Күрәчәгең булса. Зөбәер Мифтахов Татарча текстлар

Зөбәер МИФТАХОВ

КҮРӘЧӘГЕҢ БУЛСА...

Хикәя

Җәйнең гадәти бер көне, авылда кызу эш вакыты иде... Әсхәт көне буе кырда тракторы белән печән җыйдырып йөреп, кич кояш баеганда гына өенә кайтты. Шактый арыган иде. Кайтышлый ук ишегалдында коймага эленгән юынгычта битен-кулын юып алды да, өйгә кереп, табынга утырды. Хатыны Нәсимә пешереп-төшереп алдына куйган итле-токмачлы ашны бүредәй аппетит белән “сыпыртырга” тотынды. Тулы ике тәлинкәне бушатып куйгач кына әзрәк, кем әйтмешли, “йөрәге ялганган” сыман тоела башлады. Аның белән генә “эш” бетмәде әле - аштан соң Нәсимәсе аңа зур кәсә белән чәй ясап бирде. Беренче кәсәне Әсхәт авызына “аударып” кына куйды да, икенчене ясатты, анысын инде ашыкмыйчарак, табында булган төрле тәм-томнан авыз иткәләп эчте. Аннары өченчене, дүртенчене... Арыганнар онытылды, кәефләр түгәрәкләнде...

Ашап-эчкән арада гадәтчә әзрәк тегене-моны сөйләшкәләп утырдылар. Малай белән кыз тагын “культура йорты”на чыгып киткәннәр иде инде, шуларны телгә алып, “бик азып йөрмәсәләр ярый”, “ичмасам син дә сүз әйтмисең” дигән булыштылар бугай... Аннары, әллә ничек кенә башлап, Әсхәтнең Чаллыда яшәгән Фәрит абыйсын искә төшерделәр...

...Әллә юкса, нәкъ кискен вакытында юри туры китереп, ходай яисә фәрештәләр шулай искә төшертәләр микән...

- Аерылышкан дип кенә алга таба гел ялгызы яшәмәс бит инде ул, мөгаен, - диде хатыны. - Шәһәрдә күз тоткан берәр кешесе бардырмы, юктырмы, әгәр дә инде булмаса, дим, Түбән оч Гөлфирәне димләп карасак ничек булыр икән? Фәриттән ничәдер яшькә генә яшьрәк тә ул. Кырык өчтә шикелле. Төскә-биткә дә чибәр генә. Ире үлгәнгә мөгаен инде ел ярым буладыр... Улы читтә...

- Белмим шул, - диде Әсхәт, берара тынып, уйлангандай итеп алгачтын. - Өйләнү кайгысы микән әле анда... Яз көне кайтканында “эш буенча проблемалар” дип сөйләнеп алган иде шикелле бит. Эшләгән җирен бетерергә, үзләрен кыскартырга җыеналар дигән иде. Ничек булып беткәнен телефоннан сорашып белешергә дә булыр иде дә соң, әллә нигә уңайсызрак сыман тоела... Ә инде эшләгән эшең белән тәртип булмаса...

- Дөнья бервакытта да түгәрәкләнеп бетми ул, - диде Нәсимә. - Бүген эш мәсьәләсе, иртәгә тагын икенчесе килә дә чыга тора. Ә өйләнү шикелле нәрсәне аңа карап тоткарламыйлар, юкны сөйләп утырма... Эш тапмый да тормас тап-таза кеше... Сүз катып карарга кирәк булыр...

Шулай диештеләр дә, ул турыда бетерделәр...

Тамагын ныгытып туйдырып алгач, Әсхәт ишегалдына чыкты. Караңгы төшеп килә, һава искитмәле рәхәт салкынча, тып-тын иде. Ул койма буенда күшәп торган сыер янына барып, учы белән сыерның арт санына шапылдатып алды.

- Күшә, хайванкай! - дип куйды. - Ашыйбыз да күшибез, синең белән безнең бүтән кайгы беткән... Кат-кат өйләнеп тә, аерылышып та йөрмибез... Әйе! Эшебез дә - булганда трактор, булмаганда сәнәк тә ярап торыр... Ә кешедән бер генә дә ким җиребез юк!

...Сигез классны бетергәч район үзәгендә трактор курсларында гына укып кайтты да, тагын ике ел армияне санамаганда, авылдан беркая китми яши дә яши бирә Әсхәт... Бөтен йорт-җире авылча җип-җитеш... Быел әле менә торба белән өенә газ да керттерде... Кешедә булган автомобиль анда да бар, иске генә булса да... Гаиләсе бөтен, балалары бер дигән үсеп җитеште, күз тимәсен... Эш барда кинәнеп эшли, бигрәк тә җәй көне... Кыш көне генә ул яктан аның да “проблемалар”, әйе, анысы бар... Күбрәк итеп мал-туар асрый, аның каравы... Туган нигезне гөрләтеп яшәтә... Сиксәнгә җитеп килгән әни дә аның карамагында, ходай гомерен озын кылсын... Әтү йөриләр кайберәүләр әллә ниткән бәхетләр артыннан куып та... Койрыгын бик тоттырмый...

Шуларның кайсын эчтән уйлап, кайсын сыерга сөйләп, бер үк вакытта кичке тын һавага хозурланып, ишегалдында байтак басып торды әле Әсхәт...

...Инде йокыга талып кына барганда, кинәт телефон шалтырады... “Бу вакытта кайсы шайтаны тагын?” - дип бер сукранып, ул трубканы күтәрде. Теге башта кемнеңдер еш-еш итеп тын алганы ишетелде.

- Алло! Кем анда? Нәрсә кирәк? Я, сөйлә сүзеңне!

- Ы-ы! - дип ыңгырашты трубкада кемдер. - А-а! Ы-һы!

- Кем син? Нәрсә булды?..

Җавап урынына нибары тагы да ешрак тын алулар ишетелде...

- Һы! - дип куйды Әсхәт үзе дә. Йокылы-уяулы килеш “кемдер шаярта” дип кенә аңлады да, элемтәне өзде. Урынына ятты. Сыны каткандай киеренке хәлдә бер минутлап ятканның соңында, теге сәер тавышның иясе кинәт исенә килеп төште. Трубкага ыңгырашкан ул кеше - әлбәттә, абыйсы Фәрит иде!

Әсхәт, яткан түшәгеннән сикереп торып, тиз генә абыйсының номерын җыйды. Бик озак, элемтә өзелгәнче, трубканы алмадылар. “Ул түгел ахры, шулай да, өендә юк бугай бит” дип уйлап, тагын урынына барып ятты. Тик күңеле алай гына йокыга китәрлек тыныч түгел иде инде... Тагын торып, тагын шул ук номерны җыйды. Бу юлы, ниһаять, трубканы алдылар...

- Алло!.. Абый, бу синме?

- Ыһ-һы!

- Нәрсә булды? Чирләп киттеңме әллә?

- Ыһ-һы!

- Шулаймы?.. Ярый, аңладым, абый... Аңладым!.. Син анда бик борчылма, тыныч кына булып тор. Главные - тыныч бул! Без иртәгә иртән үк килеп җитәрбез. Хәзер җыена башлыйбыз!

Теге башта трубка шакы-шокы килеп алды, шуннан соң элемтә өзелде...

Нәсимә дә йокламый иде инде. Тиз генә юлга әзерләнергә керештеләр. Нәрсә булганы әлегә бик билгеле түгел, әмма инде Фәрит белән ниндидер зур бәлә-каза килеп чыкканлыгы аермачык иде...

 

* * *

...Фәритнең кичә кичтән үк инде хәле шәптән түгел, әзрәк башы әйләнеп, күңеле болганып, бик сәер рәвештә тәне оешып тора иде. Үзе моны я көндез начар сыйфатлы сыра эчкәннән, яисә менә тагын бер көннең файдасызга, мәгънәсезгә үтеп китүеннән дип кенә юрады. Режим да бозылып беткән бит, аннары: кайчакта төне буе авыр уйлар уйлап, йоклый алмый ята да, иртәгәсен төшкә чаклы уянмый... Ә кайчакта шуның киресенә әйләнеп китә - бик иртә ятып йоклый да, таң атканчы ук күзләре шар ачыла... Нишләргә дә белми аптырый шуннан соң... Эш юк, шөгыль юк, бүлмәсендә бер ялгызы... Инде ничәнче ай буена гел шулай...

...Иртән уянгач, гәүдәсен кузгатып урыннан торырга үзендә көч туплый алмыйча, озак кына түшәмгә карап ятты. Ахырда бөтен ихтыярын җигеп кузгала гына башлаган иде - башы чатнап авыртып китте... Чир иде инде бу, сыра-фәлән шаукымы гына түгел, ниндидер бер шомлырак нәрсәнең башланып китәргә торуы иде... Аңлады да кебек шуны үзе, киредән ятарга да уйлап куйды... Тик алай тиз генә бирешергә, йомшаклык күрсәтергә теләмәде... Аннан башка да тирән кризислы бу дәверендә аңа һич кенә дә чирләргә ярамый иде! “Баш чеңләгән саен назланып ята башласаң...” - дип үзалдына сукранып алды да, әкрен-әкрен торып басты, туктый-туктый, башы чатнап сызлаганны “тыңлый-тыңлый” гына ванна бүлмәсенә узды. Җылымса су белән аннан-моннан юынып алды. Хәлсезлеге һаман әле узарга җыенмый иде. “Әллә бүгенгә тешне чистартып тормаска микән?” - дип, бик кыен проблема чишкән шикелле уйланып торды... Алай да, зур тәвәккәллеккә барган төсле итеп, щетка белән авыз эчен ике-өч тапкыр булса да ышкып алды. “Бирешмәскә, алдан-ала чиргә сабышмаска!” - дип куәтләде үзен.

Кухняга чыгып, чәйнектән бер чынаяк салкын чәй агызып эчте. Шуның артыннан ук тагын бер чынаякны эчәргә җыенган иде дә, күңеле болгана башлаганны тоеп тукталды. Косарга туры килеп, үз хәлен тагы да начарайтудан курыкты... Башы инде тик кенә торганда да бөтен тамырлары белән сулык-сулык килеп сызлый иде...

“Юк, булмый... Әзрәк ятып алырга кирәк...” Фәрит, утырган урындыгыннан сак кына торып, бүлмәсенә таба кузгалды. Исерек кеше сыман чайкалып китте... Берничә генә адымны көч-хәл егылмыйча атлап узды да, күз алдында диван шәүләсе күренгәч, аяк буыннары кинәт бушап китеп, бөтен гәүдәсе белән шул диванга аркылы авып төште. Баш эчендә кайнар һәм яп-якты ут көлтәсе кабынып киткәндәй булды...

Шуннан соң күпме аңсыз яткандыр... Бервакытны яңадан башы чатнап сызлаганны тоя башлады... Исән икән әле, димәк... Күзен ачып карады, тик аклы-каралы ниндидер шәүләләрне ачык бер күренешкә оештыра алмады. Нидер уйламакчы булган иде дә, ул уе чуалып китеп икенчегә күчте, анысы да чуалып, тернәкләнә генә башлаган аңы тагын вак кисәкләргә-ертыкларга таркалып китте... Шулай әллә ничә тапкыр кабатланды...

Һәр нәрсәнең бер азагы булган кебек, аңсызлык чигендә саташып ятулар да әкренләп узды... Хәзер инде Фәрит үзенең кинәт һәм бик каты чирләп киткәнлегенә ачык төшенә иде. Әзрәк кузгалырга, селкенергә итеп тә карады... Һәм шунда бик шомлы бер хәл - уң як кулының һәм аягының үзенә буйсынмавы билгеле булды. Уң як гәүдәсе бөтенләе белән ничектер туңар-туңмас шикелле булып, чымырдап, әрнешеп тора иде... Сул ягы, мәгәр, алай түгел, сул кулы белән аягы да элеккечә сау иде...

Башында “нишләргә?” - дигән анык кына сорау калкып күтәрелде... Кемгә дә булса хәбәр итәргә кирәктер... Телефон... Хатынга... Ә, түгел, хатыны юк бит аның хәзер... Авылга... Номер?.. Ә, әйе, әзер кнопкага басарга...

Сул як кул-аягы ярдәмендә уңайсыз гына, интегеп кенә борыла төшеп, ул якындагы өстәл читендә торган телефонга үрелде, аны үз өстенә тартып төшерде. Шуны эшләгән арада хәле бетеп, башы әйләнеп, тагын аңы чуалып китте. Әле генә нишләргә җыенганын исенә төшерә алмыйча аптыранып ятты... Исенә төшергәч, күкрәк өстендә яткан телефонның билгеле бер “хәтер” кнопкасына басты...

...Трубкада энесе Әсхәтнең тавышын ишеткәч, инде шуңа җавап бирергә укталгач кына, ул үзенең тагын бер бик яман чиргә тарыганын - теле белән сүз оештырып әйтә алмый башлаганын ачыклады... Томанлы гына аңына “паралич” дигән уй килде... Шул “паралич” янында һич исенә төшә алмый азапланган тагын бер сүз әйләнә иде... Анысы - “инсульт” иде...

* * *

Төнне ул яткан шул бер урыныннан кузгалмыйча, ярым уяу, ярым саташулы хәлдә үткәрде. Иртәнгә таба исә баш авыртуы басыла, аңы тотрыклана төшкәндәй булды. Сул як кул-аягы белән төрле хәрәкәтләр ясап, бу хәлендә үзенең ниләр кылырга сәләтле икәнен чамалап алды. Кулга таянып кына торып утырып та була икән... Әйткәне буенча, озакламый энесе Әсхәт килеп җитәргә тиеш... Аңа ничек тә ишекне ачасы булыр бит инде... Ишеккә шуышып барырга буладыр... Үзе белән урындык та шудыртып бара алса, гәүдәне шуңа күтәреп, исән кул белән йозакны ачарга да мөмкиндер...

...Звонок шалтыраганда инде ул, чыннан да, ишек төбенә үзе өстерәп китергән урындыкка гәүдәсен салган хәлдә, сул кулы белән ачкычны борып азаплана иде...

Ачылып киткән ишектән энесе Әсхәт һәм район үзәгендә яшәгән Мәдинә апасы керде. Әсхәт Фәритнең хәлен белешкән, үзе нишләргә дә белми “өтәләнгән” арада, Мәдинә апасы телефоннан “ашыгыч ярдәм” чакыртты... Фәритнең үз башына исә шул гади генә нәрсә нишләптер килмәгән иде... Моңарчы, теш яматуларны исәпкә алмаганда, медицина белән алыш-биреше юк иде шул аның. Исән чагында чит-ятлардан ярдәм эзләгәне дә булмады... Шуңа күрәдер ахры...

Фәритне ипләп яткырдылар, чәй әзерләп китерделәр. Өстәлдә яткан кенәгәдән карап, аерылган хатыны Фәнирәнең номерын таптылар, шуның буенча шалтыраттылар... Әсхәт: “Безнең Фәрит белән менә шундый хәлләр булып китте бит әле...”, “Сез аңа барыбер бөтенләй үк чит-ят кеше түгел бит инде...”, “Кызыгызның үз атасы бит инде...” дигән төсле сүзләр кыстыра-кыстыра озак кына сөйләшергә кереште... Монысы инде, үзе болай бик тә аңлаешлы, табигый хәл булса да, Фәрит өчен тагын бер “башка китереп суккан” яңалык булды. - Хәзердән башлап, димәк, ул инде үзенең иң нечкә шәхси эшләренә хәтле үзе хуҗа түгел... Әйе... Кичә генә әле типсә тимер өзәрдәй таза ир кеше, вакытлыча бераз кыен хәлләргә тарыган булса да әле “дөньяның кендеге” иде, ә бүген инде - тулысы белән “кеше өстенә калган”, бернинди ихтыярсыз авыру... Үзе үлә ятканда да шалтыратмаган элекке хатынын, әнә шулай итеп, уйлап та тормыйча, аның хәленә катнашу турында юмалыйлар... Ни дә булса мөнәсәбәт белдерергә үзенең теле генә дә юк ичмаса...

...Фәритнең яшәгән квартирыннан нәрсәләрне хәзер үк алырга, нәрсәләрне калдырып торырга дип тә киңәшеп алдылар. Документларының кайда ятканын сорадылар... Хәзинәдә булган акчаларын инде ул үзе, кулы белән ишарәләп күрсәтеп бирде...

“Ашыгыч ярдәм” килеп җитте. Ишектән кергән ак халатлылар Фәритне тиз генә карап-тикшереп алдылар да, эшлекле генә кыланып, носилка белән өеннән алып чыгып киттеләр...

Чаллы клиникасында бер атна ятты Фәрит. Тикшерделәр, анализлар алдылар, төрле дарулар белән әзрәк дәвалаган булдылар. Бер атнадан соң инде, үз машинасы белән тагын әйләнеп килгән Әсхәткә биреп җибәрделәр...

- Бөтенләй терелеп бетүенә ышаныч зур түгел, анысын ачыктан-ачык әйтәм, - диде Әсхәткә кырыс кына кыяфәтле врач-невропатолог. - Әмма дә ләкин, инде өметле генә реабилитация бара. Үзен-үзе карап йөртерлек, җиңелчә берәр эшкә дә ярарлык хәлгә кайтуы бик тә ихтимал. Бөтенесе сезнең үзегездән тора. Даруларын язып бирдек... Кискен хәрәкәтләр ясатмагыз, көчәндермәгез, әмма дә ләкин тик кенә дә ятмасын, үзен-үзе күнектерсен. Әкренләп йөри дә башлар. Култык таягы, кул таягы, махсус әйберләр алырсыз. Инвалидлыкка комиссия үтәсе булыр, анысын безнең язулар буенча үз районыгызда да мөмкин... Аннары бигрәк тә шунысы - борчылдырмагыз, кыен хәлгә куймагыз, тәрбияләп кенә тотыгыз. Нервысы чирле кеше ул чөнки. Әмма дә ләкин үз туганыгыз... Туганнарча сөйләшегез, үзен дә ешрак сөйләштерегез. Аңлашыламы? Аңлашылса, тагын шуны да әйтим - авыл җире какраз иң килешкән җир аңа хәзер. Тыныч җир. Моннан чыккач та әллә кайларда әллә ниткән имнәр-дәвалар эзләп өстерәп йөртсәгез, файда зур булмас. Ә зыян булырга мөмкин. Бигрәк тә экстрасенслар, имчеләр турында әйтәмен... Аңлашыламы? Акчагыз бик күп булса, әгәр дә ки, кыйбатлырак дарулар юллап табарга тырышыгыз лутчы...

* * *

Туган-үскән иске өйне Әсхәт әле үзе яшь, атасы исән чакта ук сүтеп, аның урынына иркен һәм биек алты почмаклы яңа өй салган иде. Бераз еллар үткәч шуңа тагын янкорма өстәп салды, янкорманы ике бүлмәгә бүлде. Яшәргә кысан түгел, шулай итеп. Урын бар... Кечерәк бер бүлмә тулаем әни карчык карамагында иде - Фәрит өчен шул бүлмәгә тагын бер карават кертеп куйдылар. Иң баштагы мәлдә кот очмалы тоелган авыр мәсьәлә шуның белән чишелеп тә бетте дип әйтергә мөмкин... Авыру тыныч кына ята, аңа күз-колак булып, кирәк-ярагын биреп торырга әни бар, бу эшләр генә аңа һич тә авыр түгел... Өйдәгеләрнең берсенә дә зурдан алып әйтерлек комачаулык килеп чыкмады...

Хәер, бөтенләй кузгалмыйча түшәк өстендә яткан авыру да түгел бит Фәрит. Шәһәрдән кайтарып шул урынына салгач, бер тәүлек чамасы тынычлап кына ятты, олы күченеш мәшәкатьләре белән бәйле стрессларыннан ял итте дә, икенче тәүлектә инде бик тырышып, үзенчә бертөрле дәрт белән, хәрәкәт күнегүләре ясарга кереште. Уң кулы һәм аягы бөтенләй үк җансыз түгел, әзрәк кенә булса да ихтыярга буйсына, кузгала иде бит аның... Шул тереклек галәмәтен әкренләп көчәйтергә генә кирәктер, мөгаен... Врачларның әйтүенә караганда, баш миендәге үлгән нервыларның эшен әкренләп башка нервылар эшли башларга тиеш ди бит... Тыгылган кан тамырларын урап узып яңа тамырлар үсәргә тиеш ди... Моның өчен исә баш миенең әнә шул эшләми башлаган өлкәләрен гел генә эшләтергә тырышып, тынгысызлап торырга кирәк ди... Тырыша башлады Фәрит... Ничек тырышмасын ди инде!

Бер үк вакытта, сәламәт сул ягын мөмкин булганча дөрес итеп файдаланырга өйрәнә башлады. Торып утырырга, бер аякка басарга, бер кул белән төймә төймәләргә, кашык тотып ашарга, юынырга, тагын бик күп шундый эшләр эшләргә, бер күнегеп алсаң, әлләни кыен түгел икән... Култык таягы белән йөрергә итеп тә карады. Өйдәгеләрнең “егыла калса” дип ике яктан сагалап торуы астында бүлмә ишегенә кадәр барды, тик беренче тапкырда хәле шуннан арыга җитмәде. Әмма икенче тапкырда инде ул ишек бусагасын да атлап чыга алды... Ә өченче тапкырда өй эчен бер әйләнеп узды. Тора-бара әкренләп ишегалдына да чыгып йөри башлады.

...Шулай итә торгач, бөтенләй терелеп китәргә дә мөмкиндер бит әле ул! Терелер! Терелергә тиеш! Менә бер көнне элеккечә тап-таза хәленә кайтыр да, Әсхәт энесенә, әнисенә, туганнарына баш иеп рәхмәтләр әйтер дә - чыгып китәр үз тормышын өр-яңадан корырга! Һәм әле ничек кенә итеп корыр! Һичбер кыенлык алдында тукталмас, һичбер нәрсәгә карап төшенкелеккә бирелмәс! Гел хәрәкәттә, гел эшчәнлектә булыр. Чөнки, ни өчен дигәндә - ул хәзер сау-сәламәт кеше булуның кадерен, никадәр зур бәхет икәнен белә! Барысыннан яхшырак белә! Кырык алты яшендә генә әле ул - тагын бер, өр-яңа гомер яшәп алырга да буладыр, әгәр дә мәгәр терелеп китсә...

...Фәриттә яңа көч белән яшәү дәрте кабынды. Исән-таза чактагыдан да көчлерәк иде шикелле ул дәрт! Көн саен бәләкәй генә, сизелер-сизелмәс кенә булып өстәлә барган уңышлыклары исә аның күрексез генә, тыштан караганда мескен генә булган яшәешен әллә нинди матур бизәкләр белән бизәп, әллә нинди якты өметләр белән баетып торалар иде.

* * *

”Телсез” кеше булгач, Фәрит белән кем сөйләшсен, ничек сөйләшсен, ни дип сөйләшсен, бер караганда... Әмма, көндәлек тормыш алай ук котсыз булып чыкмады. Беренчедән, врачлар аны ешрак сөйләштереп торырга куша бит, һәм бу эшнең үзенә күрә “методика”сы да бар икән. Әсхәтнең унберенче класста укучы улы Илшат шундый бер китапчык табып алды да, Фәрит абыйсы белән “дәрес”ләр үткәрә башлады. Үзе әйткән сүзләрне кабатлап әйттерә, китаптан укып әйтергә куша, яисә әзрәк сөйләп ала да, Фәрит шуны яңадан “сөйләргә” тиеш була. Баштарак шул бала алдында “этенеп-төртенеп” утыру бик кыенсындыра иде аны, ләкин тора-бара күнегеп китте. Прогресс та юк түгел иде бит, аннары - тирә-яктагылар аның әйткән кайбер сүзләрен инде аңлый да башладылар! Ә Илшат өчен бу “уен”ның аерым бер мәгънәсе дә бар икән әле - мәктәптән соң медицина институтына керергә тели икән ул, һәм шул сәбәпле, Фәрит абыйсын сөйләшергә өйрәтүне менә дигән “фәнни практика” дип саный икән. Аның шул “практика”сын ничек итсәң итеп “бишле”гә бирдертергә кирәк иде инде, әлбәттә.

Теле булмаган кешенең кемгә дә булса сер чишүеннән куркасы юк бит әле тагын... Андый кеше дә бик кирәк булып куя икән ул кайчагында... “Дәрес”ләр вакытында Илшат “сөйләшү күнекмәсе” бирү белән мавыгып китә дә, үзенең мәктәбе, укытучылары, классташлары, кичке маҗаралары турында сөйли башлый иде. Фәрит белән шул үсмер егет бер-берсенә ныграк ияләшкән саен, мондый сөйләшүләр-серләшүләр дә ешрак булгалый башлады.

...Гашыйк булган кызы бар икән аның, мәсәлән, әмма ул кыз үзе Илшат ягына карамый да, олырак яшьтәге икенче бер егет белән “йөри” икән. Илшатның бөтен булган “гыйшкы” да әнә шул кызны уйлап янулардан, аңа хәтере калулардан, “үкенер ләкин соң булыр” кебек юраулардан һәм теге егетнең “иманын укыту” хыялларыннан тора иде шикелле... Бик начар, явыз кеше ди, имеш тә, ул егет, һәм үзе генә түгел, бөтен нәсел-нәсәбенә хәтле бар да шөкәтсез, начар кешеләр ди... Сөйли-сөйли дә шулар турында Илшат, “дәрес”е исенә төшеп, Фәрит абыйсына “күнекмә” бирә:

- Яле, Фәрит абый: “Ул начар кеше” дип әйт! “Начар кеше” диген!

- Яхшы кеше! - ди Фәрит, булдыра алганча тырышып. - Әйбәт кеше! - дип тә кабатлый... Баш бармагы белән “шәп” дигән ишарә күрсәтә... Чөнки Илшат әйткән теге кеше, “көндәш” егетнең атасы - аның яшьлек дусты...

- Әй, синең белән сүз сөйләшеп буламыни! - ди дә Илшат, хәтере калып, бүлмәдән чыгып китә. Ләкин иртәгәсен тагын әйләнеп кергәндә инде ул турыда оныткан була...

...Икенчедән, Фәрит үзенең әнисенә бик кулай бер “әңгәмәдәш” булып китте. Әнисе “күнекмә” бирүләр белән гел дә кызыксынмый, савыгу мәсьәләсенә “ходай эше” дип кенә карый, әмма Фәрит белән сөйләшүнең җаен яхшырак аңлый, үзенә дә шуннан юаныч таба иде. Авыл буенча йөргән төрле яңалыкларны түкми-чәчми аңа да җиткерә, өй эчендәге хәлләр турында да аңа сукранып эчен бушата. Вак-төяк эш-хәрәкәтләр бетеп торган араларда исә Фәриткә үткән заманнар турында истәлекләрен сөйли... Фәрит арып-ялкып китсә, яисә үз чиренең тагын бер күңелсез хасияте буенча “алмашынырга” итебрәк тора башласа, бер генә караш ташлый да, сүзеннән туктый... Кулына дисбесен алып, авыз эченнән генә: “Аллаһу әкбәр... Аллаһу хәким... Аллаһу кадыйр...” - дип, үзалдына укынып утыра башлый...

...Әнә шул ягы да бар шул әле Фәритнең, гөнаһ шомлыгына каршы... Әйбәт кенә утырып я кырын ятып торганда, тиктомалдан “алмашынып” китә дә, “күзенә күренгән” әллә кемнәр белән кызып-ярсып үзенчә сөйләшә башлый. Күзләре алан-йолан карый, кул-аяклары тартышып-тартышып ала... Шуннан соң шактый вакытка тынып кала... Тагы да кабатлап саташмаса, “айнып” китеп, инде “бу дөнья”га әйләнеп кайта... Болай үзе артык зыянлы хәл кебек түгел дә соң, әмма мондый “алмашыну”ларны халык арасында бер дә яхшыга юрамыйлар... Фәрит үзе дә андыйга тарыган кешеләрнең я тора-бара тәмам акылдан язуы, я шул чир аркылы теге дөньяга китеп баруы турындагы мисалларны шактый белә... Йөрми башлаган аяк-кулы төзәлгәннәр никадәр күп булса - “алмашыну” ишедән тәмам терелгәннәр шулкадәр үк сирәк...

...Әллә нинди эчке бер тавыш аңа эндәшә, аны каядыр чакыра төсле тоела башта... Ул үзе шуңа мотлак буйсынырга тиешле була. Аннан соң күз алдында ниндидер шәүләләр барлыкка килә, ул шәүләләр әкренләп чып-чын төсле бер күренешкә оешалар, һәм Фәрит шул күренеш эченә кереп китә... Менә бу юлы аңа каяндыр баш артыннан: “Атыңны куала!” - дип боералар икән, имеш тә... Караса - чокыр-чакырлы, сазлы-баткаклы юл буйлап авыр йөкләр төялгән ат-арбалар бара... Ул үзе дә шунда бер биек арба кырыеннан атлый, әледән-әле кулындагы озын дилбегәне каккалый, кыен җирләрдә арбаны арттан этә... Шарлап аккан сулар аркылы чыгалар, үр менәләр, үр төшәләр, тагын чокыр-чакырга килеп керәләр... “Әйдә-әйдә, тизрәк-тизрәк!” - дип ашыктыра теге усал тавыш... “Хәзер, хәзер!” - ди аңа каршы Фәрит... Ләкин шулчак тәгәрмәч чокырга төшә дә, арбаның арт күчәре җиргә тия. Фәрит иелә төшеп, бер кулы белән арба читен күтәрә, икенче кулы белән дилбегә кага, “на-а!” дип атка кычкыра. Бу чокырдан чыгып озак та үтмиләр, тагын икенчесенә төшеп баталар... Шунда бер күтәрелеп караса - арбада, төрле әйберләр арасында аның яшь чактагы беренче хатыны Әлфирә утыра икән... Менә Әлфирә арбадан төшәргә итә башлады... “Төшмә! Төшмә!” - дип кычкыра Фәрит. Әлфирә дә нидер әйтә: “Атка авыр була” диме, “Бүтән бармыйм” диме - ачык кына аңлашылмый... Бу яктан төшертмәгәч, арбаның теге ягына таба китә... Фәрит арба читен тагын көч-хәл күтәреп, тәгәрмәчне чокырдан чыгарып, яңадан бер караса - арбада инде Әлфирә юк... Ә арттан ишетелгән усал тавыш берни кылырга ирек бирми, һаман ашыктыра... Аңа буйсынып, Фәрит атны куалый...

...Саташулы күренешләр шунда ничектер буталып китә дә, ул яңадан чынбарлыкка әйләнеп кайта... Өй бүлмәсе икән, ул үзе карават читендә утыра, каршыда әнисе әле һаман дисбесен тарта-тарта догаларын укый... Фәритнең хәлен дә карап-күзәтеп кенә тора, мәгәр... Аның саташудан айнып беткәнен сабыр гына көтеп алды да, менә, сорау бирде:

- Кайларда нинди атлар куалап йөреп кайттың, балам?

Фәрит, булыр-булмас теленә кул ишарәләре белән ярдәм итә-итә, “күзенә күренгәннәрне” сөйләп бирә.

- Дөнья атлары ул, балам, - ди әнисе, тыңлап бетергәч. - Тормыш арбалары... Син дә күп куалап карадың инде аларны үз гомереңдә, әйтерең бармы... Куалыйбыз, куалыйбыз, әнә шулай, ә нәрсәләр генә төяп алып китерәбез? Актык көннәргә җитәрәк бер карасаң - тормыш арбаңдагы бөтен булган байлыкларың узган гомернең чокыры-чакыры саен коелып, чәчелеп беткән була... Ходайдан шулай боерылгандыр, дисең дә торасың инде, ни хәл итәсең...

Фәриткә хәзер бераз тынычлап ял итеп алырга кирәк... Утырган җиреннән авышып кына, ул караватына сузылып ята... Тик күзенә йокы керми... Саташу аркылы ярсынып калган уйлары аны, ирексезләп дигәндәй, еракта калган үткәннәргә алып китәләр... “Тормыш арбасы” шул, әйе, “дөнья атлары” шул - әнисенең әйткәне бик тә дөрес... Такыр гына юлдан җилдертеп кенә алып киткән төсле иде бит алар теге чакларда... Әмма, ничек шулай бик тиз арада күчәр сындыргыч сикәлтәләргә юлыктылар да, мәкерле сазлыкларга кереп баттылар соң әле...

* * *

...Әгәр биография итеп язарга дисәң, тормыш юлы бер дә катлаулы түгел аның. - Туган авыл мәктәбендә урта белем алды, аннан соң армиягә киткәнче колхозда, фермада эшләде. Армиядән кайткач тагын ел ярымлап шул ук фермада... Ике тапкыр, армиягә кадәр һәм аннан соң, институтка укырга керергә барды, тик конкурстан үтә алмады... Шуннан инде, өченче тапкырында язмыш белән артык шаярып маташмады, тотты да - Чаллы Автомеханика техникумына барып керде. Институт кебек “искитмәле зур” уку түгел, шуңа күрә анда керүе җиңел, ләкин ир-егет өчен менә дигән белгечлекләр биреп чыгара торган җир иде ул... Яшәве тулай торакта булды, билгеле. Анысы ул чакта әле күңелле маҗара шикелле генә тоела иде.

Техникумнан соң КамАЗ заводларының берсендәге ремонт цехына мастер итеп эшкә билгеләнде... Әнә шуннан алып, күптән түгел эшсез калганчыга кадәр, бөтен хезмәт дәвере КамАЗда үтте дә китте... Дөрес, аның соңгырак чордагы эш урынын төгәл генә КамАЗ дип атавы кыен, исем һәм хуҗалар башкачарак була башлады, әмма эш урыны, шөгыль рәвеше шул ук бер “ремонт цехы” иде барыбер... Менә, бетте дисәң дә була биографияне... Ә гади генә шул кыса эченә нинди катлаулы, драматик гомер вакыйгалары сыйганны исәпли китсәң!..

...Әлфирә шул ук цехның икенче бер участогында шлифовщица булып эшли иде... Мәхәббәт һәрвакытта да серле була диләр, ә Фәритнең бу җәһәттән әлегәчә аңлап бетерә алмаган үзуңача бер сере дә бар. Ни хикмәттер - шул Әлфирә белән алар ярты ел чамасы танышлар булып, сирәк-мирәк очрашкан чакларда исәнлек бирешеп йөргәннең соңында гына көннәрдән бер көнне ныклап дуслашып, яратышып киттеләр. Шул ук чибәрлек, шул ук буй-сын бит югыйсә, ә билгеле бер “тылсымлы” сәгате сукмыйча күңел түренә үтеп кермәгән.... Ниндидер берничә детальне шул кызның станогында шомарттырып алырга кирәк иде Фәриткә ул көнне, ә кызый риза булмады: “Детальләрнең шлифовка белән алдырасы җире артык калын, башта фреза белән юнып китерегез”, - дип карышты. Әлбәттә, ул хаклы иде, ләкин бит, фреза белән эшкәртү өчен тагын әллә кая заявка биреп мәшәкатьләнергә туры киләчәк иде... Фәрит кызны юмаларга кереште, сүз иярә сүз китте... Ахырда күндереп, эшен эшләткәч инде, “шуның өчен” дигән булып буфеттан бер плиткә шоколад алып бирергә сылтау килеп чыкты... Ә эштән соң кич алар бергәләп кинога бардылар, һәм бу вакытта Фәрит аңа баштанаяк гашыйк булып өлгергән иде инде. Кыз ягыннан да “җавап” шундый ук булды, гаҗәпкә каршы...

Аларның мәхәббәте турында фильм төшереп яисә китап язып булмыйдыр, мөгаен... Тыштан гына караганда бик гади иде ул... Киноларга, концертларга йөрделәр инде, кайчагында берәр кафега кереп, пирожный-морожный алып утыргалыйлар иде. Кичләрен Чаллы урамнары буйлап әкрен генә атлап “гүләйт” итәргә, шунда төрле юк-бар нәрсәләр турында сөйләшергә яраттылар. Заманасы ярлы, үзләре заманадан да ярлы, торган җирләре исә икесенеке дә нибары тулай торак иде бит. Булган иң зур “байлык”лары - әнә шул мәхәббәт булды, әмма ул башка барлык төр байлыклардан өстен байлык иде... Күптән сулып сүрелгән ул хисне хәзер инде хәтердә генә булса да кабат терелтүе бик кыен... Әмма, сүз белән шуны әйтергә мөмкиндер - Фәритнең бөтен яшәешен Әлфирә генә биләп алган төсле иде ул чакта. Кайда нинди матурлык күрсә - шуны Әлфирәгә дә күрсәтергә теләде... Башына бер кызыклы уй килсә - шуны Әлфирәгә дә әйтергә ашкынды. Әлфирәне ярты көн күрми торса да “үлеп” сагына башлый, аны тизрәк кабат күрер өчен мең төрле сылтаулар уйлап чыгара иде... Дөнья шундый да гүзәл, һәм бары үзендә Әлфирә яшәгәнгә күрә генә шулай гүзәлдер төсле иде...

Бераз вакытлардан соң инде алар бер-берсенең тулай торак бүлмәсенә “кунакка” йөрешергә дә күнегеп киттеләр. Фәрит ике кешелек бүлмәдә тора, бүлмәдәше бүтән сменада эшли, ял көннәрендә исә туганнары янына китеп югала иде... Ул яктан уңай булды дияргә ярыйдыр... Бер ел чамасы шулай йөрешкәч, кызны инде тәмам “үзенеке” иткәч, озакка сузмыйча гына туй ясап, алар ир белән хатын булыштылар. Туйны матур гына итеп авылда үткәрделәр. Туйдан соң исә кабат Чаллыга килделәр дә... берни булмагандай икесе ике тулай торакта яшәүләрен дәвам иттерделәр...

Заманалар үзгәрә тора, һәм мондый хәл киләчәк буын кешеләренә бәлки инде бик сәер дә тоела башлар. Кияү белән кәләш өчен зур шәһәрдә икесенә бер почмак табылмауны башларына да сыйдыра алмаслар. Ә теге заманда әле бу бер дә сәер хәл түгел, тормышта еш очрый торган, гадәти диярлек күренеш иде. Чөнки, ялгыз егеткә яки кызга тулай торактан башка яшәү урыны бирергә, дәүләт “Әндри казнасы түгел”, аннан башка да квартир мәсьәләсендә коточкыч кризис хөкем сөргән дәвер... Өйләнешкән парларга инде бирергә ярый, ләкин, моның өчен алар әле башта озын гына чират аша үтәргә тиешләр... Вакытлыча әнә шул ике арада торып калганнарга карата исә “алга киткән социализм” системасында бернинди закон һәм кагыйдәләр каралмаган, андыйлар гомумән дә “юк” саналалар иде. Ир кеше үзенең законлы хатынын күрергә дип тулай торакка үтеп керер өчен, “малай-шалай”дан бернинди аермасыз рәвештә, вахтада документын калдырырга һәм журналга кул куярга тиеш, кичке сәгать 11гә кадәр чыгып китәргә тиеш... Ә хатын, әлбәттә инде, бүлмәдә берничә “иптәш кызы” белән бергә яшәвен дәвам итә... Хәер, анысына гына аптырыйсы бармы... “Тулай торакта бала тапкан ялгыз хатыннарга аерым бүлмә бирелергә тиеш” дип үзәк гәзитләргә язып, шул проблеманы гына да яңа-яңа күтәрә башлаганнар иде бит әле ул чакта...

Кеше - винтик, һәм бары тик үзенә билгеләнгән күчәр тирәсендә әйләнергә тиеш иде. Әгәр шул күчәрдән беркая да тайпылмаса, дәүләт аңа иң минималь шартларны гына булса да тәэмин итә иде, бөтенләй ансыз да түгел иде... Фәрит белән Әлфирәгә дә тиз арада, дүрт я биш ай эчендә, төзелеп бетеп килгән бер йорттан малосемейка биреләчәге билгеле булды. Алар икәүләп шул йортны барып та карадылар... Башта бик сөенделәр... Әлфирә инде балага узган иде - димәк, шулай итеп, туасы бәбине алып кайтырга аларның үз почмаклары булачак!..

...Ләкин, әгәр нибары “винтик” булган гади кеше үз күчәреннән чак кына читкәрәк тайпылырга уйласа - бетте инде, мондый “дуамаллык”ның бөтен бәләсе дә фәкать үз башына... Фәрит белән Әлфирә әнә шулай “читкә тайпылдылар” - ул малосемейканы алудан баш тартып калдылар. Чөнки, эш шунда ки - Фәритнең инде “чын” квартир алырга да чираты артык озын калмаган, анысын да ел ярым, күп булса ике ел эчендә бирергә тиешләр иде. Төзелә башлаган йорты шулай ук инде билгеле иде... Ә шуннан алда гына малосемейка алып өлгерсәң - чиратның иң азагына таба “тәгәрәтерләр” дә куярлар. Яисә бөтенләй төшереп калдырырлар... Мәсьәләнең шул ягын уйлап, аптырашып, икеләнеп, ахырда баш тартырга булдылар шул... Бер елга куян тиресе дә чыдый, ничек тә җаен табарбыз әле, дип уйладылар... Балалары туса, аның хакына вакытлыча түләүле бүлмә табарга да була иде бит, аннары... Охшаш хәлләргә тарыган бөтен кеше шулай итә иде...

Тагын бер ай чамасы вакыт үткәч, мәгәр, Фәрит профкомнан бик күңелсез яңалык алып чыкты... Төзелеп яткан теге йорттагы квартирлар бүленешен “югарыда” яңадан караганнар да, КамАЗ өлешен төзелеш оешмасы файдасына шактый кисеп алганнар икән. Фәриткә булырга тиешле квартир да шул “киселгән” өлешкә эләккән. Чиратның аңа җитү вакыты билгесез срокка кичектерелгән...

...Алга килә торган язмышны көтеп шул көе генә яши бирсәләр, бәлки анда да бер җае табылыр иде дә соң... Әлфирә башкача эшләде... Аннан сорап, аның белән киңәшеп тә тормыйча, үзе генә хәл итте дә куйды... Аборт ясатты...

Соңыннан гына билгеле булуынча, аны бу эшкә үз апасы күндергән икән. “Әллә нинди билгесез хафаларга батарга бик ул хәтле ашкынып торма, баланы тормышыгыз рәткә салынгач та табарга өлгерерсең, әле яшьсең, бөтен гомерең алда”, - дигән... Аның ул апасы бу җәһәттән үзе бик “утка пешкән” кеше иде шул. Вәгъдә биреп йөргән егете үзен авырлы килеш ташлап качкан да, шуннан соң туган баласын тулай торакка алып кайткан, хәзер инде үсеп килгән бала белән шунда бер аерым бүлмәдә яшәүче “ялгыз ана” иде...

Аборт ясатуның, тыштан гына караганда, ние бар инде югыйсә. Чыннан да кыен, хәвефле чорда бала мәшәкатеннән котылып тору дип кенә дә кабул итәргә ярыйдыр... Ләкин кеше - исәпләү машинасы түгел шул, мондый эшләрне файда-зыян кысаларына гына сыйдырып бетерә алмый... Эчендә җаны бар аның... Шул вакыйгадан соң Әлфирә бик боегып, моңаеп калды. Элеккечә елмаеп-көлеп сөйләшмәс булды. Төрле күңел ачуларга йөрүдән дә тәмам бизде... Юк кына нәрсәләр өчен дә үпкәли, Фәритне битәрли, үзе елый башлый торган булып китте... Аңа карата мәхәббәте сүнде - ике арадагы бөтен бәйләнешләрдә әнә шул күзгә ташланып тора иде инде...

...Әлфирәгә чыннан да күп борчулар кичерергә туры килгәндер - ярый, шулай да булсын ди... Ә Фәритнең ул чакта ниләр кичергәнен кем нинди үлчәүләргә салып караган?.. Ирмен дигән ир була торып, кичләрен үз хатынының тулай торак тәрәзәсенә вак таш ыргытып йөрүләр әллә аңа бик күңелле идеме? Законлы хатынының аннан бала табарга теләмәвен, шул мәсьәләдә аның белән аңлашып та тормавын җиңел үткәреп җибәрдеме? Һәм, ахыр килеп, ир белән хатын рәхәт чакта гына чөркелдәшеп бергә яшәргә тиеш тә, кыенлык килеп чыгу белән һәркайсы үз җаен карый башларга тиешме?

...Үз җаен тиз тапты Әлфирә, әйе... Чираттагы отпускысы җиткәч, берүзе генә авылына кайтып китте дә... Шунда мәктәп чорында ук әле үзе артыннан йөреп алган бер ялгыз егет белән очрашкан... Очраштырганнар булса кирәк... “Сине һаман яратам, - дигән теге егет, - әгәр үзең риза булсаң, бернигә дә карамыйм”, - дигән... Йорт-җирләре бик бөтен, үзе колхозда электрик булып эшли икән...

...Фәритне ташлап яңадан “тормышка чыгуы” турында башта хат язып белгертте Әлфирә, шулай аңлашуы җиңелрәк булганга күрәдер инде. Формаль эшләрне генә хәл итеп бетерү өчен ул кире шәһәргә әйләнеп килгәндә, аларның инде, чын дөресендә, үзара сөйләшер сүзләре дә калмаган иде... Бөтенләй чит-ят булыштылар да куйдылар...

Хәер, кемгә ничектер бит... Фәрит, әле менә бүген дә аны күңеленнән сызып ташлый алмыйча, җаны телгәләнеп ята... Берчә үзен гаепли, берчә Әлфирәне... Берчә ике як та гаепле сыман, берчә икесе дә гаепсез - бөтенесе фәкать язмыш кушуы буенча кылынгандыр кебек...

Шунысы тагын бер сәер - әлеге вакытта ул, нинди имгәнүле хәлендә дә, үзенә күрә яшәү дәртенә бирелеп маташкан була... Ә бит теге чакта бөтен дөньясының инде бернинди мәгънәсе калмаган төсле тоела иде. Яшәү аның өчен авыр һәм котылгысыз бер мәҗбүрилек кенә иде... Күнегелгән сәгатендә торып эшкә китә, заводта көне эш белән юанып үтә, ә тулай торакка кайткач үзен кая да куярга белми җәфалана иде... Хәсрәте андагы “дус-иш” белән уртаклаша торган да түгел - алар белән бары тик уртактан берәр шешәне бушатырга мөмкин... Шуннан ни - эчәргә сабышып китте... Эштән кайтышлый ук бер яртыны кыстырып алып керә иде дә, төн урталарына кадәр дөм исерергә өлгереп, чак-чак түшәгенә кайтып егыла иде... Моның эш буенча да зыяны тими калмады: ике-өч тапкыр соңга калганы, берме-икеме тапкыр эшкә “баш төзәтеп” килгәне өчен мастерлыктан алып, шул ук цехында токарь итеп калдырдылар. Акчасы кимрәк түгел иде, мәгәр...

Организмында эчкечелеккә каршы иммунитет бардыр, күрәсең - акны-караны белми җиде-сигез ай эчүгә дә карамастан, ул алкоголик булып китмәде, ахырда үзен-үзе кулга алып, бу бозыклыкка чик куйды... Хәер, анысы буенча бик көчле ихтыяр белән мактана алмый - хәтәр бер очрак “ярдәм итте”... Бервакытны юньләп таныш та булмаган “шешәдәш дуслары” белән исерек баштан сугышып китте дә, үзен бик каты кыйнап ташладылар. Егылгач та әле эченә, күкрәгенә, башына типкәләп, тәмам эштән чыгардылар. Чак исән калды, тын алырга да интегеп, озак кына больницада ятты... Эчүен шуннан соң ант итеп ташлады да инде. Төгәлрәге - тыелгысыз эчүдән туктады. Сирәк-мирәк “салгалап” алуны исә соңгы дәвергә кадәр дәвам итте, анысын бик олы зыянга санамады. Авыррак хәлләргә тарыган чакларында исә сирәк-мирәк белән генә дә калдырмый иде...

...Башына да әнә шул кыйналган чакта берәр җитди зыян салынмады микән соң аның?.. Тыштан беленми иде алай, ләкин эчтән берәр җирдә кан-мазар укмашып калган булуы бик тә ихтимал...

...Фәритнең шунда уйлары чуалып китте... Нәрсә эшләргә тиеш иде соң ул әле генә?.. Ниндидер кәкре-бөкре коридор, ян якларда ишекләр, кайсы бикле, кайсы ачык, ачык ишекләрдән эчтә әллә нинди бүлмәләр, әллә нинди кешеләр күренә... Ә-ә, аның үзенә дә шушы йорттан квартир бирделәр бит... Менә кулында ачкычы... Тик кайсы ишек аныкы?.. Квартирның номеры онытылган... Башына нәрсәдер булган иде шикелле, шуңа күрә микәнни?

...Ул әле бер, әле икенче ишеккә бара, ачарга итеп карый - кайсы ачылмый, ә кайсы ишек артында чит кешеләр булып чыга...

...Әллә аның квартиры монда түгел, бүтән йортта микән?.. - Фәрит бормалы һәм текә баскычлардан түбәнгә омтыла, подъезд ишеген бәреп ачып тышка чыга. Йөгерә-атлый Чаллы урамнары буйлап китә... Аларныкы әнә теге биек йорттыр мөгаен... Ә юк, аннан аргысы... Юк, тагын ул түгел...

...Шулай каңгырып йөри торгач, ниндидер җир асты юлына төшеп китә. КамАЗга керә торган юл икән бит бу... Ә анда аның Әлфирәсе эшли, яңа квартирның да кайда икәнен ул гына белә... Ничек моңарчы башына килмәгән?.. Ә, әйе, башы эшләми, эшләп бетерми...

...Шаулап-гөрселдәп торган КамАЗ заводы эченә килеп керүе була - аны шунда ук бер галәмәт зур станок авызына озын тимерләр тыгып торырга куялар. Аңа бит югыйсә хәзер Әлфирәне эзләп табарга кирәк! Ләкин станокка тимер тыкмыйча торырга ярамый! Тыга да тыга тимерләрне Фәрит, тыга да тыга...

...Юк, монысы инде “алмашынып китү” түгел иде... Монысы - Фәритне озак еллар буена төн аралаш диярлек йөдәтә торган тынгысыз бер төш иде...

* * *

Район үзәгендә яшәгән Мәдинә апасы Фәритне төрле дарулар, дәвалар белән тәэмин итеп торырмын дигән иде. Һәм әйткән сүзен ихласланып үтәргә дә кереште. Атна азакларында еш кына авылга кайтып, кодеин, декадрон, церебролизин кебек, моңарчы исемен дә ишетмәгән берәр дару калдырып киткәли башлады. Даруны ничек эзләп тапканын, аның ни хак торганын, ни файдалар өчен икәнен дә сөйләп ала шунда... Кыйбатка һәм кыенга төшә икән, мәгәр, Фәритнең менә шушылай “туганнары өстендә” чирләп ятулары!.. Яңарак кына билгеләнгән пенсиясе тулысынча шул даруларга китеп бетә, әле җитми дә кала икән... Үзе, әлбәттә, “кирәкми” дип әйтәлми. Кирәк чөнки - үзенә дә, туганнарына да аның мөмкин кадәр тизрәк терелүе бик тә кирәк!

Хәле дә, әкренләп булса да, яхшыра барган төсле бит, аннары... Эш тыныч авыл шартларында гына түгелдер, шул даруларның да уңай йогынтысы бардыр, мөгаен...

Ә беркөнне Мәдинә апасы аны “дәвалау сеансы”на дип үзе белән алып китте... Районга атаклы экстрасенс Фәрис Галләмов килгән, халык шуның сеансларына ябырылып йөри икән! Сеанска култык таягы белән яки коляскада килеп, аннан инде сау-сәламәт көе үз аягы белән кайтып китүчеләр дә еш булып тора ди, имеш тә: сеанс алдыннан шуларның ничек терелеп китүләре турында үзләреннән сөйләтәләр ди!.. Фәрит экстрасенсларга тамчы да ышанмый иде, ләкин шуңа да карамастан, бармыйм дип карыша алмады. Чөнки “кирелегең аркасында терелми калдың” дип әйтүләре, әйтмәсәләр дә уйлаулары бар бит... Ни кушсалар шуңа буйсыну да тору инде аның хәзерге бөтен бурычы... Илтеп куйдылар Мәдәният сараена, култык таягы белән аксаклап үзе кереп утырды... Тик экстра-сеансның һичбер кызыгын да, файдасын да тапмады, нибары моның мәгънәсез бер аферистик тамаша икәнлегенә ышанычын ныгытып кайтты.

Озак та үтмәде, аны тагын район үзәгенә, бу юлы инде мәчеттә өшкертергә алып бардылар... Аерым бер өшкерү кабинетлары да бар икән аларның анда... Изге догалар укып, зәмзәм сулары бөркеп әйбәтләп өшкерделәр, “махсус” догалыклар да биреп җибәрделәр... Һәм шуның белән шул - күзгә күренгән бернинди файдасы да булмады. Мәгәр зыяны да тимәде, Аллага шөкер.

Күрше мари авылында данлыклы бер имче карчык бар икән әле тагын, шуңа да алып бардылар... Карчык дигәннәре 57 яшьлек җитез генә хатын булып чыкты. Пенсиягә чыкканчы район больницасында медсестра булып эшләгән икән... Үз өендә чып-чын дәваханә оештырып җибәргән - Фәрит килгәндә, анда инде ашказаны язвалы бер ир, аяклары йөрми торган үсмер бала, радикулиттан җәфаланучы хатын-кыз дәваланып яталар иде. Фәритне дә бер атнага шунда калдырдылар. Имченең дәвалары сөлек салудан, банка куюдан, төрле үлән төнәтмәләре эчертүдән, тәнне үзе әзерләгән шифалы майлар белән ышкып массаж ясаудан һәм шуларның бөтенесенә кушып ниндидер тылсымлы ырымнар укудан тора иде... Гаҗәпкә каршы, Фәрит шунда яткан арада язвалы ир белән радикулитлы хатынның хәлләре аруланды, ахырда алар “терелдек” дип, имчегә рәхмәтләр әйтеп, тиешле түләү өстенә бүләкләр дә биреп, өйләренә кайтып киттеләр... Фәриткә дә әзрәк файдасы тиде шикелле - уң як тәненең җилсенеп торуы сизелерлек кимеде. Ә аяксыз бала аннан соң да дәваланырга калды әле...

Көз җитеп, агач яфраклары алтын төскә кергәндә, Фәрит инде үзен ярыйсы гына тоя башлады. Башы авыртмый, тәне әрнеп сызламый, уң аягы белән кулы көчсез генә булса да әзрәк хәрәкәтләнә, энә кадаганны сизә... Сул кулындагы таякка таянып, уң аягын уңайсыз гына өстерәп салып, ул инде ишегалдына, бакчага, урамга чыгып йөри ала. Йөргән җирендә хәтта аркылы яткан нәрсәләрне торкылы алып куя, үзенчә әзрәк файда китерергә тырыша... Көннәр җылы торганда урамга чыгып, койма буендагы эскәмиядә озак кына утырып керә... Анда күңелле - кешеләр үтеп-сүтеп йөри, танышлар туктап күрешеп китә, исәнлек-саулык сорашкан була... Кайчакта аның янына эскәмиягә утырып, теге-бу турыда сөйләшкәләп тә алгалыйлар...

...Бигрәк тә Галимҗан исемле, утыз биш - утыз алты яшьләрендәге бер адәм урамнан узган саен шунда тукталып, әзрәк “ләчтит сатып” китәргә ярата. Күп очракта “салмыш” була, сүзен дә шуңа бәйләп башлый:

- Эчтем әле мин, абзый, - ди беркөнне, мәсәлән, эскәмиягә килеп утыру белән үк. - Чөнки миңа “пожалысты, эч инде” дип кыстап салып бирәләр. Ә чөнки кулымнан эш килә! Түбән очта өй салабыз. Ә ул эшнең рәтен минем хәтле белүче юк! Шуңа күрә, “пожалысты” димәсәләр эчмим дә! Ә эчмәсәм эшләмим дә!

- Эчтем әле мин, абзый, - ди тагын икенче юлы. - Чөнки йөрәк яна, понимаешмы? Авыл өстендә йомыш чыкканда гына эшләп йөрүдән надоел, аңлыйсыңмы? Минем менә кичә эшем бар иде, ә бүген - юк! Ә эшем булмагач, мин нишләргә тиеш? Эчәргә тиеш, чөнки эч поша, йөрәк яна!.. Понимаешмы?

...Чыннан да, кайчандыр зур һәм куәтле булган авыл бүгенге көндә таркалып бетеп бара, монда инде элеккенең яртысы кадәр дә калмаган бер сыер фермасы һәм яртылаш кына җирләрне эшкәртүче кырчылык хуҗалыгы калган иде. Авылдан “качып” бетәргә өлгермәгән халыкның да шактый өлеше бары тик үз ихатасында терлек асрап, бәрәңге үстереп һәм өй салу, бура бурау ише очраклы кәсепләр белән көн күрә иде. Галимҗан шундыйларның берсе иде...

Фәритнең чиренә карата исә мәзәк аралаш чынбарлык кушып әвәләгән үз бәясе бар икән аның...

- Терелеп аякка басарга бик ашыкма син, абзый, - ди беркөнне, гадәттәге “эчтем әле”сен әйтеп узганның соңында. - Чык та утыр менә шушылай, утыр да кояшта кызын... Һавада очкан кошларны күзәт... Ә Әсхәтнең сине генә карарга байлыгы бик җитә аның, ул ягына бер дә кайгырма... Үзең дә пенсия аласыңдыр бит инде... Ә аяк ул тамакны туйдырыр өчен генә кирәк, чын дөресендә... Әгәр алдыма ашарга-эчәргә китереп биреп кенә торсалар, мин үзем, мәсәлән, аякларның икесен бергә куша бәйләр идем дә куяр идем!.. Әйттем исә кайттым... Өченче елдан алдагы елны минем дә менә шушы сул аяк балтырдан сынган иде бит... Башта авыртты, конешно, но зато аннан соң иллә рәхәт булган иде! Эш эшлисе юк бит инде... Хатын: “Хәлең ничек, җаный” дип кенә, көн саен бер тәмле әйбер пешереп сыйлап кына тора, мин сиңайтим!.. Ә аяк җиргә терәп басарга ярый гына башлаган иде - “Эш эшлә!”, “Акча тап!” - дип җанга тияргә дә тотынды!

...Бөтенләй юк-бар сүзнең дә төбендә берәр төрле тирән асыл ятмый калмыйдыр, күрәсең... Дөрестән дә, Фәрит инде үзенең шушы хәленә шактый ияләшә башлаган иде... Ул чирле кеше, һәм аннан тыныч кына, ипләп кенә чирләп яту таләп ителә... Өй эче, ишегалды, урамда койма буе, шуларда була торган вак-төяк хәлләр-вакыйгалар аның өчен инде бөтен дөньяны алыштырган аерым бер дөньяга әверелде... Исән-сау кешеләр иртән торып эшкә, укуга - әйтерсең лә бөтенләй чит планета орбитасына чыгып китә. Фәритнең исә ул читке орбиталарда бөтенләй бернинди катнашы юк... Кайдадыр еракта калган Чаллы каласы да инде чын түгелдер, нибары берәр китаптан укылган уйдырма хикәя генәдер төсле тоела башлады... Гомер үткән бит шунда, югыйсә... Ничә еллар шул калага хезмәт ителгән, шунда хатыннар, балалар, дус-ишләр, квартирлар, әллә никадәр мөлкәтләр табылган... Табылган да җуелган... Бүген килеп инде Фәрит өченгә аларның берсе дә юк... Бәләгә тару белән үк аны оныттылар да ташладылар, инде менә үзе дә онытып бетеп бара шикелле...

...Урамнан өйгә кергәндә, күтәрмә төбенә җиткәч, ул шунда чак кына хәл җыярга утырды... Хәл дигәне, ничек кенә яхшыруга бармасын, шул унбиш-егерме метр араны узарга да бик җитеп бетми шул әле... Савыккан очракта да кинәттән сау-таза кешегә әйләнмәс, сикереп торып кына тышкы дөнья белән яңа көрәшләргә ташлана алмастыр инде ул, мөгаен - хәлсезрәк, аксаграк, имгәклерәк бер кеше булып калыр... Баштагы мәлдә булган дәртле хыял чынга ашып бетмәде, инде шуны танырга, башны иеп язмышка буйсынырга вакыттыр... Шулай итеп, алайса, имгәклерәк көенчә тагын Чаллыга чыгып китәсе булырмы? Аны әзмәвердәй чагында изеп-таптап ташлаган, бөтен нәрсәсен тартып алып талаган ул Чаллы каласында инде хәзер ниләр генә кыйрата алыр икән соң?

Теләсә нәрсә дисеннәр - үзенең элекке дөньясына киредән кайтасы килми аның! Кайтуның мөмкин түгеллеге яхшы хәтта! Азмы-күпме савыккан очракта менә шушында, шушы туган авылда тыйнак кына, тереклек итәрлек кенә бер үз тормышын корып җибәрә алыр бәлки... Күп тә кирәкми шикелле бит - терлеккә ашарга салырга, асларын чистартырга, бакча утарга, шуның ишегә ярый башласаң әгәр - авылда әнә шуның белән генә дә инде файдага яраклы кеше буласың... Техника, механика тирәсендә “казынып”, “кыштырдап” йөри торган берәр эш тә табылып куйса - бөтенләй дә яхшы, тагын нәрсәдер телисе дә калмый... Хәер, бетеп барган авылда аның өчен генә шундый шәп эшнең “вакансия”дә ятуы бик икеле... Ләкин, һич югы каравыл тору булса да ярап куяр иде бит! Ә аннан да арысы инде - әнисе әйтмешли, Ходай эше... “Җан биргәнгә җүн биргән” дигән мәкаль дә чынга ашып куймасмы...

Анысы да монысы - авылда яшәп калса, туганнары белән, туганнары күз уңында булыр бит... Дус-ишләр онытты, хатыннар ташлады, балаларга хәтле чит булды - туганнарга кайтып егылды бит әле менә... “Ят ярлыкамый, үз үтерми” дип бик белеп әйткән икән шул борынгылар... Туганнар өстендә авыр йөк булудан туктар ул озакламый, Алла боерса, әмма ләкин, алардан ерак китеп тә олакмаска тырышыр...

...Фәрит әкрен генә күтәрмәдән торып өйгә керде, караватына барып ятты... Кичкә кадәр ерак, йокларга һич тә мөмкин түгел иде әле... “Булыр-булмас” башына тагын катлы-катлы уйлар агылып тула башлады...

...Туганнар дигәннән... Чаллыда һич тә “мескен-ятим” булып яшәмәде бит ул, югыйсә... Хатыны, балалары, квартиры, менә дигән эше - нормаль кешеләрдә була торган бөтен нәрсәсе дә бар иде бервакытны... Ничек шуларның барысы да җил себереп алгандай юкка чыгып бетте соң?.. Инсульт - әнә шул яман хәлләрнең нәтиҗәсе булды бит, мөгаен...

* * *

...Теге чакта кыйналып, больницада ятып чыкканнан соң озак та тормыйча, ул бер ел чамасы вакытка КамАЗдагы эшеннән китеп алды бит әле... Биографиянең шул бер “чи төене” инде бөтенләй дә онытыла язган, ә бит үз чорында нинди катлаулы драма иде аның өчен...

...Көн арты көн гел генә бер станок артында басып тору бик ялкыткан, тирән төшенкелек кичергән чакта кылынган вак гаепләре өчен мастерлыктан алуларына карата күңелдә үпкә дә бар иде... Һәм менә шулар фонында - аңа Чаллы автохуҗалыкларының берсенә инженер-механик булып күчәргә тәкъдим ясадылар. Завод эшеннән “үз теләге белән” китеп, әнә шул яңа эшкә урнашты да куйды Фәрит. Аның акчасы күбрәк, укыган белгечлегенә дә ныграк туры килә, үсеш перспективасы да зуррак шикелле иде...

Ләкин юкка булган икән. Автохуҗалыкның искергән, кырык ямаулы техникасы чираттагы тапкыр ватылган саен, бөтен гаепне аның өстенә тагалар иде анда... Юлда кинәт ватылу сәбәпле берәр машина авариягә юлыкса, моның өчен “башың белән җавап бирү” куркынычы да шактый реаль янап торды... Коллективта берең өстенә берең эш яки бәлә аудару, әләкләшү дә киң тамыр җәйгән иде... Чак бер нәрсә булса, премияне кисәләр, эштән куып чыгару турында кисәтәләр... Әледән-әле кугалап та торалар... Балык башыннан чери, дигәндәй, ул АТХның җитәкчесе юньсез кеше иде, бөтен болгавырлыкларның баш сәбәбе шуннан килә иде... Бу шартларга чыдый алмый киткән бер кеше урынына килгән булган икән Фәрит - үзе дә чыдый алмады, бер ел дигәндә, элек эшләгән заводына кире әйләнеп кайтты. Тик инде токарь булып та, мастер булып та түгел, ә инженер-технолог булып эшли башлады.

...Ләкин, китте дә кайтты гына түгел иде шул... “Үз теләге белән” киткәндә, билгеле ки, аның квартир алу чираты “зәңгәр төтен белән янып” калды, ә кире кайткач шул ук чиратка “арттан иң беренче” булып яңадан басарга туры килде. Бакча чираты, машина алу чираты да бар иде әле тагын, алары да янды... Ә бит, мондый чиратларда тору - үзенә күрә “капитал туплау” дигән сүз иде ул чакларда: кешенең эшләп тапкан байлыгының яртылаш өлешен әнә шул чиратларны азакка җиткереп “бушлай” алынган квартир, бакча, машина, һәртөрле стаж өстәмәләре һәм льготалар тәшкил итә иде. Хәзерге исәп белән карасаң, миллион сумга таладылар аны... Ә шуның өчен гаеп тагарлык бер кеше дә юк, турыдан-туры гына беркем дә аңа зур яманлык кылмады... Ул үзен дә тормышта яхшырак урын табарга укталып караганы өчен генә гаепле саный алмый... Замананың бөтен системасы шундый иде, ни хәл итәсең...

“Совет кешесе” дигән кысалардан беркая чыкмыйча, билгеләнгән үз күчәреннән купмыйча гына яшәгән булса, чама белән шул вакытларда аның инде квартиры, хатыны, бер я ике баласы һәм бәлки өч сутый бакчасы, “Ока” машинасы булыр иде - ул мөмкин булган “стандарт” бәхетләрнең барсына диярлек инде ирешеп тә бетәр иде... Шулар урынына исә - тулай торакта яшәүче буйдак, “хатын аерган” ир, чиратлары нольдә, бөтен мөлкәте диярлек бер тумбочка эченә сыя... Гел эшләп кенә тора иде үзе югыйсә, ару гына белгечлеге дә бар иде...

...Әнә шул хәлендә утыз ике яшен тутырганчы йөрергә туры килде аңа...

Икенче хатыны Фәнирә белән аны шул чактагы бер дустының туган көн кичәсендә таныштырдылар. Матур гына кичә иде, каршында утырган шул Фәнирә исемле яшь кенә, сөйкемле генә хатын-кыз баштан ук “аныкы” итеп билгеләнгән иде инде... Чәкәшеп шәраб эчтеләр, парлашып биеп, берничә җөмлә генә сүз сөйләшеп алдылар. Фәнирә алар эшләгән шул ук заводта бухгалтер булып эшли икән, әлеге моментта ялгыз икән... Кичәдән соң ул аны өенә озата барды... Өй дип, Фәнирә нибары малосемейка бүлмәсендә яши иде әле... Өч яшьлек улы да бар икән үзенең, Радик исемле икән...

Шул кичәдән башлап алар бергә яшәп киттеләр. Дөрес, Фәрит моңа башта очраклы бер “мәхәббәт маҗарасы” дип кенә караган иде, ләкин бик тиз бүтән акылга килде. - Шуннан да ары сайланырга, ул бит инде яшь егет түгел... Фәнирә аңа чыгарга бик риза... Улы бәләкәй әле, аның чынлыкта үги бала булуын үзенә бөтенләй белгертмәскә дә мөмкин... Тагын ни җитмәгән?.. Кыскасы, шартын китереп Фәнирәгә тәкъдим ясады да, ир белән хатын булып киттеләр...

...Бу инде чын гаилә тормышы иде. Фәритнең, моңарчы өйләнеп алган кеше була торып та, анысын татып караганы юк иде әле. Тормыш иптәше белән һәрчак бер түбә астында, бөтен нәрсәләре үзләренеке, иртә-кичен ашарына әзер, өс-башы юылган, чистартылган... Бала да гел үзеннән туган шикелле якын, тансык булып китте... Ике ел шулай бергә яшәгәннән соң, ниһаять, аларга өч бүлмәле квартир да бирделәр. Ә тагын бер елдан кызлары Эльвира туды... Тормышның бөтен яклары да, шулай итеп, тиешле җаена салынып бетте... Бәхет өчен кешегә никадәр аз нәрсәләр кирәк, һәм шуларның чын бәясе никадәр кыйммәт тора бу дөньяда!..

Әмма, бәхетсезлекләр тагы да азрак нәрсәләрдән килә, үкенечкә каршы... Фәритнең гаилә бәхете җимерелү исә ул үзе ишетергә-белергә дә теләмәгән “вак” нәрсәдән - Радик дигән малайның чынлыкта аңа үги бала булуыннан, дөньяда аның үз туган атасы да булу фактыннан үсеш алып китте...

Фәнирәнең иң башта ук сөйләп аңлатуына караганда, Радик дөньяга килердән аз гына алдарак аның чын атасын, Альберт исемле егетне караклыкта гаепләп өч елга төрмәгә утыртканнар... Шуңа да карамастан бала туган... Ата кеше баштагы ике елда атна-ун көн саен бик купшы сүзле, “мәңге тугрылык” турында антлар белән тулы хатлар язып торган. Ләкин, төрмәдән чыгарына күп тә калмастан, бөтенләй башка төрле бер хат җибәргән. “Кичерә алсаң кичерергә тырыш, фәлән дә төгән, әмма мин һич көтмәгәндә-уйламаганда үземнең чын мәхәббәтемне таптым, инде берни дә кыла алмыйм, теге дә бу”, - дигән... Төрмәгә кадәр үк берьюлы ике “җаный” белән йөргән булган икән, дуңгыз, әнә шул икенчесенә дә төрмәдән “чәчәкле” хатлар язып яткан... Котылып чыккач исә, Фәнирәне ирсез бала тапкан “ялгыз ана” язмышына калдырып, шул икенчегә өйләнгән...

...Радикка, әлбәттә, ул турыда белгертмәделәр. Малай Фәритне үз әтисе дип белә, аңа “әти” дип эндәшә иде. Фәрит аны какмады-сукмады гына түгел, хәтта киресенчә - берәр ярамаган эше өчен тиргәргә яисә “чәбәкләп” алырга теләгәндә дә, башына “үз балам түгел бит” дигән уй төшеп, тыелып кала торган иде. Фәнирә дә ул яктан шактый “көнчел” булды, уңае чыкканда: “Үзеңнеке булмагач та”, - дип исенә төшергәләп торды... “Медальнең икенче ягы” дигәндәй, бәлки Фәрит Радикны чын үз баласы шикелле яратып та җиткермәгәндер... Тагы да сөйкемлерәк бәләкәй кыз Эльвира үсеп килә иде инде, өстәвенә - күңел нишләптер гел шуңа гына тартылып тора иде... Радикка карата әзрәк салкынлык та булмый калмагандыр ахырсы... Беркем дә әүлия түгел... Табигать үзенекен итә...

Радик мәктәпкә йөрү яшенә җиткәч исә бу җәһәттән эшләр бик хафалы рәвештә катлауланып китте... Теге Альберт дигән кеше Радикны урамда, мәктәптән чыкканда очратып, аңа я берәр тәм-том, я уенчык биреп киткәли башлады. “Мин синең үз әтиең” дип тә әйтә икән, җитмәсә... Мондый хәлләр берничә тапкыр кабатлангач, Фәрит ул Альберт белән үзе очрашып сөйләшергә булды. Адресын белешеп, өйләренә барды. Өенә үк кереп тормады, билгеле, подъездга чакырып чыгарып кына сөйләште. Әмма, кешечә әңгәмә барып чыкмады... “Аңламадым!”, “Нәрсә дидең?”, “Шуннан ни?” - дип, “гонор” белән сөйләшә торган адәм булып чыкты Альберт, шунысы ук инде күңел кайтаргыч иде. Радик мәсьәләсендә: “Мин шулай телим”, “Минем хакым бар, бала чынлыкта минеке” - дип кенә фикер йөртә... Ә Фәритнең гаилә иминлеге, Радикка карата аның хокуклары кебек нәрсәләр турында кылы да селкенми... Ниндидер “төрмә тәрбиясе” аңкып торган бу бәндә яныннан тагы да ныграк күңел кырылу гына алып кайтып китте Фәрит...

...Тора-бара Радикның Фәриткә “әти” дип әйтүдән тайчанып калырга тырышуы сизелә башлады...

Бервакытны, инде үсмер егет булып килгәндә, Радик өйгә шул чакта бик модалы булган, ару гына хак торган магнитофон-плеер тотып кайтып керде... Фәритнең: “Каян алдың?” - дигән соравына каршы, күзен тоздай итеп туры карап: “Әти бирде!” - дип җавап кайтарды... Бөтен килеш-килбәтеннән, шундый да реаль булып, Альберт сыйфатлары чагылып китте...

- Мин сиңа ул кешедән бернинди дә бүләкләр алмаска дип әйттемме? - диде Фәрит, “кабынып” китүдән үзен чак тыеп торган хәлдә. - Әйттем... Китер әле монда!..

Һәм плеерны Радикның кулыннан тартып алды да, идәнгә ташлап, өстенә китереп басты... Тагын һәм тагын басып, ваткалап ташлады. Шаккатып калган Радикка башка бер сүз дә әйтмичә, борылып икенче бүлмәгә кереп китте...

Ләкин, ул каһәр суккан плеер үз хакыннан күпкә кыйбаткарак төште Фәрит өчен - Радикның әнисе Фәнирәгә берничә көн буе сукранып, тиргәнеп, хәтта күз яшьләре коеп Фәритне “талау” өчен бик шәп бер сылтауга әверелде. Имеш: “Баланың үз атасы булу тирән сер булса ярар иде, әмма ни дип бүген шул уңайдан тавыш чыгарырга?! Ни дип бер-берсен якын күргән өчен генә ата белән баладан шулай ямьсез итеп үч алырга?! Аннан килеп, бөтен дус-ишләрендә булган нәрсә нишләп Радикта гына булмаска тиеш? Бик алай әйбәт булгач, нигә Фәрит аңа ул плеерны үзе алып бирмәгән? Чөнки үги күрә ул аны! Һәм чөнки үзенең кулыннан килми! Бик килер иде дә - эшләгән эшенең рәте юк! Чөнки үзе булдыксыз! Ачыгавыз! Ә әйбер ватарга оста!” Һәм башкалар, һәм башкалар...

...Хатын-кыз кай җирне чагарга белә инде ул, әйтәсе түгел... Эш һәм карьера уңышлары ягыннан Фәрит түбән тәгәри бара, ә теге Альберт “чәчәк ата” иде ул дәвердә...

Илдә “үзгәртеп кору” башлану белән, КамАЗ заводларының шома гына эшләп торуы бозылып китте, ә Двигательләр заводында чыккан янгын бөтен бу автогигантны аяктан егып салды... Айлар буена эшсез утырулар, болай да юк чигенә калган эш хакларын тоткарлаулар, акча урынына үзләре куйган бәя белән товар бирүләр, эшчеләрне күпләп кыскартулар гадәти күренешкә әйләнде... Фәрит эшләгән ремонт цехы да бу хәлләрдән читтә калмады. Ләкин, КамАЗ машинасы чыгаруга турыдан-туры бәйләнеп катмаган тармак булганлыктан, монда үзаллы рәвештә заказлар табып эшләүгә җайлаша башладылар... Велосипед детальләре, трактор тагылмалары өчен төрле узеллар, көнкүреш кирәк-яраклары ясарга керештеләр... Фәрит тә, билгеле ки, шул яңарышларның үзәгендә кайнады... Күпмедер “болганып” алганнан соң, алар тулаем кризисны читләтеп урап, көйле генә эшләп киткәннәр иде инде.

Ләкин, озак та үтмәде, ремонт цехы “катнаш милекле”, “Олрайт” дигән чит-ят исемле бер фирмага әверелеп, асылда КамАЗдан аерылып чыкты... “Приватизация” ясау юлы белән аның мөлкәтен үзләштерү “фокусы” иде бу, әлбәттә... Яңа хуҗалар исә төп профильләре буенча сәүдә-коммерция белгечләре иде... Тимердән нечкә сыйфатлы әйберләр җитештерүне дә үзләренең алыш-биреш, әвеш-тәвеш, очсызга алып кыйбатка сату, эш хакларын кысу ише ысуллары белән алга җибәреп була дип белделәр ахырсы... Цехның искереп беткән станокларын заманча техника белән алыштыру турында уйлап та карамадылар, эшләп табылган бөтен керемне үзләренең “чиста табышы” дип санап, кесәләренә генә шудыра бардылар... Нәтиҗәләр озак көттермәде... Әле бер, әле икенче заказчы, үзләренә кулайрак партнерлар табып, “Олрайт” белән хезмәттәшлектән баш тарта торды... Тернәкләнә генә башлаган цех яңадан торгынлыкка батты...

Ә бәлки хуҗаларга шул гына кирәк тә булгандыр?.. Бәлки аларның иң баштагы төп максаты да цехны күз буяу өчен генә азрак эшләткән булып, соңыннан бөтен мөлкәтне араф-тараф сатып бетерүдән торгандыр? Бик тә шуңа охшаган иде... Башта берәр “дефицит” узелы ватылып яткан станоклар бик сәер рәвештә каядыр озатылды... Аннары эшләп торганнарының да “артык”лары “кыскартыла” башлады... Һәм, ниһаять, төрле сәбәпләр барысы бергә җыела килеп, цех бөтенләй диярлек эштән тукталды... Һаман да шул күз буяу өчен генә, монда нибары боз тишкечләр, бораулар һәм өтергеләр, кухня пычаклары кебек берничә төрле чүп-чар ясап маташу исән калган иде инде... Эш хаклары да иң түбән дәрәҗәгә төште. Эшчеләр “үзләре теләп” таралып бетсен өчен юри дә түбәнәйтеп торалар иде шикелле анысын...

...Фәрит бу хәлләрне бик авыр кичерде... Ләкин, шушы цехка ярты гомерен багышлаган, мондагы һәр станокның һәр детален диярлек үз кулыннан үткәргән, эшче-хезмәткәрләр белән бертугандай якынаеп беткән кеше иде бит инде ул хәзер... Шуңа күрәдер, яхшырак башка урын эзләргә, ягъни “качарга” ашыкмады: “үз цехын” “коткарырга” тырышып йөрүен дәвам иттерде...

...Ә Альберт дигән кеше бу вакытта читтән товар кайтартуга махсуслашкан, зур табышлар белән эшләүче “Транс-Трэйд” дигән бер тәэминат фирмасының директор урынбасары булып алган иде инде. Андыйлар, ничек кенә гаҗәп булмасын, бер-берсенә таянышып, бер-берсен “тартып күтәрешеп” яшиләр, һәм заманасына күрә иң отышлы тармакларны “эләктереп ала” беләләр бит...

...Фәнирә Фәритне бервакытта да ир буларак санга сугып бетермәде, горурлыкка ничек кенә тимәсен, дөресен танымыйча булмый... Аңа караганда тәвәккәлрәк, чаярак холыклы иде чөнки... Фәритнең эш хакы да аныкыннан кимрәк булды... Аның өенә “йортка кергән генә” кеше булуы да шул ук исәпкә салына бит инде тагын... Кыскасы, гаиләдә баш кеше чынлыкта Фәнирә иде, ул әйткән сүз актык сүз була иде. Үзе генә шундый булса ни әйтер идең - әмма балалар да шундый мөнәсәбәткә күнегеп үстеләр... Әниләре ни дисә шуны эшләделәр, әниләре юл куйган җирдә “әти ни әйтер” дип борчылмадылар...

...Радик еш кына “үз әтисе” янына китеп югала, берничә көннәр шунда булып кайта башлады... Соңга табарак инде киресенчә - Фәнирә белән Фәрит янына сирәк-мирәк “кунакка” гына килеп күренә торган булып китте. Малайның гаиләдән китүенә әнисе нишләптер бик риза иде. Ул риза булгач, билгеле ки, Фәрит тә артык шаулап маташмады. “Үги үз булмас” дигән фикергә күнде дә, шуның белән тынычланды.

Ләкин, монысы әле “ярык тагарак янында калуның” иң башы гына булган икән... Көннәрдән бер көнне Фәнирә заводтагы эшеннән “үз теләге белән” китте дә (кысрыклап чыгара башлаганнар, имеш), атна-ун көн чамасы эш эзләгән атлы булып йөргәннең соңында... “Транс-Трэйд” фирмасына бухгалтер булып урнашты да куйды. Ягъни, Альберт канаты астына барып сыенды... Ә нәкъ шул вакытта, Радикның бер кайтканда сөйләгәне буенча, ул Альберт үз хатыны белән аерылышып йөри иде... Ике очракның шулкадәр “тылсымлы” рәвештә бергә туры килүе һич юкка түгел, моның төбендә ни ятканны иң актык юләр дә аңларлык иде инде...

Шуннан соң озак та үтмәде, Фәрит белән Фәнирә арасында да аерылышу турында бик җитди сөйләшү булып узды... Сүз артыннан ук “эш” тә кузгатылды...

...Кеше күңеле - төпсез кое, әлбәттә... Фәнирә үзен кыз чагында алдап, яшь бала белән ялгызын ташлап калдырган ул Альбертны ничек шул дәрәҗәдә гафу итә алды икән соң? Әлегәчә аптырый Фәрит... Уртак балалары булган Радикны үзенә җәлеп итүе белән Фәнирәнең бөтен булган элекке нәфрәтләрен эреттеме тегесе? Юктыр, анысын гына гел капма-каршы мәгънәдә - гаиләне таркату, үсеп җиткән “әзер” баланы тартып алу дип тә кабул итәргә була... Бай һәм дәрәҗәле иргә чыгу перспективасы дисәң - менә анысы Фәнирәнең холкына-фигыленә якынрак туры киләдер... Шул җирлеккә яшь чактан сүнеп бетми калган мәхәббәт кузы да өстәлсә инде әгәр... Хатын-кызның мәхәббәт дигәне нәкъ менә Альберт шикелле бәндәләрнең “сулыш өргәнен” генә көтеп ята бит ул... Ә Фәриткә карата Фәнирә гомердә дә андый хисләр белән янмады...

...Бай иргә чыкса да, Фәнирә суд аркылы мөлкәт бүлешергә онытмады, мәгәр... Өч бүлмәле квартирны ике һәм бер бүлмәлегә бүлделәр. Фәрит өлешенә, әлбәттә, бер бүлмәле тиде...

Бөтен бу эшләр азакка җитеп беткәч, Альберт белән бер очрашып, ипле генә сөйләшеп алдылар алар... Альбертка инде шактый олпат, “солидный” кыяфәт кергән иде. “Төртенеп” сөйләшмәде, “җиңүен” тышка бәреп чыгармады...

- Радикны карап-тәрбияләп үстергәнең өчен мин сиңа, әлбәттә, бик рәхмәтле... Инде менә үз кызың минем тәрбиягә күчә икән, анысы буенча бер дә борчылма. Син ничек, мин дә шулай, так что квиты булырбыз”, - диде... Истә калганы шул...

Тормышта булган бөтен нәрсәләр бер чылбырга бәйләнгән, бер челтәргә үрелгән... Фәритнең эшләгән эше акчалы һәм өметле булса, гаиләсе дә җимерелми калыр иде бәлки... Гаилә җимерелгәч исә эштәге хәл һәм вакыйгаларның да һичбер кызыгы калмады. Төп стимул юкка чыкты... Инде бетү чигенә җиткән “Олрайт” фирмасының озакламый булачак “ликвидация”сен дә көтеп җиткермәде Фәрит - цехның мөлкәтен сатып тарату уңаеннан булган, инде мәгънәсе калмаган бер скандалны куертып җибәрде дә - нәтиҗәдә “үз теләге белән” эштән китәргә мәҗбүр булды... Тиз генә яңа эш эзләп табу өчен дә “кычкырып торган” стимул юк иде, мәгәр... “Булгач-булгач яхшы эш булсын, беренче туры килгәнгә кермим әле” дип, эш турындагы игъланнарны берәм-берәм карап үткәрә генә торды...

...Ә айдан-айга сузылган берьялгызлык, рәхимсез язмыш тарафыннан изеп-тапталганлык, авыр күңел газаплары, көнозын шөгыльсезлек, чит кешегә калган кызын сагынып өзгәләнүләр, шуларның бөтенесен аракы һәм сыра белән “юарга” азапланулар ахырда аның үзен бер мизгелдә ватып-җимереп ташлар дип уйламаган... Хәер, күңелнең бер почмагында андый шом да караңгы күләгә шикелле сагалап утыра иде инде... “Язмыш үзе кая да булса алып чыгар әле” дип кенә гамьсезлеккә бирелеп йөрде Фәрит... Алып чыкты, менә...

* * *

Тормышында бүтән вакыйга һәм юанычлар калмаса, кешенең бөтен хәл-әхвәле һава торышына карап үзгәрә башлый икән ул... Алтын көзнең кояшлы һәм коры көннәрендә Фәритнең күңеле дә көр, саулыгы да гел яхшыруга таба барган төсле иде, ләкин аннан соң атналар буе салкын вак яңгыр сибәләргә кереште - һәм аның да җанын-тәнен ниндидер авырлык басты, өшәнү биләп алды... Хәзер инде ул көннәр буена гел диярлек өй эчендә була... Авырсынып кына кузгалып ишегалдын бер әйләнеп керә дә, нишләргә дә белмичә тагын карават читендә утыра, я булмаса ятып тора... Көндәлек дәва күнегүләрен ясап ала, тик инде алардан соң да тәне элеккечә җиңеләеп китми, арып-алҗып кына кала... Атап кына әйтерлек авырткан җире юк, ә температурасы утыз җидедән төшми...

Мондый эч пошыргыч вакытларын китаплар укып үткәрермен дип уйлаган иде дә... Тик, һаман да шул “баш бозылганлык” бәләсеме - бер абзацны укыганчы аннан алдагысы онытыла бара кебек, китапның эчтәлеге хәтергә бербөтен булып сеңми... Аңлашылган кадәресе дә нишләптер гел генә төче, ясалма сыман тоела... Телевизордан да көне-төне бер үк төрле “шалтыравык” күрсәтәләр... Хәер, анысыннан Фәрит сау-таза чагында ук ялкып бизгән иде инде...

Өйдәгеләр аңа тәмам күнегеп, үзләренчә җайлашып бетте... Кайгы-шатлыклары, борчу-мәшәкатьләре нинди генә булмасын - барысын да ничектер шома гына итеп Фәритне читләтеп үткәрәләр... Салкын караш күрсәтмиләр, югыйсә - табынга чакырып утырталар, кирәк нәрсәләрен әзерләп бирәләр, хәлен дә белешеп кенә торалар, ә Илшат кичләрен берәр сәгать күнекмәләр үткәрү турында да онытмый... Ләкин, әйтик, алар үзара сөйләшкәндә, Фәрит әйтерсең лә юк кеше: аңа һичбер сүз дә катмыйлар, турыдан-туры үзенә кагылмаган нәрсәләрдә аннан кыенсынып, тартынып та тормыйлар... Ярым телсез, шул ук вакытта шөгыльсез, шул ук вакытта өйдән беркая китми торган кеше белән башкача мөмкин дә булмас, анысы аңлашыла. Ләкин, аңлашылуга карап кына Фәриткә җиңелрәк түгел...

Соңгы вакытларда аның чире буенча да сәер генә үзгәреш барлыкка килде - “алмашыну”лары бүтән төрлерәккә әйләнде. Хәзер инде ул күзенә әллә нәрсәләр күренеп, кинәт калтыранып саташа башламый, ә вакыты-вакыты белән үзалдына сөйләнеп китә... Бу дөньядан аерылып та бетми: өйдә кешеләр булганда авыз эченнән пышылдап кына, ә ишегалдында тавыш белән сөйләнә... Эндәшсәләр туктый, тиз арада “айнык” хәленә кайта... Яхшыруга, терелүгә таба дип юрыйлар инде моны барысы да... Аның үзенә, мәгәр, мондый үзгәрештән бер дә күңелле түгел... Чөнки әнә шундый чакларында яисә төшендә күргәннәрне чынлыкта булганнардан аерып бетерә алмый башлады...

...Кичә аның белән кызы Эльвира сөйләшкән идеме, әллә ул аны төшендә яисә “алмашынганда” гына ишеттеме? - дип “баш вата”, мәсәлән, беркөнне...

“Әти, хәлең ничек, тереләсеңме?.. Ә мин хәзер үземә аеры бер бүлмәдә яшим... Миңа видео төшерә торган телефон алып бирделәр... Альберт абый әйтә, нигә әтиеңә шалтыратмыйсың, ди, оныттың дамыни, ди... Нигә онытыйм, онытмадым... Ә безнең Радик абый бизнес институтына укырга керде... Әни әйтә, КамПИга керсә төплерәк белем алып чыгар иде, ди... Ә Альберт абый “дипломы булса ничек тә ярый” дип әйтә...” - дип һәм тагын әллә ниләр дип “чәтелдәгәне” истә калган... Чын идеме-түгелме дип өйдәгеләрдән сорарга үзе кыенсына, “шуны да аермый икән” дип шомга калырлар сыман... Ярый әле, кичен әнисе белән Нәсимә кече якта икәүдән-икәү генә элекке килен Фәнирәне бераз “чәйнәп” алдылар, шунда Эльвираның телефоннан шалтыратуын да телгә алып үттеләр... Чын булган инде алайса...

...Ә менә ниндидер читке тавышның: “Син кем?”, “Гомереңдә ниләр күрдең?”, “Тагын ниләр телисең?”, “Әйбәт кеше идеңме соң үзең?” - шикелле сораулар биреп, аннан җавап сөйләтүенең “алмашыну” булуын ул соңыннан фикер йөртеп төшенә... Чын тормышта беркем дә, бервакытта да кешедән андый нәрсәләр турында сорамый бит...

“Син миннән кемлегемне сорыйсың... Кеше мин! Нишләсәм дә кешечә эшләдем! - дип, усалланып җавап бирә башлый ул, гадәттә. - Гомерем буе гел яхшы кеше булырга тырыштым... Ә шулай булгач, кешечә яшәргә дә хакым бар идеме минем, юк идеме?! Сораган буласың, әйтерсең лә аның өчен мин генә ниндидер аерата зур яхшылыклар эшләргә тиеш идем! Ә бит миннән күпкә начар кешеләр дә бу дөньяда әллә нинди бәхетләр эчендә йөзәләр! Юк, миңа күп кирәкми... Бәхет үк булмаса да ярый... Ләкин, нигә мине менә шушындый ук хәлгә төшерергә иде?!. Кем дип сорыйсың - белмим, кемдер мин хәзер... Ничекләр булып бетәрмендер...”

...Ә кайчакта ул тын гына тавыш белән узган тормышыннан берәр вакыйганы искә төшереп сөйли... Кайчакта исә ниләрдер үтенә, ялвара, күңеле нечкәреп елый да башлый... Ә теге читке тавыш бөтенесенә битараф... Сорау бирә дә, тынып юкка чыга...

Кышны Фәрит бик авырлык белән үткәрде... Көзге яңгырларда башланган “катлаулану” чирләре беренче кар төшкән чорда гына бераз чигенеп алдылар да, яңа көч белән җәфаларга керештеләр. Барыннан ешрак үпкәсенә салкын тия иде аның. Тышка чыгып йөргән чакларында кайвакыт юеш салкын җилдән өшеп-калтыранып китә дә, шул җитә кала... Тын юллары авыртырга тотына, үпкәсе тыгыла, бугазны ертырдай интегечле ютәл килеп ябыша... Ютәл өянәге менә үтте генә дигәндә, ни сәбәптәндер тәне җилсенеп китә - бармак баскан урыннар чокыраеп кала башлый. Җиңелчә генә авыртыну аркылы бөерләрнең, бавырның кай төштә икәне сизелеп тора... Ахыр килеп ул чир дә уза, ләкин... атна-ун көн арасында әллә ничек кенә итеп тагын үпкәсенә салкын тия...

Авыл фельдшеры да, бер тапкыр район үзәгеннән килеп караган врач та әлләни ярдәм итә алмадылар... “Хәрәкәт чикләнгәнлек һәм көчле дарулар кабул итү сәбәпле организмында иммунитет какшаган” дигән нәтиҗә чыгардылар да, әнә шул иммунитетны көчәйтә торган яңа даруларга рецепт язып бирделәр. Ләкин, Фәритнең чирләре шул ук бер эзлеклелек белән дәвам итә торды...

...Үпкәсе аеруча нык тыгылган берчакны Фәрит үзенең менә шушылай тын алалмыйча үлеп китәргә дә мөмкин икәнлеген аермачык тойды... Моңарчы үлем кайчандыр киләчәктә буласы нәрсә генә иде - әмма ул инде менә хәзер, бәлки шушы мизгелдә үк аны мәңгелеккә алып китәргә дип аяк очында сагалап тора икән ләбаса... Башы тагы да көчлерәк томаланып китәр дә, тын җитмәү газабы ныгытып бер буып алыр да - шуның белән барысы да бетәр, дөнья юкка чыгар... Ә аның артында нәрсә? Ул бит әле менә хәзер үк үләргә әзер түгел!.. Ул бит әле аңа кадәр ниндидер бик мөһим бер ноктага барып җитәргә тиеш! Шуңа җитеп, артка бер карап: “Гомер яшәдем, шуның белән инде тәмам!” - дип әйтергә тиеш!.. Шуңа кадәр исә, бигрәк тә менә мондый, ахмак дәрәҗәдә уңайсыз хәлләргә тарыган мәлендә, аңа үләргә һич тә ярамый бит әле!..

...Шул кискен чиреннән исән калып әзрәк тернәкләнә башлагач та, ул үлем турында уйланудан туктамады...

“Әйе, аңа үлем хәзер үк килергә дә бик мөмкин... “Гомер яшәдем” дип әйтер чагы да нәкъ менә шушы вакыты түгел микән соң? Паралич сугып егылган мизгелендә үк инде аның тулы бер гомере төгәлләнде түгелме? Шунда үләргә дә бик ихтимал иде инде ул... Үлмичә калган икән әгәр - бу аңа бөтен шул гомерне тагын бер кат хәтердән кичереп үткәрү, нәтиҗә ясап, ахырда “тәмам” дип әйтү өчен Ходай тарафыннан бирелгән форсат кына түгелме? Терелеп аякка баса алса да хәтта - анысы барыбер элекке гомернең дәвамы булмас, яңабаштан яшәп китү булыр бит... Тагын бер, ләкин мөгаен тагы да авыррак гомер булыр... Картаеп барган, ялгыз, хәлсез инвалид гомере... Чынлыкта бик шулхәтле телиме соң әле ул аны?.. Юк, теләми... Менә шушында тәмам булганы яхшы... Инде җитәр... Тәмам итсен Ходай...”

...Төшенә дә, чып-чын шикелле аермачык булып, үлем керде... Зират эчендә йөри икән, имеш тә... Кабер чардуганнары тезелеп киткән... Ул, җан өзгеч тирән хәсрәткә бирелгән хәлдә, шулар арасыннан үзенекен эзли... Табылмаса иде, гел дә булмаса иде дип тели, ләкин кайдадыр шушында бар икәнен дә белә... Шулвакыт, әллә каян гына, өстенә ак күлмәк кигән, озын кара чәчләре күлмәге өстенә сибелеп төшкән, ап-ак һәм моңсу-чибәр йөзле бер кыз килеп чыкты... Кыз түгел, фәрештә икән лә... “Килдеңме? - диде фәрештә. - Мин сине шундый озак көттем... Курыкма, анда берни дә юк! Чир дә юк, кайгы да юк, берни дә юк!”... Алар кулга-кул тотынышып, ямь-яшел чирәмлек өстеннән озын-озын адымнар белән йөгереп киттеләр... Берничә адымнан соң аяклары җиргә тими башлады...

Әмма, яз җиткәч, карлар эреп гөрләвекләр аккан бер арада, Фәритне кыш буена җәфалаган чирләр дә барысы юкка чыккан төсле булды. Температурасы нормага кайтты. Ул тагын элекке сыман, таягына таянып ишегалдына, урамга чыгып йөри башлады. Аеруча җылы, кояшлы көннәрне ераккарак барып та кайткалый иде... Кайткач та туры гына өйгә керми, бакча ягына чыга, агачларда бөреләр бүртенгәнне, эрегән кар астыннан яшел үлән кыяклары калкып чыкканны кызыксынып күзәтә... Яз галәмәтләре аркылы күңеленә тагы да яшәү өметләре иңә... Кыш көннәрендә аңа бәлки кояш яктысы, чын кояш җылысы гына җитми торгандыр? Организмы тиздән үсеп чыгачак яшел үләннәрдә генә була торган чып-чын витаминнарга сусагандыр?..

Карлар эреп бетә язган, җиргә инде тәмам җәйге, ямь-яшел төс кергән беркөнне ул тышта бигрәк тә озак йөрде. Урам буенча берничә йортны узып, тыкрыкка борылды, су буена төшеп китте... Куе таллыкны ярып узган тар гына сукмак аша кичеп, әле һаман язгыча туп-тулы булып, шаулап агып яткан елга ярына чыкты... Озак кына сокланып суга карап торды... Күзенә яшьләр килеп тыгылды... Бик нык сагынган иде шул ул бала чагыннан ук таныш һәм газиз булган шушы су буйкайларын... Менә тагы да бер күрергә язган икән бит...

...Шул көнне кичкә таба чак кына, җиңелчә генә томау төшә башлаган сыман иде аңа... Ләкин чынлыкта үпкәсенә бик каты салкын тидергән булган икән... Иртәгәсен урыныннан тора алмады... Тыны кысылып, ютәленә буылып, төн урталарына кадәр газапланды да... дөньядан китеп барды...

...Аны җирләп, зираттагы йола эшләрен бетергәч, җыелган уңайдан файдаланып, “үлгән артыннан үлеп булмый” диешеп, ир-атлар иртәгәдән кырга көтү чыгара башлау турында да сөйләшеп-киңәшеп алдылар... Бөтен җирдә ямь-яшел үлән күпереп үсеп килә иде инде чөнки. Исәннәр өчен тагын бер, искитмәле матур җәй башланырга тора иде...

* * *

01.2007