Латин графивакына каршы. Зөбәер Мифтахов Татарча текстлар

 

Татарча хәзер берничә. Белергә теләгез ичмаса. Агымдагы кайбер нәтиҗәләр.

Зөбәер МИФТАХОВ.


ЛАТИН ГРАФИКАСЫ ДИГӘН КӘНФИТНЕ ТАТАР АВЫЗЫНА ТӨЕП КЕРТӘЛӘР...

(Кереш сүз урынына)

6.12.2002. Иң соңгы яңалыклардан башлыйм әле, я сез азакка хәтле укырга иренерсез, ә бит, яңа хәбәрләр – иң мөһиме.

Иске алымнар, гәзит-журналларда латин темасын күтәрергә маташу бөтенләй өметсез булганга, мин моны Интернет ярдәмендә эшләргә карар иттем. Бигүк таныш өлкә түгел әле безгә, шунлыктан, эшне татарча сайтларны бераз өйрәнүдән башладым. Әлбәттә, шунда ук бик күп кимчелекләр таптым: сайтлар аз, «татар Интернеты» дип игълан ителгән сайтларның абсолют күпчелеге урыс һәм инглиз телләрендә генә, татарча да булганнары бик ярлы... Ә иң зур ачыш – латин графикасында дип бирелә торган битләр һич латинда түгел, ә төрек хәрефләре белән язылган, өстәвенә бернинди грамматиканы бар дип тә белми торган «шайтан телендә» булып чыкты! Мин кириллицаны яклап көрәшим дисәм, монда әле башта латиницаны яклыйсы бар икән бит, әттәгенәсе! Шул максат белән «Tatar Donyasi», «Intertat» электрон гәзитләре адресына ипле генә хатлар юлладым. Уңай җавап булмады: «Tatar Donyasi»ннан Фуат әфәнде генә «төрек татарларының шулай теләве» турында бер нәрсә язып җибәрде дә, шуның белән бетте. Мин исә арытаба китеп, «Интернетка татар керсә, ну кыйрата инде ул» дигән бер мәкалә язып, электрон адресы булган гәзитләргә юлладым. Әлбәттә, алдан чамалый идем – алар шул килеш юк булдылар...

Инде нишләргә дигәндә, форумнар бар бит әле, шуларны файдаланып алырга булдым. Берничә булса да кеше керә торган Intertat форумы бар икән, шунда менә бу tatarca-text.narod.ru адресын биреп, «Татарча хәзер берничә» мәкаләсе буенча фикер алышырга чакырып карадым. Нәтиҗә булмады, берничә бушбаш мыскылларга маташып җавап язды да, бөтен эш шул булды (мыскыллый беләләрме соң алар!).

Латин графикасының чын асылда ни торышта икәнен бик күпләр һаман белми, шуңа күрә, менә монда да форумга язган бер (иң озын) язманы китерим әле:

Латин дигән куыкны конвертор кабарта

...Латин графикасында инде китаплар басыла, берничә электрон гәзитнең, кайбер башка сайтларның латиница битләре бар... Әгәр шуларга карап, соңгы ун ел эчендә латин графикасы шактый зур адым ясады дип уйласагыз, нык ялгышасыз, милләттәшләр. Бу эшнең чын механизмын аңламыйсыз.

Чынлыкта исә латин графикасын (башына тай типкән берәүдән башка) бер генә татарның да грамоталы дәрәҗәдә үзләштергәне юк әле.. Уен эш түгел бит: мәктәптә унбер ел укып та бөтен кеше грамматиканы яхшы белеп чыкмый. Шуңа күрә, татар телендәге барлык кулъязмалар кириллицада языла, барлык редакцияләрдә аларны операторлар шулай ук кириллица белән җыялар. Шуннан соң гына «конвертор» дип аталган бер программа ул текстны латиницага әвереп бирә. Ахырда дөньяга чыгып, беркатлы «патриот» татарны сокландырганчы, латиницага адәм рухы кагылмый, шулай итеп. Резин йөрәкле кеше кебек тере мәет ул бүгенге көндә.

Латин графикасы дип өзми-куймый сөйләнүче Вәлиевлар, Таһировлар, Сафиуллиннар, Миңнуллиннар һ.б.лар үзләре дә кириллицада язалар, һәм шуның белән психология фәне алдына чишеп булмаслык табышмак китереп куялар...

Татар матбугатындагы түрәчекләр гадәттә җыючы-операторларны кешегә санап бетерми, латинча текст таләбе куя да, аннары оператор теләсә нишләсен. Башлыча шуларны жәлләп, мин үзем бервакыт шундый бер конвертор ясаган идем (гөнаһлы дөньядыр ки). Кемнең компьютерында «Субра» яки «Jahat» дигән сүзләр бар, шунда безнең конвертор да булырга мөмкин.

Ул гына да түгел әле: милли тематикага язучы авторларның абсолют күпчелеге урыс телле, шуларны икеләтә тәрҗемә итеп, операторлар һәм техник редакторлар, татар халкының үз телен камил белүче иң тугры уллары-кызлары, асылда шуларга хезмәтчелектә утыралар. Латиница өчен, белмим, аларга өстәмә түлиләр микән? Түләсәләр, ул кем акчасы икән?

Татар теле күз алдында зәңгәр төтен белән яна... Шул ук вакытта, бу турыда сүз әйтергә дә мөмкин түгел. Минем графика турындагы язмаларым беркайда басылмый, кая юлласам да, алар әйтерсең кара упкынга убылалар. Tatarca-text.narod.ru сайтын «милли» каталогларга кертмичә дә «геройларча каршылык күрсәтәләр». Менә монда гына әле язарга ярый, рәхмәт инде, ләкин белмим, күпмегә чыдарлар. Анысын да, хәер, ике шизик та өч хулиган малай укый бугай.

Бу язмага, чыннан да, Nail Garif һәм Rafis кушаматлы (форумда исемнәр кушамат, nick дип атала) ике «хулиган» килде-китте җавап кайтарды. Rafis дигәне «яхшы гына» бер серне ачып салган: латиница белән эш итеп ул утыра икән, һәм аңа акчаны Төркиядән түлиләр икән...

Ә мин әле һаман бөтен татар матбугатында тоташ дуңгызлар дип ышанып бетмим, ният изгелектә. Интертатның латин битләрен тагын бер карап, хәрефне хәрефкә генә алыштырган шыр надан, җитмәсә, татар латины урынына төрек хәрефләре белән язылган язмалардан бер кыска гына өзекне дөресләп күрсәтергә булдым. «Интертат»ка – ликбез дәресе» дип шуны форумга язып, ахырда бер хата да калдырмый торган конвертор тәкъдим иттем. Латинга каршы булсам да, татарның мондый хурлыгына битараф карый алмыйм бит инде...

...Шуңа каршы да теге ике бәндә нәрсәдер тиргәнеп җавап язгач инде, өмет өзелде. Мин ул чучкалар алдына энҗе сибеп, хәтта рәхмәтләр әйтә язып күпме түбәнсендем, җаныма күпме пычрак йоктырдым. Ә аларга нәрсә – кылган кылыклары өчен акчасы алдан түләп куелган ич... Шуның өчен җылы урын бирелгән... Тәртип бозган баланың ата-анасын мәктәпкә чакырткан кебек, биредә дә аларның үзләре белән түгел, «өстән кушучы»лар белән эш итәргә кирәктер. Ә кем белән? Рәсми булмаган, минус беренче каттагы Төркия беләнме?..

Искә төшерсәк, латин графикасы дигән сүзләр әле кузгалып кына килгәндә үк төрекләр бик кыстап үз хәрефләрен үзгәрешсез килеш татар теленә кертергә үгетлиләр иде бит. Минем фаразымча, Яңалифкә охшаш латиница кабул ителгәч тә, алар һаман үз хәрефләрен көчләп тыгудан баш тартмаган (төп максатлары фәкать төрекләштерү!), акчаны төрек латины өчен генә түлиләр, ә төрек латинына без ясаган конверторлар яраксыз. Шуның аркасында, татарча Интернетта хәрефне хәрефкә алыштырып «латин» ясап халыкны алдаудан башка юлга бара алмыйлар.

Мондый шыр надан «латин»ның татар халкына каршы чын җинаять икәнен тагы да аңлатып торырга кирәкмидер дип уйлыйм... Чак кына беркатлырак булсам, бу эшләр татар телен бөтенләй бетерү өчен максатчан эшләнә дип тә өстәр идем, әмма ләкин, андый максатлар күтәреп, ниндидер хезмәтләр түгеп эш итә торган кешеләрмени соң алар. Татар теле даирәләрендә юнәлешсез-нисез череп таркалу процесслары бара, шул гына...

Теләктәшләргә бер үтенеч: битараф булмагыз, гамәл кылыгыз. Һәм, ялган патриотизмга бирелеп, Россия Думасына тискәре эшлибез дип, латин графикасы дигән бу афәткә каршы көрәштән баш тартмагыз. Латин законда калса, безнең туган телебез, теләсә нинди башка яклап тулы ирек булса да, барыбер харап булачак... 6.12.2002.


Зөбәер МИФТАХОВ.

ТАТАРЧА ХӘЗЕР БЕРНИЧӘ...

Хәзер 2002 елның ноябре, ләкин теге гасырда ук инде «хәл ителде» дип саналган «латин әлифбасы», Дәүләт Советында тавыш бирелгән килеш, шул иске ноктада торып кала бирә. «Эш күрсәтер» өчен чыгарылган бер-ике китапны, берничә Интернет сайтында грамота дигәннәрен ватып-җимереп язган «латинча» битне, тагын шуның ише вак-төякне санамаганда, татар халкы һаман тыныч кына үзенең иске әлифбасы белән яшәвен дәвам итә. Алга таба беренче классларда башта сынау дәресләре, аннары «чын» дәресләр кертеп, бик зур эш кыйрата башламакчылар иде дә... Мәскәүнең Дәүләт Думасы Россия халыкларының әлифбаларын кириллицадан башкага үзгәртүне тыя торган закон чыгарып, «каты кул» белән килеп кысылды. «Латинчы» татарлар шул уңайдан бик хәтәр «төкрек чәчә» башлады, тик безгә инде иске тәҗрибәләрдән шунысы билгеле: шаулашып алырлар да, шул көе койрыкларын кысарлар. («Авыз суын корта, тик үзе судан курка» дип кем әйткән әле, беләсез микән?) Латин әлифбасы ни алга үсмичә, ни законнан алып ташланмыйча, җир белән күк арасында асылынып калыр. Моңарчы ясап өлгергән исәпсез зыяннарына яңадан-яңаларын әле бик озак өсти торыр...

Мәскәүнең авыр кулы белән, әлифба мәсьәләсе кинәт кенә урыс-татар тартышының көнүзәк бер темасына, хәтта ки, татар милли-азатлык хәрәкәтенең бер байрагына әверелеп китте. Дөресрәге, аны шул сыйфатка бик тырышып күтәрә башладылар. Ә без, электән үк латиницага каршы сүз кузгатып килүчеләр, шактый уңайсыз хәлдә торып калдык: элекке позициябезне сакласак, нәрсә, хәзер инде Мәскәү яклы, Россия империализмы яклы булабызмы? Урысларның «аю хезмәте» дигән әйтеме бар: нәкъ шул үзе килеп чыкты лабаса! Шул ук вакытта, халык мәнфәгатендә хаклык берәү генә, пропаганданың «көн тәртибенә» карап ул көн саен үзгәрә алмый.

Пропаганда машинасы инде башкача әйләнә, ул кая илтеп чыгарыр, татар «зыялы» элитасының мескен «пропагандистлары» аның әйләнеп тагын кая басачагын ничек алдан сизеп, яраклашып өлгерерләр бу юлы?..

Графика мәсьәләсе әле яңа күтәрелә башлаганда ук бөтен эш пропаганда машинасын әйләндерү принцибына корылган иде инде. Иң башта «энтузиастлар» «инициатива» белән күтәрелеп чыкты. Аннан бераз вакыт хәбәр чараларында «бәхәс» оештырып алдылар. Чын демократия дип торырсың! Һәм менә бер көн җитте – иң югары авторитетлар тарафыннан «инде мәсьәлә ачык, бәхәсләрне туктатырга вакыт» дигән тәкъдим-әмер төшерелде. (Фикерләрне алар әлегәчә рөхсәт белән генә әйттерәләр һәм әмер белән генә тыялар.). Аннары инде яңа этап – бөтен хәбәр чараларында хуплау, яклау, «ник һаман латинга күчмиләр!» дип нәфрәт ору агымы китте. Бу да бәхәснең сыңар ягы югыйсә, тик анысын тыймадылар... Шундый «бөтен халык яклавыннан» соң инде, ниһаять, – әлифба алыштыру проектын Дәүләт Советы аша үткәртү – җиңү! Ә без, азайганнан-азая барган каршы як, болай да бетү-бетмәү проблемасына килеп терәлгән татар халкының күптән урнашып өлгергән әлифбасы җимерелүне, эшләр иң уңышлы барган очракта да күп халыкның тагын шыр надан калу перспективасы ачылуны авызлар ныклап томаланган хәлдә читтән карап кына торуга дучар ителдек.

Алга таба, билгеле, «торгынлык чоры» китте – яңа графиканы гамәлгә кертү буенча (нәкъ без фараз иткәнчә) чатан-ботан бер-ике адым ясап маташтылар да, берни барып чыкмады. «Кайнар яклаган» халык реаль тормышта латинчага борылып та карамады... Пропаганда машинасы гына һаман үз тәртибе белән эшли бирә: гәзитләрдә, радиода, телевизорда көн саен «латин графикасына күчү» буенча нинди дә булса «куанычлы» хәбәр чыгып кына тора... Я бер китапчык бастырырга җыеналар шунда, я берәр җыелышта хуплау кабул итәләр...

Ә Мәскәүгә килгәндә – аның реакциясен алдан белеп була иде. Әмма, ул тик кенә торган очракта, барыбер уңыш үзе килмәячәк, татар халкы төрле әлифбалы буыннарга, социаль төркемнәргә, регионнарга үзеннән-үзе дә бүлгәләнә башлаячак иде. Әгәр дә мәгәр, бүлгәләнерлек күләме калса... Анысы зур проблема бит әле: бүгенге көндә татар телендә укый-язучылар әкренләп картаеп үлеп бара, яшь буын тоташы белән урыс телле булып үсеп килә (уку-язу буенча бигрәк тә), татар китапларын инде өч мең тираж белән чыгарып тарата алмый аптырыйлар... Радио-телевидение татарча тапшыруларны совет чорындагыдан да ныграк киметте... (Аерым татар радиолары ачкан булдылар, тик алар... асылда халыкның музыкаль культурасын җимерүгә хезмәт итәләр.) Шул халык белән әлифба реформасы ясый торган чакмы югыйсә! Реформа кытай теленә дә бик кирәк, инглиз теленең менә дигән реформа проекты тик ята, урыс теле грамматикасына кечкенә генә үзгәрешләр кертү проекты кире кагылды – алар мондый эшләрне кузгатудан куркалар, көч-куәт җитмәс бит, диләр!

Теге чакта, «бәхәс» оештырылганда, латин графикасына күчүнең, гомумән графика алыштыруның төрле куркыныч якларын искәртеп күп дәлилләр китерелә иде. Латинчылар тарафыннан исә аларга төпле җавап булмады, ә үз дәлилләре «латин язуы престижлы», «Төркия татарларына укырга җиңел» (анда интегеп татарча укып утырган берәр татар күреп кайттылар микәнни?), «кириллицада һәр авазга да хәреф җитми», «урыс язуын без яратмыйбыз» кебек тиле-миле фразалардан ары узмады. Бәлки бүген мәсьәләгә тагын бер аек караш ташлап, иске сорауларны кабат искә төшерү урынлы булыр? Бу язманы укучылар, нәрсә яклы булуларына карамастан, түбәндәге дәлилләрне һәм проблемаларны тирән игътибарга алсыннар, эшнең асылына төшенергә тырышсыннар, пропаганда лозунгларын куеп торып, үз башларында ачык бер фикер формалаштырырга тырышсыннар иде.

1. Графика алыштыруны тормышка ашыру мәсьәләсе. Бу фәкать дәүләт тарафыннан ныклап оештырылган, бик зур суммалар белән ныгытылган эш кенә була ала. Татарның биредә тәҗрибәсе бай, элек бу эш болайрак эшләнә торган иде:

– мәктәпләрдә яңа әлифба укытыла башлый, беренче класслар гына түгел, иң баштан ук унберенче класслар да яңа әлифбада укый-язарга өйрәтеп чыгарылалар;

– олылар өчен һәр җирдә бушлай курслар оештырыла, аларга «теләк буенча» гына йөрмиләр, ә һәр кешенең яңа графика өйрәнүе контрольгә алына;

– гәзит-журналларда баштагы чорда текстлар ике графикада рәттән бирелә башлый (чагыштырып уку өчен), аннан яңа графика эзлекле арта барып, берничә ел эчендә иске графиканы кысрыклап чыгара;

– халыкның язма мирасын кабаттан бастыру буена бик зур, күп елларга сузылган эш планы төзелә һәм тормышка ашырыла. Һәм башкалар.

Бу эшләр, әлбәттә, декларатив рәвештәге законга ярашлы бик җитди гамәли кушымта кабул ителгәннән соң гына башлана. Безнең соңгы закон буенча исә анысы булмады, һәм шуңа күрә, «татар халкы яңа графикага күчте» дип авыз тутырып әйтергә әле нигез юк. Киресенчә, күчмәде, гамәлдә генә түгел, законда да күчмәде!

Татар халкының Татарстанда гына түгел, Россиядә генә дә түгел, бик күп төрле регионнарда яшәвен исәпкә алсак, графика алыштыру эшен тиешенчә оештыру аермачык мөмкин булмаган эшкә әверелә. Моны күрмәү өчен шыр ахмак булырга кирәктер.

2. Әлифба – уку һәм язу чарасы ул. Урамда матур плакат язып эләр өчен түгел, ә уку һәм язу өчен кирәкле – менә шунысын төшендерү бик кыен эш булып чыкты безнең халыкка. Хәреф тану гына вак мәсьәлә: кеше тиз һәм җиңел укый белергә дә тиеш әле, ул яңа әлифбадагы язуны рәхәтләнеп, чәй белән бергә «эчә» алырга тиеш. Мәктәпләрдә берничә ел буена баланың йөгерек укуы өстендә эшлиләр һәм тиккә генә түгел. Ә татар халкы, хет нәрсә дисеннәр – йөгерек укуны кириллицада үзләштерә, иң барып чыккан татар мәктәпләрендә дә урыс теле өстенлек алып тора (мәктәптән тыш тормышны да кушсак бигрәк тә). Ә чынбарлыкта татарларның абсолют күпчелегенә туган тел таныштыру формасында укытылса да бик әйбәт әле... Мондый шартларда иң беренче планга урыс телендә йөгерек укучы кешенең, шул ук уку стереотибын файдаланып, татарча да йөгерек укый алуы чыга. Азербайҗаннар латин графикасына күчте дип, алардан үрнәк алырга кирәкми – алар хәзерге вакытта Төркиягә йөз белән борылып яшиләр, хәер, үз илләрендә дә үзләре баш.

Ә без латинчага чынлап күчсәк, озакламый татар телендә китап укучы кешене көндез шәм белән эзләп тапмалы булмаячак.

3. Икенченең дәвамы. – Татар телендә язу өчен, аның грамматикасын белергә дә кирәктер бит әле. Әмма, төрле вәгъдәләргә һәм күзгә төтен җибәрүләргә карамастан, латин әлифбасындагы грамматика бүгенгесеннән күпкә катлаулырак булып чыкты. Иң ачык бер мисал. – Хәзерге заманның һәр башка теле кебек үк, татар теле дә чит телләрдән кергән бик күп сүзләрне үзенеке итеп куллана. («Урыс сүзләреннән тазарту» дип күпме шаулап карадылар – ичмаса бер чын татар сүзен телгә кире кайтара алмадылар. «Политика» урынына «сәясәт» кереп китте бугай, ләкин ул да бит гарәп сүзе.) Читтән кергән сүзләрнең язылышын урыс һәм татар телләрендә бертөрле итү моңарчы булган графика реформаларының төп мәсьәләсе, этәргеч көче булып килде, ул мәсьәлә бүген дә беркая китмәгән. «Трансляция» сүзен латинча «translәtsiә», фракцияне «fraksiә», каустикны «kaustik», каучукны «kawc'uk», кыйбатны «q|ybat», ә кыйммәтне «qimmәt» дип «законлаштырып» куярга була, мәсәлән, ләкин шуны укучы балага сеңдерү – бөтенләй мөмкин булмаган эш! Нинди укучы – әле үрнәк өчен чыгарылган бер ялтыр тышлы китапның исемен дә хәтта, алтын хәрефләр белән,»Q|yssai Yos|f» дип язып чыгардылар!

Грамоталылык гомумән бик авыр мәсьәлә, шул ук вакытта, ул кешенең интеллект дәрәҗәсен күрсәтүче бер көзге булып тора. Латин графикасына күчү әнә шул көзгене ватып, безнең халыкны асылда тоташы белән надан яки ярты надан калдырачак.

4. Латин графикасының авыз суларын кортып мактала торган «өстенлеге» – каты q һәм каты g' хәрефләре. Әмма, туктагыз әле, кем әйтте сезгә бу хәрефләр бик кирәкле дип, нәрсә белән дәлилләде? Гарәпчәдән кергән каты сүзләрдә к һәм г дан соң ә ишетелә дипме? Алайса, алып карыйк «кагыйдә, Гали, гаилә, гади« сүзләрен – нәрсә ишетелә? Һәм сез аларны латинча ничек язарсыз? «Qәg'idә»ме, «qag'|ydә»ме, «qagidә»ме, мәсәлән? «G'әilә»ме, «g'ailә»ме? «G'әdi»ме, «g'adi»ме? Әллә һәр сүзне ятларгамы, иероглиф кебек? Алып карыйк «каләм, фәкать, кодрәт, куәт» сүзләрен – к дан соң а белән ә (о белән ө, у белән ү) арасындарак торган урта бер аваз ишетелә түгелме? Башкорт телен белсәгез, чагыштырып карагыз – аларда аермачык нечкә аваз ишетелә, һәм шуңа күрә аларның каты к һәм г хәрефләре дә бар. Ә бездә ул бары тик буталчыкка сәбәп булачак. Латин графикасында без бу җәһәттән дә бер проблеманы чишеп («дикъкать» сүзен гадиләштереп, мәсәлән) аның урынына нибары яңа проблемалар китереп чыгарабыз түгелме соң?

Телгә ярашлылык ягыннан латин графикасының башка өстенлекләре юк диярлек. Һәмзә (') билгесе кертелә «маэмай» дигәндә, әйе... бик зур файда. Ә тагын нәрсә соң? Юк. Юри эзләп тагын тапсагыз, аңа каршы биш кимчелек анда сибелеп кенә ята.

5. Инде, «латин хәрефләре компьютер өчен уңайлы» дигән аргументны тикшереп карыйк. Беренчедән, инглиз клавиатурасы белән генә барыбер татарча язып булмый, өстәмә татар хәрефләрен урнаштыру кириллицадагыдан да катлаулырак булып китә. Икенчедән, компьютер технологиясе бик тиз үскән бу заманда дистә еллар буе хәреф проблемасын «җиңеп» утырып булмый, ашыгыч темплар белән тирәнгәрәк үтеп керергә кирәк. Ә без, латинчага күчү аркасында, «кириллица», «латиница» дигән булып, икесенә ике төрле клавиатура ясап маташтык. (Чынлыкта исә татар клавиатуралары, ягъни кодировкалары бик күп төрле, һәм моны китереп чыгаруда Татарстан җитәкчелегенең роле «халатность» дигән статьяга туры килә.) Ясагач бит аны әле бөтен җирдә яңага алыштырып чыгарга кирәк, ә халык татарча клавиатура дип әллә бик ашкынып торамы? Ике графика өчен ике төрле шрифтлар иҗат иттек, берсеннән икенчесенә күчерү өчен махсус транслятор программалары кирәк булды. Ә бит барысы да милләт акчасына эшләнә, ул баймы әллә шулкадәр? Инде кириллицада бик күп кулланма программалар төзелгән, аннан да бигрәк, гаять дәрәҗәдә күп текстлар җыелган. Аларны яңадан җыймыйча транслятор аркылы гына үткәрсәң дә (ә бит аның артыннан җентекләп укып төзәтеп чыгасы да була), эш берничә елга җитәрлек. Менә нинди «файда» килеп чыкты чынбарлыкта! Әле тагын күпме булыр...

Ахыр килеп, «кириллица барыбер бетәсе» дигән сылтау белән телне компьютерлаштыру эше юри тоткарланды. Эшләнгән кадәресе белән дә аптыраш: бүгенге көндә берәүләргә кириллица кирәк, икенчеләргә латиница, кириллицада язылган текстны яратмыйлар, латиницадагысын укый алмыйлар – компьютерларда татар теле тәмам тырым-тырагай булып бетте!

Ахыр түгел икән әле – соңгы вакытта компьютерларда тагын бер гаҗәеп хәл күзәтелә... Кайберәүләр «латиница» дип, татарча текстларны... төрек графикасында яза башладылар, шундый сайтлар барлыкка килде («Татаринформ», «Интертат», «Татар дөньясы» һ.б.ш. сайтлар, мәсәлән). Аны тану өчен компьютерны махсус рәвештә «Windows-турецкий» кодировкасына күчерергә кирәк була, ә ул кодировкада гадәти кириллицаны укып булмый. Монысы инде бөтенләй аркылы сикерү булып, бернинди законга да, логик киртәләргә дә сыя торган түгел! Чистый корткычлык! Халыкны, бигрәк тә яшьләрне тәмам саташтырып бетерүнең шайтан уйлап тапмаслык яңа алымы!

...Шайтан тапмаса, кеше тагы да таба икән мәгәр. Кайбер сайтлар («Азатлык.ком», «Шәрык клубы», мәсәлән)... чеп-чи инглиз хәрефләре белән, грамматика дигәннең ни икәнен дә бөтенләй онытып, «татарча» текстлар бирергә керештеләр... Әйтергә сүз дә юк...

6. Милләтнең исән калуы өчен бер көчкә тупланып көрәшәсе урында, без хәзер латинчыларга-кириллчыларга бүленеп, ызгышып, үзара ләгънәтләшеп утырабыз («бер төркем Мәскәү зыялылары»на каршы кампанияне генә искә төшерегез). Башка яктан болай ару гына булган әллә ничә кеше белән бары шул нигездә дошманлашып беттек. Перспективада исә (латиница татар теленнән ниһаять алып ыргытылмаса) латинча һәм кириллча яза торган ике этник төркем барлыкка килү көтеп тора. Бу да дөньяда күрелмәгән нәрсә түгел: чит илдәге татарларның инде дөньядан кичкән өлкән буыны гарәп графикасында калды, яңа буын башлыча төрек телендә укып, төрек латинын гына таный бит. Азербайҗан, үзбәк халыкларының да төрле илләрдәге өлешләре латин һәм гарәп графикасын куллана. Ачыктан-ачык дини сугышлар чорында да милли яктан татар булып калган керәшеннәр инде «аерым милләт» булып формалашып бетеп килә, моңа да латиница белән булган афера үзеннән зур өлеш кертте.

Ә милли азатлык һәм милли-мәдәни яңарыш хәрәкәтенең күпме энергиясе шул «латин әлифбасы» дигән сыбызгыга чыгып очты?! Шул турыда «катгый таләпләр» белән күпме плакат кына язылды, күпме чүпрәк һәм катыргы сарыф ителде! Резолюцияләр, резолюцияләр, шул арада кем чак кына икеләнү ишарәсе күрсәтә – аңа нәфрәт белән тагын резолюцияләр! Бөтенесе урыс телендә, җитмәсә. Шул ук вакытта, ичмаса үрнәк өчен берәр җирдә түгәрәкләнеп утырып хәреф өйрәнү булмады... Ахыр килеп, суверенитеттан колак кактык. Әмма татар башлары аның кайгысы белән түгел, әле һаман шул ук латин әлифбасы белән кайнамакта...

* * *

Латиницага каршы чыгучыларның авызын томаладылар, дидем... Ләкин бит, бөтен авызларны томалап бетерүе бик кыен, аннары, томалаучыларның үзләрендә дә баш галәмәте бар. Ничек соң алар шундый ачык булган каршы дәлилләрне аңламадылар, киләчәктәге кыенлыкларны күрмәделәр, һәм шул ук вакытта, «бөтен халык яклавын» да Сталин бишле куярлык дәрәҗәдә оештырып, әлифба үзгәртүне закон аша аткарып чыга алдылар?

Моның серенә төшенү өчен, «Казанның татар җәмәгате» дигән бер картинаны тулаем күздән кичерергә кирәктер. Азмы-күпме татар теле сферасында эш иткән Казан зыялылары, дистә еллар буенча икейөзлелек һәм ялган эчендә сасып, үзенчәлекле бер ябык җәмгыять булып формалашып өлгергәннәр инде (бикле мәгънәсендә ябык, хәер, тегеләй дә бик артык симертә торган түгел). Аның әгъзалары, бигрәк тә элита катламы, үзара кодалашып, баҗалашып беткән, ниндидер бик тә талантлы чит кешенең инде анда шул таланты нигезендә генә үтеп керүе тыелган диярлек. Әллә кайдагы Уральскида берничә шигырь язып бастырган 17 яшьлек Габдулла Тукайның Казанда яңа йолдыз булып танылуы, Казанга килгәч аның янына Галиәсгар Камал, Фатих Әмирхан кебек олы шәхесләрнең ашкынып күрешергә килүе – бүгенге шартларда инде саташулы төшкә дә керә алмый торган эш. Һәм киресенчә, элекке бер группа студентларының «клан эчендә кланы» – була торган хәл. Казан татар зыялылары җәмәгате үзеннән читке тормышка катышмый, аның үз эчендәге нинди дә булса яңа хәрәкәт читке мәнфәгатьләр белән бәйләнештә тормый. Һәртөрле фикер кузгалышларына иерархия пирамидасының иң өске катламы хуҗа: алар әйтә, астагылар бердәм хуплый, шунда әзрәк җанлылык төсе кертеп, «гөжләшеп» алган булалар, әлбәттә. Югарыда, мәгәр, нәрсәнең ни хак торганын бераз чамалыйлар. Латин графикасына күчү, мәсәлән, – әллә күпме яңа диссертация, яңа вазифалар, штат киңәйтүләр, эш барышында һәм соңында премияләр, мактаулы исемнәр һ.б. дигән сүз. Хөкүмәттән шактый финанс өстәмәләре көтәргә дә нигез туа. Ә эш дигәне – утыз ничә хәрефне әвеш-тәвеш китерү генә. Татар теле белән ни булыр – анысы инде «читке» мәсьәлә.

...Крылов мәсәлендәге дуңгыз үзенә чикләвек биргән имәннең тамырын казыган кебек, болар милләт нигезен кубарып ашарга план кордылар...

Берәрсе шунда принципка басып, каршы күтәрелеп чыкса?.. Юк, мөмкин түгел, мондый «акция» зур-зур исем ияләре белән конфликтка керү, тагын әллә кемнәрнең карьерасына һәм табышына яскану булыр иде. Што син, што син! Икенче көнне үк ул бәндә чираттагы банкетка чакырусыз калачак... Банкет дигәннән, анда һәркем үз вакытын белеп килергә тиеш булган кебек, зур мәсьәлә кузгалганда да һәркем рангына күрә үз урынын үзе белеп эш итә. Берәүләр идеяне алга сөрә, икенчеләр «өлгереп җитте микән соң әле?» дип уйчан кыяфәт ала, шунда арада берсе «төрле фикерләр булырга мөмкин!» дип тә аваз сала, дүртенчесе кыл өстеннән йөгереп «дискуссия» оештырырга тиеш була. Әмма ләкин, ахыргы нәтиҗә бер генә булырга мөмкин: авторитет әйткән сүз, кыеклап-кыеклап, барыбер максатка барып җитә. – Латин графикасы белән дә асылда шул булды.

«Латиница» кампаниясенең тагын бер гаҗәеп үзенчәлеге – аны башлыча урыс теллеләр оештырды, яклады һәм башкарып килә. Бу, бер яктан, Казан татар җәмәгатенең ябык булуы, андагы корифей картларны әкренләп урыс телле үз балалары я туган балалары, «татарча тел буйлап аспирантлар» алыштыра бару белән бәйле. Икенче яктан, Казанда чын татар булып үскән татар – ул мөгаен милләтчедер, метрополиягә хезмәт итүче ябык җәмгыять андыйны җитди йогынты ясый алырлык баскычка күтәрмәячәк.

Сүз уңаеннан – «Татар энциклопедиясе» дә бит урыс телендә чыкты! (Гаяз Исхакыйлар әйләнеп яткандыр.) Аны татарчага тәрҗемә итәләр икән диләр, тик менә тагын проблема: нинди татарчага? Татарча бит хәзер берничә!

Инде бүген килеп, ул латин әлифбасы белән нишләргә икән соң? Берни дә эшләми тик торган хәлдә иң ихтимал вариант – Мәскәүләр белән конфликттан соң аны байтак вакыт кузгатмый яткырырга, «үсешен» үзалдына куярга омтылачаклар. Моның җимергеч нәтиҗәләре халыкны татар теленнән бөтенләй дә биздерми калса әгәр, җил-давыллар тынгачрак латин графикасын тагын бер күтәреп, узган еллардагы темп белән тагын «гамәлгә кертергә» тотыначаклар. Кеше укый-яза торган татар теле урынына беренче классларда әнә шул шайтан язуын укыта башларлар. Нәтиҗәдә тагын өч буын татарлар, башлангыч чордагы 8-80 яшьлекләр, үз телендә хәреф танымаган надан яки хәреф танып та «кушып укый» белмәгән ярым надан булып калырлар. Ә аннары инде, алар үлеп беткәч, ниһаять, менә якты киләчәк! – бөтен татарлар латин әлифбасына күчкән булыр... Кайсыларыгыз шул киләчәкнең яктылыгына ышана, җәмәгать? Әйтер идем дә мин сезгә...

Икенче вариант – ул явызны милләт өстеннән алып атарга әле соң түгел! Авантюра өчен гаеплеләрнең берәм-берәм «маңгаена биреп» чыгарга ук көч җитмәс, әмма, үкенеч шул гына калса, анысына чыдарбыз.


Зөбәер МИФТАХОВ.

(Искәрмә: латин графикасына күчү буенча “дискуссия” (янәсе) барган чорда бу мәкаләне татар гәзит-журналлары бастырырга теләмәделәр.)

БЕЛЕРГӘ ТЕЛӘГЕЗ ИЧМАСА

Китапханәдән “Татар теленең алфавит һәм орфография тарихы” (авторы Х.Курбатов) дигән китап алып, тышлыгын гына ачкан идем... исем китте! Егылып китә яздым! 1960 елда чыккан китапның инде саргаеп беткән, ике тапкыр теркәү номерын алыштырып өлгергән формуляры буп-буш иде!!

Ис китмәслек тә түгел шул. Безнең Чаллыда гына да күпме кеше, ничә еллар инде, актив рәвештә алфавит алыштыру мәсьәләсе белән мәш килә. Иренмәгән саен мәкалә язалар, Казанга хатлар җибәрәләр, корылтайларда резолюцияләр кабул итәләр. Һәм, шулхәтле янып-көеп, алагаем көрәшеп йөргән халык арасыннан берсе дә, бер тапкыр да алфавит мәсьәләсенең шундый абруйлы фәнни чыганагы белән танышып карарга теләмәсен имеш! Масссакүләм томаналык бездә көчле, аны бик көчәнеп уйлаганда әзрәк аңларга, “хәлгә керергә” дә була, тик һәр нәрсәнең чамасы булырга тиештер бит. Ахыр чиктә әдәп, намус, җаваплылык дигән нәрсәләр бар – ничек итеп милләт өчен үтә дә хәлиткеч бер мәсьәлә турында белмичә генә түгел, белергә дә теләмичә “сәясәт куертып” йөрергә мөмкин?!

Мин үзем бу китапны 15 еллар элек бер туры китереп, караштырып чыккан идем инде. Ул чагында, билгеле, ул миңа кызыксыз, актуаль булмаган бер монография булып тоелды. Бу өлкәдә махсус белгеч тә түгелмен, алфавит мәсьәләсенә мәңге дә кагылмам кебек иде. Тик, соңгы дәвердә, һәртөрле профессор һәм кандидатларның, аларга иярүче ваграк “шантрапа”ның кычкырып торган наданлыгы, аннан да бигрәк, әрсезлек чигеннән узып киткән җавапсызлыгы мине дә “латинчы”ларга каршы “каләм күтәрергә” мәҗбүр итте. Төрле язмаларда дәлилләрне күп китердем, әмма каршы яктан нинди дә булса җавап дәлил китерү, үз фикереңне ничек тә булса якларга тырышу галәмәте тоймадым. Бу категория кешеләрнең, чөнки, эш итү алымнары, көрәш яссылыгы башкача. Алар исбатлау юлы белән түгел, тамак яру, власть коридорлары буйлап папка күтәреп йөрү, ишектән кусаң тәрәзәдән керү юллары белән җиңәләр. Һәм... “киң халык массаларына таяналар”. Ә ул халык – 250 мең Чаллы татары! – темага кагылышлы бер китапны кулына да тотып карамаган булып чыкты!..

Хәер, мин үзем дә “алфавитны алыштырмау өчен бик зур белемнәр кирәкми, мәсьәләне тирәнтен итеп латинга күчәргә өндәүчеләр өйрәнсен, үз карашларын башта шулар дәлилләсен” дигән фикердәрәк торам. Әмма тегеләр, әйткәнемчә, дәлилләмәде, аның урынына, гәзит-журналларда берсен-берсе кабатлый торган күп санлы “агиткалар” язып, фикерләрне башлыча “һавадан алып”, безнең аңнарга менә шушындый “аксиома”лар тутырдылар:

1) татар милләтенең мең еллык, камил дәрәҗәгә ирешкән үз милли әлифбасы булган;

2) гарәп язуына нигезләнгән ул әлифбаны татар милләтен Ислам диненнән һәм язма мирастан аеру өчен юри латин әлифбасына алыштырганнар;

3) латин графикасыннан кириллицага татар милләтен урыслаштыру максаты белән, компартиянең шул юнәлештәге мәкерле сәясәте буенча күчкәннәр;

4) бүгенге татар әлифбасы камил түгел, татар теленең яңгырашын дөрес чагылдырмый, техник чараларда куллану өчен уңайсыз, һәм башкалар. – Шундый итеп тукыдылар ки, “латинчылык”ка каршы кеше булуыма карамастан, 4нче пунктка карата шактый искәрмәләр белән, әлбәттә, мин дә әлеге “аксиома”ларга ышана башлаган идем инде...

“Татар теленең алфавит һәм орфография тарихы” дигән китапны кабат кулга алып, игътибар беләнрәк укып карагач исә, әйтерсең лә күктән җиргә төштем. Башкаларга караганда күпкә азрак дәрәҗәдә, әмма мин дә барыбер, “латинчы”ларның шикле максатлар белән тараткан массакүләм гипнозына, психозына бирелеп киткәнмен икән. Белә идем бит югыйсә күп нәрсәләрнең ялганын! Элек тә белә идем!..

Мисал өчен, “татар халкының мең еллык камил әлифбасын” алып карыйк. Чынлыкта исә, 1893 елга кадәр гарәп хәрефләре татар теленә берничек тә җайлаштырылмаган килеш кулланылган, грамматик кагыйдәләр булмаган, кем ничек ишетә, ничек тели, ни дәрәҗәдә укымышлы – шулай язган икән. Бер үк язмада бер үк авторның бер үк сүзне ике-өч рәвештә язуы гадәти хәл булган. Заманына күрә шактый укымышлы татарлар гарәп телендәге дини китапларны үз туган телләрендәге китапларга караганда җиңелрәк укыганнар. (Иске китаплар белән мин үзем дә бераз таныш – нәкъ шулай, монда сәясәт-фәлән юк).

Ул “иске имла”ны тәртипкә кертү белән 1893 елда укытучы Шакирҗан Таһири, 1895 елда Каюм Насыйри шөгыльләнә башлыйлар. Шуннан соң, өзлексез чылбыр булып “яңа имла”, “урта имла”, “хәреф реформасы” һ.б.лар тезелеп китә, дистәләрчә гыйлем ияләре яңадан-яңа, берсеннән-берсе “камилрәк” әлифбалар тәкъдим итәләр, процесс 1927 елга тикле дәвам итә. Бөтен эшнең Ислам дине кысаларында, безнең барыбызга караганда ун мәртәбә динлерәк мөселманнар тарафыннан алып барылуын өстәп әйтергә кирәк микән? Әллә болай да аңлашыламы? Һәм, әнә шул чын мөселманнар, ахыр чиктә гарәп хәрефләрен татар теленә яраклаштыруның гомумән мөмкин түгеллеген аңлыйлар, латин графикасына күчү мәслихәтрәк дигән фикергә киләләр.

Татарлар арасында латинчылык хәрәкәтенең башлангыч яралгылары 1911-12 елларда шагыйрь Сәгыйть Рәмиев мәкаләләрендә күренә. Үзенең дус-ишләренә ул латин хәрефләре белән хатлар яза, ул хәрефләрнең өстенлеген исбатларга тырыша. Шул чордан бирле латин графикасы гарәп графикасы белән янәшә кулланылышта йөри башлый, шактый озак дәвердә татар теленә яраклашу процессы кичерә. Ниһаять, 1927 елның 3 июлендә рәсми алфавит дип кабул ителә. Аннан соң да бераз үзгәртелеп, 1928 елда гына безгә таныш булган “Яңалиф” рәвешен ала.

Дингә мөнәсәбәт буенча бик гыйбрәтле бер күренеш. – Революциядән соң моңарчы патша хөкүмәте тарафыннан аерым милләт саналып килгән керәшеннәрне татарлар белән берләштерү хәрәкәте кузгала, һәм бу җәһәттән иң зур активлыкны керәшеннәрнең үз лидерлары күрсәтә. Бу зур һәм файдалы эшнең бер тармагы буларак, урыс хәрефләренә нигезләнгән керәшен алфавиты кулланыштан чыгарыла, гарәп әлифбасы уртакка әйләнә. Күп кенә керәшеннәр моны “мөселманлаштыру” дип аңлап, каршылык күрсәтәләр, яңа язуны танымаска тырышалар. Латинга күчкәч исә, бу гамәлне барсы да кайнар яклап чыга.

“Дини мәсьәлә”гә тагын бер гаҗәеп мисал. – XX гасыр башында татар зыялылары күпләп урысчага өйрәнә башлагач: “Урысча белүчеләр инде безнең татар хәрефләре белән укып азапланырга теләми!” – дигән хәвеф күтәрелә. Гарәп хәрефләрен камилләштерергә маташу, беруңайдан латин графикасына өндәү яңа көч алып китә...

Менә шулай була чынлыкта. Ә урыс язуына нигезләнгән алфавитка килгәндә, китап авторы аның беренче башлап татар халкын христианлаштыру һәм урыслаштыру максаты белән, атаклы миссионер Н.Ильминский тарафыннан кертелүен яшерми. Татар балалары урыс теленең әйтелешенә яхшырак күнексен өчен, керәшен алфавитында “ә”, “ү” хәрефләре юри “я”, “ю” рәвешендә бирелә: “күргән”, “тәрәзә” урынына, мәсәлән, “кюргян”, “тярязя” дип языла торган була. Соңыннан, 30нчы елларда урыс алфавитына күчү турында сүз кузгалгач, мәсьәләнең дини төсмере булмый, билгеле, заманы андый түгел чөнки. Әмма, шул ук вакытта, “урыслаштыру сәясәте” дип тә авыз тутырып әйтү урынсыз шикелле. Анысы соңрак көчәеп китте, ә ул вакытка карата “сәясәт” урынына “йогынты” дигән сүз ныграк туры киләдер, мөгаен. “Пролетар интернационализм” идеяләре белән бергә, татарлар үзләре урыс йогынтысына бирелеп китәләр. Дөньяви гыйлемнәргә, фән һәм техникага йөз белән борылу нәтиҗәсендә татар теленә бик күп урыс һәм латин сүзләре үтеп керә, ә үтеп керү юлы, билгеле ки, урыс теле аркылы була. Бу сүзләрнең урысча һәм татарча язылышы арасында аермалар янәдән грамматикада буталчык китереп чыгара. Аннан да бигрәк, артык югары грамоталы булмаган халык өчен “кыен” сүзләрне ике телдә дә бер үк төрле язу хаҗәте туа... (Әле дә бар ул хаҗәт, һәм бик зур, графика мәсьәләсен күтәргәндә моны һич кенә дә истән чыгарырга ярамый! “Трансляция” дигәнне грамматикада “translәtsiә” дип язып куеп була, анысы җиңел, әмма хәзерге татар балаларын шулай дип дөрес язарга өйрәтү мөмкин эш түгел!) Урыслар белән бер илдә, үзара тыгыз аралашып яшисең икән, йогынтыны берничек тә исәпкә алмый булмый, кәҗә тәкәсе кебек аның белән үҗәтләнеп сөзешергә түгел, яраклаша да белергә кирәктер.

Аннары, тегенди-мондый фикерләргә һәм сәясәткә бөтенләй бәйсез булган, объектив сәбәпләр дә барлыкка килә. Татар дөньясына күпләп язу машинкалары, типография җиһазлары үтеп керә, һәм аларны куллануда кыенлыклар килеп туа. Татар гәзитендә, әйтик, бу артык катлаулы проблема түгел, ләкин сез берәр фабриканың конторын күз алдына китереп карагыз! Ике машинка тотаргамы анда, татар теленнән бөтенләй баш тартыргамы? Менә бит тормыш проблеманы ничек китереп куя! Шуңа күрә, «урыс ясаган» бер үк машинка ике телгә дә ярасын өчен, урыс алфавитына күчерүнең беренче проектларында татар теле өчен аерым хәрефләр дә булмый әле. М.Фазуллин тәкъдим иткән бер проектта, мәсәлән, “ә” урынына “я”, “ө” урынына “оь”, “җ” урынына “жь” языла... Кайнар бәхәсләр һәм озак эзләнүләр нәтиҗәсендә генә аны кире кагалар, хәзерге алфавитны кабул итәләр.

Биредә “кайнар бәхәсләр” дигәне дөресме соң? Рабит Батулланың бер сөйләге буенча бит, имеш тә, партиянең өлкә комитетына бер тел галимен чакыртып китерәләр дә: “Иртәгә иртәнгә чаклы татар алфавитын хәл ит, итмәсәң үзеңне хәл итәрбез!” – диләр. Бетте китте! – Сөйләк өчен ярый, бик мәзәк, әмма чын тормыш алай ук кырыс булмаган әле, бәхеткә каршы.

Сталинның “халыклар атасы” гына түгел, “барлык дәверләрнең иң бөек тел галиме” булуын да истән чыгармыйк: нәрсәдә-нәрсәдә, ә тел гыйлеме өлкәсендә ул дилбегәне шактый буш тоткан. Бу фикер китапта юк, 60нчы еллардагы “җепшетү” чорында алай язарга ярамас та иде. Ләкин, эчтәлектән күренә – урыс язуы нигезендәге татар алфавиты буенча төрле проектлар арасында үзара көрәш барган, телнең бөтен үзенчәлекләре нечкә иләктән үткәрелеп, татар грамматикасы яңа хәрефләргә җентекләп җайлаштырылган. Эш шул дәрәҗәдә камил башкарылган – 1939 елдан соңгы берничә “реформа” омтылышы инде сизелерлек нәтиҗә бирә алмыйча, гамәлдән төшеп калган. Китапта, мәсәлән, 1959 елгы бер хөкүмәт комиссиясе карары китерелә: анда “йә”, “йү” әйтелешләрен шушы күрсәтелгән рәвешчә язу раслана. Ләкин, соңыннан карарны кире кагып тагын бер карар чыгардылармы, ансыз гына “онытып” куйдылармы – әмма 60нчы елларда безнең татар китапларында алай язмыйлар иде. 1989 елгы реформа да (каты к, каты г, w хәрефләре) ипләп кенә дөнья куйды, аннан бары гамәлгә яраксыз язу машинкалары өелеп калды... Кычытмаган җирне кашымаган булсалар, бүгенге көндә күпме кеше шуларның игелеген күрер иде мәгәр...

Җәмәгать, нәрсә-нәрсә, әмма хәзерге заманның чиле-пешле, нәкъ менә татарны бетерү тегермәненә су койган өчен югары дәрәҗәләр алган тел докторларына һәм профессорларына сак карагыз: алар иске чордагы чын гыйлем ияләренең кисеп ташлаган тырнагына да тормый, дөресен әйткәндә. ...Латинчага күчәбез дип кайнашулары да шул иске тегермәнгә тагын бер чүмеч су түгел микән әле?..

АГЫМДАГЫ КАЙБЕР НӘТИҖӘЛӘР

Хәзер 2003 елның декабре, “латиница-кириллица” турында биредә соңгы язганыма елдан ашып узды: темага яңадан кайтып, агымдагы кайбер нәтиҗәләрне барлап алыйм әле...

...Татарстанның “телләр турындагы” законы 1992 елның июлендә, “телләрне саклау һәм үстерү программасы” 1994 елның июлендә кабул ителгән иде, аларда, билгеле булганча, бөтен искиткеч үзгәртеп коруларга 10 ел срок билгеләнгән иде... Менә инде беренче датаны шым гына үткәреп җибәрделәр, икенчесен тагы да шымрак үткәрәчәкләренә шик тә юк... Ә реаль нәтиҗә – бүгенге көндә татар теле радио һәм телевидениедән бөтенләй диярлек сөреп чыгарылды, мәсәлән. Ун ел элек бер шаукым белән ачылган татар мәктәпләре шуннан соң өзлексез рәвештә кимүгә-бетүгә таба йөз тотып яши. – Ә кем закон һәм программа үтәлмәгән өчен һичьюгы шелтә алды? – Беркем дә... Тема әле бу түгел, моны сезнең кәефне бер юнәлешкә борыр өчен генә язам. Тел буенча эшләр шулай икән, аның графикасы буенча ни көтәргә мөмкин, ягъни мәсәлән.

Латин графикасына күчү турында законны 1997 елда Бөтендөнья Татар конгрессы аркылы үткәрделәр, Дәүләт Советы аша ул 1999 елның сентябрендә уздырылды, 2001 елның 1 сентябреннән, янәсе, гамәлгә кертелде. Еллар уза да башлаган, шулай итеп. Ә планнарга һәм кылган эшләргә килгәндә... туктале, минем ул җәһәттән кайчандыр “Ватаным Татарстан”да “кара фикер” итеп басылган бер фаразым бар иде... Оригиналы сакланмаган, ә истә калган буенча менә болайрак:

– закон гамәлгә кергәч Казанда зур бәйрәм булыр, татарлар урамнарда ду килеп, петардалар атып йөрерләр;

– беренче класслар латинчага күчерелеп, шуннан өлкәннәр “грамотасыз” булып китәр;

– гәзит битләрендә “латинча ликбез” рубрикасы ачылыр, берничә үрнәк “латинча” китап чыгарылыр, шуның белән эш тә бетәр;

– татар халкы “латинчы”ларга һәм “кириллчы”ларга аерылып яңа көрәш ачар, “Россия татарлары” дигән яңа “милләт” баш калкытыр;

– бер төркем татарлар алфавитны “рун” хәрефләренә күчерү буенча яңа программа күтәреп чыгар;

– Россия хөкүмәте татарларның латин графикасына күчүенә каршы чаралар күрә башлар, нәтиҗәдә бөтен эш бер урында тукталып калыр;

– берничә елдан соң гәзитләрдә “латинга күчү ник тоткарлана?” дип яза башларлар, тик берни дә үзгәрмәс;

– ун елдан соң халыкның бик азы гына “латин танучы”, тагын беразы “искечә” булып, калган күбесе “татарча белмәс” булыр, ә “программаны” арытаба ни туктатмаслар, ни алга алып бармаслар...

...Беренче куык шундук шартлады... Мокыт дисәң дә мокыт икән “латинчылар”: алдан никадәр шаулап-даулап, тантана көне килгәч ичмасам бер гүләйт итеп ала да белмәделәр. Булырдайның нәрсәсеннән күренә ди әле халык?.. – Әнә шуның кебек, алдагы барлык башка эшләре дә “пышт” итеп шиңә генә барды...

Беренче классларга “латин”ны “эксперимент рәвешендә” 2001 елдан ук кертә башладылар, сүз дә юк. Чөнки, моның өчен өстәмә сукыр бер тиен дә кирәкми: методистлар һәр ел төзи торган уку программаларын бу елда “латинга” авыштырып төзи, план буенча чыгасы дәреслекләр “латинча” чыга, белем күтәрүче укытучылар “латинча” күтәртелә. Һәм, бөтен мәктәпләргә югарыдан бер әмер төшерелә... Әлбәттә, соңыннан күп кенә укытучыларның үзләренең дә “латин”ны иҗеккә-иҗек кушып укый белмәве ачыкланды... Әлбәттә, Татарстаннан читтәгеләр бер читтә калды... Эчтәгеләрнең дә күбесе әлегә “күзәтеп торырга” булды... Әлбәттә, икенче класслар һәм өлкәнрәкләр буенча эш түгел сүз дә булмады. Шулай да, “галочка” куярга ярыйдыр инде бу пунктка...

Латин графикасында унбиш-егермеләп китап чыгарылды, һәрберсен зур үсеш баскыч урынына матбугат битләрендә игълан итеп бардылар. Шулардан ун китапны кайчандыр бабалары Мәңгәр авылыннан күчеп киткән Төркия байлары чыгарып бирде дип язганнар иде... Изге эш эшлибез дип уйладылар микән үзләре? Башка барлык халыклар читтә дә үз телләренә куәт бирергә тырышалар, ә безнең татарлар шундый – туган илгә Төркиядән үзенең төрекчәсен, Америкадан инглизчәсен, башка җирләрдән урысчасын төяп җибәрергә ашкынып кына тора. Акча да жәлләми... Ә кем укысын ул китапларны, закон чыкты дип кенә? Кешене кич диванда кырын ятып, кәефләнеп кулына китап алырга нинди закон мәҗбүр итсен дә, шуның өчен ул нинди ликбез курсларына йөрсен ди инде... Әнә шул рәсми күз буяу һәм “бүләк” китапларыннан тыш барлык башка татарча китаплар “иске” кириллицада чыга бирә. Аның бит иң начар дигәнен дә берәрсе укып карамасмы дигән өмет белән чыгаралардыр инде, шуңа күрә шулай ул...

Гәзитләр белән гаҗәп булды: алар “ликбез” рубрикалары белән гел дә маташмадылар... Казаннан читтәгеләр бөтенләй берни кылмады, уйлап та карамады. Ә республиканың иң зур “номенклатур” гәзитләре “кириллча” һәм “латинча” вариантлар белән аерым чыгарыла башлады. Монда ике зур табышмак булып, шуның берсе – акча... Ул турыда мәгълүмат чыкмый, һәм без белмибез – элекке сметадан бер өлешне кисеп “латин”га бирделәр микән, әллә юкса дәүләт өстәп бирә башлады микән? (белсәгез языгыз, төзәтеп куярмын). Икенчесе – тираж: ягъни, кем ул шайтан хәрефләренә акча түләп языла икән? Хәер, монысында тирән сер юк, – мәҗбүри яздыртуның хәйләле механизмнары инде элеккедән дә шәбрәк эшли, предприятиеләрдә исемлек төзегәндә берәр ничек мәтәштерәләрдер инде шунда... Чаллы пединститутында, мисал өчен, быел студентларга һәрберсенә унар данә “Мәйдан” журналына яздыртуны зачет бирүнең алшарты итеп куйдылар: оялып-нитеп тормыйлар анда. Бу – яздырту мисалы гына, журнал үзе югыйсә “кирилл”да чыга.

Элек бер әйткәнемчә, бөтен бу “латин дөньясына” әле дә булса тере кеше җаны кагылмый – кирәк булганда, “кирилл”да җыелган текстны конвертор аркылы гына әвереп куялар. Аны соңыннан корректураларга сәләтле “латинча грамоталы” кешенең кайда да булса барлыгы бик зур шик астында... Китә шул көе: кем укып маташа инде аны, үзара сер итеп әйткәндә, әйеме?..

Интернетта үзгәреш юк: мескен татарның барлы-юклы сайтлары һаман да урысча-татарча-латинча-инглизчә чыгып азаплана, урысчасы һәркайда беренче урында, татарчасы исем өчен генә, яңартылмый, мыж хаталы... Акча һәм көч шулай дүрткә бүленгәч, нәтиҗә билгеле инде...

“Рун”ны күтәрерләр дип фараз иткән идем, анысы, билгеле ки, бик тиз булды. Булып та тавык көлкесе генә булса... озак та үтмәде – бер төркем татарлар латинча “Яңалиф”не кире кагып, саф төрек графикасына күчәргә өнди башладылар, шундый язулы сайтлары барлыкка килде... “Ват, җимер коймасын!” дип җырлыйлар мондый кәеф турында... Аннан башка да әле компьютерда “рәсми” татар хәрефләре, ни “латины”, ни “кириллы”, уникодтан гадигә һәм киресенчә күчә белми иде – электроника өлкәсендә татар теле белән боламык булып бетте... Кемдә иске программа, кемдә яңа программа... Кемдә иске хәреф, кемдә яңа хәреф... Кемдә “виндус”, кемдә “кои”, кемдә бөтенләй “икспи”... Кемдә “Яңалиф латины”, кемдә “төрек латины”... Кем “латин фанаты” булды, кемгә “кирилл”да эш эшләргә кирәк... Электрон хатны татарча берничек тә язып булмый (хәер, урыс һәм төрек хәрефләре белән язып була, “төрекче”ләр шуны байрак итеп күтәрәләр дә инде). Тува булып Туваның .tv дигән үз домены бар, шуны ул бөтен дөньяның “телевидение” порталы итеп файда күрә, ә татарның анысы да юк. Килеп кердек Интернетка, билдә “Latinca” каеш, ә кием кырык ямаулы, адәм көлкесе...

Россия Дәүләт Думасының илдәге халыкларны кириллицадан чыгармау турындагы законын язган идем инде. Бүгенгә нәтиҗә шул – “латиница” һәртөрле үсештән бөтенләй туктады. Тик милләтнең үсеш юлында аркылы ятып калуын калды... Кемнең дә булса бу шартларда “латинны” реаль якларына берәү дә ышанмый, бары шуңа ышаныч йөз процент: хәзер аны бер көндә бетертү өчен Шәймиев һәм аның командасына Нижний Новгородтан “мать вашу!” дип бер җикерү җитә... Җикерергә ашыкмыйлар, чөнки төп эш эшләнде – татарның хәреф кайнаткан казанын өстән каплап куйдылар. Ә эчтә бер кимәлдә алар тагы да никадәр озак быгырдый – шулкадәр урыслаштыру политикасына файда... Россия элек-электән төп политикада кансыз дәрәҗәдә каты булып, эчке вак-төяктә җирле “кенәз”ләрнең эшенә кысылмады...

Ә нишләргә дигәндә... берни дә эшләп булмый. Латин графикасына Казандагы ун-унбишләп “татар элитасы” билгеле бер җирләре белән бик нык ябышып каткан... Шуны мактап, шуны даулап дан алдылар чөнки. Матбугатны шуннан чыгарттырмаслык кына әмер йөртә беләләр. Бүген килеп шымуын-шымдылар... “Эшләр катлаулы”, “җиңеләбез микәнни...” дигән кебек сүзләр белән егыласы якка салам җәяргә дә маташалар, тик “аһ, без ялгыштык!” дип беркайчан да ачыктан-ачык әйтмәсләр. Миннән халыкка бер генә киңәш: үзегез ахмак булмагыз, “латинча”ны онытыгыз, ә һаман шуны тукыган фанатлардан бары тик көлегез. Бетәр үзеннән-үзе. Юньле халык илле-алтмыш ел саен алфавит алыштырмый, безгә дә аның һич кирәге юк...

Менә шушындый эчтәлекле язманы кайда да булса матбугатта бастырып чыгару – һич мөмкин эш түгел. Башка җирләрдә череп таркалган тоталитар режим бәләкәй генә һәм ясалма “татар дөньясында” бернинди кислота үтмәслек кабыкка бикләнеп, яшәвен дәвам итә. Бу уңайдан да бер киңәш: кайда сүз иреге юк – шунда ялган һәм этлек оясы икәненә һич икеләнмәгез. Бер “латиница” мәсьәләсендә генә түгел – төбенә хәтле шундый ул.