Кешегә дә юк бәхет... Зөбәер Мифтахов Татарча текстлар

Зөбәер МИФТАХОВ

КЕШЕГӘ ДӘ ЮК БӘХЕТ, КҮСЕГӘ ДӘ ЮК...

Ни генә димә, өстә яткан сәбәпләре нинди булмасын, безнең бик күпләребез шәһәргә рәхәт тормыш эзләп килгән кешеләр. Чыннан да, өстен яклары санап бетергесез аның: мич белән учак урынына җылыту батареялары һәм газ, бөтен уңайлыклар квартир эчендә, сыер савасы, абзар тазартасы, печән-салам әзерлисе юк, эш сайлау мөмкинлеге зур, һәм башкалар, һәм башкалар. Ахыр килеп, шәһәрдә тормыш җанлырак: кая барсаң шунда халык, ни эшләсәң дә халык белән. Берничә еллар шәһәрдә яшәп күнеккәч, авылда бик моңсудыр сыман тоела башлый хәттә. Анда я эш эшлиләр, я эчләре пошып тик утыралардыр кебек... Иске хәтирәләр буенча алай түгел икәне дә билгеле, әммә барыбер, никтер шулай сыман тоела.

Медальнең икенче ягы да бик бар, һәм шулай ук күптөрле мәгәр. Шәһәр һавасы агулы һәм тынчу, азыгы ясалма һәм химия кушылган, гомер күбрәк түбә астында һәм кояш нурыннан бикләнеп үтә, физик эш азлыктан мускуллар шәлперәя, организм иртә картая. Шуларның барсына өстәп, җитмәсә, ялгызлык... Юк, физик ялгызлык түгел, шәһәр кешесенең гаиләсе дә зур булырга мөмкин, эштә дә ул йөзләрчә кеше белән аралашырга мөмкин, урамда һәм кибеттә-мазарда әдәм чырайларыннан туеп бетәргә мөмкин. Һәм... рухи яктан үзен бик ялгыз итеп тоярга да мөмкин. Дуслар чын дус түгел, бергә эшләүчеләр чын иптәш түгел, урамдагы халык таныш түгел. Иң күп дигәндә, барсы да партнерлар... (Кем бу фикер белән килешми, шул үзен бик бәхетле дип санасын.)

Зур шәһәрдә әдәм күп, Өчөйле авылында әдәм юк... Кеше өчен иң кулай яшәү тирәлеге ниндидер урталыкта кебек, ләкин моны коры сүзләрдән тыш нинди дә булса саллырак дәлил, әйтик, тәҗрибә һәм күзәтүләр белән дә раслап булмый микән соң?

Була икән. Бер нәрсәне дә күз уңыннан ычкындырмый торган фәннең бу өлкәдә дә байтак белеме тупланган инде. Артык тыгынлыкта стресс барлыкка килү күренешен өйрәнү максатында, мәсәлән, галимнәр бервакыт бик күп маймылларны бер вольерда асрап караганнар. Тәҗрибә “чиста” булсын өчен, аларга шул тыгынлыктан башка бөтен шартлар: азык та, уйнау һәм күңел ачу урыннары да яхшы тәэмин ителгән, ата һәм ана маймыллар нисбәте дә тигез булган... Һәм, беренче көннән үк әлеге маймыллар үзара төркемнәргә, “компания”ләргә бүленә башлаганнар. Ягъни, шул рәвешле зур “җәмгыять”не нормаль күләмле кечерәк өлешләргә аерырга тырышу күренеше барлыкка килгән. Галимнәр көткәнчә ике дошман “лагерь”га аерылу урынына, төркемнәр шактый вак һәм таркау булып, тора-бара тагы да ваклана төшкәннәр.

Берничә айдан соң бу тәҗрибә галимнәрнең үзләренә дә кызыксыз тоела башлаган хәттә. Маймыллар сүлпән генә яши бирәләр, төркемчелек бар, ләкин бик йомшак, үзара сугышлар һәм талашлар сирәк. Тәҗрибә турында фәнни хезмәткә җенси активлыкның түбән төшүен, маймыл балаларының беркемгә кирәкмәгән төсле үз ирекләрендә болганып йөрүен, иң көчле башлык маймылның җитәкчелек итү белән шөгыльләнергә теләмәвен язсаң гына инде...

Һәм, көннәрдән бер көнне, беркем көтмәгәндә кинәт вольерның асты-өскә килә. Юк кына бер сәбәп табып, маймыллар үзара бик каты сугыша башлыйлар. Беренче мәлдә әле кайсы төркемнең кайсы төркемгә каршы сугышуын азрак чамаларга мөмкин була, әммә соңыннан коточкыч тукмашуның бер тәртибе дә калмый: һәр маймыл күз алдында очраган һәр маймылга ташлана башлый... Бер сәгатьтән кимрәк вакыт шулай ду килеп алганнан соң, маймыллар тагын кинәт диярлек сүрелеп куялар. Берни булмагандай, үзләренең көндәлек шөгыльләренә керешәләр. Ләкин инде бу вакытта вольер халкының чама белән яртысы үз ишләре тарафыннан үтерелгән була.

Бу тәҗрибәне оештырган галимнәрне хайваннарга карата ерткычлыкта гаепләп тә булмый, чөнки алар эшнең ни белән бетәсен үзләре дә белмиләр. Маймыллардан бары ниндидер стресс галәмәтләре көтәләр. Ә эш узгач инде, – фән җитди һәм бик кырыс нәрсә ул, – “чикләнгән территориядә зур концентрация белән тупланып яшәү шартларында маймыл популяциясенең баш саны тәбигый юл белән нормаль хәлгә китерелде” – дигән нәтиҗә чыгарып куялар...

Шуңа охшаш күренеш тараканнар арасында да гади хәл булып тора. Әгәр берничек тә агуламасаң, үтермәсәң, аларның саны билгеле бер дәрәҗәгә кадәр арта, һәм аннары артудан туктый, хәттә шактый кими. Моның сәбәбе дә гади генә. Таракан әледән-әле кабыгын салу юлы белән үсә, кабыгын салган таракан ак төстә, йомшак тәнле һәм бик ямьсез була. Бу вакытта ул кешедән генә түгел, үз ишләреннән дә ераграк яшеренергә тырыша, чөнки тегеләр аны... ашарга мөмкин... Таракан халкы бик күп үрчегән чакта кабык алыштыру кыен мәсәләгә әйләнә. Һәм, күрәсең, үз ишләрен бер ашап караган тараканнар бу кәсепкә күнегеп китәләр.

Хәер, бу күренеш тараканнар арасында сан көйләү механизмнарының берсе генә булып тора, бөтенесен фәкать шуңа кайтарып калдыру дөрес булмас иде. Билгеле булганча, “артык” тараканнар зур төркемгә җыйналып башка урынга дә күчеп китәләр, артык тыгыз популяцияне эпидемия кырып салырга да мөмкин. Кайвакыт кара таракан җирән тараканны, анысын “озын таракан” кысрыклап чыгара... Безнең өчен бар да яхшы, әммә ләкин бер ягы бик моңсу – тулаем алганда тараканнар популяциясе кешеләр җәмгыятен нык хәтерләтә түгелме?

Популяцияләрне өйрәнү җәһәтеннән бик уңайлы объект булган күселәр ярдәмендә дә шактый гыйбрәтле мәгълүмәт тупланган. Бу хайваннар, бичаралар, бервакытта да чын-чынлап “күсе бәхетенә” ирешә алмыйлар икән. Я аларга азык җитми, я песи тота, я агулыйлар, я капкын куялар. Боларның берсе дә булмаса, бөтен шартлар җитеп бетсә, күселәр бик тиз үрчи һәм бер-берсенә көчле стресс ясый башлый... Иң элек, алар барсы да агрессив булып китәләр. Үзара сугышалар. Аннары, балаларын карамый башлыйлар. Җенси активлыклары кими. Хәттә... кайсы күсенең ата, кайсының ана булуын бутый башлыйлар икән...

Шул ук вакытта, тәбигатьтә кайбер уңай мисаллар да юк түгел. Бергә тупланып яшәүче йомраннар, әрләннәр, кырмыскалар, термитлар арасында бар да тәртиптә шикелле (галимнәр берәр яңа хикмәт кенә ачып куймаса). Яхшыдан үрнәк алу беркайчан да түбәнлек түгел, һәм хәзерге вакытта зур шәһәрләрне проектлау өстендә эшләүче белгечләр игътибар белән, җентекләп... кырмыска һәм термит “шәһәр”ләренең төзелешен өйрәнәләр икән.

Кеше никадәр акыллы җан иясе булмасын, тәбигатьтә аның өчен генә аерым законнар юк.


Зөбәер МИФТАХОВ

СЫЕРЛАРНЫҢ СЕРЛӘРЕ

Кеше булып кеше тормышта күбрәк тумыштан килгән инстинктлар кушканча яши, хайваннар турында исә әйтәсе дә юк. Борын заманда, кулга ияләштерелгәнче ничек яшәгән булсалар, шул гадәтләре аларның “каннарына сеңеп” калган, һәм бүгенге көндә кеше янында да алар хуҗалары теләгенә караганда үз тәбигатьләренә ныграк буйсыналар. Песиләр, мәсәлән, кыргый хәлдә үзенә аерым җир биләп ялгыз яшәгәннәр, шуңа күрә хәзер дә икенче песине очратканда сугыша башлыйлар: инстинкт аларга чакырылмаган кунактан үз биләмәсен сакларга боера. Сарыклар ирекле чакта да көтү белән йөргәннәр, әле дә бер-берсеннән аерыла алмыйлар. Ялгыз гына бер сарыкны абзарда озак асрап булмый – хәсрәтеннән үләчәк... Ә кәҗәләр элек тау сыртларында берәм-берәм, шул ук вакытта бер-берсен күз уңыннан югалтмыйча, тәмле агач кайрысы эзләп йөргәннәр. Әле дә шулай алар: үзләре көтүдә булса да, күзләре читтә була.

Сыерларга килгәндә... Аларның тур дигән урман киекләреннән барлыкка килүе генә билгеле. 1627 елда иң азаккы тур атып үтерелгәннән соң, хәзер инде сыерның чын асылдагы холкын тәбигатьтән күзәтеп булмый. Ә болай гына, алар белән күпме аралашсаң да, хәттә гомер буе көтү көтсәң дә, хайванның кайбер нечкә үзенчәлекләрен аңлап бетермәскә мөмкинсең.

Әйтик, бозаулыйсы көнне сыерны көтүгә чыгарсалар, ул иртән үк авылга карап мөгри башлый, берничә мәртәбә качарга маташып карый. Аңлашыла, монысы әле “кешечә”. Ләкин, әгәр аны кайтарып җибәрмәсәң, бозаулар вакыты җитәрәк, ул көтүдән теләсә кайсы якка качып китәргә мөмкин. Кайчагында куе урман эченә кереп тә бозаулый, һәм шуннан чыкмыйча төнгә кала! Менә монысы һич киртәгә сыймый торган аңгыралык бит инде, кешечә уйлаганда. Шул гына җитмәгән – сыерны табып, бозауны арбага салып алып китә башласаң, сыер әле арттан иярмәскә дә мөмкин! Нилектән ул шундый җаваплы вакытта гел тискәресен эшли икән соң?

Сыерның үзеннән сорап булмый, көтүче исә күргән-белгәнен генә сөйләргә мөмкин. Эшнең асылын мондый очракларда тәҗрибә юлы белән галимнәр ачыклый. Ә алар күптән түгел болай итәләр: Кострома өлкәсендә 150 гектар чамасы урманлы болынлыкны киртә белән әйләндереп алалар да, эчкә зур булмаган сыер көтүе кертәләр дә... шул килеш ташлыйлар. Көтмиләр дә, саумыйлар да, бик күренеп тә йөрмиләр. Байтак вакыт үткәч, сыерлар тамам диярлек кыргыйлашкач кына, җентекләп күзәтә башлыйлар.

Һәм, сыерларның моңарчы билгеле булмаган кайбер серләре ачыклана башлый. Мәсәлән, бу хайван кыргый хәлдә бервакытта да көтү эчендә бозауламый, үзенә аулак урын, гадәттә куе урман арасы эзли икән. Бозаулагач та шунда кала. Ә бозавы, тугач күп тә үтми аякка баса, аннары тагын ята, торып бераз читкә китә дә, тагын ятып карый... Инстинкт буенча үзенә озаклап ятарга иплерәк урын сайлый. Шунысы бигрәк тә игътибарга лаек – урынны сыер түгел, бозау үзе сайлый. Ә сыер бозауны әйбәтләп ялый, имезә, урынны тамгалый, һәм... бераз вакытка бозауны калдырып китеп бара. – Менә ни өчен хәзерге сыерның да яңа туган бозаудан аерылуга бик исе китми икән, шулай итеп: беренче эшләрне бетергәч, инстинкт аңа бозау турында онытып торырга, үз җае белән тамак ялгап алырга куша чөнки.

...Әгәр сыерны бозаулаган көннең иртәгәсендә үк көтүгә чыгарсалар, өч-дүрт сәгатьтән соң аны ат атланып кусаң да тыеп булмый, барыбер качачак. Икенче көнне дә качарга омтылып карар, ләкин инде шактый теләмичәрәк. Ә өченче көнне – ул инде бозау турында исенә дә кертми кебек. Көтүдән кайтыр вакыт җиткәч кенә иң алдан чаба... Бусы нилектән икән соң? Нәрсә, анда аналык инстинкты шулай тиз сүреләме?

“Кыргый” сыерларны күзәтү бу табышмакка да ачыклык кертә. Бозаулаганнан соң беренче тәүлектә сыер кыска вакытка киткәләп торса да, күбрәк бозау янында булырга тиеш икән. Шул арада бозау үзенең урынына күнегә, ә сыер бу урынны әйбәтләп “тамгалый”. Ә бер тәүлектән соң инде ул үзе килеп көтүгә кушыла, берни булмагандай сәгатьләр буе йөри, имезү вакыты җиткәч кенә тамгалы урынга ашыга. Бозау да беркая югалмыйча, аны шул урында көтеп тора. – Шулай итеп, менә нәрсәдә хикмәтнең төбе. Сыер өченгә кеше ясап биргән абзар – җылы урын да, өй сыман нәрсә дә түгел, ә тамгаланган бозау урыны икән!

...Шуннан, абзарда калдырылган бозау, әзрәк үсә төшкәч, чирәмлеккә чыга башлый, үзе кебек башка бозаулар белән бергә үлән утлап йөри. Әммә, якында сыер көтүе күренсә, ул нишләптер бер дә әнисе янына торып чапмый. Сыерларның да бозауларны күреп бик исләре китми. Бу очракта безгә, кешеләргә, сыерлар да, бозаулар да тамам әүлия булып тоела инде, шулхәтле тәртиплеләр, янәсе. Әммә, чынлыкта монысын да сыерларга һәм бозауларга борынгыдан калган инстинкт куша.

...Галимнәр күзәткән “кыргый” көтүдә дә сыерлар аерым, бозаулар аерым йөриләр – менә нәрсәдә хикмәт. Кайбер башка хайваннар кебек бозауны арттан калдырмый ияртеп йөрү сыер холкында гомумән юк икән... Ныгып җиткән бозау баштагы урыннан чыгып, олы сыерлар көтүеннән якын гына, әммә бер читтә йөри. Гадәттә берничә бозау бәләкәй генә “балалар бакчасы”на оеша, тагы да үсә төшкәч, яшь үгезләрдән, таналардан торган аерым көтү сыман бер нәрсә барлыкка килә. Ләкин баштагы гадәт шул көе саклана: имезү вакыты җиткәндә бозау сыер янына түгел, сыер бозау янына килә. Ә имезгәч кире көтүгә кайта. – Менә нилектән авыл янында утлап йөргән бозаулар бервакытта да үз белдекләре белән сыер көтүен эзләп китеп бармыйлар.

...Хәзерге заманның интенсив авыл хуҗалыгында барлыкка килгән зур-зур тана һәм яшь үгез көтүләрен көтеп караган кеше барыннан элек бер нәрсәгә – ачы һәм катлы-катлы итеп сүгенергә бик тиз өйрәнә. Нихәл итәсең, яшь малның тәҗрибәсе юк, ничек итеп матур гына көтү булып йөрергә икәнен һич аңламый... Араларына берничә генә булса да олы сыер кертеп, башлык итеп куяр идең, таналар гел шулар артыннан тагылып кына йөрер иде, нинди әйбәт булыр иде... Ләкин тагылмаячаклар, тәбигать кушмый! Сарыкка куша, кәҗәгә дә куша – сыерга кушмый... Сыер таналарны, таналар сыерны бар дип тә белмәячәк. Бу хайван бөтен яклап нәкъ кешегә мал булыр өчен яратылган диярлек, һәм шунда бер кечтеки генә сыйфат җитеп бетми калган...

Әллә юкса, кешенең берәр сыйфаты җитеп бетмәгәнме? Кем кушкан аңа йөзләгән баш яшь малдан аерым көтүләр ясарга...