Күбәләк җаны. Зөбәер Мифтахов Татарча текстлар

З.МИФТАХОВ

КҮБӘЛӘК ҖАНЫ

Мин барасы авыл станциядән унике чакрымда. Иртәнге поезд белән килеп төштем дә, менә, юл чатына чыгып, очраклы машина көтеп торам. Бу чатка чаклы олы юлдан ике чакрым килдем инде. Станциядән чыгып бераз урман эченә кергәч кенә авылга таба шактый тар юл аерылып китә. Аны кайчандыр күтәртеп таш җәйгән булганнар, тик бу бик күптән булган, күрәсең, юл изелеп, чокыр-чакырланып беткән. Юл читендә иске калай будка тора – авылга автобус йөргән заманнан калган истәлек. Юл бозылгач, берничә еллар элек монда автобус йөртүне “вакытлыча” туктатканнар. Станциягә йомышы төшкән халык я үз транспорты белән йөри, я очраклы машина-мазар көтә. Бүген миңа иптәшкә кеше юк, күрәсең, миннән алда гына берәр колхоз машинасы үткәндер, өлгереп булмады, каһәр. Хәзер исә сәгать 9 тулып узды, кояш кыздыра башлады, җәй көне авыл кешесе иртә йөри бит ул, китәсе киткәндер, киләсе килгәндер күптән. Инде байтак торам будка янында, бернинди транспорт күренми.

Күренмәсә, минем өчен әлләни зур бәлә түгел анысы. Мин ел буе диярлек шәһәр ыгы-зыгысында кайнаган кеше, җәйге яшел урманның тыныч, салмак шавын рәхәтләнеп тыңлыйм, үлән сабакларының кояшка үрелүен, кошларның, бөҗәкләрнең тереклек дәрте белән мәш килүен күзәтәм – күңел ял итә, кайгылар, мәшәкатьләр кечерәя. Әнә, чәчәкләр өстендә бер бик усал төклетура гөжләп йөри, теле булса ул сиңа ни дип әйтер иде дисең? “Торасың шунда, эшем иясе, көне буе бал җыеп йөрисең юк, синең нинди кайгың булсын?” – дияр иде, могаен. Чыны да шулай – донъя матур, донъя киң, җәйге көн, машина булса булыр, булмаса да кайгы юк, җәяүләсәм дә менә генә тора авыл. Тагын әзрәк кенә көтәм дә, булмаса, җәяү китәм.

Менә каяндыр бер бик матур күбәләк очып килеп чыкты. Сирәк очрый торган күбәләк. Махаон. Бу күбәләк бер урында озак утыра торган түгел, берәр җиргә кунуы була, ул арада очып та китә, шуңа күрә аны тиз генә тотып та булмый. Менә ул будка тирәли бер тапкыр очып әйләнде, якында үскән куакка барып кунып килде дә, минем тирәдә уралып, тикшереп чыкты. Инде очып китәрме дисәм, юк, һаман якында бөтерелә. Бер өскә күтәрелеп, бер төшеп очына, әле бер, әле икенче җиргә кунып-кунып ала да, канатларын җилпелдәтеп тагын оча. Мине тирәли әйләнеп йөри торгач, батыраеп китеп иңбашыма килеп кунды да, үз батырлыгыннан үзе куркып очты да китте туп-туры, күздән юк булды. Инде бөтенләйгә китте дисәм, озак та үтми тагын килеп чыкты шул ук күбәләк куаклар артыннан. Хәзер инде кыюланып якында ук йөри, әле җилкәгә, әле кулга кунгалый, аннан ераграк китеп карый да, тагын килеп куна.

Нәрсә бар икән бу күбәләккә монда, әллә ул кызыксына белә микән? Чынлап та, кояшлы көнгә шатланып, сәяхәт итеп, донъя күреп йөргәндә минем шикелле гаҗәеп нәрсәгә очрап исе киткәнме әллә? Алай дисәң, без бит укыган кеше, беләбез, күбәләктә үзаң дигән нәрсә юк, аның бөтен яшәеше инстинктка корылган. Ул чәчәктән нектар эчеп туклана, ерткычлардан саклана, үзенә иш эзли белә. Ә шатлана, гаҗәпләнә, уйлый белергә тиеш түгел ул, фән буенча.

Мин хәзер күбәләкне кызыксынып күзәтәм. Чынлап та, хисләре бармы аның, әллә юкмы? Менә ул кулга килеп кунды да, башындагы көпшәсен сүтеп, тәнгә тигезеп карады. Тир тәмен ошатмады, ахырсы, бу юлы ераккарак китеп, озаграк торып килде. Тукта әле, ялгыш уйламыйммы, ошатты-ошатмады дип әйтеп буламы соң әле аның турында?

Бөек физиолог Павлов “эт уйлады, эт кайгыра, эт шатлана” дигән өчен хезмәткәрләренә шелтә бирә торган булган. Эт ул рефлекслар җыелмасы гына, аның кешенеке кебек хисләре булмый, дип аңлаткан. Хисләр акыл, үзаң белән бергә югары үсешкән кеше затында гына барлыкка килгән дип бара хәзер дә кайбер фән китаплары (дин исә кешедә ходайдан иңгән җан бар дип, аны башка тереклек донъясына капма-каршы куя). Юк, галимнәр күп очракта хаклы булсалар да, бу юлы ялгышалардыр. Һәр катлаулы нәрсә гадирәк өлешләрдән тора, гадидән катмарланып, әкренләп югары үсешкә ирешә бит (шулай булмаса, Попов детекторлы радио урынына төсле телевизор уйлап тапкан булыр иде берьюлы). Кешенең дә югары акылы, олы хисләре кечерәк хисләрдән үсешмичә, юктан бар булмагандыр. Түбәнрәк микән, кечерәк микән әле һәр очракта да хайваннар тойгысы. Ай-һай, менә, мәсәлән, эттә тугрылык хисе кешенекеннән түбән дип кемне кем ышандыра алсын? Этнең хәтере кешенекеннән яхшырак икәнен дә һәркем белә. Ә аккошлар мәхәббәте? Ә песи баласы шаянлыгы? Кояш чыкканда чыпчыклар нигә чыркылдаша? Яңа көн туганга сөенечтән булмыйча нидән булсын – әйтеп карасын шуны берәр академик. Сабан тургае үз территориясен көндәшләреннән саклау өчен сайрый дип аңлаталар. Ничә тапкыр сынап тыңлаганым бар, гел бер үк фикергә киләм – якты көнгә, биек күккә, иркен басуга кинәнеп, шуның шатлыгыннан очынып сайрый ул кош...

Моңа гына бик ышанмасаң, болайрак уйлап карарга да була. Биш яшьлек кыз балага курчак бүләк итсәң, ул нишли? Шатлыгыннан сикерә, очына башлый, нишләргә белми. Ә берәр абзыйга автомобиль бүләк итсәң? (Андый юмарт кешене күргән юк-югын.) Ул да шатлана, тик тыпырдамый: “Рәхмәт, бу игелегеңне мин дә бер кайтарырмын”, – ди дә, эше бетә (өстәлгә бер ярты куя, анысы башка мәсәлә). Олы кеше баладан катлаулырак. Ә бала коштан катлаулырак. Катлаулырак булу хислерәк булу дигән сүз түгел икән әгәр, кошта хисләр юк дип без берничек тә әйтә алмыйбыз.

Кошта булгач, нишләп бөҗәктә булмаска тиеш ди хисләр? Әнә ничек очына күбәләк! Аның хисләре шундый сафтыр, шундый тулыдыр! Ул бит бер үләсен дә уйламый, аңа кыш та юк, эш тә юк, дефицит юк, директор, вакансия, закон, прокурор юк, җылы көн бар да, кояш бар, чәчәкләр бар да, менә, ниндидер гаҗәеп кеше заты бар... Ул мине бөтенләй куркынычсыз нәмәрсә дип саный башлады бугай, миңа кунып озак кына ял итеп китә башлады. Ләкин минем дә эчтә җан бар бит әле, миңа да кызык: түзмәдем, сак кына ике канатыннан тотып алып күтәрдем дә, җентекләп карап тордым күбәләккә. Шушы кечкенә тәнчектә бавыр, йөрәк, ми – һәммәсе бар диген, ә?! Нинди тойгылар, нинди фикерчекләр икән аның миендә? “Күбәләк җан” дигән сүз бар телдә, менә шушындый күбәләккә карап чыгарганнардыр ул сүзне. Акыл иясе түгел әлбәттә күбәләк, ләкин күбәләктәй җаны бар аның, һичшиксез.

Җибәрүем булды – очты да китте күбәләк, үләннәр, куаклар арасында юк булды, бүтән әйләнеп килмәде. Курыкты бугай, бичара. Мин тагын әзрәк тордым да будка янында, ахырда тәвәккәлләп җәяү киттем. Машина-мазар килеп чыкса, юл өстендә туктап утыртыр әле... Туктамаса, тагын җәяү китәрмен. “Эчендә җаны бар микән, юк микән бу шоферның?” – дип уйлый барырмын...

З.МИФТАХОВ

1989 ел