Ерак әбиең... Зөбәер Мифтахов Татарча текстлар

Зөбәер МИФТАХОВ.

Ерак әбиең кытай кызы булмаганмы?

"Күпмилләтле татар халкы" дип кем беренче башлап шаярткандыр, әммә чынбарлыкны бик үткен чагылдырган. Безнең халык – тулы атамасында ук инде икедән куш булган "татар-башкорт" халкы – барлыкка килешеннән бирле Көнбатыш һәм Көнчыгыш, Көньяк һәм Төньяк цивилизацияләре килеп тоташкан җирләрдә яшәгәнгә күрә, – шуларда ни яхшы һәм ни начар бар – бөтенесен үзенә катнаштыра килгән халык ул.

Рус, чуаш, мари, мордва, удмурт, казах ише белән аралашулар-катнашулар турында инде күп сөйләнелгән һәм язылган... ә менә ерак-ерактагы кытайлылар белән "тел, лөгать, гадәт вә ахлак", аннан да бигрәк "кан вә токым" алмашулар бик ул чаклы киң билгеле түгел бугай әле. Борын-борындагыларын әйтмим, ә чагыштырмача күптән түгел, моннан 200 – 120 еллар элек кенә булып узган хәлләрне...

...Донъя тәгәрмәчен инде яу-кыраннар түгел, ә сәүдәгәрләр һәм товарлар әйләндерә башлаган вакыт була бу... XVIII гасырда, Петр патша һәм аннары Әби патша заманында, Европага тәрәзә генә ачылып калмый, ә Ерак Көнчыгышка таба да азмы-күпме дәрәҗәдә әдәм үтмәле юллар-сукмаклар салына. Шул исәптән Кытай белән дә алыш-бирешләр җанлана. Һәм, күпләп керә башлаган чит-ят товарлар аркылы халыкның тормыш-көнкүреше дә азрак икенче төрлегә әйләнә. Моңарчы, әйтик, көндәлек тормышта руслар гел генә куас (чымыткы), татар-башкортлар исә әйрән, кымыз һәм "идел суы" эчеп яшәгән булсалар, гасыр азагына таба инде Россия халыклары бөтенесе бериш "чәйхур" булып китәләр, чәйсез тора алмый башлыйлар. Ә аны, чәйне, билгеле инде, ул чакта бары тик Кытайдан кайтартырга мөмкин булган... Чәй эчә торган чәйнек-чынаяклар да (фарфор һәм фаянс) шул ук Кытайда гына эшләнә торган була әле... ("Чынаяк" дигән сүз дә "чин" + "аяк" сүзләреннән кушып ясалган: "кытай савыты" дигәнне аңлата.)

1792 елда Россия белән Кытай арасында халыкара килешү төзелгәннән соң ике илнең моңарчы очрактан-очракка гына бара торган сәүдә мөнәсәбәтләре тамам җайга салынып, өзлексез агым рәвешенә кереп китәләр. Байкал артындагы, хәзерге Бурятия белән Монголия чигендәге Кяхта каласы исә Россия һәм Кытай сәүдәгәрләре арасында товар алмашу, товар китереп бушату һәм төяп алып китү буенча төп сәүдә пунктына, олы базарга әверелә. Иң яхшы елларда Кяхта аркылы 294 мең пот (31 мең тонна) чәй уза торган була. Чәйне (шулай ук чынаяк, ефәк һәм башка товарларны) Кытайдан дөяләргә йөкмәп китергәннәр, Россия ягына таба да озын-озын дөя кәрваннары кузгалган... Тарихи-документаль чыганакларда бу эшләрнең төп хуҗалары итеп рус сәүдәгәрләре күрсәтелә, һәм чыны да шулайдыр – бу әле татарларда сәүдәгәр катламы чак-чак аякка гына басып килгән дәвер була, алары да күбесенчә тире, йон, аяклы мал сату-алу һәм аз-маз мануфактура эшләп чыгару белән шөгыльләнгәннәр. Тик шунысы бәхәссез – Сембердән алып Байкалга кадәр җирләр (урта полоса) борын-борыннан килгән татар-башкорт территориясе булганга күрә, бу арада юл йөрү эшләрен практик яктан нәкъ менә шушы безнең халык башкарган. Ат-дөя караучылар, йөк төяүчеләр-бушатучылар, каравылчылар, азык-төлек белән тәэмин итүчеләр... генә түгел, ә Мәскәүдә, Нижний Новгородта, Казанда утырган эре рус байларының "ышанычлы кешеләре", ягъни "эш башкаручы" уртача байлары (менеджерлары) – барысы диярлек татарлардан булган. Ул чакта бит әле, җитмәсә, бөтен бу җирләрдә татар теле хөкем сөрә, җирле халыклар рәсми властьларга бик буйсынып бармыйлар, һәрберсенең кулында корал – алар җире аркылы "кешечә сөйләшеп" кенә имин узарга мөмкин – татарлардан башка гына озын юллар һәм сукмаклар буйлап кыйммәтле товарлар йөртү һич мөмкин эш булмаган...

...Чәе – чәй инде, әллә нәрсә түгел, ә менә "һәм башка товарлар" дигәнендә бер гаҗәеп хикмәтле үзенчәлек тә булган, мәгәр... Кытай ягыннан килә торган кәрваннар белән, шулай ук күпләп дип әйтергә мөмкин, кытайлылар үзләренең япь-яшь кызларын да китерә торган булганнар... Сатарга, әлбәттә... Бер кичкә-фәләнгә генә дә түгел, ә бөтенләйгә – коллыкка сатарга...

...Безнең колакка бик кыргый тоелган мондый сүзләр Кытайның үз халкы өчен бер дә гаҗәп яңгырамас иде (һәрхәлдә элек заманда). Борын-борыннан кырыс авторитар системага корылган Кытай җәмгыятендә аерым кешенең бәясе һәрчак бик түбән торган. (Мисал итеп, әйтик, император Цин-Ши-Хуанди үлгәч аның төрбәсенә 40-50ләп яшь хатын-кызны тереләй бикләп калдыруларын, яисә Хуанхэ-Янцзы каналы төзелешендә (тыныч вакытта!) 5 миллион эшченең шунда авыр эштән үлеп калуын китерергә мөмкин.) Аннары, Кытай гаиләләре традиция буенча бик ишле, 10-12 балалы булган, ә шул гаилә башлыгының балчык сылаган читән алачыктан бүтән байлыгы да булмаган, ул үзе дә гадәттә берәр зур байның колы булып торган. Шуңа күрә, аларда элек ата-ананың үз баласын коллыкка сатуы – бездәге сыер яки ат сатудан да ныграк гаепкә саналмаган. Коммунистик режим урнашкач та әле Кытай хөкүмәте мондый "сәүдә" белән озак кына көрәш алып барды, хәзер генә бетерсә бетергәндер... Шуңа күрә, теге чакта Кяхта каласына ул яктан коллыкка сатарга кызлар төяп китерүләре бер дә шаккаткыч эш түгел...

Ләкин бу яктан, безнең яктан – бераз гаҗәплек бар... Ник дигәндә, Россиядә, шул исәптән татар-башкорт арасында, чын коллыкның гомумән тарихта булганы юк, "кол" дигән сүз сирәк-мирәк кулланылса да, ул нибары "крепостной крестьян" дигәнне аңлаткан. Иң түбән "кол"ның да үз өе, бәләкәй генә үз җире яисә көтүдә үз терлекләре булган, ул түбән катлам кешеләре өчен тиешле барлык хокуклардан файдаланган, тик бер генә хокукта чикләнгән – үзенең хуҗасын үз иреге белән ташлап китә алмаган... Нишләп татар (яки рус) кешесе кытайлылардан "кол" сатып алсын ди инде, шулай булгач?.. Закон да бик каты тыйган бит әле аның ише эшләрне, бигрәк тә хатын-кыз белән бәйле һәртөрле "прелюбодеяние"ләрне...

Һәм дөрестән дә, сүзмә-сүз "кол сатып алу" дигән нәрсә булмаган, эшләр чынлыкта менә болайрак торган...

...Сатып алганнар да кытай кызларын татар-башкорт байлары, очсыз гына хакка, дөяләр өстенә утыртып алып киткәннәр... Хәзерге азгын заманда шунысын да аерып әйтергә кирәктер – төрле бозыклык һәм фәхешләр, булса да булгандыр (донъядыр ки бу), әммә булса, нибары бик яшерен, гаепле очраклар булгандыр – гадәттә исә ул кызларга әдәм кулы тидермәгәннәр... Чөнки – аларны илгә кайткач чын мосылман кешеләренә, бөтен шартын китереп, никахын-ниен укып, хатынлыкка бирү өчен алганнар... Теләсә кемгә дә түгел, ә байларга, "байгура"ларга бирү, шуның хакына мөмкин кадәр күбрәк "калым" чумырып алу өчен... Ә кыз булмаган кызны бит аны, ул чакларда бигрәк тә, берәр ярлы-ябагайга бушлай ташлап калдырсаң гына инде... Әдәп-кагыйдәне җиренә җиткереп саклаганнар, шуңа күрә.

Алып кайтканнар кәрванны башкорт җирләренә кадәр, һәм менә шунда инде сәүдәнең чыны башланып киткән... Җәйләүдән-җәйләүгә, аймактан-аймакка күченә-күченә, сәүдәгәрләр чәй, ефәк, төрле вак-төяк сатканнар, шул арада инде теге кызларга да мөмкин кадәр лаеклырак кияү белешкәннәр... Мосылман халкында дүрткә кадәр хатын алырга мөмкин, күбрәк хатынлы булган саен, ир затының дәрәҗәсе югарырак бит инде... Җир күп, ялан иркен, хатыннарны һәм балаларны, күпме генә булсалар да, шул иркен ялан-җир үзе туендыра... Нигә шуның бөтен игелеген һәм рәхәтен күреп яшәмәсен ди башкорт байгурасы!

...Лаеклы кияү табылгач, бөтен шартын китереп никах укыганнар һәм туй үткәргәннәр... Никахта, хәзерге муллалар кебек, егет белән кыздан рөхсәт сорау булмаган, рөхсәтне ике якның да атасыннан, ул булмаса аны алыштыручыдан сораганнар. (Кытай кызы ягыннан "ата" ролен сәүдәгәр үтәгән, әлбәттә.):

– Фәлән углы фәлән, син үз углың фәләнгә фәлән углы фәләннең кызы фәләнне хатынлыкка риза булып алдыңмы?

– Алдым!

– Фәлән углы фәлән, син үз кызың фәләнне фәлән углы фәләнгә хатынлыкка риза булып бирдеңме?

– Бирдем!

– Аллаһ әкбәр!

(Кыз, әлбәттә, шул бер үк вакытта мосылманлыкка керде саналган, аңа мосылманча яңа исем кушылган.)

...Туйда да төп "герой"лар кияү белән кәләш түгел, ә кодалар белән кодагыйлар булган, аларны да, үз туган ата-анасы булмаса, иң якын икенче кешеләре алыштырган... (Шундый хәлләрдән татар телендә "Юктан кодагый" дигән, юкны алыштыру очрагы чыккан саен әле дә еш әйтелә торган әйтем торып калган...)

Билгеле ки, тора-салып кына "башкорт бәхете" өчен тырышырга, татар сәүдәгәре ул сиңа Шәехзада Бабич түгел... Аның төп интересы – "калым", ягъни товар... Анысы исә аяклы мал түгел (аны куалау мәшәкатьле), йон һәм тире-яры да түгел (алары белән донъя тулы)... Хәттә атаклы "башкорт балы" да түгел, чөнки анысы дала башкортында юк диярлек: "башкорт балы"н еракта, Урал урманнарында кыргый бал кортларыннан һәм бер генә тапкырлы чолык умарталардан алалар. Акча да түгел: ул чакларда әле байгураларның да бөтен акча байлыгы хатыннарының чәченә тагып кына йөртелгән... Башкорт иленең иң затлы байлыгы, төп экспорт товары бүтән, ул да булса – даны бөтен донъяга таралган Ырымбур шәле... Башкорт үзенең иркен ялан-җирендә күпләп кәҗә асраган, башкорт хатын-кызлары озын төннәр буена кәҗә мамыгыннан шәл бәйләп гомер үткәргәннәр... Бу товар үзе бик җиңел, үзе бозылмый, үзе ераграк киткән саен кыйбатлана бара – валютадан, алтын-көмештән бер генә дә ким җире юк... Чәй өчен дә, Кытайдан китергән бөтен башка товары өчен дә сәүдәгәр әнә шул Ырымбур шәлен күбрәк җыеп алып кайтырга тырышкан...

Сембергә кадәр шулай сәүдә итеп кайткан... Чөнки, татар белән башкорт арасында кискен чикләр юк, кемгә ничек хуш килүенә карап, "Уралдан Сембергәчә башкорт җире" дип тә, "Сембердән Себергәчә татар җире" дип тә әйтергә ярыйдыр... Сембер каласында сәүдәгәр алып кайткан товарларны Идел корабларына төяп төрле якларга, башлыча Мәкәрҗә ярминкәсенә озатканнар. Аннан инде Кытай чәе һәм Ырымбур шәле Россиянең бөтен почмакларына таралган... Хәттә Европа илләренә ук барып җиткән...

Кытай белән сәүдәнең монда әйтелгән үзенчәлекле ягын, "кызлар сәүдәсен" күләм җәһәтеннән бәяләү хәзер инде берничек тә мөмкин түгелдер... Яшерен, законга сыешсыз эш булган бит, ни дисәң дә... Кытай киленнәре, мәгәр, беренче көннән үк тулы хокуклы ир хатыны булып киткәннәр, алардан туган балаларның телләре инде башкортча (яисә татарча) ачылган; ирек, дәрәҗә, абруй ягыннан да алар башка үз ишләреннән берничек тә аерылып тормаганнар. Бүген инде ул хәлләргә анык дәлил итеп бары шуны әйтергә мөмкиндер – башкорт шагыйре Сәгыйть Агишның ерак әбисе кытай кызы булган, мәсәлән, истәлекләрендә үзе шулай язып калдырган... Аннары, дала ягының татар-башкортлары урман ягында яшәүче милләттәшләрдән "кытайчарак" төс-килбәт белән шактый сизелерлек аерылып торалар... Тик анысына инде бер кытайлылар гына "гаепле" түгел, арттырып җибәрергә кирәкмәс... Безнең халык аннан башка да җитәрлек "күпмилләтле" халык ул...

Кытай белән Кяхта каласы аркылы "чәй сәүдәсе" XIX гасырның 50нче елларына кадәр гел үсә барып, гөрләп давам иткән, аннары инде, Кытайга Уйгурстан аркылы кыскарак юл ачылгач, Кяхта тарих мәйданыннан төшеп, гади бер район үзәгенә әверелеп калган. Соңрак Транссебер тимер юлы төзелү исә иске кәрван юлларының бөтенләй бушап калуына китергән...

* * *

Ләкин, игътибар беләнрәк карасаң, Кытай белән алыш-бирешләрнең каратут йөзле, кысынкы күзле малайлар-кызлардан башка да бер бик тирән уелып калган йогынтысын күрергә була әле... Бүгенге татар халык музыкасы (татар-мосылман музыкасы) нәкъ менә шул XIX гасырда иске татар музыкасыннан аерымланып чыккан, һәм яңа музыкада, ни хикмәттер, аермачык кытай моңнары нык сизелеп тора... Чагыштыру өчен берничә мисал китерик... Борынгы стильне саклап калган керәшен-татар һәм себер-татар музыкаль үрнәкләре – "Бик еракта идек без", "Гөлнарым", "Сары чәчәк ата көнбагыш", "Суда балык йөзәдер", "Айһайлүк", "Безнең ил"... Мосылман-татарларның "яңа" музыкаль үрнәкләре – "Кошлар кебек", "Әнисә", "Дим-дим", "Сибелә чәчем", "Тальян гармун", "Күбәләгем"... (Һәрберсе үзенчә матур, ул яктан аралау дип кабул ителмәсен.)

"Иске" җырлар көйне артык бизәкләмичә, иркен сузып, яңгыратып җырлана:

Сазда ике саескан, түшен түшкә куешкан!.. Ай-һай-лү-үк!

Бу донъяда барлар микән, мәүле канып сөешкән!.. Ай-һай-лү-үк!

"Яңа" җырлар тавышны бик күтәрми генә, аның каравы, көйне төрлечә бизәкләп һәм бер җайга "тирбәндереп" җырлана:

Сибелә чәчем, сибелә чәчем, сибелә чәчем, тарала,

Я утка сал, я суга сал, я кайгымнан арала...

Хәттин ашу "иркен сулышлы" башкорт көйләре арасында да менә мондыйраклары очрый:

Шәл бәйләдем, шәл бәйләдем, шәлем түгәрәк түгел дә, шәлем түгәрәк түгел...

Энә-гидер, энә-гидер генәем дә, энә-гидер, энә-гидер генәем...

"Көйләр йогынты астында түгел, халыкның үз эченнән үзгәрә" диючеләр булса әгәр, менә шуңа каршы, аермачык төрек йогынтысы астында кергән, шуннан алып кайтылган "татар көе" үрнәге:

Әлли-бәлли итәр бу! Үсеп буйга җитәр бу!

Үсеп буйга җиткәчтен, мулла булып китәр бу!

Яисә:

Мәдрәсәләрдә китап киштәсе,

Сак белән Сокның тавышын ишетәсе...

(Болар бит төрек көенең копиясе түгел, ә чыннан да үзебезнең татар көйләре, музыкаль стиле генә төректән ияреп кайткан.)

...Шуңа күрә, "яңа" "татар-мосылман" музыкасы теге замандагы кытай кызлары алып килгән көйләрдән күчеп, "модага кереп" калган булса чыннан да, бер дә гаҗәп түгел...

...Татар музыкасына йогынтыдан шул Байкал якларында яшәгән монгол халкы да читтә торып калмаган шикелле әле тагын... Менә мәсәлән, элек татар зимагорлары бик яратып, "үз үтеп" җырлый торган "Хатын миңа хатка язган" көе... Аның бер вариантында монголларда бик популяр булган "Ат өстендә коштай очып" көе "үтәли сизелеп" тора бит:

Хатын миңа хатка язган: "Утын бетте, кайт", – диеп,

Ә мин аңа җавап яздым: "Өй почмагын як", – диеп...

...Озын сүзнең кыскасы, токым ягыннан гына түгел, мәдәният ягыннан да "күпмилләтле" халык без...