базарында чүлмәк сатучы урыс агаеның сөйләшү рәвешенә якын да килмәгәнлектән, татарларга ул бөтенләй чит-ят бер тел булып тоелды. Шулай итеп, алар тагын берни аңламый калдылар. Үз нәүбәтендә матрос та татарларның «урысча» сөйләшүләренә төшенмәде.

Ахыр чиктә ишаралар белән сөйләшергә туры килде.

Кул, баш, күз-каш ымнары, каяндыр кесә төбеннән табып алынган бакыр акча белән көмеш акча ярдәмендә сөйләшә-аңлаша торгач, ниһәят, үзара уртак бер фикергә киленде.

Каекчылар, палуба пассажирларыннан күпне каерып булмаслыгын алдан ук сизеп, хезмәт өчен артык зур түләү сорамадылар. Ярга чыгарга зар булган юлчылар да, сатулашып-нитеп тормыйча, каек хуҗалары куйган баһага берьюлы күнделәр һәм әйберләрен барлап, чыгу юлына ташынырга керештеләр.

Баскычтан беренче булып иң авыр йөк-төеннәрне күтәргән каекчылар төшә башлады. Алар артыннан бала бишекләре, самавыр һәм башка шуның ише йорт җиһазлары тоткан ирләр кузгалды. Аннары яшь балалы хатыннарга һәм яшүсмерләргә төшәргә нәүбәт җитте. Тар һәм дерелдәвек баскыч буйлап төшкәндә, тегеләренең дә, боларының да тамам котлары алынды; су өстендә чайкалып торган тотрыксыз каекларга кереп утыргач та курку хисе аларны ташламады.

Ике-өч минуттан каеклар кәрваны яр буена барып җитте. Йөзләрен капламаган татар хатын-кызларының янәшә генә булуы картрак каекчыларны уңайсызлый иде, күрәсең: алар юл буе, күз карашларын читкә алып, хатын-кызларга карамаска тырышып килделәр. Яшьрәкләре исә, киресенчә, чибәр татар кызларын комсыз бер кызыксыну белән күзәтеп, үзләренең аларга сокланып карауларын бөтенләй яшермиләр иде.

Менә ул көтеп алынган «изге» җир туфрагы! Ләкин кайда соң аларны каршы алырга тиешле кешеләр? Ибраһим Әдигәев агенты күчеп килүчеләрне Истанбулда хәлифә тарафыннан махсус билгеләнгән кешеләр каршы алачак дигән иде бит... Ә алар һаман юк та юк!

Хәер, күчеп килүчеләрне бөтенләй каршы алучы булмады дип әйтү дөрес булмас. Крәстиәннәр каеклардан бушатылган әйберләрен ташлы яр кырыена өеп куярга да өлгермәделәр, алар янына полицейскийлар белән жандармнар килеп җитте. Алар, һичкемгә бернәрсә аңлатып тормастан, мескен, надан, сәләмә крәстиәннәрне тупас рәвештә аркаларыннан төрткәләп, мыскыллы көлеп һәм сүгенеп, таможняга алып киттеләр.

XV

Кара язмыш үзенең рәхимсез кулын бер Мәүлә Колыга гына сузып калмады, аның шомлы шаукымы башка бик күп татар авылларына да барып җитте. Шул җөмләдән ул Бөгелмә өязенең Чокырлы авылында да үзенең эзләрен калдырган иде.

Фетнә-чуалышларга китергән сәбәпләр һәр җирдә бертөсле булган шикелле, аларда катнашкан кешеләрнең язмышлары да соңыннан һәр җирдә бертөслерәк булып тамамланды. Берәүләр, астыртын гына эш йөртеп, вакытында хөкүмәт ягына аварга һәм шикле эзләрен яшерергә өлгерделәр; ярлы халыкны башы-аягы белән түрәләргә сатып, үзләре гаепсез булып калдылар. Ярлы-ябаганың бер өлеше исә, Мәүлә Колыдагыча, көчләп-ирексезләп Себергә сөрелде, ә бер өлеше, мулла-мәзин, куштаннар коткысына бирелеп, Төркиягә күченеп китәргә мәҗбүр булды.

Чокырлыда Габдрахман хәзрәт муллалык итә иде. Сабирҗан мәзиннең сәүдә-сату эшендәге хәйләкәрлеген, тапкырлыгын һәм Шәмси мулланың һәр мәсәләдә алны-артны карап, сабырлык белән эш итү осталыгын берүзендә берләштергән бу кеше, Мостафа бай әйтмешли, бәләкәй генә инештән киң агымлы суга йөзеп чыга ала торган тәвәккәл әдәмнәрдән санала иде.

Көннәрдән бер көнне Габдрахман хәзрәткә Истанбулда укучы улыннан хат килеп төште. Хат саф төрек телендә язылган булып*, аның баш өлеше, элек-электән килгән гадәт буенча, сәләм әйтү, исәнлек-саулык сорашу кебек гомуми гыйбәрәләрдән тора һәм аннан соң болай давам итә иде:

*[Бу басмада хатның татарча тәрҗемәсе бирелә. (Ред.)]

«Мондагы гыйбрәтле һәм гаҗәеп хәбәрләрне язарга күптән җыенып йөрсәм дә, хатымны биреп җибәрердәй кеше табылмавы сәбәпле, шушы көнгә кадәр сабыр итәргә туры килде. Сезгә билгеле кайбер сәбәпләр аркасында, хатны почта белән җибәрергә җөрьәт итмәдем. Бу хатны сезгә Садретдин Назыйров дигән әдәм тапшырыр. Ул заманында Казанда Гобәйдуллиннарда хезмәт иткән, ә бу елны Төркиягә сәфәр кылып, бераз вакыт Истанбулда һәм Бурсада торып китте. Ул гаять акыллы һәм көчле ихтыяр иясе бер әдәмдер. Мин аны һич икеләнмичә «татар Бисмаркы» дип атар идем. Төркия мәмләкәтенең икътисади әхвәле* белән яхшы хәбәрдәр булганлыктан, ул сезгә бу хатымда телгә алынган мәсәләләр турында үзеннән дә күп нәрсә өсти һәм аңлашылмаган нәрсәләрне аңлатып бирә алыр, шуңа күрә сезгә аның белән күрешеп сөйләшергә киңәш итәм.

*[Икътисади эхвале – экономик хәле.]

Иң әүвәл, үкенечле хәбәр булса да шуны әйтим: госманлы Төркиясенә безнең моңарчы биреп килгән зур баһабыз, ягъни аны бөтен донъяга таралышкан мосылман халыкларының бердәнбер өметле терәге дигән карашыбыз бөтенләй хакыйкатьтән гайре, нигезсез булган икән. Кайчандыр шанлы, кодрәтле булган бу дәүләтнең хәзер күләгәсе генә торып калган. Ул инде таркала, бозыла башлаган бер мәетне хәтерләтәдер. Гомуми каушау, икеләнү, хөкүмәтнең чарасызлыгы, җәмгыятьнең бозыклыгы һәм һәрбер эштә хөкем сөргән башбаштаклык, томаналык – хәзерге Төркиянең төп сыйфатлары әнә шулардыр. Шәйхелислам илнең идәрәсенә, законнар чыгаруга йогынты ясарга омтыла. Сәяси низаклар, каршылыклар туып кына тора, чөнки чит мәмләкәтләр Төркиядә яшәүче христианнарны яклауны үзләренең төп вазифаларыннан берсе дип саныйлар; ә мондагы болгар экзархы, грек һәм әрмән патриархлары, хәттә җирле яһүдләрнең рухани башлыгы – хахам башы – һәммәсе дә Европа алдында «ерткыч төрекләрдән» зарланыр өчен теләсә нинди сәбәптән файдаланырга әзер торалар.

Үги баланың гаиләдәге мөшкел хәле һәркемгә билгеледер. Үги әтисе аны яратмый, читкә кага. Бичара бала бернинди иркәләү күрми, туйганчы ашамый, аның йоклаган җире дә кайдадыр караңгы почмакта була... Аны кыйныйлар, караңгы чоланга бикләп куялар яисә яңгырлы салкын көндә урамга куып чыгаралар, адым саен кыерсыталар, җәберлиләр. Шул ук вакытта, ятимнең юк-бар шуклыкларын әләкләп кергән күршеләргә бөгелә-сыгыла рәхмәтләр яудыралар һәм алардан киләчәктә дә шулай әләкләп торуларын үтенәләр. Төрек хөкүмәте үзенең бичара халкына әнә шундый мәхәббәтсез үги ата кебек. Солтанның иксез-чиксез җәбер-золымына һәм һәрвакыт борчып торучы Европа мәмләкәтләренең тәләпләренә буйсынып яшәргә мәҗбүр булган халык түземлекнең инде соңгы чигенә җиткән. Һәркайда эзәрлекләү, хокуксызлык хөкем сөрә, авыр салымнар изә. Ә зарланып барырдай урын юк. Әз генә ризасызлык күрсәтү дә дәүләт күләмендәге җинәят булып исәпләнә: андый кешене тотып зинданга ташлыйлар да, шуннан ул бөтенләй юкка чыга. Хөкем, тикшерү – зарурияте булмаган бер искелектер. Босфор бугазы төбендә әнә шулай тавыш-тынсыз һәм эзсез һәләк булганнарның саны бик күптер. Төрек зыялыларының алдынгы вәкилләре төрмәләрдә утыра яисә чит илләрдә файдасыз гомер кичерә. Иректә калганнарның да күбесе бөтен нәрсәгә кул селтәп үз кабыкларына кереп бикләнгәннәр һәм тормыш агымына җайлаша баралар. Дәүләт идәрәсендә коточкыч төшенкелек, бозыклык хөкем сөрә. Тәҗрибәле мәэмуриятның* бөтен көче, сәләте тишек капчыкны ямауга исраф ителәдер. Бүген бер тишекне ямасалар, иртәгә капчык икенче җиреннән сүтелә башлый. Дәүләтнең акча хәзинәсен үз контролендә тотучы чит мәмләкәтләр бурычка бирелгән акчалары өчен вакытында процент түләтү турында гына кайгырталар. Хәлифә-солтан оештырган шау-шулы сәләмлекләр* дә асылда илдәге мөшкел хәлне халык күзеннән яшерү өчен эшләнә. Хөкүмәткә тугрылыклы матбугат исә солтан шәрәфенә мәдхияләр укудан, аның зиннәтле сарайларын, кәнизәкләрен, бәйрәм-мәҗлесләрен күккә чөеп мактаудан ары уза алмый.

*[Мәэмурият – чиновниклар.] [Сәләмлекләр – парадлар.]

Чит ил капиталының Төркия өстеннән икътисади хәкимияте шулкадәргә барып җиткән ки, Европаның эре дәүләтләре монда хәттә үз почталарына кадәр булдырганнар. Бу почталар аларга зур табыш китерә, шул ук вакытта, төрекнең милли почтасы көннән-көн бөлгенлеккә төшә бара. Сәүдә, санаигъ хәнәләр*, чуен юллар – һәммәсе дә чит ил кешеләре кулында. Чит мәмләкәттән килгән ул кешеләр дәүләт өчен бик кыйммәткә төшәдер: аларның үзләрен һәм мал-мөлкәтләрен хәвефтән саклау өчен хөкүмәткә үзәк шәһәрләрдә һәм олы юлларда шактый күпсанлы гаскәр тотарга туры килә. Югыйсә, – Алла сакласын, – берәр француз борынын канатыр яисә нинди дә булса грек сәүдәгәре үзенең берәр кыйммәтле нәрсәсен, әйтик, шырпы кабыннан бер бөртек шырпысын югалтыр да, бөтен халыкара мөнәсәбәтләрне чуалтырлык низак килеп чыгар!

Анадолу игенчесенең үз җиреннән алган барлы-юклы уңышын аз гына файда белән булса да сатарлык мөмкинлеге булмау, шулай ук юлларның төзексезлеге халыкны торган саен хәерчеләндерә бара. Төрле алдакчы мәэмурлар тарафыннан таланып, явыз язмыш кочагына ташланган игенчеләр, әдәм рәтле тормыш корудан тамам өметләрен өзеп, угрылыкка яки юлбасарлык кәсебенә керешәләр. Шунысы кызык: бу юлбасарлык эше монда чит мәмләкәттән килгән кеше өчен гадәттән тыш бер төстә, әйтергә мөмкин, төрекләргә генә хас бер төстә алып барыла һәм шундый ук гадәттән тыш нәтиҗәләр белән тамамлана. Гадәттә ул болай була: юлбасарлар калада яисә берәр зур авылда чит мәмләкәттән килгән берәр кешегә, әйтик, нинди дә булса исерек урыска, италияле урам карагына яисә сифилис авыруыннан чери башлаган французга һөҗүм итәләр дә, тегенең кулын-аягын бәйләп, таулар арасына алып качалар. Урланган бу кешенең кардәш-туганнарына озакламый юлбасарлардан хат килеп төшә. Хатта урланган кеше өчен теге яки бу күләмдә түләү соралып, соралган сумма түләнмәсә, урланучының үтереләчәге турында кисәтү ясалган була. Шуннан калганы инде бик тиз эшләнә. Урланучының кардәш-туганнары шундук Төркиядәге илчеләренә мөрәҗәгать итәләр, илче Төрек хөкүмәтенә шикәят җибәрә, ә соңгысы урланган кешене дәүләт хәзинәсендәге акча хисабына юлбасарлардан сатып алып, исән-имин килеш өенә кайтарта...

Баш күтәрүләр берсе артыннан икенчесе алышынып тора. Һиҗаз белән Ямәндәге бунтларга гарәп шәехләре җитәкчелек итә. Әлбәттә, анда хәлиткеч рольне инглизләрнең алтыны уйныйдыр. Чуалышларны бастырыр өчен Анадолудан көйлеләрне* куып китерәләр. Алар, бөтен тирә-якны канга батырып, шәһәр-авылларны җимерәләр, халыкны кыралар. Фәкать кайбер «инсаниятле»* Европа дәүләтләре катышкач кына, бу суеш тукталып кала. Төтенләп яткан шәһәр-авыллар, җир өстенә сибелгән яңа каберләр – болар һәммәсе дә күз алдында әле, шулай ук бунтны бастыруда катнашып исән калган көйлеләр дә туган җирләренә кайтып җитәргә өлгермәгәннәр – шул вакыт баш күтәрүнең нәтиҗәләренә йомгак ясала. Менә шунда ачыла да инде бунтның хикмәте: шәехләргә кыйммәтле бүләкләр, мактау язулары өләшәләр, дәрәҗәләр бирәләр. Ләкин һәммәсеннән дә битәр әлеге «инсаниятле» Европа дәүләтләре отышлы кала; алар «мәшәкатьләре» бәрәбәренә Төркиядә табышлы санаигъ хәнәләр төзү хокукына ия булалар. Бу хосуста бигрәк тә әлеге баш күтәрүне оештырган Англия зур калҗаны эләктерә: аңа Төркиядә чуен юлы салу яисә нефт чыгару хокукы бирелә. Газеталар, фетнәне бастыру тәэсиренә бирелеп, асыл зат гарәп халкына мәдхияләрен җырлап та бетерә алмыйлар, ул арада әрмән һәм көрд задакәннәре* бунт күтәрәләр. Монда да күзгә күренми торган яшерен пружинны эзләргә кирәк. Озакламый ул табыла, һәм бер генә дә түгел, икәү табыла. Аларның берсен шул ук Англия, икенчесен Русия хәрәкәткә китерә икән. Бу бунтның да нәтиҗәсе турында язып торуның хикмәте юктыр: ул Һиҗаз һәм Ямән фетнәләре кебек үк бертөсле тамамлана. Чираттагы арнаутлар фетнәсеннән соң монополия һәм концессияләр инде Италия кулына да эләгәләр. Аннан соң әлеге яшерен пружинны Төркиянең күршесе Русия хәрәкәткә китерә һәм коралга Македония болгарлары яки серблар тотыналар. Аннан Грециягә чират җитә – Мәрмәрә диңгезенең кайсы да булса бер утравында греклар баш күтәрә. Төркия хөкүмәтенең бу чуалыш-бунтлардагы хәле Хуҗа Насретдин хәле шикелле. Өе янында ниндидер тавыш, гауга ишетеп, Хуҗа Насретдин урамга йөгереп чыккан да, халыкны куаларга тотынган ди бит. Таягын кулына алган икән дә, юрганын төшереп җибәргән, аннан, оятка калып, юрганын алырга дип иелгәндә, янә таягын төшереп җибәргән. Ә тавыш, гауга һаман көчәя бара икән. Насретдин, тамам ачуы чыгып, тагын таягына үрелгән дә, тагын юрганын төшереп җибәргән... Шул рәвешчә ахыры да, соңы да юк...

*[Санаигъ хәнәләр - индустрия предприятиеләре.] [Көйлеләр - авыл кешеләре, крәстиәннәр.] [Инсаниятле - кешелекле, гуманлы.] [Задакәннәр - аксөякләр, дворяннар.]

Хәзер Төркиягә һәр тарафтан моһаҗирлар агыла. Баш күтәргән кабиләләрнең үч алуыннан куркып, Криттан, Балкан ярыматавыннан, Гарәбстаннан төрек качаклары кайта. Алар һәммәсе дә Анадолуда төпләнергә телиләр һәм шул мәсәләдә хөкүмәттән тиешле ярдәм сорыйлар. Аның соңында Русиянең дә төрле төбәкләреннән качак яһүдләр, дагстанлылар, татарлар күченеп килә башлады.

Хәлләр менә шулай. Шул хәлләрне истә тотсак, төрле катлау төрек җәмәгатьчелегендә кузгалган ризасызлыкларның сәбәбе, шәят, яхшы аңлашыладыр. Илдәге хәзерге тәртипләргә каршы бигрәк тә төрек зыялыларының алдынгы өлешен берләштергән һәм «Яшь төрекләр» дип йөртелгән партия каты көрәш алып бара. Болар күбесенчә Европа гыйлъме алган кешеләрдер. Алар революцион юл белән илдә конституцияле дәүләт төзү, аның мөстәкыйльлеген ныгыту һәм шул рәвешчә аны тамам таркалып бетүдән саклап калуны максат итеп куялар. «Яшь төрекләр» – яшерен оешма, шуңа күрә хәзерге хөкүмәт аны бик эзәрлекли, кулга төшкән вәкилләрен каты җәзага тарта. Диңгез яры буендагы төрмә янында торучы бер танышымның: «Мин һәр төнне диңгез төбенә таш бәйләп ыргытылган тоткыннарның ачыргаланып кычкыруларын ишетәм», – дигән сүзләрен һич онытасым юк.

Төрек зыялылары арасында «яшь төрекләр»дән башка тагын берничә сәяси оешма бар. Мәмләкәтне һәләкәттән коткару өчен аларның һәркайсы үз юлын күрсәтә. Бу оешмаларның, игътибарга лаеклыларыннан госманчыларны, панисламистларны һәм пантюркистларны күрсәтергә мөмкин.

Сәяси яктан һәм шулай ук икътисади, дини мәсәләләрдә дә гаять дәрәҗәдә каршылыклы фикерләрне үз эченә алган госманчылар мәсләге хәзерге Төркия мәмләкәтендә торучы барлык халыкларны, милли һәм дини аерымлыкларына карамыйча, госманнар дигән бер халыкка берләштерүне максат итеп куя. Шундый катгый юл белән алар иске Төркиянең барлык авыруларын берьюлы бетерергә өмет итәләр.

Панисламистлар бөтен донъя мосылманнарын бергә җыеп, хәлифә-солтан кулы астына берләштерүне күздә тоталар. Хыяллары зурдан булса да, алар шушы коры хыяллардан ары китә алмаслар шикелле, чөнки мосылман халыкларының төрле мәмләкәтләрдә таралып яшәве, ыруг һәм тел башкалыгы, төрле икътисади һәм сәяси җирлекләр тәэсире белән барлыкка килгән гореф-гадәтләрендәге кискен каршылыклар бу мәсәләне бик нык катлауландырачагы ачыктыр. Болар һәммәсе дә панисламизм мәсләгенең гамәлгә ашу мөмкинлеген шик астына алырга мәҗбүр итәдер.

Ниһәят, пантюркистлар. Боларның территория мәсәләсендәге теләк-хыяллары тагы да зуррак. Алар уенча, хәзерге вакытта чит мәмләкәтләр хәкимлегендә, бигрәк тә Русия кул астында булган зур-зур мәйданнар бергә кушылырга тиеш. Пантюркистларның максаты – хәзерге солтанат хәлифәне төрки халыкларының уртак ватаны итеп танып, соңыннан аны Бөек Туран дәүләтенә әверүдер. Бу дәүләт бөтен донъя йөзендәге тел һәм кан ягыннан бер-берсенә якын торган төрки-татар халыкларын берләштерүне күздә тота. Димәк, монда төрки кабиләләр яшәгән Кавказ да, Төркестан да һәм, ниһәят, без татарлар да, ягъни, мондагыча әйтсәк, «шимали төрекләр» дә керә дигән сүз. Пантюркизм – урыс панславизмына каршы тәбигый рәвештә туган бер сәяси агым ул. Бу мәсләктә гамәлгә ашмаслык бернәрсә дә юк. Минем үземә аларның кайбер тарафдарлары белән сөйләшергә туры килде. Алар арасында күренекле әдәмнәр дә бар иде. Шул сөйләшүләрдән аңлашылганча, алар безне тел һәм кан кардәшләре дип саныйлар, һәм гомумән, «шимали төрекләр» белән бик нык кызыксыналар.

Хәзер сезгә Истанбул турында берничә сүз язып үтмәкче булам. Истанбул – гаять зур һәм пычрак бер шәһәр ул. Фәкать Европаның иң яхшы шәһәрләре үрнәгендә төзелеп һәм җиһазланып, европалылар яшәгән өлеше генә үзенең матурлыгы, пөхтәлеге белән аерылып тора. Аны дәүләт эчендә дәүләт дип әйтергә мөмкин булыр иде. Анда Европадагыча гореф-гадәт һәм законнар буенча яшиләр. Истанбулда Европа һәм Америка эре фирмаларының агентларын һәм вәкилләрен күп очратырга була. Шул ук вакытта, монда донъяның һәр тарафыннан кара кәсепле төрле әдәмнәр – ватаннарыннан сөрелгән җинәятчеләр, качаклар җыйналган. Безнең татарлар да шактый күп. Мал-мөлкәтен җилгә очырып, кредиторлардан качып киткән сәүдәгәрләр, яшүсмер кызларга никах укыганы өчен указлары алынган муллалар, ниндидер кыңгыр эшләргә буталып, вакытында ришвәт биреп котыла алмыйча, Русиядән сөрелгән ишаннар, хатын-кызларны көчләүдә гаепләнеп куылган мәзиннәр – һәртөрлесеннән бар. Алар үзләрен православие Русиясендә ислам дине өчен җәбер күргән кешеләр дип саныйлар һәм монда да дин әһелләренә якынрак булырга тырышалар. Болар тирәсендә тагы да кара эчлерәк икенче бер төркем татарлар кайнаша. Алар арасында урлаша-урлаша тотылып та хөкемнән качкан Касыйм сәүдәгәрләрен, элеккеге маклерларны, хәттә ки качак җинәятчеләрне дә очратырга мөмкин. Аларның беришесе хаҗга баручыларны һәм күченеп килүчеләрне алдап көн күрә, икенче берләре Русиядән качып киткән ишан-мәзиннәрне торган җирләре турында Төркиядәге урыс консулына әйтү белән куркытып, шулардан тамган садака исәбенә яши. Ә инде Төркиягә күчеп килгәч яхшырак урынга урнашкан һәм иң оста казыйларча халыкны талый белгән моһаҗирлар тирәсендә төрек бәйләрендә лакей, пешекчеләр булып хезмәт итүче тагын бер зур төркем бөтерелә. «Җәмгыятьтәге» урыннарыннан файдаланып, болар төрле-төрле вак кәсепләр белән шөгыльләнәләр, низаклар оештыралар, һәм гомумән, моһаҗирлар даирәсендә йогынтылы кешеләр булып исәпләнәләр. Боларга тагын биредәге дәрвишләргә мөрит булып йөрүче күндәм шәкертләрне, солдатка барудан качып килгән мәхдүмнәрне, төрле сукбай, хәерчеләрне, алдакчыларны һәм башка шуның ише каракларны да өстәсәк, Истанбулдагы безнең татар җәмгыяте бөтен тулылыгы белән күз алдына килеп басар. Хәер, шул ук сүзләрне башка милләтләр турында да әйтергә булыр иде, Аларның да мондагы тормыш хәлләре шуннан күңелле түгел.

Дөрес, татар яшьләре арасында Истанбулга укырга дип килүчеләр дә бар. Алар монда белем алып, соңыннан туган илгә кайту һәм үз халкыбызга хезмәт күрсәтү турында хыялланалар. Ләкин алар бик аз һәм иҗтимагый тормыштан беркадәр читтә торалар.

Шуңа да карамастан мин үземнең монда килүем өчен үкенмим. Төркия никадәр генә чирканыч хәлдә булса да, ул безнең үзебезнекедер. Хәлифәтнең сәяси зәгыйфьлеге һәм солтанатның чит илләргә икътисади буйсынганлыгы никадәр генә көчле булмасын, шулай да ул мөстәкыйль бер мәмләкәт буларак яшидер. Әйткәнемчә, хәзерге Төркия ямьсез, күңелсез, әммә ул укып, үзенең фикри донъясын киңәйтергә һәм мәдәни булырга теләгән кешеләргә шактый зур мөмкинлекләр ача. Һәрхәлдә, мин үзем туган илемдә ул кадәр мөмкинлекне беркайчан да таба алмаган булыр идем. Мин монда ала алган бөтен нәрсәне алырга телим, аннан инде үзлегемнән укыячакмын.

Әгәр дә сез минем бу хатымда кузгатылган пантюркизм мәсләге турында безнең алдынгы муллаларыбыз һәм байларыбыз белән сөйләшеп, җавап хатыгызда аларның фикерләрен язып җибәрсәгез, бик яхшы булыр иде.

Хатны почта белән юлламыйча, кеше аркылы җибәрергә кирәклеген әйтеп тормыйм, анысын үзегез беләсездер. Аллаһы Тәгаләдән сезгә озын гомер һәм сәләмәтлек теләп калучы улыгыз Сөләйман.

Истанбул, 15 март, 1897 ел».

Хатта язылган хәбәрләр Габдрахман хәзрәтне гаҗәпләндермәде дә, артык пошындырмады да. Төркиядәге хәлләр аңа яхшы таныш иде. Киресенчә, бозык Истанбулның кайнап торган тормыш күренешләрен күз алдына китергәч, аның күңелендә үкенүгә охшаш ниндидер бер хис тугандай булды. Менә ул анда яши белер иде! Аның акылы, зирәклеге белән анда һәммәсенең борынына чиртергә һәм кыска гына арада череп баерга мөмкин булыр иде!

Дан-шөһрәт яратучы хәзрәт үзенең күңелендә зур уй йөртә – «утыз миллионлы мосылман милләте»нең аксакалларыннан берсе булу турында хыяллана иде. Бу хыял эшкә ашса, аның алдында нинди киң офыклар ачылачак бит! Россиянең төрле почмакларында яшәүче мосылман халыклары – казакълар, башкортлар, сартлар (ягъни үзбәкләр), төрекмәннәр – һәммәсе дә аны, Габдрахман хәзрәтне, алтынга күмәрләр иде! Хәзрәт үзенең улын – Сөләйман мәхдүмне менә шул мосылман халыкларының юлбашчысы, хөкемдары итеп күрергә тели иде.

Күңелдә ташып кайнаган хыял өермәсе хәзрәтне шундук улына җавап хаты язарга утырырга мәҗбүр итте:

 «Хөрмәтле газиз углымыз Сөләйманга безнең барчамыздан – әти-әниеңездән, эне вә сеңелләрендән догаи-сәләмнәремезне күндердем. Аллаһы Тәгалә сезләрне киләчәктә дә сәләмәт кылсын дию догада каламыз. Үземезне сорасаңыз, әлхәмделилла, бик саг вә сәләмәт торып ятамыз. Садретдин Назыйров әфәнде, гәрчә суңгарып булса да, сезнең мөбәрәк мәктүбеңезне сәләмәт тапшырды. Моннан әүвәл юлламыш хатымдан мәгълүмдер инде: бу тарафларда халык арасында чуалышлар булып алды. Күп әдәмнәрне сак астына алып, бәгъзеләрен катыр сөрмәк хөкем кылдылар. Билахир, милләтемезнең бер кыйсме Төркия мәмләкәтенә һиҗрәт кыла* башлады. Ошбу хатымны мин шунда китүчеләр илә җибәрәмен. Барып җиткәч, алар, шәят, сезләргә мондагы әхвәлдән һәммәсене дә бәян кылырлар, Аллаһы Тәгалә яңа җирдә анларны мәрхәмәтеннән ташламасын! Әммә мин үзем мосылманнарның сәгадәт йолдызы сүнүгә таба барадыр дию зан итәм*.

*[Һиҗрәт кыла - күченеп китә.] [Зан итәм - уйлыйм, фикер йөртәм.]

Орынбурда вакыт Гани бай берлән күрешеп, анларга сезнең мәктүбеңездә язылмыш нәрсәләрне укып күрсәткән идем, ул сез язганнарны шаян тәкъдир итте* вә үзенең бәгъзе мөляхәзәләрен* сезгә дә күндерүемне үтенде. Ул тәгаен болай диде: «Төрки кабиләләрнең иң алдынгы кыйсме без татарлар булабыз. Безнең зыялыларыбыз арада иң тәрәккыйләредер, сәүдәгәрләребез иң эшлеклеләредер вә голәмабыз иң куәтлеседер. Тарих безне иҗтимагый хәрәкәт башына куйды, әммә без дилбегәне нык тотарга тиешбез. Безнең бурыч – Төркстан вә казакъ далаларын икътисади яктан үзебезгә буйсындырудыр. Бу эш барып чыкса, без кодрәтле милләткә әверелеп, урыслар да безнең илә исәпләшергә мәҗбүр булачактыр», – диде.

*[Шаян тәкъдир итте – хуплап каршылады, яраклы тапты.] [Мөляхәза – уй-фикер.]

Ул янә болай диде (монысы шәхсән сиңа карый, углым!): «Мин ысулы җәдидә мәктәпләребезгә мөгаллимнәр әзерли торган махсус уку йорты ачарга уйлыйм. Сөләйман әфәндегә языгыз, мәгәр теләге булса, кайткач ул ошбу уку йортының мөдире вә мөдәррисе булырга өмид итә аладыр. Фәкать ул анда саграк эш кылсын, әллә нинди хөррият пәрвәрлек илә мавыкмасын, юкса андый эшнең суңы яхшы булмыйдыр». – диде.

Әле Җаек ярминкәсенә сәфәр кылырга җыенам. Баһалар юнь булса, анда бер биш йөз баш куй алып, шунларны кыйммәтрәк баһадан монда сатарга уйлыйм. Аның суңында, Мәкәрҗә ярминкәсендә сатар өчен чимал да кирәк. Алла боерса, бу эштәге файда аз булмас шикелле. Үткән көз алган богдайны да әле күптән түгел зур файда берлән саттым. Иртәгә Казанга чыгып китәмен. Анда Коръән вә догалыклар алырга кирәк: Җаек ярминкәсендә ул китаплар бик яхшы сатыладыр.

Монда, авылымызда да, күчеп китүчеләрдән арзан баһага бәгъзе нәрсәләр сатып алган идем. Терлек-туар, мал-мөлкәтне алар бик арзаннан саттылар. Башкалар алгач, мин дә кызыктым; мин алмасам, барыбер бүтәннәргә сатып җибәрәләр ич. Шәят, үземне гөнаһлы эш кылмаганмындыр дию зан итәм.

Ярый, хуш, сәләмәт булыңыз, угылым. Акчаңызны юкка-барга сарыф итмәңез, вәләкин үз дәрәҗәңезгә муафыйк нәрсәләр булганда, кысып та тотмаңыз – һәммәсен сатып алыңыз. Янә акча кирәксә, сорап язарсыңыз, җибәрермез.

Газиз әтиеңез Габдрахман мулла әл-Исхакый».

Бу хатны булачак «милләт сахибенә» Чокырлыдан күчеп килгән бер крәстиән агае тапшырды. Сөләйман әфәнде хат өчен рәхмәтләр әйтеп, крәстиәннән авылдагы хәлләр, бигрәк тә бунт, аны бастыру һәм шунда катнашучыларны хөкем итү турында җентекләп сорашты.

Үз нәүбәтендә, Чокырлы крәстиәне дә Сөләйманнан яңа җирдә урнашу мәсәләләре буенча киңәш, ярдәм сорады, бу эш белән мөрәҗәгать итәрдәй берәр түрә-фәлән белән таныштыруын үтенде.

– Дахилия нәзәрәтенә* барыгыз, анда сезгә бөтенесен аңлатып бирерләр, – дип кырт кисте Сөләйман.

*[Дахилия нәзәрәте – Эчке эшләр министрлыгы.]

XVI

Ниндидер шикле кыяфәтле һәм эш-кәсепләре билгесез кешеләр, иген басуына ябырылган саранча өередәй, моһаҗирларны төрле яктан сырып алдылар да, әле колакларына пышылдап, әле аулаграк почмакка чакырып алып, аерым-аерым яки һәммәсе берьюлы, берсеннән-берсе гаҗәбрәк киңәш-тәкъдимнәре белән бимазалый башладылар.

Берәүсе беркатлы, тиз ышанучан крәстиәннәрне мундир һәм фәс белән кызыктырып, аларга солтан сараенда җиңел генә җылы урын табып бирергә вәгъдә итә. Моның өчен, янәсе, бер пашаның туган кардәшен бик һәйбәтләп сыйларга гына кирәк.

Икенче бер бәйләнчеге карт крәстиәнне үгетли:

– Шундый гүзәл кызың була торып, ничек югалмак кирәк безнең илдә! Мин сине менә дигән бер бай сәүдәгәр белән таныштырырмын, ул синең кызыңа өйләнеп, үзеңне дә өенә алыр. Я әйт, начар тәкъдиммени? – ди.

– Син монда йорт-җир сатып алыр өчен килгәнсеңдер бит? – дип сайрый тагын берсе. – Менә шул: мин сиңа бу эшне бик тиз җайлап бирәм. Тик бераз акча гына кирәк. Таныш бер пашага бүләк алып барсам, юк кына баһага менә дигән йортка хуҗа буласың да куясың. Җигүле атлары, савым сыерлары бар үзенең...

Дүртенчесе арзан баһадан тәмәке плантациясе яки ефәк җеп эрләү фабрикасы сатып алырга мөмкин икәнлеген сөйли.

Ниндидер йортлар, кибетләр – кирәк икән, рәхим ит, күрсәтеп кайта алабыз, янәсе...

Кайбер тиз ышанучан моһаҗирлар, чыннан да, күңелләре белән җилкенеп куйгандай булдылар. Әммә күпчелек, һәрбер эшкә бик озак уйлаганнан соң гына керешергә күнеккән буларак, ялгыш адым ясаудан сакланып калды.

Кара уйлы эшкуарлар моһаҗирларны зур кармакка эләктерә алмаслыкларын күреп, кечкенәрәк кармак салырга һәм бу юлга вак-төяк табыш белән канәгатьләнергә мәҗбүр булдылар.

Истанбулның бу «яхшы ниятле», «ярдәмле» әдәмнәре арасында мосафирхәнә хуҗасы Хәмзә хаҗи да бөтерелә иде. Кайберәүләрнең тәмле сүз, үгет тәэсире астында йомшара төшүләрен күреп һәм шулай ук инде кулга төште дип исәпләгән табышның юкка чыгу ихтималын күз алдына китереп, хаҗи яшен тизлеге белән моһаҗирлар төркеме эченә атылды да, әле берсен, әле икенчесен читкә чакырып алып, колакларына пышылдый-пышылдый, аларны өркетергә тотынды.

– Ышанмагыз сез ул Хода бәндәләренә! – диде ул, кисәтеп. – Бөтен өерләре белән алдакчы, әшәкеләр алар! Төпсез чуманга утырып калуыгызны абайлап та өлгермәссез! Минем сүздән, киңәштән чыксагыз, ыштансыз калачаксыз, карагыз аны! Мине монда һәммә кеше белә, мин – хаҗи, минем бердәнбер кәсебем – мосылман кардәшләребезгә ярдәм итү, изгелек эшләү. Мин булмасам, аларны монда кызганучы да юк, алдарга, харап итәргә генә торалар...

Әйләнә-тирәдә кайнаган бу ыгы-зыгы эчендә ниндидер шикле максат яшеренгән булуны моһаҗирлар үзләре дә сизенәләр иде. Шуңа күрә алар, Хәмзә хаҗиның сүзләренә игътибар белән колак салып, тормышны җайлау мәсәләсендә ашыгыч адымнар ясамаска һәм хәзергә һәммәсе бер җирдә – Хәмзә хаҗи мосафирханәсендә яшәп торырга карар кылдылар. Ниндидер кәсепкә керешкәнче, аларга әле бераз мондагы тормышка ияләшә, халкы белән аралаша төшәргә кирәк иде.

Мосафирханәгә урнашып, күңелләре бераз тынычлангач та, моһаҗирлар Истанбул белән танышып керергә дип урамга ашыктылар.

Саҗидә дә, теге вакытны Одессадагыча, өстенә иң әйбәт киемнәрен киеп, керфекләренә сөрмә тартып, Сафасы белән бергә урамга чыкты.

Хәмзә хаҗи мосафирхәнәсенең аскы катында чәйхәнә урнашкан иде. Сафа белән Саҗидә иң элек шунда керделәр.

Чәйхәнәгә кергәч, алар шакшы, пычрак бүлмәнең урта бер җирендә туктап калдылар да, андагы һәммә нәрсәне кызыксынып тамаша кыла башладылар. Вакыт иртә булганга, чәйхәнәдә кеше аз иде әле.

Стена буендагы ертык диванда берәүсе бик тәмләп наргилә* суырып утыра. Ул бүлмә уртасында басып торган Саҗидәне күреп алды да, тартуыннан туктап, майлы күзләрен хатынга текәде:

*[Наргилә - хурхур, кальян (төтенен су аркылы үткәрә торган тәмәке тарту коралы)]

– Хәерле иртә, Миңсылу гүзәлем...

Сафа белән Саҗидә шундук аңа таба борылып карадылар.

Башындагы кызыл фәсе астыннан тузгак чәчләре күренеп торган, җыерчык баскан ябык, сары йөзле, мәхәббәтсез бу кешенең иреннәре мыскыллы көлемсерәп елмая, күзләрендә мәкерле очкыннар уйный иде.

Саҗидә җавап бирмәде, ә Сафа:

– Аның исеме Миңсылу түгел, – дип куйды.

– Ә ничек соң?

– Саҗидә.

– Миңа барыбер... Саҗидә икән, әйдә, Саҗидә булсын... Я, эшләр ничек бара? Күптәнме килдегез?

Сафа белән Саҗидә, чит-ят кеше белән ничек сүз башларга белмичә, дәшми басып тордылар.

– Нәрсәдән курыктыгыз?.. Мин тешләмим... Әйдә якынрак кил, Әхмәтҗан абзый, – диде теге кеше.

– Мин Әхмәтҗан түгел.

– Кем икәнеңне каян белим ди мин!

– Белмәгәч, әйтмиләр аны... Минем үз исемем бар... Сафа мин, – диде Сафа, ачуы чыгып, һәм ишеккә таба борылды.

– Ярар, ачуланма, Сафа дус... Тукта инде, кая алай ашыгасың? Яле, булмаса, авыл хәлләрен сөйләп җибәр. Нинди яңалыклар бар икән анда, – диде фәсле әфәнде һәм диванда үзе яныннан урын күрсәтеп: – Әйдә утыр, сөйләшик, – дип утырырга кыстады.

Истанбулның үз кешесе белән әңгәмә корып утыру кызыктыра иде, билгеле. Шуңа күрә Сафа карышып тормады, диванга килеп утырды. Үз янәшәсеннән Саҗидәгә дә урын бирде.

Саф күңелле, сәдә тәбигатьле ирле-хатынлы ике кеше, бернәрсәне дә яшермичә, Мәүлә Колыдагы авыр тормышлары, фетнә-чуалышлар, күченеп китү һәм Истанбулга килү мәшәкатьләре турында иркенләп сөйләргә керештеләр.

Кинәт фәсле әфәнде аларны кырт кына сүздән бүлде дә:

– Сөйләшә-сөйләшә карта уйнасак ничек булыр, ә? – диде.

– Әстәгъфирулла, Ходай язмасын! Минем гомеремдә дә кулыма карта алганым юк! – дип җавап бирде Сафа.

Ә Саҗидә:

– Без монда карта уйнар өчен килмәдек, – дип өстәде.

– Ә нәрсә өчен килдегез соң, Миңсылу апакаем? – дип, чытлыкланыбрак сорады фәсле әфәнде һәм Сафа аша сузылып, кулы белән Саҗидәнең күкрәгенә үрелде.

Саҗидә, кызарынып-бүртенеп, урыныннан сикереп торды.

Тамам каушап калган Сафа ни дияргә дә белмәде. Ә ул арада теге әфәнде аның бүреген бәреп төшерде һәм такыр башын учы белән чәбәкли-чәбәкли такмаклап:

– Их Әхмәтҗан! Их Сафаҗан! Кәрт уйный белмәгәч, Истанбулга нәрсәгә килдең син? – диде.

Бу ачыктан-ачык мыскыллау иде. Сафаны Казанда чакта да шулай мыскыл иткәннәр иде. Ул әле дә хәтерли: ниндидер бер малай аның сакалына зырылдавык җибәреп, соңыннан бу зырылдавыкны сакалы-ние белән бергә йолкып алырга туры килгән иде.

«Кая барма, гел фәкыйрь кешедән көләләр!» дип ачынып куйды ул, һәм, дорфалыкка сәләтсез кеше буларак, әлеге әфәндегә бер сүз дә әйтмәстән, бүреген алып киде, аннары Саҗидәгә:

– Киттек! – дип эндәште.

Ишектән чыкканда аларга киеме белән татар моһаҗирына охшаган тагын бер кеше очрады. Ул Сафа белән Саҗидәгә текәлеп карап торды да, бераз икеләнебрәк:

– Исәнмесез! – диде.

– Сиңа да исәнлек-саулык телим! – дип җавап бирде Сафа коры гына һәм юлын давам итәргә теләде.

– Күчеп килгән кешеләрме әллә? – диде теге, тагы да сүз катып.

– Нәкъ үзләре.

– Истанбулда күптәнме?

– Бүген генә килеп төштек.

– Ә без инде монда ай буе газап чигәбез. Менә шушы кабакта яшибез. Аннан кайчан китәрбез әле – белгән юк... Кая барма – һәр җирдә алдашу, мыскыллау... Түзәр хәл калмады.

Бу кешенең сүзләре, инсафлы төс-кыяфәте Сафа белән Саҗидәне тынычландырып җибәрде. Алар ачылып китеп аның белән сөйләшә башладылар. Яңа таныш үзенең Хатип исемле булуын һәм монда Иделнең тау ягындагы бер авылдан күчеп килүен әйтте.

– Җәмәгатеңме? – дип сорады ул Сафадан, Саҗидәгә таба ым кагып.

– Әйе.

– Ә бала-чага ничәү?

– Баласызлар без... Ходай насыйп итмәде...

– Булмавы хәерлерәктер дә бәлкем... Монда бала-чагалы кешеләргә бик кыен хәзер.

Бала турында сүз чыккач та, Сафа белән Саҗидәнең күз алдына туган авыл һәм Хәтирә килеп басты. Ул, мескен, бала табарга әзерләнә торгандыр һәм Сафа белән Саҗидәдән яхшы хәбәр көтәдер инде.

Хатип, яңа иптәшләренең ничектер кинәт кенә моңаеп-сүрелеп калуларын күреп, сүзне тизрәк башкага күчерергә ашыкты:

– Сез кая барырга җыенган идегез соң әле? Берәр йомыш белән чыктыгызмы, әллә болай гынамы?

– Болай гына, шәһәр карап керикме әллә дигән идек! – диде Сафа.

– Тик карагыз аны, итәкне җыебрак йөрегез, – дип кисәтте Хатип. – Юкса, Ходай язмасын, бәлә-казага эләгеп куюыгыз бар.

– Әйе, халык әллә ниндирәк шул монда, килүгә үк сиздек, – диде Саҗидә, әңгәмәгә кушылып. – Аңламассың, явызлыктан шулай эшлиләрме, әллә гадәтләре шундыймы?

– Әйтәсе дә юк, халкы яман, – диде Хатип, килешеп. – Миңа калса, урыслар аларга караганда күп яхшы... Монда ялган өстенә ялган... Бөтен эш-тормышлары алдауга корылган.

– Йа Алла! – дип авыр сулап куйды Саҗидә. – Шундый нәрсәләр хәлифә илендә эшләнә бит – бигрәк тә менә шунысы аянычлы!

– Анысына хәлифәнең катышы юк. Ул донъя эшләрен бар дип тә белми. Син аңа гүзәл кызларны гына күбрәк бир... Соң, нишлибез, кузгалабызмы? Әгәр каршы килмәсәгез, мин дә сезнең белән бара алам. Барыбер эшем юк, вакыт тизрәк үтәр, ичмасам.

Сафа белән Саҗидә рәхәтләнеп риза булдылар.

Алар шулай өчәүләп, үзара тату гына сөйләшә-сөйләшә, тар, кәкре урамнар буйлап шәһәр карап йөрделәр. Әңгәмә күбрәк Сафа белән Хатип арасында куерды, ә Саҗидә, ирләр белән янәшә атлап барса да, сүзгә бик сирәк – берәр нәрсә турында сорарга кирәк булганда гына катнашты. Урамны күзәтеп баруы күңеллерәк иде аңа. Һәм ул игътибарга лаеклы бер генә нәрсәне дә үзенең очлы күз карашыннан читтә калдырмады. Бигрәк тә аны урамда ач этләрнең куп булуы гаҗәпләндерде. Бу этләр өерләре белән урам гизеп йөриләр яисә капка асларында, ишек төпләрендә йокымсырап яталар иде. Саҗидә бөтен юлны иңләп каршыга таба килгән шундый эт өерләренең берсенә куркынган күз карашын ташлап алды да:

– Этләр бик күп икән монда! – дип куйды.

– Андый байлык монда буа буарлык! – диде Хатип һәм аяк арасында бөтерелгән бер этне читкә тибеп җибәрде. – Ә ике аяклылары тагы да күбрәк...

Бераз тын гына барганнан соң, Хатип яңадан сүз башлады:

– Туган илдә чакта хыялланып йөргән Истанбул түгел бу, Сафа туган. Үз күзең белән күргәч, чын эт абзары булып чыкты ул. Кая гына барма, кем белән генә сөйләшмә, һәр җирдә берәр этенә килеп төртеләсең.

– Шулай ук булыр микәнни? Бер генә дә яхшы, күңелгә ятышлы нәрсә юкмыни? – диде Сафа. – Ә без, юләрләр, кешечә яши башларбыз дип, монда килергә атлыгып торабыз тагын!..

Шул вакыт чат почмагыннан озын, чандыр гәүдәле, аркасында самавыр сыман ниндидер түгәрәк савыт аскан сәер бер әдәм атылып чыкты. Самавыр төбенә озын калай көпшә беркетелгән булып, бу көпшәнең кран куелган икенче очы әлеге кешенең култык астыннан корсагы турысына бөгеп китерелгән иде.

Саҗидә куркынган кыяфәттә бер читкә тайпылды. Савыт аскан кеше исә, адымын әкренәйтеп, хатынның йөзенә текәлеп карады да, такмак әйткән сыман көйләп:

– Һәй, су! Тукыз дешикни утуз ике япар саук су!* – дип кычкырып җибәрде.

*[Һәй, су! Тугыз тишекне утыз ике итә торган суык су (төрекчә).]

Коты алынган Саҗидә шундук: «Әстәгъфирулла! Тәүбә, тәүбә!» – ди-ди, як-ягына карап төкеренергә тотынды.

Тагын берничә чат, тыкрыкны борылгач, алар Истанбулның мәшһүр базарына – Капалы Чаршыга* килеп чыктылар.

*[Капалы Чаршы - Истанбулдагы өсте каплаулы базар.]

Һәммә шәрык базарлары кебек, бу базар да өстән ябык, каплаулы иде. Анда рәхәт бер салкынлык һәм ярым караңгылык хөкем сөреп, сатучылар һәм алучылар өчен ул бер үк вакытта ачык урамның түзеп булмаслык эссе һавасыннан котылу урыны да булып хезмәт итә иде,

Тар урамнарда һәм тыкрыкларда исәпсез-хисапсыз вак кибетләр тезелеп киткән, һәрбер урам яки тыкрык үзенә бертөрле товар белән сату итә. Базар беркайчан буш түгел, кая гына карама – һәр җирдә нидер саталар, нидер алалар; сатулашу, кычкырышу, ызгыш-талаш тавышларыннан һава дер селкенеп тора. Һәммәсе дә берсен-берсе алдарга, төп башына утыртырга тырыша. Дус кешеме ул яки туган-кардәшме, алар өчен барыбер, бары тик алдарга булсын. Сату-алу кәсебенең язылмаган кагыйдәсе иде бу! Тәҗрибәлерәк, шомарганрак сатучылар базарда йөрүче халык төркемендә читтән килгән яңа кешене бик тиз күреп алалар; андый чакта әле генә бер-берсен алдарга дип хәйлә корып торган сатучылар әлеге яңа кешене күмәкләшеп «эшкәртергә» тотыналар.

Сафа, Саҗидә һәм Хатип, шуларның һәммәсен тамаша кылып, халык төркемен ера-ера һаман эчкәре керә бардылар. Ара-тирә, аеруча күзгә ташланырлык әйберләр очраганда, алар тукталып калалар һәм Хатипның ул әйберләр турындагы аңлатмаларын тыңлыйлар иде.

Палас-келәм кибетләре рәтенә җиткәч тә алар бераз тукталып тордылар. Өстенә озын чабулы кара җөббә, киң чалбар, башына кара чуклы кызыл фәс киеп, биленә яшел ефәк пута ураган кәкре борынлы, елтыр кара күзле бер төрек карты, магрур бер кыяфәт белән озын чал сакалын сыйпаштыргалап, ниндидер европалыга товар тәкъдим итеп маташа иде. Ләкин европалы, тау-тау өелеп яткан келәмнәрне актарса да, үзенә ошаганны эзләп таба алмады булса кирәк, күршедәге кибеткә китеп барды.

– Менә шундый келәмнәрнең берсен болынга җәяргә иде дә, өстенә табын әзерләп, рәхәтләнеп ашап утырырга иде, – дип куйды Хатип, хәйләле көлемсерәп. – Начар булмас иде бит, ә?

– Моны сатып алыр өчен бер ат баһасы җитәр иде микән? – диде Сафа, Хатипка сораулы күз карашын юнәлтеп.

– Ике атыңа өстәп бер танаңны да сатсаң җитәр бәлкем, – дип җавап бирде Хатип.

Саҗидә дә келәмнәргә сокланып карап тора иде. Карт төрек моны сизеп алды. Аның күзләрендә шаян очкыннар ялтырап китте, һәм ул, сүз катарга уйлап, Саҗидәгә таба борылды. Ләкин иртәнге күңелсез вакыйганы әле дә булса онытмаган хатын, күзләрен түбән төшереп, бу урыннан тизрәк китәргә ашыкты.

Палас-келәмнәр рәтеннән соң ефәк тукымалар рәте башланды. Монда кибет тотучы төрекләр һәммәсе диярлек яшь, чибәр, купшы киемлеләр иде. Сатып алучыларның да күбесе европача киенгән хатын-кызлардан тора; алар үзләрен бик иркен тоталар, төрле төстәге нәфис ефәк төргәкләрендә актарынган булып, сөйкемле кибетчеләр белән уен-көлке сөйләшәләр, көязләнәләр, чытлыкланалар. Шунда ук битен-күзен куе челтәр астына яшергән төрек хатын-кызлары да күренгәләп китә иде,

– Бу кадәр капланып ничек тончыкмыйлар икән алар? – дип куйды Саҗидә, кызганып. – Андый киемне ул мескеннәргә кем уйлап тапты икән?

– Кем булсын, хәлифәдер инде. Аларга йөз яшереп йөрергә хәлифә кушкан бит! – диде Хатип.

Ефәкчеләр урамын карап бетергәннән соң, алар ары киттеләр.

Менә азык-төлек кибетләре, галантерея рәте... Менә ювелир товарлары сатыла торган урам-тыкрыклар һәм наргилә кибетләре... Һәм ниһәят, бәзстан – корал базары...

Алтын, көмеш, сөяк сапларына әллә нинди гаҗәеп бизәкләр төшерелгән үткен йөзле корыч кылычлар, ай урагы төсле кәкре хәнҗәр- ятаганнар, пычаклар – һәммәсе дә кеше күзенә күренерлек итеп стеналарга эленгән, табындагы сый сыман, тамаша өстәленә таратып салынган иде. Хатип белән Сафа бу корыч байлыкка сихерләнгәндәй карап тордылар. Аларның берсе становой билендәге тутык кылычтан кала үз гомерендә бүтән корал күрмәгән булса, икенчесе кулына солдат мылтыгыннан башкасын тотып карамаган иде. Ә гомере буе чалгы пычак белән генә эш иткән Саҗидә гомумән донъяда шундый искитмәле нәрсәләр бардыр дип уйламый да иде.

Сафа белән Хатип, кайчандыр үз илләрендә чалгы сатып алгандагыча, хәнҗәрләрне кулларына алып әйләндерә-әйләндерә, сапларындагы нәфис бизәкләрне җентекләп карыйлар һәм кыныларыннан чыгарып, кытыршы бармаклары белән аларның үткенме-юкмы икәнлекләрен тикшерәләр иде.

Тамаша өстәле артында, идәндә, тартмалардан корал бушатып маташкан кибетче чиркәс Сафа белән Хатипны тын гына күзәтеп торды-торды да, аларның бернәрсә дә сатып алырга ниятләре юклыгын сизеп, кинәт өстәл янына атылып килде, кан баскан күзләрен дәһшәтле акайтып, аптырый калган Сафаның һәм Хатипның кулыннан хәнҗәрләрне тартып алды, аннары шул хәнҗәрләре белән янап селтәнә-селтәнә аларны читкә куа башлады. Шул ук вакытта ул, талыйлар дип, донъя ярып каравыл кычкыра иде.

– Борчылма, әфәнде! Хәнҗәрләрең кирәкми безгә, үзеңә булсын! – диде Хатип.

– Күр инде, ничек дулый бит. Әйтерсең лә без аны таларга килгән, донъя ярып кычкыра! – диде Сафа.

Ул арада кибетче чиркәс бер читтә басып торган Саҗидәне күрде дә, ачуы сүрелгәндәй булды. Ләкин Саҗидә ирләрнең майлы күз карашларыннан бүген тамам гарык булган иде инде, шуңа күрә кибет яныннан тиз генә китәргә ашыкты. Аның артыннан Сафа белән Хатип та иярде.

Тагы да бераз баргач, ат дирбиясе белән сату итүчеләр рәтенә килеп чыктылар. Мондагы товарлар Сафа белән Хатипка әлегәчә күргән барлык әйберләргә караганда да күңелгә якынрак һәм кызыклырак булып тоелды.

Зиннәтле бер иярне күргәч, Сафа тамам истән калды, хыял диңгезенә чумды. «Менә шундый ияргә атланып сабан туенда ат чабышына барсаң иде!» –дип уйлады ул эченнән генә.

Ә Хатип, әйбәт каеш дирбиягә карап, үзенең авылдан китәсе көнне генә сатып җибәргән сөекле байталын исенә төшерде. «Менә бу дирбия минем малкайга чак кына буласы икән дә, Ходай насыйп итмәгән шул!» – диде ул үзенә-үзе, көенеч белән.

Саҗидә исә: «Менә шушындый дирбияле яхшы атларга утырып күрше авылга җыенга барсаң, нинди күңелле булыр иде!» – дип хыялланды.

Шул рәвештә уйлана-хыяллана, алар ыгы-зыгылы базар урамнары буйлап юлларын давам иттеләр. Хатип, арада иң тәҗрибәле кеше буларак, иптәшләрен һәртөрле бәлә-каза, җәбер-золымнардан саклап барырга тырыша иде.

Ниһәят, алар Баязит мәчетенә якын гына урнашкан талчук базарына барып җиттеләр.

Талчукларның һәркайсы шикелле, бу талчук базары да гаять дәрәҗәдә пычрак, шау-шулы һәм кара кәсепле иде. Монда бөтен нәрсә алдауга, ялганга корылган булып, сатучыларның да монда иң явызлары, иң әшәкеләре, мәкерлеләре җыйналган иде.

Аларның һәрберсе диярлек нинди генә юл белән булса да берничә тиен акча табарга тырыша. Берәвенә ул Серкачи яки Мәхмүд паша төбәкләрендә урнашкан мосафирхәнәләрдә яки фәхешхәнәләрдә төн кунып чыгар өчен, ә икенчесенә үзенең җенси бозыклыкларын канәгатьләндерер өчен кирәк.

Менә ниндидер бер грек карты гади ташлы йөзекне бриллиант кашлы дип сатарга маташа; икенче бер урында яшь кенә итальян егете, шаярта-көлә, урланган әйберләр тәкъдим итә. Яки каяндыр бер инглиз агае килеп чыга да, күзеңә туп-туры карап, әкрен генә: «Әфиун бар», – дип үтеп китә. Ертык киемендә дә ничектер пөхтәлек саклаган бер нимес, һич оялмастан, ватык сәгатен үтереп мактый. Аягына чак басып торган олы яшьтәге бер француз үзен балалар тәрбиячесе итеп алуларын үтенә. Бер читтәрәк җиргә җәелгән киндер җәймә өстендә кысык күзле кытай ниндидер фокуслар күрсәтә, шунда ук, кәмит карарга җыелган төркем тирәсендә, бер үсмер малай бөтерелә. Кытайның һәммә фокусларын күңелдән белгәнгә, ул инде хәзер тамашачыларның кесәләре белән генә кызыксына башлаган. Менә таушалган йөзле яшь кенә бер марҗа, ир-атны кызыктырмаммы дип, ахрысы, ботларын уйната-уйната киләп сарып йөри. Бер төркем төрекләр тәмәке һәм наргилә сатып утыралар. Йөзен куе челтәрле кара чадра белән каплаган, өстенә яшел чапан кигән бер татар хатыны хуш ис бөркеп торган кайнар пәрәмәчләр сата.

Шуннан ерак та түгел иске-москы өемнәре күренә. Аяксыз өстәлләр, урындыклар, ватык йозаклы сандыклар, ишекләре каерылган шкафлар, яньчелгән иске комганнар, ертылып-сизрәп беткән чалмалар – монда ни теләсәң шул бар. Хәттә, берәр ачыгавызы алмасмы дип, күрәсең, бер үк аякка киешле ике сыңар иске ботинканы бер пар итеп бәйләп саталар.

Хатип һәм аның яңа танышлары менә шушы җәһәннәмгә килеп эләккәннәр иде. Алар бәрелә-сугыла, аякларын көчкә өстерәп бардылар.

Башына берсе өстенә берсен манара сыман өеп иске фәсләр кигән бер сатучы халык диңгезен аралый-ера Сафалар янына үтте дә, манарасы очыннан бер фәсне кулына алып, саф Казан татарлары телендә такылдарга тотынды:

– Ягез әле, якташлар, фәс алып җибәрегез! Мондый фәсне үлеп эзләсәгез дә таба алмассыз! Киелгән-сыналган товар. Акчага мохтаҗ булмасам, валлаһи менә, сатып та тормас идем, үзем кияр идем! Хәлифә илендә фәссез ярамый, алыгыз, бер дә үкенмәссез! Өйгә ашыгам – бәясен күп сорамыйм. Кая әле, бисмиллаһиррахман иррахим! – дип, ул Сафаның бүреге белән кәләпүшен салдырып алды да, алар урынына фәсне кигереп куйды. – Я, төрек пашасыннан кай җирең ким? Әйдә, тизрәк алып кал, юкса кире дә уйлавым бар!

– Чыннан да, алыйк, Сафа, – диде Саҗидә, сатучының сүзен куәтләп. – Иртәме, соңмы, барыбер фәс алырга туры киләчәк бит. Үзеңә бик килешеп тә тора.

– Риза бул, Сафа дус, – диде Хатип та. – Хакыннан килешсәк, минем дә алырга исәп юк түгел.

– Шалкан бәясе инде, бер фәскә нибарысы егерме биш куруш сорыйм. Кибеткә барсагыз, анда туксан куруштан да арзанга таба алмаячаксыз. Товары нинди бит, күз явын алырлык... Әйдә, саранланмагыз...

Шул рәвешчә, бер яктан Сафа белән Хатип, икенче яктан үткен телле сатучы арасында сатулашу башланды. Ахырда, һәр ике як та төрек акчасы белән ун куруштан килешеп, ниндидер ат сатучы һәм алучы кешеләрдәй, кулны-кулга сугыштылар да эшне тамам кылдылар.

Хатип белән Сафага, билгеле, төрек акчасы урынына урыс акчасы белән түләргә туры килде. Аннары алар, фәсләрне башларына киеп, китеп бармакчы булдылар. Ләкин шул вакыт ниндидер әрмән аларның юлларына аркылы төште.

– Күрәм, сез фәсләр алгансыз бугай. Димәк, бүрекләрнең кирәге юк. Сатыгыз миңа, ә? – диде ул.

Фәс сатучыга мондый эшләр бик ошый иде булса кирәк, – ул шундук тылмач булырга ризалыгын бирде.

Бүрекләр өчен сатулашу иске фәсләр өчен сатулашуга караганда шактый озаккарак сузылды. Ниһәят, кызу бәхәс-тарткалашулар нәтиҗәсендә, Сафа белән Хатип үзләренең бүрек һәм түбәтәйләрен икешәр куруштан, ягъни фәс бәясе белән чагыштырганда бик күпкә арзанрак бәядән әрмәнгә биреп калдырдылар. Бу, үзенә күрә, ике бүрек белән ике түбәтәйне өстәмә хак түләп ике иске фәскә алыштыру сымаграк бер кәмит нәрсә булды.

Базардагы халык иләвендә тагын бераз вакыт бәрелеп-сугылып йөргәннән соң, безнең дуслар, ниһәят, киңрәк, кешесезрәк бер урамга килеп чыктылар.

– Әйдәгез, мин сезне бер җиргә алып барам, – диде кинәт Хатип үзенең юлдашларына.

– Кая? Нинди җиргә? – дип сорады Сафа.

– Күчеп килүчеләрне бушлай ашата торган шундый бер урын бар икән монда. Гыймарәт дип атала бугай. Безнекеләрдән шактый кеше шунда ашарга йөри.

Сафа сораулы күз карашын Саҗидәгә юнәлтте. Тегесе, сөйкемле генә елмаеп, фәс кигәч тагы да чибәррәк, мәһәбәтрәк булып тоелган иренә бераз сокланып карап торды да:

– Әйдә киттек, пашам, – диде.

Ничектер ирексез рәвештә тел очыннан ычкынган бу сүз Саҗидәнең үзенә дә бик ошады, һәм моннан соң ул Сафага һәрвакыт шулай «паша» дип дәшәргә карар итте. «Монда, яңа җирдә, үз иреңә авылдагыча дәшеп булмый бит инде», – дип уйлады ул.

– Ишетәсеңме, Сафа, ул сиңа ничек олылап эндәшә! – диде Хатип, шаяртып. – Башыңа фәс киюгә үк пашага әверелдең! Минем хатын мондый мактау сүзен гомерендә дә уйлап таба алмас иде.

Саҗидә оялып кына елмаеп куйды.

Шулай шаярта-көлә алар юлларын давам иттеләр.

Кинәт каяндыр полицейский калкып чыкты.

– Сез мосылманнармы? – дип сорады ул, юлга аркылы төшеп.

– Әвәт*, – диде Хатип, горур төстә. Истанбулда яшәгән бер ай вакыт эчендә ул нибары шул бер сүзне генә отып алган иде.

*[Әвәт - әйе! (төрекчә.}]

– Бу хатын да сезнең беләнме? – диде тагын полицейский, Саҗидәгә таба төртеп күрсәтеп.

– Әвәт!

– Ул да мосылманмы?

– Әвәт!

– Алайса, рәхим итеп, минем арттан барыгыз.

Татарлар, үзләрен һичбер нәрсәдә гаепле сизмәгәнлектән, башта тарткалашыбрак торганнар иде. Ләкин, әйләнә-тирәдә халык төркеме һәм бүтән полицейскийлар җыела башлагач, куркына калып, күндәм төстә әлеге полицейский артыннан атларга мәҗбүр булдылар.

Полиция мәркәзендә* ниндидер бер чиновник бик кырыс һәм ачулы тавыш белән аларны битәрләргә тотынды. Татарлар, аның сөйләгәннәрен аңламаганлыктан, бер сүз дәшмичә аптырап басып тордылар. Ниһәят, каяндыр үзирекле тылмач табылып, ул татарларга мәсәләне төшендереп бирде.

*[Полиция мәркәзе - полиция участогы.]

– Безнең мәмләкәт кануннары мөслимәләргә урамда ачык йөз белән йөрергә кушмыйдыр.

– Белгән булсак соң... Белмәдек бит, агай-эне! Без бит читтән килгән кешеләр, мондагы тәртипләрне белмибез.

– Мөслим булган һәр әдәм хәлифә яки шәригать боерган әмерләрне истә тотарга тиешледер.

Бу мәсәләләрдә һичбер хәбәр-хәтерләре булмаган моһаҗирлар ни әйтергә белмичә, оялып башларын түбән иделәр.

– Каян килдегез?

– Казан губернасыннан.

– Язуларыгыз бармы, күрсәтегез әле.

Сафа, каушаган бер хәлдә, ашыгып куенына тыгылды, үзе һәм Саҗидәсе исеменә бирелгән паспортларны тартып чыгарды. Паспортларда ике башлы каракош сүрәтләрен күргәч, теге чиновник кинәт үзгәреп китте, аның әүвәлге кырыслыгы сүрелеп, йөзендә ялагайлану сыман бер чырай пәйдә булды. Аннары ул, дусларча елмаеп, паспортларны әле һаман да ни булганын аңламый аптырап басып торган Сафага кире бирде.

Хәлбуки, чиновникның үз-үзен тотышы бик җиңел аңлашыла иде. Төрек полициясе тарафыннан чит мәмләкәт кешесенә кечтеки генә гаделсезлек эшләү, җәбер кылу да гадәттә бу мәмләкәт белән Төркия арасындагы мөнәсәбәтләрдә шактый зур низаклар тууга сәбәп була, ә моңа юл куйган кечкенә чиновниклар өчен исә бу бөтенләй күңелсез нәтиҗә белән тамамлана иде. Шуңа күрә дә, чиновниклар чит мәмләкәт кешеләренә карата бертөрле, ә үз ил кешеләренә карата икенче төрле мөгамәләдә булырга тырышалар иде.

Шулай итеп, Сафа чит илдән килгән кеше булуы аркасында гына бәләгә тарымый калды. Шулай да, чыгып китәр алдыннан чиновник аны янә бер кисәтте: шундый хәлләр бүтән кабатланмасын дисәң, моннан ары җәмәгатеңне урамга чадрасыз чыгарып йөртмә, яки, һич югы, аны европача киендерә торган бул, диде.

Бу күңелсез вакыйга Сафа белән Саҗидәгә шундый тәэсир итте ки, юлны давам итәргә аларның бернинди теләкләре калмады. Алар өйгә кайту ягына борылдылар, ә Хатип, саубуллашып, гыймарәткә таба китеп барды.

Мосафирхәнәдә Сафа белән Саҗидәне авылдашлары каршы алды. Алар бераз элегрәк кайтып, хәлифә-солтан каласыннан алган тәэсирләре турында фикер алышып утыралар иде. Һәммәсенең дә тәэсирләре шәптән түгел икән. Берәүләре таланып, кесәләрен кистертеп кайткан, икенчеләренә яраксыз, бозык товар тоттырып җибәргәннәр, өченчеләре, Сафа белән Саҗидә шикелле, полиция мәркәзенә эләккән иде.

Ул арада кич якынлашып, дәүләт мөәссәсәләрендә* эш тамамланыр вакыт та җитте. Чиновниклар, өйгә кайтыр алдыннан дус-ишләре арасында берәр чәшкә хуш исле кофе эчеп чыгарга яки иркенләп наргилә суырып утырырга дип, төркемнәре-төркемнәре белән каһвәхәнәләргә* агыла башладылар. Мосафирхәнәнең аскы катындагы каһвәхәнәдә дә уен-көлке тавышлары торган саен көчәя бара иде.

*[Мөәссэсә - учреждение.] [Каһвәханэ – кофейня.]

Шулвакыт кемдер боерык биргәндәгедәй тәләпчән тавыш белән:

– Атәш!* – дип кычкырды,

*[Атэш – утлы күмер.]

Төрекләр тәмәке тартырга бик һәвәс халык булса да, үзләре белән беркайчан да ут-шырпы йөртмиләр иде.

Каһвәхәнә хуҗасы Хәмзә хаҗи түрге бүлмәләрнең берсендә ниндидер эш белән мәшгуль иде, шунлыктан ул ут сораучы чиновникның тавышын ишетмәде.

– Һәй, атәш! – диде теге тагын, тавышын күтәрә төшеп.

Каһвәхәнәдәге бүтән кешеләр дә аның тәләбен куәтләштеләр:

– Атәш! Атәш!

Шуннан соң чиновникларның берсе каһвәхәнәдә әле күптән түгел генә эшли башлаган бер татар моһаҗирының малаен үз янына чакырып алды да:

– Әй, чуҗык*! Атәш гетир! – диде. Малай шундук Хәмзә хаҗи катына йөгерде:

*[Чуҗык – малай, бала.]

– Әфәнде, әтәч сорыйлар!

– Их, син, тиле! Я, үзең уйлап кара инде, әтәч аларга нигә кирәк булсын икән? Ут кирәк аларга, ут!

Хәмзә хаҗи үзенең эш бүлмәсеннән җәһәт кенә чыкты да, мангалдан* утлы күмер алып һәм авыз эченнән генә мыгыр-мыгыр догасын укынып, кунакларның сүнгән наргиләләрен кабызды. Үз илендә чакта тәмәке тартучыларны кяферләр дип сүгеп йөргән кеше булуына карамастан, монда ул кемнең өендә – шуның көендә, дигән кагыйдәгә таянып эш йөртергә гадәтләнгән иде.

*[Мангал – төрек миче.]

Бераздан инде бөтен каһвәхәнә эче төтен белән тулып, тирә-якка төчкелтем-татлы бер ис таралды.

XVII

Моһаҗирләр өзлексез агылып килә тордылар. Аларның ахыры-соңы булмас кебек иде. Кавказлылар һәм Кырым татарлары артыннан Себер, Урал, Идел буе татарлары килеп төште. Боларга Балканны, Урта диңгез утрауларын һәм Гарәбстанны ташлап киткән исәпсез-хисапсыз төрек качаклары килеп кушылды. Эшлексез һәм әкрен кыймылдаучан төрек хөкүмәте тамам аптырашта калган иде. Акча юк, качакларны урнаштыру өчен алдан бернинди чара күрелмәгән. Бу мәсәлә белән чын-чынлап кызыксынучы кеше булмаганлыктан, җәмәгатьчелек ярдәменә дә өмет итәргә ышаныч юк иде. Төркиянең пайтәхетендә хәл гаять кискен бер төс алды. Дахилия нәзәрәтенә, шул тирәдәге барлык урам-тыкрыкларны буып, көн саен күп меңләгән моһаҗирлар агыла иде. Нәзәрәтнең эре чиновниклары, бәләдән баш-аяк дип ахры, бу кешеләрне кая булса да урнаштыру турында кайгырту түгел, аларны бөтенләй күрмәмешкә салыштылар. Ваграк чиновниклар да, элек-электән каннарына сеңгән комсыз гадәтләре буенча, ярым хәерче ул мескеннәрне кайда туры килсә шунда алдап, алар хисабына файда-табыш эшләп калу турында гына уйладылар. Боларга тагын, гомуми табыштан үз өлешләрен дәгъвәләп, Истанбулның төрле шикле әдәмнәре – Галата һәм базар караклары өстәлде. Полиция исә кесәләрендә чит ил паспортлары йөрткән моһаҗирлар белән гомумән бәйләнешкә кермәүне артыграк күрде, ә гади халык, сәләмә киемле моһаҗирларны кызганса да, ничектер куркып, шикләнеп, алардан ераграк булырга тырышты.

Шулай итеп, моһаҗирлар чит-ят бу илдә үз тормышларын кору, җайлауны тулысынча үз көчләре, үз белдекләре белән хәл итәргә мәҗбүр булдылар. Ләкин алар нәрсә эшли алалар иде соң? Иртә таңнан караңгы кичкәчә Дахилия нәзәрәтенең ишеге төбендә яисә коридорларында тилмереп басып торсалар да, аларның кызганыч язмышын беркем дә аңларга теләмәде, киресенчә, читтән килгән килмешәккә санап, аларны һәрберсе читкә кагарга, бина эченнән кире урамга куып чыгарырга гына омтылды. Шуннан соң алар баскыч басмаларына, тротуар кырыйларына яисә Тупкапы сараеның ташландык зур бакчасына кереп, чирәм өстенә җыелышып утыралар да, кеше ишетмәсен дигәндәй куркып, пышылдап кына үзләренә даими торыр урын һәм эш табу турында кайгырышырга тотыналар иде.

Шундый билгесезлек эчендә көн артыннан көн узды. Ә качаклар һаман килә, күбәя бардылар. Әгәр гел шулай килә торсалар, озакламый ниндидер төзәлгесез бәлә-каза туачагы көн кебек ачык иде. Шул сәбәпле, хөкүмәт әһелләре ахыр чиктә «һәйәте моһаҗирия» исемле бер комиссия төзергә мәҗбүр булдылар. Бу комиссия үзенең беренче эше итеп яңа күчеп килүчеләрне Истанбулга кертмәү турында махсус карар чыгарды. Яңа килгәннәрнең һәммәсен төрек пароходларына күчереп утыртып, Анадолу ярына чыгарырга тотындылар. Сахра кебек буп-буш, ташлы бу яр буе озакламый чит ил качаклары өчен үзенә күрә бер тамукка әверелде. Бернинди ярдәмсез, үз ирекләренә калдырылган ул кешеләр тиздән ачыга башладылар, арада үлүчеләре һәм хәбәрсез югалучылары да булды.

Мәүлә Колы крәстиәннәре бу мәсәләдә беркадәр бәхетлерәк булдылар: алар изге хәлифә туфрагына элегрәк – әлеге «Һәйәте моһаҗирия» карары чыкканчыга кадәр бер көн алдан аяк басканнар иде.

Башка барлык моһаҗирлар шикелле Мәүлә Колы крәстиәннәре дә ходайның һәр якты көнен Дахилия нәзәрәтендә яки «Һәйәте моһаҗирия»дә йөреп уздырдылар. Хатын-кызлар гына, урамга ачык йөз белән чыгуның нинди күңелсезлекләр китерүен инде бер тапкыр татыган булганлыктан, күбрәк өйдә – мосафирхәнәдә ялгыз утырырга мәҗбүр булдылар. Туган илдә чакта чагыштырмача ирекле булган һәм ирләр белән бергә донъя камытын тартырга гадәтләнгән татар хатын-кызлары бу ябылып утыруны бигрәк тә кыен кичерәләр иде.

Кешеләр белән аралашучан, эшчән Саҗидә тоткынлыкны аеруча авыр кабул итте. Ул күңеленнән үзе өчен генә түгел, башка барлык хатын-кызлар өчен дә газапланды, моңа каршы көрәшә алмавы өчен үзен-үзе битәрләде. Әйе, аның алдында, какшамас биек стена сыман, шәригать кануннары белән мәңгегә расланып, Шәйхелислам һәм солтан боерыклары белән кабат ныгытылган котылгысыз йола калкып тора иде шул. Бу йолага буйсынырга кирәк иде, һәм Саҗидә аңа буйсынырга мәҗбүр булды да...

Мәүлә Колы крәстиәннәре, комсыз ришвәтче чиновниклардан шикләнеп, урыс паспортларын тапшырырга ашыкмадылар. Хәмзә хаҗидан киңәш сорагач, ул да шул ук фикерне яклады.

– Карагыз аны, паспортларыгызны әлүк бирә күрмәгез! – диде ул, – Шушы көннәрдә генә безнең кан кардәшләребездән берәү «Һәйәт»кә хезмәткә керде, бөтен эшне әнә шул кеше аша йөртербез.

Чыннан да, бу мәсәләдә Мәүлә Колыларга җай туры килде: урыс паспортлары аларны комсыз төрек полициясе җәберләвеннән саклап калса, күптән түгел генә «Һәйәт»тә эшли башлаган бер татар моһаҗиры – Пеләш Кадыйр ярдәмендә алар үзләренең урыс паспортларын төрекнекенә алыштырып, Анадолуда урнашу хокукы бирә торган рәсми кәгазь алуга ирештеләр. Дөрес, моның өчен аларга шактый зур ришвәт бирергә туры килде килүен!

Пеләш Кадыйрның бала чагы һәм яшьлек еллары Оренбурда узган иде. Аның әтисе Шәрифҗан агай заманының бай гына бер сәүдәгәре булган. Мәдрәсәне тамамлап, махсус укытучы булышлыгы белән урыс телен һәм исәп-хисап гыйлемен ярыйсы гына үзләштергәч, Кадыйр үз әтисе кибетенә эшкә урнаша. Акча кассасының янәшәдә генә булуы киң күңелле егеткә рәхәтләнеп, үз дигәненчә яшәргә мөмкинлек бирә. Аның мутлыгы, гыйш-гыйшрәт маҗаралары бөтен шәһәр халкына билгеле була. Атасының малын ул уңга-сулга туздыра, ләкин моны шулхәтле оста эшли ки, байтак вакытка кадәр өйдәгеләр бу турыда бернәрсә дә белми киләләр, ә приказчиклар, белсәләр дә, хуҗа каршында үз гөнаһлары фаш ителүдән куркып, авыз ачарга батырчылык итмиләр.

Ләкин без капчыкта ятмый диләр бит... Бер заманны карт сәүдәгәргә дә кассадан акча югалуы билгеле була. Тикшерә торгач, гаепле кешесе дә табыла. Ул Кадыйр булып чыга. Шуннан соң Шәрифҗан карт, тамам бусарынып, үз улын өеннән сөрә.

Шулай итеп, моңарчы гел иркен, мул тормышта яшәргә гадәтләнгән Кадыйр кинәт урам уртасында бер тиен акчасыз торып кала. Бу хәл аны типтерү, күңел ачулардан туктарга һәм үзенең мөшкел язмышы турында ныклап уйланырга мәҗбүр итә. Ата кешедән ярдәм көтеп булмый, шулай ук элеккеге дус-ишләре арасында акчасыз каңгырып йөрүнең дә кызыгы юк. Җитмәсә, көзен аны солдатка алып китүләре ихтимал икән. Монда ниндидер кискен бер адым ясарга кирәк була. Һәм Кадыйр ул кискен адымны ясый: Истанбулга китеп бара.

Истанбулда, кара кәсеп белән көн күрүче эшкуарлар, авантюристлар, казна акчасын әрәм-шәрәм итеп бер урыннан икенче урынга качып йөрүче һәм кырыкмаса-кырык мәртәбә караклыкта тотылып та яңадан иреккә чыккан җинәятчеләр арасында, ул үзенә чын дуслар таба. Шөһрәт юлыннан бик тиз югары үрмәли. Тапкырлыгы, зирәклеге, файдасы тиярдәй һәрбер эштә тәвәккәллек күрсәтә һәм гадәттән тыш бер осталык белән күз буа белүе аркасында, ул тиз арада үзенә дан яулап өлгерә. Нинди генә эшләргә тотынып карамый ул! Төрек законнарын үзенчә аңлатып, хөкем йортларында юрист буларак чыгышлар ясый, Россиядән Истанбулга килүче татарларга киңәшче, арадашчы булып хезмәт итә, хәттә эре шулерлар компаниясе белән бәйләнешкә кереп, аларның карта уенындагы кырын эшләренә катнашудан да чирканмый... Үзенең әйтүенә караганда, ул Шәех Җамалетдин* һәм Мөхәммәт Габдүһ* шикелле атаклы кешеләр белән дә аралаша, имеш. Һәркем аны гыйлем иясе, акыллы кеше дип саный һәм шуның өчен аны ихтирам итә. Дөрестән дә, сүз нинди мәсәләгә генә кагылмасын – дин мәсәләсенәме, икътисади тормыш, тарих яки хәзерге заманның берәр фәнни ачышы мәсәләсенәме – барыбер, ул боларның һәммәсе турында да бик укымышлы кыяфәттә сүз алып бара белә һәм үз фикерен әйтә ала иде.

*[Җамалетдин Шәех – гарәп мәгърифәтчесе, реформатор, Мисырда ислам динен яңарту хәрәкәтенең идеологы Җамалетдин әл-Әфгани (1839–1897) күздә тотыла.] [Мөхәммәт Габдүһ (1849–1905), мәгърифәтче, дин реформаторы, Җамалетдин Әфганиның шәкерте һәм көрәштәше. Бу ике галим татарның Г.Баруди, М.Бигиев, З.Кадыйри, З.Кәмали кебек дин эшлеклеләренең иҗтимагый-фәлсәфи карашлары формалашуына зур йогынты ясаган.]

Шуның өстенә, Кадыйр телләрне яхшы белүе белән дә данлыклы иде. Ул урыс телендә иркен сөйләшә, аз-маз французча һәм грекча сукалый, ә төрекчәне инде су кебек эчә иде.

Менә бу соңгысы аны «Һәйәт"кә китерде дә инде. Төрек чиновниклары татарча аңламаганлыктан, ә татар моһаҗирлары, үз нәүбәтләрендә, төрекчәне начар белгәнлектән, «Һәйәт» эшендә зур кыенлыклар, мәшәкатьләр чыга тора иде. Һәм тәрҗемәче яллау мәсәләсе көн тәртибенә куелгач, «Һәйәт»тәге күпчелек агзалар бердәм рәвештә Пеләш Кадыйр кандидатурасына тукталганнар иде.

Тукталу, дигәннән, бу очраклы гына бер тукталу булмады. Моның үзенә күрә яшерен бер сере дә бар иде. Эш шунда ки, «Һәйәт» агзалары, башка барлык төрек чиновниклары шикелле үк, хезмәтләре өчен махсус түләү алып эшләмиләр иде. Дәүләт хәзинәсе акча сорап җибәрелгән язуларга һәрвакыт: “Акча юк!” – дип кенә җавап кайтара иде. Шуңа күрә чиновниклар, ассигновкаларны очсыз гына бәягә рибачыларга – ростовщикларга шудырып, үзләре акчаны ата-бабаларының сыналган ысулы – ришвәтчелек юлы белән табарга күнеккәннәр иде.

Россиядән дулкын-дулкын булып татар крәстиәннәре агыла башлап, "Һәйәт»кә тәрҗемәче яллау кирәк булгач, чиновникларның күзләре иң элек Пеләш Кадыйрга төште, билгеле. Кадыйр алар өчен якын таныш: кына түгел, бәлки бөтенләй «үз кеше» иде. Аның ярдәмендә алар ерак илдән килгән һәм кая барырга белми тамам аптырап йөргән татар крәстиәннәрен рәхәтләнеп алдый алачаклар иде,

Кадыйр үзенең яңа кәсебенә дәртләнеп кереште. Иң элек ул күчеп килүчеләр тукталган мосафирхәнәләр буенча йөреп, аларның хуҗалары белән бергәләп эш кылу юлларын сөйләште. Шуннан соң беркатлы крәстиәннәрдән алар кесәсенә әкренләп-әкренләп ришвәт акчалары агыла башлады.

Беркөнне Хәмзә хаҗи мосафирлар урнашкан бүлмәгә таза гәүдәле, як-якка тырпаеп торган чем-кара мыеклы, ак йөзле бер кунакны алып керде. Өр-яңа фәс, яхшы постаудан тегелгән фрак, ап-ак жилетының кесәсеннән асылынып торган алтын сәгать чылбыры һәм баш әйләндерерлек дәрәҗәдә куәтле хушбуй исе – болар һәммәсе дә кунакның «зур кеше» икәнлеген күрсәтеп тора иде. Хәмзә хаҗи аны Кадыйр әфәнде дип таныштырды да, аның белән хәзер үк сөйләшергә, киңәшергә тәкъдим итеп, үзе тиз генә бүлмәдән чыгып китте.

Татарлар көтелмәгән бу зур шатлыктан кунакны кочаклап алырдай булдылар. Ниһәят, алар алдында ышаныч баглардай зур түрә басып тора! Аның белән хәзер барысы турында да киңәш-табыш итәргә, аңа эчтә җыелып килгән зарларны сөйләргә мөмкин булыр!..

Чыннан да, Кадыйр крәстиәннәрнең зарларын түрәләргә хас тантаналы эре кыяфәт белән тыңлады. Җавап бирергә ашыкмады, бераз вакыт дәшмичә, уйланып басып торды, аннары, мыек очларын бөтереп, эре генә:

– Яхшы, бу эшне җайларбыз, – диде.

– Тиз булырмы, әфәнде?

– Тиз.

Крәстиәннәр, үз колакларына үзләре ышанмыйча, Кадыйрның симез, шома йөзенә шигәеп карап куйдылар. Коры гына әйтелгән бу җавап сүзендә ниндидер яшерен бер сер, мәкер бар шикелле тоелды. Әйтерсең лә Кадыйр крәстиәннәргә барысын да сөйләргә теләми иде. «Әгәр монысы да алдакчы булып чыкса?» дип уйладылар алар.

Кемдер түзмәде:

– Ә җир бирерләрме? – дип сорап куйды.

– Бирерләр.

– Яхшы җирме?

– Анысы инде сезнең үзегездән тора, – диде Кадыйр, кулларын җәеп. Бу хәрәкәте белән ул гүя, җир ошамаса мин гаепле түгел, дигәнне аңлатты. – Әгәр акыл белән эш кылсагыз, сезгә бирелгән җирдә каккан коры казык та тамыр җибәреп үсеп китәр, ә инде эшегез акылсыз булса, ул җирне хәттә очлы тимер белән дә чокый алмассыз.

Крәстиәннәр җанланып, гөжләшеп алдылар.

– Якташларың бит без, тырышып кара инде, әфәнде!

– Без сине буш итмәбез, шикләнмә!

Кадыйрның сүлпән йөзе кинәт яктырып китте, күзләрендә серле очкыннар җемелдәде.

– Баштук шулай диләр аны, туганнар! – диде ул. – Юкса үзегез беләсез, коры кашык авыз ерта. Без дә әдәм баласы бит. Һәркайсыбызның донъяда кешедәй яшисе килә... Безнең монда чәчүлек җирләребез юк бит. Ничек көн күрмәк кирәк?.. Озын сүзнең кыскасы, яшерен-батырын түгел, әйдәгез, ачыктан-ачык сөйләшик: җан башына илле көмеш бирсәгез, сезнең өчен иң яхшы җир табып, бер-ике көн эчендә бөтен эшне уңай якка хәл итеп тә куям. Бер атнадан рәхәтләнеп үз җирегездә хуҗалык итеп ятарсыз!

Ришвәтсез бернигә ирешеп булмаслыгын инде күп тапкырлар үз җилкәләрендә татып белсәләр дә, крәстиәннәргә Кадыйр куйган бәя бик кыйммәт тоелды. Алар, кайчандыр мал-туарларын сатулашкандагыча, бу юлы да кулга-кул сугышып сатулашырга тотындылар. Бүлмәгә кире әйләнеп кергән Хәмзә исә аларга арадашлык итте. Ниһәят, җан башына уналты куруш акча, ягъни бер сум алтмыш тиен исәбеннән килешү ясалды. Бу суммадан бер тәңкәсе «Һәйәт» чиновниклары файдасына, ә алтмыш тиене Кадыйр белән Хәмзә хаҗига бүлеп бирелергә тиеш иде.

Кадыйр, биреләсе акчаның бер өлешен хәзер үк җыеп алып, ике-өч көн эчендә бөтен эшне уңай якка хәл итәргә дигән вәгъдәсен тагын бер мәртәбә кабатлады да, ашыгып чыгып китте.

* * *

Икенче көнне Хатип белән очрашкач, Сафа аңа үзләрендәге шатлыклы үзгәрешләр турында сөйләп бирде. Истанбулдан тиз генә котыла алуына инде һичбер өмете-ышанычы калмаган Хатипны бу хәбәр ничектер күңелсезләндереп җибәргәндәй булды: ул үкенеч белән көрсенеп куйды.

– Әле вакыт бар! Әгәр теләсәң, мин авылдашларым белән сөйләшәм, сине дә үзебез белән алырбыз, – диде Сафа.

Хатип Сафаның тәкъдименә шатланып риза булды.

Сафаның авылдашлары Хатипны үз араларына алуга каршы килмәделәр. Эш тик Кадыйрның риза булу-булмавында гына тора иде. Шуңа күрә аны яңадан эзләп табарга туры килде. Хәлне аңлаткач, Кадыйр Хатипка:

– Ярар! Җайларбыз! Бир паспортыңны! – диде.

– Пашпуртларны без килгәч үк тапшырып куйган идек шул, – дип җавап бирде Хатип, курка калып. – Бер айдан бирле инде алар сездә яталар.

– Алайса, эш барып чыкмастыр! – диде Кадыйр, кулын селкеп. – Анда тапшырылган паспортлар арасыннан сиңа кирәклесен ел буе актарынсаң да таба алмассың.

Хатипның күзләреннән ике бөртек яшь мөлдерәп чыкты һәм какча яңаклары буйлап сакалына таба тәгәрәде. Аның кызганыч кыяфәтен күреп, Сафа үзе дә елар дәрәҗәгә җитеште.

– Ничек булса да ярдәм ит инде шуңа, Кадыйр әфәнде, күрәсең бит – бөтенләй сөмсере коелды кешенең, – диде ул.

Сафаның фикерен бүтәннәр дә куәтләделәр. Ахырында Кадыйр йомшарып, Хатипка булышырга ризалык биргәндәй булды.

– Ярый, кулдан килгәнне эшләргә тырышырмын! Шулай да бу бик кыен мәсәлә... Җан башына кырык куруштан да кимгә алынырга исәбем юк, – диде ул.

Хатип эшнең болай хәл ителүенә дә бик канәгать иде. Ул, Кадыйр куйган шартларга риза булып, аңа шундук биреләсе акчаның бер өлешен һәм үз гаиләсендәге кешеләрнең исемлеген тапшырды.

Барлык шик-шөбһәләргә карамастан, моһаҗирлар вәгъдә ителгән вакыттан нибары бер генә көнгә кичегеп, яңа паспортлар һәм күченү өчен кирәкле башка язуларны кулларына алдылар. Кадыйрдагы бу төгәллекнең мөһим бер сере бар иде, билгеле. Моһаҗирләрнең беренче партиясен вакытында озатып, ул калган барлык моһаҗирлар алдында үзенең абруен күтәрергә тели һәм бер уңайдан аларны талау эшен дә җиңеләйтүне күздә тота иде. Шуңа күрә дә, «Һәйәт» идәрәсе урнашкан йортта ул көннәрне кызу эш кайнап торды. Чиновниклардагы эленке-салынкылык, ялкаулык әйтерсең лә тырышлык, күндәмлек белән алышынды. Алар баш та күтәрмичә, көннең-көн озын өстәлләре янында дәртләнеп эшләп утырдылар, ашыга-ашыга ниндидер кәгазьләр яздылар. Ишекләрдән берөзлексез курьерлар кереп-чыгып йөрде. Кыскасы, һәммә кеше эш белән мәшгуль, чиновниклар хәттә үзләренең элек-электән килгән иске гадәтләрен – көндезге сәгатьләрдә якындагы каһвәхәнәгә кофе эчәргә яки наргилә суырырга барып йөрүләрен дә вакытлыча ташлап торырга мәҗбүр булганнар иде.

Үзләренең тиздән даими яшәү урынына күчеп китәселәрен ишеткәч, Саҗидә барысыннан да бигрәк сөенде, чөнки Хәмзә хаҗи мосафирхәнәсендәге эт оясыдай кечкенә бер бүлмәдә кул кушырып утыру аны тамам туйдырып бетергән иде. Аның соңгы вакытларда бераз сүрелеп торган хыяллары яңадан дөрләп кабынды. Үзенең һәм Сафаның тырыш хезмәте белән яңа җирдә – моңарчы һичкемнең кулы тимәгән җирдә – тиздән калкып чыгачак пөхтә өе, каралты-кура, мунча һәм башка шундый хуҗалык корылмалары аның күз алдында инде бөтенләй чын булып гәүдәләнә иде. Бәхетле тормыш аңа хәзер бөтенләй янәшә, тотып-капшап карарлык дәрәҗәдә якын кебек тоелды.

Ниһәят, китәсе көннең бәхетле таңы атып, Мәүлә Колы крәстиәннәре үзләренең йорт-хуҗалык әйберләрен хаммалларга* төяделәр дә, балаларның тәпи йөргәннәрен җитәкләп, йөри алмый торганнарын кулларына күтәреп, диңгез портына төшеп киттеләр. Аннан алар пароходка утырып бугазның икенче ягына – Хәйдәр паша вокзалы урнашкан Азия ярына чыгарга тиешләр иде. Китүчеләр арасында Хатип гаиләсе дә бар иде.

*[Хаммал – йөк ташучы.]

Мәүлә Колы крәстиәннәренең даими тору урынына китеп барулары Истанбулда калган күпсанлы башка моһаҗирлар арасында шактый зур шау-шу кузгатты. Мосафирхәнә хуҗасыннан сорашып, бу эштә иң зур ярдәмне Пеләш Кадыйр дигән кеше күрсәткәнлекне белгәч, алар туп-туры аңа барып егылдылар. Кадыйр, крәстиәннәрнең зарларын сабыр гына тыңлагач, боларга да «каккан коры казык та тамыр җибәреп үсеп китә» торган уңдырышлы җир вәгъдә итте. Ләкин «хикмәтле» бу җирнең бәясе инде кыйммәтрәк иде. Кадыйр Мәүлә Колыныкылардан җан башына бер сум алтмыш тиен исәбе белән алган булса, хәзер ул һәр җан башына икешәр сумны каерды, Соңга таба бу бәя тагы да күтәрелде, ахырда ул биш сум дәрәҗәсенә җитте. Моның өстенә, кирәкле кәгазьләрне раслату эшләре дә хәзер озаккарак сузыла, кичектерелә бара иде. Шулай да, Кадыйр крәстиәннәргә биргән сүзендә нык торды, соңга калып булса да, үз вәгъдәсен җиренә җиткереп үти барды. «Һәйәт» идәрәсенә тапшырылган урыс паспортларында актарынып вакытны әрәм итмәс өчен, ул, гадәттә, төрек паспортларына кирәкле белешмә, мәгълүмәтләрне күченеп килүчеләрнең үз авызларыннан гына әйттереп яздырта иде. Шулай итеп, Кадыйрга ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән һәрбер крәстиән агае, гәрчә озакка сузылган мәшәкатьләрдән соң булса да, төрек паспортына да һәм яңа җирдә урнашу хокукын биргән рәсми документка да ия булды. Ә инде Пеләш Кадыйр булышлыгыннан башка, үз белдекләре белән генә кирәкле кәгазьләрне алырга йөрүче кайбер беркатлы крәстиәннәр тамам йөдәп беттеләр. Никадәр генә ялварсалар да, ялынсалар да, никадәр генә сугышсалар, кычкырышсалар да, аларга беркем дә ярдәм итәргә теләмәде. Паспорт та бирмәделәр, җир дә вәгъдә итмәделәр. Ахырда аларга да шул ук Кадыйр каршына барып баш ияргә туры килде.

Ришвәтчелек күченеп килүчеләрнең һәммәсен төрле яктан үзенең ныклы җепләре белән чолгап алган иде. Бу җепләрдән һичкем котыла да, ычкына да алмады.

Пеләш Кадыйрның “коры кашык авыз ерта” дигән яраткан мәкале бу илдә чын-чыннан тулы хокукта йөри һәм эшкә ашырыла иде.

XVIII

Җәйнең сулышка кабарлык эссе, бөркү бер көнендә моһаҗирлар төялгән поезд Искешәһәр вокзалына килеп туктады.

Кешеләр йөк, төенчекләрне вагоннардан бушаттылар да, кая барырга белмичә, төшкән урыннарында як-якка каранып басып тора башладылар. Йөзләрдән шабырдап тир ага, авыз эчләре тамам кипшереп, иреннәр эссе җилдән ярылып беткән иде...

Бераздан алар янына станция жандармы килде һәм төрекчәләп нидер сорап куйды. Аңа «Һәйәте моһаҗирия» тарафыннан бирелгән документларны күрсәттеләр. Язу танымаган жандарм кәгазьләрне кулында әйләндергәләп торды-торды да, яңадан нидер сорады. моһаҗирлар берни аңламыйча басып тора бирделәр. Шуннан соң жандарм якында гына урнашкан кечкенә бер кибетнең хуҗасын чакырып алды һәм аның кулына әлеге язуларны тоттырды. Тегесе язуларны укып чыгып нидер әйткәч, жандарм янә моһаҗирларга таба борылды һәм кызып-кызып нәрсәдер төшендерергә кереште. Әммә моһаҗирлар аның сүзләрен бу юлы да аңламадылар. Ниһәят, кибет хуҗасы төрекчә һәм татарча сүзләрне бутый-бутый жандарм әйткәннәрнең мәгънәсен ничек кирәк алай төшендереп бирде.

– Бу кагытларны санҗак мөтәсаррифия вермәк лязым, сонра ул сизә аит җирне күстәрер*, – диде ул, кулларын болгап.

*[Бу кәгазьләрне санҗак мөтәсаррифына бирергә кирәк, шуннан соң ул сезгә тиешле җирне күрсәтер (төрекчә).]

Кибет хуҗасы Кырым татары булып, аның белән әңгәмә күбесенчә әнә шулай кул хәрәкәтләре, ишаралар ярдәмендә барды. Шул рәвешчә сөйләшә-аңлаша торгач, моһаҗирлар «санҗак мөтәсаррифының» Россиядәге өяз исправнигы сымаграк бер түрә булуын белделәр. Аннан янә жандарм сөйли башлады. Платформаны йөк, төенчекләрдән бушатырга кирәк икән. Крәстиәннәр үзләренең әйберләрен алып вокзал мәйданына таба атладылар. Алар артыннан жандарм тагын нәрсәдер ачуланып кычкырды. Кырым татары аңлатып бирде: Истанбулдагы шикелле, монда да хатын-кызларга ачык йөз белән урамда күренергә ярамый икән.

Вокзалдан ерак түгел бер грек мосафирхәнәсе урнашкан иде. Кибетче моһаҗирларны шунда алып китте. Балчыктан салынган чүлмәк түбәле кечкенә генә бу йортта мосафирларның һәммәсенә дә урын җитәрлек түгел иде. Шуңа күрә бина эчендә балалы хатыннар белән авырулар гына калдырылды, ә башкалар мосафирхәнә ишегалдындагы бер сарайга – кайчандыр ишәк абзары булып хезмәт иткән камыш түбәле лапаска урнаштылар. Кайберәүләр исә бөтенләй ачык һавада – ишегалдында торып калды.

Озак та үтми, Мәүлә Колы крәстиәннәре туктаган мосафирхәнә бинасы янына халык төркеме җыела башлады. Бу төркемдә сабыр кыяфәтле төрек агайлары да, кулларын болгый-болгый ни турындадыр бәхәсләшүче җитез хәрәкәтле греклар да, ябыклыктан кабыргалары, калак сөякләре тырпаеп торган бөтенләй шәрә бала-чага да – олысыннан-кечесеннән һәммәсе дә бар иде. Шуграк малайлар кәмит күргәндәй шаулашалар, көлешәләр, юлчыларга таш аталар һәм үтеп-сүтеп йөргәндә татар хатын-кызларының чәч толымнарыннан тарткалап узалар иде. Юл килеп арыган, әлсерәгән крәстиәннәр боларның һичберсенә игътибар итмәскә тырыштылар. Алар бары бер генә нәрсәне – бу мәшәкатьләрдән котылып, тизрәк үз җирләренә барып җитүне генә телиләр иде. Шуңа күрә дә ирләр, бераз тамак ялгап алгач та урыннарыннан кузгалып, мөтәсарриф идәрәсен эзләргә дип яңадан урамга чыгып киттеләр.

Шәһәр кечкенә, халкы аз, хәрәкәт бөтенләй юк диярлек иде. Ара-тирә генә берәр кәкре тар урамда яки тыкрыкта ишәген салмак кына атлатып баручы төрек агае очрап куя; ишәкнең аркасына, гадәттә, түбәләмә яшелчә тутырып ике кәрзин асылган була. Бернинди кибетләр, чәчтарашлар, пылау яки су сатучылар күренми.

Ниндидер келәт-склад сымак корылма янында берәү, күрәсең каравылчы, мылтыгын стенага сөяп куйган да, җиргә чүгәләп утырган килеш бик тәмләп пылау ашый. Моһаҗирләр туктап аңардан мөтәсарриф идәрәсенең кайда урнашуын сорадылар. Каравылчы, ашавын өзмичә генә, мыгыр-мыгыр нидер әйтте дә, кулы белән бер читкә төртеп күрсәтте. Крәстиәннәр ул күрсәткән якка борылып карадылар. Якында гына, урамның тәбәнәк йортлары артында, биек бер бина калкып тора иде.

Моһаҗирләр шунда таба атладылар. Бу чыннан да мөтәсарриф идәрәсе урнашкан йорт булып чыкты. Аның ишегенә матурлап язылган калай такта кадакланган иде.

Артык иртә булгангадырмы, мөтәсарриф үзе әле килмәгән иде. Аның урынына моһаҗирларны сәркәтип вазифасын үтәүче бер карт төрек кабул итте. Ул йомышчыларның язу-кәгазьләрен укыштырып чыкты да, аларга таба җентекле күз карашы ташлап алгач, коры гына:

– Бәй әфәнди мәшгуль, ярын гелиниз*, – диде. Крәстиәннәргә чыгып китүдән башка чара калмаган иде. Алар бинадан чыктылар да, исәпсез-хисапсыз вак урамнар, тыкрыклар аркылы яңадан мосафирхәнәгә әйләнеп кайттылар.

*[Бай әфәнде буш түгел, иртәгә килегез (төрекчә).]

Кичен мосафирхәнә янына тагын ачыгавызлар өере җыйналды. Аларның күбесе бирегә кызык карарга, ягъни йөзләрен ачык йөртүче татар хатын-кызларын күрергә дип килгән иде. Иске гореф-гадәтләр кысасында томаланып, ярым йокымсырап яшәгән авыл халкы өчен бу чыннан да шаккатыргыч бер тамаша иде, күрәсең.

Шулвакыт кинәт төркем эчендә саф татарчалап дәшкән көр тавыш ишетелде. Моһаҗирләр, колакларын торгызып, эчке бер шатлык кичергән хәлдә, сагаеп калдылар. Ул арада ярым төрекчә, ярым грекча киенгән бер кеше халык төркемен аралый-ера алга чыкты да, татар крәстиәннәре янына килеп туктады:

– Исән-сау гынамы, кардәшләр! Каян җилләр ташлады сезне монда?

Крәстиәннәр, якташ кешене уртага алып, аңа сораулар яудыра башладылар.

– Мин Гариф атлы. Тегермәндә, байда хезмәт итәм. Бай үзе дә безгә якташ кеше, Саратов губернасыннан күчеп килгән, – диде ул.

Аннары Гарифтан мондагы җирләр, тәртипләр һәм кешеләр турында сөйләвен үтенделәр. Гариф, туры җавап бирәсе килмичәрәк, күрәсең, бераз вакыт дәшмичә уйланып торды. Чыннан да, нәрсә әйтсен ул аларга? Фәкыйрь кешегә һәр җирдә дә тормыш авыр дисенмени? Биредә ул хәттә туган илдәгегә караганда да авыррак, чөнки мондагы түрәләр ярлы халыкны бигрәк тә рәхимсезрәк, оятсызрак талыйлар һәм мыскыл итәләр дисенме? Боларның һәммәсен Гариф үз җилкәсендә татып белде инде. Яңа күчеп килүчеләрне дә шундый ук авырлыклар, мыскыл-җәберләр, шундый ук ач-ялангач тормыш көтә дип ничек күзгә бәреп әйтмәк кирәк? Шуңа күрә Гариф, озын юл үтеп тамам алҗыган, арыган крәстиәннәрнең өмет-ышанычларын бөтенләй җимереп ташларга теле бармыйча, хәлне берникадәр матурлабрак сүрәтләргә тырышты.

– Алла бирсә, тора-бара барысы да рәтләнер. – диде ул. – Ләкин кыенлыклары да күп булыр, билгеле. Мөтәсаррифка, мәсәлән, чәйлек бирергә кирәк, бирмәсәң, ул сезне бөтенләй уңдырышсыз җиргә илтеп тыгачак... Ә анда тагын волость начальнигы, ягъни, аларча әйтсәк, наһия мөдире һәм башка шундый түрәләр бар, Аларын да бәхшишсез* калдырып булмый, юкса мөдир әфәнде сезгә иң яман җирне бүлеп бирәчәк...

*[Бәхшиш – ришвәт.]

– Бәхшишен бирербез бирүен, биредә ансыз бер адым атлап булмасын үзебез дә күреп торабыз. Ә менә тел белмәү җафалый, беркем дә безне аңламый, – дип куйды крәстиәннәрдән берәү.

Гариф үз якташларының хәсрәтле йөзләренә карап торды-торды да, көтмәгәндә:

– Безнең тегермән әлегә эшсез тора. Вакытым күп. Әгәр теләсәгез, мин сезгә бу эштә булыша алам, – дип тәкъдим итте.

Бу сүзләрнең ихлас күңелдән әйтелгәненә шикләнер урын юк иде, шуңа күрә моһаҗирлар Гарифның тәкъдимен шатланып кабул иттеләр.

Гариф иртәгә тагын килергә булып саубуллашты да, өенә китеп барды.

Җир өстенә кичке караңгылык төшеп, күз бәйләнер чак җитте. Күктә бер-бер артлы йолдызлар кабына башлады. Шәһәрнең пычрак урамнары, фәкыйрь йортлары айның көмештәй яктысы астында тынып, шымып калдылар. Мосафирхәнә янында җыелып торган ачыгавызлар төркеме дә инде күптән өйләренә таралышкан иде.

Кинәт шушы тынлык эчендә шәһәрнең төрле почмакларыннан мәзиннәрнең көйләп азан әйткән тавышлары ишетелде. Мәчетләр елына ике генә мәртәбә – корбан һәм рамазан бәйрәмнәрендә генә халык белән шыгрым тулып, калган көннәрдә идәннәренә җәелгән палас һәм көрпәләренә тузан җыеп, буп-буш һәм бикле торса да, мәзин халкы мөэмин-мосылманнарны гыйбәдәткә чакырып көненә биш тапкыр манара башыннан азан әйтергә күнеккән иде.

Азан тавышына куркынып уянган ишәкләр ачы тавыш белән акырып җибәрделәр. Аларга тагын шәһәрнең төрле почмакларыннан һаулап эт өргән тавышлар да килеп кушылды.

Аннары шәһәр яңадан үлем тынлыгына чумып, каты йокыга талды.

Иртәгесен моһаҗирлар кояш чыгар-чыкмас йокыдан торып калдык-постык ризыклары белән тамак ялгадылар да, кое суы белән сусыннарын баскач, таңда ук кабат килеп җиткән Гариф җитәкчелегендә яңадан мөтәсарриф канцеляриясенә юнәлделәр.

Кичә буш склад янында очраган таныш каравылчы бүген җир өстенә сузылып яткан килеш йокы симертә иде. Идәрәдә дә алар кичәге карт төрек чиновнигын гына очрата алдылар. Мөтәсарриф үзе әле килеп җитмәгән иде.

Карт чиновникка Гариф үзләренең нинди эш белән йөрүләре турында сөйләргә кереште. Тегесе, ара-тирә Гарифны сөйләвеннән бүлдереп, аңлаешсыз телдә ниндидер искәрмәләр ясап куя һәм сер катыш бер ихтирам белән көлемсерәп, әледән-әле моһаҗирларга таба күз карашы ташлап ала иде. Аның бу елмаюында-көлемсерәвендә ниндидер астыртын хәйлә, мәкер бар шикелле иде.

Ниһәят, карт төрек белән әңгәмәсен тамамлап, Гариф якташлары янына килде.

– Нихәтле тартышсам да, күндереп булмады карт шайтанны! – диде ул. – Җан башына унбишәр көмеш бирмәсәгез, җирнең юньлесе тәтемәячәк, ди. Шуңа килешсәгез, җирне якын-тирәдән бүлеп бирербез, ди.

Кеше башына тәңкә ярым! Бу болай да кесәләре саеккан моһаҗирлар өчен тамам бөлдергеч сумма иде. Шулай да үзара киңәш-табыш иткәч, алар ризалык бирделәр.

Ул арада мөтәсарриф та килеп җитте. Йомышчы крәстиәннәргә сынаулы күз карашы ташлап һәм карт төрек белән үзара берничә сүз әйткәләшеп алгач, ул тузан баскан бер өем иске китаплар өстенә иелде дә, шулар арасыннан нәрсәдер эзләп актарынырга тотынды, ниһәят, аннан таушалып, чит-читләре теткәләнеп беткән бер карта тартып чыгарды һәм Гарифны да үз янына чакырып, аның белән озак кына нидер сөйләшеп торды.

Аннан соң ике түрә бик озаклап төпченә-төпченә моһаҗирларның паспорт, документларын барларга тотындылар. Ниһәят, карт чиновник, мөтәсарриф белән үзара пышылдашып алгач, Гарифка таба борылды һәм аңа нәрсәдер әйтте. Тегесе үз нәүбәтендә якташларына таба борылып, түрәнең сүзләрен тәрҗемә итеп бирде:

– Хәл кылынды, ди. Акча бирергә куша!

Моһаҗирләр, берәр тиенләп дигәндәй, тиешле сумманы җыйнап, карт төрекнең кулына тапшырдылар. Тегесе акчаны үзенең капчыктай киң авызлы кесәсенә җәһәт кенә салып куйды да, мөтәсарриф боерыгы буенча, күчеп килүчеләргә сөрергә яраклы җир бүлеп бирү турында якындагы наһиянең башлыгы мөдир әфәндегә боерык язарга кереште.

Бу наһия Искешәһәрдән нибары егерме чакрым чамасында булып, юлга хәзердән үк чыгып китсәң дә мөмкин иде. Ләкин Гариф иртәгәгә кадәр сабыр итәргә һәм бүгенге көнне юл хәстәрен күрү эшләре белән шөгыльләнергә киңәш бирде. Крәстиәннәр аның киңәшен мәслихәт табып, мосафирхәнәгә кире кайттылар һәм юл хәзерлеген күрә башладылар. Аларга, иң беренче чиратта, әйберләрен ныклап бәйләргә һәм аларны төяп барыр өчен ишәкләр ялларга кирәк иде. Ниһәят, кичке караңгылык төшкәч, арып-талып, ләкин күңелләре тынычланган бер хәлдә, йокларга яттылар.

Икенче көнне иртән, офык читләре кояш нурларына манчылыр-манчылмас, мосафирхәнәгә янә Гариф килеп җитте. Ул килгәч, җыену-төянү мәшәкатьләре башланды. Кечерәк балаларны ишәк сыртларына ике яклап асылган кәрзиннәр эченә урнаштырдылар, дәүрәкләрен туп-туры ишәкләргә бәйләп салынган йөкләр өстенә менгереп утырттылар. Карт-коры, авыру кешеләргә дә шуннан ук урын бирелде.

Моңарчы һичберсенең үз күзе белән күргәне булмаган гаҗәеп хайван сыртында селкенеп баруы никадәр генә кызыклы тоелмасын, кыз балалар ишәкләргә курка-курка гына менеп утырдылар, ә малайлар, киресенчә, тай дип белеп, баштан ук аларга гашыйк булганнар иде. Алар озын колаклы, юаш «колыннар» тирәсендә шатланыша-шатланыша бөтерелеп уйнап йөрделәр. Хатыннар исә ишәкләргә кызганып карыйлар иде. Аркаларына өелгән авыр йөкне ишәкләрнең нечкә ботлары күтәреп тора алмас, ишәкләр менә-менә егылып китәр төсле тоелды татар хатын-кызларына. Әммә ишәкләрнең кыяфәтләрендә бернинди авырсыну, җәберләнү сизелми иде, алар күндәм кыяфәттә колакларын селеккәләп, тын гына басып торалар, һәм күрәсең, кузгалып китәр өчен кушчы төрекләрнең сөрән салып кычкыруын гына көтәләр иде.

Моһаҗирләр кәрваны, ниһәят, кузгалып китеп, Анадолу ярымутравының борынгы бер сукмагы буйлап сәфәр чыкканда, утлы шардай кызарып янган кояш офык читеннән әле аз гына югары күтәрелеп килә иде. Янып-көеп саргылт төскә кергән уңдырышсыз сахрада тереклек бөтенләй юк шикелле, бары үзәнрәк җирләрдә генә ара-тирә ялгызак тут агачлары очраштыргалый. Миңгерәткеч эссе кояш нурлары астында сәгатьләр буе өстерәлеп барганнан соң, җәенке ботаклы шул тут агачлары күләгәсендә бераз ял итеп алу кызыгырлык нәрсә булса да, моһаҗирлар юлны бернинди тукталусыз давам иттеләр. Аларның күңелләрен бары бер теләк – тизрәк яңа җиргә барып җитү теләге генә биләп алган иде. Күченеп йөрүләрдән тамам алҗып, алар тыныч өй тормышына – авыр хезмәтле, ләкин юл газапларыннан арынган утрак тормышка сусаганнар иде.

Ниһәят, өйлә вакытларында, тамам арып-талып, үлеп тамаклары ачкан һәм сусаудан авызлары кипшергән бер хәлдә, алар наһия үзәгенә – хәрәбәләрдәй таралып утырган ярым җимерек бер авылга килеп керделәр. Наһия мөдиренең өе янына туктап, иң элек суга ябырылдылар: аны бик озаклап, бөтен тәмен, рәхәтен татып эчтеләр,

– Аллага шөкер, шундый тәмле нәрсә өчен ришвәт сорамыйлар әле, – дип, кайсыдыр хәттә шаяртып та алды.

Гариф берничә моһаҗирны ияртеп наһия мөдирен эзли китте. Яңа килүчеләрне күрергә дип, бөтен авыл урамга чыккан иде. Гел ач яшәүдән корсаклары каптай күпкән шәрә малай-шалай, кызарган, ялкынсынган күзләреннән берөзлексез яшь агып торган зәгыйфь картлар, сәләмәләргә төренгән карчыклар, ябыгып тамам өрәкләргә охшап калган ирләр һәм баштан алып аякларына хәтле тоташ карага киенгән хатыннар – барысы да моһаҗирлар алдына бөтен кызганыч кыяфәтләре белән килеп бастылар...

Ул арада мөдир үзе дә күренде. Кайдадыр күләгәдә тәмле йокыга талган җиреннән аны урамдагы шау-шу уятып чыгарган иде. Моһаҗирләр аңа мөтәсаррифның язма боерыгын тоттырдылар. Ул аны укып чыкты да, шундук, бернинди кинаясез-нисез, турыдан-туры ришвәт сорады.

– Кеше башына биш куруш сорый, – дип тәрҗемә итте Гариф. – Бүген үк җирне күрсәтәм, ди.

Моһаҗирләр, ришвәт баһасын күпсенеп, ризасызлык белән шаулаша башлаганнар иде дә, Сафа аларны туктатып калды:

– Сез нәрсә, туганнар?.. Моңарчы баш тартмадык бит, ришвәтен дә, чәйлеген дә бирә килдек... Монысы соңгысы булыр, алла боерса! Кире борылып кайтып китмәссең ич инде!

Гариф та Сафага өстәп әйтте:

– Мөтәсарриф кятибе* әйтә, биш ай буе эш хакы алганыбыз юк, ди. Аларга да ничектер яшәргә кирәк ләбаса...

*[Кятиб – писарь.]

Соңгы дәлил тагы да ышандыргычрак булып яңгырады. Моһаҗирләр берникадәр вакыт ык-мык килеп, офтанып тордылар да, куеннарына тыгылдылар...

– Җире юньле булса, акчасы жәл түгел лә анысы, – дип, үз-үзләрен юаткан булдылар алар.

Мөдир үзенә бирелгән акчаларны һәммәсенең дә күз алдында берәмләп санап чыкты. Аннары акчаны тиз генә кесәсенә салып, коңгырт-көрән төстәге бәләкәй ишәгенә менеп атланды да, моһаҗирларга, үзе артыннан иярергә кушып кулын болгады һәм тезгенне тартты. Яннан караганда, мөдирнең ишәк өстеннән җиргә тияр-тимәс салынып торган озын аяклары бөтенләй сөйрәлеп бара шикелле иде.

Кояш көйдергән соргылт үләнле буш дала буйлап күпмедер баргач, кечкенә генә урманлы һәм инешле уйсу бер җиргә җиттеләр. Мөдир ишәген туктатты. Аңардан күрә кәрван да тукталды һәм сагаюлы бер кыяфәттә тынып калды. Мөдир, башын төрле якка боргалап, әйләнә-тирәне хуҗаларча күздән кичерде һәм кулларын киң итеп җәйде дә, нидер әйтеп куйды. моһаҗирлар шундук сораулы күз карашларын Гарифка текәделәр.

– Ул әйтә, менә шушы җир, урман-сулар һәммәсе дә сезнеке, ди.

Бар кеше тантаналы бер төстә тынып калды. Хәттә бала елаган тавышлар да ничектер тынгандай булды. Әйтерсең лә алар да һәммәсен аңлый һәм бу бәхетле минутның килеп җиткәнен олылар кебек үк күптән зарыгып көтә иде.

Кешеләрне гүя кинәт кенә кодрәтле бер хис биләп алды. Алар һәммәсе берьюлы җиргә тезләнделәр, кулларын кушырып, белгән догаларын укырга керештеләр. Тормыш яңабаштан башлана иде – һәрхәлдә, аларга шулай тоелды.

Мөдир һәм кушчы төрекләр бер-берсенә аптыраулы күз карашлары ташлашып алдылар. Аннары мөдир берничә сүз әйтеп моһаҗирлар белән хушлашты да, ишәген кайтыр юлга борды.

– Нәрсә ди ул? – дип сорадылар Гарифтан.

– Сезгә әйбәт, имин тормыш теләде, ә урнашып беткәч, үзе янына кирәкле кәгазьләрне алырга килсеннәр, диде...

Моның киләчәктә булачак яңа ришвәтләргә киная икәнлеген моһаҗирлар аңламады, билгеле. Гариф та, аларның беренче шатлыклы минутларын бозарга теләмичә, бу хакта әйтеп тормады. Ул бары мөдир белән киләчәктә ничек мөгамәлә итәргә кирәклеген генә соңыннан моһаҗирларга төшендереп бирмәкче булды.

Ишәкләр өстендәге йөкләр төшерелеп, бушатылып беткәч, кушчы төрекләрне дә кайтарып җибәрделәр. Аннары җир өстенә келәм-юрганнар җәйделәр, учак яктылар, чәй кайнатырга куйдылар. Олырак бала-чага, яшь-җилбәзәк инеш буена йөгерде, җиңги-апайлар җыелган керләрне уарга, сабый балаларны коендырырга кереште.

Чәйнекләрдә сулар кайнап чыкты, чәйләр пешерелде. Инеш буеннан коенучылар, юынучылар менде. Һәммәсе дә шат күңелле иде. Берсенең дә бернәрсә турында да уйлыйсы килми, барысы да рәхәтләнеп ял итәргә ашкынып тора. Ул арада уен-көлке сөйләшү, көлешүләр башланып китте. Ә кемдер берсе җырлап ук җибәрде:

Ал идек без, гөл идек без

Туган-үскән илләрдә;

Гөл кебек шиңәрбез инде

Шушы чит-ят җирләрдә...

– Әллә нинди күңелсез җыр башладың ла. Мәүлә Колыны сагынасың, ахры! – диделәр аңа.

Һәм шундук икенче берсе – хатын-кыз кеше – көчле, матур тавыш белән әлеге җырны үзенчәләтеп җырлап җибәрде:

Ал идек без, гөл идек без

Туган-үскән илләрдә;

Кая барсаң да бер кояш,

Шат яшәрбез гөлләрдәй...

Җырлаучы Саҗидә иде. Аңа бүтәннәр дә кушылдылар.

Күңелле бәйрәм кичке караңгыга кадәр давам итте. Моңа бигрәк тә Гариф шат иде. Чөнки аның күптән инде болай рәхәтләнеп, бала чактан ук таныш булган туган ил җырларын тыңлап, күңел ачып утырганы юк иде.

XIX

Икенче көнне иртән моһаҗирлар йокыдан әйтерсең лә яңа туган кешеләрдәй тамам үзгәреп, дәрт һәм шат күңел белән тордылар. Инде башка беркая да сәфәр чыгасы юк иде. Ниһәят, алар үз урыннарында, үз җирләрендә! Монда алар яңабаштан төпләнеп, яңа тормыш корып, бәхет һәм муллыкта яши башларлар. Шушы уй-хыял аларны хәзердән үк, иртәнге чәйне эчкәч тә, нинди дә булса эшкә тотынырга әйдәп тора иде.

Ләкин Саҗидә, ниндидер эчке бер сизенү беләнме, әллә бүтән сәбәптәнме, хуҗалык эшләренә керешкәнче иң элек әйләнә-тирәнең тәбигате һәм тормыш шартлары белән танышуны кирәк тапты. Шуңа күрә ул, һичкем көтмәгәндә, үзенең авылдашларына:

– Әйдәгез әле, башта якындагы берәр авылга барып кайтыйк, – дип әйтеп куйды. – Күрик әле, мондагы халык ничегрәк яши икән? Йорт-җирләрен ничек корганнар, ни ашап торалар, ничек киенәләр, нәрсә чәчәләр – һәммәсе дә безнең өчен кызыклы бит. Гариф абзый бәлки безгә аңлатып-күрсәтеп тә йөрер. Шулай бит, Сафа?

Сафа белән Хатип Саҗидәнең тәкъдимен шундук хуплап каршы алдылар. Башкалар да бу эшне бик мәгъкүл күрде һәм шау-гөр килеп Саҗидәне мактарга кереште.

– Һәй, акыллы да инде син, Саҗидә!

– Менә ичмасам бу сүз дисәң дә сүз! Маладис, Саҗидә!

Гариф та үзенең якташларын ияртеп йөрергә бик теләп риза булды.

Озак та үтми, моһаҗирлар арасыннан сайлап алынган унлап илче – шулар исәбеннән Сафа белән Саҗидә дә – Гариф җитәкчелегендә биш-алты чакрым ераклыкта урнашкан бер төрек авылына карый юл тоттылар. Юлны кыскарта төшәр өчен, алар кояшта янып көйгән үләнле дала аша турыдан гына киттеләр һәм бераздан авылга барып та җиттеләр.

Авыл артында бакчалар тезелеп киткән иде. Үзләре өчен чит-ят үсемлекләрне күргәч, һәммәсе дә туктап, кызыксынып карарга тотынды.

– Менә бу койма артындагылары – йөзем агачлары, – дип аңлатты Гариф, кулы белән төртеп күрсәтә-күрсәтә. – Әнә тегеләре – фасоль, ягъни төрек борчагы. Анысы безнең Рәсәй ягында үсми. Ә тагы да арырак – ногыт борчагы. Аны берәрегезнең ашап караганы бармы?

– Барын бар да, тик ул безгә ошамады, ничектер тәмен тапмадык без аның.

– Аны монда бик күп игәләр. Сезгә дә, могаен, аңа ияләшергә туры килер, – дип куйды Гариф. – Әнә тегендә күрәсезме көнбагыш сыман үсемлекләрне – ингинар* дип атала. Ә аңардан арырак – бадымҗан, ягъни безнеңчә әйтсәк, кабак. Әнә анда – суган түтәлләре.

*[Ингинар – артишок, көньяк яшелчәсе.]

Бакчаларның күбесен чүп үләне басып киткән иде. Бала-чага һәм хатын-кыз шул чүпне утап йөри. Ир затыннан берәү дә юк диярлек, кайбер бакчаларда гына авыру кыяфәтле, бетерешкән гәүдәле берничә карт күзгә чалынды. Саҗидәне бу гаҗәпләндерә калды.

– Монда нишләп гел хатын-кыз да бала-чага гына эшли соң? Бер дә таза ирләр күренми?! Ирләре кайда соң боларның? – дип сорады ул.

– Монда бөтен хуҗалык эше хатын-кызга йөкләнгән, – дип җавап бирде Гариф, – Ирләр гомерләрен гел яуда – сугышта уздыралар, күбесе шунда үлеп тә кала, исән-сау кайтканнары да өйдә озак тормый, аларны яңадан гаскәри хезмәткә чакырып алалар.

– Безне дә монда шундый язмыш көтәме? – дип сорап куйды берәүсе.

– Төркия мәмләкәтендә яшәүче мосылманнар булгач, сезне дә, димәк, шул ук язмыш көтә инде, – диде Гариф.

Моһаҗирләр, бер күкрәктән сулагандай, барсы берьюлы авыр сулап куйдылар. Гариф исә, якташларын шундый күңелсез уйларга төшерүенә үз-үзен битәрләп, әңгәмәне тизрәк икенчегә борып җибәрергә ашыкты.

– Күрәсезме, әнә тегендә, тау итәгендә – бодай басуы, ә сулдарак – тәмәке җире... – дигән булды ул, баягы сүзен давам итәргә теләп.

Әммә моһаҗирларның төшенке күңелен болай җиңел генә күтәреп булырлык түгел иде инде. Авылның котсыз күренеше аларны инде тамам шомландыра калган иде. Чыннан да, биредә бер генә дә төзек йорт күзгә чалынмады диярлек, барсы да дә иске, төртсәң ишелергә тора шикелле. Әле анда, әле монда тәртипсез таралып утырган бу кыйшык өйләр тирәсендә каралты-кура, киртә-койма ише хуҗалык корылмалары күренми генә түгел, кайсыберләренең хәттә түбәләре дә юк иде. Булганнарының да түбәгә ябылган салам яки камышлары бер якка авышкан, кояшта ялтырап астан бәбкә башлары, шикмәләре күренә иде. Күпчелек йортларның стеналарында мунча төннекләре сыман эреле-ваклы тишекләр – тәрәзәләр караеп тора, ә кайберләрендә шул ярты-йорты тәрәзәләр дә тышкы яктан такта кисәкләре белән томалап куелган иде.

Авылда ике йортның гына түбәсе чирәп. Аларының койма белән тотып алынган ишегаллары һәм ишегалларында каралты-куралары да бар. Бу йортларның берсе көй мохтарыныкы* булып, икенчесе төрек ярлы-ябагасын талап баеган бер грек сәүдәгәренеке иде.

*Көй мохтары – авыл старостасы.]

Рәшәткәсез киң тәрәзәле грек өе авылда кояш нуры төшә торган бердәнбер йорт иде.

Урамда кая карама шунда йолкыш эт өерләре күзгә ташлана... Шунда ук аяк астында үләксәләре аунап ята. Бу үләксәләрне җыеп алырга да өлгермиләр иде, күрәсең. Хәер, шул этләрдән башка урамда бүтән җан иясе күренми дә диярлек. Бары мохтар өе белән грек сәүдәгәренең кибете янында гына, башларын түбән салындырып, сәләмә киемле берничә төрек карты басып тора. Аларның җансыз кыяфәтләре авыл дип аталган бу җимерекләр өемен тагы да котсызрак итеп күрсәтә иде.

Ә инде әллә каян килгән чит-ят мосафирларны тамаша кылырга дип, шул җимерек куышлардан коры сөяккә калган ябык бала-чага, сулган йөзле хатын-кыз, керләнеп беткән сәләмә киемле зәгыйфь карчыклар, кайсы чулак, кайсы чатан яки аяксыз бөкре картлар бер-бер артлы урамга чыга башлагач, моһаҗирлар бөтенләй хафага төштеләр. Гариф авыл картларына үзләренең каян һәм нинди йомыш белән килүләре турында аңлатып бирде. Шуннан соң бу ярым тере күләгәләр «аңладык» дип ым каккандай сизелер-сизелмәс кенә башларын селеккәләп алдылар.

Саҗидәнең үтенүе буенча, Гариф бер корткадан үзе яшәгән өйнең эчен күрсәтүен сорады. Кортканың тонган, төссез күзләрендә гаҗәпләнүгә охшаш бер галәмәт чагылып узды: ул, күрәсең, үзенең шыксыз, ярлы өен чит-ят кешеләргә күрсәтергә уңайсызлана иде. Ләкин кунакчыллык йоласын бозудан куркыпмы, ул татар моһаҗирларының үтенечен кире кагарга базмады һәм барысын да өйгә керергә чакырды.

Стеналары коргаксып ярылган балчык өй ниндидер могҗиза белән генә аумыйча тора шикелле иде. Ишек хезмәтен үтәгән ниндидер тишекнең бусагасы аша татарлар караңгы, сасы бер куышка килеп керделәр. Күз караңгыга ияләшә төшкәч, өй эче андагы әйберләрне шәйләрлек дәрәҗәдә яктырып киткәндәй булды.

Стеналар буена, күп дигәндә аршын киңлегендә булыр, тар утыргычлар тезеп куелган. Саргаеп, теткәләнеп беткән камыш келәмнәр җәелгән шул утыргычларның берсендә аякларын бөкләп бер төрек карты наргилә тартып утыра. Аңардан ерак түгел, аякларын шулай ук бөкләп утырган килеш, буйга-сынга яшьрәк бер хатын кием ямый. Чит-ят кешеләрне күргәч, ул болай да какча яңаклы ябык йөзен тагы да каплыйрак төште. Җир идәнгә җәеп салынган сәләмә юрган өстендә шәп-шәрә бер бала үзенең уенына чумган. Уенчык дигәннәре төрле төстәге кәгазь кисәкләре, корама чүпрәк-чапрак булып, ул аларны алдына тезеп салган иде.

Өйгә ят кешеләр килеп кергәч, ул да, күрәсең, курка калды һәм җәт кенә идәннән сикереп торды да, җан-фарманга чабып, ямау ямап утыручы теге хатын янына ташланды, утыргычка үрмәләп менде дә, хатынның артына яшеренде, аннары шуннан торып, куркынган елтыр күзләре белән кунакларны кызыксынып күзәтергә тотынды.

Кортка исә, татарларның үтенечен аңлатып булса кирәк, карт төрекнең колагына нидер пышылдап әйтте. Тегесенең, зур бер өмете җимерелгәндәй, татарлар ишектән кергән чакта җанлана башлаган чырае кинәт яңадан сүрелеп калды. Шуннан соң инде ул үзенә бирелгән сорауларга да әллә ничек теләмичә, кыска гына җаваплар кайтарды яки бөтенләй дәшми утырды.

Ләкин картның шул саран җаваплары буенча да мондагы халыкның авыр тормышы бөтен тулылыгы, кырыслыгы белән моһаҗирларның күз алдына килеп басты.

– Авыл утырган бу җир-сулар һәммәсе милектарныкы, ягъни безнеңчә әйтсәк, алпавытныкы икән, – диде Гариф, картның сүзләрен тәрҗемә итеп. – Шулай ук бу җирләрдән алынган уңышның да күп өлеше чит кешеләргә китә, ди. Әйтик, уңышның уннан бер өлеше гошер садакасы итеп казнага бирелсә, яртысын җир хуҗасы алпавыт каерып ала, ә тагын бик күптөрле салымнар түләгәннән соң калган кечтеки генә өлешен төрек игенчеләре үз ихтыяҗлары өчен тоталар... Менә бу гаилә дә шулай ачлы-туклы яши икән. Бердәнбер уллары булган икән дә, ул сугышта һәләк булган, хәзер менә аның авыру хатыны белән яшь баласы һәм карт белән карчык бөтенләй тәрбиячесез калганнар. Җирне сөреп эшкәртердәй кеше булмагач, арпа белән бодайны бөтенләй икми башлаганнар, бөтен ышанычлары шул җиләк-җимеш бакчасы биргән уңышта гына икән...

– Алайса, хәлифә җирендә дә салымнар белән алпавытлар бар булып чыга? – дип сорап куйды татарлардан кемдер.

– Анысы аның һәр җирдә җитәрлек, – диде Гариф, тәрҗемәсен давам итеп. – Әнә этләр нихәтле күп тә, ә алпавытлар алардан да күбрәк, ди, карт әйтә. Һәммә әйбәт җирләр алар кулында, ди. Шулай ук мәчет, мәдрәсәләр дә үзләренә иң яхшы җирләрне эләктереп алалар, ди. Ә безнең ишегә, ди, иң яман җирләр кала, анда да әле игеп алынган уңышның күп өлешен шул ук байлар тартып ала, ди. Аннары, монда казна җирләре дә бар икән... Күчеп килүчеләргә җирне шулардан бүлеп бирәләр, ди... Салым түләр вакыт җиткәч, ни хәл итәргә дә белгән юк, ди, әллә нинди күз күрмәгән, колак ишетмәгән салым-ясаклар түләргә туры килә, ди...

Татар моһаҗирлары бу сүзләрне башларын чайкый-чайкый, тирән бер борчылу белән тыңлап тордылар.

– Ә нәрсә ашап торалар соң алар?

– Алла ни бирсә – шуны, ә кайчакта бөтенләй ашамыйча калган көннәре дә була икән, – диде Гариф.

– Өйдә никтер мич күренми, – дип куйды Саҗидә, тирә-ягына карангалап.

– Әнә мангал бар ич, аларда ул мич хезмәтен үти, – диде Гариф.

– Ә казаннары кайда? Ашны ничек пешерәләр?

– Пешерер ризык булмагач, казанның ни хәҗәте бар?! – диде Гариф.

Ни миче, ни савыт-сабасы булмаган, һәр почмагыннан фәкыйрьлек, ачлык, үлем теш ыржайтып торган бу йортта күчеп килүчеләргә үрнәк булырдай бернәрсә дә күренми иде, шуңа күрә алар, хуҗалар белән җылы гына саубуллашып, тизрәк чыгып китү ягын карадылар.

Урамда аларны үгез кебек таза, юан бер төрек каршы алды. Шушы авылның старостасы – көй мохтары иде бу. Авылга татарлар килүен ишеткәч тә, ул, үзенең хәкимлеген күрсәтер өчен, тизрәк алар янына ашыккан иде. Иң беренче эше итеп мохтар, урамга йөзен капламыйча чыкканы өчен, Саҗидәгә шелтә белдерде һәм чын түрәләрчә кырыс тавыш белән аңа моннан соң йөзен гел каплап йөрергә боерды. Аннары, әллә үзенең байлыгы-дәүләте белән мактанырга ниятләп, әллә инде фәкыйрь йортны күрүдән татарларда туган авыр тәэсирне бераз йомшартырга теләп, аларны үз өенә чакырды.

Түрә кешенең сүзен кире кагып буламыни – татарлар һәммәсе дә көй мохтары артыннан иярергә мәҗбүр булдылар.

Урам буйлап барганда, мохтар кинәт бер йортның тәрәзәләрендә рәшәткәләр юклыгын күреп алды да, тамам бусарынып, сүгенә-җикеренә, шундук йорт хуҗасына ябырылды һәм хәзер үк, үз күзе алдында, рәшәткә-капкачларны кире үз урыннарына беркетеп куярга боерды.

Бу тамашаны күреп гаҗәпкә калган моһаҗирларга Гариф аңлатып бирергә кирәк тапты.

– Монда шундый бер закон бар, ул закон буенча һәрбер мосылман өенең эче чит-ят күзләрдән яшерелгән булырга тиеш. Шуңа күрә биредә бүтән диндәге кешеләрнең торак йортларында гына тәрәзәләр капкачсыз була, – диде ул.

Баягынак авылга кереп барышлый ук моһаҗирлар күзенә чалынып калган чирәп түбәле, каралты-куралы таза йорт янына килеп җиткәч, мохтар, һәммәсенә сәләм биргәндәй, кулларын як-якка җәеп, башын ия төште дә:

– Һош гелдиниз, буюрунуз!* – диде.

*[Хуш килдегез, рәхим итегез! (төрекчә.)]

Татарлар өйгә керделәр.

Төрек игенчесе өендә күргән фәкыйрьлек белән мохтар өендәге иркенлек, муллык арасында, әйтерсең лә җир белән күк аермасы иде.

Матур итеп җыештырылган иркен, якты бүлмә; ишек-тәрәзә яңакларына, түшәмгә әллә нинди сырлы бизәкләр уеп эшләнгән. Стеналары ап-ак. Утыргычларның һәрберсенә ефәк тышлы йомшак көрпәләр җәелгән. Идәндә зиннәтле келәм-паласлар. Кыскасы, өйдәге һәр нәрсәдә байлык, муллык күренеп тора иде.

Өйне карап бетергәч, мохтар кунакларны ишегалдына алып чыкты һәм ачыктан-ачык бер горурлану белән аларга үзенең мал-мөлкәт тулы келәтләрен, каралты-кураларын күрсәтеп йөрде.

Ахырда, мактанырдай әйберләре барсы да инде күрсәтелеп беткән кебек тоелгач, ул моһаҗирларга моннан егерме еллар элек үк Төркиягә күчеп килеп, якында гына авыл булып утырган татарлар янына барып килергә киңәш итте, анда үзегезнең киләчәк тормышыгыз өчен кызыклы, файдалы нәрсәләр табарсыз, диде.

Симереп, юанаеп, аякларын көчкә генә атлап йөргән мактанчык түрә һәм аның купшы йорты инде болай да саруны кайната башлаган иде, шуңа күрә моһаҗирлар мохтарның киңәшен шундук элеп алдылар. Моның өстенә, егерме еллар элек күченеп килгән татарларның үз көчләре белән төзегән авылларын күреп кайту мөмкинлеге дә аларны кызыктыра иде.

Юлда барганда моһаҗирлар күз алдында, тылсымлы әкияттән бер күренеш сыман, ямь-яшел иген басулары, ашлык эскертләре тулы ындырлар, бал кортлары безелдәвеннән һәм кошлар сайравыннан гөрләп торган бакчалар, шулар янәшәсендә коймалап алынган пөхтә, таза йортлар, каралты-кура, амбарлар шәүләләнеп торгандай булды. Әммә авылга якынлашкан саен, бу сихри шәүләләр берсе артыннан икенчесе таралып юкка чыга бардылар.

Әлеге татар авылы тирәсендә яшел басулар да, ашлык тулы ындырлар да күренми иде. Тик кайбер йортлар, дөресрәге, чыбык-чабыктан ничек кирәк алай әтмәлләнгән һәм түбәләренә төрле чүпрәк-чапрак – ертык бишмәт, киез ише нәрсәләр ябылган шалаш-куышлар янында гына чүп үләне басып киткән бәрәңге түтәлләре күзгә чалынгалый иде.

– Йа хода, кая килеп эләктек соң без? – дип пышылдады Саҗидә, тамам хайран калып. – Татар авылы түгелдер бу, чегән җәйләведер!

Ләкин Саҗидә ялгыша иде. Аның чегән җәйләве дигәне, чыннан да, татар авылы иде. Күп тә үтми, авылга ниндидер кешеләр килүе турында хәбәр таралып, шалаш ишекләрендә йөзләрен яулык читләре белән каплаштырган хатын-кыз башлары күренә башлады. Кыюраклары ишек бусагасын атлап чыгып, ерактан килгән ватандашларына чиксез бер гаҗәпләнү белән карап торалар иде. Күрәсең, өс-башларының иске, ертык булуы гына аларны кунакларга якынлашудан тыеп тора иде. Бары шат күңелле малай-шалай, чикләвек кабыклары һәм таш мәрҗәннәр тезеп бизәгән чүпрәк тасмаларын җилкәләре аша хәситәдәй асып, берни булмагандай, урам буйлап ду килеп чабып йөриләр иде.

Фәкыйрь авылның уртарак бер җирендә, башка шалаш һәм куышлар арасыннан айлы манарасын югарыга чөеп мәчет тора. Ә авыл читендәге калкулыкта, җимерек шалаш-куышлардан юри ерактарак булырга теләгәндәй, берничә яхшы, таза йорт күренә. Алары, күрәсең, авылның хәлле кешеләре тора торган өйләр иде.

Татар моһаҗирлары башта шул бай күренешле йортларның берәрсенә кереп чыгарга булдылар. Арада төзелеше белән дә, кыяфәте белән дә Казан арты татар авылларындагы йортларны хәтерләткән бер өй янында туктадылар да, капка шакыдылар.

Төбәкнең иң бай, дәүләтле кешесе – авыл старостасы Гафият хаҗи йорты иде бу.

Ак йөзле, җитез хәрәкәтле, буйга-сынга да әле күркәм генә булган Гафият хаҗи капканы үзе чыгып ачты. Аның бөтен килеш-килбәте иске татар гореф-гадәтләрен нык саклавын күрсәтеп тора иде. Моһаҗирләрнең нинди йомыш белән килүләрен ул шундук аңлап алды булса кирәк.

Кыска гына дога кылып, битен сыйпаштыргач, Гафият хаҗи кунакларның һәрберсе белән ике куллап күреште дә, Саҗидәгә үткен, елтыр күз карашын ташлап алды.

– Әйдәгез, рәхим итегез, кадерле кунаклар, хуш килдегез!

Кунаклар исемнәрен, каян килүләрен әйтеп, кыенсынып кына, үзләренең йомышларын белгерттеләр.

– Монда килеп бик әйбәт иткәнсез! – диде хаҗи, якты чырай белән елмаеп, – Мин үзем дә Мәңгәр ягыннан булам. Ә мондагы халык бөтенесе диярлек Күшәр белән Кышкардан килгән кешеләр, һәммәсе дә якташ, бер як кешеләре, ягъни. Без бирегә җитмеш сигезенче елда, авылдагы чуалышлардан соң күчеп килдек... Нәрсә соң әле без монда, урамда сөйләшеп торабыз?.. Әйдәгез, керегез әле, – диде ул һәм капканы иңеләй ачып җибәрде.

Ишегалдына кергәч, моһаҗирлар үзләрен әйтерсең лә яңадан үз туган илләренә кайткандай хис иттеләр. Монда бөтен нәрсә Казан артындагы бай йортларны шулкадәр хәтерләтеп тора иде ки, әгәр капкадан Гафият хаҗи урынына Сабирҗан мәзин яки Шәмси мулла килеп чыкса, моһаҗирлар моңа һич тә гаҗәпләнмәгән булырлар иде.

Ишегалдының түрендә таза бүрәнәләрдән салынган кара-каршы ике йорт. Аларның һәркайсы өйалды һәм берничә басмалы болдыр баскычы белән икегә бүленгән. Тәрәзәләргә генә, мондагы гадәт буенча, рәшәткәләр куелган. Ләкин ул рәшәткәләр шулкадәр пөхтә һәм матур итеп ясалган ки, йортның тулай күренеше алардан бозылмый гына түгел, киресенчә, тагы да күркәмрәк булып тоела иде. Ишегалдында хәттә шалаш сыман очлы түбәле баз өсте дә күренә, тик анда кар белән боз гына юк иде бугай. Шулай ук монда сарай, келәт, амбарлар һәм башка шундый хуҗалык корылмалары, хәттә мунча да бар иде. Лапас астында тарантас һәм чөйләргә элеп куйган дирбияләр күренә. Ишегалды уртасында буралы кое. Кыскасы, монда Мәүлә Колының Сабирҗан мәзин яки Шәмси мулла йортындагыча һәммә нәрсә күркәм һәм җитеш иде.

Ишегалдындагы каралты-кура белән таныштырып чыккач, хуҗа кеше кунакларны өйгә керергә чакырды.

– Әйдәгез, рәхим итеп өйгә керегез әле! Туган ил яңалыкларын сөйләшеп, бераз утырып алырбыз, ичмасам. Югыйсә андагы яңалыкларны безгә бик сирәк ишетергә туры килә... Ипи-тоз дигәндәй, бераз тамак ялгап та алырсыз.

Ә ирләр янында алъяпкычының итәк почмагы белән йөзен каплаган килеш ишегалдын тамаша кылып торган Саҗидәгә ул аерым әйтте:

– Бар, килен, хатыннар ягына уз, шунда Алла биргән ризыктан авыз итәрсең, – диде.

Саҗидә, бу йортка инде мең мәртәбәләр кереп-чыгып йөргән кешедәй, ышанычлы, кыю адымнар белән өйалдына узды да, тәрәзәләре ишегалдына карап торган кара өйнең ишеген ачты.

Хаҗи исә ирләрне ияртеп ак өйгә керде. Монда да, ишегалдындагыча, бөтен нәрсә туган илне хәтерләтеп тора иде.

Менә чәчәкле келәм җәелгән зур сәке. Сәкенең түр почмагында берсе өстенә берсе өелеп куелган ястык-мендәр тавы калкып тора. Стена буйларында тышлары төрле төстәге тукыма кисәкләреннән чуарлап тегелгән йомшак көрпәләр. Матча бүрәнәсе чачаклы тасмалар белән бизәлгән. Тәрәзәләрдә чуклы пәрдәләр. Стеналар буйлап төрле зурлыктагы шүрлекләр тезелеп киткән. Аларның берсендә төрле-төрле калынлыктагы догалык китаплары һәм Коръән ята, икенчесендә төреп куелган тар иңле келәм намазлыклар күренә. Янәшәдә үк, агач чөйләрдә, хөрмә төшләрен һәм «изге Мәрьям ананың яшь бөртекләрен» җепкә тезеп ясаган тәсбихләр. Тәрәзара стенага бармак калынлыгы зур көзге һәм суга торган герле сәгать эленгән. Икенче бер почмакта, асылма бауда, кызыл башлы, бизәкле-чачаклы сөлгеләр, тастымаллар. Стеналарда шулай ук кара пыялага алтын белән искиткеч матур итеп язылган һәм Мәккә, Мәдинә шәһәрләренең изге урыннары төшерелгән шәмәилләрне дә күрергә була. Ишек янындарак чигүле ашъяулык җәйгән кечерәк кенә өстәл. Аның өстендә, горуранә бер кыяфәттә, яшел калпаклы һәм зур куыклы лампа кукраеп утыра, янәшәсендә – кара савыты, каурый каләм һәм төймәләре тамам шомарып, ялтырап беткән чут. Ә ап-ак итеп акшарланган мич аралыгында, идәндә, җиз ләгән белән шундый ук җиз комган тора һәм алар өстендә, мич күкрәгенә тартылган бауга тагын бер кызыл башлы киҗе сөлге эленгән.

Кыскасы, өйдәге һәммә нәрсәдә пөхтәлек һәм тәртип күренеп тора иде.

Кулны-битне юып сөртенгәч, кунаклар, хуҗаның кушуы буенча, аякларны бөкләп сәкегә менеп утырыштылар. Ул арада сәке уртасына шакмаклы ашъяулык җәелде, аның өстенә чуар бизәкле һәм төрле сый, тәлинкә-чынаяклар тулы зур поднос килеп утырды. Бүлмә эченә шундук, борыннарны рәхәт кытыклап, кәрәзле бал исе, каймактай куе җылы сөт исе таралды. Коштабакка түбәләмә телемләп туралган, мамыктай күпереп пешкән бодай күмәче, сәке йөзлегендәге икенче бер кечкенә җиз подноста күңелле җырлап утырган зур җиз самавыр – болар һәммәсе дә авылдан чыгып киткәннән бирле туйганчы чәй эчү, туйганчы ипи ашау мөмкинлегеннән дә мәхрүм булган моһаҗирлар өчен гадәттән тыш зур сый-хөрмәт булып тоелды. Алар, артык кыстатып тормыйча гына, табындагы ризыкларны тәмләп ашарга керештеләр.

Гафият хаҗи үзен бик кунакчыл тотты. Һәркайсына ихтирамлы, игътибарлы булды, ачык чырай күрсәтте. Ни өчен дисәң, ул әле үз кунакларын белеп, танып бетермәгән, алар арасында кайсының киләчәктә үзенә көндәш, кайсысының батрак – эшче буласын шәйли алмаган иде.

Шуңа күрә ул һәммә кунакларының күңелендә үзе турында җылы фикер калуын теләде һәм шаярта-көлә, аларны табындагы ризыклар белән сыйларга тырышты. Хәттә чәй эчелеп бетеп, кунаклар китәргә дип табыннан кузгалгач та, Гафият хаҗи аларны җибәрергә ашыкмады.

– Сез бит минем өчен иң кадерле кунаклар, әйдәгез, булмаса, куна калыгыз! – диде. – Инде кич тә җиткән. Кайтыр юлны саташтыруыгыз да бар.

Сәкедән чәй табыны җыеп алынгач, яңадан дусларча әңгәмә, тегене-моны сөйләшү башланып китте.

Хаҗи үзенең кардәш-ырулары турында, таныш-белеш бай умартачылар, мәзин-муллалар турында сораштырды. Аларның сәүдәләре ничек бара, кайсы баеган, кайсы бөлгән? Базарларга нинди товарлар чыгаралар, баһалары ничек?

Кунаклар белгән кадәренчә хаҗиның һәммә сорауларына җавап бирергә тырыштылар һәм берочтан авылдагы соңгы фаҗигале хәлләрне дә сөйләп бирделәр. Халык санын алу вакыйгасы белән бәйле крәстиән чуалышлары, алпавыт утарын талау, становой белән стражникларны үтерү, моның өчен соңыннан кешеләрнең нинди җәзага дучар булулары, ахырда, авылга «обжор командасы» килеп төшеп, кыш буе халык җилкәсен кимереп ятуы, һәм ниһәят, артык түзәрлекләре калмаган крәстиәннәрнең бәхет эзләп хәлифә җиренә күчеп китәргә карар кылулары – болар барысы да энәсеннән җебенә кадәр тагын бер кат сөйләп чыгылды.

– Аллаһы Тәгалә монда да рәхим-шәфкатеннән ташламас!.. Күптән күчеп киләсе иде инде сезгә! Мөэмин-мосылманга кяфер илендә яшәү болай да килешә торган эш түгел, мосылман кешегә хәлифә җирендә яшәү лязымдыр. Минем иркемдә, ихтыярымда булса, һәммәгезне дә бире күчереп бетерер идем, – диде хаҗи.

Үз нәүбәтләрендә, кунаклар да хуҗаның һәм авылдагы башка татарларның монда кайчан һәм ни өчен күчеп килүләре, килгәч тә тормышны ничек башлап җибәрүләре турында кызыксындылар.

Гафият хаҗи кыстатып тормады, көйләп, вәземләп, әкрен генә сөйләргә кереште.

– Мең дә сигез йөз җитмеш сигезенче сәнәдә, – диде ул, – безнең тирәләрдә дә сездәге сыманрак шомлы хәбәрләр таралган иде. Имеш, урыс чиркәүләрен тәрбияләп тотар өчен барлык мосылманнарга өстәмә салым-ясаклар салыначак. Халык, билгеле, шомланып куркуга калды. Халыкны тынычландырыр өчен, Казан губернаторы үзе авыл борынча халыкка тал чыбыгы ашатып йөрде. Без дә ул чакта, сезнең шикелле, патшага, аның олуг түрәләренә хат, шикәятләр язып җибәрдек, әммә ләкин моңардан бернинди файда чыкмады. Шуннан соң нихәл итмәк кирәк? Уйлаштык, киңәштек тә, Төркиягә күчендек тә киттек. Аллага шөкер, күчеп килгәнебезгә үкенмибез, барыбыз да канәгать. Ни әйтсәң дә, дин кардәшләребез арасында торабыз, тормыш та кяфер илендә яшәүгә караганда күп мәртәбәләр әйбәтрәк. Хосусан менә мине генә алып карыйк. Йортым-җирем бар дигәндәй, басуларымда бодай, арпаларым күпереп үсеп утыра. Кечерәк кенә тегермән дә корып куйдым. Һич комачау итүче-нитүче юк, Ходайның биргәненә шөкер, тыныч кына, имин генә яшәп ятам менә. Аннары, мондагы җирнең туфрагы нинди, туфрагы! Аллаһы Тәгалә андый җирне һәркемгә насыйп итсен! Гаҗәеп уңдырышлы туфрак, кадап куйган коры тәртәң дә үсеп китә торган! Үзе иркен, үзе киң! Күпме телисең, шулхәтле җирне сөреп чәч, һәммәсенә җитәрлек. Тик беренче вакытларында бераз азапландык азаплануын: атсыз булгачыннан, бөтен җирне китмән белән эшкәртергә туры килде. Алай бик кыен бит ул. Шулай да, Хода рәхмәтедер инде, анда да җаен таптым. Бервакыт шулай, орлыклык бәрәңге алып кайтырга дип, мине Македония дигән җиргә җибәргәннәр иде. Шунда күреп кайттым: болгарлар җирне үгезгә җиккән сабан белән сөрәләр икән. Мәйтәм, мин алардан ким-хур кешемени? Шулай итеп, мин дә Аустрия дигән мәмләкәттән үземә сабаннар кайтарттым. Инде менә хуҗалыгымда ике тимер сабан белән ике пар үгезем бар... Эшләр ярыйсы гына, авырлыксыз гына бара, Аллага шөкер. Аннары менә, без килгәнче, бәрәңгене дә монда һичкем утыртмаган икән, ә хәзер, безнең җиңел кулдан, ул шундый таралып китте, бае-гидае дигәндәй, һәммәсе бәрәңге утыртырга тырыша. Менә ничек була бит ул, дускайларым. Әгәренки әдәм баласы һәр эшкә тамам хәстәренә керешеп, акыл белән тотына икән, аңа инде берни куркыныч түгел. Әйтик, юллар бик яман булганлыктан, атның монда бөтенләй хәҗәте юк, шулай да мин үземдә булдырдым. Ни дисәң дә, татар бит мин!.. Аты булмаса, татар кешесе үзен ыштансыз кебек сизә бит ул. Әнә хәзер аты-арбасы эшсез тик ята, бары да күз ялы өчен генә. Берәр нәмәрсәкәй ташырга, күчерергә кирәк икән, ишәккә төйисең дә китәсең. Киребеткән дигән яманаты булса да, бик чыдам, түзем хайван ул, бернинди яман юлга исе китми аның. Ә җирне без сабанга үгезләр җигеп сөрәбез, сабан керә алмаган урыннарны исә китмәннәр белән эшкәртәбез. Аллага шөкер, эшкә атлыгып торучылар җитәрлек. Кай ара фәкыйрьрәк якташларыбыз булыша, кайчакны тамак ялы өчен төрекләр килеп эшләшә... Без инде, билгеле, күбрәк үз якташларыбызны, татарларны ялларга тырышабыз, ичмасам аларга файда булсын дибез. Садака-иганәләр җыештыргалап, әнә бәләкәй генә бер мәчет тә салдырып куйдык. Үзебезнең муллабыз бар, буш вакытларында балаларыбызга дин сабагы укыта... Үзем көй мохтары булып хезмәт итәм, безнеңчә әйтсәк – староста сымаграк кеше. Хезмәте алай күп түгел, шулай да ара-тирә, тегесен-монысын дигәндәй, күзәтеп-караштырып торырга туры килә. Үсеп җиткән ике улым белән кызым бар. Кызым инде кияүдә, бер татар сәүдәгәренә чыкты, хәзер Искешәһәрдә торалар. Олы улым Кониядә мәэмур* булып хезмәт итә. Кечесе әле укуын тамамламаган, Истанбулда гыйлем эстәп йөри. Йортта эшче куллар җитешмәү сәбәпле, һәр елны ике-өч кеше яллап тотам, ара-тирә көнлекчеләр дә килеп булышкалый. Менә шулай көн күреп ятабыз инде әкрен генә, Хода рәхмәте белән...

*[Мээмур – чиновник.]

Хуҗа белән кунаклар гәпне татар телендә алып барганлыктан, Гарифның тылмачлык ярдәме кирәк булмады. Ул, сүзгә бөтенләй диярлек катышмыйча, мыек астыннан гына көлемсерәп, бер читтә шым гына тыңлап утырды. «Оста ялганлый да соң картлач!» дип уйлады ул үзалдына.

Кунакларның берсе сагаеп кына сорап куйды:

– Хаҗи абзый, тик менә авылыгыз ничектер фәкыйрь күренә. Таза йортларны бармак белән санарлык, күп булса өч-дүрт булыр. Нигә алай ул?

– Фәкыйрьлек тә Аллаһы Тәгаләдән килә бит, җаныкаем, – диде хаҗи, аптырап калмыйча. – Әгәр фәкыйрьлек булмаса, Аллаһы Тәгалә биргән байлык та күзгә күренмәс иде. Бәхет – һавадагы очар кош шикелле ул, аның кайчан һәм кемнең өй түбәсенә төшеп кунасын алдан белеп булмый. Аллаһы Тәгалә үзенең һәр бәндәсенә кайчан тели шунда рәхим-шәфкатен иңдерергә мөмкин. Бер-береңнән көнләшү һич тә ярый торган эш түгел ул. Монда да фәкыйрь яшәүчеләр бар-барын, әммә алар зарланмыйлар, чөнки аларның тормышы тыныч, беркем дә аларны мазасызламый, берәү дә диннәренә тими...

– Анысы шулайдыр инде шулаен, хаҗи абзый, ул хакта бәхәс итмибез, тик менә ни өчен халыкның күпчелеге үз тормышын җайлый алмый азаплана икән, дим. Сәбәбе нидән икән шуның?

– Хак сүз сөйлисең, улым, хак сүз. Әйе, күпләр әлегәчә фәкыйрьлектә азап чигә. Әммә ләкин моңа алар үзләре гаепле түгел микән соң? Шәт, үзең дә беләсеңдер, Аллаһы Тәгалә үз бәндәләренә төрле-төрле юллар күрсәткән, ә шул юлларның кайсыннан китәргә – анысын инде һәр кеше үз белдегенчә сайлый. Менә, хосусан, бу очракта да шул хәл: безнең фәкыйрь якташларыбыз баштук дөрес юлдан китмәделәр. Күченеп китәр алдыннан, монда үзләре өчен бөтенесе дә әзерләнеп куелган дип уйладылар, ә гамәлдә нәрсә килеп чыкты? Һәммә нәрсәне тир түгеп яулап алырга кирәк булды. Ә алар тегеләй дә болай: я кояшы артык каты кыздыра, я җире-туфрагы яман, я кешеләре сөйкемсез. Килгән көннән башлап гел шулай зарланыша башладылар. Имеш, балчык өй ошамый, бүрәнә өй кирәк. Имеш, китмән белән җир эшкәртү кыен... Ишәкне күрергә дә теләмәделәр, ат та арба, сука да тырма бир аларга... Менә шулай, сайлана-сайлана, зарланышып йөрделәр-йөрделәр дә, уңай вакытны уздырып та җибәрделәр. Кыш җиткәч, карыйсың: ни торыр җирләре юк, ни ашар ипиләре юк. Ә язга чыкканда, тегеләрнең китмән сатып алырлык акчалары да калмаган, һәммәсен ашау-эчүгә сарыф итеп бетергәннәр.

Бөтен бәлә-каза, бәхетсезлекләр менә шуннан башланды да инде. Әлегәчә чүпрәк куышларда интегеп яшиләр, мескеннәр. Бездән үрнәк алган булсалар соң? Без, монда килеп төшкәч тә, иң башлап торыр урын кайгыртырга керештек, балчык изеп, саман йортлар корып куйдык, аннары, кулга китмән тотып, җир сөрергә ябырылдык. Оят тоелса да, ишәккә атланып, барасы җиребезгә бардык, алып кайтасы әйберебезне алып кайттык. Шулай, үзебезнең кул көче дә Хода рәхмәте белән, мул тормышка ирештек. Хезмәт иткән – морадына җиткән дигәндәй, Аллаһы Тәгалә эшләгән әдәмнең хезмәтен беркайчан да буш калдырмый! Ә ялкау-иренчәкләр «алма пеш, авызыма төш” дип тик яттылар. Каян килгәндер аларга ул ялкаулык хастасы, әлегәчә шуны аңлый алмыйм. Югыйсә туган илдә чакта ярыйсы гына тырыш кебекләр иде ич, ә монда, үч иткәндәй, кыл да кыймылдатырга иренделәр. Бер заман, үзем аякка баскач, мин боларга ярдәм итәргә уйладым. Әле монысына, әле тегесенә орлыклык бодай, бәрәңге өләшеп чыктым. Мәгез, мәйтәм, алыгыз да әйбәтләп чәчегез, утыртыгыз, дим, тәрбияләп үстерегез, дим. Көзен, Алла боерса, җыйган уңышыгыздан түләрсез әле, дим. Сездән күп сорамам, бермә-бер бирсәгез, шуңа канәгать булырмын, дим. Шуннан ни булды дисез? Орлыклык бодай, бәрәңгене алдылар да, ризыкка тоттылар да бетерделәр болар. Нәрсә дисең инде аларга? Мин, чәчәргә дип, үзләренә яхшы булсын дип, орлык бирәм, ә алар әнә нишлиләр! Аннары үзләре тамак ялы өчен миңа эшкә ялланалар, ә үз хуҗалыкларын бар дип тә белмиләр.

Шулай үз-үзен мактап, башкаларны яманлап, Гафият хаҗи сайрады да сайрады. Кунаклар исә, аның сүзләрен нихәтле генә бирелеп тыңласалар да, әйләнә-тирәдәге фәкыйрьлекнең төп сәбәпләренә әле дә булса төшенә алмыйлар иде.

«Нәрсәдер бик сәер сүзләр сөйли әле бу карт, – дип уйланып утырдылар алар, аптырашта калып. – Бөтен бер авылга нибары өч-дүрт эшчән, тырыш кеше табылсын, имеш. Калганнары, янәсе, барысы да ялкаулар, үз хуҗалыкларын аякка бастыру турында уйлап та карамыйлар. Болай булуы мөмкинме соң? Юк, хаҗи монда нәрсәнедер әйтеп бетерми шикелле».

Бер читтә әңгәмә барышын тын гына күзәтеп утырган Гариф исә, Гафият хаҗиның хәйләкәрлекләре турында шактый хәбәрдәр булса да, дәшмичәрәк калуны артыграк күрде.

Ул арада кунаклардан кемдер хаҗидан:

– Сезнең белән бергә монда күпме кеше күчеп килгән иде соң? – дип сорады.

– Җан башыннан исәпләгәндә – бер биш йөзләп. Йөз йорт-хуҗалык чамасы. Тик килгән халыкның һәммәсе дә җирләшә алмады. Кайсыберсе кире табан ялтыратты. Иманнары нык булмады. Кыенлыктан, эштән куркып, тәртәне кире бордылар да, туган илдә калган бәхетләре артыннан кайтып киттеләр. Тик Алла каргаган булса кирәк үзләрен, берсе дә кайтып җитә алмаган: кайсы ваба авыруыннан, кайсы бизгәктән юлда гүр иясе булган, ә кайберләре Истанбулда, Измирдә, Әдернәдә тоткарланып, ахырда шунда торып калганнар. Имеш-мимешләргә караганда, берсе дә бәхеткә ирешә алмаган ди. Әҗәл дигән нәрсә монда да һәр почмак саен сагалап тора бит. Бу илнең һавасы – яманның да яманы... Җәен түзеп булгысыз эссе, ә кышын юеш, бертуктаусыз яңгыр коя. Бизгәктән котылмак һич чара юк, бигрәк тә фәкыйрьләргә... Күбесе шуннан үлеп тә китә... Тәкъдирдә шулай язылгандыр инде, бернишләп булмый... Хәзер авылда нибарысы кырыклап хуҗалык калды. Җан башы белән йөз кеше чамасы...

* * *

Кара өйдә Гафият хаҗиның өлкән хатыны белән Саҗидә арасында да очы-кырые күренмәгән әңгәмә башланып киткән иде. Саҗидә, хуҗа хатынга сораулар яудырып, аның гыйбрәтле һәм озын-озын җавапларын бирелеп тыңлады һәм киләчәктә үз тормышларын корган вакытта файдалы булырдай нәрсәләрне исендә калдырырга тырышты.

Бүлмәдә алардан башка тагын Гафият хаҗиның кече җәмәгате – төскә-биткә чибәр һәм бөтенләй япь-яшь чырайлы төрек хатыны да бар иде. Ул үзенең өстенә, татар хатыннарыдай, вак-вак бала итәкле, киң күпермә җиңле тар гына күлмәк кигән, толымлап үрелгән озын кара чәчләренә чулпылар таккан. Аның моңсу күзләренә караганда, ул үз өстенә кигән бу ят киемне дә, мондагы йорт җиһазларын һәм кешеләрне дә бик үк өнәп бетерми шикелле. Идәндә мыш-мыш үрмәләп йөргән яшь баласына эш аралаш күзе төшкәндә генә, аның йөзе ничектер дәррәү яктырып китә, авыз читләренә сөйкемле елмаю җәелә.

Кече хатын савыт-саба юа иде. Кинәт аның кулындагы савыт-сабадан нәрсәдер – чынаякмы, тәлинкәме ычкынып китте дә, идәнгә төшеп челпәрәмә килде.

Саҗидә белән нәрсә турындадыр бик мавыгып сөйләшеп утырган өлкән хатын, башлаган сүзен дә әйтеп бетермичә, йодрыкларын йомарлап көндәше өстенә ташланды;

– Аһ, харап итте бит чынаякны, төрек калдыгы! Эшнең һич рәтен белеп эшләмәс шул! Я, күзең чыкканмы әллә? Иң яратып эчә торган чынаягымны ватты бит, черегән кул! Моның өчен кулыңны чабып өзсәң дә аз сиңа!

Идәндә уйнап йөргән сабый куркудан кычкырып елап җибәрде. Яшь хатын да, коты алынып, акырынып-җикеренеп үз өстенә килгән карчыкка таба зур булып ачылган чем-кара күзләрен томрайтты. Карчык әйткән сүзләрнең мәгънәсенә төшенмәсә дә, каты тавышы һәм һавада айкалып йөргән йодрыклары буенча, ул эшнең кая таба барганлыгын аңлап алган иде инде.

Карчык бусарынып кычкырудан бик озак туктамады. Өйдә кунак кеше булмаса, ул, бәлкем, кычкырынып кына да калмас, йодрыгын да эшкә җиккән булыр иде. Әммә бүлмәдә Саҗидә барлыгы аны беркадәр тыелырга мәҗбүр итте. Ачулы мыгырданган хәлдә, ул мич арасыннан себерке тартып чыгарды да, идәндәге чынаяк ватыкларын себерергә тотынды.

Ә яшь ана, сабыен кулына күтәреп, шыпырт кына бүлмәдән чыгып китте.

Бу тамашаны дәшми генә күзәтеп утырган Саҗидәнең күз алдына шундук Хәтирә килеп басты.

«Ходаем, үзеңнең көндәшеңә шундый убырлы карчыктай булырга язмасын.... Ничек сабыры җитә икән ул мескеннең?.. Хәер, кече хатыннарның һәммәсе өстенә төшә торган язмыш инде бу... Бездә дә шулай, аларда да... Барлык ирләр шулай итә, хуҗалыкта бушка эшләүче артык кеше булсын дип, икенче хатынга, өченчегә, дүртенчегә өйләнергә тырыша. Ә менә мин үз иремне Хәтирәгә гаиләдә бала булсын өчен генә өйләндердем. Без Хәтирә белән апалы-сеңелле ике туган кебек тату тордык... Безнең ише дус яшәүчеләр донъяда бөтенләй юктыр, бәлкем», – дип уйланды ул, ничектер, үзе өчен сөенгәндәй.

Ул арада ишегалдында ирләрнең сөйләшү тавышлары ишетелде дә, Саҗидә алар янына чыкты.

Ишегалдында зур бер төркем булып сәләмә киемле, тәннәрендә чыкмаган җаннары гына калган ябык, саргайган йөзле карт-коры җыелып тора иде. Баскычта Саҗидә күренүгә, карчыклар һәммәсе дә аның янына ташландылар:

– Исән-сау гына килеп җиттегезме, кызым! Каяле, сөйләле, туган илдә тормышлар ничек?

– Җыен, сабан туйлары әле дә буламы?..

– Өмә ясыйлармы?

– Печән өсте, уракка төшкән вакытлар ничек үтә, күңеллеме?

– Кызлар әле дә киндер тукмаклыйлармы? Егетләр ничек, элеккечә һаман гармун уйнап урам әйләнеп йөриләрме?

– Туган-үскән җирләрне сагынудан саргаеп беттек инде. Көн күрүе бик читен монда. Җыр җырлауның нәрсә икәнен дә белмибез.

Саҗидәнең йөрәген авырттырып, нидер чәнчеп алгандай булды. Кем белә, бәлкем аңа да киләчәктә шулай, сабантуй, җыеннарны, аулак өйләрне, моңлы гармун тавышларын сагынып, туган-үскән илне искә төшерергә туры килер. Шуңа күрә ул, карчыкларның эчке кичерешләрен бөтен күңеле белән аңлап, аларга һәммәсе турында да вагы-төягенәчә сөйләргә тырышты һәм сорауларына бик теләп җавап бирде. Өстәвенә, Саҗидә белән карчыклар бер тирә авыл кешеләре дә икән, шуңа күрә аларның бик күп уртак танышлары да табылды. Саҗидә шул таныш-белешләр арасында кайсының авыр язмышка дучар булуын, кайсының донъя авырлыкларын җиңеп мул тормышка, бәхеткә ирешүен, баюын сөйләде; авыр язмышка дучар булганнарын кызганып, баючыларын мактап телгә алды. Шулай ук үлем-җитем турында да сүз булды. Карчыклар, үзләренә туган тиешле кешеләрдән яки дус-ишләрдән кайберсенең донъя куюын ишетеп, балавыз сыгып алдылар һәм әрвахларга атап догалар кылдылар. Бу сөйләшү алар күңелендә үткәннең онытылган хәтирәләрен яңадан тергезде. Бала чактан ук таныш басу-кырлар, шау чәчәкле яшел болыннар, җиләк, чикләвекләр җыеп йөргән калын урманнар, гәрәбәдәй саф сулы чишмәләр – болар һәммәсе дә тагын бер кат аларның күз алдыннан үтте һәм сулган йөзләрен җанландырып җибәргәндәй булды. Ләкин шул ук вакытта бу кадерле үткәннең беркайчан да кире кайтмаслыгын алар инде бик яхшы аңлыйлар иде. Әйе, аларга инде бүтән беркайчан да шау чәчәккә күмелгән шомырт агачларына сокланып карарга яисә көзнең беренче салкыннарыннан куе кызгылт төскә кергән итләч миләш тәлгәшләрен өзәргә туры килмәячәк, кышкы авылның көрт баскан урамнарыннан шыгыр-шыгыр басып үтәргә дә насыйп булмаячак. Болар барысы да хәзер бик еракта, бөтенләй икенче донъяда шикелле...

Кояш баеп, авыл өстенә караңгылык иңә башлады. Ә ишегалдына җыйналган кешеләр әле һаман таралышырга уйламыйлар иде. Һәркайсының әйтелмәгән сере яки соравы бар кебек. Алар, кунакларны уртага алып, әңгәмәне куерта бирәләр, күз яшьләрен дә яшереп тормастан, елый-елый, «кяфер илен» ташлап китүләре өчен үкенүләрен әйтергә ашыгалар иде.

Әңгәмәнең болай озакка сузылуы Гафият хаҗины сагаерга мәҗбүр итте. Баягынак кына мондагы тормышны мактап үзе сөйләгән матур сүзләренең кунаклар күңелендә калдырган тәэсире кими төшмәгәе дип курыкты ул һәм шул сәбәпле, карт-корыларны тизрәк өйләренә озатырга ашыкты.

– Ярар, сөйләштегез, аңлаштыгыз! Әнә, төн якынлашып килә инде. Кунакларның ятып ял итәселәре дә бар... Сөйләшергә өлгерерсез әле, вакытыгыз күп булыр...

Авыл кешеләре теләр-теләмәс кенә таралыша башладылар. Алар артыннан капканы бикләп куйгач, Гафият хаҗи кунакларны яңадан өйгә алып керде һәм тагын бер мәртәбә чәй белән сыйлады да, йоклар өчен аларга сәкедән буш урын күрсәтте. Үзе ул карт хатыны янына – чоланга чыгып ятты. Саҗидәне исә кече хатын янына урнаштырдылар. Ул йоклаган җиреннән бер торып, бер ятып, төне буе диярлек яшь төрек хатынының елак баласын сагалап чыкты.

Иртәгесен таңнан торып бодай коймагы белән чәй эчтеләр дә, кайтырга җыена башладылар. Гафият хаҗи, кунакларны озата чыгып, һәрберсенә:

– Андый-мондый кыенлык-мазар туса, туп-туры миңа килегез, – дип, үгет-нәсихәт биреп калды. – Бодай, бәрәңге ише нәрсәләр миндә һәрвакыт табылыр, кирәгенчә алып торырсыз... Сез якташларыма баһаны кыйбат куймам...

Көн кызу булырга чамалый иде. Офык читеннән аяз күк йөзенә әкрен генә зур утлы шардай кояш күтәрелеп килә иде.

Моһаҗирләр Гафият хаҗи белән кул биреп саубуллаштылар да, кайтыр юлга чыктылар.

Авыл читендәге кыйшык өй-куышларның берсе яныннан узганда, аларга камыш чыпта үреп утыручы бер татар карты очрады. Җиңнәре аерылып, якасы белән аркасы гына калган күлмәк, тез башлары бүселгән керле ыштан кигән һәм башына иске фәснеме, түбәтәйнеме хәтерләткән ниндидер бер сәер кәпәч каплап куйган бу карт мосафирларга ифрат дәрәҗәдә кызганыч булып тоелды. Аның кием ертыкларыннан бетчә баскан шәрә тәне күренеп тора, ярым сукыр күзләреннән берөзлексез яшь ага иде. Салынкы ирен, тешсез авыз...

Юлчылар, туктап, картка сәләм бирделәр. Тегесе башын күтәрмичә генә исәнләште дә, яңадан үз эшенә чумды.

– Нәрсә эшләп ятасыз, бабай?

– Күрмисезмени, камыш намазлык үрәм, – диде карт, ачулы гына. – Байлар өчен... Укыган намазлары Аллага тизрәк барып ирешсен, дим.

– Күпме түлиләр соң алар бер намазлыкка? Көненә күпме акча төшерәсең?

– Чабата тукып караган кеше белә инде безнең эштә күпме акча төшерәсен... Көнозын баш күтәрми үреп утырсаң да, акчасы бер көнлек ризыкка чак җитә. Монда сатып алучылар юк, калага илтеп сатарга туры килә.

– Ә син, бабай, ник иген икмисең? Иген иксәң файдалырак булыр иде бит?

– Ә җирне ничек эшкәртмәк кирәк? Сабанга үземә җигелергәмени? Хәзер иген игү турында уйларга соң инде.

– Ярар, хәзер соң да булсын, ә элегрәк, килгән шәпкә, ни өчен җир эшенә тотынмадыгыз?

– Их, улым, улым! Ничек кенә тотындык әле! Көне-төне шабыр тиргә батып эшләдек. Бер тырышу гына җитми икән шул.

– Ничек инде ул алай? Тырышкан – ташка кадак каккан, дигәндәй, әнә Гафият хаҗи, тырыша-тырмаша торгач, баеп ук киткән бит.

– Ул баер, шуның өчен Гафият хаҗи да ул. Ә син аңардан сорап карамадыңмы: монда килгәндә, аның күпме акчасы булды икән? Өч мең акча белән килде ул монда, беләсең килсә. Шундый акча булса, без дә, шәт, бу көнгә калмаган булыр идек. Авылдан чыгып киткәндә минем йорт-җир әйберләрен сатудан нибары ике йөз тәңкә чамасы акчам җыелды. Ул ике йөз белән кая бармак кирәк? Йөзе юл чыгымнарына тотылды, ә калган йөзе ашау-эчүгә кереп бетте. Йорт салыр идең – ашарга калмый, чәчү орлыгы алыр идең – ишәксез каласың. Менә шулай, кайсын ничек эшлим икән дип баш ватып маташкан арада, акча соңгы тиененә тикле тотылды да бетте. Без ярлы-ябагайның тәкъдиренә шулай язылгандыр инде, күрәсең. Алдан ук болай буласын белгән булсак, без монда аяк та атламаган булыр идек. Фәкыйрь кешегә аңа кайда гомер итсә дә барыбер. Әнә байлар сайлансыннар. Акчалары булгач, аларга хәлифә җирендә дә рәхәт, кяфер җирендә дә начар түгел. Ә безнең ишегә яманнан башканы өмет итәргә дә ярамый, әҗәлеңне генә көтәргә кала.

– Ә биредә җир әйбәтме соң, бабай?

– Җирнең әйбәтлегеннән сиңа ни файда? Чәчәр орлыгың булмагач, кемгә хәҗәт ул җир? Акчасыз монда бернишләп булмый. Юллар юк, эш юк, ашарга юк! Бу «байлык» белән ни кылмак буласың?

Картның сүзләре авылның шундый фәкыйрь тормышта яшәү сәбәпләрен берьюлы ачыклап җибәргәндәй булды. Әйе шул: бөтен нәрсәне монда акча хәл итә. Әнә шуңа күрә дә акчалы берничә кеше генә аякка баса алган да инде!

Моһаҗирләр, күңелләреннән шундый уйлар кичереп, карт янында боегып басып тордылар.

– Менә бит ул ничек: өч меңне кесәсенә салып килгән Гафият хаҗи җиңел генә үз тормышын җайлый алган, ә ярлы-ябага монда килгәч соңгы тиеннәрен дә югалткан, – дип куйды берәүсе, күңелсез тынлыкны бозып.

– Бабай дөрес әйтә, бай кешегә аңа кайда да яхшы, аны акча яшәтә. Ә менә фәкыйрь кеше кая гына күчеп китмәсен, кара сакалы артыннан калмый ияреп йөри.

– Сабирҗан мәзин яисә Гыймади карт монда күчеп килсеннәр әле, шундук байый башлаячаклар. Ә без фәкыйрьләргә барыбер рәт булмаячак.

– Әйе, безгә монда гомер итү шактый кыен булыр, анысы хак. Авылны ташлап китеп ялгыш эшләдек ахырсы. Берәр илче-мазар җибәреп, иң башлап безгә мондагы тормыш хәлләрен белешергә кирәк булган.

– Татар акылы төштән соң, дип юкка әйтмиләр ич, – диде Сафа, аянычлы көлемсерәп.

Саҗидә генә андый ук өметсезлеккә бирелмәгән иде булса кирәк.

– Ягез, әйтегез, нинди ирләр инде сез? – диде ул, юлдашларын оялтып. – Әле һичкайсыгызның эшкә тотынганы юк, ә инде борын салындырып та өлгердегез! Без бит монда кемнең ничек яшәгәнен күрергә дип кенә килдек. Хәзер менә барын да күреп белдек инде. Шуңардан чыгып, без үз тормышыбызны яхшырак итеп корырга, бүтәннәр эшләгән ялгышларны кабатламаска тиеш. Монда күчеп килүебез өчен кайгырышудан хәзер файда юк. Без бит барыбыз да сау-таза кешеләр, эштән курыкмыйбыз. Аллага тапшырып, әйдәгез, эшкә башлыйк!

Саҗидә бу сүзләрне шундый ышаныч белән, тәэсирле итеп әйтте ки, ирләрнең шундук күңелләре күтәрелде. Чыннан да, тормышны җайлау иң беренче нәүбәттә аларның үзләренә, үз теләк-дарманнарына бәйле түгелме соң?!

Палас тукучы татар карты белән ягымлы сүзләр әйтешеп саубуллашкач, моһаҗирлар күтәренке күңел белән юлларын давам иттеләр һәм озакламый үзләренең авылдашлары җәйләү булып урнашкан үзәнлеккә кайтып җиттеләр. Озак кайтмый торуларына борчыла башлаган иптәшләре аларны инде эзли чыгарга әзерләнгәннәр иде.

XX

Күрше авылдан күреп-белеп кайткан гыйбрәтләр Мәүлә Колы моһаҗирларын зур хафага салды. Алар яңадан шомланып, үзләренең мөшкел хәлләре, аянычлы язмышлары турында тагын үзара киңәш-табыш итәргә керештеләр. Баштарак тар даирәдә – гаилә эчендә, дус-иш арасында гына башланган бу киңәш-сөйләшүләр тора-бара киңәеп китеп, ахырда бөтен халык җыенына әверелде..

Җыенда катнашучылар төрлесе төрлечә фикер йөртте. Берәүләр актык акчалар тотылып беткәнче моннан тизрәк табан ялтыратырга һәм берәр җирдә көнлекче хезмәтенә ялланырга киңәш итте. Икенчеләре бөтенләй Төркиядән китүне, ягъни туган илгә кире кайтуны яклады. Өченчеләре сабыр булырга өндәде, хәлебез алай ук өметсез түгел, шушында тормыш кору җаен карарга кирәк, диде.

Бәхәс озакка сузылды, кешеләрнең кычкырыша-тарткалаша тамаклары карлыгып бетте. Ниһәят, җыенны иртәгә давам итәргә булып, йокларга яттылар.

Күк йөзеннән айның көмеш нурлары сирпелә. Җир өстендә, әле анда, әле монда таралышып утырган түмгәкләр сыман, кеше гәүдәләре тәгәрәшеп ята. Берәү дә йокламый, барысы да ачык күзләрен салкын күк йөзенә төбәгәннәр. Мидә ниндидер чуалчык фикерләр өермәсе бөтерелә. Ул фикерләрнең башы да, соңы да юк шикелле, алар, черек җеп кебек, төгәлләнер-төгәлләнмәс өзеләләр дә юкка чыгалар. Ләкин озак та үтми, күңел төбеннән, давыллы диңгездә бер-бер артлы шаулап тәгәрәгән дулкыннар сыман, икенче төрле уйлар калкып чыга...

Моңарчы икеләнү, шик-шөбһә ише борчуларга артык бирелми торган Саҗидә дә бу юлы, нишләптер, башкалар белән бергә шушы тынычсыз, каршылыклы уй-фикерләр диңгезендә адашып йөрде. Ул да, башкалар шикелле, үзе алдына килеп баскан башваткыч сорауларга җавап эзләде, ләкин җавап һаман табылмый иде. Ә вакыт уза, әнә инде таң да якынлашып килә. Таңга кадәр ниндидер бер ачык фикергә килергә кирәк. Һәм Саҗидә яңадан үзенең газаплы уйларына чума иде.

Тагын шул сөйкемсез Мәүлә Колыга кире кайтырга микәнни? Әллә бүтән берәр җиргә күченеп китәргәме? Гариф шикелле батрак булып яллансаң, ничек булыр? Әллә соң беркая да китмәскә, шушында калып, авырлыгына-ниенә карамыйча, кешечә рәтле тормыш корып караргамы?

Әйтик, алар Сафа белән бергә мондагы кечерәк бер шәһәрдә урнашып калдылар ди. Саҗидәнең күз алдына шундук шәһәрнең иң кырый урамында җирдән чак кына калкып торган бәләкәй өй килеп баскандай булды. Җыйнак кына, чиста гына бүлмә. Күз камаштыргыч ап-ак мич. Тәрәзара стеналарында баш-башлары кызыл белән чигелгән сөлге-тастымаллар. Сафасы ниндидер эшкә кергән, Саҗидә үзе дә тик утырмый, каядыр барып, өйгә тегү-чигү эшләре алып кайта. Менә кич якынлаша, Сафа эштән кайтып керә. Саҗидә аңа аш-су әзерли, бәлешен, кабартмасын пешерә. Дусларча тегене-моны сөйләшә-сөйләшә ашыйлар, эчәләр. Аннары өйләнешкәннең беренче елындагы кебек күңелле, бәхетле, тыныч ял сәгатьләре башлана.

Әйе, Сафа эш тапса – шулай. Ә эш тапмаса?.. Аннары Сафаны солдат хезмәтенә алып сугышка озату ихтималы да бар бит! Ул чакта Саҗидә нишләр? Чит-ят илдә, чит-ят кешеләр арасында берьялгызы нишләр ул? Ярар, Сафасы эш тә тапсын ди, аны солдатка да алмасыннар ди. Ә Хәтирә ничек, яшь бала ничек? Аларны монда алып килеп булырмы? Аларны алып килер өчен, Мәүлә Колыга кем кайтыр да, юлга акча каян табарлар?..

Шулвакыт кинәт Саҗидә үзенең монда, хәлифә җиренә килгәч очраткан якташларын күз алдына китерде. Менә Истанбулдагы базар ыгы-зыгысында чыра яисә кабартма ише вак-төяк белән сату итеп көн күрүче татар хатыннары; станция, вокзаллар янында хәер эстәп торучы теләнчеләр... Алар гүя әле дә шулай, сеңер белән сөякләрдән генә оешкан ябык кулларын узган-барган кешегә таба сузып, тилмереп басып торалардыр кебек. Аларны исенә төшергәч, Саҗидә бөтен тәне-гәүдәсе белән калтыранып куйды һәм үзенә-үзе: юк, андый көнгә калырга язмасын, диде. Ә шулай да нишләргә соң? Кире борылып кайтып китәргә микәнни?

Ярар, кайттылар да ди. Әлбәттә, аларны авылдан беркем дә кире куып җибәрмәячәк. Алар яңадан үз җирләренә утырып, эшкә тотынырлар. Ару-талуны да, көнне-төнне дә белмичә, бөтен көчләрен куеп тырышып эшләрләр. Хезмәт куркытмый аларны, анысы турында борчылмаска мөмкин. Чыпта-кап, киндер сугарлар, чабата тукырлар, кирәк икән, көнлекче эшенә дә ялланырлар. Аллаһы Тәгалә тазалык-саулыктан гына мәхрүм итмәсен. Аннан, карыйсың, – йорты-җире дә, аты-сыеры да булыр. Ләкин менә туган-тумача – Сафаның анасы Патый карчык, абыйсы Вафалар белән ничек торырлар икән? Кайту белән, тагын көлү-мыскыллау, рәнҗетүләр, әллә нинди тузга язмаган гайбәтләр башланачак инде... Ярар, анысына да түзделәр ди... Гайбәт-рәнҗетүләргә карамыйча, тырышып-тырмашып, тормышны ярыйсы гына җайлап җибәрделәр ди. Ә шунда, әйтик, тиктомалдан гына тагын берәр төрле бәлә-каза килеп чыкса? Фәхри, Таҗи белән булган шикелле, Сафаның да нахактан гына берәр бәхетсезлеккә очравы мөмкин бит... Ул чакта аны кем яклар?!

Һәм шушы шик-шөбһәләрнең барысына берьюлы җавап биргәндәй, Саҗидәнең колак төбендә Гафият хаҗиның карт хатыны әйткән кисәтүле сүзләре яңгырады: «Кире борылучылардан һичберсе туган илгә кайтып җитә алмаган, һәммәсе дә, кайсы кая сибелеп, дененнән язып, килмешәк эт кебек, чит-ят җирдә торып калган».

Саҗидәнең бөтен тәне чымырдап куйды.

«Юк, авылга кире кайту турында уйларга да ярамый! – диде ул үзенә-үзе. – Иң хәерлесе – шушында калу, шушы иксез-чиксез Анадолу сахрасында тырманып яту. Безнең ише ярлы-ябагайга кайда да кыен ич. Һәрбер ачлык елыннан соң тормышны шулай өр-яңадан кора башлаган чаклар элек тә булгалады лабаса. Ачка үлмәдек бит, түздек, хуҗалыкны кабат тергездек. Сабырлык та җитте, көч-куәт тә. Юк, өметсезлеккә бирелергә ярамый безгә, дәрт-дарманны туплап, эшкә тотынырга кирәк, эшкә! Азмы-күпме акчабыз да калды бугай әле. Шул акчага үз куышыбызны булдырырбыз, ишәк сатып алырбыз, беренче шәпкә тегесен-монысын чәчәрбез... Аннан тагын күз күрер, үзебезгә язганы бездән качмас, карарбыз, һәммәсен дә алдан күреп бетереп булмый ич! Бәлкем әле Сафаны солдатка алмаслар да, сугышы-орышы да алай кисәк кенә килеп чыкмас, иншалла. Көзен Хәтирәне алырга туган илгә кайтып килербез. Бала да ул вакытка инде үскән булыр. Дус кына, тату гына яшәрбез шулай бергә... Алай гынамы, донъя җимертеп яшәрбез!»

Карар кабул ителде һәм киләчәкне каплап торган куе томан пәрдәсе әкрен генә тарала башлап, еракта, гәрчә бик үк ачык булмаса да, шулай да күз шәйләрлек дәрәҗәдә, туачак яңа тормыш таңының беренче шәүләләре күренгәндәй тоелды. Саҗидә ашкынулы бер хискә буйсынып кисәк кенә иренә таба борылды да, аны кочаклап алды. Үз уйларына чумып тын гына яткан Сафа хәттә сискәнеп китте.

– Пашам! Йоклый идеңме әллә?

– Юк.

– Уйланып яттыңмы?

– Әйе.

– Я, нәрсә уйладың соң? Берәр төрле уйга килдеңме?

Сафа «юк» дигәнне аңлатып башын чайкады.

– Ә менә мин килдем... Безгә монда калырга кирәк.

Сафа шундук хатынының фикер юнәлешен аңлап алды: хатыны аңа күңелен төшермәскә, донъяда яхшырак тормыш даулап армый-талмый тырышырга, хезмәт итәргә чакыра иде.

Җавап урынына Сафа үзенең акыллы, сөекле Саҗидәсен көчле куллары белән кочагына кысты.

* * *

Кояш чыгып та өлгермәгән иде әле, Сафа белән Саҗидә, йокыдан торып, күршеләрен уятмас өчен мыштым гына җыендылар да, кулларына балта тотып якындагы әрәмәлеккә китеп бардылар. Шундук кызу, дәртле эш башланды. Саҗидә бәйләм-бәйләм тал чыбыгы әзерләде, ә Сафа юанрак агачларны кисеп казыклар юнды.

Башка моһаҗирлар Сафа белән Саҗидәнең каядыр китеп югалуын чәй табыны янына утыргач кына сизеп алдылар. Ни хикмәт бу? Әйберләре бар, ә үзләре юк! Кая китәсе иттеләр икән? Кешеләр тамам аптырашта калдылар.

– Албасты эшедер бу, яисә ерткыч-мазар ботарлап ташлагандыр, – дип куйды берәүсе, гөман кылып.

– Һе, әйттең сүз! Безнең Ирдәүкә үзен алай җиңел генә алдаттыра торганнардан түгел! Сез аны белмисез әле, җәмәгать. Болай булгач инде, ул нинди дә булса берәр хикмәтле эш артыннан йөри торгандыр. Ире аңа ияреп киткәндер. Менә күрерсез, озакламый кайтып та җитәрләр!..

Шулай да халыкның шөбһәләнүе артканнан-арта барды. Хәттә югалучыларны эзләргә дип кеше җибәрмәкче дә булганнар иде. Ләкин шулвакытны кемдер сөрән салып:

– Әнә кайтып киләләр! – дип кычкырды. Барысы да ул күрсәткән якка борылып карадылар. Инеш яры буйлап аякларын көч-хәл өстерәп, бөгелә-сыгыла, ике кеше ниндидер зур-зур бәйләмнәр тартып килә иде. Болар, һичшиксез, Саҗидә белән Сафа булырга тиеш иде. Ләкин нәрсә өстерәп киләләр соң алар? Халык арасында шаярту-көлү тавышлары ишетелде:

– Теге, үзләрен алып киткән албастының муенын борып ташлап, шакшы гәүдәсен өстерәп кайталар булыр.

– Әллә аю тотканнар микән?

– Ниткән аю булсын?! Ишәк үләксәсе тапканнар!

Ул арада Сафа белән Саҗидә туктап бераз хәл җыеп тордылар да, яңадан кузгалып киттеләр. Ниһәят, гаҗәпләнгән кешеләр сәер йөкне аермачык күрделәр: тал чыбыгы һәм юан-юан казыклар бәйләме иде бу. Шаярту-көлүләр шундук тынып калды.

Шабыр тиргә баткан Сафа белән Саҗидә җәйләүгә килеп җиттеләр дә, аягөсте торырлык хәлләре дә калмаганга, күрәсең, киселгән агачтай, үзләренең әле җыеп та алынмаган урын-җирләре өстенә аудылар. Халык төркемендә шылт иткән тавыш та ишетелмәде. Шундый җафа белән өстерәп кайткан чыбык һәм казыкларның Миңлебай Сафасына нигә кирәк булуын әле һичкем аңышып җитмәсә дә, авыр хезмәткә карата элек-электән сакланган ихтирам хисе кешеләрне шаярту сүзләре әйтүдән тыеп тора иде.

– Уф, тыным-өнем бетте!.. Су бирегез! – дип куйды Саҗидә, ыңгырашып.

Аңа шундук суык чәйле чынаяклар тоткан берничә кул сузылды. Саҗидә, чак кына башын күтәреп, кипшергән иреннәре белән чынаякка үрелде дә, йотлыга-йотлыга шифалы суны эчәргә тотынды. Бераздан инде алар икесе дә, хәл алып, урын өстенә торып утырдылар.

Аннары сорашу-аңлашулар башланды:

– Нәстәгә апкайттыгыз бу чыбыкларны?

– Читән тотарга.

– Читән тотарга? – дип кабатлап сорады кайсыдыр, мыскыллы көлемсерәп. – Ул читән ихатаң эчендә бетләреңне кышлатырга уйламыйсыңдыр бит, Сафа абзый?

– Ә син безне шыбыртма яңгыр астында йокларга кушар идеңмени? – диде Саҗидә, чәпчеп. – Йорт өлгергәнче кайдадыр яшәргә кирәк ләбаса!

– Әллә сез чынлап монда калырга булдыгыз?

– Әйе.

– Туган илгә дә кайтасыгыз килмиме?

– Килми. Анда сине бәлеш пешереп көтеп тормыйлар ич. Хуҗалыкны башлап җибәрү кайда да бертөсле авыр. Шулай булгач, нигә анда кайтырга, лутчы инде бәхетне монда сынап карарга.

Кешеләр, ничектер, уйга баткан бер кыяфәттә тагын тынып калдылар. Сафа белән Саҗидәнең шулай, бернинди киңәш-табыш итмичә, кисәк кенә эшкә башлап җибәрүләре күбесенә дөрес юл кебек тоелды.

Әле кичәгенәк кенә туган илгә кайтуны дәртләнеп яклаган Хатип бу күңелсез тынлыкны беренче булып бозды:

– Җәмәгать, ныклап уйласаң, алар чынлап та хаклы бит. Зерәгә генә шундый фикергә килмәгән алар. Безнең барыбызның да хәзер акчасы бик аз. Монда калсак, без бу акчаны берәр файдалы эшкә, хуҗалык кирәк-ярагына сарыф итә алачакбыз, ә китеп барсак, аның сукыр бер тиене дә калмаячак, бөтенесе юл чыгымнарына тотылып бетәчәк. Өйгә буш кул белән кайтудан ни файда? Әле кайтып җитә алсаң ярый, югыйсә ярты юлда терәлеп калуың да бар... Юлы ерак, әллә нәрсәләр булуы мөмкин ич.

– Хатын-кызга, дөрес сүз сөйләсә дә ышанма! – диде шулчак шыгырдавык тавышлы берәү, ләкин Саҗидә аны шундук куырып-өтеп алды:

– Ярый, күп ишеттек андый өркетүләрне, Шаһи абзый! Күңелең бик ашкына икән – бар, кайта бир. Сине монда беркем дә көчләп тотмый. Әммә инде башкаларга киртә булма. Мин менә ирем белән биредә калырга карар иттем. Калачакмын да! – Аннары ул Сафага таба борылды: – Әйдә, бераз тамак ялгап алыйк та, тагын эшкә тотыныйк. Син камышка барып килерсең, ә мин ул арада казыклар кагып, шалаш читәнен үрә башлармын. Ә инде кем дә кем беренче казыгын хатын-кыз каккан авылда торып калырга хурлана икән, ул кешегә тулы ирек: теләгән җиренә китсен, дүрт ягы кыйбла! Иртәгә калага барып китмәннәр алып кайтырга онытмыйк! Орлыклык бодай белән бәрәңгене Гафият хаҗидан алырбыз. Ә өйнең, алла боерса, менә дигәнен торгызып куярбыз, мин андый балчык өйләрнең ничегрәк салынганын караштыргалап йөрдем инде.

Саҗидә иелеп җирдән чәйнекне алды да, җәһәт-җәһәт атлап, инеш буена төшеп китте. Сафа учак ягар өчен чыбык-чабык туракларга тотынды.

– Менә ичмасам хатын! – диде Хатип, сокланып. – Теләсә кайсыбызның борынына чиртә торган!

– Шуңа күрә дә Ирдәүкә дип исем кушканнар инде аңа... Әйтте исә эшләми калмый – сүзе эштән һич аерылмас.

Хатип тагын бераз уйланыбрак торды да, кистереп әйтеп куйды:

– Әйе, мәсәләне дөрес хәл кылган болар. Мондый хатыннан без ирләргә дә акыл өйрәнү зыян итмәс иде. Хатын булып ялгыш кына тугандыр ул, билләһи... – Аннары Хатип, картларга таба борылып: – Җәмәгать, мин монда калырга булдым, – диде дә, әйберләре өелеп торган якка таба китеп барды, әммә ярты юлга җиткәч кабат борылып: – Сафа! Камышлыкка барганда миңа да әйт, бергә китәрбез, – дип кычкырды.

Чәй эчкәннән соң Сафа, Хатип һәм тагын берничә ир баулар алып камышлыкка киттеләр. Калган ирләр таллыкка чыбык чабарга юнәлделәр.

Саҗидә исә савыт-сабаны юып, табынны җыештыргач, казыклар очларга кереште. Бу эшне бетергәч, җиңнәрен сызганды, чәч толымнарын, иелгәндә алга төшеп комачауламасын өчен, шәльяулыгы эченә җыештыргалап баш артына чөеп куйды һәм җир өстенә казык очы белән тирән сызык сызды да, су сибеп туфрагын йомшартты. Аннары, бөтен көченә селтәнеп, шушы чокыр-сызыкка беренче казыкны китереп кадады. Ләкин казык җиргә тиешле тирәнлеккә кермәгән иде әле, шуңа күрә Саҗидә аны, кире суырып алып, шул ук чокырга икенче кат кадады. Шулай итә-итә, беренче казык артыннан икенчесе, өченчесе утыртып куелды...

Каяндыр килеп чыккан Гариф Саҗидәнең өлгер, җитез хәрәкәтләренә сокланып карап торды-торды да, үзендә дә эш дәрте кузгалып, аңа булышырга тотынды.

Казыклар утыртылып беткәч, читән үрергә тотындылар. Сафа зур бер камыш бәйләме өстерәп кайтып кергәндә, китерелгән тал чыбыгы бетеп килә иде инде. Шуңа күрә алар өчәүләп тагын чыбыкка барып килделәр. Аннары, читән стенаны үреп бетерү эшен Саҗидәнең берүзенә калдырып, Сафа белән Гариф яңадан әрәмәлеккә киттеләр һәм анда, озынрак агачларны кисеп, шалаш түбәсе өчен матчалар әзерләделәр. Кичке эңгер-меңгер төшкәндә инде куыш бөтенләй әзер дияргә мөмкин иде.

XXI

Куышның түбәсен кәс белән ябарга булдылар. Бу эшкә Саҗидә алынды. Сафаның исә үз эше – инеш буена төшеп, кирпеч сугарга кызыл балчык әзерлисе бар иде. Ул анда китәргә торганда гына янә Гариф килеп җитте.

– Кая җыендың? – дип сорады ул Сафадан.

– Инеш буена. Мичлек кирпеч сугарга иде исәп.

– Калыбың бармы соң?

– Сандык капкачыннан бер нәрсә әтмәлләгән булган идем дә, ярардырмы, юктырмы.

Гариф бу эштә дә Сафага булышырга теләк белдерде. Алар чиләк, көрәк ише нәрсәләр һәм әлеге кирпеч калыбын алдылар да, икәүләп инеш буена төшеп киттеләр. Зур бер чокыр казып, аңа ком аралаш кызыл балчык тутырдылар һәм өстән күп итеп су сиптеләр. Аннары аяк киемнәрен салып, ыштан балакларын тездән югары сызганып шул чокыр эченә кереп бастылар да, ком-балчык катнашмасын бик әйбәтләп изәргә керештеләр. Балчык тамам изелеп үзле бер боламык төсенә кергәч, кирпеч сугу башланды. Әммә берничә кирпеч сугып өлгермәделәр, калып кинәт таралды да китте.

– Юк, эш болай барып чыкмас, калыпны тазарак агачтан, нык итеп ясарга кирәк, – диде Гариф. – Бар, йөгереп кенә балта алып кил әле, ә мин урманга барып агач сайлый торам.

Шулай итеп, берсе җәйләүгә, икенчесе урманга китеп барды. Гариф калыпка ярардай таза агачны бик тиз эзләп тапты. «Их, өтерге дә кирәгие бит, әйтергә онытканмын!» – дип уйлап куйды ул, үкенеч белән. Ләкин җәйләүгә кайтып йөрисе килми иде, шуңа күрә ул әле генә үзе сайлаган агач төбенә сузылып ятты да, Сафаны көтәргә булды.

Талгын гына искән йомшак җилдә шыбыр-шыбыр агач яфраклары кыштырдый иде. Йокымсыраткыч рәхәт бу кыштырдау тавышы Гарифның уйларын каядыр бик еракка, үткәннәргә алып китте.

Россияне ташлап киткән качакларның зур бер төркеме белән ул бу җирләргә моннан унбиш еллар элек килеп чыккан иде. Ничек кенә тырышып-тырмашып карамадылар алар ул чакта. Ләкин барыбер рәтле тормышка ирешә алмадылар. Явыз язмыш һәммәсен әкренләп кайсын-кая ташлап бетерде. Гариф баштарак хаммал булып эшләде, аннары төрле көнлекче эшләрдә бил бөкте. Менә хәзер аның ватаны да, якын кардәше дә – берсе-бер юк. Якын кардәш дип аталырдай барлык дус-ишләре – һәммәсе дә үзе шикелле үк йортсыз-җирсез кешеләр. Алар арасында узган тормыш аның хәтерендә әле дә булса яхшы саклана. Аларның берсе әрмән, икенчесе урыс, икесе грек, икесе төрек иде, ә ул үзе, Гариф – татар егете. Җидесе дә бер үк җирдә – инҗир киптерү эшендә эшлиләр иде.

Үзара тату, дус тордылар алар. Эшләп тапкан бөтен мал-акча бер казанга салына барды. Бернинди «синеке-минеке» юк, һәммәсе уртак. Берәүсе авырса, калганнары аны тәрбияли, ашата. Берәвенә кием-салым яки бүтән нәрсә алырга кирәк булса, анысы да шул уртак мал-байлык исәбенә эшләнә. Ә бит, уйласаң, үзләре бер-берсе белән рәтләп аңлаша-сөйләшә дә алмыйлар иде югыйсә, һәркайсы үз теленнән башканы белми иде. Күрәсең, һәммәсе өчен уртак бер телне – фәкыйрьләр телен үзләштергән булганнардыр; үзара беркайчан ызгыш-талаш чыкмавы да бәлкем шуның белән аңлатыладыр.

Әммә хуҗа кешегә алар арасындагы бу дуслык ошамады, күрәсең. Ул аларны астыртын гына карап, күзәтеп йөрде-йөрде дә, ахырда берсе артыннан икенчесен эштән куып чыгара башлады. Шулай кайсы кая китеп, таралышып беттеләр, аннары инде кабат очрашырга да туры килмәде...

Гарифның уйлары, үткәнне калдырып, хәзерге көнгә – үзенең яңа танышларына кире кайтты.

«Ничек газап чигәләр, мескеннәр! – дип уйлады ул. – Ә бит бу илгә нинди өмет, ышаныч белән килгән алар! Шулай да артык бирешмиләр әле, нык торалар! Хода рәхим-шәфкатеннән генә ташламасын инде!.. Ә алда аларны әле күпме бәлә-каза, бәхетсезлек, күпме авыр хезмәт көтә! Ничектер, ярдәм итәсе иде шуларга! Бигрәк әйбәт кешеләр!»

Сафа килеп җитте. Ул балта белән өтерге генә түгел, пычкы да алып килгән иде. Дуслар шундук эшкә тотындылар.

* * *

Кичен, һәммәсе бергә җыелып сөйләшкән вакытта, Гариф, нәрсәнедер әйтергә кыенсынгандай, ык-мык килеп утырды-утырды да, кинәт тәвәккәлләп сүз сорады:

– Җәмәгать, миндә бер уй бар, шуны әйтергә рөхсәт итмәссез микән? – диде.

– Әйдә, сөйлә, сөйлә, сүзе барның авызын капламыйбыз.

Гариф, тамак кырып, фәсен маңгаена төшеребрәк киде, ике кулын артка куйды да, күзләрен җиргә төбәгән килеш, сүзне бик ерактан башлады:

– Шәт, беләсездер инде, без монда сезгә хәтле бик күп еллар элек килгән кешеләр. Монда килеп урнашкач та, без бөтен көчебезне куеп, рәтле тормыш корып булмасмы дип тырыштык, әммә бернигә дә ирешә алмадык. Бердәмлек булмады бездә, һәркайсыбыз үз ягына каерды... Фәкыйрьлектән шулай булды инде ул. Хәер, арабызда бай кешеләр булган очракта да, без барыбер аларның үгет-вәгазьләрен тыңламаган булыр идек, барыбер шулай таралышып беткән булыр идек. Чөнки аның икенче ягы бар бит. Әйтик, шундый берәр байгураның тәмле сүзенә ышанып, алар өйрәткәнчә яши башла әле – аннан нәрсә килеп чыгачак? Валлаһи, ачтан үләчәксең яки әнә теге, татар авылында без күреп кайткан чыптачы карт хәленә калачаксың.

Гарифның сүзләре моһаҗирларны торган саен гаҗәпләндерә бара иде. Кайберәүләр хәттә, сабырларын җуеп, шаулашып алды.

– Син моның белән нәрсә әйтмәкче буласың? Таралышырга кушасыңмы әллә?

– Нигә таралышырга булсын? – диде Гариф, каршы төшеп. – Таралышырга ярамый.

– Алайса нәрсә соң? Кире борылырга, өйгә кайтыргамыни?

– Өйгә кайту да ярамый! – дип, башын чайкады Гариф. – Өйдә анда нәрсә калган? Сәфәр чыгар алдыннан юк-бар бәягә сатып җибәргән мал-мөлкәтегезне кире кайтарып бирерләр дип өмет итмисездер бит?

– Ие, көт алардан, бирерләр! Тагын нәрсәләрен талыйсы икән дип торырлар әле.

Гариф бераз тын алып торды, аннары күз карашын беркемгә юнәлтмичә, гүя үзалдына сөйләнгәндәй, сүзен давам итте:

– Шул шул менә: без фәкыйрьләрнең хәле кая барсаң да койты. Ярдәм кулы сузучы да, кызганучы да юк. Менә мин Измир дигән шәһәрдә инҗир киптергечтә эшләдем. Барлыгы бер йөз илле чамасы кеше – төреге, грегы, болгары, урысы, тагын әллә кемнәр. Без татарлар да шактый күбәү идек. Хезмәте авыр, иртә таңнан алып караңгы төнгәчә бөкреңне чыгарып эшлисең, бөтен җелекләреңне суыралар инде менә! Ә хакы, әҗере нәрсә? Ачлы-туклы яшәргә дә җитми, ни торыр куышың, ни өс-баш алырлык әмәлең юк! Ә хуҗа дигәнең, каһәр суккыры бер төрек, ник кенә бер кыл кыймылдатып карасын! Каһвәхәнәдән башы чыкмый, безнең янга әллә нигә бер кереп, тегесенә-монысына җикеренеп ала да тагын шунда олага. Аңа нәрсә? Шәһәрдә әллә ничә йорты-сарае бар, шәһәрдән читтә дә утарлар биләп тора. Менә ничек бит ул, туганнар! Инде хәзергесен алып карыйк. Мин тегермән тотучы бер байда ялчылык итәм. Баем безнең як кешесе, ягъни сиңа-миңа якташ була, димәк. Ә шулай да аның теге төрек баеннан һич аермасы юк. Барысы да бер чыбыктан куалаган каруннар. Менә шуннан әйтәм дә инде: хәлле – хәленчә, ярлы – дарманынча. Тәндәге җанны саклаган булып, эттән ач, беттән ялангач яшибез инде шунда.

– Байларның бәхетләре бар шул!

– Хикмәт бәхеттә түгел... Ярар, бу хакта калдырып торыйк. Эчемдә җыелып килгән ачуны бушатыйм дип кенә сөйләдем мин боларны... Сезгә бөтенләй башка нәрсә турында әйтәсем килгән иде...

Гариф, тын җитмәгәндәй, тирән итеп сулыш алды. Әйтәсе сүзенең зурлыгы һәм мөһимлеге аны, ничектер, авыр йөк сыман басып тора, телен бәйли һәм йөрәген дөп-дөп тибәргә мәҗбүр итә иде.

– Язмыш безнең барыбызны да менә шушы чит-ят илгә китереп ташлады. Кире кайтыр юл киселгән инде хәзер. Ә монда тормыш кору никадәр читен икәнлеген үзегез күрәсез. Бу туфракка бик күп күз яше түгелде инде, бик күп якташларыбызның сөякләре ятып калды. Исән калучыларның беришесе минем сыман йортсыз-җирсез, ач-ялангач буйдак тормышына дучар булды, беришесе, әнә Гафият хаҗи сыманраклары, халык җилкәсен кимереп ята. Болай җан көеге булып яшәүнең бер кызыгы да юк. Димәк, сезгә шушы үткәннәрдән гыйбрәт алып, бүгеннән үк җиң сызганып тырышып эшкә тотынырга, хуҗалыкны җайлый башларга кирәк. Ләкин эшләгән эшең үзеңә файда китерсен өчен, һәрбер эштә ниндидер тәртип, максат булуы шарт бит. Әгәр дә мәгәр эшең үзеңә файда китерми икән, ул сиңа ни хәҗәтемә? Менә шуннан чыгып уйлап карагыз инде: һәммә эшне ничек башкарып чыгарга, бөтенесенә ничек өлгерергә? һәркайсыгызның калага кирәк-ярак алырга да, бурычка чәчүлек орлык сорап Гафият хаҗига да барасы булыр. Аның өстенә, мондагы эшегез дә көтеп тормый – җир сөрәсе бар, аны тырмалыйсы, чәчәсе бар, кыш җиткәнче куыш-мазар корып куярга да кирәк. Боларның һәммәсенә нихәтле вакыт китәчәк. Барысын да берьялгызың башкарып чыгар өчен, җидегә ярылыргамыни? Дөрес сөйлимме?

– Соң, дөрес булмыйча! Әлбәттә, дөрес!

Үзен шундый зур игътибар белән тыңлауларына чиксез шатланган Гариф тагы да илһамланыбрак сүзен давам итте:

– Инде янә бер мәсәлә. Әйтик, эш өчен сезгә берничә йөз китмән алырга кирәк ди. Беләсезме, моңа күпме акча кирәк булачак? Аннары тагын һәр хуҗалык үзендә ким дигәндә берәр ишәк булдырырга тиеш, булдыргач, аны тәрбияләргә, ашатырга тиеш. Димәк, боларга да күпмедер акча чыгарып салмый булмый. Ә бу мәсәләне башкача, җиңелрәк хәл итеп булмыймы соң? Була, минемчә. Әгәр дә мәгәр сез, барыгыз бергә оешып, өч пар үгез белән өч сабан сатып алсагыз, очсызга да төшәр, мәшәкате дә азрак булыр иде. Шулай ук эшне дә үзара оешкан төсле алып барырга мөмкин. Әйтик, бер төркем кеше бөтен бер мәхәллә халкы өчен җир сөрә, икенче бер төркеме буралык бүрәнә әзерли, өченче төркеме кирпеч суга... Карыйсың – каладан алдырасы әйберләр дә алып кайтылган, бурасы да буралган, чәчүлек орлык та китертелгән. Һәркем үз эшен эшли, барысына да өлгерә...

– Туктале, тукта... ни сөйлисең син? – диде шулчак ниндидер карт бер моһаҗир, Гарифны сүзеннән бүлеп.

– Ни сөйлимме?.. Шуны сөйлим, әгәренки, дим, барыбыз бергә оешып эшли башласак, вакытны да юкка әрәм итмәбез, көчне дә, акчаны да саклап калырбыз, дим. Күмәк хезмәт, күмәк тормыш – һәммәсе бер казанга салынып барыр. Аның каравы, кыш кергәндә ашарга ипиебез дә, торырга өебез дә булыр. Шушыңа риза икәнсез – мин сезнең белән. Уртак файдага үгез кебек эшләячәкмен.

Гариф сүзен тамамлады. Бүтәннәр дә, таң калып, беравык дәшми тордылар. Аннары ризасызлык белдереп, берән-сәрән кычкырган тавышлар ишетелә башлады:

– Без, мин сиңайтим, колакларны торгызып тыңлап торган булабыз тагын, ә ул әкият сөйли икән.

– Чынлап та, булмас нәстә сөйлисең син, Гариф.

– Җир яралганга күпмедер, белмим, әммә шундый тузга язмаган тәртипләр турында без беренче ишетәбез.

– Ни була инде бу? Һәммә нәрсәңне уртак казанга сал да, ярык кашыгыңны да үзеңнеке дип әйтә алма, имеш.

– Ә сиңа ярык кашык кирәкмени? – диде Гариф, каршы төшеп. – Миндә әле аның анысы да юк, шулай да еламыйм.

– Үземә үзем баш булсам, мин теләгәнемне эшлим: кирәк – эшлим, кирәк – йокларга ятам. Ә синеңчә ничек булып чыга?

– Минемчәме?.. Йокы-ял мәсәләсендә дә минемчә җайлырак. Син әнә беркөнге чыптачы карттан сорашып кара әле: йокларга еш туры киләме икән аңа яисә йокысы бик тәмле, татлы буламы икән?

Моһаҗирләр төркеме эчендә ире белән янәшә басып торган Саҗидә, ишетми калырмын дип курыккандай, Гарифның сөйләгәннәрен тын да алмыйча тыңлады. Әйтерсең лә Гариф аның кайдадыр күңеле төбендә басылып яткан һәм әле үз-үзенә дә ахырынача аңлашылып җитмәгән яшерен серләрен, фикерләрен сөйли иде. Саҗидәнең хәтер күгендә, болытлар арасыннан кинәт балкып чыккан кояш сыман, күптән булып узган бер вакыйга калкып чыкты.

Ул чакта бәләкәй генә бер кызчык иде әле Саҗидә. Ничектер бервакыт урманга баргач, ул дәү бер кырмыска оясына юлыкты, һәм могҗиза күргәндәй күзен томрайтып, бик озак шул оя каршында басып торды. Үзенә бертөрле кызыклы, катлаулы тормыш кайный иде бу кырмыска оясында. Дәү-дәү кырмыскалар тишек-ярыклардан бер-бер артлы атылып чыгып, хәвеф-хәтәр юкмы дигән шикелле, беравык әйләнә-тирәләренә карангалап алалар да, тыз-быз каядыр китеп югалалар. Күп тә үтми, аларның ашыга-ашыга кире кайтып килүләре күренә. Һәркайсының нинди дә булса йөге бар. Менә берсе үзенә караганда өч мәртәбәләр зуррак булган кортны эләктергән дә, өстерәпме-өстери. Йөк аңа бик авыр, күрәсең, чөнки ул аны әле алгы ягыннан чыгып тарта, әле артка төшеп этә иде. Кинәт ул юлны аркылыга буып торган бер чыбык кисәгенә тап булды. Кырмыска өчен бу зур бер тау иде, билгеле. Шактый озак азаплана торгач, кырмыска үзенең табыш кортын «тау» өстенә ничек кирәк алай алып менде дә, беравык туктап хәл җыеп торды, аннары, аякларын чыбыкка терәп, кортны авызы белән әкрен-әкрен генә «тауның» икенче ягына таба өстерәргә тотынды. Ләкин, бәхетсезлеккә каршы, шулчак сизелер-сизелмәс кенә җил чыгып, чыбык селкенеп куйды, һәм кырмыска йөге-ние белән бергә яңадан кирегә таба тәгәрәде. Кырмысканың икенче, өченче омтылышлары да шулай уңышсыз тамамланды. Ниһәят, тамам хәлдән тайган хаммал, тауны үтеп булмаслыгын аңлагандай, табышы өстенә менеп утырды да, мыекларын селеккәләп, тынып калды. Ул арада «ау сукмагында» тагын берничә кырмыска күренде. «Менә хәзер сугыша башлыйлар», – дип уйлап алды Саҗидә, куркып. Ләкин алай булмады. Яңа килүчеләр, теге беренче кырмыска белән бергәләп, кортны төрле яктан тагын эләктереп алдылар да, тиз генә «тауның» икенче ягына күчереп куйдылар. Аннары булышучылары, берни булмагандай, үз юллары белән китеп бардылар. Бары беренче кырмыска гына, ару-талуны белмичә, һаман үзенең юлын давам итте. Ояга кайтып җитәрәк, ул, күрәсең, тагын хәлдән тайды, чөнки туктап, баягыча кортның сыртына менеп утырды да, мыекларын селеккәләп, як-ягына карангалый башлады. Бу аның шартлы сигналы – ярдәмгә чакыруы иде булса кирәк. Озакламый аның янына янә берничә кырмыска килеп җитте. Алар, беренче кырмысканың ярдәменнән башка гына, суалчанны бик җитез өстерәп, ниһәят, ояга алып кереп киттеләр.

Шундый ук тамашаны Саҗидә соңыннан бал кортлары арасында да еш күргәләде. Анда да шулай һәрбер эшне бергә-бергә, ярдәмләшеп эшлиләр, бер корт барлык кортлар өчен, барлык кортлар бер корт өчен үз-үзләрен аямыйча булышырга әзер торалар.

Саҗидә бала вакытында ук ишеткән тагын бер әкиятне дә исенә төшерде. Имештер, бер карт үләр алдыннан улларын чакырып алган да, кулларына себерке тоттырып, әйткән: «Менә шушы себеркене миңа урталай сындырып бирегез!» – дигән. Әй тотынганнар тегеләр себеркене сындырмакчы булып, тегеләй итеп караганнар, болай итеп караганнар – сынмый гына ди бит себерке. Бөгелсә бөгелә, әммә сынмый. Шуннан соң әлеге карт бу себеркенең бавын чишеп таратырга кушкан да, тагын әйткән ди: «Инде хәзер һәр чыбыгын берәмтекләп сындырып карагыз», – дигән ди. Бу юлы уллары себерке чыбыкларын тиз арада сындырып бетергәннәр ди. «Менә күрдегезме, – дигән шулчакны әтиләре, – тоташ себерке чагында сындыра алмадыгыз, ә таратып ташлагач – бик җиңел сынды. Мин үлгәч, сезнең белән дә шулай булыр: әгәр дә мәгәр һәркайсыгыз үзбашына гына яшәсә, донъя аны шушы аерым-аерым чыбыкларны сындырган шикелле бик тиз бөгеп ташлар, ә инде барыгыз бергә оешып торсагыз, һәр эшегезне бергәләп башкарсагыз – сезне бернинди тормыш авырлыгы да сындыра алмас!» – дигән ди.

Кайчандыр кырмыскалар арасында күзәтелгән гыйбрәтле тормыш тәҗрибәсе һәм борынгы әкияттәге карт әйткән хикмәтле сүзләр, Гарифның хәзерге фикерләре белән бергә кушылып, Саҗидә күңелендә ныклы бер карар тууга сәбәпче булдылар.

Аның, ниһәят, сабырлыгы калмады.

– Картлар рөхсәт итсә, күңелемдәге бер уйны әйтер идем, – диде ул, тынлыкны бозып.

Барысы да Саҗидәгә таба борылып карадылар.

– Хуш, әйтеп кара уеңны, киленкәй. Бәлкем, чынлап та, акыллы сүз ишетербез.

Саҗидә кырмыска, бал кортлары турындагы балачак хәтирәләрен сөйләп чыкты да, ахырда сүзен болай дип тамамлады:

– Күрәсез, кырмыскалар да, бал кортлары да үзара гел ярдәмләшеп эшлиләр. Бәләкәй генә җан ияләре булсалар да, аларның тормышларында гыйбрәтле хикмәтләр бар. Алардан үрнәк алуның безнең өчен һич гөнаһысы булмас. Гариф абый киңәшен тотсак, начар килеп чыгар дисезмени?.. Әйдәгез, тәвәккәллик, җәмәгать!

Саҗидәнең фикерен беренче булып Хатип яклап чыкты.

– Карагыз әле, Саҗидә дөрес сөйли бит, җәмәгать, – диде ул. – Чынлап та, нәрсә югалтабыз без? Эшләр Гариф әйткәнчә барып чыга икән, ул чакта бит без барыбыз да тук яшәячәкбез!

Халык тагын дулкынланып, шаулаша башлады. Шаулашырсың да шул: берьюлы шундый акыл җитмәслек яңа фикерләр әйтеп ташласыннар әле!

Бәхәс төн уртасына хәтле сузылды. Шулай да халык бернинди дә уртак фикергә килә алмады. Аннары кешеләр әкренләп таралыша башладылар.

Хатип белән Гариф кына, әңгәмәне давам итәргә теләгәндәй, Сафаның учагы янында чүгәләп калдылар. Бераздан аларга тагын берәү килеп кушылды. Монысы әле кичен генә кире Мәүлә Колыга кайтып китәргә дип атлыгып йөргән Камали абзый иде.

– Барыбызның да акылы төштән соң шул безнең, җәмәгать, – диде ул, сүзгә катышып. – Менә мин дә әле генә уйлап куйдым: якташның сүзенә колак салып, әллә монда калыйммы икән, дим. Бергәләп тотынсак, җиңеп чыгарбыз бит, син ничек уйлыйсың, якташ, ә?

Гарифның иреннәре елмайгандай итте.

– Ә син, агай кеше, мәсәләгә гадирәк күз белән кара. Бүтәннәр нишләр икән дип баш ватып торудан ни файда? Һәммә кеше бергә оешырга тиеш димибез ич без! Бер өч-дүрт хуҗалык үзара оешса, шул җиткән!

– Чынлап та, нәрсәгә безгә бүтәннәрнең ни уйлавы? Үз башыбыз да бар ич. Аллага тапшырып, башлыйк булмаса, – дип куйды Саҗидә.

Җәйләү йокыга талган иде инде. Сафалар учагы тирәсендә сөйләшеп утыручы кешеләрнең генә тонык тавышлары төн караңгылыгында әле бик озак ишетелеп торды.

* * *

Бу сөйләшү икенче көннең иртәсендә дә давам итте. Иртә таңнан алар янына Сафаның Мәүлә Колыдагы элекке күршесе Җәләй абзый килде. Аның болай иртә таңнан торуы да, монда килүе дә беркадәр гаҗәбрәк тоела иде.

– Хәерле иртә, күрше! Саумысыз, якташлар! Ни гәп корып утырасыз? – диде ул, Сафага эндәшеп.

– Менә бергә оешып эш башлап җибәрмәк булабыз, – дип җавап бирде Сафа.

– Әнә Камали абзый да безгә кушылмакчы, – диде Саҗидә өстәп.

– Чынлап тамы? Син өйгә кайтырга җыенган идең түгелме соң?

– Җыенган идем дә, кире уйладым. Монда эшләр җайлана бара төсле, – дип җавап бирде Камали.

– Бергәләп зур эшкә тотынырга исәп, күрше, – дип куйды Сафа да.

– Алла ярдәм бирсен, алайса! – диде Җәләй абзый һәм беравык тынып торды да, тагын кабатлады: – Алла сезгә ярдәм бирсен! – Аннары якташларына сынаулы күз карашы ташлап алгач, тавышын күтәрә төшебрәк сүзен давам итте: – Шул, җәмәгать: кесәмдә йөз сиксән тәңкә акчам бар да, эшләргә ике кулым бар. Әгәр каршы килмәсәгез, мине дә үз арагызга алыгыз.

Болай көтмәгәндә генә ясалган бу тәкъдимне үз башларыннан гына хәл итәргә теләмәгәндәй, һәммәсе дә күзләре белән Гарифка текәлделәр.

– Ярар, нигә алмаска? – диде тегесе, сүзне озынга сузмыйча. – Авылдашларың каршы түгелдер бит?

– Җәләй абзый белән күп еллар күрше булдык, эшчән, тырыш кеше икәнен беләбез, – диде Саҗидә, барысы өчен дә җавап биргәндәй.

Шулай итеп, моһаҗирларның кечкенә генә әртиленә тагын бер гаилә килеп кушылды.

Аннан акча байлыгы исәпләнде. Дүрт хуҗалыктан җиде йөз тәңкә чамасы акча җыела иде. Гарифның бу урыннарда эшләү тәҗрибәсен искә алып, аны пай кертүдән азат иттеләр. Шуннан соң кем нәрсә эшләргә тиешлеге сөйләшенде.

Гариф ике төрәнле сабан алып кайтыр өчен Румыниягә китәсе булды. Кайтышлый ул Искешәһәрдә туктап ике үгез һәм бер ишәк тә сатып алырга тиеш иде, Сафа белән Җәләйгә Гафият хаҗи аша орлыклык бодай, арпа һәм бәрәңге табу эше йөкләнде, Хатип белән Камали исә салынасы йортлар өчен кирпеч һәм чыбык-чабык әзерләп куярга тиеш булдылар. Саҗидә белән башка хатыннарга да эш табылды. Аларга, сабан, үгезләрне вакытында кайтарып җиткереп булмаса дип, чәчүлек җирне китмәннәр белән эшкәртә торырга кушылды.

Эш бүлешү тамамлангач, Хатип Сафаны бер читкә чакырып алды.

– Карале, Сафа, хәләл көч түгеп тапкан соңгы тиеннәребезне Гарифка биреп җибәреп ялгыш итмибезме икән? – диде ул, пышылдап. – Гариф бит яңа кеше, без аны әле белеп бетермибез. Алла сакласын, ни генә булмас!

Кешеләргә ышанучан, йомшак күңелле Сафа ни әйтергә белмичә аптырап калды. Ул, ярдәм эзләгәндәй, Саҗидәсенә таба борылып карады. Саҗидә шундук алар янына килеп җитте.

– Миндә дә андый шик туган иде тууын, тик әйтергә генә кыенсындым, – диде Саҗидә. – Бу мәсәләне бергәләп хәл итәргә кирәк, минемчә.

Җәләй белән Камалины да чакырып алдылар.

Гариф, якташларының бер читтә аптыраган кыяфәттә пыш-пыш сөйләшеп торуларын күргәч, сүзнең үзе турында барганлыгын шундук аңлап алды. Ул алар янына килде дә, туп-туры үзенең фикерен әйтте.

– Сез, якташлар, таныш булмаган бер кеше кулына актык акчагызны ышанып тоттырыргамы-юкмы дип шикләнеп, икеләнеп калгансыз бугай. Дөресен әйтәм: бу минем өчен бигрәк тә яхшы! Ник дисәң, иптәш белән барганда, миңа җиңелрәк булачак. Әйдәгез, алайса, арагыздан тагын бер кеше сайлагыз да, юлга икәүләп чыгып китәрбез. Акча да аның кесәсендә генә сакланыр.

Мәсәләне шул рәвешчә хәл кылып, Гарифка иптәшкә Сафаны билгеләделәр. Ә чәчүлек орлык табу эшен Җәләй берьялгызы башкарып чыгарга булды.

XXII

Пеләш Кадыйрның «каккан коры казык та тамыр җибәреп үсеп китә торган» уңдырышлы җир турындагы сүзләре, һичкем уйламаганча, дөрескә якын булып чыкты. Сабан ашлыгы соңгарып чәчелсә дә, озак та үтми тишелеп, яшел хәтфә сыман күпереп үсәргә тотынды.

Беркөнне җәйләүгә Гафият хаҗи килде. Ул үзе яңа җирдә якташларының ничек урнашуларын һәм эшне нидән башлап җибәрүләрен күреп китәргә килдем дисә дә, аның моннан башка да ниндидер ниятләре бар иде булса кирәк. Һәрхәлдә, аңа монда күп нәрсә ошамады. Бигрәк тә милләттәшләренең бергә оешып эшләүләрен яратмады ул. Ләкин бу турыда ачыктан-ачык берни дә әйтмәде, киресенчә, йөзенә ялагай бер елмаю төсе чыгарып, аларны мактаган булды, дәртләндергән булды. Ә инде өч кешелек эшне берүзе ду китереп эшләп яткан Саҗидәгә күзе төшкәч, аның бу ялагайлыгы тамам чиктән ашты.

– Алла куәт бирсен сиңа, киленкәй! Болай эшләсәң, сине кайда да ике куллап каршы алырлар! Хәттә мин дә сине үземә өченче хатынлыкка алудан баш тартмас идем! – дип сайрады ул, күзен майландырып.

Гафият хаҗидан соң җәйләүгә, тәсбихын тотып, тагын бер кунак килеп төште. Монысы күршедәге төрек авылы мохтары – салынып, ишелеп торган зур корсаклы бер карт иде. моһаҗирларның баш күтәрмичә тырышып эшләүләрен күреп, ул чынлап торып гаҗәпләнде, һәм аларны хуплагандай, әледән-әле башын чайкады, Ә мондагы бөтен эшнең атаманы хатын кеше – Саҗидә икәнлеген ишеткәч исә, балаларча шатланып:

– Алайса, бу авыл мотлака Кадын-көй* дип аталмалы, – дип кычкырып җибәрде.

*[Кадын-көй – хатын-кыз авылы дигән мәгънәдә.]

Һәм чыннан да, шуннан соң авылны Кадын-көй дип атап йөртә башладылар.

Ниһәят, торак өлгертү мәшәкатьләре артта калгандай булды. Сафа белән Саҗидә инде Хәтирәнең язмышы турында да ешрак уйлана башлаганнар иде. Ул, билгеле, алардан хат көтәдер, кавышу, яңадан бергә булу турында хыялланадыр. Әммә җайга-көйгә салынмаган хуҗалык атлаган саен яңадан-яңа мәшәкатьләр тудыра торды. Аларның берсен генә дә вакытында эшләми калу да моңарчы сарыф иткән хезмәтне куркыныч астына куя иде. Тормышың тамам ныгып җитмичә торып, Хәтирә белән яшь баланы ничек бире китермәк кирәк? Моны гамәлгә ашыру өчен тагын күпмедер вакыт көтәргә кирәк иде әле, Һәм Сафа белән Саҗидә, сабырларын җыеп, шул уңайлы вакыт җиткәнен көттеләр.

Билгеле, алар бу турыда Хәтирәгә хат та яздылар. Әммә хат, адрес тутырырдай кеше табылмаганлыктан, берничә ай буе сандык төбендә ятты. Аннары, адрес тутырылып почтага бирелгәч тә, берничә айдан ул янә кире әйләнеп кайтты: чит ил почтасы адресның французча язылуын тәләп иткән иде. Шуннан соң яңа хат язып салынды. Анысы төрек почтасына эләгеп, конвертында: «Русиягә җибәрелә» дигән төрекчә искәрмәсе булмау сәбәпле, тагын шул ук беренче хат язмышына дучар булды. Ниһәят, адресы французча язылган һәм конвертында төрекчә искәрмәсе дә булган өченче хат, кайлардадыр бик озак вакыт сәяхәтләр ясап йөргәннән соң, Масалы волосте конторына барып җитте. Ләкин андагы чиновникларны бу юлы инде французча язылган адрес аптырашта калдырды. Хатны алар кемгә тапшырырга да белмәделәр. Ахырда аны, башка чүп-чар кәгазьләр белән бергә, писарь Гыйбад янган мичкә ыргытты.

Көтеп-көтеп тә җавап хаты килмәгәч, Сафа белән Саҗидә, Хәтирәгә берәр хәл булмады микән дип, тамам борчуга төштеләр. Аның исәнме-түгелме икәнлеген белмичә торып, Мәүлә Колыга кайту турында да сүз кузгатып булмый иде. Шул сәбәпле алар, билгесезлек эчендә көеп-саргаеп, киләчәккә өмет баглап, тагын көтеп яшәргә мәҗбүр булдылар.

* * *

Икенче җәйне инде Кадын-көй авылы халкы, тормышларын ярыйсы гына җайга салып, сабан туе, җыеннарны да бәйрәм итә башлаган иде. Бигрәк тә анда җыен көннәре күңелле узды. Ул көннәрне кешеләр кайчандыр Мәүлә Колыдагыча коймак пешереп, Гафият хаҗи авылыннан кунаклар чакырып алдылар. Шул ук авылдан килгән мулла өй борынча йөреп Коръән укыды. Инеш буйларында төбәктәге бердәнбер ямаулы гармун моңы яңгырап торды. Дөрес, кешеләрнең киенү-ясануында Мәүлә Колыдагыча ук ямьлелек, күз камаштыргыч чуарлык юк иде югын, әммә аның каравы уен-көлке, җыр һәм мондый бәйрәмнәргә хас башка төрле күңел ачулар һәркем канәгатьләнерлек дәрәҗәдә күп булды.

Егерме ел буена бернинди күңеллелек күрми гомер иткән Гафият хаҗи авылы кешеләренә бу җыен бигрәк тә ошады. Карт-корылар, хискә бирелеп, кайчандыр туган илдә үзләре катнашкан бәйрәмнәрне искә төшерделәр, ә җыенны гомерләрендә беренче мәртәбә үз күзләре белән күргән яшь-җилкенчәк бәйрәм шау-шуыннан тамам шашынып, тилереп йөрде.

Әйе, бу җәйгә Кадын-көй танымаслык булып үзгәргән иде. Яңа йортлар, каралтылар үсеп чыккан, йорт яны бакчаларында яшелчә һәм җиләк-җимеш агачлары утыртылган. Үткән җәйне сөрелмәгән дала киңлегендә кечкенә утраучыклар гына булып утырган вак-вак иген басулары быел ишәеп-зураеп, авылны тоташ яшел җәймә сыман әйләндереп алганнар. Туган илдә чакта шомырт һәм миләштән башканы белмәгән моһаҗирлар, аеруча бер горурлык белән, җимеш агачлары үстерәләр. Инҗир, өрек, йөзем куаклары инде әнә буй җитеп килә, ә кайберләре чәчәк тә ата башлаган. Кайсыбер хуҗалыкларда мунчалар да күренгәли. Мәчет салдыру һәм балаларга Истанбулдан мөгаллим чакырту турында да сүзләр бара.

Шулай да, Кадын-көй авылы халкына аяк чалучылар да бар иде. Бу юлда бигрәк тә Гафият хаҗи нык тырыша иде.

Иң элек, ул үзара күмәкләшеп эшләүче хуҗалыкларга чәчүлек орлык һәм икмәк биреп торудан баш тартты. Әммә тегеләр аптырап калмадылар, кирәкле чәчүлек орлык, икмәкне Искешәһәрдән, анда табылмаганын Фракиядән кайтарттылар. Бу эш белән нибары ике-өч кеше шөгыльләнгәнлектән, сәфәр чыгып йөрүләр авылдагы төп эшкә зыян китермәде.

Ничектер бервакыт Саҗидә, һәртөрле яңалыкка һәвәс гадәте буенча, ефәк корты үрчетү турында сүз кузгатты. Гафият хаҗига монысы да ошамады.

– Юк эшкә тотынасыз! Мәшәкатеннән башыгыз чыкмас! Ефәк корты үрчетү өчен гыйлем-тәҗрибә кирәк, андый катлаулы эш сезнең кулдан килми ул! – дип, кире дүндермәкче булды хаҗи.

Ләкин моһаҗирлар үз дигәннәрендә нык тордылар, Саҗидә киңәше буенча, бу эштә тәҗрибәсе булган бер төрек карчыгын ярдәмгә чакырып, ефәк корты үрчетергә керештеләр.

Шуннан соң Гафият хаҗи «киребеткән» күршеләренә икенче яктан суктырырга теләп, үз тегермәнендә аларның ашлыкларын тарттырмас булды. Әммә бу юлы да җиңү Кадын-көй халкы ягында калды. Алар эш үгезләре ярдәмендә хәрәкәткә китерелә торган кечкенә генә тегермән салдырып, Гафият хаҗины тагын төп башына утырттылар. Ә Гарифтан менә дигән тегермәнче чыкты.

Ахырда Гафият хаҗи үзенең мәкерлекләрен көй мохтары аша алып бара башлады. Бәйләнер өчен нинди генә сәбәпләр уйлап тапмады бу хәйләкәр мохтар! Иң башлап ул хатын-кызларның битләрен капламыйча йөрүләрен тыймакчы булды. Әммә гомер-гомергә чадра-пәрәнҗә ябынмаган татар хатын-кызлары аның бу боерыгын үтәүдән кискен төстә баш тарттылар. Болай да эш барып чыкмагач, мохтар өй тәрәзәләренә капкачлар куелуын тәләп итте. Янәсе, шәригать шулай куша. Моһаҗирләр сүздә ризалык биргәндәй булсалар да, боерыкны гамәлгә ашыру юлында кыл да кыймылдатмадылар, һәм тора-бара бу эш тә шулай сүрелеп, тукталып калды.

Иң ахырда Кадын-көй халкына Гарифны авылдан сөрүне тәләп итеп тагын бер боерык килеп төште. Бу тырнак астыннан кер эзләү шикелле бер мәкерлек кенә иде, билгеле. Төркия мәмләкәтендә яшәүче мосылман һәм хөкүмәт каршында бөтенләй гаепсез кеше буларак, Гарифның теләсә кай җирдә утрак тормыш алып барырга хокукы бар иде. Шуңа күрә мохтар бу мәкерен дә эшкә ашыра алмады, халыкның бердәм каршылыгы алдында кире чигенергә мәҗбүр булды.

Ниһәят, җәй үтеп, яңгырлы салкын көз килде. Бу көзне Кадын-көй кешеләре, туган ил гадәте буенча, яңа җирдә беренче тапкыр каз өмәсе уздырдылар.

Өмәгә җыелган кызлар, суелган казларның йоннарын йолкып, түшкәләрен көянтә башларына элделәр дә, инеш буена төшеп, әйбәтләп юып-чистартып менделәр.

Аннары гармун тотып егетләр килде, күрше татар авылыннан җәяүләп кыз-кыркын, ишәкләргә атланып карчык-корткалар һәм остабикә килде. Ашарга утырыр алдыннан остабикә Коръән укыды, моның өчен аңа садака бирделәр. Шуннан соң җыелган кунакларны каз шулпасында пешерелгән тәмле ботка һәм эчәк бөккәне белән сыйладылар.

Өмәдә ашалмый калган каз түшкәләрен тозлап, әйбәтләп төрделәр дә, бодай эченә тыгып куйдылар. Ә йолкынган йон-мамыктан яңа мендәр-ястыклар ясадылар.

Кадын-көй уздырган күңелле җыен бәйрәме һәм сый-мәҗлесле каз өмәсе турындагы имеш-мимеш хәбәрләр әйләнә-тирә төрек авылларына да барып җитте. Озак та үтми, төбәкнең төрле почмакларыннан, яңа татар авылын күрергә дип, төрек көйлеләре агыла башлады. Үзләренең ярым җимерек куышларында гомер буе ач-ялангач яшәргә мәҗбүр булган бу мескеннәргә мул тормышлы татар авылы үзе дә, аның тук һәм шат чырайлы хуҗалары да гадәттән тыш бер могҗиза булып күренде. Шул ук вакытта алар, көнләшүдән тамам бусарынып, бу «могҗизаны» үзләренчә аңлатырга да тырышып карадылар:

– Мөэмин-мосылман түгелдер болар, җеннәрдер... Яисә алардан да яманрак – румын яки әрмәннәрдер! – диделәр.

Моны әйткәндә аларның күзләре уттай яна, ә иреннәре чит-ят ил кешеләре исеменә каргышлар яудырып селкенә иде.

XXIII

Бу елны Анадолуда кыш аеруча салкын килде. Елгалар боз белән капланды, җир өстеннән кыш буе кар китмәде. Боларга тагын, үч иткәндәй, йогышлы тиф килеп өстәлде.

Шифахәнәләр дә, докторлар да юк. Бернинди медицина ярдәме һәм тиешле тәрбия күрмәгән ярым ач кешеләр, үзләренең тәбигый тазалыкларына, ныклыкларына гына исәп тотып, куркынычлы авыруга каршы ялгыз көрәш алып барырга мәҗбүр булдылар.

Тиф Кадын-көй авылын да читләтеп узмады. Беренче еллардагы авыр хезмәт авыл кешеләренең сәләмәтлеген шактый какшаткан иде. Йортларның салкын кыш өчен яраштырып салынмавы, җылы кием-салым җитешмәү – болар барысы да тифның халык арасында тиз таралып китүенә сәбәпче булды.

Башкалар белән беррәттән, тиф Саҗидәне дә үзенең рәхимсез тырнагына эләктереп алды. Баштарак Саҗидә сабырлыгын, түземлеген туплап, авыруга каршы көрәшеп карады, исерек кешедәй чайкалып йөрсә дә, урын өстендә ятарга теләмичә, өйдәге эшләрне үзе башкарды. Ләкин ахыр чиктә биреште, тамам хәлсезләнеп, аяктан егылды.

Әле салкыннан калтырана-калтырана, әле кызышудан үз-үзен кая куярга белмичә чәбәләнә-чәбәләнә бик озак хаста булып ятты ул. Һәм, үз-үзен белешмичә, берөзлексез саташып сөйләнде. Аның кайнарланган миендә, бер-берсе белән аралашып, үткәннең өзек-өзек истәлекләре һәм авыру хыял тудырган ниндидер шомлы, куркынычлы күренешләр өермәсе бөтерелде.

...Менә кечкенә Саҗидә сәке өстендә дәү апасының муенса ташларын чүпләп утыра, имеш. Әй, кыен эләгәчәк тә инде аңа апасыннан! Нишләргә икән? Тизрәк җыеп бетерергә кирәк, тизрәк! Һәм Саҗидә идәнгә сикереп төшә дә, чәчелгән энҗе бөртекләрен ашыга-кабалана җыярга керешә. Ләкин кечкенә куллары тыңламый, терекөмеш шикелле түгәрәк энҗе бөртекләре, җыелып бетәр-бетмәс, уч төбеннән ычкынып китәләр дә, тагын идән буйлап тәгәриләр – сайгак ярыкларына, мич асларына кереп посалар. Саҗидә ачыргаланып мич янына чаба, ә анда яшел күзләрен елтыратып ата мәче утыра. Кыз, коты алынып, кире сәкегә таба йөгерә. Ул да булмый, урам як тәрәзә артында иптәш кызының башы күренә. Ә, урамга чакыра икән. Менә Саҗидә урамда инде. Ләкин шулчак бөтенесе бутала, чуала: каяндыр явыз малайлар өере килеп чыга. Алар Саҗидә өстенә ташланалар да, аны төрле яктан чеметергә тотыналар, чәч толымнарыннан тарталар, хәситәсен йолкыйлар. Саҗидә карыша, сугыша – үзен нигә рәнҗеттерсен ул?! Берсен каты гына төртеп җибәрә, икенчесенең битен тырнап ала, өченчесе кызның үткен тешләренә эләгеп чиный-чиный читкә тайпыла, дүртенчесе, әнә, түбәтәйсез калган. Ниһәят, Саҗидә явыз малайлар кулыннан ычкынып кача башлый. Аяклары җиргә тисә тия, тимәсә тими – чабыпмы чаба! Менә инде ул болдыр баскычына да килеп җитә. Каты йөгерүдән йөрәге менә чыгам, менә чыгам дигәндәй дөп-дөп тибә. Ләкин караса – тагын бәлә: дәү бер эт чупыр-чупыр итеп аның катыгын эчеп тора, имеш. Саҗидә савытны эт алдыннан тартып алырга да өлгерми, кинәт аның эт дигәне Вафа булып чыга. Тешләрен ыржайткан да, Саҗидәне куркытмакчы була. Куркамы соң Саҗидә! Куркытырсың аны, бар!.. Саҗидә Вафаны ачуланырга керешә...

Авыруның башы очында аптырап утырган Сафа иелә төште дә, салкын кулын Саҗидәнең кайнар маңгаена куйды:

– Җаныем, бәгырем! Нишләп бу кадәр саташасың? Су эчәсең килмиме?

Саҗидә ялкынсынып кызарган күзләрен ачты:

– Этне куып җибәр... күрәсем килми... Вафа бит ул, – диде һәм яңадан тынып калды. Ә берничә минуттан аның күз алдында тагын шул иге-чиге булмаган саташулы хәлләр, истәлекләр бергә бутала башлады.

...Менә ул, имеш, ат җигеп, апасы белән басудан көлтә алып кайтып килә. Кинәт кемдер «әссәләмегаләйкем» дип кычкыра да, ат, гадәте буенча, барган җиреннән шып туктап кала. Аның болай туктавы тикмәгә түгел, чөнки ул хуҗасы Йосыф картның – Саҗидә әтисенең – бөтен гадәтләрен белеп бетергән. Эштәме, ялдамы, өйдәме, юлдамы – Йосыф карт гаҗәеп тә сөйләшергә яратучан кеше. Юлда берәр якын танышын очраттымы, ул, бөтен донъясын онытып, тегесе-монысы турында әлеге кеше белән сөйләшергә керешә... Моны ат та яхшы белә, шуңа күрә ул, «әссәләмегаләйкем» дигән тавыш ишетүгә, үзеннән-үзе туктап кала һәм хуҗасы: «Аллага тапшырдык!» – дип әйтми торып, кусаң да, чыбыркыласаң да, урыныннан кузгалмый...

Атның бу сәер гадәтен белгән Саҗидә, арба өстенә торып баса да:

– Аллага тапшырдык! – дип, чыбыркысы белән атның сыртына сыздырып җибәрә.

Менә ат, арт аякларын чөеп-сикертеп чабарга тотына. Арба дыңгыр-доңгыр килә, әле бер якка, әле икенче якка чайкала. Саҗидә дилбегәне җан көченә үзенә тартып атны тыярга тырыша. Ләкин кая ул! Карт бия җан-фарманга элдертә генә!

Менә бервакыт арбадан көлтәләр коела башлый, колак төбендә җил сызгыра, як-якта ниндидер коры елга, чокырлар күзгә чалынып кала. Кинәт – шалтырт! Арба йөзтүбән каплана, тәртәләр төптән каерылып чыга. Ләкин ат һаман дулап чаба бирә әле... Тик Саҗидә инде арбада түгел, дуга өстендә бара, имеш. Бу чабуның ахыры-соңы булмас шикелле. Шулай да күпергә җиткәч ниндидер бер сихри көч Саҗидәне сәер аты өстеннән елгага алып ташлый. Менә ул тирән су төбендә ята, имеш. Кычкырырга ымсынып карый да – тавышы чыкмый. Коточкыч шул чабудан булса кирәк, бөтен тәне кыйнап, ватып-изеп ташлаган шикелле. Тын алырга, бармакны селкетергә дә хәл юк. Ә башы – чуен тутырган төсле, һаман саен авырая, зурая бара. Менә ул шулай зурая, кабара барды-барды да, кинәт түзеп булгысыз газаплы бер чытырдау белән шартлап ярылды. Шуннан барысы да тынды, шып булды. Тик нигәдер көч-хәл юк, аннары, янәшәсендә кемдер басып торган шикелле – шул борчый. Кем икән ул? Ә-ә, әтисе Йосыф карт икән. Аны саклый, күрәсең. Саҗидәсе Сафа янына китеп барыр дип куркадыр инде. Ә ул барыбер китәчәк! Үзенең Сафасы янына бармыймы соң? Әтисенең күңелсез өе, кияүгә чыкмый карт кыз килеш утырып калган апайлары туйдырып бетерде инде аны! Ә болары кемнәр тагын? Ниткән кешеләр? Ә, ачлар икән! Алар үлеп яталар бугай, аларны тизрәк нәрсә белән булса да туендырырга кирәк! Нәрсә бирергә икән, ә? Менә кемнәрдер ачларны ашатыр өчен ат суеп маташа. Ләкин тагын тамаша: атның өстенә ниндидер куштан менеп утырган да, күзне дә ачырмыйча, үзенә чапан бирүләрен тәләп итә. Ә чапанны каян алырга? Әле дә ярый әби миһырбанлы икән – Миңлебай бабайның чуар чапанын жәлләмичә куштанга китерде дә тоттырды. Шунда ук каенанасы Патый белән Вафа кайнаша. Уһ, нинди комсыз бәндәләр! Бар кайгы-хәсрәт, бәлә-каза шулар аркасында! Теге чакны Сафаны да алар гына суктыртты. Тизрәк моннан качарга кирәк, алны-артны карамый качарга кирәк! Тик кая качарга соң? Аһ, кая булсын инде! Хәлифә иленә, Истанбулга, билгеле. Һәм менә Саҗидә Истанбул урамында ята, имеш. Аны һәр яктан этләр өере чолгап алган. Алар Саҗидәне чиный-чиный талыйлар, тешлиләр. Ул да булмый, каяндыр полицейскийның ачулы йөзе калкып чыга. «Битеңне нигә каплап йөрмисең?» – дип җикеренеп кычкыра ул. Саҗидә оялып битен яшерергә тырыша, ә ул арада икенче берәүсе күзләрен майландырып, мыскыл катыш тәмле тел белән аңа: «Миңсылу апа...» – дип эндәшә, колагына тагын ниләрдер пышылдый, җирәнгеч кулларын сузып, Саҗидәнең күкрәкләренә үрелә... Һәм болар барысы да бергә буталып бертуктаусыз әйләнә, чайкала. Башны әйтерсең лә вак кисәкләргә ваталар, гел чатнап, сызлап тора... үлеп эчәсе килә... Аһ, бер генә йотым су булсачы!..

– Менә эч, җаным, эч, бәлкем җиңеләеп китәр! – ди Сафа, бер кулы белән хатынының башын күтәрә төшеп, икенче кулы белән аның иреннәре турысына сулы чәшке китерә.

Саҗидә суны йотлыгып эчә дә, Сафага таба шашынкы күз карашын бик озак төбәп торгач, әкрен генә:

– Син минем пашам бит... Ә мин сине башка кешедер дип уйлаган идем... – дип пышылдый.

– Бу мин, мин, Саҗидә... тагын бер йотым гына эч инде...

Ләкин Саҗидә, хәле бетеп, яңадан түшәге өстенә ава.

* * *

...Хатыны авырый башлагач Сафа тамам акылдан шашты. Кулына бернинди эш тотмады, сәгатьләр буе хатынының ятагы янында, күзләрен бер ноктага төбәгән килеш, моңаеп утыра торган булды. Тамагына да рәтләп ашамады: каткан ипи кисәге белән бер чокыр су – аның көнлек ризыгы күбесенчә шуннан тора иде. Дус-ишләре дә танымаслык булып ябыкты, картаеп китте. Саҗидәнең берөзлексез үрсәләнә-үрсәләнә саташуы аны төнге йокысыннан да биздергән иде. Ара-тирә авыру янында Хатипның хатынын сакта калдырып, ул үзе им-томчы карчыклар, үлән белән давалаучыларны эзләргә йөгерде, аларга хәерен-садакасын мул биреп, Саҗидәсенә тәлинкә яздырып эчертте, аны төрле им-том, өшкерүләр белән давалатып карады. Ләкин боларның берсе дә инде Саҗидәгә ярдәм итәрлек түгел иде. Ул көннән-көн начарлана, хәлсезләнә барды. Дөрес, кайчакны Саҗидә, мендәрдән башын күтәреп, ятагына торып утыра да үзенең терелеп җитүе, сәләмәтләнүе турында кызып-кызып ышандырырга керешә; яки кайсыбер төннәрне Сафа, йокымсырап яткан җиреннән, Саҗидәнең идәнгә үк төшеп, бер кат күлмәктән ишеккә таба ашыгып баруын күреп ала. Андый чакларда Саҗидәне тотып калу, тынычландыру бик кыен була торган иде. Ул чәбәләнә-ыргыла, ничек тә кулдан ычкынырга тырыша, юлында очраган әйберләрне атып бәрә. Сафа исә юмалап, иркә сүзләр әйтеп аны тынычландырмакчы була, алай да барып чыкмаса, биленнән кочып алып, үгетли-үгетли яки көч белән аны кире урынына илтеп яткыза иде. Шулай да Саҗидә үләр дигән куркынычлы уй Сафаның күңеленә беркайчан да килеп карамады. Киресенчә, ул аны һаман терелер дип өмет итте һәм шул өмете хакына үзенең бөтен түземлеген тупларга тырышты. Ул сөекле Саҗидәсе белән яңадан әүвәлгечә тату тормыш кору, бергәләшеп яшәү, кулга-кул тотышып эшләү турында хыялланды һәм шушы өмет-хыялына таяныч эзләгәндәй, хатынының сулган йөзеннән күзен алмыйча, көн саен аңа озак-озак һәм комсызланып карап торды. Әммә Саҗидәнең йөзендә терелүгә таба баруын күрсәткән бернинди билге сизелмәде.

Саҗидәне авылда һәммәсе дә бик ярата, үз итә иде. Шуңа күрә күрше-күлән, таныш-белешләр, үзләрендә дә авырып ятучылар булуга карамастан, әледән-әле Саҗидәнең хәлен белешеп тордылар, аңа ризыгын китерделәр, өендәге эшләрен эшләштеләр, инештән сулар алып кайтып бирделәр, керләрен удылар. Авылдашларының шулай бердәм кайгыртулары, булышлык итүләре Сафаның күңелен күтәреп җибәргәндәй булды, ул үзен алай ук ялгыз итеп сизми башлады. Әммә Саҗидәнең хәле барыбер яхшырмады. Саташып сөйләнүе һаман давам итте, көн саен өянәге килеп җафалады.

Авырып китүенең унөченче көнендә Саҗидәнең хәле бигрәк тә начарланды. Иртәдән каты саташу башланды. Аның терелүенә өметен җуя башлаган Сафа тамам куркуга калып, хатыны яныннан бер адым да читкә китмәде, аның башы очында аптыраган бер кыяфәттә басып торды. Кинәт Саҗидә күзләрен ачты. Аның күз карашы, әүвәлге шашкынлыгын югалтып, ничектер нурланып, ачыкланып киткән кебек иде. Аннары ул Сафаны танып, кипшергән, коргаксыган иреннәре белән чак-чак кына елмайгандай итте. Сафа якынрак килеп аның өстенә иелде. Саҗидә үзенең коры сөяккә калган ябык кулларын ничек кирәк алай югары күтәрде дә, Сафаның муенына сарылды. Аның бөтен төсе-кыяфәте ниндидер әйтәсе сүзе барлыгын күрсәтеп тора иде. Хәттә иреннәре дә кыймылдап куйды шикелле, ләкин сүзләре ишетелмәде. Бары тик күзләреннән генә ике бөртек яшь мөлдерәп чыкты.

– Хәтирәне...

Бу сүзне Сафа ишетүдән бигрәк үзе чамалады шикелле.

– Беләм, беләм, акыллым! Хәтирәне алып килергә!.. Саҗидәнең куллары, Сафаның иңбашыннан шуып төшеп, сәкегә бәрелделәр. Күзләре тоныкланды, аннары бөтенләй йомылды. Гәүдәсе, көзән җыергандай, дерелдәп куйды. Авыз кырыйларыннан күбекле кан саркып чыкты...

Сафа су алып килергә дип почмакка ташланды. Ләкин соң иде инде. Ул әйләнеп килгәндә, Саҗидәнең күз кабаклары яңадан ачылып, тонык күзләре бер ноктага төбәлгән килеш хәрәкәтсез катып калган иде.

Сафа, тамам коты алынып, Саҗидә өстенә иелде. Аның йөрәге типми иде инде, Саҗидә җан биргән иде.

XXIV

Анадолу күгендә, ниһәят, язның җылы кояшы хәкимлек итә башлады. Коточкыч авырулары, ачлык һәм салкыннары белән газап чиктергән кыш артта, еракта калды. Шул афатлардан гүя кыйналып чыккан Кадын-көй авылы да язгы кояш нурлары астында ничектер җанланып киткәндәй булды. Эш эшли алырдай сәләмәт кешеләр инде һәммәсе дә кырларда, басуларда, йорт яны бакчаларында казына, сәләмәтләнеп җитмәгәннәре исә, шифалы яз һавасыннан үзләренә көч туплап, кояшта кызыналар иде.

Сафага гына бу яз шатлык китермәде. Саҗидәсе гүр иясе булганнан соң ул үзе дә тиф эләктереп өч ай буе түшәк өстендә яткан иде. Рәхимсез үлемне ул бары үзенең рухи ныклыгы, яшәүгә булган көче, мәхәббәте белән генә җиңә алды. Ләкин хәзергә ул, аяклы каза хәленә калып, үз-үзен дә көчкә өстерәп йөри иде.

Менә ул, таягына таянган килеш, хәлсезлектән аякларын чалыш-чолыш атлап, ишегалды аша үтте дә, тәрәзә янындагы эскәмиягә килеп утырды. Таягын җайлап кына йорт стенасына сөяп куйды, аннары, сулышы бераз җиңеләйгәч, кояшның йокымсыраткыч рәхәт нурларына күзен кыса төшеп, як-ягына каранды. Нәрсә булды соң әле аңа? Әйләнә-тирәдә берни дә үзгәрмәгән шикелле бит: Азиянең кодрәтле кояшы җиргә үзенең шифалы нурларын әүвәлгечә мул сибә, агачлар яфрак яра, кая карама анда яшел чирәм һәм игеннәрнең яшь үсентеләре шытып чыккан. Әнә Кадын-көй дә, кышкы йокысыннан уянгандай, үзенең гадәти тормышы белән кайнап яши. Бары ул гына, Сафа гына, канаты каерылган кош шикелле бер урында тыпырчына; талпынган була булуын, тик күтәрелә алмый. Нидер юксына ул, үзен ниндидер мөһим бер нәрсәдән мәхрүм калган итеп тоя. Нәрсәсен югалтты икән соң ул? Анысы исендә түгел. Кашларын җыерып, бөтен зиһенен тупларга тырышып караса да, хәтеренә төшерә алмый. Ничек болай булды соң әле бу? Аһ, әйе, бервакытны ул Хатипка болай дип әйткән иде шикелле:

– Сизәм, эчемдә ниндидер хәтәр чир бар минем, күңелемнең болгануы да шуңа... Сез мине ялгызымны калдырмагыз, ярдәм итеп, караштырып торыгыз.

Шуннан соңгылары берсе дә хәтердә сакланмаган. Бары шул гына исендә аның; ул, имеш, урын өстендә авырып ята. Өйгә күрше-күлән җыелган. Алар Сафага ниндидер ризыклар китергәннәр һәм үзара пыш-пыш килеп, аны кызганып:

– Аллаһы Тәгалә җибәргән бер җәза-сынаудыр инде бу!

– Өйдә хатын-кыз булмагач, нинди рәтле тормыш булсын инде! – дип сөйләнәләр.

Бу сүзләре белән алар нәрсә әйтергә теләделәр икән? Сафа аларның мәгънәсенә ул вакытта да төшенмәгән иде һәм менә хәзер дә төшенә алмый азаплана.

Ләкин шулвакыт кинәт аның хәтер күгендә яшен чаткысыдай ялтырап Саҗидә шәүләсе балкып китте! Һәм шуның артыннан ук Сафа аермачык итеп үзенең үткән гомерен, башыннан кичкән барлык кайгы-хәсрәтләрне берьюлы исенә төшерде.

Аның хәттә елыйсы килеп китте, ләкин күздән яшь чыкмый иде. Саҗидә белән бергә кичкән озын гомер, аның шатлыклы минутлары, кайгы-мәшәкатьләре яңарган хәтер күгендә бер-бер артлы тезелешеп уза тордылар. Ниһәят, колак төбендә Саҗидәнең:

– Хәтирәне... – дигән соңгы сүзе ишетелеп киткәндәй булды.

Сафа уйга калды. Әйе, аның сөекле Саҗидәсе юк инде. Аны хәзер бернинди ялвару, бернинди әфсен-төфсеннәр белән дә кире кайтарып булмый. Ә тормыш давам итә. Сафага барыбер ничектер яшәргә кирәк. Һәм Саҗидә аңа үләр алдыннан бик дөрес киңәш биреп калдырды: Сафага хәзер Хәтирә кирәк. Хәтирә генә аны ялгызлыктан коткарачак!

«Әйе, Хәтирәне һичшиксез монда алып килергә кирәк!» – дип уйлады Сафа.

Шулвакыт аның башы очында:

– Саумы, күрше, хәлләрең ничек? – дигән ирләр тавышы ишетелде.

Сафа башын күтәреп карады. Аның каршында Гариф белән Хатип басып тора иде.

– Аллага шөкер, ару гына, – диде Сафа, уйчан бер кыяфәт белән.

– Тамагың ачыкмадымы? Син әйт, ашыйсың килсә, алып киләбез.

– Рәхмәт, килми.

Бераз дәшми тордылар. Аннары Сафа сорап куйды:

– Ә сездә ни хәлләр бар? Мин бит берни дә белмим.

– Алай зарланырлык түгел, якташ. Хода рәхмәте белән кышны исән-сау гына уздырдык кебек, – диде Хатип. – Менә син дә терелеп киләсең бугай инде.

– Эшкә башларга вакыт, Сафа иптәш, – диде Гариф та, өстәп. – Әйдә, тизрәк терел. Камали абзыйның җәмәгате тазарып җитте инде, ирләр барысы да таза-саулар. Эшкә тагын бергәләп тотынырга исәп.

Шулай да алар, авыру Сафаны борчымас өчен, авылдагы кайбер күңелсез хәбәрләрне әйтми калдырдылар. Хәлбуки, бу вакытта инде илгизәр Гариф һәм мәрхүмә Саҗидәнең хыялы белән барлыкка килгән күмәк әртил соңгы көннәрен яши, аны кичекмәстән тарату турында югарыдан боерык килеп төшкән иде. Аның өстенә Гафият хаҗи үзеннән алган бурычларны вакытында түләмәгәннәре өчен әртил агзаларының хуҗалыктагы барлык калдык-постык әйберләрен яздыртып чыккан һәм тиздән бу әйберләр сатуга куелырга тиеш иде.

Сафа үзенең дусларына бик озак күзләрен төбәп торды.

– Мин сезнең икегезне дә көттем. Минем сезгә әйтәсе сүзем бар иде, – диде ул аннары.

– Әйдә, әйт сүзеңне, якташ! Безне берәрсенә яучы итеп җибәрмәкче буласыңмы әллә? – диде Хатип, шаяртып.

– Юк, сүз ул хакта түгел, дуслар, – диде Сафа җитди төстә. – Минем туган илгә кайтасым килә.

– Туган илгә? – дип кабатлап сорады Хатип, гаҗәпләнүен яшермичә.

– Әйе, туган илгә кайтасым килә, – диде Сафа тагын. – Бу эштә миңа бары сез генә ярдәм итә аласыз. Биредә минем туган-тумачам юк. Мин сезнең белән бергә эшләдем, хәзер дә барысы сезнең кулда. Үтенечем шундый: сез миңа юллык акча бирегез. Бүтән берни дә сорамыйм. Юлда үлеп калмасам – сезнең янга кире әйләнеп килермен. Ә инде килмәсәм, барыбер бер-беребезгә бурычлы булып калмабыз. Мин хатыным белән баламны алып килергә телим. Мәрхүмә Саҗидәмнең вәсияте шундый. Мин ул вәсиятне үтәргә тиеш.

Хатипка бу сүзләр авыру кешенең саташып сөйләнүе сыман тоелды.

– Туктале, Сафа, син ни сөйлисең? Син башта терел әле, аннан соң уйлашырбыз, – диде ул. – Бәлкем, чыннан да туган илгә кайтып хатыныңны алып килергә туры килер, яки монда гына берәр ярардаен табарбыз. Ялгыз яшәве кыен, билгеле, хәлеңне аңлыйбыз.

– Хикмәт анда гына түгел, – диде Сафа, каршы төшеп. – Ни генә булмасын, мин барыбер туган илгә кайтып килергә тиеш, Саҗидәнең теләге бу. Ул бит үзе мине Хәтирәгә өйләндерде, аңлыйсызмы шуны?.. – Һәм Сафа, сабырлыгын җуеп, ачы күз яше белән сулкылдап еларга тотынды.

Дуслары аны булдыра алганча юатырга, тегесен-монысын сөйләп, хуҗалык эшләре һәм корыласы яңа йортлар турында сүз кузгатып, күңелсез уйларыннан арындырырга тырышып карадылар. Әммә Сафа аларның сүзләрен рәтләп тыңламады да диярлек, ул бары бер генә нәрсә турында – туган илгә кайтып Хәтирәне күрү, ягъни мәрхүмә Саҗидәсенең әйткән вәсиятен үтәү турында гына уйлады. Бу уеннан аны берничек тә кире дүндерерлек түгел иде.

Сафаның туган илгә кайтырга карар кылуы шул ук көнне бөтен авылга билгеле булды. Халык бердәм рәвештә аны акылсызлыкта гаепләде һәм, бу фикереннән айнытырга теләп, тагын бер мәртәбә аңа үгет-нәсихәт биреп карады. Ләкин моның да файдасы булмады. Кешеләрнең үгет-киңәшләрен һәм каршы дәлилләрен карышмый гына тыңлап торса да, Сафа үзенең бу карарыннан ваз кичәргә теләмәде. Аның миен бердәнбер уй бораулады – ул һичшиксез Хәтирәне алып килергә тиеш! Ә башкача булуы мөмкинме соң? Юк, мөмкин түгел! Чөнки Сафа үзенең Саҗидәсенә хыянәт итә алмый. Әле егет чагында ук анда, Йосыф картның абзар артындагы әрекмәннәр арасында, Саҗидә аның, Сафаның йөрәген, уй-хисләрен һәм ихтыярын мәңгегә үзенә буйсындырды, һәм әгәр Саҗидә үләр алдыннан аңа: «Хәтирәне!..» – дип үзенең соңгы вәсиятен әйткән икән, бу вәсиятне үтәмичә калырга Сафаның бернинди дә хакы юк.

Һәм, терелеп җитеп бераз хәл алгач та, Сафа юлга җыена башлады. Өендәге калдык-постык әйберләрне Хатипларга күчерде, тәрәзә-ишекләрне такталар белән томалап, кадаклап куйды. Аннары Саҗидәнең каберенә барып Коръән укытты да, барлык дус-ишләре, күрше-коланнары белән яхшы теләкләр теләшеп саубуллашкач, Истанбулга карый юл тотты.

* * *

Анадолудагы тыныч тормыштан соң Истанбул Сафага элеккегә караганда да шау-шулырак һәм шомлырак булып тоелды. Һәрбер узган-барганга сөякчел кулларын сузып калучы әрсез хәерчеләр, кибеттәге һәм урамдагы сатучыларның тегене-моны алырга өндәп колак ярып кычкырулары, тәкәббер кыяфәттә чат башларында басып торучы усал полицейскийлар – болар барысы да Сафаны атлаган саен тетрәндерә, сискәндерә иде. Ул үзен төрле яктан эзәрлекләнүче бер җанвар хәлендә хис итте. Әйтерсең лә монда кешеләр түгел, ниндидер ерткычлар өере җыелган; алар үз корбаннарын көтеп улыйлар, талашалар, бер-берсен ботарларга гына торалар. Кая карама анда шул мәкерле, зәһәр ачу посып ята шикелле. Истанбулга беренче килгәндә Сафа ни өчен аның шушы коточкыч ягын күрмәде икән? Ни өчен аның урамнары буйлап йөргәндә үзен тыныч сизде, күңелендә бу чит-ят донъяга карата хәзерге кебек курку хисе уянмады икән? Бәлкем, шуңадыр: ул вакытта бит Сафа монда ялгызы түгел, үзенең Саҗидәсе белән иде. Әйе, бу, күрәсең, шуңадыр.

Дахилия нәзәрәтендә Сафага чит ил паспортлары бирелми дип әйттеләр. Сафа чиновникларның сүзләрен аңлап бетермәде, шуңа күрә алардан кайта-кайта сораштырды, үтенде, ялварды.

– Мин бит озакламый кире кайтам, миңа хатыным белән баламны гына алып килергә кирәгие, – диде.

Шуннан соң аңа, тәфсилләп-тәфсилләп, яңа закон чыгуы һәм бу закон буенча Төркия мәмләкәтендә яшәүче бер генә кешегә дә – димәк, шул исәптән Сафага да, – чит илгә чыгып китү тыелганлыгы турында төшендереп бирделәр.

Тамам аптырашта калган Сафа ни кылырга белмичә Дахилия нәзәрәтеннән чыкты да, туп-туры Хәмзә хаҗи мосафирхәнәсенә юнәлде.

Мосафирхәнәне күрүгә, аның күз алдына яңадан Саҗидәсе килеп басты. Күпмедер вакыт шушы бинада киләчәк турында хыяллар корып ятканнар иде бит алар. Әнә теге аскы каттагы каһвәхәнәдә ниндидер бер әфәнде аның сөекле Саҗидәсен тупас, дорфа сүзләр белән мәсхәрәләгән иде. Моннан өч ел элек булган бу вакыйга искә төшкәч, Сафаның күңел төбендә шундук зәһәр бер ачу кыбырсынып куйды. «Нигә шул чакта мин ул хәшәрәткә тиешенчә җавап бирмәдем икән?» – дип уйлап алды ул, үз-үзен битәрләгәндәй.

Хәмзә хаҗи Сафаны иске танышын очраткандай якты чырай белән каршы алды. Сафа аңа шундук үзенең Дахилия нәзәрәтендә булган уңышсыз омтылышы турында сөйләп бирде.

– Сугыш афаты көтелә, шуңа һичкемне чит мәмләкәткә чыгармыйлар, – диде Хәмзә хаҗи. – Шәрык тарафыннан күктә койрыклы йолдыз күргәннәр. Кяфер мәмләкәтләр һәммәсе җыйналып безнең хәлифәгә каршы сугыш белән килмәкче ди. Менә синең шикелле гайрәтле ирләребез илдән качып китә башласа, пәйгамбәребезнең изге байрагын нәҗес дошманнардан кем саклап калыр?

– Мин бит качып китмим, хаҗи абзый, җәмәгатемне алырга гына кайтам. Мин кире киләм бит.

Хәмзә хаҗи беравык уйланып торды.

– Үз өстемә бик зур гөнаһ алу була инде бу, алайса, Әхмәтсафа энем, бик зур гөнаһ! Бөтен ислам донъясына шундый афат килгән вакытта хәлифә әмерен үтәмәү – аннан да зур гөнаһ булырга мөмкинме? Андый зур гөнаһны бары синең хакка гына үз өстемә алам, исеңдә тот. Син монда кире әйләнеп кайтасы булсаң гына Аллаһы Тәгалә миңа бу гөнаһымны кичерәчәк. Бәс, шулай булгач, син монда кайтам дип Коръән тотып ант итәргә тиеш, аннан мин сиңа ярдәм итәрмен.

– Бу игелегең өчен Аллаһы Тәгалә сиңа меңе белән кайтарсын, – диде Сафа, шатлыгын яшермичә.

Ләкин хаҗи аны сүзеннән бүлде:

– Аллаһы Тәгалә игелегемне онытмас анысы... Ә менә түрәләрнең, Кадыйр әфәнденең игелекләре өчен сиңа инде үзеңә хисаплашырга туры килер... Шунда мине дә рәнҗетмәссең, иншалла.

– Мондый изгелегегез өчен берни дә жәлләмәс идем дә бит, хаҗи абзый, тик минем акчам бик чамалы шул – өйгә кайтып җитә алсам да шөкрана кылыр идем...

Хәмзә хаҗиның йөзе шундук караңгыланып китте.

– Алайса, эш барып чыкмастыр, энем. Кадыйр әфәнденең яраткан мәкале исеңдәме? «Коры кашык авыз ерта...» – Шуннан соң ул каһвәхәнәдәге хезмәтче малайга борылып: – Нәрсә катып торасың? Күрмисеңмени, мангалда ут сүнгән! – дип җикеренде дә, ишеккә таба юнәлде. Сафа бүлмә уртасында басып калды. Аның хәзер соңгы өмете дә сүнгән иде. Нишләргә икән? Таныш-белешләр юк. Кая барырга? Ул авыр сулап куйды һәм, кемнеңдер үзенә таба төбәлгән үткен карашын тоеп, башын күтәрде. Аның каршында бер әфәнде басып тора иде. Сафа аны шундук таныды. Бу теге вакытта Саҗидәне рәнҗеткән каһвәхәнә каһарманы иде.

– Русиягә, өйгә кайтасы килдемени? – дип сорады ул.

Сафа җавап бирмәде. Кайчандыр үзләрен каты рәнҗеткән кеше белән сөйләшеп торасы килмәде аның. Ләкин теге әфәнде ул вакыйганы инде күптән оныткан иде, күрәсең.

– Син нәрсә, шул чалмалы жуликлардан ярдәм өмет иткән идеңме әллә? – дип кабат сорады ул һәм хаҗи чыгып киткән ишеккә таба мыскыллы ым какты. – Алар үз тозакларына эләккән кешенең бугазына ябышырга гына торалар. Кил әле бире! Эш нәрсәдә? Паспорт кирәкме?

– Ие, пашпорт! – диде Сафа, – Өйгә кайтыр өчен үземә пашпорт ала алмыйм. Сугыш буласы ди, җибәрмиләр...

– Бөтен эш шунда гынамы?

– Шунда гына.

– Болай булгач, сиңа чынлап та өйгә кайтырга кирәк, якташкаем, – диде әфәнде. – Әйдә, кит син, дус кеше. Монда синнән башка да сугымга җибәрер кешеләр табылыр. – Шуннан соң ул тирә-ягына сагаюлы күз карашы ташлап алды да, Сафага таба иелә төшебрәк, ярым пышылдап сүзен давам итте: – Өйгә кайтыр өчен сиңа, якташкаем, бернинди паспорт та кирәкми. Безнең монда һәртөрле ачкүз контрабандистларның, хәерче жуликларның бетәсе юк. Бүген алар бу илдә, Төркиядә, иртәгә, карыйсың, алар инде чит илдә – Рәсәйдә йөриләр. Бу бик ансат эшләнә торган эш. Тик аның юлларын гына белергә кирәк.

Сафаның күңелендә яңадан өмет чаткысы кабынып киткәндәй булды.

– Зинһар, миңа да шул юлларны өйрәт инде, әфәндем, бу игелегең өчен сиңа гомерем буе дога кылыр идем, – дип пышылдады Сафа.

Ә карт әфәнде, күрәсең, кешеләрне үчекләргә, ирештерергә ярата иде.

– Ә нәрсә бирәсең? – диде ул кинәт. Сафаның янә күңеле сүрелде.

– Ни телисең, шуны ал, – дип җавап бирде ул, төшенке тавыш белән.

– Күрәм, акчаң юк икән. Ә без, алайса, болай сөйләшик: кире кайтышлый син миңа Казаннан хәлвә алып килергә тиеш. Ризамы шуңа?

Сафа теләсә нәрсәгә дә риза иде, билгеле. Тик туган илгә кайтырга юл гына табылсын да, Саҗидәнең вәсиятен генә үти алсын. Шуңа күрә Сафа, хәлвәнең нәрсә икәнен белмәсә дә, ул әйберне һичшиксез алып килермен дип, әлеге әфәндегә ныклы вәгъдәсен бирде.

– Инде тыңла, хәзер сиңа нишләргә икәнен әйтәм, – диде әфәнде, җитдиләнеп. – Син моннан Фракия аша Болгариягә барырсың, аннары Румыния аша җәяүләп Рәсәйгә китәрсең. Синнән беркем дә паспорт сорамас. Рәсәйгә эләккәч инде эшләр бөтенләй җиңеләя: чуен юл белән туп-туры Казанга сыпыртасың. Җыен бәйрәменә авылыңа ук кайтып җитәрсең.

Сафа бу сәер әфәнденең сүзләрен зур игътибар белән тыңлап торды. Аннары, шатлыгыннан дулкынланып:

– Бик зур, бик зур рәхмәт инде сиңа, әфәндем. Миһырбанлы кеше икәнсең. Фәкыйрь якташыңа ярдәм кулыңны суздың! – диде дә, саубуллашып, каһвәхәнәдән чыгып китте.

Вакытны сузып тормастан, ул шул ук көнне Истанбулдан Болгариягә таба юл тотты.

XXV

Халыкның шактый өлеше Төркиягә күчеп киткәч, Мәүлә Колы сизелерлек дәрәҗәдә бушап, кечерәеп калды. Башка чыккан балалары өчен куштаннар сатып алган кайбер йортларда инде яңа хуҗалар тора. Ә иске өйләрне бернинди кызганусыз сүтеп, җимереп-ташлаганнар. Алар утырган урыннарда бары тик сынык кирпеч өемнәре күренә дә, пыяла ватыклары аунап ята иде. Шул ук иске йорт тирәләренә авыл халкы черегән салам, тирес шикелле хуҗалыкка кирәкмәгән чүп-чарларын китереп аударган. Кысыр калган йорт яны бакчаларын һәм ындырларны чүп үләне басып киткән, анда көтүе-көтүе белән кәҗәләр, бозаулар утлап йөри.

Авыл куштаннарының йорт ишегалларында, элеккеге каралтылар белән янәшә, күченеп китүчеләрдән сатып алынган келәтләрне, амбарларны, мунчаларны күпләп күрергә була. Авылның шул ук куштаннары, мулласы һәм мәзине күченеп китүчеләрнең иманага тигән элеккеге җирләрендә үз игеннәрен чәчеп үстерәләр. Болар барысы да аларның байлыкларын, дәүләтләрен тагы да арттырачак, көз көннәрендә ындырларына яңадан-яңа эскертләр, кибәннәр өстәячәк, билгеле.

Сафа белән Саҗидә күченеп киткәннән соң күп тә үтмәде, Хәтирә кыз бала тапты. Ләкин бу вакыйга үзе ничек кенә шатлыклы булмасын, Сафалардан аерылу кайгысы Хәтирәне һаман борчый, тынычсызлый иде. Хәттә күңелле җыен көннәрендә дә ул өйдә берьялгызы моңсуланып, хәсрәтләнеп утырды. Ә печән өсте, аның артыннан озакламый килеп җиткән урак өсте Хәтирәнең күңел җәрәхәтләренә тагы да тоз сибеп җибәргәндәй булды. Чөнки печән өсте, урак өсте аңа ире Сафа һәм көндәше Саҗидә белән бергә болында, кырда күңелле итеп эшләп йөргән вакытларын исенә төшерде.

Әйе, аерылышуны Хәтирә бик авыр кичерде. Ярый әле бер юанычы – нәни кызы, Галиясе бар. Аның белән булганда ул үзенең ялгызлыгын да оныта. Ләкин Сафа белән Саҗидә аның күз алдында барыбер шәүләләнеп тордылар. Аңа – Хәтирәгә карата нинди ихтирамлы, нинди ягымлы иде бит алар... Кайчакны Хәтирәгә алар икесе дә бөтенләй янәшәдә кебек тоела, ул Сафаның иркә тавышын ишетә, Саҗидәнең ягымлы йөзен аермачык күрә шикелле. Имештер, алар кулларын сузып Галиягә таба үреләләр, аны үзләренә чакыралар... Аннары хыялдагы татлы күренеш кисәк кенә югала да, әйләнә-тирәдәге бушлыктан Хәтирәгә тагы да авыррак булып китә. Аның тамак төбенә ниндидер төер килеп тыгыла, күзләренә мөлдерәп яшь килә, һәм ул ихтыярсыз рәвештә сулкылдый-сулкылдый еларга тотына...

Яки, ул нәни кызын кулына күтәреп урамга чыга да, әле күптән түгел генә үз өйләре торган буш урынга таба китә. Анда килеп җиткәч, ниндидер ялгыз бүкән өстеннән урын алып, шунда бик озак татлы хыялларга батып утыра; Сафа белән бергә булган чакларын исенә төшерә, киләчәк турында уйлый.

Озакламый менә хат-хәбәрләре килер... Аннары, күп тә үтмәс, Галия белән аны алырга үзләре дә кайтып җитәр... Ул чакта инде алар беркайчан да аерылышмаслар, хәлифә җиренә китеп, шунда бәхетле тормыш корып җибәрерләр»...

Ләкин хат-хәбәр һаман килми дә килми иде. Шулай ук үзләре дә кайтырга ашыкмыйлар иде, күрәсең. Хәтирәнең җиде төн урталарында, һәрбер кыштырдауга уянып, бәрелә-сугыла урамга йөгереп чыгулары, өмет тулы күз карашын караңгыга төбәп капка төбендә тилмереп басып торулары һәммәсе дә заяга гына булды.

* * *

Ниһәят, сизелмичә генә көз килеп җитте. Халык, җәйге мәшәкатьләрдән арынып, инде ишек төбендә көтеп торган кышны каршылау хәстәренә кереште.

Көзен игеннәрне җыеп алгач та ерак сәфәргә чыгабыз дип җәй буе шапырынып йөргән куштаннар һәм байлар әйтерсең лә авызларына су каптылар: аларның берсе-бер китү турында сүз кузгатмады. Хәттә күченүчеләрнең беренче төркеме белән китәргә тиешле булган һәм очраклы рәвештә генә аларга кушыла алмый калган ярлырак хуҗалыклар да көз җиткәч ничектер китү турында сөйләнми башладылар.

Менә инде терлек абзарлары җылытылды. Каз, үрдәкләрне дә симертергә ябып куйдылар. Төннәрен карт-коры әвенгә көлтә киптерергә йөри башлады. Җиңги-апайлар кышлык азык-төлек хәстәрләргә һәм сугу станнарын җайларга керештеләр. Тормыш көе иске эзенә төшеп, яңадан таныш сукмаклары буйлап тәгәрәде.

Җәй буе ял күрмәгән ир-ат ниһәят эштән бушап, иртә-кичләрен өй нигезләренә чыгып утыра да, салмак агышлы бетмәс әңгәмәләрен башлап җибәрә. Егетләр уен-көлке сөйләшә-сөйләшә һәм инешкә суга баручы кыз-кыркын халкына күз аткалый-аткалый урам әйләнәләр. Әкрәм карый белән Җиһан абыстай да инде укучы балаларны кабул итәргә әзерләр. Хәтирәнең әтисе Сәлим абзый белән абыйсы Вәли исә, аркаларына озын пычкыларын һәм башка эш коралларын асып, читкә акча эшләргә чыгып киттеләр. Ел саен алар шулай, җәйне авылда уздырып, көзге һәм кышкы айларда кайлардадыр такта ярып йөриләр һәм шуңардан төшкән барлы-юклы акчага тормыш алып баралар иде.

Сәлим карт белән Вәли никадәр генә аз сүзле булсалар да, алар өйдә чакта Хәтирә үзен ничектер җиңелрәк хис итә иде әле. Ә алар киткәч, ул үзенең кайгы-хәсрәтләре һәм сабый баласы белән өйдә берьялгызы торып калды.

Кыз вакытында яшьтәшләре белән артык аралашмыйча, үзалдына кыргыйланып үскән Хәтирә Сафага кияүгә чыккач та шулай, гаилә эчендә бикләнеп, йомылып яшәргә күнеккән иде. Ләкин ул чакта ул үзен бәхетле тоя, чөнки аның янында яраткан Сафасы, кече күңелле Саҗидә бар иде.

Ә хәзер ул менә шуларның барысыннан да мәхрүм калды. Аның белән хәзер әнә исәнләшүче дә юк. Күрше-күлән аны бөтенләй күрмәмешкә салыша. Сафаның кардәш-ырулары – әнисе Патый карчык, абыйсы Вафа куштан, Хәтирәдән читләшү генә түгел, һәр урам чаты саен аның һәм Саҗидәнең гайбәтен чәйнәп йөриләр. Янәсе:

– Шул Ирдәүкә Саҗидә генә безнең Сафабызның башына җитте! Сафа хәзер үзе дә үкенә торгандыр үкенүен, тик эш узган. Теге чакны, ябышып чыккач, Саҗидәне куып кына җибәрәсе булган югыйсә. Хәзер Сафа менә дигән итеп шушында яшәп яткан булыр иде... Сафаны тәки алып китте бит Ирдәүкә әллә кайдагы хәлифә җиренә, әйтерсең лә монда яшәп булмый. Тикмәгә генә алып китмәде, билгеле: Керпе Сәлим кызы бугазына аркылы төшкән, шуңа алып китте... Бөтен нәсел-ыруыбызга тап төшерде бу Сафа!.. Җитмәсә тагын шул гыйдай Керпе Сәлимнәр белән туганлаштырды. Кыямәт көнендә тиешле җәзасын алыр әле, алла боерса!.. – Һәм тагын әллә ниләр – гайбәтнең очы-кырые юк...

Болар барысы да Хәтирәгә ишетелә торды, билгеле. Бу нахак сүзләрдән бәгырьләре телгәләнсә дә, юаш, күндәм тәбигатьле кеше буларак, ул бөтен кайгы-хәсрәтен үз эченә йотып яшәде, беркемгә дә зарланмады, беркем белән дә серләрен уртаклашмады.

Авылның ыгы-зыгылы тормышы әйтерсең лә аңа кагылмыйча, аны читләтеп уза иде.

Әби-карчыклар кара таңнан торып иртәнге намазларын авыз эчләреннән пыш-пыш килеп кенә укыштырып алалар да, камыр басарга тотыналар. Кыз-кыркын, апа-җиңгиләр кулларына фонарь тотып, таң сызылыр-сызылмас борын ук ындырларга ашлык сугарга китеп баралар. Ә кайберәүләр кичтән алып иртәнгәчә аулак өйләрдә күңел ача. Бары Хәтирә генә әтисе өендә төннәр буе керфек какмый чыга.

Кызлар аулак өйләргә җыелып шулай күңел ачканда, киндер сукканда, сөлге-тастымаллар чиккәндә, ә егетләр уен-көлке сөйләп, гармун чыңлатып, җырлар җырлап урамнарда шау-гөр килеп йөргәндә, Хәтирә мескен үзенең кайгысы һәм яшь баласы белән һаман берьялгызы моңаеп утырды!

Бала-чагалы, ирле-хатынлы гаиләләрдә кешеләр кичләр буе тегесе-монысы турында сөйләшәләр, көлешәләр, шаярышалар, ә Хәтирә түбә саламнарын селкетеп дулаган җил тавышыннан һәм сәке астында тычкан кыштырдавыннан башка берни дә ишетми.

Кайчакны ул, ялгызлыктан тамам туеп, Галиясен күтәрә дә, Җиһан абыстайларга барып чыга. Анда балаларның көйли-көйли сабак укуларын тыңлый яисә Җиһан абыстайның өй эшләрен эшләшә. Андый чакларда ул үзенең кайгы-хәсрәтләрен ничектер бераз онытып торгандай була иде.

Шул рәвешчә көн артыннан көн узды, атналар, айлар узды, ә Сафа белән Саҗидәдән хат-хәбәр һаман килмәде, шулай ук алар үзләре дә кайтмадылар.

Шундый бертөрле күңелсез тормыш ыгы-зыгысында кыш узып китте, җир өстен аллы-гөлле чуар төсләргә бизәп чәчәкле, хуш исле ямьле җәй башланды.

Кырларга сабан ашлыгы чәчелде. Җыен якынлашты. Сәлим карт белән Вәли дә авылга кайттылар. Басынкы тәбигатьле Сәлим карт һәм аз сүзле Вәли көннең күп өлешен йоклап уздырсалар да һәм Хәтирәне бөтенләй диярлек күрмәсәләр дә, алар кайткач өйгә беркадәр җан кереп киткәндәй булды.

Ара-тирә табын янында утырганда, әти кеше белән абый кеше Хәтирәнең моңсу йөзенә күз төшереп алалар да:

– Нигә алай бетеренәсең?.. Бүтәнне табарсың әле!.. – дип куялар иде.

Хәтирә берни дип тә җавап бирми. Гәрчә аның җавабы да әзер югыйсә. «Минем болай хәсрәт йотып яшәвемә син гаепле, әти! Әгәр дә син юлыма аркылы төшмәгән булсаң, мин хәзер алар янында булыр идем, тормышымның ямен, шатлыгын татып яшәр идем», – дип әйтәсе килә аның, тик әйтә генә алмый.

Бу җәйне Хәтирә кеше арасында ешрак булырга тырышты. Ярдәмгә мохтаҗ әби-карчыкларның йорт эшләрен эшләште, бәрәңге әрчеде, кош-кортларына җим-азык бирде, күрше-коланга яшь балаларын коендырырга булышты. Сирәк-мирәк ялланып та эшләде. Ләкин яшь баласы булу сәбәпле, көнлекче эшләренә аны бик үк теләп алмыйлар иде. Моның өстенә, ир-атның сагызлануыннан куркып, ул үзе дә андый басу эшләренә чыкмас булды.

Көз җиткәч, Сәлим карт Хәтирәне үзе белән бергә такта яру эшенә алып китәргә карар бирде. Хәтирә бу көзне Сафа белән Саҗидә, шәт, кайтырлар инде, мин аларны көтәм, дип елый-елый карышып караса да, әти кеше белән абый кеше аның ялваруларына колак салмадылар. Каяндыр җәһәннәм тишегеннән кемдер Хәтирәне алырга кайтып йөрер дигән уй кеше ышанмастай көлке бернәрсә булып тоелды аларга.

Менә китәр вакыт та килеп җитте. Ишеккә ат башы хәтле дәү йозак элеп куелды, тәрәзәләр кадакланды, түбәдәге морҗа тишеге, чәүкәләр ояламасын дип, чүпрәк-чапрак белән томаланды. Елап шешенеп беткән Хәтирә яшь баласын арбасына утыртты, кечкенә төенчеген кулына тотты да, беркая һәм беркемгә дә күтәрелеп карамыйча, әкрен генә атлап, әтисе белән абыйсы артыннан иярде.

XXVI

Сәлим карт авыл борынча йөреп эшкә яллануны файдасыз саный иде. Бер авылдан икенче авылга күченеп йөргән арада әллә никадәр кадерле вакытың әрәмгә китә. Ә менә завод бөтенләй башка! Заводта эш хакы кечерәк булса да, анда, ичмасам, вакытны югалтмыйсың. Аннан соң заводта эшләве дә күңеллерәк. Бөтен тирә-ягың шау-гөр килеп тора! Чыннан да, завод шартларына килеп эләгүгә, Сәлим картның ничектер бөтен килеш-килбәте, үз-үзен тотышы үзгәрә иде, ул кешеләр белән аралаша башлый, сүзчәнләнә, хәттә кайчакларда уен-көлке сөйләшергә дә тартынмый иде.

Бу юлы да Сәлим карт кайчандыр инде үзе бер-ике тапкыр эшләп киткән такта яру заводына ялланырга булды.

Завод урман эчендә, шарлап аккан бер елга буена урнашкан иде. Тирә-ягы искиткеч матур. Сулыйм дисәң саф һавасы, коеныйм дисәң тирән суы бар.

Анда барып җитү белән, Сәлим карт туп-туры завод ишегалдына узды.

Ишегалдында кая карама такта яру станнары тора. Чыж да чыж пычкылар шаулый. Сәлим карт такта яручыларга сәләм ишарасы күрсәтеп кулын күтәрде дә, пычкы чыжылдавын басып китәрдәй каты тавыш белән:

– Алла куәт бирсен! – дип кычкырды. Пычкылар ялт-йолт килеп соңгы тапкыр чыжылдап алдылар да, тынып калдылар. Сәлим картны һәммәсе таныды. Шундук бер кузла өстеннән икенче кузлага таба:

– Җәмәгать, Сәлим ага килгән! – дигән хуплау тавышлары тәгәрәде.

– Исәнлек-саулыклар ничек, Сәлим агай? Аяклар күтәреп йөртәме әле? – дип, төрле яктан хәл-әхвәл сораша башладылар.

Аннары күбесе бүленгән эшләренә яңадан тотындылар. Бары берничәсе генә, өс-башларына ябышкан пычкы чүпләрен кага-селки, карт янына килде.

Сәлим карт, пычкысын җиргә куеп, сынаучан күз карашын ишегалдында өелеп яткан бүрәнәләргә таба юнәлтте. Вәли юл капчыгында актарына, ә Хәтирә үзенең баласы белән мәшгуль иде. Агай-эненең кайберләре трубка тартырга, ә беришесе баш бармакларының тырнак очларына куыш мөгезләрдән борын тәмәкесе салып рәхәтләнеп иснәргә, төчкеренергә тотындылар.

Керпе Сәлим дә зур гына чеметем тәмәке тузанын пошкыра-пошкыра борыны эченә суырды да, беравык төчкеренеп торды, аннары борын, күз яннарын учы белән ышкый-сөртә:

– Бу нишләвегез болай, егетләр? – дип, янындагы кешеләргә эндәште. – Юеш ярык ышкылап ятасыз түгелме? Бүрәнәләрегез чеп-чи бит, әле генә судан тартып чыгарылган диярсең.

– Әйе, бүрәнәләр чи, Сәлим агай, үзебез дә күрәбез, – диде кайсыдыр, килешеп. – Шулкадәр чи, шыбыр тиргә батабыз, маңгайдан тир кипкәне юк. Пычкыларны майлый-майлый җаныбыз чыга.

– Ботаклылары да шактый күп, ахырсы...

– Анысына әллә ни ис киткән юк инде, Сәлим агай. Ботаксыз бүрәнәне хәзер донъя бетереп эзләсәң дә табып булмый. Ә менә чәере интектерә каһәрнең. Пычкы шундый кыза, утта тоткан кебек... Чәерле җиргә эләктеме, тартып алыр хәл юк. Бөтен кулбашлар калмый... Ипекәй авырайды хәзер, Сәлим агай!

– Быел күпмедән түлиләр соң?

– Сайгаклыклар өчен бишәр тиен, юкалары – өчәрдән. Һәр ике төре – тугыз аршынлы.

– Очсызрак икән шул...

– Әйтәсең бармы!

– Бүрәнәсе юньле булса, бәясенә дә ис китмәс иде әле анысы.

– Безнең хуҗаны беләсең ич!

– Карун инде, башы аягы астына килгере! Дус-ишне генә ташлап китәсе килми. Югыйсә бүтән җирдән эш тапмас идеммени! Әнә авыл җирендә бүрәнәсе дә коры, акчасы да күбрәк диләр.

– Менә гел шулай инде алар, Сәлим кордаш, – дип куйды моңарчы бер читтә трубкасын суырып дәшми генә басып торган карт эшче, сүзгә катышып. – Зарланышудан башлары чыкмый. Ә мин әйтәм: килгәнсең икән, зарланмыйча эшлә, дим. Бүрәнәләр гел генә шулай чи булмас әле, корысы да булыр, алла боерса. Ә авылда эшне табасыңмы, юкмы әле – анысы караңгы.

– Син, Сибгать агай, әйтәсең менә: бүрәнәләр гел генә чи булмас, корысы да булыр, дисең. Корысы каян килсен икән аның? Арада ботаксыз, коры бүрәнәләр килеп чыкса, хуҗа аларның һәммәсен машинага җибәреп тора лабаса. Ә безнең өлешкә әнә шундыйлары гына кала, – диде егет, өелеп яткан бүрәнәләргә күрсәтеп.

Сибгать карт, егеттән күзен алмыйча гына, трубкасыннан көлне кагып чыгарды да, контор бинасына таба күз ташлап, шыпырт кына әйтеп куйды:

– Анда карарбыз әле нишләргә икәнен, энем. Әлегә сабыр итмичә булмый: безнең ише агай-эне монда буа буарлык, берсе эштән китсә, аның урынына икенчесе табыла. Ә менә кыш җиткәч – күз күрер. Хуҗаны елатырбыз әле. Эш хакының да тиешлесен сорарбыз, бүрәнәнең дә корысын гына ярырбыз. Заводны яба алмый ич ул. Казнадан зур подряд алган ди.

Кечкенә Галиянең кинәт елап җибәрүе Сибгать картның сүзен бүлдерде. Һәммәсе дә тавыш килгән якка борылып карадылар.

Баягы егет баланы юатып маташкан Хәтирәгә таба карап-карап торды да, Вәлидән:

– Хатыныңмы әллә? – дип сорады. Сибгать карт та, Сәлимгә таба борылып:

– Син, Сәлим кордаш, быел бөтен ояң белән купкансың, ахырсы, – дип куйды.

– Ие, быел кызны да алып килергә булдым, – диде Керпе. – Авылда берүзе нишләп ятсын?

– Әйтәм аны, таныш сыман күренә... Ул миңа керләремне дә юып биргән иде бугай әле. Тик менә исемен генә хәтерләмим...

– Хәтирә, – диде Вәли.

– Әйе, Хәтирә бугай шул... Ну, исәнме, Хәтирә сеңелем! Син нәрсә, мин карт кешегә әйләнеп тә карамыйсың?

– Бала яныннан китеп булмый, Сибгать абзый.

– Һе-һе, нинди зур кызың бар икән, сөбханалла! Әле күптән генәме үзең дә кечкенә бер кызчык идең... Ә киявең таза-сәләмәтме соң, Сәлим кордаш?

– Киявем хаҗга китеп барды, – дигән булды Сәлим карт, теләр-теләмәс кенә.

– Нигә шундый кияү сайладың соң үзеңә? Ниткән кияү инде ул: үзе хаҗ кылып йөри, ә хатыны белән баласын без гөнаһлы бәндәләр янына җибәрә!..

– Әти шаярта гына, Сибгать абзый, – дип сүзгә кысылды Хәтирә. – Минем ирем Төркиягә күченүчеләр белән китте... хәлифә җиренә.

– Ә сине алырга оныттымы?

– Юк, онытмады, мине әти җибәрмәде...

Сибгать абзый сораулы күз карашын Сәлим картка күчерде.

– Әйе, дөрес әйтә. Мин җибәрмәдем, – диде Керпе.

– Ник алай?

– Нәрсә калган аңа анда? Безнекеләр анда тормыш корып җибәрә аламы, юкмы әле – анысы билгесез, Хәтирә монда ичмасам ипигә тук булыр.

Сибгать абзыйны бу җавап канәгатьләндермәде булса кирәк, ул аптыраган бер кыяфәттә әле Сәлим картка, әле Хәтирәгә күз төшереп алды.

Ә Хәтирәнең үз-үзен кызгандырасы килмәде:

– Ирем мине кайтып алырга тиеш, – диде.

Сәлим карт нәрсәдер әйтергә омтылып кызына таба борылган иде дә, ләкин никтер кире уйлады – дәшми калды.

Кешеләр таралыша башладылар. Бары Сибгать карт кына Хәтирә янында бераз тоткарланды.

– Яраткан хатынын өйдә ялгызын калдырып читкә киткән кешене кайда күргәнең бар синең? – дип сөйләнде ул. – Әгәр ул шулай ташлап киткән икән инде, димәк, аны кире кайтыр дип көтәсе дә юк, ул анда да үзенә хатын табар. Андый ирне ничу жәлләп торырга. Ә мин сиңа, кызым, менә дигән кияү табып бирермен.

– Минем ирем барыбер кайтачак, барыбер кайтачак, – дип үрсәләнде Хәтирә, башка әйтер сүз таба алмыйча, һәм аның күзләренә яшь тыгылды.

– Юк, кызым, көтмә син аны, вакытыңны юкка гына әрәм итәсең...

Ул арада контор бинасының ишеге шыгырдап ачылды да, бусагада башына кара картуз кигән, бөкре, ябык гәүдәле бер кеше күренде. Сибгать абзый шундук үзенең станы янына ашыкты. Сәлим карт белән Вәли дә контор ягына таба борылып бастылар. Картузлы кеше аларны күрде булса кирәк, туп-туры каршыга килә башлады. Килешли ул үткен күзләре белән як-ягына карана, такта яручыларның ничек эшләүләрен күзәтә иде. Аның бер кулы чулак иде, күрәсең, – бау шикелле иңбашыннан салынып тора иде. Өстендә озын чабулы, бөрмә билле кәзәки, аякларында күн итек. Сәлимнәр янына ике-өч адым килеп җитәр-җитмәс, ул туктады да, итек кунычыннан җыелмалы үлчәгеч чыгарып, бер бүрәнәнең пычкы белән ярылмыйча калдырылган төп башын үлчәп карады.

– Бер вершокка артык калдырылган. Пычкыны тагын бер-ике сыздыртып алса ни була инде? Һай, иренчәк тә халык! – дип мыгырданды ул. Аннары Сәлим картка таба борылып ачулы гына сорап куйды: – Ә сезгә ни кирәк?

– Эш эзлибез.

– Нәрсә эшли беләсез?

– Такта ярабыз.

– Алай... Күптәннәнме ул эштә эшлисез?

– Такта яра-яра менә картаеп беттем инде, барин.

– Моңарчы бездә эшләгәнегез бар идеме?

– Ике ел чамасы.

– Алай. Миңа эшчеләр кирәкми, болай да тулган. Тик менә электә бездә эшләгән кеше булганың өчен генә алам. Түләү гадәттәгечә. Такта бозылса – штраф. Бүрәнәнең ярылмыйча калдырыласы башы бик кыска булырга тиеш.

– Эшләгән эшемне моңарчы беркем дә яманлаганы юк иде, барин, – дип җавап бирде Сәлим карт, горур тавыш белән.

Хуҗа кеше Хәтирәгә таба борылды:

– Ә бу кемегез?

– Кызым. Минем белән торачак.

– Ярар. Мөмкин! Алайса менә нәрсә: конторга барыгыз да, эшкә язылыгыз, паспортларыгызны тапшырыгыз. Эш кораллары үзегезнекеме?

– Әйе, үзебезнеке, барин. Һәммәсе дә җитеш.

– Яхшы! Барыгыз! Тик истә тотыгыз: заводта юк-бар сүз ишетәсе булмыйм, җанҗалчыларны җенем сөйми!

Сәлим карт кызы белән улын ияртеп казармага таба китеп барды.

* * *

Сәлим карт эшкә ялланган заводның чынлап торып караганда завод диярлеге дә юк иде. Ярым-йорты юнылган бүрәнәләрдән ашыгыч кына бурап куелган һәм бөтен күренеше белән ниндидер зур бер сарайны хәтерләткән машиналар бүлегендә нибары ике такта яру рамы бар иде. Алары да икесе ике төрле булып, озын гомер кичереп, тамам таушалып, искереп беткәннәр иде. Эшләгәндә алар шундый кызганыч тавыш чыгарып шыгырдыйлар, әйтерсең лә елый-елый кемгәдер ялыналар, үзләрен тынычлыкта калдыруларын сорыйлар. Еш кына алар сикәлтәле юлдан барган арба кебек сикереп-сикереп куялар, чытырдыйлар, уңга-сулга чайкалалар. Шуннан соң аларны яңабаштан җайларга, төзәтергә туры килә иде. Кыскасы, бу рамнар икесе дә картаеп беткән инвалидлар сыман иде. Шулай да, үткән гомерләре, эшләгән хезмәтләре ихтирамга лаеклы иде аларның. Уйлап карасаң, элеккеге хуҗаларының күпмесен алар кеше иткән бит, күпмесен баеткан, йорт, җир, завод хуҗалары итеп әверелдергән! Бу хуҗалар арасында соңыннан «миллиончылар» булып киткәннәре дә бар.

Рамнардагы түгәрәк пычкыларның да шулай ук рәте юк иде: тешләре сынып, кителеп беткән, күп урыннарына ямаулар салынган, күчәргә беркетелгән җирләренә тимер атламалар кагылган, чөйләр кыстырылган. Двигательнең үзендә дә шундый ук хәл – ул кырыкмаса-кырык җиреннән ямалган, төзәтелгән, эшли башласа бөтен гәүдәсе калтырый, менә-менә таралып китәр төсле күренә.

Бүлек белән Иван исемле, үзе дә такта яру рамнары кебек үк картайган, бетерешкән, бөкресе чыккан бер механик идәрә итә иде. Ул машиналарны, – үзе әйтмешли «старухаларын», – ифрат ярата, аларны бала баккан кебек бага, хәттә ял вакытларында да алар янында кайнаша – теге яки бу җирен төзәтә, чистарта, майлый иде. Чөнки ул белә: әгәр машиналар ватылса, алар урынына яңаларын алачаклар, ул чакта инде картның үзенә дә эштән китәргә туры киләчәк; яңа машиналарны карап эшләтү өчен хуҗага «чын» механик кирәк булачак.

Заводның хуҗасы бөкре, чулак Осипов, катлаулы тормыш юлы узып, крепостной крәстиәннән приказчиклыкка үрмәләгән, аннары тырыша-тырмаша мөстәкыйль сәүдәгәр дәрәҗәсенә күтәрелгән гаять хәйләкәр бер кеше иде. Осипов заводтагы эшне бик оста оештырып җибәргән иде. Искергән машиналарны вакытыннан элек эштән чыгарттырмас өчен, ул машина бүлегендә бары ботаксыз, коры, җиңел бүрәнәләрне ярдырта, ә ботаклы, чи бүрәнәләрнең һәммәсен тиеннәр хакына ялланып эшләүче крәстиәннәр кулына тапшыра иде. Машиналарының гомерен шул рәвешчә азмы-күпме озайтырга тырышып һәм сезонлы эшкә ябырылып торучы урыс, татар, мари крәстиәннәрен алдаштырып, ул үзенә акча туплый һәм шул акчага соңыннан чит илдән кыйммәтле, ләкин һәйбәт машиналар алдыртмакчы була иде.

Завод янында контор булып, анда хезмәттә бер конторчы эшли, аннары тагын бер азык-төлек кибете дә бар иде. Эш һәм ял вакытлары анык билгеләнеп куелган иде. Машиналар бүлегеннән ерак түгел урман буена ялланып эшләүчеләр өчен казармалар салынган иде.

Сәлим карт үзенең гаиләсе белән шушы, элекке еллардан ук таныш казармаларның берсенә таба атлап китте.

Казармада кеше юк иде. Ишектән килеп кергәч тә, аларның борыннарына әчкелтем-төчкелтем җир дымы белән сөрсегән тир исе килеп бәрелде.

Чокыр-чакырлы җир идән. Түшәм терәткеч баганалар еллар буе пычрак сеңдерә-сеңдерә каралып, шомарып беткәннәр. Урын-җир өсләрендә түшәм ярыкларыннан берөзлексез коелып торган вак таш кисәкләре сибелеп ята. Почмаклардагы кечкенә тимер мичләрдән, казарманың буеннан-буена, түшәмгә тимерчыбыклар белән беркетелеп, озын калай торбалар сузылган. Тәрәзәләрнең күп өлгеләре пыяласыз, җил-суык өрмәсен өчен аларны чүпрәк-чапрак белән томалап куйганнар.

Төшке аш вакыты җиткәнен белдереп завод кыңгыравы кагылды. Берничә минуттан бөтен казарма ыгы-зыгы килеп шауларга тотынды. Такта яручылар, олаучылар, кендекчеләр, мастерлар, теге карт механик һәм конторда каравылда торучы тагын бер татар карты – һәммәсе дә казармага кереп тула башладылар.

Эшкә быел гына ялланганнары ишектән керүгә үк туп-туры үз урыннарына юнәлә, ә берничәшәр ел эшләгәннәре Сәлим карт янында тукталып, аңа сәләм бирә, хәл-әхвәл сораша иде.

Менә карт механик та килеп туктады.

– Исәнме, Салимка! Күптән күренгәнең юк иде! – диде ул, чын күңелдән шатланып, аннары Хәтирәгә таба борылды да:

– Хода рәхмәте белән, үз кухаркабыз да булган икән! – дип өстәде.

Аның бите корымга буялып беткән булса да, күзләре елмаеп, сөеп карыйлар иде. Галияне күргәч, ул бөтенләй авызын ерды.

– Менә монысы артык инде, чибәркәем! Нәрсәгә кирәк сиңа бала? Донъя йөзе аларсыз да сукбай, хәерчеләр белән тулы! – диде ул Хәтирәгә.

Механик иркә сүзләр әйтә-әйтә Галиягә үрелгән иде дә, бала, картның корымлы йөзен күреп, кычкырып елап җибәрде һәм әнисенең итәгенә сыенды.

– Кая тыгыласың, карачкы? Бала түгел, ат та өркерлек ич синнән! – дип кычкырды мастер.

Бөтен казарма шаркылдап көләргә тотынды. Механик ак тешләрен күрсәтеп тагын бер елмайды да, кулын селтәп читкә китеп барды.

Әбәт вакыты беткәч, башкаларга ияреп Сәлим карт белән Вәли дә эшкә чыктылар. Хәтирә исә су алып кайтты һәм кер уа башлады.

Урман өстенә кичке караңгылык төште.

Кичке аш алдыннан аракы эчтеләр. Аннары һәркайсы үз эше белән шөгыльләнә башлады. Берәүләр, төркем-төркем җыйналышып, ятаклары өстендә карта сугарга керештеләр. Икенчеләре йокларга ятты. Кайсысыдыр җыр башлап җибәрде. Аңа бүтәннәр кушылды. Ул да булмады, сыздырып уйнаган гармун моңы яңгырап китте. Бөтен казарма эче шау-гөр килде һәм түшәмгәчә төтен белән тулды.

Абыйсының һәм әтисенең ятаклары уртасында – үз койкасына яткан Хәтирә әле бик озак, казармадагы тавышлар тамам тынганчыга хәтле, йокыга китә алмый азапланды. Бары төн урталарында гына аның күзләре йомылды.

Иртәгесен, йокыдан торуына, такта яручылар килеп, үтенә-ялвара, аңа бер кочак кер калдырып киттеләр.

Тәрәзә артында берөзлексез вак яңгыр сибәли. Бөтен күк йөзе әйтерсең лә болганчык-соры төстәге тоташ пәрдә белән капланган. Такта яру заводында ухылдый-ухылдый машиналар үкерә. Алар, үзләренең пычкыларын туймас бер комсызлык белән агачка батырып, ярсый-ярсый чиныйлар, улыйлар, бүрәнәләрне телемнәргә телгәлиләр иде.

XXVII

Инде менә өченче кыш рәттән Хәтирә такта яру заводы казармаларында яши иде. Кеше һәрнәрсәгә ияләшә диләр, Хәтирә дә шулай үзенең яңа тормышына ияләшә барды. Эшенә дә ияләште. Такта яручыларның керләрен уды, өс-башларын ямаштырды, ашарларына пешерде. Хезмәте өчен үзләре белеп түләсәләр – алды, түләргә онытсалар – сорап йөдәтмәде. Тора-бара ир-аттан да ятсынмый башлады. Ирләр үзләре дә аңа ияләшеп беттеләр. Еш кына алар Хәтирә алдында сүгенү сүзләре дә ычкындырып җибәргәлиләр иде. Хәтирә, әллә инде үз уйларына батып, аларның ул сүзләрен ишетми кала, әллә ишетеп тә ишетмәмешкә салыша иде. Эш исә Хәтирәне тынычландыра, көндезләрен генә булса да аны кайгылы уйларыннан аерып тора иде.

Иртә таңнан ул инде аяк өстендә: әле су ташый, әле кер уа, әле мич тирәсендә кайнаша, – төшлеккә ашмы, бәрәңгеме яки бүтән берәр ризыкмы пешерә. Аннары ашыга-ашыга конторга барып идән юып кайта яисә ятагы өстенә менеп утыра да, Галиясенең сүзләрне боза-боза күңелле бытылдавын тыңлап, ямау ямарга тотына.

Шулай көн уза. Кичләрен, эшчеләр эштән кайткач, казарма яңадан мәхшәргә әверелә. Бетмәс әңгәмә-сөйләшүләр башлана, сүгенүләр китә, кайсыдыр карлыккан тавыш белән җырлап җибәрә, кайсыдыр колакларны тондырып гармун акырта...

Тик төн җитеп, кешеләр йокларга ята башлагач кына, Хәтирә ниһәят үзенең уйлары белән ялгызы кала. Кешеләр төрле әкәмәт тавышлар чыгарып гырлый-гырлый каты йокыга талганнар. Тәмәке төтене, кибәргә куелган аяк чолгаулары һәм киез итекләрдән таралган сасы ис тыннарны кыса. Һәм шуларның һәммәсеннән котылырга теләгәндәй, Хәтирә үткәннәр турында уйлана, хыяллана башлый. Төн караңгылыгыннан аның күз алдына кабат Сафаның һәм Саҗидәнең таныш йөзләре калкып чыга. Менә алар, Хәтирәнең башы очына ук килеп, аның йөзенә, күзләренә текәлеп карыйлар, әйтерсең лә шулай карап Хәтирәнең бу кыргый кешеләр арасында хәзергәчә саф килеш сакланганмы-юкмы икәнлеген белергә телиләр. Ул да булмый, җил улавында Сафа тавышы ишетелеп киткәндәй була.

– Менә без сине алырга кайттык! – ди ул.

– Без сине дә, Галияне дә үзебез белән алып китәргә кайттык! – дип өсти аңа Саҗидә тавышы.

Хәтирәнең дә җавабы әзер:

– Кайтып бик әйбәт иткәнсез! Мин инде сезне күрми үләрмен дип курыккан идем. Кызым Галия инде әйбәт кенә сөйләшә башлады. Мине калдырып китмәгез, үзегез белән алыгыз. Сезнең алда күңелем саф минем. Мине алып китегез! – дип әйтәсе килә аның.

Ләкин әйтәсе сүзләре әйтелми кала. Хәтирә айнып, күз алдында яңадан таныш казарманы күрә. Сафа белән Саҗидә хыялда гына булган икән. Әнә анда юеш чикмәннәр, алъяпкычлар эленеп тора. Ә икенче бер почмакта, төн пәриләредәй, бер төркем эшчеләр әле һаман бәхәсләшәләр:

– Ник алдашасың алай, эттән туган нәрсә? Бер шешә куям дип үзең әйттең бит! Ә хәзер койрык борасың!

– Җитмәсә, шапырынган була әле, карт шайтан! Ә без, дураклар, аның сүзенә ышандык.

– Мин шаярттым гына бит, туганнар, бер тиен акчам юк минем...

– Әйдә, ялганла!.. Кабереңә алып китмәкче буласыңмы ул акчаларыңны?..

Әти кеше белән абый кеше каты йокыга талганнар. Урам якта үрсәләнә-үрсәләнә этләр өрә.

* * *

Көн төнгә, төн көнгә алышына торды. Шул рәвешчә сизелми генә атналар, айлар үтте.

Кыш урталарындарак кинәт кенә Сибгать абзый каты авырып китте. Аны инде терелмәс дип тә уйлый башлаганнар иде.

– Һәркайсыбызның язмышы шулай инде! Эшләп йөрерсең-йөрерсең дә, фирештәнең төчкереге дә төшмәгән берәр почмакта үлеп тә китәрсең.

– Җан биргәндә баш очыңда ясин чыгар кешең дә булмас. Бисмилласыз-нисез туп-туры шайтан кочагына барып керерсең, – диештеләр эшчеләр.

Берәүләр картны авылына кайтарып куярга киңәш итте, икенчеләре күрше авылдан мулла чакыртуны мәслихәт күрде. Өченче берәүләре исә берәр им-томчы яки өшкерүче чакырырга тәкъдим иттеләр. Ләкин киңәшчеләрнең болары да, тегеләре дә үз киңәшләрен эшкә ашырырга ашыкмады. Ә ул арада Сибгать абзыйның хәле начарайганнан-начарая барды. Ул берөзлексез саташып ята иде.

Беркөнне, казармаларны караштырып йөргәндә, авыруны завод хуҗасы чулак Осипов та күреп алды. Ул шундук картны машиналар бүлеге янындагы караңгы, салкын келәткә күчерергә кушты. Ләкин эшчеләр хуҗаның боерыгын үтәмәделәр, картны казармада – әүвәлге урынында калдырдылар. Аны шәһәр хәстәхәнәсенә илтү турындагы уй беркемнең дә башына килеп карамады, билгеле, ә заводның үзендә доктор юк иде. Һәммәсе дә, әҗәлгә дару юк, әйдә, үз урынында тыныч кына җан бирсен, борчымыйк, дип, карт турында бөтенләй оныткандай булдылар. Алар өчен бу гадәти бер нәрсә булып тоела һәм авыру карт турында үзара сүз чыкканда да, алар аны инде теге донъя кешесе итебрәк телгә алалар иде.

Ләкин берсе дә алар уйлаганча килеп чыкмады. Карт, һәммәсенең гаҗәпләнүенә каршы, терелеп аягына басты.

Бу «могҗизалы» терелүнең бердәнбер сәбәпчесе Хәтирә иде.

Сибгать карт авырып киткәч тә, ул, беркемгә бер сүз әйтмичә, картны карарга-багарга кереште. Хәтирәнең тырышлыгы, фидакарьлеге эзсез калмады – авыру әкренләп-әкренләп булса да һаман сәләмәтләнү ягына таба барды. Кызышу, саташулары бетте, тамагына аш-су үтә башлады. Моны күргәч, хатын авыру картка булган игътибарын тагы да арттыра төште, аның өчен хәленнән килгәнчә тәмлерәк ашамлыклар пешерде, аның һәрбер теләген, гозерен үтәргә тырышты. Хәттә төннәрен дә, авыру берәр нәрсә сорамый микән дип, уяулы-йокылы хәлдә сагаеп, тыңланып ятарга гадәтләнде. Ниһәят, Сибгать карт тамам ныгып, тазарып, урын-җирдән торып ук йөри башлады...

Бу вакыйгадан соң механик Иван дәдәй Хәтирәне аркасыннан кага-кага сөеп, бөтен кеше алдында мактап та алды:

– Ну, кайсыгыз анда әйткән иде әле, ангел безнең почмакка әйләнеп тә карамас дип? Менә карады бит! Сибгатьне кем терелтте дисез? Салимка кызы! Шулай булгач, ангел кем була инде? Хатира! Менә кем ул чын ангел!..

Шул көннән башлап, Иван дәдәйнең җиңел кулы белән, Хәтирәне «ангел» – «фирештә» дип атап йөртә башладылар. Шулай ук аңа карата ихтирам, игътибар да арта төште. Ул барында сүгенеп сөйләшүләр дә сирәгәйде.

Әгәр дә берәрсе сөйләшкәндә дорфа сүзләрне артыграк кыстыра башласа, аңа шундук төрле яктан:

– Телләнмә, күрмисеңмени – фирештә монда, – дип кычкыралар иде.

Ә инде, казарманың берәр почмагында аракы эчеп яки карта уйнап утыручылар арасында шау-шу кубып, Хәтирә алардан:

– Зинһар, тавышланмагыз, бала йоклый, – дип үтенсә, тегеләр берьюлы шып булалар һәм ярым пышылдап аңа:

– Борчылма, фирештә, без тын утырырбыз, кызыңны уятмабыз, – диләр иде.

Сибгать абзый терелеп бер атна да узмагандыр, кинәт Сәлим карт авырый башлады. Дөрес, авыруы алай куркыныч түгел иде аның, һәм дус-ишләре дә картны, Хәтирә ярдәме белән, тиз генә аягына басар дип ышаналар иде. Соңыннан бу юрау чыннан да дөрескә чыкты. Ләкин Сәлим карт хаста булып яткан көннәрдә кешеләр Хәтирәнең тагын бер яхшы ягы белән таныштылар. Һәр иртәне, авыруга кирәкле бөтен нәрсәләрне җайлап-хәстәрләп куйгач, Хәтирә ирләр киеменә киенә дә, абыйсы Вәли белән бергә эшкә китеп бара иде. Абыйсы кузла өстенә әтисе урынына менеп баса, Хәтирә түбәндә Вәли урынын ала. Тотыналар шуннан чаж да чож такта ярырга!

Хәтирәнең хатын-кыз арасында сирәк очрый торган бу маһирлыгына бөтен казарма халкы таң калды.

– Карагыз әле, карагыз безнең фирештәне! Теттереп такта яра! Ә без аны чебен тимәс чер итәр дип йөрибез... – диештеләр алар, елмаешып.

Ә завод хуҗасы Осипов:

– Мондый хатын янында кайбер ирләрнең поты бер тиен! – дип куйды.

Шушы вакыйгадан соң Хәтирәнең абруе тагы да күтәрелде.

Моңарчы егет-җилән арасында Хәтирәгә карата үзенә бер төрле дорфа, тыйнаксыз мөнәсәбәт яши иде. Аулаграк берәр җирдә очратсалар, егетләр аны ирештерергә тотыналар, ирсез күңелсез түгелме, берәребезгә кияүгә чыкмыйсыңмы дип, тамам йөдәтеп бетерәләр иде. Шадра битле конторчы егет бер тапкыр аңа туп-туры йөзенә бәреп әйтте: «Болай ялгыз интегеп йөргәнче, әйдә икәү бергә күңел ачыйк», – диде. Хәттә чулак Осипов та очраткан саен аңа нинди дә булса берәр әдәпсез сүз әйтеп китүне кирәк саный иде.

Хәтирә үзе бу бәйләнү, сагызлануларны кире кага яисә үзенә төбәп әйтелгән ул оятсыз тәкъдимнәрне аңламаган, ишетмәгән булып кылана иде.

Хәзер исә Хәтирә белән мондый дорфа мөгамәләдә булырга берәү дә батырчылык итмәде. Алай гынамы, кайбер буйдак егетләр чын-чынлап аңа өйләнергә уйлап йөри башладылар.

Бу ният-өметне кыюраклары Хәтирәгә үзләре килеп белгертте, ә оялчанраклары дус-иш аша ишеттерде.

Ләкин Хәтирәнең җавабы аларның һәркайсына да бертөсле булды:

– Минем ирем бар. Озакламый кайта ул, мине алырга кайта.

Тик «кияү» егетләр барыбер тынычланмадылар. Әле бүген генә Хәтирәдән кире җавап алган егет икенче көнне аның янына үзенең дус егетеннән яучы булып килә иде. Бервакытны Халикъ исемле ниндидер бер егеттән яучы булып Сибгать абзый үзе килде. Бу Халикъ дигәннәрен бөтенесе дә бик мактап сөйлиләр иде. Ләкин Сибгать абзый да Хәтирәдән ризалык ала алмады.

Хәтирәне үз кызы кебек үк яратып йөргән һәм шундый әйбәт егеттән яучы булып килгән Сибгать абзыйны кире борып җибәрү, ниһәят, Сәлим карт белән Вәлинең сабырларын шартлатты. Алар дәррәү кубып Хәтирәгә ябырылдылар:

– Әллә кая китеп югалган ул иреңне гүр иясе булганчы көтәргә уйлыйсыңмы әллә?

– Халикъ кебекләр юлда аунап ятмый. Аңа теләсә нинди кыз барыр иде әле...

– Без сине кызың белән гомер буе шулай ашатып, тәрбияләп торырга тиешмени? – диделәр.

Әтисе белән абыйсыннан мондый сүз ишетү бик кыен булса да, Хәтирә үз карарыннан кайтмады. Аны кияүгә чыгарга берничек тә күндерә алмадылар.

– Мин бит ир хатыны. Сафа кайткач, мин аңа нәрсә әйтермен? – диде ул.

Яз җиткәч, завод эшчеләре әкренләп таралыша башладылар. Берәүләр, язгы басу эшләрен эшләшергә дип, авылдагы кардәш-туганнары янына кайтып китте, икенче берләре сезонлы бүтән кәсепләр эзләп, боздан арчыла башлаган Идел буйларына сәфәр тотты. Сәлим карт та, барлы-юклы мал-мөлкәтен җыйнап, улы Вәли, кызы Хәтирә һәм оныгы Галия белән үзенең туган-үскән авылына – Мәүлә Колыга юл алды.

Көз көне Керпе Сәлимнең авылдан китүенә беркем игътибар итмәгән шикелле, яз көне дә аның кире әйләнеп кайтуына игътибар итүче булмады.

Тик урамнан үтеп-сүтеп йөрүчеләр генә, аның кыйшык өендә тереклеккә охшаш бер җанлану күреп:

– Яз җитте, ахрысы, – Керпе кайткан, – дип куялар иде.

Бу сүзләр шатлыкны да, хәсрәтне дә белдермиләр, «инде тургайлар кайтты» яисә «урманда күке кычкырды» дигән шикелле, сүз юктан сүз булсын өчен генә әйтелә иде.

XXVIII

Көннәрдән бер көнне, төшке аштан соң, әтисе белән абыйсы икесе дә җәйге ял вакытларындагы гадәтләре буенча йокы симертергә тәгәрәгәч, Хәтирә үзенең Галиясен җитәкләде дә, инеш буена төшеп китте. Су читендә бодай юучы һәм бәрәңге бакчаларында чүп утаучы хатын-кызларны читтән генә күзәтә-күзәтә, ул яр буйлап барды-барды да, кайчандыр Сафа өе урнашкан югаргы урамга менде.

Урамда бер кеше дә күренми иде. Бары тик баш очында бөтерелгән чебен-черки өеренә таба озын муеннарын әле болай, әле тегеләй боргалап көтүе-көтүе белән казлар йөри дә анда-санда аунап яткан юан бүрәнәләр арасында, яшел чирәм чемченеп, аяклары тышаулы берничә ат утлап йөри иде.

Хәтирә урам буйлап арырак атлады һәм алдындагы тамашаны күреп бөтен гәүдәсе белән тетрәнеп куйды. Элек Сафа өе торган буш урынга Гыймади карт үзенең башка чыккан улы өчен зур йорт бурасы күтәртеп ята иде.

Хәтирә, тамам хәле бетеп, бүрәнә өстенә чүкте. Аның күз алдына яңадан Сафа белән Саҗидәнең таныш шәүләләре килеп басты. Әнисенең болай кинәт кенә боегып калуы кечкенә Галияне дә шомландырды, күрәсең. Ул әнисенә таба тагы да елышарак төште һәм зур ачылган күзләре белән аның борчулы йөзенә текәлде. Ниһәят, Хәтирә, күңелсез уйларыннан айнып, авыр сулап куйды һәм кызын кулына күтәрде дә, Җиһан абыстайларга китте. Анда чәй эчеп, туйганчы сөйләшеп һәм елашып утырганнан соң гына, ул бераз тынычлангандай булды һәм кичкә таба үз өенә әйләнеп кайтты.

Кичкелекне ашап, өйдәгеләр тагын йокыга талгач, Хәтирә баскыч төбенә чыгып утырды.

Авыл йоклый иде. Бары кайбер йортларда гына берән-сәрән утлар күренгәли. Ләкин бераздан алары да сүнделәр. Еракта-еракта агач тукмаклар белән шап-шоп киндер тукмаклаган тонык тавышлар ишетелә. Кызлар инде бу, үзләренә бирнәлек киндер тукмаклыйлар. Ә менә Хәтирәгә андый шатлыкларны беркайчан да күрергә туры килмәде. Аның балалык еллары да, кыз чагы да ялгызлыкта, аз сүзле, караңгы чырайлы әтисе һәм абыйсы кул астында узды. Бары кияүгә чыгып, Сафа, Саҗидә янында тату яшәгән бер еллык гомере генә, караңгы төн күгендә җемелдәгән якты йолдыз кебек, аның хәтеренә бердәнбер шатлык булып сеңеп калган. Ләкин нинди кыска булды ул бәхет! Һәм аны инде беркайчан да кире кайтарып булмастыр!

Урыныннан да кымшанмыйча бик озак утырды Хәтирә. Бит-кулларына төшеп чагылган ай яктысы тоныкланып калды. Киндер тукмаклаган тавышлар да тынган инде. Сирәк-мирәк кенә этләр өргәләп куя. Күк караңгылыгы әкрен генә эри барып, йолдызлар бер-бер артлы сүнә башладылар. Җир өстенә иртәнге чык төште.

Хәтирәнең бөтен тәне чирап китте. Аның күлмәгенә чык, дым сеңгән иде. Каяндыр салкынча җил исеп куйды. Хәтирә урыныннан торды да, өйгә кереп йокларга ятты.

Ләкин ул йоклап китә алмады. Тышта инде кояш чыгып килә иде. Аның беренче кыйгач нурлары тәрәзә пәрдәсендәге ярыклар аша өй эченә үтеп, ялтыравык вак тәңкәләр сыман, караңгы стена өсләренә сибелделәр, Хәтирә яткан җиреннән торды да, тагын урамга чыкты.

Авыл инде уянган иде. Морҗа башларында төтен баганалары күренде. Атларын куа-куа кунардан яшүсмерләр кайтты. Казлар ава-түнә атлап инешкә таба төшеп киттеләр, алар артыннан йокылы күзләрен угалап малай-шалай йөгерде. Көтү куар чак җитеп, берзаман бөтен урам мал-туар белән тулды. Әнә, бер сыер капкадан чыгып җитәр-җитмәс шып туктаган да, күши-күши, рәхәтләнеп, өйдә каласы бозавын имезеп тора; хуҗа хатын бер кулы белән бозауны муеныннан кочаклап, ә икенче кулы белән киребеткән хайванның сыртын дөмбәсли-дөмбәсли, аны тизрәк көтүгә кушып җибәрергә тырыша. Әнә, тагын бер малай, донъя бетереп кычкыра-кычкыра, көтүдән качып барган кәҗәсе артыннан чабып китте. Көтүче карт исә бертуктамый чыбыркысын шартлата иде.

Шулвакыт Хәтирә көтү китәсе юлга каршы яктан урам буйлап әкрен генә атлап килгән сәләмә киемле бер хәерчене күреп алды. Һавага тузан болыты туздырып барган көтү турысына килеп җиткәч, ул беравык күздән югалып торды. Аннары тагын күренде. Менә ул ниндидер әбине туктатты һәм аның белән нәрсә турындадыр сөйләшеп алгандай булды.

«Юл күрсәтүен сорый ахры!» – дип уйлады Хәтирә.

Кинәт әби йөзе белән борылып басты да, кулын күтәреп, Хәтирәләр ягына төртеп күрсәтте. Хәерче шундук әби күрсәткән юнәлеш белән туп-туры Хәтирәләргә таба килә башлады. Хәзер инде аны аермачык күрергә була иде. Чаларган чәч, яңак сөякләре бүлтәеп торган ябык йөз, чуалып, укмашып беткән озын сакал. Өс-башы да сәләмә, бер аягында киндерә белән бәйләп куелган иске галош, икенчесендә – әллә кунычы киселгән читек, әллә кәвеш, аңламассың. Аркасында биштәрле капчык, кулында юл таягы.

«Туп-туры безгә таба килә. Өйдән садакалык берәр нәрсә алып чыгасы булыр ахры», – дип уйлап алды Хәтирә.

Ул арада хәерче карт, бөтенләй якын ук килеп, Хәтирә каршына туктады да, таягына таянган килеш, күзләрен томырып аңа карап тора башлады.

«Ник миңа болай текәлеп катты әле бу?!» –дип уйлады Хәтирә, гаҗәпләнеп. Ул инде, өйдән садака алып чыгарга дип, урыныннан кузгалган иде, ләкин шулчакны карт калтыранган тавыш белән аңа эндәште:

– Танымыйсыңмыни, Хәтирә?

Хәтирәнең йөрәге дерт итеп куйды, тыны кысылды:

– Сафа!

– Ие, мин!.. – диде Сафа һәм тамагына төер тыгылып кинәт тынып калды. Сакал баскан ач яңаклары буйлап яшь бөртекләре тәгәрәде. Хәтирә исә, бөтен донъясын онытып, иренең муенына сарылды. Сафаның кулындагы таягы шап итеп җиргә төште...

Шулай кочакланышкан килеш алар шактый озак басып тордылар; исләренә килгәндә яннарына инде бер төркем бала-чага җыелып өлгергән иде.

– Йа Аллам, күрешергә дә язган икән! – диде Хәтирә, бөтен йөзе белән балкып-елмаеп. – Мин инде әллә ниләр уйлый башлаган идем...

– Мин үзем дә кайтып җитә алуыма ышанмаган идем... Аллаһы Тәгаләнең рәхим-шәфкате булгандыр инде... – дип җавап бирде Сафа.

– Я, әйдә, өйгә керик... Безнекеләр йоклый әле... кызыңны карарсың...

Алар болдыр баскычына менделәр.

Урамда бала-чага күбәйгәннән-күбәя бара иде. Ләкин алар юкка гына өметләнеп көттеләр: Сафа бернинди бүләк, күчтәнәч тә алып кайтмаган иде.

* * *

Ярлы-ябага Төркиягә күчеп киткән елның көзендә үк Мәүлә Колыга Бохарадан Шәмси мулланың улы Барый мәхдүм кайтып төште. Аның бәхетенә каршы, ул кайткан вакытка Сабирҗан мәзин авылда ысулы җәдидә мәктәбе салдырырга өлгермәгән иде әле. Барый мәхдүм моңардан бик оста файдаланды: авылда икенче мулла урынына утыру турында мәхәллә халкыннан тамга җыеп ризалык алды да, Уфага барып имам-хатип мөгаллим* дәрәҗәсенә имтихан тотты, аннары өйләнеп, остабикәле булып, нәүбәттәге җомгаларның берсендә үзенең һәм остабикәсенең балаларга дәрес әйтү ниятләре барлыгын белгертте. Шулай итеп, иске мәктәп авылның яшь имамы кулына күчте, бер уңайдан карусыз Әкрәм карый белән Җиһан абыстай да сабак укыту эшеннән читләтелде.

*[Имам-хатип мөгаллим – мулла һәм укытучы була алу өчен бирелгән дәрәҗә.]

Хәер, Әкрәм карый үзе дә, хатыны Җиһан абыстай да моңа артык пошынмадылар. Карый һәрвакыттагыча Ходага сыенды, аңардан рәхим-шәфкать көтте, ә эшчән, тырыш Җиһан абыстай үзенә бүтән төрле кәсепләр тапты.

Әнисенең холкы-тәбигатендәге барлык яхшы сыйфатларны үзенә алган уллары Исмәгыйль дә картларга зур таяныч булды. Озын, зифа буйлы бу егет үзенең гадәттән тыш тырышлыгы, бернинди авырлыклар алдында да баш имәс ныклыгы һәм өлгерлеге белән яшьтәшләре арасында бик нык аерылып тора иде.

Җәйге тәгътил* вакытында авылга кайтып, ата-анасының кыен хәлдә калуларын күргәч, Исмәгыйль күп уйлап-нитеп тормыйча шундук хәллерәк бер хуҗалыкка батрак булып ялланды. Көне-төне дигәндәй, бер караңгыдан икенче караңгыга хәтле билен язмый эшләде ул. Һәм байга хезмәт иткән арада үз җирен дә сөреп чәчәргә өлгерде. Йокы, ял күрмәсә күрмәде, әммә аның каравы, ул инде көзен үзенең мәдрәсәсенә тыныч күңел белән чыгып китә ала, әти-әнисе кышын ач-ялангач калыр дип курыкмый иде.

*[Тәгътил – каникул.]

Сафаның Төркиядән кайтып керү хәбәрен ишеткәч тә, Исмәгыйль шундук Керпе Сәлимнәргә йөгерде.

Сәлим картның өе бүген, гомердә булмаганча, халык белән тулы иде. Хәтирә йөгерә-чаба самавыр тирәсендә кайнаша, ә юынып чистарынган һәм өстенә Вәлинең таза киемнәрен киеп куйган Сафа җыелган кунакларга үзенең баштан кичкән маҗараларын сөйли иде. Көмеш төсенә кергән чигәләр, чаларган сакал, бит-маңгайны аркылыга-буйга ергычлаган тирән җыерчыклар – болар һәммәсе дә Сафаның ил гизеп йөрүләре бик үк татлы булмаганны күрсәтеп торалар иде.

Сафаның тезе өстендә сары чәчле, зәңгәр күзле кечкенә кызы утыра. Ул, әтисе сөйләгәннәрне чынлап-торып аңлагандай, аны бик бирелеп, тын да алмый тыңлый.

Исмәгыйль туп-туры Сафа янына якынлашты, сәләм бирде.

– Кара инде, ничек үскәнсең! Танырлык та түгел сине! – диде Сафа, егет белән күрешеп.

– Син үзең дә, Сафа абзый, ай-һай, бик нык үзгәргәнсең.

– Нишләмәк кирәк, тормыш шулай үзгәртә икән ул, Исмәгыйль энем! Мин күргәннәрне күрсәң, син дә, шәт, үзгәрер идең...

Шул рәвешчә хәл-әхвәл сораштырып торганнан соң, Исмәгыйль сүзне Саҗидәгә күчерде,

– Саҗидә апаңның вафатына менә ике ел узып китте инде, – диде Сафа, төшенке тавыш белән. – Хәлифә туфрагында гүр иясе булды...

Сафаның тавышы кинәт калтыранып куйды, күзләренә яшь килде. Ул, үзенең елавын күрсәтергә теләмәгәндәй, башын читкә борды. Аның каравы, кечкенә Галия ятсынып тормады – кычкырып елап җибәрде. Бер читтә тын гына басып торган Хәтирә дә яулык очы белән күз тирәләрен сөртә иде.

Бүлмәдә тирән тынлык урнашты.

– Саҗидә апага туган илләрне кайтып күрү насыйп булмаган икән шул! – диде, ниһәят, Исмәгыйль, тынлыкны бозып. – Ә безнең башка авылдашларыбыз ничек анда? Яхшы урнаштылармы?

– Анысын да төгәл генә әйтә алмыйм, Исмәгыйль энем. Ни өчен дисәң, минем аннан чыгып киткәнемә ике ел булды инде...

– Ике ел?! Кайларда йөрдең соң син, Сафа абзый?

– Йөрмәгән җирем калмагандыр, шәт!.. Хатынымны җирләгәч күп тә үтмәде, минем үземә дә бик хәтәр чир эләкте. Чак кына үлми калдым. Аннары, терелгәч, туган илгә кайтырга уйладым. Кайту өчен папшорт алырга дип Истанбулга килдем. Ләкин миңа пашпортны бирмәделәр. Шуннан нишләргә?.. Киттем җәяү. Ничә тапкыр чик аша узганмындыр, хәтерләмим. Болгариядә тоткарланырга туры килде. Акчам бетте – ни юлны давам итеп булмый, ни кире кайтып... Эшкә ялландым, юллык акча тупладым да, тагын сәфәр чыктым. Румыния дигән илгә килеп җиткәч, янә акчам бетте. Тагын, димәк, эшкә ялланып акча әмәлләргә туры килде. Шулай каңгырып йөри-йөри шактый вакыт узды. Бессарабиядә бер заман үрәтник эләктереп алды. «Каян килдең, фәлән, төгән», – ди бу. Мин әйтәм, Казан артыннан, Мәүлә Колыдан эшкә ялланырга килгән идем, менә пашпортымны җуйдым, дим. Шуннан соң мине, пашпортсыз әдәм дип, ятап белән Казанга озаттылар. Кыш буе шулай бер каладан икенчесенә куалап йөрттеләр. Казанның үзендә дә озак тоттылар. Аннары, янә ятап белән, безнең булыска күчерделәр. Алланың рәхмәте, ярый әле мине күреп белүче кешеләр табылды. Бабаң Миңлебай хакына дип, менә кичәгенәк кенә иреккә чыгардылар. Бүген иртәнге якта авылга кайтып төштем... Күп җафалар чигелде, санасаң исәбенә дә чыга алмассың...

Сафа сөйләүдән туктады. Барлык яңалыкларны берьюлы белергә атлыгып торган Исмәгыйль шундук тагын сорау бирде:

– Нигә әле син, Сафа абзый, Истанбул турында бер дә сөйләмисең? Матурмы, зурмы ул?

– Шәкертнең тамам түземлеге калмаган икән, – дип куйды кемдер почмак яктан. – Истанбул Истанбулдыр инде. Казан кадәре генә булмас!..

– Ничек дип әйтергә сезгә, – диде Сафа уйчан төстә. – Болай зур, күп халыклы шәһәр ул үзе, тик безнең аңа әллә ничек күңел тартмады... Тар, пычрак урамнар, кая карама – өер-өер ач этләр... Кешеләре дә ниндидер усал, сөйкемсез. Этләрдән дә яманрак... Мәрхүмә Саҗидә Истанбул турында: шәһәр түгел бу, эт абзары, ди торган иде.

– Ә мин тагын Истанбулны күреп кайтмакчы булып йөри идем...

– Мәчетләрен карар өчен барып кайтырга да ярый анысы, бәхәс итмим, Исмәгыйль энем. Андагы матур-матур мәчетләрне, аларның биек-төз манараларын күрсәң, исең китәр. Алар шулкадәр күп, кайсына карарга да белмисең...

– Ә мин мәчет манаралары белән нишлим? Тешемне казыйммыни? Әллә киле сабы итеп тотыйммы?

Тыңлаучылар көлешеп алдылар.

– Безнең шәкертнең теленә эләгергә Ходай язмасын!..

– Әхмәтсафа энем, ә җире, туфрагы болай әйбәтме соң анда? – дип сорады шулчак түр почмакта утыручы бер карт.

– Әйбәтнең дә әйбәте инде... Ни чәчсәң дә, гөрләп үсеп китә торган...

– Чынлап тамы?

– Тик җирнең әйбәтлегеннән ни файда? Юллар начар, базарлар юк, үстергән ашлыгыңны сатып булмый... Шулай да, әгәр Саҗидәм исән булса, аннан китәсе түгел идем, ничек тә җаен тапкан булыр идек...

– Тагын анда кире китәргә исәп юкмы соң, Сафа абзый?

Сафа, ни дип җавап бирергә белмичә, аптырап калды. Китү-китмәү мәсәләсе әле аның үзенә дә ачык түгел иде.

– Әлегә әйтә алмыйм, – диде ул.

Исмәгыйль Сафага таба тагы да елышарак төште дә, һичкем көтмәгәндә:

– Сафа абзый, син чабата үрә беләсеңме? – дип сорады.

– Кайчандыр белә идем. Ә нәрсә?

– Сиңа бер киңәшем бар. Минемчә, сиңа беркая да китәргә кирәкмидер, Сафа абзый. Моңарчы газап чигеп йөргәннәрең дә үз гомереңә бик җиткән. Ә менә без синең белән икәүләп чабата үрергә керешсәк ничек булыр? Озакка сузмыйча, иртәгәдән үк башлап җибәрсәк шул эшне, ә? Без икәү үрә торыр идек, Хәтирә апа базарга сатарга йөрер иде. Уракка хәтле шактый вакыт бар бит әле, күпләп ясап куяр идек... Аннары урак урырбыз, печәнен чабарбыз – беткәнмени авылда эш...

– Ә кышын ничек?

Моңарчы дәшми генә тыңлап утырган Керпе, ниһәят, телгә килде:

– Кышның нәрсәсеннән куркырга? Торырга өең бармы? Бар! Мин улым белән барыбер читкә чыгып китәм бит. Ә сез Хәтирә белән икәү биредә кышларсыз, кыш буе кап-чыпта сугарсыз. Мәзиндә әнә мунчала һәркемгә җитәрлек.

... Хәл белешергә килүчеләр таралыша башлады. Исмәгыйль дә китәргә дип урыныннан кузгалды.

– Син бүген әйбәтләп уйла да, иртәгә җавабын әйтерсең, ярыймы, Сафа абый? – диде ул хушлашканда.

Кунакларның бер өлешен озатып тын алырга да өлгермәделәр, бүлмәгә яңалары килеп тулды. Сафа аларга янә үзенең ил гизеп йөрүләре һәм хәлифә җирендә калган авылдашларының тормыш-язмышлары турында сөйләргә тотынды.

Сәлим карт белән Вәли икесе дә кияү кешенең кайтуына чын күңелдән шатланганнар иде. Ләкин, өйдәге гадәти тәртип бозылу сәбәпле, аларның бу көнне иртәнге йокылары туймый калды. Шуңа күрә, Сафаны күрергә килгән барлык кунаклар таралышып, ул үзе дә абыйларына барам дип чыгып киткәч, Сәлим карт белән Вәли шундук йокларга яттылар. Хәтирә исә, ишек яныннан үзенә урын алып, Сафаның кайтканын көтә башлады. Соңгы ике-өч елда беренче тапкыр буларак, бүген ул үзенең Сафасын күңелендә бернинди хәсрәт-кайгы кичермичә, аның кайтасына тамам ышанып, шатланып көтә иде.

* * *

Туган-үскән йорты турысына килеп җиткәч тә, Сафа капкага кадакланган язулы калайга игътибар итте. Анда кәкре-бөкре хәрефләр белән татарча һәм урысча «Староста» дип язып куелган иде.

Хәер, Сафа моңа артык гаҗәпләнмәде, чөнки үткән ел вафат булган Фәйзулла урынына Вафаның староста булып калуын ул ишеткән иде инде.

Сафа ян капканы ачып, ишегалдына күз төшерде һәм ирексездән артка чигенеп куйды: әллә монда ялгыш килеп эләктеме соң ул? Аның каршында алты почмаклы, калай түбәле өр-яңа йорт тора иде. Ишегалдындагы башка каралты-кура да бөтенләй яңа – алары да нык итеп, таза бүрәнәләрдән салынганнар иде. Сафа, башын капкадан алып, әйләнә-тирәдәге йортларга күз төшерде. Барысы да искечә кебек – менә Җамалый карт өе, менә катыр киткән Фәхри куышы, әнә анда, арырак, мулла белән мәзиннең йортлары... Юк, Сафа ялгышмаган булырга тиеш, ул чыннан да абыйсы Вафа йорты каршында басып тора шикелле.

Ул кыюланып ишегалдына узды. Чылбырдагы дәү эт ярсып өрергә тотынды, әле монда, әле тегендә голдыр-голдыр итеп күркәләр ачулы мыгырданып алдылар.

Сафа болдыр баскычына якынлашты да:

– Әссәләмегаләйкем! – дип кычкырып сәләм бирде. Аның сәләменә ишегалды түрендәге лапастан бер кеше килеп чыкты. Бу кеше озын ак күлмәге өстеннән көмеш төймәле, кыска чабулы кара кәзәки кигән һәм муенына юан корсагы өстенә хәтле үк салынып төшеп торган көмеш чылбыр аскан иде. Аягында ак йоннан басылган киез ката. Каталар беравык кыймылдамыйча басып тордылар да, лап-лоп атлап Сафага таба килә башладылар.

Сафа башта бу кешене мәзинме әллә дип уйлаган иде. Ләкин ул абыйсы Вафа булып чыкты. Соңгы тапкыр күрешкәннән соң Вафа ничектер юанаеп киткән, корсак үстергән, кызара-бүртә төшкән иде. Сафа сәләмен яңадан кабатлады.

– Вәгаләйкем әссәләм! – диде Вафа эре генә. – Исән-сау гына кайтып җиттеңме, энекәш?

– Аллага тел тидерер хәлем юк, исән-сәләмәт килеш кайтарып җиткезде менә...

Энекәш белән абый кеше ике куллап күрешеп алдылар.

Күңелендә беркемгә карата кинә тотмаган, беркатлырак тәбигатьле Сафа монда килгәндә үзен ачык йөз белән каршы алырлар дип өмет иткән иде. Ул хәттә абыйсы Вафадан җылы сүз, яхшы киңәш ишетермен дип тә уйлаган иде. Ләкин Вафаны очраткач, аның бу уй-өметләре кинәт сүрелеп калды. Үзе белән абыйсы арасында үтеп чыга алмаслык тирән упкын ятканын күрде ул. Ярлы, хәерче дәрәҗәсенә төшкән Сафа каршысында хәзер бөтенләй икенче донъя кешесе – байлар, туклар, бәхетлеләр донъясыннан килгән кеше басып тора иде. Бу чит-ят кешедән Сафага таба шундук салкын җил – дошманлык җиле исеп куйгандай булды.

– Әйе, кайтуың турында ишеткән идем, – дип сүз башлады Вафа. – Үзем барып чыга алмадым инде, гафу ит. Хәзер мин мир кешесе бит, әле тегесе, әле монысы дигәндәй, һич эштән арынып булмый.

– Ярар, мин сиңа үпкәләмим ич.

– Аннары менә хуҗалыкта да эшләр күп... Болай үзем эшләмим эшләвен, кешеләр яллап тотам, ләкин аларга да күз-колак булып торырга кирәк, үзең беләсең. Кыскасы, мәшәкатьләрдән баш чыкмый – я ындырына чабасың, я тегермәнгә... Аның соңында, умарталык та сатып алган булган идем, аны да гел караштырырга кирәк... Урманда минем өчен юкә каезлыйлар – анысына да бармыйча ярамый. Менә шулай итеп, вакытны һич җиткезер хәл юк...

– Тәк, тәк, байыйм дисең, алайса?

– Муллык – гөнаһ түгел дигәндәй, Аллаһы Тәгалә мине яратарак төшәдер, күрәсең... Әйе, әйтергә дә онытканмын икән әле, яз көне әнкәйне җирләдек. Шәригать кушканча бик зурлап, хөрмәтләп күмдек, авыр туфрагы җиңел булсын, ярабби!

– Амин!

– Үләр алдыннан һәммәбезне бәхилләде... Тик менә сине генә искә алмады, мәрхүмә. Үлем белән тартышып ятканда бер мәртәбә әйтте әйтүен: «Әхмәтсафа углыма миннән хәер-фатиха юк, Йосыф карт кызын ул үз әнисенә караганда якынрак күрде», – диде...

Сафа абыйсының бу сүзләрен җавапсыз калдырды, аннары:

– Ә мин Саҗидәне Төркиядә җирләп кайттым, – диде.

– Ә-ә, шулаймыни? Ярар, нишлисең, әллә ни кызганырлыгы юк иде...

– Анысын инде мин үзем беләм, – дип куйды Сафа, ачынып. – Минем өчен донъядагы бердәнбер куанычым шул Саҗидә иде. Ә менә хәзер, ул үлгәч, канатсыз кош кебек сизә башладым үземне. Очарга дәртем бар да, дарманым юк...

– Һәркем үз язмышы өчен үзе гаепле, энекәш! Безгә үпкәләр урын юк!

– Мин үпкәлиммени? Юк, үпкәләмим!.. Ярар, сау булып тор, абый! – диде Сафа, ниһәят, һәм капкага таба юнәлде, ләкин ярты юлда туктады да, кире борылып: – Мин болай гына, сине күреп чыгар өчен генә кергән идем, андый-мондый йомышы булгандыр дип уйлама! – дип өстәде.

– Ярар, энекәш, Алла хәерле итсен! – диде Вафа. Сафа ян капканы ачып урамга чыкты. Капка ачылып ябылган тавышка тагын эт өрергә тотынды. Вафа исә бер сүз дә әйтмичә баскыч төбендә басып калды.

XXIX

Янә өч ел вакыт узып китте, Мәүлә Колыга тагын җәй килде. Ләкин бу җәйне берөзлексез диярлек яңгыр койды да яңгыр койды. Яңгыр астында болыннарда печән чүмәләләре череп ятты. Кояш болытлар арасыннан бик сирәк, әллә нигә бер генә күренә дә, тагын күздән югала иде.

Ә инде бер-ике-өч көнгә яңгыр туктап, күк йөзе аязып китсә, бөтен авыл халкы – олысы-кечесе, баласы-чагасы һәммәсе дә болыннарга, басу-кырларга ашыга иде. Андый көннәрдә бер караңгыдан икенче караңгыга хәтле һәммә җирдә кызу эш кайнап торды. Ир-ат баш та күтәрмичә печән чапты; әби-карчык һәм яшүсмерләр, кулларына тырмалар тотып, чабылган үләнне таратып-әйләндереп йөрде. Апа-җиңгиләр һәм кыз-кыркын кипкән печәнне аерым күбә, чүмәләләргә җыйды, ә олырак яшьтәге агайлар болын буйлап тезелеп киткән шул күбәләрне көшел бауларына эләктереп, ат белән тарттырдылар һәм китерелгән берен богыл, кибәннәргә өя тордылар. Әүвәлге көннәрдә җыелган юеш күбәләрне дә яңадан таратып киптерделәр һәм шул ук кибәннәр янына китереп аудардылар.

Әйләнә-тирәдә берөзлексез чалгы чыңы, атлар кешнәве яңгырап тора, кешеләр сөйләшкән, сабыйлар елашкан тавышлар ишетелә, балалар чыр-чу килә. Көтеп алынган кояш һәммә кешене дә бер үк төрле хезмәт дәрте белән янарга мәҗбүр итә иде.

Менә бер ана күләнкәдә ялгызын калдырган сабый баласының ай-ваена да карамыйча баш күтәрми эшен давам итә. Икенче бер хатын авырткан кулын муенына бәйләп таккан һәм таза кулы белән азаплана-азаплана, чабылган печәнне әйләндерә. Аңардан ерак түгел бер агай, чалгысын салмак кына селти-селти, чаж-чож печән чаба. Кызу кояш нурлары күзенә төшмәсен өчен, ул ак киез эшләпәсенә, бит турысына чамалап, әрекмән яфраклары кыстырган. Әммә күкрәк, беләкләрне рәхимсез кояш барыбер кыздыра. Агай кеше изүләрен чишеп җибәргән, беләкләрен сызганган. Эсседән аның үлеп эчәсе килә, иреннәре чатнап кипкән, көйгән, шулай да аңа эштән туктарга ярамый. Чөнки аяз көннең һәр минутыннан файдаланып калырга кирәк, юкса кояшның яңадан яңгыр болытлары артына кереп югалуы бар. Ул чакта инде, көт тә тор, болынны чабып та бетереп булмаячак, чабылган печәнең дә кипми ятачак. Ә бу инде кыш көне терлек-туар ач кала дигән сүз.

Шулчакны печән җыеп йөргән бәләкәй генә бер кыз, әллә нинди шатлыклы нәрсә күргәндәй чәрелдәп:

– Җиләк! Җиләк! – дип кычкырып җибәрде.

Ул кулындагы кечкенә тырмасын ташлады да, чүгәли төшеп, үлән арасындагы эре-эре җир җиләкләрен чүпләргә тотынды.

Башына тәңкәле калфак кигән һәм шадралары күренмәсен өчен битенә мул итеп иннек-кершән яккан буй җиткән икенче бер кыз: «Әстәгъфирулла, тәүбә, тәүбә!» – дия-дия төкеренеп алды да, әлеге бәләкәй кызга ачуланып дәште:

– Һай, сине, Миңсылу! Котымны алдың бит! Елан күрдеңме әллә дип торам! – диде.

Ләкин үзе, ашамый калырмын дигәндәй, шундук кечкенә кызчык янына чүгәләде.

– Шундый эреләр, авызга үзләре керәм дип торалар! – дигән булды ул, аклангандай.

Ул арада алар янына бер әби килеп җитте.

– Сез нишләп монда утырыштыгыз әле? Печәнне кем җыяр? – дип мыгырданды ул, ләкин кызарып пешкән җиләкләрне күргәч, аның да сабыры җитмәде:

– Һай, бу Миңсылуны әйтәм! Җәһәннәм тишегеннән дә күреп алыр!.. Нинди җиләклек тапкан бит!.. Кара син, нинди эреләр!.. – ди-ди, шулай ук җир өстенә чүгәләде.

Иреннәре кибеп ярылган баягы агай да, болардан күрә, чалгысын бер читкә куеп, үлән арасыннан җиләк эзләргә кереште.

Шулвакытны болын уртасындагы әрәмәлек арасыннан яшь бер хатын чыкты һәм кулын авызына куеп яңгыравык тавыш белән:

– Чәй әзер, тизрәк килегез!.. – дип кычкырды. Олылар шундук әрәмәлеккә таба юнәлделәр. Атын ашык-пошык кына тышаулап куйгач, Сәләхи карт та алар артыннан иярде.

– Тиз, бик тиз тотарга кирәк эшне!.. – дип сөйләнде ул барган көйгә. – Чәйне эчик тә, тагын эшкә керешик... Кояш безне көтеп тормас... Бар да Ходай иркендә шул... Ул боерса, һәммәсенә өлгерербез...

Чабылган үлән өстеннән ашыкмый гына атлый-атлый һәм аяк астында күренгән җиләкләрне авызга алып каба-каба, һәммә кеше әрәмәлеккә таба юл тотты. Чабынлык җирдә Миңсылу гына утырып калды.

Әрәмәлектәге зур казанда инде куе такта чәй салынган су кайнап тора иде. Һәркайсы агач коштабакка мөлдерәмә тутырып кайнар чәй агызды һәм аның өстендә йөзеп йөргән берән-сәрән черкиләрне бармаклары белән алып ташлаштыргалап, өрә-өрә эчәргә кереште.

– Вакытны әйтәм, бигрәк тиз уза... Инде әнә өйлә дә килеп җиткән, көтү су буена төшеп бара, – дип куйды Сәләхи карт.

* * *

Болын башыннан иген басуларына таба култык сыман ерып кергән киң, тирән бер чокыр сузыла иде. Халыкта ни өчендер ике төрле исем белән – «Лашман елгасы» яки «Корбый чишмәсе» дип аталып йөргән бу тирән чокыр, исемнәреннән үк күренгәнчә, заманында зур агым сулы елга булган диләр. Ләкин тора-бара аның суы саеккан, чүпләнеп, төбенә ләм утырып һәм ярлары ишелеп, агудан бөтенләй диярлек туктаган, аннары ярның сөзәк урыннарына җәелеп, үтеп чыккысыз бер сазлык хасил иткән. Кайчандыр яр кырыйларында үсеп утырган тупыл, усакларның һәм шомырт агачларының хәзер анда әсәре дә юк инде – алар барысы да сазлык, су уртасында калып һәләк булганнар. Чокырның чишмә бәреп чыккан калкурак бер урынында гына кешене күтәреп торырлык коры җир кисәге сакланып калган. Печән чабучылар бу урынга су алырга килеп йөриләр иде.

Чокырның каршы як битеннән көн саен өйлә вакытларында сазлыкка су эчәргә көтү төшә. Терлекләр, баткак җиргә аяклары белән сакланып кына баса-баса, анда-санда утырган агачлар арасыннан әкрен генә иңкелгә таба атлыйлар. Иренчәк сыерлар ара-тирә туктап корчаңгылы янтыклары белән агач кәүсәләренә ышкынып торалар, ә җитез аяклы тиктормас кәҗәләр яшьрәк агачларның йомшак кайрыларын кимерә-кимерә көтүнең алгы сафында баралар; иңкел урыннарда җыелып торган яшькелт, болганчык су читләренә дә беренче булып алар барып җитәләр. Кайчакны көтү төрле якка таралышып үзәнлеккә бик эчкәре кереп китә, аеруча баткак, хәтәр урыннарга барып чыга. Андый чакта көтүчеләрнең хәле бик мөшкел инде – алар терлекләрне баткаклыктан куып чыгара алмыйча тамам гаҗиз булалар...

Елга өсте елдан-ел тоташ саз үләне белән каплана бара, шуның белән бергә аның алдавыч хәтәр урыннары да күбәйгәннән-күбәя.

Болын башыннан караганда елга һәркемгә ачык күренә иде. Сәләхи картның сүзләрен ишеткәч, барысы да шул елга ягына таба борылып карадылар һәм яр буенда таралышкан терлек көтүен күрделәр.

Шулвакыт яр өстендәге учарланып үскән карама агачы күләгәсенә көтүче карт белән бер яшь хатын һәм тагын сары чәчле кечкенә бер кыз бала килеп туктадылар. Көтүче карт, үзенең иңбашына атландырып салган чыбыркысын һәм аркасындагы биштәр капчыгын җир өстенә куеп, билендәге кечкенә чәйнеген чишеп алды да, аны янәшәсендә басып торган хатынга тоттырды, аннары, аяк-кулларын як-якка ташлап, агач төбенә сузылып ятты. Хатын кеше чәйнекне алып чишмәгә төшеп китте, ә кыз бала учак ягар өчен якын-тирәдән чыбык-чабык җыярга кереште.

Бераздан инде учак өстеннән төтен күтәрелеп, ялкын телләре чәйнекнең корымлы төбен ялый башлаган иде.

Хатын кеше кызны үз янына чакырып алды да:

– Кызым, бар әле, әнә теге мүкләк сыердан бераз сөт савып кил, – дип, аның кулына коштабак тоттырды.

– Әем, бармыйм, мин куркам, – диде кызчык.

– Карышып торма, кызым, бар, – дип сүзгә кушылды карт көтүче. – Нәрсә шул мүкләктән куркып торырга? Хуҗасы Ибрай төсле бик күндәм, юаш хайван ул. Бар, курыкма. Әниең бераз ял итеп алсын.

Кызчык иреннәрен турсайтып урыныннан кузгалды.

Хатын ул арада кайнап чыккан чәйнеккә бер чеметем такта чәй салды да, җир өстенә шакмаклы ашъяулык җәеп, ипи турап куйды. Аннары кызы алып килгән сөтне чәйнектәге чәйгә агыза-агыза:

– Чәй әзер, атасы, торсаң да ярый! – дип, карт көтүчегә эндәште.

Шулвакытны кинәт көтү эчендә ниндидер ыгы-зыгы купты. Кәҗәләр, нәрсәдәндер өреккәндәй, колакларын торгызып як-якка каранырга тотындылар һәм беренче куркыныч туу белән качарга әзерләнделәр. Сарыклар, куркынган тавыш белән бакырып, җирдә күшәп яткан ялкау сыерлар өстеннән сикерә-чаба, уңга-сулга ташландылар.

Хатын кеше дә шикләнеп калды: коты алынган кечкенә кызчыгын күкрәгенә кысып кочаклады да:

– Карале, атасы, нәрсәдер көтүне өркетте!.. – диде. – Әнә тегендә агач артында кемдер басып тора бугай, – дип өстәде ул аннары, кулы белән агачлыкка төртеп күрсәтеп.

Көтүче карт урыныннан сикереп торды да, чыбыркысын алып хатыны күрсәткән якка таба атлады. Агачлар арасыннан бер ят кеше килеп чыкты.

Көтүче карт аны күргәч тә ярты юлда туктап калды һәм:

– Кил монда. Нәрсә агачлар арасында качып-посып йөрисең? Көтүне куркытасың ич, – диде.

Ят кеше килергәме-юкмы дигәндәй беравык икеләнеп торды, аннары тәвәккәл адымнар белән көтүче картка таба якынлаша башлады.

Көтүче карт кире карама төбенә әйләнеп кайтты да, чыбыркысын бер читкә ташлап, чәй табыны янына килеп утырды. Көтүдәге терлекләр тынычланган иде инде. Хатын чәй ясарга кереште.

Ул арада теге ят кеше килеп тә җитте. Ул өстенә чикмән сыман бер нәрсә кигән һәм аны бил турысыннан каеш белән буып куйган иде. Аягында үкчәләре кыйшайган ертык күн итек. Башында – бүрек. Бөтен битен куе кара сакал, төк баскан, шулар арасыннан үткен, елтыр күзләре генә күренеп тора.

– Терлекләрне өркеткәнмен икән шул, ачуланмагыз инде, туганнар, – диде ул.

– Кая барыш? Каян килеш? – дип сорады көтүче, ят кешегә күтәрелеп карамыйча гына.

– Мосафир мин. Ерактан киләм. Күләгәдә беркавым ял итеп алмакчы булган идем.

– Зерәгә генә курыкканбыз икән, алайса... Без әллә берәр ерткыч-фәләнме дип уйлаган идек... Әйдә утыр! Аягөсте басып торма!..

– Я, кызым, чәеңне тизрәк эчеп бетер, кунак абыеңа савыт кирәк әнә, – диде хатын да, кечкенә кызын ашыктырып.

Мосафир кеше көтүченең утырырга кыставын әйтерсең лә бөтенләй ишетмәде, баскан урынында тик басып торды. Аның йөзендә гадәттән тыш бер гаҗәпләнү чагыла иде.

Көтүче карт, аның болай дәшми торуының сәбәбен аңлый алмыйча, чынаягы белән кулындагы ипи кисәген бер читкә этәреп куйды да, башын күтәреп юлчыга карады. Шул ук минутта аның йөзендә дә гаҗәпләнү билгесе чагылды.

– Карале, бу син түгелме соң, Сафа? – диде кинәт мосафир.

Көтүче карт урыныннан сикереп торды:

– Ә син... син Фәхриме?

– Шул үзе... Мин качып кайттым...

Алар, күз яше аралаш, бер-берсенең кочакларына ташландылар. Хатын белән кечкенә кыз тын калып аларга карап тордылар.

– Мин синең Сафа икәнеңне Хәтирәне таныгач кына чамаладым, – диде Фәхри. – Бик нык үзгәргәнсең, Сафа... Ни булды сиңа? Нигә сез монда?

– Язмыш шулай булды инде... Менә өченче елын көтүче булып йөрим... Кышын чыпта-кап сугам, җәен – менә үзең күрәсең...

– Миңлебайлар нәселендә көтүче булыр дип кем уйлаган...

– Элек булса, мин үзем дә ышанмаган булыр идем... Ә хәзер... хәзер инде күнегелде шикелле. Абый кебек карун булып яшәгәнче, көтү көтүең мең мәртәбә артыграк.

– Абыең дигәннән, ул нишләп ята соң?

– Нишләсен, һаман байый, менә өч-дүрт ел староста булып йөри инде, тиздән, шәт, старшина урынына да үрелер. Хәзер аңа буй җитәрлек түгел, кая ул... Карале, нәрсә һаман аягүрә басып торабыз соң әле? Әйдә утыр, чәй эчәрбез! Шунда үзең турында да сөйләрсең. Ничек шулай ычкына алдың син, сөйлә әле?

– Бу турыда барысын сөйләсәң, бик озакка сузылыр, Сафа дус... Кыскасы, җае чыкты инде... Үткән елны көз көне булды ул хәл. Ике урыс егете белән бергәләп качтык. Бөтен Себерне җәяү уздык. Бер мәртәбә чак кына эләкми калдык. Баштан һәммәсе кичте: ачыктык та, туңдык та, хәттә хәер сорашырга да туры килде. Ара-тирә көнлекче эшләре дә чыгып куйгалады. Менә шулай, миһырбанлы кешеләр ярдәме белән, ничек кирәк алай тере калдык... Катырда чакта безнең белән бер укымышлы кеше утырды. Һай, әйбәт кеше дә иде инде... Төннәр буе ниндидер китаплар укып, язып утыра торган иде. Ул да шулай, безнең шикелле, кайдадыр бунт күтәргән өченме, әллә халыкны патшага каршы котырткан өченме катырга эләккән икән. Менә шул әдәм качарга күндерде безне. Ул булмаса, без бәлкем әле дә булса катырда череп ятар идек. Әйтәсе дә юк, шәп кеше иде... Ләкин озак яшәмәде, үлде, мескен... Урманнар буйлап тегендә-монда качып-посып йөрүләргә түзә алмады, авырып китеп һәләк булды. Кабере дә шул караңгы урманнар эчендә калды. Аннары мин бергә качып киткән икенче иптәшемнән дә аерылдым, ул бер тарафка китте, мин үз ягыбызга... Күп газаплар күрелде... Һәммәсен берьюлы сөйләп бетерерлек тә түгел... Бүтән бервакытны иркенләп сөйләрмен әле... Инде син сөйлә, ни булды сиңа? Ничек син шулай көтүче хәленә төштең? Саҗидә кайда?

Саҗидә исеме яңадан үткәннәрне күз алдына китереп бастырды.

– Саҗидә чит-ят җирләрдә вафат булды... Без бит Төркиягә күчеп киткән идек. Хәтирә монда калган иде. Тик берсе дә без уйлаганча барып чыкмады. Үзең әйтмешли, барысын сөйләсәң – гомерең җитмәс... Кыскасы, Саҗидәне җирләгәч, Хәтирә белән кызымны алып китәргә дип монда кайттым. Менә, үзең күрәсең, кабат китеп булмады, шушында торып калдым... Калганыма үкенмим. Ни дисәң дә, үз илеңдә яшәү тынычрак. Нәрсәгә безгә ул Төркия? Мин анда бернинди яхшылык күрмәдем... Төркиягә без бар әйберебезне сатып киткән идек, менә хәзер дә коры кул белән утырабыз. Чәчәр җиребез юк... Яшәп ятабыз шулай бер көйгә. Көтүче булганыма бер дә гарьләнмим. Хурлыклы бернәрсәсе дә юк аның. Көнозын кырда, саф һавада – начармыни? Мин моңа шатланам гына.

– Әйе, иректән дә кадерле нәрсә юк донъяда! – дип куйды Фәхри. – Ул ирек миңа бик кыйммәткә төште. Менә кара!

Фәхри күн итеген салды да, аягының үкчәсен күрсәтте. Үкчәдә бернинди йомшак ит әсәре булмыйча, аның тырпаеп торган сөяген юка гына элпә – яңа тире каплаган иде.

– Умырттырган идеңмени? Озак газап чиккәнсеңдер, ә? – дип сорады Сафа.

– Авыр чагы үтте инде... Башта бик хәтәр иде – чикмән чабуын ертып бәйләргә туры килде. Төзәлгәнче шулай йөрдем.

– Сине монда мәңгегә югалган кешеләр хисабында саныйлар, – диде Сафа.

– Хәттә Мәфтуха апа да сине башка күрермен дип өмет итми башлаган иде инде, – диде Хәтирә, өстәп.

– Мәфтуха! Алар ничек торалар, исән-саулармы? Сөйләгез, Алла хакы өчен... Мин алар турында сорашырга да куркып тора идем әле, – диде Фәхри, дулкынлануын яшермичә.

– Болай ярыйсы гына торалар, һәммәсе дә исән-саулар, чирләмиләр. Балаларың үсеп бетте инде. Мин бүген Мәфтуха апаны күргән идем, ул болында булырга тиеш, – диде Хәтирә.

Сафа аягүрә торып басты да, болын ягына күзләрен текәде.

– Әнә анда Сәләхи абзыйның биясе күренә. Башкалар да, димәк, шунда булырга тиеш. Бар, ашык, әбәт вакытларына өлгерәсең әле.

Фәхри инде аягөсте тора иде.

– Кайда, кайда алар?

– Әнә күрәсеңме әрәмәлекне? Шуның янында.

– Әһә, күрдем... Ярый, дуслар, сыегыз, якты чыраегыз өчен рәхмәт. Мин үзебезнекеләр янына киттем, – диде Фәхри һәм чокыр аша болынга карап йөгерде.

– Саграк бул, Фәхри, бик хәтәр баткаклык монда. Өстәнрәк алдырт! – дип кычкырып калды аның артыннан Сафа.

Көтелмәгән бу очрашу Сафа белән Хәтирәне шулкадәр дулкынландырган иде, алар хәттә табындагы ризыкны да ашамадылар. Табынны җыеп, ризыкларны кире капчыкка салып куйдылар да, әүвәлгедән килгән гадәтләре буенча, бераз ял итеп алмакчы булып чирәм өстенә сузылдылар. Әммә өчесеннән бер Галия генә ятуга ук йоклап китте, ә Сафа белән Хәтирә, Фәхри турында сөйләшеп, үткәннәрне, Саҗидәне искә төшереп, йокы вакытын тын гына гәп корып уздырдылар.

Шулай йокысыз гына ял итеп алгач, Сафа, торып, чыбыркысының очын көтү ягына таба аттырып бер шартлатты да:

– һайт, һайт! Кузгалыгыз! – дип сөрән салды. Көтү кыймылдашып куйды. Башта кәҗәләр торды, аннары сыерлар һәм сарыклар кузгалды.

Хәтирә Галияне көч-хәл белән генә уятып кулыннан җитәкләде дә, көтү һәм ире артыннан иярде. Йокысы ачылмаган Галия әнисенең кулына бөтенләй асылынып дигәндәй барды. Аның күз алдында әле һаман Фәхринең умырылган үкчәсе шәүләләнеп тора иде.

* * *

Фәхри әрәмәлеккә барып җиткәндә, аның гаиләсе төшке ашны төгәлләп, табын яныннан торып килә иде. Аны берәү дә танымады. Кечкенә Миңсылу хәттә ят кешене күреп куркып калган иде.

– Курыкма, кызым, мин синең әтиең бит! – диде аңа Фәхри, әммә Миңсылу аны аңлап җиткермәде.

Кызы артыннан әрәмәлектән чыгып килгән Мәфтуха башта Фәхринең бу сүзләрен ялгыш ишеттемме әллә дип уйлады, аннары аңа таба текәлеп карап торды-торды да, кинәт шатлыктан кычкырып җибәреп, мосафирның муенына барып сарылды.

Шундук бүтәннәр дә йөгерешеп килеп җиттеләр. Күрешү, кочаклашу башланды. Печән чабу турында бөтенләй оныттылар. Эшне искә төшерүче дә булмады. Агач күләгәсенә утырышып, барысы да берсен-берсе бүлдерә-бүлдерә Фәхригә сораулар яудырырга тотындылар. Бары тик яшь килен генә бер читтә сүзгә катышмыйча үзалдына тыңлап утырды.

Бу сөйләшү, бәлкем, бик озакка сузылган булыр иде, ләкин шулчакны Сәләхи карт әйтеп куйды:

– Монда сөйләшеп сүз бетмәс, җиде ел эчендә күңелдә күп моң-зар җыелган... Җигегез атны, өйгә кайтабыз. Алла боерса, эшне иртәгә дә төгәлләрбез... Күп калмады инде... – диде.

– Син ни сөйлисең, бабай! Эшне алай ташлап китәргә ярыймыни? – диде Фәхри, каршы килеп. – Сөйләшергә өлгерербез әле, ә хәзер, әйдәгез, эшләп алыйк булмаса... Печәнеңне чабып бетермичә көпә-көндез өеңә кайтып китсәң, кешеләр күзенә ничек күренерсең... Кая, миңа да чалгы бирегез дә, чаба башлыйк... Инде бөтенесенә дә өлгерербез. Мин бөтенләйгә дип кайттым – димәк, кул кушырып утырырга җыенмыйм.

Фәхригә каяндыр буш чалгы табып бирделәр. Ул чикмәне белән бүреген салып ташлады да, каенесе артыннан басты. Шулай аллы-артлы тезелешеп алып та киттеләр. Үлән белән бергә җир өстенә ятып барган кызарып пешкән җир җиләкләренә бу юлы игътибар итүче дә булмады.

Кич җиткәндә печән чабылып бетте. Атны җиктеләр дә, арбага төялешеп кайтырга чыктылар. Фәхри үзенең Мәфтухасы белән янәшә утырган иде. Моннан җиде ел элек ташлап киткән таныш кырларны, басуларны ул юл буе комсызланып карап кайтты.

Икенче көннең иртәсендә инде аның кайтуы турындагы хәбәр бөтен авылга таралып өлгергән иде. Арада төрле имеш-мимешләр дә колакка чалынды:

– Ишеттегезме? Катыржан Фәхри кайткан!

– Тагын авылны болгата башлар инде!

– Нәрсә аның белән баш катырып торырга? Бәйләп арбага салырга да, булыска илтеп тапшырырга кирәк!

XXX

Яз килеп җитәр-җитмәс үк авылга, бер-бер артлы, кыш буе читтә сезонлы эшләрдә йөргән агай-эне кайта башлый. Казаннан артсыз чаналы извозчиклар – «барабызлар», Семипалат һәм Оренбурдагы сугымхәнәләрдән терлек суючылар; ярминкәләрдә, татар сәүдәгәрләрендә төрле яллы хезмәттә кыш уздырган көнлекчеләр, Россиянең вак һәм эре шәһәрләрендә я дворник, я кучер, ат караучы, я каравылчы булып эшләгән крәстиән агайлар кайтып керә. Соңга таба, көннәр җылынып, су юлы ачылгач һәм җиңел, сәләмә киемнән дә ерак юлга чыгарлык була башлагач, ярлы-ябагайга да кайтырга нәүбәт җитә. Болары – Сабирҗан мәзин өчен төннәр буе күзләрне чекрәйтә-чекрәйтә чыпта-кап сугып утырырга теләмичә, көздән үк кайда да булса читтә ялланып эшләргә чыгып киткән кешеләр. Алар кышны Урал һәм Донбасс күмер шахталарында, Бакуның нефт, Әстерханның балык промыселларында яки төрле завод-фабрикаларда эшләп уздырганнар. Аларның авылга кайтулары да кайтырга бик кирәк булганнан түгел, бәлки бер гадәт кенә; үзләре белән алар беркайчан да акча алып кайтмыйлар һәм халык уракка төшкәнче атналар, айлар буе бер эшсез урамда тырай тибеп йөриләр, яшь-җилкенчәккә катышып, уен-көлке сөйләшәләр, төрле мәзәкләр оештырышалар, җырлашалар, шаулашалар.

– Каян кайтты шул зимагурлар! Алар югында, алланың рәхмәте, нинди тыныч, рәхәт иде! Инде хәзер бөтен авылның асты-өскә килер! – диләр картлар, зарланышып.

Җәй көне, җыен бәйрәме алдыннан, акчалы-маллы кешеләр – приказчиклар, эре сәүдә йортларының вәкаләтле әдәмнәре кайтып төшә. Алар кайткач, ыгы-зыгы, шау-шу тагы да күбәя, әммә бу юлы инде картлар зарланышмыйлар. Чөнки тегеләр уңга-сулга акча чәчәләр, садака өләшәләр, кунак-мәҗлесләр җыялар, зәкәт дигән булып мулла-мәзин халкына чәй-шикәр, чапан-чалма, бишмәтлек ише нәрсәләр бүләк итәләр. Туган-тумача да өлешсез калмый: кайсына түбәтәй, кайсына баш яулыгы яки әле күптән түгел генә эшләнә башлаган яңа төр ситсыдан күлмәклек бирелә. Шулай ук йөзем, хөрмә шикелле җимешләр дә күпләп өләшенә.

Аннары туйлар башланып китә. Әсма остабикә бу туйлар вакытында үзенең чигү-тегүдә иң маһир кызларын югалта, ә хәйләкәр кияүләр, киресенчә, оста куллы яшь кызларга өйләнеп, бушка эшли торган йорт хезмәтчеләренә ия булалар.

Авылның яшьрәк егетләренә дә кармак салалар. Бер-ике-өч елдан кеше итәрбез дип вәгъдәләр биреп, сәүдә әһелләре аларны бушка эшләү шарты белән приказчик булып читкә китәргә өндиләр.

Барысыннан да соңга калыбрак авылга иң могтәбәр кунаклар – сату эшендә баеган зур акчалы, дәүләтле сәүдәгәрләр кайта. Алар күп түгел, бөтен авылга ике-өч кенә бөртек. Алар, гадәттә, Мәкәрҗә ярминкәсенә барышлый гына сугылып, авылда атна-ун көннән артык тормыйлар.

Болары инде үзләрен бөтенләй башкача тоталар. Уңга-сулга акча өләшеп, юклы-барлы бүләкләр таратып йөрмиләр. Күз буяуның аларга хәҗәте юк, чөнки халык аларның байлыкларына болай да ышана. Мулла белән мәзингә садака бирәләр дә – вәссәләм! Бу садаканың күләме, гадәттә, бирүченең үз дәрәҗәсе һәм алучыга мөнәсәбәте белән билгеләнә. Аннары алар бөтен төбәккә шауларлык берәр гаҗәеп эш эшләп ташлыйлар да, ярминкәгә китеп баралар. Тик авыл кешеләре генә аларның бу кайтып китүләре турында әле бик озакка хәтле сөйләп йөриләр.

* * *

Быел да урак өстендә Мәүлә Колыга шундый могтәбәр кунакларның берсе кайтып төште. Сабирҗан мәзиннең абыйсы Мостафа бай иде бу.

Аның кунак булып кайтуы турындагы хәбәр авылга бик тиз таралып өлгерде. Берәүләр бу хәбәрне көндез кырда эшләгәндә үк ишеткәннәр иде, ә икенчеләре кичен эштән кайтканда белделәр.

Сабирҗан мәзиннең кунак-төшем булганда гына ачыла торган ак өе тагын җанланды: тәрәзә капкачлары иңләп ачып куелды, бүлмә матчасына зур асылмалы лампа эленде. Бөтен урамга майда кыздырылган тәмле пәрәмәч исе таралды. Урамдагы бала-чагалар ябышкак конфет, буяулы арзан прәннекләр ашап, авыз-борыннарына кадәр тамам пычранып беткәннәр иде.

Шул ук вакытта, авыл халкы арасында Мостафа бай турында мондыйрак сүзләр дә ишетелде:

– Аны ни өчен болай бер урыннан икенче урынга чабып йөри дисең? Чөнки акчасы күп.

– Аңа нәрсә? Кибетендәге арышы җиргә коелып ятмый ич!

Берәүсе хыялланыбрак әйтеп куйды:

– Үткән кайтуында бик шәп булган иде – бөтен авылны пылау белән сыйлаган иде, – диде.

Бу сүзләр фирештәнең «амин» дигән чагына туры килгәндерме, әллә Мостафа байның үзенә барып ирешкәндерме, анысы билгесез, әммә ул, үткән кайтканындагы кебек үк, бу юлы да авыл халкын пылау белән сыйларга булды.

Сабирҗан мәзиннең пар ат җигелгән ике арбасына салып каяндыр галәмәт зур казаннар китерелде. Базардан капчык-капчык дөге һәм куй мае сатып алынды. Аннары дистәгә якын сарык суеп, кичкырын бөтен авыл халкына:

– Иртәгә, җомга намазыннан соң, Мостафа бай авылның барлык ир затын пылау мәҗлесенә чакыра, – дип хәбәр тараттылар.

Икенче көнне иртүк инешнең аргы ягында учаклар ягып җибәрделәр. Пылау пешерү эше Әкрәм карыйга тапшырылды. Хатын-кыз дөге юа һәм кишер турый иде.

Өйлә вакыты җитәр-җитмәс үк ирләр мәчеткә агыла башлады. Беренче булып бүген кырга эшкә чыкмаган өлкән агайлар килде. Алар башларына керләнеп, искереп беткән чалмалар чорнаганнар, аякларына тишек-тошык каталар кигәннәр иде. Арада яланаякка агач башмаклар эләктереп килгәннәре дә күренә. Барысы да – кара җиләннән.

Аннары кырда эшләүчеләр килә башлады. Боларының күпчелеге тәһәрәтне инеш суы белән генә алган да, туп-туры мәчеткә ашыккан, кайберләре генә өйгә сугылып, өс-башын алыштырып килгән иде.

Сабирҗан мәзин яңгыравыклы тавыш белән җомга азанын әйткәндә, мәчет ишегендә иң соңгы кешеләр күренде. Алар, намазга кичегүдән куркып, тәһәрәтләнергә дә онытканнар иде.

Әкрәм карый да, пылауны пешереп, казаннарны өстән юрганнар белән каплады да, мәчеткә ашыкты.

Җомга намазы бик озак давам итте. Намазда башыннан ахырынача Шәмси мулла улы Барый мәхдүм имамлык итте. Ул башта Мостафа бай хөрмәтенә бик озаклап, дога-аятьләр белән аралаштыра-аралаштыра, озын итеп хөтбә укыды. Аннары Коръән укырга нәүбәт җитте. Гадәттә җомгаларда бу эшне Исмәгыйль шәкерткә тапшыралар иде. Әммә бүген Коръәнне Барый мәхдүм үзе укыды.

Гыйбәдәтнең болай озакка сузылуы халыкны тамам ялыктырды. Күбесе, намаздан битәр, үзләренең кырда калган эшләре турында борчылып уйлана иде. Борчылмаслык та түгел шул! Әнә кояш ничек кыздыра! Әгәр игенне хәзер үк җыеп алмасаң, тиздән ул бөтенләй коела башлаячак. Шуңа күрә пылауны ашыйсы да тизрәк басуга чыгып чабасы иде!

Ниһәят, җомга намазын төгәлләп мәчеттән чыктылар да, зур бер төркем булып инеш аръягына карый юл тоттылар. Иң алдан Мостафа бай белән Шәмси мулла атлый, алар артыннан Сабирҗан мәзин, Вафа староста, Әкрәм карый, Исмәгыйль шәкерт һәм башкалар ияргән иде.

Тимерчелек яныннан узганда, тимерче урыс агай, бер кашык пылау өчен кем инде кызу урак өстендә шулай эш ташлап йөри дигән сыман, крәстиәннәр төркеменә сәерсенеп карап торды. Аннары, төркем күздән югалгач, тимерчелеккә кире кереп, бүленгән эшенә тотынды да, башын чайкый-чайкый үзалдына:

– Махан тыгынырга киттеләр... – дип мыгырданды.

– Аракысыз нинди сый инде ул? – диде тимерче ярдәмчесе, аңа җавап биргәндәй.

Инеш буендагы зур алан өсте төрле төстәге шакмаклы ашъяулыклардан чуп-чуар булган иде. Уртадагы ашъяулык бигрәк тә күзгә ташлана. Аның тирәсенә келәмнәр җәеп, көрпәләр салып чыкканнар. Казаннар янында төрле шәкелдәге эреле-ваклы, әле бүген генә өй борынча җыеп алынган савыт-саба өемнәре тора. Шунда ук казаннар тирәсендә пешекче хатыннар кайнаша, аларга тегене-моны кушып Әкрәм карый йөри иде.

Мулла-мәзин, куштаннар келәм җәюле ашъяулык тирәсенә – көрпәләр өстенә утырыштылар. Калганнар турыдан-туры җиргә – чирәмгә чүгәләде.

Мостафа бай, һәммә кеше утырышып беткәч, горур бер кыяфәт белән күкрәген киереп, Шәмси муллага ым какты. Тегесе, шуны гына көткәндәй, башын кырын салды да, чайкала-чайкала көйләп Коръән укырга тотынды.

Коръән укылып беткәч, садака өләшү башланды. Карт мулла белән яшь муллага Мостафа бай берәр алтын сонды; Әкрәм карый, Исмәгыйль шәкерт, Вафа староста – бишәр сум, ә куштаннар һәм мәчет картлары берәр сум алдылар. Сабирҗан мәзин белән аның өлкән улы мәҗлестәге башка кешеләргә дә Мостафа бай исеменнән һәрберсенә егермешәр тиеннән садака өләшеп чыкты.

Халык кулларны дәррәү югары күтәреп, битне сыйпап, дога кылды. Төрле яктан Мостафа бай исеменә:

– Аллаһы Тәгалә сиңа меңе белән кайтарсын! Эшләреңдә, кәсепләреңдә, илаһи, уңышларга ирешергә язсын! – дигән рәхмәт сүзләре әйтелде.

Аннары пылау өләшенде. Ун-унбиш кеше бер-берсе белән янәшә тезелешеп бастылар да, кайнар пылау салынган тәлинкәләрне кулдан-кулга тапшырып, табыннарга тарата башладылар. Пылау өләшенеп беткәнче, беркем дә ашарга керешмәде,

Барый мәхдүм, сүз юктан сүз булсын дигәндәй, Мостафа байдан хәл-әхвәл сорашып утырды:

– Юл-сәфәрләр кыен булмадымы соң, Мостафа абзый?

– Орынбурга хәтле дөяләр кәрваны белән, аннары поездга да, пароходка да утырып кайттым...

– Чуен юл сезгә хәтле барып җитмиме әле?

– Шәт, икенче елга булыр инде, хәзрәт, төзеп яталар. Чуен юл салынгач, эшләр җиңеләячәк. Айлар буе дөя өстендә селкенеп барырга кирәк булмаячак. Ул чакта инде Орынбурдан Ташкентка хәтле нибары өч-дүрт көнлек юл булыр...

– Искитмәле инде, Мостафа абзый, искитмәле!

Пылау өләшүчеләр, эшне бетереп, үзләренә дигән тәлинкәләрне алдылар да, урыннарына утырыштылар. Тирләп-пешеп чыккан Сабирҗан мәзин комач төсле кызыл яулыгы белән битен, муенын сөртә-сөртә һәркемгә ишетелерлек итеп:

– Булды, җәмәгать, тәнавел итегез*! – дип кычкырды.

*[Тәнавел итегез – авыз итегез, ашый башлагыз.]

Сөйләшү-гөжләшүләр шундук тынды, һәммәсе дә бисмилла әйтеп ашарга керештеләр.

Бушаган тәлинкәләр казаннар янына кире җибәрелеп, яңадан тулып килделәр. Табынчы мәзин һәм аның уллары кунакларны бертуктаусыз кыстап тордылар.

Бер рәт тамак туйгандай булгач, моназара башланып китте.

Сабирҗан мәзин, Сәләхи картка таба борылып:

– Синең киявең кайткан дигәннәр иде. Ник әле ул мәҗлестә күренми? – дип сорады.

– Тәгаен әйтә алмыйм, хәзрәт... Күрәсең, эшен ташлап китәсе килмәгәндер. Эшне бик сагынып кайткан, көне-төне кырдан кайтмый ята.

Умартачы Гыймади, инде бөрешеп беткән бер карт булуына да карамастан, яшьле күзләрен чекрәйтеп, ачу белән әйтеп куйды:

– Сак булыгыз, җәмәгать!.. Авылда катыржан качырып ятабыз! Моның өчен безне башыбыздан сыйпамаслар!

Барысы да сагаеп тынып калдылар. Ниһәят, Вафа староста сүз алды.

– Бу хакта минем инде күптән картлар белән сөйләшәсем килә иде, тик менә Сәләхи абзый гына үпкәләр дип курыктым... Инде бүтәннәр дә шул турыда сүз кузгаткач, безгә мәсәләне уртага салып сөйләшмичә ярамас, җәмәгать. Минем фикер шундый: Фәхрине тотарга да булыска илтеп тапшырырга кирәк!

Табын дәррәү гүелдәп куйды,

– Күптән тотып бирергә кирәк иде инде!

– Аның гаебе нәрсәдә соң?

Вафа аягүрә торып басты:

– Җәмәгать! Тыңлыйк әле, бай абзый нәрсә дияр икән!

Тагын тынлык урнашты. Шул тынлык эчендә Мостафа байның салмак, ышанычлы тавышы яңгырады:

– Мин болай уйлыйм, картлар: авылдан сөрелүчеләр бер Сәләхи кияве генә түгел, башкалар да булды. Инде фараз итик: әгәр дә мәгәр шул җанҗалчылар һәммәсе кире кайтып авылда яшеренеп ятса, нәрсә килеп чыгар иде икән? Үзегез уйлап карагыз әле, ә? Нигә безгә ул разбойникларны качырып яткырырга?!

Мәҗлес корт оясыдай гөжелдәргә тотынды. Күпчелек кеше качак каторжанны тотып бирү ягын каерганлыктан, Фәхрине яклап чыгучыларның берән-сәрән тавышлары гомуми шау-шу астында бик тиз күмелеп калды. Шуннан файдаланып, картлар мәсәләне шундук, табын янында ук, үзара хәл итеп тә куйдылар.

Әммә шулвакыт көтмәгәндә, бөтен шау-шуны күмеп, һавада көчле яшь тавыш яңгырап китте:

– Җәмәгать!

Барысы да тавыш ишетелгән якка борылып карадылар. Исмәгыйль, үзенең янәшәсендә утырган Барый мәхдүмнең һәм әтисе Әкрәм карыйның тырышып-тырышып үгетләүләренә һәм кием чабуыннан тарткалауларына да игътибар итмичә, дулкынланган бер кыяфәттә урыныннан торып баскан иде.

– Җәмәгать! Акылыгыздамы сез? Нишләргә җыенганыгызны үзегез аңлыйсызмы? Фәхри абый кайчан да булса угрылык кылганмы яки ат урлаганмы? Яисә бүтән берәр кара кәсептә тотылганмы? Аның катыр китүе безнең барыбыз өчен, мир өчен түгел идемени? Ул бит анда бөтенләй нахактан китте. Андый кешене кызганырга, аңа ярдәм итәргә кирәк иде, ә сез аны тотып, каядыр илтеп тапшырырга телисез. Җитмәсә, үз ирке белән кайткан кешене! Тагын бер кат уйлап карагыз!

Әле генә Фәхрине тотып бирергә дип кычкырган кешеләр, башларын түбән иеп, тынып калдылар. Вафа староста гына түзмәде:

– Нәрсә сөйләнә ул малай актыгы? – дип, буыла-буыла җикеренеп кычкырды. – Яшь башы белән өлкәннәр сүзенә катышып, акыл өйрәтеп маташкан була бит, хәерсез!

– Һич килешми, һич килешми, мәхдүм! – диде мәзин дә, егетне битәрләп. – Синнән һичкем сүз әйтергә сорамыйдыр! Атаңнан, өлкәннәрдән узып сөйләнү һич килешмидер, фаразан!

Куштаннар да телгә килделәр;

– Авызында ана сөте кипмәгән, шулай да олылар сүзенә тыгыла... Хәчтерүш!

– Тамам инсафы калмаган малайның!

– Атаңнан оялыр идең!

– Нәрсә аңа әти кеше! Төкерә ул өлкәннәргә, аның үз башы бар ич!

– Әйе, дөрес әйтәсең, минем үз башым бар! – дип кычкырды Исмәгыйль, нәфрәт белән. – Сезнең акылга мохтаҗ түгел мин, үземнеке дә җитеп ашкан!.. Ярар, чал сакалларыгызны селкетмәгез! Сакал кәҗәдә дә бар. Ә инде, үз күләгәгездән үзегез куркып, гаепсез бер бәндәне батырырга ниятлисез икән, димәк, мин сезгә иш була алмыйм. Менә шул!

Исмәгыйль үзенә садака итеп бирелгән биш сумлык кәгазь акчаны куеныннан чыгарып табын уртасына ыргытты да, кырт борылып, кызу-кызу адымнар белән авылга таба китеп барды.

– Хәерче калдыгы!

– Мактанчык, юеш танау!

– Үзе ашаган савытны нәҗесли бит, хайван! – дип кычкырынып калдылар аның артыннан.

Улыннан мондый эшне һич көтмәгән Әкрәм карый, оятыннан кая качарга белмичә, башын түбән иеп утыра иде.

Барый мәхдүм исә, һәммәсенең уй-фикерен әйткәндәй, болай диде:

– Хөкүмәт әмерләрен ихтирам итү һәрбер мосылманга фарыз эштер. Ә Сәләхи абзый кияве хөкүмәт әмерләренә буйсынмыйча җәзадан качып йөри.

– Аны тотып алып кантурга илтеп бирергә кирәк. Анда теләсә нишләтсеннәр – анысы безнең эш түгел! – диде Вафа.

Кунаклар сый-хөрмәт өчен Мостафа байга рәхмәтләр әйтә-әйтә таралыша башладылар. Беришесе турыдан-туры басуга – эшкә юнәлде, ә беришесе өйгә ял итәргә кайтып китте.

Һәммәсенең телендә Мостафа бай иде.

– Һай, Аллаһы Тәгалә бәхетне мул биргән дә инде бу Мостафа абзыйга! Бөтен авылны тыгынганчы ашатты – күз дә йоммады.

– Аңа нәрсә! Кесә тулы акча! Борын-борыннан шулай килә инде ул: берәү үзенең торган җирендә гомере буе корт урынына казынып ята, әммә барыбер мужик булып кала; ә берәүсе читкә чыгып китә дә, череп баеп кайта.

– Юк, күрше, хикмәт анда түгел! Әнә Гаффар белән Китек колак Зарифның яисә Гайшә карчыкның балаларын алып кара син. Һәммәсе дә читтә йөреп кайткан кешеләр. Ә баеганнармы соң? Ничек чабата киеп киткән булсалар, шул ук чабатадан кире әйләнеп кайттылар. Яки менә Миңлебай малайлары: берсе гомер буе авылдан чыкмый ята, шулай да баеды; икенчесе, ярты донъяны гизсә дә, барыбер көтүче булып калды. Юк инде, күрше, бәхетең булмаса, кая барсаң да рәт юк; ә бәхетлеләр теләсәң кайда рәхәт яши, – дип сөйләнделәр.

Кичкырын, көтүне алып кайтып, нәүбәттәге йортка тамак туйдырырга кергәч, мәзиннең асравы Сафага да бер коштабак белән калдык-постык пылау китереп китте,

Ниһәят, авыл халкы, көндезге эшләрдән тамам арып-талып һәм Мостафа бай сыеннан соң тамаклары туйган бер хәлдә, йокларга ята башлады. Күп кенә өйләрдә инде утлар сүнгән иде. Шул вакытны Сәләхи карт йортының ишеген кактылар. Сотский белән пүнәтәйләр ияртеп, Фәхрине кулга алырга дип килгән Вафа староста иде бу. Ләкин бөтен йортны, ишегалларын айкап чыксалар да, Фәхрине таба алмадылар.

Өйдәгеләр исә Вафаның: «Фәхри кайда?» – дигән соравына:

– Белмибез! – дип кенә җавап бирделәр.

Фәхри әйтерсең лә суга төшкәндәй каядыр юкка чыкты.

XXXI

Шуннан соңгы көннәрдәге эзләнүләр дә бернинди нәтиҗә бирмәде. Фәхри һаман табылмады. Аның каравы, халык арасында колактан-колакка төрле имеш-мимеш сүзләр йөри башлады:

– Фәхри урманда качып ята икән...

– Хатыны Мәфтуха аңа ашарга илтеп йөри ди...

– Көтүче Сафа белән дә очрашалар икән. Сафа аңа авылдагы бөтен яңа хәбәрләрне ирештереп тора ди.

– Әле күптән түгел генә урманда төн куна калган уракчылар күреп кайтканнар: кулында мылтык, артыннан эте ияргән ди.

– Ә безнекеләр әйтә: өченче көн төнлә белән ул каенатасының ындырына килгән ди... Исмәгыйль белән дуслашып алган имеш.

Бу имеш-мимешләр торган саен үсә, җәелә бардылар һәм берзаман Вафа староста колагына да ишетелделәр.

Вафа ярсуыннан нишләргә дә белмәде. Ахырда ул җыен җыйды да, Фәхрине тозакка эләктерү өчен бөтен халык белән урманны чолгап алырга киңәш итте. Ләкин күпчелек моңа риза булмады. Бары берничә куштан гына Вафаның тәкъдимен хуплап каршыладылар.

Һәм Вафа, шул куштаннарны ияртеп, беркөнне урманга китеп барды, көне буе анда алан, чокырларны айкап йөрде, ләкин Фәхринең эзенә төшәрдәй берни дә таба алмады. Становой катына барып, ярдәмгә кораллы стражниклар соравының да файдасы тимәде: артык кешеләрем юк дип һәм, аннан да битәр, авыл халкының иминлегенә зыян китерүе ихтимал булмаган ялгыз качакны эзләргә нигезле сәбәп юк дип, становой стражниклар бирүдән баш тартты.

Тамам аптырап калган Вафа, ниһәят, ярдәм эзләп Сафа янына килде. Фәхринең яшеренгән урынын күрсәтү бәрәбәренә аңа акча тәкъдим итте. Әммә Сафа үз абыйсының бу кармагына эләкмәде:

– Минем бөтен эшем сезнең сыер, сарыкларыгызны афаттан саклау, – дип кырт кисте. – Аларны сазга батырмыйча, бүре-карадан алдыртмыйча исән-сау саклап йөртә алсам, бик шөкрана инде... Миннән башка бүтәнне сорамагыз!..

Исмәгыйль белән сөйләшү дә шулай ук уңышсыз булды. Ничектер беркөнне юлда очратып, Вафа аны оялтырга тырышып карады:

– Ата-анаң итәгатьле, диндар кешеләр югыйсә, законга да каршы бармыйлар, ә менә син качак катыржан белән бәйләнгәнсең, – диде. – Юньле кеше булсаң, аны безгә тотып бирергә булышыр идең!..

Исмәгыйль старостага сүзен әйтеп бетерергә дә ирек бирмәде:

– Бәлкем, тагын берәр үтенечең бардыр?.. Балаларыңны сөннәткә утыртырга кирәкмиме? Әллә, булмаса, кулыма күсәк тоттырып, көпә-көндез авыл сакларга куясыңмы? Әйдә, әйтеп бак!.. – дип, аның авызын каплады.

Шулай итеп, Вафа старостаның тырышулары нәтиҗәсез бетте.

* * *

Яңгырлы, караңгы көзге көннәр килде. Бертуктаусыз яңгыр койды. Кешеләр көннәр буе өйдән чыкмый утырдылар. Тик солдатка китәсе никрутлар гына, соңгы тапкыр җырлап, уйнап калыйк дигәндәй, гармун күтәреп урам әйләнеп йөрделәр. Керпе Сәлим белән Вәли читкә такта яру эшенә киттеләр. Мал-туар да инде көтүгә чыгарылмый иде. Сафа белән Хәтирә яңадан чыпта-кап сугу хәстәренә керештеләр, ә Исмәгыйль Казанга, үзенең мәдрәсәсенә китәргә җыена башлады.

Төн иде. Әкрәм карыйлар өендә бөтен кеше инде йокыга киткән иде. Шулчакны кемдер әкрен генә ишек шакыды. Исмәгыйль, тавышка уянса да, йокы аралаш берни аңышмыйча, беравык тик кенә ятты. Ишек шакыган әкрен тавыш яңадан кабатлангач кына, ул урыныннан торды, бишмәтен иңенә элеп, өйалдына чыкты һәм кечкенә тәрәзәдән тышка карады. Ләкин төн караңгылыгында ул берни дә күрә алмады. Бары яңгыр тамчыларының күлдәвек суларга былт-былт итеп тамганы гына ишетелә иде.

Ишекне тагын шакыдылар.

– Кем ул анда? – дип сорады, ниһәят, шәкерт.

– Бу мин, Хәтирә...

Яңгырдан бүрткән ишекне Исмәгыйль бик кыенлык белән ачты.

– Сине Сафа чакыра, безгә кил. «Ул» бездә.

Исмәгыйль, артык берни дә сораштырып тормыйча, ияк какты да, бишмәтен өстенә киде.

Сибәләп яуган яңгыр астында алар сөйләшмичә генә бардылар. Ниһәят, Керпенең тәбәнәк, кыйшык өе янына килеп җиттеләр дә, ут алынмаган караңгы бүлмәгә керделәр.

– Бу синме, Исмәгыйль? – дип эндәште берәү караңгыдан.

– Ие, ие, Фәхри абзый, мин. Ни булды?

– Киңәшләшергә кирәк иде, Исмәгыйль, – диде Фәхри һәм, Исмәгыйль урынга утыргач, сүзен давам итте: – урманда кышларга хәтәррәк булыр, дим. Минем иптәшләр, әлеге Чәүкәле качаклары, кышка калага китмәкче булалар, үзләре белән мине дә чакыралар. Китим микән, дим? Сафадан сораган идем дә, тәгаен әйтә алмый, кыенсына. Менә син нәрсә диярсең икән?

– Ә калада нишләргә уйлыйсың соң?

– Мин әле үзем дә белмим...

– Анда капмассыңмы соң?

– Анысын кем белгән инде. Куркыныч, билгеле!

Бүлмәдә тынлык урнашты. Исмәгыйль үзалдына уйга калды. Йоклап яткан Галиянең генә тигез сулыш алуы ишетелә иде.

– Паспортың юк инде синең, ә? – дип сорады тагын Исмәгыйль, тынлыкны бозып.

– Каян булсын инде ул миндә...

– Ә синең, Сафа абзый?

– Минем дә юк.

Шулчакны Хәтирә кыюсыз гына әйтеп куйды:

– Әгәр яраса, Вәли абый әнә иске паспортын онытып калдырган...

Исмәгыйль шатлыктан чак кына кычкырып җибәрмәде.

– Булды бу, алайса, Фәхри абзый! Безгә башка берни дә кирәкми. Шул иске паспорт белән син безнең мәдрәсәгә берәр эшкә урнаша алырсың дип уйлыйм. Бездә алай төпченеп тормыйлар. Теләсәң, урнашырга үзем булышырмын. Берсекөнгә мин китәм. Син дә шул вакытларга чамалап сәфәр чыга аласың. Казанга килгәч, Кәрим ахун мәдрәсәсе кайда дип сорасаң, шундук күрсәтеп бирерләр. Калганын инде мин үзем рәтләрмен. Шуңа ризамы?

Фәхри сүзсез генә Исмәгыйльнең кулын кысты.

* * *

Кыш бик тиз керде, аз гына вакыт эчендә инеш суларын катырып, ярлы-ябагайның йорт-кураларын көрт белән басып китте. Күп кешеләр инде бөтенләй өйдән чыкмас булдылар; иртәдән караңгы кичкә хәтле алар Сабирҗан мәзин өчен кап-чыпта сугалар иде.

Койма буйларында, көртләрне казып, көл чокырлары ясадылар. Ике атнага бер мәртәбә Мәүлә Колыга көл җыючы бер абзый килә иде. Ул йорт борынча йөреп, чокырларда җыелган көлне әрҗәсенә тутыра-тутыра да, ат җиккән чанасына илтеп сала. Җиңел көл тузаны болыт сыман һавада очып йөри, көртләр өстенә кунып, кышның ак юрганын күгелҗем-кара төскә буйый.

Көл җыючы абзый крәстиәннәргә арзанлы уенчыклар – балаларга сыбызгылар яисә кургашын балдаклар өләшә дә, җыелган көлне якындагы пыяла заводына илтеп сата иде.

Соңгы килүендә ул авыл халкы арасында коточкыч шомлы бер хәбәр таратты:

– Япун патшасы безнең патшага хат җибәргән, имеш. Бөтен халкың белән безнең дингә, ягъни япун диненә күч дип. Күчмәсәң, Порта-Пурыңны* тартып алам дигән, ди. Шуннан безнең патшаның бик тә ачуы чыккан. Моңарчы донъяга исеме-фәләне дә мәгълүм булмаган ниндидер алама япун шулай кәпрәйсен әле, ничек шул хурлыкка түзеп тормак кирәк?.. Менә шул: безнең патша тоткан да тегене сугышка чакырган...

*[Порт-Артур шәһәрен бозып әйтүе.]

Бу шомлы хәбәргә мужик халкы башта ышанырга да, ышанмаска да белмәде. Ләкин озак та үтми, волостьтан белешеп кайткан Вафа староста, җыен җыеп, Япония белән сугыш башлануы турындагы хәбәрнең чыннан да дөрес икәнлеген белдерде.

– Тик безгә куркырга кирәкми, җәмәгать! – диде ул, халыкны тынычландырып. – Ул япун дигәннәре бик аз икән, җитмәсә, бик бәләкәйләр, гайрәтсезләр ди. Безнең бер янарал ачыктан-ачык әйткән: «Без аларны бүрек белән дә бәреп егарбыз!» – дигән ди.

Барый мулла исә, старостаның киңәше буенча, бер җомгада, намаздан соң, ак патшага исәнлек һәм сугышта җиңү теләп, махсус дога кылдырды.

Озакламый Себер тарафларына вагонлап-вагонлап гаскәр озатыла башлады. Алар артыннан тәреләр, иконалар сәфәр чыкты. Әммә тәреләр дә, иконалар да «олуг урыс гаскәрен» һәләкәттән коткарып кала алмады: япун армиясе ярым ач, ярым ялангач һәм ярты-йорты коралланган урыс солдатларын йөзәрләп-меңәрләп берьюлы кыра торды. Японнарның бу җиңүле һөҗүмнәре тамам куркуга калган халык арасында берсеннән-берсе шомлырак яңа хәбәрләр тууга сәбәп булды:

– Бәни әсфар* дигәннәре шул япуннар икән...

*[Бәни әсфар – сары кавем. Борынгы легендада көнчыгыштан көнбатышка килүче бер халык исеме.]

– Бу теге, дин китапларында язылган яэҗүҗ-мәэҗүҗләр* буламы инде?

*[Яэҗүҗ-Мәэҗуҗ – мифик халык исемнәре.]

– Әйе, дөббәтел-гарызлар*... Сугыштан соң кыямәт көне көтеләдер. Башта имам Мәһди иңәчәк икән... Шуннан соң инде Коръән күккә күтәрелеп, кыямәт кубачак.

*[Дөббэтел-гарыз – шул ук яэҗүҗ-мәэҗүҗләр мәгънәсендә.]

Имеш-мимешләр һаман үсә баралар, кабартылалар һәм әллә нинди котчыккыч рәвешләргә керәләр иде. Кайчакны озын колактан ишетелгән кечкенә генә уйдырма хәбәр дә, телдән телгә күчеп йөри торгач, – әйтик, мулладан приказчикка, приказчиктан берәр байга, байдан аның хатынына күчә торгач, галәмәт тә озын һәм буталчык бер хикәяткә әверелә иде. Әгәр тикшереп-нитеп карасаң, эчтәлеге буенча, бу уйдырмаларны тудыруда катнашкан барлык кешеләрнең кем һәм ничә яшьтә икәнлекләрен, хәттә нинди җенестән һәм социаль катлаудан булуларын да бик җиңел ачыкларга булыр иде.

* * *

Тышта җәяүле буран улаган яз алды төннәренең берсендә Сафалар өенә качак Фәхри килеп керде. Шаккатудан телсез-өнсез калган Сафа һәм Хәтирә белән кул биреп күрешкәннән соң, ул шундук, дулкынланудан тотлыга-тотлыга, үзенең шатлыгын сөйләргә кереште:

– Менә ул! Башлана башлады! Күрерсез, бу сугыш безнең өчен файдага гына булачак. Каторгада чакта ук берәү әйткән иде әле миңа: «Сугыш башланса – һәммә кеше иреккә чыгар; патшаны бәреп төшерерләр, җирне крәстиәннәр үзара бүләрләр – безнең көннәр килер», – дигән иде. Мин хәзер әнә шуны сизеп торам, дусларым: ул көннәр якынлашып килә! Шундый чакта ничек мәдрәсәдә бикләнеп ятмак кирәк?.. Чәүкәледәге иптәшләр белән киңәш-табыш иттем дә, менә туп-туры монда кайттым.

Фәхринең сүзләренә Сафа ышанырга да, ышанмаска да белмәде; авыр итеп бер көрсенде дә:

– Ходай кушып, шулай гына була күрсен инде, – диде.

Ә ул Фәхри әйткән заманнар чыннан да якынлашып килә иде. Авыл яңа дәвер – «бөек алмашынулар» дәвере алдында тора иде.

* * *