Кыска-кыскача. Зөбәер Мифтахов Татарча_текстлар

Зөбәер МИФТАХОВ

Кыска-кыскача...

Матурлык туганда...

...Чын матурлык үзеннән-үзе тумый, ул тусын өчен, аңа бөтен җаныңны багышларга кирәк.... Менә, шуңа узган тарихтан, (каяндыр ишеткән бар иде), күркәм генә бер мисал...

...Әлфия Афзалова әле бик яшь вакытта, болар концерт труппасы белән кайсыдыр бер татар авылына килеп, клубта әйбәт кенә чыгыш ясаганнар, аннары инде урнашкан фатирларына кайтып, йокларга ятканнар ди... Тып-тыныч җәйге төн, почмакта чикерткә генә колакларны ярып черелди... Шуннан, төн урталары авышкач, берзаманны Әлфия Афзалова үз кырында йоклап яткан иптәш кызын төрткечләп уята ди:

– Әй, уян әле, карале, бер сүз бар иде...

– Ә? Нәрсә бар? Ни булды?

– Берни дә булмады... Карале, бүген без җырлаган “Болын” көе – матур бит, әйеме?

– Әйе инде, матур булмыйча... Бик матур... Матур булмыйча...

...Иптәш кызы шулай ди дә, тагын йоклап китә. Тып-тын... Почмакта чикерткә генә һаман черелди дә черелди... Бераздан Әлфия иптәш кызын тагын төрткечләп уята:

– Карале, дим, уян әле!.. Ә “Хәтфә” дигән җыр – бөтенесеннән дә матуррак бит, әйеме?

– Матуррак инде, матуррак булмыйча...

– Әйдә, шуны тагын бер җырлап алыйк әле!..

...Һәм болар, әкрен тавыш белән, түшәктә яткан килеш кенә, җырлап алалар... Җырлап бетәләр дә, башларын мендәргә ташлап, бик канәгать булып, шундук тирән йокыга китәләр... Почмакта чикерткә генә һаман черелди дә черелди...

...Матур иде Әлфия Афзалованың ул чактагы җырлары, чыннан да! Бик тә матур иде! Ул җырлар язылган табаны халык һич тыңлап туялмый иде...


«Мулла песие»

Халыкта, әгәр берәр кеше артыгын әдәпле, ясалма юаш кыланса, аның турыда: “Мулла песие” диләр. Бик аңлашыла: мулла үзе тәкъва кеше, әдәп әһеле булгач, аның песие үзеннән дә бигрәк әдәпле була, янәсе...

Әмма, “мулла песие” – үткен чагыштыру гына түгел ул. Бу фраза артында үткән тарихыбызның конкрет хәлләре яшеренгән.

...Моннан 150–200 еллар элек татар халкының иң укымышлы, һәм димәк иң культуралы, “зыялы” кешеләре – муллалар – гадәттә Урта Азиядә, аның да иң атаклы Бохара каласында укып кайта торган булганнар. Ул заманда “укып кайту”, мәгәр, хәзерге “институт бетерү” генә булмаган – Бохара мәдрәсәсен бетергән кеше инде шул бер факт буенча гына да бай, хәлле, киләчәктә ким дигәндә зур бер авылның мулласы булачак кеше булган... Татар иленә кире кайтканда ул үзенә аеры дөяләр яллап, берәр олы сәүдәгәрнең кәрванына “хуҗа кеше” буларак кушылып кайткан... Һәм, үзе белән бергә, караңгылыкта изелеп яткан татар дөньясына байтак кына цивилизация җимешләрен дә алып кайтырга тырышкан.

Кәрванда, дөя сыртында, төргәк-төргәк ефәкләр, чемәрле сандыклар янында, гадәттә, бер хикмәтле җан иясе – Бохар песие дә кайткан... Ә Бохар песие – кешелекнең хикмәтле бер казанышы ул – кыргый табигатьтә булмаган яңа токым – төтен өртелгәндәй нәфис, үзуңача бизәкле, күперенке йонлы, һәм бик тә тыныч песи... Тычкан, чыпчык тоту белән бик артык мавыкмый, иясе салып биргәнне генә ашап ала да, мендәрләр өстенә менеп ята, шунда зиннәтле өйнең бер күрке булып, йокымсырап тик ятуын белә...

“Мулла песие” – шул булган... Дәртсез, йокымсыр песи булганга күрә, ул безнең илнең гадәттәге, бик тә үткен, елдам, күрше песиләр белән хәттин ашу кызыксына, җае килгәндә әз-мәз урлашу ягын да карый торган “Европа” токымлы, буй-буй койрыклы песи белән “яшәү өчен көрәштә” ярыша алмаган. Махсус кына шөгыльләнмәсәң, үз белдеге белән токым да калдырмаган... Иренгән... Муллага ияреп кайткан да, мулла өендә генә калган... Авылның кара мужигы исә ул токымны “бохар песие” дип төгәллекләп түгел – “мулла песие” дип кенә атаган... Бик үк өнәп тә бетермәгән, аннары (урлашмый торган булуына да карамастан): “мулла песие” сүзен телдә хәйләле яраклашу, ясалма “зыялылык” һәм күргәзмә “әдәплелек” образы итеп куллана башлаган.

Песи булса – песи булсын, янәсе, мулланың үзеннән дә артык инсафлы булып кыланмасын... Хәтта ки мулла кызында да була торган табигый дәртләрдән читтә тормасын!

“Мулла кызы” (“Гаеп мулла кызында да була”) дигәне дә “болай гына” әйтелгән сүз түгел инде аның... Хатын-кызны тәрәзәсез өйдә бикләп кенә тотып, урамга чадра белән генә чыгара торган Урта Азиядә тәрбияләнеп кайткан мулла, гомере буе тырышып-тырышып, бездә дә шул гадәтләрне кертергә тырышкан... Тик еш очракта үз кызына да йогынтысы җитмәгән...


Элекке заманны ходай күрсәтмәсен!..

Элекке заманнарны ходай күрсәтмәсен!.. Минем әни, Сайма, 1918 елгы, сөйли торган иде, исенә төшкән чакларда... Имеш, алар, җиде-сигез яшьлек кызлар (20нче еллар азагы була инде), “фәлән байлар самавыр сатып алган!” дип ишетәләр бервакыт: бик күрәселәре килә аның нәрсә икәнен, һәм менә шул байның өенә баралар, ихатага кереп, өйнең таш нигезенә менеп, тәрәзәдән карап, ялт итеп түрдә утырган җиз самавырга сокланалар!.. Бүтән хәйран тамаша юк ул чагында дөньяда!..

Мин үзем әле 50нче елларны ачалак-йомалак хәтерлим: җиз самавыр бездә бар иде инде, аны атна саен елга буена аптөшеп вак ком белән ышкый идек, шуннан ул алтын сыман ялт итә иде... Елга буеннан бик зур эш эшләгән, чын алтын тапкан төсле булып сөенешеп-гөрләшеп кайта идек!.. (Минем апа Фәнәзия: “бөтенесенекеннән ныграк ялтырасын!” дип көнләшеп тырыша иде.) Ә өйдә ул чагында – мич һәм казан асты гына, – бөтен аш-су казанда пешә, кыш көне мич якканда гына мич казнасына балчык (я соңрак чуен) чүлмәк куялар, нәрсәдер пешерергә... Шул чүлмәктә томаланып пешкән итле-бәрәңгеле аш бик тәмле була иде, бүтәнчә гомердә дә андыйны татыган булмады... Бездән дә ярлырак кайберәүләрнең самавыры да юк, – шул бер үк казанда аш пешерәләр дә, соңра чайкатып юып шунда ук чәй кайнаталар... (Андыйлар күбесенчә сугыштан соң ятим-тол калган ялгыз хатыннар-кызлар иде...) Түгәрәк тишекле һәм берничә боҗралы тимер плитәләр 60нчы елларда гына сатуга чыкты (ул да дефицит иде); калай чәйнекләр-комганнар, бидоннар һ.б.ш.лар да шул ук елларда гына сирәк-мирәк кибетләрдә күренгәли башлады, – аларны район кибетендә күргән кеше авылга кайтып сөйли торган иде дә, – икенче көнне бөтен авыл ябырылып шуны алырга бара иде, – әлбәттә, күбесе, чират җитмичә, буш кул белән кайта иде...

Аннан соң кәрәчин (керосин) якмалы примуслар, керогазлар барлыкка килде... Авыл уртасына бер җиргә галәмәт зур кәрәчин мичкәсе куйдылар... “Кәрәчин кайткан!!” – дигән хәбәрдән бөтен авыл дөрт итә: бөтенесе көянтә-чиләк асып шунда агыла башлый... Ул чагында канистр сыман нәрсәләр юк, – кәрәчин белән туп-тулы чиләк чайпалып түгелмәсен өчен чиләккә үзләре белән алып килгән берничә йомычканы салалар: анысы, кәрәчин сеңдергәч, ут тергезеп җибәрергә бик әйбәт була... Ул керогаз янганда бик сасы кәрәчин исе чыга, шуңа күрә аны өйдә яндырмыйлар, күбесенчә өйалдына, чоланга чыгарып утырталар, төрле капчыклар, ташландык иске-москы янына, – шул сәбәпле еш кына янгын чыга... Янгын дигәннән, ул заманда бит бөтен өй түбәләре саламнан: якын-тирәдә ут чыкканда һәр өй түбәсенә бер бабай чиләк тулы су күтәреп менеп баса, – очып килеп кунган утлы салам көеген тизрәк сибеп сүндерергә (ә ул көекләр ун өй аркылы да очып кунарга мөмкин!)... Закон исә каты иде: янган өең өчен сиңа “компенсация” бирмиләр, – ә карамый яндырткан өчен штраф чәпиләр!..

Берзаманны электр кертә башладылар: безнең авылда электрны башта авыл башында тау битенә чокыр чокып (торлак ясап) утыртылган бер иске трактор һәркөнне кичке якта өзлексез тырылдап эшләп чыгарып утырды... “Шайтан уты, ахырзаманга каршы кабына икән”, диләр иде олырак әбиләр, тик бераздан алар да күнекте... Без аны беренче тапкыр мәктәптә күрдек, аңарчы, беренче-икенче класста укыганда, җыештыручы апа иртән сукрана-әрләнә класска кереп, түшәмдәге кәрәчин лампаларына ут кабыза иде... Аныңчы исә без инде караңгыда сумкалар-букчалар белән бәрешә-сугыша арып беткән була идек... Мәктәп дигәннән – без укырга кергәндә кара савытын класста өләшә башладылар, “хөкүмәт исәбеннән”, аңарчы һәркем аны да үзе белән өеннән алып килә иде, букчасының бер янчыгына салып...

Ә өйгә электр кергәч булган бәйрәмне әйтеп бетерерлек түгел!.. Яңа төр яктылык сөенеченнән тузынып-шашынып, без, балалар (әле өйләренә электр кереп җитмәгән күрше-тирә балалары да), бөтен мендәр-ястыкларны бер-беребезгә ыргытып туздырып бетердек, өйдә йон бураны купты!.. (Ә шул буран аркылы да бөтен нәрсә яп-якты, көндез тыштагы сыман!) Әти-әни каядыр аш мәҗлесенә киткән иде, кайтып кергәч, алар да ачуланмады, безгә кушылып көлеште генә!.. Дөнья тарихында бер генә була торган хәл!.. Без аны күрдек, һәм дә сез күрмәячәк!.. (Һәм дә замана яктысының кадерен белмәячәк!)

Шул ук чорда, башлангыч мәктәптә укыганда, “патефон” дигән нәрсә белән таныштык, – ул да бик сирәк, безнең авылның электрик-радио-монтерында гына бар иде... Мәктәпкә, кайбер җыр дәресләренә, аны, берничә (саф татарча) җыр табасы белән бергә, шул “монтер”ның кызы Шәрәфетдинова Фәнзилә алып килә торган иде... Без ул әйбәт кызны әле дә яратабыз, хәтер буенча... (Патефон өчен генә түгел.)

...Шуннан, кайтыйк бу заманга, – 90нчы елларда элеккеләрне искә төшертә торган закон чыкты, – 30нчы елларда “кулак” итеп илдән сөрелгән кешеләрнең балаларына, оныкларына югалткан мөлкәтләре өчен “компенсация” бирә башладылар... Шуннан, беркөнне, һич көтмәгәндә, безнең инде туксанны куып барган әни Сайма янына Чиләбе якларыннан бер чак кына яшьрәк әби кайтып керә: теге заманда сөрелгән байларның кызы икән, авылда бер минем әнине генә әле әзрәк танып хәтерли икән... Атасының колхоз талап алган мөлкәтен юллап судка биргән дә, шуның буенча шаһитлар кирәк икән хәзер... Шуннан ни, минем әнине әйтелгән көндә районга судка алып киткәннәр, машинага утыртып (барган, үзенең әйтүенчә “кып итеп, әллә кем булып”)... Судта сораганнар: “Сез боларны каян, ничек беләсез?!” Әни (Сайма) әйткән: “Без бу байларның ихаталарына кереп, өй нигезләренә басып, тәрәзәдән самавырларын карарга бара торган идек,” – дигән... Судьялар башта аңламаган, кат-кат сорашып, бутап бетереп, ахырда гына төшенгәннәр, ни турыда сүз барганын... Теге байларның кызы булган әбигә “компенсация” ясаганнар... Законнан бигрәк, талап алынган шул “алтын самавыр” өчен күңелләре кузгалып... Безнең дә кайчак күздән яшьләр килә, әниләр сөйләгән элеккеләрне уйласак...

15.06.2014

Сайт создан в системе uCoz